Абдулла алиш койрыклар сценарий

Абдулла Алишның «Койрыклар» әкиятен сәхнәләштерү

Абдулла Алишның «Койрыклар» әкиятен сәхнәләштерү

Максат: Татар халык иҗаты әсәрләрен өйрәнүне дәвам итү.

Ярдәмчел булырга, бер-береңә булышырга өйрәтү.

Әкиятне рольләргә бүлеп, сүзләрне дөрес әйтеп уйнау.

Балаларда  артистлык сәләтен үстерү.

Сәхнә бизәлеше: Җиһазлау:

Авыл өе макеты.( татар халык  бизәкләре белән бизәлгән куян өе)

Урман күренеше өчен агачлар.

Төрле җәнлекләр костюмнары.

Биюләр өчен татар көйләре.

 Урман күренеше

Койрыклар,

Катнашалар:

 Алып баручы –Рамазан, Ясминә

Саесканнар—Риана, Аина,

 Аю ————- Тимур  (Җыр)

Бүре————Алмаз(бию)

Төлке———-Аиша(җыр)

Куян————Әдилә(җыр)

Эт—————Алмаз(бию)

Песи————Амина(бию)

Керпе————Раил (бию)

Әкият барышы

Алып баручы:Борын-борын заманда

Син һәм мин булмаганда.

Дөньяда хайваннарның

Койрыклары бөтенләй булмаган ди.

Бервакыт аксакал Керпе

Зур хәбәр тараткан ди.

Керпе:(әкрен генә  бии-бии керә.)

Саесканнар –хәбәрчеләр            (3 саескан очып керә)

Әйтегез хайваннарга

үткәргәч караңгы төнне,

 фәлән менә көнне

карт имән янында

өләшәчәкләр  койрык!(Керпе чыгып китә)

Алып баручы:

Саесканнар очканар

Һәм хәбәр таратканнар!

Саесканнар биюе

Саесканнар: 

Әй, сез, җәнлекләр!

Томан беткәч тә,

 кояш күтәрелгәч тә,

 карт имәнгә барыгыз,

 койрыклар алыгыз!

Алар очып чыгып китәләр.

Куян — өеннән, аю,  бүре һәм төлке  төрле яктан чыгалар.

Алар уртага  җыелалар.

Куян.  Койрык?

Аю.  Нигә кирәк ул койрык?

Төлке. Өләшәләр икән, димәк, кирәк!

Бүре.  Койрыклар кайда? Табыйк тизрәк!

Бергә: Әйдәгез, барып алыйк!

                             Акрын гына таралышалар.

Алып баручы:

Таңда  җәнлекләр уяндылар,

Зур аланга  юл алдылар.

Куян да юынды,

Койрык алырга җыенды.

Куян. (куяны үзенең тунын чистарткан, тәпиләре белән би­тен юган)

( оясында тәрәзәсеннән карап).

 Яңгыр ява, йокы килә,

Барып йөрмәм, күңелем боек,

Нәрсәгә ул миңа койрык?

Җыр

Ак куян мин йомшак куян

Һәм бик куркак куян.

Колагым җиргә тигән.

Әмма койрыксыз куян

Дөп тә дөп басып, кулына таяк тотып аю –Тимур керә.

Мин аю , мин аю

Зур аю , матур аю

Миннән курка барысы да

Мин бит шундый зур аю.

Биеп тә алыйм әле.

Бию

Аның каршысына сикереп куян чыга.

Куян: Аю бабай! Карт имән янына барасыңдыр,

 үзеңә койрык аласыңдыр,

 миңа да алып кайт әле.

Аю: Әгәр дә онытмасам,

 алып кайтырмын, авыр эш түгел бит (китә).

Куян: Онытыр вәгьдәсен,

табар  хәйләсен.Бүрегә әйтим әле.

Бүре керә.  

 Сорыдыр төсем,

Үткендер тешем.

Урманда йөрим,

Бозаулар эзлим             БИЮ      ?          ШИГЫРЬ 

Аның каршысына сикереп куян чыга.

Куян: Бүре абый!

 Карт имән янына барасыңдыр,

үзеңә койрык аласыңдыр,

миңа да алып кайт әле.

Бүре: Барысына да җитсә,

артып калса, алып кайтырмын (китә).

Куян: Онытыр вәгьдәсен,

табар  хәйләсен.Төлкегә әйтим әле

Җайлап кына, көйләп кенә басып төлке килә. 

 ҖЫР

Үзем матур-нечкә билле,

Үзем әдәпле, хәйләм күптөрле

көлтә койрык та алсам.

Булырмын искитмәле. 

Каршысына сикереп куян чыга.

Куян: Апакаем төлке!

 карт имән янына барасыңдыр,

 үзеңә койрык аласыңдыр,

 миңа да алып кайт әле.

Төлке: Ярый, ярый. Койрык алырмын,

куян дустым сорады диярмен (китә).

(Песи,эт йөгереп үтәләр.)

 2 пәрдә        КОЙРЫКЛЫ ИМӘН

Алып баручы:

Барча җәнлекләр  аланга җыелдылар.

Урман аланында карт имән,

Ә койрыклар менә дигән!

Карагыз, Карагыз,

Карт имәнгә барабыз,

Сайлап койрык алабыз.

Койрык алгач

Сикерәбез, чабабыз

Җырлап ,биеп алабыз.

Аланда ял итәбез.

( Җанварлар агач янында койрык сайлыйлар.)

Төлке: (сайлый). Минем койрык бик матур,

үзе йомшак,үзе зур (читкә китә).

Бүре: (сайлый).

Минем койрык бик матур,

үзе йомшак,үзе зур (читкә китә).

Аю: Сайлый). Койрыгым кечкенә булды, ярар инде (китә). Минем койрык бик матур,

Үзе кечкенә, үзе йомшак. (китә).

Песи:

Аягымда кара итек

Һәм кап-кара мыегым.

Үзем йомшак, үзем шаян –

Елан кебек койрыгым.

Эт:

Мин бик әйбәт эт

Борыным минем кара

Күп йөгерәм, күп өрәм

Күп ишетәм , күп күрәм.

Алып баручы:

Һәр җәнлек үзенә койрык сайлады,

Куян аларның исенә кереп тә карамады.

Бар да әзер, койрык та бар

Шатланышып кайта  алар.

Алып баручы:

куян койрык алып кайтучыларны көткән,

оясында ятып  арып беткән,

 берәрсен очратырмын дип,

юлга чыгып киткән.

( Куян өеннән чыгып җәнлекләрне каршылый.)

Аю кайта, аның каршысына куян чыга.

Куян: Аю бабай! Алдыңмы миңа койрык?

Аю: Кит әле, куркак куян!

 Үзең бармагач

кем сиңа бирсен койрык. Минем дә менә кечкенә генә (китә).

Бүре кайта, аның каршысына куян чыга.

Куян: Бүре абый!

Алдыңмы миңа койрык?

Бүре: Кая әле сиңа  койрык,

 үземә дә көчкә алдым. Минем койрык менә зур, матур (китә).

Төлке кайта, каршысына куян чыга.

Куян: Төлке апакаем!

Алдыңмы миңа койрык?

Төлке: Син генә ди минем уемда,

 бар да ал. Менә минем койрык йомшак, зур, матур (китә).

Куян елап җибәрә.

Куян: Дусларым мине онытканнар (китә).

Куыша-куыша, сугыша-сугыша эт белән мәче керә.

Мәче: (тырный). Мияу-мияу! Минем койрык яхшы.

Эт: (тешли). Һау-һау! Юк, минем койрык яхшы.

Сугышып китәләр, мәченең койрыгы өзелә. Алар чыгып китәләр.

куян өеннән чыгып койрыкны эләктереп ала.

Куян: (үзенә алып тага). Ура, минем дә койрыгым булды (шатлана, бии, сикерә).

Төрле яктан хайваннар чыгалар.Җырлы-бию

 Алып баручы:

Карт имән янында шатлыктан

Әйлән – бәйлән уены башланды…

КЕРПЕ ——АЛЫП БАРУЧЫ

Дуслар кирәк шул безгә

Өйдә, бакчада, тышта…

Кадерен белик дусларның.

Үпкәләтмик ялгыш та.

Абдулла Алишның «Койрыклар» әкиятен сәхнәләштерү

Максат: Татар халык иҗаты әсәрләрен өйрәнүне дәвам итү.

Ярдәмчел булырга, бер-береңә булышырга өйрәтү.

Әкиятне рольләргә бүлеп, сүзләрне дөрес әйтеп уйнау.

Балаларда артистлык сәләтен үстерү.

Сәхнә бизәлеше: урман күренеше, агачлар, имән агачында койрыклар, куян оясы.

Катнашалар: саесканнар, аю, бүре, төлке, куян, мәче, эт.

Әкият барышы

2 саескан очып керә.

Саесканнар: Әй, сез, ерткычлар, урман җәнлекләре! Томан беткәч тә, кояш күтәрелгәч тә, карт имән янына барыгыз, койрыклар алыгыз.

Алар очып чыгып китәләр.

Куян — агач артыннан, аю — өненнән, ояларыннан бүре һәм төлке чыга.

Алар уртага җыелалар.

Аю: Бу нинди боерык?

Бүре: Нәрсә соң ул койрык?

Төлке: Ул нигә кирәк?

Куян: Әйтегез әле тизрәк?

Бергә: Әйдәгез, барып алыйк!

Акрын гына таралышалар.

Куян агач артыннан чыга. Шулвакыт җил исә, яшен яшьни, күк күкри.

Яңгыр ява башлый. Куян курка.

Куян: Ой, яңгыр ява. Җил исә. Салкын. Бармыйм әле (китә).

Дөп тә дөп басып, кулына таяк тотып аю керә.

Аның каршысына сикереп куян чыга.

Куян: Аю бабай! Карт имән янына барасыңдыр, үзеңә койрык аласыңдыр, миңа да алып кайт әле.

Аю: Әгәр дә онытмасам, алып кайтырмын, авыр эш түгел бит (китә).

Тып да тып тавыш килә. Бүре керә.

Аның каршысына сикереп куян чыга.

Куян: Бүре абый! Карт имән янына барасыңдыр, үзеңә койрык аласыңдыр, миңа да алып кайт әле.

Бүре: Барысына да җитсә, артып калса, алып кайтырмын (китә).

Дөп тә дөп басып төлке килә.

Каршысына сикереп куян чыга.

Куян: Апакаем төлке, карт имән янына барасыңдыр, үзеңә койрык аласыңдыр, миңа да алып кайт әле.

Төлке: Ярый, ярый. Койрык алырмын, куян дустым сорады диярмен (китә).

Җәнлекләр койрык сайлыйлар.

Төлке6 (сайлый). Минем койрык матур, йомшак, зур (китә).

Бүре: (сайлый). Койрыгым зур, матур, йонлач (китә).

Аю: Сайлый). Койрыгым кечкенә булды, ярар инде (китә).

Аю кайта, аның каршысына куян чыга.

Куян: Аю бабай! Алдыңмы миңа койрык?

Аю: Кит әле, ялкау куян! Үзең бармагач кем бирсен сиңа койрык. Минем дә менә кечкенә генә (китә).

Бүре кайта, аның каршысына куян чыга.

Куян: Бүре абый! Бир әле миңа дигән койрыкны.

Бүре: Кая әле сиңа дигән койрык, үземә дә көчкә алдым. Минем койрык менә зур, матур (китә).

Төлке кайта, каршысына куян чыга.

Куян: Төлке апакаем! Миңа дигән койрыкны бир, шатландыр.

Төлке: Син генә әле монда, бар да ал. Менә минем койрык йомшак, зур, матур (китә).

Куян елап җибәрә.

Куян: Туганнар мине онытканнар (китә).

Куыша-куыша, сугыша-сугыша эт белән мәче керә.

Мәче: (тырный). Мияу-мияу! Минем койрык яхшы.

Эт: (тешли). Һау-һау! Юк, минем койрык яхшы.

Сугышып китәләр, мәченең койрыгы өзелә. Алар чыгып китәләр.

Җил койрыкны куян оясына очыртып китерә.

Куян: (чыга, койрыкны үзенә алып тага). Ура, минем дә койрыгым булды (шатлана, бии, сикерә).

Артистлар белән таныштыту.

Akuneeva 1 fotoДорогие друзья, мы рады вновь представить вам Акунееву Зульфиру Абдулловну, педагога МБОУ ДОД ДМШ № 14 г. Казань Республики Татарстан. Сегодня Зульфира Абдулловна познакомит вас со сценарием музыкальной сказки Абдуллы Алиша «Койрыклар» (Хвосты). Данный материал будет интересен преподавателям ДМШ.

Краткий комментарий к статье от Зульфиры Абдулловны:

«Цели и задачи: Знакомство детей с творчеством татарских писателей, поэтов, популяризация татарской профессиональной и народной музыки, владение детьми литературной татарской речью, установление творческих контактов между участниками, сохранение и развитие татарской национальной культуры, повышение профессионального уровня учащихся».

Увлекательного чтения

Сценарий музыкальной сказки Абдуллы Алиша «Койрыклар» (Хвосты)

Вступление:

1) Младший ансамбль скрипачей. Татарская народная песня «Сабантуй» обр.Н.Жиганова

Давным-давно в мире животных совсем не было хвостов.

Однажды собрались самые уважаемые звери посовещаться, решить этот вопрос.

Позвали они белогрудых сорок и сказали:

-«Белогрудые сороки, летите далеко-в темные леса, высокие горы, зеленые луга, шумные реки, да несите наш указ. Позовите всех животных в назначенный день, как только пройдет ночь, рассеется туман, поднимется солнце, под старым дубом будут раздавать хвосты.

Сороки полетели в разные края, стали извещать всех животных.

«Это что за указ, что такое хвост? Для чего он нужен?» стали спрашивать животные.

Хитрая лиса быстро догадалась: «Если раздают, нужно брать, подойдет ли, нужно примерить, может мы поймем, для чего он нужен, а может многие и порадуются. В назначенный день животные стали собираться у старого дуба -кто полз, кто бежал, кто скакал.

2) Звучит татарская народная мелодия «Такмак» исполняет младший ансамбль скрипачей.

Зайчик тоже собрался – шубку почистил, лапками помылся, но вдруг его остановил сильный дождь…

«Слышит, кто то топает-это мишка косолапый с палочкой идет» — подумал зайчик.

-«Дедушка Медведь, ты наверное за хвостом идешь, захвати пожалуйста мне какой- нибудь хвостик».

-Если не забуду, захвачу, мне не трудно сказал медведь.

-Дядя волк, ты наверное за хвостом идешь, принеси мне пожалуйста какой- нибудь хвост.

-Если хвостов будет много, да еще один останется, принесу, сказал волк и убежал.

Зайчик подумал, подумал и решил попросить еще кого-нибудь.

3) Звучит «Танец» из балета «Зюгра» Н.Жиганова. Исполняет ансамбль «Жемчужина».

4) Звучит «Веселое путешествие». Хайрутдинова А. Исполняет Аскерова Аделина.

Видит –идет лиса. Зайчик и у ней попросил хвост. Лиса пообещала принести самый лучший хвост для друга зайчика. Хитрая лисичка бежала очень быстро, по самой короткой дороге и прибежала самая первая.

На старом дубе полно хвостов и длинные лохматые, и простые как веревочки, и с золотистым мехом, и черные, и белые, и прямые и кривые -полно всяких разных. Животные растерялись, призадумались.

Мне, пожалуйста, вот этот, мягкий и пушистый, сказала лиса и выбрала себе самый лучший хвост.

5) Звучит   « Молодежный вальс » Хабибуллин З. Исполняет Аскерова Аделина.

Тут пришла лошадь и выбрала себе хвост похожий на метлу.

И у коровы хвост хороший, у волка тоже неплохой, у белочки отличный. Слон долго топтался, многим ноги отдавил, и поэтому ему маленький хвост достался. Слон обиделся, нос повесил, и с тех пор у него хобот и весит.

Медведю по дороге встретилась пасека, там вдоволь наелся меда и опоздал за хвостом. Ему достался маленький хвост.

Когда раздали все хвосты, животные спросили друг у друга, всем ли хватило хвостов? «Нет, нет, у нас нет» — заверещали свинки. По дороге они валялись в грязи, загорали на солнце, поэтому и опоздали. Остались маленькие хвостики, размером с пальчик — «Нам такой не нужен, с таким мы не будем позориться», но выбирать было больше нечего. Мама-свинка подумала, взяла хвостик и загнула его крючком и с тех пор у всех поросят хвостики крючком.

6) Звучит «Вальс» из балета «Зюгра» Н.Жиганова .Исполняет ансамбль «Жемчужина».

Зайчик уже устал ждать, видит медведь идет. «Принес ли ты мне хвост»-спросил он у медведя- Нет, заяц, я быстро бежал, очень устал, и то мне совсем маленький хвостик достался, ответил медведь. Волк тоже ничего ему не принес. А лиса ответила: — Мне было так трудно, зато смотри, какой у меня красивый, мягкий, пушистый хвост.

Зайчик очень ждал, устал, обиделся и заплакал. «Все про меня забыли» -сказал зайчик. В это время он услышал, как дерутся кошка с собакой, они спорили, чей хвост лучше, тянули друг друга за хвосты и случайно оторвали у кошки кончик хвоста, ветер подхватил его и принес к зайчику. Зайчик сделал его своим хвостиком. И на этом сказке конец.

7) Звучит татарская народная мелодия «Бала уйнатканда» обр.Р.Билялова. Исполняет ансамбль «Жемчужина»

Все звери танцуют вместе с зайчиком.

Койрыклар

«Койрыклар» татар әкияте | «Хвосты» татарская сказка. Балалар өчен татар әкиятләре.Татарские сказки для детей и малышей.Абдулла Алиш.

Борын-борын заманда юаш хайваннарның, ерткыч җан­варларның койрыклары бөтенләй булмаган. Кешнәүче ат та, мөгрәүче сыер да койрыгы белән чебен кумаган. Шаян тиен дә, чикләвекләр ашап, ботактан ботакка сикереп уйнамаган.
Хәйләкәррәк ерткычлар җыелганнар барысы да бергә, кой­рык алып калу турында киңәшергә. Ак түшле саесканнарны чакырганнар, аларга да зур йомыш тапшырганнар.

— Сез, ак түшле саесканнар, туры юлдан адашканнар, очыгыз да китегез, еракларга җитегез: биек-биек тауларга, шаулап торган урманнарга, ям-яшел болыннарга, җырлап аккан суларга безнең сүзне илтегез,- дигәннәр.- Юаш хай­ваннарны, ерткыч җанварларны чакырыгыз: үткәргәч караңгы төнне, менә фәлән көнне, томан беткәч тә, кояш күтәрелгәч тә, карт имән янында әләшәчәкләр диегез койрык, менә сезгә шул безнең боерык,- дигәннәр.

Саесканнар төрлесе-төрле якка карап очканнар, үзләре белән зур-зур быргыларны кычкыртып барганнар:
— Әй сез, куе урманнарда, киң кырларда, яшел болын­нарда, диңгез-океаннарда яшәүче ерткычлар,- дигәннәр алар.

— Томан беткәч тә, кояш күтәрелгәч тә, бөтенегез дә карт имән янына барыгыз, койрык әләшәчәкләр, килеп алыгыз,- дигәннәр.
Усал ерткычлар, бишәү-унау, яудырганнар берьюлы со­рау:

— Бу нинди боерык? Нәрсә соң ул койрык? Ул нигә кирәк? Әйтегез әле тизрәк? — дигәннәр.
Хәйләкәр төлке (серне белгәч, аңа көлке):

— Әләшәләр икән — барып алыйк, яраклылармы икән- үлчәп карыйк, нәрсәгә кирәк икәнен соңыннан белербез, бәлки, күбебез сөенербез,- дигән.
Үткәргәч караңгы төнне, шул билгеләнгән беркөнне ерт­кычлар койрык алырга карт имән янына барырга юлга чык­каннар, кайсы үрмәләгән, кайсы йөгергән, кайсы чапкан.

Кыр куяны үзенең тунын чистарткан, тәпиләре белән би­тен юган, ул да карт имән янына барырга җыенган. Чыгам дип, оясының ишеген ачкан, ләкин көчле яуган яңгырга чы­дамаган, кире оясына кереп качкан.

Оясында озак утырмаган зур колак куян, дөп тә дөп ба­сып килгән аяк тавышын ишеткән, карамыйча яңгырга, йөге­реп тышка чыккан. Агач куышына кереп утырган да ерактан килүчене карарга тотынган.

Агачлар куркышып чатнаганнар. Үләннәр үкерешеп шау­лаганнар. «Кулына тотып таяк, киләдер теге кәкре аяк»,- дип уйлаган куян, чыннан да шулай булып чыккан.

Куян килүчегә сүз кушкан:

— Аю бабай, башкалардан артка калмыйсыңдыр, үзеңә койрык сайлыйсыңдыр, шунда миңа да, нинди генә булса да, бер койрык алып кайта алмассыңмы икән? — дигән.

— Әгәр дә онытмасам, алып кайтырмын, авыр эшмени ул,- дигән аю.

— Ярарын ярар, шулай да аңа ышанып булмый,- дигән куян.- Аю бабай инде картайган, зиһене дә таралган. Оны­тыр вәгьдәсен, аннан табар хәйләсен, тагы кемнән дә булса башка берәүдән үтенергә кирәк,- дигән куян.

Тагы тып-тып бер тавыш килә, вак чыбыкларны чыжыл­датып, кем соң ул йөгерә? Ә, бүре килә.

— Бүре абый, карт имән янына барасыңдыр, үзеңә кой­рык аласыңдыр, шунда миңа да, нинди дә булса берәр кой­рык алып кайта алмассыңмы икән?- ди куян.

— Барысына да җитәрлек булса, берәрсе артып та калса, алып кайтырмын,- дип, бүре үтеп китә.

— Юкка әрәм иттем моңа сүз, бүре бит ул туймас күз, сайлап бетерерләр, берәү дә калмас, артып калса да, ул ал­мас, миңа бирмәс, бозар вәгьдәсен, табар хәйләсен. Кемне дә булса тугрыракны, бу эш өчен хубракны табарга кирәк,- ди куян.
Тагы кемдер дөп тә дөп итеп басып килә. Үлән өз генә селкенә, төлке йөгереп килә.

— Бу эш түгел көлке, апакаем төлке, үзем бара алмадым, ахры, инде койрыксыз калдым. Карт имәнгә барасыңдыр, үзеңә койрык аласыңдыр. Сиңа бу зур үтенечем, боерык дип уйлама, алып кайтмассыңмы икән миңа бер койрык.
— Ярый, ярый, һич хафаланма, берәүгә дә зарланма. Ку­ян дустым сорады диярмен, койрыкның менә дигәнен алып кайтып бүләк итәрмен. Туның белән бертөсле булыр, әллә кайдан ук күренеп торыр.

Төлке барысыннан да соң юлга чыкса да, куян янында шактый тукталып торса да, иң туры юллар табып, бар көченә чабып, карт имән янына иң алдан барып җитә.
Койрыклар белән карт имәннең ботаклары тулган, һәр бо­так саен бер койрык асылынган: йонлач озыннары да, йон­сыз ялангачлары да, җеп шикеллеләре дә, алтын йон белән капланганнары да, кара һәм аклары да, кәкреләре дә, туры­лары да — бар да бар. Җыелган ерткычлар, аларны күреп, хәйран калалар, башларын кыңгыр салалар, көтмичә бернинди боерыкны, беренче булып төлке сайлый койрыкны:

— Миңа менә шушысын, мамыклысын, йонлысын,- ди. Башкалар йоклап кала, ә ул үзенә менә дигән бер койрык­ны сайлап ала. Төлке өйләнә дә тулгана, койрыгы да бергә болгана.
Стакан тояклары белән тыпыр-тыпыр басып, үзен үзе бе­лештерми ярсып, ат килеп тә җитә, себерке шикелле кыл койрыкны алып та китә. Үзе айкала да чайкала, кыл койрыгы белән мактана:
— Борыныма кадәр барып җитә, димәк, чебеннәргә мон­нан соң көн бетә,- ди.

Сыерның да койрыгы яхшы, бүренең дә начар түгел. Тиен дә койрыктан уңган, сикерсә, пружинадай булган, йокласа — юрган. Фил һаман бер урында тапталып йөргән, күпләрнең тәпиләрен изгән. Ул селкенгәнче, килеп җиткәнче, иң кыска койрыклар гына калган булган. Фил үз язмышына үзе үпкәләгән, борынын түбән салган. Шуннан бирле аның боры­ны салынкы булып калган.

Аю юлда умарталыкка очраган, туйганчы бал ашаган, шуңа күрә койрык алырга да соңга калган, шулай да бернәрсә тап­кан, тире кисәген койрык итеп таккан.
Койрык өләшеп бетергәч, таралырга вакыт җиткәч:

— Барыгыз да койрыклымы инде?- дип, бер-берсеннән сорашалар ерткычлар.

— Юк әле, юк, туктап торыгыз, мин алмый калдым,-дип мыгырдый дуңгыз.

Сазда аунаганнар, кояшта кызынганнар, пычрак ерганнар, шуңа күрә койрык алырга да соңга калганнар.
Барып җиткәч сорасалар, күз төшереп карасалар, бары тик бармак буйлыгы койрыклар гына калган булган. Дуңгыз­ның балалары уникесе унике яктан чинарга тотынганнар:

— Кирәкми, андый койрыкны алмыйбыз, хурланмыйча аны койрык итеп тагып та йөрмибез,- дигәннәр. Ләкин сайларлык башка койрык булмаган, ана дуңгыз бик аптыраган, шул кой­рыкны тагып алган да кәкрәйтеп салган. Шул көннән алып барлык дуңгызларның да койрыклары ыргакланып калган.

Кыр куяны койрык алып кайтучыларны көткән, оясында ятып та аптырап беткән, ахыр чиктә түзмәгән, кайсын булса да берсен очратырмын диеп, юлга чыгып киткән.

Әнә еракта алпан-тилпән кайтучы аю күренгән. Куян, шат­ланып, әйтерсең канатланып, аюга каршы йөгергән.
— Аю бабай, онытмадыңмы? Менә дигәнен алып кайт­тыңмы?-дигән.
— Кит әле моннан, ялкау куян! Үзең бармагач, армагач -талмагач, кыршылмагач, сугышмагач, тик утырып кына кой­рыклы булып буламы соң, юләр, мин менә йөгерә-йөгерә ба­рып та, үлә язганчы арып та, менә шушындый кыска койрык кына эләктерә алдым,- дигән аю куянга.

Аю мескен куянны тиргәгән дә киткән, ә куян башкалар­ны көткән.
Күп тә үтмәгән, бүре күренгән, куян аңа каршы йөгергән.

— Бүре абый, бүре абый, миңа дигән, менә дигән койрык­ны бир, абый,- дигән.

— Кая әле сиңа дигән койрык, үземә дә көчкә генә берне эләктердем,- дигән бүре.

Бүре шулай дигән дә киткән, ә куян төлкене өзелеп көткән. «Төлке апакай, багалмакай, ул гына алдамаса алдамас, әгәр койрык алып кайтса, китереп алдыма салса, бүләк итәм бер каз»,-дип уйлаган куян. Тау битенә ныклабрак күз салса, төлке килә ләбаса. Куян чакырганны көтмәгән-нитмәгән, аның каршысына барып баскан:

— Апакаем, багалмакаем, миңа дигән койрыкны биреп калдыр, мине шатландыр,- дигән.

— Син генә идең минем башымда, әллә нинди җайсыз­лыклар чыкты каршыма. Син менә күз сал әле, кызыгып кал әле: йомшак кына, мамык кына, үземә менә дигәнне эләктер­дем, хәер, шуның аркасында күп мал бетердем,- дигән төлке.
Шул сүзләрне әйтеп, күз уйнатып, куян борыны янында койрыгын болгап, төлке көлеп торган.
Куян койрык көтеп бик зарыккан булган. Мескеннең күңеле тулган. «Менә кирәк булса, туганнар барысы да мине онытканнар»,- дип, елап ук җибәргән.

Күңелсезләнеп утырганда, тирә-ягын күз яше белән ту­тырганда, ишеткән куян: «Вау да вау, мырау да мырау». Борылып карый, карый да: «Менә монысы ярый». Эт белән мәче ду килеп сугышалар икән.
Ет: «Минем койрык иң яхшы!»-дигән. Мәче аркылы төшкән: «Минеке ише дөньяда да юк!»-дигән. Тартышкан­нар да тартышканнар. Әүмәкләнә торгач, сугышның очы чы­га… Мәченең койрык очы өзелеп чыга. Мескенем куркуын­нан агач башына ук менеп китә. Өзелгән койрыкны җил, тәгәрәтеп, куян оясына илтә. Куян аны үзенә койрык итә. Шул көннән башлап мәче белән эт арасындагы бу ызгыш мәңгелеккә китә.
Әкият тә шуның белән бетә.

***

Хвосты татарская сказка

«Хвосты» татарская сказка | «Койрыклар» татар әкияте (на русском языке).
Татарские сказки для детей и малышей.Абдулла Алиш.

Давным-давно, во времена былые, все звери — смирные и злые — ходили без хвостов. Ни лошадь, ни корова не могли от мух и комаров назойливых от­биться. И даже белочка — на что уж попрыгунья, и та сидела тихо у дупла.

И вот однажды звери похитрее собрались на совет и порешили: всем носить хвосты. Потом со всех концов сорок собрали и дали им такое поручение:

— Летите над высокими горами, над шумными ле­сами, над зелёными лугами, над бурной речкой и скли­кайте всех — больших и малых, хищных и смиренных и передайте им, как только встанет солнце и над зем­лёй рассеется туман, у дуба старого пусть соберутся звери — всем будут раздавать хвосты.

Сороки-белобоки полетели и затрещали громко, за­трубили:

— Эй, вы, живущие в Лесах дремучих, в полях широких и лугах зелёных, в ручьях и реках, в море- океане! Все слушайте: как только солнце встанет и над землёй рассеется туман, у дуба старого сходитесь по­ скорее — здесь будут раздавать хвосты.

Тут звери злые зарычали:

— А что такое хвост? Скажите нам, сороки-бело­боки! Зачем он нужен нам? И чей приказ?

Но хитрая Лиса их перебила и весело сказала:

— Уж коль дают хвосты, так надо взять. Когда примерим, то узнаем, для чего. Быть может, многим хвост и в самом деле пригодится, и стоит ли заранее рядиться?

Вот миновала ночь. Чтоб получить хвосты, в дорогу вышли звери. Кто полз, а кто скакал, а кто бежал рысцой.

На зорьке Заяц лапками умылся и шубку вычис­тил — собрался тоже в путь. Но только из норы он выглянул наружу, как хлынул ливень и сплошной сте­кой завесил лес.

И решился Заяц выйти из норы. Но вдруг, шаги заслышав, выглянул опять и сел у входа в ожиданье.

По лесу кто-то шёл, такой большой и грузный, что в страхе шелестели травы и трещал сухой валежник.

«Наверное, косолапый лезет напролом»,- подумал Заяц.

И на самом деле, из бурелома выбрался Медведь.

— Эй, дедушка Медведь! — его окликнул Заяц.- Я вижу, за хвостом спешишь ты спозаранок: знать, от других не хочешь отставать. А для меня не смог бы принести?

— Труд не велик — достать хвосты. Вот если не забуду, занесу.

Подумал Заяц: «Дедушка Медведь хотя и обещал добыть мне хвост, но память старика, наверно, подве­дёт, и обещание своё он позабудет. Я попрошу кого-ни­будь ещё».

Бот снова слышен топот на дороге. Бежит какой-то зверь — свистят и гнутся ветки.

Знать, волк идёт.

— Послушай, дядя Волк! — его окликнул Заяц.- Я вижу, за хвостом спешишь ты спозаранок: знать, от других не хочешь отставать. А для меня не смог бы принести?

— Вот если лишние останутся хвосты, тебе я за­несу.

И волк промчался мимо.

Подумал Заяц: «Этот ненасытен, и, знать, на ветер бросил я слова. При дележе себе всегда отхватит лиш­ку, наверно, мне не принесёт. И оправданье, как всег­да, себе найдёт. Уж лучше я кого-нибудь другого по­прошу — того, кто почестней да и попроще нравом».

И вот опять послышались шаги. Трава легонько никнет, лист шелестит. Рысцой Лиса бежит.

— Послушай, добрая сестричка,- молвит Заяц.- Я вижу, за хвостом спешишь ты спозаранок: знать, от других не хочешь отставать. А для меня не смо­жешь принести? Боюсь, что я останусь без хвоста.

— Не беспокойся, братец, не тужи. Скажу, что мой приятель попросил, чтоб самый лучший подобра­ли — под цвет твоей пушистой мягкой шубки. И хвост в подарочек я занесу тебе…

Лиса хоть позже вышла в дорогу, но всех обогна­ла, прямой избравши путь, и во весь дух примчалась к дубу первой.

Не перечесть хвостов на ветках дуба! Каких тут только нет — и длинных, и коротких, пушистых и то­нюсеньких, как нитка, прямых, кривых и самых разно­шёрстных — от белого до черного — любых!

И, головы задрав, дивились звери такому выбору невиданных хвостов.

Не дожидаясь ничьего приказа, Лиса за дело мигом принялась.

— Вот этот мой! — воскликнула плутовка, и в ла­пах у неё вмиг очутился такой красивый и пушистый хвост, что Лисанька на месте завертелась, закружи­лась.

Копытами стуча, Конь к дубу подошёл. Он выбрал добрую метёлку и сказал:

— Теперь конец всем комарам и мухам: до самых глаз смогу хвостом достать.

Корове тоже хвост достался неплохой. И Волк своим хвостом доволен. И Белка не в обиде: пышный хвост поможет ей перелетать в лесу с верхушки на вер­хушку, а ночь придёт — она в тепле: хвост одеялом будет ей служить в дупле.

Один лишь слон топтался всё на месте и многим лапы отдавил, покуда не надумал, не решил, а к дубу подойдя,
увидел на ветвях крючки да закорючки. Оби­делся он на свою судьбу и нос повесил.
С тех пор и вытянулся нос его трубой и превратился в хобот.

Медведь набрёл в пути на пчельник, там досыта наелся мёду и на делёж хвостов, сластёна, опоздал.
Он с дуба снял клочок какой-то шкуры и нацепил его взамен хвоста.

Зверям настало время расходиться.

— Ну, все с хвостами?

— Нет ещё, не все! — кричит свинья.

Свинья и поросята, как обычно, в болотной жиже нежились с утра и не успели вовремя прийти.
Глядят, они на дуб, а там висят хвосты величиною с палец.

— Не надо нам таких! Носить нам стыдно их! — визжат со всех сторон двенадцать поросят.

Но не было других. Свинья сорвала хвостик и на­цепила, загнув его крючком. С тех пор у всех свиней хвосты как закорючки.

А Заяц ждал и ждал, когда хоть кто-нибудь с обе­щанным хвостом к нему заглянет в норку. Но лопнуло терпение у него. Он вылез из норы и — на дорогу.

Вот видит он — Медведь идёт вразвалку. На ра­достях наш Заяц со всех ног помчался Косолапому навстречу.

— Ну, дедушка Медведь, не позабыл ты Зайца? Исполнил обещание своё?

— Поди-ка прочь! — ворчит Медведь сердито.- В норе без толку просидел, не бегал, не устал, не про­бивался к дубу, какой же хвост тебе достанется, лен­тяй!
Уж как я ни спешил и ни старался, и всё же мне, гляди, короткий хвост достался!

Медведь ушёл, а Заяц на дороге стал поджидать с надеждою других.

Завидев Волка, Заяц — прыг навстречу и говорит смиренным голоском:

— Ну, дядя Волк, не позабыл ты Зайца? Испол­нил обещание своё?

Волк прорычал с досадой на Косого:

— Себе-то я едва достал!
И дальше побежал.

А Заяц на дороге стал поджидать с надеждою Лису. И думал он: «Сестричка дорогая не обманет и хвост наверняка мне принесёт».

Глядит — лиса на косогоре, он — навстречу и перед ней на задних лапках встал:

— Ах, как я рад, сестричка дорогая, что встре­тился с тобой! Ты принесла мне хвост? Скорее покажи!

— Вот только у меня один ты в голове! Гляди, с каким хвостом пушистым, на зависть всем’, я тороп­люсь домой.

А сколько я старанья приложила, а сколь­ко стоит он,- никто не знает, брат!

Хвостом вильнув пред самым носом Зайца, Лиса ушла дорогою своей.

Заплакал Заяц:

— Все меня, забыли!

Вдруг слышит лай и злой кошачий крик. Глядь — на опушке леса схватились Кот с Собакой в потасовке.

Собака тявкала:

— Мой хвост всех лучше!

А Кот:

— Нет краше моего на целом свете!

И тут они вцепились не на шутку, и у Кота вдруг оторвался кончик пушистого хвоста. Спасая шкуру, Кот пустился наутёк и на верхушку дерева забрался.

А ветер подхватил пушистый клок с земли и в норку Зайца в тот же миг подбросил: пусть у Косого тоже будет хвост.

С тех пор Собака с Кошкой меж собой не ладят. Зато у Зайца есть — пусть маленький — да хвост!

И нашей сказке здесь конец.

Поделитесь с коллегами:

Абдулла Алишның «Койрыклар» әкиятен сәхнәләштерү

Максат: Татар халык иҗаты әсәрләрен өйрәнүне дәвам итү.

Ярдәмчел булырга, бер-береңә булышырга өйрәтү.

Әкиятне рольләргә бүлеп, сүзләрне дөрес әйтеп уйнау.

Балаларда артистлык сәләтен үстерү.

Сәхнә бизәлеше: урман күренеше, агачлар, имән агачында койрыклар, куян оясы.

Катнашалар: саесканнар, аю, бүре, төлке, куян, мәче, эт.

Әкият барышы

2 саескан очып керә.

Саесканнар: Әй, сез, ерткычлар, урман җәнлекләре! Томан беткәч тә, кояш күтәрелгәч тә, карт имән янына барыгыз, койрыклар алыгыз.

Алар очып чыгып китәләр.

Куян — агач артыннан, аю — өненнән, ояларыннан бүре һәм төлке чыга.

Алар уртага җыелалар.

Аю: Бу нинди боерык?

Бүре: Нәрсә соң ул койрык?

Төлке: Ул нигә кирәк?

Куян: Әйтегез әле тизрәк?

Бергә: Әйдәгез, барып алыйк!

Акрын гына таралышалар.

Куян агач артыннан чыга. Шулвакыт җил исә, яшен яшьни, күк күкри.

Яңгыр ява башлый. Куян курка.

Куян: Ой, яңгыр ява. Җил исә. Салкын. Бармыйм әле (китә).

Дөп тә дөп басып, кулына таяк тотып аю керә.

Аның каршысына сикереп куян чыга.

Куян: Аю бабай! Карт имән янына барасыңдыр, үзеңә койрык аласыңдыр, миңа да алып кайт әле.

Аю: Әгәр дә онытмасам, алып кайтырмын, авыр эш түгел бит (китә).

Тып да тып тавыш килә. Бүре керә.

Аның каршысына сикереп куян чыга.

Куян: Бүре абый! Карт имән янына барасыңдыр, үзеңә койрык аласыңдыр, миңа да алып кайт әле.

Бүре: Барысына да җитсә, артып калса, алып кайтырмын (китә).

Дөп тә дөп басып төлке килә.

Каршысына сикереп куян чыга.

Куян: Апакаем төлке, карт имән янына барасыңдыр, үзеңә койрык аласыңдыр, миңа да алып кайт әле.

Төлке: Ярый, ярый. Койрык алырмын, куян дустым сорады диярмен (китә).

Җәнлекләр койрык сайлыйлар.

Төлке6 (сайлый). Минем койрык матур, йомшак, зур (китә).

Бүре: (сайлый). Койрыгым зур, матур, йонлач (китә).

Аю: Сайлый). Койрыгым кечкенә булды, ярар инде (китә).

Аю кайта, аның каршысына куян чыга.

Куян: Аю бабай! Алдыңмы миңа койрык?

Аю: Кит әле, ялкау куян! Үзең бармагач кем бирсен сиңа койрык. Минем дә менә кечкенә генә (китә).

Бүре кайта, аның каршысына куян чыга.

Куян: Бүре абый! Бир әле миңа дигән койрыкны.

Бүре: Кая әле сиңа дигән койрык, үземә дә көчкә алдым. Минем койрык менә зур, матур (китә).

Төлке кайта, каршысына куян чыга.

Куян: Төлке апакаем! Миңа дигән койрыкны бир, шатландыр.

Төлке: Син генә әле монда, бар да ал. Менә минем койрык йомшак, зур, матур (китә).

Куян елап җибәрә.

Куян: Туганнар мине онытканнар (китә).

Куыша-куыша, сугыша-сугыша эт белән мәче керә.

Мәче: (тырный). Мияу-мияу! Минем койрык яхшы.

Эт: (тешли). Һау-һау! Юк, минем койрык яхшы.

Сугышып китәләр, мәченең койрыгы өзелә. Алар чыгып китәләр.

Җил койрыкны куян оясына очыртып китерә.

Куян: (чыга, койрыкны үзенә алып тага). Ура, минем дә койрыгым булды (шатлана, бии, сикерә).

Артистлар белән таныштыту.

up

Поиск по сайту

Конспект сказки на тему «Абдулла Алишның «Койрыклар» әкиятен сәхнәләштерү»

Предмет: Дошкольное образование
Категория материала: Конспекты
Автор: Мустафина Раслима Нурулловна

Тип материала: Документ Microsoft Word (doc)
Размер: 37 Kb
Количество скачиваний: 48

Скачать

Просмотров: 113

Похожие материалы

  • Конспект занятия по изобразительной деятельности (Лепка) Тестопластика
  • ОУД на тему «Дорога в школу»
  • ОУД на тему «Квест по профессиям»
  • Конспект занятия по изобразительной деятельности (Лепка)
  • Викторина по экологии «Удивительный мир природы» подготовительная группа.
  • Конспект ОУД по ФЭМП «Чудо — дерево».
  • Образовательная деятельность «Занимательное путешествие в сказочный город» подготовительная группа
  • Интеллектуальная викторина «Что? Где? Когда?» Подготовительная группа
  • Разработка занятия по самопознанию в предшколе «Учимся любить»
  • Конспект интегрированного занятия по математике и конструированию во второй младшей группе «В гости к зайчику»

Койрыклар

(Африка әкияте)

Борын-борын заманда юаш хайваннарның, ерткыч җан¬варларның койрыклары бөтенләй булмаган. Кешнәүче ат та, мөгрәүче сыер да койрыгы белән чебен кумаган. Шаян тиен дә, чикләвекләр ашап, ботактан ботакка сикереп уйнамаган.

Хәйләкәррәк ерткычлар җыелганнар барысы да бергә, кой¬рык алып калу турында киңәшергә. Ак түшле саесканнарны чакырганнар, аларга да зур йомыш тапшырганнар.

— Сез, ак түшле саесканнар, туры юлдан адашканнар, очыгыз да китегез, еракларга җитегез: биек-биек тауларга, шаулап торган урманнарга, ям-яшел болыннарга, җырлап аккан суларга безнең сүзне илтегез,— дигәннәр.— Юаш хай¬ваннарны, ерткыч җанварларны чакырыгыз: үткәргәч караңгы төнне, менә фәлән көнне, томан беткәч тә, кояш күтәрелгәч тә, карт имән янында әләшәчәкләр диегез койрык, менә сезгә шул безнең боерык,— дигәннәр.

Саесканнар төрлесе-төрле якка карап очканнар, үзләре белән зур-зур быргыларны кычкыртып барганнар:

— Әй сез, куе урманнарда, киң кырларда, яшел болын¬нарда, диңгез-океаннарда яшәүче ерткычлар,— дигәннәр алар.— Томан беткәч тә, кояш күтәрелгәч тә, бөтенегез дә карт имән янына барыгыз, койрык әләшәчәкләр, килеп алыгыз,— дигәннәр.

Усал ерткычлар, бишәү-унау, яудырганнар берьюлы со¬рау:

— Бу нинди боерык? Нәрсә соң ул койрык? Ул нигә кирәк? Әйтегез әле тизрәк? — дигәннәр.

Хәйләкәр төлке (серне белгәч, аңа көлке):

— Әләшәләр икән — барып алыйк, яраклылармы икән— үлчәп карыйк, нәрсәгә кирәк икәнен соңыннан белербез, бәлки, күбебез сөенербез,— дигән.

Үткәргәч караңгы төнне, шул билгеләнгән беркөнне ерт¬кычлар койрык алырга карт имән янына барырга юлга чык¬каннар, кайсы үрмәләгән, кайсы йөгергән, кайсы чапкан.

Кыр куяны үзенең тунын чистарткан, тәпиләре белән би¬тен юган, ул да карт имән янына барырга җыенган. Чыгам дип, оясының ишеген ачкан, ләкин көчле яуган яңгырга чы¬дамаган, кире оясына кереп качкан.

Оясында озак утырмаган зур колак куян, дөп тә дөп ба¬сып килгән аяк тавышын ишеткән, карамыйча яңгырга, йөге¬реп тышка чыккан. Агач куышына кереп утырган да ерактан килүчене карарга тотынган.

Агачлар куркышып чатнаганнар. Үләннәр үкерешеп шау¬лаганнар. «Кулына тотып таяк, киләдер теге кәкре аяк»,— дип уйлаган куян, чыннан да шулай булып чыккан.

Куян килүчегә сүз кушкан:

— Аю бабай, башкалардан артка калмыйсыңдыр, үзеңә койрык сайлыйсыңдыр, шунда миңа да, нинди генә булса да, бер койрык алып кайта алмассыңмы икән? — дигән.

— Әгәр дә онытмасам, алып кайтырмын, авыр эшмени ул,— дигән аю.

— Ярарын ярар, шулай да аңа ышанып булмый,— дигән куян.— Аю бабай инде картайган, зиһене дә таралган. Оны¬тыр вәгьдәсен, аннан табар хәйләсен, тагы кемнән дә булса башка берәүдән үтенергә кирәк,— дигән куян.

Тагы тып-тып бер тавыш килә, вак чыбыкларны чыжыл¬датып, кем соң ул йөгерә? Ә, бүре килә.

— Бүре абый, карт имән янына барасыңдыр, үзеңә кой¬рык аласыңдыр, шунда миңа да, нинди дә булса берәр кой¬рык алып кайта алмассыңмы икән?— ди куян.

— Барысына да җитәрлек булса, берәрсе артып та калса, алып кайтырмын,— дип, бүре үтеп китә.

— Юкка әрәм иттем моңа сүз, бүре бит ул туймас күз, сайлап бетерерләр, берәү дә калмас, артып калса да, ул ал¬мас, миңа бирмәс, бозар вәгьдәсен, табар хәйләсен. Кемне дә булса тугрыракны, бу эш өчен хубракны табарга кирәк,— ди куян.

Тагы кемдер дөп тә дөп итеп басып килә. Үлән өз генә селкенә, төлке йөгереп килә.

— Бу эш түгел көлке, апакаем төлке, үзем бара алмадым, ахры, инде койрыксыз калдым. Карт имәнгә барасыңдыр, үзеңә койрык аласыңдыр. Сиңа бу зур үтенечем, боерык дип уйлама, алып кайтмассыңмы икән миңа бер койрык.

— Ярый, ярый, һич хафаланма, берәүгә дә зарланма. Ку¬ян дустым сорады диярмен, койрыкның менә дигәнен алып кайтып бүләк итәрмен. Туның белән бертөсле булыр, әллә кайдан ук күренеп торыр.

Төлке барысыннан да соң юлга чыкса да, куян янында шактый тукталып торса да, иң туры юллар табып, бар көченә чабып, карт имән янына иң алдан барып җитә.

Койрыклар белән карт имәннең ботаклары тулган, һәр бо¬так саен бер койрык асылынган: йонлач озыннары да, йон¬сыз ялангачлары да, җеп шикеллеләре дә, алтын йон белән капланганнары да, кара һәм аклары да, кәкреләре дә, туры¬лары да — бар да бар. Җыелган ерткычлар, аларны күреп, хәйран калалар, башларын кыңгыр салалар, көтмичә бернинди боерыкны, беренче булып төлке сайлый койрыкны:

— Миңа менә шушысын, мамыклысын, йонлысын,— ди. Башкалар йоклап кала, ә ул үзенә менә дигән бер койрык¬ны сайлап ала. Төлке өйләнә дә тулгана, койрыгы да бергә болгана.

Стакан тояклары белән тыпыр-тыпыр басып, үзен үзе бе¬лештерми ярсып, ат килеп тә җитә, себерке шикелле кыл койрыкны алып та китә. Үзе айкала да чайкала, кыл койрыгы белән мактана:

— Борыныма кадәр барып җитә, димәк, чебеннәргә мон¬нан соң көн бетә,— ди.

Сыерның да койрыгы яхшы, бүренең дә начар түгел. Тиен дә койрыктан уңган, сикерсә, пружинадай булган, йокласа — юрган. Фил һаман бер урында тапталып йөргән, күпләрнең тәпиләрен изгән. Ул селкенгәнче, килеп җиткәнче, иң кыска койрыклар гына калган булган. Фил үз язмышына үзе үпкәләгән, борынын түбән салган. Шуннан бирле аның боры¬ны салынкы булып калган.

Аю юлда умарталыкка очраган, туйганчы бал ашаган, шуңа күрә койрык алырга да соңга калган, шулай да бернәрсә тап¬кан, тире кисәген койрык итеп таккан.

Койрык өләшеп бетергәч, таралырга вакыт җиткәч:

— Барыгыз да койрыклымы инде?— дип, бер-берсеннән сорашалар ерткычлар.

— Юк әле, юк, туктап торыгыз, мин алмый калдым,—дип мыгырдый дуңгыз.

Сазда аунаганнар, кояшта кызынганнар, пычрак ерганнар, шуңа күрә койрык алырга да соңга калганнар.

Барып җиткәч сорасалар, күз төшереп карасалар, бары тик бармак буйлыгы койрыклар гына калган булган. Дуңгыз¬ның балалары уникесе унике яктан чинарга тотынганнар:

— Кирәкми, андый койрыкны алмыйбыз, хурланмыйча аны койрык итеп тагып та йөрмибез,— дигәннәр. Ләкин сайларлык башка койрык булмаган, ана дуңгыз бик аптыраган, шул кой¬рыкны тагып алган да кәкрәйтеп салган. Шул көннән алып барлык дуңгызларның да койрыклары ыргакланып калган.

Кыр куяны койрык алып кайтучыларны көткән, оясында ятып та аптырап беткән, ахыр чиктә түзмәгән, кайсын булса да берсен очратырмын диеп, юлга чыгып киткән.

Әнә еракта алпан-тилпән кайтучы аю күренгән. Куян, шат¬ланып, әйтерсең канатланып, аюга каршы йөгергән.

— Аю бабай, онытмадыңмы? Менә дигәнен алып кайт¬тыңмы?—дигән.

— Кит әле моннан, ялкау куян! Үзең бармагач, армагач -талмагач, кыршылмагач, сугышмагач, тик утырып кына кой¬рыклы булып буламы соң, юләр, мин менә йөгерә-йөгерә ба¬рып та, үлә язганчы арып та, менә шушындый кыска койрык кына эләктерә алдым,— дигән аю куянга.

Аю мескен куянны тиргәгән дә киткән, ә куян башкалар¬ны көткән.

Күп тә үтмәгән, бүре күренгән, куян аңа каршы йөгергән.

— Бүре абый, бүре абый, миңа дигән, менә дигән койрык¬ны бир, абый,— дигән.

— Кая әле сиңа дигән койрык, үземә дә көчкә генә берне эләктердем,— дигән бүре.

Бүре шулай дигән дә киткән, ә куян төлкене өзелеп көткән. «Төлке апакай, багалмакай, ул гына алдамаса алдамас, әгәр койрык алып кайтса, китереп алдыма салса, бүләк итәм бер каз»,—дип уйлаган куян. Тау битенә ныклабрак күз салса, төлке килә ләбаса. Куян чакырганны көтмәгән-нитмәгән, аның каршысына барып баскан:

— Апакаем, багалмакаем, миңа дигән койрыкны биреп калдыр, мине шатландыр,— дигән.

— Син генә идең минем башымда, әллә нинди җайсыз¬лыклар чыкты каршыма. Син менә күз сал әле, кызыгып кал әле: йомшак кына, мамык кына, үземә менә дигәнне эләктер¬дем, хәер, шуның аркасында күп мал бетердем,— дигән төлке.

Шул сүзләрне әйтеп, күз уйнатып, куян борыны янында койрыгын болгап, төлке көлеп торган.

Куян койрык көтеп бик зарыккан булган. Мескеннең күңеле тулган. «Менә кирәк булса, туганнар барысы да мине онытканнар»,— дип, елап ук җибәргән.

Күңелсезләнеп утырганда, тирә-ягын күз яше белән ту¬тырганда, ишеткән куян: «Вау да вау, мырау да мырау». Борылып карый, карый да: «Менә монысы ярый». Эт белән мәче ду килеп сугышалар икән.

Ет: «Минем койрык иң яхшы!»—дигән. Мәче аркылы төшкән: «Минеке ише дөньяда да юк!»—дигән. Тартышкан¬нар да тартышканнар. Әүмәкләнә торгач, сугышның очы чы¬га… Мәченең койрык очы өзелеп чыга. Мескенем куркуын¬нан агач башына ук менеп китә. Өзелгән койрыкны җил, тәгәрәтеп, куян оясына илтә. Куян аны үзенә койрык итә. Шул көннән башлап мәче белән эт арасындагы бу ызгыш мәңгелеккә китә.

Әкият тә шуның белән бетә.


Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Абай кунанбаев сценарий
  • Абай кешіне арнал?ан сценарий
  • Абай кабинетіні? ашылуы сценарий
  • Абай іс шара сценарий
  • Абай ескерткішіні? ашылуына сценарий