110 «Чуар тавык катнаш балалар бакчасы” муниципаль автономияле
мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе
Алиш әкиятләре.
Бәйрәм сценарие.
Гарипова Земфира Лефхат кызы
1 квалификацион категорияле
Балалрны татар теленә өйрәтү
буенча тәрбияче
Яр Чаллы, 89274542488
2016 нчы ел
Абдулла Алиш иҗатына багышланган бәйрәм кичәсе .
Максат:
- Язучы иҗаты белән танышуны дәвам итү.
- Балаларның Алиш әкиятләре турындагы белемнәрен ныгыту.
- Киләчәк буын кешеләрндә әниләргә карата ихтирамлылык, дуслыкның кадерен белү, сер саклый белә кебек уңай сыйфатлар тәрбияләү.
Кемгә генә якын түгел
Әкиятләр дөньясы?!
Әкиятне яраталар
Кечесе hәм олысы.
Зал Абдулла Алиш әкиятләреннән иллюстрацияләр белән бизәлгән.
Урман күренеше.
Сихри моңлы көй яңгырый. Татарча киенгән малай килеп чыга.
Малай: Нинди җиргә килеп чыктым мин? Әллә кая адаштым. Малайлар белән ук ясарга усак агачы ботагы кисергә килгән идек бит.
Нинди матур урыннар!
Куян булып киенгән бала чыга.
Малай: Син кем?
Куян: Мин,куян кызы.
Малай: Аягыңда нәрсә ул синең?
Куян: Бу киез итекләр, аларны миңа әнием бүләк итте. Мин хәзер аларны бер дә салмыйм,сүзне тыңлыйм. Ә син нишләп берүзең урманда йөрисең.
Малай: Мин әнием сүзен тыңламадым, дусларым белән урманга киттем, менә хәзер адаштым, ничек өйгә кайтасы юлны табарга, белмим (елый).
“Әнкәй” шигырен балалар сөйлиләр.
№1 бала
Кая барма-шунда, әнкәй йөзе
Кая барсам-әнкәй күңелдә.
Әни генә шулай синең өчен
Җанын биреп яши гөмергә.
№2 бала
Авырсаң янда тора ул.
Төн буе керфек какмый
Ул саулыгында кызганмый
Ул безне саклый-саклый.
Кызлар башкаруында “Бишек җыры” яңгырый.
№3 бала
Рәхмәт яусын безнең әнкәйләргә
Аларгадыр бөтен авырлык.
Әнкәйләргә якты йолдызлардан
Я кояштан hәйкәл салырлык.
Куян кызы: Елама, мин сиңа булышырмын. Әнә тегендә ике чыршы утыра, шуннан уңга таба китерсең, анда алан булыр, аланны кояш чыккан якка таба кисеп чык, шуннан юл күрерсең. Юлдан чыкмый 4-5 сәгать барсаң, авылыңа килеп чыгарсың. Онытма беркайчан: Әниләр сүзен тыңларга кирәк!
№4 бала
Җан җылысын тоя күңелебез
Әнкәй көчен тоя кулыбыз
Үпкәләмәсеннәр!
Әнкәйләргә гел изгелек кенә кылыгыз!
Куян кызы саубуллашып китеп бара.
Малай: Рәхмәт куян кызы. (Малай китеп бара.Әзрәк баргач,аңа ике әтәч очрый)(Әтәч костюмнарында ике бала чыга)
Әтәчләр: Мин сине хәзер тукмыйм, ә мин сине чукыйм!(кычкырышалар)
Малай: Ә сез нишләп йөрисез монда, әтәчләр?
Әтәчләр: Менә, әбине тыңламадык: и сугыштың и талаштык, беребез гел тукмарга тотынды, беребез-чукырга. Әби түзәлмәде куды да чыгарды безне. Чыгып очтык хурлыктан,йөрибез хәзер адашып.
Малай: Әйдәгез бергә авылга юлны эзлик.
Әтәчләр: Әйдә,әйбәт булыр иде юлны табалсак, беркайчан да сугышмас идек, без хәзер бик яхшы беләбез: сугышырга ярамый, дус тату яшәргә!
( Бергә китәләр)
№5 бала
Дус яшәргә кирәк җир йөзендә,
Дуслар кирәк һәрбер кешегә,
Дуслык булса, яшәү дә күңелле,
Уңай була һәрбер эшең дә.
№6 бала
Барыбызга безнең дуслар кирәк,
Дустан башка булмый яшәргә,
Шуңа күрә дөнья буйлап кирәк
Дуслык орлыкларын чәчәргә.
Каршыларына атлар көтүе килеп чыга.(ат булып киенгән балалар- малайлар )
“Атлар биюе”н башкаралар
Атлар: Нишләп йөрисез урманда, берүзегез?
Малай: Исәнмесез, атлар! Без адаштык,хәзер кайтыр юлны эзлибез.
Атлар:Ай,ай бик начар. Сез белмисезмени шундый бик акыллы сүзләр бар:
Аерылганны аю ашар, буленгәнне бүре ашар! Онытма!(Атлар бергә китеп баралар)
Малай: Кара инде,юлны сорарга да җитешмәдек, чабып китеп тә бардылар.
Малай белән әтәчләр тагын юл буйлап китәләр.
Сертотмас үрдәк килеп чыга.(Үрдәк булып киенгән бала)
Үрдәк: Бак,бак,бак
Бик авыр йөрүе серне саклап.
Берәрсенә сөйләргәме икән?
Сөйләмичә ничек түзәргә икән.
Малай: Исәнме,үрдәк, син нишләп йөрисең урманда?
Үрдәк: Исәнме,менә әниең сине эзләргә җибәрде. Мин бит бик ышанычлы үрдәк.Сиңа сөйлисе сүзем бар,малай. Кил әле утыр, тыңла.
Малай: Минем вакытым юк шул, күрәсең көн кичкә авыша, тизрәк кайтырга кирәк. Әнием белән әтием бик кайгырырлардыр. Әйдә син дә безнең белән, үрдәк дус.
Авыл декорациясе, моңлы татар көе яңгырый.
Малай: Менә бит, минем туган авылым!
Бик,бик сине сагындым!
Өй тора. Малай, ике әтәч, үрдәк өй янына килеп җитәләр.
Малай: Әнием,әнием, мин кайттым.
Әни: И, балакаем, югалттым бит үзеңне. Эзли-эзли арып беттем, кайларда йөрдең?(Елый,елый әнисе чыга)
Малай: Әни, гафу ит мине синең сүзеңне тыңламадым, дусларым белән урманга киттем, адаштым. Ярый әле, яхшы җәнлекләр генә очрады. Гафу ит мине, әнием! Башка алай эшләмәм, синең сүзләреңне тыңлармын!
Елатмагыз әниләрне шигыреннән өзек
Малай:
Елатмагыз әниләрегезне
Күз төбәтеп юллар чатына:
Онытмагыз- сезне төп нигездә,
Әнкәгезнең йорты чакыра!
Әни: Әй, балакаем, багалмам. Мин сине бик яратам. Кара әле син, үрдәгебез дә кайткан икән, күрше Сания апаның Чукмар белән Тукмары да безгә кергәннәр. Бар куып керт аларны Сания апага.
Малай: Ягез әле, әтәчләр,сөйләшеп күрсәтегез әле әниемә. Кызык, сөйләшмиләр, Ә син, үрдәк? Берсе дә сөйләшми?!
Нинди могҗиза? Атлар, куян кызы, башкалар- әкият кенә булдымы әллә?!
Нинди акыллы,мөhим сүзләр әйттеләр соң әле алар миңа?
Тукта, тукта, чү, искә төшерим:
- Әниләрнең, олыларның сүзләрен тыңларга кирәк!
- Сугышырга ярамый, дус-тату яшәргә кирәк!
- Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар!
- Серне саклый белергә кирәк!
Экранда презентация бара.(Әниләргә,дуслыкка багышланган иллюстрацияләр)
Барлык геройлар чыгалар:
Менә нинди мөhим сүзләр ул! Онытмагыз, сез дә, истә тотыгыз!
Автор: Әйе, бик мөhим сүзләр бу! Ә бу сүзләрне татар халкының бөек шагыйре Абдулла Алиш әйткән. Ул аларны, үзенең “Кем көчле? Бал корты белән шөпшә. Сертотмас үрдәк. Куян кызы. Каз белән Аккош.Чукмар белән Тукмар.Мактанчык чыпчык белән тыйнак сыерчык. Бикбатыр белән Биккуркак.Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар” кебек бик күп әкиятләре аша безгә җиткергән.Әдипнең әкиятләре безне яшәргә өйрәтә,тормышы үрнәк булып тора.
Бик авыр юлны сайлаган ул,
Кыю кичкән үлем даласын.
Яшь буыннар өчен маяк ул:
Рухландырыр балам баласын!
Татарча “Күмәк бию”.
Бәйрәм тәмам.
Развлечение
Путешествие по сказкам Абдуллы
Алиша
Алиш әкиятләре буенча сәяхәт.
Максат:Балаларда
Абдулла Алиш иҗатына карата кызыксыну тәрбияләү,аның әкиятләре аша,сер сакларга
өйрәнү,бер-береңә карата дуслык хисләре тәрбияләү кебек сыйфатлар булдыру
,өлкәннәргә карата ихтирамлылык хисләре тәрбияләү.Китап укуга кызыксыну уяту.
Җиһазлау:Йомшак
уенчыклар,А.Алиш китаплары,әкиятләргә иллюстрацияләр.
Оештыру өлеше.
-Исәнмесез,балалар!
Кәефләрегез
ничек?
-Туган
телне,Тукай телен
Өйрәнергә
дип килдек!
Слайд
№1
Воспитатель: Дети! Сегодня я
пригласила вас чтобы побеседовать и рассказать вам о татарском писателе и
поэте Абдулле Алиша.
А. Алиш родился давным —
давно, 15 сентября 1908 года, в нашей республике Татарстан, в деревне Куюки
Спаского района в семье крестьянина.
Я хочу вам показать его
родителей, маму и папу.
Слайд №2
Мама у Абдуллы писала короткие
рассказы и сочиняла стихи. Видимо у А. Алиша талант от мамы. Он писал стихи,
рассказы и сказки. И любимым занятием А. Алиша было собирание народных песен и
пословиц. Папа его Габделбари любил читать татарские книги и дома у них было
много книг. А когда А. Алиш вырос, стал взрослым, он женился , и появилась
у него своя семья, родились два сына, Алмаз и Айваз. Он очень любил своих
сыновей. У них была очень дружная семья.
Слайд №3
Абдулла Алиш очень любил детей
и всегда находил с ними общий язык. И именно, любовь к детям, привела его
литературу. Он сумел разглядеть, что-то значительное, чего не замечали другие.
Часто А. Алиш бывал в детских садах, школах, где его все знали и любили. Дети с
интересом слушали разные истории, которые он рассказывал. Лучше всего А. Алишу
удавались сказки. Дети называли его «Сказочный дядя». Он написал сказки
«Болтливая утка», «Куян кызы» и др. И сейчас мы с вами посмотрим сказку
«Куян кызы».
Слайд№4
Воспитатель: Какую сказку мы с вами посмотрели
Балалар: “Куян кызы”әкияте .
Воспитатель: .Әйе,бик
дөрес.Әйтегез әле балалар, бу әкияттә төп герой кем? Тагын кемнәр катнаша?Алар
ниндиләр?
(Балаларның
җаваплары тыңлана,тулыландырыла)
Воспитатель: А однажды он написал сказку «Два петуха» где жил в деревне и
исключительно писал сказки о жизни людей, и животных в деревне. И эту сказку вы
сейчас увидите. Показ сказки «Два петуха». Слайд№5
Вопросы к детям: Как
называется сказка, которую, мы только, что посмотрели?
Кто написал ее? О ком эта сказка? Какие были петухи? Чему их учила
бабушка?Удалось бабушке помирить двух петухов? Ребята, чему учит эта
сказка?
(Ответы детей)
В сказке «Два петуха»
Абдулла Алиш призывает детей к умению дружить, ладить друг с другом, быть
доброжелательными, слушаться старших.
Ребята, продолжайте читать сказки А.
Алиша. Ведь они просты и доступны пониманию даже самых маленьких слушателей. И
в то же время в них говорится об очень важном и серьезном… Они учат нас
видеть хорошее и плохое в жизни, учат трудолюбию, любить и уважать старших,
быть доброжелательными.
А мы как в группе должны жить? ( ответы детей) . А какие вы знаете
пословицы о
дружбе?
Матурлык — бер көнлек, дуслык —
гомерлек. (Красота на
один день, а дружба на всю жизнь.)
Йөз сумың булганчы, йөз дустың булсачы.
(Не имей сто рублей, а имей сто друзей.)
Дуслык- зур байлык.
Дружба –большое богатство.
Дуслык тау
күчерә.
Дружба – горы
сдвинет.
Дус — акчадан кыйммәтрәк.
Друг –дороже денег.
Воспитатель: Давайте мы с вами встанем в круг и споем песню «Дустым
бар».
На этом наше путешествие
закончилось. Сау булыгыз!
Алиш әкиятләре буенча сәяхәт
Автор : педагог
МБДОУ «Высокогорский детский сад «Петушок»
Высокогорского муниципального района» РТ,село Высокая Гора
Хакимзянова Р.Р.
Максат:Балаларда Абдулла Алиш иҗатына карата кызыксыну тәрбияләү,аның әкиятләре аша,сер сакларга өйрәнү,бер-береңә карата дуслык хисләре тәрбияләү кебек сыйфатлар булдыру ,өлкәннәргә карата ихтирамлылык хисләре тәрбияләү.Китап укуга кызыксыну уяту.
Җиһазлау:Йомшак уенчыклар,А.Алиш китаплары,әкиятләргә иллюстрацияләр.
Оештыру өлеше.
-Исәнмесез,балалар!
Кәефләрегез ничек?
-Туган телне,Тукай телен
Өйрәнергә дип килдек!
Тәрбияче:-Балалар,без сезнең белән алдагы шөгыльләрдә Абдулла Алиш әкиятләре белән танышкан идек,әйе бит.Әйдәгез,искә төшереп китик әле,нинди әкиятләр иде ул?
Балалар: “Куян кызы”,”Сертотмас үрдәк” һәм “Чукмар белән Тукмар” әкиятләре.
Тәрбияче:Әйе,бик дөрес. (Өстәл япмасын ача,анда уенчыклар таралышып яталар)Карагыз әле,балалар,сез күрмәдегезме,монда кем булып киткән икән ? Ягез,булышыгыз инде миңа,бу хайваннар кайсысы кайсы әкияттән соң?
(Балалар уенчыкларны өч төркемгә бүләләр,һәрберсенең исемен атыйлар)
Балалар,без бүген сезнең белән сәяхәткә чыктык,әйдәгез тылсымлы сүзләр әйтик.(Балалар тылсымлы сүзләр әйтәләр)
Без ниндидер йорт янына якынлашабыз.Монысы нинди әкияттән икән ? Игътибар белән карагыз әле,монда нинди әкият геройлары уйнап яталар?(Балаларның җаваплары тыңлана)
Тәрбияче:Балалар,бу әкият безне нәрсәгә өйрәтә?(Сер саклый белергә,теләсә нәрсә сөйләшмәскә,тәрбияле булырга,өлкәннәр сүзен тыңларга,аларны хөрмәт итәргә)
Тәрбияче:Балалар,без сәяхәтебезне дәвам итәбез,барыр юлыбыз ерак,әйдәгез,тизәйткечләр әйтик(балалар тизәйткечләр әйтәләр).
Тәкәрлек, тәкәрлек, тәңкәң булса миңа бир.
Абагага бага-бага, башым бәрдем баганага.
Менә без икенче аланга килеп тә җиттек. Карагыз әле,бу бит Куянлы алан! Димәк,бу-нинди әкият хуҗаларыныкы инде?
Балалар: Бу “Куян кызы”әкияте .
Тәрбияче:.Әйе,бик дөрес.Әйтегез әле балалар,бу әкияттә төп герой кем? Тагын кемнәр катнаша?Алар ниндиләр?
(Балаларның җаваплары тыңлана,тулыландырыла)
Балалар,әйдәгез,без дә куян турында физкультминут үткәрик,ни дисәгез дә аргансыздыр.
Физкультминут
Ак куянкай утыра.
Колакларын селкетә.
Менә шулай,менә шулай,
Колакларын селкетә.
Куян туңа башлагач,
Тәпиләрен җылыта.
Менә шулай,менә шулай
Тәпиләрен җылыта.
Куян һаман да туңа.
Сикереп алу бик кирәк,
Менә шулай,менә шулай,
Сикереп алу бик кирәк.
Куянны кемдер куркытты,
Ул урманга элдертте.
Тәрбияче: Ә хәзер әйтегез инде балалар,Абдулла Алиш “Куян кызы” әкияте аша безгә нәрсә әйтергә теләгән? Аның безне нинди балалар итеп күрәсе килә?(балаларның җаваплары)
Юлыбызны дәвам итәбез. Тылсымлы сүзләр әйтештек,тизәйткечләрне искә төшердек,ә хәзер мәкальләр әйтешик әле,юлыбыз да кыскарыр.(2-3 бала дуслык турында мәкаль әйтә)
Матурлык — бер көнлек, дуслык — гомерлек.
Йөз сумың булганчы, йөз дустың булсачы.
Дуслык- зур байлык.
Дуслык тау күчерә.
Дус — акчадан кыйммәтрәк.
Тәрбияче:-.Балалар,без дуслык турында юкка гына суз башламадык бит .Алдагы әкиятебез дуслык турында. Кайсыгыз әйтә ала, нинди әкият турында сүз барыр икән?(Балаларның җаваплары тыңлана). Әйе,балалар,сез дөрес әйтәсез.Алдагы әкиятебез Чукмар белән Тукмар турында.
Тәрбияче: -Әйтегез әле,сезнеңчә кайсы әтәч тәртипле?
-Ничек уйлыйсыз,аларны күпмедер вакытка аерып торып әби дөрес эшләгәнме?
-Әкият безне нәрсәгә өйрәтә?(балаларның җаваплары)
Тәрбияче: Балалар,безнең шөгылебез ахырына якынлашты.Без бүген сезнең белән нәрсә турында сөйләштек? А.Алиш әкиятләре безне нәрсәгә өйрәтә? Без бүген үзебезгә нинди сабак алдык?(балаларның җаваплар тыңлана,тулыландырыла)
Йомгаклау.
Тема: Абдулла Алиш: «Бар иҗатымны балаларга бирәм».
2019 нчы ел
Эчтәлек
I. Кереш өлеш……………………………………………………………3 нче бит
II.Төп өлеш
1. Абдулла Алиш – балалар язучысы”………………………………….4 нче бит
2. А. Алиш әкиятләрендә Туган як табигатенең чагылышы…………….. 7 нче бит
III. Йомгаклау өлеше………………………………………………………………………………….9 нчы бит
IV. Кулланылган әдәбият………………………………………………………………..10 нчы бит
Кереш.
Балалар өчен бик күп әкиятләр иҗат итеп, татар әдәбиятында әкиятләр остасы булып танылган А.Алишны белмәгән кеше юктыр. Һәм ничә буын аның шифалы әкиятләрен укып сабак ала, әдәпле булырга омтыла, файдалы киңәшләр ала.
А.Алиш дөньяда аз гына яшәсә дә, үзенең гүзәл тормыш юлы, фидакарь хезмәте, кешеләрне, балаларны, гомумән, тормышны яратуы, ялкынлы хезмәт дәрте белән кешеләр күңеленә нык кереп калды.
Еллар үкән саен, ул безгә якынрак була бара. Абдулла Алиш – балалар әдәбиятын үстерүдә зур хезмәт күрсәткән язучыларның берсе. Ул балалар өчен күп кенә хикәяләр, әкиятләр, очерклар язган. Балаларның иң яраткан язучысына әверелгән. Балаларны ярата, алар белән аралаша, алар белән сөйләшә, аларның телен, теләкләрен, дөньяга үзенчәлекле карашларын яхшы белә торган кеше ул Абдулла Алиш. Әкиятләрен укыган саен укыйсы гына килеп тора, чөнки алар кызык та, аңлаешлы да. Аның әсәрләрендә хайваннар, кошлар, бөҗәкләр зур урын алып тора. Алар аша, аларны сөйләштереп, язучы безне табигать белән таныштыра, яхшы тәрбия бирә.
Абдулла Алиш әкиятләрендә эш ярату, тырышлык, батырлык, олыларның сүзен тыңлау, аларга хөрмәт белән карау, туган илне ярату, әгәр аңа дошманнар ташланса, туган ил өчен батырларча көрәшү аерата калку итеп күрсәтелә.
Әкият ул – уйлап чыгарылган, мавыктыргыч, бик кызыклы әсәр. Әкиятне кешеләр уйлап чыгарып бер-берсенә сөйлиләр, аның эчтәлеген үзгәртәләр. Мондый әиятләрне халык әкиятләре дип атыйлар. Алишны балаларның сөекле язучысы иткән жанр – әкиятләр. Халык авыз иҗатының бу гүзәл җәүһәрләрен кемнәр генә тыңламаган да, кемнәр генә сөйләмәгән, кемнәр генә яратмаган икән. Абдулла Алиш та әкият жанрын үз иткән.
I бүлек
Абдулла Алиш — әкиятләр остасы.
Абдулла Алиш татар балалар әдәбиятында зур хезмәт күрсәткән язучыларның берсе. Ул балалар әдәбиятына 1930 нчы ел башында килеп керә. Бу чор төрле каршылыкларга һәм бәхәскә бай була. Бигрәк тә, әкият жанрына карата тискәре караш формалаша башлый, хәтта бу жанрны балалар әдәбиятыннан алып ташлау турында карар чыгарыла. Бу мәсьәләгә үз мөнәсәбәтен белдереп, Абдулла Алиш әкият жанрында ныклап эшли башлый.
Абдуллада бик кечкенәдән үк китапка, әкият һәм шигырьләргә мәхәббәт уяна. Абдулла кече яшьтән үк зирәк һәм зиһенле булуы белән күпләрне гаҗәпкә калдыра, ук бик күп укый, халык иҗаты әсәрләрен җыю белән мавыга. Аның дәфтәрендә революцион шигырьләр дә, әкият, җыр, бәет, табышмак, мәзәк сүзләр, мәкаль һәм әйтемнәр дә туплана.
Мәгълүм булганча, А. Алишның чын таланты әкиятләр җанрында ачыла. Әдип әкиятләрнең балаларга тирән тәэсирен, тәрбияләүнең иң отышлы алымнарның
берсе булуын аңлый. Абдулла Алиш балалар өчен күп әкиятләр иҗат итеп, татар дөньясында әкиятләр остасы булып таныла. “Совет әкияте тудыру юлында” мәкаләсендә автор, әкиятләр жанрына тукталып, “Бала фантазиясенә иң якыны — әкият. Ә бала чакта тыңлаган әкиятләрнең тәэсире еллар үткәч тә югалмый”, – дип, әлеге жанрның әһәмиятен билгели.
Әдипнең «Капкорсак патша» исемле беренче әкияте 1934 елгы «Пионер каләме» журналының 2 нче санында басылып чыга һәм нәни укучылар арасында бик тиз популярлык казана. Шуннан соңгы биш-алты ел эчендә (1935–1941) А.Алиш ике дистәдән артык әкият һәм хикәятләр иҗат итә («Нечкәбил», «Сертотмас үрдәк», «Койрыклар», «Мактанчык чыпчык белән тыйнак сыерчык», «Песиләр һәм күселәр», «Чуар тавык», «Бал корты һәм шөпшә», «Кем көчле?», «Бикбатыр белән Биккуркак», «Чукмар белән Тукмар», «Куян кызы», «Бик яхшы сабак алды ябалак», «Ялкаулык – хурлык, тырышлык – зурлык» һ.б.). Балалар күңеленең бөтен нечкәлекләрен тоеп, композицион яктан төзек-җыйнак, уку өчен кызыклы-маҗаралы, музыкаль яңгырашлы итеп, сурәтләү чараларына бай, образлы тел белән язылган бу әкиятләр һәм хикәятләр нәниләрнең акыл сәләтен, фантазияләрен үстерүдә, кечкенәдән үк балаларда хезмәтне ярату, ата-анага, олыларга ихтирам саклау, гадел, намуслы булу, әйләнә-тирә табигатькә әхлакый, әдәплелек сыйфатларын тәрбияләүдә бүгенге нәни укучылар өчен дә үзләренең әдәби-сәнгати әһәмиятләрен югалтмыйлар. А.Алиш әкиятләренең зур тиражлар белән кат-кат басылулары һәм башка телләргә тәрҗемә ителеп уңыш казанулары да шул хакта сөйли.
А.Алиш әкиятләренең күпчелеге күләменең кечкенә булуы белән аерылып тора. Әкиятләрендә сюжет ачык, төгәл, ясалмалылык юк, үзәккә бары бер – төп сюжет сызыгы гына куелган. Әмма гади генә вакыйгага һәм детальләрнең һәрберсенә автор зур мәгънә сала. Композиция ягыннан да А. Алиш әкиятләре төрле һәм үзенчәлекле. Мисалга, “Сертотмас үрдәк”, “Нечкәбил” һ.б. әкиятләрдә төп геройларның төрле җәнлекләр һәм кош-кортлар белән очрашуы
шулай ук очраклылык кына түгел, бәлки, компазицион дәвамлылык белән аңлатыла. Бу вакыйгаларга төп фикерләр салына. Реаль тормыш күренешләренең әкияти шартлылык белән бергә үрелеп килүе,шигъри тел, ритм һәм аерым үзенчәлекләр авторның сюжет һәм композиция төзүдә генә түгел, гомумән, осталыгын билгели.
Язучы үзенең әкият исемнәрен халыкның мәкаль һәм әйтемнәренә дә нигезләп куя. Мисалга, “Ялкаулык – хурлык, тырышлык – зурлык”, “Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар” , “Бикбатыр белән Биккуркак”, “Ялкаулык – хурлык, тырышлык — зурлык” һ.б. Бу рәвешле геройларны чагыштырма планда бирү әйтергә теләгән фикерне тагын да үтемлерәк итеп укучыга җиткерергә ярдәм итә.
Әдипнең күп кенә әкиятләренең каһарманнары бер-берсенә капма-каршы куела. Мондый чагыштыру, “узыштыру” алымы бала күңеленә аеруча хуш килә. “Каз белән Аккош” әкияте мәсәлән, нәкъ шушы эффектка корылган: Аккош баласы, кибеткә баргач, “велосипедка менеп атланган да йөгерткән дә киткән”. “Менә егет икән бу малай!” – дип, аны барысы да мактаган. Каз бәбкәсе исә бер дә үсмәгән булган, шуңа кибеттә эшләүчеләр аңардан велосипедны алып калганна. Инде хәзер ул, “велосипедка аягым җитсен” дип, азыкны да күп ашый, вакытында йоклый, саф һавада уйный да икән.
Балалар яхшылыкның явызлыкны җиңеп чыгачагына ышана. Әкиятләргә нинди генә күңелсез, кайгылы мотивлар килеп кермәсен – аның азагы якты, бәхетле төгәлләнә. Анда төзәлмәслек яралар булмый, иң авыр күренешләр дә бик тиз шатлык-сөенеч, өмет яктылыгы белән алышына. Әкият каһарманнары уртаклыкны белми: йә алар явыз, йә әйбәт күңелле. Мондый каршы кую балага катлаулы тормыш күренешләрен, кеше мөнәсәбәтләрен аңлау өчен кирәк. Контрастлылык, гомумән, кеше фикерләвенең нигезендә ята һәм аның танып белү, бигрәк тә тәрбия-әхлак максатында “яхшылык-явызлык”, “куркаклык-батырлык” кебек парлы төшенчәләр булып әдәбиятка килеп керү бер дә гаҗәп түгел. А. Алиш бу үзенчәлекләрне тирән аңлап эш итә. Шуңа аның
гыйбрәтле әкиятләрендә бер-берсенә капма-каршы торган ике төр каһарман, ике сыйфат рәвешендә яшәгән парлы төшенчәләр еш күзгә ташлана. Әлеге үзенчәлек Алиш әкиятләренең исемнәренә үк салына: “Мактанчык Чыпчык белән тыйнак Сыерчык”, “Бикбатыр белән Биккуркак”, “Ялкаулык – хурлык, тырышлык — зурлык” һ.б. Бу парлы төшенчәләр оптимизм, эш сөючәнлек, тыйнаклык, тугрылык, батырлык кебек, баланы чын кеше, тәрбияле шәхес итәрдәй сыйфатлар үстерелешенә буйсындырылган.
“Әкият теле”нең катлаулы серләренә төшенеп, аны кирәкле юнәлештә балаларча “сөйләтә белү”, файдалана алу – балалар язучысы өчен зур дәрәҗә. Алиш шундый гаять сирәк очрый торган тылсымлы каләм иясе була.
А. Алиш әкиятләрендә традициолылык көчле. Ул традицион халык әкиятләрен үзенә өлге итеп алган әдип. Мисалга, аерым әкиятләрдә традицион башлам һәм бетү, явызлык һәм яхшылыкның капма-каршы куелуы, аларда халык акылы һәм тапкырлыгының чагылуы, Алишның әкиятләренең халыкның тормыш-көнкүреш һәм хайваннар турындагы әкиятләренә якын булуы, вакыйгаларның халыкның җанлы, образлы теле белән тасвирлауны әдип әсәрләрен хлык иҗатына якын итә.
II бүлек.
А. Алиш әкиятләрендә Туган як табигатенең чагылышы.
Әдипнең кайсы гына әкиятен алмыйк, аларны бала кызыксынып укый, аннан үзенә ниндидер яңалык, тәрбия ала дип әйтергә була. Әлеге әкиятләрнең күпчелеге хайваннар тормышыннан алып язылган. Автор бу ысулны юкка гына кулланмаган, чөнки табигать, хайваннар тормышы — балаларга иң якын өлкә,үзләштерү, хәтердә калдыру өчен дә җиңел. Бу төр әкиятләрдә аеруча күзгә ташланган нәрсә ул – язучының табигатькә булган мәхәббәте, аны яхшы белүе, матурлыкны башкаларга да җиткерү омтылышы һәм, гадилек.
Язучының шушы өлкәгә караган “Нечкәбил”, “Кем көчле?”, “Бал корты һәм шөпшә”, “Сертотмас үрдәк”, “Куян кызы”, “Каз белән аккош”, “Чукмар белән Тукмар”, Бик яхшы сабак алды ябалак”, “Мактанчык чыпчык белән тыйнак сыерчык”, Бикбатыр белән Биккуркак”, “Песиләр һәм күселәр” дигән әкиятләре бар.
Әкиятләре аша Алиш балаларны табигать һәм тормыш-көнкүреш шартлары белән таныштыра, кечкенәдән үк бала характерында уңай сыйфатлар формалаштыру бурычын куеп, аларны төрле матур гадәтләргә, ата-аналарны һәм олыларны хөрмәт итү, гаделлек, намуслылык, батырлык, тыйнаклык һәм башка күркәм сыйфатларны булдырырга тырыша.
Балалар өчен табигатьтәге һәр күренеш – серле һәм кызыклы, һәрнәрсә – яңалык. Алиш әкиятләренең төп геройлары да – бөҗәкләр, кош-кортлар, җәнлекләр… Аның иҗатындагы табигатькә соклану, аңа мәхәббәт уяту табигатьне, мохитне саклау темасы белән бергә үрелеп бара. Ә бу проблема – хәзерге чор проблемаларының көн кадагына суга торганы, иң актуале.
Абдулла Алиш әкиятләрендә эш ярату, тырышлык, батырлык, тапкырлык, олыларның сүзен тыңлау, аларга хөрмәт белән карау, туган илне ярату, әгәр аңа дошманнар ташланса, туган ил өчен батырларча көрәшү, кирәк булса, шул изге көрәштә җаныңны да кызганмау аерата калку итеп күрсәтелә. Язучы балаларны табигать дөньясын, җир-су үсемлекләр, ерткыч һәм йорт хайваннары, кошлар, җәнлекләр белән таныштыра, аларның әһәмияте, халык өчен файдалы яки файдасыз булуы турында кызыксынып укырлык итеп тасвирлый, балаларның танып белү сәләтен үстерә.
А. Алишта әдәбиятны,сәнгатьне яратуда, матурлыкны тою, эстетик сиземләүне тәрбияләүдә Көек авылының бай табигате гаять зур урын тота. Авылны икегә бүлеп, боргаланып аккан Актай елгасы, Мәшкел һәм Камышлы күл буйлары, “күз ачып йомганчы бер чиләк” җиләек җыеп аырлык матур урманнар, хус ис бөркелеп торган шау чәчәкле ямьле болыннар… Гүзәл табигать кочагында үтә Абдулланың бала чагы. Идел суы ташып, Мәшкел җәелгәч, бөтен авыл халкы белән “полой” (половодье) карарга болынга чыгу яисә, малайлар белән бергәлп, дүрт-биш чакрымга балыкка йөрүнең кызыклыгы ни тора! Җәйге таңда Мәшкел буйларына йөрүләр, блык тоту шатлыгыннан бигрәк, күңелдә нечкә хисләр, матур тойгылар уята. Сызылып алсу таң ату, җәйге табигатьнең тылсымлы гүзәллеге, иртәнге тынлык, ниһаять, бөҗәкләрнең уянуы, чәчәкләрнең ачылуы, кошлар сайравы – болар барысы да табигать матурлыгына соклану, гүзәллекне сиземләү тойгыларын үстерү, Абдулланың күңеледә йтеп бетергесез трән тәэсир калдыра. Ә көзен, мәктәптә укулар башлангач,ул үзенең сочинениеләрендә җәйге истәлекләрне мтур итеп тасвирлап бирә. Мондый сочинениеләренә укытучысы һәрвакыт югары бәя куя, башкаларга да укып күрсәтә.
Туган табигатькә мәхәббәт хисе патриотизмның төгәл бер чагылышы булып тора. Бөек әкиятчебезнең гомерен палач балтасы өзсә дә, ул бүген дә безнең арабызда. А.Алиш, чыннан да, үзе әйткәнчә, безнең арабызга табыш булып кайтып керде… Ул үз халкына хезмәт итә. Үзенең батыр образы һәм
якты әкиятләре белән яшь буында батырлык, гаделлек үрнәкләре, туган илебезгә, туган халкыбызга һәм туган телебезгә мәхәббәт тәрбияли; бердәм, тату булырга чакыра, горурлык хисләре уята.
Йомгаклау.
А.Алиш үзенең әкиятләрендә гади генә вакыйгага да зур мәгънә сала. Шушы мәгьнәне бала отып калып, үзенә тәрбия ала. Язучының бөтен әкиятләре да бары тик яхшылыкка гына өйрәтә. Тату яшәргә, эшчән булырга, табигатьнең матурлыгын күрә һәм аны саклый белергә — болар барысы да А.Алишның әкиятләрендә чагыла. Язучының һәрбер әкияте үзенчә кызык. Бары тик табигатькә олы мәхәббәтле, аны яхшы белүче, матурлыкны башкаларга да җиткерергә омтылышлы һәм гади кеше генә балалар өчен шундый кызык, матур әсәрләр бүләк итә ала. Әкиятләр аша балалар тискәре һәм уңай геройларны күрергә, яхшыны яманнан аера белергә өйрәнәләр. Татар баласы әкиятләр укып, үз әхлагын тәрбияли, туган илне яратырга өйрәнә, Ватанга тугрылык һәм вөҗдан төшенчәләренең мәгънәсенә төшенә.
Гаҗәеп матур шигъри телдә язылган бу әкиятләре аша Абдулла Алиш балалаларны табигать дөньясы, җәнлекләр, кошлар белән аралаштыра, аларны хезмәтне яратырга, гаделлеккә, тыйнаклыкка, дуслыкка, татулыкка, кыюлыкка өнди. Баланың күңелен сафландыра, нурландыра торган фикерләрне әкият теленә сала. Дәвалый, күңелгә шифа бирә. Гомумән, Абдулла Алиш – балалар әдәбиятын үстерү юнәлешендә зур тырышлык куйган, төрле жанрларда эшләгән һәм татар әдәбиятында югалмас эз калдырган әдип. Аның әсәрләре, әкиятләре бүген дә актуаль. Аларны укып һәркем соклана. Алар хәзер дә матбугатта басылып килә. Танылган “әкиятче абый” бүген дә үз халкына хезмәт итә, якты образы белән яшь буында батырлык һәм гаделлек үрнәкләре, туган илебезгә һәм туган телебезгә мәхәббәт тәрбияли
Кулланылган әдәбият
-
“Әкиятләр”Абдулла Алиш. Казан Татарстан китап нәшрияты 1978ел
-
«Сайланма әсәрләр» Абдулла Алиш. Татарстан китап нәшрияты. Казан 1969
-
“Татар әдәбияты” Ф.Ф. Исламов, Ә.М. Закирҗанов 5 нче сыйныф Казан “Мәгариф” нәшрияте 2004ел.
-
Татар балалар әдәбияты: гомуми белем бирү мәктәпләре, урта югары педагогик уку йортлары өчен уку әсбабы. Л.И. Минһаҗева, И.Х. Мияссарова. — Казан: Татарстан Республикасы «Хәтер» нәшрияты (ТаРИХ), 2009.
-
Татар әдәбияты тарихы: сигез томда. Р.Ф. Рахмани. – Казан: Татар.кит.нәшер., 2004. – 422б.
-
Тылсымлы хикәяләр: Абдулла Алиш. Әминә Бикчәнтәева. – Казан: Татарстан Республикасы «Хәтер» нәшрияты (ТаРИХ), 2003.Язучы да Алиш, батыр да:
-
Абдулла Алиш турында истәлекләр. Илсөяр Сөнкишева.- Казан: Мәгариф, 2001.
“Мәгариф” нәшрияты 2001ел.
Татарстан Республикасы Спас районы
Көек төп гомуми белем бирү мәктәбе
Тема:
(Башлангыч сыйныфларда әкият кичәсе)
Үткәрде: укытучы Садретдинова Розалия Салиховна
Тема: Әкиятче Алиш абый.
Максат: А. Алишның тормыш юлы һәм әкиятләре белән танышу;
бәйләнешле сөйләм телен үстерү; Абдулла Алиш әкиятләренә кызыксыну
уяту.
Җиһазлау : “ Абдулла Алиш” презентациясе, китаплар күргәзмәсе, рәсемнәр,
Абдулла Алиш портреты.
Дәрес барышы:
1. Оештыру мизгеле. Танышу.
2.Кереш әңгәмә.
Балалар, бүген без якташыбыз, батыр сугышчы, балалар язучысы, әкиятче
абый Абдулла Алиш турында сөйләшербез.
1 слайд
Укучылар, сез Абдулла Алишның әкиятләрен беләсезме?
Әйдәгез, без сезнең белән ул әкиятләрне искә төшерик.
2 слайд
3. Табышмаклар әйтешү.
Соскы борын бакылдык,
Күп сөйләшә такылдык. (Үрдәк)
3слайд
Бу герой кайсы әкияттән? (“Сертотмас үрдәк” әкияте)
Башы тарак, койрыгы урак,
Кычкыртып быргысын,
Уята барысын. (Әтәч)
4 слайд
Бу герой кайсы әкияттән? (“Чукмар белән Тукмар” әкияте) Җәен соры, кышын ак,
Аңа шулай яхшырак. (Куян)
5 слайд
Бу герой кайсы әкияттән? (“Куян кызы” әкияте)
Без, без, безлибез,
Нечкә безнең билебез. (Бал корты)
Бу герой кайсы әкияттән? (“Нечкәбил” әкияте)
6 слайд
4.“Сертотмас үрдәк” әкиятеннән өзек сәхнәләштерү.
5. Абдулла Алиш әкиятләре әдәпле, тәртипле, уңганбулган, сер
саклаучан, дустату булырга өйрәтә. Без аның әкиятләрен укып бары тик
яхшы тәрбия генә алабыз.
“ Алиш абый” җырын тыңлау.
6. Укучылар үзләре ясап килгән рәсемнәре турында чыгыш ясыйлар. 7. Абдулла Алишның тормыш юлы белән танышу.
Язучы, авылдашыбыз А. Алиш күпкырлы язучы булган. Ул күп кенә
хикәяләр, шигырьләр һәм әкиятләр авторы. Сез аның күп кенә әсәрләрен
беләсез дә инде. Мин сезне бераз гына аның тормыш юлы белән таныштырам.
А.Алиш 1908 нче елның 15 нче сентябрендә Спас районы Көек авылында туа.
Кечкенәдән үк сәләтле бала була. 56 яшьләрендә укырга өйрәнә: башта
авыллары мәдрәсәсендә, аннан татар, рус мәктәпләрендә укый, спектакль
куюларда катнаша, мәктәп стенгазетасына хәбәрләр яза. Казанда төзү
техникумында укыганда да, Минзәләдә, аннан соң Казанда эшләгәндә дә
стенгазеталарга хикәяләр, хәбәрләр яза, һәм журналист булып китә. Балалар
белән еш аралашканга, ул аларны аңлый. Аның үзенең дә Айваз һәм Алмаз
исемле уллары була. Шуңа күрә ул әкиятләрен дә, балаларга аңлаешлы итеп
яза. Аннары ул сугышка китә һәм анда әсирлеккә эләгә. Әсирлектә ул Муса
Җәлил белән таныша. Алар анда дошманга каршы яшерен эш алып баралар.
Ләкин аларның эшләре бер сатлыкҗан аркасында билгеле була. Шуңа күрә
аларны үлем җәзасына хөкем итәләр.
714 слайдлар
8.Йомгаклау. Абдулла Алиш безнең якты киләчәгебез өчен үзенең гомерен дә
кызганмаган. Нинди генә авырлыклар күрсә дә ул үзенең иленә, туган авылына
хыянәт итмәгән. Туган илен яратуын үзенең шигырьләрендә, җырларында
күрсәткән.
Балалар игътибарыгыз өчен рәхмәт.
Мин сезне Абдулла Алиш музеена кунакка чакырам, аның әкиятләрен
укырга тәкъдим итәм.
Дорогие друзья, мы рады вновь представить вам Акунееву Зульфиру Абдулловну, педагога МБОУ ДОД ДМШ № 14 г. Казань Республики Татарстан. Сегодня Зульфира Абдулловна познакомит вас со сценарием музыкальной сказки Абдуллы Алиша «Койрыклар» (Хвосты). Данный материал будет интересен преподавателям ДМШ.
Краткий комментарий к статье от Зульфиры Абдулловны:
«Цели и задачи: Знакомство детей с творчеством татарских писателей, поэтов, популяризация татарской профессиональной и народной музыки, владение детьми литературной татарской речью, установление творческих контактов между участниками, сохранение и развитие татарской национальной культуры, повышение профессионального уровня учащихся».
Увлекательного чтения
Сценарий музыкальной сказки Абдуллы Алиша «Койрыклар» (Хвосты)
Вступление:
1) Младший ансамбль скрипачей. Татарская народная песня «Сабантуй» обр.Н.Жиганова
Давным-давно в мире животных совсем не было хвостов.
Однажды собрались самые уважаемые звери посовещаться, решить этот вопрос.
Позвали они белогрудых сорок и сказали:
-«Белогрудые сороки, летите далеко-в темные леса, высокие горы, зеленые луга, шумные реки, да несите наш указ. Позовите всех животных в назначенный день, как только пройдет ночь, рассеется туман, поднимется солнце, под старым дубом будут раздавать хвосты.
Сороки полетели в разные края, стали извещать всех животных.
«Это что за указ, что такое хвост? Для чего он нужен?» стали спрашивать животные.
Хитрая лиса быстро догадалась: «Если раздают, нужно брать, подойдет ли, нужно примерить, может мы поймем, для чего он нужен, а может многие и порадуются. В назначенный день животные стали собираться у старого дуба -кто полз, кто бежал, кто скакал.
2) Звучит татарская народная мелодия «Такмак» исполняет младший ансамбль скрипачей.
Зайчик тоже собрался – шубку почистил, лапками помылся, но вдруг его остановил сильный дождь…
«Слышит, кто то топает-это мишка косолапый с палочкой идет» — подумал зайчик.
-«Дедушка Медведь, ты наверное за хвостом идешь, захвати пожалуйста мне какой- нибудь хвостик».
-Если не забуду, захвачу, мне не трудно сказал медведь.
-Дядя волк, ты наверное за хвостом идешь, принеси мне пожалуйста какой- нибудь хвост.
-Если хвостов будет много, да еще один останется, принесу, сказал волк и убежал.
Зайчик подумал, подумал и решил попросить еще кого-нибудь.
3) Звучит «Танец» из балета «Зюгра» Н.Жиганова. Исполняет ансамбль «Жемчужина».
4) Звучит «Веселое путешествие». Хайрутдинова А. Исполняет Аскерова Аделина.
Видит –идет лиса. Зайчик и у ней попросил хвост. Лиса пообещала принести самый лучший хвост для друга зайчика. Хитрая лисичка бежала очень быстро, по самой короткой дороге и прибежала самая первая.
На старом дубе полно хвостов и длинные лохматые, и простые как веревочки, и с золотистым мехом, и черные, и белые, и прямые и кривые -полно всяких разных. Животные растерялись, призадумались.
Мне, пожалуйста, вот этот, мягкий и пушистый, сказала лиса и выбрала себе самый лучший хвост.
5) Звучит « Молодежный вальс » Хабибуллин З. Исполняет Аскерова Аделина.
Тут пришла лошадь и выбрала себе хвост похожий на метлу.
И у коровы хвост хороший, у волка тоже неплохой, у белочки отличный. Слон долго топтался, многим ноги отдавил, и поэтому ему маленький хвост достался. Слон обиделся, нос повесил, и с тех пор у него хобот и весит.
Медведю по дороге встретилась пасека, там вдоволь наелся меда и опоздал за хвостом. Ему достался маленький хвост.
Когда раздали все хвосты, животные спросили друг у друга, всем ли хватило хвостов? «Нет, нет, у нас нет» — заверещали свинки. По дороге они валялись в грязи, загорали на солнце, поэтому и опоздали. Остались маленькие хвостики, размером с пальчик — «Нам такой не нужен, с таким мы не будем позориться», но выбирать было больше нечего. Мама-свинка подумала, взяла хвостик и загнула его крючком и с тех пор у всех поросят хвостики крючком.
6) Звучит «Вальс» из балета «Зюгра» Н.Жиганова .Исполняет ансамбль «Жемчужина».
Зайчик уже устал ждать, видит медведь идет. «Принес ли ты мне хвост»-спросил он у медведя- Нет, заяц, я быстро бежал, очень устал, и то мне совсем маленький хвостик достался, ответил медведь. Волк тоже ничего ему не принес. А лиса ответила: — Мне было так трудно, зато смотри, какой у меня красивый, мягкий, пушистый хвост.
Зайчик очень ждал, устал, обиделся и заплакал. «Все про меня забыли» -сказал зайчик. В это время он услышал, как дерутся кошка с собакой, они спорили, чей хвост лучше, тянули друг друга за хвосты и случайно оторвали у кошки кончик хвоста, ветер подхватил его и принес к зайчику. Зайчик сделал его своим хвостиком. И на этом сказке конец.
7) Звучит татарская народная мелодия «Бала уйнатканда» обр.Р.Билялова. Исполняет ансамбль «Жемчужина»
Все звери танцуют вместе с зайчиком.
Секция: Алиш эзләреннән…
Тема: Абдулла Алиш әкиятләре-бай мирас
Эчтәлек
I Кереш………………………………………………………………………………………………….3
II Төп өлеш
1) Абдулла Алиш- әкиятләр патшасы………………………………………………………….4
2) А. Алиш әкиятләрендә Туган җиргә мәхәббәтнең чагылышы………………..5
III Йомгаклау…………………………………………………………………………………………..6
IV Кулланылган әдәбият…………………………………………………………………………7
Кереш.
Алиш абый, сиңа олы рәхмәт,
Туган җирне мин дә бик сөям.
Моңа мине син бит, син өйрәттен,
Хөрмәт белән сиңа баш иям.
Ә. Хәсәнов
Балаларны ярата, алар белән аралаша, алар белән сөйләшә, аларның телен, теләкләрен, дөньяга үзенчәлекле карашларын яхшы белә торган кеше ул — Абдулла Алиш. Аның әкиятләрен яратып укымаган кеше юктыр бу дөньяда. Әкиятләрен укыган саен укыйсы гына килеп тора. Кызык та, аңлаешлы да язган ул әкиятләрен. Әни мин йоклар алдыннан “Кем иң көчле” , “Чуар тавык” , “Мактанчык чыпчык белән тыйнак сыерчык”, ”Бал корты һәм шөпшә”әкиятләрен сөйли иде. Мин әлеге әкиятләрне бик яратып укыйм. Бүген дә үземә үрнәк итеп әкияттәге “Бал кортын” алам, ул һәркөн эштә, тырыш. Миндә укуда үрнәк булырга телим, тырышып укырга, һәр эштә үрнәк булырга тырышам.
Абдулла Алиш кайда яшәгән? Кемнәр белән аралашкан?. Алиш бабасы Тау ягының Шонгаты авылыннан булган. Аның улы Әлмәт, шуннан күчеп килеп, Әлмәт авылына нигез салган. Алишның әтисен Көек авылына мулла булып килгән, шунда өйләнгән. Бу гаиләдә бер-бер артлы балалар туа, ләкин озак яшәми үлә торалар. Догалар укып, Алладан сорап алган ир бала 1908 нче елның 15 нче сентябрендә Абдулла Алиш дөньяга килә. Абдулла бик кечкенәдән әкиятләрне, төрле мәзәкләрне ярата.
Абдулла Алиш әкиятләрендә эш ярату, тырышлык, батырлык, олыларның сүзен тыңлау, аларга хөрмәт белән карау, туган илне ярату, әгәр аңа дошманнар ташланса, туган ил өчен батырларча көрәшү аерата калку итеп күрсәтелә.
Хезмәтемнең максаты— Абдулла Алишның әкиятләрен тикшереп, аларда туган җир темасының бирелешен , геройларының характерлы сыйфатларын ачыклау. Бу максатка ирешү өчен түбәндәге мәсьәләләрне күтәрдем:
-әдипнең язган әкият китапларын барлау, аларны өйрәнү;
-аларга бәяләмә бирү, үз мөнәсәбәтемне ачыклау;
— Өйрәнү объекты һәм предметы— Абдулла Алиш китаплары
Тикшерү методы итеп әдәби анализ һәм бәяләмә алымнарын файдаландым.
II Төп өлеш.
1.Абдулла Алиш- әкиятләр патшасы
А. Алиш балалар әдәбятына 1930 нчы ел башында килеп керә. Бу чор төрле каршылыкларга һәм бәхәскә бай була. Бигрәк тә, әкият жанрына карата тискәре караш формалаша башлый, хәтта бу жанрны балалар әдәбиятыннан алып ташлау турында карар чыгарыла. Бу мәсьәләгә үз мөнәсәбәтен белдереп, А. Алиш әкият жанрында ныклап эшли башлый.
А . Алишның чын таланты балаларга иң якын жанр булган әкият жанрында ачыла да инде. Үзе дә яшьтән әкият тыңлап үскән Алиш балаларга дөрес тәрбия бирүдә әкиятләрнең әһәмияте гаять зур булуын яхшы аңлаган.
Аның беренче әкияте “Капкорсак патша” “Пионер каләме” журналының 1934 елгы 1 нче санда басылып чыга. Авторның соравы буенча, журнал редакциясе бу әдәбият турында фикер алышу оештыра. Журнал укучылардан бик күп хатлар килә. Шуларның кайберләре «Яратып укыдык”, “Китап булып чыксын” дигән исемнәр астында басылып та чыга (“Пионер каләме”, № 4-5. 1934). Балалар әкиятне яратып һәм күмәкләшеп укулары турында язалар, кайбер кимчелекләрен дә күрсәтәләр.
“Капкорсак патша”дан соң Алиш 25 ләп әкият яза һәм авторлаштырып тәрҗемә итә. Алар “Яшь ленинчы” газетасы, “Пионер каләме”, “Азат хатын” журналларында басыла киләләр, “Нечкәбил” (1937), “Әкиятләр” (1937, 1939), “Ана әкиятләре” (1940) исемнәре аерым китаплар булып та басылып чыгалар.
Сугыш алды елларында Абдулла Алиш кече яшьтәге балаларга бик якыная. Ул “Пионер каләме” журналында кушымта итеп бирелеп килгән “Нәниләргә бүләк”не оештыручыларның берсе була.“Яшь ленинчы” газетасының 1939 елгы 1 февраль санында язучы “Ана әкиятләре” сериясен башлап җибәрә. Изге ана исеменнән сөйләтелгән бу әкиятләр тәрбия бирү максатыннан чыгып язылганнар. “Песиләр һәм күселәр”, “Куян кызы” кебек гади генә сюжетлы әкиятләре аша автор балаларны табигать күренешләре һәм хайваннар дөньсы белән таныштыра, кечкенәдән үк бала характерында уңай сыйфатлар, матур гадәтләр тәрбияләү бурычын да куя.
2. А. Алиш әкиятләрендә Туган җиргә мәхәббәтнең чагылышы.
А. Алиш әкиятләре – балаларның яшь үзенчәлекләрен белеп язылган, сурәт һәм образларга гаять бай, рифмалашкан , уку өчен җиңел әсәрләр. Аның һәр әкиятеннән балаларга мәхәббәт күренә. Гази Кашшаф Алишның бу ягына бик дөрес бәя бирә. “… Олы йөрәгенең җылысын балаларга өләшеп бирергә әзер торуы һәрбер адымыннан сизелә”, — дип яза ул.1
А. Алиш әкиятләрен берничә төргә бүлеп карага мөмкин: баланы тирә-юнь, бигрәк тә табигать белән таныштыру; матурлыкны таный, аңлый белү, ягъни эстетик максатлардан чыгып язылган әкиятләр. Язучының кайсы гына әкиятен алсак та, аларда туган җиргә мәхәббәт чагыла, хезмәт сөючәнлек кебек сыйфатлар мактала. Мәсәлән, “Нечкәбил” әкиятен алыйк. Монда бал кортлары яшәгән урыннарны, табигатьне оста итеп тасвирлау соклану уята. Әлбәттә, мондый гүзәллек эчендә яшәгән эшчән бал корты тулы бәхеткә ирешә. Без кечкекнә балалар өчен генә дип санаган “ Сертотмас үрдәк” әкияте дә зур әһәмияткә ия. Чөнки сер саклый белү бик җаваплы эш. Сер саклый белү, минемчә, Ватанга мәхәббәт белән турыдан- туры бәйләнгән. Ватан сугышы чорында күпме герой- пионерлар, Туган илен сатмаганга күрә, авыр җәзаларга дучар ителгәннәр һәм үтерелгәннәр. 1939 нчы елда язылган “ Бозлар- явызлар” әкияте дә туган ил өчен көрәш, Ватанга мәхәббәт идеяләре белән сугарылган. Академик Отто экспедициягә җыенгач, бик күпләр туган илгә хезмәт итәргә, Отто белән экспедициягә китәргә теләк белдерәләр. Гомумән, бу әкияттә эчкерсез дуслык, бердәмлек, рухи ныклык ачык чагыла.
А.Алишның һәр әкияте, алда әйтелгәнчә, баларны тәрбияләргә, аларда намуслык,уңганлык,фидакарьлек кебек сыйфатлар булдыруга, туган җиргә мәхәббәт тәрбияләүгә корылган. “А.Алиш – татар совет әдәбиятының атасы”,- дип бик дөрес бәя биргән аңа язучы ,А.Алишның шәкерте Җ.Тәрҗеманов.
___________________________
1. Алишева З. Сагынып искә алабыз. Язучы да Алиш, батыр да. Төзүчесе И. Сөнкишева, казан, Мәгариф, 2001.
Йомгаклау
Без Алишны көрәшче, батыр кеше, Муса көрәштәше буларак хөрмәт итәбез. Бу үткен кара күзле, чем-кара чәчле, калын кашлы һәм йөзендә ниндидер бер ягымлылык, мөлаемлык, җылылык балкып торган кеше күпләрне үзенә җәлеп иткән. Эштән соң ул еш кына мәктәпләргә йөргән, аны күрү белән укучылар: “Әкият сөйли торган абый килгән”,-дип, янына йөгерешеп килә торган булганнар, төрле сораулар яудырганнар, әкият сөйләткәннәр.
Хәзерге танылган художниклардан Харис Якупов, Лотфулла Фәттахов, балалар язучысы Җәвад Тәрҗеманов һәм башка бик күпләр Алишны үзләренең иң яраткан укытучылары дип атыйлар.
Алиш тирәсендә бөтерелгән балалардан шундый атаклы художниклар чыгуы бер дә очраклы хәл түгел. Алиш рәсем сәнгатен бик яраткан, Феодосиядән Айвазовский картиналарына гашыйк булып кайткан, хәтта улына да бөек художникның фамилиясеннән алып Айваз исеме биргән.
Әдәбиятка Алиш балалар язучысы булып керә һәм шушы өлкәдә тиз арада дан казана. Бер яктан, ул ялкынлы журналист, очерклар авторы булса, шул ук вакытта ул хикәяче дә, драматург та, шагыйрь дә.
Фашистлар Алишны вәхшиләрчә җәзалап үтерделәр. Без хәтта аның гәүдәсе кая күмелгәнен дә белмибез. Әмма аның йөрәк каны белән язылган шигырьләре, аның олы җаны чагылган әкиятләре, мавыктыргыч китаплары бүген дә безнең белән.
Бүгенге көндә “Абдулла Алиш премиясе лауреаты” дигән исем бирелә.Ул балалар әдәбиятын үстерүдәге хезмәтләре өчен язучыларга һәм иҗат коллективларына бирелә.
1996 нчы елның, 15нче сентябрендә балалар өчен чыга торган “Сабантуй” газетасы, ә 2006 нчы елның, 15 нче сентябрьдә-“Ялкын” журналы бүләкләнә.
Абдулла Алиш исеме халкыбыз теленнән мәңге төшмәс яшәр, халкыбыз белән иҗаты да яшәр югалмас. Мин уземнең эшемне Абдулла Алишның әнисе, Газизә Алишова, иҗат иткән шигырь юллары белән бетерер идем.
Рәхмәт булсын балама
Туры юлдан барган…
Кулланылган әдәбият
-
“Әкиятләр”Абдулла Алиш. Казан Татарстан китап нәшрияты 1978ел
-
“Татар әдәбияты” Ф.Ф. Исламов, Ә.М. Закирҗанов 5 нче сыйныф Казан “Мәгариф” нәшрияте 2004ел.
-
“Татар әдәбияты” 6 нчы сыйныф. Ф.Г. Галиуллин, Ф.К. Мифтиев,
И.Г. Гыйләҗев. Казан “Мәгариф” нәшртяты, 2005ел
-
“Язучы да Алиш, батыр да” Илсөяр Сөнкишева
“Мәгариф” нәшрияты 2001ел.
-
“Ялкын”журналы . 2006ел, 9 нчы сан.