Беренче сентябрь сценарий

1 сентябрь. Сценарий. Көмеш кыңгыраулы сентябрем, Ачып җибәр серләр дөньясын. Без бәхетле: йөрәк җырын, Яшьлек җырын дөнья тыңласын. Хәерле көн!

Сентябрь 2018 ел

( Җыр “ Белем бэйрэме ”)

Сөмбел

Көмеш кыңгыраулы сентябрем,

Ачып җибәр серләр дөньясын.

Без бәхетле: йөрәк җырын,

Яшьлек җырын дөнья тыңласын.

Хәерле көн!

1алып баручы:

Исәнмесез, кадерле укучылар, хөрмәтле укытучылар, әти-әниләр hәм мөхтәрәм кунаклар!

2алып баручы:

Бездә бәйрәм бүген – беренче сентябрь! Ул – белем бәйрәме, ул – тынычлык бәйрәме, ул – беренче кыңгырау бәйрәме!

Алып баручылар бергә:

Бәйрәмнәр котлы булсын!

Мәктәп вальсы” яңгырап тора.

2а.б. Барыгызны да шушы бәйрәм белән котлыйбыз! Яңа уку елында барыбызга сәламәтлек; укучыларга яңадан-яңа уңышлар; укытучыларга сабырлык; әти-әниләребезгә шатлык-куанычлар гына телибез!

1а.б. Тукта-тукта әле_____________барыбызга дип әйтәсең дә, монда 9 нчыләр күренми түгелме соң?! Кая киткән болар, әллә беренче сентябрь икәнен онытканнармы?

2.а.б. Кара, чынлап та, арабызда 9 нче сыйныф укучылары юк икән бит. Әллә җәй буе бик тырышып эшләп, арып-талчыгып, йоклап калганнармы?

1а.б. Юктыр, йоклап калмаслар. Беләсеңме нәрсә???… Алар ОГЭдан куркып качканнар! Әйе, әйе! Аларның бит быел ОГЭ бирәсе еллары килеп җитте!

2.а.б. Алай дисәң, бик курка торганнарга ошамаганнар иде бит, узган ел бик гайрәтле булып күренгәннәр иде.

1а.б.Һе, алай димә, ОГЭ дан бөтен кеше дә курка: әти-әниләр дә, хәтта укытучылар да!

2а.б. Минем әби курыккан эш хәерле була, ди. Куркып торсыннар, курыккач, ныгытып укырлар. Ә чынлап торып укыган кеше бирә дә бирә инде ул ОГЭ дигәннәрен!

9 сыйныфлар чыга.

1 укучы

Кем әйтте безне куркалар, дип? Бәйрәмгә матуррак киенеп килик дип, озаклап әзерләнеп яттык, шуңа гына соңгарак калдык без. Ни генә дисәгез дә, быел без мәктәпнең йөзек кашлары бит!

2 укучы.

Ә ОГЭга килгәндә, бирәбез без аны, менә әйткәннәр иде диярсез, укыйбыз да, бирәбез дә, алла бирса!

1а.б. Амин, шулай булсын!

“ ” җыры )

1алып баручы:

Балалар килә мәктәпкә

Хушлашып җәйләр белән.

Көз башы гөлдә, чәчәктә —

Тәбрикли бәйрәм белән.

1алып баручы:

Әйдәгез, әле безнең мәктәп бусагасын беренче тапкыр атлап керүче нәни дусларыбызны hәм аларның класс җитәкчесе Хисамова Зөлфия Минзөфәр кызын зур алкышлар белән каршы алыйк.

(1нче сыйныф укучылары керә)

2алып баручы:

Менә алар: Ашуров Азиз, Даутов Сәмир, Нуруллин Нәргизләр.

-Исәнмесез, кадерле дусларым! Хуш киләсез. Сез бүген “Белем иленә” сәяхәткә китәрсез. Сер итеп кенә әйтәм – ул тылсымлы ил. Анда сез хәрефләр, саннар, сүзләр белән танышырсыз.

2алып баручы:

Иң матур, иң гүзәл “Әни”, “Туган ил”, “Тынычлык” дигән сүзләр шул илдә яшиләр. Сез укырга, язарга өйрәнерсез, ерак илләргә сәяхәт итәрсез.

Ә 9 нчылар быел соңгы елларын укып, мәктәп белән саубуллашалар.

2 нче алып баручы: – Хәзер 1 нчеләр өчен кыңгырау шалтыратабыз да, аларны 9 нчылар үз классларына озаталар. Каяле кыңгырау (эзли).

1 нче алып баручы: – Туктале, тукта, ашыкма, сабыр ит! Без 1 нчеләрне сынап карамадык бит әле!

2 нче алып баручы: – Әйе, алай булгач иң башта 9 нчыларны сынарга кирәк!

1 нче алып баручы: – Ярар, әйдә, синеңчә булсын!

1 нче алып баручы: – Әйдәгез, тикшереп карыйбыз. Без сезгә сораулар бирәбез, сез җавап бирерсез, башладык!

2 нче алып баручы: – 1. Безне кем бертуктаусыз: «Нигә? Ни өчен?» – дип яңгыраган сорауларга мөстәкыйль рәвештә җавап табарга өйрәтте? (Укытучы)

1 нче алып баручы: – 2. Кем үзенең тавышьи җәлләмичә еллар буе да башка сыймаган әйберне бер тәнәфес эчендә башка сеңдерергә тырыша? (Укытучы)

2 нче алып баручы: – 3. Кем безне урам һәм телевизор йогынтысыннан коткару өчен 7-8 сәгатьлек өй эше уйлап таба? (Укытучы)

1 нче алып баручы: – 4. Кем әти-әниләргә безнең уңышлар турында сөйләмичә бер генә көн дә яши алмый? (Укытучы)

2 нче алып баручы: – 5. Кемгә БЕР ЭШ КӨНЕНДӘ тәрбияче, җәмәгать эшлеклесе, рәссам, психолог, космонавт, артист, диктор, режиссер, психотерапевт булырга туры килә? (Укытучы)

1 нче алып баручы: – Әлбәттә, безнең хөрмәтле укытучыларыбыз!

Жыр “ “

2 нче алып баручы:

Әй, мәктәбем, хәерле юл теләп,

Белем ишекләрен ачтың син.

Юлыбызны гүзәл итәр өчен

Якты маяк булып балкыйсың.

1 нче алып баручы:

Көмеш кыңгыраулы сентябрем,

Ачып җибәр серләр дөньясын.

Без бәхетле йөрәк җырың,

Яшьлек җырын дөнья тыңласын.

2 нче алып баручы:

Чәчәкләрдән җем-җем итеп,

Якты нурлар бөркелә.

Бүген һәрбер укытучыга

Рәхмәт әйтәсе килә:

1 нче алып баручы:

— Безгә белем биргән өчен,

— Кадерләп үстергән өчен,

— Назлы карашыгыз өчен,

— Дөрес тәрбиягез өчен,

— Барсы, барсы, барсы өчен

Бергә: Рәхмәт Сезгә, укытучы!

2 нче алып баручы:

Укытучым, йөрәк җылыгыз

Безне мәңге җылытачак.

Юлыгызга келәм итеп

Чәчәк җыйдык кочак-кочак.

2 нче алып баручы:

Алыгыз Сез бүген, бүләк итеп,

Чәчәкләрнең шушы бәйләмен.

Каршылагыз тагын бик күп еллар

Бүгенгедәй Белем бәйрәмен!

1алып баручы:Хәзер сүзне бүген беренче кат мәктәпкә аяк баскан нәни дусларыбызга бирәбез.

Бию “Матрос”

Без җилдә чыныгып,

Кояшта янганбыз.

Дәү булып үскәнне

Сизми дә калганбыз.

Исәнме, и мәктәп!

Сагынып беттеңме?

Укырга килгәнне

Зарыгып көттеңме?

Җәй көне үзеңә

Күңелсез булгандыр,

Ялгызың калганга

Күңелең тулгандыр.

Без килгәч, бүгеннән

Күңелле булачак.

Класслар моннан соң

Гел гөрләп торачак.

Туйганчы уйнар идем дә,

Минем шул вакытым тар:

Иртәгә “5”ле алырга

Мәктәпкә барасым бар.

– Дусларым, Сезгә әле күп нәрсәләр таныш түгел, ләкин БЕЛЕМ ИЛЕНӘ керү өчен — СЕРЛЕ АЧКЫЧ бар. Ул ачкычны кулга төшерү өчен Сезне сынаулар көтә. Ягез, сез әзерме? Иң башта МӘКТӘПКӘ НИЛӘР АЛЫП БАРЫРГА КИРӘК ИКӘН?—шуны ачыклап китик. Мин сорыйм, сез җавап бирерсез, килештекме? Сез миңа булышырсыз. Кирәген алырбыз, кирәк түгелен ташлап калдырырбыз. «Яхшылык»ны үзебез белән алабызмы?

Начарлык”ны алабызмы?

-Җыр — биюләрне алабызмы?

-Күңелле уеннарны алабызмы?

-«Тәртипсезлек»не алабызмы?

-2 ле белән 1 лене алабызмы?

-«Тылсымлы сүзләр»не алабызмы?

Нинди ТЫЛСЫМЛЫ СҮЗЛӘР беләсез икән, я әйтеп карагыз әле! Әйдәгез, үзем башлыйм: ~ Сәлам, дуслар! – дисәм, Сез ничек исәнләшерсез? –ИСӘНМЕСЕЗ!

  • Ә кайтып киткәндә: -САУ БУЛЫГЫЗ! – дибез, әйеме?!

– Килгән кунакларны каршы алганда: — ХУШ КИЛӘСЕЗ, РӘХИМ ИТЕГЕЗ! –дибез.

–Иртән торгач әти-әниеңә, якыннарыңа ни дибез икән? – ХӘЕРЛЕ ИРТӘ!,

Ә кич йокларга ятканда: -ТЫНЫЧ ЙОКЫ, ТӘМЛЕ ТӨШ! –дибез.

–Сезгә яхшылык эшләгән кешегә ни дибез? – РӘХМӘТ! – Бик яхшы! Булдырдыгыз. Менә сезгә дуслар Белем ачкычы. Мин аны апагызга тапшырам, ул сезне белем иленә озатыр.

1алып баручы:

Ә хәзер сәхнәбез түренә – директорыбыз Хабибуллина Рузалия Наил кызын чакырабыз.

(Директорның котлау сүзе).

2алып баручы:

Рәхмәт сезгә, кунаклар!Ә хәзер кыңгырауны чылтыратабыз да дәресләрне башлыйбыз.шулаймы _______________, .

1алып баручы:

Балалар, туктагыз әле, hич тә көтелмәгән хәл килеп чыкты. Икелия фәннәрне әсир итеп алган,кыңгырауны урлап киткән.

2алып баручы:

Фәннәр дә,кыңгырау да булмагач, без яңа уку елын башлый алмыйбыз бит. Әлифбасыз без укырга да өйрәнә алмабыз инде. Әнә Икелия фәннәр белән үзе дә монда килә.

Икелия:

Тизрәк атлагыз, хәзер сез миңа буйсынасыз!

Математика (богауланган хәлдә):

Ай-ай! Богаулардан кулларым бик тә авырта.

Әлифба:

Икеленең кара көче күзләремне күрмәс итте (күзе бәйләнгән).

Физкультура (таякка таянгач):

Билемне тәмам имгәтте бу явыз Икелия.

Икелия:

Минем көчемә тәмам ышандыгызмы инде?

Укучылар, бүгеннән укулар булмаячак, сезгә үзегез теләгән кадәр каникуллар бирәм. Минем патшалыгымда балалар еш дәрес калдыралар, дәрескә соңга калалар, бары тик начар билгеләр генә алалар, мәктәптә hәрвакыт чабып йөриләр.

Бик җиңел hәм күңелле яшәргә теләсәгез, “2”ле патшалыгына рәхим итегез!

Укучы:

Юк, Икелия, сиңа безең арада урын юк. Фәннәрне тизрәк азат ит, үзең безнең арадан чыгып кит!

Икелия:

Балалар, биргән сорауларга җавап бирә алмасагыз, hәммәгезне фәннәрегез, кыңгыравыгыз белән бергә Белемсезлек патшалыгына алып китәм.

Беренче табышмак:

Акчасыз керәсең, хәзинә алып чыгасың.Нәрсә бу?

Укучылар:

Мәктәп.

Икелия:

Дөрес. Әйдәгез әле мин сезгә икенче табышмак әйтәм.

Кәкре-бөкре сызылган,

Хәрефләре сыгылган,

Асты бар, өсте бар,

Тырма кебек теше бар.

Укучылар:

Язу.

Икелия:

Ай-ай! Бу табышмакның да җавабын дөрес әйттегез. Ярар, өченче табышмакны әйтәм, игътибар белән тыңлагыз:

Агач түгел – тегелгән.

Тун түгел — тегелгән.

Укучылар:

Китап.

Икелия:

Җиңелдем, җиңелдем! Минем кара сихерем юкка чыкты. Фәннәрне үз арагызга алыгыз, мәгез кыңгыравыгызны, сез миңа иш түгел. Миңа начар балаларны башка мәктәптән эзләргә туры килер инде.

(Мәйданнан туп-туры капкага юнәлә).

1алып баручы:

Сау бул, Икелия. Ә без бәйрәмне дәвам итәбез.

Жыр « «

1алып баручы:

Хәерле сәгатьтә, нәни дусларыбыз!

Сабыйларның тәүге адымнары

Зур тормышка тәүге юл башы.

Котлы булсын тәүге адымың, сабый,

Зур бәхетләр булсын юлдашың!

1алып баручы:

Чакыра, тагын чакыра

Кыңгырау классларга

Бүгеннән Белем көненнән

Уку елын башларга.

2алып баручы:

Сабыйларны тәбрик итеп бүген

Мәктәпләрдә чыңлый кыңгырау

Туган илнең зәңгәр күген иңли

Алтын көздә көмеш кыңгырау.

(Кыңгырау шалтырый).

1алып баручы:

Белем бәйрәменә багышланган тантананы ябык дип игълан итәм.Ә хәзер классларыгызга рәхим итегез!

1 сентябрь – Белем бәйрәме.

А.Б. – Беләсезме, дуслар,

           Җирдә зур мәктәп бар.

           Томыш диләр аның исемен.

           Шатлыгы да шунда, кайгысы да шунда

           Сыналуы шунда кешенең.

А.б. – Бу шигырьне укып үтүем юкка гына түгел. Быелгы җәй безнең арабыздан берничә ай эчендә укытучыларның дустына әйләнгән, балалар да үз иткән инглиз теле укытучысы Хәсәнова Рәмзия Фәрит кызын алып китте. Без аны гел искә алабыз. Ул искиткеч җор телле, үткен сүзле, ягымлы иде. Берничә айда балаларның күңеленә кереп, аларның нәрсәгә сәләтле икәнеБерничә айда балаларның күңеленә кереп, аларның нәрсәгә сәләтле икәне белде, һәрберсеннән көченнән килгәнчә укуларын таләп итте. Инде авыртып йөрсә дә, без аның авыртканың да белмәдек. Ул беркайчан да дәресен калдырмады, беркөннән икенчесенә күчермәде. Тормышны яратты. Безгә хәзер, Рәмзия, авыр туфрагың җиңел, караңгы гүрең якты булсын, без сине онытмабыз, диясе кала.

Еллар үтәр аккан сулар кебек,

Гомер генә кайтмас кирегә

Тик балачак чакырып әйдәп торыр

Мәңге серле мәктәп иленә.

А.б. — Әйе, кеше тормышында иң матур хатирәләр калдырган чак, кайгы-борчуларсыз балачактыр. Кем генә үзенең балачагын сагынмый икән? Без, укытучылар, бу яктан  бәхетле. Балалар белән бергә булганга үзебезне балачакта итеп хис итәбез. Алар белән футбол уйныйбыз, бәбәйләр кебек сөйләшергә дә күп сорап тормыйбыз.

Мәктәбемә илтер юллар буйлап

Бала булып килә узасым.

Еллар үткәч килә:

      — Исәнме! – дип

Балачакка кулым сузасым.

Эх, балачак үткән сукмаклардан

Яланаяк йөгереп үтәргә.

Бар дөньяны онытып, сабый булып

Күбәләкләр куып китәргә.

Балачакта зурлар дөньясына

Сайлар өчен юллар җитәрлек

Тик еракта калган сабый чакка

Тапмый юллар килеп китәрлек

Тапмам микән, әгәр ул юлларны

Әкиятләрдән эзләп карасам?

Алар барсам микән үткәнемә,

Йомгакларым сүтеп карасам?

А.б. – Бүген балачакның иң матур бер мизгеле – 1 Сентябрь иртәсе.Әйдәгез, хәзер сүзне балаларның үзләренә бирик.

  1. Дуслар, бүген нинди көн?

Сез беләсездер бәлкем?

Белмәсәгез, үзем әйтәм,

Бүген безнең бәйрәм көн!

      2. Олы бәйрәм бүген бездә,

          Ул —  беренче сентябрь.

          Шатлык балкый йөзләрендә,

          Бүген син дә, мин дә бер.

  1. Көмеш кыңгыраулы сентябрем,

Алтын аем, уз түрдән.

Бармы икән тагын шулай

Безнең кебек сине үз күргән.

     4. Көмеш кыңгыраулы сентябрем,

         Ачып җибәр серләр дөньясын.

         Без бәхетле йөрәк җырың,

         Яшьлек җырын дөнья тыңласын.

     5. Яңгырасын көйләр, шат көлүләр

         Тирә-юньгә таралсын.

         Кемнәр болар бәхетлеләр диеп,

         Бөтен кеше безгә карасын.

     6. Җырламыйча көн итмиләр,

         Җырсыз бер бәйрәм булмый

         Без балалар җырламасак.

         Мәктәптә бер ямь булмый.

Җыр:  “Бүген бәйрәм”.

7. Мәктәбебез – туган йортыбыз,

    Каршы ала безне таңнарда.

    Максатыбыз – ныклы белем алу

    Сүнмәс рух яши җаннарда.

8. Өйрәндек шушы мәктәптә,

    Хәреф танып саннар язарга.

    Кешеләрне һәрчак яратырга,

     Ә зурларны хөрмәт итәргә.

9. Дәресләрдә янып-пешеп,

    Чишәбез мзсьәләләр,

    Әкият, шигырьләр укыйбыз,

    Бик күп әдәби әсәрләр.

10. Хәзер белем һәм аң эше,

      Эшкуарлар заманы.

      Атлыйбыз тормыш юлыннан

      Өйрәнәбез һәр фәнне.

11. Һәр көн диярлек очрашырбыз без,

      Һәрбер шатлыкны бүлешәбез без

      Мәңгегә шулай дуслык-татулык

      Торсын яктырып диешәбез без.

12. Әй, мәктәбем, хәерле юл теләп,

      Белем ишекләрен ачтың син.

      Юлыбызны гүзәл итәр өчен

      Якты маяк булып балкыйсың.

      Бездән шушы матур җырыбызны

      Сагыну сәламе итеп алчы син.

Җыр: “Укытучыма”

Туган телнең моңын, бар тылсымын

Җир йөзендз ниләр барлыгын

Ни өчен кояш батуын,

Якты йолдызларның балкуын

Диңгез, океаннарны, күлләрне

Иксез-чиксез галәм серләрен,

Агач, үсемлекләр, гөлләрне

Африканың кайнар чүлләрен,

Җырчы чишмәләрне, җилләрне

Сандугачлы җылы җәйләрне

Тагын бик күп әллә ниләрне,

Укытучым сездән өйрәндек!

13. Чәчәкләрдән җем-җем итеп,

    Якты нурлар бөркелә.

    Бүген һәрбер укытучыга

    Рәхмәт әйтәсе килә:

— Безгә белем биргән өчен,

— Кадерләп үстергән өчен,

— Назлы карашыгыз өчен,

— Дөрес тәрбиягез өчен,

— Барсы, барсы, барсы өчен

Бергә: Рәхмәт Сезгә, укытучы!

14. Гүзәлләрдән гүзәл аның йөрәге,

      Игелеген бирә һәркемгә.

      Ашыга ул бәхет өләшергә

      Һәр иртәдә безгә, һәр көндә.

15. Ак кәгазьдәй керсез аның күңеле

      Җаны шигъри, уе саф аның.

      Күпме көтә безнең, үзенең дә

      Хыяллары чынга ашканын.

16. Укытучым, йөрәк җылыгыз

      Безне мәңге җылытачак.

      Юлыгызга келәм итеп

      Чәчәк җыям кочак-кочак.

А.б.— Кочак-кочак җыйган чәчәкләрегезне без кабул итеп алдык. Бүлмәләр, класслар чәчәккә күмелде. Ихтирамыгыз өчен рәхмәт сезгә. Бүгенге бәйрәмгә сезнең әти-әниләрегез дә килде. Аларга да әйтер сүзләрегез бардыр.Рәхим итегез!

17. Без юлларга чыктык кына,

      Күңелдә якты теләк.

      Иң дөрес, иң туры юлны

      Сайлашырга сез кирәк.

18. Алда көрәшләр дә булыр,

      Югалып калсак кинәт –

      Егылганда тотынырга

      Көч бирергә сез кирәк!

19. Сүнгән чакта өметебез,

      Калмаган чакта терәк.

      Күз яшьләрен сөртә-сөртә

      Юатырга сез кирәк.

20. Боекмас өчен күңелләр,

      Кимсенмәс өчен йөрәк –

      Сез кирәк, әти-әниләр,

      Безгә һәрчак сез кирәк!

21. – Хөрмәтле әти-әниләребез! Һәрдаим сезнең җылылыкны тоеп яшибез без. Армый-талмый тәрбияләвегез, бәла-казалардан саклап үстерүегез, тырышлыкларыгыз өчен рәхмәт сезгә! Ышаныгыз безгә: йөзегезгә кызыллык китермәбез!

Җыр: “Кыңгыраулы мәктәп еллары”

А.б. – Бүгенге бәйрәмебезнең иң олы кунаклары – 1 класс укучылары. Хәзер сүзне аларга бирәбез.

1 б. Безгә карагач,

       Сезгә кызыктыр.

       Без бик кечкенә,

       Ә сез нинди зур!

2 б. Без бу ел гына

       Мәктәпкә килдек,

       Аңарчы һаман

       Бакчада идек.

3 б. Хуш, сөекле бакчабыз,

       Рәхмәт сезгә, апалар,

       Кала курчакларыбыз,

       Безне көтә парталар.

4 б. Бүген иртүк уяндык,

       Көнгә карап куандык.

       Әй, сикердек, шатландык,

       Кош кебек канатландык.

5 б. Ашап алдык, киендек,

       Шау-шу килдек, сөендек,

       Яңа сумканы алдык,

       Китап-дәфтәрне салдык.

6 б. Бик күңелле сөйләшеп,

       Шаулашып та гөрләшеп,

       Иң беренче мәртәбә

       Җыелдык без мәктәпкә.

7 б. Алда мәктәп, кулда чәчкә

       Ашыгабыз барчабыз.

       Керер өчен киләчәккә

       Мәктәп ишеген ачабыз.

8 б. Шатлыклы җырлар белән

       Күтәрәбез күңелне.

       Кунаклар да сокланып

       Тыңлыйлар үзебезне.

ҖЫР: “Без мәктәпкә барабыз”

9 б. Алтын-сары яфрак белән

       Бизәде көзне.

       Гел бишкә генә укырга

       Өндәде безне.

       Сентябрь, сентябрь

       Килеп тә җитте.

       Кунак түгел, хуҗа булып

       Түрләргә үтте.

10 б. Гел елмаер безгә кояш,

         Баш тыгып тәрәзәдән.

         Китәрбез белем иленә

         Таныш түгел эзләрдән.

А. б. —  Әйе шул, дусларым, сезгә әле күп нәрсәләр таныш түгел. Ләкин “Белем иле”нә керү өчен серле ачкыч бар. Һәм ул ачкыч миндә, дусларым. Ачкычны кулга төшерү өчен, сезгә башта минем сорауларыма җавап бирергә кирәк. Сез шуңа ризамы?

Б-р: Риза, риза!

1. Акчасыз керәсең,

    Хәзинә алып чыгасың. (мәктәп)

2. Дөнья кадәр белем сыйган

   Ә шулай да бик җиңел.

   Уку башлангач мәктәпкә

   Минем кулда бара гел. (портфель)

3. Ишекле, тәрәзәсез

    Тап-тар өйдә яшиләр.

    Хәзерләгәндә дәрес

    Чиратлашып эшлиләр. (пенал, карандаш, ручка)

4. Төрле төстәге кызлар

    Сусаганнар, кипкәннәр. (буяулар)

5. Йомшактыр, сыгылмалыдыр,

    Керә йөз кыяфәткә.

    Тап җавабын

    Ул нәрсә? (пластилин)

А.б. — Ә хәзер бер уен уйнап алырбыз. Сез мин биргән сораулар белән килешсәгез: “Бу мин, бу мин, бу минем дусларым!” – диярсез, килешмәсәгез кул гына чабарсыз.

— Кем һәркөн иртә белән

  Куанып мәктәпкә килә?

— Кем китап, дәфтәрләрен

  Һәрчак тәртиптә тота?

— Кемнең колагы пычрак

  Чәчсәң шалкан тишелерлек?

— Кем һәр көнне дәрескә

  Гел соңга калып керә?

— Кем өйгә бирелгән эшне

  Гел бишлелек эшләп килә?

— Кемнең йөзе гел көләч

  Кем спортны ярата?

— Кем бии, җырлый белә

  Әйтеп бирегез миңа!

А.б. — Менә сезгә Белем ишекләрен ачып керер өчен серле ачкыч. (тапшыру)

1 б. Хыяллар безнең канатлы,

       Хыяллар шундый матур.

       Киләчәктә барыбыз да

       Булырбыз кыю, батыр!

2 б. Хәрефләр дә өйрәнербез,

       Сүзләр төзеп уйнарбыз.

       Сагынып көткән мәктәптән без,

       Беркайчан да туймабыз.

3 б. Язарга да өйрәнербез

       Каләм тотып кулларга.

       Хәрефләрне тезәрбез без

       Тигез матур юлларга.

4 б. Аннан мисал-мәсьәләне

       Чишү юлын эзләрбез.

       Дәфтәрләрне, көндәлекне

       “Биш”ле белән бизәрбез.

А.б.- Укучылар, минем сезгә тагын бер табышмагым бар әле. Анысына да җавап тапсагыз, сез чын укучылар буласыз.

   Җир йөзендә төрле-төрле

   Никадәрле китап бар.

   Бик калын да, бик олы да,

   Кечкенә дә китаплар.

   Әмма барлык китапларның

   Иң беренче баскычы,

   Күңелләргә иң тәү башлап

   Белемгә юл ачучы,

   Тирән серләр сараена

   Тәүге ачкыч бирүче,

   Беренче кат шул сарайга

   Безне алып керүче

   Тик бер китап. Аңа тиңдәш

   Нинди китап бар тагы?

   Беләмсез, ул нинди китап?

Б-р: Ул — Әлифба китабы!

А.б. — Безнең балаларның мәктәптә үткәргән беренче көннәре, беренче бәйрәмнәре, бигрәк тә хәзерге мизгелләре- кулларына Әлифба китабы алу хәтерләрендә мәңге саклансын. (Әлифба китаплары тарату)

21. Хәерле сәгатьтә нәни дусларыбыз!

      Сабыйларның тәүге адымнары

      Зур тормышка тәүге юл башы.

      Котлы булсын тәүге адымың сабый

      Зур бәхетләр булсын юлдашың.

22. Сабыйларны тәбрик итеп бүген

      Мәктәпләрдә чыңлый кыңгырау

      Туган илнең зәңгәр күген иңли

      Алтын көздәй көмеш кыңгырау.

23. Көмеш кыңгыраулар суза

      Тәүге дәрес җырын.

      Белем йортларына уза

      Ашкынып яшь буын.

24. Кыңгырау-кыңгырау

      Шалтыра, шат җырлап,

      Укучы исемен

      Акларбыз яхшырак.

25. Беренче кыңгырау яңгырый бүген

      Яңа юл яра гомер агышы.

      Беренче кыңгырау — әнкәй догасы,

      Изге юл тели аның тавышы.

1 класс укучысы:

Җиз кыңгырау,

Дустымдай күрәм сине,

Мәктәбемә тәүге тапкыр

Син бит чакырдың мине.

2 класс укучысы:

Җиз кыңгырау,

Мәктәбем сандугачы.

Һәр көн тыңлыйм җырыңны

Күңелләрем булганчы.

3 класс укучысы:

Җиз кыңгырау,

Чыңлавың ягымлы,

Шул чыңлау, шат моң булып,

Күкрәгемә сарылды.

4 класс укучысы:

Сөекле мәктәбем белән

Хушлашырмын берзаман.

Тик моңнарың, җиз кыңгырау,

Колакта чыңлар һаман.

Җыр: “Өйрәтәләр мәктәпләрдә”

А.б. – Ашыгабыз, һаман ашыгабыз,

           Ни көткәнен белми һичкем дә

           Сезнең юллар вакыт кулында гел

           Сезнең юллар язмыш иркендә.

           Хәерле юл!

           Хәерле юл, сезгә, укучылар!

           Максатларга барып җитегез

           Ашкынганнан гомер юлларыннан

           Язмышны да узып китегез!

           Хәерле юл сезгә, хәерле юл!

Рөхсәт итегез сезгә, белем иленә сәяхәтне башлаучы беренче китапны, әлифба

китабын тапшырырга.

Әлифба тарату.

Җыр: “Китап”

13 укучы

Бүген башлап басасың син

Олы белем юлына.

Белем дөньясына ачкыч

«Әлифба” алдың кулыңа.

14 укучы

Бу якты йорт сезнең бәхет өчен,

Бу китаплар сезгә нур чәчсен!

Эчләрендә булган әйбәт сүзләр

Иптәш булып сезгә эндәшсен.

15 укучы

Кояшның да бүген йомшак нуры

Сезне бире сөеп китерде.

Алыгыз сез гыйлем хазинәсен

Һәм үсегез гөлләр шикелле!

18 укучы

Әйе, мәктәп бусагасын атлап керү белән. Безне кулыбыздан тотып,белем иленә

алып керүче һәм үсеп, буйга җитеп олы тормыш юлына озатып калучы изге җанлы,

керсез күңелле укытучыларыбыз.Купме язмышлар, купме киләчәк буын сезнең

куллар аша үтә?!Аның һәрберсенә йөрәк җылыгызны биреп, күңелегездәге бар

яхшылыкны аларга бүләк итеп, балаларыгыз язмышы өчен борчылып йокысыз

төннәр үткәреп, аларның һәрберсен үз балагыздай күреп олы тормыш юлына

озатып каласыз. Бүгенге бәйрәм – сезнең өчен яңа ел. Чөнки сезнең Яңа Елыгыз

сентябрьдә башлана.Сез мәңге яшәячәксез,чөнки үзегез тәрбияәгән һәрбер балада

сезнең гомернең дә балкышы бар.

19 укучы

Укытучым! Туземлегең синең кыя сыман,

Кунелең изге, алда нур гына.

Гадисең дә, бөексең дә узен,

Сиңа тиң мактаужыр гына.

Җыр: ” Укытучым”

Азнакай муниципаль районы Актүбә 3санлы
муниципаль урта гомумбелем бирү мәктәбе

Белем бәйрәме

Үткәрде :башлангыч класслар укытучысы Кадирова
Р.М.

Сентябрь 2008 ел

(Җыр «Алтын безнең Җир»)

1алып баручы:

Көмеш кыңгыраулы сентябрем,

Алтын аем, уз түрдән.

Бармы икән тагын шулай

Безнең кебек сине үз иткән.

2алып баручы:

Көмеш кыңгыраулы сентябрем,

Ачып җибәр серләр дөньясын.

Без бәхетле: йөрәк җырын,

Яшьлек җырын дөнья тыңласын.

Хәерле көн!

1алып баручы:

Исәнмесез, кадерле укучылар, хөрмәтле укытучылар, әти-әниләр hәм
мөхтәрәм кунаклар!

2алып баручы:

Бездә бәйрәм бүген — беренче сентябрь! Ул — белем бәйрәме, ул —
тынычлык бәйрәме, ул — беренче кыңгырау бәйрәме!

Алып баручылар бергә:

Бәйрәмнәр котлы булсын!

(Шайсултанов Ранис «Хәерле көн» җырын башкара)

1алып баручы:

Балалар килә мәктәпкә

Хушлашып җәйләр белән.

Көз башы гөлдә, чәчәктә —

Тәбрикли бәйрәм белән.

2алып баручы:

Әйдәгез, әле безнең мәктәп бусагасын беренче тапкыр атлап керүче
нәни дусларыбызны hәм аларның класс җитәкчесе Кадирова Розалия
Мөсәвир кызын зур алкышлар белән каршы алыйк.

(1нче сыйныф укучылары керә)

1алып баручы:

Менә алар: Гиздатова Рузиля, Хуснуллин Ильяс, Закиева Ралина,
Сулейманов Нияз. Исәнмесез, кадерле дусларым! Хуш киләсез. Сез
бүген «Белем иленә» сәяхәткә китәрсез. Сер итеп кенә әйтәм — ул
тылсымлы ил. Анда сез хәрефләр, саннар, сүзләр белән танышырсыз.

2алып баручы:

Иң матур, иң гүзәл «Әни», «Туган ил», «Тынычлык» дигән сүзләр
шул илдә яшиләр. Сез укырга, язарга өйрәнерсез, ерак илләргә сәяхәт
итәрсез.

1алып баручы:

Ә хәзер тантаныбыз түренә мәктәбебезнең мөхтәрам укытучысы —
директорыбыз Баграмов Ваккас Габдулловичны чакырабыз.

(Директорның котлау сүзе).

2алып баручы:

Бүгенге бәйрәм белән котларга мәктәбебезгә бик күп кунаклар да
килде.Хәзер сүзне аларга бирәбез.

Кулыбызга кабат кайтты Коръән,

Күңелебезгә пакълек, изгелек.

Азат булып туа бүген татар,

Яшәмәскә мәңге изелеп.

Бистәбезнең «Ислах» мәчетеннән хәзрәт безгә олы юлга сәфәр чыгар
алдыннан үзенең фатихасын бирә.

(Коръәннән бер өзек укыла)

1алып баручы:

Тәбрикләү өчен сүзне район методик үзәге вәкиле Ахунова Лейсан
Марсовнага бирәбез.

(Котлау сүз).

2алып баручы:

Тәбрикләү өчен сүзне Актүбә җирле муниципаль администрациясеннән
килгән кунагыбыз Мухаметзянов Илhам Ильсияровичка бирелә.

(Котлау сүз).

1алып баручы:Хәзер сүзне бүген беренче кат мәктәпкә аяк баскан
нәни дусларыбызга бирәбез.

(Җыр «Бәйрәм бүген»).

Без җилдә чыныгып,

Кояшта янганбыз.

Дәү булып үскәнне

Сизми дә калганбыз.

Исәнме, и мәктәп!

Сагынып беттеңме?

Укырга килгәнне

Зарыгып көттеңме?

Җәй көне үзеңә

Күңелсез булгандыр,

Ялгызың калганга

Күңелең тулгандыр.

Без килгәч, бүгеннән

Күңелле булачак.

Класслар моннан соң

Гел гөрләп торачак.

Туйганчы уйнар идем дә,

Минем шул вакытым тар:

Иртәгә «5»ле алырга

Мәктәпкә барасым бар.

Бүген иртә уяндык,

Көнгә карап куандык.

Их, сикердек, шатландык,

Кош кебек канатландык.

Бик күңелле сөйләшеп,

Шаулашып та гөрләшеп

Иң беренче мәртәбә

Җыйналдык без мәктәпкә.

Без сине үзебез

Сагындык өзелеп.

Менә бит кошлар күк

Киләбез төзелеп.

2алып баручы:

Рәхмәт сезгә, балалар, утырышыгыз (фон).

Балалар, туктагыз әле, hич тә көтелмәгән хәл килеп чыкты. Икелия
фәннәрне әсир итеп алган,кыңгырауны урлап киткән.

1алып баручы:

Фәннәр дә,кыңгырау да булмагач, без яңа уку елын башлый алмыйбыз
бит. Әлифбасыз без укырга да өйрәнә алмабыз инде. Әнә Икелия фәннәр
белән үзе дә монда килә.

Икелия:

Тизрәк атлагыз, хәзер сез миңа буйсынасыз!

Математика (богауланган хәлдә):

Ай-ай! Богаулардан кулларым бик тә авырта.

Әлифба:

Икеленең кара көче күзләремне күрмәс итте (күзе бәйләнгән).

Физкультура (таякка таянгач):

Билемне тәмам имгәтте бу явыз Икелия.

Икелия:

Минем көчемә тәмам ышандыгызмы инде?

Укучылар, бүгеннән укулар булмаячак, сезгә үзегез теләгән кадәр
каникуллар бирәм. Минем патшалыгымда балалар еш дәрес калдыралар,
дәрескә соңга калалар, бары тик начар билгеләр генә алалар,
мәктәптә hәрвакыт чабып йөриләр.

Бик җиңел hәм күңелле яшәргә теләсәгез, «2»ле патшалыгына рәхим
итегез!

Укучы:

Юк, Икелия, сиңа безең арада урын юк. Фәннәрне тизрәк азат ит,
үзең безнең арадан чыгып кит!

Икелия:

Балалар, биргән сорауларга җавап бирә алмасагыз, hәммәгезне
фәннәрегез, кыңгыравыгыз белән бергә Белемсезлек патшалыгына алып
китәм.

Беренче табышмак:

Акчасыз керәсең, хәзинә алып чыгасың.Нәрсә бу?

Укучылар:

Мәктәп.

Икелия:

Дөрес. Әйдәгез әле мин сезгә икенче табышмак әйтәм.

Кәкре-бөкре сызылган,

Хәрефләре сыгылган,

Асты бар, өсте бар,

Тырма кебек теше бар.

Укучылар:

Язу.

Икелия:

Ай-ай! Бу табышмакның да җавабын дөрес әйттегез. Ярар, өченче
табышмакны әйтәм, игътибар белән тыңлагыз:

Агач түгел — тегелгән.

Тун түгел — тегелгән.

Укучылар:

Китап.

Икелия:

Җиңелдем, җиңелдем! Минем кара сихерем юкка чыкты. Фәннәрне үз
арагызга алыгыз, мәгез кыңгыравыгызны, сез миңа иш түгел. Миңа
начар балаларны башка мәктәптән эзләргә туры килер инде.

(Мәйданнан туп-туры капкага юнәлә).

1алып баручы:

Сау бул, Икелия.Ә без бәйрәмне дәвам итәбез.Котлау өчен сүзне
беренче сыйныф җитәкчесе Кадирова Розалия Мөсәвир кызы ала.(Котлау
сүз)

2алып баручы:

Ә хәзер котлау өчен сүзне өлкән сыйныф укучыларына бирәбез.

Белем бәйрәме(җыр)

1.Кошлар китә, бар табигать

Моңая андый чакта

Ләкин безгә бик күңелле

Бүген мәктәп бәйрәм итә.

Кушымча:

Котлыйбыз сезне

Белем бәйрәме белән.

Укуда зур уңышлар,

Укырга «5»кә генә.

2.Бик күп нәрсә белерсез

Илебез турында

Зур кеше булырсыз

Әлифба алгач кулларга.

1алып баручы:

Хөрмәтле әти-әниләр, хәзер котлау өчен сүз сезгә бирелә, рәхим
итегез.

(Әти-әниләр котлый).

2алып баручы:

Кадерле дуслар!Менә шушы белем ачкычын мин сезнең апагызга
тапшырам, ул сезне «Белем иленә» озатыр.

(Белем ачкычы бирелә).

1алып баручы:

Хәерле сәгатьтә, нәни дусларыбыз!

Сабыйларның тәүге адымнары

Зур тормышка тәүге юл башы.

Котлы булсын тәүге адымың, сабый,

Зур бәхетләр булсын юлдашың!

2алып баручы:

Сүз котлау өчен укыту-тәрбия бунча директор урынбасары Зарипова
Лейсан Азгамовнага бирелә.(Котлау сүзе)

1алып баручы:

Чакыра, тагын чакыра

Кыңгырау классларга

Бүгеннән Белем көненнән

Уку елын башларга.

2алып баручы:

Сабыйларны тәбрик итеп бүген

Мәктәпләрдә чыңлый кыңгырау

Туган илнең зәңгәр күген иңли

Алтын көздә көмеш кыңгырау.

(Кыңгырау шалтырый).

1алып баручы:

Белем бәйрәменә багышланган тантананы ябык дип игълан итәм.Ә
хәзер классларыгызга рәхим итегез!

Беренсе сентябрь – Белем байрамы

Сценарий

Алып барыусы. Хәйерле иртә, хөрмәтле уҡытыусылар, ҡунаҡтар, ата-әсәләр, уҡыусылар! Беҙ һеҙҙең менән оло тантана – 1 сентябрь – Белем байрамына йыйылдыҡ.

Алып барыусы. Ә хәҙер, беренсе ҡыңғырау тантанаһына, мәктәпкә тәү тапҡыр аяҡ баҫыусы, белем донъяһы ишеген тәү башлап асыусы, беренсе класс укыусыһын саҡырабыҙ.

Алып барыусы. Бөгөнгө тантананы асыҡ тип иғлан итергә рөхсәт итегеҙ.

Алып барыусы. Эйе, йәйге каникулдар күңелдәрҙә бай хәтирәләр ҡалдырып үтеп тә китте, мәктәп беҙҙе бөгөн яңынан үҙ тупһаһына йыйҙы. Мәктәп – татыу ғаилә ул. Барыбыҙға ла ошо ғаиләлә татыу йәшәргә, яңы дәрт һәм көс менән белем алырға, ныҡлы һаулыҡ, ижади уңыштарға ирешергә насип итһен.

1-се уҡыусы. Алтын көҙҙә, һалҡын ҡышта

  • Ә хәҙер ҡотлау өсөн һүҙ мәктәп директорына бирелә.
  • (Мәктәп директорының сығышы.)

    (Ҡул сабыу. Сәскә тапшырыу.)

    Алып барыусы. Ҙур рәхмәт. Беҙҙе ҡотларға ҡунаҡтар ҙа килгән.

    (Ҡунаҡтарға һүҙ биреү. Уларҙы тыңлағандан һуң, рәхмәт әйтеп, сәскә тапшырыу.)

    Алып барыусы. Бөтә сығыш яһаусыларға ла ҙур рәхмәт, ә хәҙер уҡыусылар “бүләген” ҡабул итегеҙ.

    (Йыр-бейеү. Ҡурайҙа уйнау.)

    Үҙ яҙмышын бер яҡ ситкә ҡуйып

    Бөтәбеҙгә рухи илһам биреп

    (“Уҡытыусыма”йырын башҡаралар.)

    9-сы уҡыусы (Сығарылыш класы уҡыусыларына арнап).

    Алып барыусы. Ә хәҙер беренсе класс уҡыусыларын тәүге тапҡыр мәктәп тупһаһына саҡырыусы беренсе ҡыңғырау яңғыраясаҡ.

    (Беренсе һәм сығарылыш класының уҡыу алдынғыһы, яҡшы һөҙөмтәләргә ирешкән спортсмен балалар алмашлап ҡыңғырау шылтырата, балалар, класс етәксеһе менән бергә, уҡыу бүлмәләренә тарала.)

    Өфө ҡалаһының 119-сы мәктәп уҡытыусыһы, Башҡортостандың атҡаҙанған уҡытыусыһы

    30.08.2019

    фаттахова гулия мидехатовна

    1 сентябрь – Белем бәйрәме!

    Музыка фон “Өйрәтәләр мәктәпләрдә”

    1. Һава салкыная бара,
    Аяк басабыз көзгә.
    Сары төстә яфраклар да
    Чалына инде күзгә.

    2. Хушлаштык ямьле җәй белән,
    Үтте дә каникуллар.
    Бүген бәйрәм – белем көне,
    Мәктәпкә илтә юллар.

    3. Гөжләгәндәй бал кортлары
    Гөр килә мәктәп алды.
    Шат тавышлар: кемнәр, кайда,
    Ничек үткәргән ялны?

    4. Кыңгырау да сагынгандыр,
    Моң сарылган теленә,
    Парта артына чакыра,
    Әйдәп белем иленә.

    5.Белем бәйрәмен алып килә
    Кыңгыраулы сентябрь.
    Кулларымда тере чәчәк,
    Шатлыгымны син дә күр.

    А.Б. Хөрмәтле укытучылар һәм укучылар! Барыгызны да Белем көне белән котлыйбыз! Шушы минутта меңәрләгән укучылар безнең кебек үк мәктәпкә килде. Йөзләр балкый, күзләрдә нур, йөрәкләрдә дәрт. Без туган мәктәбебезгә белем алу теләге белән аяк басабыз һәм һәр уку көнебез шулай якты, матур булсын иде дип телибез.

    А.Б.1 сентябрь — Белем көне генә түгел ул, ә туган көн дә. Чөнки бу көнне яңа өметләр, яңа планнар, яңа омтылышлар туа. Бу өметләрнең аклануы, омтылышларга ия булуыбыз тик үзебездән генә тора. Республикабызның, илебезнең киләчәге — безнең кулда.

    А.Б. Бәйрәм белән котлау өчен сүз мәктәп директоры Гыйззәтуллин Булат Нәфик улына бирелә.
    (Директор котлавы)

    6. Укытучы, мәктәп – бу ике сүз
    Күнелемдә яши янәшә,
    Мәктәбем, дип әйткән чакта
    Укытучым, дип, йөрәк эндәшә.

    7. Укытучы, якты кояш кебек,
    Күңелемне назлап жылыта.
    Авыр чакта ярдәм кулы суза,
    Сабыр сүзе белән юата.

    8. Белем тауларының үрләренә
    Житәкләшеп тагын менәрбез.
    Сезне матур чәчәкләргә тиңләп,
    Гөлләмәләр бүләк итәбез.

    Музыка астында укытучыларга чәчәкләр тапшыру.

    А.Б. Безнең бәйрәмебез түрендә бүген чал чәчле хөрмәтле ветераннарыбыз. Аларны исән-сау килеш бәйрәмебез түрендә күрергә без бик шатбыз. Алар өчен дә мәктәпкә килү яшьлекләрен искә төшерүче күңелле вакыйгадыр дип уйлыйбыз. Хәзер аларның үзләренә дә сүз бирик. (Ветеран укытучылар сүз әйтә)

    Җыр (укытучыларга багышланган)____________________________________
    Җыр
    1)Язгы кояш нурын сипкэн кебек
    Яктыртасын барыр юлымны
    Акыл кочен остэп хислэренэ
    Олэшэсен йорэк жылынны.

    КУШУкытучым, белем биреп
    Хэр чак алга эйдисен
    Кунеллэрне кунеллэргэ
    Жеплэр бн бэйлисен.

    2)Гел дореслек синен кузлэрендэ
    Гел ихласлык синен жанында
    Кояш тирэсендэ эйлэнгэндэй
    Укучылар хэр чак янында.

    3)Гадел саф йорэкле укытуым
    Зур хормэткэ лаек кеше син
    Паклык остэп бала кунеленэ
    Безгэ урнэк булып яшисен.

    А.Б.Бәйрәмебездә 1 сентябрь көнен зур түземсезлек белән көтеп алган нәни дусларыбыз – 1нче сыйныфка укырга керүче балалар да катнаша. Әйдәгез, беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керүчеләрне алкышлап бирегә чакырыйк.

    Беренчеләрнең чыгышлары

    1. Чәчәкләр тотып кулга
    Без чыктык озын юлга
    Һәркем белә әлбәттә
    Без барабыз мәктәпкә.

    2. Мәктәпкә озаткан чакта
    Әбием кочып сөйде
    Алдынгы булырга тырыш
    Б

    Оценить★



    2455

    Содержимое разработки

    1 сентябрь – Белем бәйрәме!

    Музыка фон “Өйрәтәләр мәктәпләрдә”

    Һава салкыная бара,
    Аяк басабыз көзгә.
    Сары төстә яфраклар да
    Чалына инде күзгә.

    Хушлаштык ямьле җәй белән,
    Үтте дә каникуллар.
    Бүген бәйрәм – белем көне,
    Мәктәпкә илтә юллар.

    Гөжләгәндәй бал кортлары
    Гөр килә мәктәп алды.
    Шат тавышлар: кемнәр, кайда,
    Ничек үткәргән ялны?

    Кыңгырау да сагынгандыр,
    Моң сарылган теленә,
    Парта артына чакыра,
    Әйдәп белем иленә.

    5.Белем бәйрәмен алып килә
    Кыңгыраулы сентябрь.
    Кулларымда тере чәчәк,
    Шатлыгымны син дә күр.

    А.Б. Хөрмәтле укытучылар һәм укучылар!Барыгызны да Белем көне белән котлыйбыз! Шушы минутта меңәрләгән укучылар безнең кебек үк мәктәпкә килде. Йөзләр балкый, күзләрдә нур, йөрәкләрдә дәрт. Без туган мәктәбебезгә белем алу теләге белән аяк басабыз һәм һәр уку көнебез шулай якты, матур булсын иде дип телибез.

    А.Б.1 сентябрь — Белем көне генә түгел ул, ә туган көн дә. Чөнки бу көнне яңа өметләр, яңа планнар, яңа омтылышлар туа. Бу өметләрнең аклануы, омтылышларга ия булуыбыз тик үзебездән генә тора. Республикабызның, илебезнең киләчәге — безнең кулда.

    А.Б. Бәйрәм белән котлау өчен сүз мәктәп директоры Гыйззәтуллин Булат Нәфик улына бирелә.

    (Директор котлавы)

    6. Укытучы, мәктәп – бу ике сүз
    Күнелемдә яши янәшә,
    Мәктәбем, дип әйткән чакта
    Укытучым, дип, йөрәк эндәшә.

    7. Укытучы, якт

    ы кояш кебек,
    К
    үңелемне назлап жылыта.
    Авыр чакта ярдәм кулы суза,
    Сабыр с
    үзе белән юата.

    8. Белем тауларының үрләренә
    Житәкләшеп тагын менәрбез.
    Сезне матур чәчәкләргә тиңләп,
    Гөлләмәләр бүләк итәбез.

    Музыка астында укытучыларга чәчәкләр тапшыру.

    А.Б. Безнең бәйрәмебез түрендә бүген чал чәчле хөрмәтле ветераннарыбыз. Аларны исән-сау килеш бәйрәмебез түрендә күрергә без бик шатбыз. Алар өчен дә мәктәпкә килү яшьлекләрен искә төшерүче күңелле вакыйгадыр дип уйлыйбыз. Хәзер аларның үзләренә дә сүз бирик. (Ветеран укытучылар сүз әйтә)

    Җыр (укытучыларга багышланган)____________________________________

    Җыр

    1)Язгы кояш нурын сипкэн кебек
    Яктыртасын барыр юлымны
    Акыл кочен остэп хислэренэ
    Олэшэсен йорэк жылынны.КУШУкытучым, белем биреп
    Хэр чак алга эйдисен
    Кунеллэрне кунеллэргэ
    Жеплэр бн бэйлисен.2)Гел дореслек синен кузлэрендэ
    Гел ихласлык синен жанында
    Кояш тирэсендэ эйлэнгэндэй
    Укучылар хэр чак янында.3)Гадел саф йорэкле укытуым
    Зур хормэткэ лаек кеше син
    Паклык остэп бала кунеленэ
    Безгэ урнэк булып яшисен.

    А.Б.Бәйрәмебездә 1 сентябрь көнен зур түземсезлек белән көтеп алган нәни дусларыбыз – 1нче сыйныфка укырга керүче балалар да катнаша. Әйдәгез, беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керүчеләрне алкышлап бирегә чакырыйк.

    Беренчеләрнең чыгышлары

    1. Чәчәкләр тотып кулга
    Без чыктык озын юлга
    Һәркем белә әлбәттә
    Без барабыз мәктәпкә.

    2. Мәктәпкә озаткан чакта
    Әбием кочып сөйде
    Алдынгы булырга тырыш 
    Бәбкәчем берүк диде.

    3.Кичә әни белән бергә
    Әзерләдек сумканы.
    Пеналыма тезеп куйдым
    Карандаш һәм ручканы.

    4. Әтием дә , әнием дә,
    Бу көнне бик көттеләр.
    Балалардай дулкынланып
    Мине озата килделәр.

    5.Өлкән дуслар шаярталар,
    Ә без ачуланмыйбыз.
    -Чәчәкләр артыннан , — диләр
    Күренми бит буегыз.

    6.Исәнме, мәктәп, исәнме!

    Без сине сагынып беттек.

    Сентябрь ае җиткәнен

    Түземсезләнеп көттек.


    Җыр ( 1 сыйныфлар) _______________________________________

    А.Б. Мәктәп еллары – кеше гомеренең кабатланмас бер мизгеле. Шуңа күрә баланың мәктәпкә килү көне – ул зур бәйрәм Мәктәптә уку дәверендә, укытучы белән янәшә һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер торучы якын кешеләр — әти-әниләр дә катнаша. Сүзне аларга бирәбез.

    (Ата-аналар котлавы)

    9.Бүген башлап басасың син
    Олы белем юлына.
    Белем дөньясына ачкыч-
    «Әлифба” ал кулыңа.
    «Әлифба”гыз – алтын ачкыч,
    Аны ихлас укыгыз.
    Белем белән коралланып,
    Галәмнәрне байкагыз!
    (Әлифбалар таратыла)

    Беренчеләрнең әлифба турында шигыре.

    1.Хәрефләр дә өйрәнербез,

    Сүзләр төзеп укырбыз.

    Сагынып көткән мәктәптә без

    Бик күп дуслар табарбыз.

    2.Без әле беренче тапкыр

    Дәресләргә барабыз.

    Дәфтәр-китапны барлап,

    Сумкаларга салабыз.

    3.Язарга без өйрәнербез

    Ручка тотып кулларга.

    Хәрефләрне тезәрбез без

    Бик тырышып юлларга.

    4.Дус, тату, матур яшәүнең

    Серенә төшенербез

    Бик тырышып укыганда

    Уңышка ирешербез.

    5.Без мәктәпкә барабыз

    Хәерле сәгатьләрдә.

    И мәктәбем, өйрәт безне

    Иң матур гадәтләргә.

    6.Ант бирәбез әниләргә

    Һәрвакыт сүз тыңларга

    Мәктәптә дә, тормышта да

    Яхшы кеше булырга.

    Чыгарылыш класс укучысы

    10 .Иренмичә, ялкауланмый
    Укыгыз фән илендә.
    Китапларны ачыр өчен
    Ачкыч бирәбез сезгә.
    (Ачкыч һәм бүләк тапшырыла)

    11. Хәерле юл, мәктәп иленә !
    Төкле аяк белән керегез.
    Алда сезне күп могҗиза көтә,
    Сау – сәламәт укып бетегез.

    12. Бу якты йорт сезнең бәхет өчен,
    Бу китаплар сезгә нур чәчсен!
    Эчләрендә булган әйбәт сүзләр
    Иптәш булып сезгә эндәшсен.

    Жыр (Мәктәп турында ___________________________________

    Иң яраткан бер бина ул

    Һәрберебез куңлендә.

    Белем чишмэ безнең башы

    Гомеребез турендә.

    Мәктәп, мәктәп

    Сина бу җыр мәдхия булсын инде.

    Мәктәп, мәктәп сине кочар

    Кочагым моң җыр иле.

    Тормыш бездән кемнәр ясар

    Без әлегә өлгеләр.

    Алда кемнең кем булуын

    Безгә мәктәп билгеләр

    Язмыш дилэр үзе белә

    Безнең ниләр күрәсен.

    Ә мин хаман сиңа укыйм

    Изге теләк сүрәсен.

    13. Кояшның да бүген йомшак нуры
    Сезне бирегә сөеп китерде.
    Алыгыз сез гыйлем хазинәсен
    Һәм үсегез гөлләр шикелле!

    14.Бездән сезгә шул теләк:
    Белегез укуның кадерен,
    Ертмагыз дәфтәр битләрен,
    Саклагыз китапны кадерләп.
    Пөхтә булсын киемегез,
    Таза булсын кул һәм битегез!

    15.Курыкмагыз һич бер эштән – кыю булыгыз!
    Изгелекле булыгыз,
    Кешелекле булыгыз!
    Олыларны хөрмәтләп,
    Гел рәхмәтле булыгыз!

    16 . Чакыра, тагын чакыра
    Кыңгырау классларга.
    Бүгеннән – Белем көненнән
    Уку елы башлана!

    (1нче сыйныф укучысы түгәрәк буйлап әйләнеп кыңгырау чыңлата.)

    Музыка куела.

    Укытучы

    Менә бәйрәмебез ахырына да якынлашты.

    Хушлашмыйк без, бары саубуллашыйк,

    Очрашырбыз җае килгәндә.

    Бер-беребезгә сәлам биреп китик,

    Очрашканда яки күргәндә.

    Хөрмәтле укытучылар, укучылар, килгән кунаклар! Көннәрегез имин үтсен, кайгы хәсрәт күрмәгез! Киләсе очрашуларга кадәр сау-сәламәт торыгыз!

    Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/369838-scenarij-k-1-sentjabrja

    Свидетельство участника экспертной комиссии

    «Свидетельство участника экспертной комиссии»

    Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ
    БЕСПЛАТНО!

    Сценарий развлечения День знаний на татарском языке.Сценарий развлечения «День знаний» на татарском языке.

    Подготовили музыкальные руководители МБДОУ Детский сад № 82 «Подсолнушек» Амирова Зифа Хусаиновна

    первой квалификационной категории и Закирова Айгуль Ильдаровна.

    А.б: Исәнмесез кадерле балалар, кунаклар, тәрбияче апалар. Бүген бездә зур бәйрәм. Балалар белэсезме буген нинди көн? Балалар, менә көзнең дә беренче ае — сентябрь килеп житте. Агачларның яфраклары саргая башлады. Янгырлар ява.

    Карагыз әле балалар, безнен бакчагада көз килеп җиткәнме…

    Балалар: әйе.

    1 бала:

    Алтын яфраклар очалар,
    Безнең башларга тиеп,
    Тиздән укырга барабыз
    Матур күлмәкләр киеп.

    2 бала:

    Ямьле кояш, нурлар чәчеп
    Елмаеп карый безгә.
    Зур үскәч, хезмәт итәрбез
    Без Туган илебезгә.

    Бию “ Яфраклар бәйрәме. ”

    Музыка астында Белмеш керә.

    Белмеш: Исәнмесез балалар. Сез нәрсә бәйрәм итәсез?

    А.б: Менә көз фасылы да килеп җитте. Көзнең беренче ае сентябрь.

    Белмеш: Сон бүген белем бәйрәме бит.

    А.б: Әйдәгез бергәләп әйтик әле.

    Балалар: Әйе беренче сентябрь. Белем көне.

    А.б: Әйдәгез бергәләп әйтик әле — беренче сентябрь. Кечкенә генә булсак та, без дә сезнең белән бу көнне белем иленэ сәяхәт оештырыйк әле.

    Бала1

    Дуслар бүген нинди көн
    Сез беләсездер бәлкем
    Белмәсәгез үзем әйтәм
    Бүген безнең бәйрәм көн.

    Бала 2

    Олы бәйрәм бүген бездә
    Ул — беренче сентябрь.
    Шатлык балкый йөзләрендә
    Бүген син дә мин дә бер.

    ҖБУ: “Кәрия -Зәкәрия”

    Музыка астында Белмәмеш керә.

    Белмәмеш: Исәнмесез, балалар, исәнмесез кунаклар. Таныдыгызмы мине?

    А.б: Юк. Син кем буласың?

    Белмәмеш: Ничек инде кем? Мин – Белмәмеш, жир йөзендә иң акыллы, уңган булган малай. Мәктәпкә бишлеләр алырга ашыгам.

    Белмеш: Әйдә белеменне тикшереп карыйк 2+2 күпме була?

    Белмәмеш: =5

    Белмеш: Дөрес түгел =4

    Ике бала чыга

    Уен “Мисал”

    (Уен 4-3=1, 2+3=5 магнитлы тактада мисал төзиләр. Белмәмеш хата ясый)

    А.Б: Белмәмеш сумкаң бик авыр күренә. Ниләр бар икән анда, ни бу?

    Белмәмеш: Рогатка, агачка кунган чыпчыкларны куркытырга шәп нәрсә.

    А.Б: Кирәк әйбер түгел ул. Ә монысы? Таш?! Син мәктәпкә әзер түгел. Балалар сиңа булышырлар.

    Уен “ Портфель җыю. ”

    А.Б: Менә хәзер син мәктәпкә эзер.

    Белмәмеш. Э мәктәптә нишлиләр …

    Бала1:

    Алтын сары яфрак белән
    Бизәде көзне.
    Гел бишкә генә укырга
    Өндәде безне.

    Бала 2:

    Сентябрь, сентябрь
    Килеп тә җитте.
    Кунак булып хуҗа булып,
    Түрләргә үтте.

    Җыр “Өйрәтәләр мәктәпләрдә”

    Белмеш укыйлар язалар …балалар тагын …

    Балалар. Бииләр дә. Ә хәзер безнең балалар сезгә биеп күрсәтер.

    Бию “Җыр төсле яулыклар”

    А.Б: безнең балалар күп нәрсәне беләләр менә син Белмеш син дә Белмәмеш карап тор.

    Уен “Күрсәт әле үскәнем”.

    Белмеш: Әфәрин, балалар бик күпне беләсез җырлыйсыз да, бии сездә саный да беләсез. Белмәмешне дә өйрәттегез.

    Белмәмеш рәхмәт балалар мин дә хәзер мәктәпкә барырга әзер. Саубулыгыз балалар.

    Саубулыгыз!!!!

    А.б: Балалар бәйрәм ошадымы сезгә? Балалар бүген димәк нинди көн бергәләп әйтик әле белем көне!!!! Димәк, нишлиләр анда?

    < Предыдущая   Следующая >

    Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Берегите природу планету нашу берегите сценарий
  • Берегите зрение сценарий
  • Берегите животных праздник
  • Берегиня сценарий праздника
  • Берегиня праздник на руси