Беренче театр сценарий

Комедия 1 пәрдәдә
  • Баш бит
  • Әдәбият
  • Драматургия
  • Галиәсгар Камал
  • Пьеса

Беренче театр

Комедия 1 пәрдәдә

КАТНАШАЛАР:

Хәмзә бай — иске фикерле Казан бае; башында ак бүрек, яшел кәләпүш, өстендә намаз туны, аның эченнән бишмәт, аның эченнән кыска җиңле камзул кигән, чалбар балагын ак тасма белән бәйләгән.

Гафифә — Хәмзә байның кызы.

Вәли — Хәмзә байның кияве.

Хәбибрахман — Хәмзә байның улы, аңгыра.

Факиһә — Хәбибрахманның хатыны.

Биби — Хәмзә байның асравы, аңгыра кыз.

Фатих — Хәмзә байның кибетчесе.

Вакыйга Казанда, Хәмзә байның өендә.

Бай сымак бер өй. Ике якта икешәр ишек. Түрдә тәрәзәләр, тәрәзә арасында көзге. Стена буенда урындыклар. Сул тарафта бер диван. Аның алдында өстәл. Пәрдә ачылганда, сәхнәдә Вәли күренә; өстенә пальтосын кигән, кулына таяк тоткан, күңеле бик шат, өйнең бер башыннан бер башына кызу-кызу атлап йөри.

Вәли (кычкырып). Гафифә! Гафифә!

Гафифә (бүлмәдән сузыбрак). Әү!

Вәли. Буласыңмы инде?

Гафифә. Хәзер булам.

Вәли. Тизрәк бул! (Халыкка таба карап.) Гафифә дисәң Гафифә: бер җиргә бара башладың исә, кеше күрә дип коты чыга. Аның каршында ир кеше дигән сүз ерткыч җанвар дигән сүз белән икесе бертигез. Бары мин генә ул кадәр куркынычлы җанвар түгел. Башта миннән дә коты очты. Кияү булып кергәч, куркуыннан, куян шикелле, бер почмакка посып тик тора. Соңыннан, минем тарафтан шул яшенә җиткәнгә кадәр ата-анасыннан да ишетмәгән тәмле, татлы сүзләрне ишеткәч кенә, бераз җайланды. (Ян ишеккә барып, ишеккә башын тыгып.) Һи! Әле тиз генә буласың юк икән. Зинһар, тизрәк була күр! Әгәр каенатай кайтып керсә, аннан ары харап эш. Ничек итсә итәр, гомердә театрга җибәрмәс. (Башын бүлмә ишегеннән алып, халыкка таба карап, куллары белән хатын-кыз битенә пудра сөрткән төсле итеп күрсәтеп, бераз көлебрәк.) Бизәнә: мич акшарлаган шикелле итеп, битләрен буяп маташа. Шулай да булса, үзенә килешеп тора тагын. Уйлап карагыз, әгәр мин шулай итеп битләремне буйый торган булсам, һич килешмәс иде бит! Онга төшкән таракан төсле булыр идем. Безнең бер асрау бар, йөзе менә нәкъ чуенның ундүртенче кичәсе төсле кап-кара. Беркөнне шул асрау, абысталары өйдә юк чагында, барган да минем Гафифәнең пудырларын алып ягынган; бөтенләй менә, бигайниһиБигайниһи — нәкъ үзе., бер ком гарәбенең битен акбурга буяган төсле булган. Көлешә-көлешә алҗып беттек. (Бик җитди.) Беләсезме? Ул бит пудыр күп кешегә килешми, хосусәнХосусән — бигрәк тә. ирләргә бер дә килешми. Ә менә минем бер таныш егетем бар — Әхмәтҗан, ул һәр көнне өчәр мәртәбә сакалларын китәреп, пудырлар сөртеп йөри. Аңа килешә. Миңа бер дә килешми. Ул шул инде аксөяк нәселдән яратылган. Ә безнең нәрсә, без бит мужик! Безнең бабай сука сукалап үскән. Әти, чабата киеп, 12 яшендә калага килгән. Безнең шикелле кара икмәк ашап үскән кешегә кая инде ул ак сөякле булу? Ак кына түгел, миңа карасы да килешми. Бервакыт, хатын: «Бик матур була»,— дигәч, котырынып, шушы мыегымны карага буяган идем. Ничә көннәргә кадәр кеше күзенә күренергә оялып яттым. Җитмәсә тагын, мыекка сөртәм дигәндә, битләрне буяп бетердем. Ә аның карасы тәннән һич китми икән… Тумыштан матур булып тумагач, спай-ланган булып маташу белән генә булмый инде ул. (Ян ишеккә карый, төсләрен бозып.) Ул нишләвең инде ул? Мин монда кайчаннан бирле, кайчан киенеп бетерә инде, дип көтеп торам.

Гафифә (бүлмәдән). Җә, ярар ла, хәзер булам, пудыр матур төшмәгән.

Вәли. Тизрәк бул инде, зинһар! (Башын бүлмәдән алып, ишекне ябып, халыкка таба карап.) Менә сиңа кирәк булса, мин инде өстемә пальтоларымны кигәнгә бер сәгать булды. Ә ул әле һаман пудыр ягынып бетерә алмый; пудыр ямьсез төште дип, яңадан битен юып ята. Әле ярый, көзге ямьсез күрсәтә дип, көзгене бәреп ватмаган, (Уң як ишектән кулына поднос белән чынаяклар күтәреп чыгып, Биби узып бара.)

Вәли (Бибине күреп). Әй, Биби, тукта әле!

Биби (борылып карап). Нәрсә дисең?

Вәли. Кара әле, ә!..

Биби. Карыйм ич инде!

Вәли. Менә нәрсә…

Биби. Белмим, нинди нәрсәдер.

Вәли. Тфү, чорт! Сөйләп бетергәнне көт!

Биби. Йә, көтәм.

Вәли. Менә нәрсә…

Биби. Белмим!

Вәли (ачуланып). Тыңлап тор дим мин сиңа!

Биби. Тыңлыйм ич!

Вәли. Тыңласаң, шул: менә без хәзер театрга китәбез…

Биби. Кая?

Вәли. Театрга!

Биби. Нәрсә төятергә?

Вәли. Баш төятергә.

Биби. Нинди баш?!

Вәли. Атаң башы! Мин сиңа төятергә димим, театрга дим, аңладыңмы, театрга дим!

Биби. Йә, аңладым инде, театрга, ул нинди җир соң?

Вәли. Анысы сиңа кирәк түгел. Без киткәч, каенатай кайтыр, ул сорар безне: «Кайда киттеләр?»— дип. Син аңа әйт: «Кодаларга киттеләр»,— дип. «Театрга киттеләр»,— дип әйтмә!

Биби. Сорамаса нишләрмен?

Вәли. Тик торырсың!

Биби. Ярый. (Кереп китә башлый.)

Вәли. Тукта әле! (Биби туктый.) Син, аңгыра нәрсә, рәтләп әйтә дә белмәссең әле.

Биби. Нишләп белмәскә!

Вәли. Йә, әйтеп кара әле, ничек дип әйтерсең икән.

Биби. «Вәли җизниләр театрга китмәделәр, кодаларга киттеләр»,— диярмен.

Вәли (ачуланып). Иштең ишәк чумарын! Мин сиңа алай дип әйттеммени?

Биби. Соң ничек дидең?

Вәли. Мин сиңа: «Театрга киттеләр»,— дип әйтмә, «Кодаларга киттеләр», дип әйт дидем.

Биби. Мин дә бит «киттеләр» димәдем.

Вәли. Фу, җәфа икәнсең, кайдан башыма бәла алдым! Менә, син яхшы тыңла: әгәр дә каенатай безне: «Кая киттеләр?»— дип сораса, «кодаларга киттеләр» диген. Башка сүз әйтмә, бар, юлыңда бул!

Биби. Ярый. (Кереп китә.)

Вәли (үз-үзенә). Менә бәла өстенә бәла. Мин үзем дә җүләр: миңа ни эшкә кирәк иде аңар театр дип сөйләп торырга? Мин аңар дәрес әйтәмме? (Ишектән Гафифә килеп чыга. Аңа карап.) Нихәл, буласыңмы инде?

Гафифә. Хәзер булам инде. Нәрсәгә шаулашасыз икән дип карарга гына чыккан идем.

Вәли. Әнә шул, бар ич әле, бер адәм имгәге Биби, шуңа сүз аңлата алмыйча аптырап беттем. «Без хәзер театрга барабыз»,— дигән идем, «нәрсә төятергә» дип, миннән сорап ята.

Гафифә. Ул һәрвакыт шулай, һич аңламый ул. Мин аны беркөннәрне Гарифәләргә җибәрдем: — Абыстай:— «Гарифәнең алдырган кислатасы юк микән. Бик күңелләрем болганып тора. Үзебездә судысы бар барын да, ирләр өйдә вакытта кислата алдырырга онытылган»,— дип әйтте, дип сора,— дигән идем, барган да: «Абыстай, киез каталарын биреп торсыннар ла»,— дип сорап, миңа кислата урынына киез ката күтәреп кайткан. Гарифәдән шул кадәр оялдым, бөтенләй менә җир тишегенә керерлек булдым.

Вәли. Йә, ярар, аларын башка вакытта сөйләшербез, театрга барырга соңга калабыз, бар, тизрәк бул!

Гафифә. Хәзер булам. Ә, ни, синнән шуны гына сорыйм дигән идем. Ул театрда кеше күп булыр микән?

Вәли. Һу! Күп булмыймы соң! Беләсең бит, бүген мөселманча театрның беренче башлана торган көне. Шулай булгач инде, анда бөтен шәһәр халкы агылыр.

Гафифә (борыннарын җыерып, иркәләнгән бала кыяфәтендә). Әй! Әем! Алай булгач, мин бармыйм ла, анда кеше күп булгач, мин оялам.

Вәли (үз-үзенә). Менә сиңа кирәк булса! (Алдына карап, башын бераз кашып.) Ничек булыр икән соң? Юк, минемчә, әле бу көн кеше ул кадәр үк күп булмас. Күбесенең картлары җибәрмәс. Кайсы-берсе кеше сөйләүдән куркып калыр.

Гафифә (янә әүвәлгечә). Алай булгач, без дә бармыйк: мин дә кеше сөйләүдән куркам. Әти белсә, ул да ачуланыр.

Вәли (бик тирән уйга калып, башын күтәреп, халыкка таба карап). Уттан котылдым, инде суга төштем. Моннан инде ничек котылырга? (Гафифәгә карап.) Мин бит инде, анда барырга дип, билет та алып кайткан идем.

Гафифә. Кайтсаң ни! Бармый калган булгач, акчаңны кире кайтарып алырсың.

Вәли. Бер алган булгач, кире кайтармыйлар шул инде аны.

Гафифә. Теләсәң ни эшлә, мин барырга куркам!

Вәли. Анда ерткыч җанварлар юк, сине ашамаслар.

Гафифә. Ашамасалар да, мин бармыйм, кирәкми.

Вәли. Юк инде, бармый калырга ярамый, барабыз! Ул бит бик күңелле була. Үзеңнең дә көлә-көлә эчләрең катып бетәр.

Гафифә. Андый көлкеләрне ат кәмитендә дә бик күп күргән инде. Монда да әллә нинди артык җире булмас, кирәкми, мин бармыйм.

Вәли. Ихтыярың, теләсәң ни эшлә, барасың килмәсә, көчләмим, мин үзем генә барам.

Гафифә. Ә, ярар менә, барыр идең бугай, кара син аны, анда ялгыз гына кызлар карарга бармакчы була. Җибәрәмме соң мин сине, Алла боерса, гомеремдә ялгыз җибәрмим!

Вәли. Теләсәң ни эшлә, мин бармыйча калмыйм. Син бармыйсың икән, мин үзем генә тотам да барам! Хуш, сау бул, мин киттем. (Чыга башлый.)

Гафифә (тиз генә Вәлинең артыннан барып тотып). Җә, җә, бетте. Мин юри генә әйттем. Әйдә, мин дә барам.

Вәли (кире кайтып). Ну, әйдә алайса, барсаң, тизрәк киен!

Гафифә. Хәзер киенәм. (Бүлмәгә таба бара башлый. Соңра янә борылып.) Кара әле, анда өскә киенгән көенчә генә утыралармы?

Вәли. Юк, салып утыралар.

Гафифә. Әй! Алай булгач, бик читен икән. Кирәкми, бармыйбыз.

Вәли. Бармыйбыз дип сөйләмә, мин барам, киттем алайса. (Чыга башлый.)

Гафифә. Барам, барам!!

Вәли (мыскыл итеп). «Барам, барам!» Ә үзе һаман терәлеп тора. (Сәгатен чыгарып карап.) Син, шулай итеп маташып, мине уеннан калдырмакчы була торгансыңдыр ахры. Уен башланырга бары ярты гына сәгать калган.

Гафифә. Мин хәзер булам. Өстемә күлмәк кенә киям.

Вәли. Ну, бар, зинһар, тизрәк бул.

Гафифә (ишектән керә башлый да, янә борылып). Нинди күлмәгемне киим икән, асылмы, җонмы?

Вәли (үз-үзенә). Асыласың килсә, асыл инде. (Гафифәгә.) Зинһар, мине йөдәтмә. Эстәдең ни киЭстәдең ни ки — теләсәң ни ки.: асылмы, җонмы, сатинмы, батисмы, ситсымы — минем өчен бар да бер.

Гафифә. Ярый алайса, мин зәңгәр асылымны киям. (Китә башлый.)

Вәли. Әй, юк, тукта әле, зәңгәр асылыңны кимә, нинди булса да берәр җон күлмәгеңне ки. Сезнең андый чачаклы-чуклы карават чаршавы шикелле асыл күлмәкләрегез белән кешегә көлкегә калыр хәлем юк. Без анда бүләк багаргаБүләк багу — туйга әзерләнгән бүләкләрне карау өчен җыелу. бармыйбыз, уен карарга барабыз.

Гафифә. Алай булгач, нинди җон күлмәгемне киим?

Вәли. Теләгәнеңне ки.

Гафифә. Теге гармун итәкле кызыл җон күлмәгем ничек булыр?

Вәли. Шәп булыр.

Гафифә. Аның шул буе озын булган. Чәнчелеп беткән җөйче, шул кадәр әйттем: «Факиһәнеке төсле матур булсын, яхшы итеп тек»,— дип. Бозып кына бирде. Юкка гына дүрт тәңкә акча әрәм иттем. Моннан ары, Алла боерса, гомердә ул хатынга тектермәм.

Вәли. Ярый, шулай итәрсең. Бар, тизрәк бул.

Гафифә. Соң кайсын киим?

Вәли. Башкасын.

Гафифә. Теге, буйга буф бөргән сирыйСирый (серый) — көрән. күлмәгемне киимме?

Вәли. Ки.

Гафифә. Ул да шул бик килешеп бетми, чабулары бик тар булган.

Вәли. Алайса бүтәнне ки.

Гафифә. Ал җон күлмәгем ничек булыр?

Вәли. Бик ал булыр.

Гафифә. Кызылы?

Вәли. Бик кызыл булыр.

Гафифә. Яшеле?

Вәли. Бик яшел.

Гафифә. Соң ниндине киим?

Вәли. Матурракны.

Гафифә. Теге шикалат төсле, тоташ буйлы, бантикле күлмәгемне кисәм ничек булыр?

Вәли (шатланган булып). Һу! Менә, менә, эзли торгач таптың ахры, бик һәйбәт булыр. Үзе шикалат төсле дә булгач, бигрәк шәп була инде ул. Чөнки шикалат бик тәмле нәрсә.

Гафифә. Мин аны кияр идем киюен дә, аның шул җиңнәре сак жиңСак җиң — кыска җиңле хатын-кыз күлмәге.. Килешмәс. Үзең дә, ичмаса, бер кеше төсле чибәр күлмәклек алып биргәнең дә юк. Бер җиргә бара башладың исә, киеп барырлык һичбер җүнле, матур күлмәгем юк.

Вәли. Соң бит аны хәзер генә тегеп булмый лабаса, уф Алла! Бар икән кылыну, ансы да ярамый, монсы да ярамый, белмим, боларга нәрсә генә ярый торгандыр, чәнчелеп бетегез шунда. Сезне көтеп, уеннан калыр хәлем юк. (Чыгып китә башлый.)

Гафифә (артыннан барып җитеп, Вәлинең җиңеннән тотып, ялынган рәвештә). Җә инде! Ни эшләвең инде ул? Торасың да, чыгып китәм дип куркыта башлыйсың. Мин сиңа бармыйм дип әйтмим ич! Әйткәч, ни була соң инде? Мин синнән әллә нәрсә сорамыйм бит, бары тик нинди күлмәгемне киим дип кенә сорыйм.

Вәли. Мин сиңа әйттем бит инде. Теләсәң нәрсә ки дип. Миңа дисәң, бөтенләй бернәрсә дә кимә.

Гафифә. Соң шулай диген аны. Яхшылап кына сораганда, тотасың да ачулана башлыйсың. Алай булгач, ярый торган булса, мин бернәрсә дә кимим, шушы өстемдәге күлмәгем белән генә барам.

Вәли (йөзләре яктырып). Һай, Бәрәкалла! Бик яхшы булыр, бар. Зинһар, тизрәк. Өстеңә генә ки дә, хәзер китәбез. (Гафифә ашыгып кереп китә.) Уф Алла, җаным чыга язды. (Ишеккә барып карап.) Яңадан тагы бер-бер нәрсә тапкан булып чыга күрмәсен,— ә, юк икән. (Ишекне яба.) Киенә икән, ахырында мең бәла белән көчкә җиңдем. Бу үзенә күрә инде кечкенә генә, бармак башы кадәр генә булса да бер революция булды. Ярый, ни булса да булды, минем максудымМаксуд — теләк. булды. (Кулларын угалап.) Их хозур! Хәзер театрга китәбез. (Таягын ике кулының бармак очлары белән генә тотып, сүз арасында төрле шатланган һәм мәсхәрә кылган кыяфәтләргә кереп җырлый.)

Бүген театр була, траттата, траттата!
Шатлыктан күңлем тула, траттата, траттата!
Картның кәефе бик китә, уйуйуй, уйуйуй!
Уйнаучыларны тетә, уйуйуй, уйуйуй!
Барам мин театрга, траттата, траттата!
Хатыным белән бергә, траттата, траттата!
Кайнатай кайтып кергәч, уйуйуй, уйуйуй!
Безнең киткәнне күргәч, уйуйуй, уйуйуй!
Ачуланса да курыкмыйм, траттата, траттата!
Барыбер сүзен тотмыйм, траттата, траттата!
Кайтып кергәчтен тузар, уйуйуй, уйуйуй!
Бөтен кәефне бозар, уйуйуй, уйуйуй!
Бозса бозар кәефне, траттата, траттата!
Хәзергә мин кәефле, траттата, траттата!

Гафифә (ишектән өстенә киенгән көенчә чыгып). Йа, бар икән Ходаем, тагы нәрсә җүләрләнәсең инде? Әллә син дә кәмиттә паязКәмиттә паяз (паяц) — циркта уенчы, шамакай. булмакчы буласыңмы?

Вәли. Әһә! Булдыңмы әле син, аппагым? Әйдә алайса, киттек инде, былбылым! (Гафифәнең култыгыннан култыклап чыгып китәләр. Сәхнә буш кала. Бераздан, бик кызуланып, уң як ишектән Факиһә килеп чыга.)

Факиһә (як-ягына карап). Монда да юк! Болар кая киткәннәр? (Ишекне ачып кычкыра.) Биби! Биби! (Биби чыга.) Син беләсеңме?..

Биби. Беләм!

Факиһә. Беләсең икән, әйт алайса: кая киттеләр җизниләр?

Биби. Алар, син сорасаң, ничек дип әйтергә икәнен миңа әйтмәделәр.

Факиһә. Соң ничек дип кенә әйттеләр?

Биби. Абзый сораса, кодаларга киттеләр дип әйтерсең, диделәр.

Факиһә. Ә башка кеше сораса?

Биби. Башка кеше кем сорасын? Фатих абый сораган иде дә, мин аңар әйтмәдем.

Факиһә. Менә мин сорыйм.

Биби. Син башка кешемени?

Факиһә. Йә, әйт инде, кая киттеләр?

Биби. Әй лә, әйтмим!

Факиһә. Театргамы?

Биби. Ә! Үзе дә белә икән. Аны сиңа кем әйтте?

Факиһә. Йә, бар. Алдыңа кара, эшеңне эшлә… (Биби кереп китә.) Шул, шул, театрга киткәннәр. Мин үзем дә сизгән идем аны сизүен. Җизни ул безнеке шикелле җебегән авыз түгел. Исенә бернәрсә төште исә, хәзер, шул минут ук эшли дә ала. Безнеке генә ул тегермән ташы шикелле, һич кузгатыр хәл юк. Тукта әле, мин дә алып бардырыйм әле. Кеше барган җирдән мин генә ни эшләп калып торырга соң? (Бик кызуланып, сул як ишеккә кереп китә. Сәхнә бераз буш тора. Бераздан, кычкырышып, Хәбибрахман белән килеп чыгалар.)

Хәбибрахман (кулларын селтәп). Бармыйм дигәч, бармыйм инде! Иң әүвәл мин аның, ул театрның кайда икәнен белмим.

Факиһә (мыскыл итеп, бармакларын бөкләп санарга керешә). Бу булды бер!

Хәбибрахман. Икенчеләй, кайдан керәсен, ничек керәсен белмим.

Факиһә. Ике, өч.

Хәбибрахман. Анда кергәч тә, нинди урынга утырырга?

Факиһә. Шуның белән була дүрт! Зинһар, ичмаса инде, эчеңдәге бар серләреңне сөйләп бетереп, кешене көлдермә; кеше ишетсә, «моның белгән нәрсәсе бар микән?» ди башларлар. Кеше җаен тапканны, без генә табарбыз әле.

Хәбибрахман. Кирәкми, бармыйбыз; мин куркам.

Факиһә. Чү, чү, тагы куркуыңнан җыгылып китә күрмә! Шулкадәр зур гәүдәң белән «куркам» дип әйтергә сиңа кешедән оят!

Хәбибрахман. Кирәкми, бармыйм!

Факиһә. Нинди бармаган да нинди нитмәгән! Кеше барган җирдән без генә калып торырга! Әйдә, әйдә, барабыз! Җизниләр әле алар үткән атнаны плашкигә дә чыктыларПлашкига чыгу — электә шәһәрдә күңел ачарга чыгу.. Без анда да авызыбызны күтәреп калдык, кияве белән кызы барган булгач, әткәй дә бер сүз дә әйтә алмас. Әйдә, тотабыз да барабыз. Нәрсәгә соң без генә ул кадәр куркып торырга!

Хәбибрахман. Бармыйм дигәч, бармыйм инде.

Факиһә (җумаларга керешеп). Җә инде дим! Барыйксана инде! Харап булган икән! Гомеремә бер мәртәбә бер җиргә барыйк дигәнмен икән инде, шуны да тыңламыйсың. Әткәйдән куркып торырга син кечкенә сабый бала түгел ич инде! (Хәбибрахман эндәшми.) Җә дим инде, нигә эндәшмисең? Орышса, кайткач бер орышыр да бетәр. Аның өчен сине ашый алмас бит ул. Әгәр дә бик каты дулый башласа, һич булмаганда, мин үзем аны көчләп алып бардым диярмен. Орышса, мине орышыр, сине орышмас.

Хәбибрахман (башын кашып). Белмим шул, ничек булыр икән? Минем үземнең дә бер күрәсем килә килүен ул театр дигән нәрсәне. Әле мин син җөдәтерсең дим әйтмәгән идем, Гайнулла жизнинең кияве Гаптерәхимнәр дә барабыз дигәннәр иде.

Факиһә. Соң алай булгач, тагын ни кирәк инде? Кеше бармый торган җирмени ул? Кеше баргач, бергә-бергә күңелле дә булыр. Әйдә, өстеңә киен дә, барабыз. Мин дә хәзер киенеп чыгам. (Кызуланып, уң як ишеккә кереп китә.)

Хәбибрахман (ишеккә таба карап, үз-үзенә). Мин әле барам дип әйтеп бетерергә дә өлгерә алмадым, ә ул киенергә дә кереп китте. Нишләргә икән инде, шулай ук барырга туры килер микәнни? Әти орышмас микән? Без чыгып киткәнче кайтып керсә генә ярар иде. Бармый калыр идек. Хатын ул әтинең гадәте начар икәнне белми. Беркөнне Гали хаҗи Гаптерахманы белән чәйгә кергән өчен дә колагымны шулай итеп борып алды. (Борып күрсәтә.) Күзләремнән утлар күренде. Аны кешегә сөйләп йөреп булмый. «Әти колакны борды»,— дип, хатынга әйтсәң, хатын хәзер ул: «Һәй, нәни бәби! Шул башың белән колагыңны бордырып торасыңмы?»— дип мыскыл итәргә тотына. (Кесәсен капшап.) Барабыз баруын да, әле кесәдә барырлык акча бар микән? (Портмонетын алып, акчаларын өстәлгә бушатып саный.) Унбиш тиен дә унбиш тиен — утыз тиен, тагын унбиш тиен, була кырык биш тиен. Тагын биш тиен, булды илле тиен; илле тиен дә егерме тиен, була җитмеш тиен. Тагын илле тиен. (Бармаклары белән исәпләргә керешеп.) Йөз, йөз ун, йөз егерме, булды бер сум да егерме тиен. Бусы өч тәңкә, барысы була… (Янәдән исәпләп.) Ике, өч, дүрт, дүрт сум да егерме тиен. (Портмонетына сала.) Өч тәңкәсенә билет алсак, каладыр бер сум егерме тиен. Анысы барырга-кайтырга булса; хәер, җитә икән җитүен, түлке бер дә барасы килми шул. Ичмаса, әти дә кайтмады. Әллә бармыйм микән? Ничек итеп бармый калырга? Ә, булды. Менә монда качып утырам да әти кайткач кына торып чыгам. (Диван башына барып посып утыра. Факиһә килеп чыга.)

Факиһә (үз-үзенә). Әле һаман теге уҗым бозавы киенеп чыга алмаган икән. Нишләп тора икән инде тагын? (Сул як ишеккә кереп китә.)

Хәбибрахман (башын бераз күтәреп карап, бик шатланып). Аллага шөкер, котылдым, күрмәде. Әти кайтыр инде.

Факиһә (ишектән чыгып). Анда юк, әллә кая киткән, шундый чакларда, анасы кыйнамасын дип качкан балалар шикелле, кача торган гадәте бар иде, бер-бер җирдә качып тормыймы? (Эзләргә тотына. Почмакта тора торган кресло артларын карый; Хәбибрахман бу вакытта, балалар шикелле, башын эчкә яшерә. Факиһә килеп күрә дә, акрын гына көлеп, диванның икенче башына барып, аягы белән идәнгә тибеп кычкыра.) Һәй, бәдбәхет! Күсе бар!

Хәбибрахман. Һай! (Сискәнеп сикереп тора.)

Факиһә (мөстәһзианәМөстәһзианә — мыскыллап. көлеп). Һа, һа, һа! Анда син бар идеңмени? Мин белмәдем. Ул кадәр куркытмаган булыр идем. Анда ни эшләп утырасың?

Хәбибрахман (ни әйтергә дә аптырап торып). Акчам төште. Шуны аладыр идем.

Факиһә. Нинди акча?

Хәбибрахман. Менә, театрга барырга акча җитә микән дип санап торадыр идем дә, берсе төшеп китте.

Факиһә. Шул гомердән бирле әле өстеңә киенмичә акча санап тордыңмы?

Хәбибрахман. Мин хәзер киенәм. Башыма бүрек киям дә тунымны гына киям. (Кереп китә.)

Факиһә (кычкырып кала). Кара аны, анда да кәнәфи башына акчаңны төшермә, анда да күсе булыр. (Көзге каршына килеп, шәлләрен, калфакларын төзәтә башлап.) Ну, ир соң! Ир димәсәң, хәтере калырлык бар. (Ишеккә карап.) Биби! Биби! (Биби чыга.) Әткәй безне «кая киттеләр» дип сораса, «кодаларга киттеләр» диген.

Биби. Ник, анда җизниләр киттеләр бит. Сез дә шунда барасызмыни?

Факиһә. Без театрга барабыз, әмма син шулай дип әйт.

Биби. Ярый, әйтермен. Бая җизни, син әйтә белмәссең дип, мине яңадан әйттереп карап маташа.

Факиһә. Әйтә белдеңме соң?

Биби. Ник белмәскә, белдем.

Факиһә. Йә әле, тагын әйтеп кара. Безне кая киттеләр диярсең икән?

Биби. Әллә белмәс дип беләсеңме? Мин инде аны Фатих абыйдан күптән өйрәнеп куйдым. Театрга киттеләр диярмен.

Фaкиһә. Һи, аңгыра! Җебегән авыз! Мин сиңа шулай дип әйтергә куштыммыни?

Биби. Ник, үзең әйттең ич: «Җизниләр кодаларга киттеләр, сез дә шунда барасызмы?»— дигәч, «Юк, без театрга барабыз», дип…

Фaкиһә. Күп телеңә салынма. Яхшы тыңла. Әгәр дә әткәй сораса «кая киттеләр?» дип, «кодаларга киттеләр» диген.

Биби. Ярый, ярый, аңладым: «Икесе дә шунда киттеләр», диярмен.

Фaкиһә. Кая?

Биби. Кодаларга.

Факиһә. Бар, эшеңдә бул! (Биби кереп китә; Хәбибрахман тунының югары төймәсен төймәли-төймәли чыга.)

Xәбибрaхмaн. Әйдә, булдым.

Фaкиһә. Әйдә, әйдә, булсаң, тизрәк атла аягыңны. (Ишектән чыкканда Хәбибрахманның аркасыннан этә.)

Xәбибрaхмaн. Тукта! Төрткәләмә инде ул кадәр! Чыгам ич. (Чыгып китәләр. Сәхнә буш кала. Бераздан Фатих килеп керә.)

Фатих (як-ягына каранып). Абзый кая икән соң әле? Кеше бәйрәм итә дә итә, мин дә бераз бәйрәм итеп аласы иде. Һәммә кеше йөри дә йөри, мин генә тик ябылып ятам, миңа ни бәйрәм юк, ни җомга юк. Бәйрәм булды исә, ишек төбе сакла. Көне буе байга килгән бер кешене өйгә алып кер дә чәй эчерт, җомга булды исә, ишек алдында утын яр да кар көрә! Юк инде, булмас болай итеп. Эһем, эһем. (Тамак кыра.) Әллә бөтенләй өйдә дә юкмы? (Ишекләрне карана.)

Биби. Эһем, эһем. (Ишектән чыга.) Нәрсәгә тамак кырып йөргән буласың?

Фатих. Абзый өйдәме?

Биби. Өйдә.

Фатих. Ни эшли?

Биби. Тире җыеп күн эшли.

Фатих. Йә, шаярма әле, чынлап әйт әле, өйдәме?

Биби. Ни эшкә ул сиңа?

Фатих. Кирәк.

Биби. Әүвәле әйт ни эшкә икәнен, аннан соң әйтәм.

Фатих. Йә, әйт инде, шаярма.

Биби. Нәрсә бирәсең, әйтәм.

Фатих (шаярып). Әйтсәң, сине үземә хатынлыкка алырмын.

Биби. Һи, мәхәббәтсез!

Фатих. Мәхәббәтсез? Мин нишләп мәхәббәтсез булыйм? Кара бу мыекларны! (Мыекларын борып күрсәтә.) Кызларның калфак чугына ярарлык.

Биби. Йә, күп телеңә салынып торма монда, бар, чык!

Фатих. Ник, шулай ук мине яратмыйсыңмыни? Мин сине әле абзыйдан сорарга дип менгән идем, анда ялгыз гына күңелсез.

Биби (боргаланып). Һай, конарсызКонарсыз — ямьсез, килешсез.!

Фатих. Кызларның шул булыр инде аларның, алар һәрвакыт шулай һавалы булалар. Кызлар алар, яшь чагындарак, патшага барам мин дип торалар да, ди, аннан ары, санаткаСанат — сенатор сүзеннән үзгәртелгән, биредә «түрә» мәгънәсендә. дип әйтәләр, ди; ул да эләкмәгәч, актыгында, солдат булса да ярар дип әйтәләр, ди.

Биби. Йә, йә, бар, мыскыл итмә! Бар, чык! Абзый кайтыр, абыстай да хәзер менәр.

Фатих. Күптән син шуны әйтерләр, мин синнән баядан бирле: «Абзый өйдәме?»— дип сорыйм ич. Өйдә булмаса, хуш, сау бул. (Чыгып китә.)

Биби (үз-үзенә). Ялганлый торгандыр ла ул, мине алдар өчен генә, юри генә әйтә. (Кереп китә. Бераздан Хәмзә бай кайтып керә. Күрмиенчә, ишек төбенә җәеп куйган паласка сөртенә.)

Хәмзә (кычкырып). Гөнаһ шомлыклары! Аяк астына әллә нәрсә җәеп куйганнар. Мал кадерен белмиләр. Тыштан килеп кергәч, күзлек парлана да бернәрсә дә күреп булмый. (Күзлеген сөртә.) Беркөн мәдрәсәгә кергәч тә, әчелектәгеӘчелек — мәдрәсәдәге чишенү бүлмәсе. башмакларга сөртенеп, лаканга егылган идем. (Ишек янындагы урындыкка утырып.) Әй, кая, кайсыгыз бар анда? Аякны тартыгыз әле. (Биби килеп чыга.) Кая, кил, нәрсә терәлеп торасың, тарт аякны! (Биби салдыра башлый.) Чү, чү, чү, карап тарт! МәсихемнеМәсих — тәһарәтнең бер өлеше, читек өстеннән су йөгертү. бозма! Абыстаң кая? (Биби киез итекнең берсен салдыра.)

Биби. Аш өендә.

Хәмзә. Нишли анда?

Биби. Аш пешерә.

Хәмзә. Ник, килен кая?

Биби. Алар Хәбибрахман абый белән ни… ни… әй… кодаларга киттеләр.

Xәмзә. Ныграк тарт! Кулың чергән мәллә? (Биби, кинәттән тартып җибәреп, Хәмзәне егып төшерә.) Һай, бәдбәхет! Күзең чыккан нәрсә! Бар, кит, күземә күренмә! (Биби кереп китә. Хәмзә, мәшәкатьләнеп, аягын салып бетерә.) Башка кеше булса, мин аңар кирәген биргән булыр идем булуын, әллә ничек, кыз балага сугарга ул кадәр кул барып җитми. (Тунын салып, чөйгә элеп куя.) Бүген иртә белән чәч алучыга кергән идем, бөтенләй ишегеннән керер хәл юк. Җыен кызыл авыз кибетчеләр тулган. Байларына бөтенләй әйләнеп тә карамыйлар, чәч алучысы да һич санга санамый: «Хаҗи, син әле башка көнне дә керерсең, син бай кеше, һәрвакытта да вакытың бар; болар бит бай кешесе, җомга көннән башка вакытта вакытлары булмый»,— дип, авызын җырып тик тора. (Чалбар балагын җыеп бәйләп куйган тасмаларын чишә.) Алары да шул кибетчеләр яклы. Аларга кибетчеләр яклы булмыйча ярыймы соң? Кибетчеләр бит аларга унар, унбишәр тиенләп яудыралар. Аларга бай акчасы кызганычмыни… Биби, Биби! (Ишектән Биби чыга.)

Биби. Нәрсә дисез, абзый?

Xәмзә. Бар әле, берәрсенә әйт әле, мәдрәсәдәге Коръән укый торган шәкертне чакырып чыксыннар. «Абзый чәч алырга чакыра»,— дисеннәр.

Биби. Нинди мәче алырга?

Хәмзә. Һай, аңгыра, җебегән нәрсә! Мин сиңа мәче алырга дидеммени? Чәч алырга дим! Чәч! (Үз чәчен тарткалап.) Менә, менә шушыны алырга дим! (Биби чыгып китә.) Бу кадәр аңгыра булырлар икән. Җыен аңгыра безгә җыелган. Беркөн Хәбибрахманга: «Бар, агач базарына Хисмәткә бар да аны тизрәк монда алып кайт»,— дип җибәргән идем, барган да бер зур кисмәк алып кайткан. Менә бу сакалымны шулар гына агартып бетерделәр инде. Әле ярый, хәзергә үзем исән әле. Үзем үлгәч, болар дөньяда ничек итеп көн күрерләр? (Биби ишектән килеп чыга да тик тора. Аңа карап.) Нихәл, нишләп терәлеп торасың анда?

Биби. Абзый, Миннебай абзыйга әйткән идем: «Коръән укый торган шәкертне алып чык»,— дип, «Нинди шәкерт ул, мәдрәсәдәге шәкертләр алар бар да Коръән укыйлар, анда Әфтияк укучы юк»,— ди.

Хәмзә (аяк тибеп). Һай, ахмаклар! Әрәмтамаклар! Бар, тизрәк чыгып әйт, мәчеттә Коръән укый торган шәкертне — Гайфулланы чакырып чыксын!

Биби. Икесен дә чакырсынмы?

Хәмзә. Нинди икесен дә?!

Биби. Коръән укучыны да, Гайфулланы да?

Хәмзә. Үләм инде мин сезнең белән, җәфаланып үләм! Аңгыра. Соң шул Корьән укучы шәкерт белән Гайфулла икесе дә бер ләбаса инде! Бар тизрәк! Гөнаһ шомлыгы! (Биби чыгып китә.) Менә инде син сөйләш алар белән. И Алла! И Алла! Ахры инде дөньяда акыллы кеше үк калмагандыр. Ничә елдан бирле өйрәтеп тә, игә-чигә китерер хәл юк. Һәр көн шулай башымны катырып бетерәләр. Тукта инде, әүвәл тизрәк чәчемне алдырыйм да, аннан соң, тәһарәт алып, вирдләремнеВирд — дога. укырмын. (Ишеккә таба борылып.) Әй! Кая сез? Башымны чылатырга сабын, су бирегез. (Ишектән кереп китә. Бераздан чынаяк, поднослар күтәреп Биби керә.)

Биби. Үзләре җүнләп йомыш куша белмиләр дә кешене орышалар. (Чәй урыны хәзерли, өстәлнең почмагына самавыр подносы, аның янына зәңгәр эмалированный пласкательныйПласкатель — сакал-мыек кырганда, сабын күбеге ясый торган савыт. куя.) Көне-төне эшлисең дә эшлисең, аның өстенә тагын һәр көн — орыш та талаш. Миңа дисәләр, кырык чөйләре кырылып бетсен шунда. Хәбибрахман абыйларның да, Гафифә апаларның да театрга киткәннәрен әйтәм. Мине генә орышмасын әле, аларны да орышсын. (Ишектән Хәмзә килеп чыга, башын тәмам сабын белән күперткән. Бер кулына яшел кәләпүшен, бер кулына күзлеген тоткан.)

Хәмзә. Бар, миңа муенга салырга эскәтер китер! (Биби чыгып китә. Хәмзә, өстәл янына килеп, пласкательный янына кәләпүшен, аның янына күзлеген куя. Биби бер каралган кызыл эскәтер китереп бирә. Бибигә карап.) Кая, миңа урындык бир әле. (Кызыл эскәтерне муенына бәйли, Биби урындыкны китереп бирә. Янә Бибигә карап.) Бар әле, теге якта камут тартмасында минем плитувамПлитува (бритва) — пәке. бардыр, шуны монда китер. (Биби чыгып китә, Хәмзә урындыкка утыра.) Заманалар бозылды. Әле менә бүген теге урыс сымак нәрсәләр театр уйнап, динне мәсхәрә кылмакчы булып йөриләр икән. Шуны булдырмаска йөреп, бүген ясигъгаЯсигъ — ястү намазы. бара алмый калдым. «Уйнатмагыз, рөхсәт юк!» — дип, Җамали үндергә әйткән идек, ул: «Минем эшем түгел, пристефкә үзенә әйтегез»,— диде. Пристефне өйдә туры китереп булмады, галавага менгән идек, ул да алар яклы булырга кирәк: «Минем эшем түгел, сез палисәмистергә барыгыз»,— диде. Аңа барган идек, бакзалга киткән. Губирнаторга да барган идек, бутишник: «Ул бу вакытта кеше кертми, иртәгә сәгать уникедә килеңез»,— диде. Шулай итеп, ахрысы, бәдбәхетләрне туктатып булмады. Алла боерса, икенче вакыт уйнатмабыз әле, пристефне алдан ук күреп куярбыз. (Ишектән Биби килеп керә, аңа карап.) Нихәл, булдымы?

Биби. Менә, булды. (Бритваны өстәлгә китереп куя.) Коръән укучы шәкерт өйдә юк, ди, иптәшләре белән театрга киткән, ди.

Хәмзә (ачуланып). Ходай орган икән! Йөзләре генә кара булсын, бар, чакыр монда Фатихны!

Биби. Фатих абый ул син кайтканчы ук чыгып китте.

Хәмзә. Кая?

Биби. Шунда китте.

Хәмзә (ачуы тагын да кабарып). Кая шунда?

Биби. Шунда инде, театрга китте.

Хәмзә. Ә? Театрга? Кемнән сорап китте?

Биби. Берәүдән дә сорамады. Вәли кияүләр белән Хәбибрахманнар да киткәч, мин генә нишләп калыйм диде дә китте.

Хәмзә (тәмам алакаеп). Ә? Ни дисең? Вәли кияү дә китте дисеңме?

Биби. Китте. (Хәмзә урыныннан сикереп тора.)

Хәмзә. Хәбибрахман да киттеме? (Бибинең өстенэ бара.)

Биби (кире чигенеп). Китте.

Хәмзә (яңадан өстенә барып). Гафифә? Факиһә?!

Биби (яңадан кире чигенеп). Алар да киттеләр. (Хәмзә кулларын йомарлап, иреннәрен тешләп, «эмммм!» дип, Бибинең өстенә килә башлый, Биби чыгып кача.)

Хәмзә (Биби чыгып киткәч, халыкка таба карап, кулларын сузып). Йә, әйтегез инде, зинһар, нишләтим инде боларны? (Гайрәтләнеп.) Юк! Боларны болай гына калдырырга ярамый, йөзе караларны! Барам да якаларыннан тотып, өстерәп алып кайтам. (Тиз генә өстәл янына килә дә пласкательныйны алып кия. Аны ыргытып бәрә дә.) Тфү, чурт! (Кәләпүшен алып кия. Аны да тиз генә ала да.) Һай, йөзе каралар икән! Акылымнан шаштырасыз инде! (Тиз генә эскәтерне муеныннан тартып алып, башын сөртә-сөртә, киемнәргә таба бара.) Мин сезгә бирим әле кирәгегезне! (Өстенә кия башлый, кычкыра.) Кая киез ката? Китерегез тизрәк, ә менә монда икән! Йөзе караларны! (Ашыгып-ашыгып кия.) Бәдбәхетләрне, муены астына килгәннәрне!.. (Чыгып китә.)

Пәрдә төшә.

1908 ел

Пьесаны йөкләргә: TXT PDF

← Артка

БЕРЕНЧЕ ТЕАТР

УЙНАУЧЫЛАР:

Хәмзә бай — иске фикерле Казан бае; башында ак бүрек, яшел кәләпүш, өстендә намаз туны, аның эченнән бишмәт, аның эченнән кыска җиңле камзул кигән. Чалбар балагын ак тасма белән бәйләгән.

Г а ф и ф ә — Хәмзә байның кызы.

Вәли — Хәмзә байның кияве.

Хәбибрахман — Хәмзә байның улы, аңгыра.

Факиһә — Хәбибрахманның хатыны.

Биби — Хәмзә байның асравы, аңгыра кыз.

Фатыйх — Хәмзә байның кибетчесе.

Вакыйга Казанда, Хәмзә байның өендә.

Бай сымак бер өй. Ике якта икешәр ишек. Түрдә тәрәзәләр, тәрәзә арасында көзге. Стена буенда урындыклар. Сул тарафта бер диван. Аның алдында өстәл. Пәрдә ачылганда сәхнәдә Вәли күренә; өстенә пальтосын кигән, кулына таяк тоткан, күңеле бик шат, өйнең бер башыннан бер башына кызу-кызу атлап йөри.

Вәли (кычкырып). Гафифә! Гафифә!

Г а ф и ф ә (бүлмәдән сузыбрак). Әү!

Вәли. Буласыңмы инде?

Гафифә. Хәзер булам.

Вәли. Тизрәк бул! (Халыкка таба карап.) Гафифә дисәң Гафифә, бер җиргә бара башладың исә, кеше күрә дип коты чыга. (Ян ишеккә барып, ишеккә башын тыгып.) Һи, әле тиз генә буласың юк икән. Зинһар, тизрәк була күр! Әгәр кайнатай кайтып керсә, аннан ары харап эш. Ничек итсә итәр, гомердә театрга җибәрмәс. (Башын бүлмә ишегеннән алып халыкка таба карап, куллары белән, хатын-кыз битенә пудра сөрткән төсле итеп күрсәтеп, бераз көлебрәк.) Бизәнә, мич акшарлаган шикелле итеп, битләрен буяп маташа. Шулай да булса, үзенә килешеп тора тагын. (Ян ишеккә бара, карый, төсләрен бозып.) Ул нишләвең инде ул? Мин монда кайчаннан бирле, кайчан киенеп бетәр инде, дип көтеп торам.

Гафифә (бүлмәдән). Йә, ярар ла, хәзер булам, пудра матур төшмәгән.

Вәли. Тизрәк бул инде, зинһар! (Башын бүлмәдән алып, ишекне ябып, халыкка таба карап.) Менә сиңа кирәк булса, минем инде өстемә пальтомны кигәнгә бер сәгать булды. Ә ул әле һаман пудра ягынып бетерә алмый, пудра ямьсез төште, дип яңадан битен юып ята.

Түр як ишектән кулына поднос белән чынаяклар күтәреп чыгып Биби узып бара.

Вәли (Бибине күреп). Әй, Биби, тукта әле!

Биби (борылып карап). Нәрсә дисең?

Вәли. Кара әле, ә!..

Биби. Карыйм ич инде!

Вәли. Менә нәрсә.

Биби. Белмим, нинди нәрсәдер?

Вәли. Тфү, чорт! Сөйләп бетергәнне көт!

Биби. Йә, көтәм.

Вәли. Менә нәрсә…

Биби. Белмим!

Вәли (ачуланып). Тыңлап тор, дим мин сиңа!

Биби. Тыңлыйм ич!

Вәли. Тыңласаң шул, менә без хәзер театрга китәбез…

Биби. Кая?

Вәли. Театрга!

Биби. Нәрсә төятергә?

Вәли. Баш төятергә.

Биби. Нинди баш?

Вәли. Атаң башы! Мин сиңа төятергә димим, театрга дим, аңладыңмы, театрга дим!

Биби. Йә, аңладым инде, театрга. Ул нинди җир соң?

Вәли. Ансы сиңа кирәк түгел, без киткәч кайнатай кайтыр, ул сорар безне «кайда киттеләр?» дип, син аңа әйт: «Кодаларга киттеләр», дип, театрга киттеләр дип әйтмә!

Биби. Сорамаса нишләрмен?

Вәли. Тик торырсың!

Биби. Ярый. (Кереп китә башлый.)

Вәли. Тукта әле! (Биби туктала.) Син, аңгыра нәрсә, рәтләп әйтә дә белмәссең әле.

Биби. Нишләп белмәскә!

Вәли. Йә, әйтеп кара, ничек дип әйтерсең икән?

Биби. Вәли җизниләр театрга китмәделәр, кодаларга киттеләр диярмен.

Вәли (ачуланып). Иштең ишәк чумарын! Ә мин сиңа алай дип әйттеммени?

Биби. Соң ничек дидең?

Вәли. Мин сиңа, театрга киттеләр дип әйтмә, кодаларга киттеләр дип әйт дидем.

Б и б и. Мин дә бит киттеләр димәдем.

Вәли. Фу, җәфа икәнсең, каян башыма бәла алдым? Менә, син яхшы тыңла, әгәр дә кайнатай безне кая киттеләр, дип сораса, кодаларга киттеләр диген. Башка сүз әйтмә, бар, юлыңда бул!

Биби. Ярый. (Кереп китә.)

Гафифә. (чыга)Ә, ни, синнән шуны гына сорыйм дигән идем. Ул театрда кеше күп булыр микән?

Вәли. Һу! Күп булмыйчы соң! Беләсең бит, бүген мөселманча театрның беренче башлана торган көне. Шулай булгач, инде анда бөтен шәһәр халкы агылыр.

Гафифә (борыннарын җыерып, иркәләнгән бала кыяфәтендә). Әй! Әйем! Алай булгач мин бармыйм ла, анда кеше күп булгач мин оялам.

Вәли (үз-үзенә). Менә сиңа кирәк булса! (Алдына карап башын бераз кашып.) Ничек булыр икән соң? Юк, минемчә, әле бу көн кеше ул кадәр үк күп булмас. Күбесенең картлары җибәрмәс. Кайсы берсе кеше сөйләвеннән куркып калыр.

Гафифә (янә әүвәлгечә). Алай булгач без дә бармыйк. Әти белсә, ул да ачуланыр.

Вәли (бик тирән уйга калып, башын күтәреп халыкка таба карап). Уттан котылдым, инде суга төштем. Моннан инде ничек котылырга? (Гафифәгә карап.) Мин бит инде анда барырга дип билет та алып кайткан идем.

Г а ф и ф ә. Кайтсаң ни! Бармый калган булгач, акчаңны кире кайтарып алырсың.

Вәли. Бер алган булгач, кире кайтармыйлар шул инде аны.

Гафифә. Теләсәң ни эшлә, мин барырга куркам.

Вәли. Барасың килмәсә, көчләмим, үзем генә барам.

Гафифә. Ә, ярар менә, барыр идең бугай, кара син аны, анда ялгыз гына кызлар карарга бармакчы була. Җибәрәмме соң мин сине, Алла боерса, гомеремдә ялгыз җибәрмим.

Вәли. Теләсәң ни эшлә, мин бармыйчы калмыйм. Син бармыйсың икән, мин үзем генә тотам да барам! Хуш, сау бул, мин киттем. (Чыга башлый.)

Гафифә (тиз генә Вәлинең артыннан барып тота). Җә, җә, бетте. Мин юри генә әйттем. Әйдә, мин дә барам.

Вәли (кире кайтып). Ну, әйдә алайса, барсаң, тизрәк киен.

Гафифә. Хәзер киенәм. (Бүлмәгә таба бара башлый. Соңра янә борылып.) Кара әле, анда өскә киенгән көенчә генә утыралармы?

Вәли. Юк, салып утыралар.

Гафифә. Әй! Алай булгач, бик читен икән. Кирәкми, бармыйбыз.

Вәли. Бармыйбыз дип сөйләмә, мин барам, киттем алайса. (Чыга башлый.)

Гафифә. Барам, барам.

Вәли (мыскыл итеп). «Барам, барам!» Ә үзе һаман терәлеп тора. (Сәгатен чыгарып карап.) Син, шулай итеп маташып, мине уеннан калдырмакчы була торгансың, ахры. Уен башланырга бары ярты гына сәгать калган.

Гафифә. Мин хәзер булам. Өстемә күлмәк кенә киям.

Вәли. Ну, бар, зинһар, тизрәк бул.

Гафифә ашыгып кереп китә.

Уф Алла, җаным чыга язды. (Ишеккә барып карап.) Их! Хозур! Хәзер театрга китәбез. (Таягын ике кулының бармак очлары белән генә тотып, сүз арасында төрле шатланган һәм мәсхәрә кылган кыяфәтләргә кереп җырлый.)

Бүген театр була, трат-та-та, трат-та-та! Шатлыктан күңелем тула, трат-та-та, трат-та-та! Картның кәефе бик китә, уй-уй-уй, уй-уй-уй! Уйнаучыларны тетә, уй-уй-уй, уй-уй-уй! Барам мин театрга, трат-та-та, трат-та-та! Хатыным белән бергә, трат-та-та, трат-та-та! Кайнатай кайтып кергәч, уй-уй-уй, уй-уй-уй! Безнең киткәнне күргәч, уй-уй-уй, уй-уй-уй! Ачуланса да курыкмыйм, трат-та-та, трат-та-та!

Барыбер сүзен тотмыйм, трат-та-та, трат-та-та! Кайтып кергәчтен тузар, уй-уй-уй, уй-уй-уй! Бөтен кәефне бозар, уй-уй-уй, уй-уй-уй! Бозса бозар кәефне, трат-та-та, трат-та-та! Хәзергә мин кәефле, трат-та-та, трат-та-та!

Гафифә (ишектән өстенә киенгән көенчә чыгып). Йә, бар икән Ходаем, тагы нәрсә юләрләнәсең?

Вәли. Әһә! Булдыңмы әле син, аппагым? Әйдә, алайса киттек инде, былбылым!

(Гафифәнең култыгыннан култыклап чыгып китәләр.)

Факиһә (як-ягына карап). Монда да юк! Болар кая киткәннәр? (Ишекне ачып кычкыра.) Биби! (Биби   чыга.) Син беләсеңме?..

Биби. Беләм!

Факиһә. Беләсең икән, әйт алайса: кая киттеләр җизниләр?

Биби. Алар син сорасаң ничек дип әйтергә икәнен миңа әйтмәделәр.

Факиһә. Соң ничек дип кенә әйттеләр?

Биби. Абзый сораса, кодаларга киттеләр, дип әйтерсең, диделәр.

Факиһә. Ә башка кеше сораса?

Биби. Башка кеше кем сорасын? Фатыйх абый сораган иде дә, мин аңа әйтмәдем.

Факиһә. Менә мин сорасам?

Биби. Син башка кешемени?

Факиһә. Йә, әйт инде, кая киттеләр?

Б и б и. Әй лә, әйтмим!

Факиһә. Театргамы?

Биби. Ә! Үзе дә белә икән. Аны сиңа кем әйтте?

Факиһә. Йә, бар. Алдыңа кара, эшеңне эшлә…

Биби кереп китә.

Шул-шул, театрга киткәннәр. (Бик кызуланып сул як ишеккә кереп китә.)

Сәхнә бераз буш тора. Бераздан кычкырышып Хәбибрахман белән килеп

чыгалар.

Хәбибрахман (кулларын селтәп). Бармыйм дигәч, бармыйм инде! Иң әүвәл мин аның, ул театрның кайда икәнен белмим.

Факиһә (мыскыл итеп бармакларын бөкләп санарга керешә). Бу булды бер!

Хәбибрахман. Икенчеләй, кайдан керәсен, ничек керәсен белмим.

Факиһә. Ике, өч.

Хәбибрахман. Анда кергәч тә нинди урынга утырырга?

Факиһә. Шуның белән була дүрт!

Хәбибрахман. Кирәкми, бармыйбыз, мин куркам.

Факиһә. Чү, чү, куркуыңнан егылып китә күрмә! Шул кадәр зур гәүдәң белән куркам дип әйтергә сиңа кешедән оят!

Хәбибрахман. Кирәкми, бармыйм!

Факиһә (юмаларга керешеп). Җә инде дим! Барыйксана инде! Әткәйдән куркып торырга син кечкенә сабый бала түгел ич инде!

Хәбибрахман (башын кашып). Белмим шул, ничек булыр икән? Минем үземнең дә бер күрәсем килә килүен ул театр дигән нәрсәне.

Факиһә. Соң алай булгач, тагын ни кирәк инде? Әйдә, өстеңә киен дә барабыз. Мин дә хәзер киенеп чыгам. (Кызуланып уң як ишеккә кереп китә.)

Хәбибрахман (ишеккә табан карап, үз-үзенә). Мин әле барам дип әйтеп бетерергә дә өлгерә алмадым, ә ул киенергә дә кереп китте. Нишләргә икән инде? Ичмаса, әти дә кайтмады. Әллә бармыйм микән? Ничек итеп бармый калырга? Ә, булды! Менә монда качып утырам да, әти кайткач кына, торып чыгам. (Диван башына барып посып утыра.)

Факиһә   килеп чыга.

Факиһә (ишектән чыгып). Монда юк, әллә кая киткән, шундый чакларда, кача торган гадәте бар иде, бер-бер җирдә качып тормыймы? (Эзләргә тотына. Почмакта тора торган кресло артларын карый, Хәбибрахман бу вакытта балалар шикелле башын эчкә яшерә. Факиһә килеп күрә дә, акрын гына көлеп, диванның икенче башына барып аягы белән идәнгә тибеп кычкыра.) һәй, бәдбәхет! Күсе бар!

Хәбибрахман. Һай! (Сискәнеп сикереп тора.)

Факиһә (көлеп)! Анда син бар идеңмени? Мин белмәдем. Ул кадәр куркытмаган булыр идем. Анда ни эшләп утырасың?

Хәбибрахман (ни әйтергә дә аптырап торып). Акчам төште. Шуны аладыр идем.

Факиһә. Нинди акча?

Хәбибрахман. Менә, театрга барырга акча җитә микән дип, санап торадыр идем дә, берсе төшеп китте.

Факиһә. Шул гомердән бирле әле өстеңә киенмиче акча санап тордыңмы?

Хәбибрахман. Мин хәзер киенәм. Башыма бүрек киям дә, тунымны гына киям. (Кереп китә.)

Факиһә (кычкырып кала). Кара аны, анда да кәнәфи башына акчаңны төшермә, анда да күсе булыр. (Көзге каршына килеп шәлләрен, калфакларын төзәтә башлап.) Ну! Ир соң! Ир димәсәң хәтере калырлык бар. (Ишеккә карап?) Биби! Биби!

Биби   чыга.

Әткәй безне кая киттеләр, дип сораса, кодаларга киттеләр диген.

Биби. Ник, анда җизниләр киттеләр бит. Сез дә шунда барасызмыни?

Факиһә. Без театрга барабыз, әмма син шулай дип әйт.

Биби. Ярый, әйтермен. Бая җизни, син әйтә белмәссең дип, мине яңадан әйттереп карап маташа.

Факиһә. Әйтә белдеңме соң?

Биби. Ник белмәскә, белдем.

Факиһә. Йә әле, тагын әйтеп кара. Безне кая киттеләр диярсең икән?

Биби. Әллә белмәс дип беләсеңме? Мин инде аны Фатыйх абыйдан күптән өйрәнеп куйдым. Театрга киттеләр диярмен.

Факиһә. Һи, аңгыра! Җебегән авыз! Мин сиңа шулай дип әйтергә куштыммыни?

Биби. Ник, үзең әйттең ич, җизниләр кодаларга киттеләр, сез дә шунда барасызмыни дигәч, юк, без театрга барабыз дип…

Факиһә. Күп телеңә салынма! Яхшы тыңла! Әгәр дә әткәй сораса кая киттеләр дип, кодаларга киттеләр диген.

Биби. Ярый, ярый, аңладым, икесе дә шунда киттеләр диярмен.

Факиһә. Кайда?

Биби. Кодаларга.

Факиһә. Бар, эшендә бул!

Биби чыгып китә. Хәбибрахман   тунының югарыгы төймәсен төймәли-

төймәли чыга.

Хәбибрахман. Әйдә, булдым.

Факиһә. Әйдә, әйдә, булсаң, тизрәк атла аягыңны. (Ишектән чыкканда Хәбибрахманның аркасына төртә.)

Хәбибрахман. Тукта! Төрткәләмә инде ул кадәр! Чыгам ич.

Чыгып китәләр. Сәхнә буш кала.

Бераздан Хәмзә  бай   кайтып керә. Күрмичә, ишек төбенә җәеп куйган

паласка сөртенә.

Хәмзә (кычкырып). Гөнаһ шомлыклары! Аяк астына әллә нәрсә җәеп куйганнар. Мал кадерен белмиләр. Тыштан килеп кергәч, күзлек парлана да, бернәрсә дә күреп булмый. (Күзлеген сөртә.) Ишек янындагы урындыкка утырып.) Әй, кая, кайсыгыз бар анда? Аякны тартыгыз әле.

Биби   килеп чыга. Кая, кил, нәрсә терәлеп торасың анда, тарт аякны!

Биби салдыра башлый.

Чү, чү, чү, карап тарт! Абыстай кайда? (Биби киез итекнең берсен салдыра.)

Биби. Аш өендә.

Хәмзә. Нишли анда?

Биби. Аш пешерә.

Хәмзә. Ник, килен кая?

Биби. Алар Хәбибрахман абый белән ни… ни… әй, кодаларга киттеләр.

Хәмзә. Ныграк тарт! Кулың чергән мәллә!

Биби, кинәттән тартып җибәреп, Хәмзәне егып төшерә. 

Башка кеше булса мин аңа кирәген биргән булыр идем булуын, әллә ничек кыз балага сугарга ул кадәр кул барып җитми. (Тунын салып чөйгә элеп куя.) Биби, Биби!

Ишектән Биби   чыга.

Биби. Нәрсә дисез, абзый?

Хәмзә. Бар әле, берәрсенә әйт әле, мәдрәсәдәге Коръән укый торган шәкертне чакырып чыксыннар. «Абзый чәч алырга чакыра», дисеннәр.

Биби. Нинди мәче алырга?

Хәмзә. Һай, аңгыра, җебегән нәрсә! Мин сиңа мәче алырга дидеммени?! Чәч алырга дим! Чәч! (Үз чәчен тарткалап.) Менә, менә шушыны алырга дим!

Биби чыгып китә.

Бу кадәр аңгыра булырлар икән. Менә бу сакалымны шулар гына агартып бетерделәр инде. Әле ярый хәзергә үзем исән әле. Үзем үлгәч, болар дөньяда ничек итеп көн күрерләр.

Биби   ишектән килеп чыга да тик тора.

(Аңа карап.) Нихәл, нишләп терәлеп торасың анда?

Үләм инде мин сезнең белән, җәфаланып үләм! Аңгыра! Бар тизрәк! Гөнаһ шомлыгы!

Биби чыгып китә.

(Хәмзә бай Ишектән кереп китә.)

Бераздан чынаяк, поднослар күтәреп Биби керә.

Биби. Үзләре юньләп йомыш куша белмиләр дә, кешене орышалар. (Чәй урыны хәзерли, өстәлнең почмагына самовар, поднос, аның янына зәңгәр эмалированный полоскатель-ный куя.) Көне-төне эшлисең дә эшлисең, аның өстенә тагын һәр көн орыш та талаш. Хәбибрахман абыйларның да, Гафифә апаларның да театрга киткәннәрен әйтәм. Мине генә орышмасын әле, аларны да орышсын.

Ишектән Хәмзә   килеп чыга, башын тәмам сабын белән күперткән. Бер кулына яшел кәләпүшен, бер кулына күзлеген тоткан.

 (Хәмзә урындыкка утырып.) Заманалар бозылды. Әле менә бүген теге урыс сымак нәрсәләр театр уйнап, динне мәсхәрә кылмакчы булып йөриләр. Шуны булдырмаска йөреп бүген намазга  бара алмыйча калдым, бәдбәхетләрне туктатып булмады. Алла боерса, икенче вакыт уйнатмабыз әле. (Ишектән Биби килеп керә, аңа карап.) Нихәл, булдымы?

Биби. Менә булды. (Бритваны өстәлгә китереп куя.) Коръән укучы шәкерт өйдә юк, ди, иптәшләре белән театрга киткән, ди.

Хәмзә (ачуланып). Ходай орган икән! Йөзләре генә кара булсын. Бар, чакыр монда Фатыйхны!

Биби. Фатыйх абый ул син кайтканчы ук чыгып китте.

Хәмзә. Кая?

Биби. Шунда китте.

Хәмзә (ачуы тагын да кабарып). Кая шунда?

Биби. Шунда инде, театрга китте.

Хәмзә. Ә? Театрга? Кемнән сорап китте?

Биби. Берәүдән дә сорамады. Вәли кияү белән Хәбибрахманнар да киткәч, мин генә нишләп калыйм, диде дә китте.

Хәмзә (тәмам алакайланып). Ә, ни дисең? Вәли кияү дә китте дисеңме?

Биби. Китте.

Хәмзә (урыныннан сикереп торып). Хәбибрахман да киттеме? (Бибинең өстенә бара.)

Биби (кире чигенеп). Китте.

Хәмзә (яңадан өстенә килеп). Гафифә, Факиһә?!

Биби (яңадан кире чигенеп). Алар да киттеләр.

Хәмзә, кулларын йомарлап, иреннәрен тешләп, «эм-м-м-м!» дип Бибинең өстенә килә башлый, Биби чыгып кача.

Хәмзә (Биби чыгып киткәч, халыкка таба карап, кулларын сузып). Йә, әйтегез инде, зинһар, нишләтим боларны? (Гайрәтләнеп.) Юк! Барам да якаларыннан тотып, өстерәп алып кайтам. (Тиз генә өстәл янына килә дә, полоскательныйны алып кия. Аны ыргытып бәрә дә.) Тфү, чурт! (Кәләпүш алып кия. Аны тиз генә ала да.) Һай, йөзе каралар икән! Акылымнан шаштырасыз инде! (Тиз генә эскәтерне муеныннан тартып алып киемнәргә таба бара.) Мин сезгә бирим әле кирәгегезне! (Өстенә кия башлый.) Кая киез ката? Китерегез тизрәк! Ә, менә монда икән! Йөзе караларны. (Ашыга-ашыга кия.) Бәдбәхетләрне, муены астына килгәннәрне!.. (Чыгып китә.)

Пәрдә.

Подробности

Автор: Нафиса Сиякина

Опубликовано 27 Июнь 2014

Просмотров: 5815

Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районының муниципаль белем бирү учрежденисе “Генерал-майор Хапаев В.А исемендәге Тәтеш кадет-интернат мәктәбе”

Рус төркемнәре өчен татар әдәбиятыннан презентацияле дәрес эшкәртмәсе. Тема: “Галиәсгар Камал. Беренче театр.” 8 сыйныф.

I категорияле татар теле
һәм әдәбияты укытучысы
Нәфисә Равил кызы Сиякина

2013 ел
Татар әдәбиятыннан презентацияле дәрес эшкәртмәсе.
8 сыйныф. Рус төркеме.
Дәреснең темасы: Галиәсгар Камал. “Беренче театр.”
Дәреснең максаты: ”Кайдан нәрсә алырга?” темасы буенча алган белемнәрне гомумиләштерү һәм тикшерү, өйрәнелгән лексиканы диалогик һәм монологик сөйләмгә кертеп укучыларның сөйләм күнекмәләрен үстерү, татар халкының сәнгате, мәдәнияте белән кызыксыну уяту һәм ихтирам хисе тәрбияләү.
Төре: катнаш дәрес.Дәрес-театр.
Эпиграфы: Театр-яктылыкка, нурга илтә…
Г.Тукай.
Җиһазлау: татар театрлары турында презентация , өй эшен тикшерү һәм белемнәрне актуальләштерү өчен мультимедияле презентация, дәрескә керү өчен биремнәр язылган “билетлар” , Г.Камалның “Беренче театр”комедиясеннән өзек төшкән DVD диск, театр сәнгате символикасы төшерелгән рәсем, Г.Камалның “Беренче театр” комедиясе буенча укучыларның белемнәрен тикшерү характерындагы мультимедияле эшкәртмә (тест формасында), рәт номерлары язылган табличкалар,татар театрының 105 еллыгына багышланган китап күргәзмәсе.
Техник чаралар: интерактив такта, мультимедияле проектор.
Дәреслек: Ф.С.Фәизова, В.А.Яковлева, иҗади төркем җитәкчесе Р.Р.Нигъмәтуллина “Татарча да яхшы бел”.Рус группасы, 8 сыйныф.-Казан, “Мәгариф”,2008 ел.
Дәрес барышы.
I. Оештыру моменты.
Балалар сыйныф бүлмәсенә Г.Тукай сүзләренә язылган “Театр” җырының музыкасына марш басып керәләр. Бер шеренгага басалар.
Укытучы.Тормыш- театр, ә кешеләр аның актерлары.Әйдәгез, балалар бүген 45 минутка булса да кадет мәктәбе актерлары булып алыйк! Класс-сәхнә. Мин- режиссер. Дәресебезнең эпиграфы бөек Тукай сүзләре: “Театр-яктылыкка, нурга илтә”. Дәресебез 27 март- халыкара театр көненә һәм быел татар театрының 105 еллык юбилеена багышлана. Балалар театрга билетсыз кереп буламы?
Укучылар.Юк.
Укытучы.Ул билетлар миндә, аларга рәтләр язылган. Безнең бу мәктәп театры булгач инде анда биремнәр дә бирелгән. Ә тамашачыларыбыз бүген җитәрлек. Әйдәгез алар белән исәнләшик.
Укучылар: Исәнмесез, кунаклар! Исәнмесез, укытучы апа!
Укытучы: Исәнмесез, иптәш кадетлар! Театрда үзегезне дөрес тотыгыз, кычкырып сөйләшмәгез, игътибарлы булыгыз!
(Укучылар билетларында күрсәтелгән урыннарга утыралар. Дәрес театрдагы кебек 3 акт һәм антракт формасында үтә.Өстәмә 2 укучы- компьютерда эшләүче һәм консультант .Алар укытучы белән дөрес җавапларны баллар белән билгелиләр.)
1 рәт укучылары-кыен үзләштерүчеләр.
2 рәт- уртача үзләштерүчеләр.
3 рәт- яхшы үзләштерүчеләр.
Дәрестә дөрес җаваплар баллар белән билгеләнә. 6 төр эш була.)
II. 1 акт. Белемнәрне актуальләштерү.
А)“Кайдан нәрсә алырга темасы буенча алган лексик һәм грамматик материалны гомумиләштереп кабатлау. “ Сүзләр һәм кагыйдәләр”мультимедияле презентациясе ярдәмендә үткәрелә. Биремнәр билетларга язылган. Балалар берничә минут әзерләнгәч, слайдлар күрсәтелә башлый һәм алар тәртип буенча сөйлиләр.
1 рәт. Исемнең тартым, килеш төрләнешен ныгыту,тема буенча үткән лексиканы кабатлау.
Слайд № 1. Бирелгән сүзләрне һәм сүзтезмәләрне тәрҗемә итегез.
бизәк-… мәдәният- … тартма- …
• минем шөгылем- …
• безнең шөгылебез- …
Слайд № 2
• җан иясе-… күргәзмә- … тәңкә- …
• синең тартмаң-…
• аның тартмасы- …
Слайд №3
• мәгълүмат-… сәүдә-…
• акча янчыгы-…
• иду в татарский театр — татар театр… бара…
Слайд № 4
• табылдык-… шөгыль-… тамашачы- …
• играем в татарском театре- татар театры… уйный…
2 рәт. Сыйфатның дәрәҗәләрен кабатлау. Җөмлә төзү күнегүләре.
Слайд №5 Сүзләрне тәрҗемә ит, сорауларга җавап бир.
• бизәкле-… тере-… кыйбат-…
• Нинди?- арзан-…
• Ниндирәк?- арзан… — …
• Самый дешевый- …
Слайд № 6 Сүзләрне тәрҗемә ит, сорауларга җавап бир.
• заманча — … халыкара -…
• кыйммәт — …
• Нинди? — кыйбат — …
• Ниндирәк?- кыйбат… — …
• Очень дорогой — …
Слайд № 7
• Сүзләрне тәрҗемә ит:
Бизәкле, тере, кыйбат, кыйммәт, арзан, халыкара, заманча.
• Синоним һәм антоним парлар тап.
Слайд № 8
• Сүзләрне тәрҗемә ит:
бизәкле, тере, кыйбат, кыйммәт, арзан, халыкара, заманча.
• Сүзләр белән җөмләләр төзе.
3 рәт. Затланышлы һәм затланышсыз фигыльләрне дөрес тәрҗемә итү, сораулар буенча җөмләләр төзү.
Слайд №9
нишли? …
Хәмзә бай нишләде? көлкегә кал …
нишләр? …
очрарга-… түзәргә-… орышырга-…
Слайд № 10 Сүзләрне тәрҗемә ит:
Мавыгырга-… табарга-… югалтырга- …
• Җөмләләр төзе.
Слайд №11. Сораулар куй.
• Качарга -… көлкегә калырга-… әрәм итмәскә-…
Җөмләләрне тәрҗемә ит:
Хабибрахман спрятался за диван-… Зря не тратить деньги-…
Слайд №12. Затланышлы һәм затланышсыз фигыльләрне дөрес тәрҗемә итү, сораулар буенча җөмләләр төзү.
нишләргә? …
Театрга нишләү? бар …
нишләп? …
нинди?
театрга барган тамашачы — …
Б) Өй эшен тикшерү.
Балалар өй эшен ничек эшләгәнне аңлаталар:
1 рәт-эш дәфтәрләре, 77-78 бит, 1, 3 күнегүләр.
2 рәт- 2,4 күнегүләр.
3 рәт- 1,2,3,4,7 күнегүләр һәм “Беренче театр” өзегенең эчтәлеген сөйләү.
Өзекне сөйләгәч, аның ничек тәмамлануына игътибар итү.Балалар белән Хәбибрахманның диван артына кереп утыруын ассызыклап китү.(Каралачак өзек Хәбибрахманның качып утыру күренешеннән башлана)
III. Белем күнекмәләрне ныгыту.
А) “ Беренче театр” спектакленнән өзек карап китү. (4 мин)
Б) Сораулар буенча сөйләшү үткәрү.
-Өзектә кемнәр катнашты?
— Хәбибрахман кем ул?
— Аның хатынының исеме ничек?
— Биби кем ул?
— Вакыйга кайда бара?
— Кем өендә?
— Хәмзә бай өйдәме?
— Ул нинди кеше?
— Беренче театр куеламы?
— Хәмзә бай театрга барамы?
Кыскача нәтиҗә ясала. (Хәмзә бай-иске фикерле. Театрга каршы. Әмма театр куела. Һ.б.)
Антракт игълан ителә.
В) “Театр” җырының музыкасы яңгырый һәм балалар презентациягә тезелеп басалар. “Театр” презентациясе.
Слайд №1-5.
Укучы сөйли.
Беренче татар спектакле 1906 нчы елның 22 декабрендә куела. Бу көн татар театрының туган көне дип санала. Спектакль беренче театр бинасында үтә. Бөек шагыйребез Г.Тукай театр белән тыгыз бәйләнештә була. Г.Тукай халыкны алга, мәдәни үсешкә алып баручы сәнгатьнең кирәклеген аңлый. Күп кенә әсәрләрен театрга багышлый. 1907 елда “Театр” шигырен яза.
Слайд №6.
Укучылар “Театр” шигырен сөйлиләр.
Кыен үзләштерүче балалар шигырьнең русчасын яттан сөйлиләр.
Слайд №7.
(Укучы Г.Камал турында сөйли)
Татар әдәбияты классигы, талантлы драматург 1879 елда Казанда туа. Мәдрәсә тәмамлагач, театр һәм рәсем сәнгате белән мавыга башлый. Аның беренче әсәрләре: “Банкрот”, “Беренче театр”, “Бүләк өчен”.Г.Камал- тәрҗемәчедә. Ул М.Горький, Н.Островский, Шекспир әсәрләрен тәрҗемә итә. Г.Камал- татар театрының атасы.
Слайд № 8,9,10.
Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры. Аның бинасы Татарстан урамында урнашкан. Театр 1922 елдан Татар дәүләт драма театры, 1926 елдан академия исемен йөртә.
Слайд № 11,12.
К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры. Беренче спектакль 1933 елда куела. 1988 елдан Кәрим Тинчурин исемен йөртә һәм Казан шәһәрендә, Горький урамы 13 йортта эшли башлый.
Слайд № 13,14,15.
М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры.1874 елда төзелә. 1934 елда опера театры дип атала.1956 елдан М.Җәлил исемен йөртә.1941елдан опера һәм балет , 1988 елдан академия театры дип атала башлый.
Слайд №16,17,18.
В.Качалов исемендәге Зур рус драма театры.Ул Россиядә иң борынгы театрларның берсе.Беренче спектакль 1791 елда куела. Аның бинасы 1833 елда төзелә.1948 елдан Качалов исемен йөртә.
Слайд № 19,20.
Татар дәүләт “Әкият” курчак театры.1934 елда нигез салына. Быел театрның яңа бинасы ачылды.
Слайд № 21,22.
Яшь тамашачы театры. 1987 елда нигез салына.1991 елда Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры исеме бирелә.2007 елдан театрга нигез салучы, артист һәм режиссер Габдулла Кариев исемен йөртә.
Слайд № 23,24.
(1 укучы класс белән М.Фәйзи исемендәге Оренбург дәүләт татар драма театры спектакленә культпоходка бару турында сөйли) . Спектакльнең исеме “Нәзер”.Ул Т.Миңнуллин әсәре буенча куелды. Автор үзе дә безнең белән очрашуга килгән иде.
Икенче акт. Белемнәрне куллану.
А) Культпоходка баручы 2,3 рәттәге утыручы берничә бала басып кала ,ә калганнары үз урыннарына утыра.
“Без караган спектакль” турында диалог төзү һәм тамашачылар белән әңгәмә кору
1 укучы тамашачылардан интервью ала. Ә утырган укучылар аны рус теленә тәрҗемә итәләр.(Сез кайдан? Нинди театрларда булдыгыз? Һ.б)
Нәтиҗә ясала: хәзерге вакытта театрга йөрергә беркем дә комачауламый. Клублар, мәдәният сарайлары һәрвакыт ачык. Беренче театрдагы хәлләр бүгенге көндә кабатлана алмый, чөнки хәзер Хәмзә бай кебек иске фикерле, театр куйдырмас өчен губернаторга кадәр барып җиткән кешеләр яшәми. Аның байлыгы күп, ә акылы аз. Шуңа күрә аның улы Хәбибрахман да көлкеле һәм белемсез итеп күрсәтелә. Г.Камал халыкның белемгә, мәдәнияткә тартылуын бернинди көчләр дә туктата алмавын күрсәтә. Нәтиҗә русчага да тәрҗемә ителә.
IV.Өченче акт.Белемнәрне тикшерү.
“Беренче театр” әсәре буенча тест биремнәре эшләү. Презентация “Тест”.
Слайд № 2. Әсәр нинди жанрда язылган?
А.Драма
Б.Комедия
В.Трагедия.
Слайд № 3.Вакыйга кайда бара?
А.Авылда, мулла өендә
Б.Казанда, бай йортында
В.Театр бинасында
Слайд № 4. Кайсы герой уңай холыклы?
А.Хәмзә бай.
Б. Хәбибрахман
В.Факиһә
Слайд № 5.Төп проблемасы нинди?
А.Аталар һәм балалар
Б.Ир белән хатын
В.Халыкның яңа тормышка тартылуы
Слайд № 6. Проблема ничек чишелә?
А.Хәмзә бай көлкегә кала
Б. Театр куелмый
В.Театрга беркем дә бармый
Слайд №7. Җаваплар буенча үз эшеңне тикшерү. Үзбәя.
V. Дәрескә йомгак ясау. Дәреснең эпиграфына әйләнеп кайтабыз. “Театр-яктылыкка, нурга илтә.” Бөек Тукайның сүзләре нәрсәне аңлата?
Укучылар. Яктылык, нур- ул киләчәк тормыш, белем, сәнгать. Г.Камал “Беренче театр” комедиясендә халыкның белемгә, мәдәнияткә тартылуын бернинди көчләр дә туктата алмавын күрсәтә. Бүген без тормышыбызны театрсыз күз алдына китерә алмыйбыз. Чөнки ул азат, мөкатдәс, бөек, хөр, киң.
Укытучы. Үткән темабыз “Кайдан нәрсә алырга “- дип атала иде. Бүгенге дәрестән чыгып бу сорауга ничек җавап бирә алабыз?
Укучылар: театрга, кинога, концертка билет алырга һәм дуслар, әти-әниләр, туганнар белән файдалы ял итә белергә кирәк.
Консультантлар белән бергәләп билгеләр кую.

Кулланылган әдәбиятның исемлеге
I.«Мәгариф» журналлары:
2000 ел, №9;
2001 ел, №4;
2007 ел, №3;
2009 ел, №1.
II.Китаплар:
1. Батулла Р. “К.Тинчурин”, Казан, Татарстан китап нәшрияты,2003 ел.
2. Гәниева Ф,Яруллина Р, Саттарова А. Справочник “Татар драматурглары”, Казан, Татарстан китап нәшрияты,2007 ел.(98б, 134б, 217б)
3.Тукай Г. “Шигырьләр” Казан, Татарстан китап нәшрияты ,2011 ел.
4.Фотоальбом “Г.Камал исемендәге театр” Казан,Татарстан китап нәшрияты,1967 ел.
III.Презентация өчен материаллар:
1. Беренче тапкыр татар театры куелган бинаның фоторәсеме http://www.afisha.ru/kazan/
http://img.trip-guide.ru/img/316/7358.jpg
2. Җәлил исемендәге театр бинасының фоторәсеме http://kazan24.ru/images/news/dzal_3_original.jpg
3. Камал театры бинасының фоторәсеме http://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/7/71/Театр_имени_Камала.
jpg http://www.kamalteatr.ru/tat/
4.Качалов исемендәге театр бинасының фоторәсеме
http://kzn.kassir.ru/data/2011/09/12/2068977476/2kachalova.jpg
5.Курчак театры бинасының фоторәсеме
http://img94.imageshack.us/img94/9264/ekiyat.jpg
6. Тинчурин исемендәге театр бинасының фоторәсеме
http://e-kazan.ru/upload/places/photo_big_82.jpg
7.Яшь тамашачылар театры бинасының фоторәсеме
http://lebed-tour.ru/tours/Kazan/exskyrsii/images/ExrursionKazan10-4.jpg

«Беренче театр»

«Беренче театр» — беренче мәртәбә 1908 нче елда Казандагы «Гасыр» көтепханәсе тарафыннан бастырылган бер пәрдәлек комедия. Ул Г. Камалның иң беренче һәм уңышлы язылган комедияләреннән берсе булып тора. Атаклы татар язучысы Фатих Әмирхан теле белән әйткәндә «Беренче театр» ул «хаятлы комедия»* (* Хаятлы — үлми торган, яшәргә тиешле.).
Г. Камал, татар театрын оештырып, аның өчен беренче репертуарларны төзү белән генә канәгатьләнми; татар театрының башлану чорын, ул дәвердәге татар буржуазиясенең культура дәрәҗәсен, театрга карашын һәм аңа каршы булган көрәшен җанлы картиналар аша гәүдәләндереп, үзенең шушы классик комедиясен яза һәм шуның белән татар театрының башлану чорын тарихка кертеп, мәңгеләштереп калдыра. Язылуына инде 30 еллар чамасы булган бу әсәрне хәзерге чорда уку, бигрәк тә сәхнәдә карау, никадәр кызыклы булса, тагын 30 еллар узу белән татар әдәбияты һәм татар сәхнәсе өчен аның әһәмияте тагын да артачак. Ул татар әдәбиятының, татар сәхнәсенең «Ревизор»ына әйләнәчәк.
«Беренче театр» комедиясендә, иң үзәк образлардан берсе — бөтен искелекне, кирелекне, үзсүзлелекне, мин беләмлекне үзендә гәүдәләндергән карт Хәмзә бай. Ул, үзенең характеры белән, яңалык булганлыгы өчен генә яңалыкка каршы торучы кеше. Ул, һәрбер кеше минемчә уйларга, минемчә яшәргә, минемчә торырга, киенергә, минемчә йөрергә тиеш дип уйлый. Аныңча булсын, шуннан башка эшнең бөтенесе дә «бидгать». Әгәр көченнән килсә, ул яшьләрне дә үзенчә генә яшәтер иде. Ул үз заманындагы яшьләрнең җиңсез камзул, билсез казаки, кара бүрек киеп, чалбар балагын чыгарып йөрүләренә дә риза булып торган кеше түгел. Ләкин яшьләр арасында инде зур фикер яңалыклары башланган. Приказчикларның һәм башка шәһәр яшьләренең зур күпчелеге газета укый, әдәбият укый, җомгага бармый, ураза тотмый, хәтта, ак яка куеп, тужурка киеп, ботинка киеп, урамда папирос тартып йәри. Менә шундый зур «бидгать» эшләрне булдырмау һәм булганнарын бетерү «зур мәсьәлә» булып торганда, һичбер уйламаганда, шул яшьләр һәр «мөэмин мөселманны» юлдан яздыра торган яңа «бидгать» уйлап чыгаралар: ул да булса — ислам шәригатенә һичбер сыймаган театр уйнау. Хәмзә бай кебек иң кире карашлы консерваторга күз күрмәгән, колак ишетмәгән шул яңалыкка ничек чыдап торырга кирәк? Ул аны булдырмау һәм аның белән көрәшү өчен бөтен мөмкинлекләрдән файдаланырга тырыша. Хәтта шуның артыннан йөреп, Җамали унтерга, приставка, главага, полицеймейстерга һәм губернаторга барып, ястү намазына да керми кала. Моның белән ул, үзенең «чын мөселманлык» бурычын үтәп, театрны туктатып кала алмаса да, тынычлап, үзенең шул турыдагы эшләренә отчет бирү һәм шуларны уртаклашу өчен, өенә, семьясы янына кайта. Ләкин кайтса, ни күзе белән күрсен, аның йөз каралыгына каршы, кияве белән кызы, улы белән килене, приказчигы, хәтта мәчеттә коръан укучы шәкерткә кадәр ул көне буе арып-талып булдырмаска тырышып йөргән шул театрга китеп барганнар.
Шулкадәр зур эшкә ничек чыдап торырга кирәк?!
Шулкадәр зур хәрам, бидгать эшне мөселман бәндәнең күңеле ничек йөкләсен?!
Хәмзә бай ачуыннан ярылырга җитә. Нишләгәнен белми, кәләпүш дип белеп, сабын күбеге ясаган савытны башына алып киеп, үзенең балаларын театрдан якалап-өстерәп алып кайту өчен, төнлә өеннән чыгып китә.
Хәмзә бай тибы — ул Г. Камалның үз әсәрләрендә генә түгел, бәлки бөтен татар әдәбиятында художество ягыннан гаҗәп зур осталык белән эшләнгән классик типларның берсе булып кала торган тип. Г. Камал, башка бер тип, бер образ тудырмыйча, шушы Хәмзә бай тибын тудыру белән генә дә татар художество әдәбиятының классигы исемен алырга хаклы булыр иде.
«Беренче театр» комедиясендәге башка образлар да: Вәли белән Гафифә, Биби һәм Хәбибрахман белән Факиһә образлары да бик матур эшләнгәннәр. Тик аларга караганда күп көчле эшләнгән Хәмзә бай тибы белән томаланып кына, алар беркадәр кечерәя төшәләр.
Гафифә Хәмзә байның үзенчә тәрбияләп үстергән кызы. Ул гомерендә асыл күлмәк белән ат кәмитеннән башка нәрсәне белмәгән чеп-чи мещанка. Театрга барырга хәзерләнгәч, егермеләп күлмәкне төсләре, материяләре һәм тегелү формалары белән санап чыгуга карамастан, театрга киеп барырлык килешле күлмәк таба алмый; ахырдан: «үзең дә ичмаса бер кеше төсле чибәр күлмәк алып биргәнең дә юк. Бер җиргә бара башладың исә, киеп барырлык һичбер юньле матур күлмәгем юк»,— дип иренә үпкәли.
Аның туганы Хәбибрахман, үсеп буйга җитеп, өйләнеп тә акылга тулмаган, кулыннан бер эш тә килми торган бер байбәтчә. Аннан «он суы да, тоз суы да» юк. Рәтләп саный да белми ул. Хатыны да аны «уҗым бозавы» дип кенә атый. Атасының ачулануыннан, колагын борудан куркып, ул, театрга бармау өчен, хатыны белән тарткалаша. Хатынын җиңә алмагач, ахыры диван артына качып калмакчы булып көлкегә кала. Хатыны аны төрткәләп алып чыгып китә.
Хәмзә бай үзе генә түгел, аның улы белән кызы да бу әсәрдә эч катыргыч көлкеле образлар итеп биреләләр.
Хәмзә байның асравы Биби, денщик образлары кебек, аңгыра итеп бирелсә дә, ләкин ул Хәбибрахман кебек ахмак түгел. Ул үз хәлен бик яхшы аңлый. Үзен Хәмзә байның «аңгыра» дип ачулануына каршы ул: «Үзләре юньләп йомыш куша белмиләр дә, кешене орышалар. Көн-төн эшлисең дә эшлисең, аның өстенә тагын һәр көн орыш та талаш», — дип протест белдерә. Ә Хәбибрахман кебек «әле Хаҗи Габдрахманы белән чәйгә кергән өчен әти колакны борды» дип шыңшып тормый.
Хәмзә байның кияве Вәли белән киленә Факиһә әсәрдә уңай тип булып гәүдәләнәләр. Нәсел һәм кан ягыннан аларның Хәмзә байга һичбер мөнәсәбәтләре юк. Шулай да алар, ул чордагы тормыш шартларының, мәҗбүр итүе аркасында, Хәмзә бай семьясына килеп кушылырга мәҗбүр булганнар. Ләкин аларның ул тормышка ятышып тормаганлыклары һәм бөтенләй дип әйтерлек аңа чит булганлыклары әсәрнең буеннан-буена кызыл җеп булып сузылып бара. Аларның теләкләре бер генә: татар культура тарихында яңа чор башы булып тора торган татар сәхнәсенең беренче пәрдәсе күтәрелү бәйрәмен шәһәрнең бөтен яшьләре белән бергә уздыру.
Аларның күлмәктә дә, киемдә дә эшләре юк, алар Хәмзә байның ачулануыннан, колак боруыннан да курык-мыйлар. Тик алар татар тормышында беренче мәртәбә «караңгылык пәрдәсе»нең күтәрелү бәйрәмен каршыларга барырга гына ашкыналар. Вәли, хатынын ташлап, бер ялгыз китәргә дә хәзер тора. Хатыны барырга хәзерләнеп беткәч, аның шатлыгы эченә сыймый.
Әсәрдә зур урын тотмавына карамастан, Хәмзә байның кибетчесе Фатих та характерлы образларның берсе. Биби кебек, ул да үзенең тормышыннан риза түгел. «Кеше бәйрәм итә дә итә, мин дә бераз бәйрәм итеп аласы иде.     Һәммә кеше йөри дә йөри, мин генә тик ябылып ятам, миңа ни бәйрәм юк, ни җомга юк. Бәйрәм булды исә ишек төбен сакла. Көне буе байга килгән бер. кешене өйгә алып кер дә чәй эчерт, җомга булды исә, ишек алдында утын яр да, кар көрә! Юк инде, булмас болай итеп», — ди ул.
«Беренче театр» комедиясе, бер пәрдәлек кенә әсәр булуына карамастан, гомумән, типларның эшләнеше ягыннан югары урын тота. Ул татар сәхнәсенең классик әсәре булып кала торган комедия.

Әдәбият. 6 нчы сыйныф

Галиәсгар Камал
(1879 — 1933)

Галиәсгар Галиәкбәр улы Камал 1879 нчы елның 6 нчы гыйнварында Казанда дөньяга килә. Бала вакыты Арча районы Масра авылында бабасы тәрбиясендә үтә. Алты яшькә җиткәч, авыл мәктәбенә укырга бара. Казанда яшәгәндә күңеленә уелып калган бер вакыйга була. Мич алдында уйнап утырган кечкенә Галиәсгарның итәгенә ут каба. Шунда хезмәт итүче дворник Фазыл малайны янып үлүдән коткары кала. Малайның корсак турысы пешә. Әнә шул вакыйга онытылмый торган вакыйга булып кала.

Яшүсмер вакытында Галиәсгар театр сәнгате белән кызыксына башлый: рус постановкаларын карый, “Нива” журналын яздыра, рус мәктәбендә укырга хыяллана. Хәтта 3 еллык рус мәктәбендә укырга хыяллана. Әтисе улының бу хыялын сизеп, улыны милли-дини тәрбия бирергә ашыга. Галимҗан Баруди җитәкләгән ”Мөхәммәдия” мәдрәсәсенә укырга бирә. Егет әтисенең сүзен тыңлый, яхшы укый,тик күңеле белән генә риза булмый.

Мәдрәсәне тәмамлар алдыннан, дусты Борһан Шәрәф белән мәдрәсә тәртипләрен тәнкыйтьләп, кулдан газета чыгаралар, ачыктан-ачык театрга йөриләр. Баруди боларны сизеп, Галиәкбәр агайга улын өйләндереп, мулла итәргә куша. Егет өйләнә, тик күңеленә тынгылык тапмый. Әтисе аны Истамбулга китап эшен өйрәнергә җибәрә. Казанга кайткач, ”Мәгариф” исемле китап сату сәүдәсен ачып җибәрә, басмаханә булдыра, 30 артык хәреф язу төрләрен уйлап таба.

1912 нче елны ”Йолдыз” газетасы редакторы Һади Максуди Камалны балкан-төрек сугышын яктыртыр өчен Истамбулга җибәрә. Ләкин Камалдан корреспондент чыкмый. Аның язмалары госпитальдән репортажлар һәм татарлар белән очрашу турында мәкаләләрдән артмый.

Төркиядә невроз белән авыру сәбәпле Казанга кайтып дәвалана. Бер ягы параличлана.

Властька большевиклар килгәч, ул аларны кабул итә. Вафатына берничә ел кала Г.Камал янә өйләнә. Күңеленә тынычлык таба. Өйле була. Куян һәм дуңгыз үрчетә башлый, балыкка йөри, шифалы үләннәр җыя. Аны язучылар союзына алалар, персональ премия билгелиләр, профессорлык пенсиясен бирәләр.

1933 нче елның 16 нчы июль көнендә әдип дачага барырга чыга. Таудан төшкәч, инешкә килә. Шулчак хәле китә. Дерелдәгән куллары белән ит төргән газета кисәгенә карандаш белән язмакчы булып ташка утырмакчы була – егыла. Ташка терәлеп бары тик: “Әсма, Әнәс, Мөхәммәт…барыгыз да бәхил булыгыэ…Кечкенә кызым Рәфиканы…” Авыл карчыклары ярдәм итмәкче булалар, тик инсульт драматургның гомерен өзә.

«Беренче театр» комедиясе

Жанры: комедия, тормыштагы һәм көнкүрештәге тискәре күренешләрдән көлеп, кешеләргә көлкеле якларны күрсәтеп иҗат ителгән сәхнә әсәре.

Конфликты: пьесаның үзәгендә искелек белән яңалык арасындагы тартыш ята. Каршылыкның бер ягында – театр куйдыртмаска йөрүче Хәмзә бай, икенче ягында балалары, якыннары тора. Каршылыкның төп сәбәбе – беренче театр куелу.
Вәли – Гафифә, Вәли – Биби, Хәбибрахман – Факиһә, Биби – Факиһә, Биби – Фатих, Биби – Хәмзә бай арасында чыккан ярдәмче каршылыклар бу геройларның холык-фигылен, дөньяга карашын ачарга ярдәм итә.
Тема: беренче театр куелу.

Проблемасы: искелек һәм яңалык арасындагы тартыш.

Идея: яңалык, нинди генә киртәләргә очрамасын, барыбер җиңеп чыга.

Сюжет-композициясе
Экспозиция: беренче тапкыр татарча театр буласын белеп, Хәмзә байның балалары, якыннары театрга барырга әзерләнәләр, ә Хәмзә бай үзе театрны булдырмаска тырышып йөри. Вәли — Гафифә, Вәли — Биби, Хәбибрахман — Факиһә, Биби — Факиһә, Биби — Фатих, Биби — Хәмзә бай арасында килеп чыккан ярдәмче каршылыклар бу геройларның холык-фигылен, дөньяга карашын ачарга ярдәм итә.
Төенләнеш: Хәмзә байның балалары, якыннары театрга китәләр.
Хәрәкәт үстерелеше: асрау кыз Биби аларның театрга китүләрен Хәмзә байга әйтергә әзерләнә.
Кульминация: Хәмзә бай кайтып керә һәм Биби барысының да театрга китүләрен әйтеп бирә.
Чишелеш: Хәмзә бай нәрсә эшләргә белми, ачулана, көлкегә кала. Яңалык җиңеп чыга.

Сәнгатьчә эшләнеше:
— сюжет-композиция төзеклеге;
— образ-характерларның гаять уңышлы эшләнеше;
— вакыйга-күренешләрнең үзара тыгыз бәйләнештә төп идеяне ачуга хезмәт итүе.

Хәмзә бай иске фикерле Казан бае, усал, кыланышлары ямьсез итеп күрсәтелә. Аның “иске фикерле”леге нәрсәләрдә күренә соң?
— Театр куелуга каршы килүендә, аны куйдырмаска бөтен көчен куюында.
— Ә нәрсәләр борчый соң Хәмзә байны?
1) Яшьләрнең “урыссымак” булып китеп, милли традицияләрнең югалуы;
2) диннең мәсхәрә ителүе.
Хәмзә бай кебекләр заманында иң түрдә булганнар, һәр җирдә аларга юл бирелгән. Хәзер әнә берсенең дә исе китми: кибетчеләрнең дә, чәч алучының да, үз гаиләсенең әһелләре дә кулыннан ычкынып баралар. Әнә шулар байның кәефен кыра.
Хәмзә бай юкка да усалланып, тузынып йөрүчене гәүдәләндерми. Иҗтимагый да, шәхси дә мәсьәләләр турында уйланып-борчылып йөри торган, конкрет чаралар да күрергә күнеккән эшлекле кеше ул. Г.Камал безнең алга җир кешесен китереп бастыра. Образ бар яктан да начар-кара түгел, гөнаһсыз ак та түгел.
Шәһәр бае, ул гына да түгел, башкала, мәркәз бае. Димәк, Хәмзә байның азмы- күпме зәвыклы икәнлеге шиксез. Аңа шәһәр түрәләре янына да юл ачык: пристав янына да, глава, губернатор янына да керә Хәмзә бай. Юк-бар, тупас, зәвыксыз кешеләрне болар үз яннарына ияләштермәсләр.
Автор төсләрне дә дөрес сайлаган. “Башында бүрек, яшел кәләпүш”. Яшел – ислам дине байрагы төсе. Читекләре аягына сыланып тора, җыйнак һәм матур. Чалбар балагы аңа сыймый, шуңа күрә ул ак тасма белән бәйләнгән. Ак – татарга хас пакьлык, чисталык билгесе. “…Өстендә намаз туны, аның эченнән бишмәт, аның эченнән кыска җиңле камзул кигән…”
Хәмзә байның прототибы – Г.Камалның кайнатасы (хатынының әтисе) була.
Хәмзә бай ролен беренче тапкыр сәхнәдә Г. Кариев башкара.

Сәхнәдә Хәмзә байның бердәнбер аралашкан кешесе – Биби. Ул – Хәмзә байның асравы, аңгыра, әмма үз кирәгенә хәйләкәр, астыртын һәм кыю кыз. Кирәк чакта буйсынучан, кирәк чакта горур, кыю була белә Биби.
Г.Тукай язмышыннан билгеле булганча, асрау – әти-әнисез ятим бала. Өйдәге эшләр асрауга йөкләнсә дә, аның тамагын тук тоту, өстен бөтен йөртү хуҗаларга йөкләнгән җаваплы бурыч саналган. Биби — әнә шундый балаларның, инде үсеп, буйга җиткәненең гомумиләштерелгән образы. Аның портретын Вәли үзенең монологында бер җөмлә белән бирә: “…Безнең бер асрау бар, йөзе менә нәкъ чуенның ундүртенче кичәсе төсле кап-кара”.
Чуен – углерод белән күмер катнашмасыннан гыйбарәт эретмәдән ясалган (шуңа күрә бу металл кап-кара төстә була).
Чуенның ундүртенче кичәсе – чуенның ватык бер кисәге, китеге.
Бибинең киеме артык иске булмас, чөнки асрауны артык искедән киендерү бай кешеләргә килешми. Гади, өйдә эшләп йөрергә комачауламый торган, шул ук вакытта пөхтә, килешле булыр аның киеме.
Бибигә кайбер иркенлекләр дә бирелгән, урынлы-урынсыз ачуын китерсәләр үч ала белә Биби. Хәмзә бай, йомышын ачык итеп әйтмичә, аны чәч алучы шәкертне алып кайтырга җибәрә. Биби йомышын үти алмый кайта һәм тиргеш ала. Икенче тапкыр йомышын әйткәндә, бай нибары бер генә сүзне -мәчеттә сүзен төшереп калдыра. Бу юлы Биби үзе, йомыш-җөмләдә төгәлсезлек табып, абзасының ачуын кабарта.
Биби. Икесен дә чакырсынмы? …Корьән укучыны да, Гайфулланы да?
Чыннан да, мәдрәсәдә теләсә нинди шәкерт Корьән укый ала инде. Менә кайда күренә аның астыртынлыгы, хәйләкәрлеге. Әнә шулай беренче карашка аңгыра булып күренгән хәйләкәр, үткен Биби сәхнә буйлап, кирәк чакта буйсынучан, кирәк чакта кыю, горур (Фатихка әйткән сүзләрендә күренә). Ә ялгыз калгач, пошынып, ризасызланып уйлана.

  Комедия турында презентация

Беренче татарча нәфис фильм: «Беренче театр»


ФИКЕР АЛЫШУ
Аралашуның нәтиҗәлерәк булуын теләсәгез, әлеге формага электрон адресыгызны да языгыз. Ул биредә күрсәтелмәячәк.

2012-11-26 15:23:12

Таскира, Арча

: Бик зур рэхмэт сезгэ, караган саен карыйсы килэ!
2012-10-07 20:41:22

Илдар бабай

: Бик матур язылган.
2012-10-05 11:18:26

Гөлия, Арча

: Гөлназ, фильмны карап булмый, ни өчен икән?
Мәктәптән карап булмаска мөмкин, Гөлия. Өйдән карап була, барысы да эшли. Укучыларга өйдә карарга кушсагыз инде…
2012-09-25 10:09:22

Гөлнар

: бик файдалы материаллар куйгансыз.
2011-10-17 10:44:09

Рафик абый

: Барсы да бик яхшы. Рэхмэт, сезгэ!


© Җәлилова Гөлназ Илсур кызы, 2008-2012.
Сайттагы материалларны кулланган очракта, сайтка һәм материал авторына сылтама күрсәтү мәҗбүри.

Г.Камал «Беренче театр»

Г.Камалның «Беренче театр» әсәре буенча тест-тренажер.

Размер: 6248 Кб (ppt), Опубликовано: 12.01.2012

Рекомендуем посмотреть похожие работы:

Или поискать по тегам: тренажер Камал

[Если вместо скачивания открывается страница с символами, то правой кнопкой по ссылке — «Сохранить объект как…»]


0


12815

Сортировать по: 
развернуть все

Результатов на страницу: 

  • Хасаншина А.З.
    Оффлайн

      написал(а) 4036 дней назад (нейтрально)  
     

    0

    Эчтәлекле материал! миңа бик ошады.Рәхмәт!!!

     
         

    0 очков

  • Залилова Г.И.
    Оффлайн

      Залилова Г.И. написал(а) 4037 дней назад (нейтрально)  
     

    0

    Хезмәтегез өчен рәхмәт, миңа бик ошады! Балаларга да ошар дип уйлыйм.

     
         

    0 очков

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Беренче театр (спектакль) latin yazuında])

Беренче театр
Фото
Автор Галиәсгар Камал
Сюжет чыганагы Галиәсгар Камал “Беренче театр”
Пәрдәләр саны 1
Иҗат итү елы 1908
Беренче куелыш 1909
Беренче куелыш җире Казан

Беренче театр (рус. Первое представление) — драматург Галиәсгар Камалның Беренче театр әсәре буенча куелган 1 пәрдәле комедия.[1] Беренче тапкыр 1900-еллар азагында Казанда куела, шул вакыттан татар халкының иң популяр спектакльләренең берсе булып кала. Ул әле һаман үзенең актуальлеген югалтмый, киресенчә, үскәннән үсә, артканнан арта бара. Спектакль тулаем татар телендә, җыр-биюләр белән үрелеп бара.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Монреаль шәһәрендә куеласы «Беренче театр»ның афишасы (2018)

«Беренче театр” – Камал театрының легендар спектакльләрнең берсе. Комедия беренче мәртәбә 1900-еллар азагында Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында «Сәйяр» труппасы белән куела, Хәмзә бай ролен Габдулла Кариев уйный. Әсәр тарихи татар драма театры мәдәният хезмәткәрләре һәм реакцион сәүдәгәрләр тарафыннан төрле каршылыкларны җиңеп туып килә. 1908 елда төзелгән пьесаның сюжеты бик гади: шәһәрдә татар тамашачысы өчен тарихта беренче мәртәбә спектакль куела. Мәгълүм ки, бу сюжет язучының шәхси тормышыннан, гаилә конфликтыннан, Казанда беренче татар спектакле белән бәйле рәвештә алынган.[2]

Катнашучылар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәмзә бай иске фикерле Казан бае; башында ак бүрек, яшел кәләпүш, өстендә намаз туны, аның эченнән бишмәт,

аның эченнән кыска җиңле камзул кигән, чалбар балагын ак тасма белән бәйләгән.

Гафифә Хәмзә байның кызы
Вәли Хәмзә байның кияве
Хәбибрахман Хәмзә байның улы, аңгыра
Факиһә Хәбибрахманның хатыны
Биби Хәмзә байның асравы, аңгыра кыз
Фатих Хәмзә байның кибетчесе

Кыска эчтәлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

««Барам, барам!» Ә үзе һаман терәлеп тора. Син, шулай итеп маташып, мине уеннан калдырмакчы була торгансыңдыр ахры. Уен башланырга бары ярты гына сәгать калган»,— Вәли.[1]

Сәүдәгәр Хәмзә бай, үзенең фикердәшләре белән бергә, Казанда беренче гавами спектакльне өзү өчен, бик күп көч куя. Үз дигәненә ирешә алмыйча, ул өенә кайта һәм балалары театрга киткәнен белә. Хәмзә бай аларны өенә кайтарырга маташа…[2]

Экспозиция[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беренче тапкыр татарча театр буласын белеп, Хәмзә байның балалары, якыннары театрга барырга җыеналар, ә Хәмзә бай, киресен кагып, театрны булдырмаска тырышып йөри.[3]

Төенләнеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәмзә байның балалары, якыннары театрга китәләр.[3]

Вакыйгалар үстерелеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәмзә бай кайтып, кайда нинди эшләр белән йөрүе тасвирлана. Биби белән «эләгешеп” ала. Биби коръән укучы шәкертнең театрга китүен әйтә, башкаларның да театрга китүләрен Хәмзә байга әйтергә әзерләнә.[3][4]

Кульминацион нокта[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәмзә бай кайтып керә һәм Биби барысының да театрга китүләрен әйтеп бирә.[3]

Чишелеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәмзә бай нәрсә эшләргә белми, ачулана, көлкегә кала. Яңалык җиңеп чыга.[3]

«Йә, әйтегез инде, зинһар, нишләтим инде боларны? Юк! Боларны болай гына калдырырга ярамый, йөзе караларны! Барам да якаларыннан тотып, өстерәп алып кайтам. Тфү, чурт! Һай, йөзе каралар икән! Акылымнан шаштырасыз инде! Мин сезгә бирим әле кирәгегезне! Кая киез ката? Китерегез тизрәк, ә менә монда икән! Йөзе караларны! Бәдбәхетләрне, муены астына килгәннәрне!..»— Хәмзә бай.[1]

Төп образларга характеристика[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәмзә бай – иске фикерле Казан бае; башында ак бүрек, яшел кәләпүш, өстендә намаз туны, эченнән бишмәт, кыска җиңле камзул кигән. Чалбар балагын ак тасма белән бәйләгән. Күзлек кия. Өйдә үзен бар кешегә хуҗа итеп тота. Бибине дә, башкаларны да туктаусыз орыша. Сукрана, әмма аның «театрга каршы көрәшергә” көче кими бара: сәхнәгә ул абына – сөртенә килеп керә, мәдрәсәдә лаканга егылгпнлыгы турында сөйли. Образ бар яктан да начар – кара түгел, гөнаһсыз ак та түгел. Ул шәһәр бае гына түгел, ә мәркәз бае да. Бу аны зәвыклы кеше итеп күрсәтә. Аңа шәһәр түрәләре янына юл ачык: пристав янына да, глава, губернатор янына да керүле ул. Юк – бар, тупас, зәвыксыз кешене үз яннарына ияләштермәсләр иде. Автор күрсәтмәләрендә Хәмзәнең кием – салымы бик күп, берсе өстенә берсе киелгән итеп сурәтләнелә. Нәфис, затлы татарның милли киемнәре, әлбәттә, юан, ямьсез итеп күрсәтми. «Башында бүрек, яшел кәләпүш”.Төсләренә игътибар итсәк, ак – татарга хас пакьлык, чисталык, яшел – Ислам дине байрагы төсе. Тунны «дубленка” дип түгел, мәчеттә, өйдә намаз укыганда кия торган нәфис итеп, юка һәм йомшак итеп эшкәртелгән өс киеме дип аңларга кирәк.

Хәмзә байның прототибы – үзенең кайнатасы (хатынының әнисе) була.[4]

Биби – Хәмзә байның асравы. Вәли:”…Безнең бер асрау бар, йөзе нәкъ менә чуенның 14 нче кичәсе төсле кап–кара,”-ди. Биби, димәк, кара кучкыл тәнле, кара кучкыл йөзле буй җиткән кыз бала.Бибинең киеме артык иске – москы түгел, чөнки асрауны чамадан артык начар киендерү бай кешене бизәми. Гади, өйдә эшләп йөрергә комачауламый торган, шул ук вакытта пөхтә, килешле кием кигән.Йорт хуҗасы белән үз–үзен тотышында Бибинең буйсынучан булуы күзгә ташлана. Ул төшеп калганнардан түгел, хуҗада аңа карата кызгану һәм хөрмәт сизелеп тора.Биби–кыю кыз, бу Гафифәнең пудрасын ягуында күренә. Аңа бу гаиләдә кайбер иркенлекләр бирелгән. Урынлы–урынсыз ачуын китерсәләр, үч ала белә. Аны астыртын, хәйләкәр дип тә атап булыр иде: Хәмзә бай йомышын икенче кат әйткәндә төгәл итеп әйтсә дә, Биби үзе йомышта–җөмләдә төгәлсезлек табып, аңлы рәвештә байның ачуын кабарта.Төгәл, кыска итеп сөйләве белән, үткен җаваплары белән дә аерылып тора. Беренче карашка аңгыра булып күренгән хәйләкәр, үткен Биби сәхнә буйлап, кирәк чакта буйсынучан, кирәк чакта кыю, горур (Фатихка әйткән сүзләре), ә ялгыз калгач, пошынып, ризасызланып уйлана.[4]

Вәли – Хәмзә байның кияве. Ул, үзе әйтмешли, мужик. Бабасы белән сука сукалап үскән.Атасы 12 яшендә калага килгән. Ул–демократик хәрәкәт һәм демократик мәдәният тәэсирендә өлгергән бер зыялы. Пәрдәнең Вәли сүзләре белән ачылуы Хәмзә байга каршы күтәрелергә сәләтле кешеләрнең берсе булуы белән аңлатыла. Вәли — кызып китүчән кеше: хатыны күлмәк сайлаганда һәм Биби белән сөйләшкәндә бу ачык күренә. Ул хатынының нинди күлмәкләре барлыгын белә. Нинди күлмәк киюенә тыкшына.Вәли,гомумән, иске тәртипләргә каршы чыгарга әзер торучы.[4]

Ачыклама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әсәрдә мәдәни яңарыш, демократик үзгәрешләргә нисбәтле татар дөньясында беренче тапкыр рәсми рәвештә театр кую вакыйгасы сүрәтләнә. Тик шушы вакыйга киртәләрсез, каршылыксыз булмавы да күрсәтелә. Берьяктан, жандармерия, патша хакимияте, икенче яктан, татарларның кадими көчләре театрны куйдырмас өчен төш-тырнагы белән каршы. Төп конфликт — искелек тарафдарлары белән яшьләр арасында, искелек һәм яңалык арасындагы тартыш.

Куелышлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1961 елда әсәр буенча 90 минутлык фильм-спектакль төшерелә, аның режиссеры — Р.Сакаев, төп рольләрдә: Н.Гайнуллин, Ш.Асфандиярова, И.Багманов, В.Минкина, Р.Шәрәфиев, Ф.Әхтәмова, Н.Дунаев.

2008 елның 8 апрелендә Монреаль шәһәрендә яшәүче татарлар Канада халкына «Беренче театр» пьесасы буенча куелган тамашаны тәкъдим итәләр. Тамаша башланыр алдыннан «Татар театрының тарихы, мәшһүр кешеләре» лекция-презентация үткәрелә.[5]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 Галиәсгар Камал — Беренче театр
  2. 2,0 2,1 «Беренче театр» спектакль
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 3,4 Җәлилова Г.И. сайты: әдәбияттан эш дәфтәре
  4. 4,0 4,1 4,2 4,3 “Беренче театр” — Мои статьи — Каталог статей — Светланушка
  5. Монреаль татарлары Канада халкына “Беренче театр” тамашасын күрсәтәчәк

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Г.Камал исемендәге Татар Дәүләт Академия театры: альбом төзүче, текстлар авторы, фотоларны туплаучы И.И.Илялова. — Казан, 1996.
  2. Татар театры тарихыннан (китап, 1926)
  3. Ахмадуллин А. Многогранный художник // Горизонты татарской драматургии. К., 1983;

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Галиәсгар Камал — Беренче театр
  • «Беренче театр» Галиасгара Камала: Биби-афроамериканка — Реальное время
  • Беренче театр Первый театр 1961г — YouTube

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татар академия театры
  • Галиәсгар Камал
  • Беренче театр (фильм)

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Берегите природу планету нашу берегите сценарий
  • Берегите зрение сценарий
  • Берегите животных праздник
  • Берегиня сценарий праздника
  • Берегиня праздник на руси