А.б. Бер күрешү үзе бер гомер дип,
Дога кыла ак әбиләр.
Яңа төсләр мәгънә ала
Борынгы җыр, иске көйләр.
2.А.б. Өлкәннәребез бер елмайса
Үсә күңел офыклары.
Яннарында уйнап йөри
Орчык кадәр оныклары.
Ходайның бер бирмеш көнен
Дога кылып сәламлиләр
Ил шатлыгы, ил аклыгы-
Ак бабайлар, ак әбиләр.
1. Хәерле көн, хөрмәтле өлкәннәребез! Әле кайчан гына октябрь аеның кояшлы, матур бер көнендә шушы залда җыелган идек. Табигатьтә булган төрле төсләргә төренеп тагын галижәнәп көз килде. Тагын бер ел гомеребез артта калды. Нишлисең бит, табигать, тормыш шулай яратылган. Кеше тормышын да көз фасылы читләтеп үтми. Кеше гомеренең көзе дә сентябрь ае кебек җылы көннәргә, алтын төсләргә бай булсын иде.
2. Хөрмәтле ветераннарыбыз! Гомерегезнең оныкларга, балаларның уңышларына сөенеп, үткән елларның бормалы юлларына борылып карап нәтиҗә ясый торган, сагышлы да, шул ук вакытта күңелле дә булган иң матур мизгеле җитте.
11 сыйныф укучылары башкаруында Газиз Мөхәммәтшин әсәре буенча сәхнәләштерелгән кызыклы күренеш: “Ике әби бәрәңге ала.”
2.Олы кеше гел яхшылык тели
Гаебебез булса кичерә
Гомер буе калыйк тугрылыклы
Өлкән дигән изге кешегә.
Яшәгез сез, мәңге яшь булып
Туган йортыгызга ямь булып
Сез булсагыз таза-сәламәт
Оныкларга булыр гел рәхәт.
(Зиннурова Диләрә “Дәү әнием”)
1-Безнең әби-бабайларыбыз яшь чагында төрле-төрле уеннар уйнаганнар, күңел ачканнар, аулак өйләргә йөргәннәр. Ләкин ул вакытта бүгенге кебек синтезатор, караоке, магнитофоннар булмаган. Алар моңлы тавышлы гармуннарга кушылып җырлаганнар.
2-Хөрмәтле өлкәннәребез. Әйдәгез әле яшь чакларыгызны искә төшереп алыйк. Сезнең өчен 9нчы сыйныф укучысы, Нуртдинов Мидхәт башкаруында татар халык көйләренә тезмә.
(Нуртдинов Мидхәт)
1-Октябрь ае-бәйрәмнәргә бай. 5октябрь – укытучылар көне.Шушы уңайдан залда утыручы бөтен гомерләрен балалар тәрбияләүгә багышлаган ветеран укытучыларыбызны, шулай ук бүгенге көндә дә армый талмый белем бирүче укытучыларыбызны һөнәри бәйрәмнәре белән тәбриклибез.Шушы үтә җаваплы һәм тынгысыз хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә.
2.Гомер буе якты нур өләшеп,
Белем биреп, биреп тәрбия,
Сез яшисез. Шуңа күрә зурлап
Күпме кеше сезгә баш ия.
Сокланырлык гомер кичерәсез,
Балалар дип янып яшисез.
Олы җанлы, киң күңелле,якты
Фәрештәгә тиңләр кеше сез.
Укытучыларыбызны тәбрикләү өчен сүзне әти-әниләргә бирәбез.
1.Ал да булыр чагыбыз,
Гөл дә булыр чагыбыз,
Без җырламый кем җырласын?
Безнең җырлар чагыбыз!
Без биеми кем биесен?
Безнең биер чагыбыз!
Җыр һәм бию түгәрәгендә шөгыльләнүче башлангыч сыйныф укучылары башкаруында җырлы бию тәкдим итәбез.(“Ай дувыр-дувая”)
2 — Кара әле, Алинә. Синең дәү әниең сезнең белән бергә яши бит. Әбиең син мәктәптән кайтуга тәмле ризыклар пешереп торамы?
1-Телеңне йотарлык ризыклар пешереп тора әбием.
2- Ә син әбиеңне яратасыңмы соң?
Әле ничек кенә яратам?! Гомумән, безне кечкенәдән карап үстергән, тәмле ашлары белән сыйлаган, иркәләгән
әби-бабайларыбызны ничек яратмыйсың иде?!
2-Киң күңелле, йомшак куллы, тәмле телле, зирәк өлкәннәребез.Сезнең алда башлангыч сыйныф укучылары чыгыш ясый.
(Башлангыч сыйныф укучылары җырлый “Әбиемне яратам”)
1-Беләсеңме Алинә, өлкән яшьтәгеләрне ярату гына җитми, өлкәннәрне хөрмәтләргә, ярдәм итәргә кирәк. Безнең турыдагы кайгыртуларына кайгырту белән җавап бирергә кирәк.
2-Күршеләребездә әби-бабайларыбыз яши. Һәрберсе дә тормышның авыр сынаулары аша үткән бит алар. Авыр тормышларын җиңеләйтергә тырышыйк.
1-Вакытның аяусызлыгын, һәммәбезнең дә өлкәнәю көннәре җитәчәген күз алдына китерсәк, һәрдаим җылы карашыбызны кызганмыйк, әби-бабайларыбызның кадерен белеп яшик.
Морзаханова Алинә башкаруында бию бүләк итәбез.
2-Хөрмәтле кунакларыбыз. Сезнең өчен җырлый Закирова Розалия. “Картаямыни соң йөрәк?”
Сезгә булган безнең хөрмәтебез,
Урын алсын йөрәк түрендә.
Шатлык һәм куаныч,зур бәхетләр
Юлдаш булсын сезгә гомергә.
Гомер юлларыгыз озын булсын,
Матур тормыш аны бизәсен.
Яшәү дәвере якты көннәр бирсен,
Авырлыклар мәңге килмәсен.
2.Картаймыйча шулай кояш кебек,
Балкып торыгыз иртә-кич.
Яхшылыкны җирдә ятмый, диләр,
Онытмабыз сезне һич тә без.
1.Урамда якты көз җылы нурлар сирпүен дәвам итә.Калган гомерегез шушы җылы кояш нурлары астында, матур һәм бәхетле узса иде, хөрмәткә лаек ветераннарыбыз!
Ә хәзер бәйрәмебезне чәй табыны артында дәвам итик.
Шушы яктан, шушы туфрактан без.
Авылыбыздан чыккан иҗади затлар белән очрашу.
*** Баянчылар триосы. Э. Хуҗиәхмәтов, Р. Мингазов, Ә. Әскәров.
*** “Сипкелле малай”. Ф.Хөсни әсәре буенча күренеш.
*** Исәнмесез, авылдашлар
Нигездәге газиз ташлар
Бергә аунап-уйнап ускән
Газиз, якын якташлар!
*** Шагыйрьләргә илһам бирерлек гүзәл табигате, җырларда мактап җырларлык уңган халкы, бишек җырыдай моңлы челтерәгән чишмәләре, шаулап утырган алтын башаклы басулары белән дан тоткан авылым, исәнме!
*** Без юкка гына бәйрәмебезне Фатих ага Хөснинең “Сипкелле малай” әсәреннән өзек белән башламадык. Чөнки ул безнең авылдашыбыз, якташыбыз, горурлыгыбыз!
*** Фатих ага шушы авылда туып үсеп. Аннан соң үзенең әдәби әсәрләрен иҗат итеп безнең авылны, безнең төбәкне дөньяга танытты.
*** “Фатих ага тикмәгә генә Мәтәскәдә дөньяга килмәгәндер. Талантларны, әдипләрне бары тик тиешле җирлек, мохит кенә тудыра ала. Киләчәктә дә бу бу төбәк татар халкына яшь, яңа Фатих Хөсниләр тудырыр, үстерер,дип ышанасы килә.Чөнки монда җирлек бар!”- дигән иде 2001 елның 3-февралендә Ф.Хөсни исемендәге мәктәп диварына мемориаль такта, музеена язучының бюсты куелган көнне якташыбыз, талантлы журналистыбыз Фәнил Нигмәтҗанов.
*** Ф.Хөсни прозик язучы. Шулай да аның “Дөнья матур миңа”исемле бер шигыре һәм Фатих ага сүзенә язылган “Кошлар тынды” җырын кем генә белмидер.
“Кошлар тынды” җыры. Гөлнур Гыймранова башкара.
Олы Мәтәскә үзидарә җирлеге башлыгы Миннәхмәт Габдулла улы Вәлиуллинга сүз бирәбез һәм җырлавын сорыйбыз.
*** Теләче. Олы Мәтәскә. Шулай дип дәү сүзләр белән язып куйдым да,бик зур эш кырган шикелле,үз язуыма үзем сокланып карап тордым. Бигрәк тә күңелгә якын сүз инде. Безнең як табигатенең матурлыгын,кызларның гүзәллеген,егетләрнең уңганлыгын,әбиләрнең аклыгын,бабайларның ныклыгын язар өчен шагыйрь булырга кирәктер.
*** Безнең төбәгебездән бик күп талантлы әдипләр,һәвәскәр шагыйрьләр чыккан, гомум татар әдәбиятында үз урыннарын лаеклы рәвештә алганнар.
*** Ничә гасыр җир өстенә
Татлы суың бәрәсең.
Таш чишмәкәй – изге чишмәм,
Минем йөрәк парәм син…
*** Таш чишмәкәй – серле чишмәм,
Ничек серең саклыйсың?
Гашыйкларның мәхәббәтен
Читкә, ятка сатмыйсың.
*** Күпме кызлар килде сиңа,
Йөзеңдә күрде үзен.
Сөйләделәр сиңа гына
Яшерен йөрәк серен.
*** Сабан туе батырлары
Суың эчеп көч ала
Син һаман да япь-яшь килеш…
Яшьлектән бит җыр кала,- дип яза безнең хөрмәтле кешебез Илдар абый Низамов. Илдар абый, көчле алкышлар астында сезне сәхнәгә чакырабыз.
Илдар Мөхәммәт улы Низамовка сүз бирелә.
*** Авырлыкны җиңәр өчен көч кирәк,
Ә кешегә һәрчак җылы сүз кирәк.
Бер назлы сүз мең дарудан көчлерәк.
Назлы сүзгә һәркем мохтаҗ, түз, йөрәк!
*** Җырлар тыңлыйк, җырлыйк, отыйк,
Җыр күңелне җылыта.
Әйдә, җырлап яшик, дуслар,
Җыр дуслыкны ныгыта.
Альмир Әхәт улы Корбанов – бии, җырлый???
*** Авылыма кайтам, туган якка,
Су юлында калган балачакка.
Ак өметләр тулы хыялларны
Канат итеп ерак очкан чакта.
*** Горурланып кайтам, кулларында
Ут уйнатыр тырыш халкым бар.
Яңа йортлар бизи Мәтәскәмне,
Югалганда башка авыллар.
*** Җан тартканга кайтам, тояр өчен
Туфрагымның кайнар сулышыш.
Кан-кардәшләр дәшә, ризык йөртә,
Авылыма бәйле язмышым.
*** Әлеге шигырь юллары әле күптән түгел генә дөнья күргән “Бәхет өчен күп кирәкми” исемле китап авторы Рәйсә апа Ахунованыкы. Көчле алкышларга сез бүген бик лаек!!! Әфәрин, котлыйбыз тәүге иҗат җыентыгыгыз белән, Рәйсә апа!!! Сүз сезгә.
Рәйсә Галиәхмәт кызы Ахунова сүз ала.
***Җыр кешенең юлдашы,
Җырлый алу бик яхшы.
Берәү җырлый эшендә,
Берәү җырлый төшендә.
Берәү – күңеле тулганда,
Берәү – эше уңганда.
Кайберәүләр җырлыйлар
Савыт –саба юганда.
*** Берәү җырлый оялып,
Берәү җырлый куанып.
Берәү җырлый һис белән,
Берәү җырлый көч белән.
Ничек кенә булса да
Начар түгел моңаю,
Җырлый алмаган кеше
Бәхетсездер мөгаен.
Лилия Әхмәтвәлиева – җыр.
***Авырлыкны җиңәр өчен көч кирәк,
Ә кешегә һәрчак җылы сүз кирәк.
Бер назлы сүз мең дарудан көчлерәк.
Назлы сүзгә һәркем мохтаҗ, түз, йөрәк!- дигән шигырь юллары астында
Рәйхана Гәйфиеваны сәхнәгә чакырабыз.
***Яшь вакытның гүзәл мизгелләрен
Искә алып, дуслар, тагын бер
Яңгыратыйк әле бу залларда
Кайтавазын яшьлек таңының.
*** Үтте инде яшь вакытлар дип
Уфтанырга, дуслар, ашыкмыйк
Сүнмәгән бит, бездә сүрелмәгән,
Җыр — биюгә булган гашыйклык.
*** Безнең йөрәк әле һаман да яшь
Онытмадык матур көйләрне
Жырлыйк әле өзеп үзәкләрне,
Булсын дуслар сагынып сөйләрлек.
Нурзидә Шәвәлиева җырлый.
*** .Исмәгыйлова Айсинә Илдус кызы 1992 елның 30- июлендә дөньяга авазын сала. 1999 елда 1 сыйныфка укырга керә. Мәктәптә, авылда, районда үткәрелгән барлык чараларда диярлек актив катнаша һәм уңышларга ирешә. Аның шөгелләре санап бетергесез: волейбол,бию, җыр, баянда уйный, барабанны шәп кага, шигырьләр яза…
*** Моннан тыш үзен дин өлкәсендә дә сынап карый. 2005 елда районыбызда үткәрелгән Коръән укучылар бәйгесендә 2 нче урынны яулый. Дизайнер булырга хыяллана.Барлык уңышлары өчен Айсинә әнисенә, укытучыларына, туганнарына, дусларына зур рәхмәтле. Болар Айсинәне бик якыннан белүче авылдашлары , дуслары авызыннан әйтелгән сүзләр.
Айсинә Исмәгыйлова.
*** Күбәләктәй оча яшьлек
Талпына, канатлана.
Өлкәннәрдән үткән ялкын
Яшьләрдә кабатлана.
*** Аякларга күз иярми
Алар җиргә дә тими,
Безнең Сәрия әнә ничек
Очкын чәчрәтеп бии.
Сәрия Гарипова – бии.
*** Бер күрешү— үзе бер шифа дип,
Эч серләрне сөйләшик әле,
Хәсрәтләрне уртаклашып
Шатлыкларны бүлешик әле,
Күңелләрне бушатыйк әле, ди безнең шагыйрәбез.
Гөлнара Шәһәбиева.
*** Сиңа кайттым, газиз туган җирем!
Каршылады аяз таннарын
Гомеремнең иң шәп минутлары,
Синдә үткән икән, аңладым.
*** Бер күрешү үзе бер гомер бит,
Очрашуга сәбәп табылсын.
Бер-берләрен сагынышкан дуслар
Күрешергә монда агылсын!
Альмира Сахабетдин кызы Хафизуллина – җыр.
*** СәхнәгәРозалия Шәйхиеваны чакырабыз.
Казан Дәүләт университетының татар журналистика бүлеген тәмамлаган, “Теләче хәбәрләре”, хәзерге “Теләче” гәҗитенең штаттан тыш хәбәрчесе, күп мәкаләләр авторы, авылыбыз яңалыкларын яктыртучы авылдашыбыз. Хәзерге көндә лаеклы ялда булса да, бер дә тик ятмый, яза, иҗат итә.
А. Исмәгыйлова , Г. Камалиева – парлы бию??
Кайта алмаучылар:
Миләүшә Нотфулла кызы Зиннәтова.
Балачак хәтирәсе.
1.Күптән инде шәһәр кызы булдым
Кайтып кына йөрим авылга
Авылга гел кайтасы килә
Карамыйча җилгә-давылга
2.Балачагым, яшьлек хәтирәм
Яши минем йөрәк түрендә
Авылга бәйле һәрбер мизгел
Бүгенгедәй һаман күңелдә
3.Җәй көннәрне күрше кызпар белән
Бәбкә саклый идек болында
Әниләрнең яулыкларын алып
Балык сөздек инеш буенда
4.Иртүк торып, артка биштәр асып
Чыгып китә идек көтүгә
Ярмәк чишмәсендә сулар эчтек
Алып чыккан чәйләр бетүгә
5.Авыл халкы июль уртасында
Төшә иде печән чабарга
Бала-чага, карт-корылар гына
Торып кала иде авылда
6.Август кергәч урман чикләвеге
Җыя идек дәррәү күп итеп.
Гербарийга яфрак, чәчәк җыеп
Дәфтәрләргә куйдык беркетеп
7.Без җыешкан бәрәңгеләр белән
Була иде тулы бер подвал
Көзге уңыш җыелып беткәннән соң
Уздыралар иде көзге бал.
8.Кыш көннәре урам тулы бала
Шуа идек тауда чаңгы-чана
Таралыша идек без өйләргә
Рәсиха апай чыгып кугач кына.
9.Көндә булмаса да “Чүпрә”абый
Алып килә иде киносын.
Күп тапкырлар каралган бу кино
Белә идек ниләр буласын.
10.Бетмәс-төкәнмәслек хәтирәләр
Бөтерелә башта, әйләнә
Бу уйларым мәңге минем белән
Бу мизгелләр-гомер хәзинәм.
*** Камалиева Алу Марсель кызы 1988 елның 7 нче маенда туа. 1995 елда 1 нче сыйныфка укырга керә. Үткәрелгән барлык чараларда үзенең өлешен кертергә тырыша. Районда узган фән олимпиадаларында призлы урыннар яулый, иҗат иткән шигырьләре белән “Алтын каләм” бәйгесендә 1 нче урынны яулый. “Теләче” радиосында чыгышлар ясый.
*** 2005 елда мәктәпне уңышлы тәмамлап, Туполев исемендәге Казан Дәүләт университетының икътисад бүлегенә һәм иң зур хыялын тормышка ашыру өчен Казан Дәүләт университетының татар журналистика бүлегенә читтән торып укырга керә.
***Кыз бала булса да машина җене кагылган аңа. Кошчылык фабрикасына эшкә урнаша ул. Үз көче белән машиналы булу хыялына да ирешә.
***Кызганычка каршы Алсуыбыз әлеге кичәбезгә кайта алмады. Аның язмалары бик матур, күңелгә ятышлы. Туган авыл, туган як, әти-әни, дусларга карата җылылык бөркелә алардан.
Алсу Марсель кызы Камалиева” Әниләргә”.
Кем сиңа “гөлем”,- дия?
Кем сине өзелеп сөя?
— Яхшы бала бул,- диеп
Әнкәем киңәш бирә.
Көн беткәннән соң кояшның
Сүреләдер җылысы.
Тик сүрелми әниләрнең
Сөю дигән тойгысы.
Җирдә күпме ятим бала
Күрми ана җылысын
Әркем беләдер, әлбәттә,
Ятим бала кайгысын.
Ә без бик тә бәхетлебез.
Ана назын күргәнгә.
Аның якынлыгын тоеп,
“Әни”,- диеп дәшкәнгә.
Әниләрнең яратуы
Чиксездер, галәм кебек.
Шуңа күрә бу дөньяда
Намуслы булып үстек.
Безнең өчен әниләр гел
Борчылалар, яналар.
Төрле һөнәр ияләре,
студентлар белән традицион очрашу.
«Бер курешу-узе бер гомер»
02.02.2018 ел
Сценарийны тозеде Бакалы
районы Мостафа урта мэктэбенен музыка укытучысы Шайдуллина В.А.
1 а.б. Хәерле
кич кадерле дуслар, хөрмәтле укытучылар, укучылар, килгән
кунаклар-студентлар!!!
2а.б.Мостафа
урта мэктэбенен 5-нче хэм 7-нче сыйныф укучыларыннан: ЯЛКЫНЛЫ КАЙНАР
СЭЛАМ!!!
1. Бәйрәмнәрдә-бәхет тантанасы,
Җан сафлыгы,күңел яктысы.
Гомер буе озатып бара безне
Бәйрәмнәрнең керсез ак төсе.
2.Дуслар килгән очрашуга
Нинди җырлар җырларга?
Сездә-бер җыр,бездә-бер җыр
Кара-каршы җырларга.
3.Капкалардан эз кергән
Кунакка кемнәр килгән?
Кем килгән дип сорамагыз,
Кадерле дуслар килгән.
4.Хуш
килдегез, безгә кунаклар, Түребезгә рәхим итегез.
Якты,
чиста, иркен һәм кунакчыл Мәктәбебезне безнең күрегез.
5. Мәктәп-канат куючы йорт ул. Шуна
күрә,мәктәпне тәмамлагач,шушы изге белем йорты, безне укыткан укытучылар, бергә
укыган сыйныфташлар аеруча кадерле, аеруча якын.
6.Әйе, шушы безгә канат куйган йортыбызда
үткән онытылмаслык хатирәләр, күңелле мизгелләр, монда туган кечкенә генә
борчу-мәшәкатьләр безнең күңелләрдә якты истәлекләр белән әле дә яшиләр.
7.Бер
күрешү үзе бер гомер бит,
Очрашуга сәбәп табылсын.
Бер-берләрен сагынышкан дуслар
Күрешергә монда
агылсын!
8.Январь ае Студентлар хэм
Татьяна коне б-н истэ кала. Татьяна конендэ 1755 елнын 12/ январенда боек император
хатын- Екатерина Петровна – “Мэскэу университетын оештыру “ указына кул куя.Хэм
шул коннэн алып 12-январь рэсми университет коне дип игълан ителэ.
9.Э Татьяна барлык
студентларнын яклаучысына эверелэ.Хэм 2005-нче елдан алып григориан календаре
буенча ,25-январь Русия студентлары коненэ эйлэнэ.Бу конне шулай ук барлык
Татьяналар исем бэйрэмен уткэрэлэр.
10.Ярый,————— эйдэ
уткэрсеннэр. Э без буген узебезнен мэктэпне тэмамлап чыккан укучылар б-н
студентлар конен
уткэрик!
11.Ярый ,без эзер!!
1.Жыр “Сабакташлар”
2.
Сау бул мэктэп, Саумы зур тормыш!!!
25 июнь республикада
________ меннэн артык егет хэм кыз кулларына олгергэнлек аттестаты алган иде.
Мэктэп бусагасын атлап чыгып,яшь кызлар хэм егетлэр зур тормыш юлына аяк
бастылар.
Нинди хонэр
сайларга?Кайсы сукмактан китэргэ? Жаваплы минутлар…
-Жир йозендэге хэрбер
хонэр мактауга лаек.Ин мохиме аны дорес сайлау,соныннан кунелне биреп эшлэу.
Кулларына яна аттестат
алган яшьлэр бу тормышта уз урыннарын таптылар.Хэллэрегез ничек? Нинди уку йортларында
укып йорисез,кадерле студентлар?Сузне сезгэ бирэбез. (Студентлар чыгышы)
Сессияне
тэмамлап кайттыгыз,зур жину! Котлыйбыз!
Концерт номеры №2
3. Ах, сессия… Житсэ
тиздэн сессия,башка гуя ис тия дип искэ тошерэлэр. Куп еллар инде студент халкы
арасында торле мажаралар,кызыклы эйтемнэр,сынамышлар хэм ышанулар
йори.Мэсэлэн:сессия тэмамланганчы чэч кистерергэ ярамый,мендэр астына
китапларны салып йокларга дигэннэре дэ кин
таралган. Мин экзаменга
киттем,мине эрлэгез дип эйту буген дэ еш ишетелэ.Э безнен студентларнын нинди
ышанулары бар икэн?
Концертномеры №3________________________________________________
4.
Яшьлек тэвэкэллек белэн кочле. Унган кеше бар яклап та унган була дилэр.
Андыйларга артык тырышырга,куп коч тугэргэ дэ кирэкми. Укуда да алар алдынгы,
ярышларда да беренче. Ин мохиме –беркайчан да
бирешмэскэ!Кадерле студентлар! Эле булган талантларыгызны курсэтэ алдыгызмы?
Конкурсларда,спорт чараларында?
Концерт
номеры №4
5.БАЛЛЫ
РЕЙТИНГ…
-Баллы
рейтинг дигэнне ишеткэнен бармы
?
-Юк. Нинди бал ул? Умарта балыннан ретинг ясыйлар
мени?
-Юк инде. Куп студентлар баллы рейтинг системасында укыйлар.Бу тэжрибэ куп иллэрдэ
кулланыла.
–Алай икэн.Эйдэ узлэреннэн сорыйк.
Концерт номеры №5
6.
Бэхет хэркемнен уз кулында дилэр. Чыннан да бэхет синен янга ашыкканда,анын
каршысына йогерсэн-тизрэк
очрашасын.
–Э ул хэркемгэ дэ тигез бирелми. Укуда бэхетле булу очен
,ин беренче чиратта тырышып укырга кирэк. Студентларнын укучыларга эйтэсе
телэклэре бардыр.
Концерт
номеры №6
7.Белемле менне
егар… -Тан
калырсын кайсыбер укучы балаларнын ижади хэм фэнни эшчэнлегенэ! Олимпиадаларда
урын яулауларына! Бу элбэттэ ин беренче мэктэптэ укыткан укытучылар
хезмэте. –Шундый
булдыклы укучыларыбызны жинугэ эзерлэгэн укытучыларыбызны хормэтлик. Басып кул
чабыйк! Сезнен дэ укытучыларга,1 –укытучыгызга эйтер сузлэрегез бардыр!
Концерт номеры
№7___________________________________________________________________
8. 1. Бакалы районында
бардыр бер авыл – Мостафа диләр.
Бу авылның уртасында бер
мәктәп тэ бар диләр
Ул мәктәпнең һич онытмам
– рәхәт тәнәфесләрен
Ашханәсен, бәйрәмнәрен
һәм авыр дәресләрен.
2.Зурмы? дисәң, зур
түгелдер, бу мәктәп бик шәп кенә
Әмма белем чыганагы
кечкенә түгелдер һич
кенә. Монда
һәр ел белем ала бик сәләтле балалар,
Һәр яз саен олы юлга
кузгала бу балалар.
3.Мәктәп бик салкын вә
бик эссе түгел уртача һава,
Мәгърифәт кояшы балкый
һәр көн саен бу бинада.
Бик хозур рәт-рәт тора, гаскәр кеби дежурныйлар,
Беркемгә тәртип бозарга
һич чара калдырмыйлар.
4.Бервакыт чыңлый
кыңгырау дәресләргә чакырып,
Коридорлар бушап кала,
мәктәп тә кала тынып.
Без бик күңелле яшибез, бәйрәмнәр яратабыз,
Барлык күңелсез уйларны
без җырлап таратабыз.
Концерт номеры
№8__________________________________
Концовка
1.Бик бәхетле булсагыз
да,
Тәхетләргә кунсагыз да,
Сарайларда торсагыз да –
Китмәгез сез балачактан,
Өмет, хыял янар чактан.
2.Кайгы-хәсрәт бәйләнсә дә,
Хыял көлгә әйләнсә дә,
Көнең төнгә әйләнсә дә –
Китмәгез сез балачактан,
Өмет, хыял янар чактан.
3.Бәхет
кулын сузганда да,
Кырын карап узганда да,
Сәлам бирми сызганда да –
Китмәгез сез балачактан,
Өмет, хыял янар чактан.
4.Кайтыгыз сез, онытмагыз, дуслар,
Канат ярган туган ояны.
Кыңгыраулар
чыңы дәшсен кабат
Мәктәпкә
дип килегез тагы!
5.Күңелләрдән күңелләргә салдык күперләр
Насыйп булсын бу юллардан кабат үтүләр.
Сезне сагынып сайрар һәрчак күңел кошыбыз,
Кабат очрашканга кадәр, дуслар, хушыгыз!
Барыгызны
да вальска чакырабыз!!!
СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ
Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно
Скидки до 50 % на комплекты
только до
Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой
Была в сети 15.05.2022 21:33
Бикмухаметова Голниса Рифатовна
учитель математики
61 год
308 294
26
Местоположение
Татарстан, Кукморский район
Бер күрешү — үзе бер гомер…
Бер күрешү — үзе бер гомер ул,
Туган белән яшик күрешеп.
Авыр чакта ярдәм кулы сузып,
Бер -беребезгә барып — йөрешеп.
Аерылмагыз, берүк аерылмагыз,
Аерса да язмыш юлларны.
Йөрәкләргә шифа — дәва бирә,
Күрешкәндә туган куллары.
Бер утыру — үзе бер гомер ул,
Утырыйк бер кичләр җыелып.
Сабый чакны искә төшерә — төшерә,
Әнкәй янында күк, сыенып.
Бер сөйләшү — үзе бер гомер ул,
Күзләреннән аңлыйк туганны.
Башка юллар берүк бутамасын,
Туганнарга илткән юлларны.
Бер очрашу — үзе бер гомер ул,
Гомерләрне берүк кыскартмыйк.
Сөйгән ярны өзелеп яраткан күк,
Яшик туганнарны яратып.
Зинһар туганнарны югалтмыйк!
Кадырова Ләйлә Мәхмүтовна(Хадиева)
24.04.2017 12:10
Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей
1. « Бер очрашу – үзе бер гомер »
Ашытбаш
2018 ел.
2. Очрашу мизгеле күңелле- бәхеткә күмә ул күңелне
Очрашу мизгеле күңеллебәхеткә күмә ул күңелне
3. Әй күңелле , бакчабыз, Без сине бик яраттык…
4. Балачакның матур мизгелләрен Искә алыйк , дуслар, һәрчакта
5. Җыелдылар сабакташлар бүген, Сагынып кайтты алар яшьлеген. Олыгайсак та вакыт үтеп, Йөрәкләр әле безнең яшь бүген
6. Баш очыннан ак болытлар оча, Ак болытлар безнең балачак. Балачакка кайтып булмый, Алар шулай ап-ак калачак.
Баш очыннан ак болытлар оча,
Баш очыннан
Ак болытлар безнең
балачак.ак болытлар оча,
Акбулмый,
болытлар безнең балачак.
Балачакка кайтып
Алар шулай ап-акБалачакка
калачак. кайтып булмый,
Алар шулай ап-ак калачак.
7. Ничә көннәр, ничә айлар Кышын да һәм җәен дә. Яратып килә идек Бакчага һәммәбез дә.
8. Карурманда сукмак күрсәтүче, Тел ачкычы безгә бирүче Физа апабыз- беренче укытучыбыз
9. Мәктәп еллары! Нинди гүзәл көннәр! Тупланганнар аңа барсы да :
10.
11.
12.
13. Класс җитәкчебез — Рузалия апа! Уртаклашыр өчен кайгысын да, Шатлыгын да вакыт таптың син. Салкыннарда җылы сүзең белән
Йөрәкләргә учак яктың син.
Рәхмәт сиңа , укытучым!
14. Мәктәп елларын онытмыйк, дуслар. Туган оясын онытмый кошлар
15. Шау-гөр килеп узган кичәләр, Җырлап үткән мәктәп еллары
16.
17. Исләргә төшеп, хисләргә күчеп, Сагындырасыз, әй, сабакташлар. Сагындыра гел шау -гөр килеп Уйнап көлеп укыган чаклар.
18. Бу дөньяда без бит кунак кына, Истәлеккә калсын бар нәрсә….
19. 35ел,35 ел вакыт үткән Мәктәпне тәмамлап киткәнгә. Уйлап карыйсың да аптырыйсың Шул кадәрле вакыт үткәнгә.
20.
21.
22.
23.
24.
25. 37 ел үткәч күрешергә теләп Без кайттык менә җыелып
37 ел үткәч күрешергә теләп
Без кайттык менә җыелып
26.
27. Барлык хәсрәтләр онтыла, Бер елмаеп җибәрсәң. Рәхәтләнеп чын күңелдән Эчкерсез бер сөйләшсәң.
Барлык хәсрәтләр онтыла,
Бер елмаеп җибәрсәң.
Рәхәтләнеп чын күңелдән
Эчкерсез бер сөйләшсәң.
28.
29. Бүгенге очрашу гомергә Истәлек булып калсын.
Бүгенге очрашу гомергә
Истәлек булып калсын.
30. Яшик әле исән-имин булып Вакыт җиле шаулап искәндә. Очрашулар ходай насыйп итсен, Яшьләр җиткәндә дә 80 гә.
31. Яшик әле исән-имин булып, Чал кунса да безнең чәчләргә. Яшик әле,классташлар, яшик әле Сынатмыйча бүген яшьләргә.
32. Бер очрашу — үзе бер гомер бит Насыйп булды күркәм күрешү. Һәммәбезгә көч өстәсен иде Монда булган татлы сөйләшү.
Игътибар! Өйләнешкән парлар, гаилә бәхетенең рецептын саклап калырга ашыгыгыз!
Әхмәт һәм Мәрьям бәхетле гаилә тормышында көн итүче ир белән хатын. Ә бәлки шулай тоела гынадыр. Әгәр дә сөйгәнеңнең кесәсе калын булып, аның “куышы” Мальдив утрауларында булса – ул чакта уртак тормышның җәннәткә әвереләсенә Мәрьямнең һич шиге юк. Ә Әхмәт исә, киресенчә, ашказаның көндәлек тормышның чынбарлыгын гел искә төшереп торуга карамастан, җанга якын “куышыңның” түбәсе тишек булса да, дөньяда үз почмагыңнан да якын, кадерле урын юклыгына ихлас ышана. Мәрьям сериаллар ярата һәм аның ана булу теләге һич гамендә юк. Әхмәт исә, сый-хөрмәтле, балалар тавышыннан гөрләп торган өй турында хыяллана.
Бер карасаң, барсы да нәкъ башка кешеләрдәге кебек… Ләкин көннәрнең берендә аларга көтмәгәндә дуслары кунакка килеп төшә. Һәм бу очрашудан соң аларның тормышы күпкә үзгәрә, ул тагы да кызыклырак һәм мәгънәлерәк төсмер ала.
Спектакль нечкә юмор, ихлас ирония, көтелмәгән вакыйгалар агышы белән сугарылган.
Спектакльнең премьерасы 2014 елның 6 ноябрендә булды.
«Бер күрешү — үзе бер гомер» татарча фильм | «Одна встреча — это целая жизнь» татарский фильм по произведению известного татарского поэта и драматурга Фаниса Яруллина.
Супруги Ахмет и Марьям счастливая семейная пара. Ну, или так только кажется.
Марьям уверена, что рай в шалаше хорош, если шалаш находится где-нибудь на Мальдивах,
а в кармане у благоверного туго набитый бумажник.
Ахмет знает, что нет ничего лучше любимого шалаша, даже если он дырявый, а пустой желудок напоминает о прозаичности повседневного быта.
Она любит сериалы и не очень торопится стать матерью, а он же мечтает о домашнем борще и о доме,
в котором звучит детский смех.
Казалось бы все как у людей… Но вот однажды к ним в гости нагрянут друзья,
после встречи с которыми жизнь семьи уже не будет такой как прежде, она станет гораздо насыщенной.
Бер күрешү – үзе бер гомер,
Очрашырбыз, бәлки, тагын бер,
Еллар белән еллар арасында
Ачылмыйча калган күпме сер…
Режиссер: Ильфат Камалиев,
Оператор: Азат Давлетшин.
В ролях:
Фанис Калимуллин(Ахмет),
Энже Камалиева(Марьям),
Ильфат Камалиев(Ризван),
Алия Калимуллина(Халидэ),
Ремзия Закиржанова(Мама Марьям),
Элфия Вэлиуллина(Мама Ахмета).