Бер яшьлектэ бер картлыкта сценарий

Олкэннэр коненэ багышланга бэйрэм кичэсе.

Олкэннэр  коненэ багышланган сценарий

«Яшэгез сез колеп кенэ,доньядан ямь табып кына»

 1.Буген сезгә сәлам юллыйбыз без,

Сәлам сезгә безнең буыннан!

Бар дөньяны бүләк итәр идем

Әгәр килсә минем кулымнан!

Үтә гомер аккан сулар кебек

Ә күңел һич туймый яшьлектән.

Йөзләрегез инде картайса да,

Ник күңелләр болай яшь икән?

2.Хэерле кон, Исэнмесез эбилэр,бабайлар,апалар,абыйлар! Бүген бездэ олы бэйрэм.

1-октябрь олкэн яшьтэгелэрне хормэтлэү коне буларак билгелэп үтелэ. Бүгенге бэйрэмебезнең кунаклары- хезмэт ветераннары, тормыш юлларын авыл тормышы белэн бэйлэп, лаеклы ялга чыккан авылдашлар. эйе, сез чынлап та авылыбызның хормэткэ лаек кешелҽре.

1.Сезгэ бүгенге конне тик исэнлек-саулык, түземлелек, озын гомер, гаилэгезгэ иминлек һэм бэхет телисе генҽ кала. Э хҽзер барлык борчуларыгызны, сызлануларыгызны, эшлэрегезне онытып ял итеп алыгыз. Бу очрашу сезнең күңеллэрдэ матур истэлеклэр калдырсын иде.

2.Сезнен каршыгызда халык инструменталь ансамбле чыгыш ясый.Торле койлэргэ тезмэ.Житэкчесе Ахмадуллина Венера Ангам кызы.

1.Котлау очен сүз авыл хакимияте башлыгы Азат Финарат улы Габсалямовка бирелэ. Рэхим итегез!

2.Сезне бэйрэм белэн котлый «Урал» ачык акционерлар жэмгыяте директоры Динар Финус улы Хайруллин.

1.Бэйрэм белэн тэбрик итэ Тэтешле районынын ветераннар советы рэисе Энэс Фатхи улы Магзумов.Рэхим итегез.

2. Котлау очен сүз мэктэп директоры Ралия Ваис кызы Исламовага бирелэ. Рэхим итегез!

1. Котлау очен сүз авыл ветераннар советы рэисе Венера Ангам кызы Ахмадуллинага бирелэ. Рэхим итегез!

2.Бэйрэм белэн сезне мэктэп укучылары котлый Рэхим итегез! (монтаж)

1. Нигэ картлык шатлык түгел дилэр

Картлыкны да шатлык итик без.

Балалар, оныклар белэн бергэ

Шатланышып гомер итик без.

Картлык шатлык була аладыр ул,

Балалардан булса игътибар.

Карт кешегэ эллэ ни кирэкми.

Якты чырай, тэмле сүз бары.

2.Бүген бездэ кунакта иң якын кешелэребез- безнең соекле картэнилэребез,картэтилэребез. Бу кичәбез концерт-конкурс булыр. Хөрмәтле өлкәннәр, сез дә узегезнең күңел көрлеген, зиһен үткенлеген күрсәтегез Без сезне, бер яшьлектэ, бер картлыкта дигэн бэйгедэ катнашырга чакырабыз. (ярыш очен ике команда кирэк булачак, уйнарга телэучелэр бирегэ рэхим итегез)

1. Беренче бәйге. “Исэнмесез,бу мин”- дип атала. Командалар үзлэре белэн таныштыралар,исем уйлыйлар.Командалар эзер булганчы сезгэ узенен монлы тавышын булэк итэ Гузэлия Башарова.

2.Икенче бәйге. 1) Буй белэн тезелергэ.

2) Аяк киеме размеры белэн тезелергэ.

3) Исемнэр алфавит буенча тезелергэ.

4) Яшь буенча тезелергэ.

1.Энисэ Валиева узе ижат иткэн шигырен укый «Рэхмэт эйтэм туган жиремэ»

2.Өченче бэйгене башлап җибәрәбез. “Әби мәктәп баласы”дип атала ул. Әниләр һәм әтиләр балаларына дәрес әзерләргә булыша, кайчак сез дә булышасыздыр. Хәзер без сезнең белемегезне тикшерәбез.

— Йомык күз белән дә нәрсә күреп була? (төш)

— Америка акчасы. (доллар)

— Көн белән төн нәрсәбелән  бетә?(н хәрефе)

— Нәрсәне ак алтын, нәрсәне кара алтын дип атыйлар? (мамык, нефть)

— Нинди шәһәрдә аш пешереп була? (Казан.)

 — Нинди шәһәрдән аркан ишеп була? (Баулы)

-Кечкенә чагында кайсы шагыйрьне Апуш дип атаганннар? (Г.Тукай)

-Районыбыз башлыгының тулы исем, фамилиясе ничек?

1.Аякларга күз иярми

Алар җиргә тимиләр,

Безнең кызлар әнә ничек

Очкын чәчеп бииләр.

Татар халык биюе карагыз.

2.Безнең дэу энилэр дэу этилэр- алар безнең Ушинский, Сухомлинский, Макаренколар. Алардан тәрбия ысулларын әле безгә өйрәнергә дэ ойрэнергэ генә. Дэу энилэр үзләре белгән тәрбия ысулларын безнең белән дә уртаклашсыннар дигән теләк белән ”Педагог әби” бэйгесен башлыйбыз.

— Телевизордан кызык кино бара, сез ашарга пешердегез. Аш суына. Аны ничек кинодан аерып ашарга китерәсез?

— Котырып уйнаган оныкны ничек йокларга яткырырга?

— Кибеттә йөргәндә оныгыгыз үзенә окшаган уенчыкны сатып алырга куша. Сез нишлисез?

— Оныгыгыз мәктәптән елап кайта. Сез нишлисез?

— Оныгыгызның көндәлегендә укытучыдан кисәтү. Нишлисез?

— Оныгыгызны тәрбиләүдәге тәҗрибәгез белән уртаклашыгыз.

1.Зәңгәр күгемдә ал кояш

Сүнмәсен, балкып торсын

Өлкәннәрнең көләч йөзе

Гел көләч булып калсын.

2. Сезне бэйрэм белэн сэлэмли «Лэйсэн »вокал ансамбле кызлары «Туган жиремэ»

1.Алдагы бэйге “Әбием әкиятләре” дип атала. Сез, әбиләр, оныкларыгызга нинди әкиятләр сөйләдегез икән. Әйдә, искә төшерик әле.( Уйларга вакыт бирәбез.)

2. “Иң ягымлы кешем шул син,

Әбием, бердәнберем!

Өйрәт әле, мин дә белим

Әби булуның серен”.

Әби көлә:”Әби булу

Тора бары оныктан.

Мин бит әби булдым, кызым,

Нәкъ син туган минуттан”.

1. Сезнен каршыгызда «Божья коровка» кызлар вокал ансамбле «А ты меня любишь»

2.Сез бәйрәмнең иң түрендә

Әби, бабайларыбыз.

Бары тик Сезнең хөрмәткә

Яңгырый җырларыбыз

Иң-иң сабыр, иң-иң тыйнак

Иң ягымлы кешеләр

Иң сөйкемле, Мәрхәмәтле

Алар безнең әбиләр.

Иң кадерле, иң хөрмәтле,

Булсын җирдә әбиләр

Әбиләрне кадерләсәк

Тыныч булыр ил-көннәр

1.Алсу Каримова сезне бэйрэм белэн котлап жыр булэк итэ « »

1.Безнен ярышлар ахрына якынлашты катнашучыларга зур рэхмэт .

(жинучелэр билгелэнэ булэклэр тапшырыла)

2.Җырлар тынлыйк, җырлыйк, отыйк,

Җыр кунелне җылыта.

Эйдэ, җырлап яшик, дуслар,

Җыр дуслыкны ныгыта Сезне хормэтлэп жырлый Венера апа Ахмадуллина

« »

1.Йөрәкләрдән чыккан назлы сүзләр,

Күңелләрдә булган саф хисләр,

Озын гомер, шатлык, ак бәхетләр-

Безнең сезгә әйтер теләкләр.

2.Омет белэн яшик, тик сынатмыйк,

Ходай гына бирсен сабырлык.

Матур килэчэкне янартырга

Бардыр эле җирдэ саф орлык.

1.Мәңге яшь булыгыз әле,

Килик кабат-яңадан.

Ходай насыйп итсен иде

Очрашырга яңадан!

2 Сабыр, йомшак күңелле әбиләребез, бүгенге бәйрәмгә килүегез өчен зур рәхмәт сезгә! Гел шундый якты йөзле, тәмле сүзле булып оныкларыгызны сөендереп, озак яшәгез! Сезнен очен эзерлэнгэн концерт программабыз тэмам.  Хэзер Сезне чэй табыны янына чакырабыз.

СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Была в сети 15.05.2022 21:33

Бикмухаметова Голниса Рифатовна

учитель математики

61 год

рейтинг308 294
место26

Местоположение

Татарстан, Кукморский район

Бер күрешү — үзе бер гомер…

Нажмите, чтобы узнать подробности

Бер күрешү — үзе бер гомер ул,
Туган белән яшик күрешеп.
Авыр чакта ярдәм кулы сузып,
Бер -беребезгә барып — йөрешеп.

Аерылмагыз, берүк аерылмагыз,
Аерса да язмыш юлларны.
Йөрәкләргә шифа — дәва бирә,
Күрешкәндә туган куллары.

Бер утыру — үзе бер гомер ул,
Утырыйк бер кичләр җыелып.
Сабый чакны искә төшерә — төшерә,
Әнкәй янында күк, сыенып.

Бер сөйләшү — үзе бер гомер ул,
Күзләреннән аңлыйк туганны.
Башка юллар берүк бутамасын,
Туганнарга илткән юлларны.

Бер очрашу — үзе бер гомер ул,
Гомерләрне берүк кыскартмыйк.
Сөйгән ярны өзелеп яраткан күк,
Яшик туганнарны яратып.

Зинһар туганнарны югалтмыйк!

Кадырова Ләйлә Мәхмүтовна(Хадиева)

24.04.2017 12:10

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Өлкәннәр һәм укытучылар көне.

 Хәерле көн, хөрмәтле өлкәннәребез, кадерле укытучыларыбыз!
Илебез буенча октябрь ае башында Өлкәннәр һәм укытучылар көне билгеләп үтелә.
Төрле җирләрдә өлкәннәрне, укытучыларны котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар
бара.

— 1990 нчы елның 14
декабрендә 1 нче октябрь “Өлкәннәр көне” итеп игълан ителә. иң беренче бу
бәйрәмне Европада, аннан Америкада, ә инде 80 нче елның ахырында бөтен дөньяда
бәйрәм итә башлыйлар. Шушы уңайдан без дә сез кадерлеләребезне кунакка дәштек. 

— Дөньяда иң кадерле
булган әти һәм әни турында без күп сөйлибез. Ә менә аналарның  да, аталарның да
әниләре булган, аларга тормыш биргән, кеше иткән кешеләр – әби-бабайлар турында
алай еш уйламыйбыз.

— Әби-бабайлы 
кешенең нинди бәхетле икәнен һәр бала белә. Алар булмаса, өйдә, гомумән,
тормышта ямь калмас иде. Аларны рәнҗетү, берүзләрен ялгыз калдырып китү, алар
белән дорфа мөгамәләдә булу зур гөнаһ булыр иде. Әби-бабаларыбызны хөрмәт
итәргә, яратырга, кадерләргә кирәк.

— Кадерлеләрдән –
кадерлерәк, сөйкемлеләрдән – сөйкемлерәк, шәфкатьле, миһербанлы, олы җанлы
өлкәннәребез! Бергәләшеп чын күңелдән сөйләшү, халкыбызның онытылып барган
гореф – гадәтләрен, матур йолаларын искә төшерү өчен һәм балаларыбызга
(оныкларга) татар халкының әхлак тәрбиясен бирергә дип, сезне бүгенге бәйрәмебезгә
чакырдык. Бу бәйрәм дә, рәхәтләнеп ял итү сәгатьләре дә булсын. Сау-сәламәт
булып, дөньяга ямь биреп яшәгез, урыннарыгыз өйнең түрендә булсын! Ә хәзер сезне
котлау өчен сүзне Нургалиева Лүзиягә бирәбез.

      —    Бүген сезгә
сәлам юллыйбыз без,     

           Сәлам
сезгә безнең буыннан!

           Бар
дөньяны бүләк итәр идем

           Әгәр килсә
минем кулымнан!

         —  Үтә гомер
аккан сулар кебек

             Ә күңел
һич туймый яшьлектән.

            
Йөзләрегез инде картайса да,

             Ник
күңелләр болай яшь икән?

— Килгән кунакларны
бәйрәм белән котлау өчен сүз мәктәп директоры Нургалиева Ландыш Сәяф кызына
бирелә.

— Яшь вакытның гүзәл
мизгелләрен

Искә алып, дуслар,
тагын бер

Яңгыратыйк әле бу
залларда

Кайтавазын яшьлек
таңының.

Үтте инде яшь
вакытлар дип

Уфтанырга, дуслар,
ашыкмыйк

Сүнмәгән бит, бездә
сүрелмәгән,

Җыр биюгә булган
гашыйклык.

Безнең йөрәк әле
һаманда яшь

Онытмадык матур
көйләрне

Жырлыйк әле өзеп
үзәкләрне,

Булсын дуслар сагынып
сөйләрлек.

— Сезнең алда
Мирзаянов Илнар

Авырлыкны җиңәр өчен көч кирәк,

  Ә  кешегә  һәрчак
җылы сүз кирәк.

  Бер назлы сүз мең дарудан көчлерәк.

  Назлы сүзгә һәркем
мохтаҗ, түз, йөрәк!

— Әйдәгез әле,
хөрмәтле өлкәннәребез сезнең белән уен уйнап узыйк. Беренче конкурсны тәкъдим
итәбез. Ул
”Бала баласы балдан татлы”
дип атала,сез оныгыгызга иркәләп әйткән ягымлы
сүзләрегезне әйтергә тиеш. Башладык
[һәр кеше бер сүз әйтә].

Фатхуллин Ильяс
башкаруында нәфис сүз

— Аякларга күз иярми

 Алар җиргә тимиләр,

 Безнең балалар әнә
ничек

 Очкын чәчеп бииләр.

Татар халык
биюе. (Башкара 11 класс кызлары)

 Өлкәннәр — алар безнең
Ушинский, Сухомлинский,
Макаренколар. Алардан тәрбия
ысулларын әле безгә өйрәнергә генә.
Алар үзләре белгән тәрбия ысулларын безнең белән
дә уртаклашсыннар дигән теләк белән ”Педагог әби” конкурсын башлыйбыз.
Музыка астында

— Телевизордан
кызык кино бара, сез ашарга пешердегез. Аш суына. Аны ничек кинодан аерып
ашарга китерәсез?

— Котырып уйнаган
оныкны ничек йокларга яткырырга?

— Кибеттә йөргәндә
оныгыгыз үзенә ошаган уенчыкны сатып алырга куша. Сез нишлисез?

— Оныгыгыз
мәктәптән елап кайта. Сез нишлисез?

— Оныгыгызның
көндәлегендә укытучыдан кисәтү. Нишлисез?

— Оныгыгызны
тәрбиләүдәге тәҗрибәгез белән уртаклашыгыз.

Зарипов Рузил
җыр

— Хөрмәтле өлкәннәребез,

  Нур сибә
йөзләрегез.

  Шуңа күрә дә яз
сыман

  Сезнең чал
йөзләрегез.

— Чәчләргә ак карлар
яусалар да,

Язлар яши сезнең
күңелдә.

Өйрәнсеннәр яшьләр,
сезгә карап,

Сокланырлык тормыш
төзергә.

— Сәламәтлек
ташламасын сезне,

Һәр көнегез үтсен шатлыкта.

Яшәү яме, дөнья
иминлеге

Юлдаш булсын сезгә
картлыкта.

— Кадерле
өлкәннәребез, укытучылар, мәктәп хезмәткәрләре. Сезне тагын бер кат шушы олы
бәйрәмегез белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Кояштай озын гомер, корычтай ныклы
сәламәтлек теләп калабыз. Күңел күгегез һәрчак аяз, күңелләрегездә һәрчак яз
булсын. Бәхетле яшәгез. Сәламәт булыгыз.

Татарстан Республикасы

Актаныш муниципаль районы

Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе

(Өлкәннәр көне уңаеннан үткәрелгән очрашу кичәсе
эшкәртмәсе)

          "Бер очрашу-үзе бер гомер"

                                                                   Әзерләде
педагог-оештыручы, педагог-китапханәче:

                                                                   Фазуллина
Гөлшат Хавил кызы

                                                                           2015 ел

Бер яшьлектә, бер картлыкта

Хикәянең авторы: Гөлчирә Галимова.
Икенче бүлек.— Ярый әйдәгез мин сезгә күрсәтәм. Ашарга да ферма янындагы ашханәдә ашарсыз, анда барлык эшчеләрне ашаталар, мин ашханәгә кереп сез ашарга киләсез дип әйтеп чыгармын. Ә соңрак мин сезне кич кунасы әби янына алып барырмын. —- дип Хәмдүнә яшләрне фермага алып китте. Кирәкле фермага кергәч егетләр кулына көрәк, сәнәк, себеркене тоттырып:— Әнә анда носилка бар, чиләкләр, сезгә ничек уңайлы шулай мусорны ташыгыз.

Бер яшьлектә, бер картлыкта

Бер яшьлектә, бер картлыкта

— Ярый әйдәгез мин сезгә күрсәтәм. Ашарга да ферма янындагы ашханәдә ашарсыз, анда барлык эшчеләрне ашаталар, мин ашханәгә кереп сез ашарга киләсез дип әйтеп чыгармын. Ә соңрак мин сезне кич кунасы әби янына алып барырмын. —- дип Хәмдүнә яшләрне фермага алып китте. Кирәкле фермага кергәч егетләр кулына көрәк, сәнәк, себеркене тоттырып:
— Әнә анда носилка бар, чиләкләр, сезгә ничек уңайлы шулай мусорны ташыгыз. Килгәндә ашханәне күрсәттем, кабат әйтәм, төшке ашка соңга калмагыз, чөнки алар аннары кырдагы эшчеләрне ашатырга китәләр. Ә кич яныгызда килеп әйләнермен.
— Тукта әле кызый, безнең бит киемнәр чиста, без кайтып китәргә өметләнгән идек.— дип чегән егете як-ягына каранды . Хәмдүнә көлә төшеп:
— Исемең ничек әле?
— Хәйдәр булам.
— Кара әле Хәйдәр, әнә тегендә иске халатлар эленеп тора , кайсысын телисез шуны киеп эшли аласыз. Без гел шулай кирәкмәгән әйберне фермага китереп куябыз, сезнең кебек ялкаулар кием алып килмәгәндә, киеп эшләсен өчен . Ярый эшкә тотыныгыз, әгәр бер атнада эшләп бетермәсәгез ике ай эшлисез, онытмагыз. — дип Хәмдүнә китеп барды . Үзенең егетләргә тиз эш табып бирүеннән канәгать калып ул туры правлениегә юл алды. Әтисе бүлмәсенә керүгә:
— Әти сәләм, яхшы булды әле син монда икән. Әти сиңа булышырга дип ике егет килгән иде, бер генә дә эшләргә теләмиләр. Мин аларга ферма чистартырга куштым, ул эшне бетергәч сиңа практика үтәргә килерләр иптәш агроном — дип Хәмдүнә көлеп җибәрде . Әйе Әнвәре яшьтән үк бик ялкау иде шул. Тик нигәдер ул Хәмдүнәнен йөрәген тиз яулап алды . Кич җиткәч Хәмдүнә сөйләшкәнчә егетләр янына фермага килде. Тегеләре исә арганнар, йөзләре качкан, иртә яктагы кебек тә шаярмыйлар иде. Хәмдүнә аларның эшләрен карап:
— Йә егетләр, хәлләрегез ничек? Ардыгызмы?
— Син көләсеңме соң? Син бу эшне безгә бездән көлер өчен бирдеңме? Моны бер атнада түгел, ике ай да чистартып бетереп булмый бит.
— Сез кызыклар да инде, үзегез бер атнада практика үтәргә теләдегез, менә бер атналык эш бирдем дә мин сезгә. Ярый мин каршы түгел, ике ай буе агроном белән кыр буйлап, чын эшегезнең асылына төшенеп йөрерсез. Хәзер инде сезнең бодай белән арпаны аера алуыгызга мин шикләнәм дә.
— Без ардык иптәш начальник, безгә кая ял итеп була? Дөресрәге кич кунарга кая бара алабыз ? Хотя,,,, безгә өйгә, авылга кайтып килсәк ярыйдыр бит? Безгә киемнәр кирәк була, тирләгән, ферма исе килгән кием белән йөреп булмас.
-— Теләсәгез китә аласыз, тик озак югалып йөрмәгез. Әлегә документларыгыз миндә калсын. Әгәр югалсагыз практикага килмәделәр дип институтыгызга шалтыратам.
— Ә автобус йөриме?
— Әйе, ярты сәгатьтән автобус була. Теләсәгез әнә Илгиз абый монда икән, сезне тукталышка илтеп килер, әнә агроном да монда икән, чакырыргамы?
— Юк, юк, кирәкми, мөмкин булса без китәр идек, иртәгә төшке ашка килеп җитәргә тырышабыз.
Егетләр алдамады, чыннан да төшке ашка килеп тә җиттеләр. Кич белән Хәмдүнә аларны практика үткәндә яши торган әби йортына алып китте.
— Ә сезнең авылда клубка яшьләр җыеламы? Дөресен әйткәндә мондый эштән соң авыл яшьләре врядли клуб тирәли йөрер.—дип
Хәйдәр әкренләп кыздан сорау ала башлады.
— Җыелалар инде, таякка таянып чыкканнарын күргәнем юк. Ә менә сез берәр көннән пажалуй таякка таянырсыз дип уйлыйм.
Хәмдүнә көлеп җибәрде , аның тавышы бөтен авылны яңгыратты. Яннарында барган Әнвәр:
— Матур көләсең Хәмдүнә, чишмә сулары чылтырап аккан су тавышы кебек чыга тавышың.
— Рәхмәт. Ә син кем буласың соң, әле дә исемеңне әйтмәдең?
— Мин Әнвәр булам авыл сандугачы.
— Менә бит Хәмдүнә күрәсеңме?
Хәйдәр дустының иң башына кулын куеп:
— Тыныч күлдә җеннәр бар дип юкка гына әйтмиләр. Дәшми йөрде дә авылның чибәр кызының башын да әйләндерә матур сүзләре белән.
— Ә син минем башым әйләнгәнен күрәсеңме? Минем башны әйләндерер өчен башта чылбырын сүтәргә кирәк, ә бу точно сезнең хәлдән килми.
Хәмдүнә кабат көлеп җибәрде дә:
— Менә килеп тә җиттек.
Ишегалдында йөргән Оркыя апаны күреп:
-— Оркыя апа синең кунакларың килде каршы ал. Тик караштыргала, чылбыр чишергә өйрәнергә теләсәләр тимерче Габдул абый янына җибәр.
— Нинди чылбыр кирәк дисең?
Бераз чукрак Оркыя апа Хәмдүнәгә карап:
— Соң чылбыр фермада инде миндә юк.
— Беләм Оркыя апа, синең чылбырында әллә кайчан ычкынган инде, Салих абый кулында ул.
— Нәрсә дидең?
—Этең чылбырыннан ычкынган дим, кунакларыңны таламасын Оркыя апа. Ярый кунакларыңны каршы ал мин китәм.
Хәмдүнә берничә генә адым атлады, аны куып тоткан Әнвәр:
— Сине озатып килимме?
— Тик чылбырның иң калыны минем муенымда, тиз генә башым әйләнә дип уйлама.
Яшьлек, яшьлек, бик тирәнгә кереп китте шул Хәмдүнә үзенең үткәннәренә. Менә бит алар ничек кызык танышты. Авылга кайтып торырга теләмәгән Әнвәр, үз гомер юлын авылда үткәргәнен сизми дә калды. Үз сүзле, тик үпкәләүчән, шул ук вакытта артык тыныч, гади Әнвәрнең әти әнисе бер бер артлы үлеп киттеләр. Йорт , җир өчен туганнары белән үпкәләшеп, тавышка киткәч, Әнвәр авылыннан бетереп чыгып китеп, шаян Хәмдүнә янына кайтып төпләнгәнен аңламый да калды ахыры . Бераз капкаларга да яратмаса, аннан да яхшы ир булмас иде . Юк, юк, ул Хәмдүнәсен кыерсытмады, киресенчә бераз капса нәрсә әйтер Хәмдүнәсе дип, аның авызына гына карап тора иде. Эх менә бераз ялкаулыгы да булмаса, менә шул кечкенә генә гаебе бераз күңелен төшерә иде Хәмдүнәнен. Әнвәрен эшләтер өчен гел төркәләп, әйтеп торырга кирәк иде, нәкъ менә ат кебек, трррр дисәң туктый, наааа дисәң атлый. Ләкин менә нәрсәседер Хәмдүнәнең йөрәк кылын тибрәтеп, муенындагы чылбырын ычкындырырга булышкан да инде. Эх гомер агышлары.
Менә тагын кибеттән кайтып Әнвәр яраткан урынына кире ятты. Хәмдүнәнең үзенә көрәген тотып кар көрәргә чыгарга туры килде . Бераз эшләгәч аның янына, каяндыр кайтып баручы, дустының кызы туктады да:
— Хәмдүнә апа әле ярый сине урамда күрдем, әле үзем сезгә кереп чыгарга теләгән идем. Әни сине югалткан, күптән күренми, телефонны да алмый ди.
— Әй кызым кая телефон алу инде ул, күрәсең бит эшем күп. Яшь чакта сагынса чаптырып килеп җитә иде үзе, хәзер күренми. Телефонсыз да бик яхшы яшәдек. Хәзер телефон булгач ялкауландык. Күреп сөйләшү үзе ни тора бит ул, тегеләй әллә кем белән сөйләшкән кебек, әллә ничек шунда.
— Әйе, ,анысы да дөрес. Кара әле Хәмдүнә апа, хәзерге телефоннар әллә нәрсәләр эшли белә бит, әйдә мин сине карточкага төшерим әле. Әни синең яныңа кермәдең алдама дисә, синең синең фотосүрәтеңне күрсәтәм, дә эше күп диярмен.— дип Хәмдүнәне фотога төшереп китеп тә барды. Хатынын тәрәзәдән карап торган Әнвәр,, Хәмдүнәне фотога төшергәнне күреп урамга чыкты.
— Син нәрсә карчык әллә фотоларга төшәсең инде? Үзең әллә кемнәрне дә беләсең? Әллә нинди кызлар белән сөйләшәсең.
— Менә сиңа мә, миңа кеше белән дә сөйләшергә ярамыймы?
— Карточкага төшергәнне күргәч аптырап кына әйттем инде. Ярар әйдә миндә булышырга чыктым.— дип Әнвәр бабай да кар кери башлады. Хәмдүнә тагын иренә карап алды да:
— Әй син кар көрәгән дөрес булыр микән инде? Әле соңгы арада бик кар керәргә чыкканың юк иде бит. Шуңа да ул кызга мин үзем гел кар көрим дидем.
— Нигә? Булышам бит миндә.
— Анысы шулай, тик гел түгел бит. Ә монда ярыш ди, кемдә кем капка төбен, ишегалдын гел ялтыратып, чистартып тора, шуңа премия бирәләр имеш. Менә мине карточкага төшереп китте дә. Ярышта катнашучыны эшләгән җирендә төшерергә кирәк ди бит.
— Ә нәрсә бирәләр икән?
— Хатын — кыз җиңсә бик кыйбатлы тун ди, ә ир кеше җиңсә җир сөрә торган кечкенә трактор ди. Җитмәсә ул трактор белән кыш көне карны да төрттереп була икән. Миңа тунда ярый кызым, ярышка катнаша дип мине дә яз дидем.— дип янә Хәмдүнә карчык көлеп җибәрде .
— Кара әле карчык, син бар коймагыңны пешер, ә мин карны үзем көндә көрәрмен. Аннары теге кызыйга да әйтергә кирәк, безгә трактор кирәгерәк диген, ирем ярышта катнаша дип әйт.— диде беркатлы Әнвәр карчыгының шаяруын аңларга өлгерми. Хәмдүнә апа елмая төшеп:
— Булмас, син бүген шулай дисең, ә иртәгә кар көрәргә чыкмыйм дисәң? Юк, юк, мин һич югы тун ала алам, ә син кирегә сукалый башлап тунсыз да кала алмыйм инде. Язга кадәр вакыты күп, ә син ялкау. Син язга хәтле кар керәрсең дип уйламыйм мин.
— Әйткәч эшлим инде, син иң мөһиме мине ярышка яздырырга гына онытма. Бар, бар коймагыңны әзерли тор, бераздан ял итәргә кереп чәй эчеп чыгармын.— дип Әнвәр Хәмдүнәне өйгә куып кертеп тә җибәрде. Менә уены чыны белән Хәмдүнә апа гомер тәгәрмәчен тәгәрәтә. Өйгә кереп камырын әзерләп коймагы да пеште, тәрәзә өленгесен генә ачып Хәмдүнә апа иренә карады. Чәй эчәргә керергә теләгән Әнвәр көрәгенә таянып үткән кешеләргә карап тора иде. Менә бит бәлки эшләр, ә премиягә килгәндә язга хәтле нәрсә булсада уйлап табармын дип , Хәмдүнә апа үзенчә генә елмаеп тәрәзәсен шакыды да, аны чәй эчәргә чакырды.
Әсәр тәмам.

Хикәянең авторы: Гөлчирә Галимова.

Әбиемнең серле сандыгы.

Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек  төркемендә күңел ачу чарасы

Бәйрәмнең максаты:

Күңел ачу чараларында актив катнашырга омтылыш формалаштыру. Халкыбызның гореф-гадәтләрен, буыннан-буынга истәлек булып калган әйберләрнең исемнәрен (бала итәкле күлмәк, алъяпкыч, камзул, түбәтәй, калфак) хәтерләрендә калдыру. Шигырь һәм уеннар аша балаларны татар халкының үткәне белән таныштыруны дәвам итү. Нәфасәти зәвыкларын үстерү, әйләнә-тирәдәге предметларны бәяли белергә өйрәтү.Татар халкына, фольклорына мәхәббәт һәм ихтирам тәрбияләү.

Алдан эшләнгән эшләр: Музейга экскурсиягә бару; сандык һәм андагы әйберләр белән танышу; шигырьләр, уеннар, биюләр, мәкальләр өйрәнү.

Материал: Өй күренеше, чиккән әйберләр, каба, сандык, өстәлдә самовар, татар халык ашлары.

Чара барышы:

Алып баручы берничә бала белән (балалар татар киемнәреннән) залга керә. (Башка балалар алдан кереп утыралар).

А.б: Исәнмесез,хәерле көн, кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар! Без бүген сезнең белән үткән көннәргә, әби-бабаларыбызның яшь вакытларына сәяхәткә барырбыз. Бүгенге бәйрәмебезнең исеме дә “Әбиемнең серле сандыгы” дип атала. Элеке вакытларда һәр өйнең күрке булып, аны бизәп сандык торган.

Әбиемнең серле сандыгы!

Нинди серләр саклый икән ул?

Гомер буе җыйган хәзинәме,

Әллә инде күңел бизәгеме.

Нинди серләр саклый икән ул?

А.б: Балалар, әйдәгез, без сезнең белән бүген авылга, Әсмабикә  әби янына барып кайтабыз. Хәлен дә белербез,әзерләгән бүләгебезне дә тапшырырбыз. Барасыгыз киләме?(….) Балалар, ә безнең барасы җиребез бик ерак. Бәлки нинди дә булса транспорт белән барырбыз? (Балалар җаваплары) Ә менә безнең әби-бабаларыбыз элекке заманнарда,ерак җирләргә ат белән барганнар. Атны матур итеп бизәгәннәр, муенына кыңгыраулар тагып, дагасын чиккән сөлгеләр белән ураганнар. Әйдәгез,без дә бүген авылга атка утырып кайтыйк. (Бизәлгән ат дугасын бер малайга биреп, ул аны өскә күтәреп тота, җилкәсенә дилбегә киертә һәм бер малай дилбегәне тота.) Гармунны да үзебез белән алыйк, күңеллерәк булыр.

— Әйдә, Гаяз , сыздыр тальяныңны

Җилкендереп күңел кылларын

Ешрак менсен тальян сәхнәләргә,

Онытылмасын аның моңнары!

(Әкрен генә тальян гармун тавышы яңгырый)

А.б: Менә килеп тә җиттек. Балалар, карагыз әле, авыл өйләре нинди матур. Халкыбыз элек-электән матур итеп йортларын бизәгән. Шакып карыйк әле. Өйдә кеше бармы? Керергә мөмкинме? (Шакыйлар. Эндәшүче юк. Тагын шакыйлар.)

Әби: Бәрәкәт, балалар килгән икән бит.

Әдилә: Исәнмесез-саумысыз,

Нигә ишек ачмыйсыз?

Шакый, шакый арып беттек,

Нигә каршы алмыйсыз? (Алып баручы кул биреп әби белән исәнләшә.)

Әби.   Исәнмесез, балакайларым,
           Минем матур алмаларым,

            Зур кызларым,зур улларым!

            Иң кадерле күз нурларым!

А.б: Исәнме, Әсмабикә  әби. Исән-сау гына яшәп ятасыңмы?

Әби: Аллага шөкер, кызым, рәхмәт! Керегез, керегез, түрдән узыгыз! (Балалар кереп урындыкларга утыралар)

А.б: Балалар, әйдәгез без әбигә җыр җырлап күрсәтик.

“Әссәләмәгаләйкем”

Әби. И-и, бар иде безнең дә сезнең кебек яшь чаклар.Без дә сезнең кебек бик матур итеп җырлый идек, бии идек, уйный идек. Сезне күргәч, кабат яшьлегемә кайткандай булдым.

А.б: Балалар, бу безнең әбинең өе. Бу өйнең бизәкләрендә күңел нуры, җитез кулларның осталыгы күренә. Балалар, карагыз әле, өйнең түрендә ямь биреп сандык тора.

Ләйлә: Әбиемнең күңел сандыгын

Бер ачасы иде, ачасы….

Әби-бабам белгән йолаларны,

Халкыбызның күңел җәүһәрләрен

Бер ачасы иде, ачасы.

Кәрим: Әбиемнең серле сандыгы

Кызыктыра безне күптәннән

Ач, әбием, безгә күңелеңне,

Яшь буынга мирас булып калсын,

Бер хәзинә калсын үткәннән.

Әминә: Әбиемнең сандыгында

Сакланмый ниләр генә.

Әйдәгез сорыйк үзеннән

Ачып күрсәтсен безгә.

Әби: Әйе, сандыкта халкыбызның буыннан-буынга тапшырылган күңел байлыгы саклана. Минем сандык гади сандык кына түгел бит, тылсымлы сандык, анда минем бабагыз белән яшь чагым  саклана. Ул сандыкны болай гына ачып булмый әле. Сез мәкальләр беләсезме соң? Мин сезгә татар халык мәкальләренең башын әйтәм, ә сез ахырын әйтерсез.

Кем эшләми, шул (ашамый).

Тырышкан табар, ташка (кадак кагар).

Калган эшкә кар (ява).

Егет кешегә җитмеш төрле (һөнәр дә аз).

Әби: Булдырдыгыз балалар, бик күп беләсез икән сез. Менә хәзер сандыкны ачарга була инде. (Кулъяулык ала) Менә без кызлар белән аулак өйдә кич утырып егетләргә бүләк итәргә кулъяулык чигә идек. Кулъяулык белән “Яшерәм яулык” уены да уйный идек. Әйдәгез сезгә дә ул уенны өйрәтәм.

“Яулык салыш”

Кулъяулыгым яшел яшел
Яшел чирәм астында.
Сиздермичә ташлап китәм
Бер иптәшем артына.

(Балалар түгәрәктә торалар. Санамыш ярдәмендә яулык салучы билгеләнә, аның кулында кулъяулык. Музыка башлангач, түгәрәктәгеләр кулга- кул тотынып, җырлап йөриләр, кулъяулыклы бала түгәрәк тышында капма-каршы якка йөреп җырлый. Җыр беткәч, бер бала артына идәнгә кулъяулыгын ташлауга, икесе ике якка йөгереп китәләр, кем беренче килеп яулыкны ала, шул яулык салучы була.Уен  дәвам итә)

А.б: Рәхмәт, Әсмабикә әби, бик күңелле уен булды. Тагын сандыгыңда ниләр бар соң? (Әби сандыгыннан күлмәк чыгара.)

Әби: Бу минем туй күлмәгем, бабагызга кияүгә чыкканда кигән күлмәгем. Бу күлмәк минем өчен зур истәлек.

Аида:

Матур изү бизәп тора

Күлмәгенең күкрәген.

Диңгез суы кебек тора,

Дулкынланып итәге.

А.б:  Балалар, карагыз әле Әсмабикә  әби яшь чагында ничек матур киенгән. Әйе, татар-хатын кызлары милли киеменә –аска киңәеп киткән бала итәкле күлмәк, озын камкул керә. Әсмабикә  әби, ә синең алъяпкычың бармы?

Әби: (Балаларга алъяпкычын күрсәтеп) – Әйе бар, карагыз әле ул нинди матур, мин аны үзем кичләрен кызлар белән чигеп утырдым. (Әби калфак чыгара.)

Әби: Балалар, кайсыгыз белә, бу нәрсә?( Калфак)

Әби: Ә калфакны кемнәр кия? ( Әниләр, әбиләр, кызлар, апалар).

А.б: Әйе, хатын-кызларның өс- баш киеменең төп бизәге булып чигүле калфак тора, менә безнең кызларыбыз да сиңа кунакка килгәндә матур калфак киеп килделәр.

Язилә:

Дәү әнием энҗе калфак

Бүләк итте үземә.

Энҗе калфак бигрәк матур,

Бик килешә йөземә.

А.б: Менә безнең матур калфак кигән кызларыбыз үз парларын чакырып, хәзер бик матур итеп биеп тә күрсәтерләр.

 Татар халык биюе

А.б: Әсмабикә  әби, сезнең киемнәрегез кызлар өчен генә мени?

Әби: Нишләп? Бу түбәтәй ошамыймени?  (Әби түбәтәй күрсәтә.)

А.б: Нинди осталык белән чигелгән бизәк.

Әби: Түбәтәйне кемнәр кия, балалар? ( Абыйлар, бабайлар, малайлар).

А.б: Әйе, бик дөрес.

Айбулат:

Бигрәк матур түбәтәе

Энҗе бөртекләр белән

Алар монда килгән гүя

Чын әкият иленнән.

А.б: Әсмабикә  әби, безнең балалар татар халкының “Капкалы” уенын бик яратып уйныйлар. Әйдә, бергәләп уйныйк.

“Капкалы” уены

Әби: Рәхмәт, балалар миңа яшь чагымны искә төшердегез, без дә шулай күңелле итеп уйный идек. (Сандыктан чиккән сөлге чыгара).

Ә менә бу сөлге бабагызга сабантуй  бүләге.

И.Раил:

Сөртенсәң – сөлге кирәк,

Көрәшсәң – сөлге кирәк.

Батырларга сабантуйда

Бирелгән сөлге бүләк.

Әби: Шушы чиккән сөлгемне  бабагыз көрәштә җиңгәндә җилкәсенә салган идем шул. Иии, гомерләр!
А.б: Әсмабикә әби, алай күңелсезленмә әле. Хәзер без көрәшләрне искә төшереп алабыз. “Әтәчләр сугышы” уенына Илмир һәм Гаязны чакырам.

“Әтәчләр сугышы” (Илмир-Гаяз, Айбулат, Г.Раил)

Әби: Сөлге генә түгел, тәрәзәләргә челтәр дә бәйләп элә идек, балакайларым. Шул турыда кара- каршы басып җырлый да идек әле.
А.б: Менә шулайракмы, Әсмабикә әби? Әйдәгез, балалар, күрсәтик әле осталыгыбызны.

Челтәр элдем читәнгә”

Әби: Тагын без бәйрәмнәрдә матур итеп чигеп ясалган читек кия идек.

А.б: Бизәк төшкән итекләрне

Читекләр дип йөртәләр.

Аларны татар кызлары,

Бәйрәмнәрдә кигәннәр.

А.б: Әйе, чын матурлык һәркемне сөендерә. Нинди матур бизәкле читекләр. Әсмабикә әби, безнең булган, батыр малайларыбыз да, чибәр уңган кызларыбыз да  матур итеп татарча бии беләләр. Әйдәгез, биеп күрсәтик әле.

“Матур уен”

Әби: Ай, булдырасыз икән сез! Ә без биегәндә чабата киеп бии идек. Чабатаның нәрсә икәнен беләсезме соң сез. Менә ул! Без үскәндә сезнеке кебек матур аяк киемнәре юк иде. Әтиләр безгә шундый чабата үреп бирә иде. Яз, көз көннәрендә аякка су үтмәсенгә астына агачтан шакмак кагалар иде.

А.б: Әсмабикә әби, ә нигә синең сандыгың кырыенда көянтә тора соң?

Әби: И, балалар, бик кадерле бүләк шул ул. Бабагыз кияү бүләге итеп ярминкәдән алып кайтты аны. Килен булып төшкәч, шул көянтә — чиләкләрне алып, чишмәгә су юлы күрсәтергә алып төштеләр. Элек бит суны җырлый-җырлый чишмәдән алып кайта идек. Хәзер сагынып сөйләргә генә калды инде ул чакларны. Эх, бер яшьлектә, бер картлыкта, әйдәгез мин дә биеп җибәрим әле! (Бормалы су” көенә талгын бию)

 (Әби  көянтә белән бии).

А.б: Рәхмәт, Әсмабикә әби, бик матур биедең. Яшь кызлар бер якта торсын!

Әби: Рәхмәт,оланнарым. Яшәреп киткәндәй булдым. Сез төрле уеннар да

уйныйсыз, биюләр дә биисез. Сезнең белән күңелле. Хәзер инде җитезлегегезне дә күрсәтер вакыт җитте.

Йомгак чорнау— кызык уен,
Күз иярми кулларга.
Иң беренче чорнаучыны
Санарбыз уңганнарга.
Кемнәр икән уңганнар?
Карыйк әле оланнар.
Менә сезгә йомгаклар,
Кем тизрәк йомгаклар?

 (Һәр уенчыга берәр йомгак бирелә, алдан тәмамлаучы бүләкләнә. Кунаклар белән дә уйнала)

А.Б: Әйдәгез, ял итеп алыйк, бер  биеп  карыйк.
Күмәк бию “Карабай  (Түгәрәктә биеп йөриләр, уртада тукмак ята):
Әй әйләнә, әйләнә
Сихерледер бу такмак.
Нинди җәза бирер икән
Безнең каршыда туктап?

А.Б:
Карап карыйк әле, чынлап та сихерле микән бу тукмак? (Ала һәм тәгәрәтә, тукмак кемегә карап туктый, аңа җәза бирелә. Уен 2 тапкыр кабатлана).

А.б: Әсмабикә әби, безне кунак иткән өчен дә,  сандыгыңның байлыгын күрсәткән өчен дә рәхмәт үзеңә, синдә күңел ачып, халкыбызның милли сәнгате белән якыннан таныштык. Балалар, әйдәгез Әсмабикәәбигә рәхмәт әйтәбез.
Балалар:  Рәхмәт, Әсмабикә әби!

А.б: Әсмабикә әби, без сезгә буш кул белән килмәдек. Бу кулъяулыкларны балалар үзләре бизәде.

Әби: Нинди матур булган, рәхмәт сезгә, балалар! Минем дә сезгә күчтәнәчем бар. (Коймак бирә.)

Балалар: Рәхмәт! Сау бул, Әсмабикә әби.

Әби: Сау булыгыз, балалар!

А.б: Менә, балалар, без әбинең серле сандыгын карап,үткәннәргә барып кайттык. Ягез, нәрсәләр турында сөйләштек, сезнең күңелләрегезгә нәрсәләр бик ошады?

Хәтерләүдән курыкмагыз сез!

Үткәнегезне онытмагыз сез.

Белегез сез ерак бабаларның,

Ничек итеп көн иткәнен..

Ни иккәнен, ни чиккәнен,

Нинди җырлар, нинди моңнар

Безгә калдырып киткәнен.

Шуның белән әбиемнең серле сандыгы аша үткәннәргә сәяхәтебез тәмам. Сезнең дә күңел сандыкларыгыз саекмасын,һәрчак тулыланып, баеп торсын! Сау булыгыз!

7 ноября 2021 года исполняется 100 лет со дня рождения народного писателя Башкортостана, поэта, драматурга,  Нажиба Асанбаева (Николая Васильевича Асанбаева). Нажиб Асанбаев — видный драматург современности, поднявший авторитет башкирского театрального искусства не только в Башкортостане и России, но и на мировом уровне. Из-под пера Нажиба Асанбаева вышли произведения, вошедшие в золотой фонд башкирской литературы и театра. В их числе такие популярные в театральной среде произведения, как «Райса», «Файзи», «Смелые люди», «Помолвка», «Золотая колыбель», «Счастье, упавшее с неба», «Зайтунгуль», «Белая сирень», «Дом с невестой», «Влюблённая девушка», «Жизнь прожита не зря», «Израненная судьба» и другие.
В настоящее время коллектив народного татарского театра РДК
им. Н. Асанбаева работает над выпуском спектакля «Бер яшьлектэ бер картлыкта». Постановка приурочена к 100-летию со дня рождения выдающегося драматурга Нажиба Асанбаева.

Сведения предоставлены организацией

МБУ «Бакалинский районный Дворец культуры муниципального района Бакалинский район»

и опубликованы автоматически. Администрация портала

«Культура.РФ»

не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.

Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.

Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь

в личном кабинете

учреждения культуры.

Идентификатор события на PRO.Культура.РФ —

1414941

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Бенефис учителя сценарий
  • Бенефис певца сценарий
  • Бенефис одной книги сценарий
  • Бенефис агентство праздников
  • Бенджамин баттон сценарий