Бишек туйы сценарий

Праздник имянаречения

БИШЕК   ТУЕ   ПРОГРАММАСЫ.

Сәхнәдә  авыл өйе күренеше. Сәке, сандык,чигелгән кашагалар, өй уртасында бишек тора.

.Зал караңгы.Талгын гына көй яңгырый.(бу көй Алсу-Фәридә дуэты башкаруында “Балама” җырының минусовкасы булырга мөмкин).Кушымта өлеше җырланганда ана бишек янына чыгып утыра.

Арттан алып баручы сөйли:

А.Б. ( Юля Янборисова)

 Бала туды бүген җиргә,

Фәрештәләр аңа юл ачты.

Күкләр иле садә җаннан булган

Бер баласын җиргә  озатты.

Гаиләгә шатлык булып, өмет  һәм куанычлар өстәп  дөньяга олы зат туды .  Дөньяга яңа кеше туды!Ул үзенә бәхет даулап тәүге авазын салды.Ана назлы күзләрен мөлдерәтеп сабыена елмайды..Сабый үзен дөньяга китергән  әнисенең күкрәгенә сыенды Ана сабыена  иң татлы,иркә сүзләр әйтеп яшәү көченә ия булган күкрәк сөтен бирде,ак биләүгә биләп,тал бишеккә салып җырын сузды.

Татар халкында борынгыдан килгән тал бишек.Элек-электән аны әтиләр үз куллары белән үреп,үзләренең йөрәк җылыларын биреп ясаганнар.Ә матур чыбылдыкларны әниләр әниләр теккән.Ул чыбылдык сабыйны явыз көчләрдән,күзләрдән,салыкыннардан саклаган.

Сездә ничек,бездә бишек талдан,

Җырдан үрелә.

Җырлы бишек,җылы бишек

Эленә өй түренә.

Әйе, чыннан да, нинди иркә,нинди моңлы,ягымлы,назлы, әйтеп бетерә алмаслык тылсымлы бу –бишек җыры!Шушы моң дөньясында тирбәлеп сабый ята.Күңеленең иң җылы,иң изге хисләрен биреп,бишек тирбәлүенә кушылып Ана талгын гына җыр көйли.Ана ул җырларына бөтен күңелен биреп,баласын назлап, иркәләп җырлый.

(Ана бишек җыры башкара) Эльмира Акбулатова

Җыр тәмамлангач өйгә яшь ананың каенанасы (Алсу Акжигитова) белән килендәше (Ильсияр)керә, алар белән кыз бала  да (Лилия  2 класс) керә.

Ильсияр: Исәнме, килендәшем. Исән-сау кайттыңмы?

Каенана (Алсу): Исәнме,килен. Кайда әле безнең батыр.Сөбхан алла, бик матур, та бала булган бу.Тәүфигы, михербаны белән үссен.Кая килен, әйдә, баланы коендырып алыйк әле, үз өендә чиста булып ятсын әле.Әйдә,кызым, җылы су белә комган китер, ләгән әзерләгез.Җылы чүпрәкләр дә булсын. Аллага тапшырдык, бисмилләһи рахман иррахим!

(Бала коендыралар. Бала коендырып бетергәч яшь ана нәни кызга:

Ана (Эльмира): Әйдәгез, кадерле кунаклар, бала йоклаган арада чәйләп алыйк әле.Ә син,кызым, бәбине карап тор яме.?Уянса чакырырсың.

( Почмак якка кереп китәләр)

Кыз бала бәбәи карап кала.

А,Б,  (Юлия)(арттан)  Кем дип исем кушарга,

Барысы да баш вата

Олы дөнья каршысында.

Исемсез бала ята.

Исем кирәк,исем кирәк,

Бирик без аңа исем.

Матурын сайлап куярбыз,

Исем кадерен белсен!

(Ильнар Васильев керә)

Ильнар:Сеңелем, энекешкә исем кушабыз бүген.Ләкин әлегә исем сайламадык,бик матур исем кирәк булыр инде безнең энекәшкә.

Әле мичкә күмәч тә тыкмадык,әлбә дә пешмәгән, тиз булыйк,хәзер кунаклар да килеп җитәр.

Лилия: Кычкырып сөйләшмә,энем,бәби уянды бит.

(Бишек янына килеп 1генә куплет бишек җыры җырлыйлар)

(Кунаклар керә, кунаклар арасындагы бер малаай  (Ринат Канеев) исәнләшә)

Ринат Канеев : Әссәләмәгәләйкүүүүүүм!

Почмак яктан ана чыга.

Эльмира: И-и-и , кунаклар килгән икән.

Ринат Канеев: Исәнмесез, саумысез,

Нигә кәҗә саумыйсыз,

Каршылагыз хөрмәт белән,

Күчтәнәч булыр тулы әрҗә.

(Анага күчтәнәч тапшыра)

Эльмира: Килдегезме, кунаклар,

 Түрдән узыгыз,әйдә,

Мичтә күмәч, җамаякта

Изелеп пешкән әлбә.

Динара 2 класс : Күчтәнәчне е е е е е е   җәлләмәдек,

Алып килдек мул итеп.

Бәбине күрсәтсеннәр дип,

Аналарына – чите е е е к.

Эльмира: Күз тимәскә шомырт куйдык,

Салдык олы имезлек.

Бүген мунча юындыргач,

Көчек күлмәк кидердек.

Балалар: Нинди күлмә ә ә ә к?

Эльмира:: Баланың беренче күлмәген көчек күлмәк дигәннәр элеккеләр.

Балалар: Әә-ә-ә-ә-ә!   Ә исеме ничек бәбинең?

Эльмира: Ә менә исемне бергәләп уйларбыз инде.Ягез әле,исемнәр уйлашыйк.Әллә иң элек  бармак уены уйныкмы?

(балалар түгәрәкләп басалар)

Ильнар: Бармак уены чыккан диләр.

                   Оталсам ярар иде.

                   Иң  матур затлы исемне

                   Мин таба алсам иде.

Уртага бер баланы чыгара, бала уйланып тора да:

Айрат! Шат күңелле,ачык дигән сүз!

Балалар: Кит әле, безнең бәби бит кыз!

Ильнар тагын саный: Бармак уены чыккан диләр,

                                        Оталсам ярар иде.

                                        Иң матур,затлы исемне

                                        Мин таба алсам иде.

Ринат: Мөхәммәтгариф! Укымышлы дигән сүз!

Ильнар: Авылыбыз да Гарифлар болай да күп.  

Бала: Ярар алайса.

2нче бала: Мин таптым, мин таптым.Айсылу булсын!

Бергәләшеп: Булсын, булсын, бик күркәм,

                      Туры килсен үзенә.

                      Бай күңелле кызчык булсын,

                      Үссен безнең кечкенә!

Эльмира: Аллага шөкер, исем дә уйлап таптык бит. Инде хәзер барыгыз да  табынга рәхим итегез.Мулла бабай да килеп җиткән.Озак көттермик.

(Барысы да кереп китәләр)

А.Б (Юлия).  Исем баланың киләчәк тормышында бик зур әһәмияткә ия.Балага мәгънәле исемнәр кушу турында  Илдус хәзрәтебез тәкъдимнәрен тыңлап китик.Рәхим итегез,хәзрәт.

10 мин. чыгыш. Хәзрәт балага исем кушу йоласы турында сөйли.

А.Б (Юлия).  . Үз милләте көен ишетеп үссә

Халык хәтерен саклар буыннар.

Тарихлардан килгән гореф-гадәт,

Туган  телен көйли бу җырлар.

   Сак-Сок бәете.

Лилия   Бишек җырлары – кеше күңеленең иң нечкә кыллары алар.Шуңа да аларны һәр кайсыбыз сабый чакның якты истәлеге итеп гомер буена күңел түрендә  саклый.Ул җырлар Туган ил, газиз ана, туган төшенчәләре белән бергә йөри.Татар халкының сөекле шагыйре Г.Тукай да бит : “ …иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән”-дигән.

Ильнар.  Саклыйк буыннарга рухи хәзинәне,

Бишек җыры-күңел көзгесе.

Киләчәктә шәхес булыр өчен

Тәүге адым,яшәү өлгесе.

ДинараМилләтемнең җыелмас моң аһәңе

Бишек җырларыннан салына.

Милләт моңын көйлик без сабыйга

Ул бишектә яткан чагында.

А.Б (Юлия).  Бишек җырлары-безнең киләчәгебезгә нигез сала.Балаларны шул могҗизалы җырлардан мәхрүм итмәсәк иде!Җырларыбыз учагы сүнмәсен,алга таба дәвам итсен!

Кызлар  “Туган тел” җырын җырлап чыга, аңа балаларны җитәкләп  Ана кушыла.Барлык катнашучылар сәхнәгә чыга һәм зал белән берлектә “Туган тел” җыры башкарыла.

      Т   Ә    М    А    М.

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Высокогорский детский сад «Петушок» Высокогорского муниципального района Республики Татарстан»

——— • ———

«Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының «Биектау «Петушок» балалар бакчасы» ы́ часа он ррр при 66 им мир мракмәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе.

Сценарий “Бишек туе” (“Празднование рождения ребенка”)

на татарском языке для детей подготовительной группы.

Автор: Галявиева Гульнара Викторовна

воспитатель

с. Высокая Гора

«Бишек туе» күңел ачу чарасы.

Максат:

Татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары белән танышу, аларга кызыксыну уяту.

Бурычлар:

-Балаларның монологик һәм диалогик сөйләм телен үстерү.

-Татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары белән танышуны дәвам итү.

Горурлану, хөрмәт итү хисен тәрбияләү.

-Бишек җырларын өйрәнү.

-Ата- аналар белән тыгыз элемтәдэ булу, аларның сценарий куюда ярдәм итү.

Җиһазлау:

Бишек

Самавыр

Чиккән сөлгеләр

Татар халкының милли киемнәре ( балаларга)

Савыт-саба

Милли ризыклар (чәк-чәк, өчпочмак)

Курчак

Магнитофон

Пианино

сандык

Алдан эшләнгән эш:

“Бишек туе” темасына әңгәмә үткәрү.

Татар халкының башка төрле йолалары, гореф-гадәтләре белән таныштыру.

Халык авыз иҗатының “үчти-үчти” сикерткәндә, теләкләр, бала йоклатканда әйтелә торган шигырьләр өйрәнү.

Дәрдмәнднең “Бәллү” шигырен өйрәнү.

Татар халкының милли биюен өйрәнү.

Катнашучылар:

Әби

Бабай

2 кыз, 2 малай

Әти

Әни

Чараның барышы.

Авыл өе. Өстәл янында бабай, әби һәм дүрт оныкчыклары. Әби чәй әзерли.

Әби: -Балалар, әйдәгез әле чәй эчеп алыйк.

Барысы да өстәл артына утыралар.Чәй эчәләр. Ишек шакыйлар.

Әти белән әни керә.

Әти:- Сөенче,сөенче

Безнең гаиләдә сөенче!

Дөньяга аваз салып

Бишенче бала туды!

Әби, бабай: — Зур шатлык белән килгәнсен, улым! Әйдәгез, әйдәгез узыгыз, балалар.

Әни баласын гаиләдәге бөтен кешегә күрсәтеп чыга. Һәрберсе теләк теләп чыга.

Әни:

Минем кызым дәү кебек,

Бакчадагы гөл кебек.

Ике күзе янып тора,

Кара бөрлегән кебек.

1нче кызы:

Әлли-бәлли бәү итә,

Сеңлем йокыга китә.

Сеңлем йокыга киткәч,

Әнисе кайтып җитә.

Малай:

Әлли бәлли итәр бу,

Йокыларга китәр бу,

Йокыларга киткәчтен.

Бик дәү булып үсәр бу.

Әти :

Әттә, әттә, әттәти,

Минем кызым бик тәти.

Минем кызым бик тәти дә,

Йөреп китәр ул тәпи.

Бабай:

Үсә-үсә бәбкәем,

Үсә-үсә зур була.

Кояш кебек сөйкемле,

Үзе сүзгә җор була.

Балалар:- Әти-әни без сезгә бүләк әзерләдек.

Бииләр.

Бала елый башлый.

Әни бишекне тибрәтә башлый. Бала һаман елый.

Әби: — И-и балалар, сабыйга ана назы, йөрәк җылысы кергән бишек җыры кирәк ул. Әби-бабаларыбыз элек-электән әйтеп килгәннәр, бишек җыры тыңлап үскән баланың теле иртә ачыла, сәләтле, акыллы бала булып үсә.Ул аны тынычландыра , йоклата.Сиңа да кызым нәни чагында бишек җырларын җырлый идем.

Әни: -Әни, чынлап та искә төште җырлаганнарың. Әйдә әле җырлап җибәрик.

Кыйгач кашым,

Асыл ташым!

Йоклаек икәү!

Йокла, иркә,

Йокла, бәбкә,

Бәүкәй, бәллү бәү!

Хублар хубы,

Алма тубы,

Пешкән,тулгансын,

Бу чагында

Син тагын да

Чибәр булгансын!

Алмакаем,

Аппакаем,

Йоклаек икәү!

Йокла,иркә,

йокла бәбкә,

Бәүкәй, бәллү бәү.

Дәрдмәнднең “Бәллү” шигыре, Р.Әхъярова көе

Әби:- Ана назы –җирдә ул мәңгелек

Бабай:- Мәңгелек җыр- бишек җырыбыз.

Сценарий “Бишек туе” на татарском языке для детей подготовительной

группы.

«Бишек туе» күңел ачу чарасы.

Максат:

Татар халкының горефгадәтләре, йолалары белән танышу, аларга кызыксыну

уяту.

Бурычлар:

Балаларның монологик һәм диалогик сөйләм телен үстерү.

Татар халкының горефгадәтләре, йолалары белән танышуны дәвам итү.

Горурлану, хөрмәт итү хисен тәрбияләү.

Бишек җырларын өйрәнү.

Атааналар белән тыгыз элемтәдэ булу, аларның сценарий куюда ярдәм итү.

Җиһазлау:

Бишек

Самавыр

Чиккән сөлгеләр

Татар халкының милли киемнәре ( балаларга)

Савытсаба

Милли ризыклар (чәкчәк, өчпочмак)

Курчак

Магнитофон

Пианино

сандык

Алдан эшләнгән эш:

“Бишек туе” темасына әңгәмә үткәрү.

Татар халкының башка төрле йолалары, горефгадәтләре белән

таныштыру.

Халык авыз иҗатының “үчтиүчти” сикерткәндә, теләкләр, бала

йоклатканда әйтелә торган шигырьләр өйрәнү.

Дәрдмәнднең “Бәллү” шигырен өйрәнү.

Татар халкының милли биюен өйрәнү.

Катнашучылар:

Әби

Бабай

2 кыз, 2 малай

Әти

Әни

Чараның барышы.

Авыл өе. Өстәл янында бабай, әби һәм дүрт оныкчыклары. Әби чәй әзерли.

Әби:Балалар, әйдәгез әле чәй эчеп алыйк.

Барысы да өстәл артына утыралар.Чәй эчәләр. Ишек шакыйлар.

Әти белән әни керә.

Әти:- Сөенче,сөенче

Безнең гаиләдә сөенче!

Дөньяга аваз салып

Бишенче бала туды!

Әби, бабай: Зур шатлык белән килгәнсен, улым! Әйдәгез, әйдәгез узыгыз,

балалар.

Әни баласын гаиләдәге бөтен кешегә күрсәтеп чыга. Һәрберсе теләк теләп чыга.

Әни:

Минем кызым дәү кебек,

Бакчадагы гөл кебек.

Ике күзе янып тора,

Кара бөрлегән кебек.

1нче кызы:

Әллибәлли бәү итә,

Сеңлем йокыга китә.

Сеңлем йокыга киткәч,

Әнисе кайтып җитә.

Малай :

Әлли бәлли итәр бу,

Йокыларга китәр бу,

Йокыларга киткәчтен.

Бик дәү булып үсәр бу.

Әти :

Әттә, әттә, әттәти,

Минем кызым бик тәти.

Минем кызым бик тәти дә,

Йөреп китәр ул тәпи.

Бабай:

Үсәүсә бәбкәем,

Үсәүсә зур була.

Кояш кебек сөйкемле,

Үзе сүзгә җор була.

Балалар:- Әтиәни без сезгә бүләк әзерләдек.

Бииләр.

Бала елый башлый.

Әни бишектә тибрәтә башлый. Бала һаман елый.

Әби:Ии балалар, сабыйга ана назы, йөрәк җылысы кергән бишек җыры кирәк

ул. Әбибабаларыбыз элекэлектән әйтеп килгәннәр, бишек җыры тыңлап үскән

баланың теле иртә ачыла, сәләтле, акыллы бала булып үсә.Ул аны

тынычландыра , йоклата.Сиңа да кызым нәни чагында бишек җырларын җырлый

идем.

Әни: —Әни, чынлап та искә төште җырлаганнарың. Әйдә әле җырлап җибәрик.

Кыйгач кашым,

Асыл ташым!

Йоклаек икәү!

Йокла, иркә,

Йокла, бәбкә,

Бәүкәй, бәллү бәү!

Хублар хубы,

Алма тубы,

Пешкән,тулгансын,

Бу чагында

Син тагын да

Чибәр булгансын!

Алмакаем,

Аппакаем,

Йоклаек икәү!

Йокла,иркә,

йокла бәбкә,

Бәүкәй, бәллү бәү.

Дәрдмәнднең “Бәллү” шигыре, Р.Әхъярова көе

Әби:- Ана назы –җирдә ул мәңгелек

Бабай:- Мәңгелек җырбишек җырыбыз.

Хәҙерге заманда ла балаға исем ҡушҡанда ҙур табын ҡоралар, милли ризыҡ, традицион һый менән мәжлес ойошторалар. Байрамға, ғәҙәттә, өлкән йәштәге туғандарҙы саҡырып, бергәләшеп өҫтәл артында ҡунаҡ булалар.

Ғаилә ағзалары ҡунаҡтарға аҡсалата йә әйберләтә хәйер тарата, мәжлескә килә алмағандарға һый-ниғмәт биреп ҡайтара.

Исем ҡушҡандан һуң бәпес тыныс йоҡлай икән, тимәк, уға исем оҡшаған була. Кире осраҡта исемде алмаштырыу йолаһын атҡарғандар. Ул былай үткәрелгән: туғандарҙан кемдер берәү ҡыйыҡ башына менеп, мөрйә аша ҡалаҡ ырғытҡан. Ул ҡалаҡ усаҡта бешеп ултырған тары бутҡаһына төшөргә тейеш булған. Ошо бутҡаны әҙ-әҙләп кенә сабыйға ауыҙ иттергәндәр ҙә ҡалғанын ҡош-ҡортҡа сығарғандар, һәм балаға икенсе исем биргәндәр.

Хәҙерге заманда баланы ен-шайтандан һаҡлар өсөн ике исем бирәләр. Береһе тыуыу тураһында таныҡлыҡҡа яҙыла, икенсеһен мулла ҡуша.

Исемдең кеше яҙмышына, уның холоҡ-фиғеленә, һәләттәренә йоғонто яһау ышанысы бөгөнгө көндәргәсә килеп еткән. Шунан сығып, бик күп исемдәргә һаҡлаусы төшөнсәләр һалынған. Мәҫәлән, тимер һәм ҡоростарға бәйле – Сынтимер, Булат, Тимербикә, таштарға бәйле – Ташбулат, Таштимер, ер-һыу атамаларынан – Урал, Иҙел.

Ҡояш менән сағыштырған исемдәр – Ҡояшбикә, Нурия, ай менән бәйлеһе – Айбулат, Айһылыу, сәскәләргә тиңләгәне – Рауза, Лилиә. Шулай уҡ гөл менән бәйле исемдәр күп: Айгөл, Гөлдәр, Гөлнур.

Сәләмәтлеге ныҡ булһын өсөн ҡайһы бер балаларға Бүребай, Айыухан кеүек йәнлек-хайуандарға бәйле исемдәр ҡушҡандар.

Башҡорттар балаларына башҡа халыҡтарҙан үҙләштерелгән исемдәрҙе лә күпләп ҡушҡан. Шулар араһында – Альбина (латинса «аҡ күҙле»), Ильяс (ғәрәпсә «Аллаһ ҡөҙрәте»).

ХХ быуатта социаль-сәйәси ваҡиғаларға ҡағылышлы исемдәр ҙә ҡушылған (Ревмир – революционный мир). Ҡайһы бер исемдәрҙе яңғырашы матур булған өсөн дә һайлағандар, мәҫәлән: Казбек (топоним), Атлас (материал), Марганец (химик элемент).

1970–1980 йылдарҙа башҡорттар араһында сит ил исемдәрен ҡушыу модаға инә, уларҙың ҡайһыһы кинофильмдарҙан алына, ҡайһылары – әҫәрҙәрҙән: Руслан, Рөстәм, Регина, Амалия, Эльмира, Альмира.

1990 йылдарҙа модаға ҡабаттан боронғо мосолман исемдәре әйләнеп ҡайта: Мөхәммәт, Рамаҙан, Мәҙинә һәм башҡалар.

Ғаиләлә гел малайҙар йәки ҡыҙҙар ғына тыуһа, уларға Кинйәбай, Яңылбай; Кинйәбикә, Яңылбикә (кинйә, яңы) тип исем ҡушыу ырымы ла һаҡланған.

Шулай уҡ әле лә 40 көнгә тиклем исем ҡуштырыу зарурлығы һаҡлана. Мосолман йолаларына ярашлы, исемде йома, шәмбе көндәрендә мәсеттә йәки өйҙә ҡуштыралар.

Бишек туйы (башҡорт йолалары)

Бик борон замандарҙа башҡорттар сабыйҙы бишеккә һалыу уңайынан бишек туйы уҙғарған. Баланы, ғәҙәттә, тыуғас та бишеккә һалғандар, әммә байрамын һуңғараҡ ойошторғандар. Был сара бәпес тыуғандың өсөнсө, етенсе көнөнә, йә булмаһа 40 көнө үткәс уҙғарылған.

Бишек туйы (башҡорт йолалары)

Бишек туйы (башҡорт йолалары)

Элек бишек туйы, икенсе төрлө әйткәндә, бәпәй туйы бары тик ҡатын-ҡыҙҙар байрамы һаналған. Шуға күрә бишек туйына тик ҡатын-ҡыҙҙар һәм бала-сағалар ғына саҡырылған. Улар яңы тыуған бәпескә төрлө күстәнәстәр, бүләктәр килтергән.

Кендек инәһе сабыйҙы бишеккә һалған, унан һуң бишек тирәһендәге иҙәнгә кәнфит һипкән. Бишек туйында ҡатнашҡан бала-саға кәнфиттәрҙе йыйып, рәхмәт әйтеп таралышҡан. Артабан барыһы ла табын артына ултырып, байрам ашы менән һыйланған.

Бишек туйында башҡорттар тағы ла бер күркәм йола атҡарған: оло йәштәге бер инәй бала имеҙгән әсәнең башы аша тәмлекәстәр һипкән. Был иһә балаға бай һәм бәхетле тормош теләү ниәтенән башҡарылған.

«Бишек туйы йолаһы тәү сиратта сабыйҙы сәңгелдәккә һалыу маҡсатынан башланһа ла, ваҡыт үтеү менән беренсел йөкмәткеһен юғалтҡан һәм бәпәй сәйе, исем туйы йолалары менән бергә ҡушылған. Аҙаҡ иһә шул көндө үк исем ататҡандар. Ә бишеккә һалыу башҡаса телгә алынмаған», – тип яҙыла
Н. Бикбулатова менән Ф. Фатихованың «ХIХ – ХХ быуаттарҙа башҡорттарҙың тормош-көнкүреше» китабында.

Бишек җырларына багышланган кичә

Максат:

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга милли тәрбия бирү, халык тарихын өйрәтү, аның мәдәни байлыгы турында күзаллау булдыру, туган теленә, халкына карата кызыксыну уяту, гаилә традицияләрен өйрәнүне дәвам итү .

Бурычлар:

  • Гаиләдә бишек җырына мәхәббәт тәрбияләү;
  • Балалар һәм ата — аналар арасында рухи бәйләнешкә ярдәм итә торган шартлар тудыру;
  • Гаиләдә бишек җырлары башкаруны яңарту;

Җиһазлар: Өй күренеше, бишек,мич, чүпләмле сөлгеләр, мендәр һәм урын җир, кровать, татар халкының милли ризыклары куелган өстәл, самавар һәм башкалар.

Музыка астында Р.Корбанның “Бишек җыры” шигыре яңгырый.

Бишек җыры

Бишек җыры.Аны җырлар өчен

Кирәк түгел хәтта гармун да.

Аналарның йөрәк түрендәге

Иң мөкатдәс моңнар бар монда.

Бишек җыры. Иң беенче тапкыр

Ишеткән җыр җиргә тугач та.

Елавыннан туктасын,дип,балам,

Көйләгәндер безгә ул башта.

Әлли-бәлли,әлли-бәлли-бәү дип,

Газиз әнкәй аны көйләгән.

Шушы җыры белән әниләр бит

Сабыена бәхет теләгән.

Бишек җыры-безнең иң беренче

Җырлаган җыр дөнья йөзендә.

Әнкәемә кушылып бишегемдә

Көйләгәнмен аны үзем дә.

Телебезне ачкан җыр ул безнең,

Әлифбасы туган телнең ул.

Бишек җыры-иң бөек җыр җирдә,

Гомерләрне башлый безнең ул!

Сәхнәгә милли киемнәрдән 5 бала (3 кыз,2 малай) чыгып басалар һәм тамашачыларга шигырь сөйлиләр.

1 бала: Һәр җирдә бер шатлык көтә

Бүген гади көн түгел.

Бүген-бакчабызда бәйрәм,

Шуңа шатлана күңел.

2бала: Бәйрәмебез гөрләп үтсен,

Истә калсын гомергә.

Шатлыкларны уртаклашып,

Кунаклар килгән безгә.

3бала: Матур итеп киендек,

Бүген бәйрәмгә килдек.

Сезне күргәч,кунаклар,

Шатландык та сөендек.

4бала: Бәйрәм дәрте бүген һәрбер җирдә

Куанычлар балкый йөзебездә.

Бәйрәмебез ямен уртаклаша

“Бишек җыры” бүген түребездә.

5бала: Бүген бакчабызга килсәм

Бүлмәләргә нур иңгән.

Бишек җыры бигрәк тә,

Күңелгә якын икән.

Алып баручылар сәхнә уртасына чыга.

1нче алып баручы —

Әлли-бәлли итәр бу

Мәдрәсәгә китәр бу;

Тырышып сабак укыгач,

Галим булып җитәр бу.

Бишек җыры…Никадәр йөрәк түреннән чыккан ягымлы сүзләр, иксез-чиксез матур хыяллар ,берни белән дә чагыштырып булмаслык ана мәхәббәте күңелләрнең иң нечкә кылларын тибрәндерерлек моң булып агыла да агыла…

Әйдә, агылсын ул, күңелләребезне сафландырсын, хыял диңгезләрендә йөздерсен дә, әлеге бишек җырларына багышланган кичәдә безне, зәңгәр көймәләргә утыртып, балачак ярларына алып китсен.

2нче алып баручы-Айзиля

Миңа да әнием йоклаганда бишек җырлары җырлый. Мин әниемнең җырлавын бик яратам.

1нче алып баручы.

Әйе,Айзиля,бишек җырлары,әлбәттә инде, бишек тирбәтеп, газиз баланы йоклатканда җырланган. Бишек җырларында нинди генә йомшак, матур сүзләр юк!Бу җырларда Әниләребезнең йөрәк җылылыгын, иркәләвен, сөюен тоясың.

2нче алып баручы-Айзиля

Ә бишекне нәрсәдән ясаганнар соң?

1нче алып баручы.

Бишекне миләш агачыннан ясарга тырышканнар, чөнки ул сыгылмалы агач, сынмаган.Әле аның шундый ырымы да булган: бишекне җимешләре күп булган агачтан ясарга кушканнар.Күбрәк балалар тусын өчен, бишекне тал агачыннан да үргәннәр.Әлеге бишек өй түренә эленгән.Аларга әнкәйләрнең моңнары сеңгән, теләкләре уралган.

1нче алып баручы.

Айзиля, безгә бүген кунаклар килгән.Алар безгә үзләренең моңлы бишек җырларын алып килгәннәр. Синең бишек җырларын тыңлыйсың киләме?

2нче алып баручы-Айзиля

Әйе, тыңлыйсым килә. Мин бишек җырларын бик яратам.

1нче алып баручы.

Мин дә яратам, Айзиля. Бишек җырларын яратучы матур кызлар,малайлар да бүген безгә кунак булып килгәннәр.Әйдә, без сүзне аларга бирик һәм “Балалар башкаруында бишек җырлары номинациясе”н башлап җибәрик.

1.Без сәхнәбезнең түренә Биектау «Бәләкәч» балалар бакчасыннан Сафина Ясминәне чакырабыз. (6 яшь)

2. Безне үзенең матур җыры белән Әлдермеш «Умырзая» балалар бакчасыннан Сагдиева Нәубәһар сөендерер. (4 яшь)

3. Сәхнәгә Усад “Волшебный замок” балалар бакчасыннан Автухович Дарья Константиновнаны чакырабыз. (6 яшь),

4. Биектау “Рябинушка” балалар бакчасыннан безгә кунакка Рузиля белән Ясмина Галиахметовлар килгән. Сәхнәбезгә рәхим итегез кызлар. (5-6 яшь)

1нче алып баручы.

Рәхмәт сезгә балалар, матур бишек җырларыгыз өчен. Болай булгач бишек җырлары әле тиз генә онытылмаячак икән. Айзиля,сина кызларның җырлары ошадымы?

2нче алып баручы-Айзиля

Әйе, бик ошады. Бик матур җырладылар.Рәхмәт аларга.

1нче алып баручы.

Әби, дәү әни! Нинди тирән мәгънә ята бу сүзләрдә! Алар инде үзләренең сабыйларын үстереп, хәзер оныкларына бишек җырлары җырлыйлар. Алар бүген безнең олы ихтирамга лаек булган кунакларыбыз. Без аларның бишек җырларын бик теләп тыңларбыз,шулай бит Айзиля?

2нче алып баручы-Айзиля

Әйе. Бик теләп тыңларбыз.

1нче алып баручы.

Без дә «Дәү әниемнең бишек җыры» номинациясен башлыйбыз һәм сәхнәгә

1.Дөбьяз «Гөлчәчәк» балалар бакчасыннан безгә кунакка килгән дәү әнинең исеме Хакимуллина Рузалия Гаптельәхәт кызы. Ул безгә үзенең ике оныгы белән килгән. Хакимуллина Замирә, аңа 4 яшь, һәм Хакимуллина Рамина, аңа 6 яшь. Сәхнәгә рәхим итегез.

2. Сәхнәбезгә Аяз иле “Шатлык” балалар бакчасыннан Шайхиев Самир һәм аның дәү әнисе Сәләхова Илсөя Табрисовнаны чакырабыз.

3. “Чыпчык “Ромашка” балалар бакчасыннан Аюкаева Алсу да үзенең дәү әнисе Закирова Амина Абдрахман кызы белән бүген бездә кунакта. Сәхнәбезгә чакырабыз сезне.

4. Сәхнәбезнең түренә “Медвежонок” балалар бакчасы кунаклары Ганиева Рузилә белән Ганиев Риназ һәм аларның дәү әниләре Шәйхиева Алсуны дәшәбез.

Дәү әниләр үзләренең җырларын башкаралар.

1нче алып баручы.

Рәхмәт сезгә дәү әниләребез,матур моңлы итеп башкарган җырларыгыз өчен. Айзилә, дәү әниләрнең бишек җырлары сина ошадымы?

2нче алып баручы-Айзиля

Әйе, бик ошады. Миңа дә дәү әнием матур җырлар җырлый,әкиятләр сөйли. Мин дә дәү әниемне бик яратам.

1нче алып баручы.

Бала-ул алтын җимеш, бала-ул йөрәк парәсе.Һәрбер әти -әни үз баласын кадерләп үстерә, кеше итәргә тырыша;гомерен,бөтен тормышын баласына багышлый. Гаилә төшенчәсе бала өчен бик мөһим.

Без дә «Бишек җырын башкаручы иң яхшы гаилә» номинациясен башлыйбыз һәм сәхнәгә

1.“Тургай” балалар бакчасыннан Гильмутдинова Алина Раил кызын чакырабыз.

2. Сәхнәбез түренә Коркачык “Ласточка” балалар бакчасыннан килгән Хакимов Амирханны һәм анын гаиләсен (Хакимова Резеда Ринатовна,Хакимов Линар Данилович) дәшәбез.

3. “Солнышко» Биектау балалар бакчасы»ннан Шакирова Ясминә үзенең гаиләсе (Шакирова Гөлфия) белән бишек җырын башкарачак.

4. “Сандугач” балалар бакчасыннан Хусаинова Диляра һәм аның әнисе Хусаинова Лилия Каюмовна сәхнәбезгә рәхим итсен.

1нче алып баручы.

Рәхмәт сезгә, кадерле кунаклар: әбиләр,әниләр,балалар, моңлы,йөрәкләргә үтеп керерлек итеп башкарган бишек җырларыгыз өчен. Бишек җырларының моңы безне гомер буе озата барсын иде дигән теләктә калам. Рәхмәт барыгызга да.

2нче алып баручы-Айзиля

Рәхмәт сезгә моңлы бишек җырларыгыз өчен.

Музыкаль тәнәфес

Жюри әгъзалары урыннар билгеләгән вакытта кунаклар биеп-җырлап алдылар.

1 нче алып баручы.

Хәзер кичәбезнең иң күңелле мизгеленә килеп җиттек. Ул бүләкләү өлеше.

Бүләкләү өчен сәхнәгә Биектау муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф бүлеге муниципаль казна учреждениесе методисты — Габдрахманова Рамиля Гумеровнаны, Биектау муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф бүлеге муниципаль казна учреждениесе методисты- Юнысова Сәлимә Фәндүсовнаны, ”Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының ТР Биектау муниципаль районы бүлеге җитәкчесе – Шакирова Гөлсинә Шафиковнаны чакырабыз.

“Тургай”балалар бакчасында Туган телләр елы уңаеннан февраль аенда мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре арасында «Бишек җыры» районкүләм бәйгесе узды.

Катнаштылар:

1.Сценарийны төзүче һәм алып баручы – Валиуллова Әлфия Габделхаевна;

2. Алып баручы кыз – Сафина Айзиля, “Салават күпере” төркеме;

3.Кунаклар – Габдрахманова Рамиля Гумеровна, Юнысова Сәлимә Фәндүсовна, Шакирова Гөлсинә Шафиковна, 12 гаилә

Йөрәк тибеше аша күңелләргә үткән – син аһәңле бишек җырлары”

Максат:

  1. Балаларны халкыбызның йөрәк түреннән шытып чыккан  җәүһәрләре – бишек җырлары белән  таныштыру;

  2. Бу җырларның  эчтәлеген һәм тәрбияви үзенчәлекләрен ачыклау;

  3. Әти — әнигә, әби-бабайларыбызга һәм моңлы бишек җырларына мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлар: Өй күренеше, сәке, бишек, чүпләмле сөлгеләр, мендәр һәм урын җир, кровать, татар халкының милли ризыклары, самавар һәм башкалар.

ҖЫР : “БӘХЕТ КАЙТТЫ”

Бәхет кайтты, бәхет кайтты.

Мәшәкать һәм шатлык артты.

Ак биләүдә сабый бала,

Бәхетләрен бирсен аңа.

Бәхет кайтты, бәхет кайтты.

Мәшәкать һәм шатлык артты.

Башлана бер яңа гомер,

Ниләр белер, ниләр күрер? (ӘНИ КЕШЕ БАЛА КҮТӘРЕП КЕРӘ).

Гаиләгә шатлык, өмет һәм куанычлар өстәп, бала дөньяга килә. Әлбәттә, куаныч белән бергә, мәшәкатьләр дә өстәлә. Бәбине гел карап, тәрбияләп үстерәсе була. Ул борчыла да, елап та ала. Менә шул чакта әниләребез бишек җырларын көйләп, җырлап йоклаталар, юаталар. Бүгенге кичәбез “Йөрәк тибеше аша күңелләргә үткән – син аһәңле бишек җырлары “ дип атала.

Халкыбызда бишек җырлары борын-борын заманнарда ук барлыкка килгән. Балалар сөйләшә белмәсә дә, шул авазларны тыңлап яткан, шулай рәхәтләнеп йоклап киткән. Бүген без дә кечкенә вакытта җырланган бишек җырларын искә төшерербез.

ҖЫР : “ӘНИ ТЕЛӘКЛӘРЕ”

  1. Биләүсәдә ята сабый бала,

Кулларыма аны мин алам.

Күз тидермә, ярабби бер алмам,

Тәүфиклы булып үс син балам.

Кушымта: 2 тапкыр.

Ак дөньяны сиңа бүләк иттем,

Ак биләүгә сине биләдем.

Ак биләүгә сине биләдем дә,

Ак бәхетләр генә теләдем.

  1. Үсеп буйга җитәрсең бу көн

Тик онытма шуны иң элек.

Кайда, нишләп кенә, нишләп кенә йөрсәң дә

Күңелеңдә булсын игелек.

Кушымта: шул ук 1 тапкыр.

(Бәгърем, газиз балам минем, тәүфиклы бул, сәламәт бул, бәхетле бул!!!).

Башка тәрбиячеләр кереп китә.

Әни кеше җырлый- җырлый бәби йоклата.

Куанычларым, шатлыгым булып,

Балам, багалмам, үсәрсеңме син?

Сагынып җырлар җырыма минем,

Күземнең нуры күчәрсеңме син?

Бәхет гөлемнең чәчәге булып,

Былбыл кошкаем яшәрсеңме син?

Әнием диеп, кадерлем диеп

Сандугачкаем дәшәрсеңме син?

(Ак әби чыга һәм йон өрләргә барып утыра)

БАЛА белән КЫЗ чыга. (БАЛА – Рүзинә, КЫЗ – Элина)

Кыз: ә-ә-ә-ә, йокла инде, йокла, и-и-и-и, елама инде , елама.

-Апай

Элина: әү

Кыз: Курчагым елый да елый, йоклатып булмый да булмый

Элина : Сеңлем курчакны иү элек иркәләргә, яратырга кирәк

Кызым, кызым, кыз кеше

Кызыма килер йөз кеше

Йөз кешенең арасыннан

Сайлап алыр бер кеше

Ә-Ә-Ә – итә

Кызым йокыга китә

Кызым йокыга китә

Бәлли – бәлли бәү итш

Ә хәзер без аны бишек җыры җырлап йоклатырбыз, сеңлем син курчагыңны тирбәтеп утыр.

(ЭЛИНА БИШЕК ҖЫРЫ ҖЫРЛЫЙ, Рүзинә курчак тирбәтә)

(АК Әби янына барып утыралар, Кыз да йоклап китә).

Ак әби оек бәйләп утыра.

Алып баручы: Сабый бишектә ята. Бишек электән ук табигый материаллардан хәзерләнгән. Ягы-ягы белән тал чыбыктан үрелгәннәре да очрый, тар гына такта кисәкләрен бизәкләп ясаганнарын да очратырга мөмкин. Бишекне дүрт тактадан рамка кебек озынча итеп эшлиләр . Аның төбенә капчык чүпрәген тегеп куялар. Бишек сиртмә ярдәмендә ыргакка эләгә һәм тушәмгә ныклы итеп беркетелә. Бишекне әнисенең караваты янына асып куялар. Ә менә бишекләрне бүген очратып буламы соң?

Бишекләр инде өйләрдә юк диярлек, аларны заманча бишек –коляскалар алыштырды.

Сезнең чыбылдык сүзен ишеткәнегез бармы? Чыбылдык ни өчен кирәк булган икән соң? Бишекне чыбылдык белән ябып куйгач, нәни бәби өчен кечкенә генә өй барлыкка килгән: һава да җылы, тирбәткәндә җил дә керми, чебен-черки дә борчымый. Бәби рәхәтләнеп йоклый. Безнең бәбиебез дә тынычлап йокласын.

(Ишек шакыйлар, кунаклар керә.)

Кунаклар: Исәнмесез, саумысез! Ак әби, без бәби карарга кидек.

Ак әби: Әйдәгез, әйдәгез, бәби карау – изге эш.

Алгы яктан ӘНИ кеше чыга:

Исәнбез, саубыз

Күптән көткән кунак сез,

Күршеләрне көтә- көтә

Балам да уянып килә (БАЛА елаган тавыш)

Кунаклар:

  1. Сөбханалла, сөбханалла, күзләр тия күрмәсен

  2. Хай, бу бала бал кебек

Сыгылып торган тал кебек

Авыз – борыны уймактай

Өсте утырган каймактай

Ак әби : Күз тидерә күрмәгез, күз тидерә күрмәгез, кая әле корым сөртеп куйыйм эле.

Кунаклар: Үчтеки — үчтеки

Үсмәгәнгә кечтеки

Үсә-үсә зур булыр

Бигрәк матур кыз булыр

Кызым, кызым, кыз кеше

Кызыма килер йөз кеше

Йөз кешенең арасыннан

Сайлап алыр бер кеше

Үчти-үчти, үчтеки,

Үсеп китте кечтеки.

Ак әби: Җитте, җитте , киленемне ялыктырып куюыгыз бар, йоклат кызым балаңны, йоклат ( Әни баланы бишеккә сала тирбәтә)

Кунаклар :

Әлли – бәлли итәргә

Тал бишеге бар

Җырлый – җырлый тирбәтергә

Үз әнкәсе бар аның

Әнкәсе дә гөл кебек

Килеп киткән кешеләргә

Кош кадәр дә юк кебек

Әни : ТССС (бала йоклап китә)

Кунаклар: Гөлсәрия апа апа, кызыгызга кем исеме куштыгыз сон?

Әни: Айсылу дип куштык. Ай кебек сылу, матур булсын дидем.

Кунаклар: Бик матур исем кушкансыз. Һәр ата-ана үзенең баласына матур һәм мәгънәле исемнәр кушарга тырыша.

2 кунак: Әйе, Айсылу, әтиле-әниле алтын канатлы булсын.

3кунак: Озын гомерле , бәхетле, тәүфыйклы булсын.

4 кунак: Яман күзләр сиңа тимәсен

Намуслы бул, тырыш, гади бул.

Туры куллы, күндәм, сабыр бул

Сабыр булу үзе бәхет ул.

5 кунак: Текер-текер йөресен,

Әткә-әнкәсен сөйсен.

Күп кешеләр үзен сөйсен,

Күзләр генә тимәсен.

(Буләкләр тапшырылып бетә.)

Ак әби: Рәхмәт, кызлар, теләкләрегез, бүләкләрегез өчен.

(Кунаклар барып утыра.)

Ак әби: Менә бала да йоклап китте. Балага бишек җыры җырласаң, бала изрәп йокыга китә.

Алып баручы: (сәхнә артыннан). Бишек җырлары бишек янына утырып та, баланы кулга тоткан килеш тә башкарыла. Әлеге җырлар аша сабый тәүге мәртәбә матурлык, ананың йөрәк җылысы, ата-ана мәхәббәте, үз халкының рухы, аһәңле теле белән, туган йорт, туган туфрак төшенчәләлре белән очраша.

Ак әби: Элек балаларны бишектә генә түгел, ә мендәргә салып та йоклата идек.

(Сюжет: Ак әби мендәрдә бала йоклата.)

Җыр: Әлли-бәлли, былбылым

Г. Афзал шигыре. Р. Әхъярова көе.

Җилләр дә тынган инде,

Күлләрдә томан инде,

Син дә йокла, күз нурым,

Әлли-бәлли, былбылым.

Әлли-бәлли, әлли-бәлли,

Әлли-бәлли, былбылым!

Күк тулы йолдыз гына,

Ай йөри ялгыз гына,

Син дә йокла, йолдызым,

Әлли-бәлли, былбылым.

Әлли-бәлли, әлли-бәлли,

Әлли-бәлли, былбылым!

Бал — шикәрдән тәмлесең,

Күр төшеңнең тәмлесен,

Ак көмештәй ай нурым,

Әлли-бәлли, былбылым.

Әлли-бәлли, әлли-бәлли,

Әлли-бәлли, былбылым!

Алсу нурлар йөгерсен,

Җилбер-җилбер җил өрсен,

Уятырмын: «Тор, кызым!»

Әлли-бәлли, былбылым.

Әлли-бәлли, әлли-бәлли,

Әлли-бәлли, былбылым!

Алып баручы: Менә шулай, балалар, әниләрнең, әбиләрнең, дәү әниләрнең бишек җырлары – бала өчен иң беренче, иң ягымлы көй ул. Дөнья белән, табигать белән танышу туган тел аша, Тукай шигырьләре аша, бишек җырларыннан башлана.

Тән биргән дә ана,

Сөт биргән дә ана,

Тел биргән дә ана,

Көй биргән дә ана.

Онытылмасын бишек җырлары, җырлансын иде. Җырлагыз, кызлар, курчакларыгызны тирбәткәндә; җырлагыз, тәрбияче апалар, сабыйларны йоклатканда. Җырлагыз, әниләр, дәү әнилә, балаларга иң ягымлы, иң изге тәүге җырларны – бишек җырларын.

Җыр.

Әлли-бәлли итәр бу,
Мәдрәсәгә китәр бу;
Тыршып сабак укыгач,
Галим булып җитәр бу.

Йокла, угълым, йом күзен,
Йом, йом күзең, йолдызым;
Кичтән йокың кала да,
Егълап үтә көндезең.

Әлли-бәлли көйләрем,
Хикәятләр сөйләрем;
Сина теләк теләрем,
Бәхетле бул, диярем.

Гыйззәтем син, кадрем син,
Минем йөрәк бәгърем син;
Куанычым, шатлыгым
Тик син минем, синсең, син! ( Г.Тукай)

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

БИЕКТАУ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ

ЯМАШИРМӘ “ЙОЛДЫЗ” БАЛАЛАР БАКЧАСЫ” МӘКТӘПКӘЧӘ БЕЛЕМ БИРҮ МУНИЦИПАЛЬ БЮДЖЕТ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ

Йөрәк тибеше аша күңелләргә үткән – син аһәңле бишек җырлары”

КАТНАШТЫЛАР: Әни – Исламова Алсу Гомәр кызы

Акъәби – Галимҗанова Кәримә Шәфигулла кызы.

Кунаклар: Валиуллина Алия Әдхәм кызы, Мифтахова Алсу Әдхәм кызы, Асылгарәева Альбина Әлфрид кызы, Хадиева Гөлназ Искәндәр кызы, Сафиуллина Лилия Альберт кызы.

Алып баручы: Гыйләҗиева Энҗе Рәшид кызы

Кыз балалар: Валиуллина Элина Илнар кызы, Мифтахова Рүзинә Руслан кызы,Баянчы: Калимуллина Илүсә Илдүс кызы.

2017 – 2018 нче уку елы

Бишектуй

Бишектуй (бишек туйы, от баш. бишек — колыбель, туй — свадьба, праздник), 1) у башкир родинный обряд, символизирующий принятие новорождённого в общество и наделение его жилищем (колыбелью). Устраивался обычно на 40-й после рождения ребёнка день. Приглашались женщины и дети. Повитуха (кендек әбейе) укладывала младенца в колыбель с пожеланиями здоровья; рассыпала под ней сладости, принесённые гостями, желая ребёнку богатой и счастливой жизни. Дети собирали сладости; женщины устраивали обрядовую трапезу. Первоначально во время Б. проводилось и имянаречение. Бытовал у тюрк. народов.

2) Обряд помолвки детей в возрасте от 40-го после рождения дня до 5 лет (см. Сватовство). Башкиры из разных родов сватали своих детей с целью укрепления соц. статуса и материального положения, удлинения срока уплаты калыма. Б. устраивался в доме родителей девочки. Детей (девочку — мать, мальчика — отец) передавали в руки посажёных отцов (киәмәтлек атай). Они называли имена детей и отдавали в руки посажёных матерей (киәмәтлек әсәй), к-рые произносили их имена и благопожелания (см. Алгыш). Младенцев укладывали в одну колыбель. Осн. действия сопровождались исполнением хамаков, в к-рых преобладала тема брака и семьи. Гости и хозяева одаривали друг друга подарками, пели песни в честь «новобрачных». Б. заканчивался угощением. Традиционно для праздничного стола готовили балеш, баурсак и др. Распространён у нек-рых тюрк. народов.

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Битцевский рынок время работы праздники
  • Битрикс24 умные сценарии
  • Битрикс24 сценарий создания сделок
  • Биткоин пицца праздник
  • Битирув кечаси сценарий