Ин кадерле энием сценарий

8 март - әниләр бәйрәмнә багышланган сценарий.

 “Әнием – кадерлем”

(зурлар төркеме өчен  сценарий)

 (Балалар музыка астында залга керәләр.)

Алып баручы:    Олы бәйрәм бүген бездә

Әниләр килде безгә.

Тәбриклибез аларны без

Бәйрәм белән котлыйбыз.

Котлыйк бүген әниләрне

Әбиләрне, апаларны.

Җиткерик без алар өчен

Түбәндәге котлауларны.

 Сәламәтлек, зур шатлыклар

Юлдаш булсын һәрчак сезгә.

Бервакытта да сүнмәсен

Елмаюлар сезнең йөздә.

Тәбриклибез әниләрне

Иң җылы сүзләр белән.

Сөендерик әле тагын

Бик матур бер җыр белән.

                                    Җыр «Яз килә»

Шигырьләр:

  1. Нәрсә булган, нинди шатлык бүген?

Кояш үзе хәттә сөенә.

Бәйләм-бәйләм нурын сибә җиргә,

Нурлар бии бию көенә.

  1. Ручьи шумят,сверкают,

Звенят и тут, и там.

Настал весенний праздник

У наших милых мам.

  1. Көнгә ничә тапкыр «Әни”- дибез,

Рәхәт тә соң әни диюләр.

Шигырьләр һәм җырлар бүләк итик

Бүләк итик матур биюләр

  1. Мама, очень — очень, я тебя люблю!

Так люблю, что ночью, в темноте не сплю!

Вглядываюсь в темень, зорьку тороплю,

Я тебя все время, мамочка люблю!

(урындыкларга утыралар)

Алып баручы: Нинди бәйрәм, нинди шатлык,

                            Кызлар – чәчәк бәйләме!

                             Алар бүген шундый матур –

                             Кызларның бит бәйрәме.

                                     Бию  “Кызлар биюе”  

(Шапокляк йөгереп керә)

Шапокляк: Күр әле, күр, миннән башка бәйрәм итеп ятмакчылар, минем борыным сизә сездә бәйрәм икәнен, күчтәнәч тә ашыйсы килә.

Алып баручы: Тукта әле, тукта, сез кем буласыз?

Шапокляк: Ха-ха-ха, мине дә танымыйлар!  Мин – Шапокляк, Шапокляк! 

Алып баручы. Бакча бүген гөрләп тора,

                            Шаулап тора – күрегез.

                            Без бит бәйрәмгә җыелдык,

                             Әллә шуны белмисез?

Шапокляк:  Ничек инде белмим? Матур күлмәкләремне киеп мин дә килдем бәйрәмгә. Карагыз әле, күпме телеграмма, открытка, алдым дусларымнан бәйрәм котлаулары белән

(сумкасыннан открыткалар, телеграммалар , чәчәкләр чыгара)

– Ә чәчәкләр, чәчәкләр! Мин бик яратам чәчәкләрне, иң якын дустым бүләк иткән иде (җырлый). Кызыл розалар, кызыл розалар…

Алып баручы:  Әби, без дә сине бәйрәм белән тәбрик итәрбез. Әйдә, кал безнең бәйрәмдә.

Шапокляк: Бик теләп калам.

Алып баручы: Ә безнең балалар  сиңа шушы матур чәчәкләр белән сиңа биеп күрсәтерләр.

Бию: “Чәчәкләр”

Шапокляп: Бик зур рәхмәт сезгә балалар

Алып баручы:  Күңелебез киң безнең

                             Бүлмәбез балкып тора.

                             Әби дә көлеп тора,

                             Әни дә көлеп тора.

Шигырьләр: 

  1. Дөньяда иә җылы әби –

           Безнең әби, беләбез.

           Шуңа күрә сеңлем белән

           Куенына керәбез.

           Дәү әнинең кочагында

           Китәбез эреп кенә.

          Яшәрбез әле, үскәч тә

          Кадерен белеп кенә.

  1. Мы очень любим бабушку

И очень дружим с ней.

С хорошей, доброй бабушкой

На свете веселей.

  1. Өйгә кайтсам, өй балкыган –

Өйгә нур иңгән!

Ерак җирне якын итеп,

Әбием килгән!

Үзен ничек сагынганны

Белгән ул, белгән!

“Күрим әле улымны!” – диеп,

Әбием килгән!

  1. Много есть друзей вокруг

Но считаю я,

Что мой самый лучший друг

Бабушка моя.

Шапокляк. Ой, рәхмәт, балалар! (Кул чаба) Миңа мондый шигырьләр  берсе дә сөйләгәне  юк.  Эһе, минем дә сезгә бар бүләгем. Хәзер мин тиз генә чыгам да, тиз генә керәм. Сезгә сюрприз алып керәм (чыгып китә).

Алып баручы. Җырлап, шигырь сөйләп кенә кына калмыйк әле,

Бер уен дә башкарыйк

Җырлы-биюле уен  “Кемгә нәрсә кирәк”

Шигырьләр — әнигә  багышланган

  1. Нинди назлы, нинди йомшак

          Синең куллар, әнием,

          Бөтен дөнья бәйрәм итә,

          Сине зурлап, әнием!

  1. Кемнең әнисе иң әйбәт?

Минем әни, әлбәттә.

Өйрәтә әни безне дә

Әйбәт, матур гадәткә.

Үзе бөтен эшкә оста,

Безне өйрәтә җайлап.

Мактый, күңелне күтәрә,

Иң кирәк сүзләр сайлап.

Иң чибәр әни минеке,

Чәчләренә карачы.

Кояш кебек, нурлар сибә,

Ягымлы сүз карашы.

  1. Из цветной бумаги

Вырежу кусочек.

Из него я сделаю

Маленький цветочек.

Мамочке подарок

Приготовлю я.

Самая красивая

Мама у меня!

  1. Мин әнигә булышам,

Табак- савыт юышам.

Чистарган савыт-сабаны

Шүрлекләргә куешам.

Мин әнигә булышам,

Урын җирләр җыешам.

Иртән гөлләргә су сибәм,

Керләрне дә уышам.

Мин әнигә булышам,

Идәннәрне юышам.

Әни кебек эш остасы

Булу өчен тырышам. 

  1. Мама, мама, мамочка,

 Солнышко моё!

 Как с тобою радостно,

 Как с тобой тепло!

 Без тебя в душе моей

 Не цветут цветы.

 Буду счастлива тогда,

 Если рядом ты.

Алып баручы: Мы для вас родных, любимых

                            Дружно песню пропоем.

                             Пожелаем дней счастливых,

                             Поздравляем с женским днем!

Җыр “Мамочка милая”

(Зур сумка өстерәп Шапокляк керә)

Шапокляк. Уф, көчкә килеп җиттем!

Алып баручы. Бу нәрсә инде, әбекәй?

Шапокляк. Нәрсә, нәрсә – сумка! Әллә күрмисеңме? Балалар ач утыралар, пирог пешерергә кирәк. И, җан кисәкләрем, авыр шул замана! Чупа-чупс та бирмиләр, суски да жәллиләр шул сабыйларга. Ябыгып беткәнсез инде, монда утырып. Хәзер мин сезгә пирог пешерәм. (Сумкасыннан ярмалар чыгара: борчак, карабодай, дөге, шикәр, макарон, он, борыч, су, варенье, күкәй)

Алып баручы. Ни эшлисең , әбекәй?

Шапокляк. Пирог пешерәм, пирог! Әллә ишетмисеңме, әллә аңламыйсыңмы?

Алып баручы. Аңладым да, әбекәй, бу әйберләр белән пирог пешермиләр бит!

Шапокляк. Ничек инде пешермиләр?

Алып баручы. Балалар, әйдәгез әле, Шапоклякка ярдәм итик. Әйтегез әле, пирог пешерергә нәрсәләр кирәк? Сайлап алыйк әле шушы ашамлыклар арасыннан пирог пешерергә нәрсәләр кирәк?

Балалар. Он, күкәй, сөт, песок, май.

Алып баручы. Менә, Шапокляк, күрдеңме безнең балалар барысын да беләләр, алар әниләренә булышалар.

Шапокляк. Әй, шәп булды әле бу, балалар, рәхмәт сезгә, күпме эконом, бу әйберләрне мин бер ел ашыйм әле (Кире сумкасына тутыра).

Алып баручы: Шапокляп, безнең балалар уен коралларында да уйный беләләр

Оркестр

Шапокляк. Күрегез әле, боларны, бигрәк оста сез. Молодцы!

Эй  дусларым,

Бүгенге бәйрәмегезгә

Буш кул белән килмәдем:

Сезгә кызыклы

Уеннар да алып килдем.

Уеннар:

1.  “Минем әнием”

2.    “Әни эзеннән”

Алып баручы. Кадерле әниләр, әбиләр, апалар, кызлар!

Зур бәхетләр юлдаш булсын сезгә

Көнегезне шатлык бизәсен.

Җир йөзенең бөтен матурлыгын

Килә сезгә бүләк итәсе.

Җыр “Мамин день»

Шапокляк. Җир шарында булмасыннар

Ятим балалар

Булсын аларның барсында да

Матур әниләр һәм әбиләр.

Алып баручы.Теләкләрнең кайсын теләсәк тә,

Аз булыр күк сезнең хөрмәткә,

Аллаһ сезгә озын гомер бирсен

Без калабыз шушы теләктә.

Әниләр көненә багышланган
сценарий.             

«Илгә — матурлык, җиргә — батырлыкны
сез бирәсез, газиз әниләр!»

«Солнышко, радость, счастье моё – мая мама!»

Кичә Римма Ибраhимова
башкаруында композитор Р.Абдуллиннын, Т.Миннуллин сузлэренэ язылган жыры
янгырый. «Бишек жыры».

Сәхнәгә
ике алып баручы чыга.

1.А-б. Ана назы — жирдэ ул мэнгелек,
         Мэнгелек жыр — бишек жырыгыз.
         Без узасы юлда маяк булып
         Гомер буе балкып торыгыз.

    Тормышларыгыз матур,
йөзләрегез көләч, булсын, сәламәтлек
һәрдаим юлдашыгыз булсын. Кадерле әниләр! Сезне
бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Сезгә озын
гомер, бәхет,сәламәтлек телибез.

2 а.б.       На свете добрых слов немало,

               
Но всех добрее и важней одно:

               
Из двух слогов простое слово: «мама»

               
И нету слов дороже, чем оно.


Дорогие мамы!

Поздравляем
вас с Днем Матери.

Без
сна ночей прошло немало,

Забот,
тревог не перечесть.

Земной
поклон вам все родные мамы

За
то , что вы на свете есть !

1.а.бЕлмайса
йозеннэн анлыйм
        Энкэемнен телэген.
        Донья кинлегенэ тинлим
        Энкэемнен йорэген,
        Энкэй, сина булэк итэм
        Ботен донья голлэрен.
        Юллар кебек озын булсын,
        Энкэем, гомерлэрен.
        Ай нурыннан да нурлырак
        Энкэемнен йозлэре.
        Монлы койдэй кунелемдэ
        Энкэемнен сузлэре.

            Айдан,
кояштан кадерле — син ул, әнием.

           
Иң ягымлы ,иң сөйкемле — син ул, әнием

 Безнен бугенге бэйрэм кичэбез
кадерлелэребез сезгэ, газиз энилэребезгэ багышлана

2.а.б.    Слова «Мама, мать-одни из самых
древних на Земле». Все люди уважают и любят матерей. Словом «Мать» называют и
свою Родину, чтобы подчеркнуть , что она по- матерински относится к своим
детям.

  Во многих
странах отмечается «День Матери». Люди поздравляют своих матерей и приезжают к
ним в гости, дарят подарки, устраивают для них праздник. И мы сегодня собрались
здесь чтобы поздравить своих мам.

1 а.б. Мәхәббәте
һичбер киртәләрне белми торган, күкрәк сөте
белән хәят биргән… ананы олылыйк! Дөньяның
бөтен матурлыгы анада. Анадан башка шагыйрь дә, анадан башка батыр
да булмый. Дан аналарга!

Мэрхэмэтле безнен энилэр.
Жиргэ матурлыкны, илгэ батырлыкны
Сез бирэсез, гузэл энилэр.
Сездэ яши сурелмэслек хислэр,
Йөзегездэ шәфкать нурлары.
Сезнен жырлар аша кучә безгә
Туган халкыбызнын моннары

Бүген
әйтеләсе теләкләребез, җырларыбыз,
биюләребез – барысы да чын йөрәктән,
күңелнең иң-иң түреннән —
сезнең өчен. Кабул итеп алыгыз, рәхәтләнеп
тыңлагыз, ял итегез.

Концерт
номеры.________________________________________________________________

Лирик көй
яңгырый. алып баручылар чыга.

1.а.б. Энием! Энкэем! Газиз Анам! Синнэн дэ
якынрак, кадерлерэк кем бар сон доньяда?! Кукрэк сотен имезеп, конен-тонгэ,
тонен-конгэ ялгап, куз карасыдай устерэсен бит син балаларынны.

2.а.б. Мама! Мамочка! Сколько тепла таит это
магическое слово. Материнская   любовь греет нас до старости. Мама учит
нас быть мудрыми, дает советы,  заботиться о нас, передает свои песни,
оберегает нас.

Младенец
старательно складывает по слогам  «Ма-ма » и почувствовав удачу,  смеется
счастливый. Мама! Вслушивайтесь, как гордо звучит этот слово! В
 народе живет много добрых слов о матери.
Например:

          
При солнышке- тепло , при матери –добро.

1.а.б.  Ана өчен баладан газиз
нәрсә булмас.

2.
а.б.
Нет лучшего
дружка, чем родная матушка.

1
а.б.
  Баланың
бармагы авыртыр, ананың йөрәге авыртыр.

2.а.б.   Без отца полсироты, а без матери и
вся сирота.

1.а.б.  Улы данга чыкса, анасы яшәрер.

1 а.б. Әйе, Ана – бөек исем,

Нәрсә
җитә ана булуга!

Шуңа күрә

Зур горурлык белән

Без сөйлибез АНА турында.

Концерт
номеры.________________________________________________________________

Лирик көй
яңгырый. алып баручылар әкрен генә чыга.

1 А. б. Бар хэстэрем, бар хэсрэтем
Бала очен.
Хормэтем да, хезмэтем дэ
Бала очен.
Укенулэр, утенулэр
Бала очен.
Тынгысыз кон,
йокысыз тон
Бала очен.

2 А.б. Утка, суга укталуым
Бала очен.
Чыгар юлдан тукталуым
Бала очен.
Таннан эувэл кайнар аш та
Бала очен.
Тэгэрэгэн кайнар яшъ тэ
Бала очен.

1 А.б. Иртэн — кичен йорэк хисем
Бала очен.
Барлык эшем, барлык кочем
Бала очен
Янам — тузэм ,кеям — кунэм
Бала очен.
Горур башны тубэн иям
Бала очен.
Тонен якты таннар котэм
Бала очен.
Кунелемдэ жырлар йортэм
Бала очен.
Бала очен…

Концерт
номеры________________________________________________________________

!.А.б. Ана күңеле кебек җылы, нурлы

Күк йөзендә
кояш, йолдыз юк.

Ана сөюе кебек чиксез
тирән

Җир йөзендә
һичбер диңгез юк.

 Синең өчен
кайгыртучы әниең булуы нинди зур бәхет ул. Аны ярату гына
җитми, аның кадерләрен белергә,сүзен тыңларга,
яхшы укуың, үзеңне үрнәк тотуың,
әшкә өйрәнеп үсүең белән анны
шатландырырга кирәк.

1А.б. Ак чэчлэрен жем-жем килэ,
Энкэй, ул шатлыктандыр.
Гомереннен бакчасында
Былбыллар озмэсен жыр.
Кадерлелэребез! Бу жырыбыз сезгэ багышлана.

Концерт номеры________________________________________________________________

2
а.б.
         Люблю тебя
мама, за что не знаю.

                   
Наверно за то , что дышу и мечтаю.

                   
И радуюсь солнцу и светлому дню,

                   
За это тебя, я родная люблю.

                   
За небо, за ветер, за воздух вокруг.

                  
Люблю тебя мама , ты лучший мой друг!

Алексей
Максимович Горький писал: «Без солнца не цветут цветы, без любви нет счастья,
без женщины нет любви, без матери нет ни поэта, ни героя. Вся радость мира- от
матерей!.»

        Если вы
хотите сделать маму самым счастливым человеком, поступайте так, чтобы она
радовалась и с гордостью могла сказать : «Знаете, какие у меня хорошие дети!»

1.а.б.   Есть мама у жеребенка,

Есть
мама у львенка,

Есть
мама у самого маленького котенка

 И
у ребенка есть мама

Любимая,
славная, самая!

«Песня
мамонтенка».__________________________________________________________________

Лирик
җыр яңгырый

1А.б. Аналар ботен йорэк жылыларын биреп
устергэн балалар, усеп буйга житу белэн, очар кошлар кебек, тирэ-якка
таралалар. Нишлисен бит, ананын боеклеге дэ энэ шунда — ул илебез-нен, hэр
почмагында, намус белэн хезмэт итэ алырлык, белемле, тырыш сэлэтле, илhамлы
балаларын устереп Ватаныбыз кулына тапшыра.


2 А.б. Э аннан сон?!
Аннан сон, кош теледэй генэ бер хат котэ, изге хэбэр котэ ана.
Хат ташучы килми микэн, диеп. ,
Борылып карый барган юлыннан.
Конгэ чыкса, кузе тэрэзэдэ,
Иртэ — кичен сунми уты да.
Хатлары юк, узе кайтыр, диеп,
Бик сон гына китэ йокыга.
Ана котэ,
Ана омет итэ…


1 А.Б.Менэ шулай, усеп буйга житкэн, инде узлэре эти hэм эни булган,
туган ояларыннан еракта яшэуче балалар, соекле энилэренэ хат яздылар.

Лирик җыр
яңгырый. Балалар урындыкларга утыралар, дәфтәр, ручка алалар.

1 бала.
«Кил син безгэ, эни, ботенлэйгэ
Бер кайгысыз, рэхэт торырсын,
Оебезнен. курке булырсын».
2 бала.
«Син безгэ кил, эни!
Без доньянын, ожмахында гомер итэбез.
Килэм дисэн, шушы сэгатьтэ ук
Алыр очен кайтып житэбез»
3 бала.
«И шатланыр идек, эни эгэр,
Килер ризалыгын белдерсэн.
Туп-тугэрэк бэхетебез безнен
Тулып ташыр иде, син килсэн».
4 бала.
«Кайчан курешербез, бик сагындык…»
5 бала.
«Кон туды исэ сине котэбез».
6 бала.
«Ник килмисен инде, эни, ник килмисен?»


А. б.: Алты бала шундый хат язды
Озелеп-озелеп, сагынып ананы.
Шушы сузлэр булды ананын
Алты хатка язган жавабы.

(Прожектор Ана образын
яктырта). (кой янгырый)
(Ана балаларына язган хатын укый)

«Бара алмыйм сезгэ,
балаларым.
Сагынсагыз, кайтып курегез,
Кайта алмас жирдэ тугелсез.
Ана кунеле ераклыкны белми,
Тоеп яшим сезнен, хэллэрне,
Кирэклекне сизсэм, узем барырмын мин,
Котеп тормам сезнен хэбэрне.
Китэ алмыйм буген, .
Эгэр китсэм, мэрхум эткэегез кайтып керер сыман,
Мине таба алмый бер ялгызы
Боегып йорер сыман.
Чит нигездэ сагыну авырлыгы
Ныграк сизелер сыман,
Туган нигез белэн бэйлэп торган
Жеплэр озелер сыман.
Яудан каитмый калган зур улым да
Кайтып житэр сыман.
Туган нигез хэтерлэтэ мина,
Сезнен бергэ чакны,
Туган нигез сезнен hэp адымын
истэлеген саклый.
Нигез ташлап киту авыр мина,
Кем белми сон аны, кайсыгыз?!
Сез узегез жыелып кайтыгыз!
Мин сорамыйм сездэн артыгын,
Сез тоярсыз кайту шатлыгын».


А.б. Ана, ана!
Син куш йорэкледер,
Кэусэр сенгэн синен кунелгэ.
Баштан сыйпап бер елмайдын исэ,
Ботен донья ямьгэ кумелэ.
Ана булу-изгелекнен тажы,
Доньяда ин олы дэрэжэ.
Ана хеше hэрбер баласынын
Бэхетенэ ача тэрэзэ.
Ана сина гел яхшылык тели,
Гаеплэрен булса — кичерэ…,
Турылыклы калыйк гомер буе
Ана дигэн куркэм кешегэ.

Әниләр
турында  җыр башкарыла.

2 а.б.  Мама! Самое понятное слово на земле.
Оно звучит на всех языках мира одинакого нежно. У мамы самые ласковые и нежные
руки, они все умеют. У мамы самое доброе и чуткое сердце. Оно ни к чему не
остается равнодушным. И сколько бы ни было человеку лет 5 или 50, ему всегда
нужна мама…

Руки
мамы качали детей в колыбели, когда они были маленькими. Это мама согревала их
своим дыханием и убаюкивала своей песней.

1.Солнца ярче
для меня- мама!

2. Мир и
счастье для меня-мама!

1.Шум ветвей,
цветы полей-мама!

2.Зов летящих
журавлей- мама!

1. В роднике
чиста вода-мама!

2. В небе яркая
звезда-мама!

1. Пусть звенят
повсюду песни

    Про любимых
наших мам.

    Мы за все,
за все родные

    Говорим
«Спасибо Вам!»

Песня
«Милая мама»_____________________________________________________________

А.б. Татар хатыннары. Безнен,
жан сойгэннэр, аналар…
Аналарны хормэтлэп жирдэ шигырьлэр языла,
аналарны хормэтлэп жирдэ сурэтлэр ясала,
аналарны хормэтлэп жирдэ hэйкэллэр куела,
Э аналар тапкан балаларнын жаннары кыела.
Жирдэ hаман эле тынмаган сугышларда кыела.
Аналарны кадерлилэр, аналарны соялэр,
аналарнын алдында башларны иялэр,
э аналар йокысыз тондэ бишек жырлары жырлыйлар,
сугышларда жаннары кыелган уллары очен елыйлар.

    Безнен тобэктэн дэ никадэр
ана Боек Ватан сугышына газиз баласын озатты, шунын күпмесе  яу кырында
ятып калды, хэбэрсез югалды. Ачы хэсрэттэн чэчлэренэ чал тошкэн, вакытсыз
картайган энкэйлэрнен дэ инде кубесе вафат, урыннары ожмахтадыр, арсландай
батыр уллар устергэн, фэрештэлэрнен.
Купме солдат, Ватан алдындагы сугышчан антын утэп, Эфган сугышында, Чечня
сугышында hэлак булды.

А.б. Хормэтле энилэр!
Без сезнен алда баш иябез. Мен-мен рэхмэт сезгэ!

Питрау флольклор
ансамбле чыгышы. «Солдат озату» күренеше.

1 А.б. Газиз Энкэй!
Йомшактыр кулларын,
Татлыдыр сузлэрен,,
Жылыдыр карашын,
Тансыктыр табынын.
Сабыйлык языннан
Бугенге конгэчэ
Безлэргэ зур бэйрэм
Тибеше жаныннын!
И, Ходай, кабул ит
Безлэрдэн зур гозер
Энкэйгэ бир саулык!
Энкэйгэ бир Гомер!

2 А.Б. Пусть день твой будет
Солнечным, прекрасным.
И розами твой будет устлан путь.
И каждый вечер – звездным,
Чистым, ясным.
О, мама!
Всегда счастливой будь!


А. б. Газиз Энкэй!
Ин сойкемле сузлэр-синеке!
Йомшак, жылы куллар-синеке!
Ин-ин татлы сузлэр-синеке!
Жан изрэткеч жырлар-синеке!
Синсез донья курмэс идек,
Синсез берни белмэс идек,
Синсез берни кылмас идек,
Синсез кеше булмас идек!

2
А.Б. Пусть этот день станет своеобразным днем благодарения нашим дорогим и
любимым мамочкам, за их неоценимый труд, за их всемогущую любовь.


1.А. Б. Чәчәк букетлары бүләк итсәк,

Чәчәк
букетлары корыр ул.

Йөрәк
җылыбызны бүләк иттек,

Югалтмассыз,
мәңге торыр ул.

Ходай
Сезгэ жан тынычлыгы, тэн сихэтлеге, озын гомер насыйп итсен. Мен-мен рэхмэт
Сезгэ, энкэйлэр!

2
А.Б. На этом наш праздник заканчивается. И мы еще раз поздравляем Вас, милые
мамы! И пусть не покидает вас терпение, которое так необходимо сейчас вам всем.
И пусть все восхищаются вашей красотой. Ведь вы — самое прекрасное, что есть.
Вы – самый красивый, нежный и благоуханный цветок в мире. До свидания!

1.
А.Б. Хушыгыз!

Барлык
катнашучылар сәхнәгә чыга.

«Бәхеттә-шатлыкта»
җыр яңгырый ____________________________________________

   “Әнием-кадерлем!” 8 нче мартка багышланган кичә.

Максат: Балалар белән өйрәнгән җыр-биюләр ярдәмендә әниләрне бәйрәм белән котлау. Шигырьләрне сәнгатьле итеп сөйләү,бер-берләрен тыңлап җырлау күнекмәләрен ныгыту. Балаларның кәефләрен күтәрү. Әниләргә, әбиләргә карата хөрмәт тәрбияләү.

Тәрбияче 1: Кем дөньяга кеше бүләк итә,
Ә кешегә якты дөньяны?
Тойгылары кояш кебек кайнар.
Эретерлек гранит кыяны?

Тәрбияче 2: Кем күңеле тулган айдай серле.
Язлар сыман назлы, ягымлы?
Шатлыкларын башкаларга бүлеп.
Кайгыларга түзем, сабырлы?

Тәрбияче 1: Кем елмая җәйге таң аткандай.
Балкып китә шундук тирә-як?
Нәфислеге гөлләр сокланырлык.
Көләчлектә аңа тиңнәр юк?

Тәрбияче 2:Кем куллары өйне, җирне ямьли.
Изгелеге үлчәү тапкысыз?
Барсы бергә Ул, әлбәттә, яшәү чыганагы,
Тормыш яме — Әнкәй, хатын-кыз!                                                      

Балалар музыка астында залга керәләр, ярымтүгәрәк булып басалар.

«Бер кыз бала җыр чыгарган» җыры

Бер малай белән бер кыз кала, калганнар читкә китә.

Малай. Кара әле, Зилә, син язны яратасыңмы?

Кыз. Нигә сорыйсың әле? Әлбәттә, яратам.

Малай. Ни өчен яратасың?

Кыз. Яз көне көн җылына, кояш матур елмая, тамчылар тама.

Малай. Син иң кирәген әйтмисең әле.

Кыз. Әйе, әйе. Яз көне 8 Март бәйрәме була. Бу көнне кызларны, апаларны, әбиләрне, әниләрне котлыйлар.

Малай. Дөньяның бөтен матурлыгы әниләрдә. Бүген без Әниләрне зурлыйбыз.

Икесе бергә: Котлыйбыз

1 -Язның беренче бәйрәме

               8 нче март бүген

                Кояш көлә, әни көлә

                Шуңа күңлем шат минем.

2.Көчле булырга-кояштан

Өйрәнгән минем әни.

Җитез буулырга-җилләрдән

Өйрәнгән минем әни.

3. Әнием гел минем белән

Көндез, төнлә, иртә, кич…

-Әнисез яшәп була-дип,

Уйлый алмыйм шуңа һич.

4. “Әни” сүзе-“яшәү” сүзе

Икесе дә миңа бер.

Я ходаем, әниемә

Бирсәнә озын гомер

5. Әнием-син бер генәм

Иң якыным, гөл генәм.

Дөньяларда иң яраткан,

Якын кешем син генә.

6. Әни, мине тапкансың,

Назлагансың, баккансың.

Матур-матур җырлар җырлап

Иркәләп йоклаткансың.

Җыр: “Бишек җыры “

Тәрбияче :   Әниләрне бәйрзәм белән котлаганда Р. Миңнуллинның “Әни” шигыре күз алдына килеп баса. Мин шигырьне укырмын балалар ә сез “Әни кирәк “сүзләрен бергәләп әйтерсез.

     Көннәр якты булсын өчен

     Әни кирәк!

     Йокы татлы булсын өчен

     Әни кирәк!

     Җил-яңгырдан саклар өчен

     Әни кирәк!

     Усаллардан яклар өчен

     Әни кирәк!

     Ашлар тәмле булсын өчен

     Әни кирәк!

     Дөнья ямьле булсын өчен

     Әни кирәк!

     Иң-иң кадерле кеше җирдә Әни димәк!

Кошлар тавышы ишетелә

Сюрприз: Яз кызы

Исәнмесез безнең якын дусларыбыз! Без язның беренче хәбәрчеләре. Үзебез белән бергә җир йөзенә “8 нче март” язгы беренче бәйрәмне алып килдек. Сезгә матур кояшлы көннәр бүләк итәбез. Балалар без килүгә, әниләрне котлап җырлар, шигырьләр өйрәндегезме?

Балалар: әйе.

-Мин әнигә булышам

             Табак- савыт юышам.

             Чистарган савыт-сабаны

             Шүрлекләргә куешам.

   — Мин әнигә булышам,

               Урын-җирләр җыешам.

                 Иртән гөлләргә су сибәм,

                 Керләрне дә уышам.

   — Мин әнигәбулышам,

                  Идәннәрне юышам.

                  Әнием күк эш остасы

                  Булу өчен тырышам.

— Әни пәрәмәч пешерә

                Вакитеп итеп, тәмле итеп.

                Без табында чәй эчәбез

                Бергәләп, тәмле итеп.

  Мин дә булыштым әнигә.

                Пәрәмәчләр ясарга.

                Үзең эшләгәч, тәмле ул-

                Кирәк эшләп ашарга! 

Яз : Менә яз җиткәч чәчәкләр чыга,күбәләкләр дә уяна.Бүген бәйрәм булгач күбәләкләр уянганнар бит.Әйдәгез аларны биетеп алыйк әле                          

Күбәләкләр бию”

Яз кызы:Бик матур биедегез.

Тәрбияче : И, хатын-кыз!

Сүнәр иде тормыш,

Син булмасаң, әгәр доньяда.

Искерсә дә жирдә дәвер-гасыр,

Нәфислегең синең өр-яңа.

Адәм генә түгел, галәм бүген

Уйлый кебек синең турында.

Кеше заты династиясенең

Киләчәге синең кулыңда.

Йөзләреңне керсез хисләр белән

Изгелегең белән балкытып,

И, жаным, дип әйтеп куюыңда

Нәкъ бер кочак кояш бар кебек.

Бүген исә рыцарь егетләрчә,

Кулларыңны үбеп сәлам бирә

Ирләр заты сиңа, хатын-кыз.

Малайлар җырлай”Бәйрәм белән әнием”

Яз :Мин дә буш килмәдем сезгә уеннар алып килдем. Бу уенны уйнар өчен әниләрне дә чакырам.

Уен: “Тизрәк әниеңне кочакла”                          

Яз кызы:Бигрәк әниләрегезне яратасыз икән.Балалар мин сезнең белемнәрегезне тикшереп алыйм әле?

—         Кыштан соң нинди ел вакыты килә?

—         Яз килгәч нинди үзгәрешләр була?(балалрның җаваплары)

-Нинди кошлар безгә әйләнеп кайта

-Беренче язгы чәчәк.

Яз кызы:Минем турында бик күпне беләсез икән.Мин бик шат

Зилә:Без синең турында җыр да беләбез бит әле.

Җыр:ЯЗ

Тәрбияче : Балар әниләргә үзебезнең матур шигырьләрне сөйләп үтик.

Римма:  Минем матур әнием бар

                 Аның исеме-Миләүшә

                 Әниемнең күп эше,

                 Әнием-эшле кеше.

   Иртән торуыма һаман

                 Әллә күпме эш көтә.

                 Ярый әле әни уңган,

                 Әнием ярдәм итә.

    Әнием-иң якын кешем

                 Иртән чәчемне үрә,

                 Ашлары да тәмле була

                 Яратам шуңа күрә.

    Син, әнием, минем өчен

                  Бу дөньяда бер генә

                  Елмайганда йөзләреңнән

                  Бар өйгә нур бөркелә.

   Безнең әни бик уңган

                  Бар эшкә дә өлгерә.

                  Без бакчадан кайтуга,

                 Тәмле ашлар пешерә.

Яз кызы:Балалар җирдә калган карларны эретеп бетерер өчен миңа ярдәм итегезче.Тамчыкайларым биеп алыгыз эле.

Бию:“Тамчылар биюе”

   Яратам әниемне

                 Моны бар донья белә.

                 Саулык телим,бәхет телим,

                 Яраткан әниемә

 Бүген әниләр бәйрәме,

                Котлыйм әле үзеңне.

                Бүләк итәм әнием сиңа

                Иң матур шигыремне.

-Мин дә котлыйм әни сине,

                Теләгем бар минем дә,

                Мәңге шулай, кояш булып,

                Яшә күңел түремдә!

Тәрбияче 2: Балар хәзер әниләрне уйнатып алабыз.

_ Уен “Балаңны бакчага җый”      

_”Кызларга прическа ясау”                   

-Газеттан чыкмыйча бию

  Тәрбияче 1:Кадерле кунакларыбыз, менә шул күтәренке күңелдә бәйрәмебезнең ахыры да килеп җиткән.

Тәрбияче 2:Ә хәзер балаларыгыз саф мәхәббәт, назлы сөю белән ясаган бүләкләрне кабул итегез!

Музыка яңгырый. Балалар өстәлдән бүләкләрен алалар һәм әниләренә бүләк итәләр.

«Жырлыйм,әнием, сиңа»

Тәрбияче : Изге теләк белән барыгызга

Тәмамлана бәйрәм кичәбез.

Туар көннең кадерен белеп,

Гел шатланып яшәгез!

Внеурочная деятельность (конкурсные работы)

Дошкольное образование

Внимание! Администрация сайта rosuchebnik.ru не несет ответственности за содержание методических разработок, а также за соответствие разработки ФГОС.

Кечкенәләр төркемендә әниләр бәйрәме сценариясе.

Максат: балаларда әниләргә карата игътибарлылык, мәрхәмәтлелек, ярату тәрбияләү; бию, җырлау күнекмәләрен ныгыту; балаларда зәвык, иҗади сәләт үстерү.

Алдан ясалган эш: әниләргә бүләкләр.

Алдан әзерлек: шигырьләр, җырлар, биюләр өйрәнү.

Зал бәйрәмчә бизәлгән. Бәйрәмгә әниләр чакырыла. Ишектән кергәндә тылсымлы тартмадан фигуралар алалар. Кызыл төстәгеләр бер якка, яшел төстәгеләр икенче якка утыра бара. Өстәл өстенә гөлләр, чәчәкләр куела, шарлар эленә. Музыка уйный. Бәйрәмдә катнашучы балалар чәчәкләр тотып кереп, ярым-түгәрәк ясап бииләр. Биеп бетергәч чәчәкләрне кәрзингә җыялар.

Бәйрәм барышы:

Күмәк чәчәкләр биюе

Алып баручы.

Һәр ел саен килә бу бәйрәм
һәр көн туган кояш шикелле.
Еллар саен данлый бу бәйрәм,
Гүзәл кеше — әни кешене!

Алып баручы. Кадерле әниләр! Сезне чын күңелдән бәйрәмегез белән котлыйбыз. Сезгә сәламәтлек, шатлык, озын гомер телибез.

Балалар белән бергә сөйләү:

Әни — ул һава! (кулларны өскә күтәрү)

Әни — ул яктылык! (кулларны өскә күтәреп фонариклар ясау)

Әни — ул бәхет! (кулларны күкрәккә кую)

Әни — ул әкият! («Во!»дип баш бармакны күрсәтү)

Әни — ул елмаю! (елмаеп күрсәтү, көлү)

Әни — ул ярату! (әниләргә “воздушный поцелуй” җибәрү )

Җыр “Җырлыйм әнием турында”

Алып баручы: әниләр, бүгенге көн сезгә багышлана. Бүгенге күңел ачу чарасы сезнең барлык мәшакатьләрне оныттырып, яхшы кәеф алып килсен иде.

Әниләргә бүген безнең Иң
кадерле сүзебез.
Шат биюләр, матур җырлар, уеннарны
Сезгә дип әзерләдек.
Бүләк итеп үзебез.

Алып баручы: бүгенге бәйрәм гади генә булмас, бүген без әниләребезне дә уеннарда катнашырга чакырабыз. Кергәндә төрле төстәге фигуралар алып, икегә бүленеп утыру юкка гына булмады. Уеннар булгач бәяләүче жюри да булырга тиеш. Жюри составында булачак. Балаларыбыз сезнең өчен җан атып үзләренең һөнәрләрен күрсәтерләр. Уеннарда актив катнашып бергәләп күңел ачып ял итик.

Әниләр белән уеннар

Беренче бирем: һәр команданың үзенә исем кирәк. Әйдәгез озакка сузмыйча бер исем уйлыйбыз.

Икенче бирем: ә хәзер сезгә 3 минут вакыт бирелә. Шул вакытта сезгә

“Ниса” белән беткән татар хатын-кызлар исемнәрен уйларга кирәк. Кайсы команда күбрәк исем табар?

Алып баручы: сез исемнәр уйлаган арада Асель белән Нәргизә

башкаруында “Мин әнигә булышам” җырын тыңлап китик.

Вакыт чыкты, әйдәгез әниләребезгә сүз бирик.

Өченче бирем: уеннарны дәвам итәбез, хөрмәтле әниләрбез. Өченче бирем төсле кәгазьдән бер матуркатлаулы булмаган открытка ясарга. Вакыт чикле. Ә без ул арада кызларыбыз Диана, Алия, Дәлия башкаруында “Дәү әнигә бүләккә” җырын тыңлыйк.

Дүртенче бирем: уен өчен һәр командадан берәр әни кирәк. Җырлый- җырлый мисаллар чишәсе була.

Клоун керә. Бишенче биремне уйната.

Бишенче бирем: чираттагы уенны уйнау өчен шулай ук һәр командадан берәр әни кирәк була. Гәзитне күчерә-күчерә барып билгеле бер аралыкны узасы.

Алтынчы бирем: чираттагы уеныбыз “әниеңне киендер” дип атала. Командадан берәр әни белән баласы бирегә чакырыла. Бала бирелгән муенсалар, ленталар, браслетлар белән әнисен киендерә.

Җиденче бирем: “Сүзсез сәхнә” дип атала. Жирәбә буенча бирелгән ромашка таҗларын алып сүзсез генә шунда язылганны аңлатасы.

  •  Газда кулың пеште.
  •  Балаңа дәрес каратасың.
  •  Сөйгәнеңне эштән каршы алу.
  •  Кунакка әзерләнәсең.
  •  Елаган баланы юату.
  •  Эшкә соңга калу

Сез әзерләнгән арада малайлар башкаруында “Гөмбәләр биюе”н карыйбыз.

Сигезенче бирем: бу уенны уйнау өчен әниләр акчаларны саный-саный, сорауларга җавап бирергә һәм хисапта ялгышмаска тиеш булалар.

  • Балагызның исеме ничек?  
  • Балагызның фамилиясе ничек? 
  • Балагызга ничә яшь?
  • Балагызның әтисе ни исемле?
  • Балагызның аяк киеме размеры нинди?
  • Балагызның туган көне кайчан?
  • Балагызның күз төсе нинди?
  • Балагыз нинди группага йөри?
  • Балагыз ничәгә кадәр саный белә?

Кызларыбыз башкаруында “Яулыклар юабыз ” биюе.

Уеннар беткәч балалар “Подари улыбку миру ” җырына шарлар тотып кереп, әниләренә үзләре ясаган бүләкләрне бирәләр.

Алып баручы.

Бәйрәм бүләксез булмый ул,
Барыгыз да беләсез.
Безнең ничек тырышканны,
Хәзер менә күрерсез.

(Балалар ясаган бүләкләрен әниләргә бирәләр)

Бергә:

Көннәр һәрчак аяз булсын,
Кояш гел көлеп торсын.
Әниләр дә кояш кебек
Озын гомерле булсын.

Ведущий:

Күмәкләшеп барыбыз бергә
Биеп алыйк, әйдә әле.
Котлы булсын, гөрләп торсын
Әниләрнең бәйрәме!

Жюри әниләрнең уенына нәтиҗә чыгара.

Интеллектуаль сораулар:

  •  Шалканны чәчәләрме? (юк, орлыкны)
  •  Бер мичкәдә ике төрле сыеклык? (йомырка)
  •  Нинди сорауга “әйе” дип җавап биреп булмый (йоклыйсынмы?)
  •  Табышмак сүзен ничек укырга? (сулдан уңга)
  •  Җансыз җанлыны уята (будильник)
  •  Иң кирәктән — иң кирәк (саулык)

Алып баручы: Әйе, тормышта иң кирәге әллә нинди байлыкларга да сатып алып булмый торган — саулык. Кадерле әниләребез, сезгә ныклы сәламәтлек, тигез канатлы гаиләләребездә һәрчак балаларыбызның менә

шундый бәхетле, шат, сәламәт, иманлы, миһербанлы булуларына сөенеп кенә яшәргә насыйп булсын.

Жюри нәтиҗә чыгара

Алып баручы: Кадерле әниләребез, сезгә бүгенге бәйрәмдә катнашуыгыз өчен зур рәхмәт, тагын бер кат барыгызны да бәйрәм белән котлыйбыз.

Шуның белән безнең бәйрәмебез тәмам.

Татарстан Республикасы Арча районы

“Яңа Кенәр урта мәктәбе” филиалы

“Түбән Оры башлангыч мәктәбе”

Уздырды: башлангыч класс укытучысы

Яруллина Фирдания Саматовна

Ноябрь

2016

Максат: укучыларда  әниләргә  ихтирам, кадер-хөрмәт, ярату, олылау хисләре, әдәплелек, әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү.

Үткәрү формасы: кичә;

Күрсәтмәлелек: Әниләр турында сочинение, әниләрнең портретлары, презентация.

Әзерлек: Әниләр турында җырлар өйрәнү, шигырьләр ятлау, әниләр турында презентация төзү.

Уздыру урыны: Түбән Оры мәдәният йорты.

Бәйрәм барышы:

Укытучы. Ана! Һәркем өчен иң изге, иң кадерле зат. Бу якты дөньяга килгәч тә нарасыен йомшак куллары белән сыйпап, ак биләүгә биләүче, елаганда юатучы, татлы йокыдан иркәләп уятучы, яшәргә көч-дәрт бирүче газиз әниләр! Бүгенге кичәбезне Сезнең хөрмәткә багышлыйбыз.

. Әйдәгез әле, укучылар. Әниләребезне бәйрәм белән котлап аларга үзебезнең теләкләребезне җиткерик.

Иртүк торып битен юган,

Кем уяткан Ләйләне?

Уятмаган, үзе торган —

Бүген әни бәйрәме.

Пәрдәләрне ачып куйды,

Көн кояшлы, көн ямьле!

Якты булсын, балкып торсын —

Бүген әни бәйрәме.

Өстәл өстен кат-кат сөртте,

Җәйде ап-ак җәймәне.

Чиста булсын, пөхтә булсын

Бүген әни бәйрәме.

Күмәкләшеп без дә, дуслар,

Җырлап алыйк, әйдә әле:

Котлы булсын!

Гөрләп торсын

Әниләрнең бәйрәме! С.Сөләйманова

Җыр. Мамочка милая,мама.

Бүген әниләр бәйрәме (Р.Вәлиева)

Нигә бүген бөтен җирдә

Чәчәкләр балкый бездә,

Нигә кояш көлеп карый,—

Беләбез һәммәбез дә.

Бүген — әниләр бәйрәме,

Бүген җирдә тантана.

Кояш шуңа көлә бүген,

Гөлләр шуңа шатлана.

Әниләрнең бәйрәменә

Куана шулай алар.

Әниләрне котлый бүген

Җирдә барлык балалар.

Мин дә котлыйм, әнкәм, сине,

Теләгем бар минем дә:

Мәңге шулай кояш кебек

Балкый күңел күгемдә!

Җыр . Кояш гомере.

Кадерле әниләребез. Сезне Әниләр көне белән котлыйбыз.Сезгә озын гомер, нык сәламәтлек телибез.(Укучылар әниләренә бүләкләрен тапшыралар)

Укытучы.

Көннәр якты булсын өчен,

Йокы татлы булсын өчен

Әни кирәк!

Җил-яңгырдан саклар өчен,

Усаллардан яклар өчен

Әни кирәк!

Ашлар тәмле булсын өчен,

Дөнья ямьле булсын өчен

Әни кирәк!

Гөлләр чәчәк атсын өчен,

Бәхет-шатлык артсын өчен

Әни кирәк!

Иң кадерле кеше җирдә —

Әни, димәк!

Җыр. Лотфуллина Ания

Кызлар башкаруында татар биюе.

Укытучы. Безнең укучыларыбыз бу бәйрәмгә бик тырышып әзерләнделәр. Алар әниләренең портретларын ясадылар, сочинениеләр яздылар. Ә хәзер балаларга сүз бирик.

(Укучылар сочинениеләрен укыйлар, әниләренә атап концерт номеры башкара.Презентация күрсәтелә)

1.Юсупов Әлфис. Сочинениесен укый .

Иң матур әни

Минем әни бу дөньяның

Иң чибәре, сылуы.

Нинди бәхет –

Һәр баланың

Үз әние булуы!

Минем әни, һич бәхәссез,

Иң сөйкемле әни ул!

Әйткән сүзе,

Кылган эше –

Һәммәбезгә туры юл.

Борчыйсым килми әнине,

Елмаеп, көлеп йөрсен.

Иң матур әни икәнен

Бөтен дусларым күрсен!

2.Хайруллина Динара . Сочинениесен укый.

Шигырь

Өебезнең кояшы (Ф. Зыятдинова)

Бәлки, минем әбине

Сез дә белә торгансыз?

Әбиемне “әби” диеп

Әйтүе дә уңайсыз.

Минем әби яшь әле

Минем әби чип-чибәр.

Әбине күргән кешеләр:

“Кызлар кебек син”, – диләр.

Кояштай балкып тора

Әбиемнең карашы.

Ничек менә әбием күк

Җылы, якты буласы?!

Җыр. Әбием, әбекәем.

3. Фирзәр әнисе турында сөйли.

Җыр. Мин үсәм.

4. Мухаметшина Рәзилә. Сочинениесын укый.

Җыр. Әнием.

Уен“Чәчәкләрне җый”(уенда 4 әни, 4 бала катнаша. Кәрҗиндә 4 төстәге чәчәкләрнең таҗлары, әниләрдә чәчәкләрнең уртасы. Һәр бала үзенең әнисенең кулындагы чәчәк төсенә туры килгән чәчәк таҗларын сайлап алып килә, әни белән бала чәчәк төзиләр).

2 уен. Шул чәчәк таҗларының берсенә сорау язылган. Шуларга әниләр җавап бирәләр.

Концерт номерлары.

1. Шаян бию. Бабай белән кыз.

2. Җыр. Байрамова Ләйсән.

3. Мари биюе.

4. Шигырь .Туган ягы кирәк кешегә (Ф.Яруллин)

Читтә йөргән чакта, сагындырып,
Керер өчен төнлә төшенә,
Зәңгәр таңлы, биек аяз күкле
Туган ягы кирәк кешегә.

Зур уңышлар яулап, заманалар
Матур бәя бирсә эшенә,-
Шатлыкларын ишеттерер өчен
Туган ягы кирәк кешегә.

Йөри-йөри күңеле тупасланса,
Тузан кунса яшьлек хисенә,-
Бер сафланып килер өчен тагын
Туган ягы кирәк кешегә.

Яшәр өчен бетмәс көч алырга
Олысына һәм дә кечегә, —
Мәхәббәтле, ямьле, мәрхәмәтле
Туган ягы кирәк кешегә.

5. Күңелле кадриль. Бию.

6. Җыр. Сибагатуллин Зөлфәт.

Бәйрәм кичәсен Н Дәүлинең әниләргә багышланган сүзләре белән тәмамлыйсы килә.

Әни. Нинди зур сүз бу!

Кеше үз гомерендә шул сүзне ничәмә-ничә кабат әйтә икән? Әйткән саен, ул сүз яңадан-яңа мәгънә алып килә. Ана шул бер сүздән синең шатлыгыңны да, кайгыңны да, уйларыңны да белә. Алай гына түгел, ана бу сүз аша синең йөрәгеңне күрә. Әйе, күрә. Чөнки «әни» дигән сүз ул үзе йөрәктә туа. Ә йөрәктән чыккан сүз йөрәккә барып керә. Әни дип әйттеңме, син инде көчле дә, син инде бәхетле дә!

Кадерле әниеләребез! Сезгә озын гомер, нык сәламәтлек телибез. Балаларыгызның, онык-оныкчыкларыгызның игелеген күреп озын- озак яшәгез.

Җыр . Әти-әни.

Балалар бакчасында Әниләр көненә багышланган бәйрәм сценарие.

Максат: Әниләрнең газиз, кадерле кеше булуларын, аларның һәркем өчен бер генә булуын төшендерү; балаларда әниләргә карата кадер-хөрмәт, ярату, олылау хисләре тәрбияләү; гаилә белән бакча арасындагы дуслыкны, хезмәттәшлекне ныгыту.

Чара барышы.

Алып баручы. Әни… Әлеге кыска гына сүз үзендә күпме наз, йөрәк җылысы һәм яратуны саклый. Аны әйткән саен күңел йомшара, ишеткән саен дөнья ямьләнә. Кадерле әниләр, бүгенге бәйрәмебез сезгә багышлана! Бүген бөтен дөнья әниләр турында сөйли, хәтта әниләргә багышланган махсус «Әни+» телевидение каналы эшли. Анда бөтен тапшырулар сезгә багышланган, кадерле әниләр! Бәйрәмнәрдә кешеләр бер-берсенә бүләкләр бирергә гадәтләнгән.  Ә ана кеше өчен сабыеның елмаюлы йөзен күрү, яратуын тоюдан да олырак бүләк буламы соң? Әлбәттә, юк!  Шуңа да бу бәйрәмнең иң кадерле бүләкләре – балалар үзләре, аларның сезгә әйтәсе назлы сүзләре, күрсәтәсе һөнәрләре булыр!..

«Яңалыклар» тапшыруы заставкасы яңгырый.

Алып баручы. Исәнмесез, хөрмәтле тамашачылар! «Әни+»телеканалы үзенең эшен башлап җибәрә. Эфирда – яңалыклар. Музыка залыннан туры трансляцияне башлыйбыз. Студиябез кунаклары –3нче төркем балалары. Алар бу очрашуга бик озак әзерләнгәннәр, әниләренә гаҗәеп матур бүләк тә әзерләгәннәр.Алкышлар белән каршы алыйк үзләрен!

1. Әни кебек булсам иде! –

Аның назлы сүзләре.

Их, яратам әниемне –

Аныңнурлыкүзләре.

 2. Әни кебек булсам иде!

Гелелмаеп торсам иде.

Тирә-юньгә, әникебек

Гелнурчәчеп торсам иде!

 3. Мөмкин булса, җыеп учларыма

Бирер идем кояшнурларын,

Әни кеше генә кочагында

Назлый белә кызын, улларын.

 4. Бу дөньяда әниләр күп,

Минем әни бер генә.

Үзе уңган, үзе тырыш,

Бар эшкә дә өлгерә.

 5. Бигрәк матур безнең әни,

Елмаеп көлеп тора.

Уңганлыгын, булганлыгын

Бар кеше күреп тора.

Җыр «Әниләр елмаюы»

Алып баручы: Телеэфир үзенең эшен дәвам итә. Программада «Көйне беләсеңме?» тапшыруы. Кунакка килгән әниләр,балалар җырларын барыгыз да беләсез микән, сынап карыйк әле.

«Угадай мелодию» тапшыруы  заставкасы.

Алып баручы: Көйләр авыр түгел, бик җайлы. Бирегә дүрт әнине чакырыбыз. Көй яңгыргач та, сезгә кыңгырау шалтыратырга кирәк. Көйнең исемен әйтеп, җырны сүзләре белән җырлап та күрсәтерсез.

Танылган мультфильмнардан көйләр.

Алып баручы: Ә хәзер эфирда «Барысыннан да яхшырак!» тапшыруы! Ә үзләренең гаҗәеп бию осталыкларын сезгә 6нчы төркем балалары тәкъдим итә.

«Барысыннан да яхшырак!»тапшыруы заставкасы.

 «Чәчәкләр» биюе.

Алып баручы: Биюдән тыш алар әле «Без нәфис сүз осталары» дип тә белдерәләр һәм әниләргә шигырь бәйләме бүләк итәләр.

6нчы төркем балалары шигырьләре.

 «Әниләр бәйрәме» – Саҗидә Сөләйманова ;

 «Әнием» — Ренат Харис; «Минем әни иң әйбәт» – Вәсимә Хәйруллина.

«Гаҗәп кешеләр» тапшыруы заставкасы.

Алып баручы: Бәйрәмебезне дәвам итәбез. Киләсе тапшыру “Гаҗәп кешеләр” дип атала. Андыйларны әллә кайдан эзлисе юк: әниләребезнең һәрберсе гаҗәп кеше. Кем бер үк вакытта берничә эш эшли ала: ашарга да пешерә, бала белән шигырь дә ятлый? Машина йөрткәндә үзен сэлфига төшерә… Шул ук вакытта әниләр гаилә бюджетын да күз уңыннан югалтмый. Хәзер бирегә чыгачак әниләр җитезлектә һәм игътибарлылыкта көч сынашачак. Аларга  менә бу янчыклардагы  акчаларны саный-саный минем сорауларыма җавап бирергә һәм хисапта ялгышмаска кирәк булачак.

Әниләр бутафор акча «саныйлар», сорауларга җавап бирәләр.

– Балагызның исеме ничек?

– Балагызның фамилиясе ничек?

– Балагызга ничә яшь?

– Балагызның әтисе ни исемле?

– Балагызның аяк киеме размеры?

– Балагызның туган көне кайчан?

– Балагызның күз төсе нинди?

– Балагыз нинди группага йөри?

– Балагыз ничәгә кадәр саный белә?

— Балагызның яраткан уенчыгын атагыз.

Алып баручы: Афәрин! Менә нинди җор телле, җитез безнең әниләр! Ә хәзер әйтегез әле, сез ашарга пешерергә яратасызмы? Мин моны юкка гына сорамадым: эфирда «Тәмлетамак» тапшыруы!

«Тәмлетамак» тапшыруы заставкасы.

Алып баручы: Хәзер биредә зур аукцион узачак! Гади аукцион түгел: яшелчә, җиләк-җимешләр аукционы! Әниләргә сюрприз: мин аларның исемен атыйм, ә сез бу яшелчәләрдән, җимешләрдән ризыклар әйтәсез. Соңгы ризыкны атаучы бүләккә ия була!

Әниләр белән аукцион.Әсбаплар – кыяр, алма, чөгендер, бәрәңге, кишер.

Алып баручы: Ә хәзер бүләк кабул итеп алыгыз – музыкаль оркестр «Күңелле ашханә»!

13нче төркем балалары музыкаль инструментларда уйныйлар, шигырьләр сөйлиләр.

Алып баручы: Менә шулай, безнең “Әни+” каналында нинди генә  жанрдагы тапшырулар юк! Шуларның иң кызыклысы, мөгаен, “Сәхнә ПЛЮС” тапшыруыдыр. Ел саен без иң тырыш, сәләтле балалары белән татар телендә берәр әсәрне сәхнәләштерәбез. Бүген сезнең игътибарыгызга Э. Шәрифуллинаның “Бәйрәм ашы кара-каршы” спектаклен тәкъдим итәбез. Бу мюзикл жанрындагы комедия. Рәхим итеп бергәләп карыйк!

Э. Шәрифуллина.«Бәйрәм ашы кара-каршы» спектакле.

Алып баручы: Менә эфирыбыз ахырына да якынлаша. Шуңа күрә һәр телеканалдагыча һава торышын тыңлап узыйк. “Лилия” балалар бакчасы территориясендә аяз һава. Һәркемнең күңелендә Әни дигән якты кояш балкый,күз яшьләре рәвешендәге явым-төшем көтелми, йомшак кына бәйрәм җилләре исә… Балалар әниләрен һәм тәрбиячеләрен тыңлыйлар, шуңа күрә һәркемнең басымы да  нормада, тавышлану рәвешендәге геомагнит дулкыннар күзәтелми. Көннәребез һәрчак шундый якты, матур булсын иде! Кадерле әниләр, ныклы сәламәтлек һәм кояштай озын гомер телибез сезгә! Һәм балаларыбыз да бу теләкләргә кушылып, әни турындагы иң матур җырны  сезгә бүләк итә.

«Жырлыйм, әнием, сиңа»

Алып баручы: 

Изге теләк белән барыгызга

Тәмамлана бәйрәм кичәбез.

Туар көннең кадерен белеп,

Гел шатланып яшәгез!


Рәзинә ХӘСӘНОВА, 94нче «Лилия» балалар бакчасының татар теле тәрбиячесе,

Зөлфия ЗАҺИДУЛЛИНА, 94нче «Лилия» балалар бакчасының музыка җитәкчесе.


К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Поделитесь с коллегами:

Әниләр көненә багышланган кичәгә сценарий

Әниләр көненә багышланган кичәгә сценарий

Үткәрде: V класс укучылары

Класс җитәкчесе: Садыева Илсөяр Әминовна

Хор 5 класс укучылары «Бер кыз бала җыр чыгарган!»

В.Анжелика Кем дөньяга кеше бүләк итә,

Ә кешегә якты дөньяны?

Тойгылары кояш кебек кайнар,

Эретерлек гранит кыяны.

Кем күңеле тулган айдай серле,

Язлар сыман назлы, ягымлы?

Шатлыкларын башкаларга бүлеп,

Кайгыларга түзем, сабырлы?

Элина Кем елмая җәйге таң аткандай,

Балкып китә шундук тирә-як?

Нәфислеге гөлләр сокланырлык,

Көләчлектә аңа тиңнәр юк?

Кем куллары өйне, җирне ямьли,

Изгелеге үлчәү тапкысыз?

Ул, әлбәттә, яшәү чыганагы,

Бергә: Тормыш яме — Әнкәй, хатын-кыз!

Гөлназ Хәерле кич, хөрмәтле тамашачылар! Исәнмесез!

Хөрмәтле әниләр! Сезне бәйрәмегез — Аналар көне белән чын күңелдән котлыйбыз. Залда утыручы һәрбер әни булган хатын-кызга да балалары белән горурланып һәм аларның хөрмәтен тоеп кына яшәргә язсын. Сезгә озын гомер, нык тазалык, нык сәламәтлек, тыныч, матур тормыш, шатлыклы, бәхетле көннәр телибез.

Бүген без газиз әниләребезне зурларга, аларга үзебезнең иң тирән ярату хисләребезне тагын бер кат белдерергә дип җыелдык.

Элвир Ишетелсен безнең сәламебез

Ана торган барлык йортларга.

Килдек, әниләр, без сезне

Бәйрәм белән котларга.

Сез карагыз безгә!

Һәрбер йөздән

Елмаю һәм көлү сизелә.

К.Анжелика Йөрәгемнең иң кадерле хисе,

Күңелемнең ул иң түрендә;

Ул-салкында җылытучың синең,

Юанычың авыр көнеңдә.

Сокланып карап торырлык-

Күзне ала алмыйбыз.

Әнкәйләрнең бөеклеген

Яши-яши аңлыйбыз.

Айдан, кояштан кадерле

Бергә: Син ул, әнием!

Иң ягымлы, иң сөйкемле

Бергә: Син ул, әнием!

Ранис»Әни»,- диеп телем ачылган,

«Балам»,- диеп кулга алгансың.

Туган йорттан чыгып китсә дә

Онытмый шул ана баласын.

әнкәйләргә булган мәхәббәт,

Мәрхәмәтлелек күмсен җир йөзен.

Рәнҗетмәгез берүк, балалар,

Әнкәйләрнең нечкә күңелен.

Винарис Алар бирәләр иң дөрес киңәш

Алар булалар иң якын сердәш.

Иң нечкә күңел, иң саф зур йөрәк,

Иң кайнар сөю, иң изге теләк.

Иң җылы куен тик әнкәй синдә.

Бәхет бар әнкәй син булган өйдә.

Яшәү яме син бирдең бит миңа.

Әнкәем рәхмәт, мең рәхмәт сиңа.

Гөлназ Әйтәсебез килә бүген

Кадерле әниләргә —

Бу бәйрәм дөньяга килгән

Кояш нуры сибәргә!

Бу бәйрәмдәге җылылык

Гасырларга җитәрлек.

Сезнең назлы кулларыгыз

Әкиятне чын итәрлек.

В.Анжелика Читкә китми, әниләрне

Һаман саклап йөрербез.

Әни кушса, әти белән

Тауларны күчерербез!

Наз гөлләре үсеп чыга

Сез үткән буш җирләрдән.

Кабул итегез котлаулар

Менә без — балалардан!

Бергәләп: Бәйрәмегез белән котлыйбыз сезне, кадерле әниләребез!

Гөлназ Хөрмәтле дуслар! Бүгенге әниләр бәйрәмен бәйге-уен рәвешендә үткәрербез.

Хәзер була КВН —

Гаҗәп күңелле уен.

Менә безнең әниләр

Үзара көч сынаша,

Менә булыр тамаша.

Менә өстәл артында жюри әгъзалары утыра (таныштыра). Жюри әгъзаларына безнең үтенеч шул — әниләрнең берсен дә ким-хур итмичә, дөрес бәя биреп барсыннар иде.

Әйдәгез, кул чабып, әниләребезне сәхнәгә чакырыйк. Күрәсезме, дуслар, сәхнәдә әниләрнең иң уңганнары, иң булганнары, иң гүзәлләре генә. Һәр очрашу танышудан башлана.

I бәйге. Ул «Таныш булыйк!» дип атала. Хәерле сәгатьтә! Башладык! Таныш булыйк!» (Әниләр үзләре белән таныштыра. Исем, фамилия, һөнәре, яраткан шөгыле, ризыгы, тормыштагы девизы, кешеләрдә хөрмәт ителгән сыйфатлары турында кыска, аңлаешлы итеп әйтеп бирергә тиешләр)

II бәйге. «Бигрәк тәмле бәрәңге». Гомер буе ашлы-сулы яшәүнең сере изге йолаларыбызның үтәлүеннән түгелме соң? Әйдәгез әле, кем бәрәңгедән пешерелә торган ризыкларны күбрәк искә төшерә? (Язып әзерләнәләр)

III бәйге. «Тәм-том рекламасы». Бәйгедә катнашучы уңган әниләребез өйдә әзерләгән ризыгын «тәмле» сүзләр ярдәмендә тәкъдим итә.

IV бәйге. Бу бәйгебез «Тапкырлар бәйгесе» дип атала. Сорау-табышмаклар әйтү:

  • Һәркемдә бар (исем)

  • Күңелсезгә юаныч,

  • Күңеллегә куаныч (җыр)

  • Ялгыз гына ашалмый,

  • Аннан башка эш бармый (тоз)

  • Үзе су, үзе каты (боз)

  • Тәмле әзерләнгән ризык нәрсә барлыкка китерә (аппетит)

  • Су түгел — сыек,

  • Кар түгел — ак (сөт)

  • Җиңе бар — күлмәк түгел,

Бавы бар — алъяпкыч түгел (халат)

  • Алды да койрык, арты да койрык (шарф)

  • Кешенең яшәү һәм ял итү урыны (өй)

  • Ябыкты исә ята, симерде исә тора (мишек)

  • Бер башы, унике күзе бар (сәгать)

  • Җиде яшь тулгач кәҗә нишли? ( 8 гә китә)

  • Иң туймас, иң явыз, иң гадәтсез җан иясе? (кеше)

  • Күлмәкне ни өчен сатып алалар? (тикли бирмәгәнгә)

V бәйге. «Кем күбрәк?» дип атала.Кем өч иҗекле кызлар исемен күбрәк язар

VI бәйге. Ә хәзер әниләребезнең сәләтләрен тикшереп карыйк. (Әниләр җыр, бию номерларын башкаралар, шигырь сөйләргә, гармунда уйнарга мөмкин) әниләр әзерләнгәнче … (Концерт номеры)

VII бәйге. «Кем җитезрәк?» Озын җепкә тигез итеп ручка бәйләнгән. Җепнең ике башыннан ручкаларга җепләрне урыйбыз. Кем беренче уртага килеп җитә, шул җиңүче.

Жюрига сүз бирәбез.

Хөрмәтле әниләребез! Сез безнең өчен иң кадерле кешеләребез. Һәрвакыт яшь, озын гомерле булыгыз. Тазалыкта яшәгез, кайгы-хәсрәтләр сезне читләтеп үтсен. Дөньяда сез булганда, без дә бәхетле булып яшибез. Бәйрәмебездә катнашуыгыз өчен барыгызга да рәхмәт.Сезне тагын бер кат бәйрәм белән котлыйбыз! Сау булыгыз!

28 ноябрь 2008 ел

28 ноябрьдә, кичке сәгать 6 да

Әниләр көненә багышланган кичәгә сценарий

үткәрелә.

Әниләр көненә багышланган кичәгә сценарий

Әниләр көненә багышланган кичәгә сценарий

Әниләр көненә багышланган кичәгә сценарийӘниләр көненә багышланган кичәгә сценарий

Әниләр көненә багышланган кичәгә сценарийӘниләр көненә багышланган кичәгә сценарий

Әниләр көненә багышланган кичәгә сценарийӘниләр көненә багышланган кичәгә сценарий

___________________________________ ______________________________________

___________________________________ ______________________________________

___________________________________ ______________________________________

___________________________________ ______________________________________

Әниләр көненә багышланган кичәгә сценарийӘниләр көненә багышланган кичәгә сценарий

Әниләр көненә багышланган кичәгә сценарийӘниләр көненә багышланган кичәгә сценарий

Әниләр көненә багышланган кичәгә сценарийӘниләр көненә багышланган кичәгә сценарий

___________________________________ ______________________________________

___________________________________ ______________________________________

___________________________________ ______________________________________

Әниләр көненә багышланган кичәгә сценарийӘниләр көненә багышланган кичәгә сценарий

Әниләр көненә багышланган кичәгә сценарийӘниләр көненә багышланган кичәгә сценарий

Әниләр көненә багышланган кичәгә сценарийӘниләр көненә багышланган кичәгә сценарий

___________________________________ ______________________________________

___________________________________ ______________________________________

___________________________________ ______________________________________

___________________________________ ______________________________________

Әниләр көненә багышланган кичәгә сценарийӘниләр көненә багышланган кичәгә сценарий

Әниләр көненә багышланган кичәгә сценарийӘниләр көненә багышланган кичәгә сценарий

Әниләр көненә багышланган кичәгә сценарий Әниләр көненә багышланган кичәгә сценарий

___________________________________ ______________________________________

___________________________________ ______________________________________

___________________________________ ______________________________________

___________________________________ ______________________________________

Әниләр көненә багышланган кичәгә сценарийӘниләр көненә багышланган кичәгә сценарий

Әниләр көненә багышланган кичәгә сценарийӘниләр көненә багышланган кичәгә сценарий

Әниләр көненә багышланган кичәгә сценарийӘниләр көненә багышланган кичәгә сценарий

___________________________________ ______________________________________

___________________________________ ______________________________________

___________________________________ ______________________________________

Әниләр көненә багышланган кичәгә сценарий

Әниләр көненә багышланган кичәгә сценарийӘниләр көненә багышланган кичәгә сценарий

Әниләр көненә багышланган кичәгә сценарий

Әниләр көненә багышланган кичәгә сценарий

Әниләр көненә багышланган кичәгә сценарий

Әниләр көненә багышланган кичәгә сценарий

«Әниемнең җылы кочагы» дип исемләнгән, эниләр коненэ багышланган татарча сценарий (концерт программасы) эниләрне котлау өчен.

Сәхнә түренә зур хәрефләр белән:
«Барлыгың да, даның-шөһрәтең дә
Анадандыр, кеше, таны шуны.
Бул ананың табан асларында —
Шуннан уза җәннәтләрнең юлы», — дип язып куелган.

Алып баручылар: Кыз һәм егет. Текстларны алардан укытмыйча, аерым шигырьләр рәвешендә төрле кешеләрдән яттан сөйләтергә дә мөмкин.

Кыз. Әни!
Бу сүзләрдә нинди тирән мәгънә!
Бу сүзләрдә нинди серлелек.
Әниләрдән тормыш башлана бит.
Ана сүзе шуңа бик бөек!

Егет. Дуслар!
Әниләрдә — йортның ачкычлары.
Әниләрдә — учак шырпысы.
Ана кочагында туңып булмый,
Ул кочакның чиксез җылысы.

Кыз. Әниләрнең көне бүген. Бәйрәм.
Ә бит һәр көн алар көне ул.
Әни безнең өчен бөтен дөнья:
Суы да ул, җире, күге ул!

Егет. Бәйрәмегез белән, кадерле Әниләр! Саулык-сәламәтлек, гаилә шатлыклары, елларның иминлеге, күңелләрнең тынычлыгы — барысы да — Сезгә! Бүгенге бәйрәм улларыгыз, кызларыгыз өчен сөенү хисләрен тагын да арттырсын. Кояшны җылырак, җилләрне ягымлырак, көннәрне аязрак, күкләрне зәңгәррәк итсен!

Кыз. Сабый чакта, бишектә ятканда, әле үзеңне аңламаганда, белмәгәндә, син инде әниеңнең ягымлы тавышын таныйсың, аның җырларына изрәп йоклыйсың, аның татлы сүзләренә кул чәбәкләп көләсең.

Егет. фәлән сыйныф укучысы Фәлән Фәләнова башкаруында
«Әниемнең җылы кочагы» җыры. Мөнир Мазунов сүзләре, Әнвәр Бакиров көе.
Сөекле әниемнең
Борчыгандыр җанын
Күңелемнең көйсез һәр чагы.
Еласам, юаткан.
Иркәләп уйнаткан
Әниемнең җылы кочагы.

Уйнаудан туйганда.
Талчыгып калганда.
Ял сорагач керфек очларым.
Җыр көйләп, тирбәтеп.
Йоклаткан изрәтеп.
Әниемнең җылы кочагы.

Давыллы көннәрдә.
Ышыклап җилләрдән.
Күкрәгенә кыскан кем тагы?
Кадерләп үстергән.
Яшәргә көч биргән
Әниемнең җылы кочагы.

Кыз. Җылы сүзгә бакый саран булдым:
Ничек әйтим аны бу көндә?
Ул сүзләргә күңелләрем бик бай:
Син укырсың, әни, күземнән.

Егет. Еллар уза. Без дә үзгәрәбез.
Сиңа карап шуны беләбез.
Синең сабыр гына яшәвеңдә
Килер көнебезне күрәбез.

Кыз. Без янында әле. Борчымыйбыз.
Белгертмибез сиңа авырда.
Китермәскә сиңа тырышабыз
Җиңел хәсрәт, үтәр кайгы да.

Егет. фәлән сыйныф укучысы Фәлән Фәләнова башкаруында җыр:

«Син һаман да унсигездә кебек». Расих Ханнанов сузләре, Айрат Кобагышев көе.
Син һаман да унсигездә кебек,
Син һаман да шулай сөйкемле.
Чәчләреңне тик шаярып кына
Акка буягансың шикелле.

Яшьлек узды, сизми калдым, дисең.
Сүзкәйләрең дөрес түгел лә;
Яшерен генә дөрләп янар өчен.
Качып калган бит ул күңелдә..

Син һаман да унсигездә кебек.
Син һаман да шулай ягымлы.
Күзләрендә мин әле дә күрәм
Мәхәббәтле тәүге язымны.

Кыз. Әни… Бер генә көнегезне аннан башка күз алдына китереп карагыз әле. Аны яныгызда юк итеп. Каядыр еракка кунакка киткән чагынмы, эш буенча командировкаларда йөргәненме… Кояш та сүрәнрәк янадыр кебек. Йокларга яткач, керфеккә йокы эленми. Үзебез пешергән ашларның тәме сизелми.

Егет. Мин берничә сәгатькә генә чыгып китсә дә, әниемне сагынам. Җылы өйдә дә туңдыргандай, гөлләр дә моңаеп утыргандай, мич башындагы мәченең дә кәефе киткәндәй…

Кыз. Өйгә әни генә кайтып керә…

Егет. Кояш сезнең өегездән чыккан шикелле. Йортыгызга нур иңгәндәй, гөлләрнең күзләре ачылгандай, мәченең җырлыйсы килгәндәй…

Кыз. Ярый әле әниләребез бар.

Егет. Ярый әле алар сау-сәламәт һәм безнең тормышыбызны да кайгырталар.

Кыз. Тормышыбыз терәге булып яшәгән, саф күңелле, йомшак телле, нурлы йөзле әниләребез хөрмәтенә тагын бер җыр. Башкара Фәлән Фәләнова.

Әниемә
Гафу Каербеков сүзләре Шомиш Калдаяков көе Госман Әхмәтҗанов тәрҗемәсе
Биргәнсең син миңа ал нурын таңнарның.
Җыйгансың син миңа бар гөлен даланың.
Биргәнсең канатлар талпыныр чагымда.
Балалык рәхмәтем җырымда чагыла.

Кушымта:
Кадерләп үстергән мин синең җимешең,
Куеның — гөлбакча, назлы җил — сулышың.
Инде буй җитсәм дә, мин сиңа сабыймын.
Күңелең назларын күзеңнән таныймын.

Боларга бәрабәр ни генә бирәем,
Бердәнбер бүләгем — тугры йөрәгем.
Итә күр канәгать, риза бул шушыңа.
Үзеңә аталган җырымны кушып ал.

Кушымта.

Бурычлы сиңа мин, әнкәем-алтыным,
Сиңа дип эзләдем дөньяның асылын.
Ай белән кояшны бирим дип уйладым,
Үрелеп алырга җитмәде буйларым.

Кушымта.

Егет. Еллар узар, еракларга таралырбыз. Әниләрне сагынып кунакка кайтырбыз, аларны сагынып хатлар язарбыз.

Кыз. «Әнигә хат». Концертны нәфис сүз белән Фәлән Фәләнова дәвам итә.

Әнигә хат
Иртә туса, малын карыйсың бар,
Яшәп буламыни уйнап кына…
Тормыш итеп булмый, сагынсаң да.
Бары минем хакта уйлап кына.

Берни көтмисең син, хәбәрләрем
Килеп торгаласа сирәк-мирәк.
Берни сорамыйсың… Күзең — серсез:
Яннарымда миңа, ди, син кирәк!

Гел син кирәк авыр чакларымда.
Чирләгәндә, күңел боекканда.
Бүген кояш бик күңелсез туды —
Әни, синең хәлең ничек анда?

Бүген болыт бик таралып ята.
Санын җыяр чамасы юк кебек.
Сызламыймы кулың, аякларың.
Чара тапмагандай терелерлек.

Маллар юлны табып кайталармы,
Барасыңмы әллә каршысына?
Көннәр салкын: уран шәлләреңнең
Мамыгына, йомшак, яхшысына.

Калын киен, аягыңа киез
Итекләр ки әле кичен, иртән.
Чәйнең кыйммәтлесе, бөртеклесе
Сихәт бирер тәннәреңә, эчсәң.

Тамагыңнан кысма, безнең өчен
Тәмле ризыкларны саклый күрмә.
Әни булгач, бала хәлен беләм —
Берни көтмим синнән мин үзем дә.

Шөкер итәм синең исәнлеккә.
Хәбәрләрең килеп торгаласа
Торалдымы, димен, көндәгечә.
Әтәч тавышын салып, көн туса.

Саулыгыңнан, бакча эшләреннән
Ямь тапмыйсың кебек — ни булган?
Сиңа язган хатым бара күрсен —
Күңелеңне бассын шул догам.

Егет. «Ана күңеле — балада, бала күңеле — далада», ди халык. Әйе, кайвакыт шулай да була. Моның өчен безне әниләр кичерсеннәр. Шулай да, дусларым, аналар хәтерен калдырмаска, алар йөрәгенә яра салмаска тырышыйк.

Кыз. Сезнең игътибарыгызга Шәриф Хөсәеновның «Әниемнең ак күлмәге» пьесасыннан бер өзек. (Ихтыяр буенча.) (Әниләр образы кергән проза әсәрләрен дә, мәсәлән, Ә.Еникинең «Ана белән кыз»ын сәхнәләштерергә мөмкин.)

Егет. Әни! Мәктәптән кайтуыбызны тәмле чәйләр кайнатып, ризыклар пешереп көтеп алучы ул.

Кыз. Әни! Мәктәпкә барганда бишлеләр, исәнлек-саулык теләп озатып калучы ул.

Егет. Әни! Без мәктәптә чакта, имтиханнар биргәндә, контроль эшләр эшләгәндә, догалар укып, тел ачкычлары сораучы ул.

Кыз. Әни! Олы юлларга чыгып киткәндә, хәерле сәгатьләр теләп калучы ул.

Егет. Әни! Авырганда синең урыныңа үзе авырырга әзер торучы. Ходайдан сиңа җиңеллекләр сораучы ул.

Кыз. Әни! Кулларын туңганда — өреп җылытучы.

Егет. Йөрәгең елаганда — сүз белән бәгырь ташларын эретүче.

Кыз. Хәсрәт килгәндә — җиңеләйтүче.

Егет. Шатлык килгәндә — синнән дә артыграк сөенүче.

Кыз. Беркемгә чишмәгән серләреңне күзеңнән укучы.

Егет. Беркемгә аңлатмаган әлеге серләрне шунда ук аңлаучы.

Кыз. Бөтен дөнья синнән баш тартканда да, синнән йөз чөермәүче.

Егет. Соңгы сулышында да синең исемеңне атаучы.

Кыз. Хәер-фатыйхасын биреп калырга тырышучы.

Егет. Әнә шундый изге күңелле әниләр турында, әниләрне котлау өчен безнең җырлар! фәлән сыйныф укучысы Фәлән Фәләнова башкаруында

«Әниләр» җыры. Мостафа Ногман сүзләре, Рөстәм Яхин көе.

Гомер таңнарыбыз аткан көнне
Зарыгу белән көтеп алучы,
Безнең өчен тау кадәрле йөкләр
Күтәрергә әзер калучы —
Әниләр,
Мәрхәмәтле безнең әниләр.
Җиргә матурлыкны,
Илгә батырлыкны
Сез бирәсез, гүзәл әниләр.
Сездә яши сүрелмәслек хисләр.
Йөзегездә шәфкать нурлары.
Сезнең җырлар аша күчә безгә
Туган халкыбызның моңнары,
Әниләр,
Мәрхәмәтле безнең әниләр.
Якты йолдыз кебек сез балкыйсыз
Тормыш юлларыбыз күгендә.
Иң кадерле бер кешебез булып.
Сакланасыз күңел түрендә.
Әниләр,
Мәрхәмәтле безнең әниләр,
Җиргә матурлыкны,
Илгә батырлыкны
Сез бирәсез, газиз әниләр.

Кыз. Кадерле әниләребез!

Егет. Йөрәк парәләребез!

Кыз. Иң якын кешеләребез!

Егет. Иң-иң сөеклеләребез!

Икесе бергә. Бәйрәм белән әниләр!

Алып баручылар баш ия һәм пәрдә төшә. Музыка уйный. Тәмам.

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Имя наречение сценарий
  • Имя на сегодня какой праздник
  • Импровизация сценарий мероприятия
  • Импровизация сценарий или нет
  • Импровизация громкий разговор сценарий