Исемен матур кемнэр куйган сценарий

Ачык чара конспекты

Тәрбия сәгате

Тема:Исемең матур-кем куйган!

Максат:1.Балаларга һәрбер исемнең бер мәгънә бирүе турында    

                төшенчә бирү.  Фамилияләрнең килеп чыгышын аңлату.

.             2.Бәйләнешле сөйләмнәрен, танып белү активлыгын  

                 үстерү.

              3.Исемнәрнең матурлыгын күрә белергә, әти-әниләргә      

                хөрмәт тәрбияләү.

Җиһазлау:мәкальләр «Исемсез кеше-канатсыз кош», «Исем кешене  

                 бизәми- кеше исемне бизи», уен өчен тартма, ребус өчен  

                 язулар.

План

  1. Актуальләштерү.

— Хәерле көн, укучылар! Бүген без сезнең белән «Исемең матур-кем куйган!»- дигән темага сөйләшербез.

2.Класс сәгате барышы.

(Кошлар сайравы ишетелә. «Таң атканда» көе уйнала.)

-Барлык җиһанны ал нурларга күмеп таң ата. Таң белән бергә дөньяга яңа сабый аваз сала. Бер гөнаһсыз нарасый, үзенең барлыгын сиздереп, тәүге елау авазын ишеттерә.

  И сабый! Бу тормыш дулкыннары сине кайсы юл белән алып китәр соң? Синең тормыш сукмакларың нинди булыр?

  Яңа туган сабый өйгә, гаиләгә ямь, юаныч, бәхет өсти.Шуның белән бергә ул ата-анасына куанычлы мәшәкатьләр дә китерә.(«Бишек җыры» башкарыла-1 куплет)

-Туачак баланы өйдә зур түземсезлек, олы өметләр белән көтеп алалар.Яңа туган сабый гаиләне ныгыта. «Яшь балалы гаиләгә нур иңә, анда тормыш кайный, гайбәт сүз, ызгыш-талашка урын калмый»-ди халык.

  Гаиләдә бала туу зур шатлык санала.Тәрбия бала туган көннән башлана.Безнең татар халкында бала туу уңаеннан  бик матур гореф-гадәтләр бар.Ул – балага исем кушу.

  Татар халкы элек-электән яңа туган сабыйга исем кушуга зур җаваплылык белән караган.Исеме җисеменә туры килә торган, матур, мәгънәле, җиңел, анык әйтелешле исемнәр бирергә тырышкан.

-Балалар, әйдәгез, сезнең исемнәрегез, аларның мәгънәләре белән танышып үтик.

-Минем исемем-Зөһрә. Ул зөһрә йолдыз исеменнән.

-Минем исемем-Булат. Ул бик нык, корыч кебек дигәнне аңлата.

-Укучылар, сезнең исемнәрегез дә бик матур, мәгънәле.

3.Уен-шакмак тәгәрәтү. Шакмак кырыйларына хәреф беркетелгән . Шул хәрефтән  башланган 1 кыз, 1малай исеме әйтергә.

4.Фамилияләр белән таныштыру.

-Мин -Риназ Әхмәтов

-Мин-Зөһрә Мирзаянова

_Мин -Булат Рахманов

-Мин-Булат Нуретдинов

 -Димәк , укучылар , сезнең фамилияләрегез, ул сезнең бабаларыгызның исемнәре.

5.Мәкаләләр өстендә эш.

-Исемсез кеше-канатсыз кош.

-Исем кешене бизәми, кеше исемне бизи.

-Исемне яхшы эшләр, әдәпле, шәфкатьле, якты йөзле, тәмле телле булуың белән бизәп була.Ә бу сыйфатлар безгә әти-әнидән, гаиләдәге тәрбиядән килә.

  Исеме бик матур булып та, ул кешенең тәртибе бик начар икән, ул кеше инде һәркемгә дә ямьсез күренәчәк.

6.Ребуслар чишү.

             гөл                                                 наз

нур                                                шат

             наз                                                нур

             +      сылу                          Гөл             нара

                      зат                                                 сәрия

                      дар                                                бикә

                      гиз                                                 чәчәк

                      рат                                                

                      ваз

8.Укучылар, татар халкында кеше исемнәренә багышлап, чыгарылган   җырлар да бик күп.Мәсәлән: «Рәйхан», «Галия», «Резидәкәй», «Әпипә», «Әнисә».Зуррак үскәч, сез алар белән дә танышырсыз әле.

9.Йомгаклау.

-Нинди темага сөйләштек инде?

-Исемнәрегез бик матур.Күңелегез, башкарган эшләрегез, матур булсын.Әти-әниләрегезне сөендереп, акыллы булып үсегез!

-Дөньяга туганда сабыйлар

Җиһанны яңгыратып елыйлар.

Нарасый күзләрен ачканда

Бәхетле булсын дип юрыйлар.

Сабыйлар-мәхәббәт җимеше,

Сабыйлар күз яше түкмәсен

Булмасын илләрдә сугышлар,

Сабыйлар ятимлек күрмәсен!

гөл

нур

наз

сылу

зат

дар

гиз                                          

рат

ваз

шат

нур

наз

нара

сәрия

бикә

чәчәк                                        

                         

Бурычлар: Әби-бабайларның гореф-гадәтләрен саклап калу, балаларга исемнәрнең мәгънәләре турында аңлату. Милли йолалар турында белемнәрен киңәйтү. Балаларда татар милләтенең йолалары, традицияләренә карата кызыксыну уяту. Бер-берсенең исеменә хөрмәт тәрбияләү. Исемнәрне бозмаска, үзгәртмәскә өйрәтү. Сценарийны түбәндәрәк укыгыз:

Җыр яңгырый: «Әлли-бәлли итәр бу» (тәрбияче Рамилә Гыйльметдинова башкара). Габдулла Тукай шигыре. Татар халык көе.

Әлли-бәлли итәр бу,

Мәдрәсәгә китәр бу,

Тырышып сабак укыгач,

Галим булып житәр бу.

Йокла, углым, йом күзең,

Йом, йом күзең, йолдызым,

Кичтән йокың кала да,

Еглап үтә көндезең.

Әлли-бәлли көйләрем,

Хикәятләр сөйләрем,

Сина теләк теләрем,

Бәхетле бул, диярем.

Гыйззәтем син, кадрем син,

Минем йөрәк бәгърем син,

Куанычым, шатлыгым

Тик син минем, синсең, син!

Җыр тәмамлана,тәрбияче баланы бишеккә сала.

Тәрбияче: Кемдер керә бугай, чыгып карыйм әле.

Ишектән балалар керәләр. Татар киемнәреннән киенгәннәр, кулларында чиләк белән су.

− Әәәй, кунаклар киләләр икән. Исәнмесез, балалар!

Балалар: Исәнмесез, без сезгә су алып килдек.

Тәрбияче: Алланың рәхмәтләре яусын сезгә, балалар, аяк кулларыгыз сызлаусыз булсын. Әйдәгез, суларыгызны алып куйыйм әле. Бүген кич бәбәй мунчасында сез алып кайткан су белән оныгымны юармын. Сез бик изге эш әшләгәнсез.

Балалар: Без бәбәй карарга диеп тә килдек.

Тәрбияче: Әйдәгез, балалар, әйдәгез, түрдән узыгыз. Оныгым әле генә йоклаган иде, карап алыгыз.

Балалар: Рамилә әби, оныгыгызга исем куштыгызмы әле?

Тәрбияче: Әйе, балам. Балага исемне мөмкин кадәр тизрәк бирергә кирәк. Бу эшне ни кадәр тиз тотсаң, шулкадәр яхшы санала. Чөнки бала янына иблис якыная алмас, яман күзләр төшмәс, бала тыныч булыр диеп аңлатыла.

Балалар: Оныгыгызның исеме ничек соң?

Тәрбияче: Минем оныгымның исеме Зариф. Зариф исеме тапкырлык, матурлык, нәзәкатлелек, ягымлы, сөйләүче дигән мәгънәне аңлата. Ә улым синең исемең ничек соң?

1 бала: Минем исемем Әнәс.

Тәрбияче: Әйдәле, улым, синең исемеңнең мәгънәсен әйтеп күрсәтим (тәрбияче исем кушу китабын алып, баланың исеменең мәгънәсен укый). Әнәс исеме улым, шатлык, күңеллелек, шат күңеллелек дигән мәгънәне аңлата. Улым, синең исемең ничек булла (икенче баладан сорый)?

2 бала: Минем исемем Әхәт.

Тәрбияче: Әхәт исеменең мәгънәсе улым, берүзе, берялгызы дигәнне аңлата. Кызым, синең исемең ничек?

3 бала: Минем исемем Дилбәр.

Тәрбияче: Бигрәк матур икән исемең кызым. Дилбәр исеме сөйкемле, күңелне үзенә тартучы, бик матур, шаян дигән мәгънәне белдерә икән. Улым, синең исемең ничек?

4 бала: Минем исемем Ислам.

Тәрбияче: Бигрәк матур, дини исем кушканнар сиңа, улым. Ислам исеме сәламәт, сау, төзек, аллаһка буйсыну дигәнне аңлата.

Каралеее, сөбханалла. Сезнең исемнәрегез нинди матур, нинди мәгънәле икән. Үзегезнең исемнәрегезнең мәгънәләрен онытмагыз, исегездә тотыгыз. Сезнең әле һөнәрләрегездә бардыр?

Дилбәр: Әйе, мин бишек җыры җырлыйм.

Әйдәле, Дилбәр кызым, безгә бишек җыры җырлап күрсәт әле. Улларым,б ез утырып тыңлап торыйк.

Дилбәр башкаруында җыр:«Әлли-бәлли, былбылым». Р.Закирова көе. Г.Афзал сүз.

1.Кошлар да кунган инде,

Күзләрен йомган инде,

Йом күзеңне, күз нурым,

Әлли-бәлли, былбылым.

2. Күк тулы йолдыз гына,

Ай йөри ялгыз гына,

Ак көмештәй, ай нурым,

Әлли-бәлли, былбылым.

3. Бал шикәрдәй тәмлесең,

Күр төшеңнен тәмлесен.

Йокла инде,йолдызым,

Әлли-бәлли, былбылым.

Тәрбияче: Иии, балалар, сезгә карап сокланып утырдым әле. Нинди матур итеп җырладыгыз. Ана телен хөрмәт иткән, әби-бабаларының гореф гадәтләрен белгән бала үз кыйбласын югалтмас, инсафлы, иманлы бала булып үсәр.

Балалар: Безгә китәргә кирәк.

Тәрбияче: Ярый, балалар, ә хәзер мин сезне озатыйм инде. Оныгым йоклаганда эшләремне эшләп алыйм. Рәхмәт сезгә, сау булыгыз!

Балалар: Сау булыгыз!

Авторы: Балтач муниципаль районының МБМББУ «Арбор балалар бакчасы» тәрбиячесе Рамилә Илфак кызы Гыйльметдинова.

(Открытый урок в 6 классе)

Разработка учителя родного языка и литературы

МБОУ “Старомукменевская ООШ”

Садыковой Равили Давлятовны

Максат:: 1.гореф-гадәтләребезгә, гаилә традицияләренә кызыксыну уяту;

2.буыннар бәйләнеше,исемнәр, аларның килеп чыгышы, әһәмияте турында күзаллауларын тирәнәйтү;

3.гаиләң белән горурлану хисләре, өлкәннәргә ихтирам, хөрмәт тәрбияләү;

4.сөйләм телен , фикерләү дәрәҗәсен үстерү;

Дәреснең барышы:

I.Оештыру, кереш әңгәмә.

Укытучы.Рәхим-шәфкатьле булсын өлкәннәр,

Җанны җылытсын иман нурлары.

Әй, нәни кешем,өмет йолдызы,

Имин, уң булсын барыр юлларың.

Кул сузам сиңа, елмаеп дәшәм:

Якты дөньяга ямь биреп яшә,

Җиргә син кирәк, илгә син кирәк,

Көнгә син – терәк, исәнме, Кеше!

Бала туа. Дөньяга яңа кеше килә. Гаиләгә ямь, юаныч, куаныч, бәхет өстәлә. Шуның белән бергә яңа туган сабый ата-анасына мәшәкатьләр дә алып килә. Аларның иң беренчесе – балага исем кушу.(исем кушу йоласы) Исем кешегә гомерлеккә кушыла. Татар халкы элек-электән исем кушуга зур җаваплылык белән караган. Яңа туган сабыйга кушу өчен исем эзләгәндә, ул исемнең җиңел әйтелешле, яхшы мәгънәле һәм аһаңле булырга тиешлеген истә тоту зарури. Балага исем кушу – бик җаваплы, зур һәм мөһим вакыйга.Тугач, адәм баласына нинди исем кушалар – шул бөтен язмышын хәл итәргә мөмкин. Исем – ул язмыш тамгасы. Ул илаһи күккә язылган. Исем – һәммәбезнең йөрәгендә, шулай ук бик биектә дә.Тургай күктән агылган моңы белән игеннәрне тартып үстерә, Ай, ерактан торып, диңгез-океаннарны билгеле бер вакытта ярыннан чигендерә, аннары кире ярына этәрә – Җир – Ананың тигез-ипле әйләнешен көйли. Исемнең дә хикмәте шулай: Җир белән Күк арасында, бер ноктага төенләнгән символ буларак, халыкка ул яшәү нуры, илаһи кодрәт, ихтыяр көче иңдереп тора,яшәеш тәкъдирен билгели. Без – татарлар – мондый куәтле исемгә мең еллар буена килгәнбез. Язмыш үзе аны юлыбызга маяк итеп куйган. Исем – халыкның йөз ачкычы. Исемен алыштырганнарга мәңге Күк иленең Югары капкалары ачылмас. Исемсез халык булганны дөнья белмидер. Һәр халыкның таҗына Ходай учыннан кош мисалында исем иңдерелгән. Кемнәргә нинди кош язган да, кайсы исемгә нинди кош насыйп әйләгән – хикмәт Раббы Хозурында… -Балалар, бүген без исемнәр турында сөйләшергә җыелдык.(дәреснең темасы һәм максаты белән таныштыру)

II.Белемнәрне актуальләштерү.

-Балалар, тел белеменең ялгызлык исемнәрен өйрәнә торган тармагы ничек атала? Аның нинди бүлекләре бар?(балаларның җаваплары тыңлана)

III.Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү.

Хәзерге татар антропонимикасы уннарча гасырларны эченә алган тарихи-иҗтимагый дәверләр җимеше. Кеше исеме – шәхес турында вакыт чикләрен белми торган тарихи хәбәрчесе, аның мәңгелек үлемсез ядкаре, хатирәсе. -Балалар, исем кешегә ни өчен кирәк?(кешеләрне бер-берсеннән аерыр өчен; кешеләр исемсез яши алмыйлар) -Дөрес, балалар, исемсез кеше яши алмый. Кешеләрнең исемнәре булмаса, безгә бер-беребез белән аралашырга кыен булыр иде…

Җирдә бит яши кешеләр Исем алып, ат алып. Исемсезләр кала алмый Хәтерләрдә сакланып.

-Балалар, ә исемне без каян алабыз? Кем безгә исемне сайлый?(җаваплар тыңлана) -Әйе, балалар, исемне берәү дә сорап алмый. Без үзебезгә дуслар, матур киемнәр сайлый алабыз. Ә исемне әти-әниләр сайлый,чөнки исем кушканда син әле ап-ак биләүдәге нәни сабый. Әти-әни бәбигә исемне алдан ук сайлый. Алар иң матур мәгънәле исем эзлиләр. Исем матур да яңгырасын,әйтергә дә ансат булсын. Шул ук вакытта исем әдәпле, шәфкатьле булырга өндәп тә торсын.

“Яхшы исем кыйммәт барсыннан да, Аннан тугры дусны күрмисең; Безнең хакта мәңге ядкарь саклап, Картаймыйча яши һәр исем.”

-Балалар, ә хәзер тактага карагыз әле. Андагы мәкалләрне ничек аңлатыр идегез? 1.Исемсез кеше – канатсыз кош” (канатсыз кош оча алмый,ул бәхетсез.Исемсез кешегә яшәү читен булыр иде,ул да бәхетсез булыр иде.) 2.Исем кешене бизәми, кеше исемне бизи.(Исемне яхшы эшләр, гамәлләр белән бизәп була. Исемне әдәпле, шәфкатьле, якты йөзле, тәмле телле булуың белән бизәп була. Исеме бик матур кешенең тәртибе начар икән, ул ямьсез булып күренә.)

Татар исеме иң-иң матур исем, Әни кебек – бердәнбер бит ул, Исем бетә икән – җисем бетә, Башны кисү белән бер бит ул.

Укытучы.Исемнәр үзе бер тарих. Аларны ачыклауга галимнәр зур әһәмият бирә. Әйдәгез, гыйбрәт алыр өчен генә кайбер исемнәрнең мәгънәләренә игътибар итик әле. (Укучыларның чыгышлары.)

1.Кешенең белемле, укымышлы, галим булуы күркәм сыйфат, дәрәҗә булып санала. Гарәп алынмаларыннан барлыкка килгән исемнәр: Галим, Миргалим, Галимә… Баланың тугрылыклы, гадел булуын теләп, шул мәгънәдә бирелгән исемнәр: Гадел,Инсаф, Нәзифә… Ата- ананың һәм туганнарның баланы үзләренә дус,иптәш, юлдаш булуын теләп кушылган исемнәр: Илдус, Илфат, Сания… Юмартлык,игелеклелек, шәфкатьлелек төшенчәсен белдергән исемнәр: Кәрим, Кәримә, Рәхим, Рәхимә… Кыз балаларның матур йөзле булуларын теләп кушылган исемнәр:Айгөл, Гүзәлия, Гөлкәй…

2 укучы. Исемнәр килеп чыгышы буенча да төрле төрләргә бүленәләр – борынгы төрки татар исемнәре: Айдар, Биктимеро, Сөембикә…

  • ислам дине белән бәйле исемнәр: Ислам, Ризван, Заһит…

  • гарәп теленнән кергән исемнәр: Габдулла, Камил, Ләйлә…

  • фарсы теленнән кергән исемнәр: Нияз, Рушан, Гөлшат…

  • рус һәм Европа телләреннән алынган исемнәр: Рафаэль, Диана,Эльвира, Руслан…

3укучы.

Бүген әле без бергә Әйтеп бирербез сезгә: Кеше тапмый исемне Исем таба кешене.

Укытучы. Кеше исемнәре гаҗәеп бер бакча ул. Җимеш бакчасында төрле агачлар үскән кебек, исемнәр бакчасында да төрле җимешләр – исемнәр бар. Балалар, ә сезнең исемнәрегез ннди мәгънә белдерә икән? Менә шундый матур исемнәрне әти- әниләрегез ничек сайлады икән?Әйдәгез әле, исемнәр бакчасына күз салыйк. Бакчадагы гөлләр арасыннан үз исемнәрегезне табып, ни өчен шулай кушканнар икәнен сөйләп бирегез әле.(балаларның чыгышлары тыңлана)

Укытучы.

Ни белән үлчәнә үткән гомер? Калган эзләр белән, Кеше күңеленә орлык итеп Салган сүзләр белән.

Балалар, әти-әниләрегез сезгә матур исемнәр кушканнар. Балага матур исем кушу телне, милләтебезне хөрмәт итү дигән сүз. Кызганыч, кайбер ата-аналар балаларына мәгънәсез исемнәр кушалар. Заманча булсын , имеш.

Укучы.

Аңлый алмыйм, нигә кайберәүләр

Үз телләрен рәтләп белмиләр?

Ә җитмәсә тагын, эч пошырып,

Ике телне бутап сөйлиләр.

Оят түгелме туган телне бозып,

Кырлы-мырлы сәлам бирергә?!

“Мин Җәмилә түгел, Жинечка!”- дип.

“Мин Сәлимә түгел, Симечка!” – дип, Күккә борын чөеп йөрергә?!

Әгәр дә шигырьдә әйтелгәнчә, без Җәмиләдән Жинечкага әйләнсәк, киләчәк буыннарыбызга үз шәҗәрә тарихыбызны ничек тапшырырбыз икән?

-Балалар, ә шәҗәрә дигән сүз нәрсәне аңлата икән?(укучыларның чыгышлары)

-Әйе, шәҗәрә – нәсел – ыру тарихы дигәнне аңлата. (родословная).

Бабамнар җиренең хакын хаклыйм, Матурлыгын күңелемдә саклыйм.

Укытучы.Вакыт йөгерә… Яңа буыннар җиргә килеп тора. Нәсел- нәсәбеңне онытмас өчен, үзеңнең гаилә шәҗәрәсен белергә кирәк. Әгәр дә бабаларыбызны онытсак, берникадәр вакыттан соң безне дә онытырлар.

Туган илеңне ярату иң әүвәл үз гаиләңнән,үз авылыңнан башлана. Ата-бабаңнар узган юл –үз халкың тарихы, ил тарихы ул/ Гаилә шәҗәрәсен алып бару, нәселнең абруе турында кайгырту, гаилә ядкарьләрен күз карасыдай саклау – тарихи үзаң- халкыңа хөрмәт, мәхәббәт тәрбияләүнең бер юлы. Адәм баласына үзенең җиде буын бабасын белү фарыз, ди безнең халык.Шушы үз гаилә тарихы аша кеше үзенең кемлеген, чыгышын, бу якты дөньяга нинди эшләр башкарырга килгәнлеген, туган йортының үткәнен, халкының тарихын, килеп чыгышын аңларга мөмкин. Зират – каберләргә игелекле мөнәсәбәт. Аларны барлып тору, тарихи урыннарны хөрмәт белән саклау – һәркемнең бурычы. “Илен белмәгән — игелексез, халкын белмәгән – холыксыз, нәселен белмәгән – нәсәпсез”, дип юкка гына әйтмәгән халкыбыз. Шул вакытта гына кеше туган иленең, туган төбәгенең, туган йортының үткәнен,үз халкының чыгышын белә. Газиз халкың , Туган илең белән горурлану хисе әнә шулай туа. Шуның өчен дә без бүген балаларга үз шәҗәрәләрен, туган авылының үткәнен өйрәнү фарыз, дибез(балаларның шәҗәрәләре.

Укытучы. Балалар, исем – сезнең тормыш юлыгыздан күтәреп барган изге байрагыгыз. Бервакытта да исемнәрегезне бозмагыз, русчага әйләндермәгез. Яхшы ат – яхшы исем белән яшәргә насыйп булсын сезгә. Сезнең исемнәрегезне бары тик яхшы яктан гына телгә алып сөйләсеннәр.

IV. Йомгаклау, нәтиҗә ясау . Балалар. бүген дәрестә нәрсә өйрәндек? Теманы аңлауга ничек ирештек? Дәрес кайсы ягы белән файдалы булды? Аннан сез нинди сабак алдыгыз?

Исем сиңа гомергә бирелгән, ул бер генә. Аның чисталыгын, ихтирамын сакларга тиешсең. Һәр начарлык, һәр начар исем кешегә сеңеп калган шикелле. Исемгә йогарлык начарлык эшләүдән сакланырга кирәк. Исем – ул синең үзең генә дә түгел бит: ул – синең йөзең, ата-анаңның, нәселеңнең йөзе. Сезгә бирелгән исемнәрне горурланып әйтерлек булса иде

.

.

МБОУ «Старомукменевская СОШ»

Асекеевского района Оренбургской области

Поделитесь с коллегами:

Тема. Исемең матур , кемнәр куйган?

Тел, сүз, исем-фамилия милләтнең йөзе,

тылсымлы могҗизасы һәм сакчысы,

һәркемгә үз исеме — күңеленә иң якын,

иң кадерле сүз — исем.

(Гомәр Саттар-Мулилле)

Максат. Татар исемнәре, аларның барлыкка килүе, ясалыш үзенчәлекләре, мәгънәләре турында мәгълүмат бирү; үз исемеңнең мәгънәсен ачыкларга омтылыш тудыру; татар теленә карата кызыксыну һәм хөрмәт хисләре тәрбияләү,татар исемнэре кергэн жырлар,шигырьлэр.жырлы уеннар ойрэну,татар исемнэренэ хормэт тэрбиялэу.

Материал. Г.Ф.Саттаров «Татар исемнәре сүзлеге», «Салават күпере» журналы, интернет ресурслар.

Эзерлек:укучылар командаларга буленеп,остэл артына утырлар,командирларгын исемнэре-чэчэк исемнэреннен ясалган хатын-кыз исемнэре,эмблемалар ясау

Алып баручы:

— Исэнмесез,укучылар!

— Кәефләрегез ничек?

Бүген безнең дәресебездә кунаклар да бар.Кунаклар булгач,дәресебез тагын да куңелле үтәр.

Утырыгыз.Бүгенге дәресебезнең темасын рэсемнэргэ карап кем эйтеп бирер икэн?(слайд1)

Молодцы.укучылар!Дөрес ,балалар,без буген Исемнәр турында сойләшәчәкбез.(2 слайд)

Э,кешегә исем ни өчен бирелә?(җаваплар) Булдырдыгыз. Э,сез беләсезме,Борынгы заманнарда кешеләрнен исемнәре булмаган.алар төркем-төркем-ыруг булып яшәгәннәр.Һәм шул ыругларның үз исемнәре булган.Соңга таба кешеләрне бер -берсеннән аерыр өчен шәхси исемнәр ,кушаматлар ялгызлык исемнәре барлыккак килгән.

Кеше исеме баш хэрефтэн башлап язылырга тиешле гади бер суз генэ тугел.Исем кешегэ гомер буена йорту очен бирелэ.Исем кешене бизэргэ,матурларга,аны баетырга,тулыландырырга тиеш.Исем ул синен нэселеннен йозе ,байрагы.

Нинди исемнәр була сон? эйдэгез эле тынлап карыйк (3 слайд)

1 укучы:

Дөньядагы һәр нәрсәнең исеме бар. Кешеләр, җанварлар, шәһәр һәм авыллар, елгалар-күлләр, диңгезләр һәм океаннар, таулар һәм чокырлар, юллар һәм сукмаклар, тыкрык һәм урамнар, кинотеатр һәм завод-фабрикаларның, татлы конфетлардан алып океан пароходларынача, җыйнап әйткәндә, безне чолгап алган барлык нәрсәләрнең исемнәре бар.

2 укучы:

Куренекле татар-башкорт шагыре Шаехзада Бабич кеше исемнэрен гажэеп бер бакчага тинли.Ул, «бакчада» нинди генэ исемнэр юк:Сэхипжамал.Голжамал,Галиябану,Марзия кебек элеккеге исемнэр дэ,хэзерге кыска эйтелешле-Алсу,Марат,Азат,Алина дэ ,хэттэ бик сэер исемнэр :Фикус,Памир,Брилиантта бар анда.

Әйе,дөрес!Хэрбер халыкта кеше исемнэренең шактый кызыклы һәм бай тарихлы,үзәнчәлекле традициияләре ,исем кушу йолалары бар.

Исем белән бәйле нинди традицияләр бар сон?

3 укучы:

Татар халык элек-электән балага исем кушуга бик җаваплы караган.Исемеңнен җисеменә туры килүен теләгән.Балага исем кушу-бик җаваплы,зур Һәм мөһим вакыйга.Кытай халык мәкалендә хаклы рәвештә «Начар язмыш белән туу куркыныч түгел әле ул,э менә начар исем алу-котычкыч» ,диелә.

Алып баручы:Менэ.Наилә,чит ил мәкальәрен искә тошереп алгач,әйдәгез әле,сезнең белән кыскача,чит илләрдә нинди йөллалар бар икәнен карап китик.(4 слайд)

Менэ,мэсэлэн,эрмәннәрдә,исем кушу-Карасунк дип атылар,гайләдә бала туу белән,яшь эни белән эти,бакчада яшь гранат агачы утырталар,бу балага сәламәт һәм куп буынны булсын очен дип .Исемне әби-белән бабай сайлый һәм 40 көн кешеләргә күрсәтмиләр.

Һиндестанда бала тугач та тәрәзә тобенә вазада роза чәчәге куялар,шунда ук шушы йортка бик куп кунаклар,туганнар килә башлый.Кунакнын хәрберсе узе белән шафран чәчәге һәм бик куп җиләк-җимешләр буләк итәләр.Бу,бала акыллы,тәртипле һәм өлкән кешеләргә хөрмәт белән карасын дип телиләр. Исемне әтисе-әнисенен исемнәренәнә ошатып куялар.

Японнарда бала туу белән ,яшь эти урамга чыгып әтәч куып йорергә тиеш,бу малай туын анлата,ә кыз туса,өй каршындагы агачларга кызыл тасма бәйли .Һәм баланын бишегенә песи яткыралар,бу песи балага куз тәмәсен дип анлата.Исемне,аларда бик кызык куялар,бала янына бик куп уенчыклар,эш кораллары тезәләр,кайда бала үрелә шул хөнәргә атап исем кушалар.

Э,казахларда ,бала туу белән исемне ата кеше табарга тиеш.Һәм өйгә әбисе белән бабасы беренче булып керергә тиеш,алар кермиче кешеләрне,кунакларны кертмиләр.Әтисе яклап борынгыдан килгән гөреф-гадәт: нәселдән килгән бишекне буләк итәләр,3 көн итле ризыклар әзерлиләр,кунакларны су белән коендыралар,бу балага сәламәт булсын дип теләү.Менә шулай,балалар!

Алып баручы: Гайлә.Туачак сабыйны өйдә зур түземсезлек,олы өметләр белән көтеп алалар.Яңа туган бала гайләне ныгыта.Гайләдә бала туу зур шатлык санала.

Дөньяга яңа кеше килә.Шуның белән бергә яңа туган сабый ата-анасына өстәмә мәшәкатьләрдә алып килә.Аларнын берсе исем кушу.Яңа туган сабыйга кушу өчен исем эзләгәндә,ул исемнең җиңел әйтелешле,яхшы мәгънәле булырга тиешлеген истә тоту зарури.Күркәм исемнәр куп булгага,һәрбер ата-ана шулар арасыннан үзенә ошаганын,күңеленә хуш килгәнен заманча булганын сайлый ала.

Алып баручы: Сез,балалар,ойдә узегезнен туып ,исем куштрыру турында кызыклы моментларын һәм уз гайләгезнең йолаларын белешеп килергә тиеш идегез.Әйдәгез әле,хәзер сезне тынлап карыйк.Татар халкында нинди йолалар бар икән,шуны тынлап китик:

(Балаларнын өйдә эшләп килгән эшләрен укып карап китү)

Алып баручы: Рәхмәт,балалар!Булдырдыгыз! Исемне берэү дә сорап алмый.Исем куйганда без әле бик кечкенә булабыз һәм исем кешегә бер генә мәртәбә бирелә.Ул аның гомерлек юлдашына әверелә,һәр кеше үз исеменнә шулкадәр кунегә ки,ул анын иң кадерле сузенә әйләнә.

Алып баручы:Э,хәзер,әйдәгез уен уйнап алыйк!Мин сезне бирегә чакырам,без сезнең белән «Йөзек салышлы «уйнап алабыз.Кемгә йөзек төшә,шул узенең исемен нәрсә аңлатканын әйтә. Башладык!

(уен уйнау)

Утырыгыз! Безнең балалар барыбызнын да исемнәребез бик матур,җисемнәребезгә туры килеп тора.

Алып баручы: Э,хәзер әзрәк башваткычлар уенын уйнап алыбыз,мин сезгә,мәкальләр әйтәм,ә сез алрны ничек аңлыйсыз,шуны әйтеп бирерсез.

«Исемсез кеше-канатсыз кош.»(җаваплар)(9 слайд)

Балалар,сез бу мәкальне ничек анлысыз?(канатсыз кош оча алмый,ул бәхетсез.Исемсез кешегә дә яшәү бик чтен,ана ничек эндәшергә белмиячәкләр,ул да бәхетсез)

«Исем кешене бизәми,кеше исемне бизи» (җаваплар)(10 слайд)

Исемне ничек бизәп була ул?Исемне яхшы,әдәпле, шәфкатьле эшләр белән бизәп була.Исемең бик матур булса да ул кешенең тәртибе бик начар икән,ул кеше инде һәркемгә дә ямьсез булып күренә.

Алып баручы: Кеше исеменәре -гәҗәеп бер бакча дидек.Җимеш бакчасында төрле агачлар үскән кебек,исемнәр бакчасында да төрле җимешләр-исемнәр бар.Менә без сезнең белән узебезнең исемнәребез ни аңлатканын ачыкладык,ә шул ук вакытта без узебезнең фамилияләребезнең нәрсә аңлатканын ,каян килеп чыкканын беләбезме сон?Безнең,фамилияләребез узебезнең бабаларыбыз исемнәреннән ясалган. «Адәм баласына үзенең 7 буын бабасын белү фарыз,дигәннәр борынгылар.» Ул вакытта гына кеше туган иленең,туган төбәген,туган йортын,үз халкының чыгышын белә.Төрки халыкларында борын-борыннан җиде бабаңа кадәр үз нәселеңнең буыннарын күңелдән белү,нәсел шәҗәрәсен язу гадәте булган.Ул 16 гасырда башлана.Шәҗәрә -нәсел-ыруның кемнән башланып ,ничек тармакланып китүен күрсәткән схема,нәсел агачы.(11 слайд)

Балалар өйдә уз шаҗәрәләрен ясап килделәр,хәзер алар шулар белән таныштырып китәрләр.

Балалар,булдырдыгыз,э кем игътибар итте,борынгы чор белән һәм хәзерге вакытт исемнәре аерыла мы?Дөрес,борынгы чорда,кешеләргә озын исемнәр бирелә: Галиябану,Гөлсирин,Сәрбиназ,Миңненур,Зөфәр,э хәзер Алина,Марат,Азат,Данил.Татарлар арасында рус һәм чит ил телләреннән кергән исемнәр дә кузәтеп була,шулай мы?

Бу кыска,исемнэр бездә,татарларда революөиядән сон бик ешь бирелә башлый.Барлыгын,сез балалар өлкән сыйныфларга кучкәч танышырсыз,әлегә,кыскача әйтеп китәм,революөиядән соң,бик нык татарларны,мөселманнарны кысалар,олы исемнәрне руслар әйтергә авырсыналар,шуна курә исемнәрне кыскарту китә: мәсәлән:Марзия-Марияга,әйләнә,Сәрия-Соняга,Гөлия-Галя.

Ләкин,балалар,сез кузәткәнсез дер,хәзерге яшләр,бала туу белән,борынгы исемнәргә кире кайта башладылар.

Эйдэгез ,эле сезнең белемегезне тикшереп карыйк: Исемне уйлап тап!дигән уен уйнап алабыз.

Гөл+(наз,нара,ия,сирин,…)(12 слайд)

Сәр+(ия,биназ,нә….)

Мөх+(тәр,әммәд,лисулла….)

На+(ил,зым,сар,фик…)

«… Бала язмышы әти — әни кулында. Һәр бала үз милләтенең вәкиле булып үсә. Бездә дә күбрәк дини тәрбиягә өстенлек бирелә башлады. Бу балага дини эчтәлекле гарәп исемнәре кушуда чагыла. Үзебезнең милли исемнәребез юкка чыкмасыннар . Аларны кире кайтарабыз, гарәп теленнән дә матур мәгьнәле исемнәр сайлыйбыз. Шунда гына -Тәрбиябез милли дә, дини дә була».

Татар шагырьләре һәм язучыларыбыз мәкаләләрдә, шигыйрьләрендә, милли мәгарифнең, татар халкының әдәбиятыбызда, мәдәниятыбыздә, тәнкыйт- тәрбиябезнең сыйфаты мәсьәләләрен күтәрәләр, бөтен җаннары — тәннәре белән татар милләтен саклап калу өчен тырышалар. Моның өчен татарларны укытырга, җәмәгать фикерен формалаштырырга, мөселман булган хәлдә, татар икәнебезне онытмаска кирәк!

Алып баручы: Вакыт бара,чаба….Яңадан-яңа буыннар җиргә килә тора.Буыннарны онытмыйк,һәрчак истә тотык.Узебезнен сыйныф сәгатен шундый сузләр белән тәмамлыйсым килә:»Исем -ул синең тормышың,юлыңнан күтәреп барган үз байрагың»

Бу сүзләрне беркайчан да онытмагыз!Үз исемегезне горур йөртегез,аңа тап тошермәгез!

.

Разделы: Преподавание литературы.

Маҡсат:

  • кеше исемдәренең килеп сығышы тураһындағы белемдәрҙе киңәйтеү;
  • балаға исем ҡушыуҙың етди мәсьәлә булыуын еткереү;
  • уҡыусыларҙың һүҙ байлығын арттырыу, белем кимәлен киңәйтеү;

Йыһазландырыу: мультимедиа, интерактив таҡта, китаптар күргәҙмәһе, фонохрестоматия

ДӘРЕС БАРЫШЫ

I. Ойоштороу моменты

1.– Һаумыһығыҙ, уҡыусылар!
– Һаумыһығыҙ!
– Кәйефегеҙ нисек?
– Яҡшы.
– Һеҙ дәрескә әҙерме?
– Әҙер.

2. Дәрес алды шиғырын уҡыу.

Ҡыңғырау шылтыраны,
Дәрес башлана хәҙер.
Беҙ инде матур итеп,
Яуап бирергә әҙер.

II. Артикуляция күнегеүҙәре.

1. Башҡорт теленең үҙенсәлекле өндәрен ҡабатлау.

2. Тиҙәйткестәр әйтеү.

Ҡә-ҡә-ҡә – Ҡәҙриә алды ҡәләм,                                   Өммөгөлсөм өләсәйем
Ҡы-ҡы-ҡы – ҡыйыҡтан тамсы тама.                            Өлөштәрен өләшә.
Һеҙҙең Зөфәр бөҙрә булһа,
Беҙҙең Зөһрә лә бөҙрә.
Әлимә, Әсмә, Әлиә                                                          Миңлеғәле ҡурайының
Сәй эсәләр күмәкләп.                                                      Моңдарын мин тыңланым.

III. Дәрестең темаһын, маҡсатын билдәләү

1. Йомаҡ сисеү. (Слайдтан уҡыу)

Миңә лә йәбешкән,
Һиңә лә йәбешкән,
Уға ла йәбешкән.
Нимә ул?                  (Исем.)

2. Һорауҙарға яуаптар.

– Уҡыусылар, әйтегеҙ әле, кешегә исем ни өсөн кәрәк?
– Исем иң элек кешегә мөрәжәғәт итеү, өндәшеү өсөн кәрәк.
– Бер кешене икенсеһенән айырыу өсөн хеҙмәт иткән тамға, билдә.
– Эйе, дөрөҫ, уҡыусылар. Һәр бер кешенең шәхси исеме була. Сабый донъяға килеү менән, уға ата–әсә исем ҡушып, тыуыу тураһында таныҡлыҡ ала.
Тимәк, уҡыусылар, беҙ бөгөн дәрестә нимә тураһында һөйләшәбеҙ инде? Эйе, исемдәр хаҡында, уларҙың килеп сығышы, мәғәнәләре, йәмғиәттәге роле хаҡында бөгөн беҙҙең һүҙебеҙ.

3. «Урал батыр» эпосынан өҙөктө иҫкә төшөрөү.

Борон-борон борондан,                                       Был ҡарт менән был ҡарсыҡ
Кеше-маҙар килмәгән,                                         Ҡайҙан бында килеүен,
Килеп аяҡ баҫмаған,                                            Ата-әсә, ер-һыуы
Был тирәлә ҡоро ер                                             Ҡайҙа тороп ҡалыуын
Барлығын һис кем белмәгән                             Үҙҙәре лә онотҡан,ти.
Дүрт яғын диңгеҙ уратҡан                                   Икәүҙән –икәү шул ерҙә
Булған, ти, бер урын.                                           Башлап ғүмер иткән, ти.
Унда булған, ти, борон                                         Тора-бара был икәү

Йәнбирҙе тигән ҡарт менән                             Ике уллы булып киткән,ти,
Йәнбикә тигән бер ҡарсыҡ,                              Шүлгән булған олоһо,
Ҡайҙа барһа, уларға                                            Урал булған кесеһе.
Ул урында юл асыҡ.                                   

«Урал батыр»эпосы тураһында һөйләп үтеү.

– Эпостың 4 меңдән йылдан артыҡ тарихы бар. Ул тәүтормош община ҡоролошо тарала башлаған осорҙа ижад ителгән.
– Текстан исемдәрҙе табыу (Йәнбирҙе, Йәнбикә, Шүлгән, Урал).
Һығымта яһау. Тимәк, исемдәр бик борон замандарҙа уҡ барлыҡҡа килгән.

IV. Башҡорт исемдәренең барлыҡҡа килеүен асыҡлау  (Слайд менән эш)

1. Йыл миҙгеленә ҡарап: Буранбай, Ямғырбай, Яҙгөл һ.б.
2. Бала тәнендәге миңдәрҙе бөтөрөү маҡсатында ҡушылған исемдәр: Миңлеғәле, Миңлебикә, Миңлебай, Миңниса, Миңнур.
3. Ислам диненә бәйле исемдәр: Ислам, Нурислам, Динислам, Мөхәммәт, Йосоп, Яҡуп, Сәлих, Ибраһим, Исмәғил, Дауыт, Ильяс, Ғайса, Исхаҡ, һ.б.
4. Октябрь революцияһы тәьҫирендә яһалған исемдәр:. Револ, Люциә, Вил, Октябрина, Сталина, Ким, Рифмир һ.б.
5. Бөйөк Ватан һуғышы осоронда киң таралған исемдәр: Флорид, Моряк, Майор, Эльза, Лариса, Светлана һ.б.
6. Данлы шәхестәрҙең исемдәрен һайлау:Салауат, Юлай, Таһир һ.б.
7. Әҙәби әҫәрҙәр йоғонтоһонда: мәҫәлән, М. Кәримдең «Айгөл иле», «Айһылыуҙың айлы кистәре» драмалары.
Уҡыусылар ошо төркөмдәргә ярашлы класташтарының, ата-әсәләренең, туған-тыумасаларының исемдәрен иҫкә төшөрә.

V. Таҡтанан авар яҙыусыһы Рәсүл Ғамзатовтың һүҙҙәрен уҡыу: “Ҡыҙ баланың исемендә йондоҙ балҡыуы йәки сәскәләр нәфислеге, ир–ат исемендә ҡылыстар сыңлауы һәм аҡһаҡалдар аҡылы сағылырға тейеш”. (Һүҙҙәр слайдҡа яҙылған)
Уҡыусылар ошо һүҙҙәрҙең мәғәнәһен аңлата, исемдәр таба, улар менән, уртаҡлыҡ исем яһап, һөйләмдәр төҙөй.
Мәҫәлән, Роза әсәһенә роза бүләк итте. Миләүшә баҡсала миләүшә сәскәһе йыя. Алмас алмас ҡылыс тапҡан. Нәркәс нәркәстең һүрәтен төшөргән. Тимер ҡустым тимерҙән карап яһаған.

Физминутка

Бер, ике, беҙ баҫтыҡ,
Сәп-сәп итеп ҡул саптыҡ.
Аяҡтарҙы бер урында
Тып-тып-тып итеп баҫтыҡ.
Ултырҙыҡ, ҡабат баҫтыҡ,
Ултырҙыҡ, ҡабат баҫтыҡ,
Инде бер аҙ хәл алдыҡ,
Тыныс ҡына ултырҙыҡ.

VI. Уйын «Кем күберәк белә?»

Класс ике төркөмгә бүленә. Беренсе төркөм Схәрефенә, икенсе төркөм З хәрефенә исемдәр яҙа.

Сәлимә, Сәлиә, Сәмирә, Сания, Сара, Сәйҙә, Сабир, Сабира, Сәлим, Сәнғәле, Саттар, Сайма, Сәлих, Сәлихә, Сәрбиямал һ.б.
Зөһрә, Зәлифә, Зөлфиә, Зөлфирә, Зөлфинә, Зәлиә, Зәмирә, Зөбәржәт, Закир, Закира, Заһир, Заһира, Зөфәр, Зәйнәп һ. б.
Уҡытыусы. Уҡыусылар, тимәк, башҡорт телендә исемдәр шул тиклем күп, хатта ике хәрефкә генә лә беҙ күпме миҫалдар таптыҡ.

VII. «Исем туйы” йолаһы

Уҡытыусының һүҙе. Сабый донъяға килеү менән, уға ата-әсә исем ҡушып, тыуыу тураһында таныҡлыҡ ала. Балаға исем биреү – яуаплы эш. Кеше тыуғас та алған исемен ғүмер буйына йөрөтә. Шуға ата–әсә был мәсьәләгә бик етди ҡарай. (Слайдтан фотолар ҡарау)
«Исем туйы” йолаһына алдан уҡ әҙерлек башлана. Туған –тыумаса, күрше-күлән, мулла саҡырыла. Был байрам хөрмәтенә мул аш-һыу, бүләктәр әҙерләнә.
Баланы мулла алдына ҡибла (көньяҡ) яғына ҡаратып һалалар. Мулла, аҙан уҡып, баланың ҡолағына өс тапҡыр: «Һинең исемең фәлән-фәлән булыр», – тип әйтә. Әсә кеше кендек әбейенә, үҙенең әсәһенә, ҡәйнәһенә бүләктәр тарата. Килгән ҡунаҡтар, теләктәр әйтеп, күстәнәстәрен тапшыра.
Уҡыусылар китаптан теләктәрҙе уҡый, тәржемә итә. Бер нисәһен дәфтәренә яҙып ала.

VIII. Исемдәрҙең мәғәнәһе тураһында һөйләшеү

Уҡытыусы. Яңы тыуған сабыйға исем һайлағанда исемдең ҡолаҡҡа ятышлы яңғырашы – аһәңе, башҡортса һәм русса әйтелеше һәм яҙылышы, яҡшы мәғәнәһе иҫәпкә алынырға тейеш. Исемдең тәрбиәүи яғын да иҫтән сығармаҫҡа кәрәк.

Диалог төҙөү.

– Һаумы, Артур!
– Һаумы, Рауил!
– Артур, һин исемеңдең мәғәнәһен беләһеңме?
– Беләм, «ҙур айыу”, кельт теленән алынған. Ә һинең исемең нимәне аңлата?
– Яҙғы ҡояш, тигәнде аңлата, йәһүд теленән алынған.

Тағы ла бер-ике диалог тыңлана. Ҡалған уҡыусылар үҙҙәренең исемдәренең мәғәнәһен аңлата.
Мәҫәлән, Илья – минең аллам, Рената – яңынан терелеү, Алексейь– һаҡлаусы, Ангелина – фәрештә, Иван – алла ярлыҡаны, Анна – нәзәҡәтле, наҙлы тигән мәғәнәгә эйә.
Уҡытыусы. Афариндар, кешегә исем бер тапҡыр ғына бирелә, уны ғүмере буйына йөрөтә, шуға күрә лә исем һайлағанда мәғәнәһенә лә иғтибар итеү бик мөһим.

IX. “Ниндәй исем яҙылған?» уйыны

Уҡытыусы. Уҡыусылар, беҙ исемдәрҙең барлыҡҡа килеүен, мәғәнәһен асыҡланыҡ. Хәҙер уларҙың яһалышын ҡарап алайыҡ. Таҡтала ниндәй исемдәр яҙылған икән? (Слайд менән эшләү)

Гөл100өм, Х3нулла, Дилә1, 6най, 7мбай һ.б.

Уҡыусылар үҙҙәре ошоларға оҡшаш исемдәр таба, һөйләмдәр төҙөй.          
Уҡытыусы. Уҡыусылар, тимәк, исемдәр төрлөсә яһала. Бында һеҙ һандарҙы күрҙегеҙ, шулай итеп, улар ҙа исемдәрҙе яһауҙа ҡатнаша ала икән.

X. Халыҡ йырҙарында исемдәр

Уҡытыусы. Уҡыусылар, беҙ исемдәрҙе «Урал батыр»эпосында күрҙек, тағы ла халыҡ ижадының ниндәй жанрында таба алырбыҙ икән?

– Эйе, йырҙарҙа. Башҡорт халҡына бик күп йырҙары исемдәргә арналған. (Слайдтар ҡарау, бер йырҙы тыңлап китеү)
Уҡыусылар “ Ҡарабай» йырын башҡара.

XI. Йомғаҡлау

Кеше исемдәре хаҡында йомғаҡлап шуны әйтәһе килә: ата-әсә үҙ балаһына исем ҡушҡанда ашыҡмаһын ине. Ҡушылған исем киләсәктә оялтырлыҡ булмаһын. Исем мәғәнәһе менән дә, яңғырашы менән дә кешене матурлаһын
Т.Х. Күсимова үҙенең китабында: “Исем-ул бәләкәй генә паспорт, кешенең ҡайһы яҡтыҡы, ниндәй милләттән икәнен әйтеп тора. Ә һәр халыҡ үҙенең исемен, төҫөн, үҙенсәлеген, тарихын һаҡларға тырыша”, тип исемдәргә ҙур мәғәнә бирҙе.
Донъяла кеше тормошоноң төп мәғәнәһе, төп маҡсаты, емеше, иң ҙур байлыҡтарының береһе булып уның балалары тора. Баланан да ҡәҙерле, баланан да ҡиммәт бер нәмәлә юҡ. Шуға күрә һәр бер ата-әсә балаларының яҡшы, изге (Сәлих), саф, таҙа (Сафа), сәскәләй матур (Гөлсәсәк) булыуын теләй һәм балаларына матур исемдәр һайлай.

XII. Уҡыусыларҙың яуаптарын баһалау, өй эше биреү.

Исәнмесез, минем исемем Рәйсә. Кешеләр белән танышкан вакытта иң беренче эш итеп үз исемебезне әйтәбез. Күренекле  язучы, тел остасы Дейл Карнегиның “Кеше өчен теләсә кайсы телдә әйтелгән иң  татлы һәм мөһим  аваз —  ул аның исеме” дигән фикере күпләргә мәгълүм. Исемнәр белгече, галим Гомәр Саттаров  ана телен саклауда кеше исемнәре дә зур әһәмияткә ия, ди. Максатым  —  “Җайдак” сайтында исемнәр белән бәйле язмалардан торган сәхифәне баету. Шушы теманы ачу өчен бергәләп эзләнербез, әлеге тема барыбызга да кызыклы булыр дип өметләнәм. 

Алда сөйләгәннәрдән аңлашылганча, беренче мәкаләм үз исемем турында булыр.

Исемемне миңа әниемнең әнисе – әбием Әлфинур кушкан. Ул фикерен әйткәнче, Гөлнара дигәнен сайлаган булганнар.  Рәхмәт сиңа, әбием, шундый матур һәм сирәк исемем өчен, рухың тыныч, шат булсын! Шунысын әйтеп үтәргә кирәк, әбием үзенә әти-әнисе кушкан исемне олыгайган көнендә алыштырган – ул озак еллар Сатига исемен йөрткән.

Матур һәм сирәк, җайлы әйтелешле булудан тыш, үзенчәлекле дә әле ул Рәйсә исеме. Берьюлы татар һәм рус телләренеке булуы белән. Татарча  йомшак әйтелсә, русларда – Раиса. Татар теленә исемем гарәптән кергән һәм мәгънәсе “хатын-кыз җитәкче” булса, русларга  грек теленнән күчкән, “һава кебек җиңел” (легкая, воздушная”)  дигәнне аңлата. Ә әйтелешләренә караганда бөтенләй киресенчә булырга тиеш кебек үзе, минемчә. Катнаш никахлы гаиләләрдә туган балаларга  кушу уңайлыдыр андый исемне. Мисалга, Данил-Данила, Даниил, Сафия-Суфия-Софья, Алинә-Алина, Әскәр-Оскар, Даут-Давыд.

Рәйсә исеме ике телгә караганлыктан, аның рус һәм татар телендә өйрәнелү дәрәҗәсен чагыштырмыйча мөмкин түгел. Исемнәр белгече түгелмен, беләсез, бары тик күзәтү нәтиҗәсендә туган уйларым белән уртаклашам. Сүзлекләрне карасаң да, интернет дөньясында актарына башласаң да, татар телендәге варианты турында мин әйтеп узган кечкенә генә мәгълүматтан гыйбарәт. Ә рус телендә… бер утыруда гына укып бетерерлек түгел. Кызык өчен үзегез дә  эзләнеп карагыз әле. Рус телендә ир-ат һәм хатын-кыз исемнәре “окончаниеләр” ярдәмендә төгәл аерыла. Егений-Евгения, Александр-Александра, Михаил-Мария, Константин-Карина, Иван-Ирина, Дмитрий-Дарья. Ә татарча исемнәрдә андый төгәллек юк – а, ә, я, у сузык  авазлары белән тәмамланмаган Чулпан, Гөлшат, Айгөл, Ләйсән, Гүзәл кебек кыз исемнәре шактый. Җитмәсә, Фирдәвес, Айнур дигәннәрен малайларга да, кызларга да кушалар. Русларда, татарча исемнәрдән аермалы буларак, исемне кыскарту, кечерәйтеп әйтү варианты бар – Мария-Маша, Михаил-Миша, Евгений-Евгения исә Женя, Александр-Александраны Саша, Шура диләр. Ир-атныкымы, әллә хатын-кызныкымы икәнен аера алмау аларда да күзәтелә, нәкъ менә кыска формасында буталчык килеп чыга.  Татарларга хас булмаган үзенчәлек – аларда исем бәйрәме – именины бар. Раиса исемен ничек кенә өйрәнмәгән рус галимнәре. Шушы исем кушылган кызларның холкы кечкенә чакта нинди була да, үсеп буй җиткәч ничек үзгәрә, сынамышын да язганнар, нинди яклаучыларым (покровители) барлыгы әйтелә, исемнең тарихы, кайсы төбәктә кайсы елларда ничә кызга шушы исем бирелгәнлек турында статистика, танылган адашларым исемлеге бик бай, атнаның кайсы көне бәхетле көнем икәненә кадәр әйтелгән – шаккаткыч. Танылган адашлар дигәннән, иң билгелесе СССРның беренче президенты хатыны, “первая леди” Раиса Максимовна Горбачевадыр. Балачактан ук кушаматларымның берсе шул иде – Раиса Максимовна. Әле күптән түгел генә шәхесе белән кызыксынып китеп, аның  турында видеоязмалар  белән бераз таныштым. Исемебезнең тәэсиреме икән, вак кына булса да, минем өчен кызыклы факт: ул да минем кебек муен өлешендә бантиклап  бәйләп куела торган блузкалар кияргә яраткан.

Интернеттагы форумнарда да утырдым. Раиса исеме турында шактый зур бәхәс куертканнар анда. Татарныкы дип тә, русныкы дип тә тарткалашканнар. Берсе бик матур исем, оҗмах (рай) сүзе белән ассоциация туа,  кызыма кушарга җыенам дисә, икенчесе исә әбиләр исеме бит ул, аннары буфет сатучысы, буяучы-маляр күз алдына килеп баса, ямьсез, ятышсыз исем дип каршы төшә. Өченчесе: “кайчандыр Раиса Марфа, Феклалар фонында Кристина, Диана, Амелия кебек яңа, заманча, оригиналь исем булган” – дип яклый. Башкалар фикеренә бер дә исем китми,  иң мөһиме, мин  исемемне бик яратам һәм башкалар да үз исеменә карата шундый җылы хисләр кичерсен иде дип телим.

Хөрмәт белән, Рәйсә Борһаниева.

  • Главная
  • Разное
  • Образование
  • Спорт
  • Естествознание
  • Природоведение
  • Религиоведение
  • Французский язык
  • Черчение
  • Английский язык
  • Астрономия
  • Алгебра
  • Биология
  • География
  • Геометрия
  • Детские презентации
  • Информатика
  • История
  • Литература
  • Математика
  • Музыка
  • МХК
  • Немецкий язык
  • ОБЖ
  • Обществознание
  • Окружающий мир
  • Педагогика
  • Русский язык
  • Технология
  • Физика
  • Философия
  • Химия
  • Шаблоны, фоны, картинки для презентаций
  • Экология
  • Экономика

Презентация, доклад на тему Исемең матур, кемнәр куйган?

Содержание

  • 1.

    Исемең матур, кемнәр куйган?

  • 2.

    Рәхим-шәфкатьле булсын өлкәннәр,Җанны җылытсын иман нурлары.Әй, нәни

  • 3.

    Дөньга яңа кеше киләГаиләгә ямь, юаныч, куаныч, бәхет өстәлә.

  • 4.

    Исем кешегә гомерлеккә кушыла Исем җиңел әйтелешле, яхшы мәгънәле һәм аһаңле булырга тиеш.

  • 5.

    Исем ул – язмыш тамгасыУл илаһи күккә

  • 6.

    Исем – йөз ачкычы. “Кыз бала исемендә

  • 7.

    Һәр нәрсәнең исеме бар.Кешеләр, шәһәр һәм авыллар,

  • 8.

    Йолалар һәм традицияләр.Әрмәннәрдә,исем кушу-Карасунк дип атала.Һиндыстанда бала тугач тәрәзә төбенә вазада роза чәчәге куялар.

  • 9.

    Йолалар һәм традицияләр.Японнарда бала туу белән, әти

  • 10.

    Йолалар һәм традицияләр. Кеше исеме үз милләтенең

  • 11.

    Исемсез кеше – канатсыз кош.Ни белән үлчәнә

  • 12.

    Нәсел-нәсәбеңне онытмас өчен,үзеңнең гаилә шәҗәрәсен белергә кирәк.

  • 13.

    Исем сиңа гомергә бирелгән, ул бер генә.Исем-

Рәхим-шәфкатьле булсын өлкәннәр,Җанны җылытсын иман нурлары.Әй, нәни кешем, өмет йолдызы,Имин,уң булсын барыр юлларың.Кул сузам сиңа, елмаеп дәшәм:Якты дөньяга ямь биреп яшә,Җиргә син кирәк, илгә син кирәк,Көнгә син – терәк,исәнме,Кеше!

Слайд 1Исемең матур, кемнәр куйган?
Исемсез кеше – канатсыз кош

Исемең матур, кемнәр куйган?Исемсез кеше – канатсыз кош


Слайд 2Рәхим-шәфкатьле булсын өлкәннәр,
Җанны җылытсын иман нурлары.
Әй, нәни кешем, өмет йолдызы,
Имин,уң булсын

барыр юлларың.
Кул сузам сиңа, елмаеп дәшәм:
Якты дөньяга ямь биреп яшә,
Җиргә син кирәк, илгә син кирәк,
Көнгә син – терәк,исәнме,Кеше!

Рәхим-шәфкатьле булсын өлкәннәр,Җанны җылытсын иман нурлары.Әй, нәни кешем, өмет йолдызы,Имин,уң булсын барыр юлларың.Кул сузам сиңа, елмаеп дәшәм:Якты


Слайд 3Дөньга яңа кеше килә

Гаиләгә ямь, юаныч, куаныч, бәхет өстәлә.

Дөньга яңа кеше киләГаиләгә ямь, юаныч, куаныч, бәхет өстәлә.


Слайд 4Исем кешегә гомерлеккә кушыла
Исем җиңел әйтелешле, яхшы мәгънәле һәм аһаңле

булырга тиеш.

Исем кешегә гомерлеккә кушыла Исем җиңел әйтелешле, яхшы мәгънәле һәм аһаңле булырга тиеш.


Слайд 5Исем ул – язмыш тамгасы
Ул илаһи күккә язылган.
Адәм баласына нинди исем

кушалар –шул бөтен язмышын хәл итәргә мөмкин.

Исем ул – язмыш тамгасыУл илаһи күккә язылган.Адәм баласына нинди исем кушалар –шул бөтен язмышын хәл итәргә


Слайд 6Исем – йөз ачкычы.
“Кыз бала исемендә йолдыз балкышы, чәчәк нәфислеге,

ир-ат исемендә кылыч чыңы, китап акылы чагылсын” – ди Дагестан шагыйре Рәсүл Гамзатов.

Исем – йөз ачкычы. “Кыз бала исемендә йолдыз балкышы, чәчәк нәфислеге, ир-ат исемендә кылыч чыңы, китап акылы


Слайд 7Һәр нәрсәнең исеме бар.
Кешеләр, шәһәр һәм авыллар, елга-күлләр, таулар – безне

чолгап алган барлык нәрсәләрнең исемнәре бар

Һәр нәрсәнең исеме бар.Кешеләр, шәһәр һәм авыллар, елга-күлләр, таулар – безне чолгап алган барлык нәрсәләрнең исемнәре бар


Слайд 8Йолалар һәм традицияләр.

Әрмәннәрдә,исем кушу-Карасунк дип атала.
Һиндыстанда бала тугач тәрәзә төбенә вазада

роза чәчәге куялар.

Йолалар һәм традицияләр.Әрмәннәрдә,исем кушу-Карасунк дип атала.Һиндыстанда бала тугач тәрәзә төбенә вазада роза чәчәге куялар.


Слайд 9Йолалар һәм традицияләр.
Японнарда бала туу белән, әти урамга чыгып әтәч куып

йөрергә тиеш бу малай тууын аңлата, а кыз туса агачка кызыл тасма бәйли.
Казахларда баланың исемен ата кеше табарга тиеш.

Йолалар һәм традицияләр.Японнарда бала туу белән, әти урамга чыгып әтәч куып йөрергә тиеш бу малай тууын аңлата,


Слайд 10Йолалар һәм традицияләр.
Кеше исеме үз милләтенең көзгесе .
Татар халкыбызның йолалары бик

күркәм.
Һәрбер гаилә бала туу
белән исем кушу өчен
мулла бабайны чакыра.

Йолалар һәм традицияләр. Кеше исеме үз милләтенең көзгесе .Татар халкыбызның йолалары бик күркәм. Һәрбер гаилә бала туу


Слайд 11Исемсез кеше – канатсыз кош.
Ни белән үлчәнә үткән гомер?
Калган

эзләр белән,
Кеше күңеленә орлык
итеп
Салган сүзләр белән.

Исем кешене бизәми, кеше исемне бизи.

Исемсез кеше – канатсыз кош.Ни белән үлчәнә үткән гомер?  Калган эзләр белән,  Кеше күңеленә орлык


Слайд 12Нәсел-нәсәбеңне онытмас өчен,үзеңнең гаилә шәҗәрәсен белергә кирәк. Шәҗәрә –нәсел-ыруның кемнән башланып,ничек

тармакланып китүен күрсәткән схема, нәсел агачы.

Бабамнар җиренең хакын хаклыйм,
Матурлыгын күңелемдә саклыйм.

Нәсел-нәсәбеңне онытмас өчен,үзеңнең гаилә шәҗәрәсен белергә кирәк. Шәҗәрә –нәсел-ыруның кемнән башланып,ничек тармакланып китүен күрсәткән схема, нәсел агачы.Бабамнар


Слайд 13Исем сиңа гомергә бирелгән, ул бер генә.

Исем- ул синең үзең генә

дә түгел бит: ул- синең йөзең, ата-анаңның, нәселеңнең йөзе. Сезгә бирелгән исемнәрне горурланып әйтерлек булса иде.

Исем сиңа гомергә бирелгән, ул бер генә.Исем- ул синең үзең генә дә түгел бит: ул- синең йөзең,


Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Ирония судьбы продолжение сценарий
  • Ирландский праздник самайн
  • Ирландский праздник осенью
  • Ирландский праздник клевер
  • Ирландский праздник зеленый