Исем кушу йоласы сценарий балалар бакчасы

Конспект

Балага исем кушу йоласы.

Талгын гына көй яңгырый. Кушымта өлеше җырланганда ана бишек янына чыгып утыра. Арттан алып баручы сөйли:

А.Б.

Бала туды бүген җиргә,

Фәрештәләр аңа юл ачты.

Күкләр иле садә җаннан булган

Бер баласын җиргә  озатты.

Гаиләгә шатлык булып, өмет  һәм куанычлар өстәп  дөньяга олы зат туды .  Дөньяга яңа кеше туды!Ул үзенә бәхет даулап тәүге авазын салды.Ана назлы күзләрен мөлдерәтеп сабыена елмайды..Сабый үзен дөньяга китергән  әнисенең күкрәгенә сыенды Ана сабыена  иң татлы,иркә сүзләр әйтеп яшәү көченә ия булган күкрәк сөтен бирде,ак биләүгә биләп,тал бишеккә салып җырын сузды.

Татар халкында борынгыдан килгән тал бишек.Элек-электән аны әтиләр үз куллары белән үреп,үзләренең йөрәк җылыларын биреп ясаганнар.Ә матур чыбылдыкларны әниләр әниләр теккән. Ул чыбылдык сабыйны явыз көчләрдән,күзләрдән,салыкыннардан саклаган.

Сездә ничек,бездә бишек талдан,

Җырдан үрелә.

Җырлы бишек,җылы бишек

Эленә өй түренә.

(Җыр тәмамлангач өйгә яшь ананың каенанасы, абыйсы белән килендәше керә.)

1 КЫЗ (КИЛЕНДЭШ): Исәнме, килендәшем. Исән-сау кайттыгызмы?

КАЕНАНА: Күрим әле оныгымны,

Карап туймаслык бала.

Улым, килен котлыйм Сезне

Күз тимәсен Сөбеханалла.

АНА : Әйдәгез, кадерле кунаклар, рэхим итегез, түрдэн узыгыз. 

ЭТИСЕ:

Буген бездэ бэйрэм булыр

Исем кушарбыз уйлап.

Яхшы исем, матур исем

Мэгънэсе булыр чынлап.

(Кунаклар керә, кунаклар арасындагы бер малай исәнләшә)

КУНАК 1 : Әссәләмәгәләйкүүүүүүм!

Исэнмесез –саумысез

Бәби күрергә килдек без,

Нигә каршы алмыйсыз?

АНА:  Хуш киләсез, кунаклар

Рәхим итегез, әйдә.

Күңел ачып сыйланыгыз,

Сыйларыбыз өстәлдә.

КУНАК 2:  Күчтәнәчләр алып килдек,

Барыгызга күп итеп.

Баллысын да, татлысын да

Озын юлларны үтеп.

(Анага күчтәнәч тапшыра)

КУНАК 3: Куз тимәскә миләш тегеп,

Күлмәк бүләк итәрбез.

Сау –сәламәт бала булып,

Үскәнен дә көтәрбез.

(Анага күчтәнәч тапшыра)

КУНАК 4 : Күчтәнәчне е е е е е е   җәлләмәдек,

Алып килдек мул итеп.

Бәбине күрсәтсеннәр дип,

Аналарына – чите е е е к.

(Анага күчтәнәч тапшыра)

МАЛАЙ (АБЫЙСЫ): Сеңелем, энекешкә исем кушабыз бүген. Ләкин әлегә исем сайламадык, бик матур исем кирәк булыр инде безнең энекәшкә.

(балалар түгәрәкләп басалар)

ӘТИСЕ БАЛАНЫҢ: (санамыш әйтә)

Карга, чыпчык,

Син кал да,

Ә син чык!

Уртага бер баланы чыгара, бала уйланып тора да:

Айсылу! Шат күңелле,ачык дигән сүз!

Балалар: Кит әле, безнең бәби бит малай!

ӘТИСЕ:  тагын саный: 

Карга, чыпчык,

Син кал да,

Ә син чык!

2нче бала: Мин таптым, мин таптым. АЛМАЗ булсын!

Бергәләшеп: Булсын, булсын, бик күркәм,

                      Туры килсен үзенә.

                      Бай күңелле малай булып,

                      Үссен безнең кечкенә!

КИЛЕНДЭШ: Мулла абзый килгәнче,

Бала уянып җиткәнче

Кызык итик тик тормыйк,

Җырлы уеннар уйныйк.

(Балалар, кулга-кул тотынышып, түгәрәк ясыйлар. Бер бала, чигүле кечкенә мендәр тотып, уртага чыгып баса. Балалар түгәрәк буенча җырлап әйләнәлә)

Юл читендә зәңгәр чәчәк

Якты нурлар тарата.

Безнең кызлар һәм малайлар

Йомшак мендәр ярата.

(Тукап биеп торалар, ә уртадагы бала, мендәр тотып, түгәрәк буенча биеп йөри):

Якын дуслар арасыннан

Берсен сайлап ал әле.

Тезләреңә ипле булыр —

Мендәреңне сал әле.

(Мендәр тоткан бала мендәрен бер бала алдына куя һәм, тезләнеп, аңа кулын бирә. Ул бала аның тирәли әйләнә, башкалар кул чабып торалар.)

АБЫЙСЫ: Исем таптык бик матурны

Уянды балабыз да.

Мулла абзый да килә әнә

Төренеп чыпанына.

(Балалар тезелеп утыралар)

 МУЛЛА: (исәнләшә)

Әссәләмәгәләйкүм!

Хәерле кө сезләргә.

Исем кушу йоласын

Башлап җибәрик, әйдә.

ӘТИСЕ: әйдә, рәхим итегез.

(Хәзрәт балага исем куша.)

А.Б (экрен генэ сойли )Үз милләте көен ишетеп үссә

Халык хәтерен саклар буыннар.

Тарихлардан килгән гореф-гадәт,

Туган  телен көйли бу җырлар.

(Балага бишек җыры җырлана)

АНА: Ә хәзер барыгызны да, кунаклар, тәркем бүлмәсенә бәби ашына чакырам. Әйдәгез, рәхим итегез.

А.Б.  Саклыйк буыннарга рухи хәзинәне,

Бишек җыры-күңел көзгесе.

Киләчәктә шәхес булыр өчен

Тәүге адым,яшәү өлгесе.

А.Б.  Бишек җырлары-безнең киләчәгебезгә нигез сала.Балаларны шул могҗизалы җырлардан мәхрүм итмәсәк иде!Җырларыбыз учагы сүнмәсен,алга таба дәвам итсен!

13.06.2017

закиева

“Исем- күңел көзгесе”
Максатлар: сәнгать әсәрләренең төп кыйммәтен,әһәмиятен һәм мәгънәсен аңлауга, кабул итүгә алшартлар булдыру;
балада үз халкына, гореф-гадәтләренә, йолаларына һәм мәдәниятенә карата уңай хисләр, мөнәсәбәтләр формалаштыру.
Бурычлар:
• Балаларны исем кушу йоласы белән таныштыру.
• Балада татар халкының гореф- гадәтләренә кызыксыну уяту.
• Милләт тойгысы һәм милли горурлык хисе тәрбияләү.
• Буыннар бәйләнеше,исемнәр, аларның килеп чыгышы, мәгънәсе турында күзаллауларын тирәнәйтү;
• Гаиләң белән горурлану хисләре, өлкәннәргә ихтирам, хөрмәт тәрбияләү;
Җиһазлау: компьютер,экран, өй күренешенә атрибутлар,бишек, мендәр, бала төрү өчен күлмәк, бал һәм май салынган савытлар, күчтәнәчләр.
Алдан башкарылган эш: татар халык уеннары уйнау, татар халык әкиятләре тыңлау һәм карау, әңгәмәләр оештыру, мәкаль һәм әйтемнәр өйрәнү, татар исемнәренең мәгънәсен ачыклау.

Оценить




1194

Содержимое разработки

ТР Актаныш муниципаль районы “Актаныш башлангыч мәктәп- балалар бакчасы”

БАЛАЛАР БАКЧАЛАРЫ ТӘРБИЯЧЕЛӘРЕ ӨЧЕН СЦЕНАРИЙ

ИСЕМ- КҮҢЕЛ КӨЗГЕСЕ”

(Татар халкының гореф- гадәтләрен саклауга багышланган күңел ачу кичәсе.)

Актаныш башлангыч мәктәп-

балалар бакчасы” тәрбиячесе

Гөлнар Наил кызы Закиева

Актаныш, 2016

Исем- күңел көзгесе”

Максатлар: сәнгать әсәрләренең төп кыйммәтен,әһәмиятен һәм мәгънәсен аңлауга, кабул итүгә алшартлар булдыру;

балада үз халкына, гореф-гадәтләренә, йолаларына һәм мәдәниятенә карата уңай хисләр, мөнәсәбәтләр формалаштыру.

Бурычлар:

Балаларны исем кушу йоласы белән таныштыру.

Балада татар халкының гореф- гадәтләренә кызыксыну уяту.

Милләт тойгысы һәм милли горурлык хисе тәрбияләү.

Буыннар бәйләнеше,исемнәр, аларның килеп чыгышы, мәгънәсе турында күзаллауларын тирәнәйтү;

Гаиләң белән горурлану хисләре, өлкәннәргә ихтирам, хөрмәт тәрбияләү;

Җиһазлау: компьютер,экран, өй күренешенә атрибутлар,бишек, мендәр, бала төрү өчен күлмәк, бал һәм май салынган савытлар, күчтәнәчләр.

Алдан башкарылган эш: татар халык уеннары уйнау, татар халык әкиятләре тыңлау һәм карау, әңгәмәләр оештыру, мәкаль һәм әйтемнәр өйрәнү, татар исемнәренең мәгънәсен ачыклау.

Бәйрәм барышы:

Борынгы татар өе күренеше. Уртада бишек эленеп тора. Салмак кына музыка уйный.

Алып баручы:

Исәнмесез!- диеп башлыйм әле,

Танышу бит шулай башлана.

Сезнең белән очрашканга, дуслар,

Күңелкәем шундый шатлана!

Исәнмесез хөрмәтле ата- аналар, килгән кунаклар! Бүген без сезгә татар гаиләсендә уза торган йолаларның берсе — Исем кушу йоласын күрсәтербез.

Кыз бала исеме йолдыз балкышына охшасын, назлы гөлчәчәктәй нәфис булсын. Ир-ат исеме кылычлар чыңлавын хәтерләтсен, аның мәгънәсендә гакыл гәүдәләнсен»,- дип язганРәсүл Гамзатов.

Яхшы исем кыйммәт барсыннан да,

Аннан тугры дусны күрмисең;

Безнең хакта мәңге ядкарь саклап,

Картаймыйча яши һәр исем. (Гамзат Цадаца)

Сәхнәгә Ак әби чыга. Бишек янына килеп бишек җыры җырлый.

Ак әби: Бүген бездә зур шатлык. Дөньяга сабый туды. Өйдә гаиләгә яңа ямь, юаныч, бәхет өстәлде. Бәхетле булып, алтын канатлы булып үссен сабыебыз. Котлы булсын, бәби ашы, котлы булсын!

— Бүген без кунаклар җыябыз. Кая соң әле үзләре, күренмиләр (Тәрәзәдән карый). Киләләр икән киләләр.

Кулларына бүләкләр алып балалар чыга.

Балалар: Без, без, без идек

Без унике кыз идек.

Базга төштек бал ашадык,

Келәткә кердек май ашадык.

Балы да тәмле булды,

Мае да тәмле булды,

Әмирханга да калды.

Балалар кулларын биреп Ак әби һәм кунаклар белән күрешәләр. Бүләкләрен өстәлгә куялар.

Ак әби: Рәхмәт балакайларым. Бик зурлап килгәнсез. Түрдән узыгыз, әйдә.

Балалар ике якка капма- каршы тезелеп басалар.

1нче бала: Ә кая соң бәби? Безнеңбәбине бик күрәсебез килә.

Балалар: Әйе, әйе. Күрәсебез килә.

Ак әби: Бала бәбәй мунчасында шул әле. Яшь баланы көн саен мунчада коендыру файдалы.

2 нче бала: Ә без баланы юындырганда әйтә торган юаткыч беләбез. Сөйлибезме?

Балалар:Сөйлибез!

Балалар “Йомшак су, йөгерек су” шигырен сөйлиләр. Сүзләргә туры килгән хәрәкәтләр ясыйлар.

Йомшак су, йөгерек су (Җ.Тәрҗеманов)

Йомшак су, йөгерек су!

Син мине чиста ю!

Бер тап та калмасын.

Битләремаллансын,

Кулларым агарсын.

Тешләрем тазарсын..

Авызым елмайсын,

Колгым тыңласын,

Йомшак су, йөгерек су!

Һәммәсен чиста ю!

Ак әби: Рәхмәт балакайлар. Менә булдырасыз.

Кунак әбиләр килә. Кулларында мич ашлары (бәлеш, өчпочмак, кыстыбый, чәк- чәк һ.б. )

Ак әби: Әйдәгез, әйдәгез, рәхим итегез кадерле кунаклар. Күптән сезне көтәбез.

Алып баручы: Әбиләребез күчтәнәчләр белән килгәннәр.

1 нче әби: Яшь бала туган гаиләгә мич ашлары пешереп алып килү – күркәм гадәт. Менә шундый тәмле ризыклар кебек әнисенең дә, әтисенең дә телләре татлы булсын.

Алып баручы: Болар бит татар халкынын милли ризыклары. Без аларны беләбез. Балалар,әйдәгез, аларның исемнәренәйтик.

2 нче әби: Йомырка белән онны

Бутап камыр басканнар.

Бәрәңге, ит, тоз салып,

Почмаклар ясаганнар. 

Балалар: Өчпочмак.

3 нче әби:Утырсам да мин менә

Тыйнак кына, тик кенә.

Эчем тулы ит кенә,

Май белән, дөге белән.

Балалар: Бәлеш.

1 нче әби:Вак-вак кына итеп кисеп,

Өяләр аны таудай!

Чак-чак кына алып, өзеп

Аша, дустым, син шулай.

Балалар:Чәк-чәк.

2 нче әби:Чыж иттереп саласың,

Бик тиз генә аласың.

Балга манып кабасың.

Ул нәрсә?   

Балалар: Коймак.

Әбиләр күчтәнәчләрен өстәлләргә куялар һәм урындыкларга барып утыралар.

3 нче бала: Без дә коймаклар пешерергә яратабыз. Сезгә дип җырлы- биюле уен да әзерләп килдек.

Балаларга уртага чыгып басып «Коймаклар» дигән җырлы- биюле уенны уйныйлар. Сүзләргә туры килгән хәрәкәтләр ясыйлар.

Җырлы- биюле уен «Коймаклар»

Әмирханның туган көнендә

Без чакырдык кунаклар.

Кунакларның килүенә

Без пешердек коймаклар.

Коймакларга карасаң,

Менә шулай күпергән,

Менә шулай җәелгән.

Менә шулай кысылган.

Коймагыңны майлап ал,

Теләгәнеңне сайлап ал!

Җырлы- биюле уен берничә тапкыр уйнала. Балалар урындыкларга барып утыралар.Бала күтәргән Ана чыга. Ул бишек җырын җырлый.

Бишек җыры. (Г. Тукай шигыре, татар халык көе)

Әлли-бәлли итәр бу,

Мәдрәсәгә китәр бу,

Тырышып сабак укыгач,

Галим булып җитәр бу.

Йокла, углым, йом күзең,

Йом, йом күзең, йолдызым,

Кичтән йокың кала да,

Еглап үтә көндезең.

Ана: Бу безнең улыбыз . Бүген аның бәйрәме- Бәби ашы. Караәле улым, күпме кунак сине котларгакилгән.

1нче әби:Бала тугач, күңелле мәшәкатьләр башлана. Аның беренчесе – исем кушу. Аңа нинди исем бирергә. Бу сорау ата-ананы, туганнарны борчый, чөнки исем кешегә бер генә тапкыр бирелә.

2 нчеәби:Һәр кешегә исеме туган тел кебек якын, газиз, кадерле. Балага исем кушу – бик җаваплы вакыйга . Күркәм исем белән дәшү балага дога кебек уңай тәэсир итә. Шуңа да балага яхшы мәгънәле исем кушарга кирәк.

3 нчеәби: Элек исемнәрне уйлап кушканнар. Кызларга күбрәк чәчәк исемнәре кушканнар, чәчәк кебек матур булсын дигәннәр.

4 нче бала: Әбекәй, ә малайларга элек нинди исемнәр кушканнар соң?

3 нче әби: Ә малайларга тимер кебек нык булсын өчен Тимерхан, Биктимер исемнәрен кушканнар. Бай булсын дип, Байбикә, Алтынбикә, Байбулат дип кушканнар.

5 нче бала: Ә без бу нәниебезгә нинди исем бирербез соң?

Ана: Без балабызга Әмирхан исеме кушарбыз.Әмирхан – өметле, ышанычлы, дигәнне аңлата.Әмирхан исемен йөртүче кешетөгәл кеше. Ул кайда һәм ничек эшләргә кирәк икәнлегенһәрвакыт яхшы белә.

Ана баланы бишеккә сала. Кечкенә бала елаган тавыш ишетелә. Экранда мулланың балага исем кушуы күрсәтелә.

Алып баручы: Бәйрәмебез кунаклары, әйдәгез бергәләп җырлы- биюле уен уйнап алыйк. Әмирханыбыз да ишетеп ятсын әле.

Җырлы- биюле уен “Зәңгәр чәчәк.”

Балалар, кулга-кул тотынышып, түгәрәк ясыйлар. Бер бала, чигүле кечкенә мендәр тотып, уртага чыгып баса. Балалар түгәрәк буенча җырлап әйләнәләр:

Юл читендә зәңгәр чәчәк

Якты нурлар тарата.

Безнең кызлар һәм малайлар,

Зәңгәр чәчәк ярата.

Туктап биеп-җырлап торалар, ә уртадагы бала, мендәр тотып, түгәрәк буенча биеп йөри:

Якын дуслар арасыннан

Берсен сайлап ал әле.

Тезләреңә ипле булыр

Мендәреңне сал әле.

Мендәр тоткан бала мендәрен бер бала алдына куя һәм, тезләнеп, аңа кулын бирә. Ул бала аның тирәли әйләнә, башкалар кул чабып торалар.уен берничә тапкыр уйнала.

Алып баручы: Балалар, ә хәзер кечкенә Әмирханга матур теләкләр әйтеп бүләкләребезне бирик.

Балалар: Бәхетле бул!

Әти- әниеңне тыңла!

Батыр, көчле булып үсеп җит!

Сау — сәламәт бул!

Матур бул!

Таза- сау бул!

Тигез канатлы бул!

Тәүфыйкълы бул!

Алып баручы:(Анага карап) Улыгызга бик матур, мәгънәле исем куштыгыз. Безнең балаларның да исемнәре бик матур. Алар да үз исемнәренең нәрсә аңлатканын беләләр.

Балаларүз исемнәре турында сөйлиләр.

Алып баручы: Әйдәгез әле, балалар кунак әбиләребез белән дә уйнап алыйк.

Җырлы – биюле  уен «Кунаклар»

Уенның сүзләре балалар белән алдан өйрәнелә. Балалар тәгәрәкләнеп басып торалар. Бер бала, кулларын чәбәкли-чәбәкли, җырның беренче куплетын җырлый. Калган балалар аңа җавап кайтаралар – җырның калган өлешен җырлыйлар. Уен барышында төрле хәрәкәтләр ясала. Мәсәлән, өйләре бик тә ямьле» дигәндә, балалар кулларын өскә күтәрәләр, «очтылар, киттеләр» дигәндә, кулларын, як-якка җәеп, очкан кебек итәләр, «башыма килеп кунды» дигәндә, кулларын башларына куялар.

Әбиләр:Чәбәк, чәбәк, чәптеки –

Чәмәк авылы Әптеки.

Сез кайларга бардыгыз?

Ничек кунак булдыгыз?

Балалар:Әбиебезгә бардык без,

Кунак булдык, кундык без,

Ашатты безгә ашлар,

Эчертте ул әйрәннәр.

Өйләре бик тә ямьле,

Ашлары бик тә тәмле,

Әйрәннәре бик татлы,

Ә кошлары канатлы –

Очтылар, киттеләр,

Башыма килеп кундылар!

Очтылар, киттеләр,

Башыма килеп кундылар!

Кунаклар, балалар үз урыннарына барып утыралар.

Акәби:Безнең улыбыз арыгандыр инде. Кая әле, күз тимәсенөчен, телетатлы булсын өчен май белән бал буяп куям.

Такмаклый.

Үс-үс, үс-үс итә,

Баламүсеп түҗитә,

Казлар канат бирсен,

Торналар аяк бирсен

Бүдәнәләр май бирсен,

Ябалаклар йон бирсен.

Үс-үс, үс-үс.

Әйт иткән, тәйт иткән-

Кәҗәбез кая киткән?

Кәҗәбез суга киткән,

Минем бәби зур үскән,

Үс-үс, үс-үс.

тисенең күлмәгенә төрик. Улыбыз әтисе белән бер сүздә булсын. Гаилә нигезен саклаучы булсын. (Баланы ир-ат күлмәгенә төрә)

Алып баручы: Әмирхан бераз ял итсен.Сау-сәламәт, акыллы булып үссен.

Ана:Рәхмәт.Сез дә тәрбияле, бәхетле һәм сау- сәламәт булыгыз.

Ана баласын алып чыгып китә.

Алып баручы: Бәйрәмебез ахырына да якынлаша. Килгән кунаклар өчен бүләгебез дә бар. Сезгә кадерле кунаклар бездән музыкаль сәлам.

Балалар “Әйлән-бәйлән” (Ф. Әбүбәкеров музыкасы, РМиңнуллин сүзләре, Р.Еникеева эшкәртүендә) җырын башкаралар.

Алып баручы: Хөрмәтле кунаклар, “Исем- күңел көзгесе” дип аталган бәйрәмебез ахырына да якынлашты.Кытай халык мәкалендә хаклы рәвештә: «Начар исем начар язмыштан да яманрак», дип әйтелә. Балаларыбызга дөрес һәм мәгънәле исемнәр бирик. Игътибарыгыз өчен рәхмәт.

Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/261017-isemkel-kzgese-5-6-jashlek-balalar-chen-

Также вас может заинтересовать

  • ПУТЕШЕСТВИЕ ПО СКАЗКАМ
  • Тематическое занятие Как стать космонавтом?
  • Спортивный досуг для родителей и детей подготовительной группы «День Взросления»
  • Развлечение с детьми старшей группы «Дорожная Азбука»
  • Спортивный праздник для детей старшего дошкольного возраста «Веселые старты»

Свидетельство участника экспертной комиссии

«Свидетельство участника экспертной комиссии»

Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ
БЕСПЛАТНО!

Балага исем уйлау.

Бишек уртада тора (2-3 кыз бала чыгалар).

Сеңлем, энекәшкә исем кушабыз бүген әле без исем дә сайламдык.Бик матур исем кирәк энебезгә…Әйе апам, әле мичкә күмәч тә тыкмадык, әлбә дә пешмәгән, тиз бул тиз -бул хәзер кунаклар килеп җитә бит.Ник кычкырып сөйләшәсез, бәбәй уянды бит.( баланы тирбәтәләр, бишек җыры җырлыйлар)

Бәү – бәү итә энекәш, Вакыт җиткән йокларга. Абыйларга, апаларга Кечкенә балаларга. Көн үтте, ә кояшны Кара карга урлаган. Нәни энекәшебез  Әле йоклап туймаган.

Энебез дәү-дәү үсә.Ай бишектә төн үтә. Шул төн үткән вакытта Дәү егет бәү-бәү итә.

(Кунаклар килә)

Малай: -Әссәләмәгәләйкем,

Исәнмесез, саумысез,

Нигә саумыйсыз кәҗә.

Каршылагыз хөрмәт белән

Күчтәнәч тулы әрҗә.

Кыз:

Килдегезме, кунаклар,

Түрдән узыгыз әйдә!

Мичтә күмәч, җамаякта

Изелеп пешкән әлбә.

Малай:

Күчтәнәчнееееее җәлләмәдек

Алып килдек мул итеп.

Бәбине күрсәтсеннәр, дип

Апаларына –читеееек.

Кыз:

Күз тимәскә шомырт куйдык

Салдык олы имезлек.

Бүген мунча юындыргач

Көчек күлмәк кигездек.

Нинди күлмәәәәк?Баланың беренче күлмәген көчек күлмәге дигәннәр борыннгылар.ӘӘӘӘ, Әйтегез соң, исеме ничек сабыйның?Исемне бергәләп уйларбыз инде.Әйдәгез, бездән калмаган, исемнәр беләбез без, уйлашыйк. Әллә бармак уены белән башлыйкмы?Әйдәгез,алайса, башлыйк.Бергәләп җырлыйлар берәү санаү рәвеше китерә: ( түгәрәкләнеп)

Бармак уены чыккан ,диләр

Оталсам ярар иде.

Иң матур затлы исемне

Мин тапсам ярар иде.( Берәүне чыгара. Тегесе кисәк кенә):

Минсара ! Шат күңелле, ачык , дигән сүз!Кит моннан, сабыебыз ир бала бит!(җыр, тагын берәүне чыгаралар)

-Мөхәммәтгариф! Укымышлы дигән сүз!

— Авылыбызда 12 Гариф бир, шул җитеп торыр мәллә?….

-Ярар, алайса . (җырлыйлар, тагын берәү кала)

Байтуган! Байтуган булсын!(бергәләп)

Булсын, булсын, бик күркәм,

Туры килсен үзенә.

Бай күңелле егет булып

Үссен безнең кечкенә.

Аллага шөкер, исем уйлап таптык бит! Әйдәгез , Мулла бабай килгәнче җырлы уен уйнап алыйк, Байтуган да ишетсен!

Балалар, кулга-кул тотынышып, түгәрәк ясыйлар. Бер бала, чигүле кечкенә мендәр тотып, уртага чыгып баса. Балалар түгәрәк буенча җырлап әйләнәләр:

Юл читендә зәңгәр чәчәк

Якты нурлар тарата.

Безнең кызлар һәм малайлар

Йомшак мендәр ярата.

(Тукап биеп торалар, ә уртадагы бала, мендәр тотып, түгәрәк буенча биеп йөри):

Якын дуслар арасыннан

Берсен сайлап ал әле.

Тезләреңә ипле булыр —

Мендәреңне сал әле.

Мендәр тоткан бала мендәрен бер бала алдына куя һәм, тезләнеп, аңа кулын бирә. Ул бала аның тирәли әйләнә, башкалар кул чабып торалар.

Түгәрәкле уйнаганда

Әйләнеп җырлаганда.

Күңелле дә булмас иде

Сез дуслар булмаганда.

Алсу чәчәкнең таҗына

Кунган зәңгәр күбәләк

Яшәү рәхәт, көн күңелле,

Дуслар белән бергәләп!

Баланы алып,яратып кереп китәләр.

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение

«Бардымская средняя общеобразовательная школа №2»

структурное подразделение « 1 Красноярский детский сад»

Конспект открытого занятия

по татарскому национальному фольклору

на тему: “ Исем күңел көзгесе”.

(“Имя- зеркало души”)

Для детей старшего дошкольного возраста.

Составила:

музыкальный руководитель

Юнусова Айгуль Мидхатовна.

1 Краснояр

2019 г.

Исем күңел көзгесе.

Максатлар:

  • Сәнгәть әсәрләренең төп кыйммәтен, әһәмиятен һәм мәгънәсен аңлауга, кабул итүгә алшартлар(предпосылки) булдыру:

  • Балада үз халкының гореф – гадәтләрен(традиция), йолаларын(обряд) һәм мәдәниятенә карата уңай хисләр, мөнәсәбәтләр формалаштыру.

Цели:

  • Сохранение традиционных ценностей, важности и смысла традиции и обрядов своего народа;

  • Формирование отношенийи добрых чувствребенка к своим корням, традициям, обрядам, культуре.

Бурычлар:

  • Балаларны исем кушу йоласы белән таныштыру.

  • Балада татар халкының гореф- гәдәтләренә кызыксыну уяту.

  • Милләт(национальности) тойгысы(чувства) һәм милли горурлык(гордость) хисе тәрбияләү.

  • Буыннар бәйләнеше, исемнәр, аларның килеп чыгышы, мәгънәсе турында күзаллауларын тирәнәйтү;

  • Гаиләң белән горурлану хисләре, өлкәннәргә ихтирам, хөрмәт тәрбияләү;

Задачи:

  • Знакомить детей с обрядом имя наречениями новорожденных детей.

  • Проявить устойчивый интерес ребенка к своим традициям.

— Воспитывать национальное самосознание у дошкольников, уважение к своему народу.

— Закрепить представление детей о семье, семейных традициях.

— Развивать у детей чувство причастности к традициям и культуре татарского народа.

Җиһазлау: компьютер, экран, өй күренешенә атрибутлар, бишек, мендәр, бал һәм май салынган савытлар, күчтәнәчләр.

Оборудование: компьютер, атрибуты домашней утвари – для оформления, колыбель, коляска, подушка, подарки и гостинцы.

Репертуар: Разучивание: “Татарский национальный танец», «Бишек жыры».

Алдан башкарылган эш: татар халык уеннары уйнау, татар халык әкиятләрен тыңлау һәм карау, әңгәмәләр оештыру, мәкәль һәм әйтемнәр өйрәнү, татар исемнәрнең мәгънәсен ачыклау.

Предварительная работа:провести беседу, играть в татарские народные игры, слушание и просмотр татарских народных сказок, ознакомление детей значениями пословиц и поговорок, научить понимать значение татарских имен.

Дәрес барышы.

(Зал татар милли ылулында бизәлгән. Акрын гына татар милли моңы яңгырый.Балалар милли киемнәрдә урындыкларда утыра).

А.б:.У-у-у-у-у безгә бүген кунаклар да килгән икән. Әйдәгез балалр исәнләшик кунаклар белән!

Балалар: Исәнмесез, кәдерле кунаклар!

А.б.:Балаларбезгә буген зур кунаклар килә, алар Кристина белән Ренатның әнисе белән энесе.

Әйдәгез аларны көткән арада, мин сезгә хәзер бик кирәкле нәрсә сөйлим, ә сез игьтибар белән тыңлагыз.

— Бала яңа тугач, күңелле мәшәкәтьләр башлана. Аның беренчесе- исем кушу. Аңа нинди исем бирергә? Бу сорау ата- ананы, туганнарны борчый, чөнкиисем кешегә бер генә тапкыр бирелә. Һәр кешегә үз исеме туган тел кебек якын, газиз, кадерле. Әти – әни өчен бик җаваплы вакыйга (событие). Күркәм (матур, красивый) исем белән дәшү балага дога кебек уңай (положительно) тәэсир (впечетляет) итә. Шуңа да балага яхшы, мәгьнәле (смысл) исем кушарга кирәк. Мәсәлән, мина әтием белән әнием Айгөл исемен биргәннәр. Ай кебек яктыһәм гөл (чәчәкләр) кебек матур булсын дигәннәр.

Менә сезнең барчагызның да исемнәрегез бик матур, ә сез беләсезме сезнең исемнәрегез нәрсәне аңлата?

— Ренат, сиң әйтә аласыңмы?

Ренат:Әйе, минем исемем яңартылган, яңадан туган дигәнне аңлата.

А.б: Айсылу, ә син балакаем беләсеңме?

Айсылу:Әйе, ай кебек матур кызларны шулай дип әйткәннәр.

А.б:Динара, ә сиң?

Динара:Беләм, минем исемем алтын таш дигәнне аңлата.

Руслан: Ә минем исемем арыслан кебек көчле булуын аңлата.

А.б:Дөрес балалар, барлык исемнәрнең аңлатмасы бар. Мәсәлән Султанның исеме хәкимлек итуче (властный правитель)- дигәнне аңлата.

Азалия: чәчәк исеме.

Аделина: гәдел, намуслы (честная, порядочная).

Диана: илаһи(божественная).

А.б:Шулай итеп һәрбер исемнең үзе аңлатмасы бар.

Шушы уңайдан, әйдәгез балалар “Исемең кем?” дигән уенын уйнап алыйк әле…

Ул уенда 2 уенчы катнаша. Уенның эчтәлеген тыңлап үтегез:

-Балалар сезнең аркаларыгызга кеше исеменэ аңлатма – рәсемнәрберкетелә. Бер- берегезгә рәсемнәрне күрсәтмәскә тырышырга тиешсез. Биеп йөри- йөри тизрәк рәсемне күреп күршесенең исемен әйтә (кем тизрәк укый, кулын күтәрә).

А.б: Бик шәп әйбәт уйнадыгыз! (балалар урыннарына утырылар).

Менә хәзер тагын бер йолабелән танышып үтәрбез. Ул бишек туе.”Бишек туе” бала туу хөрмәтенә уздырыла торган мәҗлес. Сез бишек туйларына барганыгыз яки аның турында ишеткәнегез бармы? Мәҗлестә нәрсәләр эшлиләр? (Әңгәмә)

Бала:Мәҗлестә ата- ананың туганнары, күршеләре киләләр. Бишеккә баланы салып, иң олы кешедән такмак әйттергәннәр.

Бәхетле бала туды, батыр булып үс, матур булып үс, дигәннәр.

А.б: Һәм шулай ук баланың бишегенә менә шушындый тәнкәләрдә салганнар.(Тәнкә курсәтелә).

Бала туу белән бәйле тагын бер йола бар, ул исем кушу. Сез сеңелләрегезгә, энелерегезгә исем кушканнарын күргәнегез бармы? (Әңгәмә).

Бала:Исем кушарга мулла чакыралар.

А.б.:Ә кем соң мулла? Ул балалар олы яшьтәге һәм догалар укучы бабай.

А.б: Әйдәгез, мулланың балага исем кушканда укыла торган догасын тыңлап үтик әле. (язмада мулла дога укыган тавыш бирелә).

А.б.: Ул балага исем кушканда нәрсә эшли соң?

Баланы ястык өстенә сала һәм дога укый, азан әйтә, колагына өч тапкыр исемен әйтә, шулай итеп, балага исем кушалар.

(Бала елаган тавыш ишетелә һәм бирегә баланы юата — юата, колясканы тирбәтә- тирбәтә ана килеп керә).

Ана: Исәнмесез балалар! (әниләрен күреп калгач каршыларынаДинара белән Ринат йогереп баралар, һәм әнисен кочаклап алалар). Ә-ә-ә-ә-ә, минем балакайларым, сез монда икән, ә мин сезне югалтым, иптәшләрегез янындадыр дип уйлаган идем, шуңа килдем инде.Ярар инде балам,елама(баланы кулына ала, тирбәтә).

А.б: Нәрсә булган соң, балага? (бала янына килә)

Ана: Менә бит, юаталмыйм. Сез миңа баланы юатырга булышмасызмы? Бәлки йоклап китәр?

А.б.: Булышабыз, нигә булышмаска? Әйдәгез балалар, бала өчен бишек җырын җырлыйк, аннан тынычлап йоклап та китәр, аллага бирсә.

Балалар “Бишек җырын” башкаралар.

Бәү-бәү итә энекәш,

Вакыт җиткән йокларга.

Абыйларга, апаларга

Кечкенә балаларга.

Көн үтте,ә кояшны

Кара карга урлаган.

Нәни энекәшебез

Әле йоклап туймаган.

Энебез дәү- дәү үсә

Ай бишектә төн үтә.

Шул төн үткән вакытта

Дәү егет бәү-бәү итә.

Ана: Рәхмат балалар, йоклап китте минем балакаем.

А.б.: Ләйсән ханум, әйтегез әле сабыйның исеме ничек соң?

Ана: Әй…, уйладым, уйладым башыма бер юнле исем дә килмәде. Бәлки сез миңа балага исем уйларга булышырсыз.

А.б.: Әйдәгез, бездән калмасын, исемнәр беләбез без, уйлашыйк.

(Балалар һәр бересеүз фикерләрен әйтеп чыгалар)

1 бала: Мәсәлән миңа бик тә Тимур исеме охшый, ул тимер кебек көчле дигәнне аңлата.

Кристина: Ә миңа Арслан исеме бик охшый, ул исемен балага бирсәк, арыслан (лев) кебек көчле барынанда баш булыр иде.

3 бала: Марат исеме дә бик әйбәт, ул бик якын дигәнне аңлата.

Ана: Йә балалар, рәхмат сезгә, миңа минем кызымның фикере охшады, Арслан дигән исеме.

Динара белән Ринат:

Арслан! Арслан! Арслан!

Булсын, булсын, бик күркәм,

Туры килсен үзенә.

Бай күңелле егет булып

Үссен безнең кечкенә.

А.б:. Аллага шөкер, исем уйлап таптык!

Ә без балага бүләкләр дә әзерләгән идек бит…

Әйдәгез, мулла бабай килгәнче Арыслан балага үзебезнең кечкенәгенә бүләкләрне тапшырыйк балалар.

(Балалар, бер- бер артлы теләкләр теләп бүләкләрен тапшыралар)

Руслан: Бәхетле, таза бала булсын.

(чигелгән кул яулыгын бирә).

Алмир:Җан җимешегез шәфкәтьле, тауфыйклы булып үссен.

(түбәтәй бүләк итә)

Сильвия:Кайгы- хәсрәт күрмичә,үтсен аның гомере.

(тастымал буләккә бирә)

Азалия: Озын гомерле, бала булсын.

(мендәр тышын буләк итә)

А.б.: Шушы шатлыклы вакыйгага багышлап, әйдәгез балалар күңелле итеп биеп алыйк әле!

(Балалар, татар халык биюен башкаралар).

Ана: Бик зур итеп рәхмәт сезгә балалар, Айгөл ханум сезгәдә!

Сезгә чын күңелдән тазалык һәм бәхетле тормыш теләп, үземнең исемемнән кечкенәгенә күчтәнәчемне бирәсем килә, бала туе хөрмәтенә чәкчәк пешергән идем. Кая минем кәрзинем? Менә монда чәкчәк сез аларны алыгыз һәм иптәшләрегез белән чәй эчәрсез.

А.б, балалар белән:. Бик зур рэхмәт!!!

(балаларга кәрзинне куеп, ана чыгып китә).

Дәрес нәтиҗәсе:

А.б.:Балалар, без бүгенге дәрестә сезнең белән нинди йола белән таныштык?

Бала: исем кушу йоласы белән

А.б.:Ә ул йола турында сез нәрсә аңладыгыз?

Бала:Буыннар бәйләнеше, исемнәр, аларның килеп чыгышы, мәгънәсе турында белем алдык.

А.б.: Бик тә дөрес җавып бирдегез, игътибарлы булып утырганыгызга бүгенге дәрестә мин бик шатмын.

Бүгенге дәрес шушының белән тәмам, сау сәламәт булыгыз.

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Высокогорский детский сад «Петушок» Высокогорского муниципального района Республики Татарстан»

——— • ———

«Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының «Биектау «Петушок» балалар бакчасы» ы́ часа он ррр при 66 им мир мракмәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе.

Сценарий “Бишек туе” (“Празднование рождения ребенка”)

на татарском языке для детей подготовительной группы.

Автор: Галявиева Гульнара Викторовна

воспитатель

с. Высокая Гора

«Бишек туе» күңел ачу чарасы.

Максат:

Татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары белән танышу, аларга кызыксыну уяту.

Бурычлар:

-Балаларның монологик һәм диалогик сөйләм телен үстерү.

-Татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары белән танышуны дәвам итү.

Горурлану, хөрмәт итү хисен тәрбияләү.

-Бишек җырларын өйрәнү.

-Ата- аналар белән тыгыз элемтәдэ булу, аларның сценарий куюда ярдәм итү.

Җиһазлау:

Бишек

Самавыр

Чиккән сөлгеләр

Татар халкының милли киемнәре ( балаларга)

Савыт-саба

Милли ризыклар (чәк-чәк, өчпочмак)

Курчак

Магнитофон

Пианино

сандык

Алдан эшләнгән эш:

“Бишек туе” темасына әңгәмә үткәрү.

Татар халкының башка төрле йолалары, гореф-гадәтләре белән таныштыру.

Халык авыз иҗатының “үчти-үчти” сикерткәндә, теләкләр, бала йоклатканда әйтелә торган шигырьләр өйрәнү.

Дәрдмәнднең “Бәллү” шигырен өйрәнү.

Татар халкының милли биюен өйрәнү.

Катнашучылар:

Әби

Бабай

2 кыз, 2 малай

Әти

Әни

Чараның барышы.

Авыл өе. Өстәл янында бабай, әби һәм дүрт оныкчыклары. Әби чәй әзерли.

Әби: -Балалар, әйдәгез әле чәй эчеп алыйк.

Барысы да өстәл артына утыралар.Чәй эчәләр. Ишек шакыйлар.

Әти белән әни керә.

Әти:- Сөенче,сөенче

Безнең гаиләдә сөенче!

Дөньяга аваз салып

Бишенче бала туды!

Әби, бабай: — Зур шатлык белән килгәнсен, улым! Әйдәгез, әйдәгез узыгыз, балалар.

Әни баласын гаиләдәге бөтен кешегә күрсәтеп чыга. Һәрберсе теләк теләп чыга.

Әни:

Минем кызым дәү кебек,

Бакчадагы гөл кебек.

Ике күзе янып тора,

Кара бөрлегән кебек.

1нче кызы:

Әлли-бәлли бәү итә,

Сеңлем йокыга китә.

Сеңлем йокыга киткәч,

Әнисе кайтып җитә.

Малай:

Әлли бәлли итәр бу,

Йокыларга китәр бу,

Йокыларга киткәчтен.

Бик дәү булып үсәр бу.

Әти :

Әттә, әттә, әттәти,

Минем кызым бик тәти.

Минем кызым бик тәти дә,

Йөреп китәр ул тәпи.

Бабай:

Үсә-үсә бәбкәем,

Үсә-үсә зур була.

Кояш кебек сөйкемле,

Үзе сүзгә җор була.

Балалар:- Әти-әни без сезгә бүләк әзерләдек.

Бииләр.

Бала елый башлый.

Әни бишекне тибрәтә башлый. Бала һаман елый.

Әби: — И-и балалар, сабыйга ана назы, йөрәк җылысы кергән бишек җыры кирәк ул. Әби-бабаларыбыз элек-электән әйтеп килгәннәр, бишек җыры тыңлап үскән баланың теле иртә ачыла, сәләтле, акыллы бала булып үсә.Ул аны тынычландыра , йоклата.Сиңа да кызым нәни чагында бишек җырларын җырлый идем.

Әни: -Әни, чынлап та искә төште җырлаганнарың. Әйдә әле җырлап җибәрик.

Кыйгач кашым,

Асыл ташым!

Йоклаек икәү!

Йокла, иркә,

Йокла, бәбкә,

Бәүкәй, бәллү бәү!

Хублар хубы,

Алма тубы,

Пешкән,тулгансын,

Бу чагында

Син тагын да

Чибәр булгансын!

Алмакаем,

Аппакаем,

Йоклаек икәү!

Йокла,иркә,

йокла бәбкә,

Бәүкәй, бәллү бәү.

Дәрдмәнднең “Бәллү” шигыре, Р.Әхъярова көе

Әби:- Ана назы –җирдә ул мәңгелек

Бабай:- Мәңгелек җыр- бишек җырыбыз.

Бурычлар: Әби-бабайларның гореф-гадәтләрен саклап калу, балаларга исемнәрнең мәгънәләре турында аңлату. Милли йолалар турында белемнәрен киңәйтү. Балаларда татар милләтенең йолалары, традицияләренә карата кызыксыну уяту. Бер-берсенең исеменә хөрмәт тәрбияләү. Исемнәрне бозмаска, үзгәртмәскә өйрәтү. Сценарийны түбәндәрәк укыгыз:

Җыр яңгырый: «Әлли-бәлли итәр бу» (тәрбияче Рамилә Гыйльметдинова башкара). Габдулла Тукай шигыре. Татар халык көе.

Әлли-бәлли итәр бу,

Мәдрәсәгә китәр бу,

Тырышып сабак укыгач,

Галим булып житәр бу.

Йокла, углым, йом күзең,

Йом, йом күзең, йолдызым,

Кичтән йокың кала да,

Еглап үтә көндезең.

Әлли-бәлли көйләрем,

Хикәятләр сөйләрем,

Сина теләк теләрем,

Бәхетле бул, диярем.

Гыйззәтем син, кадрем син,

Минем йөрәк бәгърем син,

Куанычым, шатлыгым

Тик син минем, синсең, син!

Җыр тәмамлана,тәрбияче баланы бишеккә сала.

Тәрбияче: Кемдер керә бугай, чыгып карыйм әле.

Ишектән балалар керәләр. Татар киемнәреннән киенгәннәр, кулларында чиләк белән су.

− Әәәй, кунаклар киләләр икән. Исәнмесез, балалар!

Балалар: Исәнмесез, без сезгә су алып килдек.

Тәрбияче: Алланың рәхмәтләре яусын сезгә, балалар, аяк кулларыгыз сызлаусыз булсын. Әйдәгез, суларыгызны алып куйыйм әле. Бүген кич бәбәй мунчасында сез алып кайткан су белән оныгымны юармын. Сез бик изге эш әшләгәнсез.

Балалар: Без бәбәй карарга диеп тә килдек.

Тәрбияче: Әйдәгез, балалар, әйдәгез, түрдән узыгыз. Оныгым әле генә йоклаган иде, карап алыгыз.

Балалар: Рамилә әби, оныгыгызга исем куштыгызмы әле?

Тәрбияче: Әйе, балам. Балага исемне мөмкин кадәр тизрәк бирергә кирәк. Бу эшне ни кадәр тиз тотсаң, шулкадәр яхшы санала. Чөнки бала янына иблис якыная алмас, яман күзләр төшмәс, бала тыныч булыр диеп аңлатыла.

Балалар: Оныгыгызның исеме ничек соң?

Тәрбияче: Минем оныгымның исеме Зариф. Зариф исеме тапкырлык, матурлык, нәзәкатлелек, ягымлы, сөйләүче дигән мәгънәне аңлата. Ә улым синең исемең ничек соң?

1 бала: Минем исемем Әнәс.

Тәрбияче: Әйдәле, улым, синең исемеңнең мәгънәсен әйтеп күрсәтим (тәрбияче исем кушу китабын алып, баланың исеменең мәгънәсен укый). Әнәс исеме улым, шатлык, күңеллелек, шат күңеллелек дигән мәгънәне аңлата. Улым, синең исемең ничек булла (икенче баладан сорый)?

2 бала: Минем исемем Әхәт.

Тәрбияче: Әхәт исеменең мәгънәсе улым, берүзе, берялгызы дигәнне аңлата. Кызым, синең исемең ничек?

3 бала: Минем исемем Дилбәр.

Тәрбияче: Бигрәк матур икән исемең кызым. Дилбәр исеме сөйкемле, күңелне үзенә тартучы, бик матур, шаян дигән мәгънәне белдерә икән. Улым, синең исемең ничек?

4 бала: Минем исемем Ислам.

Тәрбияче: Бигрәк матур, дини исем кушканнар сиңа, улым. Ислам исеме сәламәт, сау, төзек, аллаһка буйсыну дигәнне аңлата.

Каралеее, сөбханалла. Сезнең исемнәрегез нинди матур, нинди мәгънәле икән. Үзегезнең исемнәрегезнең мәгънәләрен онытмагыз, исегездә тотыгыз. Сезнең әле һөнәрләрегездә бардыр?

Дилбәр: Әйе, мин бишек җыры җырлыйм.

Әйдәле, Дилбәр кызым, безгә бишек җыры җырлап күрсәт әле. Улларым,б ез утырып тыңлап торыйк.

Дилбәр башкаруында җыр:«Әлли-бәлли, былбылым». Р.Закирова көе. Г.Афзал сүз.

1.Кошлар да кунган инде,

Күзләрен йомган инде,

Йом күзеңне, күз нурым,

Әлли-бәлли, былбылым.

2. Күк тулы йолдыз гына,

Ай йөри ялгыз гына,

Ак көмештәй, ай нурым,

Әлли-бәлли, былбылым.

3. Бал шикәрдәй тәмлесең,

Күр төшеңнен тәмлесен.

Йокла инде,йолдызым,

Әлли-бәлли, былбылым.

Тәрбияче: Иии, балалар, сезгә карап сокланып утырдым әле. Нинди матур итеп җырладыгыз. Ана телен хөрмәт иткән, әби-бабаларының гореф гадәтләрен белгән бала үз кыйбласын югалтмас, инсафлы, иманлы бала булып үсәр.

Балалар: Безгә китәргә кирәк.

Тәрбияче: Ярый, балалар, ә хәзер мин сезне озатыйм инде. Оныгым йоклаганда эшләремне эшләп алыйм. Рәхмәт сезгә, сау булыгыз!

Балалар: Сау булыгыз!

Авторы: Балтач муниципаль районының МБМББУ «Арбор балалар бакчасы» тәрбиячесе Рамилә Илфак кызы Гыйльметдинова.

Ата-бабаларыбызның илаһи омтылышы, изге максаты — догалы бала калдыру булган. Алар моның кәсебенә дә кергән — баласына иң элек аңа лаеклы исем куярга тырышкан. Без исә, совет чоры аталаналары, ни генә кыландырмадык. Балаларыбызга нин­ди генә исем кушмадык? Шулай бервакыт, Каратун станциясендә автобус көтеп утырганда (Апае районы Кече Күк-күз авылына — туган авылыма кайтуым иде), минем янга бер хатын килеп утырды. Хәл- әхвәл сорашып, сөйләшеп киттек. Хәтта балага исем кушу темасы да читтә калмады. “Беркөнне, — ди ханым, — бер әбине очраттым. Кызының баласына исем кушу бәйрәменнән кайтып килә.
— Нинди исем куштыгыз, — дим.
— Илдә бер урыс, — ди карчык.
— Ничек инде, андый исем буламыни? — дип гаҗәпләндем.
Икенче атнада кызын күрдем, котладым үзен, бәхетле, тәүфыйклы бала булсын дип изге те­ләкләр теләдем Гадәттәгечә, баланың исемен сорадым “Эльбрус”, — диде ана горурланып. “Илдә бер урыс” шушы булган икән”.
Исең-акылың китәрлек, тел әйләнмәслек исем кушмасак, безнең татар исем­нәре беткәнме? Менә ул тел югалту нәрсәгә китерде. Дин турында әйтеп торасы да юк,
“Теле юкның — дине юк”, — ди халык.
Соңгы вакытта, татар теле дәүләт теле дип игълан ител­гәч, халкыбыз күзен ача, тормышка аек күз белән карарга өйрәнә башлады. Әкренләп гореф-гадәте дә яңара, әхла­кый тәрбия, динебез дә кайта башлады. Бу бигрәк тә яшь­ләр арасында сизелә. Дин бе­лән кызыксыну арта. Яшьләрнең балаларын күтәреп мә­четләргә исем куштырырга барулары мода ачык мисал.
Күбесе өйдә мәҗлес итеп үт­кәрә. Кайберәүләр хәтта мулла чакыртып үзләренә яңадан исем куштыралар.
Биредә шуны да әйтәсем килә: бик күп еллар буена дини мәгълүмат бирелмәде, халык фәкать үз күңелендәге иман нуры белән генә яшәде. Гореф- гадәтләребез дә үзгәрде. Тик ничек кенә булмасын, исем кушуның нигезе бер: баланың исеме колагына әйтелергә тиеш. Бала дөньяга килә. Сулыш ала, ана сөте, ризык белән туклана башлый.
Баланың һәр ишеткәне, күргәне, тойганы баш миендә эз калдырганын һәркем белә. Азан әйтеп аның колагына өрү дә, бала миендә ике дөньяга яраклы изге сүзләр —Коръән сүзләреннән эз калдырырга тиеш икән. Баланың сәламәтлеге һәм әхлакый тәрбиясе шул азан сүз­ләреннән куәтләнә дә инде:    башлана димим, чөнки ул ата-ананың никахыннан ук башланып китә.
Гадәттә, бала тугач, җиде көнгә кадәр исем куела. Бу чорны бик сузмыйлар. Никадәр тиз тотсад, шулкадәр яхшы санала, чөнки бала янына иблис якыная алмас, яман күзләр төшмәс, бала тыныч булыр дип аңлатыла. Яңа туган бала кайткан нигезгә хәрам әйбер, эчемлек, тәмәке ише нәрсәләрне кертү ярамый.
Борын-борыннан, исем куяр алдыннан яхшылап киңәшкәннәр, ягъни үзара килешеп хәл итә торган булганнар. Әгәр килешә алмыйлар икән, балага исемне ата кеше кушарга тиеш булган. Элекке заманда, кагыйдә буларак, исем ике өлештән торган. Мисал өчен, Әбделрахмән. Беренче өлеше — Әбде (“кол” мәгънәсендә), икенчесе — Әлълаһү Тәгалә исемнәренең берсе: Рахмән. Хәзерге заманда гади исемнәр куела. Татар исемнәрен аңлаткан аерым китаплар да бар. Шулай да, исемнең мәгънәсенә, асылына игъ­тибар юк. Моны аңлаган кешеләр, инде әйткәнемчә, исемнәрен алыштырдылар, ягъни азан әйттереп үзләренә мәгънәле, ятышлы исем куштырдылар.
Татар халкында балага исем кушу авыр гамәлгә саналмаган. Хәленә карата эшләнә торган гадәти эш булган. Хәлеңнән килсә, мәҗлес җыясың, әгәр килмәсә, хәзер мәчетләребез күбәйде, картларыбыз да, яшьләребез дә азан әйтә белә.
Исем кушу тәртибен язганчы, бала анасы турында әйтергә кирәк дип уйлыйм. Бу мәҗлескә туган-тумача, дус-иш бүләк белән килә. Чөнки бу бик шатлыклы мәҗлес. Дин буенча, бала тапкач, хатын-кыз 40 көнгә кадәр ураза да тотмый, намазы да кала. Аларны ул соңыннан каза кыла. Хатын-кызны саклау ирләргә йөкләнә, бала анасы турында кайгыртуны алар үз өстенә алырга тиеш. Өйдәге олылар да, кечеләр дә читтә калырга тиеш түгел. Минем каенатам әйтер иде: “Әгәр ирләр хатын-кызны тәрбияләп, ада ярдәм итмәсә, өй эшенең күбесен үз өстенә алмаса, хатын-кызның сәламәтлеге ун елдан артмый. Аннан соң ирләр авыру хатын белән гомер кичерә”.
Инде исем кушу тәртибенә килик. Баланы чиста, ак, пакь әйбергә төреп (тормышы ак булсын дигән ният белән), битен ябып, мендәргә салып китерәләр. Барысы да тын кала. Аннан соң баланың башын кыйблага каратып яткыралар. Исемне ирләр генә куша, хатын-кызның моңа хакы юк. “Ислам дине йолалары. Хәдисләр” дигән китапта балага исем кушу түбәндәгечә сурәтләнә:
“Азан әйтеп, азан догасын укырга. Баланың уң колагына өч рәт җиделчә сулыш өрелә, исеме һәм атасының исеме әйтелә. Камәт төшерелә. Камәт артыннан баланың сул колагына да өч рәт җиделчә сулыш өрелә һәм әйтелә: фәлән кешенең дөньяга килгән җан кисәгенә шәригатебезгә тиң булган ошбу исемне биреп , Әлълаһү раббилгаләминнең хозурына тапшырабыз. Йә, Ходаем, үзең кабул итеп рәхмәтедә ирештер! Әмин”.
Теләкләр теләнә, дога укыла, аның мәгънәсе: “Йә раббем! Бу бала ислам динен куәтләүче, ата- анасына игелекле, миһербан-шәфкатьле, тәүфыйклы зөррият (бала) булсын иде, ата-анасына тигезлек, саулык, сәламәтлек белән үстерергә насыйп итсен иде. Илебезгә тынычлык, иреклек үә байлык бирсен иде. Әмин”.
Өйрәнергә теләүчеләр өчен әлеге догаларны каян эзләргә кирәклеген күрсәтеп үтәм:
“Гыйбадәте исламия” (Казан, 1989): Азан сүзләре — 34-35 бит, 39-45 пунктлар; Азан догасы — 37 бит, 54 п.; Камәт төшерү — 34-35 бит, 47 п. “Ислам дине йолалары. Хәдисләр”: ахыргы дога — 31 бит.
Әссәләмү галәйкүм үә рәхмәтуллаһи үә бәрәкәтүһ.
 

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Ирония судьбы продолжение сценарий
  • Ирландский праздник самайн
  • Ирландский праздник осенью
  • Ирландский праздник клевер
  • Ирландский праздник зеленый