Искэ алу кичэсенэ сценарий

Татарстанның халык шагыйре Фэнис Яруллинны искэ алу кичэсе. библиотека ✅ Скачать бесплатно

Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллинны искә алу кичәсе.
Кичә буласы зал алдан бизәлә,шагыйрьнең портреты эленә.Эпиграф языла:
                     Кешегә карап,
                     Кеше була бел –
                     Олы җанлының
                     Ише була бел!
Подражая горам, ты, конечно же, не станешь горой. Подражая заре, не станешь зарей, но подражая 
людям, умей стать человеком, будь другом великодушных. (Ф.Яруллин.)
   Ф.Яруллинның тормыш девизы:
        “Нинди генә очракларда да кеше булып кала алу һәм намуска тап төшермәү.”  
Китапханәче сүзе:
­ Укучылар!  Кеше гомере – диңгездәге бер тамчы, мәңгелекнең бер мизгеле генә. Шушы кыска 
гына вакыт эчендә кеше зур­зур планнар кора. Барлык уйлаганын эшләп өлгерергә, җирдә үзенең 
эзен калдырырга, мәңгелек исем, мәңгелек яшәү алырга тели һәм гомере буе шуңа омтыла. Һәр 
кешенең яшисе дә, яшисе килә! Ләкин язмыш кешеләр өчен көтелмәгән борылышлар, мәшәкатьләр, 
хәтта кайгы һәм бәхетсезлекләр әзерләп куярга мөмкин.
Без бүгенге кичәбезне 2011 нче елның 9 нчы декабрендә безнең арабыздан мәңгелеккә киткән 
шагыйрь Фәнис Яруллинның якты истәлегенә багышлыйбыз.Исән булса 9 нчы февральдә аңа 80 яшь 
тулган булыр иде. Кем соң ул Фәнис Яруллин? Сүзне укучыларга бирәбез.
Алинә укучы:
Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллин 1938 елның 9 февралендә Татарстанның Баулы 
районы Кызылъяр авылында игенче­крестьян гаиләсендә туган. Фәнискә дүрт яшь чагында ишле 
гаилә башы Гатаулла абзыйны фронтка озаталар һәм, күп тә үтми, аның сугыш кырында ятып калуы
турында үлем хәбәре килә. Шул рәвешчә, тол калган ана — гади колхозчы хатын Гафифә ханымның
өстенә иң өлкәне нибары ун өч яшьтә булган берсеннән­берсе кечкенә алты баланы аякка бастыру, 
авылдагы ачлы­туклы тормыш шартларында аларны исән­имин саклап калу бурычы йөкләнә. 
Алланың рәхмәте, ул үзенең тырыш хезмәте, каигыртучанлыгы белән өстенә йөкләнгән бу бурычны 
уңышлы үтәп чыга: балаларын тәрбияләп үстерә, хәл кадәренчә укыта, намуслы хезмәткә өйрәтә.
Голинә укучы:
Гаиләдә бишенче бала булып үскән Фәнис, һәрбер авыл баласына хас булганча, җәйләрен колхозда 
эшләп, кышларын укырга йөреп, Кызылъярның җидееллык мәктәбен бетерә, аннары бер ел район 
үзәге Баулыдагы урта мәктәпнең сигезенче сыйныфында укый. 1954 елда ул «Татнефть» 
берләшмәсенең Баулы элемтә конторына монтер булып эшкә урнаша. Шунда эшләгәндә, 1957 елда, 
аны гаскәри хезмәткә алалар. Фәнис армиядә һава укчы­радистлары мәктәбендә укый, шунда спорт 
белән мавыга. Бәхетсезлеккә каршы, спорт күнегүләренең берсендә, турниктан егылып төшеп, 
умыртка сөяген имгәтә һәм гомергә йөри алмас хәлдә кала.
Алинә укучы:
Озак еллар урын өстендә яки хастаханәләрдә дәваланып ятуына карамастан, Фәнис Яруллин бөтен 
тырышлыгын, рухи көчен үзенең белем дәрәҗәсен күтәрүгә, әдәби иҗат эшенең серләрен 
үзләштерүгә юнәлтә: 1963 елда урта мәктәп программасы буенча экстерн тәртибендә имтихан тота, 
1970 елда исә, читтән торып укып, Казан дәүләт университетының тарих­филология факультетын 
тәмамлый. Шул елларда илһамланып­дәртләнеп шигырьләр, хикәяләр яза. Аның беренче иҗат тәҗрибәләре матбугатта 1960 елда Баулы район газетасында, аннан соң республика газета­
журналларында басылалар.
Голинә укучы:
­        ФәнисЯруллин үзенең фаҗигале язмышында кичергән бәхетле көннәр өчен иҗаты аша олы 
җанлы кешеләргә рәхмәт белдерә. Шундый олы җанлы кешеләрнең беренчесе – аның әнисе,ә 
икенчесе­ тормыш иптәше Нурсөя ханым.
       “Язмышымның иң зур бүләге Нурсөя, чөнки ул булмаса, мин бу җирдә яши дә, шундый зур 
уңышка, дәрәҗәгә ирешә дә алмаган булыр идем,” ­ ди Фәнис абый.
Мәхәббәт белән яшәү, гаилә бөтенлеге Фәнис абыйны бәхетле итә, иҗатына дәрт өстәп тора. 
Мәхәббәт кешелекне яшәтүче, изгелекләр калдыручы, гасырларны тоташтыручы изге хис. Нурсөя 
апа аның гомерлек тормыш иптәше, ярдәмчесе.
Айнур 3 класс укучысы
Яши-яши шуны белдем,-
Тормыш мәңге сыный икән.
Намусына тугры кеше
Сынауларда сынмый икән.
Илюзә  5 класс укучысы
Яши-яши шуны белдем,-
Бәхет күктән яумый икән.
Эшне дусты иткән кеше
Кайгыларда аумый икән.
Алинә укучы:
“Язмыш синең тез астыңа китереп сукса – егылмас өчен якасына ябыш. Утларга салса – үзең аннан 
да көчле ян, шул вакыт аның кызуын сизмәссең. Суларга ташласа – күбек булып өскә күтәрелмә, 
асылташ булып төпкә бат, ялтыравыңны күреп, чумып алырлар. Тузан итеп һавага күтәрсә – яңгыр 
тамчыларына кушылып җиреңә төш. Карурманнарда адаштырса – кояшка карап юл сайла. Ташлар 
белән бастырса – чишмәгә әверелеп ургы. Җиргә күмсә – орлык шикелле тишелеп чык. 
Җилкәнеңне җилләр екса – йөрегеңне җилкән итеп күтәр. Нинди генә очракта да җиңәргә өйрән. 
Көчле рухлылар гына максатларына ирешә алалар. Түземлеләр генә бәхеткә лаек.”
                                                                                                                                 Ф.Яруллин
Укучы лар Ф.Яруллинның шигырьләрен укыйлар.
Голҗчәчәк 4 класс укучысы
ТУГАН ЯГЫ КИРӘК КЕШЕГӘ
Читтә йөргән чакта, сагындырып,
Керер өчен төнлә төшенә,
Зәңгәр таңлы, биек аяз күкле
Туган ягы кирәк кешегә.
Зур уңышлар яулап, заманалар
Матур бәя бирсә эшенә, —
Шатлыкларын ишеттерер өчен
Туган ягы кирәк кешегә.
Айзилә 7 класс укучысы
Йөри-йөри күңле тупасланса, Тузан кунса яшьлек хисенә, —
Бер сафланып килер өчен тагын
Туган ягы кирәк кешегә.
Яшәр өчен бетмәс көч алырга
Олысына һәм дә кечегә, —
Мәхәббәтле, ямьле, мәрхәмәтле
Туган ягы кирәк кешегә.
Физилә 7 класс укучысы
Тормышым авыр арба
Йөгем гел артып бара,
Арбам күптән туктар иде
Мәхәббәт тартып бара.
Мәдинә 4 класс укучысы
Тауларга карап
Тау булмасаң да, 
Таңнарга карап
Таң булмасаң да,
Кешегә карап
Кеше була бел –
Олы җанлының 
Ише була бел!
Голинә укучы:
Кешене бик түбән һәм бик бөек итә торган әйберләр нәрсә ул?” дигән сорауга да ул фәлсәфи, чын 
иҗат кешеләренә хас нечкәлек белән җавап биргән:
“Кешене иң түбән төшерүче әйбер – ул байлык. Кеше баеп китсә, Аллаһны да оныта, дусларын да 
оныта, ата­анасы өйрәткән догаларны да оныта. Ул үзен Аллаһ дип саный, үзен хуҗа, нәрсә әйтсәм 
дә тыңлыйлар, дип саный. Бөек күтәрүче әйберләр кеше рухын баетырга тиеш. 
Һәр көнне таң ата, кояш бата, кар ява, яңгыр ява… Яңа көннәр безгә, күңелләребезгә яңа әйберләр 
салып куя, без аны белмибез, сизмибез, ләкин бу байлык безнең күңелләргә саекмаска ярдәм итә. 
Кояшның яктысы йөзләребезгә ягылып кала, аның нурлары күзләребезне яктырта, без белмәгән 
байлыгы күңелләребезне баета. Без аны бүген сизмәскә мөмкин, ул байлык тора­тора кешенең 
күңеленнән чыгып, авырган вакытта авыруын җиңелрәк кичерергә ярдәм итә, төшенке вакытларда 
күңелне күтәрергә, көч булмаганда дәртләндереп җибәрергә ярдәм итә. Без белмибез ул 
әйберләрне, ләкин алар бар”, дигән  Фәнис Яруллин.
Айнур 3 класс укучысы
…Без янмаган хисләр сезгә кала,
Без ачмаган дөнья серләре.
Без язмаган җырлар сезгә кала,
Без менмәгән дөнья үрләре.
Без башлаган эшләр сезгә кала,
Дөнья кала сезгә тулаем…
Адель 5 класс укучысы
Бик күп вакыйгалар
Керми әсәрләргә –
Көндәлекләр булып
Ята дәфтәрдә Тик алар да әле
Барсын сыйдыра алмый.
Язмыш елгалары
Ага кайный-кайный.
Кала бозлар утырып
Күңел ярларында.
Тормышның иң чыны
Бары җаннарымда.
Ә җаннарны һич тә
Булмый киереп ачып.
Яшибез гел шулай
Үзебездән качып.
Алинә укучы:
 Кеше дигән бөек исемне гел
Йөрттең Син горур күтәреп.
Яшәмәдең юкны бушка иләп,
Бер дә юкка гомер үткәреп.
Җырлап уйный торган драмалар
Күңел дәфтәренә язылды.
Синең иҗат моңлы милләтемә
Авыр чакта якты саз булды…
Гадилегең белән яраттырдың,
Гадилегең безгә ошады.
Әллә нинди шаян телең белән
Сокландырдың күпме дусларны!
Аяклылар үти алмас эшкә
Алындың син, таптың көчен дә.
Ятим балаларның язмышына
һәйкәл куйдың сүзләр, хисеңнән.
53 ел коляскада килеш
Язган китапларың танылды.
Син – халкыма, гаярь халкым – сиңа,
Туган җиргә исемең дан булды.
Татар Корчагины идең бит син!
Язганнарың – диңгез, ялкын да!
Шигырь белән җылыттың син безне,
Җаннар өшегәндә салкында.
Бүген менә кичкә керәбез ич
Синсез генә, шуңа күңелсез.
Фәнис абый! Китә бер бөекләр,
Яшәүләр юк бит ул үлемсез!
Син күтәргән шигъри җилкәннәрне
Сынап карыйк алда, сыналыйк.
Йөз аклыгы китә арабыздан,
Бер минутка, дуслар, тын калыйк!
Китапханәче сүзе:
Шуның белән Фәнис Яруллынның иҗатына  багышланган иртәбез  тәмам. Катнашкан өчен һәм 
игътибар өчен рәхмәт баргызга да.

05.05.2016 Сәясәт

Зөлфәт Зиннуровның әтисен искә алу кичәсеннән язма

Байлар Сабасының Мәдәният йортында РФның һәм ТРның атказанган укытучысы, 21 ел Саба район мәгариф бүлеген җитәкләгән Зиннуров Шамил Зиннур улын искә алу кичәсе узды. Күңелләрне кузгатырлык очрашу, олы шәхес турында хатирәләрне яңарткан, гыйбрәт һәм үрнәк алырлык гүзәл кичә булды. Аны Шамилнең кызы Алия белән улы Зөлфәт әзерләгән.

Кичә башланып, Алиянең әтисе турындагы беренче монологын тыңлый башлау белән тамакларга төер утырды, күзләр яшьләнде… Ә инде Зөлфәтнең “Кайтып киләм, әткәй, яныңа” җырын яңгыратуы йөрәкләрне тетрәндерде.

Кичәнең башыннан ахырына кадәр үземнең яшьлек дустым Шамилнең мондый балалары булуына куанып һәм сокланып утырдым. Әтисен өзелеп яраткан һәм тирән хөрмәт иткән балалар гына шундый искә алу кичәсе әзерләп, аны бөтен район халкына күрсәтә алалар. Ә зал шыгрым тулы иде. Шамилнең дуслары, туганнары, мөгаллимнәр, авылдашлары, хезмәттәшләре. Бөтенесенең җылы истәлекләре ташыды…

Шамил! Мин сине бу кичәдә яңадан күргәндәй булдым. Синең кешеләргә игътибарлы булуыңны, кеше хезмәтен күрә һәм бәяли белүеңне, ярдәмчеллегеңне һәм башка кешелекле сыйфатларыңны студент елларыннан ук белә идем. Әмма авылдашларың һәм район-дашларыңның мисаллар белән бәйнә-бәйнә синең турында сөйләүләрен ишеткәч, үзең исән чагында сине белеп һәм бөеклегеңне бәяләп бетермәвемне аңладым. Бигрәк иртә китеп бардың шул бу тормыштан. Яшисе дә яшисе, эшлисе дә эшлисе иде бит әле сиңа. Әмма 2010 елның салкын 19 гыйнвар иртәсе сине бу дөньядан алып китте… Көчле инфаркт йөрәгеңне тибүдән туктатты. Исәпләсәң, исең китәрлек хәл, уйлыймын да хәйран каламын. Нинди таза, нык һәм көчле идең. Кем уйлаган сине дә 55 яшеңдә бу якты дөньядан китеп барырсың дип.

Яшьтәш! Яшьлекнең матур бер кисәген үзең белән мәңгелеккә алып киттең. И-и, ул студент елларының сөйләп бетергесез күңелле мизгелләре! Камал театрында бер тамашаны калдыру юк. Иң яңа кино да безнеке. Күпме колхоз басуларында бәрәңге пешереп ашадык без! Башкортстан авылларында концерт куюлар… Шамил, синең бер гадәтең бар иде: экспедицияләрдә йөргәндә кайсы гына авылга килеп керсәк тә, каршыга очраган кечкенә балаларны кочаклап сөймичә, башларыннан сыйпап, иркәләмичә үтеп китми торган идең. Әйдә инде дип ашыктырабыз, ә ул үзенекен итә. “Их, егетләр, бала исенең нинди тәмле икәнен белмисез шул сез”, – дип безне шелтәли торган идең. Белмәгәнбез шул. Ә син егет чагыңда ук гомерең буе балалардан аерыла алмаячагыңны белгәнсең икән. Әйе, чын мәгънәсендә гомереңне балаларга багышлаган олы йөрәкле, кешелекле, эрудицияле кеше булдың син.

Университетта укыганда ук тырыш, булдыклы егет идең. Шушы сыйфатларыңны син гомерең буе камилләштерә бардың һәм дөньяга карашының киңлеге, максатчанлыгы, укыту-тәрбия эшенең барлык мәшәкатьләрен белүең белән аерылып торган җитәкче булып үсә алдың. Миңа кайбер таныш-белешләрнең түрә урындыгына утыргач, үзләрен әллә кемгә куеп, исәнләшмичә китеп баруларын да күрергә туры килгәләде. Синдә үзеңне әллә кемгә кую, эреләнү, тәкәбберләнү бөтенләй булмады. Син һәркем белән якын дустың, күптәнге танышың кебек сөйләштең, аралаштың. Газеталарда басылып чыккан мәкаләләремә бәяне беренче булып синнән ишетеп яшәдем. Студент елларында ук күп укый, фикерләп-анализлап укый идең шул. Бер кулыңда портфель, икенчесендә яңа газеталар булыр иде. Кайчагында мин өйгә дә кайтып җитмәгән булам, ә син инде чылтыратасың: “Укыдым, яшьти, язмаңны, молодец!” – дип үзеңнең фикерләреңне белдерергә ашыга идең. Бәйрәмнәрдә дә иң беренче булып син үзең чылтыратасың, бер дә иренмичә хәл-әхвәл сорашып, оныкларыма кадәр сәламеңне ирештерә торган идең. Ә бит мәгариф бүлеге мөдиренең эше болай да баштан ашкан. Мәктәпләрдәге эшне тавык та чүпләп бетерерлек түгел. Әле укыту-тәрбия эше генә булса бер хәл, соңгы елларда подвалдан чыгарылмаган бәрәңге, юл кырыйларында үскән алабута өчен дә укытучыларны гаепли башладылар бит.

Син һәрвакыт эзләнүдә идең, һәрвакыт яңалыкка омтылдың. Нәтиҗәдә, Сабада яңадан-яңа мәктәпләр, балалар бакчалары ачылды. Әлеге район укучылары олимпиадаларда, спорт ярышларында җиңүчеләр булдылар. Бу турыда синең белән бергә шул чорларда эшләгән күрше районнарның мәгариф бүлеге җитәкчеләре бик тәфсилләп сөйләделәр. Алар тарафыннан синең исемеңне мәңгеләштерү өчен бик эшлекле тәкъдимнәр дә әйтелде. Әйтик, ни өчен әле Сабада Шамил Зиннуров исемендәге педагогик укулар үткәрелми яки укучылар арасында конкурслар оештырылмый. Сабаның бер урамын синең исем белән атасалар да бик күркәм эш булыр иде. Үз туган төбәгендә мәгариф эшенә 20 елдан артык вакытын һәм гомерен биргән шәхес өчен бу бик лаек дип исәплиләр дусларың һәм ялгышмыйлар. Олпат галимнәр дә синең республика педагогикасына керткән хезмәтеңне югары бәяләп чыгышлар ясадылар. Профессор, педагогика фәннәре докторы, 1990-1997 елларда мәгариф министры булып эшләгән Гайфуллин Васил Габдуллович, мәсәлән, без Шамил Зиннур улы белән кулга-кул тотынышып эшләдек дип сөйләде. Шушындый фән әһелләреннән моңарчы бөтенләй белмәгән яңалыкларны ишетеп, Саба халкы үзе дә шаккатып һәм горурланып утыргандыр дип беләм.

Кеше китә… 20 елдан артык җитәкче булып эшләгән дәвердә шатлык-куанычларың да, борчу-мәшәкатьләрең дә күп җыелгандыр синең йөрәгеңдә. Иреннәреңне тешләп түзгәнсеңдер, ачуыңны эчеңә йоткансыңдыр. Биш ел бергә уку дәверендә мин синең берәүгә дә тавыш күтәреп, авыр сүз әйткәнеңне, кем белән дә булса үпкәләшеп-ачуланышып йөргәнеңне хәтерләмим. Бәхәсле хәлләрдән дә акыл белән, уйнап-көлеп чыга белә идең. Ә бит мондый сыйфат бик сирәкләргә генә бирелә. Кешене мәңгелеккә югалтуны вакыт үткән саен көчлерәк аңлыйсың икән. Үзе исән чакта кеше кадерен белү җитеп бетми шул бездә. Дөнья куабыз, колачлап, бөтенесен эшләп бетерергә тырышабыз, бер-беребезгә авыр сүзләр әйтәбез… Көннәрдән бер көнне барысын калдырып: хатынны – тол, балаларны ятим итеп, бу фани дөньядан китәбез дә барабыз. Ни хәл итәсең, исән калганнарга тешләрен кысып, күз яшьләрен яшереп түзәргә туры килә. Дөнья шулай корылган, без шулай яратылганбыз. Аллаһы Тәгаләнең тәкъдиренә каршы барып булмый. Дөньяда кылган һәр игелегебез кабат терелгәндә үзебез өчен булачак. Чын кеше булып яшәдең син, Шамил. Эшем әйбәт булсын дип тырыштың. Укытучылар укытучысы дигәндә мин иң элек сине күз алдында тотам.

Шамилгә багышланган гомер китабының кайсы гына битен ачып карасаң да, анда олыларга ихтирамлы, кече күңелле, балалар дөньясы белән шау-гөр килеп яшәүче, һич боекмас шәхес күренә. Җаны-тәне белән мәгарифкә бирелгән, тормышка гашыйк, әллә нинди иҗади планнар-хыяллар белән яшәүче шәхес. Шундый булганы өчен бөтен хезмәттәшләре, бөтен район хөрмәт итте аны.

Чын кеше булып яшәдең син, Шамил. Тормышны, гаиләңне, балаларыңны сөйдең. Шуңа да үзеңнән соң матур эшләрең, яхшы исемең калды. Онытмыйбыз сине һәм онытмабыз да. Эшең, гаиләң, балаларың, туганнарың, дусларың сине гомер буе сагынып яшәрләр!

Фәрит ВАФИН, Арча районы, Яңа Кенәр авылы
Татарстан яшьләре

№ — | 05.05.2016
Татарстан яшьләре
печать

Кичэ барышы.

Алып баручы: —Исәнмесез укучылар,хөрмәтле укытучылар! Сугыш китергән кайгы-хәсрәт өлкәннәр күңелендә мәңгелеккә уелып калган. Бөек Ватан сугышына 1941-1945 елларда 335 авылдашыбыз китә. Шуларның 173 се Ватаныбыз азатлыгы өчен яу кырында һәлак була һәм хәбәрсез югала. Дәһшәтле елларның авырлыгын үз җилкәләрендә күтәргән мөхтәрәм затларның сафы елдан-ел кими бара. Бу сугышта гади кешеләр белән бер рәттән бөек шәхесләр- шагырьләрдә катнашканнар. 2015 нче елда Бөек Җиңүгә 70 ел тулу уңаеннан без бүген М.Җәлилне искә алып, аның кайбер әсәрләре белән танышып- тыңлап китәрбез!

М.Җәлил диюгә, татар халкын, ә татар халкы диюгә, М.Җәлилне күз алдына китерәләр. Аның шәхесен һәм батырлыгын бөтен дөнья белә. Димәк, ул чын мәгънәсендә халкыбызның бөек шәхесе, горурлыгы.

Муса Җәлил 1906 елның 15 февралендә Оренбург өлкәсе Мостафа авылында, алтынчы бала булып дөньяга килә. Мусаның әнисе Рәхимә шигьри күңелле кеше була. Ул шигырьләр, җырлар чыгара.

Муса, алты яшьтән үк укырга керә.Абыйсы Ибраһим мәктәпкә җыена башлагач,мин дә барам дип әтисен йөдәтә. “Йөресен, туйгач туктар әле”,- дип кечкенә Мусаны мәктәпкә озаталар. Бәләкәй чактан ук бик зирәк, сәләтле була, рәсем ясарга ярата. Мусада әдәбиятка мәхәббәт бик иртә уяна. Беренче шигырен ул тугыз яшендә яза (1915). “Хөсәния” мәдрәсәсендә укыганда стена газетасы чыгара, мәктәп журналында хикәя, шигырьләрен бастыра. 1934 елда Җәлил шигырьләре рус телендә дә аерым китап булып басыла.

Менә сугыш башлана… 1941 елда Мусаны Волхов фронтына җибәрәләр. Халкыбыз өчен, туган ил , Ватаны хакына көрәшне башлап җибәрә. Бу турыда “Окоптан хат” , “Күпер” , “Каска” шигырьләре билгеле, “Хуш, акыллым” шигырен хатыны Әминәгә багышлый.

Сугышта каты яраланып ул немеөлар кулына эләгә, аны төрле төрмәләргә җибәрәләр, шуларның иң танылганы Моабит төрмәсе. Монда Муса бик күп иҗат итә. Ул үлем алдыннан да үзен батырларча тоткан, рухи ныклык күрсәткән.

1944 елның февралендә Җәлилгә һәм көрәштәшләренә Дрезденда суд була. Хәрби суд аларны “дәүләткә каршы җимерү эше” алып барганнар дигән сылтау белән , үлем җәзасына хөкем итә. Аны немец фашистлары ерткычларча җәзалап үтерә.Шулай итеп 1944 елның , 25 августында Муса Җәлил, батырларча дөньядан китә.

Муса Җәлил җирдә аз яшәде,

             Күпне күрде, күпне кичерде.

             Йөрәк утын, сүнмәс ялкын итеп,

             Мәңге үлмәс җырга күчерде.

             Гөрләп үтте аның яшьлек елы,

             Җырлап килде тормыш язына.

             Соңгы җыры палач балтасына

             Башын тоткан килеш языла.

Хәзер М.Җәлилнең “Моабит” төрмәсендә язылган шигырьләрен тыңлап китик. Сүзне 7 сыйныф укучыларына бирәбез. Рәхим итегез!

Зәринә: “Ышанма

Диана: “Сагыну”

Роза: “”Озату”

Ләйсән: “Соңгы җыр”

Зәринә: “Кыз теләге”

Элиза: “Кыз җыры”

Лена: “Җиңү”

Алып баручы: Бик зур рәхмәт 7 сыйныф укучыларына. Хәзер сүзне 8 сыйныф укучыларына бирәбез. Рәхим итегез!

Равиль: “Яулык”

Ләйлә: “Вәхшәт”

Айнур: “Хат”

Ләйсән, Алсу, Зөлфия: “Кичер илем”

Ислам: “Батырлык турында”

Алия 2 класс: “Кызыл ромашка”

Алып баручы: Бик зур рәхмәт 8 нче сыйныф укучыларына. Хәзер сүзне 10нчы сыйныф укучыларына бирәбез. Рәхим итегез!

Рания: “Җырларым”

Гүзәл: “Бүреләр”

Гөлназ: “Аяксыз”

Алинә: “Вөхшәт”

Алинә, Ләйсән,“Ана бәйрәме”

Алып баручы: !-Менә шундый тирән эчтәлекле, матур, мәгънәле шигырьләр иҗат иткән Муса Җәлил, әле аның бары берничә шигырен генә тыңлап киттек, тагын башка әсәрләрен сез мәктәп китап хәнәсендә булган “Муса Җәлилнен әсәрләр җыентыклары” дигән китапны укып таныша аласыз. Шулай ук аның әсәрләре белән без мәктәп программасы буенчада яхшы таныш булырга тиешсез, хәзер шуны тикшереп карарбыз. Монын эчен Кросворд чишэбез!

Шуның белән безнең кичәбез тәмам. Игътибарыгыз өчен бик зур рәхмәт!

Мамадыш
муниципаль районы мәдәният
бүлеге

Норма
авылы клубы

                  “Иң
яхшы с
ценарий”
район конкурсына

Номинация:
“Халык бәйрәмнәре”

                                                 
Тема: “Туган ягым- гомер бишегем”                                                                           

                  (Үткәрелү
формасы: авылдашлар очрашуы-әдәби-музыкал
ь
кичә)

                              
Сценарийны төзеде:

                                                   
Норма авылы клубы мөдире

                                           
Гыйздәтуллина Гөлчәчәк Зада кызы

Кичәне үткәрүнең максат һәм бурычлары:
туган яктан читтә яшәүче авылдашлар белән очрашу,аларның барысының талантларын
бер сәхнәдә күрсәтү, авыл проблемаларын уртага салып сөйләшү, проблемаларны хәл
итү юлларын барлау, туган якка мәхәббәт хисләре тәрбияләү; кайда яшәүләренә
карамастан, бердәмлек тойгысы булдыру, рухи тәрбия бирү.

Кичәне
үткәрүгә әзерлек эшләренең барышы:

авыл кешеләре белән очрашып, читтә яшәүче авылдашлар турында мәгълүмат туплау,
элемтәгә керү юлларын барлау: социаль челтәрләр , телефон аша һәм очрашып кичә-
очрашу турында сөйләшү, сәхнәдә күрсәтеләчәк номерларны тәгаенләү; клубның
фойесында авылга багышланган стендлар  урнаштыру, чәй табыны әзерләү, музейдагы
экспонатларны тулыландыру,кичәнең программасын төзү,клуб алдында
очрашу-әдәби-музыкаль кичә үткәреләчәге турында белдерү урнаштыру, кичә
барышында күрсәтү өчен презентация әзерләү.

Кичәне алып бару
өчен авылыбызның әдәбиятка гашыйк сәләтле яшьләре Фирүзә Гыйздәтуллина һәм
Илнар Фатыйховлар махсус язган шигырьләрне туплау.

Бизәлеш:
сәхнә түрендә “Туган ягым- гомер бишегем” дигән язу
урнаштырыла, экран һәм проектор кичә барышында авылыбызга һәм авылда
яшәүчеләргә багышланган мәгълүматны җиткереп барачак.

Кичә-
очрашуның барышы:
беренче өлеш фойеда
түгәрәк өстәл формасында үткәрелә. Биредә авылдашлар бер-берсе белән аралаша,
күрешә, истәлекләр белән уртаклаша, авылның үткәне  һәм бүгенгесе турында 
сөйләшә- эңгәмә коралар, музей экспонатлары белән танышалар,авылга багышланган
стендларны карыйлар. Шунда ук чәй табыны әзерләнә  һәм кайнар коймак тәкъдим
ителә.

Кичәнең икенче
өлеше клубның тамаша залында дәвам итә.

                                                   
Пәрдә күтәрелә. “Норма” көе башлана.

                                                               
  Композиция ( «Норма»)

Алып
баручы чыга, талгын гына музыка яңгырый.

Хәерле
көн телим таңнар саен,

Аяз
күкләр телим җиремә!

Кояшлы
көн телим барыгызга.

Һәм
иминлек телим илемә.

Хәерле кич, хөрмәтле тамашачылар.  Авылдашлар
очрашуы дәвам итә.Үзебезнең җыр-моңга бай Нормалылар тарафыннан әзерләнгән
концертыбызны башлыйбыз. Сез бүгенге концерттан барлык кайгыларыгызны,
мәшәкатьләрегезне онытып, безнең белән бергә күңел ачып, яңа җырлар белән
танышып, шулай ук элеккеләрен дә искә төшереп, рухи ял алырсыз.

Безнең бүгенге концертыбыз  туган 
җиргә, туган җир туфрагына, туган җирдән китүчеләргә, кире әйләнеп кайтучыларга,
чит җир туфрагында башларын салганнарга, аларның туган җир туфрагында
бөреләнгән изге хисләренә, якты өмет-теләкләренә багышлана.  Туган җир дигәч,
кайберәүләр бөтен киңлекләре белән безнең туган илебезне күз алдына китерә. Ә
кайберәүләргә туган җир ул – туган авыллары, туган шәһәрләре, туган туфрак ул.    

Тигез
булмаса да, озын булсын

Өзелмәсен
барыр юлыбыз.

Изге
теләк,бәхет, ләззәт биреп,

Яңгырасын
безнең  җырыбыз.

Җыр  “Сәламләү” .  Илфир, Гөлчәчәк
Гыйздәтуллиннар.

Алып
баручы
.

Нәрсә
җитә безнең туган якка:
Җәен — яңгыр, кышын — кар исен
Күкрәгеңә сулап, биек таудан 
Ил киңлеген сөенеп карыйсың!

Бик
күңелле тәңкә кар яуганда
Кунып эри битләр очында…
Кулга тотсаң, энҗе бөртекләрен,
Көмеш тамчы кала учыңда.

Җитәмени
безнең туган якка —
Язлар килсә — гөлләр калкалар;
Шомырт, чия ап-ак шәл бөркәнә,
Миләшләре тага алкалар…

Кирәк
түгел туя куакларың,
Киң кыяклы пальма агачың…
Зифа буйлы сылу ак каеным,
Син йөрәктә яфрак ярасың.

Зиннатуллина
Зөлфия башкаруында җыр. “Туган авылым урамы”.

Күргәнегез бармы сылу кызлар

Кия торган татар камзулын?

Бизәгенә гүя сыйдырган ул

Бар тарихын илнең, бар моңын.

Буыннардан-буыннарга күчә,

Халкымның ул асыл киеме.

Билдәмәсен эләктереп куйсаң,

Бигрәк нечкә итә билеңне.

Ландыш Мингазова. Татар  халык биюе.

Уйна, дустым, гармуныңны уйна,

Сокландыр син туган халкыңны.

Сокландырып туган халкыңны

Йөрәгенә сал син ялкынны.

Уйна, дустым, гармуныңны уйна

Чәчеп җибәр халкым моңнарын.

Дәртләндер син туган халкыбызның

Батыр кызларын һәм улларын.

Уйна, дустым, гармуныңны уйна

Бөтен кеше сине яратсын.

Сине – безнең моңлы халкыбызның

Игелекле моңлы баласын.

Рөстәм Галиев. Гармунда авыл көйләренә
тезмә.

Җыр.”Олы юлның тузаны”

Туган ил, туган җир, туган тел. Кешене кеше, халыкны милләт
иткән иң изге төшенчәләр шулар бит. Адәм баласы бәхет эзләп, рәхәт тормышка
өметләнеп, читкә чыгып китә. Нигъмәт, ләззәт тулы, мул ризыклы ил-җирләрдә яши,
бәхетемне таптым, дип ышана, әмма кайсыдыр бер мизгелдә җанындагы бар
күзәнәкләрне тетрәндереп еракларда калган газиз әнкәсе, әткәсе, туган нигезе,
челтерәп аккан чишмә сулары сагындыра. Шулчак күңелләргә  мөлдерәп яшь тула.
Эх, туган нигезгә тагын бер генә аяк басарга иде дип йөрәк сыкрап куя. Туган
нигезен кайтып күрү насыйп түгел икән, ичмасам, туган җирнең бер уч балчыгын
булса да алып кайтып салыгыз дип, балаларына васыять әйтә.

Фатихова Фирдәүсә. Шигырь.”Туган нигездәге
ялгыз ана”.

Авылыма очып
кайтыр идем 

Авылдашлар печән чапканда,
Җиләкләрнең иң тәмлесе була
Чапкан үләннәрдән капканда…
Моңын тик бер тапкыр тыңлар идем
Күрше егет гармун тартканда,
Авыл тынлыгына чумар идем
Кошлар тынып таңнар атканда…
Юеш сукмакларын таптар идем
Кушлып кайтып сары көзләргә,
Дусларыма сәлам салыр идем
Сагнуларым язып җилләргә… 
Ташкын елга белән кайтыр идем
Гөрләвекләр юлы ятканда,
Балачагым күргән карт алмагач
Сафлык сибеп чәчәк атканда…
Тирән көртен ерып йөрер идем
Сукмакларын карлар япканда,
Ак бураннар җырын тыңлар идем
Авылыма кышлар ятканда…
Кайда гына йөресә дә аяк,
Йөрәк кала туган якларда,
Авылыма бик еш кайтып йөрим —
Каршы килмим күңел тартканда…

Җыр.
Гиздатуллина Фирүзә.”Әйдә, гармун, уйна”

Торган җир көмеш, туган җир – алтын, диләр. Чынлап та,
нинди җирләр, илләр гизеп, кайда гына йорсәң дә, кем генә булсаң да, туган як
күңелгә иң якыны һәм кадерлесе. Безнең туган җиребез – ямьле Норма авылы.
Тылсымлы – сихри табигате, урман-кырлары, таулары-болыннары, йөзләгән челтер
чишмәләре генә түгел, кешеләре дә матур аның. Авылыбызда эшчән, тырыш, уңган,
талантлы халык яши.

Моңнар кайтсын әле авылыма,

Тургай җыры белән үрелеп,

Киң урамнар гөрләп торсын әле

Гармун тавышына күмелеп.

Күңелләргә җырлар иңсен әле,

Гамьсезләре бераз уйлансын,

Йөрәкләре моңга сусаганнар

Безнең белән кушылып җырласын.

Урамнардан җырлап узыйк әле,

Яңгыратып барлык җиһанны,

Яз кошлары күктә сайрасыннар

Отып алып безнең моңнарны.

Моңнар кайтсын әле авылыма,

Күзгә күренеп авыл яшәрсен,

Гөлләр сыман бу гомерне халкым

Җырлар белән үреп яшәсен. (Г. Фирүзә)

“Норма бизәкләре” ансамбле. “Шәл бәйләдем”.

Чит җирләрдә күпме йөрелсә дә,
Йөрәк һаман кайтыр көнне көтә.
Урау-урау юллар, еллар үткәч
Бар сукмаклар туган якка илтә.

Көмеш сулы чишмә челтерәгәне
Күңелләргә керә, җанга үтә.
Шул сулардан сафлык иңсен өчен
Барлык юллар туган якка илтә.

Җәйге җилдә ак каеннар шаулый,
Вакыт әкрен генә йомгак сүтә.
Сагыналардыр, кайтмый калмаслар, дип,
Туган авыл һаман безне көтә. (Г. Фирүзә)

Вилданова Рәзинә. Җыр.”Сагыну”.

Офык
читләреннән әкрен генә,

Матур булып синдә таң ата.
Урамнардан узган көтүләрең
Хезмәт көнен синдә уята.
Иртүк торып, әгәр кырга чыксаң,
Ишетәсең тургай моңнарын.
Ишетәсең бодай, арышларның
Иртәнге саф җилдә шаулавын.
Әнә кара! Барлык игеннәр дә
Елмаялар кояш ягына.
Кем сокланмас шушы матурлыкка
Ия булган туган ягыма!

 Җыр.Шарифуллина Румия. “Тузганак”.

Парлы татар биюе. Н.Ганиева, Н.Зиннатуллин.

Саратский яшел гармун, 
Көмеш кыңгыраулары, 
Бу көмеш кыңгырауларның 
Кичке яңгыраулары

Әллә нишләтә күңелне, 
Үксеп елыйсы килә… 
Елау егет эшемени?! — 
Эх, бер җырлыйсы килә!..

Рифат Шарифуллин. Гармунда татар халык
көйләренә тезмә.  Җыр. “Бик сагынсаң”.

Рәмзия Гимазова(Шарифуллина). Шигырь  Сәяф
Шәйхи. “Әткәй гармуны”.

Үсә авыл, үтә караңгылык,
Яңа сулыш гүя өрделәр.
Яңартылды яңа сулыш белән
Хәтта тәрәздәге өлгеләр.
Сагындырып үткән балачакны,
Чакыра ул киткән улларын.
Гаҗиз булып көтеп ала авыл
Читкә чыгып киткән кызларын.
Су буенда таллар шаулавында
Туган авыл сөюе сизелә.
Инеш аша чыгыйм әгәр дисәң,
Басма булып ташлар тезелә.
Йөрәгемә хәтта якын төсле
Бакчадагы кыек ызаны.
Татар өчен авыл- яшәүяме,
Минем Нормам – минем язмышым.(Ф. Ильнар)

Газизов Айнур. Шигырь. ”Туган авыл”

Туган җирем!
Сине алыштырмас

Җылы якның ямьле җирләре.
Тулы күкрәк белән сулыш алам,
Искән чакта суык җилләрең.
Җәйге челлә, кояш күктә әгәр
Яндырырдай булып җылытса,
Әзермен мин көнне үткәрергә
Тәнне хәтта минем корытса.
Ак буранда йөреп адашсам да,
Туган җирем, үпкәм сиңа юк.
Кирәк түгел алма-хөрмәләре,
Кара ипи белән синдә тук.
Яшел болын чыкка тулган чакта
Яланаяк чыгып йөгерәм.
Көне буе эшләп арылса да,
Кояш батканына өлгерәм.
Туган җирем! Мин әле дә бала,
Синең табигатең – бишегем.
Миңа калса, синдә туу белән
Бәхет төшкән миңа ишелеп.(Ф. Ильнар)

Газизова
Наилә. Җыр. “Балан”.

Алтын таулар
вәгъдә итсәләр дә, 

Алыштырмас идем туган якка.
Беренче кат тәпи баскан җирем,
Анда гына һәрчак күңел тарта.
Анда
гына ак
каеннар шавы
Тәнгә сихәт, җанга рәхәт бирә.
Көмеш сулы чишмә челтерәве
Моңнар булып күңелемә керә.
Анда гына сандугачлар сайрый,
Шундый моңлы, үзәкләрне өзеп.
Анда гына моңланадыр гармун,
Кушылып җырламыйча булмый түзеп.
Бары газиз туган якта гына
Шунд
ый матур сызылып ал таң ата.
Торган җирләр гүзәл булсалар да,
Күңел һаман туган җиргә тарта.
(Г. Фирүзә)

Җыр. “Ашхабад”.
Егетләр хоры.

Авылыбызның
иң калку урынында кешеләргә  иман, нур сибүче көмеш манаралы мәчет
салынган.Һәр көнне моңлы азан яңгырый, авылыбызның яше-карты мәчеттә намаз
укый, вәгазь тыңлый. Халкыбыз төрле авырлыкларны  күрсә дә динен сатмаган,
югалтмаган. Мәдәниятле, белемле, шәригать кушканча яшәү канына сеңгән авыл халкы
кешелексезлеккә каршы тора алган,дини йолаларны, ата-бабаларыннан килгән
гореф-гадәтләрне Коръән кушканча үтәп килгән.

Хазиева
Ал
ьфира  .Мөнәҗәт .

Авыл авыл инде: кайтыр юлы
«Саумы,балам», — диеп каршылый.
Каты таш та, аяк асларында,
Көзге яфрак кебек кыштырдый…
Авыл авыл инде: җәннәт җимешләре
Кырларында үсә, болынында.
Авылыңнан читтә торган чакта
Ул җаныңда яши, уеңда.
Авыл авыл инде: чишмәләре
Кабатлый күк изге доганы
.
«Суларымны авыз иткән өчен,
Сакла,Раббым, шушы баланы!»
Авыл авыл инде: йөрәгемә
Алтын җептән исеме чигелгән.
Зинһар,Раббым, аермачы мине,
Тәүге аяк баскан җиремнән!

Илфат, Рифат,
Фирая Шарифуллиннар. Җыр. “Кайтам әле туган ягыма”.

Биюченең
итәге

Бии,
бии кыскара,

Биючегә
сүз әйтмәгез,

Бии,
бии остара.

Бие
әйдә, бие әйдә

Биегәнне
күрсеннәр

Баскан
җирдә ут чыгара,

Безнең
кызлар дисеннәр.

Мингазова
Ландыш. Чегән биюе.

Балакаем,
кайтып йөрмә инде,

Туңарсың бит, тышта буран, ди.
Көтә үзе әнкәй, әйткән була,
Әйбәт кенә әле торам, ди.
Балакаем, кайтып йөрмә инде,
Интегерсең, юллар өзек, ди.
Көтә үзе әнкәй, әйткән була,
Ятам әле, балам, түзеп, ди.
Әнкәй җаным , киртәме соң безгә
Узып булмас буран-пычраклар?
Балакаең аңлый, бәхет бит ул,
Сиңа кайта алган бу чаклар.

Җыр.
Ганиева Наилә.”Су буенда учак яна”.

Талга кунып
сандугачлар сайрый,

Су буйларын сарган куе томан.
Челтер-челтер көмеш чишмә ага,
Чишмә моңы — бишек җыры сыман.
Гасырларны узып аккан чишмә
Үз эченә күпме хәтер җыйган.
Күпме шатлык, сагыш иңгән аңа.
Чишмә моңы — кеше күңеле сыман.
Ничә буын сабыйларның үсеп,
Читкә китүенә шаһит булган.
Җылылыгын, назын югалтмаган,
Чишмә моңы — кояш нуры сыман.
Тирә ягын матур җырга күмеп,
Авылымның ямен саклап торган,
Хәтерләрдән мәңге югалмаслык,
Чишмә моңы — әнкәй җыры сыман.(
Г. Фирүзә)

Җыр.
Гөлия Сафина (Хасбатуллина)”Сибелә чәчем”.

Рәзифә
Шарифуллина. Шигырь.”Авылкаем”.

Гармуныңны тартып уйна,

Иркен булсын җырларга.

Безнең моңнар таралсыннар

Урманнарга, кырларга.

Яңгыра, моң, еракларга,

Урамга, тирәкләргә,

Арган чакта ял булып син

Кабатлан йөрәкләрдә.

Уйнат әйдә, гармуныңны,

Телләре лә батмасын,

Уят, үзәкләрне өздер,

Кызлар йоклап ятмасын.

Фарил Дөлмиев уен коралларында  уйный.

Ерак юлга чыккан чакта
Авыл әйтеп кала кебек:
«Онытмачы берүк мине,
Кайткала син монда, егет!»
Юллар кул болгап озата,
Озаткан күк мең ел элек.
Киткәнче үк сагындырып,
Инеш карап кала көлеп.
Йомшак җилләр исеп кала
Минем арттан җирне өреп.
Олы атлап җәе килә,
Авылымны ямьгә төреп.
Ерак юлга чыккан чакта
Йөрәгемне кала телеп.
Авыл, синдә әниемнең
Кочагындагыдай, китәм эреп! (Ф.Илнар)

Фатихов
Илшат. Җыр.” Керфекләрең синең нигә кара”

Ландыш
Дахрутдинова. Җыр. “Авылкаем”.

Авыл. Тынлык.
Төнге йокы иле

Басып алган гүя дөньяны.
Кар бөртеге җыеп уч төбемә,
Әкрен генә кайтам уйланып.
Матур төне! Күктү йолдызлары,
Тулган ае юлны яктырта.
Ә юл исә, мин атлаган чакта
Туры ята, мине кайгырта.
Уңга карыйм, офыккача ак кар,
Сул якта да мамык юрганы.
Эх, минәйтәм, бер чаптырсаң иде
Шушы кардан, җигеп юрганы.
Туган ягым, кышың гына түгел,
Һәр фасылың синең иң гүзәл.
Яшә генә, көзге ачы җилгә,
Җәйге эссегә дә мин түзәм.
Норма. Тынлык. Шул тынлыкны бозып,
Шыгырдатып атлыйм ак карны.
Сөя сине, авылым, бишек нарасые,
Сөя сине бабай сакаллы.(Ф. Ильнар)

Җыр.
Фирүзә һәм Гөлчәчәк Гиздатуллиналар. “Гармун”.

Мари
биюе, Н.Ганиева, Н.Зиннатуллин.

Фәнил
Насибуллин  Җыр “Әткәем юкәләре”.

Ямьле авыл! Барча табигатең 
Яралгандыр изге затларга. 
Киссә кисәр кылыч мескен башны, 
Ирек бирмәм сине таптарга. 
Бөек авыл! Куреп күпме нужа, 
Исән калдың,тезең чүкмэдең. 
Атла горур, күкрәк киереп атла,
Синең көннәр әле үтмәде! 
Сихри авыл! Кичке су буйларың, 
Шифа сулы Габдул чишмәсе,
Томан баскан Яхуд таллыклары ,
Әсир итэ! Кеше нишләсен? 
Нурлы авыл! Азан тавышына 
Жәя кеше жиргә намазлык.
Авыл күрке — биек манарадан 
Килгән аваз җанга тамарлык.. 
Моңлы авыл! Гармун тавышлары 
Килә кичен һәрбер урамда. 
Күрше белән күрше кочаклашып, 
Моңланалар ачы буранда. 
Минем авыл! Минем талбишегем! 
Таҗы бит син шушы дөньяның. 
Мәңге яшэ газиз халкың өчен! 
Күтәрә алмас бөек хакың өчен! 
Мин бит сине сөеп туймадым! (Ф. Илнар)

Кичә вокаль трио башкаруында “Кошлар
кебек” дигән җыр белән тәмамлана.

Алып баручы.

Сау булыгыз, дуслар, без китәбез.

Атларыбыз инде җигелгән.

Сагынуыбыз сезгә килеп торсын

Иртән искән назлы җил белән.

Бер- беребезне күреп туялмадык,

Сөйләшәсе сүзләр күп калды.

Сезнең белән ,күзне күзгә текәп,

Аттырасы иде таңнарны.

Таулар белән таулар очрашмыйлар,

Кеше белән кеше очраша.

Бер- беребезне күреп очрашмасак,

Очрашырбыз әле җыр аша.

Бер-беребез белән очрашып, күрешеп, хәлләр
белешеп яшик. Туган авылыбызны, туган нигезебезне онытмыйча, бәхетле булып, мул
тормышта яшик. Киләсе очрашуларга кадәр сау булыгыз!

Фото

Кушымта

Разработала зав. метод. отделом Манакова Р.Х.

(Вэсил Галимов музыкасы Нэжип Исламов шигырена «Кайтаваз» жыры янгырый) (Кичэ утэсе зал чиккэн солгелэр,эскэтерлэр, суккан паласлар б-н бизэлгэн) Кибетлэргэ керсэн, базарларга барсан жанына ни кирэк барысы да бар. Халыкнын йорт — жире дэ ерып чыккысыз байлык белэн тулган. Тик нидер житми. Жан жылысы, бердэмлек житми бугай. 

Э бит борынгы бабаларыбыз бердэм яшэгэн, бер сынык икмэкне булешеп кон итсэ дэ рухи байлык мэтди байлыктан остенерэк булган ул заманнарда. Ничек кенэ кон курмэсен жиренэ житкереп йоласын да утэгэн, бэйрэмен дэ уткэргэн. Э бэйрэмнэр ул – халыкнын бергэлэшеп, бердэмлектэн ямь табып уткэргэн йоласы. Шулай ук кумэк башкарыла торган эшлэр дэ милли йола булып сакланган. Э бэйрэмнэр, омэлэр, уен-жырсыз, шаярусыз утмэгэн.

Кадерле тамашачылар! Эйдэгез эле без дэ, кич утырып уткэннэрне барлыйк, хэтер сандыгын актарып алыйк. Эле без тынлаган «Кайтаваз» жырындагыча эби-бабаларыбызнын, эти-энилэребезнен, узебезнен яшьлегебезгэ кайтып эйлэник. Бу кичэбезне без матур йола бэй- рэмнэребезгэ багышладык хэм «Хэтер бизэге» дип атадык. Борынгыдан килгэн йолалар хэрвакыт торле ырымнар, серле тылсымлы такмаклар яки жырлар белэн урелеп бара хэм алар шул йолаларнын аерылмас бер олеше, анын бер бизэге булып та торалар. Аларда халыкнын борынгыдан килгэн ышанулары хэм кузаллавы чагыла. Ел фасылларына караган, Кеше гомеренэ, кон-курешенэ, балалар доньясына багышланган бик куп йолалар гореф-гадэтлэр саклый халкыбыз.

 Ел фасылларына караган йолалар табигать, ел тэулегенен узгэреше белэн бэйле рэвештэ яшэп килэлэр. Игенчелек, терлекчелек белэн шогеллэнгэн авыл кешелэренен кумэклэп, ботен авыл б-н бергэлэп утэлэ торган бэйрэм- нэр хэм йолалары да кояш нурларына хэм кон жылынуга, улэннэр хэм агачлар яшэругэ, табигатьнен янаруына шатлану булып башланып киткэн- нэр. Ел фасылларына караган йолалар хэм бэйрэмнэрнен тарихы бик ерактан килэ. Алар буыннар арасында дэвамлылык, Бер-берсеннэн ойрэну, урнэк алу, бердэм рухи халэт тудыруга хезмэт итэлэр.

   Бэйрэмнэр алар куп кешелэр катнашып уздырыла торган кумэк куренеш хэм кешелэр арасында уртак рухи бэйлэнеш булган очракта гына бэйрэм тосе барлыкка килэ. Менэ без дэ узебезнен бэлэкэй генэ бэйрэмебезгэ жыелдык. Кеше хэрвакыт бэйрэмнэрне, рухи бэйлэнешне хэм уртаклыкны кирэксен- гэн.

   Татар-башкорт халкынын йола хэм бэйрэмнэре шушы тирэдэ яшэгэн чу- аш, мари, удмуртлар, шулай ук кончыгыш славяннар б-н дэ зур уртаклык курсэтэ. Бу исэ элек-электэн бер-берсе б-н аралашып, бер тосле булган тэби- гый шартларда тормыш-конкуреш тэжрибэсе туплап кон иту нэтижэсе бу- лып тора дип эйтергэ момкин.

  Хэр халыкнын да рухи мэдэниятындэ туган тел топ урынны алып тора. Ха- лыкнын туган теле, уз анна теле сакланган очракта гына милли йозе, гореф- гадэтлэр, йолалар да саклана.

Бортеклэп вэ берэмтеклэп жыйган, Жэухэрлэрне барлар чак житкэн,

Гореф-гадэт, хонэр югалмаган,

Купме еллар, гасырлар уткэн.

Каба белэн жеп эрлэгэн эби,

Палас суккан безнен жингилэр.

Куреп баксан, бездэ искитмэле

Милли табын, милли киемнэр.

     Игенчелек б-н кон кургэн халык очен язгы чэчу чоры ин эхэмиятле, ин жа- ваплы чор. Игенче аны котеп, эзерлэнеп каршы алган, атларын караган, тэр- биялэгэн, чэчу орлыгын барлаган. Язгы сабан эшлэре килеп житэр алдын- нан кешелэрне шушы жаваплы чорда узара якынайта, хезмэткэ дэрт, бердэм- лек уята торган торле бэйрэмнэр, тылсымлы йолалар куп булган. Аларнын мэгънэсе килэчэктэ иген унышынын муллыгын, ел килешлэренен эйбэт булу- ын телэу, табигатьнен ярдэмен коту хэм башкага кайтып кала. Мэсэлэн: «Зэрэ, зэрэ боткасы» — топ мэгънэсе язгы эшлэр башланырга вакыт житкэнлеген ботен халыкка хэбэр иту, бердэмлекэ чакыру.     

    Сабанга чыгар алдыннан йорт саен ярма, май жыеп, тау башына менеп пе- шерелэ торган ботка.«Зэрэ кычкыру» — сабанга чыгарга берничэ кон кала ба- лаларнын сабанга чыгарга вакыт житкэнлеген белдереп кычкырып йору йо- ласы.

   «Зэр – зэр зэрэгэ, иртэ тор да сабанга» — дип кычкырып йоргэннэр балалар. (Бу йола Казан арты халыкларында таралган булган). Э безнен якларда «Карга боткасы» эзерлэу булган бит инде. Керэшен татарларында «Кырау куу» йоласы булган, ул игеннэр чэчелеп беткэч уткэрелэ торган йола.

  — Элек кырау тошкэндэ нишлэтергэ аптыраганнар. Халык иске чабаталар алып чыгып, бер – берсенэ бэрешеп ярты басуга житкэнче чабата б-н атышып кырау куганнар. Кырау куып туктагач чабаталарын бергэ оеп янды- рып кайтып киткэннэр.

  Э менэ «сабан туйлары» элек яз коне кар беткэч тэ, чэчугэ чыкканчы уткэрелгэн. Бу безнен ел фасыллары б-н бэйле ин зур бэйрэмнэребезнен берсе. Жир бэйрэме, жыр бэйрэме

Жан бэйрэме – сабантуй

Соендерэ кунеллэрне

Сабантуйда туган уй;

Нинди гузэл минем халкым!

Бизэге, олгелэре!

Миллэтемнен кунеле

Кук Сабантуй солгелэре!

Сабантуй халык бэйрэме –

Козгесе кунеллэрнен

Тан калып тынлый болыннар

Тальян мон тугелгэнен.

Мэйдан тота пэхлеваннар,

Узыша олгерлэре

Ак омет булып жилферди

Сабантуй солгелэре!

Искиткеч, гажэеп хэм серле булган ул Сабан туе! Эле тэпи дэ йори башламаган сабыйнын мэйданнын читендэ генэ булса да урмэлэве куп- Ме шатлык бирэ! Ул хаман эчкэрэк урмэли. Э инде тэпи йори башлаганнар бу мэйданга бахадирдай аяк басалар. Сабан туенда корэшне башлап жибэруче малайларны эйтэсе дэ юк, — алар корэштэн Бер башка усеп чыгалар, хэер, жинелгэннэрнен хэле бик шэптэн булмыйдыр.

 Сабан туенын гасырлар чонгылыннан килгэн тэртиплэре бар.

  Сабан туе, сабан туе,

Илдэ Берне сайлар туй.

Кем батыр? – дип мэсьэлэне

Кап уртага салган туй.

 Сабан туйга хэзерлелек узенэ Бер кунеллелек б-н ел буена дэвам иткэн ди- яргэ момкин. Хэр ойдэ хэстэрлек курелгэн. Кул эшлэре эзерлэнгэн, йогерек атлар «аякларын кыздырган», корэшчелэр корэшунен торле ысулларын ой- рэнгэн, гармунчылар, музыка осталары коралларын караштыра.  

  Бу эшлэрнен берсе дэ югарыдан килгэн боерык б-н, команда б-н эшлэнми. Гасырлар буена килгэн йола, гореф-гадэт хэркемгэ билгеле, хэркем анын тэртибен белэ хэм шул тэртип буенча гамэл кыла. Бары илнен аксакаллары гына очрашып кинэшэлэр – кайсы авылда кайчан Сабантуй узуын билгелилэр.  

  Бу урында бераз чигену ясап, Сабантуйга эзерлекнен кыш житу б-н баш- лануын искэртергэ кирэктер.

  Ирлэр козге иген эшлэрен майтаргач, урман кису, болыннан чана б-н печэн ташу, ой хэм абзар кураны жылыту очен кирэкле чараларны куругэ керешсэлэр, хатын-кыз, кыз-кыркын, туку станнары алдына утырып, киндер, алача, солге, тастымал тукый башлый. Стан алдында куп очракта усмер кыз балалар утыра. Аналар, апалар, жингилэр аларны ойрэтеп торалар, житэкчелек итэлэр. Тукыма очен кирэкле эйберлэр, жеплэр эзерлэп, шурелэргэ жеп урау, килэп сару кебек эшлэр олкэнерэк хатын-кыз кулында булла. Кайчагында, кыска гына вакытка ботен ой хатын-кыз кулында булып, алар тукучы очен ярымфабрикат хэстэрлилэр. Лэкин стан алдында хаман яшь туташлар. Яшьлэргэ яна нэкышь торлэре, бизэклэр эзлэу, ягъни ижади эзлэну хас. Хэр тукучы узенэ ошаган рэсемнэрне ости, узгэртэ барган. Сэнгать академиясе булмаса да, кушма сэнгать, бизэу сэнга- тенэ ойрэту, ойрэну тукталмаган. Ин мохиме, бу сэнгать Сабантуйга килеп тоенлэнгэн.

Солге чигэм Х.. Жэлэлов.

Солге чигэм асыл жеплэр белэн,

Йорэк хисен салып бу жырга

Насыйп булса иде бу булэгем Мэйданнарда жингэн батырга

Ефэк жеплэр белэн солге чиктем, Уртасында чэчэк, гол генэ,

Жинеп алсан егет бу булэкне

Вэгъдэ бирэм сина мэнгегэ.

«Булэгем олгермэде эле», дип, кайбер кызлар ялындыралар (Э чынлыкта бу – егетлэрнен, кызларнын кабат очрашып мэзэклэшу- курешуенэ дэ сэбэп) Шул рэвештэ мондый Сабантуй эзерлеклэре халыкны курештерэ, дуслаштыра, татулаштыра, гореф-гадэтлэрне янарта, яшэртэ.

  Булэк жыюнын шулай ук уз серлэре бар. Халык фикере, халык хормэте бу очракта да беренче урында тора. Бу эш авылнын ин абруйлы, тэртипле егет- лэренэ тапшырыла. Егетлэр жырлар жырлап авылны эйлэнэлэр:

Атлар иярлэденме,

Тайлар йогэнлэденме;

Сабан туе житэ дип,

Булэк эзерлэденме?

 Идел суы тирэндер,

Сай жирлэре билдэндер;

Жырлап тору – бездэндер,

Булэк биру- сездэндер.

Рэхмэт эйтэм шул корабка,

Дингезлэр кичкэн очен;

Рэхмэт эйтэм яшь киленгэ,

Затлы солгесе очен.

Солген аклы, солген аклы,

Солген аклы-шакмаклы;

Эллэ урап алыйм микэн

Сез йорегэн сукмакны?

Атларым, йогэннэрем,

Атларда йоргэннэрем,

Сабан туе житэ диеп,

Шатланып йоргэннэрем.

  Бу шигырь юлларын укыгач сабантуйнын топ мэйдан тотучылары халык, атлар хэм солгелэр кебек тоела. Э бит атлардан башка Сабан туен куз алдына да китереп булмый. Э жинуче ат муенын чиккэн солге бизи. Ата-ба- балар телендэ «сабан кергэн», «сабан керешле» дигэн сузлэр булган. Буген бик ук анлашылмаган бу сузлэрнен эчтэлеге ул заманда хэркемгэ кон ке- бек ачык булган. Суз сабан сорергэ жигелэ башлаган оч яшьлек ат турында барган. Шундый атлар арасыннан чабыш атларын сайлап алганнар.

  Бу бэйрэмгэ торле миллэт халкынын да уз куреп тартылуы очен хозурланасын. Сабан туебызны яратып, якын куреп кабул итулэре очен башка халыкларга да рэхмэт кенэ эйтэсе кала. Куп кенэ кардэш халыкларнын да бэйрэмнэрендэ атка, корэшкэ бэйле йолаларнын булуы Са- бан туебызнын сойкемле якларын арттыра, анны чыннан да мобэрэк хэм ту- гэрэк итэ. Э бит дуслар, туганнар жыелган жирдэ кечкенэ генэ шатлык та ботененэ житэ. Сабан туенда сайрашкан халык ел буена ынгырашмый Яши хэм эшли. Э купме халык авыз ижаты бар буч ор турында. Сабан туйлары житкэндэ,

Парлап сабан жиккэндэ,

Упкэ сузлэр шунда бетэ

 Кысып суырып упкэндэ — дип жырлый халкыбыз.

    Сабантуй бизэклэрен безнен укучыларыбыз да бик матур тэсвирлаган. Мостай Кэримнен «Кыз урлау» комедиясен гына алыйк. Сабантуй барган конне нинди генэ кызык хэллэр килеп чыкмый бер авылда. Егетлэр кыз ур- лыйбыз дип эби дэ урлап кайталар. Э Эжмэгол картнын сабан туй жит дисэ яшьлеге исенэ тошэ. («Кыз урлау» комедиясыннан бер куренеш)

    Эйдэгез эле без дэ яшьлекне искэ тошереп жыр тынлап алыйк. (Жыр «Гармун алыйк эле, дускай» Г.Шакиров сузл. Р.Гатауллин муз.)

  Халкыбызнын чал гасырлардан килгэн тарихы чиксез куп югалтулар ки- черде. Шуларнын ин зурларыннан берсе – безнен милли бэйрэмнэребезнен жимерелеп юкка чыгуы. Шуларнын берсе «Жыен». Эйтеп киттек бит эле элек сабан туйлар чэчугэ тошкэнче уткэрелгэн, жыеннар исэ сабантуйдан сонырак башланып, печэнгэ тошкэнче дэвам иткэннэр. Шулай ук ел фасыл- лары б-н бэйле йолабыз. Халкыбыз бит бик акыллы, зирэк, йомарт булган.

  Жыен атамасы нэсел сузенэ туры килэ. Бер нэселдэн урчеп киткэн бер ничэ авыл бер жыен тэшкил иткэн. Э бит бер нэсел кешелэре никахлаша алмаганнар – нэсел-ыру таза булмый, нэсел корый дигэннэр. Нишлэргэ, каян кэлэш алырга? Эштэн буш вакытта бэйрэмнэр оештырырга, танышырга, кунаклашырга, кодалашырга. Менэ «жыен» бэйрэме, бу тэлап- лэрдэн чыгып, халык акылынын матур урнэген тэшкил итэ дэ инде. Бер жыенга (нэселгэ) караган авыллар бэйрэм иткэндэ, башка жыенга караган авыл кешелэре (яшьлэре дэ) бэйрэмдэ катнаша.Бер жыенга 5-10, хэтта куберэк тэ авыл кергэн хэм хэр жыен 5-6 кон барган, икенче атнада икенче жыен. Анна инде башка авыллар жыелган хэм аларны курергэ беренче жыен халкы килгэн. Шулай итеп 5 атна дэвамында жыеннар утеп 30 артык авыл халкы бергэ аралашып бэйрэм иткэн. Сабантуй, нигездэ, бэйге, аралашу, кодалашу хэм туганлык хислэрен ныгыту бэйрэме санала. Яшьлэр очен исэ бу бэйрэм танышу, тигез мэхэббэт нигезендэ гомерлек тормыш иптэше эзлэу, табу чоры. Шуна курэ бу еллык йолаларны яшьлэр бик яратканнар. Ата-аналар да кызларынын жыенда хэм уеннарда катнашуына каршы килмэгэн. Чонки халыкта гаилэ монэсэбэтлэренен топ нигезе итеп тигез мэ- хэббэт хэм бер-беренэ хормэт саналган. Яраткан кешен б-н гомер иту – кешенен рухи бэхете хэм гаилэ ныклыгынын топ нигезе итеп каралган. Э халыкнын жыенга эзерлэнуе узе бер зур вакыйга булган.

     Жыеннын уз кагыйдэсе дэ бар. Беренчедэн, жыеннарда жыр-бию, торле уеннар, кунел ачуларга куп вакыт бирелгэн. Топ музыка кораллары гармун, курай, скрипка булган. Икенчедэн, жыеннар кунаклар хэм читтэн кайткан туган-тумачалар куп булу б-н аерылып торган. Оченчедэн сабантуйда уткэ- релэ торган ярышларнын кубесе жыеннарда булмаган.

   Ат чабышы урынына яшьлэр, атлар жигеп, бер авылдан икенчесенэ барып кунел ачып йоргэннэр. Дуртенчедэн, сабан туен моселман хатын-кызлары ерактан гына кузэтергэ хокуклы булса, жыенда исэ кызлар бэйрэмнен узэгендэ, — алар егетлэр б-н бергэлэп кунел ачканнар, кичке уеннарда катнашканнар. Кыз кузлэу, яр сайлау нэкъ менэ бэйрэм вакытында хэл ителгэн. Шуна курэ ботен халык, бигерэк тэ яшьлэр, жыеннарны котеп ала торган булган. Хэм «акылы булган егетлэргэ матур кызлар табылган». Э хэзер хатын-кызлар жыр ансамбле башкаруында жыр тынлап алыйк. («Егет жыры» ).

     Жэй башында кызлар жыелышып «Чэчэк бэйрэме», «Жилэк бэйрэме», «Юа атнасы» уткэргэннэр. Шомырт чэчкэ аткач яисэ жилэк пешкэн вакытта, юа олгергэч, урманда ямьле тэбигать кочагында кызлар торле уен- нар уйнап кунел ачканнар. Самара якларында «Чэчэк бэйрэме» эле дэ сакланган. Э кичке уеннарны хэтерлэп эби-бабайларыбыз эле дэ хэтирэлэргэ бирелеп утыралар.

  Кичке уеннар элек-электэн халыкнын ин матур, ин куркэм йолаларыннан саналган хэм алар жыен булган коннэн башлап печэнгэ тошкэнче дэвам иткэн. Халыкта хэр нэрсэнен уз тэртибе булган.

    Жэйге матур кичлэрдэ, кояш баткач, картлар яткач, су буйлары, урман аланнары, ямь-яшел болыннар яшьлэрнен шат авазларына кумелгэн. Кичке уеннарда жыр-бию, уен-колке бер генэ минутка да тынып тормаган. Анда жырлы- биюле тугэрэк уеннары, ике урам арасында жыр ярышлары, шаян такмаклар эйтешу, кумэк хэм ялгыз биюлэр хэм башка кызыклы уеннар уйналган.

   Эдэби мирасыбыздан саналган татар язучысы Мэхмут Гэлэунен «Эйткэн идем бит мин сина» дигэн хикэясендэ кичке уенда танышу куренеше бик матур итеп язылган:

  — Абый япон сугышыннан исэн-сау йореп кайтып, йорт-жир, мал-туарны рэтлэп, бергэлэп оч ел кон кургэч, ойлэнеп башка чыккан идем. Ул вакытта энкэй мэрхумэ дэ исэн иде эле.

   Хэерниса узебезнен курше авылнын урта тормышлы бер кешенен кызы идее. Мин анын б-н жыен вакытында, тау астындагы уенда танышкан идем.

  Каравыл йогереш уйный идек. Мин такка калган идем. Анын тотышып торган егете тэбэнэк буйлы, жэенке борынлы ямьсез бер егет иде. Алар кул- ларын ычкындырып як-якка йогереп китэргэ дэ, мин аларны куып, икесенен берсен тотарга тиеш идем. Алар миннэн тоттырмыйча янадан бер-берсе б-н кавышырга тиеш иделэр.

    Алар аерылышып киткэч тэ, мин, егетен бер якка калдырып, Хэерниса артыннан чаптым. Ул да, суз чынлыгына азрак мине алдарга маташып караган булды да, елга буйлап эчкэ таба йогерэ башлады. Болай куышырга чыкканчы ук мин анын берничэ куз карашын тотып алып, кунелемэ салып куйган идем. Анын болай елга эченэ таба китуе мине аулакка чакруы иде. Шуны анлап алгач та, Хэерниса артыннан йогердем. Анын егете, кызынын минем кулдан ычкынмасын белгэч, тукталып калды. Узендэ минем б-н ярышырлык коч югын белде булса кирэк.

   Хэернисанын остендэ ак бизэкле кызыл ситсы кулмэк, чиккэн алъяпкыч, Башында тэнкэле калфак б-н кисея яулык, зэнгэр тосле чэчургечкэ тэнкэле чулпы таккан, аягында ор-яна, ап-ак оек-чабата иде. Ул бик шэп йогерэ икэн. Атлаган саен аягымдагы кэвешлэремнен укчэлэре кутэрелеп, барлык коч б-н чабарга ирек бирмэгэч, бу килеш барсам, Кеше колкосенэ калуым билгеле булганга, кэвешлэремне салып кулга тоттым да читекчэн йогердем.

Бер елга тамагына кереп, халык кузеннэн югалгач, туктап, ул узе мине котеп алды.

 — Мэхэббэтсез! Шул чаклы кумасан! Утерэ яздын ич! – дигэн була.

— Егетлэр куганнан улгэн кызны ишеткэнебез юк иде. Белмим тагын, мон- нан сон гына булмаса, — дигэн булам мин. Ул, еш-еш склап, акрын гына тир- бэлгэн кукрэген бер кулы б-н тотып торгач, жиргэ утырды.

— Азрак ял итик, арыдым! – ди. Мина шул гына кирэк иде. Янына ук утырдым, сойлэшэ башладык; исемен сорадым.

— Хэерниса! – ди. – Югары очнын Экмэли карт кызы, — ди.

— Син ни атлы? – дигэн булла.

— Ибрахим, — дим. – Атамны Гыйззэт дип эйтэлэр иде, — Дим.

— Белдем инде, — ди. – Алтавыз Гыйззэтнен унган Ибрае син буласын икэн, алай булгач!

 Мин дэ жавапсыз калмадым:

— Экмэли бабайнын эфэлэм тосле кыргый кэжэсе син буласынмыни? – дидем.

— Тэкэсенэ курэ кэжэсе! – дигэн булла. Арлы-бирле байтак сойлэшеп уты- рып, шаярып, кытыклашып, чеметешеп алгач, иптэшлэр янына киттек.

— Халыктан яхшы тугел, кайтыйк инде!- ди.

— Кургэн тосле дэ булмадым бит эле! – дигэн идем:

— Буре кузе кырын жуймас, егет кузе кыздан туймас!- дип куйды.

Шулай житэклэшеп акрын гына арлы-бирле сойлэнгэлэп кайтып килэбез.

— Хэерниса! – мин эйтэм.

 — Эу, жаный? – дигэн була.

— Яучы жибэримме? Мина килэсенме?

— Уйнап эйтмэсэн, мэсхэрэ итмэсэн?.. — Юк, ихластан! — Анан риза булса?! – ди.

Шул коздэ минем ойлэнуем аныкланган иде инде. ( «Идел» — 2006, №8) Менэ шулай яшьлэр танышып кавышканнар.

   Боек язучы Мирхэйдэр Фэйзинен эсэрлэрен генэ алып карыйк. Шундый матур авыл куренешлэре, яшьлэрнен кара-каршы эйтешле жырлы-биюле уеннары, бары да тормышчан килеп чыккан. Бу онгайдан бигерэк тэ «Галия- бану» драмасы безгэ бик таныш.

   Галимжан Ибрагимов б-н очрашуга баргач «Авыл тормышын нечкэ анлап, аны садэ, жинел, матур итеп курсэтэ алуда син ялгызсын» — дигэн мактау сузлэре ишетэ Мирхэйдэр Фэйзи.

   Сэлих Сэйдэшев музыкасы б-н бизэлгэн «Галиябану» кое, халык кое булып эверелде. Анны хэр жирдэ яратып жырлыйлар хэм тынлыйлар.

  Э хэзер без дэ менэ шушы жырны тынлап алыйк. (Жыр «Галиябану»).

Болгар чорында уеннар чагыштырмача иркен шартларда, кумэк рэвештэ башкарылганнар булса кирэк. Шул чорга караган риваятьлэрнен берсендэ Кама буенда кызлар уйный торган махсус урын булуы турында эйтелэ. Кыз- лар уенын карар очен анда Болгар ханы да килэ торган булган хэтта. Андый урыннар, курэсен, берэу генэ булмаган. Тарих битлэрендэ яшьлэр жыелып ял итэ торган урыннарнын «Кыз-тау», «Кыз каласы» дип аталуы турында мэгълуматлэр бар. Эмма акырынлап халык томышында ижтимагый бэйрэмнэр билэгэн урын тарая, чиклэнэ барган, иркенлэп кунел ачу, кумэк уйнау гадэтлэре дэ кысылган.

   Лэкин халык бэйрэмнэрен, жырл-биюле уеннарны бернинди янаулар да, куркытулар да юкка чыгара алмаган. Моны раслаган мисаллар тарихта аз тугел. Шуларнын берсе – «Жыен кыйссасы». Халык кунеленэ хуш килгэн жыен бэйрэмен, анын уеннарын, ирекле булуын яклап язылган бер бэеттэ шундый юллар бар:

Кайвакыттан бирле чыккан

 Бу жыеннын булуы,

Хич тэ файда бирмидер

Дошманнарнын тыюы.

Халкыбызнын тагын бер куркэм бэйрэм йоласы ул «Сэгать»

Туганаш куллары кебек Гузэл жирлэр бар микэн? Сэгатьтэ бер сылу курдем – Кемгэ насыйп яр икэн?..

   Жырнын мэгънэсенэ тошенер очен Бишбулэк, Миякэ, Элшэй районнары очпочмак булып очрашкан тоштэ, Мэнэвез елгасы буена урнашкан зур куркэм авыл – Усак-Кичудэ булырга кирэк хэм нэкъ 7че июньдэ. Биредэ бу конне ел саен шушы як татар-башкорт халкына гына хас «Сэгать бэйрэме» уза. Анын тулы исеме «Сэгать суккан кон», гадэттэ исэ «Сэгать» кенэ дип йортэлэр: «Сэгатькэ» барабыз, «Сэгать» тэ очрашабыз, «Сэгать» тэ танышкан идек»…Бэйрэмнен эчтэлеген «Табигать хэм Кеше» дип билгелэргэ була. Борынгылар «Экология» сузен ишетмэгэннэр дэ, Эмма узлэренен табигать балалары икэнлеген яхшы белгэннэр, анлаганнар.

   Сэгать тереклеккэ табыну коне, кешегэ яшэу шартлары тудырган мохиткэ: якты кояшка, зэнгэр куккэ, кара жиргэ, суга, яшел агачларга, улэннэргэ, чэчкэлэргэ дан жырлау, хэммэ жан иясен – хайваннарны, кошларны, божэк- лэрне хормэтлэу мизгеле. Шул коннэн олкэннэр балаларга су керэ башларга рохсэт итэлэр, дару улэннэре жыялар, кышка мунча себеркесе эзерлилэр. «Сэгать»тэ бу конне егетлэр кыз кузлилэр, козен каз омэлэре чорында туй ясарга суз куешалар – мондый гаилэлэр аеруча бэхетле була имеш.

  Бу коннен озынлыгы 17 сэгать. Елына карап, йэ унжиде тулыр-тулмас, йэ ике-оч кон элек кенэ тулып узган булыр. Э ни очен фэкать жиденче июньдэ. Кешелэр кояшка табынган чакта ук уйлап чыгарганнар аны.

  Жиде – гомумэн серле сан: жиде кон – атна, адэм башы жиде тишек: ике куз, ике колак, ике борын куышлыгы, авыз…

  Жидегэ бэйлэнгэн эйтемнэр, мэкальлэр дэ бик куп безнен халыкта. Эйдэгез эйтеп карыйк эле. (Эйтемнэр эйтелэ: «Жиде кат кук», «Жиде Юл чаты», «Жиде кат жэхэннэм»,»Жиде кат улчэу», «Жиде тон уртасы», «Жиде бабадан калган», «Жидегэн йолдыз», «Жиде жэннэт ишеге». Менэ монысы шэп эйтелгэн! Жиденче июньдэ жиде жэннэт ишеге ачыладыр бэлки. 17 сэ- гать озынлыгындагы кондэ, жэйнен 17 яшьлек кыз шикелле саф, пакъ чагы. кызык була анда, кунелле. Язылмаган тэртип буенча, бэйрэм оста гармунчынын уйнавына юиешудэн-жырлашудан башлана:анны уртага чыгарып утырталар, як-ягына ике чибэр кыз баса; гармунчы уйный, э болар нэкышлы кульяулыклар б-н анын мангай тирен сортеп торалар, соныннан ул кульяулыклар гармун каешын бизи. Э авыл тып-тын, ботен халык «Сэгать»тэ. Эйдэгез эле без дэ шунда куз салыйк. Жырлашып, биешеп алыйк. 7 ле серле сан б-н бэйле нинди жырыбыз бар эле безнен.

(Жыр «Жидегэн чишмэ». Гомэр Бэширов сузлэренэ Сара Садыкова кое).

 Доньяда бер нэрсэ дэ ялгыз булмаган кебек, жыр да бер узе генэ яши алмый. Анна хэр чак бию юлдаш.

Атам-анам биегэн, 

Ямь тапкан ул биюдэн.

Жилкендереп биик эле,

Курыкмыйбыз биюдэн!

Сокланырсын сылу кызга,

Килешэ калфак кию.

 Борынгыдан килгэн бит ул,

Тыпырдатып бер бию. (Бию башкарыла)

  Шулай итеп ямьле жэйлэрне, печэн ослэрен, козлэр алыштыра. Урып-жыю эшлэреннэн сон «Сомбелэ» (уныш) бэйрэмнэре утэ. Халык кышка эзерлэнэ. Безнен халык гомер бакый ат хэм каз асыраган. Омэлэрне шулкадэр матур итеп оештыра белгэн.

  Кыр эшлэре жинелэйгэч, урасын урып, сугасын сугып амбар киртэлэрне тутыргач, авыл кешесе сугым суя башлаган хэм бу гадэт эле дэ шулай дэвам итэ.

Олы шатлыгы урамнарга ташып чыга – ул да бутэннэрдэн кэм тугел бит, энэ, оя тутырып бэбкэлэре чыккан иде, ишегалларына ямь биреп казлары кангылдашты, инде шул михнэт-мэшэкатьлэрнен бер рэхэтен курер кон дэ килеп жите. Авылда каз омэсе!

 И-и, кыз-кыркыннын киенеп-ясанып, кэс-кэс басып, коянтэ-чилэк урынына казлар асып, чишмэ буена китулэре! Саф, салкын чишмэ суында казларны сонгы кат коендырырга алып барулары! Кузлэр – тэрэзэдэ. Бала-чага аяк астында ботерелер, капка тобендэ анны-моны сойлэшкэн булып ирлэр таптангалап торыр. «Кызларыгыз симез микэн! Казларыгыз сылу микэн!» — дип, юри шаярткан булып калырлар. Кыз б-н казны юри генэ буташтырып сойлэшми авыл кешесе. Жэй буе коне-тонне белмичэ, ял курмичэ эшлэгэн белэклэргэ генэ тугел, йорэклэргэ дэ бэйрэм кирэк бит. Омэ караган булып кызлар кузлэгэн егет-жилкэннен уенда туйлар тугелдер дип, кемэйтэ ала?! Никах сэгатьлэре сукса, каз омэлэренэ ялганып туйлар да горлэр, авыл тугарылып, рэхэтлэнеп бэйрэм итэр.

Каз канатларын санадым

Тезелеп кагынганда.

Тулган айларга карадым

Озелеп сагынганда.

  Каз йоныннан тутырылган ястык-тушэклэр,мамыгыннан тутырылган, остенэ ак челтэр ябылып купертеп куелган йомшак мендэрлэр авыл оенэ ямь биреп, хужаларынын унганлыгын, тырышлыгын курсэтеп тора.

  Омэгэ чакырмасан, кызлар упкэли. Чонки каз омэсендэ катнашу кызлар очен дан хэм дэрэжэ санала, унган кызларны гына чакыралар каз омэсенэ. Элеке вакытларда кайбер кызлар — «Жинги, мине каз омэсенэ чакырсан, бушлай урагынны урып бирер идем», дип, алдан ук эйтеп куя торган булганнар.

  Каз юарга тошкэндэ ойдэн инешкэ тиклем каз каурыйлары, каз йоннары чэчеп барыла. Бу юрау, телэклэр шуны анлата: килэсе елга казлар бэпкэне куп итеп чыгарып устерсеннэр, каз котуенен бер очы капка тобендэ, икенче очы инештэ булсын янэсе.

  Омэ эшлэре уен-колкесез, жырсыз утми элбиттэ. Каз юып кайтучы кызларны гармунлы егетлэр озата кайталар. Э ойдэ кайнар кабартма, каз маенда майланган коймак, каз бэлеше, каз шулпасы котэ.

(Каз омэлэре турында шигырьлэр: Э.Атнабаев «Каз омэсе», А.Хэлим «Каз йолкалар кызлар») Каз омэлэреннэн тыш омэ ясап сус туку, тула басу, киндер сугу, киез басу, э безнен чорларда мамык эрлэу, шэл бэйлэу кебек кумэк эшлэр дэ башкарылган. Омэ вакытында шул хезмэткэ караган жырлар, койлэр янгыраган. Мэсэлэн, шуларнын берсе «Тула кое» хэзер дэ сакланган.

Булыр микэн бу тула,

Булмас микэн бу тула?

 Бу туланы басып беткэч,

Уйнатыр микэн хужа? –

( «Омэ жыры» Тажи Гыйззэтнен «Бишбулэк» пьесасыннан. С.Сэйдэшев кое)

   Тоннэр озайгач, кызлар, яшь киленнэр бер-берсенэ кич утырырга йорешэлэр. Кич утырырга кул эше – бэйлэу, чигу, эрлэу б-н килэлэр хэм искиткеч кунелле итеп, кызыклы хэллэр, мэзэклэр сойли-сойли, тоннэр буе дип эйтерлек эшлэп утыралар. Менэ эшлэгэн эшлэрне чагыштырып караулар, мактаулар китэ. Менэ берэунен чигуенэ сокланалар, менэ бер кыз эхирэтенен Насибына дип бэйлэгэн биш бармаклы биялэен киеп карап Насиблар турында кызыклы сузлэр эйтэ. Кутэрелеп колэлэр, шаяралар… Китэ Насиблар турында мэзэклэр сойлэу.

   Хэтсез эш эшлэгэч, киленнэр, олырак яшьтэге апалар кайтып китэ.Кызлар исэ куп вакыт кунарга кала. Бу эле аулак ой тугел. Хужалар каядыр киткэн, йорт башы булып бер эби генэ калган ойдэ яшьлэрнен кич утырулары тагы да кызыклырак, уен – колкеле, жырлы-такмаклы,шау-шулы була. Тэрэзэ то- бенэ шыпырт кына егетлэр килэ. Алар ничек кенэ шыпырт йормэсен, эчтэге кызлар бик тиз сизеп ала. Менэ бер егет тэрэзэ капкачын кысып кына ачып ой эчендэгелэрне кузэтэ. Аны танып алган кыз тэрэзэ аша егеткэ козге курсэтэ. Бу синен очен якты йозем диюне белдерэ. Э таныш булмаган, яисэ жан тартмаганнарга козге курсэтмилэр. Козге кулдан-кулга йори. Тик егетлэрне ойгэ бик кертеп бармыйлар. Тэрэзэ аша торле такмаклар эйтешеп жырлашалар.

Жэй дэ яшел, кыш та яшел

Арыш басукайлары,

Былбыл тал тибрэткэн кебек

Аяк басукайлары.

Елмаюы, куз карашы

Иркэлидер йорэкне,

 Аны гына соя жаным,

Башка беркем кирэкми.

Бэйлим эле ак биялэй,

Булэк итсэм, киярсен,

Мэхэббэтен саф, нык булса,

Сурелмичэ соярсен.

Тэрэзэгэ килгэнсен,

Бурген басып кигэнсен.

Басып кисэн дэ таныйм-

Чыгарга хэйлэ тапмыйм.

Ай ли дусларым,

Апаларым, кызларым,

Тэрэзэдэн ай карый,

Жырлап алсак та ярый. дип жыр такмаклар эйтелэ. (Жыр «Алты егет» халык жыры, шигырь Айдар Хэлим «Шэл бэйли кызлар»)

   Кич утырып, аулак ойлэрдэ хатын-кызларыбыз куз нурларын алырдай, искитмэле солгелэр сукканнар хэм чиккэннэр. Кызлар узлэренэ бирнэлек эзерлэгэннэр. Солге чигунен серлэре буыннан буынга кучеп килгэн, кызларны бу эшкэ кечкенэдэн ук ойрэтэ торган булганнар дип сойлэп утек инде. Бу тинсез сэнгать эсэрлэре халкыбызнын кондэлек тормышында, конкурешендэ, жырларында кин урын алган. Аларны халык гасырлар буе юлдаш иткэн хэм йорт-жир курке итеп кенэ тугел, гаилэ ядкаре итеп тоткан.

   Солге символ, миллэтебезнен йозе. Солге безнен хатын-кызларыбызнын осталыгына хэйкэл. Анын очен ир-егетлэр сабантуйларда бил алыша, аргамакларда чабыша. Куз нурларын кушып, кабатланмас бизэклэр тошерелгэн солгелэр ин зур булэк итеп каенанага бирелэ торган булган. Кияуенен якыннарына да кэлэш солге булэк иткэн. Чигуле алъяпкычлар, кулъяулыклар таратылган туй вакытларында. Кияу оенэ беренче аяк басканда да ишек башларына чиккэн солгесен элгэн яшь килен.

   Ин матур солгелэрне алып карасан да, аларнын бизэклэре бер-берсен кабатламаган. Бизэгенэ карап, аларнын исемнэре дэ хэр якныкы узенчэ янгырашлы: алмалы солге, асалы солге, чуплэмле солге, чуптарлы солге, кубэлэкле солге, данлыклы казан солгелэре, кызыл башлы солгелэр белэн дан тоткан халкыбыз.

   Пенза олкэсе авылларында шундый гадэт булган: кыз кеше унбиш-егер- ме солге тукып бетергэч, узенен дус кызларын, куршелэрен чакырып, чэй мэжелесе уткэрэ, узе тукыган солгелэрне жэеп-жэеп курсэтэ.

  Ин матур солге – кайнана солгесе, чуплэмнэре унике жирдэ булган.

 Чиккэн солге – яшьлек истэлегем,

Яз голлэре, монлы горлэвек.

Чиккэн солге – минем

Гомер юлым Кышкы буран, жэйге кулэвек.

Чиккэн солге – яшел урман юлы,

Козге сагыш, кышкы бозлавык

Чиккэн тослэремэ карыймын да

Эндэшалмый торам беравык.

Чиккэн солге – булэк балаларга

– Кузлэремнэн кучкэн нурларым.

Ничэмэ тос, ничэмэ жыр анда

– Хэр тосендэ минем кулларым.

Чиккэн солге энилэре тосе,

Сагынганда искэ алырлар,

Янып торган яз бизэге чиктем,

 Гомер утэр, голлэр калырлар.

(Эльмира Шарифуллина)

(Жыр: «Чигу чигэ кызлар» М. Кэрим сузл., Ю.Узэнбаев кое.)

  Чигу чигунен бик торле булуы да билгеле. Э менэ алтын белэн чигу бигерэк тэ куркэм хезмэт. Безнен халыкта алтын белэн чигу сэнгате аерылып торган. Осталар тубэтэй хэм калфаклар, хатын-кыз очен бэрхет аяк киемнэре, тылсымлы янчыклар, данлыклы Казан солгелэре чиккэннэр. Алтын белэн гадэттэ бэрхеткэ, сирэгерэк ефэк, йон хэм киже-мамык тукымага чиккэннэр. Ботерелгэн алтын жеп белэн гранат кебек куе кызыл, аксыл-зэнгэр, чия тосендэге, алтын сыман, зэнгэр, яшел жирлекле бэрхеткэ бик тэ нэфис чэчэк-улэн бизэклэре чигелгэн.

  Эллэ ничэ торле бизэкле калфаклар алтын жеплэрдэн ясалган композиция- лэрнен узенчэлеге белэн аерылып торган. Калфаклардагы ин таралган тор – чэчэк бэйлэме, бодай башагы, йолдыз хэм ярым ай сурэтлэре, шулай ук вак бэйлэмнэр рэвешендэ кошлар хэм чэчкэлэр рэсеме. Калфаклардагы икенче бер узенчэлекле бизэк – алтын каурый.

  Тубэтэйнен тубэсен дэ алтын белэн чиккэннэр. Бизэк тубэтэйнен яссы то- бенэ шахмат тэртибендэ, э чите буйлап дулкынлы-дулкынлы чэчэк-усемлек формасында урнаштырылган.

Бэрхетлэрдэн тегелгэн,

Ука белэн чигелгэн

Нэкышларга комешлэргэ

Алтыннарга кумелгэн!

Безнен хатын-кызларыбыз

Эшнен серен белгэннэр.

 Кич утырып, жырлар жырлап

Оста чигу чиккэннэр.

Балкып тора тубэтэйлэр

Энже бортеклэр белэн.

Алар монда килгэн гуя

Чын экият иленнэн

Бу солгелэр, эскэтерлэр

Тамбур белэн чигелгэн.

Эллэ инде ослэренэ

Чын чэчкэлэр сибелгэн.

  Борын-борыннан безнен энилэребез ойнен эчке кыяфэтенэ бик нык игътибар биргэннэр. Ой бизэр очен палас, келэм сукканнар, солгелэр, мендэр тышлары чиккэннэр. Энилэр боек рэссамнэр, узлэренен нэкышларында гомер курмэгэн тутый кошлар, экияти жанварларны, куз явын алырлык чэчкэлэрне чигеп, безне балачактан гузэллек, тылсым донясына алып кергэннэр.   Мендэр тышларындагы бизэклэр аеруча тырышып чигелгэн. Каты кузле, яман кунелле кешелэрнен кузлэре шушы матур, чигешле мендэрлэргэ тошэ дэ хатын-кызларга куз тими имеш. 

  Шагыйрь Сабир Эбсэламов та узенен бер шигырен «Энкэм мендэрлэре» дип атаган.

Эни чиккэн мендэр бер пар иде,

Кош йоныннан жыйган кабартып.

Башым салган саен тоштэ курэм,

Чэчлэремнэн сыйпый яратып.

Энкэм мендэрлэре пардан иде,

Сурудэ ук берсе сидерэде.

 Мамыклары тузды ой эченэ,

Шул чигэмэ буген сибелэме?

Яна суру чикте тоннэр ялгап,

Куз нурлары белэн нэкышлап:

— Ярын булыр, гомере барлар курер,

Кыйбла яктан кайтыр аккошлар.

Кайтты кошлар, пар канатлы булып,

Козсез китмэс кулгэ бер тошкэч.

Кавышырга язын насыйпларны

Алкышлады камыш, жил искэч.

Морадына ашты ометем дэ,

Жанны кумде котлау, алкышлар.

Энкэемнен алъяпкычы тосле

Дулкыннарга кунган аккошлар.

Узе инде юк шул яннарымда,

 Колагымда газиз тавышы:

— Кавышканын уз ишеннэн булсын,

Гомерлеккэ булсын табышын!

Истэлеккэ калды пар мендэре,

Кош йоныннан жыйган кабартып.

Башым салган саен тоштэ курэм,

Чэчтэн сыйпый энкэм яратып.

   Борынгыдан калган жан рэхэте дигэн суз бар. Хормэтле тамашачылар, менэ буген сезнен куз алдында торучы бу оста кулларнын ижат жимешлэрен карагач та, жанга рэхэт булып китэ.(Кул эшлэре б-н танышу, бэя биру. Борынгы эшлэрнен тарихы б-н танышу).

   Матур озын койлэрне хэркем башкара алмаган кебек, бу эшлэрне дэ телэсэ кем эшли алмый. Шэмдэллэрдэ генэ утлар яна, Голямал,

Житкэн кызлар киндер жеп эрлилэр…

   Билгеле борынгы эбилэребезнен, шэм яки чыра яктысында ойлэре дэ карангы, эшлэре дэ ялыктыргыч булгандыр эммэ кунел бизэклэре жырларга урелеп, шул моннар белэн безнен коннэргэ тиклем килеп житкэн. Э жырлары кунеллэрне юатучы, озын кичлэрне яктыртучы булган. (Халык жыры «Голямал» башкарыла)

    Уз вакытында яшьлэр арасында таралган уен-бию, жырларнын хэм жырсыз уеннарнын бер олешен «аулак ойлэр», «урнаш ойлэр» уткэру гадэтенэ бэйлэп карарга кирэк. Кызлар хэм егетлэрнен кара-каршы жыр эйтешулэрен, кубызга, гармунга яисэ такмакка биюлэрен хэм «Йозек яшереш», «Куз бэйлэш», «Яулык салыш», «Жэза бирешу» кебек уеннарнын эчтэлеген дэ, яшэу формаларын да аулак ойлэрдэн, утырмалардан башка куз алдына китеруе кыен.

Эйдэгез эле без дэ уеннар уйнап, табышмаклар эйтешеп алыйк.

Сез белмэгэн нэрсэ юктыр

Шулай буласын белэм!

бирэм, жавап котэм

Булэклэр узем белэн.

Тынлагыз табышмак эйтэм:

Мин тугэрэк, жип- жинел,

Тотсан койрыктан минем

Мэнге кутэрэ алмыйсын,

Хич тэ арттан калмыйсын. (Йомгак)

 Яраткан да ябышкан (Исем)

Сыернын ятканда ин беренче кай жире жиргэ тия? (Йоны)

Аш пешергэндэ ин башта нэрсэ салалар? (Куз)

Доньяда ин тиз нэрсэ йори? (Уй)

Ыж – ыж, аждаха, йорэгендэ уты бар, Корсагында суы бар, тубэсендэ кузе бар, Ярый эле узе бар. (Самовар)

Дурт татар читэн урэ, Берсе арада йори. (Бэйлэу)

Чытыр-мытыр остеннэн Тимер таяк ыргыттым. (Чигу)

Эйлэнгэн саен калыная. (Йомгак)

Зыр-зыр эйлэнэ, узе килеп бэйлэнэ. (Орчык)

Ай киттем, ел киттем, энэ буе жир киттем. (Тегу)

 Узе кечкенэ, узе ялангач, алай да ботен доньяны киендерэ. (Энэ)

    Розалия Солтангэрэеванын «Башкорт халык йола уеннары» — дигэн китабында олы эбилэрнен хэтерлэулэре буенча шулай дип языла: — Аулак ойлэрне куптэн уйный идек. Тэудэ бер эбинен оен сойлэшэлэр. Кече йомга коненэ тэгаен итэбез. Бер тэвэккэлерэк кызны хужа итеп билдэлибез. Хэр кемнэн берэр калактан чэй, берэр сыныктан икмэк, ярма х.б. жыялар. Хэтта, эбинен кое килсен дип, берэр буй утын, керосин алабыз. Ул керосины энилэ- дэн яшереп уртлап ала идек. Куберэк, бармакларга уймак киябез. Агач бидерэгэ бармак белэн тукылдатып, койлэп, такмаклап бии идек.

Э без такмаклап тормыйбыз, аулак ой хэллэрен жырчыбыздан сойлэтэбез.

(Жыр «Аулак ой». Гарифжан Мохэммэтшин сузл., Луиза Батыр-Болгари кое).

Тормыш яме (Эльмира Шарифуллина)

Бисмилланы эйтеп, токмач кисэм,

— Ак яулыгым ябып башыма,

— Тел остендэ генэ тотарлык ул,

 Туганнарым килсен ашыма.

Биллэремдэ чиккэн ак алъяпкыч,

Кош теллэре кисэм, кыйгачлап:

Купереп пешсен Сары майда йозеп,

Кузегез кызсын, узегез туйгач та.

Бэлеш салам, белгэнемне укып,

Каз итеннэн – кайнар, шулпалы…

Чокердэшеп чэйлэп утырыйк сон,

Куршелэрем дэшим туктале.

Бер сойлэрлек булсын:

Аш – суынын

Тел тобендэ калды тэме, дип.

Кардэш – ыру,

Дус-иш белэн яшэу

– Доньябызнын яме,

Гаме бит!

   Менэ шулай ямь белэн, гамь белэн яшик дип без дэ сезне дэшеп алган идек. Урнаш итеп бавырсак пешердек, аулак ой кучтэнэченнэн авыз итми кайтып киту килешмэс. Рэхим итегез дуслар. (бавырсак б-н сыйлау, уйнап биеп алырга да момкин) Кичэбез шунын белэн тэмам. Килэсе очрашканга тиклем хушыгыз.

Район яңалыклары

ИСКӘ АЛУ КИЧӘСЕ

Шундый әйтем бар: әгәр дә бер көн дә эшлисең килмәсә, һөнәреңне үзгәрт тә, яраткан хезмәтеңә урнаш. Чөнки әгәр син хезмәтеңне яратып башкарсаң, ул сиңа эш булып тоелмый. Бу юллар арабыздан вакытсыз киткән Хаҗиб кызы Кадрия Арсланова өчен язылган кебек.

ИСКӘ АЛУ КИЧӘСЕ

   20 апрельдә Өчнарат авылы клубында барлык гомерен мәдәнияткә багышлаган Кадрия апаны искә алу кичәсе үткәрелде. Аның хезмәт кенәгәсендә ике генә мөһер бар. Беренчесе 1974 елны шушы мәдәният учагына эшкә кергәндә, икенчесе 2011 елны лаеклы ялга чыгу сәбәпле эштән киткәндә сугылган. Гел  бер урында 37 ел хезмәт кую  өчен эшеңне ничек ярату һәм аңа тугры булып калу кирәк. Мәдәният хезмәткәрләренең эшен клубны ачып ябуга кайтарып калдыручылар шактый. Утын, ташкүмер ягыла торган чорларда да күп хезмәт куярга туры килә Кадрия апага. Халыкны мәдәнияткә тарту белән бер вакытта сайлау, халык исәбен алу һәм башка төрле бетмәс-төкәнмәс эшләр дә йөкләнә аның җилкәсенә. Кызганыч, исән вакытта тиешле игътибар бирелмәде, пенсиягә дә зурлап озатып булмады. “Сагынабыз бергә чакларны” дип исемләнгән кичәгә килүчеләр белән зал тулы иде. Чыгыш ясаучы туганнары, дуслары, күршеләре, хезмәттәшләре аның турында якты истәлекләр белән уртаклаштылар,”Саба чишмәләре” иҗат берләшмәсе үзешчәннәре Кадрия апа яратып тыңлаган җырларны башкардылар. Җан җылысы белән сугарылган, күңелләрнең иң түренә барып җиткән кичә тәмам. Ләкин монда яңгыраган якты истәлекләр, моңлы җырлар күпләрнең йөрәгендә озак сакланыр. Кеше күңелен күрергә күп кирәкми, аны яратырга, тиешле игътибарны бирергә, җылы сүзләрне кызганмаска гына кирәк.

Фото: http://rdk-saby.do.am

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции


К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

 Сценарий свадьбы на татарском языке — Котлы булсын туегыз!

Туй узасы залда “Туйга рәхим итегез!”, “Туй көне – тормыш башы” дигән язмалар эленә. Салмак кына көй уйный. Шулчак алып баручы сәхнәгә, халык янына чыга. Кунаклар табында утыралар.

Тамада:

Тормыш итү – диңгез кичү, диләр,

Ә тормышлар тормый дулкынсыз.

Тормыш дулкыннарын басар өчен,

Яшәп булмый сөю, ялкынсыз.


Хәерле көн, хәерле кич хөрмәтле туганнар! Кода-кодачалар! Дуслар-иптәшләр! Без бүген сезнең белән безнең өчен иң кадерле булган якыннарыбыз (фәлән) белән (фәләннең) туй мәҗлесенә җыелдык. Аларның кавышуы – олы куаныч, зур шатлык, бәхет. Ә хәзер әйдәгез, бу очрашуның сәбәпчеләре кәләш белән кияүне көчле алкышлар белән каршы алыйк! Рәхим итегез!

Ай икегез, икегез,

Тигез гомер итегез.

Икегез дә пар килгәнсез,

Тигез гомер итегез!

Котлы булсын туегыз,

Безгә үрнәк булыгыз.

Мәңге-мәңге бергә булсын

Тормыштагы юлыгыз.

Кадерле кияү белән кәләш! Сезнең бүген иң бәхетле, иң шатлыклы көнегез! Галәмдә тагын бер матур гаилә туды. Сезнең кебек гаиләләр безнең тормышыбызның бизәге. Гаиләгез һәрчак нык булсын. Хөрмәтле кияү һәм кәләш, мәҗлесебез кунаклары! Ә хәзер гаилә учагы кабызырга тәгъдим итәм.

кияү белән кәләшкә шәм һәм шырпы бирәләр. Алар гаилә учагын кабызырга тиеш булалар. Бу вакытта залда утлар сүнә, талгын гына музыка уйный. Парлар ут кабызган вакытта алып баручы түбәндәге сүзләрне җиткерә

Кайчандыр, бик борынгы вакытларда Ут кешегә җылылык, яктылык бирүче булган. Ут – тормыш терәге, тормыш символы. Сез дә яшьләр үзегезнең гаилә учагын кабызып җибәрегез. Шушы учакның ялкыны гомерлекә сезне озатып барсын, күңелегезне җылытып, бер-берегезгә булган мәхәббәтне арттырып торсын. Юлыгыз һәрчак шушы учак кебек якты булсын, балкып торсын. Тормыш утыгыз мәңге сүнмәсен. Якты учакның ялкыны белән дөньяны яктыртып, күпләрне сокландырып озак-озак яратышып яшәгез! Бәхетле булыгыз!

Сезнең бәхет капкасын

Бәла-каза какмасын!

Кайгы-хәсрәт дигән нәрсә

Сезнең өйне тапмасын.

Ягылмасын ялалар.

Кагылмасын бәлаләр.

Өйгә-илгә ямь биреп,

Гөрләп торсын балалар.

Кулыгыз кулга тотынып,

Бәхетегез мул булсын.

Ахыр суларга кадәр

Адресыгыз бер булсын!

И гүзәл пар! Сезне

Яңа тормыш башлавыгыз белән котлыйбыз!

Бәхетле озын гомер телибез!

Хөрмәтле кунаклар рөхсәт итегез бүгенге туй мәҗлесен башлап җибәрергә! Җырлап, биеп, күңел ачып бүгенге көнне онытылмаслык итеп уздырыйк әле. Кызыл туйлар котлы булсын!

Алып баручы кунакларга табындагы ризыклардан авыз итәргә кыстый. Кунаклар саларталр ашап, сулар эчкән вакытта “Пар балдаклар” җыры башкарыла

Тамада: Кешенең чын бәхете – гаилә иминлегендә. Тормыш юлы шома гына бармый. Төрле каршылыклар, киртәләр дә очрый. Моның шулай икәнлегенә сезнең әти-әниләрегез шаһит. Беркайчан да җиңел юллар эзләмәгез. Олыларны-олы итеп, хөрмәт итеп яшәргә насыйп булсын сезгә. Ә хәзер сүзне кияүнең әти-әнисенә бирик әле. Алар менә шундый тырыш, эшчән, акыллы ул тәрбияләп үстергәннәр. Аларның да уллары белән киленнәренә әйтер сүзләре бардыр. Рәхим итегез. Иң элек үзегез белән таныштырып китсәгез иде.

Кияүнең әти-әнисенә сүз бирелә

Тамада: Кияүгә шундый аккош кебек гүзәл, матур, чибәр, уңган-булган кыз тәрбияләгәннәре өчен кәләшнең әти-әнисенә мең рәхмәт. Аларның да балаларына үгент-нәсыйхәтләре, әйтер сүзләре бардыр мөгаен. Рәхим итегез! үзегез белән дә таныштырып җибәрергә онытмагыз

кәләшнең әти-әнисенә сүз бирелә

Тамада: Әйдәгез әле, хөрмәтле кунаклар бокалларыбызны тутырып, әти-әниләр өчен күтәреп куек. Һәм әниләр хөрмәтенә җыр тыңлап алыйк. (җыр башкарылган вакытта беренче кайнар аш китерелә).

Тамада: Түр башында, кияү-кәләш, әти-әниләрдән тыш тагын бер егет белән бер кыз утыра. Алар шаһитлар. Әйдәгез әле алар белән дә танышып китик булмаса. Үпкәләп калулары да бар бит! (Шаһитлар үзләре белән таныштыралар).

Тамада: Шундый зур хезмәткә

Алынган шаһитлар!

Туйның күркәмлелеген

Алар тикшереп торалар.

Яшь парларның туе

Гөрләп узсын әйдә.

Ә бу бокалларны

Күтәрик шаһитлар хөрмәтенә.

Тамада: Кунаклар кыбырсына башлады,

Аяклар ойи башлады.

Булмый болай утырып,

Киттек җаным, әйдә биергә.

Хөрмәтле кунаклар әйдәгез бию залына. Рәхәтләнеп күңел ачып, биеп, уеннар уйныйк. Ә иң беренче биюне безгә кияү белән кәләш башкарыр. Ә инде аларга сез дә кушылырсыз. Рәхим итегез, беренче гаилә биюненә. (бию вакытларында төрледән-төрле уеннар да үткәрергә була).

Тамада: Хөрмәтле кунаклар әйдәгез табыннарга утырышыйк. Менә монда, кияү белән кәләш адрысына меңләгән хат, посылка килеп иреште. Әйдәгез әле аларның кайберләрен укып алыйк.

икенче аш китерелә

Сезнең кавышуыгыз белән котлыйбыз. Тормышыгыз ширбәт ае кебек узссын. Хөрмәт белән: умартачылар оешмасы.
Котлыйбыз һәм сезгә искәртеп үтәбез. Якын арада һәм 50 ел эчендә аерылышу турында гаризалар кабул ителмәячәк. Халыкара суд комиттыннан.
Бураннар да, салкыннар да, җилләр дә сезнең капкагызны шакымасын. Бары тик йортыгызда мәхәббәт, сөю атмосферасы гына хөкем сөрсен. Гидроменцентр.
Сезнең өчен палатада махсус урын әзерләнгән. Түземсезлек белән яшь әнине көтәбез. Балалар табу йортыннан бер көтү шәфкать туташлары.
Кияүгә махсус хат: Сезне балалар коляскасын йөртүгә өйрәтү курсларында көтеп калабыз. ГИБДД дан.

Тамада. Хөрмәтле кияү һәм кәләш! Кода-кодагыйлар, кодачалар! Шушы көнгә кадәр сез кайберләрегез әле бер-берегезне белми ә йөргәнсез. Ә бүгенге шатлыклы вакыйга сезне туганлаштырды да куйды. Сез бер-берегезне әле белеп тә бетерми торгансыздыр. Шуңа күрә кунаклар белән таныштырып китү бик кирәклк күренеш булыр. Таныштыру өчен микрафонны ике як кодагыйга тапшырам. Алар үз туганнары белән таныштырып җибәрсеннәр әле.

Ике кодагый үз ягыннан килгән туганнары белән таныштыра, исемнәрен әйтеп үтә

Хөрмәтле кунаклар! Табындагы ризыклардан авыз итегез. Оялып утырмагыз. Сез ашап-эчеп алган арада сезнең хөрмәткә җыр башкарыла. (туй турында берәр җыр. Туй турындагы җырларны сайттан карарга була).
Хөрмәтле дуслар! Әйдәгез әле бер уен уйнап алыйк. Сәхнәгә ике кеше чакырыла. Алар башта бер, аннары ике, аннары өч, аннары дүрт һ.б. чупа-чупс конфетын авызларына кабып, шигырь яисә җыр җырларга тиеш булалар. Кемнең авызына күбрәк конфет сыя шул җиңүче була.
Хөрмәтле туганнар, дуслар! Сезнең кияү белән кәләшкә теләкләрегез күптер. Махсус теләкләр өчен альбом тәгъдим итәбез. Сез анда үзегезнең теләкләрегезне, киңәшләрегезне язы аласыз. Туй ахырында ул истәлек яшь гаиләгә тапшырыла. Туй бетеп өйгә кайтып киткәч рәхәтләнеп төне буе теләкләрне укып ятсыннар.
Хөрмәтле кунаклар туебызның иң мөһим өлеше – килгән кунаклар теләкләр әйтә башласын. Гаилә бюджетына киләсе акчаларны менә шушы матур бер сандыкка салып барыйк.

Теләкләр әйткән вакытта төрле уеннар да уйнарга мөмкин

Шушында яңгыраган барлык теләкләр хөрмәтенә бокалларыбызны күтәрик. Һәм барыгызны да бию залына чакырам. Анда безне кызыклы гына шоу көтә. (бию залында төрле уеннар уйнатып, биетергә мөмкин.
Кәләш туй букетын кияүгә чыкмаган кызларга “ата”.
Кияү белән кәләш! Килгән кунаклар табынга рәхим итеп килеп ягы әзерләгән күчтәнәч: каклаган каз белән чәк-чәктән авыз итик.

Чәк-чәк һәм каклаган каз алып чыгу презентациясе төрле туйда төрлечә үткәрелә. Ул бары тик фантазиядән генә тора
Әйдәгез тагын бер уен уйнап алыйк. Сәхнәгә 3 пар чакырыла. Уенның тәртибе буенча ирләрнең күзләрен яулык белән бәйләргә тиеш булабыз. Ә хатын-кызларга причепкалар эләктерәбез. Ирләр аны тиз арада йомык күз белән эзләп табырга тиеш булалар. Башладыкмы!? Бер! Ике! Өч!
Туй мәҗлесебезнең иң югары ноктасына килеп җитәбез. Туй тортын алып чыгарга вакыт килеп җитте. Көчле алкышлар белән каршы алыйк!!!.

тортны кискән вакытта шигырь укыла

Бүген сезнең иң бәхетеле,

Иң бәхетле көнегез.

Матур булсын күңелегез,

Тәмле булсын телегез!

Гөрләтеп әйдә, туйлагыз,

Туйның кимен куймагыз!

Тик башыгызны җуймагыз,

Яратышып туймагыз!

Яратып кына яшәгез

Берегезне берегез –

Ходай биргән мәхәббәтнең

Кадерләрен белегез.

Арабыз да сокланырлык

Матур оя корыгыз!

Матур, җылы оягызда

Тату гына торыгыз.

Туйганчы биеп калыгыз,

Туйганчы җырлашыгыз!

Бәхетле картлыкка илтсен

Бүгенге юл башыгыз.

Яшь чакларның узганын да

Сизми калырсыз әле.

Туегызны сагыныплар

Искә алырсыз әле!

Хөрмәтле кунаклар! Безнең бүгенге туй мәҗлесебез ахырына якынлаша. Монда булган монда калсын. Үпкәләштән булмасын. Ничек кенә күңелле булса да таралышыр вакыт. Исән-имин булыйк. Бәб туенда очрашканга кадәр саубулыгыз!!!

Тәмам.

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Искусство объединяет сценарий мероприятия
  • Искусство написания сценариев unity
  • Искусство ислама исламские праздники
  • Искусство быть читателем день библиографии сценарий
  • Искусственный праздник я падаю на снег текст