Иск? алу кич?се сценарий

Сценарий к празднику Муса ??лилне иск? алу кич?се............................................................................///////////////////////////////////

Кичэ барышы.

Алып баручы: —Исәнмесез укучылар,хөрмәтле укытучылар! Сугыш китергән кайгы-хәсрәт өлкәннәр күңелендә мәңгелеккә уелып калган. Бөек Ватан сугышына 1941-1945 елларда 335 авылдашыбыз китә. Шуларның 173 се Ватаныбыз азатлыгы өчен яу кырында һәлак була һәм хәбәрсез югала. Дәһшәтле елларның авырлыгын үз җилкәләрендә күтәргән мөхтәрәм затларның сафы елдан-ел кими бара. Бу сугышта гади кешеләр белән бер рәттән бөек шәхесләр- шагырьләрдә катнашканнар. 2015 нче елда Бөек Җиңүгә 70 ел тулу уңаеннан без бүген М.Җәлилне искә алып, аның кайбер әсәрләре белән танышып- тыңлап китәрбез!

М.Җәлил диюгә, татар халкын, ә татар халкы диюгә, М.Җәлилне күз алдына китерәләр. Аның шәхесен һәм батырлыгын бөтен дөнья белә. Димәк, ул чын мәгънәсендә халкыбызның бөек шәхесе, горурлыгы.

Муса Җәлил 1906 елның 15 февралендә Оренбург өлкәсе Мостафа авылында, алтынчы бала булып дөньяга килә. Мусаның әнисе Рәхимә шигьри күңелле кеше була. Ул шигырьләр, җырлар чыгара.

Муса, алты яшьтән үк укырга керә.Абыйсы Ибраһим мәктәпкә җыена башлагач,мин дә барам дип әтисен йөдәтә. “Йөресен, туйгач туктар әле”,- дип кечкенә Мусаны мәктәпкә озаталар. Бәләкәй чактан ук бик зирәк, сәләтле була, рәсем ясарга ярата. Мусада әдәбиятка мәхәббәт бик иртә уяна. Беренче шигырен ул тугыз яшендә яза (1915). “Хөсәния” мәдрәсәсендә укыганда стена газетасы чыгара, мәктәп журналында хикәя, шигырьләрен бастыра. 1934 елда Җәлил шигырьләре рус телендә дә аерым китап булып басыла.

Менә сугыш башлана… 1941 елда Мусаны Волхов фронтына җибәрәләр. Халкыбыз өчен, туган ил , Ватаны хакына көрәшне башлап җибәрә. Бу турыда “Окоптан хат” , “Күпер” , “Каска” шигырьләре билгеле, “Хуш, акыллым” шигырен хатыны Әминәгә багышлый.

Сугышта каты яраланып ул немеөлар кулына эләгә, аны төрле төрмәләргә җибәрәләр, шуларның иң танылганы Моабит төрмәсе. Монда Муса бик күп иҗат итә. Ул үлем алдыннан да үзен батырларча тоткан, рухи ныклык күрсәткән.

1944 елның февралендә Җәлилгә һәм көрәштәшләренә Дрезденда суд була. Хәрби суд аларны “дәүләткә каршы җимерү эше” алып барганнар дигән сылтау белән , үлем җәзасына хөкем итә. Аны немец фашистлары ерткычларча җәзалап үтерә.Шулай итеп 1944 елның , 25 августында Муса Җәлил, батырларча дөньядан китә.

Муса Җәлил җирдә аз яшәде,

             Күпне күрде, күпне кичерде.

             Йөрәк утын, сүнмәс ялкын итеп,

             Мәңге үлмәс җырга күчерде.

             Гөрләп үтте аның яшьлек елы,

             Җырлап килде тормыш язына.

             Соңгы җыры палач балтасына

             Башын тоткан килеш языла.

Хәзер М.Җәлилнең “Моабит” төрмәсендә язылган шигырьләрен тыңлап китик. Сүзне 7 сыйныф укучыларына бирәбез. Рәхим итегез!

Зәринә: “Ышанма

Диана: “Сагыну”

Роза: “”Озату”

Ләйсән: “Соңгы җыр”

Зәринә: “Кыз теләге”

Элиза: “Кыз җыры”

Лена: “Җиңү”

Алып баручы: Бик зур рәхмәт 7 сыйныф укучыларына. Хәзер сүзне 8 сыйныф укучыларына бирәбез. Рәхим итегез!

Равиль: “Яулык”

Ләйлә: “Вәхшәт”

Айнур: “Хат”

Ләйсән, Алсу, Зөлфия: “Кичер илем”

Ислам: “Батырлык турында”

Алия 2 класс: “Кызыл ромашка”

Алып баручы: Бик зур рәхмәт 8 нче сыйныф укучыларына. Хәзер сүзне 10нчы сыйныф укучыларына бирәбез. Рәхим итегез!

Рания: “Җырларым”

Гүзәл: “Бүреләр”

Гөлназ: “Аяксыз”

Алинә: “Вөхшәт”

Алинә, Ләйсән,“Ана бәйрәме”

Алып баручы: !-Менә шундый тирән эчтәлекле, матур, мәгънәле шигырьләр иҗат иткән Муса Җәлил, әле аның бары берничә шигырен генә тыңлап киттек, тагын башка әсәрләрен сез мәктәп китап хәнәсендә булган “Муса Җәлилнен әсәрләр җыентыклары” дигән китапны укып таныша аласыз. Шулай ук аның әсәрләре белән без мәктәп программасы буенчада яхшы таныш булырга тиешсез, хәзер шуны тикшереп карарбыз. Монын эчен Кросворд чишэбез!

Шуның белән безнең кичәбез тәмам. Игътибарыгыз өчен бик зур рәхмәт!

Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллинны искә алу кичәсе.
Кичә буласы зал алдан бизәлә,шагыйрьнең портреты эленә.Эпиграф языла:
                     Кешегә карап,
                     Кеше була бел –
                     Олы җанлының
                     Ише була бел!
Подражая горам, ты, конечно же, не станешь горой. Подражая заре, не станешь зарей, но подражая 
людям, умей стать человеком, будь другом великодушных. (Ф.Яруллин.)
   Ф.Яруллинның тормыш девизы:
        “Нинди генә очракларда да кеше булып кала алу һәм намуска тап төшермәү.”  
Китапханәче сүзе:
­ Укучылар!  Кеше гомере – диңгездәге бер тамчы, мәңгелекнең бер мизгеле генә. Шушы кыска 
гына вакыт эчендә кеше зур­зур планнар кора. Барлык уйлаганын эшләп өлгерергә, җирдә үзенең 
эзен калдырырга, мәңгелек исем, мәңгелек яшәү алырга тели һәм гомере буе шуңа омтыла. Һәр 
кешенең яшисе дә, яшисе килә! Ләкин язмыш кешеләр өчен көтелмәгән борылышлар, мәшәкатьләр, 
хәтта кайгы һәм бәхетсезлекләр әзерләп куярга мөмкин.
Без бүгенге кичәбезне 2011 нче елның 9 нчы декабрендә безнең арабыздан мәңгелеккә киткән 
шагыйрь Фәнис Яруллинның якты истәлегенә багышлыйбыз.Исән булса 9 нчы февральдә аңа 80 яшь 
тулган булыр иде. Кем соң ул Фәнис Яруллин? Сүзне укучыларга бирәбез.
Алинә укучы:
Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллин 1938 елның 9 февралендә Татарстанның Баулы 
районы Кызылъяр авылында игенче­крестьян гаиләсендә туган. Фәнискә дүрт яшь чагында ишле 
гаилә башы Гатаулла абзыйны фронтка озаталар һәм, күп тә үтми, аның сугыш кырында ятып калуы
турында үлем хәбәре килә. Шул рәвешчә, тол калган ана — гади колхозчы хатын Гафифә ханымның
өстенә иң өлкәне нибары ун өч яшьтә булган берсеннән­берсе кечкенә алты баланы аякка бастыру, 
авылдагы ачлы­туклы тормыш шартларында аларны исән­имин саклап калу бурычы йөкләнә. 
Алланың рәхмәте, ул үзенең тырыш хезмәте, каигыртучанлыгы белән өстенә йөкләнгән бу бурычны 
уңышлы үтәп чыга: балаларын тәрбияләп үстерә, хәл кадәренчә укыта, намуслы хезмәткә өйрәтә.
Голинә укучы:
Гаиләдә бишенче бала булып үскән Фәнис, һәрбер авыл баласына хас булганча, җәйләрен колхозда 
эшләп, кышларын укырга йөреп, Кызылъярның җидееллык мәктәбен бетерә, аннары бер ел район 
үзәге Баулыдагы урта мәктәпнең сигезенче сыйныфында укый. 1954 елда ул «Татнефть» 
берләшмәсенең Баулы элемтә конторына монтер булып эшкә урнаша. Шунда эшләгәндә, 1957 елда, 
аны гаскәри хезмәткә алалар. Фәнис армиядә һава укчы­радистлары мәктәбендә укый, шунда спорт 
белән мавыга. Бәхетсезлеккә каршы, спорт күнегүләренең берсендә, турниктан егылып төшеп, 
умыртка сөяген имгәтә һәм гомергә йөри алмас хәлдә кала.
Алинә укучы:
Озак еллар урын өстендә яки хастаханәләрдә дәваланып ятуына карамастан, Фәнис Яруллин бөтен 
тырышлыгын, рухи көчен үзенең белем дәрәҗәсен күтәрүгә, әдәби иҗат эшенең серләрен 
үзләштерүгә юнәлтә: 1963 елда урта мәктәп программасы буенча экстерн тәртибендә имтихан тота, 
1970 елда исә, читтән торып укып, Казан дәүләт университетының тарих­филология факультетын 
тәмамлый. Шул елларда илһамланып­дәртләнеп шигырьләр, хикәяләр яза. Аның беренче иҗат тәҗрибәләре матбугатта 1960 елда Баулы район газетасында, аннан соң республика газета­
журналларында басылалар.
Голинә укучы:
­        ФәнисЯруллин үзенең фаҗигале язмышында кичергән бәхетле көннәр өчен иҗаты аша олы 
җанлы кешеләргә рәхмәт белдерә. Шундый олы җанлы кешеләрнең беренчесе – аның әнисе,ә 
икенчесе­ тормыш иптәше Нурсөя ханым.
       “Язмышымның иң зур бүләге Нурсөя, чөнки ул булмаса, мин бу җирдә яши дә, шундый зур 
уңышка, дәрәҗәгә ирешә дә алмаган булыр идем,” ­ ди Фәнис абый.
Мәхәббәт белән яшәү, гаилә бөтенлеге Фәнис абыйны бәхетле итә, иҗатына дәрт өстәп тора. 
Мәхәббәт кешелекне яшәтүче, изгелекләр калдыручы, гасырларны тоташтыручы изге хис. Нурсөя 
апа аның гомерлек тормыш иптәше, ярдәмчесе.
Айнур 3 класс укучысы
Яши-яши шуны белдем,-
Тормыш мәңге сыный икән.
Намусына тугры кеше
Сынауларда сынмый икән.
Илюзә  5 класс укучысы
Яши-яши шуны белдем,-
Бәхет күктән яумый икән.
Эшне дусты иткән кеше
Кайгыларда аумый икән.
Алинә укучы:
“Язмыш синең тез астыңа китереп сукса – егылмас өчен якасына ябыш. Утларга салса – үзең аннан 
да көчле ян, шул вакыт аның кызуын сизмәссең. Суларга ташласа – күбек булып өскә күтәрелмә, 
асылташ булып төпкә бат, ялтыравыңны күреп, чумып алырлар. Тузан итеп һавага күтәрсә – яңгыр 
тамчыларына кушылып җиреңә төш. Карурманнарда адаштырса – кояшка карап юл сайла. Ташлар 
белән бастырса – чишмәгә әверелеп ургы. Җиргә күмсә – орлык шикелле тишелеп чык. 
Җилкәнеңне җилләр екса – йөрегеңне җилкән итеп күтәр. Нинди генә очракта да җиңәргә өйрән. 
Көчле рухлылар гына максатларына ирешә алалар. Түземлеләр генә бәхеткә лаек.”
                                                                                                                                 Ф.Яруллин
Укучы лар Ф.Яруллинның шигырьләрен укыйлар.
Голҗчәчәк 4 класс укучысы
ТУГАН ЯГЫ КИРӘК КЕШЕГӘ
Читтә йөргән чакта, сагындырып,
Керер өчен төнлә төшенә,
Зәңгәр таңлы, биек аяз күкле
Туган ягы кирәк кешегә.
Зур уңышлар яулап, заманалар
Матур бәя бирсә эшенә, —
Шатлыкларын ишеттерер өчен
Туган ягы кирәк кешегә.
Айзилә 7 класс укучысы
Йөри-йөри күңле тупасланса, Тузан кунса яшьлек хисенә, —
Бер сафланып килер өчен тагын
Туган ягы кирәк кешегә.
Яшәр өчен бетмәс көч алырга
Олысына һәм дә кечегә, —
Мәхәббәтле, ямьле, мәрхәмәтле
Туган ягы кирәк кешегә.
Физилә 7 класс укучысы
Тормышым авыр арба
Йөгем гел артып бара,
Арбам күптән туктар иде
Мәхәббәт тартып бара.
Мәдинә 4 класс укучысы
Тауларга карап
Тау булмасаң да, 
Таңнарга карап
Таң булмасаң да,
Кешегә карап
Кеше була бел –
Олы җанлының 
Ише була бел!
Голинә укучы:
Кешене бик түбән һәм бик бөек итә торган әйберләр нәрсә ул?” дигән сорауга да ул фәлсәфи, чын 
иҗат кешеләренә хас нечкәлек белән җавап биргән:
“Кешене иң түбән төшерүче әйбер – ул байлык. Кеше баеп китсә, Аллаһны да оныта, дусларын да 
оныта, ата­анасы өйрәткән догаларны да оныта. Ул үзен Аллаһ дип саный, үзен хуҗа, нәрсә әйтсәм 
дә тыңлыйлар, дип саный. Бөек күтәрүче әйберләр кеше рухын баетырга тиеш. 
Һәр көнне таң ата, кояш бата, кар ява, яңгыр ява… Яңа көннәр безгә, күңелләребезгә яңа әйберләр 
салып куя, без аны белмибез, сизмибез, ләкин бу байлык безнең күңелләргә саекмаска ярдәм итә. 
Кояшның яктысы йөзләребезгә ягылып кала, аның нурлары күзләребезне яктырта, без белмәгән 
байлыгы күңелләребезне баета. Без аны бүген сизмәскә мөмкин, ул байлык тора­тора кешенең 
күңеленнән чыгып, авырган вакытта авыруын җиңелрәк кичерергә ярдәм итә, төшенке вакытларда 
күңелне күтәрергә, көч булмаганда дәртләндереп җибәрергә ярдәм итә. Без белмибез ул 
әйберләрне, ләкин алар бар”, дигән  Фәнис Яруллин.
Айнур 3 класс укучысы
…Без янмаган хисләр сезгә кала,
Без ачмаган дөнья серләре.
Без язмаган җырлар сезгә кала,
Без менмәгән дөнья үрләре.
Без башлаган эшләр сезгә кала,
Дөнья кала сезгә тулаем…
Адель 5 класс укучысы
Бик күп вакыйгалар
Керми әсәрләргә –
Көндәлекләр булып
Ята дәфтәрдә Тик алар да әле
Барсын сыйдыра алмый.
Язмыш елгалары
Ага кайный-кайный.
Кала бозлар утырып
Күңел ярларында.
Тормышның иң чыны
Бары җаннарымда.
Ә җаннарны һич тә
Булмый киереп ачып.
Яшибез гел шулай
Үзебездән качып.
Алинә укучы:
 Кеше дигән бөек исемне гел
Йөрттең Син горур күтәреп.
Яшәмәдең юкны бушка иләп,
Бер дә юкка гомер үткәреп.
Җырлап уйный торган драмалар
Күңел дәфтәренә язылды.
Синең иҗат моңлы милләтемә
Авыр чакта якты саз булды…
Гадилегең белән яраттырдың,
Гадилегең безгә ошады.
Әллә нинди шаян телең белән
Сокландырдың күпме дусларны!
Аяклылар үти алмас эшкә
Алындың син, таптың көчен дә.
Ятим балаларның язмышына
һәйкәл куйдың сүзләр, хисеңнән.
53 ел коляскада килеш
Язган китапларың танылды.
Син – халкыма, гаярь халкым – сиңа,
Туган җиргә исемең дан булды.
Татар Корчагины идең бит син!
Язганнарың – диңгез, ялкын да!
Шигырь белән җылыттың син безне,
Җаннар өшегәндә салкында.
Бүген менә кичкә керәбез ич
Синсез генә, шуңа күңелсез.
Фәнис абый! Китә бер бөекләр,
Яшәүләр юк бит ул үлемсез!
Син күтәргән шигъри җилкәннәрне
Сынап карыйк алда, сыналыйк.
Йөз аклыгы китә арабыздан,
Бер минутка, дуслар, тын калыйк!
Китапханәче сүзе:
Шуның белән Фәнис Яруллынның иҗатына  багышланган иртәбез  тәмам. Катнашкан өчен һәм 
игътибар өчен рәхмәт баргызга да.

Район яңалыклары

ИСКӘ АЛУ КИЧӘСЕ

Шундый әйтем бар: әгәр дә бер көн дә эшлисең килмәсә, һөнәреңне үзгәрт тә, яраткан хезмәтеңә урнаш. Чөнки әгәр син хезмәтеңне яратып башкарсаң, ул сиңа эш булып тоелмый. Бу юллар арабыздан вакытсыз киткән Хаҗиб кызы Кадрия Арсланова өчен язылган кебек.

ИСКӘ АЛУ КИЧӘСЕ

   20 апрельдә Өчнарат авылы клубында барлык гомерен мәдәнияткә багышлаган Кадрия апаны искә алу кичәсе үткәрелде. Аның хезмәт кенәгәсендә ике генә мөһер бар. Беренчесе 1974 елны шушы мәдәният учагына эшкә кергәндә, икенчесе 2011 елны лаеклы ялга чыгу сәбәпле эштән киткәндә сугылган. Гел  бер урында 37 ел хезмәт кую  өчен эшеңне ничек ярату һәм аңа тугры булып калу кирәк. Мәдәният хезмәткәрләренең эшен клубны ачып ябуга кайтарып калдыручылар шактый. Утын, ташкүмер ягыла торган чорларда да күп хезмәт куярга туры килә Кадрия апага. Халыкны мәдәнияткә тарту белән бер вакытта сайлау, халык исәбен алу һәм башка төрле бетмәс-төкәнмәс эшләр дә йөкләнә аның җилкәсенә. Кызганыч, исән вакытта тиешле игътибар бирелмәде, пенсиягә дә зурлап озатып булмады. “Сагынабыз бергә чакларны” дип исемләнгән кичәгә килүчеләр белән зал тулы иде. Чыгыш ясаучы туганнары, дуслары, күршеләре, хезмәттәшләре аның турында якты истәлекләр белән уртаклаштылар,”Саба чишмәләре” иҗат берләшмәсе үзешчәннәре Кадрия апа яратып тыңлаган җырларны башкардылар. Җан җылысы белән сугарылган, күңелләрнең иң түренә барып җиткән кичә тәмам. Ләкин монда яңгыраган якты истәлекләр, моңлы җырлар күпләрнең йөрәгендә озак сакланыр. Кеше күңелен күрергә күп кирәкми, аны яратырга, тиешле игътибарны бирергә, җылы сүзләрне кызганмаска гына кирәк.

Фото: http://rdk-saby.do.am

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции


К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Бүлмә бәйрәмчә бизәлгән,балалар салмак кына музыкага керәләр.

А.Б.:Балалар безнең татар халкы элек электән кунакчан булган,әби-бабайларыбызның гореф гадәтләрен,милли традицияләрен саклаганнар һәм бик күңелле итеп ял иткәннәр:бәйрәмнәр,кичәләр,фольклор чыгышлар үткәргәннәр,халык җырларын,халык уеннарын яратып башкарганнар.Менә бездә бүген әби бабайлардан килган “Кич утыру” бәйрәм тамашасын үткәреп алабыз.

( ишек шакыйлар)

1 бала: Безнең олы капкарга кем анда кат-кат кага?

Тормагыз инде басып, кечкенә капка ачык.

А.Б: Әйдә, безгә килегез, капкалардан керегез,

Капкалардан керегез, бакчабызга үтегез.

Бакчабызга үтегез, кунак булып китегез.

Музыкага кунаклар керәләр.

А.б: Капкалардан әз кергән, безнең бакчага кем килгән?

Җыр “Әссәләмәгаләйкем”

Кунаклар: Кәм килгән дип, сорамагыз, кадерле дуслар килгән!

Кунаклар, балалар исәннәшәләр.

Кунаклар:Исәнмесез, диеп башлыйк әле, танышу бит шулай башлана.

Сезнен белән очрашканга, дуслар, күңелебез шундый шатлана.

2 бала: Хуш киләсез, үтегез, түрдән рәхим итегез!

Хуш киләсез, үтегез, узыгыз, утырыгыз!

(Балаларкунакларны эстәл артына чакыралар,чәй эчәләр. )

А.Б:Самовар куйдым кайнарга, оргәнче кайнап чыкты.

Тәмле итеп чәйләр әчик, барыбыз бергә чакта.

Сез, балакайларым, остәл әзерләгез.

Ә сез, кунаклар, оялмыйча өегездә кебек булыгыз!

ҖЫР “Без әзәрлибез табын”

(н.т. с.40)

(балалар утыралар һәм чәй эчүне дәвам итәләр).

Кунаклар:1. Бер утыру үзе бер гөмер дип, бабайлар бит юкка эйтмәгән.

Бер очрашып серләр бүлешу, бу гадәтләр әлә бетмәгән.

Шул унай бәлән бүген җырның иң матурын гына.

Җырламый мөмкин түгел.

2. Яхши дуслар җыелганнар, шул унай белән бүген.

Җырыбызнын иң матурын гына, Җырламый момкин түгел.

3. Җыр күңелне күтәрә җырдан йорәк басыла.

Дуслар җыелган табынга, җырлап күңел ачыла.

Такмаклар” (кунаклар башкаралар).

Килгән кунакларын күңеллен күрик,

Оркестр белән күңел ачыйк!

(Балалар инструментлар алалар, кунаклар чигү чигергә утыралар)

ОРКЕСТР

А.Б: Кунаклар сезгә безнең музыкабыз охшадымы?Ә һәзер без сезне уйнарга чакырабыз,рәхим итегез.

Уен “Парыңны тап”

А.Б:Балалар матур чәчәкләр арасында ,карагыз әле, зәңгәр чәчәктә бар ,әйдәгез аның белән уен уйныйбыз.

Уен «ЗӘҢГӘР ЧӘЧӘК»

3 Бала: Тәрәзәдә гөлләр үскән гөл яфрагын кем кискән?

Уйнамый да, келми генә бу дөньяда кем үскән?

УЕН «ТУБӘТӘЙ»

4 Бала: Сез дә килгәнсез икән, без дә килгәнбез икән.

Яхши, дуслар, җыелганнар, парлашып биик икән!

Яз турында шигырлар

(Балалар,кунаклар тагын чәй эчәләр)

Күмәк бию”

Кунаклар:1. Нинди олы бәхәт-җыелышып, уйнап келү гөл бергә,

Насыйп булсын идә сөенешеп шатланып яшәу гөл бергә.

2. Алай итәргә кирәк, болай итәргә кирәк,

Хуҗаларга рәхмәт әйтәп, кайтып китергә кирәк.

3. Кем кунаклар яратмый, алар шатлык таратмый,

Җырларыбыз юлдаш булсын сезгә.

А.б: Рәхмәт сезнең, барыгызга килгәнсәз,

эби, бабай, гадәтләрән шулай дәвам итәрбез:

5 бала: Гөл бергә-бергә бөтен гомергә,

Җырлап яшәргә, горләп яшәргә,язсын дөньяда!

Кунаклар китәләр.

Балалар кул селкеп саубулашалар .

Бәйрәм тәмамлана.

Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/257501-dosug-kich-utyru

«Репетиция вакытында еладык»

Концерт башланганчы ук, сәхнә артында әзерләнеп йөргән артистлар белән сөйләшеп алдык. Гөлшат апа Имамиева белән «Фәридә-Алсу» дуэты бер бүлмәдә иде. Гөлшат апа белән бүлмәдән чыгып, икәү генә сөйләштек. Ул мәктәп елларыннан ук Равил абыйны күреп үскән. Читтән генә, концертларында. Соңыннан 25 елдан артык вакыт бергә эшләгәннәр.

Аның буй-сыны, чибәрлегенә кызларның күзе төшә иде. Ул вакытта Ренат Ибраһимов һәм Равил Харисов бик популяр иде, Мәскәүдән килеп концертлар куйдылар. Равил абый йолдыз иде безнең өчен. Мин укып бетердем, эшли башладым һәм Равил абый белән бер сәхнәдә эшлибез! Күз алдына китер нинди хисләр! Ул вакытта: «Ничек инде Равил абый белән эшлибез?!» — дип шаккаттык. Ул бит әле акыллы, интеллигент, чөнки артист гаиләсендә тәрбия алган. Ул театр тормышын, бик күп шәхесләрне белгән. Равил абый үз үлчәмендә бокс буенча чемпион да булган. Аның алдында сайлау мөмкинлеге булган: музыка һәм спорт юнәлеше. Армиядә хезмәт иткәндә ул инде музыкага кереп киткән», — дип сөйләде ул.

Гөлшат апа бик еш аның белән бергә юлда йөргән, барганда сәгатьләр буе аның тарихларын тыңлаган, кайтканда да шул ук тарихларны тыңлаган, гәрчә инде барысын да яттан белсә дә. Равил абый оста балыкчы булган, кайда, нинди балык тотканын сөйләргә яраткан. Хезмәттәшләре хәзер дә күперләрне узганда: «Анда Равил абый менә мо-о-о-ндый зур чуртан тоткан», — дип елмаеп искә ала икән.

Бер ел узып китте. Кичә репетиция вакытында еладык. Әле дә кызлар хәзер сәхнәгә чыккач ничек җырларбыз инде, диләр. Кискен генә барысы да искә төшә дә, күңелнең асты өскә килә. Әле аның җырларын куялар да, Равил абый сәхнәдә җырлый кебек. Аның күңеле сабый баланыкы кебек иде. Ул затлы татар иде. Искә төшерәм дә, шундый кызганыч була. Равил абый тамашачыга җырның эчтәлеген җиткерә белә иде. Аның «Яшьлегемә кире кайтыр идем» дигән җыры бар иде, шуны баянга булса да яздыр инде дип сорый идем. «Ярар, ярар, эшләрмен», — диде…

Татарстанда андый җырчылар башка юк. Ул бит Росконцертта эшләгән. Хәзер кайсы җырчыны Росконцертка чакырырлар икән? Аның шәхесе тулысынча ачылып бетмәде дип уйлыйм. Вакытында санлап бетермәдек, — диде Гөлшат апа.

Ул шул ук кешенең кадерен белмәү турында иде…

«Ул батыр булып килеп керә иде»

Аннан соң гримеркадан «Фәридә-Алсу» дуэты артистларын алып чыктым. Алар да Равил абый белән бергә егерме елдан артык эшләгән.

Ул артист буларак та, шәхес буларак та безгә үрнәк булды. Равил абый югары дәрәҗәле артист иде. Аның костюмнары, үз-үзен тотышы… Ул хатын-кызларга бик хөрмәт белән карый иде. Аның кебек артист юк дип саныйм. Бәлки, аның кебек булырга тиеш тә түгелдер. Ул уникаль, бердәнбер. Ул кешене үзенә тартып тора белде. Менә хәзер килеп керер кебек тоелган вакытлар була. Ул кинәт кенә китеп барды, гастрольгә киткән кебек кенә. Ул безгә карап тора һәм ярдәм итә кебек. Аны белүебез белән горурланабыз, — дип сөйләде Алсу апа.

Фәридә апа да аның хатын-кызларга карата булган мөнәсәбәтен ассызыклады.

Равил абый затлы, асыл егет иде. Һәрвакыт интеллигент, сизгер джентельмен булды, хатын-кызларга матур сүзләр кызганмады. Очрашкач та буфетта тәмле әйберләр белән сыйлый иде. Яшерен-батырын түгел, ул безне ярата иде. Сез бик интеллигент дуэт, дип әйтә иде. Ул беркайчан да тыныч кына утырмады — һәрвакыт нидер сөйли. Аның биографиясе бик бай: София Ротару, Лев Лещенколар белән эшләгән, шул энергияне туплаган. Ул артистлар өчен эталлон булды. Мәдәният үзәгенә батыр булып килеп керә иде, ул әле җырламаган, әмма инде җиңеп керә иде. Равил абый үзе белән коллективның ниндидер бик мөһим өлешен алып китте кебек. Аның белән бер эпоха китте.

Без шәһәрнең бер ягында яшәдек, концерттан соң бергә кайта идек. Минем иремне балык тотарга чакырырга җыенып йөрде, булмады бит. Равил абый үзенең концертын оештырырга теләде, ул вакытта безнең бу зал юк иде, исән булса, сәхнәдә балкыр иде, — дип сөйләде Фәридә апа.

Сәхнә артында Рөстәм Насыйбуллин очрады. Ул да Равил абый белән балыкка барырга өлгермәгән.

Казан асып, бергә балыкка бергә барырбыз дип сөйләшкән идек, өлгермәдек шул. Үкенечкә калды. Ул балык тотарга бик ярата иде, җәй буе балыкта булды. Ул бик әйбәт кеше иде, киңәшләре белән ярдәм итте. Ул сәхнәгә чыга торган костюмнарын кигәч, кием бөгәрләнмәсен дип, бер тапкыр да урындыкка утырмый иде, сәгатьләр буе басып торды. Мин дә шуңа өйрәнеп калдым, киенгәч басып кына торам, — ди ул.

«Без бүгенге көнгә кадәр дус»

Концерт Равил абый башкаруында «Авыл көе» белән башланды. Видеога карамыйча, күзне йомып кына утырсаң, ул сәхнәдә булырга тиеш кебек, тик ул экранда гына. Концертны Гөлнара Мулланурова һәм Әмир Әхмәдишин алып барды. Сценарийны Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Мостафина төзегән. Равил абый үзе җырларны төрле телләрдә башкаргач, кичәдә рус, татар, итальян телендәге җырлар яңгырады. Артистлардан беренче булып «Аве Мария» җыры белән Резеда Галимова чыгыш ясады. Аннан соң экранда кечкенә Равил, аның әти-әнисе күренде.

Концерт дәвамында Равил Харисовның биографиясе сөйләнде. Әти-әнисе, уку еллары, армия, Мәскәүдәге иҗади тормышы, Казан еллары, гаиләсе…

Аннан соң Рөстәм Насыйбуллин «Кара урман» җырын башкарды. Сценарий авторы сүзләренчә, «Кара урман» җыры Равил абыйның балачагы белән бәйле. Әнисе театрда эшләгәндә, ул сәхнә артында гына шул җырны яратып тыңлый торган булган.

Алинә Шәрипҗанова «Червона рута» җырын башкарды. Җыр аралаш диярлек, Равил абый «чыгыш ясады». Менә ул «Җомга»ны башкара, «Эх, алмагачлары», «Сылукай»…

Татарстанның атказанган артисты Марина Самкова рус телендә җырлады. «20 ел элек иҗади тормышымда Равилне очраттым һәм без бүгенге көнгә кадәр дус. Мин күпме яшәсәм, шул кадәр бу дуэтларны ул минем белән башкарачак», — диде ул. 

Залда Равил абыйның хатыны Ирина апа да бар иде. Алып баручылар бу парның танышу тарихын сөйләгәндә, тамашачылар күз яшен яшереп тора алмады. Залда Ирина апаның хәлен бик яхшы аңлаучы апалар бар кебек тоелды.

Гөлшат апа Имамиева да «Таң атканда» җырын башкарганнан соң, Равил абый турында берничә сүз әйтеп узды. «Равил: „Минем исемемдә ‚Ра‘ бар, ул — Кояш алласы, мине Аллаһы Тәгалә ярата“, — дип әйтә иде. Ул чыннан да шулай булгандыр», — диде ул.

Соңыннан барлык артистлар бергә «Миром правит любовь» җырын башкарды.

«Мин аны күп концертларга чакырдым»

Сценарий авторы Гүзәл апа Мостафина сүзләренчә, видеолар бик аз сакланган.

Шәхси архивлардан, телевидениедән эшләдек, кызганыч, видеолар аз. Ул 9 Майда «Поклонимся великим тем годам» җырын шундый матур җырлый иде, бер җирдә да сакланмаган. Шундый кызганыч. «Миром правит любовь» җырын да таба алмадык. Шулкадәр җыры бар, бик аз сакланган. Сценарийда мин аның биографиясендәге һәр чорны бирергә тырыштым.

Мин аны беренче тапкыр Спорт сараенда узган «Татар җыры» бәйгесендә күргән идем. Ул Мәскәүдән кайткан иде. Мин шаккатып карап тордым. Ул — Европа стилендәге җырчы, ул вакытта алар сирәк очрый иде. Аның баритон тавышы үзенә җәлеп итеп тора иде. Казанга килгәч, бергә эшли башладык. Ул бит Мәскәүдә «Бәйрәм» ансамблен оештырган иде, Хәния Фәрхинең дә иҗат юлы шунда башланды. Хәнияне алып баручы буларак чакырганнар иде, аннан соң ул җырлый да башлады.

Мин аны бик күп концертларга чакырдым. Аны теләсә кайсы концертка чакырып була иде, чөнки аның репертуарында төрле темага җырлар бар, — дип сөйләде ул.

Гүзәл апа сүзләренчә, Рөстәм Насыйбуллин, Илгиз Зәкиев, Әмир Әхмәдишин — аның дәвамчылары.

«Аны тыңлау китап укыган кебек иде»

Резеда Галимова да Равил абый турында истәлекләр белән уртаклашты.

Безне җыелма концертларга еш чакыралар иде, шуларның берсендә танышкан булсак кирәк. Равил аралашырга ярата иде. Аның кызыклы тарихлары хәзер телдән телгә йөри. Ул бик яхшы артист-дус булды. Тавышны көйләүдә ярдәм кирәк булса, ул концертка кадәр берничә сәгать алдан килә, ярдәм итә иде. Кешеләр мине концертка чакырганда үзем белән тагын бер җырчыны алып килүне сорый иде, һәрвакыт аны чакырырга тырыштым. Ул һәрвакыт теләп чыгыш ясады, концерт алдыннан дулкынлансаң, «Борчылма, күпме кирәк, шул кадәр җырларбыз. Концерт начар уза алмый, ул уңышка гына дучар була ала», — дип тынычландыра белде.

Концерт алдыннан: «Равил, тәмләп кофе эчәсе килә», — дип шаярта идек. Ул әйе, әйе дип куя. Коллективтан кемдер «Равил, акча бир», — ди. Ул шунда ук барыбызны да буфетка алып китә иде.

Аның дәвамчысы булырлык артистлар юк дип саныйм. Чөнки Равил осталыкка Анатолий Кролл кебек шәхесләрдән өйрәнгән. Аны бөектә булырга өйрәткәннәр. Ул башкала тәҗрибәсен туплаган. Шул дәрәҗәне тотарга тырышты. Ул гына да түгел, әти-әнисе дә шундый белем биргән. Ул эстетик гаиләдә үскән. Ул үзе дә әңгәмә аша безне тәрбияли иде. Аны тыңлау китап укыган кебек иде, — дип сөйләде Резеда Галимова.

«Аның җылысын тойган кебек булдым»

Соңыннан, залда тынычлык урнашкач, дулкынланган күңелләр тынычлангач, күмәк фотолар ясалгач кына, мин Равил абыйның хатыны Ирина апа белән сөйләштем. Тик ул тынычланмаган иде әле. Равил абыйны җирләгәннән соң бер тапкыр да аның видеоларын карамаган булган, ә бүген зур экраннан ирен күрде.

Мин бу елны бик авыр кичердем, минут саен аның юклыгы сизелә. Бу концертта мин беренче тапкыр аның видеосын карадым. Карый алмыйм, тавышын искә төшерсәм дә, күз яшьләре ага башлый. Ул һәрвакыт өйдә кебек, ниндидер тавыш булып китсә, ул кебек. Бу хәл аның белән беркайчан да булмас дип уйлый идем, хәзер түзәргә тырышам инде. Мин үзем генә яшим, аның бөтен костюмнарын, язмаларын саклап торам. Аның бит алты йөздән артык җыры бар. Беләсезме, өйдәге әйберләрнең барысын да ул сатып алган иде. Ул Яңа ел алдыннан уенчыклар алырга яратты, нәрсә елы килә — шундый сувенир алып кайтып куя… Концертлардан бик бәхетле кайта иде…

Ике тапкыр төшемә кергән иде, шуннан соң кергәне юк. Мин савыт-саба юып торам, имеш, ул килеп кочаклап ала. Шунда уянып киттем, аның җылысын тойган кебек булдым. Без бит 30 ел бергә идек, мин аны гомер буе сагыначакмын, — дип сөйләде Ирина апа.

Галерея: Равил Харисов истәлегенә багышланган концерттан фоторепортаж

“Аулак өй“

Ишек төбендә кунакларны каршы алу

1 нче кыз:

Карап тормый ара еракка,

 Дуслар килгән безгә кунакка.

 Дуслык бит ул- тормыш үзәге,

 Дуслык бит ул- бәйрәм бизәге.

2 нче кыз:

Бәйрәмсез бик күңелсез бит,

Күңелсездер сезгә дә.

Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә

Кирәк һәммәбезгә дә

3 нче кыз:

Бәйрәмнәр бик күп болай да.

Ә шулай да, ә шулай да.

Халкыбызның йолаларын

Искә төшерик әле,

Күңелле итеп бүген

Алып баручы:

— Исәнмесез, мөхтәрәм кунаклар. Бүген бездә аулак өй. Аулак өй турында ишетмәгән кеше сирәктер. Ишеткәнегез булмаса, әйдәгез аулак өйгә рәхим итегез, без сезне аулак өйгә чакырабыз, әби-бабаларыбыздан калган йола, уен, бәйрәмнәрне искә төшерәбез.Әйе, гомер узган, тула оек белән чабаталар тузган. Ә халкыбыз мирасына булган мәхәббәт йөрәкләребездә саклана.

1 нче кыз:

— Кызлар, без бергә жыелгач төрле уеннар уйныйк идек. Әйдәгез борынгы уеннарның берсе “Йөзек салыш” уенын уйнап алабызмы?

 (Шулвакыт егетләр ишек шакыйлар):

-Кызлар-йолдызлар, былбыл кошлар, аулак өйгә кертегез әле.

Кызлар:

-Кызлар! кызлар! Егетләр килгән түгелме? Кертәбезме?

-Кертик,кызлар! Әзрәк утырырлар да кайтып китәрләр.

Егетләр: Исәнмесез,кызлар-йолдызлар!

Кызлар: Исәнмесез! Егет сезгә кем кирәк?

Егетләр:  Кара кашлы кыз кирәк! Кызлар ачыгыз инде ишегезне!

Кызлар: Ач булсагыз, ашап килегез,бер кочак акча алып килегез!

Егетләр: Акча бездә бер букча.

Кызлар: Ишек бавы бер алтын

                Безнең кызлар мең алтын!

Егетләр: Кызлар кертегез инде.

Кызлар: Ярый инде керсеннәр! (егетләр керәләр)

Кызлар һәм егетләр кара-каршы такмк әйтешәләр:
Кызлар:

Җырлыйк әле, җырлыйк әле,

Җырлыйк шушы көйләргә;

Җырласак шушы көйләргә,

Калыр сагынып сөйләргә.

 Егетләр:

Җырлыйк әле, җырлыйк әле,

Җыр күңелне ача ул;

Җырлау күңелне ача ул,

Кайгыларны баса ул.

Кызлар: 

Җырлыйк: әле, җырлыйк әле,

Берне түгел, икене;

Җырламас идек икене,

Сез дусларым сөйкемле.

 Егетләр:

Ал да булыр чагыбыз,

Гөл дә булыр чагыбыз;

Без җырламый кем җырласын,

Безнең шундый чагыбыз.

Кызлар:

Җырлыйк әле, җырлыйк әле,

Сызылып таңнар атса да;

Яшь гомерләр ике килми,

Сулар үргә акса да.

 Егетләр:

Җырлыйк әле, җырлыйк әле,

Уникегә тулганчы;

Уникеләргә тулганчы,

Дуслар күңле булганчы.

Алып баручы:

—  Әйдәгез,  “Йөзек салыш” уенын уйнап алабыз

. Йөзек салыш уены

(Яшьләр тезелешеп утыралар, берәү “Йөзек салучы” була. Ул кулларын тотып утырган кешеләрнең барысына да “йөзек салып” чыга. Йөзекнең кемгә туры килүен берсе дә сизмәскә тиеш. Аннан  соң, үзе бер кырыйга китеп, “Кемдә йөзек,сикереп чык”, – ди. Йөзекле кеше сикереп торганда, ике як күршесенең берсе тотып кала алса, йөзекле  кешегә җәза бирелә, тота алмасалар, йөзек салуны яңадан башлыйлар. )

Алып баручы:

—  Әйдәгез,  “Түбәтәйле” уенын уйнап алабыз

(“Түбәтәйле”. Уртада 5-6 урындык тора, урындыкларга түбәтәйләр куела. Яшьләр урындыклар тирәли басалар, көй башлануга, җиңелчә бии башлыйлар. Көй туктауга, түбәтәйләрен кияләр, шул арада урындыкларга утырып өлгерергә тиешләр. Кем урынсыз кала, шул уеннан чыга. Икенче мәртәбә уйнаганда уртада өч урындык кала, уйнаучылар саны артыграк була. Соңга таба бер урындык калдыралар. Шулай итеп иң игътибарлы,

җитез кеше билгеләнә.)

Алып баручы:

— Җитәр инде, кунакларны арытып бетердек бугай. Без бит сезнең белән бүген Аулак өйгә уйнап-җырлап күңел ачу өчен генә җыелмадык. Максатыбыз- үзенчәлекле кайнатма ясау серләренә төшенү. Әзер кайнатманы сатуга чыгару өчен зәвыклы итеп бизәү дә әле. Чөнки мәктәбебез “Чәй тәме”проекты буенча  эшләп, грантка лаек булды. Бу-  безнең горурлыгыбыз. Бүген нинди кайнатма әзерләрбез икән? Сүзне мәктәбебезнең аш-су остасы Ләйсән Илдус кызына бирәбез. Рәхим итегез.(Санберри кайнтмасын әзерләү буенча мастер класс)

Алып баручы:

-Менә безнең канатмабыз әзер дә булды. Сатуга чыгарып, халыкка  тәкъдим итү өчен зәвыклы итеп бизәү дә кирәк. Ул үзе аерым бер сәнгать. Әлбәттә, аның остасы- проект җитәкчесе Зөлфия Азат кызы. Рәхим итегез (Банкаларга тутырылган кайнатманы бизәү буенча мастер класс).

Алып баручы:

— Ә хәзер бергәләп чәй өстәле янында  әзер кайнатмалардан авыз итик.(Чәй эчү.    Баян белән күмәк җыр)

Алып баручы:

— Хөрмәтле кунаклар, без сезнең белән бүген аулак өйгә җыелып халкыбызның җырларын , уеннарын искә төшердек.Үзенчәлекле кайнатма ясау, аны зәвыклы бизәү юлларын өйрәндек. Бүгенге очрашудан сез нәрсә дә булса алып китә алгансыз икән, димәк, без максатыбызга ирештек. Татар халкында кунакларны буш җибәрми торган гадәт бар. Без дәсезгә күчтәнәчләр әзерләдек. Рәхим итеп алыгыз (күчтәнәч бирү)

Дуслык җебе өзелмәс ул,

Халык моңы бар җирдә.

Безнең мондый очрашулар

Истә калсын гомергә.

— Килүегез өчен бик зур рәхмәт. Хәерле юллар, сезгә!

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Исемен матур кемнэр куйган сценарий
  • Исем кушу йоласы сценарий башкортса
  • Исем кушу йоласы сценарий балалар бакчасы
  • Исаакиевский собор праздник
  • Исаакиевский собор график работы на новогодние праздники