Капка т?бенд? татарча сценарий

Cкачать: Развлечение по татарскому языку "Капка төбендә"

Тема:
«
Капка төбендә»(күңел
ачу бәйрәме
).

Максат: 1..Милли
мәдәният белән таныштыруны дәвам итү.  

2. Күңел ачу бәйрәмнәре аркылы балаларның
күзаллауларын киңәйтү, күңелләрендә шатлык хисләре, бәйрәм рухы тудыру.

Зәй
шәһәре.

“Салават
күпере”балалар бакчасы.

Тәрбияче:
Габидуллина Л. Р

2014
ел.

Алып баручы:
— кош-кортларымны ашаттым, малларымны көтүгә куып чыгардым, капка төбен себереп
алыйм да, кереп чәй эчеп алырмын.(капка төбен себерә һәм өйгә кереп китә).

Бер төркем балалар килеп
керә.

1 бала:
— Кызлар! Малайлар! Әйдәгез әнә теге капка төбенә барып утырабыз.

2 бала:-
Әйдәгез! Бергәләп  ял итәрбез: уйнарбыз, җырларбыз, рәхәтләнеп күңел ачарбыз!
(шау-гөр килеп “капка” төбенә киләләр. Балалар тавышын ишетеп

“хуҗабикә” –алып баручы
чыга).

Хуҗабикә:
-Бәрәкалла, минем капка төбенә балалар килгән түгелме соң! Нишләп йөрисез?.

Балалар:
-Исәнмесез, апа! Сезнең капка төбендә ял итеп алмакчы идек. Ярыймы?

Хуҗабикә:-
ярамаган кая!.Мин дә сезнең белән бергәләп ял итәрмен.

Бергәләп:
Кадерле кунаклар, карагыз!

                    
Ничек без бергәләп күңел ачабыз!

Хуҗабикә:
Кердек алма бакчасына,

Алма җиргә коелган.

Бер матур җыр җырлап
алыйк

Якын дуслар җыелган.

Җыр
“Хәерле көн”.

1бала:        Алма бакча
– челтәр капка, ачыла ике якка.

           Килдек,
дуслар, сезнең белән уйнап күңел ачарга!

Хуҗабикә:
-Нинди уен уйныйбыз? Әйдәгез әйтешләр әйтеп уйныйбыз!

Әйтешләр
әйтү:“Куяннар”.

-Куяннар кая барасыз?

Әбиләргә
барабыз.

-Анда нигә барасыз?

-Каз ботына барабыз.

-Аны кая куясыз?

-Кулъяулыкка  төрәбез.

-Пычранса нишлисез?

— Суга кереп юабыз.

-Агып китсә нишлисез?

-Кычкырып, кычкырып
елыйбыз.

Хуҗабикә:
-без елап тормыйбыз ,ә күңел ачуны дәвам итәбез.

                   Бию.(татар 
биюе).

Хуҗабикә:-
Ә хәзер бергәләп “Талчыбык” уенын уйнап алырбыз.Балалар, рәхим итегез!

Уен :”Талчыбык”.(Кулъяулык
хуҗасына җәза бирелә: санамыш, тизәйткеч, мәкальләр, табышмаклар, эндәшләр
әйтү, шигырьләр сөйләү, җырлау Һ.б).

Хуҗабикә:-
Балалар, мин сезгә бер табышмак әйтәм, игътибар белән тыңлагыз.

Телләре бик күп булса да,
һәркем аңлый, үз итә.

Елата да, җырлата да,
кирәк икән биетә.

Балалар:
гармун.

Җыр: “Бииләр итек-читекләр”.

Хуҗабикә:
— без кечкенә чагында бик яратып “Уңга кара, сулга кара” һәм “Төймәне чокырга
керт” уеннарын уйный идек. Сезгә дә әлеге уеннарны тәгъдим итәм . Уйнап
алабызмы?

Уеннар уйнау.Уңга
кара, сулга кара
”(ике бала бер-берсенә аркаларын куеп басалар. Өчкә кадәр
санагач, башларын боралар. Әгәр  икесе дә бер якка карый икән, “бүләк”(приз)
бирелә, төрле якка карыйлар икән –“җәза” бирелә.).

Төймәне чокырга керт
(уенда 3-4 бала уйный ала. “Чокыр” казыла.Балалар чокырга төймә
ыргыталар.Кемнең төймәсе чокырга яки чокырга якын төшә, шул уенны башлый-
бармак белән чиертеп калган төймәләрне чокырга төшерергә тиеш. Булдыра алмаса,
икенче бала дәвам итә.).

Хуҗабикә:
-карагыз әле, балалар, сезнең белән күңел ачып утырып көтү кайтканын да күрми
калганмын. Минем кечкенә бәрәннәрем кая соң?(аларны чакыра: бәр-бәр-бәр.
Шулвакыт “бәрән “костюмы кигән балалар килеп  керәләр һәм бии башлыйлар).

Бию: “Бәрәннәр”.

Хуҗабикә: биидек тә,
җырладык та, уйнадык та – бергәләп рәхәтләнеп күңел ачтык. Ә хәзер, әйдәгез, өйгә
кереп тәмләп чәй эчеп алыйк.

Кулланган
әдәбият
: 1. К. В. Закирова“Күңел ачыйк бергәләп”,
“Мәгариф”    нәшрияты,2003 ел.

2.
“Туган телдә сөйләшәбез” (Методик  кулланма өчен аудио-кушымта).

Капка төбендә.

(Зурлар төркеме балалары катнашында күңел ачу кичәсе)

             Максат: татар халкының җырлы – биюле уеннары  темасын йомгаклау; халык уеннары аша балаларны үз халкының мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән таныштыру; халык иҗатына кызыксыну, мәхәббәт тәрбияләү.

          Алдан эшләнгән эш: уеннар белән танышу, сүзләрен өйрәнү; “Халкым мираслары” музеена  экскурсия.

Кичәнең барышы: 

  Авыл күренеше.  Зал уртасында капка.  Татар киемнәреннән, түбәтәйләр, калфаклар кигән  балалар залга керәләр.  Уртада басып калалар.

Алып баручы:        Күңелләр шатлыклы булганга,

                        Без җыелдык бүген бу  залга.  

                        Кадерле кунаклар, карагыз,

                        Ничек бергәләп күңел ачабыз.

                        Матур җырлар өзелмәс,

                        Шатлык өстәр гармун да.

                        Күмәк бию, уен-көлке,

                        Кызык булачак монда.

Ләйсән:        Елмай көнгә һәм кояшка,

                Көнең күңелле узар.

                          Кырлар, болыннар да сиңа

                Чәчәк, гөлләрен сузар.

Рияз:                   Елмай әле, син елмайсаң,

                Яратыр олы, кече.

                   Дөньяда иң матур кеше

                Елмайган, көлгән кеше.

Диана:        Җыр башлыйбыз, тыңлагыз,

                Юк, кушылып җырлагыз.

                    Хәтта кояшсыз көндә дә

                Сез шатлана белегез.

                Елмаегыз, көлегез!

Җыр:    Әйлән-бәйлән.

Балалар утырышалар.  Йөзембикә әби капкадан килеп керә.

Әби:        Әлмәндәр, Әлмәндәр дим! Тизрәк чык әле! Кунаклар килгән икән бит безгә, исәнмесез, балакайларым!

Балалар:  Исәнме, әбекәй!

Әлмәндәр өйдән чыга.

Бабай:  Саумысез, балалар, күрми дә калганмын килгәнегезне. Әйдәгез, кунак булып китәрсез!

Балалар:  Исәнме, бабакай!

1 бала: Әбекәй, бабакай! Без сезнең янга кунакка түгел, ә күңел ачарга, җырларга, биергә, уеннар уйнарга килдек.

2 бала: Әйе-әйе, без сезнең янга яңа уеннар өйрәнергә дип килдек.

Бабай: Бик рәхәтләнеп өйрәтербез, балалар. Үзебез дә яшь чакларны искә төшереп алырбыз.

Әби: Балалар, тик безнең намаз укыр вакытыбыз җиткән икән, без бабагыз белән тиз генә кереп, намаз укып чыгыйк, ә сез уйный торыгыз.

Өйгә кереп китәләр.

Азалия:          Алма бакча-челтәр капка,

                       ачыла ике якка.

Рияз:         Килдек дуслар сезнең белән,

                      уйнап күңел ачарга.

Азалия:         Нинди уен уйныйбыз?

Рияз:       “Талчыбык” уены. Әйдә, башлыйбыз!

Балалар түгәрәк ясап басалар, кулларында-кулъяулыклар. Бер бала уртада яулык җыючы була. Музыка уйный. Музыка туктаганда яулык җыючы кемнең яулыгын ала, шул уенчыга җәза бирелә.

Алып баручы:   Бу яулык хуҗасына нинди җәза бирәбез?

  1. Биесен!
  2. Җырласын!
  3. Куян кебек сикереп түгәрәктән әйләнеп килсен!
  4. Бер аякта сикереп килсен!
  5. Төлке кебек йөреп күрсәтсен!
  6. Һ.б.

Йорттан чыгып, бабай белән әби карап торалар.

Алып баручы:   Балалар, күрми дә торабыз, безнең уйнаганны Әлмәндәр бабай белән Йөзембикә әби дә карап торалар икән.

Бабай:   Без сезне читтән генә карап тордык, балакайларым. Безнең капка төбенә балалар күңел ачарга килгәннәр икән дип сөендек.

Әби:   И-и, сөбханалла, балаларга күз тимәсен: барысы җырлый, барысы бии, бергәләшеп уйныйлар, чып-чын артистлар диярсең.

Илүзә:     Без сезгә хәзер “Дустым бар” җырын җырлап күрсәтербез.

Җыр:   “Дустым бар”

Алып баручы:   Без уенны дәвам итәбез.

Әби:   Уйнагыз, балакайларым, уйнагыз, без сезне читтән генә карап торыйк.

“Чума үрдәк, чума каз” уены уйнала.

Райлә:   Гел уйнап кына торып булмый, әйдәгез бер биеп алыйк.

Алып баручы:   Музыка уйнаса-көй була, кызлар тыпырдаса-бию була.

Кызлар башкаруында “Татар биюе”

Данияр:               Безнең кызлар биегәндә

 идәннәре бөгелә,

                            Җитәр инде, күп биисез,

безнең җырлыйсы килә!

“Шома бас” җырлы-биюле уен.

Бабай:   Безнең дә уйныйсы килеп китте бит әле сезнең белән. Уйнатырсызмы, балалар?

Балалар:  Уйнатабыз, уйнатабыз!

Әби:   Ә минем яңа уеным бар.

Балалар:   Нинди уен ул, әбекәй?

Әби:   “Кәрия-Зәкәрия” уены булыр ул.

Әби уенның барышын өйрәтә, бергәләп  уйныйлар.  

Бабай:  Балалар, минем дә сезгә бер уеным бар бит. Карагыз әле, минем башымда нәрсә?

Балалар: Түбәтәй, бабакай. Безнең дә түбәтәйләребез бар.

Бабай: Ә хәзер шул түбәтәйләр белән бер уен  уйнарбыз. Уен  “Түбәтәй” дип атала.

(Бабай уенның барышын аңлата һәм бергәләшеп уйныйлар).

Алып баручы:   Балалар, әби белән бабайга рәхмәт йөзеннән әйдәгез бер җырлап бирик.  

 Җыр:   “Түгәрәк”

Бабай:   Ай рәхмәт, балалар, шатландырдыгыз без картларны, бик зур рәхмәт сезгә. Тик без арыдык инде, бераз ял итеп алыйк.

Әби:   Әйе шул, балалар, без керәбез инде, ә сез уйнагыз, күңел ачыгыз, ял итегез. Сау булыгыз, балалар!

Балалар:   Сау бул, әбекәй, сау бул, бабакай!

Ләйсән:               Без уйныйбыз, уйныйбыз,

                        Якты көннән туймыйбыз.

                        Капка төбе гөрләп торсын,

                        Уйныйбыз да, җырлыйбыз!

Алып баручы:   Нинди уен уйныйбыз, балалар?

Балалар:   Утыр, утыр Мәликә!

“Утыр, утыр Мәликә!”уены уйнала. Балалар түгәрәкләнеп басалар, уртада бер баланың күзен бәйлиләр. Түгәрәктә җырлап әйләнәләр:

Утыр,утыр Мәликә

Алмагачның төбенә.

Кем утырган каршыңа

Әйтеп бирче тиз генә.

Бер бала чыгып баса, күзен бәйләгән бала капшап кем икәнен әйтергә тиеш. Танымаса, яңадан уйныйлар.

Алып баручы:    Кич җитеп килә түгелме соң, балалар, кайтырга вакыт, әйдәгез, җырлый-җырлый кайтыйк.

Җыр: “Әйлән-бәйлән”

Балалар залдан җырлый – җырлый чыгып китәләр.

Фольклорное развлечение для детей старшей группы

Зурлар төркеме балалары өчен фольклор кичәсе

Тема: «Капка төбендә»

Максат: Милли мәдәният, татар халкының җырлы – биюле уеннары белән таныштыруны дәвам итү. Халык уеннары, җырлары, такмаклары аша балаларны татар халкының мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән таныштыру; халык иҗатына кызыксыну, мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау: өй макеты, эскәмияләр, мендәр

Кулланылган әдәбият:

1.  Хрестоматия “Балачак аланы” Закирова К.В., Казань: РИЦ, 2011. – 560 б.

2. “Әй уйныйбыз, уйныйбыз…” Закирова К.В., Казан, 2013. – 224 б.

Катнашучылар: балалар һәм хуҗа, хуҗабикә

Бәйрәм барышы:

1 бала: Кызлар! Малайлар! Әйдәгез әнә теге капка төбенә барып утырабыз.

2 бала: Әйдәгез! Бергәләп ял итәрбез: җырларбыз, биербез, уеннар уйнарбыз, рәхәтләнеп күңел ачарбыз!

(Балалар шау-гөр килеп капка төбенә киләләр. Балалар тавышын ишетеп өйдән хуҗа белән хуҗабикә чыга.)

Хуҗабикә: Әтисе, кара әле, безнең капка төбенә балалар килгән түгелме соң?!

Хуҗа: Әйе шул, әнисе. Балалар, нишләп йөрисез?

3 бала: Исәнмесез Ислам абый, исәнмесез Зәйнәп апа! Сезнең капка төбендә ял итеп алмакчы идек. Ярыймы?

(Ир белән хатын берберсенә карашып алалар)

Хуҗа: Ярый балалар, ярый.

Хуҗабикә: Балалар сез каршы булмасагыз без дә сезнең белән бергәләп ял итәр идек.

Балалар: Юк, без каршы түгел.

Хуҗабикә: Кердек алма бакчасына,

Алма җиргә коелган.

Бер матур җыр җырлап алыйк

Якын дуслар җыелган.

Тат.хал. җыры: «Ай йолдызым»

4 бала: Алма бакча – челтәр капка,

Ачыла ике якка,

Килдек, дуслар сезнең белән

Уйнап күңел ачарга.

Хуҗабикә: Нинди уен уйныйбыз? “Йөзек салыш” уйныйбызмы?

Балалар: Әйдә, уйныйбыз.

5 бала: Йөзек салучыны үзем билгелим.

санамыш:

Тор, тор, Тургай,

Таң ата бугай,

Тургай, чыпчык,

Син кал, бу чык!

яисә Әке – пәке – эремчек

Син калып тор, ә син чык!

Йөзек салучы: Кемдә йөзек сикереп чык! … нинди җәза бирәбез?

Балалар: … Тавышы матур, җырласын. (Җәза алучы җырлый).

Җыр «Кәләпүшем-калфагым»

Йөзек салучы: Кемдә йөзек сикереп чык! … нинди җәза бирәбез?

6 бала: … сине матур бии диләр, биетеп карыйк әле. (Җәза алучы бии).

Татар халык биюе

7 бала: Кызлар, малайлар, әйдәгез такмаклар әйтешәбезме?

Балалар: Әйтешәбез.

Такмаклар

Малайлар: Бака, бака, бакырган,

Бака кунак чакырган.

Кунаклары килмәгәч,

Тышка чыгып акырган.

Кызлар: Ике сарык юлга чыккан

Кулларында чемодан,

Иреннәрен буяганнар,

Ә битләрен юмаганнар.

Хуҗалар: Йорт кошларын ашатырга

Иртүк чыгам сарайга.

Тавыкларга тоз ялатам

Печән салам казларга.

Хуҗа: Балалар, без яшь чагында бик яратып “Зәңгәр чәчәк” уенын уйный идек. Сезгә дә әлеге уенны тәкдим итәм.

8 бала: Ислам абый, бик теләп уйныйбыз. Бу уен безнең яраткан уеннарыбызның берсе.

Җырлы-биюле уен “Зәңгәр чәчәк”

Хуҗа: Карагыз әле, балалар, сезнең белән күңел ачып кич җиткәнен дә сизми калганбыз.

Хуҗабикә: Рәхмәт балалар, бик әйбәт ял иттердегез. Биедек тә, җырладык та, уеннар да уйнадык. Болай булгач гореф-гадәтләребез югалмый, җырларыбыз, уеннарыбыз онытылмый икән. Балалар, ә хәзер, әйдәгез, өйгә кереп тәмләп чәй эчеп алыйк.

Методическая разработка (старшая группа) по теме:
«Капка төбендә»

Предварительный просмотр документа:

Название файла:
kapka_tobend.docx.

Краткое описание:
Методическая разработка (старшая группа) по теме:
«Капка төбендә»

Нравиться файл? Нажми лайк!

Комментарии пользователей к документу:

Случайные документы:

  1. Презентация к занятию по окружающему миру (младшая группа) по теме: Презентация для детей младшего и среднего возраста «Домашние животные»
  2. Проект по окружающему миру (средняя группа) на тему: Мини-проект по экспериментально-познавательной деятельности «Огород на окошке»
  3. Рабочая программа по окружающему миру (младшая группа) по теме: План-программа работы по опытно-экспериментальной деятельности в младшей группе.
  4. План-конспект занятия по окружающему миру (старшая группа) на тему: Открытое занятие На тему: «Как выращивают хлеб?»
  5. Презентация к занятию по окружающему миру (подготовительная группа) по теме: Презентация на тему: «Знакомство с Исаакиевским собором»
  6. План-конспект занятия по окружающему миру (старшая группа) на тему: Мой город
  7. Календарно-тематическое планирование по окружающему миру (подготовительная группа) на тему: Перспективный план работы по ознакомлению с окружающим детей подготовительной к школе группы
  8. План-конспект занятия по окружающему миру (подготовительная группа) на тему: Конспект по ОО «Познание» по опытно-экспериментальной деятельности и ознакомлению с миром природы в подготовительной группе тема: «Виды почвы и посев семян огурцов» в рамках недели «Наука и экспериментирование»
  9. Календарно-тематическое планирование по окружающему миру (старшая группа) на тему: «Планирование образовательной деятельности с детьми старшего дошкольного возраста по теме недели «Зимние забавы. Зимние виды спорта»
  10. План-конспект занятия по окружающему миру (средняя группа) на тему: НОД по теме «Была война» для воспитанников среднего дошкольного возраста

Мероприятие для фольклорных коллективов.Материал собран в основном из местного фольклора.(игры ,песни, прибаутки,шутки)Дети вечером собрались у ворот.Мальчики приветствуют девочек,девочки принимают их приветствие.Начинается игра.Загадывают загадки,поют частушки,показывают как ходят дедушки,мальчики,девочки,солдаты,читают шуточные стихотворения,танцуют.(баян,ложки,тарелки.стиральная доска,свистульки,палки-инструменты для музыки)В конце мальчик поет татарскую народную песню,остальные в хороводе по…

Раздел Физкультура
Класс
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата 28.12.2014
Формат docx
Изображения Нет

Поделитесь с коллегами:

Кичен капка тобендэ.

(Жырлы-биюле уен-тамаша)

Максат: татар халык авыз ижаты белэн таныштыру, балаларны эдэбиятыбызнын чишмэ башы-фольклорны белергэ, халкына,анын талантына ихтирам белэн карарга, анын белэн горурланырга ойрэту, сэнгатьле сойлэм телен устеру.

Барышы:

Кызлар шау-шу килеп эскэмиягэ утыралар. Малайлар сойлэшэ-сойлэшэ керэлэр.

-Исэнмесез,саумысыз.

Нигэ кэжэ саумыйсыз?

Этэчегез кукэй салган

Нигэ чыгып алмыйсыз?

-Эй,Эпсэлэм,Эпсэлэм.

Сэлам бирдем,Эпсэлэм.

Сездэн безгэ тиештер бит.

-Вэгалэйкемэссэлэм.

-Малайлар- -Кызлар-

-Шуннан. -Тугыз ким уннан.

-Шуннан. -Утырган да шуган.

-Шуннан. -Кишер белэн суган.

-Шуннан. -Койрыгы тунган.

-Эйдэгез,уйнап жырлап-биеп алыйк эле.

-Эйдэгез.

Кара-каршы жыр.

1.Без жырлыйбыз шаян жырлар

Э сез тынлап торыгыз.

«Энэ килэ автомобиль»

Булыр безнен жырыбыз.

2.Энэ килэ автомобиль

Тоягэннэр калайлар.

Безнен авыл малайлары

90яшьлек бабайлар.

3.Энэ килэ автомобиль

Тоягэннэр капчыклар.

Безнен авыл кызлары

80яшьлек карчыклар.

4.Энэ килэ автомобиль

Тоягэннэр бурэнкэ.

Безнен авыл малайлары

Жыенысы бер тэнкэ.

5.Энэ килэ автомобиль

Тоягэннэр голжимеш

Безнен авыл кызлары

Елак-сытыклар имеш.

6.Энэ килэ автомобиль

Агып бара майлары.

Шэп жырлый безнен малайлар

Жырлый торган чаклары.

7.Энэ килэ автомобиль

Сез нигэ утырмыйсыз?

Башка кызлар тиз онтыла

Сез нигэ онтылмыйсыз?

-Тынлагыз эле,мин сезгэ бер кызык сойлим.

Жиктем урдэк

Киттем урлэп

Жиктем тычкан

Чиный бит кэхэр суккан.

Чанам кабык

Тоядем чыбык-чабык.

Бардым чабып

Киттем авып.

Тэртэсе салам

Тошэм дэ калам

Ничек кайтып житэргэ?

Аптырадым бит тэмам.

-Эх.Бар идее безнен яшь чаклар.

Кесэ тулы борчаклар.

Саламнан тэртэ каерып

Кырмыска жиккэн чаклар.

-Ала-бута чабата

Эти мине ярата.

Эти мине яратканга

Алып бирэ чабата.

-Килэ идем урам буйлап

Эллэ нэрсэ уйлап

Шуннан сон ап итте,хап итте

Корсагыма тай типте

Ярылып киттк кулмэгем

Чак-чак кына улмэдем.

-Барадыр идем,барадыр идем

Атым кинэт туктады.

Ник туктады бу дисэм.

Тошеп калганмын икэн.

-Экият сойлимме?Сойлэ.Тынлагыз.

Борын-борын заманда

Безнен авылда булган ди бер бай

Анын булган ди ике ое

Берсе агачтан,берсе таштан

Сойлимме яна баштан?

-Сойлэ.

Сойлим яна баштан

Шуннан бу байнын ди кэжэсе

Бай анны саткан

Юк,алай тугел,сойлим яна баштан.

-Сойлэ.

-Кэжэ йори таштан

Сойлимме яна баштан?

-Сойлэ.

Булган ди бер бай

Ашаган ди тунмай

Эчкэн ди сулама

Миннэн бутэн экият сорама.

-Карагыз эле,малайлар,карагыз эле,

-Кая ни бар?

-Абау,йогереп ките бер мэче

Койрыгын тойнэгэн,балаларын тоягэн

Койрыгы чишелде,балалары ишелде.

=Эйдэгез,»Ак тешемне курсэтмэм»уенын уйныйбыз.

-Без без без идеек

Без 12кыз идеек.

Базга тоштек май ашадык,

Маебыз кая киткэн?

Тычкан ашап бетергэн.

Тычкан кая киткэн?

Салам астына качкан.

Салам кая киткэн?

Угез ашап бетергэн.

Угез кая киткэн?

Кара урманга качкан.

Кап та коп яку пак тешемне курсэтмэм.

-Малайлар.Чуплектэге калайлар.

Кызлар.Хавадагы йолдызлар.

-Этилэр.Абзардагы бэтилэр.

Энилэр.Остэлдэге мэмилэр.

-Бабайлар.Пелэш башлы сабыйлар.

Эбилэр.Бишектэге эбилэр.

Уен»Эйтегезче дусларым».(бабайлар,ьалайлар,кызлар,солдатлар)

Уен»Шырпы салыш»Урам кое уйнала.(бию»Эпипэ»,Сельсовет секретаре Сэмигуллин Сэмигънын ссоры сыртлы сыерын суеп саздагы суга салсан саздагы су саргая.)

-Инде кызу эйтэм,сез эйтеп карагыз.

(эйтеп карыйлар,эйтэ алмыйлар)

-Бик матур сойлэден,жырлап та алыйк.(жыр»Ак каен»,парлап бию)

-Кояш та баеп килэ,кайтырга вакыт.Балалар хушлашалар)

Безгә язалар

Капка төбе бәйрәме

1992 елның 8 феврале кичендә телевизордан Капка төбе бәйрәме күрсәттеләр. Методист буларак, андый мәдәни чараларны караганда, мәдәният хезмәткәрләре семинарында яңа формалар тәкъдим итәр өчен, теркәп куйгалый идем. Тик бәйрәмнең кайсы районда оештырылганын язмаганмын.

Капка төбе бәйрәме

Шул караламаны  таптым да, ноутбугымда җыярга булдым. Мондый текст килеп  чыкты: “Бер  капка төбенә таба, урам иңләп,  авылдашлар килә, эчпошыргыч  озак баралар. Сабантуйга  баралар мени! Менә  Бишпар уены  башланды. Бу уенны  кич белән клуб­ларда гына  уйныйлар  бит.  Уенда тотылган парга  биюдән башка  жәза  бирелми, ә болар җырлаттылар  егетне. Йөгереп арганнан  соң, җырлау  өчен  тын җитми бит  инде ул! Гаҗәп, тырышты егет.  Сигезле уены да  капка төбендә уйналмый шул. җитмәсә,  уртадагы  парлар артка таба  әйләнә башладылар, безнең якта кулларны  алмаштырып, икенче якка  гына  биеп әйләнәләр. Тагын бер кызны  җырлаттылар. Матур җырлый  үзе. Тик сүзләрен  дөрес әйтми. “Сандугачлар —  капкада,  канатлары  тактада”  түгел бит  инде  ул!.. Сандугач канат кага, канатлары  талса  да,  дип җырларга кирәк иде. Зөфәр Билаловтан откандыр инде. Куючы  режиссер  Алмаз Хәмзин  мондый  гына  җитешсезлекләргә  игътибар ит­мәгән, күрәсең…”

Инде дә  килеп, әүвәл капка  төбендә ни­чек кич утырганнарын искә төшерәсем  килә. Көндез тормыш мәшәкатьләре  ардыргач, күрше-күлән кичен  ял итеп утырыр өчен бер капка  төбенә җыела. Анда төрле дөнья хәлләре, яңалыклар сөйләшәләр. Бүген кем нәрсә пешергән, капка  төбенә алып чыгып авыз иттерергә дә телидер. Авылга  кемнәргәдер кунакка кайтучылар  бар, кичәгенәк кичке уеннан соң кем  кемне озаткан, кайсы кызны  әнисе эзләп табып, егете  яныннан яңаклап алып кайткан, кем кемгә  өйләнергә җыена икән, кем читкә китәргә паспорт  алган һәм ул кая китә?.. Шундыерак  темаларга  гәпләшә  торганнар иде.  Ахыр килеп, колхоз бригадирын да “сүтә”  башлыйлар. Кичә  чит хатында  кунып чыкканын  кемдер  күргән, ул кемнедер  ашлык урлаганда  тоткан… Ә кайчан соң икмәк өләшерләр?.. И-и-и!  Күп инде ул  хатыннарга сөйләшер өчен  темалар. Сүз иярә сүз чыгып, мәзәккә  охшаш  булган хәлләрне  дә сөйләп алучылар табыла. Чараны  оештырганда  шулардан чыгып  сценарий планы төзергә була. Әйтик, җыелышып утырган  хатын-кызлар янынан  кичке  уенга баручы  егетләр гармун уйнап узалар. Алар арасында  читтән яисә армиядән  кайткан егет тә була, ул апалар белән күрешмичә  уза  алмый. Гармун тавышына   күңеле кузгалган  хатын-кызлар яулык почмагына күзләрен сөртә,  ир-атлар  гармунга кушылып җырлый ук башлый, кемдер түзми, биеп тә китә.  Кыюсызлары  карап кына  да  хозурлана… 

Хәзер  “Түгәрәк  уен” фестивале ел да оештырыла башлады. Анда чыгыш ясау  өчен  борынгы йолаларны табып кына бетер!  Халкыбызның бу байлыгы бетмәс-төкәнмәс  һәм  кызыклы  икән бит. Без үскәндә аларны яшәү рәвеше буларак кабул иткәнбез. Йолаларның күбесе еллар ташкынында югалып беткән, формасын үзгәрткән яисә чорына карап  кулланыштан төшеп калган. Фестивальнең  максаты да  менә шуларны  эзләп табып, әкренләп хәзерге  яшьләрнең  аңына  сеңдерү, тормышка кертеп  җибәрү булып тоела миңа. Мин район үзәгендә яшим. Йомышлар белән чыкканда, өемә кайтып җиткәнче арыйм да утырып ял итү өчен капка  төпләреннән утыргыч  күзлим. Андый бәхет тәтесә, хуҗаларга рәхмәтләр укый-укый,  рәхәтләнеп ял итәм. Савабы булсын үзләренә! Авылыбыздагы  иске  өйгә яңа койма тоттырдым әле. Өр-яңа эскәмия дә кайтарып куячакмын, Аллаһ боерса!  Кайткан чакта, сау булсам, гармунымны  алырмын да, капка төбенә чыгып утырырмын. Гармун тавышына кем дә булса  килми калмас әле…

Рәйсә Имамиева

Фото: ачык чыганаклардан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции


К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бардымская средняя общеобразовательная школа №2» структурное подразделение «1 Красноярский детский сад»

Театрализованное представление “Аулак өй” с детьми подготовительной группы

Подготовила и провела воспитатель Габдрашитова Ляйсан Хамзовна

2019

Цель: Формирование у детей  чувства патриотизма и любви к своей Родине, стремления сохранять и приумножать культурное наследие.

Задачи:

обучающая: познакомить детей с историей и содержанием татарских народных праздников – «Аулак өй» (деревенские посиделки), «Кәләш төшерү» (встреча невесты).

развивающая: через театрализованное мероприятие способствовать формированию у детей умений и навыков свободного общения на татарском языке;

воспитательная: способствовать проявлению их творческой активности, воспитанию эстетической культуры.

Предварительная работа: заучивание стихов, песен, пословиц; чтение татарских народных сказок; ознакомление детей с татарскими народными обычаями; разучивание танцев; просмотр мультфильмов на татарском языке.

Оборудование:угол татарской избы (стол, самовар, сундук, печка, вышитые полотенца, платье национальное).

Действующие лица:2 бабушки, мальчик, девочка, гости.

Ход мероприятия

Ведущий: У каждого народа есть свои национальные праздники. Многие из этих праздников родились ещё в древности — несколько столетий или даже тысячу лет назад. Всё вокруг: деревни и города, вещи, профессии, природа меняются, а народные праздники продолжают жить. Татарские народные праздники восхищают чувством благодарности и почтения людей к природе, к обычаям предков, друг к другу.

Сегодня мы представим вашему вниманию отрывок национального традиционного праздника «Аулак өй».  

Татар халкы торган кайбер төбәкләрдә борынгы заманда “Аулак өй бәйрәмнәре уздырылган. Алар кыш җиткәч башланганнар. Бер өйдә яшьләр җыелып үзләре белән кул эшләре алып килеп җыр, бию, такмаклар әйтеп күңел ачканнар.

Зал бәйрәмчә бизәләгән — чиккән сөлгеләр,өстәлдә самовар белән чынаяклар, йон эрли торган каба .Әби йон эрләп утыра, шулчак ишек шакыган тавыш ишетелә. Малай белән кыз керә.

Балалар:Исәнме, дәү әни?

Әби:И бабаларым килгән икән (балаларны кочаклап ала). Исәнмесез, үскәннәрем! Әтиегез, әниегез кая?

(урам якта «Әни без кермибез, Алияләргә кунакка китеп барышыбыз. Балалар синдә калсыннар инде?»)

Әби:Ярар.

(Шул чак күрше әби килеп керә)

Күрше әби: Исәнмесез, саумысыз! Нишләп ята икән күрше? (балаларны күреп) Бәй, синеңдә кунаклар бар икән бит. Мин сине аулак өйгә чакырырга кергән идем.

Әби:Кунакларым бар шул. Син үзең кер күршекәем. Кул эшләреңне алып кер.

(Күрше әби өенә чыгып китә)

Күрше әби:Әйдәгез,балалар өстәлне көйләп алыйк. Сез өстәлгә чәк-чәкне, коймак һәм балны куя торыгыз, мин самоварны куеп керәм.

Әби өстәлдән самоварны алып чыгып китә, балалар өстәлне җыялар.

Тышкы яктан әбиләр кире керә.

Әби: Түрдән уз күрше. Бик вакытлы кердең үзең. Балалар да кунакка китте. Бер утырып сөйләшеп алырбыз. Әйдә әле ахирәткәем,бер утырып дога кылыйк.(Әбиләр дога укыйлар)

Күрше әби:

Бисмиллаһир – рахман – иррахим.

Килеп кердем өегезгә,

Дога кылдым түрегезгә.

И ходаем, иман нуры

Балкып торсын йөзегездә.

Мәҗлесегез күркәм булсын,

Өегезгә фәрештә тулсын,

Догаларым кабул булсын,

Әрвахларыгыз шат булсын.

Эх,бар иде бит безнең яшь чаклар. Егетләр гармун уйнап,җырлап урам әйләнерләр иде,кызлар өйләрдә кешегә сиздермичә генә егетләрне көтеп утыралар иде. Эх, хәзер яшьләр элекке без уйнаган уеннарны оныттылар шул.Заманаларны шушы телевизор,компьютер дигән зәхмәт басты бит.

 Әби: Шулай шул  бик дөрес сөйлисең,Һәрбер кеше үз почмагында бикләнеп тик утыра.Бер матур итеп җырлый,бии белмиләр.Күңелле итеп ял итә белмиләр.Безнең замандагы аулак өйләрне дә оныттылар бит.

Кыз: Дәү әни нәрсә ул «Аулак өй»?

Малай: Сез анда нәрсә эшлисез иде?

Әби: Берәр кыз яки егетнең әти-әнисе кунакка яки берәр җиргә китсә, бу өйдә аулак өй оештыралар иде.Кызлар янына егетләр килә. Шул чагында китә инде уен-көлке,җыр-бию,такмак әйтешү.Бик күнелле була да инде.

Кыз: Дәү әни безнең дә сез уйнаган уеннарны уйнасы килә. Безне дә өйрәтәсезме?

Малай: Без дусларыбызны чакырырбыз.

Малай ишектән чыгып китә, иптәшләре белән керә. Кызлар залның бер ягына, малайлар икенче ягына басалар.

Малай: Исәнмесез саумысез?

Нигә кәҗәгезне саумыйсыз?

Әтәчегез күкәй салган

Нигә чыгып алмыйсыз?

Аның каршысына бер кыз йөгереп чыга:

Кыз:Әй, Әпсәләм, Әпсәләм!

Сәлам бирдем Әпсәләм.

Синнән безгә тиештер бит

Вәгаләйкемәссәләм!

Малай: Исәнмесез, дусларым!

Хәерле кичләр булсын!

Уен – көлке, җыр – моңнан

Күңелләребез тулсын!

Кыз: Бүген сездә аулак өй дип

Дусларымнан ишеттем,

Йомгагымны чорнарга дип

Мин сезгә килеп җиттем.

Кыз : Егетләргә бер җырлап күрсәтик әле.

«Ал чия төпләрендә» көенә

Егетләр килгән, егетләр

Нигә килгәннәр икән?

Тыңлап карыйк, җырласыннар,

Нәрсә диярләр икән?

Малайлар:

Сандугачның балалары,

Талга кунганнар икән.

Кызларыгыз бигрәк чибәр,

Бигрәк уңганнар икән.

Икекыз биеп килеп, ике малайга басалар, аннары парлап биеп китәләр.

Парлы бию.

Әби: И, балалар, килүегез бик әйбәт булды әле. Ахирәт, әйдә боларга югары очта кичке уен вакытында егетләр белән уйный торган уеныбызны өйрәтик.

Күрше әби: Теге «Чума үрдәк, чума каз»нымы?

«Чума үрдәк, чума каз» уены уйнала.

Чума үрдәк, чама каз,

Чума үрдәк, чума каз,

Тирән күлне ярята шул, ярата,

Тирән күлне ярата шул, ярата,

… үзенә иптәш эзли,

Белмим кемне ошата?

… ошата шул, ошата,

… ошата шул, ошата.

(җыр кабатлана, исемнәр үзгәртелә)

Күрше әби: Безнең заманда аулак өйләр күңел ачу кичәләре генә түгел иде. Кичке озын кичләрдә кызларның уңганлыгын, өлгерлеге тикшерелә иде. Анда без бирнәләр әзерли идек.

Кыз: Нәрсә ул – бирнә?

Әби: Кызым бирнә ул — кыз кеше үзе чиккән алдагы тормышында кирәк әйберләр. Менә минем сандыгым (сандыкны ачып күрсәтә башлый). Менә сөлгеләрем, монысы алъяпкыч – күрәмсез канатлы алар, татар кызларының алъяпкычлары бикрәк матур була. Балаклы күлмәктә татар кызының милли киеме.

Күрше әби: Күршекәем, син бит түбәтәйләр чигәргә бик оста идең бит.

Әби: Менә ул. Бабагызга кияү бүләге ул. Шушы өйгә килен булып төшкәч биргән идем, саклап кына киде ничә еллар буе.

Күрше әби: Бу түбәтәйне күргәч чишмә буенда уйный торган «Түбәтәй» уенын искә төшеп тора, уйнап алабызмы.

Уен барышында түбәтәй кемдә кала, шул бала җырлый, бии, сикерә, әтәч булып кычкыра һәм башкалар.

Түбәтәеңне кигәнсең,

Бик ераклардан килгәнсең,

Төскә матурлыгың белән

Шаккатырыйм, — дигәнсең.

Түп – түп – түбәтәй,

Түбәтәең укалы.

Чиккән матур түбәтәең

Менә кемдә тукталды.

«Түбәтәй» уены уйнала.

Әби: Шунда чишмә буенда Гаффурымны беренче тапкыр күргән идем.

Күрше әби: Искә төшермә инде, шул кичне сине урлап китте бит ул. Без Минниса түтәйгә әйтергә куркып беткән идек.

Кыз: Ничек инде урлады?

Әби: Без яшь заманда шулай иде ул кызым, ошаткан кызны димләп (егет кешедән яучы – сорап килүче) алганнар, йә булмаса урлап киткәннәр.

Күрше әби: Әйдәгез искә төшереп үтик әле.

Барысы да табын артына утырышалар.

1 бала: Кунаклар килде туйга,

Иң кадерле кунаклар.

Без аларга тәмле итеп

Әзерләдлек чәк-чәкләр.

2 бала: Кунаклар килде безгә,

Кунаклар килде безгә.

Килен hәм кияүнең

Туен котлыйбыз бергә.

3 бала: Без күңелле, шат балалар

Җырлыйбыз да биибез.

Әйдәгез яшьләребезгә

Матур тирмә төзибез.

Бер төркем балалар «Тирмә» уенын уйнарга чыгалар

«Тирмә» уены (игра «Юрта»)

Уенда дүрт бүлем дүртешәр бала уйный. Бүлмәнең дүрт почмагына түгәрәк ясап басалар. Урталарында урындык, урындыкта яулык. Кул тоташып җырлап атлыйлар:

Без күңелле балалар,

Түгәрәккә җыелдык.

Җырлыйбыз да, биибез дә,

Болында түгәрәктә.

Сүзсез көй барышында зур түгәрәккә басалар, көй беткәч үз урындыклары янына йөгершәләр. Баш очларында яулыкны тартып тирмә ясыйлар. Кайсылары алдан ясый тирмәне, шулар җиңә.

Әби: Менә бу көянтәләрне иң башларына салып чишмәгә суга барган идем.

Салмак кына татар көе башкарыла, кызлар биергә чыгалар.

Кызлар биюе (Каз канаты).

Әби: И, кайда икән безнең яшь чакларыбыз. Аулак өйгә килгәч төрле уеннар уйный идек, «Капкалы», «Ачык авыз», «Тәгәрәшле», «Челтәр элдем читәнгә» һәм башкалар.

Кыз: Әйдәгез, бездә«Капкалы»(Ворота) уенын уйнап алыйк.

Яңа утырткан капканың

Баганасы бик шома

Капка эләктереп калмасаң

Элекмәскә чамала.

Уен «Капкалы»

10 пар җитәкләшеп зур түгәрәккә капка ясап басалар. Куллар өскә күтәрелгән. Көй башлануга арадан бер пар үзе теләгән капкага керә, алар урынына баса, әлеге пар икенче капкага бара.көй туктауга капкага керә алмаган пар җәза ала.

Малай: Дуслар әйдәгез тагын берәр уен уйнап алыйк.

Әби: Әйдәгез килгән кунаклар белән уйнап алыйк. Аларда тик утырмасыннар.(әниләр белән уен ) Ул «Күз бәйләү» уены.

Зур түгәрәк ясала, уртасында кечкенә генә түгәрәкләр ясала, уйнаучыларның санына карап. Алып баручы сайлана, аның яулык белән күзе бәйләнә. Калган балалар кечкенә түгәрәкләргә басалар. Алып баручы, күзләре бәйләнгән килеш, уйнаучыларны эзли. Уйнаучы урынында тик торырга тиеш (утыра, иелә), ул үзен алып баручыга тортырмаска тырыша. Әгәр дә алып баручы тотса, ул уйнаучының исемен әйтергә тиеш, әйтәлмәсә уен дәвам ителә.

«Күз бәйләү» уены.

Күрше әби: Барысыда шундый уңган

Барысыда шундый булган.

Йөзләре кояш кебек

Торалар нурлар сибеп.

Малай: Кызлар, сезне матур бии диләр, безгә биеп күрсәтегез әле.

Кыз: Әйдәгез парлап биибез. «Челтәрле»не беләмсез?

Кара – каршы бию «Челтәр элдем читәнгә».

Челтәр элдем читәнгә

Җилфер – җилфер итәргә

Без килмәдек буш китәргә

Килдек алып китәргә.

Алын алырсыз микән,

Гөлен алырсыз микән.

Урталарга чыгып сайлап

Кемне алырсыз икән.

Алларында алырбыз,

Гөлләрендә алырбыз.

Күңелебезгә кем ошаса

Шуны сайлап алырбыз.

Әби: И безнең яшьләр дә бик булдыра икән!

Күрше әби: Йөрәкләрне җилкетә торган көй. Белмим ничек түзәргә?

(бии башлый)

Бас, бас, катырак бас

Бии икән дисеннәр

Безнең картлар табаныннан

Ут чыгара дисеннәр.

Әби:

Җитәр, җитәр уздырдың

Бикрәк тузан туздырдың

Аягыңны шакылдатып колагымны тоңдырдың.

Күрше әби:

Әбиеңнең кәҗәсе

Бакчада кәбестәдә

Биемәгәч, җырламагач

Мин монда нәмәмстәгә.

(әбиләр бииләр)

Кыз: Йорт хуҗалары да бик матур биеделәр. Менә сезгә күчтәнәчләр (йомырка бирә).

Малай:

Кашык кабып йөгерәм дип,

Мактанырга ашакма.

Син менә йөгереп кара

Күкәй салып кашыкка.

Уен «Йомырка салыш».

кашыкка йомырка салып узышу уздырыла.

Балалар ярымтүгәрәк ясап басалар.

1 бала:

Таң атар, чыгар кояш

Әйләргә таралышыйк.

Хуҗаларга рәхмәт әйтеп

Өйләргә таралышыйк!

2 бала:

Уйнадык та, җырладык та

Бүген бездә аулак өй,

Аулак өйдә булмаганнар

Безнең күңелне аңламый.

Әби: Һәрвакыт күркәм булыгыз,

Авырамагыз беркайчан.

Кайгыларга бирешмәгез,

Шатлыклар йөрсен алдан!

Күрше әби: Бигрәкләр дә күңелле булды, яшь чакларыбыз искә төште. Ярый әле кергәнмен. Болай булгач гореф – гадәтләребез югалмый, аларны дәвам иттерүчеләребез бар. Рәхмәт сезгә, балалар! Мин чыгыйм инде, исән – имин торыгыз. Үзегез дә безгә кунакка керегез.

Балалар: Рәхмәт сезгә. Безгә дә китәргә вакыт. Саубулыгыз!

Җыр: “ Матур булсын”

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Карачун праздник славян
  • Карачун праздник обряды
  • Карачун праздник когда отмечают
  • Карачун праздник 2022
  • Карачун на руси праздник