Киленгэ су юлы курсэту йоласы сценарий

История народного творчества Оренбурга, Оренбург Казачий, Свадьба, Свадебные обряды, Национальные блюда

26 августа, 2012

Татарский свадебный обряд «Су юлы» («Путь к роднику»)

Описание:

Вода – источник жизни, хозяйка-хранительница очага. Молодой невесте показывали путь к роднику (к источнику воды). Это сопровождалось обрядовыми песнями, шутками. Обряд проводился для того, чтобы день свадьбы был незабываемым.

Место бытования ОНН: Российская Федерация, Оренбургская область, Шарлыкский р-н, с. Новомусино.

Формы жанровых направлений ОНН: Празднично-обрядовая культура , обряды, исполнительное искусство, песенное искусство.

ОНН зарегистрирован: ГБУК «ОМЦНТ», номер: ORN016

Полное название: Оренбургское областное государственное бюджетное учреждение культуры «Областной методический центр народного творчества».

Адрес: 460000 г. Оренбург, ул. Пролетарская, д.24.

Информация об ответственности относительно ОНН.

Лица, имеющие отношение к ОНН.

ФИО: Улумбекова Гульюзум Гайсовна.

Дата рождения — 27ноября 1949года.

Тип ответственности: Исследователь.

Место работы: Областной методический центр народного творчества.

Сведения об особенностях ОНН.

Принадлежность:

Этнокультурная принадлежность: татарская.

Ключевые слова: Свадебный обряд «Су юлы»; Оренбургская область, Шарлыкский р-н, с. Новомусино.

Техники исполнения ОНН:

Наименование: Исполнение свадебного обряда в сопровождении обрядовых песен.

Предметы, связанные с ОНН:

Костюм:

Наименование: наряд невесты: белый вышитый фартук, коромысло, украшенные ведра, вышитые белые носовые платочки.

Сведения об особенностях распространения и использования ОНН:

Средства выражения традиций:

Обрядовые действия, песни, пляски и другие элементы свадьбы жителей села Новомусино.

Описание свадебного обряда «Су юлы» («Путь к роднику»)

Наиболее распространенным видом свадьбы являлось бракосочетание по сватовству.

Первый период – предсвадебный (сватовство) – кыз сорату. Почетную миссию играл сват (яучы), эту роль выполняли старики или старушки, родственники или знакомые, люди, пользующиеся уважением. При согласии родителей невесты со стороны свата велись переговоры о выкупе и о порядке проведения свадьбы.

Если дело пойдет на лад, то сват должен получить знак согласия. Этим служили вышитое полотенце, белый вышитый платочек, для жениха пуховый шарф и вязаные пуховые перчатки. Второй период – бракосочетание (никах укыту). Это проводилось в доме невесты по мусульманскому обряду до свадьбы. Третий период — свадьба.

Жених со своими дружками увозил невесту на повозке, запряженной тройкой лошадей. Во время переезда невесты, дружки распевали специальные на этот случай песни «Килен каршылау».

Прежде чем зайти в дом мужа, невеста вставала на подушку, которую обычно клали ей под ноги. Порог дома невеста переступала правой ногой. Перед входом в дом жениха молодых угощают медом и маслом (бал-май). Это кушанье обязательно должен был отведать каждый из участников праздника. Этот обычай проводился с той целью, чтобы жизнь молодых была сладкой как мед и благополучной. После застолья на другой день молодой невесте показывали путь к воде (су юлы), к роднику или к колодцу. Она хранительница очага, а вода источник жизни. На другой день молодая хозяйка должна была и готовить и убирать. Дорогу ей показывали маленькие дети со стороны жениха. Она их должна была одаривать памятными подарками. Ими являлись вышитые белые платочки. У татар вышитые платочки это не только аккуратность, опрятность, но и символ любви, преданности.

Если молодая девушка подарила молодому человеку вышитый платочек, это говорит о том, что она призналась ему в любви.

Об этом очень хорошо написал М.Джалиль в стихотворении «Платочек».

Невесту до родника провожали песней, гармошкой. В песне поется о том, какая она красивая, трудолюбивая. В песне прославляется их брак.

Оборудование: белый вышитый фартук для невесты, коромысло и два

ведра, платочки. Этот обряд проводился везде, где жили татары. Особенно в деревнях. В селе Новомусино Шарлыкского р-на, Оренбургской области этот обряд проводится очень интересно и красочно. Все жители села выходят смотреть на молодую невесту. Желают молодым любви, благополучия. Именно здесь невеста как бы проходит первое испытание. Как она шагает с полными ведрами? Не расплескалась ли вода? Все это проходит в сопровождении музыки и обрядовых песен. В городе этот обряд мы проводим в комплексе «Национальная деревня» в Татарском подворье с целью сохранить обычаи, передавать их молодым, укреплять духовную связь поколений и эпох, показать культурную самобытность татарского народа. Для этого созданы все условия.

Су юлы күрсәтү

Килен булып төшкән көнне туй мәҗелесенә кадәр, я булмаса икенче көнне кыз көянтә-чиләк белән су алып кайтырга тиеш. Су – яшәү чыганагы. Яшҗ килен – учак хуҗабикәсе. Килен башка авылдан төшсә дә, үз авылыннан булса да, беренче мәртәбә суга үзен генә җибәрмәгәннәр. Йола буенча аны егетнең кыз туганнары озаткан. Килен аларга үзенең бүләкләрен – чиккән кулъяулыклар өләшкән. Бу йола татарлар яшәгән hәр төбәктә дә үткәрелгән.

Ак алъяпкыч таккан килен көянтәгә чиләкләр асып, яшь кияү белән парлап баралар. Аларны туйда катнашучылар гармуннар, җырлар белән озата баралар.

Яшь киленгә су юлын

Күрсәтү изге бурыч,

Туры, дөрес юлдан гына,

Килен, йөрергә тырыш.

hәр көн саен таң яктысы

Сирпеп битеңне үбәр,

Син барасы су юлына

Зөhрә йолдыз нур сибәр.

Ай бизәкле чиләкләрең

Таң суында йөзсеннәр,

Сандугачлар, сайрый-сайрый,

“Уңган килен!”- дисеннәр.

Мөлдерәмә тулы булса

hәрвакытта чиләгең,

Зур бәхеткә ирешерсең,

Кабул булыр теләгең.

Килен чишмә суын чиләкләренә тутырып алганнан соң, чишмәгә көмеш (ак төстәге) акча ташлый.

Шулай ук суга баручылар “Сания апа” җырын да җырлыйлар, киленнең исемен кушып.

Сания апа суга бара

Җем-җем итә чиләге,

Чиләгенә караганда

Үзе кура җиләге.

Сания апа, чиләгеңнең

Сулары түгелмәсен.

Кеше сүзләренә карап,

Күңелең сүрелмәсен.

Суны өйгә алып кайтып җиткергәч, суны беренче булып кияүнең әти-әниләре татып карый, аннан кияү үзе hәм калган кунаклар. Кайбер очракларда суны сатырга да була. Су эчкән кеше яшьләргә үзенең теләкләрен тели. Шул ук вакытта туй мәҗелесенә, килен төшерүгә багышланган йола җырлары да башкарыла.

Атларыбыз, атларыбыз,

Канатлы чакларыбыз,

Безнең дә бер булыр икән

Киленле чакларыбыз.

Китмәскә килерең булсын,

Йөзең гел көләч булсын,

Табыныңда hәрвакытта

Бал да май, күмәч булсын.

Әй, ай батсын, ай батсын,

Кызарып таңнар атсын,

Тулган айдай киленне

Туганнарыгыз яратсын.

Килен төшүгә бәйләнешле әлеге йола, әлбәттә, яшьләрнең никахларын ныгыту, киләчәк тормышларын бәхетле итү, туй көнен онытылмаслык ясау өчен үткәрелә.

Татарский свадебный обряд «Су юлы» («Путь к роднику»)

Всемирный конгресс татар

Охшаш хәбәрләр

Фикер калдырырга

Муниципальное казенное образовательное учреждение «Кунашакская средняя общеобразовательная школа»

» Су буенда кичке уен «

фольклор бәйрәм үткәрү өчен сценарий.

Сценарий фольклорного праздника «Вечерние игры на берегу».

Җиһазлау ( оборудование): читән (забор), 6 чиләк, чәчкәләр, 2 саул макеты, камыш макетлары, идән паласы, баян, трещётки.

( “Бормалы су” көенә 3 кыз чыга- под мелодию «Бормалы су выходят три девушки)

1 кыз: Кумәк бию, уен көлке була кичке уенда.

Кызлар — егетләр жыела таллыкта, су буенда.

2 кыз: Пар табышлы, эсир алыш кичке уенда була

Таныштыра, дуслаштыра яшьләрне шушы йола.

3 кыз: Жырлар, биюләр өзелмәс, шатлык өстәр гармун да.

Укенерсез килмәсәгез, кызык булачак монда!

( “Бормалы сукөенә  чиләкләр тотып кызлар керә)

4 кыз: Кызлар! Әйдәгез, Каринане кичке уенга чакырабыз.

Барыбыз: Әйдәгез!

5 кыз: Карина, кичке уенга чыгасыңмы?

6 кыз: (Карина тәрәзәдән карый һәм әкрен генә:)

Хәзер чыгам. (чыга) Исәнмесез кызлар!

Кызлар: Исәнме, Карина! ( Егетләр читән артында утыралар һәм кызларны күзлиләр. Рузамиль кинәт килеп чыга, калганнар аның артыннан.)

Малайлар: А-ХА-ХА-ХА-А! ( Кызлар куркып китәләр)

1 егет: Исәнмесез, саумысыз!

Нигә кәҗә саумыйсыз.

2 егет: Әтәчегез күкәй салган

Нигә чыгып алмыйсыз.

1 кыз: Әй, Әпсәлам, Әпсәләм!

Сәлам бирдем әссәлам!

Сездән безгә тиештер бит…

Малайлар: Сәлам!

Барысы кызлар: Шуннан!..

3 егет: Тугыз ким уннан…

Барысы кызлар: Шуннан!..

4 егет: Утырган да шуган…

Барысы кызлар: Шуннан!..

5 егет: Кишер белән суган..

Барысы кызлар: Шуннан?

6 егет: (аптырап) Егетләр, ярдәм итегез әле миңа!

(Егетләр кул селтиләр. Җырларга җыеналар, бер-берсенә капма-каршы басалар.)

7 егет: Эй, егетләр,кызлар, әйдәгез әле, жырлап алыйк!

Барысы : (торалар уртада басып, өч төркемгә бүленеп җырлыйлар.)

«Кария закария» — татар халык жыры

1.Бу бик яхшы укучы -2 раза (запевают – Нигаматуллина К. и Ильясова В.)

Анын укуы яхшы
аннан урнэк алыгыз – 2 раза

припев:
Кария — Закария коммая (барысы дэ бергэ)
Кария — Закария коммая
Кари комма Закария
Закария коммая — 2 раза

2) Бу бик яхшы жырлаучы ( запевают Акчулпанов Р. и Карачурин А.)
Анын жырлавы яхшы
аннан урнэк алыгыз
Припев.

3) Бу бик яхшы биюче (барысы дэ бергэ)
Анын биюэ яхшы
аннан урнэк алыгыз

(кызлар белән малайлар бер беренә тыпырдашып каршы киләләр)

Барысы : Тыпыр,тыпыр, тыпырдашып

Бергә басаек әле

Уйнап-көләп, җырлап-биеп,

Күңел ачаек әле.

О-хо-хо, о-хо-хо! Күңел ачаек әле. (артка китәләр)

О-хо-хо, о-хо-хо! Күңел ачаек әле.

2 егет: Егетләр биюе! ( танец юношей)

(Акчулпанов Р, Фахрутдинов А. Гилязов И.)

2 кыз: (алга чыгып)

Булды-булды. Кызлар! Малайлар!

Без биредә бик шаулашабыз.

Әйдәгез, чишмәгә суга барабыз.

Барысы кызлар: Әйдәгез, әйдә!

Малайлар: Без дә барабыз!

Барысы кызлар: Юк, без сезне алмыйбыз!

Барысы малайлар: Барабыз!

2 кыз: Әйдәгез, чиләкләрне алаек.

(Чиләкләрен алып җырлый-җырлый биеп баралар)

Су юлы» (татар халык жыры, башкара Сөмбел Билалова)

1.Әйдә, иркәм, алып барам — (кызлар )
Чишмәләргә, суларга;
Чишмәләрдән су алганда
Су чәчрәтеп уйнарга.
Ай, җаныем, суларда
Су чәчрәтеп уйнарга.
2.Суда сусар йөзә микән, -(малайлар)
Салкын суга салмыйча?
Син бәгъремне сагнып көтәм,
Юлдан күзем алмыйча.
Ай, җаныем, суларда
Су чәчрәтеп уйнарга.
Ай, җаныем, суларда

(Кызлар чиләкләрен тотып горур басып торалар, Ильдар аларга елгадан су чиләкләренэ алып бирэ).

1 кыз: Әйдәгез уеннар уйныйбыз .

Барысы :      Әйдәгез, әйдәгез.

1 егет: Нинди уен уйныйбыз?

1 кыз:   ” Палас белэн уйныйбыз!

( Нигаматуллина К, Гималов Р, Сафонова В. Фархутдинов А.)

2 кыз: Ә гармунда кем остарак уйный, егетләр?

Барысы : Руслан, Руслан инде…

(Руслан гармунда уйный татар җыры яки татар биюе. Калганнар парлап «гөрләук уйныйлар»).

3 кыз: Бик күңелле монда, әйдәгез, жырлап алабыз!

(Җырлы-биюле уен. Түгәрәкләнеп басалар)

«Апипэ»

(Ильясова Виктория, Нигаматуллина Карина жырлыйлар).

5 кыз: Кызлар, егетләр! Уйнадык та, җырладык тә,

биедек тә! Әйдәгез кайтыйк инде.?

Барысы: Эй, койтасы килмий бит але!

6 кыз: Кайтыик инде, әни өйде су көтә .

Барысы: Ярар! Әйдәгез!

( Кайтыр юлга чыккач биеп, җырлап чыгыш якка атлыйлар))

Галимуллина Зөлфия Марсил кызы

Кукмара 4 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе

Су белән бәйле ышанулар, йолалар

Су – тереклек итү өчен кирәк булган һава, яктылык, җылылык һәм азык кебек үк әһәмиятле ул. Судан башка тереклек юк. Кеше ашамыйча атналар буе тора ала, әмма сусыз берничә көнгә дә түзә алмый. Әгәр кеше тәнендәге суның уннан бер өлеше генә кимесә дә, аның хәле начарлана, диләр галимнәр. Җир дә, кеше кебек, 80% судан тора. Сулыкларны һәрчак чиста тотарга, алардан сакчыл файдаланырга кирәклеген онытмаска кирәк. Ләкин, кызганычка каршы, су әле бәла-казалар китерүче дә. Шул сәбәпле, төрле ышануларга нигезләнеп, нигезсез уйдырмалар (хорафатлар), су белән бәйле йолалар барлыкка килгән.

Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә ышануларга, хорафатларга, мифларга мондый аңлатма бирелә:

  1. Ышанулар – гореф-гадәтләр, йолалар.
  2. Чын (хакыйкать) дип санау, дөрес дип тану. [7:700]

Хорафат – нигезсез мифик уйдырмалар һәм аңа ышану. [7:634]        

Миф – 1) хыялый уйдырма; чынбарлыкка туры килми торган караш;

2) аллалар, легендар батырлар һәм дөньяның, җирдәге тормышның килеп чыгуы турында борынгы халык риваятьләре.[7:368] Киңрәк мәгънәдә алганда, миф ул – җәмгыятьнең, ыруның, аерым кешенең яшәү, дөньяны күзаллау рәвеше. Бик борынгы заманнарда җәмгыятьнең, кешеләрнең һәрбер эше, сүзе, адымы мифологик таләпләргә нигезләнгән. Тормышта билгеле бер тәртип урнаштыручы һәм шуны тайпылышсыз саклаучы мифлар борынгы җәмгыятьнең рухи нигезе булган.  

Миф нигезендә ышану һәм табыну ята. Борынгы кеше мифтагы һәр вакыйганың булуына, һәр затның яшәвенә ышанган һәм аңа җаны-тәне белән, яшәештәге бөтен гамәлләре белән табынган.

Фәндә, мифлар борынгы кешенең табигать көчләре каршында көчсезлеге нәтиҗәсендә туа, дигән караш яшәп килә. Кеше үзенең балачак чорында, табигать кочагында яшәгән дәверләрендә башкача булдыра  да алмаган. Ягъни ул, Галәм һәм Табигать көчләреннән куркып, әфсен-догаларын укып кына утырмаган, бу Галәмгә, Табигатькә берегеп, керешеп, буйсынып, алар янында үз урынын белеп һәм шушы дәрәҗәсе белән килешеп яшәгән. Шуңа күрә мифлар, ышанулар нигезендә курку түгел, иң элек хөрмәт һәм компромисс яткан.

Татар мифларында сурәтләнгән явыз затлар нигездә ике төркемгә бүленә: 1) явыз затларның беренче төркеме, төрле аллалар дәрәҗәсендә торып, ниндидер гайре табигый көч-куәткә, кодрәткә ия дип санала. Аларның гомер иткән җире дә – без яшәгән дөнья түгел; 2) халыкның көндәлек тормышы белән бәйләнгән түбән мифология персонажлары – Бичура, Шүрәле, Су анасы, безгә ислам мифологиясе белән бергә килгән Җен, Шайтан һ.б. Алар, мифологик карашлар буенча, Җир өстендә, без яшәгән гадәти дөньяда гомер кичерәләр. [8:3]

Татар мифологиясендә төрле ияләргә багышланган мифологик хикәятләр җитди урын алып тора. Аларның иң зур күпчелеге Су асты       патшалыгы белән бәйләнгән.  

Су иясе.

Су тәңресе – төркиләр табынган 12 төп тәңре сыйныфына керә торган илаһи зат. Баш тәңрегә һәм Йер-Су дигән олуг тәңрегә буйсынган кече тәңре дип тә әйтергә мөмкин.

Дөнья халыклары мифологиясеннән билгеле булганча, Су – Дөнья яратылышының башлангычы. Аның турында төрле халыкта төрле легенда яшәп килә. Җир шул Дөньяви Дәрья эченнән күтәреп алып чыгылган. Судан Җир яратылган вакытта арадашчы вазифасын Үрдәк башкарган. Суны  хатын-кыз кыяфәтендә  дип белгәннәр, шуңа күрә  ышану-ырымнарда Су анасы гыйбарәсе еш кулланыла. [8:124]

Халык йолаларындагы суга карата илаһи ышануларны, олы ихтирамны ислам дине дә саклап калырга булышкан. Мөхәммәт пәйгамбәрнең шундый бер хәдисе бар: “Иң яхшы сәдака – су белән сугару”.

Суның изгелеге ана карынындагы баланың су эчендә ятуы белән аңлатыла. Баланы юган беренче суны (изге-илаһи суны), аның киемен юган суларын чүплеккә, зәхмәтле урынга түгәргә ярамаган. Баланы беренче мунчада аның әбисе юындырырга тиеш булган. Ул бисмиллаларын әйтеп, ,,балам сау-сәламәт, бәхетле-тәүфиклы булып үссен,” кебек теләкләр теләгән. Үлгәннәрне юуны да кешенең беренчел (ана карынында яткандагы) чисталыгына кайтару дип аңлатканнар. Бу юынтык суны бисмилла әйтеп, агач төбенә түгәргә кушканнар. Гает алдыннан әрвахлар кайтырлар, бисмилла белән түгелгән суларны эзләрләр, — дип  өйрәтә әтием.

Гомумән, юынтык суларны юлга түгәргә һәм түгелгән юынтык сулары өстеннән атлап чыгарга ярамый, су зәхмәте, су җене кагылырга мөмкин.Бергә эшләүче хезмәттәшем берничә ел элек кисәк йөри алмас хәлгә килде. Бармаган врачлары, кулланмаган дәвалары калмады. Файдасы гына юк. Күпмедер вакыттан соң, урамнан үтеп баручы олы яшьтәге бер ханым ,,су белән имләсәң, дәвасы тими калмас”, — дигәч, ышаныр-ышанмас кына имчеләргә мөрәҗәгать итәләр. Өшкерелгән суны шул юлга 3 көн бисмилла әйтеп түккәч, аякларына сөрткәч, кабат үз хәленә кайта. Су белән без үзебездәге тискәре энергияне чыгарабыз. Шуңа күрә мунча кергәннән соң, кул-битләребезне, аякларыбызны юганнан соң без үзебезне яңадан туган кебек хис итәбез.

,,Тере су”, ,,үле су” дигән төшенчәләр дә юктан бар булмаган. Татарлар беренче язгы яңгырны  ,,тере су”, көзге яңгырны, ,,үле су” дип йөрткәннәр. Чишмә суларын да ,,тере су” рәтенә керткәннәр. Авырулардан котылу өчен чишмә суын, таң алдыннан төшкән чык тамчыларын  кулланганнар, Болар барысы да Су тәңресе мәрхәмәтеннән тора, дип уйлаганнар. [8:125]

Халык суларны изгеләштергән. Мөселман халыклары Кадер кичендә кояш баегач, тәхәрәтләнеп, 3 көн ,,зәм-зәм суы” алырга бара. Суга барганда да, кайтканда да сөйләшергә ярамый, изге теләкләр теләп барырга кушалар. Су алганда салават әйтеп, ходайдан исәнлек-саулык сорыйлар. Христиан динендәгеләр исә, Рождество бәйрәмендә бәкедә коеналар. Безнең як керәшеннәре арасында күп еллар элек  шундый хәл дә була: керәшен әбисе суны шулкадәр изге күргән ки, хәтта өстендәге каеры туны белән бәкегә сикерә. Тунын салдырып, икенче кеше тунына төреп алып кайтып дәвалыйлар.

Суны изгеләштерү аңа бирелә торган хәер-сәдакаларда да күренә. Су алиһәсенең мәрхәмәтенә өметләнгән кешеләр елга-күлләр, чишмәләр янына килеп, суга күлмәк, яулык яисә кеше буе җеп салганнар һәм: ,,Сиңа яулык, миңа – саулык”, — дип теләгәннәр. Бу күренеш бүген дә сакланган, күп кенә кешеләр чишмә улагына тәңкәләр, акчалар салып, бәхет, саулык сорыйлар. Ә инде ялгыз кызлар язын елга буйларына килеп, чәчәктән  үргән тәкыяларын агымсуга салып, үзләренә пар телиләр.

Мифологиядә ир-ат сурәтендәге су затлары да очрый. Аларны татарларда су бабасы яки су пәрие дип тә атыйлар.

Борынгы татар легендаларында сулыклар, елга-күлләр белән бәйле өч зат турында мәгълүматлар сакланган – Су бабасы, Су иясе, Су анасы. Су бабасы – сулыкларның төп хуҗасы. Ул мәлҗерәгән бер карт рәвешендә сурәтләнә, тирән суларда яши.

Су анасы – аның хатыны. Ул озын чәчле, зур кара күзле, кашсыз хатын-кыз кыяфәтендә күзаллана. Гадәттә су астында яши. Тик чәчләрен тарарга су өстенә чыга. Шул вакытта кешеләр, яшь егетләр, бала-чагалар аның белән бәйләнешкә керергә мөмкин, дип уйлаганнар. Әмма Су анасына зыян китерергә ярамый. Нинди генә булса да, Су анасы бу дөнья заты түгел. Су иясе – аларның уллары, бик явыз зат дип уйланыла.

Су бабасы. Аның ,,патшалыгына” билгеле бер төбәктә урнашкан су биләмәләре керә. Ул үзе сулыкларның иң ерак почмакларында яши. Кеше күзенә күренми диярлек. Халык ышануларына караганда, ул бервакытта да ярга чыкмый. Ялгызлык яраткан Су бабасы үзен борчыганны, үртәгәнне өнәми. Суның иң ерак, иң тирән урынына кергән кешеләрне, ачуы чыгып, үз янына – су төбенә тартып алырга да мөмкин. Шуңа күрә элек картлар суга баткан кешеләр турында: ,,Су бабасы алган”, — дигәннәр. Сулыкларны кимсеткән, суга төкергән, аны пычраткан, нәҗесләгән кешеләргә, ул кеше яши торган авылга да Су бабасы рәхимсезлеген күрсәтә торган булган. Мәсәлән, ул аяз көндә сулыкларда давыл кубарган, буаларны ерып җибәргән, су тегермәннәрен җимергән, кешеләргә хәтәр чир җибәргән. Кешеләрнең тәннәренә сулы шешләр чыккан, аны ,,су чире” дип йөрткәннәр. Бу чирдән котылу өчен, бер уч ярманы тоз белән катыштырып, чишмәгә, елга-күлләргә салганнар яки ярманы тозсыз гына чүпрәккә төреп, ,,Каян килдең, шунда кит, ияңә илтеп бир”, — дип, суга җибәргәннәр. [8:127-128]

Беренче мәртәбә таныш булмаган сулыкларга кергәндә  яки су алганда хатын-кызлар бер бөртек чәчләрен, ир-атлар – бер бөртек сакалларын корбан итеп, суга салганнар. Кайбер вакытта киемнәреннән суырып алган бер саплам җеп тә яраган. Бүген исә бер саплап җеп салучылар да очрый. ,,Мине ашама, мине эчмә, шушыны аша, шушыны эч”, — дигәннәр.

Әнием суның матурлыгына, тәменә сокланып карарга ярамый, — дип өйрәтте. Андый вакытта суга киемнән бер саплам җеп алып суга салырга куша, югыйсә су җене кагылырга мөмкин, ди.

Су иясе. Су иясе сулыклар булган һәр җирдә  бар. Ул Су бабасыннан күпкә яшьрәк, шуңа бераз тәҗрибәсезрәк, җиңел акыллырак та. Ул юкка да елга-күлләрдә шау-шу куптарырга мөмкин. Су иясен тынычландырыр өчен Су бабасына кулланган чараны кулланганнар. [8: 129]

Су иясе белән шаярырга ярамый. Ә ул яхшылыкка усалланмый. Әтием без кечкенә чагында шундый хикәят сөйләргә ярата иде. Имеш, бер кеше су кырыенда бау ишеп утыра икән. Моның янына Су иясе чыгып: ,,Нәрсә эшлисең?» — дип  сорау биргән .Теге кеше бик тапкыр булган. ,,Суны күккә асып куеп, елганы киптермәкче булам», — дигән. Шунда Су иясе тезләнеп, ялвара башлаган: ,,Суыбызга тия күрмә, күпме сорасаң да бирәм», — дигән. Билгеле, кеше бу шарт белән ризалашкан. Су иясе елга төбенә төшеп киткәч, тирән чокыр казый һәм тишек эшләпәсен шул чокырга куя. Шулай итеп, Су иясенә эшләпәне тутыру өчен бик күп тырышырга туры килгән.

Чыннан да, җәйге тыныч көннәрдә елгадагы суның кинәт дулаганын, көчле дулкын күтәрелгән очракларны күзәтергә туры килә. мондый очракларда, әтием суга ипи валчыклары салып, ,,Су иясе, моны аша да  тынычлан”, — дип әйтә. Күп тә үтми, су өсте тынычланып кала.

Су анасы. Ул – хатын-кыз сурәтендәге мифологик образ. Коры җиргә Су бабасы белән Су иясенә караганда ешрак чыга. Шуңа күрә аның турында легенда-хикәятләр күп. Су анасы куркыныч затлардан санала. Аның исемен әйтеп балаларны куркытканнар. Кичләрен ялгыз гына су буена төшәргә ярамаган, суны кояш баеганчы алырга кушканнар. Ә инде кечкенә балаларга елгада үзләренә генә су коенырга ярамаган, Су анасы тартып алырга мөмкин.

Су төбендә ни булмас. Су кечкенәләрне генә түгел, зурларны да алырга мөмкин. Суның тынычландыру үзлеге барлыгын борынгылар күптән белгәннәр. Чыннан да, суга кул гына тисә дә, кеше тынычлана. Ә балалар җәйге эссе көннәрдә буш вакытларын су янында үткәрергә ярата. Су турындагы ышанулар, легендалар аша өлкәннәр бала күңелендә суларга карата хөрмәт тәрбияләгәннәр. Су чыганакларына карата халыкта йолалар яшәп килгән.

Хәллерәк кешеләр элек-электән якын-тирәләренә коелар казыталар. Коеларны, сәнгать әсәре кебек бизәп, нәкышләп ясыйлар.Күршеләр белән ике арага әтиебез кое казыта. Көндезләрен әти-әниләр эштә, без үзебез генә. Шул кое янында уйнамасыннар өчен, күрше апабыз безне: ,,Кое төбендә Кое бабае яши, көндез ул йоклый, аны уятырга ярамый. Кем дә кем аны уята, ул шуны кое төбенә алып төшеп китә”, — дип куркыта иде. Ә икенче хикәясе: ,,Кое төбенә таш, чүп ташларга,  аның янында кычкырырга ярамый. Кое бабае бик усал, чыгып култыксасы белән маңгаегызга суга”, — дип сөйли иде. Халыкта ,,Коега төкермә, бервакыт суын эчәргә кирәк булыр”, — дигән мәкаль дә яши. Шуңа күрә кое авызы һәрвакыт каплаулы булырга тиеш. Ә инде борынгы әбиләребез, кояш баегач, коеларны капкач белән ябып, бәйләп куя торган булганнар.

Кичләрен без кечкенәләргә (хәзер оныкларына), әтиебез Кое бабае турында менә нинди әкият сөйләргә ярата: ,,Кое төбендә Кое бабае үзе генә  яши икән. Үзенә генә күңелсез булганга, кое янына килгәннәрне, кое төбенә чүп ташлаганнарны үзе янына ала икән. Аның өе бик зур икән, шуны җыештырып,  аңа ашарга пешереп торырга кирәк икән. Ә инде кое төбенә алып төшкән кешеләрне чыгармый, ди”.

Су белән бәйле ышанулар мәктәп дәреслекләрендә дә очрый. Шуның ачык мисалы, 7 сыйныф әдәбиятында С. Хәкимнең «Әнкәй» шигыре бирелә. Монда кое образы сагыш, моң белән яктыртыла. Кое яны кешесез тормый. Аннан күрше-тирә су ала, юлаучылар да аның янында тукталмый узмыйлар. Шунда төрле хәбәрләр ишетәсең. Халыкта: ,,Юлчыга тулы чиләк су белән очрасаң, аның юлы уңачак”, — дигән ышану йөри. Ә суга гадәттә әниләр йөри. Аларның кешеләргә мөлдерәмә сулы чиләкләр белән очравы очраклы түгел. Чөнки ана күңеле гел яхшылыкта. Кол Гали сурәтләгән коллыктан котылып кайтучы Бәшир дә әнисе белән су янында очраша. [2:147-148]

Бу инде коеларны аналар белән бертигез дәрәҗәдә икәнен күрсәтә. 2010 елда татар әдәбиятыннан республика турында ,,Соңгы елларда дини-мифологик әдәбиятның яңару сәбәпләрен күрсәтегез,” дигән сорау бирелә. Димәк, әлеге ышанулар өйрәнелә, киләчәктә йолалар кире әйләнеп кайтыр.

Әби-бабайларыбыз Су ияләрен, Су анасын, Су бабасын шулкадәр хөрмәтләп яшәгәннәр. Әбием сөйләве буенча, елга-күлләрдәге, чишмәдәге суны авыз белән,  савытның авызыннан (чиләккә, кисмәккә башыңны тыгып), китегеннән эчәргә ярамаган. Чөнки савытның китегенә кер җыела, ә савытның сабы – шайтан утыра торган урын. Әгәр эчәргә савыт тапмасаң, кулың белән эч. Суны чиста савыт белән алырга һәм өстен каплап сакларга кирәк, юкса шайтан төкереп китә. [6:75] Суны кирәк кадәр генә тотарга кирәк, артыгын тоту – суга карата мәрхәмәтсезлек саналган. Дин буенча да, суны гөрәнкәләп (400гр) тотканнар. Мунча юынганда да, көндәлектә дә артык су тоту гөнаһ санала.

Суның кадере чишмә корыгач беленә, — дигән мәкаль суны саклап тоту өчен кулланыла. Суны кадерләп тотмау Су ияләренә дә ошамаган. Алар елга-күлләрдәге, кое һәм чишмәләрдәге  суларны киметкәннәр, җәй көннәрендә кешеләрне корылык белән тилмерткәннәр. Мондый очракларда халык су буйларына килеп, яңгыр сораган, бер-берләрен су белән коендырганнар, су буенда бергәләп ботка пешереп ашаганнар, соңыннан ботканы  Су ияләренә ,,корбан” итеп биреп, аны шәфкатьләндергәннәр. Бүген исә корылык булганда иртәнге намаздан соң, авыл бабайлары мулла белән басуга чыгып, дога укыйлар, Ходайдан яңгыр сорыйлар. Ә көндезләрен бала-чага, урта яшьтәге апа-абыйлар белән чирмәнчекле уйный. Бу йола мәктәбебездә ел үткәрелә. Җәйге каникулда мәктәп лагеренда ял итүче балалар Нептун көнен (Чирмәнчек) үткәрәләр. Түбәндәге такмакларны әйтешәләр.

Яңгыр, яу, яу,

Майлы ботка бирермен.

Майлы ботка казанда,

Матур кашык базарда.

Яңгыр, яу, яу,

Кара сарык суярмын,

Суйгач, ботын куярмын,

Тәти кашык бирермен.

Чишмә иясе. Һәр нәрсәнең, һәр күренешнең үз иясе булган кебек, чишмәләрнең дә ияләре булган дип уйлаганнар. Алар изге рухлар сыйфатында, шуңа да кешеләргә һәрвакыт ярдәм итеп торганнар.

Чишмә иясе халык мифологиясендә хатын-кыз кыяфәтендә бирелә. Кемнәрдер аны Су иясенең кызы, Тау иясенең хатыны дип тә уйлаганнар. Кайбер якларда Чишмә иясен Мәхәббәт иясе дип тә әйткәннәр. Чөнки ул – ике ярның вәгъдә-сүзенә бердәнбер шаһит. Ике гашыйк сүзләрендә тора алмаса, Чишмә иясенең ихтыяры шулайдыр, дип уйлаганнар.  [8:135]

Кызлар, кунак  кызлары  белән үзләренең матур күлмәкләрен киеп, пар чиләкләрен бизәкләп эшләнгән көянтәләренә элеп кич саен, чишмә буена килгәннәр. Монда авыл яшьләре уенлык оештырган.  Булачак ярлары белән  егетләр шунда танышканнар.   Яшьләрнең очрашу урыны чишмә янында билгеләнгән, үзләренең мәхәббәтләрен дә шунда белдергәннәр,  бер-берсенә вәгъдә бирешкәннәр… Чишмә янында табышып-аңлашып, бәхетле тормыш корганнар. Ә никахлашуның икенче көнендә яшь киленгә су юлы күрсәтү йоласы үткәрелгән. Килен башка авылдан төшсә дә, үз авылыннан булса да, беренче мәртәбә суга үзен генә җибәрмәгәннәр. Йола буенча аны я егетнең берәр кыз туганы, я үзенең дус кызлары озаткан. Чишмә һәм су юлын күрсәтүчеләргә яшь килен алдан бүләк әзерләнгән. Чишмәдән су алганда яшь килен гаиләсенә саулык, тазалык  сорап, чишмә улагына тәңкәләр салган. Барганда да, кайтканда да тигезлек, бәхет теләгән, — дип искә алды үзенең яшьлеген бианам.

Кызганычка каршы, бу йола бүгенге көндә сирәк кулланыла. Үзем Пенәгәр авылына килен булып төшкәч, иремнең туганнан туган сеңлесе миңа су юлы күрсәтте, нинди йолалар үткәрелгәнен бианам сөйләде. Ә үземнең энем өйләнгәч, әнием кушуы буенча, йолалап, хатынына су юлын энем үзе күрсәтте. Бәлки әле бу йолалар онытылмас, кире кайтарылыр.

Су алып кайтканда яшь киленне сынаганнар. Су  – тулы  кайтырга тиеш. Су түгелмәсә – килен сабыр холыклы, түзем булыр, түгелсә-чайпалса – бераз кызу холыклырак булмагае. Яшь килен алып кайткан суны ,,ширбәт” итеп туй өстәленә, кунакларга куйганнар. ,,Су нинди саф, шуның кебек матур тормыш, озын гомерләр булсын, — дип теләкләр теләгәннәр. Гаиләдә тавыш-гауга килеп чыкса, аңлашу, мәхәббәт юллап, үзләрен кавыштырган чишмә янына килгәннәр, аның суы белән юынганнар,” — дип искә ала бианам.

Чишмә иясен шулкадәр хөрмәтләгәннәр: суга  бары тик чиста чиләкләр, чиста кием белән килгәннәр, су алгач,  сәдака итеп алтын-көмеш тәңкәләр салганнар, үзләренә бәхет-сәгадәт сораганнар.  Чишмә иясен куркытмас өчен, чишмә буенда кычкырып сөйләшмәгәннәр, аның янындагы кош-кортларга, бөҗәкләргә тимәгәннәр.  Чишмә янын һәрвакыт карап, тәртиптә тотканнар.

Чишмәнең җаны бар, дип уйлаганнар борынгылар. Гомумән, кан белән җанны тиңләп караганнар. Шуңа күрә дә чишмә хакында: ,,Чишмә – су гына түгел, ул – җан азыгы”, — дигәннәр. Ягъни чишмә суын тауның, җирнең, табигатьнең каны-җаны дип белгәннәр.[8:136]

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә  чишмә турында материал өйрәнгәндә Ф.Гарипованың түбәндәге сүзләрен китерәм: ,,Чишмә-суларны мин аналар белән чагыштырыр идем. Балаларын кадерләп үстергән аналар  кебек чишмәләр дә суларның һәр бөртеген исәпкә алып, саклап агызалар. Елгаларны тукландыралар, дым саклыйлар, халыкка зур хезмәт күрсәтәләр. Хатын-кыз – кешелекнең нәсел шәҗәрәсен саклаучы, су исә – дөньядагы тереклеккә җан өрүче”. [ 5:9]

Йомгаклап, шуны әйтергә кирәк: татар милли мифологиясе – татар халык иҗатының бик борынгы, бай һәм үзенчәлекле өлкәсе. Аны махсус өйрәнү әһәмиятле гыйльми нәтиҗәләр ясарга мөмкинлек бирә.

Туган ягыбыздагы челтерәп аккан чишмәләр, сулыклар гасырлар буена никадәр игелекле эш эшли, кешеләргә никадәр сәламәтлек алып килә. Соңгы елларда сулыкларны саклау буенча игелекле эш башлаулары куанычлы. Димәк, ата-бабаларыбызның матур, күркәм традицияләрен дәвам иттерәләр алар.

Кулланылган әдәбият:

  1. Әдәбият белеме сүзлеге. – (Төз.-ред. А. Г. Әхмәдуллин). – Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. – 103-104 б.
  2. Әдәбият. Татар урта гомуми белем мәктәбенең 7 нче сыйныфы өчен дәреслек-хрестоматия. – (Ф. М. Хатипов, Ф. Г. Галимуллин) —  Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. —  147-148 б.
  3. Әйтем – чәчәк, мәкаль – җиләк. Халык афоризмнары. Икенче китап. Казан: Мәгариф, 2002. – 15-17 б.
  4. Бакиров М. Х. Татар фольклоры.  –  Казан: Татар. кит.нәшр., 2008. – 34-48 б.
  5. Ф. Г. Гарипова Елгалар дөньясына сәяхәт. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1992. – 9 б.
  6. Хәнәфи Имамзадә. Ислам юлы. – Казан: Иман нәшр., 2004. – 72-76 б.
  7. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. – Казан: Матбугат йорты, 2005. – 368, 634, 700 б.
  8. Татар мифлары: ияләр, ышанулар, ырымнар, фаллар, им-томнар, сынамышлар, йолалар. – Казан: Татар. кит.нәшр., 1996. – 124-140 б.
  9. Татар халык иҗаты. Йола һәм уен җырлары. Казан: Татар кит.нәшр., 1980. – 9-10 б.
  10. Урманче Ф. И. Татар халык иҗаты. – Казан: Татар. кит.нәшр., 2005. – 34-61 б.
  11. Татар халык иҗаты. Риваятьләр һәм легендалар. — Казан: Татар. кит.нәшр., 1987. – 283-285 б.

Арча яңалыклары

Яшь киленгә су юлы күрсәттеләр

Узган җомгада Кушлавычта яшь киленгә су юлы күрсәттеләр. Юк, махсус оештырылган күрсәтмә чара булмады ул, чынбарлык. Ул көнне авылга килен төшкән һәм чишмә юлын күрергә теләгән.


“Яшь килен Башкортстаннан. Ул якта бу матур йола әлегә кадәр  сакланып килгән. Һәр өйләнешкән парга су юлы күрсәтәләр икән. Без моны күтәреп алдык һәм ике халыкның да йолаларын берләштереп, зурлап оештырырга булдык”, – диде Кушлавыч клубы җитәкчесе Фәния Хәнәфиева. 

Халкыбызның нинди матур йолалары булган! Кызганыч, хәзер яшь парлар мондый күренешләр белән бик кызыксынмый. Ә менә Башкортстанда аларның берсен дә онытмыйлар икән. Яшь килен Зәлия Башкортстанның Әбҗәлил районыннан. Башкорт кызы. Казанга эшкә килгән җиреннән Кушлавыч егете Зөфәр Шәяхмәтов белән очраша һәм гаилә кора.

– Без узган елның декабрендә очраша башладык. 8 июль – Гаилә, тугрылык һәм мәхәббәт көнендә Башкортстанга барып никах укытып кайттык. Кичә Арчада ресторанда туй булды. Бүген килен токмачы. Без аны килен чәе, дибез, – диде Зәлия. – Бездә гореф-гадәтләр сакланып килә. Бирнә сатып алу күренеше дә бик күңелле үтә. Аны монда да кулландык. Килен алып килгән әйберләрне “сатып алдылар”. Акчага түгел, җырлап, биеп, әтәч булып кычкырып һәм башкалар. Суга алып бару йоласын бездә һәр яшь килен үтә. Дөрес, сездәге кебек милли түгел, төрле киемнәрдән. Юмористик рухта. Башкортларда да, татарларда да шундый йола булгач, берләштереп монда да кабатлыйсы килде. Зөфәр дә, әти-әнисе дә, туганнары да каршы килмәде.

Зәлия башкорт, Зөфәр татар халкының милли киемнәреннән иде. Су юлы күрсәтүче кызлар, ак фәрештәләр дип атады аларны Фәния Хәнәфиева да, чиләк-көянтәдән, кыз җилкәсенә дә чиләк-көянтә менеп кунаклады. Зөфәрнең әнисе Рания ханым үзе кияүгә чыкканда чиккән сөлгеләрен килене һәм улының муеннарына салды, Зәлиянең биленә бик матур альяпкыч бәйләде. Аннан инде кыз, егет ягыннан туганнар, дуслар белән чишмәгә таба юл алды.

Кушлавычта булганнар “Мулла” чишмәсенең кайда икәнен күз алдына китерә алыр. Булмаганнар өчен аңлатма – егет өеннән анда кадәр хәйран гына барырга кирәк. Тик ераклык берәүне дә куркытмады, юл буе яшьләр дә, өлкәннәр дә татар, башкорт җырларын җырлап, биеп бардылар. Авыл эченә кергәч, тагын да кызыграк күренешләр башланды. Зәлиянең әнисе Гүзәл кодагый юлда очраган һәр хатын-кызга бүләк итеп яулык, ир-атка сөлге Зөфәр балаларга конфетлар өләште, Илһам (Зәлиянең әтисе) һәм Рәдис кодалар тәм-томнар белән сыйларга да онытмадылар. Рәдис шыпырт кына елмаеп йөрсә, Илһам бер минут биюдән туктамады. Безнең егетләр гармунда уйнады, җырлады, кунак-лар аларга кушылды. Хәер, алар үзләре дә җырга да, биюгә дә бик осталар, юл буе сокланып бардык.

Чишмәгә керү дә җайлы гына булып чыкмады. Ике сөлгене берләштергән капка аша керү өчен кимендә өч кешегә “җәза” үтәргә кирәк иде. Кияү белән кәләшнең җырга осталыкларын шунда күрдек. Димәк, алар өчен капка ачык. Башкалар җәзаларын үти торсын, без яшь пар артыннан иярдек. Чишмәдән су алганнан соң килен беренче булып чүмеч белән суны иренә сузды. Аннан эчтән теләкләрен әйтеп, улакка көмеш тәңкә ташладылар. Шунысына да игътибар иттек, Зөфәр биек баскычтан ике чиләк белән суны үзе күтәреп менде, аннан соң гына хатынының иңендәге көянтә башларына элде. Шуның белән булды, дип уйлаган идек, тик юк, килен кунакларны авыл чишмәсенең саф суыннан авыз иттерергә тиеш икән. Беренче булып ике яктан да әти-әни чиләк кырыеннан су эчте, аннан чират башкаларга җитте. Монда тагын бушка түгел. Башта яшьләргә теләкләрен әйтәләр, аннан махсус әзерләнгән  сандыкка көмеш тәңкә салалар, шуннан соң гына чиләктәге суга үрелә алалар.

Реклама

2VtzqxaTAbC

…Чишмәдән өйгә кайтканда да җыр, гармун тавышы тынмады. Беренче булып йортның капкасын иңенә чиләк-көянтә элгән килен атлап керде.

– Хәзер килен, кияү сөю йоласы булачак, – дип аңлаттылар Башкортстаннан килгән кунак-лар һәм анысы безнең өчен яңалык булуын белеп аңлатып киттеләр.

Киленне уртага урындыкка утырталар да, теләкләрен әйтеп, бүләкләрен биреп (истәлек бүләге) аркасыннан сөеп китәләр. Һәр кунак яки һәр пар. Кияү ягыннан. Киленнән соң чират кияүгә җитә. Аны килен ягы сөя.

– Икенче атнада Башкорстанда кияү кундыру йоласы була. Аш өстәле артына ир-атлар чакырыла, – диделәр безгә. – Шулай ук бик матур үтә.    

Кодалар алып килгән күчтәнәчләр – милли ризыклардан да авыз итеп карадык. Корыт (бездәге корт түгел ул, эремчек кебегрәк әйбер, әмма тәме икенчерәк), үзләре ясаган хәлвә, сап-сары май (май аенда тауларда көтелгән сыер сөтеннән ясала, диделәр) һәм буза дигән милли эчемлек

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

Оставляйте реакции


К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги:

Арча хәбәрләре

Кешенең үз гомерендә иң олуг һәм күркәм бәйрәмнәрнең берсе — туй. Бу бәйрәмне матур, зәвыкь, кызык һәм башкалар кызыгырлык күңелле итеп үткәрү өчен бик күп көч түгәргә кирәк. Кияү белән кәләшнең бәйрәме булганга, моның барысы да алар өстенә төшә. Нәрсә алырга, ничек каршыларга, ни сөйләргә, йоласы ничек? Бу сорауларның барысына да алдан ук җавап табып, әзерләнеп куелса, туйлар гөрләп үтә. Шушы кечкенә мәкаләбез сезгә бу көнне онытылмаслык итеп үткәрергә ярдәм итәр дип ышынып калабыз.

8. Йомгак.

0 көн

Һәрбер өлешен бәйнә-бәйнә тасвирлауга кереп киткәнче, 0 көн турында әйтеп узасы килә. Бу көнне, гадәттә, ерак кунаклар, яшьләр кайталар һәм кызлар-егетләр аерым-аерым бүленеп «мальчишник», «девичник» оештырыла.

1 көн

1. Кыз алу

Иртән иртүк торып, киенеп, ясанып, бизәнеп, кияү дуслары белән Кыз алырга баралар. Кәләшнең туган-тумачалары кияүне каршы алырга төрле уеннар, җәзәлар, киртәләр әзерлиләр. Мисал өчен, иң киң таралган киртәләр:
— капка төбенә килеп җиткәч, сөйгәнең кем, чакырып чыгар дип, бар җиһанны яңгыратып егетны акырту, җырлату, биету
— «нихәтле яратасың микән» дип сөлгене бер төенгә бәйләтү, аннары «өйдәге бәхәсләрне ничек тиз чишәсең микән» дип чиштерү. (Сөлгене бөтереп төен бәйләсәң, чишүе җайлырак. Егет бәйләгәннән соң башкасы ныграк кысып куймасын өчен «үзем генә яратам, башкалар катышмасын» дип бирмәскә мөмкин)
— «күпме хөрмәт итәсең микән» дип бер телем ипигә тоз сиптерү, аннары «ничаклы сөясең, шулхәтле кап» дип ашату. (Егет тозны бөтен килеш сибеп, ипине әйләндереп тозын коеп капсын) Бу киртәне егетнең авызын йомып, дуслары катнашкан киртә алдыннан башкару хәерлерләк. Бер биш минуттан соң егетне кызганып су чыгарып бирсәгез бик яхшы була
— шырпылар тыгып чыгылган алма. шырпына ала-ала егет кызның бер яхшы сыйфатын әйтә (яки дуслары — егетнекен).
— «Мин һәрвакыт…», «Гаиләбез гел…», «Мин беркайчан да…» кебек сүзләр язылган кәгазьләр, егет тартып чыгара да, җөмләне дәвам итә.
— баскычларга аяк эзләре ябыштырылган. егет һәрберсен куптарып алып, икенче ягына язылган санны кызга бәйләп юрый. Мәсәлән: 165 — буе, 56 — әнисенең яше, һ.б.
— төрле сүзләр язылган кәгазьләр. Егет шул сүзләрне кыстырып кызга мәхәббәтен аңлата. Мәсәлән: үтүк кебек кайнар булыр сөюем, басу кебек мул булыр өстәлебез, алма кебек алсу йөзле, һ.б.
— дусларын сынау. Биеккәрәк кызның фотосы беркетелгән. егеткә куллары белән тимичә генә кызның сүрәтен үбәргә кушалар.
— ишек яки капка ефәк бау белән бәйләнгән. Атлап чыксаң басачаксың, иелеп чыксаң — басылачаксың. (Егеткә: яндырып яки кисеп чыгарга кирәк. Кызының дуслары кайчыны матырга да мөмкиннәр)
— зур ватман кәгазе. Анда бик күп ирен эзләре. Тик берсе генә — сөйгән ярыныкы. Һәрбер хаталы җавапка — җәза.
— шарлар эленгән. Һәрберсе эчендә кәгазь, хата өчен — җәза. Ачкыч, кайчы, я кызның берәр сыйфаты яки исемен табарга тиеш.
— өй ишеге бикле. Аны кызның туганнары (сеңлесе, энесе) сатып тора.
— өйгә кергәч кызны эзләү: кайсы бүлмәдә икәнен белергә. Һәрбер бүлмә не карау аерым бәягә.

Егет сынауларга әзер булырга тиеш:
— мәхәббәт, сөю турында берничә җыр җырлый белергә
— бии белергә
— 1дән алып 100 гә хәтле санның нәрсә аңлатканын белергә: кызның әти-әнисенең, башка тумачасының туган көннәре, яшьләре, кызның буе, авырлыгы, үлчәме, һ.б.

Аңа менә нәрсәләр ярдәм итәргә мөмкин:
— бер ярты аракы/шәраб
— бер кочак тиеннәр/тимер акчалар
— төрле купюрадагы акча
— канфит ише вак-төяк тәм-томнар
— яндыргыч, шырпы, кайчы.

Кызның дуслары төрледән-төрле җәзалар әзерләргә, каршы алу җирен плакатлар, рәсемнәр, шарлар белән бизәргә тиеш, кунакларны сыйларга җиңелчә генә өстәл.

Барлык киртәләрне үтеп кияү белән кәләш очрашкач никах була. Барлык кунаклар да сыймаса, никахка олыларны калдырып, яшьләр башка берәр алдан ук әзерләнгән җирдә күңел ачалар (әйтик урамда). Никахның рәсми өлеше тәмам булгач яшьләр бергә утыралар. Кичкә кияү белән кәләш өйдә икесе генә зәфаф киченә калдырыла, ә кунаклар һәм туганнар барысы да күңел ачырга чыгып китәләр (табигатькә, сауна, дискотека, клуб, бильярд, боулинг һ.б.)

2. Никах.

Никахка кәләш өчен өсте ябык кием һәм яулык кирәк булыр. Ир-атларга — түбәтәй.

Мулланы сөйләшеп куярга кирәк. Никахның шарты туры килсен өчен ике шаһит булырга тиеш (ике ир-ат, яисә дүрт хатын-кыз: 1 хатын-кыз=0,5 шаһит). Егет алдан ук кыздан сорап, кызга никах бүләге — мәхәр — алып куярга тиеш. Никах вакытында мулла кыздан «мәхәргә ни сорыйсың» дисә. Кызның җавабы, ә егетнең мәхәре әзер буларга тиеш. Догалар укылганнан соң сәдака бирелә. Гадәттә егетнең әти-әниләре, олы туганнары өләшеп чыга.

Никах гадәттә әзерләнгән өстәл янында уздырыла. Өстәлдә хәләл ризыклар гына булырга тиеш һәм алкоголь эчемлекләр катгый тыела. Догалар укылганнан соң, сәдака өләшенгәч ашау-эчү башланып китә. Мулла үз вакыты белән чыгып киткәч рәсм өлеше тәмам булганы аңлашыла инде.

Никахны өйдә түгел, ә, мәсәлән кафе-рестораннарда яки Кол Шәриф мәчетендә үткәрергә дә мөмкин.

2 көн

3. Кияү мунчасы

Зәфаф төненнән соң иртән туган-тумачалар кайталар һәм иртәнге табын әзерлиләр. Ул арада кияү белән кәләш мунчага китә. Ләкин аларга анда озак утырырга ирек бирмиләр. Тәм-томнар тотып (чәк-чәк, ширбәтле су һ.б.) алар янына «кунаклар» керә. Башта мунча өйалдына әтәч белән тавык кертеп җибәрәләр. Кияү белән кыз аларны куып чыгара: беренче әтәч чыкса, беренча бала малай, тавык чыкса — кыз була. Аннары җырлап биеп «кунаклар» керәләр һәм бераз җырлап утыргач яшьләрне алып чыгып китәләр.

Өйгә кереп бал һәм коймак белән чәй эчәләр.

4. Кыз озату

Кияү мунчасыннан соң алдагы көнне таралышкан кунаклар җыелышып өстәл янында утыралар да, вакытны чамалап юлга кузгалалар. Кыз ата-анасы белән саубуллашып чыгып китә. Йола буенча туйдан кыз бер атна өйгә кайтмакса тиеш бугай. Бирнәләр, бүләкләр — барысы да шул вакытны әзерләнеп алып кителә.

5. Никахны канунлаштыру (загс)

Бер ай алдан гариза язып, вакытын белеп, сөйләшеп куйган булсагыз, хәзер инде елмаеп басып кына торасы. Котлаганда еламаска, күңелне тутырмаска. Әгәр дә мөмкин икән, тантана беткәч, залда бераз биеп, вальста әйләнеп алсаң бик күңелле була.

Никахны канунлаштырып киткәндә бокаллар вату, букет ташлау кебек йолалар бар.

Шушы рәсми өлештән соң яшьләр һәм кунаклар туй булган төбәкнең күренекле җирләрен әйләнеп китәләр: Җиңү паркын, чишмә буен, мәсәлән Арчада — Тукай музеен.

6. Килен төшү

Барча җирне әйләнеп чыккач, егет өенә килен төшә.
Кияү белән кәләш машина белән ишек янына ук килеп туктыйлар. Егет чыга да кызны күтәреп алып баскыч янына, әнисе җиргә ташлаган ак мендәргә бастыра.
Егетнең әти-әнисе егет белән кызга берәр кашык бал һәм май каптыралар:
— Бал кебек татлы, май кебек йомшак бул, — диләр.
Шуннан соң кыз әти-әнигә бүләкләрен тапшыра: егетнең әнисенә яулык (ак шәл), әтисенә түбәтәй.
Егет кызны күтәрә дә (кыз мендәрне аяк астыннан тартып алып үзе алып керә) өйгә кереп китә.
Бу вакытта кызның туганнары егетнең туганнарына кызның бирнәсен саталар.
Бирнә кергәч кыч бүләкләр өләшә:
— бер чиләк токмач, бер чиләк печенье, конфет, тәм-томнар,
— әти-әнигә бүләк,
— өйдәге өстәл әзерләшкән хатын-кызларга бүләк (сөлгеләр)
Өстәл артына утырып бераз капкалап алгач, кәләшкә су юлы күрсәтәләр.
Яшьләр җырлап-биеп су алып кайталар. Бер көянтә су.
Суга барып җиткәндә су сатырга яки су юлын бүлү дә була. Суны җырга, биюгә табышмакка сатып җибәрәләр.

7. Кичке туй мәҗлесе.

Килен төшкәннән соң кич, билгеләнгән вакытта кичке туй мәҗлесе башлана. Мәҗлес урынын бизәү — плакталар, рәсемнәр (теләкләр язар өчен берәр буш ватман кәгазе һәм маркерлар куярга була), шарлар — берәр кешегә алдан ук йөкләнеп, әзерләү, җыештыру оештырылган, тамада чакырылган булса, кияү белән кәләш ял итеп күңел ачып утырсалар да була инде.
Егеткә кызын урлатмаска сак булып йөрергә кирәк.
Мәҗлес тәмам булгач, кияү белән кәләш әти-әниегезне, туганнарыгызны, кунакларыгызны, табын әзерләүчеләрне котлап сүз әйтергә онытмагыз!

3 көн

8. Йомгак.

Гөрләп узган туйны матур итеп йомгаклап кую да шарттыр. Ерактан кайткан кунакларны озатып, калганнары белән табигатькә, су буена чыгып күңел ачып, шашлык кыздырып төгәллиләр.

Менә шул. Кияү белән кәләш күзлегеннән караганда туй шушылай уза. Туй уеннары, туйга нәрсәләр алырга, әзерләргә кирәк икәне мәкаләдән бераз ачыклангандыр. Бәлки киләчәктә тулыландырып, җентекләбрәк язырмын. Мөрәҗәгать итегез!

Сценарий молодёжной свадьбы на татарском языке

«Яшьләр мәҗелесе” Туй сценарие

Алдагы сценарийны без яшьләр дә, шулай ук урта яшьтәгеләр һәм өлешчә өлкәннәр дә катнаша торган туй мәҗлесләренә исәпләп төзегән булсак (хәзер шундый катнаш туйлар күбрәк үткәрелә), монысын яшьләр мәҗлесенә багышлыйбыз. Ике яктан да гаилә коручыларның әти-әниләре, туган-тумачалары һәм дәрәҗәле танышлары катнашканлыктан, беренче очракта мәҗлесләрнең, артык иркенәеп китмичә һәм юморга хилафлык китермичә, билгеле бер кысаларда үтүе характерлы. Яшьләр мәҗлесендә исә берничә тәнәфес ясау исәбенә уеннарны да, җыр-биюләр һәм танцыларны да бермә-бер диярлек арттырып була. Шулай ук озын-озын шигъри текстларны да мондый компания җиңелрәк кабул итә. Менә шушы үзенчәлекләр яшьләр мәҗлесенең йөзен билгели дә инде.
Әмма яшь-җилкенчәктән генә торган туй мәҗлесендә дә алда тасвирланган уеннарны шул килеш һәм шул тәртиптә диярлек саклап калдырып була (Ә инде мәҗлескә кадәр үткәрелә торган кияү каршылауга бәйләнешле уен-тамашаларның яшьләр туена да яраганлыгы турында әйтеп торасы да юк). Чөнки ул уеннар турыдан- туры яшь кияү белән яшь кәләшкә адресланган. Җитмәсә аларны оештыручы яки үткәрүчеләр—әлеге парның шаһитлары. Кунаклар­ны якыннан белмәгән, яисә тел осталыгы җитмәгән тамада булмаган очракта, хәтта бөтен мәҗлесне шулардан алып бардыру да үзен аклыячак. Белүебезчә, байтак төбәкләрдә бу шулай эшләнә
Түбәндәге сценарий—яшьләр мәҗлесен үткәрүнең кыскартылган бер варианты. Алдагы текстта инде тамаданың мәҗелес- не алып бару һәм табындагыларга сүз бирү осталыгы шактый җентекләп күрсәтелгәнлектән, бу сценарийда кунакларның чыгышларына, тост-нотыкларына күбрәк игътибар биреләчәк.
Алып баручы егет. Кадерле кунаклар, якын дуслар, хөрмәтле туганнар! Бүген без монда бәхетле йолдыз астында ту­ган яшь гаиләнең—Айнур белән Гүзәлнең (шартлы исемнәр) туй мәҗлесенә җыйналдык. Барыбызның да күңелләре күтәренке, йөрәкләребез яшь парны котларга, уен-тамашаларда катнашырга җилкенеп тора. Әйдәгез, шушы күркәм табын янында Айнур белән Гүзәлнең күңелләрендә калырлык матур сүзләр әйтеп, сайрап- җырлап, уйнап-көлеп утырыйк! (Алып баручылар һәм тост әйтүчеләр шигъри текстларны блокноттан яки кәгазь кисәгеннән дә укый алалар).
Бәхетләргә юллар урау, диләр,
Тормыш итү —түгел кыр кичү;
Урау юлның башы менә бүген
Сездә уза торган туй киче.
Юлларыгыз һәрчак бергә булсын,
Уйларыгыз булсын гел бергә;
Ак бөркәнчек япкан бәхетегез
Шау чәчәктә булсын гомергә.
Яшьләр өчен, дуслар, тост күтәрик,
Туй гөрләсен бүген табында;
Тост күтәрик: «Сезгә — тигезлек!» —дип,
Бәхет телик тагын-тагын да.
Айнур! Җиләк булып пешкән, роза гөле булып чәчәк аткан кыз бирәбез сиңа. Шушындый матур, сөйкемле, акыллы кыз үстергәннәре өчен, Гүзәлнең әти-әнисенә бездән дә, синең исемеңнән дә мең-мең рәхмәт. Нәфис гөлне—Гүзәлебезне син сулыктырма, саргайтма, беркайчан да корытма, ә аңа җиләс җил дә, шифалы яңгыр да була бел. Бездән теләк шул сезгә, дуслар.
Икенче булып сүзне шаһит кыз ала. Ул да үзенең котлау сүзен һәм теләкләрен шигъри сәлам белән әйтеп бирә.
Алып баручы кыз. Таудан бары тау гына мәһабәтрәк була ала. Әйтәсе килгән теләкләрне дә аеруча матур, илһамлы итеп бары шигырь теле белән генә әйтеп буладыр. Туйда кырмыска да канатлана дигәндәй, мин дә эчемдәгеләрне канатлы сүзләр аша җиткермәкче булам.
Яшәгез сез, Айнур-Гүзәл,
Бер-берегезне аңлашып,
Икегез бер җан-тән булып,
Гомер буе сайрашып.
Күңелегездә һич сүнмәсен
Игелек, иман нуры,
Өегездә бәхет гөле
Сулмасын гомер буе.
Бу туй соңгысы булмасын,
Булсын бәбәй туегыз,
Көмеш, алтын туйлар белән
Үтсен гомер юлыгыз.
Ул туйларда без дә булыйк,
Исәнлек-саулык белән,
Инде сезне тәбрик итәм
Бүгенге шатлык белән!
Алып баручы егет. Хәзер кунакларны табында үз-үзләрен тоту кагыйдәләре белән таныштырып китәбез.
1. Үзеңне өйдәге кебек хис ит, тик кунакта икәнеңне онытма.
2. Начар кәефеңне ишекнең теге ягында калдырып кер. Табында кош тоткан кебек шатланып, авызыңны ерып утыр.
3. Нәфесегез чаты һәм язва чире ачылудан сакланыгыз. Тост әйтәләр дип кенә, салган бер бокалны төбенә кадәр түнтәреп бару юньлелеккә китерми.
4. Тавыш ярыларыңа хуҗа була бел. Кунакларның колак пәрдәсен тишәрлек яшелле-зәңгәрле тавышлар чыгарып утырма.
5. Күршегезне үзегезнең хатыныгыз белән бутый күрмәгез. Исегездән чыгармагыз: күрше тавыгы каз булып, күрше хатыны кыз булып күренә ул.
6. Хатыныгыз ботыгызны чеметкән яки аягыгызга баскан очракта кычкырып җибәрмәскә, ә «аппагым» дип үбеп алырга.
7. Башкаларга һәрчак кушылып җырла, белмәгән тәкъдирдә авызыңны ачып утырсаң да ярый.
8. Күз алдың томалана башлый икән, бер кешенең өч булып күренә башлавын көтмә. Башкаларга сиздерми генә өеңә таю ягын кара.
9. Мәҗлес вакытында кияү белән кәләшне йөдәтеп йөрү, тәнәфестә аларны чат-чат үбү һәм кочаклау катгый рәвештә тыела.
Мәҗлес дәвам итә. Алып баручы шаһит кыз беренче итеп сүзне кияү һәм кәләшнең Яшьтуганнарына—кода-кодачаларга бирә.
Алып баручы кыз. Безнең мәҗлестә Айнур белән Гүзәл ягыннан бертуганнары — Камил белән Гөлназ (шартлы исемнәр) катнаша. Димәк, алар—башкатуганнаргаяшь кода белән кодача тиешле җилкенчәкләр.
Әй, кодача, кодача,
Табын күңелен кем ача?
Сүз бирәм, сөйләп җибәр,
Син сөйләргә җор, диләр.
Калышма син дә, кода,
Бер сөйләве ни тора,
Сүзләрең булсын алтын,
Җанга май булып ятсын.
Кодача. Айнур абый, Гүзәл апа! Сезне мин ихлас күңелдән гаилә коруыгыз белән котлыйм. Сезгә сүрелмәс саф мәхәббәт һәм ак бәхетләр телим.
Загс биргән язу кәгазь бит ул,
Саргая ул сандык төбендә;
Сулыкмасын сезнең сөюегез,
Чәчәк атсын күңел түрендә.
Онытмагыз, сәгать санап тора
Бу елларның узып барганын,
Югалтмагыз соңгы көнгә кадәр
Мәхәббәтнең алтын балдагын.

Яшь кода. Мин дә Гөлназның теләкләренә кушылам. Үз ягымнан Айнур абый белән Гүзәл апага сәламәтлек һәм озын гомер, үзләре кебек уңган уллар һәм кызлар тәрбияләп үстерүләрен телим. Ак юллар сезгә, туганнар!
Барыбыз да без теләдек
Бергә булуыгызны,
Инде хәзер без телибез
Рәхәт торуыгызны.
Яшәгез сез пар булып,
Икегез бер җан булып,
Күршеләргә үрнәк булып,
Дуслар өчен дан булып.
Алып баручы егет.Хермәтледуслар!Игътибарыгызга бер белдерү. Менә яшьләребезгә загста язылышканда бирелгән һәм әлегә башланмаган гаилә альбомы. Аның беренче битенә, үзара тоташтырып, туй балдаклары ясалган. Ә икенче битенә Айнур белән Гүзәл бергәләп төшкән фоторәсемнәрен ябыштырырлар. Кызыклы бер истәлек булып калсын өчен, мин бу альбомны шушы мәҗлестә башларга тәкъдим итәм. Өченче, дүртенче һәм, әгәр җитмәсә, бишенче бите дә—безнеке, ягъни кунакларныкы. Һәркем теләкләрен һәм монда әйтергә әлгермәгәннәрен, бер-ике җөмлә белән булса да, шунда да язып калдырсын иде. Ручкасы — эчендә. Тәнәфес вакытында язсагыз да ярый.
Чираттагы сүз яшь кияү белән яшь киленнең уртак дустына бирелә.
Сүз бирелгән е гет. Мин чыгышымны Шәрык риваяте белән бәйлисем килә. Яшәгән, ди, булган, ди өч килен. Шушы өч киленнең гаиләләре белән бергәләп зур йортта бәхет тә яшәгән, ди. Бәхет берзаман китәргә уйлаган һәм олы килен янына килеп: Мин сезнең гаиләдән китәргә булдым, теләгән әйбереңне сора, — дигән. Олы киленнең әллә ни исе китмәгән. Китсәң, китәрсең инде, миңа үз гомеремә җитәрлек байлык калдыр да дүрт ягың кыйбла, дигән. Бәхет киленне байлыкка күмгән дә, моның гаиләсеннән бөтенләйгә китеп барган. Бәхет киткәч, нәрсә буласын аңлыйсыз инде.
Бәхет икенче килен янына килгән. Сезнең гаиләдән китәргә булдым, теләгән әйбереңне сора, дигән. Уртанчы килен дә аптырап калмаган. Миңа үз гомеремә җитәрлек акча калдыр, аннан китсәң дә ярый, дигән. Бәхет киленне акчага күмгән дә китеп барган.
Инде ул өченче килен янына килгән. Мин сезнең гаиләдән китәргә булдым, теләгән әйбереңне сора, дигән. Өченче килен әйткән: Без син булганга бәхетле яшәгән идек. Сине бер дә җибәрәсем килми. Инде бик китәсең килә икән, ирем белән икебезгә үз гомеребезгә җитәрлек сәламәтлек һәм тигез мәхәббәт калдыр, дигән. Бәхет киленгә карап торган да: Ай-һай! Син миннән бик күп нәрсә сорыйсың. Болай булгач, мин китмәм инде, сезнең белән генә калырмын, дип җавап биргән.
Менә шушы риваятьтәге сыман, син, Гүзәл, гаиләгезгә олы бәхет алып кил. Бәхет гаиләгездән беркайчан да китмәсен, сәламәтлегегез дә, мәхәббәтегез дә ташып торсын. Калганы —байлыгы да, акчасы да үз вакыты белән килер.
Янә бер кыз кеше тост әйткәннән соң, алып баручылар телеграммалар һәмхат-открыткалар укуны оештырып алалар (беренче вариант сценариен карагыз — 56, 57, 58 битләр). Аннары тагын нәүбәттәге кеше сүз ала.
Сүз бирелгән икенче егет. Ат азгыны тайга иярә, диләр. Шаһитларыбыз мәҗлесне һәрчак шигырь белән алып барырга яратканлыгын белгәнгә, мин дә шигъри тост әзерләп килдем. Теләкләремне шул тост аша җиткерәм. Айнур һәм Гүзәл!
Ак бәхетләр алып килсен сезгә
Туегызның якты иртәсе,
Иң кадерле, матур сүзләр белән
Килә сезне тәбрик итәсе.
Тормыш юлыгызның тәүге көне
Яшьлек туе белән башлансын,
Күңелләрдә яшьлек чаткылары
Сүрелмичә мәңге саклансын.
Ялгышып та читкә күз салмагыз,
Чит-ят иркәләве — кышкы боз,
Туйга кадәр ничек булган икән,
Шулай калсын сезнең гыйшкыгыз.

Ике-өч кеше сөйләгән саен, алып баручылар арага яңа уен кертеп җибәрәләр. Чираттагы уен — яшь кияү белән яшь кәләштән интервью, сорауларга җавап алуга корылган тамаша (беренче вариант сценарие—61 бит). Ары таба исә—сүз сораган киләсе кешенең тосты. Шигъри тостлар берсеннән-берсе матур, күңелгә ятышлы булган кебек, алда сөйләнгән риваять шикелле, фольклор белән бәйләнешле тост-нотыклар да бик матур тәэсир калдыра.
Сүз бирелгән кыз. Минем бик хикмәтле һәм гыйбрәтле легенда-хикәят ишеткәнем бар. Атабыз Адәм бервакыыт Алладан: «Нишләп син Хаваны шулай матур итеп яраттың?»—дип сораган, ди. Аплаһе Тәгалә «син аны яратсын өчен» дип җавап биргән. Адәм янә: «Ә нишләп син аны шулай тилемсәрәк итеп яраттың?»—дип сорау биргән. Аплаһе Тәгалә «ул сине ярата алсын өчен»—дип җавап кайтарган, ди.
Менә күрәсезме, хатын-кызларга чибәрлек Алланың үзе тарафыннан бирелгән. Әгәр бездә бераз тилелектә бар икән, ансы инде —сез ирләрнең кимчелекләрен күрмәс өчен бирелгән сыйфат. Халык әйтмешли, кирәк чакта гаиләдә сукырда, саңгырауда була белергә кирәк. Татулык һәм тигезлек телим мин сезгә, Айнур һәм Гүзәл! Бер-берегезгә юл куеп, чөкердәшеп кенә яшәгез.
Кунаклар, күңелле гапләшә-гапләшә, сыйлануларын дәвам итәләр. Салкын ашлар янына бирелгән токмачлы ашны (ягына карап, пилмән дә булырга мөмкин) мактый-мактый ашыйлар. Тостлар белән уен-тамашаларның алмашынуы да үз җаена дәвм итә.
Алып баручы егет. Кадерле кунаклар, әйдәгез әле тагын бер уен уйнап алыйк. Бу уен «Пешми калган мәхәббәт җырлары» дип атала.
Очып бара бер бәлеш,
Агып тора майлары,
Бик сагынган чакларыңда
Аягыңны суга тык.
Сезнең бу шәп җырны ишеткәнегез бардыр. Ә хәзер шушыңа охшаган җырны — бәлки безнеке тагын да матуррак чыгар — без үзебез иҗат итәргә тиеш. Шарты бик гади: табынның ике ягына мин менә шушы ике кәгазь битен җибәрәм. Һәркайсыгыз шунда башыгызга килгән яки үзегез белгән мәхәббәт җырыннан бер юл язасыз, аннары шул турын күрсәтмичә бөкләп, күршегезгә бирәсез. Күршегездә шулай эшли. Соңыннан инде, әлеге кәгазьләр табынны әйләнеп чыккач, бергәләшеп тудырган шедевр җыр белән бергәләп танышырбыз.
Мәҗлеснең тәүге өлеше тәмамланыр алдыннан, яшь кияү белән яшь кәләш арасында эш-вазыйфа бүлешү уен-тамашасы үткәрелә (беренче вариант сценарий —63, 64 бит). Һәм шуның артыннан ук, алып баручыларның берсе белдерү ясый.
Алып баручы кыз. Беренче тәнәфескә чыкканчы, кунакларны бүгенге көннең, дөресрәге шушы башланган төннең һава торышы белән таныштырып алыйк әле.
«Бүген Мөслим районының Иске Вәрәш авылында (шартлы исем) шампанский һәм шәраб белән кушылган яшенле яңгыр (юеш кар) явуы көтелә. Вакыты-вакыты белән, көчле җил искән уңайда, берничә чакырымнарга музыка һәм җыр тавышлары ишетелүе ихтимал. Төнге сәгать уникеләрдә чама белмичә эчә торганнарның күз аллары томаланыр, аяк асларында җир тетрәр, юллар бик тайгак һәм кәкре-бөкре булыр. Кырык градуста эттә оясыннан чыкмый. Кырык градустан сакланыгыз. Баганалар кочаклап, стеналарга тотына-тотына йөрерлек хәлгә җитә күрмәгез! — Районның метеорология станциясе».
Яшьләр күңеле җилкенчәк, гел уйнаклап тора бит инде. Тәнәфес вакытында да төрле кызыклы уеннар оештырыла (уен үрнәкләре әлеге сценарийның унынчы бүлекчәсендә китерелә). Шулай ук биеп-җырлап алырга да җае табыла.
Ядцан соң, адцан төзелгән сценарийга ярашлы рәвештә, мәҗлес кабат үз ритмына керә. Табынга «икенче аш» итеп бирелә торган туралган ит яки башка төрле итле ризык килә. Яңадан уен-көлке, шаярышып сөйләшүләр, сүз-тост әйтүләр мәҗлеснең җанлы манзарасына әверелә. Ләкин иң башта алып баручылар мәҗлеснең беренче бүлегендә табындагылар иҗат иткән «пешмәгән җырлар» белән таныштыралар. Аннары инде уенны тостлар алмаштыра.
Яңа тост әйтүче кыз. Чүлмәкчедән күрмәкчедигәндәй, каршы килмәсәгез, мин дә котлавымны, теләкләремне шигырь белән әйтәм әле. Шигырь теле—гашыйклар теле, диләр бит. Димәк, Айнур белән Гүзәлнең куш йөрәгенә аеруча ята торган тел.
Котлыйм сезне, дусларым,
Бәйрәмнең зуры белән,
Балкысын тормыш юлыгыз
Гел бәхет нуры белән.
Капкагызны беркайчан да
Кайгы җиле какмасын,
Бәхет, шатлык, саф мәхәббәт
Янәшәдә атласын.
Йөз яшькә кадәр яшәгез,
Икегез дә шат булып,
Берегез — әби, ә берегез
Аксакаллы карт булып.
Пар күгәрченнәрдәй гөрләп
Яшәгез бергә-бергә,
Тыныч тормыш, котлы язмыш —
Миннән теләк шул сезгә.
Яңа тост әйтүче егет. Бүген —берегез кояш, икенчегез ай кебек ике гашыйкның таңнары кушылган, җаннары берләшкән көн. Җан яраткан, күңел тарткан яр бер генә була ул. Вакытында табышкансыз, вакытында кавышкансыз, инде никахыгызны күз алмасы кебек саклагыз, туйда яуган теләкләрне аклагыз. Төннәрегез тыныч, рәхәтузсын, көннәрегез якты, егәрле булсын. Өегезде һәрчак бала-чаганың шатлыклы чыр-чуы яңгырап торсын. Пар канатлы, куш йөрәкле булып гомер кичерегез.
Алып баручы егет. Ә хәзер, кадерле кунаклар, яңа уен уйнарга чират җитте. Без сезгә менә шушы курчакны бирәбез. Музыка уйнаганда ул сезнең арада кулдан-кулга йөрсен. Музыка туктаган чакта курчак кем кулында кала, шул әлеге курчакның берәр җирен үбәргә тиеш. Аннары ул уң яки сул як күршесенең дә шул җирен үбә (Алдан килешү буенча, әлеге кызыклы, әмма четерекле, нәзакәтле эшне кулында курчак калган кешенең бер күршесенә дә йөкләргә була. Ягъни баштагы кеше курчакның кайсы җирен үбә, аның үзендә күршесе шул җиреннән үбәргә тиеш була).
Уеннан соң, гадәттәгечә, кунакларга сүз бирүләр, сөйләүләр, котлау нотыклары. Шулар арасында, мәҗлеснең кайда үткәрелүенә карап, өчпочмаклар белән шулпа, яисә татарның атаклы ризы- гы —ит бәлеше дә бирелергә мөмкин. Чөнки мәҗелестә ашның— үз урыны, сүзнең—үз урыны.
Сүз бирелгән чираттагы егет. Кадерле Айнур һәм Гүзәл! Бүген сезнең кеше гомерендә бер генә булырга тиешле ни­ках туегыз. Дөньяның искитмәле сәер һәм серле күренешләре бар. Ходай башта утны яраткан, ди. Әмма иң дәһшәтле утны да су сүндерә. Шул суны, дәрьяларны исә ир-егетләр генә туктата яки авызлыклый ала. Ә менә ут-суларны кичкән ир-егетнең йөрәген хатын- кыз елмаюы гына эретә, әсир итә аладыр. Ике каен куш булып үссә, яфраклары да кушылып шаулаша, ике чибәр бергә кушылса, йөрәкләре бергә тибә, куш була. Йөрәкләрегез йөз яшькә кадәр бергә типсен, кадерле дуслар!
Сүз бирелгән чираттагы кыз. Кадерле дуслар! Әле кичә генә сезнең һәркайсыгыз аерым «мин» иде. Ә менә бүгеннән башлап «мин» диясе урынга сез торган саен ешрак «без» диярсез. Чөнки сез ир белән хатын булдыгыз, гаилә төзедегез. Алда —озын тормыш юлы. Ул юл шома гына булмас, төрле сикәлтәләр, каршылыклар да очрар. Кашык-аяк шалтырап алган чаклар да булыр. Ләкин сез нык булыгыз, бирешмәгез. Икең бер булганда, шатлыкларны да, кайгыларны да бергә бүлешкәндә генә гаилә чыныга, җиңүгә, чын бәхеткә ирешә.
Шатлык белән тулып торсын
Сезнең тормыш кәсәгез,
Ике тармак гөл шикелле
Гел янәшә яшәгез.
Яшәгез тормыш яменең
Кадерен белеп кенә,
Хәтта чикләвек төшен дә
Урталай бүлеп кенә.
Нәүбәттәге уен-тамаша вакыты җиткәч, алып баручы кыз урыныннан күтәрелә. Кулында—имчәк баласы киеме.
Алып баручы кыз. Иптәшләр, минем кулда ике төрле «ползунок». Сез аларны туачак баланың символы, җенес билгесе дип уйлагыз. Зәңгәре — ир бала символы, агы — кыз баланыкы. Хәзер мин шуларны кулдан-кулга ике як рәт буйлап җибәрәм. Кем яшь гаиләнең беренче баласы малай булуын тели, шул үзенең теләк бүләген, азмы-күпме акча рәвешендә, зәңгәр ползунокка сала, кем кыз бала тууын тели, ак ползунокка сала. Кайсы баланың күбрәк теләнгәнен бүләкләрнең күләменә карап билгеләрбез.
Ползуноклар әйләнеп килгәч һәм алар эченә салынган бүләк һәм теләк акчасының күпмешәр булуы исәпләнгәч, кыз бала теләүчеләрнең җиңгәнлеге билгеле була. Шунда ук бер-ике «текә» егет кесәләренә тыгылып, кошелекларыннан өстәмә сумма чыгаралар.
— Гаепләштән булмасын, без беренче баланың ир бала булуын телибез. Менә монысы аңа киләчәктә уенчык машина алу өчен сөенеч бүләге булсын.
— Мин дә кечкенә акчалата бүләгемне малай тууын теләп, сөенче һәм бәбәй ашы бүләге итеп бирәм (канәгать елмаеп). Йә, хәзер безнең теләк җиңдеме?
Кыз-кыркын да шобага бәхәсенә кушылып китә: кайсы акча өстәмәкче була, кайсысы кет-кет көлә, кайсылары, бер-берсен куәтләп, хак фикерләрен ярып салалар.
—Тумаган балага бишек асасыз түгелме соң, егетләр?
— Уңган хатын кыз табар, диләр. Беләсегез килсә, беренче баланың кыз булуы, әнисенә ярдәмче һәм сердәш булып үсүе әйбәт. Әмма төптән уйлаганда, теләсә кайсы балада әйбәт. Тик сәламәт кенә тусын.
Шуның белән уены-чыны катнашкан бәхәскә нокта куела.
Музыкаль тостларның мәҗлескә үзенә бер ямь биргәнлеген белгәнгә, алып баручы алдагы тостны авылның сандугачы дип йөртелгән җырчы кызга бирә. Һәм аңа, сөйләү белән генә чикләнмичә, яшьләргә багышлап җыр җырларга да тәкъдим итә.
Җырчы кыз. Сөекле авылдашларым Айнур һәм Гүзәл! Сезне чын күңелдән гаилә бәйрәмегез белән котлыйм һәм гомер буе сандугачлардай сайрашып, күгәрченнәрдәй гөрләшеп, бер-берегез- не куандырып яшәвегезне телим. Сорагач, ялындырып булмый. Фи- кер-теләкләремне җыр белән дә белдерәм. Җырның ертыгы юк дигәндәй, гаеп итмәссез (Шамил Кашаповның Саҗидә Сөләйма- нова сүзләренә язган «Туй җыры» башкарыла).
Ай-кояш йөзләре, кояшлы күзләре…
Кавышкан, табышкан пар былбыл үзләре.
Кушымта: Карлыгачкаем ла, сандугачкаем ла,
Сайратыр, ай, матур яр булгач янында.
Талчыбык билләре, бал кебек телләре;
Гөрләшкән, серләшкән пар былбыл үзләре.

Кушымта: Әйдер генәем, бәйдер генәем,
Юл булмый, туй булмый теләкләр теләнми.
Бер генә дигәне — юктыр ла тиңнәре…
Уң булсын, гел булсын бәхетле көннәре.
Кушымта: Аллары, гөлләре, гөлбакча илләре,
Уң булсын, гөл булсын, бер булсын серләре.
Мәҗлеснең икенче өлеше гаилә учагын кабызу уен-йоласы белән тәмамлана (беренче вариант сценарий — 64, 65 бит). Ул, гадәттә, өйләнешүчеләр һәм шаһитлар катнашлыгында үткәрелә торган уен-тамашаларның үзенә күрә бер апогее, ягъни югары ноктасы кебек кабул ителә. Аннары инде — кабат тәнәфес, кабат төрле уеннар дәвам итә, шул исәптән бу юлы лотерея үткәрелә.
Кунаклар шулай ук дискотекада җилләнергә һәм, ярыша-яры- ша, биеп алырга да өлгерәләр.
Лотерея уенын мөмкин кадәр кызыклы һәм шаян итеп үткәрергә кирәк. Моның төп шарты шул: очсызлы вак-төяк әйберләр дә бик кыйммәтле отыш итеп тәкъдим ителергә тиеш. Димәк, башта аерым кәгазьләргә «кыйммәтле» отыш исемнәре языла һәм, төреп, берәр савытка салына. Гармун уйнаганда әлеге савыт куп- дан-кулга йөри. Гармун кинәт туктап калганда савыт кем кулында була, шул арадан бер кәгазьне (лотереяны) ала һәм анда язылган номерны һәм отыш исемен кычкырып укый. Оештыручыларның берсе пакеттан яки тартмадан («арыш» капчыгыннан) әлеге отышны алып бирә. Лотереяләр беткәнче уен шул тәртиптә дәвам итә.
Отыш исемнәре исә болай күрсәтелә ала: «Лотерея №1. Иң соңгы маркалы катер» (кәгазьдән ясалган көймә); «№2. Кухня комбайны» (бәрәңге-яшелчә кыргыч); «№3. Тузан суырткыч» (канат яки себерке);«№4. Тропик урманда үскән мең төрле чәчәктән эшләнгән бәлзәм» (кечкенә шешәгә салынган су); «№5. Савыт-саба юу машинасы» (юкә мунчала); «№6. Төсле телевизор» (көзге); «№7. Җиңел машина» (уенчык тәгәрмәч); «N28. Мисыр патшасы Тутан- хамон пирамидасыннан табылган папирус» (рәсемле открытка); «№9. Микроволновка яки микродупкынлы мич» (кечкенә батарея); «№10. Цифрлы фотоаппарат» (линза яки күзлек пыяласы); «№11. Гималай тауларыннан китерелгән роза чәчәкләре букеты» (мунча себеркесе); «№12. Шәрык гүзәле, Мисыр патшасы хатыны Нефертити пирамидасыннан табылган брошка» (тимер булавка); «№13. Кер юу машинасы» (сабын); «№14. Тегү машинасы» (җепле энә яки кәтүк); «N915. Персия келәме» (чиккән кулъяулык); «N916. Яңа төзелгән йорттан өч бүлмәле квартира» (ачкыч); «№17. Зал өчен имән агачыннан эшләнгән гарнитур» (агач шакмак); «№18. Пенсиягә чыккач, яшьлек мәхәббәтең турында роман язар өчен тылсымлы аккош каурые» (каз каурые); «N919. Дөрт-дәрманны йөз тапкыр арттыра торган элексир» (дару ампуласы); «N920. Сөйгәнең йөрәгенә туп-туры юл сала торган сөйдергеч бөтие — чәч арасына кыстырырга яки колак артына бәйләргә» (дүрткә бөкләнгән кәгазь).
Кайбер отышларны тапшырганда «тәгәрмәче булса, машинасы табылыр», яки «энәсе булса, машинасын гынатабуәлләниавыр булмас» кебек сүзләр дә әйтергә мөмкин, һәм тагын бер искәрмә: вакытны экономияләү өчен, лотереяларны өләшеп бирергә, яки бер-бер артлы савыттан алдырырга да була. Отыш әйберләренә исә, номер күрсәтелгән җепләр тагып, алдан ук билгеле бер тәртиптә тартмага тезеп урнаштыру уңайлы.
Мәҗлеснең өченче өлеше башлана. Табынга янә яңа ризыклар китерелә. Болары инде чәй янына бирелә торган милли камыр ашлары: гөбәдия, чәкчәк, бавырсак, коштеле. Сый-хөрмәт, димәк, традицион йола тәртибе буенча дәвам итә. Мәҗлесне алып баручылар да, ара-тирә генә булса да капкалап, сөйләргә әле өлгермәгән кешеләрне сөйләтәләр. Бу юлы аларга тәнәфес вакытында, ар- кылыга-буйга җеп тарттырылып, табындагыларның баш туры­сына, яки арткы яктан стенага эленгән шарлар ярдәмгә килә. Әлеге уенда катнашучы һәркем, чираты җиткәч, үз турындагы шарны шартлатып, эчендәге кәгазьгә язылган бирем-җәзаны үтәргә тиеш.
Җәзалар мондый: «Өстәл астына башыңны тыгып, биштапкыр «мин шырҗүләр», «мин шыр җүләр» дип кабатларга; «Урындыкка басып, кулларымны канат кебек итеп кага-кага, өч мәртәбә әтәч булып кычкырасым килә»; «Кулындагы кечкенә көзгегә карап, «иллә чибәр дә инде мин», «мин дөньяның әүлиясе», «мин авылыбызның кендеге» дип үз-үзеңне макта»; «Җырларга дигәндә, миңа гына кушыгыз. Хәзер җырлап күрсәтәм»; «Кеше ышанмаслык ялган сөй- ләргәтелем кычытып тора. Тыңлагыз, сөйлим»; «Үземнән тәмле исләр килеп торсын өчен, бер баш суган яки сарымсак ашыйм әле»; «Бию дигәндә, мин идәндә. Биеп күрсәтим әле»; «Үбү-кочуга мин оста, менә, миннән үрнәк алыгыз»; «Минем белмәгәнем юк, бур мәче булып та мыраулый-мияулый беләм. Мияулап күрсәтимме?»; «Мин кәҗә булып бакырырга оста. Тыймасагыз, сәгатьләр буе бакыра алам. Хәзер бакырып күрсәтәм»; «Яшьләрне котлап мин ике телем лимон ашарга да риза. Менә карагыз»; «Тиз әйткеч яки тел көрмәкләндергәч әйтеп күрсәт»; «Уң якта утырган күршеңне кочаклап, «мин сине яратам» дип өч-дүрт тапкыр кабатла»; «Бер мәзәк яки анекдот сөйләргә»; «Әгәр цирк клоуны булсаң, тамашачыларны ничек көлдерер идең?»; «Нинди кимчелекләрең бар —яшермичә, бәйнә-бәйнә сөйлә»; «Бар шунда—белмим кайда, алып кил шуны— белмим нәрсә. Ләкин нәтиҗәсе табындагыларның күңеленә ошарлык булсын».
Әлеге уеннан соң төп игътибар күмәкләшеп җырлауга юнәл- телә. Берсен-берсе алмаштырып, яшьләргә яхшы таныш булган хәзерге заман җырлары агыла башлый. (Атап әйткәндә, «Алтын балдак» — Р.Нәгыймов көе, Н.Касыймов сүзләре; «Килен төшкәндә» — Р. Яхин көе, Р. Миңнуллин сүзләре, «Туй күлмәге» — Р.Ахия- рова көе, Н.Касыймов сүзләре; «Аерылмагыз» — Ч. Зиннәтуллина көе, Г.Зәйнәшева сүзләре. Сүз уңаеннан туй табынында җырлана торган башка җырларны да өстик: «Күбәләгем»—татар халыкҗы- ры; «Пар балдаклар» — Ф.Мортазин көе, З.Вәлиәхмәтова сүзләре; «Туй җыры»—халык көе, Г.Зәйнашева сүзләре; «Әй, икегез, икегез»—татар халык җыры; «Һаман яратам»—Ф.Хатыйпов көе, Зөлфәт сүзләре; «Алмагачлары»—татар халык җыры; «Бөрлегәнем— бер генәм»—татар халыкҗыры; «Җанымжәл түгел сиңа» —татар халык җыры.
Кунаклар ике-өчҗырҗырлап алалар датагын чәй китертәләр. Кайсылары исә, җыр тынып торган арада, баллы ширбәт эчә, җиләк-җимештән авыз итә. Аннары янә җыр куәт ала. Әмма шаһитлар күмәк җырларны яңа уеннар белән аралаштырып барырга да онытмыйлар. Аерым алганда, кияү белән кәләшкә «Яшь гаилә» курсларын тәмамлап «уңган хатын» һәм «булдыклы ир» белгечлекләрен алу турындагы дипломнарны, бик күңелле итеп, үзләре кирәк тапкан вакытта тапшырып алалар (84, 85 битләр). Аннары инде, мәҗелес ахырына таба, кунаклар алдында яшьләрнең үзара ант итешү уен-йоласы уздырыла һәм аларга истәлек медальләре бирелә (беренче вариант сценариен карагыз —69,70,71 битләр).
Яшьләр мәҗлесе аш-су әзерләүчеләргә рәхмәт әйтү һәм кияүнең үз гаиләләре исеменнән мәҗелестә катнашучыларга рәхмәт белдерү чыгышы белән тәмамлана. Иң соңгы сүзне, әлбәттә, алып баручылар әйтә.
Кайбер туйларда, бигрәк тә авыл җирләрендә, кунакларның кием-салымын яшерүгә бәйләнешле хикмәтләр дә булып ала. Бил- геле инде, күзләре төшкән һәм якыннанрактанышырга теләгән кодачаларның кофта-мазарын яки аяк киемен яшь кодалар яшерә. Кунаклар таралышканда, шул «югалган» нәрсәне эзләшкән булып, кайбер егетләр үзләренә ошаган кыз белән ныклап танышып та китәләр. Уеннан башланган эш кайчакта хәтта яңа гаилә туу, димәк, яңа туй белән тәмамлана.

* * *

Соңгы дәвердә, бигрәк тә шәһәр җирләрендә, туй мәҗлесләрен алып баруның башкачарак төре дә барлыкка килде. Анысын инде милләтара бәйләнеш һәм стандартлашу йогынтысында туган хәзерге заман күренеше дип карарга кирәктер. Мондый төр мәҗлесләрне, гадәттә, төрле юбилейлар, тантаналы кичәләр үткәрү белән шөгыльләнүче махсус агентлыктан чакырылган тамадалар алып бара.
Алар арасында, билгеле, татарның матур традицияләрен файдаланучы һәм туйны күңелгә ятышлы итеп алып баручылар да бар. Әмма, минем күзәтүемчә, тамада хезмәтен кәсепкә әйләндереп, татар туе мәҗлесләрен дә теләсә нинди компаниягә яраклаштырылган шаблон сценарий буенча үткәрүчеләр дә юктүгел. Шуңа күрә дә читтән тамада чакырганда, туйларыбызның милли йөзен саклый торган алып баручы сайларга тырышырга кирәклеге шиксез.
Профессиональ тамадаларның күпчелегенә хас бер уртак сыйфат бар. Ул да булса—мәҗлеснең беренче өлешендә мөмкин кадәр азрак кешегә сүз бирү, башкаларны да сөйләтү урынына күбрәк үзе генә сөйләү, тост-теләкләрнә дә, калыплашкан эчтәлек һәм формага салып, үзе генә әйтү белән мавыгу. Бу, әлбәттә, өйләнешүче яшьләрнең ата-аналарын, туганнарын һәм кунакларын якыннан белмәүдән килә. Шул ук вакытта бу хәл, минемчә, алып баручының алдан бирелгән мәгълүматка таянып кына сүз бирүләрне тиешле тәртиптә оештыра алмавы һәм, гомумән, өстәмә сце­нарий төзеп, мондый эш белән артык мәшкатьләнергә теләмәве белән бәйле. Ахыр килеп, мәҗлестә профессиональ тамаданың үзе генә сөйләргә яратуы, һичшиксез, үз эше өчен түләнгән хакны акларга тырышуы белән дә аңлатыла торгандыр.
Беренче бүлектә табындагылардан тост-теләкләр әйттерелмәгәч, аңлашыла инде, ике якның туганнары һәм кунаклар белән,

атап сүз бирелгән чактагыча, аерым-аерым таныштырып та булмый. Шуңа күрә дә тамада туйда кемнәр катнашуы турындагы мәгълүмат белән, гадәттә, алдан бирелгән исемлек буенча тулаем рәвештә, ягъни берьюлы таныштыра яки кайчакта таныштырып та тормый.
Мәҗлеснең икенче бүлегендә исә ике якның туганнарыннан һәм кунакларыннан сүз әйттерү дә мондый очракта берочтан башкарыла. Ягъни тамада, сүз биреп, берәүне кузгатып җибәргәннән соң, калганнарда, бер-бер артлы басып, теләкләрен белдерәләр. «Домино принцибы»на корылган әлеге сүз әйттерү алымы табын- дагылар үз чиратлары үткәреп бетергәнче шул рәвешле дәвам итә. Болар, әлбәттә, мәҗлестә катнашучылар белән таныштыруның һәм аларга сүз бирү, теләкләр әйттерүнең иң җиңел һәм ансат юлы. Табын зур яки тамада әзерлексез булганда, бу алымнар, бәлки, өлешчә булса да аклана торгандыр. Әмма туйдагы төп кешеләргә һәм шәхси тостлар әйттерүгә тиешле игътибар бирелмәгәнлектән, әлеге алымнарның кимчелекле яклары да булуы шиксез. Гамәлдә күренгәнчә, теләк-киңәшпәрнә берочтан тезеп әйттерү еш кына урынсыз кабатлауларга һәм «сүз боткасы» тууга китерә, өсге-өскә өелеп, тостларның егәрлеге һәм яме-тәме бетә. Янә килеп, теләсә нинди компаниядә дә бер үк сценарий буенча эш итүче кайбер тамадаларның татар туйларында да әледән әле «горько, горько!» кычкыртуы да, миңа калса, бик үк килешле түгел. Татарга элек- электән тыйнаклык хас бит.
Ләкин профессиональ тамадаларның репертуарында үрнәк алырлык нәрсәләр дә юктүгел. Мин бу очракта алар кулланышка керткән үзенчәлекле уеннарны күздә тотам. Мәсәлән, тәнәфес вакытында яшь кияү белән кәләшнең урынын шуларга охшатыбрак киенгән, әмма үзләрен шук-шаян итеп тота торган пардан алдыру һәм яшьләргә шаһитлары белән бергәләп лезгинка, рок-н- ролл яки чегән биюләрен башкарттырганнан соң гына үз урыннарына утырырга рөхсәт итү—шундыйлардан.
Тагын бер кызыклы уен әзмәвердәй өч егеттән яки яшь ирләрдән П.Чайковский балеты буенча билгеле булган «кечкенә аккошлар (вар. аккош бәбкәләре) биюе»н башкарттыру белән бәйле. Моның өчен тамада кунаклар күрмәгән арада өч ир-атка ак майкалар, тездән югарырак торучы ак мини-юбкалар һәм шундый ук төстәге оекбашлар кидерә. Башларына исә челтәрле яулык бәйләтә, муеннарына галстуклар тактыра. Болар кыска гына репетиция ясап алганнан соң, тамада кунаклар алдына чыгып: «Ә хәзер сезнең алда Мәскәүдән килгән шоу-балет артистлары барыгызга да таныш «танец маленьких лебедей» дигән атаклы биюне башкарачак», —дип игълан итә. Калганы инде, ягъни әлеге аю кебек өч ир-атның көй уңаена басарга тырышып, әле уң якка, әле сул якка бара-бара гүзәл аккошлар булып кылануын күз алдына китерү кыен түгел. Үзләре кебек үк кунак булып килгән таза, юантык гәүдәле танышларының сылу балериналар кебек шундый нәзакәтле номер башкарырга алынуы һәм нәфис-грацияле хәрәкәтләрдән торган биюне килешле-килешсез кыланышлар ярдәмендә гәүдәләндерергә тырышулары җылы юмор гына тудыра.
Минемчә, профессиональ тамадалар репертуарындагы уеннарның уңышлы аерым үрнәкләрен сайлап куелган табын башлыгы һәм шаһитлар алып барган мәҗлесләрдә дә файдаланып буладыр. Бу, һичшиксез, нур өстенә нур гына булачак. Кайчандыр профессиональ табынчылар тарафыннан кулланыла башлаган «Гаилә учагы» уенының күп туйларда яратып кулланылучы уен-та- машага әверелүе —шуның бер матур мисалы.
***
Мәҗлес сценарийларына өстәп шуны әйтергә кирәк: аерым төбәкләрдә, электән килгән гадәт буенча, шаулап үтә торган туй мәҗелесенәтуй алу (вариантлары: туй кертү, туй күтәрешү) йоласы килеп ялгана. Беренче туй мәҗелесе кыз ягында үткән очракта, туйның икенче, өченче көннәрендә кода-кодагыйларны, читтән кайткан кунакларны кызның якын туганнары ашка ала. Туй кияү ягында булганда да, урыны-урыны белән, шушы ук йола үткәрелә, ягъни кыз ягыннан килгән олы кунакларны да аштан-ашка йөртү традициясе бар. Кайбер авыл җирләрендә исә төп туй мәҗеле- сеннән соң аштан-ашка йөрү чиратлап, ягъни бер көнне кыз туганнарында, ә икенче көнне кияү ягында уздырыла. Туйга алу, кунакларга менә шулай кат-кат хөрмәт күрсәтү, әлбәттә, татарның кунакчыллыгы, туган җанлыгы турында сөйләүче күркәм күренеш ул.

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Китай праздники выходные
  • Килен тошу сценарий
  • Китай праздник цинмин
  • Килен тошеру йоласы сценарий татарча
  • Китай праздник холостяка