Киленнэр бэйгесе сценарий

Сценарий праздника-конкурса "А ну-ка, девушки!" (на татарском языке)

Ягез әле, кызлар!

1 Алып баручы:

 Кырлар әле кардан арынмаган

Тик яз инде якын, бик якын

Бу ак пәрдә кинәт ачылыр да

Язлар чыгар җәеп канатын.

 2 Алып баручы:

Аксакал кыш инде озак тормас

Гомере узган, китәр дөньядан

Шаулап, гөрләп кышны алыштырып

Язлар килә җиргә яңадан

  1 Алып баручы:

Көннәр аяз, күктән алсу

Нур сибеп кояш көлә

Җиргә тама көмеш тамчы

Сагынып көткән яз килә.           Хор: «Яз килә»

 Бүген безнең  мәктәптә зур бәйрәм -8 Март, Хатын-кызлар көне, Әниләр бәйрәме. Кадерле Хатын-кызларларыбыз, әниләребез! Сезне бәйрәм белән котлыйбыз. Исәнлек-саулык, гаилә бәхете телибез!

2 Алып баручы:

 Сүнәр иде тормыш

Син булмасаң әгәр дөньяда

Искерсә дә җирдә дәвер-гасыр,

Нәфислегең синең өр-яңа.

        1.Адәм генә түгел, галәм бүген

        Уйлый кебек синең турында:

         Кеше заты династиясенең

        Киләчәге синең кулында.

2.Йөзләреңне керсез хисләр белән,

Изгелегең белән балкытып,

“И, җаным”, дип әйтеп куюыңда

Нәкъ бер кочак кояш бар кебек.

        1.Бүтән көндә сезне хөрмәтләүдә

Ир-атлар бераз талымсыз.

Бүген исә, рыцарь егетләрчә

Кулларыңны үбеп сәлам бирә

Ирләр заты сиңа, хатын-кыз!!!

Балалар сөйли:

1 у. Нигә бүген бөтен җирдә,

     Чәчәкләр балкый бездә.

      Нигә кояш көлеп карый,

      Беләбез һәммәбез дә.

2 у. Бүген әниләр бәйрәме,

      Бүген җирдә тантана.

      Кояш шуңа көлә бүген,

       Гөлләр шуңа шатлана.

3 у.  Әниләрнең бәйрәменә

       Куана шулай алар.

       Әниләрне котлый бүген

       Җирдә барлык балалар.

4 у.  Син, әнием, минем өчен

       Бу дөньяда бер генә.

       Елмайганда йөзләреңнән

        Бар өйгә нур бөркелә.

5 у.  Иң кадерле кешебез син,

       Сөекле әниебез.

       Син булганга, без бәхетле

        Тыныч, рәхәт яшибез.

6 у.  Күмәкләшеп, барыбыз бергә

       Җырлап алыйк, әйдәле.

       Котлы булсын! Гөрләп торсын,

       Әниләрнең бәйрәме.

Хор: “ Әнием бәйрәме”.

7 у. “ Әни” дип ачыла безнең тел,

      Әнкәйне хөрмәт ит, шуны бел.

      Әни өйдә булса, бик рәхәт

      Әйтәбез сиңа: Мең рәхмәт!

8 у. Әни киңәшләләре көч, дәрт өсти

       Илһам бирә миңа яшәргә.

       Бәхет-шатлык белән һәрчак язсын

        “ Әни” диеп аңа дәшәргә.

9 у Синнән үрнәк алам һәрчак,

       Әнием, рәхмәт сиңа.

       Сәламәт бул, бәхет телим.

       Миннән теләк шул сиңа.

10 у. Сезгә булган безнең хөрмәтебез

      Урын алсын йөрәк түрендә.

      Шатлык һәм куаныч, зур бәхетләр

      Юлдаш булсын сезгә гомерг

11 у. Әни бит ул-изге кеше,

      Изгеләрнең изгесе.

      Аннан башка тормыш бармый,

      Әни- тормыш көзгесе.

    12 у. Гел шулай нур сибеп

      Яшә син, әнием!

      Исәнлек, саулык сорап

      Дога кылам,

      Әниемнән аермасын

      Берүк ходам!

1 Алып баручы: Хөрмәтле әниләр!

Сезгә булган безнең хөрмәтебез
Урын алсын йөрәк түрендә!
Шатлык һәм куаныч, зур бәхетләр
Юлдаш булсын сезгә гомергә.
 2 Алып баручы: 
Гомер юлларыгыз озын булсын,
Тигез тормыш аны бизәсен!
Яшәү дәвере якты көннәр бирсен,
Авырлыклар мәңге килмәсен.

Хор: “ Әниемә”.

1 Алып баручы: Бүген безнең әниләр бәйрәме генә түгел, кызлар бәйрәме дә. Безнең мәктәптә да иң акыллы, иң матур, иң уңган, иң булган кызлар укый. Һәм бүгенге кичәбезне гүзел һәм уңган кызларга багышлыйбыз. Кичәбезнең исеме дә “Ягез әле, кызлар!” дип атала.

 2 Алып баручы:  Бүгеңге бәйгедә  5-6нчы сыйныф кызлары һәм аларның  әниләре  катнашачак. Әйдәгез, хөрмәтле тамашачылар, кул чабып, кызларыбызны, әниләребезне бирегә чакырыйк. (Музыка астында сә кызлар чыгалар.)

1 Алып баручы:

Хәзер, дуслар, көч сынашыйк

            Батырлар алга чыксын      

            Һәр сылу кыз осталыгын,

            Зирәклеген, тапкырлыгын,

            Булганлыгын танытсын.

2 Алып баручы:

 Ә хәзер була КВН
Гаҗәп күңелле уен.
Кызларыбыз көч сынаша
Әниләр белән бүген.

        
Бүгеңге бәйгедә 2 команда катнаша:

_1 команда: Гөлназ, Ләйсән,Альбина, Юлия  һәм аларның әниләре;

__2 команда: Зөлфия, Зәлинә, Алина, Зилә һәм аларның әниләре;

Программа белән таныштыру:
1) Танышу, исем сайлау.
2) Тапкырлыкка бәйге (Мәкальләрне дәвам итү, табышмаклар)
3) “Уңган хуҗабикә” бәйгесе
.(Сәдәф тагу,Табын бизәү,Хуҗабикәләр бәйгесе.)

4)  Эстафеталар
5)  Артистизм (пантомима)

6)   Мода
7)  Прическа
8) Бию конкурсы, попури
Ярыш барышы.
1.Танышу
Командалар үзләре белән таныштыралар, сәламлиләр.

2. Тапкырлыкка бәйге. (1 -мәкальләрне дәвам итү, 2- табышмакларның җавапларын табу.)

Алып баручы:
Тапкырларга, зирәкләргә
Бездә урын түрдән
Кайда? Нәрсә? Кайчан була?
Әйтсен шуны белгән.

Мәкальләрне дәвам итү: 

1 командага:
а)Алтмышка җитсен бала,
Ана өчен….(һаман бала)
б)Ана балага авызыннан….(өзеп каптыра)
в)Ана күңеле балада…(бала күңеле далада)
г)Ата- анасына игелек күрсәтмәгән,
Олыгайгач үзе дә…(игелек күрмәс)

2 командага:
а)Ата-анасын хурлаган,
Үзен …..( хурлаган булыр)
б)Ачтан үлсәң дә,
Ата-аналарыңны …(ташлама)
в)Аю да баласын аппагым, ди
Керпе дә баласын…(йомшагым, ди)
г)Тән биргән дә ана,
Җан биргән дә ана,…(тел биргән дә ана)


Табышмакларның җавапларын табу.

1 командага сораулар:

1) Үзе миңа көлә, үзе мине күрми.( көзге)

2) Булмаган җире сирәк,

    Үзе һәрвакыт кирәк.( су)

3) Ике күрше бер-берсен күрергә теләсә дә, күрә алмый.( күзләр)

4) Тәнендә — мунча,

    Борынында- рәшәткә.

    Аркасында- бер кул.( чәйнек)

5) Үскәндә яфрагын ашыйлар,

   Үсеп җиткәч үзен ашыйлар.( суган)

6) Урамда бар, кырда юк
    Мунчада бар,өйдә юк(у һәм н авазлары)
7) Нәрсә өстәл янында бигрәк кирәк? ( авыз)

2 командага сораулар:

1) Суда нинди таш булмый? ( коры).

2)Син туктасаң туктый,
   Син барсаң бара.
   Нәрсә ул? Уйлап кара?(күләгә)
3)Вак кынадыр үзләре,
  Ялтырыйдыр күзләре,

   Бу ни була, эзләче? (йолдызлар)
4) Тугай кайчан сайрый?(р авазы өстәсәң)
5)Кара диңгезгә төшкән таш нишли?(юешләнә)

6) Агач башында йорты,

   Эчендә яши җырчы.( сыерчык)

7) Колагы бар, башы юк, ашамаган ашы юк. (миски, кәстрюль)3. Уңган хуҗабикә бәйгесе. (3 турдан тора)

1 тур. Сәдәф тагу.

 “ Уңган кеше уяну белән сикереп тора”,-диелгән мәкальдә. Хәзер без командаларның уңганлыгын тикшерәбез. Безнең татар кызлары бишектән төшүгә үк һөнәргә өйрәнгән: җеп тә эрләгән, йомгак та ураган, тегә дә, чигә дә белгән. Безнең кызларыбыз булдырамы икән шуны? Ягез әле, кем җитезрәк икән? Ике команда да төймә тага. Кем тиз, матур тагып бетерәчәк. (16  төймә, 2 энә,энәлек савыты, кәтүк, тукыма , 2 кайчы)

2 тур. Табын бизәү.

Татар халкы борын – борыннан бик кунакчыл. Ул кунакларны еш җыю белән бергә, үзе дә кунакка йөрешә, аның табыны мул, ризыклары да күп төрле була. Хәзер кызларыбыз кунак өстәле хәзерләү осталыгын күрсәтерләр.(салфеткалар, пешкән йомыркалар, пычаклар, поднос яки табак, яшелчәләр, такталар)

Бирем:

  1. Салфетка әзерләү.
  2. Пешкән йомыркадан  бизәк ясарга
  3. Яшелчәләрдән, фруктлардан  чәчәкләр,  бизәкләр ясарга

Музыкаль пауза:_______________________________________________________

 Алып баручы: 

Тыйнак та син,

Тырыш та син,

Батыр да син,

Матур да син

Киң күңелле татар кызы.

Кояштан да иртә торып

Җиң сызганып

Зур эшләргә тотынасың

Оҗмах кызы.

3 тур. Хуҗабикәләр бәйгесе. (Хуҗабикә киемен киеп) Кызларыбыз, әниләребез чыннан да уңган һәм булган. Алар сезгә үзләре әзерләгән ризыклар тәкъдим итәчәкләр. Рәхим итегез! (Залда  утыручыларга  авыз иттереп, жюрига тапшыралар) 

Музыкаль пауза:_____________________________________________________________


4. Эстафеталар.

  • кызлар өчен: фитнес тубында сикереп йөрү (ике туп)
  • әниләр өчен:  обруч белән йөгерү (ике обруч)
  • Бергә: “Кенгуру”,
  • “Змейка”
  • Кадак кагарга (ике чүкеч, 16 кадак, ике такта)


( Жюри бәя бирә, 1,2,3,4 бәйгеләренә нәтиҗә ясый).

5. Артистизм (пантомима)

Кызларга: ___________________________________________

                  ___________________________________________

                  ___________________________________________

Әниләргә:  ___________________________________________

                   ___________________________________________

                   ___________________________________________

6.Мода.  Алдагы  бирем модага кагылышлы. Хәзерге мода бит күп төрле. Кызлар, сез хәзер үткән яки киләчәк заман  модасын тасвирлап күрсәтерсез. (Соңыннан әниләрегез сез тасвирлаган модага кыскача аңлатма бирер. Модагызның исеме дә булырга тиеш).

Кызлар бу эштә мәшгуль булган арада сезгә үзенең җырын бүләк итә:

Музыкаль пауза:_____________________________________________________________

7. Причёска ясау. Күрәсезме, безнең һәр кызларыбыз нинди чибәр, чәчләре озын, матур. Алар аны үзләре матур итеп ясап куя куя белә. Ә менә әниләре бу эшне ничек башкара икән? Әйдәгез, хәзер әниләр кызларына причёска ясап күрсәтсеннәр әле. (тарак, чәч бизәү әйберләре, төрле заколкалар һ.б.)

Тамашачылар белән уен: (сорау — җавап)

1. Хатын-кызлар исемнәре  белән аталган, исеме кергән  җырларны әйтегез (татарча: “Миләүшә”, “Рәйхан”,”Гөлҗамал”, “Сәрвиназ”, “Нурия”, “Мәдинәкәй, “Гүзәлия җыры”, “Диләфрүз”, “Гөлнара”; русча: )

2. Кулсыз- аяксыз, тәрәзә кага? (җил)

3. Эри авызга капкач? (шикәр, конфет)

4. Үзе су, үзе каты (Боз)

5. Нәрсә ул моң? (Көй)

6. Сумка тотып керәләр, белем төяп чыгалар? (Мәктәп)

7. Нинди шәһәр балык исемен йөртә? (Алабуга)

8. Көн белән төн нәрсә белән тәмамлана? (Н хәрефенә)

9. Татарстанда нинди шәһәр бөгелмәскә тиеш? (Бөгелмә)

10. Суда нинди таш булмый (Коры)

11. Кеше үзенең нәрсәсен күтәрә алмый? (Күләгәсен)

12. Битне-кулны, муенны корыта, үзе дә чисталыкны ярата? (Битяулык)

13. Боргалана, әйләнә, күздән шәлгә әйләнә? (Йомгак)

Командалар ПРИЧЕСКАларын күсәтәләр (музыка________________)

8. Биюгә осталыкны тикшерү.

Бию көйләрен ишетсә

Кызлар биеми калмас.

Уйнап торган читекләрдән

Егетләр күзен алмас.

        Егетләрнең күңелләрен биеп уят,

        Биюеңнән бар дөньяга шатлык тарат.

        Шат музыка яңгырасын бөтен җирдә,

        Тартынмыйча  чык уртага, бие әйдә!!!

Бию – попури:

1.Татарча, Барыня, Кан-кан,

2.Чегәнчә, Ламбада, Танго

3. Заманча, Танец веселых утят, Лезгинга

4._________________________________

Алып баручы:

Ана һәм бала! Алар бербөтен, аерылгысыз.

Кадерле әниләр! Бу бербөтенлек, бергәлек балагыз үскән саен тагын да ныгысын,бер-берегезне бер сүздән,бер караштан аңлап,бәхет сәгадәттә яшәргә язсын. Безнең бәйрәмебез ахырына якынлаша.

Жюри 5,6,7,8 бәйгеләренә нәтиҗә чыгарган арада

9 сыйныф кызлары үзлзрнең биюләрен бүләк итә.

Музыкаль  пауза:___________________________________________________

 А.б.Барлык әниләрне, кызларны тагын бер тапкыр бәйрәм белән котлыйбыз.Укуларында һәм тормышларында зур уңышларга ирешүләрен телибез.

                  Тагын бер кат һәммәгезгә

                  Чын күңелдән зур рәхмәт

                  Сигезенче мартны  котлап

                  Җырыбыз булсын бүләк.          Җыр: “Әнкәй” (Хисамиева Айсылу)

Алып баручы.

 Күзләреңнең каралыгын

Шомыртлардан алдың мәллә?

Су буенда гына , үскән

Зифа талдай синең гәүдәң.

Үкчәләрең җырын тыңлап,

Хыялларга бирелеп китәм.

Әй, син, горур татар кызы .

 Кем бар тагын синдәй бүтән?

  • дип язган бит шагыйрь дә безнең кызлар турында.

Әйдәгез, сүзне жюрига бирик.

 Кызларыбызның кайсысы уңганнардан да уңганрак икән?

Жюри рәисе сүз ала.Кызларга грамоталар, бүләкләр тапшырыла

Алып баручы. 

Кызларыбызга безнең күңелне ачканнары, ял иттергәннәре өчен рәхмәт белдерәбез, аларга укуларында уңышлар, сәламәтлек, шатлык һәм бәхет телибез. Бәйрәмебезнең икенче өлеше – ашханәдә дәвам итәчәк. Рәхим итегез!!!

Ягез әле, кызлар, егетләр!

(бәйге)

Ал.бар. Хәерле көн телим таңнар саен,

Аяз күкләр телим җиремә. Кояшлы көн телим бар кешегә Һәм иминлек телим илемә.

Ал.бар. Хәерле көн,димен,һәр кешегә, Хәерле көн телим гөлләргә. Сөйкемлелек телим яшь кызларга, Һәм сабырлык телим егетләргә.

Хәерле көн барыгызга да! Бәйрәм белән сезне кадерле егетләребез, кызларыбыз, укытучы абый-апалар, мәктәп хезмәткәрләре!

Ал.бар.Сезне Ватанны саклаучылар көне һәм 8 март Халык-ара хатын-кызлар көне белән чын күңелдән котлыйбыз. Сезгә бәхет, шатлык, зур уңышлар һәм һәрвакыт күтәренке кәеф телибез.

Ал.бар.Ә сез беләсезме, ни өчен нәкъ 23нче февраль Ватанны саклаучылар көне дип атала?

1918 нче елның 23 нче февралендә Кызыл Армия төзелә һәм бу көн Кызыл Армия туган көне дип билгеләп үтелә башлый. СССР барлыкка килгәннән соң бу көнне Совет Армиясе көне дип үзгәртәләр, ә соңрак Кораллы көчләр һәм Хәрби-диңгез флоты көне. Ә хәзер 23 нче февраль — Ватанны саклаучылар көне. Һәрвакыт бу көн барлык ир-егетләребезнең бәйрәм көне булды. Кадерле егетләр, абыйлар! Барыгызның да көчле, батыр, кыю, Ватанның ышанычлы саклаучылары булуыгызны телибез.

Ал.бар. Ә 8 март — Халык-ара хатын кызлар көне. Бәйрәмнең тарихы 1857 нче елдан башлана. Ул вакытта Нью-йорк тегүчеләре кечкенә хезмәт хакына кәнәгәтсезлек белдергән. Нәкъ 8 март көнне шәһәрдә массакүләм демонстрациягә чыгалар. Әлеге көнне рәсми төстә бәйрәм итүгә исә Германия революционеры Клара Цеткин сәбәпче. Россиядә 1965 нче елдан 8 нче Март рәсми төстә ял көне.       Кадерле кызларыбыз, апалар, сеңелләр! Яз кояшы кебек назлы, җылы, ягымлы, мөләем булып калыгыз!

Сезнең өчен жыр- бүләк.

Ал.бар.

Мәктәп бүген гөрләп тора,

Шаулап тора күрегез.

Кызлар, егетләр арасында

Ярыш була белегез.

Ал.бар. Бәйрәмнәребез уңаеннан оештырылган бәйгене                 башлап җибәрергә һәм уенчыларыбыз белән                 таныштырырга рөхсәт итегез!

Бу бәйгедә тәүге тапкыр

Чыктыгыз сез каршыга.

Уңганмы сез,зирәкме сез

Сыналырсыз җыр-моңда.

Ал.бар. Яратырбыз, алкышларыбыз

Хәер — фатиха бездән

Бүгенге бәйрәм бәйгесе

Җинү көтә бит сездән.

(командалар чыгып тезелә һәм үзләре белән таныштыра)

Ал.бар.

Бәйгечеләрне бәһалар өчен жюри сайларга кирәк.     Без конкурсларга гадел, дөрөс бәһалар куерга       Булат Фәнис улын, Венера Раиль кызын, 11нче                класс укучылары Луиза һәм Лилияне жюри                составына тәкъдим итәбез.

Ал.бар. Беренче бәйгебез: “Ак алъяпкыч билләрдә” дип                атала.

       Егет, кызларны сынап карыйк

Аш-су өлкәсендә.

Аларга көч биреп торыйк

Тәмле ашлар пешкәндә.

Сезгә командалар борщ һәм рассольникны дөрес сайланган азык-төлекләр белән пешерергә кирәк.

Ал.бар.Икенче бәйгебез “Өй җыештыру”.

Матурлар безнең кызлар

Данлы эшләре белән.

Егетләр дә калышмыйлар

Эш рәтен белә алар.

(Идәнгә сибелгән шарларны себерке һәм соскыч ярдәмендә тартмага җыеп тутырырга кирәк. Кем кубрәк шарлар җыя, шул җиңүче.)

Ал.бар. Чираттагы бәйгебез “Исемнәр беләбезме?” дип атала.

Кеше исеме-гомерлеккә бит ул.

Әти-әни кебек бердән бер.

Исем бетә икән, җисем бетә,

Башны кисү белән ул бер.

Кызлар “ат” иҗеге кергән малайлар исеме, егетләр “ли” иҗеге кергән кызлар исемен уйлап яза. Кайсы команда күбрәк исемнәр белә, шул җиңүче.

Командалар биремне үтәгәнче тамашачылар өчен музыкаль тәнәфес.

Ал.бар. Бәйгебез “Кирәкле булыр әле?” дип атала.

Кул эшенә осталыкны

Сынарга вакыт җитте.

Кадак кагыйк чүкеч тотып,

Өзелеп төймә төште.

Ал.бар. Куллар кысып

Сәлам биреп,

Дуслар гадел алышка,

Чыксын әле уртага

Капитаннар ярышка.

Капитаннарны ярыштырып алыйк.

Бирелгән сорауларга кем беренче җавап бирә, шуңа очко.

1.Римны коткаручы кошлар? (казлар)

2.Ач корсакта улый торган ерткыч җанвар? (бүре)

3.Винтлы очучы аппарат? (вертолет)

4.Кирәкле мәгълүмәт алу өчен пленга алынган кеше? (тел)

5.Кызлар исеме кушылган хәрби корал? (Катюша)

6.Жирафның кайсы аяклары озын-алгысымы,әллә арткымы?(тигез)

7.Кипкән виноград нәрсә ул? (йөзем)

8.Билетсыз пассажир? (куян)

9.Самолетның тәгәрмәчләре ничек атала? (шасси)

10. Ертыктан көлүче нәрсә? (тишек).

Ал.бар. Командаларның өй эшләрен тикшереп алыйк.                  Егетләр “Җиде кыз” биюен өйрәнергә тиеш иде.                  Сезне сәхнәгә чакырабыз.

Ал.бар. Кызлар маршировка белән хәрби җыр өйрәнергә                  тиеш иде. Хәзер сүзне сезгә бирәбез.

Ал.бар. Ә хәзер комплиментлар әйтешик. Егетләр кызларга,               кызлар егетләргә матур сыйфатлар бирсен.               Командалар биремне үтәгән арада, тамашачыларга               әзерләгән кызыклы сорауларга күчик.

1.Аны әниләр ясый. Ул бөтен өйдә дә бар. Зур да, уртача да, кечкенә дә була. Әниләр аның белән уйнамаска куша. Шаян балалар аның белән сугыша да әле. (мендәр)

2.Ул кеше гәүдәсенең матурлыгын билгели. Ул кайберәүләр-дә бар, кайберәүләрдә юк. Ул булмаса кызлар, апалар борчыла. Аны булдыру өчен спорт белән шөгыльләнергә кирәк. (фигура)

3.Ул элек чит илләрдә генә иде. Аны газеталарда басалар, телевизордан күрсәтәләр, радиодан әйтәләр. Кинофильм карый башлагач, шуны күрсәтеп аптыратып бетерәләр. (реклама)

4.Ул үзе бик кирәкле әйбер. Ике колагы, бер борыны бар. Бик матур итеп бизәлгәннәре дә була. Аны бигерәк тә әбиләр, бабайлар ярата. Ул өстәлнең бизәге. (самовар)

5.Аны камыр белән иттән ясыйлар. Башта зур җәймә җәяләр, аннары кечкенә түгәрәкләр кисәләр. Ясаганда саныйлар. Төрле тәмләткечләр белән ашыйлар. (пилмән)

6.Аны һәр бала ярата. Әти-әнисеннән алдыра. Аның мөгезе бар. Зур да, кечкенә дә була. (велосипед)

7.Ул төрле була: зур, уртача, кечкенә. Хуҗалыкта көн дә кирәкле. Ул аерым профессия кешеләренең кулыннан да төшми. Ул әле сарыкныкы да, тимерченеке дә була. (кайчы)

Ал.бар . Сәламәтлек – зур байлык бит,

Хәрәкәттә – бәрәкәт.

Спорт белән шөгыльләнү-

Җанга – ял, тәнгә сихәт.

Ә хәзер инде спорт уеннарында бәйгечеләрне сыныйк.

Беренче бирем ракеткада туп йөртү.

Ал.бар. Икенче бирем клюшка ярдәмендә тупны тиешле капкага кертү.

Ал.бар. Җитезлектә сынашыйк. Таякка җеп чорнарга кирәк. Кемнең эше сыйфатлы һәм күләмле, шул җиңә.

Ал.бар. Командалардан икешәр уенчы чакырыла. Сезнең              берегезгә бәйләнгән күзләр белән иптәшегезгә              каптырылган каптыргычларны тиз арада җыеп              алырга кирәк. Кемнең каптыргычлары күбрәк, очко              аңа.

Ал.бар. Уенчыларыбыз өчен Блиц-турнир. Сорауларга тиз               арада җавап бирергә кирәк. Һәр командага 10 сорау               әзерләнде.

1.Корабльдә ашнакчы. (кок)

2.Ясалма чәч ничек атала? (парик)

3.Алманың яртысы нәрсәгә охшаган? (икенче яртысына)

4.Нинди сорауга бервакытта да әйе дип җавап биреп булмый? (йоклыйсыңмы)

5.Борынгы заман сәгате. (әтәч)

6.Сүзнең нинди өлешен җирдә табырга мөмкин? (тамыр)

7.Ашлыкны ни өчен чәчәләр? (утыртып булмаганга)

8.Компотка нинди нота артык? (соль)

9.Кәҗәнең башында нәрсә бар? (к хәрефе)

10.Күлмәкнең әберкәсе. (волан)

Ал.бар. Икенче командага сорауларыбыз:

1.Ялгыз гына ашалмый,аннан башка аш бармый. (тоз)

2.Кешегә иң якын әйбер. (күлмәк)

3.Ат нигә улак янына килә? (улак үзе килмәгәнгә)

4.Жиңе булмаган кызлар күлмәге. (сарафан)

5.Нинди шәһәр оча? (Орел)

6.Һәркемдә дә бар. (исем)

7.Күңелсезгә – юаныч, күңеллегә – куаныч. (җыр)

8.Американы кем ачкан? (Христофор Колумб)

9.Атырга командасы. (пли, огонь, ут)

10.Нинди кошлар кычкырып оча? (төркем булып очканы)

Ал.бар . Бәйгебезгә йомгак ясалганчы күңелле җыр тыңлап                үтик.

Жюри әйтер, сүз бирәбез.

Кем беренче урында?

(Жюри йомгак ясый, уенчыларга бүләкләр тапшырыла).

Ал.бар. Хушлашырга вакыт җитте,

Тәмамланды бәйгебез.

Мондый ярышлар еш булыр

Сез бик теләп килсәгез.

Ал.бар. Бүгенгенең гүзәл бер мизгеле

Күңелләрдә калсын уелып.

Соңгы кабат булмас, язган булса

Гөрләшербез кабат җыелып.

Кызларыбызга, егетләребезгә безнең күңелне ачканнары, ял иттергәннәре өчен рәхмәт белдерәбез.

Ал.бар.Теләмәсәк тә килеп житте

Хушлашу минутлары.

Киләсе очрашканга тиклем

Сау булыгыз, дусларым!

Ягез,эле кызлар! 8 март бэйрэменэ .

— Саумысыз,кадерле укытучылар.УКУЧЫЛАР,кунаклар!.! . Көннең яктылыгы – кояшта,күкнең матурлыгы – йолдызларда, җирнең гүзәллеге – кызларда. 8 март хатын – кызларны олылау көне, матурлык бәйрәме. Әлеге бәйрәм башка бәйрәмнәрдән яктырак та, җылырак та, мөлаемрак та шикелле. Шуңа күрә дә менә бу бәйрәмне кешелек дөньясы 1913 нче елдан ук бәйрәм итеп килә. Сезне бөтен җир йөзен бизәгән яз бәйрәме – Халыкара хатын – кызлар көне белән тәбриклибез. Сезгә озын гомер,елмаеп балкыган кояш матурлыгы,укуыгызда зурдан – зур уңышлар телибез.

Без бүгенге кичәбезне гүзәл һәм уңган кызларыбызга багышлыйбыз. Кичәбезнең исеме дә «Ягез әле, кызлар!» дип атала .

Әйдәгез, хөрмәтле тамашачылар, кул чабып кызларыбызны сәхнәгә чакырыйк. (кызлар чыга).(Музыка)

— Хөрмәтле дуслар! Һәр очрашу танышудан башлана. Менә шул дулкынландыргыч минутлар килеп житте. Иң элек без бүгенге бәйгене бәяләячәк жюри әгъзалары белән танышып китик.

Сезнен алдыгызда берсеннэн берсе гузэл,сойкемле,акыллы,назлы кызлар.Эйдэгез алар белэн якынрак танышып китик.Конкурснын беренче шарты-узен белэн таныштыру.

—Кызлар бик матур чыгыш ясадылар. Р эхмэт.

Бу шигырьне ——-кызлрга багышлый.

Эх замана сылулары,кызларнын кыюлары

Кузлэреннэн очкын сибеп Елмаеп колулэре

Их атлап китулэре

Оздереп биюлэре кунеллэрне аллы голле

Хислэргэ торулэре.

Э Хәзер, дуслар, көч сынашыйк

            Батырлар алга чыксын      

            Һәр сылу кыз осталыгын,

            Зирәклеген, тапкырлыгын,

            Булганлыгын танытсын.

конкурсларга кучэбез. “Тәлинкәдә нәрсә?” конкурсы. Командалардан 1әр кыз чакырыла. Күзен бәйләгән килеш ул тәлинкәләргә салынган он, шикәр комы, дөге, карабодай, тары, тозны кул белән генә капшап нәрсә икәнен белергә тиеш.

(конц номер)

-ярышны дәвам итәбез. Кунак булып кайсы гына утырмага барсалар да, кызларыбызның кул эшләре йөзне кызартырлык түгел. Ягез әле кызлар күз нурларыгызны, күңел жылыгызны кушып шушы эйберлэрдэн берэр бизэнгеч(браслет или тоймэ) эшлэгез.2 кыз .

Э бу вакытта кызларны котлап —-чыгыш ясыйлар.

Бэйрэмебезне бию белән дәвам итэбез. «Жиңел сөякле, коштай очып кына йөри, аяклары жиргә тими»- диләр биюче турында.

Биюченең итәкләре

Бии -бии кыскара.

Биючегә сүз әйтмәгез

Бии –бии остара.

Э хэзер сезнен алда кызлар башкаруында бию.

Конкурс “Интеллектуаллар” Командаларга сорау бирелә. Бер дөрес җавап өчен 1 балл.

1.Һәркемдә дә бар. (исем)

2. Күңелсезгә — юаныч, күңеллегә куаныч. (җыр)

3. Ялгыз гына ашалмый, аннан башка эш бармый. (тоз)

4. Үзе су, үзе каты. (боз).

5.Борынгы заман сәгате. (әтәч)

6. Нәрсә өстәл янында бик кирәк? (авыз)

7. Нинди савыттан эчеп булмый. (буш)

8. Сыер ни өчен ята? (утыра белмәгәндә)

9. Кара мәче нинди ишектән керә? (ачык)

10. Ашлыкны ни өчен чәчәләр? ( утыртып булмаганга)

11. Нәрсәне әзерләп була, ашап булмый. (өстәлне)

12. Күлмәкне урталай яргач, нәрсә була. ( күл+мәк)

13. Ак кыныдыр үзләре, ялтырыйдыр күзләре. (йолдыз)

14. Казанның уртасында ни бар? (з авазы)

(конц ном)

-Тапкыр сүз, җор теллелек, зирәклек хас безнең халыкка. Менә бүгенге кичәдә дә бирелгән сораулар алдында югалып калмыйча, кызлар үзләренең белемнәрен, тапкырлыкларын күрсәтерләр дип ышанып калабыз. Сезгэ ике ситуация.1) К е ше белэн тулы ав тобуста сезнен ор-яна блузкагызга кемдер томат согы тукте.Сез нихэл итэсез?К кинэшлэшеп 1 жавап бирэ.2)Сезнен туфлиегызнын укчэсе тоште ,барасы жир бик ерак.

(стих Азамат .Татар кызы…Бу исемдә

Күпме тылсым, күпме сер!

Нечкә билле бу сылуга

Сокланып син бакчы бер!

Иман нуры балкый аның

Ай кебек йөзләрендә

Зыялылык, инсафлылык

Гап-гади сүзләрендә

Тал чыбыгы кебек нечкә билле,

Яз кояшы кебек сөйкемле.

Дөньяларда иң-иң гүзәл зат та,

Татар кызы гына шикелле

Э хэзер художниклар ярышы.Бодай бортеклэреннэн 8 мартка рэсем ясарга.( конц)

-Килэсе конкурс.”Буш суыткыч “ дип атала.Шушы суз тезмэсенэ ке ргэн хэрефлэрне остэп ризык исемнэре язарга.татарча сузлэр булса бигрэк тэ хуплы булыр иде.2шэр кыз.кем тизрэк?

-Э хэзер ой эшен тикшерэбез.Кызларга кара каршы эйтер очен такмаклар эзерлэргэ кушылган иде.

— Стих Күзләреңнең каралыгын

         Шомыртлардан алдың мәллә?

         Су буенда  гына үскән

         Зифа талдай синең гәүдәң.

         Үкчәләрең җырын тыңлап,

         Хыялларга бирелеп китәм

Әй, син, горур татар кызы,

         Кем бар синдәй бүтән

-Аш-су олкэсендэ дэ бер конкурс кирэктер.Булган ризыклардан тиз салат эшлэргэ.

-Кызлар салат эзерлэгэн вакытта ярыш-сэнгэтле шигырь укучылар .

“Икеле алмадым “,дип

Кайтты да ул мактанды.

Бик куанды энисе,этисе бик шатланды.

Лэкин шатлык бик тиз утте.

Кайгы минуты.

Малайнын кузен каплады

Кара хурлык болыты.

Кондэлеген карадылар

Мактану-ялган иде

Малай актыгы ул конне

3 берле алган иде.

Хормэтле кызлар,э хэзер “сорауларга- жавап “ дигэн бэйге.1.нэрсэ ул бэхет?

2.килэчэктэ кем булырга телисен,ни очен?

3.сезнен очен бу тормышта кем олге булып тора?

4.яраткан шогелегез турында сойлэргэ

5.мэктэп тормышында нэрсэ ошый?

6.якын дустыгыз турында сойлэргэ.

— килэсе бэйге «Артистлар” дип атала. төрле ситуацияләр күрсәтергә:

Сезне эт тешләде.Бармагыгыз ишеккә кысылды.Сез карбыз ашыйсыз.Энәгә утырдыгыз.Туңдырма ашыйсыз.Әминәне бии-бии сөйләргә. . Кичәбез бик күңелле узды. Кызларыбыз уңганнар да, тапкырлар да, тырышлар да икән. Алар арасыннан җиңүчеләрне ачыклау җиңел булмас, дип уйлыйм. Сезне тагын бер тапкыр яз бәйрәме – Халык – ара хатын – кызлар көне белән тәбрик итәбез. Ә хәзер конкурсны йомгаклау өчен сүз жюрига бирелә.

Жюри…

Язмалар

Килен-кайнана (тормыштан алынган хикәя)

Физәлия Дәүләтгәрәева

− Су салып бир әле, балам. Эчәсем бик тә килә, − сәкедә сызланып яткан Гөлфая, кипкән иреннәрен ялый-ялый, аяк очында шым гына утырган кызына эндәште. — Әнә мич артындагы ләгәннән… Чүмеч тә шундадыр…
Башындагы яулыгыннан курчак сыман уенчык әтмәлләп утырган Ләйлә сораулы карашын башта әнисенә, аннары намазына оеган…

Килен-кайнана (тормыштан алынган хикәя)

Физәлия Дәүләтгәрәева

− Су салып бир әле, балам. Эчәсем бик тә килә, − сәкедә сызланып яткан Гөлфая, кипкән иреннәрен ялый-ялый, аяк очында шым гына утырган кызына эндәште. — Әнә мич артындагы ләгәннән… Чүмеч тә шундадыр…
Башындагы яулыгыннан курчак сыман уенчык әтмәлләп утырган Ләйлә сораулы карашын башта әнисенә, аннары намазына оеган дәү әнисенә күчерде. Нидер аңларга тырышкандай әнисенә өнсез генә бер тын карап торды да, дәү әнисенең аңа игътибар итмәгәнен аңлап, кечкенә буе белән көчкә үрелеп, агач ләгәннән чүмечкә су салды. Нәни куллары белән тотып, түкмәскә тырыша-тырыша, чүмечне әнисенә сузды. Иреннәрен кыймылдатып намаз укып утырган Саҗидә карчык урыныннан кинәт кенә сикереп торды да кызчыкка ташланды: «Бирмә, дидем бит мин аңа су! Катсын!» — ачуы йөзенә бәреп чыккан карчык сулы чүмечне оныгының кулыннан тартып алды да ләгәнгә ыргытты. Су, җир идәнгә түгелеп, оекчан басып торган Ләйләнең аяк астына җәелде. Кызчык куркып әнисенә елышты. Авырып, соңгы чиккә җиткән килененә Саҗидә су бирмәде. Зәһәрен кая куярга белмәгән карчык тынмады, пәри баласы ясама, дип кычкыра-кычкыра, кызчыкның сәкедә яткан чүпрәк «курчагын» алып тузгытты. Гөлфая, кайнар суга пешкән аягын чак кыймылдатып, сызлана-сызлана торды да мүкәләп диярлек барып су салып эчте. Үз хәле хәл булса да, йөрәгенә җыелганны әйтми булдыра алмады: «И әнкәй, үзең дин тотасың. Ничек гөнаһтан курыкмыйсың? Аллаһ күрми дисеңме? Бервакыт картаермын, килен кулына калырмын, дип уйламыйсыңмы?» Әллә авыртудан, әллә рәнҗүдән күзләреннән яшь акты. «…Син монда кирәк түгелсең! Кем чакырды сине монда?! Үләт! Бар өеңә кайтып кит!..» — кайнанасының агулы сүзләрен ишетмәскә тырышып, Гөлфая баштан ук бөркәнеп ятты.
Гөлфая иренә ияреп авылга, кайнанасы янына кайтканына үзе дә шат түгел иде инде. Әле артык карт булмаса да әнисе, үләм, чирлим, карарга кайтыгыз, дип чакырып хат язгач, шәһәрдә эшләп йөргән Әхмәт хатынын ияртте дә авылга кайтты. Гөлфаяның аягы тартмаса да, иреннән узып кая барсын? Җитмәсә кулында имчәк баласы да бар. Көзнең елак бер көнендә каладагы эшләрен, яшәгән баракларын ташлап, бала күтәргән Әхмәт белән Гөлфая Саҗидәнең салам түбәле, читән кәртәле, җир идәнле өенең ишеген шакыдылар. Хәбәренә караганда үләргә җыенган Саҗидә ипи салып йөри иде. Онлы кулларын сузып улы белән күреште, ә килен белән исәнләшүне кирәк санамады. Беренче күрүдән үк Саҗидә киленен кабул итмәде. Тәүге көннән башлап кимсетте, кыерсытты. Аңа калса, ул Әхмәтен беркемгә дә өйләндермәс иде дә бит. Әнә бит, анасы белән киңәшләшми-нитми, каяндыр бер сарыбашны табып алып кайткан! Тирә-якта мулла нәселеннән чыккан берәр динле кыз беткән диярсең! Гөлфая һәм аның баласы Саҗидә өчен бары тик артык тамак кына иделәр. Җитмәсә кайтуларына бер ел да үтмәде, яшь гаилә тагын үрчеде — кеше мунчасына кендек әбисен чакыртып, аннан Гөлфая игезәкләр күтәреп чыкты. Җиргә сеңгән, болай да кысан өй эчендә басар урын да калмады. Өч баласын, бар йорт эшен хатынына ташлап, Әхмәт корт бакчада ятты. Монда, урман эчендәге болында, колагы да тыныч. Хатыннарның үзара ызгышканын ишетми. Әнисенең холкын яхшы белсә дә, Әхмәт бервакытта да хатынын, балаларын якламады. Йорт, дөнья дип артык пошыныйча үзе теләгәнчә яшәде дә яшәде. Дөньяга тагын ике балалары туып, иске өйдә яшәр рәт калмагач, төннәрен хатыны белән урлап усак агачы юнәтеп, Әхмәт артык зур булмаган такта түбәле йорт салып чыкты. Бераздан умартачылык та Әхмәтне җиләтте. Ул биш баласын калдырып, күрше районга хисапчыга укырга китеп барды. Ярты елдан артык өйгә кайтып күренмәде, гаиләсенең кайтып хәлен белмәде. Гөлфая, ачлы-туклы өч баласын ияртеп, усал бригадир күрмәгәндә арканга бәйләп, иңнәрен кисә-кисә кырдан күтәреп салам ташыды. Кичләрен әрәмәлеккә барып нечкәрәк утын кистеләр. Сорасалар да ат бирүче булмады. Кеше күрмәгәндә күтәреп-сөйрәп өйгә агач ташыдылар. Балалары үсә барган саен кул астына керә бардылар, әниләренең ярдәмчесенә әйләнделәр. Алар белән Гөлфая утын ярды, бәрәңге утыртты, күмде, алды. Алар белән печән чапты, киптерде, ташыды, мал көтте. Авыл тормышының мең төрле мәшәкатен Гөлфая балалары белән җиңде. Колхоз идарәсендә хисапчы булып эшләгән Әхмәтнең йорт эшенә артык исе китмәде, арыдым, башым авырта, дип кайтты да ятты. Эшләп алган хезмәт хакын хатынына сирәк бирде, эчеп бетерде. Исереп гауга кузгатты. Чит хатыннарга ияләште. Гөлфаяның балаларын ияртеп кешедә кунып йөргән чаклары да булды. Балалар үзләрен үзләре киендерделәр — кышларын мунчада юкәдән чыпта сугып агентка саттылар. Гөлфая эшкә бригадка йөрде. Барлы-юклы хезмәт хакын иген белән түләделәр. Сыер, сарык малы тоттылар. Сыерның мәшәкате күп булса да, сыерлы гаилә ач түгел шул инде.
Авыр тормыштанмы, усал дәү әни тәрбиясенең нәтиҗәсеме, балалары басынкы холыклы булып үстеләр. Аталары балаларының барлыгын-юклыгын белмәде. Кияргә киемнәре, ашарга азыклары бармы — кызыксынмады. Бәләкәйрәк чакларында Саҗидә тәрәзә төбендә алар өчен тәрбия чарасы — онытып китсәләр сызырып алырга тал чыбыгы тотты. Чаршау артындагы сәкедән баш тыгып карарга да ярамады аларга. Ипигә Саҗидә һәрчак үзе баш булды. Үзе йомшагын ашап, балаларга ипи катысы гына бирде. Акчалары булмаганда Гөлфая балалары белән ак чәй — су эчте. Кайнана буларак, Саҗидә килененә үзенең кем икәнлеген күрсәтеп, исенә төшереп торырга онытмады. Кем хуҗа бу йортта? Әлбәттә Саҗидә! Бу аның нигезе. Барысы да аныңча гына, аңардан сорап кына эшләнергә тиеш! Башка эшне эшләмәсә дә, Саҗидә ипигә камырны үзе басты. Күксегән, мүкләнеп беткән камыр ачысына ипигә баш куйды. Әниләре үз кулы белән пешергән ак ипиле, көлчәле көннәр балалар өчен бәйрәм иде. Дәү әниләре, эчкече аталары өйдә булмаган тыныч мизгелләр санаулы булса да, балалар бу көннәрне көтеп алдылар. Гөлфая, йортка илле елдан артык хезмәт итүенә карамастан, килмешәк, хезмәтче хәлендә яши бирде. Язмыш аның ныклыгын төрле яклап сынады. Хатын, юл фаҗигасына эләгеп, умыртка сөяген сындырды. Кайнар су түгеп, аягын пешерде. Колхоз орлыгын агулаганда агуланды да. Кыскасы, Гөлфаяның күрмәгәне калмады. Түзде Гөлфая. Балалары хакына эчкече, дәртле иренә түзде. Явыз кайнанасына түзде. Үзәгенә үткән авыр тормышка түзде. Барысы да балалары хакына. Алар аның бердәнбер шатлыгы, куанычы булды. Үсә барган саен һәрберсе зәһәр дәү әниләреннән аналарын якларга тырышты. Аталарыннан якларга гына кыюлыклары җитмәде. Балаларына үз язмышын һич кенә дә теләмәде Гөлфая. Мин күргәнне күрмәсеннәр газиз балакайларым, дип төннәр буена белер-белмәс догасын укыды. Дога дигәннән, динле Саҗидә ураза да тотты, биш вакыт намазын да калдырмады. Тик шуңа карамастан, авызыннан яман сүз, каргыш өзелмәде. Укыган догаларын кабул итәме икән Аллаһ андый абыстайның? Киленен якын итмәгәч, аннан туган балаларын да яратмады Саҗидә. «Бер җиргә кысылган тизәк!» — дәү әниләреннән балалар җылы сүз ишетмәделәр. Аның өчен бу дөньяда үз балалары гына яхшы. Кызы Гафиядән дә уңган кеше юк. Әнә балалары нинди акыллы! Олы улы Харисы да менә дигән. Тик хатыннан гына уңмады. Эт ялкавы аның олы килене Сания! Аныкылар, Саҗидәнекеләр генә әйбәт. Гөлфаяга «сарыбаш, килен-килмешәк»тән башка яхшы сүз әйтмәде, кода-кодагыен чакырып өенә кертмәде. Үзе дә күпне күрсә дә, Саҗидәнең йөрәге йомшармады, киресенчә катты гына. Утыз җиденче елны муллалыгы өчен иренең башын төрмәдә череттеләр. Саҗидә дүрт баласы белән ятим калды. Бер кызы үлде. Өч баланы халыкка дога кылып ил хәере белән үстерде. Бай гына, нык кына дини гаиләдә туып үскән Саҗидәнең болганчык замана бөтен байлыгын тартып алды, тузгытты. Тормышының астын-өскә китерде. Сәвит власын, ярлылар түрәлеген Саҗидә кабул итә алмады. Мул, иркен тормыштан язуын, хәерче язмышка дучар булуын ачына-ачына уйлап, ул эчтән сызды, күкрәк киереп баш булып йөргән ярлы-ябагайны күрә алмады. Эченә җыелган бөтен зәһәрен ярлы нәселле килененә түкте. Тормышка булган бар үчен аңардан алды. Хаксызга рәнҗетте. Килен белән кайнананың эләгешмәгән көннәре сирәк иде. Үсә барган саен балалар аналарын яклап дәү әниләренә каршы дәштеләр. Тавыш-ызгышлы гаиләдә үсүе аларга да рәхәт түгел иде, билгеле. Ярый, аларның киләчәге бар. Үсә тордылар, бер кая да китә алмаган аналарын кызганып, төрле якка оча тордылар. Балаларым үссә, берсе янына барып урнашыр идем, дигән хыял белән яшәсә дә, Гөлфая гомер иткән ирен, олыгайган кайнанасын ташлый алмады. Үләм-үләм дия-дия, Саҗидә тагын утыз алты ел яшәде. Соңгы арада ул елдан елга сукырая барды. Гөлфая аны җитәкләп йөртә башлады. «Иманлы» кайнанасыннан аермалы, дин тотмаган Гөлфая гөнаһтан курыкты. Яхшымы, яманмы, шушы ирдән балалар үстерде, шушы йортта гомере үтте. Инде ташлап чыгып китсә, Алла сугар.
Кыз баланың язмышы, өлеше шундый. Ул үзен дөньяга бар иткән, үстергән әнисен түгел, ир анасын, кайнанасын карый. Гөлфая да, үзенең ерактагы анасын бер күрергә зар булып, озак еллар буе чит ананы — кайнанасын карады. Кайчандыр хаста килененә су да бирмичә тилмерткән карчык аның кулына калды. Телен чак әйләндереп әнкәй дип эндәшсә дә, Саҗидә аңа чын әни була алмады, киленен хаксызга каккан кайнана булып калды. Гөлфая үз анасын уйлап янды. Эх әнием, күтәрепләр йөртер идем карт көнеңдә, кая соң!
Сиксән өч яшендә Саҗидә урынга ятты. Йомышына йөри алмаган кайнанасы буялмасын өчен Гөлфая аның астын көнгә әллә ничә кат алыштырды. Космас өчен борын-авызына чүпрәк бәйләп, керен юды. Саҗидәнең мактаулы кызы да әнисе чирләгәч әллә ни ярдәм күрсәтмәде. Хәл белергә килгәндә дә, үз дөньям бар, эшем күп, дип кайтырга ашыкты. Авыр чир карау бер Гөлфаяның иңнәренә төште. Кайнанасын карашырга шәһәрдән олы килене дә кайтты. Гомере буена бер-берсен күрә алмаган Сания белән Саҗидә соңгы чиккә җитеп талаштылар гына. Сүнә барган Саҗидә гыҗылдый-гыҗылдый «шәһәр кәнтәенә» җыелган бар ачуын калдырырга тырышты. Соңгы минутында булса да кайнанасыннан гомере буена хаксызга рәнҗетелгән Сания әйтәсен тезеп әйтте. Ачуы ташыган Сания кайнанасына аш бүлеп яткан Гөлфаяга ташланды: «Сине гомерең буена кактылар. Син түзәсең! Гомерең буена кешегә санамадылар. Син түзәсең! Кешесеңме, җансыз колсыңмы син?! Ә син үләргә ятканда эчәргә су бирмәгәнен оныттыңмы теге вакытта? − дип суытырга куйган ашны бидрәгә илтеп түкте. — Менә ашасын шушыннан бик теләсә!» Бу мәхшәрдән арыган Гөлфая бер сүз дә әйтмәде, бары тик кайнанасына тагын аш бүлде. Ашасын үткәндә. Күп калмаган инде. Кирәкми аның соңгы ризыгын кисү. Ярамый. Аллаһ барысын да күрә. Аллаһ сугар. Үч алмады Гөлфая авыру кайнанасыннан. Әйе, дин тотмаган Гөлфая гомере буена зур гөнаһтан, Алладан куркып яшәде. Үзен рәнҗеттеләр, ә ул Алладан куркып беркемне дә рәнҗетмәде. Кемдер дин тотып та гөнаһтан арына алмый. Кемдер дин тотмыйча да саф җанлы.
Чыдамаслык авырлыклар белән үстергәне өчен, алар хакына барысына да түзгәне өчен, гомерен аларга багышлаганы өчен Гөлфаяның беркем белмәгән кадерен балалары белә. Олыгайган көнендә биш баласы аналарын күтәреп кенә йөртмиләр. Кулларыннан килгәнчә бишесе дә әниләрен тәрбияләргә тырышалар. Алар өчен әниләреннән дә изгерәк җан юк. Яшь чагында күргән бәхетсезлекләр өченме, Аллаһ аңа бәхетле картлык, озын гомер бирде. Инде кайнанасы үлгәнгә дә шактый гына вакыт узды. Әхмәт тә, озак кына чирләп ятып, әнисе янына күчеп китте. Иркен, якты йортта Гөлфая ялгызы гына яши. Үзе баш, үзе түш. Тыныч, имин, бәхетле картлыкка аның да бик хакы бар. Ул үзе дә инде күптән кайнана. Нинди кайнана булырга аны дөнья өйрәтте — үз кайнанасының капма-каршысы, киресе. Ике киленен ул хөрмәт итә, санга суга. Киленнәре, кияүләре дә карчыкны бик яраталар. Кайтып бар эшен җимереп эшләп китәләр. Кунакка алып китеп, җиләгәнче, өен сагынганчы тоталар. Чирләп китсә бер сүзсез карыйлар. Әнкәй, дип өзелеп торалар. Гөлфая да киленнәрен бик ярата. Яратмаска, алар аның өчен үз кызлары белән бер. Аңлаган кешегә кайнана — шул ук ана. Кайнана шул ук «ана» сүзеннән тора. Кемдер ана була белә, ә кемдер юк.

http://syuyumbike.ru/medeniyat/proza/?id=6482

Реклама



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа



Оставляйте реакции


К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса



Подробности

Автор: Азат Галиахметов

Опубликовано 30 Ноябрь -0001

Просмотров: 4436

Рейтинг:   / 2

Балтач муниципаль районы
МБГБУ “Кенәбаш башлангыч мәктәп-балалар бакчасы”

Ягез әле, әниләр

Галиәхмәтов Азат Мансурович I категорияле укытучы

2012нче ел

«Ягез әле, әниләр!»

  Залның бизәлеше: “Тормышның язы һәм чәчәге — хатын кызлар”, дип язылган плакат эленеп тора.

Музыка астында алып баручы чыга
А.Б. Исәнмесез хөрмәтле әниләр, укучылар, килгән кунаклар! Без бүгенге кичәбезне гүзәл һәм уңган әниләребезгә багышлыйбыз. Кичәбезнең исеме дә “Ягез әле, әниләр!” дип атала. Әйдәгез, хөрмәтле дуслар, кул чабып, әниләребезне бирегә чакырыйк.
Музыка астында әниләр үз өстәлләренә чыгып утыралар.
А.б. Әниләрне командаларга бүлү өчен подностагы карточкаларны алырга тәкъдим итәм. Рәхим итегез!
Карточкалар артында 1 һәм 2саннары язылган.Һәр әни карточкалар ярдәмендә кайсы командада булуын ачыклый. Һәр команда үзенә исем сайлый.
А.Б. Менә бу өстәл артында жюри әгъзалары утыра.(жюри әгъзалары белән таныштыру)  Ә хәзер бүгенге матур бәйрәм белән әниләребезне котлап  җыр тыңлап китәрбез.
Җыр башкарыла
А.Б. Без бүген әниләребезнең уңганлыкларын, осталыкларын һәм җитезлекләрен тикшерербез. Ә хәзер уеныбызны башлыйк.

1нче конкурс.”Көтү куу”
А.б. Бу конкурс “Көтү куу” дип атала . Һәр командадан әниләр чиратлашып “абзарга” “көтүне куып” кертергә тиеш.
Һәр уенчы билгеләнгән арада кабартылган шарларны гимнастик таяклар ярдәмендә капкага алып барырга һәм кертергә тиеш.

2нче конкурс.”Өй эше”
А.Б. Әфәрин! Ә хәзер үзегезне укучылар дип күз алдына китерегез. Бу конкурс “Өй эше “ дип атала. Уенга икешәр әнине чакырабыз. Күз алдына китерегез, сез өй эшен хәзерләмәгәнсез,ә укытучы такта янына чакыра. Иптәшегез сезгә ярдәм итәргә ашыга. Рәхим итегез!
Һәр командадан берәр уенчы залның икенче башына баса. Икенче уенчыга дүртъюллык шигырь бирелә. Бу уенчы хәрәкәтләр ярдәмендә шигырьнең эчтәлеген аңлата. Беренче уенчы шигырьне белергә һәм сөйләргә тиеш. Кайсы команда белә, шул җиңүче була.

3нче конкурс.”Мәргән”
А.б. Бу конкурста әниләрнең төз ату осталыкларын тикшерербез. Конкурс “Мәргән” дип атала.
Һәр уенчы билгеләнгән араны йөгереп барып, баскетбол тубын кәрзингә атарга тиеш. Кайсы команда тупны күбрәк кертә, шул команда җиңүче була.

4нче конкурс. “Алфавит”
А.б. Бу уенда әниләребезнең тел осталыкларын тикшерербез. Сезгә алфавит тәртибендә балаларыгызда булган яки булдырырга теләгән уңай сыйфатларны язарга кирәк. Жюри сезнең тел байлыгыгызны һәм алфавитны белүегезне исәпкә алачак.
Һәр командага кәгазь һәм ручка бирелә. Кайсы команда тизрәк һәм күбрәк сүз яза, шул җиңүче була. Алфавитны белүләре исәпкә алына. Командалар биремне үтәгән арада җыр башкарыла.

5нче конкурс. “Йомгак”
А.б. Әниләребезгә җеп эрләү һәм оекбаш бәйләү таныш шөгыль . Хәзер сезнең кул эшенә осталыкларыгызны тикшереп китәрбез. Кем кул эшенә оста- рәхим итегез!
Һәр командадан икешәр уенчы чакырыла. Бер уенчы карандашка җеп чорнарга, ә икенче уенчы киресенчә сүтеп йомгакка чорнарга тиеш . Кайсы тизрәк биремне үти ,шул җиңүче була. Йомгакның сыйфаты исәпкә алына.

6нчы конкурс. “Кыргаяк”
А.б. Бу уеныбыз “Кыргаяк” дип атала. Сезгә бу уенда җитезлек күрсәтергә кирәк. Уенның тәртибе мондый- башта бер уенчы алда куелган кеглины әйләнеп килә. Икенче уенчы беренче уенчының биленә тотына. Аннан икәүләп әйләнеп киләләр. Өченче уенчы икенче уенчыга тотына-уен шулай дәвам итә. Барлык уенчылар катнашып беткәч, уен тәмамлана.
Залның икенче башына ике команда өчен дә бер генә кегли куела.

7нче конкурс. “Чемпион портреты”.
А.б. Һәрберегез спортны ярата, спортка битараф түгелдер. Телевидениедан көндәлек спортчыларыбыз белән танышып барасыздыр. Хәзер сез чемпионнарыбызның портретларын ясарга тиеш буласыз.
Һәр командага стенага бит беркетелгән. Уенчылар чиратлашып кеше фигурасының бер өлешен ясыйлар. Беренче уенчы баш өлешен(хоккеист), икенчесе гәүдә(биатлонист), өченчесе кул (теннесист), дүртенчесе аяк(футболист) өлешләрен ясыйлар. Кайсы тизрәк биремне үти ,шул җиңүче була. Рәсемнең сыйфаты исәпкә алына.

8нче конкурс. Капитаннар ярышы.
А.б.Бу уенга капитаннарны чакырабыз. Күз алдына китерегез, сез камыр ризыгы пешерергә җыенасыз. Ирегез кайтыр вакыт җитә ,ә камыр кабармый. Үзегез өреп кабартырдай буласыз. Ә хәзер уенга рәхим итегез.
Капитаннар шарны шартлаганчы өреп кабарталар. Кемнең шары беренче шартлый,шул җиңүче була.
А.б. Кадерле әниләр! Конкурс ахырына якынлаша. Ә хәзер жюри бәйгегә йомгак ясаган арада җыр тыңлап алыгыз.
Әниләргә багышлап җыр башкарыла.
А.б. Кадерле тамашачылар! Жюри бәйгегә йомгак ясады. Хәзер сүзне аларга бирик.
Жюри конкурс нәтиҗәләре белән таныштыра.
А.б. Хөрмәтле әниләр! Бәйгебез тәмам. Килүегезгә, бәйгедә катнашуыгызга зур рәхмәт! Алдагы тормышышызда зур уңышлар, сәламәтлек, бәхет теләп калабыз.

У вас нет прав для создания комментариев.

5 сыйныфка кабул иту кичэсе

Максат: 1) Яна коллективта бердэмлек тэрбиялэу;

2)Балаларны узара дуслаштыру,берлэштеру;

3) Бер-берсенэ ярдэм итэргэ ойрэту;

4) Сыйныф белэн якыннан танышу.

Алдан эзерлек: класс оч звенога буленэ, hэр звенога 2 концерт номеры эзерлэргэ

кушыла;

hэр звенога «Безнен класс» презентациясе.

Техника: проектор, ноутбук, экран.

План

Алып баручы №1: Исэнмесез, дусларым! Мин Наил булам.

Алып баручы №2: Э мин Фэридэ булам.

А.Б.№1: Фэридэ, кара эле монда! Купме халык жыелган!

А.Б.№2: Белмэгэн иден мени, Наил! Болар бит безнен классташлар!

А.Б.№1: Э-э, танымыйча торам икэн бит, э алар монда ни очен жыелганнар сон?

А.Б.№2: И-и, Наил, шуны да белмисен, безне буген 5 сыйныфка кабул итэлэр бит!

А.Б.№1: Ничек инде ул алай?

А.Б.№2: Сон инде, 5 сыйныф – бик жаваплы сыйныф бит ул. Без эле былтыр гына

бэлэкэйлэр арасында – башлангычта идек – буген менэ урта сыйныфлар

арасына керэбез.

А.Б.№1: Эйе шул, Фэридэ. Эле яна гына Альфинур Абузаровна безгэ «А» хэрефен

ойрэткэн иде.

А.Б.№2: Эйе, Наил, без буген классташларыбыз белэн торле сынаулар аша утэбез,

hонэрлэребезне курсэтэбез – 5 сыйныф исеменэ лаеклы икэнебезне дэлил-

лэрбез.

А.Б.№1: Безнен класснын hэр звеносы «Безнен класс» дип исемлэнгэн презентация

эзерлэгэн. Эйдэгез шуларны карап утик.

hэр звенодан презентация

«Безнен класс».

А.Б.№1: Эйе, Фэридэ, безнен класс бик дус икэн.

А.Б.№2: Эле алар матур биилэр дэ. Сэхнэгэ Рэмилэне чакырабыз

Рэмилэ бии.

А.Б.№1: Фэридэ, эйдэ классташларыбызны сынап карыйк эле – безнен укытучылар-

ны белэлэрме икэн алар?!

А.Б.№2: Эйдэ, Наил, мин риза. Укытучыларнын фотоларына карап Ф.И.О.- ларын

эйтергэ кирэк.

Экранда укытучыларнын фотолары гына тора,

укучылар Ф.И.О.- ларын эйтэ тора.

А.Б.№1: Безнен укытучылар берсеннэн – берсе матур икэн, Фэридэ!

А.Б.№2: Безнен кызларыбыз да калышмыйлар. Сэхнэгэ биюче кызларыбызны

чакырабыз.

Кызлар бии.

А.Б.№1: Фэридэ, э безнен классташларыбыз мэктэбебезне белэлэрме икэн?

А.Б.№2: Эйдэ, Наил, без аларга мэктэбебез турында сораулар биреп торыйк!

А.Б.№1: Беренче сорау:

1) Безнен мэктэп кайсы урамда урнашкан?

2) Китапханэче апанын исеме ничек?

3) Музей кайсы этажда урнашкан?

4) Директорнын Ф.И.О. сы?

5) Безнен кабинета ничэ парта бар?

6) Мэктэптэ ничэ завуч бар?

7) Линейка атнанын кайсы конендэ, кайсы этажда уткэрелэ?

А.Б.№1: Молодцы, дуслар! Мэктэбебезне яхшы белэбез икэн!

А.Б.№2: Э менэ Инсаф яхшы итеп курайда уйный белэ.

Инсаф курайда уйный.

А.Б.№1: Фэридэ, 5 класска лаеклы булу очен бердэм, дус коллектив булырга

кирэктер бит!

А.Б.№2: Эйе, Наил. Хэзер моны дусларыбыз белэн уен ярдэмендэ ачыкларбыз да.

Дуслар, сезнен алда кечкенэ кэгазь битлэре бар. Аларнын артында бер исем

язылган. Кемгэ нинди исем язылган – шул кеше турында кэгазьгэ берничэ

жомлэ языгыз. Лэкин кемгэ – кем туры килгэнен бер – берегезгэ эйтмэгез.

Башладык.

( 2 минуттан эшлэр жыелып алына, алып баручыларнын берсе hэр кэгазьне

укый бара, класс кем турында суз барганын белергэ тиеш).

А.Б.№1: Бик кунелле булды, дусларым, рэхмэт сезгэ.

А.Б.№2: Классташларыбыз,хэзер сезнен хормэткэ кызлар чыгыш ясый.

Концерт №

А.Б.№1: Э син белэсенме, Фэридэ, утеп баручы 2013 ел – табигатьне саклау – эколо-

гия елы иде бит!

А.Б.№2: Элбэттэ, Наил. Шул исэптэн безнен – балаларнын – олкэннэргэ эйтер сузлэре бар.

Шигырьне 11 бала тезелеп басып сойли.

Р. Миннуллин суз. «Донья балаларынын кешелеккэ эйтер сузлэре».

А.Б.№1: Инде кичэбезне тэмамларга да вакыттыр.

А.Б.№2: Эйе, Наил, тик ин элек ант бирергэ кирэктер бит!

А.Б.№1: Нинди ант ул, Фэридэ?

А.Б.№2: 5 класс укучысы анты!

А.Б.№1: Э-э, анладым! Алайса башладык!

А.Б.№2: Ант бирер очен башта барыбызга да басырга кирэк hэм минем арттан

кабатларга:

— мэктэпкэ сонга калмаска

Ант итэм!

— ач буре кебек белемнэрне ойтарга

Ант итэм!

— укытучыларны хормэт итэргэ

Ант итэм!

— Сарман урта мэктэбе укучысы исеменэ лаеклы булырга

Ант итэм!

— дус hэм тату булырга

Ант итэм! Ант итэм! Ант итэм!

А.Б.№1: Э хэзер кичэбезнен тантана олешенэ килеп життек!

А.Б.№2: 5 класс дипломнарын тапшырырга сэхнэгэ директорнын тэрбия эшлэре

буенча урынбасары Резедэ Рэшитовнаны чакырабыз.

Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/30142-scenarij-posvjaschenija-v-pjatiklassniki-na-t

«ЯГЕЗ ӘЛЕ, ЕГЕТЛӘР!» бәйгесенә сценарий

 2.А.б. Хәерле көн, кадерле дуслар! Дуслар, безгә еш кына урамда һәм җәмәгать урыннарында ир затының тапкырлылыгын, акыллылыгын, түземлелеген һәм ягымлылыгын күрергә туры килә, ләкин шуңа карамастан, ир-заты тарафыннан, дорфалык һәм гөрбиянлек, тупаслык дигән кире сыйфатлар белән дә очрашырга насыйп. Кайчак, хәзерге ир-затлары романтика хисен бөтенләй югалткан кебек тоела, хатын-кызга игътибар күрсәтеп, аңа чәчәк бүләк итү, чын күңелдән ягымлылык һәм мәхәббәт белән язылган хатлар җибәрүне онытмадык микән?

 1.б. Безнең бүгенге «Ягез әле егетләр» конкурсына әйтелгән сүзләрнең киресен исбатлау өчен менә дигән егетләр килде.

 2.А.б. Бүгенге кичәдә катнашучылар белән без сезне шатланып таныштырабыз. (Исем фамилияләрен әйтеп катнашучылар сәхнәгә чакырыла).

         ————————————————————————

         ————————————————————————

         ————————————————————————

         ————————————————————————

Һәр команда үзенең исеме һәм девизы белән таныштыра.

1 команда: исеме — Заман. Девиз- Заман белән бергә атлыйк, һәрчак яңа үрләр яулыйк.

2 команда:  исеме -Дуслык. Девиз – Дуслык белән көчле без.

 1 а.б. Менә без үзебезнең егетләр белән таныштык һәм инде үзебезнең конкурсыбызны башлап җибәргәнче, сезне үзебезнең гадел жюри белән таныштырып китәбез.

 2.а.б. Бер акыллы хатын-кыз болай дигән: «Һәрбер ир-затының өстенлеге аның тапкырлылыгында». Шуның өчен без иң беренче конкурсны, кайсы команданың тапкыррак икәнлеген белү ниятеннән башларбыз.

 Ә конкурсның шарты бик гади: сезнең һәркайсыгызга, бирелгән шаян сорауларга, оригиналь һәм дөрес җавап бирергә. Җюри катнашучыларны 1 балл очко белән бәяли. Шулай итеп, әйдәгез башлыйбыз.

Разработала зав. метод. отделом Манакова Р.Х.

(Вэсил Галимов музыкасы Нэжип Исламов шигырена «Кайтаваз» жыры янгырый) (Кичэ утэсе зал чиккэн солгелэр,эскэтерлэр, суккан паласлар б-н бизэлгэн) Кибетлэргэ керсэн, базарларга барсан жанына ни кирэк барысы да бар. Халыкнын йорт — жире дэ ерып чыккысыз байлык белэн тулган. Тик нидер житми. Жан жылысы, бердэмлек житми бугай. 

Э бит борынгы бабаларыбыз бердэм яшэгэн, бер сынык икмэкне булешеп кон итсэ дэ рухи байлык мэтди байлыктан остенерэк булган ул заманнарда. Ничек кенэ кон курмэсен жиренэ житкереп йоласын да утэгэн, бэйрэмен дэ уткэргэн. Э бэйрэмнэр ул – халыкнын бергэлэшеп, бердэмлектэн ямь табып уткэргэн йоласы. Шулай ук кумэк башкарыла торган эшлэр дэ милли йола булып сакланган. Э бэйрэмнэр, омэлэр, уен-жырсыз, шаярусыз утмэгэн.

Кадерле тамашачылар! Эйдэгез эле без дэ, кич утырып уткэннэрне барлыйк, хэтер сандыгын актарып алыйк. Эле без тынлаган «Кайтаваз» жырындагыча эби-бабаларыбызнын, эти-энилэребезнен, узебезнен яшьлегебезгэ кайтып эйлэник. Бу кичэбезне без матур йола бэй- рэмнэребезгэ багышладык хэм «Хэтер бизэге» дип атадык. Борынгыдан килгэн йолалар хэрвакыт торле ырымнар, серле тылсымлы такмаклар яки жырлар белэн урелеп бара хэм алар шул йолаларнын аерылмас бер олеше, анын бер бизэге булып та торалар. Аларда халыкнын борынгыдан килгэн ышанулары хэм кузаллавы чагыла. Ел фасылларына караган, Кеше гомеренэ, кон-курешенэ, балалар доньясына багышланган бик куп йолалар гореф-гадэтлэр саклый халкыбыз.

 Ел фасылларына караган йолалар табигать, ел тэулегенен узгэреше белэн бэйле рэвештэ яшэп килэлэр. Игенчелек, терлекчелек белэн шогеллэнгэн авыл кешелэренен кумэклэп, ботен авыл б-н бергэлэп утэлэ торган бэйрэм- нэр хэм йолалары да кояш нурларына хэм кон жылынуга, улэннэр хэм агачлар яшэругэ, табигатьнен янаруына шатлану булып башланып киткэн- нэр. Ел фасылларына караган йолалар хэм бэйрэмнэрнен тарихы бик ерактан килэ. Алар буыннар арасында дэвамлылык, Бер-берсеннэн ойрэну, урнэк алу, бердэм рухи халэт тудыруга хезмэт итэлэр.

   Бэйрэмнэр алар куп кешелэр катнашып уздырыла торган кумэк куренеш хэм кешелэр арасында уртак рухи бэйлэнеш булган очракта гына бэйрэм тосе барлыкка килэ. Менэ без дэ узебезнен бэлэкэй генэ бэйрэмебезгэ жыелдык. Кеше хэрвакыт бэйрэмнэрне, рухи бэйлэнешне хэм уртаклыкны кирэксен- гэн.

   Татар-башкорт халкынын йола хэм бэйрэмнэре шушы тирэдэ яшэгэн чу- аш, мари, удмуртлар, шулай ук кончыгыш славяннар б-н дэ зур уртаклык курсэтэ. Бу исэ элек-электэн бер-берсе б-н аралашып, бер тосле булган тэби- гый шартларда тормыш-конкуреш тэжрибэсе туплап кон иту нэтижэсе бу- лып тора дип эйтергэ момкин.

  Хэр халыкнын да рухи мэдэниятындэ туган тел топ урынны алып тора. Ха- лыкнын туган теле, уз анна теле сакланган очракта гына милли йозе, гореф- гадэтлэр, йолалар да саклана.

Бортеклэп вэ берэмтеклэп жыйган, Жэухэрлэрне барлар чак житкэн,

Гореф-гадэт, хонэр югалмаган,

Купме еллар, гасырлар уткэн.

Каба белэн жеп эрлэгэн эби,

Палас суккан безнен жингилэр.

Куреп баксан, бездэ искитмэле

Милли табын, милли киемнэр.

     Игенчелек б-н кон кургэн халык очен язгы чэчу чоры ин эхэмиятле, ин жа- ваплы чор. Игенче аны котеп, эзерлэнеп каршы алган, атларын караган, тэр- биялэгэн, чэчу орлыгын барлаган. Язгы сабан эшлэре килеп житэр алдын- нан кешелэрне шушы жаваплы чорда узара якынайта, хезмэткэ дэрт, бердэм- лек уята торган торле бэйрэмнэр, тылсымлы йолалар куп булган. Аларнын мэгънэсе килэчэктэ иген унышынын муллыгын, ел килешлэренен эйбэт булу- ын телэу, табигатьнен ярдэмен коту хэм башкага кайтып кала. Мэсэлэн: «Зэрэ, зэрэ боткасы» — топ мэгънэсе язгы эшлэр башланырга вакыт житкэнлеген ботен халыкка хэбэр иту, бердэмлекэ чакыру.     

    Сабанга чыгар алдыннан йорт саен ярма, май жыеп, тау башына менеп пе- шерелэ торган ботка.«Зэрэ кычкыру» — сабанга чыгарга берничэ кон кала ба- лаларнын сабанга чыгарга вакыт житкэнлеген белдереп кычкырып йору йо- ласы.

   «Зэр – зэр зэрэгэ, иртэ тор да сабанга» — дип кычкырып йоргэннэр балалар. (Бу йола Казан арты халыкларында таралган булган). Э безнен якларда «Карга боткасы» эзерлэу булган бит инде. Керэшен татарларында «Кырау куу» йоласы булган, ул игеннэр чэчелеп беткэч уткэрелэ торган йола.

  — Элек кырау тошкэндэ нишлэтергэ аптыраганнар. Халык иске чабаталар алып чыгып, бер – берсенэ бэрешеп ярты басуга житкэнче чабата б-н атышып кырау куганнар. Кырау куып туктагач чабаталарын бергэ оеп янды- рып кайтып киткэннэр.

  Э менэ «сабан туйлары» элек яз коне кар беткэч тэ, чэчугэ чыкканчы уткэрелгэн. Бу безнен ел фасыллары б-н бэйле ин зур бэйрэмнэребезнен берсе. Жир бэйрэме, жыр бэйрэме

Жан бэйрэме – сабантуй

Соендерэ кунеллэрне

Сабантуйда туган уй;

Нинди гузэл минем халкым!

Бизэге, олгелэре!

Миллэтемнен кунеле

Кук Сабантуй солгелэре!

Сабантуй халык бэйрэме –

Козгесе кунеллэрнен

Тан калып тынлый болыннар

Тальян мон тугелгэнен.

Мэйдан тота пэхлеваннар,

Узыша олгерлэре

Ак омет булып жилферди

Сабантуй солгелэре!

Искиткеч, гажэеп хэм серле булган ул Сабан туе! Эле тэпи дэ йори башламаган сабыйнын мэйданнын читендэ генэ булса да урмэлэве куп- Ме шатлык бирэ! Ул хаман эчкэрэк урмэли. Э инде тэпи йори башлаганнар бу мэйданга бахадирдай аяк басалар. Сабан туенда корэшне башлап жибэруче малайларны эйтэсе дэ юк, — алар корэштэн Бер башка усеп чыгалар, хэер, жинелгэннэрнен хэле бик шэптэн булмыйдыр.

 Сабан туенын гасырлар чонгылыннан килгэн тэртиплэре бар.

  Сабан туе, сабан туе,

Илдэ Берне сайлар туй.

Кем батыр? – дип мэсьэлэне

Кап уртага салган туй.

 Сабан туйга хэзерлелек узенэ Бер кунеллелек б-н ел буена дэвам иткэн ди- яргэ момкин. Хэр ойдэ хэстэрлек курелгэн. Кул эшлэре эзерлэнгэн, йогерек атлар «аякларын кыздырган», корэшчелэр корэшунен торле ысулларын ой- рэнгэн, гармунчылар, музыка осталары коралларын караштыра.  

  Бу эшлэрнен берсе дэ югарыдан килгэн боерык б-н, команда б-н эшлэнми. Гасырлар буена килгэн йола, гореф-гадэт хэркемгэ билгеле, хэркем анын тэртибен белэ хэм шул тэртип буенча гамэл кыла. Бары илнен аксакаллары гына очрашып кинэшэлэр – кайсы авылда кайчан Сабантуй узуын билгелилэр.  

  Бу урында бераз чигену ясап, Сабантуйга эзерлекнен кыш житу б-н баш- лануын искэртергэ кирэктер.

  Ирлэр козге иген эшлэрен майтаргач, урман кису, болыннан чана б-н печэн ташу, ой хэм абзар кураны жылыту очен кирэкле чараларны куругэ керешсэлэр, хатын-кыз, кыз-кыркын, туку станнары алдына утырып, киндер, алача, солге, тастымал тукый башлый. Стан алдында куп очракта усмер кыз балалар утыра. Аналар, апалар, жингилэр аларны ойрэтеп торалар, житэкчелек итэлэр. Тукыма очен кирэкле эйберлэр, жеплэр эзерлэп, шурелэргэ жеп урау, килэп сару кебек эшлэр олкэнерэк хатын-кыз кулында булла. Кайчагында, кыска гына вакытка ботен ой хатын-кыз кулында булып, алар тукучы очен ярымфабрикат хэстэрлилэр. Лэкин стан алдында хаман яшь туташлар. Яшьлэргэ яна нэкышь торлэре, бизэклэр эзлэу, ягъни ижади эзлэну хас. Хэр тукучы узенэ ошаган рэсемнэрне ости, узгэртэ барган. Сэнгать академиясе булмаса да, кушма сэнгать, бизэу сэнга- тенэ ойрэту, ойрэну тукталмаган. Ин мохиме, бу сэнгать Сабантуйга килеп тоенлэнгэн.

Солге чигэм Х.. Жэлэлов.

Солге чигэм асыл жеплэр белэн,

Йорэк хисен салып бу жырга

Насыйп булса иде бу булэгем Мэйданнарда жингэн батырга

Ефэк жеплэр белэн солге чиктем, Уртасында чэчэк, гол генэ,

Жинеп алсан егет бу булэкне

Вэгъдэ бирэм сина мэнгегэ.

«Булэгем олгермэде эле», дип, кайбер кызлар ялындыралар (Э чынлыкта бу – егетлэрнен, кызларнын кабат очрашып мэзэклэшу- курешуенэ дэ сэбэп) Шул рэвештэ мондый Сабантуй эзерлеклэре халыкны курештерэ, дуслаштыра, татулаштыра, гореф-гадэтлэрне янарта, яшэртэ.

  Булэк жыюнын шулай ук уз серлэре бар. Халык фикере, халык хормэте бу очракта да беренче урында тора. Бу эш авылнын ин абруйлы, тэртипле егет- лэренэ тапшырыла. Егетлэр жырлар жырлап авылны эйлэнэлэр:

Атлар иярлэденме,

Тайлар йогэнлэденме;

Сабан туе житэ дип,

Булэк эзерлэденме?

 Идел суы тирэндер,

Сай жирлэре билдэндер;

Жырлап тору – бездэндер,

Булэк биру- сездэндер.

Рэхмэт эйтэм шул корабка,

Дингезлэр кичкэн очен;

Рэхмэт эйтэм яшь киленгэ,

Затлы солгесе очен.

Солген аклы, солген аклы,

Солген аклы-шакмаклы;

Эллэ урап алыйм микэн

Сез йорегэн сукмакны?

Атларым, йогэннэрем,

Атларда йоргэннэрем,

Сабан туе житэ диеп,

Шатланып йоргэннэрем.

  Бу шигырь юлларын укыгач сабантуйнын топ мэйдан тотучылары халык, атлар хэм солгелэр кебек тоела. Э бит атлардан башка Сабан туен куз алдына да китереп булмый. Э жинуче ат муенын чиккэн солге бизи. Ата-ба- балар телендэ «сабан кергэн», «сабан керешле» дигэн сузлэр булган. Буген бик ук анлашылмаган бу сузлэрнен эчтэлеге ул заманда хэркемгэ кон ке- бек ачык булган. Суз сабан сорергэ жигелэ башлаган оч яшьлек ат турында барган. Шундый атлар арасыннан чабыш атларын сайлап алганнар.

  Бу бэйрэмгэ торле миллэт халкынын да уз куреп тартылуы очен хозурланасын. Сабан туебызны яратып, якын куреп кабул итулэре очен башка халыкларга да рэхмэт кенэ эйтэсе кала. Куп кенэ кардэш халыкларнын да бэйрэмнэрендэ атка, корэшкэ бэйле йолаларнын булуы Са- бан туебызнын сойкемле якларын арттыра, анны чыннан да мобэрэк хэм ту- гэрэк итэ. Э бит дуслар, туганнар жыелган жирдэ кечкенэ генэ шатлык та ботененэ житэ. Сабан туенда сайрашкан халык ел буена ынгырашмый Яши хэм эшли. Э купме халык авыз ижаты бар буч ор турында. Сабан туйлары житкэндэ,

Парлап сабан жиккэндэ,

Упкэ сузлэр шунда бетэ

 Кысып суырып упкэндэ — дип жырлый халкыбыз.

    Сабантуй бизэклэрен безнен укучыларыбыз да бик матур тэсвирлаган. Мостай Кэримнен «Кыз урлау» комедиясен гына алыйк. Сабантуй барган конне нинди генэ кызык хэллэр килеп чыкмый бер авылда. Егетлэр кыз ур- лыйбыз дип эби дэ урлап кайталар. Э Эжмэгол картнын сабан туй жит дисэ яшьлеге исенэ тошэ. («Кыз урлау» комедиясыннан бер куренеш)

    Эйдэгез эле без дэ яшьлекне искэ тошереп жыр тынлап алыйк. (Жыр «Гармун алыйк эле, дускай» Г.Шакиров сузл. Р.Гатауллин муз.)

  Халкыбызнын чал гасырлардан килгэн тарихы чиксез куп югалтулар ки- черде. Шуларнын ин зурларыннан берсе – безнен милли бэйрэмнэребезнен жимерелеп юкка чыгуы. Шуларнын берсе «Жыен». Эйтеп киттек бит эле элек сабан туйлар чэчугэ тошкэнче уткэрелгэн, жыеннар исэ сабантуйдан сонырак башланып, печэнгэ тошкэнче дэвам иткэннэр. Шулай ук ел фасыл- лары б-н бэйле йолабыз. Халкыбыз бит бик акыллы, зирэк, йомарт булган.

  Жыен атамасы нэсел сузенэ туры килэ. Бер нэселдэн урчеп киткэн бер ничэ авыл бер жыен тэшкил иткэн. Э бит бер нэсел кешелэре никахлаша алмаганнар – нэсел-ыру таза булмый, нэсел корый дигэннэр. Нишлэргэ, каян кэлэш алырга? Эштэн буш вакытта бэйрэмнэр оештырырга, танышырга, кунаклашырга, кодалашырга. Менэ «жыен» бэйрэме, бу тэлап- лэрдэн чыгып, халык акылынын матур урнэген тэшкил итэ дэ инде. Бер жыенга (нэселгэ) караган авыллар бэйрэм иткэндэ, башка жыенга караган авыл кешелэре (яшьлэре дэ) бэйрэмдэ катнаша.Бер жыенга 5-10, хэтта куберэк тэ авыл кергэн хэм хэр жыен 5-6 кон барган, икенче атнада икенче жыен. Анна инде башка авыллар жыелган хэм аларны курергэ беренче жыен халкы килгэн. Шулай итеп 5 атна дэвамында жыеннар утеп 30 артык авыл халкы бергэ аралашып бэйрэм иткэн. Сабантуй, нигездэ, бэйге, аралашу, кодалашу хэм туганлык хислэрен ныгыту бэйрэме санала. Яшьлэр очен исэ бу бэйрэм танышу, тигез мэхэббэт нигезендэ гомерлек тормыш иптэше эзлэу, табу чоры. Шуна курэ бу еллык йолаларны яшьлэр бик яратканнар. Ата-аналар да кызларынын жыенда хэм уеннарда катнашуына каршы килмэгэн. Чонки халыкта гаилэ монэсэбэтлэренен топ нигезе итеп тигез мэ- хэббэт хэм бер-беренэ хормэт саналган. Яраткан кешен б-н гомер иту – кешенен рухи бэхете хэм гаилэ ныклыгынын топ нигезе итеп каралган. Э халыкнын жыенга эзерлэнуе узе бер зур вакыйга булган.

     Жыеннын уз кагыйдэсе дэ бар. Беренчедэн, жыеннарда жыр-бию, торле уеннар, кунел ачуларга куп вакыт бирелгэн. Топ музыка кораллары гармун, курай, скрипка булган. Икенчедэн, жыеннар кунаклар хэм читтэн кайткан туган-тумачалар куп булу б-н аерылып торган. Оченчедэн сабантуйда уткэ- релэ торган ярышларнын кубесе жыеннарда булмаган.

   Ат чабышы урынына яшьлэр, атлар жигеп, бер авылдан икенчесенэ барып кунел ачып йоргэннэр. Дуртенчедэн, сабан туен моселман хатын-кызлары ерактан гына кузэтергэ хокуклы булса, жыенда исэ кызлар бэйрэмнен узэгендэ, — алар егетлэр б-н бергэлэп кунел ачканнар, кичке уеннарда катнашканнар. Кыз кузлэу, яр сайлау нэкъ менэ бэйрэм вакытында хэл ителгэн. Шуна курэ ботен халык, бигерэк тэ яшьлэр, жыеннарны котеп ала торган булган. Хэм «акылы булган егетлэргэ матур кызлар табылган». Э хэзер хатын-кызлар жыр ансамбле башкаруында жыр тынлап алыйк. («Егет жыры» ).

     Жэй башында кызлар жыелышып «Чэчэк бэйрэме», «Жилэк бэйрэме», «Юа атнасы» уткэргэннэр. Шомырт чэчкэ аткач яисэ жилэк пешкэн вакытта, юа олгергэч, урманда ямьле тэбигать кочагында кызлар торле уен- нар уйнап кунел ачканнар. Самара якларында «Чэчэк бэйрэме» эле дэ сакланган. Э кичке уеннарны хэтерлэп эби-бабайларыбыз эле дэ хэтирэлэргэ бирелеп утыралар.

  Кичке уеннар элек-электэн халыкнын ин матур, ин куркэм йолаларыннан саналган хэм алар жыен булган коннэн башлап печэнгэ тошкэнче дэвам иткэн. Халыкта хэр нэрсэнен уз тэртибе булган.

    Жэйге матур кичлэрдэ, кояш баткач, картлар яткач, су буйлары, урман аланнары, ямь-яшел болыннар яшьлэрнен шат авазларына кумелгэн. Кичке уеннарда жыр-бию, уен-колке бер генэ минутка да тынып тормаган. Анда жырлы- биюле тугэрэк уеннары, ике урам арасында жыр ярышлары, шаян такмаклар эйтешу, кумэк хэм ялгыз биюлэр хэм башка кызыклы уеннар уйналган.

   Эдэби мирасыбыздан саналган татар язучысы Мэхмут Гэлэунен «Эйткэн идем бит мин сина» дигэн хикэясендэ кичке уенда танышу куренеше бик матур итеп язылган:

  — Абый япон сугышыннан исэн-сау йореп кайтып, йорт-жир, мал-туарны рэтлэп, бергэлэп оч ел кон кургэч, ойлэнеп башка чыккан идем. Ул вакытта энкэй мэрхумэ дэ исэн иде эле.

   Хэерниса узебезнен курше авылнын урта тормышлы бер кешенен кызы идее. Мин анын б-н жыен вакытында, тау астындагы уенда танышкан идем.

  Каравыл йогереш уйный идек. Мин такка калган идем. Анын тотышып торган егете тэбэнэк буйлы, жэенке борынлы ямьсез бер егет иде. Алар кул- ларын ычкындырып як-якка йогереп китэргэ дэ, мин аларны куып, икесенен берсен тотарга тиеш идем. Алар миннэн тоттырмыйча янадан бер-берсе б-н кавышырга тиеш иделэр.

    Алар аерылышып киткэч тэ, мин, егетен бер якка калдырып, Хэерниса артыннан чаптым. Ул да, суз чынлыгына азрак мине алдарга маташып караган булды да, елга буйлап эчкэ таба йогерэ башлады. Болай куышырга чыкканчы ук мин анын берничэ куз карашын тотып алып, кунелемэ салып куйган идем. Анын болай елга эченэ таба китуе мине аулакка чакруы иде. Шуны анлап алгач та, Хэерниса артыннан йогердем. Анын егете, кызынын минем кулдан ычкынмасын белгэч, тукталып калды. Узендэ минем б-н ярышырлык коч югын белде булса кирэк.

   Хэернисанын остендэ ак бизэкле кызыл ситсы кулмэк, чиккэн алъяпкыч, Башында тэнкэле калфак б-н кисея яулык, зэнгэр тосле чэчургечкэ тэнкэле чулпы таккан, аягында ор-яна, ап-ак оек-чабата иде. Ул бик шэп йогерэ икэн. Атлаган саен аягымдагы кэвешлэремнен укчэлэре кутэрелеп, барлык коч б-н чабарга ирек бирмэгэч, бу килеш барсам, Кеше колкосенэ калуым билгеле булганга, кэвешлэремне салып кулга тоттым да читекчэн йогердем.

Бер елга тамагына кереп, халык кузеннэн югалгач, туктап, ул узе мине котеп алды.

 — Мэхэббэтсез! Шул чаклы кумасан! Утерэ яздын ич! – дигэн була.

— Егетлэр куганнан улгэн кызны ишеткэнебез юк иде. Белмим тагын, мон- нан сон гына булмаса, — дигэн булам мин. Ул, еш-еш склап, акрын гына тир- бэлгэн кукрэген бер кулы б-н тотып торгач, жиргэ утырды.

— Азрак ял итик, арыдым! – ди. Мина шул гына кирэк иде. Янына ук утырдым, сойлэшэ башладык; исемен сорадым.

— Хэерниса! – ди. – Югары очнын Экмэли карт кызы, — ди.

— Син ни атлы? – дигэн булла.

— Ибрахим, — дим. – Атамны Гыйззэт дип эйтэлэр иде, — Дим.

— Белдем инде, — ди. – Алтавыз Гыйззэтнен унган Ибрае син буласын икэн, алай булгач!

 Мин дэ жавапсыз калмадым:

— Экмэли бабайнын эфэлэм тосле кыргый кэжэсе син буласынмыни? – дидем.

— Тэкэсенэ курэ кэжэсе! – дигэн булла. Арлы-бирле байтак сойлэшеп уты- рып, шаярып, кытыклашып, чеметешеп алгач, иптэшлэр янына киттек.

— Халыктан яхшы тугел, кайтыйк инде!- ди.

— Кургэн тосле дэ булмадым бит эле! – дигэн идем:

— Буре кузе кырын жуймас, егет кузе кыздан туймас!- дип куйды.

Шулай житэклэшеп акрын гына арлы-бирле сойлэнгэлэп кайтып килэбез.

— Хэерниса! – мин эйтэм.

 — Эу, жаный? – дигэн була.

— Яучы жибэримме? Мина килэсенме?

— Уйнап эйтмэсэн, мэсхэрэ итмэсэн?.. — Юк, ихластан! — Анан риза булса?! – ди.

Шул коздэ минем ойлэнуем аныкланган иде инде. ( «Идел» — 2006, №8) Менэ шулай яшьлэр танышып кавышканнар.

   Боек язучы Мирхэйдэр Фэйзинен эсэрлэрен генэ алып карыйк. Шундый матур авыл куренешлэре, яшьлэрнен кара-каршы эйтешле жырлы-биюле уеннары, бары да тормышчан килеп чыккан. Бу онгайдан бигерэк тэ «Галия- бану» драмасы безгэ бик таныш.

   Галимжан Ибрагимов б-н очрашуга баргач «Авыл тормышын нечкэ анлап, аны садэ, жинел, матур итеп курсэтэ алуда син ялгызсын» — дигэн мактау сузлэре ишетэ Мирхэйдэр Фэйзи.

   Сэлих Сэйдэшев музыкасы б-н бизэлгэн «Галиябану» кое, халык кое булып эверелде. Анны хэр жирдэ яратып жырлыйлар хэм тынлыйлар.

  Э хэзер без дэ менэ шушы жырны тынлап алыйк. (Жыр «Галиябану»).

Болгар чорында уеннар чагыштырмача иркен шартларда, кумэк рэвештэ башкарылганнар булса кирэк. Шул чорга караган риваятьлэрнен берсендэ Кама буенда кызлар уйный торган махсус урын булуы турында эйтелэ. Кыз- лар уенын карар очен анда Болгар ханы да килэ торган булган хэтта. Андый урыннар, курэсен, берэу генэ булмаган. Тарих битлэрендэ яшьлэр жыелып ял итэ торган урыннарнын «Кыз-тау», «Кыз каласы» дип аталуы турында мэгълуматлэр бар. Эмма акырынлап халык томышында ижтимагый бэйрэмнэр билэгэн урын тарая, чиклэнэ барган, иркенлэп кунел ачу, кумэк уйнау гадэтлэре дэ кысылган.

   Лэкин халык бэйрэмнэрен, жырл-биюле уеннарны бернинди янаулар да, куркытулар да юкка чыгара алмаган. Моны раслаган мисаллар тарихта аз тугел. Шуларнын берсе – «Жыен кыйссасы». Халык кунеленэ хуш килгэн жыен бэйрэмен, анын уеннарын, ирекле булуын яклап язылган бер бэеттэ шундый юллар бар:

Кайвакыттан бирле чыккан

 Бу жыеннын булуы,

Хич тэ файда бирмидер

Дошманнарнын тыюы.

Халкыбызнын тагын бер куркэм бэйрэм йоласы ул «Сэгать»

Туганаш куллары кебек Гузэл жирлэр бар микэн? Сэгатьтэ бер сылу курдем – Кемгэ насыйп яр икэн?..

   Жырнын мэгънэсенэ тошенер очен Бишбулэк, Миякэ, Элшэй районнары очпочмак булып очрашкан тоштэ, Мэнэвез елгасы буена урнашкан зур куркэм авыл – Усак-Кичудэ булырга кирэк хэм нэкъ 7че июньдэ. Биредэ бу конне ел саен шушы як татар-башкорт халкына гына хас «Сэгать бэйрэме» уза. Анын тулы исеме «Сэгать суккан кон», гадэттэ исэ «Сэгать» кенэ дип йортэлэр: «Сэгатькэ» барабыз, «Сэгать» тэ очрашабыз, «Сэгать» тэ танышкан идек»…Бэйрэмнен эчтэлеген «Табигать хэм Кеше» дип билгелэргэ була. Борынгылар «Экология» сузен ишетмэгэннэр дэ, Эмма узлэренен табигать балалары икэнлеген яхшы белгэннэр, анлаганнар.

   Сэгать тереклеккэ табыну коне, кешегэ яшэу шартлары тудырган мохиткэ: якты кояшка, зэнгэр куккэ, кара жиргэ, суга, яшел агачларга, улэннэргэ, чэчкэлэргэ дан жырлау, хэммэ жан иясен – хайваннарны, кошларны, божэк- лэрне хормэтлэу мизгеле. Шул коннэн олкэннэр балаларга су керэ башларга рохсэт итэлэр, дару улэннэре жыялар, кышка мунча себеркесе эзерлилэр. «Сэгать»тэ бу конне егетлэр кыз кузлилэр, козен каз омэлэре чорында туй ясарга суз куешалар – мондый гаилэлэр аеруча бэхетле була имеш.

  Бу коннен озынлыгы 17 сэгать. Елына карап, йэ унжиде тулыр-тулмас, йэ ике-оч кон элек кенэ тулып узган булыр. Э ни очен фэкать жиденче июньдэ. Кешелэр кояшка табынган чакта ук уйлап чыгарганнар аны.

  Жиде – гомумэн серле сан: жиде кон – атна, адэм башы жиде тишек: ике куз, ике колак, ике борын куышлыгы, авыз…

  Жидегэ бэйлэнгэн эйтемнэр, мэкальлэр дэ бик куп безнен халыкта. Эйдэгез эйтеп карыйк эле. (Эйтемнэр эйтелэ: «Жиде кат кук», «Жиде Юл чаты», «Жиде кат жэхэннэм»,»Жиде кат улчэу», «Жиде тон уртасы», «Жиде бабадан калган», «Жидегэн йолдыз», «Жиде жэннэт ишеге». Менэ монысы шэп эйтелгэн! Жиденче июньдэ жиде жэннэт ишеге ачыладыр бэлки. 17 сэ- гать озынлыгындагы кондэ, жэйнен 17 яшьлек кыз шикелле саф, пакъ чагы. кызык була анда, кунелле. Язылмаган тэртип буенча, бэйрэм оста гармунчынын уйнавына юиешудэн-жырлашудан башлана:анны уртага чыгарып утырталар, як-ягына ике чибэр кыз баса; гармунчы уйный, э болар нэкышлы кульяулыклар б-н анын мангай тирен сортеп торалар, соныннан ул кульяулыклар гармун каешын бизи. Э авыл тып-тын, ботен халык «Сэгать»тэ. Эйдэгез эле без дэ шунда куз салыйк. Жырлашып, биешеп алыйк. 7 ле серле сан б-н бэйле нинди жырыбыз бар эле безнен.

(Жыр «Жидегэн чишмэ». Гомэр Бэширов сузлэренэ Сара Садыкова кое).

 Доньяда бер нэрсэ дэ ялгыз булмаган кебек, жыр да бер узе генэ яши алмый. Анна хэр чак бию юлдаш.

Атам-анам биегэн, 

Ямь тапкан ул биюдэн.

Жилкендереп биик эле,

Курыкмыйбыз биюдэн!

Сокланырсын сылу кызга,

Килешэ калфак кию.

 Борынгыдан килгэн бит ул,

Тыпырдатып бер бию. (Бию башкарыла)

  Шулай итеп ямьле жэйлэрне, печэн ослэрен, козлэр алыштыра. Урып-жыю эшлэреннэн сон «Сомбелэ» (уныш) бэйрэмнэре утэ. Халык кышка эзерлэнэ. Безнен халык гомер бакый ат хэм каз асыраган. Омэлэрне шулкадэр матур итеп оештыра белгэн.

  Кыр эшлэре жинелэйгэч, урасын урып, сугасын сугып амбар киртэлэрне тутыргач, авыл кешесе сугым суя башлаган хэм бу гадэт эле дэ шулай дэвам итэ.

Олы шатлыгы урамнарга ташып чыга – ул да бутэннэрдэн кэм тугел бит, энэ, оя тутырып бэбкэлэре чыккан иде, ишегалларына ямь биреп казлары кангылдашты, инде шул михнэт-мэшэкатьлэрнен бер рэхэтен курер кон дэ килеп жите. Авылда каз омэсе!

 И-и, кыз-кыркыннын киенеп-ясанып, кэс-кэс басып, коянтэ-чилэк урынына казлар асып, чишмэ буена китулэре! Саф, салкын чишмэ суында казларны сонгы кат коендырырга алып барулары! Кузлэр – тэрэзэдэ. Бала-чага аяк астында ботерелер, капка тобендэ анны-моны сойлэшкэн булып ирлэр таптангалап торыр. «Кызларыгыз симез микэн! Казларыгыз сылу микэн!» — дип, юри шаярткан булып калырлар. Кыз б-н казны юри генэ буташтырып сойлэшми авыл кешесе. Жэй буе коне-тонне белмичэ, ял курмичэ эшлэгэн белэклэргэ генэ тугел, йорэклэргэ дэ бэйрэм кирэк бит. Омэ караган булып кызлар кузлэгэн егет-жилкэннен уенда туйлар тугелдер дип, кемэйтэ ала?! Никах сэгатьлэре сукса, каз омэлэренэ ялганып туйлар да горлэр, авыл тугарылып, рэхэтлэнеп бэйрэм итэр.

Каз канатларын санадым

Тезелеп кагынганда.

Тулган айларга карадым

Озелеп сагынганда.

  Каз йоныннан тутырылган ястык-тушэклэр,мамыгыннан тутырылган, остенэ ак челтэр ябылып купертеп куелган йомшак мендэрлэр авыл оенэ ямь биреп, хужаларынын унганлыгын, тырышлыгын курсэтеп тора.

  Омэгэ чакырмасан, кызлар упкэли. Чонки каз омэсендэ катнашу кызлар очен дан хэм дэрэжэ санала, унган кызларны гына чакыралар каз омэсенэ. Элеке вакытларда кайбер кызлар — «Жинги, мине каз омэсенэ чакырсан, бушлай урагынны урып бирер идем», дип, алдан ук эйтеп куя торган булганнар.

  Каз юарга тошкэндэ ойдэн инешкэ тиклем каз каурыйлары, каз йоннары чэчеп барыла. Бу юрау, телэклэр шуны анлата: килэсе елга казлар бэпкэне куп итеп чыгарып устерсеннэр, каз котуенен бер очы капка тобендэ, икенче очы инештэ булсын янэсе.

  Омэ эшлэре уен-колкесез, жырсыз утми элбиттэ. Каз юып кайтучы кызларны гармунлы егетлэр озата кайталар. Э ойдэ кайнар кабартма, каз маенда майланган коймак, каз бэлеше, каз шулпасы котэ.

(Каз омэлэре турында шигырьлэр: Э.Атнабаев «Каз омэсе», А.Хэлим «Каз йолкалар кызлар») Каз омэлэреннэн тыш омэ ясап сус туку, тула басу, киндер сугу, киез басу, э безнен чорларда мамык эрлэу, шэл бэйлэу кебек кумэк эшлэр дэ башкарылган. Омэ вакытында шул хезмэткэ караган жырлар, койлэр янгыраган. Мэсэлэн, шуларнын берсе «Тула кое» хэзер дэ сакланган.

Булыр микэн бу тула,

Булмас микэн бу тула?

 Бу туланы басып беткэч,

Уйнатыр микэн хужа? –

( «Омэ жыры» Тажи Гыйззэтнен «Бишбулэк» пьесасыннан. С.Сэйдэшев кое)

   Тоннэр озайгач, кызлар, яшь киленнэр бер-берсенэ кич утырырга йорешэлэр. Кич утырырга кул эше – бэйлэу, чигу, эрлэу б-н килэлэр хэм искиткеч кунелле итеп, кызыклы хэллэр, мэзэклэр сойли-сойли, тоннэр буе дип эйтерлек эшлэп утыралар. Менэ эшлэгэн эшлэрне чагыштырып караулар, мактаулар китэ. Менэ берэунен чигуенэ сокланалар, менэ бер кыз эхирэтенен Насибына дип бэйлэгэн биш бармаклы биялэен киеп карап Насиблар турында кызыклы сузлэр эйтэ. Кутэрелеп колэлэр, шаяралар… Китэ Насиблар турында мэзэклэр сойлэу.

   Хэтсез эш эшлэгэч, киленнэр, олырак яшьтэге апалар кайтып китэ.Кызлар исэ куп вакыт кунарга кала. Бу эле аулак ой тугел. Хужалар каядыр киткэн, йорт башы булып бер эби генэ калган ойдэ яшьлэрнен кич утырулары тагы да кызыклырак, уен – колкеле, жырлы-такмаклы,шау-шулы була. Тэрэзэ то- бенэ шыпырт кына егетлэр килэ. Алар ничек кенэ шыпырт йормэсен, эчтэге кызлар бик тиз сизеп ала. Менэ бер егет тэрэзэ капкачын кысып кына ачып ой эчендэгелэрне кузэтэ. Аны танып алган кыз тэрэзэ аша егеткэ козге курсэтэ. Бу синен очен якты йозем диюне белдерэ. Э таныш булмаган, яисэ жан тартмаганнарга козге курсэтмилэр. Козге кулдан-кулга йори. Тик егетлэрне ойгэ бик кертеп бармыйлар. Тэрэзэ аша торле такмаклар эйтешеп жырлашалар.

Жэй дэ яшел, кыш та яшел

Арыш басукайлары,

Былбыл тал тибрэткэн кебек

Аяк басукайлары.

Елмаюы, куз карашы

Иркэлидер йорэкне,

 Аны гына соя жаным,

Башка беркем кирэкми.

Бэйлим эле ак биялэй,

Булэк итсэм, киярсен,

Мэхэббэтен саф, нык булса,

Сурелмичэ соярсен.

Тэрэзэгэ килгэнсен,

Бурген басып кигэнсен.

Басып кисэн дэ таныйм-

Чыгарга хэйлэ тапмыйм.

Ай ли дусларым,

Апаларым, кызларым,

Тэрэзэдэн ай карый,

Жырлап алсак та ярый. дип жыр такмаклар эйтелэ. (Жыр «Алты егет» халык жыры, шигырь Айдар Хэлим «Шэл бэйли кызлар»)

   Кич утырып, аулак ойлэрдэ хатын-кызларыбыз куз нурларын алырдай, искитмэле солгелэр сукканнар хэм чиккэннэр. Кызлар узлэренэ бирнэлек эзерлэгэннэр. Солге чигунен серлэре буыннан буынга кучеп килгэн, кызларны бу эшкэ кечкенэдэн ук ойрэтэ торган булганнар дип сойлэп утек инде. Бу тинсез сэнгать эсэрлэре халкыбызнын кондэлек тормышында, конкурешендэ, жырларында кин урын алган. Аларны халык гасырлар буе юлдаш иткэн хэм йорт-жир курке итеп кенэ тугел, гаилэ ядкаре итеп тоткан.

   Солге символ, миллэтебезнен йозе. Солге безнен хатын-кызларыбызнын осталыгына хэйкэл. Анын очен ир-егетлэр сабантуйларда бил алыша, аргамакларда чабыша. Куз нурларын кушып, кабатланмас бизэклэр тошерелгэн солгелэр ин зур булэк итеп каенанага бирелэ торган булган. Кияуенен якыннарына да кэлэш солге булэк иткэн. Чигуле алъяпкычлар, кулъяулыклар таратылган туй вакытларында. Кияу оенэ беренче аяк басканда да ишек башларына чиккэн солгесен элгэн яшь килен.

   Ин матур солгелэрне алып карасан да, аларнын бизэклэре бер-берсен кабатламаган. Бизэгенэ карап, аларнын исемнэре дэ хэр якныкы узенчэ янгырашлы: алмалы солге, асалы солге, чуплэмле солге, чуптарлы солге, кубэлэкле солге, данлыклы казан солгелэре, кызыл башлы солгелэр белэн дан тоткан халкыбыз.

   Пенза олкэсе авылларында шундый гадэт булган: кыз кеше унбиш-егер- ме солге тукып бетергэч, узенен дус кызларын, куршелэрен чакырып, чэй мэжелесе уткэрэ, узе тукыган солгелэрне жэеп-жэеп курсэтэ.

  Ин матур солге – кайнана солгесе, чуплэмнэре унике жирдэ булган.

 Чиккэн солге – яшьлек истэлегем,

Яз голлэре, монлы горлэвек.

Чиккэн солге – минем

Гомер юлым Кышкы буран, жэйге кулэвек.

Чиккэн солге – яшел урман юлы,

Козге сагыш, кышкы бозлавык

Чиккэн тослэремэ карыймын да

Эндэшалмый торам беравык.

Чиккэн солге – булэк балаларга

– Кузлэремнэн кучкэн нурларым.

Ничэмэ тос, ничэмэ жыр анда

– Хэр тосендэ минем кулларым.

Чиккэн солге энилэре тосе,

Сагынганда искэ алырлар,

Янып торган яз бизэге чиктем,

 Гомер утэр, голлэр калырлар.

(Эльмира Шарифуллина)

(Жыр: «Чигу чигэ кызлар» М. Кэрим сузл., Ю.Узэнбаев кое.)

  Чигу чигунен бик торле булуы да билгеле. Э менэ алтын белэн чигу бигерэк тэ куркэм хезмэт. Безнен халыкта алтын белэн чигу сэнгате аерылып торган. Осталар тубэтэй хэм калфаклар, хатын-кыз очен бэрхет аяк киемнэре, тылсымлы янчыклар, данлыклы Казан солгелэре чиккэннэр. Алтын белэн гадэттэ бэрхеткэ, сирэгерэк ефэк, йон хэм киже-мамык тукымага чиккэннэр. Ботерелгэн алтын жеп белэн гранат кебек куе кызыл, аксыл-зэнгэр, чия тосендэге, алтын сыман, зэнгэр, яшел жирлекле бэрхеткэ бик тэ нэфис чэчэк-улэн бизэклэре чигелгэн.

  Эллэ ничэ торле бизэкле калфаклар алтын жеплэрдэн ясалган композиция- лэрнен узенчэлеге белэн аерылып торган. Калфаклардагы ин таралган тор – чэчэк бэйлэме, бодай башагы, йолдыз хэм ярым ай сурэтлэре, шулай ук вак бэйлэмнэр рэвешендэ кошлар хэм чэчкэлэр рэсеме. Калфаклардагы икенче бер узенчэлекле бизэк – алтын каурый.

  Тубэтэйнен тубэсен дэ алтын белэн чиккэннэр. Бизэк тубэтэйнен яссы то- бенэ шахмат тэртибендэ, э чите буйлап дулкынлы-дулкынлы чэчэк-усемлек формасында урнаштырылган.

Бэрхетлэрдэн тегелгэн,

Ука белэн чигелгэн

Нэкышларга комешлэргэ

Алтыннарга кумелгэн!

Безнен хатын-кызларыбыз

Эшнен серен белгэннэр.

 Кич утырып, жырлар жырлап

Оста чигу чиккэннэр.

Балкып тора тубэтэйлэр

Энже бортеклэр белэн.

Алар монда килгэн гуя

Чын экият иленнэн

Бу солгелэр, эскэтерлэр

Тамбур белэн чигелгэн.

Эллэ инде ослэренэ

Чын чэчкэлэр сибелгэн.

  Борын-борыннан безнен энилэребез ойнен эчке кыяфэтенэ бик нык игътибар биргэннэр. Ой бизэр очен палас, келэм сукканнар, солгелэр, мендэр тышлары чиккэннэр. Энилэр боек рэссамнэр, узлэренен нэкышларында гомер курмэгэн тутый кошлар, экияти жанварларны, куз явын алырлык чэчкэлэрне чигеп, безне балачактан гузэллек, тылсым донясына алып кергэннэр.   Мендэр тышларындагы бизэклэр аеруча тырышып чигелгэн. Каты кузле, яман кунелле кешелэрнен кузлэре шушы матур, чигешле мендэрлэргэ тошэ дэ хатын-кызларга куз тими имеш. 

  Шагыйрь Сабир Эбсэламов та узенен бер шигырен «Энкэм мендэрлэре» дип атаган.

Эни чиккэн мендэр бер пар иде,

Кош йоныннан жыйган кабартып.

Башым салган саен тоштэ курэм,

Чэчлэремнэн сыйпый яратып.

Энкэм мендэрлэре пардан иде,

Сурудэ ук берсе сидерэде.

 Мамыклары тузды ой эченэ,

Шул чигэмэ буген сибелэме?

Яна суру чикте тоннэр ялгап,

Куз нурлары белэн нэкышлап:

— Ярын булыр, гомере барлар курер,

Кыйбла яктан кайтыр аккошлар.

Кайтты кошлар, пар канатлы булып,

Козсез китмэс кулгэ бер тошкэч.

Кавышырга язын насыйпларны

Алкышлады камыш, жил искэч.

Морадына ашты ометем дэ,

Жанны кумде котлау, алкышлар.

Энкэемнен алъяпкычы тосле

Дулкыннарга кунган аккошлар.

Узе инде юк шул яннарымда,

 Колагымда газиз тавышы:

— Кавышканын уз ишеннэн булсын,

Гомерлеккэ булсын табышын!

Истэлеккэ калды пар мендэре,

Кош йоныннан жыйган кабартып.

Башым салган саен тоштэ курэм,

Чэчтэн сыйпый энкэм яратып.

   Борынгыдан калган жан рэхэте дигэн суз бар. Хормэтле тамашачылар, менэ буген сезнен куз алдында торучы бу оста кулларнын ижат жимешлэрен карагач та, жанга рэхэт булып китэ.(Кул эшлэре б-н танышу, бэя биру. Борынгы эшлэрнен тарихы б-н танышу).

   Матур озын койлэрне хэркем башкара алмаган кебек, бу эшлэрне дэ телэсэ кем эшли алмый. Шэмдэллэрдэ генэ утлар яна, Голямал,

Житкэн кызлар киндер жеп эрлилэр…

   Билгеле борынгы эбилэребезнен, шэм яки чыра яктысында ойлэре дэ карангы, эшлэре дэ ялыктыргыч булгандыр эммэ кунел бизэклэре жырларга урелеп, шул моннар белэн безнен коннэргэ тиклем килеп житкэн. Э жырлары кунеллэрне юатучы, озын кичлэрне яктыртучы булган. (Халык жыры «Голямал» башкарыла)

    Уз вакытында яшьлэр арасында таралган уен-бию, жырларнын хэм жырсыз уеннарнын бер олешен «аулак ойлэр», «урнаш ойлэр» уткэру гадэтенэ бэйлэп карарга кирэк. Кызлар хэм егетлэрнен кара-каршы жыр эйтешулэрен, кубызга, гармунга яисэ такмакка биюлэрен хэм «Йозек яшереш», «Куз бэйлэш», «Яулык салыш», «Жэза бирешу» кебек уеннарнын эчтэлеген дэ, яшэу формаларын да аулак ойлэрдэн, утырмалардан башка куз алдына китеруе кыен.

Эйдэгез эле без дэ уеннар уйнап, табышмаклар эйтешеп алыйк.

Сез белмэгэн нэрсэ юктыр

Шулай буласын белэм!

бирэм, жавап котэм

Булэклэр узем белэн.

Тынлагыз табышмак эйтэм:

Мин тугэрэк, жип- жинел,

Тотсан койрыктан минем

Мэнге кутэрэ алмыйсын,

Хич тэ арттан калмыйсын. (Йомгак)

 Яраткан да ябышкан (Исем)

Сыернын ятканда ин беренче кай жире жиргэ тия? (Йоны)

Аш пешергэндэ ин башта нэрсэ салалар? (Куз)

Доньяда ин тиз нэрсэ йори? (Уй)

Ыж – ыж, аждаха, йорэгендэ уты бар, Корсагында суы бар, тубэсендэ кузе бар, Ярый эле узе бар. (Самовар)

Дурт татар читэн урэ, Берсе арада йори. (Бэйлэу)

Чытыр-мытыр остеннэн Тимер таяк ыргыттым. (Чигу)

Эйлэнгэн саен калыная. (Йомгак)

Зыр-зыр эйлэнэ, узе килеп бэйлэнэ. (Орчык)

Ай киттем, ел киттем, энэ буе жир киттем. (Тегу)

 Узе кечкенэ, узе ялангач, алай да ботен доньяны киендерэ. (Энэ)

    Розалия Солтангэрэеванын «Башкорт халык йола уеннары» — дигэн китабында олы эбилэрнен хэтерлэулэре буенча шулай дип языла: — Аулак ойлэрне куптэн уйный идек. Тэудэ бер эбинен оен сойлэшэлэр. Кече йомга коненэ тэгаен итэбез. Бер тэвэккэлерэк кызны хужа итеп билдэлибез. Хэр кемнэн берэр калактан чэй, берэр сыныктан икмэк, ярма х.б. жыялар. Хэтта, эбинен кое килсен дип, берэр буй утын, керосин алабыз. Ул керосины энилэ- дэн яшереп уртлап ала идек. Куберэк, бармакларга уймак киябез. Агач бидерэгэ бармак белэн тукылдатып, койлэп, такмаклап бии идек.

Э без такмаклап тормыйбыз, аулак ой хэллэрен жырчыбыздан сойлэтэбез.

(Жыр «Аулак ой». Гарифжан Мохэммэтшин сузл., Луиза Батыр-Болгари кое).

Тормыш яме (Эльмира Шарифуллина)

Бисмилланы эйтеп, токмач кисэм,

— Ак яулыгым ябып башыма,

— Тел остендэ генэ тотарлык ул,

 Туганнарым килсен ашыма.

Биллэремдэ чиккэн ак алъяпкыч,

Кош теллэре кисэм, кыйгачлап:

Купереп пешсен Сары майда йозеп,

Кузегез кызсын, узегез туйгач та.

Бэлеш салам, белгэнемне укып,

Каз итеннэн – кайнар, шулпалы…

Чокердэшеп чэйлэп утырыйк сон,

Куршелэрем дэшим туктале.

Бер сойлэрлек булсын:

Аш – суынын

Тел тобендэ калды тэме, дип.

Кардэш – ыру,

Дус-иш белэн яшэу

– Доньябызнын яме,

Гаме бит!

   Менэ шулай ямь белэн, гамь белэн яшик дип без дэ сезне дэшеп алган идек. Урнаш итеп бавырсак пешердек, аулак ой кучтэнэченнэн авыз итми кайтып киту килешмэс. Рэхим итегез дуслар. (бавырсак б-н сыйлау, уйнап биеп алырга да момкин) Кичэбез шунын белэн тэмам. Килэсе очрашканга тиклем хушыгыз.

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Киленне эни белэн таныштыру сценарий
  • Китай праздники даты
  • Киленгэ су юлы курсэту йоласы сценарий
  • Китай праздники выходные
  • Килен тошу сценарий