Килен алу сценарий

Женщине: Я люблю тебя всякую С днём рожденья, любимая! - песня Поздравление с Днем рождения от Путина Выкуп невесты сценарий на татарском языке Туй өчен кыз алу сценарие Кереш сүз Кадерле кунак көтәбез Егет килә елмаеп Ике йөрәк бергә тибә Гомергә ялкынланып. – Кияу, нигә килдең? – Кәләш алырга – Килүен килгәнсең… Ә менә мин […]

Выкуп невесты сценарий на татарском языке

Туй өчен кыз алу сценарие

Кереш сүз

Кадерле кунак көтәбез

Егет килә елмаеп

Ике йөрәк бергә тибә

Гомергә ялкынланып.

– Кияу, нигә килдең?

– Кәләш алырга

– Килүен килгәнсең… Ә менә мин әзерләгән сынаулар аша үтә алырсың микән? Әйдә карап карыйк эле!!!…

1 сынау. «Лента»

Капка (яки ишек) лента белән бәйләп куелган. Кияүгә капка аша үтәр өчен шул лентаны өзәргә кирәк. Алып баручы төрле шартлар куярга мөмкин. Мәсәлән, өзмичә, кисмичә үтәргә (яндырып). Яки лентаны кисү өчен кайчыны бию-җыр кебек җәзага сату.

Йөгереп кереп китәр өчен

Безнең ишегебез тар.

Хәзинәләрдән дә кыйбат

Безнен кәләшебез бар!

– Әйдә әле, кияу, тимичә, кисмичә, кагылмыйча, өзмичә үт әле ишек бавын!

Кияү лентаны яндырып өзеп үтә

2 сынау. Ромашка

Кияү каршына кәгазьдән беркетелеп ясалган ромашка чәчәген чыгаралар. Һәрбер таҗында бер бирем. Кияү шул таҗларны җыртып алып биремнәрне үтәргә тиеш. Үтәлмәгән биремнәр җәзалана.

Безнең килен бик уңган!

Ә кияу уңган микән?!

– Хәзерге бирем шундый: кыскартуларны озынайтып бир, белик әле, хужалыкта  кәләшкә ничек булышырсын микән? Шуны онытма: hәр дөрес җавап сине сөйгәнеңә якынайта!

  1. С.-с. ю.         савыт-саба юарга
  2. К. ю.             кер юарга
  3. Ч. т.              чүп түгәргә
  4. К. б.              кибеткә барырга
  5. Б.т.                бала тәрбияләргә
  6. А. э.              акча эшләргә
  7. Уҗ. җ.           урын-җирне җыярга

3 сынау. Адымнар.

Җиргә адымнар ясалган. Һәрбер адым эзе саен кияү я биергә, я җырларга, я шигырь сөйләргә тиеш. Шулай ук адымнар кәгазьдән ясалып, аларның һәрберсенә саннар (яки башка биремнәр) язылган булырга мөмкин. Кияү һәрбер санның нәрсә аңлатканын белергә тиеш (туган көн, аяк үлчәве һ.б.)

– Ярый, булдырдың! Афәрин!!! Ә менә кәләшеңнең кәефен күтәрә беләсең микән? Бу адымнар  җырлы-биюле адымнар. Алардан җырлап яки биеп кенә атларга кирәк.

Кияү дус егетләре белән бергәләп һәр адым саен җырлап-биеп үтә.

4 сынау. Кадерле табак.

Сынау-шаярту. Кияү каршына табак китереп куялар. Кияү табакка кәләш өчен иң кадерле әйберне салырга тиеш. Кияү башта ук табакка үзе кереп басмаса, кәләшнең ниләр яратканы ачыклана да инде. Кияүнең башын бутар өчен табакка басып була икән дигән уй тууга каршылык күрсәтергә кирәк. Мәсәлән, зәвыклы табакны бер-ике кыз күтәреп торырга мөмкин.

– Кияү! Син бу табакка кәләш өчен иң кадерле әйберне салырга тиешсең.

Кияү табакка үзе кереп баса.

5 сынау. Тылсымлы ишек.

Ишек аша үтү. Ишек «тылсымлы», «бикле», «сакчылы» һ.б. булырга мөмкин. Тылсымлы ишекне тылсымлы сүз белән, бикле ишекне ачкычын табып, сакчылы ишекне сакчыларның биремнәрен үтәп керергә кирәк. Сакчылар ролендә, гадәттә, кәләшнең бертуганнары тора.

– Тылсымлы ишекне ачыр өчен нәрсә эшләргә кирәк әле кияү? Тылсымлы сүзләр әйтергә кирәк?

Кияү «Мин сине яратам!» дип кычкыра.

6 сынау. Кәләшеңне таны

Кияү бу биремдә башкалары арасыннан үз кәләшен танырга тиеш.Биремнәр төрле булырга мөмкин. Мәсәлән, бер ватман битендә берничә ирен эзе, балачак фотолары, аяк киемнәре һ.б.

Болай гына булмый әле!

Тагын бер сынау бирик-

Бу рәсемнәр арасыннан

Кәләшне эзләп табыйк!

Кияү кечкенә бала фотолары арасыннан дөресен эзләп таба.

7 сынау. Сатып алу.

Берничә тартмада аяк киемнәр. Кияү, кәләшенең аяк киемен тапканчы, тартмаларны сатып ала.

– Кара әле, кәләшнең нәрсәседер юк бит! Менә тартмалар арасыннан табып ал әле шуны. Тик тартмалар бушлай ачылмый…

Кияү аяк киеме сатып ала.

8 сынау. Кәләшне эзләү

Кияү өйгә кергәч, кәләшнең кайсы бүлмәдә икәнен әйтергә тиеш. Дөрес әйтсә, барып коча, җәзалар шуның белән тәмамлана. Ялгышса, җәза бирелә һәм эзләү дәвам итә.

9 сынау. Кәләшеңне үп

Кәләш урындыкта басып тора. Кияү аяк киемен идәннән аермыйча кәләшен үбеп алырга тиеш. Кәләш урынына өй ишеге өстенә эленгән фотосүрәтне дә кулланырга мөмкин – шартлары шул ук. Кияү аяк киемнәрен салып кәләшне (яки фотосүрәтне) үбеп ала. Буе җитмәгән очракта дус егетләре күтәреп тора.

– Төрле киртәләрне жиңә алдың!  Ә хәзер соңгы сынау – аяк киемеңне идәннән аермыйча, сөйгәнеңне үбеп ал!!!

Кияү аяк киемен салып кәләшне үбеп ала.

Молодец, кияу, булдырдың!

Хәзер кәләш синеке!

Күз карасы кебек сакла

Безнен кәләшебезне!!!

Сценарий выкупа невесты на татарсокм языке Кыз алу йоласы

Халкыбызда кыз алырга килү йоласы бик тә популяр. Елдан-ел кияү өчен сынауларның төрләре артканнан-арта бара. Сынауларны кәләш ягыннан шаһит һәм иптәш дус кызлары үткәрә. Һәр ишек саен кияүгә берәр сынау.

Шаһит: Уң аягың белән атла,

Тормышың да уң булсын.

Кыз алырга килгәнсең икән,

Кесәңдә акча чыңлап торсын.

Йөгереп кереп китәр өчен

Безнең ишегебез тар.

Хәзинәләрдән дә кыйбат,

Җиләктәй апабыз бар!

1 сынау:

Капкага кәләшнең исемеязылган,

Бу очраклы гына түгел.

Һәр хәреф башланган җырны

Җырларга кияү балакай әзер.

Кияү дуслары белән җырлар башкара

2 сынау:

Яратам дигән сүзне

Һәр кеше әйтергә әзер.

Ә син җизнәкәй, хисләреңне,

Япон, төрек телендә әйтеп кара!

Кияү кычкырып “Мин сине яратам” дип япон, төрек теледә әйтергә тиеш

3 сынау:

Бу эзләр кияүне үзенең яраткан (кәләшнең исеме) мәсәлән, Гөлнарасына тагын берничә адымга якынайтыр.

Җиргә аяк эзләре төшерелгән. Кияү һәр адым саен сөйгәненә ишетелерлек итеп матур сүзләр әйтергә тиеш

4 сынау:

Умарта өчен иң кадерле

Табигатьтә татлы бал.

Кәләш өчен иң якын,

Кадерле әйбереңне сал.

Ишек янында ләгән куелган. Ул сулы. Кияү кеше кәләше өчен кадерле әйберен салырга тиеш. Кайберәүләр “акча сал” дип киңәш бирә. Ә дөреслектә кияү табак-ләгәнгә үзе кереп басырга тиеш. Әгәр ул моны белми икән, кияүгә җаза бирелә

5 сынау:

Менә сиңа юеш сөлге. Син аны хәзер сөйгәнеңне никадәр яратсаң, шулай нык итеп бәйлә. Ә хәзер өеңдә тавыш купмас өчен никадәр күп көч куячаксың, шуның хәтле сөлгене сүт.

6 сынау:

Ишек түрендә бер савыт,

Ул гади генә түгел.

Анда салынган ачы катык,

Кияү шуннан ачкыч эзләргә әзер.

Катык салынган тәлинкәдән, бүлмәнең ачкычын эзләргә тиеш

Шаян кызлар: Без инде риза юмарт кияүгә

Апабызны бирергә.

Пар кошлар кебек сайрашып,

Гомер итегез бергә!

Кияү кәләшне алып чыккач алып баручы:

Мин озатам сезне ерак юлга,

Озын юлга – гомер юлына;

Кулны-кулга, уйны-уйга кушып,

Мәңгелеккә бергә булырга.

Тәмам!!!

Мамык юрганнарга төренеп, 
Килен төшә бүген авылга. 
Борынгыдан калган гадәт ул – 
Авыл чыккан каршы алырга. 
Яшь кәләшне күреп калырга.
Р. МИҢНУЛЛИН.

Әйе, хөрмәтле шагыйребез бик матур итеп әйткән, килен төшерү көне борын-борыннан бер гаилә өчен генә түгел, ө бөтен авыл халкы өчен зур бәйрәм, тантаналы көнгә әйләнгән. «Бүген килен каршыларга барабыз дип, алдан әзерләнеп, көтеп тора идек», – дип сөйли Дөбьяз районы Сая авылыннан Маһруйбикә апа Хәйретдинова.
Туйларның иң матур күренеше – килен төшерү булган. Элекке туйларда кызны өсте ябулы «туй көймәсе»нә утыртып алып киткәннәр, аны кайбер төбәкләрдә кибитка, мәдәк, вәдәк дип тә әйтәләр. Борынгыдан калган гадәт буенча чит авылга китәсе кызны башта үзенең иптәш кызлары белән бергәләп туй атларында утыртып, авылның урамнары, елга; чишмә буйлары, тугайлары, кырларыннан йөртеп, туган яклары белән саубуллаштырып кайтарганнар. Бу күңелле йоланы Актаныш якларында әле соңгы елларда да күрергә була иде.
Күз алдына китерик: бер-бер артлы тезелгән атлар белән бөтен авылны шаулатып килен төшерәләр, туй килә. Туй атларын кияү егетләре бик тырышып, алдан ук бизәп, киендереп куялар. Атларны бары туйлар өчен генә тотыла торган затлы дирбияләр белән җигәләр, кыңгыраулар, сөлгеләр эләләр. Чүпләмле, алмалы, асалы итеп суккан яки чигелгән сөлгеләрнең матурлыгына карап яшь киленнең уңганлыгын, булганлыгын бәялиләр. Туй атларына һәрвакыт юл биреп узалар.

Кыңгыраулар шаң кага,
Урамнарда чаң кала.
Ике яшьнең бәхетенә
Бөтен авыл таң кала.
Атларыбыз, атларыбыз,
Канатлы чаптарыбыз,
Безнең дә бер булыр икән 
Киленле чакларыбыз, 

– дип куанышканнар килен төшкәндә.

Кызганычка каршы, атлар җигеп бөтен авылны гөр китереп килен төшерүләр хәзерге вакытта җырларда сагынып җырларга гына калды шул. Яңартасы иде шушы борынгы матур йолаларны!

Кыз кешенең кияүгә чыгып, үзенең туган-үскән йорты, ата-анасы яныннан китеп икенче гаиләгә күчүе – ул яңа тормышка аяк басу. Алдагы тормыш әле серле, шул ук вакытта бераз куркыныч та. Менә шуңа күрә киләчәкне бәхетле итәргә теләү йөзеннән башкарыла торган бик күп тылсымлы йолалар белән үрелеп барган элекке 
килен төшерүләр. Нинди серләр һәм тылсымнарны белгәннәр безнең әбиләребез!
Яшь киленнең «сүзе өстен» булсын өчен менә ниләр эшләргә кирәк икән:

  • —  кияү өенә барганда, кияү өенең түбәсенә карап бар, сүзең өстен булыр;
  • —  кияү кызны алырга килгәндә, кызны чормага яки мич башына менгерәләр, биек урында торса, тормыш иткәндә дә сүзе өстен чыга, имеш;
  • —  келәткә кертәләр кызны. Келәткә кияү кергәч, кыз кеше иң алдан эндәшсә «нихәл» дип, сүзе өстен була, имеш;
  • —  кияү кыз яныңа кергәндә кыз аңа тиз генә үзенең баш киемен кигезеп ала, сүзем өстен булыр дип;
  • —  кияү кергәч, кыз аның пинжәген салдыра да, пинжәкнең өстенә утырып ала, сүзем өстен булсын, дип.
  •  

Туй атларына карата да тылсымлы йолалар бар:

  •  — Туй атларын кияү капкасына җиткәндә көнчыгыш яктан, кояш чыгышы ягыннан әйләндереп алып керәләр.
  •  — Атның башын кыйблага таба каратып кертәләр кияү капкасыннан.
  •  — Яшь килен алашасын ут өстеннән уздыралар, ут өстендә биетәләр алашаны (Пенза өлкәсе.)
  •  — Кыз утырган «көймә» капка алдына җиткәч, ут ягып, атны ут өстеннән уздыралар. (Себер татарлары.)
  •  — Егетнең капкасын ачып куеп, капка алдына камыштан ут яга, ут алдыннан керә торган иде атлар, – ди Әстерхан татарлары да.

Киленне кияү өендә каршы алу:

  •  — Ат килеп туктый, килен сикереп төшә, мендәр салалар, мендәргә баса. Уң яктан төшеп, ат алдыннан әйләнеп керә. (Башкортстанның Бәләбәй районы.)
  • —  Килен төшә тарантастан, мендәрне ташладым аяк астына. Килен мендәргә басты да шунда ук мендәрен колагыннан тотып алып кереп китте. Мәгънәле килен булды. (Казан арты, Дөбьяз районы.)
  • — Бүзгә чиккән ал күпчек иде, шуны салдылар аяк астына, мин басып кердем. (Апас районы.)
  • — Мендәргә куш аягы белән сикереп төшеп баса да егет артыннан калмый. Арасына кеше кертмичә бергәләп кереп утыралар өйгә. (Казан арты, Балтач.)
  • — Төкле аягы белән килсен дип тун җәеп бастыралар киленне. (Казан арты – Лаеш.)
  • — Килен кергәндә ак яулык җәйдек бусага төбенә. Ак яулыкка уң аягы белән басып, кулымны үбеп керде киленем. «Ак юллы булсын», – дип ак яулыкка бастырдык. (Әстерхан татарлары.)
  • — Килен басып кергән ак яулыкны барлык туй кунакларына тоттырып чыгалар:

синең малаеңа да юш булсын,
синең кызыңа да юш булсын,
синең оныгыңа да юш булсын, – диләр.

Кыз әнисендә туй булса – кыз кардәшләре, егет әнисендә туй булса – егет кардәшләре йөртә ак яулыкны.
Ак яулыксыз туй башланмый, ул туйның башы була (Әстерхан татарлары).

Гаиләгә бәхет, байлык китерү теләге белән үтәлә торган тылсымлы йолалар:

  • — Гомер буе ашлык белән булсын, башлары ашлыктан чыкмасын, туклык булсын дип, табак белән ашлык алып чыгып, яшь киленнең өстенә сибәләр. Кызның эрләге (бөркәнчеге) була, шуңа бәрәләр (Сергач төбәгендә).
  • — Кайнана алъяпкычка салып әзерләп тора. Миңа конфет та, тары да сиптеләр: «Ризыклы булыгыз», – дип. (Рязань өлкәсе, Бастан авылы.)
  • — Чигелдәк (вак бавырсаклар) сибеп җибәрә, оланнар узыша-узыша җыялар (Саратов өлкәсе).
  • — Җимеш сибәләр. «Татлы гына, тату гына торыгыз», – дип. (Касыйм татарлары.)
  • — Колмак сибә, бодай сибә (керәшеннәрдә).
  • — Килен капкадан кергәндә кешенең күзе киленгә төшмәсен, әйбергә төшсен дип, күз тимәсен дип бавырсак чәчеп җибәрәләр. Капка бавырсагы була ул. Капка төбендәге шул әйберләрне җыеп киленгә күзләре төшми дә кала.
  • — Килен кергәндә җитен яулык белән җилпиләр:
  • — Берлә булсын, ботаклы булсын,
  • — Таштай батсын, комдай сеңсен, – дип әйтәләр (Себер татарлары).

Егет йортына төшкәч, яшь киленгә беренче мәртәбә азык, бал-май каптыру-авызландыру йоласы башкарыла.

  • — Киленне авызландыралар, кайнанасы киленгә бал-май каптыра, авыз ачтыра.  «Май кебек йомшак булсын, Бал кебек татлы булсын теле», – ди. (Башкортстан, Иглин районы.)
  • — Килен авызландырырга кайнанасы керә. Чәйнектә ширбәт, баллы су. «Йортлы-җирле, ризыклы, тәмле теллә бул», – дип өч мәртәбә каптыра. «Сезгә дә йоксын, сез дә бәхетле булыгыз», – дип иптәш кызларына да, кияү егетләренә дә авыз иттерәләр. (Нократ татарлары – Удмуртия.)
  •  

Әстерхан татарлары кыз авызландырганда ак яулыкка бастырып сөт эчертәләр.
Ак юллы, ак күңелле бул,
Авызың белән аш килсен.
Аягың белән ырыскал (бәхет) килсен,
Бәхетле булыгыз, – дип авызландыра егет анасы.

Менә шундый борылмалары, серләре һәм бизәкләре булган борынгы туйларның. Туй – кешенең хыялы, гасырлар тирәнлегеннөн килгән иҗатының чагылышы. Ул гомергә истә калырлык мизгелләре белән кадерле.

Добрый вечер уважаемые гости, я рада приветствовать вас на празднике посвященный рождению новой семьи ……………………………… И первым делом я хочу пригласить самых любимых людей нашего праздничного вечера. Это родителей молодожёнов!!! Подойдите ко мне пожалуйста. Уважаемые гости, только что мы заложили фундамент для коридора счастья молодых, который сегодня будет строится только из самых близких и родных людей. Теперь к нашему торжеству всё готово. Столы полны угощения, в зале собрались только самые родные и близкие люди. Но чтобы это торжество действительно стало свадебным не хватает жениха и невесты. Давайте бурными аплодисментами встретим наших молодожёнов.
Мендельсон.
Дорогие мои прошу вас возьмитесь за руки как в детстве и пройдите этот коридор счастья рука об руку по жизни.
(А теперь дорогу паре,
Пусть идут судьбе на встречу
И огонь любви великой
Пусть горит для вас он вечно
Чтобы жили вы красиво
Щедрым добрым был ваш дом
Через коридор счастливый
Мы сейчас вас проведём
Чтобы вместе вы шагали
Дорогой светлой, солнечной, большой
До свадьбы до серебряной вначале
Ну а потом до свадьбы золотой.)

А теперь дорогу паре –
Пусть лишь счастье в жизни ждет.
Проходите, поспешите,
Свадебный вас пир зовет!
Приглашаем всех к застолью,
К свадебному хлебосолью.

Проходят

Дорогие друзья сегодня у нас большой праздник а большие праздники в нашем городе принято встречать по большому, с фейерверками и залпами из пушек. К сожалению я не смогла принести сюда фейерверки и пушки, но на столах есть бутылки с шампанским. Так давайте начнём наш праздник залпами шампанского в честь наших молодых.

Под звон хрустального бокала,
Под шум шампанского вина,
С законным браком поздравляем,
Желаем счастья и добра!
Желаем вам любви красивой,
Чтоб вы ее из года в год,
Как драгоценность проносили
Сквозь бури жизненных невзгод.
Пусть не померкнет никогда
Счастливой жизни вашей зорька.
Пусть дружно вам воскликнут “Горько!”
Чтоб сладко было вам всегда…
ГОРЬКО!!!
Тост

Дорогие друзья давайте поднимем эти бокалы за семью ………………… стоя и до дна. Счастья вам и долгих лет совместной жизни.

Дорогие друзья впереди нас ждёт много поздравлений и красивых слов, но я хочу проверить хватит ли у вас дыхания на весь вечер?
Шарики, салют в честь молодых.
Дорогие наши __________ и ¬¬¬¬__________сегодня ваши друзья и родные приготовили много красивых слов и по возможности приготовили подарки, но я хочу чтобы первым подарком для вас была песня. Чтобы ваша жизнь была прекрасна и мелодична как красивая песня.

Песня в подарок.

Приятного аппетита.

Притча.

Тост за любовь

Песня

Первый общий Коровай.
Дорогие мои, ваши мамы преподносят вам, ваш первый общий кусок хлеба, как символ благополучия. Ещё вчера вы были ……………… и ………………… а сегодня вы уже семья ………………………… А это значит что от ныне у вас всё будет общим. Теперь нет ни моё ни твоё, – всё только наше. И гости наши, и родители наши, и всё что не правильно лежит всё домой и всё нам. А сейчас скажите пожалуйста вот этот хлеб чей?
Молодцы первый урок вы освоили.
А сейчас при помощи этого хлеба мы определим кто же в этой семье будет хозяином а кто хозяйкой? Лет пять назад я могла бы смело сказать что ____________ хозяйка, а _________ хозяин. Но друзья времена и нравы изменились, всякое бывает. Возьмите пожалуйста ваш каравай с двух сторон двумя руками и попробуйте отломить. Чей кусок будет больше тот и будет главный в этой семье.
У нас в России есть такой обычай. На свадьбе новобрачные своим первым куском хлеба делятся со своими самыми родными и близкими. Поэтому ___________ __________, я хочу чтобы вы своими руками раздали ваш первый кусок хлеба, чтобы каждый в этом зале знал что в вашем доме им всегда будут рады.
Сегодня мы присваиваем вам новые звания хозяина и хозяйки. Друзья вы согласны если на пороге вас будет всегда с улыбкой встречать эта хозяйка?
А этот хозяин?
За новые звания.
Песня.
Приглашаем родителей
Папы мамы, были вчера. А сегодня вы уже тесть и тёща. Дорогие друзья вы про тёщу хоть один хороший анекдот знаете? Нет. Вот такие плохие анекдоты пишут плохие зятья. Если ты _________ (жен) сможешь их дочь сделать счастливой то лучше друга чем она у тебя не будет, но если она будет плакать, то хуже врага у тебя не будет. Так что наш тебе совет. Не наживай себе врагов. ___________ ___________(тёща), что касается вас вы помните что в семье бывает всякое. Будут времена, придёт дочка, скажет он такой, его друзья такие, его родственники такие. А вы держитесь. Скажите не знаю, не знаю, сама нашла, сама вышла. А где зятёк, почему без него? И постарайтесь сделать всё чтобы они померились.
А у вас ___________ _________ (тесть) я надеюсь всегда найдётся полная рюмка и доброе слово для вашего зятя.
(жених)Кияү димәсләр сиңа, улым диеп,
Каршы алырлар ишек төбендә.
Ак бәхеткә төренеп яшәгез сез,
Шул теләкләре чын күңелдән.

А вам ___________ (свекровь) ханым с сегодняшнего дня присваивается гордое звание СВЯКРОВИ!!!! Но и у этого звания есть две стороны. Выбирать вам будете вы мамой которая постоянно сверлит и пьёт кровь или же у вас святая кровь и вы примите свою невестку как дочь. Не забывайте что с этого дня у вас в семье появляется инородное тело. И возможно будет что то не так как вы привыкли. Не ругайтесь, перетерпите. И увидите лет так через 5 роднее человека не будет.

(невесте) Синең өчен булса тик кайнана
Ирең өчен газиз ана ул
Сезгә ирләр кирәк икән әгәр
Шул анадан туган газиз бала ул
Изге теләк белән каршы алып
Балын -маен сезгә каптырган
Хуш киләсең килен балакай дип
Мендәренә аяк бастырган

• Испытание мам переодевание
• Испытание пап шарик лопнуть

Родители давшие жизнь своему дорогому ребёнку, мыслями и душой всегда остаются с ним. Рядом ли они, на небесах ли они всегда радуются когда нам радостно и огорчаются когда нам плохо. Мы дети пока наши родители рядом.
Тост
На свадьбе нельзя забывать и о тех
Кто видел ваши печали и смех
Кто в трудные дни был рядом всегда
С кем вместе любая беда не беда
Кто радости с вами делил пополам
За славных, любимых, за пап и мам.

Бик зур рәхмәт.
Ата анага улы белән кызы туенда,
Сез хаман да бала булып
Каласыз бит алар уенда.
Сезнең өчен алар борчыла,
Сезнең өчен керә утларга.
Шуңа күрә иң зур рәхмәтебез
Әйтелергә тиеш аларга.

Песня.

Дорогие друзья. Сейчас наступил очень важный момент нашего вечера. __________ первый раз приглашает свою законную супругу ________ на медленный танец.

Молодая жена и пригожа и стройна
И хозяин дорогой ровня со своей женой
Полюбуйтесь-ка на них
Первый танец молодых
Всех кто молод душой я приглашаю присоединится.

2 часть

Я думаю дорогие друзья вы заработали следящую рюмочку.

• После перерыва бала тавышы (Кэбестэ)
• Анасы кайда бу баланын? Кайсыгызныкы? Хормэтле дуслар ошый мы? Менэ бу, туйдан сон ин котелгэн, ин матур, ин тансык жыр – бэби тавышы. Без туйлар ясагач анын бит инде нэтижэсе дэ булырга тиеш. Монда утыручыларнын кубесе могаен бэби тэпие дэ жуарга ниятлэнеп торалар дыр. Шулай мы? Кемнен дер кыз тэпие жуасы килэ ин беренче, кемдер малай тэпие.
Э шулай да, тикшереп карыйк эле. Кем беренче кыз тэпие юарга тела тавыш бирегез(партия жыелышы)
шулай да жэмэгать эйдэгез проверенный метод белэн белик. кемне дер элек кэбестэдэн таптык дип эйтэлэр иде, кемнедер коедан таптык дип. Кое остерэп алып килеп булмады инде, менэ бкр кэбестэ алып килдем, шул кэбестэгэ ике акча яшердем мин, бер комеш акча, бер бакыр(медный) акча.
Эгэр дэ яшьлэр башта комеш акча тапсалар, беренчелэре малай булачак. Эгэр дэ бакыр акча килеп чыкса индекэбестэ эченнэн, беренчесе кыз була. Яле тагын бер кат тикшерик эле, кемнэр малай булсын ди? Кемнэр кыз булсын ди?
(тукта….. син эллэ нэрсэ шлисен. баланы бер узен ясап булмый. Бала булсын очен икэу тырышырга кирэк.)
Эх жэмэгать, тырышалар бит тегелэр! Мин дэ бала чакта экиятлэргэ ышана идем (,,,,) кэбестэ актарып бэби табып булмый. Если хочешь ребёнка не в капусте надо ковыряться. Ну жэмэгать шулай да нык тырыштылар бит. Алар бит эле яшьлэр, не опотныйлар. Эйдэ подскажем с чего надо начинать.
• Горько!!!!

• Кем туса да сау сэлэмэт тусын, уз бэхете белэн тусын. Эти энигэ шатлыкка, эби бабасына куанычка, туганнарга горурлыкка тусын.
• Булачак балалар очен кутэреп куейк.
• Тост за будущих детей
• Песня

• Распределение обязанностей

Два пакета для жениха и невесты
И распределение со спиртным
1. Кто будет зарабатывать деньги
2. Кто будит их тратить
3. Кто будет ездить на дорогой машине
4. Кто будет ездить по командировкам
5. Кто будет готовить кушать
6. Кто будет выносить мусор
7. Кто будет воспитывать детей
8. А кто пригласит нас на годовщину свадьбы

• Тост за то чтобы в вашем доме всегда было согласие и взаимопонимание.
• Танец частями тела (брови – летка – енка, нос – танец утят, губы – таркан, руки – лезгинка, ноги- Канн-Кан, голова рок-Н-рол, ламбада – на бис + паровозик)

• Дискотека

3 блок

Вынос гостинцев, чак чак
Олы юлга сез чыгасыз буген
Берге кушып ике йорекне
Юл алдыннан эйтеп калыйк эле
Чын кунелден изге телекне.
• Туйлар булэксез булмас, булэк телэксез булмас. Татар туенын ин куркэм гадэте. Туйны олылап, яшьлэрне олылап кучтэнэчне алып килу гадэте. Каршы алыгыз туй кучтэнэчлэре.

А сейчас подарков сказочных врученье
Гостей любезных поздравленье
Друзей и старших наставленье.
А тебе даю поднос чтоб подарки ты все нёс
И первыми я хочу предоставить слово для поздравления нашим родителям.
Подарки собирают.
Хезер инде яшь парларга
Теледек без телеклер
Менгелекке ядкер булсын
Без калдырган булеклер.

• Менэ буген биредэ сездэн дэ баерак бер генэ кеше дэ юк. Лэкин сезнен байлыгыгыз монда бирелгэн акчалар, булэклэрдэ генэ тугел. Буген сезнен икешэр эниегез, икешэр этиегез булды. Купме туганнарыгыз артты, дусларыгыз кубэйде. Менэ ул ин зур байлык. Чонки хэрберсенен табынында сезгэ дигэн ризыгы бар. Хэрберсенен ишеге сезнен очен хэрвакыт ачык, шушы байлыкнын кадерен белегез. Эти-энине, туганнарны, дусларны олылап яшэргэ тырышыгыз. Кабул итеп алыгыз, барлык изге телэклэр белэн, булэклэр белэн менэ шушы подносны сезнен кулларыгызга тапшырам.

Дорогие ______________ ___________, это ваш первый совместный вклад в семейный бюджет, примите пожалуйста его под бурные аплодисменты.

• Слово молодожёнам
Тост за пожелания.
Песня.
Теперь можно смело готовится к свадебному путешествию. Мало того, в своё свадебное путешествие новобрачные хотят пригласить всех вас. Вы согласны?!
Танцевальный конкурс за столом уходящий в танец.

Как самые родные и близкие я всех вас приглашаю поехать отдыхать. Но не просто отдохнуть, а так чтобы все видели что это большая дружная семь. В первую очередь мы отправляемся на море. В гости к Грекам. Кто знает что у нас танцуют греки. Правильно сиртаки. Положите свои руки на плечи соседям и покачиваемся со стороны в сторону.
Ну на море мы побывали, теперь отправляемся в горы. Положили руки на стол и барабанной дробью под лезгинку, чтобы горы содрогнулись.
И горы нам не почём. Гулять, так гулять. Отправляемся в Америку к коренным её жителям, фермерам, ковбоям. А ковбои очень любят скакать на лошадях и делают это очень умело. Давайте докажем что мы делаем это лучше. Давайте, не жалея пятой точки, на стульях поскакали. Вот теперь, никто не сможет сказать что вы не дружный коллектив. Сейчас я приглашаю сюда двух лучших танцоров. Ваша задача танцуя ламбаду собрать самый длинный паровозик из сидящих за столом гостей, итак, поехали…
Дискотека.
Во время дискотеки переодевания.

4 часть
Мы так и не определили кто же у нас будет первенец. Мальчик или девочка?
• ползунки
• Яблоко
• За детей
• Шампанское на лучшее диво
Торт
Семейный очаг.
Провести через всех гостей.
Глядя на огонь свечи пожелать всего самого лучшего. Свидетели огонь задерживают и передают родителям. Молодые со свечёй в руках ответное слово.
Последний танец
Дискотека.
Букет невесты
Кәләш кулындагы чәчәк
Хәзер кемгә тиячәк
Кемгә тисә шушы чәчәк
Шуңа бәхет тиячәк

Кәләштәге кул чәчәге
Насыйп булып Ходайдан
Кемгә тисә шуңа насыйп
Туй ясарга ун айдан.
Подвеска
Хорметле дуслар, туганнар Рехмет эйтеп хужаларга
Кодалар, кодачалар, Таралышыйк ойлерге
Бу туй булмас иде де, Жырлап узыйк урамнардан
Кодалар булмасалар. Килен тошкен койлерге.

• Конкурс для жениха и свидетеля с платком и узелком
• Портрет любимого для невесты
• 3 девушки, три машины. Выбрать 3 мужчин похожих на машину вашей мечты. Первым делом надо привести машину в порядок. Даю салфетки. (моем фары, салон, колёса, не забудьте про задние фары)
теперь надо залить незамерзающую жидкость, зима всё таки.
Заправляем (закуска)
Возьмите салфеточки чтобы не запачкать новые машины
Посадить мужчин на стулья, аккуратно открыть дверь, стелим салфеточку и садимся. Пристегнули ремни и поехали. Танцуя под музыку. Проверим кто же из наших гонщиц самая резвая.
• Игра за столом:
Здесь сегодня все друзья – Я ты он она
Обниму соседа справа, обниму соседа слева
Здесь сегодня все друзья? – я ты он она
Рассмешу, ущипну, пожалею, поцелую.

• Дорогие друзья вы наверное все слышали крылатую фразу «вся жизнь это театр, а люди в нём актёры». Так вот семейная жизнь это спектакль. У кого то комедия, у кого то трагедия. Это зависит от двух режиссёров, – мужа и жены. Сейчас я хочу провести небольшое испытание для наших новобрачных. И проверить как хорошо они смогут сыграть свой спектакль жизни. Ваша задача проста, попробовать изобразить всё то, что я буду читать.

Современная семья!
Муж пришёл домой с работы Смотрит дома нет жены
И увы кроме компота никакой тебе еды
Главное не растеряться в зубы денег кошелёк
И быстрее отправляться в магазин за уголок
Покупай жене на диво супу, каши или пиво
(за пивом пошёл)
Время зря не тратить чтобы пол помой, окно и обувь,
Хлеба не забудь купить, на окне цветок полить
И чтоб не было тоски постирай себе носки
Видишь отварилась дверь
На порог вошла она долгожданная жена
Мужа нежно обнимает за дубовый стол сажает
Вместе дружно без забот мирно кушают компот
За окном уже смеркает жена посуду убирает
И любимая подруга гладит брюки для супруга
Утро только рассвело муж не спит уже давно
И увы не ради скуки переглаживает брюки
И не сердится не сколько улыбается и только
Вот какою быть должна современная семья!
(ваши аплодисменты)

Я желаю вам чтобы ваша жизнь была полна смеха и задора, и если в вашей семье и будут слёзы, то пусть это будут слёзы радости.
Тост. За нашу современную семью
• Конкурс для жениха и свидетеля с платком и узелком

Стихи
• Ике елга кушылып акса гына
Мул һәм тирән була сулары
Шул елгалар кебек булсын дибез
Сезгә дә бу сөю туйлары.

• Тормыш диңгезләрен кичәр өчен
Ышанычлы төпле яр кирәк
Берсен – берсе эзләп табып бүген
Кавышалар ике яшь йөрәк
Йөрәк белән йөрәк сөйләшкәндә
Серләшепләр бетмәс сүзләре
Фәрештәгә тиңләп яшь кәләшен
Елмаялар кияү күзләре
Тормышланы сезнең бәйли бүген
Мәхәббәтнең ныклы төене
Кулдан кулны күздән күзне алмый
Үтегез сез бергә гомерне.

• Надеты кольца золотые,
стоит в свидетельстве печать
Ну что, супруги молодые
Нам в этот день вам пожелать?
Чтоб в доме музыка звучала,
Чтоб скучно не было вдвоем,
Живите дружно, интересно
Чтоб счастье было – полон дом.
Любовь берегите доверчиво зорко
и только на свадьбе
Пусть будет вам ” ГОРЬКО”

• За тех кто жизнь вам подарил
Кто вас лелеял и любил
За тех кто нос вам вытирал,
а если нужно больно драл
За тех кто в школу в первый раз
Вас вел за ручку в первый класс
Они всегда вам доверяли,
Но все ж дневник ваш проверяли
За тех кто вас учил мечтать
Кто вам помог на ноги встать
За очага хранителей
выпьем за родителей.
Так нальем же все по полной
Сдвинем чарки подружней
Стоя будем пить за самых главных
За отцов и матерей!

26 августа, 2012

Татарский свадебный обряд «Су юлы» («Путь к роднику»)

Описание:

Вода – источник жизни, хозяйка-хранительница очага. Молодой невесте показывали путь к роднику (к источнику воды). Это сопровождалось обрядовыми песнями, шутками. Обряд проводился для того, чтобы день свадьбы был незабываемым.

Место бытования ОНН: Российская Федерация, Оренбургская область, Шарлыкский р-н, с. Новомусино.

Формы жанровых направлений ОНН: Празднично-обрядовая культура , обряды, исполнительное искусство, песенное искусство.

ОНН зарегистрирован: ГБУК «ОМЦНТ», номер: ORN016

Полное название: Оренбургское областное государственное бюджетное учреждение культуры «Областной методический центр народного творчества».

Адрес: 460000 г. Оренбург, ул. Пролетарская, д.24.

Информация об ответственности относительно ОНН.

Лица, имеющие отношение к ОНН.

ФИО: Улумбекова Гульюзум Гайсовна.

Дата рождения — 27ноября 1949года.

Тип ответственности: Исследователь.

Место работы: Областной методический центр народного творчества.

Сведения об особенностях ОНН.

Принадлежность:

Этнокультурная принадлежность: татарская.

Ключевые слова: Свадебный обряд «Су юлы»; Оренбургская область, Шарлыкский р-н, с. Новомусино.

Техники исполнения ОНН:

Наименование: Исполнение свадебного обряда в сопровождении обрядовых песен.

Предметы, связанные с ОНН:

Костюм:

Наименование: наряд невесты: белый вышитый фартук, коромысло, украшенные ведра, вышитые белые носовые платочки.

Сведения об особенностях распространения и использования ОНН:

Средства выражения традиций:

Обрядовые действия, песни, пляски и другие элементы свадьбы жителей села Новомусино.

Описание свадебного обряда «Су юлы» («Путь к роднику»)

Наиболее распространенным видом свадьбы являлось бракосочетание по сватовству.

Первый период – предсвадебный (сватовство) – кыз сорату. Почетную миссию играл сват (яучы), эту роль выполняли старики или старушки, родственники или знакомые, люди, пользующиеся уважением. При согласии родителей невесты со стороны свата велись переговоры о выкупе и о порядке проведения свадьбы.

Если дело пойдет на лад, то сват должен получить знак согласия. Этим служили вышитое полотенце, белый вышитый платочек, для жениха пуховый шарф и вязаные пуховые перчатки. Второй период – бракосочетание (никах укыту). Это проводилось в доме невесты по мусульманскому обряду до свадьбы. Третий период — свадьба.

Жених со своими дружками увозил невесту на повозке, запряженной тройкой лошадей. Во время переезда невесты, дружки распевали специальные на этот случай песни «Килен каршылау».

Прежде чем зайти в дом мужа, невеста вставала на подушку, которую обычно клали ей под ноги. Порог дома невеста переступала правой ногой. Перед входом в дом жениха молодых угощают медом и маслом (бал-май). Это кушанье обязательно должен был отведать каждый из участников праздника. Этот обычай проводился с той целью, чтобы жизнь молодых была сладкой как мед и благополучной. После застолья на другой день молодой невесте показывали путь к воде (су юлы), к роднику или к колодцу. Она хранительница очага, а вода источник жизни. На другой день молодая хозяйка должна была и готовить и убирать. Дорогу ей показывали маленькие дети со стороны жениха. Она их должна была одаривать памятными подарками. Ими являлись вышитые белые платочки. У татар вышитые платочки это не только аккуратность, опрятность, но и символ любви, преданности.

Если молодая девушка подарила молодому человеку вышитый платочек, это говорит о том, что она призналась ему в любви.

Об этом очень хорошо написал М.Джалиль в стихотворении «Платочек».

Невесту до родника провожали песней, гармошкой. В песне поется о том, какая она красивая, трудолюбивая. В песне прославляется их брак.

Оборудование: белый вышитый фартук для невесты, коромысло и два

ведра, платочки. Этот обряд проводился везде, где жили татары. Особенно в деревнях. В селе Новомусино Шарлыкского р-на, Оренбургской области этот обряд проводится очень интересно и красочно. Все жители села выходят смотреть на молодую невесту. Желают молодым любви, благополучия. Именно здесь невеста как бы проходит первое испытание. Как она шагает с полными ведрами? Не расплескалась ли вода? Все это проходит в сопровождении музыки и обрядовых песен. В городе этот обряд мы проводим в комплексе «Национальная деревня» в Татарском подворье с целью сохранить обычаи, передавать их молодым, укреплять духовную связь поколений и эпох, показать культурную самобытность татарского народа. Для этого созданы все условия.

Су юлы күрсәтү

Килен булып төшкән көнне туй мәҗелесенә кадәр, я булмаса икенче көнне кыз көянтә-чиләк белән су алып кайтырга тиеш. Су – яшәү чыганагы. Яшҗ килен – учак хуҗабикәсе. Килен башка авылдан төшсә дә, үз авылыннан булса да, беренче мәртәбә суга үзен генә җибәрмәгәннәр. Йола буенча аны егетнең кыз туганнары озаткан. Килен аларга үзенең бүләкләрен – чиккән кулъяулыклар өләшкән. Бу йола татарлар яшәгән hәр төбәктә дә үткәрелгән.

Ак алъяпкыч таккан килен көянтәгә чиләкләр асып, яшь кияү белән парлап баралар. Аларны туйда катнашучылар гармуннар, җырлар белән озата баралар.

Яшь киленгә су юлын

Күрсәтү изге бурыч,

Туры, дөрес юлдан гына,

Килен, йөрергә тырыш.

hәр көн саен таң яктысы

Сирпеп битеңне үбәр,

Син барасы су юлына

Зөhрә йолдыз нур сибәр.

Ай бизәкле чиләкләрең

Таң суында йөзсеннәр,

Сандугачлар, сайрый-сайрый,

“Уңган килен!”- дисеннәр.

Мөлдерәмә тулы булса

hәрвакытта чиләгең,

Зур бәхеткә ирешерсең,

Кабул булыр теләгең.

Килен чишмә суын чиләкләренә тутырып алганнан соң, чишмәгә көмеш (ак төстәге) акча ташлый.

Шулай ук суга баручылар “Сания апа” җырын да җырлыйлар, киленнең исемен кушып.

Сания апа суга бара

Җем-җем итә чиләге,

Чиләгенә караганда

Үзе кура җиләге.

Сания апа, чиләгеңнең

Сулары түгелмәсен.

Кеше сүзләренә карап,

Күңелең сүрелмәсен.

Суны өйгә алып кайтып җиткергәч, суны беренче булып кияүнең әти-әниләре татып карый, аннан кияү үзе hәм калган кунаклар. Кайбер очракларда суны сатырга да була. Су эчкән кеше яшьләргә үзенең теләкләрен тели. Шул ук вакытта туй мәҗелесенә, килен төшерүгә багышланган йола җырлары да башкарыла.

Атларыбыз, атларыбыз,

Канатлы чакларыбыз,

Безнең дә бер булыр икән

Киленле чакларыбыз.

Китмәскә килерең булсын,

Йөзең гел көләч булсын,

Табыныңда hәрвакытта

Бал да май, күмәч булсын.

Әй, ай батсын, ай батсын,

Кызарып таңнар атсын,

Тулган айдай киленне

Туганнарыгыз яратсын.

Килен төшүгә бәйләнешле әлеге йола, әлбәттә, яшьләрнең никахларын ныгыту, киләчәк тормышларын бәхетле итү, туй көнен онытылмаслык ясау өчен үткәрелә.

Татарский свадебный обряд «Су юлы» («Путь к роднику»)

    Мы готовы сшить вам платье для никаха, татарское свадебное платье.

    Выполняем заказы и для других регионов.

 

Красноуфим татарларында туй йолалары

53. Кыз сорау һәм никах йолалары

Кыз белән йегет өйләнешергә
уйлыйлар икән, башта кыз ягына киләләр йегетнекеләр. Йегетнең
якыннары килә. Сорап баралар. Сорыйлар: «Нигә килдегез?». «Кызыңны
алып кайтырга», -диләр. Кызларын хатынга сорыйлар. Өстәлне
әзерлисең. Күмәчеңне1 саласың,
өләшәсең. Риза булса, алып кайтып китәсең. Риза
булмаса, …

Килгәндә, үзең
белән күмәч алып киләсең, сумка тутырып. Анда
инде чәең була, үзең пешергән ашларың була.
Кыз сорарга килгән кеше чалбарының бер балагы төшкән,
берсе менгән була. Бер балагы чыгарылган була. Бу кыз сорап
килүнең билгесе.

Ярар дигән хәл кылынса, никах укыталар. Никахны,
кыз яктан сорасалар, кыз якта укыйсың. Малай якта да укыйлар. Кайсы як
риза. Башлыча, малай якта укыйлар инде. Никахта башта малайныкылар әйбер
тарата. Бу инде бүләк тарату. Аннан каршы якка чакыралар. Әйбер
таратуны йегет ягы башлый. Шунда сразу сөйләшәләр …

Хәзер озату сандыклары тутырмыйлар. Элек ул озату
сандыклары туйга килә иде. Хәзер машиналар бит …

Килен тастымаллар тагып, киянтәләр2
белән вещ3 килә. Бөтен нәрсәсе
белән атка төяп килә.

Никахны кызның өендә ясыйлар да,
йә буш кыз өендә, кияү амбарында ак келәт ясыйлар
иде элек. Болар утызынчы еллардан соң. Болар яңараклар. Хәзер
беренче мунча керүләр бөтенләй
юк. Баралар мунчага. Мунчада тастымаллар эленеп куйган
була. Элә торганнар иде элек. Акча да бәйлилләр иде. Ике
ягына элеп куялар вак акча. Ул кыйммәтле иде ….

    1 Күмәч — күчтәнәч.
    2 Киянтә —
    көянтә
    3 Вещ — бөтенләй.

54. Кияү керү

Йәрәшеп кайта кайне кеше генә, артаба
кияү кеше әтнә саен бара кияүләп1. Кайне
кайтты да икенсе атна кияү килде. Анда саршау2 кырдылар, тукын3
саршау. Өйдә үзебезне куялар, ике кыз җиңгә
булалар, алар иртән мунса йагалар, кияү кеше аларга акса сала. Яулык
куялар мунса тәрәзә төбенә, кыз
җиңгәгә — акса.

Әгәр кыз дөрес булмаса, кайсыбер
кияү кеше тәңкәне тишеп куя икән мунсада, шулай
дөрес булмады исә.

Билбау бәйләделәр кияүләр,
арта аны бигрәк итеп ныгытып, осын яшереп, бәйләп
йөриләр ирләр, кыз тиз сисә алыр микән дип. Арта
кыз нинди икән дип, кияү кеше йегәрлеме, юньсезме, мин
әллә озак сисмәдем шикелле, шулай сыпаладым-сыпаладым  да, болай тарттым-тарттым, килеп сыкты осы. Вәт!
Билбауны нык бәйлиләр, кайсыбер кеше озак сисә диләр.

Туйны гел сакырып йөртәләр. Кайне—энеләрне
йөрттеләр, без киленнәр йөрмәдек. Арта
киленнәрне тегенди үзебезнеке
нәсел-нәсепләренә йөрттеләр. Тастымал
элдек, кергән бер өйдә тастымал элдек, кайнегә
тиешләргә, каенбикә тиешле, тутайларга. Менә шылай.

    1 Кияүләп —
    кияүнең ярәшкән кызның өендә кунып
    йөрүе.
    2 Саршау — чаршау.
    3 Тукын — ябулы.

55.

Туй алдыннан кияү белән кәләш
зиратка барып, дога кылдыру элек булган. Хәзер тагы кабатлый башладылар.

56.

Элек шулай булган, кызны алып китәр алдыннан
әбиләр җыелганнар, әбиләр җыелып, аны
сенләү дип аталган. Кызны утыртып куйганнар, чаршау астына. Якын
кешеләр тотып җырлаганнар, шушындый, моңлы җырларны. Ә
хәзер алай юк елап утырган. Безнең арадан китәм дип. Ат
белән алып барганнар. Кыз чәе эчерәләр. Әниләр-әтиләр
кунак булалар, туйда йөриләр, ә яшь кыз йегете белән
самовар куеп, чәй әзерләп, аларга ашарга әзерләп
тора. Кыз чәен эчерә, чәй эчерү була. Менә мин
кияүгә чыктым, мин үземнем иптәшләремне,
кызларымны, йегетләрне чакырып, барысын да чәй эчердем. Кулъяулыкны
кыз яшь чагында эшли, аннары туй вакытында аны ат башына бәйли. Атларны
төрле—төрле йепләр белән ураганнар, тарантас була. Өйдән
чыккач, кыз артка карамасын, кире кайтырсың диләр. Иң беренче
утыра ике кодагый, икесенең алдында самовар, берсенең алдында
мендәр, икенчесендә килә озаткыс. Бәйрәмчә
киенгәч, күңелле, бүләк бирәләр,
бәхет телиләр. Юлда каршы ала кияүнең туганнары. Кайбер
кеше әпәй тешләтә, кем күбрәк тешли. Кыз
чәе эчкәннән сон, кыз белән йегеткә өй
әзерләгәннәр, анда урын әзерлиләр, соратып
алганда. Аларны икесен ике кич анда кундыралар. Беренче көн туй — йегеттә,
икенче көн — кызда, өченче көн бергә булган. Элек,
туйдан алда кияү белән кияүнең инәсе кунакка
килә кәләшкә, ул туганнарны кәләшнең
чакырып йөртәләр барсын да ике көн алда, алар
бүләкләр бирәләр, кыз яктан.

57. Туй йоласы

…Сугыш вакыты булган. Андый туйлар булмагандыр да инде
ул чынлыкта. 35 елгы булгач кына. Ул вакытта сугыш вакытлары, кырык беренче
еллар. Нитәләр, каршы алалар, көтеп торалар туйны. Ике кеше
электә шулай булган инде, каршы бару дип әйтәләр инде. Каршы
барган кеше янә шунда бара, көтеп тора и аңа тастымал
эләләр. И моннан өйдән алып чыгып киткәндә
сандукка малай утырып бара инде. Айсылуга кем булса да
барган иде безнең, ә бу киленнекенә белмим. Исемдә юк.
Аркылы машина белән төшәбез дигәннәр иде килеп
алучылар. Әйберләрен төяп нимә кызга
бирәсең, бөтенләй төяп алып китәләр. Ул
өйгә барып җиткәч тә, сандукны бирми, утыра. Кызныкы
утыра, аны, сандукны, бирми әле анда барып төшкәч. Аны
түләп алалар. Электә шундыйрак булган ул.

Сарыкны тоталар. Байлык булсын дип тоталармы, таянтык
дигән булыпмы, белмим. Байлык. Мәгънәсе бардыр инде
аның, мин каян соң белим аны?

Ә менә Фәхерниса апай
Шөкердән килгәндә без ар якта идек, яшь идек инде. Килдек
дигән булып менә анда бала—чага җыела, карарга килдек
дигән булып. Балаларга әйберләр таратып чыкканнар иде. Менә
шулай итәләр дә, менә шушының кебек ну
нәзек кенә була ул. Муенга бәйләп куясың. Бүләк
итеп инде, килен бүләге дип. Ә булмагач, кайсыбер
кешегә менә болай түшен биреп тә була торган иде. Әби—чәбиләргә
инде чәй эчергәндә: «түшен бирегезче», — дия торганнар
иде. Әбиләрнең була бит әле ул, әнә шул. Әйбер
булмаган, юк вакытта.

Юк, белмим күпне мин алай. Кыз килеп
төшкәч, әнә шунда тараталар, бездә шулай. Мин
Фәхерниса апайныкын беләм инде. Анда Фәхерниса апай монда
ябылгандыр инде.

Төрле авылларда төрле. Бөтен авылда
бертөрле булмый. Төрле авылда төрлечә була инде.

58. Туй йоласы

Кыз никахтан соң кияү ягында кала. Кыз
сорарга малайныкылар килә. Кызны бу вакытта яшерәләр. Анда
ишекләрдән, тактадан керергә кушалар.

Кызга май каптыралар, кияү капка төбендә
кызны мендәргә бастыралар. Капка төбендә таянчык1
тоттыралар. Таянчыкны
чүпрәк әнисе2 тота. Ата
инәй3 диләр инде аны. Таянчык тоттыргач, таянчы да була.
Монда ата—анасын алыштыра торган кеше була. Эче пошканда, борчылып та шушында
керергә мөмкин инде. Яшьләргә май каптыру була. Майны
кайсы алдан каба, гаиләне шул җитәкли. Килен баш буламы,
йегетме …

Кыз ягы бәлеш китерә, кыз бәлеше була
бу. Туйдан алда кыз бәлеше белән әбиләрне чәй
эчертәләр. Кыз бәлеше бәләкәй савытта
китерелә Ул йөзем белән була. Күкәе булмый. Кыз
бәлешен ашый торган кеше акчасын бүләк буларак калдыра.

Кыз бәлеше так санда була. Унбер, тугыз, парсыз
сан. Бәлешләр кечкенә була. Самавырдан чәй ясап
торучыга алъяпкыч, аш, йә савыт-саба бирәләр. Әби
чәеннән соң эрәхмәт укып чыгып
китәләр. Ике чынаяк чәй эчәләр. Парлы булсын.
Табын башлануга иң беренче булып өч литрлы бутылка белән
аракы китерәләр. Элек аңа самогон салганнар. Хәзер
аракы. Чиреклек4дип атала инде ул. Калганнары шул табын башлангач
китерелә. Аннан бер каз чыгаралар. Аны шунда бер кеше табында турый. Тураган
кешегә, каен сеңлесенә, каен энесенә тастымал
бирә килен, ишеккә элә. Теге аракылы шешәгә акча
салалар. Аннан килен тастымалны каенана, каенатага элә,
җилкәләренә элә. Бераздан чәй эчә
башлагач, бәлешләр таратыла башлый киселеп. Подноска салып акча
китерәләр. Әйбер китерәләр. Элек су юлын
күрсәтергә алып барганнар. Килен кешене йегет
өендәге кыз бала алып барган. Чиләк-көянтә
белән су алып кайталар. Кыз балага килен бүләк бирә.

    1 Таянчык — киленгә
    кияү ягыннан бирелә торган аяклы мал.
    2 Чүпрәк әнисе
    — килен булып төшкән авылдан киленнең якын туганы.
    3 Инәй — әни.
    4 Чиреклек — өч литрлык.

59. Туй йолалары

Кыз машинадан чыккач, обязательно мендәргә
баса. Бай булсын дип, мендәр өстенә акча салалар. Маллы
булсын дип сарык, йә бозау тоттыралар. Шайтан куркытып мылтыктан аталар. Кыз
бәлешләре ашаталар. Алты, сигез йеп санда
булырга тиеш. Озаткычлар дип атыйлар кыз ягыннан килгәннәрне. Алъяпкычлар
кулдан тегелгән. Самовар кайный, күмәч саналмый. Бәлештә
рис, изюм. Каршы килүчеләр, йегет ягыннан каршы
киләләр. Без кыз яктан иңнәренә ике
чигелгән сөлге эләбез. Җилкәләренә
озынайтып салалар. Моны озаткычлар элми, килен элә. Кыз әтигә
генә кыз буларак элә җилкәсенә сөлге. Хәзер
сөлгене сугалар, йә сатып алалар. Мулла ризамы-юкмы икәнен
сорый әтисеннән. Безгә сорарга килделәр, без ризалыкны
бирдек, шундук кызны алып киттеләр. Димәк, никах йегеттә уза,
ә сорагач, кызны алып китмәсәләр, никах кыз йортында
уза. Никах вакытында бүләкләр өләштеләр. Бүләккә
күлмәк, блузка, шәл, оекбаш, бияләй. Пар чәй
эчәргә тиеш. Суны да, чәйне дә өстәп
салырга ярамый. Йегет янында никах булганда, кызныкылар ашарга алып
китерәләр. Ә йегетнекеләр килсәләр,
чәйгә генә китерәләр. Никах башлангач, ир
кешеләр генә утырмый, барыбыз никахта утырабыз. Йөрергә
ярамый, капкаларны биклиләр. Никах бүленергә тиеш
түгел. Йегет кыз янында кунмый, алып китә. Йегет йортына
төянеп китә кыз.

60. Туй йоласы

Йегетләр чәй эчәләр,
әбиләр дә чәй эча Килен йортны туйдан соң
киендерә, шул йорта яшәсә генә инде, элек бар иде ул. Авылда
туй булганда юлны буып яхшы теләкләр әйтәләр. Йегетнең
өенә килеп төшкәч, әбиләр чәй
эчкәнче, гармуннар белән, паднос белән әйберләр
алып, чиләкләрне бизәп, су юлы
күрсәтәләр; су сатып алу юк бездә. Кияү
мунчасына, элек суны сатып алалар, йегет сорап килгәч, төн куна
кала, өч көн буе йегетләр бер берсе белән танышып,
коймак ашаганнар. Кияү кыз инәсенең кулына акча сала (беренче
танышканда). Тиен генә салса, әйбәт булмый. Кыз кеше барган
кешесенә чиста булып барса, кияү зур акча сала, чиста булмаса, бик
әз генә салып, ата—авансына белдертә. Туйдан соң
кода—кодагыйлар кунак була. Тора башлагач, мал, сыер бирәләр.

61

Кунаклар җырлый:

    Мендек тауның башына шул,
    Бастык тауның
    башына,
    Кунакларның сые бетмәс,
    Хуш итәбез ашына.
    Хуш
    итәбез ашына.
    Тагын кайтмагыз,

Кайтмагыз әле диләр, утырыгыз,
утырың. Тагын эчәргә кушалар, эчәсең,
нитәсең. Барыбер кайтырга кирәк. Тагын җыр
җырлыйсың:

    Уйнап—җырлап йөргән кеше
    Гомергә
    дә картаймас,
    Без үзебез кайтмаенча,
    Хуҗалар куып кайтармас.

    Кулымдагы балдагымның
    Исемнәре — Ирифкат,
    Ашыгызга, суыгызга,
    Үзегезгә эрәхмәт.
    Үзегезгә эрәхмәт.

Шул вакытта
биисең, җырлыйсың, татарча биисең, тагын
утырасың. Аннары ишекләрдән керә халык, утыра и
җырлыйсың ишектән кергәч, беренчели сыйларга утыргас,
әйтәсең:

    Ишекләрдән кердегез,
    Исәнләшә белдегез,
    Мәкнең ал чәчәге кебек,
    Күземә күрендегез,
    Күземә күрендегез.

Менә
хуҗа хатын үзе җырлый, кунаклар утыргач. Никахта җыр
җырланмый, сөйлиләр, анда эчке юк, ә туйда
килгәч, уйнап шундый җырларны җырлап, кунакларны кунак
итәсең. Ә менә кайткан кеше шуны җырлый, кайтырга
ашыксаң, тагын
шундый
җыр җырлап аласың тиз генә. Бала тугач, барыбер
җырлар җырлана, җыенга җыенасың.

62. Туй җыры

    Котлы булсын туегыз,
    Якты булсын уегыз.
    Тазалык—бәхет
    телибез,
    Бергә узсын юлыгыз.

    Бәби туе килеп җитсен,
    Озакка калмый гына.
    Сандугачтай
    сайрап яшәң,
    Армый—талмыйча гына.

    Ата—аналарны онытмагыз,
    Күңелләрне
    суытмагыз,
    Татлы телле булыгыз,
    Шатлыкларга тулыгыз.

    Бер—берегезне аңлагыз,
    Бер—берегезне саклагыз,
    Безнең сезгә шундый теләк,
    Әче әйтергә
    кирәк.

63. Туй күсү

Тәкәгә таяндыру ул — таянсык. Аны инде
нәселе тотып тора. Аны әтәй—инәй диләр. Арта шуны
бирәләр киленнең үзенә.

Май каптыру булды, кияү килүе белән кыз
җиңгәләре тотып тора, анда кем каба, тиз генә
шылай итеп кабаң. Кияү капса -кияү шәбрәк була,
кыз капса — кыз уңган була.

Туй күскәндә беренсе атта кодагыйлар
килә, әтей өйдә кала. Әтей кеше
йөремәй, алла, шылай инәй генә. Ике кодагый килә.

Кияү белә кыз утыра, әтей кеше
килмәй. Озак артаба сакыралар. Озаткыслар була — минеке туганнар,
җизнәй, тугаем, арта бирнә килә. Сандык
өскә бер малайны утырталар, туган малайны, ул сандыкны болай гына
бирмәгәннәр, сатып алалар. Арта мылтык атып каршылыйлар,
тәкә белән. Күмәсләр китерделәр,
озаткан ниләр бешеренеп алып киләләр, әпәй
күмәс итеп бешерәләр, кыз шәңгәсе,
кыз бәлеше — ырыс1 белә йөзем, пируглар,
бекмәләр. Бекмәләрне баланнан,
кәбестәдән дә булгандыр, кәртуктән,
борсактан була торган иде. Сөтләвек2 бешердек, тау итеп
утырталар. Кыз күмәсе куялар.

Сул юлын әнә шундый үзебезнең
өйдәге кыз балалар күрсәтә торган иде, аларга алсүпрәк,
яулык бирәбез. Кайнешләр бик яратты мине, кайнә минем
түни3 ямый иде, авылда булды. Гел пешеренеп яттым мин. Кайнем
мине бик яратты, кайнам да.

64. Туй хәтирәсе

Мин бер мең тугыз йөз унбишенче елны
туганмын. Әхтәмова Камилә исемем. Үземнеке
әтием—Хуппиҗа. Шөгердә туып үстем. Монда арта
утызынчы елны килдем. Иске туй была килдем. Мине элек, унөч
йәшемдә идем, ярәшеп кайтты, кайне кеше иде. Артаба4
кияү кеше шул йазгача кияүләп йөрде инде,
әтнә саен бара торганыйк арта Шөгергә. Йазга таба
килдем. Унөч йәшемдә барган идем, уналты йәшем тулгач,
килдем монда. Утызынсы елны туйлап килдем. Арта көймә5
кырдылар шулай, җәй көне коралар көймәне. Мин яз
көне көймә белин килдем. Арта килеп төшкәс,
таянсыкка сарык куялар, шуңа таянып кереп китәсең. Артаба
әтей-инәй дип аталарың әйтәң. Шуннан
кергәс мылтык аталар, шатлыкка дип булсын, килен кереп утыргас. Шуннан
йөретәләр, бигрәк кода—кодагыйларны чакырып, өй
беренә сакыралар. Сакырып
йөрттеләр. Мин йәш кенә бардым. Унҗиде
йәшемдә балалы булдым, мин аймак йергә төштем, унике
кешеләре иде, дүрт йыл тордык алар белән. Элек
кайнәләр эшләмәде, иртән үк торып шулай бил
будык, әпәй пешердек аймак кешегә. Иртәле-кичле
әпәй пешерәбез, зур сапсак әпәй пешереп карадым
унике кешегә. Кайнем белән балам тиешле урманга йөриләр
төялеп, утын кисә. Өйдә вак балалар. Мине барган ирем
сабантуйда күргән дә: мийа шул кызны йәрәшеп
бирең, дигән. Артаба каен тиешле кеше суратып барды6. Арта
ул малайны күргән идем дә, әллә биргәс,
атайына элек карышмадык, бардым. Алай йөреп-нитеп бармадым,
уйнап—көлеп. Шул күреп кенә калган идем, шуның
белән торып киттем арта.

    1 Ырыс — дөге.
    2 Сөтләвек —
    чәк—чәк.
    3 Түни — киез итек.
    4 Артаба — соңыннан.

    5   Көймә — өсте ябулы арба һәм чана.

    6 Суратып барды — кыз сорарга.

65. Касып сыгу

Кис сыга торганнарыйе, уйнарга, арта сыгармыйлар әтиемнәр
безне, тутаем, тәрәзәдән булса да төшеп, ул
әрсез булды, сыгып уйнап керә иде. Артаба кияүгә
дә тәрәзәдән төшеп китеп барды,
әтиемнәрдән башка бер як өйдә йоклый идек, арта
мине ул якта йоклатмас булдылар, үзләре йакта йоклаттылар, син дә
касарсың дип. Тутаем касып барды, өс ай гына торды кый. Әй
ансында түгел әле. Элек аны көчләп бирделәр,
беренселәй, бай малаена көчләп биргән. Аны яратмады,
бары, өс ай гына торды. Арта аны яратмагас, туй килгәс, икенсе
малай белә йөрде дә, аңа шулай,
тәрәзәдән төшеп, касып барды тутаем. Арта мине
бер йергә дә сыгармады атаем, син дә касарсың дип,
шулай нык карады.

Чыганак: «Красноуфим татарлары. Тарих, тел, фольклор»
Г.Ф. Юсупова, Ф.Ю. Юсупов.
Казань, РИЦ «Школа». 2004

Туй. 1980 ел

Л.Ш.Дәүләтшинаның шәхси архивыннан

ХХ йөз башына кадәр татар халкына яучылап-димләп өйләнешү хас булган. Егетнең туганнары кызны кияүгә сорап аның әти-әнисенә яучы җибәрә. Яучы кызны кияүгә бирергә күндерә, өйләнешү шартларын (калым күләмен, туй вакытын һ.б.) ачыклый.

Шуннан кыз ярәшү һәм килешү йолалары башланып китә. Әлеге йолалардан соң ике якның бүләкләр алмашуы һәм туганнар белән аралашу мәҗлесе (аклашу) үткәрелә.

Кыз ярәшү, килешү һәм туй арасы төрлечә була, ләкин бик озак түгел. Бу вакытта бер як – калым, икенчесе бирнә, булачак туганнар өчен бүләкләр әзерли.

Казан татарларында аерым йолалар, кунак итү, кунакка йөрешүләр гадәттә үткәрелми. Мишәрләрдә, Пермь һәм Чыпца татарларында бу вакыт аралыгында төрле йолалар бик күп була.

Чыпца татарларында кызашка, ягъни кәләш һәм кызлар өчен мәҗлес табыны җыела, ул туганнар йортында үткәрелә; туй алдыннан мунча ягыла (кәбен мунчасы).

Мишәрләр һәм Пермь татарлары яши торган аерым районнарда кыз ярәшелгәннән соң кияү кәләш янына килеп йөри башлый.

Өйләнешү. 1980 ел

Л.Ш.Дәүләтшинаның шәхси архивыннан

Төп туй йолалары калымның бер өлеше түләнгәч, кыз йортында уздырыла: шәригать кушканча никах укыла һәм никах мәҗлесе үткәрелә.

Казан артында туйның беренче көнендә ирләр генә чакырыла (мәҗлестә кияү белән кәләш катнашмый, аларның әтиләре генә була). Туй берничә көн дәвам итә, кәләшнең туганнары кияүнең туганнарын чиратлашып кунак итәләр.

Казан татарларында ир-атлар мәҗлесе – аерым, хатын-кызлар мәҗлесе аерым уздырыла.

Мәҗлес көннәрендә туганнарны килен белән таныштыру – кыз күрсәтү, кыз сөю, килен котлау йоласы үткәрелә. Кәләшне һәм аның ике дус кызын бер шәл белән каплыйлар, каенана һ.б. туганнар аны «танырга» тиеш булалар: соңыннан бүләкләр алмашалар һәм килен һәммәсен дә чәй табынына чакыра.

Никах һәм туй мәҗлесе тәмамлангач кына, кияү беренче тапкыр кыз янына килә (Казан артында – каенатай атларында), каенатайга сандык белән бүләкләр алып килә (кияү бүләге).

Кәләш туганы ат йөртүчедән гайре кияүне беркем дә озата бармый. Кәләш йортына кияү төнлә килә һәм йолым түләгәннән соң гына кыз янына керә ала. Кәләшнең ахирәтләре кияү егетен яхшылап күздән кичерәләр, шаян сынаулар үткәрәләр, аннары кияү келәтенә озатып куялар.

Кыз йортында кияү 4 көн кунак була, кәләшнең туганнарына бүләк өләшә (никах түшәге, яшь килен мунчасы һ.б. өчен йолым түли). Иң кыйммәтле бүләкне хатынына тапшыра.

Кияү бүләкләренә каршы яшь килен үзе тукыган-чиккән бүләкләрне бирә. Шул рәвешле «кияүләп йөрү» башланып китә: кияү атнага 1 тапкыр (һәр пәнҗешәмбе) кәләше янына килеп йөри, әлеге йөрүләр калым түләнеп беткәнче дәвам итә. Гадәттә аны өлешләп түлиләр, кайвакыт ул шактый озакка сузылырга мөмкин.

Ярлы крәстиян гаиләләрендә, кагыйдә буларак, әлеге йола үтәлми. Гадәттә өйләндерүне әти-әниләр, яңа эшче куллар алу өчен, җәйге авыл хуҗалыгы эшләре башланган көннәргә туры китерәләр; кәләшне шунда ук каената йортына алалар.

Зур туй яшь киленнең кияү йортына төшүе һәм кияү туганнарында туй мәҗлесләре уздыру белән тәмамлана.

Яшь киленне ире йортында каршы алу. 1980 ел

Л.Ш.Дәүләтшинаның шәхси архивы

Кияү йортына килен төшерү Казан татарлары яшәгән авылларның күбесендә язгы-җәйге чорда үткәрелә торган халык бәйрәме Җыенга туры китерелә. Ул җирле үзенчәлекләргә ия күп йолалар белән оештырыла. Аларның кайберләре кәләш йортында, кайберләре ул төшәчәк йортта уздырыла.

Беренчесенә кәләшнең туган йорты һәм туганнары белән саубуллашу йолалары керә. Мишәрләргә, керәшен татарлар, Касыйм, Пермь татарларына саубуллашканда такмаклап елау хас. Татарларның әлеге төркемнәре һәм Чыпца татарлары арасында кәләш киендерү, урын-җир әйберләре, бирнә җыю һ.б. кебек башка йолалар да киң тарала.

Кияү йортында яшьләрне каршы алу да йола буенча башкарыла: киленнең аяк астына мендәр яки эче тышка әйләндерелгән тун салалар (яңа йортка керү җиңел булсын өчен), кулларын онга батыралар (өйдә яхшы аш-су әзерләүче булсын өчен), бал-май каптыралар (теле татлы булсын өчен), нинди дә булса терлек бүләк итәләр, су юлы күрсәтәләр.

Килен багу йоласына киленнең үзе чиккән, тукыган әйберләре белән өйне бизәү – өй киендерү дә кергән. Керәшен татарларның туй йолаларындагы кайбер аерымлыклар (мәсәлән, чиркәүдә никахлашу) христиан дине кануннары белән бәйле.

Татар халкында ябышып чыгу яисә кыз урлау сирәк хәл булган. Җәмәгатьчелек андый юл белән өйләнешүне хупламаган.

Хәзерге чорда туй йолалары төзелеше һәм эчтәлеге ягыннан нык үзгәрә, никах гадәттә ЗАГС органнарында теркәлә, ләкин 1990 еллар ахырыннан, күпчелек очракта, шәригать кушканча, башта никах укыла.

Туй. 2016 ел

Л.Ш.Дәүләтшинаның шәхси архивы

Татары Среднего Поволжья и Приуралья. М., 1967.

Уразманова Р.К. Современные обряды татарского народа: историко-этнограф. исслед. Казань, 1984.

Уразманова Р.К. Свадебные обряды // Татары. М., 2001.

Автор Р.Р. Батыршин

СӨЛГЕ БӘЙРӘМЕ

Борынгы заманнарда әбиләр,әниләр,киленнәр,кызлар  оста
итеп төсле җепләр белән бизәкләр ,сөлгеләр чиккәннәр. Һәр йортның, авылның чигү
осталары булган. Сабантуй бәйрәмендә батырга иң матур чигешле сөлгеләрне
тапшырганнар. Күп кызлы гаиләләрдә чигү ярышлары уздырылган, ул бәйрәм төсен
алган.

  Бәйрәм узасы бүлмә чиккән татар сөлгеләре, сандыкка
салынган чигүләр белән бизәлә.  Бәйрәмгә әниләр, әбиләр чакырыла, алар хөрмәт
йөзеннән өйнең иң түренә утыртыла. Укучы балалар татар милли киемнәре кияләр.
Татар халык көйләре яңгырый. Уртага татар милли киемнәре кигән кыз һәм егет
чыга.

Кыз: Матур сөлгеләр элдек без

          Бәйрәмнәрдә түр якка.

          Күзнең явын алырлыгын

          Әни чиккән яшь чакта.

Малай: Сабантуйда көрәшәләр,

               Чиккән сөлге батырга.

               Толпарларда малай чаба

               Сөлге алып кайтырга.

Кыз: Үз-үзебездән сорап карыйк әле,нигә җырларга,
шигырьләргә кергән ул сөлге? Сабантуйларда колга башына менгән өченме? Элегрәк
өйләребезне ямьләндереп торган өченме? Һәр борынгы шәһәрнең үз гербы,һәр
шәһәрнең мәдхия гимны була. Безнең,татар хатын-кызларының да үз мәдхия гимны,үз
сүрәт гербы бар. Ул- сөлге.

Егет:  Җиз кыңгырау зеңгелдәгән туй атлары дугасында,

          Җифер-җилфер килә кәләш сөлгесе.

          Сабан туена бирнә җыючылар куанычы-

          Колганың иң очында килен сөлгесе.

          Җилкәсенә тәкә күтәргән батыр муенында-

          Очлары җиргә тигән килен сөлгесе.

        Милли киемнәр кигән җырчы
кызлар башкаруында “Сөлге чигәм” җыры башкарыла.

Кыз: …Калды ич, үткәннәрдә генә калды

              Татар сөлгесе.

Сөлге! Бәлки син мәхәббәт җырыдыр? Үкенечле,ләкин үзең
төсле ак, якты мәхәббәт җырыдыр?

Егет: …Апасыннан матур сөлгесе…

Сөлге! Сине муеныма салам. Өнсез калып бик озак басып
торам. Юк, мин сабантуй батыры түгел, һәм син бүләккә дә алынмаган,яшҗ
киленнеке дә түгел син. Син- әбиемнеке.

Кыз: Әби-бабаларыбыз мирасы.Кайда ул? Онытылып беткән
калфакларыбыздамы,чыңлавы да җаныбызда гына сакланган
чулпы-тәңкәләребездәме,әкият итеп кенә сөйләргә калган бишек
җырларыбыздамы,кыңгыраулы туй дугаларын  бизәгән, сабан туе колга-
баганаларында җилфердәгән, инде сандык төпләрендә саргая башлаган
сөлге-тастымалларыбыздамы?

Малай: Сөлгене сандык төбенә салмагыз,саргая,- ди
торган булганнарборынгылар.

….Калды ич, сандыкларда  гына калды ич татар
сөлгесе…

Кыз: …Татар сөлгесе!

Бәлки син халкымның йөз аклыгыдыр? Ак яулык бөркәнгән
татар әбиләре балаларын һәм оныкларын җыеп сандыкларын ачалар. Күз нурларын
кушып тукыган,чиккән сөлгеләрен истәлеккә өләшәләр.

Әби: …Төсем итеп саклагыз, балакайлар,төсем итеп
саклагыз! (сандыктан чигелгән сөлгеләр,алүяпкычлар, кулүяулыклар ала һәм
балаларга өләшә)

Малай: Татар сөлгесе! Бәлки, көннәрдән бер көнне, син
җырларда гына калырсың.

…Калды ич, калды ич татар сөлгесе,

Апасыннан матур сеңлесе…

Кайда син матур сеңел? Ашык әле, матурлыгыдны сөлгеләргә
чигеп калдырырга ашык әле.

Кыз: Ихтитрамымны белгертим хак сүз белән:

Кунак килсә, каршыладың ак йөз белән;

Дошман килсә, чыкмадың кулын юарга,

Һәм булмадың ак төстәге сатлык байрак!

Малай: И,ак  сөлге!Беркайчан да пычранмадың-

Күпме сөрттең гаделләрнең халәл канын!

Син көрәштең сабантуйда,билгә яттың,

Көрәшченең гаделлеге, көче артты.

Кыз: Көрәшләргә озатып калдың син ирләрне,

Җилфердәдең кызыл туйлар пар атында.

Сау бул, диеп, кулга кушылып җилфердәдең,

Әверелеп туйның бәхет канатына…

Малай: Җеназада син, ак сөлге,безнең кулда,

Озатасың гүр иясен соңгы юлга…

Кичерешләрнең таныш сиңа һәркайсысы,

Илемнең һәрбер шатлыгы, һәр кайгысы.

Кыз: Син бит үзең дә халкымның күңеле төсле-

Сөттән сеңгән зур пакүлыкның бер көзгесе.

Һәрбер эшнең, һәр ниятнең өмете-уңыш.

Кешелекнең нияте зур, сөлге, булыш!

“Килен төшкәндә”җыры башкарыла

Малай: …Килен сөлгесе! Килен
сөлгесе!

Әфсен шикелле сүз ул. Әнә,күрше
ббабайларның капкасы бүген елмаеп ачыла. Иң яшҗ килен аларда. Мәйсәрә апа оялып
кына капкадан чыкты да колганың иң очына озын сөлгене күбәләкләп бәйләп куйды.

 Ассалап тукылган озын татар сөлгесе!

Калды ич,күңелләрдә генң калды килен
сөлгесе.

Кыз: Сөлгеләр! Әбиләрнең күз
нурларыннан тукылган сөлгеләр! Һәр төснең җылысын тоя белүче куллар чиккән ашүяулыклар!
Әйтегез әле, әйтегез, безне илаһи рәссамнар генә иңат итә белә диегез.Сезгә
беркем дә каршы төшмәс. Чөнки беркем дә сезнекеннән матуррак   чигешләр таба
алмый.Халкымның йөз аклыгы бит сездә.

Әби: Әй, сөлге-сөлгекәй. Гомер
юлдашым минем, әйдә әле сөйләшик, тавыш-өнсез генә бер серләшик. Үпкәләмә инде
миңа, сабантуй клогасына яшҗ килен бүләге итеп  сине элмәдем, бәйгедә җиңгән
атларның ялларына да сине бәйләмәдем.Матурырак сөлгеләр бар иде шул. Матурлык
китә икән ул, сөлгеләр булып тарала икән. Әй, сөлге-сөлгекәй, гомер юлларын
бергә кичтек, шатлыкны да, авырлыкларны да бергә кичердек. Сугыш елларында,
балаларым ачтан үлмәсен дип, бар булган мал-мөкәтемне ризыкка алыштырганда да
мин сине бирмәдем, балаларым өчен кадерле булгансың ахры… Әй, сөлге-сөлгекәй,
аппагым минем, сине гомер буе каралтмый сакладым мин. Баксам, син минем йөз
аклыгымны саклагансың икән.Әй, сөлге-сөлгекәй, инде менә саубуллашыр вакыт та
җитә бугай. Чү, җилфердәмә. Тавыш-өнсез генә саубуллашыйк. Кешеләргә йөз
аклыгымны илт син, сөмсере коелганнарның да йөзләрен яктырт. Сабантуй колгасына
да, ат ялына да элмәдем, менә хәзер кешеләрнең күңеленә күбәләкләтеп бәйләп
куям…

“Сөлге” биюе башкарыла        

НИКАХ МӘҖЛЕСЛӘРЕ ҺӘМ АЛАРНЫҢ ЙОЛАЛАРЫ.

Авылыбыз фольклорчысы Камил  ага Шәмсуаров
иҗаты

Кеше гомере олы бер хәзинә,

Кадерләрен белгән адәмгә.

Сынамакка яратылган бәндә,

Дөнья дигән олы галәмгә.

Ничек кенә итеп уздырсаң да,

Үтеп китә, кыска бу гомер.

Изге гамәл тормыш итсәң,

Әҗерләрен ходай бер бирер.

Һәр ниятнең була үз йоласы,

Белү кирәк аның серләрен.

Никах,бала туе,йорт туйлары,

Адаштырмыйк  йола төрләрен.

Әле менә бүген зур тантана-

Шәригати Закон бәйрәме.

Яшь парларга теләп изге теләк,

Бүләк итик чәчәк бәйләме.

Олы туйда никах укыталар

Килен-кәләшкәйләр өендә.

Матур йолаларны үткәрәләр

Шушы изге никах туенда.

Бөтен кунак урнашалар

Үз урыннарын белеп.

Кодалар утыра түргә,

Аларга хөрмәт элек.

Йортка фатыйха кылалар

Аятел-көрси укып.

Никах туе күркәм була,

Башкарсаң шарты җитеп.

Кара-каршы танышулар

Килгән кунаклар белән.

Исемләп телгә алына

Туган һәм күрше-күлән.

Никах укучы хәзрәт

Яшьләрне җәлеп итә.

Шаһитләрнең исемнәрен,

Мәһәрен язып үтә.

Шаһәдәт калимәләрен

Яшьләргә бәян итә.

Ир белән хатын бурычын,

Хакларын сөйләп китә.

Үгет-нәсихәт укый,

Укый Хөтбә догасын.

Бәян итә ике яшьнең

Ир һәм хатын буласын.

Изге теләкләр теләнеп,

Тәфсилләп кыла дога.

Хәер-ихсан белән зурлап

Бу өлеш тәмам була.

Килен белән кәләш булгач,

Әти-әниләр уртак.

Имам тагы да кисәтә

Укыган җирдән туктап.

Сәдака догасы укып,

Бөтен шартын китергәч,

Шәригатьнең кануннарын

Төгәл ният иттергәч.

Килә матур мизгелләре,

Истәлекле өлеше.

Табынга килә зур чәк-чәк,

Бүләк- алтын, көмеше.

Чәк-чәк пешми гади генә,

Пешерә ике кеше.

Алтмыш йомыркадан бу эш,

Фәкать уңганнар эше.

Кодаларның хәллелеген,

Әйтә эре бавырсак.

“Яшь егетләр, чәк-чәк дәва,

Мәхәббәттән авырсак”.

Көмеш поднос өсләренә

Куялар төшне өеп.

Матур кәнфитләп бизиләр,

Өстенә ширбәт коеп.

Иң кадерле туй бүләге,

Шундый кабарып пешкән.

Әйтерсең, өлгергән җимеш,

Сабактан әле төшкән.

Киҗеле ашъяулык белән

Капланган чәк-чәк килә.

Никах табыннарын бизи

Как япкан чәк-чәк кенә.

Кабарып пешкән чәк-чәккә

Җиләк кагы япканнар.

Өстендә пар Һинд чәйләре,

Ансын каян тапканнар.

Чәй өстендә күлмәк-яулык

Чәк-чәк ачкан кодага.

Парлап чәк-чәк өстен ачу

Кадимидән модада.

Айры тояклы мал бүләк

Чәк-чәк ачкан кодадан.

Акча салыйк, калмыйк әле,

Шәригати йоладан.

Чәк-чәк арты поднос йөри,

Кунаклар чәк-чәк котлый.

Иң кадерле туй бүләге

Шушы йоласыз үтми.

Подноста җыелган акча

Яшьләргә тапшырыла.

Шәригать тәртибе шулай

Гамәлгә ашырыла.

Чәк-чәк арты пар күмәчне,

Күрсәтәләр пар казны.

Мактый-мактый чыгаралар

Туйга дип килгән малны.

Бирнә бирешә ике як,

Уздыралар бер-берсен.

Ефәк-постау, алтын — көмеш,

Энҗе-мәрҗән, кем күрсен.

Кәләпүшләр, кушъяулыклар,

Күзнең явын алырлык.

Чәчәкле матур күлмәкләр

Истәлеккә калырлык.

Ике як та берсен-берсе

Котлагач бирнә белән,

Хәер-сәдака өләшә

Туганнар,күрше-күлән.

Изге теләкләр теләнеп

Укыла Коръән-аят.

Шулай итеп матур мизгел

Тәмам була, ниһаять.

Аш-су килә, кодаларга

Иң беренче бирелә.

Тоз кабып, дога кылынып

Җиткерелеп җиренә.

Күчтәнәч икмәк киселә,

Таратыла табынга.

“Бисмилла”,- дип мулла бабаң,

Телгә килә тагын да.

Хуҗалар фатиха бирсә,

Тәгам җыя башлыйбыз.

Никах ашы- саваплы аш,

Бетергәнче ашыйбыз.

Туралган кайнар ит килә,

Казны бүлә башлыйлар.

Өлешләп биргәч бүлүче,

Көлә-көлә ашыйлар.

Кияүгә бирәләр башны.

Муен тия киленгә.

Муен башны әйбәт бора,

Ак алъяпкыч билендә.

Кайнешләргә ике боты,

Нык таяныч булсыннар.

Җизнә эшкә дәшкән чакта.

Һәрчак уяу торсыннар.

Ике балдызга – канатлар.

Алар тиздән очарлар.

Безнең кияү кебек уңган

Егетләрне кочарлар.

Каз күкрәген- чана диләр,

Төп кодага бу чана.

Кызның хәлен белү өчен,

Күчтәнәч төяп бара.

Каз хуҗасы кодага да

Өлеше чыга монда.

Күкрәк итен тәкъдим итик,

Ул каз китермәс көн дә.

Ике кодагыйга монда

Икегә бүлгән “күтик”.

Боларга тигән өлешнең

Әҗерен тәсвир итик.

Күп сүзләрне искә алып,

Киләчәген,үткәнен.

Юк-бар сөйләп йөрмәсеннәр,

Кыссын болар “күтләрен”.

Каз-күчтәнәч бүлү шулай,

Гаеп итеш юк гадәт.

Уен-көлке өчен шулай.

Саклана тәртип-әдәп.

Аш мәҗлесе- никах туе

Менә шушылай бара.

Йола булып дәвам итеп,

Нәселдән күчеп кала.

                                               
3 январь, 2010 ел.

Авылыбыз
Исергәп бик борынгы авыллардан санала. Шуңа күрә дә аның халкы тирә юньдә кул
осталары, төрле ризыклар пешерү, тегү-чигү, итек басу, бурачылары белән дан
тоткан. Борынгы заманнарда ук авылның үзенең базары, кирпич заводы, көнбагыш
мае чыгару һәм ипи пешерү пекарнясы булган. Арыш, бодай, кукуруз, арпа, солы,
киндер басулары, урман-кырлары ерактан үзенә тартып торган. Халык малны да күп
асраган, катыгын-сөтен саткан, булган байлыгының берсен дә әрәм итмәгән. Сугыш
еллары гына авылны бераз аяктан ега, шулай да бал-чага, карт-коры авыр сугыш
чорларын җиңеп чыга.Шушы чорларда иң яратып ашала торган ризыкларның берсе
катык күзикмәге, сырлыкай була. Сугыш чорында һәркем  сыер асрый алмаса да  бер
чиләк сөт, катык, ун йомырка күрше-күлән, туган-тумачага тамак ялгарга ярдәм
иткән. Камыр катыкка гына басылганга күрә исеме дә катык күзикмәге дип аталган

Катык күзикмәге.

1 литр катык,

4-5 йомырка,

Ярты стакан көнбагыш мае,

Он,

Бер чеметем чәй содасы.

Җылы катыкны сода кушып күпертергә, йомырка, көнбагыш
мае салып тугыларга, он кушып йомшак камыр басарга, камырны берничә кисәккә
бүлеп  таба зурлыгында уртача калынлыктагы җәемнәр җәяргә, шадра тастымал белән
каплап 20 минут кабартырга. Җәемнәрне йөзе килгән мичтә яисә духовкада көнбагыш
мае белән майланган табада пешерергә.

Сырлыкай.

Ярты литр җылы сөт,

3-4 йомырка,

Бер чеметем чәй содасы,

Тәменчә тоз,

Он.

 Җылы сөткә йомырка, сода, тоз кушып
яхшы итеп болгатыла, әзер массага он салып уртача катылыктагы камыр ясап
берничә җәем җәелә. Камыр җәемнәрен калын итеп җәяргә, зурлыгын төрличә итәргә
мөмкин, ләкин таба зурлыгыннан артмаска тиеш. Җәймәләргә пычак белән камырны
кисеп чыгармыйча берничә урыннан сызыклар сызыла ( < ). Ике сызыкны ике
бармак белән тотып кысып ябыштырырга. Аз гына көнбагыш мае салынган табада
мичтә яисә духовкада пешерергә. Сырлыкай кырыйлары күпереп, уртасы кабарып
пешә.

Борынгы эчемлекләр.

Төче бал балы.

Төче бал балының тарихы:

   Халкыбыз элек- электән умартачылык белән
шөгылләнгән, чәчәкле болыннары, икмәк кырлары умартачы кәсебе өчен бик уңайлы
булган. Балы да күп булган, сатып дөньясын алып барырга, бала-чагаларын
укытырга  да ярдәм иткән бал. Туй –мәҗлесләрдә төче бал балы кунакларны
сыйлаган. Бавыр,бөер, эчәк юллары авырулары вакытында, салкын тиеп чирләгәндә
дә халык балдан дәва тапкан. Бүгенге көндә авылыбызның фольклорчысы Камил ага
Шәмсуаров бик күп умарта тота. Ул үзенең рецептлары белән уртаклаша.

                                                                                 
100_1997

Камил Лотфулла улы Шәмсуаров

3 литр кайнаган суга 1,5 кг  тал бөресеннән җыелган
серкәле кәрәзле бал салына. Ике 3 литрлы банкага бүлеп салып, банкаларга тыгыз
итеп резина перчатка кигезелеп , кояшлы яисә җылы урынга куела. Ачып, кайнавы
туктагач, кәрәз чүпләре аска утыра, резина перчатка башка кабармый башлый.
Банкадагы сыеклык марля аша сөзеп чиста банкаларга салына, 2-3 аш кашыгы бал
салып нык  кына болгатыла һәм салкынча урынга куела. Озак саклау учен суыткычта
тотарга киңәш ителә.   

                                                         
Солы сырасы.

Бер чиләк кайнап торган суга 3 кг кабыклы солы салына
һәм солының эче кабыгыннан аерылып беткәнче кайнатыла. Эре иләк яисә марля аша
сөзеп чиста сыеклыкны 40 литрлы флягага салырга, шуның өстенә 20 литр кайнаган
җылы су,

6-7 кг. шикәр комы яисә 6 литр бал салып 10 көнгә җылы
урынга әчетергә  куела. Әчеп әзер булгач марля аша сөзеп алына,  банкаларга
яисә шешәләргә тутырып салкынча урынга куела. Дәвалау үзлекләре бик күп.

В зависимости от локальной принадлежности свадебные торжества могли начаться как на стороне невесты, так и на стороне жениха. Традиционно они продолжались по два (в некоторых местах по три) дня на каждой из сторон и устраивались для молодежи и пожилых родственников поочередно. В местах, где свадьба начиналась на стороне невесты, день проведения никаха уже считался днем свадьбы, на нее приглашались взрослые. На второй день гостями становились молодые пары. Если же свадьба начиналась на стороне жениха, то после никаха жених забирал невесту. На сегодняшний день мы наблюдем редуцированный вариант свадьбы, когда, независимо от местности, свадебные торжества проходят в течение одного дня, преимущественно в арендованном кафе или ресторане. Однако церемония встречи жениха и его свиты в доме невесты, а также вступление невесты в дом жениха не претерпели больших изменений и проводятся с соблюдением традиционных обычаев.

Встреча жениха у татар республики сопровождается довольно сложной церемонией.

У ворот дома жениха и его свиту ожидают родственники и близкие невесты, которые не пускают их в дом. Они требуют от жениха выкуп за то, чтобы пройти к своей избраннице. Только после того, как он раздаст стоящим у ворот людям деньги или подарки – «капка хакы» (досл.: «стоимость ворот») или разгадает загадку, свадебной свите открывают ворота.

Путь от ворот до крыльца, а далее – до комнаты невесты жених также проходит, преодолевая различные препятствия в виде заданий и вопросов. Например, жених должен отыскать ключ от дверей, дотянуться и поцеловать фотографию своей возлюбленной, прикрепленную очень высоко, назвать день рождения невесты, день их знакомства, во что она была одета в этот день. За каждую не отгаданную загадку или не выполненное задание жених откупается деньгами. Этот обычай в ряде мест называется «килен сатыш» (досл. «продажа невесты»). Ярким примером выкупа невесты является исполнение младшими братьями и сестрами невесты песни «Дверная ручка» («Ишек бавы» җырлары): «Ишек бавы – бер алтын, безнең апа – мең алтын…Ашыкмый тор, җизни абый, сеңелләр бүләк алсын, энеләр бүләк алсын!» (Дверная ручка стоит один алтын, а наша сестра – тысячу алтынов… Не торопись, зять наш дорогой, пусть сестренки подарки получат, пусть братишки подарки получат!) (записано от Нуриевой С.А., 1962 г.р., с. Бишня Зеленодольского района РТ).

Выкуп невесты включает в себя и выкуп ее приданого. Для того, чтобы забрать приданое, сложенное в сундук, а также постельные принадлежности, жениху необходимо заплатить за него. Сборщики денег, а это могут быть и дети, и взрослые, обычно садятся на сундук и в шутливой форме начинают выпрашивать у жениха деньги. Получив запрашиваемую сумму, они разрешают выносить приданое из дома. Иногда торг устраивается не в доме невесты, а при выносе приданого из транспорта по прибытии в дом жениха. Такие эпизоды в контексте свадебного обряда создают атмосферу веселья, задора, способствуют налаживанию дружеских отношений между гостями.

Вывод невесты из родительского дома сопряжен с выполнением множества запретов и предписаний заклинательно-магического характера. Выходя из родительского дома, она не должна оборачиваться назад – считается, что тогда ей будет тяжело на новом месте.

В то же время, наложение такого запрета на невесту выполняется с пожеланием того, чтобы замужество ее было на всю жизнь, чтобы она не разводилась с мужем. В народе сложилось немало поговорок, отражающих данную традицию: «Төшкән җирендә таш булып батсын!» (Пусть ляжет камнем там, куда прибудет!) [3, с. 121], «Таш бул да, аш бул!» (Камнем стань, да пищей стань!) [3, с. 308]. Бытование данной традиции и на сегодняшний день свидетельствует о том, что молодые серьезно подходят к вопросу создания крепких семейных отношений.

Эту же цель преследуют и действия, которые выполняют родители невесты. Так, в Камско-Устьинском районе РТ вслед за невестой льют воду [записано от Касымовой Р.И., 1965 г.р., с. Б. Кляри Камско-Устьинского района РТ], в Кукморском районе РТ сразу же после увоза невесты свитой жениха мать невесты заносит в дом несколько поленьев дров и бросает их на шесток, а все оставшиеся в доме люди должны присесть и соблюдать тишину [записано от Харисовой Х.Г., 1942 г.р., д. Туркаш Кукморского района РТ]. После этого всех соседей и старших родственников приглашают к застолью. Во время чаепития они читают молитвы, проговаривают благопожелания в адрес молодоженов. Кроме предписаний, существуют и некоторые запреты, нарушение которых может отрицательно сказаться на будущей жизни новобрачных. Например, после увоза невесты запрещается мыть или подметать полы, чтобы она смогла без препятствий совершить обряд перехода. Необходимо отметить, что запрет на любые виды уборки до достижения путником места назначения соблюдается татарами повсеместно. В некоторых локальных традициях действие запрета регламентируется временем, к примеру, переходом конкретной границы – «су чыкканчы» (в течение переправы), что соотносится с представлениями о воде (реке) как о рубеже, разделяющем «свой» и «чужой» мир.

Важное место в свадебном обряде татар занимает процедура гражданской регистрации брака. Сразу после увоза невесты из родительского дома молодые направляются в учреждение, которое берет на себя полномочия органов ЗАГСа на местах. Как правило, в сельской местности регистрация проходит в Домах культуры. Силами организаторов проводятся различные игры и конкурсы с участием молодых и приглашенных на свадьбу гостей, благодаря чему процедура регистрации приобретает эмоционально-зрелищный характер. В последнее время очень часто наблюдается обращение молодых к услугам выездных регистраций брака.

Вступление невесты в дом жениха пронизано идеей приобщения невесты к новому роду, обеспечения достатка в семье, а также закрепления на новом месте. Когда свадебное шествие невесты подходит к дому жениха, вся его родня выходит навстречу для приветствия гостей. Выйдя из машины (в прошлом, спускаясь из телеги), невеста встает на подушку или вывернутую наизнанку шубу, символизирующих светлую и богатую жизнь совместно с мужем.

А у крыльца дома мама или родственница жениха угощает молодых хлебом, маслом и медом, сопровождая свои действия словами: «Күңелең майдай йомшак, телең балдай татлы булсын!» (Пусть душа твоя — как масло мягкой, а язык – как мед сладким будет!). Во многих местах существует обычай посыпать или погружать руки невесты в муку, посуду с зерном для того, чтобы молодожены жили в достатке [10, с. 52; записано от Гайнуллиной  Н.Ш., 1932 г.р., с. Бакрче Апастовского района РТ; записано от Низамовой М.Г., 1923 г.р., с. Ст. Киреметь Аксубаевского района РТ]. Идея закрепления невесты в новой семье выражается в обычае прислонять ее к печи сразу же при входе в дом жениха [10, с. 51-52]. Последнее актуально в том случае, когда в доме имеется печь. В настоящее время данный обычай постепенно выходит из обихода.

С момента приезда и вступления невесты на территорию жениха, каждый шаг, каждое движение и даже взгляд новобрачной обозначается особыми приметами и знаками. Так, наблюдают, подняла ли невеста за собой подушку, на которую вставала. Выполнившая данное действие невеста считается хозяйственной, надежной: «Килен мендәргә басты да, колагыннан тотып кереп китте, мәгънәле килен булды» [1, с. 66]. В других местах такое поведение невесты толкуют к плохому ее отношению к свекрови в будущем [записано от Гайнуллиной Н.Ш., 1932 г.р., с. Бакрче Апастовского района РТ]. А при входе в дом невеста старается воздействовать на будущую жизнь, проделывая определенные действия. Она стремится успеть выполнить действия, связанные с приметами «старшинства» – например, смотрит на крышу или печную трубу дома, если есть возможность, надевает какой-нибудь головной убор мужа, а время свадебного застолья старается оказаться выше мужа, подложив для этого что-нибудь под себя. В то же самое время она совершает действия по формированию устойчивой, прочной жизни на новом месте – старается смотреть на печь и не смотреть на окно. Как известно, печь олицетворяет стабильность, оседлую жизнь, а окно – слезливую и безрадостную жизнь [записано от Зариповой М.Т., 1915 г.р., д. Суля Сабинского района РТ].

Развешивание приданого в доме жениха представляет собой акт приобщения невесты к новым родовым духам. Этот обряд, в зависимости от местности, мог проводиться и заранее, и в день вступления невесты в дом жениха. Приданое («бирнә»), представленное еще в недавнем прошлом богато орнаментированными изделиями, изготовленными в основном самой невестой, играло роль задабривания духов предков семьи мужа, покровителей его рода.

Вместе с тем, снимая вещи свекрови и развешивая свои, новобрачная утверждалась в роли молодой хозяйки дома и начинала самостоятельную взрослую жизнь. На сегодняшний день невеста готовит приданое не для всего дома, а только для обновления своей комнаты. Кроме вещей для развешивания, невеста привозит постельные принадлежности, куда входит пара подушек, матрас, одеяло.

Особенностью традиционной свадьбы татар является проведение свадебного торжества в доме жениха, куда к вечеру за свадебным столом собираются все гости и хозяева. Однако в последнее время, желающих играть свадьбу дома становится все меньше, так как проведение такого масштабного мероприятия, как свадьба, в арендованном помещении оказывается менее хлопотным и более праздничным. На стол в основном подают татарские национальные блюда – суп-лапша или треугольники с бульоном, казылык, губадия, чакчак, баурсак (обжаренные во фритюре пончики, залитые сладким сиропом, отличающиеся от чакчака размером, а также технологией приготовления). Застолье, совместное принятие пищи символизирует окончательное приобщение невесты к новому дому и семье, а также скрепление социальных связей двух роднящихся сторон.

Кульминационным моментом свадебного застолья у татар выступает обычай выноса гостинцев, привезенных родителями невесты. Под торжественное объявление тамады к гостям выносятся «кодалар күчтәнәче» («гостинцы сватов»), состоящие из традиционного набора блюд.

Как правило, первым выносят хлеб, за которыми следуют чакчак (или баурсак), пирог и вяленый или запеченный гусь. Все гостинцы приносятся в парном количестве. Как известно, парность в свадебном обряде выражает идею скрепления, соединения жениха и невесты, а также двух роднящихся сторон. В то же самое время, в отдельных локальных традициях вторую пару гостинцев принято возвращать обратно хозяевам. Данная традиция еще раз демонстрирует объединение двух чуждых доселе родов в одно единое, установление между ними родственных уз.

Традиционным элементом свадебного торжества являются застольные песни, которые также несут в себе идеи приобщения, установления взаимодоверительных отношений брачующихся сторон. Преобладающее большинство застольных песен на современных свадьбах татар республики составляют песни, основанные на идее восхваления, величания сватий и сватов. В таких песнях, которые носят название «кода-кодагый җырлары», («песни сватов и сватий»), на виду у всех воспеваются хорошие душевные качества, богатства, красота, ум новой родни. Исполняются такие песни в форме состязаний, которые происходят между сторонами жениха и невесты.

Ач тәрәзәң, җиләк бирәм            Открой окошко, земляники дам

Бөрлегәннәре белән.                    С ягодками костяники.

Без кушылдык кодаларның           Мы соединились со сватами

Бер дигәннә ребелән.                    С самыми лучшими на свете.

[6, с.128].

Также очень большое место среди застольных песен занимают песни, исполняемые в честь жениха и невесты. В них наличествуют мотивы превозношения, восхваления молодой пары, звучат благопожелания в их адрес.

Самоварны тиз кайната                 Быстро кипит самовар

Каен, миләш күмере,                       На углях березы и рябины,

Кияү белән яшь киленнең               Пусть жених с невестою

Озын булсын гомере [8, с.367].     Живут долго и счастливо!

Время свадебного застолья — наиболее насыщенный этап свадебного обряда. Именно торжество застолья позволяет каждому участнику произнести благопожелания молодым и преподнести им свои подарки. Поздравляя молодых, желают крепкую, прочную семью, счастье и долголетие.

Туйлары котлы булсын,                                                    Поздравляем со свадьбой,

Нигезләре ныклы булсын.                                                 Пусть корни ваши прочными будут.

Һәммәгез дә озын гомерле булсын! [3, с. 105-106].       Пусть жизнь каждого долгой будет!

Во время застолья гости преподносят молодоженам подарки, состоящие на сегодняшний день главным образом из предметов бытовой техники, денежных средств. Отдельное место в контексте свадебного обряда татар занимает исполнение национальных плясок. Пляски присутствуют на всем протяжении свадебного торжества – и на этапе увоза невесты, и во время официального заключения брака, и во время основного свадебного торжества. Пляски могут быть как массовыми, так и парными. Интересна в этом плане пляска двух сватий (матери жениха и невесты), которую можно расценивать, в некоторой степени, как своеобразное состязание в удальстве и мастерстве. Вместе с тем, каждая из них выступает не только за себя, но и за весь свой род, поэтому старается демонстрировать свои лучшие качества. Данная традиция до сих пор остается одной из актуальных эпизодов свадебного торжества.

Первая брачная ночь является логическим продолжением свадебной церемонии. Постель новобрачным стараются стелить в отдельном помещении, иногда для этого случая обращаются к соседям с просьбой предоставить молодым дом («кияү өе», «бикәч») на одну ночь (в некоторых местностях – на несколько ночей). В прошлом у татар существовал обычай устраивать постель новобрачным в клети («ак келәт» «кияү келәте»). Стелить постель поручают счастливой в замужестве многодетной женщине-родственнице или незамужней девушке из полной семьи.

Выполняя данную работу, произносят слова благопожелания, направленные на чадородие и любовь. Интересен обычай, существующий в некоторых местах, по которому в постели новобрачных катают ребенка с целью обеспечить молодым деторождение (например, в Высокогорском районе РТ).

Весьма примечателен бытующий в ряде мест обычай проведывания молодых приятелями жениха на следующий после первой брачной ночи день, который называется «хәл белү» (досл. «узнать, как дела»). Он является до сих пор одним из устойчивых эпизодов в цикле свадебных обрядов татар Высокогорского района РТ.

После первой брачной ночи (также, как и после никаха) молодые идут в баню. Этот обычай, кроме санитарно-гигиенических функций, очевидно, носит элементы очистительной, инициационной символики. Женщина отныне расстается со своим домом, «смывая» с себя прошлую жизнь, переходит к новым людям создавать собственную семью.

Таким образом, невеста «умирает» в одном состоянии, чтобы вновь «родиться» в роли замужней женщины. В рамках обрядового купания в бане у татар, проживающих на территории Республики Татарстан, существует очень интересный обычай, по которому в баню молодых везут на тележке или на санях, в зависимости от времени года. Перед тем, как повезти в баню, их сначала катают во дворе, а потом на улице. Таким же способом везут в баню родителей и некоторых других родственников невесты, которые должны непременно помыться в бане, истопленной для молодых. В большинстве случаев они по-настоящему не моются, а все действо выполняется лишь в качестве увеселительного мероприятия. Суть всего происходящего заключается не только в создании атмосферы задора и веселья, но в трансляции более важных ценностей. Катая участников свадьбы по улице, совершают своеобразное оповещение односельчан о вступлении молодых в брачные отношения, подчеркивая тем самым включение вновь созданной семейной пары в социум. В большинстве своем данный обычай не имеет отдельного названия, но в некоторых локальных традициях, например, в населенных пунктах Алексеевского района РТ он известен под названием «төртмеш» (от слова «төртергә» – толкать).

Из цикла церемоний, связанных с браком, но проводимых после свадьбы, следует отметить те обычаи и обряды, которые приобщают молодую к семейному очагу мужа, к хозяйственной деятельности новой семьи.

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Китай зимние праздники
  • Киирии тыл сценарий
  • Китай дракон праздник
  • Кижи на новогодние праздники
  • Китай государственный праздник