Килен тошу сценарий

Мамык юрганнарга төренеп,  Килен төшә бүген авылга.  Борынгыдан калган гадәт ул –  Авыл чыккан каршы алырга.  Яшь кәләшне күреп калырга. Р. МИҢНУЛЛИН.

Мамык юрганнарга төренеп, 
Килен төшә бүген авылга. 
Борынгыдан калган гадәт ул – 
Авыл чыккан каршы алырга. 
Яшь кәләшне күреп калырга.
Р. МИҢНУЛЛИН.

Әйе, хөрмәтле шагыйребез бик матур итеп әйткән, килен төшерү көне борын-борыннан бер гаилә өчен генә түгел, ө бөтен авыл халкы өчен зур бәйрәм, тантаналы көнгә әйләнгән. «Бүген килен каршыларга барабыз дип, алдан әзерләнеп, көтеп тора идек», – дип сөйли Дөбьяз районы Сая авылыннан Маһруйбикә апа Хәйретдинова.
Туйларның иң матур күренеше – килен төшерү булган. Элекке туйларда кызны өсте ябулы «туй көймәсе»нә утыртып алып киткәннәр, аны кайбер төбәкләрдә кибитка, мәдәк, вәдәк дип тә әйтәләр. Борынгыдан калган гадәт буенча чит авылга китәсе кызны башта үзенең иптәш кызлары белән бергәләп туй атларында утыртып, авылның урамнары, елга; чишмә буйлары, тугайлары, кырларыннан йөртеп, туган яклары белән саубуллаштырып кайтарганнар. Бу күңелле йоланы Актаныш якларында әле соңгы елларда да күрергә була иде.
Күз алдына китерик: бер-бер артлы тезелгән атлар белән бөтен авылны шаулатып килен төшерәләр, туй килә. Туй атларын кияү егетләре бик тырышып, алдан ук бизәп, киендереп куялар. Атларны бары туйлар өчен генә тотыла торган затлы дирбияләр белән җигәләр, кыңгыраулар, сөлгеләр эләләр. Чүпләмле, алмалы, асалы итеп суккан яки чигелгән сөлгеләрнең матурлыгына карап яшь киленнең уңганлыгын, булганлыгын бәялиләр. Туй атларына һәрвакыт юл биреп узалар.

Кыңгыраулар шаң кага,
Урамнарда чаң кала.
Ике яшьнең бәхетенә
Бөтен авыл таң кала.
Атларыбыз, атларыбыз,
Канатлы чаптарыбыз,
Безнең дә бер булыр икән 
Киленле чакларыбыз, 

– дип куанышканнар килен төшкәндә.

Кызганычка каршы, атлар җигеп бөтен авылны гөр китереп килен төшерүләр хәзерге вакытта җырларда сагынып җырларга гына калды шул. Яңартасы иде шушы борынгы матур йолаларны!

Кыз кешенең кияүгә чыгып, үзенең туган-үскән йорты, ата-анасы яныннан китеп икенче гаиләгә күчүе – ул яңа тормышка аяк басу. Алдагы тормыш әле серле, шул ук вакытта бераз куркыныч та. Менә шуңа күрә киләчәкне бәхетле итәргә теләү йөзеннән башкарыла торган бик күп тылсымлы йолалар белән үрелеп барган элекке 
килен төшерүләр. Нинди серләр һәм тылсымнарны белгәннәр безнең әбиләребез!
Яшь киленнең «сүзе өстен» булсын өчен менә ниләр эшләргә кирәк икән:

  • —  кияү өенә барганда, кияү өенең түбәсенә карап бар, сүзең өстен булыр;
  • —  кияү кызны алырга килгәндә, кызны чормага яки мич башына менгерәләр, биек урында торса, тормыш иткәндә дә сүзе өстен чыга, имеш;
  • —  келәткә кертәләр кызны. Келәткә кияү кергәч, кыз кеше иң алдан эндәшсә «нихәл» дип, сүзе өстен була, имеш;
  • —  кияү кыз яныңа кергәндә кыз аңа тиз генә үзенең баш киемен кигезеп ала, сүзем өстен булыр дип;
  • —  кияү кергәч, кыз аның пинжәген салдыра да, пинжәкнең өстенә утырып ала, сүзем өстен булсын, дип.
  •  

Туй атларына карата да тылсымлы йолалар бар:

  •  — Туй атларын кияү капкасына җиткәндә көнчыгыш яктан, кояш чыгышы ягыннан әйләндереп алып керәләр.
  •  — Атның башын кыйблага таба каратып кертәләр кияү капкасыннан.
  •  — Яшь килен алашасын ут өстеннән уздыралар, ут өстендә биетәләр алашаны (Пенза өлкәсе.)
  •  — Кыз утырган «көймә» капка алдына җиткәч, ут ягып, атны ут өстеннән уздыралар. (Себер татарлары.)
  •  — Егетнең капкасын ачып куеп, капка алдына камыштан ут яга, ут алдыннан керә торган иде атлар, – ди Әстерхан татарлары да.

Киленне кияү өендә каршы алу:

  •  — Ат килеп туктый, килен сикереп төшә, мендәр салалар, мендәргә баса. Уң яктан төшеп, ат алдыннан әйләнеп керә. (Башкортстанның Бәләбәй районы.)
  • —  Килен төшә тарантастан, мендәрне ташладым аяк астына. Килен мендәргә басты да шунда ук мендәрен колагыннан тотып алып кереп китте. Мәгънәле килен булды. (Казан арты, Дөбьяз районы.)
  • — Бүзгә чиккән ал күпчек иде, шуны салдылар аяк астына, мин басып кердем. (Апас районы.)
  • — Мендәргә куш аягы белән сикереп төшеп баса да егет артыннан калмый. Арасына кеше кертмичә бергәләп кереп утыралар өйгә. (Казан арты, Балтач.)
  • — Төкле аягы белән килсен дип тун җәеп бастыралар киленне. (Казан арты – Лаеш.)
  • — Килен кергәндә ак яулык җәйдек бусага төбенә. Ак яулыкка уң аягы белән басып, кулымны үбеп керде киленем. «Ак юллы булсын», – дип ак яулыкка бастырдык. (Әстерхан татарлары.)
  • — Килен басып кергән ак яулыкны барлык туй кунакларына тоттырып чыгалар:

синең малаеңа да юш булсын,
синең кызыңа да юш булсын,
синең оныгыңа да юш булсын, – диләр.

Кыз әнисендә туй булса – кыз кардәшләре, егет әнисендә туй булса – егет кардәшләре йөртә ак яулыкны.
Ак яулыксыз туй башланмый, ул туйның башы була (Әстерхан татарлары).

Гаиләгә бәхет, байлык китерү теләге белән үтәлә торган тылсымлы йолалар:

  • — Гомер буе ашлык белән булсын, башлары ашлыктан чыкмасын, туклык булсын дип, табак белән ашлык алып чыгып, яшь киленнең өстенә сибәләр. Кызның эрләге (бөркәнчеге) була, шуңа бәрәләр (Сергач төбәгендә).
  • — Кайнана алъяпкычка салып әзерләп тора. Миңа конфет та, тары да сиптеләр: «Ризыклы булыгыз», – дип. (Рязань өлкәсе, Бастан авылы.)
  • — Чигелдәк (вак бавырсаклар) сибеп җибәрә, оланнар узыша-узыша җыялар (Саратов өлкәсе).
  • — Җимеш сибәләр. «Татлы гына, тату гына торыгыз», – дип. (Касыйм татарлары.)
  • — Колмак сибә, бодай сибә (керәшеннәрдә).
  • — Килен капкадан кергәндә кешенең күзе киленгә төшмәсен, әйбергә төшсен дип, күз тимәсен дип бавырсак чәчеп җибәрәләр. Капка бавырсагы була ул. Капка төбендәге шул әйберләрне җыеп киленгә күзләре төшми дә кала.
  • — Килен кергәндә җитен яулык белән җилпиләр:
  • — Берлә булсын, ботаклы булсын,
  • — Таштай батсын, комдай сеңсен, – дип әйтәләр (Себер татарлары).

Егет йортына төшкәч, яшь киленгә беренче мәртәбә азык, бал-май каптыру-авызландыру йоласы башкарыла.

  • — Киленне авызландыралар, кайнанасы киленгә бал-май каптыра, авыз ачтыра.  «Май кебек йомшак булсын, Бал кебек татлы булсын теле», – ди. (Башкортстан, Иглин районы.)
  • — Килен авызландырырга кайнанасы керә. Чәйнектә ширбәт, баллы су. «Йортлы-җирле, ризыклы, тәмле теллә бул», – дип өч мәртәбә каптыра. «Сезгә дә йоксын, сез дә бәхетле булыгыз», – дип иптәш кызларына да, кияү егетләренә дә авыз иттерәләр. (Нократ татарлары – Удмуртия.)
  •  

Әстерхан татарлары кыз авызландырганда ак яулыкка бастырып сөт эчертәләр.
Ак юллы, ак күңелле бул,
Авызың белән аш килсен.
Аягың белән ырыскал (бәхет) килсен,
Бәхетле булыгыз, – дип авызландыра егет анасы.

Менә шундый борылмалары, серләре һәм бизәкләре булган борынгы туйларның. Туй – кешенең хыялы, гасырлар тирәнлегеннөн килгән иҗатының чагылышы. Ул гомергә истә калырлык мизгелләре белән кадерле.

Живые традиции

или Как башкиры встречали невестку в доме жениха:
обряд «Килен төшөрөү»

«йола»

Семейные традиции, обычаи и обряды или, говоря по-башкирски, «йола» были и остаются неотъемлемой частью культуры и быта башкирского народа. Йола сопровождали и регулировали поведение человека на протяжении всей его жизни – от рождения до смерти. Люди верили, что здоровье и благополучие их семьи, а то и всего рода зависит от того, насколько правильно соблюдаются обычаи.

При этом у башкир, как и у многих других народов, центральным событием в жизни человека считалась свадьба. Серьезное отношение к браку подтверждается и народными пословицами: «И у птицы есть гнездо» («Ҡоштоң да ояһы бар»), «У того, кто не женится, дома нет,
у того, кто дом не имеет, нет родины» («Ире юҡтың өйө юҡ, өйө юҡтың иле юҡ») и так далее.

В своей книге «Литература, фольклор, литературное наследие» ученый-фольклорист Кирей Мэргэн так характеризует обряды бракосочетания: «Свадебные обряды по своей сути приобрели форму многоступенчатого представления (народной драмы, народного театра). В этом удивительно своеобразном представлении (драме) отражаются мировоззрение народа, его поэтическая и музыкальная культура, особенности социально-бытового и общественного развития. Свадебные обряды – своеобразное поэтическое наследие народа, имеющее тысячелетнюю историю».

Свадебный обряд
«Килен төшөрөү»

Башкирская свадьба («туй») богата оригинальными традициями и обрядами. «Килен төшөрөү» является среди них одним из самых ярких, эмоциональных и наполненных содержанием обрядов.

Обряд встречи невестки («килен») в доме жениха относится к послесвадебным церемониям. Это долгожданный момент для родственников мужа, поскольку многие из них еще не видели новоиспеченную родственницу.

О наиболее популярных свадебных традициях башкир рассказывается в книге «Башкиры. Этническая история
и традиционная культура» (авторы: Н.В. Бикбулатов, P.M. Юсупов, С.Н. Шитова, Ф .Ф . Фатыхова):
«У дома жениха собирались родственники, соседи, односельчане. Как только подводы подъезжали, специальный человек, дежуривший у ворот, быстро отворял их, другие брали лошадей за узду и вводили во двор. Когда въезжала последняя подвода, раздавался ружейный выстрел, извещающий о прибытии невестки.

Молодая не спешила сходить с подводы и трижды падала на колени перед родителями суженого. Трижды ее поднимали с колен, признавая в ней равную.

Свекровь подводила к ней телку в подарок и говорила: «Сойди, невестушка, опираясь, принеси в дом счастье, удачу и богатство» («Төклө аяғың менән»). Невеста сходила, наступив на пуховую подушку. В дом свекрови невеста обычно входила в сопровождении женщин, которые причитали: «В доме жениха ложись камнем» («Төшкән ереңдә таш булып бат», то есть останься навсегда).

За порогом дома молодых снова встречала свекровь с чашами, наполненными медом и маслом, и говорила: «Будь, как мед, сладкой, как масло, податливой!» («Бал кеүек татлы бул, май кеүек йомшаҡ бул!»). Сначала она подавала невестке ложку меда, затем масла. Ритуал с подушкой означал пожелание доброго нрава, спокойной жизни, с медом — сладкоречивости, с маслом — мягкости в обращении с другими.

По некоторым традициям, войдя в дом к родственникам мужа в первый раз, невестка должна была повесить на гвоздь узорное полотенце или скатерть.

В восточном Зауралье и на северо-востоке Башкортостана невесту вводила в дом одна из женщин (по выбору родителей жениха). Проводив невесту в женскую половину дома, она развязывала ее пояс и перетягивала им талию младшей сестры или племянницы жениха. С этого момента женщина становилась посаженой матерью, а девушка — «поясной золовкой».

Значительным моментом в свадебных торжествах, проводимых на стороне жениха, является обряд показа источника воды — «Һыу башлау» — у южных и юго-восточных башкир, «Һыу юлы башлатыу» — у северо-западных, «Һыу күрһәтеү» — у зауральских башкир.

Утром, по традиции, новобрачная шла к реке с коромыслом и ведрами («көйәнтә» и «биҙрә») и несла с собой серебряную монетку, которую должна была бросить в воду.
Согласно древнему обычаю – это дар духу воды, задабривание его и пожелание счастливой и гармоничной жизни на новом месте. Наполненные ведра невеста аккуратно несет до дома, стараясь не расплескать воду.
От аккуратности невесты во время этого обряда зависит благополучие молодой семьи.

К моменту показа источника в доме родителей жениха собирали женщин деревни на чай («Килен сәйе»). Перед этим из привезенных сундуков на общее обозрение вынимали вещи молодой: личную одежду, предметы убранства дома, посуду. Присутствующим раздавали подарки невесты («килен буләге», «бирнә»): нагрудные повязки, платки, куски ткани, нитки. С этого времени килен начинала выполнять работы по дому: ставила самовар, пекла блины, топила баню».

Удивительно, но этот обряд показа источника воды – «Һыу юлы башлатыу» – настолько любим башкирами, что и сейчас пользуется популярностью.

При этом исследователи справедливо указывают на консерватизм и относительность свадебной обрядности. «Каждое новое поколение вносило и вносит в обрядовое оформление брака те или иные изменения, обусловленные конкретными обстоятельствами современного ему экономического и культурного развития. Да и сама обрядность, регламентируя действия людей в одних ситуациях, предоставляла им свободу в других. Благодаря этому в обрядах свадебного цикла возникали локальные варианты, а обрядность постепенно видоизменялась, дополняясь новыми деталями. Изменения уживались со старыми обычаями, порой очень архаичными», – указывают авторы книги.

Доктор филологических наук, исполнительница народных песен Розалия Султангареева в книге «Жизнь человека в обряде» отмечает особую роль женщины в башкирской обрядовой культуре:
«Женщина, как воспроизводитель жизни, богиня плодородия, почитаемая на уровне Земли, Воды, в обрядовой культуре заняла центральное место. Она и участница, и героиня, и исполнительница. Невесту готовят, наряжают, заботятся о ней как о божестве: она ведет себя и как богиня, и как жертва. Почти все действа в обрядах производятся женщинами. Магизм женщины как созидающей силы инсценируется в нормах обращения ее
к Воде (хождение к источнику, умилостивление, поклоны животворящей стихии воды), к Земле (поклоны, прощание с девичеством в поле, в лесу), в ритуальных хождениях, прощаниях со всем родовым коллективом (происходили обязательные одаривания невесты благословлённым подарком)», – пишет автор.

В наши дни башкирская свадьба сохранила тот неповторимый колорит старинных традиций, который делает ее удивительным, ярким и необыкновенным событием. Молодые пары, особенно в деревнях, по-прежнему соблюдают обычаи и передают их из поколения в поколение. Даже в городах, где проживает башкирское население, прикладывается немало усилий по сохранению народных традиций.

В частности, по всей республике проводятся региональные, районные, городские фестивали народного творчества башкир и других народов, которые здесь проживают. Например, фестиваль «Бердэмлек» («Содружество»), объединяющий представителей всех национальностей, проживающих на территории Башкирии.

Большая работа по сохранению национальных традиций и обрядов также проводится в рамках Республиканского фестиваля-конкурса старинных национальных свадебных обрядов «Играли свадьбу в старину», проводимого на Грант Главы Республики Башкортостан.

Пару лет назад молодожены Фатима Янбаева и Талгат Юнусов организовали в Уфе очень красивую свадебную церемонию в башкирском национальном стиле. По версии журнала «Woman’Day», эта церемония бракосочетания была признана «Свадьбой года в Башкортостане».

«Я никогда не мечтала о какой-то особенной свадьбе, все получилось само собой. А началось с того, что по старинной традиции жених должен подарить своей будущей супруге подарок, какой она пожелает. На тот момент я мечтала о традиционном национальном башкирском костюме, не сценическом, а именно аутентичном, таком, который носили наши предки», – поделилась Фатима.

За костюмом молодожены обратились к Ильдару Гатауллину, который известен тем, что впервые в мире воссоздал древний башкирский национальный костюм на 3D-принтере. Он и подал жениху и невесте идею о национальной свадьбе, отметив, что это будет первая такая свадьба за последние сто лет.

Само торжество, по словам Фатимы, прошло на открытом воздухе, где все было оформлено в национальном духе, вплоть до угощений. Также молодожены полностью отказались от алкоголя на празднике.

«К процессу подготовки торжества мы подошли со всей серьезностью, продумывали каждую деталь, чтобы всё смотрелось красиво и органично. Решили привлечь к этому гостей и родственников, которые также должны были присутствовать на церемонии в национальных нарядах. Наши близкие восприняли идею на ура и очень помогли с организацией свадьбы, – рассказала Фатима Янбаева. – Мы понимали, что делаем это не только для себя, поэтому пригласили на свадьбу очень много фотографов и видеографов. Как специалисты по продвижению в интернете, мы смогли распространить эти снимки и видео. Поэтому считаем свою миссию выполненной: мы пробудили интерес к башкирской традиционной свадьбе. Наш опыт показал, что современной молодежи это интересно».

О том, что все больше людей в Башкирии проявляют интерес к национальным традициям, говорит появление на рынке еvent-услуг компаний, специализирующихся на проведении торжеств по всем канонам башкирской культуры.

Свадебные обряды в искусстве и литературе

Свадебные обряды, плотно вошедшие в быт башкирского народа, в первую очередь нашли отражение в фольклоре, в том числе в эпических произведениях «Алдар и Зухра», «Заятуляк и Хыухылу», «Кузыйкурпяс и Маянхылу» и др.

Классическим образцом воспевания брачной пары является эпос башкир «Урал-батыр», считает журналист и исследователь башкирского фольклора Салимьян Бадретдинов. «Свадебные обряды башкир, являясь уникальной формой проявления исторически сложившейся этнической культуры, воспринимаются современными исследователями также в качестве содержательного и поучительного фольклорно-поэтического наследия народа», – пишет он в одной из своих статей, опубликованных в журнале «Ватандаш».

Эстетику башкирских свадебных обрядов мы также видим в произведениях Джалиля Киекбаева («Родные и знакомые»), Хадии Давлетшиной («Айбика»), Кирея Мэргэна, в поэзии Мустая Карима.

Особенно в этом ряду выделяется мелодрама Мухаметши Бурангулова «Башҡорт туйы» («Башкирская свадьба»), написанная в 1926 году. Это произведение башкирского драматурга дает возможность прикоснуться к истории, показать свадебные обряды, послушать народные песни.

Впервые пьеса была поставлена в 1928 году Башкирским театром драмы (режиссер Валиулла Муртазин-Иманский). Новая постановка «Башкирской свадьбы» была представлена в 1990 году в БАТД им. М. Гафури (режиссер Рифкат Исрафилов). В 1988 году на сцене Сибайского театра драмы осуществили постановку мелодрамы к 100-летию со дня рождения автора (режиссер Лек Валеев). В 1991 году в ГТРК «Башкортостан» сняли одноименный телефильм (режиссер Раис Исмагилов).

Весной 2019 года в Национальном молодежном театре имени Мустая Карима была представлена новая версия истории любви Юлдыбая и Гульзифы. Теперь сватовство, борьба на поясах, выкуп невесты, обмен подарками, плач невесты при отъезде в дом мужа, поход невесты с коромыслом за водой, питье кумыса — эти и другие башкирские обряды можно снова увидеть на сцене.

  • НМТ им М. Карима и из личного архива Фатимы Янбаевой

ГТРК Башкортостана и из личного архива Фатимы Янбаевой

  • Аглиуллина А.М., автор-составитель, 2019

Кешенең үз гомерендә иң олуг һәм күркәм бәйрәмнәрнең берсе — туй. Бу бәйрәмне матур, зәвыкь, кызык һәм башкалар кызыгырлык күңелле итеп үткәрү өчен бик күп көч түгәргә кирәк. Кияү белән кәләшнең бәйрәме булганга, моның барысы да алар өстенә төшә. Нәрсә алырга, ничек каршыларга, ни сөйләргә, йоласы ничек? Бу сорауларның барысына да алдан ук җавап табып, әзерләнеп куелса, туйлар гөрләп үтә. Шушы кечкенә мәкаләбез сезгә бу көнне онытылмаслык итеп үткәрергә ярдәм итәр дип ышынып калабыз.

8. Йомгак.

0 көн

Һәрбер өлешен бәйнә-бәйнә тасвирлауга кереп киткәнче, 0 көн турында әйтеп узасы килә. Бу көнне, гадәттә, ерак кунаклар, яшьләр кайталар һәм кызлар-егетләр аерым-аерым бүленеп «мальчишник», «девичник» оештырыла.

1 көн

1. Кыз алу

Иртән иртүк торып, киенеп, ясанып, бизәнеп, кияү дуслары белән Кыз алырга баралар. Кәләшнең туган-тумачалары кияүне каршы алырга төрле уеннар, җәзәлар, киртәләр әзерлиләр. Мисал өчен, иң киң таралган киртәләр:
— капка төбенә килеп җиткәч, сөйгәнең кем, чакырып чыгар дип, бар җиһанны яңгыратып егетны акырту, җырлату, биету
— «нихәтле яратасың микән» дип сөлгене бер төенгә бәйләтү, аннары «өйдәге бәхәсләрне ничек тиз чишәсең микән» дип чиштерү. (Сөлгене бөтереп төен бәйләсәң, чишүе җайлырак. Егет бәйләгәннән соң башкасы ныграк кысып куймасын өчен «үзем генә яратам, башкалар катышмасын» дип бирмәскә мөмкин)
— «күпме хөрмәт итәсең микән» дип бер телем ипигә тоз сиптерү, аннары «ничаклы сөясең, шулхәтле кап» дип ашату. (Егет тозны бөтен килеш сибеп, ипине әйләндереп тозын коеп капсын) Бу киртәне егетнең авызын йомып, дуслары катнашкан киртә алдыннан башкару хәерлерләк. Бер биш минуттан соң егетне кызганып су чыгарып бирсәгез бик яхшы була
— шырпылар тыгып чыгылган алма. шырпына ала-ала егет кызның бер яхшы сыйфатын әйтә (яки дуслары — егетнекен).
— «Мин һәрвакыт…», «Гаиләбез гел…», «Мин беркайчан да…» кебек сүзләр язылган кәгазьләр, егет тартып чыгара да, җөмләне дәвам итә.
— баскычларга аяк эзләре ябыштырылган. егет һәрберсен куптарып алып, икенче ягына язылган санны кызга бәйләп юрый. Мәсәлән: 165 — буе, 56 — әнисенең яше, һ.б.
— төрле сүзләр язылган кәгазьләр. Егет шул сүзләрне кыстырып кызга мәхәббәтен аңлата. Мәсәлән: үтүк кебек кайнар булыр сөюем, басу кебек мул булыр өстәлебез, алма кебек алсу йөзле, һ.б.
— дусларын сынау. Биеккәрәк кызның фотосы беркетелгән. егеткә куллары белән тимичә генә кызның сүрәтен үбәргә кушалар.
— ишек яки капка ефәк бау белән бәйләнгән. Атлап чыксаң басачаксың, иелеп чыксаң — басылачаксың. (Егеткә: яндырып яки кисеп чыгарга кирәк. Кызының дуслары кайчыны матырга да мөмкиннәр)
— зур ватман кәгазе. Анда бик күп ирен эзләре. Тик берсе генә — сөйгән ярыныкы. Һәрбер хаталы җавапка — җәза.
— шарлар эленгән. Һәрберсе эчендә кәгазь, хата өчен — җәза. Ачкыч, кайчы, я кызның берәр сыйфаты яки исемен табарга тиеш.
— өй ишеге бикле. Аны кызның туганнары (сеңлесе, энесе) сатып тора.
— өйгә кергәч кызны эзләү: кайсы бүлмәдә икәнен белергә. Һәрбер бүлмә не карау аерым бәягә.

Егет сынауларга әзер булырга тиеш:
— мәхәббәт, сөю турында берничә җыр җырлый белергә
— бии белергә
— 1дән алып 100 гә хәтле санның нәрсә аңлатканын белергә: кызның әти-әнисенең, башка тумачасының туган көннәре, яшьләре, кызның буе, авырлыгы, үлчәме, һ.б.

Аңа менә нәрсәләр ярдәм итәргә мөмкин:
— бер ярты аракы/шәраб
— бер кочак тиеннәр/тимер акчалар
— төрле купюрадагы акча
— канфит ише вак-төяк тәм-томнар
— яндыргыч, шырпы, кайчы.

Кызның дуслары төрледән-төрле җәзалар әзерләргә, каршы алу җирен плакатлар, рәсемнәр, шарлар белән бизәргә тиеш, кунакларны сыйларга җиңелчә генә өстәл.

Барлык киртәләрне үтеп кияү белән кәләш очрашкач никах була. Барлык кунаклар да сыймаса, никахка олыларны калдырып, яшьләр башка берәр алдан ук әзерләнгән җирдә күңел ачалар (әйтик урамда). Никахның рәсми өлеше тәмам булгач яшьләр бергә утыралар. Кичкә кияү белән кәләш өйдә икесе генә зәфаф киченә калдырыла, ә кунаклар һәм туганнар барысы да күңел ачырга чыгып китәләр (табигатькә, сауна, дискотека, клуб, бильярд, боулинг һ.б.)

2. Никах.

Никахка кәләш өчен өсте ябык кием һәм яулык кирәк булыр. Ир-атларга — түбәтәй.

Мулланы сөйләшеп куярга кирәк. Никахның шарты туры килсен өчен ике шаһит булырга тиеш (ике ир-ат, яисә дүрт хатын-кыз: 1 хатын-кыз=0,5 шаһит). Егет алдан ук кыздан сорап, кызга никах бүләге — мәхәр — алып куярга тиеш. Никах вакытында мулла кыздан «мәхәргә ни сорыйсың» дисә. Кызның җавабы, ә егетнең мәхәре әзер буларга тиеш. Догалар укылганнан соң сәдака бирелә. Гадәттә егетнең әти-әниләре, олы туганнары өләшеп чыга.

Никах гадәттә әзерләнгән өстәл янында уздырыла. Өстәлдә хәләл ризыклар гына булырга тиеш һәм алкоголь эчемлекләр катгый тыела. Догалар укылганнан соң, сәдака өләшенгәч ашау-эчү башланып китә. Мулла үз вакыты белән чыгып киткәч рәсм өлеше тәмам булганы аңлашыла инде.

Никахны өйдә түгел, ә, мәсәлән кафе-рестораннарда яки Кол Шәриф мәчетендә үткәрергә дә мөмкин.

2 көн

3. Кияү мунчасы

Зәфаф төненнән соң иртән туган-тумачалар кайталар һәм иртәнге табын әзерлиләр. Ул арада кияү белән кәләш мунчага китә. Ләкин аларга анда озак утырырга ирек бирмиләр. Тәм-томнар тотып (чәк-чәк, ширбәтле су һ.б.) алар янына «кунаклар» керә. Башта мунча өйалдына әтәч белән тавык кертеп җибәрәләр. Кияү белән кыз аларны куып чыгара: беренче әтәч чыкса, беренча бала малай, тавык чыкса — кыз була. Аннары җырлап биеп «кунаклар» керәләр һәм бераз җырлап утыргач яшьләрне алып чыгып китәләр.

Өйгә кереп бал һәм коймак белән чәй эчәләр.

4. Кыз озату

Кияү мунчасыннан соң алдагы көнне таралышкан кунаклар җыелышып өстәл янында утыралар да, вакытны чамалап юлга кузгалалар. Кыз ата-анасы белән саубуллашып чыгып китә. Йола буенча туйдан кыз бер атна өйгә кайтмакса тиеш бугай. Бирнәләр, бүләкләр — барысы да шул вакытны әзерләнеп алып кителә.

5. Никахны канунлаштыру (загс)

Бер ай алдан гариза язып, вакытын белеп, сөйләшеп куйган булсагыз, хәзер инде елмаеп басып кына торасы. Котлаганда еламаска, күңелне тутырмаска. Әгәр дә мөмкин икән, тантана беткәч, залда бераз биеп, вальста әйләнеп алсаң бик күңелле була.

Никахны канунлаштырып киткәндә бокаллар вату, букет ташлау кебек йолалар бар.

Шушы рәсми өлештән соң яшьләр һәм кунаклар туй булган төбәкнең күренекле җирләрен әйләнеп китәләр: Җиңү паркын, чишмә буен, мәсәлән Арчада — Тукай музеен.

6. Килен төшү

Барча җирне әйләнеп чыккач, егет өенә килен төшә.
Кияү белән кәләш машина белән ишек янына ук килеп туктыйлар. Егет чыга да кызны күтәреп алып баскыч янына, әнисе җиргә ташлаган ак мендәргә бастыра.
Егетнең әти-әнисе егет белән кызга берәр кашык бал һәм май каптыралар:
— Бал кебек татлы, май кебек йомшак бул, — диләр.
Шуннан соң кыз әти-әнигә бүләкләрен тапшыра: егетнең әнисенә яулык (ак шәл), әтисенә түбәтәй.
Егет кызны күтәрә дә (кыз мендәрне аяк астыннан тартып алып үзе алып керә) өйгә кереп китә.
Бу вакытта кызның туганнары егетнең туганнарына кызның бирнәсен саталар.
Бирнә кергәч кыч бүләкләр өләшә:
— бер чиләк токмач, бер чиләк печенье, конфет, тәм-томнар,
— әти-әнигә бүләк,
— өйдәге өстәл әзерләшкән хатын-кызларга бүләк (сөлгеләр)
Өстәл артына утырып бераз капкалап алгач, кәләшкә су юлы күрсәтәләр.
Яшьләр җырлап-биеп су алып кайталар. Бер көянтә су.
Суга барып җиткәндә су сатырга яки су юлын бүлү дә була. Суны җырга, биюгә табышмакка сатып җибәрәләр.

7. Кичке туй мәҗлесе.

Килен төшкәннән соң кич, билгеләнгән вакытта кичке туй мәҗлесе башлана. Мәҗлес урынын бизәү — плакталар, рәсемнәр (теләкләр язар өчен берәр буш ватман кәгазе һәм маркерлар куярга була), шарлар — берәр кешегә алдан ук йөкләнеп, әзерләү, җыештыру оештырылган, тамада чакырылган булса, кияү белән кәләш ял итеп күңел ачып утырсалар да була инде.
Егеткә кызын урлатмаска сак булып йөрергә кирәк.
Мәҗлес тәмам булгач, кияү белән кәләш әти-әниегезне, туганнарыгызны, кунакларыгызны, табын әзерләүчеләрне котлап сүз әйтергә онытмагыз!

3 көн

8. Йомгак.

Гөрләп узган туйны матур итеп йомгаклап кую да шарттыр. Ерактан кайткан кунакларны озатып, калганнары белән табигатькә, су буена чыгып күңел ачып, шашлык кыздырып төгәллиләр.

Менә шул. Кияү белән кәләш күзлегеннән караганда туй шушылай уза. Туй уеннары, туйга нәрсәләр алырга, әзерләргә кирәк икәне мәкаләдән бераз ачыклангандыр. Бәлки киләчәктә тулыландырып, җентекләбрәк язырмын. Мөрәҗәгать итегез!

Сценарий свадьбы на татарском языке Хөрмәтле туганнар

Тамада:
Хөрмәтле туганнар! Кодалар-кодачалар, дуслар-иптәшләр! Бүген без барыбызгада якын булган Дамир белән Гөлсинәнең яшьлек туен үткәрергә җыелдык. Алар өчен сөйгән ярлары белән кавышу – олы куаныч, зур шатлык дип уйлыйбыз.Без моны ЗАГСта күреп ышандык. Алар бер-берсенә тугрылыклы ир белән хатын булырга вәгъдә биреп, газиз имзаларын куйдылар. Хәзер без аларны законлы ир һәм хатын дип танырга мәҗбүр һәм барыбыз исеменнән дә яңа тормышка аяк басулары белән чын күңелдән котлыйбыз, аларга бәхетле озын гомер, саулык-сәләмәтлек, игелекле балалар үстереүләрен телибез.

Озатабыз сезне озын юлга,
Олы юлга, тормыш юлына.
Кулны кулга, уйны уйга бәйләп,
Йөрәк белән бергә булырга.

ЗАГС биргән язу – кәгазь бит ул,
Саргая ул сандык төбендә.
Саргаймасын сезнең чын мәхәббәт,
Чәчәк атсын күңел түрендә.
Карамагыз дошман сүзләренә,
Гайбәтләрдән өстен булыгыз.
«Тел» алырга килгән дусларны сез
Бусагадан ерак куегыз.

Васыять бездән сезнең киләчәккә:

Кайгыларны уртак бүлегез.

Шатлыкларны матур бала итеп,

Бишекләрдә алып килегез.

Онытмагыз! Сәгать санап тора

Бу елларның узып барганын.

Югалтмагыз соңгы көңгә кадәр

Мәхәббәтнең алтын балдагын!

Тамада:

Әйдәгез, һәрбер өстәлгә хуҗалар сайлап китик, ягъни алдагы рюмкаларны зәм-зәм сулары белән даими тутырып торучылар.

Ә хәзер, шампан шәрапларын ачып, аягүрә басып, яшләр өчен беренчен тостны күтәрик һәм алдагы сый-хөрмәтләрдән ауыз итик…

Тамада:

Кунаклар, сез ашый торыгыз, ә мин туй тәртибен укып ишеттерәм, игътибар белән тыңлап утырыгыз.

1. Килен белән кияүне кыерсытмаска.

2. Бер тостка 2 рюмка, 2 тостка 1 рюмка эчү тыела!

3. Килен белән кияүнең һәм свидетельләрнең урынын алмаска. Штраф 500 сум.

4. Тарелкага башны куеп йокламаска, рюмканы кимермәскә, кашык-чәнечкене чәйнәмәскә, барлык савыт-сабаны урынында калдырырга.

5. Аяклар йөремәслек булганчы биергә, Айга ишетерлек итеп җырларга, бүләкләр беткәнче уйнарга.

6. Өйгә кайтканда игътибар булыгыз. Ботинкагызны яки хатыныгызны онытып калдырмагыз.

7. Әгәр инде алыштарсагыз – түфлине яңаракка, хатыныгызны яшьрәккә алыштырырга тырышың.

8. Туй тәртибе үтәлсен өчен, аның астына кул куярга кирәк. Ягъни рюмкалар белән тавыш бирүегезне сорыйбыз.

Тамада:

Кадерле килен һәм кияү! Сезнең бүгенге зур шатлыгыгыз ул — әти-әниләрегезнең дә зур шатлыгы. Хөрмәтле әти-әниләр! Газиз балаларыгызның уртак гаилә төзү куанычы белән чын күңелдән котлыйм, сезгә озын гомер телим.

Кадерле ___ кодагый! Кияүэгез ___ гайләгез өчен иң кадерле беренче кияү булсын! Кияү кеше ул, гөмүмән, бик кадерле кеше. Бүгенге табында кияүне мактыйк, ә иртәгә кәйнә йортында киленне мактарбыз. Ә хәзер яшьләрне котлаур өчен сүзне әниләре ___ бирәбез.

Тамада:

Рәхмәт, изге, матур теләкләрегез өчен. Әйдәгез әле, кодагыйның сүзләрен хуплап, рюмкаларны күтәрик!

Ә һәзер яшьләрне котлап, җырлап алырга да мөмкиндер, белгәннәрегез кушылып җырлагыз.

Җыр:

Яшәгез сез пар булып,

Икегез бер җан булып.

Күршеләргә үрнәк гаилә,

Дуслар өчен дан булып.

Котлы булсын туегыз,

Безгә үрнәк булыгыз.

Мәңге-мәңге бергә булсын

Тормыштагы юлыгыз.

Айдан якты безнең уй,

Балдан татлы безнең уй.

Ай көттерде, ел көттерде,

Ай, икегез, икегез,

Тигез гомер итегез.

Яшлек дәртен, мәхәббәтен

Картлыккача илтегез!

Ай, икегез, икегез!

Икегезнең битегез,

Икегез дә пар килгәнсез,

Тигез гомер итегез.

Алты малай, җиде кызны

Илгә бүләк итегез!

һай көттерде сезнең туй!

Тамада:

Яшь парларның касәсенә

Тутырып салыйк Катык.

Кызык булсын тормышлары,

Шушы катык искә төшеп,

Көлсеннәр эче катып…

Ак булсын ап-ак касәдәй

Тормыш юлыгыз башы.

Туган көн гомер башы ла,

Туй көне тормыш ташы.

Подноска куеп ике рюмка белән катык чыгаралар. Кияү белән кәләш аягүрә басып эчәләр. Калганнар кул чабып торалар.

Тамада:

Безгә катык юк инде, әйдәгез әле без алга куелган рюмкаларны гына күтәрик.

Хөрмәтле кунаклар! Кыйммәтле нинди дә булса әйбер сатып алганда, магазиннан гарантиялы паспорт бирелә. ____ белән ____ дә техник паспортлары бар. ____! Рәхим итеп ______ паспортын ал һәм безгә дә укып ишеттер.

Хөрмәтле кунаклар! Сизеп торам, сез барлык кунакларны да белеп бетермисездер әле? Шулай булгач сүзне кодагыйга бирер вакыт җиткәндер дип уйлыйм.

Таныша барыйк, котлауларны да дәвам итик.

26 августа, 2012

Татарский свадебный обряд «Су юлы» («Путь к роднику»)

Описание:

Вода – источник жизни, хозяйка-хранительница очага. Молодой невесте показывали путь к роднику (к источнику воды). Это сопровождалось обрядовыми песнями, шутками. Обряд проводился для того, чтобы день свадьбы был незабываемым.

Место бытования ОНН: Российская Федерация, Оренбургская область, Шарлыкский р-н, с. Новомусино.

Формы жанровых направлений ОНН: Празднично-обрядовая культура , обряды, исполнительное искусство, песенное искусство.

ОНН зарегистрирован: ГБУК «ОМЦНТ», номер: ORN016

Полное название: Оренбургское областное государственное бюджетное учреждение культуры «Областной методический центр народного творчества».

Адрес: 460000 г. Оренбург, ул. Пролетарская, д.24.

Информация об ответственности относительно ОНН.

Лица, имеющие отношение к ОНН.

ФИО: Улумбекова Гульюзум Гайсовна.

Дата рождения — 27ноября 1949года.

Тип ответственности: Исследователь.

Место работы: Областной методический центр народного творчества.

Сведения об особенностях ОНН.

Принадлежность:

Этнокультурная принадлежность: татарская.

Ключевые слова: Свадебный обряд «Су юлы»; Оренбургская область, Шарлыкский р-н, с. Новомусино.

Техники исполнения ОНН:

Наименование: Исполнение свадебного обряда в сопровождении обрядовых песен.

Предметы, связанные с ОНН:

Костюм:

Наименование: наряд невесты: белый вышитый фартук, коромысло, украшенные ведра, вышитые белые носовые платочки.

Сведения об особенностях распространения и использования ОНН:

Средства выражения традиций:

Обрядовые действия, песни, пляски и другие элементы свадьбы жителей села Новомусино.

Описание свадебного обряда «Су юлы» («Путь к роднику»)

Наиболее распространенным видом свадьбы являлось бракосочетание по сватовству.

Первый период – предсвадебный (сватовство) – кыз сорату. Почетную миссию играл сват (яучы), эту роль выполняли старики или старушки, родственники или знакомые, люди, пользующиеся уважением. При согласии родителей невесты со стороны свата велись переговоры о выкупе и о порядке проведения свадьбы.

Если дело пойдет на лад, то сват должен получить знак согласия. Этим служили вышитое полотенце, белый вышитый платочек, для жениха пуховый шарф и вязаные пуховые перчатки. Второй период – бракосочетание (никах укыту). Это проводилось в доме невесты по мусульманскому обряду до свадьбы. Третий период — свадьба.

Жених со своими дружками увозил невесту на повозке, запряженной тройкой лошадей. Во время переезда невесты, дружки распевали специальные на этот случай песни «Килен каршылау».

Прежде чем зайти в дом мужа, невеста вставала на подушку, которую обычно клали ей под ноги. Порог дома невеста переступала правой ногой. Перед входом в дом жениха молодых угощают медом и маслом (бал-май). Это кушанье обязательно должен был отведать каждый из участников праздника. Этот обычай проводился с той целью, чтобы жизнь молодых была сладкой как мед и благополучной. После застолья на другой день молодой невесте показывали путь к воде (су юлы), к роднику или к колодцу. Она хранительница очага, а вода источник жизни. На другой день молодая хозяйка должна была и готовить и убирать. Дорогу ей показывали маленькие дети со стороны жениха. Она их должна была одаривать памятными подарками. Ими являлись вышитые белые платочки. У татар вышитые платочки это не только аккуратность, опрятность, но и символ любви, преданности.

Если молодая девушка подарила молодому человеку вышитый платочек, это говорит о том, что она призналась ему в любви.

Об этом очень хорошо написал М.Джалиль в стихотворении «Платочек».

Невесту до родника провожали песней, гармошкой. В песне поется о том, какая она красивая, трудолюбивая. В песне прославляется их брак.

Оборудование: белый вышитый фартук для невесты, коромысло и два

ведра, платочки. Этот обряд проводился везде, где жили татары. Особенно в деревнях. В селе Новомусино Шарлыкского р-на, Оренбургской области этот обряд проводится очень интересно и красочно. Все жители села выходят смотреть на молодую невесту. Желают молодым любви, благополучия. Именно здесь невеста как бы проходит первое испытание. Как она шагает с полными ведрами? Не расплескалась ли вода? Все это проходит в сопровождении музыки и обрядовых песен. В городе этот обряд мы проводим в комплексе «Национальная деревня» в Татарском подворье с целью сохранить обычаи, передавать их молодым, укреплять духовную связь поколений и эпох, показать культурную самобытность татарского народа. Для этого созданы все условия.

Су юлы күрсәтү

Килен булып төшкән көнне туй мәҗелесенә кадәр, я булмаса икенче көнне кыз көянтә-чиләк белән су алып кайтырга тиеш. Су – яшәү чыганагы. Яшҗ килен – учак хуҗабикәсе. Килен башка авылдан төшсә дә, үз авылыннан булса да, беренче мәртәбә суга үзен генә җибәрмәгәннәр. Йола буенча аны егетнең кыз туганнары озаткан. Килен аларга үзенең бүләкләрен – чиккән кулъяулыклар өләшкән. Бу йола татарлар яшәгән hәр төбәктә дә үткәрелгән.

Ак алъяпкыч таккан килен көянтәгә чиләкләр асып, яшь кияү белән парлап баралар. Аларны туйда катнашучылар гармуннар, җырлар белән озата баралар.

Яшь киленгә су юлын

Күрсәтү изге бурыч,

Туры, дөрес юлдан гына,

Килен, йөрергә тырыш.

hәр көн саен таң яктысы

Сирпеп битеңне үбәр,

Син барасы су юлына

Зөhрә йолдыз нур сибәр.

Ай бизәкле чиләкләрең

Таң суында йөзсеннәр,

Сандугачлар, сайрый-сайрый,

“Уңган килен!”- дисеннәр.

Мөлдерәмә тулы булса

hәрвакытта чиләгең,

Зур бәхеткә ирешерсең,

Кабул булыр теләгең.

Килен чишмә суын чиләкләренә тутырып алганнан соң, чишмәгә көмеш (ак төстәге) акча ташлый.

Шулай ук суга баручылар “Сания апа” җырын да җырлыйлар, киленнең исемен кушып.

Сания апа суга бара

Җем-җем итә чиләге,

Чиләгенә караганда

Үзе кура җиләге.

Сания апа, чиләгеңнең

Сулары түгелмәсен.

Кеше сүзләренә карап,

Күңелең сүрелмәсен.

Суны өйгә алып кайтып җиткергәч, суны беренче булып кияүнең әти-әниләре татып карый, аннан кияү үзе hәм калган кунаклар. Кайбер очракларда суны сатырга да була. Су эчкән кеше яшьләргә үзенең теләкләрен тели. Шул ук вакытта туй мәҗелесенә, килен төшерүгә багышланган йола җырлары да башкарыла.

Атларыбыз, атларыбыз,

Канатлы чакларыбыз,

Безнең дә бер булыр икән

Киленле чакларыбыз.

Китмәскә килерең булсын,

Йөзең гел көләч булсын,

Табыныңда hәрвакытта

Бал да май, күмәч булсын.

Әй, ай батсын, ай батсын,

Кызарып таңнар атсын,

Тулган айдай киленне

Туганнарыгыз яратсын.

Килен төшүгә бәйләнешле әлеге йола, әлбәттә, яшьләрнең никахларын ныгыту, киләчәк тормышларын бәхетле итү, туй көнен онытылмаслык ясау өчен үткәрелә.

Татарский свадебный обряд «Су юлы» («Путь к роднику»)

Добрый вечер уважаемые гости, я рада приветствовать вас на празднике посвященный рождению новой семьи ……………………………… И первым делом я хочу пригласить самых любимых людей нашего праздничного вечера. Это родителей молодожёнов!!! Подойдите ко мне пожалуйста. Уважаемые гости, только что мы заложили фундамент для коридора счастья молодых, который сегодня будет строится только из самых близких и родных людей. Теперь к нашему торжеству всё готово. Столы полны угощения, в зале собрались только самые родные и близкие люди. Но чтобы это торжество действительно стало свадебным не хватает жениха и невесты. Давайте бурными аплодисментами встретим наших молодожёнов.
Мендельсон.
Дорогие мои прошу вас возьмитесь за руки как в детстве и пройдите этот коридор счастья рука об руку по жизни.
(А теперь дорогу паре,
Пусть идут судьбе на встречу
И огонь любви великой
Пусть горит для вас он вечно
Чтобы жили вы красиво
Щедрым добрым был ваш дом
Через коридор счастливый
Мы сейчас вас проведём
Чтобы вместе вы шагали
Дорогой светлой, солнечной, большой
До свадьбы до серебряной вначале
Ну а потом до свадьбы золотой.)

А теперь дорогу паре –
Пусть лишь счастье в жизни ждет.
Проходите, поспешите,
Свадебный вас пир зовет!
Приглашаем всех к застолью,
К свадебному хлебосолью.

Проходят

Дорогие друзья сегодня у нас большой праздник а большие праздники в нашем городе принято встречать по большому, с фейерверками и залпами из пушек. К сожалению я не смогла принести сюда фейерверки и пушки, но на столах есть бутылки с шампанским. Так давайте начнём наш праздник залпами шампанского в честь наших молодых.

Под звон хрустального бокала,
Под шум шампанского вина,
С законным браком поздравляем,
Желаем счастья и добра!
Желаем вам любви красивой,
Чтоб вы ее из года в год,
Как драгоценность проносили
Сквозь бури жизненных невзгод.
Пусть не померкнет никогда
Счастливой жизни вашей зорька.
Пусть дружно вам воскликнут “Горько!”
Чтоб сладко было вам всегда…
ГОРЬКО!!!
Тост

Дорогие друзья давайте поднимем эти бокалы за семью ………………… стоя и до дна. Счастья вам и долгих лет совместной жизни.

Дорогие друзья впереди нас ждёт много поздравлений и красивых слов, но я хочу проверить хватит ли у вас дыхания на весь вечер?
Шарики, салют в честь молодых.
Дорогие наши __________ и ¬¬¬¬__________сегодня ваши друзья и родные приготовили много красивых слов и по возможности приготовили подарки, но я хочу чтобы первым подарком для вас была песня. Чтобы ваша жизнь была прекрасна и мелодична как красивая песня.

Песня в подарок.

Приятного аппетита.

Притча.

Тост за любовь

Песня

Первый общий Коровай.
Дорогие мои, ваши мамы преподносят вам, ваш первый общий кусок хлеба, как символ благополучия. Ещё вчера вы были ……………… и ………………… а сегодня вы уже семья ………………………… А это значит что от ныне у вас всё будет общим. Теперь нет ни моё ни твоё, – всё только наше. И гости наши, и родители наши, и всё что не правильно лежит всё домой и всё нам. А сейчас скажите пожалуйста вот этот хлеб чей?
Молодцы первый урок вы освоили.
А сейчас при помощи этого хлеба мы определим кто же в этой семье будет хозяином а кто хозяйкой? Лет пять назад я могла бы смело сказать что ____________ хозяйка, а _________ хозяин. Но друзья времена и нравы изменились, всякое бывает. Возьмите пожалуйста ваш каравай с двух сторон двумя руками и попробуйте отломить. Чей кусок будет больше тот и будет главный в этой семье.
У нас в России есть такой обычай. На свадьбе новобрачные своим первым куском хлеба делятся со своими самыми родными и близкими. Поэтому ___________ __________, я хочу чтобы вы своими руками раздали ваш первый кусок хлеба, чтобы каждый в этом зале знал что в вашем доме им всегда будут рады.
Сегодня мы присваиваем вам новые звания хозяина и хозяйки. Друзья вы согласны если на пороге вас будет всегда с улыбкой встречать эта хозяйка?
А этот хозяин?
За новые звания.
Песня.
Приглашаем родителей
Папы мамы, были вчера. А сегодня вы уже тесть и тёща. Дорогие друзья вы про тёщу хоть один хороший анекдот знаете? Нет. Вот такие плохие анекдоты пишут плохие зятья. Если ты _________ (жен) сможешь их дочь сделать счастливой то лучше друга чем она у тебя не будет, но если она будет плакать, то хуже врага у тебя не будет. Так что наш тебе совет. Не наживай себе врагов. ___________ ___________(тёща), что касается вас вы помните что в семье бывает всякое. Будут времена, придёт дочка, скажет он такой, его друзья такие, его родственники такие. А вы держитесь. Скажите не знаю, не знаю, сама нашла, сама вышла. А где зятёк, почему без него? И постарайтесь сделать всё чтобы они померились.
А у вас ___________ _________ (тесть) я надеюсь всегда найдётся полная рюмка и доброе слово для вашего зятя.
(жених)Кияү димәсләр сиңа, улым диеп,
Каршы алырлар ишек төбендә.
Ак бәхеткә төренеп яшәгез сез,
Шул теләкләре чын күңелдән.

А вам ___________ (свекровь) ханым с сегодняшнего дня присваивается гордое звание СВЯКРОВИ!!!! Но и у этого звания есть две стороны. Выбирать вам будете вы мамой которая постоянно сверлит и пьёт кровь или же у вас святая кровь и вы примите свою невестку как дочь. Не забывайте что с этого дня у вас в семье появляется инородное тело. И возможно будет что то не так как вы привыкли. Не ругайтесь, перетерпите. И увидите лет так через 5 роднее человека не будет.

(невесте) Синең өчен булса тик кайнана
Ирең өчен газиз ана ул
Сезгә ирләр кирәк икән әгәр
Шул анадан туган газиз бала ул
Изге теләк белән каршы алып
Балын -маен сезгә каптырган
Хуш киләсең килен балакай дип
Мендәренә аяк бастырган

• Испытание мам переодевание
• Испытание пап шарик лопнуть

Родители давшие жизнь своему дорогому ребёнку, мыслями и душой всегда остаются с ним. Рядом ли они, на небесах ли они всегда радуются когда нам радостно и огорчаются когда нам плохо. Мы дети пока наши родители рядом.
Тост
На свадьбе нельзя забывать и о тех
Кто видел ваши печали и смех
Кто в трудные дни был рядом всегда
С кем вместе любая беда не беда
Кто радости с вами делил пополам
За славных, любимых, за пап и мам.

Бик зур рәхмәт.
Ата анага улы белән кызы туенда,
Сез хаман да бала булып
Каласыз бит алар уенда.
Сезнең өчен алар борчыла,
Сезнең өчен керә утларга.
Шуңа күрә иң зур рәхмәтебез
Әйтелергә тиеш аларга.

Песня.

Дорогие друзья. Сейчас наступил очень важный момент нашего вечера. __________ первый раз приглашает свою законную супругу ________ на медленный танец.

Молодая жена и пригожа и стройна
И хозяин дорогой ровня со своей женой
Полюбуйтесь-ка на них
Первый танец молодых
Всех кто молод душой я приглашаю присоединится.

2 часть

Я думаю дорогие друзья вы заработали следящую рюмочку.

• После перерыва бала тавышы (Кэбестэ)
• Анасы кайда бу баланын? Кайсыгызныкы? Хормэтле дуслар ошый мы? Менэ бу, туйдан сон ин котелгэн, ин матур, ин тансык жыр – бэби тавышы. Без туйлар ясагач анын бит инде нэтижэсе дэ булырга тиеш. Монда утыручыларнын кубесе могаен бэби тэпие дэ жуарга ниятлэнеп торалар дыр. Шулай мы? Кемнен дер кыз тэпие жуасы килэ ин беренче, кемдер малай тэпие.
Э шулай да, тикшереп карыйк эле. Кем беренче кыз тэпие юарга тела тавыш бирегез(партия жыелышы)
шулай да жэмэгать эйдэгез проверенный метод белэн белик. кемне дер элек кэбестэдэн таптык дип эйтэлэр иде, кемнедер коедан таптык дип. Кое остерэп алып килеп булмады инде, менэ бкр кэбестэ алып килдем, шул кэбестэгэ ике акча яшердем мин, бер комеш акча, бер бакыр(медный) акча.
Эгэр дэ яшьлэр башта комеш акча тапсалар, беренчелэре малай булачак. Эгэр дэ бакыр акча килеп чыкса индекэбестэ эченнэн, беренчесе кыз була. Яле тагын бер кат тикшерик эле, кемнэр малай булсын ди? Кемнэр кыз булсын ди?
(тукта….. син эллэ нэрсэ шлисен. баланы бер узен ясап булмый. Бала булсын очен икэу тырышырга кирэк.)
Эх жэмэгать, тырышалар бит тегелэр! Мин дэ бала чакта экиятлэргэ ышана идем (,,,,) кэбестэ актарып бэби табып булмый. Если хочешь ребёнка не в капусте надо ковыряться. Ну жэмэгать шулай да нык тырыштылар бит. Алар бит эле яшьлэр, не опотныйлар. Эйдэ подскажем с чего надо начинать.
• Горько!!!!

• Кем туса да сау сэлэмэт тусын, уз бэхете белэн тусын. Эти энигэ шатлыкка, эби бабасына куанычка, туганнарга горурлыкка тусын.
• Булачак балалар очен кутэреп куейк.
• Тост за будущих детей
• Песня

• Распределение обязанностей

Два пакета для жениха и невесты
И распределение со спиртным
1. Кто будет зарабатывать деньги
2. Кто будит их тратить
3. Кто будет ездить на дорогой машине
4. Кто будет ездить по командировкам
5. Кто будет готовить кушать
6. Кто будет выносить мусор
7. Кто будет воспитывать детей
8. А кто пригласит нас на годовщину свадьбы

• Тост за то чтобы в вашем доме всегда было согласие и взаимопонимание.
• Танец частями тела (брови – летка – енка, нос – танец утят, губы – таркан, руки – лезгинка, ноги- Канн-Кан, голова рок-Н-рол, ламбада – на бис + паровозик)

• Дискотека

3 блок

Вынос гостинцев, чак чак
Олы юлга сез чыгасыз буген
Берге кушып ике йорекне
Юл алдыннан эйтеп калыйк эле
Чын кунелден изге телекне.
• Туйлар булэксез булмас, булэк телэксез булмас. Татар туенын ин куркэм гадэте. Туйны олылап, яшьлэрне олылап кучтэнэчне алып килу гадэте. Каршы алыгыз туй кучтэнэчлэре.

А сейчас подарков сказочных врученье
Гостей любезных поздравленье
Друзей и старших наставленье.
А тебе даю поднос чтоб подарки ты все нёс
И первыми я хочу предоставить слово для поздравления нашим родителям.
Подарки собирают.
Хезер инде яшь парларга
Теледек без телеклер
Менгелекке ядкер булсын
Без калдырган булеклер.

• Менэ буген биредэ сездэн дэ баерак бер генэ кеше дэ юк. Лэкин сезнен байлыгыгыз монда бирелгэн акчалар, булэклэрдэ генэ тугел. Буген сезнен икешэр эниегез, икешэр этиегез булды. Купме туганнарыгыз артты, дусларыгыз кубэйде. Менэ ул ин зур байлык. Чонки хэрберсенен табынында сезгэ дигэн ризыгы бар. Хэрберсенен ишеге сезнен очен хэрвакыт ачык, шушы байлыкнын кадерен белегез. Эти-энине, туганнарны, дусларны олылап яшэргэ тырышыгыз. Кабул итеп алыгыз, барлык изге телэклэр белэн, булэклэр белэн менэ шушы подносны сезнен кулларыгызга тапшырам.

Дорогие ______________ ___________, это ваш первый совместный вклад в семейный бюджет, примите пожалуйста его под бурные аплодисменты.

• Слово молодожёнам
Тост за пожелания.
Песня.
Теперь можно смело готовится к свадебному путешествию. Мало того, в своё свадебное путешествие новобрачные хотят пригласить всех вас. Вы согласны?!
Танцевальный конкурс за столом уходящий в танец.

Как самые родные и близкие я всех вас приглашаю поехать отдыхать. Но не просто отдохнуть, а так чтобы все видели что это большая дружная семь. В первую очередь мы отправляемся на море. В гости к Грекам. Кто знает что у нас танцуют греки. Правильно сиртаки. Положите свои руки на плечи соседям и покачиваемся со стороны в сторону.
Ну на море мы побывали, теперь отправляемся в горы. Положили руки на стол и барабанной дробью под лезгинку, чтобы горы содрогнулись.
И горы нам не почём. Гулять, так гулять. Отправляемся в Америку к коренным её жителям, фермерам, ковбоям. А ковбои очень любят скакать на лошадях и делают это очень умело. Давайте докажем что мы делаем это лучше. Давайте, не жалея пятой точки, на стульях поскакали. Вот теперь, никто не сможет сказать что вы не дружный коллектив. Сейчас я приглашаю сюда двух лучших танцоров. Ваша задача танцуя ламбаду собрать самый длинный паровозик из сидящих за столом гостей, итак, поехали…
Дискотека.
Во время дискотеки переодевания.

4 часть
Мы так и не определили кто же у нас будет первенец. Мальчик или девочка?
• ползунки
• Яблоко
• За детей
• Шампанское на лучшее диво
Торт
Семейный очаг.
Провести через всех гостей.
Глядя на огонь свечи пожелать всего самого лучшего. Свидетели огонь задерживают и передают родителям. Молодые со свечёй в руках ответное слово.
Последний танец
Дискотека.
Букет невесты
Кәләш кулындагы чәчәк
Хәзер кемгә тиячәк
Кемгә тисә шушы чәчәк
Шуңа бәхет тиячәк

Кәләштәге кул чәчәге
Насыйп булып Ходайдан
Кемгә тисә шуңа насыйп
Туй ясарга ун айдан.
Подвеска
Хорметле дуслар, туганнар Рехмет эйтеп хужаларга
Кодалар, кодачалар, Таралышыйк ойлерге
Бу туй булмас иде де, Жырлап узыйк урамнардан
Кодалар булмасалар. Килен тошкен койлерге.

• Конкурс для жениха и свидетеля с платком и узелком
• Портрет любимого для невесты
• 3 девушки, три машины. Выбрать 3 мужчин похожих на машину вашей мечты. Первым делом надо привести машину в порядок. Даю салфетки. (моем фары, салон, колёса, не забудьте про задние фары)
теперь надо залить незамерзающую жидкость, зима всё таки.
Заправляем (закуска)
Возьмите салфеточки чтобы не запачкать новые машины
Посадить мужчин на стулья, аккуратно открыть дверь, стелим салфеточку и садимся. Пристегнули ремни и поехали. Танцуя под музыку. Проверим кто же из наших гонщиц самая резвая.
• Игра за столом:
Здесь сегодня все друзья – Я ты он она
Обниму соседа справа, обниму соседа слева
Здесь сегодня все друзья? – я ты он она
Рассмешу, ущипну, пожалею, поцелую.

• Дорогие друзья вы наверное все слышали крылатую фразу «вся жизнь это театр, а люди в нём актёры». Так вот семейная жизнь это спектакль. У кого то комедия, у кого то трагедия. Это зависит от двух режиссёров, – мужа и жены. Сейчас я хочу провести небольшое испытание для наших новобрачных. И проверить как хорошо они смогут сыграть свой спектакль жизни. Ваша задача проста, попробовать изобразить всё то, что я буду читать.

Современная семья!
Муж пришёл домой с работы Смотрит дома нет жены
И увы кроме компота никакой тебе еды
Главное не растеряться в зубы денег кошелёк
И быстрее отправляться в магазин за уголок
Покупай жене на диво супу, каши или пиво
(за пивом пошёл)
Время зря не тратить чтобы пол помой, окно и обувь,
Хлеба не забудь купить, на окне цветок полить
И чтоб не было тоски постирай себе носки
Видишь отварилась дверь
На порог вошла она долгожданная жена
Мужа нежно обнимает за дубовый стол сажает
Вместе дружно без забот мирно кушают компот
За окном уже смеркает жена посуду убирает
И любимая подруга гладит брюки для супруга
Утро только рассвело муж не спит уже давно
И увы не ради скуки переглаживает брюки
И не сердится не сколько улыбается и только
Вот какою быть должна современная семья!
(ваши аплодисменты)

Я желаю вам чтобы ваша жизнь была полна смеха и задора, и если в вашей семье и будут слёзы, то пусть это будут слёзы радости.
Тост. За нашу современную семью
• Конкурс для жениха и свидетеля с платком и узелком

Стихи
• Ике елга кушылып акса гына
Мул һәм тирән була сулары
Шул елгалар кебек булсын дибез
Сезгә дә бу сөю туйлары.

• Тормыш диңгезләрен кичәр өчен
Ышанычлы төпле яр кирәк
Берсен – берсе эзләп табып бүген
Кавышалар ике яшь йөрәк
Йөрәк белән йөрәк сөйләшкәндә
Серләшепләр бетмәс сүзләре
Фәрештәгә тиңләп яшь кәләшен
Елмаялар кияү күзләре
Тормышланы сезнең бәйли бүген
Мәхәббәтнең ныклы төене
Кулдан кулны күздән күзне алмый
Үтегез сез бергә гомерне.

• Надеты кольца золотые,
стоит в свидетельстве печать
Ну что, супруги молодые
Нам в этот день вам пожелать?
Чтоб в доме музыка звучала,
Чтоб скучно не было вдвоем,
Живите дружно, интересно
Чтоб счастье было – полон дом.
Любовь берегите доверчиво зорко
и только на свадьбе
Пусть будет вам ” ГОРЬКО”

• За тех кто жизнь вам подарил
Кто вас лелеял и любил
За тех кто нос вам вытирал,
а если нужно больно драл
За тех кто в школу в первый раз
Вас вел за ручку в первый класс
Они всегда вам доверяли,
Но все ж дневник ваш проверяли
За тех кто вас учил мечтать
Кто вам помог на ноги встать
За очага хранителей
выпьем за родителей.
Так нальем же все по полной
Сдвинем чарки подружней
Стоя будем пить за самых главных
За отцов и матерей!

СӨЛГЕ БӘЙРӘМЕ

Борынгы заманнарда әбиләр,әниләр,киленнәр,кызлар  оста
итеп төсле җепләр белән бизәкләр ,сөлгеләр чиккәннәр. Һәр йортның, авылның чигү
осталары булган. Сабантуй бәйрәмендә батырга иң матур чигешле сөлгеләрне
тапшырганнар. Күп кызлы гаиләләрдә чигү ярышлары уздырылган, ул бәйрәм төсен
алган.

  Бәйрәм узасы бүлмә чиккән татар сөлгеләре, сандыкка
салынган чигүләр белән бизәлә.  Бәйрәмгә әниләр, әбиләр чакырыла, алар хөрмәт
йөзеннән өйнең иң түренә утыртыла. Укучы балалар татар милли киемнәре кияләр.
Татар халык көйләре яңгырый. Уртага татар милли киемнәре кигән кыз һәм егет
чыга.

Кыз: Матур сөлгеләр элдек без

          Бәйрәмнәрдә түр якка.

          Күзнең явын алырлыгын

          Әни чиккән яшь чакта.

Малай: Сабантуйда көрәшәләр,

               Чиккән сөлге батырга.

               Толпарларда малай чаба

               Сөлге алып кайтырга.

Кыз: Үз-үзебездән сорап карыйк әле,нигә җырларга,
шигырьләргә кергән ул сөлге? Сабантуйларда колга башына менгән өченме? Элегрәк
өйләребезне ямьләндереп торган өченме? Һәр борынгы шәһәрнең үз гербы,һәр
шәһәрнең мәдхия гимны була. Безнең,татар хатын-кызларының да үз мәдхия гимны,үз
сүрәт гербы бар. Ул- сөлге.

Егет:  Җиз кыңгырау зеңгелдәгән туй атлары дугасында,

          Җифер-җилфер килә кәләш сөлгесе.

          Сабан туена бирнә җыючылар куанычы-

          Колганың иң очында килен сөлгесе.

          Җилкәсенә тәкә күтәргән батыр муенында-

          Очлары җиргә тигән килен сөлгесе.

        Милли киемнәр кигән җырчы
кызлар башкаруында “Сөлге чигәм” җыры башкарыла.

Кыз: …Калды ич, үткәннәрдә генә калды

              Татар сөлгесе.

Сөлге! Бәлки син мәхәббәт җырыдыр? Үкенечле,ләкин үзең
төсле ак, якты мәхәббәт җырыдыр?

Егет: …Апасыннан матур сөлгесе…

Сөлге! Сине муеныма салам. Өнсез калып бик озак басып
торам. Юк, мин сабантуй батыры түгел, һәм син бүләккә дә алынмаган,яшҗ
киленнеке дә түгел син. Син- әбиемнеке.

Кыз: Әби-бабаларыбыз мирасы.Кайда ул? Онытылып беткән
калфакларыбыздамы,чыңлавы да җаныбызда гына сакланган
чулпы-тәңкәләребездәме,әкият итеп кенә сөйләргә калган бишек
җырларыбыздамы,кыңгыраулы туй дугаларын  бизәгән, сабан туе колга-
баганаларында җилфердәгән, инде сандык төпләрендә саргая башлаган
сөлге-тастымалларыбыздамы?

Малай: Сөлгене сандык төбенә салмагыз,саргая,- ди
торган булганнарборынгылар.

….Калды ич, сандыкларда  гына калды ич татар
сөлгесе…

Кыз: …Татар сөлгесе!

Бәлки син халкымның йөз аклыгыдыр? Ак яулык бөркәнгән
татар әбиләре балаларын һәм оныкларын җыеп сандыкларын ачалар. Күз нурларын
кушып тукыган,чиккән сөлгеләрен истәлеккә өләшәләр.

Әби: …Төсем итеп саклагыз, балакайлар,төсем итеп
саклагыз! (сандыктан чигелгән сөлгеләр,алүяпкычлар, кулүяулыклар ала һәм
балаларга өләшә)

Малай: Татар сөлгесе! Бәлки, көннәрдән бер көнне, син
җырларда гына калырсың.

…Калды ич, калды ич татар сөлгесе,

Апасыннан матур сеңлесе…

Кайда син матур сеңел? Ашык әле, матурлыгыдны сөлгеләргә
чигеп калдырырга ашык әле.

Кыз: Ихтитрамымны белгертим хак сүз белән:

Кунак килсә, каршыладың ак йөз белән;

Дошман килсә, чыкмадың кулын юарга,

Һәм булмадың ак төстәге сатлык байрак!

Малай: И,ак  сөлге!Беркайчан да пычранмадың-

Күпме сөрттең гаделләрнең халәл канын!

Син көрәштең сабантуйда,билгә яттың,

Көрәшченең гаделлеге, көче артты.

Кыз: Көрәшләргә озатып калдың син ирләрне,

Җилфердәдең кызыл туйлар пар атында.

Сау бул, диеп, кулга кушылып җилфердәдең,

Әверелеп туйның бәхет канатына…

Малай: Җеназада син, ак сөлге,безнең кулда,

Озатасың гүр иясен соңгы юлга…

Кичерешләрнең таныш сиңа һәркайсысы,

Илемнең һәрбер шатлыгы, һәр кайгысы.

Кыз: Син бит үзең дә халкымның күңеле төсле-

Сөттән сеңгән зур пакүлыкның бер көзгесе.

Һәрбер эшнең, һәр ниятнең өмете-уңыш.

Кешелекнең нияте зур, сөлге, булыш!

“Килен төшкәндә”җыры башкарыла

Малай: …Килен сөлгесе! Килен
сөлгесе!

Әфсен шикелле сүз ул. Әнә,күрше
ббабайларның капкасы бүген елмаеп ачыла. Иң яшҗ килен аларда. Мәйсәрә апа оялып
кына капкадан чыкты да колганың иң очына озын сөлгене күбәләкләп бәйләп куйды.

 Ассалап тукылган озын татар сөлгесе!

Калды ич,күңелләрдә генң калды килен
сөлгесе.

Кыз: Сөлгеләр! Әбиләрнең күз
нурларыннан тукылган сөлгеләр! Һәр төснең җылысын тоя белүче куллар чиккән ашүяулыклар!
Әйтегез әле, әйтегез, безне илаһи рәссамнар генә иңат итә белә диегез.Сезгә
беркем дә каршы төшмәс. Чөнки беркем дә сезнекеннән матуррак   чигешләр таба
алмый.Халкымның йөз аклыгы бит сездә.

Әби: Әй, сөлге-сөлгекәй. Гомер
юлдашым минем, әйдә әле сөйләшик, тавыш-өнсез генә бер серләшик. Үпкәләмә инде
миңа, сабантуй клогасына яшҗ килен бүләге итеп  сине элмәдем, бәйгедә җиңгән
атларның ялларына да сине бәйләмәдем.Матурырак сөлгеләр бар иде шул. Матурлык
китә икән ул, сөлгеләр булып тарала икән. Әй, сөлге-сөлгекәй, гомер юлларын
бергә кичтек, шатлыкны да, авырлыкларны да бергә кичердек. Сугыш елларында,
балаларым ачтан үлмәсен дип, бар булган мал-мөкәтемне ризыкка алыштырганда да
мин сине бирмәдем, балаларым өчен кадерле булгансың ахры… Әй, сөлге-сөлгекәй,
аппагым минем, сине гомер буе каралтмый сакладым мин. Баксам, син минем йөз
аклыгымны саклагансың икән.Әй, сөлге-сөлгекәй, инде менә саубуллашыр вакыт та
җитә бугай. Чү, җилфердәмә. Тавыш-өнсез генә саубуллашыйк. Кешеләргә йөз
аклыгымны илт син, сөмсере коелганнарның да йөзләрен яктырт. Сабантуй колгасына
да, ат ялына да элмәдем, менә хәзер кешеләрнең күңеленә күбәләкләтеп бәйләп
куям…

“Сөлге” биюе башкарыла        

НИКАХ МӘҖЛЕСЛӘРЕ ҺӘМ АЛАРНЫҢ ЙОЛАЛАРЫ.

Авылыбыз фольклорчысы Камил  ага Шәмсуаров
иҗаты

Кеше гомере олы бер хәзинә,

Кадерләрен белгән адәмгә.

Сынамакка яратылган бәндә,

Дөнья дигән олы галәмгә.

Ничек кенә итеп уздырсаң да,

Үтеп китә, кыска бу гомер.

Изге гамәл тормыш итсәң,

Әҗерләрен ходай бер бирер.

Һәр ниятнең була үз йоласы,

Белү кирәк аның серләрен.

Никах,бала туе,йорт туйлары,

Адаштырмыйк  йола төрләрен.

Әле менә бүген зур тантана-

Шәригати Закон бәйрәме.

Яшь парларга теләп изге теләк,

Бүләк итик чәчәк бәйләме.

Олы туйда никах укыталар

Килен-кәләшкәйләр өендә.

Матур йолаларны үткәрәләр

Шушы изге никах туенда.

Бөтен кунак урнашалар

Үз урыннарын белеп.

Кодалар утыра түргә,

Аларга хөрмәт элек.

Йортка фатыйха кылалар

Аятел-көрси укып.

Никах туе күркәм була,

Башкарсаң шарты җитеп.

Кара-каршы танышулар

Килгән кунаклар белән.

Исемләп телгә алына

Туган һәм күрше-күлән.

Никах укучы хәзрәт

Яшьләрне җәлеп итә.

Шаһитләрнең исемнәрен,

Мәһәрен язып үтә.

Шаһәдәт калимәләрен

Яшьләргә бәян итә.

Ир белән хатын бурычын,

Хакларын сөйләп китә.

Үгет-нәсихәт укый,

Укый Хөтбә догасын.

Бәян итә ике яшьнең

Ир һәм хатын буласын.

Изге теләкләр теләнеп,

Тәфсилләп кыла дога.

Хәер-ихсан белән зурлап

Бу өлеш тәмам була.

Килен белән кәләш булгач,

Әти-әниләр уртак.

Имам тагы да кисәтә

Укыган җирдән туктап.

Сәдака догасы укып,

Бөтен шартын китергәч,

Шәригатьнең кануннарын

Төгәл ният иттергәч.

Килә матур мизгелләре,

Истәлекле өлеше.

Табынга килә зур чәк-чәк,

Бүләк- алтын, көмеше.

Чәк-чәк пешми гади генә,

Пешерә ике кеше.

Алтмыш йомыркадан бу эш,

Фәкать уңганнар эше.

Кодаларның хәллелеген,

Әйтә эре бавырсак.

“Яшь егетләр, чәк-чәк дәва,

Мәхәббәттән авырсак”.

Көмеш поднос өсләренә

Куялар төшне өеп.

Матур кәнфитләп бизиләр,

Өстенә ширбәт коеп.

Иң кадерле туй бүләге,

Шундый кабарып пешкән.

Әйтерсең, өлгергән җимеш,

Сабактан әле төшкән.

Киҗеле ашъяулык белән

Капланган чәк-чәк килә.

Никах табыннарын бизи

Как япкан чәк-чәк кенә.

Кабарып пешкән чәк-чәккә

Җиләк кагы япканнар.

Өстендә пар Һинд чәйләре,

Ансын каян тапканнар.

Чәй өстендә күлмәк-яулык

Чәк-чәк ачкан кодага.

Парлап чәк-чәк өстен ачу

Кадимидән модада.

Айры тояклы мал бүләк

Чәк-чәк ачкан кодадан.

Акча салыйк, калмыйк әле,

Шәригати йоладан.

Чәк-чәк арты поднос йөри,

Кунаклар чәк-чәк котлый.

Иң кадерле туй бүләге

Шушы йоласыз үтми.

Подноста җыелган акча

Яшьләргә тапшырыла.

Шәригать тәртибе шулай

Гамәлгә ашырыла.

Чәк-чәк арты пар күмәчне,

Күрсәтәләр пар казны.

Мактый-мактый чыгаралар

Туйга дип килгән малны.

Бирнә бирешә ике як,

Уздыралар бер-берсен.

Ефәк-постау, алтын — көмеш,

Энҗе-мәрҗән, кем күрсен.

Кәләпүшләр, кушъяулыклар,

Күзнең явын алырлык.

Чәчәкле матур күлмәкләр

Истәлеккә калырлык.

Ике як та берсен-берсе

Котлагач бирнә белән,

Хәер-сәдака өләшә

Туганнар,күрше-күлән.

Изге теләкләр теләнеп

Укыла Коръән-аят.

Шулай итеп матур мизгел

Тәмам була, ниһаять.

Аш-су килә, кодаларга

Иң беренче бирелә.

Тоз кабып, дога кылынып

Җиткерелеп җиренә.

Күчтәнәч икмәк киселә,

Таратыла табынга.

“Бисмилла”,- дип мулла бабаң,

Телгә килә тагын да.

Хуҗалар фатиха бирсә,

Тәгам җыя башлыйбыз.

Никах ашы- саваплы аш,

Бетергәнче ашыйбыз.

Туралган кайнар ит килә,

Казны бүлә башлыйлар.

Өлешләп биргәч бүлүче,

Көлә-көлә ашыйлар.

Кияүгә бирәләр башны.

Муен тия киленгә.

Муен башны әйбәт бора,

Ак алъяпкыч билендә.

Кайнешләргә ике боты,

Нык таяныч булсыннар.

Җизнә эшкә дәшкән чакта.

Һәрчак уяу торсыннар.

Ике балдызга – канатлар.

Алар тиздән очарлар.

Безнең кияү кебек уңган

Егетләрне кочарлар.

Каз күкрәген- чана диләр,

Төп кодага бу чана.

Кызның хәлен белү өчен,

Күчтәнәч төяп бара.

Каз хуҗасы кодага да

Өлеше чыга монда.

Күкрәк итен тәкъдим итик,

Ул каз китермәс көн дә.

Ике кодагыйга монда

Икегә бүлгән “күтик”.

Боларга тигән өлешнең

Әҗерен тәсвир итик.

Күп сүзләрне искә алып,

Киләчәген,үткәнен.

Юк-бар сөйләп йөрмәсеннәр,

Кыссын болар “күтләрен”.

Каз-күчтәнәч бүлү шулай,

Гаеп итеш юк гадәт.

Уен-көлке өчен шулай.

Саклана тәртип-әдәп.

Аш мәҗлесе- никах туе

Менә шушылай бара.

Йола булып дәвам итеп,

Нәселдән күчеп кала.

                                               
3 январь, 2010 ел.

Авылыбыз
Исергәп бик борынгы авыллардан санала. Шуңа күрә дә аның халкы тирә юньдә кул
осталары, төрле ризыклар пешерү, тегү-чигү, итек басу, бурачылары белән дан
тоткан. Борынгы заманнарда ук авылның үзенең базары, кирпич заводы, көнбагыш
мае чыгару һәм ипи пешерү пекарнясы булган. Арыш, бодай, кукуруз, арпа, солы,
киндер басулары, урман-кырлары ерактан үзенә тартып торган. Халык малны да күп
асраган, катыгын-сөтен саткан, булган байлыгының берсен дә әрәм итмәгән. Сугыш
еллары гына авылны бераз аяктан ега, шулай да бал-чага, карт-коры авыр сугыш
чорларын җиңеп чыга.Шушы чорларда иң яратып ашала торган ризыкларның берсе
катык күзикмәге, сырлыкай була. Сугыш чорында һәркем  сыер асрый алмаса да  бер
чиләк сөт, катык, ун йомырка күрше-күлән, туган-тумачага тамак ялгарга ярдәм
иткән. Камыр катыкка гына басылганга күрә исеме дә катык күзикмәге дип аталган

Катык күзикмәге.

1 литр катык,

4-5 йомырка,

Ярты стакан көнбагыш мае,

Он,

Бер чеметем чәй содасы.

Җылы катыкны сода кушып күпертергә, йомырка, көнбагыш
мае салып тугыларга, он кушып йомшак камыр басарга, камырны берничә кисәккә
бүлеп  таба зурлыгында уртача калынлыктагы җәемнәр җәяргә, шадра тастымал белән
каплап 20 минут кабартырга. Җәемнәрне йөзе килгән мичтә яисә духовкада көнбагыш
мае белән майланган табада пешерергә.

Сырлыкай.

Ярты литр җылы сөт,

3-4 йомырка,

Бер чеметем чәй содасы,

Тәменчә тоз,

Он.

 Җылы сөткә йомырка, сода, тоз кушып
яхшы итеп болгатыла, әзер массага он салып уртача катылыктагы камыр ясап
берничә җәем җәелә. Камыр җәемнәрен калын итеп җәяргә, зурлыгын төрличә итәргә
мөмкин, ләкин таба зурлыгыннан артмаска тиеш. Җәймәләргә пычак белән камырны
кисеп чыгармыйча берничә урыннан сызыклар сызыла ( < ). Ике сызыкны ике
бармак белән тотып кысып ябыштырырга. Аз гына көнбагыш мае салынган табада
мичтә яисә духовкада пешерергә. Сырлыкай кырыйлары күпереп, уртасы кабарып
пешә.

Борынгы эчемлекләр.

Төче бал балы.

Төче бал балының тарихы:

   Халкыбыз элек- электән умартачылык белән
шөгылләнгән, чәчәкле болыннары, икмәк кырлары умартачы кәсебе өчен бик уңайлы
булган. Балы да күп булган, сатып дөньясын алып барырга, бала-чагаларын
укытырга  да ярдәм иткән бал. Туй –мәҗлесләрдә төче бал балы кунакларны
сыйлаган. Бавыр,бөер, эчәк юллары авырулары вакытында, салкын тиеп чирләгәндә
дә халык балдан дәва тапкан. Бүгенге көндә авылыбызның фольклорчысы Камил ага
Шәмсуаров бик күп умарта тота. Ул үзенең рецептлары белән уртаклаша.

                                                                                 
100_1997

Камил Лотфулла улы Шәмсуаров

3 литр кайнаган суга 1,5 кг  тал бөресеннән җыелган
серкәле кәрәзле бал салына. Ике 3 литрлы банкага бүлеп салып, банкаларга тыгыз
итеп резина перчатка кигезелеп , кояшлы яисә җылы урынга куела. Ачып, кайнавы
туктагач, кәрәз чүпләре аска утыра, резина перчатка башка кабармый башлый.
Банкадагы сыеклык марля аша сөзеп чиста банкаларга салына, 2-3 аш кашыгы бал
салып нык  кына болгатыла һәм салкынча урынга куела. Озак саклау учен суыткычта
тотарга киңәш ителә.   

                                                         
Солы сырасы.

Бер чиләк кайнап торган суга 3 кг кабыклы солы салына
һәм солының эче кабыгыннан аерылып беткәнче кайнатыла. Эре иләк яисә марля аша
сөзеп чиста сыеклыкны 40 литрлы флягага салырга, шуның өстенә 20 литр кайнаган
җылы су,

6-7 кг. шикәр комы яисә 6 литр бал салып 10 көнгә җылы
урынга әчетергә  куела. Әчеп әзер булгач марля аша сөзеп алына,  банкаларга
яисә шешәләргә тутырып салкынча урынга куела. Дәвалау үзлекләре бик күп.

Октябрь аеның иң матур көнендә, Кукмара шәһәренең үзәк музеенда килен каршылау йоласын тәкъдим иттеләр. Музей хезмәткәрләре бу йоланы бик оста башкардылар. Читтән күзәтеп утыручыларга ул искиткеч матур килеп чыкты.

Аллаһы Тәгалә дөньядагы бар җан ияләрен дә парлы-парлы итеп яралткан. Чөнки тереклекнең тантана итү сере, яшәешнең мәңге дәвам итү хикмәте нәкъ менә парлы затларның үз токым-нәселләрен өзмичә дәвам итүендә. Кеше – сөю, мәхәббәт дигән иң бөек хискә сәләтле зат. Бу инде адәм баласы үзенә пар сайлаганда, гаилә корганда ярату хисенә өстенлек биреп эш итәргә тиеш дигән сүз.

Театр гардеробтан башлана, дигәндәй, гаилә тормышы да туйдан башлана. Ә туй йолалары традицион милли гореф-гадәтләрдән һәм традицион жанрлардан – җыр-шигырьдән, теләк-алкышлардан тора. Аларның байтак өлеше, мәсәлән, кыз сорарга бару, килешү, никах укыту, кияү каршылау, бүләк бирешү, кияү мунчасы, килен төшерү, туй күтәрешү бүген дә дәвам итә.

Күз алдына китерик: бер-бер артлы тезелгән атлар белән бөтен авылны шаулатып килен төшерәләр. Туй атларын кияү егетләре бик тырышып, алдан ук бизәп киендереп куя. Атларны бары туйлар өчен генә тотыла торган затлы дирбияләр белән җигәләр, кыңгыраулар, чиккән сөлгеләр эләләр. Ә кошовка артына кызның мендәрләре, бирнәләре куела. Кызганыч, атлар җигеп, бөтен авылны гөр китереп килен төшерүләр хәзер сагынып сөйләргә генә калды. Яңартасы иде шушы борынгы йолаларны, авыл җирләрендә генә булса да.

Кыз кешенең кияүгә чыгып, үзенең туган-үскән йортыннан, ата-анасы яныннан китеп икенче гаиләгә күчүе – аның яңа тормышка аяк басуы. Андагы тормыш әле серле, шул ук вакытта бераз куркыныч та. Менә шуңа күрә киләчәкне бәхетле итәргә теләү йөзеннән башкарыла торган бик күп тылсымлы йолалар белән үрелеп барган элек килен төшерүләр. Нинди серләр һәм тылсымнарны белгән безнең әбиләр?

Яшь киленнең сүзе өстен булсын өчен менә ниләр эшләргә кирәк икән:

– кияү өенә барганда кияү өенең түбәсенә карап бар, сүзең өстен булыр;

– кияү кызны алырга килгәндә кызны мич башына менгерәләр, биек урында торса, тормыш иткәндә дә сүзе өстен чыга, имеш;

– кияү кыз янына кергәндә, кыз аңа тиз генә үзенең баш киемен кигезеп ала, сүзем өстен булыр дип.

– Ә киленне кияү өендә каршылау болайрак булган:

– булачак кайнана киленне мендәр өстенә бастырып, киленгә бал-май каптыра. «Май кебек йомшак булсын, бал кебек татлы телле булсын», – ди;

– яшь парлар капкадан өйгә кергәндә ике арага кеше кертмичә янәшә атлап кергәннәр. Арага кеше керсә аералар янәсе.

Йолаларны саклап, аларны үтәү ата-ананың изге бурычы булса, яшьләрнең матур итеп гаилә корып, йолаларны онытмавы бары үзләреннән торачак.

Гаилә кору ир белән хатын өстенә бик күп йөкләмәләр өсти. Егет белән кыз чагындагы кебек кочышып тору гына түгел ул гаилә кору. Тормыш кору, балалар туу, аларны үстерү. Гаиләне акча белән тәэмин итү. Һәм башка бик күп йөкләмәләр. Балалар туа, алар авырмыйча гына үсми, йокысыз төннәр дә күп була. Өйдәге бетмәс-төкәнмәс эш хатын-кызны усал ана казга әйләндерә. Шуңа күрә бер-береңә булышып яшәргә кирәк. Хатын-кызга ир белән яшәү рәхәтлек китерсен, ә иргә – хатын белән яшәү.

Гаилә мәхәббәте башта бәйрәм шикелле, тора-бара дөнья мәшәкате белән тормыш гадигә әйләнә башлый. Шуның белән чагыштырыйк: җимеш – чәчәкнең үлеме дигән сүз. Бу тормышның гомуми законы. Яктылык белән күләгә кебек, сөенечләр һәм көенечләр һәрвакыт бергә йөри. Тормыш корганда моны һәркем аңларга тиеш. Ир белән хатын бер-берсен аңлап, тату гына яшәсәләр, ызгышлар да азрак була.

Мондый мәкальләр дә бар:

иргә тиң туган юк;

иргә тиң дус юк;

иргә тиң яклаучы юк;

иргә тиң сыеныр җир юк.

Шушындый ирләр күп булса, хатын-кызга балкып яшисе генә кала.

«Килен төшерү» йоласында һәркем шушы язып үтелгәннәрне яшьләр колагына җиткерде. Бу йоланы үткәрүдә «Ак калфак»лылар да катнашып, яшьләргә изге теләкләр теләделәр.

Киләчәктә бу йолаларны мәктәп укучыларын чакырып, алар каршында үткәрергә җыеналар. Алар белеп үсеп, гаилә коруның ни дәрәҗәдә җаваплы булуын аңласыннар. Мәктәптә гаилә һәм тәрбия сәгатьләре дә керсә әйбәт булыр иде.

Яшьләргә ахыргы теләкләр шул булды – бәхетле яшәп, тигез гомер итегез!

Рафилә ФӘТТАХОВА,

Кукмара шәһәре

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Килен т?ш?р?? йола?ы сценарий на татарском
  • Китай праздник национальный день
  • Китай праздник двух девяток
  • Килен т?ш?р?? йола?ы сценарий на русском
  • Китай праздник весны традиции