Китап укучылар конференциясе сценарий

                                                        &nbs

Китап сөючеләр конференциясе

Кереш.

Музыка яңгырый.

И, китап!

Ап-ачык тор һәрвакытта

И китап, багам сиңа.

Чын, асыл нигезле җирдән

Күп белемнәр бир миңа!

Син – юаткыч, син – уяткыч,

Син – миңа чып-чын атам;

Булмасаң син, мин сине

Сагынып кына чирләп ятам.

И китабым, и китабым,

Миңа ачык кыл хитап;

Син генә башымдагы чүп –

Чраны алырсың утап.

Шаехзадә Бабич

Татар балалар әдәбияты – зур традицияле, күренекле әдипләре, татар әдәбиятының алтын хәзинәсенә кергән әсәрләре булган бай әдәбият. Күренекле язучы М. Горький да балалар әдәбиятын зур бер “суверен держава” дип атаган иде.

        Балалар язучыларына бик күпне, балалар психологиясен, аларның эчке һәм тышкы дөньясын яхшы белү, һәр баланың кабатланмас шәхес, үзенә генә хас үзенчәлекле җан иясе икәнен онытмау зарур.

        Балаларга адресланган һәр шигырь, һәр китап сабыйның игътибарын җәлеп итәрлек, уйландырырлык һәм дә күңелен сокландырырлык булырга тиеш. Нәниләргә яхшы әсәр иҗат итү өчен шагыйрьнең эчке дөньясы да сабыйларча самими, саф, садә булып саклануы мөһим. Балалык чорын уздыргач, аңа кире кайтып булмавы һәркемгә билгеле. Ләкин нәниләр шагыйре әнә шул мөмкин булмаган нәрсәне җиңәргә, чәчләренә ак төшсә дә, “сабыйлыктан бөтенләй үк чыкмаска”, балалар тормышын, аларның кызыксынуларын һәм психологиясен җаны-тәне белән хис итәргә тиеш.

        Балалар әдәбиятын фәнни классификацияләп, аның өч төрен бүлеп чыгарырга мөмкин:

  1. Турыдан-туры балаларга багышланып язылган әсәрләр (А. Алиш әкиятләре, Ф. Әмирхан, Д. Аппакова хикәяләре, Т. Миңнуллин,   пьесалары, Б. Рәхмәт, Г. Тукай, Ш. Галиев, Р. Миңнуллин шигырьләре һ.б.)
  2. Өлкәннәр өчен язылып, вакытлар үтү белән балалар укуына күчкән әсәрләр (К. Гали “Кыйссаи Йосыф”, Харәзми “Мәхәббәтнәмә”, Кисекбаш” һ.б.)
  3. Балаларның үз иҗаты.

Зәкия Туфайлова        

Тик йөреми, кар ашый.

Таһирҗаннар кар ташый,

Илһамия тау ясый.

Ник тик йөри Гөлнаһар?

Тик йөреми, кар ашый.

Кар ташыйлар, ташыйлар,

Тауны һаман ясыйлар.

Ник тау болай тәбәнәк,

Булмый түбән тәгәрәп?

Гөлнаһарга әйттеләр:

-Җитте, ашама карны,

Кечерәйтәсең тауны.

                           Бари Рәхмәт

Чебен куалый.

Сөмбелнең әнисенең,

Битенә кунган чебен.

Әни бик тәмле йоклый,

Чебен битен кытыклый.

Куып карый чебенне,

Тыңламый бит Сөмбелне.

Китә дә килеп куна,

Сөмбел яңадан куа.

Тотыйм, дисә, тоттырмый,

Очып китә, тик тормый.

-Чебен, чебен, кит, кит!

Әнием минем йоклый бит.

Рәхәтләнеп йокласын,

Борчып йөрмә юкка син.

Пош-шел!…

Чебен русча белми шул.

Кит, дим инде, кит! Кит!

Татарча да белми бит.

Әнием, чебен битеңне

Ашап бетерә бит инде.

Зәки Нури

Ник артта калды Хәлим?

Чабыш уйнадык кичә без

Атланып таяк атка.

Без бергә чабып китәбез,

Ә Хәлим кала артта.

Ник артта кала икән ул?

Туктагыз, карыйк әле!-

Бик авыр булган икән шул

Безнең Хәлимнең хәле:

Уң түфлиен сул аякка.

Сулын уңга кигән ул.

Тормаган хәтта карап та,

Шулай чыккан өйдән ул.

Әй Хәлим, Хәлим, чабышта

Артта калдың бит бездән…

Икенче болай ялгышма,

Аякларыңны кызган!

Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш әсәреннән өзек.

Башлыйк әле сүзне Карәхмәт илә,

Яд итәрләр, кем белә, рәхмәт илә.

Алдымызда ат кәмитен күрәлем

Һәм Микитин җәмгатенә ирәлем.

Бу Казанда хуп-хуп эшләр күп торыр,

Һич моның тик бери тәкый юк торыр.

Хак тәгалә нәрсә кылса ирке бар,

Рус Микитиннең Казанда өиркы бар.

Шунда бардыр бер мөселман пәһлеван –

Бик озын, бик көчле, гайрәтле җиван.

Мәктәбебездә китап укырга, үзләре дә каләм тибрәтергә яратучы  укучыларыбыз  бик күп. Аларның шигырьләре “Чулман энҗеләре” газетасында даими басылып тора. Хәзер сүзне аларга бирәбез.

Әниемә бүләккә

        Исхакова Алия- 7 нче Б сыйныфы укучысы

Мин әниемне бүген

Тәбрик итәргә телим.

Аның туган көне бит,

Иң яхшы бүләк эзлим.

Нәрсә бүләк итәргә?

Конфет белән чәчәкме?

Әби белән бергәләп

Пешергән баллы чәкчәкме?

-Рәхмәт, кызым, күз нурым,

Минем якты йолдызым.

Иң яхшы бүләгем- син,

Йөрәгем парәсе син!

Яз.

       Әлмәнова Юлия- 7 нче Б сыйныфы укучысы

Кыш китә, яз килә,

Ләйсән яңгыры ява.

Урамнарны тутырып,

Гөрләвекләр дә ага.

Күк йөзе нинди зәңгәр,

Кояш карый елмаеп.

Аның җылы нурында

Гөлләр үсә назланып.

Туган авыл.

    Гәрәева Диния- 7 нче Б сыйныфы укучысы.

Әй, авылым, авылым,

Минем туган авылым.

Чишмәләрең, тауларың

Исемдә мәңге калыр.

Ял итәргә авылга

Кайтамын мин һәр ялда.

Кошлар моңын тыңларга,

Дуслар белән уйнарга.

Футбол яратабыз.

        Ситдиков Айдар- 7 нче Б сыйныфы укучысы.

Без шәп футбол уйныйбыз,

Командага бүленеп.

Әй уйныйбыз,уйныйбыз,

Шатланышып туймыйбыз.

Туп бездән алда чаба,

Кызулыкны шәп ала.

Шәп ала шул, шәп ала

Тузаны гына кала.

Маратыбыз шәп уйный,

Аннан үрнәк алабыз.

Аның кебек уйнарга

Хыялланып калабыз!

Соңгы ике дистә ел эчендә “Дөнья балалары нәрсә укый?” темасы буенча үткәрелгән халыкара тикшеренү күрсәткәнчә, бүген балаларның бик азы гына китап белән кызыксына.

Мәгълүм ки, тематика, тел һәм стиль мәсьәләләре, сюжет проблемасы һәм эмоциональ бизәкләү дәрәҗәсе – болар барысы да билгеле бер яшьтәге балаларның специфик үзенчәлекләрен чагылдыручы күрсәткечләр. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, әсәрләрне сайлап алу да нәкъ менә шулар белән бәйле: әкиятләр, динозаврлар, хайваннар дөньясы, табигать турындагы әсәрләр 7- 10 яшьлекләр өчен; детектив, маҗаралы, фантастик әсәрләр – 11-12 яшьлек балалар; кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр, закон, тарих, мәхәббәт проблемаларын чагылдырган әсәрләр, лирик романнар  — 14 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен кызыклы.

Мәктәбебез  китапханәсе  укучылар белән бик тыгыз бәйләнештә эшли. Укучылар һәм сыйныфлар арасында төрле бәйгеләр, сыйныфтан тыш чаралар үткәрелә.Күптән түгел “Иң күп китап укучы” дигән бәйге булып узды. Бәйге нәтиҗәләре белән таныштырып  бу укучыларны бүләкләп үтәргә телибез. 1 нче урын 5А сыйныфы укучысы Сәхәбиева Алисәгә, 2 нче урын 5А сыйныфы укучысы Саттарова Ландышка, 3 нче урын 6Б сыйныфы  укучысы Фәрдиева Гөлназга бирелә.  

Бүгенге көндә компьютер һәм телевидение балалар тормышында зур урын алып тора. Күпләр хәтта балалар өчен телевидениене кулайрак та күрә. Әмма экраннардан бирелгән әзер мәгълүмат безне стандарт рәвештә фикер йөртергә өйрәтә, уйлау сәләтен киметә. Китап белән эш вакытында исә, киресенчә, без тәэсирләнергә, борчылырга һәм шатланырга өйрәнәбез. Әмма бүген “өлкәннәр – бала – китап” дигән бу өч төшенчә бик сирәк гаиләләрдә генә бергә яши.

Мәктәбебездә “Гаилә елына” багышлап үткәрелгән “Иң күп китап укучы гаилә” конкурсында җиңеп чыккан гаиләгә сүз бирелә. (Сәхәбиева Әнисә Рәфкатъ кызы,  Сәхәбиева Алисә)

Бик авыр чорларда, кыен вакытларда да китапка мәхәббәт сүнмәгән. Әлеге хакыйкать Г.Тукайның “Китап” шигырендә дә раслана:

Һич тә күңел ачылмаслык эчем пошса,

Үз-үземне күралмыйча, рухым төшсә,

Җәфа чиксәм, йөдәп бетсәм, бу башымны

Куялмыйча җанга җылы һичбер төшкә…

…Шул вакытта мин кулыма китап алам…

Дәүләт бүгенге көндә дә балалар әдәбиятын кайгырта. Фәнни,социаль тикшеренүләр үткәрелә, төрле басмалар, журнал-газеталар  нәшер ителә, төрле конкурслар уздырыла. Безнең мәктәп укучылары да төрле конкурсларда, фәнни-гамәли конференцияләрдә бик актив катнашалар.

        Узган уку елында С.С. Молодцов исемендәге фәнни-гамәли конференциядә 2 укучыбыз катнашты. “Шигърияттә ат образы” дигән темага 8 нче Б сыйныфы укучысы Арсланова Гөлназ, ә “Рәшит Гәрәй иҗатын өйрәнүдә мәктәп музееның роле” дигән темага 11 нче Б сыйныфы укучысы Мусина Альбина чыгыш ясады. Арсланова Гөлназ шәһәр күләмендә I урын алды һәм III республика фәнни-гамәли конференциясендә III дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнде. Быел да без бу эшебезне дәвам итәбез. Шулай 8А сыйныфы укучысы Хәсәнова Резидә “Фатих Кәримнең 100 еллыгына багышланган республика күләмендәге фәнни-гамәли конференция”гә үзенең хезмәтен әзерләде. Сүзне шул укучыларга бирәбез.

Төп өлеш.

1 нче алып баручы:

        Конференциябезнең төп өлеше 2 атаклы шагыйребезгә багышлана. Шуларның берсе хәзер укылачак шигырьнең авторы. Укучылар, шигырьнең исемен һәм авторын әйтергә әзерләнеп утырыгыз.

“Камырша” шигыреннән өзек уку:

  • Кем күрсә дә шаккатыр,

Шаккатыр, тел шартлатыр:

  • Һәй таза соң Тимерша,

Әй куллары, әй мускул!

        Безнең мускул мускулмыни,

Мускул түгел ул- мыскыл…

Батырга чыгар үскәч,

Барсын да егар үскәч!

Әйе, дусларым, бик дөрес әйттегез. Бу – “Камырша” шигыре. Аның авторы безнең яраткан шагыйребез — Шәүкәт Галиев. Хәзер  без сезне аның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырып үтәрбез.

2 алып баручы:

Шәүкәт Галиулла улы Һидиятуллинның туган җире – Татарстанның Апас районы Олы Бакырчы авылы, туган елы – 1928 нче елның 20 нче ноябре (картага, схемага күрсәтеп сөйли.)

        Ул җидееллык мәктәпне үз авылында 1943 нче елда тәмамлый. 1953 нче елның көзендә Казанга килә. “Чаян” журналында әдәби хезмәткәр, бүлек мөдире булып эшли. 1956 нчы елда, хезмәтеннән аерылмыйча гына, эшче яшьләрнең кичке урта мәктәбен тәмамлый. 1959-1961 нче елларда Мәскәүдә Югары әдәби курсларда укый. 1971-1984 нче елларда Татарстан китап нәшриятының нәфис әдәбият редакциясенә җитәкчелек итә.

1 нче алып баручы:

Ул балалар поэзиясендә 60 нчы елларның башында “Яшь ленинчы” газетасында дөнья күргән комик герое Шәвәли белән таныла. Бу образ шигырьдән шигырьгә кызыклы яклары белән ачыла бара. Укучылар аны бик тиз күреп алдылар һәм яратып өлгерделәр.

Шәвәли — хыялланучан һәм эзләнүчән, шаян һәм тапкыр малай, бераз хәйләкәр дә, тәҗрибәсезлеге аркасында ялгыша да. Шушы сыйфатлары белән ул бездә елмаю уята.

“Өйгә бирелгән эш” шигырен сәхнәләштерү.

Укучы (әни): —         Чыгасың да югаласың,

Син гел урамда, бала,

Дәресләрең тагын бит

Әзерләнмичә кала.

Автор: —                Кызып кайткан Шәвәли,

Шәвәлидән пар чыга –

Төтенләп янгандай

Әнисенең каршында…

Шәвәли: —                Уйнап йөрмәдем лә,-

Күрәмсең, тирләп-пештем,-

Бу бит физкультурадан

Өйгә бирелгән эшем!

2 нче алып баручы:

Ш Галиев туган җир кадере, дуслык, хезмәт, ата-баба йоласына мәхәббәт, гаделлек, намусыңны саклау кебек балалар өчен кирәк булган әхлак гомумиләштерүләре ясый, заман яңалыкларын да читләтеп үтми. “Фән кушканча”, “Космонавт булабыз дип”, Светофорның өч сүзе”, “Планетада”, “Телевизор булды баш” шигырьләрендә балалар аңларлык күләмдә танып белү мәгълүматлары бирә.

                                        “Магнитофон онытмый”

                                        Ун яшь тулгач Хәнифкә,

                                        Бик күп булган теләкләр.

                                        Иң соңыннан бабасы,

                                        Магнитофон сөйләткән.

                                        Күңелләре нечкәреп,

                                Тыңлап тора әнисе –

                                Өч яшь тулган көнендә,

                                Шигырь укый Хәнифе.

                                        Тыңлый Хәниф үзе дә,

                                        Тик аңламый берни дә…

                                        Ишетсә дә көн саен,

                                        Бу телне ул белми лә!

                                Үзе ни сөйләгәнне

                                Үзе төшенми торгач,

                                Аптыраган улына

                                Әтисе була тылмач…

                                        Күрсәң иде малайның

                                        Ничек гаҗәпләнгәнен:

                                        -Кара әле, яшь чакта

                                        Мин татарча белгәнмен?!

                                -И туган тел… – ди Хәниф

                                Магнитофон аркылы.

                                Бар белгәнен онытмый –

                                Магнитофон акыллы!

                                        “Светофорның өч сүзе “

                                        Урамнарны

                                        Күзәтеп,

                                        Узганнарны

                                        Кисәтеп,

                                        Чатта тора

                                        Светофор,

                                        Сакта тора

                                        Светофор.

                                                Янып тора

                                Өч күзе

                                Күреп тора

                                Ич безне.

                                Әйтеп тора

                                Өч сүзне:

                                — Кузгалма! – ди

                                  Кызыл күз        

                                — Сабыр! – дия

                                  Сары күз.

                                -Ярый!-дия

                                Яшел күз.

                                        Без дә аңа

                                        Карыйбыз,

                                        Күзебезне

                                        Алмыйбыз,

                                        Ни әйткәнен

                                        Аңлыйбыз:

                                        — Кузгалма! – ди

                                          Кызыл күз.

                                        — Сабыр! – дия

                                          Сары күз.

                                        — Ярый! – дия

                                          Яшел күз.

Ш. Галиев поэзиядә табышмаклы шигырь юнәлешен яңартты. Әйдәгез әле, шул табышмаклар белән танышып китик һәм җавапларын табыйк:

1.         Авызына башын тыгып

             Карадым, курыкмадым.

             Аннары башына менеп,

             Рәхәтләнеп йокладым.

                                       (мич)

2.             Сакаллы булып туган ул,

Сакаллы сабый булган.

Парикмахерга кермәгән,

Сакалын кистермәгән.

                                (кәҗә)

3.         Көзме, кышмы, язмы, җәйме

Тыңламый нишләтәсең –

Кар, буранда, җил-яңгырда

Салмый ул эшләпәсен.

                                (гөмбә)

4.        Бар җирне кызылга буяр,

        Әмма карага буямас.

Кайчан гына атса да ул,

Беркем куркып уянмас.

                                        (кояш)

5.        Башка җирләре бик дөрес,

        Бер генә ялгыш монда.

Түгел никтер урынында,

Мөгезе – борынында!

        Бу нәрсә?                                

(Мөгезборын)

1 нче алып баручы:

Ш. Галиев иҗатында юморның 2 төре белән очрашабыз. Берсе – теләктәшле йомшак юмор, авторның героен үз иткәне сизелеп тора. Икенче төренә тәнкыйть элементлары килеп керә. Шагыйрь бигрәк тә эш сөймәүче ялкауларга, тәрбиясезләргә карата кырыслана. “Бикмулла”, “Камырша” шигырьләрендә ул юморын бу ялкауларның, тәрбиясезләрнең сатирик портретын рәсемләүгә кадәр үткенәйтә.

                                                “Камырша”

                                Балалар утын вата,

                                Ул караватта ята:

                                -Беләкләрем дә тимер, ди:

                                Исемем дә Тимер, ди:

                                Балта тотсам, пычкы тартсам,

                                Кулымда көч кимер, ди.

                                Иелми дә Тимерша,

                                Көч сакларга тырыша.

                                Иптәшләре кар көри,

                                Тимерша читтә йөри:

                                -Нигә миңа куәтемне

                                Мондый эшкә вакларга?

                                Булыр әле сабантуйда

                                Шаккатттырган чаклар да!

                                Бөгелми дә Тимерша,

                                Көч сакларга тырыша.

                                                “Автобуста”

                                        -Әби аяк өсте кайта,

                                        Аяклары авырта.

                                        Букчалары кулын тарта-

                                        Киләдер бик авырга…

                                        Малайга да җиңел түгел

                                Гел утырып барырга…

                                Йөз кат күргән урамнарны

                                Күз алдыннан үткәреп,

                                        Күрмәмешкә салыша ул,

                                        Тәрәзәгә текәлеп,

                                        Кыбырсып кайта юл буе,

                                        Кызарынып, үртәнеп…

                                Муены авыртып бетте,

                                Тәмам арыды үзе,

                                Тик барыбер бирешмәде,

                                Читен булса да түзде…

2 нче алып баручы:

Композиторларыбыз Ш. Галиев шигырьләренә көйләр дә язганнар. Хәзер “Утыр  әле яннарыма”  җырын тыңлап үтәбез.

1 нче алып баручы:

        Ш Галиев – балалар поэзиясенең уртасында торып иҗат итүче күренекле шагыйрьләрнең берсе. Ул ике дистәдән артык шигырь җыентыгы бастырып чыгарды. 2002 нче елда аның биш томлы “Сайланма әсәрләр” җыелмасы дөнья күрде. Балалар үстерүдәге нәтиҗәле эшчәнлеген истә тотып, “Шәвәли”, “Гаҗәп хәлләр, мәзәк хәлләр”, “Кызык”, “Тәмле йорт”, “Котбетдин Мәргән” һәм рус телендә Мәскәүдә чыккан “С папой в кабине” исемле шигырь китаплары өчен, 1972 нче елда татар балалар язучыларыннан беренче булып аңа Татарстаннның Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге бирелде.

2 нче алып баручы:

        1982 нче елда “Заяц на зарядке” китабы өчен ул Халыкара бүләккә — Г.Х. Андерсен исемендәге почетлы дипломга, 1984 нче елда А.П. Гайдар билгесенә, 1996 нчы елда Язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге бүләгенә лаек булды. 1995 елда Ш. Галиевка “Татарстан Республикасының халык шагыйре” дигән мактаулы исем бирелде. Ул – 1958 елдан Язучылар берлеге әгъзасы.

1 нче алып баручы:

        Татар әдәбиятында Ш. Галиевны фәкать Тукай, Алиш, Исәнбәт исемнәре белән генә янәшә куеп була. Балалар әдәбиятының алтын баганасы, Алып Батыры ул!

2 нче алып баручы:

        60 нчы – 80 нче елларда татар балалар поэзиясенә Шәүкәт Галиев сизелерлек йогынты ясады. “Ул балалар поэзиясендә үзенең шигъри мәктәбен тудырды,” – дип яза Роберт Миңнуллин да. Шәүкәт Галиевне ул үзенең остазы итеп саный.

        Шагыйрь Роберт Миңнуллин – эчкерсез лирик шигырьләр, матур-матур җырлар, публицистик мәкаләләр авторы, күренекле җәмәгать эшлеклесе, барыннан да бигрәк, ул – танылган балалар шагыйре.

1 нче алып баручы:

        Роберт Мөгаллим улы Миңнуллинның туган җире – Башкортстанның Илеш районы Нәҗәде авылы. Туган елы – 1948 нче елның 1 нче августы.

         Егет 1968 нче елда Казанга килә. Казан университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлаганнан соң “Яшь ленинчы” газетасында эшли башлый. Соңрак “Казан утлары” журналында әдәби хезмәткәр, җаваплы секретарь, Татарстан телевидениесендә һәм “Яшь ленинчы” (хәзерге “Сабантуй”) газетасында баш редактор булып эшли. 1990 нчы елдан ул – Татарстанның халык депутаты. 2000 нче елда аны Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары итеп сайлыйлар.

        Балалар өчен беренче шигырь җыентыгы “Акбай цирк карый” 1978 нче елда басыла. Шуннан бирле шагыйрьнең балаларга багышланган дистәдән артык шигырь китаплары чыга. Иҗаты Сибгат Хәким, Шәүкәт Галиев, Илдар Юзеев кебек зур шагыйрьләрнең уңай бәясен ала.

2 нче алып баручы:

          Һәр шагыйрь – үзе бер дөнья.

        Шәүкәт Галиев нәниләргә танып белү мәгълүматы бирүгә басым ясаса, Роберт Миңнуллинны дөньякүләм хәлләр борчый. “Без сугыш теләмибез” исеме астында ул кечкенәләргә аерым шигырь циклы тәкъдим итә. “Бомба”, “атом”, “сугыш”, “үлем” кебек куркыныч сүзләрнең мәгънәсен образлы итеп аңлата. Тынычлыкның бөтендөнья балалары өчен уртак теләк булуын төшендерә.

1 нче алып баручы:

        Роберт Миңнуллинның кечкенә герое кайбер сыйфатлары белән Шәвәлидән, әлбәттә, аерылып тора. Ул вакыты белән моңсу, вакыты белән җитди, вакыты белән шук һәм шаян. Аңарда тәнкыйтьчел караш та бар. Өлкәннәр кечкенәләрне аңлап җиткермиләр дип, малай өлкәннәргә үпкә белдерә. Моңа “Авырып ятканда”, “Белмиләр лә хәлемне”, “Ә үзләре”, “Өлкәннәр” шигырьләрен кертергә була.

Без сугыш теләмибез!

Сугыш теләми балалар,

Бәбиләр һәм сабыйлар.

      Нәни җәнлекләр дә сугыш

  Кирәкми дип саныйлар.

     “Сугыш” дигән сүз үзе дә,

Кыса безнең сулышны.

      Зурлар белән крокодиллар,

Телидер ул сугышны.

Ә үзләре..

                                        Зурлар безгә тапшыру да,

                                        Кино да каратмыйлар.

                                        -Ярамый да, ярамый! – дип,

                                        Көн саен кабатлыйлар.

                                        — Кинолар кичен, — диләр,-

                                          Олылар өчен! – диләр.

                                        Әгәр дә карый башласаң,

                                        Безгә бармак яныйлар…

                                        Безгә дигән мультфильмны

                                        Үзләре үк карыйлар!

2 нче алып баручы:

        Роберт Миңнуллиннның кечкенә герое Алмаз рухы белән Шәвәлигә якын. Бу ике малайның икесе дә шук һәм шаян, икесе дә кешеләрнең яхшы күңелле булуларын телиләр. Шәүкәт Галиев белән Роберт Миңнуллин балалар әсәрләрендә чын һәм әкиятлелекне бергә үрү, тапкыр сүз әйтү, юмор тудыру чаралары ягыннан да бер-берсенә охшаганнар. Охшашлык шунда тәмамлана.

Күчтәнәч

                                        Әбисенә барды Алмаз,

                                        Ияреп әнисенә.

                                        — Күчтәнәчсез килдек, — диде,

                                        Әнисе әбисенә.

                                        — Юк, юк, зур күчтәнәч белән

                                        Килгәнсез!.- диде әби.

                                        — Менә бит күчтәнәч, — диеп,

                                        Алмазны сөйде әби…

                                        Алмазның әнисе тагын

                                        Күчтәнәчләр әзерли.

                                        — Әбиләреңә кунакка

                                        Барып кайтам хәзер, — ди.

                                        Дәшә Алмаз әнисенә:

                                        — Әни, әни, карале,

                                        Күчтәнәч итеп бүген дә

                                        Мине алып бар әле!

1 нче алып баручы:

        Роберт Миңнуллиннның “Энекәш кирәк миңа”, “Җиде абый тай җигә”, “Әтием палас кага” кебек бер укуда истә кала торган уңышлы шигырьләре бик күп.

         Энекәш кирәк миңа!

Сезгә рәхәт!

Берегез дә

Минем хәлдә түгел сез,

Беләсезме?

Өйдә миңа

Кызык түгел, күңелсез.

Елыйсы да килә кайчак,

Уйлап ятам-ятам да:

Юк шул минем абыем да,

Юк шул минем апам да,

Сеңлем дә, энем дә.

Бергә-бергә уйныйсым

Бик тә килә минем дә.

Ә күршеләр гөр  килә:

Уйныйлар, шаяралар.

Алар күп шул, күмәк шул –

Шуңа да шаян алар.

Бер иптәш кирәк миңа,

Энекәш кирәк миңа!

Яратыр идем мин аны,

Хәтта елак булса да.

Бакчага да илтер идем,

Хәтта ерак булса да.

Энем белән мин урамга

Уйнарга чыгар идем.

Әгәр мине тыңламаса…

Ничек тә чыдар идем.

Әтиләр бит ничә кабат

Алабыз дип алдыйлар.

Бердәнбер малайларына

Бер энекәш алмыйлар.

Күңелсез өйдә миңа,

Уенчык нигә миңа?!

Бергәләшеп уйнарга

Бер иптәш кирәк миңа –

Берәү генә булса да,

Ямьсез генә булса да,

Елак кына булса да,

Энекәш кирәк миңа!

2  нче алып баручы:

         Роберт Миңнуллин иҗатында халкыбыз кичергәннәрнең барысы да бар. Киң масса арасында ул популяр җырлар авторы буларак та танылды. Телдән төшмичә җырланган җырлары белән барлык өйләргә, күңелләргә килеп керде, үзен дә яраттырды. Ә сабыйлар аны тәмам үз итте: шигырьләрен отып алып сәхнәләрдән сөйлиләр, җырларын җырлыйлар. Роберт Миңнуллиннның 80 нән артык  шигыренә төрле композиторларыбыз көйләр язганнар.

        Бигрәк тә әниләр турындагы шигырьләре татар халкының популяр җырларына әйләнгәннәр. Мәсәлән, “Әнкәй”, “Әнкәмнең догалары”, “Исән-сау бул, Әни!” җырлары.

Җыр “Әнкәмнең догалары”

1 нче алып баручы:

        Роберт Миңнуллиннның балалар әдәбиятын үстерүдәге эшчәнлеге югары бәяләнде. Ул Татарстан яшьләр оешмасының Муса Җәлил (1982 ел), Татарстан Язучылар берлегенең Абдулла Алиш (1997 ел) исемендәге бүләкләренә лаек булды. “Мәгариф” нәшрияты чыгарган “Күчтәнәч” исемле шигырьләр җыентыгы өчен, аңа  1998 нче елда Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге бирелде. “Дөньядагы иң зур алма” (1992 ел) шигъри китабы аны Халыкара әдәби бүләк – Ганс Христиан Андерсен исемендәге Почетлы диплом иясе итте.

        Р. Миңнуллин – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе һәм Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, 1977 нче елдан Язучылар берлеге әгъзасы.

2 нче алып баручы:        

        Балалар өчен язучылар Шәүкәт Галиев һәм Роберт Миңнуллин белән генә чикләнеп калмый. Алар бик күп.  Бүген  без сезгә Туфан Миңнуллинның 2008 нче елда басылып чыккан “Сайланма әсәрләр” җыентыгын укырга киңәш итәбез. Бу җыентыкка балалар өчен 4, зурлар өчен 8 пьеса кертелгән.

Хәзер сезнең игътибарыгызга Т.Миңнуллинның  “Кайда хаклык, кайда дөреслек” пьесасыннан өзек күрсәтәбез.  Бу маҗаралы комедиядә катнашалар:

  1. Мәсгут – 5 нче сыйныф укучысы;
  2. Шәүкәт – укытучы. Бишенче классларда ботаника укыта;
  3. Касыйм – Мәсгутнең әтисе;
  4. Гөлсинә — Мәсгутнең сыйныфташы;
  5. Тылсымчы.

Йомгаклау.

Китапны яратыгыз, ул тормышыгызны җиңеләйтә, уйларның, хисләрнең, вакыйгаларның чуар һәм ярсу буталчыкларыннан чыгарга дусларча ярдәм итә, кешеләрне хөрмәт итәргә  өйрәтә.

Китап – киңәшчең синең,

Дустың, ярдәмчең синең.

Ул хөрмәткә бик хаклы,

Кадерлә син китапны.

        Хөрмәтле кунаклар, кадерле укучылар! Бүгенге конференциябез шуның белән тәмам. Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт!

Әмирхан Еникинең

Әйтелмәгән васыять”

әсәре буенча китап укучылар конференциясе

Яңа Чишмә районы

Акбүре төп гомуми белем мәктәбе китапханәче Вәлиуллина Рәсимә Рәислям кызы.

Максат: Еники геройлары аша укучыларга әхлак тәрбиясе бирү.

Җиһазлау: язучының портреты, китаплар күргәзмәсе, суккан сөлгеләр, магнитофон, чигешләр, бизәнү әйберләре, рәсемнәр.

Катнашалар:7-9 сыйныф укучылар.

Кичәнең барышы:

Алып баручы. Татар әдәбиятында үзенең берсеннән-берсе яхшы, тирән эчтәлекле әсәрләре белән укучыларның ихтирамын казанган язучылар шактый. Мәсәлән: Гомәр Бәширов, Мөхәммәт Мәһдиев, Вакыйф Нуруллин һ.б. Шушы исемлеккә хаклы рәвештә Әмирхан Еники дип тә өстәргә була. Бүген без бу залга шушы олуг әдибебезнең иҗаты турында сөйләшергә җыелдык. (Язучының тормыш юлы белән китапханәче таныштыра.)

Алып баручы. Еники әсәрләре арасында укучылар тарафыннан яратып укыла торганы – “Әйтелмәгән васыять” әсәредер. Бүген без шуның турында сөйләшербез. Әсәрнең төп геройлары кемнәр?

1 укучы. “Әйтелмәгән васыять” әсәренең төп герое – Акъәби. Аның чын исеме Акбикә була. Кыз чагында аны Аксылу дип, кияүгә чыккач – Аккилен дип, аннары Акҗиңгә дип, ә картайгач Акъәби дип йөртәләр. Аның бөтен гомере Юлкотлы авылы халкы күз алдында үткән. Ул гомере буе ак, пакъ күңелле булган. Шуңа күрә авыл халкы аңа җисеменә хас матур исем биргән.

Аларның гаиләсе Юлкотлыда гади генә гомер кичерә. Карты белән бергә дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Акъәби – иң кешелекле, иң шәфкатьле, бала җанлы ана, ирне ир итеп тоткан, балаларына ихлас күңелдән тәрбия биргән, хезмәт сөючән кеше. Ул гомере буе хәләл көче белән яшәгән. Балаларын илгә файдалы, укымышлы итеп үстерергә тырышкан, ире белән дус һәм тату яшәгәннәр. Авыл мәктәбен тәмамлагач, балаларның дүртесе дә шәһәргә китеп төпләнә. Карты исән чакта, Акъәби ялгызлыкны сизми. Әмма карты үлеп киткәч, ул бер ялгызы кала. “Әй, гомерләр, — дип офтана Акъәби. Ә бит барысы да бергә булганда ничек яхшы иде.”

Алып баручы. Әйе, Акъәбинең дүрт баласы була. Кемнәр соң алар? Әйдәгез, алар белән танышып китик әле.

  1. укучы. Әбинең иң өлкән улы – Суфиян. Ул хәрби кеше, полковник. Әсәрдә без танышканда ул инде отставкада. Хатыны урыс милләтеннән. Алар хатыны белән биш бала үстерәләр. Аның үзенең машинасы бар. Авылдан 120 чакрым гына ераклыктагы шәһәрдә яши. Ләкин туган ягына бик сирәк кайта.

  2. укучы. Акъәбинең кызы Гөлбикә фәнни институтларның берсендә гыйльми эштә, кияве дә җаваплы вазифа башкара. “Волга” машинасында гына йөри. Бөтен мөмкинлекләре булса да, алар да туган йортка сирәк кайталар. Әниләренә акчалата ярдәм итеп торсалар да, авылга кайтып, чын күңелдән, иркенләп сөйләшеп утырмыйлар.

4 укучы. Акъәбинең тагын бер кызы Пермь өлкәсендә врач булып эшли. Ул әнисе янында зарыктырган, озак көтелгән кунак.

Иң кечкенә улы, институтны тәмамлагач, Казахстанга җибәрелгән.

Әйе, Акъәбинең балалары — дәрәҗәле кешеләр. Ләкин алар бездә соклану хисләре тудырмыйлар. Киресенчә, күңелдә аларга карата нәфрәт туа, чөнки шәһәр тормышы белән яшәгән балалар туган җирдән, туган йорттан бизәләр. Әниләренең хәлен белергә дә вакыт тапмыйлар.Карт ананың көннәре тилмереп балаларын көтеп үтә. Шул елларның нәтиҗәсе аның чәчләренә кырау булып яткан.

(Җыр “Әнкәйнең ак чәчләре”)

Алып баручы. “Баланың баласы балдан татлы,” – дигән халык. Шундый татлы җимешләр Акъәбидә дә бар. Аның оныклары турында без ниләр белдек?

5 укучы. Акъәбинең өлкән улы Суфиянның биш баласы бар: Геннадий, Татьяна, Светлана, Рита, Борис. Әниләре урыс милләтеннән булганга күрә, аларның исемнәре дә урысча. Әтиләре аларга туган телен бөтенләй өйрәтми, гаиләдә бары тик урыс телендә генә аралашалар. Акъәби аларны бик яратса да, алар белән бер сүз дә сөйләшә алмый.

“Аһ, бу тел юклыгы! Нигә бу Суфиян, юньсез, балаларына, ичмасам, әбиләренә дәшә алырлык кына үзебезчә берничә дистә сүз өйрәтмәде икән соң?” – ди әби, ачынып.

Әйе, әтиләре бу очракта туган теленә битараф. Әгәр дә ул үз теленә ихтирам белән караса, балаларына үз туган телен өйрәткән булыр иде.

Алып баручы. Балаларының авылдан китүләренә, туган туфрактан читләшүләренә, туган телләренә битараф булуларына әбинең җаны сыкрана. Әйе, кеше үз телен, әти — әнисе телен белергә тиеш! Язучы бу әсәрендә шушы фикерне дә ассызыклап әйтә. Шагыйрь Зөлфәт үзенең бер шигырендә менә нәрсә ди:

  1. укучы. Тел ачылгач, әйтә алсаң “Әни” – дип,

Тел ачылгач, әйтә алсаң “Әти” – дип,

Күзләреңә яшьләр тыгылмас,

Туган телең әле бу булмас.

Соң минутта әйтә алсаң “Әни” – дип,

Соң минутта әйтә алсаң “Әти” – дип,

Күзләреңә яшьләр тыгылыр,

Туган телең менә шул булыр.

(Җыр “ Туган тел”)

7 укучы. Әбинең күңеленә иң якын кешеләр – Гөлбикә балалары – 6 яшьлек Равил һәм 4 яшьлек Гүзәл. Иң якыннар, чөнки алар әбиләре белән туган телдә сөйләшәләр. Бигрәк тә Гүзәл әбисен ярата. Шуңа күрә Акъәби үзенең васыятын аңа сөйләмәкче була. Ләкин Гүзәл әле бик кечкенә шул! Ул күп нәрсәне аңлап җиткерә алмый.

Алып баручы. Язмышлардан узмыш юк, дигәндәй, Акъәбигә дә гомер иткән нигезен ташлап, шәһәргә китәргә туры килә. Картлык үзенекен итә, Акъәби ныклап авырый башлый.

Алып баручы. Инде менә ул шәһәрдә, кызы фатирында яши. Балалары аңа игътибарлы, сирәк кенә булса да оныклары да кереп чыгалар. Ләкин Акъәбинең күңеле тыныч түгел. Нинди уйлар борчый соң аны?

8 укучы. Акъәби үзенең соңгы көннәре якынлашуын сизә. Аны иң борчыган нәрсә — үлсәм, мөселманча күмәрләрме икән, дигән уй. Ул балаларына шул турыда әйтергә тели. Ләкин аны тыңларга теләмиләр. Кызының бүлмәсендә ялгыз ятканда, әби авылны, аның халкын, яшьлеген сагына.

(Җыр “Үтте дә китте яшьлегем”)

9 укучы. Акъәбинең балаларының әниләрен тыңларга вакытлары табылмый. Бары тик кунакка килеп йөрүче шагыйрь генә Акъәби янында озаклап сөйләшеп утыра. Әби аңа яшьлеге, туган җире, балалары турында сөйли. Шагыйрь үзенең әнисе юклыгына офтана: “Әни яшь балаларга гына түгел, өлкәннәргә, менә минем кебек сакаллы кешеләргә дә кирәк ул,”- ди шагыйрь.Һәм ул хаклы.

(Җыр “Әни кирәк”)

Алып баручы. Озакламый Акъәбинең хәле бөтенләй начарлана. Санаулы көннәре якынлашуын сизгән Акъәби балаларына үзенең васыятен әйтергә ашыга. Ләкин әйтә алмый. Аны тыңлаучы табылмый шул, табылмый.

(Сәхнәдә ут сүнә. Фонарь яктысында Акъәби күренә. Ул сандык янына килә. Андагы әйберләрне берәм – берәм ала – ала васыятен “әйтә.” Васыять магнитофон язмасында талгын гына көй астында тыңлана.)

Васыять:

— Суфыян улым, Гөлбикә кызым, балакайларым! Сез барыгыз да укыган, белемле, дәрәҗәле, зур кешеләр булдыгыз. Икегезнең дә түгәрәк кенә тормышыгыз бар, бер – бер артлы балаларыгыз үсеп килә. Хак тагәлә барыгызга да тигез гомер биреп, шул балаларыгызның игелеген күрергә насыйп итсен! Ләкин сезне менә без, Сәлимҗан белән Акбикә дигән гади кешеләр дөньяга китердек. Хәлебездән килгәнчә, укыттык. Кеше булсыннар дип тырыштык. Бу сандыкта минем яшьлегем хатирәсе итеп саклаган әйберләрем бар. Мин аларны сезгә исемләп, атап биреп калдырырга телим.

Менә бу (кулына ала) ука белән чигелгән камзулым – кызым Гөлбикәгә (читкә алып куя), вак мәрҗәннән җыеп эшләнгән калфагым – кызым Сылубикәгә, әтиегездән калган камчат бүрек улым Суфиянга, төрле тәңкәләр һәм ташлар белән бизәлгән хәситәм – киленемә. Билгеле, сез аларны киеп йөрмәссез. Ләкин сез аларны минем төсем итеп сакларга тиеш.

Сез киттегез, әмма ул чакларда әле туган авылыгызны сагына идегез. Ләкин ни өчен сез аны соңнан оныттыгыз? Ул бит Туган илнең сезгә иң якын өлеше. Ә анда яшәгән кешеләр сезгә иң якын кешеләр булырга тиешләр. Кайчандыр сезнең башыгыздан сыйпап узган агайларның, апайларның кайберләре әле хәзер дә исән. Менә кайтып, шулар белән ике куллап бер күрешсәгез, олылап бер җылы сүз әйтсәгез, сез аларны күпме сөендерер идегез. Һай, ярата безнең халык укыган кешенең кече күңелле булуын. Нинди генә зур кешеләр булсагыз да үзегезнең туган җирегезне, туган халкыгызны онытмагыз, балаларым, ишетәсезме? Бу минем сезгә иң зур, иң соңгы васыятем.

(Көй көчәя)

Алып баручы. Шулай итеп, Акъәби бу фани дөньядан китә. Балалары аның васыятен тыңламасалар да, Акъәбинең аларга рәнҗисе килми. Ул аларны бәхилләп китә. Үлгәч, мөселманча күмәрләр дигән өмет белән китә. Ә балалары аның өметен аклыйлармы соң?

(Укучыларның фикерләрен тыңлау.)

Алып баручы. Әйе, балалары Акъәбине бик нык рәнҗетәләр. Әниләр генә бит барлык нәрсәне дә кичерәләр. Рәнҗетмәскә иде әниләрне!

(Җыр “Рәнҗетмикче, әнкәйләрне”)

Алып баручы. Дөньяда иң кадерле булган әти — әни турында без күп сөйлибез. Ә менә аларның әниләре булган, аларга тормыш биргән әби – бабаларыбыз турында сирәк уйлыйбыз.

Гомернең сикәлтәле юллары артта калган, маңгайларга сырлар төшкән, чәчләргә кырау кунган. Ә шулай да алар күңел матурлыгын югалтмаган.

Ә сез, балалар әбиләрегез турында ниләр сөйли алыр идегез?

(Укучыларның, әбиләрнең чыгышларын тыңлау.)

(Җыр “Ак яулыклы әнием минем”)

Алып баручы. Гомер бер урында тормый, ага да ага. Кемнәрдер картлыкларын балалары белән бергә үткәрә, ә кемнәргәдер картлык белән бергә ялгызлык та килә. Шундый ялгыз картлар безнең авылда да бар. Алар сезнең, безнең ярдәмгә мохтаҗ.

(Тимурчыларның чыгышы.)

Китап укучылар конференциясе

С.Җәләлнең «Дим буенда» әсәре буенча фикер алышу.

Китап укучылар конференциясе балаларны тормыш, яшәеш турында уйландырыр дип планлаштырыла. Чөнки автор хәсрәтле,шатлыклы, үтә зәгыйфь мәхәббәт турында яза. Тормышта булла торган хәлләрне язмыш белән тиңләштерелә: кеше гомеренең мәгънәсен мәхәббәттә дип санный, әсәрендә бу хиснең гомер бәясе торуын исбатлый.

Ул С.Җәләл иҗат иткән китаплар күргәзмәсе, мәхәббәт турындагы плакатлар белән җиһазлана. Авторның 120 еллыгына багышлана.

А.б. Хәерле кич укучылар, укытучылар, кунаклар! Бүген без С.Җәләлнең «Дим буенда» әсәре турында фикер алырга җыелдык. С.Җәләл Тәтеш өязе, Апас авылында мулла гаиләсендә туа. Сәнгать техникумында татар теле әм әдәбияты укыта. «Дим буенда» әсәре өчен анны байлар, морзалар тормышын мактап яза дип, кулга алалар. Сәламәтлеге тәмам какшагач кына: сукыраеп, аягында басып тора алмас хәлдә өенә кайта. Ныгып китә алмый, үлә. Ләкин шул арада да кырыктан артык хикәя язып өлгерә.

Ә хәзер сүзне укучыларга бирергә вакыт җиткәндер. Хәзер алар безне әсәрдә барган вакыйгалар белән таныштырырлар.

Укучылар сөйли

— Фәридә турында укучыдан көтелгән җавап: Фәридә ятимә кыз.Туганнары Исхак мирза белән Зөләйха абыстайларда яши. Бу гаиләдә өч бала: Касыйм, Рөстәм, Кәримә бар. Әти – әниләре дә, балалар да Фәридәнеяраталар, үз итәләр.

Фәридә Рөстәмгә гашыйк булла. Гел аның турында гына уйлый. Рөстәм дә кызны ярата. Кыз үзенең хисләре турында беркемгә дә сөйләми. Язучы аның эчке кичерешләрен, рояльдә уйнаган көй аша, күз карашы итеп тасвирлый. Бу кичерешләрне Рөстәм аңлый, күрә, ләкин җавапсыз калдыра.

Фәридә үз эченә бикләнә. Берәү дә аңа ярдәм итми. Бары тик Рөстәм генә ярдәм итә ала. Ләкин ул артык горур. Мәхәббәткә үз ягыннан торып кына бәя бирә. Кызның кичерешләрен, яну – көюләрен аңлый алмый.

Киң күңелле Исхак мирза гаиләсенә хәсрәт арты хәсрәт килә башлый. Кызлары Кәримә кинәт үлеп китә. Касыйм бозык юлга баса. Рөстәм эчү белән мавыга. Ата –ана бу кадәр хәсрәткә түзә алмыйлар – үлеп китәләр. Фәридәнең мәхәббәте кайгыга әйләнә. Хәтта үлемгә дә китерә.

— Рөстәм турында укучыдан көтелгән җавап: Рөстәм Исхак мирзаның олы улы. Кечкенәдән йомшак табигатьле, тыныч холыклы, әдәпле булла. Артык аралашмый, йомыграк бер бала булып үсә.

Әтисе анны укырга гимназиягә бирә. Рөстәм бик тырышып укый. Гимназиядән соң Мәскәү университетының медицина бүлегенә укырга керә. Монда да бик тырыша, яхшы укый. Каникулларга атасы йортына кайтып йөри.

Рөстәм егет булып җитә. Фәридә дә бик матур кыз булып җитешә.Егет кызга гашыйк була. Фәридәнең дә үзен яратуын сизенә. Ләкин ике арада аңлашу булмый.Кызга карата да, туганнарына да Рөстәм игътибарсызлык күрсәтә. Вакытында хәлләренә керми, ярдәм итәргә ашыкмый.Кайгы килгән йортка кайтырга ашыкмый. Бары каникуллар җиткәч кенә кайта.

Рөстәм Фәридә янында да үзен бик киеренке тота, мәхәббәтенаңлатуны түбәнлек санный. Җитмәсә, салгалый башлый. Вакыт үткәрү өчен марҗа кызын белән таныша. Авылга да ияртеп кайта.

Рөстәм акылына килгәндә инде соң була. Фәридәнең дәваланырга киткәнен белеп эзли башлый.Ул тапканда Фәридә үлгән була.

А.б. Әсәрдә кабатланган вакыйгалар бик күп. Автор нәрсәдер әйтергә, укучының игътибарын җәлеп итәргә теләгәндә аерым вакыйгаларны, күренешләрне кабатлый, дибез. Хәзер шуларны карап китәбез.

Укучылардан көтелгән җаваплар:

  • Рөстәм һәм һисами җыры кабатлана. Хисами Рөстәмне авылга алып кайтканда Фәридә белән Касыйм турында гайбәт сөйли. Шунда «Үтте ич рәхәт җәйләр…» дип җырлый. Рөстәм бу җырны кат кат исенә төшерә. Кәефе төшә.

Ул үзе дә еш кына җырлый. Аның турында автор: «Үзенең ямсезрәк тавышы белән борын эченнән генә шыңшып йөри», — ди.Фәридә белән Касыймны бергә күргәч тә: «Борын эченнән генә теге мәглүм көен шыңшыганы ишетелеп ките», — ди. Алга таба Рөстәмнең кылган эшләре дә җыры кебек үк ямьсез килеп чыга.

Рөстәмне доктор дусты яныннан алып кайтканда да Хисами: «Үтте ич рәхәт җәйләр…», -дип җырлый. Рөстәм дә шуны кабатлый. Авылдан Мәскәүгә китеп барганда да, атасының үлгәнен ишеткәч тә,Фәридәне Кырымга озатканда да шул җыр кабатлана.

Рөстәм сөңгы көннәрен ялгызлыкта үткәрә. Дусты булган доктор да, хезмәтчеләре Хисами да үлеп китә. Рөстәм инде хәзер үзенең көен түгел,ә Хисами сүзләрен такмаклый башлый. «Үтте ич рәхәт җәйләр…», Рөстәм бу җырга үз фаҗигасенең мәгънәсен сала.

  • «Шатлыклы көннәр булыр…» сүзләре. Мәүли әби Фәридәнең бердәнбер юанычы булла. Әкиятләр, вакыйгалар сөйли, кызны юата. Һәм еш кына: «Хак ни язса, безгә шул булыр, бәлки шатлыклы көннәр дә булыр әле», — дип куя.

Фәридә үләр алдыннан да Мәүли әбисе белән саташа. Әби: «Шатлыклы көннәр дә булыр , балам», — дип юата.

Бу юллар Хисами җырындагы эчтәлекнең капма – каршысы. «Ни булса, шул буллыр; язмыштан узмыш юк», — дигән кебек.

  • Бакчасарай вакыйгасы. Фәридә Пушкинның «Бакчасарай фонтаны» дигән әсәрен укый. Анда Зәримә исемле кызның Гәрәй ханы яратуы, ханның аны ташлап, поляк патшасы кызы Марияга гашыйк булуы турында сөйләнә.

Фәридә төшләрендә дә Зәримәне күрә. Дәваланырга дип Кырымга килеп төшкәч, Фәридә вокзал ишеге өстендәге язуга игътибар итә. Анда «Бакчасарай» дип язылган була. Тагы Зәримә исенә төшә.Хәтта аның үлеме дә шул шәһәр белән бәйле. Кайтыр юлга чыккач, Фәридәнең хәле нык авыраеп китә. Гали агасы юлда Бакчасарайда туктарга мәҗбүр булла. Фәридә кунакханәдә үлә.Аны шул шәһәрдә күмәләр.

Рөстәм соңыннан анны шунда эзләп таба, каберенә бара.

«Бакчасарай» вакыйгасын кабатлау аша автор безне кисәтә. Фәридә бәхетле булла алмаячак, ди. Чөнки Фәридә белән Зариманың язмышы нык охшаган. Фәридә дә Зәримә кебек үк бәхетсез мәхәббәт корбаны булла.

  • Ак каеннар кабатлана. Рөстәмнең Фәридә белән Касыймга бик ачуы чыга. Һәм Мәскәүгә китәргә була. Фәридәнең Рөстәм белән аңлашасы килә, ләкин кыюлыгы җитми. Ә Рөстәм аңлашырга теләми. Аны юл буенда тезелеп торган ак каеннар озатып кала.

Фәридә хәсрәтеннән чирчә сабыша. Кардәш тиешле кешесе анны Кырымга алып китә. Фәридәне дә картаеп беткән каен агачлары озатып кала.

Кар каеннар озату күренеше кабатлана. Нәтиҗә ясыйбыз. Рөстәмнең дә, Фәридәнең дә тормышы узып бара. Бергә – бергә бәхетле яшәр вакытлары үткән дияргә тели автор.

  • Әсәрнең башлам һәм йомгаклау өлеше.

  • Ни эшләргә? Сорау кабатлана. Әтиләре үлгәч, Фәридә Рөстәмгә хат яза. «Инде ни эшләргә дә белмибез», — ди. Рөстәм бу вакытта Сарага өйләнгән була. Үз – үзенә шул сорауны кабатлый.

Фәридәнең вафатын белгәннән соң да, ялгыз калган вакытларда, бу сорауны Рөстәм еш кабатлый. Картлык көннәрен дә ялгыз кичерә. Фәридәнең соравына каршы җавап биргән кебек, еш кына: «Әйе, инде нишләрә дә белмибез…», — дип куя.

Рөстәмнең «Нигә соң әле бу болай булды икән?», «Инде мин ни эшлим?» кебек һәм Фәридәнең шулай ук кат – кат кабатланган җавапсыз калган сораулары – бер үк вакытта авторның безнең алга куйган һәм чишәргә кушкан проблемасы.

А.б. Без дә эшне шушы сораудан дәвам итәрбез. Кемгә нишләргә? Ни өчен? Кем гаепле? Сорауларга җавап бирергә тырышып карыйбыз.

Укучылардан көтелгән җаваплар

  • Кәрим гаепле бөтесенә. Ул эгоист. Үзе турында гына, үзенең рәхәт тормышы турында гына уйлый.

  • Фәридә артык тыйнак булла. Үз бәхете өчен көрәшми.

  • Рөстәм игътибарсызлык күрсәтә. Җылырак, йомшаграк булса ьолай булмас иде.

  • Чын дөресен белергә, Фәридә белән сөйләшергә кирәк иде Рөстәмгә.

А.б. Ә хәзер әниләргә сүз бирәбез. Тормыш тәҗрибәсеннән чыгып алар ни әйтерләр икән? Кем гаепле? Соравына җавапларны алардан тыңлап карыйк.

Әниләрдән көтелгән җаваплар

  • Ул заманда тормыш авыр булган. Мәхәббәткә артык игътибар итмәгәннәр. Димләү көчле булган. Фәридәнең эчкерсез хисләре игътибарсыз кала. Фәридә кебекләр күп булгандыр инде ул.

  • Гайбәт һәрвакыт мәхәббәтнең дошманы булган. Үзең күрмәгән, үзең шаһит булмаган әйберләр турында сөйләшергә ярамый. Хисами боза бөтен эшне.

  • Язмыш инде ул. Ни язса, шуны күрәсең.

  • Фәридәнең ятимлеге гаепле. Үзен ким күреп, буйсынып яши. Үзен бу гаиләгә бурычлы санный. Бәхетсез, шуңа юаш.

  • Ата – анна дөрес тәрбия бирмәгән Рөстәмгә. Малайларның берсе тәртипсез юлдан киткән. Монысын да эгоист итеп үстергәннәр.

А.б. Рәхмәт барыгызга да. Барлык сәбәпләр белән дә килешәбез. Ләкин үз язмышыңда башкаларны гаепләгәнгә кадәр, башта үзең турында, үзгамәлләрең турында уйларга кирәктер, бәлки. Башкаларны гаепләү иң җиңеле.

Әйдәгез төп геройларга әйләнеп кайтыйк. Фәридә һәм Рөстәм. Фәридәне автор бик яратып, тыйнак, сокланырлык итеп сурәтли. Әменә Рөстәм турында алай дип әйтеп булмый. Аның кимчелекләрен, җитешсезлекләрен җитәрлек табарга мөмкин. Әйдәгез, барлыйк әле.

Укучылардан көтелгән җаваплар

  • Рөстәм эчеп кайта, әнисеннән гафу үтенми.

  • Сарага өйләнә, башка милләт кешесенә. Ул заман өчен бу бик зур гөнаһ саналган.

  • Сара белән аңлашмый, гафу үтенми. Моны дустына куша.

А.б. Фәридәгә мөнәсәбәтен искә алмаганда да ни кадәрле җитешсезлекләр таба алдык. Шушы җитешсезлекләрне алыштыра алырлык бер сүз табарга кирәк булыр. Рөстәмне характерлый алырлык сүз кирәк.

Укучылардан көтелгән җаваплар

  • Игелексез, шәфкатьсез, тәрбиясез, каты күңелле, тупас, эгоист, максатчан, тырыш, үкенә белә, хатасын төзәтергә тели, һ.б.

А.б. Нәтиҗә ясыйбыз: Бәхетле буллу өчен мәхәббәт кенә җитми, димәк. Бер – береңә карата игелекле булу, кешелекле буллу да кирәк икән. Һәркем бу турыда уйлансын иде.

Йомгаклау өчен сүзне әниләргә бирәбез.

Әниләр шигырь укый. Җәмилә Әхтәмова «Бәхетем минем өчен гади иде»

  • Бәхет

Минем өчен гади генә,

Ул – син һәм мин,

Безнең балалар,

Уртак түбә,

Тыйнак кына табын,

Һәм

Шат күңел.

Кешеләр дә, безне күреп,

Чын күңелдән

Ак бәхетләр теләп калалар.

  • Бәхет минем өчен гади генә,

Синең җырың,

Кабатланмас моңың,

Һәм мин –

Синең моңда коенучы,

Давылларда сиңа сыенучы,

Канатларың әгәр каерылса –

Иңнәреңә канатлар куючы.

  • Бәхет

Минем өчен гади генә,

Кичке табын,

Анда шәм яктысы,

Синең тавышың,

Назлы йомшак тавышың:

«Син бәхетем минем!

Ничек итеп сине

Үзем белән генә саклыйсы!»

  • Бәхет

Минем өчен гади генә,

Алтын түгел иде укалары.

Ул – син һәм мин,

Безнең балалар,

Кичке табын,

Анда шәм яктысы…

А.б. Әйе, безнең өчен бәхет гади генә. Алтын таулар таләп итмибез. Бары тик бер – беребезгә карата игелеклерәк булсак иде.

Шушы теләк белән конференциябезне тәмамлыйбыз. Барыгызга да рәхмәт.

Озайтылган көн төркеме тәрбиячесе

Рамазанова Фәйрүзә Гарифҗан кызы

2013 ел

Тема. Китап укучылар конференциясе.

Максат. 1.Балаларны татар кулъязма һәм басма китабының тарихы белән

таныштыру, аның яшь буынны тәрбияләүдәге әһәмиятен, тәэсир

итү көчен төшендерү.

2.Балаларда китап уку белән кызыксыну хисе һәм китапка сакчыл

караш тәрбияләү.

3.Укучыларда китапка мәхәббәт уяту һәм аны саклау кагыйдәләрен

искә төшерү.

Материал. “Ачык дәрес” март, 2013 ел; интернет; “Мәгариф” № 1, 2013;

“Татар халык авыз иҗаты” китабы.

Җиһазлау. Ноутбук, мультимедиа, татар халык мәкальләре язылган плакат:

“Китап укысаң, белемең артыр, укымасаң — белгәнең дә онытылыр.”,

“Китапның белмәгәне юк.” , “Белем алыйм дисәң ничаклы,

Сөй, хөрмәт ит, ярат китапны.”

Г.Тукай

Клуб сәгатенең барышы.

I. Оештыру өлеше.

Г. Тукайның “Китап” шигыреннән алынган юллар конференциянең эпиграфы булып тора. Әкрен генә “ Туган тел” көе ишетелә. (1 слайд).

Рүзәл. Укып барган һәрбер юлым, һәрбер сүзем (2 слайд).

Була минем юл күрсәтүче йолдызым;

Сөйми башлыйм бу дөньяның ваклыкларын,

Ачыладыр, нурланадыр күңелем, күзем.

II.Белемнәрне актуальләштерү.

Адилә. Бүген без сезнең белән гадәти булмаган чарага җыелдык. Китапның кеше тормышында тоткан урыны, белем туплау юлында аның әһәмияте турында мәгълүмат алырбыз. Китапсыз халык — тарихсыз халыкка әйләнгән, ә тарихын оныткан халыкның киләчәге өзелгән.

Нәрсә соң ул китап? (Акыл штурмы)

Китап ул нинди дә булса текстны эченә алган, битләре билгеле бер тәртиптә җыйналган, төпләнгән басма әсәр. Китап тормышыбызда иң кирәкле әйбер. Яхшы китап һәрвакыт күңел түрендә саклана.

Рүзәл. Китаплар төрле була: кайберләре – калын, кайберләре – юка тышлы. Шагыйрьләр, язучылар китапка дан җырлый. Олылар китаптан җанына азык таба. Укучы бала китабын сердәш итә. Яшь кеше мең дә бер соравына китаптан җавап эзли.

Әйе, китап – һәркемнең юлдашы. Ул халыклар белән халыкларны таныштыра. Чорлар арасында күпер сала. Менә шуңа күрә китапны зурлыйлар.

III. Яңа материалны аңлату.

Адилә . Безнең әби – бабайлар кышкы озын кичләрдә “Кисекбаш”, “Йосыф китабы”н бер өйгә җыелып, чыра яктысында көйләп укыганнар, икенчеләре аларны елый – елый тыңлаган. Хәзер мин сезгә “Йосыф китабы”ннан бер өзек җырлап күрсәтәм. (3 слайд).

“Туар кояш, тулган ай һәм унбер йолдыз –

Барсы миңа төшемдә баш иде төп – төз,

Бу төшемне шулай күрдем һичбер шиксез, —

Йә әткәем, шуны миңа юра инде.”

Бу китаплар кулдан – кулга йөреп күчерелгән. Шулай итеп, аларның төрле вариантлары барлыкка килгән.

Чулпан . Китап – кешелек җәмгыяте уйлап чыгарган иң бөек могҗизаларның берсе. Аннан башка хәзерге тормышны күз алдына китерүе мөмкин түгел.

Татар китабының тарихы ерак гасырларга барып тоташа. Тарихтан мәгълүм булганча, бүгенге татарларның бабалары саналган Идел болгарларының V- VI гасырларда ук үз язмалары булган. Идел Болгарстаны дәүләте дәверендә танылган шагыйрьләр, галимнәр иҗат иткән, мәктәп – мәдрәсәләр эшләп торган, кулдан язылган китаплар киң таралган.

Без кызыклы китаплар укырга яратабыз. Ә китапның үзе турында нәрсә беләбез соң? Татар халкының басма китабы тарихы кем тарафыннан өйрәнелгән?

Зөфәр. Татар китаплары тарихын җентекләп өйрәнүче галимнәребез һәрвакыт булган, бар. Шулар арасында Әбрар Кәримуллин аерым урын алып тора.

Әбрар Кәримуллин – татар китабының тарихын җентекләп өйрәнгән зур галимебез. Күренекле галим 30 елга якын гомерен татар басма сүзен өйрәнүгә, тарихи дөреслекне ачуга багышлады. (4 слайд).

Чулпан. Беренче кулъязма китаплар моннан 40 мең ел элек барлыкка килгән . Без ияләшкән басма китапка хәтле таш китап (5 слайд), агач китап(6 слайд), сөяк китап (7 слайд), тукыма китаплар булган. (8 слайд) Аларны язу өчен күп вакыт, зур көч соралган. Китап авырлыгын җиңеләйтү, аны язуны гадиләштерү, файдалануны җайлау өчен кешеләр гасырлар буе яңа ысуллар эзләгән. Шул тырышлыклар нәтиҗәсендә алар папирус, пергамент (9 слайд) һәм, ниһаять, кәгазь уйлап тапкан. Кешеләр, үзләренең ачыш – табышларын теркәп баруны җиңеләйтү юлларын эзли торгач, хәрефләр җыеп китап басу ысулын өйрәнгән. (10 слайд) Шулай итеп, китап бастыру барлыкка килгән, һәм шул заманнардан китап үзе дә ике төрле исем алган: кулъязма китап һәм басма китап.

Зөфәр. Беренче татар басма китабы Петр I (11 слайд) үзгәртеп корулары заманында Россия типографиясендә басылган. Китапларны басмаханәдә нәшер итү өчен бөтен шартлар булуга да карамастан, тарихи сәбәпләргә бәйле рәвештә, татар телендә басма китаплар чыгару Европа илләрендәгегә караганда соңрак башлана.

Беренче милли татар китабы 1722 елда, иске стиль белән 15 нче июльдә, Әстерханда, моннан 290 ел элек басылып чыккан. Аның шактый кызыклы тарихы бар. Билгеле булганча, бу чорда Көнчыгыш илләре белән аралашу өчен татар теле дипломатия теле итеп кулланылган, һәм Петр I татарча манифест бастырган. Бу “Манифест”ны татар телендә басу өчен махсус басмаханә оештырылган. (12 слайд).

Чулпан. Татар халкы гомер – гомергә китапка “табынган”, аңа зур хөрмәт белән караган, кадерләп саклаган. Бу һәр гаиләнең үзенә күрә бер изге бурычы булган.

Яхшы китап һәрчак күңел түрендә саклана, андагы акыллы сүзләр якты кояш нурлары кебек. Балачактан ук китап безгә әкиятләр һәм шигырьләр сөйли. Андагы рәсемнәргә карап айларга, йолдызларга очабыз, Шүрәлеләр, Алып батырлар белән очрашабыз. Үсә төшкәч, китап безне меңнәрчә ел элек яшәгән кешеләр белән таныштыра, могҗизалар дөньясына алып китә.

Бүген без шушы сихри дөньяга аяк басучы 1 нче сыйный укучыларын “Китап сөючеләр” клубына кабул итәбез.

2. 1 сыйныф укучыларын “Китап сөючеләр” клубына кабул итү.

3. 2010 — 2011 елда иң күп китап укучыларга грамота бирү.

IV.Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

Тәрбияче. Ә хәзер, укучылыр, сезнең белемәрегезне тикшерербез. Аның өчен брейн – ринг уены уйнап китәрбез. Брейн – ринг – ярышу дигән сүз. (13 слайд)

Күргәнегезчә, брейн – рингның темасы — “Китаплар иленә сәяхәт”. Сораулар сез укыган әкиятләр буенча.

1.Брейн – ринг — “Китаплар иленә сәяхәт”

1).Бу әйберләрнең иясен тап. (14, 15 слайдлар)

Калфак, түфли, тарак, себерке, балта рәсемнәре.

1нче тур. (16 слайд)

1). Ничә төрле әкият була? (Тылсымлы, көнкүреш, хайваннар турында.)

2).Әкиятләр кайчан барлыкка килгән? (Бик борынгы заманда.)

3).Иң беренче китап басучы кем? (Иван Федоров)

4).Әкиятләрдә кайсы саннар еш очрый? (1,3,7,11,12,40.)

5).Дөньядагы иң атаклы әкиятче дип кемне атыйлар? (Г.Х.Андерсен.)

6).Сез телевизордан яратып карый торган мультсериаллар компаниясе ничек атала? (Уолт Дисней.) (17 слайд)

7. Серле тартма. Бу тартмада элек кәгазь урынына кулланган әйбер. Булмастайны, ышанмаслык әйберне сөйләгәндә, өлкәннәр шуңа язмаганны сөйләмә әле, диләр. Нәрсә бу? (Каен тузы.) (18 слайд)

2 тур.

1).Бу әкиятләрнең авторларын табарга булыш. (19 слайд)

Шарль Перро — “Кар патшабикәсе”

Ганс Христиан Андерсен — “Койрыклар”

Абдулла Алиш — “Су анасы”

Габдулла Тукай — “Золушка”

2).Кем шулай әйтә? (20 слайд)

а).Эх, минем балдан кайтып барышым. Әйтегезче, кайда икән түфлием? (Золушка.)

б).Түгәрәк алан, көмеш күл,

Көмеш күлнең суы мул.

Соры бүре куып җитте,

Яшерсәнә көмеш күл. (Гөлчәчәк.)

в). Мин әбидән дә качтым, мин бабайдан да качтым. (Ипекәй.)

г). Гармун уйныйм

Мин урамда.

Кем шулай уйный белә?

Ләкин менә туган көннәр

Елга бер генә. (Крокодил Гена.) (21 слайд)

3 тур. Артык геройны тап. (22 слайд)

1). Таңбатыр, Гөлчәчәк, Былтыр, Су анасы, Золушка.

2).Сертотмас үрдәк, Нечкәбил, Су анасы, Чукмар белән Тукмар.

3).Ш.Перро, Г.Х.Андерсен, Б.Гримм, А.Алиш.

4).Шалкан, әби, бабай, кыз, елан, эт, песи, тычкан.

2.Кайсы команда 1 минут эчендә күбрәк әкият исеме яза ала. (23 слайд)

3.Өзекләр буенча әкиятне табу. (24 слайд)

1).Бәтиләрем, балакайларым,

Ачыгыз ишекне, ачыгыз.

Сезнең әнкәгез кайтты, сезгә сөт алып кайтты. (Кәҗә бәтиләре һәм бүре.)

2. Урманда утын кисүче хуҗабызны эзлим. Җитмәсә, этебез дә аңа ияреп киткән иде. Хәзер йорт җирне саклаучы берәү дә юк. Аны чакырып кайтырга иптәшләрем мине җибәрделәр.(Сертотмас үрдәк.) (25 слайд)

4.Уенга нәтиҗә ясау. (Укучыларны бүләкләү һәм буклет өләшү).

V. Йомгаклау.

Тәрбияче. Укучылар, без сезнең белән кыска гына сөйләшү вакытында бик күп яңа материал, яңа фикерләр белән танышырга өлгердек. Татар кулъязма һәм басма китабы тарихына кыскача күзәтү ясадык.

Бүгенге клуб сәгатендә китаплар тарихы, татарлар тормышында аларның зур урын алып торуы турында сөйләштек. Һәр кеше тормышка аяк басканда китапка мөрәҗәгать итә. Сезнең алдагы тормышыгызда да татар китабы, башка китаплар белән беррәттән киңәшчегез, татар рухын саклаучыгыз булыр дип ышанасы килә.

Китапларга бик күп мәгънә, белем, тарихи мәгълүматлар салынган. Аларга меңләгән кешенең хезмәте кергән. Китапларны саклау, алардан дөрес файдалану – һәрберебезнең изге бурычы. ( 26 слайд)

5

Төзеде : Сәмигуллина Ләйсән Зиннур кызы,

беренче квалификацион категорияле

башлангыч сыйныф укытучысы

Татарстан Республикасы

Балтач муниципаль районы

Муниципаль бюджет белем бирү оешмасы

“Салавыч күппрофильле лицее”

«Минем сөйгән китабым».

Максат: 1) укучыларны китап бастыру хезмәткәрләре һәм китапханәче

һөнәрләре турында таныштыру;

2) таушалган китапларны яңартырга өйрәтү;

3) китап укуга, китапханәче һөнәренә кызыксыну тәрбияләү.

Җиһазлау: китаплар күргәзмәсе, китапны саклап тоту кагыйдәләре, татар

теленең аңлатмалы сүзлеге.

ТСО: ноутбук, презентация

Балаларга: төсле кәгазь, альбом, клей, карандаш,кайчы.

Әңгәмә барышы.

Исәнмесез укучылар! Хәзер мин сезгә табышмак әйтәм, сез җавабын табып,

бүгенге әңгәмәбезнең темасын ачыкларсыз.

1) Кечкенә генә сандыкка бөтен дөнья сыйган.

2) Каткат катлама,

Акылың булса, ташлама.

Китап.

Әйе,укучылар без бүгенге әңгәмәдәресебездә китаплар иленә сәяхәткә

чыгарбыз, китап бастыру хезмәткәрләре һәм китапханәче һөнәрләре турында

танышырбыз. . Сәяхәтебезнең иң беренче тукталышы: «Кәгазьләр

тукталышы» булыр.

Иртәләрен кояш белән уянып әтиәниләрегез эшкә җыенганда , сез дә

укучылар, мәктәбегезгә юл аласыз.Сезнең дә үз хезмәтегез бар. Улгыйлем

алу. Кыңгырау чыңлау белән сез дәрескә кереп утырасыз һәм иң беренче

булып кулыгызга китап аласыз.

Нәрсә соң ул китап? «Китап …Ике катыргы арасына тыгызлап тутырылган

чуар кәгазь. Бары шул гына, ә яхшылап уйлап карасаң , ул кешеләр уйлап

чыгара алган сирәк могҗизаларның берсе. Могҗизаларның могҗизасы»,дип

язган татар язучысы Ибраһим Гази.

Китап тормышта иң кирәкле әйбер. Ул киңәшче дә, сердәш тә.Яхшы китап

һәрвакыт күңел түрендә саклана. Аны гел укыйсы килеп тора.

Беренче китаплар хәзергеләренә охшамаганнар. Китапларны элекэлектән

саклап тотканнар, чөнки аларны язу өчен бик күп вакыт кирәк булган.

Балалар, элек нәрсәгә язганнар икән?

Ташка, каен тузына.

Ә нәрсә белән язганнар дип уйлыйсыз?

Очлы таякчык . каз каурыен карага манып.

Төрле илләрдә төрле материалга язганнар. Хәзерге вакытта китапларны

бик тиз бастыралар. Ул безнең кулга килеп җиткәнче , бик күп кеше хезмәт

куя.

1у. Башта кәгазь эшләү өчен

Шактый хезмәт сорала.

Әдипләр әсәрне язгач,

Эшләр бераз җайлана.

2у. Язучының һәрбер сүзе

Редактор аша үтә.

Китаптагы һәр сүз өчен

Ул үзе җавап тота.

3у. Китап басу машинасы

Биткә сүзләр төшерә.

Битләр әле китап түгел

Елмаймыйлар кешегә.

4у. Ябыштырып, төпләп куйгач.

Тышларга кирәк була.

Исемнэрен язгач кына,

Ул битләр китап була.

II тукталыш. – « Китапханә тукталышы» .

Шәйхи Маннурның «Алай итмә»

шигырен уку.

«Бик ярата шул Мәрфуга

Китапларны күп укырга.

Ятса да ул, торса да ул,

Суза тизрәк китапка кул.

Оныта урын җыярга.

Бит юарга, чәч тарарга,

Чыкмый урамга уйнарга.

Китап булсын гел аңарга!

Ашарга дип утырса да,

Өстәлгә ул китап сала.

Бер укый да, бер аш кааба.

Белмим нинди тәмен таба.

Ә, минемчә, бутала ул.

Бернәрсә аңламый кала ул!

Алай итмә, син үскәнем,

Ашаганда бел аш тәмен,

Укыганда – китап тәмен.

Барысын да бергә бутап ,

Җибәрмә син эшнең тәмен!»

Шигырь эчтәлегенә карата сорауларга җавап бирү:

Сезгә Мәрфуга ошадымы? Теләсә кайчан, теләсә кайда укыган әйбер истә

сакланыр дип уйлыйсызмы? Автор бу шигыре белән сезгә нинди киңәш

бирә? Сез ул киңәшләрне белә идегезме?

Ә хәзер «Укытучы һәм малай» диалогын тыңлап үтегез.

Малай. Миңа әти күп укымаска кушты, күзең авыртыр да, күрми

башларсың, ди.

Укытучы: Юк, энем, китапны күбрәк укыган саен . күз киресенчә ачыла

гына бара. Дөңьяны яхшырак күрә башлыйсың.

Әйе, укучылар, китапны күбрәк укыган саен без күп нәрсәгә

өйрәнәбез. Китап яхшыны яманнан аерырга өйрәтә, бөек акыл ияләренең уй

фикерләре белән таныштыра.

Укучылар, сез китапларны кайлардан алып укыйсыз соң?

Китапханәдән.

Китапханәдән китапларны сайлап алырга кем булыша?

Китапханәче апалар.

Ә нинди һөнәр ияләре соң ул китапханәчеләр? (китап укучыларга

китаплар сайларга булышучылар, китапларны тәртипләп торучылар). Ә аны

без татар теленең аңлатмалы сүзлегеннән табып укыйк әле. (258 нче бит)

Китапханә 1) Китаплар саклау һәм аларны сайлап алу өчен махсус

бүлмә; китаплар җыелган бүлмә.

2) Җәмәгать тәртибендә китаплар туплый торган, саклый

һәм файдаланырга биреп тора торган урын.

Китапханәче 1) Китапханә хезмәткәре.

2) Китаплар булдыру өстендә эшләүче.

Әгәр сез китапханәче һөнәрен сайларга уйласагыз, нинди

сыйфатларга ия булыр идегез? Төркемнәрдә фикерләшегез һәм алдыгыздагы

дәфтәр битләренә язып та куыйк.

Акыл штурмы

+ (уңай сыйфатлар) (тискәре сыйфатлар)

Китапханәче әле ул китапларга яңа тормыш бирүче дә. Ә менә безнең

алдагы III тукталыш. – «Китаплар хастаханәсе».

Алда китаплар хастаханәсе. Монда балаларны, хайваннарны түгел, ә

китапларны дәвалыйлар. Алар йөткерми, төчкерми, сиздермичә генә агара,

саргая һәм таркала мондый хәл нидән була соң? Балалар китапларны

куллану кагыйдәләрен үтәп бетерми. Әйдәгез әле, китапны саклап тоту

кагыйдәләрен кабатлап алыйк.

1. Караңгы урында укыма: күзләреңне бозарсың. Укыганда яктылык

күзләреңә түгел, китабыңа төшсен.

2. Китап битләрен ачканда бармакларыңны төкрекләмә, битләрне өстән,

почмактан ача башла.

3. Тукталып калган урында карандаш яки тырнак белән эз ясама,

кыстыргыч куй.

4. Китапны кояшка куйма: югыйсә, тышы кибеп кубар, битләре саргаер.

5. Рәсемнәрен буяма, ертылган битләрен ябыштыр.

6. Өстәлгә куйганчы, өстәл өстен кара: юеш түгелме, икмәк валчыклары

юкмы?

7. Әгәр китаптагы әсәрне ошатып укыгансың икән, башка иптәшләреңә

дә укырга тәкъдим ит!

Менә түземле дәваланучылар зарланмыйлар,

ыңгырашламыйлар,дәшми генә сездән ярдәм көтәләр. Аларны китап

докторлары дәвалыйлар. Ә бүген мин сезне китап докторлары булырга

чакырам.( Укучылар китапларга ремонт ясыйлар).

Х.Халиковның «Китап докторы» шигырен уку.

«Әбиләр дә авырый,

Бәбиләр дә авырый…

Салкын тисә аз гына,

Дару кирәк барсына.

Чирли хәтта китап та.

Ник көләсең? Чынлап та:

Бите төшә, ертыла

Ул бит көн дә тотыла.

Алам шуңа сак кына.

Авырдымы чак кына,

Чирен шундук күрәм мин,

Дәвасын да беләи мин:

Әйткәнне һич көтмим мин.

Китапларың чирләсә,

Үз кулыңнан килмәсә,

Миңа китер туптуры

Мин аларнын докторы.».

Сәяхәтне йомгаклау.

Рәхмәт сезгә, балалар. Хәзер сезнең ярдәм белән бу китапларны башка

укучылар да укый ала. Менә безнен сәяхәтебез дә ахырына якынлашты.

Халыкта «Китап белем чишмәсе», «Китап кешенең дусты» дигән

мәкальләр бар. Китап кешедә күркәм сыйфатлар тәрбияли, дөньяны танып

белергә булыша.Әйдәгез , барыбыз да китап белән дус булыйк! Тагын бер кат

кабатлап үтик: кайларда сәяхәт иттек, ниләр белдек? (Балаларның җаваплары

тыңлана). Сәяхәтебезне китап турында шигырь белән тәмамлыйсы килә:

«Минем сөйгән китабым».

Мине укып күр , дисен.

Миндә күпме сер дисең.

Күбрәк өйрән, бел, дисең.

Хикмәтләрен дөньяның,

Минем сөйгән китабым!

Тик тормаучы сабый да ,

Сабыр уйчан абый да,

Сине укып карый да ,

Оныта йокыларын,

Минем сөйгән китабым.

Бик таушалган булсаң да,

Тетелсәң дә, тузсаң да

Син кадерле . син якын,

Минем сөйгән китабым.»

Мәхмүт Хөсәен.

Кулланылган әдәбият

1. Әхмәтҗанов М.Р. «Укучыларга әхлак тәрбиясе бирү.»

Яңалыклар

Китап укучылар конференциясе узды

Квест-уен форматында узган чарада районның барлык татар теле укытучылары һәм район үзәге мәктәпләренең 10 нчы сыйныф укучылары катнашты.

Китап укучылар конференциясе узды

Үзәк китапханә базасында күренекле язучы, әдәбият галиме һәм җәмәгать эшлеклесе Ринат Сафа улы Мөхәммәдиевнең 70 яшенә багышланган “Татар авылы – үзе бер академия” китап укучылар конференциясе узды. Укучыларны Ринат Мөхәммәдиев тормышы, иҗаты, үзәк китапханә ресурслары, китапханәче хезмәтенең нечкәлекләре белән таныштыру, киң җәмәгатьчелекне китап укуга җәлеп итү максатыннан оештырылган бу чараны Мөслим гимназиясе татар теле укытучылары һәм педагог-китапханәче үзәк китапханә хезмәткәрләре белән берлектә әзерләделәр. Квест-уен форматында узган чарада районның барлык татар теле укытучылары һәм район үзәге мәктәпләренең 10 нчы сыйныф укучылары катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Оставляйте реакции


К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

№ 126

(Мастер-класс)

Алия САДРИЕВА,

Әтнә районы Күәм урта мәктәбенең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Мастер-классның максаты. Әдәбият дәресләрендә һәм дәрестән тыш эшчәнлектә укучыларда китап укуга кызыксындыру уяту максатыннан китапнамә (буктрейлер) эшләү тәҗрибәсе белән уртаклашу.

Мастер-классның бурычлары:

– китапнамә жанры, аның үзенчәлекләре, төзү тәртибе белән таныштыру;

– балаларның игътибарын китап-журналлар, матур әдәбият белән кызыксынуына юнәлтү;

– китап укуның файдалы якларын ачу;

– танып-белү эшчәнлеген, иҗади фикерләү сәләтен камилләштерү, эзләнү-тикшеренү эшчәнлегенә тарту.

Гипотеза. Мәктәпкә китап уку яхшы гадәткә кереп китсә, укучыларның белем дәрәҗәләре югарырак күтәрелер, рухи байлыклары артыр.

Проектның тормышка ашыру өлкәсендә көтелгән нәтиҗәләр:

– проект буенча китапнамә эшләү;

– укучылар алдында чыгыш ясау, аны яклау;

– бәйгеләренә тәкъдим итү;

– балаларда кызыксынучанлык, иҗади, танып-белү активлыгы, коммуникатив мөмкинлекләрен үстерү.

Проектның әһәмияте, актуальлелеге. Җәмгыять интернет, телевизор, телефон, планшет белән «сихерләнгән» чорда, китапнамә ясау эшчәнлегенә нигезләнеп, балаларны тылсымлы китап дөньясына алып керү, китап укуга кызыксыну уяту иң актуаль проблема булып тора.

Җиһазлау. 3 ноутбук, проектор, интернет челтәр ресурсы, экран, презентация, карточкалар, МР4 форматында китапнамә, ак һәм төсле кәгазь битләре, фломастер.

Көтелгән нәтиҗә. Мастер-класста катнашучылар китапнамә ясау алымнарын үз тәҗрибәләрендә дә куллана ала.

Эшне планлаштыру:

  1. Оештыру. Дәрескә уңай мотивация тудыру.
  2. Уку мәсьәләсен кую. (Төркемнәрдә эш. Мәкальләрдә төшеп калган сүзләрне табу).
  3. Төп өлеш.

1. Төркемнәрдә эш. Кластер төзү.

2. Китапнамә ясау тәртибе белән таныштыру.

3. Үрнәк китапнамәләр карап чагыштыру, анализлау.

IV. Рефлекция. Нәтиҗә ясау.

Мастер-классның барышы

I. Оештыру

Алып баручы. Хәерле көн, хөрмәтле коллегалар! Барыбызга да уңышлар һәм яхшы кәеф теләп, осталык дәресен башлыйбыз.

Сезнең алдыгызда кәгазь битләре ята, шуларны кулларыгызга алыгыз.

Күзләрегезне йомыгыз һәм кулыгыздагы кәгазь битләрен ертыгыз. Күзләрне ачыгыз, кәгазь битләрен алыгыз һәм өскә күтәрегез. Биттәге бизәкләр бер-берсенә охшаганмы?

Көтелгән җавап. Бизәкләр төрле.

Алып баручы. Әйе, һәркем – индивидуаль шәхес, һәркемнең үз фикере бар. Шуңа күрә бүгенге дәрестә сез миңа булышырсыз һәм үз фикерләрегезне җиткерерсез дип ышанып калам.

II. Уку мәсьәләсен кую

Алып баручы. Хәзер төркемнәрдә эшләп алабыз. Мин сезгә мәкальләр тәкъдим итәм, ләкин алар тулы түгел. Нинди сүз төшеп калды икән?

1 нче төркем.белән күз ачыла, сүз белән тел ачыла.

2 нче төркем. … тормыш көзгесе.

3 нче төркем.галим – телсез мөгаллим.

Алып баручы. Нинди сүз төшеп калган? Төркемнәрнең җавапларын тыңлап үтик. (Җаваплары тыңлана.)

Алып баручы. Рәхмәт. Димәк, без бүген нәрсә турында сөйләшербез?

– Китап турында.

II.Төп өлеш

– Нәрсә соң ул китап?

– Ни өчен кирәк?

Кластер төзү.

Китап – ул …

  • серле дөнья.
  • әдәпле булырга өйрәтә.
  • грамоталы язарга өйрәтә.
  • якын дус.
  • белем чишмәсе.
  • юлдаш.
  • яхшыны яманнан аерырга өйрәтә.

Китап – кешенең хәтере, юлдашы, киңәшчесе, ярдәмчесе, укытучысы. Китапсыз халык – тарихсыз халыкка әйләнгән, ә тарихын оныткан халыкның киләчәге өзелгән.

– Сез китап укырга яратасызмы?

– Ә укучыларыгыз?

– Бүгенге көндә китап укуга караш ничек тора? (Җаваплар тыңлана.)

Алып баручы. Заман безгә – татар теле  һәм әдәбияты укытучыларына зур проблема куя: меңьеллык тарихы булган татар әдәбиятына яшь буынның игътибарын ничек, нинди юллар аша арттырырга?

Сез – тәҗрибәле татар теле һәм әдәбияты укытучылары, арагызда гомере буе китапханәче дигән мактаулы изге вазифа башкаручылар да бар.

Әйдәгез, бергәләп китап укуга кызксындыру ысулларын санап чыгыйк әле. Эшне нинди формаларда оештырырга мөмкин?

ü    Китап күргәзмәләре (юбиляр әдипләргә, халык авыз иҗатына багышлап).

ü    Язучы иҗаты, әсәр буенча викторина оештыру.

ü    Әсәрләрне сәхнәләштерү.

ü    «Балалар китабы» атналыгы.

ü    «Гаилә китапханәсе» иҗади проеклары.

ü    Балалар журналы көне.

ü    Әдәби әсәрләр буенча ребус, кроссвордлар төзеп чишү.

ü    Тематик рәсем һәм иллюстрацияләр күргәзмәсе.

ü    Якташ язучылар буенча әдәби-музыкаль кичәләр.

ü    Китап укучылар конференциясе һ. б.

Алып баручы. Җавапларыгыз өчен рәхмәт.

Үзем, «Бөтенросси әдәби җәүһәрләр» викторинасында, Бөтенроссия #әдәбимарафон китап укучылар марафонында даими  катнашып, вк челтәрендә укучыларымны, әти-әниләрне китап укуга кызыксындырам.

Бүген сезне информацион чаралар эчендә кайнаган замана баласын китап укырга кызыксындыруның компьютер технологиясен кулланып эшли ала торган ысулы белән таныштырып үтәм. Мин аны үз тәҗрибәмдә яратып кулланам. Ул – китапнамә ясау һәм куллану.

– Нәрсә соң ул китапнамә?

Китапнамә (буктрейлер – booktrailer дигән инглиз сүзеннән алынган) – китапка реклама, китап яки әсәр турында кыска видеоролик.

– Китапнамә кайчан барлыкка килгән?

Алып баручы. Тарихка күз салыйк.

ü    2003 елда Луизианада оештырылган китап ярминкәсендә Кристин Фиханның «Темная симфония» дигән китабына беренче китапнамә тәкъдим ителә.

ü    Россиядә бу жанр 2010 елда кулланылына башлый. Бездә беренче китапнамә Алексей Мавринның «Псоглавцы» китабына була.

Китапнамә ясау этаплары:

  1. Тема сайлау.
  2. Жанр һәм стилен билгеләү.
  3. Сценарий төзү.
  4. Монтаж.
  5.  Премьера (экспертиза).

Игътибар иттегезме, китапнамә ясау – үзе бер проект эше.

Һәр этапны карап үтәбез.

I. Тема сайлау буенча түбәндәге эшләр башкарыла:

1. Яңа китап яки язучының аерым бер әсәрен сайлап алып уку, эчтәлеген аңлау.

2. Интернет ресурслардан үрнәк китапнамәләр белән танышу.

II. Стиль:

1. Слайд-шоу.

2. Китап буенча интерактив плакат.

3. Сәхнәләштереп уйнауга корылган видеоролик.

4. Мультипликацион видеоролик.

III. Сценарий

Төп фикер, идея чагылыш тапкан  план төзелә. Аерым әсәр буенча төенләнеш, кульминацион нокта һәм чишелешне күрсәтергә була яки интрига итеп калдырырга мөмкин. Эчтәлек буенча фото, рәсемнәр, видео, музыка cайлыйбыз, эчтәлекне аудиоязма формасында да бирергә  мөмкин.

IV. Монтажлау

Power Point, Windows Novie Maker, киностудия L программаларында монтажларга була.

Монтажлауга  таләпләр.

1. Видеролик күләме буенча 3 минуттан артмаска тиеш.

2. Ролик башында яшь үзенчәлеге тамгасы куела. (3 секунд)

3. Логотип.

4. Кулланылган аудио-, видеоматериалларның чыганагы  күрсәтелә.

Авторлык хокуклары сакланган булса, исеме, авторы, студия һәм елы күрсәтелә.

V. Премьера!!! (Экспертиза)

Алып баручы. Әзер видеороликны тикшерәбез.

Китапнамә ясау шактый вакыт таләп итә. Ә хәзер берничә китапнамә карап үтик. Игътибар белән карагыз. (Берничә китапнамә үрнәге белән танышалар.)

VI. Рефлекция

Нәтиҗә ясау.

Алып баручы. Мастер-класс барышында сез нәрсәләр белдегез?

Игътибарыгыз өчен рәхмәт. Әлеге мастер-класс педагогик эшчәнлегегездә файдалы булыр дип ышанып калам.

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Китайский сервиз сценарий
  • Китайский религиозный праздник
  • Китайский праздник шиши
  • Китайский праздник чуньцзе
  • Китайский праздник члена