Класстан тыш чаралар сценарий татарча

Cкачать: Сценарий "Сөмбелә бәйрәме" Класстан тыш чара

                            Хуш киләсең Сөмбелә.

  Зал бәйрәмчә алтын
көзне хәтерләтеп бизәлә. Өстәлләргә көзге уңыш: җиләк- җимеш, яшелчәләр,
башаклар куела. Яңа җыйган уңыштан пешерелгән бәлешләр, тортлар куела. Балалар
кулында яфраклар. Әкрен генә җырлап әби керә. Ике кулында яшелчәләр салынган
кәрзин. Әбигә ярдәмгә берничә бала керә.

 Әби: И,рәхмәт
тошкерләре,кайлардан гына килеп чыктыгыз балалар.Кәрзиннәрем бик авыр
иде.Бакчамнан кайтып киләм. Быел уңыш бик нык уңды.Ул помидорлар,кыярлар.Тәмле
–тәмле алмаларым бик күп булды.Җыеп бетерә торган түгел.Ардым
балалар,сусадым.Әнә тегендә ерак түгел бер чишмә бар.Әйдәгез әле шул чишмә
буена барыйк әле.Тәмле чишмә суы эчәрбез,ял итәрбез бераз.

Чишмә буена барып
утыралар.
Балалар без яшь
чагында торле бәйрәмнәр уздыра идек.Шуларның берсе- Уңыш бәйрәме. Көз
җиткәч,уңышлар җыелып алынгач уза иде ул бәйрәм. Бик күңелле була иде ул
бәйрәм. Авылда иң чибәр кызны Сөмбелә итеп сайлап куялар иде.Әбиегезнең дә яшь
чагында Сөмбелә булганы бар. И-и бигрәкләрдә күңелле була иде инде ул бәйрәм.
Төрле уеннар уйный идек,бии идек,җырлар җырлый идек.

1бала:

           Уңыш
җыелды.

          Аккошлар
китте.

          Матур-көз
ае-

          Октябрь
җитте.

2бала:

Салкын җилләр исә,

Тәрәзәгә чиртә.

Сап-сары яфраклар

Җиргә очып төшә.

Сары яфрак белән

Безнең урам тулган.

Кояшта елмаймый,

Белмим нәрсә булган?

  3бала:      Бик күңелле бит урамда

                
Алтын яфрак бар дөнья,

                 Җил
яфраклар биетә,

                  Көз
шатлана ,туй итә.

4 бала:

  Колач җәеп каршы
алыйк,

  Сөмбелә килә!

  Көзге байлык-уңыш
кызы

  Елмая,көлә.

Ике бала сәхнәгә
чыга :

1нче укучы :Исәнмесез, кадерле кунаклар, нәни дуслар. Без
бүген Сөмбелә бәйрәменә җыелдык. Сөмбелә бәйрәме көн белән төн тигезләшкәндә
бәйрәм ителгән. Бу вакытта инде уңыш җыю эшләре тәмамлана, көзге чәчү эшләре
бетә. Бәйрәм килә. Бәйрәмнең хуҗабикәсе Сөмбелә исемле, алтын-сары толымлы кыз
булган.

2нче укучы: Мы сегодня собрались на праздник Сөмбелә — праздник урожая.
Его отмечают в день осеннего равноденствия, когда день и ночь уравниваются. В
давние времена, когда урожай был убран, осенняя посевная закончена — люди
устраивали этот праздник. Хозяйкой праздника была девушка по имени Сөмбелә. Ее
выбирали из числа красивых, озорных,острых на язык девушек , переодевали в
Сөмбелю, выводили на площадь и там задавали ей вопросы. Например, «топор или
шило?». Если она скажет «топор», то полагали, что осень будет холодная —
лед можно будет разбивать только топором. Если ответ был «шило», то ожидалось,
что осень будет относительно теплой — лед можно будет разбить и шилом. К
её словам прислушивались даже старики и аплодировали со словами «юравың юш
булсын», т. е. пусть твое гадание осуществится. Сөмбелә должна была иметь
светло-желтые волосы, потому что она символизировала осень, колосья. Давайте и
мы с вами отметим этот праздник в нашем уютном зале и позовем на наш праздник
Сөмбелю.

3нче укучы:

Без бүген бәйрәмгә

Сөмбеләне чакырдык.

Әйдәгез, бергәләп без
аны

Җыр белән каршы алыйк

(Яфраклар җыры)

  Сөмбелә керә:

Исәнмесез, дуслар!

Мин- Сөмбелә, киләм
сезгә,

Көзге байлык кулымда.

Муллык белән байлык
телим,

Кем очраса юлымда.

Амбар тулы арыш ,
бодайларым,

Тау-тау булып өелгән.

Миләшле авыр ботаклар

Җиргә чаклы иелгән.

Я — Сөмбелә. К вам пришла, праздник осенний вам принесла.

1 бала:Сагынып көткән, зарыгып көткән

Сөмбелә килеп җитте,

Чәчәкле, җиләкле җәйләр

Инде үтте дә китте.

Сөмбелә, Сөмбелә

Бәйрәмебез түрендә,

Алтын чәчле гүзәл кыз ул—

Уңыш кызы Сөмбелә.

Сөмбелә:

Рәхмәт сезгә,
балалар!

Дуслар бәйрәмгә
килгәнсез

Гөлдәй матур
киенгәнсез.

Ниләр китердегез
көзгә,

Сөйләп бирегезче
безгә!

2 бала : биюләр,җырлар алып килдек.

( Татар халык биюе)

Сөмбелә : Ә мин сезгә табышмаклар алып
килдем,җавапларын белесез микән?

1.Ура-суга , җилгәрә,

Үзе төяп җибәрә.

Бик күп эшләп игенне

Баета ул
илемне.(комбайн)

2.Ат түгел, кешнәми

Йөз аттан ким эшләми.

Үзе тыр да тыр,

Я, бу нәрсә, кем
әйтер? (трактор)

3.Кырлар  буш кала ,
яңгырлар ява,

Җирләр дымлана, бу
кайчак була?(көз)

4.Җир астында җирән
ат,

Аның тиресе җиде кат.

Суярсың да. тунарсың,

Тунаганда еларсың .
(суган)

5.Тәрәзәсе юк, ишеге
юк,

Эче тулы халык.(кыяр)

6.”Алма” дисәң дә
алалар

Нәрсә соң ул
балалар?(алма)

7.Йодрык- йодрык 
булып төшә.

Алма кебек кызарып
пешә.

Үзе бик матур, аны
кем әйтер? (помидор)

Сөмбелә:

Табышмаклар күп
беләсез,

Зирәк икән  үзегез.

Бәхетле һәм матур
булсын

Сезнең һәрбер
көнегез.

Сөмбелә: Рәхмәт сезгә, дуслар!

   Балалар, мин сезгә кызыклы уеннар да
алып килдем бит әле.

 1.“ Чума үрдәк,чума
каз”, “Кәләпүш”  кебек җырлы –биюле уеннар уйнау.

2. “ Кем күбрәк белә”
уены.( Күзе бәйләнгән килеш кәрзиннән яшелчәләр ала һәм нинди яшелчә икәнен
әйтә.)

3..”Кем күбрәк җыя,
кем тизрәк җыя.” уены.(Күзне бәйләгән килеш кәрҗингә яшелчәләр җыярга.)Сөмбелә
уеннарда җиңүче балаларны бүләкләп бара.

Сөмбелә:

Рәхмәт сезгә,
дуслар!Сез бик зирәк, тапкыр, уңган  , җитез балалар икәнсез.Сезгә карап күңел
сөенә. Сезнең уңышларыгызны ишетеп бик шатландым.Бәйрәмнәр мөбәрәк булсын. Ә
сез тырышып укыгыз, тәртипле булыгыз!Киләсе елга да уңышларыгызга сөенерлек
булсын.

                Көзем бик моңсу булса
да

                
Сезнең белән күңелле

                
Башка балалар да көтә

                
Китми булмый билгеле.

                 Менә
сезгә күчтәнәчем

               
Сыйланырсыз утырып

                
Алмаларны алып килдем

                
Кәрзинемне тутырып.

Алып баручы. Ә хәзер, балалар бәйрәмебезне “Игенче “ җыры  белән
бетерәбез. Бәйрәмне чәй табыны артында дәвам итәрбез.

Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗатына багышланган “Тамчы-шоу”интеллектуаль уены. (Рус телле балалар өчен)

          “Туган тел” җыры яңгырый.

      1 нче бала. Бар күңеллелек бөтен дөньяда

      2 нче бала. Бар бер ямь бүген!

                           Нәрсәдән бу?

  1. нче бала. Мин беләм, бәйрәм бүген!

     Бергә.           Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

     Алып баручы. Әйе, укучылар, бүген бәйрәм! Бүген “Тамчы – шоу” интеллектуаль уены. Бу бәйрәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның иҗатына багышлана. Уенда

5,6 нчы сыйныф укучылары катнаша.

          Ә хәзер командалар белән танышабыз  (Һәр команда үзе белән таныштыра: команданың исеме, девизы, Һәр әгъзасы турында кыскача мәгълүмат бирелә).  5 нче сыйныф укучылары, сезнең команданың исеме ничек?

         1 нче команда. Без  — “Шүрәлеләр”,

                                    Акыллы һәм көчлеләр!

                                    Безнең девизыбыз:

                                    “Укырга, тырышырга,

                                    Дуслар булып яшәргә!”

         2 нче команда. Ә без – “Күбәләкләр”,

                                     Зирәкләр һәм җитезләр!

                                     Безнең девизыбыз:

                                     “Укырга, эзләнергә, табарга,

                                     Татау булып яшәргә!”

         Алып баручы. Шулай итеп, ярышны башлыйбыз.

I тур. “Батыр берне, белемле меңне егар”. (Г.Тукайга багышланган сораулар.  Җавапны белгән укучы кызыл түгәрәкне күтәрә).

1. “И туган тел, и матур тел,

     Әткәм — әнкәмнең теле!”

   Бу юлларны кем язган ?

2. Ул кайчан һәм кайда туган?

3. Габдулланың әтисенең исеме?

4. Габдулла Тукайның әнисенең исеме?

5. Г.Тукайның бабасының исеме?

6. Әнисе үлгәннән соң Габдулла кайда яши?

7. Ул тагын кайларда яшәгән?

8. Беренче шигырен ничә яшьтә  яза башлаган ?

9. Казанга ничәнче елны килгән?

10. Ул нинди телләрне яхшы белгән?

11. Г.Тукай ничәнче елда вафат булган?

II тур. Шигърият бакчасында.

  1. “- И Куян, куркак Куян, йомшак Куян…” Әлеге юл нинди шигырьдән китерелгән? (“Бичара Куян”).
  2. Әлли – бәлли итәр бу,

     Мәдрәсәгә китәр бу…

Шигырьне дәвам итәргә.

      (Тырышып сабак укыгач,

       Галим булып җитәр бу).

3. “Эш беткәч уйнарга ярый” шигырендә бала кемнәр белән сөйләшә? (Кояш, Сандугач, Алмагач).

II I тур. Зирәклекне тикшерү. Номерлар сугылган, Габдулла Тукай турындагы картиналар  күрсәтелә. Аннан соң сораулар бирелә?

  1. 1 нче рәсемдә кечкенә Габдулла нәрсә ашый?
  2. 3 нче рәсемдә. Бәләкәй Апушның кулында нинди эш коралы була?

Музыкаль тәнәфес. 2 бала “Бала белән күбәләк” җырын башкаралар. Берсе күбәләк булып киенгән.

IV тур.  “Чал тарихлы башкалам”.  Тактада Татарстанның күренекле шәхесләренең рәсемнәре күрсәтелә. Башта –йөзнең бер өлеше, дөрес булмаган очракта, йөзнең икенче өлеше ачыла. Әгәр әлеге шәхеснең исеме портрет тулысынча ачылып беткәч әйтелсә, җавап кимрәк балл белән бәяләнә).

 1 нче командага – Р.Миңнуллин, Фәнис Яруллин.

 2 нче командага – Шәүкәт Галиев, Габдулла Тукай.

V тур Тәфтиләү  сүзеннән яңа сүзләр уйлап язалар.

V тур. “Кызыклы сораулар”.

1.Галинең дусты кем? (Кәҗә).

2. Шүрәлене хәйләләгән батырның исеме ничек? (Былтыр).

3. Тукай утырып йөргән транспорт төрен атагыз.(Ат).

4. Карак малайны куркыткан хатын кем? (Су анасы).

5. Казый абзыйның эш коралы нәрсә булган? (Талчыбык яки чыбык).

6. Берсе – татар кояшы, берсе – рус кояшы – алар кемнәр? (Г.Тукай, А.С.Пушкин).

VI тур.        Капитаннар бәйгесе.  Мәкальләрне дәвам итәргә.

1 нче командага.

1. Кем эшләми, … (шул ашамый).

2. Калган эшкә … (кар ява).

3. Сүзең белән мактанма, …(эшең белән мактан).

4. Эш беткәч … (уйнарга ярый).

5. Тырышлык – зурлык, …(ялкаулык – хурлык).

2 нче командага.

1. Аз сөйлә, …(күп эшлә).

2. Телләр белгән, …(илләр гизгән).

3. Тырышкан табар, …(ташка кадак кагар).

4. Егет кешегә …(җитмеш төрле һөнәр дә аз).

5. Һөнәрле үлмәс, …(һөнәрсез көн күрмәс).

Йомгаклау. Бәйгегә нәтиҗә ясау. Жюри бәйгегә нәтиҗә чыгарган арада музыкаль пауза. Укучылар башкаруында “Туган тел” җыры.

                                                                                 Шәрипова Гүзәл Шәмсимөхәмәт кызы,      

                                                                                 Теләче районы Шармыш төп мәктәбенең        

                                                                                  татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Уңыш бәйрәме

Бәйрәмнең максаты. Укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү, авыл хуҗалыгы хезмәтенә хөрмәт һәм кызыксыну уяту, икмәккә мәхәббәт, хезмәт кешесенә хөрмәт тәрбияләү.

Бәйрәм буласы зал яфраклар, плакатлар белән бизәлә, уртага икмәк, яшелчә, җиләк-җимешләрдән торган өстәл куела.

Уртага ике алып баручы чыга, калган укучылар ике яклап тезеләләр.

Кыз:  Хәерле көн, кадерле дуслар, хөрмәтле укытучылар, әти-әниләр һәм килгән кунаклар!

Малай: Без бүген көз бәйрәменә – Уңыш бәйрәменә җыелдык.

Кыз:  Көз. Кемдер аның килүенә чын күңелдән шатлана, ә кемдер көенә. Чөнки көз ул моңсу, көз ул сагышлы.

Малай: Ләкин ничек кенә булмасын, һәр ел фасылының да үз матурлыгы бар. Алтынга манылган урманнар, бакча тулы өлгергән яшелчә, җиләк-җимеш бары көздә генә!

Кыз: Без бүгенге бәйрәмебездә көзгә багышланган җырлар җырларбыз, шигырьләр сөйләрбез, уеннар уйнарбыз, рәхәтләнеп ял итәрбез.

Күңелләргә якты нур өләшеп,
         Шатлык өстәп һәрбер йөрәккә,
         Үз муллыгы белән көзләр килә,
         Йомгак ясап җәйге хезмәткә.

Табындагы икмәк, сый-нигъмәтне

Күреп, ил картлары шатлана.

Муллык белән җиргә килә көзләр,

Көзге муллык кыла тантана.

Җиргә төшә сары, ал яфраклар,
          Көз җиткәнен алар белдерә.
          Алтын көзең синең, туган ягым,
          Күңелемә якын, бер генә.

Һәркайда да муллык, туклык,
        Һәрбер җирдә көзге шатлыклар.
        “Кара көз” дип сиңа беркем әйтмәс,
         Кочагыңда муллык, байлыклар.

Хәерле көн, якын дуслар,
        Котлы булсын уңыш бәйрәме!
        Кичәбезгә олы ямьнәр биреп,
        Бизәп торсын көлтә бәйләме!

Җыр – “Уңыш бәйрәме”

  1. Аллы-гөлле гөлчәчәкләр

Бакчабызны ямьләде.

Килде язгы дәртле эшнең

Җанлы хезмәт бәйрәме.

Йөгерә-йөгерә алмагачтан

Без җыябыз алмалар.

Безнең эштән шундый үскән,

Шундый пешкәннәр алар.

Алмасын, алмасын

Өз, агачта калмасын!

Зур уңышның бәйрәме –

Бар да көлсен, уйнасын.

  1. Таң ягыннан таңны котлап,

Акрын искән җил белән

Күкрәп үскән тук башаклар

Әлли-бәлли селкенә.

Зур заводтан безгә килгән

Зур корыч атлар бүген.

Киң басуны иңләп алды,

Тулды амбарга иген.

Киң басу, киң басу

Безгә кушылып җырласын.

Зур уңышның бәйрәме –

Дәртле җырлар яңгырасын.

Малай: Кадерле дуслар! Уңыш бәйрәмебезне Көздән башка бәйрәм итсәк, күңелле булмас.

Кыз: Илебезгә, җиребезгә муллык алып килүче Алтын көз, бәйрәмебезгә рәхим ит!

Көз:

Исәнмесез, балалар!

Сез мине беләсезме?

Әйе, мин – сентябрь дә,

Мин – октябрь дә,

Мин – ноябрь дә.

Мин Көз генә булсам да, җәй буена сезнең ничек эшләгәнегезне, хезмәтне яратуыгызны белеп торам. Бүгенге бәйрәм – сезнең тырышлыгыгыз, уңганлыгыгыз нәтиҗәсе ул. Мин үземнең уңыш тулы кәрзинемне сезгә бүләк итәм. Ә монысын, улым, син уйнат!

Малай: Көз ул ялгыз гына йөрми. Аның бик чибәр кызы да бар. Әгәр Көз алып килгән менә бу кроссвордны дөрес чишсәк, без ул чибәркәйнең исемен дә белербез.

  1. Ачыдыр теле,

Кыллыдыр төбе. (Суган)

  1. Гәүдәсе бар, җаны юк,

Үзе эшләпә кигән, башы юк. (Гөмбә)

  1. Түгәрәк кенә кызыл йорт,

Эче тулы корт. (Помидор)

  1. Чәчәге агачында,

Алмасы тамырында. (Бәрәңге)

  1. Үзе кызыл, үзе буялмаган. (Чөгендер)

  2. Җир астында картыгыз,

Сакалыннан тартыгыз. (Шалкан)

  1. Эсселәгән саен кат-кат тун кия. (Кәбестә)

Малай: Нинди матур исем – Сөмбелә! Сөмбелә – җитен чәчле, зәңгәр күзле, зифа буйлы, сүзгә тапкыр, эшкә уңган кыз ул.

Кыз:

Урам буйлап килә

Сөмбелә көлә-көлә,

Яфракларын сибә-сибә

Шаяра, уйный, көлә.

Сөмбелә:

Саумы, якын дусларым!

Сезне сагынып килдем мин.

Сезгә аяз көннәр дә,

Байлык та китердем мин.

Мин – көз кызы – Сөмбелә,

Көзге байлык кулымда.

Чакырам мин һәммәгезне

Шушы бәйрәм түренә.

Укучылар, мин сезгә бик күп яфраклар алып килдем. Ә хәзер, әйдәгез, “Яфрак тану” уены уйныйк. Сез мин күрсәткән яфракларның кайсы агачтан коелганын әйтерсез.

Яфрак тану” уены.

Сөмбелә: Бик булдырасыз икән, барыгызга да зур рәхмәт! Һәрвакыт шундый белемле, зирәк, тырыш, уңган булыгыз. Уңыш бәйрәме белән котлыйм сезне!

Малай: Әйдә, Сөмбелә, кал безнең янда. Бәйрәмебез синең белән тагын да ямьлерәк булыр.

Көз көннәре килеп җитте,

Хушлашабыз җәй белән.

Бөтен җиргә яфраклардан

Алтын келәм җәелгән.

Курайларда көз көйләрен уйнап,

Агачларны сары төскә буяп,

Куакларга җиләк-җимеш элеп,

Агач төпләренә гөмбә тезеп,

Урман буйлап алтын көз йөри.

Көшел-көшел бодай, арыш җыеп,

Саламнардан зур эскертләр куеп,

Кара җирне уҗым белән каплап,

Тракторлар белән гөрләп-шаулап.

Кырлар буйлап уңган көз йөри.

Балаларны мәктәпләргә дәшеп,

Аяк асларына яфрак чәчеп,

Тәрәзләрне яңгыр белән юып,

Күп кошларны җылы якка куып,

Урам буйлап наян көз йөри.

Оча сары яфраклар,

Шундый үз, шундый ятлар.

Әйтерсең, ярсу атлар.

Әйтә күк алар гүя:

  • Бар иде, – дип, – безнең дә

Кайчандыр яшел чаклар…

Оча сары яфраклар –

Көзләрдән тәүге хатлар,

Җәйләрдән соңгы хәбәр.

Сөйли белсәләр әгәр,

Әйтерләр иде: “Хушыгыз,

Киләсе язга кадәр.

Хушыгыз, язын кайтырбыз,

Ямь-яшел бөре булып…”

Саубуллаша яфраклар

Йөзләргә кунып-кунып.

Моны күреп торган болыт

Елый күңеле тулып.

Кыз: Дуслар, бу яфраклар гади генә яфраклар түгел. Аларның һәрберсенең артына табышмак я бирем язылган. Әйдәгез, бергәләп шул уенны уйнап алыйк әле.

Табышмак” уены

Өстә дә үсә алмалар,

Төптә дә үсә алмалар;

Өстәгесе кирәксез,

Төптәгесен, җиткәч көз,

Караңгыдан алалар,

Караңгыга салалар. 

Пешерсәң аны тагын,

Тәмләнә шулчак табын.

              (Бәрәңге)

Исемем- боерык,

Зурлыгым- йодырык;

Эленеп торырлык

Бар миндә коерык.

           (Алма)

Итләч, йомры, яшелен

Өзеп алдым, яшердем;

Гаҗәпләндем бераздан,

Кояшсыз да кызарган.

           (Помидор)

Тар бүлмәдә үстек без,

Тезелдек тә бер сафка;

Саргайгач та йөзебез,

Сибелдек төрле якка.

          (Борчак)          

Җиләк кояшта пешә,

Шалкан учакта пешә,

Нәрсә … суыкта пешә?

          (Миләш)                       

Ул- витамин казыгы,

Куян, кеше азыгы,

Ашыйлар кетер-кетер,

Аның исеме … 

             (Кишер)

 Яңгырны бик яратса да,

Эшләпә кия көн дә.

Аягы аның бер генә,

Аумый тора. Ул …

          (Гөмбә)

Кечкенә генә сары карт, кигән туны тугыз кат.

           (Суган)

Тугәрәк өй.

Кызыл эчле яшел өй

Тәрәзәсез- ишексез.

Авыз итеп карасаң-

Балдай татлы! Һичшиксез!

             (Карбыз)

Яшел бишек.

Чыга да җирдән үсеп,

Бер сабакка эленә

Күп дистә яшел бишек.

Шуларның һәрберенә

Күп бәби салган булыр…

Исемен кем алдан белер?

                 (Борчак кузагы)

                       Залда кулларына яшелчә рәсемнәре тоткан балалар чыгышы

Кәбестә:

Мин булам кәбестә,

Үзем яшькелт төстә.

Ашларга да төшәм мин,

Бәлештә дә пешәм мин.

Чөнки мине балалар

Көн дә көтеп алалар.

Кабак:

Карагыз әле бер генә

Менә миңа – кабакка,

Турап куйсагыз, мин сыймыйм

Хәтта тугыз табакка.

Кишер:

Минем исемем – кишер,

Теләсәң, болай пешер,

Теләсәң, ашка тура.

Мине яраткан бала

Озын гомерле була.

Суган:

Минем исемем – суган,

Мин Һиндстанда туган.

Мине бик тә мактыйлар,

Салатка да турыйлар,

Тураганда елыйлар.

Кыяр:

Карагыз сез минем кыяфәткә:

Үзем эре, шома, сөйкемле.

Су сипкәнгә шулай үстем мин,

Нәфис, зифа кызлар шикелле.

Помидор:

Җылы якта тусам да мин,

Сездә дә уңыш бирәм.

Кып-кызыл булып пешәмен,

Тәмләткечләргә керәм.

Чөгендер:

Җир астында җыйнак кына

Кызарып үсеп ятам.

Чөгендерле аш та тәмле,

Венегретка да батам.

Алма:

Кем генә яратмый мине:

Ашый сабый бала да,

Зурларын әйтеп тә тормыйм,

Алма дисәң дә ала.

Карлыган:

Беләсезме, иң күп өлеш

С витамины кемдә?

Лимонда, билгеле, бик күп,

Ә аннан кала миндә.

Сәламәтлекнең серләре –

Яшелчә белән дуслык.

Яшелчә, һәркем белгәнчә,

Витаминга бай ризык.

Яшелчә, җиләк-җимешләр,

Әйдәгез, түргә, дуслар!

Сезсез өстәлнең яме юк,

Сез – безнең якын дуслар.

Җыр – “Уңыш җыябыз”

Малай: Бүгенге бәйрәмебезне икмәктән башка күзалдына китерүе дә кыен.

Гәрәбәдәй булып үсте иген,

Түгелгән тир бушка китмәде.

Игенченең батыр хезмәте бу –

Күпереп пешкән арыш икмәге.

Яшәү чыганагы – кояш нурын,

Җир җылысын саклап үзендә

Күкрәкләргә терәп кисәр икмәк

Көр табынның тора түрендә.

Икмәк – игенченең җан җылысы,

Җир-анага кадер-хөрмәте.

Яшәү тамыры ул һәр йөрәкнең,

Шуңа кадерлибез икмәкне.

Әти-әни, Ватан һәм дә икмәк!

Бу сүзләрдә тормыш мәгънәсе.

Бәхет, хезмәт, ирек, яшәү яме

Шул сүзләргә бәйле һәммәсе.

Гади сорау: нәрсә соң ул икмәк?

Кирәк, дуслар, уйлап карарга.

Ләкин әле икмәк ашау гына

Ярдәм итмәс җавап табарга.

Ишетергә кирәк яз тавышын

Кар сулары әле акканчы.

Уянырга кирәк солдат кебек,

Түбәләрдән тамса бер тамчы.

Күрешергә кирәк кояш белән,

Кыр өстендә йөзгә-йөз килеп.

Таң нурлары белән битне юып,

“Сәлам сиңа, туган җир!” – диеп.

Яңгыр гына җиргә җитәме соң?!

Тир тамчысы кирәк җирләргә.

Буразнадан алып, җылы җирне

“Җаным!” – диеп кирәк үбәргә.

Икмәк нәрсә?

Язын тургай җыры,

Кышкы буран, көзге җил дә ул.

Кайгы да ул, ләкин шатлык та ул,

Бәхет тә ул, изге сүз дә ул.

Җир ул безнең газиз әнкәбез,
         Аңа мең-мең рәхмәт әйтәбез.
        Онытмыйк без җирнең әмерен,
         Ул чакыра безне: “Белегез, – дип, —
         Җир кадерен, икмәк кадерен!”

Җыр –“Чайкала иген кырлары”

Кыз: Бәрәңгене икенче икмәк диләр. Икенче икмәк быел мулдан булды.

Бәрәңге:

Әгәр мине җиргә күмеп куеп,

Кешеләр карамасалар,

Бу кадәрле уңыш булмас иде,

Күммәсәләр, утамасалар.

Әй бәрәңге, дөрес әйтәсең син,

Көч түкмичә бер ни уңалмый.

Бәрәңгесез яшәү мөмкин түгел,

Бәрәңгесез аш та булалмый.

Малай: Чынлап та, дуслар, бәрәңге быел бик уңган, хәтта чүпләп бетерә дә алмаганнар. Хәзер без шул бәрәңгене чүпләп ярышырбыз.

Кем тизрәк чүпләр?” уены

Гамил Афзал сүзләренә язылган “Бигрәк тәмле бәрәңге” җырын башкару.

Кыз:

Бакчага ямь биргән кебек,

Кичәбез дә ямьләнде.

Әйтерсең, мәктәп бүлмәсе

Чын бакчага әйләнде.

Малай:

Мәктәп бакчасында, дуслар,

Тырыш хезмәт куйдык без.

Уңышлар да куандырды,

Сау-сәламәт булыйк без.

Кыз:

Хушыгыз, еллар имин,

Илнең күге аяз булсын!

Сабыйларның шат авазы

Гел яңгырап торсын.

Малай:

Бәйрәм мөбарәк булсын,

Табыннар түгәрәк булсын!

Барыбызга да сәламәтлек,

Тыныч көннәр насыйп булсын!

Тема: Чәйләрегез тәмле булсын!

(Технологиядән 6-7 сыйныфлар өчен сыйныфтан тыш чара)

Максат: укучыларны чәйнең төрләре, тарихы , эчү йолалары, дару үләннәреннән әзерләнгән чәйләр белән таныштыру, кунакчыллык хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: самаварлар-чәйнекләр коллекциясе,китаплар күргәзмәсе,табышмаклар,мәкальләр.

Стендка мәкальләр язылган.

«Чәй яны-гаилә җаны»,

«Ачык чырай-кайнар чәй».

«Чәй эчсәң-җанда җәй»

1 алып баручы:

Исәнмесез, хәерле кич хөрмәтле укытучылар, укучылар!

Бездә бүген чәй бәйрәме, шуңа күрә без бүген чәй турында гына сөйләшәчәкбез.

2 алып баручы:

Чәй эчү церемониясе — Кытайда туган йола. Хәзерге вакытта бу йола Япониядә сакланып калган. Анда чәй эчү өчен махсус чәй йортлары бар. Бу йортның ишеген атлап кергәндә һәр кеше үзенең бөтен эш-шөгыльләрен бусаганың теге ягында калдыра, матур уйлар белән генә ача бу йорт ишеген. Чәй янында эчкерсез әңгәмәләр алып барыла. Чәй йортында булган кеше үзен бөтенләй башка дөньяда булган итеп хис итә.

Җыр: Чәйләрегез тәмле булсын.

1 алып баручы:

Чәй эчү йоласы Мәскәү дәүләтендә иң беренче 1638 елда барлыкка килә. Чәйне башта дару буларак кына кулланалар. Аннары экзотик эчемлек булганга аны эчү модага керә. Чәй табыны матур итеп бизәлә, бәйрәм төсен ала.

Йорт эшләре турындагы танылган китаплар авторы Левшин чәй турында менә нәрсә дип язган: «Ул канны яңарта һәм чистарта. Иртән аны рухны һәм аппетитны күтәрү, ә әбәттән соң берничә сәгать узгач ашказаны эшчәнлеген яхшырту өчен эчәләр». Пушкин: «Чәй каты булырга, чынаякта караңгы төстә күренергә тиеш «, — дип язган.

Чәй өстәленең матурлыгы һәм горурлыгы –ул самовар. Чәй таралу металл эшкәртүнең тулы бер тармагы — «самовар төзелешен” тудырган. Самовар өйне бизәп торган, аны көмештән, фарфордан, хәтта хрустальдән дә ясаганнар.

2 алып баручы:

Самоварның тарихы бик бай һәм кызыклы. Аны кулдан ясаганнар, һәр һөнәрче аны үзенчә бизәгән. Мәсәлән: Суксон поселогында Монголия өчен махсус эшләнгән самовар 4 бүлектән торган. Анда чәй дә кайнатылган, ашарга да әзерләнгән. Хәзерге самоварлар элекләреннән әллә ни аерылмыйлар. Тик алар электр ярдәмендә генә эшлиләр. Төзелеше 5 өлештән тора: муены, корпусы, капкачы, краны, комфоркасы. Гомумән, хәзер дә самоварга төрле темага багышлап рәсемнәр төшерелә. Самоварны болын чәчәкләре, үләннәр, җиләкләр, урам пейзажы күренешләре белән бизиләр.

1 алып баручы:

Ә хәзер әйдәгез чәй бәйрәмен башлыйбыз. Бу бәйрәмне үткәрү өчен ике команда кирәк булачак. Командада 6 шар кеше катнаша.

Командалар үз урыннарын ала. Командалар эшен бәяләү өчен жюри составы кирәк булачак.

1 нче бирем.

Командаларга исем, девиз сайларга.

2 нче бирем. Чәй турында сораулар:

1. Чәйнең туган җире булып кайсы ил санала? (Кытай)

2. Кайсы дөрес: чәй агачымы, чәй куагымы? (Чәй куагы)

3. Чәйне ничек сакларга? (Коры урында)

4. Нинди үсемлек, чәчәк кулланып өй шартларында чәй әзерләргә мөмкин? (Роза чәчәге, мәтрүшкә, чия, карлыган, кура җиләге яфраклары)

5. Нинди исемдәге чәйләргә реклама ясала.

6. Чәйне ничек итеп дөрес әзерләргә? (Кайнар су белән фарфор чәйнекне чайкыйлар. Аңа 1-2 бал кашыгы күләмендә заварка салына. Аның өстенә кайнап торган суны чәйнекнең 1/3 өлешенә кадәр салалар һәм 5-8 минут тоталар. Аннан соң чәйнек тулганчы кайнаган су өстиләр).

7. Россиядә чәйне кайсы елдан куллана башлыйлар? (1638 елдан).

8. Чәй күпъеллык үсемлекме, әллә беръеллыкмы? (Күпъеллык).

Музыкаль пауза.

2 алып баручы:

Чәй әле ул бик бай даруханә дә. Чәй яфрагында стимуллаштыра торган матдәләр, ашказаны өчен файдалы кислоталар, кабатланмас ис бирүче эфир майлары бар. Яңа җыелган чәй яфрагында С витамины лимонга караганда 4 мәртәбә күбрәк, ә яшел чәйдә, кара чәйгә караганда бу витамин 10 тапкыр күбрәк.

Менә шушы витаминнарга бай булганга күрә дә инде чәй кеше организмына уңай тәэсир ясый, акыл активлыгын үстерә, арыгнлыкны бетерә, ашкайнатуны яхшырта, күтәренкелек хисе уята. Дәвалау үзлегенә ия үсемлекләр арасында чәй иң мактаулы урыннарның берсен алып тора.

3 нче бирем. “Кем күбрәк?”

Ике командадан 1 уенчы чакырыла. Төрле кисәкләргә киселгән чәй тышларын җыеп урнаштырырга.

Музыкаль пауза.

4 нче бирем. Табышмаклар ярышы.

1. Кечкенә генә кыз бала

Йөрәгенә ут сала.

(самавыр)

2. Өстәлемдә бер үгез,

Маңгаенда бер мөгез.

(чәйнек)

3. Кар түгел – ак

Боз түгел – каты,

Тоз түгел – эри.

(шикәр)

4. Кечкенә генә кызым бар,

Кергән – чыккан үбәдер.

(чынаяк)

5. Менә кызык, менә кызык,

Менә китте кодалар кызып,

Берсе менә, берсе төшә,

Берсе тора сызгырып.

(самавыр, поднос, чынаяклар)

6. Бохарадан килгән кунак

Ут ашый да су эчә.

(самавыр)

7. Тәнендә — мунча,

Борынында – рәшәткә,

Аркасында бер кул.

(чәйнек)

8. Икесе дә — ак,

Икесе дә — вак,

Аерыйм дисәң – кап.

(шикәр комы һәм тоз)

Музыкаль пауза.

1 алып баручы:

Чәйнең туган җире булып ни өчен Кытай санала соң?

Бервакыт Кытай императорына бирү өчен су кайнаталар, савытка чәй куагыннан берничә чәй яфрагы очып төшә, су каралып китә һәм аннан бик нәфис һәм күңелгә хуш ис аңкый. Бу төнәтмәне эчеп карыйлар һәм шаккаталар!

Чәйнең Европага килеп җитү юлы бик озын һәм авыр була. Бөтен Европалылар да чәй белән эш итә белмиләр. Әнисенә бүләккә ул вакытта иң кыйммәт булып саналган чәй җибәргән инглиз морягы турында шундый хикәя нәфис затлы ризыктан авыз итәргә кунаклар чакыра. 1 фунт чәйне савытта пешереп, кирәкмәгән дип уйлаган сыеклыкны түгә дә, пешкән чәй яфракларын порөияләргә бүлеп, аларны каймак белән аралап өстәлгә бирә.

5 нче бирем. “Кем чәйне тизрәк эчеп бетерә?”

Бу ярышта шулай ук 2 уенчы катнаша. Кара – каршы утыралар.

Бер конфет белән кайнар чәйне кашык белән кем беренче эчеп бетерә.

Музыкаль пауза.

6 нчы бирем.

Шарларга 2 төрле (өчпочмак һәм ромб) чәй пакетлары бәйләгән. Командадан ике уенчы күзләрне бәйләп тиз арада шуларны танып җыярга тиеш.

2 нче алып баручы:

Чәй Россиядә качан билгеле була соң?

1638 елда патша сараена хезмәт итүче В.Тюменец Көнбатыш Монголиядә илче булганда, бер мәҗлестә бертөрле сыеклык эчеп карый. Бу сыеклык аңа бик ошый һәм аның үтенече буенча Алтын-хан рус патшасы Михаил Федоровичка берничә пот чәй җибәрә. Россиядә чәй бик тиз тарала. Төньякта, Көнчыгыш өлкәләрдә, Себердә һәм Урта Азиядә аны бик яратып кулланалар. Озак еллар бу эчемлек бик затлы эчемлекләрдән саналган һәм аны байлар гына кулланган. 300 ел эчендә чәй Россиядә шундый зур популярлык казана ки, аны илнең милли гадәтләре исәлар.

7 нче бирем. Һәрбер уенчы косынка бәйләп, итәк киеп, кәрзингә бублик сала һәм каршы яктагы кәрзиндә бубликны калдырып йөгереп килә. Киемнәрне икенче уенчыга тапшыра. Уен шулай дәвам итә.

Музыкалҗ пауза.

8 нче бирем. “Күңелле рәссамнар”. Стенга ватман беркетелә.

1 нче уенчы – чәйнек

2 нче уенчы – чәйнекнең тоткасын

3 нче уенчы – чәйнек борынын

4 нче уенчы – чәйнекнең капкачын

5 нче уенчы – чәйнекне бизи

6 нче уенчы – чәйнекне буярга тиеш.

Сүз жюрига бирелә. Нәтиҗәләр ясала. Бүләкләр тапшырыла.

Кадерле укытучылар, укучылар!

Безнең чәй бәйрәмебез шуның белән тәмам. Иртәләрегез хуш исле тәмле чәйдән башлансын. Сезгә исәнлек-саулык, гаилә бәхете теләп калабыз. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итә….

 Мин – табигать

          баласы

                                                                                
Төзеде:  Күлле  Киме  урта

                                                                         
мәктәбенең башлангыч сыйныф

                                                                         
укытучысы  Йосыпова Г.И.

                                                      
                          Үткәрелде: 

                                                                 
               4сыйныф укучылары белән

                                                       
 Вакыты: 22
октябрь, 201
4ел

Максат.          

       Укучыларда   туган  як   табигатенә  
мәхәббәт тәрбияләү;  яраткан   шагыйрьләребезнең
, язучыларыбызның   әсәрләре   аша    табигатьнең
матурлыгын күрә белергә,   саклый  белергә
өйрәтү; танып –белү сәләт-

ләрен
үстерү.

 1.Кереш
өлеш.   Мин – табигать баласы.

 Слайд 1.

         Берәүләр шәһәрдә
яшәсә, без исә,гаҗәеп гүзәл авыл
табигатенең моңлы һәм сихри бишегендә туып
үскән табигать балалары, җир балалары.
“Шәһәрне макта, авылда тор “ — дигәннәр
борынгылар һәм бер дә ялгышмаганнар.

                 “Коенып үскән су буе,

                   Шылт  та итми як- якта

                   Яшәргә риза мин монда

                   Әйләнеп бер яфракка” – дип яза гомере
буе  шәһәрдә яшәгән, әмма туган
авылына, чишмәләренә,басу – кырларына, тал – тирәкләренә
– гомумән авылыбызның гүзәл табигатенә гашыйк
булган авылдаш язучыбыз Сибгат Хәким.

         Слайд 2. Слайдтагы сүзләрне уку. 

«Табигать кочагында яшәү,аны күреп
тору,аның белән сөйләшү- бәхет.”

        
Ә нәрсә
соң ул табигать?

        
Табигать ул безнең
әйләнә –тирәбез,туган җиребез,туган ягыбыз…

        
Суларын эчеп туймаслык
чишмәләребез, су коенган инешләребез, җиләкле
аланнарыбыз, урман – кырларыбыз.
Җәнлекләр,үсемлекләр, кошлар дөньясы.

-Без шул табигатьтә яшибез.Без барыбыз
да табигать балалары.Яшел урманнарның шавы,чишмәләрнең
челтерәп агышы, елга – күлләрнең сихри
зәңгәрлеге күңелләргә сихәт
бирә. Табигать безне туендыра, яшәү өчен безгә
дәрт – дәрман биреп тора, көч – куәт
өсти,матурлата, сафландыра, илһамландыра. Табигать  —  Җир
анабызга аз гына саксыз кагылсаң да ул җимерелергә,уалырга
гына тора. Шуңа күрә ул безнең ярдәмебезгә
мохтаҗ. Без аны күз карасы кебек якларга , усаллардан сакларга
тиешбез.

        
Кызганычка каршы саклап
бетерә генә алмыйбыз шул.

2.   Табигатькә саксыз караш турында шигырьләр
тыңлау.
(”Белмим, нәрсә белән бетәр”,
“Җир елый” шигырьләре)

  3.   Табигатьне кадерләү турындагы
әйтемнәрне  уку, мәгънәләрен аңлату
.

  Слайд 3. “Җиргә
төкергән – үзенә төкергән”

                 “Кеше үз
гомерендә 10 төп агач утыртырга тиеш”

                 “Агачның тамырларына
балта чабып, яфрагы белән дус булма”

                 “Кул пычранса су белән
юарсың,

                   Су пычранса ни белән
юарсың”

                 “Бер агачтан мең шырпы ясап
була.

                    Бер шырпы белән
мең агачны яндырып була”

                  “Каен себеркесе хан кызын
терелткән” һ.б.

  (Өстәп әйтү)

   4. Г.Тукай иҗатында табигатьне
саклау  темасы. 

 Слайд 4 – 6.  Язучыларыбыз, беренчеләрдән булып ,
табигатьне саклау турында чаң какты. Кечкенәдән Кырлай
табигатенә,урманнарына, малайлар белән бергә ат
көткән болыннарына, сихри күккә ашкан төз
чыршыларга гашыйк була нәни Гадулла. Әтисе Сәгъди абзый бик
олы җанлы ,эшлекле татар крестьяны була.Нәни Габдулланы үзе
белән бергә игенчелек эшләренә тарта башлый. Крестьян
хезмәте авыр булса да аның ләззәтен таба ул:көн
үзәгендә басудан кайткач буага төшеп су
керүләр, баздан катып алып менеп чишмә суына болгатып
эчүләр – кичләрен Кырлай урманнарында җыр, моң –
болар барысы да Тукайны шагыйрь иткән иң
әһәмиятле шартлар,Тукаебыз күп кенә шигырьләрендә
җәнлекләрне, кошларны, бөҗәкләрне
яратырга, аларга карата мәрхәмәтле, шәфкатьле булырга
өнди, үзенең шигьри бизәкләре белән табигатьнең
гүзәллеген ача.

  “Туган авыл”   шигырен тыңлау.

   “Бу рәсемнәр кайсы шигырьдән?”

5.  А.Алиш әсәрләре аша табигатьнең
матурлыгын күрү.

 Слайд 7-8

  Туган туфракка сабый чакта
җибәргән тамырлар гына кешене бәхетле итә.
Табигать баласы икәнлегеңне тою нәкъ шул чорда башлана
һәм А.Алиш әйткәнчә куе урманнардан,киң
кырлардан, яшел болыннардан, тирән сулардан килүче кадерле кунак
икәнлегең күңелгә мәңге берегеп кала.

  Ә кем соң ул балалар А.Алиш? 

Әйе, балалар,  А.Алиш — сөекле
әкиятче, язучы, герой абыебыз да ул. гүзәл табигать кочагында
үскән зирәк малай кечкенәдән үк
сәләтле бала була,фәннәрне бик яхшы
үзләштерә, концертлар оештыра, шигырьләр
,хикәяләр яза табигатенең  ,тирә – як мохитне оста
тоемлый , үзенчә күрә белгән. Язучының
күп әсәрләре табигать — белән тыгыз
бәйләнештә язылган. Ул табигать ямен , аның матурлыгын
сиземли һәм аңлый белүче язучы. Безне дә табигать
матурлыгын күрә белергә, югалтмыйча  сакларга
өйрәтә.

    Аның “Туган авыл” шигыре нибары 7
юлдан тора. Шушы кыска гына шигыре белән ул туган авылының
матурлыгын, гүзәллеген, аны нык яратуын төрле яклап ачып
биргән.

     Илүзә шигырь сөйли. 
“Туган авыл”.

     1 сыйныф  укучылары ”Ярканат” шигырен 
сөйли.

        
Әкиятләрен ул
табигать күренешләрен ,хайваннар һәм кошлар дөньясын
сурәтләп яза.

Слайд 9.    “Әкиятләрен рәсемнән
танып бел” .

6.    А.Алишның 
” Койрыклар “ әкиятен сәхнәләштерү.

-Балалар, А. Алиш бу
әкиятендә хайваннар һәм  кошлар дөньясын гына
сурәтләп калмый, куян кебек ялкау була күрмәгез , дип
тә кисәтә.

7.  Чишмәләр– табигать бизәге .  С.
Хәким чишмәләре . Слайд 10-11

      Һәрбер шәхес үзенең иҗатында
туган ягының матурлыгына дан җырлаган, үз ягы
табигатенең гүзәллеген һәр кешегә
җиткерегә тырышкан. Туган йортын, туган авылын, туган ягын чын
күңелдән яраткан  кеше генә Ватанын ярата
һәм кирәк вакытта үз – үзен аямыйча
көрәшкә күтәрелә.Аны исә
чишмәләрдән, елга – күлләрдән башка
күз алдына да китереп булмый.        Чишмәләр…Кемнең
генә күңеленә илһам салмый да,кемгә
генә канат куеп, хыялларын үстерми икән соң алар.
Чишмәләр – табигатькә җан кертүчеләр
алар,елга, күл,инеш,диңгез,океаннарга тормыш бүләк
итүчеләр дә.Чишмәләрне без мәңге
яшәр өчен яратылган үлемсез чыганаклар дип кабул итәргә
өйрәнгәнбез. Алай түгел икән шул. Карамасаң
чистартып тормасаң,алар да улә икән.

     Авылыбызда чишмәләр күп булган: нәкъ авыл
уртасында Буяучы чишмәсе, бераз өскәрәк
киткәч,чишмәләр бер – бер артлы тезелеп киткән: Марс
чишмәсе,Кларс чишмәсе,Түбән оч,Югары оч
чишмәләре.Авылдаш шагыйребез Сибгат Хәким бу
чишмәләр янында күп булган,алар аның
күңелен дулкынландырган. Чишмәләргә багышлап “Бер
тауда 10 чишмә”, “Фазыл чишмәсе” шигырьләрен иҗат
иткән ул.Алар көйгә дә салынган.

Суларны колонкалардан гына агызып эчә башлагач, күп
чишмәләребез юкка чыкты. Моны күреп шагыйрьнең
җаны сыкраган. “Гүзәллекнең кадерен белеп
җиткермибез шул…” дия торган булган ул.

Иң зур һәм иң матур чишмә
авылыбызның түбән очына урнашкан улаклы чишмә: суы
куаклар арасыннан бәреп чыккан ,озын агач улаклар буйлап аккан.Бу
чишмәнең тәмле шифалы суы эч һәм эчәк
авыруларыннан интеккән кешеләргә бик файдалы,
диләр.Шәһәрдән кайткан күпме кешеләр
шул чишмәнең суын алып китәләр. С.Хәким дә
шул чишмәнең суын эчеп үскән.

“Чишмәләр үзләре минем

Учларыма су салды

Су салды алар яшәргә

Көчәйтеп тик сусауны” – дип яза ул.

“Туган якка бер тапкыр кайтып
килмәсәң,ел буе тамагы туймый калган

кеше кебек йөрисең…” “Кайтам, кайтам туган авылыма…”,-
дип яза шагыйрь.

   Хәзер С.Хәкимнең туган авылын,аның табигатен
чиксез ярату, сагыну хисләре белән язылган “Сусау” дигән
җырын тыңларбыз.

        8.Урманнар – безнең табигатебезнең аерылгысыз
бер өлеше.

Слайд   12-13

             Урманнарны бөтен кеше дә ярата,
һәркемнең анда барасы килә.Чут – чут итеп сайраган кош
тавышлары, хуш исле җиләк , чәчәк , үлән
исләре кешеләрне үзенә тарта. Ял
көннәрендә төркем –төркем дә, ялгыз да
кешеләр урманга агылалар. Урманнар – безнең дусларыбыз,
туендыручыларыбыз

Урманның безгә биргән сый –
хөрмәтенә без бик рәхмәтле. Әмма барлык
кешеләр дә урман байлыгыннан тиешенчә генә файдаланып, аны
саклый беләләр микән соң? 

       “Сак бул , син” шигыре.  Илфинә сөйли.

Сәхнәләштерелгән
күренеш.
    Урманда
гөмбә җыючы кызлар нинди күренешләргә тап
булалар?          Игътибар белән тыңлыйк әле аларны.

(Урман күренеше.Кәрзиннәр
тотып 3 кыз чыга.Кырмыска, Күбәләк, Куян, Кош,Чыршы, Каен,
Ландыш белән очрашалар. Моң – зарларын тыңлыйлар).

    “Табигать ул – безнең әни.
Табигатьне саклагыз!”-дип бетерәләр. “Барган идем” җыры
җырлана.

     9. Магнитофон язмасында “Җир –
ана кисәтүе”н тыңлау.

Слайдлар 14-15.

    10.Йомгаклау. Укучылар сөйли.

  Әйе,без табигать балалары, ә
табигать – безнең хуҗабыз! Моны

беркайчан да истән чыгармыйк һәм табигатьнең
кагыйдәләренә,кануннарына каршы килмичә аңа
булышыйк.

    Чыннан да, безнең Туган ягыбыз
чәчәк кебек, ул беркайчан

картаймас.Минем бөтен теләгем,хыялым шул.Чәчәк
ат син, минем яраткан,сөекле Туган ягым. Ләкин чәчәк
кебек шиңмә, саргайма һәм
кипмә.Чәчәккә су сибеп торучы кеше кебек, кырыеңда
һәрвакыт яраткан кешең, су сибүчең – синдә
яшәүче халкың булсын. Амин! Берүк шулай булсын!

  11.  Җыр “Туган җиремә”

Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тормыш юлына һәм иҗатына багышланган «Моңлы саз чыңнары» дигән сыйныфтан тыш чаралар сценарийлары һәм дәрес эшкәртмәләре конкурсы (алга таба – Конкурс) «Мәгариф» журналы редакциясе (алга таба – Оештыручы) тарафыннан оештырыла.

Әлеге Нигезләмә magarif-uku.ru сайтында урнаштырыла.

КОНКУРСНЫҢ МАКСАТЛАРЫ

укытучыларның һөнәри осталыгын үстерү;

– белем бирүнең фәнни-методик барышын камилләштерү;

– ФДББСын уку-укытуда, тәрбия эшчәнлегендә нәтиҗәле итеп тормышка ашыручы мәктәпләр, лицейлар һәм гимназияләрне ачыклау, инновацион укытучыларга булышлык күрсәтү;

– иҗади яктан сәләтле укытучыларга ярдәм итү һәм укытучылык хезмәтенең абруен арттыру;

– бөек шагыйребез Г.Тукайга, аның иҗатына карата балаларда горурлык, хөрмәт хисе булдыру;

– шагыйрьнең шигырьләре ярдәмендә укучыларда игелеклелек, тырышлык, гаделлек кебек сыйфатлар, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү.

  1. КОНКУРСТА КАТНАШУ ТӘРТИБЕ

1.1. Конкурста Татарстан һәм Россия регионнарында эшләүче мәктәпкәчә, башлангыч, төп һәм урта гомуми, өстәмә һөнәри белем бирү оешмаларының педагогик хезмәткәрләре (алга таба – Катнашучылар) катнаша ала.

1.2. Конкурста катнашу ирекле. Катнашучы үз-үзен тәкъдим итәргә хокуклы.

1.3. Районнардан, мәктәпләрдән Конкурста катнашучылар саны чикләнми.

1.4. Катнашучының яше, квалификация категориясе буенча чикләүләр юк.

1.5. Конкурс эшләре татар, рус, инглиз телләрендә тәкъдим ителә ала.

1.6. «Моңлы саз чыңнары» конкурсында катнашучыларның һәркайсының «Мәгариф» журналына яки аның электрон версиясенә 2018 елның икенче яртыеллыгына тулысынча язылуы шарт.

  1. КОНКУРСНЫ ҮТКӘРҮ ТӘРТИБЕ

2.1. Катнашучыларның иҗади фикерләү осталыгын, методик һәм практик күнекмәләргә ия булу дәрәҗәсен, педагогик тәҗрибәсен мөмкин кадәр тулырак ачыклау максатыннан, Конкурс февраль-апрель айларында үткәрелә.

2.2. Конкурска татар, рус, инглиз телләрендә заманча дәрес эшкәртмәләре, класстан тыш чаралар сценарийлары кабул ителә.

2.2.1. Язмалар «Мәгариф» журналының электрон почтасына (e-mail: magarif-konkurs@bk.ru) 20 нче апрельгә кадәр кабул ителә. Хатның темасында «Моңлы саз чыңнары» конкурсына дип искәртергә кирәк.

2.2.2. Катнашучының «Мәгариф» журналының басма вариантына яки аның электрон версиясенә 2018 елның икенче яртысына тулысынча язылганлыгын раславы таләп ителә. Басма вариантка язылган очракта, Катнашучының почта квитанциясе күчермәсен (скан, ксерокопия, фотога төшергән яки башка копиясен) җибәрүе шарт.

2.2.3. Дәрес эшкәртмәләренә, класстан тыш чаралар сценарийларына таләпләр:

– язмалар ике номинациядә кабул ителәләр:

1) Г. Тукайның тормыш юлы;

2) бөек шагыйрьнең балалар әдәбиятына караган «Кышкы кич», «Бәхетле бала», «Эш беткәч уйнарга ярый», «Эшкә өндәү» «Кызыклы шәкерт», «Мәктәптә», «Сабыйга», «Шаян песи», «Бала белән күбәләк», «Сөткә төшкән тычкан», «Карлыгач», «Кошларга»; туган җиргә мәдхия укучы «Пар ат», «Милли моңнар», «Туган авыл»; социаль һәм милли изелүдән азат булган «Печән базары, яхуд яңа Кисекбаш», ана мәхәббәте турында «Ана догасы», «Бишек җыруы» шигырь һәм поэмалары, «Исемдә калганнар» автобиографик әсәре, «Бәхет», «Бер гөл» мәсәлләре.

– язма белән бергә авторның фамилиясе, исеме, әтисенең исеме; шәхси телефон номеры; эш урыны һәм башкарган вазифасы; педагог буларак эш стажы күрсәтелергә; авторның фотосы jpeg форматында аерым файл итеп (текст файлы эченә куймаска!) җибәрелергә тиеш (фотоның күләме – 300 Кбтан алып 1 Мбка кадәр);

– текст компьютерда Times New Roman шрифты, 14 нче кегль, 1,5 юлара интервал белән җыелган булырга һәм күләме 6 биттән дә ким булмаска, 8 биттән дә артмаска тиеш.

2.2.4. Язманың эчтәлеген бәяләүдә критерийлар:

– конкурс эшләренең темага һәм аның эчтәлегенә тәңгәл килүе;

– бөек шагыйрь тормышы һәм иҗатының ачылуы;

– проблеманы кую һәм аны хәл итү юлларына үз карашың булу, фикер тирәнлеге;

– әдәби тел нормаларының үтәлүе, грамоталылык;

– оригинальлек, плагиаттан азат булу, иҗадилык.

2.2.5. Конкурс таләпләренә җавап биргән язмалар www.magarifuku.ru сайтында урын ала, шулай ук «Мәгариф» журналында, электрон версиядә мәгариф.рфда публикация буларак чыгарылырга мөмкин. Язма www.magarifuku.ru сайтында яки журналда басылып чыгу белән, аның авторы Конкурста Катнашучы статусын ала һәм әлеге Нигезләмәнең 2.2.8 пунктында күрсәтелгән тәртиптә Сертификат алу хокукына ия була.

2.2.6. Плагиат дип табылган, шулай ук әлеге Нигезләмә таләпләренә җавап бирми торган язмалар Конкурска кабул ителми, сайтка урнаштырылмый. Язманы җибәрүче, чит автор хокукларын бозган өчен, закон каршындагы җаваплылыкны тулысы белән үз өстенә ала.

2.2.7. Конкурска язмасын һәм фотосын җибәрүе белән Катнашучы үз материалын һәм фотосын бастырып чыгаруга, интернет-ресурсларга урнаштыруга ризалык бирә; Катнашучы интернет-ресурсларда язмасына карата закон кысаларына сыя торган фикер алышуга каршылык күрсәтмәскә, Интернетта фикер алышуларда әдәплелек, һөнәри этика сакларга һәм закон нормаларын үтәргә бурычлы.

2.2.8. Конкурста катнашу турында Сертификат алу тәртибе:

2.2.8.1. «Моңлы саз чыңнары» бәйгесендә катнашу турында сертификат, Катнашучының теләгенә карап, басма яки электрон форматта эшләнә.

2.2.8.2. Катнашучы Сертификат ясау чыгымнарын үзе каплый. Авторга почта аша җибәрелгән очракта басма Сертификатның бәясе – 350 сум, ә редакциядән килеп алганда 300 сумны тәшкил итә. Электрон сертификатның бәясе – 300 сум. Тиешле сумма редакциядә, банкта яки мagarifuku.ru сайты аша түләнә: басма сертификатка түләү өчен http://magarif-uku.ru/subscription/monly-saz-chynnary-bejjgesende-katna-2, электрон сертификатка түләү өчен http://magarif-uku.ru/subscription/monly-saz-chynnary-bejjgesende-katna/ сылтамасы буенча күчәргә кирәк. Түләү килеп ирешкәч тә, Оештыручы Сертификатны әзерли һәм Катнашучыга җибәрә.

2.3. Конкурста катнашучыларның эшен бәяләүгә Оештыручы компетентлы жюри җәлеп ителә. Аларның эшләренә объектив һәм тулы бәя бирү максатында жюри составына мәгариф өлкәсендә эшләүче башка белгечләр кертелергә мөмкин.

III. КОНКУРС БЕЛӘН ИДАРӘ ИТҮ

3.1. Конкурс белән Оештыручы идарә итә.

3.2. Оештыручы жюрины туплый, конкурсның үткәрү вакытын, урынын, регламентын һәм шуларга бәйле башка мәсьәләләрне хәл итә.

3.3. Оештыручы Конкурска башка оешмаларны, вазифаи затларны, җәмәгатьчелек вәкилләрен һәм спонсорларны җәлеп итәргә хокуклы.

3.4. Конкурс этапларының вакыты һәм урыны буенча мәгълүмат үзгәрсә яки әлеге Нигезләмәгә үзгәрешләр кертелсә, бу хакта «Мәгариф» журналында яки www.magarif-uku.ru сайтында хәбәр ителә.

3.5. Конкурс этапларында килеп чыккан бәхәсләрне, гаделлек принципларыннан чыгып һәм җәмәгатьчелек фикерен исәпкә алып, Оештыручы хәл итә.

  1. IV. КОНКУРС НӘТИҖӘЛӘРЕ ЏЂМ БҮЛӘКЛӘҮ

4.1. Җиңүчеләрне бүләкләү 2018 нче елның 26 нчы апрелендә Казанда узачак. Шулай ук конкурсның нәтиҗәләре «Мәгариф» журналының май санында игълан ителәчәк.

4.2. Конкурста I, II һәм III дәрәҗә Дипломга ия булучыларга Конкурсны оештыручыдан истәлекле бүләкләр биреләчәк. Конкурста катнашучы 10 иң көчле дәрес эшкәртмәсе авторлары «Мәгариф» журналы редакциясе сертификатын алуга лаек булачаклар. Аларның язмалары «Мәгариф» журналының май санында һәм www.magarif-uku.ru сайтында онлайн-җыентыкта бастырылачак.

4.3. Шулай ук жюри сайлап алган, җиңүчеләр исемлегенә кермәгән язмалар «Мәгариф» журналының май санында һәм www.magarif-uku.ru сайтында онлайн-җыентык булып басылып чыгачак.

«Моңлы саз чыңнары» бәйгесе турында өстәмә мәгълүмат белән «Мәгариф» журналы редакциясендә (Казан ш., Декабристлар ур., 2), www. magarif-uku.ru сайтында танышырга була.

[1] И.Нуруллин Моңлы саз чыңнары. – Казан: Татар.кит.нәшр. – 2000. – 272 б.

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Классовые праздники аллоды
  • Классный час экологический праздник
  • Классный час сценарий юбилей школы
  • Классный час рождество христово история праздника
  • Классный час про праздники