2021 нче ел – Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы,
Габдулла Тукайның тууына 135 ел уңаенан,
шагыйрь тормышыһәм иҗаты буенча тест сораулары
1. Габдулла Тукайның туган авылы:
а) Кушлавыч ә) Кырлай б) Сасна в) Өчиле
2. Габдулла Тукайның әнисенең исеме:
а) Саҗидә ә) Газизә б) Мәмдүдә в) Зөһрә
3. Габдулла Тукайның әтисе Мөхәммәтгариф кайсы авылда мулла була?
а) Кушлавыч ә) Сасна б) Кырлай в) Өчиле
4. Габдулла Тукайның әнисе кайсы авылда вафат була?
а) Кушлавыч ә) Сасна б) Кырлай в) Өчиле
5. Әнисе икенче авыл кешесенә кияүгә чыгып киткәч, кечкенә Тукай вакытлыча кем кулында калып тора?
а) Сабира ә) Саҗидә б) Газизә в) Шәрифә
6. Габдулла Тукай үзенең «Шүрәле» әсәрендә кайсы авыл табигатен тасвирлый?
а) Кушлавыч ә) Сасна б) Кырлай в) Өчиле
7. Кырлай авылында ул кем гаиләсендә яши?
а) Мөхәммәтгалим ә) Сәгъди
б) Мөхәммәтвәли
в) Фәтхерахман
8. Кырлай авылы мәдрәсәсе Габдуллада нинди истәлекләр калдыра?
а) Тирән һәм төпле белемнәр бирә торган мәдрәсә булып
ә) Юньле бернигә дә өйрәтмәгән мәдрәсә буларак, аңарда көлү хисләре уятып
б) Укытучы-абыстайны хөрмәтләп искә алырлык булып
9. Казанда Габдулла Тукайның әти-әнисе кемнәр була?
а) Мөхәммәгали-Мәмдүдә
ә) Мөхәммәтвәли-Газизә
б) Сәгъди-Зөһрә
в) Галимҗан-Газизә
10.Казанда Габдулла Тукайның әти-әнисе нинди бистәдә яшиләр?
а) Яңа б) Яшел
ә) Зур в) Иске
11. Г. Тукай яшәгән төбәкләрнең схемасын табыгыз.
а) Казан-Уральск-Өчиле-Сасна-Кырлай-Кушлавыч-Казан
ә) Кушлавыч-Казан-Өчиле-Уральск-Сасна-Өчиле-Кырлай-Казан
б) Кушлавыч-Сасна-Өчиле-Казан-Өчиле-Кырлай-Уральск-Казан
12. Габдулла Тукай Уральск шәһәрендә ничек яши?
а) Җизнәсе өендә бай тормышта, рәхәт яши
ә) Башта җизнәсе өендәге хезмәтчеләр янында, аннары мәдрәсәдә ачлы-туклы яши
б) Журналистлык эше, иҗат белән шөгыльләнеп яши
13. Кайсы төбәктәге тормыш Тукайга олы белем һәм иҗат дөньясына юл ача?
а) Казан б) Сасна
ә) Кырлай в) Уральск
14. Габдулла Тукай Казанга яңадан ничәнче елда әйләнеп кайта?
а) 1908 б) 1907
ә) 1886 в) 1913
15. Габдулла Тукай ничәнче елда вафат була?
а) 1899 б) 1913
ә) 1887 в) 1907
16. Габдулла Тукайның үлеменә нәрсә сәбәпче була?
а) үпкә авыруы б) авариягә эләгү
ә) йөрәк авыруы в) тиф авыруы
17. Габдулла Тукай үзенең иҗатын нәрсәгә багышлады?
а)журналистлык эшенә
ә) бай тормышта яшәүгә
б) туган халкына хезмәт итүгә,аны милләт буларак саклауга һәм үстерүгә
в) байларга хезмәт итүгә, рус халкына дан җырлауга
18. Бу әсәләрнең кайсысы Габдулла Тукай әсәре түгел?
а) Су анасы
ә) Татар яшьләре
б) Исемдә калганнар
в) Татар байрагы
19. Габдулла Тукайның кайсы шигырен татар халкы үзенең гимны дип саный?
а) Кичке азан б) Туган тел
ә) Эшкә өндәү в) Китмибез
20. «Тукай» операсын кайсы композитор иҗат иткән?
а) Салих Сәйдәшев
ә) Нәҗип Җиһанов
б) Мансур Мозаффаров
в) Әнвәр Бакиров
21. «Тукай маршы» авторы кем?
а) Җәүдәт Фәйзи ә) Фәрит Яруллин
б) Сара Садыйкова в)Заһидулла Яруллин
22. «Шүрәле» балетын кем язган?
а) Заһидулла Яруллин
ә) Солтан Габәши
б) Фәрит Яруллин
в) Салих Сәйдәшев
23. Садри Ахунов кем ул?
а) Г. Тукайның чордашы
ә) Г. Тукай һәйкәлен иҗат иткән скульптор
б) Г. Тукай әсәрләренә тәнкыйть язучы
в) «Су анасы» балетына музыка язучы
24. «Тукай» романын кем язган?
а) Әхмәт Фәйзи ә) Мирхәйдәр Фәйзи
б) Гафур Колахметов в) Мәҗит Гафури
25. Габдулланың Казандагы әти-әнисе нинди һөнәр ияләре булалар?
а) әтисе-читекче, әнисе-баш киемнәре тегүче
ә) әтисе-көтүче, әнисе-бала караучы б) әтисе-хезмәтче, әнисе-байларда өй җыештыручы
в) әтисе-эшче, әнисе-аш пешерүче
26. Габдулла Казанга килгәч, ишегалдында кем белән таныша, соңрак бу малай аның якын дусты да була?
а) Салих ә)Гали
б) Әптелбәр в) Әптери
27. Cукыр Сәлүк суфый кем ул?
а) Тукайның Казандагы дусты
ә) Уральскида яшәгәндә мәдрәсәгә торырга килгәч, Тукайга үзе яныннан урын тәкъдим иткән шәкерт
б) Тукайның Кырлайдагы танышы.
1. Габдулла Тукайның туган авылы:
а) Кушлавыч ә) Сасна б) Кырлай в) Өчиле
2. Габдулла Тукайның әнисенең исеме:
а) Саҗидә ә) Газизә б) Мәмдүдә в) Зөһрә
3. Габдулла Тукайның әтисе Мөхәммәтгариф кайсы авылда мулла була?
а) Кушлавыч ә) Сасна б) Кырлай в) Өчиле
4. Габдулла Тукайның әнисе кайсы авылда вафат була?
а) Кушлавыч ә) Сасна б) Кырлай в) Өчиле
5. Әнисе икенче авыл кешесенә кияүгә чыгып киткәч, кечкенә Тукай вакытлыча кем кулында калып тора?
а) Сабира ә) Саҗидә б) Газизә в) Шәрифә
6. Казанда Габдулла Тукайның әти-әнисе кемнәр була?
а) Мөхәммәтгариф-Мәмдүдә ә) Мөхәммәтвәли-Газизә
б) Сәгъди-Зөһрә в) Галимҗан-Газизә
7.Казанда Габдулла Тукайның әти-әнисе нинди бистәдә яшиләр?
а) Яңа ә) Зур б) Яшел в) Иске
8. Г. Тукай яшәгән төбәкләрнең схемасын табыгыз:
а) Казан-Уральск-Өчиле-Сасна-Кырлай-Кушлавыч-Казан
ә) Кушлавыч-Казан-Өчиле-Уральск-Сасна-Өчиле-Кырлай-Казан
б) Кушлавыч-Сасна-Өчиле-Казан-Өчиле-Кырлай-Уральск-Казан
9. Габдулла Тукай ничәнче елда вафат була?
а) 1899 ә) 1887 б) 1913 в) 1907
10. Габдулла Тукайның үлеменә нәрсә сәбәпче була?
а) үпкә авыруы ә) йөрәк авыруы б) авариягә эләгү в) тиф авыруы
11. Габдулла Тукайның кайсы шигырен татар халкы үзенең гимны дип саный?
а) Кичке азан ә) Эшкә өндәү б) Туган тел в) Китмибез
12. Садри Ахунов кем ул?
а) Г. Тукайның чордашы ә) Г. Тукай һәйкәлен иҗат иткән скульптор
б) Г. Тукай әсәрләренә тәнкыйть язучы в) «Су анасы» балетына музыка язучы
13. «Тукай» романын кем язган?
а) Әхмәт Фәйзи ә) Мирхәйдәр Фәйзи б) Гафур Колахметов в) Мәҗит Гафури
14. Габдулланың Казандагы әти-әнисе нинди һөнәр ияләре булалар?
а) әтисе-читекче, әнисе-баш киемнәре тегүче
ә) әтисе-көтүче, әнисе-бала караучы б) әтисе-хезмәтче, әнисе-байларда өй җыештыручы в) әтисе-эшче, әнисе-аш пешерүче
15. Габдулла Казанга килгәч, ишегалдында кем белән таныша, соңрак бу малай аның якын дусты да була?
а) Салих ә)Гали б) Әптелбәр в) Әптери
16. “Су анасы” балетының авторы кем?
а) С.Сәйдәш ә) Ә.Бакиров б) С.Ахун в)Ә.Фәйзи
Дөньяда иң —
иң матур тел
Ул минем
туган телем.
( 21
февраль — Халыкара Туган тел көненә сценарий)
2 алып баручы
(алда а.б.). Бүгенге
бәйрәмебезне татар милләтенең бөек комрозиторларыннан берсе Салих Сәйдәшевның
музыкасыннан башларга булдык.(Музыка яңгырый)
1 а.б. Дөньяда иң —
иң матур ил
Ул — минем туган илем.
Дөньяда иң —
иң матур тел
Ул — минем туган
телем.
2 а.б. — Балам! — диеп
туган телдә
Эндәшә миңа әнкәм.
— Әнкәем! — дип, әниемә
Мин туган телдә әйтәм.
1 а.б. Хәерле көн, хөрмәтле
укучылар hәм килгән кунаклар! Без Туган телгә багышланган әдәби кичәгә җыелдык. Барлык илләрдә дә
21
февраль — туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Каян килеп чыккан соң бу
бәйрәм?
1999
елның ноябрендә ЮНЕСКО туган телгә игътибар бирү турында мәсьәлә күтәреп чыга.
Шуннан соң дөньяда, телләрнең әһәмиятен күрсәтү һәм ана теленә сак караш
тәрбияләү максатыннан, 21 февраль — бөтендөнья туган тел көне буларак
билгеләп үтелә башлый.
Ана телебезгә булган
мөнәсәбәтебезне, олы ихтирам хисебезне җыр — биюләр, шигырьләр аша белдерәбез. Туган
телне ничек яратуыбызны да дәлилләрбез.
2 а.б. Кичәбезне сиңа
багышлыйбыз, бөек Татар теле, Анам теле! Кемнәр генә сиңа сокланмаган hәм
мактау җырлары җырламаган?! Кемнәр генә синең ярдәмеңдә дөньяны танып белмәгән
hәм үзенең уй-хисләрен башкаларга сөйләмәгән.
1 а.б. Бала тугач та, беренче
ана телен ишетә. Шуңа күрә халкыбыз туган тел турында «Иң татлы тел — туган
тел, анам сөйләп торган тел», дип әйткәннәрдер
дә. Ана теле аша үзләштерелгән
белем hәм күнекмәләр хәтердә гомер буе саклана. Ана сүзе йөрәккә үтеп керә.
2 а.б. Чөнки кечкенәдән
өйрәнелгән ана теле кеше йөрәген шигърият белән генә сугарып калмый, аның
күңелендә милли горурлык хисләре дә уята, рухи ләззәт алу мөмкинлеге дә бирә.
«Туган телем»
җыры Салихова Айгөл
1 а.б. Татар җыры,татар
биюе
Алып килә халкым
хәтерем
Я оялчан, инсаф, ягымлы
ул-
Үзе салмак, үзе әкерен.
2 а.б.Иң җылы хисләр, иң
матур сүзләр шушы татар җыры аша күңелебезгә тизрәк үтеп керә.Менә безнең
аксакалларыбыз, галимнәребез, язучыларыбыз татар теленең бөеклеге турында нинди
матур сүзләр әйтеп калдырганнар.
(..)
1 а.б. Татар
милләтен бөеклеккә күтәргән шагыйрьләребезне атап үттек. Габдулла Тукай
халкыбызның бөек шагыйре. Ул зурлар өчен дә, кечкенәләр өчен дә бик күп
шигырьләр язган. Балалар аның шигырьләрен бик яратып укыйлар, көйгә салып
җырлыйлар. Әйдәгез Г. Тукай турында видеосюжет карап үтик.
Г.Тукай турында видеосюжет
карау
(Музыка яңгырый , ике
укучы керә “Бала белән күбәләк”җыры башкарыла.)
2 а.б. Тел
милләтсез яши алмый. Безнең милләтебез элек-электән күмәк уеннар, ярышларда
катнашырга яраткан.
1а.б. Татарстаныбыз
үзенең милли бәйрәме Сабан туе белән дөнья күләмендә дан казанган. Без — татар
милләтенең киләчәге — шундый дәүләттә яшәвебез белән горурланабыз. Киләсе
җырыбыз да Татарстаныбызга багышлана.
“Мин яратам сине Татарстан” җыры
башкарыла.
1)
Туган
тел-иң татлы тел,
Туган тел-иң тәмле тел.
Тәмле диеп, телең йотма-
Туган телне онытма!
2)
Туган телемдә сөйләшеп
Яшим мин туган илдә.
“Туган
ил”дигән сүзне дә
Әйтәм
мин туган тел
3)
Иң изге хисләремне мин
Туган
телдә аңлатам.
Шуңа
күрә туган телне
Хөрмәтлим
мин, яратам.
Г.Тукайның
“Кәҗә белән сарык”әкияте сәхнәләштерелә.
4)
Халкым теле-хаклык теле,
Аннан
башка минем илем юк;
Илен
сөймәс кенә телен сөймәс,
Иле
юкның гына теле юк.
5) Күзләремне ачты минем,
Иркәләде үз телем.
Үз телем яктыртты юлны,
Үз телем бирде белем.
6) Игелекле булып үсим
Газиз туган телемә.
Туган тел бер генә була,
Әнкәй кебек-бер генә.
7) Әткәң-әнкәң телен белсәң,
Адашмассың кайда да.
Туган телемдә эндәшәм
Кояшка да, айга да.
Туган телемдә аңлашам
Үткән,
бүгенем белән.
Әлифбамны,
дога итеп
Укыймын
күңелемнән.
“Әй
,Әлифбам !” җырын Гөлназ Хасаншина башкара.
Татар халкы элек-электән җырга, моңга гына түгел,
биюләргә дә бик оста халык була.
Биюченең итәкләре
Бии, бии кыскара
Биючегә сүз әйтмәгез
Бии-бии остара. (татар халык биюе)
А.б.
“Бауның озыны, сүзнең кыскасы яхшы”, дигән безнең халык. Татар халкында телебез турында бик
күп мәкальләр бар. Әйдәгез әле, укучылар, бер уен уйныйбыз. Мин сезгә
мәкальләрнең башын әйтәм, ә сез ахырын әйтеп бетерергә тиеш буласыз.
* Иң
татлы тел – (туган тел),
Анам сөйләп торган тел.
* Туган
телем – иркә гөлем
(Киңдер сиңа күңел түрем).
*
Сөйдергән дә тел, (биздергән дә тел).
*
Телең озын булса, (гомерең кыска булыр).
*
Туган телем – (туган анам).
*
Теле барның (юлы бар).
*
Телләр белгән – ( илләр гизгән).
* Аз
сөйлә — (күп тыңла).
* Телгә
игътибарсыз – (илгә игътибарсыз).
6.
Безнең туган телебез – татар теле зур тарихлы, бай, җырлы, моңлы тарих.
И минем җандай кадерлем,
И җылы, тере телем!
Кайгылар теле түгел син,
Шатлыгым теле бүген.
Тик синең ярдәм белән мин,
Тик синең сүзләр белән
Уйларын йөрәккәемнең
Дөньяга әйтә беләм.
7.
Туган телем –татар теле,
Телләрнең иң гүзәле.
Туган телем – иркә гөлем.
Милләтнең син бизәге.
Туган тел ул – ана теле,
Яшәеш башлангычы.
Аны саклау һәм яклау
Һәрбер
кеше бурычы.
Туган телендә ачылсын
Һәрбер баланың теле.
Җир йөзен ныграк яктыртсын
Язгы кояш бәйләме. (Эльза Мәхмүтова “Ана телем”)
.
Кадерле укучылар!
Безнең
телебез – матур, күркәм тел. Әгәр милләтнең теле кулланылмый башласа, ул юкка
чыга. Моның өчен сугыш та, кан кою да кирәкми. Телен бетердең исә, үз халкыңның
әдәбияты да, мәдәнияте дә бетә. Безнең бурыч – халкыбызда милли аң, милли
горурлык уяту, телебезне саклап калу. Тел өчен көрәш – милләт өчен көрәш ул.
16.
Әдәби кичәне мондый юллар белән тәмамлыйсы килә:
Тел
ачылгач әйтә алсаң: “Әни!” дип,
Тел
ачылгач әйтә алсаң: “Әти!” дип,
Күзләреңә
яшьләр тыгылмас,
Туган
телең әле бу булмас.
Соң
минутта әйтә алсаң: ”Әни!” – дип,
Соң
минутта әйтә алсаң: ”Әти!” – дип,
Күзләреңә
яшьләр тыгылыр,
Туган
телең әнә шул булыр.
Кичә
Г.Тукайның “Туган тел” җырын күмәк җырлау белән тәмамлана.
«Телебез — рухи яктан берләштерүче зур көч», — диде Президент.
(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Киләсе ел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы булачак. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың эчке һәм тышкы хәле турында Дәүләт Советына еллык Юлламасында хәбәр итте.
«Без милли телләр һәм мәдәниятләр үсеше өчен шартлар тудырырга тиеш. Рус, чуваш, удмурт, мордва, марилар һәм башкалар. Бу мәсьәләгә зур игътибар биреп, киләсе елны Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан итәргә тәкъдим итәм», — диде Президент.
Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, Бөтендөнья татар конгрессының бурычы — Милләт җыенында кабул ителгән стратегияне тормышка ашыру.
«Телебез — рухи яктан берләштерүче зур көч. Татар телен саклау һәм үстерү буенча комиссиягә дә зур өметләр баглыйбыз. Бу эштә барлык хакимият органнары һәм иҗтимагый оешмалар катнашырга тиеш. Туган тел — үз халкың белән нечкә элемтә. Без аны саклап калу өчен барысын эшләячәкбез. Бу алдагы буын алдында әхлакый бурыч», — диде Президент.
Каталог всероссийских педагогических конкурсов
Подать заявку на публикацию авторского материала в СМИ
Программа Международных педагогических конкурсов
Программы повышения квалификации педагогических работников
автор: Шайхразиева Эльмира Ренатовна
Воспитатель МАДОУ №108 “Счастливое детство”
Сценарий праздника “День родного языка”—”Туган тел”
Сценарий утренника
День родного языка, «Туган тел»!
Звучит музыка на песню «Туган тел»(сл.Г.Тукая)
Ведущий1 .
И туган тел, и матур тел
Әткәм-әнкәмнең теле.
Дөньяда күп нәрсә белдем
Син туган тел аркылы.
Ведущий 2.
О, язык родной, певучий,
О родительская речь!
Что ещё на свете знал я,
Что сумел я уберечь?
Ведущий 1.
Исәнмесез, балалар, тәрбиячеләр! Хәерле көн! Бүген без туган телебезгә багышланган кичәгә җыелдык. Барлык илләрдә дә 21 февраль туган тел көне буларак билгеләп үтелә.
Һәр кешенең иле бер генә булган кебек, туган теле дә бер генә. Телгә баланы аның иң газиз, иң якын кешесе – әнисе өйрәтә, шул телдә аңа бишек җырлары җырлый, иркәли. Шуңа күрә аны халык ана теле дип атый.
Ведущий 2.
Здравствуйте, ребята! Для чего же мы собрались сегодня? 21 февраля каждый год весь мир отмечает «Международный день родного языка». В мире существует очень много языков. Ещё когда вы только родились и были совсем крохами, ваши мамочки напевали вам колыбельные песни на вашем родном языке. А как вы понимаете, что такое родной язык? (тот, на котором мы разговариваем). На каком языке вы разговариваете? Какие бывают языки? Почему люди учат языки других народов?
А теперь дети прочитают стихотворение о родном языке.
Ребенок1.
Татарча да яхшы бел,
Русча да яхшы бел.
Икесе дә безнең өчен
Иң кирәкле, затлы тел.
Ребенок 2.
На «Пять» татарский надо знать
И русский надо знать на «пять».
Вокруг два языка слышны.
Они нам дороги, нужны.
Какие пословицы о языке вы знаете?
Язык до Киева доведет.
Слово не воробей, вылетит – не поймаешь.
Держи язык за зубами.
Видна птица по перьям, а человек — по речам.
Язык острее бритвы.
Теле барның иле бар.
Әдәп башы – тел.
Дөньяда иң татлы нәрсә дә тел, иң ачы нәрсә дә тел.
Ведущий 2. Отгадайте загадку:
Эти яркие сестрички,
Дружно спрятали косички
И живут семьей одной.
Только старшую открой,
В ней сидит сестра другая,
В той еще сестра меньшая.
Доберешься ты до крошки,
Эти девицы -…(Матрешки)
Танец матрёшек.
Ребенок3.
Без – татарлар! Шушы исем белән
Җирдә яшәү үзе зур бәхет.
Яшибез без бу җирдә
Бар халыклар белән берләшеп.
Ребенок 4.
Наш Татарстан
Дружбой славится
Нам жить в Татарстане
Очень нравится.
Ребёнок 5.
Йөри безнең бакчага
Бик күп төрле балалар.
Төрле-төрле телләрдә
Сөйләшә белә алар.
Төрле костюмнар киеп
Йөрибез җырлап-биеп.
Атадык без бу бәйрәмне
Дуслык бәйрәме диеп.
Ведущий 2
Наш детский сад посещают дети разных националностей. Каждый народ говорит на своем родном языке: татары – на татарском, русские – на русском, чуваши – на чувашском, башкиры – на башкирском. У каждого народа свои обычаи, традиции, свои наряды. Поскольку мы живем в Татарстане начнем ознакомление с татарами, их одеждой, традициями и их бытом. Татары основное население Татарстана. Как называется столица нашей Республики? Татарский народ очень самобытный, богатый традициями и своей культурой.
Слайд 2,3.
Мы с вами познакомились многими татарскими народными сказками и играми на занятиях, сейчас давайте вместе сыграем в народную игру
Татарский танец
“Кәрия-Зәкәрия”
Балалар түгәрәк ясап басалар һәм иптәшләреннән берсен уртага чыгаралар да аның турында җырлыйлар. Кушымтаны җырлаганда уртада торучы бала бии, башкалар кул чабалар.
Бу бик яхшы укучы,
Бу бик яхшы укучы.
Аның укуы яхшы,
Аннан үрнәк алыгыз.
Кушымта:
Кәрия — Зәкәрия коммая,
Кәрия — Зәкәрия коммая,
Кәри комма, Зәкәрия,
Зәкәрия коммая.
Бу бик яхшы җырлаучы,
Бу бик яхшы җырлаучы.
Аның җырлавы яхшы,
Аннан үрнәк алыгыз.
Кушымта.
Бу бик яхшы биюче,
Бу бик яхшы биюче.
Аның биюе матур,
Аннан үрнәк алыгыз.
Кушымта.
Ведущий1:
Прав был великий татарский поэт Г. Тукай.
С народом России мы песни певали,
Есть общее в нашем быту и морали
Один за другим проходили года,
Шутили, трудились мы вместе всегда
Вовеки нельзя нашу дружбу разбить
Нанизаны мы на единую нить.
(Слайд 6,7).
Русские костюмы тоже очень красивые, в зависимости от возраста, статуса и по какому поводу одевается костюмы немного отличаются.
(Башкорт көе яңгырый)
Ведущий 2: На территории Поволжья живет башкирский народ. Они разговаривают на своем башкирском языке. Издревле они славились тем, что были искусными охотниками. Они разводили лошадей и из лошадиного молока делали очень полезный для здоровья напиток-кумыз. Башкирские женщины ткали ковры, вышивали на полотенцах.
(Слайд
1 ребёнок: Башкирский костюм очень богат декоративной отделкой. Основу башкирского костюма составляет нательное платье (кулдэк) с оборками и жилеткой.
2 ребёнок: Самым богатым элементом костюма были нагрудники (сэлтэр). Они оберегали девушку от злых духов.
3 ребёнок: Украшения у женщин: серьги,браслеты, перстни – изготовлялись из серебра,кораллов, бисера и монет. Чем больше украшений, тем богаче девушка!
4 ребёнок: Праздничный женский головной убор назывался калябаш. Высокая шапочка с широкой лентой. Расшивалась бисером и серебром.
5 ребёнок: У древних башкир существовало поверье, как спастись от нечистой силы. Если за девушкой гналась нечистая сила, то она должна была бросить какую-либо дорогую часть из своей одежды и помолиться. Тогда погоня прекращалась.
Ребята, давайте попробуем с вами поздороваться и сосчитать до 10 на разных языках (на русском, татарском, английском, немецком, марийском, турецком и др.)
Татарская народная игра “Чума үрдәк, чума каз”.
Балалар бер-берсенә карап (ике саф булып) тезелешеп басалар. Бер бала так кала, ул балаларга карап баса. Балалар бала исемен әйтеп җырлыйлар. Җыр бетүгә, так калган бала саф арасыннан үтә, үзенә пар таба, артка барып басалар. Ялгыз калган бала алга чыгып баса, уен дәвам итә.
Чума үрдәк, чума каз,
Чума үрдәк, чума каз,
Тирән күлне ярата, ярата.
Тирән күлне ярата, ярата.
Булат үзенә иптәш сайлый
Булат үзенә иптәш сайлый,
Ул Алсуны ярата, ярата.
Ведущий: Чувашский край, с какой любовью
Ты с малых лет меня растил
И душу радует сыновью
Размах твоих растущих крыл.
Ведущая: Следующий народ-марийцы. Они проживают в Республика Марий-Эль, столица Йошкар-Ола.
Детский сад у нас хорош.
Лучше сада не найдешь.
И споем сейчас о том,
Как мы весело живем.
Җыр “Кояшлы ил”
Кояшлы ил-безнең ил,
Күге аның гел аяз, гел аяз.
Кыш китерсә Кыш бабай,
Чәчәк алып килә яз.
Чәчәк алып килә яз.
Һавасы да, җире дә,
Салават күпере дә, ля-ля-ля
Яңгыры да, кары да,
Безгә якын бары да.
Безгә якын бары да.
Ведущий 1.
Телебезне күңел гөле итеп
Саф көенчә саклыйк гомергә.
Рухи дөньяң булсын халкың моңы
Туган телең йөрсен синең белән бергә.
Ведущий 2.
Родной язык – цветок души.
Ты сохрани его на веки.
Чтоб дети, внуки вспоминали
Родной язык уберегли.
Ведущий 1.
Кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар, менә сезнең белән саубуллашыр чак та җитте. Сау булыгыз! Бүгенге бәйрәм кичәсе сезнең күңелләргә дәрт өстәсен.
Ведущий 2.
Дорогие друзья! Вот и подошел к концу наш праздник. Пусть наша встреча останется добрым воспоминанием в ваших сердцах. Успехов вам и доброго здоровья.
Арча яңалыклары
Быел Тукаебызның «Туган тел»е бик күп яңгырар әле.
Бишектә үк “әннә” диеп
Ачылган телем минем;
Үз телемдә сөйләшкәнгә
Кояшлы күгем минем.
Башка телләрдән ким түгел,
Мактаулы телем минем;
Матур ядъкарләр тудырган
Борынгы телем минем.
Кеше белән аралашкан
Ягымлы телем минем;
Газиз балаларым кебек
Кадерле телем минем.
Атсалар да, ассалар да
Югалмас телем минем;
…Кем ярата туган телен,
Ярата туган илен.
Реклама
Бу шигырьне якташыбыз, РСФСРның атказанган төзүчесе Вәзыйх Рәхимов язган һәм бүгенге көндә ул бик актуаль яңгырый.
Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү, республиканың күпмилләтле халкы бердәмлеген ныгыту максатларында, җәмәгатьчелек фикерен исәпкә алып, Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә 2021 ел – Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде.
Һәр халыкның – үз тарихы, үз кыйбласы, үз гореф-гадәтләре, үз теле. Аларның һәркайсы бик тә кадерле, бик тә якын. Һәркемнең туган теле, аның әнисе кебек аеруча сөекле, шуңа да мәңге аерылгысыз, изге төшенчә. Адәм баласының иң изге, иң мөкатдәс хисләренең берсе – туган телгә гаме, хөрмәте булу. Тел – халыкларның тәҗрибәләрен үз эчендә саклый торган бер хәзинә. Ул – халыкларның үткәннәрен генә түгел, шул ук вакытта аларның киләчәктәге үсеш мөмкинлекләрен дә үзендә булдыра.
Җир шарында яшәүче халык 6 меңнән артык телдә сөйләшә. Телләрнең һәрберсе авазлар, мәгънәләр һәм грамматик кагыйдәләрнең катлаулы системасыннан тора. Барлык телләр дә тигез дәрәҗәдә итеп таныла, чөнки һәр тел кеше халәтенә бердәнбер җавап һәм без сакларга тиеш тере мирас булып тора.
Ә безнең туган телебез, татар теле, дөньядагы иң дәрәҗәле 14 телнең берсе. Татар телен белгән кеше 30 дан артык төрле халык белән җиңел аңлаша һәм аралаша ала. Татарлар өчен инглиз телен өйрәнү дә читен түгел, без аны тизрәк, җиңелрәк өйрәнәбез.
Көндәлек тормышта без еш кына үзебез сөйләшә торган телне яки телләрне табигый бер нәрсә итеп кабул итәбез. Гаять зур әһәмияткә ия телебез тормыш-көнкүрешебезнең аерылгысыз бер өлеше булып тора, фикерләү, тәртип һәм үзебезнең тормышыбызның рәвешенә, ысулына әйләнә. Шуңа күрә дә без аның төп функциясен – нәкъ менә аралашу һәм аңлашу функциясен онытып җибәрәбез. Туган тел беренче мәртәбә әйләнә-тирә мөхитен танып-белергә һәм киңрәк планда дуслар, мәктәп белән аралашуда ярдәм итә торган тел ул. Бу тел – сабыйлык, изге гаилә тәҗрибәсе, башлангыч социаль мөнәсәбәтләр теле.
Сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның “Туган тел” шигыре беренче тапкыр 1909 елда “Балалар күңеле” җыентыгында басылып чыга. Бу шигырь рус шагыйре, тәрҗемәче, Тукай премиясе лауреаты Сергей Липкин, шагыйрә, тәрҗемәче Венера Думаева-Вәлиева, шагыйрь, тәрҗемәче Равил Бохараев тарафыннан рус теленә “Родной язык” исеме белән тәрҗемә ителгән. “Габдулла Тукай энциклопедия”сендә: “Туган тел” шигыренең эчтәлегенә караганда, әсәр күбрәк сабый балаларны, яшүсмерләрне күздә тотып, аларга мөрәҗәгать итеп, үгет-нәсыйхәт биреп, киңәш тотып язылган. Тукай туган телнең бишектән үк тирә-якны, дөньяны танып-белү чарасы булуын үзәккә ала. Телнең матурлыгы, күрке баланың күңеленә, йөрәгенә иң якын кешеләренең – әнкәсенең көйләре, әбисенең хикәятләре аша сеңеп кала. Шагыйрь акрынлап туган телнең тормыш өчен файдалы, кирәкле якларын аңлатуны киңрәк җирлеккә күчерә. Әткә-әнкәнең теле адәм баласына шатлыкта да, кайгыда да ярдәмгә килә, дөньяда күп нәрсәне аңларга, тоярга булыша. Туган телендә яшь кеше беренче догалары белән Ходайга мөрәҗәгать итә: “Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне…”
Татар телен кысу көчәйгән, аның таралыш даирәсе тарайган саен, “Туган тел”нең халыкның рухи дөньясында тоткан урыны арта, яңгырашы киңәя бара. Татар милләтенең һәр яңа буыны шигырьдә үз чорына якын сыйфат-билгеләрне ача, таяныч, терәк таба, яңгырашын киңәйтә килә. Чөнки аның үзәгендә һәр халык өчен иң газиз нәрсә – тел язмышы турында җитди уйланулар ята. Күләме белән зур булмаган бу шигырь ата-ана теленә чиксез мәхәббәтне, аның киләчәгенә ышанычны, өметне үзенә сыйдырган. Гадәти күренгән сүзләр туган теленә битараф булмаган кешене дулкынландырмый кала алмый. Демократик үзгәрешләр, азатлык өчен көрәш чорында ”Туган тел” тулы килеш басыла башлый һәм мөстәкыйльлек әләменә әверелә. Көйгә салынган шигырь, җыр буларак та киң таралып, Җир шарының төрле төбәкләрендә яшәүче татарларны берләштергән, күмәкләп башкарыла торган гимн дәрәҗәсенә күтәрелә. Җыр аша күңелләргә сарылган уртак хис, җылы дулкын – теле әле генә ачылган баланы һәм туган илен сагынып читтә яшәгән байны, балыкчыны һәм күмер казучыны, җир эшкәртүчене һәм чал чәчле профессорны берләштерә. Милләт язмышы белән бәйле барлык җыелышлар, митинглар еш кына “Туган тел” не искә алу белән башланып, шуны җырлау белән тәмамлана. Шигырь башкаручыларның һәм тыңлаучыларның күңелендә милләтпәрвәрлекнең кабынып китүенә этәргеч бирә, халыкны берләштерүче зур рухи көчкә әверелә. Әсәрдә Тукай милли башлангычны, горурлык хисен нечкә, күзгә бәрелеп тормаган деталь-күренешләрдә эзли, аның ерак тамырларына үтеп керергә тырыша.
Шагыйрь, катлаулы чагыштыру-сынландырулар кулланмыйча гына, Туган телебезгә дан, мәдхия җырлый, укучыда иң изге хисләрне уятуга ирешә”, – дигән аңлатма бирелгән.
Быел “Туган тел” шигырь буларак та, татар халкының гимны буларак та күп тапкырлар яңгырар әле һәм туган телебезгә мәхәббәт уятыр.
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
“Казан арты” тарих-этнография музее
директор урынбасары Шәфигулла Гарипов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Оставляйте реакции
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Теги:
Арча хәбәрләре
2021 нче ел Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игьлан ителде. Рөстәм Миңнеханов республика Дәүләт Советына еллык юлламасында шул хакта белдерде. Тулырак киләсе репортажда. Залга җыелучыларның кайберләре — инженерлар, укытучылар, табиблар, авыл хезмәтчәннәре өчен бу әле беренче очрашу. Алар көн саен кырга чыга, укучылар янына сыйныфка керә, станоклар янында эшли, ак халат кия. Юлламада әйтелгән һәр сүз нәкь менә бирегә чакырылган кешеләргә, Татарстанда яшәүче һәр кешегә кагыла.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Президенты
Барысы да кешеләр муллыгы, иминлеге хакына. Күптән түгел узган сайлаулар билгеләнгән юнәлешләрнең дөреслегенә инандырды. 83 проценттан артык сайлаучы Рөстәм Миңнехановны яклап тавыш бирде. Яңа программаларны гамәлгә ашыру, яңа обьектлар төзүдән тыш, рухи яшәешкә дә игьтибар арта.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Президенты
2021 нче елны Президент туган телләр һәм бердәмлек елы дип игълан итте.
Васил Шәйхразыев ТР Премьер-министры урынбасары
Марат Әхмәтов ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары
Республикада яшәүче төрле милләтләр халыкларының милли-мәдәни ихтыяҗларын кайгырту, төрле милләт халыкларын берләштерү өчен яңа мөмкинлекләр ачыла.
Фәрит Мөхәммәтшин ТР Дәүләт Советы рәисе
Киләчәктә Президент юлламасында билгеләнгән бурычларны чынга ашыруда бергәләп, киңәшләшеп эшләр өчен республикада барлык мөмкинлекләр дә бар.
Фәнис Мөхәммәтов, Ленар Хәбибуллин, Татарстан яңалыклары.
Сценарий
«Халыкара туган тел көне»
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Тумакова Илһамия Абзалтдин кызы
әзерләде
2016 ел
Сценарий: “Халыкара туган тел көне”
Максат: Туган як, татар теле, татар халкының көнкүреше турында белемнәрен ныгыту; милләтебез, туган телебез – татар теле белән горурлану хисләре, әдәплелек тәрбияләү.
Алдан әзерлек: балалар белән туган як, туган тел турында әңгәмә үткәрү; шигырьләр, милли уеннар өйрәнү, халкыбызның элекке яшәеше турында сөйләшү, Г.Тукай, аның иҗаты турында белемнәрен ныгыту, читек бизәү.
1 алып баручы: Хәерле көн, дуслар, балалар, кунаклар!
И, туган тел, и, матур тел,
Әткәм-әнкәмнең теле.
Дөньяда күп нәрсә белдем
Син туган тел аркылы.
Туган тел! Һәркем өчен дә газиз сүз бу. Чөнки иң кадерле, берни белән дә алыштырып булмый торган “әти”, “әни”, “әби”, “бабай” сүзләрен туган телдә әйтәбез. Безнең туган телебез-татар теле зур тарихлы, бай, җырлы-моңлы тел.
2 алып баручы: Добрый день, друзья, дети, гости!
О язык мой, мы навечно
Неразлучные друзья
С детства стало мне понятно
Радость и печаль моя.
Дети, не зря мы сегодняшний праздник начали со стихотворения Габдуллы Тукая “Родная речь”. Ведь мы отмечаем праздник “День родного языка”. У человека в семье близкие и родные люди-это его родители. Значит и язык, на котором они говорят, называется родным.
Каждый народ-это своя неповторимая культура, история, образ жизни, традиции, и, конечно же, язык. Язык нам дорог как родная мать, наши предки назвали его родной язык. Ведь только тот человек способен учить другие языки, кто знает в совершенстве свой родной язык, читает и интересуется культурой своего народа, любит и гордится своим родным языком.
1алып баручы: Әйе, балалар, без бүген бик зур бәйрәмгә, халыкара туган тел көненә җыелдык. Безнең туган телебез – татар теле. Без туган телебезне зурлап татар телендә шигырьләр сөйләрбез, җырлар җырларбыз, татар халык уеннары уйнарбыз.
2 алып баручы: Сегодня мы собрались, чтобы отметить “Международный день родного языка”. Этот день был утвержден на Генеральной конференции ЮНЕСКО и установлен День празднования 21 февраля. На земном шаре существует около шести тысяч языков. Среди них татарский язык и русский язык считаются одним из богатых и красивых языков. И наш город и наш детский сад иногонационален. Наш детский сад посещают дети разных национальностей: татары, русские, башкиры, чуваши, ураинцы, марийцы, турки и другие национальности. В нашем детском саду дети учатся говорить на двух государственных языках. И знание мастерства своеого языка покажут они сегодня.
1 бала: Халкым теле миңа – хаклык теле.
Аннан башка минем телем юк.
Илен сөймәс кенә телен сөймәс,
Иле юкның гына теле юк.
2 бала: Язык ты русский изучи, друг юный мой!
Тебе и мне он близок и родной.
В нем столько музыки и столько красоты!
Всем сердцем, всей душой его полюбишь ты!
Мы братским языком его зовем-
Так много теплоты сердечной в нем!
3 бала: Дөньяда иң-иң матур ил
Ул минем Туган илем.
Дөньяда иң-иң матур тел
Ул минем туган телем.
“Балам!” –диеп, туган телдә
Эндәшә миңа әткәм.
“Әнием!” – диеп, әниемә
Мин туган телдә әйтәм.
4 бала: Мне, нерусскому, близок и дорог.
Замечательный русский язык.
Я постиг его строй в разговорах
И к нему, как к родному, привык.
Мне открыла сокровища мира,
Все, что буду я вечно беречь,
Вдохновенная русская лира,
Многозвучная русская речь.
1 алып баручы: Әйе, “әни, диеп безнең телебез ачылган
“Әни”, диеп яшибез җирдә.
Бишек җырлары җырлаган
Әниебез бит безгә.
“Бишек җыры” җырлана.
5 бала: Туган телемдә сөйләшеп
Яшим мин Туган илдә.
“Туган ил” дигән сүзне
Әйтәм мин туган телдә.
Иң изге хисләремне мин
Туган телдә аңлатам.
Шуңа күрә туган телне
Хөрмәтлим мин, яратам.
6 бала: Уму и сердцу язык твой проводник,
Без него ты попадешь в тупик.
Язык твой – жизнь твоя, твои мечты,
Ты без него уже не ты.
Стук в дверь, заходит «НЕЗНАЙКА».
Незнайка: Здравствуйте, ребята, что это за праздник?
Ребенок: Международный день родного языка.
Незнайка: А что это за день? Я не знаю никакие языки.
1 алып баручы: Не расстраивайся, Незнайка. Дети тебя сейчас научат, они знаю много языков. Дети, скажите, как по-татарски «Доброе утро?»
Дети: Хәерле иртә!
2 алып баручы: Как по-английски “Доброе утро?”
Дети: Good mooning!
1 алып баручы: Как по- немецки “Доброе утро?”
Дети: Гутен морген!
2 алып баручы: Как по-чувашски “Доброе утро?”
Дети: Ыра Ир пулдар!
Незнайка: Какие вы оказывается умные, знаете много языков. И я хочу остаться у вас. Можно?
Язнаю татарскую песню “Мин яратам сине Татарстан” . Давайте вместе споем.
1алып баручы: Татарский язык и русский язык, язык Тукая, язык Пушкина-это языки братья. Мы умеем петь, играть, общаться на этих языках. И у нас у всех есть родная страна.
2алып баручы: Туган җирем-Идел буе,
Һәр телнең бар туган иле.
Туган җирем кебек назлы,
Җырдай моңлы татар теле.
7бала: Татар теле минем туган телем
Сөйләшүе рәхәт ул телдә.
Шул тел белән көйлим…
Шул тел белән сөйлим
Милләттәшем булган һәркемгә.
Татар теле минем туган телем,
Бәхетем ул, сүнмәс шатлыгым.
Шул тел белән уйлыйм,
Шул тел белән җырлыйм
Тоям аның һәрчак сафлыгын.
Татар теле минем туган телем
Саклый аны батыр милләтем.
Әби-бабай теле, атам-анам теле,
Күңелем тулы аңа хөрмәтем.
8бала: Мы в любимом Татарстане
Дружно, весело живем.
По-татарски и по-русски
Мы танцуем и поем.
Веселиться вместе с нами
Всех друзей к себе зовем.
Русский народный танец
1 алып баручы: Халкыбыз элек–электән тапкыр, зирәк булган. Тел турында мәкальләр, әйтемнәр, табышмаклар, мәзәкләр уйлап чыгарган.
2 алып баручы: Телебез турында бик күп мәкальләр бар. Хәзер сезнең белән бер уен уйнап алабыз.
Уен “Мәкальләр чылбыры”
Балалар, кулга кул тотынышып, түгәрәккә басалар. Бер-берсенә туп биреп, мәкаль әйтешәләр. Бер бала мәкальне башлый, икенчесе дәвам итә.
- Иң татлы тел – (туган тел, анам сөйләп торган тел.)
- Язык-(душа народа.)
- Сөйдергән дә тел, (биздергән дә тел.)
- Язык (до Киева доведет.)
- Теле барның (юлы бар.)
- Не спеши языком, (торопись делом.)
- Телләр белгән — ( илләр белгән.)
- Слово не воробей, (вылетит не поймаешь.)
- Кем эшләми, (шул ашамый)
- Язык – (ключ к знанию.)
- Бәхетле баланың (теле татлы.)
1алып баручы: Балалар, бу мәкальләрдәге хикмәтле сүзләр безнең йөрәгебездә саклансын!
9 бала: Татарча да яхшы бел,
Русча да яхшы бел.
Икесе дә безнең өчен
Иң кадерле тел.
10бала: И родной тел, и красивый,
Мамам-папамның теле.
Мог я узнать күп нәрсәне
Син родной тел аркылы.
Бу языкта коляскада
Мамам сказку көйләгән
А затем төннәр буе
Бабуля рассказ сөйләгән.
А потом, ни сәбәптәндер,
Өйрәткәннәр рус язык.
Якобы, тик шушы телдә
Алам духовный азык.
Татар халык уены “Түбәтәй”
(Түбәтәй тукталган кеше табышмакка җавап таба)
Табышмаклар :
- Сөяге юк, теше юк, Сөйләмәгән сүзе юк. (Тел)
- Всегда во рту, а не проглотишь. (Язык.)
- Ул өстенә җәй дә, кыш та энәле күлмәк кия. Шулай да аны әнкәсе, йомшагым диеп сөя (Керпе)
- Мокрый теленок, за оградой лежит. (Язык.)
- Бик күп телләрне белсә дә, сөйләшми бер телдә дә.
Өйрәним, дисәң, өйрәтә, карышмый беркемгә дә. (Китап.)
- Русской речи государь, по прозванию… (словарь.)
- Теле юк, үзе аңлата. (Китап.)
11 бала: Туган ил ул-алтын арышлар,
Туган ил ул-зифа камышлар.
Туган ил ул-иркен болыннар,
Болыннарда нәни колыннар.
12 бала: Пусть мир торжествует на свете!
И дружат народы Земли!
Пусть радуются все дети,
Пусть в счастье живут они!
13 бала: Туган тел – иң татлы тел,
Туган тел – иң тәмле тел.
Тәмле дип, телең йотма,
Туган телне онытма!
2алып баручы: Әйе, балалар, үз туган телеңне онытырга ярамый.
14 бала: Әле укый белмәсәк тә,
“Туган тел”не җырлыйбыз.
Бу-Тукай абый бүләге,
Иң гүзәл бу җыр, дибез.
1алып баручы: наш сегодняшний праздник начали со стихотворения Габдуллы Тукая, заканчивать его хотим тоже с его же словами и песней написанной на его слова.
“… С народом россии мы песню певали,
Есть общее в нашем быту и морали…
Вовеки нельзя нашу дружбу разбить
Нанизаны мы на единую нить”.
2алып баручы: Без-татарлар!
Шушы исем белән
Җирдә яшәү –үзе бер бәхет.
Без татарлар!
Яшибез без җирдә
Бар халыклар белән гөрләшеп.
Без татарлар!
Татар исемен без
Горур йөртә торган бер халык.
Без татарлар!
Шулай диеп белә
Безне бөтен дөнья, бар халык.
Җыр “Туган тел”
Электронное образование Республики Татарстан
Электронное образование Республики Татарстан
- Организации
- Ученику
- Учителю
- Версия для слабовидящих
Электронное образование Республики Татарстан
- Главная
- Организации по районам
- Высокогорский
- Детские сады
- Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Большековалинский детский сад «Чишмэкей» Высокогорского муниципального района Республики Татарстан» / «Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының «Олы Кавал «Чишмэкей» балалар бакчасы» мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
- 2021 год родных языков и народного единства в Татарстане/2021 ел Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Большековалинский детский сад «Чишмэкей» Высокогорского муниципального района Республики Татарстан» / «Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының «Олы Кавал «Чишмэкей» балалар бакчасы» мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?
Визитная карточка
Адрес: | 422727, Республика Татарстан, Высокогорский район, село Большие Ковали, улица Школьная, дом 5 |
Телефон: | |
E-Mail: | ds.Chishmek@tatar.ru / chishmekej@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ Большековалинский детский сад «Чишмэкей»/«Олы Кавал «Чишмэкей» балалар бакчасы» МББМБУ |
Руководитель: | Гимадиева Гелюся Галияхметовна |
Год основания учреждения: | 1977 |
У нас учатся: | 7 воспитанников |
У нас учат: | 1 педагог |
Указ президента РТ «Об объявлении 2021 года в РТ Годом родных языков и народного единства»
https://edu.tatar.ru/v_gora/vgora/page4457414.htm
2021 нче ел- Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы” уңаеннан төзелгән еллык эш планы
Эмблема
Отчет год родных языков январь 2021
Отчет год родных языков февраль 2021
Отчет год родных языков март 2021
Отчет год родных языков апрель май июнь 2021
Отчет год родных языков сентябрь 2021
Отчет год родных языков октябрь, ноябрь, декабрь 2021
-
Сведения об образовательной организации / Бел… -
Версия для слабовидящих/Начар күрүчеләр өчен … -
Прием детей в детский сад /Балалар бакчасына … -
Food/Еда/Азык -
Полезная информация/ Файдалы мәгълүмат -
Доска объявлений/ Белдерулер тактасы -
Медиатека/Медиатека -
2021 год родных языков и народного единства в… -
Структура сайта/ Сайтның структурасы
- Главная
- Новости
- Школы
- Ученику
- Учителю
- Личный кабинет
Техподдержка: тел.: 8 (843) 525-70-99, e-mail: help.edu@tatar.ru
© 2009–2023 «Электронное образование Республики Татарстан»
Все права защищены. Общие условия использования
12. 2 нче алып баручы
Уму и сердцу язык твой проводник,
Без него попадёшь ты в тупик.
Язык твой – жизнь твоя, твои мечты,
Ты без него уже не ты.
1 нче алып баручы
И минем җандай кадерлем,
И җылы, татар телем!
Кайгылар теле түгел син,
Шатлыгым теле бүген.
Тик синең ярдәм белән мин,
Тик синең сүзләр белән
Уйларын йөрәккәемнең
Дөньяга әйтә беләм.
Без төрле, ләкин бергә!
-
“Я,ты, он, она” җыры яңгырый ( Катнашучылар музыка астында сәхнәгә чыгалар , фотога төшәләр)
-
Семенов Матвей 3а “Мин кояшны яратам”
-
1нче алып баручы
И, туган тел, и, матур тел
Әткәм-әнкәмнең теле
Дөньяда күп нәрсә белдем
Син туган тел аркылы
2нче алып баручы
Родной язык — святой язык,
Отца и матери язык,
Как ты прекрасен! Целый мир
в твоем богатстве я постиг!
Алып баручылар тамашачылар белән төрле телләрдә исәнләшәләр: Исәнмесез! Здравствуйте! Привіт! Guten Tag! Гамарджоба! Hello! Прывітанне! Аван! Шумбрат!
Концерт номеры:1. 1нче б сыйныфы укучысы Фазерахманова Илмира башкаруында керәшен халык җыры.
3.1нче алып баручы. Сегодня – Международный день родного языка. Он был провозглашён генеральной конференцией ЮНЕСКО в ноябре 1999 года и впервые праздновался 21 февраля 2000 года в штаб- квартире организации в Париже.
2нче алып баручы. История праздника имеет трагическое начало. Дата
21 февраля выбрана потому, что именно в этот день в 1952 году были убиты
5 студентов, которые принимали участие в демонстрации за предоставление
родному им бенгальскому языку государственного статуса в Пакистане, часть которого позже стала независимым государством Бангладеш.
1нче алып баручы. Дөньяда 7000 гә якын тел бар. Шуларның 83е киң таралган. Ә 383 тел бөтенләй юкка чыгарга мөмкин.
Концерт номеры — 2.
5а сыйныфы укучысы Итурралдэ Антуанет башкаруында испан телендә шигырь (эчтәлеген алып баручы сөйли)
4. 2нче алып баручы. В конституции РФ 1993 года в статье № 16 чётко сформулирован закон о равенсте языков. Позже был принят Федеральный закон «О языках народов РФ”
Город Набережные Челны — многонациональный по своему составу, здесь проживают люди 62 национальностей.
Сама история становления города Набержные Челны стала примером дружбы и мирного сосуществования представителей многих национальностей.
1нче алып баручы.
И в нашей школе обучаются представители 15 национальностей. В школе всего 1328 детей, из них 521 русских, 404 татар, 20 таджиков, 9 чувашей, 8 украинцев , 7 азербайджан,5 удмуртов, 4(четверо) армян ,по3 даргинца ,башкира и езида, 2 казаха, 4 марийца, мордвы и по 1 представителю турецкой, узбекской, белорусской, мордовской национальностей.
Концерт номеры 3. Стихотворение великого поэта – героя татарского народа Мусы Джалиля на татарском языке читает ученица 8В класса Сабирова Азалия, участница городского конкурса чтецов
5.1нче алып баручы.
Тел –тарихи күренеш. Ул кешеләрнең хезмәт процессында үзара фикер алышу ихтыяҗы нәтиҗәсендә туган. ЮНЕСКО билгеләве буенча, шулар арасына кергән 14 телдә, ягъни гарәп, рус, татар, немец, итальян, испан, португал,бенгал, кытай,япон, урду, һинд, телләрендә дөнья халкының 70%ы сөйләшә.
2 нче алып баручы.
Василь Быков в своей статье «Язык – душа народа» писал, что язык – самое ценное богатство народа. Есть национальный язык, следовательно, есть и национальность. Это не только средство общения, но и выражение характера народа, его самобытности, своеобразный генофонд национальной культуры.
Концерт номеры 4.Ученица 8А класса Мандзюк Вероника исполняет песню на своём родном украинском языке.
7. 2 нче алып баручы.
— Азалия, а ты знаешь пословицы на родном языке?
— Әйе, Әдилә, беләм. Ә син?
— Я тоже знаю. А давай посоревнуемся, кто больше?
1. Говоря даже в шутку Подумай с минутку. |
1. Уйнап сөйләсәң дә уйлап сөйлә |
2.Не должен язык управлять умом – Надобно размышлять с умом. |
2.Сүз сөйли белгән ирмәк, Сөйли белмәгән имгәк. |
3.Сказанное слова назад не возвращается. |
3. Сөйдергән дә тел, Биздергән дә тел. |
4.Слово не воробей, вылетит не помаешь. |
4.Әйткән сүз аткан ук |
5. Сначала подумай – потом говори |
5. Башта уйла, аннан эшлә. |
6. Меньше говори – больше дела твори. |
6. Телләр белгән Төмәнгә җиткән. |
7. Не храбрись словом, а покажи делом. |
7. Теле барның иле бар. |
8. У скромного работает рука, а у хвастунишки кончик языка. |
8.Телләр белгән илләр гизгән. |
9. Щедр на слова, скуп на дела. |
9. Тел күңелнең ачкычы. |
10. Сам себя не хвали, пусть другие тебя хвалят. |
10. Тырышлык — зурлык, ялкаулык – хурлык. |
-
Азалия, какая ты умница так много пословиц знаешь. Молодец!
-
Син дә афәрин,Әдилә. Ә сез, балалар туган телегездә мәкальләр беләсезме соң?
-
А вы, друзья знаете ли пословицы на своём родном языке?
(Залдагы балалар мәкальләр әйтә)
8. 2 нче алып баручы
— Вы тоже молодцы, ребята
1нче алып баручы
Һәр халык өчен туган тел – иң кадерле, иң куәтле, иң моңлы, иң назлы тел. Казахлар өчен – казах теле, белоруслар өчен – белорус теле, марилар өчен – мари теле, башкортлар өчен – башкорт теле…
2 нче алып баручы
Для каждого народа родной язык – самый дорогой, самый сильный, самый могучий и красивый. Для казах – казахский язык, для татар – татарский, для русских – русский, для башкир – башкирский. А теперь учащиеся 3,5,6,7 классов расскажут вам стихи на своих родных языках.
Концерт номерлары 5.
— Ученица 3Е класса, Абушова Ханума, читает стих на азербайджанском языке.
— — Ученица 3Е класса, Эргашзода Агзамджон, читает стих на таджикском языке.
— Ученик 5А класса, Алихан Муллагасаноглу, читает стих на тюрецком языке.
-Ученица 6В класса, Петросян Вика, читает стих на армянском языке.
-Ученица 6А класса, Бондаренко Диана, читает стих на польском языке.
— Ученица 7Б класса, Павлова Дарья, читает стих на белорусском языке.
— Ученица7А класса, Исанова Полина, читает стих на марийском языке.
— Ученица 7Б класса, Алиева Гульбахар, читает стих на даргинском языке.?
9. 1нче алып баручы
Төрле милләт кешеләре элек-электән җыр-моңга, шигырьгә генә түгел, биюләргә дә бик оста булган.
Биюченең итәкләре
Бии, бии кыскара
Биючегә сүз әйтмәгез
Бии-бии остара.
Концерт номеры 6 .
Башкирский народный танец «Аккош» исполняет ученица 5А класса Султанова Эвилина
1 нче алып баручы: :
Туган оясыннан аерылган кош
Канатына мәңге ял тапмый,
Туган телен яратмаган кеше,
Башкаларның телен яратмый.
Перед вами выступает Ученица 9Б класса Исакова Катя (сыграет на флейте татарскую мелодию “Кечкенә вальс”)????
Концерт номеры 7.
А теперь перед вами выступает ученицы 8В класса-победители городского конкурса “Диалог”, занявшее 3место (слайд)
9. 2 нче алып баручыУчителя татарского языка Сарварова Лейла Радифовна и Салимгараева Римма Фирдависовна со своими учениками приняли участие на городском конкурсе газет посвященный международному дню родных языков(слайд)
10. 1 нче алып баручы: Газетаның исеме “Бердәмлек” — “Единство”,ул төрле телләрдә нәшрият ителгән һәм лаеклы рәвештә лауреат булган. Афәрин аларга! (Кул чабарга)
2 нче алып баручы
Дружба народов не просто слова,
Дружба народов навеки жива.
Дружба народов счастливые дети,
Колос на ниве и сила в расцвете.
Примером такой дружбы является многонациональная команда ребят 8Д класса , которая второй год активно участвует в городском проекте «Экватор мира» , а сегодня их объединила тюбетейка — национальный головной убор восточных народов
1, 2 нче алып баручы бергә
Не дай повесить родному языку ярлык.
Наследие твоё – твоя земля и твой язык
И искажать его невеждам не давай,
Об этом ты, дружок, не забывай.
Концерт номеры 8 .
1 нче алып баручы. Ә хәзер сезнең алдыгызда 8В сыйныфы укучысы Миршарипов Рубин патриотик рухта язылган шигырь сөйли.
Шәмсия Җиһангирова «Сиңа дәшәм татар баласы»
10. 1 нче алып баручы
—Дуслар, бу күркәм бәйрәмебезне татар халкының бөек шагыйре Г. Тукай сүзләренә язылган “Туган тел” җыры белән тәмамларбыз. Бу җырны басып
җырлыйбыз.
( Хором стоя поём песню “Туган тел”)