8 март бэйрэменэ сценарий татарча зурларга авыл клублары очен

Разработка мероприятия праздника  8 Марта

8 Мартка багышланган сценарий.

1нче алып баручы. Урамда яз җилләре исә, яз исе сизелә. Яз битләребезгә дә, хисләребезгә дә үзенең җылысын өрә. Яз үзенең сихри көчләре белән кешеләр күңеленә үк үтеп керә: җан, рухка ниндидер көтелмәгән куаныч иңәр төсле, бәхет-шатлыкка юл ачылыр сыман… Яз ул өметләр һәм аңлаешсыз ниләрдер көтү вакыты, омтылулар, ашкынулар вакыты… Язлар матур, дибез. Бәлки яз хатын-кызлар бәйрәме белән башланганга шулай матурдыр? Ә бәлки хатын-кызлар бәйрәмен үткәрү өчен нәкъ менә шундый матур яз көнен сайлау кирәктер?

2нче алып баручы. Март аенда, кар өстендә,

                                     кояш нурлар уята —

                                    Яз килэ каршы алыгыз —

                                    Дигән хәбәр тарата.

                                    Без беләбез, җылы язның

                                    Иң беренче бәйрәме —

                                    Әниләр, әби-апалар

                                    Хатын кызлар бәйрәме!

 1нче алып баручы. Хәерле көн, кадерле әниләр, хөрмәтле укытучы апалар һәм кызлар! Без бүген монда 8 нче март-халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итәргә җыелдык.

Бәйрәмнең тарихы 1857 нче елдан башлана. Ул вакытта Нью-Йорк тегүчеләре кечкенә хезмәт хакына канәгатьсезлек белдергән. Нәкъ 8 нче март көнне шәһәрдә массакүләм демонстрациягә чыгалар.

2нче алып баручы. Әлеге көнне рәсми төстә бәйрәм итүгә исә Германия революционеры Клара Цеткин сәбәпче. Россиядә 1965 нче елдан 8 нче март рәсми төстә ял көне.

1нче алып баручы. Көннең яктылыгы – кояшта, күкнең матурлыгы – йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге – хатын-кызларда. Сезнең барыгызны да шушы якты  язның беренче бәйрәме белән тәбриклибез. Йөзләрегездән һәм күңелләрегездән шатлык хисләре китмәсен!

2нче алып баручы. Җир шарының ак бәхете өчен

                                    Яратылган җәүһәр, алтын сез.

                                     Кешелекнең иң зур зиннәте-сез,

                                     Яшәү мәгънәсе дә хатын-кыз!

1нче алып баручы. Җир йөзенең бөтен матурлыгын

                                    Килә бүген бүләк итәсе.

                                    Дөньядагы матур сүзләрнең дә

                                    Иң җылысын килә әйтәсе.

2нче алып баручы. Хөрмәтле хатын-кызларыбыз! Сезне 2  нче сыйныф укучылары котлый.

                                    (Җыр

1нче алып баручы.   Хөрмәтле гүзәл затларыбыз! Без бүгенге кичәбезне сезгә багышлыйбыз.                                 Кичәбезнең исеме дә “Ягез әле, кызлар!” дип атала.

Әйдәгез, кул чабып, кызларыбызны сәхнәгә чакырыйк

( Музыка астында сәхнәгә бер-бер артлы кызлар чыга, )

2нче алып баручы.   

1нче алып баручы.   

2нче алып баручы.   

1нче алып баручы.   

2нче алып баручы.   

1нче алып баручы.   Менә бу өстәл артында жюри әгъзалары утыра. Алар безнең кызларыбызның тапкырлыкларын, уңганлыкларын һәм осталыкларын бәяләрләр.

2нче алып баручы.  Уңышлар сезгә, кызлар!

                                      Безнең беренче бәйгебез “Артистларны таны” дип атала.   

1нче алып баручы.   Нигә  бүген  бөтен  җирдә

                                      Чәчәкләр  балкый  икән?.

                                      Нигә  кояш  көлеп  карый?

                                       Беләбез  һәммәбез дә

                                       Бүген  сигезенче  март  бәйрәме,

                                       Бүген  җирдә  тантана.

                                       Кояш  шуңа  көлә  бүген,

                                       Гөлләр  шуңа  шатлана

         Кадерле, хатын-кызларыбыз! Сезнең хөрмәткә җыр яңгырый.

                                      (4 нче сыйныф укучылары)

2нче алып баручы. Кызларны сынауыбызны дәвам итәбез. 2 нче конкурсыбыз “Танышу” дип атала.

  Узган бәйрәмдә егетләр үзләренең чаялыкларын күрсәткән иделәр инде. Заман кызлары алардан бер дә ким түгел һәм ошаган егетләр белән үзләре барып танышалар.  

  1нче алып баручы.   Әбиләрне,  әниләрне,

                                        Апаларны,  кызларны,

                                        Бәйрәмегез  белән  диеп

                                        Котлый  барлык  малайлар.

                                        Мин дә  котлыйм  барыгызны,

                                        Теләгем   бар  минем  дә

                                        Мәңге  шулай  кояш  кебек

                                        Балкыгыз  җир  йөзендә.

       Сезне 3 нче сыйныф укучысы Зиннатуллин Зөфәр котлый.

         (Шигырь    

2нче алып баручы.   Бәйгебез дәвам итә. 3 нче конкурс “Галстук бәйләү” дип атала. Егетләрнең бөтенесе дә эшли белми торгандыр әле моны. Кызлар ни дип җавап бирерләр икән? Кем беренче һәм дөрес итеп галстук бәйли?

1нче алып баручы.   4 нче бәйгебез дә егетләр белән бәйле. Кызлар үзләре теләгән егетләрне сайлап алып, матур мейк ап эшләргә тиеш.

Егетләрне бизәндергән арада 7 нче сыйныф укучылары әзерләгән скетчны карап китегез.

2нче алып баручы.   Бәйрәмегез  котлы  булсын!

                                     Елмаеп  көлеп  торыгыз.

                                     Сәламәтлек  юлдашыгыз,

                                     Күңел  сөйгән  хезмәтегез,

                                     Һәр  барчасы  мулдан  булсын!

                                     Бәйрәмегез  котлы  булсын!  

 5 нче сыйныф егетләре сезне бәйрәм белән котлый.

(Җыр.

1нче алып баручы. Конкурсантларыбыз безнең бик талантлы кызлар. Алар сезгә үзләре дә бүләк әзерләгәннәр. Рәхим итегез! Әзерләп килгән концерт номерларыгызны карарга вакыт җитте.

(Кызлар әзерләгән концерт номерларын күрсәтәләр)    

2нче алып баручы.     Кем  дөньяга  кеше  бүләк  итә?

                                        Ә  кешегә  якты  дөньяны.

                                        Тойгылары  кояш  кебек  кайнар,

                                        Эретерлек  гранит  кыяны.

                                        Кем  куллары  өйне,  җирне  ямьли?

                                        Изгелеге  үлчәү  тапкысыз.

                                       Ул  әлбәттә  яшәү  чыганагы,

                                       Тормыш  яме  ул-  Хатын-кыз!

Без бәйгебезне дәвам итәбез. Кызларыбызны алда тагын бер сынау көтә. Алар күзләрен бәйләп, открытка ясарга тиеш.

Бәйге барган арада 11 нче сыйныф егетләре сезнең хөрмәткә җыр башкарып китерләр.

1нче алып баручы.  Хөрмәтле кызларыбыз! Сезнең өчен тагын бер сынауыбыз бар. Ул “Парлы бию” дип атала.  

2 нче алып баручы.  Ниһаять, бәйгебезнең соңгы биременә килеп җиттек. Сез өегездә әзерләп килгән ризык белән табын бизәү осталыгыгызны күрсәтергә тиеш.

Ә ул арада 8 нче сыйныф укучылары скетч тәкъдим итәләр.   

1нче алып баручы.     Гүзәл затлар, сезгә багышлап,
                                      Күпме җырлар иҗат ителә
                                      Ай-кояшка, йолдызларга тиңләп,
                                      Моң агыла йөрәк түреннән.

2нче алып баручы.    Тормыш бүләк иткән аналарның
                                      Җан җылысын тоеп туймаслык,
                                      Сабырлыгы, изгелеге өчен,
                                      Һәрберсенә һәйкәл куярлык

1нче алып баручы.      Булмас иде тормыш сездән башка
                                      Бушап калыр, сүнәр дөньясы,
                                      Җир йөзенең серле чәчәкләре,
                                      Гөлләре сез, сөеп туймаслык.

2нче алып баручы.    Биргән Ходай сезгә нечкә күңел,
                                     Зирәк акыл, мулдан тапкырлык
                                     Ир-ат җилкәләре сыгылырлык,
                                     Авырлыкны җиңәр батырлык

  1нче алып баручы.    Бәйрәмегез белән, гүзәл затлар,
                                     Бәхет кояшыгыз сүнмәсен
                                     Җаннарыгыз тыныч булсын иде,
                                     Кайгы-хәсрәт сезгә тимәсен!

  Бию. 6 сыйныф егетләре. 

2нче алып баручы. Ә хәзер сүзне жюрига бирәбез.

Жюри нәтиҗәләр ясый, бүләкләр тапшырыла.  

СЦЕНАРИЙ 8 МАРТКа 

ИКЕНЧЕ ТӘНӘФЕС

1 алып баручы- Азалия

2 алып баручы- Рузаль

1 нче алып баручы — АЗАЛИЯ

 Урамда яз җилләре исә. Яз битләребезгә дә, хисләребезгә дә үзенең җылысын өрә. Яз үзенең сихри көчләре белән кешеләр күңеленә үк үтеп керә: җан, рухка ниндидер көтелмәгән куаныч иңәр төсле, бәхет-шатлыкка юл ачылыр сыман… Язлар матур, дибез. Бәлки яз хатын-кызлар бәйрәме белән матурдыр?

2 нче алып баручы— РУЗАЛЬ

Барлык гүзәл затларны чын күңелдән бәйрәм белән тәбрик итәбез!

Бәйрәмегез белән!

Гүзәл затлар, сезгә дип багышлап,
Күпме җырлар иҗат ителә
Ай-кояшка, йолдызларга тиңләп,
Моң агыла йөрәк түреннән.

Тормыш бүләк иткән аналарның
Җан җылысын тоеп туймаслык,
Сабырлыгы, изгелеге өчен,
Һәрберсенә һәйкәл куярлык.

1 нче алып баручы — АЗАЛИЯ

Биргән Ходай сезгә нечкә күңел,
Зирәк акыл, мулдан тапкырлык
Ир-ат җилкәләре сыгылырлык,
Авырлыкны җиңәр батырлык.

Бәйрәмегез белән, гүзәл затлар,
Бәхет кояшыгыз сүнмәсен
Җаннарыгыз тыныч булсын иде,
Кайгы-хәсрәт сезгә тимәсен!

2 нче алып баручы — РУЗАЛЬ

Чыннан да. нинди матур көн буген! Ничек барлыкка килгән икән соң бу бәйрәм, …?

1 нче алып баручы — АЗАЛИЯ

Борынгы Римда хатын-кызлар көне билгеләнгән.Бу бәйрәм матрон дип аталган. Бу көнне хатын-кызлар үзләренең ирләреннән бүләкләр алганнар. Хатын-кызлар үзләренең яхшы киемнәрен киегәннәр,көндәлек эшләрдән азат ителгәннәр һәм ирләр аларга бүләкләр биргәннәр.

2алып баручы — РУЗАЛЬ

Нью-Йоркта 1857 елның 8 мартында тегү һәм аяк киеме фабрикасы эшче хатын-кызлары манифестка җыелганнар. Алар үзләренә сайлау хокукы бирүне эш шартларын яхшыртуны таләп иткәннәр. Чөнки бу вакытта хатын-кызлар 16 сәгать эшләгәндә, ирләр 10 сәгать кенә эшләгәннәр.

Һәм инде Америкадагы вакыйгалардан соң, 1910 елны Копенгагенда Клара Цеткин Халыкара хатын-кызлар көне 8 март бәйрәмен бәйрәм итү тәкъдиме белән чыга. Күп кенә кире кагулардан соң, әлеге көн бәйрәм ителә башлый.

1нче алып баручыАЗАЛИЯ

И хатын-кыз!

Әгәр син булмасаң,

Сүнәр иде дөнья,

Булмас иде җирдә тереклек.

2алып баручы — РУЗАЛЬ

Әйе, чыннан да, тереклек булмас иде. Ә уйлап карасаң, бу тереклекне дәвам иттерүче, яшәртүче, аңа җан бирүче дә әни бит ул..Бездәге барлы яхшылыклар әнидән. Без әниләребездән эчкерсез мәхәббәткә, изгелеккә, зирәклеккә өйрәнәбез.

БИЮ ( УМЕРОВА ЛӘЙСӘН)

ӨЧЕНЧЕ ТӘНӘФЕС

1 алып баручы- ВИЛЬДАН

2 алып баручы- НАИЛӘ

ҖЫР (“Мама” ансамбль)

1 алып баручы- ВИЛЬДАН

В столь теплый день Восьмого марта

Сидим тихонько мы за партой,

Хотим цветы Вам подарить,

От всей души благодарить!

Вокруг витает пусть любовь!

Мечты приходят к вам пусть вновь!

Учитель лучший вы на свете!

Вас очень-очень любят дети!

2 нче алып баручы — НАИЛӘ

Кояш көлә, мин елмаям,
8 март бүген.
Бүген әниләр бәйрәме,
Шуңа күңелем шат минем.
Кайсын юам, кайсын җыям,
Чиста булсын, ак булсын
Әниләрнең күңеледәй
Бөтен нәрсә пакъ булсын.
Бәйрәм бүген, бәйрәм диеп,
Бар дөнья көлеп торсын
Әни бәйрәме икәнен
Әти дә белеп торсын
Әти дә көлеп торсын!

1 нче алып баручы — ВИЛЬДАН

Ай-яй кәефең яхшы икән, Наилә . Әйдә әле без синең белән укучыларны сынап карыйк, викторина уздырыйк.

2нче алып баручы — НАИЛӘ

Әйдә! Мин сораулар бирәм, ә син кем беренче җавапны әйтә , шуны тотып ал да, безнең янга чыгар.

( викторина сораулары яңгырый, 2 нче алып баручы дөрес җавап биргәннәрне алга чыгарып бер рәткә бастыра)

Яраткан кешеңнең төнлә тәрәзә каршында лирик җыры ничек атала? ( Серенада).

Хатын-кыз күлмәгенең өч классик озынлыгын әйтегез. (Мини, миди, макси).

Нинди төсләрне бутаганда яшел төс килеп чыга?(Зәңгәр, сары).

Косметиканың нинди бер өлеше безнең битләрне “кызарта”?(румяна)

Дөньядагы иң беренче хатынның исеме нинди булган? (Ева)

Әкияттәге иң кечкенә хатын-кыз персонажы. (Дюймовочка)

1нче алып баручы — ВИЛЬДАН

Менә нинди акыллы балалар укый бездә, менә мин иң акыллыларның алтысын тоттым! Ярыш уздырып алыйк әле!

2 нче алып баручы — НАИЛӘ

(кагыйдәне аңлата)

Әлеге эстафетада сез ике командага бүленеп, баш очында китап тотып, урындыкны урап алып кире килергә тиеш булачаксыз. Нинди команда беренче була- шул җиңүче.

КОНКУРС ҮТКӘРЕЛӘ

2 нче алып баручы

Афәрин!Җиңүчеләрне бүләкләр көтә.

1 алып баручы- ВИЛЬДАН

Бәйрәм белән Сезне, укытучым!

Йөрәгемнең якын кешесе!

Дөнья серен миңа өйрәтүчем!

Яшь җаннарга – Ходай илчесе!

Сезгә телим: саулык, озын гомер,

Шәхси бәхет, дөнья рәхәтен.

Шәкертләрнең – тырыш, инсафлысын,

Яхшы гамәл, Ходай рәхмәтен.

БИЮ (татар халык биюе)

ДҮРТЕНЧЕ ТӘНӘФЕС

1 нче алып баручы-ОЛЕСЯ

2 нче алып баручы- РАИЛЬ

ҖЫР (“Биргәнсең син миңа” – ансамбль)

1 нче алып баручы — ОЛЕСЯ

Хатын-кызга!

Кояш җылысы иңгәндер,
Сезнең җан түрегезгә
Бер караштан гашыйк итәр,
Наз бардыр үзегездә.
Тормышның авыр йөгенә,
Бирешмәс иңнәрегез
Күңелләрне эретерлек,
Мөләем йөзләрегез.
Бала өчен янып-көяр,
Тынычсыз йөрәгегез

2 нче алып баручы — РАИЛЬ


Гаилә учагын саклап,
Үтәдер көннәрегез.
Бәхет читләтеп үтсә дә
Учлап йөрәк ярасын
Үч итеп язмышка һаман,
Чибәр булып каласыз.
Яз бәйрәмегез шикелле,
Үтсен гомерләр гөрләп
Назларга төргән котлаулар,
Кабул итегез бездән.

КОНКУРС

2 нче алып баручы.

Әйдә әле, Олеся, яныбызга берничә кызны чакырыйк, ә алар әниләребезнең эшләрен башкарып чыга алырлар иде микән?

(ике курчак, ике пеленка, кызлар курчакны төрергә тиеш, алып баручылар җиңүчене билгеләп, приз бирәләр)

1 нче алып баручы — ОЛЕСЯ

Карале, Раиль, безнең мәктәптә күпме талант җыелган!

2 нче алып баручы — РАИЛЬ

Әлбәттә! Син әле аларның нинди актер булуларын белмисен!

СЦЕНКА

1 нче алып баручы –ОЛЕСЯ

Афәрин! Бигрәк кызык булды бу! Тик монда бит бииик зур ялгыш ята. Без әниләребезне, әбиләребезне, апаларыбызны, дусларыбызны елда бер көн генә түгел, без аларны көн саен хөрмәт итергә, шатландырырга, яратырга тиеш!

БИШЕНЧЕ ТӘНӘФЕС

1 нче алып баручы — РУЗАЛЬ

Безнең бәйрәм кичәсе тәмамланып килә инде.

Хөрмәтле хатын-кызлар! һәммәгезне дә 8 март бәйрәме белән котлыйбыз.

Бәйрәмегез котлы булсын,

Елмаеп, көлеп торсын.

Язгы кояш нурларыдай

Зур эшләргә рухландырсын.

1 нче алып баручы — РУЗАЛЬ

Сәламәтлек юлдашыгыз,

Тату матур тормышыгыз,

Күңел сөйгән хезмәтегез –

һәрбарчасы мулдан булсын.

Ә хәзер сезнең өчен ҖЫР-БИЮЛӘР дәвам итә!

Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/238730-jazlar-matur-hatyn-kyzlar-beln-dip-isemlng

8 Март –“Әниемнең бәйрәме”.

Тәрбияче:

-Хәерле көн безнең иң кадерле кунакларыбыз- хөрмәтле әниләр, дәү әниләр, әбиләр, кызлар!

Сезне ихлас күңелдән ямьле яз бәйрәме белән котлыйбыз! Яз сулышы гаиләгезгә муллык, күңелләрегезгә сабырлык, тәннәрегезгә саулык китерсен.Ходай сезне үз рәхим-шәфкатеннән ташламасын, теләкләрегезне тормышка ашырырга ярдәм итсен, өстәлләрегез мул, аш-суларыгыз тәмле, көннәрегез ямьле булсын!

Көннең яктылыгы кояшта, күкнең матурлыгы-йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге –хатын-кызларда. Сезне җир йөзен бизәгән хатын-кызлар көне белән тәбрик итәбез.

Зал уртасына җырлый-җырлый бер кыз- Ралия  чыга.Йокысыннан торган хәрәкәтләр ясый, юына,чәчен төзәтә.

Тәрбияче: Иртүк торып битен юган,

Кем уяткан  Ралияне?

Ралия: Уятмады, үзем тордым

Бүген әни бәйрәме!

Гөлназ апа, бөтен җирне җыештырып чыктым, тәртипләдем, дусларымны чакырсам буламы?

Тәрбияче: Әлбәттә, Ралия, дусларыңны тизрәк чакыр. Бүгенге бәйрәмебезне башлап җибәрербез.

Музыка астында балалар залга кереп ярым түгәрәк ясап басалар.

Тәрбияче: Нигә бүген бөтен җирдә

           Чәчәкләр балкый бездә?

           Нигә кояш көлеп карый,

           Беләбез һәммәбез дә

Балалар: Бүген әниләр бәйрәме

Җыр: “Мама-лучший друг”

Хөрмәтле кунакларыбызны да уенга чакырабыз. Кадерле әниләр, без сезнең белән дә уеннар уйнап үтәрбез. Моның өчен безгә 4  әни кирәк.

Сез кытай, япон, чуваш, якут, мари телләрен яхшы беләсез дип ишеттек. Тикшереп карыйк әле. Сезгә татар халык җыры “Әпипә”не тәкъдим итәбез. Астына сызылган сузык авазларның урынына а хәрефен – беренче әни, о хәрефен – икенче әни, и хәрефен — өченче әни, ү хәрефен — дүртенче әни, куеп җырларга кирәк.

Бас казам апапа,

Сан басмасаң, ман басам.

Санаң баскан азлараңа ,

Ман да катарап басам.

Тәрбияче: безнең балалар әниләрен шулкадәр яраталар, аларны гел мактап кына торалар. Менә хәзер балаларны тыңлап үтик әле.

Руфина:  Әнием гел балкып тора

Күктәге йолдыз кебек.

Мин дә тырышам булырга

Газиз әнием кебек!

Сәлим:  Иренә белми әнием,

Көн буе эшләр карый.

Күңелемне юатырга

Син бар бит әле ярый
 Өйрәтәсең һәр нәрсәгә

Зур сабырлыклар белән.

Рәхмәт әйтеп тәбриклим.

Әниләр көне белән!

Зилә: Бар кешенеке дә кебек

Әйбәт минем әнием.

Көн дә уйлыйм, әниемне

Ничекләр сөендерим?

Ризәлә: Өлгер дә шул, булдыклы да

Әнием  Лилия.

Рәхмәт әйтәм сиңа бүген

Башымны ия-ия.

Зәмир: Тырыш бул, яме, улым,-дип

Озата ул бакчага.

Май булып ята аның

Әйткән сүзе йөрәккә.

Тамчыгөл:  Һәрчак яхшылык эшләү-

Әниемнең уенда.

Ай, рәхәт тә соң миңа

Әнием куенында!

Әлфиз: Яратам мин әниемне

Әйбәт булганы өчен.

Ягымлылыгы өчен,

Бик күп назлары өчен.

Эшне сөйгәне өчен,

Акыллылыгы өчен

Юк, аның өчен генә түгел,

Мине яраткан өчен!

2 уен: «СЕРЛЕ ТАРТМАДАН БЕР ӘЙБЕР АЛЫГЫЗ»

1.Сәдәф- озакламый бик матур кием бүләк итәләр.

2.Тәгәрмәч- әгәр лоторея алсагыз, машина отасыз.

3.Конфет- яхшы, баллы тормыш көтә.

4.Акча- бай, мул тормышта яшәячәксез.

5.Йөрәк- тигез мәхәббәттә гөмер итәчәксез.

6.Чәчәк- тагын да матур, ягымлы була барасыз.

7.Пароход- озакламый сәяхәткә китәсез.

8. Курчак- беренче оныгыгыз кыз була.

Әниләребез ял иткән вакытта балалар үзләренең биюләрен бүләк итәләр.

БИЮ (Яулыклар белән)

«Балаларны тану»

4-5 әни чакырыла. Күзләре бәйләнгән килеш, балалар арасыннан үз баласын табып алырга тиеш.

Алып баручы: Менә нинди уңган безнең әниләр. Бер генә куелган бурычта да, уенда да алар сынатмадылар. Һәм аларга  киләчәктә дә уңышлар телик.

Әхәзер балаларыбызның иң җитезен, иң өлгерен күрербез.Балалар өчен уен тәгъдим ителә. Музыка астында балалар кеглилар тирәлә биеп йөриләр.Музыка туктагач, кегли алырга тиешләр. Кемгә эләкми, ул уеннан чыга. Уен шулай җиңүче билгеле булганчы дәвам итә.

ВИЛДАН: Син әнием, минем өчен

Бу дөньяда бер генә.

Елмайганда йөзләреңнән

Бар өйгә нур бөркелә.

РОЗА: Иң кадерле, иң хөрмәтле

           Булсын җирдә әниләр.

           Әниләрне кадерләсәк,

           Тыныч булыр ил-көннәр.

АЙСЫЛУ: Әйтәсебез килә бүген

                     Кадерле әниләргә.

                    Әле ярый сез бар җирдә

                     Без сабый, нәнниләргә.

Ислам: Тырыш булырмын, әни,

Әйбәт булырмын, әни!

Сине мин бик яратам,

Сөендерермен, әни.

Раил: Син бит чибәр, акыллы

Тоябыз кайгыртуны.

Син яныбызда булганда

Тоймыйбыз авыртуны.

Кызлар әниләрен котлап  бию бүләк итәләр. (Коляска бн бию)

Ә хәзер әниләр сезнең белән  «Нишләргә» уены уйнап алыйк. Дөрес җавап биргән кешегә конфет бирелә.

 тоз дымланса-( савытка дөге салырга)

Шулпа тәмле булсын өчен – ( итне салкын суга салырга кирәк)

Камыр кулга ябышмасын өчен- ( кулны көнбагыш мае белән сөртергә )

 Бавыр тәмле булсын өчен – ( сөттә тотарга кирәк)

Сөт көймәсен өчен -( савытта су кайнаты аларга )

Балык исен бетере өчен – (лимон белән ышкырга)

Пешкәндә кәбестә исе чыкмасын өчен – (шикәр комы салырга0

 камыр җәйгәндә тоз салу ник кирәк. ( тизрәк кипсен өчен)

Кадерле әниләребезгә дип безнең тәрбияче апаларыбыз да бүләк ясаган . Әйдәгез аларның күчтәнәчләрен дә рәхим итеп карап үтик.

Театр.”Кояштагы тап”Ф.Яруллин.

Әкият беткәч балалар бн бергә  “Бер кыз бала җыр чыгарган” җырын җырлыйлар. (Әниләргә бүләк тапшыру.)

Умырзая чәчәк ата-  бер генә вакыт,

Кышлар үтеп, язлар килә- бер генә вакыт.

Кунакларга йөрешүләр- бер генә вакыт

Безнең болай күрешүләр- бер генә вакыт

Гомер үтә, горләп яшик- бер генә вакыт

Язмышларга язган вакыт- бер генә вакыт!

Артта калып бара икән инде

Йокламый үткәргән төннәр дә.

Кулга бала тотып беренче көн

Бакчабызга килгән көннәр дә

Бәйрәм саен сабыйларыгыз

Сезне котлап җырлар җырлыйлар.

Шигырь сөйләгәндә «Әниемә

Ошар микән?»- диеп уйлыйлар.

Шушы бәхет түгелмени инде?

Сабыем- дип эштән кайтуы,

«Әнием»- дип шушы сабыйларның

Сезне кичен көтеп алуы.

Хөрмәтле әниләребез! иң якын кешеләребез, дәү әниләребез, әбекәйләребез.  Сезне чын күңелдән 8 март-“Халыкара –хатын-кызлар” көне белән котлыйбыз. Көннең яктылыгы кояшта, күкнең бар матурлыгы йолдызларында, кешелекнең бөтен гүзәллеге – хатын-кызларда. Шушы гаҗәеп гүзәл бәйрәм көнендәге елмайган кояштай һәрвакыт балкып яшәгез.

8 Март – Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган сценарий

Иң кадерле кеше – әни

Максат: Әниләргә хөрмәт, балаларга ярату, гаиләдә җылылыкны ныгыту.

Кичә буласы зал бәйрәмчә бизәлгән, анда укучыларның рәсемнәре һәм әниләр турында матур сүзләр эленгән. Залның өч урынында махсус әзерләнгән өстәлләр.

Сәхнә өй рәвешендә әзерләнгән, талгын көй ишетелә. Сәхнәгә җырлый-җырлый бер кыз чәчәкләр тотып чыгып, вазага утырта, тузаннарны сөртә, җыештыра. Дәвамын түбәндәрәк укыгыз:

Кыз. Кояш, кояш мәңге балкый,

Мәңге нур сибә.

Кояш гомере телим мин

Әнием сиңа.

Ике яктан икешәрләп балалар чыга һәм шигырьләр сөйлиләр.

1 бала. Иртүк торып битен юган

Кем уяткан Ләйләне?

2 бала. Уятмаган, үзе торган –

Бүген әни бәйрәме!

3 бала. Пәрдәләрне ачып куйды,

Көн кояшлы, көн ямьле!

Якты булсын, балкып торсын –

Бүген әни бәйрәме.

4 бала. Өстәл өстен кат-кат сөртте

Җәйде ап-ак җәймәне.

Чиста булсын, пөхтә булсын

Бүген әни бәйрәме

Барысы да чыгып бетә.

5 бала. Күмәкләшеп без дә, дуслар,

Җырлап алыйк, әйдә әле:

Хор белән: Котлы булсын!

Гөрләп торсын Әниләрнең бәйрәме!

«Бер кыз бала җыр чыгарган» җыры

Бер малай белән бер кыз кала, калганнар читкә китә.

Малай. Кара әле, Дилә, (кызның үз исеме әйтелә) син язны яратасыңмы?

Кыз. Нигә сорыйсың әле? Әлбәттә, яратам.

Малай. Ни өчен яратасың?

Кыз. Яз көне көн җылына, кояш матур елмая, тамчылар тама.

Малай. Син иң кирәген әйтмисең әле.

Кыз. Әйе, әйе. Яз көне 8 Март бәйрәме була. Бу көнне кызларны, апаларны, әбиләрне, әниләрне котлыйлар.

Малай. Дөньяның бөтен матурлыгы әниләрдә. Бүген без Әниләрне зурлыйбыз.

Икесе бергә: Котлыйбыз (кереп китәләр).

Икенче төркем (биюче кызлардан кала сәхнәгә чыга).

1 бала. Син әнием минем өчен

Бу дөньяда бер генә.

Елмайганда йөзләреңнән

Бар өйгә нур бөркелә.

Тыңлап бишек моңнарыңны,

Елавым басылган бит.

Телем дә минем иң әүвәл

«Әни» дип ачылган бит.

2 бала. Зөлфия Ханнанова.Әнием куаныр.

Өй эшләре бигрәк тә күп,

Һич кенә юк буш чагым.

Чү! Кычкырып сөйләшмәгез,

Йоклаганда курчагым.

Ә мин кибеткә барырмын,

Идәнне дә юармын.

Әниемнең кайтуына

Чәй кайнатып куярмын.

Йорт эшләрен бетерүгә,

Курчагым да уяныр.

«Минем кызым уңган», − диеп

Әнием дә куаныр.

3 бала. К. Булатова.Әниемнең кызы юк бит.

Әниемнең кызы юк бит,

Мин әнигә бер генә.

Кызы да юк, эше дә күп

Әнинең берүзенә.

Әниемнең кызы юк шул,

Мин булышам әнигә.

Аш пешерәм, җыештырам,

Кер юышам әнигә.

Кибеттән сөт алып кайтам,

Ипигә дә йөгерәм.

Әниемнең кызы юк та-

Малае бар бер дигән!

4 бала. Мөҗәһит.Сәбәбе нидә икән?

Чәйне мин үзем генә дә

Пешереп эчә беләм.

Тик нигәдер чәй икенче,

Тәмлерәк әни белән.

Җәен җиләккә барганда,

Әни булса яныңда,

Рәхәтлекнең чиге булмый

Табигать кочагында.

Әни урынны җәйдеме,

Керә тәмле төш кенә.

Шушы кызыклы хәлләрнең

Кем серенә төшенә?

5 бала. Р.Харис.Әнием.

Әнием минем матур,

күзләре якты, көләч.

Шундый күңелле була,

ул өйгә кайтып кергәч.

Мин елышам әнигә,

әни миңа елыша.

Битләре аның кайнар,

ә куллары йоп-йомшак.

Конфет та кирәк түгел,

кирәк түгел курчак та,

Чөнки мин әниемне

алдым инде кочаклап.

6 бала. Л.Әмирханова.Әниемә булышам

Пөхтә итеп өйне җыям,

Гөлләремә су сибәм.

Курчакларымны йоклатам,

Еласалар, юатам.

Менә ничек тырышам,

Әниемә булышам.

Әнием белән кибеттән

Ипи-сөт алып кайтам.

Борчулы булса әнием,

Тынычлан, дип, юатам.

Менә ничек тырышам,

Әниемә булышам.

7, 8, 9 бала. М.Әхмәтҗанов.Кирәк.

Алмазга Азат кирәк,

Азатка Алмаз кирәк.

Муенга атландырганда

Әти дә аз-маз кирәк.

Җәен кунакка барганда

Әби-бабайлар кирәк.

Рәхәтләнеп уйнарга

Күрше малайлар кирәк.

Иң кирәкләрнең кирәге

Әниебез бигрәк.

Нигә икәнен санарга

Бармаклар бик күп кирәк.

Йоклатканда да кирәк

Юатканда да кирәк.

Иртәләрен иркәләп

Уятканда да кирәк.

Һәммәсенә әни кирәк.

Ә әнигә кем кирәк?

Әниләргә без кирәк,

Якты, аяз көн кирәк (хор белән).

Мәтрүшкәләр көенә (зәңгәрсу күлмәкләр киеп, үзләре ясаган чәчәкләр тотып) кызлар салмак бию башкара.

Бию тәмамлангач, һәр бала үз әнисе янына барып, чәчәкләрен бүләк итә. Балалар белән әниләр алдан махсус әзерләнгән өстәлләр артына утыра. Тәрбияче түбәндәге шигырь юлларын укый.

Гөл чәчәгенә тиңлибез

Гаиләдә һәр баланы.

Әти-әни һәм дә сабый –

Бу чәчәкләр аланы.

Мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек

Балага иңсен өчен,

Бердәм булып, чын күңелдән

Гаилә куйсын көчен.

Кадерле әти-әниләр, балалар һәм кунаклар! Алга таба без бәйрәмебезне төрле конкурс-ярышлар белән дәвам итәрбез. (Биредә КВН, шулай ук «Күңелле стартлар» итеп тә оештырырга мөмкин).

Мөршидә Сәүбән кызы Хәлилова, Саба гимназиясенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

— Айзилә апа, исәнмесез!

— Исәнмесез, Алинә!

— Сезнең вакытыгыз бармы, миңа киңәш бирә алмассызмы икән?

— Алинә, мин шул кадәр ашыгам, “Яңа гасыр” каналында тапшыру
алып барасым бар, соңга калам. Әйдә башка вакытта иркенләп сөйләшербез.

— Юк, башка вакытта соң була.

— Я, ярый, тыңлыйм сине, ләкин тиз һәм кыска итеп сөйләргә
тырыш яме.

— 8 Март җитә бит, Айзилә апа, әниемне ничегрәк котласам
яхшырак булыр икән?

— Бик тә вакытлы йөрисең, Алинә. Мин бүген әниләргә
багышланган тапшыру алып барам, әйдә минем белән бар да, әниеңне туры эфирдан
телевизор аша котларсың.

— Ә, бу бик шәп булыр иде.

— Әйдә, киттек.

(Музыка уйный)

— Хәерле көн, хөрмәтле телевизор караучылар. “Яңа гасыр”
каналында турыдан – туры эфирда “Ана белән бала” тапшыруы һәм аның алып баручысы
мин – Айзилә Батырханова. Бугенге тапшыруыбызны без җир йөзендәге иң кадерле, иң
газиз, иң якын кешеләргә, әниләргә багышлыйбыз. Сорауларыгыз яки котлауларыгыз
булса, студиябезнең телефоны аша шалтырата аласыз. Тапшыруыбыз җыр – бию белән
үрелеп барачак. Ә бүген бездә кунакта Дөбъяз урта мәктәбенең алдынгы укучысы,
җырларга – биергә яратучы, бик күп конкурсларда катнашып җиңүләр яулаган кыз –
Алинә Галиуллина.

— Шулай итеп тапшыруыбызны башлыйбыз.

(Музыка уйный)

— Әни… Әнкәй! Нинди тирән мәгънәгә ия бу сүзләр. Дөньяда
аналардан да изге һәм аналардан да газиз зат иясе юк. Әнкәй!… Кадерләп, назлап
әйтәбез бу сүзне. Күңелебездә булган бөтен рәхмәтне шушы гади сүзгә салабыз.
Һәрвакыт яныбызда булган, уңышларыбызга шатланып, кайгыларыбызны уртаклашып,
безне кадерләп һәм яклап, назлап яшәгән газиз әниләребезгә дәшәбез.

— Кем дөньяга кеше бүләк итә?
Ә кешегә якты дөньяны?
Тойгылары кояш кебек кайнар
Эретерлек гранит кыяны
Кемнең күңеле тулган айдай серле,
Язлар сыман назлы,ягымлы.
Шатлыкларын башкаларга бүлә
Кайгыларга түзем, сабырлы
Кем елмая җәйге таң аткандай
Балкып китә шунда ук тирә-як
Нәфисле гөлләр сокланырлык
Көләчлектә аңа тиңнәр юк.
Кемнең куллары өйне,җирне ямьли,
Изгелеге үлчәү тапкысыз
Ул, әлбәттә, яшәү чыганагы,
Тормыш яме-әни, әнием, әнкәем!

— Бүген кадерле әниләребезнең якты, илаһи зур бәйрәме. Җир
йөзендә әнидән дә якын, әнидән дә рәхимле,
мәхәббәтле, әнидән дә олы җанлы зат юктыр. Сезгә
озын гомер, сәламәтлек, аяз матур көннәр, эшегездә уңышлар телибез. Хәзер
башкарылачак җыр сезнең хөрмәткә.

Каршы алыгыз! Эльвина Хайруллина “Бер кыз бала җыр чыгарган”

ҖЫРЛЫЙМ ӘНИЕМ ТУРЫНДА ГӨЛШАТ ЗӘЙНАШЕВА
сүзләре, ФӘТХЕРАХМАН ӘХМӘДИЕВ музыкасы

Бер кыз бала җыр чыгарган
Багышлап әнисенә.
Икәү бергә җырлыйк, диеп.
Өйрәткән энесенә.

Кушымта:
Кояш, кояш
Мәңге балкый,
Мәңге нур сибә;
Кояш гомере телим мин,
Әнием, сиңа.

Җырны чишмәләр ишеткән.
Кошлар отып алганнар.
Сандугачлар һәм тургайлар
Матур көйгә салганнар.

Кушымта.

Кушыл син дә, җырлыйк бергә,
Яңа матур җыр тусын.
Җирдә әниләр кояштай
Озын гомерле булсын.

Кушымта.

Бер кыз бала җыр чыгарган,
Багышлап әнисенә.
Икәү бергә җырлыйк, диеп,
Өйрәткән энесенә:

«Кояш, кояш мәңге балкый,
Мәңге нур сибә;
Кояш гомере телим мин,
Әнием, сиңа!»

Җырны чишмәләр ишеткән,
Кошлар отып алганнар.
Сандугачлар һәм тургайлар
Матур көйгә салганнар:

«Кояш, кояш мәңге балкый,
Мәңге нур сибә;
Кояш гомере телим мин,
Әнием, сиңа!»

Кушыл син дә, җырлыйк бергә,
Яңа матур җыр тусын.
Җирдә әниләр, кояштай,
Озын гомерле булсын:

«Кояш, кояш мәңге балкый,
Мәңге нур сибә;
Кояш гомере телим мин.
Әнием, сиңа!»

— Турыдан – туры эфирда тапшыруыбызны дәвам итәбез.

Бөтен кешелек дөньясына ямь бирүче, елмаюыгыз белән безне
иркәләүче, җылы карашларыгыз белән назлаучы, акыллы фикерләрегез белән безгә ак
юл күрсәтүче сөекле әниләребез.

Бүген-әниләр бәйрәме
Бүген җирдә тантана
Кояш шуңа көлә бүген,
Гөлләр шуңа шатлана.
Әниләр бәйрәменә,
Куана шулай алар
Әнкәйләрне котлый бүген
Җирдә барлык балалар
Син, әнием, минем өчен
Бу дөняьяда бер генә
Йөзләреңнән бар өйгә нур бөркелә.

Сезнең каршыгызда нәни биючеләр чыгышы.

(“Почемучки”)

— Тапшыруыбызны дәвам итәбез. Сорауларыгыз, котлауларыгыз
булса, рәхим итеп шалтырата аласыз.

— Айзилә апа, мине хәзер әнием телевизордан күрәме?

— Күрә , әлбәттә.

— Сез миңа кайчан сүз бирәсез, минем әниемне котлыйсым килә.

— Рәхим ит, Алинә.

— Әнием, алтыным! Сине чын күңелемнән бәйрәм белән котлыйм.
Мин сиңа беркайчан да авырлык китермәм, синең йөзеңне кызартмам. Мин сине бик
яратам һәм сиңа багышлап бер шигырь башкарам.

Гел шулай нур сибеп
Яшә син, әнием!
Исәнлек – саулык сорап,
Дога кылам:
Әниемнән аермасын
Берүк ходам!
Рәхмәт яусын безнең әнкәйләргә
Аларгадыр бөтен авырлык
Әнкәйләргә якты йолдызлардан
Йә кояштан һәйкәл салырлык
Сезгә булган безнең хөрмәтебез
Урын алсын йөрәк түрендә
Шатлык һәм куаныч, зур бәхетләр
Юлдаш булсын сезгә гомергә.
Синнән дә яктырак
Синнән дә яхшырак
Матуррак кеше юк
Бөтен җир шарында
Китсәм дә читләргә
Әнием шикләнмә
Талпынып яныңа
Кайтырмын ерактан
Ни генә булса да
Мин сине елатмам
Синең күзләреңне
Яшьләргә чылатмам.

Эфирда “Ана белән бала” тапшыруы.

— Айзилә апа, монда шундый күп хатлар. Нинди хатлар соң
болар?

— Әйе, безнең студиябезгә бәйрәм уңаеннан бик күп хатлар
килде. Әйдә берәрсен укып китик әле. Ал берсен, Алинә.

— Бу хат безгә Биектау районы Дөбъяз авылыннан килгән.

— Яле, укып карыйк.

“Хөрмәтле редакция! Сезгә Дөбъяз урта мәктәбенең 4 сыйныф
укучылары яза. Без дөньядагы барлык әниләрне иң күркәм, иң матур бәйрәм белән
тәбрик итәбез. Җир йөзендә алардан да кадерле кеше юк. Чөнки безне бу якты
дөньяга тудыручы, бишек җырын җырлап йоклатучы, иң беренче булып мәктәпкә
озатучы да, еласак юатучы, егылсак торгызучы да кеше ул — әни. Без гомеребез буе
аларга рәхмәтле. Әниләребезгә бары тик сәламәтлек, озын гомер, куанычлы көннәр
телибез. Һәрвакыт шундый назлы, ягымлы булып калыгыз”.

— Без дә укучыларның теләкләренә кушылабыз һәм сезнең
хөрмәткә бию тәкъдим итәбез.

(Тухватуллаева Камилә белән Латыпов Гомәр башкаруында бию…)

— Әниләр турында сөйләгәндә безнең кадерле дәү әниләребез
турында да онытырга ярамый. Алар оныкларын тәрбияләүгә күпме көч куялар: җырлар,
бәетләр әйтеп безнең күңелләргә рухи байлык иңдерәләр. Безне җылы оекбашлар,
тәмле бәлешләр белән сыйлыйлар. Аларны яратмый мөмкин түгел!

Әй сез, татар әбиләре,
Нур сибә йөзләрегез.
Шуңа күрә дә яз сыман
Сезнең чал йөзләрегез
Чәчләргә ак карлар яусалар да,
Язлар яши сезнең күңелдә.
Өйрәнсеннәр яшьләр сезгә карап
Сокланырлык гомер төзергә!

(Татар халык биюе. Башкара Адилә Шәрәфиева.)

ТРР –ТРР- ТРР – ТРР.

— Безгә шалтыраталар, әйдәгез тыңлыйк әле.

— Алло, исәнмесез. Сезгә Дөбъяздан Адель шалтырата. Минем
кадерле әниемне бәйрәм белән тәбрик итәсем килә. Һәм аңа багышлап шигырь юллары
укыйм.

Әти белән бәргәләшеп
Таңнан торып утырдык
Җиң сызганып кызу-кызу
Без эшләргә тотындык
Әниләр көненә әти
Тырышып камыр басты
Ә песием Мырауҗаным
Эченә кереп батты
Нәни энем сабын алып
Табаларны чистартты
Аның майлы битен күреп
Песием куркып качты
Кызыл чалбар,аклы күлмәк
Машинада әйләнә
— Харап иттең күлмәкне, — диеп
Зур әнием бәйләнә.
Эльвина дә бик тырышты,
Идәннәрне юышты.
Күл булып аккан суларны
Чүмеч белән җыешты.
Дүртәүләшеп, тәмле итеп
Пәрәмәчләр ясадык
Көеп табага ябышкач
Кыра-кыра ашадык.
Әниләр көненә шулай
Без әнигә булыштык
Аңа бер эштә калмады,
Менә ничек тырыштык

— Айзилә апа, әниләр хөрмәтенә малайлар башкаруында берәр бию
куеп китә алмассызмы икән?

— Рәхмәт шалтыратуыгыз өчен. Сезнең үтенечегезне
канәгатьләндереп, бию куеп китәбез. Ул “Большая стирка” дип атала.

Әни кеше – ул иң күркәм, сабыр, гүзәл, тыйнак, уңган,
түземле. Бу әле аларга хас берничә генә сыйфат, аларны санап бетерергә мөмкин
түгел. Алинә, менә син әниеңә нинди матур сүзләр белән эндәшәсең?

— Алтыным, кадерлем, матурым, бердәнберем, кояшым.

— Күрәсезме, әниләргә эндәшергә никадәр матур сүзләр бар
икән. Тик бу сүзләрне ни кызганыч без бик аз әйтәбез, бик аз ишетәбез. Ә бит
ягымлы, җылы сүзләрдән канатлар үсә.

Әниләребезгә багышланган тапшыруыбызны дәвам итәбез. Хөрмәтле
тамашачылар. Бүген безгә кунакка әниләрне тәбрикләр өчен “Тургай” ансамбле
килгән. Ә хәзер микрофонны аларга бирик, сорауларыгыз булса, эфир телефоны аша
шалтырата аласыз.

— Исәнмесез!

— Исәнмесез! Бәйрәм белән сезне!

(“У меня есть три желания”)

Тапшыруыбыз ахырына якынлашып килә.

Ана һәм бала! Алар бербөтен, аерылгысыз.

Кадерле әниләр! Бу бербөтенлек, бергәлек

Балагыз үскән саен тагын да ныгысын,
бер-берегезне бер сүздән, бер караштан аңлап, бәхет сәгадәттә яшәргә язсын.

— Әниләребезне тагын бер кабат бәйрәм белән котлыйбыз. Озын
гомер, аяз күк йөзе, эшегездз уңышлар, сәламәтлек телибез.

— Айзилә апа, бу тапшыру миңа бик ошады, Әйдә киләсе
тапшыруны да бергә алып барыйк.

— Бик яхшы булыр. Ә без сезнең белән саубуллашабыз. Сау
булыгыз.

— Сау булыгыз, киләсе очрашуларга кадәр.

Дети – самое дорогое для матери. Счастье матери — в счастье
ее детей. Нет ничего бескорыстнее ее любви. Мать – первый учитель и друг
ребенка, причем самый близкий. Она всегда поймет его, утешит, поможет в трудную
минуту, защитит, оградит от беды. На свете нет человека роднее и ближе матери.

Песня “Мама”.

Мамы любят нас такими, какие мы есть, но самое заветное
мамино желание – видеть нас здоровыми, добрыми и умными. А мы хотим их видеть
всегда молодыми, веселыми и жизнерадостными. Если вы хотите сделать маму самым
счастливым человеком, поступайте так, чтобы она радовалась и с гордостью могла
сказать. “Знаете, какие у меня хорошие дети!”.

Если ты любишь свою маму, не верь в то, что ей не нужна твоя
помощь, встань рядом, помоги, устань вместе с ней. Она будет счастлива.

«Родилась в России я»

1.Расскажу вам про себя, родилась в России я

И слова простые ,,родилась в России,, много скажут про меня.

Гордость в ней и сила вся это Россия —

Это родина моя!

2.Мест не знаю краше я, чем родимые края.

Синие озёра, вольные просторы, необъятные поля.

И леса густые, и моря седые —

Это родина моя!

Проигрыш

3.Если спросите меня — ,,Что Россия для тебя?…

Доблесть, честь и гордость, щедрость, хлебосольность,

Всё это моя Земля.

Детства безмятежность и любовь, и нежность —

Это родина моя!

Проигрыш

Расскажу вам про себя, родилась в России я,

Русская душою, с русою косою и люблю Россию я.

Гордость, наша сила, вся эта Россия —

Это родина моя…

Это родина моя!

Концерт «Язгы могжиза» 06.03.18. 19-00ч.

1. Исәнмесез, хөрмәтле тамашачылар! Бәйрәм концертын башларга вакыт житте, ә икенче алып баручы хаман да юк. Берегез дә ___________ күрмәдегезме? Чирләп китмәгән булса гына ярар иде.

2. Гафу итегез мине зинһар өчен, соңга кала яздым. Югалттыңмы мине. Хәзер, хәзер башлыйбыз. ___________, бәйрәм белән котлыйм сине. Һәрвакыт шундый матур, ягымлы булып кал.

1. Рәхмәт.

2. Хәерле кич, Исәнмесез, кадерле әниләр, әбиләр, апалар, кызлар, килгән кунаклар! Бүген без бирегә 8нче март, халык – ара хатын кызлар бәйрәмен билгеләп үтәргә җыелдык. Көннең яктылыгы кояшта, күкнең матурлыгы йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге хатын – кызларда. Бәйрәмнең һәркайсы тәнгә җиңеллек, рәхәтлек, җанга ял алып килә. Шушы бәйрәм көне күңелләрегезгә шатлык, өегезгә иминлек алып килсен! Сезне барыгызны да язның беренче бәйрәме белән котлыйм!

1.. Бүгенге матур яз бәйрәмендә ир-егетләребез үзләренең якыннарына бүләк эзләгәндә, хатын-кызлар ниндидер бер могжиза көтәләр.

2. Ярый, әйдә, без дә үзебезнең белеки генә язгы могжизабызны башлап жибәрик. Бүгенге көнгә безнең Кодаш урта мәктәбе укучыларыда бик тырышып әзерләнделәр бит.Сузне укучыларга бирик.Житэкчелэре Шайхлисламова Лена Сэвир кызы хэм Шамсиева Зифилэ Мэснэви кызы.

1. __________, син бик дөрес әйттең. Хатын-кызларыбызга багышланган бәйрәм концертын башлыйбыз.

Хор 1-4 класс укучылары.(монтаж)

2. И, хатын-кыз!Сүнәр иде тормыш,

Син булмасаң, әгәр доньяда.

Искерсә дә жирдә дәвер-гасыр,

Нәфислегең синең өр-яңа.

Адәм генә түгел, галәм бүген

Уйлый кебек синең турында.

Кеше заты династиясенең

Киләчәге синең кулыңда.

1.Йөзләреңне керсез хисләр белән

Изгелегең белән балкытып,

И, жаным, дип әйтеп куюыңда

Нәкъ бер кочак кояш бар кебек.

2.Бүтән көндә сине хөрмәтләүдә

Без, ир-атлар, бераз талымсыз.

Бүген исә рыцарь егетләрчә,

Кулларыңны үбеп сәлам бирә

Ирләр заты сиңа, хатын-кыз.

Сезне бэйрэм белэн котлый_________________________________________

_______________________________________________________________________________________________

2. Алкышларыгыз өчен зур рәхмәт. Концертыбызны дәвам итәбез. Яз табигатькә тереклек алып килгән кебек, хатын-кызлар да жиргә яңа тормыш бүләк итә. Шагыйрьләр, рәссамнәр хатын-кызга карата мәхәббәт һәм рәхмәт хисләрен белдерү өчен иң назлы сүзне, иң ачык төсне тапканнар, тылсымлы планеталарга һәм күңелне жилкендереп янучы йолдызларга— алар исемен биргәннәр. Бүген дә без, сезгә ихластан сокланып, дулкынланып карыйбыз, матур сүзләр әйтәбез.

1.Ә хәзер сезнең алдыгызда ______________________________________чыгыш ясаячак.Алкышлар белән каршы алыгыз.

2. ___________, беләсеңме, ә бит ир-атлар хатын-кызлар алдында зур бурычлылар. Бары тик бер мисал. Күптән түгел галимнәр чутлавынча, өйдә хатын-кыз бер ел эчендә тормыш көн кирәк-яраклары комбинаты эшләгән чаклы эш башкара. Шушы нәфис затлар 40 меңгә якын табак-савыт юалар.

1. Ул гына мени! Шуңа кушып ире, балалары, йә сәдәф тек, йә сүтелгән жиңне яма.

2. Эээй, _________, якыннарыңның сиңа яратып караган күзләрен күрсәң, болар барысыда вак-төяк булып кына күренәчәк. Хөрмәтле тамашачылар!

Сезне _____________________________ үзенен жыры белән сөендерәчәк.

2. ______________, тыңла әле, әниләргә багышлап шигырь яздым.

Бер-бер хәүеф килсә кинәт,

Я боекса күңелем,

Кем ул борчылып яныма

Килеп җитә иң элек?

Бу кем соң бу? Кемнең шулай

Йөрәге сизгер тагы?

Шулай назлый күңелемне,

Әнием генә бары.

Син ничек уйлыйсың,әниемә охшар микән?

1. Ошар, ошар, бик яхшы бүләк булачак. Шул синең шигыреңә кызларыбызнын дэртле биюләрен дә кушып жибәрсәк…

Кызлар башкаруында рус халык биюен Рәхим итеп карагыз.

1.Олы җанлы зурәнкәйләребез безгә һәрчак изге догада яшиләр. Шуңа күрә дә иң җылы яктылык зурәнкәйләрдән сирпелә. Ул яктылык безне җылыта, юл күрсәтә. Сүндермик без ул яктылыкны. Күз карасы кебек саклыйк! Мәрхәмәтле һәм шәфкатьле булыйк!

2.Кадерле зурәнкәйләребез! Бу концерт номерыбызны бэйрэм булэге итеп кабул итеп алыгыз._______________________________________________________

2. Рәхмәт алкышларыгыз өчен.

________, син үзеңнең белгәнең белән бүлешмәссең микән?

1. Бик теләп бүлешәм. Ә нәрсә турында?

2. Еш кына безнең нәфис затлардан мондый сүз ишетергә була: Ах, чын ковалер, чын ир-егет, рыцарь!

Синеңчә чын ир-егетләр нинди булырга тиеш?

1. Ой, ________, син мине бик уңайсыз хәлдә калдырдың бит әле. Минемчә, чын ир-егет кеше һәрвакыт хатын-кызга карата ягымлы, әдәпле булырга тиеш. Комплемент ясый белергә дә тиеш дип уйлыйм мин.Син нәрсә, уйланып киттең?

2. Уйлап торам әле, әйдә залда утырган апалардан сорыйбыз!?

1. Әйдә.

-Сезнеңчә чын ир-егетләр нинди булырга тиеш?

2. Ишеттеңме, күпме хатын-кыз, шул хәтле жавап.

Сезнең алдыгызда – _______________________________________________

1.. Өйрәтте мине әнкәй

Кошлар җырын тыңларга.

Кошларның моңын отып,

Матур итеп җырларга.

Өйрәтте мине әнкәй

Чишмә җырын аңларга.

Челтерәп аккан сулардан

Көмеш көйләр тарала.

Җырларыма күчерәм

Табигать тавышларын.

Әнкәемнең моңнарын,

Чишмәләр агышларын.

2.Сәхнәгә иң матур жырчы кызыбызны дәшәбез.____________________________ ______Каршы алыгыз.

1.Елмайса йозеннэн анлыйм

Энкэемнен телэген.

Донья кинлегенэ тинлим

Энкэемнен йорэген,

Энкэй, сина булэк итэм

Ботен донья голлэрен.

Юллар кебек озын булсын,

Энкэем, гомерлэрен.

Ай нурыннан да нурлырак

Энкэемнен йозлэре.

Монлы койдэй кунелемдэ

Энкэемнен сузлэре.

2. Ана назы — жирдэ ул мэнгелек,

Мэнгелек жыр — бишек жырыгыз.

Без узасы юлда маяк булып

Гомер буе балкып торыгыз.

(номер)______________________________________________________________

1.Карлар каплый эле кыр юлларын,

Эмма вакыт язга эйлэнде.

Бэйрэм белэн сине, Кыз туганым,

Котлы булсын донья бэйрэме!

Ямь остэсен бэйрэменэ тагын,

Бар яктылык конгэ эйлэнеп.

Тырыш, назлы, гузэл Кыз туганым,

Котлы булсын язгы бэйрэмен,

2. Бэйрэм жиле кага тэрэзлэргэ,

Яшьлек кайта жанга, доньяга.

Умырзая шыта бу мэллэрдэ,

Кар астында чишмэ уяна.

Чиксез бэхет телэп, кызыл талда

Елкылдаша комеш борелэр.

Бэйрэм белэн, эшчэн апакайлар,

Алтын куллы сылу сенеллэр!

Бу концерт номерыбызны яшь кызларга багышлыйбыз _________________________

______________________________________________________

1.Ана назы — жирдэ ул мэнгелек, 
Мэнгелек жыр — бишек жырыгыз. 
Без узасы юлда маяк булып 
Гомер буе балкып торыгыз.

2.Бэйрэм кучтэнэче итеп________________________________________булэк итэбез

_________________________________________________________________________

1.Әни…. Өч хәрефтән торган бу сүздә күпме наз, җылылык һәм күңел тойгысы!

2.Әни… Һәр кеше өчен иң кадерле, иң сөйкемле зат ул!

1.Әни… Аның күзләре шундый ягымлы һәм мөлаем. Әйтерсең, бөтен дөньяның акылын һәм сабырлыгын җыйган диңгез!

2. Әнилэрнен куллары иң-иң җылы, иң-иң кадерле куллардыр , мөгаен. Шул ягымлы куллар сиңа кагылуга, бөтен кайгыларың югала,

1.Ә балам дип аркаңнан сыйпаса, сиңа гүя канатлар үсә.

2. Ә сүзләре… Сүзләре шундый татлы, туң йөрәкләрне эретерлек җылы.

1.Ә авырсаң төннәр буе яныңнан да китми инде ул! Бары әнкәйләр йөрәге генә шулкадәр түземле, шәфкатьле!

2.Әни! Дөньяда иң кадерле, иң якын кеше.

1.Сезнен каршыгызда _____________________________________________алкышлар белэн каршы алыгыз.

1.Син, әнием, безнең өчен Бу дөньяда бер генә.

Елмайганда йөзләреңнән Бар өйгә нур бөркелә.

Иң кадерле кешебез син, Сөекле әниебез.

Син булганга без бәхетле, Тыныч, рәхәт яшибез.

2.Бүген әйтелгэн теләкләребез, җырларыбыз, биюләребез – барысы да чын йөрәктән, күңелнең иң-иң түреннән – сезнең өчен, әниләр. Кабул итеп алыгыз, рәхәтләнеп тыңлагыз, ял итегез.

(номер)______________________________________________________________________

_____________________________________________________________________________

1.Ана, ана!
Син куш йорэкледер,
Кэусэр сенгэн синен кунелгэ.
Баштан сыйпап бер елмайдын исэ,
Ботен донья ямьгэ кумелэ.

2.Ана булу-изгелекнен тажы,
Доньяда ин олы дэрэжэ.
Ана кеше hэрбер баласынын
Бэхетенэ ача тэрэзэ.

(номер)_________________________________________________________________

_______________________________________________________________________

1.Ана сина гел яхшылык тели, 
Гаеплэрен булса — кичерэ…, 
Турылыклы калыйк гомер буе 
Ана дигэн куркэм кешегэ.

2.Ана күңеле кебек җылы, нурлы

Күк йөзендә кояш, йолдыз юк.

Ана сөюе кебек чиксез тирән

Җир йөзендә һичбер диңгез юк.

1.Синең өчен кайгыртучы әниең булуы нинди зур бәхет ул. Аны ярату гына җитми, аның кадерләрен белергә,сүзен тыңларга, яхшы укуың, үзеңне үрнәк тотуың, әшкә өйрәнеп үсүең белән анны шатландырырга кирәк. 

2.Бик дорес сойлисен__________шатландырып кына торырга кирэк ,бу номерыбыз энилэрнен кунелен шатландырыр дип ышанам.

(номер)____________________________________________________________________

_________________________________________________________________

1.Газиз Энкэй! 
Ин сойкемле сузлэр-синеке! 
Йомшак, жылы куллар-синеке! 
Ин-ин татлы сузлэр-синеке! 
Жан изрэткеч жырлар-синеке!
Синсез донья курмэс идек,
Синсез берни белмэс идек, 
Синсез берни кылмас идек, 
Синсез кеше булмас идек!

2.Мәхәббәте һичбер киртәләрне белми торган, күкрәк сөте белән хәят биргән… ананы олылыйк! Дөньяның бөтен матурлыгы анада. Анадан башка шагыйрь дә, анадан башка батыр да булмый. Дан аналарга!

(номер)_________________________________________________________________

________________________________________________________________________

1.Үсеп җиткәч, инде кеше булгач,

Әниләрне ташлап китмәгез.

Ташлап китеп картлык көннәрендә

Сез аларны ятим итмәгез

2. Әниләрнең бөтен мәхәббәте,

Бөтен мәрхәмәте балада.

Аналарга дигән җан җылысы

Адашып йөрмәсен далада.

1.Безнең өчен күргән кайгылардан,

Әниләребез яшен түкмәсен.

Әниләрнең түккән күз яшьләре

Каргыш булып безгә төшмәсен

(номер)___________________________________________________________

_________________________________________________________________

1.Хатын-кызлар табыннарнын. бизэге,

Жирдэ булган ботен ямьнен узэге.

Иллэрне да бар иткэн hэм зур иткэн.

Хатын-кызнын барчасы hэм гузэле.

2. Хатын-кыз-ул нур чэчкэседэй сабый,

Назлы иркэ, баллардин татлы жан

Ул-ин газиз куз нурыбыз, пакь ана.

Бар гузэллек аналардан башлана.

 (номер)__________________________________________________________

_________________________________________________________________

1.Гомер таннарыбыз аткан конне

Зарыгу белэн котеп алучы.

Безнен очен тау кадэрле йоклэр,

Кутэрергэ эзер торучы

Энилэр…

Мэрхэмэтле безнен энилэр.

Жиргэ матурлыкны, илгэ батырлыкны

Ссз бирэсез, гузэл энилэр.

2.Сездэ яши сурелмэслек хислэр,

Йозегездэ шэфкать нурлары.

Сезнен жырлар аша кучэ безгэ

Туган халкыбызнын моннары.

1.Якты йолдыз кебек сез балкыйсыз

Тормыш юлларыбыз кугендэ.

Ин кадерле бер кешебез булып

Сакланырсыз кунел турендэ.

2.(номер)_____________________________________________________________

___________________________________________________________________

1.Энием! Энкэем! Газиз Анам! Синнэн дэ якынрак, кадерлерэк кем бар сон доньяда?! Кукрэк сотен имезеп, конен-тонгэ, тонен-конгэ ялгап, куз карасыдай устерэсен бит син балаларынны.

2. Хөрмәтле гүзәл затларыбыз! Сезне матур бәйрәмегез белән чын күңелдән тагын бер тапкыр тәбрик итәбез. Ныклы сәламәтлек, бәхет, якыннарыгызның хөрмәтен һәм сөюен, иминлек, бөтен изге эшләрегездә яңадан-яңа уңышлар телибез!

Сценарий: 8 март бәйрәме (зурлар төркеме)

Алып баручы: Кадерле әниләр, әбиләр, апайлар, килгән кунаклар,
бакчабыз хезмәткәрләре! Сезне барыгызны да язның беренче бәйрәме —
8 март белән котлыйбыз! Сезгә уңышлар, гаилә байлыгы, күңел
тынычлыгы телибез. Балаларыгыз сезне гел сөендереп кенә торсын!
Балаларның бүгенге чыгышы сезгә бәйрәм бүләге булсын! Бәйрәмне «Яз
килә» җыры белән башлап җибәрәбез!

Җыр: «Яз килә»

Азалия: Әй, кызлар! Эй, малайлар! Тик торыгыз, тыныгыз!

Аз гына да чыкмасын сезнең тавыш тыныгыз!

Кошкай, син дә җырлама! Пескәй, син дә мырлама!

Бозау, син дә мулама, Акбай, син дә улама!

Шаулама син дә, тирәк! Әниемә ял кирәк!

Алия: Тузаннарны сөртеп чыктым, коедан су китердем,

Әни эштән кайтканчы, дип бөтен эшне бетердем.

Бүлмәләрне җыештырдым, бар җир ялт итсен әле!

Үзенең бәйрәмендә бер, әни ял итсен әле!

Гөлназ: Үзебезне дә матурлыйк, пөхтә итеп киеник.

Тиздән дуслар килеп җитәр — бергәләшеп сөеник.

Әниләр дә килеп керер, елмаешып-көлешеп,

Безнең бүген җырлаганны тыңларлар сөенешеп.

Камилә: Балалар бакчабыз гөрләп тора, шаулап тора күрегез,

Без бит бәйрәмгә жыелдык, әллә шуны белмисез?

Газиз әниләрне котлап, җырларбыз да биербез.

«Бәйрәм белән сине, әни! Бәхетле бул!» — диярбез

Мәликә: Көн дә ничә тапкыр «әни» дибез, рәхәт тә соң әни диюләр,

Шигырьләр һәм җырлар бүләк итик, бүләк итик матур биюләр!

Яңгырасын көйләр, шат көлүләр, тирә-юньгә бүген таралсын.

Кемнәр икән бу балалар диеп бөтен кеше безгә соклансын!

Алмаз: Күмәкләшеп без дә, дуслар, җырлап алыйк,әйдәле!

Котлы булсын, гөрләп торсын әниләрнең бәйрәме!

Җыр: «Иң матур җыр, минем әни турында »

</ Зәмирә: Иртүк торып битен юган,

Кем уяткан Ләйләне?

Уятмаган, үзе торган —

Бүген әни бәйрәме.

Рания: Пәрдәләрне ачып куйды,

Көн кояшлы, көн ямьле!

Якты булсын, балкып торсын —

Бүген әни бәйрәме.

Диляра: Өстәл өстен кат-кат сөртте,

Җәйде ап-ак җәймәне.

Чиста булсын, пөхтә булсын

Бүген әни бәйрәме.

Ралина: «Әни» диеп язып куйдым

Яңа яуган ак карга.

Таптамагыз! Һич ярамый

«Әни» сүзен таптарга.

Лилия: Әниемнең эше күп:

Бәйли ул миңа — оек.

Бүген бөтен уенчыкны

Үзем куйдым җыеп.

Рамазан: Мама — солнышко, цветочек,

Мама — воздуха глоточек,

Мама — радость, мама смех,

Наши мамы лучше всех.

Айнур: Знают взрослые и дети, это вовсе не секрет,

Лучше мамы нет на свете и добрее тоже нет!

Бию: «Русский танец»

Катнашалар: Администратор, кыз бала, әни, әти,Гувернант кызлар,
Модель кыз, Чегәннәр, Солдатлар (малайлар)

Алып баручы: Күптәндерме, әллә күптән дә түгел бугай,

Шундый бер кызыклы хәл булган.

Матур тату гаиләдә

Шаян, шук бер кыз туган.

Бу шаяру, бары бер әкият. Ләкин монда чын хаклыкка бары бер адым.
Безнең тамашаны карап китегез әле.

Сценка. Декорация: өй эче күренеше. Әти кулына газета тотып утыра.
Әни телефон янында урындыкта утыра. Кыз бала идәндә кубиклар белән
һәм курчак белән уйный. Шулвакыт телефон шалтырый. Әни трубканы
ала.

Әни: Алло! Ой, привет, дустым! Күптән безгә шалтыратканың юк! Бәлки
кунакка килерсең? Эшең күп дисеңме? Шулай шул… Ашарга пешерәсе,
кер юасы бар…

Кыз бала әнисе янына килә.

Кыз бала: Әни, әни! Әни дим… Уйнап туйдым, әкият укы әле миңа!
Әни, әни!

Әни: Тукта әле, кызым, бар әтиең янына!

Кыз авыр сулап куя, әнисенең косметичкасын алырга тели. Ләкин әнисе
йомшак кына кыз баланың кулына суга.

Әни (телефоннан сөйләшә): Кофта алдым, дисеңме? Нинди төстә?
Кызыл?… О,матур булган! Шулай мени? Үкчәсе биекме соң? Минем дә
шундый туфли киясем килә. Ярар пока!.. Әни трубканы куя.

Кыз бала: Әни, миңа күңелсез.

Әни: Ах, кызым, минем вакытым юк. Кер юасым бар, бар әтиең
янына.

Әни чыгып китә.

Кыз бала әтисе янына килә, аның җиңеннән тарта.

Кыз бала: Әти, әти!.. Әйдә минем белән уйна әле!

Әти: Это все потом, доченька,

Ты сходила бы погулять.

Мне же надо очень срочно

Всю рекламу дочитать.

И футбол сегодня будет!

Я — болельщик «Спартака»!

Мы в индейцев поиграем

Завтра вечером. Пока!

Әти чыгып китә. Кыз бала берүзе генә кала.

Нәрсә эшләргә белмичә, аптырый.

Кыз бала: Нишләргә инде?

Алып баручы: Уйнаучы юк, караучы юк,

Мескен бала — бер үзе.

Җитми аңа — назлы караш,

Әнинең татлы сүзе.

Кызганмагыз вакытыгызны,

Бала өчен мөһим — игътибар!

Үсәр бала. Бәлки сезгә шунда

Ярдәме кирәк чыгар.

Алып баручы (балага дәшә): Инде нәрсә эшләргә,

Өйдә юк бит беркем дә?

Кыз бала: Утырам әле менә,

Белмим нәрсә эшләргә.

Алып баручы: Тукта, тукта, миндә бер фикер туды. Бәлки сиңа яңа әни
эзләргәдер?

Кыз бала: Яңа әни эзләргә мин әзер. Ул мине бик-бик яратсын, минем
белән көне буе уйнасын.

Алып баручы: Алай булгач сиңа «Изге эшләр оешмасы»на мөрәҗәгать
итәргә кирәк. Анда төрле әниләр килә. Бәлки шуннан үзеңә ошаган әни
таба алырсың.

Кыз бала: Ярый, мин шунда киттем.

Кыз бала артка кереп китә.

Алып баручы: Безнең кечкенә кызыбыз әнисен эзли торсын. Ә без,
әйдәгез, биеп алыйк!

Бию: «Мы маленькие звезды»

«Изге эшләр оешмасы» ачыла.

Уртага администратор чыга:

Администратор: Сенсация! Сенсация!

Бүген презентация!

Шаярыгыз, көлегез,

Оешмага килегез!

Сезнең өчен «Изге эшләр оешмасы» ачыла.

Рәхим итегез, без сезгә ярдәм итәргә һәрвакыт әзер.

Кыз бала чыга.

Кыз бала: Исәнмесез! Мин өйдә беркемгә дә кирәк түгел. Миңа яңа әни
табарга ярдәм итегез, зинһар!

Администратор (телефон трубкасын алып): Алло, гувернант кызларны
бирегә чакырыгыз!

Зал уртасына тазиклар тотып гувернант кызлар чыгып баса.

Администратор: Әгәр сезгә үз эшегез белән китәргә кирәк булса,
безгә генә шалтыратыгыз. Безнең гувернант кызлар сезнең балагызны
ашатырлар, урамда уйнатырлар, керләрен юарлар.

Бию: «Стирка» (Гувернант кызлар — средний группа кызлары)

Кыз бала: Миңа няня кирәкми, миңа әни кирәк!

Кызлар кереп китәләр.

Администратор (альбомын актара):

Менә әни-артисткалар,

Җырларга оста, солистка.

Өйләрегез моң белән тулыр,

Күңелегез һәрвакыт шат булыр.

Җыр: «Праздник бабушек и мам» (подготовительный группа кызлары
башкаруында)

Кыз бала: Миңа телевизордан гына күренә торган әни кирәк
түгел.

Администратор (альбомын карап):

Менә әни — топ-модель.

Биле нечкә, аяк озын,

Буе зифа каендай.

Вак-вак атлап йөрүләре

Суда йөзгән аккоштай.

Музыка астында зал уртасына модель кыз чыгып баса.

Шигырь сөйли.

Модель кыз: Заграничный журналлардан

Без фасоннар сайлыйбыз.

Необычный күлмәкләрдән

Подиумны яулыйбыз.

Мода күрсәтү.

Кыз бала: Топ-модель әни — матур!.. Ләкин ул чит илдән кайтып
кермәячәк. Кирәкми миңа андый әни.

Алып баручы: Никадәр әни тәкъдим ителсә дә, безнең нәни кызыбызга
берсе дә ошамады. (Залдагы балаларга мөрәҗәгать итә): Балалар,
бәлки без ярдәм итәрбез? Нинди була соң ул әни? Әйдәгез әле әни
рәсемен ясап күрсәтик әле кызга. Бәлки аңа сезнең рәсемдәге әни
ошар?

Уен: «Кем тизрәк әни рәсемен ясый». Уен өчен кирәкле әсбаплар: 2
мольберт, 4 бит кәгазь һәм 4 фломастер. Уенның барышы: Алып баручы
залдагы балаларны чакырып, аларга әни рәсемен ясарга тәкъдим итә.
Рәсемнәр ясалып беткәч, аларны кыз балага күрсәтәләр. Кыз бала
рәсемнәрне карый, тик кабул итми. Балалар рәсемнәрен залда утыручы
әниләренә бүләк итәләр.

Уеннар (әниләр белән):

1.»Задание мачехи Золушки» (горох, фасоль, 4 стакан, 2 әни)

2.»Рукодельница» (пришить пуговицу D-20 см., 2 әни)

3. «Косички». Нужно прицепить как можно больше резиночек к
волосам девочки всего за одну минуту.

4.»Сложный». Приглашаются одна мама и одна девочка. Девочка
получает таблички с надписями «Сердце», «Почки», Печень»,
«Желудок». Задача девочки — прикрепить эти таблички к маме
правильно.

5. «Музыкальный». Нужно спеть детскую песенку «Пусть бегут
неуклюже» так как ее спели бы:

— кошачий табор;

— группа маленьких поросят;

— ансамбль бродячих собак;

— капелла коров;

— куриная вокальная группа;

— гусиный хор.

Администратор: Бераз ял иткәннән соң, эшебезне дәвам итәбез.
(Альбомын карый): Менә табыш!.. Күпме әби, күпме оныклар
тәрбияләнгән, иркәләнгән, назланган. Болар бит чын хәзинә!.. Бу
әбиләр турында күпме матур шигырьләр язылган.

Абдулла: Иң-иң сабыр, иң-иң тыйнак,

Иң ягымлы кешеләр.

Иң сөйкемле, иң кадерле-

Алар безнең әбиләр.

Илсияр: Әниемнең әнисе

Әбием була минем,

Әби генә түгел ул

Ул минем дәү әнием.

Бала: Минем әби бик әйбәт, гел көлеп кенә тора,

Балакаем, дип әйтеп, сөеп, иркәләп тора.

Әбием һәркөн безгә тәмле ашлар пешерә,

Сөйкемле сүзләре белән безнең күңелне күрә.

Без әбине яратабыз, ул да безне ярата.

Безнең әбидән дә әйбәт кем бар икән дөньяда?

Җыр: «Әбием-әбекәем»

Кыз бала: Әбиле булу — бик яхшы. Тик миңа бит әни кирәк.

Администратор: Телисеңме әни-чегән.

Ул өйрәтер болыннарда

Биеп күңел ачарга.

Бию: «Чегән»

Кыз бала: Юк, юк!.. Кирәкми чегән-әни! Минем өйгә кайтасым килә.
Үз әнием янына!

Кыз бала «Әни!» — дип кычкыра-кычкыра йөгереп чыгып китә. Декорация
алышына:өй эче күренеше. Әни керә, креслога утыра.

Әни (тавышны ишетеп): Кем тавышы килә анда?

Әни кыз баланы күреп ала.

Әни: Ах минем зур кызым! Минем якты йолдызым! Без сине югалттык
бит, кызым!.. Сине бик сагындык!..

Кыз бала: Әнием, мин дә сине бик сагындым! Мин сине берәүгә дә
алмаштырмыйм, берәүгә дә бирмим, ишетәсеңме? Әнием мин сине бик-бик
яратам!

Әни белән Кыз бала кочаклашалар. Әкият шуның белән тәмамлана.

Алып баручы: Менә безнең әкиятебез тәмам, ләкин бәйрәмебез дәвам
итә. Әкияттәге кебек бер сабый да читтән наз эзләмәсен,
иркә-назларны үз әнисеннән тапсын. Чөнки киләчәктә алар безнең
терәгебез. Ышанмыйсызмы? Менә үзегез күрегез.

Зал уртасына малайлар тезелеп басалар (солдатлар).

Рифат: Иминлекне, тынычлыкны

Саклар өчен кирәк без!

Әле кечкенә булсак та

Әнигә зур терәк без!

Бию: «Варись кашка»

Аяз: Әни диеп язып куйдым

Йөрәгемнең түренә,

Әни бит ул бер генә,

Белик кадерен генә.

Ландыш: Кояш көлә, мин елмаям

8 нче Март бүген

Бүген әниләр бәйрәме,

Шуңа күңелем шат минем.

Нурислам: Котлыйбыз сезне, әниләр,

Көләч йөзле әбиләр,

Эштә уңган апалар,

8-нче Март белән!

Алина: Нигә бүген бөтен җирдә чәчәкләр балкый бездә,

Нигә кояш көлеп карый — беләбез һәммәбез дә.

Бүген әниләр бәйрәме, бүген җирдә тантана,

Кояш шуңа көлә бүген, гөлләр шуңа шатлана.

Адилә: Әниләрнең бәйрәменә куана шулай алар,

Әниләрне котлый бүген

Җирдә барлык балалар.

Мин дә котлыйм, әнием, сине,

Теләгем бар минем дә,

Мәңге шулай кояш кебек

Балкы күңел күгемдә!

Җыр: «Мамочка милая, мама моя»

Арина: Бәйрәм бүләксез булмый ул, барыгыз да беләсез,

Безнең ничек тырышканны хәзер инде күрерсез.

Нәни кулларыбыз белән без тик сезгә диеп кенә

Әзерләдек бүләгебезне бик зур көч куеп кына.

8 март бәйрәмен үткәрү өчен сценарие

Максат: укучыларда  әниләргә  ихтирам, кадер-хөрмәт, ярату, олылау хисләре, әдәплелек, әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү.

Үткәрү формасы: кичә;

Әзерлек: Әниләр турында җырлар өйрәнү, шигырьләр ятлау. 

Зал бәйрәмчә бизәлә. Әниләр турында плакатлар эленә, талгын музыка яңгырый.

Әби. Кил әле, карт, кил, үзебезчә җырлыйлар. Балалар кайтканчы иркенләп тыңлап калыйк, кайтсалар. Хәзер шайтан көенә борырлар. И үзебезнең моңга җитәме соң инде! Безне яшь чакларга кайтара торган җырлар. Исеңдәме, Миңнулла, су буендагы кичке уеннар. Син сыздырып тальяныңда уйнар идең, ә без, кызлар, егетләр кушылып җырлар идек, өздереп биер идек.

Бабай. Без яшь чактагы уеннар уйналып беткән шул инде, сагынып сөйләргә генә калды. Әнә, күрәсең бит үзебезнең Әлъянсны. Исемен генә дә әйтеп булмый бит. Берәр үзебезчә җыр тыңлаганы бармы? Биегәне бармы? Юк бит. Көн-төн магнитофоннан пәри туе акырталар. Җитмәсә үзара русча сөйләшәләр.

Әби. Исеме генә дә татарча түгел бит, каян килеп татарча сөйләшсен. Әй, онытылып киткән, бүген җомга бит әле… Оныгыбыз Камилә мәктәптә бәйрәм була, татарча җырлыйбыз, уйныйбыз ди бит әле. Барырбыз инде, картым.

Бабай. Балалар бакчасында урысча сөйләштеләр, мәктәптә урысча укыйлар, каян татарча җыр җырласыннар инде алар.

Әби. Я, ярар, картым, киреләнмә. «Чакырган җиргә бар, куган җирдән кит»,- ди бит халык. Барыйк.

( Камилә керә).

Камилә. Әбием, бабам, сез әзерме? Киттекме?

Бабай (уйланып) Әллә барыйк микән? Оныкның ничек уйнаганын күрербез. Укытучыларын күрермен, директорларын да бик мактыйлар.

Әби. Әллә кайчан шулай кирәк иде.

Бабай. Алай бик каты ялындырып булмас инде. Әйдәгез кузгалыйк.

Бабай, әби. Исәнмесез, оланнарым. Бәйрәм шушында буламы? Керергә мөмкинме?

Алып баручы. Исәнмесез, әйдәгез, рәхим итегез. Узыгыз. Киләсе кунаклар килеп беттеләр, ахрысы. Бәйрәмне башларга рөхсәт итегез.

Көннең яктылыгы-кояшта, күкнең матурлыгы – йолдызларда, җирнең гүзәллеге – хатын-кызларда. Сезне бөтен җир йөзен бизәгән яз бәйрәме – халыкара хатын – кызлар көне белән тәбриклибез.

Кадерле әниләр, әбиләр! Һәрвакыт көләч йөзле, сау-сәламәт, бәхетле булыгыз! Балаларыгызның чыгышы сезгә бәйрәм бүләге булсын!

1 укучы

Язның беренче бәйрәмен

8 Март, диләр.

Бәйрәмегез котлы булсын,

Кызлар, апа- җиңгиләр.

2 укучы

Исәнмесез, егәрлеләр,

Эштә уңганнар!

Сердәш булсын гомер буе

Сезгә җыр-моңнар.

Шатлык. Бәхет алып килсен

Аяз, ак таңнар.

3 укучы

Җырларыбыз йөрәкләргә

Ургып-ташып бар!

Күңелләрне иркәләсен

Хезмәт шатлыгы.

Юлдаш булсын сезгә, дуслар,

Чишмә сафлыгы!

4 укучы

Март аенда, кар өстендә

Кояш нурлар уйната.

-Яз килә, каршы алыгыз,-

Дигән хәбәр тарата.

5 укучы

Без беләбез, җылы язның

Иң беренче бәйрәме —

Әниләр, әби- апалар,

Хатын-кызлар бәйрәме.

6 укучы

Кояш колә, мин елмаям,

8 нче Март бүген,

Бүген әниләр бәйрәме.

Шуңа күңелем шат минем.

7 укучы

Син, әнием, минем өчен

Бу дөньяда бер генә.

Елмайганда йөзләреңнән

Бар өйгэ нур бөркелә.

8 укучы

Без сине бик яратабыз,

Бәйрәм белән котлыйбыз

Бүләк итеп үзеңэ

Бер матур җыр җырлыйбыз.

Җыр «Җырлыйм әнием турында»

9 укучы

Дөньядагы иң мәрхәмәтле кеше-

10 укучы

Ул минем кадерле әнием!

11 укучы

Үзе сөйкемле булу белән бергә күңеле дә матур гүзәл ханым-

12 укучы

Ул минем газиз әнкәем!

13 укучы

Өйне – ямьле, ризыкны тәмле итүче өлгер хуҗабикә-

14 укучы

Ул минем алтын куллы әнкәем!

15 укучы

Көннәр буе йөгерсәм дә,

Мин армыймын.

Уку авыр булса булсын-

Зарланмыймын.

Орышсаң да кайвакытта

Еламыйм ич.

Син шат булсаң, тора алмыйм

Елмаймый һич.

Исәнлек-саулыгың сорап,

Дога кылам.

Әниемнән аермасын

Берүк, ходам.

Алып баручы. Бик матур сүзләр генә әйтешеп яшисез икэн. Безнең әниләр, әбиләр аш-суга оста, тәмле-тәмле ашлар пешерәләр. Өстәлләребездә тәмле ризык, сый-хөрмәт булганда яшәү ямьле була.

Ә хәзер татар халкының милли ашлары буенча ярыш оештырып алыйк әле. (2 командага бүленә баралар).

Эченә бәрәңге , тары ярмасыннан эчлек салып пешергән ашамлык 8 хәрефтән( кыстыбый)

Милли татар ашамлыгы 8 хәрефтән( өчпочмак)

Бик үзенчәлекле ашамлык. рәт-рәт итеп тезелә.(гөбәдия)

Күркәм ризык, туй мәжлесенең бизәге 6 хәрефтән (чәк-чәк)

Иң борынгылардан саналган эчемлек.( әйрән)

Каз өмәсе табынының бизәге(тәбикмәк)

Җиләк-җимешне кайнатып, сөзеп ясала торган ризык (как)

Көн саен ашала торган ризык. Аннан башка ашау үтми. Аңа халык дан җырлый. (икмәк)

Туйларда чәк-чәкне алыштыра торган ризык 7 хәрефтән (катлама)

2 сүздән тора.Татар халкының мили ризыгына керә.(кош теле)

Аш пешергәндә кулланыла. Татар халкына хас ризык ( токмач)

Җыр «Иң якын кешем син әнием»

Алып баручы.Хәзер әниләргә ижади эш бирәбез. Дәфтәр битенә шигырь язылган, ләкин күп сүз төшеп калган, аны тулыландырып укып күрсәтергә.

1 командага

Эзе (калсын) керсез намусынның,

Ни үтсә дә синең…(кулыңнан),

Көчлелегең белән….(горурланма)!

(Кешелегең) белән горурлан!

2 командага

Син яшәмә…( җирдә) файдасыз бер

Түмгәк….(булып) тигез урында.

Янып калсын….(гомрең), маяк булып,

Үзеңнэн сон…(килгән) буынга.

Шигырь

«Дәу әнием»

«Әниемнең кызы юк бит»

Алып баручы

Татар халык иҗатында кешедәге әхлак сыйфатлары хакында фикерләр, киңәшләр, үгет-нәсихәтләр бар. Мәкаль- әйтемнәрдә бала тәрбияләүнең ата-ана өчен гаять җаваплы эш икәнлеге искәртелә. Әниләр мәкальләрне ничек истә тоталар икән, шуны сынап карыйк.

1 командага

Эшләгәнең кеше өчен булса….(өйрәнүең үзең өчен)

Оясында ни күрсә, ..(очканда шул булыр)

2 командага

Ана күңеле балада, (бала күңеле далада)

Өйнең яме…(бала белән)

Әниләр белән вальс.

Алып баручы.Алдагы бәйге «Кем күбрәк?» дип атала. Кайсы як өч

иҗекле кызлар исемен күбрәк әйтер икән?

1 командага

-ли

2 командага

-фи

Алып баручы.Хөрмәтле әниләр, кунаклар! Хәзер без сезгә кичке уенның бер төрен уйнап алабыз.

Әби. Әйдәгез әле , балалар, «Тәңкә салыш» уйнап алыйк. Җәзага:

Татар халык биюе.

Шигырь.Дәү әнием”

Җыр «Чебиләр зарядкасы»

Шигырь.”Әни гөлләре”

Әби. Хәзер «Биш пар» уенын уйнап алыйк. Җәзага:

Шигырь” Әниләр бәйрәме”

Бабай биюе.

1 аякта сикерү.

Шигырь.”Минем әни тегүче”

Алып баручы. Әниләр бәйрәме чәчәксез үтми. Шул уңайдан чәчәк исемнәрен искә төшерик әле. Кайсы як чәчәк исемнәрен күбрәк әйтер икән?

Алып баручы. Без сезне дә, кадерле әниләребез һәм әбиләребез, гүзәл чәчәкләргә тиңлибез. Сезнең белэн горурланабыз.

( Бүләкләр бирү)

Жыр « Әниләрне яратабыз».

16 укучы.

Кояшлы яз иртәсендә

Әнкәемә бәхет телим

Шушы бәйрәм белән котлап,

Менә бу шигырьне сөйлим.

« Кояш кебек торсын дисәк

Бар дөнья балкып-көлеп,

Эндәшик без әниләргә

-Әнием-кадерлем!» — дип.

Күчсен дисәк күңелләргә

Саваплы мең игелек

Эндәшик без сеңелләргә

« Сөекле сеңлем!» -дип.

Әйтсәк әгәр тиз изгелек

Изгелеккэ тарта дип,

Эндәшик без апаларга

« И кадерле апа!»- дип.

Иңсен дисәк йөрәкләргә

Миһербанлы галилек,

Эндәшик без әбиләргә

« И хөрмәтле әби!» — дип.

17 укучы

Җиңеләйткән кебек әнкәй

Безнең һәрбер сулышны

Өлкән яшькә җиткәндә дә,

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • 8 март бэйрэменэ сценарий балалар бакчасында
  • 8 март бэйрэме сценарий
  • 8 март байрамына башкортса сценарий уйындар
  • 8 март б?йр?мен? сценарий татарча м?кт?пт?
  • 8 март б?йр?мен? сценарий клублар ?чен