8 март бэйрэменэ татарча сценарий мэдэният йортлары очен

Cкачать: 8 нче Март бәйрәменә багышланган кичәгә сценарий

Хор «Бер кыз бала җыр чыгарган»

Сирень Тузаннарны сөртеп чыктым,

Коедан су китердем,

Әни эштән кайтканчы дип,

Бөтен эшне бетердем,

Бүлмәләрне җыештырдым.

Бар җир ялт итсен әле,

Үзенең бәйрәмендә бер

Әни дә ял итсен әле.

Айнур : Елмайса, йөзеннән анлыйм 
Энкәемнен теләген. 
Дөнья кинлегенә тиңлим 
Энкәемнен йөрәген.
Энкәй, сиңа буләк итәм
Б
өтен дөнья гөлләрен.
Юллар кебек озын булсын, 
Энк
әем, гомерләрең.
Ай нурыннан да нурлырак 
Әнкәемнен йөзләре.
Мо
ңлы көйдәй күңелемдә
Энк
әемнен сүзләре.

Сирень

Әни җирдә иң газиз, иң якын кеше, чөнки ул сине тудырган, күкрәк сөтен имезгән, җыр көйләп бишектә тибрәткән, беренче елмаюыңны күреп куанган, туган телне өйрәткән, халык моңын күңелеңә сеңдергән. Әниләрнең кылган изгелеген санап бетерү мөмкинме соң?

Көннең яктылыгы-кояшта,

Күкнең матурлыгы-йолдызларда,

Җирнең гүзәллеге-хатын-кызларда.

Сезне бөтен җир йөзен бизәгән язның беренче бәйрәме — 8 нче Март белән белән тәбрик итәбез. Кадерлик без хатын-кызны, олылыйк! Аларның канатлары каерылмасын, тормыш авырлыкларыннан иңнәре сыгылып төшмәсен! Хатын-кыз һәрвакытта да хатын-кыз булып калсын!

Айнур Хәерле кич, хөрмәтле тамашачылар! Исәнмесез! Хөрмәтле әниләр, әбиләр, кызлар, апалар! Сезне 8 нче Март бәйрәме белән чын күңелдән котлыйбыз.

Кем дөньяга кеше бүләк итә?

Ә кешегә якты дөньяны?

Тойгылары кояш кебек кайнар

Эретерлек гранит кыяны.

Кемнең күңеле тулган айдай серле,

Язлар сыман назлы, ягымлы.

Шатлыкларын башкаларга бүлә

Кайгыларга түзем, сабырлы

Кем елмая җәйге таң аткандай

Балкып китә шунда ук тирә-як.

Нәфисле гөлләр сокланырлык

Көләчлектә аңа тиңнәр юк.

Кемнең куллары өйне,җирне ямьли,

Изгелеге үлчәү тапкысыз.

Ул әлбәттә яшәү чыганагы,

Тормыш яме-әни,әнием,әнкәем!

Сирень: Әйтәсебез килә бүген

Кадерле әниләргә-

Бу бәйрәм дөньга килгән

Кояш нуры сибәргә.

Бу бәйрәмдәге җылылык

Гасырларга җитәрлек.

Сезнең назлы кулларыгыз

Әкиятне чын итәрлек.

Бүген бездә хатын-кыз бәйрәме,

Шатлык җыры илем күгендә.

Әниләрне бәйрәм белән котлап,

Кошлар җырлый туган җиремдә. (кошлар тавышы)

Өй түрендә гөлбакчада

Җырчы кошлар сайраша

Бүген-әниләр бәйрәме,

Бүген-зур бер тамаша.

Концерт номеры

Айнур: Мәктәп бүген гөрләп тора,

Шаулап тора, күрегез.

Без бит бәйрәмгә җыелдык,

Әллә шуны белмисез?

Бүген әниләр бәйрәме! Тик бүген әниләр генә бәйрәме түгел – бүген әбиләр, апалар һәм сеңелләр бәйрәме дә.

Сирень: Кадерле әниләребез,

Чал чәчле әбиләребез,

Бәйрәм белән котлый бүген

Сезне ул һәм кызларыгыз.

Айнур: Хөрмәтле әниләр, апалар, әбиләр! Без бүген бәйрәм кичәсенә җыелдык. Сезне язның беренче бәйрәме белән тәбрик итәргә рөхсәт итегез! Сезгә гаилә бәхете, сәламәтлек, эшегездә уңышлар телибез. Сезгә бүген матур җырлар, шигырьләр бүләк итәрбез. Уеннар уйнарбыз. Сез дә безнең белән уеннарга катнашыгыз, күңел ачыгыз.

Сирень: Күмәкләшеп без дә, дуслар,

Җырлап алыйк, әйдәле.

Котлы булсын, гөрләп торсын

Әниләрнең бәйрәме.

Сезне котлап җырлый Айсылу Кучукбаева

Дамир: Туган ил, Ана, Икмәк –

Бөекләрнең, бөеге.

Әнә шуларга сыенып,

Без яшибез сөенеп.

Арсен: Әни безне тудырган,

Әни безне үстергән.

Ана сөте гомерлеккә

Җитә торган көч биргән.

Вадим: Авырсаң, янда тора ул

Төн буе керфек какмый.

Үз саулыгын да кызганмый

Ул безне саклый, саклый.

Риназ: Җиңеләйткән кебек әнкәй

Безнең һәрбер сулышны,

Өлкән яшькә җиткәндә дә,

Без әнигә бурычлы.

Эльмир: Йөзең синең һәрвакытта

Балкып тора, әнием.

Аш – суыңнан тәмле исләр

Аңкып тора әнием.

Сирень: Нинди назлы, нинди эшчән

Синең куллар әнием!

Бөтен дөнья бәйрәм итә

Сине зурлап, әбием!

Хәзер сәхнә түрендә татар егетләре биюе.

Айнур: Өйгә кайтсам, өй балкыган,

Өйгә нур иңгән!

Ерак җирне якын итеп

Дәү әнием килгән!

Үзен ничек сагынганны

Белгән ул, белгән!

«Күрим әле улымны!» — дип

Әбием килгән.

Сирень: Гөлләр дә елмаеп баш ия;

Яшәгез, кадерле әниләр, әбиләр!

Сез булган урында, сез булган урында,

Мәңгелек язларның яме бар.

Айнур: Көнгә ничә тапкыр «әнкәй» дибез,

Рәхәт тә соң «әнкәй» диюләр.

Шигырьләр һәм җырлар бүләк итик,

Бүләк итик матур биюләр!

Сирень: Яңгырасын көйләр, шат көлүләр,

Тирә — юньгә бүген таралсын,

Кемнәр болар бәхетлеләр диеп,

Бөтен кеше безгә карасын.

Бәйрәмне дәвам итәбез,

Көч сынашабыз.

Уңганнарны, булганнарны,

Зирәкләрне, тапкырларны

Каршы алабыз.

Айнур: Хөрмәтле дуслар! Бүгенге әниләр бәйрәмен бәйге-уен рәвешендә үткәрербез.

Хәзер була КВН –

Гаҗәп күңелле уен.

Менә безнең әниләр

Үзара көч сынаша,

Менә булыр тамаша.

Менә өстәл артында жюри әгъзалары утыра (таныштыра). Жюри әгъзаларына безнең үтенеч шул — әниләрнең берсен дә ким-хур итмичә, дөрес бәя биреп барсыннар иде.

Әйдәгез, кул чабып, әниләребезне сәхнәгә чакырыйк. Алар:

Аширова Айгөл Мәхмүт кызы,

Сирень: Кучукбаева Файлә Самик кызы

Айнур: _________

Сирень:__________

Айнур: Күрәсезме, дуслар, сәхнәдә әниләрнең иң уңганнары, иң булганнары, иң гүзәлләре генә.

Һәр очрашу танышудан башлана.

I бәйге. Ул “Таныш булыйк!” дип атала. Хәерле сәгатьтә! Башладык! Таныш булыйк!” (Әниләр үзләре белән таныштыра. Исем, фамилия, һөнәре, яраткан шөгыле, ризыгы, тормыштагы девизы, кешеләрдә хөрмәт ителгән сыйфатлары турында кыска, аңлаешлы итеп әйтеп бирергә тиешләр)

II бәйге. Сезгә шарлар тәкъдим итәбез. Шул шар эчендә ничә шар бар икән? Санагыз. Дөрес җавап булганчы 3 попытка әйтергә мөмкин.

III бәйге. Шушы шарларга 1 минутта кеше башы рәсеме ясагыз. Кемнең матуррак һәм күбрәк килеп чыгар икән.

IV бәйге. Сез кытай, япон, чуваш, якут, мари телләрен яхшы беләсез дип ишеттек. Тикшереп карыйк әле. Сезгә татар халык җыры “Әпипә”не тәкъдим итәбез. Астына сызылган сузык авазларның урынына а хәрефенберенче әни, о хәрефеникенче әни, и хәрефен өченче әни, ү хәрефендүртенче әни, ө хәрефенбишенче әни куеп җырларга кирәк.

V бәйге. “Тәм-том рекламасы”. Бәйгедә катнашучы уңган әниләребез өйдә әзерләгән ризыгын “тәмле” сүзләр ярдәмендә тәкъдим итә.

VI бәйге. Хәзер сезгә төрле предметлар күрсәтәбез. Сез шул предмет булган җыр җырларга тиеш (бер куплет яки берничә юл) Бер әнигә бер предмет кәрсәтелә. Белмәсә икенче әни җырласа да ярый

VII бәйге Фикер йөрт дип атала. Сезгә сораулар бирелә. Беренче сорауга җавап бирә алмасагыз, икенчесенә, я өченчесенә җавап бирергә мөмкин.

1. — аны әниләр ясый;

— ул бөтен өйләрдә дә бар;

— зур да, уртача да, кечкенә дә була.

— усал малайлар аның белән сугыша;

— әниләр аның белән уйнамаска куша;

— авылда ул һәрвакыт түрдә була, ә шәһәрдә аңа игъ- ул йомшак та, бик йомшак та була;

— ялгыз кешеләр аны кочаклап ятарга ярата (мендәр)

2. — ул элек чит илдә генә иде. Хәзер бездә дә гадәткә керде;

— аны гәҗиткә басалар;

— телевизордан да күрсәтәләр, радиодан да сөйләп торалар;

— ул озын да, кыска да була;

— аның әллә ни файдасы юк инде, әмма кайбер кешеләргә бик кирәк;

— ул булмаса, аларның әйберен сатып алмыйлар;

— берәр нинди кызык кино карый башласаң, шуны күрсәтеп аптыратып бетерәләр (реклама)

3. –ул бер дә искерми, яңара гына бара;

— аны бөтен кеше ярата;

— аннан башка тора алмаучылар да бар;

— ул елата, моңландыра, күңелне дә күтәрә;

— ял иткәндә дә кирәк;

— балаларны йоклатканда да кирәк (җыр, көй, моң)

VIII бәйге . «Кем күбрәк чәчәк җыя?» дигән уен

Музыка уйный башлагач, идәндә сибелгән чәчәкләрне җыярга кирәк. Кемнеке күбрәк, шул җиңүче. (күзләр бәйләнгән)

Ә хәзер сүзне жюри членнарына бирәбез.Алар нәтиҗә ясаганчы шигырь тыңлап үтик. (Ильзира сөйли)

Бүләкләү

Сирень: Биедек тә, җырладык та,

Шигырьләр дә сөйләдек.

Бәйрәм итеп уйнап алдык,

Матур көйләр көйләдек.

Айнур: Бәйрәм киче бетеп килә,

Әниләргә әйтик шуны:

Сәламәтлек, бәхет телик,

Һич белмәсеннәр борчуны.

Сирень : Бәйрәмегез котлы булсын,

Языгыз шаулы булсын,

Йөзләрегез нурга тулсын,

Кояштай балкып торсын.

Айнур: Тагы гүзәлрәк таңнар

Уянсын туган җиргә.

Әниләр! Кояш Гомере

Телибез бүген сезгә!

Айнур: Хөрмәтле әниләребез, кызлар, укытучы апалар! Сез безнең өчен иң кадерле кешеләребез. Һәрвакыт яшь, озын гомерле булыгыз, тазалыкта яшәгез, кайгы-хәсрәтләр сезне читләтеп үтсен. Дөньяда сез булганда, без дә бәхетле булып яшибез. Сау булыгыз!

Ә хәзер әниләрне чәй табынына чакырабыз. Ә укучыларга биюләр тәкъдим итәбез.

8 Мартка багышланган сценарий.

1нче алып баручы. Урамда яз җилләре исә, яз исе сизелә. Яз битләребезгә дә, хисләребезгә дә үзенең җылысын өрә. Яз үзенең сихри көчләре белән кешеләр күңеленә үк үтеп керә: җан, рухка ниндидер көтелмәгән куаныч иңәр төсле, бәхет-шатлыкка юл ачылыр сыман… Яз ул өметләр һәм аңлаешсыз ниләрдер көтү вакыты, омтылулар, ашкынулар вакыты… Язлар матур, дибез. Бәлки яз хатын-кызлар бәйрәме белән башланганга шулай матурдыр? Ә бәлки хатын-кызлар бәйрәмен үткәрү өчен нәкъ менә шундый матур яз көнен сайлау кирәктер?

2нче алып баручы. Март аенда, кар өстендә,

                                     кояш нурлар уята —

                                    Яз килэ каршы алыгыз —

                                    Дигән хәбәр тарата.

                                    Без беләбез, җылы язның

                                    Иң беренче бәйрәме —

                                    Әниләр, әби-апалар

                                    Хатын кызлар бәйрәме!

 1нче алып баручы. Хәерле көн, кадерле әниләр, хөрмәтле укытучы апалар һәм кызлар! Без бүген монда 8 нче март-халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итәргә җыелдык.

Бәйрәмнең тарихы 1857 нче елдан башлана. Ул вакытта Нью-Йорк тегүчеләре кечкенә хезмәт хакына канәгатьсезлек белдергән. Нәкъ 8 нче март көнне шәһәрдә массакүләм демонстрациягә чыгалар.

2нче алып баручы. Әлеге көнне рәсми төстә бәйрәм итүгә исә Германия революционеры Клара Цеткин сәбәпче. Россиядә 1965 нче елдан 8 нче март рәсми төстә ял көне.

1нче алып баручы. Көннең яктылыгы – кояшта, күкнең матурлыгы – йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге – хатын-кызларда. Сезнең барыгызны да шушы якты  язның беренче бәйрәме белән тәбриклибез. Йөзләрегездән һәм күңелләрегездән шатлык хисләре китмәсен!

2нче алып баручы. Җир шарының ак бәхете өчен

                                    Яратылган җәүһәр, алтын сез.

                                     Кешелекнең иң зур зиннәте-сез,

                                     Яшәү мәгънәсе дә хатын-кыз!

1нче алып баручы. Җир йөзенең бөтен матурлыгын

                                    Килә бүген бүләк итәсе.

                                    Дөньядагы матур сүзләрнең дә

                                    Иң җылысын килә әйтәсе.

2нче алып баручы. Хөрмәтле хатын-кызларыбыз! Сезне 2  нче сыйныф укучылары котлый.

                                    (Җыр

1нче алып баручы.   Хөрмәтле гүзәл затларыбыз! Без бүгенге кичәбезне сезгә багышлыйбыз.                                 Кичәбезнең исеме дә “Ягез әле, кызлар!” дип атала.

Әйдәгез, кул чабып, кызларыбызны сәхнәгә чакырыйк

( Музыка астында сәхнәгә бер-бер артлы кызлар чыга, )

2нче алып баручы.   

1нче алып баручы.   

2нче алып баручы.   

1нче алып баручы.   

2нче алып баручы.   

1нче алып баручы.   Менә бу өстәл артында жюри әгъзалары утыра. Алар безнең кызларыбызның тапкырлыкларын, уңганлыкларын һәм осталыкларын бәяләрләр.

2нче алып баручы.  Уңышлар сезгә, кызлар!

                                      Безнең беренче бәйгебез “Артистларны таны” дип атала.   

1нче алып баручы.   Нигә  бүген  бөтен  җирдә

                                      Чәчәкләр  балкый  икән?.

                                      Нигә  кояш  көлеп  карый?

                                       Беләбез  һәммәбез дә

                                       Бүген  сигезенче  март  бәйрәме,

                                       Бүген  җирдә  тантана.

                                       Кояш  шуңа  көлә  бүген,

                                       Гөлләр  шуңа  шатлана

         Кадерле, хатын-кызларыбыз! Сезнең хөрмәткә җыр яңгырый.

                                      (4 нче сыйныф укучылары)

2нче алып баручы. Кызларны сынауыбызны дәвам итәбез. 2 нче конкурсыбыз “Танышу” дип атала.

  Узган бәйрәмдә егетләр үзләренең чаялыкларын күрсәткән иделәр инде. Заман кызлары алардан бер дә ким түгел һәм ошаган егетләр белән үзләре барып танышалар.  

  1нче алып баручы.   Әбиләрне,  әниләрне,

                                        Апаларны,  кызларны,

                                        Бәйрәмегез  белән  диеп

                                        Котлый  барлык  малайлар.

                                        Мин дә  котлыйм  барыгызны,

                                        Теләгем   бар  минем  дә

                                        Мәңге  шулай  кояш  кебек

                                        Балкыгыз  җир  йөзендә.

       Сезне 3 нче сыйныф укучысы Зиннатуллин Зөфәр котлый.

         (Шигырь    

2нче алып баручы.   Бәйгебез дәвам итә. 3 нче конкурс “Галстук бәйләү” дип атала. Егетләрнең бөтенесе дә эшли белми торгандыр әле моны. Кызлар ни дип җавап бирерләр икән? Кем беренче һәм дөрес итеп галстук бәйли?

1нче алып баручы.   4 нче бәйгебез дә егетләр белән бәйле. Кызлар үзләре теләгән егетләрне сайлап алып, матур мейк ап эшләргә тиеш.

Егетләрне бизәндергән арада 7 нче сыйныф укучылары әзерләгән скетчны карап китегез.

2нче алып баручы.   Бәйрәмегез  котлы  булсын!

                                     Елмаеп  көлеп  торыгыз.

                                     Сәламәтлек  юлдашыгыз,

                                     Күңел  сөйгән  хезмәтегез,

                                     Һәр  барчасы  мулдан  булсын!

                                     Бәйрәмегез  котлы  булсын!  

 5 нче сыйныф егетләре сезне бәйрәм белән котлый.

(Җыр.

1нче алып баручы. Конкурсантларыбыз безнең бик талантлы кызлар. Алар сезгә үзләре дә бүләк әзерләгәннәр. Рәхим итегез! Әзерләп килгән концерт номерларыгызны карарга вакыт җитте.

(Кызлар әзерләгән концерт номерларын күрсәтәләр)    

2нче алып баручы.     Кем  дөньяга  кеше  бүләк  итә?

                                        Ә  кешегә  якты  дөньяны.

                                        Тойгылары  кояш  кебек  кайнар,

                                        Эретерлек  гранит  кыяны.

                                        Кем  куллары  өйне,  җирне  ямьли?

                                        Изгелеге  үлчәү  тапкысыз.

                                       Ул  әлбәттә  яшәү  чыганагы,

                                       Тормыш  яме  ул-  Хатын-кыз!

Без бәйгебезне дәвам итәбез. Кызларыбызны алда тагын бер сынау көтә. Алар күзләрен бәйләп, открытка ясарга тиеш.

Бәйге барган арада 11 нче сыйныф егетләре сезнең хөрмәткә җыр башкарып китерләр.

1нче алып баручы.  Хөрмәтле кызларыбыз! Сезнең өчен тагын бер сынауыбыз бар. Ул “Парлы бию” дип атала.  

2 нче алып баручы.  Ниһаять, бәйгебезнең соңгы биременә килеп җиттек. Сез өегездә әзерләп килгән ризык белән табын бизәү осталыгыгызны күрсәтергә тиеш.

Ә ул арада 8 нче сыйныф укучылары скетч тәкъдим итәләр.   

1нче алып баручы.     Гүзәл затлар, сезгә багышлап,
                                      Күпме җырлар иҗат ителә
                                      Ай-кояшка, йолдызларга тиңләп,
                                      Моң агыла йөрәк түреннән.

2нче алып баручы.    Тормыш бүләк иткән аналарның
                                      Җан җылысын тоеп туймаслык,
                                      Сабырлыгы, изгелеге өчен,
                                      Һәрберсенә һәйкәл куярлык

1нче алып баручы.      Булмас иде тормыш сездән башка
                                      Бушап калыр, сүнәр дөньясы,
                                      Җир йөзенең серле чәчәкләре,
                                      Гөлләре сез, сөеп туймаслык.

2нче алып баручы.    Биргән Ходай сезгә нечкә күңел,
                                     Зирәк акыл, мулдан тапкырлык
                                     Ир-ат җилкәләре сыгылырлык,
                                     Авырлыкны җиңәр батырлык

  1нче алып баручы.    Бәйрәмегез белән, гүзәл затлар,
                                     Бәхет кояшыгыз сүнмәсен
                                     Җаннарыгыз тыныч булсын иде,
                                     Кайгы-хәсрәт сезгә тимәсен!

  Бию. 6 сыйныф егетләре. 

2нче алып баручы. Ә хәзер сүзне жюрига бирәбез.

Жюри нәтиҗәләр ясый, бүләкләр тапшырыла.  

СЦЕНАРИЙ 8 МАРТКа 

ИКЕНЧЕ ТӘНӘФЕС

1 алып баручы- Азалия

2 алып баручы- Рузаль

1 нче алып баручы — АЗАЛИЯ

 Урамда яз җилләре исә. Яз битләребезгә дә, хисләребезгә дә үзенең җылысын өрә. Яз үзенең сихри көчләре белән кешеләр күңеленә үк үтеп керә: җан, рухка ниндидер көтелмәгән куаныч иңәр төсле, бәхет-шатлыкка юл ачылыр сыман… Язлар матур, дибез. Бәлки яз хатын-кызлар бәйрәме белән матурдыр?

2 нче алып баручы— РУЗАЛЬ

Барлык гүзәл затларны чын күңелдән бәйрәм белән тәбрик итәбез!

Бәйрәмегез белән!

Гүзәл затлар, сезгә дип багышлап,
Күпме җырлар иҗат ителә
Ай-кояшка, йолдызларга тиңләп,
Моң агыла йөрәк түреннән.

Тормыш бүләк иткән аналарның
Җан җылысын тоеп туймаслык,
Сабырлыгы, изгелеге өчен,
Һәрберсенә һәйкәл куярлык.

1 нче алып баручы — АЗАЛИЯ

Биргән Ходай сезгә нечкә күңел,
Зирәк акыл, мулдан тапкырлык
Ир-ат җилкәләре сыгылырлык,
Авырлыкны җиңәр батырлык.

Бәйрәмегез белән, гүзәл затлар,
Бәхет кояшыгыз сүнмәсен
Җаннарыгыз тыныч булсын иде,
Кайгы-хәсрәт сезгә тимәсен!

2 нче алып баручы — РУЗАЛЬ

Чыннан да. нинди матур көн буген! Ничек барлыкка килгән икән соң бу бәйрәм, …?

1 нче алып баручы — АЗАЛИЯ

Борынгы Римда хатын-кызлар көне билгеләнгән.Бу бәйрәм матрон дип аталган. Бу көнне хатын-кызлар үзләренең ирләреннән бүләкләр алганнар. Хатын-кызлар үзләренең яхшы киемнәрен киегәннәр,көндәлек эшләрдән азат ителгәннәр һәм ирләр аларга бүләкләр биргәннәр.

2алып баручы — РУЗАЛЬ

Нью-Йоркта 1857 елның 8 мартында тегү һәм аяк киеме фабрикасы эшче хатын-кызлары манифестка җыелганнар. Алар үзләренә сайлау хокукы бирүне эш шартларын яхшыртуны таләп иткәннәр. Чөнки бу вакытта хатын-кызлар 16 сәгать эшләгәндә, ирләр 10 сәгать кенә эшләгәннәр.

Һәм инде Америкадагы вакыйгалардан соң, 1910 елны Копенгагенда Клара Цеткин Халыкара хатын-кызлар көне 8 март бәйрәмен бәйрәм итү тәкъдиме белән чыга. Күп кенә кире кагулардан соң, әлеге көн бәйрәм ителә башлый.

1нче алып баручыАЗАЛИЯ

И хатын-кыз!

Әгәр син булмасаң,

Сүнәр иде дөнья,

Булмас иде җирдә тереклек.

2алып баручы — РУЗАЛЬ

Әйе, чыннан да, тереклек булмас иде. Ә уйлап карасаң, бу тереклекне дәвам иттерүче, яшәртүче, аңа җан бирүче дә әни бит ул..Бездәге барлы яхшылыклар әнидән. Без әниләребездән эчкерсез мәхәббәткә, изгелеккә, зирәклеккә өйрәнәбез.

БИЮ ( УМЕРОВА ЛӘЙСӘН)

ӨЧЕНЧЕ ТӘНӘФЕС

1 алып баручы- ВИЛЬДАН

2 алып баручы- НАИЛӘ

ҖЫР (“Мама” ансамбль)

1 алып баручы- ВИЛЬДАН

В столь теплый день Восьмого марта

Сидим тихонько мы за партой,

Хотим цветы Вам подарить,

От всей души благодарить!

Вокруг витает пусть любовь!

Мечты приходят к вам пусть вновь!

Учитель лучший вы на свете!

Вас очень-очень любят дети!

2 нче алып баручы — НАИЛӘ

Кояш көлә, мин елмаям,
8 март бүген.
Бүген әниләр бәйрәме,
Шуңа күңелем шат минем.
Кайсын юам, кайсын җыям,
Чиста булсын, ак булсын
Әниләрнең күңеледәй
Бөтен нәрсә пакъ булсын.
Бәйрәм бүген, бәйрәм диеп,
Бар дөнья көлеп торсын
Әни бәйрәме икәнен
Әти дә белеп торсын
Әти дә көлеп торсын!

1 нче алып баручы — ВИЛЬДАН

Ай-яй кәефең яхшы икән, Наилә . Әйдә әле без синең белән укучыларны сынап карыйк, викторина уздырыйк.

2нче алып баручы — НАИЛӘ

Әйдә! Мин сораулар бирәм, ә син кем беренче җавапны әйтә , шуны тотып ал да, безнең янга чыгар.

( викторина сораулары яңгырый, 2 нче алып баручы дөрес җавап биргәннәрне алга чыгарып бер рәткә бастыра)

Яраткан кешеңнең төнлә тәрәзә каршында лирик җыры ничек атала? ( Серенада).

Хатын-кыз күлмәгенең өч классик озынлыгын әйтегез. (Мини, миди, макси).

Нинди төсләрне бутаганда яшел төс килеп чыга?(Зәңгәр, сары).

Косметиканың нинди бер өлеше безнең битләрне “кызарта”?(румяна)

Дөньядагы иң беренче хатынның исеме нинди булган? (Ева)

Әкияттәге иң кечкенә хатын-кыз персонажы. (Дюймовочка)

1нче алып баручы — ВИЛЬДАН

Менә нинди акыллы балалар укый бездә, менә мин иң акыллыларның алтысын тоттым! Ярыш уздырып алыйк әле!

2 нче алып баручы — НАИЛӘ

(кагыйдәне аңлата)

Әлеге эстафетада сез ике командага бүленеп, баш очында китап тотып, урындыкны урап алып кире килергә тиеш булачаксыз. Нинди команда беренче була- шул җиңүче.

КОНКУРС ҮТКӘРЕЛӘ

2 нче алып баручы

Афәрин!Җиңүчеләрне бүләкләр көтә.

1 алып баручы- ВИЛЬДАН

Бәйрәм белән Сезне, укытучым!

Йөрәгемнең якын кешесе!

Дөнья серен миңа өйрәтүчем!

Яшь җаннарга – Ходай илчесе!

Сезгә телим: саулык, озын гомер,

Шәхси бәхет, дөнья рәхәтен.

Шәкертләрнең – тырыш, инсафлысын,

Яхшы гамәл, Ходай рәхмәтен.

БИЮ (татар халык биюе)

ДҮРТЕНЧЕ ТӘНӘФЕС

1 нче алып баручы-ОЛЕСЯ

2 нче алып баручы- РАИЛЬ

ҖЫР (“Биргәнсең син миңа” – ансамбль)

1 нче алып баручы — ОЛЕСЯ

Хатын-кызга!

Кояш җылысы иңгәндер,
Сезнең җан түрегезгә
Бер караштан гашыйк итәр,
Наз бардыр үзегездә.
Тормышның авыр йөгенә,
Бирешмәс иңнәрегез
Күңелләрне эретерлек,
Мөләем йөзләрегез.
Бала өчен янып-көяр,
Тынычсыз йөрәгегез

2 нче алып баручы — РАИЛЬ


Гаилә учагын саклап,
Үтәдер көннәрегез.
Бәхет читләтеп үтсә дә
Учлап йөрәк ярасын
Үч итеп язмышка һаман,
Чибәр булып каласыз.
Яз бәйрәмегез шикелле,
Үтсен гомерләр гөрләп
Назларга төргән котлаулар,
Кабул итегез бездән.

КОНКУРС

2 нче алып баручы.

Әйдә әле, Олеся, яныбызга берничә кызны чакырыйк, ә алар әниләребезнең эшләрен башкарып чыга алырлар иде микән?

(ике курчак, ике пеленка, кызлар курчакны төрергә тиеш, алып баручылар җиңүчене билгеләп, приз бирәләр)

1 нче алып баручы — ОЛЕСЯ

Карале, Раиль, безнең мәктәптә күпме талант җыелган!

2 нче алып баручы — РАИЛЬ

Әлбәттә! Син әле аларның нинди актер булуларын белмисен!

СЦЕНКА

1 нче алып баручы –ОЛЕСЯ

Афәрин! Бигрәк кызык булды бу! Тик монда бит бииик зур ялгыш ята. Без әниләребезне, әбиләребезне, апаларыбызны, дусларыбызны елда бер көн генә түгел, без аларны көн саен хөрмәт итергә, шатландырырга, яратырга тиеш!

БИШЕНЧЕ ТӘНӘФЕС

1 нче алып баручы — РУЗАЛЬ

Безнең бәйрәм кичәсе тәмамланып килә инде.

Хөрмәтле хатын-кызлар! һәммәгезне дә 8 март бәйрәме белән котлыйбыз.

Бәйрәмегез котлы булсын,

Елмаеп, көлеп торсын.

Язгы кояш нурларыдай

Зур эшләргә рухландырсын.

1 нче алып баручы — РУЗАЛЬ

Сәламәтлек юлдашыгыз,

Тату матур тормышыгыз,

Күңел сөйгән хезмәтегез –

һәрбарчасы мулдан булсын.

Ә хәзер сезнең өчен ҖЫР-БИЮЛӘР дәвам итә!

Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/238730-jazlar-matur-hatyn-kyzlar-beln-dip-isemlng

Фойеда конкурста катнашучы хатын-кызларның пешергән, теккән, чиккән, бәйләгән, кулдан эшләгән хезмәтләренә күргәзмә оештырылган. Сәхнәдә, арткы планда нурларын сибеп торган зур кояш рәсеме эленгән. Кояш түгәрәге уртасына: «Кояш гомере телим мин, әнием, сиңа» дип язылган.

Түрдә өстәлләр тезелгән һәм бәйгедә катнашучыларның һәрберсе өчен урындыклар куелган. Бәйгедә биш-алты хатын-кыз катнашырга мөмкин. Сәхнәгә егет белән кыз чыга.

Кыз. Кем дөньяга кеше бүләк итә,
Ә кешегә якты дөньяны?
Тойгылары кояш кебек кайнар.
Эретерлек гранит кыяны?

Егет. Кем күңеле тулган айдай серле.
Язлар сыман назлы, ягымлы?
Шатлыкларын башкаларга бүлеп.
Кайгыларга түзем, сабырлы?

Кыз. Кем елмая җәйге таң аткандай.
Балкып китә шундук тирә-як?
Нәфислеге гөлләр сокланырлык.
Көләчлектә аңа тиңнәр юк?

Егет. Кем куллары өйне, җирне ямьли.
Изгелеге үлчәү тапкысыз?
Ул, әлбәттә, яшәү чыганагы,
Тормыш яме — Әнкәй, хатын-кыз!

Беренче алып баручы. Хәерле кич, хөрмәтле тамашачылар! Исәнмесез!

Икенче алып баручы. 8 нче март — Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган «Ягез әле, әниләр!» исемле бәйгене башларга рөхсәт итегез.

Беренче алып баручы. Хөрмәтле әниләр, әбиләр, апалар, сеңелләр! Сезнең барыгызны да язның беренче бәйрәме — Халыкара хатын-кызлар көне белән чын күңелдән котлыйбыз.

Икенче алып баручы. Сезнең барыгызга да озын гомер, нык сәламәтлек, тыныч, матур тормыш, шатлыклы, бәхетле көннәр телибез.

Беренче алып баручы. Хәзер яңгыраячак җыр, кадерле хатын-кызларыбыз, сезгә бүгенге бәйрәм сәламе булып ирешсен. И. Закировның Р. Миңнуллин сүзләренә язылган «Әнкәмнең догалары» җыры.

Икенче алып баручы (җырдан соң). Хөрмәтле тамашачылар, хәзер бәйгедә катнашучы әниләрне сәхнәгә чакырабыз. Рәхим итегез, кадерле әниләр!

(Хатын-кызлар сәхнәгэ чыгалар.)

… белән якыннан таныштырып үтәбез мәктәбендә

… елга якын укытучы булып эшли. Тормыш иптәше … белән … исемле кыз һәм … исемле егет үстерәләр. … һәм кечкенә … дә бүгенге бәйгедә әниләрен яклаучы булып катнашачаклар. (Шул тәртиптә әниләр белән таныштыралар.)

Беренче алып баручы. Бәйгене башлаганчы, сезне бүгенге кичәдә исәп-хисап алып баручы жюри әгъзалары белән таныштырып үтәбез.

Икенче алып баручы (жюри әгъзалары белән таныштыра ). Хөрмәтле жюри, билгеләнгән урыннарыгызны алыгыз.

Беренче алып баручы. Хөрмәтле тамашачылар, кадерле әниләр, бәйгене башлыйбыз. Беренче тур «Каенанага хат» дип атала.

Икенче алып баручы. Бәйгенең шарты белән таныштырып үтәбез: сез үзегезне каенана белән аерым яшисез дип хис итегез. Алай гына да түгел, сез ирегезнең әти-әнисеннән бик еракта яшисез һәм инде бер ел буена алар белән очрашмагансыз һәм шушы вакыт эчендә бер хат та язмагансыз. Һәм менә, ниһаять, бер ел вакыт узгач, каенанагызга хат язарга булгансыз.

Беренче алып баручы. Бу катлаулы бурыч алдында кыен хәлдә калмасыннар өчен, әниләргә хатны өйләрендә язып килергә мөмкинлек биргән идек. Хәзер без ал арның каенаналарга өйдә язып килгән хатларын тыңлыйк. Рәхим ите-
гез, киленнәр. (Хатлар укыла.)

Икенче алып баручы. Хөрмәтле дуслар! Без әниләр белән таныштырганда, һәрбер катнашучы әнинең яклаучылары да килгән дип әйткән идек инде. Хәзер сәхнәне …нең яклаучылары: тормыш иптәше …га һәм кызы …га бирәбез. Рәхим итегез.

Беренче алып баручы. Хөрмәтле тамашачылар, бәйгебезне дәвам итәбез. Кадерле әниләр, сезнең һәрберегезнең газиз балалары бар. Бала йоклатканда нинди бишек җырлары җырладыгыз икән?

Икенче алып баручы. Бәйгебезнең икенче туры — бишек җыры башкару. (Сәхнәгә өстән бау белән бишек төшерелә. Бишектә бәби урынына курчак ята.) Рәхим итегез, кадерле әниләр. (Әниләр җыр башкара.)

Икенче алып баручы. Хөрмәтле дуслар, әниләребез алдагы турга әзерләнгән арада, без сәхнәгә аларның яклаучыларын чакырабыз. Рәхим итегез.

(Яклаучылар концерт номерлары башкаралар.)

Беренче алып баручы. Бәйгебезне дәвам итәбез. Балалар бишек җырлары гына түгел, ә әкиятләр сөйләгәнне дә бик яратып тыңлыйлар. Әмма бер сөйләгән әкиятне берничә кат сөйләп тә булмый. Шуңа күрә бөтенләй булмаган яңа әкиятләр уйлап чыгарырга туры килә.

Икенче алып баручы. Кыскасы бу тур — әкиятләр туры. Бу турга да әниләргә өйләрендә үк әзерләнеп килергә мөмкинлек бирелгән иде. Хәзер без аларның үзләре чыгарган әкиятләрен тыңлыйк. Рәхим итегез!

(Әкиятләр сөйләгәннән соң әниләргә ял бирелә һәм концерт номеры башкарыла.)

Беренче алып баручы. Хөрмәтле тамашачылар, кадерле әниләр, белгәнегезчә, безнең райондагы … дә …, … авылында …, … авылында … кебек шигырь осталары яши. Безнең теләгебез: шигырь язучылар һәм шигырь сөючеләр күбрәк булсын иде. Шуны искә алып, без бүгенге бәйгегә шигъри сәләт турын керттек.

Икенче алып баручы. Бәйгенең шарты; без әниләргә конвертлар әзерләдек. Конвертлар эченә уникешәр сүз язылган кәгазьләр салынган. Шул сүзләрне кертеп, әниләр өч куплетлы шигырь язарга тиешләр. Рәхим итегез, әниләр, конвертларны алыгыз. Сезгә ун минут вакыт бирелә. Башладык. Конверт эченә язылган сүзләр: «әнкәй», «бишек», «шатлык», «кайгы», «назлап, «игелек», «изгелек», «җырлар», «гомер», «үскән», «хәтерлим», «кадерле».

Беренче алып баручы. Хөрмәтле тамашачылар, күргәнегезчә. Мәдәният йортының фойесында без әниләр хезмәтләренә күргәзмә оештырдык. Жюри әгъзалары бу күргәзмә белән таныштылар һәм хәзер аларга бирелгән бәя белән сезне дә таныштырып үтәчәкләр. Рәхим итегез.

Жюрига сүз бирелә, күргәзмәдәге әйберләргә урын билгеләнә.

Икенче алып баручы яклаучыларга сүз бирә.

Беренче алып баручы. Хөрмәтле шагыйрьләр, без сезнең шигырьләрегезне тыңларга әзер. Рәхим итегез!

(Шигырьләр укыла.)

Икенче алып баручы. Кадерле әниләребез бәйгенең алдагы турына әзерләнә торсын, ә без сәхнәгә аларның яклаучыларын чакырабыз. (Яклаучылар сүз ала.)

Беренче алып баручы. Хөрмәтле дуслар, бу турда катнашучылар үзләре теләгән номерны башкаралар — гаилә әгъзалары белән җырлыйлар, бииләр, фокуслар күрсәтәләр яки берәр комедиядән өзек куялар. Бу турда да аларга өйләрендә хәзерләнеп килергә мөмкинлек бирелде. Рәхим итегез!

Икенче алып баручы. Соңгы алтынчы турга кадәр әниләргә бераз ял бирәбез. (Җыр.)

Беренче алып баручы. Хөрмәтле тамашачылар, әниләр! Бүгенге бәйгенең соңгы туры — үзешчән сәнгать туры. Бу турда безнең әниләребез төрле халыкларның биюләрен башкарырга, артистлар булып җырларга тиешләр.

Икенче алып баручы. Без аларга имтихан биргәндәге кебек билетлар әзерләдек. Билетларда кайсы артистка булып җырларга һәм кайсы милләт биюен башкарырга икәнлеге күрсәтелгән. Рәхим итегез, әниләр, билетларны алыгыз. Әниләр билетларны алалар. Билетта язылган номерларны башкаралар.

Беренче алып баручы. Хөрмәтле тамашачылар, «Ягез әле, әниләр!» бәйгесенең җиңүчесен билгеләр вакыт җитте. Сүзне жюрига бирәбез. Жюри бәйгенең барлык турларына да йомгак ясый, җиңүчеләрне билгели. Балалар җыр һәм бию ансамбле бәйгедә катнашучы хатын кызларга чәчәкләр һәм истәлекле бүләкләр тапшыралар һәм Ф. Әхмәдиевнең Г. Зәйнашева сүзләренә язылган «Җырлыйм әнием турында» дигән җырын башкаралар.

Беренче алып баручы. Кадерле әниләр, сезгә бүгенге бәйгедә катнашуыгыз өчен зур рәхмәт. Ә без, хөрмәтле тамашачылар, сезнең белән саубуллашабыз. Киләсе очрашуларга кадәр!

8 Март –“Әниемнең бәйрәме”.

Тәрбияче:

-Хәерле көн безнең иң кадерле кунакларыбыз- хөрмәтле әниләр, дәү әниләр, әбиләр, кызлар!

Сезне ихлас күңелдән ямьле яз бәйрәме белән котлыйбыз! Яз сулышы гаиләгезгә муллык, күңелләрегезгә сабырлык, тәннәрегезгә саулык китерсен.Ходай сезне үз рәхим-шәфкатеннән ташламасын, теләкләрегезне тормышка ашырырга ярдәм итсен, өстәлләрегез мул, аш-суларыгыз тәмле, көннәрегез ямьле булсын!

Көннең яктылыгы кояшта, күкнең матурлыгы-йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге –хатын-кызларда. Сезне җир йөзен бизәгән хатын-кызлар көне белән тәбрик итәбез.

Зал уртасына җырлый-җырлый бер кыз- Ралия  чыга.Йокысыннан торган хәрәкәтләр ясый, юына,чәчен төзәтә.

Тәрбияче: Иртүк торып битен юган,

Кем уяткан  Ралияне?

Ралия: Уятмады, үзем тордым

Бүген әни бәйрәме!

Гөлназ апа, бөтен җирне җыештырып чыктым, тәртипләдем, дусларымны чакырсам буламы?

Тәрбияче: Әлбәттә, Ралия, дусларыңны тизрәк чакыр. Бүгенге бәйрәмебезне башлап җибәрербез.

Музыка астында балалар залга кереп ярым түгәрәк ясап басалар.

Тәрбияче: Нигә бүген бөтен җирдә

           Чәчәкләр балкый бездә?

           Нигә кояш көлеп карый,

           Беләбез һәммәбез дә

Балалар: Бүген әниләр бәйрәме

Җыр: “Мама-лучший друг”

Хөрмәтле кунакларыбызны да уенга чакырабыз. Кадерле әниләр, без сезнең белән дә уеннар уйнап үтәрбез. Моның өчен безгә 4  әни кирәк.

Сез кытай, япон, чуваш, якут, мари телләрен яхшы беләсез дип ишеттек. Тикшереп карыйк әле. Сезгә татар халык җыры “Әпипә”не тәкъдим итәбез. Астына сызылган сузык авазларның урынына а хәрефен – беренче әни, о хәрефен – икенче әни, и хәрефен — өченче әни, ү хәрефен — дүртенче әни, куеп җырларга кирәк.

Бас казам апапа,

Сан басмасаң, ман басам.

Санаң баскан азлараңа ,

Ман да катарап басам.

Тәрбияче: безнең балалар әниләрен шулкадәр яраталар, аларны гел мактап кына торалар. Менә хәзер балаларны тыңлап үтик әле.

Руфина:  Әнием гел балкып тора

Күктәге йолдыз кебек.

Мин дә тырышам булырга

Газиз әнием кебек!

Сәлим:  Иренә белми әнием,

Көн буе эшләр карый.

Күңелемне юатырга

Син бар бит әле ярый
 Өйрәтәсең һәр нәрсәгә

Зур сабырлыклар белән.

Рәхмәт әйтеп тәбриклим.

Әниләр көне белән!

Зилә: Бар кешенеке дә кебек

Әйбәт минем әнием.

Көн дә уйлыйм, әниемне

Ничекләр сөендерим?

Ризәлә: Өлгер дә шул, булдыклы да

Әнием  Лилия.

Рәхмәт әйтәм сиңа бүген

Башымны ия-ия.

Зәмир: Тырыш бул, яме, улым,-дип

Озата ул бакчага.

Май булып ята аның

Әйткән сүзе йөрәккә.

Тамчыгөл:  Һәрчак яхшылык эшләү-

Әниемнең уенда.

Ай, рәхәт тә соң миңа

Әнием куенында!

Әлфиз: Яратам мин әниемне

Әйбәт булганы өчен.

Ягымлылыгы өчен,

Бик күп назлары өчен.

Эшне сөйгәне өчен,

Акыллылыгы өчен

Юк, аның өчен генә түгел,

Мине яраткан өчен!

2 уен: «СЕРЛЕ ТАРТМАДАН БЕР ӘЙБЕР АЛЫГЫЗ»

1.Сәдәф- озакламый бик матур кием бүләк итәләр.

2.Тәгәрмәч- әгәр лоторея алсагыз, машина отасыз.

3.Конфет- яхшы, баллы тормыш көтә.

4.Акча- бай, мул тормышта яшәячәксез.

5.Йөрәк- тигез мәхәббәттә гөмер итәчәксез.

6.Чәчәк- тагын да матур, ягымлы була барасыз.

7.Пароход- озакламый сәяхәткә китәсез.

8. Курчак- беренче оныгыгыз кыз була.

Әниләребез ял иткән вакытта балалар үзләренең биюләрен бүләк итәләр.

БИЮ (Яулыклар белән)

«Балаларны тану»

4-5 әни чакырыла. Күзләре бәйләнгән килеш, балалар арасыннан үз баласын табып алырга тиеш.

Алып баручы: Менә нинди уңган безнең әниләр. Бер генә куелган бурычта да, уенда да алар сынатмадылар. Һәм аларга  киләчәктә дә уңышлар телик.

Әхәзер балаларыбызның иң җитезен, иң өлгерен күрербез.Балалар өчен уен тәгъдим ителә. Музыка астында балалар кеглилар тирәлә биеп йөриләр.Музыка туктагач, кегли алырга тиешләр. Кемгә эләкми, ул уеннан чыга. Уен шулай җиңүче билгеле булганчы дәвам итә.

ВИЛДАН: Син әнием, минем өчен

Бу дөньяда бер генә.

Елмайганда йөзләреңнән

Бар өйгә нур бөркелә.

РОЗА: Иң кадерле, иң хөрмәтле

           Булсын җирдә әниләр.

           Әниләрне кадерләсәк,

           Тыныч булыр ил-көннәр.

АЙСЫЛУ: Әйтәсебез килә бүген

                     Кадерле әниләргә.

                    Әле ярый сез бар җирдә

                     Без сабый, нәнниләргә.

Ислам: Тырыш булырмын, әни,

Әйбәт булырмын, әни!

Сине мин бик яратам,

Сөендерермен, әни.

Раил: Син бит чибәр, акыллы

Тоябыз кайгыртуны.

Син яныбызда булганда

Тоймыйбыз авыртуны.

Кызлар әниләрен котлап  бию бүләк итәләр. (Коляска бн бию)

Ә хәзер әниләр сезнең белән  «Нишләргә» уены уйнап алыйк. Дөрес җавап биргән кешегә конфет бирелә.

 тоз дымланса-( савытка дөге салырга)

Шулпа тәмле булсын өчен – ( итне салкын суга салырга кирәк)

Камыр кулга ябышмасын өчен- ( кулны көнбагыш мае белән сөртергә )

 Бавыр тәмле булсын өчен – ( сөттә тотарга кирәк)

Сөт көймәсен өчен -( савытта су кайнаты аларга )

Балык исен бетере өчен – (лимон белән ышкырга)

Пешкәндә кәбестә исе чыкмасын өчен – (шикәр комы салырга0

 камыр җәйгәндә тоз салу ник кирәк. ( тизрәк кипсен өчен)

Кадерле әниләребезгә дип безнең тәрбияче апаларыбыз да бүләк ясаган . Әйдәгез аларның күчтәнәчләрен дә рәхим итеп карап үтик.

Театр.”Кояштагы тап”Ф.Яруллин.

Әкият беткәч балалар бн бергә  “Бер кыз бала җыр чыгарган” җырын җырлыйлар. (Әниләргә бүләк тапшыру.)

Умырзая чәчәк ата-  бер генә вакыт,

Кышлар үтеп, язлар килә- бер генә вакыт.

Кунакларга йөрешүләр- бер генә вакыт

Безнең болай күрешүләр- бер генә вакыт

Гомер үтә, горләп яшик- бер генә вакыт

Язмышларга язган вакыт- бер генә вакыт!

Артта калып бара икән инде

Йокламый үткәргән төннәр дә.

Кулга бала тотып беренче көн

Бакчабызга килгән көннәр дә

Бәйрәм саен сабыйларыгыз

Сезне котлап җырлар җырлыйлар.

Шигырь сөйләгәндә «Әниемә

Ошар микән?»- диеп уйлыйлар.

Шушы бәхет түгелмени инде?

Сабыем- дип эштән кайтуы,

«Әнием»- дип шушы сабыйларның

Сезне кичен көтеп алуы.

Хөрмәтле әниләребез! иң якын кешеләребез, дәү әниләребез, әбекәйләребез.  Сезне чын күңелдән 8 март-“Халыкара –хатын-кызлар” көне белән котлыйбыз. Көннең яктылыгы кояшта, күкнең бар матурлыгы йолдызларында, кешелекнең бөтен гүзәллеге – хатын-кызларда. Шушы гаҗәеп гүзәл бәйрәм көнендәге елмайган кояштай һәрвакыт балкып яшәгез.

8 март бәйрәмен үткәрү өчен сценарие

Максат: укучыларда  әниләргә  ихтирам, кадер-хөрмәт, ярату, олылау хисләре, әдәплелек, әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү.

Үткәрү формасы: кичә;

Әзерлек: Әниләр турында җырлар өйрәнү, шигырьләр ятлау. 

Зал бәйрәмчә бизәлә. Әниләр турында плакатлар эленә, талгын музыка яңгырый.

Әби. Кил әле, карт, кил, үзебезчә җырлыйлар. Балалар кайтканчы иркенләп тыңлап калыйк, кайтсалар. Хәзер шайтан көенә борырлар. И үзебезнең моңга җитәме соң инде! Безне яшь чакларга кайтара торган җырлар. Исеңдәме, Миңнулла, су буендагы кичке уеннар. Син сыздырып тальяныңда уйнар идең, ә без, кызлар, егетләр кушылып җырлар идек, өздереп биер идек.

Бабай. Без яшь чактагы уеннар уйналып беткән шул инде, сагынып сөйләргә генә калды. Әнә, күрәсең бит үзебезнең Әлъянсны. Исемен генә дә әйтеп булмый бит. Берәр үзебезчә җыр тыңлаганы бармы? Биегәне бармы? Юк бит. Көн-төн магнитофоннан пәри туе акырталар. Җитмәсә үзара русча сөйләшәләр.

Әби. Исеме генә дә татарча түгел бит, каян килеп татарча сөйләшсен. Әй, онытылып киткән, бүген җомга бит әле… Оныгыбыз Камилә мәктәптә бәйрәм була, татарча җырлыйбыз, уйныйбыз ди бит әле. Барырбыз инде, картым.

Бабай. Балалар бакчасында урысча сөйләштеләр, мәктәптә урысча укыйлар, каян татарча җыр җырласыннар инде алар.

Әби. Я, ярар, картым, киреләнмә. «Чакырган җиргә бар, куган җирдән кит»,- ди бит халык. Барыйк.

( Камилә керә).

Камилә. Әбием, бабам, сез әзерме? Киттекме?

Бабай (уйланып) Әллә барыйк микән? Оныкның ничек уйнаганын күрербез. Укытучыларын күрермен, директорларын да бик мактыйлар.

Әби. Әллә кайчан шулай кирәк иде.

Бабай. Алай бик каты ялындырып булмас инде. Әйдәгез кузгалыйк.

Бабай, әби. Исәнмесез, оланнарым. Бәйрәм шушында буламы? Керергә мөмкинме?

Алып баручы. Исәнмесез, әйдәгез, рәхим итегез. Узыгыз. Киләсе кунаклар килеп беттеләр, ахрысы. Бәйрәмне башларга рөхсәт итегез.

Көннең яктылыгы-кояшта, күкнең матурлыгы – йолдызларда, җирнең гүзәллеге – хатын-кызларда. Сезне бөтен җир йөзен бизәгән яз бәйрәме – халыкара хатын – кызлар көне белән тәбриклибез.

Кадерле әниләр, әбиләр! Һәрвакыт көләч йөзле, сау-сәламәт, бәхетле булыгыз! Балаларыгызның чыгышы сезгә бәйрәм бүләге булсын!

1 укучы

Язның беренче бәйрәмен

8 Март, диләр.

Бәйрәмегез котлы булсын,

Кызлар, апа- җиңгиләр.

2 укучы

Исәнмесез, егәрлеләр,

Эштә уңганнар!

Сердәш булсын гомер буе

Сезгә җыр-моңнар.

Шатлык. Бәхет алып килсен

Аяз, ак таңнар.

3 укучы

Җырларыбыз йөрәкләргә

Ургып-ташып бар!

Күңелләрне иркәләсен

Хезмәт шатлыгы.

Юлдаш булсын сезгә, дуслар,

Чишмә сафлыгы!

4 укучы

Март аенда, кар өстендә

Кояш нурлар уйната.

-Яз килә, каршы алыгыз,-

Дигән хәбәр тарата.

5 укучы

Без беләбез, җылы язның

Иң беренче бәйрәме —

Әниләр, әби- апалар,

Хатын-кызлар бәйрәме.

6 укучы

Кояш колә, мин елмаям,

8 нче Март бүген,

Бүген әниләр бәйрәме.

Шуңа күңелем шат минем.

7 укучы

Син, әнием, минем өчен

Бу дөньяда бер генә.

Елмайганда йөзләреңнән

Бар өйгэ нур бөркелә.

8 укучы

Без сине бик яратабыз,

Бәйрәм белән котлыйбыз

Бүләк итеп үзеңэ

Бер матур җыр җырлыйбыз.

Җыр «Җырлыйм әнием турында»

9 укучы

Дөньядагы иң мәрхәмәтле кеше-

10 укучы

Ул минем кадерле әнием!

11 укучы

Үзе сөйкемле булу белән бергә күңеле дә матур гүзәл ханым-

12 укучы

Ул минем газиз әнкәем!

13 укучы

Өйне – ямьле, ризыкны тәмле итүче өлгер хуҗабикә-

14 укучы

Ул минем алтын куллы әнкәем!

15 укучы

Көннәр буе йөгерсәм дә,

Мин армыймын.

Уку авыр булса булсын-

Зарланмыймын.

Орышсаң да кайвакытта

Еламыйм ич.

Син шат булсаң, тора алмыйм

Елмаймый һич.

Исәнлек-саулыгың сорап,

Дога кылам.

Әниемнән аермасын

Берүк, ходам.

Алып баручы. Бик матур сүзләр генә әйтешеп яшисез икэн. Безнең әниләр, әбиләр аш-суга оста, тәмле-тәмле ашлар пешерәләр. Өстәлләребездә тәмле ризык, сый-хөрмәт булганда яшәү ямьле була.

Ә хәзер татар халкының милли ашлары буенча ярыш оештырып алыйк әле. (2 командага бүленә баралар).

Эченә бәрәңге , тары ярмасыннан эчлек салып пешергән ашамлык 8 хәрефтән( кыстыбый)

Милли татар ашамлыгы 8 хәрефтән( өчпочмак)

Бик үзенчәлекле ашамлык. рәт-рәт итеп тезелә.(гөбәдия)

Күркәм ризык, туй мәжлесенең бизәге 6 хәрефтән (чәк-чәк)

Иң борынгылардан саналган эчемлек.( әйрән)

Каз өмәсе табынының бизәге(тәбикмәк)

Җиләк-җимешне кайнатып, сөзеп ясала торган ризык (как)

Көн саен ашала торган ризык. Аннан башка ашау үтми. Аңа халык дан җырлый. (икмәк)

Туйларда чәк-чәкне алыштыра торган ризык 7 хәрефтән (катлама)

2 сүздән тора.Татар халкының мили ризыгына керә.(кош теле)

Аш пешергәндә кулланыла. Татар халкына хас ризык ( токмач)

Җыр «Иң якын кешем син әнием»

Алып баручы.Хәзер әниләргә ижади эш бирәбез. Дәфтәр битенә шигырь язылган, ләкин күп сүз төшеп калган, аны тулыландырып укып күрсәтергә.

1 командага

Эзе (калсын) керсез намусынның,

Ни үтсә дә синең…(кулыңнан),

Көчлелегең белән….(горурланма)!

(Кешелегең) белән горурлан!

2 командага

Син яшәмә…( җирдә) файдасыз бер

Түмгәк….(булып) тигез урында.

Янып калсын….(гомрең), маяк булып,

Үзеңнэн сон…(килгән) буынга.

Шигырь

«Дәу әнием»

«Әниемнең кызы юк бит»

Алып баручы

Татар халык иҗатында кешедәге әхлак сыйфатлары хакында фикерләр, киңәшләр, үгет-нәсихәтләр бар. Мәкаль- әйтемнәрдә бала тәрбияләүнең ата-ана өчен гаять җаваплы эш икәнлеге искәртелә. Әниләр мәкальләрне ничек истә тоталар икән, шуны сынап карыйк.

1 командага

Эшләгәнең кеше өчен булса….(өйрәнүең үзең өчен)

Оясында ни күрсә, ..(очканда шул булыр)

2 командага

Ана күңеле балада, (бала күңеле далада)

Өйнең яме…(бала белән)

Әниләр белән вальс.

Алып баручы.Алдагы бәйге «Кем күбрәк?» дип атала. Кайсы як өч

иҗекле кызлар исемен күбрәк әйтер икән?

1 командага

-ли

2 командага

-фи

Алып баручы.Хөрмәтле әниләр, кунаклар! Хәзер без сезгә кичке уенның бер төрен уйнап алабыз.

Әби. Әйдәгез әле , балалар, «Тәңкә салыш» уйнап алыйк. Җәзага:

Татар халык биюе.

Шигырь.Дәү әнием”

Җыр «Чебиләр зарядкасы»

Шигырь.”Әни гөлләре”

Әби. Хәзер «Биш пар» уенын уйнап алыйк. Җәзага:

Шигырь” Әниләр бәйрәме”

Бабай биюе.

1 аякта сикерү.

Шигырь.”Минем әни тегүче”

Алып баручы. Әниләр бәйрәме чәчәксез үтми. Шул уңайдан чәчәк исемнәрен искә төшерик әле. Кайсы як чәчәк исемнәрен күбрәк әйтер икән?

Алып баручы. Без сезне дә, кадерле әниләребез һәм әбиләребез, гүзәл чәчәкләргә тиңлибез. Сезнең белэн горурланабыз.

( Бүләкләр бирү)

Жыр « Әниләрне яратабыз».

16 укучы.

Кояшлы яз иртәсендә

Әнкәемә бәхет телим

Шушы бәйрәм белән котлап,

Менә бу шигырьне сөйлим.

« Кояш кебек торсын дисәк

Бар дөнья балкып-көлеп,

Эндәшик без әниләргә

-Әнием-кадерлем!» — дип.

Күчсен дисәк күңелләргә

Саваплы мең игелек

Эндәшик без сеңелләргә

« Сөекле сеңлем!» -дип.

Әйтсәк әгәр тиз изгелек

Изгелеккэ тарта дип,

Эндәшик без апаларга

« И кадерле апа!»- дип.

Иңсен дисәк йөрәкләргә

Миһербанлы галилек,

Эндәшик без әбиләргә

« И хөрмәтле әби!» — дип.

17 укучы

Җиңеләйткән кебек әнкәй

Безнең һәрбер сулышны

Өлкән яшькә җиткәндә дә,

8 Март – Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган сценарий

Иң кадерле кеше – әни

Максат: Әниләргә хөрмәт, балаларга ярату, гаиләдә җылылыкны ныгыту.

Кичә буласы зал бәйрәмчә бизәлгән, анда укучыларның рәсемнәре һәм әниләр турында матур сүзләр эленгән. Залның өч урынында махсус әзерләнгән өстәлләр.

Сәхнә өй рәвешендә әзерләнгән, талгын көй ишетелә. Сәхнәгә җырлый-җырлый бер кыз чәчәкләр тотып чыгып, вазага утырта, тузаннарны сөртә, җыештыра. Дәвамын түбәндәрәк укыгыз:

Кыз. Кояш, кояш мәңге балкый,

Мәңге нур сибә.

Кояш гомере телим мин

Әнием сиңа.

Ике яктан икешәрләп балалар чыга һәм шигырьләр сөйлиләр.

1 бала. Иртүк торып битен юган

Кем уяткан Ләйләне?

2 бала. Уятмаган, үзе торган –

Бүген әни бәйрәме!

3 бала. Пәрдәләрне ачып куйды,

Көн кояшлы, көн ямьле!

Якты булсын, балкып торсын –

Бүген әни бәйрәме.

4 бала. Өстәл өстен кат-кат сөртте

Җәйде ап-ак җәймәне.

Чиста булсын, пөхтә булсын

Бүген әни бәйрәме

Барысы да чыгып бетә.

5 бала. Күмәкләшеп без дә, дуслар,

Җырлап алыйк, әйдә әле:

Хор белән: Котлы булсын!

Гөрләп торсын Әниләрнең бәйрәме!

«Бер кыз бала җыр чыгарган» җыры

Бер малай белән бер кыз кала, калганнар читкә китә.

Малай. Кара әле, Дилә, (кызның үз исеме әйтелә) син язны яратасыңмы?

Кыз. Нигә сорыйсың әле? Әлбәттә, яратам.

Малай. Ни өчен яратасың?

Кыз. Яз көне көн җылына, кояш матур елмая, тамчылар тама.

Малай. Син иң кирәген әйтмисең әле.

Кыз. Әйе, әйе. Яз көне 8 Март бәйрәме була. Бу көнне кызларны, апаларны, әбиләрне, әниләрне котлыйлар.

Малай. Дөньяның бөтен матурлыгы әниләрдә. Бүген без Әниләрне зурлыйбыз.

Икесе бергә: Котлыйбыз (кереп китәләр).

Икенче төркем (биюче кызлардан кала сәхнәгә чыга).

1 бала. Син әнием минем өчен

Бу дөньяда бер генә.

Елмайганда йөзләреңнән

Бар өйгә нур бөркелә.

Тыңлап бишек моңнарыңны,

Елавым басылган бит.

Телем дә минем иң әүвәл

«Әни» дип ачылган бит.

2 бала. Зөлфия Ханнанова.Әнием куаныр.

Өй эшләре бигрәк тә күп,

Һич кенә юк буш чагым.

Чү! Кычкырып сөйләшмәгез,

Йоклаганда курчагым.

Ә мин кибеткә барырмын,

Идәнне дә юармын.

Әниемнең кайтуына

Чәй кайнатып куярмын.

Йорт эшләрен бетерүгә,

Курчагым да уяныр.

«Минем кызым уңган», − диеп

Әнием дә куаныр.

3 бала. К. Булатова.Әниемнең кызы юк бит.

Әниемнең кызы юк бит,

Мин әнигә бер генә.

Кызы да юк, эше дә күп

Әнинең берүзенә.

Әниемнең кызы юк шул,

Мин булышам әнигә.

Аш пешерәм, җыештырам,

Кер юышам әнигә.

Кибеттән сөт алып кайтам,

Ипигә дә йөгерәм.

Әниемнең кызы юк та-

Малае бар бер дигән!

4 бала. Мөҗәһит.Сәбәбе нидә икән?

Чәйне мин үзем генә дә

Пешереп эчә беләм.

Тик нигәдер чәй икенче,

Тәмлерәк әни белән.

Җәен җиләккә барганда,

Әни булса яныңда,

Рәхәтлекнең чиге булмый

Табигать кочагында.

Әни урынны җәйдеме,

Керә тәмле төш кенә.

Шушы кызыклы хәлләрнең

Кем серенә төшенә?

5 бала. Р.Харис.Әнием.

Әнием минем матур,

күзләре якты, көләч.

Шундый күңелле була,

ул өйгә кайтып кергәч.

Мин елышам әнигә,

әни миңа елыша.

Битләре аның кайнар,

ә куллары йоп-йомшак.

Конфет та кирәк түгел,

кирәк түгел курчак та,

Чөнки мин әниемне

алдым инде кочаклап.

6 бала. Л.Әмирханова.Әниемә булышам

Пөхтә итеп өйне җыям,

Гөлләремә су сибәм.

Курчакларымны йоклатам,

Еласалар, юатам.

Менә ничек тырышам,

Әниемә булышам.

Әнием белән кибеттән

Ипи-сөт алып кайтам.

Борчулы булса әнием,

Тынычлан, дип, юатам.

Менә ничек тырышам,

Әниемә булышам.

7, 8, 9 бала. М.Әхмәтҗанов.Кирәк.

Алмазга Азат кирәк,

Азатка Алмаз кирәк.

Муенга атландырганда

Әти дә аз-маз кирәк.

Җәен кунакка барганда

Әби-бабайлар кирәк.

Рәхәтләнеп уйнарга

Күрше малайлар кирәк.

Иң кирәкләрнең кирәге

Әниебез бигрәк.

Нигә икәнен санарга

Бармаклар бик күп кирәк.

Йоклатканда да кирәк

Юатканда да кирәк.

Иртәләрен иркәләп

Уятканда да кирәк.

Һәммәсенә әни кирәк.

Ә әнигә кем кирәк?

Әниләргә без кирәк,

Якты, аяз көн кирәк (хор белән).

Мәтрүшкәләр көенә (зәңгәрсу күлмәкләр киеп, үзләре ясаган чәчәкләр тотып) кызлар салмак бию башкара.

Бию тәмамлангач, һәр бала үз әнисе янына барып, чәчәкләрен бүләк итә. Балалар белән әниләр алдан махсус әзерләнгән өстәлләр артына утыра. Тәрбияче түбәндәге шигырь юлларын укый.

Гөл чәчәгенә тиңлибез

Гаиләдә һәр баланы.

Әти-әни һәм дә сабый –

Бу чәчәкләр аланы.

Мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек

Балага иңсен өчен,

Бердәм булып, чын күңелдән

Гаилә куйсын көчен.

Кадерле әти-әниләр, балалар һәм кунаклар! Алга таба без бәйрәмебезне төрле конкурс-ярышлар белән дәвам итәрбез. (Биредә КВН, шулай ук «Күңелле стартлар» итеп тә оештырырга мөмкин).

Мөршидә Сәүбән кызы Хәлилова, Саба гимназиясенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Уртанчылар төркемендә

әниләр бәйрәменә багышланган

«Кәнфитле агач »

утренник сценарие

Музыка җитәкчесе. Хәерле көн, безнең иң кадерле кунакларыбыз- әниләр, әбиләр, бакчабызның барлык хезмәткәрләре! Сезне барыгызны да бәйрәм белән котлыйбыз! Һәрвакыт шат, сәламәт, бәхетле булыгыз. Балаларның бүгенге чыгышы бәйрәмегезгә бүләк булсын!

Музыка яңгырый, балалар залга керәләр һәм таралышып тезелеп басалар.

1 Алып баручы: Бүген без дөньяда иң кадерле булган кешеләр – әниләр бәйрәмен билгеләп үтәргә җыелдык. Әни – җирдә иң газиз, якын кеше. Ул сине тудырган, көйләп бишектә тирбәткән, синең беренче елмаюыңны, тәпи атлап китүеңне күреп шатланган, туган телен яратырга өйрәткән.

2 Алып баручы: Әни, ана – бары тик өч хәрефтән генә торган сүзләр үзләрендә күпме наз, йөрәк җылысы, саф мәхәббәт саклыйлар. Әйе, әлеге сүзне әйткән саен күңел йомшара, ишеткән саен дөнья ямьләнә. Әни бит ул җир йөзендә һәркемнең дә иң якын, иң кадерле кешесе.

1 бала

Көннәр якты булсын өчен, әни кирәк. (Бергә әйтәләр)

2 бала

Йокы татлы булсын өчен, әни кирәк.

3 бала

Җил –яңгырдан саклар өчен, әни кирәк.

4 бала

Усаллардан яклар өчен, әни кирәк.

5 бала

Ашлар тәмле булсын өчен, әни кирәк.

Бергә.

Дөнья матур булсын өчен, әни кирәк!

1 бала:

Бүген әниләр бәйрәме,

Бүген җирдә тантана.

Кояш шуңа көлә бүген,

Гөлләр шуңа шатлана.

2 бала:

Әниләрнең бәйрәменә

Куана шулай алар.

Әниләрне котлый бүген

Җирдә барлык балалар.

3 бала:

Күмәкләшеп без дуслар

Җырлап алыйк, әйдәле.

Котлы булсын, гөрләп торсын

Әниләрнең бәйрәме.

Җыр «Әни»

Балалар урыннарына утыралар.

1 А.б.

Бәйрәм бүләксез булмый ул.

Барыгыз да беләсез.

Балаларның тырышканны

Хәзер менә күрерсез!

2 А.б.

Безнең бакчада килеп чыкты

Бер искиткеч могжиза!

Аны үстерде сөю белән

Безнең бала-чага.

1 А.б.

Я, ә бүген шундый һәл!

Карагыз монда, әниләр,

Һәр ботакта, сөлкенеп,

Үсеп тора…

Балалар. Кәнфитләр!

Алып баручы кәнфитле агачтан япманы алалар.

2 А.б. Кунаклар, сезгә балаларның бүләге ошадымы?

Кунаклар. Әйе!

1 А.б. Бу гади гына кәнфитләр түгелдер, берсен алып карыйк әле.

Кәйфитле агач янына бара. Шулвакытта Карлсон килеп керә.

Карлсон.

Шат күңелле Карлсон мин,

Кәнфитләрне яратам.

«Жжжж» итеп, очып йөрим.

Исәнмесез балалар!

Балалар. Исәнмесез!

Карлсон. Таныш булыгыз, мин иң таза, чибәр, чәчәк аткан чагындагы егет булам Карлсон, түбәдә яшим. Кәнфитләр исен сизеп, монда очып килдем.

1 А.б. Карлсон, бу кәнфитле агачны безнең балалар бәйрәм көненә үстерделәр.

Карлсон. Мин дөньядагы бөтен кәнфитләрне ашап карадым инде, ләкин шундый тылсымлы кәнфитләрне беркайда да күрмәдем. Балалар, сезнең бәйрәмегездә калырга ярыймы?

Балалар. Әйе!

Карлсон. Рәхмәт! Алайса, беренче кәнфитне тизрәк өзеп алыйк әле.

1 А.б. Әйдәле, булыш миңа!

Карлсон кәнфитне өзә, һәм алып баручыга бирә.

1 А.б.

Бу кәнфиттә яшеренгән

Бер музыкаль бүләк.

Чыгыгыз монда кызлар,

Биегез бергәләп!

Кызлар сәхнәгә чыгалар һәм ярым-түгәрәк ясап басалар.

1 кыз

Өй эшләре бигрәк тә күп,

Һич кенә юк буш чагым.

Чү! Кычкырып сөйләшмәгез,

Йоклаганда курчагым.

2 кыз

Ә мин кибеткә барырмын,

Идәнне дә юармын.

Әниемнең кайтуына

Чәй кайнатып куярмын.

3 кыз

Йорт эшләрен бетерүгә,

Курчагым да уяныр.

“Минем кызым уңган”,- диеп

Әнием дә куаныр.

Бию “Әниемә булышам”

Карлсон. Нинди сюрпризлы кәнфитләр икән болар! Тизрәк икенчесен өзеп алыйк.

2 алып баручы икенче кәнфитне өзә. Ачып, укый.

2 А.б. Ә бу кәнфиттә табышмак!

Кем сезгә биәлей бәйли,

Кызык әкият сөйли,

Ял көнне коймак пешерә,

Аның исеме …

Балалар. Әби!

Җырның кереше яңгырый, сәхнәгә чыгалар һәм ярым-түгәрәк ясап басалар.

1 бала.

Әниемнең әнисе

Әбием була минем.

Әби генә түгел ул

Ул минем дәү әнием.

2 бала.

Мин бакчага киткәндә,

Озатып кала мине,

Кайтканда каршы ала,

Бигрәк тә әйбәт инде!

3 бала.

Кызыклы әкиятләр

Сөйли кичләрен безгә,

“Бәбкәм”, – диеп иркәләп

Эндәшә үзебезгә.

4 бала.

Өйдә аны һәммәбез

Яратабыз, сөябез:

— Син бик кадерле безгә,

Озак яшә, – диябез.

Җыр “Минем әби”

Җырдан соң балалар урыннарга утыралар.

Карлсон. (Өченче кәнфитне өзеп) Ә бу кәнфиттән шундый тәмне ис килә!

1 А.б. (Кәнфитне алып)

Кәнфиттән тәмле исләр,

Чыга монда поварлар!

Малайлар сәхнәгә чыгалар.

1 малай

Әни пәрәмәч пешерә

Вак итеп, тәмле итеп.

Без табында чәй эчәбез

Бергәләп тәмле итеп.

2 малай

Мин дә булышам әнигә

Пәрәмәчләр ясарга.

Үзең эшләгәч, тәмле ул-

Кирәк эшләп ашарга!

“Поварлар биюе”

2 А.б.

Ә бу кәнфит югары ботакта,

Аны алуы бик кыен.

Карлсон.

Мин аны өзеп бирәм, (кәнфитне ачып)

Монда яшеренгән уен!

Әниләр, сез утырып арыгансыздыр инде. Чыгыгыз уйнарга!

Уен “Балаңны бакчага җый”

Карлсон. Безнең тылсымлы агачта соңгы кәнфит калды, нәрсә, нәрсә икән анда?

1 А.б. (Кәнфитне алып) Ә бу кәнфиттә – язның иң матур, иң гүзәл күренеше, назлы чәчәк.

Әниләр, әбиләр, бакчабызның барлык хезмәткәрләре, хәзер кулга назлы чәчәкләрне алып, балалар сезнең өчен бииләр!

“Чәчәкләр белән бию”

Бию ахырында балалар чәчәкләрне кәрзингә җыялар.

Карлсон. Эх, онытым, бүген Фрейкен Бок исемле иптәш апамны да 8 март бәйрәме белән котлыйсы иде. Ә минем аңа бирергә бүләгем дә юк.

2 А.б. Карлсон, кайгырма! Безнең менә нинди матур чәчәкле кәрзин килеп чыкты.

1 А.б. Балалар, бу кәрзинне Карлсонга бирәбезмә?

Балалар. Әйе!

Карлсон. Рәхмәт сезгә, балалар! Сез шундый игелекле икән! Шулай ук дус, матур итеп яшәгез, әниләрегезне тыңлагыз. Ә миңа китәргә вакыт җитте, Фрекен Бок янына ашыгам. Аны шундый матур чәчәкләр бик шатландырыр дип уйлыйм! Саубулыгыз, балалар, саубулыгыз кунаклар!

Кунаклар. Саубулыгыз!

1 А.б. Кадерле кунакларыбыз, менә шул күтәренке күңелдә бәйрәмебезнең ахыры да килеп җиткән.

2 А.б. Ә хәзер балаларыгыз саф мәхәббәт, назлы сөю белән ясаган бүләкләрне кабул итегез!

Музыка яңгырый. Балалар өстәлдән бүләкләрен алалар һәм әниләренә бүләк итәләр.

— Айзилә апа, исәнмесез!

— Исәнмесез, Алинә!

— Сезнең вакытыгыз бармы, миңа киңәш бирә алмассызмы икән?

— Алинә, мин шул кадәр ашыгам, “Яңа гасыр” каналында тапшыру
алып барасым бар, соңга калам. Әйдә башка вакытта иркенләп сөйләшербез.

— Юк, башка вакытта соң була.

— Я, ярый, тыңлыйм сине, ләкин тиз һәм кыска итеп сөйләргә
тырыш яме.

— 8 Март җитә бит, Айзилә апа, әниемне ничегрәк котласам
яхшырак булыр икән?

— Бик тә вакытлы йөрисең, Алинә. Мин бүген әниләргә
багышланган тапшыру алып барам, әйдә минем белән бар да, әниеңне туры эфирдан
телевизор аша котларсың.

— Ә, бу бик шәп булыр иде.

— Әйдә, киттек.

(Музыка уйный)

— Хәерле көн, хөрмәтле телевизор караучылар. “Яңа гасыр”
каналында турыдан – туры эфирда “Ана белән бала” тапшыруы һәм аның алып баручысы
мин – Айзилә Батырханова. Бугенге тапшыруыбызны без җир йөзендәге иң кадерле, иң
газиз, иң якын кешеләргә, әниләргә багышлыйбыз. Сорауларыгыз яки котлауларыгыз
булса, студиябезнең телефоны аша шалтырата аласыз. Тапшыруыбыз җыр – бию белән
үрелеп барачак. Ә бүген бездә кунакта Дөбъяз урта мәктәбенең алдынгы укучысы,
җырларга – биергә яратучы, бик күп конкурсларда катнашып җиңүләр яулаган кыз –
Алинә Галиуллина.

— Шулай итеп тапшыруыбызны башлыйбыз.

(Музыка уйный)

— Әни… Әнкәй! Нинди тирән мәгънәгә ия бу сүзләр. Дөньяда
аналардан да изге һәм аналардан да газиз зат иясе юк. Әнкәй!… Кадерләп, назлап
әйтәбез бу сүзне. Күңелебездә булган бөтен рәхмәтне шушы гади сүзгә салабыз.
Һәрвакыт яныбызда булган, уңышларыбызга шатланып, кайгыларыбызны уртаклашып,
безне кадерләп һәм яклап, назлап яшәгән газиз әниләребезгә дәшәбез.

— Кем дөньяга кеше бүләк итә?
Ә кешегә якты дөньяны?
Тойгылары кояш кебек кайнар
Эретерлек гранит кыяны
Кемнең күңеле тулган айдай серле,
Язлар сыман назлы,ягымлы.
Шатлыкларын башкаларга бүлә
Кайгыларга түзем, сабырлы
Кем елмая җәйге таң аткандай
Балкып китә шунда ук тирә-як
Нәфисле гөлләр сокланырлык
Көләчлектә аңа тиңнәр юк.
Кемнең куллары өйне,җирне ямьли,
Изгелеге үлчәү тапкысыз
Ул, әлбәттә, яшәү чыганагы,
Тормыш яме-әни, әнием, әнкәем!

— Бүген кадерле әниләребезнең якты, илаһи зур бәйрәме. Җир
йөзендә әнидән дә якын, әнидән дә рәхимле,
мәхәббәтле, әнидән дә олы җанлы зат юктыр. Сезгә
озын гомер, сәламәтлек, аяз матур көннәр, эшегездә уңышлар телибез. Хәзер
башкарылачак җыр сезнең хөрмәткә.

Каршы алыгыз! Эльвина Хайруллина “Бер кыз бала җыр чыгарган”

ҖЫРЛЫЙМ ӘНИЕМ ТУРЫНДА ГӨЛШАТ ЗӘЙНАШЕВА
сүзләре, ФӘТХЕРАХМАН ӘХМӘДИЕВ музыкасы

Бер кыз бала җыр чыгарган
Багышлап әнисенә.
Икәү бергә җырлыйк, диеп.
Өйрәткән энесенә.

Кушымта:
Кояш, кояш
Мәңге балкый,
Мәңге нур сибә;
Кояш гомере телим мин,
Әнием, сиңа.

Җырны чишмәләр ишеткән.
Кошлар отып алганнар.
Сандугачлар һәм тургайлар
Матур көйгә салганнар.

Кушымта.

Кушыл син дә, җырлыйк бергә,
Яңа матур җыр тусын.
Җирдә әниләр кояштай
Озын гомерле булсын.

Кушымта.

Бер кыз бала җыр чыгарган,
Багышлап әнисенә.
Икәү бергә җырлыйк, диеп,
Өйрәткән энесенә:

«Кояш, кояш мәңге балкый,
Мәңге нур сибә;
Кояш гомере телим мин,
Әнием, сиңа!»

Җырны чишмәләр ишеткән,
Кошлар отып алганнар.
Сандугачлар һәм тургайлар
Матур көйгә салганнар:

«Кояш, кояш мәңге балкый,
Мәңге нур сибә;
Кояш гомере телим мин,
Әнием, сиңа!»

Кушыл син дә, җырлыйк бергә,
Яңа матур җыр тусын.
Җирдә әниләр, кояштай,
Озын гомерле булсын:

«Кояш, кояш мәңге балкый,
Мәңге нур сибә;
Кояш гомере телим мин.
Әнием, сиңа!»

— Турыдан – туры эфирда тапшыруыбызны дәвам итәбез.

Бөтен кешелек дөньясына ямь бирүче, елмаюыгыз белән безне
иркәләүче, җылы карашларыгыз белән назлаучы, акыллы фикерләрегез белән безгә ак
юл күрсәтүче сөекле әниләребез.

Бүген-әниләр бәйрәме
Бүген җирдә тантана
Кояш шуңа көлә бүген,
Гөлләр шуңа шатлана.
Әниләр бәйрәменә,
Куана шулай алар
Әнкәйләрне котлый бүген
Җирдә барлык балалар
Син, әнием, минем өчен
Бу дөняьяда бер генә
Йөзләреңнән бар өйгә нур бөркелә.

Сезнең каршыгызда нәни биючеләр чыгышы.

(“Почемучки”)

— Тапшыруыбызны дәвам итәбез. Сорауларыгыз, котлауларыгыз
булса, рәхим итеп шалтырата аласыз.

— Айзилә апа, мине хәзер әнием телевизордан күрәме?

— Күрә , әлбәттә.

— Сез миңа кайчан сүз бирәсез, минем әниемне котлыйсым килә.

— Рәхим ит, Алинә.

— Әнием, алтыным! Сине чын күңелемнән бәйрәм белән котлыйм.
Мин сиңа беркайчан да авырлык китермәм, синең йөзеңне кызартмам. Мин сине бик
яратам һәм сиңа багышлап бер шигырь башкарам.

Гел шулай нур сибеп
Яшә син, әнием!
Исәнлек – саулык сорап,
Дога кылам:
Әниемнән аермасын
Берүк ходам!
Рәхмәт яусын безнең әнкәйләргә
Аларгадыр бөтен авырлык
Әнкәйләргә якты йолдызлардан
Йә кояштан һәйкәл салырлык
Сезгә булган безнең хөрмәтебез
Урын алсын йөрәк түрендә
Шатлык һәм куаныч, зур бәхетләр
Юлдаш булсын сезгә гомергә.
Синнән дә яктырак
Синнән дә яхшырак
Матуррак кеше юк
Бөтен җир шарында
Китсәм дә читләргә
Әнием шикләнмә
Талпынып яныңа
Кайтырмын ерактан
Ни генә булса да
Мин сине елатмам
Синең күзләреңне
Яшьләргә чылатмам.

Эфирда “Ана белән бала” тапшыруы.

— Айзилә апа, монда шундый күп хатлар. Нинди хатлар соң
болар?

— Әйе, безнең студиябезгә бәйрәм уңаеннан бик күп хатлар
килде. Әйдә берәрсен укып китик әле. Ал берсен, Алинә.

— Бу хат безгә Биектау районы Дөбъяз авылыннан килгән.

— Яле, укып карыйк.

“Хөрмәтле редакция! Сезгә Дөбъяз урта мәктәбенең 4 сыйныф
укучылары яза. Без дөньядагы барлык әниләрне иң күркәм, иң матур бәйрәм белән
тәбрик итәбез. Җир йөзендә алардан да кадерле кеше юк. Чөнки безне бу якты
дөньяга тудыручы, бишек җырын җырлап йоклатучы, иң беренче булып мәктәпкә
озатучы да, еласак юатучы, егылсак торгызучы да кеше ул — әни. Без гомеребез буе
аларга рәхмәтле. Әниләребезгә бары тик сәламәтлек, озын гомер, куанычлы көннәр
телибез. Һәрвакыт шундый назлы, ягымлы булып калыгыз”.

— Без дә укучыларның теләкләренә кушылабыз һәм сезнең
хөрмәткә бию тәкъдим итәбез.

(Тухватуллаева Камилә белән Латыпов Гомәр башкаруында бию…)

— Әниләр турында сөйләгәндә безнең кадерле дәү әниләребез
турында да онытырга ярамый. Алар оныкларын тәрбияләүгә күпме көч куялар: җырлар,
бәетләр әйтеп безнең күңелләргә рухи байлык иңдерәләр. Безне җылы оекбашлар,
тәмле бәлешләр белән сыйлыйлар. Аларны яратмый мөмкин түгел!

Әй сез, татар әбиләре,
Нур сибә йөзләрегез.
Шуңа күрә дә яз сыман
Сезнең чал йөзләрегез
Чәчләргә ак карлар яусалар да,
Язлар яши сезнең күңелдә.
Өйрәнсеннәр яшьләр сезгә карап
Сокланырлык гомер төзергә!

(Татар халык биюе. Башкара Адилә Шәрәфиева.)

ТРР –ТРР- ТРР – ТРР.

— Безгә шалтыраталар, әйдәгез тыңлыйк әле.

— Алло, исәнмесез. Сезгә Дөбъяздан Адель шалтырата. Минем
кадерле әниемне бәйрәм белән тәбрик итәсем килә. Һәм аңа багышлап шигырь юллары
укыйм.

Әти белән бәргәләшеп
Таңнан торып утырдык
Җиң сызганып кызу-кызу
Без эшләргә тотындык
Әниләр көненә әти
Тырышып камыр басты
Ә песием Мырауҗаным
Эченә кереп батты
Нәни энем сабын алып
Табаларны чистартты
Аның майлы битен күреп
Песием куркып качты
Кызыл чалбар,аклы күлмәк
Машинада әйләнә
— Харап иттең күлмәкне, — диеп
Зур әнием бәйләнә.
Эльвина дә бик тырышты,
Идәннәрне юышты.
Күл булып аккан суларны
Чүмеч белән җыешты.
Дүртәүләшеп, тәмле итеп
Пәрәмәчләр ясадык
Көеп табага ябышкач
Кыра-кыра ашадык.
Әниләр көненә шулай
Без әнигә булыштык
Аңа бер эштә калмады,
Менә ничек тырыштык

— Айзилә апа, әниләр хөрмәтенә малайлар башкаруында берәр бию
куеп китә алмассызмы икән?

— Рәхмәт шалтыратуыгыз өчен. Сезнең үтенечегезне
канәгатьләндереп, бию куеп китәбез. Ул “Большая стирка” дип атала.

Әни кеше – ул иң күркәм, сабыр, гүзәл, тыйнак, уңган,
түземле. Бу әле аларга хас берничә генә сыйфат, аларны санап бетерергә мөмкин
түгел. Алинә, менә син әниеңә нинди матур сүзләр белән эндәшәсең?

— Алтыным, кадерлем, матурым, бердәнберем, кояшым.

— Күрәсезме, әниләргә эндәшергә никадәр матур сүзләр бар
икән. Тик бу сүзләрне ни кызганыч без бик аз әйтәбез, бик аз ишетәбез. Ә бит
ягымлы, җылы сүзләрдән канатлар үсә.

Әниләребезгә багышланган тапшыруыбызны дәвам итәбез. Хөрмәтле
тамашачылар. Бүген безгә кунакка әниләрне тәбрикләр өчен “Тургай” ансамбле
килгән. Ә хәзер микрофонны аларга бирик, сорауларыгыз булса, эфир телефоны аша
шалтырата аласыз.

— Исәнмесез!

— Исәнмесез! Бәйрәм белән сезне!

(“У меня есть три желания”)

Тапшыруыбыз ахырына якынлашып килә.

Ана һәм бала! Алар бербөтен, аерылгысыз.

Кадерле әниләр! Бу бербөтенлек, бергәлек

Балагыз үскән саен тагын да ныгысын,
бер-берегезне бер сүздән, бер караштан аңлап, бәхет сәгадәттә яшәргә язсын.

— Әниләребезне тагын бер кабат бәйрәм белән котлыйбыз. Озын
гомер, аяз күк йөзе, эшегездз уңышлар, сәламәтлек телибез.

— Айзилә апа, бу тапшыру миңа бик ошады, Әйдә киләсе
тапшыруны да бергә алып барыйк.

— Бик яхшы булыр. Ә без сезнең белән саубуллашабыз. Сау
булыгыз.

— Сау булыгыз, киләсе очрашуларга кадәр.

Дети – самое дорогое для матери. Счастье матери — в счастье
ее детей. Нет ничего бескорыстнее ее любви. Мать – первый учитель и друг
ребенка, причем самый близкий. Она всегда поймет его, утешит, поможет в трудную
минуту, защитит, оградит от беды. На свете нет человека роднее и ближе матери.

Песня “Мама”.

Мамы любят нас такими, какие мы есть, но самое заветное
мамино желание – видеть нас здоровыми, добрыми и умными. А мы хотим их видеть
всегда молодыми, веселыми и жизнерадостными. Если вы хотите сделать маму самым
счастливым человеком, поступайте так, чтобы она радовалась и с гордостью могла
сказать. “Знаете, какие у меня хорошие дети!”.

Если ты любишь свою маму, не верь в то, что ей не нужна твоя
помощь, встань рядом, помоги, устань вместе с ней. Она будет счастлива.

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • 8 март бэйрэменэ сценарий балалар бакчасында
  • 8 март бэйрэме сценарий
  • 8 март байрамына башкортса сценарий уйындар
  • 8 март б?йр?мен? сценарий татарча м?кт?пт?
  • 8 март б?йр?мен? сценарий клублар ?чен