9 мая сценарий татарча

Сценарий проведения митинга, посвященного Дню победы на татарсом языке для учащихся с 1 по 11 классы

9 Май бәйрәмендә һәйкәл янында чыгыш ясау өчен сценарий (9 мая 2018 г.)

Оформление: «Бессмертный полк» с фотографиями ветеранов Великой Отечественной  войны, тружеников тыла, георгиевские ленты у всех, цветы, венки. Пост у обелиска. Звучат песни военных лет.

  1.  алып баручы. Хәерле көн, хөрмәтле авылдашларыбыз, хезмәт ветераннары! Сезнең барыгызны да олы тантана — Бөек Җиңү көне белән котлыйбыз.
  2.  алып баручы. Сугышның барлык авырлыкларын үз җилкәләрендә татыган, олы тормыш юлы үткән хөрмәтле кешеләребез бүген биредә, безнең арада. Бүген без, сезгә дан һәм мәдхия җырларга, сезнең түземлегегез һәм сабырлыгыгыз алдында баш ияргә җыелдык.

Хөрмәтле        тыл ветераннары! Бүгенге бәйрәм өчен оештырылган чарабызны сезгә багышлыйбыз.

1Ведущий: «Добрый день, дорогие наши ветераны! Добрый день, уважаемые гости! Разрешите считать наш праздничный митинг открытым!»

Гимн РФ (фонограмма)

1. Ветераннар, ветераннар (Эльвина)

Сезгә хөрмәт, ихтирамнар,

Сез булганда матур булып,

Алсу булып ата таңнар.

Сугышта булып арыслан,

Ватанга җиңү яулаган,

Тыныч хезмәттә дан алган,

Һәр ветеран – чын каһарман.

1 а.б. 1941нче елның 22 нче июнь иртәсе. Явыз һәм көчле Гитлер Германиясе сугыш игълан итмичә илебез чикләрен бозып керде. Тыныч шәһәрләр һәм авыллар өстенә меңләгән бомбаларын яудырды. Сугыш башланды!
Илебез халкы 1418 көнгә сузылган  дәһшәтле Бөек Ватан сугышына  күтәрелде.

(«Священная война» көе яңгырый).

Шушы көнне илебезнең күген кара болыт каплый. Бу афәт бер генә гаиләгә дә кагылмыйча калмый. Газиз аналар улларын, сөйгән ярлар – парларын, балалар- аталарын изге яуга, изге көрәшкә озаталар. Яулык чите белән авыз читләрен каплап елаучы аналар, хатыннар үзләренең газизләрен соңгы тапкыр күрүләрен аңламыйча да калалар.

2.  Явыз дошман килә ил өстенә, (Камилла)

Ил байлыгын талап җыярга.

Алып килә канлы палачларын,

Халкыбызның канын коярга.

3.Ерткыч фашист килә ил өстенә (Сабира)

Кол итәргә илем кешесен!

Тез чүккәнче- басып җан бирербез.

Туган ил һәм азатлык өчен!

4. Юлбасарлар таптый илебезне, (Эвелина)

 Ватан сугышына мин китәм.

Менә — балам. Син әнкәсе аның ,

Балабызны тотып ант итәм.

Синең өчен, шушы балам өчен,

Нәселем өчен, Туган ил өчен,

Мылтык тотып баскан җиремнән

Бер адым да артка чигенмәм.

2а.б. Сугыш… нинди авыр, каһәрле, шомлы сүз бу! Ул миллионлаган кешенең гомерен өзгән, күпме баланы ятим иткән, аналарны тол калдырган.

5. Ул кабатлап, лачын йөрәгенең (Эльвина)

Изге антын сөйгән халкына,

Автоматын асты аркасына

Һәм атланды акбүз атына.

6. Егет үткән юлда сафлар сынды, (Камилла)

Туплар ауды, танклар ватылды.

Кайдан алды егет мондый көчне,

Кайдан алды мондый ялкынны?

7. Байрак итеп илгә тугрылыкны, (Эвелина)

Утны- суны кичте бу егет,

Автоматы түгел, аты түгел,

Анты белән көчле бу егет.

1 а.б. Дүрт ел буе сугыш безнең җиребезне яндырды, туганнарыбызны һәм якыннарыбызны арабыздан тартып алды, күпләрне туган туфрагыннан аерды, язмышларны җимерде.

2а.б. Бөек Ватан сугышы вакыйгалары торган саен ерагая бара. Тик ул вакыйгалар халык хәтереннән беркайчан да җуелмаячак. Чөнки сугыш илебезнең бер генә почмагына да, бер генә йортына да үзенең кайгылы кулы белән кагылмыйча калмаган.

1 а.б.  Авылдан бик ерак иде, диләр,

Фронт сызыгын,

Комсыз сугышны…

Алай икән, ник соң ул сугышны

Уйласаң да кыса сулышны?

2а.б. Йөздән артык солдат

Өйләренә

Ни сәбәпле кайтмый калган соң?

Яшь хатыннар- ирсез,

Ә малайлар

Ник әтисез калган аннан соң?

1 а.б. Нигә соң ул сугыш

Авылдагы

Һәрбер йортны мең кат тетерәткән?

Хирурглар

Ярчыкларны һаман

Чүпләп бетерә алмый күкрәктән?

2а.б. Яудан соң да

Ник солдатлар түгел,

Үлем кәгазьләре агылган?

Йә, кем әйтә ала

Ул сугышны

Узмаган дип безнең авылдан?!

1 а.б. Безнең  3 авылдан: Юрмы, Янек, Әшле авылларыннан 149 кеше Бөек Ватан сугышына китә, кире кайтмадылар сугыш кырыннан 111 кеше.

Ведущий: Сүз мәктәп заведующиесына Гайсина Гузәл  апага бирелә.

2а.б. Йөрәкләрдән мәңге китмәс инде.

Утлы еллар, поход юллары.

 Туган якка кире кайтмадылар,

Һәр авылның күпме уллары.

Япь-яшь килеш алар мәхрүм калды,

Бу тормышның барлык назыннан.

Исемнәре һәйкәл күкрәгенә,

Авыл саен тезеп язылган.

1 а.б Бер кайтырбыз, диеп киткән юлдан

Күпләр илгә кире кайтмады.

Алар өчен бары җилләр генә

Ачып-ябып йөрде капканы.

Югалтулар алып килде сугыш,

Күпме дуслар кайтмый калдылар.

Шул дусларның йокыларын саклап,

Ак каеннар моңсу шаулыйлар.

2  а.б. «Бер кайтмасак, бер кайтырбыз», дип китсәләр дә,  …….авылдашыбыз яу кырында мәңгелеккә ятып калды, күбесе кайткач вафат булды. Бүгенге көнгә авылыбызда Бөек Ватан сугышында катнашкан …. кеше исән. Туган җирләре өчен башын салган бу батырларны онытырга безнең хакыбыз юк. Алар безнең белән, безнең арада.

1 а.б. Каберең кайдадыр, билгесез,

Туфрагың күмгәндер үләннәр.

Китмиләр күңелдән беркайчан

Ил өчен көрәшеп үлгәннәр.

2  а.б. Кайтмаганнар

Уйда сакланалар,

Җырда ятланалар

Кайтмаганнар…

Исемнәре данга төрелгәнгә

Һәйкәл булып басты

Кайтмаганнар!

Баш иябез сезгә, каһарманнар!

1 а.б. Карагыз да уйланыгыз,

Мәңгелек ут каршында.

Илен яраткан батырлар

Яши мәрмәр ташында!

2  а.б. Хөрмәтле кунаклар, ветераннар! Якты киләчәгебез, сабыйларның тыныч йокысы өчен гомерен биргән авылдашларыбызны олы ихтирам белән искә алыйк. Бер минутка тынлык.

Минута молчания (метроном)

1 а.б. Сугыш кырында ятып калган авылдашларыбызның, якыннарыбызның яткан җирләре йомшак булсын, туфраклары җиңел булсын. Аларның һәркайсын хәер – догалар белән искә алып китик. 

       Сүз Набиль бабайга бирелә.

Набиль бабай

2  а.б. Үлгəннəр хөрмəтенə һəйкəлгə классларга веноклар, туганнарына, кардəшлəренə чəчəклəр салырга рөхсəт ителə.

«Һәйкәлләргә чәчәк куябыз» (музыка)

1  а.б. Сугыш инде күптән бетте… Окоплар инде җир белән тигезләнделәр, аларны яшел чирәм каплап китте, фронт юллары урынында яңа шәһәрләр һәм авыллар барлыкка килде, блиндажлар чәчәкләр белән капланды. Тик сугыш хатирәләре онытылмыйлар.

2  а.б. Ведущий: Сугышның һәрвакыт ике ягы бар. Аның берсе- фронтта да, тылда да үтә авыр, хәлдән тайдыргыч хезмәт.

1  а.б. Ведущий: Әбиләребезнең, хатыннарыбызның һәм апа-сеңелләребезнең ул еллардагы хезмәтен кем һәм кайчан тиешенчә бәяләде соң? Без сезнең алда мәңге бурычлы, хөрмәтле хатын-кызлар. Йокысы үткән төннәрегезгә, ачы толлык өчен, койган күз яшҗләрегезгә башыбызны иябез.

2  а.б.  Ведущий: Сүз авыр сугыш елларында тылда хезмәт иткән барлык хатын-кыз хезмәт ветераннары исеменнән …. апайга бирелә.

1  а.б. Ведущий: Сүз ветеран укытучысына, сугыш кызына Нотфуллина Сәкинә  апага бирелә.

Нотфуллина Сәкинә  апа

2  а.б.  Онытмыйк Җиңү батырларын,

Алар өчен үлем юк җирдә!

1  а.б. Буыннардан буыннарга күчә

Батырларның гомере, җыр булып.

Илне яратудан өстен хис юк,

Чын батырлык -илгә тугрылык.

2 а.б. Җиңү көне! Бу сүз һөркайсыбыз өчен дә чиксез кадерле. Җиңү! Ул кешелеккә җирдәге тормышны саклау өчен кирәк иде. Шуңа да 45 нче ел истәлеге- тормышның үзе кебек мәңгелек.

1  а.б. Бөек җиңүгә 73 ел узды, тагын бик күп дистә еллар үтәр, буын арты буын алмашыныр, ләкин Бөек Җиңү һәм шушы Җиңүне яулаган какшамас фронт һәм тыл каһарманнарының якты истәлеге халык күңелендә мәңге яшәр.

Вручение цветов труженикам тыла, детям войны учащимися начальных классов

Песня в исполнении М.Гузель

 20.Рәсәй бүген бәйрәм итә, (Эльвина)

Карап булмый тыныч кына,

Чал ветеран ләгънәт укый!

«Тик булмасын сугыш кына!»

Сугыш кичкән карт солдатның

Бер сүз каба сулышына

Кабатлый ул дога итеп

«Тик булмасын сугыш кына!»

21. Кирәкми безгә кан кою, (Камилла)

Кирәкми безгә сугыш.

Безнең теләк якты, матур,

Тыныч хезмәт һәм тормыш!

22.  Җиңү килде җирне нурга күмеп, (Сабира)

Шатлык белән күзне чылатып;

 Килде ул көн горур күкрәкләрдә

Орден, медальләрне чыңлатып.

23. Җиңү көне -Халык тантанасы, (Эвелина)

Яз төренгән янар комачка.

Җир чәчәкләр тезгән күкрәгенә,

Йөз балкытып карый кояшка.

2  а.б. Данлы көннәр, вакыйгалар һаман артта кала бара. Килер бер көн, бу сугыш тарих битләрендә генә калыр.

1 а.б. Хөрмәтле ветераннарыбыз! Сезне тагын да байрам белан котлыйбыз, исанлек саулык, озын гомер телибез. Хазер сезне клубка концертка чакырабыз. Рәхим итегез.

«День Победы» (фонограмма)  Закрытие митинга.

9 май – Бөек җиңү көненә багышланган монтаж

Ведущий1.Кадерле дуслар! Бүген без Бөек Җиңүгә багышланган кичәбезне бәйрәм итәргә җыелдык. Җиңү көне якынлаша! Бу көнне кешелек дөньясы түземсезлек белән көтте. Һәм ул көн килде. 1945 елның май ае. Илебездә сугыш урап узган бер генә гаилә дә юктыр.Шуңа күрә, һәр гаилә сугышта ятып калган һәм аннан исән кайтып тормышларын дәвам иткән батырларыбызны искә ала.

Ведущий 2.День Победы – это радостный и горький праздник. За плечами этого праздника страшное время войны. Войны, ставшей тяжелейшим, трагическим испытанием для нашей Родины. Войны, длившейся 4 страшных года, 1418 дней и ночей. Тогда, в далёком для нас прошлом, люди мечтали о светлом и мирном будущем.

Дети вбегают и изображают счастливую мирную жизнь, вдруг звук сирены, и бомбардировки. Мальчики накрывают девочек своими руками.

ГОЛОС ЛЕВИТАНА О НАЧАЛЕ ВОЙНЫ.

Дети тихонько встают.

Төркемдә – өч бала. Бер малай “солдат”, ике кыз – “ана” һәм “сеңел”. Кызлар “солдат”ны кочаклыйлар, күз яшьләрен сөртәләр.

Бала (малай)

Син, сеңлем, бер дә елама,

Әнием синдә нык бул.

Мин сугыш кырларыннан

Җиңү алып кайтырмын.

ЗВУЧИТ ПЕРВЫЙ КУПЛЕТ ПЕСНИ «СВЯЩЕННАЯ ВОЙНА»

Чтец Нигә булган бу сугыш дип,

Искәт өшкән саен уйланам,

Шул явыз сугыш кырында,

Ятып калган бит минем бабам.

Чтец Үз иле, гаиләсе өчен

Батырларча ул сугышкан.

Оныклары рәхәт үссен дип,

Хәтта үзен кызганмаган.

Чтец Весь под ногами шар земной.

Живу. Дышу. Пою.
Но в памяти всегда со мной,

Погибшие в бою.
Пусть всех имен не назову,
Нет кровнее родни.
Не по тому ли я живу,
Что умерли они? 

Ведущий1.Сугышчылар безнең илебезгә Бөек җиңү алып килделәр. Берлинга хәтле барып җитеп Кызыл байрак казадылар. 9 май – Җиңү бәйрәме. Урамнарда шат күңелле, күкрәк тулы орден-медальләр таккан ветераннар. Аларның күзләрендә сагыш тулы әрнүле күз яшләре. Барча халык Бөек җиңүне күреп шатланды, тик үзләренең якыннарын югалтуларын авыр кичерделәр.

Ведущий 2. Вся страна – армия и народ, тыл и фронт – объединились под лозунгами: «Смерть немецким оккупантам!», «Все для фронта, все для победы!».. На защиту Родины встали и взрослые, и дети. Уходили на фронт эшелоны, создавались партизанские отряды, заступали на трудовую вахту в тылу женщины, дети, старики. «Враг будет разбит, победа будет за нами» — эти слова звучали повсюду. И вот наступил тот день, когда по радио объявили об окончании войны. Страна ликовала!

БИЮ (БАЛАЛАР ШАРЛАР, ЛЕНТАЛАР ТОТЫП БИИЛӘР)

Ведущий1.Бөек Ватан сугышы тәмамлануга быел74 ел тула. Ләкин, кешеләр йөрәгендә сугыш калдырган яра-җәрәхәтләр һаман да сыкрый. Сөекле улларын, яраткан ирләрен югалткан аналарның, хатыннарның, ятим калган балаларның кайгы-хәсрәте мәңге онытылмас, алар йөрәгендә сугыш калдырган яра мәңге төзәләсе түгел.

Ведущий 2.Война принесла нашей стране много горя, бед, несчастий. Она разорила десятки тысяч городов и сёл, лишила крова около 25 миллионов человек.

Ведущий 1.4 ел сугыш. 1418 көнгә тиңсез халык батырлыгы. 1418 көн җимереклек, канн һәм үлем, авыртулар һәм югалтулар, иң яхшы улар һәм кызлар һәлак була.

Ведущий 2.Многие солдаты не вернулись с полей сражений и остались стоять в бронзе и граните. В памятниках и обелисках навечно застыли они в своём последнем броске на позиции врага.

Ведущий 1.Сугыш йөзләрчә мең баланы ата-анадан, бабалардан, өлкән кардәшләреннән мәхрүм итте. Ул 27 миллионнан артык кеше гомерен алып киткән.

Ведущий 2. Более 27 млн. за 1418 дней – это 14 тысяч убитых ежедневно, 600 человек в час, 1 человек в минуту. Каждый шестой житель нашей страны погиб во время войны. Если по каждому из них объявить минуту молчания, то страна будет молчать – 38 лет. Вот что такое 27 млн.

Ведущий1.Әйдәгез,без дә сугыштан әйләнеп кайта алмаган солдатларны 1 минут тынлык белән искә алыйк.

1 МИНУТ ТЫНЛЫК. Звучит метроном

Чтец За страну родную люди

Отдавали жизнь свою,

Никогда мы не забудем

Павших в доблестном бою.

Чтец Җиңү бәйрәменә җыелыйк, дуслар,

Бәйрәм итик бүген бергәләп.

Бүген — 9 май,

Бөек бәйрәм көнебез.

Әйдә, кулга – кул тотышып,

Шаулап биеп йөрибез.

УКУЧЫЛАР БАШКАРУЫНДА ҖЫР

Иң матур һәм күркәм урында

Һәйкәл булып баскан солдат тора,

Винтовкасын кысып кулына.

Тукта, иптәш, тукта”

Минем яннан,

Тыныч кына үтеп китмә син!

Мин бит гади бер сын гынатүгел,

Онытма син!

Приходят люди к Вечному огню

Приходят, чтобы низко поклониться.

Тем, кто погиб в жестокую войну.

Их подвигами Родина гордится.

Горит огонь и в дождь, и в снег, и в град,

Бессмертен подвиг доблестных солдат.

Хәзер җырланасы җырыбыз сугышта вафат булганнар рухына дога булып барып ирешсен.

ҖЫРЛЫЙ…….

Авыл тулып калды нарасыйлар,

Белмичәдә ятим үсәсен.

Тол хатыннар калды авыл тулып,

Һәм тол кызлар калды хәтерләтеп,

Сулып барган чәчәк — гөлләрне .

Бабушки, матери, жены и сестры,

Мы перед вами в вечном долгу.

В годы войны не стояли в сторонке,

Горя хлебнули на бабьем веку.

К сердцу в печали прижав похоронку,

Молча вставали за мужа к станку.

Рыли окопы и землю пахали,

Хлеб выпекали, лечили солдат.

Сено косили, железо ковали,

Строили школы, учили ребят.

Ведущий 2.Многие ребята уходили на фронт прямо со школьной скамьи. Разбросала война молодых парней — кого в танкисты, кого в зенитчики, кого в телефонисты, кого в разведчики.

Ведущий 1.Балачагын, яшьлекләрен сугыш урлаган, ач- ялангач килеш эшләптә үзләрендә яшәргә көч таба алган сугыш чорыя шьләре. Алар кайгыларын җыр – биюләрбелән басарга тырышканнар, дөнья мәшәкатьләрен шулай итеп онытып торганнар.

БИЮ/ ҖЫР

Война прошлась по детским судьбам грозно,
Всем было трудно, трудно для страны,
Но детство изувечено серьёзно:
Страдали тяжко дети от войны.

Мин кайтырмын, балам, тиздән – тиздән,

Синкөтеп тор сагыныпәткәңне.

Мин сугышамсинеңтормышөчен,

Синеңбәхетеңөченсугышам.

Ведущий 2.В перерывах между боями солдаты мечтали, чтобы их дети и внуки никогда не узнали ужасов войны. Так примите поздравления от маленьких участников нашего концерта.

СЕЗНЕҢ АЛДЫГЫЗДА ҖЫРЛЫЙ…

Ведущий 2 .Кто сказал, что надо бросить песни на войне?
После боя сердце просит музыки вдвойне!

В минуты отдыха песня позволяла расслабиться, сделать передышку. А в решительные минуты помогала избавиться от слабости и паники. Говорилось, что фронтовая песня — это вторая винтовка, что враг боится песни больше, чем огнестрельного оружия, потому что боец-песенник будет сражаться до последнего, не отступая.

СЕЗНЕҢ АЛДЫГЫЗДА ҖЫРЛЫЙ…

Сугыш тавышлары күптән тынды

Төзәлделәр җирнең яралары,

Әтиләрнең окопларын сөреп

Иген чәчә хәзер балалары.

Сугыш тавышлары тынды,

Ләкин, күңелләрдә шомы яши һаман,

Сугыш агачларын аударсак та,

Кайлардадыр әле тамыры калган.

Ведущий 2.Солнце яркое светит над миром. Пусть так светится оно вечно. Мы хотим, чтобы наше будущее было спокойным и счастливым, поэтому мы хорошо учимся, поем и танцуем. Вот видите, эти девушки искренне любят жизнь.

………………………………………………………………. БАШКАРУЫНДА БИЮ

Ведущий 1.Еллар уза, дөньяга яңа буыннар килә. Әмма канкойгыч сугышлар турында онытырга беребезнеңдә хакы юк!

СЕЗНЕ СӘЛӘМЛИ ………………………………………………….ҖЫРЫ.

Ни один пусть не рвётся снаряд,

Ни один не строчит автомат.

Оглашают пусть наши леса

Только птиц и детей голоса.

И пусть мирно проходят года,

Пусть не будет войны никогда!

74 ел илебез күге аяз!

Сугыш беркайчан да булмаска тиеш.

Йә, әйтегез, сугыш кемгә кирәк икән?

Һәр адәмнең газиз башы бит бергенә.

На первый план выходят мальчик и девочка – «брат и сестра».

Мальчик: Я так боюсь, а вдруг фашисты к нам вернутся?

И мы с тобой уже не сможем поиграть.

Девочка: Не бойся, их разбили насмерть наши прадеды,

И мы сегодня можем мирно спать.
Смотри, какое небо голубое!
В нем самолёты больше никогда не загудят.
Кто даст им потревожить сон героев,
Которые под этим небом спят?

Мальчик: Так если они спят, они проснутся?

И будут также жить, как и тогда?

Девочка: Нет, братик, спят они уже навечно.

Они уснули за тебя и за меня.
А мы с тобой должны их подвиг вечно помнить
И понимать, что в жизни нет прекрасней дня.

Мальчик:А день Рожденья? Нет-нет-нет! Я понял,

Что День Победы — самый лучший праздник для меня!

Ведущий 1.Хөрмәтле ветераннар! Сезне Җиңү бәйрәме белән кайнар котлыйбыз. Инде бүгенгесе көндәдә сугышлар булмасын, халыклар мул тормышта яшәсен дигән теләктә калабыз. Сезгә барыгызга да исәнлек-саулык, тыныч күк йөзе телибез.

Ведущий 2.Каждый год в день Победы 9 Мая мы встречаем на улицах пожилых людей с орденами и медалями на груди. Их называют ветеранами, это они не жалея себя, защищали нашу Родину.

Ветераннарга сүз бирелә. Алар үзләре белән сугышта булган вакыйгалар, җиңү көне турында сөйлиләр.

Балалар ветераннарга чәчәк бүләк итәләр.

Шуның белән бәйрәм кичәсе тәмамлана, саубуллашалар.

ИСПОЛНЯЕТСЯ ПЕСНЯ «ДЕНЬ ПОБЕДЫ»

Ведущий 2.Если в вашей семье, в вашем доме живут ветераны, те, кто участвовал в боях с фашистами, не забудьте поздравить их с праздником Победы!

Ведущий 1.Хөрмәтле укытучылар, укучылар! Безнең барыбызның да теләге бер:дөньялар тыныч, күк йөзебез аяз, киләчәгебез якты булсын иде. Шундый теләкләр белән без чыгышыбызны тәмамлыйбыз. Игътибар белән тыңлаганыгыз өчен зур рәхмәт.

Алар даны мәңгелек…

(Бөек Җиңүнең … еллыгына)

Алып баручы. Хәерле көн, сугыш һәм хезмәт ве­тераннары! Сезнең барыгызны да бөек тантана, зур шатлык — Бөек Җиңүнең … еллык бәйрәме белән котлыйбыз!

Илебез күгенең … ел буена аяз булуы белән без сезгә бу­рычлы. Озын гомер, тыныч көннәр насыйп булсын барыбыз­га да!

Матурлыгы өчен бу көннәрнең

Кемнәр генә корбан булмаган!

Исемнәрен тарих безгә үзе

Саклап килә ерак еллардан!

Туган ил хакына,

Туган җир хакына

Авылдашлар башын салдылар.

Безнең гомер өчен алар

Мәңгегә чит илдә калдылар!

Кичәне ачу өчен сүз Ветераннар советы рәисенә бирелә.

Алып баручы. Хөрмәтле кунаклар! Бу Җиңү зур кор­баннар аша килде һәм менә … ел инде илебез халкы тыныч тормышта яши. 4 ел сугыш дәвамында халкыбыз тудырган зур батырлыклар һәм кичергән зур газаплар … ел буена да, 100 ел буена да онытылырлык түгел. Каһарманнар даны мәңгелек.

Күп илләрне кара күмер ясап,

Үлек белән түшәп юлларны,

Канга туймас Гитлер безгә табан

Суза хәзер шакшы кулларын.

Җиребезне безнең кол итмәкче,

Кол итәргә азат халыкны

Хыяллана фашист, этләреннән

Талатырга бездән байлыкны.

Көлеп аккан көмеш чишмәбездә

Канга баткан кулын юмакчы.

Кырым кояшында кызынмакчы,

Балабызны килеп бумакчы.

Юк бу илдә урын юлбасарга,

Үз башына төшәр хәсрәте.

Туплар булып ява явызларга

Халкыбызның ачы нәфрәте.

Тыныч иде әле таңнарыбыз,

Аяз иде әле иртәләр.

Дошман басып керде илебезгә,

Ир-егетләр яуга китәләр.

22 июнь. Таң атып килә. Гүзәл авыллар, шәһәрләр ты­ныч йокыда. Әниләренең җылы куенында тәмле төшләр күреп нәни сабыйлар изрәп йоклыйлар. Шул вакытта канга туймас фашист этләре безнең чикне бозып авылларны, шәһәрләрне үлем утына тоттылар. Бөек Ватан сугышы башланды.

(Фонограмма: Левитан тавышы. Сугыш башлануы хәбәр ителә.)

Берни белми изрәп йоклаган сабыйлар зәңгәр күккә ка­рап хәрәкәтсез калдылар. Зәңгәр күкне канлы корым капла­ды.

Аяусыз сугыш башланды.

Бөек Ватан сугышына безнең авылдан … кеше китте.

(Солдатлар турында җыр.)

Бер кайтырбыз диеп киткән юлдан

Китсәләр дә, алар кайтмады.

Алар өчен бары җилләр генә

Ачып-ябып йөри капканы.

Бер кайтмасак, бер кайтырбыз дип китсәләр дә, күпме авылдашларыбыз туган туфрагын күрү бәхетенә ирешә алма­ды. Алар еракта мәңгелек йокыга талдылар. Туган җирләре өчен башларын салган бу батырларны онытырга безнең ха­кыбыз юк. Алар безнең белән, безнең арада.

Иле исән калган батыр улың

Яши халкы белән ул бергә.

Тыныч тормыш өчен тырыша ул,

Җырлап иген игә ул җирдә.

Хөрмәтле кунаклар, ветераннар!

Безнең якты киләчәгебез, сабыйларның тыныч йокысы өчен башларын салган авылдашларыбызны зур хөрмәт белән искә алыйк. Иптәшләр! Бер минутка тынлык.

(Зал басып тын кала.)

Туган җирләрдән еракта башларын салган авылдашларыбызның якты истәлеге күңелләрдә мәңге сакланыр. Авылы­быз уртасында алар хөрмәтенә салынган һәйкәл — моның ачык мисалы. Узган сугыштан безнең авылыбызга барлыгы … кеше әйләнеп кайтты.

Ут сүнә, берничә минуттан соң яна. Сәхнәдә кулына кылыч тоткан солдат һәйкәле. Таякка таянган, кулына чәчәкләр тоткан карчык боек кына һәйкәл янына килә.

Ана (карчык). Исәнме, улым, менә мин яңадан синең яныңда. Салкын түгелме, балакаем?

Улы (һәйкәл). Юк, әнкәем, салкынның ни икәнен мин белмим. Миңа беркайда да салкын булганы юк.

Ана. Нигә үзеңне сакламадың, улым? Хәтерлисеңме: «Ән­кәем, Берлинны гына алыйк та, алтыбыз алты яктан кайтып керербез, — дигән идең. — Әнкәй, син беребездән беребезгә кунакка гына йөрерсең, йөзгә кадәр яшәрбез», — дип язган идең?

Улы. Әйткән сүзләрем һәрвакыт йөрәк түрендә, әнкәем. Әмма башкача мөмкин булмады…

Дошман белән көрәш аяусыз булды. Мин генәме соң? Меңнәр, миллионнар илебез өчен үз-үзләрен аямыйча көрәштә башларын салды. Кайберәүләрнең сугыштан киткән балала­рының берсе дә кайтмады. Ә синең (Фәлән-фәләнең) кайтты әле.

Ана. Калганнарыгыз да янымда булса, куанычымның чиге булмас иде. Сугышка киткәндәге сыман бер-бер артлы кайтып керерсез дә уен-көлке белән өебезне ямьләрсез кебек.

У л ы. Картлык көнеңдә ничек яшисең соң, әнкәй?

Ана. Барысы да җитеш, улым. Шәһәрдән шәһәргә, авыл­дан авылга кунакка гына йөрим. Оныкларым санап бетерер­лек түгел.

У л ы. Сине яраталармы соң алар, әнкәй?

Ана. Яраталар, бик тә яраталар. Берсеннән дә авыр сүз ишеткәнем юк, әби дип үлеп торалар. Бәлки, мине тиз генә танымагансыңдыр да, балам?

У л ы. Таныдым, әллә кайлардан таныдым, әнкәем, күз ну­рым. Әгәр мөмкин булса, мин сине кочагыма алыр идем. Әмма минем кулларым, инде үзем дә — кузлы тимердән. Димәк, мәңгелек, әнкәем.

Ана. Йөрәк түремдә 9 ай буе йөрткән, күкрәк сөтемне имезеп үстергән баланы югалтуы ай-һай авыр шул, улым.

Улы. Шулайдыр, әнкәй! Ләкин син сөен! Без бит Ватан өчен, бүгенге шушы тыныч көннәр өчен һәлак булдык. Тез чүгеп, кол булып яшәсәң, бу дөньяның ни рәхәте булыр иде?

Ана. Шулай, улым, дөрес әйтәсең! (Ана чәчәкләрне куя.)

Алып баручы.

Узган авыр юлларыңны

Яраларың да төзәлсен,

Онытырга тырыш, ана.

Инде тынычлансана.

Сугыштан барлыгы … кеше әйләнеп кайтты. Ләкин елдан-ел ветераннарыбыз сафы да сирәгәя бара. Җиңүнең … ел­лыгын бәйрәм иткәндә арабыздан киткән ветераннарны оныт­мыйк. Әйе бик зур афәтләр, олы хәсрәтләр алып килде бу су­гыш илебез халкына. «Исән-сау әйләнеп кайтыгыз, җиңү белән кайтыгыз, онытмагыз!» — дип озаткан иде авыл халкы үзе­нең кадерле улларын. Аналарның, йөзләренә яулык каплап, тавышсыз гына елаулары, күпләрнең тамагына кереп утыр­ган хәсрәт төере озату тантанасында артык сизелмәде. Чөнки алар улларының әйләнеп кайтырына ышанганнар иде әле.

Үгет-нәсыйхәтләрнең,әманәт-нәзерләрнең, ачы күз яшь­ләренең шаһиты булды олы юл.

Авыр, бик авыр еллар иде. Ләкин түзделәр, иреннәреннән кан саркыганчы түзделәр. Дошманны тизрәк туган җиребездән куып чыгару. Менә шушы олы максатка ирешүдә … авылы халкы да йөрәкләреннән өзеп улларын, кызларын бирде. Авыл язмышы ил язмышына кушылды. Һәр көнне үзәк өзгеч хәбәрләрдән торган ул көннәрнең шаһиты, Ватан сугышы ел­ларында тракторда эшләгән (Фәлән) апага сүз бирәбез. Тыл­да күргән авырлыкларыгыз турында сөйләсәгез иде. (Апа сөйли.)

Алып баручы. Әйе, ирләре, уллары, туганнары зур ба­тырлыклар күрсәткәндә, тылдагы хатын-кызларыбыз үзләрен аямыйча эшләделәр. Тылдагы хатын-кызларның батырлыгы сугыш кырында туган батырлыкка тиң.

Сүзне (Фәлән) апага бирәбез. (Апа сөйли.)

Сезнең өчен «Ак күлмәкле каеннар» дигән җыр юллый­быз. (Җыр башкарыла.)

Алып баручы. Авылдашларның сугыш кырындагы хәбәрләрен хатлар аша белеп тордык.

Ай, ул кош теледәй солдат хатлары! Күпме кеше тилме­реп көтте аларны. Һәр гаиләгә килгән кайгыны да, шатлык­ны да бергә кичерә иде авыл халкы. Хәсрәт белән янәшә йөргән шатлык та килә иде кешеләргә. Шушы ике нәрсә йөрәкләрне телгәли иде. Кара пичәтле кош теледәй шушы кәгазь кисәге бәгырьләрне өзеп күпме авылдашлардан кан-яшь түктерде. (Хатлар укыла.)

Хәзер сүзне сугышта катнашкан ветеранга бирәбез.

(Ветеран сөйли.)

Концерт номеры. «Диңгезче» биюе.

Алып баручы. Совет халкы, 4 елдан артык кан коеп, үз иминлеген генә саклап калмады, фашизм изүе астында га­запланучы тугандаш халыкларга да азатлык алып бирде.

Яшәү өчен, авылдашларыбызның бәхетле киләчәге өчен күпме авылдашларыбызның гомере киселде. Ниһаять, зур кор­баннар биреп алынган Җиңү көне килде. 1945 ел. 9 май. (Җиңү көе ишетелә.)

Менә … ел инде тыныч хезмәт фронтында эш кайный. Ләкин сугыш китергән тирән хәсрәт, яралар һаман да үзен сиз­дерә. Ветераннарның күкрәгендә кыймылдаган мина кыйпылчыгы аша, әти сүзен әйтергә тилмереп үскән сабыйлар аша, ничә еллар буена олы юлдан күзен алмый газиз балаларын көткән аналар аша, әле һаман бер-берсен эзләүче фронтовик- дуслар аша…

Хөрмәтле сугыш ветераннары!

Сезне бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз.

Сугыш ялкыны безнең дөньяны

Чолгап алмасын яңадан.

Сакла, сакла тынычлыкны,

Дан тынычлыкка, дан, дан, дан!

Алып баручы. Хөрмәтле авылдашлар, әбиләр-бабайлар, килгән кунаклар, укытучылар, укучылар! Бу кичәне без илебезнең иминлеге хакына үз гомерләрен, көчләрен сәламәтлекләрен кызганмаган, үзләренең тырыш хезмәтләре белән Җиңү көнен якынайтуга өлеш керткән тыл батырларына багышлыйбыз. Сезнең хөрмәткә 9 нчы сыйныф укучылары җыр башкара. ( 9 класс җыр)

Бер кайтырбыз диеп киткән юлдан

Китсәләр дә, алар кайтмады.

Алар өчен бары җилләр генә

Ачып-ябып йөри капканы.

“Бер кайтмасак, бер кайтырбыз”-, дип безнең Метрәй авылыннан сугышка 323 кеше китә. 158 авылдашыбыз яу кырында мәңгелеккә ятып кала. Туган җиребез өчен башын салган бу батырларны онытырга безнең хакыбыз юк. Алар безнең белән, безнең арада. Хөрмәтле кунаклар, ветераннар,укучылар, укытучылар! Якты киләчәгебез, сабыйларның тыныч йокысы өчен гомерен биргән авылдашларыбызны олы ихтирам белән искә алыйк. (Бер минутлык тынлык игълан ителә).

Ил чакыргач, утлы давыл аша

Җиңү яулап алга бардыгыз.

Тәмуг газаплары күргәндә дә

Асыл ирләр булып калдыгыз.

Туган ягыбызга Җиңү белән 126 авылдашыбыз исән-имин кайта. Ләкин бугенге көндә бары тик 2 генә сугыш ветераны исән-сау гомер итә.

Алар хөрмәтенә нәфис сүз “Минем бабай”. Укый 1 сыйныф укучысы.

Бөек Ватан сугышында җиңүгә зур өлеш кертүчеләр-тыл ветераннары. Ирләрен, улларын фронтка озатканнан соң, бөтен авырлык хатын-кыз, бала-чага җилкәсенә кала. Үзләре ачка шешенсә дә, алар һәр килограмм ашлыкны дәүләткә озата, үзенең өстенә кияргә киеме булмаса да, фронтны кием-салым белән тәэмин итеп тора.

Сугыш чорындагы хатыннарның

Исемнәрен ташка нык уеп

Кулдан килсә әгәр, бронзадан

Һәйкәл куяр идем мин коеп.

Һәйкәл куяр идем, кояр идем

Авылыбызның иң-иң түренә

Матур көннәремдә, кайгы барда

Килер өчен һәрчак бирегә.

Җыр “Солдатта булган диләр”. Башкара 1-2 сыйныф укучылары.

Ирләр китте. Кызлар елап калды

Елап калды күпме хатыннар

Туйда кигән күлмәкләре калды,

Күпме бала калды ятимнәр.

7 нче сыйныф укучысы башкаруында бию тәкъдим итәбез.

(9классукучысы.)

Игътибарыгызга 1 сыйныф укучысы башкаруында җыр. “Хәерле көн”.

Без бәхетле чорда яшибез, якты мәктәпләрдә белем алабыз, үзебез яраткан эш белән шөгыльләнәбез. Ә бу матур тормышны безгә Сезнең кебек батырлар яулап алды. Без сезгә баш иябез, хөрмәтле сугыш һәм хезмәт ветераннары!

Нәфис сүз “Солдат булдым”. Укый 1 нче сыйныф укучысы

Оныклар бәхетле булсын дип,

Күгебез гел аяз торсын дип,

Каһарман бабайлар үлгәннәр

Оныклар шат тормыш корсын дип

Балалар бәхетле булсын дип

Күгебез гел аяз торсын дип,

Әтиләр, абыйлар үлгәннәр

Балалар шат тормыш корсын дип.

3-4 сыйныфлар башкаруында җыр. “Солдат булам”.

Атсын өчен туган илнең

Һәр таңы матур булып,

Үсәрбез көрәшче булып,

Үсәрбез батыр булып.

Куркытмас авыр киртәләр,

Очраса да безнең юлларда.

Эстафета булыр һәрвакыт

Корычтай нык, чыдам кулларда.

Нәфис сүз. Укый.

Җиңү яулый кыю көрәшчеләр,

Гөлләр үсә Ватан алдында.

Илдән-илгә, телдән-телгә күчеп,

Җыр яңгырый бәхет турында.

2 нче сыйныф укучысы башкаруында җыр. “Җырлап яшәр чагыбыз”.

Кирәкми безгә кан кою,

Кирәкми безгә сугыш.

Безнең теләк якты, матур,

Тыныч киләчәк тормыш.

Шауласын яшел урманнар,

Яфрак ярсын тал тирәк.

Яшәсен өчен матурлык

Бергә: Безгә тынычлык кирәк.

9 сыйныф класслар башкаруында “Катюша” биюе.

Беләнебезчә,сугыш һәм тыл ветераннарының сафы елдан-ел сирәгәя бара. Алар зарланырга яратмый, ләкин алар бездән игътибар һәм ярдәм көтә. Әйдәгез, аларга игътибарлы булыйк, шәһитләрнең каберен кадерләп һәм пакъләп тотыйк, ә исәннәрне хөрмәтлик, шәфкать җылысына төрик!

Нәфис сүз “Бәхетлеме кеше дөньяда?” Укый.

Хөрмәтле ветераннар: әбиләр, апалар, бабайлар, абыйлар. Яшь җилкәләрегезгә тормыш салган авыр бурычны сез намус белән үтәдегез. Алдагы тормышыгыз да күк йөзе кебек аяз, гомерегез матур җыр кебек, күңелегез көр, йөзегез һәрчак көләч булсын. Гаиләләрегезгә муллык-иминлек, тынычлык телибез! Кызлар ансамбле башкаруында җыр. “

Бөек Җиңүгә багышлана
А. Б.(Румилә И.)
Хәерле көн сугыш һәм хезмәт
ветераннары! Сезне барыгызны да бөек тантана, зур
шатлык – Бөек Җиңүнең 70 – еллыгы белән котлыйбыз.
Илебез күгенең 70 ел буена аяз булуы белән без сезгә
бурычлы, озын гомер, тыныч көннәр насыйп булсын
барыбызга да!

Кичәне ачу өчен сүз ветеран Советы рәисенә бирелә

А. Б.
Хөрмәтле кунаклар! Бу җиңү зур корбаннар аша

килде. Һәм менә 60 ел инде илебез халкы тыныч тормышта
яши. 4 ел сугыш дәвамында халкыбыз тудырган зур
кыенлыклар һәм кичергән зур газаплар 60 ел буена да,
100 ел буена да онытылырлык түгел. Каһарманнар даны
мәңгелек.
Күп илләрне кара күмер ясап,
Үлек белән түшәп юлларны,
Канга туймас Гитлер безгә таба
Суза хәзер шакшы кулларын.
Җиребезне безнең кол итмәкче,
Аяз иде әле иртәләр,
Үз башына төшәр хәсрәте,
Кол итәргә азат халыкны
Хыяллана фашист этләреннән
Талатырга безнең байлыкны.
Юк бу илдә урын юлбасарга,
Туплар булып ява явызларга,
Халкыбызның ачы нәфрәте.
Тыныч иде әле таңнарыбыз,
Дошман басып керде илебезгә,
Ир – егетләр яуга киттеләр.
22 июнь. Таң атып килә. Гүзәл авыллар, шәһәрләр тыныч
йокыда. Әниләренең җылы куенында тәмле төшләр күреп
нәни сабыйлар изрәп йоклыйлар. Шул вакытта канга
туймас фашист этләре безнең чикне бозып авылларны,
шәһәрләрне үлем утына тоттылар. Бөек Ватан сугышы
башланды.
(Фонограмма. Левитан Тавышы. Сугыш башлануын хәбәр
итә.) Берни белми изрәп йоклаган сабыйлар зәңгәр күккә карап
хәрәкәтсез калдылар. Зәңгәр күкне канлы кораблар
каплап алдылар.
Аяусыз сугыш башланды.
Бөек Ватан сугышына безнең авылдан 272 кеше китте.

Бер кайтырбыз диеп киткән юлдан
Китсәләр дә, алар кайтмады.
Алар өчен бары җилләр генә
Ачып – ябып йөри капканы.

Бер кайтмасак, бер кайтырбыз диеп китсәләрдә, күпме
авылдашларыбыз туган туфрагын күрү бәхетенә ирешә
алмады. Алар еракта мәңгелек йокыга талдылар. Туган
җирләре өчен башларын салган бу батырларны онытырга
безнең хакыбыз юк. Алар безнең белән, безнең арада.
Хөрмәтле кунаклар, ветераннар! Безнең якты
киләчәгебез, сабыйларның тыныч йокысы өчен башларын
салган авылдашларыбызны зур хөрмәт белән искә алыйк.
Иптәшләр, бер минутка тынлык.
(Зал басып тын кала.)
(Алар истәлегенә җыр башкарыла)
А.Б. Сугыштан авылыбызга барлыгы 135 кеше әйләнеп
кайтты. Батыр йөрәкле авылдашларыбыз хөрмәтенә
мәктәп янында һәйкәл – обелиск горур гына басып тора.
Сугыш чоры, авыр, бик авыр еллар. Ләкин халык түзде,
иреннәреннән кан саркыганчы түзде. Дошманны тизрәк
туган җиребездән куып чыгару. Менә шушы олы максатка
ирешүдә Чури – Бураш авылы халкы да йөрәкләреннән
өзеп улларын, кызларын бирде. Һәр көнне үзәк өзгеч
хәбәрләрдән торган ул көннәрнең шаһиты, Ватан сугышы
елларында тракторда эшләгән хатын кызларыбызга
багышлап _________________________________

А.Б. Әйе, ирләре, уллары, туганнары зур батырлыклар
күрсәткәндә тылдагы хатын-кызларыбыз үзләрен аямыйча
эшләделәр. Тылдагы хатын-кызларның батырлыгы сугыш
кырындагы батырлыкка тиң.
Әлеге ветераннарыбызга багышлап______________________ А.Б. Совет халкы елдан артык кан коеп үз иминлеген генә
саклап калмады, фашизм изүе астында газапланучы
тугандаш халыкдарга да азатлык алып бирде. Ниһаятъ зур
корбаннар биреп алынган Җиңү көне килде. 1945 ел 9
май …
“ День победы” җыры ишетелә.
Хөрмәтле сугыш
бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз.
Сугыш ялкыны безнең дөньяны
Чолгап алмасын яңадан.
Сакла, сакла тынычлыкны,
Дан тынычлыкка , дан, дан, дан!
һәм хезмәт ветераннары, сезне

09.02.2014

Асхадуллина Гульсина Исламгалиевна

учитель начальных классов

Бәйрәмгә багышланган монтаж.

Оценить★★★½

18922

Содержимое разработки

Апаз урта гомумбелем мәктәбе

9 май – Бөек җиңү көненә багышланган монтаж

Җиңү көне якынлаша!”

Башлангыч сыйныф укытучысы

Асхадуллина Гөлсинә Исламгали кызы.

2012 – 2013 нче уку елы

1 а.б.Җиңү көне якынлаша! Бу көнне кешелек дөньясы түземсезлек белән көтте. Һәм ул көн килде. 1945 елның май ае. Бу көнне безнең күзләрдә шатлыклы күз яшьләре. Әйе, чыннан да бу көн шатлыклы да, тетрәндергеч тә, дулкынландыргыч та. Илебездә сугыш урап узган бер генә гаилә дә юктыр, мөгаен.Шуңа күрә, һәр гаилә сугышта ятып калганһәм аннан исән кайтып, үзләренең тормышларын дәвам иткән батырларыбызны искә ала.Ә инде бу көн, бигрәк тә, сугышның ачысын-төчесен күреп, бүгенге матур тормышта исән – имин гомер итүче бабайларыбызның олуг бәйрәме.Ләкин аларның саны көннән – көн кими һәм шул чорның иң яшь солдатына бүген 70 тән артык, ә күбесенең индеоныклары, оныкчыклары үсә.

2.а.б. Сугышка безнең авылдан 145 кеше киткән, тик шул 145 кешенең бары 79 гына әйләнеп кайткан. Күпме авылдашыбыз чит – ят җирләрдә ятып калды. Алар еракта, дөньяның төрле илләре туфрагында мәңгелек йокыга талдылар.

Җыр “Священная война”

1 а.б. Бөек Ватан сугышы тәмамлануга быел 68 ел тула.Җиңү бәйрәмнәре тагын шаулап узар. Ләкин, кешеләр йөрәгендә сугыш калдырган яра-җәрәхәтләр һаман да сыкрый. Йөрәк яраларыбыздан һаман да кан саркып тора.Сөекле улларын, яраткан ирләрен югалткан аналарның, хатыннарның, ятим калган балаларның кайгы-хәсрәте мәңге онытылмас, алар йөрәгендә сугыш калдырган яра мәңге төзәләсе түгел. Алар сугышны шулай каһәрләп искә алачаклар. Әйдәгез,без дә сугыштан әйләнеп кайта алмаган солдатларны 1 минут тынлык белән искә алыйк.

(1 минут тынлык)

2 а.б.Җиңү бәйрәменә җыелыйк, дуслар,

Ветераннар белән бергәләп.

Сугышчылар – батыр лачын алар,

Бәйрәм итик бүген бергәләп.

Бүген — 9 май,

Бөек бәйрәм көнебез.

Әйдә, кулга – кул тотышып,

Шаулап биеп йөрибез.

Кызлар һәм егетләр башкаруында вальс.

1 а.б. Авлыбызның иң – иң уртасында

Иң матур һәм күркәм урында

Һәйкәл булып баскан солдат тора,

Винтовкасын кысып кулына.

Тукта, иптәш тукта”

Минем яннан,

Тыныч кына үтеп китмә син!

Мин бит гади бер сын гына түгел,

Авылдашың синең, иптәшең!

Онытма син!

Бик кыйммәткә төште

Сезнең бәхет безгә!

Шул хакта гел сөйләп тору өчен,

Таш сын булып, һәйкәл булып,

Кайттык бүген сезгә!!!

Һәйкәл булып калка җиңүчеләр,

Һәйкәл булып баса батырлар.

Ә батырлар ике тапкыр үлми,

Җирдә алар мәңге балкырлар.

Хәзер җырланасы җырыбыз сугышта вафат булган авылдашларыбыз рухына дога булып барып ирешсен.

Җырлый Хамурзин Рамис көе, сүзләренә “ “ җыры.

2.а.б. Авыл тулып калды нарасыйлар,

Белмичә дә ятим үсәсен.

Кочып елый тол хатыннар,

Ялгыз каеннарның кәүсәсен.

Тол хатыннар калды авыл тулып,

Һәм тол кызлар калды хәтерләтеп,

Сулып барган чәчәк — гөлләрне .

Мендәр читен тешләп үткәрәчәк,

Исәпсез күп кара төннәрне.

Әйе, авыр иде иңне күтәрергә,

Күтәрелә, әмма хатыннар.

Алмадылар орден…

Бирмәделәр

Әмма, алар – герой, батырлар.

Күз яшьләрен йотып чәчү чәчте,

Урак урды

Таңнан алда басып аякка:

Билдән карга батып урман кисте,

Хезмәт көне” дигән таяка.

1.а.б. Балачагын, яшьлекләрен сугыш урлаган, ач- ялангач килеш эшләп тә үзләрендә яшәргә көч таба алган сугыш чоры яшьләре. Алар кайгыларын җыр – биюләр белән басарга тырышканнар, дөнья мәшәкатьләрен шулай итеп онытып торганнар.

Кызлар башкаруында рус халык биюе.

2.а.б. Мин кайтырмын, балам, тиздән – тиздән,

Син көтеп тор сагынып әткәңне.

Сөрик кенә изге җиребездән

Каһәр суккан шашкан этләрне.

Мин сугышам синең тормыш өчен,

Синең бәхетең өчен сугышам.

Син уйный тор, бәгърем, иртә-кичен,

Мин кайтырмын тиздән сау булсам.

1.а.б. Күпме аталар яу кырыннан, үзләренең газизләрен шундый эчтәлектәге хатлар язып юатканнар. Балалар бит алар нәфис, назлы чәчәкләр кебек һәрвакыт яклауга, сөюгә, ата-ана назына мохтаҗ. Авыр чакларда сыеныр, төпле киңәш бирер кешең дә булмагач ничек яшәргә кирәк? Шушындый хисләрне без язучыларыбызның әсәрләрендә, шагыйрьләребезнең шигъри юлларында, көйгә салынган әсәрләрдә очратабыз.

Сезнең алдыгызда егетләр хоры “Катюша”

2.а.б. Сугыш тавышлары күптән тынды

Төзәлделәр җирнең яралары,

Әтиләрнең окопларын сөреп

Иген чәчә хәзер балалары.

Сугыш тавышлары тынды,

Ләкин, күңелләрдә шомы яши һаман,

Сугыш агачларын аударсак та,

Кайлардадыр әле тамыры калган.

1.а.б. Дөньяга ямь, яшәүгә дәрт өстәп, зәңгәр күктә якты кояш балкый. Ул мәңге шулай балкысын иде. Без 21 гасыр балалары, киләчәк безнең кулда. Шуңа күрә без киләчәгебезнең тыныч, бәхетле булуын телибез. Моңа ирешү өчен, көчебездән килгәннең барысын да эшләячәкбез. Яхшы укуыбыз, җырлап – биеп күңелле итеп яшәвебез моңа этәргеч бирә. Менә күрегез сез бу кызларны, алар тормышны чын күңелдән яраталар.

Ләйлә һәм Альмира башкаруында “Чабата” биюе.

2.а.б. Еллар уза, дөньяга яңа буыннар килә. Әмма кан койгыч сугышлар турында онытырга беребезнең дә хакы юк! Әле сугышлар бүген дә дәвам итә. Күпме япь-яшь егетләр Әфганстан, Чечня җирләрендә ятып калды. Якты дөньяның һәр таңына сөенеп яшәргә дә яшәргә тиеш булган күпме сөлектәй егетне сугыш алып китте.

1.а.б. Татарстан бүген нур эчендә,

Бөркетләрен җыйган үзенә…

Солдат биштәрләре асып иңенә,

Алар китә Ватан чигенә.

Хәзерге вакытта безнең тынычлыгыбызны, Ватаныбызны саклаучы егетләребез ил каршында үз бурычларын үтиләр. Менә алар:

Саләхетңдинов Зөлфәт, Файзрахманов Делюс, Фәйзиев Динар.

Аларның исән — имин хезмәт итеп, туган якларына әйләнеп кайтуларын теләп, кайнар сәләмнәребезне аларга да җиткерәбез.

Сезне сәләмли Рәзилә Шарифуллина

көе, сүзләренә “Якын дусларым”җыры.

2.а.б. Булмасын ла иде бу тормышта,

Гаделсезлек, михнәт, кайгылар.

Яз гөлләре булып чәчәк атсын

Күңелләрдә иң саф тойгылар!

Кызлар башкаруында чегән биюе.

1.а.б. 68 ел илебез күге аяз!

Сугыш беркайчан да булмаска тиеш.

Йә, әйтегез, сугыш кемгә кирәк икән?

Һәр адәмнең газиз башы бит бер генә.

Авылдашларыбыз арасында шушы сугышта катнашып, 68 ел шушы җиңү көнен бәйрәм итүче сугыш ветераннарыбызның саны көннән-көн кими. Тик шулай да аларның берничәсе генә булса да исән әле. Аларның исеме мәңге онытылмас.Шулар хөрмәтенә җырлый

Рамис Хамурзин

2.а.б. Җиңү килде илне сөендереп,

Балкып атты матур җиңү таңы.

Исән булсын әле, Ветераннар!

Яшәсеннәр әле тагы, тагы!!!

Ришат һәм Рәзилә башкаруында шаян бию.

1.а.б. Күкләребез мәңге аяз булсын,

Уф” дип алмыйк әле сулышны

Көннәребез тыныч үтсен берүк,

Беркайчан да күрмик сугышны…..

Күмәк бию

2.а.б. Хөрмәтле укытучылар, укучылар! Безнең барыбызның да теләге бер:дөньялар тыныч, күк йөзебез аяз, киләчәгебез якты булсын иде. Шундый теләкләр белән без чыгышыбызны тәмамлыйбыз. Безне хөрмәт итеп, игътибар белән тыңлаганыгыз өчен зур рәхмәт.

Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/32281-9-maj—bek-i-knen-bagyshlangan-montazh

Свидетельство участника экспертной комиссии

«Свидетельство участника экспертной комиссии»

Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ
БЕСПЛАТНО!

Подробности

Автор: Гульназ Аглиева

Опубликовано 30 Ноябрь -0001

Просмотров: 3424

Рейтинг:   / 1

9 нчы Май — Җиңү бәйрәме.
…Палач үзе кача көнбатышка,
Өстерәлә ватык көймәсе!
Куа аны арттан ядрә булып
Ана каны, бала күз яше…
…Әйе, күпме күз яше, күпме кан коелган Бөек Ватан сугышында…
….1941нче елның якты җәй көнендә, утлы яшен суккандай, бар дөньяны каһәр сугыш кара кайгыга батыра. Бар ир-егет, кулына салкын корал алып, дошманга каршы чыгарга мәҗбүр була. Күпме ана, күпме бала, күпме хатын-кыз ирсез, улсыз,әтисез кала. Шушы мескеннәр әле тормыш йөген үзләре өстерәп кенә калмый, сугышчыларга ярдәм итеп торырга көч-хәл, куәт тә таба алалар!
Ни генә күрмәгән безнең халык бу чорларда: ачлык, хәерчелек, ятимлек, явызлык…үзәк өзгеч үлем хәбәрләре. Тик шулай да, һәркем өмет чаткысын сүндермичә көткән Җиңү көне, ниһаять, 1945нче елда дошманны юк иткән!
Инде менә 9нчы май көнен бар җиһан иң истәлекле көн итеп, хөрмәт белән искә ала. Тик, кызганычка каршы, безнең сугыш ветераннары-күкрәк тулы орденлы бабаларыбыз, елдан-ел азрак күренә.
Минем карт бабам Мөхәммәтҗан да бу сугышта катнашкан. Ул Берлинга кадәр барып җитеп, дошман гаскәрләрен юк итүдә үзенең өлешен керткән. Хәзерге вакытта карт бабам инде мәрхүм. Гаиләбездә аны искә төшереп, орден-медальләре генә саклана.
Әйе шул, Бөек Ватан сугышының күп геройлары бүгенге көндә дөньяда юк инде. Әмма без аларны күңелебездә булса да искә алып, безгә тыныч тормыш, аяз күк йөзе, кояшлы көннәр бүләк иткән өчен аларга баш иеп, рәхмәт әйтергә тиешбез!
Җиңү яулап биргән өчен безгә –
Теләкләрнең иң изгесе сезгә:
Яу кырында калган сәламәтлек,
Капкалардан керми узган бәхет
Кайтсын иде, кайтсын кабаттан. (Флера Тарханова)
9нчы Май – Җиңү бәйрәме, безнең илебезнең яңадан туган көне!

Әхмәтшина Альмира
Әлмәт районы Түбән Мактама
2нче гомуми белем бирү мәктәбенең
6 сыйныф укучысы

Җитәкче: Аглиева Гөлназ Фоатовна,
татар теле һәм әдәбияты укытучысы

e-mail: Этот адрес электронной почты защищен от спам-ботов. У вас должен быть включен JavaScript для просмотра.

У вас нет прав для создания комментариев.

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • 9 мая самый главный праздник страны почему
  • 9 мая праздник реферат
  • 9 мая праздник расписание
  • 9 мая праздник полное название
  • 9 мая праздник победы описание