Чукмар белэн тукмар сценарий

Cкачать: Сценарий инсценировки сказки А.Алиша "Тукмар белэн Чукмар" на татарском языке

Муниципальное 
автономное общеобразовательное учреждение

”Средняя
общеобразовательная школа №1

городского
округа город Агидель РБ

А.Алиш

«
Тукмар бел
ән Чукмар»

Сценарий
инсценировки сказки

                                                    
                               Разработала:

                                                                                   
учитель  начальных классов

                                                     
     Р.Р. Шаихова 

                             2017
год              

 Катнашалар:

Ике алып
баручы

Әби

Чукмар

Тукмар

Слайд
1-“Кояшкай”

1алып
баручы
:                                                                                                                          
Исәнмесез,
балалар,                                                                         
                             Исәнмесез ,апалар,                                                                                                                          
Боегып
утырмагыз,                                                                                                           
    Әкият сөйлибез ,карагыз.

2алып
баручы
:                                                                                                                          

Бик борын заманда
түгел,

Безнең көннәрдә
генә

Булган, диләр,
алга таба

Сөйләнәчәк
вакыйга.

Слайд 2- “Чукмар
белән Тукмар”А.Алиш

1алып
баручы
:                                                                                                                          

   Бер әбинең ике
әтәче булган.( Әби сәхнәгә чыга)

 Бу әтәчләрнең
берсе ак, берсе кара икән. (әтәчләр сәхнәгә чыга)

Ак әтәчкә әби
Чукмар дип исем кушкан, карасын Тукмар дип атаган.

2алып
баручы
 : Чукмар чукырга
бик оста, ә Тукмар бик оста тукый икән. Шундый булсалар да, әби аларны бик
яраткан икән.                                                                                                                    

Әби.

Ике әтәчем бар

Берсе-ак,
берсе-кара.

Сугышып та куялар
соң:

Күзләренә
күренмидер ак-кара.

Музыка янгырый (Чукмар,Тукмар
сугышалар)

Әби.

Чукмар,Тукмар

Уеннан туктап
торыгыз,

Ашар вакытыгыз
җитте

Савытта,
әнә-тарыгыз.

Әби
әтәчләргә ярма сибә, як-ягына карап кычкыра.

 “Чеп-чеп ,чебиләрем” җ ыры яңгырый

Уеннан
туктап, Чукмар белән Тукмар киләләр, әбиләренә сырпалана башлыйлар.

Чукмар.

Яшим мин авылда.

Әбием янында.

Тамак тук, өс
бөтен,

Юк бер кайгым да.

Тукмар.

Ни теләсәм, шуны
ашыйм.

Табыныбыз мул.

Әбиебез исән
булсын

Бөтен кайгым шул.

Әби (Әби
әтәчләренең берсен канатыннан, икенчесен койрыгыннан сыйпый.)

Ак канатым,кара
койрыгым

Ашыгыз тәмле
булсын.

Карагыз аны,
сугышмагыз,

Күңелем тыныч
булсын.

Әби залдан
чыгып китә. Әтәчләр этешә-төрткәләшә җим чүплиләр, сугышып китәләр.

Чукмар.

Ник өлешемә
керәсең?

Ашаганда
комачаулыйсың.

Син миңа дус
түгел,

Сине чукып ташлау

Миңа берни түгел.

Тукмар.

Җимне миңа азрак
бирдең,

Ашаганда койрыгың
белән тидең.

Син миңа дус
түгел,

Сине күгәргәнче
тукмау

Миңа берни түгел.

Музыка янгырый

Чукмар,Тукмар
сугышалар.

Әтәчләр
сугышып хәлдән таеп егылалар.Тавышка әби керә.Әтәчләр әбигә бер-берсеннән
зарлана башлыйлар.

Чукмар.

Әби, әби, кара
әле,

Бөтен җирем
күгәрде.

Тукмарың тукмады, кансыз,

Хәтта көрәк
күтәрде.

Тукмар.

Әби, әби, кара
әле,

Башкайларым
канады.

Чукмарың чукыды,
кансыз.

Хәтта хәлем
калмады.

Әби.

Җитәр сезгә,күп
түздем.

Сездән өметемне
өздем.

Аерам икегезне,

Юк итәм берегезне.

Әби
Тукмарны култыгына кыстырып, алып чыгып китә.

1алып
баручы:
Ялгыз
калгач, Чукмарга бик күңелсез булган, аның күңеле тулган.                                                                                 
                             

2алып
баручы:
Ул
юньләп ашый да, эчә дә алмаган.                                                                                                                          

Музыка янгырый

Залда
Чукмар үзе генә, моңая. Залга әби керә.Чукмарның моңайганын тыңлап тора. Ана
ашарга,эчәргә бирә.Чукмар ашамый да ,эчми дә.

Чукмар.

Әбием, җаным,
тыңларсыңмы?

Сиңа бер сүз
катсам.

Бер дә сугышмас
идем

Тукмарны алып
кайтсаң.

Әби.

Ярар,тыңлыйм
сүзегезне,

Яратамын шул
үзегезне.

Тик тагын
сугышсагыз

Шулпа итәм
берегезне.

Әби залга
Тукмарны алып керә. Әтәчләр кочаклашып күрешәләр.

Чукмар:Исәнме,дусым
Тукмар!

Тукмар:Исәнме
,дусым ,Чукмар!

Чукмар:Булыйк мәңгелек
дуслар!

Тукмар: Булыйк
мәңгелек дуслар!

Җыр “Дуслар”( Чукмар,Тукмар
бииләр)

1алып
баручы
 :Сау булыгыз,балалар!

                   
        Сау булыгыз,апалар!                                                                                                              

2алып
баручы
 :Дуслыкның  кадерен белик,

                   
        Тату 
һәм матур
яшик.                                                                                                                       

Абдулла Алишның

«Чукмар белән Тукмар”

әкиятенә нигезләнеп төзелгән сценарий.

                                                          Төзеде:

                                                          Яр Чаллы шәһәренең

                 8 нче урта мәктәбе

                                                          татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                                                          Гыйльметдинова Ландыш Имамсути кызы.

Катнашучылар.

Әби.

Чукмар.

Тукмар.

Зал бизәлгән. Сәхнәдә авыл күренеше. Әкрен генә музыка уйнап тора. Залга әби чыга. Кулында савыт белән ярма. Читтәрәк Чукмар белән Тукмар уйнап йөриләр.

Әби.

Ике әтәчем бар

Берсе-ак, берсе-кара.

Сугышып та куялар соң:

Күзләренә күренмидер ак-кара.

Әби әтәчләргә ярма сибә, як-ягына карап кычкыра.

Әби.

Чукмар,Тукмар

Уеннан туктап торыгыз,

Ашар вакытыгыз җитте

Савытта әнә тарыгыз.

Уеннан туктап, Чукмар белән Тукмар киләләр, әбиләренә сырпалана башлыйлар.

Чукмар.

Яшим мин авылда.

Әбием янында.

Тамак тук, өс бөтен,

Юк бер кайгым да.

Тукмар.

Ни теләсәм, шуны ашыйм.

Табыныбыз мул.

Әбиебез исән булсын

Бөтен кайгым шул.

Әби әтәчләренең берсен канатыннан, икенчесен койрыгыннан сыйпый.

Әби.

Ак канатым,кара койрыгым

Ашыгыз тәмле булсын.

Карагыз аны, сугышмагыз,

Күңелем тыныч булсын.

Әби залдан чыгып китә. Әтәчләр этешә-төрткәләшә җим чүплиләр, сугышып китәләр.

Чукмар.

Ник өлешемә керәсең?

Ашаганда комачаулыйсың.

Син миңа дус түгел,

Сине чукып ташлау

Миңа берни түгел.

Тукмар.

Җимне миңа азрак бирдең,

Ашаганда койрыгың белән тидең.

Син миңа дус түгел,

Сине күгәргәнче тукмау

Миңа берни түгел.

Әтәчләр сугышып хәлдән таеп егылалар.Тавышка әби керә.Әтәчләр әбигә бер-берсеннән зарлана башлыйлар.

Чукмар.

Әби, әби, кара әле,

Бөтен җирем күгәрде.

Тукмарың тукмады, кансыз,

Хәтта көрәк күтәрде.

Тукмар.

Әби, әби, кара әле,

Башкайларым канады.

Чукмарың чукыды, кансыз.

Хәтта хәлем калмады.

Әби Тукмарны култыгына кыстырып, алып чыгып китә.

Әби.

Җитәр сезгә,күп түздем.

Сездән өметемне өздем.

Аерам икегезне,

Юк итәм берегезне.

Залда Чукмар үзе генә, моңая.

 Чукмар.

Көн артыннан көн үтә.

Тормышның кызыгы бетә.

Ашый да, эчә дә алмыйм,

Тукмарны һич оныталмыйм.

Залга әби керә, Чукмарның моңайганын тыңлап тора. Чукмар әбине күреп эндәшә.

Чукмар.

Әбием, җаным, тыңларсыңмы

Сиңа бер сүз катсам.

Бер дә сугышмас идем

Тукмарны алып кайтсаң.

Әби.

Ярар,тыңлыйм сүзегезне,

Яратам шул үзегезне.

Тик тагын сугышсагыз

Шулпа итәм берегезне.

Әби залга Тукмарны алып керә. Әтәчләр кочаклашып күрешәләр.

Чукмар,Тукмар. (бергәләп)

Озак күрешмәдек бит,

Кочаклашып исәнләшик.

Киләчәктә бер дә сугышмаска

Әйдә, сүз бирешик.

 Әкрен генә музыка уйный. Читтәрәк Чукмар белән Тукмар уйнап йөриләр.Залга әби керә.

Кулында савыт белән ярма.

Әби.

Чукмар,Тукмар

Уеннан туктап торыгыз,

Ашар вакытыгыз җитте

Савытта әнә тарыгыз.

Абдулла Алишның “Чукмар белән Тукмар” әкиятен сәхнәләштерү.

(4-5 нче сыйныф укучылары уйный)

Катнашалар:

Алып баручы

Әби

Ак Әтәч

Кара Әтәч.

Вакыйга авыл йортында бара. Өй, агачлар, эскәмия. Музыка уйный. Алып баручы керә.

Алып баручы. Бер әбинең ( әби керә)

Әби. Исәнмесез , балалар! Исән –сау гына торасызмы!

Алып баручы… ике әтәче булган. Бу әтәчләрнең берсе ак ( очынып, ак әтәч керә), берсе кара икән( очынып, кара әтәч керә). Әби аларның икесен дә бертигез ярата икән. Әтәчләр генә бер- берсе белән дус булмаганнар, күп вакытларын сугышып үткәрәләр икән.

Әби. Әтәчләрем минем. Сезне бик яратам, Икегез дә шундый матур сез! Син- әтәчем, чукырга бик яратасың- Чукмар булырсың! Ә син тукырга яратасың -Тукмар булырсың!

Әби ( җим алып керә. Сибеп) Чеп-чеп, әтәчләрем, килегез,сыйөланыгыз. Сезгә тәмле җим хәзерәдем. Чеп- чеп-чеп!

( Әтәчләр, шатланышып, ашый башлыйлар. Бераздан)

Чукмар Ник минем өлешкә кердең?Кит моннан!

Тукмар. Үзең кит! Син минекен ашадың! Хәзер әбигә әйтәм! ( Икәү шаулашалар, очып, чукышалар)

Чукмар. Әби мине ныграк ярата!

Тукмар. Юк, мине күбрәк ярата!( Талашалар)

Йөгереп, Әби керә.

Әби. Туктагыз, нишлисез сез!Икегезгә дә җитәрлек бит, ә!

Чыгып китә. Бераз тынычланып ашыйлар.Аннары тагын талаша башлыйлар.

Тагын әби керә.

Чукмар. Әби, әби! Әби, әби! Кара әле! Тукмарың тукый- тукый башымны тишеп бетерде.

Тукмар. Башымны кара әле, әби! Чукмарың , чукый- чукый, канатымны канатып бетерде бит инде!

Әби. Һай, рәхмәт төшкерләре! Бу сугышлардан тәмам туйдым! Нишләтергә инде сезне!? ( Чыга)

Әтәчләр яңадан җим чүпли. Тагын сугышалар. Әби керә.

Әби. Нишлисез сез!Туктагыз хәзер үк! ( Үз- үзенә) боларны аерырга кирәк берничә көнгә. Әйдәле ( Тукмарны алып китә).

Тукмар. Әби, әллә син сине….

Әби. Бер- өч көн аерым яшәп карагыз әле ( чыгып китәләр).

Шатлыклы музыка. Чукмар шатлана.

Чукмар. Кикрикүк! Нинди рәхәт! Барысы да үземә генә!

Алып баручы. Шулай Чукмар бер көн шатланган, икенче көнне күңелсезләнгән. Өченче көнне…

( елап, Чукмар керә. Сәхнәдә канатын салындырып йөри)

Чукмар. Ашыйсым да килми, эчәсем дә килми.

Әби (керә). Чеп- чеп, Чукмарым, кил, аша инде! Чеп- чеп!

Чукмар ( күңелсез, елый) . Минем ашыйсым килми. Минем үземә генә бик тә күңелсез!

Әби. Икегез булганда , гел сугыша идегез! Иркенләп йөр инде!

Чукмар. Әби җаным, Тукмарны кая куйдың соң син? Тукмарны алып кайтсана, инде бер дә сугышмас идек ( елый) гел дус булыр идек!

Әби. Ярый, алып кайтсам, кайтырмын. Әгәр тагын сугыша торган булсагыз, тотам да берегезне юк итәм. Моннан ары гел дус яшәгез!

Тукмарны алып керә.

Чукмар. Урра! Тукмар кайта! Кикрикүк! ( Тукмар белән кочаклашалар!)

Чукмар. Мин сине шундый сагындым!

Тукмар. Мин дә сине бииик сагындым! Әйдә, моннан ары гел дус булыйк!

Чукмар. Мин риза!

Әби. Менә шулай әтәчкәйләрем! Дус булуга ни җитә!

Тәмам.

Мәрвә ХӨСНЕТДИНОВА,

Казан шәһәренең 61 нче балалар бакчасы татар теле тәрбиячесе

Залда ишек алды күренеше

Әби:            Чукмар! Тукмар! Сез кайда? (Әтәчләр  йөгереп киләләр)

Әтәчләр:     Без монда!

Әби:           Нәни чебиләре белән

Тавыкбикә хәзер чыга.

Чебиләрне карагыз:

Карга-тилгән алмасын,

Бик тырышып  саклагыз!

Чукмар:   Тавыкны яратабызмы?

Тукмар:   Яратабыз! Яратабыз!

Чукмар:   Чебиләрне саклыйбызмы?

Тукмар:    Саклыйбыз, саклыйбыз!

Икесе бергә:  Әби бер дә борчылма

Каргалардан сакларбыз:

Чукмар:        Мин  Чукмар бит – чукырмын!   (Чуку хәрәкәтен ясый)

Тукмар:        Мин Тукмар бит – тукмармын!(канатлары белән сугу хәрәкәтләре ясый)

  Тавык чыга.)

Тавык:         Чебиләрем: «Чип! Чип»,– дип

Канатларын кагалар.

Сары муеннары  сузып

Йөгерешеп чабалар.

(Әби чебиләрне чыгарырга булыша.  Чебиләр биюе.)

Әби:               Чебиләрем, килегез

Тиз кәрзингә керегез!

Уйнап-чабып көн үтте

Йокларга вакыт җитте.

Чеп! Чеп! Чеп! Чеп! Чеп! Чеп!

(Тавык, әби белән  бергә  чебиләрне кәрзингә кертәләр. Әтәчләр  чыга.)

Чукмар:  Чебиләрне  мин  сакладым! ( күкрәгенә сугып)

Тукмар:  Юк! Мин сакладым!

Чукмар:  Юк! Мин сакладым!

Тукмар:  Юк! Мин сакладым!   (Сугыша ук башлыйлар)

Эт:          Һау-һау-һау!

Әби, әйдә  чык тизрәк!

Әтәчләрең сугыша,

Аерырга син кирәк!!!!

( Йөгереп Әби чыга кесәсендә — ярма.)

Әби:               Йә, туктагыз! Туктагыз!

Тату гына булыгыз:

Икәүләп сакладыгыз!

Менә ярма ашагыз!    (Савытка кесәсеннән алып  ярма сала)

Сугышмагыз, карагыз!

Чукмар:    Сугышудан туктыйбыз!

Тукмар:    Әйе, әйе туктыйбыз!

Әйдә ярма ашыйбыз!

(Әби кереп китә, Әтәчләр ярма чүпли башлыйлар)

Чукмар:   Минекен алма!

Тукмар:   Юк ,син минекен алдың!

Чукмар:   Син күп ашадың!

Тукмар:   Юк!  Син күп ашадың! (сугыша ук башлыйлар: )

Эт:            Әби әйдә чык тизрәк!!!

Тузаннарны туздырып

Әтәчләрең  сугыша.

Аерырга син кирәк.

(Тартма  тотып, Әби йөгереп чыга, шап иттереп  куя)

Әби:         Җитте сезгә, юньсезләр!

Сугышудан туктагыз!

Менә сезгә җим бирәм

Тату гына ашагыз!

Чукмар:   Мин җим яратам!

Тукмар:   Мин дә яратам!

Чукмар:   Миңа җим әзрәк калды!

Тукмар:   Ник минем өлешемә кердең?

Чукмар:   Миңа җим әзрәк калды!

Тукмар:   Ник минем өлешемә кердең?    (Сугыша башлыйлар)

Эт:           Һау-һау Һау-һау,

Әйдә, әби, чык тизрәк!!!

Әтәчләрең    сугыша —

Аерырга син  кирәк!

(Йөгереп Әби чыга.)

Чукмар:      Әби, әби, кара әле,

Тукмар  мине тукмады

Башым-күзем  күгәрде,

Карар җирем калмады!

Тукмар:     Чукмар  мине  чукыды,

Менә башымны кара!

Бөтен җирем кып-кызыл

Каннары агып тора.

Әби:          Әтәчләр, туйдым  сездән!!

Берегез  китә өйдән!

(Әби Тукмарны култык астына кыстырып чыга башлый)

Тукмар:  И ходаем баш бетте!

Суярга  алып  китте.

(Чукмар берүзе кала. Йөренә. Утыра. Тагын йөренә. Әби чыга, дорфа гына әйтә)

Әби:          Менә борчак! Аша!  Менә су!  Эч!

Чукмар:     Ашау, эчәүдән   калдым!

Миңа бик-бик күңелсез,

Тукмарны бик сагындым!

 (Әби янына тезләнә, башын аның тезенә куя)

Чукмар:     Әби, әби,  әбием!!

Сугышмаска сүз бирәм.

Тукмар­ны алып кайтсана,

Сагынуымны бассана.

Әби:           Чукмар сине кисәтәм!

Сүзеңдә син тормасаң,

Сугыша торган булсаң,

Үзегезгә уч итәм,

Берегезне  юк итәм.

(Әби Тукмарны алып кайта)

Чукмар:     Исәнме, дустым Тукмар!

Мин сине бик сагындым!

Тукмар:     Исәнме, дустым Чукмар!

Мин дә  сине   сагындым!

(Кулларын сугып алалар)

Чукмар:   Тукмар,  сиңа сүз бирәм

Дус булырга мәңгегә.

Тукмар:   Мин дә сина сүз бирәм,

Тату  яшик без бергә!!

(Музыка. Чебиләрен ияртеп тавык чыга.   Эт йөгереп әйләнә)

Эт:  Урра! Дуслаштылар! Урра!

“Дуслар җыры”

Рафис Корбан сүзләре, Фуат Әбүбәкер музыкасы

Дуслар  белән   күңелле,

Яшәве  рәхәт.

Дустым  булганың  өчен

Сиңа  зур  рәхмәт.

Син  минем  якын дустым,

Мин  синең дустың.

Яхшы һәрвакыт янда

Булганы дусның!

Безнең  дуслык  нык  булсын,

Мәңгелек  булсын

Көннәребез  гел  шулай

Шатлыкта узсын.

Дәреснең максатлары:

  • А. Алишның “Чукмар белән Тукмар” әкиятен сәнгатьле укырга, эчтәлеген аңларга ирешү.
  • Дөрес уку күнекмәләре өстендә эшне дәвам иттерү.
  • Дус, тату яшәү нормаларын тәрбияләү.

Күрсәтмәлелек: А. Алишның портреты, мәкальләр белән плакатлар, әкият белән а/я. Китаплар күргәзмәсе, “Җәлил” альбомы.

Әдәбият:

  • “Мәгариф” журналлары.
  • Ә. З. Рәхимовның “Психодидактика” хезмәте
  • А. Алишның әкиятләре.
  • Татар халык авыз иҗаты. Әкиятләр I-II том

Дәрес барышы

I. Оештыру

1) Татар халык авыз иҗатына нәрсәләр керә? (Әкиятләр, бәетләр,мәкальләр, табышмаклар, җырлар керә)
2) Рус телендә нинди әкиятләр укыганыгыз бар?
3) Әкиятләр нинди төркемнәргә бүленәләр?

  • Хайваннар турындагы әкиятләр.
  • Тылсымлы әкиятләр.
  • Көнкүреш әкиятләре.

Һәм төркемгә мисаллар китерегез.

  • Хайваннар турындагы әкиятләргә “Торна белән төлке”, Шәрә бүре”, һ.б. керә.
  • Тылсымлы әкиятләргә “Өч кыз”, “Үги кыз”, “Гөлчәчәк”, Таңбатыр” һ.б. керә.
  • Көнкүреш әкиятләренә “Зирәк карт”, Солдат балтасы”, “Убыр таз” һ. б. керә.

 1. Өй эшен тикшерү

Ясап килгән диафильмнар буенча сөйләшү.

– Бу әкият сездә нинди сыйфатлар тәрбияли? (Көчлелек, үз көчеңә ышану, иң көчлесе – Кеше икәнлекне аңлата)

2. Сүзлекне тикшерү

II. Яңа тема өстендә эшләү

  • Укучылар, сезнең авылда булганыгыз бармы?
  • Сезнең әби-бабайларыгыз нәрсәләр асрый?
  • Әтәчнең  тышкы кыяфәте нинди? (ак, чуар, матур кикрикле)
  • Аның тышкы кыяфәте сезгә ошыймы? Әтәчнең холкы нинди?
  • Ә менә без бүген укыйсы әкияттә әтәчләрнең гадәтләре нинди икән?
  • Аудиоязмада А. Алишның “Чукмар белән Тукмар” әкиятен тыңлау.

3. Сүзлек эше

  • Чукырга – делать больно другому клювом;
  • Тукмый – сильно бьет;
  • Әләкләү – ябедничать;
  • Суярга – резать;
  • Юньләп – по хорошему;
  • Кушылган исем – кличка животного

4. Фонетик зарядка (Ә хәрефенә)

Әти,           әни,           бәйрәм.          дәфтәр,
әни,           бәби,          бәхет,            икмәк,
әби,           бәбкә,        мәче,             үрдәк,
әтәч,          бәти,          рәхмәт,          зәңгәр.

5. Әкиятне укучылардан укыту

6. Физкультминутка

 Ишек алдында әтәчләр
Зарядкага бастылар.
Уңга-сулга, уңга-сулга,
Алга-артка, алга-артка,
Утырдылар, тордылар.
Аяк белән тыпырдашып,
Көчләрен сынаштылар.
Бер, ике, өч,
Бездә дуслык, бездә көч.

7. Сорауларга җавап бирү

  • Әтәчләрнең төсләре нинди?
  • Әби әтәчләрнең исемнәрен ничек уйлап тапкан?
  • Ул ни өчен Тукмарны күршеләргә илткән?
  • Чукмар белән Тукмарның нинди начар гадәтләре булган?

III. Ныгыту

1) Чукмар белән Тукмарга характеристика бирергә.

2) Әкият безне нәрсәгә өйрәтә? Язучы балаларда нинди гадәтләрнең булмавын тели?

3) Хәзер гади карандашлар белән мәкальләрнең мәгънәләрен аңлаткан җөмләләр табыгыз (текска нигезләнеп)

  • “Ике яхшы бер сәкегә сыя”.
  • Начарны күрмәгән-яхшының кадерен белмәгән”.
  • “Яманның ярасы бетмәс”

4) “Үзе яман туганын яманлар” мәкаләнең мәгънәсе нинди? (Үз иптәшләрең белән тату булырга, гаиләдә дә тату, дус булырга кирәк)

5) Дуслык, татулык турында мәкальләр әйтешү.

  • “кош канаты белән, кеше эше белән көчле”
  • “Дустың булмаса – эзлә, тапсаң – югалтма”
  • “Яман гадәт әрәм итәр, яхшы гадәт адәм итәр”
  • Тату туганнар таштан койма койганнар”.

Рефлексия

  • Дәрестә нәрсә турында белдегез?
  • Ниләргә өйрәндегез?
  • Билгеләр кую.

Өй эше:

  • Рус телендә нинди охшаган әкиятләр бар?
  • Әкиятләрне сөйләргә әзерләнегез.
  • Дуслык турында шигырьләр әзерләп килегез (сәнгатьле укырга, яисә сөйләргә)

Әдәби уку

(3нче сыйныф)

Тема:Абдулла Алиш «Чукмар белән Тукмар».

Төзүче:

укытучысы Исмәгыйлова Р.Т.

2015 нче ел.

Әдәби уку дәресе. (Татар төркеме)

Дәрес темасы: Абдулла Алиш » Чукмар белән Тукмар»

Дәреснең максатлары

1.Укучыларны Абдулла Алишның кыскача тормыш юлы
һәм иҗаты белән таныштыру, әкиятне мультфильм аша балаларга җиткерү
һәм эчтәлекне аңлауларына ирешү.

2.Укучыларның сөйләм телен үстерү, сүз байлыгын,
иҗади фикерләвен арттыру. Сәнгатьле уку күнекмәләрен ныгыту өстендә
эшне дәвам итү, рольләргә бүлеп уку, әсәрнең эчтәлеген
сәхнәләштерү.

3.А.Алиш әкиятләре аша укучыларда гаделлелек,
татулык, кешелеклелек , игелеклелек сыйфатлары тәрбияләү, кече
күңелле булырга өйрәтү.

Дәреснең бурычлары

1.Белем бирү максаты: әкиятнең төп фикерен укучы
аңына җиткерү өчен шартлар тудыру.

2.Фикерләү сәләтен үстерү максаты: анализлау,
чагыштыру, гомумиләштереп нәтиҗә ясау күнекмәләрен үстерүне дәвам
итү.

3.Тәрбия бирү максаты: татау яшәмәү яхшы гамәл
түгел икәнлегенә ышандыру.

Планлаштырылган нәтиҗәләр.

1.Предмет нәтиҗәләре: әкиятнең тенмасын аңлау
һәм формалаштыру,идеясен күрсәтү.

2. Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр: геройлар кылган
гамәлләр аша яхшыны начардан аерырга өйрәнү.

3. Метапредмет нәтиҗәләр:

-регулятив: әсәрнең төп проблемасын табу,
геройларның эшчәнлеген бәяләгәндә, үзеңнең һәм башкаларның фикерен
дөрес бәяләү,төп нәтиҗәне чыгару эшчәнлегендә катнашу өчен тырышу.

— танп- белү: анализ аша аны бәяләү,гомуми
нәтиҗә чыгару.

-Коммуникатив: төп фикергә килгәнче, төрле
җавапларны тыңлау; төркемдә эшләгәндә, төрле мисаллар белән үз
фикереңне дәлилләү,әсәрнең төп фикерен табу һәм формалаштыру

Предмет ара бәйләнешләр.

1. Рәсем сәнгате ,театр сәнгате, татар теле,
музыка

Ресурслар: А.Алишның портреты, тормышына
багышланган презентация, аның китапларыннан күргәзмә, әдипнең
әсәрләре буенча ясалган балаларның рәсемнәре, дәреслек, «Чукмар
белән Тукмар» мультфильм, мәкальләр, карга рәсеме, хат,
табышмаклар.

Эшне оештыру.

Төркемнәрдә һәм индивидуальэшләү.

Төп төшенчәләр.

Тема,идея ,тату
яшәмәү,анализлау,чагыштыру,гомуми нәтиҗә.

Педагогик технлогияләр.

Өлешчә тикшеренүгә корылган әңгәмә.

Дәре тибы.

Яңа белемне үзләштерү

Дәрес барышы.

I. Дәресне оештыру.

1. Исәнләшү . Уңай психологик халәт тудыру.

-Исәнмесез, укучылар! — Хәерле көннәр сезгә!

II. Актуальләштерү

а)Укытучының кереш сүзе.

-Укучылар, алдагы дәрестә без нәрсәләр турында
сөйләштек?( А.Алиш ,тормыш юлы һәм иҗаты)

— Дөрес,

-Әйтегез тагын бер кат искә төшереп үтик . Ул нинди әсәрләр иңат
иткән? (Әкиятләр, хикәяләр)

-Ә без сезнең белән нинди теманы өйрәнә башладык? (Әкиятләр)

Әкиятләр, әкиятләр

Тылсымлы һәм кызыклы,

Хыял дөньясына чума

Сине сөйгән укучы.

-Сезнең нинди әкиятләр укыганыгыз бар?

-Укучылар, без бүген әкиятләр иленә сәяхәтебезне дәвам итәрбез.
(С.2)

Борын-борын заманда,

Бүре сарык көткәндә,

Тычкан олау чапканда,

Куян камыр басканда,

Идел чыккан балактан,

Әкият чыккан калактан

Мин сөйлим, син тыңла,

Сүзне башлыйм ерактан.

Карап тор да уйлап әйт

Бу кайсы әкияттән?

-Хәзер мин сезгә әкиятләрдән өзекләр укыйм, сез әкиятнең исемен
атагыз.

(Әкиятләрдән өзек укыла, балалар әкиятнең исемен атыйлар)

а)»-Иләктә 15 йомырка бар иде. 14 калган. 15нчесе…(утлы
йомырка)

б)»Әнисе кызына базардан киез итекләр алып кайткан»(Куян кызы)

в)»Тиен тәрәзәсен какканда, кече кызның камыр баскан чагы икән.
Ул бер сүз дә әйтмәгән, камырлы кулларын да сөртеп тормаган, чыккан
да әнисе янына йөгергән». (Өч кыз» әкияте).

-Бик яхшы укучылар, әкият исемнәрен дөрес атадыгыз.

-Әкиятләрне сезгә күбрәк кем сөйли?(Әбиләр)

-Әйе, балалар , безгә әкиятне күбрәк әбиләр сөйли. Менә бүген
безгә дәрескә дә Казан шәһәреннән әкият сөйләүче әби килергә тиеш
иде. Ләкин нишләптер күренми.

-Укучылар, карагыз әле, безгә кунакка ябалак килгән. Ул безгә
нинди хәбәр алып килде икән, куенындагы хатны алып укыйк. (Хатны
бер укучы алып укый)

Хат.

«Кадерле укучыларым! Мин сезнең янга ашыктым. Ашыга торгач юлны
бутаганмын. Юл табарга ярдәм итегезче. Сезнең Мәдинә әбиегез.»

-Ягез, укучылар, әбиебезгә юлны табарга булышабызмы?(Әйе)

-Хәзер юлга кузгалабыз. Хәерле сәгатьтә.

1нче тукталыш. (С.3)Биремне укыйбыз:» Табышмакларның җавапларын
табыгыз»:

1нче табышмак.

Җәен соры, кышын ак,

Аңа шулай яхшырак. (Куян)

2 нче табышмак.

Бернәрсә тегә белми,

Энәләр тагып йөри. (Керпе)

3 нче табышмак.

Сорыдыр төсе, үткендер теше,

Урманда йөри, бозаулар эзли. (Бүре)

4 нче табышмак.

Җәен урманда патша,

Кышын кардан да аста. (Аю)

5 нче табышмак.

Нечкә билле

Көянтә койрыклы. (Төлке)

6 нчы табышмак.

Соскы борын бакылдык-

Күп сөйләшә такылдык. (Үрдәк)

-Яхшы балалар, әйтегез әле, бу җәнлекләр кайсы
әкият геройлары икән? Әкиятнең исемен кем белә? («Сертотмас үрдәк»
әкиятеннән)

-Молодцы, укучылыр! Әкият геройларыннан монда
кем җитми? (Аучы белән эт)

-Кайсыгыз әйтер икән, бу әкиятне кем язган?
(А.Алиш язган)

-Дөрес укучылар. Ә хәзер юлыбызны дәвам итәбез.
Алдыбызда икенче тукталыш. Биремне укыйбыз.

2нче тукталыш. (С.4) Бирем:

-А.Алиш турында сез нәрсәләр беләсез?(Укучылар
белгәннәрен сөйлиләр)

-Тактага игътибар белән карагыз әле, бу әкият
геройлары сезгә танышмы? Алар А.Алишның кайсы әкиятләреннән?

III. Яңа тема белән танышу.

А.Алишның биографиясе һәм иҗаты белән
таныштыру.(С.5,6,7,8,9) (Презентация буенча)

Абдулла Алиш

(1908-1944)

Туган илем, барлык рухым сиңа,

Барысы синең өчен!

Тормыш юлы

Абдулла Алиш ( Габдуллаҗан Габделбари улы
Алишев) 1908 елның 15 сентябрендә (Куйбышев районы) Спас районы
Көек авылында дөньяга килә.

Башлангыч белемне 6-7 яшендә әтисеннән ала. Спас
педагогия техникумы каршындагы 7 еллык рус мәктәбендә укыганда
стена газетасы һәм кулъязма журналлар чыгаруда башлап йөри, халык
авыз иҗаты әсәрләрен җыя, өйрәнә һәм үзе дә иҗат белән шөгыльләнә.

1933-1934 елларда А.Алиш Казандагы Үзәк
пионерлар клубында эшли, соңрак «Пионер каләме», «Ялкын» журналы
редакциясе каршында оештырылган әдәби түгәрәк җитәкчесе. Бу еллар
язучының иң актив иҗат чоры.

1941 елның июль аенда язучы фронтка китә. Солдат
— радист була.1941 елның октябреннән башлап, берничә ел дәвамында
аның язмышы билгесез булып кала. Сугыштан соң гына А.Алишның 1941
елның 12 октябрендә Брянск шәһәре янында әсирлеккә эләгүе һәм
тоткынлыкта М.Җәлилнең көрәштәше булуы ачыклана.

1943 елда җәлилчеләр, шул исәптән А.Алиш та
кулга алына һәм үлем җәзасына хөкем ителә. 1944 елның 25 августында
12 сәгать 12 минутта әдип фашистлар тарафыннан җәзалап үтерелә.

Әдәби эшчәнлеге.(С.10,11,12,13)

А.Алишның балалар өчен иҗат иткән 25 ләп әкияте
бар. Алар сурәтләү һәм образларга бай, уку өчен җиңел
әсәрләр.(«Нечкәбил»,»Сертотмас үрдәк» , «Кем көчле», «Куян кызы»,
«Каз белән аккош», «Бик яхшы сабак алды ябалак», «Песиләр һәм
күселәр» һ.б.)

А.Алиш еш кына әкият исемнәрен халык
мәкальләренә һәм әйтемнәренә нигезләнеп куя: «Ялкаулык — хурлык,
тырышлык — зурлык», «Мактанчык чыпчык белән тыйнак сыерчык»,
«Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар», «Бикбатыр белән
Биккуркак» һ.б. Геройларны әнә шулай чагыштырма планда бирү әйтергә
теләгән фикерне тагын да үтемлерәк итеп укучыга җиткерергә ярдәм
итә.

А.Алишның әкият жанрын үстерү юнәлешендәге
тәрҗемәләре дә әһәмиятле. Ул төрле телләрдән «Ил гизүчеләр белән
хәйлә сөючеләр»(1936), «Койрыклар» (1935), «Эт үзенә ничек хуҗа
эзләгән?» (1939), » Бай белән ялчы» (1940) әкиятләрен һ.б. иҗади
тәрҗемә итә.

Автор хикәя жанрында да уңышка иреште. «Чуар
тавык», «Әбиләргә кунакка» ,»Утлы йомырка», «Әни ялга киткәч»,
«Кемгә кирәк, кемгә кирәкми» һ.б. хикәяләре кыска, җыйнак, балалар
телендә иҗат ителгән.

А.Алишның тоткынлык чоры иҗатына килсәк, аның бу
елларда 2-3 блокноты булуы, шигырь һәм әкиятләр язуы турында
истәлекләр сакланган. Әмма бу иҗатның бик азы гына илгә кайта алды:
«Сагынам илемне», «Ул төшне мин кабат күрерменме?», «Иркәм хаты»,
«Газиз анам», «Ничек килер үлем?», «Очрашу», «Көтмә инде, көтмә»
һ.б. шигырьләр. Алар туган илне ярату, якыннарны сагыну, Ватанга
тугрылык идеяләре, ягъни патриотик рух белән сугарылган.

Гомумән, А.Алиш татар балалар әдәбиятын үстерү
юнәлешендә зур тырышлык куйган, югалмас эз калдырган әдип.

3нче тукталышка .(С.14) Бирем: «Күңелле ял» .

Тәрәз каршына

Кунган бер чыпчык.

Мине чакыра: Чык әле, ди чык.

Алдый ул, беләм,

Гел шулай итә:

Йөгереп чыксам

Оча да китә.

(Балалар ял итеп алганнан соң, ишектән әби килеп
керә)

-Исәнмесез кадерле укучылар! Рәхмәт сезгә, миңа
юлны табарга булыштыгыз. Мин сезгә бүген буш кул белән килмәдем,
күчтәнәч алып килдем.Сезнең Казан шәһәрендәге «Бала» исемле
китапханә ишеткәнегез бармы? Мин сезгә шул китапханәдән күчтәнәч
итеп А.Алишның «Чукмар белән Тукмар» әкиятен алып килдем.Ә сез
әкиятләр яратасызмы? (Әйе)

-Ә нинди әкиятләр беләсез?

-Ә хәзер әйдәгез бергәләп «Чукмар белән Тукмар»
әкиятен карыйбыз.

-А.Алиш бу әкияттә сезгә нәрсә әйтергә тели
икән? Шул сорауга җавап табарга тырышыгыз.

IV. «Чукмар белән Тукмар» әкияте өстендә эш.

1.»Чукмар белән Тукмар» мультфильмын карау.

Әби:-Сезгә әкият ошадымы. Ул сездә нинди
тәэсирләр калдырды? (Балаларның фикерләре тыңлана)

Укучы:-Рәхмәт сезгә Мәдинә әби. Әкият безгә
шундый ошады. Дәресебезне тагын да җанландырып җибәрде.

Укытучы: -Укучылар, әкияттә сезгә нинди сүзләр
аңлашылмады?

2. Сүзлек өстендә эш. (С.15)

— Текстны яхшы аңлар өчен аңлашылмаган сүзләрне
аңлатып китик.

Чукырга — делать больно другому клювом

Тукмый — нык — нык суга

Орышкан — тиргәгән, ачуланган

Әләкләү — ябедничать

Суярга — үтерергә

Юньләп — рәтләп, яхшылап

Кушылган исем — куелган исем

3. Сорауларга җавап бирү. (С.16)

1) Әбинең ничә әтәче булган?

2)Әтәчләрнең төсләре нинди?

3)Ул аларны ничек атаган?

4) Әби әтәчләрнең исемнәрен ничек уйлап тапкан?

5) Ни өчен ул Тукмарны күршеләргә илткән? Сәбәбен аңлатыгыз.
6)Чукмар белән Тукмарның нинди начар гадәтләре булган?

7)Алар яхшы гадәтләрме?

8)Әкият ничек тәмамлана?

4. Әкиятне үзлектән укыту.

Дәреслек белән эш, 108-109нчы битләр.

5. Әкиятне рольләргә бүлеп укыту.

6. Әкиятне уйнап карау. 7. Белемнәрне ныгыту. (С.17)

1) Әкият безне нәрсәгә өйрәтә? Язучы балаларда
нинди начар гадәтләрнең булмавын теләгән?

6) Әкият буенча рәсем ясарга кирәк булса, кайсы
очракны сайлар идегез? Ни өчен?

18) Мәкальләр өстендә эш.(С.18)

(Һәр мәкальнең мәгънәсе ачыклана)

Ике яхшы бер сәкегә сыя, ике яман бер шәһәргә
сыймый.

Начарны күрмәгән — яхшының кадерен белмәс.

Яманның ярасы бетмәс.

Үзе яман туганын яманлар.

Аларның мәгънәсе әкиятнең кайсы өлешләренә туры
килә?

V. Нәтиҗә ясау. (С.19)

— Әтәчләр хаталарын аңлаганнармы?

— Хәзер алар ничек яши?

— Балалар, сез дә дус, тату яшәгез.
Бер-берегезне рәнҗетмәгез.

Әби:-Кадерле, балалар. Сездә кунакта булу миңа
бик ошады. Бу сыйныфка белемле , акыллы, яхшы, дус, тату балалар
җыелган. Сезнең җавапларыгыз миңа бик ошады. Ә хәзер китәр дә
вакытым да җитте. Минем сезгә теләгем шул: бер-берегезне
рәнҗетмәгез, дусларыгыз, туганнарыгыз, якыннарыгыз белән һәрвакыт
дус яшәгез, аларны хөрмәт итегез. Сау булыгыз. (Әби чыгып китә)

VI. Дәресне йомгаклау. Билгеләр кую. Өй эше
бирү.

— Укучылар, без нинди язучы белән таныштык?

— Аның нинди әсәрләре исегездә калды?

— Алар балаларны нәрсәләргә өйрәтә?

Өй эше бирү: Эчтәлек буенча рәсемле план
төзергә.

— Менә монда сез аның башка әсәрләре язылган
китапларын күрәсез. Әкиятләре белән ныклап танышасыгыз килсә, сез
аларны китапханәдән таба аласыз. Сезгә укуыгызда уңышлар теләп,
дәресне тәмамлыйбыз. Сау булыгыз.

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Чуклеме чувашский праздник это
  • Чуклеме чувашский праздник кратко
  • Чуклеме чувашский осенний национальный праздник
  • Чувашский праздник сбора урожая
  • Чувашский праздник сабантуй