Чыршы ачу тантанасына сценарий зурларга

Сценарий к Новогоднему празднику для детей старшей и подготовительной групп. Предоставленный материал поможет весело и с пользой провести Новогодний праздник. Вашему вниманию предлагаем не просто стих

МБМББУ “ ТР Биектау муниципаль районы Ташлы Кавал

“Кояшкай” балалар бакчасы”

“Кабыз, Чыршы, утларыңны”

(Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәре өчен  Яңа ел бәйрәме сценарие)

                                                                    Әзерләде: 1 квалификацион категорияле

                                    тәрбияче Гыйлаҗиева Эльза Габделхак кызы

2022

Зал бәйрәмчә бизәлгән:яшел чыршы , Яна ел декорациясе, балалар ясаган рәсемнәр. Бәйрәм жыры янгырап тора.

Чыршы янына алып баручы чыга.

Алып баручы: Хәерле көн! Хөрмәтле әти-әниләр,  килгән кунаклар!

Якынлашып килүче Яңа ел белән сезне тәбрик итәм!Тиздән җиһанның барлык

почмакларында, бар дөньяда иске елга йомгак ясалып, яна елга планнар корылачак.

2022нче ел барыгызга да бары тик шатлык-куанычлар, ныклы сәламәтлек, тынычлык

алып килсен иде.

Ә хәзер сүзне бакча мөдире Сәрия Наил кызына бирәбез.

(Балаларга сүз бирелә)

 ……………………………………………………………………………………………………………………………

(Иснәнеп Юлбарыс керә)

Юлбарыс:Нинди тәмле ис килә!( Як-ягына каранып  үз-үзе белән сөйләшә).Дөрес

барам микән, юк микән? Сорарга беркем дә юк, ичмасам. Үзләре кунакка чакыра, ә

каршы алмыйлар!Бу нәрсә шундый?! Пальма?! (Тотып карыйда, шундук тартып ала  

тәпиләрен) Ой! Чәнчи! Юк, пальма түгел! Ә, белдем,чыршы бит бу! Нинди матур!

(Шүрәлеләр килеп керәләр дә бии башлыйлар)

Бию: “Шүрәле”

(Юлбарысны урлап чыгып китәләр)

Алып баручы: Ниндидер тавыш ишеттем! Кунакларым килгән икән!Исәнмесез!

Алып баручы: Исәнме, Яна ел! Исәнме!

                            Рәхим ит илемнен түренә син.

                            Һәркемнен йөзендә, күзендә

                            Өр-яна елмаю күренсен!

(Кар кызы кереп кушыла)

Кар кызы:   Бәйрәм бүген — Яңа ел,

                    Бөтен җиргә кар кунган.

                    Яңа елны каршылап,

                    Кунаклар да җыелган.

                     Балаларга куаныч:

                      Монда чыршы килгән ич!

                     Кабызган йолдызларын,

                     Балкыта ул йөзләрен.

Исәнмесез, дусларым!

Алып баручы:Исәнме, Кар кызы, Исәнме, Карсылу!Ничек бик тиз килеп җитең?!

Кар кызы:  Сезгә ярдәм кирәк икән,дип ишеттем, шуңа күрә килдем!   Кыш бабай бүләкләрен әзерли калды.

Алып баручы:Бик зур рәхмәт инде, Карсылу! Чынлап та, синең ярдәмең кирәк

булыр. Мин бәйрәмгә безнең урманда яшәүче җәнлекләрне чакырган идем. Алар

безгә үпкәлиләр икән бит. Безнең урманга җиләк, гөмбә, чикләвек җыярга киләләр, ә

бәйрәмнәрдә үзләре генә күңел ачалар, дип сөйлиләр.Менә күренмиләр әле, күптән

килеп җитәргә тиеш иде инде алар. Барысына да хат язып салдым. Хаттә, Убырлы

карчыкны да, Шүрәлене дә балалары белән чакырдым. Берсе дә килмибез, дип

әйтмәделәр.

(Чыршы артыннан себеркегә атланып Убырлы килеп керә. Себеркесен тыялмыйча интегә, берничә тапкыр чыршыны урап чыга).

Убырлы: Тырр-р-р, Тырр-р-р, дим инде сиңа!Нинди жир бу? (иснәнеп) Әдәм исе килә түгелме? 

Убырлы:      Ишеттегезме? Белдегезме?  Кыш бабай белән Кар кызы килми диләр!

Алып баручы: Исәнме, Убырлы әбекәй! Әле генә сине искә төшереп алдык. Каян ишеттең бу хәбәрне? Кем әйтте?

Убырлы: Кибеттәге әбиләр

                 Булмас быел, диделәр.

                 Кая таба тәгәрибез?

                 Ниләр күрербез диләр?

 Кыш бабай каронавирус йоктырган, ди. Менә вәт!

Кар кызы:   Юк-юк, бу гайбәт.

                     Булмас андый әкәмәт.

                     Чыршыбыз бар, кар да бар

                      Уйнарбыз, җырларбыз.

                      Кыш бабабыз ишетер дә

                      Тиз генә килеп җитәр.

Алып баручы:Карсылу, чынлап та, Кыш бабай сәламәтме?

Кар кызы:   Әлбәттә, бырчылырлык урын юк.

Алып баручы:Әйе, бер елны да Яңа елның булмый калганы юк.  

Убырлы:(кунакларга карап). Белмәссең, мине чакыргач кына булмавы да бик

мөмкин. Ә хатыгызны алгач бик куандым, мине хөрмәт итә башлавыгызга бик зур

рәхмәт сезгә.

Тик менә Шүрәле абзыеңнан явызлык көтәргә була. Мин монда килгәндә капчыгына

салып, нәрсәдер күтәреп бара иде. Сәлам дә бирмәде, бик ашыга иде.

Кар кызы:   Борчылмагыз әле, бәйрәмне башлый торыгыз. Мин үзем урманга барып киләм.

(Кар кызы Убырлы белән чыгып китәләр)

Алып баручы:  Хәерле көн барыгызга да! Без бүген сезнең белән Яңа елны каршылау тамашасына җыелдык. Әйдәгез, тамашабызны башлап җибәрик.

                                 Нинди матур безнең чыршы,

                                Җем-җем килеп яна ул.

                                Башлыйбыз чыршы бәйрәмен,

                                Бергә: Котлы булсын Яңа ел!

Сәйдә: Тышта нурлы, күңелле

             Җиргә ап – ак кар ятты.

             Җырлап – биеп каршылыйбыз

              Яңа ел таңы атты.

             Шатланабыз, сөенәбез,

             Зурлыйбыз  яңа елны.

              Яңа елда , яңа утлар,

              Яктыртсын яңа юлны.

Кәрим: Будет весело сегодня,

             Будет некогда скучать.

             Здравствуй, праздник Новогодний

             Мы пришли тебя встречать.

Әмир:  Ап – ак карлар ява

             Акка төреп дөньяны.

             Бүген безне үз янына,

              Яшел чыршы җыйнады.

             Чыршыбыз Яңа елга,

              Матур итеп бизәлгән.

              Баштан алып аска кадәр,

              Уенчыклар тезелгән.

Гүзәл:       Күрегез лә чыршыбызны!

                  Чыршының да чып – чыны.

                  Нинди төз, матур, биек

                  Тора түшәмгә тиеп.

Сөмбел:   Уйнап – җырлап әйләнербез,

                 Бүген синең яныңда.

                 Үзең матур, үзең чибәр

                  Кадалмый бер энәң дә.

Зәринә:    Нинди гаҗәп:

                 Һәр кешегә бәйрәм бүген.

                  Бар да матур киенгән

                  Чыршыбыз да әйтерсең лә

                  Укалы күлмәк кигән.

Илмир:    Көтә чыршы сабыр гына

                 Безнең җыр җырлаганны,

                 Тирәсендә  әйлән – бәйлән

                 Уеннар уйнаганны.  

Җыр:  “Чыршы”  К.Канбәбулатова сүзләре, С.Низаметдинова музыкасы (Аудио-кушымта 4-5 № 20)

Килче, Яңа ел!

Уйныйбыз бергә.

Чәчкәле-гөлле,

Рәхәт киң илдә.

Их, безнең чыршы,

Ул нинди купшы!

Янында күмәк

Уйнавы яхшы.

Әйдә, Ак бабай,

Сине көттек без.

Сикереп уйнарга

Сагынып беттек без.

Килче, Кыш бабай,

Җырлыйбыз бергә.

Яңгырасын шат җыр

Бәхетле илдә.

Алып баручы:Рәхмәт, балалар, ял итеп торыгыз. Мин килгән кунаклар белән бер уен уйнап алам.

(Балалар чыгып китәләр)

(Әти-әниләр белән уен)

Алып баручы кар йомарламы ыргыта. Шуны тоткан кеше, кыш темасына бәйле бер сүз әйтә. Кар йомарламнары беткәнче, уен шулай дәвам итә. Әйтелгән сүзләр тактага язылып барыла. Соңыннан шул сүзләрдән кыш турында хикәя төзелә.

Алып баручы:Рәхмәт, дусларым! Сез ачуланмасагыз, мин дә урманга барып киләм. Кар кызы да югалды, Кыш бабай да юк, җәнлекләр дә юк

(Чыгып китә)

(Куян белән бүре чыршы әйләнәсендә йөгереп йөриләр)

Куян:Тоталмыйсың! Тоталмыйсың!Бә-бә-бә! (Бүрене үрти)

Бүре:Тотам! Хәзер Тотам! (Бүре йогыла, Куян бүре өстеннән сикереп чыга)

Куян:Хоппа!Әйттем бит, тоталмыйсың, дип!

Бүре:(Елап) син хәйләлисең Төлке кебек!

Куян:Елак-елак!

            Елтын колак,

            Карама таяк,карт әтәч!

            Гарьлек,хурлык,

            Бер түбәтәй орлык.

Бүре:Елак түгел мин,әтәч түгел мин, ә син, Төлке кебек хәйләкәр!

(Төлке керә. Тавышланып, аюны йокысыннан тыргызалар)

Төлке:Мин монда, монда! Кем чакыра мине? Кая минем әтәчем?

Куян:Әтәч түгел, елак Бүре!

Аю:Кем кычкыра монда?!Йокларга ирек бирмисез!Хәзер бирәм кирәгегезне!

Нинди җыелыш бу?!

Төлке:Җыелыш түгел, бәйрәм – Яңа ел бәйрәме! Мине “Кояшкай” балалар

бакчасчына чакырдылар. Шунда барам матур тунымны киеп, биергә һәм җырларга.

Ә син, Аю, йокла-йокла, бүләксез дә калырсың!

Куян:Хе! Мине дә чакырдылар бәйрәмгә! Мин дә барам җырларга һәм биергә,бүләк

алырга.

Бүре:У-у-у! Миңа да бүләк кирәк! Мин дә барам!

Аю:Алайса, мин дә барам!

Төлке:Аю дус, син нишли беләсең соң?Синең колагыңа аю бабаң баскан бит, шуңа

җырлый белмисең. Аякларың камыт, шуңа бии белмисең.

(Бөтенесе көләләр)

(Кар кызы белән Убырлы керәләр)

Убырлы: Тырр-р-р, Тырр-р-р, дим инде сиңа!Төш әйдә, Карсылу, приехали!

Мерседес  ватылды! Сәлам, урман карачкылары!Нәрсә чан кагасыз?!

Кар кызы:Исәнмесез, дусларым! Менә кайда икән сез. Сезне бит “Кояшкай” балалар

бакчасында көтәләр. Нигә тавышланасыз?! Дус яшәргә кирәк! Бүген бәйрәм, Яңа ел

бәйрәме. Бүген барлык теләкләр дә чынга ашачак.  Матур теләкләр теләгез!

Ә Шүрәле абзый кайда соң? Балалары да күренми.

Төлке:Абзыкаең базарга бара иде ахрысы, капчыгы бик зур иде. Капчыгының

коерыгы да бар иде. Менә минеке шикелле, ләкин кара юллы.

Кар кызы:Ах, явызлар, алар бит Юлбарысны урлаганнар! Кар бөртекләре дә

шуларда дыр әле. Болай булгач, Яңа ел килмәскә дә мөмкин. Тизрәк Кыш бабайга

шалтыратырга кирәк.

Бабакай, явыз Шүрәлеләр Яңа елны һәм Кар бөртекләрен урлаганнар. Сиңа    

очрамадымы алар?  Кыш бабай “Борчылма, кызым, тоттым мин аларны, шуңа соңа

калдым. Хәзер килеп җитәм”, дип әйтте.

(Кыш бабай белән шүрәлеләр кереп җитәләр)

Кыш бабай:Исәнмесез,кадерле дусларым! Яңа еллар мөбәрәк булсын!

Кар кызы:Кыш бабай,бу Шүрәлеләр бәйрәмнең ямен алып торалар. Нишләтик боларны?

Кыш бабай:Хәзер өшетәм мин аларны!

(Шүрәлеләр елый башлыйлар)

Шүрәле:Кызларга бүләкләр бар,

                 Малайларга бүләк бар.

                Безне искә алучы юк,

                Менә, минем балалар!

                Яңа елда Кыш бабайдан

                Без дә көтәбез бүләк.

                Тик күпме генә көтсәк тә

                Үтәлми безнең теләк!

Кыш бабай:Эх! Шайтан балалары!Бүләкне матур итеп сорап алалар. Әти-әниләренең

сүзләрен тыңлаган, аларга булышкан балаларга алып киләм мин бүләк. Ә сез

нишләдегез?!

Шүрәле:Без бит белмәдек! Бүтән алай эшләмибез! Гафу итегез безне!

Кыш бабай:Нишлибез? Гафу итәбезме?

Бергә:Гафу итәбез!

Кыш бабай:Алай булгач, бергәләп

                      Ясыйк әле түгәрәк!

                      Чыршы тирәли йөрик,

                       Күңелле җырлар җырлыйк!

Җыр: “Исәнме, Чыршыкай”. Мөхтәр Минһаҗев музыкасы, Резеда Вәлиева сүзләре (ТТС  3-4 яшь № 12)

Исәнме, чыршыкай,

Сагынып килдеңме?

Дусларың зарыгып

Көткәнне белдеңме?

Без сине матурлап

Бизибез, зурлыйбыз.

Биибез тирәңдә,

Шатланып җырлыйбыз.

“Куяннар”, “бүреләр”

Бергә гөр киләбез.

Кыш бабай биесә,

Шаулашып көләбез.

Елмаеп, Кыш бабай

Бүләкләр өләшә.

Тәрәздән карый да,

Шаян ай көнләшә.

Әй, рәхәт, күңелле,

Биеп тик йөрибез,

-Яшәсән Туган ил

Һәм Яңа ел! —  дибез.

Алып баручы:Ай, Кыш бабай, Чыршыбыз нигәдер күңелсез? Утларын кабызмаган. Ярдәм ит безгә.

Кыш бабай: Ягез әле, балалар, бергәләп кабызыйк.” Кабыз, Чыршы, утларыңны!” дип әйтик.

Бергә: Кабыз, Чыршы, утларыңны!

(Чыршы утлары кабына)

Алып баручы:Рәхмәт, Кыш бабай!

Кыш бабай, җәнлекләр сиңа шигырьләрен сөйлиселәре килә.

Кыш бабай:Әйдәгез, әйдә, рәхим итегез, дусларым!

    Илмир: Яңа елны каршылыйбыз,

                  Барыбыз да шундый шат.

                  Кыш бабай почта аша

                  Җибәргән берничә хат.

   Зәринә:  Бер хатында язган безгә,

                  Тиздән килеп җитәсен.

                  Кыш бабай һәм Карсылусыз

                   Ничек бәйрәм итәсең?

  Гүзәл:    Алар килеп керү белән,

                 Башланыр уен-көлке.

                  Күрерсез ничек бии

                 Убырлы, куян, бүре.

 Сәйдә:   Ник биемәскә, биибез!

                Биюдән  һич туймыйбыз.

                Кар кызына булышыйк,

                Матур итеп биеп алыйк.

Бию: “Җәнлекләр биюе” (“Ну –ка, ёлочка, светлей”)

Алып баручы:Менә ничек күңелле бергә.Ярый әле килдегез, дусларым! Мин сезгә бер табышмак әйтәм, әгәр җавабын белсәгез, бер уен уйныйбыз.

(Табышмак әйтә)

Алып баручы:Аска таба үсә. Нәрсә ул?

Бергә:Боз сөнгеләре.

Алып баручы:Бик дөрес, афарин! Менә шушы чыршыда 20 боз сөнгесе яшеренгән, сез аларны табарга тиеш.

(Уйныйлар)

Алып баручы:Булдырдыгыз, санап карыйк әле, җыеп бетердегезме икән?!

(Саныйлар)

Кар кызы:Бигрәк булган, бигрәк уңган икән сез!

Ә хәзер нәни дусларым, әйдәгез, кем сөйләмичә калды шигырьләрен? Сезне тыңлыйбыз.

Сәйдә: Елак көзләр үтеп китте,                      

            Ак сакаллы кыш җитте.                                

            Кыш бабай да капчык асып,                  

            Бәйрәмгә килеп җитте.  

Сөмбел: Кыш бабабыз килми калмас

               Яңа ел бәйрәменә.

                Безнең белән бергәләп,

                Җыр җырлап әйләнергә.

Гүзәл:     Яратам мин Кыш бабайны                          

                 Шундый шаян бабай ул.                              

                 Безнең белән уйнаганда,                            

                 Әйтерсең бер малай ул.                            

                 Җырласа да, биесә дә,                              

                 Хәзер инде бик карт ул.                            

                 Дәү әтием кебек үзе,                                  

                 Шулкадәрле юмарт ул.

Илмир: Бүген бездә зур бәйрәм!

             Бүген Кыш бабай килә!

             Безнең күңел җырларга

             Һәм биергә җилкенә.

Зәринә:  С Новым годом! С Новым годом!    

               Здравствуй, дедушка Мороз.              

               Он из леса мимоходом                              

               Ёлку нам уже принес.  

Кәрим:  Возле елки в Новый год

              Водим, водим хоровод.

              Елочка – красавица

   Детям очень нравится.

               Вот она какая        

   Стройная, большая!

Алып баручы: Дуслар, чынлап та,  әйдәгез әле, чыршыбызны зурлап җыр җырлап алыйк.

Җыр: “Чыршы янында” . Г.Гәрәева сүзләре һәм музыкасы (ТТС 2-3 яшь№17)

1. Ямь-яшел ылыслары,

     Балкып тора утлары.

     Чыршыкай, чыршыкай,  2 тапкыр

     Бигрәк матур чыршыкай.

2. Сиңа килгән кунаклар –

    Аюлар һәм куяннар.

    Чыршыкай, чыршыкай,  2 тапкыр

    Бигрәк матур чыршыкай.

3. Әйлән-бәйлән уйныйбыз,

     Биибез дә җырлыйбыз.

     Чыршыкай, чыршыкай,  2 тапкыр

     Бигрәк матур чыршыкай.

Алып баручы:Кыш бабай , Карсылу, безнең сәгать 12не сукканчы вакытыбыз булса, бәлки берәр уен уйнарбыз.

Кар кызы:Яхшы, уйнасак, уйнык. Әгәр мин дөрес әйтсәм, сез кул чабасыз. Дөрес әйтмәсәм аяклар белән тыпырдарсыз. Аңлашылдымы?

-Кыш бабай, барыбызга да таныш бабай. Дөресме? – Дөрес.

-Ул җәй көне килә. Дөресме? – Юк.

-Кар кызы белән Кыш бабай дуслар. Дөресме? – Дөрес.

-Кыш бабай салкыннан курка. Дөресме? – Юк.

-Кыш бабай шугалаклар бүләк итә.Дөресме? – Дөрес.

-Кыш бабай чәчәкләр үстерә. Дөресме? – Юк.

-Кыш бабай бураннар туздырып  таулар  өя.Дөресме? – Дөрес.

-Кыш бабай галошлар кия  Дөресме? – Юк.

— Кыш бабабыз бүләкләр алып килә. Дөресме? Дөрес.

Кар кызы:

Ә зәзер нәни дусларым, әйдәгез, сәгать 12не сукканчы “Яңа ел җырын” җырлап алыйк.

“Яңа ел җыры”,,Чыршы әйләнәсендә”(М.Яриева көе,Р.Миңнуллин сүзләре)

1.Безнең чыршыбызны бизәп,

Балкып кабына утлар.

Яңа елның башлануын

Хәбәр итә курантлар.

                                  Кыш бабай,Кыш бабай

                                  Безне бик ярата.

                                  Ул безгә яңа ел

                                   Бүләге тарата.

2.Ак чәчәк кебек кар ява

Урманнарга, кырларга.

Тынычлык алып яңа ел

Килсен бөтен дөньга

                                    Кыш бабай,Кыш бабай

                                    Безне бик ярата.

                                    Ул безгә яңа ел

                                    Бүләге тарата.

Алып баручы: Бүләкләр килә! (Балалар кул чабалар)

Кыш бабай. Балаларым! Бәйрәмегез өчен рәхмәт. Ә бу урман җәнлекләрен

ачуланмагыз инде, икенче елга алар акылга утырып, яхшылыкка өйрәнеп килерләр. Ә

безгә китәргә кирәк.

Кыш бабай: Көтеп алган очрашулар
                      Тиз генә үтеп китте.
                      Инде хәзер саубуллашып
                      Китәр вакытлар җитте.
                       Күңел тынычлыгы телим,
                       Яңа елда һәркемгә
                        Бәхет, шатлык, сәламәтлек
                        Юлдаш булсын гомергә!

 Кар кызы:  Яңа бәхет, зур уңышлар
                      Алып килсен Яңа ел.
                       Шатлык белән үтсен һәр көне,
                       Котлы булсын, Яңа ел!
 

( Саубуллашып китәләр)

(Курантлар суга)

Алып баручы: Рәхмәт әйтик чыршыбызга,
                           Матур бәйрәме өчен.
                           Рәхмәт әйтик кунакларга
                            Килеп караган өчен.
                            Яңа елга яңа юлдан,
                            Нык басып бердәм керик.
                            Иң изге ,саф теләкләрне
                            Бер-беребезгә телик.

Яңа ел белән, хөрмәтле-әти-әниләр!

(Татарча күмәк бию башкарыла)

Яңа ел әкияте

Максат: Кышкы табигатьнең матурлыгына соклана белү сыйфаты тәрбияләү; кыш турындагы белемнәрен тирәнәйтү; балаларда бәйрәмгә карата уңай мөнәсәбәт, үз фикереңне бер юнәлештә туплый һәм аны башкаларга җиткерә белү сыйфаты тәрбияләү; балаларда яңа ел бәйрәме уңаеннан яхшы кәеф, шатлык хисләре булдыру.

Катнашалар: төлке Алиса, песи Базилио, Буратино, Мальвина, Кыш бабай, Кар кызы.

“Яңа ел вальсы” музыкасы астында балалар залга керәләр һәм ярымтүгәрәк ясап басалар. Зал уртасында чыршы бизәлгән.

А.б. Нинди матур безнең чыршы!

Җем – җем килеп яна ул.

Башлыйбыз чыршы бәйрәмен,

Котлы булсын Яңа ел!

Урманнан безгә бәйрәмгә

Ямь – яшел чыршы килгән.

Яңа елны каршыларга

Матур күлмәген кигән.

Җыр “Чыршы”

1 бала. Исәнме, чыршы, исәнме.

Яңа ел килеп җитте.

Күңелле чыршы бәйрәмен

Балалар күптән көтте.

2 бала. Саумы, саумы, чыршыкай,

Саумы, саумы, Яңа ел!

Яшел чыршы тирәли

Әйләнәбез елмаеп.

Җыр “Чыршыкай, купшыкай”

3 бала. Күрегез бу чыршыны

Чыршының да чып – чыны.

Нинди төз, матур, биек.

Тора түшәмгә тиеп.

4 бала.Кунак булып яшел чыршы

Урманнан безгә килгән.

Ел да безне шаккаттыра,

Ничек матур киенгән.

5 бала.Төрле – төрле утлар яна

Без уйныйбыз әйләнеп.

Бигрәк матур, бигрәк ямьле

Безнең чыршы бәйрәме.

Җыр “Чыршы янында”

Күңелле көй агышында залга Буратино керә. Кулында – алтын ачкыч. Буратино.Исәнмесез! Яңа ел белән! Сез мине таныдыгызмы? Әйе, мин Буратино – әкият герое. Тортилла исемле ташбака миңа шушы ачкычны бүләк итте. Бу ачкыч гади түгел. Аның тылсымы бар. Мин үземнең дустымны Мальвинаны эзлим. Ул монда юк икән. Аны эзләп килгәнче ачкыч чыршыда эленеп торсын әле. (Чыршыга ачкычны элеп, көй агышында чыгып китә)

Залга Алиса белән песи Базилио керәләр. Песи таякка таянган, төлкенең пычкысы бар

Төлке белән песи биюе

Төлке.Без мескеннәрне бәйрәмгә кертегезче.

Песи.Безнең дураклар илендә шундый суык, өшеп беттек.

Төлке. Безгә учак ясар өчен зур агач кирәк. Учак җылысында җылыныр идек.

Песи.О! Кара әле, Алиса. Нинди зур, күркәм агач (чыршыны күрсәтә). Бу агачтан утын күп чыгар.

Төлке. Менә шәп бу. Әле аның бизәкләре, уенчыклары да бар.

Песи. Ә без агачны кисик, уенчыкларын җыеп алыйк һәм үзебезнең дураклар илендә аларны сатарбыз. Күп итеп акча эшләрбез.

Төлке. Шәп фикер бу! Мин инде уенчыкларны ничек итеп бүләсен дә исәпләдем: сиңа – икесе, миңа – өчесе. Тигез итеп бүлү була.

Песи.Тигез булмый бит алай!

Төлке. Ярар, мырылдама! Әйдә, башта агачны кисик әле. (чыршының утлары сүнә)

Песи.О! Кара әле, чыршының утлары сүнде! Үпкәләде бугай ул безгә. (Песи белән төлке чыршыны кисмәкче булалар һәм анда ачкычны күрәләр)

Төлке. Базилио, кара әле: ачкыч бит бу! Алтын бит бу. (ачкычны алып тешләп карый). Буратиноның ачкычы түгелме соң бу?

Песи.Шуныкы, шуныкы. Димәк, ул үзе дә шушы тирәдә йөридер.

Күңелле көй агышында залга Буратино белән Мальвина керәләр.

Буратино. Менә, Мальвина, син чыршы бәйрәменә килеп тә җиттең.

Мальвина.Мин бик шатмын. Исәнмесез, балалар,

Исәнмесез, кунаклар!

Яңа ел котлы булсын,

Бәхетләр алып килсен! (баш ия, реверанс ясый)

Буратино.Мальвина, кара әле, миңа Тортилла нинди матур ачкыч бүләк итте. Мин аны чыршыга элеп торган идем. (чыршыны әйләнеп чыга, ачкычны тапмый).

Төлке.Хә – хә – хә. Ачкычны эзлисеңме? Менә бу ачкыч кирәкме сиңа? Без аны сиңа бирмибез. Алтын үзебезгә кирәк.

Песи.Әйе, үзебезгә кирәк! Сиңа да кирәкме?

Мальвина.Әйе, бу ачкыч Буратинога кирәк. Аныкы бит ул.

Төлке. Кирәк булса соң.

Песи. Без аны бушка гына бирмибез.

А.б. Сез ачкычны кире Буратинога бирсен өчен без нишлик соң?

Төлке. Безнең күңелне күтәрергә кирәк.

Песи. Әйе, күтәрегез күңелне.

А.б. Ярар. Әйдәгез, безнең белән “Чыршы” уеныуйнарга басыгыз, бергәләп уйнап алыйк.

Уен “Чыршы”

А.б. Хәзер мин сезгә чыршыга эленә һәм эленми торган әйберләрне атыйм., ә сез барыгыз бергә “әйе” яисә “юк” дип җавап бирерсез. Шулай итеп башладык.

Төрле төстәге шарлар?

Мендәрләр, одеяллар?

Мармелад, шоколадлар?

Күпсанлы урындыклар?

Ә йомшак уенчыклар?

Дәфтәрләр һәм китаплар?

Кызыл – сары утлар?

Әкияттәге җеннәр?

Матур – матур чылбырлар?

Серпантин, мишуралар?

Сумкадагы папкалар?

Туфли һәм кроссовкилар?

Чәнечке, пычак, калак?

Көзге һәм агач тарак?

Тәмле – тәмле конфетлар?

Кыздырылган котлетлар?

Ә малайлар һәм кызлар?

Һавадагы йолдызлар?

Булдырдыгыз, афәрин!

Төлке. Уеннары күңелле булды. Ләкин әле безнең яңа ел турында шигырьләр дә тыңлыйсыбыз килә..

Песи. Алар шигырьләр сөйли белмиләрдер әле.

А.б. Нишләп белмәсеннәр?! Безнең балалар бик матур итеп шигырьләр сөйли белә. Менә тыңлап карагыз әле.

6 бала. Бүген бездә зур бәйрәм-

Бүген Яңа ел килә.

Бүген күңелләр җырга

Һәм биергә җилкенә.

7 бала. Без бүген чыршы янында

Әйлән – бәйлән уйнарбыз.

Кыш бабайны каршыларбыз,

Яңа җырлар җырларбыз.

8 бала. Яңа ел ул Яңа шул

Иске ел булмас әле.

Шатлыгын да, бәхетен дә

Кызганып тормас әле.

Төлке. Ярар, ярар… шигырьләр беләсез икән. Менә алыгыз ачкычны!

Песи. Әйе алыгыз.

(Буратино белән Мальвина ачкычны алып, көй агышына чыгып китәләр).

Төлке. Ә син беләсеңме, Базилио, монда тиздән Кыш бабай белән Кар кызы киләчәк. Ул Кар кызының чибәрлеген күрсәң син…

Песи. Карап та тормыйм.

Төлке. Әйдә, Базилио, без ул чибәр Кар кызын урлап китәбез дә, аны бүләкләргә алыштырып алабыз. Рәхәтләнеп шоколад, конфет ашарбыз.

Песи. Дөрес фикер йөртәсең син, Алиса. Рәхәтләнеп ашыйбыз тәм – томнарны. Ләкин Кар кызын ничек урларбыз соң?

Төлке. Ә без Кыш бабайны йоклатырбыз.

Песи. Ничек йоклатырбыз соң аны?

Төлке. Без Кыш бабайга компот эчерербез. Ә компотка йокы даруы салырбыз!!!

Песи. Ә – ә – ә. Менә шәп хәйлә. Бабакай йоклагач, без Кар кызын урлыйбыз. Әйдә качыйк та, Кыш бабай килгәнен көтеп торыйк (чыгып китәләр).

А.б. Кемнең кигән киемнәре

Энҗе кар бөртекләре?

Кемнең көмештәй сакалы

Чәчләре, керфекләре.

Кем соң безгә шундый ямьле

Яңа ел алып килә?

Матур кәгазь капчыкларга

Күчтәнәч салып килә.

Балалар. Кыш бабай.

Җыр “Чыршы әйләнәсндә”

А.б.Кыш бабай килгәнче бер уен да уйнап алыйк әле.

Әгәр мин дөрес әйтсәм, сез кул чабарсыз. Әгәр мин дөрес әйтмәсәм, аяклар белән тыпырдарсыз.

  • Кыш бабай барыбызга да таныш бабаймы?

  • Ул җәй көне киләме?

  • Кар кызы белән Кыш бабай дуслармы?

  • Кыш бабай салкыннан куркамы?

  • Кыш бабай шугалаклар бүләк итәме?

  • Кыш бабай яңгырлар яудырамы?

  • Кыш бабай карлар яудырып, таулар өяме?

  • Кыш бабай галошлар кияме?

  • Кыш бабабыз тиздән киләме?

  • Бүләкләр алып киләме?

Игътибарлы икәнсез. Будырдыгыз балалар.

Ә хәзер Кыш бабайны чакырыйк.

Бергә. Кыш бабай, кил безгә,

Ямь бир бәйрәмебезгә.

Килче тизрәк, Кыш бабай,

Безнең белән дус бабай!

(Тылсымлы көй агышында Кыш бабай килеп керә)

Кыш бабай. Саумы, көтеп алган бәйрәм!

Саумы, чыршыкай!

Исәнмесез, бар кунаклар,

Сезне күреп шатландым.

Бу хәерле сәгатьтә,

Бәйрәм теләге сезгә,

Шат яшәгез гомергә.

Кар бураннар туздырып,

Барыгызны туңдырып,

Ерак юллар үттем мин,

Сезгә килеп җиттем мин.

А.б. Хуш киләсең, Кыш бабай,

Әйдә, тизрәк уз, бабай.

Балалр сине көтте,

Тагын бер яшькә үсте.

9 бала. Рәхмәтсиңа, Кыш бабай,

Чыршы китергән өчен.

Яңа елга һәммәбезне

Матур бизәгән өчен.

Кыш бабай. Исәнмесез, дусларым! Яңа ел белән сезне!

А.б. Исәнме, Кыш бабай! Безнең чыршыныңутлары янмый бит әле.

Кыш бабай. Хәзер, хәзер без моны төзәтәбез. (чыршы янына килә, тылсымлы таягы белән селки). Чыршы, чыршы кабын син, утларыңны балкыт син!

(Чыршыда утлар яна)

Кыш бабай. Чыршы янына чакырам,

Матур итеп басыгыз.

Яңа елда әйлән – бәйлән

Җырлап – биеп алыгыз.

Җыр “Исәнме, Кыш бабай”

Кыш бабай. Сезнең белән бигрәк күңелле булды. Бераз эсселәп тә киттем.

Су эчәсем килә. (Чокыр тотып Төлке белән Песи йөгереп керәләр).

Төлке. Ай, Кыш бабай,эчәсең киләме? Менә безнең тәмле суыбыз бар. Авыз итеп кара.

Песи. Сусауны бик тиз баса.

Кыш бабай. Нинди эчемлек соң ул?

Песи. “Йокыкола”

Кыш бабай. Бер дә ишеткәнем юк мондый эчемлек турында.

Төлке. Менә дигән эчемлек ул. Син эчеп кара.

Кыш бабай. Ярый алайса, бирегез. Бик сусадым мин.(эчә) Ай, нәрсә булды миңа?.. күзләрем йомыла… йоклыйсы килә… йоклап китәм бугай… (йоклый).

Төлке. (шатланып). Менә булды!

Песи. Йоклаттык бит бабайны. (Чыршы артына качалар. Кар кызы керә)

Кар кызы. Исәнмесез, кадерле дусларым. Менә мин дә килеп җиттем. Кыш бабайны күрмәдегезме сез?.. Ай, бабакайга ни булган? Йоклый түгелме ул?

Төлке. Әйе, йоклый шул, арыгандыр.

Песи. Ә син безнең белән барырсың. Без сине бүләкләргә алыштырып алабыз.

Кар кызы. Болай булмый бит. Явызланмагыз!

Төлке. Әйдә ,тизрәк. Әнә Кыш бабай уяна инде. (Кар кызын алып чыгып китәләр).

Кыш бабай (уянып). Ой, нәрсә булды бу?.. Балалар бәйрәм хөрмәтенә шигырьләр әзерләгән, ә мин йоклаганмын. Ягез, нәни дусларым, миңа шигырьләрегезне сөйләгез инде.

10 бала. Әй, Кыш бабай, Кыш бабай

Безгә якын дус бабай!

Көтеп алдык без сине,

Күңелләргә хуш бабай.

11 бала. Ак туныңны кигәнсең,

Безне котлап килгәнсең,

Сине көтеп торганны,

Әллә каян белгәнсең.

12 бала. Кыш бабай, син дә,

Нәни булдыңмы?

Безнең шикелле

Чана шудыңмы?

Кар тәгәрәтеп

Шар ясадыңмы?

Сиздерми генә

Кар ашадыңмы?

13 бала. Кыш бабайның куллары

Салкын диеп уйладым.

Башымнан сөйгән иде,

Чак –чак “эреп” куймадым.

Җылы икән , бик җылы

Кыш бабайның куллары.

Шуңа күрә гел актыр,

Аның йөргән юллары.

14 бала. Кыш бабай, Кыш бабай

Безгә бик таныш бабай.

Сакал, мыек ап – актан,

Килгән безгә ерактан.

Үзең шаян, үзең юмарт,

Үзең һаман шулай карт.

Безнең белән бие, җырла

Бүлмәбезгә ямь тарат.

Кыш бабай. Мин әле һаман уянып бетә алмыйм. Әллә берәр һөнәрегезне күрсәтәсезме?

А. Алишның “Ил гизүчеләр белән хәйлә сөючеләр” әкияте.

1 нче күренеш

Диск №48 2 – 3 яшь.

Алинә: Ишетәсезме, әтәч кычкыра!

Камилә: Таң ата бугай,

Әтәч кычкыра:

  • Кикрикүк

  • Кикрикүк.

Алинә: Дустым, ә сезнең әтәч белән тавык маҗаралары турында әкият ишеткәнегез бармы?

Камилә: Юк! Сөйләп күрсәт әле, зинһар өчен!

Алинә: Ярый, тыңлагыз. ( Чирәмгә утыралар ) Әтәч белән Тавык күптәннән бергә гомер кичерделәр, бик тату яшәделәр.

( Әтәч чыга, ул тибенә, җим табып тавыкны чакыра. )

Әтәч: Тавыккаем, матуркаем,

Әнә бер бөртек таптым,

Ялгыш авызыма каптым,

Каптым да ялгыш йоттым.

Хәзер тагын эзләрмен,

Тапсам, сиңа бирермен.

Тамагыңны туйдырырмын,

Күңелеңне күрермен.

Тавык: Кыт – кыт кытыйк, кыт – кыт кытыйк.

Көндә бөртек, көндә бөртек.

Туйдым шул бөртегеңнән.

Телим дөнья күрергә,

Сахраларда йөрергә.

Кыт – кыт кытыйк, кыт – кыт кытыйк.

Дөньялар гизеп кайтыйк.

Әтәч: Булсын, әйдә синеңчә,

Кузгалыйк иртән – иртүк.

Кикрикүк – кикрикүк.

( Күңелле көйгә кагына – кагына чыгып китәләр.)

2 нче күренеш

Диск №52 2 -3 яшь.

( Урман күренеше. Кошлар сайраган тавыш. №19 2 – 3 яшь. Күбәләкләр вальс бии. Сәхнәне уратып Әтәч белән Тавык килеп керәләр.)

Тавык: Әтәчкәем, бәгыръкәем, бер ботак сындыр, мине куандыр, яшел яфрак та булсын, кызыл җимешләре дә…

Әтәч: Тавыккаем, булдырам, хәзер, хәзер сындырам.

( Әтәч ботакны сындырырга маташа, шулвакыт каршысына Куян килеп чыга.)

Куян: Кем ул минем урманыма баш булмакчы, сорамый – нитми агачларымны сындырмакчы? Бик кирәк икән, рөхсәт сора.

Әтәч: Сызыйк тизрәк без моннан, сындырырбыз соңыннан. Монда дөньяда тиңе булмаган ерткычлар яши икән, киемнәре соры, колаклары ярты метр икән, бик усал ерткычлардыр, безнең өчен куркынычлардыр, кош ите ашаучылардыр.

( музыка. Әтәч белән Тавык урман эченнән алга таба китәләр. Чикләвек агачы янына тукталалар.)

Тавык: Әтәчкәем, бәгыръкәем, кыт — кытак, кыт – кытак, сындырып бирче бер ботак, яшел яфраклысын, чикләвеклесен.

Әтәч: Тавыккаем, сындырам, хәзер, хәзер булдырам. ( Әтәч каршына Тиен килеп чыга.)

Тиен: Әй, кем ул, кем урманда йөри, кем ул минем чикләвек агачымны сындырырга тели?

Әтәч: Сызыйк тизрәк без моннан, сындырырбыз соңыннан, күрәсеңме,нинди усал ерткычлар бар, безгә, ахры, бу зур урман булыр тар. Колагын күрәсеңме, утыртып тора, йонлач койрыгын селеккәләп куя.

( музыка. Әтәч белән Тавык урман эченнән алга таба китәләр. Кыргый аламгач янына тукталалар.)

Тавык: Әтәчкәем, бәгыръкәем, ничек тә булса кара, ике – өч кенә алмалы нәни ботак булса да ярар.

Әтәч: Тавыккаем, булдырам, хәзер, хәзер сындырам. ( Әтәч ботакны селкетә. Алмагач артыннан Төлке килеп чыга.)

Төлке: Хуш килдегез, рәхим итегез, өемә керегез, түремә узыгыз, кунагым булырсыз. Аякларыгыз арыгандыр, сусагансыздыр, талчыккансыздыр. Мин сезне күптәннән көттем, сезгә дип күчтәнәчләр дә хәзерләгәндәй иттем. Урманнан иң кызыл алмалар сайладым, сезнең өчен генә саргаеп өлгергән чикләвекләр җыя алдым, бәхетегез шул икән, ризыгыгыз мул икән.

Әтәч: Кара әле, монда ерткычлар нинди яхшылар икән.

Төлке: ( үз – үзенә ) Менә дигән тәмле ашлар…Менә юләр башлар, үзләре килеп керделәр. ( Тавык белән Әтәчкә ):

Әйдә керик өемә,

Кунак булырсыз менә.

( Әтәч белән Тавык Төлкенең өенә кереп китәләр)

Төлке: Утырыгыз шушында,

Ашый торыгыз, менә.

Мин күршегә кереп чыгам,

Танышырга чакырам.

( Төлке күршесе янына йөгерә. Бүре чыга.)

Бүре: У – у – у – у, у – у – у – у!

Ничә көн инде мин ач,

Куян тотып булмагач,

Хәлем бер дә яхшы түгел

Азык табып булмагач.

Төлке: Күршекәем, кара әле,

Минем арттан бар әле

Анда ике юләр баш-

Пешереп ашарбыз тәмле аш. ( Китәләр )

( Төлке өе яныннан Куян узып бара. Өйдән Тавык белән Әтәч чыгып баралар.)

Куян: Син, Әтәч әфәнде, артыграк батырланасың, берни белмичә кыланасың, Төлкенең кем икәнең соңгарак белерсең, бу өйгә керүеңә бик үкенерсең, ләкин ул чакта инде соң булыр, хәйләкәр төлкенең тамагы туйган булыр.

Тавык: Монда бит шундый яхшы ерткычлар яши, алар беркемгә дә тимиләр.

( Тиен килеп җитә һәм ул да кызып сөйләп китә. )

Тиен: Бу оядан тизрәк сызыгыз, төлке кармагыннан котылыгыз. Төлке ул бик хәйләкәр ерткыч, аның өендә калу бик куркыныч.

Әтәч: Төлке безне шундый шат каршы алды. Аның турында бездә бик яхшы фикер калды.

Тиен: Әй, юләр башлар, хәзер икегезне дә пешереп ашар.

( Әтәч капчыкка күз сала, аның тавык йоны белән тулы икәнең күрә. )

Әтәч: Ай – ай, харап булганбыз, чыннан да бик ялгышканбыз!

Тавык: Кыт – кыт кытыйк, кыт – кытыйк.

Әйдә тизрәк сызыйк. ( Әтәч белән Тавык чыгып качалар, Төлке белән Бүре аларны эзлиләр, ләкин таба алмыйлар.)

Бүре: Нихәл инде буу – у?

Ышандым шушы Төлкегә,

Калдым шулай көлкегә. ( Төлке белән Бүре башларын иеп чыгып китәләр. )

( Музыка тавышы кире ишегалдына алып кайта. )

Алинә: Шулай итеп, Әтәч белән Тавык чак исән калганнар.

Камилә: Нинди кызык әкият!

Алинә: Әйдәгез, дуслар, әтәч – тавыкларны ашатыйк. Ил гизәргә чыгып китмәсеннәр, хәйлә сөючеләргә эләкмәсеннәр.

Җыр:

15 бала. Йомшак кына кар яуды,

Бөтен җирне каплады.

Ап – ак булды болыннар,

Ап –ак булды киң кырлар.

16 бала.Кыш бабай килгән,

Ап – ак тун кигән.

Көтәм: кем генә

Чыгар дип өйдән.

Чыксаң чеметә,

Битне өшетә,

Менә шул аның

Бөтен эше дә.

17 бала.

Кыш бабай. Ай, арып киттем әле мин. Картайдым шул… Ә минем оныгым Кар кызы кая соң?

Балалар җавабы.

Төлке, Песи, Кар кызы керәләр.

Песи. Нәрсә шаулашасыз? Менә ул Кар кызыгыз!

Төлке. Кыш бабай, Кар кызың кирәкме? Без аны бүләкләргә алыштырабыз.

Кыш бабай. Ай –ай –ай!!! Сез ничек оялмыйсыз? Ярар, сезнеңчә булсын, алыгыз бүләкләрне. Минем кызымны кайтарыгыз (капчыкны бирә)

Песи белән төлке капчыкны алып чыгып китәләр.

Кыш бабай. Исәнме, кызым! Менә, ниһаять, син безнең белән. Ә сез, балалар, борчылмагыз. Мин бит тылсымчы. Песи белән Төлке алып киткән капчыкта чын бүләкләр түгел, ә күркәләр һәм ылыслар гына булыр.

18 бала. Суык бабай, алтыным,

Битләрең кызарган.

Әйдәле, бер биик,

Уздырып кызлардан.

Кыш бабай. Әйе шул. Инде бер матур итеп бер биеп алсаң да була! Бүген бит бәйрәм!

Кыш бабай биюе.

Кыш бабай. Ярый, инде балаларны бүләкләр белән сөендерер чак җитте. Ә бүләкләрем гади генә түгел, аларны чанага салып алып килергә кирәк..

Кыш бабай. Менә чана белән сандык та килеп җитте. Аны ачарга кирәк… Ләкин ул ни өчендер ачылмый әле…

А.б. Буратиноның алтын ачкычы бар бит! Аның белән ачып карыйк.

(Буратино ачкычын Кыш бабайга бирә).

Кыш бабай. О – о –о! Рәхмәт! Бер – ике – өч, ачкыч йозакны ач! ( сандык ачыла, аның эчендә җеп йомгагы). Син, тылсымлы йомгак, капчыкны тизрәк алып кил!

Кыш бабай йомгакны “Тылсымлы бүлмә”гә ыргыта. Беренче тартып чыгарганда йомгакта итек, икенчесендә бер баланың әтисе, өченчесендә бүләкләр белән капчык ияреп чыга. Капчык артыннан Төлке белән Песи дә керәләр.

Песи. Гафу итегез безне.

Төлке. Без бүтән алай явызланмабыз.

Икесе бергә. Бәйрәмегездә калырга рөхсәт итегезче.

Кыш бабай. Балалар, гафу итәбезме бу явызларны?

Балалар. Итәбез.

Кыш бабай. Ярар, елга бер генә килә торган тылсымлы Яңа ел бәйрәме хөрмәтенә гафу итәбез сезне. Калыгыз безнең бәйрәмебездә.

А.б. Төлке , син хәйләкәр дә, җитез дә, Яңа елны табып, алып кил әле безгә.

Кыш бабай. Менә дусларым, сезгә

Яңа ел бүләкләре.

Матур, рәхәт яшәгез,

Шул минем теләкләрем.

(Кыш бабай белән Кар кызы бүләкләр өләшәләр)

Кыш бабай. Көтеп алган очрашулар

Тиз генә үтеп китте

Инде хәзер саубуллашып

Китәр вакытлар җитте.

Күңел тынычлыгы телим,

Яңа елда һәркемгә

Бәхет, шатлык, сәламәтлек

Юлдаш булсын гомергә.

Кар кызы. Бәйрәм үтте, ә Яңа ел

Һәрбер өйгә киләчәк

Яхшы булсын, имин булсын

Матур булсын киләчәк.

Кыш бабай. Рәхмәт әйтик чыршыбызга,

Матур бәйрәме өчен.

Рәхмәт әйтик кунакларга

Килеп караган өчен.

Яңа елга яңа юлдан,

Нык басып бердәм керик.

Иң изге, саф теләкләрне

Бер – беребезгә телик.

А.б. Яңа бәхет, зур уңышлар

Алып килсен Яңа ел.

Шатлык белән үтсен һәр көне.

Котлы булсын, Яңа ел!

Җыр “Бер яшькә үстем”

(Яна елга сценарий)

Зал бэйрэмчэ бизэлгэн.
Кара песи белэн Убырлы керэ.

Убырлы. Өлгердек, өлгердек! Барысыннан да беренче килдек.

Песи. (Чыршыга сокланып).
Ой, ой, ой!
Шундый матур чыршысы,
Бизэк кенэ ылысы,
Беркем дэ юк янында,
Икэү генэ без монда.
Булмасын бэйрэмнэре,
Бер бала да килмэсен.

Убырлы. Ярар, матурым, күрсэтермен мин аларга бэйрэмне, гомер буе онытмаслар мине.

Песи. Эх, бэйрэмнэрен бозарга иде,
Нэрсэ булса да уйларга иде.

Убырлы. Шып! Күп сөйлэшмэ.

Убырлы. Фу, кеше исе килэ. эйдэ, моннан ычкыныйк.

Китэлэр. Тылсымлы музыка яңгырый.

Кулга – кул тотынышып балалар түгэрэк эйлэнэлэр.

Җыр “Яңа ел”.

Самат.

Гаҗэп күркэм безнең чыршы
Җем-җем килеп яна ул.
Башлыйбыз чыршы бэйрэмен
Котлы булсын Яңа ел!
Котлы булсын Яңа ел!

Исламия.

Без җыелдык бүген залга
Яңа ел бэйрэменэ.
Яшел чыршы тирэсендэ
Җыр җырлап эйлэнергэ.

Б. Ильяс.

Менэ килде Яңа ел,
Җитте күңелле чаклар.
Яшел чыршы янына,
Без чакырдык кунаклар.

Алып баручы. Балалар, ай нинди кызганыч
Ашыга-ашыга без бизэндек.
Бэйрэмгэ диеп килдек.
Юк икэн бит чыршыбыз,
Без юкка тырышканбыз.
Тукта, тукта, ут сүнде,
Кемнэрдер бире килде.

Алып баручы. Балалар, безгэ булыша алмассыз микэн? Без бэйрэмгэ килдек, чыршыбызда утлар юк, тирэ-юньдэ бик караңгы. Карсылуны ярдэмгэ чакырыйк бергэ-бергэ.

Балалар. Карсылу-у! Карсылу-у!

Кулына тылсымлы таяк тоткан Карсылу керэ.

Карсылу. Исэнмесез, дусларым! Ник чакырдыгыз мине?

Алып баручы. Балалар бэйрэмгэ килгэннэр, э чыршыбызның уты юк бит

Карсылу.

(Тылсымлы таягы белэн хэрэкэтлэр ясый.)

Яшел чыршы, басып торчы
Залның түрендэ.
Утлар сибеп балкып тор син
Бэйрэм көнендэ.

(Чыршының утлары яна.)

Килегез чыршы янына,
Түгэрэккэ басыгыз.
Яңа елны уйнап-көлеп,
Җырлап каршы алыгыз.

Җыр «Чыршы янында».

Алып баручы. Утырыйк, бераз ял итик,
Чыршыны читтэн күзэтик.
Бэйрэм башланды гына,
Серле хэллэр булыр сыман.

Балалар утыралар. Ут сүнэ. Убырлы карчык песие белэн керэ.

Убырлы. Бигрэк күңелле икэн бер иптэшең дэ булмагач. Телевизорны да саттым, акчасына шушы күлмэкне алдым. Бэйрэмгэ киярмен дип тырыштым инде. Тик берэү дэ чакырмады. Йоклар идем, йокым качты. Бигрэк күңелсез.

Песи. э син сихерлэ.

Убырлы. Бер, ике, өч, миндэ сихер, миндэ көч.
Нэрсэ күрэм алда?

Песи. Убырлы, анда балалар җыелганнар. Яңа елны каршылыйлардыр. Кыш бабайны көтэлэрдер алар.

Убырлы. Яхшылап кара, Кыш бабай күренмиме?

Песи. Юк.

Убырлы. Хи-хи-хи! Менэ эш табылды. (Җырлап-биеп, шатланып йөри.)

Песи. Нинди эш, сөйлэп бир эле.

Убырлы. Мине, чибэр апаларын, бэйрэмгэ чакырмадылар алар. Барыбер бэйрэмнэрен бозам.

Песи. Минем дэ сиңа булышасым килэ.

Убырлы. Песи, ханым, мин сиңа порошок бирэм, шуны Кыш бабайга сип. э мин Кыш бабай булып балаларны үземэ каратам. Кара аны, тиз йөр. Капчыгын ал да, монда кил.

Песи мыраулап чыгып китэ.

Убырлы балалар янына килэ.

Убырлы. Исэнмесез, балаларым, оныкларым!
Сезне Яңа ел белэн котлыйм.
Яңа елда телим сезгэ кайгылар,
Зурдан-зур начарлыклар,
Тьфу, яхшылыклар, шатлыклар.

Алып баручы. Убырлы, син бүген нишлэптер, үзең шикле, үзең юмарт күренэсең.

Убырлы. Син нэрсэ, матуркаем. Өйрэнеп беткэнсез, мине гел начар итеп күрэсез. Мин яхшы да була алам. Сезнең балаларны да шатландыра алам.

Алып баручы. Без мэрхэмэтле кунакларга бик шат. Бэйрэмебезгэ рэхим итегез.

Убырлы. Мин бэйрэмгэ шундый эзерлэнеп, бизэнеп, матур итеп киенеп килдем.. Сезнең белэн чыршы тирэсендэ йөрисем, җырлыйсым килэ.

Балалар ярым түгэрэккэ басалар.

Җыр “Кыш җитэ”

Исламия.

Чын күңелдэн котлыйм сезне,
Яңа ел белэн, дуслар!
Бүген монда яңгырасын,
Шат авазлар,шат җырлар.

Никита.

Ап-ак мамык карлар ява,
Акка төреп дөньяны.
Бүген безне үз янына
Җыелган дусларың.

эмир.

Ян яктырак, чыршыкай,
Балкысын утларың
Бүген синең яныңа
Җыелган дусларың.

Сэйдэш.

Көтэ чыршы сабыр гына
Безнең җыр җырлаганны.
Тирэсендэ эйлэн-бэйлэн
Уеннар уйнаганны.

Г.Ильяс.

Исэнме, чыршы, исэ
Тагын да бер ел үтте.
Күңелле чыршы бэйрэмен
Балалар күптэн көтте.

Мансур.

Нинди генэ уенчыклар,
Муенсалар юк анда.
Серле шарлар, алмалар
Бөрелэр дэ бар анда.

Убырлы. Шэп булды бу. Бэйрэмне матур каршыладык. Шуның белэн бэйрэм тэмам. Өегезгэ кайтып китегез.

Алып баручы. Син нэрсэ, Убырлы. Без эле Кыш бабайны көтэбез. Нинди чыршы бэйрэме инде ул Кыш бабайсыз.

Убырлы. Килми сезнең Кыш бабагыз, борынын өшеткэн.

Алып баручы. Син безне алдыйсың. Кыш бабайның эле бер елны да килмичэ калганы юк. Балалар, бергэлэп чакырыйк эле.

Балалар. Кыш бабай! Кыш бабай!

Алып баручы. Чынлап та җавап бирми Кыш бабай. эбекэй, бу хэллэр миңа бер дэ ошамый эле.Бу эшкэ синең катнашың юкмы? эйт эле, кая Кыш бабай?

Убырлы (үчеклэп). Кая Кыш бабай? Кая Кыш бабай? Юкка чыкты Кыш бабай. Юк дигэч, юк инде.

Алып баручы. Яхшылык белэн Кыш бабайны җибэр, эгэр дэ юлына син аркылы чыгарга уйласаң, кара аны.

Убырлы. Сез нэрсэ? Мине куркытасызмы? Менэ сынашып карыйк эле, кем җитезрэк, хэйлэкэррэк, акыллырак икэн? Минме, синме?

Уен. Киез итеклэр киеп чыршы тирэли йөгерү. (Татар көе)

Убырлы. Ярар, сез җитезлек белэн, мин хэйлэкэрлек белэн алдырдым. Минем турында матур шигырьлэр сөйлэсэгез, Кыш бабайны китерэм.

Балалар.Убырлы убырлы
Бөтен бите пудырлы.
эй, бизэнгэн, ясанган.
Караучысы булырмы?
Аяклары кэкре,
Аркалары бөкере.
Үзе шундый кылтая,
Мин чибэр дип масая

Убырлы. Сез мине үпкэлэтэсез!

Алып баручы. Убырлы, без бит шаярдык кына.

Убырлы. Ярар, ярар, Мин дэ шаярырга яратам. Сезгэ Кыш бабай кирэкме, каршы алыгыз.

Себеркесе белэн сихерли.

Музыка астында Кыш бабай керэ.

Кыш бабай. Килэм, килэм, балалар. Сезнең янга ашыгам. Бар халык качкан, күрэсең, суыктан курыккан. (Чыршыны эйлэнэ.) Суыкмы сезгэ, балалар? Суыкмы сезгэ, кунаклар?

“Кыш бабай белэн күмэк җыр”

Балалар. Җылы Кыш бабай. Җылы Кыш бабай.

Кыш бабай. э хэзер суыкмы, балалар?

Балалар. Җылы Кыш бабай. Җылы Кыш бабай.

Убырлы. Җылы-суык, җылы-суык. Җитэр инде сиңа чыршы тирэли йөрергэ. Кунакка килгэч исэнлэшергэ кирэк, э син йөгерэсең дэ йөгерэсең.

Кыш бабай. Чынлап та, нэрсэ булды соң минем белэн? (Кинэт үзгэреп.

Исэнмесез, балаларым!
Минем матур алмаларым,
Зур улларым, зур кызларым,
Иң кадерле күз нурларым!
Яңа ел белэн сезне!

Балалар. эй, Кыш бабай, Кыш бабай!
Туңдырма безне болай!

Кыш бабай. Юк, юк! Суык- салкыннарны,
Җиллэрне , бураннарны.
Барысын да калдырып килдем,
Барлык йөрэк җылысын
Сезгэ бүген китердем.

Балалар.

Рэхмэт сина Кыш бабай,
Чыршы китергэн өчен.
Яңа елга һэммэбезне,
Матур бизэгэн өчен.

Кыш бабай. Бигрэк матур бэйрэмегез,
Бигрэк матур чыршыгыз.
Яңа елда шушылай гел бэхетле булыгыз.
Танышыйм эле башта
Сезнең белэн мин.
Бер, ике, өч… диюгэ
Һэркем эйтсен исемен.

(Һэр бала исемен эйтэ).

Кыш бабай.Чыршы янына чакырам,
Матур итеп басыгыз.
Яңа елда эйлэн-бэйлэн
Җырлап биеп алыгыз.

Җыр «Кыш бабайны биетү».

Кыш бабай. эй, матур җырладыгыз. Сезнең кебек балалар белэн уйнарга яратам инде мин. Туңдырып алыйм эле үзегезне.

Уен «Туңдыру». (Татар көе)

Кыш бабай. Берегезне дэ туңдыра алмадым, җитмэсэ бик арыдым, утырып торыйм эле.

Лэйлэ. Кыш бабай, кадерлем,
Озак көттек без сине.
Сагындырдың килмичэ,
Китмисең биимичэ.
Башта безне карап тор
Аннан үзең эзер бул.

“Полька” биюе

Кыш бабай. Биим, биим шатланып,
Шатланып, канатланып.
Чыршы бэйрэменэ килеп,
Булмас биеми калып.

Кыш бабай биюе. Утыра. (Татар көе).

Кыш бабай. Уф, арыдым, җылындым.
Кайда минем суыгым.
Яусыннар ап-ак карлар.
Минем дусларым алар.
Кар бөртеклэре биюе.

Кыш бабай. Менэ хэзер ял итим,
Шигырьлэр тыңлап китим.

Шигырьлэр.

Б. Ильяс.

Дуслар, бергэ җыелдык,
Барыбыз бергэ булдык.
Бергэ шундый күңелле,
эллэ шулай түгелме?

Сөлэйман.

Чыршы килгэн бүлмэбезгэ
Тэмле ислэр аңкытып.
Тора залның уртасында
Нурлы йөзен балкытып.

Эмиль.

Чыршыны без бизэдек,
Нэрсэнедер сизмэдек!
Чыршыбыз балкып торсын.
Утлары янып торсын!

Арсен .

эйтерсең лэ энҗе ява,
Энҗе ява, кар түгел.
Карлар оча ак мамыктай,
Шуңа шатлана күңел.

Сөмбел.

Гүзэл, матур, сылу кызга
Чыршы сине тиңлибез
Уенчыклар, шарлар белэн
Үзебез дэ бизибез.

Рамазан. Бүген иртэн экрен генэ,
Эре-эре кар ява.
Сулышлар иркенэялэр
Нинди саф, чиста һава.

Яңа ел керэ.

Яңа ел. Мин Яңа ел, Яңа ел
Сезгэ бүген килгэн ел.
Нинди матур бүген безнең бэйрэм
Ничек матур утлар яналар
Тизрэк кайтсын балаларым диеп,
Тауны көтэ безнең балалар.
Мин яратам киек җэнлеклэрнең,
Кыш бабайны сырып алуын
Көлэч йөзле, юмарт Кыш бабайның
Телэр идем мэңге калуын.

Зэлия.

эй күңелле Яңа ел.
Нинди була Яңа ел?
Тэмлеме ул Яңа ел?
Тэмлесен бик тэмле дэ,
Бик тик бетеп китэ ул.
Ямьлесен бик ямьле дэ
Бик тиз үтеп китэ ул.

Убырлы. (чыршы артыннан чыга.) Кыш бабай, миңа бик оят булып китте. Мин бит сине йоклатмакчы идем. Син мине гафу ит инде.

Кыш бабай. Убырлыны гафу итэбезме, балалар?

Балалар. Гафу итэбез!Гафу итэбез!

Убырлы. Рэхмэт Кыш бабай! Рэхмэт балалар.

Кыш бабай. Балалар, миңа бит китэргэ вакыт. Мине башка балалар
бакчаларында да көтэлэр.

Алып баручы. э бүлэклэр, Кыш бабай?

Убырлы. эйе, эйе, бүлэклэр.

Кыш бабай. эй, онытып торам икэн. Кая эле, чыршы төбендэ генэ иде бит капчыгым. (Эзлэп китэ) Менэ икэн. (Өстерэп алып килэ. Ача. Песи чыга.) Син нэрсэ эшлисең монда?

Песи. (киерелеп) Йоклап киткэнмен бит.

Кыш бабай. Бүлэклэр кая соң?

Песи. Нинди бүлэклэр?

Убырлы. (песигэ). Син нишлэдең?

Песи. Мин барысын да синеңчэ эшлэдем. Бүлэклэр Кыш бабай өендэ калды.

Кыш бабай. Бүлэклэремне алып ташлап, капчык эченэ син үзен кереп яттыңмыни эле? эйдэ, өйдэн карап килик эле.

Песи. Үзем, үзем. Мин аның кая икэнен белэм. (Чыгып китэ. Капчыкны күтэрэ алмый. Ишектэн кычкыра.) Килегез эле булышырга.

Кыш бабай, Убырлы капчыкны күтэреп керэлэр.

Кыш бабай.

Менэ сезгэ бүлэклэр
Рэхим итеп алыгыз.
Яңа елның күчтэнэчен
Өйгэ алып кайтыгыз.
Сезнең белэн саубуллашып
Тагын бер елга китэм.
Исэн-имин булыгыз,
Тагы да зур үсегез.
Килэсе елга бэйрэмгэ
Барыгыз да килегез.
Яңа ел котлы булсын,
Яңа ел нурлы булсын!
Сэламэтлек, шатлыклар,
Телим бары уңышлар!

Убырлы. Бик күңелле сезнең белэн
Мине яратасыз, белэм.
Онытмагыз чакырырга
Килэсе елга да килэм

Бүлэклэр өлэшэлэр, китэлэр. “Веселая песенка”

Балалар. Яңа ел нурлы булсын! Яңа ел котлы булсын!
Тэрбияче: Зэкиева Г.Н.
Эгълэмова Ф.Н.

09.01.2019

Сценарий Нового года

фаттахова гулия мидехатовна

Сценарий праздника

Оценить★★★½

9203

Содержимое разработки

Фаттахова Г.М.

МБОУ «Наласинская СОШ»

учитель

Сценарий «Яна ел»

Фон, бәйрәмне ачу .

Югары класс укучылары башкаруында вальс.

Алып баручылар чыга.

1 а.б. Яңа өмет белән Яңа еллар килә,

Ачылсыннар ябык капкалар.

Бар кешелек өчен теләк телик,

Кушылсыннар безгә башкалар.

2 а.б. Тәңкә-тәңкә карлар яусын,

Бар дөнья тулсын.

Карлар кебек безнең көннәр

Ак һәм пакъ булсын.

1.а.б. Бәхет-шатлык бүләк итсен

Һәр көн, һәр сәгать

Йөрәкләргә ялкын салсын

Дуслык, мәхәббәт.

2а.б. Яңа елның йолдызлары

Яктырак янсын.

йолдыз кебек безнең тормыш

Мәңге балкысын.

1 а.б. Хәерле кич, хөрмәтле укытучылар, укучылар, бәйрәмебез кунаклары! Туган җиребез буйлап яңа ел атлый. Менә тиздән , бик тиздән үзенең өр яңа шатлыклары, мәшәкатьләре, матур бәйрәмнәре белән 2019 нчы ел аяк басачак.

2 а.б. Нинди булыр ул? Әле тузан да кунмаган ак кәгазьдәй 2019 нчы елның тарих битләренә ниләр язылыр? Иске елдан яңа елны бары бер мизгел аерып тора. Һәм менә шул мизгелдә әйтеп бетергесез өметләр белән тулы киләчәк.

1а.б. Бәйрәм булгач , бәйрәм инде. Бер-беребезгә изге теләкләр, ихлас күңелебездән чыккан кайнар котлаулар җиткерү үзе бер матур гадәт.Ә без исә, сезне иң беренчеләрдән булып тәбрикли алуыбызга шатбыз.Теләкләрнең иң зурысын җиткерү һәм бүгенге бәйрәм кичен тантаналы рәвештә ачып җибәрү өчен сүзне мәктәбебез директоры Гыйззәтуллин Булат Нәфикъ улына бирәбез. Рәхим итегез!

(директор котлавы)

1 а.б. Яна ел, яңа ел дибез, ә беләсеңме___________, яңа елл сүзен ишетүгә, минем күз алдыма нәрсәләр килә?

2 а.б. Әлбәттә, яшел чыршы, бүләкләр, изге теләкләрдер, мөгаен. Мин үзем дә яңа ел сүзен ишетүгә хыяллана башлыйм. Дуслар белән яңа елны каршы алулар, бүләкләр, якыннарның СМСкалары…

1 а.б. Я,я… онытылып киттең түгелме, хыялый? Үзеңнең тамашачылар каршында икәнеңне оныттың бугай. Бүген без яңа елда әһәмиятле кешеләр. Безгә зур вазыйфа тапшырылган. Шулай булгач, яңа ел бәйрәмен никадәр яхшырак үткәрсәк, киләсе ел да шулкадәр яхшырак булачак диләрме әле?

2 а.б. Бүгенге бәйрәмгә әзерлек мәктәбебездә инде күптәннән башланды: ул классларны бизәү, кар сыннары ясау дисеңме. Хәер, йөз тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр күреп китүең эйбэтрэк.

(видеоролик)

2 а.б. Дуслар, бүгенге бәйрәмебездә һәрберебез биик, җырлыйк, рәхәтләнеп күңел ачыйк.

1.а.б. Тиздән, бик тиздән Кар кызы белән Кыш бабай да килеп җитәчәк.

2.а.б. Кемнәрдер килә анда…. әйдә читтән генә күзәтик үзләрен! (алып баручылар читкәрәк китә, күңелле көй астында ике әби чыга)

Бабай. Алла, абау җаным кая килеп чыктык без? Чыршы да бизәп куйганнар. Болар нишләп утыра монда?

2 әби. Нишлисең инде мәктәпнең директоры чакырды бит безне бирегә. Хәзер икәу яңа ел алып барабыз.

Бабай.. Шулай шул, упкәләмә ахирәт хәтерлар шул кадәрле начарайды. Барысын да тиз онытам.

2 әби. Үзеңә кирәклесен онытмыйсың син. Әллә кайчангы әҗәтләрне сорап тилмертәсең. Я, ярар әйдә яңа ел бәйрәмен башлап җибәрик.

Бабай.. Хөрмәтле дуслар, исәнмесез! Яңа ел белән сезне!

2 әби. Яңа ел! Бу сүзләрне ишетүгә безнең күз алдыбызга хуш исле зифа чыршы, ап -ак кар бөртекләре җемелдәвек сихри утлар килеп баса.

Бабай.Яңа ел диюгә уен-көлке,җыр-бию,Кыш бабай, Кар кызы күз алдына килә.

БЕР ҖЫР 11

Бабай. Кара күрше, беләсеңме мин бит хәзер интернетта бик каты утырам.

2 әби. Кайда утырасың?Интернатта торам дисеңме?

Бабай.. Нинди интернат, ИН-ТЕР-НЕТ дим, интернет! Минем олы улымның малае дәү кеше бит. Шул алып бирде. Нәрсә генә юк анда?

2 әби. Нәрсә бар инде я, барысын белгәч ахырзаман җиту инде бу, ахырзаман.

Бабай.. Менә бер көнне шулай утырам , малай, гороскоп дигән нәрсәгә килеп чыктым. Анда язылганнарны укып шаккаттым. Менә язып та алдым. Нәрсәләр генә юк анда. Һай кая соң күзлегемне тапмыйм ла, укыр идем дә күзлек калган. Әйдә, булмаса балалар бәйрәм итә торсын, без тиз генә өйгә кайтып килик.(чыгып китәләр)

9класс шигырь

1 а.б.Дааа… булдыралар бу әбиләр! Нәкъ менә бу көнне онытылмаслык очрашулар була дигәннәр иде…. дөрес ахры..

2.а.б. Без дә бүгенге бәйрәмгә кызыклы кунаклар чакырдык, мавыктыргыч конкурслар, күңелле музыкаль сюрпризлар әзерләдек, шунлыктан берәүгә дә күңелсез булмас дип ышанабыз.

1 а.б. бүген безгә төрле илләр буенча сәяхәт итү мөмкинлеге биреләчәк һәм без Җир шарының төрле киңлекләрендә яңа елны ничек каршылаулары белән таныша алачакбыз. Безгә бүгенге бәйрәмгә чакырылган чит ил кунаклары ярдәм итәчәк.

2 а.б. Иске елның соңгы сәгатьләре!

Китәсебез килми быелдан.

Бер дә китмәс идек, тик Вакыттан

Артта калу безгә тыелган…

Ә шулай да шатлыклырак булсын,

Кадерлерәк булсын яңасы.

Мәхәббәттә, эштә янасы бар,

Шатлыкларга юллар ярасы…

Гел шатлыкка яусын,

Кар явамы,

Басуларга ләйсән явамы!

Бәхетләрнең туган елы булсын

Иске елның яңа дәвамы.

1 а.б. Англиядә яңа елны бик яраталар, бәйрәмгә берничә көн кала җырчылар һәм музыкантлар урамнарга чыгып халык җырларын башкаралар. Яңа ел төнендә дә урамнарда уенчыклар, сыбызгылар, шарлар сатыла. Санта Клаус барлык өйләргә керә, балалар аның белән уйныйлар. Каршы алыгыз- Англиядән килгән кунаклар!

(Джингл беллз музыкасына бию 8 класс)

2 а.б.Бәйрәмебез бүген шулай сәяхәт, уен-көлке, җыр-бию белән үрелеп барыр. Уеннарда катнашу өчен без бирегә ике команданы чакырабыз.

(музыка астында ике команда чыгып тезелә)

1 а.б. Ә хәзер үзләре белән таныштыру өчен сүзне командаларга бирәбез. Рәхим итегез!

(Командалар танышалар, бер-берсен сәламлиләр)

2 а.б. Рәхмәт сезгә! Бүген конкурсларыбыз бүген нәкъ менә яна ел, кыш белән бәйле булачак. Командаларның ярышын күзәтеп торыр өчен мәртәбәле жюри әгъзаларын бирегә чакырабыз.

1 а.б. Җепшек көнне барыбызның да урамда кар атыш уйнаганы бардыр дип беләм. Беренче бәйге “Кар атыш” дип аталачак, ләкин бер-беребезгә түгел, ә билгеләнгән савытка атып кертергә кирәк булучак. Кемнеке күбрәк керәчәк. Башлыйбыз.

(музыка астында командалар атышалар, жюри санап бара)

2 а.б. икенче конкурсыбызда командалар Кыш бабайга хат язырга тиешләр, ләкин бер шарт белән. Хаттагы һәр сүз б яки к хәрефләренә башланырга тиеш. Уенчыларыбыз әзерләнә торсын, ә без, хөрмәтле тамашачылар, сәяхәтебезне дәвам итәбез һәм сихри Һиндстанга килеп керәбез.

1.а.б.Һиндстанда яна елны төн уртасында түгел, ә кояш чыкканда каршылыйлар. Бу көнне талашырга, ачуланышырга ярамый. Ел ничек башланса, шулай дәвам итә дип санала. Бик иртә торырга , үзеңне тәртипкә китерергә, ашыкмый гына үткәннәреңне искә төшерергә, киләчәк турында уйланырга кирәк. Көндез ук ату буенча ярышлар үткәрелә, халык театры тамашалар күрсәтә.

( 9 класс кызлары Һинд биюе башкара)

2 а.б. Ничек сезгә , ошадымы?Командаларыбыз әзерме икән? Хатларны тыңлап китик.

(Командалар хатларны укыйлар)

2 а.б.Сезгә үзләренең җырларын ___8_____класс укучылары бүләк итә.

1 а. Б. Чираттагы конкрсыбызда һәр командадан берәр кеше катнашачак.

(селфи ясау буенча)

______________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

11 класс Шигырь сөйләү

2 а.б. Дүртенче конкурсыбыз чаңгы ярышы булачак. Командалар чиратлап чаңгы киеп чыршы тирәли әйләнеп чыгарга тиешләр, кайсы команда тизрәк әйләнеп бетә.

(чаңгы, бүрек, бияләй, шарф, кистек таяк)

1 а.б. Чаңгылар киеп бара торгач, Африкага да килеп чыкканбыз икән. Анда да кешеләр Яңа елны бәйрәм итәләр, чыршы урынына пальма агачларын бизиләр. Кайбер кыргый кабиләләр үзара ярышлар оештыралар, учак тирәли бииләр. Каршы алыгыз- Африкадан Тумба-юмба кабиләсе!

(11 класс Африка биюе)

2 а.б. Африкада пальмалар да бизәсеннәр ди, ә менә безнең командалар хәзер бөтенләй дә гаҗәп елкалар ясаячаклар. Бирегә һәр командадан икешәр кеше чакырыла. Шуларның берсе чыршы булып басып тора, икенчесе аны бизәргә тиеш, ләкин безнең чыршыдан уенчыклар алу тыела. Башладык!

(музыка астында чыршы бизәү башлана)

1 а.б. Бигрәк матур чыршылар барлыкка килде. Без инде Кыш бабайны каршыларга тулысынча әзер! жюри членнары аларны дөрес бәяләрләр дип уйлыйбыз.

2 а.б. Сәяхәтебезнең соңгы ноктасы- Россия. Бу көнне безнең илдә Кыш бабай һәм Кар кызын көтәләр.

1 а.б. Борынгы заманнарда безнең бабаларыбыз Кыш бабайны басулар буйлап йөгереп, озын сакалы белән кар-бураннар туздыручы, салкыннар чакыручы явыз карт дип уйлаганнар. Без белә торган бүләкләр алып килүче, киң күңелле Кыш бабайга ул Европаның Санта Клаусы, Пэр Ноэле йогынтысында әйләнгән. Без белә торган әйбәт Кыш бабай 140 еллап яши һәм бер генә яна ел да аннан башка үтми.

(Кыңгырау, бубен тавышлары килә)

1а.б. Кем кыңгыраулар таккан атка утырып килә икән? Кыш бабай түгелме соң?

2 а.б. Урманнар артыннан

һәм таулар артыннан,

Болыннар буйлатып,

Бураннар уйнатып,

КиләбитКыш бабай.

Кыш бабай, суык бабай.

Барысы бергә: Хуш киләсең, Кыш бабай, хуш киләсең Кар кызы!

(Кыш бабай белән Кар кызы керә)

К.б. Исәнмесез, дусларым! Яна ел белән сезне! Җир шары буйлап килүче яңа 2019 нчы ел белән!

К.К. Ап-ак кар бөртекләре

Агартсын күңелегезне!

Яңа ел белән , дуслар!

Котлыйбыз ихлас сезне!

К.б. Яңа ел котлы блсын

Дөньялар тыныч торсын!

Һәрберебез булсын тырыш,

Күңелле үтсен тормыш!

1а.б. Юлда озак килеп арыгансыздыр, бераз ял итеп алыгыз, Кыш бабай!

К.б. Ай рәхмәт, дусларым, безне шулай җылы каршы алуыгыз өчен. Без килешкә нинди матур итеп чыршы бизәп куйганнар!

К.К. Халык юраулары буенча, Яңа елны ничек каршыласаң, ел шулай үтәчәк. Әйдәгез алдагы ел яхшы , күңелле булсын өчен бергәләп җырлыйк, биик.

2а.б. Башлана йөрәкне җилкетеп Яңа ел

Әйтерсең җиңүгә өнди ул яңа җыр

Ямь-яшел чыршылар -Яңа ел байрагы

Ак бәхет өләшә Яңа ел бәйрәме.

Каршы алыгыз- __9________класс укучылары башкаруында җыр!

(____9_____класс җыры)

(2018 нче ел керә)

2018 Нинди яна ел ди ул? Кем әле монда китәргә җыенган? Моның хәтле уңышларга кайсы елны ирештек дип уйлыйсыз? 2018 нче елда бит. Туктагыз, туктагыз! Килми яңа ел һәм килмәячәк тә. Бүген менә ___декабрь, иртәгә _____ декабрь, аннан _______ декабрь…..

1а.б. Ярар ,ярар, туктый гына күр. Ничек алай була инде ул, без бит әзерләндек, әнә укучылар ничек көтәләр. Ни өчен син алай дисең? Кыш бабай белән кар кызы да килеп җиттеләр.

2018 ел . Мин әле бер дә поcттан төшәргә теләмим, китмим, әле эшлисе эшләрем дә бик күп калды. Менә монда барысы да язылган (папканы күрсүтә). Ни өчен әле мин дунгызга юл куярга тиеш, тагын 12 елдан гына хуҗа булачакмын бит мин.

(2019 нчы ел керә)

2019 ел Кайчаннан бирле ишек төбендә таптанам, мине сезнең мәктәптә көтмиләрме әллә?

2 а.б. Менә эт елы постын һич кенә дә калдырырга теләми, китмим ,ди.

2019 ел Күптән пенсиягә вакыт инде сиңа, яшьләргә, матурларга юл бирергә кирәк.

2018 Ә минем 12 айлык тәҗрибәм, стажым бар. Ник моны исәпкә алмыйсыз?

2019 ел Һәр нәрсәнең чиге бар,сиңа да Сарбай 12 генә ай хакимлек итү каралган. Кызганыч, минеке дә шул 12 ай гына. Әле син аны да тартып алмакчы буласың.

2018 ел Алмыйм, миннән соң син булырсың.Берәү дә яңа елга дип ашкынып тормый. Кадерле тамашачыларым, болай да рәхәт бит, әйдәгез минем белән калыгыз. Каласызмы?

2019 ел Калабыз димиләр бит , күрәсеңме?

2018 ел Әйдә булмаса, ярышып карыйк, кем җиңә- ел шуныкы.

2019 ел Ярар соң, нигә куркып торырга. Мин әле яшь, көчле.Син инде картайгансың, йөзеңне җыерчыклар баскан. 12 айлык тормыш йөген тартып, арыгансың.

2018 ел Нишләп картаыйм мин? Күрсәтәм әле мин гайрәтемне.

2019 ел Ничек ярышабыз соң?

2018 ел Алыштанмы? Салыштанмы?

2019 ел Көлмә-көлмә! Минем яңа елны көтеп торучы күпме дусларым бар!

К.б. Сарбай дус, Син бер ел буе безгә намус белән хезмәт иттең, бик зур рәхмәт сиңа! Әйдә инде матур гына китә дә бел.

2018 ел Бер дә китәсе килми бит. Аркан тартышсак, мин бу челдембине җиңәрмен күк.

(аркан тартышу)

2018 ел Булмас ахры,җиңде бу мине Үземнең Хакимлегемне бик хаклы рәвештә сиңа тапшырам, яңа 2019 ел!

К .к. Яңа елда исән-мул тормышка

Аяк бассак иде, йә Рабби!

Кил, Яңа ел, изгелегең белән,

Явызлыкны беркем яратмый.

8 класс (бер шигырь)

1.а.б. Кыш бабай, син бик ерак юллардан килгәнсең, без беләбез: син беркайчан да буш кул йөрмисең. Әйдә булмаса капчыгыңны чиш, безгә нинди бүләкләр әзерләдең икән?

К.б. Ай, дусларым! Ярый искә төшердегез, күчтәнәч, бүләкләрне сезгә бирергә дә онытып торам икән бит. Менә Кар кызы белән миннән сезгә сюрприз!

(кыш бабай белән флеш-моб)

2а.б. Ай рәхмәт , Кыш бабай! Менә шаккатырдың, ичмасам!

К.б. Кадерлеләрем, менә безнең вакыт бетеп тә килә. Без юлыбызны дәвам итик.

К.к. Әллә ниләр вәгъдә итеп,

Серле Яңа ел килә.

Әйтерсең лә җир йөзенә

Күктән зур бәхет иңә.

Бәрәкәтле кил , Яңа ел.

Уз әйдә түргә таба.

К.б. Барыгызга да сәламәтлек, зур уңышлар, иминлек, матур көннәр телибез. Тагын бер кат бәйрәм белән!

Яңа елда яңа уңышлар сезгә

Бүгенгедәй һәрвакыт булыгыз көләч

Күрешербез Яңа елда,

Тагын да бер ел үткәч.

1а.б. Хәерле юл сезгә Кыш бабай, Кар кызы!

Зур өметләр баглап, эре атлап,

Өр яңа ел килде җиремә.

Имин тормыш, куанычлар гына

Алып килсен туган илемә.

Суз жюригэ бирелэ. Булэклэулэрдэн сон

(барлык катнашучылар сәхнәгә чыга, финал җыры башкарырга)

2 а.б. Җырлыйк дуслар бергә-бергә,

Яңгырасын яңа җыр.

Ак бәхетләр, ак шатлыклар

Алып килсен яңа ел!

(җыр башкарыла)

«Эй яна ел яна ел»

эй яна ел яна ел

эйлэндерэ жир шарын

килеп житэр буранлап

онытмыйча без барын

эй яна ел яна ел

эйлэндерэ жир шарын

шатландырып халыкны

килеп кер син ел саен

яна урлэр яулап ойгэн кебек

яна еллар бик тиз килеп житэ

яна сулыш биреп хэр кемгэ дэ

яна еллар бэхетлэргэ илтэ

онытмыйча сине дэ мине дэ

олэшэ ул бэхет шатлыгын да

экияттэй серле ул яна ел

эйлэндерэ хэтта жир шарын да

эй яна ел яна ел

эйлэндерэ жир шарын

килеп житэр буранлап

онытмыйча без барын

эй яна ел яна ел

эйлэндерэ жир шарын

шатландырып халыкны

килеп кер син ел саен_____(2 тапкыр)

яна елда гуя яшэрэбез

эйлэнсэк тэ еллар кучэрендэ

шушы бэйрэм генэ килэчэккэ

омет булып яна кунеллэрдэ

эй яна ел яна ел

эйлэндерэ жир шарын

килеп житэр буранлап

онытмыйча без барын

эй яна ел яна ел

эйлэндерэ жир шарын

шатландырып халыкны

килеп кер син ел саен_____(2 тапкыр)

1а.б. Ераклардан алган кебек дәшеп

Каршыладык аны бергәләп,

Кышлар карлы, җәйләр чыклы булсын,

Барысы бергә:КОТЛЫ БУЛСЫН ЯҢА ЕЛ!

Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/340624-scenarij-novogo-goda

Свидетельство участника экспертной комиссии

«Свидетельство участника экспертной комиссии»

Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ
БЕСПЛАТНО!

“Чыршы белэн булган хэл”.

Катнашалар:
Убырлы.
Әтәч.
Тылсымчы.
Алып баручы

(Себеркегэ атланып Убырлы керэ. Себеркесен туктата алмый) .

У.Тыр-тыр-тыр… Тыр ,- дим ! Йэ алла, тыр, -дим.

(Убырлы себеркесен кочкэ туктатып кырыйга куя. Кулы белэн битен жиллэтеп йори башлый , йогереп кергэн Әтәчне курми , бэрелешэлэр. Әтәч кул-аякларын жэеп егыла. Убырлы аны карап эйлэнеп чыга, кул-аякларын кутэреп карый. Алар шап итеп идэнгэ килеп тошэлэр. Убыр кулларын угалый.)

У. улгэн ахры … Хи-хи-хи..
Ә. (Сикереп тора) Кем улгэн?

(Убырлы куркып кырыйга сикерэ, дер-дер калтырый. Әтә танымагандай ике ягына да чыгып карый).

Ә. (Танып) эй, Убыр, син тугелме соң бу?
У. ( Соенеп) И-хи –хи , эйе шул. Котымны алдың. Нишлэп йорисең?(Кылана).
Ә. э-э, минме? Мин балаларның бэйрэмнэрен бозарга дип килгэн идем.
У. (Шатланып.) Мин дэ шуңа йорим ич, ихи-хи-хи –хи.
Ә. эйдэ, хихылдап торма эле монда. Эш турында уйларга кирэк.
У. Ничава , мин барында курыкма син.
Ә.(Серле итеп пышылдый). Белэсеңме ?
У. Белэм!
Ә. Нэрсэ белэсең соң син , чупрэк баш ! эйбэтлэп тыңлап бетер!
У. (Кыланып колагын куеп тыңлый). Ярар , ярар.
Ә. (Як-якка каранып ала) Балаларның чыршыларын урларга кирэк.
У. эйе шул, чыршылары булмагач, бэйрэмнэре дэ бозылыр.
Ә. Кемдер килэ, эйдэ качып торыйк.

(Алып баручы керэ).

А.б.. Уф мин бит инде бэйрэмне башларга тиеш. Ә әле монда чыршы да юк. Кая шушы тирәдә берәр чыгарып ташлаган чыршы юк микән эзләп килим әле.

(Качкан жирдэн Әтәч белэн Убырлы чыга).

Ә. эхэ, теге чыршыга китте.
У. Безгэ ничек тэ моны алдалап чыршыны урларга кирэк.
Ә. энэ, чыршыны алып та килэ.
У. эйдэ , тагын качып торыйк.( Качалар).

(Чыршы күтәреп керэ).

А.б. Менэ чыршы да булды. Инде тиз генә уенчыкларны алып килим.Тукта әле чыршыны монда калдырып китиммә инде.Урласалар.(уйланып тора).Әй мин бик тиз килеп җитәм бит.Бер аягым монда булса, икенчесе тегендә.(китә)

(Арттан Әтәч белэн Убырлы чыга. Әтәч бер ягыннан килеп куркыта да, Чыршы икенче якта торган Убырлы кулына ава).

Ә:Әхэ, менэ чыршы безнеке.
У. Бизэргэ кирэк моны.
Ш. Чуртым белэн бизикме аны?!
У. (Уйлап тора.) Таптым! ( Бер капчык тартып чыгара , аннан рогатка ала. ) Менэ монсын узган жэйдэ бер малайдан колагын борып алдым. Кырлай урманында кошларга атып йори иде. (Чыршыга элеп куя.
» 1”ле, «2” ле билгелэрен ала. ) э боларын юлдан таптым.
Мэктэптэн кайтучы балаларның сумкасыннан тошеп калганын курдем дэ, туктале мин эйтэм, кирэге чыгар, дип тыгып куйган идем.
Ә. (Убырлының кулыннан алып эйлэндереп-эйлэндереп карый.) Кара эле эй, бигрэк матурлар.
У. (Әтәчнен кулыннан тартып ала. ) эйдэ, тизрэк элеп куярга кирэк.
Бик кызыксаң, минем чормада ике капчык бар эле ул. (Элэ).
Ә. хи-и-и, бигрэк матур булды инде.

(Икесе бергэ жырлап биилэр, Чыршыны да кулыннан тотып мэжбури биетэлэр, эйлэндерэлэр).

Убырлы . хэм Әтәч

Чыршы яшел тунын киеп,
Чыгып басты уртага.
Киендердек, бизэндердек,
Әзерлэндек Ёлкага.

жырлыйбыз да, биибез дэ,
Бүген чыршы янында.
Чыршысыз калды балалар
Бүген Носы авылында

У. эйдэ, бау бир , бэйлибез.
Ә. (Бау тартып чыгара.) хи- и, бар ул андый нэрсэ, мэ.

(Әтәч бау алып килэ. Чыршыны остэн аска кадэр бау белэн эйлэндереп бэйлилэр).

Ә. хи –и-и, бэйрэмнэрен тэки бозабыз бит, эй. эйдэ , кутэрдек.

(Убырлы кабаланып эле себерке янына йогереп килэ, эле чыршы янына, кайсын тотарга белми. Шулай ике арада бераз йогереп йоргэч, кочкэ себеркене бер кулына тотып, бер кулы белэн Әтәчкә Чыршыны кутэрергэ булыша , чыгып китэлэр. Алып баручы йогереп керэ).

. А.Б: Ә чыршы кайда соң? Юк… Кая китте икэн ?
Нишлим инде хэзер. Балалар да килеп житэр.
. Аларга нэрсэ дип эйтербез?
Мин узем гаепле. Чыршыны көчкә эзләп таптым, ә узем узен генэ калдырып киттем.
Их, табылса бутэн алай эшлэмэс идем
Табылмас шул инде. Шушы Яңа ел бэйрэмендэ берэр могжиза булса гына инде. Яңа ел бэйрэмендэ ботен телэклэр дэ утэлэ, дилэр бит.
. Их, хэзер бер тылсым булсын иде.

(Тылсымчы керэ).

Т. Я кайсыгыз мине чакырды?
А.б.. Сез кем буласыз?
Т. Танымыйсызмыни?
А.б: Тануын таныйм да…Тылсымчылар экиятлэрдэ генэ була дип уйлый идек.
Т. эйе, Яңа ел бэйрэмендэ барлык экият геройлары да экиятлэрдэн чыгып, балалар янына килэлэр. Явызраклары торле начарлыклар эшлэргэ момкин. э дус , бердэм балаларга алар берни дэ эшли алмыйлар. Менэ буген сезнең бәйрәмгә Әтәч белэн Убырлы килделэр , Чыршыны шулар урладылар.
А.б:. Ах, Чыршыны калдырып китмэгэн булсам. Хормэтле Тылсым иясе, зинхар безгә Чыршыны коткарырга ярдэм итегез.
Т. Ярдэм итэрмен. Лэкин сезгэ дэ тырышырга туры килер. Убырлы Чыршыны 2 табышмак белэн сихерлэп биклэп куйды. Чыршы мэктэптэ укымагач. Ул табышмакларның жавабын белми икэн.
А.б:. Тизрэк эйтегез ул табышмакларны. Без табышмак чишэргэ яратабыз.
Т. Кешенен дусты, йортын сакчысы.

А.б. Таптым! Эт– бу табышмакның жавабы.
Т. Ә хэзер икенчесен тыңлагыз.
Укталы да , чукталы,
Муены яшел нукталы,
Тубэсендэ тарагы,
Койрыгында урагы,
Тэпиендэ сэнэге,
Шул ни булыр, я эле?
А.б: Белдем! этэч!

Т. Булдырдыгыз, акыллы балалар икэнсез. Тагын бер соравым бар эле. эйтегез эле, ни очен бу табышмаклар эт һэм этэч турында булды икэн ?
1б. Узган ел – әтәч елы иде.
2б. Ә, Яңа ел эт елы булачак.
Т. Булдырдыгыз. Хэзер Убырлы белэн Әтәч Чыршыны монда алып килерлэр. (Тылсымлы таягын болгап жибэрэ).

(Чыршыны житэклэп Әтәч белэн Убырлы керэлэр).

Ә. Балалар безне гафу итегез инде , без ялгышканбыз.
У. Без бутэн алай эшлэмэбез.
Т. Гафу итэбезме аларны?
А.б: эйдэгез , гафу итик, бэйрэмне бозмыйк.
А.б. энэ бәйрәмебезгә кунаклар да килэ.

Бәйрәм башланып китә.

Алып баручы:

Хэерле кон дуслар! Исэнмесез –олыгыз да, кечегез дэ, яшегез дэ, картыгыз да. Туган жиребезгэ Яңа ел килэ. Без дэ буген Яңа елны каршы алу бэйрэменэ жыелдык. Барыбыз бергэ куңелле итеп бэйрэм итик эле.

Уеннар.

1.киенү-тугәрәктә

2.шарлар.

3.уклау

4.муенга бау кию

5.музыкаль уеннар

Барысы бергэ керэлэр. Каршы алалар, шатланалар.
Кыш бабай: Исэнмесез дусларым! Яна ел белэн барчагызны!
Кар кызы: Исэнмесез кадерле дуслар! Бэйрэм белэн!

Яна эт елы: Исэнмесез! Мин — яна ел, сезне бэйрэм белэн тэбрик итэм!
Яна йортнын ишеген ачкан кебек
Сезнен янга мин дэ килеп кердем,
Нигезлэрем минем ныклы булсын,
Котлы булсын бу ел, котлы булсын!
Белэм, миннэн хэркем нидер котэ,
Шатлык, бэхет, сою омет итэ.
жирдэ бэхет, хэрчак ныклы булсын,
Котлы булсын бу ел, котлы булсын!
Бергэлэп чыршы эйлэнеп жыр башкару “В лесу родилась ёлочка”,
Яна елны котлап кул чабалар. Әтәч кар кызына карап торганнан сон,
Әтәч: Ай-яй матур икэн безнен кар кызы. Шундый матурлыгын белэн син матур жырлар да жырлыйсындыр.
Кар кызы: эйе дусларым. Сезне бэйрэм белэн котлап жыр башкарасым килэ.
Кар кызы жырлый.
Убырлы: Кыш бабай! Бергэлэп уйнап алыйк. _________________________

Кыш бабай: Балалар, дусларым! Сезнен барыгызнын да унган, булган икэнлегегез куренеп тора. Минем шушы матур яна ел кичендэ сезнен барыгызныда бәйрәм белән котлап китэсем килэ. (котлау телэклэр эйтелэ)

Кыш бабай: Кадерле дусларым, сезне тагын бер кат Яна ел белэн котлыйм. Сезгэ бэхет, шатлык, укуыгызда, эшегездэ зур унышлар телим, бэхетле булыгыз. Бик кызганыч, лэкин безгэ китэргэ вакыт житте. Безне эле башка мэктэплэрдэ дэ котэлэр.
Убырлы: Кыш бабай сез киткэнче эйдэгез эле бергэлэп, чыршы тирэли биеп алыйк.

Татарча кумэк бию башкарыла, биюдэн сон кыш бабай, кар кызы,хэм башкалар барысы да бергэ чыгып китэлэр
Кыш бабай: Хушыгыз дусларым , килэсе елга кадэр.
Кар кызы: Хушыгыз дусларым, хушыгыз. Сезгэ иминлек, матурлык, татулык телим.
Яна ел: хушыгыз, барыгызны да бэйрэм белэн.
Ал.б.: Яна еллар килсен бэхет алып,
Яна еллар килсен елмае.
Кунеллэрдэ мэнге шатлык булсын,
Яшэмэгез, дуслар монаеп.

Ал.б.: Зур ометлэр белэн каршылыйбыз
2018нче ел башын,
Игелек хэм михербанлык кына
Булсын иде синен юлдашын.
1нче ал.б.: Кадерле бер кунак коткэн кебек
Яна елны котте йорэклэр,
Белэклэрдэ яна хезмэт дэрте,
Кунеллэрдэ яна телэклэр.
2нче ал.б.: эй дустым, каршыла
Яна ел юллары ун булсын.
Елларнын коне куп, шуларнын барсы да
Куанып яшисе кон булсын.
1нче ал.б.: эй дуслар, эле дэ бэйрэмнэр бар. Бугенге коннэрдэн ничек атлар иден? омет белэн тулы хислэренне доньяга ничек белдерер иден?
2нче ал.б.: Шулай дустым! Кара тирэ-ягына , янында туганнарын, дусларын якташларын бар. Бэхет телэ син аларга. хэр елмаюлы карашны шундый ук жылы караш белэн каршыласын. Бер-беренэ изгелектэн боек эшлэр башлана. Яна елга беренче адым изгелек булсын.
1нче ал.б.: э хэзер (уеннар) ____________________________
________________________
1нче ал.б.: Чэчэк кебек ап-ак карлар яуды
Туган ягын сагынып кыш килде.
Ак буздэй йомшак кар белэн
жирне билэулэп торде.
Кыш ул узе йорми ялгыз гына
житэклэгэн куркэм бэйрэмне,
Нинди бэйрэм? диеп сорамагыз,
Буген бездэ …………………………..

(уеннар)__________________________________
__________________________________
1нче ал.б.: Язмышлардан узмыш булмаса да,
Тотып бэхет дигэн ачкычны
Яна елнын яна капкаларын
Топкэ кадэр каерып ач, дустым.
2нче ал.б.: Ач син, шыгырдатып бу капканы
Яшик эле жырлы коннэрдэ
Уй-фикерлэр эшкэ ашсын быел,
Хыял-тошлэр кучсен оннэргэ.
1нче ал.б.: Куклэр аяз, донья имин булсын,
Хэерчелек ишек какмасын.
Шэфкатьле бул, беркем бу тормышта
Шатлык чэчеп, кайгы тапмасын.
2нче ал.б.: Яна ел программасынын беренче олеше тэмам. Барыгызны да яна еллар белэн!

Сценарий «Яңа ел килә» (2019 ел)

Алып баручы.

Хэр кешегэ бездэн якшы телэк

Яңа елда тигез мәхәббәт

Кайгыларсыз үтсен һәрбер ашы

Бәхет булсын аның юлдашы.

Кук йозлэрен кумеп торсын бэхет

Йөрәк дәртен тагын яңартып,

Яңа елның алсу таңы ата

Әйтерсең лә безне яратып.

 Исәнмесез, кадерле дуслар, хөрмәтле авылдашлар, килгән кунакларыбыз! Яңа ел белән сезне!

Туган җиребезгә Яңа ел килә.

Менә үзенең борчу-мәшәкатьләре, шатлык-куанычлары белән тагын бер ел үтеп китте. Аның урынына тагын да күбрәк бәхет-шатлыклар, күңелле мәшәкатьләр алып Яңа ел аяк баса. Яңа ел безгә бары яхшы хәбәрләр, муллык, тазалык, гаиләләребезгә иминлек, тынычлык алып килсен иде.

Зур капчык сөйрәп, Убырлы керә)

Алып баручы. Исәнмесез, сез кем?

Убырлы. Мин- Убырлы. Мине Кыш бабай бүләкләрне өләшә тор, дип җибәрде.

Алып баручы. Кыш бабайның үзеннән башка өләшергә ярамас бит,Убырлы. Ул килгәнче без җыр жырлый торыйк.

 Убырлы. Җырлый беләсезме соң сез, ә? Миңа менә бу җыр бик ошый (җырлый):

Урманда яшәгән ди бер кечкенә чыршы,

Аның янында гел булган куркак куян җырчы…

Алып баручы.Туктале, туктале Убырлы! Син бит бу җырның көен дэ дөрес җырламыйсын, ә сүзләре аның бөтенләй икенче төрле бит.

Алып баручы. Әйдәгез, җырлап күрсәтик әле Убырлыга аның яраткан җырын.

1.Жыр «Лэйсан» ансамбле кызлары.

(Ишек шакыйлар)

Печкин. Тук- тук!

Алып баручы. Кем бар анда?

Печкин. Бу- мин, почтальон Печкин. Сезгә котлау китердем.

Алып баручы. Рәхим итегез!

Убырлы. Печкин иптәш, китер котлауларыңны. Үзем тапшырырмын.

Печкин. Ә сез кем буласыз? Паспортыгыз бармы? Монда авыл башлыгына тапшырырга диелгән. Кул куеп алырга кирәк.                    

Алып баручы. Алайса, Азат Финарат улы Габсалямовны чакырырга кирәк.

Печкин. Житэкче  иптәш, бу котлауларны үзегез тапшырырсыз. Менә монда кулыгызны куегыз.

Азат Финарат улы: Рәхмәт, Печкин әфәнде,Авылыбызнын хезмэт союче унган булган тырыш кешелэрен,якынаеп килуче яна ел белэн котларга дип язган Кыш бабай.

Алып баручы. Әйдәгез безнең белән бәйрәмгә калыгыз.

Печкин. Юк-юк , иптәшләр. Бәйрәм котлауларын Кыш бабай ничек җибәреп җитешәдер. Әле ярый Матроскин белән дядя Фёдор да булышалар.

Алып баручы. Рәхмәт инде сезгә. Печкин әфәнде! Сау булыгыз!

(Азат Финарат улынын  чыгышы) 

2. Жыр Фларида Хузина

3.шигырь Эльвира Байгазина

4.бию (Испанский)

   Алып баручы. Дуслар, мин ниндидер тавыш ишетәм. Сез дә ишетәсезме?

(Ике куян килеп керә һаман бәхәсләшүләрен дәвам итәләр):

   1 нче куян. Мин бирәм, мин бирәм. Минем бирәсем килә!

   2 нче куян. Юк, үзем, үзем тапшырам!

   Алып баручы. Исәнмесез, куянкайлар?! Нишләп тавышланышасыз? Ни булды?

   1 нче куян. Без сезгә хат китердек. Хатны сезгэ үзем бирәсем килә.

   2 нче куян. Минем дә бирәсем килә.

  Алып баручы. Туктагыз әле, дуслар, тынычланыгыз. Кайсыгыз җитез, шул тапшырыр хатны. Ә моны белү өчен мин сезгә бер уен тәкъдим итәм. Тыңлагыз. Менә бу ике урындыкны күрәсезме? Берегез монысына, ә икенчегез монысына утырырсыз. Музыка башлануга каршы яктагы урындыкка йөгереп барып урындык астыннан сузылган бауны тартып алырга тырышыгыз. Кем беренче булып тартып ала, шул безгә хатны тапшырыр. Аңладыгызмы? Килешәсезме?

   1  куян. Мин беренче утырам. Мин хатны тапшырам.

   2 куян. Юк, син түгел, мин, мин беренче утырам.

   Алып баручы. Менә хәзер кем беренче икәнен күрербез. Башладык.

(Уен «Кем беренче?» Музыка.)

  Алып баручы. Ай, нинди җитез икәнсез. Афәрин! Шулай да менә бу дускай урындыкка беренче булып утырды. Я тапшыр инде хатыңны тизрәк.

Хатны алып баручыга бирәләр.

  Алып баручы. (Конвертны ача. Укый. Анда кыш бабайга телеграмма язырга кирәк диелгән).

Кыш бабайга телеграмма

Текст: “Симез, кызыл борынлы Кыш бабай! Бер ай инде кешелэр синең килгәнне көтәләр. Безнең эш турында сөйләшәсебез дә ,эшлисебез дэ килми. Тизрәк килеп, үзеңнең зур капчыгыңны ач та, безгә     бүләкләреңне тапшыр.  

Алып баручы. Куянкайлар, сез нәрсә эшләдегез соң? Мондый телеграмманы Кыш бабайга җибәрәләрме инде?  Кыш бабай безгә бөтенләй килмәс бит, безне көлкегә калдырырга уйладыгызмы?

Куян (иптәшенә): Әй, синең белән бәхәсләшеп, бүтән кәгазьне биргәнмен икән.

Менә бу кәгазьне Кыш бабай бирде (икенчене бирә)

Алып баручы. Мин инде ачарга да куркам. (Укый. )

«Кадерле дуслар, тиздән сезнең Яңа ел бәйрәменә килеп җитәм. Күчтәнәчләр, бүләкләр алып киләм. Көтегез. Кыш бабагыз.»

Алып баручы. Рәхмәт сезгә, куянкайлар. Рәхмәт яхшы хәбәрегезгә, безне сөендерүегезгә! Кыш бабай белән Кар кызыннан башка гына бәйрәм итәбез дип уйлый башлаган идем инде. Безнең бәйрәмебезгә рәхим итегез. Кунак булырсыз. (Куяннар шатланышалар, сикергәләп алалар.) Әйдәгез алар килгәнче җырлап, биеп алыйк.

5.Жыр (Алсу Каримова)

Уен(Тартма эчендэ нэрсэ бар)

6.(эт белэн чучка керэ)

фонограммада кыңгырау чыңы, тояк дөпелдәве, җил сызгырган тавышлар ишетелә.

 Алып баручы. Ишетәсезме, дуслар, кар-бураннар туздырып, кыңгыраулы пар атларда үзенең мәңге яшь Кар кызы белән Кыш бабай килә.

Музыка астында Кыш бабай Кар кызы яна ел килеп керә.

Кыш бабай. Исәнмесез, яна ел белэн!

   Яңа ел бәйрәме мөбарәк булсын,

сый тулы өстәлләрегез түгәрәк булсын.

Кар кызы.   Исәнмесез, дуслар туганнар! Без сезгә ерак- ераклардан сәлам алып килдек.

Яна ел. Яңа ел белән… Яңа ел котлы булсын,
Бәхетләрнең иң-иң зурысын,
Шатлыкларның иң-иң күбесен,
Кочакларның иң-иң җылысын,
Мәхәббәтнең иң-иң татлысын алып килдем сезгә!

(Авырлыклар калсын иске елда,

Килеп торсын быел җиңеллек.

Муллык булсын, дуслар артып торсын,

Күкләр аяз булсын иң элек!

Басуларда иген шаулап үссен,

Бакчаларда — алсу алмалар.

Һәр йорт саен шатлык алып килсен,

Минем елда туган балалар.)

Алып баручы. Исәнмесез,безнен кадерле кунаклар!.

Убырлы. Кара ничек итеп киенеп килгәннәр, үзләре ялтыр-елтыр киләләр, күзләре янып тора, ә үзләре бер генә дә әйбер эшли белмиләр. Белмиләр шул, менә терә вәйт!

Кар кызы

Шундый матур бәйрәмне,

Бушка уздырмыйк әле.        

Сез, дусларым, кул чабыгыз,

Без биеп алыйк әле!

(яна ел кар кызы кыш бабай бии)

Кыш бабай. Кызым, бу хәсрәт капчыгын сез  чакырдыгызмы соң?

 Алып баручы: Юк, бабакай, юк. Нишләп без аны чакырыйк.

Кыш бабай. Алай булгач, җилләр иссен әле бу Убырлыдан.(Таягы белән “дөп”итеп идәнгә суга)

      Әфсен-төфсен,

      Җилләр иссен, давыл чыксын,

      Һәм убырлы, безнең яннан

       Юк булсын!

 (Убырлы себеркесенә атланып чыгып китә

Алып баручы. Ай-һай, гайрәтле соң үзең, бабакай.  Күз ачып йомганчы юк булды бит  Убырлы.

Тагын бер ел артта калды

Борчуы, шатлыклары.

Ак бәхетләр, уңыш теләп

Ява Яңа ел кары.

Шигырь (Аниса Валиева)

Гульназ Рафикова (бию)

(чучкалар керэ)

Жыр (кунак)

Каламбур

Жыр (Венера Ахмадуллина)

Кыш бабай.

Бәйрәм үтте, сәгать сукты –безнен китэр вакытыбызда житте.

Кар кызы. 

Күңелле булды бәйрәм,

Уйнадык әйлән-бәйлән.

Матур җырлар җырладык,

Кунак булып туймадык.

Тик китәр вакыт җитте.

Көтә безне янә юл.

Рәхмәт сезгә, дусларым,

Котлы булсын Яңа ел!

Сау булыгыз,Киләсе елга кадәр, дуслар!

Алып баручы

Хуш, бабай! Хуш Кар кызы! Сагынырбыз бер елдан соң, тагын килегез! (Кыш бабай, Кар кызы китә)

Ачылды кояшның алтын нур керфеге

Җемелди энҗедәй ап-ак кар бөртеге

Уянды Ватаным, атласын киң итеп,

Дөньяда иң батыр халкыма тиң итеп.

Башлана йөрәкне җилкетеп Яңа ел

Әйтерсең җиңүгә өнди ул яңа ел

Ямь-яшел чыршылар Яңа ел байрагы

Ак бәхет өләшә Яңа ел бәйрәме.

Алып баручы:Дуслар бугенге бэйрэмдэ зур булэклэр,машиналар,тузан суырткычлар холодильниклар булмасада уеннарга чыгып катнашып утырыгыз.Эйдэгез уеын уйнап алабыз.

(уен)

Бию (Гульназ Рафикова)

Иптәшләр, менә мин сезгә карап торам да, күзләрем камаша башлый… барыгыз да шундый матур, купшы киенгәнсез, һәрберегезнең үз стиле дисәң дә була=) Әйдәгез әле “Стиляги- шоу” тапшыруы карап үтик!

А. Б.  Рәхмәт бик зур итеп барыгыз да! Булдырдыгыз! Ә хәзер әйдәгез лотерея уеннарын башлап җибәрәбез.

Иптәшләр, менә мин сезгә карап торам да, күзләрем камаша башлый… барыгыз да шундый матур, купшы киенгәнсез, һәрберегезнең үз стиле дисәң дә була=) Әйдәгез әле “Стиляги- шоу” тапшыруы карап үтик! ( 7,8,9,10 класслар) + 11 кл ( куяннар)

А. Б.  Рәхмәт бик зур итеп барыгыз да! Булдырдыгыз! Ә хәзер әйдәгез лоторея уеннарын башлап җибәрәбез.

Иптәшләр, менә мин сезгә карап торам да, күзләрем камаша башлый… барыгыз да шундый матур, купшы киенгәнсез, һәрберегезнең үз стиле дисәң дә була=) Әйдәгез әле “Стиляги- шоу” тапшыруы карап үтик! ( 7,8,9,10 класслар) + 11 кл ( куяннар)

А. Б.  Рәхмәт бик зур итеп барыгыз да! Булдырдыгыз! Ә хәзер әйдәгез лоторея уеннарын башлап җибәрәбез.

Яңа өмет белән яңа еллар килэ.

Ачылсыннар ябык капкалар.

Бар кешелек өчен теләк телик.

Кушылсыннар безгә башкалар.

Күз яшьләре онытылып торсын

Артта калсын кайгы-борчулар.

Элеккечә утлар Янып торсын,

Балкып торсын шулай чыршыла

Жыр (Лэйсан ансамбле кызлары) «Дусларга»

Без телибез кешелэргэ шатлыклы җәйләр,

Газиз әткәй-әнкәйләргә — озын гомерләр!

Без телибез илебезгә иминлек, байлык!

Без телибез hәммәбезгә исәнлек-саулык!

 Бәйрәм үтте, ә Яңа ел
Һәрбер өйгә киләчәк
Яхшы булсын, имин булсын
Матур булсын киләчәк.
Рәхмәт әйтик чыршыбызга,
Матур бәйрәме өчен.
Рәхмәт әйтик кунакларга
Килеп караган өчен.
Яңа елга яңа юлдан,
Нык басып бердәм керик.
Иң изге, саф теләкләрне
Бер-беребезгә телик.
Яңа бәхет, зур уңышлар
Алып килсен Яңа ел.
Шатлык белән үтсен һәр көне,
Котлы булсын, Яңа ел!

Яңа елның һәрбер сәгать-көне
Ап-ак кардай якты, ак булсын.
Кыш бабайның кызыл капчыгында
Барыбызга бүләк табылсын.

Бәхетсезгә бәхет алып килсен.
Сырхауларны чирдән коткарсын.
Һәрбер бала газиз балачагын
Әни кочагында үткәрсен.

Теләк-хыялыбыз чынга ашсын.
Берсен-берсе тапсын ялгызлар.
Чәчен чәчкә бәйләгән парларны
Көтсен алда матур язмышлар.

Барыбызның да бит хыяллар бар,
Ничек ирешергә белмәгән.
Кыш бабайның бүләк капчыгыннан

Чыксын иде үзе теләгән.

Хөрмәтле дуслар, кунаклар. Бүгенге бәйрәмебез ахырына якынлашты. Сезгә исәнлек, саулык, бәхет-шатлык телибез. Еллар имин, дөньялар тыныч булсын. Сау булыгыз!

Программа

Убырлы

1.Жыр «Лэйсан» ансамбле кызлары.

Печкин.

2. Жыр Фларида Хузина

3.шигырь Эльвира Байгазина

4.бию (Испанский)

Ике куян

5.Жыр (Алсу Каримова)

Уен(Тартма эчендэ нэрсэ бар)

(эт белэн чучка керэ)

Кыш бабай, Кар кызы , яна ел керә.

6.Шигырь (Аниса Валиева)

7.Гульназ Рафикова (бию)

(чучкалар керэ)

8.Жыр (кунак)

Уен (2 пар)

Каламбур

9.Жыр (Венера Ахмадуллина)

(уен)Колобок

10.Бию (Гульназ Рафикова)

Стиляги- шоу”

Лотерея

11.Жыр (Лэйсан ансамбле кызлары) «Дусларга»

Яңа ел тамашасы үткәрү өчен сценарий.

Алып баручы:

Хәерле көн, дуслар!

Без бик шат сезне күрүгә.

Елмаюлы йөзләр күргәч,

Күңелләр сөенә.

Яңадан килеп җитте

Чыршы бәйрәме.

Түземсезлек белән

Көттек бу көнне.

Тарих китабына кереп,

Иске ел китеп бара.

Шатлыклар төяп

Өр-яңа ел килә.

Дусларым, Яңа ел могҗизаларга бик бай була. Сезнең дә шул могҗизаны күрәсегез киләме? Алайса рәхим итегез!

Бәйрәм кичәсен башлыйбыз. Кемнәрдер килә анда.

Хуҗа үгезне ияртеп керә. Агачлар артында убыр тыңлап тора.

Хуҗа. Әйдә инде, үгезкәем. Барыйк инде Яңа елга.

Үгез. Бармыйм. Бармыйм дигәч бармыйм инде.

Хуҗа. Бөтен халык сине көтә бит.

Үгез.11 ел буе болыннарда печән ашап, елгалардан су эчеп, ял итеп рәхәтләнеп йөрдем.

Хуҗа. Бер ял итеп, бәйрәм итеп кайтырсың.

Үгез. Анда баргач, нишлисен белмим, киемнәрем дә матур түгел.

Хуҗа. (үгезнең муенына дождик элә) Менә нинди матур булдың.

Убырлы тиз-тиз чыгып китә.

Хуҗа. (телефонына карый) Күпме хәбәрләр килгән әнә. Тыңлап кара.

Пәрдә эченнән балалар тавышы ишетелә.

— Исәнме Үгез абый! Әнием тиздән синең елың киләчәк диде. Без сине көтәбез. Матур җырлар, биюләр өйрәндек.

— Үгез абый, син килүгә мин бер яшькә үстем. Тәмле-тәмле күчтәнәчләр алып кил безгә.

— Үзең белән Кыш бабай һәм Кар кызын да алып кил.

Соңга калмагыз. Без сезне сагынып көтәбез.

Үгез (уйланып), Хуҗам, балалар да бик чакыра. Әллә барыйм микән бәйрәмгә.

Хуҗа. Күптән әйтәм бит инде. Бәйрәм бик күңелле булачак.

Үгез. Әйдә, алайса киттек.

Икесе чыгып китәләр.

Убырлы чыга. (телефоннан Кыш бабайга җыя).

-Алла, алло! Бу кем әле. Миңа Кыш бабай кирәк иде. Ә-ә-ә… Бу синме, Кыш бабай. Син Олы Арташ мәктәбенә килеп йөрмә. Сине беркем дә көтми.

Хәтта үгез дә килмим диде. Үз күзләрем белән күрдем хуҗа белән сөйләшкәннәрен. Кая килим дисеңме? Безгә кил. Урманга. Алло, алло…. Өзелде.

Убыр чыгып китә дә, яңадан керә.

Убыр. Яңа ел булмый быел, балалар. Көтеп тә утырмагыз.

1бала. Син нәрсә, Убыр.

2бала. Ялган таратып йөрисең.

Убыр. Булмый инде. Булмый дигәч, булмый инде. (себеркесенә атланып чыгып китә)

1бала. Ничек инде булмый?

2бала. Ә күпме кеше килде! Күпме әзерләндек!

Телефон шалтырый.

1бала. (телефонны ала) Алло..алло. Кыш бабай, синме? Була бездә бәйрәм, була. Әзерләнеп көтеп торабыз.

2бала. Урра! Кыш бабай килә.

Әйдәгез, бергәләп каршылыйк кунакларны (чыршы тирәли җыр җырлап әйләнәләр. Кыш бабай, Кар кызы, Үгез һәм башка җәнлекләр ияреп керә).

Кыш бабай. Исәнмесез, минем дусларым!

Урман-кырлар, биек таулар,

Диңгез-елгалар аша.

Килеп җиттек сезнең янга.

Кар кызы. Сезне сагынып

Килдек бәйрәмгә.

Җырлагыз, көлегез

Уйнагыз, әйдә.

Үгез. 2021 елга

Хуҗа итеп куйдылар.

Бик җаваплы эш

Миңа тапшырдылар.

Күкләребез аяз,

Илебез тыныч

Барыбыз да сау-сәламәт

Булыйк, дусларым.

Бәйрәм дәвам итә. Чыршы тирәли җырлап әйләнәләр. Балалар Кыш бабайга һөнәрләрен күрсәтәлә. Соңыннан уеннар уйныйлар.

Уеннар:

1. Алып баручы сүзләр әйтә (мәсәлән: печән, конфет, он, ипи, яулык һ.б).

Балалар сүз үгезгә кагылышлы була икән “Муу”диләр, кагылышы булмаса, эндәшмиләр.

2. Кәгазьгә Үгез рәсеме ясала, ләкин койрыксыз. Уенчының күзе бәйләнә һәм аңа койрык бирелә. Ул аны дөрес итеп куйса, җиңүче була.

3. Алып баручы табышмак әйтә. Уенчылар аның җавабын әйтмиләр, ә бәлки ясыйлар. Кем тиз һәм матур ясый, шул җиңүче була.

4. Ике тартмага бүләкләр салабыз. Коробкага 2 метрлы лента бәйлибез. Уртага ике уенчыны чакырабыз. Алар карандашка лентаны урыйлар. Кем беренче урап бетерә, бүләк-коробка аңа була.

5. Уенга 4 кеше чакырыла. Алар берсенең уң, икенчесенең сул кулы белән кар бабай ясарга тиеш булалар. Кемнәр тиз һәм матуррак ясый, шулар җиңүче була.

Бәйрәм тәмам.

Саба районы Олы Арташ төп мәктәбе укытучысы Дәүләтова Илсөяр Гаязетдин кызы.

«Хуш киләсең, Яңа ел!» (Миләүшә Хәсәнова төзегән сценарий)

«Очрашу — Яңа ел иртәсенә сценарий» (Гөлфизә Кәлимуллина төзегән сценарий)

«Кыш бабайның тылсым көче могҗизалар тудыра» — балалар бакчасы өчен сценарий (Гөлфизә Кәлимуллина)


К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Сценарий «Хуш киласең, Яңа ел»

Балаларда яңа ел байрамена карата кызыксыну уяту,куңел кутаренкелеген арттыру.Шигырьларне,җырларны сангатьле итеп суйларга уйрату. Иҗади салатларен устеру.

Посмотреть публикацию
Скачать свидетельство о публикации

(справка о публикации находится на 2 листе в файле со свидетельством)

Ваши документы готовы. Если у вас не получается скачать их, открыть или вы допустили ошибку, просьба написать нам на электронную почту konkurs@edu-time.ru (обязательно укажите номер публикации в письме)

  Балалар музыка астында залга керәләр.Чыршы янында басып калалар.

Алып баручы:Хәерле көн дуслар!Исәнмесез!Туган җиребезгә Яңа ел килә.

Менә үзенең борчу-мәшәкатьләре, шатлык-куанычлары белән тагын бер ел үтеп китте. Аның урынына тагын да күбрәк бәхет-шатлыклар, күңелле мәшәкатьләр алып Яңа ел аяк баса. Яңа ел безгә бары яхшы хәбәрләр, муллык, тазалык, гаиләләребезгә иминлек, тынычлык алып килсен иде.

Без бүген чыршы янында

Әйлән-бәйлән уйнарбыз.

Кыш бабайны каршыларбыз

Матур җырлар җырларбыз.

Нинди матур безнең чыршы,

Җем-җем килеп яна ул.

Башлыйбыз чыршы бәйрәмен

Котлы булсын Яңа ел!

Күрегез бу чыршыны,

Матурланган, киенгән.

Безгә калын урманнан

Ул кунак булып килгән.

Әй, чыршыкай-чыршыкай

Үзең бигрәк купшыкай.

Яшел күлмәк кигәнсең

Күп бизәкләр элгәнсең.

Алып баручы: Дусларым карагыз әле, бүген безнең бәйрәмебезгә нинди матур итеп киенеп, ясанып, бизәнеп ямь-яшел мәһабәт чыршы килгән. Без яңа ел бәйрәмен яратабыз һәм чыршының безгә кунакка килүенә бик сөенәбез.

Нишләптер чыршының утлары кабынмаган, әйдәгез без аңа ярдәм итик.

(Балалар чыршыга карап өрәләр, чыршыда утлар кабына.)

Алып баручы: Менә ничек күңелле булып китте.

Чыршы килгән бүлмәбезгә

Тәмле исләр аңкытып

Тора залның уртасында

Нурлы йөзен балкытып

Яшел күлмәге укалы

Сәйлән белән чигелгән

Ә өстенә әйтерсеңлә

Энҗе карлар сибелгән

Безнең чыршы бик биек

Тора түшәмгә тиеп

Әтидән дә ул биек,

Әнидән дә ул биек

Тора түшәмгә тиеп.

А.б: ә хәзер әйдәгез чыршыбызга матур җыр җырлап алыйк.

Җыр “Чыршыкай”

Балалар, бәйрәмебез башланды, ләкин нишләптер безгә күңелсез. Әйдәгез әле, бергәләп Кыш бабайны чакырыйк.

-Кыш бабай, кил безгә. Яңа ел бәйрәменә. (кабатлана р, күренми бит әле ул. Юлда берәр бәлагә тарыдымы икән?

 (Куян йөгереп керә) Куян.  Исәнмесез балалар, исәнмесез кунаклар. Нишләп болай моңаеп торасыз әле.

А.б , Кыш бабай да күренми. Куянкай, син күрмәдеңме соң аны? Куян.  Юк шул , балалар, күрмәдем, үземнең дә башыма бәла төште бит әле. Бер капчык кишер җыеп алган идем быел бакчадан . Шул кишерләремне югалттым бит, кемдер минем белән шаярып кишерләремне алып киткән. Балалар, миңа кишерләремне табарга ярдәм итмәссез микән, аннан мин дә сезгә ярдәм итәрмен, Кыш бабайны эзләп килермен.

А.б. Балалар, әйдәгез Куянны бәладән коткарыйк, кишерләрен таба алмаса , ул кышны ничек чыгар, ул бит ачка үләр. Ярдәм итәбезме Куянга, балалар?

Балалар. Ярдәм итәрбез.

«Серле капчык» уены.

А.б.  Балалар, менә монда чыршы төбендә бер капчык тора, ниләр бар икән анда, карыйм әле. (а.б. капчыкны ачып карый, ләкин балаларга күрсәтми) Кайсыдыр наяны Куянның кишерләрен уенчыклар янына тутырып куйган бит монда. Ягез әле, балалар, сез шул әйберләр арасыннан карамыйча гына, кул белән тотып карап кына кишерләрне аерып алырга тиешсез. Куянга булышып алыйк. (балалар, капшап карап, кишерләрне чиләккә аерып тутыралар.)

Куян. Бик зур рәхмәт инде сезгә, балалар. Мине кышкы салкыннарда ач йөрүдән коткардыгыз. Инде мин дә сүземдә торырмын, Кыш бабайны эзләргә булышырмын.Сез күңелсезләнмәгез әйдәгез әле куянкайлар дусларым биеп алыйк.

“Куяннар биюе”

Куян: Дусларым, борчылмагыз. Сезгә ярдәм итәрмен, Аякларым бик җитез, Хәзер килеп җитәрмен. Сезнең матур җырларыгызны ишетеп Кыш бабай да килеп җитәр. Мин хәзер, озакламам. ( чыгып китә)  

Залга бүре керә

Бүре. (иснәнеп) Куян исе килә, кая качты икән бу озын колак, бик тә ашыйсым килә бит. Агач төбендә утырмыймы икән? (чыршы төбендә  иснәнеп  йөри, балаларны күреп ала.) Сез кемнәр, нишләп йөрисез монда. Сез куянны күрмәдегезме?

А.б. Туктале Бүре. Бүген бит бәйрәм, син нишләп бәйрәмдә болай усалланып йөрисең . Тимә син Куянга, кал безнең янда . Бергә уйнарбыз, күңел ачарбыз. Бу бәйрәм безгә елга бер генә килә бит. Балалар, әйдәгез әле Бүрене дә биетеп,  җырлатып алыйк, күңелсезләнеп тормасын, бәлки аңынчы Кыш бабай да килеп җитәр.

Бүре. Балалар, сезнең янда бик күңелле булды әле. .   Минем дә сезгә ярдәм итәсем килеп китте бит әле. Буран булгач, юлларга бик күп кар яуган, Кыш бабай бәлки адашып йөри торгандыр, мин юлларны чистартып алыйм әле. Сез күңелсезләнмәгез, мин хәзер. Бүре карларны себергәләп чыгып китә.

А.Б. Әйдәгез эле балалар кыш бабабыз килгәнче шигырләр сөйләп җырлар җырлап алыйк.

Тышта нурлы күңелле                  

Җиргә ап-ак кар ятты                                

 Җырлап ,биеп каршылыйбыз                  

 Яңа ел таңы атты!                                        

Уянып бүген иртән

Карасам тәрәзәгә

Ак сакаллы кыш бабай

Кар алып килгән безгә

Әйдәгез тауга барыйк

Чанада шуып алыйк

Шундый рәхәт саф һава

Тышта ап-ак кар ява.

Җыр “Кыш”

Алып баручы : Бәйрәм  кичәсен күптән башласакта   ,нигәдер Кыш  Бабай

белән Кар кызы күренми.Кайда тоткарландылар микән?Әйдәгез бергәләп чакырыйк әле.

Балалар:Кыш Бабай кил тизрәк Яңа ел  бәйрәменә,чыршы әйләнәсендә

җыр җырлап әйләнергә.

Кыш Бабай:Исәнмесез,балалар!

Исәнмесез кунаклар!

Яңа ел котлы булсын,

Бәхетләр алып килсен.

Кар кызы :Исәнмесез,балалар!

Балалар:Исәнме,Кыш бабай.

 Кыш Бабай: Кар –бураннар туздырып, барыгызны туңдырып,

                          Ерак юллар үттем мин.сезгә килеп җиттем мин.

                           Сез дә мине көткәнсез,чыршы бизәп куйгансыз.

                           Җем-җем яна  утлары,яктыртсын ул юлларны.

Кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар. Барыгызны да Яңа ел белән тәбриклим, Яңа елда яңа шатлыклар, нык сәламәтлек, бәхет телим.

Кар кызы. Мин дә бабакаемның сүзләренә кушылам. Балалар, әти-әниләр, барчагызны да бәйрәм белән котлыйм, бәхетле, тәйфыйклы, сау-сәламәт булып үсегез. Яңа еллар мөбарәк булсын

.А.б. Бабакай, кара әле без чыршыны ничек матур итеп бизәдек.

Кыш бабай. Әйе шул , мин сезгә урмандагы иң матур чыршыны җибәрдем, Балалар, чыршы сезгә охшадымы?

Балалар. Әйе, бабакай, рәхмәт.

.

А.б. Рәхмәт сиңа , Кыш бабай, безне сөендергән өчен. Без дә сиңа үзебезнең матур шигырьләребезне, җырларыбызны бүләк итәбез. Әйдәгез , балалар, чыршы тирәсенәрәк, Кыш бабай янынарак килик тә бәйрәмебезне дәвам итик.

«Кыш бабай» җыры башкарыла.

Яшел чыршы тирәсендә

Җыелып бертугандай,

Әйлән-бәйлән уйный идек,

Килеп керде Кыш бабай.

Әй Кыш бабай, Кыш бабай,

Хуш киләсең, уз бире!

Шатланышып җыр белән

Каршылыйбыз без сине.

Җырлый-җырлый әйләнәбез,

Чыршы тора уртада,

Кунак булып ак сакаллы

Бабай килгән чыршыга

Бәйрәмебез син килгәч

Матурланды тагын да.

Бик күңелле уйнавы

Яшел чыршы янында.

Кыш бабай, мине

Бүген син макта

Бер яшькә үстем

Син килгән чакта.

“Кар бөртекләре”бию.

Кыш бабайның куллары

Салкын диеп уйладым.

Башымнан сөйгән иде,

Чак-чак “эреп” куймадым.

Җылы икән, бик җылы

Кыш бабайның куллары.

Шуңа күрә гел актыр,

Аның йөргән юллары.

Кыш бабай,кыш бабай

Гел безнең янда бул

Син булгач тагын да

Күңелле Яңа ел!

Әй Кыш бабай, Кыш бабай

Күптән таныш инде син.

Тик ни өчен Кыш әбине

Бер дә алып килмисең?

Ул да биеп йөрер иде

Безнең чыршы янында.

Кыш әбине дә калдырма

Тагын килгән чагында.

Ах какой хороший

Добрый Дед мороз !

Из лесу нам елку

К празднику принес.

А.б. Бабакай, без сиңа һөнәрләребезне күрсәттек, ә хәзер син дә безгә бер биеп күрсәт инде. (Кыш бабай һәм балалар күмәк татар биюен бииләр) Кыш бабай. Уф, ардым.

 Кыш бабай. Менә балалар, безнең бәйрәм узып та бара. Миңа да сезнең белән саубуллашырга вакыт. Киләсе елга кадәр тагын да зур үсегез, авырмагыз, әйбәт булыгыз, олыларны ихтирам итегез, аларның сүзен тыңлагыз, дус, тату яшәгез.

 Кыш бабай. Мин Кыш бабай, Суык бабай                       

 Балаларны яратам.                        

Яңа ел белән котлап,                        

 Бүләкләр дә таратам.

Кыш бабай саубуллашып чыгып китә.

Алып баручы:

Яңа бәхет, зур уңышлар

Алып килсен Яңа ел.

Шатлык белән үтсен һәр көн,

Котлы булсын, Яңа ел!

Бәйрәм тәмам.

.  

«Изгеләр чишмәсе»н ачу тантанасы.

МББУ «Түбән Өскебаш авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе»

Изгеләр чишмәсен ачу тантанасы

Максат: табигатькә сакчыл караш тәрбияләү, чишмәләрнең кадерен белергә өйрәтү, авылыбыз тарихын киләчәк буынга җиткерү.

Тау башына салынгандыр безнең авыл,Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул.Авылыбызның ямен, суын, тәмен беләм,Шуңа күрә сөям җаным- тәнем белән.

Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның әлеге шигырь юллары нәкъ менә безнең туган авылыбыз Аксыбы, аның Изгеләр чишмәсе турында язылган сыман тоела миңа.

Чишмәсез авыл юктыр ул. Безнең дә үзебез өчен бик кадерле чишмәбез бар – ул Изгеләр чишмәсе. Авыл халкы, кәефен күтәреп, чишмә буена карап сокланып кайтыр өчен дә, ераклардан да чәй суына чишмәгә йөри башлады. Чишмәбезнең суын эчәргә машиналар белән дә килеп туктыйлар, алып та китәләр, авыл халкы, бала-чага да аның тирәсендә еш кунак. Чишмә чылтыравын тыңлап хозурланырга да, суын эчеп эссе көн ялкынын басарга да, күңел сызлауларына шифа табарга да, дуслар белән чишмәбез хозурында очрашып онытылмаслык хатирәләр калдырырга дип тә киләбез без монда.Менә бүген без сезнең белән шушы изге урынга-Изгеләр чишмәсе янына җыйналдык. Төзекләндереп, күп эшләр башкарылганнан соң, әлеге чишмәне ачу тантанасын башлап җибәрү өчен сүз җирле үзидарә башлыгы Нургаян Миннегалиевичка бирелә.

2. Көлгәндә дә чишмә кебек челтерәп, Нәкъ татарча тыйнак көлегез, Тәнгә-җанга сихәт-дәрман биргән Чишмәләрнең кадерен белегез! Дулкынланып, йөрәкләргә агып, Үтсен сезнең һәрбер көнегез, Күпме сахра сусыз кибә, сула, — Чишмәләрнең кадерен белегез! 

3. Чишмә – сәламәтлек нигезе. Читкә китеп гомер уздырган кешеләрнең олыгаеп, тән-сөякләре, кан тамырлары таушалып тузгач: «Үз чишмәмнең суын эчсәм, тәнем сихәтләнер”, – дип ерактан йөрәк авазларын салуы бер дә гаҗәп түгел. Без дә үзебезнең чишмәләребездән аерылмасак иде.

       Судан башка тереклек юк, ул безгә һава кебек кирәк. Әнә шул тереклек суын Шәрык илләренең бик күбесендә үлчәп, җан башына исәпләп тоталар. Гап-гади суны кайбер илләрдә сатып та торалар. Шулар турында укыгач, чит илләргә барып күргәч, үзебезнең туган ягыбызда челтерәп аккан чишмәләрнең гасырлар буена никадәр игелекле эш башкаруларын; кешеләргә никадәр сәламәтлек алып килеп, гасырлар буена шифаханә, даруханә хезмәтен үтәгәннәрен аңлыйсың.

4.Сусыз калсак әгәр, корыячак Табигатьнең иркә гөле без, Җилләр иссен, назлы гөлләр үссен, — Чишмәләрнең кадерен белегез! Их, яшисе иде озак, мәңге… Табигатьтән башка үле без, Кемдер, зарыгып, бер йотым су сорый, — Табигатьнең кадерен белегез! Изге чишмәләргә төкерсәк без, Саегыр җан, корыр телебез, Бездән соң да челтерәп-челтерәп калсын, — Чишмәләрнең кадерен белегез!

5. Бер эсседән качып, бер суыктан,Кыргыйлыктан җаннар көйгәндер.Тау астыннан чишмә тибеп чыккан,Бер яхшылык булсын дигәндер.Тау итәген ярып чишмә типкән,Салкын гына суы — саф, көмешЧелтер- челтер итеп агып киткән,Дөнья буйлап киткән саф килеш.Анда килеп намаз укыганнарМосафирлар дога кылганнар.Чишмә башы — изге урын диепТәсбих әйтеп торган урманнар.

6.Чишмәләр, чишмәләр! Тереклек дөньясын үзенең татлы суы белән ләззәтләндереп,колакларны иркәләп, йөрәкләрне җилкендереп, чылтыравы белән кешелекне сокландырып яшәтү өчен барлыкка китерелгән табигатьнең искитмәле кадерле бүләгедер ул. Атаклы музыка коралы осталары да чишмә чылтыравыдай матур көйне чыгарырдай инструментны ясый алмаслар. Иң күренекле җыр-көй язучыларыбыз да чишмә җырыдай моңлы көйне язмаганнардыр.

7. Әй, син чишмәм, күзем карасы.Буыннардан күчеп буыннаргаАгасы да әле агасы.Исән чакта әби-бабамШул чишмәнең суын эчкәндер,Алар каны аша, чишмә ашаМиңа мәрхәмәтлек күчкәндер.Әй, син чишмәм, күзем карасыАгасы да әле агасы.Күкрәгемнән җырлар бәреп чыгаЯрсу чишмә булып.Ага чишмә ерак — еракларгаУлаклары тулып.Кызлар килә чишмә буйларынаКөянтәләр асып.Китә алар чиләкләрен тутырып,Сусауларын басып.Юлчылар да бик еш туктый монда,Юлчыга су кирәк.Бушаналар күпләр чишмәләргәЭч серләрен сөйләп .Яшь гашыйклар йөрәкләрен ачаСөйгән ярларына.Агышының ярсулары күчәАлар җаннарына.Төпләренә тәллир тәңкә салаКартлар укып дога.Шуңа күрә уйнак дулкыннарданЧулпы тавышы чыга.

8. Чишмә суын эчеп, күңелләрен сафландырган, чишмә чылтыравын тыңлап хозурланган язучыларыбыз, көй осталарыбыз безнең күңелләрне айкарлык шигырьләрен язганнар, тыңлап моңаюдан йөрәкләргә шәфкать иңәрлек, ашкынудан зур-зур матур эшләргә дәртләндерерлек көйләр иҗат иткәннәр. Үзенең җырларында чишмәне мактап, чишмәне сагынып искә алмаган шагыйрь бармы икән? Иртәнге чык тамчылары белән сугарылган гөл төсле, чишмә суын эчеп үскән авыл баласы, язмыш аны кайларга гына ташласа да , үзенең туган төбәген онытмас, көянтә-чиләкләп су ташыган чишмә юлын күңелендә иң кадерле ядкарь итеп саклар.

9.Эзе калсын керсез намусыңныңНи үтсә дә синең кулыңнан.Көчлелегең белән горурланма, Кешелегең белән горурлан!

Әлеге шигьри юлларны укыгач, авылыбызның яраткан уллары, һәр эштә ярдәм кулы сузучы спонсорларыбыз күз алдына килеп баса.Язмыш җилләре үзләрен еракларга илтеп ташласа да, туган нигезләрен онытмый алар.Шушы чишмәбезне дә алар зур тырышлык ,ярдәм күрсәтеп яңарттылар,шушындый гүзәл иттеләр.Нинди генә эшкә тотынсак та без сезнең ярдәмне тоябыз. Көчле рухлы, тырыш, сабыр,бердәм , тату бит син халкым минем.Эшләгән изге эшләрегез үзегезгә, балаларыгызга якты дөньядан киткән туганнарыгызга изге дога булып ирешсен. Барыр юлларыгыз пакъ, күңелегез ак, эшләрегез уң булсын. Рәхмәт сезгә, хөрмәтле авылдашлар.

Алар: Фирдәвес, Фәнис һәм Рөстәм Гаяновлар, Зөфәр Сахапов, Ленар Муллыев, Илгиз Самигуллиннар!

10. Әй Авылым – Изге чишмәм,

Авылымның йөрәге.

Сусаганда, талчыкканда

Игенченең терәге.

Мәңгелек син,

Мең яшәр син,

Бетмәс шифа халкыма.

Күпме дога укылгандыр

Изге чишмәм хакына.

Һәр тамчы су,

Һәр куагың,

Күпме теләк шаһиты.

Салкын суың гына баскан

Ут-йөрәген гашыйкның.

Ерак бабам, Изге анам

Синнән алган көч-сихәт.

Егылганда эштән арып,

Өстәгәнсең көч-куәт.

Халкымның гомер юлын

Син генә сөйли аласың,

Син аның йөрәк кылы.

Һәркемгә шифа өләшеп,

Яшәдең тыйнак кына.

Төбәгемне туйдыручы

Булдың бер улак кына.

Бүген җыелдык яныңа –

Улларың һәм кызларың.

Кадерләп гүзәллек бирде

Сиңа ил йолдызлары.

Улак тавышы кушылды

Синең моңлы җырыңа.

Ярымайлы авыл чишмәм.

Килдем синең кырыңа.

Инде чылтырап агасың

Улаклардан улакка.

Якты, изге нур чәчәсең

Төнлә дә тирә-якка.

Олы-кечесе агыла,

Зәм-зәм суың-оҗмахтан.

Чылтыра, җырла, куандыр,

Шифа бул ил-кунакка.

“Сагындым шул, кайда йөрисең”,- дип,

Төшләремә кердең, Аксыбым.

Очып кына кайтып килер идем,

Кулларымда булса тылсымым.

Бу юллар авылыбызның шушы чишмә суын эчеп үскән, җырчы-сандугачыбыз — Нурахмәт Мөхәммәтҗановның истәлеккә калган Аксыбы авылы җырыннан алынды…

12. Чишмәбезнең безнең өчен яшәү чыганагы икәнен аңласак та, һәркайсыбыз һәрвакыт сакчыл карарга, һәр нәрсәсен урынына куярга, тирә-юнен чиста калдырып китәргә дә онытмасак икән.Балаларыбызга да,шәһәрдән кайткан оныкларыбызга да чишмәбезнең яшәү чыганагы,һәркем өчен тәмле чәй суы бирүче, ата-бабадан калган изге бер урын икәнен аңлатырга, табигатебезгә, су чыганакларыбызга сакчыл мөнәсәбәт һәм мәхәббәт тәрбияләргә онытмасак иде.Сак булыйк, рәнҗетмик чишмәләребезне. Чишмәбез авылыбызның йөзе икәнен онытмыйк!

Подробности

Автор: Файруза Хабибуллина

Опубликовано 30 Ноябрь -0001

Просмотров: 19308

Рейтинг:   / 30

Бурычлар. Балаларда бәйрәм кәефе булдыру, сәләтләрен ачу. Иҗади мөмкинлекләрен үстерү. Дуслык, бердәмлек хисе тәрбияләү.
Зал бәйрәмчә бизәлгән. Уртада чыршы.
Катнашалар: Кыш бабай, Кар кызы, Куян, Аю, Убырлы карчык, Аждаһалар,Петрушкалар.
Бәйрәм барышы
Аю һәм куян чыршы төбендә аркага арка терәлеп утыралар, Кыш бабайны көтәләр.
Куян. Көтә-көтә ардым инде,
Мин бүтән булдыра алмыйм,
Кыш бабайдан бүләк көтеп,
Чыршы саклап утыра алмыйм.
Урман читенә чыгып,
Килгәнен аның карыйк,
Я булмаса, тик тормаска,
Куышлы уйнап алыйк.
Аю эндәшми утыра.
Куян. Аюкай әйдә инде уйныйк.
Аю эндәшми.
Куян.Ишетәсеңме аю, җавап бир.
Аю. Тукта әле куян, уйларга ирек бир.
Куян.Әйдә инде уйныйк.
Аю. Үзең-үзеңне куып йөр, тик миңа гына тимә.
Куян. Ә син нәрсә турында уйлыйсың?
Аю(өйрәтеп).Кыш бабай барыбызга да
Бүләкләр алып килер.
Ә аңа кем бүләк бирер?
Аны кем сөендерер?
Куян (уйланып) Әйе шул Аю, син дөрес әйтәсең, нәрсә дә булса уйлап табарга кирәк.
Уйлыйлар.
Икесе бергә.Нәрсә бүләк итик икән?
Куян. Әйдә аңа берәр баллы әйбер бүләк итәбез.
Аю. Әйе-әйе, бик тә бик тә баллы әйбер. Тик нәрсә?
Уйлыйлар.
Икесе бергә. Таптым-таптым.
Куян. Мин кишер бүләк итәм,
Ул бик тә тәмле икән.(күрсәтә)
Аю. Ә мин хуш исле балымны,
Кызганмыйча бер банканы.(күрсәтә)
Куян. Юк, кишер әйбәтрәк.
Аю. Юк,бал.
Куян. Кишер.(Бәхәсләшәләр)
Аю. Ярар инде, ярар, кишерне дә балны да Кыш бабайга бүләк итик.
Куян. Барып карыйм әле, бәлки ул инде килеп тә җитәдер?
Чыгып китә.
Аю. Ни өчен кишер тәмлерәк? Бал шундый татлы. Кыш бабайга бик тә ошыячак.
Әз-әзләп ашый-ашый чыгып китә.
Куян. Юк, Кыш бабай күренми.
Аю сүзен кабатлый ,,Бал бик тәмле, бал бик баллы…» Шулай да кишердән дә файдалысы юк. Шундый тәмле, шундый тәмле…( ашап бетерә)
Аю буш банка тотып керә.
Куян. Аю, миңа да бал бир әле, ашап карыйсым килә.
Аю. Ә миңа-кишер.
Куян. Аю балың кая соң?
Аю(банкасына карап). Аны минем авызым ашап бетерде, ә синең кишерең кая?
Куян. Аны минем тешләрем кимереп бетерде.Ә Кыш бабайга?
Әй балалар, нишлик икән?
Бер киңәш бирегезче!
Алып баручы. (балаларга) Балалар аю белән куянга ярдәм итәбезме? Кыш бабайга нәрсә бүләк итәрбез икән?
Балалар. Җырлар, биюләр, шигырьләр.
Куян. Әйдәгез соң, Кыш бабай һәм Кар кызы килгәнче күңел ача торыйк, җырлап алыйк.
,,Чыршыкай»җыры (М.Минһаҗев көе,Җ.Тәрҗманов сүзләре) башкарыла.
1. Чыршы яшел тунын киеп
Чыгып басты уртага.
Киендердек, бизәндердек,
Йолдыз куйдык очына.

2. Җырладык та, биедек тә,
Без чыршы тирәсендә.
Ә аннары Кыш бабабыз
Бүләк өләште безгә.

3. Күңеллечыршы бәйрәмен
Көтеп алдык барыбыз,
Киләсе елга килүен
Тагын көтеп алырбыз.
Аю. Балалар карагыз әле чыршыга сезнең җырыгыз ничек ошады, аның утлары яна башлады.Әйдәгез әле чыршы белән уйнап алыйк.
Аю. Менә безнең чыршыда ,
Балкып утлар яндылар.
Без бик нык тыпырдасак
Алар куркып калырлар.
Балалар тыпырдыйлар, чыршыда утлар сүнә.
Куян. Кулларыңны бик нык чап,
Чыршы якты булып ян.
Чыршыда утлар кабына. Уен шулай 2 тапкыр кабатлана.Балалар утыра.
1нче бала
Чәчәк кебек ап-ак карлар ява,
Туган якны сагынып кыш килде.
Ак йолдыздай йомшак карбелән
Җирне биләүләп йөрде.
Кыш ул үзе йөрми ялгыз гына,
Җитәкләгән күркәм бәйрәмне,
Нинди бәйрәм диеп сорасагыз
Барысы бергә. Бездә бүген чыршы бәйрәме.
2нче бала
Күрегез бу чыршыны!
Чыршының да чып-чыны.
Нинди төз, матур, биек-
Тора түшәмгә тиеп!
Балкып яна утлары,
Матур уенчыклары.
Алып баручы. Дуслар бүген биредә
Көлү, шаяру көне
Бүген безнең арабызга
Яңа ел килү көне.
Кагыйк барабаннарга!
Безнең бәйрәм авазлары
Таралсын еракларга.
Хәбәр булып барып җитсен
Киләсе кунакларга
Барабан кага.
Чыршы артыннан куян һәм аждаһа булып киенгән балалар йөгереп чыгалар
Бию башкаралар.(бию куяннар белән аждаһалар арасында көрәш баруын күрсәтә)
Аю. Туктагыз, туктагыз, сез нигә сугышасыз?
Куяннар. Үтте безнең елыбыз,
Түрдә иде урыныбыз,
Яшәдек сый-хөрмәттә
Китәсе килми әлбәттә.
Аждаһалар. Сезнең ел үтте бит инде,
Безнеке алда көтә.
Аждаһа елы кешеләргә
Уңышлар вәгъдә итә.
Яңа елга атлый халык
Иркен якты юл буйлап.
Әнә биергә чакырып
Гармуннар тора уйнап.
Ерактан Кыш бабай тавышы ишетелә.
Урамда буран карны очыра,
Карны туздыра, каты сызгыра,
Ап-ак булганнар урман кырларым,
Кар белән тулган урман юллары.
Кайдан табарга Сәпәй сукмагын?
Ерактан Кар кызы тавышы ишетелә.
Мин Карчәчәк, Карчәчәк,
Яшим урманда бик шәп.
Җәнлекләр белән мин дус,
Гомерләрем узмый буш.
Ишек шакыган тавыш ишетелә.
Кар кызы.(чыршы артыннан)
Бабакай, бабакай, мин килдем чык бире.Кая икән ул, күренми?
Кыш бабай курай бирде,
Ул бик тылсымлы, диде.
Курай тавышын ишетсәм,
Килеп җитәрмен, диде.
Курайны уйный. Кыңгырау тавышы ишетелә.
Кыш бабай.Кызым, кайда югалдың,
Бәйрәмгә соңга калдым.
Утыр чанага тизрәк,
Атым җилдән җитезрәк.
Аю белән Куян. Балалар, ишетәсезме, Кыш бабай безне таба алмыйча йөри. Әйдәгез бергәләп бәйрәмгә Кыш бабай һәм Кар кызын чакырыйк. Алар безне тагын үтеп китә күрмәсеннәр.
Балалар. Кыш бабай, Кар кызы.
Кыш бабай белән Кар кызы бәйрәм сәхнәсенә килеп керәләр.
Кар кызы. Исәнмесез, дусларым,
Бәйрәмнәр гөрләп торсын.
Күкләр гел аяз булсын,
Җир йөзендә бар балалар
Бәхетле, таза булсын.
Яңа ел белән сезне.
Кыш бабай. Исәнмесез, балакайлар,
Юксынмагыз килдем мин.
Миннән башка бәйрәм булмас,
Көтәсездер, дидем мин.
Күрәм, чыршыгыз бизәлгән,
Сез дә үсеп җиткәнсез.
Рәхмәт сезгә, балалар,
Мине сагынып көткәнсез.
Әйдә, килегез тизрәк.
Ясыйк матур түгәрәк!
Сезгә кунаклар килгән,
Уйныйк, җырлыйк бергәләп!
,,Кыш бабай” җыры (М.Яриева көе,Г.Шәйдуллина сүзләре) башкарыла.
1.Агачларга бәсләр элеп,
Сурәтләрен тәрәзәгә
Ясап куйган Кыш бабай , Кыш бабай,
Ясап куйган Кыш бабай.

2.Рәсемнәре бигрәк матур,
Сокланып карап туймаслык.
Оста икән Кыш бабай, Кыш бабай,
Оста икән Кыш бабай.

3.Өреп китсә сулар ката,
Елгаларга бозлар ята.
Тылсымлы да Кыш бабай, Кыш бабай.
Тылсымлы да Кыш бабай.
Тылсымлы да Кыш бабай,
Куәтле дә Кыш бабай,
Оста икән Кыш бабай.
Куян белән аю.Без сиңа бабакай, балалар белән бүләккә җырлар, шигырьләр әзерлә-дек.Син бабакай бераз утырып ял ит.Балалар сиңа үзләренең һөнәрләрен күрсәтерләр.
3нче балаӘй күңелле Яңа ел
Нинди була Яңа ел?
Тәмлеме ул Яңа ел?
Тәмлесен бик тәмле дә,
Бик тиз үтеп китә ул.
Ямьлесен бик ямьле дә,
Бик тиз үтеп китә шул

4нче бала Исәнме чыршы, исәнме,
Яңа ел килеп җитте
Күңелле чыршы бәйрәмен
Балалар күптән көтте.

5нче бала Көмеш кебек тунын киеп,
Кыш бабай килде безгә.
Бәхет, шатлык, куанычлар
Тулды күңелебезгә.

6нче бала Кемнең кигән киемнәре
Энҗе кар бөртекләре?
Кемнең көмеш күк сакалы,
Чәчләре керфекләре.

7нче бала Кем соң безгә шундый ямьле
Яңа ел алып килә?
Матур-матур капчыкларга
Күчтәнәч салып килә.?
5нче бала Кыш бабай, Кыш бабай
Безнең белән дус бабай.
Йөзең якты, туның яхшы
Барыбызны коч бабай.
Кыш бабай.Ай рәхмәт балалар. Бик матур җырлыйсыз, сөйли дә беләсез икән…
Аю.Безнең балалар шундый оста инде. Әйдәгез балалар, Кыш бабайны биетеп алыйк.
,,Кыш бабай” җыры(Татар халык көе, Әнәс Кари сүзләре) башкарыла.
1.Яшел чыршы тирәсендә
Җыелып бертугандай
Әйлән-бәйлән уйный идек,
Килеп керде Кыш бабай.
Кушымта
Ары баса Кыш бабай,
Бире баса Кыш бабай,
Шушы бию көйләренә
Өзеп баса Кыш бабай.
2.Бәйрәмебез син килгәч
Матурланды тагын да,
Бик күңелле уйнавы
Яшел чыршы янында.
Кушымта шул ук.

Кыш бабай балалар белән бии.
Кыш бабай.Ай, ай,ай, биетеп тә куйдыгыз. Бик тә кыздым, бик тә ардым. Эремәсәм ярый инде. Ял итеп алырга кирәк.
Кар кызы. Менә бабакай, монда бүкән бар. Шуңа утырып ял ит.
Бабай бүкәнгә утырырга җыена, бүкән шалтырый.
Кыш бабай. Әллә ишетелә инде,
Кыңгыраулар чыңлавы?
Күземә күренәме соң
Уенчык ялтыравы.
Тагын утырырга тырыша, бүкән урыныннан күчә.
Кыш бабай. Бу ни хикмәт, кем шаяра минем белән. Чык бире, күрен күзгә.
Бүкән артыннан Петрушка чыга, шалтыравыгын шалтырата. Чыршы артыннан кечкенә балалар-Петрушкалар килеп чыгалар. Петрушкалар биюе башкаралар һәм утырып калалар.
Кыш бабай. Менә кемнәр шаяра икән минем белән. Ә хәзер торыгыз, урыныгызга йөгерегез.(Петрушкалар кузгалмыйлар, утыралар.)
Петрушкалар.Юк, юк, юк.
Кыш бабай. Бу нәрсә бу, бу ничек бу? Болай булгач мин сезне үзем бастырам.
Аңа аю белән Куян да бастырырга ярдәм итәләр.(Петрушкаларны бастырып куялар, алар кире утыралар)
Кыш бабай. Ах,әле сез шулаймы.. Алайса барыгыз да капчыкка керегез.
,,Төпсез капчык”уены уйнала.(Кыш бабай балаларны капчыкка кертә бара, ә алар төбеннән чыгып качалар.)
Кыш бабай. Начар капчык бу, моны чыршы өстенә атарга кирәк.(капчыкны чыршы ,,өстенә” ата, чынлыкта артына).
Кинәт чыршы артында кычкырган тавыш ишетелә. Кулына шкатулка тоткан Убырлы карчык килеп чыга.
Убырлы карчык. Нишлисез, кем минем өскә капчык атып уйный? Фу-фу малайлар, кызлар исе килә. (Як-ягына карана)Ә-ә-ә сездә чыршы бәйрәмемени? Ах сездә күңеллемени. (Югалып калып) Ә мин. Ә мине беркем дә чакырмады.Ә бит Убырлы карчык бөтенләй үзгәрде.Үзе яхшы, үзе игелекле, кешелекле, начар эшләр эшләми. Мин бит хәзер Убырлыкай-матуркай.
Аю. Убырлыкай-матуркай?
Убырлы. Әйе шул! Бәрәч Кыш бабай белән Кар кызы да мондамыни?Димәк сезне бәйрәмгә чакырганнар,ә мине юк.(Еламсырап)
Кыш бабай. Ярар, ярар,безнең тирәне юешләмә әле. Ни өчен минем тартмамны алдың, шуны әйт син.
Убырлы. (ишетмәмешкә салыша) Ә чыршыгыз нинди матур, кемнәр бизәгән моны шулхәтле матур итеп?
Балалар. Без, Кыш бабай килүенә бизәдек.
Кар кызы. Син нигә Кыш бабайның тартмасын алдың?
Убырлы. Минем Кыш бабайга ярдәм итәсем килгән иде. Мин шундый ярдәмчел бит хәзер, шундый яхшы.
Кыш бабай. Шулайдыр шул. Нинди хәйләкәр булгансың шундый булып калгансың. Яңа елда синең белән бәхәсләшеп утырмыйм инде. Тартмамны алып килгәнең өчен зур рәхмәт. Минем балаларга фокуслар да күрсәтәсем килгән иде. Тылсымлы тартма бит ул, куянкай чыршы төбеннән минем тылсымлы таякны табып ал әле.(Балаларга тартманың эчен ачып күрсәтә, тартма буш).Кире ябып куя.Ә хәзер әйдәгез бергәләп тылсымлы сүзләрне әйтәбез.
КРИБЛИ-КРАБЛИ-БУМС (тылсымлы көй уйнап тора, Кыш бабай тартма янына якынрак килеп таягын селкетүгә тартма ачыла да аннан бау килеп чыга).
Убырлы. Менә могҗиза! Мин мондый уенны белми идем әле.Әйдә бергәләп уйнап алыйк.
Аю Куян. Әйдә, әйдә.
2 командага бүленеп аркан тартышу уены оештырыла, Убырлы уртада.
Убырлы җиңелә дә кайгыра.
Аю. Менә шулай Убырлы, безнең балалар көчлеләр һәм җитезләр, син аларны җиңә алмыйсың!
Кыш бабай. Кайгырма, мин сезгә икенче фокусны күрсәтәм.(Тартманы күрсәтә буш тылсымлы көй уйнап тора, Кыш бабай тартма янына якынрак килеп таягын селкетә).
КРИБЛИ-КРАБЛИ-БУМС
Шкатулканы ача, анда сулы 3 банка.
Убырлы. И,и күргән бар инде мондый фокусны, коры су гына.
Кыш бабай. Юк Убырлы, ул гади су түгел-менә кара. Суны Кар кызына бирә.
Кар кызы банканы тотып чыршы тирәли әйләнә.
Йомшак су, чиста су
Бул хәзер кызылсу.
Су кызыл төскә керә. Мә бусы сиңа Аю, бер-ике сикереп ал.(Аю сулы банканың икенчесен тотып сикерә су зәңгәр төскә керә.Бу фокус банка капкачын эчке яктан гуашь белән буяп эшләнә)
Мә Куянкай, син дә сикереп кара.(Су яшел төскә керә).
Аю. Нәрсә Убырлы, Кыш бабайның тылсымчы икәненә ышандыңмы инде.
Кыш бабай. Бу эле барысы да түгел.(Тартманы күрсәтә буш тылсымлы көй уйнап тора, Кыш бабай тартма янына якынрак килеп таягын селкетә).КРИБЛИ-КРАБЛИ-БУМС
Тартма эченнән яулык чыга.
Кыш бабай. Бу яулыкка тигән һәркем бии башлый.
Балалар арасыннан яулыкны йөртә, яулыкка ике кыз ияреп чыга.Кәмилә белән Раина төрек биюе башкаралар.Кызлар биеп бетерүгә Кыш бабай яулыкны Кар кызына бәйләтә.Ул татар көенә бии.Бию бетүгә яулыкны Убырлыга бәйләтәләр, Убырлы ,,Убырлы биюе”бии.
Убырлы таягын бөтен балалар өстеннән йөртә, бөтен балалар бии.
Кыш бабай. Шулай шул балалар, оста да тылсымлы да була ул Кыш бабай. Безнең китәр вакытыбыз җитте.Әзерләгән бүләкләрегез миңа бик ошады. Хәзер инде минем бүләкләремне кабул итеп алыгыз. Аю белән Куян дустым бүләкләрне алып керегез. Алар шунда-ишек төбендә генә.
Аю белән куян бүләккә чыгып китәләр, балалар ,,Чыршы әйләнәсендә”(М.Яриева көе,Р.Миңнуллин сүзләре) җырын башкаралар.
1.Каршылыйк,дуслар, бергәләп,
Яңа ел килә безгә!
Әнә күпме кунак килгән
Әйләнә-тирәбезгә.
Кушымта:
Йолдызлар төшеп кушылган
Чыршыдагы утларга,
Кыш бабай белән Кар кызы
Килгән безне котларга.
2.Кыш бабай килгәч булачак
Котлаулар да, бүләк тә,
Яңа елда чынга ашар
Безнең бөтен теләк тә.
Кушымта шул ук.
3.Яңа елның бәхетле ел
Буласын без беләбез.
Шуңа күрә бергәләшеп
Яңа елга керәбез.
Кушымта шул ук.
Алып баручы.
Алланып таңнарның алына
Нур булып кешелек таңына
Җыр булып үрелеп күңелгә
Кил безгә, Яңа ел, кил безгә.
Кояшлы көннәрнең җылысын
Бәхетнең шатлыкның олысын
Күтәреп көннәрнең иңенә
Рәхим ит, туган ил түренә.
,,Яңа ел” җыры.( Л.Батыр-Болгари музыкасы, Р.Вәлиева сүзләре.)
1. Җем-җем көмеш тун кигән,
Яңа-яңа ел килгән,
Яшел чыршылар белән,
Яңа җырчылар белән.
Кушымта:
Яңа ел, Яңа ел-
Безгә зур кунак килгән.
Кыш бабай һәм Кар кызы
Күп бүләкләр китергән.
2.Дуслар белән җыелдык,
Бергә шундый күп булдык,
Әйлән-бәйлән уйнарга
Кулны-кулга тотындык.
Кушымта.
Аю белән Куян капчык күтәреп керәләр.
Кыш бабай. Менә бит минем сезгә дип әзерләп куйган бүләкләрем. Килегез балакайлар минем тирәмә, алыгыз күчтәнәчләрне.(Балаларга бүләкләр тарата). Безнең китәр вакытыбыз да җитте инде. Ашыгыйк.Сезнең белән безгә бик тә күңелле булды.
Кар кызы. Хушыгыз дусларым, күңелле ял итегез.
Барысы да. Хуш Кыш бабай,сау бул Кар кызы,юлларыгыз уңышлы булсын.
Алып баручы. Кадерле кунак көткән кебек
Яңа елны көтте йөрәкләр.
Беләкләрдә яңа хезмәт дәрте,
Күңелләрдә-иң саф теләкләр.
Илләр имин, еллар тыныч булсын,
Иген уңсын илдә ишелеп.
Ак кар кебек саф теләкләр белән,
Яңа елга атлый кешелек.

Барыгызны да бәйрәм белән!

У вас нет прав для создания комментариев.

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Шаблоны визиток организация праздников
  • Чыл пазы сценарий
  • Шаблон сценария тестирования
  • Чыл пажи шорский праздник
  • Шаблон сценария свадьбы