Чыршы б?йр?мен? сценарий башлангыч сыйныфлар ?чен

Я предлагаю Вам сценарий праздника ёлки. Нашим детям очень понравился праздник по этому сценарию. Думаю Вам тоже понравится.

Татарстан Республикасы

Балтач муниципаль районы

       Субаш урта гомуми белем мәктәбе      

Башлангыч сыйныф укытучылары

Алексеева Н. З.

Фролова Р. В.

Антонова Н. Г.

Гыйльфанова Н. Ф.

        Бәйрәм программасы.

Җиңел генә көй яңгырый. Балалар, аяк очларында йөгереп кереп, чыршы тирәли тезеләләр.

Балалар. Исәнме, чыршы!

Алып баручы. Исәнмесез, дуслар! Исәнмесез барыгыз да, олыгыз, кечегез, яшегез, картыгыз! Туган җиребезгә Яңа ел килә. Бүген без дә Яңа ел бәйрәменә җыелдык. Барыбыз бергә күңелле итеп бәйрәм итик әле.

1 нче бала.

Чәчәк кебек ап-ак карлар ява,

Туган якны сагынып кыш килде.

Ап-ак бүздәй йомшак кары белән,

Җирне  калын юрганга төрде.

2 нче бала.

Кыш ул үзе йөрми ялгыз гына

Җитәкләгән күркәм бәйрәмне,

Нинди бәйрәм? – диеп сорасагыз,

Балалар (бергә). Бездә бүген чыршы бәйрәме!

Кыш яки чыршы турында җыр җырлана.

  1. Безнең чыршы бик биек…

“Маленькой елочке…”

АЛЫП БАРУЧЫ.

Тагын бер ел артта калды

Борчуы, шатлыклары.

Ак бәхетләр, уңыш теләп

Ява Яңа ел кары.

1 УКУЧЫ.

Карлар ябалак-ябалак,

Көннәр-төннәр яңа, ак!

Бу Яңа ел – иң яңа ел,

Барсыннан да яңарак!

Тылсымлы икән Яңа ел –

Капкасыннан кергәч тә,

Кинәт кенә үсеп җиттек,

Үсеп киттек бер яшькә!

2 УКУЧЫ.

Тик Яңа ел бер үк елда

Булсын иде берничә.

Яңа елның берсенә дә

Калмас идек кермичә!

Яңа ел еш булса, күптән

Дәү кеше булыр идек,

Күбрәк «бишле» алыр идек,

Бик көчле булыр идек!

3 УКУЧЫ.

Хәер, җәй көне диңгезгә

Ялга киткән арада,

Әбиләргә, бабайларга

Ярдәм иткән арада,

Җәйләр үткән арада,

Кышлар көткән арада,

Сизми дә калырбыз әле –

Яңа елга җитәрбез,

Тагын бер яшькә үсәрбез,

Тагын бәйрәм итәрбез!

Алып баручы. Балалар, игътибар белән тыңлагыз әле, мин сезгә бер табышмак әйтәм:

Төсен үзгәртми бер дә,

Гел яшел күлмәк кия.

Матур бизәнеп, һәр елны

Безгә кунакка килә.

Кем ул?

Балалар. Чыршы, чыршыкай.

Алып баручы. Әйе, бик дөрес. Менә ул безнең чыршыбыз. Әйдәгез, хәзер чыршы тирәли әйләнеп җырлап чыгыйк. Андагы матур уенчыкларны карыйк.

  1. “Чыршыкай-купшыкай” җыры.

“В лесу родилась елочка”

Балалар, кулга-кул тотынып, чыршы тирәсендә йөриләр.

Алып баручы. Балалар, сез чыршы турында шигырьләр беләсезме?

Балалар. Әйе,беләбез.

Алып баручы. Әйдәгез, сөйләп күрсәтегез әле.

Балалар чыршы турында шигырьләр сөйлиләр, чыршыда утлар кабынып китә.

Юлбасарлар йөгереп керәләр, (сызгыру, кычкыру, тавыш)

ЮЛБАСАРЛАР:

– Сез нәрсәгә болай матур итеп киендегез әле?

– Монда нинди вакыйга бара?

АЛЫП БАРУЧЫ. Ә сез үзегез кемнәр?

ЮЛБАСАРЛАР. Без көтмәгәндә генә һөҗүм ясап, кешеләрне куркытып байлыкларын үзләштерәбез. Берәүгә дә баш имибез, юл куймыйбыз!

– Так что бернинди дә бәйрәм булмаячак!

– Без сезнең укытучыларыгызны үзебез белән алып китәбез һәм Кыш бабайны да бирегә җибәрмибез.

(Укытучыларны үзләре белән алып китә башлыйлар)

УКУЧЫЛАР (юлбасарларны туктаталар). Туктагыз әле, сез укытучыларыны җибәрсен өчен без ни эшләргә тиеш булабыз?

ЮЛБАСАРЛАР. Безнең күңелне ачарга! Мәсәлән, нинди дә булса бию башкарырга!

“Петушок” биюе.

“Утята”

Балалар бию башкаралар.

ЮЛБАСАРЛАР. Молодцы!  Биюләрегез ошады, матур биисез.

– Ярар, укытучыларыгызны җибәрәбез.

– Тик бәйрәм үткәрергә барыбер комачаулаячакбыз.

АЛЫП БАРУЧЫ. Юлбасарлар, әйдәгез болай килешик. Мин сезгә табышмаклар әйтәм, әгәр сез җавапларын белмисез икән, башка безгә комачаулап йөрмисез, ярыймы?

ЮЛБАСАРЛАР. Яхшы. Карарбыз, моңа кадәр без белмәгән табышмак булганы юк иде әле.

(Алып баручы табышмаклар әйтә, юлбасарлар бер җавапны да әйтә алмыйлар)

Бер гүзәл бар дөньяда,

Гашыйк аңа һәр бала.

Тик бизәнә ул менә

Бары епга бер генә.

(Яңа ел чыршысы)

Килә шундый кырыс булып,

Суыклар алып, ыжгырып.

Китәр чагы җитте исә,

Тәмам сыгыла да төшә:

Авыр-авыр сулый-сулый,

Китеп бара елый-елый.

(кыш)

Энҗе кебек җем-җем итеп,

Уйный шундый матур итеп,

Учыңа алу җитә,

Шундук эри дә бетә…

(Кар бөртекләре)

ЮЛБАСАРЛАР.

– Без бик күп нәрсәне белмибез икән әле!

– Мәктәпкә барып белем алырга туры киләчәк!

– Балалар, безне гафу итегез инде!

– Безгә дә бәйрәмегезгә катнашырга рөхсәт итегез әле?

– Без бер начарлык та эшләмәскә сүз бирәбез!

Юлбасарлар бәйрәмгә калалар.

 Ишек артында бәхәсләшкән тавышлар.

Алып баручы. Балалар, мин ниндидер тавыш ишетәм. Сез дә ишетәсезме?

Ике куян килеп керә (һаман бәхәсләшүләрен дәвам итәләр):

1нче куян. Мин бирәм, мин бирәм. Минем бирәсем килә!

2 нче куян. Юк,үзем,үзем тапшырам!

Алып баручы. Исәнмесез, куянкайлар?! Нишләп тавышланышасыз? Ни булды?

1 нче куян. Без сезгә хат китердек. Хатны балаларга үзем бирәсем килә.

2 нче куян. Минем дә бирәсем килә.

Алып баручы. Туктагыз әле, дуслар, тынычланыгыз. Кайсыгыз җитез, шул тапшырыр хатны. Ә моны белү өчен мин сезгә бер уен тәкъдим итәм. Тыңлагыз. Менә бу урындыкны күрәсезме? Музыка уйнаганда сез урындык тирәли йөрерсез. Музыка туктауга урындыкка кайсыгыз тизрәк утыра, шул безгә хатны тапшырыр. Аңладыгызмы? Килешәсезме?

1 нче куян. Мин беренче утырам. Мин хатны тапшырам.

2 нче куян. Юк, син түгел, мин, мин беренче утырам.

Алып баручы. Менә хәзер кем беренче икәнен күрербез. Башладык.

Уен «Кем беренче?» Көй уйный.

Алып баручы. Ай, нинди җитез икәнсез. Афәрин! Шулай да менә бу дускай урындыкка беренче булып утырды. Я тапшыр инде хатыңны тизрәк.

Хатны алып баручыга бирәләр.

Алып баручы (Конвертны ача. Укый). «Кадерле балалар, тиздән сезнең Яңа ел бәйрәменә килеп җитәм. Күчтәнәчләр, бүләкләр алып киләм. Көтегез. Кыш бабагыз.»

Рәхмәт сезгә, куянкайлар. Рәхмәт яхшы хәбәрегезгә, безне сөендерүегезгә! Безнең бәйрәмебезгә рәхим итегез. Кунак булырсыз. (Куяннар шатланышалар, сикергәләп алалар.) Сезнең шикелле матур куяннар бездә дә бар. Әйдәгез, алар белән бергә биеп алыгыз әле.

Куяннар биюе.

Алып баручы. Рәхмәт яусын үзегезгә, бик матур биедегез. Ә хәзер күмәкләшеп җырлап алыйк.

  1. Җыр. “”Кыш җитә”

“Чыршы”….Яшел чыршым .син минем их

АЛЫП БАРУЧЫ. Балалар, озакламый Яңа ел килеп җитәчәк. Әлеге бәйрәмне каршылау өчен безгә кемнәр кирәк әле?

БАЛАЛАР: Кыш бабай һәм Кар кызы.

АЛЫП БАРУЧЫ. Дөрес, әйдәгез әле аларны чакырыйк (Чакыралар)

Балалар.(хор белән)

Әй, Кыш бабай, Кыш бабай,

Хуш киләсең, уз бире.

Кунак булып килер дип

Күптән көттек без сине.

Алып баручы.

Әйдәгез ,балалар, тагын  бер чакырып карыйк әле.

Әй, Кыш бабай, Кыш бабай,

Хуш киләсең, уз бире.

Шатланышып, җыр белән

Каршылыйбыз без сине.

  1. “Һай, Кыш бабай”җыры.

КЫШ БАБАЙ. Исәнмесез, балалар!

КАР КЫЗЫ. Исәнмесез, өлкәннәр!

КЫШ БАБАЙ. Яңа ел белән котлыйбыз!

КАР КЫЗЫ. Яңа уңышлар телибез!

КЫШ БАБАЙ. Бәхет керсен һәр өйгә!

КАР КЫЗЫ. Иминлек булсын җирдә!

КЫШ БАБАЙ. Шатлык килсен һәр көндә!

КАР КЫЗЫ. Нур булып иңсен йөзгә!

КЫШ БАБАЙ. Сәламәтлек булсын юлдаш!

КАР КЫЗЫ. Тыныч һәм бай булсын еллар!

АЛЫП БАРУЧЫ. Рәхмәт, Кыш бабай, рәхмәт Кар кызы!

Кыш бабай.

Килдем ерак-ерактан.

Салкын, карлы төньяктан.

Көтүгезне белдем,

Кар-буран алып килдем.

Хәзер мин сезгә кар-бураннарымны җибәрәм, кулларыгызны өшетәм. Саклап кала алырсыз микән кулларыгызны суыктан. Яле, кулларыгызны сузыгыз әле, ә мин килгәндә, яшерегез! Ыыз-ыыз итәм.

Уен: «Өшетәм».

Кыш бабай. Ай-һай, сез бик җитез, батыр, матур балалар икәнсез. Минем дә оныгым бик уңган, җитез. Таныш булыгыз, аның исеме – Карчәчәк. Карчәчәк, кызым, мин күпме генә тырышсам да, берсенең дә кулларын туңдыра алмадым. Ә хәзер син сынап кара әле үзләрен, таныш балалар белән. 

Карчәчәк.

Исәнмесез, балалар!

Исәнмесез, кунаклар!

Яңа ел белән сезне,

Яңа бәхетләр белән!

Яңа елда зур үсегез,

Көн дә артсын көчегез.

Ел үсәсен ай үсегез!

Илгә хезмәт итегез!

Яңа елда уңышлар

Телим сезгә мин, дуслар!

Балалар. Рәхмәт, Карчәчәк.

Карчәчәк. Балалар, минем кулымда серле сандык. Ә сандыгым буш түгел. (Сандыкны ачып кар бөртекләре алып сибә.) Карагыз әле, нинди матур кар бөртекләре! Күзләрне камаштырып җемелдиләр. Ә бит алар гади генә түгел, серле кар бөртекләре. Һәрберсендә табышмаклар яшеренгән. Тыңлагыз игътибар белән. (Кар бөртекләренә язылган табышмакларны укый.)

Ак ашъяулык таптым,

Җир өстенә яптым.

(Кар.)

Килделәр агайлар балтасыз,

Салдылар күперне тактасыз.

(Боз.)

Кемнең кигән киемнәре –

Энҗе кар бөртекләре,

Кемнең көмештәй сакалы,

Чәчләре, керфекләре?

(Кыш бабай.)

Алгы тәпиләре кыска,

Чабарга ул бик оста.

Соры тунын сала да

Ак тунын кия кышка.

(Куян.)

Карчәчәк. Бу юлы да сынатмадыгыз, балалар.

Алып баручы. Әйдәгез, бәйрәмебезне дәвам итик. Безнең балалар бик матур итеп шигырь сөйли беләләр. Кыш бабай, Карчәчәк, тыңлап карагыз әле, сезгә ошар микән?

Балалар кыш, Яңа ел, Кыш бабай һәм Кар кызы турында шигырьләр сөйлиләр.

Алып баручы. Кыш бабай, сезгә безнең шигырьләребез ошадымы?

Кыш бабай. Ошады, бик ошады. Бик зур рәхмәт сезгә!

Алып баручы. Кыш бабай, ә син үзең шигырьләр беләсеңме?

Кыш бабай. Беләм,беләм. Ничек белмәскә! Хәзер сөйләп тә күрсәтәм. Балалар, мин бик карт инде, хәтерем дә начарланды. Әгәр онытып җибәрсәм, миңа ярдәм итәрсез микән?

Балалар. Итәрбез, итәрбез.

Кыш бабай (шигырь сөйли).

Салкын саф һава

Йомшак кар … (ява).

Урамга чыксаң

Битләр … (кызара).

Кар бөртекләре

Битеңә куна.

Үзләре … (матур)

Һәм … (салкын) була.

Алып баручы. Булдырдың бит, Кыш бабай! Ә уйнарга яратасыңмы соң?

Кыш бабай. Яратам. Бик яратам. Хәзер уйныйбыз, балакайларым. (Урыныннан тора. Эзләнә.) Бияләемне салып торган идем, кая китте соң? Хәзер, хәзер, сабыр итегез, бияләемне генә эзләп табыйм. (Түгәрәктә уен)

Алып баручы. Тырышыбрак эзлә, бабай, бияләеңне. Менә шулай. Менә шулай уйнарга яратабыз без.

Уен: «Бияләеңне тап».

Кыш бабай. Арыдым, балалар.

Алып баручы. Ярый алайса, бабакай, утырып тор, ял итеп ал. Ә без, Карчәчәк белән бергәләшеп, әйлән-бәйлән уйнап алыйк.

  1. “Кыш бабай” (К.б.килде выжлап”).

Малай урам себерә. Биюе.

Кыш бабай. Бик күп һөнәрләр беләсез икән, нәни дусларым. Минем оныгым да һөнәрсез түгел бит. Кызым, Карчәчәк, әйдә, бер биеп тә күрсәт инде.

Карчәчәк. Бабакай, мин үземнең дусларым – Кар бөртекләре белән биим. Әйдәгез, Кар бөртекләре, биик бергә. Шундый матур бәйрәмне,

Бушка уздырмыйк әле.        

Сез, балалар, кул чабыгыз,

Без биеп алыйк әле!

(Карчәчәк бии.) 

Кыш бабай.

Бас, кызым Карчәчәк,

Син басмасаң мин басам,

Синең баскан эзләреңә,

Мин дә китереп басам.

(Кыш бабай да биеп китә.)

Кыш бабай. Уф, ардым! (Егыла. Карчәчәк белән алып баручы күтәреп утырталар.)

Карчәчәк. Мин бии дип, сиңа да хәлдән тайганчы биергә димәгәндер бит инде, бабакай.

Алып баручы. Утыр, Кыш бабай, ял ит! Хәзер безне тыңларсың.

Балалар шигырьләр сөйлиләр. Сөйләп бетергәч Кыш бабай яңадан торып әрле-бирле йөри башлый.

Алып баручы. Ни булды тагын, Кыш бабай?

Кыш бабай. Менә, балаларны капчыкка салып урманга алып китсәм ничек булыр икән?

Алып баручы. Барырга теләүчеләр булса бик тә әйбәт инде. Барасызмы, балалар?

Балалар. Барабыз, барабыз!

Кыш бабай 3—4 баланы киң итеп тегелгән төпсез капчыкка кертеп, капчыкны, бәйли һәм күтәреп китмәкче була. Капчык төпсез булганлыктан, буш капчыкны күтәреп китеп бара.

Балалар көләләр. Уен 2-3 тапкыр уйнала.

Кыш бабай.

Күңелле булды бәйрәм,

Уйнадык әйлән-бәйлән.

Матур җырлар җырладык,

Кунак булып туймадык.

Тик китәр вакыт җитте.

Көтә безне янә юл.

Рәхмәт сезгә, балакайлар,

Котлы булсын Яңа ел!

Бер бала.

Рәхмәт, бабай, сүзләреңә,

Бик матур теләкләрең.

Алып килдем, дигән идең,

Кайда соң бүләкләрең?

Кыш бабай. Ай,кызым,оятлы була яздык бит.  Кая соң әле минем күчтәнәч салынган зур капчыгым? (Эзли.) Тылсымлы таягым, әйт әле, күчтәнәчләр кая? (Тыңлый, елмая.)

Ярый алайса, бик әйбәт,

Хәзер капчык та керер.

Күчтәнәчеңне алып,

Атлап түгел, йөгереп

Кер, капчыгым, тизрәк!

Күчтәнәч бик тиз кирәк.

Капчык керә. Аның эченә бер бала яки зур кеше кереп утыра. Чыршы артына китеп бара.

Кыш бабай. Син кая киттең болай?

Капчык. Ил гизәргә, Кыш бабай.

Кыш бабай. Әйтче әле, капчыгым, син ни эшләргә тиеш?

Капчык дәшми.

Кыш бабай.

Тиеш син тик торырга!

Әллә уйлыйсыңмы син,

Миннән алдан йөрергә?

Капчык.

Бүләк тутырып эчемә,

Килдем мин дә бирегә.

Ләкин, Кыш бабай, бүген,

Эшлим барсын кирегә.

Кыш бабай (ачуланып таяк шакылдата да ачулы тавыш белән).

Кар, боз, буран, өермә,

Тик тор, димен, йөремә!

Капчык.

Ярый, туктыйм, Кыш бабай.

Менә капчык, туп-тулы,

Эчендә нәрсә бар икән?

Балалар әйтсен шуны.

Балалар. Күчтәнәчләр.

Капчык.

Ай, һай-һай, малай,

Зирәк икәнсең алай.

Кыш бабай (капчыктан бер пакет бүләк ала). Калган күчтәнәчләр кая?

Капчык. Калган күчтәнәчләр чыршы төбендә. (Чыгып китә.)

Балалар, сез уйлый күрмәгез Кыш бабай бүләксез килгән дип. Монда сез бик күп икән. Һәрберегезгә бүләк тарату өчен бик күп вакыт кирәк. Мине күрше мәктәптә дә көтәләр. Тылсымлы таягым бүләкләрне һәр сыйныфка өләшергә ярдәм итәр. Бәйрәм соңында кереп алырсыз

 Кыш бабай.

Ак сакалым ак булмыш,

Картлыгым да хак булмыш;

Әмма күңелем яшь минем,

Җир җимертеп яшимен.

Бер биеп китми йөрәк түзми, балалар.

  1. “Кыш бабайны биетү” җыры

Кыш бабай биюе. Кыш бабай биегәндә, капчык сөйрәп Убырлы керә.

Убырлы. И, карт җүләр! Биеп маташа бит, әй! (Кыш бабай янына килеп, җиңеннән тарта) Шаштыңмы әллә? Дөньяңны онытып биеп яткан буласың. Күрше мәктәптә көтәләр бит үзеңне. (Балаларга карап) Исләре киткән ди, анда инде күптән Дед Мороз биеп ята.

Кыш бабай. (Биюеннән туктап) Балам, бу хәсрәт капчыгын сез чакырдыгызмы соң?

Алып баручы. Юк, бабакай, юк. Нишләп аны чакырыйк.

Кыш бабай. Алай булгач, җилләр иссен әле бу Убырлыдан. (Таягы белән «дөп» итеп идәнгә суга һәм әфсен укый)

Әфсен-төфсен,

Җилләр иссен, давыл чыксын,

Һәм Убырлы, безнең яннан

Юк булсын!

Убырлы себеркегә атланып чыгып китә.

Алып баручы. Ай-һай, гайрәтле соң үзең, бабакай. Күз ачып йомганчы юк булды бит Убырлы. Тик менә капчыгын монда калдырган бит әле. Әллә капчыгын да озатасыңмы соң, бабакай?

Кьш бабай. Ашыкма әле, балам. Башта карыйк әле, хикмәте юк микән капчыкның?

Капчыкны ачалар, эченнән Яңа ел килеп чыга.

Кыш бабай. Бәрәкалла, нәрсә булды соң әле бу? Кем килеп чыкты бу сихерле капчыктан?

Балалар. Яңа ел бит бу, Кыш бабай. Быел бит Яңа ел – Аждаһа елы.

Кьш бабай. И картлык…! Танымый да торам, ләбаса. Исән сау гына килеп җиттеңме, балам? Түрдән уз! Шатлык, муллык, тынычлык белән кил! Төкле аягың белән! Түрдән уз! (Кулыннан тотып, чыршы тирәли йөртә)

Яңа ел. Мин Яңа ел, өр-яңа,

Бу ел минән башлана.

 Безнең илдә һәр Яңа ел

Бик күп эшләр башкара.

Китте иске ел , мин килдем,

Ел артыннан ел ага.

Мин елларны якынайтам

Гл киләчәккә таба.

Кыш бабай.

 Ярый, балалар. Без китәбез. Киләсе елга кадәр сау булыгыз.

  1. Сау бул, Кыш бабай, сау бул, Кар кызы!

Алып баручы.

Таныш бул, Яңа ел,  бу безнең мәктәпнең уңган балалары.

Менә болары 1 нче  сыйныф укучылары. Алар беренче генә ел укысалар да үзләрен тәртипле һәм яхшы укучы балалар итеп күрсәттеләр.

Класслап костюм яклау.

Шул тәртиптә таныштыруны дәвам итә.

Яңа ел.

Арагызда шундый балаларның күп булуына бик шатландым әле.

Ә хәзер  бергәләп Яңа ел турында җыр җырлап алыйк.

Җыр башкарыла.

7.“Яңа ел җыры”

“Тамчы” биюе.Ты смотри…

                     Чыршы бәйрәме.

            Зал бәйрәмчә бизәлә. Сәхнә түрендә
— чыршы. Балалар  кулга-кул тотынышып түгәрәккә басалар.

            Укытучы  балаларны, әти-әниләрне,
килгән кунакларны бәйрәм белән котлый һәм чыршы бәйрәмен ачык дип белдерә.

            Җыр: “Чыршы” (яшел чыршы
тезелешеп)
җыры белән бәйрәм башланып китә.

1 нче
бала.

                        Килеп җитте кыш та,                                   Чыршы,
каен, имән

Ай-яй,
салкын тышта.                                 Кардан чикмән кигән.

Өч ай
торыр торса:                                      Саф һавага чыгып,

Аның
гомре кыска.                                      Таудан чана шуып,

Тәңкә
карлар сипкән,                                  Кышның салкыннарын

Җирне
ап-ак иткән:                                     Җибәрәбез куып.

2 нче
бала.

Ә кыш,
көлә-көлә,                -Чаңгы шусыннар дип,

Битебездән
үбә.                    Яудырам мин кар, — ди,-

Алсу
була безнең                 Оста шуучыга

Битләр
шуңа күрә.               Зур бүләгем бар, — ди.


Мин, — ди, — сезгә тиздән   Бабай килә диеп,

Ёлкагызга
киләм;                 Җырлар өйрәнербез.

Яңа
елны котлап,                 Гармун уйнап, биеп,

Бик
күп бүләк бирәм.          Җырлап җибәрербез.

            Җыр: “Сколько на елочке шариков
цветных”.

            1 нче алып баручы. Исәнмесез,
дуслар! Туган җиребезгә Яңа ел якынлаша. Бүген без бәйрәмгә җыелдык. Ә ничек
үткәрәбез икән аны? Мин бераз аптырап калдым әле.

            2 нче алып баручы. Сөенече,
сөенече! Кыш бабайдан хәбәр бар. Игътибар белән тыңлагыз. “Сезне кар
патшалыгына сәяхәткә чакырам. Юлыгызда бик күп каршылыклар чыгар. Аларны
җиңсәгез, без сезнең белән очраша алырбыз. Моның өчен тапкыр, кыю, белемле
булуыгыз кирәк. Сезне җәнлекләр озата барыр.

                                                           Сәлам
белән Кыш бабагыз!”.

            1 нче алып баручы. Нигә соң әле
безнең җәнлекләребез күренми, әллә бер-бер хәл булганмы?

3 нче
бала.

            Салкын саф һава                                          Ак
чәчәк белән

            Йомшак кар ява.                                          Тулган
шикелле,

            Урамга чыксаң,                                            Кардан
бизәлә

            Битләр кызара                                              Агач
башлары.

            Кар бөртекләре                                            Язга
кадәрле

            Өстеңә куна.                                                 Карга
күмелә

            Үзләре матур                                                Үләннәр,
гөлләр,

            Һәм салкын була.                                         Урам
ташлары.

            Җыр: “Серебристые снежинки”.
(2 кл.)  Чыршы тирәли баскан балалар җырлап әйләнәләр, ә кар бөртекләре булып
киенгән балалар бииләр.

            2 нче алып баручы. Кар бөртегенә
нәрсәдер язылган, балалар: “Табышмакның җавабын тапсагыз, нинди җәнлеккә ярдәм
кирәклеген белерсез.

            Курыккан да курыккан,
курыкмаганнан да курыккан, күләгәсеннән дә курыккан.

            Урамннан чыгар, үзе чабар”.

            Ягез, балалар, кем белә?

            Дөрес ул куян. Куян турында нинди
табышмаклар беләсез? (Балалар берничә табышмак әйтәләр).

            1 нче алып баручы. Куянга нәрсә
булды икән соң, аны каян белербез?

4 нче
бала.

5 нче
бала.

            2 нче алып баручы. Куянга ничек
ярдәм итәргә икән? Тагын бер кар бөртеген алып карыйкчы, бәлки, берәр киңәш
язылгандыр. (Кар бөртеген алып укый). Таптым, балалар, хәзер укыйм, игътибар
белән тыңлагыз.Шушы сорауларга җавап биргән иң тапкыр балалар куянны коткара
алалар.

            Сораулар.

1.     
Нәрсәне йомык күз белән дә күреп була? (Төшне).

2.     
Кара мәче нинди ишектән керә? (Ачык.)

3.     
Ике көн арасында нәрсә бар? (Төн).

4.     
Урман белән тау арасында нәрсә бар? (“Белән” сүзе).

5.     
Күлдә бар, елгада юк,

      Үрдәктә бар,
казда юк. (“Ү” хәрефе).

6.     
Тыкрык башында ни бар? (“т” хәрефе).

7.     
Алма дисәң дә алалар,

      Нәрсә соң ул
балалар? (Алма).

            1 нче алып баручы. Рәхмәт, балалар,
куянга ярдәм иттегез. Ә хәзер бергәләшеп уйлашыйк, сәяхәткә ничек барабыз?
Нәрсәгә утырабыз? Кайсы әкияттә оча торган себерке бар? Тагын бер әкиятне искә
төшерик. Караклар нинди сүзләр белән ишекне ачалар? Шул серле сүзләрне искә
төшерсәк, Кар патшалыгының ишекләре ачылыр.

            Балалар. Сим-сим, ишекне ач!

            Танец маленьких утят.

            Куян. Исәнмесез, балалар. Сезнең
ярдәмегез мине усал кешеләрдән коткарды. Зур рәхмәт сезгә. Сезне бәйрәм белән
котлвйбыз. Акыллы, сүз тыңлаучан, батыр булып үсегез, җәнлекләрне,
кош-кортларны рәнҗетмәгез. Әгәр шигыр
ьләр, җырлар белмәсәгез, мине коткара аламас идегез.

2 нче
алып баручы.

            Әй куянкаем минем,                                                Дусларың
күп урманда,

            Төшмәсен күңелең синең;                                      Һәр
мшктшптш, һәр өйдә,

            Хәзер ялгыз түгелсең,                                             Биеп
җибәр әле, әйдә.

            Куяннар биюе башкарыла.

            1 нче алып баручы. Рәхмәт сезгә,
Куяннар. Балалар, чыршыбыз нигә боек? Дуслар, агачлар да серләшәләр бит. Мин
чыршыны тыңлап крыйм әле, берәр сүз әйтмәсме? Чыршы миңа болай диде:

            Белсәгез бик күп җырлар,

            Сөйләсәгез шигырҗләр,

Чишсәгез
табышмаклар,

Мин булырмын бик
шат.

4 нче бала.

Яшел чыршы,
тезелешеп,                           — Ямьле чыршы, яңа елга

Әйләнәбез тирәңдә,                                     Кунак
булып кил, дидк.

Куанабыз: Яңа елга                                     Рәхмәт,
менә син килгәнсең,

Син кунакка
килгәнгә.                                Әйләнәбез тирәңдә,

Җәй көне җиләк
җыярга                             Яңа һөнәрләр өйрәндек

Урманга барган
идек.                                  Яңа елга килгәндә.

2 алып баручы.
Әйдәгез, барыбыз бергә, яшел дустыбызга җырлап та күрсәтик.

Җыр:  “В лесу
родилась елочка”.

1 алып баручы.
Балалар, безнең бәйрәмдә тагын кемнәр юк соң?

Балалар. Кыш бабай,
Кар кызы.

2 нче алып баручы.
Дөрес балалар. Уен белән мавыгып; без аларны онытып та җибәргәнбез,
игътибарсызлык күрсәткәнбез. Әйдәгез, ялгышыбызны төзәтик: бәйрәмгә чакырыйк.
Минем арттан кабатлагыз:

Суык бабай, кил
безгә

Яңа ел бәйрәменә.

Кыш бабай.
Исәнмесез, балалар һәм әти-әниләр. Без бик вакытлы килеп җиткәнбез. Мин сезгә
саулык, сәламәтлек, яңа шатлыклар алып килдем.Сезне барыгызны да Яңа ел белән
котлыйм.

Балалар. Рәхмәт,
Кыш бабай.

Җыр: “Агачларга
бәсләр элеп”

Кыш бабай. Сез бик
батыр икәнсез, һич тә салкыннан курыкмыйсыз икән, миңа бик ошадыгыз. Ә хәзер
тапкырлыгыгызны сыныйм. Бүләкләр капчыгымда табышмакларым бар. Я, кайсыгыз бик
тапкыр?

1.     
Үзе су, үзе каты. (Боз).

2.     
Ак ашъяулык таптык,

      Җир өстенә
яптык. (Кар).

3.     
Бабай килгән сагынып,

      Ак чикмәнен
ябынып. (Кыш килә).

4.     
Ишектән керер, түреңә менеп утырыр. (Суык).

5.     
Корт та түгел,

      Эт тә түгел,

      Ә үзе тешли.
(Суык).

Кыш бабай. Рәхмәт
балалар.

1 нче алып баручы.
Балалар, Кыш бабабыз арыгандыр. Ул бераз ял итсен, аңа урындык китереп
бирегезче. Хәзер сез үзегезең нәрсәгә оста булуыгызны аңа күрсәтерсез.

5 нче һәм 6 нчы
балалар шигырьләрен сөйлиләр.

Яшел чыршы тирәсендә,                             Кунак
булып килер дип,

Җыелып бертугандай,                                 Күптән
көттек без сине.

Әйлән-бәйлән уйный идек,

Килеп керде Кыш бабай.                            Рәхмәт,
рәхмәт, күп бүләк.

                                                                       Китергәнсең
син безгә,

Әй Кыш бабай, Кыш бабай.                       Без
нәни дусларыңны

Хуш киләсең, уз бире,                                 Сөендерим
дигәнсең.

Шатланышып, җыр белән

Каршылыйбыз без сине.                             Бәйрәмебез,
син килгәч,

                                                                       Матурланды
тагын да,

Ак таягың кулыңда,                                     Бик
күңелле уйнавы

Ап-ак туның кигәнсең,                               Яшел
чыршы янында.

Бөтен төшең бәсләнгән,

Күп җир гизгән икәнсең.                            Әй
Кыш бабай, Кыш бабай,

                                                                       Безнең
сөйгән кунак син, —

Әй Кыш бабай, Кыш бабай,                       Ямьле
үтсен кичебез,

Хуш киләсең, уз бире.                                 Безне
көлдер, уйнат син.

 1 нче алып баручы. 2  сыйныф укучылары
үзләренең һөнәрләрен күрсәтәләр.

2 нче алып баручы. 4 сыйныф укучылары
үзләренең һөнәрләрен күрсәтәләр.

1 нче алып баручы. Балалар безнең Кыш бабайны
башка балалар да көтеп тора. Аның эше күп әле.

Кыш бабай. Кадерле балалар, безнең китәр вакыт
та җитте. Башка балаларның да күңелен күрик, аларны да сөендерик. Хушыгыз,
балалар, бәхетле булыгыз, әти-әниләрегезнең сүзен тыңлагыз.

2 нче алып баручы. Әйдәгез балалар, Кыш
бабайга рәхмәт әйтеп саубуллашыйк.

Балалар. Рәхмәт, рәхмәт, рәхмәт! Сау бул, Кыш
бабай. Хәерле юл сезгә.

 Җыр: “Ашкынам мин урманнарга”

3 нче сыйныф, татар теле д?ресе.

 91-92 нче д?ресл?р циклы

Чыршы б?йр?ме

    Б?ген м?кт?пт? чыршы б?йр?ме була. Б?йр?м к?ндезге с?гать икед? башлана. Безне? бел?н икенче, ?ченче сыйныф укучылары булалар.

    Без б?йр?мг? концерт ?зерл?дек. Мин шигырь с?йлим. Марат, Олег, Наташа ?ырлыйлар. Л?л? бел?н Валя биил?р. Эн?е Кар кызы була. Азат ??м Петя куян булып киен?л?р, ? Сергей, Илнур аю булып киен?л?р.

Бу текстны ?йр?н? ?чен циклда 3 с?г. бирелг?н:

1 нче д?рес – ЛКФ

2 нче д?рес – ЛГКК

3 нче д?рес – Д/МС

Циклдагы 1 нче д?рес.

Лексик к?некм?л?р формалаштыру(ЛКФ)

Д?ресне? планы

Тема: “Чыршы б?йр?ме” текстындагы я?а лексика.

Д?рес тибы:ЛКФ

Д?рес максатлары:

Белем бир? максаты:

-“Чыршы б?йр?ме” текстындагы я?а с?зл?р бел?н таныштыру.

?стер? максаты:

-чагыштыра, н?ти?? ясый бел? кебек фикерл?? с?л?тл?рен ?стер?.

Т?рбия бир? максаты:

-м?кт?пт? ?зешч?н с?нгать бел?н ш?гыльл?н?г? у?ай м?н?с?б?т уяту.

Д?ресне? предмет н?ти??се:

-чыршы б?йр?ме турында х?зерге заман хик?я фигыльл?рен т?рле затларда кулланып с?йли бел?, куян булып киен? т?зелм?сен куллана бел?,чыршы б?йр?ме турында с?йл?? ?чен кир?к булган лексикан  ?йр?н?.

?и?азлау: д?реслек Р.З.Х?йд?рова, Г.М.?хм?т?анова, Л.?.Гыйниятуллина

“К??елле татар теле”, икенче кис?к,  3 нче сыйныф, (10-11 нче битл?р); методик ярд?млек (31-32нче битл?р),презентацион материал, Р.З.Х?йд?рова “Татарский язык в таблицах”.

Д?рес барышы

I.Оештыру.

1) У?ай психологик хал?т тудыру;

2) дежур укучы рапорты;

3) укучыларны? бер-берсен? комплиментлар ?йт?е.

II. ?й эшен тикшер?.

III. Актуальл?штер?.

К?рс?тм? материаллар аша кыш ел фасылы турында лексиканы иск? т?шер?, Я?а ел б?йр?мен? бару, бармау турында, б?йр?мне? с?гать нич?д? башлануы турында дусты?нан сорау к?некм?л?рен камилл?штер?.

IV.Я?а с?зл?р бел?н таныштыру.

к?ндезге

?зерл?дек

булып киен?  

шигырь с?йли

?ырлый

бии

1.Тактада язылган я?а с?зл?рне? м?гън?сен ачыклау.

2.Я?а с?зл?рне? ?йтелеше ?стенд? эш.

— я?а с?зд?ге ?зенч?лекле авазларны ?йт?;

— С?зне кабатлау;

-с?зтезм? ?йт?: к?ндезге с?гать икед?, концерт ?зерл?дек, куян булып киен?, шигырь с?йли ?.б.

-2-3 с?зд?н торган, л?кин я?а с?з керг?н ??мл?л?р ?йт?:

1)Без к?ндезге с?гать икед? ашадык.2)Т?мле аш ?зерл?дек.3)Марат шигырь с?йли.

3.Я?а с?зл?р кулланып, ситуатив к?нег?л?р бел?н эшл??.

Скажите что:

  • сегодня будет праздник;
  • праздник начинается в 2 часа дня;
  • мы подготовили концерт;
  • кто кем одевается;
  • кто что делает;

4.Я?а с?зл?рне? язылышы ?стенд? эш:

— хаталар профилатикасы ?тк?р?;

-х?тер диктанты язу.

5. Д?реслек буенча эшл??, 10 нчы бит. 7 нче к?нег?не эшл??.

6.Я?а с?зл?рне т?р?ем?се бел?н д?фт?рг? язу; бернич? с?зне татарча – русча с?злект?н карау.

V. Я?а с?зл?рне с?йл?мд? куллануны ныгыту.

1. “Т?р?ем?че” уены. Балалар парларда бер-берсенн?н с?зл?рне? т?р?ем?сен сорыйлар.

2.С?зл?рне? антоним парларын табу

к?ндезге-.

б?ген-.

була-.

башлана -.

кыш-.

салкын -.

3. Презентацион материал бел?н эш.

4.Уен уйнап алу: “салкын” с?зл?р ?йтегез (кар, Кар бабай, Кар кызы, салкын, боз, чана. ча?гы, тимераяк)

5.И? матур диалог с?йл??чег? конкурс. Д?реслект?ге 10 нчы к?нег? буенча эш.Укучылар диалогны укыйлар, парталарда бер-берсен? с?йлил?р, аннан со? такта алдына чыгып с?йл?? оештырыла, ?и??чел?р билгел?н?.

VI.?й эше.Д?реслек, 10 нчы бит, 9 нчы к?нег?,язмача эшл??.Р?семн?р урынына с?зл?р, нокталар урынына кышымчалар куеп язу.

Просмотр содержимого документа

«конспект урока татарского языка на тему «Чыршы б?йр?ме» »

1. /Сценарии новогодних праздников/Ап-ак карлы Яна ел.doc
2. /Сценарии новогодних праздников/Ашык безг? Яна ел.doc
3. /Сценарии новогодних праздников/Батыр куяннар.doc
4. /Сценарии новогодних праздников/Елмай бэхет.doc
5. /Сценарии новогодних праздников/Зарыгып коттек ел буе.doc
6. /Сценарии новогодних праздников/Кар кызы бэйрэмгэ чакыра.doc
7. /Сценарии новогодних праздников/Кыш бабайда сер бар.doc
8. /Сценарии новогодних праздников/Р?хим ит, Яна ел.doc
9. /Сценарии новогодних праздников/Саумы, Яна ел.doc
10. /Сценарии новогодних праздников/Серле алан.doc
11. /Сценарии новогодних праздников/Хуш килэсен Яна ел 2.doc
12. /Сценарии новогодних праздников/Хуш килэсен Яна ел.doc
13. /Сценарии новогодних праздников/Хуш килэсен, Кыш бабай.doc
14. /Сценарии новогодних праздников/Чишмэ, ак син, челтер-челтер.doc
15. /Сценарии новогодних праздников/Чыршы бэйрэме 1.doc
16. /Сценарии новогодних праздников/Чыршы бэйрэме.doc
17. /Сценарии новогодних праздников/Яна ел бэйрэменэ.doc
18. /Сценарии новогодних праздников/Яна ел йолдызнамэсе.doc
19. /Сценарии новогодних праздников/Яна ел кичэсе.doc
20. /Сценарии новогодних праздников/Яна ел.doc
21. /Сценарии новогодних праздников/Яна елны каршылаганда.doc
Ап-ак карлы Яңа ел
Ашык безгә, Яңа ел! (1–4 сыйныфлар өчен сценарий)
Батыр куяннар Уртанчылар төркеме өчен Яңа ел тамашасы
Кыш бабай. Яңа еллар килсен бәхет алып, Яңа еллар килсен елмаеп. Күңелләрдә мәңге шатлык булсын, Яшәмәгез, дуслар, моңаеп. Кар кызы
Зарыгып көттек ел буе (бакча балалары һәм башлангыч класс укучылары белән үткәрү өчен төзелгән Яңа ел сценарие)
Кар кызы бәйрәмгә чакыра
Кыш бабайда сер бар (3 күренештән торган әкият-тамаша) Катнашалар
Рәхим ит, Яңа ел! (Мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары белән Чыршы бәйрәме үткәрү өчен үрнәк) Катнашалар
Саумы, Яңа ел! (Әдәби-музыкаль кичә)
Серле алан Нурания Җамалиева Катнашалар
ХушкиләСЕҢ, ЯҢа ел! Урта сыйныфлар өчен Яңа ел тамашасы
Хуш киләсең, Яңа ел! (Яңа ел кичәсе өчен әдәби-музыкаль композиция) Катнашалар
Хуш киләСЕҢ, кыш бабай!
Мәктәпләрдә, балалар бакчаларының мәктәпкә хәзерлек группаларында Яңа ел кичәсе үткәрү өчен Катнашалар
Чыршы бәйрәме Җиңел генә көй яңгырый. Балалар, аяк очларында йөгереп кереп, чыршы тирәли тезеләләр. Балалар
Чыршы бәЙРӘме (башлангыч сыйныф укучылары өчен)
Программа «Кар кызы бәйрәмгә чакыра» дип аталган тамаша күренешләре арасындагы чыгышлар рәвешендә төзелгән. Тамаша үрнәге «Кар кызы бәйрәмгә чакыра» дигән файлда бирелде
Яңа ел йолдызнамэсе (5-8 нче сыйнфлар өчен сценарие) Катнашалар
ЯҢа ел кичәсе (V ix сыйныф укучылары өчен)
Хуш киләсең, Яңа ел!
Яңа елны каршылаганда (Сәламәтлек театры үткәрү өчен сценарий) катнашалар

Чыршы бәйрәме

Җиңел генә көй яңгырый. Балалар, аяк очларында йөгереп кереп, чыршы тирәли тезеләләр.

Балалар. Исәнме, чыршы!

Алып баручы. Исәнмесез, дуслар! Исәнмесез барыгыз да, олыгыз, кечегез, яшегез, картыгыз! Туган җиребезгә Яңа ел килә. Бүген без дә Яңа ел бәйрәменә җыелдык. Барыбыз бергә күңелле итеп бәйрәм итик әле.

1 нче бала.

Чәчәк кебек ап-ак карлар ява,

Туган якны сагынып кыш килде.

Ак бүздәй йомшак кар белән,

Җирне биләүләп төрде.

2 нче бала.

Кыш ул үзе йөрми ялгыз гына

Җитәкләгән күркәм бәйрәмне,

Нинди бәйрәм? – диеп сорасагыз,

Балалар (бергә). Бездә бүген чыршы бәйрәме!

Кыш яки чыршы турында җыр җырлана.

Үсте чыршыбыз урманда Шаулап торды ул анда.

3 нче бала.

Үсте чыршыбыз урманда

Шаулап торды ул анда

Җәен дә, кышын да зифа,

Яшел тора һаман да.

4 нче бала.

Хәзер чыршыбыз бизәнгән,

Муенсалар да элгән.

Безгә шундый матур бәйрәм

Яшел тора һаман да

Алып баручы. Нидер җитми бит чыршыга,

Карагызчы, балалар!

Белдем, белдем: утлар янмый,

Нигә янмый соң алар?

Бәйрәмебез гади түгел

Зур шатлыклар бәйрәме,

Чыршы балкып торыр иде,

Ничек кабызыйк аны?

Балалар. Тылсымлы таяк белән.

Алып баручы. Кайдан алыйк икән соң без ул тылсымлы таякны?

Хат ташучы саескан керә.

Саескан. Менә сезгә Кыш бабайдан телеграмма.

Алып баручы. Кая, кая? Кыш бабай нинди хәбәр җибәрде икән? (Укый.)

Юлны бик зур көрт баскан, Кайгырмагыз сез шулай да,

Шуңа бик әкрен киләм, Чыршы төбендә күп кар,

Кызурак та килер идем, Көри торыгыз шунысын –

Түшәлсә юлга чирәм. Кар астында бер сер бар.

Берничә бала кечкенә көрәкләр алып чыршы төбен көри. Ак мамыкка уралган тылсымлы таяк килеп чыга.

Алып баручы. Чү, чү! Бу тылсымлы таяк түгелме соң? (Карый.) Шул үзе! Менә хәзер чыршыны да кабызырга була. Әйдәгез, балалар, барыбыз бергә:

«Чыршы, чыршы, кабын син,

Утларыңны балкыт син!» дип кабатлыйк. Ә мин тылсымлы таякны селтим.

Балалар сүзләрне кабатлыйлар. Алып баручы таякны селти. Утлар кабына. Чыршы турында җыр җырлыйлар.

Алып баручы. Кыш бабай озаклады бит, балалар. Карт кешегә карлы юлдан атлавы авыр шул. Ничек ярдәм итик икән аңа?

Кызылтүш костюмы кигән бала.

Кыш бабайга без үзебез Юлны чистартыйк кардан без,

Булышырбыз бергәләп. Җыелышып, күмәкләп.

Кызылтүш костюмнары кигән балалар бииләр.

Фонарьлар. Ә без, нәни фонарьлар, юлны яктыртырбыз. Кыш бабайга килергә якты булсын.

(Фонарьлар биюе башкарыла.)

Алып баручы. Рәхмәт сезгә, кошчыклар, рәхмәт сезгә, фонарьлар. Хәзер Кыш бабайга килүе җиңел булыр, тиздән килеп тә җитәр ул.

Залга бер-бер артлы кар йомарламнары очып керәләр.

Алып баручы. Нигәдер салкын булып китте. Бу ни хикмәт? Кар йомарламнары оча. (Ишеккә бара.) Ә, менә безнең белән кем шаяра икән. Ай-һай, Кыш бабай, шаян да инде үзең, кер әйдә тизрәк. Сине күптән сагынып көтәбез.

Кыш бабай.

Исәнмесез, балалар!

Исәнмесез, әниләр!

Исәнмесез, әбиләр!

Исәнмесез, бәбиләр!

Тирән карларны ерып,

Борынымны өшетеп,

Озын юллар үттем мин,

Сезгә килеп җиттем мин.

Һай, чыршыгыз бигрәк матур,

Елык-елык яна ул,

Бәхетле һәм сау булыгыз,

Котлы булсын Яңа ел!

Басыгыз чыршы тирәли –

Бер җырлап алыйк әле,

Бер уйнап алыйк әле,

Бер биеп алыйк әле,

Яшел чыршы тирәсендә

Җилкенеп калыйк әле.

Җыр җырлана.

Кыш бабай. Ә хәзер уен уйнарбыз. Музыка уйнаганда барыбыз да биибез. Ул туктауга кем нинди кыяфәттә кала, шул килеш селкенми торырга тиеш. Кем селкенә, шул бала уеннан чыга. Мин аны урынына утыртам.

Музыка берничә кабат уйнала һәм туктый. Һәр уен саен Кыш бабай селкенгән балаларны берәмләп-берәмләп утырта тора. Уен ахырына бер җиңүче калырга тиеш. Кыш бабай җиңүчегә приз бирә яки балалар кул чабып алкышлыйлар. Уеннан соң Кыш бабай башын тотып арлы-бирле йөри башлый. Эзләнә, чыршы астын барып карый.

Алып баручы. Кара әле, Кыш бабай, ни булды сиңа?

Кыш бабай. Оныгымны эзлим. Кая китте икән?

Алып баручы. Ул бит әле килмәде.

Кыш бабай. Һм-м… Килмәде, дисең инде алайса. Алай… Куян, Төлке, Аю, килегез әле монда. Хәзер тиз генә урманга барып Карчәчәкне алып килегез.

Җәнлекләргә дуга бирәләр. Алар шуңа җигелгән сыман итеп, чыршы тирәли әйләнәләр һәм Карчәчәк өе янына килеп туктыйлар.

А ю, Т ө л к е, К у я н. Карчәчәк, син өйдәме? Чык әле бире!

Карчәчәк өендә ут кабына. Җыр көйләгән тавыш ишетелә.

Аю, Төлке, Куян. Карчәчәк, чык инде!

Карчәчәк чыга.

Карчәчәк. Исәнмесез, урман җәнлекләре! Мине нигә чакырдыгыз?

Аю. Балалар сине бакчада чыршы бәйрәменә көтәләр.

Карчәчәк. Мин һич каршы түгел, киттек тизрәк.

Дугага бәйләнгән бауны дилбегә сыман итеп тотып, чыршы тирәли әйләнеп чыгып балалар каршысында туктыйлар. Җәнлекләр урыннарына утыралар.

Карчәчәк.

Исәнмесез, балалар!

Исәнмесез, кунаклар!

Яңа ел белән сезне,

Яңа бәхетләр белән!

Яңа елда зур үсегез,

Көн дә артсын көчегез.

Ел үсәсен ай үсегез!

Илгә хезмәт итегез!

Яңа елда уңышлар

Телим сезгә мин, дуслар!

Балалар. Рәхмәт, Карчәчәк.

Карчәчәк.

Шундый матур бәйрәмне,

Бушка уздырмыйк әле.

Сез, балалар, кул чабыгыз,

Бер биеп алыйм әле!

(Карчәчәк бии.)

Кыш бабай.

Бас, кызым Карчәчәк,

Син басмасаң мин басам,

Синең баскан эзләреңә,

Мин дә китереп басам.

(Кыш бабай да биеп китә.)

Кыш бабай. Уф, ардым! (Егыла. Карчәчәк белән алып баручы күтәреп утырталар.)

Карчәчәк. Мин бии дип, сиңа да хәлдән тайганчы биергә димәгәндер бит инде, бабакай.

Алып баручы. Утыр, Кыш бабай, ял ит! Хәзер шигырьләр тыңларсың.

Балалар шигырьләр сөйлиләр. Сөйләп бетергәч Кыш бабай яңадан торып әрле-бирле йөри башлый.

Алып баручы. Ни булды тагын, Кыш бабай?

Кыш бабай. Менә, балаларны капчыкка салып урманга алып китсәм ничек булыр икән?

Алып баручы. Барырга теләүчеләр булса бик тә әйбәт инде. Барасызмы, балалар?

Балалар. Барабыз, барабыз!

Кыш бабай 3—4 баланы киң итеп тегелгән төпсез капчыкка кертеп, капчыкны, бәйли һәм күтәреп китмәкче була. Капчык төпсез булганлыктан, буш капчыкны күтәреп китеп бара.

Балалар көләләр. Уен 2-3 тапкыр уйнала.

Елаган тавыш ишетелә.

Кыш бабай. Ни булды, кем елый?

Иркәбикә керә, үкереп елый.

Кыш бабай. Ә…ә…ә… бу син икән, Иркәбикә, һаман шул начар гадәтеңне ташламадыңмы әле? Ни булды тагын? Нигә елыйсың инде? Ничек тынычландырыйм инде бу кызны, бәйрәмнең ямен җибәрде ләбаса.

Иркәбикә (буш урындыкка утырып елый). Эссе! Миңа эссе!

Карчәчәк.

Якын дусларым!

Ак чәчәк кебек

Челтәрле карлар!

Бире очыгыз,

Җиргә төшегез!

Кар бөртекләре тезелешеп килеп, биеп кире утыралар.

Иркәбикә (аяк тибеп). Миңа салкын!

Кыш бабай. Кызкайны җылытыгыз, тизрәк юрган китерегез!

Иркәбикә (бераз дәшми утыра һәм кинәт кычкыра). Якты! (Утны сүндерәләр.) Караңгы! (Утны кабызалар.) Якты! (Тагын сүндерәләр.) Караңгы! (Кабызалар.) Күңелсез! (Елый.)

Кыш бабай.

Наяннар, бире килегез!

Тизрәк бер бию биегез!

Петрушкалар бии. Иркәбикә тагын елый башлый.

Кыш бабай. Ни эшлик инде бу елак белән? Тәки бәйрәмне бозарга маташа бит бу.

Алып баручы. Син бит тылсымчы, Кыш бабай, берәр тылсым уйлап тап.

Кыш бабай. Һай, карт хәтер, карт хәтер. Әлбәттә. (Сакалыннан бер бөртек йолкып алып нидер пышылдый.) Көл, Иркәбикә!

Иркәбикә кычкырып көлә башлый.

Кыш бабай (тагын бер бөртек сакалын өзеп пышылдый). Бие, Иркәбикә!

Иркәбикә биергә тотына.

Кыш бабай, Карчәчәк, алып баручы – бар да бергә биеп китәләр.

Иркәбикә. Нинди күңелле икән еламагач. Рәхмәт сиңа, Кыш бабай. Балаларга да күңелле булсын әле, әйдәгез, бергәләп биик.

Күмәк бию.

Иркәбикә. Болай гына булмый инде, Кыш бабай, күчтәнәч тә өләшеп җибәр.

Кыш бабай. Өләшербез, әлбәттә. Тик, Иркәбикә, сиңа бүләк булмас ахры.

Иркәбикә. Нигә инде, Кыш бабай?

Кыш бабай. Нигә дип сорап торган буласың тагын. Елак бит син, кирәксә дә елыйсың, кирәкмәсә дә.

Иркәбикә. Юк, Кыш бабай. Башка һич тә еламам.

Кыш бабай. Ярар, карап карарбыз алайса. Кая соң әле минем күчтәнәч салынган капчыгым? (Эзли.) Тылсымлы таягым, әйт әле, күчтәнәчләр кая? (Тыңлый, елмая.) Болай булгач, күчтәнәчсез калдыгыз барыгыз да. (Иркәбикә үкереп елый башлый.) Ә мин, балалар, Иркәбикәне генә сынамакчы булган идем. Ул еламаска сүз бирде, үзе сүзендә тормый бит.

Иркәбикә (кинәт елаудан туктый). Юк, юк, Кыш бабай, онытылып кына киттем, еламыйм.

Кыш бабай.

Ярый алайса, бик әйбәт,

Хәзер капчык та керер.

Күчтәнәчеңне алып,

Атлап түгел, йөгереп

Кер, капчыгым, тизрәк!

Күчтәнәч бик тиз кирәк.

Капчык керә. Аның эченә бер бала яки зур кеше кереп утыра. Чыршы артына китеп бара.

Кыш бабай. Син кая киттең болай?

Капчык. Ил гизәргә, Кыш бабай.

Кыш бабай. Әйтче әле, капчыгым, син ни эшләргә тиеш?

Капчык дәшми.

Кыш бабай.

Тиеш син тик торырга!

Әллә уйлыйсыңмы син,

Миннән алдан йөрергә?

Капчык.

Бүләк тутырып эчемә,

Килдем мин дә бирегә.

Ләкин, Кыш бабай, бүген,

Эшлим барсын кирегә.

Кыш бабай (ачуланып таяк шакылдата да ачулы тавыш белән).

Кар, боз, буран, өермә,

Тик тор, димен, йөремә!

Капчык.

Ярый, туктыйм, Кыш бабай.

Менә капчык, туп-тулы,

Эчендә нәрсә бар икән?

Балалар әйтсен шуны.

Балалар. Күчтәнәчләр.

Капчык.

Ай, һай-һай, малай,

Зирәк икәнсең алай.

Кыш бабай (капчыктан бер пакет бүләк ала). Калган күчтәнәчләр кая?

Капчык. Калган күчтәнәчләр чыршы төбендә. (Чыгып китә.)

Кыш бабай белән алып баручы чыршы төбеннән күчтәнәчләр алалар. Башлап Иркәбикәгә бәрәңге тутырылган пакет бирәләр.

Иркәбикә. Шушымы инде, Кыш бабай, синең күчтәнәчең? Балалар, карагыз әле.

Кыш бабай. Юк, Иркәбикә, балаларга мин башка төрле күчтәнәчләр әзерләдем. Менә. (Кәнфитләр тутырылган пакетлар өләшә. Иркәбикә ни эшләргә дә белми карап тора, елыйсы килсә дә түзә, еламый.) Балалар, монда тагын бер пакет калды. Бусы кемгә соң? (Балалар дәшми.) Балалар, бу Иркәбикәгә инде, күрәсезме, ул күчтәнәчкә бер пакет бәрәңге генә алса да бу юлы еламады, түземлеге җитте. Аңа бу күчтәнәч.

Иркәбикә. Рәхмәт, Кыш бабай! Моннан соң мин дә елак булмам, түзем булырмын. Әйдәгез чыршы белән саубуллашып бер җыр да җырлап алыйк әле.

Җырлап чыршы тирәли әйләнеп чыгалар.

Кыш бабай.

Бәйрәм үтте, сәгать сукты –

Яңа ел килә безгә.

Яңа бәхетләр китерсен

Сезнең һәрберегезгә.

Килермен киләсе елга,

Ә сез белем туплагыз,

Белем кирәк һәр кешегә,

Ялкауланып тормагыз.

Нәкъ шунда, шушы сәгатьтә,

Йөгерә-атлый килермен,

Кемнең мине тыңлаганын,

Шул чагында белермен.

Карчәчәк. Сау булыгыз, дуслар! Киләсе елга кадәр, дуслар

Балалар. Сау бул, Кыш бабай.

Кыш бабай белән Карчәчәк чыгып китәләр.

Балалар чыршы белән саубуллашып, җыр җырлап, чыршы тирәли әйләнәләр һәм залдан чыкканда: «Хуш, чыршы!» дип чыгып китәләр.

Бәйрәмнәр, туйлар өчен. Тамаша үрнәкләре. Сәмига Сәүбанова туплавында. Казан, «Раннур» нәшрияты, 1999.

Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының

Ямаширмә “Йолдыз” балалар бакчасы

мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе

Уртанчылар катнаш төркемендә чыршы бәйрәме

Тәрбиячеләр: Яруллина А.Р.

Хадиева Г.И.

Музыка җитәкчесе: Сафиуллина Л.А.

2019-2020

Музыка астында балалар залга үтәләр, чыршы янында калалар.

Ал. бар. Хәерле көн, кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар. Сезне чын күңелдән якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән котлыйм! Сезгә иң изге теләкләребезне юллап чыршы бәйрәмен башлап җибәрәбез.

Ислам Урманнан безгә бәйрәмгә

Ямь-яшел чыршы килгән

Яңа елны каршыларга

Матур күлмәген кигән.

Рәсинә Үзебез дә матур итеп,

Бүген киенеп килдек,

Яшел чыршы, таныдыңмы,

Без дә бер яшькә үстек

Ясминә Яңа ел Яңа шул

Иске ел булмас әле

Шатлыгын да бәхетен дә

Кызганып тормас әле

Дияр Исәнме, чыршы, исәнме.            

Яңа ел килеп җитте.

Күңелле чыршы бәйрәмен

Балалар күптән көтте.

Айнур Наша ёлка велика,

Наша ёлка высока,

Выше папы, выше мамы,

Достаёт до потолка,

.

җыр “Чыршы янында”

Нәзирә Җырлар җырлап әйләнәбез,

Бүген синең тирәңдә,

Үзең чибәр, үзең күркәм,

Кадамый бер энәң дә.

Рүзәл Звонко песню запеваем,

Всех на праздник приглашаем.

Громче, музыка, звени,

Ёлка, ёлочка, гори!

Алинә Кунак булып яшел чыршы        

Урманнан безгә килгән.

Ел да безне шаккатыра,

Ничек матур киенгән

А.Самира Как блестит её наряд,

Как фонарик горят.

Наша ёлка с Новым годом,

Поздравляет всех ребят

Инсаф Нинди матур безнең чыршы!

Җем-җем килеп яна ул.

Башлыйбыз Чыршы бәйрәмен,

Котлы булсын Яңа ел!

Камил Раз, два, три, четыре, пять

Будем все мы танцевать.

Ведь сегодня Новый Год,

Дедушка Мороз придёт

Бию “Вальс”

А.Б: балалар чыршыга карагыз әле. Ул тылсымлы бугай. Утлары да янмый, әйдәгез тылсымлы сүзләр әйтеп карыйк әле, утлары янмас микән?

Бергә: Әй, чыршы, чыршы, чыршы!

Утларыңны кабызчы. (3 тапкыр)

Чыршының утлары яна.

А.Б:Рәхмәт сиңаЧыршыкай, чыршыбыз тагын да ямьләнеп китте. Анда төрле утлар нурларын сипте. Әйдәгез балалар чыршыга багышлап матур җыр җырлыйбыз.

Песня “Под елочкой”

Балалар, сез җайлашып утырыгыз, мин сезгә, бер әкият сөйлим. (музыка).

Борын-борын заманда яшәгән, ди апалы-сеңелле ике тавык.

Тавыклар (чыгып баш ияләр). Кыт-кыт-кыт-кытак, кыт-кыт…

Ал.бар. аларның булган ди бер энеләре, Әтәчкәй—Кызыл кикриккәй.

Әтәч (чыга, баш ия). Ки-кри-күк!


Ал.бар.
Тавыклар Әтәчкәй знеләрен бик яратканнар, саклап кына йөрткәннәр, гел бергә уйнаганнар.

Тавыклар Әтәчкәй белән уйнап алалар

1 тавык. Җырла, әтәчкәй, җырла. Тик өй яныннан гына китмә.

Әтәч. Кикрикүк, кикрикүк,

Мин торам иртүк.

Апаларымны яратам,

Иртән җырлап уятам.

2 тавык. Әйдә, әтәчкәй, әйдә, караңгы төште бит инде. Йокларга вакыт. (Өйгә кереп китәләр).

Ал.бар. Әтәчкәйнең һич кенә дә йоклыйсы килми икән. Тавыклар йоклап киткәч, әкрен генә чыккан да урманга чапкан.

Әтәч качып кына өйдән чыга, чыршыны урап килә. Башта тыныч, аннан шомлырак музыка.

Әтәч. Кикрикүк, кикрикүк,

Шундый рәхәт урманда,

Тып-тыныч, һәм саф һава,

Җырлыйм әле, беркем юк,

Кикрикүк, кикрикүк!

Бу вакытта Төлке яшеренеп кенә чыршы артыннан күзәтә.

Төлке. Ай, бәхетем бар икән,

Матур да җырлый икән,

Өйгә алып кайтырмын,

Музыкасын тыңлармын.

Аннан тотып ашармын.

Бу сүзләрне сөйли башлагач , әтәчкәйне килеп эләктерә, җитәкләп үзе белән алып китә. Чыршыны урап чыгып. Чыршы алдына утыра.

Әтәч Урлады, урлады, мине Төлке урлады.

Коткарыгыз апалар,

Мин Төлкедән бик куркам.

Төлке. Әтәчкәй, син тавышланма, сине барыбер ишетмиләр, ә мин бераз йоклап алам.

Төлке Әтәчне кулыннан тотып чыршы алдында йоклый.

Ал.бар. (Тавыклар өе янына килә, шакый). Тавыккайлар торыгыз, әтәчне коткарыгыз, урлады аны Төлке, урманга алып китте.

Тавыклар (чыгалар, елыйлар). Кыт-кытак, кыт-кытак, Әтәчебез югалган. Аны саклый алмадык, тити башлар. Йокладык.

Төлке (йокы аралаш). Кем бар анда?

Алып бар. Тавыккайлар, сабыр итегез, Төлке йоклап китсен, аннары сак кына барыгыз, әтәчне коткарыгыз.

Тавыклар аяк очында гына барып, Әтәчне алып китәләр.

Төлке тора, киерелә, як-ягына карый.

Төлке. Кая киткән бу Әтәч? (Ал.бар.дан сорый). Сез әтәчне күрмәдегезме?

Ал.бар. Юк, күрмәдем, Ә менә син тыңла әле, Кем җырлый анда? (Әтәч тавышы “Кикрикүк”).

Төлке. Бу бит Әтәч тавышы.

Төлке өйгә йөгерә. Тавыклар эчтән тыпырдыйлар, кычкыралар. Төлке кача. Әтәч, тавыклар өй алдына чыгалар.

Әтәч. Рәхмәт сезгә апаларым. Сез миңа булыштыгыз. Шуның өчен мин сезне “Йолдыз балалар бакчасына Чыршы бәйрәменә алып барам. Әйдәгез.

Җитәкләшеп чыршы әйләнеп киләләр.

Ал.бар. Исәнмесез, менә барлык кунакларым да килеп җитте. Кыш бабай гына юк, Балалар, әйдәгез әле, Кыш бабайны чакырып карыйк.

Балалар. Кыш бабай! Кыш бабай!

Кыш бабай (ишек артыннан). Ишетәм, ишетәм, тиз генә килә алмам. Буран юлга кар салды.

Ал бар (Кыш бабайга). Борчылма Кыш бабай, без хәзер юлны чистартабыз. Кая әле безнең гномиклар? Чыгыгыз тизрәк, юлны кардан чистартыгыз.

Гномиклар бию

Ал.бар. Ай, рәхмәт сезгә, гномиклар. Кыш бабай килгәнче бер уен уйнап алыйк

Уен: “Әйе, юк”

А.Б Әйдәгез балалар бәйрәмебезне дәвам итик. Ләкин нинди бәйрәм и нде ул, Кыш бабайсыз? Әйдәгез әле бергәләп, Кыш бабай белән кар Кызын тагын чакырып карык.

Балалар. Кыш бабай, Кар кызы ! Кыш бабай, Кар кызы!

Кыш бабай. Ишетәм, ишетәм, Тик бик караңгы, юлны начар күрәм.

Ал.бар. Борчылма Кыш бабай, без хәзер музыка уен кораллары ярдәмендә үзебезнең кайда икәнлегебезне бик тиз ирештерербез.

Музыка уен кораллары белән күренеш

КЫШ БАБАЙ (КАПЧЫК КҮТӘРЕП ) ҺӘМ КАР КЫЗЫ КЕРӘ.

Кыш бабай. Исәнмесез, балаларым,

Минем алсу алмаларым!

Зур кызларым, зур улларым,

Минем газиз күз нурларым!

Рәхмәт сезгә булыштыгыз,

Юлларны яктырттыгыз.

Тиз арада сукмагымны

Карлардан чистарттыгыз.

Узган ел сез бик кечкенә,

Хәтта елак идегез.

Быел күрәм, зур үскәнсез,

Һәм елмая йөзегез.

Чыршыгыз да балкып тора,

Кабат-кабат сокланам.

Ямьле чыршы тирәсендә

Җырлап алыйк, ичмасам.

Кар кызы:Исәнмесез балалар, килгән кунаклар!

Балалар:Кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар. Барыгызны да Яңа ел белән тәбриклим, Яңа елда яңа шатлыклар, нык сәламәтлек, бәхет телим. Бәйрәмегезгә шулхатле ашыктык, соңга калмаска тырыштык. Соңга калмаганбыздыр бит?

А.Б. Юк бабакай, сез бик вакытлы килеп җиттегез.

Кар кызы: миндә бабакаемның сүзләренә кушылам. Балалар . әти-әниләр , барчагызны да бәйрәм белән котлыйм, кадерле балалар, бәхетле, төйфиклы, сау-сәламәәт булып үсегез. Яңа еллар котлы булсын!

А.Б. бабакай, кара әле безнең чыршыны, ничек матур итеп бизәдек

Кыш бабай. Әйе шул , мин сезгә урмандагы иң матур чыршыны җибәрдем. Балалар сезгә чыршы ошадымы?

А.Б. Рәхмәт сиңа Кыш бабай безне сөендеергәнең өчен,бездә сиңа үзебезнең матур шигырләребезне, җырларыбызны бүләк итәбез.

Җыр “Ары баса Кыш бабай…

Кар кызы: ә хәзер әйдәгез уен уйнап алыйк

Уен “Снежок”

Кыш бабай. Сез шаян балалар икәнсез, әйдәгез, барыбыз да бергәләп җырлыйбыз. Әле монда Мәскәүдән бик зур оркестр да килгән дип ишеткән идем, карап китик әле

Уен “Оркестр”

Кыш бабай. Менэ хэзер ял итим,
Шигырьлэр тыңлап китим.

Әй, Кыш бабай, Кыш бабай            

Безгә якын дус бабай!

Көтеп алдык без сине,

Күңелләргә хуш бабай.

13 бала Ах, какой хороший
Добрый Дед мороз.
Из лесу нам елку
К празднику принес

14 бала Кыш бабай син дә,              

Нәни булдыңмы?

Безнең шикелле

Чанада шудыңмы?

Кар тәгәрәтеп

Шар ясадыңмы

Сиздерми генә

Кар ашадыңмы?

15 бала Җылы икән, бик җылы

Кыш бабайның куллары.

Шуңа күрә гел актыр,

Аның йөргән юллары

17 бала

Таудан шуганда                                        

Әй кызык, рәхәт.  

Кар тавың өчен

Кыш бабай, рәхмәт

Кыш бабай, Кыш бабай                  

Безгә бик таныш бабай.

Сакал, мыек ап-актан,

Килгән безгә ерактан.

19 бала

Рәхмәт сиңа, Кыш бабай,            

Безнең белән дус бабай,

Сагынып килеп җиттең,

Яңа ел бүләк иттең.

Песня “Маленькой ёлочке”

А.Б Кыш бабай син үзең нәрсәләр өйрәнеп килдең безнең яңга?

Кыш бабай: бию өйрәнеп килдем

Кыш бабай бию

Кыш бабай. Уф, арыдым, әллә эрим инде.

Кар кызы Кар бөртекләре , чыгыгыз тизрәк, Кыш бабайны суытырга кирәк.

КАР БӨРТЕКЛӘРЕ БИЮЕ.

Кыш бабай. Менә рәхәт булып китте, рәхмәт сезгә, кар бөртекләрем.

Дед Мороз! Дед Мороз!

Ты нам сладости принес?
Ты в секрете не держи,
Что в мешке там, покажи?

21 бала Әй, Кыш бабай, Кыш бабай,

Капчыгыңны чиш, бабай.

Кыш бабай. Чишәм, чишәм, карагыз,

Нәрсә алып килгән икән,

Сезгә шаян бабагыз.

Капчыгымда нидер кыштырдый . Нәрсә бар икән анда? Тычкан бит бу, нишләп утырасоң анда?

Тычкан:исемем минем яңа ел

Мин бәхет таратучы

Җир йөзендә бар нәрсәне

Өзелеп яратучы

Бәхет, шатлык, сәламәтлек

Телимен барчагызга

Үз телемдә, үз илемдә

Бәйрәм белән котлыймын!

Кыш бабай:..

Кадерле балалар! Менә минем кечкенә улым –яңа 2020 нче ел да илеп җитте. Мин сиңа үземнең ты лсымлы таягымны калдырам .Яңа еллар имин, бәрәкәтле, уңышлы булсын. Ә безгә кызым белән китәргә вакыт

Кыш бабай. Менә капчыгым да бушады. Миңа китәргә вакыт җитте.

Ал.бар. Кыш бабай. Син бит оныттың, ел да балаларга күчтәнәчләр алып килә идең….

Кыш бабай (Маңгаена сугып). Әй, карт җүләр, карт җүләр. Ничек баштан чыгып киткән? Хәзер. (Өч тапкыр таягы белән идәнгә суга). Бер, ике, өч!

ПЫЧКЫ ТОТЫП, ҖЫРЛАП БЫЛТЫР КЕРӘ. (“Иртә буран”)

Былтыр. Иртә буран, кич тә буран,

Урман юлыннан мин барам,

Урман юлыннан барам.

Җәй дә димим, кыш та димим,

Мичемә утын ягам. ЭХ!…

Кыш бабай. Нихәл, Былтыр дус!

Былтыр. Ярыйсы, Кыш бабай.

Кыш бабай. Кая юл тоттың?

Былтыр. Урманга утынга барам, ә син шундый буран чыгардың (буран тавышы), кем миңа булышыр икән?

Ике Тычкан чыга.

Тычканнар. Былтыр без сиңа булышабыз.

Былтыр тычканнар белән чыршы тирәли китә. Үзе җырлый.

Былтыр. Әйдә, дуслар, барабыз ла,

Утын алып кайтабыз, шул,

Утын алып кайтабыз.

Җәй дә кирәк, кыш та кирәк,

Без бит утын ягабыз.

(Чыршы артында тычканнарның җилкәсенә бүрәнә салып, үзе җырлап чыга). Җәй дә кирәк, кыш та кирәк,

Без бит утын ягабыз.

Кыш бабай. Былтыр, карале, әйдә бу утынны син балаларга калдыр. Хәзер бит газ заманы. Мин синең өеңә газны үзем кертәм. Синең өең һәрчак җылы булыр. Килештекме?

Былтыр (кулларын уып). Килештек! Нәрсә тычканкайлар, туңдыгызмы әллә?. Бу утын хәзер миңа кирәк түгел. Җылынасыгыз килсә, тотыгыз пычкыны, кисегез утынны. Хәзер учак ягып җибәрәбез.

Былтыр үзе утынны тота. Тычканнар “кисәләр”. Утын эченнән бүләкләр килеп чыга.

Былтыр. Вәт, Кыш бабай, Кыш бабай, бүләкләрне бир давай. Хәйләкәр дә инде, син үзең.

Кыш бабай. Хәйләкәр булмаса, Кыш бабай булмый бит инде ул.

Былтыр. Мине газлы иттең, балаларны бүләкле иттең. Бу сөенечтән бер биимичә булмый инде. Әйдәгез. балалар, бер заманча биеп Кыш бабайның һушын алыйк әле.

ЗАМАНЧА БИЮ “Микки маус”

Кыш бабай. Ну, биеп тә күрсәттегез, молодцы! Менә хәзер рәхәтләнеп бүләкләрне кабул итеп алыгыз.

Б Ү Л Ә К Л Ә Р Ө Л Ә Ш Ү. Балалар “Рәхмәт” әйтәләр. Кыш бабай белән Былтыр котлау сүзләре әйтеп, саубуллашып китәләр.

Кыш бабай. Көтеп алган очрашулар

Тиз генә үтеп китте

Инде хәзер саубуллашып

Китәр вакытлар җитте.

Күңел тынычлыгы телим,

Яңа елда һәркемгә

Бәхет, шатлык, сәламәтлек

Юлдаш булсын гомергә!

Кар кызы. Бәйрәм үтте, ә Яңа ел        

Һәрбер өйгә киләчәк.

Яхшы булсын, имин булсын

Матур булсын киләчәк.

Башлангыч сыйныфлар өчен Яңа ел бәйрәме

Катнашалар:

Чебен гөмбәсе

Кикимора

Убырлы карчык

Шүрәле

2 клоун

Алып баручы

Куян

Кыш бабай

Кар кызы

Тавыш

(Фан-фары музыкасы яңгырый)

Тавыш: Игътибар! Игътибар! Урман радиостанциясе хәбәр итә. Яңа ел җитәргә 1 көн вакыт калып бара, кунакларны каршы алырга онытмагыз.

(Кикимора белән Чебен гөмбәсе йөгереп керәләр).

Ч.Г. : Ишеттеңме? Кунакларны каршы алырга әзерләнергә ди. Ә без беркем түгел мени хәзер? Тапканнар кемне каршы алырга – картаеп беткән бабай белән Кар кызын. Си-си-си, ля-ля-ля.

Кикимора: Кем шундый хәбәр тарата соң безнең урманда?

Ч.Г. : Кем булсын инде – саесканның тыгылмаган җире юк ич. Бигрәк моңсу булып китте әле миңа. Без шул картлач һәм кызчыктан ни белән ким соң?

Кикимора: Яңа ел җитә, минем берәр әшәкелек эшлисем килеп тора әле.

Ч.Г. : Уйла инде Кикимора. Бу эшләрдә синнән дә акыллырак кеше юктыр ул.

Кикимора: Беләсеңме нәрсә? Минем туганнарымны чакырырга кирәк монда. Алар белән точно берәр нәрсә уйлап чыгарырбыз әле.

(Йөгереп кереп китәләр. Алып баручы чыга.)

А.б.: Исәнмесез хөрмәтле балалар, килгән кунаклар! Ә сез безгә кунакка Кыш бабай белән Кар кызы киләсен ишеттегезме соң әле? (Балалар җавап бирәләр.) Бу яңалыкны безгә саескан дустыбыз алып килде. Мин сезгә бер серемне ачасым килә: безгә кунакка бер кадерле кунак та ашыга ди әле. Кем икәнен беләсезме? Белмәсәгез, әйтәм. Маймыл килә безгә кунакка! Ә нәрсәгә зур кунак соң ул балалар? (Балалар җавап бирәләр). Бу бик зур бәйрәм булырга ошап тора әле. Нинди бәйрәм көләч йөзләрдән, яхшы дуслардан башка булсын ди инде.

(Музыка. Клоуннар йөгереп керәләр.)

Кл.1.: Исәнмесез малайлар һәм кызлар!

Кл.2.: Исәнмесез килгән кунаклар!

Кл.1.: Чәчәк кебек ап-ак карлар ява,

Туган якны сагынып кыш килде.

Ак бүздәй йомшак кар белән

Җирне биләүләп төрде.

Кл.2.: Чыршыларда җем-җем килә утлар,

Бөтен дөнья нурда, тамаша.

Бәс энҗеләр белән ал нурлардан,

Шатлык калып күзләр камаша.

Кл.1.: Шушы бәйрәм атмосферасында, ягез әле, бер биеп алыйк. (Төрле хәрәкәтләр күрсәтәләр, балалар кабатлыйлар).

Кл.2.: Сез дусларым, молодцы,

Биедегез от души!

Кл.1.: Дусларым, карагыз әле, нинди матур чыршы бизи безнең бәйрәмне. Ә сез бу Яшел чибәркәй һәм Кыш бабай турында барысын да беләсез микән?

Кл.1.: Ә хәзер без сезнең белемнәрегезне тикшереп карыйбыз. Безнең сорауларга “әйе” яки “юк” диеп җавап бирергә кирәк булачак. Башладык.

Кл.2.: Безнең чыршы зәңгәр төстәме?

Кыш бабайга 18 яшьме?

Кыш бабай җәйне яратамы?

Кл.2.: Булдырдыгыз, дусларым! Сез бөтен сорауга да җавап бирдегез. Ә хәзер биик, җырлыйк, күңел ачыйк.

Кл.1.: Татар халык биюе бигрәкләр матур инде. Әллә бер биеп алабызмы соң?

( Татар халык биюе.)

Тавыш: Игътибар! Игътибар! Яңа ел аланына Кыш бабай белән Кар кызы якынлашалар.

Кл.2.: Дусларым, без кунакларны каршы алабыз, ә сез монда бездән башка күңелсезләнеп утырмагыз. Без бик тиздән кире әйләнеп керербез.

(Клоуннар чыгып китәләр. Музыка. Ч.Г., кикимора керәләр. Телефон шалтырый.)

Ч.Г. Ой, телефон шалтырый. Начальник шалтырата ахры.

Тавыш: Ха-ха-ха. Ни булды?

Ч.Г.: Тиздзн яңа ел. Безгә бәйрәмне бозарга кирәк иде, ә без бөтен нәрсәне дә онытып бетергәнбез. Булышыгыз әле, хөрмәтле галиҗәнәпләре.

Тавыш: Булышырга? Ха-ха-ха. Ярар булышырбыз. Күңел ачыгыз, ләкин маймылны урлагыз, аннан башка яңа ел җитмәячәк. Ха-ха-ха.

( Ч.Г. , Кикимора чыгып китәләр. Шүрәле керә.)

Шүрәле:Фу, адәм исе килә. (Сискәнеп читкә тайпыла, кулын селтәнеп сөйләнә) Ф-фу! Фу! Нинди галәмәт бу? (Залга) Сез кемнәр? Нинди адәми затлар? Их, барыгызны да берәм-берәм кытыклап чыгарга, ә? (Бармакларын уйнатып) Кети-мети… (җитди) Күбрәк шул сез. Күп кешедән куркам мин…(Җырлый, биеп-кыланып йөри)

Кара урман уртасында

Ялгыз гына йөрмәгез;

Ялгыз йөреп, минем кулга

Сез эләгә күрмәгез!..

Кушымта

Шүрәленең туган җире-

Карурман тармаклары;

Кытыкларга яратылган

Аның кул-бармаклары…

Шүрәлеләр шундый алар-

Куркыныч бар яклары…

Кети-мети, кети-мети

Шүрәле бармаклары…

Юлыма каршы төшсәгез,

Кети-мети итәрмен.

Аркама салып, урманга

Алып кереп китәрмен.

Шүрәле

Ах, гөнаһ шомлыгы! Яңа ел керә бит бүген. Бу картлач Кыш бабай да шул бәйрәмгә җыенып йөридер әле. Ю-юк, ул түгел, мин булам әле быел Кыш бабай. Кызык итәм әле мин Кыш бабайны!

Кача-поса Убырлы чыга. Сәләмә, әмма заманча киенгән, кыска итәктән, капрон оектан, буянган, бизәнгән. Чәчләре тузган. Кулында иске себерке.

Убырлы. Адәми затлар исен сизеп килдем килүен. Никтер беркем дә күренми. Берәрсен тотып тамак ялгап алырга иде дә Бүген бит Яңа ел керә, шуңа күрә ризыгы да бәйрәмчәрәк булсын иде, диюем. (Залны күреп, нык гаҗәпләнеп, бот чабып.) У-һу-һу!.. Мондагы ризык! Казаның чыдасын да ягарга утын гына җитсен! (Биеп җырлый.)

Казан асып бәйрәм ясыйм,

Эләксә берәр бала.

Мин бик саран түгел, бераз

Шүрәлегә дә кала.

Эх-ма, тра-ля-ля,

Шүрәлегә дә кала…

Модный киенеп, үземә

Шүрәлене каратам.

Шүрәле — урман хуҗасы,

Ә мин урман яратам…

Тра-ля-ля, тра-ля-ля,

Ә мин урман яратам!..

Салмак хәрәкәтләр ясап биеп йөргән Убырлы Шүрәле посып торган агач янына җитә һәм аның белән күзгә-күз очраша. Куркуларыннан икесе ике якка мәтәлеп егылалар.

ШҮРӘЛЕ (аягын тотып, тәгәрәп йөри). Ах, бетерде, бетерде!..

УБЫРЛЫ. Син кем? (Тора.)

ШҮРӘЛЕ. Шүрәле мин, Шүрәле, танымыйсыңмы әллә, тәмуг кисәве?! (Торып баса.)

УБЫРЛЫ. Нинди Шүрәле? Өстеңне кара, мондый Шүрәле була димени?

ШҮРӘЛЕ (һаман ачуын, үпкәсен баса алмыйча). Була шул. Бу бит минем киемнәр түгел. Кыш картының киемнәре бу, беләсең килсә.

УБЫРЛЫ. Хәзер аңладым бугай. Тукта! Син тилермәгәнсеңдер бит — бала-чага кебек, Яңа елны бәйрәм итәргә йөрисең.

ШҮРӘЛЕ. Йөрсә соң. Синең ни эшең бар? (Кар кызының агачта эленеп торган киемнәрен күреп ала.) Әнә, теләсәң, сиңа да бар анда…

УБЫРЛЫ (төрле якка таралган әйберләрен җыя-җыя). Кирәге бар ди! Шул карачкы киемнәрен киеп, урман көлдереп йөрде ди…

ШҮРӘЛЕ. һы, урман корткасы! Нарат сагызы чәйнәп, миләрең катып, зиһенең чуалып беткән, ахры! (Тавышын басып, тирә-якка каранып алгач, Убырлының янына ук килеп, колагына үрелеп сөйли.) Без киенеп балалар янына барачакбыз. Алар безне Кыш бабай белән Кар кызы дип кабул итәчәкләр. Аннары инде… (Учларын учка ышкып.)

Аннары без үзебезнең кара эшләребезне эшләячәкбез. Аңладыңмы, тәмуг кисәве?!

УБЫРЛЫ (йомшак-ягымлы булырга тырышып). Ә-ә, менә нәрсәдә икән хикмәт! Ну үзеңдә баш та инде! «Урман сарыгы» дип йөртсәләр дә, шәп кайната синең бу баш чүлмәгең!

Мин шундый да матур, гүзәл,

Мин шундый чибәр.

ШҮРӘЛЕ.«Чибәр кызлар» ярышына

Хет бүген җибәр…

УБЫРЛЫ.Мине күргән егетләрнең

һушлары китәр…

ШҮРӘЛЕ.Синнән куркып, бар шүрәле

Үлешеп бетәр…

УБЫРЛЫ.Кызык икән, рәхәт икән

Чибәр кыз булу…

ШҮРӘЛЕ.Бигрәк тә рәхәттер ул

Җүләр кыз булу.

УБЫРЛЫ.Кар кызы булып киенәм

Бүген бәйрәмдә.

ШҮРӘЛЕ (чигә турысында бармаклары белән бору хәрәкәтләре ясый, залга карап).

Бу тиленең хыялыннан

Башы әйләнгән…

Жыр ахырында сәхнәгә бер малай (Зирәк) керә. Ул сәхнә читендә, пәрдәгә ышыкланып, тыңлап тора.

УБЫРЛЫ (җырлап бетереп, арып-алҗып, шундагы бер агач төбенә утыра). Уф-ф-ф! Кар кызы булу җиңел түгел икән. Хәлдән тайдым.

ШҮРӘЛЕ. Йә, йә, зарланма. Балалар янына барып, кич буе, төн буе биеп йөрисең бар әле, хәзер үк хәлдән тайгач, аңда нишләрсең?

УБЫРЛЫ. Бу кадәр биергә булгач, мин бармыйм. Балалар ашыйм дип, биеп үләр хәлем юк әле.

ШҮРӘЛЕ. Ашыйсың килсә — барырсың…

УБЫРЛЫ. Анысы шулай инде. Бармыйммы соң! Барам-барам! Мондый җай кайчан чыга тагын! Тагын бер ел көтәргәме? Юк, барам-барам! Әйдә, киттек тизрәк, картлач…

ШҮРӘЛЕ. Әйдә, тегеләрнең дә әйләнеп килүләре бар. Күзләренә эләксәң, Кыш бабай дигәннәре туңдырып та куяр. Селкенәлми дә калырсың.

УБЫРЛЫ. Әйе шул, котып сихерен бик хәтәр диләр…

Шүрәле. Чыршы утларын кабызырга кирәк.

Убырлы. Беләм мин аның серен. Сихри сузләр әйтергә кирәк и все.

( Сихер әйтергә генә җыенганда, клоуннар йөгереп керәләр)

Кл.1.: Кем монда чыршы утларын Кыш бабайдан башка кабызмакчы була?

Кл.2.: Шүрәле белән Убырлы эше икән әле бу. Сез тагын бәйрәмне бозарга йөрисезме?

Уб.: Юк инде, юк. Без андый эш эшли алабыз мени?

Шүр.: Без балалар белән уеннар уйнарга диеп килгән идек, ә сез безгә комачауладыгыз.

Кл.1.: Балаларның күңелен ачарга килгәч, без дә уйнап алыйк әле сезнең белән. Балалар сез ризамы?

Уен.

Шүр.: Булдырдыгыз балалар.

Кл.1.: Кыш бабай белән Кар кызын түргә чакырыр вакыт җитте.

Кл.2.: Әйдәгез, бергәләп чакырыйк әле аларны.

(Балалар белән бергә чакыралар. Кыш бабай, Кар кызы һәм куян керә.)

К.б.: Исәнмесез балаларым,

Минем матур күз нурларым.

Зур кызларым, зур улларым,

Иң кадерле күз нурларым.

Сез мине таныдыгызмы соң?

(Балалар җавап бирәләр.)

К.к.: Мин, дусларым, карчәчәк,

Кардан йолдызлар ясап,

Җир өстенә яудырам,

Каплыйм җирне кар белән.

К.б. :Безнең яңа ел да килеп җиткән икән инде.

Куян: Кыш бабай чыршыдагы утларны кабызырга вакыт җиткән түгелме?

К.к. : Яңа ел котлы булсын,

Дөньялар тыныч торсын!

Һәрберебез булсын тырыш,

Күңелле үтсен тормыш!

Куян: Безнең сезгә биеп-җырлап,

Күрсәтәсебез килә,

Үзегез дә кушылыгыз,

Кайсыгыз бии белә?

(куяннар биюе.)

К.б. Балалар ә сез чыршы утларын кабызырга диг…

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Шары на праздник астана
  • Шаблоны оформления сценария
  • Чыршы б?йр?ме сценарий балалар бакчасы
  • Шаблоны грамот на праздник осени
  • Чыршы ачылышына сценарий