Эбиемнен кунел сандыгы сценарий

Сценарий: “Әбиемнең күңел сандыгы”Максат:1.Балаларның  милли киемнәр турында алган  белемнәрен  гомумиләштерү.2. Әдәплелек турында белемнәрен тирәнәйтү.3. Татар халкына хас

Сценарий: “Әбиемнең күңел сандыгы”

Максат:

1.Балаларның  милли киемнәр турында алган  белемнәрен  гомумиләштерү.

2. Әдәплелек турында белемнәрен тирәнәйтү.

3. Татар халкына хас булган кунакчыллык хисе тәрбияләү.

Эшчәнлекнең барышы: 

Рүзәл:Әбиемнең күңел сандыгы

Кызыктыра мине күптәннән.

Ач, әбием, безгә күңелеңне,

Яшь буынга мирас булып калсын,

Бер хәзинә калсын үткәннән.

(Шигырьне укыганнан соң балаларны һәм укытучыны чакыра)

Дилназ:Дусларым, апалар керегез әле. Керегез әле.

Укытучы:Дилназ, нәрсә булды?

Дилназ:-Нинди сандык бу?

(Шул вакытта әби килеп керә.)

Әби :

-И-и-и, балакайлар, нинди тәүфыйклылар, кунаклар бар икән.

Дилназ:

-Әбекәй,бу нинди сандык?

Әби:

-И, балалар, минем яшь чактагы сандык ул.

Дилназ: Әбекәй, әбием дим, әйдә ачыйк инде шул сандыгыңны, карыйк әле.

Әби:Шулай дисезме, ягез, ачыйк алай булгач. Тезелешеп утырыгыз яныма.(Салмак кына көй яңгырый, әби сандыкны ача-ача сөйли, әйберләрен күрсәтә).

Әби:

Менә монысы алъяпкыч. Татар кызларының алъяпкычлары канатлы булырга тиеш. Чиккән алъяпкычлар зифа буйлы кызларга бигрәк тә килешеп торган. Киләчәктә сез дә шулай милли алъяпкычлар ябып йөрерсез әле.

(Бер бала алъяпкычны бәйләп ала да шигырьне сөйли башлый)

Айзиля:

Алъяпкычымның бизәге

Әллә кайдан күренә.

Аллы-гөлле чәчәк төшкән,

Килешәдер  үземә.

Әби. Бала  итәкле күлмәк тә татар кызларының милли киеме. Итәкләре никадәр күп булса, шулкадәр матуррак санала, кызларның балтырларын чит-ят күзләрдән каплый.

Әби. Ә менә монысы түбәтәй була.Түбәтәй чигә hәм тегә белгән кеше алтын куллы оста санала иде. Кара бәрхеткә  ука яисә сәйлән чигелгән түбәтәйләрне бәйрәмнәрдә кешелеккә генә кияләр. Ә көндә кияр өчен сырып тегелгән, менә шундый кара бәрхет  түбәтәйләр була. (Бер малайның башына кидерә). Карагыз әле, ничек килешә.

Укытучы: Ә кызлар нәрсә кия башларына?

Әби: Ә кызларга — калфак. Калфак чигү hәм тегү бигрәк тә зур осталык таләп итә. Менә бу чуклы калфакны үзем чигеп кидем. Элегрәк мондый калфакларны бай хатыннары гына кия иде, ә кыз балалар түбәтәй рәвешендә эшләнгән, чигүле кәттә җиңне киеп йөрделәр.

Әби:

-Менә бу читекләрне киеп, бик матур итеп бии идек.

(Икенче бала кулына читекләрне ала һәм шигырьне сөйли)

Рамилә:

Бизәк төшкән итекләрне

Читекләр дип йөргәннәр.

Аларны татар кызлары

Бәйрәмнәрдә кигәннәр.

Арина:Әбием, әбием дим, әнә шул төенчегеңдә нәрсә бар соң ?(Сандык эченә үрелеп караган кыяфәттә сорый)

 Әби: Әлеге янчыкны әйтәсезме? Ягез карыйк әле (ачып карыйлар). Анда минем чулпыларым сакланган.

Лилиана: Чулпылар кызларның чәчләренә тагылып, аларны матурлый (чәченә куеп күрсәтә). Аларны бәйрәмнәрдә, аулак өйләрдә генә тага торган булганнар.

Алина: Ә аулак өй дигәннәрегез ничегрәк була иде соң ул әбием?

Әби: И, ул аулак өйләр(әкрен генә көлә) (музыка үзгәртелә). Егетләре дә шунда булыр иде. Егетләр гармун уйнап, җырлап урам әйләнерләр иде, кызлар өйләрдә кешегә сиздермичә генә егетләрне көтеп утыралар иде. Әби уйланып басып тора. Шулвакыт егетләр килеп керә, кулларында гармун, такмак җырлыйлар (кызлар белән кара-каршы).

“Бас кызым Әпипә” җыры.

Бас, кызым, Әпипә,

Син басмасаң, мин басам

Синең баскан эзләреңә

Мин дә китереп басам.

Бас, кызым, Әпипә,

Син басмасаң, мин басам

Әпипәнең калачларын

Ашап калыйм, ичмасам.

Җыр беткәч:

А.Гөлназ: Кызлар! Кызлар! Егетләр килә түгелме? Кертәбезме?

Арина: Кертик, кызлар! Әзрәк утырырлар да кайтып китәрләр.

Сәет: Исәнмесез, кызлар-йолдызлар!

А.Гөлназ: Исәнмесез! Егет сезгә кем кирәк?

Сәет: Кара кашлы кыз кирәк! Кызлар ачыгыз инде ишегегезне!

Кызлар:

Ишек бавы бер алтын

Безнең кызлар мең алтын!

Рүзәл: Кызлар кертегез инде.

Кызлар: Ярый инде керсеннәр! (Егетләр керәләр)

Әби. Аулак өйләрдә өйләрне матур бизәкле мендәрләр белән бизи идек. (Күрсәтә). Мендәр тышларын да бик тырышып чигә идек. Карагыз әле, никадәр хезмәт, күңел җылысы салынган бу бизәкләргә.

Әби.  Бу йөзек – әбиемнән калган истәлек. Мин аны бик кадерләп саклыйм. Аулак өйгә җыелгач,  “Йөзек салыш”уйный торган идек.

Әби. Әйдәгез, барыгыз да тезелешеп утырыгыз, учларыгызны тотыгыз. Мин сезгә йөзек салам. Йөзек кемдә икәнне сизсәгез, аңа берәр “җәза” бирәбез (Йөзек сала). Йөзек кемдә, сикереп чык.(Алина белән Лия башкаруында Г.Тукайның “Бала белән Күбәләк”шигырен тыңлап китү, Мәҗитова Раилә “Туган як”җырын башкара, Җиһангирова Әминә  “Әминә”шигырен сөйли).

Әби:

-Без яшь чакта капкалы уенын уйный идек.Әйдәгез бергәләп уйнап алабыз. (Татар кызлары биюе, шигырь, әтәч булып кычкырту).

Ләйсән:Әби мин сина шигырь әзерләп килдем.

Минем әбием бик әйбәт –

Гел көлеп кенә тора.

Балакаем, дип әйтеп,

Сөеп, иркәләп тора.

Әби:

-Бигрәк зирәк икәнсез.

Укытучы: Әбекәй рәхмәт сиңа. Күңел сандыгын бигрәк бай икән, безне дә күп нәрсәләргә өйрәтте. Безнең бу җырыбыз кадерле әбиебезгә рәхмәт сүзе булып яңгырасын.

Җыр “Әбием, әбекәем” Р. Бакиров сүз, Р. Сәрвәров көе

Әби:

Күңелемне күрдегез,

Зирәк икән үзегез,

Акыллы һәм матур булсын

Сезнең һәрбер сүзегез.

Хәзер бергәләп күмәк биеп тә алыйк.

Кунакларны балалар биергә чакыра.

Укытучы: Әбиләребез оныкларын тәрбияләргә күпме көч куялар.Аларны яратырга һәм хөрмәтләргә кирәк.

Көй дәвам итә. Биючеләр, залга төшеп, кунакларны биергә чакыралар.

Кичә шуның белән тәмамлана . 

Максат:

1.Балаларның милли киемнәр турында алган белемнәрен гомумиләштерү.

2. Әдәплелек турында белемнәрен тирәнәйтү.

3. Татар халкына хас булган кунакчыллык тәрбияләү.

Зал өй кебек бизәлгән. Өй күренеше. Түрдә сандык, алдарак борынгы ашъяулык япкан өстәл. Өстәл өстендә самовар, чәйнек, чынаяклар һәм татар халык ашлары (өчпочмак, чәк-чәк, бәлеш, түгәрәк ипи) куелган.

Сәхнәгә Кыз чыга.

Кыз:

Әбиемнең күңел сандыгы!

Нинди серләр саклый икән ул?

Гомер буе җыйган хәзинәме,

Әллә инде күңел бизәгеме,

Нинди серләр саклый икән ул?

Әбиемнең күңел сандыгын

Бер ачасы иде, ачасы…

Әби-бабам белгән йолаларны,

Халкыбызның күңел җәүhәрләрен

Бер ачасы иде, ачасы.

Әбиемнең күңел сандыгы

Кызыктыра инде күптәннән.

Ач, әбием, безгә күңелеңне,

Яшь буынга мирас булып калсын,

Бер хәзинә калсын үткәннән.

(Шигырьне укыганнан соң кыз балаларны һәм тәрбиячене чакыра)

Кыз: Дусларым,апалар керегез әле. Керегез әле.

Тәрбияче: Миләүшә,нәрсә булды?

Миләүшә: Нинди сандык бу?

Шулвакытта әби килеп керә.

Әби: И-и-и,балакайлар,нинди тәүфыйклылар,кунаклар бар икән.

Миләүшә: Әбекәй,бу нинди сандык?

Әби: И,балалар,минем яшь чактагы сандык ул.

Миләүшә: Әбекәй, әбием дим, әйдә ачыйк инде шул сандыгыңны, карыйк әле.

Әби: Шулай дисезме, ягез, ачыйк алай булгач. Тезелешеп утырыгыз яныма.(салмак кына көй яңгырый, әби сандыкны ача-ача сөйли, әйберләрен күрсәтә)

Әби: Менә монысы алъяпкыч. Татар кызларының алъяпкычлары канатлы булырга тиеш. Чиккән алъяпкычлар зифа буйлы кызларга бигрәк тә килешеп торган. Киләчәктә сез дә шулай милли алъяпкычлар ябып йөрерсез әле.

(Бер бала алъяпкычны бәйләп ала да шигырьне сөли башлый)

Алъяпкычымның бизәге

Әллә кайдан күренә.

Аллы-гөлле чәчәк төшкән,

Килешәдер үземә.

Әби: Бала итәкле күлмәк тә татар кызларының милли киеме. Итәкләре никадәр күп булса, шулкадәр матуррак санала, кызларның балтырларын чит-ят күзләрдән каплый.

  Ә менә монысы түбәтәй була.Түбәтәй чигә hәм тегә белгән кеше алтын куллы оста санала иде. Кара бәрхеткә ука яисә сәйлән чигелгән түбәтәйләрне бәйрәмнәрдә кешелеккә генә кияләр. Ә көн дә кияр өчен сырып тегелгән, менә шундый кара бәрхет түбәтәйләр була. (Бер малайның башына кидерә). Карагыз әле, ничек килешә.

Тәрбияче: Ә кызлар нәрсә кия башларына?

Әби: Ә кызларга — калфак. Калфак чигү hәм тегү бигрәк тә зур осталык таләп итә. Менә бу чуклы калфакны үзем чигеп кидем. Ак сәйлән белән күпертеп эшләнә ул. Элегрәк мондый калфакларны бай хатыннары гына кия иде, ә кыз балалар түбәтәй рәвешендә эшләнгән, чигүле кәттәҗине киеп йөрделәр. Яле, кызым, шушы кәттәҗине киеп җибәр әле. Күрегез әле, ничек чибәрләнеп китте. Теләсәгез, сезне дә кәттәҗи чигәргә, калфак тегәргә өйрәтермен. Минем кызларым үзләре чиккән кәттәҗиләрне киеп йөриләр.

Менә бу читекләрне киеп,бик матур итеп бии идек.

(Икенче бала кулына ала һәм шигырьне сөйли)

Бизәк төшкән итекләрне

Читекләр дип йөргәннәр.

Аларны татар кызлары

Бәйрәмнәрдә кигәннәр.

Миләүшә: Әбием, әбием дим, әнә шул төенчегеңдә нәрсә бар соң (сандык эченә үрелеп караган кыяфәттә сорый)

Әби: Әлеге янчыкны әйтәсезме? Ягез карыйк әле (ачып карыйлар). Анда минем чулпыларым сакланган.

Тәрбияче: Әбекәй, чулпыларың турында да сөйлә әле балаларга.

Балалар: Сөйлә әбекәй, сөйлә ( хор белән әйтәләр).

Әби: Чулпылар кызларның чәчләренә тагылып, аларны матурлый торганнар иде. (куеп күрсәтә – бер кызның чәченә, тәрбияче булыша, әби сөйли тора). Аларны без бәйрәмнәрдә, аулак өйләрдә генә тага торган идек.

Миләүшә: Ә аулак өй дигәннәрегез ничегрәк була иде соң ул, әбием?

Әби: И, ул аулак өйләр.(әкрен генә көлә. Музыка үзгәртелә). Егетләре дә шунда булыр иде., Егетләр гармун уйнап, җырлап урам әйләнерләр иде, кызлар өйләрдә кешегә сиздермичә генә егетләрне көтеп утыралар иде.

(Әби уйланып басып тора. Шулвакыт гармун тавышы ишетелә.)

Бер кыз: Кызлар! Кызлар! Егетләр килә түгелме? Кертәбезме?

Икенче кыз: Кертик, кызлар! Әзрәк утырырлар да кайтып китәрләр.

Егетләр: Исәнмесез, кызлар-йолдызлар!

Кызлар: Исәнмесез! Егет сезгә кем кирәк?

Егетләр: Кара кашлы кыз кирәк! Кызлар ачыгыз инде ишегегезне!

Кызлар: Ишек бавы бер алтын

Безнең кызлар мең алтын!

Егетләр: Кызлар кертегез инде.

Кызлар: Ярый инде керсеннәр! (егетләр керәләр) Егетләргә бер җырлап күрсәтик әле. (”Ал чия төпләрендә” көенә җырлыйлар).

Егетләр килгән, егетләр.

Нигә килгәннәр икән?

Тыңлап карыйк, җырласыннар,

Нәрсә диярләр икән.

Егетләр:

Ал чия төпләрендә,                                           Сандугачның балалары

Гөл чия төпләрендә.                                          Талга кунганнар икән.

Сулар сибеп үстерәләр                                     Кызларыгыз бигрәк чибәр,

Тәрәзә төпләрендә.                                            Бигрәк уңганнар икән.

Бер кыз: Бигрәк матур җырлыйсыз икән.

Миләүшә: Әбекәй, үзегез уйнаган уеннарны безгә дә өйрәт әле.

Нурия әби: И, балалар, үзем генә өйрәтә алмам шул. Кая, күршекәемне чакырып керим әле булмаса. (“Бибинур, ахирәт! Күршеңдә – аулак өй. Кер әле, кер, тизрәк! дигән тавышы ишетелә.)

Бибинур әби: (үзе күренми) Кунагым бар иде шул.

Нурия әби: Ә-ә, ярар, ярар, кунагың белән кер. Кул эшләреңне дә алып кер.

Бибинур әби: (кунагы белән керә) И-и, шушы Нурияне! Яшь чагында да шулай җор иде, хәзер дә шул. Картаеп беткәч, нинди аулак өй икән инде ул?

Нурия әби: И ахирәт, кызлар аулак өйгә җыелганнар. Берәр уен өйрәтүне сорыйлар. (Исәнләшәләр, утырып дога кылалар).

Миләүшә: Безгә бәет яки мөнәҗәт өйрәтсәгез дә ярый.

Бибинур әби: Зәмзәмия, мөнәҗәтне син оста әйтәсең бит, әйдә әле.

Зәмзәмия әби: (мөнәҗәт әйтә) БисмиЛләhир-Рахмәнир-Рахим.

Килеп кердем өегезгә,                                 Мәҗлесегез күркәм булсын,

Дога кылдым түрегездә.                              Өегезгә фәрештә тулсын,

И Аллаһым, иман нуры                               Догаларым кабул булсын,

Балкып торсын йөзегездә.                           Әрвахларыгыз шат булсын.

Нурия әби: Ахирәтләр, әйдәгез, боларга югары очта кичке уен вакытында егетләр белән уйный торган уеныбызны өйрәтик.

Бибинур әби: Теге “Чума үрдәк, чума каз”нымы?

(“Чума үрдәк, чума каз” уены уйнала)

Чума үрдәк, чума каз,                                     Айдар үзенә иптәш эзли,

Чума үрдәк, чума каз,                                      Белмим кемне ошата?

Тирән күлне ярата шул, ярата                        Алияне ошата шул, ошата,

Тирән күлне ярата шул, ярата,                       Алияне ошата шул, шул.

(Җыр кабатлана, исемнәре үзгәртелә)

Бибинур әби: Кара әле, Нурия, без бит җырлап-уйнап кына утырмый идек, табышмаклар да әйтешә идек.

Нурия әби: Әйе шул. Әйдә әле, Бибинур, башла.

Бибинур әби: Башы – мунчала, койрыгы – сүс. (Җавабын таба алмыйлар). И, балалар, сез таба алмассыз шул аның җавабын. (Мич башыннан чабата алып күрсәтә). Чабата ул. Элек әтиләр чабата үреп бирәләр иде. Төшеп калмасын өчен, артына киндерә, сүс бау да тагалар. Ә яз, көз көннәрендә, пычрак кермәсен өчен табанына шакмак кагып, күтәртмә ясый торганнар иде.

Нурия әби: Әйдәгез, тагын әйтешәбез. Мич башында комган, авызын – борынын йомган. (Мәче).

Ак күлмәк кигән, башы түшәмгә тигән. (Мич).

Биш йөз баш, бер койрык. (Чират)

Җанлы җансызны кыйный,

Җансыз кычкырып елый (Барабан).

Нурия әби: Зәмзәмия, кисәтүләреңне дә әйтеп бир әле яшьләргә.

Зәмзәмия әби: И, ахирәт, бик күп инде алар, нәрсәдән башлыйк икән?

Бибинур әби: Элек-электән иң олы нигъмәт – ипи, икмәк булган. (Өстәлдән түгәрәк ипи ала). Шуннан башлыйк әле.

Зәмзәмия әби: Ипикәйнең валчыгын да коеп ашама, Аллаһ исраф кылучыларны яртмый.

Бибинур әби: Ризыкны уң кулың белән, бисмиЛләһ әйтеп аша.

Нурия әби: Олыларга үзең башлап сәлам бир.

Миләүшә: Ә без мәкальләр дә беләбез.

Балалар: Әйдә ярышыйк, кем күбрәк белә икән?

Агач – җимеше белән, кеше эше белән.

Егет кешегә җитмеш төрле hөнәр дә аз.

Һөнәрле үлмәс, hөнәрсез көн күрмәс.

Тырышкан – табар, ташка кадак кадар.

Эш сөйгәнне – ил сөяр.

Бүгенге эшне иртәгәгә калдырма.

Калган эшкә кар ява.

Зәмзәмия әби: Бигрәк булдыклы егетләр, уңган кызлар икәнсез. Булдырдыгыз бит.

Нурия әби: Безнең заманда аулак өйләр күңел ачу кичәләре генә түгел иде. Кышкы озын кичләрдә кызларның уңганлыгы өлгерлеге тикшерелә иде. Анда без бирнәләр әзерли идек. (Сандыктан алып күрсәтә). Ә болары – Казан сөлгеләре. Әбиләребез үзләре тукып эшләгән. Кайсы гына егетнең иңенә ятмаган да, нинди генә батырларга бүләк булмаган бу сөлгеләр.

Зәмзәмия әби: Монысы “күкрәкче” дип атала. Беренчедән, ул бизәнү әйбере, икенчедән, хатын-кызның күкрәген ят күзләрдән каплаган. Бала имезгән вакытта да бик уңайлы булган. Бирнәгә дип бик күп күкрәкче әзерли торган идек тә кияүнең туганнарына бүләк итә идек.

Нурия әби: Мендәр тышларын да бик тырышып чигә идек. Карагыз әле, никадәр хезмәт, күңел җылысы салынган бу бизәкләргә. (Сандыктан алып күрсәтә бара). Менә монысы – түрләмә, өй түренә, тәрәзә өсләренә эләр өчен. Караватка куяр өчен кашагасы чигелеп, читенә кулдан бәйләнгән челтәр ялгана. Ашъяулыкны чигеп, кырыен бала итәкле итеп әзерлиләр. Аякчу, тастымал, намазлык, суккан паласлар – барысы да бирнәгә дип әзерләнгән. (Сандык тармасыннан чиккән кулъяулыкка терелгән йөзек ала). Бу йөзек – әбиемнән калган истәлек. Мин аны бик кадерләп саклыйм. Аулак өйгә җыелгач, шушы йөзек белән “йөзек салыш” уйный торган идек.

Әйдәгез, барыгыз да тезелешеп утырыгыз, учларыгызны тотыгыз. Мин сезгә йөзек салам. Йөзек кемдә икәнне сизсәгез, аңа берәр “җәза” бирәбез (Йөзек сала). Йөзек кемдә, сикереп чык.

Уеннан соң әбиләр балаларны мактыйлар.

Бибинур әби: Без.яшь чакта капкалы уенын уйный идек.Әйдәгез бергәләп уйнап алабыз.

Миләүшә: Рәхмәт сезгә, әбекәйләр! Күңел сандыгыгыз бигрәк бай икән, безне дә күп нәрсәләргә өйрәттегез. Безнең бу җырыбыз сезгә рәхмәт сүзе булып яңгырасын.

Җыр “Әбием, әбекәем” Р. Бакиров сүз, Р. Сәрвәров көе

Тәрбияче: Хәзер бергәләп күмәк биеп тә алыйк.

Кунакларны балалар биергә чакыра.

Нурия әби: Минем дары тәбикмәгемнән дә авыз итегез. Сезгә атап пешергән идем лә, онытып китә язганмын. Рәхим итегез. Балалар сез дә сыйланыгыз.

Тәрбияче: Әбиләребез сезне — нәни оныкларын, тәрбияләүгә күпме көч куялар. Аларны яратырга һәм хөрмәтләргә кирәк.

“Әбиемнең серле сандыгы”

Зал бәйрәмчә бизәлгән.Залның бер ягында өй күренеше, сандык, өстәл, урындык. Залга, кызын (Диана) җитәкләп, әни керә.

Әни. Кызым, бүген без синең белән бик күп җирләрдә булдык, күп нәрсәләр күрдек. Авылыбызның тарихи урыннарын карадык! Тәмам ардык, талдык…

Диана. Әнием, арысак та, талчыксак та, миңа бик ошады.

Әни. Әйдә, кызым, утырып бераз ял итик. Карале, балам, безнең өебездә дә истәлекле, тарихи әйбер бар бит. Мин менә бу әбиеңнең матур сандыгы турында әйтәм.

Диана. Әнием, әбиемнең бу серле сандыгы мине күптәннән кызыктыра. Әйдә, ачып карыйк әле шуны.

Әни. Әбиемнең  матур сандыгы!

Нинди серләр саклый икән ул?

Гомер буе җыйган хәзинәме,

Әллә инде күңел бизәгеме,

Нинди серләр саклый икән ул?

(Әни белән Диана сандыкны ачалар.)

Әни. Ай- һай, ниләр генә юк бу серле сандыкта! Чынлап та, сандык тулы хәзинә икән. Төрле- төрле китаплар да бар монда. Әйдә, менә бу китапны алып карыйк әле.

(әни сандыктан китап ала, өстәл артына утыралар)

Диана. Ай, нинди зур китап!

Әни. Әйдә, китапның беренче битен ачыйк әле. Монда нидер язылган, кызым. (Укый)

Хәтерләүдән курыкма, син!

Үткәнеңне онытма, син.

Бел син ерак бабаларның

Ничек итеп көн иткәнен:

Ни икәнен, ни чәчкәнен,

Нинди җырлар, нинди моңнар

Безгә кадырып киткәнен.

Менә нинди тирән мәгънәле шигырь язылган монда, кызым. Әйдә, тагын бер битен ачыйк әле. Кара, нинди матур яз күренеше бу биттә! Син беләсеңме икән, кызым, моннан бик күп еллар элек Яңа ел яз аенда башланган бит. Мөселман календаре буенча хәзер дә яңа елның 21 нче мартта каршылыйлар. Ул Нәүрүз дип атала. Яз коне бөтен дөнья яшәрә, тормыш та яңарып киткән кебек була. Әнә, кызым, урамда да яз ае: дөнья матурлана, тамчылар тама.

(бию кое яңгырый)

Әни. Менә кызым, китаптагы күренеш җанланды да бугай. Матур язны каршыларга безгә кунаклар киләләр.

(Милли киемнәр кигән балалар белән тәрбияче керә)

Мәдинә. Көннәр аяз, күктә алсу

Нур сибеп кояш көлә.

Җиргә тама көмеш тамчы

Сагынып көткән яз килә.

Зөлфәт. Яз килә, яз килә !

Елмая күктә кояш.

Илебез буйлап атлый

 Чәчәкле ай, матур яз!

Балалар белән бергәләп “Капкалы” уены  уйнала.

(уен беткәч, балалар урындыкларга утыралар)

Әни. Әйдзле, кызым, карыйк әле, тагын ниләр бар икән бу китапта? Татар милли киемнәре кигән балалар рәсеме бу биттә. Нинди матур киемнәр! Кызым, әбиеңнең сандыгында да шундый милли киемнәр бар бит. Әйдәле, карыйк әле шуларны. (сандык янына килеп, сандыктан калфак ала, Зәлинәгә кидертә.) Кызым, бу калфак сиңа бигрәк килешә.

Диана белән Әни утыралар. Музыка уйный. Татар милли киемнәре кигән 4 кыз, 4 малай каршыга чыгып басалар.”Шома бас” дигән җырлы- биюле уен уйнала.

Самир. Их,безнең татар кызлары:

Ак калфак киюләре!

Калфак кигән чибәрләрнең

Ягымлы көлүләре….

Җыр. “Кәләпүшем-калфагым”

Әни. Китапның тагын бер битен ачыйк әле, балам. Бишек…Элегрәк мондый бишекләр һәр йортта булган. Нәни балаларны бишектә йоклатканнар, салмак кына тирбәтеп бишек җыры җырлаганнар. Кызлары үсә төшеп курчак уйный башлагач, әниләре бишек җырын кызларына да өйрәткәннәр. Кызым, син дә бишек җыры беләсең бит, җырлап күрсәт әле.

(Диана урындыкта утырып торган курчакны ала, кулында тирбәтеп бишек җыры җырлый)

(әни сандыкны ачып, аннан тагын бер кечкенә китап ала)

Әни. Менә бу китапта халкыбызның күңел җәүһәрләре җыелган.Нинди матур итеп эшләнгән аның тышы!

Тәрбияче. Матурлыкка бай ул безнең тормыш,

Адым саен анда матурлык!

Барлык батырлыкның, матурлыкның

Иҗат итүчесе халык бит.

Менә шушы матурлыкның бер төре- мәкальләр. Безнең балалар да мәкалькхп беләләр.

Әдилә. Иң матур тел- туган тел,

Атам – анам сөйләп торган тел.

Зәлинә. Олыласаң олыны,

Олыларлар үзеңне.

Зөлфәт. Дөресен әйткән- котылыр,

Ялган әйткән- тотылыр.

Назгөл. Иртә көлсәң кешедән,

Кич көләрләр үзеңнән.

Кәрим. Белемле көн күргәндә,

Белемсезгә төн килгән.

Тәрбияче. Тиз, тиз, тиз әйт дип,

Әйтә безгә тизәйткеч.

Тизәйткечне тиз әйттереп,

Телебезне төзәтик.

Мәдинә. Ә без күп тизәйткечләр беләбез, әйтимме.

Күпер башында күп күркә,

Күп күркәгә кирәк күп көрпә.

Аларның берсе күк күркә,

Күк күркәгә түк көрпә.

София. Абагага бага- бага

Башым бәрдем баганага.

Тәрбияче. Безнең балалар табышмаклар да күп беләләр. Әйдәгез әле, “Әйт тизрәк” уенын уйнап алыйк.

Диана. Әни, безнең тылсымлы китапта тагын ниләр бар икән, тагын бер битен ачыйк әле. Нинди матур чишмә! Безнең туган ягыбыз чишмәләргә бик бай. Олы Кибәхуҗада данлыклы “Изгеләр” чишмәсе, “Яхья” чишмәләре бар. Без ул чишмәләрне балалар белән ел саен чистартып буяп торабыз, шулай бит кызым.

Тәрбияче. Ямьле чишмә буйлары,

Яшелдер болыннары.

Сабыйларның рәхәтләнеп

Уйнаган урыннары.

Зөлфәт. Челтекр- челтер чишмә ага

Көмеш төсле сулары.

Су өстендә җем- җем итә

Көннең алтын нурлары.

Зәлинә. Бер гүзәл кыз суга бара,

Көянтә- чиләк асып.

Җырчы кошлар кунып сайрый,

Көянтәсенә басып.

Әдилә. Бер чибәр кыз суга бара

Көянтәсе- чиләге,

Чиләгенә караганда

Үзе кура җиләге.

“Чума үрдәк, чума каз” уены башкарыла.

Диана. Әни сандыкта тагын ниләр бар икән? Ай, нинди матур кыңгырау!

Әни. Бу кыңгырау белән кызым, без бәләкәй чакта уен уйный идек. Әйдәгез, кыңгырау белән  бездә уйнап алыйк.

Әни. Без бүген әби- бабаларыбыздан калган хәтирәләрне яңарттык. Уйнадык-көлдек, җырладык- биедек. Бергәләп күңел ачтык.Ә хәзер тылсымлы китапларны урыннарына куыйк. Сандыкның серләре күп әле. Сезнең белән кабат очрашырга язсын, балалар.

Тәрбияче. Адаштырмас маягыбыз- мирас.

Юлда юлдаш- туган телебез!

Туган телне, җирне сөйсәк кенә

Матур булыр алгы көнебез.

Җыр. “Әйлән- бәйлән”

Әбиемнең күңел сандыгы” әдәби- музыкаль кичә

Максат:

1) Укучыларны татар халкының гореф – гадәтләре, йолалары һәм милли киемнәре белән тирәнтен таныштыру.

2) Туган телебезгә, милли традицияләргә мәхәббәт тәрбияләү.

Материаллар:

Сандыкта урнаштырылган милли киемнәр, презентация.

Кичә барышы

Алып баручы укучылар белән музыка астында залга керә.

Алып баручы:

-Әйдәгез, балалар, Гөлнур әби янына кереп чыгыйк әле. Хәлен дә белербез, әзерләгән бүләгебезне дә бирербез.

(Ишек шакыйлар)

Алып баручы:

-Өйдә кешеләр бармы?

Әби:

-Әйдәгез, әйдә. Керегез!

Укучы:

-Исәнмесез – саумысез

Нигә ишек ачмыйсыз?

Шакый – шакый арып беттек,

Нигә каршы алмыйсыз?

Алып баручы:

-Әби-бабайларның өе. Үзе нурлы, узе матур. Ә авылларда өйнең түрендә һәрчак хуҗа булып сандык утырган.

Әбиләрнең сандыгында

Сакланмый ниләр генә.

Әйдәгез, сорыйк үзеннән.

Ачып күрсәтсен безгә.

Әби:

-Әйе, сандыкта буыннан – буынга тапшырылган байлыклар саклана. Әйдәгез бергәләп ачып карыйк, ә мин яшҗлек елларнын искә төшерермен.

Укучылар шигырь сөйлиләр, көй яңгырый.

1)Әбиемнең күңел сандыгы!

Нинди серләр саклый икән ул,

Гомер буе җыйган хәзинәме

Әллә инде күңел бизәгеме:

Нинди серләр саклый икән ул?

2) Әбиемнең күңел сандыгын

Бер ачасы иде, ачасы

Әби – бабам белгән йолаларны

Халкыбызның күңел җәүһәрләрен

Бер ачасы иде, ачасы.

3)Әбиемнең матур сандыгы

Кызыктыра инде күптәннән

Ач, әбием, безгә күңелеңне

Яшь буынга мирас булып калсын

Бер хәзинә калсын үткәннән.

Әби:

-Әйдәгез, хәзер без яшьлектә кигән милли киемнәрне карап китик. Менә бу нәрсә?

Барысы:

-Түбәтәй.

Укучы:

-Уңган хатын – кызларыбыз

Түбәтәй дә теккәннәр.

Кич утырып, җырлар җырлап

Оста чигү чиккәннәр.

(Малайга кидерәләр)

Әби:

-Ә менә бу баш киеме ничек атала?

Барысы:

-Калфак.

Алып баручы:

-Әйе, хатын-кызларның өс-баш киеменең төп бизәге булып чигүле калфак тора.

Укучы:

-Дәү әнием энҗе калфак

Бүләк итте үземә.

Энҗе калфак, үзе ап-ак,

Бик килешә йөземә.

Әби:

-Кая әле, килешә микән үзеңә?

(Кызга кидерә)

Алып баручы:

-Ай икегез, икегез

Икегез дә бер тигез

Икегез дә пар килгәнсез,

Бер биеп күрсәтегез

(Кыз белән малай татар биюен бииләр)

Әби:

-Кая әле, сандыгымда тагын нәрсәләр ята икән. Менә монысын кем таный?

Барысы:

-Чигүле читекләр.

Укучы:

-Бизәк төшкән итекләрне

Читекләр дип йөрткәннәр

Аларны татар кызлары

Бәйрәмнәрдә кигәннәр.

Әби:

-Менә, менә тагын бер яшьлегемдәге кием ята. Монысы нәрсә?

Барысы:

-Алъяпкыч.

Укучы:

— Алъяпкычымның бизәге

Әллә кайдан күренә

Аллы-гөлле чәчәк төшкән

Аның алгы өлешенә

Әби:

-Менә шушы калфак, читекләр, алъяпкычларны без бик яратып кия идек. Бу киемнәр – татар халкының милли киемнәре.

Алып баручы:

-Әби, сандыгыңда кызыл башлы сөлгең юкмы? Балаларны таныштырырга.

Әби:

Бу сөлгене, балалар, бабагызга сабантуй да көрәш батыры булып калгач бирделәр. Карагыз әле, ничек балкып тора бу сөлге. Сөлге ничек чигелгән.

Укучы:

-Бу сөлгеләр, ашъяулыклар

Тамбур белән чигелгән.

Әллә инде чын чәчәкләр,

Өсләренә сибелгән.

Алып баручы:

-Агыйделнең күпере,

Күпер күтәрелми ул.

Уйкамыйча, җырламыйча

Күңел күтәрелми ул.

Укучы:

-Әйдәгез, алайса бергәләшеп җырлап, биеп алабыз.

Укучылар җырлыйлар (җырлы уен):

1) Кулъяулыгым алсу, алсу

Алсу гөлләр төсендә

Кулъяулыгым бүләк итәм

Дусларымның берсенә.

2) Кулъяулыгым зәңгәр, зәңгәр

Зәңгәр чәчәк төсендә

Кулъяулыгым бүләк итәм

Иң яраткан дустыма.

3) Кулъяулыгым алсу, алсу

Алсу алма төсендә

Кулъяулыгым бүләк итәм

Иң тәртипле дустыма.

4) Кулъяулыгым кызыл, кызыл

Кызыл чия төсендә

Кулъяулыгым бүләк итәм

Иң акыллы дустыма.

Укучы:

-Әби, элек үзегез уйнаган уеннарны өйрәт әле.

(“Йөзек салыш” һәм “Кәрия Зәкәрия” уеннарын уйныйлар. Җәзага укучыларга шигырь сөйлиләр, җырлыйлар)

Әби:

-Әй, балакайларым, күпме гомерләр узган, сулар аннан. Ә халкыбызның гореф-гадәтләре, традицияләре, йолалары буыннан-буынга тапшырылып мәңге онытылмый, халкыбыз яшәешендә, күңелләрендә урын ала.

Алып баручы:

-Әйдә, әйдә катырак бас

Бу кем бии дисеннәр

Баскан җирдән ут чыгара

Безнең кызлар дисеннәр.

(Парлы бию)

Алып баручы:

-Хәтерләрдән курыкма, син!

Үткәнеңне онытма син.

Бел син ерак бабаларның

Ничек итеп көн иткәнен

Ни иккәнен, ни чиккәнен,

Нинди җырлар, нинди моңнар

Безгә калдырып киткәнен.

-Шуның белән әбиемнең серле сандыгы буйлап сәяхәт тәмам. “Үткәнен белмәгәннең – киләчәге юк” дигән әйтем бар. Туган телебезне, халкыбызның гореф – гадәтләрен, милли сәнгатьне яратыгыз һәм саклагыз. Татар халкының киләчәге сезнең кулларда.

Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/281162-biemne-kel-sandygy-dbimuzykal-kich

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Эбиемдэ кунакта сценарий
  • Эбием сандыгы сценарий
  • Эбием алтыным сценарий
  • Эберхард китайские праздники читать
  • Эберхард вольфрам китайские праздники