Эбиемнен серле сандыгы сценарий

Зурлар төркемендә милли тәрбия буенча оештырылган белем бирү эшчәнлегеТема:”Әбиемнең серле сандыгы”Максат:Үстерү бурычы:балаларны татар бизәкләре белән таныштыруны дәвам итү.Милли кие

Зурлар төркемендә милли тәрбия буенча оештырылган белем бирү эшчәнлеге

Тема:”Әбиемнең серле сандыгы”

Максат:

Үстерү бурычы:балаларны татар бизәкләре белән таныштыруны дәвам итү.

Милли киемнәрнең исемнәрен ,бизәлешләрен сөйләмдә кулланырга өйрәнү.

Үсемлек мотивларыннан бизәк төзергә өйрәнү.

Белем бирү бурычы: лалә ,кыңырау,канәфер чәчәкләрен ,яфраклар кисү ысулларын ныгыту.

Тәрбия бурычы: балаларда татар милли киемнәренә кызыксыну тәрбияләү.

Үз эшләренә карап сөенү хисе тәрбияләү.

Төп белем бирү өлкәсе:иҗади сәнгать.

Интеграль белеем бирү өлкәләре:аралашу,социальләштерү,сәламәтлек,ма

тур әдәбият,музыка.

Методик алымнар һәм чаралар:уен мизгеле,сорау,аңлату,әңгәмә,күрсәтү,

мөстәкыйль эш.

Җиһазлау:сандык,алъяпкыч,түбәтәй,күлмәк,калфак,камзол,йорт бизәү әйберләре,магнитофон,проектор,мольберт,ИКТ куллану,татартбизәкләрен слайдларда күрсәтү.

Сүзлек өстендә эш:серле,тылсымлы,сихри сандык,лалә,кыңгырау,канәфер чәчәк,алъяпкыч,түбәтәй.

Алдан үткәрелгән эшләр:милли киемнәр,андагы татар бизәкләре белән таны

шу,татар бизәкләрен рәсемгә төшерү,”Түбәтәй”уенын өйрәнү,уеннар уйнау.

Эшчәнлек төзелеше:

1.Сюрприз.

2.Милли киемнәр турында әңгәмә.

3.Уен:”Түбәтәй”.

4.Алъяпкыч белән түбәтәйне бизәү.

5.Үстерешле уен:”Нәрсә артык?”.

6.Йомгаклау.

Материал: милли киемнәр, балалар санынча алъяпкыч, түбәтәй, клей, пумала, бизәкләү өчен бизәк үрнәкләре. ИКТ куллану татар халкының милли киемнәрен слайдларда күрсәтеп бару.

Эшчәнлек барышы.

Т. Балалар, бүген нинди кояшлы, матур көн. Шушы матур минутларда бер-беребезгә шат елмаюлар бүләк итик әле. Ә хәзер бүлмәбез тагы да матурланды, яктырып ките.Безнең республикабыз –күп милләтле республика

Анда бик күп халыклар яши.Татарлар,руслар,керәшен татарлары,казахлар,уд

муртлар һ.б.

Ә без бүген сезнең белән татар халкының миллибайлыклары булган кул эш

ләре ,чигүле киемнәр,өй бизәү әйберләре белән танышырбыз.

(Магнитофон язмасында: “Мине чыгып алыгыз, мин сезне көтәм”, – дигән тавыш ишетелә.)

Т.-Тавышны ишеттегезме, балалар? Мин карыйм әле, кем икән анда.(Сандык табалар.). Балалар, безгә кунакка сандык килгән икән бит, әйдәгез сандыкны ачып карыйк, нәрсәләр бар икән аның эчендә. ( Тәрбияче балаларга сандыкны ачып карарга тәкъдим итә, ләкин сандык ачылмый).Нишләптер сандыгыбыз ачылмый.

Т.-Балалар,бәлки сандыкка матур сүзләр әйтеп карарга кирәктер?Ягез әле, балалар, сандык нинди? ( Сандык матур, серле, бизәкле, агачтан эшләнгән,кечкенә,тылсымлы,чәчәкле ).

Т.Менә бит балалар сандык үзе турында матур сүзләр ишетү белән ачылып та китте. Ә бәлки бу тылсымлы сандык турында матур шигырьләр дә сөйләп үтәрбез.

нче бала:     Серле сандыкматур сандык,

                       Кызыктыра мине күптәннән.

                      Әйдә, карыйк, ниләр калган икән

                      Истәлеккә безгә үткәннән.

нче бала:     Бу тылсымлы сандыкта.

                      Сакланмый ниләр генә.

                    Әйдәгез сорыйк үзеннән,

                     Ачып күрсәтсен безгә.

Т. Әйдәгез бергәләп карыйк әленәрсәләр бар икәнбу сандыкта.                                                                                                                                                       (Берәмләп сандыктан әйберләр алып күрсәтелә барыла).

Менә бу татар халкының чигүле сөлгесе.Аны яшь вакытларында безнең әбиләребез аулак өйләрдә кич утырып чиккәннәр.(Аны башка төрле “кызыл башлы казан сөлгесе”- дип тә әйтәләр).

-Ә монсы өстәл ашъяулыгы.Күрәсезме нинди матур итеп канәфер,лалә чәчәкләре белән чигеп эшләнгән.

-Ә монсы тәрәзә пәрдәләре була.Аларны ак җирлеккә матур-матур кыңгырау чәчәкләре чигеп эшләгәннәр.

-Монсы мендәр тышлыгы була.Аңа кыңгырау,лалә чәчәкләре чигелгән.

Ә менә болары нәрсәләр икән балалар?

Б.Күлмәк һәм алъяпкыч.

Әйе балалар, карагыз әле нинди матурлар Алъяпкычның  итәген   төрле чәчәкләр, яфраклар белән бизәп чиккәннәр. Ә күлмәге озын җиңле,итәге киңәя төшкән бала итәкле. 

3 нче бала:      Алъяпкычның бизәге

                          Әллә кайдан күренә

                         Матур лалә чәчәк төшкән   

                         Бик ошады үземә.

Миндә дә, балалар, алъяпкыч рәсемнәре бар. Шул алъяпкычлар турында сөйләгез әле.

Алъяпкыч рәсеме буенча сөйләү. (Миндә сары төстәге алъяпкыч, ул кызыл төстәге лалә чәчәк, яшел төстәге яфраклар белән бизәлгән. Миндә ак төстәге алъяпкыч, ул алсу төстәге лалә чәчәк, яшел төстәге яфраклар белән бизәлгән.)

Т. Ә монда нәрсә  икән бу балалар?

Б:Калфак.

Калфак нәрсә икән соң ул?

Б:Татар кызларының баш киеме.

Т:Әйе балалар,татар кызлары башларына калфак кия торган булганнар.Аны матурлап лалә чәчәкләре,өч яфрак бизәкләре белән чигеп эшләгәннәр.

нче бала.”Энҗе –мәрҗән калфагым”.Р.Вәлиева.

                Дәү әнием энҗе калфак

                  Бүләк итте үземә.

                  Энҗе калфак,үзе ап-ак

                Бик килешә йөземә.

                      Калфагымның матурлыгын

                      Һәммәсе дә күрсеннәр.

                      -Энҗе калфак кигән кыз ул-

                      Татар кызы дисеннәр.

Балалар, тагын нәрсәләр бар икән бу сандыкта?Ягез әле карыйк .

Б.Түбәтәй.

Т.Әйе,түбәтәй.Ә нәрсә соң ул түбәтәй?

Б.Түбәтәй малайларның баш киеме.

Т.Әйе безнең ир егетләребез түбәтәйләрне бик яратып кия торган булганнар. 

Карагыз әле, балалар,бу түбәтәйне ничек матур итеп бизәлгән. Түбәсен алтын җеп белән бизәгәннәр. Кырыйларында матур үсемлек бизәкләре урнаштырганнар. Шулай ук түбәтәйне эңҗеләр, төрле төстәге ташлар белән дә бизәгәннәр.

Ә сез, балалар, түбәтәй турында шигырьләр беләсезме?

5 нче бала.     Әнием туган көнемә

                       Бүләк итте түбәтәй.

                       Шундый матур түбәтәем ,

                       Үзем кебек бәләкәй.

6 нчы бала:    Әнием ак сәйлән белән 

                         Чиккән яшел бәрхеткә.

                          Бар түбәмдә түбәтәем.

                         Мин бүген бик бәхетле.

Балалар , тагын нәрсәләр бар икән бу сандыкта?

Балалар, миндә түбәтәй рәсемнәре дә бар. Әйдәгез бу рәсемнәр буенча да сөйләп китик әле.Түбәтәй рәсеме буенча тасвирлап сөйләү. (Миндә яшел төстәге түбәтәй, ул алсу төстәге лалә чәчәк, яшел яфраклар белән бизәлгән. Бизәкләр аның түбәсендә hәм кырыйларына урнашкан. Миндә кара тәстәге түбәтәй, ул кызыл төстәге лалә hәм яшел яфраклар белән бизәлгән. Бизәкләр аның түбәсендә кырыйларына урнашкан.)

Әйдәгез әле, балалар, бераз ял итеп “Түбәтәй уенын” уйнап алыйк.

       Түбәтәеңне кигәнсең , бик ераклардан килгәнсең

       Төскә матурлыгың белән , шаккатырыйм дигәнсең.

       Түп-түп-түбәтәй , түбәтәем укалы

       Чиккән матур түбәтәен , менә кемдә тукталды.

(Түгәрәккә басабыз җырлыйбыз түбәтәйне түгәрәк буенча балаларга җибәрәбез, җыр ахырында түбәтәй кемдә кала ,аңа җәза бирелә ).

Т. Без сезнең белән бергә ”Нәрсә артык” уенын уйнап үтәрбез. 

ТӘ хәзер без сезнең белән татар милли бизәкләрен карап үтәрбез. 

(Балаларга лалә,кыңгырау,канәфер,өч яфрак,гади туры яфрак бизәкләре күрсәтелә).

Елаган тавыш ишетелә.

Т.Бу тавыш сандык төбеннән килә түгелме соң? Сез ишетәсезме балалар?

Б.Әйе.

Т.Яле,нәрсә бар икән анда,карыйк әле.Балалар монда ап-ак алъяпкыч һәм түбәтәй елый икән.Сез белмисезме нигә елый икән алар?

Б.Аларның бизәкләре юк икән ,шуңа елыйлар.

Т.Ягез әле ,без аларның күңелләрен күтәрик ,тиз генә матур бизәкләр кисеп алып ябыштырыйк үзләренә.

(Балалар эш барышында тыныч кына тавышка “Кәләпүш” Р.Вәлиева сүзләре, Л.Батыр-Болгари көе җыры куела.) 

Т. Балалар, без сезнең белән бүген татар милли бизәкләр кулланып алъяпкыч hәм түбәтәйләрбизәдек. (Балаларга сораулар бирү) Син нинди төстәге чәчәкләр белән бизәдең?Чәчәкләреңнең исемнәре ничек? 

Т: Булдырдыгыз, балалар, без күпме матур алъяпкыч hәм түбәтәйләр бизәдек.Ә хәзер кызларыбыз бизәгән түбәтәйләрен малайларыбызга бүләк итәрләр,ә малайларыбыз кызларыбызга үзләре бизәгән алъяпкычларны бүләк итәрләр. Бу сезнең  алда торган бәйрәмнәрегезгә зур бүләк булыр.

–     Балалар, сез бүген шундый тырыш , актив булдыгыз. Сезгә бүгенге эшчәнлегебез ошадымы?

–         Ә сезгә нәрсә ошады?

Максат:

1.Балаларның милли киемнәр турында алган белемнәрен гомумиләштерү.

2. Әдәплелек турында белемнәрен тирәнәйтү.

3. Татар халкына хас булган кунакчыллык тәрбияләү.

Зал өй кебек бизәлгән. Өй күренеше. Түрдә сандык, алдарак борынгы ашъяулык япкан өстәл. Өстәл өстендә самовар, чәйнек, чынаяклар һәм татар халык ашлары (өчпочмак, чәк-чәк, бәлеш, түгәрәк ипи) куелган.

Сәхнәгә Кыз чыга.

Кыз:

Әбиемнең күңел сандыгы!

Нинди серләр саклый икән ул?

Гомер буе җыйган хәзинәме,

Әллә инде күңел бизәгеме,

Нинди серләр саклый икән ул?

Әбиемнең күңел сандыгын

Бер ачасы иде, ачасы…

Әби-бабам белгән йолаларны,

Халкыбызның күңел җәүhәрләрен

Бер ачасы иде, ачасы.

Әбиемнең күңел сандыгы

Кызыктыра инде күптәннән.

Ач, әбием, безгә күңелеңне,

Яшь буынга мирас булып калсын,

Бер хәзинә калсын үткәннән.

(Шигырьне укыганнан соң кыз балаларны һәм тәрбиячене чакыра)

Кыз: Дусларым,апалар керегез әле. Керегез әле.

Тәрбияче: Миләүшә,нәрсә булды?

Миләүшә: Нинди сандык бу?

Шулвакытта әби килеп керә.

Әби: И-и-и,балакайлар,нинди тәүфыйклылар,кунаклар бар икән.

Миләүшә: Әбекәй,бу нинди сандык?

Әби: И,балалар,минем яшь чактагы сандык ул.

Миләүшә: Әбекәй, әбием дим, әйдә ачыйк инде шул сандыгыңны, карыйк әле.

Әби: Шулай дисезме, ягез, ачыйк алай булгач. Тезелешеп утырыгыз яныма.(салмак кына көй яңгырый, әби сандыкны ача-ача сөйли, әйберләрен күрсәтә)

Әби: Менә монысы алъяпкыч. Татар кызларының алъяпкычлары канатлы булырга тиеш. Чиккән алъяпкычлар зифа буйлы кызларга бигрәк тә килешеп торган. Киләчәктә сез дә шулай милли алъяпкычлар ябып йөрерсез әле.

(Бер бала алъяпкычны бәйләп ала да шигырьне сөли башлый)

Алъяпкычымның бизәге

Әллә кайдан күренә.

Аллы-гөлле чәчәк төшкән,

Килешәдер үземә.

Әби: Бала итәкле күлмәк тә татар кызларының милли киеме. Итәкләре никадәр күп булса, шулкадәр матуррак санала, кызларның балтырларын чит-ят күзләрдән каплый.

  Ә менә монысы түбәтәй була.Түбәтәй чигә hәм тегә белгән кеше алтын куллы оста санала иде. Кара бәрхеткә ука яисә сәйлән чигелгән түбәтәйләрне бәйрәмнәрдә кешелеккә генә кияләр. Ә көн дә кияр өчен сырып тегелгән, менә шундый кара бәрхет түбәтәйләр була. (Бер малайның башына кидерә). Карагыз әле, ничек килешә.

Тәрбияче: Ә кызлар нәрсә кия башларына?

Әби: Ә кызларга — калфак. Калфак чигү hәм тегү бигрәк тә зур осталык таләп итә. Менә бу чуклы калфакны үзем чигеп кидем. Ак сәйлән белән күпертеп эшләнә ул. Элегрәк мондый калфакларны бай хатыннары гына кия иде, ә кыз балалар түбәтәй рәвешендә эшләнгән, чигүле кәттәҗине киеп йөрделәр. Яле, кызым, шушы кәттәҗине киеп җибәр әле. Күрегез әле, ничек чибәрләнеп китте. Теләсәгез, сезне дә кәттәҗи чигәргә, калфак тегәргә өйрәтермен. Минем кызларым үзләре чиккән кәттәҗиләрне киеп йөриләр.

Менә бу читекләрне киеп,бик матур итеп бии идек.

(Икенче бала кулына ала һәм шигырьне сөйли)

Бизәк төшкән итекләрне

Читекләр дип йөргәннәр.

Аларны татар кызлары

Бәйрәмнәрдә кигәннәр.

Миләүшә: Әбием, әбием дим, әнә шул төенчегеңдә нәрсә бар соң (сандык эченә үрелеп караган кыяфәттә сорый)

Әби: Әлеге янчыкны әйтәсезме? Ягез карыйк әле (ачып карыйлар). Анда минем чулпыларым сакланган.

Тәрбияче: Әбекәй, чулпыларың турында да сөйлә әле балаларга.

Балалар: Сөйлә әбекәй, сөйлә ( хор белән әйтәләр).

Әби: Чулпылар кызларның чәчләренә тагылып, аларны матурлый торганнар иде. (куеп күрсәтә – бер кызның чәченә, тәрбияче булыша, әби сөйли тора). Аларны без бәйрәмнәрдә, аулак өйләрдә генә тага торган идек.

Миләүшә: Ә аулак өй дигәннәрегез ничегрәк була иде соң ул, әбием?

Әби: И, ул аулак өйләр.(әкрен генә көлә. Музыка үзгәртелә). Егетләре дә шунда булыр иде., Егетләр гармун уйнап, җырлап урам әйләнерләр иде, кызлар өйләрдә кешегә сиздермичә генә егетләрне көтеп утыралар иде.

(Әби уйланып басып тора. Шулвакыт гармун тавышы ишетелә.)

Бер кыз: Кызлар! Кызлар! Егетләр килә түгелме? Кертәбезме?

Икенче кыз: Кертик, кызлар! Әзрәк утырырлар да кайтып китәрләр.

Егетләр: Исәнмесез, кызлар-йолдызлар!

Кызлар: Исәнмесез! Егет сезгә кем кирәк?

Егетләр: Кара кашлы кыз кирәк! Кызлар ачыгыз инде ишегегезне!

Кызлар: Ишек бавы бер алтын

Безнең кызлар мең алтын!

Егетләр: Кызлар кертегез инде.

Кызлар: Ярый инде керсеннәр! (егетләр керәләр) Егетләргә бер җырлап күрсәтик әле. (”Ал чия төпләрендә” көенә җырлыйлар).

Егетләр килгән, егетләр.

Нигә килгәннәр икән?

Тыңлап карыйк, җырласыннар,

Нәрсә диярләр икән.

Егетләр:

Ал чия төпләрендә,                                           Сандугачның балалары

Гөл чия төпләрендә.                                          Талга кунганнар икән.

Сулар сибеп үстерәләр                                     Кызларыгыз бигрәк чибәр,

Тәрәзә төпләрендә.                                            Бигрәк уңганнар икән.

Бер кыз: Бигрәк матур җырлыйсыз икән.

Миләүшә: Әбекәй, үзегез уйнаган уеннарны безгә дә өйрәт әле.

Нурия әби: И, балалар, үзем генә өйрәтә алмам шул. Кая, күршекәемне чакырып керим әле булмаса. (“Бибинур, ахирәт! Күршеңдә – аулак өй. Кер әле, кер, тизрәк! дигән тавышы ишетелә.)

Бибинур әби: (үзе күренми) Кунагым бар иде шул.

Нурия әби: Ә-ә, ярар, ярар, кунагың белән кер. Кул эшләреңне дә алып кер.

Бибинур әби: (кунагы белән керә) И-и, шушы Нурияне! Яшь чагында да шулай җор иде, хәзер дә шул. Картаеп беткәч, нинди аулак өй икән инде ул?

Нурия әби: И ахирәт, кызлар аулак өйгә җыелганнар. Берәр уен өйрәтүне сорыйлар. (Исәнләшәләр, утырып дога кылалар).

Миләүшә: Безгә бәет яки мөнәҗәт өйрәтсәгез дә ярый.

Бибинур әби: Зәмзәмия, мөнәҗәтне син оста әйтәсең бит, әйдә әле.

Зәмзәмия әби: (мөнәҗәт әйтә) БисмиЛләhир-Рахмәнир-Рахим.

Килеп кердем өегезгә,                                 Мәҗлесегез күркәм булсын,

Дога кылдым түрегездә.                              Өегезгә фәрештә тулсын,

И Аллаһым, иман нуры                               Догаларым кабул булсын,

Балкып торсын йөзегездә.                           Әрвахларыгыз шат булсын.

Нурия әби: Ахирәтләр, әйдәгез, боларга югары очта кичке уен вакытында егетләр белән уйный торган уеныбызны өйрәтик.

Бибинур әби: Теге “Чума үрдәк, чума каз”нымы?

(“Чума үрдәк, чума каз” уены уйнала)

Чума үрдәк, чума каз,                                     Айдар үзенә иптәш эзли,

Чума үрдәк, чума каз,                                      Белмим кемне ошата?

Тирән күлне ярата шул, ярата                        Алияне ошата шул, ошата,

Тирән күлне ярата шул, ярата,                       Алияне ошата шул, шул.

(Җыр кабатлана, исемнәре үзгәртелә)

Бибинур әби: Кара әле, Нурия, без бит җырлап-уйнап кына утырмый идек, табышмаклар да әйтешә идек.

Нурия әби: Әйе шул. Әйдә әле, Бибинур, башла.

Бибинур әби: Башы – мунчала, койрыгы – сүс. (Җавабын таба алмыйлар). И, балалар, сез таба алмассыз шул аның җавабын. (Мич башыннан чабата алып күрсәтә). Чабата ул. Элек әтиләр чабата үреп бирәләр иде. Төшеп калмасын өчен, артына киндерә, сүс бау да тагалар. Ә яз, көз көннәрендә, пычрак кермәсен өчен табанына шакмак кагып, күтәртмә ясый торганнар иде.

Нурия әби: Әйдәгез, тагын әйтешәбез. Мич башында комган, авызын – борынын йомган. (Мәче).

Ак күлмәк кигән, башы түшәмгә тигән. (Мич).

Биш йөз баш, бер койрык. (Чират)

Җанлы җансызны кыйный,

Җансыз кычкырып елый (Барабан).

Нурия әби: Зәмзәмия, кисәтүләреңне дә әйтеп бир әле яшьләргә.

Зәмзәмия әби: И, ахирәт, бик күп инде алар, нәрсәдән башлыйк икән?

Бибинур әби: Элек-электән иң олы нигъмәт – ипи, икмәк булган. (Өстәлдән түгәрәк ипи ала). Шуннан башлыйк әле.

Зәмзәмия әби: Ипикәйнең валчыгын да коеп ашама, Аллаһ исраф кылучыларны яртмый.

Бибинур әби: Ризыкны уң кулың белән, бисмиЛләһ әйтеп аша.

Нурия әби: Олыларга үзең башлап сәлам бир.

Миләүшә: Ә без мәкальләр дә беләбез.

Балалар: Әйдә ярышыйк, кем күбрәк белә икән?

Агач – җимеше белән, кеше эше белән.

Егет кешегә җитмеш төрле hөнәр дә аз.

Һөнәрле үлмәс, hөнәрсез көн күрмәс.

Тырышкан – табар, ташка кадак кадар.

Эш сөйгәнне – ил сөяр.

Бүгенге эшне иртәгәгә калдырма.

Калган эшкә кар ява.

Зәмзәмия әби: Бигрәк булдыклы егетләр, уңган кызлар икәнсез. Булдырдыгыз бит.

Нурия әби: Безнең заманда аулак өйләр күңел ачу кичәләре генә түгел иде. Кышкы озын кичләрдә кызларның уңганлыгы өлгерлеге тикшерелә иде. Анда без бирнәләр әзерли идек. (Сандыктан алып күрсәтә). Ә болары – Казан сөлгеләре. Әбиләребез үзләре тукып эшләгән. Кайсы гына егетнең иңенә ятмаган да, нинди генә батырларга бүләк булмаган бу сөлгеләр.

Зәмзәмия әби: Монысы “күкрәкче” дип атала. Беренчедән, ул бизәнү әйбере, икенчедән, хатын-кызның күкрәген ят күзләрдән каплаган. Бала имезгән вакытта да бик уңайлы булган. Бирнәгә дип бик күп күкрәкче әзерли торган идек тә кияүнең туганнарына бүләк итә идек.

Нурия әби: Мендәр тышларын да бик тырышып чигә идек. Карагыз әле, никадәр хезмәт, күңел җылысы салынган бу бизәкләргә. (Сандыктан алып күрсәтә бара). Менә монысы – түрләмә, өй түренә, тәрәзә өсләренә эләр өчен. Караватка куяр өчен кашагасы чигелеп, читенә кулдан бәйләнгән челтәр ялгана. Ашъяулыкны чигеп, кырыен бала итәкле итеп әзерлиләр. Аякчу, тастымал, намазлык, суккан паласлар – барысы да бирнәгә дип әзерләнгән. (Сандык тармасыннан чиккән кулъяулыкка терелгән йөзек ала). Бу йөзек – әбиемнән калган истәлек. Мин аны бик кадерләп саклыйм. Аулак өйгә җыелгач, шушы йөзек белән “йөзек салыш” уйный торган идек.

Әйдәгез, барыгыз да тезелешеп утырыгыз, учларыгызны тотыгыз. Мин сезгә йөзек салам. Йөзек кемдә икәнне сизсәгез, аңа берәр “җәза” бирәбез (Йөзек сала). Йөзек кемдә, сикереп чык.

Уеннан соң әбиләр балаларны мактыйлар.

Бибинур әби: Без.яшь чакта капкалы уенын уйный идек.Әйдәгез бергәләп уйнап алабыз.

Миләүшә: Рәхмәт сезгә, әбекәйләр! Күңел сандыгыгыз бигрәк бай икән, безне дә күп нәрсәләргә өйрәттегез. Безнең бу җырыбыз сезгә рәхмәт сүзе булып яңгырасын.

Җыр “Әбием, әбекәем” Р. Бакиров сүз, Р. Сәрвәров көе

Тәрбияче: Хәзер бергәләп күмәк биеп тә алыйк.

Кунакларны балалар биергә чакыра.

Нурия әби: Минем дары тәбикмәгемнән дә авыз итегез. Сезгә атап пешергән идем лә, онытып китә язганмын. Рәхим итегез. Балалар сез дә сыйланыгыз.

Тәрбияче: Әбиләребез сезне — нәни оныкларын, тәрбияләүгә күпме көч куялар. Аларны яратырга һәм хөрмәтләргә кирәк.

“Әбиемнең серле сандыгы”

Зал бәйрәмчә бизәлгән.Залның бер ягында өй күренеше, сандык, өстәл, урындык. Залга, кызын (Диана) җитәкләп, әни керә.

Әни. Кызым, бүген без синең белән бик күп җирләрдә булдык, күп нәрсәләр күрдек. Авылыбызның тарихи урыннарын карадык! Тәмам ардык, талдык…

Диана. Әнием, арысак та, талчыксак та, миңа бик ошады.

Әни. Әйдә, кызым, утырып бераз ял итик. Карале, балам, безнең өебездә дә истәлекле, тарихи әйбер бар бит. Мин менә бу әбиеңнең матур сандыгы турында әйтәм.

Диана. Әнием, әбиемнең бу серле сандыгы мине күптәннән кызыктыра. Әйдә, ачып карыйк әле шуны.

Әни. Әбиемнең  матур сандыгы!

Нинди серләр саклый икән ул?

Гомер буе җыйган хәзинәме,

Әллә инде күңел бизәгеме,

Нинди серләр саклый икән ул?

(Әни белән Диана сандыкны ачалар.)

Әни. Ай- һай, ниләр генә юк бу серле сандыкта! Чынлап та, сандык тулы хәзинә икән. Төрле- төрле китаплар да бар монда. Әйдә, менә бу китапны алып карыйк әле.

(әни сандыктан китап ала, өстәл артына утыралар)

Диана. Ай, нинди зур китап!

Әни. Әйдә, китапның беренче битен ачыйк әле. Монда нидер язылган, кызым. (Укый)

Хәтерләүдән курыкма, син!

Үткәнеңне онытма, син.

Бел син ерак бабаларның

Ничек итеп көн иткәнен:

Ни икәнен, ни чәчкәнен,

Нинди җырлар, нинди моңнар

Безгә кадырып киткәнен.

Менә нинди тирән мәгънәле шигырь язылган монда, кызым. Әйдә, тагын бер битен ачыйк әле. Кара, нинди матур яз күренеше бу биттә! Син беләсеңме икән, кызым, моннан бик күп еллар элек Яңа ел яз аенда башланган бит. Мөселман календаре буенча хәзер дә яңа елның 21 нче мартта каршылыйлар. Ул Нәүрүз дип атала. Яз коне бөтен дөнья яшәрә, тормыш та яңарып киткән кебек була. Әнә, кызым, урамда да яз ае: дөнья матурлана, тамчылар тама.

(бию кое яңгырый)

Әни. Менә кызым, китаптагы күренеш җанланды да бугай. Матур язны каршыларга безгә кунаклар киләләр.

(Милли киемнәр кигән балалар белән тәрбияче керә)

Мәдинә. Көннәр аяз, күктә алсу

Нур сибеп кояш көлә.

Җиргә тама көмеш тамчы

Сагынып көткән яз килә.

Зөлфәт. Яз килә, яз килә !

Елмая күктә кояш.

Илебез буйлап атлый

 Чәчәкле ай, матур яз!

Балалар белән бергәләп “Капкалы” уены  уйнала.

(уен беткәч, балалар урындыкларга утыралар)

Әни. Әйдзле, кызым, карыйк әле, тагын ниләр бар икән бу китапта? Татар милли киемнәре кигән балалар рәсеме бу биттә. Нинди матур киемнәр! Кызым, әбиеңнең сандыгында да шундый милли киемнәр бар бит. Әйдәле, карыйк әле шуларны. (сандык янына килеп, сандыктан калфак ала, Зәлинәгә кидертә.) Кызым, бу калфак сиңа бигрәк килешә.

Диана белән Әни утыралар. Музыка уйный. Татар милли киемнәре кигән 4 кыз, 4 малай каршыга чыгып басалар.”Шома бас” дигән җырлы- биюле уен уйнала.

Самир. Их,безнең татар кызлары:

Ак калфак киюләре!

Калфак кигән чибәрләрнең

Ягымлы көлүләре….

Җыр. “Кәләпүшем-калфагым”

Әни. Китапның тагын бер битен ачыйк әле, балам. Бишек…Элегрәк мондый бишекләр һәр йортта булган. Нәни балаларны бишектә йоклатканнар, салмак кына тирбәтеп бишек җыры җырлаганнар. Кызлары үсә төшеп курчак уйный башлагач, әниләре бишек җырын кызларына да өйрәткәннәр. Кызым, син дә бишек җыры беләсең бит, җырлап күрсәт әле.

(Диана урындыкта утырып торган курчакны ала, кулында тирбәтеп бишек җыры җырлый)

(әни сандыкны ачып, аннан тагын бер кечкенә китап ала)

Әни. Менә бу китапта халкыбызның күңел җәүһәрләре җыелган.Нинди матур итеп эшләнгән аның тышы!

Тәрбияче. Матурлыкка бай ул безнең тормыш,

Адым саен анда матурлык!

Барлык батырлыкның, матурлыкның

Иҗат итүчесе халык бит.

Менә шушы матурлыкның бер төре- мәкальләр. Безнең балалар да мәкалькхп беләләр.

Әдилә. Иң матур тел- туган тел,

Атам – анам сөйләп торган тел.

Зәлинә. Олыласаң олыны,

Олыларлар үзеңне.

Зөлфәт. Дөресен әйткән- котылыр,

Ялган әйткән- тотылыр.

Назгөл. Иртә көлсәң кешедән,

Кич көләрләр үзеңнән.

Кәрим. Белемле көн күргәндә,

Белемсезгә төн килгән.

Тәрбияче. Тиз, тиз, тиз әйт дип,

Әйтә безгә тизәйткеч.

Тизәйткечне тиз әйттереп,

Телебезне төзәтик.

Мәдинә. Ә без күп тизәйткечләр беләбез, әйтимме.

Күпер башында күп күркә,

Күп күркәгә кирәк күп көрпә.

Аларның берсе күк күркә,

Күк күркәгә түк көрпә.

София. Абагага бага- бага

Башым бәрдем баганага.

Тәрбияче. Безнең балалар табышмаклар да күп беләләр. Әйдәгез әле, “Әйт тизрәк” уенын уйнап алыйк.

Диана. Әни, безнең тылсымлы китапта тагын ниләр бар икән, тагын бер битен ачыйк әле. Нинди матур чишмә! Безнең туган ягыбыз чишмәләргә бик бай. Олы Кибәхуҗада данлыклы “Изгеләр” чишмәсе, “Яхья” чишмәләре бар. Без ул чишмәләрне балалар белән ел саен чистартып буяп торабыз, шулай бит кызым.

Тәрбияче. Ямьле чишмә буйлары,

Яшелдер болыннары.

Сабыйларның рәхәтләнеп

Уйнаган урыннары.

Зөлфәт. Челтекр- челтер чишмә ага

Көмеш төсле сулары.

Су өстендә җем- җем итә

Көннең алтын нурлары.

Зәлинә. Бер гүзәл кыз суга бара,

Көянтә- чиләк асып.

Җырчы кошлар кунып сайрый,

Көянтәсенә басып.

Әдилә. Бер чибәр кыз суга бара

Көянтәсе- чиләге,

Чиләгенә караганда

Үзе кура җиләге.

“Чума үрдәк, чума каз” уены башкарыла.

Диана. Әни сандыкта тагын ниләр бар икән? Ай, нинди матур кыңгырау!

Әни. Бу кыңгырау белән кызым, без бәләкәй чакта уен уйный идек. Әйдәгез, кыңгырау белән  бездә уйнап алыйк.

Әни. Без бүген әби- бабаларыбыздан калган хәтирәләрне яңарттык. Уйнадык-көлдек, җырладык- биедек. Бергәләп күңел ачтык.Ә хәзер тылсымлы китапларны урыннарына куыйк. Сандыкның серләре күп әле. Сезнең белән кабат очрашырга язсын, балалар.

Тәрбияче. Адаштырмас маягыбыз- мирас.

Юлда юлдаш- туган телебез!

Туган телне, җирне сөйсәк кенә

Матур булыр алгы көнебез.

Җыр. “Әйлән- бәйлән”

Яшь буынга мирас булып

Бер хәзинә калсын үткәннән.

Әбиемнең серле сандыгы

Әни: Кызым, бүген без синең белән бик күп җирләрдә булдык, күп

нәрсәләр күрдек. Казаныбызның тарихи урыннарын карадык.

Тәмам арыдык, талдык.

Азалия: Әнием, арысак та, талчыксак та миңа бик ошады.

Әни: Әйдә, кызым, утырып бераз ял итик. Кара әле, балам, безнең

өебездә дә истәлекле, тарихи әйбер бар бит. Мин менә бу

әбиеңнең матур сандыгы турында әйтәм.

Азалия: Әнием, әбиемнең бу серле сандыгы мине күптәннән

кызыктыра. Әйдә, ачып карыйк әле шуны.

Әбиемнең матур сандыгы

Кызыктыра мине күптәннән.

Ачыйк әнием әбекәйнең сандыгын

Әни: Ай, кызым, бигрәк матур шигырь беләсең икән серле сандык

турында.

Шул вакытта балалар керә.

Балалар: Исәнмесез!

Әни: Исәнмесез, балалар! Рәхим итегез, утырыгыз.

Балалар, бүген мин сезне бер истәлекле серле сандык белән

таныштырырга үзебезгә кунакка чакырдым. Бу серле сандык безгә

истәлеккә әбиебездән калган. Әйдәгез әле, балалар, бу сандыкны

ачып карыйк.

Айхай, нәрсәләр генә юк икән бу сандыкта! Төрлетөрле китаплар

да бар монда.

Китап алабыз

Азалия: Ааай, нинди зур китап!

Әни: Кара, нинди матур яз күренеше бу биттә. Балалар, ә сез яз

турында нәрсәләр беләсез?

Сүз балаларга бирелә

Лилия: Моннан бик күп еллар элек Яңа ел яз аенда башланган бит.

Мөселман календаре буенча хәзер дә Яңа елны 21 нче мартта

каршылыйлар. Ул Нәүрүз дип атала.

Илшат: Яз көне бөтен дөнья яшәрә, тормыш та яңарып киткән

кебек була. Урамда да яз ае: дөнья матурлана, тамчылар таба.

Камил: Тамчылар тама тып та тып

Алпар урта гомуми белем бирү мәктәбе.

Тема:Әбиемнең сандык серләре

(җырлы-уенлы кичә)

Татар теле һәм әдәбият укытучысы:Гиниятуллина Г.Ф.

Әбиемнең сандык серләре.

Җырлы – уенлы кичә.

Максат: Укучыларны татар халкының көнкүреш һәм гореф – гадәтләре, йолалары, уеннары белән тирәнтен таныштыру, укучыларның зәвыгын үстерү, халкыбызның рухи байлыгына ихтирам, өлкәннәргә хөрмәт тәрбияләү.

Җиһазлау: Китап күргәзмәсе “Халкыбызның күңел бизәкләре”; сандык һәм сандык эчендә — чиккән сөлгеләр, ашъяулык, калфак, түбәтәйләр, күлмәк, җәймә, кулъяулык, шәл, читек.

Катнашалар: 6-7 сыйныф укучылары. Алып баручы: китапханә мөдире.

Алып баручы: Менә, дусларым, җыелып та беткәнсез. Дуслар җыелгач бәйрәм була инде. Бүген без сөйгән халкыбызның күңел бизәкләре, йолалары, уеннары, гореф – гадәтләре белән танышырбыз.

Сәхнәдә милли киемнәр кигән малайлар, кызлар утыралар. Гайшә әби керә.

Гайшә әби: И, Гүзәл оныгым, аулакка кунаклар җыйгансың икән. Мин сезгә комачауламам, бер почмакта гына утырырмын.

Гүзәл: Юк, әбием, син безгә үзеңнең серле сандыгыңны ачып күрсәтерсең, безнең җитәкчебез булырсың.

Гайшә әби: Балалар, минем сандыгым үзе турында сөйләсәң генә ачыла.

Айдар: Әбиемнең күңел сандыгы!

Нинди серләр саклый икән ул?

Гомер буе җыйган хәзинәме,

Әллә инде күңел бизәгеме,

Нинди серләр саклый икән ул?

Алия: Әбиемнең күңел сандыгын

Бер ачасы иде, ачасы…

Әби – бабам белгән йолаларны,

Халкыбызның күңел җәүһәрләрен

Бер ачасы иде, ачасы.

Гүзәл: Әбиемнең күңел сандыгы

Кызыктыра инде күптәннән.

Ач, әбием, безгә күңелеңне,

Яшь буынга мирас булып калсын,

Бер хәзинә калсын үткәннән.

Гайшә әби сандыгын барып ача. Аннан чиккән сөлгеләр, ашъяулык, калфак, түбәтәйләр, күлмәк, җәймә, кулъяулыклар ала. Балалар белән бергә бу әйберләрнең исемнәре кабатлана.

Гайшә әби: Балалар, әйдәгез бер җырлап та алыгыз инде. Балалар “Зәңгәр күл”(Г.Насрый сүз., С.Сәйдәшев муз.) җырын башкаралар.

Гайшә әби: Бик матур җырладыгыз. Безнең дә бит бар иде яшь чаклар…Без дә шулай аулак өйгә җыела торган идек. Ул уйнаган уеннар, җырлаган җырлар!..

Марат: Әби, үзегез уйнаган уеннарны безгә дә өйрәт әле. Әби уеннар уйната.

Йөзек салыш.”

Уйнаучылар түгәрәкләнеп утыралар. Бер балада йөзек була. Шул бала түгәрәк буенча кулларына йөзек салган кебек әйләнеп чыга. Сиздермичә генә бер балага йөзекне сала, үзе уртага баса һәм: “Кемдә йөзек йөгереп чык!”,-ди. Йөзеге булган бала уртага чыгарга тиеш, ә калганнар аны тотып алырга тырышалар. Тосалар, аңа җәза бирәләр. Һәм ул, җәзаны үтәгәч, беренче бала кебек, йөзек сала башлый. Уен дәвам итә.

Бозык телефон”, “Шешә тәгәрәтү”, “Күз бәйләш” уеннары уйнала.

Гайшә әби: Әйдәгез балалар, тагын бер уен уйныйбыз “Башы телемдә, ахыры төендә” дип атала ул. Мәкаль әйтеш була бу. Мин башын әйтәм, төен чишүче ахырын таба. (Әби бау алып 6-7 төен төенли, балалар чишәләр).

Кем эшләми — шул ашамый.

Оста кулда һөнәр бар.

Тырышкан табар – ташка кадак кагар.

Эш сөйгәнне ил сөйгән.

Ана күңеле балада – бала күңеле далада.

Күрше хакы, тәңре хакы.

Бүгенге эшне иртәгәгә калдырма.

Аз сөйлә — күп тыңла

Гүзәл: Әбием, безгә табышмаклар да әйт инде.

Гайшә әби: Ярый тыңлап карагыз.

Үрә — үрә үрмәли, ятьмә-тозак үрәм ди.(Үрмәкүч)

Үзе нәни, үзе йомшак, тәгәри бер сары йомгак.(Чеби)

Җәен сары, кышын ак.(Куян)

Зыр-зыр әйләнә, үзе килеп бәйләнә.(Орчык)

Әйләнгән саен калыная.(Йомгак)

Ашар өчен туныйсың, тунаганда елыйсың.(Суган)

Чиләк-чиләк су эчә, су эчерсәң — тиз үсә.(Кыяр)

Рәхмәт балалар, күп беләсез икән, “5”легә генә укыйсыздыр. Ә хәзер, нинди татар милли ашларын беләсез, санап чыгыгыз әле.

Балалар бергәләп: Өчпочмак, гөбәдия, кыстыбый, кош теле, пәрәмәч, бәлеш, кабартма…

Гайшә әби кичәдә катнашучыларга, тамашачыларга рәхмәт белдерә.

Алып баручы: Әйе, гомер узган, тула оек белән чабаталар тузган. Ә халкыбыз мирасына булган мәхәббәт йөрәкләребездә саклана. Борынгы көнкүреш, киенү, бизәнү әйберләре хәзер музейларда гына сакланса да, халкыбызның мактанычы, горурлыгы. Үткәннәребезгә ихтирам, киләчәккә күпер ул. Татар халкының киемендә дә, йөзендә дә, хезмәт җимешләрендә дә матур, күркәм күңел сыйфатлары чагыла. Ул һәрвакыт матурлыкка, камиллеккә омтыла.

Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/39468-biemne-sandyk-serlre

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының

“ Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе “ муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

“ӘБИЕМНЕҢ СЕРЛЕ САНДЫГЫ”

Төзеде:югары квалификацион

категорияле башлангыч

класслар укытучысы

Әсхәдуллина Гөлнара Җәүдәт кызы

2015-2016 нчы уку елы

Максат: Укучыларны татар халкының көнкүреш һәм гореф – гадәтләре, йолалары, уеннары белән тирәнтен таныштыру, укучыларның зәвыгын үстерү, халкыбызның рухи байлыгына ихтирам, өлкәннәргә хөрмәт тәрбияләү.

Өй күренеше. Түрдә сандык. Бер читтә өстәл. Аның өстендә милли ризыклар.

Кичәне ачып җибәргәндә, сәхнәгә татар кызлары киеменнән Рәзилә исемле кыз чыга.

Рәзилә.

Әбиемнең күңел сандыгы!

Нинди серләр саклый икән ул?

Гомер буе җыйган хәзинәме,

Әллә инде күңел бизәгеме,

Нинди серләр саклый икән ул?

Әбиемнең күңел сандыгын

Бер ачасы иде, ачасы…

Әби-бабам белгән йолаларны,

Халкыбызның күңел җәүhәрләрен

Бер ачасы иде, ачасы.

Әбиемнең күңел сандыгын

Кызыктыра инде күптәннән.

Ач, әбием, безгә күңелеңне,

Яшь буынга мирас булып калсын,

Бер хәзинә калсын үткәннән.

Бүлмәгә самовар күтәргән Нурия әби керә.

Рәзилә.

Әбием! Әйтергә дә онытып торам, бүген безгә минем дусларым килергә тиеш. Мин аларга синең сандыкта кадерләп саклаган милли киемнәр турында сөйләгән идем. Аларның бу әйберләрне күрәсе килә. Ә без әле милли киемнәр турында бик күп шигырь, җыр, бию дә өйрәндек.

Нурия әби.

Иптәшләреңне чакырып бик яхшы эшләгәнсең, кызым. Тәмле ризыклар – үзебезнең милли ашларны пешердем. Сыйлармын үзегезне. Сандыгымда сакланган милли киемнәр турында да сөйләрмен. Без яшь чагында уйнаган уеннарны да уйнарбыз.

Рәзилә.

(тәрәзәдән карый) Әбием! Кунакларым килеп тә җиттеләр. (Бер төркем балалар керә)

Балалар.

Исәнмесез! Хәерле көн!

Нурия әби.

Хәерле көн, балакайларым. Күптән инде үзегезне кургәнем юк, үсептә киткәнсез. Түргә узыгыз, утырышыгыз.Кая,күршекәемне чакырып керим әле булмаса.Бибинур,ахирәт.Кер әле,кер тизрәк!

Бибинур әби.

Ник чакырдың ахирәт?

Нурия әби.

Менә оныгымның дуслары килгән.Минем “Серле сандыгым”ның серенә төшенәселәре килә.Әйдәле,бергәләп таныштырыйк әле .

Алинә:

Әбиебез сандыгында

Сакланмый ниләр генә.

Әйдәгез сорыйк үзеннән.

Ачып күрсәтсен безгә. (Әби сандык янына килә.)

Гөлназ:

Каян аңлап алды икән.

Әби безнең теләкне?

Түрдә торган сандыгын,

Үзе ачып күрсәтте. (Әби сандыгын ача, кулына матур итеп чигелгән түбәтәйне ала).

Нурия әби.

Балакайларым!

Татар хатын –кызларыбыз.

Эшнең серен белгәннәр.

Кич утырып, җырлар җырлап,

Оста чигү чикәннәр.

Бибинур әби.

Түбәтәй чигә hәм тегә белгән кеше алтын куллы оста санала иде. Кара бәрхеткә ука яисә сәйлән чигелгән түбәтәйләрне бәйрәмнәрдә кешелеккә генә кияләр. Ә көн дә кияр өчен сырып тегелгән, менә шундый кара бәрхет түбәтәйләр була. (Бер малайның башына кидерә). Карагыз әле, ничек килешә.

Инсаф:

Нурия әби, без түбәтәй турында күп шигырьләр өйрәндек, безне дә тыңла әле.

Әмир:

Балкып тора түбәтәйләр

Энҗе бөртекләр белән.

Алар монда килгән гүя

Чын әкият иленнән.

Инсаф:

Мөселманга фарыз баш киеме-

Үзе матур, үзе бәләкәй.

Әллә кайдан нурлар сибеп тора

Кызлар чиккән милли түбәтәй.

Кәрим:

Түбәтәйне кем кигән?

Иң элек бабам кигән.

Бераз үсә төшкәчтен

Әтием алып кигән.

Әмир:

Кигән аны малайлар,

Яшьүсмерләр, агайлар.

Түбәтәйне син сакла.

Аны башыңнан салма.

Нурия әби.

Бу татарның милли баш киеме.

Килешә ул кемнәр кисә дә.

Исеңдә тот , балам, кадерен бел,

Гасыр буйлап килгән ул безгә.

“Түбәтәй” уены уйнала. Балалар түгәрәккә басалар, җыр җырлап түгәрәк буенча хәрәкәт итәләр. Җыр бетүгә, түбәтәй кемдә калса, шуңа җәза бирелә: (шигырь сөйләргә, җырларга, мәзәк сөйләргә һ.б. Уен 2-3 тапкыр кабатлана)

Түбәтәеңне кигәнсең,Түп-түп түбәтәй,

Ераклардан килгәнсең.Төбәтәең укалы.

Төскә матурлыгың беләнЧиккән матур түбәтәең

Шаккаттырыйм дигәнсең.Менә кемдә тукталды.

Гөлназ:

Алинәне нишләтәбез?

Балалар:

Биетәбез,җырлатабыз,шигырь сөйләсен.

Зәлия:

Алинә бик матур җырлый бит,җырласын.

Җыр:”Әнием”

Алинә:

Фирзәрне нишләтәбез?

Балалар:

Гармунда уйнасын.

Фирзәр гармунда уйный.

Нурия әби.

Рәхмәт, балакайларым. Олы кешене сөендергәнегез өчен. Яшь чакларым искә төшеп китте. Без дә шулай күңелле итеп уйный идек. Кая әле яшь чагымда кигән калфагымны сезгә дә күрсәтим.(Әби сандыктан калфагын ала, оныгының башына кидерә, аңа сокланып карап тора)

Бибинур әби:

Калфак чигү hәм тегү бигрәк тә зур осталык таләп итә. Менә бу чуклы калфакны үзем чигеп кидем. Ак сәйлән белән күпертеп эшләнә ул. Элегрәк мондый калфакларны бай хатыннары гына кия иде.

Айгөл.

Сандыкта ятты озак

Әбием чиккән калфак.

Ул калфакны әнием дә

Кадерләп кигән һәрчәк.

Лилия.

Милләтемнең нуры анда

Ука, чугы, чачагы.

Онытма, ядкарь бүләк-

Әбиемнең калфагы.

Җыр “Кәләшүшем-калфагым”

Нурия әби.

Рәхмәт, балакайларым, матур җырыгыз өчен (әби сандыктан, чулпылар, көмеш алкалар ала). Ә бу әйберләр турында нәрсә әйтә аласыз?

Зәлия.

Чың-чың итеп чыңлыйлар

Толымнарда чулпылар.

Иң башыма хәтле төште

Матур көмеш алкалар.

Минем йөрәгемне кага

Әбимнең чулпы чыңы.

Яңа буын оныклар да

Чыңлатыр микән аны?

Бибинур әби.

Сезнең кебек акыллы, мәрхәмәтле, милли сәгатебезне яратучы балалар булганда милли киемнәребез югалмас. Аларны киючеләр көннән-көн күбәер, алла боерса.

Зәлия:

Калфак , яулык, күлмәк, камзул-

Болары безгә таныш.

Сөйләгезче, кайчан туган

Татарда читек – кәвеш?

Инсаф:

Мин беләм. Теләсегез сөйлим.

Борын – борын заманнарда

Болгар иле булган, ди.

Безнең борынгы бабайлар

Шушы илдә торган, ди.

Ул бабайлар әйбәт күннән

Читекләр теккәннәр, ди.

Читек киеп ,дөнья буйлап

Сәүдә дә иткәннәр, ди.

Фирзәр:

Ул заманда күп халыклар

Чабата кигәннәр, ди.

Ә безнең Болгар бабайлар

Читектән йөргәннәр, ди.

Бизәк төшкән итекләрне

Читекләр дип йөрткәннәр,

Аларны татар кызлары

Бәйрәмнәрдә кигәннәр.

Алинә.

Кызлар ,әйдәгез бер биеп алабыз.

Татар халык биюе башкарала.

Нурия әби.

Бигрәк оста биисез. Әйдә,ахирәт,синдә балаларга үзеңнең осталыгыңны күрсәт әле.Син бик оста итеп мөнәҗәт әйтәсең бит,әйдә әле.

Бибинур әби (мөнәҗәт әйтә).

БисмиЛләhир-Рахмәнир-Рахим.

Килеп кердем өегезгә,                                 Мәҗлесегез күркәм булсын,

Дога кылдым түрегездә.                              Өегезгә фәрештә тулсын,

И Аллаһым, иман нуры                               Догаларым кабул булсын,

Балкып торсын йөзегездә.                           Әрвахларыгыз шат булсын.

Балалар.

Рәхмәт,Бибинур әби.

Бибинур әби.

Бу йөзек – әбиемнән калган истәлек. Мин аны бик кадерләп саклыйм. Аулак өйгә җыелгач, шушы йөзек белән “йөзек салыш” уйный торган идек.

Гөлназ.

Әбекәйләр, безгә дә өйрәтегез әле шушы уенны.

Бибинур әби.

Әйдәгез, барыгыз да тезелешеп утырыгыз, учларыгызны тотыгыз. Мин сезгә йөзек салам. Йөзек кемдә икәнне сизсәгез, аңа берәр “җәза” бирәбез (Йөзек сала). Йөзек кемдә, сикереп чык.

Айгөл:

Фирзәрне нишләтәбез?

Икенче төркем җавап бирә:

“Биетәбез”.

Фирзәр бии-бии бер кызны чакырып бииләр.

Фирзәр (йөзек сала, йөзек Гөлназа чыга).  

Гөлназга нинди “җәза” бирик?

Балалар. “

Биетик!”, “Җырлатыйк!”

 Гөлназ.

Рөхсәт итсәгез, мин шигырь сөйләр идем.

Уйнаучылар.

Рөхсәт, рөхсәт.

Шигырь: “Хәбәрсез югалганнар.”

Нурия әби.

Сез сөйләгән шигырьләрне, җырларны тыңлап, вакытның үткәнен сизми дә калганмын. Сандыгымда сезгә күрсәтәсе тукыган, чиккән сөлгеләрем дә, эскәтерләрем дә, башка әйберләрем дә бар. Алар турында икенче вакыт сөйләшербез. Аларның матурлыкларын карап, бергә сокланырбыз. Ә хәзер, әйдәгез, узегезне тәмле ризыклар белән сыйлыйм. Бергәләп тәмле итеп чәйләр эчик.

Алинә.

Бу байлыкны урнаштырып,

Әби сандыгын япсын.

Безнең кебек балаларга

Аны ачып күрсәтсен.

Бибинур әби :

Бу киемнәр, бу бизәкләр

Килә ерак чорлардан.

Үсәр татар балалары

Илһам алып шулардан.

Безнең милли сәнгатебезне дәвам иттерүчеләр күбәйгәннән-күбәя бара. Шуңа күрә дә гореф-гадәтләребез яшәр, чәчәк атар. Ә милли киемнәребез тормышта үз урынын табар дип өметләнәбез.

Файдаланылган әдәбият

Балалар фольклоры/Төз. Н Исәнбәт. – Казан: Татар, китап нәшрияты, 1984.Балачак бәйрәмнәре/Тәз. З Зарипова. – Чаллы, 1994.Иң матур сүз/Төз. К.В. Закирова. Казан – “Мәгариф” нәшрияты, 2000.Иң татлы тел – туган тел/Төз. М.Ф. Кашапова. Казан – “Мәгариф” нәшрияты, 2004.

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Эбиемнен кунел сандыгы сценарий
  • Эбиемдэ кунакта сценарий
  • Эбием сандыгы сценарий
  • Эбием алтыным сценарий
  • Эберхард китайские праздники читать