Эфганчылар белэн очрашу кичэсе сценарий

Әфганчылар белән очрашу кичәсе Тирәнәя һаман яралар. скачать материал doc ppt

Поделитесь с коллегами:

раслыйм

МБГББУ «Иске Кыязлы урта

гомуми белем бирү мәктәбе» директоры

______________ /М.Ф. Мөдәрисов

Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы

Иске Кыязлы урта гомуми белем бирү мәктәбе

Әфганчылар белән очрашу кичәсе Тирәнәя һаман яралар

(Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылулары уңаеннан үткәрелгән ватанпәрвәрлек дәресе )

Әфганчылар белән очрашу кичәсе Тирәнәя һаман яралар

Класс сәгатен төзеде: педагог-оештыручы Гыйльметдинова Алсу Галимҗан кызы

Төзеде : Гыйльметдинова А.Г.

I кв. категорияле педагог-оештыручы

Иске Кыязлы — 2014 ел.

Максат:

  1. Әфган сугышы, аның асылы белән таныштыру, хезмәт кешеләрен олылау.

  2. Әфганстанда хәрби хезмәттә һәлак булган ир-егетләрне искә алу.

  3. Укучыларда әти-абыйларына карата горурлык, ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләү.

Җиһазлау: компьютер, проектор, Power Point программасында эшләнгән призентация, Әфган сугышында катнашкан райондашларның фотосурәтләре, магнитофон, Зиннур башкаруында «Әйләнеп кайта алсам» җыры яздырылган кассета, интернеттан алынган «Әфган юлы» документаль фильмы, Әзһәр Зәйнетдинов «Тәмугтан репортаж» китабы, конверт белән хатлар.

1)

«Кайсы тауның ташларыннан икән

Батырлыкка һәйкәл куясы!»

«Ил өстендә бөтерелеп

Йөрсә хәвеф-хәтәр,

Бу инде «батырларча…» дип

Килгән соңгы хәбәр».

«Батырлык, дип күпме сөйләп йөрмик,

Күпме аны күккә күтәрмик,

Ише бармы бөеклекнең солдат

Кылган батырлыкка тиңләрлек?»

2) Ярдәм сорап күп килделәр безгә

Барысына да бу ил булышты.

Тик беләсе иде —

Без соң тагын кайсы илгә күпме бурычлы?

Интернациоаналь бурыч дидек

Әллә нәрсә итеп сөйләдек

Бурычтырмы…

Нигә меңәрләгән

Кеше җаны белән түләдек?!

Япь-яшь кенә килеш күпме гарип

Аналарның йөрәк түземме?

Бурыч түләр өчен егетләрнең

Аяк-кулы кирәк идеме?

Илдә нигә кадерсезләнделәр

Бурыч түләде бит алар да.

Ахыр чиктә йөрәкләргә нигә

Граната булып ярыла?!

Интернациональ бурыч имеш

Табалмадык шуннан башканы

Ил бурычы булып, әсирлектә

Газап чигә кемнең башлары.

Тагын кемгә, күпме бурычлы без

Нигә белми халык?

Бүгенге яңа буын егетләре үсә

Бурыч түләр өчен түгелме?

(Х.Әюп. Интернациональ бурыч)

Луиза Батыр-Болгариның Равил Фәйзуллин сүзләренә язылган «Кичер кайта алмавымны» җыры башкарыла.

…Төн үтә, таулар артына

Тулган ай бата;

Татарстан кырларында

Язгы таң ата.

Татарстан, Татарстан!

Бөек Ватанның

Бөтен милләтләре сине,

Бу язгы таңның

Чык кунган чәчәкләредәй,

Якын күрәләр,

Синең бәхетеңне даулап,

Утка керәләр.

Көрәшләрдә алган даның

Ул — Ватан даны;

Халкың түккән ялкынлы кан

Ул — Ватан каны.

Даныңны, утлы каныңны

Таптатмас өчен,

Ватан кояшы — юлбашчы

Туплый ил көчен…

Фатих Кәрим («Идел егете» поэмасыннан өзек).

1) Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, укытучылар, укучылар! Без бүген залга Ватанны саклаучылар көнен һәм рус гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылып бетүгә 25 ел булуны билгеләп үтәргә җыелдык.

2) Без якташларыбызның батырлыгына яңадан бер кабат сокланыр, аларга дан һәм мәдһия җырлар өчен, аналарның түземлеге һәм сабырлыгы алдында баш ияр өчен, бу залга җыелдык.

1) Шушы бәйрәмгә үзебезнең якташларыбызны, төрле елларда хезмәт итүчеләрне чакырдык. Алар арасында Әфганстанда хезмәт итүчеләр дә, хәрби-диңгез флотында, Чечняда тынычлык урнаштыруда катнашучылар да. бар.

2) Игътибар иткәнсездер безнең бүгенге кичәбездә сүз моң, сагыш, югалту ачысы һәм батырлык турында булачак. 2009 елның 15 феврале — соңгы совет сугышчысы Әфганстан чиген атлап чыкканга 25 ел.

1) Әйе, моннан нәкъ 25 ел элек, 1989елның 15 февраленда Брежнев хөкүмәте башлап җибәргән «тантаналы марш» тәмамлана. Хәер тәмамлана микән? Гомумән ни өчен әфган җиренә совет сугышчыларын кертәләр һәм ул чорда бу ил нинди булган соң?

— Солдат сугышны сайламый һәм аны игълан итми. Солдат халык һәм Ватан алдындагы бурычын гына үти. Аның каһарманлыгы, батырлыгы, Ватанга ихтирамы нәкъ әнә шунда күренә. Әфганстан иленә совет гаскәрләрен кертелү турындагы хәбәрне 1979 елның 27 декабрендә үзәк телевидение аша Леонид Ильич Брежнев хәбәр итә.

Беренче бәрелешләрдә үк 86 совет сугышчысы башын сала.

СЛАЙД №6 (1980-1984).

1980 елда Әфганстан җирендә — 1500 гә,

1981 дә — 1300 гә,

1982 дә — 2000 гә якын совет сугышчысы һәлак була, яраланучыларның саны уннарча меңгә җитә.

1983 елда — 1500 гә,

1984 тә — 2400 гә якын совет сугышчысы туган туфрагына цинк табутта кайта.

Фәкать 1988 елның 15 маенда гына чит илдәге гражданнар сугышыннан совет гаскәрләре чыгарыла башлый. Ниһаять, 1989 елның 15 февралендә генә соңгы совет солдаты Әфганстан чиген атлап чыкты. 9 ел 51 көн буена барган сугыш булды бу җирдә.

— Укучылар, әйдәгез хәзер шушы беркемгә дә кирәкмәгән каһәрле сугыш турында видеоязма крап үтик.

СЛАЙД №7 («Әфган юлы»).

(укучыларга интернеттан алынган»Әфган юлы» исемле 6 минутлык документаль фильм күрсәтелә. Сайтның адресы: mmg-kgb.ucoz.ru)

Бу сугыш безнең халык өчен 15 меңгә якын кургаш табут, 50 мең яралы, 312 хәбәрсез югалган солдат рәвешендә әйләнеп кайтты.

Исән кайтканнар мәңге төзәлмәс күңел җәрәхәте алды. Татарстан Республикасы Әфганстан сугышында менә дигән 257 егетен югалтты. Бу аяусыз сугыш Аксубай районын да читләтеп үтмәде: бездән киткән егетләрнең -сы Әфган тауларында башын салды. Аларның исеме безнең күңелләрдә мәңге сакланыр.

А-1) Нинди кыска гомер, 20 яшь

Җиңү мизгеленә бетте сыеп

Нигә үлем белән түләргә соң

Исемеңне тик калдыру өчен

Мәңгелеккә хәтерләргә уеп?

А-2) Юк, батырлык очрак кына түгел

Кемнәрнеңдер өлешенә тигән

Ватан төшенчәсе солдатка ич

Ата-баба җире, туган туфрак

Ана теле, сөте белән иңгән.

А-1) Шушы соңгы сынау мизгелендә

Тормаган ул хәтта үзен аяп,

Изге антын үтәү өчен газиз

Гомрең биргән солдат — илгә маяк!

Җыр «Ышанмыйм»

1) Әйе, Әфганстанга киткән байтак егетләрне көтеп ала алмадык. Ул егетләр әле бик
яшь кенә булсалар да ата-аналарының йөзенә кызыллык китермәделәр.

2) Безгә хәзер яңа гасырда җир йөзендә тынычлык урнашсын, җитәкчеләребез төпле фикергә килсен дә, балалар сугыш афәтен күрмәсен дин кенә телисе кала.

  1. Шуңа сөеник, исән кайткан солдатлар арабызда яши. Әфган егетләре… Аларны тикмәгә генә шулай атамыйлар. Чөнки алар туган илгә кайткач та әфган егетләре булып калдылар. Алар ут-суны кичеп, язмышларына төшкән авырлыкларны, сынауларны бергә җиңеп чыгып, биредә дә бер-берсе белән элемтәне өзмәделәр. Әфганчылар союзы барлыкка килде.

  2. Тормыш дәвам итә. Әфганчылар завод-фабрикаларда, туган авылларында эшлиләр, өйләнеп балалар үстерәләр. Безнең яктан да лачындай егетләргә Әфган җирен, корал тотып утка керергә, иксез-чиксез океаннарны, күкләрне гизәргә туры килде.

1)Авылдашларыбыз

Аминов Шамил Гомәр улы

Валиуллин Фидаиль Рәшит улы

Гыйззәтуллин Гомәр Әсхат улы

Гыйззәтуллин Шәүкәт Әсхат улы

Гәрәев Әхат Бари улы

Зәйдуллин Мулланур Фатыйх улы

Кыямов Әнәс Сруртдин улы

Сафиуллин Рәфис Абдулла улы

Сөләйманов Искәндәр Вәли улы

Нуриев Таһир Сәмигулла улы

Муллин Андрей Николаевич

Мөдәрисов Рифкать Сәмигулла улы

Хәлиуллин Госман Әһлиулла улы

Шәйхетдинов Камил Мансур улы

Шәйхетдинов Әмирҗан Минзәки улы

Шәйхетдинов Рафаэль Зөфәр улы

Шафигуллин Рамил Хабибулла улы

Морадыймов Исмәгыйль Миншакир улы

сүзне батыр ир-егетебез ___________________________________________- гә бирик.

сөйли. Укучылар сорауларына җаваплар бирә.

(концерт номеры)

  1. Изге җиребезне илбасарлардан саклап калган, аның иминлеге өчен гомерен дә кызганмаган Ватан сугышы каһарманнары, Әфганстан җирендә сугыш кырында һәлак булган, хәбәрсез югалган якташларыбызның истәлеге алдында баш иябез.

(1 минут тынлык)

Магнитофоннан Зиннур башкаруында «Әйләнеп кайта алсам»

җыры тыңланыла.

— Әфган җырлары — ул хәрби намусның һәм кайгы-хәсрәтнең тере елъязмасы. Әфганстанның көйгән җирләрендә туып, магнитофон тасмаларында, куен дәфтәрләрендә күченеп йөреп, соңыннан әфганчыларның «гимнына» әверелгән.

Бу җырларда искиткеч шәфкатьле көч бар. Алар көчсезләргә көч бирә, югалып калганнарда ышаныч арттыра.

Бер укучы Тәкыя Шәрипованың «Ана өмете» шигырен яттан сөйли.

СЛАЙД №16 (Шигырь).

Чирек гасыр гомер узса да,

Хәбәр көтә ана улыннан.

Өмет итә, бәлки кайтыр, дип,

Күзен алмый киткән юлыннан.

Йокысыз үткән озын төннәрдә

Улы белән һаман сөйләшә,

Шатлык-кайгыларын уртаклаша,

Киңәшләшә, дәшә, серләшә.

Көтә-көтә кара чәчләренә

Ап-ак булып карлар яуса да,

Чиксез авыр сагыш газабыннан

Йөрәгеннән каннар тамса да,

Көтә һаман улын, йөрәгендә

Пыскып яна өмет чаткысы,

Иртәгәге көндә булыр сыман

Куанычы, көткән шатлыгы.

— Әйе, уллары цинк табутларга «төренеп» кайтса да, әти-әниләре күңелләре белән гомер буена газизләрен олы юлга карап, күзләрен алмыйча көтә. Юлда чит-ят кеше күрсә дә, аларга газизләреннән хәбәр киләдер кебек тоела. Әфган сугышында һәлак булганнарны якыннары, туганнары, дуслары олылап һәрдаим искә ала. Аналарның кулларында бары тик улларының балачак, яшьлек фотолары белән беррәттән әнкәйләргә мәхәббәт белән сугарылган солдат хатлары.

Безнең кайбер якташларыбызның туган якларына кайтып: «Исәнмесез!» — дип якыннарын кочагына алырга, елга буйларында ялан тәпи йөрергә насыйп булмады. ________ абыйның һәр хаты сагыну, туган нигез өчен борчылу белән сугарылган. Аны туган якның ак, салкын кышлары, авылның җәйрәп яткан, бәпкә саклап, уйнап йөргән болыннары юксындыра. Язган хатларын укыганда күз алдына көчле рухлы, өмет белән яшәүче, моң-зарны белмәүче егет килеп баса. ___________абыйның солдат хезмәтен тутырып кайтуын өйдәгеләрнең барысы да исән-сау килеш, ишек катында көтәргә тиешләр иде. Ул шулай теләгән. Һәр хатында «Исән торыгыз…», дип язган.

Хаттан өзекләр сәхнә этюды рәвешендә күрсәтелә.

Алгы планда солдат басып тора. Каршыда өч урындык түгәрәк ясап куелган. Алгы урындыкта Ана утыра. Ана калтыранган куллары белән кулындагы хатны ача.

Ана. (Үзалдына догалар укый-укый, хатның беренче битен ача. Ярым ишетелерлек итеп кенә хатның башын укый. Соңыннан солдат-диктор дәвам итә.)

Солдат. Сәлам Термездан!

Исәнмесез, кадерле әнием, әтием, әбекәй, Илфат һәм Илсөяр! Сезгә кайнар солдат сәламнәрен җибәреп хат язучы Илфар дип белерсез. Сәлам барлык туганнарга, егетләргә — кызларга, сораучы кешеләргә. Ярый, сәлам тәмам, алда языласы сүз юлларына күчәм.

…Частька без тугызы көнне килеп җиттек, шул ук көнне мунча кереп, солдат киемнәре кидек, гражданка киемнәренең берсе дә калмады.Безнең полк әле яңа гына төзелеп килә, мотострелковый полк, була инде…

Әзрәк хезмәт иткән урын турында. Мин Үзбәкстанда Термез дигән шәһәрдә хезмәт итә башладым.Табигать болай бик әйбәт, тик кызу, 40 градус җылы була,кайчакта 50 гә дә җитә. Көне буе су эчәбез. Кайбер малайларның борыннарыннан кан китә. Мин әллә кайчан монда яшәгән кебек йөрим. Шәһәр чик буена урнашкан, Әфганстан чиге бездән 1,5 км гына.

Мине гранатаметчик итеп куйдылар. Граната ата торган мылтык кебек нәрсә инде, тик юан.

Без 29 июль көнне сугышчан ант кабул итәбез. Сәгать 12 ләрдә шул көнне исегезгә төшсәм, минем ул вакытта ант биргән чагым булыр.

Үзегезнең хәлләр ничек? Әбекәйне ял иттерегез, мин кайтуга исән булсын. Печән әзерлисезме соң? Монда бодайны суктырып бетерәләр инде. Казахстанда да бетә инде. Бездә дә ура башлаганнардыр…

Ярый, хатны ешрак языгыз. Хушыгыз, исән булыгыз.

Кабат сәлам белән Илфар. (12.07.79)

Ана. Балакаем исән-имин генә хезмәт итеп кайтырга язсын инде. (Ана арткы урындыкка күчеп утыра)

Кыз. (шатлыклы, тыштан йөгереп керә, кулында хат, алгы урындыкка утыра). Абыем, Илфар абыем минем. Ниһаять миңа да хатың килде. (хатны үбеп ала, әкрен генә ачып укый)

Кыз. Исәнме, Илсөяр сеңлекәш!

Сиңа сагынычлы солдат сәламнәре белән абыең Илфар хат яза.

… Минем хәлләр әйбәт. Озакламый кайтыр вакыт та җитәр. Шуңа менә сиңа хат язам. Алайса син нык ачулангансың. Бигрәк «усаллангансың» икән. Мин армиягә киткәнче дә усал идең. Һаман да шулай мени әле син «шайтан кызы»? (Шаяртам гына, үпкәли күрмә). Илфатка «көн» күрсәтмисеңдер инде. Шаярасыздыр инде. Дус булыгыз, менә сезне сагынам да, кайтырга ара ерак, Әлмәт түгел. Әле бит безнең үсеп, таралышып бетәсе дә бар, гел әти-әни янында утырып булмас. Син хәзер бәләкәй кыз түгел инде. Әбекәйнең, әти-әнинең сүзен тыңла! Гел булышып кына тор. Укулар ничек бара соң? Кара аны, әйбәт укы, кыз кешегә начар уку килешми ул, яме?! Дәресләреңне хәзерлә онытма. (23.10.79)

Кыз. И абый, минем өчен борчылып та торасың, инде. Әни, әни дим, абыйдан хат килде. (арткы пландагы урындыкка күчеп утыра). Миңа тырышып укы, дигән. Кайтуына мәктәпне алтын медальгә тәмамлап куярмын әле. Сезгә сәлам әйткән, барысы да яхшы дигән.

Ана. Амин шулай булсын, балакаем. (Кызны кочагына ала).

Малай. (Малай керә, кулында хат, урындыклар янына килеп җиткәч кулын баш өстенә куеп честь бирә, хатны ачып, алгы урындыкка килеп утыра, хатны укый).

Малай. Сәлам таулы Әфганстаннан! Исәнме, энекәшем Илфат!

… Синекеннән алда әниемнең язган хатын алдым. Алдым да кара кайгыга баттым. Бер нәрсә белдермәм дигән идем булмады инде. Әнием хәзер әллә ниләр уйлагандыр инде. Син кара аны, тынычлансын, берегез дә борчылмагыз. Инде апрельда үк яраланган идем, хәзер бит июль. Әллә кайчан төзәлде. Кул белән сугып шешәне «әһ» тә итмичә ватам мин хәзер. Әле күптән түгел бокс буенча да, самбо буенча да өченче разрядка имтихан бирдем. Мактана дип уйлама, кайткач сине дә өйрәтермен, бергәләп тренировка ясарбыз. Ә хәзергә физкультура белән шөгыльләнә тор, яме. Монда хәлләр пока тыныч. Сирәк — мирәк Кабулга яки икенче җиргә чыгып кайтабыз БМД белән. Хәтәр күңелле. Ә болай һаман шул служба… Бик тә кызу, температура 60 ка кадәр җитә, ә күләгәдә 40 градус. Төнлә салкын, одеял ябынып йоклыйбыз. Чыгару турында сөйләнмиләр. (29.07.80)

Малай. (арткы планда утыручы Ана каршына килә). Әни, әни, нигә син шулай моңсу?

Ана. Абыеңнан һаман бер хәбәр дә юк. Пуля тигән дигәннәр иде, нык яраланды микән? Бу арада гел начар төшләр белән дә саташам, балам. Күңелем тыныч түгел (малайны кочаклый).

Малай. Борчылма әни, абыйдан әле генә хат алдым, әни борчылмасын, дигән. Аңа 3 ай үтте, төзәлде, җөе дә калмады дигән. Самбо белән шөгыльләнәм, кайткач сине дә өйрәтәм, дигән. Урамдагы малайлар янына чыгып, борыннарына чиртеп керим әле. Нинди көчле минем абыем. Илсөяр әйдә урамга. (Кыз белән малай шаяра-шаяра урамга йөгереп чыгып китәләр).

Солдат. (чүгәләп, сөйли-сөйли хат яза). Əнием! Син әллә ниләр уйлап үзеңне бетерәсең, әти дә. Əбекәйне дә әйтер идем инде. Мин бит монда берүзем генә түгел, әллә нихәтле солдат монда. Əйтерсең лә, миңа гына интегергә туры килә. Борчылмагыз, баштагы мәлне барыбызга да авыр булды, куркыныч та иде. Хәзер уртача инде, андый хәлләр сирәк — мирәк кенә булып ала.

…Яралану турында язып торасы килмәгән иде инде, үзегез белгәнсез тагын. Сезне борчып торасым килмәде пүчтәк әйбер белән. Муенга түгел, җилкәгә йомшак мускулга тиеп, тишеп чыгып китте пуля. Тектеләр дә, шуның белән бетте. Бер бәләкәй генә җөй калды. Истәлеккә. Кайткач карарсыз.

Минем өчен борчылмагыз, үтенеп сорыйм. Минем кайтуны теләсәгез, әллә ниләр уйлап чыгармагыз. Ни турында уйласаң, шул була ул. Мин бит үземнең исән кайтуыма ышанам, кайтырмын. Ə сез нигә борчыласыз?!

Ышаныгыз минем кйтуыма. Кайткач ниләр күргәннең барсын да сөйләрмен. Шунда белерсез чын дөресен. Ярам турында онытыгыз, яме.

Мин бит исән, таза. Бер ким җирем дә юк. Əле миңа яшисе дә яшисе.

… Əбекәйне саклагыз. Мин кайтканчы булса да. Үзем дә аңлыйм, карт инде ул. Ләкин барыбер минем кайтуны булса да, күрергә тиеш, башкача ярамый…

Исән торыгыз. Кабат күрешкәнгә кадәр. Сезне сагынып Илфар. (7.08.80)

(хатны конвертка сала, чыгып китә).

Ана. (кулында бер кочак хат, аларны актара, укыган кебек итеп ала). И балакаем, балакаем, борчылмасын дип кенә язасың инде син бу хатларны, барысы да яхшы, дип. Күңелем сизенә, йөрәгем тыныч түгел бит (елый).

(еракта шартлау тавышы)

Ана. (Ана кинәт як-ягына каранып ала, ачыргаланып кычкыра) Улым

— Зур сугышлар бетә, ә тарих мәңгелек. Əфган сугышы да тарихыбызга кереп калды. Еллар үткән саен йөрәкләребезне телгәләп, искә төшереп торачак авазлар калды: җан, тән яралары алып кайткан исәннәр, мәңгелек ятып калган солдатларның җырлары калды:

Яз кайтмасак, көзен кайтырбыз, дип

Əнкәйгә кул биреп китмәдек.

Үзебез дә белми, туган җирдә

Соңгы җырыбызны җырладык.

Ә бүгенге көндә, укучылар, Әфганстан, Чечня фаҗигалары башка кабатланмасын, бу сугышларда һәлак булган солдатларның ата-аналары күргән кайгылар башка беркемнең дә башына төшмәсен, хәзерге вакытта хәрби хезмәттә булган абыйларга тыныч көннәрдә армия хезмәтен үтеп, исән-имин туган якларына әйләнеп кайтуларын теләп, класс сәгатен йомгаклыйсы килә.

«Кайсы тауның ташларыннан икән

Батырлыкка һәйкәл куясы!»

«Ил өстендә бөтерелеп

Йөрсә хәвеф-хәтәр,

Бу инде «батырларча…» дип

Килгән соңгы хәбәр».

«Батырлык, дип күпме сөйләп йөрмик,

Күпме аны күккә күтәрмик,

Ише бармы бөеклекнең солдат

Кылган батырлыкка тиңләрлек?»

2) Ярдәм сорап күп килделәр безгә

Барысына да бу ил булышты.

Тик беләсе иде —

Без соң тагын кайсы илгә күпме бурычлы?

Интернациоаналь бурыч дидек

Әллә нәрсә итеп сөйләдек

Бурычтырмы…

Нигә меңәрләгән

Кеше җаны белән түләдек?!

Япь-яшь кенә килеш күпме гарип

Аналарның йөрәк түземме?

Бурыч түләр өчен егетләрнең

Аяк-кулы кирәк идеме?

Илдә нигә кадерсезләнделәр

Бурыч түләде бит алар да.

Ахыр чиктә йөрәкләргә нигә

Граната булып ярыла?!

Интернациональ бурыч имеш

Табалмадык шуннан башканы

Ил бурычы булып, әсирлектә

Газап чигә кемнең башлары.

Тагын кемгә, күпме бурычлы без

Нигә белми халык?

Бүгенге яңа буын егетләре үсә

Бурыч түләр өчен түгелме?

(Х.Әюп. Интернациональ бурыч)

Ана. (Үзалдына догалар укый-укый, хатның беренче битен ача. Ярым ишетелерлек итеп кенә хатның башын укый. Соңыннан солдат-диктор дәвам итә.)

Солдат. Сәлам Термездан!

Исәнмесез, кадерле әнием, әтием, әбекәй, Илфат һәм Илсөяр! Сезгә кайнар солдат сәламнәрен җибәреп хат язучы Илфар дип белерсез. Сәлам барлык туганнарга, егетләргә — кызларга, сораучы кешеләргә. Ярый, сәлам тәмам, алда языласы сүз юлларына күчәм.

…Частька без тугызы көнне килеп җиттек, шул ук көнне мунча кереп, солдат киемнәре кидек, гражданка киемнәренең берсе дә калмады.Безнең полк әле яңа гына төзелеп килә, мотострелковый полк, була инде…

Әзрәк хезмәт иткән урын турында. Мин Үзбәкстанда Термез дигән шәһәрдә хезмәт итә башладым.Табигать болай бик әйбәт, тик кызу, 40 градус җылы була,кайчакта 50 гә дә җитә. Көне буе су эчәбез. Кайбер малайларның борыннарыннан кан китә. Мин әллә кайчан монда яшәгән кебек йөрим. Шәһәр чик буена урнашкан, Әфганстан чиге бездән 1,5 км гына.

Мине гранатаметчик итеп куйдылар. Граната ата торган мылтык кебек нәрсә инде, тик юан.

Без 29 июль көнне сугышчан ант кабул итәбез. Сәгать 12 ләрдә шул көнне исегезгә төшсәм, минем ул вакытта ант биргән чагым булыр.

Үзегезнең хәлләр ничек? Әбекәйне ял иттерегез, мин кайтуга исән булсын. Печән әзерлисезме соң? Монда бодайны суктырып бетерәләр инде. Казахстанда да бетә инде. Бездә дә ура башлаганнардыр…

Ярый, хатны ешрак языгыз. Хушыгыз, исән булыгыз.

Кабат сәлам белән Илфар. (12.07.79)

Ана. Балакаем исән-имин генә хезмәт итеп кайтырга язсын инде. (Ана арткы урындыкка күчеп утыра)

Кыз. (шатлыклы, тыштан йөгереп керә, кулында хат, алгы урындыкка утыра). Абыем, Илфар абыем минем. Ниһаять миңа да хатың килде. (хатны үбеп ала, әкрен генә ачып укый)

Кыз. Исәнме, Илсөяр сеңлекәш!

Сиңа сагынычлы солдат сәламнәре белән абыең Илфар хат яза.

… Минем хәлләр әйбәт. Озакламый кайтыр вакыт та җитәр. Шуңа менә сиңа хат язам. Алайса син нык ачулангансың. Бигрәк «усаллангансың» икән. Мин армиягә киткәнче дә усал идең. Һаман да шулай мени әле син «шайтан кызы»? (Шаяртам гына, үпкәли күрмә). Илфатка «көн» күрсәтмисеңдер инде. Шаярасыздыр инде. Дус булыгыз, менә сезне сагынам да, кайтырга ара ерак, Әлмәт түгел. Әле бит безнең үсеп, таралышып бетәсе дә бар, гел әти-әни янында утырып булмас. Син хәзер бәләкәй кыз түгел инде. Әбекәйнең, әти-әнинең сүзен тыңла! Гел булышып кына тор. Укулар ничек бара соң? Кара аны, әйбәт укы, кыз кешегә начар уку килешми ул, яме?! Дәресләреңне хәзерлә онытма. (23.10.79)

Кыз. И абый, минем өчен борчылып та торасың, инде. Әни, әни дим, абыйдан хат килде. (арткы пландагы урындыкка күчеп утыра). Миңа тырышып укы, дигән. Кайтуына мәктәпне алтын медальгә тәмамлап куярмын әле. Сезгә сәлам әйткән, барысы да яхшы дигән.

Ана. Амин шулай булсын, балакаем. (Кызны кочагына ала).

Малай. (Малай керә, кулында хат, урындыклар янына килеп җиткәч кулын баш өстенә куеп честь бирә, хатны ачып, алгы урындыкка килеп утыра, хатны укый).

Малай. Сәлам таулы Әфганстаннан! Исәнме, энекәшем Илфат!

… Синекеннән алда әниемнең язган хатын алдым. Алдым да кара кайгыга баттым. Бер нәрсә белдермәм дигән идем булмады инде. Әнием хәзер әллә ниләр уйлагандыр инде. Син кара аны, тынычлансын, берегез дә борчылмагыз. Инде апрельда үк яраланган идем, хәзер бит июль. Әллә кайчан төзәлде. Кул белән сугып шешәне «әһ» тә итмичә ватам мин хәзер. Әле күптән түгел бокс буенча да, самбо буенча да өченче разрядка имтихан бирдем. Мактана дип уйлама, кайткач сине дә өйрәтермен, бергәләп тренировка ясарбыз. Ә хәзергә физкультура белән шөгыльләнә тор, яме. Монда хәлләр пока тыныч. Сирәк — мирәк Кабулга яки икенче җиргә чыгып кайтабыз БМД белән. Хәтәр күңелле. Ә болай һаман шул служба… Бик тә кызу, температура 60 ка кадәр җитә, ә күләгәдә 40 градус. Төнлә салкын, одеял ябынып йоклыйбыз. Чыгару турында сөйләнмиләр. (29.07.80)

Малай. (арткы планда утыручы Ана каршына килә). Әни, әни, нигә син шулай моңсу?

Ана. Абыеңнан һаман бер хәбәр дә юк. Пуля тигән дигәннәр иде, нык яраланды микән? Бу арада гел начар төшләр белән дә саташам, балам. Күңелем тыныч түгел (малайны кочаклый).

Малай. Борчылма әни, абыйдан әле генә хат алдым, әни борчылмасын, дигән. Аңа 3 ай үтте, төзәлде, җөе дә калмады дигән. Самбо белән шөгыльләнәм, кайткач сине дә өйрәтәм, дигән. Урамдагы малайлар янына чыгып, борыннарына чиртеп керим әле. Нинди көчле минем абыем. Илсөяр әйдә урамга. (Кыз белән малай шаяра-шаяра урамга йөгереп чыгып китәләр).

Солдат. (чүгәләп, сөйли-сөйли хат яза). Əнием! Син әллә ниләр уйлап үзеңне бетерәсең, әти дә. Əбекәйне дә әйтер идем инде. Мин бит монда берүзем генә түгел, әллә нихәтле солдат монда. Əйтерсең лә, миңа гына интегергә туры килә. Борчылмагыз, баштагы мәлне барыбызга да авыр булды, куркыныч та иде. Хәзер уртача инде, андый хәлләр сирәк — мирәк кенә булып ала.

…Яралану турында язып торасы килмәгән иде инде, үзегез белгәнсез тагын. Сезне борчып торасым килмәде пүчтәк әйбер белән. Муенга түгел, җилкәгә йомшак мускулга тиеп, тишеп чыгып китте пуля. Тектеләр дә, шуның белән бетте. Бер бәләкәй генә җөй калды. Истәлеккә. Кайткач карарсыз.

Минем өчен борчылмагыз, үтенеп сорыйм. Минем кайтуны теләсәгез, әллә ниләр уйлап чыгармагыз. Ни турында уйласаң, шул була ул. Мин бит үземнең исән кайтуыма ышанам, кайтырмын. Ə сез нигә борчыласыз?!

Ышаныгыз минем кйтуыма. Кайткач ниләр күргәннең барсын да сөйләрмен. Шунда белерсез чын дөресен. Ярам турында онытыгыз, яме.

Мин бит исән, таза. Бер ким җирем дә юк. Əле миңа яшисе дә яшисе.

… Əбекәйне саклагыз. Мин кайтканчы булса да. Үзем дә аңлыйм, карт инде ул. Ләкин барыбер минем кайтуны булса да, күрергә тиеш, башкача ярамый…

Исән торыгыз. Кабат күрешкәнгә кадәр. Сезне сагынып Илфар. (7.08.80)

(хатны конвертка сала, чыгып китә).

Ана. (кулында бер кочак хат, аларны актара, укыган кебек итеп ала). И балакаем, балакаем, борчылмасын дип кенә язасың инде син бу хатларны, барысы да яхшы, дип. Күңелем сизенә, йөрәгем тыныч түгел бит (елый).

(еракта шартлау тавышы)

Ана. (Ана кинәт як-ягына каранып ала, ачыргаланып кычкыра) Улым.

Солдат. Сәлам Термездан!

Исәнмесез, кадерле әнием, әтием, әбекәй, Илфат һәм Илсөяр! Сезгә кайнар солдат сәламнәрен җибәреп хат язучы Илфар дип белерсез. Сәлам барлык туганнарга, егетләргә — кызларга, сораучы кешеләргә. Ярый, сәлам тәмам, алда языласы сүз юлларына күчәм.

…Частька без тугызы көнне килеп җиттек, шул ук көнне мунча кереп, солдат киемнәре кидек, гражданка киемнәренең берсе дә калмады.Безнең полк әле яңа гына төзелеп килә, мотострелковый полк, була инде…

Әзрәк хезмәт иткән урын турында. Мин Үзбәкстанда Термез дигән шәһәрдә хезмәт итә башладым.Табигать болай бик әйбәт, тик кызу, 40 градус җылы була,кайчакта 50 гә дә җитә. Көне буе су эчәбез. Кайбер малайларның борыннарыннан кан китә. Мин әллә кайчан монда яшәгән кебек йөрим. Шәһәр чик буена урнашкан, Әфганстан чиге бездән 1,5 км гына.

Мине гранатаметчик итеп куйдылар. Граната ата торган мылтык кебек нәрсә инде, тик юан.

Без 29 июль көнне сугышчан ант кабул итәбез. Сәгать 12 ләрдә шул көнне исегезгә төшсәм, минем ул вакытта ант биргән чагым булыр.

Үзегезнең хәлләр ничек? Әбекәйне ял иттерегез, мин кайтуга исән булсын. Печән әзерлисезме соң? Монда бодайны суктырып бетерәләр инде. Казахстанда да бетә инде. Бездә дә ура башлаганнардыр…

Ярый, хатны ешрак языгыз. Хушыгыз, исән булыгыз.

Кабат сәлам белән Илфар. (12.07.79)

Солдат. (чүгәләп, сөйли-сөйли хат яза). Əнием! Син әллә ниләр уйлап үзеңне бетерәсең, әти дә. Əбекәйне дә әйтер идем инде. Мин бит монда берүзем генә түгел, әллә нихәтле солдат монда. Əйтерсең лә, миңа гына интегергә туры килә. Борчылмагыз, баштагы мәлне барыбызга да авыр булды, куркыныч та иде. Хәзер уртача инде, андый хәлләр сирәк — мирәк кенә булып ала.

…Яралану турында язып торасы килмәгән иде инде, үзегез белгәнсез тагын. Сезне борчып торасым килмәде пүчтәк әйбер белән. Муенга түгел, җилкәгә йомшак мускулга тиеп, тишеп чыгып китте пуля. Тектеләр дә, шуның белән бетте. Бер бәләкәй генә җөй калды. Истәлеккә. Кайткач карарсыз.

Минем өчен борчылмагыз, үтенеп сорыйм. Минем кайтуны теләсәгез, әллә ниләр уйлап чыгармагыз. Ни турында уйласаң, шул була ул. Мин бит үземнең исән кайтуыма ышанам, кайтырмын. Ə сез нигә борчыласыз?!

Ышаныгыз минем кйтуыма. Кайткач ниләр күргәннең барсын да сөйләрмен. Шунда белерсез чын дөресен. Ярам турында онытыгыз, яме.

Мин бит исән, таза. Бер ким җирем дә юк. Əле миңа яшисе дә яшисе.

… Əбекәйне саклагыз. Мин кайтканчы булса да. Үзем дә аңлыйм, карт инде ул. Ләкин барыбер минем кайтуны булса да, күрергә тиеш, башкача ярамый…

Исән торыгыз. Кабат күрешкәнгә кадәр. Сезне сагынып Илфар. (7.08.80)

(хатны конвертка сала, чыгып китә).

Муса

Малай. (Малай керә, кулында хат, урындыклар янына килеп җиткәч кулын баш өстенә куеп честь бирә, хатны ачып, алгы урындыкка килеп утыра, хатны укый).

Малай. Сәлам таулы Әфганстаннан! Исәнме, энекәшем Илфат!

… Синекеннән алда әниемнең язган хатын алдым. Алдым да кара кайгыга баттым. Бер нәрсә белдермәм дигән идем булмады инде. Әнием хәзер әллә ниләр уйлагандыр инде. Син кара аны, тынычлансын, берегез дә борчылмагыз. Инде апрельда үк яраланган идем, хәзер бит июль. Әллә кайчан төзәлде. Кул белән сугып шешәне «әһ» тә итмичә ватам мин хәзер. Әле күптән түгел бокс буенча да, самбо буенча да өченче разрядка имтихан бирдем. Мактана дип уйлама, кайткач сине дә өйрәтермен, бергәләп тренировка ясарбыз. Ә хәзергә физкультура белән шөгыльләнә тор, яме. Монда хәлләр пока тыныч. Сирәк — мирәк Кабулга яки икенче җиргә чыгып кайтабыз БМД белән. Хәтәр күңелле. Ә болай һаман шул служба… Бик тә кызу, температура 60 ка кадәр җитә, ә күләгәдә 40 градус. Төнлә салкын, одеял ябынып йоклыйбыз. Чыгару турында сөйләнмиләр. (29.07.80)

Малай. (арткы планда утыручы Ана каршына килә). Әни, әни, нигә син шулай моңсу?

Ана. Абыеңнан һаман бер хәбәр дә юк. Пуля тигән дигәннәр иде, нык яраланды микән? Бу арада гел начар төшләр белән дә саташам, балам. Күңелем тыныч түгел (малайны кочаклый).

Малай. Борчылма әни, абыйдан әле генә хат алдым, әни борчылмасын, дигән. Аңа 3 ай үтте, төзәлде, җөе дә калмады дигән. Самбо белән шөгыльләнәм, кайткач сине дә өйрәтәм, дигән. Урамдагы малайлар янына чыгып, борыннарына чиртеп керим әле. Нинди көчле минем абыем. Илсөяр әйдә урамга. (Кыз белән малай шаяра-шаяра урамга йөгереп чыгып китәләр).

Лилия

Кыз. (шатлыклы, тыштан йөгереп керә, кулында хат, алгы урындыкка утыра). Абыем, Илфар абыем минем. Ниһаять миңа да хатың килде. (хатны үбеп ала, әкрен генә ачып укый)

Кыз. Исәнме, Илсөяр сеңлекәш!

Сиңа сагынычлы солдат сәламнәре белән абыең Илфар хат яза.

… Минем хәлләр әйбәт. Озакламый кайтыр вакыт та җитәр. Шуңа менә сиңа хат язам. Алайса син нык ачулангансың. Бигрәк «усаллангансың» икән. Мин армиягә киткәнче дә усал идең. Һаман да шулай мени әле син «шайтан кызы»? (Шаяртам гына, үпкәли күрмә). Илфатка «көн» күрсәтмисеңдер инде. Шаярасыздыр инде. Дус булыгыз, менә сезне сагынам да, кайтырга ара ерак, Әлмәт түгел. Әле бит безнең үсеп, таралышып бетәсе дә бар, гел әти-әни янында утырып булмас. Син хәзер бәләкәй кыз түгел инде. Әбекәйнең, әти-әнинең сүзен тыңла! Гел булышып кына тор. Укулар ничек бара соң? Кара аны, әйбәт укы, кыз кешегә начар уку килешми ул, яме?! Дәресләреңне хәзерлә онытма. (23.10.79)

Кыз. И абый, минем өчен борчылып та торасың, инде. Әни, әни дим, абыйдан хат килде. (арткы пландагы урындыкка күчеп утыра). Миңа тырышып укы, дигән. Кайтуына мәктәпне алтын медальгә тәмамлап куярмын әле. Сезгә сәлам әйткән, барысы да яхшы дигән.

Ана. Амин шулай булсын, балакаем. (Кызны кочагына ала).

“Әфганстан-йөрәк ярам”

Максат: Әфган
сугышы,Ватан сакчылары турында төшенчә бирү; Әфганстанда хәрби хезмәттә булган
ир-егетләр белән очрашу, һәлак булганнарын искә алу;Балаларда Әфганстанда хәрби хезмәттә булган
егетләргә карата хөрмәт хисләре
горурлык, ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләү.

Җиһазлау:
компьютер, проектор, Power Point программасында эшләнгән призентация, Әфган
сугышында катнашкан авылдашларның фотосурәтләре, магнитофон, интернеттан
алынган “Әфган юлы” документаль фильмы.

А.б: Исәнмесез!
Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, кадерле балалар! Без бүген залга рус
гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылып бетүгә 29 ел булуны билгеләп үтәргә, якташларыбызның
батырлыгына яңадан бер кабат сокланыр, аларга дан һәм мәдһия җырлар өчен,
аналарның түземлеге һәм сабырлыгы алдында баш ияр өчен, бу залга җыелдык. Шушы очрашуга
үзебезнең авылдашларыбызны, төрле елларда Әфганстанда хезмәт итүчеләрне
чакырдык.

Афганистан…
сугыш…

Кысыладыр сулыш…
Шушы сүзләр искә төшкәндә.
Яшьлегемнең иң кырыс еллары
Узды минем шушы җирләрдә.
Сугыш, сугыш…
Кемгә соңгы сулыш…
Кемдер гарип, кулсыз-аяксыз.
Күпме кайгы, күпме канлы яшләр
Коелды бу җиргә, санаусыз.
Совет иле кушкан — милли бурыч
Илтеп кертте безне сугышка.
Бурычлы идеме яшь егетләр,
Кан коярга шушы сугышта???
Афганистан тау-ташлары саклый,
Без үтәгән хәрби бурычны….
Улсыз калган ялгыз аналарга
Әйтегезче, кемнәр бурычлы??!  

— Балалар, әйдәгез хәзер шушы сугыш
турында видеоязма крап үтик.

 (балаларга интернеттан алынган“Әфган юлы”
исемле 6 минутлык документаль фильм күрсәтелә. Сайтның адресы:
http://mmg-kgb.ucoz.ru)

Әфганистан…Күпме кешеләрнең кояшлы
көннәрен, тыныч төннәрен урлаган, күпме кешеләргә кайгы китергән.

9 ел 51 көн буена барган сугыш булды бу
җирдә.

Бу сугыш безнең халык өчен 15 меңгә якын
кургаш табут, 50 мең яралы, 312 хәбәрсез югалган солдат рәвешендә әйләнеп
кайтты.

1б. Алинә. Туган жирен, илен сакларга дип
Газиз улын ана озата.
Берни булмас,эни ,кайгырма дип
Ана кунелен улы юата.

2б. Гәдел.Озатты Әфган иленә

Сау әйләнеп кайт, диеп,

Ул якта упкыннар тирән,

Ул якта таулар биек.

3б.Асылъяр.Ташлары артына посып,

Сагалый анда дошман.

Китте егет…хәрби анты

Намусы шулай кушкан.

4б. Нурсилә.Әйтсәләр дә: барып тор син
дип,

Дөньяның иң рәхәт җиренә,

Әйтер идем: кирәк түгел дип

Кайтам мин, дип, туган илемә

Исән кайтканнар мәңге төзәлмәс күңел
җәрәхәте алды. Татарстан Республикасы Әфганстан сугышында менә дигән 257 егетен
югалтты. Аларның батырлыгы безнең күңелләрдә мәңге сакланыр.

Безгә хәзер яңа гасырда җир йөзендә
тынычлык урнашсын, җитәкчеләребез төпле фикергә килсен дә, балалар сугыш афәтен
күрмәсен дип кенә телисе кала.

Шуңа сөеник, исән кайткан солдатлар
арабызда яши. Әфган егетләре… Аларны тикмәгә генә шулай атамыйлар. Чөнки алар
туган илгә кайткач та әфган егетләре булып калдылар. Алар ут-суны кичеп,
язмышларына төшкән авырлыкларны, сынауларны бергә җиңеп чыгып, биредә дә
бер-берсе белән элемтәне өзмәделәр. Әфганчылар союзы барлыкка килде.

Тормыш дәвам итә. Әфганчылар
завод-фабрикаларда, туган авылларында эшлиләр, өйләнеп балалар үстерәләр.
Безнең авылдан да лачындай егетләргә Әфган җиренә, корал тотып утка керергә, Ватан
алдындагы патриотик бурычларын намус белән үтәп, иксез-чиксез океаннарны,
күкләрне гизәргә туры килде.

Менә алар авылдашларыбыз

1.Мухаметдинов Фарил Мирзанур улы

2.Миргаязов 
Инсаф                          улы

3.Насипов Илсур Индус улы

4. Фахразиев Рәшит Равил улы

сүзне батыр ир-егетебез, «Башак»
берләшмәсенең алдынгы механизаторы Мухаметдинов Фарил Мирзанур улына
бирик.

Сөйли, балалар сорауларына җаваплар бирә.

Нинди хәлләрдә батырлык, тәвәккәллек
күрсәтергә туры килде?

— Иң истәлекле көнегез?

 Балалар
бакчасы балалары һәм тәрбиячеләре исеменнән эчтәлекле һәм матур җавапларыгыз
өчен Сезгә зур рәхмәт. Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер һәм тыныч, аяз күк
йөзе телибез. Балаларның чыгышын бүләк итеп кабул итегез.

(концерт номеры)

Изге җиребезне илбасарлардан саклап
калган, аның иминлеге өчен гомерен дә кызганмаган Ватан сугышы каһарманнары, Әфганстан
җирендә сугыш кырында һәлак булган, хәбәрсез югалган якташларыбызның истәлеге
алдында баш иябез
. (Әйдәгез балалар барыбыз да басабыз) Бер
минут тынлык.

Магнитофоннан
Зиннур башкаруында “Әйләнеп кайта алсам”

җыры
тыңланыла.

— Әфган җырлары – ул хәрби намусның һәм
кайгы-хәсрәтнең тере елъязмасы. Әфганстанның көйгән җирләрендә туып, магнитофон
тасмаларында, куен дәфтәрләрендә күченеп йөреп, соңыннан әфганчыларның
“гимнына” әверелгән.

Бу җырларда искиткеч шәфкатьле көч бар.
Алар көчсезләргә көч бирә, югалып калганнарда ышаныч арттыра.

5бала. Чирек
гасыр гомер узса да,

Хәбәр көтә ана
улыннан.

Өмет итә, бәлки
кайтыр, дип,

Күзен алмый киткән
юлыннан.

6бала.Йокысыз
үткән озын төннәрдә

Улы белән һаман
сөйләшә,

Шатлык-кайгыларын
уртаклаша,

Киңәшләшә, дәшә,
серләшә.

7бала. Көтә-көтә
кара чәчләренә

Ап-ак булып карлар
яуса да,

Чиксез авыр сагыш
газабыннан

Йөрәгеннән каннар
тамса да.

8бала. Көтә
һаман улын, йөрәгендә

Пыскып яна өмет
чаткысы,

Иртәгәге көндә
булыр сыман

Куанычы, көткән шатлыгы.

А.б: Әкрен
генә җилләр исә,

Ел артыннан еллар
үтә,

Ә халыкта тик бер
теләк,

Гүя бердәм сулыш:

Мәрмәр һәйкәлләр
каршында,

Яшьле күзләр
карашында

Катгый таләп:

Җирдә кабат

Кабынмасын сугыш!

Әйе, балалар, Әфганстан, Чечня фаҗигалары
башка кабатланмасын, бу сугышларда һәлак булган солдатларның ата-аналары күргән
кайгылар башка беркемнең дә башына төшмәсен, хәзерге вакытта хәрби хезмәттә
булган абыйларга тыныч көннәрдә армия хезмәтен үтеп, исән-имин туган якларына
әйләнеп кайтуларын теләп, бәйрәм иртәбезне  йомгаклыйсы килә.

Бүгенге очрашуга килгән абыйларга зур
рәхмәтебезне җиткерәсебез. Аларга алдагы көндә саулык-сәламәтлек, җан
тынычлыгы, гаилә бәхете, эшләрендә зур уңышларга ирешүләрен телибез. Рәхмәт
сезгә.

МБГУ   “Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы Иске Ибрай урта гомумбелем бирү мәктәбе”

“Әфганстан,  исемең  шигъри синең…”

(Әфган сугышы ветераннары катнашында үткәрелгән кичә-очрашуның эшкәртмәсе)

                                                                                    Ибрагимова Роза Вазыховна

                                                                                    математика укытучысы,

                                                                                    7б сыйныфы җитәкчесе                                                    

2012 ел

    2012 елның 15 февралендә  Совет гаскәрләрен  Әфганстан җирләреннән чыгаруга 23 ел тулды. Иске Ибрай урта мәктәбендә  күп еллардан бирле бу дата аерым билгеләп үтелә.  Матур йола буенча аны 7 сыйныф укучылары  оештыра. 7б сыйныфы укучылары өчен бу  вакыйгалар аерым үзенчәлеккә ия, чөнки ике кызыбызның  әтисе, бер егетебезнең   абыйсы – Әфганстан сугышында катнашучылар .

  Очрашуга әзерлек алдан ук башланды. Бу юнәлештә түбәндәге эшләр башкарылды:

  • Әфган сугышының тарихы белән якыннанрак танышу (тәрбия сәгатендә);
  • Әфганчы авылдашларыбыз белән читтән торып танышу өчен мәктәп музеена экскурсия;
  • Әфганчы авылдашларыбызның өйләрендә булу, алар белән  якыннан танышу;
  • Сайфуллин Фәрхать Хабибулла улы (балалар оешмасы аның исемен йөртә) турында истәлекләрне өйрәнү;
  • Әфганчылар белән очрашуга әзерләнү, үткәрү;
  • Башкарылган  эшләргә нәтиҗә ясау.

    Бу эшләрне башкарган вакытта  укчылар тарафыннан күп кенә тарихи материаллар  өйрәнелде.  Укучылар  аралашырга, әңгәмәләр оештырырга, эшләгән эшләрен анализларга, эш нәтиҗәләрен күрсәтергә өйрәнделәр.  Иң мөһиме,  укучыларда  үз авылдашларына карата  горурлык һәм соклану хисләре  барлыкка килде.  Укучыларым, бүгенге малайлар, киләчәктә — Ватан сакчылары, солдатларыбызга лаеклы алмаш булырлар дип ышанып калам. Дөньялар гына тыныч булсын, Әфганстан,  Чечен фаҗигаләре башка кабатланмасын!

Кичәнең барышы:

Үткәрелде: 2012 елның 17 февралендә, Иске  Ибрай урта  мәктәбендә

Катнаштылар: 6-8 сыйныф укучылары,  укытучылар, чакырылган кунаклар.

Максат: укучыларда  Әфганстанда  хезмәт иткән авылдашларына  карата хөрмәт, горурлык  тәрбияләү;  батырлык төшенчәсенең асылын аңлау.

Бурычлар: 1. Укучыларны Әфган сугышы тарихы белән кыскача таныштыру.

2. Әфганстанда, Чечен сугышында һәлак булган авылдашларны  искә алу.

3. Әфганчылар белән укучыларның кара-каршы сөйләшүен  оештыру.

Җиһазлау: Әфган сугышы корбаннарының Хәтер китабы,  магнитофон тасмасына яздырылган  В. Агаповның “Саумы, әнкәй” җыры, музыкаль үзәк,  гитара, чигелгән кулъяулыклар, тәлинкәгә куелган ипи.

Кичәнең  барышы:

Җыр “Саумы, әнкәй”, /1 куплет/  В. Агапов көе һәм сүзләре.

1укучы

 Ярдәм  сорап күп  килделәр  безгә  

Барысына да бу ил булышты..

Тик беләсе иде —

Без соң тагын

Кайсы илгә күпме бурычлы?

“ Интернациональ бурыч” дидек,

Әллә нәрсә итеп сөйләдек.

Бурычтырмы.

Нигә меңәрләгән

Кеше җаны белән түләдек?!

2 укучы

Япь-яшь кенә килеш күпме гарип —

Аналарның  йөрәк  түземме?

Бурыч түләр өчен егетләрнең

Аяк кулы кирәк идеме?!

Тагын күпме бурычлы без,

Нигә белми халык?

Бүгенге, яңа буын егетләре үсә

Бурыч түләр өчен түгелме?!   (Х. Әюп  “Интернациональ бурыч”)

Укытучы: Хәерле кич,  хөрмәтле кунаклар,  укытучылар, укучылар. Көтеп алган, инде күп еллардан бирле  мәктәбебездә үткәрелеп килгән, очрашуны башлыйбыз. Бу очрашуыбыз ерак Әфган җирендә гомерләре өзелеп, мәңге яшь булып калган солдатлар, ул дәһшәтле көннәрнең шаһиты булып яшәүче исәннәр хакында, кем өчен, ни өчен кан коюлары да аңлашылмаган Чечен сугышында һәлак булучылар, бу сугыштан исән-сау кайтучылар турында.  

3 укучы

Батырлык. Бу купшы сүз түгел,                                                                                                    Хәтерләрдән тиз җуела торган.                                                                                                                Мәгънә асылында , мәңгелеккә                                                                                                            Күңелләргә, җанга уела торган.  

Кайсы тауның ташларыннан икән                                                                                                     Батырлыкка һәйкәл куясы?                                                                                                                                                Чорлар җиле ташларны да уя,                                                                                                                           Тик мәңгелек хәтер кыясы!

Батырлык дип күпме сөйләп йөрмик,                                                                                                     Күпме аны күккә күтәрмик,                                                                                                                                         Ише бармы бөеклекнең солдат                                                                                                                           Кылган батырлыкка тиңләрлек

4 укучы

Әфганстан, исемең шигъри синең,                                                                                                                    Җирең сихри, кыя, ташларың!                                                                                                                                        Изге дуслык  бурычын  үтәр өчен                                                                                                                         Сиңа китте бик күп якташларым…                                                                                                             Кыяларның булмый ак таплары,                                                                                                                Аларның була тик ак ташлары.                                                                                                                   Шул ташларны каннраына манып,                                                                                                             Табутларда кайтты  якташларым.  (В.Һадиуллин “Әфганстан”)

Укытучы: Бик борынгы заманнардан ук Ватан сакчысы булу – дәрәҗәле, абруйлы һөнәрләрдән  саналган. Ил-көннәр тыныч булганда,  егет кешенең армия сафларында хезмәт итүе – ныклыкка сынауны үтү ул. Безнең авылда да егетләрне солдат хезмәтенә озату  бөтен авыл халкын берләштерүче матур йола булып санала. Бүген безнең очрашуда утыручы кунакларыбыз армиягә киткәндә дә, авылыбыз халкы изге теләкләрен теләп, кызлар матур кулъяулыклар чигеп, исән-сау туган якларына әйләнеп кайтуларын теләп, озатып калды.

5 укучы 

Туган яктан, туганнардан                                                                                                                            Читкә киткән чакларда                                                                                                                                Сөйгән  ярлар бүләк итә                                                                                                                                Ядкарь  итеп сакларга.                                                                                                                                    Айлы кичтә хискә генә                                                                                                                             Чигелгән чигүләрен.                                                                                                                                                  Кулъяулыкта көмеш язу:                                                                                                                         “Күпкәме  китүләрең.                                                                                                                                                Күпкә икән, күпкә булсын,                                                                                                                            Онытма тик гөлеңне.                                                                                                                                       Кулъяулыкка чиккән чәчәк                                                                                                             Сагындырсын илеңне”.

6 укучы

… Янды учак. Янды йөрәк                                                                                                                              Ерак-ерак якларда.                                                                                                                                                        Туган якка, туганнарга                                                                                                                                    Юл буена, сукмакларга                                                                                                                                   Кире кайткан чакларда                                                                                                                        Гөлчәчәкләр сибелгән.                                                                                                                                   Нәкъ бит шулар айлы кичтә                                                                                                              Кулъяулыкка чигелгән.   (Госман Садә)

Кызлар кулъяулыклар чигә-чигә  җырлыйлар.  “Озату”  (татар халык җыры) 

7 укучы

Егетләр китә солдатка-                                                                                                                                            Ерак-ерак  юлларга.                                                                                                                                                 Бүген зинһар еламагыз,                                                                                                                                 Өлгерерсез еларга.

Егетләр китә солдатка –                                                                                                                                   Исән хезмәт итсеннәр,                                                                                                              Мәңгелеккә китмәсеннәр,                                                                                                                         Кайтырга дип китсеннәр!

Егетләрне армиягә озату күренеше:(Еракта гармун тавышы ишетелә. Егетләр җырлап керәләр, кызлар озата киләләр).

Кисәм  каен, кисәм каен,                                                                                                                 Кисәм дә басма  салам.                                                                                                           Каен басмаларга басып,                                                                                                         Кайгымны суга салам.       (Уртага туктыйлар, бер кыз алга чыга)

Кыз: Дуслар, әйдәгез әле, егетләребезне елап, моңаеп кына түгел, истә калырлык итеп, биеп-җырлап озатып калыйк.  (Бию көе яңгырый.  Егетләр- кызлар тәгәрәккә басып бииләр, уртада әйләнәләр. Шул вакыт әни керә. Кулында тәлинкә белән ипи телемнәре)

Әни: Балакайларым! ( Биюдән туктыйлар,  таралышып басалар). Мин сезне ерак юлга китәр алдыннан ипидән авыз иттерәм. (Солдатка китүче егетләр ипидән авыз итәләр). Туган як кырларында  үскән игеннән пешерелгән ипи тәме сезгә авыр вакытларда көч бирсен, бәла-казалардан сакласын. Шул тәм сезне исән-сау туган якларыбызга алып кайтсын. Хәерле юл сезгә, улларым!

(Егетләр тезелеп басып җырлыйлар, икенче куплетта җырлап чыгып китәләр)

Әнкәй,  ашың пешеп җиткәч,                                                                                               Балаларың җыелыр.                                                                                                                     Алар булып, мин булмагач,                                                                                                            Күзеңнән яшь коелыр.

Солдат ашы, солдат ашы,                                                                                                           Солдат ашы май гына,                                                                                                         Кайтырга да күп калмады,                                                                                                  Егерме дүрт ай гына.  

 Укытучы:   Тормыш дәвам итә.  Бөек Ватан сугышы яралары инде төзәлеп килә. 1956 елгы Венгрия, 1968 елгы Чехословакия вакыйгаларын исәпкә алмаганда, армиядә тыныч хезмәт дәвам итә. Ләкин…

8 укучы:  Узган гасырның 70 нче еллар ахыры, 80 нче еллар башы. Халык теленә Әфганстан дигән  дигән сүз килеп керә. Бу ил турында 80 елларда күпчелек кеше мәктәп дәреслекләрендәге  кыска параграфлардан гына  укып беләләр.  Гомуми мәйданы 647 кв. км  булган илдә әле 1982 елда автомобиль юллары нибары 18 мең чакрым тәшкил итә. Илдә тимер юллар бөтенләй юк. 16 миллион халыкның зур күпчелеге ярым күчмә тормыш алып бара. Төп һөнәрләре – терлекчелек. Кеше хакын тиеннәр белән генә бәялиләр. Нигездә феодализм чорында яшәгән дәүләткә капиталистик мөнәсәбәт кереп кенә бара.

9 укучы: Менә шушы илдә 1978 еның 27 апрелендә милли-демократик революция була. Шушы елдан Әфганстанда, совет гаскәрләре кертелгәнчегә кадәр үк,  гражданнар сугышы башлана.

10 укучы: Әфганстанга  совет гаскәпләре кертелү турындагы хәбәрне 1979 елның 27 декабрендә үзәк телевидение буенча совет дәүләте җитәкчесе Л.И. Брежнев шәхсән үзе җиткерде.

11 укучы: Солдат сугышны сайламый һәм аны игълан итми. Солдат халык һәм Ватан алдындагы бурычын гына үти. Аның каһарманлыгы, батырлыгы, Ватанга ихтирамы нәкъ әнә шунда күренә.

12 укучы: Әфганстан безнең авылны да читләтеп үтми. 20  авылдашыбыз – Әфган сугышында катнашучылар.   Менә алар: (санап китү, һәр укучы бер фамилия әйтә) Шәйхетдинов Минсалих Вагиз улы, Дәүләтшин Илдус Исмәгыйль улы, Дәүләтшин Илсур Исмәгыйль улы, Сафиуллин Госман Вагиз улы, Замалетдинов Әхат Вәлиамәт улы, Нигъматуллин Гомәр Рахимҗан улы, Ногманов Фәрхать Зөфәр улы, Салахов  Фәрит Сөләйман улы, Гильметдинов Равил Хәмзә улы, Гатауллин Җәлил Сәлихҗан улы, Галиев Наил Хаҗиб улы, Ганеев Фәрит Гаяз улы, Кәлимуллин Гаяз Гомәр улы, Әхмәтвәлиев Фәрит Вәлиҗан улы, Мотыгуллин Фәрит Рәшит улы, Сәйфуллин Фәрхать Хабибулла улы, Төхвәтуллин Ранас Хабибулла улы, Минекәев  Рәшит Шәрәфетдин улы,  Сөләйманов Фазыл Гильман улы, Мотыгуллин Альфик Әхтәм улы.

Укытучы: (укучыларга Әфганстан сугышы корбаннарының Хәтер китабын  күрсәтә). Санап кителгән әфганчыларыбызның берсе — лачындай егетебез Сайфуллин Фәрхать Хабибулла улының исеме шушы китапка кертелгән. 223 нче биттә түбәндәге сүзләр язылган ( китаптан укый). 3.4.1966 елда туган. Армиягә 3.5. 1984 елда алынган. Әфганстанда 5.1984 тән. Рядовой, техник ротаның өлкән йөртүче-операторы. Сугышчан операцияләрдә авиаполкларны тәэмин итүне өзлексез башкара. 19.11.1985 тә башына үләрлек яралана. “Сугышчан хезмәтләре өчен медале белән бүләкләнә” (үлгәннән соң).  Иске Ибрай авылында җирләнгән.  Бүген мәктәпнең балалар оешмасы аның исемен йөртә.

13 укучы

Кай төшләрең, сызлый, гүзәлем…                                                                                                         Ник ачылмый, балам, күзләрең…                                                                                              Каберләргә насыйп булган                                                                                                                Нәфис гәүдәң, сылу йөзләрең.

Иреннәрең нигә тынып калган…                                                                                            “Әнкәй”, — дими миңа бер генә,                                                                                           Минем бит син бер өметем идең                                                                                                    Тиңе юк бит сиңа гөлнең дә.

14 укучы

Гамьсез карта уйнагандай                                                                                                                                                   Язмыш белән кемдер шаярды.                                                                                                                           Кемнәр алар яшәү бәхетеннән                                                                                     Гомерлеккә сезне аерды?

Күпме сагыш, кайгы йотып яши                                                                                                             Атаң-анаң сине гел уйлап.                                                                                                   Батырларны үлем алмый диләр                                                                                              Син исән күк һаман да солдат.

Җыр:  Һәйкәл(М. Гобәйдуллин)

15 укучы

 Нинди кыска гомер,                                                                                                                                                                                                           20 яшь Җиңү мизгеленә бетте сыеп                                                                                                                                     Нигә үлем белән түләргә соң                                                                                                                                    Исемеңне тик калдыру өчен                                                                                                                                    Мәңгелеккә хәтерләргә уеп?

16 укучы

 Юк, батырлык очрак кына түгел                                                                                                                     Кемнәрнеңдер өлешенә тигән                                                                                                                                       Ватан төшенчәсе солдатка ич                                                                                                                                                                 Ата-баба җире, туган туфрак                                                                                                                                                                  Ана теле, сөте белән иңгән.

 Шушы соңгы сынау мизгелендә                                                                                                                                         Тормаган ул хәтта үзен аяп,                                                                                                                                             Изге антын үтәү өчен газиз                                                                                                                                                                 Гомрең биргән солдат — илгә маяк!

Укытучы:  Исән кайткан солдатлар арабызда яши. Кызгынчка каршы тормыш үзенекен итә. Кешенең гомере ничек чикләнгән беркем дә әйтә алмый. Әфганстанда хезмәт  итеп исән-сау әйләнеп кайткан Нигъматуллин Гомәр Рахимҗан улы, Мотыгуллин Альфик  Әхтәм  улы  инде  мәңгелек йортта.  Ә калган солдатларыбыз, аллага шөкер, исән-сау илнең төрле почмакларында яшәп яталар. Аларны “әфганчылар”, “ әфган егетләре”  дип атыйлар. Тикмәгә генә шулай  әйтмиләр. Чөнки алар туган илгә кайткач та  “әфган  егетләре”  булып калдылар. Алар  утны-суны кичеп, язмышларына төшкән авырлыкларны, сынауларны бергә җиңеп чыгып,  биредә дә бер-берсе белән элемтәне өзмиләр.  Әфганчыларыбыз, үзләренең гаиләләре белән   бүген бездә кунакта: (таныштыру)  Мотыгуллин Фәрит һәм Наилә,  Ганиев Фәрит һәм Фирүзә,  Сөләйманов Фазыл,  Салахов Фәрит.    Сорауларның беренчесен  мин   солдатларыбызның тормыш иптәшләренә бирәсем килә:

  • Тормыш барышында сезнең гаиләдә “әфган синдромы” сизеләме,  ягъни  әфган сугышының  җилләре, әфганстан  сезгә тәэсир иткәне булдымы?

Ә хәзер сорау  әфганчыларның үзенә:

 —   Әфганстан  турындагы уйлар  бик еш борчымыйлармы,  төшләргә  еш керәме?

—  Үзегез хезмәт иткән чорда  сезнең өчен иң  кыены  нәрсә булды?

— Бүгенге солдат хезмәте турында  фикерләрегез?

(Әфганчылар  укучыларны кызыксындырган сорауларга да җавап бирәләр)  

16 укучы:  1989 елның 15 февралендә  совет  гаскәрләрен   Әфганстаннан чыгару төгәлләнде. Илебез тарихында 20 гасырда булган иң  озын сугыш тәмамланды. Сугыш  9 ел 1 ай  19 көнгә сузылды. Сугыш инде тарихка кереп калды, ләкин аның тирәсендә ялгыш, ялгыш түгел дигән бәхәсләр бүген дә дәвам итә. Ләкин бер нәрсә бәхәссез, шул елләарда 15 мең әп ир-егетләребез һәлак булды, 300 мең солдат яраланды, дистәләрчә меңе гарип булып калды.

Җыр: “Әнкәй гөле”.  (В. Агапов көе һәм сүзләре)

17 укучы:  20 гасыр тарихка зилзиләләре белән кереп калды. Илебез  Бөек Җиңүнең  50 еллыгын билгеләп үтәргә  җыенганда яңадан кан кою башланды. 1994 елның 11 декабрендә  “конституцион” тәртип урнаштыру максатыннан Чечен республикасына федераль гаскәрләр кертелде.  

Укытучы:  Чечен  җирендәге сугыш безнең ил территорисендә Бөек ватан сугышы чорыннан соң  иң зур хәрби бәрелеш була.  Авылыбызның дистәләгән егете чечен җирендә хезмәт итеп, сугыш һәм үлем белән күзгә — күз очраша:  Сафин  Марат  Сәлихҗан улы,  Сибгатуллин Марат Минәсхать, Сабитов Мансур Минәхмәт улы, Сабитов Әнәс Минәхмәт улы, Гарифуллин  Ришат Сәлихҗан улы, Гарифуллин  Рөстәм Сәлихҗан улы, Ахметзянов  Фәрит Рафик улы, Газизов Айрат Рөстәм улы.   Авылга тагын бер кара табут кайта.  Ганеев Алмаз Гаяз улы да безнең арабызда, тормышның матурлыгына сокланып яшәргә теләгән иде дә бит. Ләкин игълан ителмәгән  Чечен сугышы рәхимсез рәвештә аның гомерен өзде.  Сафиуллин Ринат Мансур улы, Шәхетдинов  Мәүлет Вагиз улы  Чечен җирләреннән исән-сау кайтканнан соң, аяусыз язмыш аларны безнең арадан алды.

   Әйдәгез бүген илебез тынычлыгы өчен башларын салган, үзләренең бурычларын үтәгәндә һәлак булган авылдашларыбызны 1 минут тынлык белән искә алыйк.

( 1 минут тынлык)

    Рәхмәт.  Бүгенге очрашуда  кунакларыбызга тагын бер сорау бирәсем килә:

  • Егетләр армиягә барырга тиешме?  
  • Булачак солдатлар нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?

Әйе,  бүген  бу сорау  һәркемне борчый.  Без  армия  тулы тәртип булсын,  илләр-көннәр тыныч булсын,  егетләребез  өчен ул чын мәгънәсендә  чыныгу, тормышка әзерлек  мәктәбе булсын  дигән теләктә калабыз.  

18 укучы

Чирек гасыр гомер узса да,                                                                                          Хәбәр көтә ана улыннан.                                                                                               Өмет итә, бәлки кайтыр, дип,                                                                            Күзен алмый киткән юлыннан.                                                                      Йокысыз үткән озын төннәрдә                                                                                                                              Улы белән һаман сөйләшә,                                                                                            Шатлык-кайгыларын уртаклаша,                                                                  Киңәшләшә, дәшә, серләшә.    

19 укучы

Көтә-көтә кара чәчләренә                                                                                                                   Ап-ак булып карлар яуса да,                                                                                         Чиксез авыр сагыш газабыннан                                                                      Йөрәгеннән каннар тамса да,                                                                                                                 Көтә һаман улын, йөрәгендә                                                                                           Пыскып яна өмет чаткысы,                                                                                    Иртәгәге көндә булыр сыман                                                                               Куанычы, көткән шатлыгы. (Т.Шәрипова “Ана өмете”)

Җыр: “Кичер мине, әнкәй, гафу ит”  (Р.Хәсәнов көе, Г. Идрисов сүзләре)

20 укучы: Тынычлык! Дөньяда аннан да изгерәк нәрсә бар микән? Тынычлык ул — әти-әниләрнең тырыш хезмәте, аяз күк йөзе, бер-беребезгә  булган яхшылык, безнең яхшы укуыбыз.

21 укучы:  Илләр  тыныч булсын. Туган яклардан читкә китәргә туры килсә дә, исән-сау  үз ягыбызга  әйләнеп кайтырга язсын!.

Җыр: “Кайтам, дуслар, Аксубайга”   (В.Агапов көе һәм сүзләре)

 Укытучы: Хөрмәтле кунаклар, укучылар!  Җир йөзендә сугышлар башка кабатланмасын. Яшь егетләрнең гомерләре вакытсыз өзелмәсен, ата-аналар кайгы яше түкмәсен иде. Кеше җиргә яшәү өчен яратылган. Ә сугышлар алар безнең йөрәк яралары,  мәңге төзәлмәс йөрәк яралары.

Җыр: “Саумы, Әнкәй” . 2 куплет  (В.Агапов  көе һәм сүзләре)

Очрашу чәй өстәле артында дәвам итә.

раслыйм

МБГББУ “Иске Кыязлы урта

гомуми белем бирү мәктәбе” директоры

______________ /М.Ф. Мөдәрисов

Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы

Иске Кыязлы урта гомуми белем бирү мәктәбе

(Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылулары уңаеннан үткәрелгән ватанпәрвәрлек дәресе )

Класс сәгатен төзеде: педагог-оештыручы Гыйльметдинова Алсу Галимҗан кызы

Төзеде : Гыйльметдинова А.Г.

I кв. категорияле педагог-оештыручы

Иске Кыязлы – 2014 ел.

Максат:

  1. Әфган сугышы, аның асылы белән таныштыру, хезмәт кешеләрен олылау.

  2. Әфганстанда хәрби хезмәттә һәлак булган ир-егетләрне искә алу.

  3. Укучыларда әти-абыйларына карата горурлык, ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләү.

Җиһазлау: компьютер, проектор, Power Point программасында эшләнгән призентация, Әфган сугышында катнашкан райондашларның фотосурәтләре, магнитофон, Зиннур башкаруында “Әйләнеп кайта алсам” җыры яздырылган кассета, интернеттан алынган “Әфган юлы” документаль фильмы, Әзһәр Зәйнетдинов «Тәмугтан репортаж» китабы, конверт белән хатлар.

1)

“Кайсы тауның ташларыннан икән

Батырлыкка һәйкәл куясы!”

“Ил өстендә бөтерелеп

Йөрсә хәвеф-хәтәр,

Бу инде “батырларча…” дип

Килгән соңгы хәбәр”.

“Батырлык, дип күпме сөйләп йөрмик,

Күпме аны күккә күтәрмик,

Ише бармы бөеклекнең солдат

Кылган батырлыкка тиңләрлек?”

2) Ярдәм сорап күп килделәр безгә

Барысына да бу ил булышты.

Тик беләсе иде –

Без соң тагын кайсы илгә күпме бурычлы?

Интернациоаналь бурыч дидек

Әллә нәрсә итеп сөйләдек

Бурычтырмы…

Нигә меңәрләгән

Кеше җаны белән түләдек?!

Япь-яшь кенә килеш күпме гарип

Аналарның йөрәк түземме?

Бурыч түләр өчен егетләрнең

Аяк-кулы кирәк идеме?

Илдә нигә кадерсезләнделәр

Бурыч түләде бит алар да.

Ахыр чиктә йөрәкләргә нигә

Граната булып ярыла?!

Интернациональ бурыч имеш

Табалмадык шуннан башканы

Ил бурычы булып, әсирлектә

Газап чигә кемнең башлары.

Тагын кемгә, күпме бурычлы без

Нигә белми халык?

Бүгенге яңа буын егетләре үсә

Бурыч түләр өчен түгелме?

(Х.Әюп. Интернациональ бурыч)

Луиза Батыр-Болгариның Равил Фәйзуллин сүзләренә язылган «Кичер кайта алмавымны» җыры башкарыла.

…Төн үтә, таулар артына

Тулган ай бата;

Татарстан кырларында

Язгы таң ата.

Татарстан, Татарстан!

Бөек Ватанның

Бөтен милләтләре сине,

Бу язгы таңның

Чык кунган чәчәкләредәй,

Якын күрәләр,

Синең бәхетеңне даулап,

Утка керәләр.

Көрәшләрдә алган даның

Ул – Ватан даны;

Халкың түккән ялкынлы кан

Ул – Ватан каны.

Даныңны, утлы каныңны

Таптатмас өчен,

Ватан кояшы – юлбашчы

Туплый ил көчен…

Фатих Кәрим (“Идел егете” поэмасыннан өзек).

1) Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, укытучылар, укучылар! Без бүген залга Ватанны саклаучылар көнен һәм рус гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылып бетүгә 25 ел булуны билгеләп үтәргә җыелдык.

2) Без якташларыбызның батырлыгына яңадан бер кабат сокланыр, аларга дан һәм мәдһия җырлар өчен, аналарның түземлеге һәм сабырлыгы алдында баш ияр өчен, бу залга җыелдык.

1) Шушы бәйрәмгә үзебезнең якташларыбызны, төрле елларда хезмәт итүчеләрне чакырдык. Алар арасында Әфганстанда хезмәт итүчеләр дә, хәрби-диңгез флотында, Чечняда тынычлык урнаштыруда катнашучылар да. бар.

2) Игътибар иткәнсездер безнең бүгенге кичәбездә сүз моң, сагыш, югалту ачысы һәм батырлык турында булачак. 2009 елның 15 феврале – соңгы совет сугышчысы Әфганстан чиген атлап чыкканга 25 ел.

1) Әйе, моннан нәкъ 25 ел элек, 1989елның 15 февраленда Брежнев хөкүмәте башлап җибәргән “тантаналы марш” тәмамлана. Хәер тәмамлана микән? Гомумән ни өчен әфган җиренә совет сугышчыларын кертәләр һәм ул чорда бу ил нинди булган соң?

— Солдат сугышны сайламый һәм аны игълан итми. Солдат халык һәм Ватан алдындагы бурычын гына үти. Аның каһарманлыгы, батырлыгы, Ватанга ихтирамы нәкъ әнә шунда күренә. Әфганстан иленә совет гаскәрләрен кертелү турындагы хәбәрне 1979 елның 27 декабрендә үзәк телевидение аша Леонид Ильич Брежнев хәбәр итә.

Беренче бәрелешләрдә үк 86 совет сугышчысы башын сала.

СЛАЙД №6 (1980-1984).

1980 елда Әфганстан җирендә – 1500 гә,

1981 дә – 1300 гә,

1982 дә – 2000 гә якын совет сугышчысы һәлак була, яраланучыларның саны уннарча меңгә җитә.

1983 елда – 1500 гә,

1984 тә — 2400 гә якын совет сугышчысы туган туфрагына цинк табутта кайта.

Фәкать 1988 елның 15 маенда гына чит илдәге гражданнар сугышыннан совет гаскәрләре чыгарыла башлый. Ниһаять, 1989 елның 15 февралендә генә соңгы совет солдаты Әфганстан чиген атлап чыкты. 9 ел 51 көн буена барган сугыш булды бу җирдә.

— Укучылар, әйдәгез хәзер шушы беркемгә дә кирәкмәгән каһәрле сугыш турында видеоязма крап үтик.

СЛАЙД №7 (“Әфган юлы”).

(укучыларга интернеттан алынган“Әфган юлы” исемле 6 минутлык документаль фильм күрсәтелә. Сайтның адресы: http://mmg-kgb.ucoz.ru)

Бу сугыш безнең халык өчен 15 меңгә якын кургаш табут, 50 мең яралы, 312 хәбәрсез югалган солдат рәвешендә әйләнеп кайтты.

Исән кайтканнар мәңге төзәлмәс күңел җәрәхәте алды. Татарстан Республикасы Әфганстан сугышында менә дигән 257 егетен югалтты. Бу аяусыз сугыш Аксубай районын да читләтеп үтмәде: бездән киткән егетләрнең -сы Әфган тауларында башын салды. Аларның исеме безнең күңелләрдә мәңге сакланыр.

А-1) Нинди кыска гомер, 20 яшь

Җиңү мизгеленә бетте сыеп

Нигә үлем белән түләргә соң

Исемеңне тик калдыру өчен

Мәңгелеккә хәтерләргә уеп?

А-2) Юк, батырлык очрак кына түгел

Кемнәрнеңдер өлешенә тигән

Ватан төшенчәсе солдатка ич

Ата-баба җире, туган туфрак

Ана теле, сөте белән иңгән.

А-1) Шушы соңгы сынау мизгелендә

Тормаган ул хәтта үзен аяп,

Изге антын үтәү өчен газиз

Гомрең биргән солдат — илгә маяк!

Җыр «Ышанмыйм»

1) Әйе, Әфганстанга киткән байтак егетләрне көтеп ала алмадык. Ул егетләр әле бик
яшь кенә булсалар да ата-аналарының йөзенә кызыллык китермәделәр.

2) Безгә хәзер яңа гасырда җир йөзендә тынычлык урнашсын, җитәкчеләребез төпле фикергә килсен дә, балалар сугыш афәтен күрмәсен дин кенә телисе кала.

  1. Шуңа сөеник, исән кайткан солдатлар арабызда яши. Әфган егетләре… Аларны тикмәгә генә шулай атамыйлар. Чөнки алар туган илгә кайткач та әфган егетләре булып калдылар. Алар ут-суны кичеп, язмышларына төшкән авырлыкларны, сынауларны бергә җиңеп чыгып, биредә дә бер-берсе белән элемтәне өзмәделәр. Әфганчылар союзы барлыкка килде.

  2. Тормыш дәвам итә. Әфганчылар завод-фабрикаларда, туган авылларында эшлиләр, өйләнеп балалар үстерәләр. Безнең яктан да лачындай егетләргә Әфган җирен, корал тотып утка керергә, иксез-чиксез океаннарны, күкләрне гизәргә туры килде.

1)Авылдашларыбыз

Аминов Шамил Гомәр улы

Валиуллин Фидаиль Рәшит улы

Гыйззәтуллин Гомәр Әсхат улы

Гыйззәтуллин Шәүкәт Әсхат улы

Гәрәев Әхат Бари улы

Зәйдуллин Мулланур Фатыйх улы

Кыямов Әнәс Сруртдин улы

Сафиуллин Рәфис Абдулла улы

Сөләйманов Искәндәр Вәли улы

Нуриев Таһир Сәмигулла улы

Муллин Андрей Николаевич

Мөдәрисов Рифкать Сәмигулла улы

Хәлиуллин Госман Әһлиулла улы

Шәйхетдинов Камил Мансур улы

Шәйхетдинов Әмирҗан Минзәки улы

Шәйхетдинов Рафаэль Зөфәр улы

Шафигуллин Рамил Хабибулла улы

Морадыймов Исмәгыйль Миншакир улы

сүзне батыр ир-егетебез ___________________________________________- гә бирик.

сөйли. Укучылар сорауларына җаваплар бирә.

(концерт номеры)

  1. Изге җиребезне илбасарлардан саклап калган, аның иминлеге өчен гомерен дә кызганмаган Ватан сугышы каһарманнары, Әфганстан җирендә сугыш кырында һәлак булган, хәбәрсез югалган якташларыбызның истәлеге алдында баш иябез.

(1 минут тынлык)

Магнитофоннан Зиннур башкаруында “Әйләнеп кайта алсам”

җыры тыңланыла.

— Әфган җырлары – ул хәрби намусның һәм кайгы-хәсрәтнең тере елъязмасы. Әфганстанның көйгән җирләрендә туып, магнитофон тасмаларында, куен дәфтәрләрендә күченеп йөреп, соңыннан әфганчыларның “гимнына” әверелгән.

Бу җырларда искиткеч шәфкатьле көч бар. Алар көчсезләргә көч бирә, югалып калганнарда ышаныч арттыра.

Бер укучы Тәкыя Шәрипованың “Ана өмете” шигырен яттан сөйли.

СЛАЙД №16 (Шигырь).

Чирек гасыр гомер узса да,

Хәбәр көтә ана улыннан.

Өмет итә, бәлки кайтыр, дип,

Күзен алмый киткән юлыннан.

Йокысыз үткән озын төннәрдә

Улы белән һаман сөйләшә,

Шатлык-кайгыларын уртаклаша,

Киңәшләшә, дәшә, серләшә.

Көтә-көтә кара чәчләренә

Ап-ак булып карлар яуса да,

Чиксез авыр сагыш газабыннан

Йөрәгеннән каннар тамса да,

Көтә һаман улын, йөрәгендә

Пыскып яна өмет чаткысы,

Иртәгәге көндә булыр сыман

Куанычы, көткән шатлыгы.

— Әйе, уллары цинк табутларга “төренеп” кайтса да, әти-әниләре күңелләре белән гомер буена газизләрен олы юлга карап, күзләрен алмыйча көтә. Юлда чит-ят кеше күрсә дә, аларга газизләреннән хәбәр киләдер кебек тоела. Әфган сугышында һәлак булганнарны якыннары, туганнары, дуслары олылап һәрдаим искә ала. Аналарның кулларында бары тик улларының балачак, яшьлек фотолары белән беррәттән әнкәйләргә мәхәббәт белән сугарылган солдат хатлары.

Безнең кайбер якташларыбызның туган якларына кайтып: “Исәнмесез!” – дип якыннарын кочагына алырга, елга буйларында ялан тәпи йөрергә насыйп булмады. ________ абыйның һәр хаты сагыну, туган нигез өчен борчылу белән сугарылган. Аны туган якның ак, салкын кышлары, авылның җәйрәп яткан, бәпкә саклап, уйнап йөргән болыннары юксындыра. Язган хатларын укыганда күз алдына көчле рухлы, өмет белән яшәүче, моң-зарны белмәүче егет килеп баса. ___________абыйның солдат хезмәтен тутырып кайтуын өйдәгеләрнең барысы да исән-сау килеш, ишек катында көтәргә тиешләр иде. Ул шулай теләгән. Һәр хатында “Исән торыгыз…”, дип язган.

Хаттан өзекләр сәхнә этюды рәвешендә күрсәтелә.

Алгы планда солдат басып тора. Каршыда өч урындык түгәрәк ясап куелган. Алгы урындыкта Ана утыра. Ана калтыранган куллары белән кулындагы хатны ача.

Ана. (Үзалдына догалар укый-укый, хатның беренче битен ача. Ярым ишетелерлек итеп кенә хатның башын укый. Соңыннан солдат-диктор дәвам итә.)

Солдат. Сәлам Термездан!

Исәнмесез, кадерле әнием, әтием, әбекәй, Илфат һәм Илсөяр! Сезгә кайнар солдат сәламнәрен җибәреп хат язучы Илфар дип белерсез. Сәлам барлык туганнарга, егетләргә — кызларга, сораучы кешеләргә. Ярый, сәлам тәмам, алда языласы сүз юлларына күчәм.

…Частька без тугызы көнне килеп җиттек, шул ук көнне мунча кереп, солдат кие…

А.б: Хәерле көн барыгызга да. Кадерле Ватан сакчылары, гаярь егетләр! Сез барда ил
хур булмас. Тикмәгә генә халык: “Кадак даганы саклый, дага юрганы саклый, юрга
батырны саклый, батыр Ватанны саклый” – дип әйтмәгәннәр.
Кешелекнең көчле, егәрле
Кавемнең бер вәкиле бит син.
Беләгеңнән көч, йөрәгеңнән
Куәт­егәр китмәсен.
Сезнең янда гына без акыллы
Сезнең янда гына чибәрләр.
Солдат булган өчен генә түгел
Көндә кирәк илгә егетләр. 
Сугыш… Нинди авыр , ,шомлы сүз бу!Сугыш ничә миллион кешенең гомерен 
өзгән,күпме баланы ятим иткән,аналарны тол калдырган. 
.
Сугыш, сугыш… Кемнәрнең язмышына кагылмаган да, кемнәрнең башларына кайгы, күз 
яше, хәсрәт китермәгән ул. Кешелек дөньясы, сугышлардан ачы сабак алып, җир 
йөзендә мәңге тынычлык, бәхет өчен көрәшергә тиеш. 
Сугыш …Кыска гына сүз, ә мәгънәсе бик куркыныч.                                 Бөек Ватан 
сугышы ,Әфган,Чечня сугышлары кебек кан коюлар кешелек  дөньясында иң 
соңгысы булсын иде. 
Гаиләдә ир бала туа… Нинди шатлык! Ана!   Син үзеңә һәм Ватаныңа ир бала бүләк
иттең! Ул бала һәр икегезгә дә тугрылыклы, шәфкатьле булырга тиеш.Һәр ир бала,
вакыты җиткәч, Ватан каршында үзенең бурычын үтәргә тиеш.
Әнкәй елый, әнкәй елый
Әнкәй елый көзҗиткәч.
Елама, әнкәй, көз җиткәч
Кайтырбыз вакыт җиткәч. Бию бәләкәйләр 
А.Б:   Үткән тормышыбызда мәңге онытылмас, йөрәккә кан белән язылган вакыйгалар
байтак. Шуларның берсе – Әфган сугышы. Бу сугыш беткәнгә инде 25 ел узды. Әмма
аның   хатирәләре;   тау­ташларында   башын   салган   совет   сугышчылары   һичкайчан
онытылмаслар.   15   –   февральӘфганстан   җирендә   һәлак   булган   сугышчы­
интернационалистларны искә алу көне.   Әйе, әфган сугышын онытырга хакыбыз юк.
Анда совет халкының 15 меңләп гүзәл улының чәчәктәй гомере киселде. Ә Татарстан
Республикасы   257   егетен   югалткан.     Безнең   авылдан   әфган   сугышында   5   егетебез
катнаша. Шуларның дүртесе:
 Әхметшин Мөхтәр,
Кәримов Чулпан,
Ханиев Фирдәвес,
Исангильдин Фәрит
исән   –имин   туган   авылларына   кайту   бәхетенә   ирешәләр,   ә   Шәйдуллин   Илшат
кайтканнан соң, сугышта алган яраларыннан вафат була.
Алып баручы кереп китә.
1,2,3,4,5 чыгыш ясыйлар
Камалетдинова  
Каримова 
Фазлыева
Исангилҗдина
Галеева сөйли һәм портретны тумбога куя
1,2,3,4,5 кереп китәләр
 Җыр Фазлыева Элҗмира “Кичер, әнкәй кайта алмавымны ”
А.б.
Европаның төрле почмагында
Кыелдылар япь­ яшь гомерләр
Безнең арттан күпме кала калды Чит – ят җирдә  изге каберләр.
Кайтмаса туган якларына, 
Калсалар да чит­ ят җирләрдә
 Алар һаман хәтер түрендә,
 Исәннәрнең изге җырында.
А.б.  Каһәрләнгән нокта. .. Әфганстан… Ни бары 18­ 20 яшькә җитеп, бер тапкыр да
керләнергә – тапланырга өлгермәгән сөлектәй егетләрнең матур сыйфатларын, якты
хыялларын санап бетреп кенә буламыни?!
Әй, син кахәрләнгән, аяусыз Әфганстан!… Синең канлы чүлләреңдә, шәрә ташларыңда
бу   дөньяга   яшәргә   дип   килгән   меңнәрчә   яшь   егетнең   гомерләре   киселде.   Гадел
булмаган бу сугыш корбаннары әнә шул япь­яшь егетләр. 
Ә   Татарстан       Республикасы   257  егетен   югалткан.Безнең   Лениногорск   шәһәре   һәм
районыннан бу аяусыз сугыш 10 сөлектәй егетнең гомерен алып китте:
5. Гараев Рафик Мансур улы 
2. Гарифуллин Минислам Минихан улы. 
7. Зарипов Әнис Давис улы. 
8. Игнатьев Сергей Васильевич. 
3. Плешаков Геннадий Алексеевич. 
10. Стулов Евгений Николаевич. 
4. Станюков Сергей Викторович. 
9. Фаррахов Эраст Ранас улы. 
1. Шайдуллин Ильшат Сәгыйть улы 
6. Ершов Сергей Михайлович. 
      Җыр Каримова Гүзәл
А.Б. Батырлык. Бу купшы сүз түгел,
Хәтерләрдән тиз җуела торган.
Мәгънә ­ асылында, мәңгелеккә
Күңелләргә ­ җанга уела торган
Кайсы тауның ташларыннан икән
Батырлыкка һәйкәл куясы?
Чорлар җиле ташларны да уя,
Тик мәңгелек хәтер кыясы!
Батырлык дип күпме сөйләп йөрмик,
Күпме аны күккә күтәрмик,
Ише бармы бөеклекнең солдат
Кылган батырлыкка тиңләрлек?
Әйе, солдат биргән антына тугры калып, иле кая кушса, шунда хәрби бурычын үти.
Чехословакиядә,   Мурманск   шәһәрендә,   Чечня   җирендә   хәрби   бурычларынүтәгәндә
һәлак булган һәм имгәнгән егетләребез бар. Болар:
 Сәхәпов Әлфис Гыйльметдин  улы
Мингазов Мәгъмүр Мияссәр улы
Сәетгәрәев Ренат Ягъфәр улы
(Каримова З., Гумерова З. Ямаева Г. чыгалар һәм сүзләрен сөйлиләр.Гумерова З. Һәм
Ямаева Г. портретларын тумбочкага куялар. 1 сыйныфлар чәчәк куялар).  
А.Б 
Мин зиратка керәм,
Алда­ каберлекләр… Берәү, икәү, өчәү…, егерме …
Тукта Кызыл йолдыз куелганы 
Солдат каберлеге тугелме?
Яшь агачлар үсә өстенә
Ак чәчәчкле венок куелган.
Ә исеме җуелмаслык итеп
Мәрмәр ташка тирән уелган.
Якынрак килеп укыйм,
Дулкынлана минем йөрәгем.
Мондый тыныч көндә ник үлде икән? – 
Мин ни уйларга да белмәдем. 
Еллар   үтү   белән   күп   вакыйгалар   хәтердән   җуела   .   Әмма   без   хәрби   бурычларын
үтәгәндә   һәлак   булган   егетләребезне   онытырга   тиеш   түгелбез.   Үлгәннәр   хәтере
исәннәрдә яши. (Бер минутлык тынлык игълан ителә.)
А.Б
Дөньяда нинди көч гап­гади кешеләрне батырлыкка илтте икән?
Батырларның бөеклеге нәрсәдә?
Сугыш   кырында   үлем   белән   күзгә­   күз   очрашканда   калтырап   төшмәс   өчен,   палач
балтасы астына баш салганда елмаер өчен нинди көч кирәк?
Мондый көчле рухлы егетләрне гап­ гади әниләр ничек тәрбияләп үстерде икән?
(Бию. Зур кызлар)
А.Б. Ә хәзер кичәбезгә килгән кунаклар белән таныштырып китим әле……   
Аларның да безгә үйтәсе килгән сүзләре бардыр. А.Б. Еллар уза, дөньяга яңа буын килә. Әмма канкойгыч сугышлар турында беребезнең
дә онытырга хакы юк!
Әфган, Чечня һәм башка   җирләрдә һәлак булган, хәбәрсез югалган якташларыбыз,
армия   сафларында   хезмәт   иткәндә   яшь   гомерләре   вакыксыз   өзелгән   егетләребез,
әтиләребез, туганнарыбыз алдында баш иябез.
Очрашу кичәбезне шуның белән тәмамлап, безнең чакыруыбызны кабул тиеп мәктәпкә
ктлгәннәре өчен ……..     зур рәхмзтебезне  белдерәбез. Алдагы көннәрдә дә элемтәне
өзмәсәк иде. Сезгә саулык­ сәламәтлек, шәхси тормышыгызда гаилә бәхете, иминлек
телибез. Шушы очрашу истәлеге итеп, кечкенә генә бүләгебезне кабул итеп алыгыз. Сау
булыгыз!

Безгә язалар

Әфганчылар белән очрашу

Тыныч вакытта күпме ватандашларыбызның — әле иңнәре дә ныгып җитмәгән 18-19 яшьлек егетләрнең — моңарчы күрмәгән-белмәгән таулы-ташлы җирдә канлы бәрелешләрдә туган илләренә тугрылыгын сынаган, сугышчан дусларын югалту ачысы йөрәкләрендә мәңге төзәлмәс яра калдырган, күпме аналарның газиз улларын мәңгелеккә тартып алган ул әфган сугышы!
Ел саен 15 февральдә Олы Кибәче урта…

Әфганчылар белән очрашу

Тыныч вакытта күпме ватандашларыбызның — әле иңнәре дә ныгып җитмәгән 18-19 яшьлек егетләрнең — моңарчы күрмәгән-белмәгән таулы-ташлы җирдә канлы бәрелешләрдә туган илләренә тугрылыгын сынаган, сугышчан дусларын югалту ачысы йөрәкләрендә мәңге төзәлмәс яра калдырган, күпме аналарның газиз улларын мәңгелеккә тартып алган ул әфган сугышы!

Ел саен 15 февральдә Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбендә кайнар нокталарда үзләренең хәрби бурычларын үтәгән авылдашларыбыз белән очрашу уздырабыз. Олы Кибәче авыл җирлегеннән Әфган җирендә 10 егет хезмәт иткән, ә Чечен Республикасында һәм Дагыстанда 12 авылдашыбыз хәрби-интернациональ бурычын үтәгән. Алар хөрмәтенә уздырылган очрашуны мәктәп директоры Роберт Галиәхмәтов ачып, чыгышында ул егет кешенең армия сафларында хезмәт итүе ныклыкка сынауны үтү икәнлеген белдерде. Укучы егетләребезне дә батыр авылдашлары үрнәгендә тәрбияләнеп, авырлыклар алдында бирешмәүче, үз алдына максат куеп, дөрес юлдан бара белүче ир-егетләр булырга чакырды.

Хәрби хезмәт нигезләре укытучысы Айрат Сафин Әфган сугышы китергән югалтулар турында сөйләде. «Кайнар нокталарда хезмәт иткән авылдашларыбыз туган илләренә тугрылыкларын армия хезмәтендә генә раслап калмадылар. Әфганстанда хез­мәт иткән 7, Чечняда хез­мәт иткән 4 егетебезнең авы­лыбызда төпләнеп, бәхет­ләрен үз җиребездә табуы, шул җирдә хезмәт куюы — аларның туган якка булган мәхәббәтләрен рас­лау­чы тагын бер дәлил», — диде ул. Сугышчы-интернационалистлар солдат хатирәләре белән уртак­лаштылар, армиягә кит­кән көннәрен, бергә хезмәт иткән иптәшләрен искә төшерделәр. Аларның бер­сеннән дә солдат хезмәтеннән зарлану, тормыш авырлыкларына сукрану кебек сүзләр ишетелмәде. Киресенчә, һәр туган көнгә сөенеп, үз авылыбыз, мәктә­бе­без белән горурланып яшәр­гә чакырды алар укучылар­ны.

Очрашу спорт залында Әфганчылар кубогына волейбол ярышы белән дәвам итте. Аз гына өстенлек белән Кубокка югары класс укучылары лаек булды.

Патриотик тәрбия бирү максатыннан уздырылган чара югары сыйныф укучылары өчен чын тормыш дәресе булды.

Г.Измайлова,

тәрбия эшләре буенча

директор урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции


К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги:

әфган сугышы

Яңа ел кичәсе – 2020 ел.

Жыр «Яна ел вальсы» , «Лэйсэн» хатын кызлар вокал ансамбле жырлый.

1.Якты өмет сыман, Тузгый ап-ак буран.

Шатлык белән тулы йөрәкләр.

Өр яңа ел килә бәхет керсен илгә .

Телик әле изге теләкләр

2.Ил гел тыныч булсын, Сабыйлар күп тусын.

Кавышсыннар өзлеп сөйгәннәр.

Яшәсеннәр бергә Һәркемдә бит җиргә

Рәхәт яшәр өчен туганнар. ак карлар ява бурап — бурап

1.Хәерле кич, хөрмәтле дуслар, туган нигезләрен сагынып кайтучы кунаклар! Яңа ел белән сезне!

2.Бусагадан атлап керергә әзер торган  2020 нче ел котлы булсын. Зур сөенечләр, иминлек, беркайчан да бетмәс бәхетләр алып килсен!!! 

1.Күңелләргә нур өстәп, иң матур көннәре, игелекле, бәрәкәтле эшләре белән 2019 нче ел илебездән китә. Яңа елга кергәндә без гадәт буенча иске елда узган юлга әйләнеп карыйбыз…

2.Ә хәзер кыскача гына башкарган эшләргә йомгак ясау һәм бәйрәм белән котлау өчен сүзне Кодаш авыл советы биллэмэсе башлыгы Габсалямов Азат Финарат улына бирәбез. Рәхим итегез!.. 

1.Кар болытын җилләр сүтеп бара,

Ел арты ел шулай үтеп бара.

Уралса да уйлар ак хыялга,

Уза гомер, уза, атлый алга.

2.Ярдан дулкын каккан көймә кебек,

Бер ел чикте дисбе төймә кебек.

Чигәләргә сылап карның агын,

Бер ел шулай узып китте тагын… 

Концерт номеры……(1.жыр Алсу Каримова. 2 бию Илюза Хисматова.)

(Уен или Жыр)

1.Петр 1 фәрманы белән Яңа ел 1700 нче елда 1 гыйнварда үткәрелә башлый. Яшебез ничә дә булса да, 8 яшьтәме, 18 дәме, 50 дәме, 70 тәме, мөһим түгел. Яңа елга зур өметләр баглый. Кышның салкын айларында үтүенә карамастан бу бәйрәмне чиксез яратабыз, котеп алабыз.

2.Димәк, бәйрәм җыр – биюсез, әлбәттә инде, уеннарсыз булмый…

Хәзер сәхнәгә кызыклы уенга чакырам. Чама белән 5 кешене.

ничек 
Уен: Кайберәүләрнең перчатка белән капчыкка… кар тутырганнары бар, ә менә шырпы кабына шырпы тутырганнары бар микән? 

Перчатка белән шырпы тутыру уены. 

1.Ап — ак карлар ява бурап — бурап,

Уй — гамьнәрем кайта урап — урап,

Урап кайта б ә х е т көткәннәргә,

Китеп бара ерак үткәннәргә. 
Бурап — бурап ап — ак карлар ява,

Аклыклары күңелләргә дәва.

имин юллар гына

Концерт номеры ….(1.Жыр Флорида Хузина,2.Бию Кошки.)

Кадерле дуслар эйдэгез эле бездэ узебезчэ татарча берне оздереп биеп алыйк.

татар биюе  башкарыла, биюгә тамашачылар да чакырыла.

1.Дуслар, үзенең Кар кызын ияртеп, яраткан җәнлекләрен, н и к т ер, 

үзе белән алмыйча

, мәңге яшь Кыш бабабыз да килеп җиткән. Әйдәгез аларны кул чабып каршы алыйк…

Рәхим итегез, Кыш бабай. Кар кызы,Яна ел!

Кыш бабай. Исәнмесез, улларым, кызларым! Исәнмесез, килгән кунаклар! Котлы булсын Яңа еллар! Яңа ел сезнең барыгызга да бәхет, шатлык, сәламәтлек алып килсен. Күңелләрегез мәңге яшь булып калсын! Юлда килгәндә бик арыдым.

Мин бераз утырып ял итеп алыйм, ә кызым син сөйли тор. Кар кызы. 

Дуслар җыелды кичәгә, 

Балкый бәйрәм утлары! 

Дөнья якты! Бу галәмнең 

Җырлаган минутлары! 

Сөен, күңел! Уйна да көл, 

Килде бәйрәм сәгатең 

Куансыннар картлар, яшьләр, 

Белеп шатлык сәгатен!.. 

1.Йә, рәхим ит, Яңа ел, төкле аягың белән. 

Яңа ел. Исемем минем — Яңа ел 

Мин бәхет таратучы. 

Җир йөзендә һәр нәрсәне 

Өзелеп яратучы. 

Сезне өзелеп сагынганга 

Килдем мин яныгызга. 

Бәхет, шатлык, 

сәламәтлек 

Телим мин барчагызга. 

Үз илемдә, үз телемдә 

Бәйрәм белән котлыйм Сезне. 

2020 нче елның 

Имин булсын һәрбер көне 

2.Рэхмэт амин шулай булсын,эйдэ эле яна ел оздереп берне биептэ курсэт.

(яна ел биюе)


2.Кыш бабай, син ял ит, без сиңа үзебезнең чыгышыбызны күрсәтеп китик әле. 


Кон.номер.1. Жыр Фларида Хузина. «Сандугач», 2.Сказка.

2.Уенга рэхим итегез дуслар.Кыш бабай белән берлектә “Фикер йөртү” уены 5-6 кешене чакырабыз. Әйдәгез, Кыш бабай киткәнче аның белән уйнап калыгыз.  

Кыш бабай, уен синнән башлана. Үз гомереңдә күп җирләрдә йөрдең, янәшәңдә һәрчак г ү з ә л зат — Кар кызы булды. Син үзең яратып дәшкән иң матур хатын – кыз исемен әйт әле. (Кыш бабай яраткан хатын кыз исемен әйтә. Калганнар чират буенча соңгы хәрефтән башланган хатын-кыз исемен әйтәләр. Кем әтә алмый –шул уеннан чыга бара.Азаккы кеше җиңүче була.) 

……М ә с ә л ә н, 

1.Хупҗамал – Ландыш – Шаһидә – Әнисә – Әдип – Петр – Раил – Ленар – Рәис – Сәлим- Мостафа –Айрат – Таһир –Рәфис-Сәйдәр – Рифкат – Тәкый – Йолдыз – Зариф – Фаил – Ләбиб – Булат – Таҗи – Ирек- Камил –

ягыннан килдем мин

-Маскалар керә. (киенеп килучелэр булса)

1. Менә Кыш бабай адаштырып калдырган җәнлекләрең дә килеп җитте.

— Әйдәгез, хәзер Кыш бабай белән Кар кызын үзенең якыннары белән биетеп алыйк.


Бию көе куела. 

2.Кыш бабай, еллар гасырларга тупланса да, дәртең, яшьлегең һаман арта гына бара. Күңелгә чиксез өметләр, ышаныч, җирдә яшәргә көч бирәсең. Рәхмәт сиңа. Киләсе елларда да сине шулай көтеп алсыннар.


Бию мышки


Кыш бабай. Улларым, кызларым! Сезнең белән бәйрәм бик күңелле булды. Безнең китәр вакытыбыз да җитте. Мин сезнең янда үземнең оныгымны — Яңа елны калдырам. 2020 нче елда барыгыз да аның белән дус булырга тырышыгыз. Яңа ел илебездәге тынычлыкны сакласын, барыбызга да сәламәтлек алып килсен. Оныгым, син кайда кил бирегэ сүз хәзер сиңа.

Кыш бабай белән Кар кызы чыгалар.  1.Әйдәгез, безгә өр яңа ел калдырган, күңелле бәйрәм мизгелләре бүләк иткән Кыш бабай белән Кар кызын алкышлап озатыйк. Сау булыгыз.сәламәтлек 


Сказка «Три девицы»

2.Чираттагы уенны тәкъдим итәбез.  (жебегэн )

1.Яңа елда исән — мул тормышка

Аяк бассак иде, йа Рабби!

Кил, Яңа ел, изгелегең белән

Явызлыкны беркем яратмый. 


2.Күкләр аяз, 
дөнья имин булсын,

Авырлыклар ишек какмасын.

Шәфкатьле бул, беркем бу тормышта

Шатлык чәчеп, кайгы тапмасын.


1.Иңнәренә тормыш авырлыгын

Күтәрмәсен ялгыз аналар.

Ата — ана тигезлеге белән

Пар канатлы үссен балалар.


Э хэзер барыгызныда яна ел валсына чакырабыз.


Жыр «Лэйсан» хатын кызлар вокал ансамбле.


2.Дөнья матур, илләр имин булсын,

Тыныч булсын туган җиребез.

Сәламәтлек, бәхет, шатлык белән

Узса икән һәрбер көнебез. 

1.Хөрмәтле дуслар , кунаклар, бүгенге бәйрәм кичәсендә актив катнашканнар!.. Якынлашып килүче 2020 нче елда барыгыз да сау – сәламәт булыгыз. Кышкы аклыкка. Язгы сафлыкка, җәйге җылылыкка, 

көзге муллыкка сөенеп, тормыштан тәм табып, өмет белән яшәгез. Кайгы — хәсрәтләр, борчу — мәшәкатьләр сезне ерактан урап узсын. Яңа елда гына түгел, ә ел буе кәефләрегез һәрвакыт күтәренке булсын.  Сау булыгыз!

Башҡортостан Республикаһы Хәйбулла районы муниципаль районының муниципаль автономиялы Дөйөм белем биреү учреждениеһы Аҡъяр ауылының 1-се урта дөйөм белем биреү мәктәбе филиалы

Сәғит ауылының Башланғыс дөйөм белем биреү мәктәбе

«Атай – ғаилә тотҡаһы»

(Ватанды һаҡлаусылар көнөнә арналған кисә сценарийы)

Уҡытыусы Абдуллина С. З.

башланғыс кластар уҡытыусыһы

2018

Алға, Рәсәй”(О. Газманов) музыкаһы аҫтында балалар бейеп сығалар һәм бер рәткә теҙелеп торалар.

А.б. Ғаиләнең терәге – ир-ат, атай кеше. Беҙҙең башҡорт халҡында борондан атай кеше – ғаилә башлығы итеп, уға ҙур ихтирам, оло хөрмәт менән ҡарағандар, был бөгөнгө көндә лә шулай ҡала бирә. Ни әйтһәңдә ғаиләнең бөтөнлөгө, барлығы атай елкәһендә. Атайҙар ил терәге, ғаилә таянысы ла. Беҙҙең атайҙарыбыҙ, ҡартатайҙарыбыҙ, беҙ тыныс йәшәһендәр, матур уйнаһындар, тамаҡтарыбыҙ туҡ булһын, илебеҙ имен булһын өсөн Ватаныбыҙҙы һаҡлағандар. Беҙ был ҡәҙерле кешелеребеҙҙе 23 февраль – Ватанды һаҡлаусылар көнө менән тәбрик итәбеҙ! Һеҙгә, хөрмәтлеләребеҙ, ныҡлы сәләмәтлек, балаларыбыҙға үрнәк булыуығыҙҙы, ғүмерҙәрегеҙ оҙон булып, тыныс күк йөҙө аҫтында йәшәргә насип итһен!

Уҡыусыларҙың сығышы:

1. Бер байрам бар февралдә,

Ҡәҙерле ул һәркемгә.

Уны иң ҙур байрам тип

Мөмкин хатта әйтергә.

2. Ул тыныслык байрамы,

Уны һәр кеше белә.

Ватанды һаҡлаусылар

Байрамы тип йөртөлә.

3. Ул һалдаттар байрамы,

Беҙ ҡотлайбыҙ уларҙы

Атайҙарҙы, ағайҙарҙы,

Ҡартайҙарҙы һәм малайҙарҙы.

Йыр “Егеттәр”

4. Батыр hөнәр бар ерҙә –

Ерҙе , илде һаҡлаусы.

Һине, мине – hәркемде

Дошмандарҙан яҡлаусы.

 Генералмы, майормы,

Капитанмы йә сержант –

Барһының да исеме

Донья бер ул – һалдат.

5.Ватанды һаҡлаусылар

Аямайҙар үҙҙҙәрен:

Беләкле, йөрәклеләр,

Ихтиярлы hәм түҙемле.

6. Сабый бала йоҡлай бишектә

Уяна ул тауыш ишетһә.

Татлы булһын өсөн йоҡоһо,

Матур булһын өсөн тормошо,

Һаҡта тора һиҙгер егеттәр.

7. Бөтәһе лә ыласын кеүектәр.

Бөркөт кеүек уяу тора.

Илебеҙҙең һәр яғында

Тора һалдат көн дә, төн дә

Ғорур баҫып ил һағында.

Йыр “Егет ерҙән атлай”

8. Мин дә ҙур булып үҫкәс,

Хеҙмәткә ваҡыт еткәс,

Булырмын ысын һалдат,

Илемдең күген һаҡлап.

Һалдат булыу изге бурыс

Уны мин дә беләмен.

Сыныға торайым тиеп

Ағас атта еләмен.

Йыр “Ҡыҙыл юрға”

9.Бөгөн беҙҙең мәктәптә

Шундай рәхәт, күңелле.

Сөнки ҡунаҡ булып беҙгә

Атайҙарыбыҙ килде.

10. Минең әле бер ҡат та

Ҡолаҡты бормаһа ла,

Һабантуйҙарҙа ла әле

Еңгәне булмаһа ла,

Ул иң-иң көслө кеше!

Баһадир төҫлө кеше.

А.Б. Иң зирәктәр, шаяндар,

Аҡыллылар, һәйбәттәр.

Бына шундай атайҙар.

Бергә: Бына шундай беҙҙең атайҙар.

 А.Б. Иң аҡыллы, иң уңғандар

Бар эшкә лә булғандар

Бына шундай атайҙар.

Бергә: Бына шундай беҙҙең атайҙар.

 А.Б.Атайҙарилдең терәге

Ғаиләнең йөрәге.

Ауырлыҡтарға бирешмәй

Атайҙарҙыңбеләге.

Бына шундай атайҙар.

Бергә: Бына шундай беҙҙең атайҙар.

11.Атайҙарыбыҙбик ғәҙел,

Йомарт, шаян һәм көслө,

Беҙҙең өсөн ул зур терәк,

Атайбеҙгә бик кәрәк!

Атайбеҙҙең ғорурлыҡ,

Теләйбеҙ уға һаулыҡ,

Яҙһын инде ғүмергә

«Атай» тиеп йәшәргә!

12.Әсәйҙәр менән бергә

Озон-оҙак йәшәгеҙ.

Шатлыҡ килһен өйөбөҙгә

Ҡайғы-хәсрәт күрмәгеҙ.

Бәхетебеҙ тулы булһын

Һеҙ беҙгә шундай кәрәк.

Моряктар бейеүе

13. Әсәйҙәрҙе иң ҡәҙерле тибеҙ,

Атайҙарһыҙ йәшәп буламы?!

Таба алмам алыштырыр кеше-

Әйләнһәм дә бөтөн донъяны.

«Балам» тиеп бер өндәшеүе лә бит

Йылы һала йәнгә, күңелгә.

Ҡайғыртыуың өсөн рәхмәт, атай,

Шулай булһын ине ғүмергә!

14. Һәр тыуар таң Ерҙә тыныс булһын,

Имен булһын ине донъялар.

Аяҙ күгебеҙҙе болот ҡапламаһын.

Балҡып торһон күктә йондоҙҙар.

15. Шаулай урман, гөрләй болон,

Япраҡ яра тал-тирәк,

Йәшел баҡса төҙөү өсөн,

Бергә: Беҙгә тыныслыҡ кәрәк.

Тормошто, Ерҙе яратыу-

Беҙҙең беренсе теләк,

Ерҙә матур йәшәү өсөн,

Бергә: Беҙгә тыныслыҡ кәрәк.

Һалдаттар бейеүе

16. Атһын өсөн Тыуған илдең

Һәр таңы матур булып,

Үҫәбеҙ көрәшсе булып,

Үҙебеҙ матур булып.

17. Әйткән һүҙ – атҡан уҡ, тиҙәр,

Һүҙебеҙҙә торорбоҙ,

Уҡыуҙа ла, тормошта ла

Гел алдынғы булырбыҙ.

Йыр “Мин башҡорт балаһы”

А.Б. Афарин, балалар! Атайығыҙҙы бик яратаһығыҙ икән. Уларға әйткән яғымлы һүҙҙәрегеҙ атайҙарҙы шатландырып, һәр ваҡыт дәртләндереп, ҡолаҡтарында яңғырап торһон. Ә һеҙ уларҙы матур эштәрегеҙ менән шатландырып, уларға терәк булырһығыҙ тип ышанам.

Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/303173-scenarij-posvjaschennyj-k-dnju-zaschitnikov-r

Студентлар белән очрашу (сценарий)

  1. Материалы для учителя

  2. Другое

Автор материала: Султанова Танзиля Рависовна

Содержимое документа:

Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы
Тат.Бүләр урта гомуми белем бирү мәктәбе
Төрле һөнәр ияләре, студентлар белән традицион очрашу
Төзеде тәрбия эшләре буенча
директор урынбасары Султанова Тәнзилә Равис кызы
Тат.Бүләр,2017
Кичә өч өлештән тора:
Слайд-шоу “Мәктәп фотоаъбомы”
«Яратып эшләгән эш кенә куаныч китерә» дип аталган чын күңелдән сөйләшү (төрле тармакларда эшләүче укучыларыбыз белән сөйләшү)
Студентлар белән сөйләшү.
«Акыл — тезген, белем — ат» дип исемләнгән шаян интеллектуаль уен.
1алып баручы:
Бер күрешү үзе бер гомер бит,
Очрашуга сәбәп табылсын.
Бер-берләрен сагынышкан дуслар Күрешергә монда агылсын!
2алып баручы:
Кайтыйк әле, онытмыйк без дуслар.
Канат ярган туган ояны.
Кыңгыраулар чыңы дәшсен кабат,
Мәктәпкә дип килдек без тагын…
Очрашуга килүчеләрне сәламләп җырлый_______________________________
1 а.б. Хәерле кич кадерле дуслар, хөрмәтле укытучылар, укучылар, килгән кунаклар. Безнең мәктәптә бүген бәйрәм — очрашу кичәсе. Мәктәпне, укытучыларын яраткан, онытмаган укучыларыбыз килде бүген безгә кунакка. Сезнең барыгызны шушы бәйрәм белән котлыйбыз, сезгә зур уңышлар, сәламәтлек телибез.
Бәйрәмне ачып җибәрү өчен сүзне мәктәбебез директоры Исламов Илсур Мәгъфүрҗан улына бирәбез.
1 а.б. Кайда да булса, кайчан да булса,Бер күрешү— үзе бер шифа.10-20 ел үткәннән соң да,Бер күрешеп, сөйләшик әле, Елашыйк та, җырлашыйк әле.
2а.б. Бер күрешү— үзе бер шифа дип,Эч серләрне сөйләшик әле,Хәсрәтләрне уртаклашыпШатлыкларны бүлешик әле,Күңелләрне бушатыйк әле,Классташлар, очрашыйк әле.
__________________________________________________
1 а.б. Күп кенә әйберләрнең могҗизалы үзенчәлеге бар — кешеләргә хәтерне кайтару, күңелдәге якты истәлекләрнең, кабатланмас мизгелләрнең шатлыгын бүләк итү.
2 а.б. Ә инде без үткәннәребезгә кире кайтканда, үзебезгә таяныч, терәк эзләгәндә, әлбәттә мәктәп фотоальбомын ачабыз.
1 а.б Безнең мәктәп фотоальбомы мәктәп тормышының төрле мизгелләрен саклый . Фотоальбомдагы җитешсезлекләрне күреп ачулы йөзләр ясамагыз зинһар, мәктәп елларында сез нинди булгансыз, сез шуларны күрерсез. Безнең белән елмаегыз. Игътибар — без төшерәбез!
«Мәктәп фотоальбомы» фильм күрсәтелә
1алып баручы:
Бүгенге очрашу кичәбезгә төрле һөнәр ияләре, студентлар җыелды.
Берәүләре ВУЗ ишеген шакый,
Берәүләре солдат булып илне саклый,
Берәүләре табиб булып шифалы нур бөркә,
Берәүләр зур төзелештә эшче исемен йөртә.
Берәүләре белем бирә балаларга,
Берәүләре нигез сала калаларга,
Берәүләре газет-журнал чыгаралар
Бу тормышта үз юлларын табалар.
2алып баручы:
Югары сыйныф укучылары өчен төрле һөнәр ияләре белән очрашу, фикер алышу бик мөһим. Килгән кунакларыбыз арасында төрле уку йортларында белем алучы студентлар да, шулай ук инде тормышта үз юлларын табып, төрле тармакларда эшли башлаган элеккеге укучыларыбыз да бар.
1алып баручы:
Иң беренче әле күптән түгел генә югары уку йортларын тәмамлап төрле профессия үзләштергән укучыларыбызны сәхнәбез түренә чакырабыз:. Аларның безнең укучыларга , укытучыларга нинди әйтер сүзләре бар икән, рәхим итегез. Кунакларга сүз бирелә.
2 а.б. Ә хәзер, безнең чыгарылыш укучыларыбыз үзләренең мәктәп елларын ничек истә калдырдылар икәнен белеп китик әле: — Сез укырга кергән елның 1 сентябрендә нинди һава торышы иде?
Беренче укытучыгызның исеме ничек? Сез аны нинди итеп истә калдырдыгыз?
3 класста бер парта артында кем белән утырдыгыз?
Сезнең яртакан фәнегез һәм яраткан укытучыгыз.
Сез 11 класста вакытта классыгызда ничә укучы иде?
Класс җитәкчегезнең туган көне кайчан?
Чыгарылыш экзаменында рус теленнән нинди темага сочинение яздыгыз?
Мәктәп тормышыннан иң истә калган, иң кызыклы вакыйганы сөйләп үтсәгез иде.
————————————————————
1 а.б. 1 алып баручы:
Бүлмәдән-бүлмәгә йөриләр,
Балачак эзләрен эзлиләр.
Кем кайда ниндидер сүз язган,
Кемнәндер кайдадыр эз калган…
Барысын күзлиләр, эзлиләр,
Үзләре турында сөйлиләр.
Соңгы елларда гына 11 сыйныфны тәмамлаган укучыларга сүз бирик әле, рәхим итегез!
2 а.б. Узган уку елында гына 11 сыйныфны тәмамлаган
2011 елгы чыгарылыш : (кемнәр кайта …)
2010 елгы чыгарылыш _———-, _2009, 2008___
2 а.б. Үзегез турында бераз сөйләп үтсәгез иде, укырга кергәндә нинди авырлыкларга очрадыгыз? Безнең укучыларга нинди киңәшләрегез бар?
1 а.б. Узган 2012 елда нинди истә калырлык вакыйгаларыгыз булды? Киләчәккә планнарыгыз нинди?
2 а.б. Ә хәзер без сезне «Акыл — тезген, белем — ат» дип исемләнгән шаян интеллектуаль уенга чакырабыз.
Сәхнәгә 2 команда чакырыла: 1 команда : 2008-2010 елгы чыгарылыш, 2 команда – 2011-2012 елгы чыгарылыш. Бәйге булгач жюри кирәк булачак. Жюри членнары чакырыла.
1 нче конкурс: «Традицион разминка»:
Югары Кибәхуҗа авылында мәктәп ачылуга ничә ел булды?
Яңа мәктәп бинасы ничәнче елда төзелгән?
Иң беренче укытучың кем исемле иде?
Мәктәптә ничә кабинет?
Нәрсәне әзерләп була, ләкин ашап булмый? (дәрес)
Нинди әкияттә геройга өч тапкыр һөҗүм ясала, ләкин дүртенчесендә генә ул һәлак була? (колобок)
Кайсы фәннән беренче бишлегезне алдыгыз?
Ни өчен икелеләр алдыгыз?
Иң яраткан фәнегез?
Мәктәп ашханәсендә иң яратып ашаган ризыгыгыз?
Беренче класста сумкагызга уенчык тыгып йөри идегезме?
Кызларның чәченнән тарта идегезме?
Соңгы дәресегез нинди дәрес иде?2 Разминка тәмамланды. Дәреснең төп темасына күчәбез — «Тапкырлар бәйгесе». (слайдта)
Тарихи шәхесләр, йолдызлар 5 10 15 20 25 30
Бөек математика илендә 5 10 15 20 25 30
Җыр-кешенең юлдашы 5 10 15 20 25 30
Биология 5 10 15 20 25 30
География 5 10 15 20 25 30
Номинацияләрне һәм очконы команда үзе сайлый.
1.Тарихи шәхесләр, йолдызлар.
5 балл. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, баянчы , композитор, Югары Кибәхуҗа авылы егете. (Фәрит Хатыйпов)
10 балл. Профессор, КДУ ның журналистика, социология, психологияфакультеты деканы, Ю.Кибәхуҗа авылы егете. (Васил Гарифуллин)15 балл. Күренекле язучы, Татарстан республикасының Габдулла Тукайисемендәге бүләк иясе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре,якташыбыз, «Язгы аҗаган» романы авторы. {Мәхмүт Хәсәнов)20 балл. Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе халык артисткасы,Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, җырчы {Венера Ганиева)25 балл. Татарстанның һәм Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе,профессор, Татарстан Фәннәр академиясенең шәрәфле академигы, ТатарстанФәннәр академиясенең Мәрҗани исемендәге премиясе лауреаты, Олы Кибәхуҗаавылында туган. {Яхъя Абдуллин)%
30 балл. Мәшһүр актер. ТАССР, РСФСР, СССР халык артисты. ГКамал исемендәге татар дәүләт академия театрында реалистик традицияләрне үстерүдә үзеннән зур өлеш кертә, Саба районыннан. (Ш.Биктимиров)
2.Бөек математиклар илендә.
5 балл. Евклидның «Башлангычлар»дип аталган хезмәте багышланган…А. Геометриягә.В. Географиягә.
С. Сәяхәтләргә.Д . Арифметикага
10 балл. Кайсы фән турыдан туры математикага кагылмый?
А. Алгебра.В. Тригонометрия.
С. Комбинаторика.Д. Механика.
15 балл. Пифагор тоеремасы.
А. Турыпочмаклы өчпочмакта гипотенузаның квадраты катетларының квадратлары суммасына тигез.
Б. Турыпочмаклы өчпочмакта гипотенузаның квадраты катетларының квадратлары аермасына тигез.
В. Турыпочмаклы өчпочмакның катетларының суммасы гипотенузага тигез.
Г. Турыпочмаклы өчпочмакта гипотенузаның квадраты катетларының суммасына тигез.
20 балл. Кайсы саннар египет өчпочмагы якларына туры килә?А. 10, 15,20.В. 3,4,5.
С. 1,2,3.Д. 7,8,11.
25 балл. «Конус» сүзе грекчадан тәрҗемә иткәндә нәрсәне аңлата?А. Түгәрәк пирамида.В. Чыршы күркәсе.
С. Нарат күркәсе.Д Колпак.
30 балл. Бу грек сәүдәгәре, египет пирамидасы шәүләсен һәм таяк шәүләсен үлчәп һәм үзенең охшашлык турында теоремаларын кулланып, пирамида биеклеген үлчәгән.
А. Евклид.В. Архимед.
С. Фалес.Д Пифагор.
3. Җыр — кешенең юлдашы.
5 балл. Көйне танырга. («Казан кичләре”)
10 балл. Көйне танырга һәм кушылып җырларга. («Яшьлегем чишмәләре»)
15 балл. Бер куплет җыр җырларга: — гашыйк булган кеше кебек
90 яшьлек бабай кебек
кечкенә бала кебек
марш кебек
бишек җыры кебек
20 балл. Түбәндәге шигырь юлларын көйгә салырга:
Дуслар җыр сузалар һәр якта
Дус булып яшәве күңелле!
һәм сезгә кушылып бакчалар
Җырлыйлар, бииләр шикелле.
25 балл. Бирелгән рифмага җыр чыгарырга: мәктәп-тәмләп
30 балл. Җырның авторларын әйт. («Ак каен » җыры. Зиннур Сафиуллин көе, Әзһәр Зәйни сүзләре)
Биология
5 балл. Нәрсә ул «Кызыл китап», {әз калган үсемлек, хайваннарны туплаган
китап).
10 балл. Эссе һавада ничек йөрергә:
а)трусиктан гына
б)ак киемнән (кояш нурларын кире кайтара)
в)кара киемнән
г)шләпәдән
15 балл. Нинди «тере барометрларын» беләсез? {энә карагы, күбәләк, бал кортлары, май коңгызы, кычыткан күбәләге н.б.)
20 балл. Нинди кошлар ел дәвамында төсләрен өч тапкыр алмаштыралар? (ак кыр тавыклары)
25 балл. Сәяхәтчеләр ни өчен банка белән суга бака салып үзләре белән йөрткәннәр? {нава торышын белергә)
30 балл. Борынгы заманнарда 7 металл гына бар дип уйлаганнар. Бу нинди металлар? (алтын, көмеш, бакыр, аккургаш, кургаш, тимер, терекөмеш).
География.
5 балл. Чиге күренеп торса да барып җитеп булмый, {офык)
10 балл. У белән язсаң тау була (Урал)
А белән язсаң диңгез була (Арал)
15 балл. Космостагы кешеләр җирдәге меридианнарны, параллельләрне күрәләрме? (юк, картада гына)
20 балл. Американы кем ачкан? (Х.Колумб)
25 балл. Җирнең шар формасында икәнлеген раслаучы борынгы грек философы (Аристотель)
30 балл. «Бабай бүреге йөз ямау» табышмагы нәрсә турында (глобус)
______________________________________________
1 а.б. Әйдәгез үткәннәргә кайтып килик әле бер. Күз алдына китерегез, иртә, сез тәмле төшләр күреп йоклап ятасыз, кинәт будильник шалтырый башлады. Мәктәпкә барырга вакыт җиткән. Ләкин бит әле татлы йоклый идең. Торырга кирәк дип катырак кычкыра будильник.Тагын биш кенә минут! Нинди биш минут! Кеше тавышы белән кычкыра будильник. Ай, ходаем, мин йоклап калганмын! Гаебегезне таныгыз! Хәзер курыкмыйча әйтергә була. Сезнең күбегезнең шулай булганы бар! Мәктәп сумкасын өстәлдән ризык алып ашый, ашый, кабалана, кабалана тутырганыгыз бардыр, шулай бит.
2 а.б. Менә шуларны искә төшереп без чираттагы  конкурсны тәкъдим итәбез : «Ашыга, ашыга» дип атала.
Сезгә шул алтын чорларны искә төшереп эстафетада катнашырга чакырабыз. Бу эстафета барышында йөгерергә дә, сикерергә дә туры килмәячәк. Мәсьәлә бик гади – кулдан кулга бирә бирә, мәктәп әйберләрен сумкага әйбәтләп кенә тутырырга, шул ук вакытта берәр алма ашап өлгерергә.
(Ике өстәлгә мәктәп сумкалары, пеналлар, ручкалар, карандашлар, дәреслекләр, линейкалар, уенчыклар, алмалар һ.б.)
1 а.б. Җиңделәр… Ләкин аңлашылмый , ни өчен сумкага уенчыклар тутырдыгыз? Дөрес, ашыкканда ниләр генә эшләмисең, шулай бит.
2 а.б. Ярар, сумканы тутырдык, башка шапканы үтеп барышлый гына кия, кия очабыз гына, ләкин без бит инде хәзер сонга калдык. Укытучы сорый инде хәзер: “Ник соңга калдың?” Ниләр генә уйлап чыгармыйбыз, сочинение язганда шулай оста булырга кирәк иде дә бит.
Конкурс “Син кайда булдың?”
1 а.б. Командадан ике катнашучы. Берсе пантомима ярдәмендә карточкадагы ситуацияне аңлата, икенчесе карый һәм телдән сөйләп карый. Аннары әзер вариант белән чагыштырабыз. Текстка якынрак булса яхшырак. (1. Столоваяда идем. 2. Будильник уятмаган. 3. Компьютерда утырдым)
2 а.б. Без сезне физкультура дәресенә чакырабыз. (5 урындык куела, һәр командадан 6 катнашучы, бию көе беткәч утыралар)
Жюри нәтиҗә ясый.
2 алып баручы:
Кайтыгыз сез, онытмагыз, дуслар, Канат ярган туган ояны. Кыңгыраулар чыңы дәшсен кабат Мәктәпкә дип килегез тагы!
1 алып баручы: Күңелләрдән күңелләргә салдык күперләр
Насыйп булсын бу юллардан кабат үтүләр. Сезне сагынып сайрар һәрчак күңел кошыбыз, Кабат очрашканга кадәр, дуслар, хушыгыз!

Предпросмотр онлайн:

Скачать 23.91 Kb

Посмотрите также:

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Этот праздник бит совокупность орбит
  • Юбилей автомобилиста сценарий
  • Этюд на троих сценарий
  • Этот коллектив стал настоящим украшательством на празднике
  • Юбилей 70 лет мужчине сценарий прикольный новое серпантин идей