Экият иленэ сэяхэт сценарий

"Экиятлэр иленэ сэяхэт" викторина Уртанчылар торкеме

            «Экиятлэр иленэ сэяхэт»(викторина)

 Уртанчылар торкеме

Максат:балаларнын интеллектуаль активлыгын устеру.

Бурычлар:

-тэрбияченен сорауларын игътибар белэн тынларга ойрэту;

-Иптэшлэрен булдермичэ тынлау сэлэтен формалаштыру;

-экиятлэр турындагы булган белемнэрен ныгыту;

-балаларнын бэйлэнешле сойлэм телен,сузлек байлыгын устеру;

-торле халык экиятлэренэ карата кызыксыну тэрбиялэу.

       Тэрбияче. Балалар ,сез экиятлэр яратасызмы?Эйе , экиятлэрне  зурлар да,кечкенэлэр дэ ярата.Экиятлэр бары тик яхшылыкка, дус булырга ,элэклэшмэскэ, ялганламаска  ойрэтэ. Экиятлэрне халык уйлап чыгарган хэм бер-берсенэ сойлэгэн.Сез эле кечкенэ,сезгэ экиятлзрне энилэрегез,апалар сойли.Э мэктэпкэ баргач ,экиятлэрне узегез укый башларсыз.

 Буген без сезнен белэн экиятлэр доньясына сэяхэт ясарбыз .Сез узегезнен яраткан зкиятлэрегезне искэ тошерерсез,яраткан экият геройларыгыз белэн очрашырсыз. Бездэ викторина булачак . Бу викторинада сезгэ белемнэрегез ярдэмгэ килэчэк. Э ин элек безгэ 2 командага буленергэ кирэк.

Жетоннар ярдэмендэ буленербез.(Шалкан, Йомры икмэк)

 Экиятлэр иленэ сэяхэтебезне башлаганчы,командаларнын эзерлеген тикшереп карыйбыз.Мин сезгэ  чираттан сораулар бирэчэкмен.Сез жавап бирергэ тиешсез.

      Разминка

1.Шалканны кемнэр тарткан?(бабай,эби,кыз,Акбай,песи,тычкан)

2.Йомры икмэк кемнэрдэн качкан?(Эби.бабай,куян,буре,аю.толке)

3.Кем кэжэ бэтилэрен ашаган?

4.Алтын тарак кемдэ бар?

5.Кем йомырканы ваткан?

6.Чуар тавык нинди йомырка салган?

7.Кызыл Калфак  кем янына  барган?

8.Ул себеркегэ атланып оча?

1  нче бирем. «Экиятнен исемен эйт?»

   А) «Тукта ,тукта, качма,качма  и карак!

Ник аласын син аны?

Ул бит минем алтын тарак!»

Б)  -Мин риза.Тик син мина бер биеп алырга рохсэт итче,- дигэн каз.

 В).Эйдэ,кети-кети уйныйк эле,-дигэн.

Г)Эби ашатырга тотынса :»Жимне мина азрак бирден?» дип  сугышалар икэн.

     Уен

1)Кайсы  экият герое артык?

2)Кайсы жэнлеклэр шалканны тартырга булышканнар?

3)Йомры икмэк нинди тостэ?

4)Кайсы жэнлек йомры икмэкне ашаган?

2.бирем. «Экият героенын исемен эйт» бэйгесе.

 А,) Мин эбидэн дэ качтым,

Мин бабайдан да качтым. (Йомры икмэк)

Б)-Акбай,Акбай  кил …тартырга?  (Кыз,»Шалкан»)

В)-ишетэбез,ишетэбез,бу энкэбез тавышы тугел!(Кэжэ бэтилэре, «Кэжэ бэтилэре хэм буре»)

Г)-эни,эни минем аягым бик авырта!(Куян кызы,)

Д)Кил,дустым.кил ,кадерлем!

Мин сине ашатырмын  « дигэн.(Толке. «Торна белэн Толке»)

Е) «Тукмарны алып кайт, башка сугышмабыз! Дип ялынган.(Чукмар, «Чукмар белэн Тукмар»)

 Бездэ буген экият геройлары узлэре кунакта. Алар сезнен жавапларыгызны тынлап торалар.

-Ул кайсы экияттэн? (Су анасы»)

 Эйдэгез хэзер барыбыз бергэ «Су анасы» дигэн уен уйнап алабыз.

           Хэрэкэтле уен «Су анасы»

3 бирем «Экиятлэрне рэсемнэн таны» бэйгесе

Тэрбияче.Мин сезгэ экиятлэрдэн рэсемнэр курсэтэм, э сез шул экиятлэрнен исемнэрен эйтергэ тиешсез.

1.Теремкэй.

2.Оч аю

3.Су анасы.

4.Кызыл калфак

5.Шурэле

6.Толке белэн Торна

7.Чуар тавык

8.Кэжэ бэтилэре хэм буре.

9.Куян кызы

10.Йомры икмэк

4.нче бирем. «Парлы рэсемнэр» бэйгесе.

Тэрбияче . Балалар рэссам  экият геройларынын рэсемнэрен ясаган.Лэкин алар буталып беткэн.Элеге рэсемнэрне сезгэ парлаштырырга,алар нинди экияттэн икэнен эйтергэ кирэк.

5 нче бирем. «Экияти лото».

  Мин экият исеменен беренче сузен эйтэм,э сез тулы исемен эйтерсез.

 Йомры –икмэк

Оч-аю

Толке белэн-каз

Чукмар –белэн Тукмар

Куян –кызы

Торна –белзн толке

Кэжэ бэтилэре- хэм буре

Йомгаклау. Уенга нэтижэлэр чыгару.

Тэрбияче. Булдырдыгыз,балалар!Менэ  безнен экиятлэр иленэ сэяхэтебез ахырына якынлашты.Буген сез зирэк,олгер, тапкыр булдыгыз.

А.б.   Экияттэ без булдык,

         Куп эйберлэр без белдек.

         Экияттэ безгэ килгэн

         Куп геройларны курдек.

          Бэйрэмдэ жинде дуслык,

          Жинде буген татулык.

           Дуслык,татулык булса-

          Жирдэ  булыр тынычлык.

Әкият иленә сәяхәт.

Психологик халәт тудыру.

-Мин бүген бик иртә тордым.

-Без дә.

— Үземне тәртипкә китердем.

-Без дә.

-Бик теләп мәктәпкә килдем.

— Без дә.

-Кәефем шәп- мин шуңа шат.

-Безнең дә. Хәерле көн телибез сезгә. Исәнмәсез!(кунаклар белән исәнләшәләр)

Ә хәзер укучылар бер –беребезгә елмаешып алып, зур уңышлар телик. Шушындый күтәренке кәеф белән дәресебезне башлап җибәрик. (күтәренке кәефне тактага ябыштырып куям, балалар кул чабалар).

Борын- борын заманда , булган ди, яшәгән ди, ….(Слайд)

-Балалар мондый сүзләр белән күбесенчә нинди әдәби әсәрләр башланып китә әле?

-Әкиятләр.

-Нәрсә соң ул әкият? (балалар киңәшләшеп җавап бирәләр)(Слайд)

-Төрләре буенча әкият ләр нинди төркемнәргә бүленәләр соң?

-Хайваннар турындагы әкиятләр.(Слайд)

— Көнкүреш әкиятләре.(Слайд)

-Тылсымлы әкиятләр.(Слайд)

-Экрандагы әкиятләрнең кайсылары нинди төркемгә керә?(Слайдлар)

-Яхшы укучылыр, булдырдыгыз!.

-Ә хәзер әйдәгез әкият иленә сәяхәткә кузгалабыз.(Слайд)

-Мин сезгә әкиятләрдән өзекләр күрсәтәм. Ә сез аларны кайсы әкияттән икәнен әйтерсез.

-Алтын бөртекләр.(Слайд)

-Үги кыз(Слайд)

-Төлке белән кыз.(Слайд)

-Өч кыз.(Слайд)

Бик дөрес, булдырдыгыз, рәхмәт.

Безнең сәяхәтебез дәвам итә.(Слайд). Тукталышыбыз- “Мин сиңа- син миңа”дип атала.(төркемнәрдә эш )

Мин сезгә әкиятләр өләшәм, шул әкиятләргә карата үзегез сораулар әзерлисез(1 нче группа икенче группага, 2 нче группа 1 нче группага сораулар әзерли, җавап бирәләр).

-Рәхмәт , булдырдыгыз!

Ә хәзер әйдәгез, ял итеп алабыз. ”Шалкан” әкиятен сәхнәләштерү.

-Безне алда ” Безне таныйсызмы, без кайсы әкияттән?” тукталышы көтә. (Слайд)

-Бу өзек нинди әкияттән?

Бер авылда бер карт белән карчык булган. Бервакытны карт, базарга барып, балык алган да, кайтырга чыккан. Кайта торгач, караса, юлда бер үлгән төлке ята, ди.

-Ә бу өзек нинди әкияттән?

Борын-борын заманда булган, ди, дәү сакаллы бер Кәҗә.

Аның булган, ди, бәтиләре. Тагын булган, ди, бу Кәҗәнең бер өй-куышы. Кәҗә бәтиләре белән шул өй-куышта рәхәт-рәхәт тора икән, ди.

-Рәхмәт.Бик дөрес җавап бирдегез.

Безнең алда “Мәкальләр” тукталышы.

Өч кыз” әкиятенә кайсы мәкаль туры килә?

Ана күңеле – балада, бала күңеле – далада.

Иренчәк ике эшләр.

Сабыр төбе – сары алтын.

Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне.

— Экранда әкиятләрдән иллюстрацияләр бирелгән. Мин сезгә мәкальләр өләшәм.Бу мәкальләр кайсы әкият эчтәлегенә туры килә.(киңәшләшеп эшлиләр)

Булыр булмас эшне,алдан шаулап йөрмә.( Карт белән төлке)

Күпне өмет итеп, әздән коры калырсың.( Балыкчы һәм балык турындагы әкият)

Авыр эшне

Күмәк кул күтәрә.(Шалкан)

Миндә авыз бар диеп,

Бертуктаусыз сөйләнә.(Сертотмас үрдәк)

“Бу нинди әкият геройлары”.(Слайд).

Әби, тычкан, песи, эт, бабай, кыз.(Слайд)

Кызлар, тиен, ташбака, үрмәкүч, әни.(Слайд)

Карт, төлке, карчык, балык. (Слайд)

Кызыл калфак, әни, бүре, аучылар, әби. (Слайд)

Сәяхәтебез дәвам итә. Алдагы тукталышыбыз “Кем тизрәк җыя?”

-Мин сезгә кисмә рәсемнәр өләшәм. Сез шушы карточкалардан бер әкият җыярга тиеш буласыз. Кайсы төркем беренче җыяр?.Нинди әкият икәнен әйтерсез.(Слайд) .

Безне“Тылсымлы капчык” тукталышы көтә.

-Менә бу капчыктагы әйберләр кайсы әкияттән? Һәрберегез аласыз һәм әйтә барасыз.

Тарак (Су анасы)

Кәкре мөгез(Шүрәле)

Градусник(Доктор Айболит)

Йомырка(Курочка Ряба)

Кувшин(Торна белән Төлке)

Салам(Башак)

Ачкыч(Буратино)

Артык рәсемне тап” дип атала алдагы тукталышыбыз.

-Мин сезгә әкиятләр өләшәм. Шушы әкиятләр арасыннын артык рәсемне табыгыз.Ни өчен артык?(төркемнәрдә эш)

(1 се рус халык әкияте, калганнары татар халык әкиятләре)

Соңгы тукталышка җиттек. “Әкиятләр буенча тест” (Слайд)

Йомгаклау.

-Балалар, сезгә безнең бүгенге сәяхәтебез ошадымы?

-Нинди әкиятләрне искә төшердек?

— Әкиятләр безне нәрсәгә өйрәтә?

Рефлексия.

-Кем дә кем, бу дәрестә яхшы эшләдем, барлык сорауларга дөрес җавап бирдем , дип саный, шул укучы кызыл түгәрәк чыгып ябыштыра.

-Ә кем дә кем , башкалар кебек үк тырышып булмады, бераз гына иптәшләремнән калыштым дип саный, шул укучы яшел түгәрәк ябыштыра.

— Молодцы, булдырдыгыз!

Мамадыш муниципаль районы

Кече Сон гомуми белем мәктәбе

Әкият

иленә

сәяхәт

Укытучы : Зиганшина Земфира Файезовна

Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы

муниципаль бюджет белем учреждениесе

Түнтәр гомуми урта белем мәктәбе

Әкиятләр иленә

сәяхәт

(ачык клуб сәгате эшкәртмәсе)

Озайтылган көн төркеме

тәрбиячесе Зәйнетдинова

Эльмира Роберт кызы

2021 ел, декабрь

Тема: Әкиятләр иленә сәяхәт. 

Максат:

1. Татар халык авыз иҗаты буларак әкият турында белгәннәрне искә төшерү, әкиятләргә халык акылы, тапкырлы­гы, зирәклеге, батырлыгы салынуын аңлату, шул турыда уйларга өйрәтү;

2. Әкиятләрне төрләре буенча бер-берсеннән аера белүгә ирешү.

3. Әкият геройлары үрнәгендә укучыларга хезмәт тәрбиясе бирү, ата-ананы, өлкәннәрне ярату, хөрмәт итү  хисләре булдыру

 Җиһазлау: Татар халык әкиятләре,”Әкияттә-кунакта” презентациясе, ноутбук, проектор.

Клуб сәгатенең барышы

— Укучылар, исәнмесез, кәефләрегез ничек? Әйбәтме? 

— Без сезнең белән бик күп матур-матур әкиятләр укыдык. Бүген без аларның исемнәрен, геройларын, эчтәлекләрен искә төшерербез. Безнең бүгенге клуб сәгатебез гадәти түгел. Шуның өчен игътибар белән тыңларга, бер-берегезне бүлдермәскә, тулы җавап бирергә, үз фикереңне әйтергә кирәк. Сез әзерме? Алайса, башлыйбыз.

  1. Актуальләштерү.

  2. Ә бүген без сезнең белән серле урманга, әкият дөньясына чумарбыз. (1 нче слайд)

(   әкият дөньясы рәсеме,   борын-борын заманда…….дип язылган)

Бу дөньяда бар серле ил

Ул әкият дөньясы.

 Гөлчәчәкләр гел чәчәктә,

 Күкләр аяз.

Фирүзәдәй зәңгәр күлләр көзге кебек,

  Җәнлек, кошлар сөйләшәләр күрсәң килеп.

  • Әйтегез әле, ни өчен шулай дип аталды икән ул? (Чөнки әкиятләр шундый сүзләр белән башланып китә.)

-Әкиятләр тагын ничек башланырга мөмкин? (Яшәгән ди, булган ди…, әүвәл заманда…, бервакыт…, көннәрдән бер көнне…)

-Әйе. Димәк, сез әкиятләр укырга яратасыз икән, шулаймы? (Әйе)

II. Яңа белемнәр ачу.

 Укучылар, әкияттә нинди геройлар була? Безгә кунакка әкият геройлары килгән. Аларның сезнең белән танышасылары килә. Нинди  геройлар  алар, укучылар, сез аларны беләсезме икән? (2 нче слайд-төлке рәсеме)

Бу – Төлке.

  • Әйе, укучылар сез әкият геройларын бик яхшы беләсез икән. Төлкегә хас сыйфатларны санагыз. Төлке нинди?

  • Төлке  әкиятләрдә гел тискәре герой ролендә була. Чөнки ул хәйләкәр һәм барысын да алдый ала, ялагай.

Укучылар, әйтегез әле, әгәр дә әкияттә төрле кош-кортлар, киек-җәнлекләр, кыргый һәм йорт хайваннары катнаша икән һәм сүз алар турында барса, бу әкиятләр нинди әкиятләр дип атала?

  • Бу әкиятләр хайваннар турында була.

  • Димәк, төп геройлары җәнлекләр һәм хайваннар булган әкиятләр хайваннар турындагы әкиятләр төренә керә. Бу төр әкият  жанрының иң борынгысы дип санала.

  • Ә хәзер икенче геройны чакырыйк. (Икенче герой —убырлы карчык.) (3 нче слайд)

  • Бу – Убырлы Карчык

  • Убырлы карчык нинди герой?

  • Ул – ямьсез, бөкре, төрле тылсымнар башкара ала. Бер төн эчендә гүзәл сарайлар да салып куя ала. Ләкин  әкиятләрдә аннан да көчле кешеләр килеп чыга. Алар күп вакыт җиңеп чыгалар.

  • Шушындый маҗараларны булдыра алганга убырлы карчыкны нинди әкиятләр төркеменә кертәләр?

  • Тылсымлы  әкиятләр төркеменә кертәләр.

  • Димәк, төп геройлары тылсымга ия булган әкиятләр тылсымлы әкиятләр була икән.

Тылсымлы әкиятләрдә тагын нинди геройлар була? ( Чыннан да, ни генә юк ул әкиятләрдә: кара урман эчендә яшәүче явыз убырлы карчыклар, Каф тавы артында яисә җир астындагы биләмәсендә хакимлек итүче коточкыч диюләр, авызыннан ут чәчеп, кешеләрне ашарга әзер торучы күп башлы аждаһалар дисеңме, күз ачып йомганчы теләгән җиреңә илтеп куючы сәмруг кошлар, оча торган паласлар, күпме теләсәң шулкадәр гаскәр чыгара торган мөгезләр дисеңме — барысы да бар. Әкият герое әнә шундый персонажлар белән мөнәсәбәткә керә, тылсымлы әйберләр ярдәмендә төрле могҗизалар эшли.)

  • Безнең тагын нинди төр әкиятләр бар?(тормыш-көнкүреш әкиятләре)

  • Бу әкиятләрдә нәрсә турында сүз бара?(халыкның көндәлек тормышына караган вакыйгалар)

  • Алар башка төр әкиятләрдән нәрсә белән аерылып тора?(Алар башка төрдәге әкиятләрдән реаль чынбарлыкка гаять якын).

  • Көнкүреш әкиятләре үзләренең тематикасы ягыннан шактый чуар.

  • Бу әкиятләрдә нинди геройлар очрый? ( Алар арасында зирәк   кешеләр, бай һәм хезмәтчеләр, дин әһелләре, хәтта аңгыра җеннәр турындагы әсәрләр бар.)

  • Димәк,(4 нче слайд)

 хайваннар турында әкиятләр          тылсымлы әкиятләр             

тормыш-көнкүреш  әкиятләре

III. Физкультминутка

IV. Яңа белемнәрне ныгыту.

—  Ә әкиятләрне без никадәр яхшы беләбез икән? Татар халык әкиятләреннән башка әкиятләр дә бар бит, аларны  беләбезме соң?  Әйдәгез, белгәннәребезне күрсәтик. Шулай итеп, Йолдызлы сәгатебезне башлыйбыз!

Уен 5 турдан һәм финалдан тора. Укытучы биремне әйтә, уенда катнашучылар үзләре дөрес дип уйлаган сан язылган сигнал карточкаларын күрсәтәләр. Әгәр җавап дөрес булса 1 йолдызчык бирелә.Һәрбер турдан соң иң әз йолдызчык алучы, уеннан төшеп кала. Финалга ничә укучы калса да ярый.

 1.I тур. Бу өзек кайсы әкияттән? (5 нче слайд)

1) Әбидән дә качтым, бабайдан да качтым, синнән дә качам(“Йомры икмәк”

2) Тиен бик ачуланган да әйткән:

-Алайса, син гомер буе киндер сугып кына тор, дигән…(“Өч кыз”)

3) Уйладылар да камырдан бер сын ясап куйдылар. Әби чыгып китте сыер саварга, бабай чыгып китте утын ярырга. Ә камыр сыны кәҗә бәтиләре белән уйнап йөри.(“Камыр батыр”)

4) Борын-борын заманда зур карурман эчендә бер убырлы карчык торган, ди. Аның бер улы белән … атлы килене булган. Карчык бик явыз икән , ди

(“Гөлчәчәк”)

5) Егет көн саен атасы янына керә икән. Атасы моннан:
-Нихәл, улым, дөньяда ниләр бар?-дип сорый икән. Егет күргәнен-ишеткәнен барын да сөйләп бирә икән.(“Зирәк карт”)

6) Борын-борын заманда булган, ди, дәү сакаллы бер Кәҗә.

Аның булган, ди, бәтиләре. Тагын булган, ди, бу Кәҗәнең бер өй-куышы. Кәҗә бәтиләре белән шул өй-куышта рәхәт-рәхәт тора икән, ди. (“Кәҗә белән Бүре”)

(6нчы слайд)

7)Шулай бервакыт, эш булмагач, үги ана төпсез мичкәгә су ташырга кушкан. Бик усал булган ул үги ана. Кызга бер дә көн күрсәтмәгән.(“Зөһрә кыз”)

Иң әз йолдызлы укучы уеннан чыга

Артык сүзне тап! (9 нчы слайд)

Төлке, торна, тәлинкә, кувшин, бүре. (Бүре)

Кәҗә, соры бүре, шүрәле, кәҗә бәтиләре, тимерче. (Шүрәле)

(10 нчы слайд)

Убырлы карчык, соры бүре, күл, кушкаен, сыерчык, шүрәле.(Шүрәле)

Урман, бүре, кыз, убырлы карчык, пәрәмәчләр, әби, аучылар. (Убырлы карчык)

Куян, йолдыз, тиен кызы, итек, дару, Доктор Айболит. (Тиен кызы)

Чана, балыклар,төлке, бабай, куян, боз, тун.(Куян)

Иң әз йолдызлы укучы уеннан чыга

II тур

Ш К А О Р К А (КАРАКОШ) хәрефләрдән сүз төзергә.

Иң күп һәм иң озын сүз төзүче укучыларга йолдыз бирелә. Шулай ук иң күп хәрефләрдән сүз төзүче җанатарларга да бүләк бирелә.

Иң әз йолдызлы укучы уеннан чыга

III тур

1) Әкиятләрнең авторын бел! (11 нче слайд)

            Су анасы                                        татар халык әкияте

            Кәҗә белән бүре                            Абдулла Алиш

           Сертотмас үрдәк                           рус халык әкияте

            Шалкан                                         Габдулла Тукай

2) Карт алтын балыкны тотканчы ятьмәне ничә тапкыр суга ташлый?( 3 тапкыр)

Карчык картны алтын балыкка ничә тапкыр йомышка җибәрә? (5 тапкыр)

Яшелчә бакчасында бабай,әби, онык, эт, песи, тычкан шалкан тарталар. Бакчада ничә кеше? ( 3 кеше)

3) а) Кайсы артык? А.Алиш әкияте түгел?

1. Сертотмас үрдәк

2. Чукмар белән Тукмар

3. Нечкәбил

4. Койрыклар

5. Төлке белән Каз

б) Кайсы артык?

1. Саламторхан

2. Балыкчы һәм балык турында әкият

3. Шалкан

4. Карт белән Төлке

Иң әз йолдызлы укучы уеннан чыга

4) а) Бу мәкальләр кайсы әкияткә туры килә?

— Булыр булмас эшне алдан шаулап йөрү кирәкмәс. 4

— Авыр эшне күмәк кул җиңә. 1

— Яман белән юлдаш булма, 5

Надан белән сердәш булма!

1. Шалкан

2. Саламторхан

3. Балыкчы һәм балык турында әкият

4. Карт белән Төлке

5. Аерылганны аю ашар,

Бүленгәнне бүре ашар.

б) -Миндә авыз бар дип бертуктаусыз сөйләнмә! 1

— Дустың булса югалтма! 2

1. Сертотмас үрдәк

2. Чукмар белән Тукмар

3. Нечкәбил

4) Койрыклар

5) Төлке белән Каз

Иң әз йолдызлы укучы уеннан чыга

Финал. Таңбатыр сүзе хәрефләреннән сүзләр төзү. Иң күп сүз төзүче уенчы җиңүче була.

( Бу вакытта карап утыручы укучылар төркемнәрдә биремнәр эшлиләр. “Үги кыз” әкият-спектакле билеты белән эшләү)

V. Рефлексия өлеше.

— Клуб сәгате кайсы ягы белән файдалы булды?

— Аннан сез нинди сабак алдыгыз?

— Әкиятләр безне нәрсәгә өйрәтәләр?

VI.Йомгаклау.

1. Нәтиҗә ясау.

— Клуб сәгате ошадымы ? Бүген нәрсәләр белеп кайтып китәбез?

2. Барлык укучыларга рәхмәт әйтү, актив катнашучы укучыларга кечкенә бүләкләр бирү.

Муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №1
«Родничок» общеразвивающего вида г.Нурлат РТ
                                 (уртанчылар төркемендә интеграль шөгыль)
Тема: “Әкиятләр иленә сәяхәт”
Дәресненң максаты:
­ балаларнысорауларга тулы җавап бирергә күнектерү;
­ әкият аша балаларны геройларның кылган эшләренә дөрес бәя бирә белергә 
өйрәтү;
­ бәйләнешле сөйләм телен, фикерләү сәләтен үстерү, сүзләрне баету;
­әкият, мәкальләр нигезендә балаларда шафкатьлелек, миһербанлылык, дуслык, 
гаделлек, әдәплелек хисләре, өлкәннәргә карата игътибарлы булу сыйфатларын, 
туган якка, китапка  мәхәббәт хисләре тәрбияләү.
Дәрестә кулланылган материал: бизәкле сандык, китап
Балалар белән әзерлек эшләре: шигырьләр, җырлар , мәкальләр  өйрәнү,
Тәрбияченең әзерлеге: презентация, китап  ясау.
                                                        Шөгыль барышы:
­ Исәнмесез балалар! Хәерле көн! Килеп җиттегезме? Айгөл оныгым, бүген синең
дусларыңны серле әкият иленә чакырам. Балалар килегез әле.Менә монда 
истәлекле бик матур бер сандык бар . Бу сандыкта минем балачак хатирәсе 
саклана . Карагыз әле, балалар, ниндидер матур язу бар: әйдәгез  укып карыйк.
­Балалар мин сезне серле китабым эчендә көтәм, килегез, озак көттермәгез.
­«Бу сандыкны “Әкиятләр иленә барганда ачарга кушканнар”. Балалар, без 
сандыкны хәзер ача алабызмы? (Әйе). Ни өчен?
­ Чөнки без “Әкиятләр иленә” барабыз.
­ Әйдәгез, сандыкны ачып карыйк, нинди сер ята икән аның эчендә?
­ Ниләр генә юк бу серле сандыкта! Чынлап та, сандык тулы хәзинә икән. Монда 
хат та, серле китап та бар балалар.
­ Әйдәгез балалар, әкиятләр иленә сәяхәткә кузгалыйк.
­ Оныгым, әйдә әле, серле китапның беренче битен ач, анда нәрсә язылган икән.
1 бит
Әни сүзе­ иң бөек сүз.
Юк аңа һичбер алмаш.
Иң­иң әйбәт кешеләр дә
Әни кебек була алмас.
     (Әниләргә багышланган презентациякарап китү).
­ Чулпан: Бу бит минем әнием, ул гел миңа матур әкиятләр сөйли. ­ Гүзәл: Ә бу ­  минем әнием, ул мине әкиятләр сөйләп йоклата.
­ Гөлназ: Бу минем әнием, мин әниемне бик яратам, чөнки ул миңа бик күп 
китаплар укый.
­ Камилә Ш:Ә бу ­  минем әнием, энем белән икебезгә кичләрен  күп әкиятләр 
сөйли.
­Камила: Ә минем әнием китаплар кибетендә җитәкче булып эшли, ул миңа бик 
куп яңа китаплар алып кайта, кичләрен безгә укый.
­Айгөл: Әбием, күрәсеңме, бу минем әнием бит, ул мине җырлап йоклата. Мин 
дә хәзер сезгә әниемә багышлап җыр җырлыйм.
Айгөл башкаруында “Әнием” җыры.
­Гүзәл кызым, син китапның икенче битен ач: анда нәрсә язылган, карыйк әле.
2 бит.
”Өч кыз”әкияте.
Тиен җырлый:
1.Ашыкмыйча, һәрбер таңда
 Чикләвек ватам оямда. 
Чарт­чорт­чорт,
Чарт­чорт­чорт.
Кушымта:
Шатланамын да уйныймын,
Күңелсез булса, җырлыймын:
Лә­лә­лә! Лә­лә­лә!
2.Күз генә миңа йөгерә,
   Ябалдаш буйлап йөгерәм.
   Трэм, трэм, трэм,
   Трэм, трэм, трэм.
Кушымта.
3. Ап­ак кар кебек киенәм,
   Яшел нараттан җилдерәм.
   Рэм­рэм­рэм!
   Рэм­рэм­рэм!
Кушымта
 
 .
Тиен:   Минем   киемем ак булганга, авылда яшәүче дус әбием миңа Акбикә
дип эндәшә. Акбикә ­ минем исемем. Ошыймы ул сезгә? Һай, чикләвекләр җыеп, онытып та җибәргәнмен. Әбекәйнең хәлен белеп кайтыйм әле, ничек яшәп ята
икән.
(Җырлый­җырлый бара, әбинең өенә килеп җитә.)
  Әби,   исәнме?   Мин   бүген   бераз   соңладым.   Менә,   сиңа   урманнан
Тиен: Кая соң бу әбекәй, ишек алдында да күренми? Әллә авырып киткән инде.
(Әбинең балалар белән сөйләшеп утырган тавышы ишетелә).
Тиен: 
күчтәнәчләр алып килдем. 
Әби:     Рәхмәт,   Акбикә.   Тиен   дустым   килми   калмас,   хәлемне   белми   калмас
диеп,үзем дә сине көтеп ята идем.  Тиенкәй, бу минем оныгым ­  Айгөл, ә болар ­
аның дуслары. Алар бүген безнең кунакларыбыз. 
Тиен:Ярар, ярар, әбекәем. Хәзер мин аларны сынап карыйм әле. Килегез әле 
бире: уен уйнап алыйк.
 “Йөзек салыш” татар халык уены уйнала.
­Чулпан кызым, Камилә кызым, ягез әле, өченче битне ачыгыз, кем безгә кунакка 
килер икән.
“Гөлчәчәк” татар халык әкияте.
Гөлчәчәк:Урман эче бик якты,
Күктә айлар калыкты.
Көлдән күмәч саламын,
Әниләргә барамын.
­Чү Гөлчәчәк, син түгелме кызым, кая юл тоттың?
Гөлчәчәк:  Исәнме   әби.  Хәлләрен   ничек?  Мин   әниләргә   кунакка   җыендым.
Синең яныңа туктамыйча булдыра алмам ахрысы. Әби, кунакларың да бар икән.
­ Бу минем оныгым үзенең дуслары белән.
Гөлчәчәк: Килегез әле кызлар, минем табышмакларыма җавап бирегез.
1. Җәен киенә, кышын чишенә. (урман)
2. Теле юк, үзе аңлата. (Китап)
3. Юк аягы, юк күзе,
Сөйли, өйрәтә үзе.
Телгә аннан оста юк,
Аннан якын дус та юк. (китап)
Гөлчәчәк: Дусларым, миңа китәргә вакыт, убырлы мине югалтса, эзләргә чыгар.
­ Хәерле   юл   сиңа,   Гөлчәчәк.   Кызларым:   Гөлназ   белән   Камила   килегез   әле,
китапның соңгы 4 битен ачырга вакыт җитте.
­
“Куян кызы” әкияте. ­ Әй куянкай, матуркай
Кил бирегә йомшаккай!
Курыкма син, калтырама
Без балалар, оялма!  (Гүзәл сөйли).
Куян: Куркам, куркам, балалардан.
Кичә генә бер шук малай
Борды минем колагымнан.
­Әй   кечкенә   Куянкай,   кайда   икән   ул   малай?   Бездә   андый   малайлар   юк.   Кил
безнең яныбызга. 
Куян: О,о,о, әбекәй, синдә кызлар күп икән. Мәкальләр әйтсәм, ярар микән.
­ Әйтеп кара, Куянкай.
Куян: 1. Китап белем….. чишмәсе.
2.Әдәп төбе­…. матургадәт.
         3 Иң татлы тел­ ….. туган тел.
Сез дөрес  җавап бирдегез, бик зур рәхмәт. Ә миңа урманга китәргә кирәк , әнием
югалткандыр.
­ Балалар кайтыр вакытта җитте, китапның да соңгы битен ачып укыдык.
­
 Чү, бу кем, убырлы син түгелме?  Без бит сине чакырмадык.
Убырлы:  Мин   чакырган   җиргә   йөрмим   әбекәй.   Чакырмаган   кунак
кадерлерәк, ди. Күрәм, кунак кызларың да бар. Яшермә, тимим мин аларга.
Алар белән минем җырлы­биюле уен уйныйсым килә.
­ Әйдә убырлы, безнең белән “Түбәтәй” уенын уйнап кит.
”Түбәтәй” татар халык уены.
­ Балакайларым, убырлыга әниләр турында җыр да җырлап күрсәтик.
­
 “Әниемә” җыры башкарыла.
­ Убырлы, сина да китәргә вакыт җиткәндер, безне дә әниләребез 
югалтканнардыр, балакайлар. Әйдәгез, серле китап иленнән , үзебезнең 
“Чишмәкәй” балалар бакчасына юл тотыйк. Оныгым,  син дә дусларыңны озат, 
әниләре югалтмасын.
 Ә сез, балалар, серле китапта күргәннәрегезне кич белән  әти­әниләрегезгә 
сөйләргә онытмагыз. Саубулыгыз!
Балалар. Саубул әби! Без сиңа тагын кунакка килербез.
­

ТР Теләче муниципаль районының мунципаль бюджет мәктәпкәчә
белем бирүучреждениясе-Теләче №2 балалар бакчасы

3-4 яшьлек мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен
Әкият иленә сәяхәт” темасына проект

1кв.категорияле тәрбияче Николаева Галина Николаевна

Теләче
2016 ел.
Проектның паспорты

Проектның темасы:”Әкият иленә сәяхәт”
Проектның төре:танып белү
Дәвамлылыгы:1 атна(кыска вакытлы)
Максат:Әкият тыңларга йрәтү.
Бурычлар:
-Балаларда әкиятне кызыксынып тыңлау теләге булдыру.
-Үстерелешле:Балаларның сөйләм телен үстерү
-Өйрәтү: Балаларны укыган әкиятне тыңларга өйрәтү.

Актуальлеге:

Соңгы елларда балаларның чит ил әкиятләрен күбрәк карау нәтиңәсендә балаларның бер-берсенә,

якыннарына усал караш бер-берсен хөрмәт итмәү ,ваемсызлыклары белән үзебезнең гореф гадәтләребезне

уеннарыбызны , җырларыбызны ә з белү нәтиҗәсендә балаларга үз халкыбызның әкиятләрен карарга фикер тудыру,халкыбызны яратырга ,хөрмәт итәргә өйрәтү.

Проектның перспектив -тематик планы.

Әкиятне тагын бер кат уку,истәкалдырырга булышу.

Көтелгән нәтиҗә.

-Балаларның үзләре роль ала һәм шул образга керә белү,аны башкару төрле ситуацияләрне чишүдә
балаларның мөстәкыйльлеге артты әкиятне кызыгырак эчтәлекле итте.
-Балаларның күзәтүчәнлеге ,кызыксынучанлыгы артты,тирә-юнь турындагы белемнәре дә киңәйде,сөйләм
теле үстерелде.
-Ата-аналар проект белән канәгәт ь калдылыр.
-Балалар бакчасы һәм гайлә арасында хезмәттәшлекне төрле чараларда аралашу әдәбен тәрбияләүне
дәвам итүнең кирәклегенә басым ясалды.

Проектның этаплары.
Әзерлек этабы:
-Проект темасын сайлау
-Проект буенча матер ал сайлау.
-Өстәл курчак театрын булдыру.
-Әти-әниләрнең ясаган рәсемнәре,ясаган битлекләре белән күргәзмә үткәрү

Төп этап.
-Әкиятне уку.
-Әкиятнең иллюстрациясен карау.
-Курчак театрын карау.
-Әкият геройлары уйнап карау.
-Сөйләм үстерү,рәсем ясау,әвәләү.кисеп ябыштыру,танып белү.
Йомгаклау этабы.

Йомры икмәк” әкиятенә балалар һәм аларның әти-әниләре иҗатыннан торган кул эшләре ясату,күгәзмә үткәрү.

«Әкиятләр иленә сәяхәт»

Максат:

Әкиятләрне сәхнәләштерү аша балаларны туган телдә матур һәм сәнгатьле сөйләшергә өйрәтү.

Бурычлар:

-балаларны  әкиятләр белән кызыксынучанлыгын артыру;

-иҗади сәләтләрен үстерү;

-әкиятләр аша дуслык, тыйнаклык, шәфкатьлелек сыйфатлары тәрбияләү.

Җиһазлар:өй макеты, 3 йозак,әкият геройлары  маскалары; әкиятләргә карата пазлылар ,өстәл театры,чүлмәк,тәлинкә.

Шөгыль барышы.

(Балалар түгәрәк өстәл янында кунакларны каршы алалар.)

Тәрбияче:Балалар тыңлагыз әле мине!(табышмак әйтә)

Җавабы:(әкият)

-Балалар сез әкиятләр яратасызмы?

-Ә сез нинди әкиятләр беләсез?

-Гадәттә әкиятләр нинди сүзләр белән башлана?

— Әкиятләрдә кешенең җәнлекләрнең нинди сыйфатларын очратырга мөмкин.( яхшылык, яманлык, дуслык, кунакчыллык )

-Балалар без бу сыйфатлар турында бик күп мәкальләрдә беләбез шулай бит .Әйдәгез искә төшереп алыйк әле.

Кунак ашы – кара каршы.

Иптәшең үзеңнән яхшырак булсын.

Ипи-тоз – якты йөз.

Балык — сусыз, кеше дуссыз тора алмый.

Матурлык — бер көнлек, дуслык  гомерлек.

-Рзхмәт балалар . Татар халык әкиятләре ,мәкалләре безне начар гадәтләрне булдырмаска,яхшы күңелле булырга өйрәтә.Димәк,әкиятләрне укымый,яратмый мөмкин түгел.

-Сезнең әкиятләр иленә сәяхәткә барасыгыз киләме? Әйдәгез без кошлар кебек канатларны җәябез дә әкиятләр иленә очабыз!

(Музыка астында балалар түгәрәк буйлап кулларын җәеп йөгерәләр.)

Тәрбияче:Әкиятләр иленә килеп тә җиттек.Балалар сез елаган тавыш ишетәсезме(елаган тавыш ишетелә). Әтәч бит бу! Әтәч, син ник елыйсың?

Тукмар(бала): (кулында ачкычлар бауда)Минем исемем Тукмар. Мин Чукмар белән бер әбидә яши идем. без гел сугышкач, әби Чукмарны күршеләргә кертеп куйды. Ә чукмар урманга качкан, шунда төлке кулына эләкән. Төлке аны бу өйгә бикләп куйган.

Тәрбияче: Карагыз әле , балалар, купме йозак эленгән өйнең ишегенә. Нигә борчылысың Тукмар дус,менә ачкычлары кулыңда хәзер ачып чыгарабыз Чукмарны.(Тәрбияче ачып карый ача алмый)Балалар нигәдер ачылмый бу йозаклар.Тукмар синең киләсеңне сизгән төлке ачкычларга биремнәр калдырган. Әкият илендә әлбәттә әкияти биремнәр.Шул биремнәрне чишеп кенә йозакны ачып, Чукмарны коткарып була икән. Тукмар син әкиятләр беләсеңме?

Тукмар: Юк.(елый-елый әйтә)

Тәрбияче:Тукта, Тукмар елама. Безнең балалар бик күп әкиятләр беләләр. Әйдәгез балалар, урындыкларга утырабыз да, биремнәрне чишеп карыйбыз.(балалар утыралар)

Тәрбияче:(беренче ачкычны ала) Ачкычта «Чуар тавык» әкиятен сөйләгез дип язылган.

Илгизәр әкиятне сөйли,Әминә күрсәтеп тора.

Бер әби белән бабай яшәгән, аларның чуар тавыклары булган.

Беркөнне чуар тавык йомырка салган. Нинди диген әле, гади йомырка түгел, алтын йомырка.

Бабай йомырканы ватып караган — вата алмаган.

Әби ватып караган – вата алмаган.

Бер тычкан үтеп бара икән, йомыркага койрыгы тиеп киткән дә, йомырка төшеп ватылган.

Бабай елый, әби елый, чуар тавык әйтә : «Елама әби, елама бабай, мин сезгә тагын йомырка салырмын, алтынны түгел — гади йомырка»

Тәрбияче(ачкыч белән йозакны ача):Беренче йозакны ачтык. Ә хәзер ял итеп алыйк, калган йозакларны ачарга безгә күп көч кирәк.

Тукмарга үзебезнең нинди уңган икәнебезне күрсәтик әле.

Физкультминутка.

Алга таба барабыз(түгәрәктә атлыйлар),

Әкият яратабыз.

Арабызда геройлар:(хәрәкәтләр)

Куяннар…,аюлар..,

Төлкеләр…. һәм чебиләр…

Гел елмаеп торабыз(мимика),

Кунаклар яратабыз(кулларны алга җәеп кунакларны күрсәтү).

Әкиятләр без укып (учларын алга җәеп китап уку)

Яхшы дуслар табабыз(парлашып кочаклашалар).

(балалар урындыкларга  утыралар)

Тәрбияче : Икенче йозакта «Хәйләгә каршы хәйлә» әкиятен театральләштерергә дип язылган. Әйдә, Язилә, күрсәт әле, төлке ничек йөри? Ә Әмир торна булып йөреп күрсәтсен. Ә мин сөйләүче булырмын.(маска киям)

Сөйләүче: Бервакыт Төлке  Торна белән дуслашкан, аны үзенә кунакка чакырган.

Төлке: Торнакаем, әйдә миңа кунакка кил. Мин сине сыйлармын.

Торна: Ярар, дустым, килермен.

Сөйләүче: Торна кунакка килгән.Төлке ботка пешергән дә сай тәлинкәгә салып куйган. Торнаны кыстый икән:

Төлке: Аша, дустым,үзем пешердем.

Сөйләүче: Торна томшыгы белән тәлинкәне «тук-тук» чукыган да чукыган, ничаклы чукыса да, томшыгына бернәрсә эләкмәгән. Ә төлке ботканы берүзе ялап бетергән

Төлке: . Үпкәләмә инде, дустым, бүтән сыем юк.

Торна: Монысына да, рәхмәт. Иртәгә үзең миңа кунакка кил.

Төлке: Килермен.

Сөйләүче: Икенче көнне төлке торнага кунакка килгән. Торна тар муенлы тирән чүлмәкнең төбенә бераз борчак салып куйган.

Торна: Аша, дустым, аша сөеклем.

Сөйләүче: Төлке чүлмәк тирәсендә әйләнә дә тулгана, чүлмәккә башы белән тыгылмакчы да була, иснәп тә карый, ләкин бернәрсә дә ала алмый икән.

Торна: Син мине бик нык сыйлаган идең, ник үзең бер дә ашамыйсың?

Сөйләүче: Торна озын борыны белән чүлмәктән борчакны үзе генә ашап та бетергән.

Торна: Үпкәләмә инде, дустым, бүтән сыем юк.

Сөйләүче:Төлке ач көе өенә кайтып киткән. Шуннан бирле Төлке  белән Торнаның дуслыгы да беткән, ди.

Балалар сезгәдә төлке белән торна хәлендә калырга язмасын,гел дус,тату булыгыз.Данис безгә “дуслык турында шигырьдә сөйләп күрсәтәм” ди .Тыңлыйк әле аны.

Тәрбияче: Афәрин, балалар, булдырдыгыз. Икенче йозакны ачтык.

Тәрбияче: Өченче  йозакта дидактик уен «Бу кайсы әкият» дип атала. Әкият геройлары адашканнар. Аларны үз әкиятләренә кайтарырга кирәк. Ярдәм итегез.(2 командага бүленәләр һәм пазлы җыялар)”Чукмар белән Тукмар “һәм “Чуар тавык” әкиятләренә карата)Җыеп бетергәч урындыкларга утыралар. Кайсы әкияттән икәнен әйтергә тиеш булалар,һәр әкиятнең геройлары тезелеп баса.

Әкият геройлары:

Шалкан” (Адел- шалкан,Данис-бабай,Илназ-эт,Адилә-әби,Айгөл- песи,Фирүзә- кыз,Инсаф- тычкан)

“Чуар тавык” (Әби-Адилә,бабай-Данис,тавык-Әминә,йомырка-Элвина,тычкан-Инсаф)

Тәрбияче: Булдырдыгыз балалар. Без өченче  йозакны да ачтык. Чукмарны коткардык.( Өйдән Чукмар чыга, Тукмар белән кочаклашып күрешәләр)

Чукмар:

                 Дустым булганың.өчен

                 Сиңа зур рәхмәт.

Тукмар: Син минем иң якын дустым,

                Мин синең дустың.

Бергә: Безнең дуслык           

Мәңгелек булсын,

Чукмар: Сезгә рәхмәт ,мине коткарганыгыз өчен.Безнең сезгә күчтәнәчебездә бар.(тапшыра)Дустым безгә кайтырга кирәк ,әбиебез янына ашыгыйк.Саубулыгыз.

Тәрбияче: Балалар, сез бүген бик нык тырыштык.Нинди яхшылык лар эшләдек без сезнең белән әкият илендә? (балаларның җаваплары)

Тәрбияче (нәтиҗә ясый):. Әкият геройларына дус-тату яшәргә булыштыгыз. Бик күп әкиятләр белүебезне күрсәттек.Балалар әкиятләр ни өчен кирәк соң? (Айгөл,Фирүзә,Әминә-шигырь укый)

1.Әкият өйрәтә безне

Батыр, тырыш булырга.

Әдәплелек сыйфатларын

Үзеңдә булдырырга.

2.Матурлыкка, дөреслеккә

Өйрәтә ул әкият.

Усаллыкны, явызлыкны

Фаш итә ул әкият.

3.Изге эшләргә соклана

Әкият тыңлаучылар.

Явызлыкка нәфрәтләнә

Хаклык яратучылар.

Тәрбияче: Безгә кайтырга вакыт житте. Канатларыбызны жәеп үзебезнең балалар бакчасына очыйк.Менә балалар кайтып та җиттек.Хәзер әйдәгез кулларыбызны юып,Чукмар белән Тукмарның күчтәнәчләре белән сыйланырга утырыйк.

Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/15875-kijatlr-ilen-sjaht

Әкият аланында (ачык шөгыль конспекты)

Әкият аланында

Бурычлар:

1.      Матурәдәбиятка, әкиятләргә кызыксыну уяту. Әкиятләрнең эчтәлеге буенча белемнәрен ныгыту. Хәтерне арттыру.

2.      Балаларның коммуникатив сыйфатларын үстерү, диалогик сөйләмне камилләштерү.

3.  Балаларда артистлык сыйфатлары тәрбияләү, театральләштерелгән              тамашалар аша иҗади потенциалларын ачу.    Күңелле, тойгылы халәт тудыру.

Сүзлек:Шүрәле,Су анасы,сертотмас үлдәк,каян кызы,елга,тау,тарак,тиен,төлке,әтәч,урман.

Җиһазлар:Сәяхәт картасы,шарлар,тылсымлы елга (зәңгәр материал),күпер (сетка), тылсымлы таяк, “Төлке,куян һәм әтәч”әкияте атрибутлары,костюмнар,таулар рәсеме,аланлык һәм тылсымлы көләм өчен материаллар.

Музыканы компьютерда кулану: җыр “Маленькая страна”, “Урманга бару”, елга тавышы,кошлар һәм урман тавышлары, Э.Григаның “Утро” этюды,тылсымлы көй,физкультминутка өчен музыка, аз хәрәкәтле җырлы уен өчен музыка,әкият өчен һәр геройга музыкалар,проекторда дидактик уен картиналары.

Алымнар:

1.      Сюрприз моменты : Шар белән карта барлыкка килә.

2.      Сүзле уен: “Без барабыз-барабыз”

3.      Дидактик уен: “Яраткан әкиятеңне әйт”

4.      Дидактик уен: “Булсаң зирәк әйт тизерәк”(тылсымлы әкиятләрне атау)

5.      Дидактик уен: “Әкиятнең исемен әйт”

6.      Табышмаклар

7.      Җырлы уен “Менә шундый урман”

8.      Әкият тетрына килү

9.      Индивидуль әш

10.  Әкияттән өзек кую

11.  Физкультминутка «Без барабыз урманга»

12.  Сүзле уен : “Без барабыз барабыз”

13.  Дидактик уен: “Кайсы герой артык”

14.  Дидактик уен: “Кайсы әкият юллары”

15.  Математик уен: “Дөрес итеп яса”

16.  Көләмгә утыру,төркемгә кайту.

Балалар “Маленькая страна” музыкасы астында керәләр һәм түгәрәккә төзелеп басалар.

Тәрбияче: Ерак таулар,елга-күлләр һәм куе урманнар артында бер бик зур ил бар,аның исеме –Балачак.Ул илгә машина беләндә барып булмый,пороходта да йөзеп барып булмый,ракета белән дә очып барып булмый. Ләкин анда күзалдына китереп,үзең уйлап чыгарып,моңҗиза канатларында гына эләгеп була.

Ул илдә Җир шарындагы барлык балаларда булганнар, сезнең әти-әниләрегездә ,әби-бабайларыгызда кечкенә чакларында булганнар.Балачак илендә алар үзләренең дуслары-әкиятләр белән танышканнар.

Зәлинә шигырь сөйли:

Әкият өйрәтә безне

Батыр,тырыш булырга.

Әдәплелек сыйфатларын

Үзеңдә булдырырга.

Матурлыкка,дөреслеккә

Өйрәтә ул әкият.

Усаллыкны, явызлыкны

Фаш итә ул әкият.

Тәрбияче:Балалар ә сез әкиятләр яратасызмы?(балалар җавабы)

Әйе чыннанда сез әкиятләрне бик яратып тыңлыйсыз һәм карыйсыз,ә кайвакыт үзегездә уйлап чыгарасыз. Бүген мин сезгә шул әкият иленә сәяхәткә барарга тәгъдим итәм.

Әйдәгез басыгыз,минем артымнан кабатлагыз.

Балалар түгәрәккә басалар:

Без бастык түгәрәккә(түгәрәкә басып)

Бергәләшеп уйнарбыз (кулга кул тотынышып)

Әкияти илгә барырбыз,

Матур җырлар җырларбыз. .(үзтирәли әйләнәләр,күзләрне йомып,келәмгә утырып)

Музыка волшебсто

Төркемдә шарларга әләктерелгән әкияти карта барлыкка килә.

Тәрбияче: Балалар карагыз әле!Нәрсә икән бу? Бу бит әкияти илнең картасы. Карта ярдәмендә нишләп була балалар?Бик дөрес әйтәсез.Аның ярдәмендә сәяхәткә барып була.Картага күз салыйк әле балалар.Иң беренче безнең юлыбызда тылсымлы елга.Аның аркылы чыгарга кирәк,моның өчен безгә “Тылсымлы таяк” уенын уйнап яраткан әкият исемнәрен әйтергә кирәк,шул вакытта гына монда күпер барлыкка киләчәк.Тылсымлы таякны бер-беребезгә биреп,яраткан әкият исемнәрен атарга кирәк булачак.

Балалар яраткан әкият исемнәрен атап чыгалар.

Тәрбияче:Бик әйбәт балалар.Менә күпердә барлыкка килде.Әйдәгез күперне игътибарлы гына чыгабыз.(балалар елганы чыгалар).Ә без юлны дәвам итербез.Картаны карык әле.Кая таба юл алып бара?Бу бит тылсымлы урман балалар карагыз әле.

Балалар : Без барабыз-барабыз,без барабыз урманга.Бер-бер артлы тезелеп,йөгреп-йөгреп уйнарга.

Фонограмма кошлар һәм урман тавышы белән.

1 нче слайд: Урман рәсеме.

Тәрбияче: Балалар менә без сезнең белән тылсымлы урманга килеп җиттек. Әйдәгез әле урман аланлыгына утырышик әле.(идәндә яшел келәм ябылган)Тылсымлы урманда тылсымлы үсемлекләр,тылсымлы кошлар һәм хайваннар яши.Балалар әйтегез әле нинди тылсымлы үсемлекләр һәм хайваннар беләсез сез?

Балалар җавабы:Су анасы,Шүрәле.(конек-горбунок,жар птица).

Тәрбияче:Әйдәгез балалар тылсымлы урманны һәм анда яшәүчеләрен күз алдына китерик әле.

Э.Гира музыкасы астында.

2 нче слайд(балалар җавабыннан соң)

1.Кем басмага утырып алты чәчләре тараган? (Су анасы).

3 нче слайд(балалар җавабыннан соң)

2.Минемдә бит синең белән кытый-кытый уйныйсым килә! (Шурәле).

4 нче слайд(балалар җавабыннан соң)

3.Китте болар.Бара,һаман бара,бара,күренмидер күзләренә ак һәм кара.(Кәҗә белән Сарык).

5нче слайд(балалар җавабыннан соң)

4.Бердән-бер көнне бу әтәчләр шулай бик каты кычкырышаннар һәм канга батышканчы сугышканнар.(Тукмар белән чукмар)

6 нчы слайд(балалар җавабыннан соң)

 5.Аягың төзәлгәч,киез итекләрне инде салкын көннәрдә бер дә салма,сүзне тыңла,тагын начар хәлгә калма. (Куян кызы).

Балалар келәмнән торып басалар.

Тәрбияче: Ә без балалар юлыбызны дәвам итик.

Музыка урманга барабыз.

Тәрбияче: Ә елганы чыгар өчен безгә табышмакларга җавап бирергә кирәк.

1. Мин кечкенә, миңа тимә,

Тисәң, авыртты димә! (бал корты)

Кайсы әкият герое? (“Нечкәбил”)

7 нче слайд

2. Су коена инештә,

Оча алса да, җирдә йөри,

Ите яхшы бәлешкә. (үрдәк)

Бу кайсы әкияттән? (“Сертотмас үрдәк”)

8 нче слайд

     3. Көлтә-көлтә койрыгым

  Селки-селки барамын

  Кетәкләргә кереп, мин

  Тавык-чеби аламын. (төлке)

9 нчы слайд

    4. Башы – тарак, койрыгы – урак. (әтәч)

10 нчы слайд

    5. Яшел чирәм өстендә

Кырт-кырт кыртлар

Канатларын җәеп

Балаларын туплар. (тавык)

11 слайд

  6. Барадыр аугалап,

   Колакларын салгалап,

   Талмас беләге,

   Армас йөрәге. (аю)

12 нче слайд

  17. Сорыдыр төсе, үткендер теше,

      Урманда йөри, бозаулар эзли. (Бүре)

  13 слайд

Тәрбияче: Балалар сез бик күп беләсез икән.Ә хәзер әйдәгез уйнап-җырлап алыйк әле.

Бу вакытта Р.Х. басма җәеп куя.

Җырлы уен: “Менә шундый кечкенә”.

Тәрбияче: Балалар менә елга үзенең басма ишекләрендә ачкан.Әйдәгез юлны дәвам итик.

Балалар: Без барабыз-барабыз,без барабыз урманга.Бер-бер артлы тезелеп,йөгреп-йөгреп уйнарга.

Тәрбияче:Монсында булдырдыгыз балалар.Алга карагыз әле без сезнең белән әкияләр костюмерныена килеп җиткәнбез.?Әйдәгез карыйк әле нинди костюмнар бар икән монда?

Балалар белән берлектә һәр кием исеме әйтелә.(төлке,әтәч,аю,эт,куян,керпе).

Тәрбияче: Бу нинди әкият костюмнары икән балалар? (Төлке,куян һәм әтәч әкияте) Әйдәгез киемнәрне киеп,әкият уйнап карыйк балалар.

Маскалар кию.

Тәрбияче: Ә без тылсымлы келәмгә утырып әкият куючыларны карарабыз.Әйдәгез тылсымлы келәм яныны килегез әле.Ләкин шыпырт кына,чөнки ул тылсымлы.

Музыка волшебство

Әкият көйләре уйный башлый.

 Алып баручы: Булган ди Төлке белән Куян. Төлке боздан, куян кайрыдан өй салганнар.

Матур яз җиткән. Төлкенең өе эрегән дә аккан, ә Куянның өе hаман шул килеш калган. Төлке куян янына киткән.

(Төлке кайгырып башын тота: «Ай-hай-hай»).

Төлке: Куян, чык әле. (Куян чыга). Минем өем эреде. Синдә кунып чыгым әле.

Куян: Ярый, кер.

Алып баручы: Иртән Төлке Куянны  куып чыгарды.

Төлке: Куян, чык, бар кит!

Алып баручы: Куян елый-елый бара икән. Аңа эт очарган.

Эт: Һау-Һау! Куян, нигә елыйсың?

Куян: Нигә елмаска? Минем өем кайрыдан, Төлкенең өе боздан иде. Төлке кунып чыгарга рөхсәт сораган иде, үземне куып чыгарды.

Эт: Елама, Куян! Мин аны куып чыгарырмын. Киттек!

(Китәләр).

Һау-Һау- Һау! Төлке, чык, бар ит!

Төлке: Балта кайрым, пычак кайрым, сикереп төшәрмен дә өзгәләп ташлармын.

Алып баручы: Эт курыккан да чыгып качкан. Куян елый-елый тагын юл буйлап китеп барган. Аңа Аю очарган.

Аю: Нигә елыйсың, Куян?

Куян: Нигә елмаска? Минем өем кайрыдан, Төлкенең өе боздан иде. Төлке кунып чыгарга рөхсәт сораган иде, үземне куып чыгарды.

Аю: Елама, Куян! Мин аны куып чыгарырмын. Киттек!

Куян: Юк, куа алмассың. Эт куып чыгара алмады. Син дә куып чыгара алмассың.

Аю: Мин куармын. Киттек! Төлке, чык, бар ит!

Төлке: Балта кайрым, пычак кайрым, сикереп төшәрмен дә өзгәләп ташлармын.

Алып баручы: Аю курыккан да чыгып качкан. Куян елый-елый тагын юл буйлап китеп барган. Аңа Үгез:  очарган.

Үгез: Нигә елыйсың, Куян?

Куян: Нигә елмаска? Минем өем кайрыдан, Төлкенең өе боздан иде. Төлке кунып чыгарга рөхсәт сораган иде, үземне куып чыгарды.

Үгез: Елама, Куян! Мин аны куып чыгарырмын. Киттек!

Куян: Юк, куа алмассың. Эт куып чыгара алмады.Аю куып чыгара алмады. Син дә куып чыгара алмассың.

Үгез: Мин куармын. Киттек! Төлке, чык, бар ит!

Төлке: Балта кайрым, пычак кайрым, сикереп төшәрмен дә өзгәләп ташлармын.

Алып баручы: Үгез курыккан да чыгып качкан. Куян елый-елый тагын юл буйлап китеп барган. Аңа җилкәсенә чалгы салган Әтәч очраган.

Әтәч: Кикри-күк! Куян, нигә елыйсың?

Куян: Нигә елмаска? Минем өем кайрыдан, Төлкенең өе боздан иде. Төлке кунып чыгарга рөхсәт сораган иде, үземне куып чыгарды.

Әтәч:  Елама, Куян! Мин аны куып чыгарырмын. Киттек!

Куян: Юк, куа алмассың. Эт куып чыгара алмады.Аю куып чыгара алмады. Үгез куып чыгара алмады.  Син дә куып чыгара алмассың.

Әтәч: Мин куармын. Киттек!  (Әтәч тәпиләре белән тибенгән, канатлары белән кагынган).

Әтәч: Кикри-күк! Җилкәмдә чалгы китерәм, Төлкене чабып үтерәм. Төлке төш мич башыннан, хәзер үк чыгып кит моннан!

Төлке: Хәзер, аягыма киям!

Әтәч: Кикри-күк! Җилкәмдә чалгы китерәм, Төлкене чабып үтерәм. Төлке төш мич башыннан, хәзер үк чыгып кит моннан!

Төлке: Хәзер, тунымны киям!

Әтәч: Кикри-күк! Җилкәмдә чалгы китерәм, Төлкене чабып үтерәм. Төлке төш мич башыннан, хәзер үк чыгып кит моннан!

Алып баручы:  Төлке өйдән чыгып качкан. Әтәч белән Куян өйдә рәхәт- рәхәт тора башланганнар әле дә шунда торалар.

Тәрбияче: Молодцы балалар.Әйдәгез бергәләшеп ял итеп алабыз.

Музыка физминутка.

Физкультминутка.

Бергәләшеп җыйналып,

Без барабыз урманга.

Хәерле юл теләп безгә

Күктә кояш елмая.

Канатларын җилпи-җилпи

Күбәләкләр очалар

Ал,кызыл,сары,зәңгәр-

Нинди матурлар алар.

Ак каенның төпләреннән

Без гөмбәләр эзләдек.

Агач башында уйнаган

Тиеннәрне күзләдек.

Матур чәчәкләр кочып

Гөмбәле кәрзин тотып

Без кайтабыз урманнан,

Бераз гына арылган.

Тәрбияче: Ә без юлыбызны дәвам итәбез.

Музыка урман тавышы.

Тәрбияче: Безнең елганы чыкканчы алдагы биремне үтәргә кирәк.Мин сезгә әкият геройларын әйтәм,ә сез кайсысы артык табып бирерсез.

14 нче слайд.

1.      Төлке,торна,тәлинкә,кувшин,бүре.(Хәйләгә кршы хәйлә)

15нче слайд

2.      Кәҗә, соры бүре,шүрәле,кәҗә бәтиләре,тимерче.(Кәҗә бәтиләре һәм бүре)

16 нчы слайд

3.      Йомры икмәк,тиен,буре,аю,төлке.(Йомры икмәк)

17 нче слайд

4.      Чуар тавык, бүре,әби,тычкан(Чуар тавык әкияте)

18 нче слайд

Балалар: Без барабыз-барабыз,без барабыз урманга.Бер-бер артлы тезелеп,йөгреп-йөгреп уйнарга.

Тәрбияче: Балалар менә без тауларга да килеп җиттек,ә тауны кичеп чыгар өчен алдагы биремнәргә җавап табарга кирәк.Мин сезгә сораулар бирәм , ә сез җавап эзләрсез.

1.      Былтыр исемле егет –кайсы әкият герое (Шүрәле)

19 нчы слайд

2.Кәҗә белән Сарык капчыгында нәрсә булган (Бүре башы)

20 нче слайд

3.Торна Төлкегә дип әзерләгән сыен нинди савытка салган? (Кувшин)

21 нче слайд

5.      Эт белән тычкан арасындагы шалкан тартырга булышучы нәрсә булган (Песи)

22 нче слайд

5.Алтын таракны кем урлаган.(Малай)

23 нче слайд

Тәрбияче: Балалар әйтегез әле ,урлашырга ярыймы? Чыннан да кешенең әйбеләренә сораусыз тияргә ярамый,карыйсың килә икән рөхсәт сорарга кирәк балалар.

Тәрбияче: Ә хәзер безгә тылсымлы келәм янына эләгергә кирәк,моның өчен без сезнең белән бер күнегү ясарбыз.

Күнегу: Ике адым алга

5 тапкыр сикерергә

Бер адым артка

Үзтирәли әйләнәбез

Һәм сул якка ике адым ясарбыз.

Менә келәм янына килеп тә җиттек. Балалар сезгә сихри илдә ошадымы?Ә хәзер безгә төркемгә кайтыр вакыт җиткән ,әйдәгез тылсымлы келәмгә басыйк һәм минм арттан тылсымлы сүзләрне кабатлыйк.

Балалар түгәрәккә басалар:

Бер-ике-өй-дүрт-биш (бармакларын бөгеп)

Без бастык түгәрәккә(түгәрәкә басып)

Әкият белән саубуллашабыз (кулга кул тотынышып)

Һәм төркемгә кайтабыз.(үз тирәли әйләнәләр,күзләрне йомып,келәмгә утырып)

Музыка волшебство

 Әкият аланында

Бурычлар:

1.      Матурәдәбиятка, әкиятләргә кызыксыну уяту. Әкиятләрнең эчтәлеге буенча белемнәрен ныгыту. Хәтерне арттыру.

2.      Балаларның коммуникатив сыйфатларын үстерү, диалогик сөйл

Тема: Әкиятләр иленә сәяхәт.

Программа эчтәлеге: Әкият иллюстрациләрен карарга кызыксыну уяту,

әкиятне, әкият герое исеменнән сөйләргә этәргеч бирү.

Геройларның характерлы якларын сөйләмдә чагылдыру.

Балаларның иҗади сәләтләрен, уйлау, фикерләүләрен, фантазияларын үстерү.

Халык әкиятләренә мәхәбәт тәрбияләү.

Материал: әкият иллюстрацияләре.

Барышы:

Әңгәмә.

Сез әкиятләр яратасызмы?

әйе.

Без бүген әкиятләр иленә сәяхәткә чыгарбыз. Сез нинди әкиятләр беләсез?

Рәхмәт, бик күп әкиятләр беләсез.

Әкиятләр нинди була?

Әие Лилия дөрес әйттең.

Шаяннар, моңсу, кызганыч һ.б.

Без бүген рус халык әкиятләренә тукталырбыз.

Ә әкиятләрне үзгәртеп сөйләрбез

Төркемнәргә бүленеп сөйләрбез

Бүген барыбызда әкиятне үзебез иҗат итәрбез

Беренче төркемгә “ әкиятнең азагын уйлап бетер”

Икече төркем: “Әкиятне әкият герое исеменнән сөйләр”

Өченче төркем:”Аю һәм кыз” әкиятендә әгәр корзин булмаса, нәрсә булыр иде?

Баларны әкиятләре тыңланыла .

Алсу сиңа бигрәтә кемнең әкияте охшады?

миңа барыгызныңда әкияте кызыклы булды .Рәхмәт сезгә.

Уен “Әкиятне үзгәртеп сөйлә”

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Экзотические фрукты праздник
  • Экспресс диета после новогодних праздников
  • Экологический праздник живи земля
  • Экватор студенческий праздник
  • Экспресс восстановление лица после праздников