Экияттэ кунакта сценарий

Зал матур итеп бизәлгән. Авыл өе зал уртасында урнашкан. Тирә-ягында агачлар, чәчәкләр үсә.Алып баручы: Исәнмесез, балалар!Без бүген сезнең белән “Әкияттә кунакта” дигән бәйрәмгә җыелдык.Өч бала өй ян

Зал матур итеп бизәлгән. Авыл өе зал уртасында урнашкан. Тирә-ягында агачлар, чәчәкләр үсә.

Алып баручы: Исәнмесез, балалар!Без бүген сезнең белән “Әкияттә кунакта” дигән бәйрәмгә җыелдык.

Өч бала өй янына килә, ишек шакыйлар. Әби чыга.

Фәнис: Исәнмесез, саумысыз!

               Нигә ишек ачмыйсыз?

               Шакый-шакый арып беттек,

               Нигә каршы алмыйсыз?

Әби: Исәнмесез, балакайларым! Түрдән узыгыз, әйдә. Менә песием Мияубикә белән сагынып беттек үзегезне.

Айзилә: Әбекәй, минем дә песием бар.

               Бар кечкенә пескәем,

               Бик акыллы дускаем.

               Ап-ак йонлач күлмәге

               Бизи бөтен бүлмәне.

Камилә: И әбекәй, әбекәй,

                Пешер безгә тәмлекәй.

                Шикәр белән тәмле чәй –

                Рәхмәт әйтербез әбекәй.

Әби: Чәем дә өлгерер, гөбәдиям дә пешер. Әй кызлар, малайлар, әкият тыңлыйсыгыз киләме?

Балалар: килә, килә!

Алып баручы: Әбекәй, бу юлы без  үзебез балалар белән бергә әкиятләр әзерләп килдек.

Әби: Ярар, бик әйбәт. Әйдәгез карап китик.

Алып баручы: Сейчас 5-ая группа покажет нам сказку “Репку” (“Шалкан”).

5 нче төркем шалкан әкиятен сәхнәләштерә.

Алып баручы: Рәхмәт, балалар. Ә хәзер, 9 нчы төркем “Төремкәй” әкиятен сәхнәләштереп күрсәтә. Сейчас 9-ая группа покаңет сказку “Теремок”.

“Төремкәй” әкиятен сәхнәләштерү.

Катнашалар: тычкан, бака, куян, төлке, бүре, аю.

Залга матур итеп бизәлгән төремкәй куелган. Тирә-ягында агачлар, чәчәкләр, гөмбәләр үсеп утыра.

Җырлый-җырлый, тычкан-Чыелдык керә. Дәфтәр, уенчык скрипка тоткан.

“Нәни музыкант” җыры яңгырый.

Тычкан-Чыелдык: Сандугачлар саййрашамы,

                                   Бал корты безелдиме  —

                                    Дәфтәремә язып куям

                                    Откан бер яңа көйне.

 Кушымта: “Җилләр исә: “До-ре-ми-фа”,

                      Яңгыр ява: “Соль-ля-си”,

                      Менә тагын өр-яңа җыр,

                       Менә тагын яңа көй.

Төремкәйне күреп ала, янына килә.

Тычкан-Чыелдык: Төрем-төремкәй,

                                  Төремкәйдә кем яши?              

                                  (Җавап бирүче юк)

                                  Үзем кереп яшим әле,              

Бигрәк матур төремкәй.

Җырларымны җырлыйм әле,

Бигрәк матур төремкәй.

Тычкан-Чыелдык төремкәйгә керә.

Сикерә-сикерә, Бака-Бакылдык керә.

Бака-Бакылдык: Камышлы күлдә,

                                Батып һәм калкып,

Су дулкынлатып

Ятып, мин арып та беттем.

Аяз көннәрдә, кояш көлгәндә,

Күлнең төбеннән өскә үк чыгып,

Урман буйлатып, киттем җырлатып:

Ба-ка-ка!Ба-ка-ка!

Төремкәйне күреп ала, янына килә.

Бака-Бакылдык: Төрем-төремкәй!Төремкәйдә кем яши?

Тычкан-Чыелдык: Мин – Тычкан-Чыелдык. Ә син кем?

Бака-Бакылдык: Мин – Бака-Бакылдык.

Тычкан-Чыелдык: Әйдә, бергә яшик.

Бака-Бакылдык кереп китә. Кәрзин тотып, куян-Куркаккай керә.

Куян-Куркаккай: Ә мин Куян-Куркаккай,

                               Кечкенә генә, бик йомшак кына,

                               Ике колагым озынкай гына,

                               Аягым җиңел, мамыктай гына,

                               Биергә дә оста мин.

Бию көе яңгырый. Куян бии, бию ахырында төремкәйне күрә.

Куян-куркаккай: Төрем-төремкәй, төремкәйдә кем яши?

Тычкан-Чыелдык: Мин Тычкан-Чыелдык.

Бака-Бакылдык: Мин —  Бака-Бакылдык.

Икесе бергә: Ә син кем?

Куян-Куркаккай: Мин – куян-Куркаккай.

Икеск бергә:Әйдә, кер, бергә яшик.

Куян-Куркаккай төремкәйгә керә.Як-ягына карый-карый, төлке керә, иснәнә.

Төлке: Бу ни? Куян исе килә!

             Әллә куян бу тирәгә

             Үзе чабып килгәнме?

Төлке, иснәнә-иснәнә йөргәндә, төремкәйне күрә.Янына килә.

Төлке: Төремкәй-төремкәй, төремкәйдә кем яши?

Тычкан-Чыелдык: Мин – тычкан-Чыелдык.

Бака-Бакылдык: Мин —  бака-Бакылдык.

Куян-Куркаккай: Мин – куян- Куркаккай.

Барысы бергә: Ә син кем?

Төлке: Ә мин – Төлке.

Барысы бергә: Әйдә кер, бергә яшик.

Төлке төремкәйгә кереп китә. Бик ачуланып бүре керә.

Бүре: У-у-у!Карыным ачты,

          Тоткан керпем дә алдап ачты.

Бүре кәрзинне күреп ала.

Бүре: У-у-у!Бу кәрзиндә ни бар икән?

           Бик-бик тәмле ризык микән?

(Бутерброд алып ашый)

Эх, тамагым туйды,

Бер биеп алсаң иде!

Бию көе яңгырый, бүре бии, бию ахырында төремкәйне күреп ала, янына килә.

Бүре: Төрем-төремкәй, төремкәйдә кем яши?

Тычкан-Чыелдык: Мин – тычкан-Чыелдык.

Бака-Бакылдык: Мин —  бака-Бакылдык.

Куян-Куркаккай: Мин – куян- Куркаккай.

Төлке: Мин – төлке.

Барысы бергә: Ә син кем?

Бүре: Ә мин – бүре.

Барысы бергә: Әйдә, кер, бергә яшик.

Алып баручы: Ребята, как вы понимаете слово дружба?

                                 Дети отвечают.

Алып баручы:Дружба – это дар, данный человеку. Настоящие друзья понимают  тебя и помогают, готовы разделить твоё горе и твою радость. Поэтому каждый из нас не только должен ценить истинных друзей, но и сам должен быть хорошим человеком, другом. Ребята, какие пословицы вы знаете про дружбу?

Пословицы про дружбу:

1.     Друг дороже денег.

2.     Друг познаётся в беде.

3.     Умный винит себя, а глупый – товарища.

4.     Нет друга – ищи, нашёл – береги.

5.     Друг  в глаза скажет, а враг – за спиной  бурчит.

6.     Дружба дороже богатства.

7.     Деревья держатся корнями, а человек – друзьями.

8.     Без друга в жизни туго.

9.     Йөз сум акчаң булганчы, 100 дустың булсын.

10.                       Дуслык авырлыкта беленер.

Әбекәй: И-и, рәхмәт балалар. Бигрәк матур әкиятләр беләсез икән. Сейчас поиграем в игру “Разгадай загадку”.

Загадки: 1. Утта янмый, суда батмый. (боз)

                 2. Аяксыз,кулсыз, капка ача. (җил)

                 3. Ашамый, эчми, көне-төне эшли.(сәгать)                    

                 4. Сикерә  белә, йөгерә белми. (туп)

                  5. Языка нет, а рассказывает. (книга)

Алып баручы: Икенче группа “Безнең бакча” җырын башкара.

“Безнең бакча” җыры.

Алып баручы: Әйдәгез әле 5 нче төркем белән уйнап алыйк. Приглашаю пятую группу поигратҗ в игру “Кто быстрее”.

5-ая группа играеи в игру “Кто быстрее”.

Әбекәй: Нинди җитез икән үзегез. Бәлки шигырь дә сөйләрсез.

Алып баручы: Шарифуллин Амир “Мин әтигә охшаган” шигырен сөйли.

Алып баручы:2-ую группу приглашаю поигратҗ в игру “Түбәтәй”.

2-ая группа играет в игру “Түбәтәй”.

Әбекәй: Булдырдыгыз, балалар. Бәлки сез бии дә беләсездер.

Алып баручы: Безнең балалар бии дә белә. 5 нче төркемнән Камилә белән Марк татар халкы биюен башкара.

5-ая группа танцует.

Алып баручы: Балалар, давайте все вместе потанцуем.

Все дети  танцуют татарский танец.

Әби: Балалар шундый матур итеп биедегез, җырладыгыз! Минем гөбәдиям дә пеште. Күчтәнәчләрем дә әзер. В группах угощу вас сладостями.

Нажмите, чтобы узнать подробности

Тема: Әкияттә кунакта

Максат:

  • Укучыларны халкыбызның йөрәк түреннән шытып чыккан җәүһәрләре – әкиятләре белән таныштыру
  • бу әкиятләрнең эчтәлеген һәм тәрбияви үзенчәлекләрен ачыклау
  • татар халык әкиятләренә мәхәббәт тәрбияләү.

Бурычлар:

  • Татар халык авыз иҗатын тирәнтен өйрәнү
  • Татар халык әкиятләренә кагылышлы фәнни материалны тулыландыру
  • Тупланылган материалны дәресләрдә, сыйныфтан тыш чараларда, ата-аналар җыелышларында куллану

Проектның идеясы:

“Халкыбызның әкиятләре нигезендә яшь буынга тәрбия бирү”.

Барышы.

I.Оештыру өлеше.

II.Укытучы тема белән таныштыра, әкиятләр турында сөйли. (1-2 нче слайдлар).

Әкият, әкиятче, әкияти дөнья. Бу сүзләрдә тылсым, сихри көч, зирәклек һәм тапкырлык, батырлык һәм башка сыйфатлар чагыла. Әкиятләр бик күптән яшәп, гомер итеп килә. Буыннан буынга, чордан чорга күчеп, сакланып, баеп тора бу жанр.

Әкиятләр белән без сабый чактан ук таныш: аларны безгә газиз әниләребез, әбиләребез йоклар алдыннан сөйләгән, кич утырганда да бер-береңә әкият сөйләү дә бар әле бездә. Ә бала үзе укырга, язарга өйрәнгәч, теләсә нинди әкиятне укый ала, соклана.

Әкиятләрне бигрәк тә балалар ярата. Ни өчен икән?

Әкиятләр балаларга аңлаешлы, гади; укырга да кызыклы; аларда ниндидер могҗиза, тылсым бар; һәрвакыт яхшы, намуслы кешеләр җиңә.

Әкиятләр балаларны яхшылыкка, батырлыкка, кешелекле булырга, зирәклеккә, тапкыр булырга өйрәтәләр. Дөреслекнең һәрвакыт җиңәсенә ышанырга өндиләр.

Әкиятләр халкыбызның рухи байлыгы, культурасы, тарихы. Ул үткән белән киләчәк буынны бәйли.

Фәнни-тикшерүне максатларында әкиятләр күп халыкларда нигездә өч төргә бүлеп карала: хайваннар турындагы әкиятләр, тылсымлы әкиятләр һәм көнкүреш әкиятләре.

1. Хайваннар турындагы әкиятләр. (3 нче слайд)

а). “Төлке белән каз” әкиятен өч бала рольләргә бүлеп күрсәтәләр, я укыйлар. (4 нче слайд).

б). “Бүре белән Төлке” әкиятенең кисәген бер бала укый, я сөйли. (5 нче слайд).

в). “Кәҗә белән Бүре” әкиятенең кисәген бер бала укый, я сөйли. (6 нчы слайд).

г). “Кызыл ыштан” һәм “Салам-Торхан” әкиятләре. Китаплар күрсәтелә. (7-8 нче слайдлар).

д). Хайваннар турында бер мультфильм карала (“Төлке белән каз”).

2. Тылсымлы әкиятләр. (9 нчы слайд).

а). “Өч кыз” әкиятенең кисәген бер бала укый, я сөйли. (10 нчы слайд).

б). Тылсымлы әкият. Бер мультфильм карала (“Өч кыз”).

в). “Гөлчәчәк” әкияте. Китап күрсәтелә. (11 нче слайд).

3. Көнкүреш әкиятләре. (12 нче слайд).

а). “Ике ялкау” әкиятен өч бала рольләргә бүлеп күрсәтәләр, я укыйлар. (13 нче слайд).

б). “Алтын арба” әкияте. Китап күрсәтелә. (14 нче слайд).

в). Көнкүреш әкиятләре. Бер мультфильм карала

III. Йомгаклау.

1. Балалар яраткан әкиятләре турында үз фикерләрен әйтәләр.

2. “Минем иң яраткан әкиятем” темасына рәсем конкурсы үткәрелә.

сценарий праздника Әкияттә кунакта

Мәктәпкәчә оешмаларның мәгариф идарәсе «Әкияттә кунакта» (әдәби-музыкаль кичәнең сценариясы) 78 нче «Ләйсән» б/б.

Программа эчтәлеге:

  • балаларның үзләре белгән әкиятләр буенча тамашалар уйнау осталыкларын үстерүне дәвам итү;
  • диалогик сөйләм күнекмәләрен үстерү;
  • авазларны, сүзләрне дөрес әйтеп, сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәтү;
  • тел күнекмәләрен үстерү;
  • әкияттәге җәнлекләрнең үз-үзләрен тотышларын тасвирлап уйнау;
  • оста, матур сүзләр кулланып уйнау теләге тәрбияләү;
  • әти-әниләрне әкиятләр белән таныштыру, аларда әкиятләргә карата кызыксыну уяту;
  • әкиятләр аша балаларны тәрбияләүнең әһәмиятен төшендерү;
  • әти-әниләрне әкиятләрне сәхнәләштерүгә тарту;
  • әкият персонажларын истә калдырып сурәтләү;
  • татар халык ашлары буенча бәйге оештыру;
  • дуслык, үзара ярдәмләшү теләге уяту.

Раздел: Сценарии праздников для детского сада

Размер файлов: 92.50 kB

Дата публикации:

19.03.2015

© При использовании материала ссылка на автора и сайт обязательна!
  Получить выходные данные

  Внести правки в свой материал

 Выходные данные (библиографическая ссылка):

Муратова Г. М. Әкияттә кунакта // Международный каталог для учителей, преподавателей и студентов «Конспекты уроков» // URL: https://xn—-dtbhtbbrhebfpirq0k.xn--p1ai/detsad/scenarii/file/7370-kiyatt-kunakta (дата обращения: 03.02.2023)

  Скачать сертификат | заказать Золотой сертификат о публикации  Скачать сертификат соавтора  Заказать рецензию на публикацию

О сайте

Сетевое издание  «Фонд Образовательной и Научной Деятельности 21 века» www.fond21veka.ru является официально зарегистрированным в РФ средством массовой информации. Сайт зарегистрирован в Федеральной службе по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций. Свидетельство о регистрации ЭЛ № ФС 77-82417 от 30.12.2021 года. Опубликованные в сетевом издании материалы являются авторскими и представлены на сайте исключительно для ознакомле-ния. Мнение редакции может не совпадать с точкой зрения авторов. Редакцией сетевого издания выступает  ИП Гильмиев Марат Рафилевич (ИНН 165506551997, ОГРНИП 317169000068952). Полная контактная информация представлена ниже и на данной странице.

К сведению пользователей

Использование, в том числе копирование, материалов сайта полностью или частично без согласия автора — запрещено. Ответственность за разрешение любых спорных моментов, касающихся самих материалов и их содержания, берут на себя пользователи, разместившие материал на сайте. Если Вы обнаружили, что на нашем сайте незаконно используются Ваши материалы, сообщите нам на электронный адрес: info@fond21veka.ru и материалы будут удалены. Пользуясь сайтом и его услугами Вы безоговорочно соглашаетесь с условиями ПОЛЬЗОВАТЕЛЬСКОГО СОГЛАШЕНИЯ, ПОЛИТИКИ КОНФИДЕНЦИАЛЬНОСТИ И ОБРАБОТКИ ПЕРСОНАЛЬНЫХ ДАННЫХ, в случае несогласия с какими-либо положениями данных документов, следует прекратить использование Сайта и покинуть его.

Вечер посвященный народным сказкам. Әкияттә кунакта

Әкияттә кунакта  (башлангыч мәктәптә укучы балалар өчен әкиятләр буенча кичә)      Максат: Әкиятләр, җыр-бию,уеннар аша туган телебезнең байлыгын, матурлыгын күрсәтү; Укучыларның үз-үзләрен тоту күнекмәләрен, артистлык сәлатен, иҗади ативлыкларын үстерү, аларда татар телен өйрәнүгә омтылыш, кызыксыну тәрбияләү.     Җиһазлау: Әкиятләр буенча ясаган рәсемнәр күргәзмәсе, курчак театры өчен ясалган курчаклар; магнитофон.     Кичә барышы     Исәнмесез, хәерле көн кадерле балалар, кунаклар, укытучыла…

Поделитесь с коллегами:

Әкияттә кунакта

(башлангыч мәктәптә укучы балалар өчен әкиятләр буенча кичә)

Максат: Әкиятләр, җыр-бию,уеннар аша туган телебезнең байлыгын, матурлыгын күрсәтү; Укучыларның үз-үзләрен тоту күнекмәләрен, артистлык сәлатен, иҗади ативлыкларын үстерү, аларда татар телен өйрәнүгә омтылыш, кызыксыну тәрбияләү.

Җиһазлау: Әкиятләр буенча ясаган рәсемнәр күргәзмәсе, курчак театры өчен ясалган курчаклар; магнитофон.

Кичә барышы

Исәнмесез, хәерле көн кадерле балалар, кунаклар, укытучылар! Без бик шат сезне буген әкиятләр кичәсендә күрергә.Үзебезнең кичәбез алдагы әйткәнчә әкиятләргә багышланган. Әкият, ул татар халык авыз иҗатынның иң таралган төре, кечкенәдән үк үзебезгә танылганы. Сез барыгызда әкиятләрне күп беләсездер, рус телендә дә, удмурт телендә дә.

Әйдәгез, әйтик кем татар әкиятләрендә төп геройлар?

(Су анасы, Шүрәле, Шомбай, Убырлар, Дию пәриләре). Дөрес, балалар. Рус әкиятләрендә — Иванушка, Аленушка, Гуси-лебеди. Удмурт әкиятләрендә- Вумурт, Палесмурт, Обыда,Лопшо-педунь.

Менә хәзер без сезгә әкиятләр турында викторина үткәрәбез. Сез җавабын белсәгез кулыгызны күтәреп әйтегез. Һәр дөрес әйтүче бала жетон алачак.

Викторина

Нинди әкиятләрдән бу күренешләр?

  1. Аю абзый, син минем хуҗамны күрмәденме? Ул ауга китте, миңа өйдән чыгарга кушмады… (Сертотмас үрдәк)

  2. Сал минем таракны! Әй адәм актыгы! (Су анасы)

  3. Әй, әти менә мондый эш куштылар. Ике ат китерерләр, мин әйтергә тиеш булырмын, кайсы аның яшь, кайсы карт.(Зирәк карт)

  4. Баралар ди болар урман аланыннан, тапканнар ди болар бер бүре башын. Салганнар капчыкка, нәрсәгәдер ярар дип.(Кәҗә белән сарык)

  5. Әй, Төлке туганым, кайдан шул хәтле күп балык таптын син? Мин койрыгымны бәкегә җибәрдем дә тоттым. (Төлке белән Бүре)

  6. Аша, кунагым, аша, кунак булып кит. Бик тәмле итеп пешердем борчак боткасын. (Торна белән Төлке)

  7. Әби ашатырга тотынса: «Җимне миңа азрак бирдең «-дип сугышалар икән. (Чукмар белән Тукмар)

  8. Җир сөргәндә тәпиләремне, борынымны канатып бетердем. Бу бөртек миңа тиешдер инде. (Тычкан белән Чыпчык)

  9. Тамагыма борчак утырды, сыердан май сроап китер әле… (Әтәч белән борчак)

  10. Мин көчле булсам, мине үлән тишеп чыкмас иде… (Кем көчле)

Булдырдыгыз, балалар, рәхмәт сезгә. Ә хәзер кемнәр жетон алды, сәхнәгә чакырабыз. Менә сез әкиятләрне беләсез икән. Ә хәзер үзебез дә иске әкиятне яңартып алабыз. Сез барыгызда «Шалкан» әкиятен беләсез, без аны хәзер үзгәртәбез яңача ясыйбыз. Безнең әкияттә катнашалар Бабай, Әби,Гөлчәчәк, Акбай,Песи, Тычкан, Ябалак, Су анасы, Карга, Аю. Менә сезгә курчак театры.Әйдәгез, уйныйбыз.Мин укып торам, ә сез рольләрне уйныйсыз. (картоннан яисә материалдан ширма ясала. Анда бакча сүрәтләнгән, балалар курчакларны дөрес итеп бармакларына кияләр)

Торган-булган бер авылда әби белән бабай. Салкын кышлар узгач, ямьле язлар җиткәч бабай шалкан чәчәргә бакчага чыккан һәм чәчеп тә куйган. Көн узган, ай узган-өч узган, көз җиткән.

Шалкан зур үскән. Бабай чыккан бакчага, тарта тарта шалканны чыгара алмый, тарта чыгара алмый. Чакыра Әбине:»Әби, әйдә шалкан тартырга».Әби: «Барам, барам булышам-булышам». Әби бабайга, бабай шалканга тарталар тарталар чыгара алмыйлар.Әби чакыра Гөлчәчәкне:»Гөлчәчәк, әйдә шалкан тартырга». Гөлчәчәк әбигә, әби бабайга, бабай шалканга — тарталар тарталар чыгара алмыйлар. Гөлчәчәк эндәшә Акбайга. Акбай чабып килә. Акбай Гөлчәчәккә, Гөлчәчәк әбигә, әби бабайга, бабай шалканга тарталар тарталар эш булып чыкмый. Акбай чакыра Песине:»Песи дускай, әйдә шалкан тартырга!».»Барам, йөгерәм, ярдәм итәм» — дигән Песи. Песи Акбайга, Акбай Гөлчәчәккә, Гөлчәчәк әбигә, әби бабайга, бабай шалканга тарталар тарталар чыгара алмыйлар. Песи чакыра Тычканны:»Тычкан Тычкан, әйдә ярдәмгә!». Тычкан йөгереп килә.Тычкан Песигә, Песи Акбайга, Акбай Гөлчәчәккә, Гөлчәчәк әбигә, әби бабайга, бабай шалканга тарталар тарталар чыгара алмыйлар.Бу вакытны һавада Ябалак очып бара икән.Тычкан аны күреп әйтә аңа:»Ябалак, Ябалак әйдә әле ярдәмгә».Ябалак ашыккан булса да төшеп ядәм итә. Ябалак Тычканга Тычкан Песигә, Песи Акбайга, Акбай Гөлчәчәккә, Гөлчәчәк әбигә, әби бабайга, бабай шалканга тарталар тарталар чыгара алмыйлар. Ябалак эндәшә күл буенда чәч тарап утыручы Су анасына. Су анасы да булыша.Су анасы Ябалакка, Ябалак Тычканга Тычкан Песигә, Песи Акбайга, Акбай Гөлчәчәккә, Гөлчәчәк әбигә, әби бабайга, бабай шалканга тарталар тарталар чыгара алмыйлар. Мич торбасында утыручы Карга да ярдәмгә килә.Карга Су анасына, Су анасы Ябалакка, Ябалак Тычканга Тычкан Песигә, Песи Акбайга, Акбай Гөлчәчәккә, Гөлчәчәк әбигә, әби бабайга, бабай шалканга тарталар тарталар чыгара алмыйлар. Бу шау — гөрне ишетеп, урманда яшәүче Аю бабай килә. «Бу нинди җыелыш? Нинди шау -гөр?- дип сорый Аю. Җыелган халык нәрсәгә җыелганын аңлата Аюга. Аю әйтә:»Мин көчле, мин чыгарам».Аю шалканга ябышкан, калганнары ярдәм иткән һәм шалканны тартканнар да чыгарганнар. Бабай белән Әби бик сөенгәннәр, барысын ярдәм итүчеләрне шалкан бәлеше белән сыйлаганнар. Шулай итеп әкият тәмамланган. Күмәк теләсә — күлне күчерер, дигәннәр.

Артистларга рәхмәт әйтик. Рольләрне бик яхшы уйнаганнары өчен. Хәзер инде кичәбезнең икенче бүлеген башлыйбыз. Сезгә өйгә эш бирелгән иде, әкиятләр сәхнәләштерегә. Берәр команда чыгып әкиятләрегезне күрсәтә аласыз. Без игътибар белән тыңлыйбыз.

(«Дүрт дус», «Бүре белән Төлке», «Сертотмас үрдәк» әкиятләрен сәхнәләштерәләр)

Рәхмәт, балалар! Булдырдыгыз, бик матур сәхнәләштердегез. Ә хәзер инде кичәбезнең өченче җырлы-биюле бүлегенә җиттек. Әйдәгез, җырлап — биеп күңел ачыйк.

«Җитешмәгән-пешмәгән» уены. Балалар түгәрәккә басалар паралап, берсе алда берсе артта. Бер бала уртага баса, ул парсыз калганда. Бу парсыз бала түгәрәк буенча бара беренче басучыларны кулы белән тамгалый, ул тамгалаган балалар аның артыннан баралар, ә калган балалар урыннарында басып калалар. Музыка туктый, һәр бала узенә пар табарга тиеш. Кем парсыз калды ул уенны дәвам итә.

«Яшерем яулык» уены. Балалар бер түгәрәк ясап тезләнеп утыралар. Бер бала яулык ала да, йөзләре белән түгәрәк эченә карап утырган иптәшләрен тирәләп көйләп йөри:

Яшерәм яулык, яшерәм яулык,

Яшел каен астына.

Сиздермичә салып китәм

Бер иптәшем артына.

Шул арада сиздермичә генә яулыкны бер иптәшенең артына салып китә. Җыр бетеп яулык салучы туктагач, барлык балалар да үз тирәләрен карый. Яулык кем янына салып калдырган булса, шул кеше яулыкны алып салучыны тотарга тырыша. Салучы аның урнысына басарга тиеш. Уен шул рәвешчә дәвам итә.

Круг биюе. Балалар түгәрәккә басалар. Түгәрәк буенча җырлап баралар.

Сандугачлар җыелганнар

Алма коелган җиргә.

Бер җырламый бумас инде,

Дуслар җыелган җиргә.

Кушымтада берәр бала узенә пар табып әйләнәләр, калганнары кул чабалар.

Кушымта: Талы, талы

Талы бөгелеп тора.

Талыны күрәсе килә

Үзәк өзелеп тора.

Җырлагыз да, уйнагыз да

Гармун кулларыгыз да.

Алсу гөлләр чәчәк атсын

Барган юлларыгызда.

(Балалар белән тагын башка уеннар да үткәрергә, магнитофон биюләренә дә биергә мөмкин)

Йомгаклау. Кадерле балалар, кунаклар, укытучылар! Безнең кичәбез шуның белән ахырына якынлашты.Сезгә барыгызга да зур рәхмәт актив катнашканга. Бу очрашу соңгы очрашу булмасына ышанабыз. Тагын да яхшы, тырышып, яхшы күңел белән укыгыз. Киләсе очрашуларга кадәр сау булыгыз!

Ставим сказку с детьми «әкияттә кунакта»

Әкияттә кунакта

Максат: балаларны эмоциональ әкиятне кабул итәргә өйрәтү; әкияттәге сүзләрне истә калдыру һәм сәнгатьле итеп сөйләп бирү, диологик сөйләм телен үстерү; кул моторикасын ныгыту, үзара татулык, үз-үзеңне сәхнәдә матур тотучанлык кебек сыйфатлар тәрбияләү.

Материал: өй макеты, агачлар, куян, төлке, аю, бүре, ипекәй киемнәре, поднос, тозлы камыр, салфеткалар, әби киеме, кечкенә булочкалар, өстәлләр, 5 урындык, сандык.

Алдан эшләнгән эш: сентябрь, октябрь, ноябрь, айларында башланган эшкә йомгаклау дәресе.

-хайваннарны аерым, аерым карап, танышып китү.

-әкият белән таныштыру.

-әңгәмәләр үткәрү.

-әкиятне сәхнәләштереп китү.

-бармак театры уйнау.

-әкиятне сәхнәдә уйнап китү.

Шөгыль барышы:

(әби өй янында басып тора, балаларны каршы ала)

Әби: исәнмесез балакайларым, исән-сау гына килеп җиттегезме?

Б-р: исәнме әбекәй

Әби: менә күпме б-р миңа кунакка килгән икән, әйдәгез утырышыгыз минем янга менә шулай.

Айгөл: безнең әкият тыңлыйсыбыз килә.

Әби: шулаймени? Ярар соң алайса, тыңлап китегез, мин сезгә йомры икмәк әкиятен сөйләп китәм. Сез үзегез дә миңа булышырсыз дип уйлыйм.

-яшәгән ди, булган ди әби белән бабай, менә шундый бер өйдә. Бервакыт бабайның ипи ашыйсы килгән икән.

-әбекәй ипи пешер әле, — ди икән. Әби әкрен генә амбарга чыга да, ни бар онын җыйгалап алып керә һәм камыр изә. Әйдәгез сез дә минем белән бергә камыр изәргә. (балалар әби белән бергәләп өстәл тирәли басалар да камырны чәбәкләргә тотыналар).

Әби: менә шулай, менә шулай итеп камыр басабыз, җылытабыз (камырга өрәләр). Ә хәзер уч төбендә әвәлибез. (бармаклар белән камырны әвәләп түгәрәкләр ясыйлар).

Әби: менә булды да балакайларым. Куегыз ипекәйләрегезне менә шушы савытка, без аларны тәрәзә төбенә куябыз бераз күперсеннәр өчен.

Кабатлыйбыз: күперсеннәр.

Әби: ә хәзер килегез сандык янына мин сезне әкияткә кертәм. (сандыктан киемнәр алып

балаларны хайван киемнәренә киендерә һәм алар агачлар артына тезелешеп утыралар.)

Әби әкиятне дәвам итә: ипекәй тәрәзә төбендә утырган, утырган, утырган да аңа күңесез булып киткән. Озак уйлап тормаган сикереп төшкән дә урман буйлап чабып киткән икән бу. Бара икән, бара икән каршысына куян килеп чыккан ди.

Куян: Мин куян озын колак

Үзем буламын уркак.

Яратам мин бигрәк

Кәбестә, үлән, кишер.

Ипекәй, ипекәй

Мин сине ашыйм.

Ипекәй: ашама ине куян, мин сиңа җыр җырлыйм.

Мин ипекәй ипекәй

Мин әбидән дә качтым,

Мин бабайдан да качтым, синнән дә качам.

Әби: шулай ипекәй куяннан качып китә, каршысына бүре килеп чыга:

Бүре: Мин бүре булам

Урманда йөримен,

Бозаулар эзлимен

Ипекәй, ипекәй

мин сине ашыйм.

Ипекәй: ашама мине бүре, мин сиңа җыр җырлыйм.

Мин ипекәй ипекәй

Мин әбидән дә качтым,

Мин бабайдан да качтым,

Мин куяннан да качтым

синнән дә качам

әби: ипекәй бүредән качып китә, ләкин каршысына аю килеп чыга.

Аю: мин аю булам

Аягым лап-лап

Урманда йөримен

Баллы җиләк ашыймын

Ипекәй, ипекәй

Мин сине ашыйм

Ипекәй: ашама мине аю мин сиңа җыр җырлыйм.

Ипекәй: ашама мине бүре, мин сиңа җыр җырлыйм.

Мин ипекәй ипекәй

Мин әбидән дә качтым,

Мин бабайдан да качтым,

Мин куяннан да качтым

Мин бүредән дә качтым

синнән дә качам

әби: ипекәй тагын урман буйлап чабып киткән. Ул качып барганда каршысына төлке килеп чыккан ди

төлке: Мин төлке хәйләбай

Яратам мин тавык

Яратам мин ипекәй

Ипекәй, ипекәй

Мин сине ашыйм.

Ипекәй: ашама мине төлке, мин сиңа җыр җырлыйм.

Мин ипекәй ипекәй

Мин әбидән дә качтым,

Мин бабайдан да качтым,

Мин куяннан да качтым

Мин бүредән дә качтым

Мин аюдан да качтым

Синнән дә качам

төлке: тукта әле ипекәй мин бит ишетмим. Менә минем борыныма утырып җырла әле.

Ипекәй: (якынрак килеп баса да җырлап җибәрә).

Мин ипекәй, ипекәй

Ә төлке аны кулыннан тотып алып керкеп китә)

Әби: ә төлке ипекәйне ашаган да бетергән ди, шуның белән әкият тә тәмам булган ди.

Ә хәзер кемнәр әкияттә катнаштылар чыгыгыз әле бирегә. (балалар сәхнәгә чыгып басалар, әби аларны таныштыра).

Балалар сезгә әкият ошадымы?

Әби: ә кайсы хайван ипекәйне ашаган?

Балалар: төлке ашады

Әби: бик дөрес балакайларым, менә үзегез әвәләп ясаган ипекәй нинди тәмле булып пеште, төркемгә кайткач ашарсыз яме. Сау булыгыз балалар

Балалар: сау бул әбекәй (төркемгә кайтып китәләр).

< Предыдущая   Следующая >

Дидактическая игра

«Экияттэ кунакта»

Сказка — необходимый элемент духовной жизни ребёнка. Входя в мир чудес и волшебства, ребёнок погружается в глубины своей души. Они учат доброму отношению к людям, показывают высокие чувства и стремления. Встреча детей с героями сказок не оставит их равнодушными. Желание помочь попавшему в беду герою, разобраться в сказочной ситуации – всё это стимулирует умственную деятельность ребёнка, развивает интерес к предмету. В результате сопереживания у ребёнка появляются не только новые знания, но и самое главное — новое эмоциональное отношение к окружающему: к людям, предметам, явлениям. Поэтому, те уроки, которые дает сказка, — это уроки на всю жизнь и для больших, и для маленьких. В сказках заложена многовековая народная мудрость. Одним из самых главных моментов роли сказки в жизни ребенка – то, что здесь всегда побеждает добро. Благодаря сказке дети начинают осознавать главнейшие истины человеческой жизни.

Все дети любят сказкиСказка входит в жизнь ребенка с самого раннего возраста, сопровождает на протяжении всего дошкольного детства и остается с ним на всю жизнь. Со сказки начинается его знакомство с миром литературы, с миром человеческих взаимоотношений и со всем окружающим миром в целом. Сказка занимает настолько прочное место в жизни ребёнка, что некоторые исследователи называют дошкольный возраст «возрастом сказок». Сказочные образы ярко эмоционально окрашены и долго живут в сознании детей. Сказка учит детей мечтать, усиливает мыслительную деятельность. Сказочный вымысел всегда педагогичен. Он используется как средство воспитания лучших человеческих качеств

Игра является средством развивающего обучения, предполагает использование современных технологий: технологии организации коллективной творческой деятельности, коммуникативных технологий, технологии проектной деятельности, игровых технологий.

Игра может помочь быстро и эффективно усвоить новую информацию и закрепить пройденный материал в занимательно-игровой форме.

На сегодняшний день очень актуальна проблема овладения детьми способами организации своего свободного времени, умением интересно проводить свой досуг. Новая игра может по праву занять ведущее место в досуге детей, особенно дошкольного возраста. Поэтому с целью организации досуговой деятельности детей в соответствии с ФГОС ДО была создана игра «Экияттэ кунакта».

Данное пособие может быть использовано как родителями, так и работниками детских садов. Внём много игр, содержащих необходимый систематизированный материал, в том числе иллюстративный,для изучения и закрепления знаний по данной теме. 

Цель дидактической игры: Развивать умение пересказывать и сочинять сказку, развивать монологическую и диалогическую речь, обогащение словарного запаса, правильное произношение звуков, умение составлять предложения, развитие логического мышления, памяти, творчества и воображения ребёнка.

Задачи дидактического пособия: Познакомить детей со сказками и пробудить у детей неисчерпаемый интерес к ним. Упражнять в умении эмоционально и выразительно исполнять свою роль, развивать фантазию. Воспитывать любовь, бережное отношение к сказкам.

Формировать у детей после ознакомления со сказками такие черты как честность, правдивость, доброта, отзывчивость.

ФИО автора (авторов), должность

Наименование МБДОО

Название игры

«Экияттэ кунакта»

Цель создания игры

Сказка обогащает внутренний мир детей. Неиссякаемыйинтерес детей, воспитателей и родителей к сказочному творчеству, побудил меня создать игру«Экияттэ кунакта»

Возрастная адресность

Дети дошкольного возраста (1-7 лет)

Воспитатели группы

Родители воспитанников детского сада

Актуальность игры

Дидактическая игра предназначено для детей дошкольного возраста, содержание игры можно пополнять и усложнять. Дети уже могут вместе с взрослыми участвовать в сборе материала, анализировать, сортировать информацию.

технологии проектной деятельности, игровых технологий.

Игра может помочь быстро и эффективно усвоить новую информацию и закрепить пройденный материал в занимательно-игровой форме.

Составляющие игры: форма и элементы

Дидактическая игра содержит красивое оформление, четкую структуру, многофункциональное состоящее из нескольких игр, которые несут определенную цель. Материал подобран с учетом индивидуальных и возрастных особенностей детей.

Дидактическая игра составлена таким образом, что наряду с  новой для детей информацией  присутствуют   игры, раскраски, стихи, загадки для закрепления изученного. Все дидактические материалы эстетичны и безопасны в использовании.

Дидактическая игра

Расскажи сказку «Теремок»

Цель:Знакомить детей со сказкой, развивать умение пересказывать содержание сказки, способствовать развитию выразительности речи при пересказе. Воспитывать интерес к разным жанрам художественной литературы.

Дидактическая игра «Собери сказку»

Цель: Развивать внимание, логическое мышление. Продолжать составлять сказочный рассказ по серии картинок.

Дидактическая игра «Театр на палочках»

Цель: Совершенствование умения пересказывать знакомую сказку последовательно и выразительно, умение располагать в правильной последовательности героев

Домино «В мире сказки»

Цель: Развитие мелкой моторики, целостного восприятия.

Осваиваемое детьми содержание

Дидактическая игра «В гостях у сказки»рекомендуется использовать в работе с детьми в самостоятельной и игровой деятельности.

Возможности использования игры в совместной деятельности взрослого с ребенком и самостоятельной деятельности детей

Художественная литература служит могучим, действенным средством умственного, нравственного, и эстетического воспитания детей, она оказывает огромное влияние на развитие и обогащение речи ребенка. Она обогащает эмоции, воспитывает воображение и дает ребенку прекрасные образцы русского литературного языка. Развивает познавательную активность, самостоятельность, инициативность.

Сказки сопровождают человека с первых лет его жизни. И в дошкольном детстве закладывается фундамент, на который будет опираться всё последующее знакомство с огромным литературным наследием.

Побуждает детей самостоятельно, по своему желанию собирать и организовывать информацию.

Содействовать лучшему пониманию и запоминанию изучаемого материала и применению полученного опыта в новых жизненных ситуациях.

Результативность   использования игры

Не секрет, что дети лучше всего воспринимают информацию, поданную в игровой форме. В то же время с помощью сказочных героев можно объяснить им все те же прописные истины, но сделать это в легкой, доступной для детского понимания форме. Сказки по праву считают мощнейшим инструментом обучения детей. Именно на примере героев сказок лучше всего усваивается важная жизненная информация.Таким образом, игра – это универсальное пособие которое может быть итогом проектной, совместной и самостоятельной деятельности детей, тематической недели, предусмотренной образовательной программой дошкольной организации.

Может быть использован при реализации любой из образовательных областей, обеспечивая их интеграцию.

Результаты использования игры:

-быстрое запоминание стихов, пословиц, поговорок

-проявление повышенного интереса к содержанию

-проявление самостоятельности при работе с игрой

-проявление интереса со стороны родителей.

.

Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/490939-jekijattje-kunakta

  • Главная
  • Выпуски
  • Авторам
  • Конкурсы
  • Контакты
Задайте вопрос консультанту

8-800-222-30-98
(доб. 4, звонок бесплатный)
4@covenok.ru
610002, г. Киров, а/я 48
(АНО ДПО «МЦИТО»)

  • Главная
  • /
  • Выпуски
  • /
  • Май 2016
  • /
  • ART 133017

Открытое интегрированное занятие: «Әкияттә кунакта»

Автор:
Латыйпова Л. М.

Библиографическое описание статьи:

Латыйпова Л. М. Открытое интегрированное занятие: «Әкияттә кунакта» // Образовательные проекты «Совёнок» для дошкольников. – 2016. – № 38. – ART 133017. – URL: http://www.kids.covenok.ru/133017.htm. – Гос. рег. Эл No ФС77-55136. – ISSN: 2307-9282.

Әкияттә-кунакта ( класстан тыш уку)

Максат: 1. Татар халык авыз иҗаты буларак әкият турында белгәннәрне искә төшерү.

2. Әкиятләргә халык акылы, тапкырлыгы, зирәклеге, батырлыгы салынуын аңлату. Китап уку, белем алуга кызыксыну уяту.

3. Халык әкиятләрен укыганда, тыңлаганда укучыларның акылын, ихтыярын, хисләрен үстерү. Әти-әниләргә, туганнарга хөрмәт, ихтирам, ярату хисләрен тәрбияләү.

Көтелгән нәтиҗәләр:

  • шәхес буларак УУЭ: татар халык авыз иҗатының бер жанры-әкиятләр белән таныштыру, үзара дуслык, өлкәннәргә хөрмәт хисләре тәрбияләү,

  • коммуникатив УУЭ: информация табу, иптәшләре белән бергә эшли белү, тикшерү, үз фикерен тулы әйтә белү

  • регулятив (көйләгеч) УУЭ: әлегәчә белгән һәм белмәгән күнекмәләрне үзара бәйли белү,конфликтны һәм каршылыкларны чишү максатында ихтыяр көчен үстерү

танып-белү УУЭ: табигать бербөтенлеген, бәйләнешләрен белү,танып-белү максатын билгеләү, әсәрдәге күтәрелгән проблеманы чишү, сорауларга тулы җавап бирә белү,предметара бәйләнешләрне куланып, кирәкле информация туплау,язучы тормыш юлы турында белемнәрен арттыру, шәхси батырлык үрнәген аңлауга ирешү, эзләнүле һәм иҗади характердагы проблемаларны чишү юлларын мөстәкыйль таба белү

Җиһазлау: Презентация » Әкияттә-кунакта» , әкият китаплары күргәзмәсе,

балаларның әкиятләргә карата ясаган рәсемнәре, Интернет челтәреннән алынган халык әкиятләре, әкият геройлары, , ноутбук, смарт-такта, дәреслек.

Дәрес тибы: яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру

Методлар:укытучы сүзе, әңгәмә, сүзлек эше, мультфильм карау, сорауларга җавап бирү, тестлар, рольле уен.

Дидактик принциплар: күрсәтмәлелек.

Дәрес планы.

  1. Мотивлаштыру-ориентлаштыру

  2. Дәресне оештыру. — Укучылар, исәнмесез, кәефләрегез ничек? Әйбәтме?

  3. — Без сезнең белән бик күп матур-матур әкиятләр укыдык. Бүген без аларның исемнәрен, геройларын, эчтәлекләрен искә төшерербез. Безнең бүгенге дәресебез гадәти түгел. Шуның өчен дәрестә игътибар белән тыңларга, бер-берегезне бүлдермәскә, тулы җавап бирергә, үз фикереңне әйтергә кирәк. Сез әзерме? Алайса, башлыйбыз. Без бүген өч төркемгә бүленербез. Бүленгәнче искә төшерик әле.

1. Исәнләшү.

2. Психологик уңай халәт тудыру.

II. Актуальләштерү.

III.Уку мәсьәләсен кую.

IV. Уку мәсьәләсен чишү.

V. Рефлексия

VI. Йомгаклау.

1. Нәтиҗә ясау.

2. Билгеләр кую.

3. Өй эше бирү.

Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлаштыру

Дәрес барышы.

I.Дәресне оештыру. Уңай психологик халәт тудыру.

-Исәнмесез ,укучылар!

-Исәнмесез,укытучы апа!

Хәерле көн!

Хәерле көн, укучылар!

Имин үтсен көнегез.

-Кәефләрегез ничек соң?

-Кояшлы иртә кебек .

Тукай телен,татар телен

Өйрәнергә дип килдек.

-Рәхмәт укучылар! Утырыгыз.

Кизү укучы белән әңгәмә.

Укытучы:

Уку дәрес бүген сыйныфыбызда

Күркәм бәйрәм күк булсын ул барыбызга да.

Тәҗрибәле укытучыларыбыз килгән

Ихтирамга лаек бүген барыгыз да.

Милләтемнең олы горурлыгы булып

Дәресем үтә татар телендә.

Бу дәресебез онытылмаслык булып,

Бер бәйрәм күк калсын күңелдә.

  1. Актуальләштерү.

— Укучылар, без сезнең белән бик матур-матур әкиятләр укыдык. Сез үзегез дә аларны укырга яратасыз. Бүген без аларның исемнәрен, геройларын, эчтәлекләрен искә төшерербез. Дәресебез гадәти түгел. Шуның өчен дәрестә игътибар белән тыңларга, бер-берегезне бүлдермәскә, тулы җавап бирергә, үз фикереңне әйтергә кирәк. Сез әзерме? Алайса башлыйбыз, барыбыз бергә әкият дөньясына чумабыз.

Укытучы. Әйдәгез әле, дәресебезне «Менә мин нинди!» уены белән башлап җибәрик. (Укучы үзенең исеме башланган хәрефтән уңай сыйфатын әйтә. Мәсәлән, мин — Гөлнара, горур, мин-Ренат, рәхимле, мин-Әдилә, әдәпле, мин-Гүзәл, гадел, Мин- Самира, сабыр, мин- Җәмилә, җаваплы, мин-Әдилә, әхлакле,мин- Илмир, игелекле, мин- Диана, дөреслек яратучы,мин- София, сөйкемле, мин- Ранел, рәхмәтле, мин- Карина, кешелекле һ.б.)

Укытучы.Балалар, сез бу сүзләрне әйткәндә нинди хисләр кичердегез?

Укучы.Горурлану, канәгатьләнү хисләре.

Укытучы. Ә хәзер шундый күтәренке күңел белән дәресебезне башлыйбыз.

Укытучы. Ә хәзер экранга карагыз. Балалар, мин сезгә бер кызыклы ребус тәкъдим итәм. Биредә нинди сүз язылган? Саннар арасыннан хәрефләрне генә укырга кирәк. Кем тизрәк? (1 слайд)

1 1 б о 4 6 р 4 ы н 8 9 0 б о р 3 4 1 ы 4 5 н 9 8 з 5 а 7 7 м 4 3 а н д 7 1 2а

Укытучы. Балалар, әйтегез әле нинди сүз язылган?

Укучы. Борын — борын заманда…

Укытучы. Нинди зур бүлекне өйрәнәбез?

Укучы. Борын-борын заманда…

II. Белемнәрне актуальләштерү һәм эшчәнлектәге кыенлыкларны ачыклау.

Укытучы.Әйе, балалар без сезнең белән бик матур бүлек өйрәнәбез, дәресләрдә әкиятләр укыйбыз, аларны сәхнәләштерәбез

Әкиятләр, әкиятләр,

Сөйкемле һәм сихерле.

Хыял дөньясына чума,

Сине сөйгән укучы.

Шигырь нәрсә турында?

Укучылар:Әкиятләрне ярату турында, әкиятләрнең тылсымлы булуы турында, әкиятләрне яраткан кеше хыяллана, хыялына ирешә.

Укытучы.Бик дөрес әйттегез балалар, мин дә сезнең белән килешәм. Әкиятләр безне акыллы, шәфкатьле булырга, бер-береңә ярдәм итәргә, олыларны хөрмәт итәргә өйрәтә. Борын -борын заманда…темасын өйрәнүне дәвам итәбез.

Үткән дәрестә алган белемнәрегезне тест формасында тикшерәм.

1.Үткән дәрестә нинди әкият укыдык?

а). Кәҗә белән бүре.

б). Карга белән Шөпшә.

в).Урман әкияте.

2.Шөпшә кая юл тотты?

а) шәһәргә;

б) авылга;

в) кырга;

3. Юл читендә нәрсә ята иде?

А) шар;

Б) чүкеч;

В) төргәк;

4. Шар янына кем килеп кунды?

а) карга;

б) күке;

в) сыерчык;

5. Карга нишли?

а) куна;

б) чукый;

в) оча ;

6. Шөпшә нишли?

а) оча;

б) суыра;

в) безелди;

7. Алар нәрсә белән сыйланалар?

а) кавын;

б) карбыз;

в) алма;

Укытучы.Булдырдыгыз, балалар. Тест сорауларына дөрес җавап бирдегез,

» Карга белән Шөпшә» әкиятенең эчтәлеген бик яхшы истә калдыргансыз. Рәхмәт сезгә.

III. Яңа материалны өйрәнү.

-Бүген без сезнең белән «Әкиятләр иленә сәяхәткә» барырбыз. Мин бүген дәрескә берничә әкият героен кунакка чакырдым. Аларның башта кем икәнлекләрен әйтми торам, аларга багышлап шигырь укыйм. Мин әйткән шигъри табышмакның җавабын әйткәч, алар үзләре дә кереп, сезгә сорау-табышмак әйтерләр.

  • Аның хәйләкәрлегеннән

Түгел кош-кортка көлке.

Эзен, койрыгын югалта

Исеме аның (Төлке).

Әйе, укучылар. Төлкегә хас сыйфатларны санагыз. Төлке нинди?

  • Төлке әкиятләрдә гел тискәре герой ролендә була. Чөнки ул хәйләкәр һәм барысын да алдалый ала, ялагай.

  • Әйе, сез дөрес әйттегез. Төлкене чакырыйк әле, ул үзе сезгә нинди сорау-табышмак әйтер икән.

Төлке: (төлке булып киенгән укучы чыга).

  • Бик хәйләкәр диләр мине.

Хәйлә тормышта кирәк

Тик беркайчан алдашмагыз —

Бу минем изге теләк.

Я, кайсыгыз минем хакта

Белә ничә әкият?

Шуңа миннән бер бүләк.

  • Төлке кайсы әкият герое?

  • «Төлке белән торна», «Карт белән төлке», «Төлке белән бүре».

  • Әйе, укучылар сез төлкенең сорауларына дөрес җавап бирдегез.

Укучылар, әйтегез әле, әгәр дә әкияттә төрле кош-кортлар, киек җәнлекләр, кыргый һәм йорт хайваннары катнаша икән һәм сүз алар турында барса, бу әкиятләр нинди әкиятләр дип атала?( Бу әкиятләр хайваннар турында була).

Димәк, төп геройлары җәнлекләр һәм хайваннар булган әкиятләр хайваннар турындагы әкиятләр төренә керә.

Ә хәзер, икенче геройны карыйк.

  • Убырлы карчык нинди герой?

Ул — ямьсез, бөкре, төрле тылсымнар башкара ала. Бер төн эчендә гүзәл сарайлар

салып куя ала. Ләкин әкиятләрдә аннан да көчле кешеләр килеп чыга. Алар күп

вакыт җиңеп чыгалар. Шушындый маҗараларны булдыра алганга убырлы

карчыкны нинди әкиятләр төркеменә кертәләр? ( тылсымлы әкиятләр төркеменә

кертәләр)

Хәзер тагын бер әкият героен чакырабыз. Аның исеме ничек? (Тиен булып киенгән укучы чыга).

  • Көн-төн эзләгәндә генә

Табарсың аның өен.

Чикләвек, күркә ярата,

Исеме аның (Тиен).

  • Әйе, бик дөрес. Тиен үзең турында шигырь сөйләп кит әле.

Тиен:

  • Сез белгән әкиятләрдә

Мин очрыйм бик сирәк.

Мактана дип уйламагыз

Әгәр әйтсәм бер теләк.

Чикләвексез яши алмыйм,

Аны ватам көн саен.

Тик беркайчан да онытмыймын

Чамасын һәм дә җаен.

Миннән сезгә бер бүләк.

Аны белү өчен бары

Җитә белү бер әкият.

  • Татар халык әкияте «Өч кыз».

  • Балалар, халыкның көндәлек тормышына караган вакыйгалар нинди төр әкиятләрдә чагыла? ( тормыш-көнкүреш әкиятләре. Алар чынбарлыкка якын)

Бу әкиятләрдә нинди геройлар очрый? ( Алар арасында зирәк кешеләр, бай һәм хезмәтчеләр, дин әһелләре, хәтта аңгыра җеннәр турындагы әсәрләр бар)

-Әйе,укучылар, сез барлык әкият геройларын да дөрес атадыгыз. Аларның кайсы әкият геройлары булуын белдегез.

Әкиятләр

Хайваннар турында тылсымлы әкият тормыш-көнкүреш әкиятләре

IV Рәсем буенча эш.

(Төркемнәрдә эш)

Без сезнең белән татар халык әкиятләрен өйрәндек. Тактадагы рәсемдә без үткән, өйрәнгән әкият геройлары. Җәнлекләрнең берсе дә урыннарында түгел, аларга үз урыннарына кайтырга ярдәм итегез. Рәсемгә игътибар белән карагыз. (Интерактив тактада рәсемнәр күрсәтелә). нче слайд

Беренче рәсемдә аю чүлмәктән нәрсәдер ашап утыра. Чүлмәктән кайсы җәнлек нәрсә ашарга тиеш?

  • Чүлмәктән борчакны торна ашарга тиеш.

  • Әйе, дөрес. Бу рәсем нинди әкият буенча ясалган инде?

  • Татар халык әкияте «Хәйләгә каршы хәйлә».

  • Дөрес, ә аю үзе кайсы әкият герое? Бу әкияттә сүз нәрсә турында бара?

  • Аю Ф. Яруллинның «Урман әкияте» герое. Бу әкияттә сүз төлкенең аюга телевизор бүләк итүе турында.

  • Дөрес. Икенче рәсемдә бүре карбыз ашап тора. Бу рәсем дөрес ясалганмы? Уйлагыз әле.

  • Юк, дөрес ясалмаган. Бүре өченче рәсемдәге кәҗә бәтиләре янында булырга тиеш. Бу рәсем татар халык әкияте «Кәҗә белән бүре» әкияте буенча ясалган рәсем.

  • Бик яхшы. Хәзер карбыз белән шөпшә рәсеменә тукталыйк. Бу рәсем нинди әкият буенча ясалган?

  • Карбыз янында шөпшә булырга тиеш?

Бу рәсем «Карга белән шөпшә» әкияте буенча ясалган.

  • Бу әкияттә сүз нәрсә турында бара?

  • Бу әкияттә сүз карга белән шөпшәнең бергә дус булып карбыз ашаулары турында бара.

  • Ат җигеп кайтучы карт белән төлке рәсеме калды. Алар нинди әкият геройлары?

  • Бу рәсем татар халык әкияте «Карт белән төлке» әкияте буенча ясалган.

  • Әйе, дөрес. Хәзер безнең урында авырып ятучы ана рәсеме белән тиен рәсеме калды. Бу рәсем нинди әкият буенча ясалган?

  • Бу рәсем татар халык әкияте «Өч кыз» әкияте буенча ясалган рәсем.

Үзбәя. Ә менә бүген әниләргә һәм аның балаларына багышланган » Өч кыз» әкияте белән танышырбыз, эчтәлеге буенча фикер алышырбыз.

V. Иң элек кайбер сүзләрнең мәгънәләрен ачыклыйк.

(3 слайд)

Сүзлек эше.

өсләре бөтен — кием-салымнары бар

тамаклары тук — сыты

буйга җиткәннәр — үсеп җиткәннәр

буй-сын — гәүдә

җиз —медь

ләгән —таз

тазартып —чистартып

аерылма — не расставайся

киндер суга — ткет полотно

юаныч —утешение

Укытучы. Ә хәзер экранга игътибар итегез.Өч кыз турында әкият карарбыз, соңыннан шундый сорауга җавап бирерсез.

Сезгә кызларның кайсысы ошады? Ни өчен?

«Бала» китапханәсендәге » Өч кыз» әкиятен карау һәм соңыннан куелган сорауга җавап бирү. » Бала » китапханәсендә бирелгән материал буенча сорауларга җавап бирү.

Рәсемдә ничә йорт сурәтләнгән?

— Кызлар нәрсә кигән?

— Рәсемдәге ана нишли?

— Рәсемдә нинди җәнлек сурәтләнгән?

— Олы кыз нишли?

— Уртанчы кыз нишли?

— Кече кыз бала нишли?

— Ә сез әниләрегезгә булышасызмы?

( Балаларның җаваплары тыңлана, нәтиҗә ясала)

Укытучы.Булдырдыгыз, балалар, сорауларга бик дөрес, тулы җавап бирдегез.

VI. Ял минуты.

  • VIII. Әңгәмә.

  • Укучылар, әкиятләрнең кайсы төренә карый? ( Тормыш-көнкүреш әкиятләре)

Әйе, укучылар тиеннең сүзләре бик акыллы сүзләр. Ул кече кызның игелеклеген, әнисен хөрмәт итүен күреп аңа: «Гомер буе, игелек күр, кешеләрне бәхетле ит, аларга куаныч та, юаныч та бул», — ди ул.

  • Укучылар, сезгә кайсы кыз күбрәк ошады?

  • Миңа кече кыз күбрәк ошады.

  • Ә ни өчен кече кыз сезгә аеруча ошады.

  • Чөнки ул игелекле, мәрхәмәтле, әнисен хөрмәт итә, сүз тыңлаучан.

  • Ә урманчы кыз белән олы кыз тиеннең сүзен тыңлап әниләренең хәлләрен белергә баралармы?

  • Юк, алар әниләрнең хәлләрен белергә бармыйлар.

  • Алар әниләренең хәлләрен белмәгән өчен нинди җәза алалар соң?

  • Олы кыз ташбакага, урманчы кыз үрмәкүчкә әверелә.

  • Әйе, ананың ике кызы әниләренең хәлләрен белмәгән өчен ниндидер рухи көч аларга бик каты җәза бирә: берсе ташбакага, икенче үрмәкүчкә әверелә. ә кече кызның яхшылыгы үзенә меңе белән кайта.

  • Әйе, укучылар әниләр — дөньяда иң изге, иң кадерле кешеләребез. Алар безне төн йокыларын калдырып, күкрәк сөтләрен имезеп үстергәннәр. Нәкъ менә «Өч кыз» әкиятендә сурәтләнгән ана кебек тамакларыбыз тук, өсләребез бөтен булсын дип тырышып эшлиләр. Безнең әниләребезгә багышлап күпме шигырьләр, әкиятләр, повестьлар, җырлар язылган. Аларның барысында да әниләрне чын күңелдән ярату, сафлык, эчкерсезлек, нык ышану, игелек эшләргә омтылу кебек күркәм сыйфатлар чагыла.

  • Укучылар, сез үзегез әниләр турында нинди шигырьләр беләсез? Кайсыларыгыз сөйли?

  • Айдан, кояштан кадерле —

Син ул, әнием!

Иң ягымлы, иң сөйкемле —

Син ул, әнием!

  • Әнием минем бик матур,

Күңеле аның җылы.

Йөзе якты, җаны нурлы,

Җитмәсә алтын куллы.

  • Ана безне үстергән,

Ана безгә көч биргән

Ана сөте гомерлеккә

Җитә торган көч биргән.

  • Әйе, укучылар, сез бик матур шигырьләр укыдыгыз.

  • Кадерләрен, кадерләрен белик

Озын гомер, бәхет, шатлык телик.

Әниләргә булган зур бурычны

Назлы, җылы сүзләр белән түлик.

Артык сүзне тап! 8 слайд

Төлке , торна, тәлинкә, кувшин, бүре.

Кәҗә, соры бүре, шүрәле, кәҗә бәтиләре, тимерче.

Йомры икмәк, тиен, бүре, аю, төлке.

Чуар тавык, абый, әби, тычкан.

Белсәң зирәк — әйт тизрәк! 10 слайд

  • Былтыр исемле егет- кайсы әкият герое? ( Шүрәле)

  • Кәҗә белән Сарыкның капчыгындагы әйбер. ( бүре башы)

  • Торна Төлкегә дип әзерләгән сыен нинди савытка салган? ( кувшин)

  • Эт белән тычкан арасындагы шалкан тартырга булышучы ( песи)

  • Алтын таракның төшеп калган урыны.

  • Укучылар, әкиятләрне таныдыгыз, сорауларына җавап бирә алдык. Авторларын әйтә алырбыз микән, шуны тикшереп карыйк әле.

«Су анасы» Татар халык әкияте

» Кәҗә белән бүре» Абдулла Алиш

» Сертотмас үрдәк» Рус халык әкияте

» Шалкан» Габдулла Тукай»

VII. Йомгаклау.

  • Татар халык әкияте «Өч кыз»да кайсы кыз барысыннан да игелекле, шәфкатьле?

  • Кече кыз бик шәфкатьле, ул авыру әнисенең хәлен белергә бара.

  • «Өч кыз» әкияте сезне нинди булырга чакыра?

  • Мәрхәмәтле булырга, әниләребезне хөрмәт итәргә, булышырга чакыра.

  • Әкиятнең эчтәлегенә, аның мәгънәсенә туры килгән мәкаль уйлап карагыз әле.

  • Кеше булу кыен түгел, кешелекле булу кыен.

  • «Төлке белән Торна» әкияте сезне нинди булырга чакыра?

  • Әкиятнең эчтәлегенә, аның мәгънәсенә туры килгән мәкаль уйлап карагыз әле.

  • Бәйрәм ашы кара-каршы.

  • Рәхмәт. Җавапларыгыз дөрес, укучылар. Әкиятләр бары яхшылык, изгелек эшләргә, әниләребезне яратырга һәм хөрмәт итәргә чакыралар. Дәресебез шуның белән тәмам.Хушыгыз.

Х. Өй эше.

-Китабыгыздагы 123 нче биттәге «Өч кыз» әкияте буенча бирелгән сорауларга җавап бирергә. .

-Әкияткә иллюстрацияләрне ясарга.

— Укучылар, дәрес тәмам. Хушыгыз. (Билгеләр әйтелә. Дәрескә гомуми бәя кую).

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Экологический праздник лес наше богатство
  • Экстерьер или натура сценарии
  • Экият иленэ сэяхэт сценарий
  • Экологический праздник зеленая планета
  • Экспресс диета после праздников отзывы