Экология турында сценарий татарча

Табигатьне саклау- изге бурыч!

Экологик кичә «Табигать язмышы- безнең язмыш»

1укучы.

Табигать ул – тиңсез хәзинә,

Шаулы урман, челтер чишмә дә.

Яшел болын да ул, зәңгәр күк тә,

Сакла аны, аңа син тимә!

Табигать ул – тиңсез хәзинә,

Авылның ул  хәтфә урамы.

Йомшак җилнең биттән иркәләве,

Алтын көзнең яфрак бураны.

Очкан күбәләк тә , сайрар кош та,

Кырмыска ул, шөпшә, ярканат.

Агач утырт, гөлләр үстер,

Табигатьне, дустым , син сакла!

2укучы.

(Энҗе Авзалованың “Бу гүзәллек яшәрме?” шигыре ).

Җир елый, ишетәсезме?

Мин ишетәм!

Челтерәп аккан чишмәләрем

Нигә кипкән?

Җир елый, ишетәсезме?

Мин ишетәм!

Сандугачлы талкайларны

Кемнәр кискән?

Табигатьне кемнәр шулай

Әрәм иткән?

Кешеләрдә миһербанлык

Кая киткән?

Җир елый,ишетәсезме?

Мин ишетәм!

Бу гүзәллек, бу Җир шары

Яшәр микән?

Җир.(Глобус күтәргән укучы керә).Исәнмесез,кадерле балалар!Мин-Җир!Мин сезне ишетүемә шатмын.Сезне ишеткәч, мин бик сөендем.Онытмаган өчен зур рәхмәт сезгә.

1укучы.Җир-Ана!Нәрсәләр борчый сине?Барысын да безгә әйт!

Җир.Мин һәрвакыт сезнең белән,сезнең һәрбер сүзегезне ишетеп,һәрбер эшегезне күреп торам.Ләкин минем хәлем хәзер бик аяныч.Кешеләр хәзер бик тәртипсезләнде.Алар күл,урманнарны, сулыкларны пычрата.Урмандагы, сулардагы хайваннарым,кошларым пычрак һавадан, судан агулана.Кешелекнең бу вәхшилегенә каршы көрәшү өчен минем көчем генә җитми.

2укучы.Җир-анабыз!Син шундый матур,чәчәкле,гүзәл.Бәлки,син урынсыз зарланасыңдыр?

Җир.Әйе, минем чәчәкләрем дә,урманнарым да,елга-күлләрем дә бик күп.Ләкин аларның саны кимегәннән-кими.Шулай да сезнең мине һәм үзегезне коткарырга вакытыгыз бар.Бары сез генә моны эшли аласыз.(китә)

1укучы.Ничек?Әйт,Җир-Анабыз!

2укучы.Җир-анабыз үзенә ничек ярдәм итәргә кирәклеген әйтеп өлгерә алмады.Димәк,аны коткару юлын үзебезгә табарга туры киләчәк.

1укучы

Җир ул-иң беренче терәк.

Кеше башлап аягына басканда.

Җир ул – шундый мәйдан

Киерә анда кеше күкрәк.

Газаплар күрә, сөя, көлә,

Эшли, көрәшә, әйләнә иргә.

Бөтен тамырлары белән

Бәйләнгән кеше җиргә!

2укучы

Рәхмәт, җирем, эчкән суларымны,

Икмәгемне синнән аламын.

Заман җилләренә күкрәк куеп,

Имән кебек үскән балаң мин.

Һәрнәрсәне югалтмыйча саклый,

Җир хәтере, җир ул мәрхәмәтле.

Үпкәләмәс. Бөтенесен кичерер,

Тойсын гына безнең мәхәббәтне.

 1укучы.Планетабызны,аның табигатен саклау –бүген кешелекнең иң мөһим бурычларыннан берсе.  Һәр кеше үзе яшәгән җирне,аның табигатен яратырга,байлыкларын сакларга, киләчәгебез турында уйланып яшәргә тиеш.

Безнең планетабыз бик нык пычранган,без зур бер чүплектә яшәгән кебек,ләкин кешелек әле моны аңлап бетерә алмый.Без бүген Җирдә яшибез,ләкин киләчәк буыннар яши алырмы?(җыр).

 Һава.   Чиста саф һава- табигатьнең иң зур байлыкларыннан берсе. Әгәр Җирдә һава булмаса, анда бар тереклек юкка чыгар иде. Елына атмосферага 5млрд.тонна углекислый газ бүленеп чыга.Аның нәтиҗәсендә озон катламы юкара,озон тишекләре барлыкка килә. Бу тишекләр аша Җиргә Кояшның ультрашәмәхә нурлары омтыла.Алар кешеләрдә рак авыруы китереп чыгарырга мөмкин. Кислород Җирдә тагын да ныграк кими, ә кара металлургия һәм химия промышленносте заводларыннан, котельныйлардан, транспорттан чыккан агулы газлар күбәя дә күбәя. Шуңа күрә завод-фабрика торбаларына төтен, көл, зарарлы газларны тоткарлаучы махсус җайланмалар куялар.

Су кебек үк кирәк сезгә һава,

Зәңгәрсу күк,иркә җилләр дә.

Зарарланса һава,пычранса,

Авырмыйча тагын нишләргә?!

Һавадагы сафлык,һавадагы пакьлек

Калсын иде килер буынга!

Моның өчен күп тә кирәк түгел,

Кирәк түгел галим булырга!

Су. Су- тереклек чыганагы. Безнең организмның 2/3 өлеше судан тора. Бөтен тәнгә туклыклы матдәләр таратучы кан составында да су бар.Тире аша парга әйләнеп, су безнең тән температурасын көйләп тора, ул организмнан зарарлы матдәләрне чыгару өчен дә кирәк.Галимнәр исәпләгән: һәр ел саен сулыкларга шулкадәр күп агулы матдәләр эләгә, алар белән 10 мең товар поездын тутырып булыр иде.Хәтта Арктика суларында да кер порошогы калдыклары табалар.  Кешенең суга ихтыяҗы елдан -ел арта.1942 елда бөтен дөньяда су ихтыҗы  1000 кмбулса; 2000 елда 5000 км3тәшкил итә.

Су кызы керә.Мин — су кызы.Сусадым чисталыкка.Ничек чистарыныйм? Сулышым кысыла.Мине коткарыгыз!

2 укучы:— Укучылар, су кызын коткарырга кирәк.Күрәсезме, әллә ниләр ябышып беткән.( Балалар чүп — чардан чистарталар).

Су кызы:— Рәхмәт сезгә! Хәл кереп китте. Әйдәгез, бергәләп җырлыйбыз.(Җыр башкаралар «Зәңгәр күл»).

1укучы.Сулыкларның пычрануы,анда тереклек итүче җан ияләренең кырылуына китерә.Суны эчәргә яраксыз итү өчен 1л суда 12г нефть булу җитә.Ә дөнья океанына ел саен 3-4 млн т нефть ага.Ул су өстенә элпә булып җәелә һәм кислородны үткәрми,балыклар үлә.

Балык булып киенгән укучы керә).

Әйе, болар барысы да өстән килгән,

Кеше дигән көчтән килгән!

Уйлап куям:

Җир йөзендәяшәүчеләр

Эчкән чишмәләренәдә

Тирес аудара микән?

Йоклый торган түшәкләрен

Дегетләп ята микән?

Ашый торган ашларына

Мунчала сала микән?

Балалары бишегенә

Тимер-таш ата микән?

Шулайдыр дим, юкса алар

Табигатьне аңламаслык

Туңга әйләнмәс иде.

Җир- су рәнҗер дәрәҗәдә

Үк вәхшиләнмәс иде.(Р.Фәйзуллин)

Туфрак. Туфрак бик акрын барлыкка килә. Аның өчен йөзләрчә, хәтта меңнәрчә еллар кирәк. Ә менә җимерү, бозу бик тиз.Соңгы 100 елда Җирдә ¼ өлеш уңдырышлы туфрак югалган.Туфрак катламы төрле юллар белән бозыла:

1) файдалы казылмалар тапканда;

2) нефть суыртканда;

3) ерымнар ясалганда;

4) җил, су эрозиясе нәтиҗәсендә;

5) туфрак катламын дөрес эшкәртмәгәндә. 

Табигатем-җан рәхәтем!

Син шатлыгым,Син-бәхетем!

Белсен иде бар кешеләр-

Ни кылалар,ни эшлиләр!

Болыннарың,су буйларың,

Урманнарың,чокырларың-

Бар да,бар да кабатланмас,

Бар да матур,бар да ихлас!

Урман. Урман белән су- табигать күрке дип әйтә халкыбыз.Урманнарны Җир планетасының “үпкәсе”, диләр. Ләкин хәзер Җирдә пеләшләнү бара яки урманнарның мәйданы кими .

а) Җир йөзендәге барлык урманнар ел саен 40 триллион т кислород бүлеп чыгара;

б) дөньяда минут саен 2 га урман юкка чыга;

в) 20 кг макулатура 1 агачны саклап калуга тиң. Ә 1 т.макулатура исә 0,4 га урманны киселүдән саклый;

г) урманда ташлап калдырылган кәгазь 2 ел таркала, консерв банкасы- 90 ел, полиэтилен-200, пыяла кисәге1000 ел таркалмый ята;

1га чыршы урманы 32 т.,  нарат урманы-35, карама-43, ә имән урманы 54 т тузан йота ала.

Агач-куаклар тузан микъдарын-3, ә зарарлы газ һәм төтен күләмен 2 тапкырга киметә.

Урманга барган һәр кеше үзенең табигатьтә кунакта икәнен онытмасын иде.    

 Кеше табигатьтә булганда, үзенең намусы белән күзгә-күз кала.Ул кеше өчен- бердәнбер контролёр.

«Аланда»

Гүзәл:— Инде шактый җир үттек, арыдык, әйдәгез ,бераз ял итик.

Ләйсән:-Әнә күпме матур чәчәк,

Әллә бәйләм ясыйкмы?

Чәчәкләр белән бергәләп,

Әллә бәйрәм ясыйкмы?  

Илнар:— Бигрәк күп чәчәк җыйдык, өйгә алып кайтып җиткерә алырбызмы?

Рәмис:— Әйе, өйгә кадәр бик ерак шул, чәчәкләрнең яртысын калдырмыйча булмас.

(Радик агач ботагын сындырып ала, агачларга суккалый башлый).

Илнар:— Радик, нишлисең син? Әнә кошларны куркыттың бит. Әкрен генә йөрсәң ни була?

Радик:— Әнә ул оя! Таптым! Таптым!

Ләйсән:— Кагылма ояга, Радик.

Радик:— Ничек инде кагылма? Әнә йомыркалары нинди матур. Хәзер мин ал арны алам.

Урман хуҗасы:— Кем анда кош оясын туздырырга җыена? Күпме чәчәкләрне әрәм иткәнсез, агачларны сындыргансыз.

Рәмис:— Чү, кем тавышы бу?

Урман хуҗасы:— Мин — урман хуҗасы,табигать сакчысы. Явызлардан, усаллардан табигатьне саклыйм. Хәзер серле таягымны селкеп җибәрсәм, өегезгә юлны таба алмассыз! Аңладыгызмы?!

Балалар:— Урман хуҗасы, зинһар, гафу ит безне. Без беркайчан да алай эшләмәбез.

Урман хуҗасы:— Бер юлга гафу итәм. Яңадан күрсәм, белермен нишләтергә.

Мин кара урманда яшим,

Мин бит -урман хуҗасы.

Урмандагы һәр үсемлек

Һәм җәнлекләрнең дусты.

Урман бит ул шундый ямьле,

Аны сакларга кирәк.

Барлык кешеләр дә шуны

Аңласын иде тизрәк.

Күбәләк керә,үзе елый.

Урман хуҗасы:-Нәрсә булды сиңа?Нигә шулай елыйсың?

Күбәләк:-Болында мин уйнадым,очтым,бервакыт бер малай килеп чыкты һәм мине куа башлады.Мине тотып,канатымны җәрәхәтләде.Хәзер мин оча алмыйм.Миңа ни эшләргә?

(Урман хуҗасы күбәләкне элекке хәленә кайтара,тәртипсез малай керә)

Урман хуҗасы:-Кил әле яныма ,улым.Миңа синең белән яхшылап сөйләшергә кирәк.Син бик күп начарлыклар эшләгәнсең: күбәләкне җәрәхәтләгәнсең,кырмыска оясын туздыргансың,агачларны сындыргансың.Ә бит син инде зур малай.Без сине урманга башка кертмәячәкбез, бу җирләрдән кит син.

Малай(елап).Зинһар өчен,сез мине гафу итегез.Мин башка алай эшләмәм.

Урман хуҗасы: Әйдәгез малайны бу юлга гафу итик һәм урманда йөрү кагыйдәләре белән таныштырыйк.

— Агачларны  сындырмаска!

-Кошларны  куркытмаска! Кышын җимлекләр ясарга!

-Чәчәкләрне  өзмәскә, үләннәр таптамаска!

-Гөмбәләрне пычак белән генә кисеп җыярга!

-Кырмыска ояларын туздырмаска!

-Урманда тавышланмаска!

-Урманнарны чүпләмәскә!

(Балалар санап чыгалар)

Малай.Дусларым,мин хәзер барысын да аңладым:үз җиребезне,аның табигатен яратырга һәм сакларга кирәк икән.Ә хәзер мин урманда тәртип урнаштырырга барам.(Урман иясе белән балалар китә.)

-Көннәрдән бер көнне  урманның  пычрануына, агулануына түзә алмаган җәнлекләр дә урман патшасына  мөрәҗәгать   иткәннәр.  Урман хуҗасы Аю  бар җәнлекләрне дә  зур аланга чакырган.

Аю.Кош — кортлар, бөҗәкләр, җәнлекләр! Урман җыенына  ашыгыгыз! Барыгыз да  зур аланга, карт имән төбенә җыелыгыз!

Юлбарыс.Кешеләр  бигрәк мәрхәмәтсезләнделәр. Башта юк итәләр, аннан   саклыйк, дип лаф оралар.

Саескан.Бу нинди тормыш, яшәве бик тә авыр.

Күбәләк.Кайда минем тәүге матурлыгым? Минем канатларыма гына  күз салыгыз әле. Алар көеп каралдылар.

Керпе.Нәрсә катып калдыгыз? Качыгыз тизрәк бу урманнан. Менә без, керпеләр,табигатьтә бик аз  калдык, инде үлеп бетә яздык.

Тукран:Син хаклы, Керпе дус. Безне ,Тукран — кызыл башлыкларны  да ,“Кызыл китап”ка  теркәделәр, чөнки  юкка чыгып барабыз.

Куян: Минем нәниемне, озын колак йомшак Куянны, балалар бакчасына, тере почмакка алып киттеләр. Нишләр инде  ул анда яшел урманнан башка?

Аю.Күз яшьләре  белән ярдәм итеп булмас монда. Туктагыз елаудан. Бердәмлектә көч. Әйдәгез, Саесканны  Кешегә җибәрик, аны  җыенга  чакырыйк.

Тиен:И-и, нәрсә сөйлисез сез?  Кешеләр бит  үзләре  бер-берсен  үтерергә җыеналар. Атом — төш  коралларын космоска очыралар. Ә аннан  һава  белән кире  безгә әйләнеп  кайта.

Поши:Дөрес сөйлисең, Тиен! Әнә, бөтен җирдә заводлар! Төтеннәре  белән һаваны, юынтык сулары  белән сулыкларны пычратып  бетерделәр. Ашарга  үлән, эчәргә чиста  су да калмады. Ач мин. Әле менә урман  янгыныннан  чак котылдым. Анысы да,   кешеләр ял итәргә чыгып, учак кабызгач, дөрләп яна башлады.

Күбәләк:Ул чагында табигатьне кешеләрдән сакларга кирәк!

Саескан.Кешеләрсез бик күңелсез булыр бит. Алар безгә зыян гына  түгел,  файда да  китерәләр. Әнә  бер мәрхәмәтлесе кыш буе безгә җимлекләр ясап куйган иде.

Юлбарыс:Әйдәгез, кешеләрне “Кызыл китап” ка кертик. Бу турыда хәбәр итәргә ташбакага йөклик!

2укучы.Ташбака һаман да юлда бара икән.

Җәнлекләрнең карарын көннәрдән бер көнне Саескан кешегә җиткергән. Ул аларның моң -зарын тыңлаган да уйга калган. Гаебе бик зур аның. Табигать  каршында җаваплы ул. Үз хатасын төзәтү  өчен, кеше “Кызыл китап” уйлап тапкан. Кызыл төс — тыю билгесе, шуңа күрә  китапка  ул юкка чыгып баручы  кош- корт, җәнлек, бөҗәк, үсемлекләрне теркәп барырга булган.

1укучы. Һәр республиканың да  Кызыл китабы  нәшер ителгән. 1995  елда  Татарстан  Республикасының  Кызыл китабы  чыгарылды. Бу китап битләрендә 32 төр  имезүче, 85 төр кош,  4 төр сөйрәлүче, 2 төр  җир — су  хайваны, 9 төр балык, 1 төр керфекле суалчан, 3 төр  кысласыманнар , 100 төр  бөҗәк, 8 төр  суүсемнәр, 12 төр  лишайник, 10 төр мүк, 211 төр чәчәкле үсемлек, 29 төр гөмбәнең Татарстан буенча ничек таралганы, саны, экологиясе, биологиясе һәм аларны саклап калу  юллары  турында кыскача белешмәләр китерелә. Һәр  төрнең русча, татарча һәм латинча атамасы күрсәтелгән,  төсле рәсеме һәм таралышы  картасы бирелгән.

2укучы.Безнең Сарман районы буенча да  Кызыл китапка  кертелгән төрләр бар. Болар

имезүчеләр классы  буенча байбак, суыр, сөркә;

кошлар классыбуенча  дала каракошы, бөркет,  соры торна, йорт ябалагы;

бөҗәкләр классыбуенча дала төклетурасы;

чәчәкләр классыбуенча тар  яфраклы кырыкбуын, мең яфраклы гөлбадран, биек җил үләне , биек  тургай тарысы, үрмәле шартлавык чәчәк, ямьшек блисмус, зәңгәр тупыйбаш,  чыпчык чикләвеге.        

1укучы

Тирә-юньдә булган барча хайван:

Төклетура,бака,кәлтәләр,

Шаян куяннары, төлке,бүреләре-

Табигатькәй биргән бүләкләр.

Тик алар да сирәгәйде хәзер.

“Кызыл китап” шуны күрсәтә.

Ишетелеп килгән бәла-казалар да

Кешелекне бик нык кисәтә.

Саклагыз!-ди туган табигатьне

Тез чүгегез изге бу Җиргә.

Таптап изсә барсын,мыскылласа-

Нигә кирәк Кеше бу Җирдә?!

2укучы.Табигатьне  саклау эше бездә ничек башкарыла, ничек оештырылган?

Хәзер  планетабыз  табигатенә куркыныч  янавын бөтен дөнья  халыклары аңладылар. Шуңа күрә  күп  илләрдә  табигатьне  саклау чараларын күрә башладылар. Мондый эш безнең илдә дә   алып барыла. Мәсәлән, күп кенә  завод — фабрикалар яңача  җиһазландырылды. Һәм алар  әйләнә — тирәне азрак  пычрата  башлады. Киселгән  урманнар урынына  яңалары утыртыла. Сирәк очрый торган үсемлекләрне җыю , хайваннарны аулау тыела. Тыюлыклар булдырыла һәм аның табигате сак астына алына.   

Әйләнә -тирәбездәге табигатьнең  матурлыгы һәм муллыгы югалмасын, челтерәп аккан  чишмәләре кипмәсен, җир өсте чәчәккә күмелсен,  анда күбәләкләр  очсын, кошлар  сайрасын дисәк, үзебезгә  күп  көч куярга, шуңа  омтылып яшәргә кирәк. Кылган гамәлләребез өчен алар алдында йөзебез кызарырлык булмасын.

1укучы

И күңелле җәй көнендә,

Табигать кочагында.

Менә шуны истә тоту

Кирәктер шул чагында.

Агачларны сындырмагыз,

Кош оясын ватмагыз,

Суларны да пычратмагыз,

Пыяла, чүп атмагыз.

Эссе чакта, коры чакта

Урманда ут якмагыз.

Табигать ул- безнең әни,

Табигатьне саклагыз!

2укучы

         Э.Авзалованың “Белмим, нәрсә белән бетәр”шигыре яңгырый.

Кешеләргә матурлыкны

Сый-хөрмәтне биргән Ходай.

Тик кешеләр табигатькә

Нигә игътибарсыз болай?

Чикләвеге,шомырты да,баланы да-

Санап бетерерлек түгел…

Кешеләрнең табигатькә ерткычлыгын

Гафу итә алмый күңел.

Агачларны таптый, кисә,

Җәнлекләрне атып китә.

Бу кадәре начарлыклар

Белмим, нәрсә белән бетәр?

3укучы.

Хуҗа булып,кеше урман кисә,

Җир селкенә агач ауганга…

Сизми әле чишмә кибәчәген,

Калачагын шәрә яланга.

Дөньялыктан берни эзсез калмый,

Гамәлеңә җиңел карама:

Көньякларда пальма ава икән,

Төньякларда корый карама.

Әйе,кеше хуҗа шушы җиргә,

Җир язмышы Адәм кулында.

Хуҗа була белгән онытмасын

Табигатьнең ул бит баласы.

4укучы

Әллә күк йөзе тишелгән,

Яңгыр ява да ява.

Бер минут та туктап тормый,

Болытлы һаман һава.

Әллә инде Җир-анабыз

Агызамы яшьләрен?

Җил тузгытып уйный мәллә

Толым-толым чәчләрен?

Үпкәләгәнме табигать

Ваемсыз кешеләргә

Саксыз караш булган өчен

Агачларга,гөлләргә?

Рәнҗемәче,әй,табигать,

Аңлар кеше хатасын

Һәм үкенеп:

“Кичер”-дияр,

Яратып Җир-анасын

(Фирүзә Җамалетдинова “Наз”)

5укучы

Җирдә безнең өчен диеп

Үсә матур чәчәкләр.

Явыз куллар өзмәсәләр,

Шулай гел үсәчәкләр.

Урмандагы агачларны

Калдырмыйча киссәләр,

Урмансыз калган кешеләр

Киләчәктә нишләрләр.

Табигатькә һәр көн шулай

Гел зыян китерсәләр,

Сайрар кошларны да әгәр

Үтереп бетерсәләр?

Табигать бетсә әгәр дә,

Кешелек тә бит бетә,

Шуңа күрә уйлан ныклап,

Алда сине ни көтә? 

6укучы

Бер карасаң, бу табигать

Шул килеш,борынгыча.

Гөлләр үсә,җилләр исә,

Диңгез шаулый,кош оча.

Бер карасаң,бу табигать

Тәмам үзгәреп беткән.

Кояш үзе аптырыйдыр:

Теге кипкән,бу кипкән…

Күк-гөмбәз үзгәрмәсә дә,

Җирдә хәлләр башкарак.

Кеше дигән хуҗа затка

Тереклек тора карап.

Ә кеше соң ничек карый

Үзенең бурычына?

Иң башта син бу сорауга

Үзеңнән җавап сора.

(Р.Фәйзуллин”Кеше-хуҗа ни уйлый?”)

7укучы

Туган як күгендә йолдызлар

Тоныкланса бер көн нишләрмен?

Мин үскәч корыса соңгы тал,

Серемне кемнәргә сөйләрмен?

Сандугачлар бизсә бакчамнан

Ят күрсә җиремне торналар,

Нишләрмен кипсәләр күлләрем,

Корыса күкеле урманнар?

Тургайлар очмаса биектә,

Тозланса саф сулы чишмәләр,

Саекса илемдә елгалар,

Киләчәк буыннар нишләрләр?

Саф җилләр сыйпасын чәчемнән,

Саф һава аллатсын битемне,

Юлымда чирәмнәр үссеннәр,

Кешеләр, саклагыз җиремне!

8укучы.

Без -табигать  балалары,

Гел аның кочагында.

Уйнаганда  ялгышлар да

Була шул кайчагында

Учак  яксак урманнарда,

Сүндерәбез кисәвен

Тик җыярга онытмагыз

Чүп — чар, кәгазь кисәген

Утыртабыз үсентеләр,

Урман артсын тагын да,

Тирбәлмәгез бишек итеп

Агачлар ботагында.

Без- табигать  балалары,

Кояш белән янабыз

Бездән һәрчак риза булсын

Шул табигать — анабыз.

9укучы.

Куанып хозурда йөргәндә,

Карурман куенына кергәндә,

Беркемнең каргышын алма син,

Күбәләк тәелап калмасын…

Сак бул син, сабыем, сак бул син,

Саклый күр табигать баласын.

Онытма, туган җир бер генә,

Кадерләрен аның бел генә..

Дәвала аның һәр ярасын,

Син бит соң,табигать баласы!   (Р. Вәлиева)

10укучы.

Агач –куаклар утыртып,

Урманнар үстерербез.

Чишмә-күлләрне һәрвакыт

Без чистартып торырбыз.

11укучы.

Беркайчан да рәнҗетмәбез,

Табигать ул-Җир-Ана.

Табигатьнең якын дусты

Булсын иде һәр бала.

Җир-Ана.Рәхмәт сезгә,кадерле балалар!Мин бүген шуны аңладым: мине күп кеше ярата һәм саклый икән.Җирдә шундый яхшы күңелле кешеләр яшәвенә мин бик сөенәм һәм аларга рәхмәтлемен.

1укучы.

Изге Җир-ананың

Хезмәтчел уллары

Матурлап,яшәртеп

Бизиләр дөньяны.

Кайсысы шатлыклар

Кичерә-кичерә,

Кырларда шаулатып

Игеннәр үстерә;

Кайсысы балкыта

Өр-яңа калалар,

Күк йөзе шикелле

Нур чәчеп яналар.

Шул нурлар эчендә

Ишетелә җыр гына…

Ә җыр гел туганлык

Һәм дуслык турында.

2 укучы

Без-табигать,саклагыз сез безне,

Табигать һәм кеше бербөтен.

Пычранмасын сулар,һава һәм җир,

Капламасын Җирне сөрем һәм төтен!

Яшәсен бу җирдә хайваннар да,

Үсемлекләр үссен шаулашып.

Кояш көлсен,күктә ай елмайсын.

Яшик җирдә куәт,көч алып.

Яшәсен Җир!

Яшәсен һава!

Яшәсен су!

Яшәсен үсемлекләр!

Хайваннар да!

Яшәсен бар да!(бергә)

Командаларга булену, командаларга исем кушу. капитаннар сайлау, жюри эгъзаларын тэкъдим иту.

1. Экологик мәкальләр һәм әйтемнәр.

  1. Ай күрде – кояш алды.

  2. Аяз көнне – яшен сугар.

  3. Каз килсә – яз килә.

  4. Кар башын кар ашый.

  5. Тамчы тамып таш тишә.

  6. Язгы бер көн ел туйдыра.

  7. Яз уңмаган — көз уңмас.

  8. Алма агачыннан ерак төшми.

  9. Ни чәчсәң – шуны урырсың.

  10. Юкәдә икән чикләвек.

  11. Атсыз ир – канатсыз кош.

  12. Бүредән курыксаң, урманга барма.

  13. Дүрт аяклы ат та сөртенә.

  14. Иртәгә өчен ишәк кайгырыр.

  15. Койрыгы бозга каткан.

  16. Мәчегә уен, тычканга кыен.

  17. Үгез үлсә — ит, арба ватылса – утын.

  18. Иртә кычкырган күкенең башы авырта.

  19. Сукыр тавыкка бар да бодай.

  20. Чебешләрне көз көне саныйлар.

2. Экологик сораулар

Сораулар

Җаваплар

1.

Урманда ташлап калдырылган кәгазь черемичә ничә ел саклана?

2-3 ел

2.

Җирдә калдырылган полиэтилен пакет нишли?

Таркалмый, череми саклана

3.

Урманда пыяладан янгын ничек чыгарга мөмкин?

Пыяла линза кебек була

4.

Походтан калган чүп-чарны урманда кая куярга?

Учакта яндыргач, күмеп куярга

5.

Походтан калган буш консерв савытларын нишләтергә?

Яндырып күмәргә

6.

Гөмбә, җиләк, дару үләннәрен ничек җыялар?

Автомобиль һәм тимер юллардан еракта үскән гөмбәләрне кисеп җыялар, дару үләннәрен кирәкле, файдалы вакытында гына өзәргә ярый

7.

Урманда учакны ничек тергезергә?

Кәсне алып, учак ягарга. Аннан учакны сүндергәч, кәсне яңадан каплап куярга кирәк.

8.

Ни өчен урманда чәчәк җыярга ярамый?

Алар арасында бик сирәк очрый торган, Кызыл китапка кертелгәннәре булуы бар

9.

Экология нәрсә ул?

Табигатьне саклау турындагы фән

10.

Бер көндә 100 мең корткычны юк итүче кош

Тукран

11.

Төче сулы иң зур күл

Байкал

12.

Нинди хайванның колаклары аякларында?

Чикерткә

13.

Кайсы кош үзенең әнисен белми?

Күке

14.

Соскы борын бакылдык

Урдәк

15.

Җирнең үсемлекләр үсә торган өске катламы

Туфрак

16.

Кем алманы аркасы белән җыя?

Керпе

17.

Нинди агачның кәүсәсе ак?

Каен

18.

Бал корты чаккач нишли?

үлә

19.

Үрмәкүчнең ничә аягы бар?

8

20.

Нинди кар тизрәк эри: чистасымы яки пычрагымы?

Пычрагы

21.

Кайсы кош башка кошлар тавышы чыгара ала?

Сыерчык

22.

Нинди җәнлекләрнең балалары чит ана сөте белән туклана?

Куян

23.

Яз хәбәрчеләре.

Кара каргалар

24.

Сукырлар капшап таный торган үсемлек?

Кычыткан

25.

Ии җитез җәнлек?

Гепард

26.

Хайваннар турындагы фән

Зоология

27.

Тере организмнарга сулау өчен кирәкле газ?

Кислород

28.

99 авырудан шифа

Мәтрүшкә

29.

Юл буендагы дару үләне

Бака яфрагы

30.

Тынычлык символы булган кош?

Күгәрчен

31.

Дөньяда иң зур кош?

Тәвә кошы

32.

Пингвин – кошмы яки юкмы?

Кош

33.

Нинди җиләк кара, кызыл, сары була?

Карлыган

34.

Безнең урмандагы ерткыч җәнлек?

Бүре

35.

Урманда яшәүче, мәчегә охшаган хайван.

Селәүсән(рысь)

36.

Поши һәр кыш саен нәрсәсен югалта?

Мөгезен

37.

Коңгызның канаты ничә?

4

38.

Урман аланын зарарлы бөҗәкләрдән нәрсә саклый?

Чикерткә

39.

Иң чиста җәнлек.

Бурсык

40.

Ии озын телле кош.

Тукран -15 см

41.

Жирафның кайсы аяклары озынрак – алгымы яки арткымы?

Бертөрле

42.

Үсемлекләр турындагы фән.

Ботаника

  1. Экологик табышмаклар.

  1. Ястык өстендә яртыкашык. (Ай)

  2. Табак тулы җиз төймә — кулым сузып алалмыйм. (Күк, йолдызлар)

  3. Җәй иртәрәк уяныр, кыш иртәрәк югалыр. (Кояш)

  4. Алтын килде, көмеш ките. (Кояшһәм Ай)

  5. Су өстендә сары май. (Төнбоек)

  6. Исе юк, төсеюк, аннан башка тормыш юк. (Су)

  7. Тау куенында анасы, чыгып кача баласы. (Чишмә)

  8. Аяксыз-кулсыз капка ача, ача да артына кача. (Җил-давыл)

  9. Чакырдылар, дәштеләр, барган идем – качтылар. (Яңгыр)

  10. Елга аркылы күпер салдым. (Салават күпере)

  11. Ишектән керер, түреңә менеп утырыр. (Суык)

  12. Мамык юрган, кат-кат сырган, үзе суп-суык. (Кар)

  13. Яз килсә киенә, көз килсә чишенә. (Агач)

  14. Ут түгел, үзе яндыра. (Кычыткан)

  15. Кызыл төймәсен аскан, каршыма килеп баскан. (Миләш)

  16. Кызыл төймә таптым, авызыма каптым (Җир җиләге)

  17. Түгәрәге шардай, төсе кандай, тәме балдай. (Чия)

  18. Олысы да, кечеседә эшләпә кигән. (Гөмбә)

  19. Кат-кат тунлы, карыш буйлы. (Кәбестә)

  20. Җир астында алтын казык. (Кишер)

  21. Үзем туныйм, үзем җылыйм. (Суган)

  22. Кечкенә генә йорт, эче тулы корт. (Кыяр)

  23. Үзе шардай, эче кандай, тәме балдай. (Карбыз)

  24. Канаты бар – очмый, аягы юк — йөри. (Балык)

  25. Юл өстендә майлы каеш. (Елан)

  26. Канаты бар, оясы юк, ят ояда баласы тук. (Күке)

4. Сорау-җавап.

  1. Нинди кошның теле иң озыны?(Тукран ,15 см)

  2. Чишмәләргә су каян килә?(Җир асты суларыннан)

  3. Юл буендагы дару үләне?(Бака яфрагы)

  4. Планетаның “үпкәләре”дип нәрсәне атыйлар?(Урманны, агачлар кислород бүлеп чыгара)

  5. Агачны куактан ничек аерырга?(Агачның кәүсәсе бер генә,куакныкы – күп)

  6. Агачлар кышын үсәләрме?(Юк)

  7. Безнең якларда елга буенда үсә торган агач, ул бик сыгылмалы, җилдә ботаклары түбән иелә.(Тал)

  8. Кайсы кош барысыннан да тизрәк оча?(Яр карлыгачы)

  9. Яз көне иң алдан чәчәк атучы үсемлек?(Үги ана яфрагы)

  10. 99 авырудан шифалы дару үләне?(Мәтрүшкә)

  11. ”Урман санитары”дип нинди кошны атыйлар?(Тукранны,бер көнгә 100мең корткычны юк итә ала)

  12. Ни өчен наратның аскы ботаклары корый, ә чыршыныкы яшел булып тора?(Нарат яктылык ярата)

  13. Филләр йөзә беләме?(Әйе)

  14. Корабльләр төзүдә нинди агач файдаланыла?(Нарат)

5.Сөйләгәнне-танып бел.

(Тасвирлап бирүдән агачны һәм хайванны танып белергә).

1. Әлеге агач борынгы риваять һәм әкиятләрдә тасвирланган.Борынгы славяннар аны күк күкрәү һәм яшен алласы Перунуга багышланган сихер агачы дип санаган.Әлеге алланың статуяларын да аңардан уеп ясаганнарһәм агачның үзен дә Перуну агачы дип йөрткәннәр. Кәүсәсе бик юан,ботаклары,таза мускуллы куллар сыман,борылмалы һәм юан,яфраклары нык уемтыклы. Агачы-төзү эшләрендә,җиһаз ясауда,ә яшь агач кайрылары-эч киткәндә,яфрагы помидор яки кыяр тозлаганда кулланыла. Чикләвеге-терлек азыгы. Бу агач-гайрәтлелек, ныклык, көч-куәт билгесе булып санала. Үзагачы аеруча нык,бүрәнәсе суда череми,ә бәлки,кара төскә кереп,тагын да катылана гына. Борынгы греклар аны Җир йөзендә иң беренче пәйда булган агач дип санаган.

2. Бу ерткыч хайван. Аларны урманнарда,тауларда да,тундрада яисә далада да,хәтта чүлдә дә очратырга мөмкин.Алар-бик оста аучылар. Алар гадәттә хәлсез,авыру яки имгәнгән хайванны тоталар. Шуның белән урманга һәм анда яшәүчеләргә файда китерәләр,авырулар таралуга юл куймыйлар. Шуңа күрә аларны “урман санитарлары”дип атыйлар. Ә кайчакта алар сарык,сыер көтүләренә һөҗүм итәләр һәм зур зыян да китерәләр. Кышын алар берләшеп көтү булып йөриләр, яз җиткәч көтү таркала. Апрель аенда аларның 5-12 балалары туа. Язын һәм җәен алар тычкан,кош,куян аулый. Ә балалары үскәч, алар, бергәләп, поши, кабан дуңгызы, болан кебек эре хайваннарны аулыйлар. Алар-бик акыллы һәм сак. Үзенә куркыныч янаганны сизеп ул урыннан озак вакытка китеп бара,балаларын да башка урынга илтеп яшерә.

3. Яфраклы урманнарда каралҗым кәүсәле, искитмәле бер агач очрый. Июнь ахыры-июль башларында аның хуш исле чәчәге исе бал кортларын ерактан ук үзенә җәлеп итә.Чәчәк атканда ул матурлыгы белән алмагачтан калышмый. Бер төп агачы 1га карабодай басуы биргән кадәр бал бирә. Шәһәрләрне яшелләндерүдә дә аңа тиңләшердәй агач юк. Яфраклы ботаклары кыш көне терлек азыгы буларак файдаланыла.Чәчәкләреннән әзерләнгән төнәтмә-салкын тиюне тир чыгарып дәвалый торган бик борынгы дәвалау чарасы.Чәчәкләре азык һәм кондитер сәнәгатендә кулланыла. Орлыгында 12 процент тирәсе миндаль мае сыман май бар.Йомшак үзагачыннан кашык,уенчык,аяк киеме тегү өчен калып һ.б.ш. эшләнмәләр ясала.

4. Бу хайван-иң гадәти ерткыч. Ул кечкенә эт зурлыгында, әмма танавы таррак,колагы очлаеп тора.Аларны урманда да,котыпта да очратырга була. Аларның төсләре дә төрлечә. Җирән төстәгеләре күбрәк очрый,тагын көрән, көмеш каралары була. Ул арт аякларына басып йөрергә,сикерергә,әйләнергә мөмкин. Читтән караганда аны бии дип уйлыйсың. Чынлыкта ул шулай кар астында йөгерешкән тычканнарны тыңлый.Тавышларын ишетүгә ул аларны хәзер эләктереп ала. Ул бака,кәлтә,эре бөҗәкләр дә ашый,ә шулай да аның төп ризыгы — тычкан.Бер ел эчендә ул 2-3 мең тычканны юк итәргә мөмкин. Барлык әкиятләрдә дә аны хәйләкәр итеп тасвирлыйлар.

6. Сынамышлар.

  1. Морҗадан чыккан төтен туры булып өскә менсә,(көн суыта)

  2. Кыш карсыз булса,(җәй ярлы була)

  3. Тавыклар туфракта коенса,(яңгыр явачак)

  4. Кояш баеганда яңгыр ява башласа,(тиз туктар)

  5. Каен суы күп акса,(җәй яңгырлы килә)

  6. Морҗадан чыккан төтен аска төшсә,(көн җылыга)

  7. Язгы ташу көчле булса,(иген уңар)

  8. Кояш кыш көне кызарып чыкса,(салкынга)

  9. Мәче югары менеп ятса,(салкынга)

  10. Иртә белән чык күп төшсә,(бик эссе булыр)

7. Нинди кош?

1.“Бу кошлар кешеләр янәшәсендә яши. Алар-төрле шартларда яшәргә җайлашкан кошлар. Оялары-тәрәзә башында,йорт кыегында,ташландык сыерчык оясында,абзарда,агач куышында. Ул җәенә өч тапкыр бала чыгара. Җиләк-җимеш агачларындагы бөҗәкләр,чүп үлән орлыклары белән туклана.”

2.“Бөрчек-бөрчек яшькелт ,шәмәхә төсләр белән җемелдәгән кошчыкларның жырын сокланып тыңлыйсың. Алар дус,тату яши. Ул-игенче ярдәмчесе. Җәй буена уннарча мең корткычны юк итә. Кырлар игеннәрдән бушап калгач,салкын көзге яңгырлар сибәли башлагач,көньякка китәләр.”

3.“Нәни кошчык,парланып торган җир өстеннән күтәрелә дә,канатларын тиз-тиз җилпеп,зәңгәр күктә югалгандай була. Үзе кеп-кечкенә,ә ягымлы тавышы бөтен басуга ишетелә. Җирдә- язгы сулар тавышы,һавада-аның җыры. Бәлкем ул игенчеләргә сабан ашлыгы чәчәр вакыт җитә дип хәбәр саладыр.”

4.“Кышын ул иртәдән кичкә кадәр ашарга эзли. Кайры ярыкларында кышлаган бөҗәкләр белән туклана. Бу кошның бер пары кыш буена 40 төп җимеш агачын корткычлардан арындыра,миллионнарча бөҗәкләрне юк итә. Ул җәй көне ике тапкыр сигезәр-унар бала чыгара. Кыш көне аларга җимлекләр ясап элеп куярга кирәк.”

8. Хәзер капитаннарны бәйгегә чакырабыз. Рәхим итегез!

  1. Дөньядагы иң зур кош нинди?(Африка тәвә кошы)

  2. Бездән җылы якка иң соңыннан нинди кошлар очып китә?(казлар)

  3. Иң күп ашаучы кош?(песнәк)

  4. Кайсы кош каты тешли?(кошларның теше юк)

  5. Нинди кош тавышсыз оча?(ябалак)

  6. Нинди кош ялтыравык әйберләргә кызыга?(саескан)

  7. Нинди кошлар суны очып барышлый гына эчә?(карлыгач)

  8. Сан буенча иң күп таралган кошлар?(чыпчыклар)

  9. Нинди кош үз балаларын бер дә карамый?(күке)

  10. Кайсы кош җылы яктан иң беренче булып кайта?(кара каргалар)

  11. Сандугачны икенче төрле исеме ничек?(былбыл)

  12. Кайсы кошның койрыгы тормышы өчен әһәмиятле?(тукран)

Жюрига суз бирелэ. Жинучелэрне билгелэу. Котлау.

Тема:  Экологик сукмак буйлап.

Максат.

1. Укучыларны? ?йл?н?-тир? д?нья ??м иминлек турындагы белемн?рен тир?н?йт?, гомумил?штер?.

2. Танып-бел? активлыгын, фикерл??не, к?з?т?ч?нлекне ?стер?.

3. Экологик т?рбия бир?, коллективта дуслык, бер-бере?? ярд?мчеллек, кызыксынучанлык т?рбиял??.

?и?азлау: ??р тукталыш буенча р?семн?р, карточкалар, “Ромашка” та?ы, плакат, ?ил?к, г?мб? р?семн?ре.

Уен барышы.

I. Эшлекле уенны? темасы, максатлары бел?н таныштыру.

II. Шигырь уку.

?йд?гез, урманга ??м кырга,

Табигать китабын укырга.

Бу китап гаять зур, гаять бай

Анда бар: ?ир, Су, К?к, Кояш, Ай.

III. ?кият ты?лау.

  Борын-борын заманда яш?г?н, ди, ике дус – Табигать ??м   Кеше. Алар бик тату яш?г?нн?р. Табигать кешене ашаткан-эчертк?н, киендерг?н, дошманнардан саклаган. Дусты авырса, аны шифалы ?л?нн?р, ?ил?к-?имеш бел?н д?валаган. Кеше ч?ч?кле болыннарда й?рг?н. Шулай итеп, Кеше

ба?адир булып ?итлекк?н.

   К?нн?рд?н бер к?нне Кешене бу у?айлы тормыш туйдыра башлаган. Ул Табигатьк? каршы баш к?т?рг?н. Аны? болыннарын таптаган, агачларын киск?н, урманнарын яндырган, елгаларын пычраткан. Табигатьне? д? кешег? ачуы чыккан. Ул Кешег? бирг?н байлыгын тартып алган: эч? торган суын киптерг?н, аны буш аланда калдырган.  Кеше ?чен д?нья ямьсезл?нг?н; ул бик борчылган, Табигатьсез яш?? м?мкин т?геллеген а?лаган. Ул Табигатьне эзл?п китк?н. К?н барган, т?н барган. Ни?аять, тапкан ??м Табигатьт?н гафу ?тенг?н. Сез ничек уйлыйсыз, Табигать Кешене гафу ит?рме? (Балаларны? ?аваплары ты?лана).

IV. Эшлекле уен. 

  Б?ген без д? сезне? бел?н экологик сукмак буйлап с?ях?т ит?рбез. Бу уенда 2 команда к?ч сынашыр: “Куяннар”, “Тиенн?р”. С?ях?т вакытында бернич? ?ирг? тукталырбыз. С?ях?тебез к??елле булсын ?чен ??р тукталыштан ?ырлап кузгалырбыз.

 1 т у к т а л ы ш – “Каенлык”.

  1. ??г?м?.

   – ?йтегез ?ле, балалар, без монда ни ?чен килдк? Каенлыкны? безг? нинди файдасы бар? (?аваплар).

   Каенлык – т?п ял ит? урыныбыз, ул урынны саклау ?зебезд?н тора. Аны? ?чен, без нинди кагыйд?л?рне ?т?рг? тиеш?

 “Каенны? к?з яше”хик?ясен уку.

 2. Уен. “Г?мб? ?ыю”.

Г?мб? артларына сораулар язылган:

1. Бу хайваннарны? кайсысы урманда яш?ми?

а) к?нгер?

б) поши

в) б?ре

г) т?лке

2. Бу кошларны? кайсысы артык?

а) кызылт?ш

б) тавык

в) песн?к

г) ябалак

3. Кайсы б???к т?гел?

а) к?б?л?к

б) кырмыска

в) ?рм?к?ч

г) бака

4. А х?рефенн?н башланган хайван исемн?рен ?йтегез.

5. К х?рефенн?н башланган кош исемн?рен ?йтегез.

6. 5 б???к исеме ?йтегез.

7. Бу хайваннарны? кайсысы артык?

а) сыер

б) сарык

в) поши

г) бозау

8. Бу с?зл?рне? кайсысы артык?

а) ромашка

б) усак

в) каен

г) им?н

3. “?ил?к ?ыю” уены.

(?ил?к р?семн?рене? артына ??нлекл?р турында табышмаклар язылган).

1) Ул ?стен? ??й д?, кыш та

Эн?ле к?лм?к кия.

Шулай да аны ?нк?се

Йомшагым диеп с?я. (Керпе)

2) Урманнан чыгар,

 Корсак асты чуар;

Койрыгы сырлы,

Х?йл?се к?п т?рле.(Т?лке)

3) Кыш к?не ак,

??й к?не соры,

Урманнан чыгар,

Кыр буйлап чабар.(Куян)

4) Кош т?гел, оча,

Ябалактан курка,

Чикл?векне ярата,

Сызгырса, урманны я?гырата. (Тиен)

5) Сорыдыр т?се,

?ткендер теше,

Урманда й?ри,

Бозаулар эзли.(Б?ре)

6) Нечк? билле,

К?лт? койрыклы. (Т?лке)

7) ??ен урманга патша,

Кышын кардан да аста. (Аю)

8) Аягын, башын яшер?,

Таш к?лм?ге эчен?. (Ташбака)

9) Канаты бар — оча алмый,

Коры ?ирд? яши алмый. (Балык)

4.?нил?р арасында “Агачлар телен и? яхшы бел?че” конкурсы.

  1. Язын шаулый, ??ен ?ил?сл?ндер?, к?зен сыйлый, кышын ?ылыта. Н?рс? ул? (Урман)
  2. Кышын да, ??ен д? барт?сле кием кия. (Чыршы, нарат)
  3. Ап-ак к?лм?ген киг?н,

К?лм?ген? тап тиг?н.

— ??й башында ?ил?гемне

 Авыз ит?рсез, диг?н. (Каен)

  1. Нинди агач ?илсез д? шаулый? (Усак)
  2. Иел?, б?гел?,

Ак мамыгы т?гел?;

Кара к?зе к?рен?. (Шомырт)

  1. Шырпыны нинди агач ?загачыннын ясыйлар ??м ни ?чен?
  2. Ни ?чен каенны? кайрысы ак т?ст? ??м аны? нинди ???мияте бар?
  3. Балалар бакчага агачларны ботагын кисмич? утыркан. Н?ти??д? аларны? к?бесе корыган. С?б?бен а?латыгыз. (Т?пл?г?нд? агач тамырларыны? бер ?леше ?зелеп кала. Шу?а да я?а урында тизр?к терн?кл?неп китсен ?чен агачларны? ябалдашын бераз кыскарталар).
  4. Урманда ?ск?н наратларны? аскы ботаклары булмый, ? чыршыда алар гомер буе саклана. Ни ?чен? (Нарат яктылыкны нык ярата. Шу?а к?р? аны? к?л?г?д? калган аскы ботаклары корый).
  5.  Кеше ни ?чен ?ил?к-?имеш агачларын ялгый?

Тукталышка н?ти?? ясау, р?семг? эмблема кую.
 

2 т у к т а л ы ш – “Чиста к?л”

1. Балыкчы малай турында хик?я т?зеп с?йл??. Балык тоту турында хик?я т?з?.

2. “Балык тоту” уены.

“К?л”д?н балык р?семн?ре алу, аларны? исемн?рен ?йт? ??м чил?кк? салу.

  2 бала ярыша.

 К?лл?рг? куркыныч ясый. Нинди куркыныч булырга м?мкин? (?аваплар)

   Н?ти?? ясау. “К?л пычранса,  су бел?н юарсы?, су пычранса, ни бел?н юарсы??” диел? татар халык м?календ?. ?йе, ??р кеше сулыкларны? чисталыгы турында даими кайгыртып торырга тиеш.

3. “?зл?рене? ?йл?рен табыгыз” уены.

Хайваннар адашкан, ?йл?рен? кайтарыйк.

Р?семн?рне т?ркемн?рг? аеру.

     балык           ??нлек       кош         б???к

4.?нил?р бел?н “Т?енне чиш” уены.

Олыласа? олыны, (олыларлар ?зе?не).

Ни ч?чс??, (шуны урырсы?).

К?рше? (?зе?н?н яхшы булсын).

Изгелек (?ирд? ятмас).

Кешег? яхшылык итс??, (?зе?? файда булыр).

Агач ?имеше бел?н, (кеше эше бел?н).

Тукталышка н?ти?? ясау, р?семг? эмблема кую.

3  т у к т а л ы ш – Болын.

1.Сорауларга ?аваплар бир?:

1) Болында н?рс?л?р ?с?? (Дару ?л?нн?ре, ч?ч?кл?р, ?л?нн?р)

2) Нинди дару ?л?нн?ре бел?сез?

2.Уен. “Кем к?бр?к?

1.Х?терне ?стер?г?  уен. Укытучы с?зл?р ?йт?, балалар ист? калганнарын ?йт?л?р.

К?б?л?к, бал корты, т?клетура, ш?пш?, йомран.

2.Нинди с?зл?р кеше исеме д?, ч?ч?к исеме д? булып кил??

Физкультминутка.

Исемн?р ?йтел?. Кош – очабыз, балык – й?з?без, б???к – биибез, ??нлек – сикер?без.

3. ?нил?р бел?н “Ромашка” уены.

 (Та?ларга сораулар язылган)

1. Кайсы ?семлекне? ч?ч?ге яфрагыннан алда чыга? (?ги ана яфрагы)

2. Агачны? яшен ничек белеп була? (?з?генд?ге сырларны санап)

3. Манный ярмасы н?рс?д?н  ясыйлар? (Бодайдан)

4. Филл?р й?з? аламы? (?йе)

5. Ни ?чен к?чле ?ил нарат бел?н им?нне беркайчан да тамыры бел?н умырып чыгара алмый, ? чыршыны ?и?ел аудара ала? (Нарат бел?н им?нне? тамыры тир?нд?р?к, ? чыршы тамыры ?ирне? ?ске катламында ята?)

6. Шик?рне н?рс?д?н ясыйлар? (Шик?р камышы, шик?р ч?гендере)

7. Ни ?чен б?лм? г?лл?рене? яфракларыннан тузанны с?рт?л?р? (?семлек суласын ?чен)

8. Ни ?чен юлларда я?гырдан со? ?ыелган сулар тиз юкка чыга? (Парга ?йл?н?)

9. Нинди хайван ?зене? табышын тулаем йота? (Елан)

4. Болынны саклау кагыйд?л?ре.

Тукталышка н?ти?? ясау, р?семг? эмблема кую.

4 т у к т а л ы ш – “?реш чишм?се”.

1. Укытучыны? чишм? турында с?йл?ве.

Качкын авылыны? тарихы ?реш чишм?сенн?н башлана, диг?н риваять яши. Кыйблага каршы тибеп чыккан ?чен аны Шифалы чишм? дип т? атаганнар. ?реш исемле мари карты шушы чишм? янында, тау башында казык кага, ?з н?селен алып килеп урнаштыра. Чишм?не? исеме д? шул бабай исеменн?н калган. Х?зерге авылдан шактый ерак урнашса да, халык гомер-гомерг? суга шунда й?р?не хуп к?рде. К?янт?-чил?к бел?н ерактан алып кайткан суны к?з карасы кебек саклады. 2000-2001 елларда, район хакимияте башлыгы Э.Н.Ф?ттахов ярд?ме бел?н, Ба?ана елгасы аша торба ?тк?реп, чишм?не авылга к?чердел?р. “?реш чишм?се” диг?н язу х?зер авылга аяк баскан ??р кешене балкып каршы ала.

2. Чишм? янында ?зе?не тоту кагыйд?л?ре.

(Укучыларны? ?аваплары).

3. Уенлы ?ыр. “К?рия-З?к?рия”.

Тукталышка н?ти?? ясау, р?семг? эмблема кую.

Йомгаклау.

Саклагыз ?ир тереклеген,

Табигатен саклагыз.

?ирд? яшисегез килс?,

Кануннарын ятлагыз!

Саклагыз ?ирне? язларын –

Ч?ч?кле б?йр?мн?рен,

Балан, шомырт, сиреньн?рен

?ирне? г?л б?йл?мн?рен.

Саклагыз болын ?стенд?

Язда тургай тавышын.

Чуер ташлы, к?меш чы?лы

Салкын чишм? агышын.

Саклагыз яфрак очында

Б?лл?р чык тамчыларын.

З??г?р к?кне биз?п ?тк?н

Карлыгач камчыларын.

Саклагыз кырмыска к?чен,

Т?клетураны? йортын,

Ч?ч?кл?рне назлап очкан

Нечк? билле бал кортын.

Саклагыз елганы? мо?ын.

Тынычлыгын, сафлыгын.

З??г?р к?лне сихри итк?н

Аккошларны? аклыгын.

Саклагыз им?нн?р ?ырын,

Урманнарны? шаулавын,

Океаннарны?, ди?гезл?рне?

Тыныч кына сулавын.

Саклагыз ?ирне, саклагыз,

Сугыш уты якмагыз,

Тереклекне бетерм?гез,

Утлы корал атмагыз.

     Без б?генге эшлекле уеныбызда табигать, аны? байлыклары ??м аларны саклау турында с?йл?штек. Дим?к, Табигатьне саклау – Ватанны саклау ул. (Плакат элен?).

Просмотр содержимого документа

«Эзлекле уен «Экологик сукмак буйлап» »

”Җир көне”

темасына экология кичәсе

Максат: 1. Рустелле укучыларда әлеге тема аша татар теленә карата уңай карашларын үстерүгә эшне юнәлдерү;

2.Балаларда табигать һәм әйләнә-тирә турында алган белем һәм күнекмәләрен камилләштерү, экологик белемнәрен тирәнәйтү;

3. Укучыларда табигатькә карата дөрес сакчыл караш тәрбияләү;

4 Табигать кочагында үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен иcтә тота белүгә өйрәтү.

(Чара җыр, шигырь, биюләр , слайдлар күрсәтү белән үрелеп барыла)

Чара барышы:

Экранда слайд 1:

“Гүзәл минем туган җирем” җырының музыкасы (кереш өлеше) яңгырый.

Алып баручы1: Хөрмәтле дуслар!

Табигатьнең бүген уянып килә торган чагы.Яз- табигатьнең иң гүзәл бер мизгеле,яшәргә, яңаруга таба бара торган халәте.

Әнә шундый матур көннәрдә табигать турында, бәхет турында сөйләшик әле. Нәрсә соң

бәхет? Бәхет ул — табигать белән бергә булу, аны күрү, аның белән сөйләшү. /Л.Н.Толстой/

Слайд 2

Алып баручы 2 . БДБ ның генераль секретаре У. Тан әфәнде Җир халкына булган махсус

мөрәҗәгатенә кул куйгач, 1971 нче елда 21МАРТ бәйрәм көне булып игълан ителә.

Безнең чыгышыбыз да әнә шушы көнгә ,” Җир көне”нә багышлана. (Читает слова по

слайду(нижние строки)

Слайд 3-4.

Алып баручы1: Слайд3. Слайд буенча укый. Слайд 4. Экранда — “Җир көне” символлары

грек билгесе ТЭТАны һәм слайд 5 “Җир көне” флагын күрәсез.(читает по слайду).

Слайд 6.

Төрле үткәрү чараларына ия булган халыкара “Җир көне”н ике төп чорга бүлеп карыйлар. Беренче чор — 21 мартта БДБ карары буенча, икенче чор — 22 апрельдә Бөтендөнья хәрәкәте буенча.

Слайд 7.

Алып баручы 2

Читает по слайду 7. Далее слайд 8. Төрле илләрдә “Колокола Мира” – “Дөнья кыңгыраулары эленә һәм чаралар уза. Слайд 9,10,11до 15 показываем во время чтения стихотворений уч-ся 2-4 классов.

Алып баручы 1.После слайда 8 . Сәхнәдә 1-4 сыйныф укучылары. Музыка звучит.

Беренче укучы: Катя

Җирем минем

Газиз әнкәм шикелле,

Шундый тырыш, уңган ул:

Басу тулы игене,

Тауларында урманы.

Слайд 9

Икенче укучы:Илфат

Җирем минем

Ул түгәрәк күлләре,

Күлләрендә- үрдәге.

Мең чәчәкле болыны –

Аның җәйге күлмәге.

Слайд 10

Өченче укучы: Альмир:

Чишмәләре –күзләре,

Ерымнары –ярасы.

Без утырткан агачлар –

Иң шифалы дәвасы.

Слайд 11

Дүртенче укучы: Ангелина

Саклыйк аны, яшәртик

Бергә-бергә, әйдәгез:

Яшәсен Җир-әнкәбез,

Безнең уртак әнкәбез

Слайд 12

Бишенче укучы :Карина:

Читтә йөргән чакта, сагындырып,

Керер өчен төнлә төшенә,

Зәңгәр таңлы, биек аяз күкле

Туган ягы кирәк кешегә.

Слайд 13

Алтынчы укучы:Марсель

Яшәү өчен бетмәс көч алырга

Олысына һәм дә кечегә,

Мәхәббәтле, ямьле, мәрхәмәтле

Туган ягы кирәк кешегә.

Слайд 14

Җиденче укучы:Зарина:

Шаулый синең нарат урманнарың,

Чылтырап ага борма суларың.

Яз килгәндә, яшел юрганнарын

Җиргә җәя киң басуларың.

Слайд 15

Сигезенче укучы: Регина:

Шаулап тора яшел урманнар,

Җәелгәннәр тезмә, тын таулар.

Кошлар йөзә зәңгәр күкләрдә,

Тибрәләләр гөлләр җилләрдә.(пока звучит вступление музыки песни, дети уходят, кроме Кати)

Зөлфия Минһаҗеваның “Туган авылым “ җыры яңгырый. Җырлыйлар Карина, Сабина һәм Катя)

1.Елга ага, борма-борма,

Аннан тауга борыла.

Тау янында минем

Авыл урман белән орына.

Кушымта: Җир йөзендә авыллар күп,

Тик минеке бер генә.

Иң гүзәле, иң матуры,

Туган авылым син генә.

2. Ерак түгел тирәсендә

Чишмә-күлләр, әрәмәләр.

Ак мамыктай каз-үрдәкләр

Сибелгәннәр чирәмгә.

Кушымта шул ук.

3. Болыннарга чәчәкләрдән

Гөлләр генә түшәлгән.

Тирәкләрдә сандугачлар

Быел тагын ишәйгән.

Кушымта шул ук.

Слайд 16

Карина:. Без Россиядә, Татарстанда яшибез. Республикабыз табигате бик бай. Әмма табигать ул азык-төлек һәм материал чыганагы гына түгел. Ул кешегә күп шатлыклар һәм илһам бирә.

Слайд 17

Сабина:Шушы матурлыкны саклау-кешелекнең бурычы. Чөнки табигатькә чын-чынлап куркыныч яный: әле атом станцияләре шартлый, әле суыбызга нефть, фенол . (Слайдлар 18-21.) Җир елый ишетәсезме?. ”Дөньяда экологик проблемалар аз түгел”

Касырина Настя: (Держит в руке глобус)

Җир елый ишетәсезме?

Мин ишетәм!

Челтерәп аккан чишмәләрем

Нигә кипкән?

Җир елый ишетәсезме?

Мин ишетәм!

Сандугачлы талкайларны

Кемнәр кискән?

Табигатьне кемнәр шулай

Әрәм иткән?

Кешеләрдә миһербанлылык

Кая киткән?

Җир елый ишетәсезме?

Мин ишетәм!

Бу гүзәллек, бу Җир шары

Яшәр микән?

Слайд 19

Алып баручы 1: Укучылар, табигатьне саклау — һәр кешенең изге бурычы ул. Әгәр кешеләр аны сакламыйлар икән, димәк кеше үз — үзен юк итә дигән сүз. Чөнки аңа яшәр өчен урын калмый. Шуңа күрә табигатьне сакларга кирәк. “Җир көне” нең төп максаты кешеләрне дөньяда булган экологик проблемаларны чишүгә өндәү.

Ә хәзер табигатьтә үз — үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшереп үтик. Чиратлап киңәшләрне әйтәләр.:

-Җәнлекләргә тимәгез!

Агачларны сындырмагыз!

Чәчәкләрне өзмәгез!

Суларны пычратмагыз) һ.б. (Киңәшләр өстәргә була)

Алып баручы 2. Табигать бик матур. Табигатьнең кадерен белеп, рәнҗетмичә яшәсәк иде.

Җир бит ул-

Тере җан иясе кебек,

Аңа барысы да кирәк!

Ризык кирәк,

Суы кирәк,

Һава кирәк,

Җылы, якты кирәк!

Әйе, яшәгән җиребез матур булсын өчен күп көч куярга, агачлар, чәчәкләр утыртырга кирәк. Һәм шуларны бик кадерләргә кирәк.

Алып баручы1.

Слайд 24. Уйлагыз,дуслар! Илнең куәте халыкның рухына, саулыгына бәйле.

Слайд 25.

Алып баручы 2:Халыкны итеп менә шушы гүзәл табигать кенә тәрбияли ала. Без бит — Табигать балалары.Слайд 25. Без – планетаның киләчәге.Әйдәгез, Табигать-анабызны саклыйк! “Җир көне”дә безне шуңа өнди. Яшәсен яшел планетабыз – Җиребез!” ( эти слова говорят вместе – Сабина, Карина, Катя)

Слайд 26.

Җыр яңгырый.“Гүзәл минем туган җирем” (Катя, Карина, Сабина).

Шуның белән кичәбез тәмам. Сезгә зур рәхмәт!

автор:

Мустафина Гулюза Бариевна

учитель биологии, химии МБОУ “Нусинская ООШ” Арский муниципальный район Республики Татарстан

Григорьева Лена Ильясовна

учитель географии МБОУ “Нусинская ООШ” Арский муниципальный район Республики Татарстан

Укучыларга “Яшь Эколог” дәрестән тыш эшчәнлеге аша экологик тәрбия бирү

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы

«Носы төп гомуми белем мәктәбе»

муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Тема: Укучыларга “Яшь Эколог” дәрестән тыш эшчәнлеге аша

 экологик тәрбия бирү

                                           Эшне башкарды: Татарстан Республикасы 

                                                                   Арча муниципаль районы

                                                                 «Носы төп гомуми белем мәктәбе»           

                                                                 муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе                   

                                                                  югары квалификацион категорияле биология               

                                                                 укытучысы Мостафина Гөлүзә Барый кызы

2020

  1. Проектның кыскача аңлатмасы

Экология дөньякүләм әһәмиятле, мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Ул үзенең актуальлеге белән бүген бөтен кеше алдына килеп басты. Бүгенге көндә табигатьне саклау, балаларга экологик тәрбия бирү иң зур проблемаларның берсе булып тора. Чөнки сулаган һавабыз, эчәр суыбыз сыйфатсыз, үстергән җиләк-җимешләребез төрле авырулар китереп чыгара башлады. Табигать, бөтен тереклек зур куркыныч астында. Бу һәркемне уйландыра. Менә шуның өчен бөтен көчебезне табигатьне саклауга, экологик хәлне яхшыртуга юнәлдерергә тиешбез.

3.Проектның кирәклеген нигезләү (актуальлеге)

Хәзерге заман экологиясенең үсеше әйләнә-тирәне фәнни яктан танып-белүгә зур йогынты ясый. Бу үсеш исә экологик белемнәрне тиешле дәрәҗәдә бирүгә китерә. Тормышыбызны һәрьяклы демократияләштерү, экономик реформаларны тирәнәйтү җәмгыятьтә кешенең табигатькә карашын үзгәртә, аның экологик интересларын экономикага булган таләпләре белән беррәттән куя һәм кешедә табигатькә, әйләнә-тирә мохиткә карата җаваплылык хисен үстерә һәм арттыра. Соңгы елларда белем бирү оешмаларында экологик белем һәм тәрбия бирүгә игътибарны арттырырга тырышалар.

Мәктәпкә традицион  булган классларда дәрес бирү системасы экологик белем һәм тәрбия бирүне алга җибәрергә этәргеч була алмый. Экологик тәрбия комплекслы рәвештә булырга үз эченә күп төрле форма һәм алымнарны кертергә тиеш. Бик күп белем бирү оешмаларында Экология фән буларак укытылмый. Әлеге дәрестән тыш эшчәнлек укучыларда экологик белем һәм күнекмәләр булдыруда һәм экологик культура булдыруда мөһим роль уйный.

Проблема: Берничә дистә еллар буена, күп кенә милли традицияләр юкка чыгу белән беррәттән, халык экологиясенә карата да игътибар кимеде, ә бу инде, үз чиратында, табигатьтә кеше тарафыннан тискәре йогынтының артуына китерде. Укучыларда экологик культураның кимүе күзәтелә. Мәктәпнең иң мөһим бурычының берсе – балаларның танып-белүен, кызыксынуларын үстерү. 

Проблеманың барлыкка килү сәбәпләре:

  • Мәктәпләрдә  экология фәне укытылмавы.
  • Булачак һөнәргә юнәлеш юк.
  • Әти-әниләрнең бала белән бу юнәлештә шөгыльләнергә теләмәве, яки вакыты җитмәве.
  • Телефоннарның, интернет челтәрләренең тискәре йогынтысы.
  1. Проектның максаты:

әйләнә-тирәне яратучы, аңа сакчыл караучы социаль яктан актив, гуманлы иҗади шәхес тәрбияләү 

Бурычлары:

– туган як табигатенә сакчыл караш тәрбияләү;

– табигать күренешләре һәм бәйләнешләре турында күзаллауларны киңәйтү һәм системалаштыру;

– экологик белемнәрне пропагандалау.

Проектны тормышка ашыру нәтиҗәлелеген бәяләү критерийлары:

“Укучыларга “Яшь Эколог” дәрестән тыш эшчәнлеге аша экологик тәрбия бирү”  проектының нәтиҗәлелек критерийлары проектның уңышлы булуын һәм аның белем бирү учреждениесе өчен әһәмиятен ачыкларга мөмкинлек бирә.

– Проектның күләме.

– Проектта катнашучыларның үз эшчәнлекләре белән канәгатьлеге.

– Балаларның белем алу өлкәсендәге шәхси казанышлары.

– Белем алу өлкәсендә сыйныф коллективларының казанышлары.

– Укучыларның социаль һәм коммуникатив компетентлыкларына ия булуы.

– Белем бирү учреждениесенең имиджын формалаштыру.

– Укытучы шәхесен үстерү.

Тискәре нәтиҗәләрен фаразлау һәм аларны коррекцияләү:

  • Информация туплау өчен Интернет челтәрдән еш файдалану.

 Коррекция: укучыларны мәгълүмат эзләүгә генә түгел, ә табылган материалны анализлауга да кызыксындыру.

* Мәгълумати технологияләрнең сәламәтлеккә зыяны.

Коррекция: компьютер артында дөрес утырту буенча гигиена киңәшләрен һәм яшь буенча вакытлыча чикләүләрне үтәү; компьютер ярдәмендә дәресләрне дөрес итеп төзү; күзләрнен аруын кисәтү һәм мускул киеренкелеген бетерү өчен күнегүләр башкару.

  • Балаларның тиз аруы.

Коррекция: динамик паузалар үткәрү, төрле эш төрләрен чиратлаштыру.

* Интернет челтәрендә һәм электрон чыганакларда сыйфатсыз, дөрес булмаган мәгълүмат булу.

  1. Проектның төп эчтәлеге

Проект эшчәнлегенең  төрләре: – гамәли эзләнү, әңгәмәләр, очрашулар, кичәләр, эзләнүләр, күргәзмәләр, кара – каршы сөйләшүләр, экскурсияләр, , буклет ясау, уен дәрес, дәрес презентация, телдән журнал.  

Проектның үтәлү  вакыты: 2020-2021 нче уку елы

Проектның үтәлү урыны: Арча муниципаль районы МБГБУ “Носы төп мәктәбе”

Тәкъдим ителә торган программа үзенең актуальлеге, тормышчанлыгы белән аерылып тора. Ул экология буенча белемнәрне арттыру, эзләнүчәнлекне, интеллектлылыкны үстерү, иҗади сәләтне ачуны да үз эченә алган.

Гипотеза– экологик тәрбия юнәлешендәге дәретән тыш эшчәнлек укучыларның экологк культурасын, экологик үзаңын үстерүгә ярдәм итә.

Тикшеренү объекты –  мәктәптә экологик тәрбия бирү.

Эзләнү предметы –  экологик тәрбия бирү юллары һәм формалары.

 Проект эшчәнлегенең өстенлекле юнәлеше:

 – туган илгә, җиргә  хөрмәт, мәхәббәт, Ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү; 

– укыту –тәрбия эше: белем һәм тәрбия бирүнең сыйфатын яхшырту; 

– буш вакытларны җәмгыятькә файдалы хезмәт белән шөгылләнеп үткәрү.

Проектның практик әһәмияте һәм яңалыгы:

Биология укытучыларына кулланма материал була алуында. 

  1. Ресурслар
Шартлары  Кирәкле Бар Чыганаклары Үтәлү вакыты
Норматив- хокукый:

 1. ФДБС 

2. Төп белем бирү программасы.

 3. Предмет буенча программа

+ Методик ярдәмлекләр Китаплар

 Интернет

Уку елы дәвамында
Материаль-техник: 

1. компьютер 

2. проектор 

3. магнитофон

 4. интерактив такта 

+ Уку елы дәвамында
Кадрлар:

 1. мәктәп директоры

 2. укыту һәм тәрбия эше буенча директор урынбасарлары

 3. Укытучылар

+ Уку елы дәвамында
Фәнни-методик: 

1. методик кулланмалар

 2. сценарийлар

+ Уку елы дәвамында
  1. Проектның максатчан төркеме: МБГБУ “Носы төп мәктәбе” 5 нче сыйныф укучылары.

Проект өстендә эшләүнең чыганаклары:

Вакытлы матбугат, шул исәптән: махсус әдәбият (методик, фәнни – популяр, публицистик, әдәби), Интернет; медиатека, семинарлар, конференцияләр, лекцияләр, тәҗрибә уртаклашу буенча чаралар, мастер-класслар, белемне күтәрү курслары.

Дәрестән тыш эшчәнлек укучыларны, педагогларны һәм ата-аналарны бердәм коллективка берләштерергә тиеш.

* Оештыру шартларын тәэмин итү (проектны тормышка ашыру буенча иҗади төркем булдыру, эшчәнлекнең яңа эчтәлеген, методларын, формаларын һәм алымнарын эшләү)

* Проектны тормышка ашыру өчен кирәк булган мәгълүматны җыю, эшкәртү, анализлау.

* Мәсьәләләрне хәл итү, фән укытучыларының булган позицияләрен үзгәртү, проектны тормышка ашыру белән шөгыльләнүче укытучыларны өчен шартлар булдыру.

* Норматив-хокукый шартлар белән тәэмин итү (регламентлаучы характердагы документлар әзерләү).

* Фәнни-методик шартларны тәэмин итү. Проектны тормышка ашыруның фәнни-методик тәэмин ителешен булдыру: дәрестән тыш эшчәнлек буенча программа эшләү; төрле методик белешмәлекләр һәм рекомендацияләр; чаралар сценарийлары; әзер чаралар белән дидактик ресурслар.

* Проектта катнашучылар өчен рефлексив киңлек булдыру.

* Укытучыларда педагогик компетенцияләр булу (укытучы тарафыннан шәхси-ориентлашкан укыту, ИКТ, проект методикасы, төркем һәм индивидуаль эш формалары, психология һәм укучыларның яшь үзенчәлекләрен белү).

  1. Проектны тормышка ашыру этаплары:

Эзерлек этабы. информационно-аналитик эшчәнлек, бирелгән тема буенча материал туплау, максат һәм бурычларны ачыклау 

Төп этап.

Эшчәнлекне планлаштыру.

 реализация

Йомгаклау этабы.

– Проектны тормышка ашыру буенча нәтижәләр ясау, йомгаклау.

Проектнын төп эчтәлеге

№ п/п Эш төре Срогы Нәтиҗә
Әзерлек этабы
1. Проблеманы өйрәнү Август
2. “Яшь эколог” дәрестән тыш эшчәнлеге программасын төзү Август “Яшь эколог” дәрестән тыш эшчәнлеге программасы
Төп этап
1 Үсемлекләрнең яшәү формалары Сентябрь Тикшерү эше:

1) «Агачларның яшен билгеләү”. 2) “Үсемлекләрнең гомер озынлыгына тәэсир итүче шартларны билгеләү “.  

2 Экскурсия. «Табигатьтәге сезонлы үзгәрешләргә фенологик күзәтү.» Октябрь Үсемлекләр дөньясындагы көзге үзгәрешләрне күзәтү, фотога төшерү
3 Матурлык – янәшәдә Ноябрь Табигать фотоларыннан күргәзмә ясау
4 Дару үсемлекләре. Ноябрь Носы җирлегенең дару үсемлекләре электрон каталог төзү
5 Носы җирлегенең сирәк калган үсемлекләре Декабрь  Телдән журнал “Кеше, уйлан кабат, кабат”
6 Кошлар – безнең дусларыбыз Декабрь Табигый материаллардан кошларга җимлекләр ясау
7 Биоиндикаторлар Январь Лишайниклардан гербарийлар ясау
8 Арча районы табигый һәйкәлләре белән танышу Февраль Онлайн сәяхәт
9 Су – син тормышның үзе Март “Чишмә” рейдын үткәрү
10 Җиребез ярдәм сорый Апрель Бөтендөнья Җир көненә “Яшь эрудитлар” бәйгесе
11 Экологик десант Апрель Экологик өмәдә катнашу
12 Носы җирлегенең экологик проблемалары Апрель Эш группалары төзү,проект эшләү
13 Шушы яктан, шушы туфрактан без Апрель Проектны яклау
14 Носы җирлегенең Кызыл китабын төзү Май Төркемнәрдә эш
15 Әйтер сүзем бар Май Носы җирлегенең Кызыл китабын тәкъдир итү
Нәтиҗә ясау этабы
1 Башкарган эшкә анализ ясау Июнь Анкета үткәрү
2 Методик берләшмәдә чыгыш ясау Июнь Проект буенча чыгыш
  1. Көтелгән нәтиҗәләр:

Укучылар  өчен: 

  1. Укучыларда экологик культура булдыу.
  2. Табигатьтә һәм көндәлек тормышта беренчел экологик куркынычсызлык тәрбиясе күнекмәләре бирү
  3. Укучыларның эзләнү-танып белү эшчәнлеге киңәю.
  4. Укучыларда әйләнә-тирәгә һәм үзләренең сәламәтлекләренә карата җаваплылык хисе арту
  5. Укучыларның табигый объектлар белән гади һәм катлаулы тәҗрибәләр үткәреп , үзләре өчен файдалы белемнәр туплауларына ирешү.
  6.  Укучыларда табигатькә һәм табигый объектларга карата миһырбанлылык, тәрбияләү һәм табигатьтә куркынычсызлык кагыйдәләрен  саклау.

Педагоглар өчен:

  1. Экологик тәрбия бирү  эшенең эчтәлеген яңарту.
  2. Дәресләрдә һәм дәресләрдән тыш чараларда файдалану өчен сценарийлар, методик материаллар, фотоматериаллар, проектлар, фәнни – тикшеренү эшләре туплау.
  1. Проектның киләчәк үсеше перспективалары

 5 нче сыйныф укучылары “Яшь эколог” дәрестән тыш эшчәнлегендә теләп шөгыльләнәләр. Эшчәнлек барышында укучылар бик теләп фәнни – тикшеренү эшләре башкаралар, экологик мониторингта катнашалар. Ел дәвамында Бөтенрәсәйкүләм, республикакүләм акцияләрдә катнашу укучыларның экологик культурасын үстерүгә ярдәм итәр дип уйлыйм. Даими рәвештә төрле экорейдлар үткәрү, укучылар инициативасы белән өмәләр үткәрү күздә тотыла. Укучылар белән җирлегебезнең, районыбызның экологик проблемаларын чишү юлларын өйрәнербез. Табигатьтә үзләрен тоту культурасы, үзләренең гамәлләренә җаваплылык арттыр дип ышанам..”Яшь эколог” дәрестән тыш эшчәнлегендә шөгыльләнү укучыларның экологик культурасын, экологик үзаңын үстерүгә ярдәм иттәме дигән сорауга, әти-әниләр дә, укытучылар да уңай җавап бирде. Димәк, проектны алдагы уку елларында да дәвам итәргә кирәк. Киләчәктә 6-9 нчы сыйныфлар өчен “Яшь эколог” дәрестән тыш эшчәнлеге программасы төзүне үз алдыма бурыч итеп куям.

Кушымта 

“Яшь эколог” дәрестән тыш эшчәнлегенең эчтәлеге

Бүлек 1. Үсемлекләр – табигать бизәге. (11сәгать)

Кереш. Үсемлекләрнең яшәү формалары. Үсемлекләрнең тереклеге. Үсемлекләрнең табигатьтәге һәм кеше тормышындагы роле. Матурлык – янәшәдә.  Дару үсемлекләре.  Агулы үсемлекләр. Носы җирлегенең сирәк калган үсемлекләре.  Экскурсия. “Табигатьтәге сезонлы үзгәрешләргә фенологик күзәтү.” Проект  “Биоиндикаторлар”

Бүлек 2. Хайваннар экологиясе. (10 сәгать)

Хайваннарның күптөрлелеге . Яшәү тирәлеге. Туклану чылбыры. Хайваннар дөньясы һәм аларның кеше тормышындагы роле. Кошлар – безнең дусларыбыз. Кошлар ашханәсе. Кызыклы орнитология .Зоопарклар. Тыюлыклар. Милли парклар. Арча районы табигый һәйкәлләре белән танышу. Сирәк калган һәм саклауга мохтаҗ хайваннар. Проект “Алар саклауга мохтаҗ”.

Бүлек 3. Табигать язмышы – безнең язмышы  (14сәгать).

Су – син тормышның үзе. Чишмәләр – Җир ананың күзләре. Суның химик составын өйрәнү. Җиребез ярдәм сорый. Экологик десант. Урман – безнең планетабызның яшел үпкәләре. Носы җирлегенең экологик проблемалары. Шушы яктан, шушы туфрактан без. Носы җирлегенең Кызыл китабын төзү. Әйтер сүзем бар.

                               Календарь – тематик планлаштыру

Өйрәнелә торган бүлек, дәрес темасы Кол – во часов Эшчәнлекнең төп формалары һәм төрләре Дата
План Факт
Бүлек 1. Үсемлекләр – табигать бизәге. (11сәгать)
1 Кереш. Үсемлекләрнең яшәү формалары 1 Парларда эш,

“Биологик лото” уены

2 Үсемлекләрнең тереклеге 1 Тикшерү эше «Агачларның яшен билгеләү”. Үсемлекләрнең гомер озынлыгына тәэсир итүче шартларны билгеләү .  Викторина “Рекордсмен үсемлекләр”
3 Үсемлекләрнең табигатьтәге һәм кеше тормышындагы роле 1 Викторина  «Могҗизалар кыры», Табигать остаханәсе “Көзге букетлар конкурсы” 
4 Экскурсия. «Табигатьтәге сезонлы үзгәрешләргә фенологик күзәтү.» 1 Үсемлекләр дөньясындагы көзге үзгәрешләрне күзәтү, фотога төшерү
5 Матурлык – янәшәдә 1 Табигать фотоларыннан күргәзмә ясау
6 Дару үсемлекләре. 1 Төркемнәрдә эш, дару үсемлекләре турында электрон каталог төзү
7 Агулы үсемлекләр 1 Презентаця карау, агулы үсемлекләр катологын ясау.
8-9 Носы җирлегенең сирәк калган үсемлекләре 2 Телдән журнал “Кеше, уйлан кабат, кабат”
10-11 Проект  “Биоиндикаторлар” 2 Парларда эш, проектны эшләү, яклау
Бүлек 2. Хайваннар экологиясе. (11 сәгать)
12 Хайваннарның күптөрлелеге 1 «Хайваннар дөньясына сәяхәт» презентация карау. 
13 Яшәү тирәлеге.

Туклану чылбыры.

1 Рольле уен «Туклану чылбыры»

Рәсемнәр конкурсы «Яшәү тирәлеге».

14 Хайваннар дөньясы һәм аларның кеше тормышындагы роле. 1 КВН «Безнең дүрт аяклы дусларыбыз».
15 Кошлар – безнең дусларыбыз 1 Табигый материаллардан кошларга җимлекләр ясау
16 Кошлар ашханәсе 1 Фикер алышу,
17 Кызыклы орнитология 1 Төркемнәрдә эш,

КВН

18 Зоопарклар. Тыюлыклар. Милли парклар. 1 Видеофильм «Заповедники и национальные парки». Фикер алышу
19 Арча районы табигый һәйкәлләре белән танышу 1 Парларда эш,

Онлайн сәяхәт

20 Сирәк калган һәм саклауга мохтаҗ хайваннар 1 Төркемнәрдә эш,

Телдән журнал

21-22 Проект “Алар саклауга мохтаҗ” 2 Төркемнәрдә эш,

Проект эшләү һәм яклау

Бүлек 3. Табигать язмышы – безнең язмышы  (14сәгать).
23 Су – син тормышның үзе 1 Бөтендөнья су көнен билгеләп үтү
24 Чишмәләр – Җир ананың күзләре 1 Чишмәләрне чистарту буенча экологик десант
25 Суның химик составын өйрәнү 1 Тикшеренү эше “Суның химик составын өйрәнү”
26 Җиребез ярдәм сорый 1 Бөтендөнья Җир көненә “Яшь эрудитлар” бәйгесе
27 Экологик десант 1 Экологик өмәдә катнашу
28 Урман – безнең планетабызның яшел үпкәләре 1 Урман утырту акциясендә катнашу
29-31 Носы җирлегенең экологик проблемалары 3 Эш группалары төзү,проект эшләү
32 Шушы яктан, шушы туфрактан без 1 Проектны яклау
33 – 34 Носы җирлегенең Кызыл китабын төзү 2 Төркемнәрдә эш
35 Әйтер сүзем бар 1 Носы җирлегенең Кызыл китабын тәкъдир итү

Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районы Кадрәк “Ландыш”балалар бакчасы

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга экологик тәрбия бирү

(педагогик киңәшмә өчен чыгыш)

Гыйләҗева Ландыш Алексеевна, Минзәлә

районы Кадрәк “Ландыш”балалар бакчасы тәрбиячесе

2018ел

Мэктэпкэчэ яшьтэге балаларга экологик тэрбия биру.

(педагогик киңәшмә өчен чыгыш)

Экология дөньякүләм әhәмиятле, мөhим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Ул үзенең актуальлеге, үткенлеге белән бүген бөтен кешелек алдына килеп басты. Чөнки киләчәк буыннар язмышын фән-техника казанышлары түгел, ә җир-суларның экологик торышы хәл итәчәк, итештеру эшчэнлегенен тизлеге арткан саен, экологик проблемалар кубэя бара. Экология проблемасынын глобаль проблема булып, анын узебез яши торган урында да чагылуы тэрбиячедэ борчылу тудыра hэм торле педагогик эшчэнлеккэ этэрэ. Экологик анлылык, фикерлэу дэрэжэсе, культурылылык – болар килеп туган хэлдэн чыгунын бердэнбер юлы булып тора. Табигатьнең киләчәге, бөтенлеге кеше кулында. Табигатьне күзәтү, аны өйрәнү, сакларга омтылу- балаларның рухи дөньясын баета, уйларга өйрәтә. Шуның өчен балалар бакчасында тирә-якны өйрәнү, табигатькә сакчыл караш, экологик тәрбия зур урын алып тора.Э мона балаларга кече яшьтэн экологик тэрбия биреп кенэ ирешергэ момкин . Табигатьне кузэту, аны ойрэну, сакларга омтылу – балаларнын рухи доньясын баета, уйларга ойрэтэ. Монын очен без торкемдэ шартлар тудырырга, экологик почмак булдырдык. Табигать почмагына яшь узенчэлегенэ туры килерлек голлэр утырттык. Балалар hэр конне голлэрнен ничек усеп, чэчэк атуын кузэтэ, топлэрен йомшарталар, су сибэлэр, тузанын сортэлэр. Шау чэчэктэ утырган усемлеклэрнен матурлыгын куреп сокланалар. Эгэр даими тэрбиялэмэсэн, аларнын шулай усмэячэген, усемлеклэрнен дэ тере табигать икэнен, аларнын усешенэ яктылык, су сибеп тору, топлэрен йомшарту кирэк икэнен уз кузлэре белэн куреп торалар. Голлэрнен торенэ, нинди табигать шартларына яраклашып усуенэ карап, тэрбиялэу ысуллары да торле икэнен узлэштерэлэр,- бу максаттан махсус шогельлэр уткэрелэ. Табигатьтэ hэм табигать почмакларында башка юнэлештэге эшлэрдэ балаларны кызыксындырырлык итеп оештырылган. Алар анда бик телэп эшлилэр. Кыш көннәрендэ тэрэзэ тобендэ суган устеру,агач ботагында борелэрнен ачылуын кузэту бик кызыклы. Яз коне клумбалар hэм яшелчэ тутэллэре эзерлэу, усентелэр, яшелчэлэр утырту, су сибу, аларнын ничек усуен кузэтеп нэтижэ ясау – менэ шундый эшлэр белэн мэшгуль без. Эшебезнен нэтижэсе дэ бар: клумбаларыбыз иртэ яздан, сонгы козгэ кадэр чэчэклэргэ кумелеп утыра. Кыш коннэрендэ балалар кошлар турында кайгырттылар, ойлэреннэн ярма, конбагыш ише нэрсэлэр алып килделэр. Саф hавага чыкканда, аларны жимлеккэ салдык. Балалар жимлектэн ашаган песнэклэрне кузэтергэ яраталар, кышын ачыккан кошларны кызганалар иде. Безнен балалар бакчасында кечкенэ урман почмагы бар. Анда нарат, карагай, балан, милэш, чия, кара карлыган… h.б. Козен милэшнен янып торган жимешлэренэ, аллы-голле яфракларына карап сокланабыз, кыш буе анын кошларны азык белэн тээмин итеп торуы турында сойлэшэбез. Шулай итеп, балаларга туган жирнен матурлыгын тоярга, ана hэрвакыт ярдэм итэргэ кирэклеге турында ойрэтэбез. Балалар белэн торле экологик бэйрэмнэр уткэрэбез: «Урманда козге бэйрэм», «Кошлар коне», «Нэуруз», «Урман – зур байлык», «Яшел урман аланы»,”Яфрак бэйрэме” ,h.б. Бу бэйрэмнэрдэ балалар белемнэрен тирэнэйтэлэр, жэнлеклэрнен кышкы эзерлеге белэн танышалар, кошларны каршы алырга эзерлэнэлэр. Торле тэжрибэлэр уткэру дэ балаларга бик ошый. Су, hава, ташлар, туфрак белэн уткэрелгэн тэжрибэлэр балаларга табигатьне яхшырак анларга ярдэм итэ, аларнын уйлау, фикерлэу дэрэжэлэрен камиллэштерэ.Тэжрибэлэр ярдэмендэ бала яна эйберлэр белергэ омтыла, ижади эзлэнэ, анын кунелендэ яна сораулар туа, ул узлектэн, торле юллар белэн нэтижэлэр ясарга ойрэнэ. Татар балалар фольклоры аркылы туган табигать турындагы белемнэрен кинэйту, табигатьтэге узгэрешлэрне курэ белергэ, ел фасылларын аера белергэ ойрэту, туган табигатьтэге башка тереклек иялэренэ сак караш hэм мэхэббэт тэрбиялэу бурычлары да утэлэ. Менэ шуна курэ дэ без экологик тэрбия биру остендэ эшлэгэндэ табышмаклар, экиятлэр, мэкальлэр, сынамышларны, тизэйткечлэрне еш кулланабыз. Дэреслэрдэн алган белемнэрен, уз куллары белэн ясаган тэжрибэлэрне без экскурсиягэ чыккач ныгытабыз. Чонки бала табигать белэн якыннан таныша. Аларда кузэтучэнлек тэрбияли , гадэти эйберлэрдэ торле яналыклар курергэ, эйлэнэ – тирэнен матурлыгын тоярга, уйланырга, эзлэнергэ ойрэтэ. Экскурсиялэр, сэяхэтлэр барышында куп кенэ бурычлар утэлэ: — кузэтулэр барышында hава узгэрешлэренэ игътибар итэргэ; — усемлек, божэклэрне тышкы кыяфэтенэ карап танырга, исемен эйтэ алуларына ирешу; — кунелгэ ягымлы авазларны тынлый hэм матур сузлэр белэн эйтергэ ойрэту; — табигать кочагында узенне дорес тоту, жир-суны пычратмау, яшеллекне hэм жан иялэрен саклау кирэклеген тошендеру; — табигатькэ мэхэббэт, усемлеклэргэ, торле жан иялэренэ сакчыл караш тэрбиялэу. Балалар бакчасында гына экологик тэрбия биреп, ата-аналар тарафыннан ярдэм булмаса, унай нэтижэлэргэ ирешеп булмас иде. Экология буенча эшлэу дэверендэ ата-аналар белэн уткэрелгэн энгэмэлэр, биремнэр, ачык шогыльлэр, табигатькэ чыгулар, табигатьтэ файдалы хезмэттэ катнашулар, балалар hэм ата-аналар белэн бергэлэп табыйгы байлыклардан, гамэлгэ яраксыз нэрсэлэрдэн эйберлэр ясау h.б. – болар барысы да бала белэн ата- ананы, ата-ана белэн тэрбиячене якынайтты, узара анлашып эшлэудэ зур роль уйнады. Ата-аналар белэн системалы рэвештэ эшлэгэндэ генэ унай нэтижэлэргэ ирешергэ момкин булуын ачыкландык, еллык эш планы тозедек. Март-апрель айларында усемлек усеше буенча тэжрибэлэр уткэрэлэр. Һэр бала узе утырткан усемлекнен усешен дэрэжэдэ ясап, кузэтеп бара. Балаларга экологик белем hэм тэрбия бируне уеннар аша алып барырга тырышабыз. Торле дидактик, хэрэкэтле, татар-халык уеннарын кулланабыз: «Мина агачлар кирэк?», «Мина кайсы агач яфрагы», «Уйлап кара» h.б. Балалар белэн эшлэунен нэтижэлелеге диагностикадан, тестлардан куренэ. Ел башында hэм ел азагында уткэрелгэн диагностика балаларнын экологик белемнэре, фикерлэу дэрэжэлэре, экологик кузаллаулары усешен hэм гади генэ булса да, нэтижэ чыгара белулэренен дэрэжэсен курсэтте. Билгеле, ботен балаларнын да уйлау, фикерлэу hэм белемне кабул иту дэрэжэсе бер ук торле тугел, шуна курэ мин hэр баланын шэхси узенчэлеген куз алдында тотып эшлэдек. Кече яшьтэн табигатьне анлап, аны яратып үсү бик моhим. Киләчәктә балаларнын табигать сакчылары булуына ышанабыз.

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Элементы сценария фильма
  • Экология туралы сценарий
  • Элементы сценария презентации
  • Экология вода сценарий
  • Элементы драматургии сценария