Энилэр бэйрэме сценарий зурлар торкеме

Бәйрәм балалар катнашында театр белән башланып китә. Керпе малае әнисен бәйрәм белән котлап чәчәкләр бәйләме бүләк итә.. Дошкольное образование, Дошкольникам, Зурлар катнаш төркемендә "Әниләр бәйрәме"

Зурлар – катнаш төркемендә әниләр бәйрәме :

“Иң кадерлем – әнием!”

Максат: Газиз аналарга мәхәббәт, игътибарлы мөнәсәбәт, шәфкатьлелек тәрбияләү һәм аларның олы зат булуына төшендерү.

Балаларның фикер йөртү сәләтләрен, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен үстерү. Әниләрне бакчага җәлеп итү.

Балаларны ата – аналар белән берлектә тәрбияләү бәйләнешен ныгыту

Бәйрәм балалар башкаруында театр белән башланып китә.

Театры “Әнигә бүләк”

Катнашалар: алып баручы, куян, төлке, әни керпе,керпе малае, чәчәкләр.

А.б: Урманда, бик матур аланда керпе гаиләсе яши. Әнисе улының йокыдан торганын көтә.

А.к. Бигрәк озак йоклады бу малай бүген. Яңгырдан соң гөмбәләр үсеп чыккандыр. Ярар йокласын инде мин барып гөмбәләр җыеп кайтыйм эле.

А.б. кәрзинен алып, чыгып китә.

А.б. Әнисе чыгып китүгә керпе малае йокысыннан тора да урамга чыга.

Аның каршысына куян кызы йөгереп килә.

К.м: Исәнме, Йомшаккай! Каян кайтасың болай ашыгып, кулыңда нәрсә бар?

Куян кызы: Мин бүген бик иртә тордым, тиз генә бакчага барып кайттым. Әниемә бүләккә кишер җыйдым.

К.м. Ә, синең әниеңнең туган көнедер.

К.кызы: Юк, син белмисең мәллә бүген бит әниләр бәйрәме.

К.м. Нинди бәйрәм соң ул?

К.Кызы: Бу бөтен бөтен дөньяда яшәүче әниләрнең бәйрәме. Шушы бәйрәмгә мин әниемә кишер бүләк итәм. Ә син үзеңнең әниеңә нәрсә бүләк итәсең?

К.м Белмим, нәрсә бүләк итим икән, минем бүләгем дә юк.

К.кызы. Ой,ой, төлке килә ахрысы. Мин тизрәк качыйм, әле.

А.б: Куян кызы ашыга, ашыга йөгереп китә. Керпе малае аптырап кала.

К.м. Нәрсә бүләк итим икән әниемә?

Төлке: Йөгердем куян кызы артыннан, йөгердем,һич тота алмадым. Бигрәк кызу йөгерә. Тукта әле, монда нинди ис килә? Ә, керпе малае, менә мин сине ашыйм инде алайса. Хәзер туктап тор, тешләремне генә кайрап килим әле.

К.м. Нишлим икән, мин бит куян кебек тиз йөгерә алмыйм.

А.б. Керпе малае куркып кала. Кем булыша инде керпе малаена. Шул вакыт ул ниндидер тавыш ишетә.

Чәчәкләр: Кил монда, кил без сине үзебез яшерәбез.

К.м. Кем соң сез?

Ч. Без, чәчәкләр.

А.б: Керпе малае чәчәкләр арасына кереп кача. Бу вакытта төлке кире әйләнеп килә, ә керпе малаеннан җилләр искән.

Т: Кая соң керпе малае, әле генә монда иде. Качкандыр инде, керпене дә ашый алмадым, куянны да ашый алмадым. Ярар юлымны дәвам итим, тагын берәрсе очрар әле.

А.б. Төлке китеп бара. Төлке киткәч керпе малае чәчәкләр арасыннан чыга.

К.м. Рәхмәт, сезгә чәчәкләр. Мине төлкедән коткарып калдыгыз. Сез шундый матурлар,үтенеп сорыйм, әйдәгез безгә кайтыйк, әниемне әниләр көне котлыйбыз.

Ч. Без бик шатланып кайтыр идек, безнең аякларыбыз юк бит.

К.м. Кайгырмагыз, мин сезне үзем күтәреп алып кайтам.

А.б. Керпе малае чәчәкләрне кочагына ала да, өенә йөгерә. Бу вакытта әнисе гөмбәләр җыеп кайта һәм гөмбәләрне кибәргә элеп йөри икән.

К.м: Әнием, әнием чык әле бире.

А.б. Әнисе чыга, керпе малае чәчәкләр арасыннан күренми дә.

А.к. Абау нинди матур чәчәкләр үскән безнең өй түрендә, тик минем улым гына күренми. Сез аны күрмәдегезме?

К .м. Мин монда бит әнием, бу матур чәчәкләр сиңа әнием.

Әнием, кадерлем!

Син – эңҗе бөртегем!

Син – хөрмә җимешем,

Син – йөрәк тибешем,

Әниләр бәйрәме белән котлыйм сине әнием !!!

А.к. Рәхмәт, улым! Мин чәчәкләрне бик яратам, ә сине бар нәрсәдән дә катырак яратам!!!

Тәрбияче: Кадерле балалар, хөрмәтле кунакларыбыз – әниләр! Һәр елны ноябрь аеның соңгы якшәмбесендә илебездә Әниләр көне билгеләп үтелә.

Кадерле әниләр!

Сезне якынлашып килүче Әниләр бәйрәме белән тәбрик итәбез. Сезгә иң изге теләкләр телибез. Аллаһ Тәгалә сезгә бәхет бирсен, кайгылардан сакласын!

Балаларыгыз турында гел яхшы сүзләр генә ишетеп яшәргә язсын Сезгә! Бергә-бергә сөенешеп яшәргә насыйп итсен!

Матур булсын, котлы булсын бәйрәмегез!

Бүген әйтеләсе теләкләребез, җырларыбыз, биюләребез – барысы да чын йөрәктән, күңелнең иң-иң түреннән – сезнең өчен бәйрәм бүләге булсын!

Җыр “Әниемә сөю бүләк итик” зурлар төркеме

Бүген бездә зур бәйрәм,

Һәр кеше дә сөенгән.

Чөнки безгә кунакка

Безнең әниләр килгән.

Бүген җил дә йомшак исә,

Кояш та назлы көлә.

Бүген җиргә иң-иң якты,

Матур бер бәйрәм килә.

Буген әниләр бәйрәме,

Зур бәйрәм бүген бездә.

Әниләрнең бәйрәменә

Җыелдык барыбыз да.

Әйтәсебез килә бүген

Кадерле әниләргә:

Әле ярый сез бар җирдә

Без, сабый нәниләргә.

Әниләрне барыбыз да

Кадерлибез, зурлыйбыз.

Чын күңелдән һәммәгезне

Бәйрәм белән котлыйбыз!

Котлап бүген сезнең барчагызны

Әниләр көне белән

Бәйрәмебезне башлыйбыз

Иң матур бер җыр белән.

Җыр: _____________________

Тал бишекләрдә тирбәтеп

Кем ул көйләр көйләгән?

Әниләр бит, әниләр бит

Кызык әкият сөйләгән.

1 уен

А.Б. Әйдәгез, балалар әниләрегезне сынап карыйк әле, сезгә әкият укыйлар микән.? Мин әкияттән өзекләр укыйм, сез шул әкиятнең исемен әйтегез.

Менә шуңа иң матур сүз

Әни сүзе була ул.

Иң кадерле кеше җирдә

Әни үзе була ул.

Иң-иң сабыр, иң-иң тыйнак,

Иң ягымлы кешеләр.

Иң сөйкемле, мәрхәмәтле

Алар безнең әниләр!

Көнгә ничә тапкыр “әни” дибез,

Рәхәт тә соң “әни” диюләр.

Шигырьләр һәм җырлар бүләк итик,

Бүләк итик матур биюләр.

Бию: _____________________

Әнием минем матур,

Күзләре якты, көләч.

Шундый күңелле була

Ул өйгә кайтып кергәч.

Син, әнием, минем өчен

Бу дөньяда бер генә.

Елмайганда күзләреңнән

Бар өйгә нур бөркелә.

Һәркемгә әни кирәк,

Ә әнигә кем кирәк?

Әниләргә без кирәк,

Якты, аяз көн кирәк.

Тәрбияче:

Күмәкләшеп барыбыз бергә

Җырлап (биеп) алыйк, әйдә әле.

Котлы булсын, гөрләп торсын

Әниләрнең бәйрәме!

А.Б. Әйдәгез, балалар әниләрне дә биергә чакырыйк.

2нче уен:

2 түгәрәккә басабыз. Уртадагы түгәрәккә – балалар, ә тышкы түгәрәккә әниләр баса. Түгәрәктә биибез. Музыка туктауга, һәркем үз әнисен эзләп таба һәм парлашып бии.

Йоклап китсәм ялгыш кына

Телевизор каршында.

Кемдер назлап-сөеп кенә

Иңнәремә кагыла.

Бу кем икән? Кемнең шундый

Майдай йомшак куллары?

Юк, мин беләм! Шулай назлый

Әнием генә бары.

Кичен бакчадан кайтканда

Кем ул яныма килеп

Кочагына ала сөеп:

Кайттыңмы, балам, – диеп?

А.б. Балалар әниләрне тагын бер кат сынап алыйк әле.

3 нче уен «Үз балаңны таны» уены.

Балалардан алдан ук сорауларга җавап алына һәм анкета тутырыла:

— баланың әнисе пешерә торган иң яраткан ризыгы?

— иң яраткан уенчыгы

— балага кыска гына характеристика бирелә. Шуларга таянып әни кеше үз баласын танырга тиеш.

Кем булсын соң, кемнән шулай

Ямьләнә дөнья тагы?

Күңелемнең сүнмәс нуры –

Әнием генә бары.

Якты йөзле, шат күңелле

Уңган һәм бик тә тырыш.

Бакчабыздан җыеп ала

Ел саен бик күп уңыш.

-Кем турында сөйли бу?- дип

Аптырашта калдыңмы?

Әнием турында әйткәнне

Чыннан да аңладыңмы?

Өлгер дә ул, булдыклы да

Әнием, әнекәем.

Рәхмәт әйтәм сиңа бүген

Син – минем гүзәл гөлкәем!

Бик күңелле, бик рәхәт

Безнең әниләр булгач!

Әниләргә булышырбыз

Үсеп зур кеше булгач.

А.б. Җырла, дисәләр, җырларбыз

Бер дә каршы килмибез.

Әй, әниләр, ишетегез!

Сезнең өчен җырлыйбыз.

Иң сөйкемле сүзләр – сезнеке!

Йомшак, җылы куллар – сезнеке!

Иң-иң татлы сүзләр – сезнеке!

Җан изрәткеч җырлар – сезнеке!

Сездән башка күпне белмәс идек,

Сездән башка берни кылмас идек,

Сездән башка кеше булмас идек!

Чәчәк букетлары бүләк итсәк,

Чәчәк букетлары корыр ул.

Йөрәк җылыбызны бүләк иттек,

Югалтмассыз, мәңге торыр ул.

(Балалар үз куллары белән әзерләгән бүләкләрен әниләренә тапшыралар)

Тәрбияче:

Аллаһ Тәгалә сезгә җан тынычлыгы, тән сихәте, озын гомер насыйп итсен. Мең-мең рәхмәт Сезгә, әнкәйләр!

Кадерле әниләр, сезгә бүгенге бәйрәмдә катнашуыгыз өчен зур рәхмәт, тагын бер кат барыгызны да бәйрәм белән котлыйбыз. Озак еллар сау-сәламәт, өегезнең нуры булып, тыныч тормышта бәхетле гомер кичерегез!

Йөрәктән – йөрәккә.

(Әниләр көненә багышлангланган бәйрәм концерты)

  1. Хәерле көн, кадерле әниләр, әбиләр, хөрмәтле укытучылар һәм укучылар! Җир йөзендәге иң гүзәл, иң бөек, иң илаһи затлар булган әниләргә  багышланган  “Йөрәктән — йөрәккә”   дип аталган бәйрәм концертыбызны башлыйбыз.
  2. Мәхәббәте һичбер киртәләрне белми торган, күкрәк сөте белән хәят биргән… ананы олылыйк! Дөньяның бөтен матурлыгы анада. Анадан башка шагыйрь дә, анадан башка батыр да булмый. Дан аналарга!
  3. Мәрхәмәтле безнең  әниләр.
    Җиргә  матурлыкны, илгә  батырлыкны
    Сез бирәсез, гүзәл  әниләр.
  4. Бүген әйтеләсе теләкләребез, җырларыбыз, биюләребез – барысы да чын йөрәктән, күңелнең иң-иң түреннән — сезнең өчен. Бары тик йөрәктән әйтелгән сүзләр генә йөрәккә барып ирешә. Кабул итеп  алыгыз,  рәхәтләнеп тыңлагыз, ял итегез.

Концерт номеры_______________________________________________________________

(Сәхнәгә 3 укучы чыга,)

  • Дөньяга кеше дигән олы зат туды. Менә аның беренче авазлары 
    яңгырады. Сабый үзен дөньяга китергән әнисенең күкрәгенә 
    сыенды. Ана сабыена иң татлы, иркә сүзләр әйтеп, яшәү көченә 
    ия булган күкрәк сөтен бирде, ак биләүгә салып бишек җырын 
    җырлады.

Бишек җыры көе. Ана чыга, кулында биләүгә биләгән бала.  Сәхнә алдында урындыкка утырып  җырлый. Калганнар арткы планга күчә.җыр беткәч Ана үз урынында кала. Шигырь сөйләүчеләр алгарак киләләлр)

  • “Әни, ” – диеп телем ачылган, 
    “Балам, ” – диеп кулга алгансың.
    Туган яктан чыгып китсәң дә
    Онытмый шул ана баласын.
    Әнкәйләргә булган мәхәббәт,
    Мәрхәмәтлелек күмсен җир йөзен.
    Рәнҗетмәгез бер үк, балалар,
    Әнкәйләрнең нечкә күңелен.
  • Көннәр буе йөгерсәм дә, 
    Мин армыймын.
    Уку авыр булса булсын – 
    Зарланмыймын.
    Орышсаң да кайвакытта
    Еламыйм ич.
    Син шат булсаң, тора алмыйм
    Елмаймый һич.
    Исәнлек-саулык сорап,
    Дога кылам:
    Әниемнән аермасын
    Берүк, Ходам.

(Бишек җыры көе астында керәләр алып баручылар чыга)

1.Тормышыбызны ямьләүче иң шәфкатьле, иң мәрхәмәтле газиз кеше кем соң ул? 
Барысы бергә. Ул минем кадерле әнием!


2. Үзе сөйкемле булу белән бергә күңеле дә матур гүзәл ханым ?
Барысы бергә. Ул минем газиз әнием!


3. Өйне – ямьле, ризыкны тәмле итүче өлгер хуҗабикә 
Барысы бергә. Ул минем алтын куллы әнием!  

 4. Әни, әнкәй… Бу якты дөньяга килгәч тә безне, йомшак куллары белән сыйпап, ак биләүгә биләүче, еласак, жыр көйләп юатучы, татлы йокыдан иркәләп уятучы, яшәргә көч — дәрт бирүче, гомер буена кайгы – шатлыкларыбызны уртаклашучы, тормышыбызнын бизәге, таянычы, акыллы уй – фикерләре белән тормыш дигән олы юлдан алып баручы ул.                                                                        

1. Җәмгыятебез дә әниләрнең ижтимагый әһәмиятен күтәрү максатыннан Россия Федерациясе Президентының 1998 елнын 30 гыйнварында чыккан №120 номерлы карары нигезендэ Россиядә ноябрь аеның сонгы якшәмбесе ел саен “Әниләр көне” булып билгеләп үтелә. Быел ул  24  ноябрь көненә туры килде.

2. Кадерле, газиз әниләребез! Сезне бәйрәмегез белән чын йөрәктән котлыйбыз. Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер телибез.

3.  Балаларыгызга һәрвакыт терәк булып, гомер буе аларның йөрәк җылысын тоеп , кадер – хөрмәттә яшәргә язсын.

4.  Ана назы – җирдә ул мәңгелек, Мәңгелек җыр – бишек җырыгыз. Без узасы юлда маяк булып гомер буе балкып торыгыз.        

Концерт номерлары. 1.                          

                                     2.

1. Бу залда төрле буын әниләребез  бар: бик яшьләре дә, өлкән яшьтәгеләре дә,  элекке саулыкларын югалтканнары да, йозләрен  җыерчыклар  каплаган әбиләребез дә  бар. Заманында алар кемнәр генә булмаганнар да, нинди генә эшләр башкармаганнар.  

2. Кадерле әниләр, дәү әниләр, яраткан әбиләребез!  Сез  Сезнең бәхет байлык та, муллык та, зиннәтле киемнәр дә булмаган. Бәхетегез – алны-ялны белмичә эшләүче кытыршы , тырыш кулларыгыз.

Шигырь: “Исән чакта белик кадерләрен” (К. Булатова)

Синең дә ул, апам, исеңдәдер

Балачаклар. Сугыш еллары.

Әниемнең үлем тырнагыннан

Алып калган изге куллары.

Күз алдымда һаман авылымның

Солы җире, арыш кырлары

Әниемнең арыш кырларында

Иген урган тырыш куллары.

Какы үскән такыр басулары,

Кузгалаклы чоңгыл буйлары.

Әниемнең шушы басулардан

Үлән җыйган җитез куллары.

Кул сыртыннан укыйм тамырларын,

Шул елларның тормыш язмасын

Исән чакта белик кадерләрен,

Үкенечкә берүк калмасын.

Концерт номерлары. 1.

                                      2.

1. Кайберәүләр: «Кояш – бер генә!» – ди.

Мин килешмим – икәү ул минем

Аның берсе балкый күк йөзендә,

Икенчесе – өйдә әнием.

Бер кояшым бирә тормыш уты,

Икенчесе – йөрәк җылысын.

Бөтен гомерем үтсен шулар белән

Шул бәхетемнең иң-иң олысы.

2. Сездә яши сүрелмәслек хисләр,
Йөзегездә  шәфкать нурлары.
Сезнең  җырлар аша күчә безгә
Туган халкыбызның моңнары.

— Ә хәзер сәхнәгә  кадерле әниләребезне чакырабыз.  Хуснулгатина Гөлфия апаның моңлы тавышы бәйрәмдә нур өстенә нур булыр.

Хуснулгатина Гөлфия  җыр башкара.

Сәхнәгә,  Лилия апаны чакырабыз. Ул язган шигырь юллары һәркемнең йөрәгенә үтеп керә. Рәхим итегез, Лилия апа.                                                                                                 Лилия үзе иҗат иткән  шигырьләрен сөйли.

Бәйрәм белән котлап, үзенең җырын бүләк итә Нуруллина Руфия апа. Рәхим итегез!                                                                                                                                   Нуруллина Руфия  җыр башкара.

1. Сабый дөньяга килгән сәгатеннән үк ананың йомшак кулларын сизеп, күңел җылысын, ягымлы карашын, мәхәббәтен тоеп яши. Ана өчен бала – җир йөзендә бернәрсә белән дә тиңли алмаслык, кадерле йөрәк парәсе. Еллар үтеп без күпме генә яшькә җитсәк тә, газиз әниләребез өчен кечкенә булып калабыз.2. Әнкәйләр турында язучылар әсәрләр, шагыйрьләр шигырьләр, композиторлар җырлар язалар.  Әниләр турында язылган  тагын бер  шигырьне  тыңлап үтик. 

Шигырь:  сөйли  Нуруллина Әнисә  

3. Бүген  бәйрәм. Ә бәйрәм сюрпризларга бай була. Сезнең өчен шаян бәйрәм лотереясы.

Уен:  Шаян лотерея.

4. Ә кемнәр бүген лотерея билетлары алырга өлгермәде кайгырмагыз. Чөнки  сез  иң зур бүләк – матур җыр оттыгыз.  Барыгызны да отышларыгыз белән котлыйбыз. Кадерле әниләребез. Сезне бәйрәм белән котлап җырлый Ибрагимов Мәүлет абый.  Рәхим итегез.

Җырлый  Ибрагимова Мәүлет.

  1. Гомер җиле шаулап искән чакта,                                                                                        Форсат табып, уйлап кара син:                                                                                  Ап-ак биләүдәме, ак чәчлеме,                                                                                                      Әнкәң өчен барыбер бала син…
  2. Ул бердәнбер якты  таң йолдызың,                                                                              Кабатланмас татлы төшең ул;                                                                                        Күпме җәфа чиккән, кан-яшь түккән,                                                                               Синең кеше булуың өчен ул.
  1. Ул гүзәллек. Җирдә ярсу көч ул.                                                                                     Эшли ала барсын , барсын да…                                                                                       Без һәрвакыт шуның барсы өчен                                                                       Бурычлыбыз ана каршында        
  2. Аналарның күңеле балаларда,                                                                                                 Бала күңеле,  диләр, далада.                                                                                                   Тик онытмыйк шуны: ике килми                                                                                       Хезмәт итү ата-анага.                                                                                      

Сәхнәләштерелгән күренеш

       Вальс

Ә хәзер сәхнәгә кабат  әниләрне чакырабыз.  Нуртдинова Нәфисә апа сезгә үзенең бәйрәм  сәламен җиткерә

Җырлый  Нуртдинова Нәфисә

    Ә  Исхакова Зөлфия  апа башкарылачак җырын  җир йөзендәге  барлык      әниләргә багышлый. Рәхим итегез, сәхнәбез  түренә.

Җырлый  Исхакова Зөлфия.

Сәхнәдә Ибрагимова  Роза апа.

Җырлый  Ибрагимова Роза

  1. Гаиләне тотучы да, таркатучы да хатын-кыз, ди халык. Әйе, гаиләдә күп нәрсә хатын-кыздан тора. Гомер-гомергә хатын-кызга мәдхия җырлана. Ул ана дигән исемне горур йөртүче дә, ул – яшәеш нигезе дә, ул – гүзәл зат та, ул – изге җан да сабыр да, тыйнак та… 
  2. Ләкин  тормышыбызда төрле гыйбрәтле хәлләр ишетелеп тора. Илдә  картлар һәм ятим балалар йортларының саны арта бара. Бу – бик тә  кызганыч хәл. Сабыйларыбызга тигез гаиләдә, сәламәт булып үсәргә, ә  әти — әниләргә — гомер буе балалары янәшәсендә яшәргә язсын. Һәр  ата-ананың  изге  теләге  кабул булсын ! Бер-беребезгә ягымлы булыйк, матур сүзләр  генә  әйтеп  яшик. 

Шигырь:  Нуртдинова Рузилә (үзе иҗат иткән)

Шигырь: “Рәнҗү”  (Э. Шәрифуллина) Хуснулгатина Гөлфинә

  1. Бер ягымда –әтием                                                                                                                 Бер ягымда -әнием.                                                                                                           Уңымда да,сулымда да                                                                                                      Таянычым бар минем.
  2.  Канатлар кирәк түгел                                                                                                              Пар атлар кирәк түгел.                                                                                                       Аякларым җиргә тими                                                                                                                    Очар кош минем күңел.

Татар халык биюе. “Шаяру”

Кадерле әниләребез.  Ә хәзер сезнең  өчен  видеокотлаулар тәкъдим  итәбез.

Видеокотлау

  1. Әнкәй – ул изге зат. Әгәр битләреңнән назлы жилләр иркәләсә, сандугачлар сайраулары, агач яфраклары лепердәткән авазлар, йөрәгеңә кереп, бәгыреңне өзсә, бел – бу әниең рухы булыр.
  2.  Әгәр син шатлансаң, ләззәт алсаң, бәхетеңне тапсаң , бел – һәммәсе дә әниеңнең йокысыз төннәреннән, кайнар күз яшьләреннән, «балам, бәгырь итем»дип күргән ачы газап – михнәтләреннән. Үкенуләрем кимрәк булсын дисән, алар исән чакта карашларына куләгә төшермә, матур яшәвең, игелекле гамәлләрең белән сөендер».
  3. Ана булу – изгелекнең таҗы,

Дөньяда иң олы дәрәҗә.

Ана кеше һәрбер баласының

Бәхетенә ача тәрәзә.

  1. Ана сиңа гел яхшылык тели,

Гаепләрең булса – кичерә,

Турылыклы калыйк гомер буе

Ана дигән күркәм кешегә.


         Җыр: “Озатасың безне, әнкәй”  (бергәләп)

          — Миңа гомер биргән өчен,

         — Кадерләп үстергән өчен,

         — Назлы карашларың  өчен,

         — Пешергән ашларың  өчен,

         — Йөрәк җылыларың  өчен,

         — Шәфкатьле кулларың  өчен,

         — Барсы, барсы, барсы өчен

           Рәхмәт сиңа, әнекәем,

           Котлы булсын бәйрәмнәрең,

           Рәхмәт сиңа, барсы өчен!

«Әниемнең җылы кочагы» дип исемләнгән, эниләр коненэ багышланган татарча сценарий (концерт программасы) эниләрне котлау өчен.

Сәхнә түренә зур хәрефләр белән:
«Барлыгың да, даның-шөһрәтең дә
Анадандыр, кеше, таны шуны.
Бул ананың табан асларында —
Шуннан уза җәннәтләрнең юлы», — дип язып куелган.

Алып баручылар: Кыз һәм егет. Текстларны алардан укытмыйча, аерым шигырьләр рәвешендә төрле кешеләрдән яттан сөйләтергә дә мөмкин.

Кыз. Әни!
Бу сүзләрдә нинди тирән мәгънә!
Бу сүзләрдә нинди серлелек.
Әниләрдән тормыш башлана бит.
Ана сүзе шуңа бик бөек!

Егет. Дуслар!
Әниләрдә — йортның ачкычлары.
Әниләрдә — учак шырпысы.
Ана кочагында туңып булмый,
Ул кочакның чиксез җылысы.

Кыз. Әниләрнең көне бүген. Бәйрәм.
Ә бит һәр көн алар көне ул.
Әни безнең өчен бөтен дөнья:
Суы да ул, җире, күге ул!

Егет. Бәйрәмегез белән, кадерле Әниләр! Саулык-сәламәтлек, гаилә шатлыклары, елларның иминлеге, күңелләрнең тынычлыгы — барысы да — Сезгә! Бүгенге бәйрәм улларыгыз, кызларыгыз өчен сөенү хисләрен тагын да арттырсын. Кояшны җылырак, җилләрне ягымлырак, көннәрне аязрак, күкләрне зәңгәррәк итсен!

Кыз. Сабый чакта, бишектә ятканда, әле үзеңне аңламаганда, белмәгәндә, син инде әниеңнең ягымлы тавышын таныйсың, аның җырларына изрәп йоклыйсың, аның татлы сүзләренә кул чәбәкләп көләсең.

Егет. фәлән сыйныф укучысы Фәлән Фәләнова башкаруында
«Әниемнең җылы кочагы» җыры. Мөнир Мазунов сүзләре, Әнвәр Бакиров көе.
Сөекле әниемнең
Борчыгандыр җанын
Күңелемнең көйсез һәр чагы.
Еласам, юаткан.
Иркәләп уйнаткан
Әниемнең җылы кочагы.

Уйнаудан туйганда.
Талчыгып калганда.
Ял сорагач керфек очларым.
Җыр көйләп, тирбәтеп.
Йоклаткан изрәтеп.
Әниемнең җылы кочагы.

Давыллы көннәрдә.
Ышыклап җилләрдән.
Күкрәгенә кыскан кем тагы?
Кадерләп үстергән.
Яшәргә көч биргән
Әниемнең җылы кочагы.

Кыз. Җылы сүзгә бакый саран булдым:
Ничек әйтим аны бу көндә?
Ул сүзләргә күңелләрем бик бай:
Син укырсың, әни, күземнән.

Егет. Еллар уза. Без дә үзгәрәбез.
Сиңа карап шуны беләбез.
Синең сабыр гына яшәвеңдә
Килер көнебезне күрәбез.

Кыз. Без янында әле. Борчымыйбыз.
Белгертмибез сиңа авырда.
Китермәскә сиңа тырышабыз
Җиңел хәсрәт, үтәр кайгы да.

Егет. фәлән сыйныф укучысы Фәлән Фәләнова башкаруында җыр:

«Син һаман да унсигездә кебек». Расих Ханнанов сузләре, Айрат Кобагышев көе.
Син һаман да унсигездә кебек,
Син һаман да шулай сөйкемле.
Чәчләреңне тик шаярып кына
Акка буягансың шикелле.

Яшьлек узды, сизми калдым, дисең.
Сүзкәйләрең дөрес түгел лә;
Яшерен генә дөрләп янар өчен.
Качып калган бит ул күңелдә..

Син һаман да унсигездә кебек.
Син һаман да шулай ягымлы.
Күзләрендә мин әле дә күрәм
Мәхәббәтле тәүге язымны.

Кыз. Әни… Бер генә көнегезне аннан башка күз алдына китереп карагыз әле. Аны яныгызда юк итеп. Каядыр еракка кунакка киткән чагынмы, эш буенча командировкаларда йөргәненме… Кояш та сүрәнрәк янадыр кебек. Йокларга яткач, керфеккә йокы эленми. Үзебез пешергән ашларның тәме сизелми.

Егет. Мин берничә сәгатькә генә чыгып китсә дә, әниемне сагынам. Җылы өйдә дә туңдыргандай, гөлләр дә моңаеп утыргандай, мич башындагы мәченең дә кәефе киткәндәй…

Кыз. Өйгә әни генә кайтып керә…

Егет. Кояш сезнең өегездән чыккан шикелле. Йортыгызга нур иңгәндәй, гөлләрнең күзләре ачылгандай, мәченең җырлыйсы килгәндәй…

Кыз. Ярый әле әниләребез бар.

Егет. Ярый әле алар сау-сәламәт һәм безнең тормышыбызны да кайгырталар.

Кыз. Тормышыбыз терәге булып яшәгән, саф күңелле, йомшак телле, нурлы йөзле әниләребез хөрмәтенә тагын бер җыр. Башкара Фәлән Фәләнова.

Әниемә
Гафу Каербеков сүзләре Шомиш Калдаяков көе Госман Әхмәтҗанов тәрҗемәсе
Биргәнсең син миңа ал нурын таңнарның.
Җыйгансың син миңа бар гөлен даланың.
Биргәнсең канатлар талпыныр чагымда.
Балалык рәхмәтем җырымда чагыла.

Кушымта:
Кадерләп үстергән мин синең җимешең,
Куеның — гөлбакча, назлы җил — сулышың.
Инде буй җитсәм дә, мин сиңа сабыймын.
Күңелең назларын күзеңнән таныймын.

Боларга бәрабәр ни генә бирәем,
Бердәнбер бүләгем — тугры йөрәгем.
Итә күр канәгать, риза бул шушыңа.
Үзеңә аталган җырымны кушып ал.

Кушымта.

Бурычлы сиңа мин, әнкәем-алтыным,
Сиңа дип эзләдем дөньяның асылын.
Ай белән кояшны бирим дип уйладым,
Үрелеп алырга җитмәде буйларым.

Кушымта.

Егет. Еллар узар, еракларга таралырбыз. Әниләрне сагынып кунакка кайтырбыз, аларны сагынып хатлар язарбыз.

Кыз. «Әнигә хат». Концертны нәфис сүз белән Фәлән Фәләнова дәвам итә.

Әнигә хат
Иртә туса, малын карыйсың бар,
Яшәп буламыни уйнап кына…
Тормыш итеп булмый, сагынсаң да.
Бары минем хакта уйлап кына.

Берни көтмисең син, хәбәрләрем
Килеп торгаласа сирәк-мирәк.
Берни сорамыйсың… Күзең — серсез:
Яннарымда миңа, ди, син кирәк!

Гел син кирәк авыр чакларымда.
Чирләгәндә, күңел боекканда.
Бүген кояш бик күңелсез туды —
Әни, синең хәлең ничек анда?

Бүген болыт бик таралып ята.
Санын җыяр чамасы юк кебек.
Сызламыймы кулың, аякларың.
Чара тапмагандай терелерлек.

Маллар юлны табып кайталармы,
Барасыңмы әллә каршысына?
Көннәр салкын: уран шәлләреңнең
Мамыгына, йомшак, яхшысына.

Калын киен, аягыңа киез
Итекләр ки әле кичен, иртән.
Чәйнең кыйммәтлесе, бөртеклесе
Сихәт бирер тәннәреңә, эчсәң.

Тамагыңнан кысма, безнең өчен
Тәмле ризыкларны саклый күрмә.
Әни булгач, бала хәлен беләм —
Берни көтмим синнән мин үзем дә.

Шөкер итәм синең исәнлеккә.
Хәбәрләрең килеп торгаласа
Торалдымы, димен, көндәгечә.
Әтәч тавышын салып, көн туса.

Саулыгыңнан, бакча эшләреннән
Ямь тапмыйсың кебек — ни булган?
Сиңа язган хатым бара күрсен —
Күңелеңне бассын шул догам.

Егет. «Ана күңеле — балада, бала күңеле — далада», ди халык. Әйе, кайвакыт шулай да була. Моның өчен безне әниләр кичерсеннәр. Шулай да, дусларым, аналар хәтерен калдырмаска, алар йөрәгенә яра салмаска тырышыйк.

Кыз. Сезнең игътибарыгызга Шәриф Хөсәеновның «Әниемнең ак күлмәге» пьесасыннан бер өзек. (Ихтыяр буенча.) (Әниләр образы кергән проза әсәрләрен дә, мәсәлән, Ә.Еникинең «Ана белән кыз»ын сәхнәләштерергә мөмкин.)

Егет. Әни! Мәктәптән кайтуыбызны тәмле чәйләр кайнатып, ризыклар пешереп көтеп алучы ул.

Кыз. Әни! Мәктәпкә барганда бишлеләр, исәнлек-саулык теләп озатып калучы ул.

Егет. Әни! Без мәктәптә чакта, имтиханнар биргәндә, контроль эшләр эшләгәндә, догалар укып, тел ачкычлары сораучы ул.

Кыз. Әни! Олы юлларга чыгып киткәндә, хәерле сәгатьләр теләп калучы ул.

Егет. Әни! Авырганда синең урыныңа үзе авырырга әзер торучы. Ходайдан сиңа җиңеллекләр сораучы ул.

Кыз. Әни! Кулларын туңганда — өреп җылытучы.

Егет. Йөрәгең елаганда — сүз белән бәгырь ташларын эретүче.

Кыз. Хәсрәт килгәндә — җиңеләйтүче.

Егет. Шатлык килгәндә — синнән дә артыграк сөенүче.

Кыз. Беркемгә чишмәгән серләреңне күзеңнән укучы.

Егет. Беркемгә аңлатмаган әлеге серләрне шунда ук аңлаучы.

Кыз. Бөтен дөнья синнән баш тартканда да, синнән йөз чөермәүче.

Егет. Соңгы сулышында да синең исемеңне атаучы.

Кыз. Хәер-фатыйхасын биреп калырга тырышучы.

Егет. Әнә шундый изге күңелле әниләр турында, әниләрне котлау өчен безнең җырлар! фәлән сыйныф укучысы Фәлән Фәләнова башкаруында

«Әниләр» җыры. Мостафа Ногман сүзләре, Рөстәм Яхин көе.

Гомер таңнарыбыз аткан көнне
Зарыгу белән көтеп алучы,
Безнең өчен тау кадәрле йөкләр
Күтәрергә әзер калучы —
Әниләр,
Мәрхәмәтле безнең әниләр.
Җиргә матурлыкны,
Илгә батырлыкны
Сез бирәсез, гүзәл әниләр.
Сездә яши сүрелмәслек хисләр.
Йөзегездә шәфкать нурлары.
Сезнең җырлар аша күчә безгә
Туган халкыбызның моңнары,
Әниләр,
Мәрхәмәтле безнең әниләр.
Якты йолдыз кебек сез балкыйсыз
Тормыш юлларыбыз күгендә.
Иң кадерле бер кешебез булып.
Сакланасыз күңел түрендә.
Әниләр,
Мәрхәмәтле безнең әниләр,
Җиргә матурлыкны,
Илгә батырлыкны
Сез бирәсез, газиз әниләр.

Кыз. Кадерле әниләребез!

Егет. Йөрәк парәләребез!

Кыз. Иң якын кешеләребез!

Егет. Иң-иң сөеклеләребез!

Икесе бергә. Бәйрәм белән әниләр!

Алып баручылар баш ия һәм пәрдә төшә. Музыка уйный. Тәмам.

Әниләр көненә багышланган
сценарий.             

«Илгә — матурлык, җиргә — батырлыкны
сез бирәсез, газиз әниләр!»

«Солнышко, радость, счастье моё – мая мама!»

Кичә Римма Ибраhимова
башкаруында композитор Р.Абдуллиннын, Т.Миннуллин сузлэренэ язылган жыры
янгырый. «Бишек жыры».

Сәхнәгә
ике алып баручы чыга.

1.А-б. Ана назы — жирдэ ул мэнгелек,
         Мэнгелек жыр — бишек жырыгыз.
         Без узасы юлда маяк булып
         Гомер буе балкып торыгыз.

    Тормышларыгыз матур,
йөзләрегез көләч, булсын, сәламәтлек
һәрдаим юлдашыгыз булсын. Кадерле әниләр! Сезне
бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Сезгә озын
гомер, бәхет,сәламәтлек телибез.

2 а.б.       На свете добрых слов немало,

               
Но всех добрее и важней одно:

               
Из двух слогов простое слово: «мама»

               
И нету слов дороже, чем оно.


Дорогие мамы!

Поздравляем
вас с Днем Матери.

Без
сна ночей прошло немало,

Забот,
тревог не перечесть.

Земной
поклон вам все родные мамы

За
то , что вы на свете есть !

1.а.бЕлмайса
йозеннэн анлыйм
        Энкэемнен телэген.
        Донья кинлегенэ тинлим
        Энкэемнен йорэген,
        Энкэй, сина булэк итэм
        Ботен донья голлэрен.
        Юллар кебек озын булсын,
        Энкэем, гомерлэрен.
        Ай нурыннан да нурлырак
        Энкэемнен йозлэре.
        Монлы койдэй кунелемдэ
        Энкэемнен сузлэре.

            Айдан,
кояштан кадерле — син ул, әнием.

           
Иң ягымлы ,иң сөйкемле — син ул, әнием

 Безнен бугенге бэйрэм кичэбез
кадерлелэребез сезгэ, газиз энилэребезгэ багышлана

2.а.б.    Слова «Мама, мать-одни из самых
древних на Земле». Все люди уважают и любят матерей. Словом «Мать» называют и
свою Родину, чтобы подчеркнуть , что она по- матерински относится к своим
детям.

  Во многих
странах отмечается «День Матери». Люди поздравляют своих матерей и приезжают к
ним в гости, дарят подарки, устраивают для них праздник. И мы сегодня собрались
здесь чтобы поздравить своих мам.

1 а.б. Мәхәббәте
һичбер киртәләрне белми торган, күкрәк сөте
белән хәят биргән… ананы олылыйк! Дөньяның
бөтен матурлыгы анада. Анадан башка шагыйрь дә, анадан башка батыр
да булмый. Дан аналарга!

Мэрхэмэтле безнен энилэр.
Жиргэ матурлыкны, илгэ батырлыкны
Сез бирэсез, гузэл энилэр.
Сездэ яши сурелмэслек хислэр,
Йөзегездэ шәфкать нурлары.
Сезнен жырлар аша кучә безгә
Туган халкыбызнын моннары

Бүген
әйтеләсе теләкләребез, җырларыбыз,
биюләребез – барысы да чын йөрәктән,
күңелнең иң-иң түреннән —
сезнең өчен. Кабул итеп алыгыз, рәхәтләнеп
тыңлагыз, ял итегез.

Концерт
номеры.________________________________________________________________

Лирик көй
яңгырый. алып баручылар чыга.

1.а.б. Энием! Энкэем! Газиз Анам! Синнэн дэ
якынрак, кадерлерэк кем бар сон доньяда?! Кукрэк сотен имезеп, конен-тонгэ,
тонен-конгэ ялгап, куз карасыдай устерэсен бит син балаларынны.

2.а.б. Мама! Мамочка! Сколько тепла таит это
магическое слово. Материнская   любовь греет нас до старости. Мама учит
нас быть мудрыми, дает советы,  заботиться о нас, передает свои песни,
оберегает нас.

Младенец
старательно складывает по слогам  «Ма-ма » и почувствовав удачу,  смеется
счастливый. Мама! Вслушивайтесь, как гордо звучит этот слово! В
 народе живет много добрых слов о матери.
Например:

          
При солнышке- тепло , при матери –добро.

1.а.б.  Ана өчен баладан газиз
нәрсә булмас.

2.
а.б.
Нет лучшего
дружка, чем родная матушка.

1
а.б.
  Баланың
бармагы авыртыр, ананың йөрәге авыртыр.

2.а.б.   Без отца полсироты, а без матери и
вся сирота.

1.а.б.  Улы данга чыкса, анасы яшәрер.

1 а.б. Әйе, Ана – бөек исем,

Нәрсә
җитә ана булуга!

Шуңа күрә

Зур горурлык белән

Без сөйлибез АНА турында.

Концерт
номеры.________________________________________________________________

Лирик көй
яңгырый. алып баручылар әкрен генә чыга.

1 А. б. Бар хэстэрем, бар хэсрэтем
Бала очен.
Хормэтем да, хезмэтем дэ
Бала очен.
Укенулэр, утенулэр
Бала очен.
Тынгысыз кон,
йокысыз тон
Бала очен.

2 А.б. Утка, суга укталуым
Бала очен.
Чыгар юлдан тукталуым
Бала очен.
Таннан эувэл кайнар аш та
Бала очен.
Тэгэрэгэн кайнар яшъ тэ
Бала очен.

1 А.б. Иртэн — кичен йорэк хисем
Бала очен.
Барлык эшем, барлык кочем
Бала очен
Янам — тузэм ,кеям — кунэм
Бала очен.
Горур башны тубэн иям
Бала очен.
Тонен якты таннар котэм
Бала очен.
Кунелемдэ жырлар йортэм
Бала очен.
Бала очен…

Концерт
номеры________________________________________________________________

!.А.б. Ана күңеле кебек җылы, нурлы

Күк йөзендә
кояш, йолдыз юк.

Ана сөюе кебек чиксез
тирән

Җир йөзендә
һичбер диңгез юк.

 Синең өчен
кайгыртучы әниең булуы нинди зур бәхет ул. Аны ярату гына
җитми, аның кадерләрен белергә,сүзен тыңларга,
яхшы укуың, үзеңне үрнәк тотуың,
әшкә өйрәнеп үсүең белән анны
шатландырырга кирәк.

1А.б. Ак чэчлэрен жем-жем килэ,
Энкэй, ул шатлыктандыр.
Гомереннен бакчасында
Былбыллар озмэсен жыр.
Кадерлелэребез! Бу жырыбыз сезгэ багышлана.

Концерт номеры________________________________________________________________

2
а.б.
         Люблю тебя
мама, за что не знаю.

                   
Наверно за то , что дышу и мечтаю.

                   
И радуюсь солнцу и светлому дню,

                   
За это тебя, я родная люблю.

                   
За небо, за ветер, за воздух вокруг.

                  
Люблю тебя мама , ты лучший мой друг!

Алексей
Максимович Горький писал: «Без солнца не цветут цветы, без любви нет счастья,
без женщины нет любви, без матери нет ни поэта, ни героя. Вся радость мира- от
матерей!.»

        Если вы
хотите сделать маму самым счастливым человеком, поступайте так, чтобы она
радовалась и с гордостью могла сказать : «Знаете, какие у меня хорошие дети!»

1.а.б.   Есть мама у жеребенка,

Есть
мама у львенка,

Есть
мама у самого маленького котенка

 И
у ребенка есть мама

Любимая,
славная, самая!

«Песня
мамонтенка».__________________________________________________________________

Лирик
җыр яңгырый

1А.б. Аналар ботен йорэк жылыларын биреп
устергэн балалар, усеп буйга житу белэн, очар кошлар кебек, тирэ-якка
таралалар. Нишлисен бит, ананын боеклеге дэ энэ шунда — ул илебез-нен, hэр
почмагында, намус белэн хезмэт итэ алырлык, белемле, тырыш сэлэтле, илhамлы
балаларын устереп Ватаныбыз кулына тапшыра.


2 А.б. Э аннан сон?!
Аннан сон, кош теледэй генэ бер хат котэ, изге хэбэр котэ ана.
Хат ташучы килми микэн, диеп. ,
Борылып карый барган юлыннан.
Конгэ чыкса, кузе тэрэзэдэ,
Иртэ — кичен сунми уты да.
Хатлары юк, узе кайтыр, диеп,
Бик сон гына китэ йокыга.
Ана котэ,
Ана омет итэ…


1 А.Б.Менэ шулай, усеп буйга житкэн, инде узлэре эти hэм эни булган,
туган ояларыннан еракта яшэуче балалар, соекле энилэренэ хат яздылар.

Лирик җыр
яңгырый. Балалар урындыкларга утыралар, дәфтәр, ручка алалар.

1 бала.
«Кил син безгэ, эни, ботенлэйгэ
Бер кайгысыз, рэхэт торырсын,
Оебезнен. курке булырсын».
2 бала.
«Син безгэ кил, эни!
Без доньянын, ожмахында гомер итэбез.
Килэм дисэн, шушы сэгатьтэ ук
Алыр очен кайтып житэбез»
3 бала.
«И шатланыр идек, эни эгэр,
Килер ризалыгын белдерсэн.
Туп-тугэрэк бэхетебез безнен
Тулып ташыр иде, син килсэн».
4 бала.
«Кайчан курешербез, бик сагындык…»
5 бала.
«Кон туды исэ сине котэбез».
6 бала.
«Ник килмисен инде, эни, ник килмисен?»


А. б.: Алты бала шундый хат язды
Озелеп-озелеп, сагынып ананы.
Шушы сузлэр булды ананын
Алты хатка язган жавабы.

(Прожектор Ана образын
яктырта). (кой янгырый)
(Ана балаларына язган хатын укый)

«Бара алмыйм сезгэ,
балаларым.
Сагынсагыз, кайтып курегез,
Кайта алмас жирдэ тугелсез.
Ана кунеле ераклыкны белми,
Тоеп яшим сезнен, хэллэрне,
Кирэклекне сизсэм, узем барырмын мин,
Котеп тормам сезнен хэбэрне.
Китэ алмыйм буген, .
Эгэр китсэм, мэрхум эткэегез кайтып керер сыман,
Мине таба алмый бер ялгызы
Боегып йорер сыман.
Чит нигездэ сагыну авырлыгы
Ныграк сизелер сыман,
Туган нигез белэн бэйлэп торган
Жеплэр озелер сыман.
Яудан каитмый калган зур улым да
Кайтып житэр сыман.
Туган нигез хэтерлэтэ мина,
Сезнен бергэ чакны,
Туган нигез сезнен hэp адымын
истэлеген саклый.
Нигез ташлап киту авыр мина,
Кем белми сон аны, кайсыгыз?!
Сез узегез жыелып кайтыгыз!
Мин сорамыйм сездэн артыгын,
Сез тоярсыз кайту шатлыгын».


А.б. Ана, ана!
Син куш йорэкледер,
Кэусэр сенгэн синен кунелгэ.
Баштан сыйпап бер елмайдын исэ,
Ботен донья ямьгэ кумелэ.
Ана булу-изгелекнен тажы,
Доньяда ин олы дэрэжэ.
Ана хеше hэрбер баласынын
Бэхетенэ ача тэрэзэ.
Ана сина гел яхшылык тели,
Гаеплэрен булса — кичерэ…,
Турылыклы калыйк гомер буе
Ана дигэн куркэм кешегэ.

Әниләр
турында  җыр башкарыла.

2 а.б.  Мама! Самое понятное слово на земле.
Оно звучит на всех языках мира одинакого нежно. У мамы самые ласковые и нежные
руки, они все умеют. У мамы самое доброе и чуткое сердце. Оно ни к чему не
остается равнодушным. И сколько бы ни было человеку лет 5 или 50, ему всегда
нужна мама…

Руки
мамы качали детей в колыбели, когда они были маленькими. Это мама согревала их
своим дыханием и убаюкивала своей песней.

1.Солнца ярче
для меня- мама!

2. Мир и
счастье для меня-мама!

1.Шум ветвей,
цветы полей-мама!

2.Зов летящих
журавлей- мама!

1. В роднике
чиста вода-мама!

2. В небе яркая
звезда-мама!

1. Пусть звенят
повсюду песни

    Про любимых
наших мам.

    Мы за все,
за все родные

    Говорим
«Спасибо Вам!»

Песня
«Милая мама»_____________________________________________________________

А.б. Татар хатыннары. Безнен,
жан сойгэннэр, аналар…
Аналарны хормэтлэп жирдэ шигырьлэр языла,
аналарны хормэтлэп жирдэ сурэтлэр ясала,
аналарны хормэтлэп жирдэ hэйкэллэр куела,
Э аналар тапкан балаларнын жаннары кыела.
Жирдэ hаман эле тынмаган сугышларда кыела.
Аналарны кадерлилэр, аналарны соялэр,
аналарнын алдында башларны иялэр,
э аналар йокысыз тондэ бишек жырлары жырлыйлар,
сугышларда жаннары кыелган уллары очен елыйлар.

    Безнен тобэктэн дэ никадэр
ана Боек Ватан сугышына газиз баласын озатты, шунын күпмесе  яу кырында
ятып калды, хэбэрсез югалды. Ачы хэсрэттэн чэчлэренэ чал тошкэн, вакытсыз
картайган энкэйлэрнен дэ инде кубесе вафат, урыннары ожмахтадыр, арсландай
батыр уллар устергэн, фэрештэлэрнен.
Купме солдат, Ватан алдындагы сугышчан антын утэп, Эфган сугышында, Чечня
сугышында hэлак булды.

А.б. Хормэтле энилэр!
Без сезнен алда баш иябез. Мен-мен рэхмэт сезгэ!

Питрау флольклор
ансамбле чыгышы. «Солдат озату» күренеше.

1 А.б. Газиз Энкэй!
Йомшактыр кулларын,
Татлыдыр сузлэрен,,
Жылыдыр карашын,
Тансыктыр табынын.
Сабыйлык языннан
Бугенге конгэчэ
Безлэргэ зур бэйрэм
Тибеше жаныннын!
И, Ходай, кабул ит
Безлэрдэн зур гозер
Энкэйгэ бир саулык!
Энкэйгэ бир Гомер!

2 А.Б. Пусть день твой будет
Солнечным, прекрасным.
И розами твой будет устлан путь.
И каждый вечер – звездным,
Чистым, ясным.
О, мама!
Всегда счастливой будь!


А. б. Газиз Энкэй!
Ин сойкемле сузлэр-синеке!
Йомшак, жылы куллар-синеке!
Ин-ин татлы сузлэр-синеке!
Жан изрэткеч жырлар-синеке!
Синсез донья курмэс идек,
Синсез берни белмэс идек,
Синсез берни кылмас идек,
Синсез кеше булмас идек!

2
А.Б. Пусть этот день станет своеобразным днем благодарения нашим дорогим и
любимым мамочкам, за их неоценимый труд, за их всемогущую любовь.


1.А. Б. Чәчәк букетлары бүләк итсәк,

Чәчәк
букетлары корыр ул.

Йөрәк
җылыбызны бүләк иттек,

Югалтмассыз,
мәңге торыр ул.

Ходай
Сезгэ жан тынычлыгы, тэн сихэтлеге, озын гомер насыйп итсен. Мен-мен рэхмэт
Сезгэ, энкэйлэр!

2
А.Б. На этом наш праздник заканчивается. И мы еще раз поздравляем Вас, милые
мамы! И пусть не покидает вас терпение, которое так необходимо сейчас вам всем.
И пусть все восхищаются вашей красотой. Ведь вы — самое прекрасное, что есть.
Вы – самый красивый, нежный и благоуханный цветок в мире. До свидания!

1.
А.Б. Хушыгыз!

Барлык
катнашучылар сәхнәгә чыга.

«Бәхеттә-шатлыкта»
җыр яңгырый ____________________________________________

Внеурочная деятельность (конкурсные работы)

Дошкольное образование

Внимание! Администрация сайта rosuchebnik.ru не несет ответственности за содержание методических разработок, а также за соответствие разработки ФГОС.

Кечкенәләр төркемендә әниләр бәйрәме сценариясе.

Максат: балаларда әниләргә карата игътибарлылык, мәрхәмәтлелек, ярату тәрбияләү; бию, җырлау күнекмәләрен ныгыту; балаларда зәвык, иҗади сәләт үстерү.

Алдан ясалган эш: әниләргә бүләкләр.

Алдан әзерлек: шигырьләр, җырлар, биюләр өйрәнү.

Зал бәйрәмчә бизәлгән. Бәйрәмгә әниләр чакырыла. Ишектән кергәндә тылсымлы тартмадан фигуралар алалар. Кызыл төстәгеләр бер якка, яшел төстәгеләр икенче якка утыра бара. Өстәл өстенә гөлләр, чәчәкләр куела, шарлар эленә. Музыка уйный. Бәйрәмдә катнашучы балалар чәчәкләр тотып кереп, ярым-түгәрәк ясап бииләр. Биеп бетергәч чәчәкләрне кәрзингә җыялар.

Бәйрәм барышы:

Күмәк чәчәкләр биюе

Алып баручы.

Һәр ел саен килә бу бәйрәм
һәр көн туган кояш шикелле.
Еллар саен данлый бу бәйрәм,
Гүзәл кеше — әни кешене!

Алып баручы. Кадерле әниләр! Сезне чын күңелдән бәйрәмегез белән котлыйбыз. Сезгә сәламәтлек, шатлык, озын гомер телибез.

Балалар белән бергә сөйләү:

Әни — ул һава! (кулларны өскә күтәрү)

Әни — ул яктылык! (кулларны өскә күтәреп фонариклар ясау)

Әни — ул бәхет! (кулларны күкрәккә кую)

Әни — ул әкият! («Во!»дип баш бармакны күрсәтү)

Әни — ул елмаю! (елмаеп күрсәтү, көлү)

Әни — ул ярату! (әниләргә “воздушный поцелуй” җибәрү )

Җыр “Җырлыйм әнием турында”

Алып баручы: әниләр, бүгенге көн сезгә багышлана. Бүгенге күңел ачу чарасы сезнең барлык мәшакатьләрне оныттырып, яхшы кәеф алып килсен иде.

Әниләргә бүген безнең Иң
кадерле сүзебез.
Шат биюләр, матур җырлар, уеннарны
Сезгә дип әзерләдек.
Бүләк итеп үзебез.

Алып баручы: бүгенге бәйрәм гади генә булмас, бүген без әниләребезне дә уеннарда катнашырга чакырабыз. Кергәндә төрле төстәге фигуралар алып, икегә бүленеп утыру юкка гына булмады. Уеннар булгач бәяләүче жюри да булырга тиеш. Жюри составында булачак. Балаларыбыз сезнең өчен җан атып үзләренең һөнәрләрен күрсәтерләр. Уеннарда актив катнашып бергәләп күңел ачып ял итик.

Әниләр белән уеннар

Беренче бирем: һәр команданың үзенә исем кирәк. Әйдәгез озакка сузмыйча бер исем уйлыйбыз.

Икенче бирем: ә хәзер сезгә 3 минут вакыт бирелә. Шул вакытта сезгә

“Ниса” белән беткән татар хатын-кызлар исемнәрен уйларга кирәк. Кайсы команда күбрәк исем табар?

Алып баручы: сез исемнәр уйлаган арада Асель белән Нәргизә

башкаруында “Мин әнигә булышам” җырын тыңлап китик.

Вакыт чыкты, әйдәгез әниләребезгә сүз бирик.

Өченче бирем: уеннарны дәвам итәбез, хөрмәтле әниләрбез. Өченче бирем төсле кәгазьдән бер матуркатлаулы булмаган открытка ясарга. Вакыт чикле. Ә без ул арада кызларыбыз Диана, Алия, Дәлия башкаруында “Дәү әнигә бүләккә” җырын тыңлыйк.

Дүртенче бирем: уен өчен һәр командадан берәр әни кирәк. Җырлый- җырлый мисаллар чишәсе була.

Клоун керә. Бишенче биремне уйната.

Бишенче бирем: чираттагы уенны уйнау өчен шулай ук һәр командадан берәр әни кирәк була. Гәзитне күчерә-күчерә барып билгеле бер аралыкны узасы.

Алтынчы бирем: чираттагы уеныбыз “әниеңне киендер” дип атала. Командадан берәр әни белән баласы бирегә чакырыла. Бала бирелгән муенсалар, ленталар, браслетлар белән әнисен киендерә.

Җиденче бирем: “Сүзсез сәхнә” дип атала. Жирәбә буенча бирелгән ромашка таҗларын алып сүзсез генә шунда язылганны аңлатасы.

  •  Газда кулың пеште.
  •  Балаңа дәрес каратасың.
  •  Сөйгәнеңне эштән каршы алу.
  •  Кунакка әзерләнәсең.
  •  Елаган баланы юату.
  •  Эшкә соңга калу

Сез әзерләнгән арада малайлар башкаруында “Гөмбәләр биюе”н карыйбыз.

Сигезенче бирем: бу уенны уйнау өчен әниләр акчаларны саный-саный, сорауларга җавап бирергә һәм хисапта ялгышмаска тиеш булалар.

  • Балагызның исеме ничек?  
  • Балагызның фамилиясе ничек? 
  • Балагызга ничә яшь?
  • Балагызның әтисе ни исемле?
  • Балагызның аяк киеме размеры нинди?
  • Балагызның туган көне кайчан?
  • Балагызның күз төсе нинди?
  • Балагыз нинди группага йөри?
  • Балагыз ничәгә кадәр саный белә?

Кызларыбыз башкаруында “Яулыклар юабыз ” биюе.

Уеннар беткәч балалар “Подари улыбку миру ” җырына шарлар тотып кереп, әниләренә үзләре ясаган бүләкләрне бирәләр.

Алып баручы.

Бәйрәм бүләксез булмый ул,
Барыгыз да беләсез.
Безнең ничек тырышканны,
Хәзер менә күрерсез.

(Балалар ясаган бүләкләрен әниләргә бирәләр)

Бергә:

Көннәр һәрчак аяз булсын,
Кояш гел көлеп торсын.
Әниләр дә кояш кебек
Озын гомерле булсын.

Ведущий:

Күмәкләшеп барыбыз бергә
Биеп алыйк, әйдә әле.
Котлы булсын, гөрләп торсын
Әниләрнең бәйрәме!

Жюри әниләрнең уенына нәтиҗә чыгара.

Интеллектуаль сораулар:

  •  Шалканны чәчәләрме? (юк, орлыкны)
  •  Бер мичкәдә ике төрле сыеклык? (йомырка)
  •  Нинди сорауга “әйе” дип җавап биреп булмый (йоклыйсынмы?)
  •  Табышмак сүзен ничек укырга? (сулдан уңга)
  •  Җансыз җанлыны уята (будильник)
  •  Иң кирәктән — иң кирәк (саулык)

Алып баручы: Әйе, тормышта иң кирәге әллә нинди байлыкларга да сатып алып булмый торган — саулык. Кадерле әниләребез, сезгә ныклы сәламәтлек, тигез канатлы гаиләләребездә һәрчак балаларыбызның менә

шундый бәхетле, шат, сәламәт, иманлы, миһербанлы булуларына сөенеп кенә яшәргә насыйп булсын.

Жюри нәтиҗә чыгара

Алып баручы: Кадерле әниләребез, сезгә бүгенге бәйрәмдә катнашуыгыз өчен зур рәхмәт, тагын бер кат барыгызны да бәйрәм белән котлыйбыз.

Шуның белән безнең бәйрәмебез тәмам.

Татарстан Республикасы Арча районы

“Яңа Кенәр урта мәктәбе” филиалы

“Түбән Оры башлангыч мәктәбе”

Уздырды: башлангыч класс укытучысы

Яруллина Фирдания Саматовна

Ноябрь

2016

Максат: укучыларда  әниләргә  ихтирам, кадер-хөрмәт, ярату, олылау хисләре, әдәплелек, әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү.

Үткәрү формасы: кичә;

Күрсәтмәлелек: Әниләр турында сочинение, әниләрнең портретлары, презентация.

Әзерлек: Әниләр турында җырлар өйрәнү, шигырьләр ятлау, әниләр турында презентация төзү.

Уздыру урыны: Түбән Оры мәдәният йорты.

Бәйрәм барышы:

Укытучы. Ана! Һәркем өчен иң изге, иң кадерле зат. Бу якты дөньяга килгәч тә нарасыен йомшак куллары белән сыйпап, ак биләүгә биләүче, елаганда юатучы, татлы йокыдан иркәләп уятучы, яшәргә көч-дәрт бирүче газиз әниләр! Бүгенге кичәбезне Сезнең хөрмәткә багышлыйбыз.

. Әйдәгез әле, укучылар. Әниләребезне бәйрәм белән котлап аларга үзебезнең теләкләребезне җиткерик.

Иртүк торып битен юган,

Кем уяткан Ләйләне?

Уятмаган, үзе торган —

Бүген әни бәйрәме.

Пәрдәләрне ачып куйды,

Көн кояшлы, көн ямьле!

Якты булсын, балкып торсын —

Бүген әни бәйрәме.

Өстәл өстен кат-кат сөртте,

Җәйде ап-ак җәймәне.

Чиста булсын, пөхтә булсын

Бүген әни бәйрәме.

Күмәкләшеп без дә, дуслар,

Җырлап алыйк, әйдә әле:

Котлы булсын!

Гөрләп торсын

Әниләрнең бәйрәме! С.Сөләйманова

Җыр. Мамочка милая,мама.

Бүген әниләр бәйрәме (Р.Вәлиева)

Нигә бүген бөтен җирдә

Чәчәкләр балкый бездә,

Нигә кояш көлеп карый,—

Беләбез һәммәбез дә.

Бүген — әниләр бәйрәме,

Бүген җирдә тантана.

Кояш шуңа көлә бүген,

Гөлләр шуңа шатлана.

Әниләрнең бәйрәменә

Куана шулай алар.

Әниләрне котлый бүген

Җирдә барлык балалар.

Мин дә котлыйм, әнкәм, сине,

Теләгем бар минем дә:

Мәңге шулай кояш кебек

Балкый күңел күгемдә!

Җыр . Кояш гомере.

Кадерле әниләребез. Сезне Әниләр көне белән котлыйбыз.Сезгә озын гомер, нык сәламәтлек телибез.(Укучылар әниләренә бүләкләрен тапшыралар)

Укытучы.

Көннәр якты булсын өчен,

Йокы татлы булсын өчен

Әни кирәк!

Җил-яңгырдан саклар өчен,

Усаллардан яклар өчен

Әни кирәк!

Ашлар тәмле булсын өчен,

Дөнья ямьле булсын өчен

Әни кирәк!

Гөлләр чәчәк атсын өчен,

Бәхет-шатлык артсын өчен

Әни кирәк!

Иң кадерле кеше җирдә —

Әни, димәк!

Җыр. Лотфуллина Ания

Кызлар башкаруында татар биюе.

Укытучы. Безнең укучыларыбыз бу бәйрәмгә бик тырышып әзерләнделәр. Алар әниләренең портретларын ясадылар, сочинениеләр яздылар. Ә хәзер балаларга сүз бирик.

(Укучылар сочинениеләрен укыйлар, әниләренә атап концерт номеры башкара.Презентация күрсәтелә)

1.Юсупов Әлфис. Сочинениесен укый .

Иң матур әни

Минем әни бу дөньяның

Иң чибәре, сылуы.

Нинди бәхет –

Һәр баланың

Үз әние булуы!

Минем әни, һич бәхәссез,

Иң сөйкемле әни ул!

Әйткән сүзе,

Кылган эше –

Һәммәбезгә туры юл.

Борчыйсым килми әнине,

Елмаеп, көлеп йөрсен.

Иң матур әни икәнен

Бөтен дусларым күрсен!

2.Хайруллина Динара . Сочинениесен укый.

Шигырь

Өебезнең кояшы (Ф. Зыятдинова)

Бәлки, минем әбине

Сез дә белә торгансыз?

Әбиемне “әби” диеп

Әйтүе дә уңайсыз.

Минем әби яшь әле

Минем әби чип-чибәр.

Әбине күргән кешеләр:

“Кызлар кебек син”, – диләр.

Кояштай балкып тора

Әбиемнең карашы.

Ничек менә әбием күк

Җылы, якты буласы?!

Җыр. Әбием, әбекәем.

3. Фирзәр әнисе турында сөйли.

Җыр. Мин үсәм.

4. Мухаметшина Рәзилә. Сочинениесын укый.

Җыр. Әнием.

Уен“Чәчәкләрне җый”(уенда 4 әни, 4 бала катнаша. Кәрҗиндә 4 төстәге чәчәкләрнең таҗлары, әниләрдә чәчәкләрнең уртасы. Һәр бала үзенең әнисенең кулындагы чәчәк төсенә туры килгән чәчәк таҗларын сайлап алып килә, әни белән бала чәчәк төзиләр).

2 уен. Шул чәчәк таҗларының берсенә сорау язылган. Шуларга әниләр җавап бирәләр.

Концерт номерлары.

1. Шаян бию. Бабай белән кыз.

2. Җыр. Байрамова Ләйсән.

3. Мари биюе.

4. Шигырь .Туган ягы кирәк кешегә (Ф.Яруллин)

Читтә йөргән чакта, сагындырып,
Керер өчен төнлә төшенә,
Зәңгәр таңлы, биек аяз күкле
Туган ягы кирәк кешегә.

Зур уңышлар яулап, заманалар
Матур бәя бирсә эшенә,-
Шатлыкларын ишеттерер өчен
Туган ягы кирәк кешегә.

Йөри-йөри күңеле тупасланса,
Тузан кунса яшьлек хисенә,-
Бер сафланып килер өчен тагын
Туган ягы кирәк кешегә.

Яшәр өчен бетмәс көч алырга
Олысына һәм дә кечегә, —
Мәхәббәтле, ямьле, мәрхәмәтле
Туган ягы кирәк кешегә.

5. Күңелле кадриль. Бию.

6. Җыр. Сибагатуллин Зөлфәт.

Бәйрәм кичәсен Н Дәүлинең әниләргә багышланган сүзләре белән тәмамлыйсы килә.

Әни. Нинди зур сүз бу!

Кеше үз гомерендә шул сүзне ничәмә-ничә кабат әйтә икән? Әйткән саен, ул сүз яңадан-яңа мәгънә алып килә. Ана шул бер сүздән синең шатлыгыңны да, кайгыңны да, уйларыңны да белә. Алай гына түгел, ана бу сүз аша синең йөрәгеңне күрә. Әйе, күрә. Чөнки «әни» дигән сүз ул үзе йөрәктә туа. Ә йөрәктән чыккан сүз йөрәккә барып керә. Әни дип әйттеңме, син инде көчле дә, син инде бәхетле дә!

Кадерле әниеләребез! Сезгә озын гомер, нык сәламәтлек телибез. Балаларыгызның, онык-оныкчыкларыгызның игелеген күреп озын- озак яшәгез.

Җыр . Әти-әни.

Балалар бакчасында Әниләр көненә багышланган бәйрәм сценарие.

Максат: Әниләрнең газиз, кадерле кеше булуларын, аларның һәркем өчен бер генә булуын төшендерү; балаларда әниләргә карата кадер-хөрмәт, ярату, олылау хисләре тәрбияләү; гаилә белән бакча арасындагы дуслыкны, хезмәттәшлекне ныгыту.

Чара барышы.

Алып баручы. Әни… Әлеге кыска гына сүз үзендә күпме наз, йөрәк җылысы һәм яратуны саклый. Аны әйткән саен күңел йомшара, ишеткән саен дөнья ямьләнә. Кадерле әниләр, бүгенге бәйрәмебез сезгә багышлана! Бүген бөтен дөнья әниләр турында сөйли, хәтта әниләргә багышланган махсус «Әни+» телевидение каналы эшли. Анда бөтен тапшырулар сезгә багышланган, кадерле әниләр! Бәйрәмнәрдә кешеләр бер-берсенә бүләкләр бирергә гадәтләнгән.  Ә ана кеше өчен сабыеның елмаюлы йөзен күрү, яратуын тоюдан да олырак бүләк буламы соң? Әлбәттә, юк!  Шуңа да бу бәйрәмнең иң кадерле бүләкләре – балалар үзләре, аларның сезгә әйтәсе назлы сүзләре, күрсәтәсе һөнәрләре булыр!..

«Яңалыклар» тапшыруы заставкасы яңгырый.

Алып баручы. Исәнмесез, хөрмәтле тамашачылар! «Әни+»телеканалы үзенең эшен башлап җибәрә. Эфирда – яңалыклар. Музыка залыннан туры трансляцияне башлыйбыз. Студиябез кунаклары –3нче төркем балалары. Алар бу очрашуга бик озак әзерләнгәннәр, әниләренә гаҗәеп матур бүләк тә әзерләгәннәр.Алкышлар белән каршы алыйк үзләрен!

1. Әни кебек булсам иде! –

Аның назлы сүзләре.

Их, яратам әниемне –

Аныңнурлыкүзләре.

 2. Әни кебек булсам иде!

Гелелмаеп торсам иде.

Тирә-юньгә, әникебек

Гелнурчәчеп торсам иде!

 3. Мөмкин булса, җыеп учларыма

Бирер идем кояшнурларын,

Әни кеше генә кочагында

Назлый белә кызын, улларын.

 4. Бу дөньяда әниләр күп,

Минем әни бер генә.

Үзе уңган, үзе тырыш,

Бар эшкә дә өлгерә.

 5. Бигрәк матур безнең әни,

Елмаеп көлеп тора.

Уңганлыгын, булганлыгын

Бар кеше күреп тора.

Җыр «Әниләр елмаюы»

Алып баручы: Телеэфир үзенең эшен дәвам итә. Программада «Көйне беләсеңме?» тапшыруы. Кунакка килгән әниләр,балалар җырларын барыгыз да беләсез микән, сынап карыйк әле.

«Угадай мелодию» тапшыруы  заставкасы.

Алып баручы: Көйләр авыр түгел, бик җайлы. Бирегә дүрт әнине чакырыбыз. Көй яңгыргач та, сезгә кыңгырау шалтыратырга кирәк. Көйнең исемен әйтеп, җырны сүзләре белән җырлап та күрсәтерсез.

Танылган мультфильмнардан көйләр.

Алып баручы: Ә хәзер эфирда «Барысыннан да яхшырак!» тапшыруы! Ә үзләренең гаҗәеп бию осталыкларын сезгә 6нчы төркем балалары тәкъдим итә.

«Барысыннан да яхшырак!»тапшыруы заставкасы.

 «Чәчәкләр» биюе.

Алып баручы: Биюдән тыш алар әле «Без нәфис сүз осталары» дип тә белдерәләр һәм әниләргә шигырь бәйләме бүләк итәләр.

6нчы төркем балалары шигырьләре.

 «Әниләр бәйрәме» – Саҗидә Сөләйманова ;

 «Әнием» — Ренат Харис; «Минем әни иң әйбәт» – Вәсимә Хәйруллина.

«Гаҗәп кешеләр» тапшыруы заставкасы.

Алып баручы: Бәйрәмебезне дәвам итәбез. Киләсе тапшыру “Гаҗәп кешеләр” дип атала. Андыйларны әллә кайдан эзлисе юк: әниләребезнең һәрберсе гаҗәп кеше. Кем бер үк вакытта берничә эш эшли ала: ашарга да пешерә, бала белән шигырь дә ятлый? Машина йөрткәндә үзен сэлфига төшерә… Шул ук вакытта әниләр гаилә бюджетын да күз уңыннан югалтмый. Хәзер бирегә чыгачак әниләр җитезлектә һәм игътибарлылыкта көч сынашачак. Аларга  менә бу янчыклардагы  акчаларны саный-саный минем сорауларыма җавап бирергә һәм хисапта ялгышмаска кирәк булачак.

Әниләр бутафор акча «саныйлар», сорауларга җавап бирәләр.

– Балагызның исеме ничек?

– Балагызның фамилиясе ничек?

– Балагызга ничә яшь?

– Балагызның әтисе ни исемле?

– Балагызның аяк киеме размеры?

– Балагызның туган көне кайчан?

– Балагызның күз төсе нинди?

– Балагыз нинди группага йөри?

– Балагыз ничәгә кадәр саный белә?

— Балагызның яраткан уенчыгын атагыз.

Алып баручы: Афәрин! Менә нинди җор телле, җитез безнең әниләр! Ә хәзер әйтегез әле, сез ашарга пешерергә яратасызмы? Мин моны юкка гына сорамадым: эфирда «Тәмлетамак» тапшыруы!

«Тәмлетамак» тапшыруы заставкасы.

Алып баручы: Хәзер биредә зур аукцион узачак! Гади аукцион түгел: яшелчә, җиләк-җимешләр аукционы! Әниләргә сюрприз: мин аларның исемен атыйм, ә сез бу яшелчәләрдән, җимешләрдән ризыклар әйтәсез. Соңгы ризыкны атаучы бүләккә ия була!

Әниләр белән аукцион.Әсбаплар – кыяр, алма, чөгендер, бәрәңге, кишер.

Алып баручы: Ә хәзер бүләк кабул итеп алыгыз – музыкаль оркестр «Күңелле ашханә»!

13нче төркем балалары музыкаль инструментларда уйныйлар, шигырьләр сөйлиләр.

Алып баручы: Менә шулай, безнең “Әни+” каналында нинди генә  жанрдагы тапшырулар юк! Шуларның иң кызыклысы, мөгаен, “Сәхнә ПЛЮС” тапшыруыдыр. Ел саен без иң тырыш, сәләтле балалары белән татар телендә берәр әсәрне сәхнәләштерәбез. Бүген сезнең игътибарыгызга Э. Шәрифуллинаның “Бәйрәм ашы кара-каршы” спектаклен тәкъдим итәбез. Бу мюзикл жанрындагы комедия. Рәхим итеп бергәләп карыйк!

Э. Шәрифуллина.«Бәйрәм ашы кара-каршы» спектакле.

Алып баручы: Менә эфирыбыз ахырына да якынлаша. Шуңа күрә һәр телеканалдагыча һава торышын тыңлап узыйк. “Лилия” балалар бакчасы территориясендә аяз һава. Һәркемнең күңелендә Әни дигән якты кояш балкый,күз яшьләре рәвешендәге явым-төшем көтелми, йомшак кына бәйрәм җилләре исә… Балалар әниләрен һәм тәрбиячеләрен тыңлыйлар, шуңа күрә һәркемнең басымы да  нормада, тавышлану рәвешендәге геомагнит дулкыннар күзәтелми. Көннәребез һәрчак шундый якты, матур булсын иде! Кадерле әниләр, ныклы сәламәтлек һәм кояштай озын гомер телибез сезгә! Һәм балаларыбыз да бу теләкләргә кушылып, әни турындагы иң матур җырны  сезгә бүләк итә.

«Жырлыйм, әнием, сиңа»

Алып баручы: 

Изге теләк белән барыгызга

Тәмамлана бәйрәм кичәбез.

Туар көннең кадерен белеп,

Гел шатланып яшәгез!


Рәзинә ХӘСӘНОВА, 94нче «Лилия» балалар бакчасының татар теле тәрбиячесе,

Зөлфия ЗАҺИДУЛЛИНА, 94нче «Лилия» балалар бакчасының музыка җитәкчесе.


К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Эмэ праздник помощи
  • Энилэр бэйрэме сценарий балалар бакчасында
  • Эмоциональный словарь характеризующий образный строй увертюры праздник трагедия радость страдание
  • Эмоциональный интеллект тренинг сценарий
  • Эмоциональное состояние детей на празднике