Эш беткэч уйнарга ярый сценарий

Cкачать: Сценарий мероприятия к 130-летию Г.Тукая "Эш беткэч. уйнарга ярый"

“Эш
беткәч, уйнарга ярый…”

Г.Тукайның
130 еллыгына кичә

Тукай
иртәсе
.

Сәйдә
Валиди көе, Гамил Афзал сүз

(“Калфаклы
кызлар” җырлый)

1.     Иртә
томан, кич тә томан , юлларда буран.

Үги кояш
елый сыман болыт артыннан.

Кырпак
кырау бар дөньяны агарткан иртән

Бәдри агай
Габдулланы калага илтә.

2.     Челтер-челтер,
челтер-челтер яңгырый таулар,

Кала басу,
кала ындыр, туган як кала.

Карап
калды чыршыларнын шаулатып аны

Бәс белән
карга төренгән Кырлай урманы.

3.     Бу әле
шаулый гомернең ярлы иртәсе

Авыр юллар
үтәсе бар, еллар үтәсе.

Көтә Идел,
көтә Казан, хыяллар татлы,

Бәдри агай
карлы юлдан куалый атны.

Һәй, һәй!

Илзирә: Кадерле
укучылар, хөрмәтле укытучылар, килгән кунаклар! Без бүген татар халкының йөзек
кашы булган сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның  130 яшен билгеләп үтү кичәсенә
җыелдык.

Адилә: Рус
халкының  Пушкины вә Лермонтовы кебек үк безнең Тукаебыз да үзенең кабатланмас
иҗаты белән Бөек һәм Даһи!

Зәринә: “Теләнче”
шигырен Г. Тукай шигырьләре уку буенча шәһәр туры бәйгесендә җиңүче кызыбыз
Дилбәр Саттарова сөйли.

Г. Тукайның“Теләнче” шигыре.

Дилбәр Саттарова

“Тәфтиләү”
көенә:

Адилә: Тукай исән,
җыры күңелләрдә,

Яшәсәк тә үзен
күрмичә.

Тукай килә моңлы
сазын уйнап,

Шагыйрьләргә тынгы
бирмичә.

Зәринә:
Газраилләр юкка сөенгәннәр

Карап шагыйрь
яткан табутка

Аерылгысыз тоташ
бер көч булып

Җаны яши аның
халыкта.

Диана: Киләчәкне
күреп бара шагыйрь,

Пар атлары күптән
җигелгән.

Күчә Тукай яңа мәйданнарга

Халык йөрәгенең
түреннән.

Барлык
катнашучы укучылар  чыгып җырлый:

“Бәйрәм
бүген”

(Г.Тукай сүз., Җ.Фәйзи көе
)

Бар күңеллелек
бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген,

Нәрсәдән бу? — 
Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

Арттыра,
күрдем, кояш гадәттәгедәй балкуын;

Ул
киенгәндер, дидем: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

Тыңладым әкрен
генә искәндә бәйрәм көн җилен;

Ансы да сөйли
тагын: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

Диана: Габдулла
Тукайның

шигырьләре,
әкиятләре кечкенәдән белем алырга, эш сөяргә, табигатьне сакларга, дус булырга
өнди.

Адилә: Сәхнәдә 2
а сыйныф укучылары. Алар сезгә Габдулла Тукайның “Кызыклы шәкерт ” һәм “Фатыйма
илә сандугач” шигырен сәхнәләштереп күрсәтерләр.

Кызыклы шәкерт” һәм “Фатыйма илә
сандугач”

Зәринә:  Кечкенәдән
Тукаебыз моңлы булып, шигырьләр, әкиятләр,
халкыбызның
җырларын тыңлап үсә. Без Габдулла Тукайның күп кенә
әсәрләрен,
әкиятләрен, аның сүзенә язылган җырларны беләбез.

Илзирә: 
“Карлыгач” җыры. Петрова Динара башкара.

“Карлыгач”.( Г. Тукай
сүз.,
З.Хәбибуллин көе)

Петрова
Динара башкара.

Илзирә: Ә хәзер Г.
Тукай әсәрләренә нигезләнеп эшләнгән “Эш беткәч, уйнарга ярый” дип аталган
сәхнә күренешен карап үтегез.

Диана: Бу
күренешне сезгә 3а һәм 4а сыйныф укучылары күрсәтер.

Музыка
астында:

Адилә: Бик матур
бер җәйге көн: өстәл янында бер сабый

Ян тәрәзә каршында
иртәнге дәресен карый.

Зәринә: Чын күңел
белән укый ул, кат-кат әйтеп һәр сүзен,

Бик озак шунда
утырды, бер дә алмастан күзен.

“Бала
белән күбәләк”.

 (
Г. Тукай сүз., З.Хәбибуллин көе)

Ләйсән
Әхмәтшина, Мәликә Юнысова җырлый.

Кояш:
Сабый,
әй, сабый, әйдә  тышка,  ташла дәресең, күңелең ач!

Җитте
бит, бик күп тырыштың, торма бер җирдә һаман!

Чыкчы
тышка, нинди якты, нинди шәп, уйнар заман!

Булат:  Тукта,
сабыр ит, уйнамыйм, уйнасам дәресем кала.

Көн
озын ич, ул уенның мин һаман вакытын табам,

Чыкмамын
тышка, уенга, булмыйча дәресем тәмам
!

“Шүрәле”
көе.

Диана: Һич сине
куркытмасыннар, Шүрәле, Җен һәм Убыр,

Барчасы юк сүз,
аларның булганы юктыр гомер!

Булат:  (укый)
НәкъКазан артында бардыр бер авыл — Кырлай, диләр,

Җырлаганда көй
өчен, “тавыклары җырлай”-, диләр…

Көй
алышына, Шүрәле чыга.

Булат:  Шүрәле!!!
Миннән сиңа ни кирәк!?

Шүрәле: Бер дә
шикләнмә, егет, син! Мин карак – уг
ъры түгел;

Шулай да бик үк
туг
ъры
түгел…

Яшь егет,
килче уйныйк бераз кети – кети!

Булат:  Яхшы,
яхшы, сүз дә юктыр. Мин карышмыйм, уйныймын.

Тик сине шартыма
күнмәссеңдер, дип уйлыймын.

Шүрәле: Тиз
уйныйкчы, зинһар! Нәрсә кушсаң да күнәм.

Булат:  Күрәсеңме,
әнә анда бар бик юан бер бүрәнә?

Бүрәнәнең бер
очында бар әрчелгән ярыгы,

Шул җиреннән нык
кына син тот, и урман сарыгы!

Шүрәле:
(кычкыра)  Ай, бик авырта кулларым! Дустым, җибәр зинһар!!!

(Усалланып) 
Әйтче, зинһар, мәрхәмәтсез, кем син? Исемең кем синең?

Булат: Әйтсәм
әйтим, син белеп кал! Чын атым “Былтыр” минем!

Шүрәле: Кысты,
харап итте явыз Былтыр мине!

Шүрәлеләр:
(эчтән)
Былтыр кысканга, кычкыралармы быел? Ха-ха-ха!!!

Малай
китапның икенче битен ача, көй үзгәрә, Сандугач сайрый.

Сандугач: Әйдә
тышка, күңелең ач!

Җитте бит, бик күп
тырыштың, тора бер җирдә һаман;

Чыкчы тышка, нинди
һәйбәт, нинди шәп, уйнар заман!

Булат: Юк,
сөекле Сандугачым, уйнасам, дәресем кала.

Туктале, бетсен
дәрес, әйтмәсәң дә уйнармын.

Син дә сайрарсың
матурлап, мин дә авазың тыңлармын!

Илзирә: Ул шулай
дип, һич зарар бирми укырга дәртенә

Бик каты, ихлас
белән, чынлап кереште дәресенә.

Су
анасына музыка

Булат: Җәй көне.
Эссе һавада мин суда коенам, йөзәм,

Чәчрәтәм, уйныйм,
чумам, башым белән суны сөзәм…

Су
анасы чыга, алтын тарак белән чәчен тарый,

тарагын
куйгач, малай аны урлап йөгерә.

Су анасы: Качма,
качма! Тукта, тукта, и карак!

Ник аласың син
аны? Ул бит минем алтын тарак!!!

Эт
тавышлары, Су анасы кире йөгерә.

Булат:     Ииии,
явыз карчык! Тарагыңнан коры калдың…

        
Әни!
Мин алтын тарак таптым,

        
Сусадым,
ардым, әни! Мин бик озак чаптым!

Шакыйлар.

Ана: Ни кирәк?
Кем бу?  Кара төндә вакытсыз кем йөри?

Су анасы:  Су анасы
мин! Китер, кайда минем алтын тарак?

Бир, бая-көндез
алып качты синең угълың, карак!

Булат:  Су
анасыннан котылгачтын, тынычлангач, әни

И орышты, и орышты
соң мине…

Булат:  (укый)
Шуннан бирле малай андый эшкә кыймый башлады,

“Йә, иясе юк!”-
дип, әйберләргә тими башлады.

Көй
алышына.

Алмагач: Әйдә,
тышка, күңел ач;

Бик күңелсездер
сиңа эштә утырмак һәрвакыт,

Әйдә, чык син
бакчага, җитте , хәзер уйнар вакыт!

Булат:  Юк,
сөекле  Алмагачым, уйнасам, дәресем кала.

Тукта, сабыр ит аз
гына, әй кадерле Алмагач,

Һич уенда юк
кызык, дәресем хәзерләп куймагач…

Булат:  (укый)
Борын заман бер ир белән хатын торган,

Тормышлары шактый
гына фәкыйр
ь булган;

Асраганнар бер
кәҗә белән сарык, —

Болар булган
берсеннән дә берсе арык.

Әйтә бер көн ире:

Бабай: Кара әле,
хатын! Үзең беләсең ич печән хакын,-

Китсен бездән
чыгып Кәҗә белән Сарык,

Ашап ята бушка
гына азык.

Әби: Ирем,
ярар, ярар! Китсен бездән чыгып Кәҗә белән Сарык. (Елый)

Кәҗә
белән Сарык җырлый:

“Туган
авыл”.
(
Г. Тукай сүз., А. Монасыйпов көе)

Тау башына
салынгандыр безнең авыл,

Бер чишмә бар,
якын безнең авылга ул.

Авылыбызның ямен,
суын, тәмен беләм,

Шуңа күрә сөям
җаным, тәнем белән.

Бу
дөньяда, бәлки, күп-күп эшләр күрем,

Билгесездер,
кая ташлар бу тәкъдирем?

Кая
барсак, кая торсак, нишләсәк тә

Хәтерләрдә
мәңге калыр туган җирем!

Елашып,
саубуллашалар.

Адилә: Күп тә
үтми, бу бала куйды тәмамлап дәресен,

Зәринә: Куйды бер
читкә җыеп дәфтәр, китапны барысын

Бергә: Һәм,
дәртләнеп җыр сузды!


“Пар ат”. ( Г. Тукай сүз., халык көе)

Җиктереп пар ат,
Казанга туп-туры киттем карап,

Чаптыра атларны
кучер суккалап та, тарткалап.

Кич
иде, шатлык белән нурлар чәчеп ай ялтырый,

Искән
әкрен җил белән яфрак агачлар калтырый.

Сау бул инде, хуш,
бәхил бул, и минем торган җирем,

Мин болай, шулай
итәм дип, төрле уй корган җирем.

Бер
тавыш килде колакка, яңгырады бер заман:

        
Тор
, шәкерт, җиттек Казанга! Алдыбызда бит Казан!

Малай йөгереп чыкты бакчага.

Булат:   Я, кем
чакырды мине? Әйдә, кем уйный?

Тәмам иттем мин
хәзер дәресемне.

Диана: Шунда
аңар бик матурлап, елмаеп көлде Кояш…

Илзирә: Шунда
аңар кып-кызыл, зур алма бирде Алмагач…

Адилә: Шунда
аңар шатланып сайрап җибәрде Сандугач…

Зәринә: Шунда
аңар баш иделәр укылган бар персона
ж!

Рольләрне
башкардылар:

Малай – Булат
Сибгатов – 4 а сыйныф укучысы.

Бала – Ләйсән
Әхмәтшина – 3 а сыйныф укучысы.

Күбәләк – Мәликә
Юнысова — 3 а сыйныф укучысы.

Кояш – Алия 
Җантимерова — 3 а сыйныф укучысы.

Шүрәле – Рүзәл
Гиниатуллин — 3 а сыйныф укучысы.

Сандугач – Илзирә
Саттарова — 3 а сыйныф укучысы.

Су анасы – Камилла
Самигуллина — 3 а сыйныф укучысы.

Ана – Камилла
Кыямова — 3а сыйныф укучысы.

Алмагач – Алина
Гиниятуллина  —  3 а сыйныф укучысы.

Бабай – Гадел Исхаков
— 4 а сыйныф укучысы.

Әби – Рената
Гиниятуллина — 4 а сыйныф укучысы.

Кәҗә
Вәлиуллина Земфира — 4 а сыйныф укучысы.

Сарык – Таһир
Бадретдинов -4 а сыйныф укучысы.

Фатыйма –2 а сыйныф
укучысы.

Сандугач -2 а
сыйныф укучысы.

Маэмай — 2 а
сыйныф укучысы.

Шәкерт — 2 а
сыйныф укучысы.

Бүгенге
кичәне алып бардылар:
7 а сыйныф укучылары —  “Калфаклы
кызларыбыз”
— Зәринә Саттарова, Адилә Хисамова, Илзирә Алиәкбәрова, Диана
Вафина.

Илзирә: Кадерле
укучылар, хөрмәтле укытучылар, килгән кунаклар! Безнең чыгышыбыз ахырына
якынлашты Ә хәзер, әйдәгез бергәләп, халкыбызның гимнына әйләнгән , бөек
Тукаебызның “Туган тел” җырын бергәләп җырлыйк.

“Туган
тел”.

( Г. Тукай сүз., халык көе)

Казан шәһәре

Авиатөзелеш районы 14 нче гимназия

Эш  беткәч, 
уйнарга ярый!

Г.Тукай әсәрләре буенча

Авиатөзелеш районы

14 нче гимназиянең

Сыйныф җитәкчесе

Замалтдинова Н.Р.,

—2009 нчы ел—

                     БӘЙРӘМ БҮГЕН      
(Г.Тукай сүзләре, Җ.Фәйзи көе)

Бар күңеллелек бөтен
дөньяда, бар бер ямь бүген,

Нәрсәдән бу? — Мин
беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм

бүген!

        Арттыра, күрдем, кояш
гадәттәгедән балкуын;

       Ул киенгәндер, дидем:
бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

Тыңладым
әкрен генә искәндә бәйрәм көн
җилен;

Ансы да сөйли
тагын: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

Г.Тукай сүзләре
“Тәфтиләү” көе ишетелә

1 А.Б.Тукай исән, җыры күңелләрдә,

Яшәсәк дә үзен күрмичә.

Тукай килә моңлы сазын уйнап,

Шагыйрьләргә тыңгы бирмичә.

2 А.Б.   Газраилләр юкка сөенгәннәр

             Карап шагыйрь яткан табутка.

             Аерылгысыз тоташ бер көч булып

            Җаны яши аның халыкта.

1 А.Б. Киләчәкне күреп бара шагыйрь,

           Пар атлары күптән җигелгән.

            Күчә Тукай яңа мәйданнарга

            Халык йөрәгенең түреннән.

2 А.Б.   Кадерле дуслар! Без бүген татар халкының йөзек
кашы булган сөекле шагыйребез Г.Тукайның  туган көнен
билгеләп үтү кичәсенә җыелдык.

1 А.Б. Рус халкының Пушкины вә Лермонтовы кебек ук безнең
Тукаебыз да үзенең кабатланмас иҗаты белән Бөек
һәм Даһи.

2 А.Б. Кечкенәдән ул моңлы булып, шигырьләр,
әкиятләр,  халкыбызның җырларын тыңлап
үсә. Без Г.Тукайның күп кенә шигырьләрен,
җырларын, әкиятләрен беләбез.

1 А.Б. Г.Тукайның шигырьләре, әкиятләре кечкенәдән
белем алырга, эш сөяргә, табигатьне сакларга өнди.

2 А.Б. Ә хәзер Г.Тукай әсәрләренә
нигезләнеп эшләнгән  “Эш беткәч, уйнарга ярый” дип
аталган сәхнә күренешен карап  үтегез.

Бу күренешне сезгә 7 Б сыйныф укучылары
күрсәтер.

2 А.Б.   Бик матур бер җәйге көн:
өстәл янында бер сабый

Ян тәрәзә каршында иртәнге
дәресен карый.

Чын күңел белән укый ул, кат-кат
әйтеп һәр сүзен,

Бик озак шунда утырды, бер дә алмастан
күзен.

“Бала белән Күбәләк “
җыры (Г.Тукай сүзләре, З.Хабибуллин көе)

1 бала:    Әйт әле, Күбәләк,
сөйләшик бергәләп:

Бу кадәр күп очып, армыйсың син
ничек?

Ничек соң тормышың, ничек көн
күрмешең?

Сөйләп бирче тезеп, табаламсың
ризык?

Күбәләк:   Мин торам кырларда, болында ,урманда;

Уйныймын, очамын якты көн булганда.

Иркәли һәм сөя кояшның
яктысы

Аш буладыр миңа  чәчәкләр хуш
исе.

Кояш:  Сабый Әй, сабый, әйдә тышка, ташла
дәресең, күңелең ач!

Җитте бит, бик күп тырыштың, торма
бер җирдә һаман!

Чыкчы тышка, нинди якты, нинди шәп, уйнар заман!

Укучы малай.  Тукта, сабыр ит, уйнамыйм, уйнасам дәресем
кала

Көн озын ич, ул уенның мин һаман
вакытын табам,

Чыкмамын тышка, уенга, булмыйча дәресем
тәмам.

“Шүрәле” көе

1 А.Б.  Һич сине куркытмасыннар Шүрәле, Җен
һәм Убыр

Барчасы юк сүз, аларның булганы юктыр
гомер.

Малай: (укый)  Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл – Кырлай
диләр,

Җырлаганда көй өчен, “тавыклары
җырлый”, диләр.

(Көй алышына. Шүрәле чыга)

— Шүрәле ! Синнән миңа ни
кирәк?

Шүрәле:   Бер дә шикләнмә, Егет, син, мин
карак – угъры түгел;

Шулай да бигүк тугъры түгел…

Яшь егет! Килче уйныйк бераз кети-кети.

Малай:  Яхшы, яхшы, сүз дә юктыр, мин карышмыйм, уйныймын.

Тик сине шартыма күнмәссең дип
уйлыймын.

Шүрәле:  Тиз уйныйкчы, зинһар, нәрсә
кушсаң да күнәм.

Малай: Күрәсеңме, әнә анда бар бик юан бер
бүрәнә

Бүрәнәнең бер очында бар
әрчелгән бер ярыгы,

Шул җиреннән нык кына син тот, и урман
сарыгы!

Шүрәле: (кычкыра)  Ай! Бик авырта кулларым, дустым,
җибәр, зинһар!

Әйтче, зинһар,
мәрхәмәтсез, кем син, исемең кем синең?

Малай:  Әйтсәм әйтим, син белеп кал: чын атым “Былтыр” минем

Шүрәле:  Кысты, харап итте явыз “Былтыр” мине.

(эчтән) Былтыр кысканга, кычкыралармы быел?

(Малай китапның битен ача, көй
үзгәрә)

Сандугач тавышы

Сандугач:  Әйдә тышка, күңелең
ач!

Җитте бит, бик күп тырыштың, торма
бер җирдә һаман;

Чыкчы тышка, нинди һәйбәт, нинди
шәп, уйнар заман!

Малай:   Юк, сөекле сандугачым, уйнасам дәресем кала.

Туктале, бетсен дәрес,
әйтмәсәң дә уйнармын.

Син дә сайрарсың матурлап, мин дә
авазың тыңлармын!

2 А.Б.:   Ул шулай дип, һич зарар бирми укырга дәртенә

Бик каты ихлас белән чынлап кереште
дәресенә.

(Су анасы)

Малай:   Җәй көне. Эссе һавада мин суда коенам,
йөзәм,

Чәчрәтәм, уйныйм, чумам, башым
белән суны сөзәм.

( Су анасы чыга, алтын тарак белән
чәчен тарый, тарагын онытып киткәч, малай аны урлап
йөгерә)

Су анасы:  Качма, качма! Тукта, тукта и карак!

Ник аласың син аны? Ул бит минем алтын тарак.

(Эт тавышы. Су анасы кире йөгерә)

Малай:  И, явыз карчык! Тарагыңнан коры калдың…

— Әни, мин алтын тарак таптым,

Сусадым, ардым, әни, мин бик озак чаптым.

(Шакыйлар)

   Ана:  — Ни кирәк? Кем бу? Кара төндә вакытсыз кем
йөри?

Су анасы: Су анасы мин, китер, кайда минем алтын
тарак?

Бир, бая көндез алып качты синең
угълың карак!

Малай:  Су анасыннан котылгачтын, тынычлангач, әни

И орышты, и орышты,  и орышты соң мине.

Малай: (укый)  Шуннан бирле малай андый эшкә кыймый башлады

“Йә, иясе юк!” – дип,
әйберләргә тими башлады

(Көй алышына)

  Алмагач:  Әйдә тышка, күңел ач;

Бик күңелсездер сиңа эштә
утырмак һәрвакыт,

Әйдә, чык син бакчага, җитте
хәзер уйнар вакыт!

Малай:  Юк, сөекле алмагачым, уйнасам, дәресем кала

Тукта сабыр ит аз гына, әй кадерле алмагач,

Һич уенда юк кызык, дәрсем
хәзерләп куймагач.

( “Туган авыл” Г.Тукай сүзләре,
А.Монасыйпов көе)

Малай:  Борын заман бер ир белән хатын торган,

Тормышлары шактый гына факырь булган;

Асраганнар бер кәҗә белән
сарык, —

Болар булган берсеннән дә берсе арык.

Әйтә бер көн ире:

Бабай:  — Кара әле, хатын! Үзең яхшы беләсең бит
печән хакын, —

Китсен бездән чыгып кәҗә
белән сарык,

Ашап ята бушка гына алар азык.

Әби: — Ирем, ярар, ярар, китсен бездән чыгып
кәҗә белән сарык.

Кәҗә белән сарык –
җырлыйлар:

— Тау башында салынгандыр безнең авыл,

Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул

Авылыбызның ямен, суын, тәмен беләм

Шуңа күрә сөям җаным,
тәнем белән.

                                Бу дөньяда, бәлки,
күп-күп эшләр күрем

Билгесездер: кая ташлар бу такъдирем;

Кая барсак, кайда торсак, нишләсәк
тә

Хәтерләрдә мәңге
калыр туган җирем

А.Б.  Күп тә үтми, бу бала куйды
тәмамлап дәресен

Куйды бер читкә җыеп дәфтәр,
китапны – барысын

Һәм дәртләнеп җыр сузды:

(“Пар ат” җыры, Г.Тукай
сүзләре, халык көе)

Малай 1. Җиктереп пар ат, Казанга туп-туры киттем карап

                Чаптыра атларны кучер, суккалап та
тарткалап

2. Кич иде, шатлык белән нурлар чәчеп ай ялтырый

Искән әкрен җил белән яфрак
агачлар калтырый.

3. Сау бул инде, хуш, бәхил бул, и минем торган җирем

Мин болай, шулай итәм, дип, төрле уй
корган җирем.

4. Бер тавыш килде колакка, яңгырады бер заман:

“Тор шәкерт! Җиттек Казанга,
алдыбызда бит Казан!”

Малай йөгереп чыкты бакчага:

 Малай:  — Я, кем чакырды мине. Әйдә, кем уйный?

Тәмам иттем хәзер мин дәресемне.

  2 А.Б.  Шунда аңар бик матурлап, елмаеп килде кояш,

Шунда аңар кып-кызыл, зур алма бирде алмагач;

Шунда аңар шатланып сайрап җибәрде
сандугач;

Шунда аңар баш иделәр укылган
һәр персонаж.

Балалар, безнең чыгышыбыз ахырына якынлашты.
Ә хәзер әйдәгез бергәләп боек
Тукаебызның һәм халкыбызның Гимнына
әйләнгән “Туган тел” җырын бергәләп җырлыйк.

Бергә “Туган тел” җыры (Г.Тукай
сүзләре, халык көе)

 Уен-викторина: «Эш беткәч уйнарга ярый!»

Г.Тукайның иҗатына багышланган зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәренә йөрүче балалар өчен уен – викторина

Бурычлар:

1) Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балаларны, яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, Г.Тукайның тормыш юлы (балачак хәтирәләре), иҗаты белән таныштыруны дәвам итү;

2) – Балаларның сәнгатьле сөйләмен камилләштерү;

– Куелган сорауларга тулы, дөрес җавап алуга ирешү;

– Бергә команда булып уйнауларына ирешү;

– Ярышу теләген уяту;

3) Балаларда әкиятләр, шигырьләр белән кызыксыну уяту; бердәмлек, татулык хисен тәрбияләү.

Җиһазлау: Тукай портреты, Г.Тукай язган китаплар күргәзмәсе, балалар ясаган рәсемнәр күргәзмәсе, Г.Тукай әкиятләренә иллюстрацияләр; “Туган тел” җыры язылган диск, эт маскасы, читлек, ширма, су табаклары (2 шт.), ком тутырылган капчыклар, серле капчык, бүре башы, аппликация уены өчен рәсемнәр, клей, очколар өчен тарак һәм балта рәсемнәре.

Алдан әзерлек эше:

Г.Тукай әсәрләрен балаларга кычкырып уку, кайберләрен яттан өйрәтү. Тукай шигырьләренә язылган җырларны аудио тасмадан тыңлау. 

Зал Г.Тукай әсәрләренә иллюстрацияләр,балалар ясаган рәсемнәр белән бизәлгән.Уртада чәчәкләргә күмелгән Г.Тукай портреты. Бер почмакта Г.Тукай иҗат иткән әсәрләр кергән китаплар күргәзмәсе һәм Тукай музееннан күренешләр. Уртада ике яклап командалар өчен урындыклар, биремнәр өчен такталар куелган . “Бәйрәм бүген” җыры (Җ.Фәйзи музыкасы,Г.Тукай сүзләре ) яңгырый. Җыр барышында бүлмәгә бер кыз һәммалай йөгереп керәләр һәм “Бәйрәм бүген” шигырен сөйлиләр.

Кыз: Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген.

Нәрсәдән бу ?

Малай: – Мин беләм: бәйрәм бүген,бәйрәм бүген!

Бер мөкаддәс хис белән һәрбер кеше хәйран бүген;

Уйна сазым да минем бәйрәм көен: бәйрәм бүген!

Кыз: Яр башыннан тыңладым мин бер суның дулкыннарын:

Сөйләшәләр үзара: “Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!”

Бүлмәгә алып баручы керә һәм балаларга мөрәҗәгать итә:

Алып баручы: Исәнмесез, балалар! Нинди бәйрәм соң сездә, матур җыр яңгырый, йөзләрегез дә нинди шат?!

Кыз: Бүген 26 нчы апрель – бөек татар шагыйре Габдулла Тукай туган көн.

Алып баручы: Ә сез Г.Тукайның шигырьләрен, җырларын беләсезме? Әкиятләрен яратып тыңлыйсызмы? (Балалар җаваплары)

Алып баручы: Дөрестән дә шулай икәнлегенә ышанам. Сезнең кебек үк мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балалар да Г.Тукай иҗаты белән яхшы таныш микән!? Хәзер шуны ачыклар өчен аларны залга “Эш беткәч уйнарга ярый!” уенында катнашырга чакырабыз. Каршы алыгыз!

(Залга ике команда керә, алар үзләре өчен әзерләнгән урыннарга утыралар.)

Алып баручы: Барлык уенчылар урнашып беттеләр. “Эш беткәч уйнарга ярый!” уенын башлап җибәрәбез. Иң беренче командалар белән танышып китәбез. Моның өчен сүзне капитаннарга бирәбез.Алар үз командаларының исемен атарга, девизын әйтергә тиеш булалар.

Беренче команданың сәламләве:

Бергә: Без – “Былтыр” командасы.

Капитан:

Әле укый белмәсәк тә,

“Туган тел”не җырлыйбыз.

Бу Тукай абый бүләге,

Иң матур бер җыр, дибез.

Бергә: Безнең девиз: “Былтыр кысканны, быел кычкырмыйлар!”

Икенче команданың сәламләве:

Бергә: Без – “Су анасы” командасы.

Капитан:

Тукай әкиятләрен сөйләп,

Телләребез ачыла.

“Су анасы”,”Шүрәле”ләр –

Безнең дуслар барысы да.

Бергә: Безнең девиз: “Су анасы кебек җитез булырбыз!”

Алып баручы: Менә командалар белән дә танышып киттек. Һәр команданың уенда бары тик җиңү, ә кайсы команда җиңүче булачагын без бары тик уен ахырында гына белә алырбыз! Шулай ук аларны жюри билгеләр. ( Жюри сайлана.)

Уенның шарты белән таныштырып китәм. Уен берничә бәйгедән торачак, бәйгедә җиңгән саен “Былтыр” командасына балта, ә “Су анасы”командасына алтын тарак биреп барылачак (балта һәм тарак рәсемнәре күрсәтелә). Ахырдан ике команданың да балталарын һәм таракларын санарбыз да, чагыштырып җиңүчене билгеләрбез. Уңышлар сезгә!

1 нче бәйге: “Кем тизрәк …”

Алып баручы: Беренче бәйге “Кем тизрәк …” дип атала. Ике командага да бер үк сорау бирелә, ә алар, үз чиратларында, куелган сорауга бераз уйлап иң беренче булып өч җаваптан дөресен сайлап җавап бирергә тиешләр. Җавап бирергә әзер булгач, капитаннар сигнал бирәләр. (Сигнал бирү тәртибе күрсәтелә) Кайсы капитан беренче булып сигналга баса, шул команда беренче булып җавап бирә, әгәр дә алар ялгышсалар, җавап бирү мөмкинлеге икенче командага күчә. Һәр дөрес җавап өчен бер балта яки тарак бирелә.

Сораулар:

1) Чәчен тарап алтын тарак белән

И бизәнә, ясана.

Вә шуннан соң кинәт суга чума-

Нәрсә кала басмада?

а) шампунь;

б) кармак;

в) тарак;

2) Тактадагы рәсемнәргә игътибар белән карагыз, кайсы әкиятне Г.Тукай иҗат итмәгән? Шул рәсем астындагы санны атагыз.

1 – “Шүрәле”;

2 – “Су анасы”;

3 – “Шалкан “

3) Безнең Гали бигрәк тату нәрсә белән?

а) Мәдинә белән;

б) кәҗә белән;

в) эт белән;

4) Шүрәле Былтырга нинди уен уйнарга тәкъдим иткән ?

а) Кети-кети;

б) Качышлы;

в) Йөзек салыш;

5) Бу җыр Г.Тукайның кайсы шигыренең сүзләренә иҗат ителгән? (“Туган тел” җыры яңгырый)

а) “Туган тел”;

б) “Эшкә өндәү”;

в) “Бала белән күбәләк”;

6) Кәҗә белән сарыкның капчыгында ничә бүре башы булган?

а) 12;

б) 6;

в) 1;

Алып баручы: Беренче бәйге тәмам (нәтиҗә ясала). Хәзер бераз ял итеп алыйк. Музыкаль тәнәфес игъланитәм. Сезнең алдыгызда кызлар Г.Тукайның “Бишек җырын” җырлап күрсәтерләр. (Сәхнәгә курчаклар тотканкызлар чыга һәм җырны башкаралар).

Алып баручы:Кызлар матур итеп Г.Тукай сүзләренә иҗат ителгән җырны башкардылар.Сезгә ошадымы?(Җаваплар) Хәзер инде командаларны сынауны дәвам итик, алар да безгә Г.Тукай шигырьләрен сөйләп күрсәтсеннәр. Икенче бәйгене башлап җибәрәбез.

2 нче бәйге:” Иң матуры кем сөйли?”

Алып баручы: Һәр командадан берничә бала Г.Тукайның үзләре теләгән бер шигырен сәнгатьле итеп сөйләп күрсәтергә тиеш. Залда утыручылар җиңүчене билгелиләр. Ничек дисезме? Бик гади: кайсы командага иң озак һәм каты итеп кул чабалар, шул команда җиңүче була.Тамашачылар, сез игътибарлы булыгыз! Алкышларызны жәлләмәгез!

(“Былтыр” командасы – “Кызыклы шәкерт “, “Су анасы” командасы – “Фатыйма белән сандугач” шигырен сәнгатьле итеп сөйлиләр. Ахырдан нәтиҗә ясала.)

Алып баручы: Сорауларга җавап бирдегез, шигырьләр сөйләдегез, үзегезне гел яхшы яктан гына күрсәттегез, бәлки бераз ял итеп алырсыз? (Балаларның җаваплары)

3 нче бәйге: “Физкультминутка”

Алып баручы: Кечкенә чагында Г.Тукай бик тә төрле хәрәкәтле уеннар уйнарга яраткан, ләкин аның сезнеке кебек берсеннән берсе матур уенчыклары булмаган, шуңа күрә ул гади әйберләр кулланып төрле уеннар чыгарган. Әйдәгез Тукайның яратып уйный торган уеннарының берсен без дә уйнап карыйк әле. Уен өчен ком салынган кечкенә капчыклар һәм ике буш су таба кирәк булачак. Командадагы һәр балага икешәр ком салынган капчык бирелә һәм аларны бер-бер артлы табакка атырга кирәк була. Кайсы команда күбрәк кертә, шулар җиңүче була.

(Балаларга ком салынган капчыклар өләшенә, һәр команда алдыны буш су табагы куела. Командалар ике рәт итеп бер-бер артлы тезеләләр һәм чиратлап капчыкларны ыргыталар. Ахырдан ике команданың да табактагы капчыклары санала да, нәтиҗә чыгарыла. Җиңүче командага шакмак бирелә.)

Алып баручы: Бигрәк җитез икән үзегез, төрлә яктан һөнәрләрегезне күрсәттегез, ә менә табышмаклар чишә беләсез микән ?(Залга матур итеп бизәлгән капчык чыгарыла)

4нче бәйге: “Серле капчык”

Алып баручы: Сезнең алдыгызда серле капчык, аның эченә мин бер табышмакның җавабын яшердем. Нәрсә яшерелгәнене әлегә сер. Аны сез миңа әйтергә тиеш буласыз. Хәзер мин Г.Тукайның шигыреннән бер өзек укыйм, бу шигырь юлларында тартмага яшерелгән әйбернең узлекләре аталган, ә сез тыңлап утырыгыз, белсәгез сигналга бирегез. Ләкин бер шарт бар: җавапны бер генә тапкыр бирергә була, ялгышсагыз җавап бирү хокукы көндәшегезгә күчә. Табышмакка дөрес җавап биргән команда очко ала.

Тыңлагыз:

Кәҗә әйтә: “Микикики! микикики!

Капчыктагы ул бит бар уники!

Ах, уңмаган, юләр Сарык, надан Сарык,

Моннан зуррагын китер табып!”

Сарык та тиз аңлап ала бу алдашны,

Капчыктан ул алып килә яңадан шуны.

Өч-дүрт бүре чынлап инде куркыштылар,

Бер-берсенә күзләренә йөрештеләр.

Түгел хәзер бүреләргә ашау кайгы,

Тиз-тиз генә бу урынны ташлау кайгы;

“Ничек качыйк? Ничек табыйк качу юлын?” –

Һәрбер бүре шуңар салган бөтен уен…

Алып баручы: Бу серле капчыкка нәрсә яшерелгән икән соңНәрсә шуның кадәр бүреләрнең котын алган? Кайсы команда әйтә алыр? (Команда исеме әйтелә) командасы җитезрәк булып чыкты, шуңа күрә аларга ….. бирелә.

Инде уеныбызның ахыры да якынлашып килә, командаларга таракларын һәм балталарын санар чак та җитә, ләкин әле аларның тагын бер очко алырга мөмкинлекләре бар. Моның өчен командаларга залда утыручы балалар ярдәм итәргә тиешләр. Ничек дисезме? Бик гади, “Былтыр” командасына – малайлар, “Су анасы” командасына – кызлар. Бу бәйге “Ашыгыч ярдәм” дип атала.

Сезнең өчен сорау бик гади: кайсыларыгыз Г.Тукай әсәрләрен күбрәк атый ала? Кемнәр күбрәк атый, шулар командасына бер очко бирелә. (Җаваплар: Туган тел, Кызыклы шәкерт, Шүрәле, Су анасы, Кәҗә белән сарык, Карлыгач, Фатыйма белән Сандугач, Безнең гаилә, Шаян песи,Эшкә өндәү,Эш беткәч уйнарга ярый, Гали белән кәҗә, Бишек җыры, Җир йокысы Һ.б.)

Алып баручы: Сез барыгыз да бик акыллы икәнсез, Тукайның шигырьләрен бик күп беләсез, ләкин малайлар (кызлар) җитезрәк булып чыктылар. Шул сәбәпле алар командасына бер(тарак, балта) бирелә.

Хәзер һәр команданың да җыелган таракларын, балталарын санар вакыт та җитте. (тарак, балталар санала һәм саннары тамашачыларга әйтелә)

Алып баручы: Соңгы бәйгене башлыйбыз! Шулай итеп “Супер игра -аппликация”. Сезнең барыгызның да шөгыльләрдә кисеп ябыштырганы бар, шулаймы? (Җаваплар) Шуңа күрә сезнең өчен бирем бик гади булачак, ләкин шул ук вакытта игътибарлыкны һәм бергә дус эшләүне тәлап итә торган.Һәр командага Г.Тукайның бер әкиятенең рәсемен җыярга һәм ак кәгазьгә ябыштырырга кирәк булачак. (Өстәлләрдәге алдан әзерләнеп куелган клейга һәм ак кәгазьгә күрсәтелә) Кайсы команда беренче биремне үтәп бетерә, шул очко ала. Ике комаданың да биреме бер үк төрле түгел, шуңа күрә игътибарлы булыгыз. (Балалар биремне үтиләр,нәтиҗәгә карап бәйгедә җиңүче команда билгеләнә).

Алып баручы: Шулай итеп “Эш беткәч, уйнарга ярый!” уены ахырына якынлашты һәм нәтиҗәдә җиңүчеләр булып (команда исеме) командасы танылды. Балалар барысы да бик тырыштылар, үзләренең Тукай шигырьләрен яратуларын һәм белүләрен түрсәттеләр. Моның өчен бик зур рәхмәт аларга.

Карагыз әле, балалар, серле капчык яңадан залда пәйда булган, бәлки аның эчендә сезнең өчен тагын бер сюрприз бардыр!? Ачып карыйбызмы? (Тартма ачыла һәм аның эченнән балалар өчен конфетлар килеп чыга. Капитаннарга бирелә.)

Алып баручы: Әйдәгез бугенге уеныбыз тагын да күңеллерәк тәмамлансын өчен Г.Тукайның “Туган тел” ен бергә күмәкләшеп җырлыйбыз!

(Күмәләшеп “Туган тел” җыры башкарыла. Уен тәмамлана)

Сценарий мероприятия к 130-летию Г.Тукая «Эш беткэч. уйнарга ярый»

“Эш беткәч, уйнарга ярый…”

Г.Тукайның 130 еллыгына кичә

Тукай иртәсе.

Сәйдә Валиди көе, Гамил Афзал сүз

(“Калфаклы кызлар” җырлый)

Иртә томан, кич тә томан , юлларда буран.Үги кояш елый сыман болыт артыннан.

Кырпак кырау бар дөньяны агарткан иртән

Бәдри агай Габдулланы калага илтә.

Челтер-челтер, челтер-челтер яңгырый таулар,Кала басу, кала ындыр, туган як кала.

Карап калды чыршыларнын шаулатып аны

Бәс белән карга төренгән Кырлай урманы.

Бу әле шаулый гомернең ярлы иртәсеАвыр юллар үтәсе бар, еллар үтәсе.

Көтә Идел, көтә Казан, хыяллар татлы,

Бәдри агай карлы юлдан куалый атны.

Һәй, һәй!

Илзирә: Кадерле укучылар, хөрмәтле укытучылар, килгән кунаклар! Без бүген татар халкының йөзек кашы булган сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 130 яшен билгеләп үтү кичәсенә җыелдык.

Адилә: Рус халкының Пушкины вә Лермонтовы кебек үк безнең Тукаебыз да үзенең кабатланмас иҗаты белән Бөек һәм Даһи!

Зәринә: “Теләнче” шигырен Г. Тукай шигырьләре уку буенча шәһәр туры бәйгесендә җиңүче кызыбыз Дилбәр Саттарова сөйли.

Г. Тукайның“Теләнче” шигыре.

Дилбәр Саттарова

“Тәфтиләү” көенә:

Адилә: Тукай исән, җыры күңелләрдә,

Яшәсәк тә үзен күрмичә.

Тукай килә моңлы сазын уйнап,

Шагыйрьләргә тынгы бирмичә.

Зәринә: Газраилләр юкка сөенгәннәр

Карап шагыйрь яткан табутка

Аерылгысыз тоташ бер көч булып

Җаны яши аның халыкта.

Диана: Киләчәкне күреп бара шагыйрь,

Пар атлары күптән җигелгән.

Күчә Тукай яңа мәйданнарга

Халык йөрәгенең түреннән.

Барлык катнашучы укучылар чыгып җырлый:

“Бәйрәм бүген” (Г.Тукай сүз., Җ.Фәйзи көе)

Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген,

Нәрсәдән бу? — Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

Арттыра, күрдем, кояш гадәттәгедәй балкуын;

Ул киенгәндер, дидем: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

Тыңладым әкрен генә искәндә бәйрәм көн җилен;

Ансы да сөйли тагын: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

Диана: Габдулла Тукайның шигырьләре, әкиятләре кечкенәдән белем алырга, эш сөяргә, табигатьне сакларга, дус булырга өнди.

Адилә: Сәхнәдә 2 а сыйныф укучылары. Алар сезгә Габдулла Тукайның “Кызыклы шәкерт ” һәм “Фатыйма илә сандугач” шигырен сәхнәләштереп күрсәтерләр.

“Кызыклы шәкерт” һәм “Фатыйма илә сандугач”

Зәринә: Кечкенәдән Тукаебыз моңлы булып, шигырьләр, әкиятләр, халкыбызның җырларын тыңлап үсә. Без Габдулла Тукайның күп кенә әсәрләрен, әкиятләрен, аның сүзенә язылган җырларны беләбез.

Илзирә: “Карлыгач” җыры. Петрова Динара башкара.

“Карлыгач”.( Г. Тукай сүз., З.Хәбибуллин көе)

Петрова Динара башкара.

Илзирә: Ә хәзер Г. Тукай әсәрләренә нигезләнеп эшләнгән “Эш беткәч, уйнарга ярый” дип аталган сәхнә күренешен карап үтегез.

Диана: Бу күренешне сезгә 3а һәм 4а сыйныф укучылары күрсәтер.

Музыка астында:

Адилә: Бик матур бер җәйге көн: өстәл янында бер сабый

Ян тәрәзә каршында иртәнге дәресен карый.

Зәринә: Чын күңел белән укый ул, кат-кат әйтеп һәр сүзен,

Бик озак шунда утырды, бер дә алмастан күзен.

“Бала белән күбәләк”.

( Г. Тукай сүз., З.Хәбибуллин көе)

Ләйсән Әхмәтшина, Мәликә Юнысова җырлый.

Кояш: Сабый, әй, сабый, әйдә тышка, ташла дәресең, күңелең ач!

Җитте бит, бик күп тырыштың, торма бер җирдә һаман!

Чыкчы тышка, нинди якты, нинди шәп, уйнар заман!

Булат: Тукта, сабыр ит, уйнамыйм, уйнасам дәресем кала.

Көн озын ич, ул уенның мин һаман вакытын табам,

Чыкмамын тышка, уенга, булмыйча дәресем тәмам!

“Шүрәле” көе.

Диана: Һич сине куркытмасыннар, Шүрәле, Җен һәм Убыр,

Барчасы юк сүз, аларның булганы юктыр гомер!

Булат: (укый) НәкъКазан артында бардыр бер авыл — Кырлай, диләр,

Җырлаганда көй өчен, “тавыклары җырлай”-, диләр…

Көй алышына, Шүрәле чыга.

Булат: Шүрәле!!! Миннән сиңа ни кирәк!?

Шүрәле: Бер дә шикләнмә, егет, син! Мин карак – угъры түгел;

Шулай да бик үк тугъры түгел…

Яшь егет, килче уйныйк бераз кети – кети!

Булат: Яхшы, яхшы, сүз дә юктыр. Мин карышмыйм, уйныймын.

Тик сине шартыма күнмәссеңдер, дип уйлыймын.

Шүрәле: Тиз уйныйкчы, зинһар! Нәрсә кушсаң да күнәм.

Булат: Күрәсеңме, әнә анда бар бик юан бер бүрәнә?

Бүрәнәнең бер очында бар әрчелгән ярыгы,

Шул җиреннән нык кына син тот, и урман сарыгы!

Шүрәле: (кычкыра) Ай, бик авырта кулларым! Дустым, җибәр зинһар!!!

(Усалланып) Әйтче, зинһар, мәрхәмәтсез, кем син? Исемең кем синең?

Булат: Әйтсәм әйтим, син белеп кал! Чын атым “Былтыр” минем!

Шүрәле: Кысты, харап итте явыз Былтыр мине!

Шүрәлеләр: (эчтән) Былтыр кысканга, кычкыралармы быел? Ха-ха-ха!!!

Малай китапның икенче битен ача, көй үзгәрә, Сандугач сайрый.

Сандугач: Әйдә тышка, күңелең ач!

Җитте бит, бик күп тырыштың, тора бер җирдә һаман;

Чыкчы тышка, нинди һәйбәт, нинди шәп, уйнар заман!

Булат: Юк, сөекле Сандугачым, уйнасам, дәресем кала.

Туктале, бетсен дәрес, әйтмәсәң дә уйнармын.

Син дә сайрарсың матурлап, мин дә авазың тыңлармын!

Илзирә: Ул шулай дип, һич зарар бирми укырга дәртенә

Бик каты, ихлас белән, чынлап кереште дәресенә.

Су анасына музыка

Булат: Җәй көне. Эссе һавада мин суда коенам, йөзәм,

Чәчрәтәм, уйныйм, чумам, башым белән суны сөзәм…

Су анасы чыга, алтын тарак белән чәчен тарый,

тарагын куйгач, малай аны урлап йөгерә.

Су анасы: Качма, качма! Тукта, тукта, и карак!

Ник аласың син аны? Ул бит минем алтын тарак!!!

Эт тавышлары, Су анасы кире йөгерә.

Булат: Ииии, явыз карчык! Тарагыңнан коры калдың…

Әни! Мин алтын тарак таптым,Сусадым, ардым, әни! Мин бик озак чаптым!Шакыйлар.

Ана: Ни кирәк? Кем бу? Кара төндә вакытсыз кем йөри?

Су анасы: Су анасы мин! Китер, кайда минем алтын тарак?

Бир, бая-көндез алып качты синең угълың, карак!

Булат: Су анасыннан котылгачтын, тынычлангач, әни

И орышты, и орышты соң мине…

Булат: (укый) Шуннан бирле малай андый эшкә кыймый башлады,

“Йә, иясе юк!”- дип, әйберләргә тими башлады.

Көй алышына.

Алмагач: Әйдә, тышка, күңел ач;

Бик күңелсездер сиңа эштә утырмак һәрвакыт,

Әйдә, чык син бакчага, җитте , хәзер уйнар вакыт!

Булат: Юк, сөекле Алмагачым, уйнасам, дәресем кала.

Тукта, сабыр ит аз гына, әй кадерле Алмагач,

Һич уенда юк кызык, дәресем хәзерләп куймагач…

Булат: (укый) Борын заман бер ир белән хатын торган,

Тормышлары шактый гына фәкыйрь булган;

Асраганнар бер кәҗә белән сарык, —

Болар булган берсеннән дә берсе арык.

Әйтә бер көн ире:

Бабай: Кара әле, хатын! Үзең беләсең ич печән хакын,-

Китсен бездән чыгып Кәҗә белән Сарык,

Ашап ята бушка гына азык.

Әби: Ирем, ярар, ярар! Китсен бездән чыгып Кәҗә белән Сарык. (Елый)

Кәҗә белән Сарык җырлый:

“Туган авыл”. ( Г. Тукай сүз., А. Монасыйпов көе)

Тау башына салынгандыр безнең авыл,

Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул.

Авылыбызның ямен, суын, тәмен беләм,

Шуңа күрә сөям җаным, тәнем белән.

Бу дөньяда, бәлки, күп-күп эшләр күрем,

Билгесездер, кая ташлар бу тәкъдирем?

Кая барсак, кая торсак, нишләсәк тә

Хәтерләрдә мәңге калыр туган җирем!

Елашып, саубуллашалар.

Адилә: Күп тә үтми, бу бала куйды тәмамлап дәресен,

Зәринә: Куйды бер читкә җыеп дәфтәр, китапны барысын

Бергә: Һәм, дәртләнеп җыр сузды!

“Пар ат”. ( Г. Тукай сүз., халык көе)

Җиктереп пар ат, Казанга туп-туры киттем карап,

Чаптыра атларны кучер суккалап та, тарткалап.

Кич иде, шатлык белән нурлар чәчеп ай ялтырый,

Искән әкрен җил белән яфрак агачлар калтырый.

Сау бул инде, хуш, бәхил бул, и минем торган җирем,

Мин болай, шулай итәм дип, төрле уй корган җирем.

Бер тавыш килде колакка, яңгырады бер заман:

Тор , шәкерт, җиттек Казанга! Алдыбызда бит Казан!Малай йөгереп чыкты бакчага.

Булат: Я, кем чакырды мине? Әйдә, кем уйный?

Тәмам иттем мин хәзер дәресемне.

Диана: Шунда аңар бик матурлап, елмаеп көлде Кояш…

Илзирә: Шунда аңар кып-кызыл, зур алма бирде Алмагач…

Адилә: Шунда аңар шатланып сайрап җибәрде Сандугач…

Зәринә: Шунда аңар баш иделәр укылган бар персонаж!

Рольләрне башкардылар:

Малай – Булат Сибгатов – 4 а сыйныф укучысы.

Бала – Ләйсән Әхмәтшина – 3 а сыйныф укучысы.

Күбәләк – Мәликә Юнысова — 3 а сыйныф укучысы.

Кояш – Алия Җантимерова — 3 а сыйныф укучысы.

Шүрәле – Рүзәл Гиниатуллин — 3 а сыйныф укучысы.

Сандугач – Илзирә Саттарова — 3 а сыйныф укучысы.

Су анасы – Камилла Самигуллина — 3 а сыйныф укучысы.

Ана – Камилла Кыямова — 3а сыйныф укучысы.

Алмагач – Алина Гиниятуллина — 3 а сыйныф укучысы.

Бабай – Гадел Исхаков — 4 а сыйныф укучысы.

Әби – Рената Гиниятуллина — 4 а сыйныф укучысы.

Кәҗә – Вәлиуллина Земфира — 4 а сыйныф укучысы.

Сарык – Таһир Бадретдинов -4 а сыйныф укучысы.

Фатыйма –2 а сыйныф укучысы.

Сандугач -2 а сыйныф укучысы.

Маэмай — 2 а сыйныф укучысы.

Шәкерт — 2 а сыйныф укучысы.

Бүгенге кичәне алып бардылар: 7 а сыйныф укучылары — “Калфаклы кызларыбыз” — Зәринә Саттарова, Адилә Хисамова, Илзирә Алиәкбәрова, Диана Вафина.

Илзирә: Кадерле укучылар, хөрмәтле укытучылар, килгән кунаклар! Безнең чыгышыбыз ахырына якынлашты Ә хәзер, әйдәгез бергәләп, халкыбызның гимнына әйләнгән , бөек Тукаебызның “Туган тел” җырын бергәләп җырлыйк.

“Туган тел”. ( Г. Тукай сүз., халык көе)

Эш беткәч уйнарга ярый” Г.Тукай сәхнәләштереләгән

(Кыз бала дәрес карарга утыра. Кояш чыга.)

Кояш: И сабый, әйдә тышка, ташла дәрсең, күңлең ач!

Җитте бит, бик күп тырыштың,

Торма бер җирдә һаман;

Чыкчы тышка, нинди якты,

Нинди шәп уйнар заман!

Бала: Тукта, сабрит, уйнамыйм, уйнасам, дәрсем кала.

Көн озын ич, ул уенның

Мин һаман вакытын табам.

Чыкмамын тышка уенга, булмыйча дәрсем тәмам.

( Сандугач, Алмагач, Күбәләк һәм Кояш “Бәйрәм бүген” 1нче куплетын җырлап бииләр)

Сандугач: Әйдә тышка, күңлең ач!

Җитте бит, бик күп тырыштың,

Торма бер җирдә һаман,

Чыкчы тышка, нинди әйбәт,

Нинди шәп уйнар заман!

Бала: Юк, сөекле Сандугачым, уйнасам, дәрсем кала.

Туктале, бетсен дәрес, әйтмәсәң дә уйнарым,

Син дә сайрарсың матурлап,

Мин авазың тыңлармын!

Алмагач: Әйдә тышка, күңлең ач!

Бик күңелсездер сиңа эштә утырмак һәрвакыт,

Әйдә, чык син бакчага,

Җитте хәзер уйнар вакыт!

Бала: Юк, сөекле Алмагачым, уйнасам, дәрсем кала.

Тукта, сабрит аз гына, и кадерле Алмагач,

Һич уенда юк кызык, дәрсем хәзерләп куймагач.

( Кояш, Сандугач, Алмагач, Күбәләк бииләр. Бала, эшен тәмамлап урамга чыга.)

Бала: Әйдә, кем уйный, йә кем чакырды мине?

Тәмам иттем мин дәресемне!

( Кояш, елмаеп, кызны биергә ала, Алмагач аңа кып-кызыл алма бирә, Сандугач сайрый. )

Авторы: Идрисова Хания Вахитовна и Зарипова Венера Марсовна, воспитатели первой квалификационной категории родного татарского языка МБДОУ №16 «Скворушка» (г. Набережные Челны, Республика Татарстан).

Максат: Балаларны халкыбызның рухи кыйммәтләре һәм иҗади байлыгына кече яшьтән үк тирән кызыксындыру

Бурычлар:

балаларны татар милли мәдәнияте белән таныштыруны дәвам итү.

сөйләм телен һәм иҗадилык сәләтләрен үстерергә булышлык итү.

халык авыз иҗаты әсәрләренә кызыксыну уяту, туган якка.халкыбызның милли традиңияләренә һәм йолаларына хөрмәт хисләре тәрбияләү.

Техник чаралар: магнитофон, дисклар.

Зал бизәлеше: залның бер ягында өй күренеше, ә икенче ягында  су буе күренеше.

Алдан эшләнгән эш: татар халык авыз иҗаты белән танышу, шигырьләр, такмаклар,җырлар., уеннарны өйрәнү, әңгәмәләр,шөгыльләр үткәрү, музейга сәяхәт .

Бәйрәмнең барышы:

Алып баручы. Исәнмесез, кадерле кунаклар! Бүген без халкыбызның эштә дә,күңел ачуда да сынатмыйча, матур табигать кочагы- әрәмәлекле су буенда була торган кичке уенны һәм авыл кешеләренең тынгысыз хезмәт сөючәнлекләрен күрсәтербез. Менә күз алдына китерегез әле! Ямьле авыл иртәсе! Бу иртә ничек башлана икән? Авыл йокыдан ничек уяна икән?

(тасмада әтәч кычкыра, сыер мөгри, азан тавышы ишетелә)

А.б. Татар халкы борын-борыннан ук һәр иртәне изге намаздан башлаган. Бөтен кешелек дөньясына, табигатькә., тынычлык,иминлек., чисталык теләгән.

Малайлар “Әссәләмегаләйкем” җырын башкаралар. (Р.Ахиярова көе. Г.Садә сүзләре)

А.б. Яшь кызлар иртән торып чишмәгә суга киткәннәр.Чишмәдән алынган иң беренче су бигрәк тә шифалы саналган.

Кызлар “Бормалы су”(Н.Исәнбәт сүзләре,З.Хәбибуллин музыкасы) көенә көянтәләр белән бииләр.

А.б. Егетләр чалгы тотып печәнгә киткәннәр. Печән өсте үзе зур бәйрәм саналган.

Малайлар татар халык көенә бию башкаралар.

А.б. Ә инде кызлар-киленнәр, яшь җилкенчәкләр буш вакытларында кул эшләре белән шөгыльләнгәннәр, чигү чиккәннәр., шәл бәйләгәннәр.

Җырлы-биюле “Шәл бәйләдем”

А.б. Авыл үзе бер сихри күңеллелек алып килгән. Аналарның йөрәгеннән чыккан моңлы бишек җырлары,бу кичләрнең ямен тагын да арттырган.

Өйдән “Бишек җыры” ишетелә.

1 Бала.

Тыңлап бишек җырларыңны

Елавым басылган бит

Телем дә минем иң әүвәл

Әннә диеп ачылган бит.

А.б. Яшьләр инде бу вакытта ару-талуны онытып., ял итәргә су буена әрәмәлеккә җыелалар.

“Челтәр элдем читәнгә” уен җырын җырлап, бер яктан кызлар, икенче яктан малайлар керә.

2 бала

Болай торып эш чыкмас

Конфет ашап теш чыкмас

Әйдәгез, дуслар такмаклар

Әйтешеп алыйк әле

Бергә   Җырлыйк әле, җырлыйк әле

Җырламый тормыйк әле

Чәчәк кебек яшь гомерне

Бушка уздырмыйк әле

Малайлар       Ак кәрзиннәр эченә

Алмалар тутырырга

Килдек кызлар сезнең белән

Җырлашып утырырга

Кызлар           Урам буе ак келәт

Ишегендә ак йозак

Көтә-көтә арып беттек

Нишләп тордыгыз озак

Малайлар       Синме чибәр, минме чибәр

Көзгедән карап җибәр

Мине кызлар арасында

Иң чибәр егет диләр.

Кызлар Урам буе тәрәзәгез

Яшелләргә буягыз

Пожалуйста үзегезне

Әллә кемгә куймагыз

Малайлар       Әйдә барыйк кибеткә

Көмеш алыйк йөзеккә

Ни кылынсаң шул килешз

Безнең кебек егеткә

Кызлар Яшел урам аланында

Әй типтерә куяннар

Бик күтәрмә борыныңны

Чиләк элеп куярлар

Бергә   Ал да булыр чагыбыз

Гөл дә булыр чагыбыз

Без җырламый кем җырласын

Безнең шундый чагыбыз

“Челтәр элдем читәнгә”көенә (татар халык көе) җырлы бию башкарыла.

Кыз. Әйдәгез уйнап алабыз. Нинди уен уйныйбыз?

Малай “Түбәтәй” уены. (К.В.Закирова “Уйный-уйный үсәбез”,142 нче бит)

Кыз

Тыпыр-тыпыр тыпырдатып

Бергәләп басыйк әле

Уйнап-көлеп. Җырлап биеп

Күңелләр ачыйк әле.”

“И дүдәме дүдәме” уен җырына бию башкарыла. Утыралар. Бабай керә, эзләнеп йөри.

А.б. Бабакай, нәрсә югалттың? Әллә берәр мал-туарың кайтмадымы?

Бабай. И, оланнар! Кичләрегез күңелле үтсен!Мал-туар урынында ла ул. Әбиегез Шәмсенисаларга туй ашлары пешерергә киткән иде, аны каршы алырга килүем иде.

А.б. Бабакай, әби күренми бит әле, безнең белән ял итә тор.

Бабай. Шулай дисезме? Кая әле тапкырлыгыгызны сынап карыйм. Табышмак әйтәм.Дөньяда иң тәмле, иң татлы – нәрсә ул?

Бергә. Тел.

Кыз     Сөйдергән дә тел

Биздергән дә тел

Малай Иң татлы тел – туган тел

Анам сөйләп торган тел

Кыз

Туган тел – иң татлы тел

Туган тел – иң тәмле тел.

Тәмле дип телеңне йотма

Туган телеңне онытма.

Бабай  Менә нинди тапкырлар!

А.б.

Бүген без әрәмәлектә

Күңел ачып ятабыз.

Бабакай берәр уен

Бергәләшеп уйнарбыз.

Бабай. Ай-яй. Әйтте бу!

“Йозак” уены (татар халык уены)

Бабай. Бигрәк күңелле сезнең белән. Бер биеп тә алыгыз инде.

А.б. Әйдәгез әле. Оркестрда уйнап биеп күрсәтик әле.

Оркестр. “Утыр әле яннарыма” көенә (И.Хисамов көе, ш.Галиев сүзләре) парлы бию.

Бию тәмамланганда әби күренә.

Бабай. Эшләр харап бит, әбиегез кайтып килә. Сезнең белән уйнаганны күрсә, кирәкне бирә инде.

Малай. Бабакай.! Менә монда бер капчык бар, кер әйдә капчык эченә. (бабай капчык эчен керә)

Әби. Һай! Балалар әле һаман таралмадыгызмы? Бик соң бит инде. Бабагыз каршы алам дигән иде, күренмәдеме?

Балалар. Юк, юк күрмәдек шул (көләләр).

А.б. Арыгансыңдыр әбекәй, бераз утырып ял ит.

Әби. Арыдым шул, менә шунда гына утырыйм әле (утырам дигән дә генә. капчык күчә башлый). Мөгаен, бабагыз шаяртадыр. Ул яшь чакта бик шаян иде. Чык капчык эченнән карт юләр! Каршы алам дидең, үзең монда шаярып ятасың.

Бабай. Ярый инде карчык. Ачуланма. Карадым, күренмәдең, яшьләрне күргәч күңел нечкәреп китте. Әллә күчтәнәчең дә бар инде.

Әби. Бар шул, бар. Тик хакын түләмичә ,. күчтәнәчне алу юк. Менә мин сезгә табышмак әйтәм.

1.

Төш кенә дә бал гына,

Шикәр генә бал гына,

Аны һәркем ярата

Эреп тора авызда. (чәк-чәк)

2.

Бер иҗеге эш куша,

Икенчесе бер чәчәк,

Кушып әйтсәң икесен,

Мичтә кызарып пешәчәк.(икмәк)

“Икмәк кадере” (К.Әһлиуллин сүзләре,Ф.Рәхимгулова музыкасы) җырын башкаралар

Әби. Менә рәхмәт, икмәк турында бик матур җырда беләсез икән. Һәрвакытта икмәк кадерен белеп яшәгез. Менә сезгә күчтәнәчем.

Бабай. Кичке уеныгыз бик күңелле булды. Шулай уйнап- көлеп, җырлап- биеп гөрләп үтсен яшьлегегез!.

Кыз.

Менә ничек уйнаганнар,

Биегән җырлаганнар,

Безнең бабай-әбиләр,

Безнең әти-әниләр. 

Бәйрәм татар халкының “Матур булсын” җыры белән тәмамлана.

Файдаланылган әдәбият:

Балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү программасы. К.В.Закирова, Р.Г.Борһанова – Казан, 2000.

Иң матур сүз. К.В.Закирова. – Казан, 2000.

Уйныйбыз да, җырлыйбыз да. С.Әхмәтов. – Чаллы. 1991.

Җырлыйк әле. И.Надиров. – Казан. 1980.

Күңел ачыйк бергәләп. К.В.Закирова. – Казан. 2003

Балалар фольклоры. Н.Исәнбәт. – Казан. 1984.

Ал кирәк, гөл кирәк. Р.Ягъфәров. – Казан. 1995.

Алтын кашык. Р.Ягъфәров. – Казан. 1996.

Уйный-уйный үсәбез. К.В.Закирова – Казан. 2005

Кәҗә-мәкәрҗә. Р.Ягъфәров. —  Казан. 1994.

Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы

Тема: Г.Тукай “ Эш беткәч уйнарга ярый”

2 нче сыйныфта әдәби уку дәресе

Дәрес тибы:белемнәрне тирәнәйтү һәм

системалаштыру.

Форма: ИКТ куллану дәресе

Төзеде: Хуҗа Хәсән урта мәктәбенең

1нче квалификацион категорияле

башлангыч сыйныф укытучысы

Таймасова Валентина Аверкиевна

2011 ел

Тема: Габдулла Тукай “Эш беткәч уйнарга ярый”

Максат: укучыларның Габдулла Тукай тормышы һәм иҗаты

турындагы белемнәрен тулыландыру, шагыйрь иҗатына кызыксыну

уяту;

уку күнекмәләрен, сөйләм телләрен үстерү;

һәр эшне үз вакытында эшләргә кирәклегенә төшендерү.

^ : эзләнү.

Алымнар: әңгәмә

Дәрес тибы: белемнәрне тирәнәйтү һәм системалаштыру.

Материал: С. Г. Вагыйзов, Р. Г. Вәлитова, Р. И. Раскулова. II класс

өчен “Уку китабы”,124-128 нче битләр,

Г. Тукай китаплары

Җиһазлау: 1. Мультимедиа проекторы. Слайдлар.

  1. Китаплар күргәзмәсе.
  2. Иллюстрацияләр

Дәрес барышы.

I. Оештыру өлеше.

  1. Дәрескә уңай халәт тудыру.

Кадерле балалар! Тәрәзә аша кояш елмая. Ул да безгә уңышлар тели. Һәрберебезнең күңеле шат, кәефе яхшы. Димәк, дәресне башларга мөмкин.

  • Сез әзерме?

II. Актуальләштерү.

1. 1 нче сыйныфта Г. Тукай турында өйрәнгәннәрне искә төшерү.

(Г.Тукай фотосы чыга. Слайд №3)

-Сез рәсемдә кемне күрәсез? ( Г.Тукай.)

— Г. Тукай –кем ул? (Слайд №4,5)

Габдулла Тукай – татар халкының бөек шагыйре.

— Ул ничәнче елда һәм кайчан туган?(1889 елның 26 нчы апрелендә.)

-Ул ничә ел яшәгән?

Балалар, Тукай дигәч, безнең күңелгә нинди хисләр килә?

Аның бөеклелеге, даһилыгы.

— Аңа хәзер ничә яшь булган булыр иде? (Аңа 125 яшь. Слайд №6)

— Быелгы ел нинди ел дип игълан ителде?

— Әйе, быел аңа 125 яшь. Шуңа күрә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулу уңаеннан, 2011 ел Татарстан Республикасында Тукай елы дип игълан ителде.

Ул дөньяда бары 27 генә ел яшәп, 8 ел гына иҗат итсә дә, гасырлар буена онытылмый торган рухи байлык — шигырьләр, әкиятләр язып калдырган. Аның иҗатының әһәмияте еллар узган саен арта бара.

— Габдулла Тукай балалар өчен нинди шигырьләр язган ?

– «Эш», «Ай һәм кояш», «Җир йокысы», «Кошларга», «Сабыйга», «Карлыгач», «Кышкы кич», «Бала белән күбәләк», «Эш беткәч уйнарга ярый», « Гали белән кәҗә» һ.б. 

— Рәхмәт, балалар! Елдан-ел Тукай турында белемнәрегез арта. Күп белергә омтыласыз. Мондый эшләрдә актив булуыгыз мине бик сөендерә.

2. Өй эшен тикшерү.

Ә хәзер өйгә бирелгән эшләрне тикшереп үтик.

Биремнәр:

а)Тукай әсәренә иллюстрация;

б) әсәр геройларына багышланган шигырьләр иҗат итү.

в) Г. Тукай шигырьләрен яттан сөйләү.( Молодцы!)

Менә мин дә сезгә берничә иллюстрация тәкъдим итәм.

— Балалар, игътибар белән карагыз әле: бу рәсемнәрдә кайсы әсәрдәге вакыйгалар тасвирлана? ( Балалар әсәрнең исемен, андагы төп геройларны атыйлар: ”Шүрәле”, ”Су анасы”, “ Кәҗә белән сарык” Слайд№ 8,9)

III. Яңа тема өстендә эш.

1.Тема һәм максат белән таныштыру.

— Бүген без Г.Тукайның “Эш беткәч уйнарга ярый” шигыре белән танышырбыз.

2. Шигырь өстендә эш.

а) Сүзлек эш.

Хәзер балалар, күзебезне тактага салыйк һәм анда язылганнарны укыйк. Әйтегез әле, без болай сөйләшәбезме? Бу сүзләрне сез ничек аңлыйсыз? (Слайд №10)

Дәрсен – дәресен

Берлән – белән

Күңлең ач – күңелеңне ач

Сабрит – сабыр ит

Вактын – вакытын

(Сүзләрнең мәгънәләре аңлатыла.)

б) Үрнәк уку.( Укытучының укуы).

Мин шигырьне укыйм, ә сез карап барыгыз. Дәреслекне ачып, Г.Тукайның “Эш беткәч уйнарга ярый” шигырен табыгыз.

— Шигырьдә нинди бала турында сүз бара икән ?

— Шигырьдә һәр эшне үз вакытында эшли торган бала турында сүз бара.

— Андый балаларны тагы ничек әйтә алабыз?

— Тырыш, җитди, сабыр һ.б.

IV. Физминутка (Музыка астында төрле күнегүләр башкарыла).

в) Шигырьне эчтән уку.

— Ә хәзер шигырьне эчтән укып чыгыгыз һәм игътибар итегез, баланы нәрсәләр уйнарга чакыра?( Балалар шигырьне эчтән укып чыгалар)

— Баланы тышка нәрсәләр чакыра инде? (кояш, сандугач, алмагач)

г) Сайлап уку.

— Кояш баланы ничек чакыра?

— Ә бала ничек җавап бирә?

— Сандугач баланы ничек чакыра?

— Бала ничек җавап бирә?

— Алмагач баланы ничек чакыра?

— Бала ничек җавап бирә?

— Бала кайчан уйнарга чыга?

— Дөрес балалар. Әйдәгез шул урыннарны табып бергәләп укыйк әле.(Табып укып күрсәтү)

д) Рольләргә бүлеп уку.

3. Слайдта сурәтләнгән рәсемнәрне карау. (Слайд №11)

— Рәсемдә баланы кояш, сандугач чакыруы күрсәтелгән . Баланың йөзенә игътибар итегез. Аның йөзе нинди ?

— Җитди, тырыш, түземле .

— Ә хәзер икенче рәсемне карагыз. Бу очракта аның йөзе нинди?

— Шат, сөенечле.

— Бу түземлелеге өчен аны кояш, сандугач, алмагач ничек каршы алды?

4. Нәтиҗә ясау.

— Һәр эшне үз вакытында башкарырга кирәк. Тырыш булырга, ялкауланмаска, эш беткәч кенә уйнарга чыгарга мөмкин.

5. Китап күргәзмәсе белән таныштыру “Тукай һәм без!” (Тактада һәм слайдта, №12)

V. Уен “Ялгышларны тап” . (Слайд №13)

-Рәссам абыегыз бик матур рәсем ясаган. Ләкин ул рәсемендә бик күп ялгышлар җибәргән. Ул сездән ялгышларны төзәтүен сорый. Ярдәм итәсезме аңа? (Ялгышларны табалар. Молодцы!)

VI. Викторина сорауларына җавап бирү. (Слайд №14)

  • Тукайның туган авылы? ( Кушлавыч )
  • “ Кызыклы шәкерт ” шигырендәге этнең исеме?( Акбай )
  • Габдулла Тукай туган ел? (1886 )
  • Су анасының югалткан әйбере? ( Тарак )
  • Безнең Гали бигрәк тату нәрсә белән? ( Кәҗә белән)
  • “ Шүрәле ” әкиятендәге егетнең исеме? ( Былтыр)
  • “ Шүрәле ” дә нинди авыл табигате сурәтләнгән? ( Кырлай )
  • Кәҗә белән бик тату малайның исеме? ( Гали )
  • Бүре башын кемнәр тапкан? ( Кәҗә белән Сарык )
  • Кәҗә белән сарык нәрсә пешерәләр? ( Ботка )
  • Тукай үлгән ел? ( 1913 )
  • Габдулланы әнисе нинди карчыкка биреп калдыра?

( Шәрифә карчыкка )

  • Сандугач белән сөйләшкән кызның исеме? ( Фатыйма )
  • Тукайның “ Эш беткәч уйнарга ярый ” шигыренә кайсы ел фасылы туры килә? (Җәй)
  • Кечкенә чагында Тукайны ничек атыйлар? (Апуш)

VII.Өй эше бирү. (Слайд№15)

— Хәзер көндәлекләрне алабыз һәм өй эшен язып куябыз.

Шигырьне сәнгатьле укырга, сезгә ошаган өлешенә иллюстрация ясарга,

VIII. Йомгаклау өлеше. Билгеләр кую.

— Сезгә шигырь ошадымы? Ни өчен?

(Дәрес “Туган тел” җыры белән тәмамлана.Слайд №16)


Бик матур бер җәйге көн: өстәл янында бер Сабый
Ян тәрәзә каршысында иртәге дәрсен карый.

Чын күңел берлән укый ул, кат-кат әйтеп һәр сүзен;
Бик озак шунда утырды, бер дә алмастан күзен.

Шул чагында бу Сабыйны чакыра тышка Кояш:
«И Сабый, — ди, — әйдә тышка, ташла дәрсең, күңлең ач!

Җитте бит, бик күп тырыштың, торма бер җирдә һаман;
Чыкчы тышка, нинди якты, нинди шәп уйнар заман!»

Бу Кояшның сүзенә каршы җавабында Бала:
«Тукта, сабрит, уйнамыйм, — ди, — уйнасам, дәрсем кала.

Көн озын ич, ул уенның мин һаман вактын табам,
Чыкмамын тышка уенга, булмыйча дәрсем тәмам».

Ул, шулай дип, кимчелек бирми укырга дәртенә,
Бик каты ихлас белән чынлап ябышты дәрсенә.

Өй түрендә шул заман сайрый ботакта Сандугач,
Ул да шул бер сүзне сайрый: «Әйдә тышка, күңлең ач!

Җитте бит, бик күп тырыштың, торма бер җирдә һаман,
Чыкчы тышка, нинди һәйбәт, нинди шәп уйнар заман!»

Сандугачка каршыга  биргән җавабында Бала:
«Юк, сөекле Сандугачым, уйнасам, дәрсем кала.

Туктале, бетсен дәрес, — ди, — әйтмәсәң дә уйнарым,
Син дә сайрарсың матурлап, мин авазың тыңларым!»

Ул  шулай дип, һич зарар бирми укырга дәртенә,
Бик каты ихлас белән чынлап кереште дәрсенә.

Шул вакытта өй түрендә бакчада бер Алмагач
Чакыра тышка Сабыйны: «Әйдә тышка, күңлең ач!

Бик күңелсездер сиңа эштә утырмак һәрвакыт,
Әйдә, чык син бакчага, җитте хәзер уйнар вакыт!»

Алмагачның сүзенә каршы җавабында Бала:
«Юк, сөекле Алмагачым, уйнасам, дәрсем кала.

Тукта, сабрит аз гына, — ди, — и кадерле Алмагач,
Һич уенда юк кызык, дәрсем хәзерләп куймагач».

Күп тә үтми, бу Бала куйды тәмамлап дәрсене,
Куйды бер читкә җыеп дәфтәр, китапны — барсыны.

Чыкты йөгреп бакчага: «Йә, кем чакырды, — дип, — мине?
Әйдә, кем уйный? Тәмам иттем хәзер мин дәрсеме!»

Шунда аңгар бик матурлап елмаеп көлде Кояш,
Шунда аңгар кып-кызыл зур алма бирде Алмагач;

Шунда аңгар шатланып сайрап җибәрде Сандугач,
Шунда аңгар баш иделәр бакчада һәрбер агач.

Сабрит — сабыр ит.

(«Эш беткәч, уйнарга ярый». «Балалар күңеле»ндә (1910) басылган. Текст шуннан алынган. Шигырь К.Д.Ушинскийның «Родное слово» (Для детей младшего возраста. Год второй) исемле хрестоматиясендәге А.Н.Майковның «Кончил дело — гуляй смело» хикәясеннән файдаланып язылган. Тукай прозаны артык детальләрдән арындыра, җыйнакландыра һәм шигырьгә әйләндерә. Кулъязмада язылу датасы «1909, уктәбер 23-24» дип күрсәтелә.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)). 


Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Этот праздник порохом пропах текст
  • Эхо террора сценарий
  • Юбилей боксера сценарий
  • Этот праздник перевод
  • Эх путь дорожка фронтовая сценарий