Эти эни хэм мин спорт гаилэсе сценарий

Саулык - иң зур байлык дилэр.

             Әти, әни, мин – спорт сөюче гаилә» — эстафета – кичә

  1. Кереш.

      Саулык – иң зур байлык диләр. Чөнки аннан башка кеше бик күп нәрсәләрдән мәхрүм булыр иде. Сәламәтлек – кеше бәхетенең нигезе, исәнлек булганда гына кеше үзенең теләк — омтылышларына ирешә, тирә-юньне танып белә, җәмгыять тормышында актив катнаша, хезмәттән, уеннардан, күңел ачулардан, физик  күнегүләрдән канәгатьлек ала.

      Һәрбер кешенең сәламәтлегенә балачактан нигез салына. Ә инде баланың сәламәтлеге әти — әнинең тазалыгы ни дәрәҗәдә булуга, яшәү рәвешенә, мохитнең торышына бәйле. Баланың һәрьяклы үсеше өчен гаилә белән бакчаның  үзара аңлашып, ярдәмләшеп эшләве кирәк. Бигрәк тә сәламәт яшәү рәвеше белән тәрбия мәсьәләсендә.        

       Сәламәт яшәү рәвеше — тормыштан ямь һәм тәм табып яшәүнең нигезе. Яраткан шөгылең булу, физик һәм акыл хезмәте, организмны чыныктыру, төрле мавыгулар кешегә рәхәтлек бирә, шатлык өсти. Сәламәтлек һәм бәхет булган очракта «сәламәт тәндә — сәламәт акыл» хакимлек итә. Балаларны кече яшьтән сәламәтлеген сакларга , аның кадерен белергә өйрәтү –безнең бурыч.

Максат:

— Җитезлек, тизлек, ихтияр көче үстерү;

— Балаларда һәм әти – әниләрдә бердәм  көч сынашу ярышларда уңай хисләр тәрбияләү.

         Эстафета — кичә барышы.

      Тәрбияче: Хәерле кич кадерле балалар, хөрмәтле әти-әниләр. Бүген без сезнең белән күңел ачу кичәсенә, икенче төрле итеп әтсәк, «Гаилә бәйрәме»нә җыелдык. Гаилә ул — җылы учак. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шул-кадәр көчле була.  Без бәйрәмебезнең түренә учак җылысы бөркелеп торган гаиләләрне чакырдык. Әгәр бүген сезнең йөзләрегез балкый һәм кәефегез яхшыра икән, иртәгә эшләрегез дә җиңелрәк барыр. Бу кичәдә кабынган елмаю йортларыгызда да балкысын. Шулай итеп, кичәне башлыйбыз.

 1бала. Безнең гаиләләр җыелган

 Көч сынашырга бүген.

 Сүзләрнең иң матурларын

Әйтмичә мөмкин түгел.

2бала. Бәйрәмсез бик күңелсез бит,

Күңелсездер  сезгә дә.

Бәйрәмнәр кирәк безгә дә,

Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә,

Кирәк һәммәбезгә дә.

3бала. Күңелләр шатлыктан тулганга,

Җыелдык без бүген мәйданга

Чабарга, мәтәлчек атарга

Һәм бергәләп күңел ачарга.

      Тәрбияче: Әйдәгез бүгенге кичәдә катнашучы гаиләләр белән танышып үтик. Аларны көч биреп, кул чабып каршы алыйк. Менә алар: Горшковалар, Кабировалар,   Басировалар гаиләсе.  Ягез, уенны башлыйк.  Беренче сынау- командалар сәламәтлеккә карата исем һәм девиз уйлыйлар. Аларга 3 минут вакыт бирелә, ә мин ул арада тамашачыларга сәламәтлек турында мәкальләр әйтәм. Мин башлыйм, ә сез хөрмәтле кунаклар мәкальне дәвам итегез.

Саулык — … (иң зур байлык)

Байлык бер айлык -… (саулык гомерлек)

Сәламәт тәндә -… (сәламәт акыл)

Сәламәтлек ул -… ( кул астындагы хәзинә)

Саф һава -… (тәнгә дәва)

      Тәрбияче: афәрин, бик яхшы җавап бирдегез. Ә хәзер командаларга бирелгән эшнең үтәлешен карыйк. Аңа кадәр безгә жюри сайлап куярга кирәк булыр. Аларны тамашачылар арасыннан билгелик. (3 кешедән торган жюри билгеләнә, алар һәр уенга үз очколарын куеп баралар, иң күп бал-3.  Командалар бирелгән эшне үти)

      Тәрбияче: Ә хәзер инде сезнең йөгерү, сикерү сәләтләрегезне дә тикшереп карыйк.

 1 уен.  Команданың һәр уенчысына туп бирелә. Алар аны бер кул белән сикертеп алып бара, билгеләнгән урыннан кәрзингә ата һәм кире кайтып эстафетаны команданың икенче уенчысына тапшыра.

2 уен. Уң аякта сикереп барып, урындыктагы шакмакны алабыз һәм сул аякта сикереп кайтабыз.

3 уен. «Ташбака» Аркасына әйләнгән ташбака кебек арт белән кул-аякларга таянып басабыз, эчкә туп куела. Билгеләнгән урынга кадәр шулай барабыз һәм кире йөгереп кайтабыз.

4 уен. «Паровоз». Әти йөгереп бара, урындыктагы сыбызгыны алып сызгырта, әйләнеп кайтып әнине «тага» һәм тагын барып сыбызгы сызгырталар, кайтып баланы үзләре белән алып барып сыбызгы сызгырталар, һәм кире урыннарына кайталар. Бер-берләреннән аерылмаска тиешләр.

Музыкаль тәнәфес-«Татар биюе».

5 уен. Билгеләнгән урынга кадәр  йөгереп барып мәтәлчек атабыз һәм кире йөгереп кайтабыз.

6 уен. Әти кешеләр тупны аяк араларына кыстырып, бер круг әйләнеп киләләр. Әтиләр һәм әниләр гәүдәләре арасына шар кыстырып йөгереп киләләр  ( тупны төшермәскә тиеш ). Балалар тупны кәрҗингә  кадәр  тәгәрәтеп киләләр һәм

тупны кәрҗингә салып урыннарына йөгереп кайталар.

7 уен. Обруч белән йөгереп барып, билгеләнгән урынны әйләнеп үтәргә, кире кайтып,  команданың башка кешеләрен дә алып барып кайтырга.

8 уен. Һәр командага  спортка кагылышлы сораулар бирелә. Сорауга 5-10 секундта  дөрес җавап әйтергә.

Сораулар

1.Цирк аренасы икенче төрле ничек атала? ( Манеж )

2. Ярышларда җиңүчеләргә нәрсә тапшыралар? ( Медаль, кубок )

3.Тимераякта шуу мәйданчыгы ничек атала? ( Шугалак )

4.Спорт ярышлары һәм бәйрәмнәре үткәрелгән мәйдан? ( Стадион )

5.Ат узышлары үткәрелгән урын? ( Ипподром )

6.Хоккейны нәрсәдән башка уйнап булмый? ( Алка )

 9 уен. «Туплы хоккей». Таяк белән тупны тәгәрәтеп алып барып,  капкага кертү.

10 уен. Әти белән әни куллары белән урындык ясыйлар, шунда баланы утыртып, билгеләнгән урыннан әйләнеп киләләр.

      Тәрбияче: Афәрин! Һәр команда да бик җитез, өлгер, сәләтле икәнен исбатлап күрсәтте. Алар һәр уенны кагыйдәсенә туры китереп үтәделәр. Бик зур рәхмәт аларга. Ә хәзер сүзне хөрмәтле жюри әгъзаларына бирик, алар уеннарның нәтиҗәләре белән таныштырып үтсеннәр.( Очколар саналып,  урыннар билгеләнә һәм һәр команда истәлекле бүләкләр белән бүләкләнә).

      Тәрбияче:  Кадерле балалар, хөрмәтле әти — әниләр, сезгә тагын бер кат шушы гаилә бәйрәменә килүегез һәм анда катнашуыгыз өчен рәхмәт әйтәбез. Һәрвакыт шушы кичәдәге кебек көләч йөзле, сау-сәламәт булып калыгыз. Гаиләләрдә балаларның шат авазы тынмасын, әти — әниләр аларга карап шатлансын. Тагын да шушындый кичәләрдә бергә — бергә күңел ачарга насыйп итсен.

      Гомер юлларыгыз озын булсын,                    

     Тигез тормыш аны бизәсен!                            

      Яшәү дәвере якты көннәр бирсен,

     Авырлыклар мәңге килмәсен.

               F:садIMG_3274.jpg

Кулланма әдәбиятләр:

1.Асташина М.П.
Фольклорно-физкультурные занятия и досуги с детьми 3-7 лет.

 2.Соломенникова Н.М.
Организация спортивного досуга дошкольников 4-7 лет.

  3. Подольская Е.И.
Физическое развитие детей 2-7 лет. Сюжетно-ролевые занятия.

 4.Филиппова С.О.                 

Физическое воспитание и развитие дошкольников.

Халыкның сәламәтлеген ныгыту, сәламәт яшәү рәвешен һәм физик культураны

пропагандалау максатыннан Татарстан республикасы президенты Миннеханов указы

нигезендә 2016 нчы елның 16-29 нчы апрель көннәрендә “Спорт сөюче Татарстан”

акциясе игълан ителде.

Без дә шул акция кысаларында бакчабызда физкультура эшчәнлегеннән тыш та төрле

мавыктыргыч уеннар, кызыклы һәм файдалы булган спорт бәйрәмнәре үткәрдек.

Хәзерге чорда яшь буынның сәламәтлеген ныгыту мөһим мәсьәлә булып тора. Һәрбер

кеше балачактан ук үзенең эчке халәтен яхшы сиземләргә һәм сәламәтлеге турында

кайгырта белергә тиеш. Яшәү шартларыннан чыгып, организмың өчен уңай

мөмкинлекләр тудыра белү дә бик мөһим.

Бүген безнең педагоглар коллективы балаларда сәламәт булу ихтыяҗы тәрбияләү

кебек мөһим мәсьәләне хәл итә. Аларда сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен үзләштерү

бурычын тормышка ашыру юнәлешендә атааналар белән дә нәтиҗәле эш бара. Безнең

бакчабызда да шушы уңайдан төрле чаралар үткәрелде. Беренче кечкенәләр төркеме әти

әниләре һәм балалары белән ачык һавада » Әтиәни һәм минспорт сөюче гаилә” дигән

спорт бәйрәме оештырылды.

Кичә барышы.

Максат: балаларның физик активлыкларын үстерү;

Күмәк күнегүләр эшләү кагыйдәләрен ныгыту;

җитезлек,тапкырлык,ихтыяр көче тәрбияләү;

балаларны, әти әниләрне сәламәтлекләрен сакларга, спорт белән даими

шөгыльләнергә өндәү .

Үткәрү урыны: Бүләк урманы ял мәйданчыгы яки спортзал.

Җиһазлау: балалар һәм әти әниләр спорт киемнәреннән, эмблемалар, хәрефләр

язылган шакмаклар, озын бау, урындыклар, күз бәйләвече, кечкенә чаңгы, кер

кыстыргычлары, хоккей таяклары, кечкенә туплар, теннис ракеткасы һәм тубы, кәгазьдән

ясалган кар бөртекләре, чиләкләр әзерләнә. Күренекле педогог В.А.

Сухомлинскийның: » Мин әллә ничә тапкыр кабатлап әйтүдән курыкмыйм: сәламәтлек

турында кайгыртупедагогның иң мөһим хезмәте. Балаларның рухи тормышы, дөньяга

карашы, акыл үсеше, белемнең ныклыгы, үз көченә ышанычы аның көр күңеллелегенә ,

дәртлелегенә бәйләнгән «дигән сүзләре,» Безнең белән, безнең кебек һәм бездән яхшырак

эшлә”дигән сүзләр плакатка язып эленә.

1. Спортның әһәмияте турында кереш әңгәмә.

А.б. Исәнмесез, көчле әтиләр, җитез әниләр, батыр кунаклар, өлгер балалар.

2016нчы елның 1629апрель көннәрендә “Спорт сөюче Татарстан” акциясе үтә. Бүген без

дә шушы акция кысаларында спорт бәйрәменә җыйналдык. Без бәйрәмебездә нәниләребез

белән берлектә әтиәниләребезнең дә уеннарда актив катнашуын теләп калабыз.

1алып баручы: “Сәламәтлек зур байлык”,дип

Юкка гына әйтмиләр.

Сәламәтлекнең килгәнен

Өйдә утырып көтмиләр.

2алып баручы: Нәрсә соң ул сәламәтлек?

Кайсыгыз җавап бирә?

Сәламәт яшәү рәвешен

Һәркем үзенчә күрә.

1алып баручы:Сәламәтлек,ди бер бала

Тауда чана шууда

Әдәпле һәм тәртипле,

Уңган бала булуда.

2алып баручы Сәламәтлек,ди бер үсмер,

Тауда чаңгы шууда.

Подробности

Автор: Гульгена Ильясова

Опубликовано 30 Ноябрь -0001

Просмотров: 2187

Рейтинг:   / 4

Татарстан Республикасы
Биектау муниципаль районы
Айбаш гомуми урта белем бирү мәктәбе

Ата-аналар һәм балалар белән уздырылган спорт чарасы
«Әти-әни һәм мин-спорт гаиләсе»

Беренче категорияле башлангыч сыйныф укытучысы Ильясова Гөлгенә Рәшит кызы.

Максаты. Балаларның хәрәкәт активлыгын үстерү, җитез, өлгер булу сәләтен камилләштерү, сәламәтлекләрен ныгыту, ата-аналар һәм балалар арасындагы дустанә мөнәсәбәтләрне ныгыту.
Алдан башкарылган эшләр. Балалардан “Спорт-сәламәтлек нигезе” дигән темага рәсемнәр ясату. Ата- аналардан һәр команданың исеме язылган плакатлар эшләтү. Һәр команда членының күкрәгенә тагу өчен эмблема, котлау өчен грамота һәм бүләкләр әзерләү.
Кулланылган әдәбият:
-Н.Мирзаханова “Сәламәтлек безгә кирәк” шигыре,
-Спорт турындагы шигырьләрдән өзекләр;
-«Мәгариф «журналы №1,10, 2006 ел;
Бәйрәмнең барышы.
Алып баручы.
Хәерле кич, хөрмәтле әти-әниләр, кадерле балалар!
Карап тормый ара еракка,
Дуслар килә безгә кунакка.
Дуслык-безнең тормыш үзәге,
Дуслык-безнең бәйрәм бизәге.
Бәйрәмсез бик күңелсез бит,
Күңелсездер сезгә дә,
Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә,
Бәйрәмнәр кирәк безгә дә,
Кирәк бөтенебезгә дә.
Без бүген бу залга көч сынашырга,спорт бәйрәменә җыелдык. Әгәр сезнең йөзләрегез балкый һәм кәефләрегезне яхшы икән, иртәгә эшегездә, укуыгызда җиңелрәк булыр.Бу залда кабынган еллмаю йортларыгызда да дәвам итсен иде.
Ә хәзер бер-беребезне сәламләү өчен сүзне командаларга бирәбез. Бүгенге ярышта исәп –хисап эшен алып баручы жюри әгъзалары белән таныштырабыз.
Җитезләр командасы:
Саф күңел, шат йөз белән
Бу ярышка килдек без.
Әйдә, дуслар, дуслык җиңсен-
Шуны бик тә телибез.
Безнең девиз: ”Хәрәкәттә-бәрәкәт!”
Дуслык командасы:
Уңыш сезгә, уңыш безгә
Елмаеп-көлеп торсын,
Шушы ярыш арабызда
Дуслык җепләре сузсын.
Безнең девиз: ”Дуслыкта-көч!”
Алып баручы:
Ярышларны башлыйбыз.
Кемнәр уйнарга ярата,
Кемнәр өлгер һәм җитез.
Узара көч сынашырга
Кемнәр тели, әйтегез?
Хәрәкәттә бәрәкәт
Икәнен онытмагыз,
Бер урында тик утырудан
Тимер күк тутыкмагыз!

Беренче ярыш. “Өй җыештыру”.
Бала чиләккә тутырылган шакмакларны, билгеле бер араны йөгереп узып, бушатып килә .Әни йөгереп барып шул шакмакларны кире чиләккә тутыра. Әти йөгереп барып чиләкне алып кайта.
Икенче ярыш. «Әтиләр ярышы».
Бер минут эчендә сыңар аякта кем күбрәк сикергеч белән сикерә.
Өченче ярыш. «Әниләр ярышы».
Әниләр кыршау әйләндерә. Кыршау идәнгә төшкәнче әйләндерелә.
Дүртенче ярыш. ,,Кем юанрак?».
Бу ярыш балалар арасында уздырыла. Билгеләнгән вакыт эчендә сайлап куелган баланың киеменә кечкенә туплар тутыралар. Ахырдан һәр баланың киеменә ничә туп сыйганын саныйлар. Күбрәк туп тутырган команда җиңүче булып санала.
Бишенче ярыш. «Шар тәгәрәтәбез».
Һәр командага шарлар һәм гимнастик таяк бирелә. Сигнал бирелгәч, беренче басып торучы шарны таяк ярдәмендә тәгәрәтеп, билгеләнгән урынга кадәр алып бара һәм кәрзингә салырга тырыша. Очколар кәрзингә кертелгән шарлар санына карап билгеләнә.
Алтынчы ярыш. «Алма җыябыз».
Әтиләр балаларын иңбашына утырталар. Балаларның кулларында кәрзин. Әниләр билгеле бер ераклыктан кечкенә туп ыргыталар, ә балалар шул тупларны кәрзин белән тотып алырга тырыша. Очколар шулай ук кәрзингә кергән туп санына карап билгеләнә.
Җиденче ярыш.» Кыршау эчендә йөгерү».
Старт сызыгыннан 10 метр ераклыкта кыршау куела. Беренче басып торган кеше сигнал бирелгәч йөгереп китә, кыршау эченә керә. Сызыктан әйләнеп йөгереп килә һәм кыршау эченә тагын бер кешене алып, яңадан сызыкка йөгерә. Алып килгән кешене сызыкта калдыра, яңадан икенче кешене алып китә. Икенче якка тизрәк чыгып беткән команда җиңүче була.
Сигезенче ярыш «Төз атучы».
Командалардан 5-6 метр ераклыкта бер — берсеннән 50 шәр сатиметр ара калдырып уенчыклар тезелә. Уенчылар бер-бер артлы тупларны ыргыталар, мөмкин кадәр күбрәк уенчыкны егарга тырышалар. Уенчыкларны күбрәк еккан команда җиңүче була.
Тугынче ярыш. ,, Эстафета».
Идәнгә маталар җәелә. Сигнал булгач, беренче басып торучылар йөгереп барып матада мәтәлчек аталар, гимнастик урындыкта шуышалар, сикергечләр белән билгеле бер араны сикереп узалар һәм кире йөгереп кайтып, эстафетаны чираттагы уенчының җилкәсенә кул белән кагылып тапшыралар. Уенны беренче булып тәмамлаган команда җиңүче була.
Унынчы ярыш. «Тату гаилә».
Әти белән әни, бер-берсенең кулларын тотып, утыргыч ясыйлар һәм баланы шунда утыртып, тиешле урыннан әйләнеп йөгереп киләләр.
Сүз хөрмәтле жюри әгъзаларына бирелә, алар ярышларга нәтиҗә ясый. Һәр гаиләгә грамоталар, бүләкләр тапшырыла.
Алып баручы: Хөрмәтле әти-әниләр! Ярышларга килүегез, бәйрәмне күңелле итеп уздырырга ярдәм итүегез өчен бик зур рәхмәт сезгә. Спорт бәйрәмен Н.Мирхазованың «Сәламәтлек безгә кирәк!» дигән шигыре белән тәмамлыйсы килә.
Сәламәтлек елы атлый-
Татар илен иңләп-буйлап.
Бассын һәркем бер рәткә!
Кушыл безгә, торма уйлап.
Камиллекнең чиге юк бит,
Сәламәтлек безгә кирәк!
Бергә узган күнегүләр
Барыбер дә күңеллерәк.
Бергә булсак, җиңелмәбез,
Бергә булыйк, бездән калма.
Зур җиңүләр безне көтә,
Без яулыйсы үрләр алда!

У вас нет прав для создания комментариев.

Әти ,әни һәм мин- спорт сөюче гаилә

Максат: 1.Балалар һәм әти-әниләр арасында сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау.

2.Балаларда үз сәламәтлегенә карата җаваплы караш тәрбияләү.

3.Балаларда әти-әнисе белән горурлану хисе тәрбияләү

Үткәрү формасы: ярыш-кичә.

Катнашучылар: укучылары, әти-әниләре, укытучылар, мәктәп администрациясе.

Җиһазлау: туплар, кыршаулар, скакалкалар, себеркеләр, шарлар, такта-басмалар, залны бизәү өчен «Әти, әни һәм мин- спорт сөюче гаилә!», «Сәламәт тәндә- сәламәт акыл», «Хәрәкәттә-бәрәкәт» плакатлары, сәламәт тормыш рәвеше сурәтләнгән рәсемнәр, компьютер, проектор, презентация.

Кулланылган әдәбият:

1.»Мәгариф «журналы №1,10,2006 ел

2.»Тәрбия «газеталары №5, 10,2006

3.»Классный руководитель» журналы,№7, 2006

4.Бескоровайная Л.С.,Перекатьева О.В. «Настольная книга учителя начальных классов» Ростовна Дону, Феникс, 2002

Бала: Җир шарында һәрбер бала

Булсын таза-сәламәт.

Ә аның нигезендә, әлбәттә,

Тора спорт һәм хезмәт.

Укытучы: — Исәнмесез, хөртмәтле тамашачылар: әти-әниләр, укытучылар, укучылар. Язгы чор — кеше организмының хәлсезләнгән, витаминнарга ярлыланган, төрле авыруларга тизрәк бирешүчән чагы.

Укучы: — Күбрәк вакытыгызны саф һавада үткәрегез, яшелчәләр белән дуслашыгыз, хәрәкәтле уеннар белән шөгыльләнегез, дип кисәтә белгечләр.

Укытучы: — Без дә алар сүзләренә бик теләп кушылабыз һәм бу киңәшләрне истә тотарбыз. Бүген без «Әти, әни һәм мин сорт сөюче гаилә » дип аталган ярыш-кичәгә җыелдык.

Укучы: — «Сәламәт тәндә- сәламәт акыл» -диелә татар халык мәкалендә. Үз сәламәтлегең турында һәрдаим кайгыртып яшәү -һәр кешенең изге бурычы.

Укытучы:- Бүгенге ярышта үз сәламәтлекләре өстендә һәрдаим шөгыльләнүче, спорт сөюче гаиләләр катнашачак. Ә хәзер катнашучы гаиләләрне залга чакырыйк:

1 нче команданы алкышлыйк! Залда утыручыларны сәламләп зал тирәли әйләнеп килегез !

— 2 нче команданы сәламлик!

Укучы:

— Командаларның уңышларын бәяләп баручы мөхтәрәм жюри әгъзалары белән дә танышып китик.

— Хәрәкәтләнү йөз даруны алмаштыра, ләкин бер дару да хәрәкәтләнүне алмаштыра алмый , диләр.

Укытучы: — Бүгенге кичәбез төрле хәрәкәтле уеннар, ярышлар һәм укучыларның чыгышлары белән үрелеп

барачак.

Катнашучы командаларга: кыю, җитез, өлгер булырга телибез. Уенның тәртибен игътибар белән тыңлагыз.Кагыйдәләрне бозмаска тырышыгыз! Җиңсәгез чын күңелдән шатланыгыз, җиңелсәгез төшенкелеккәбирелмәгез, көчле рух белән алга таба атлагыз!

Укучы: -Ә тамашачыларга алкышларын кызганмаска-кулчабарга, командаларга дәрт , көч биреп торырга!

Укытучы: — Физик яктан сау-сәламәт, чыныккан кеше авыруларга каршы тору сәләтенә ия булып кына калмыйча,тормышны сөючәнлеге, ризыктан тәм таба белүе,зирәклеге, тапкырлыгы белән дә аерылып тора.

Укучы: — Ә хәзер командаларга сүз бирәбез. Алар безне үзләре белән таныштырырлар.

1нче команда «Ялкын»:

Бала: Җирдә миңа ни кирәк?

Балалар бергә: Әти дә әни кирәк!

Әти: Җирдә миңа ни кирәк?

Әтиләр: Сәламәт гаилә кирәк!

Әни : Сәламәт булу өчен ник кирәк?

Әниләр: Дөрес туклану кирәк!

Режимны саклау кирәк!

Барысы бергә: Көч һәм дәрт,

Зиһен, сәләт,

Шулчак булырсың сәламәт!

2нче команда «Дулкын»:

Әни: Спорт- авыруга бер дәва

Әти: Дуслашсаң аның белән

Гаиләң булыр көр һәм шат

Бала: Әткәм , әнкәм һәм мин

Без бик тату гаилә

Дару, укол кулланмыйча

Һәр көн зарядка ясыйбыз

Сау Һәм таза яшибез!

Бергә: Су, кояш һәм Һава- безнең якын дустыбыз!

Укытучы:

Уеннар һәм ярышлар

Витамин кебек алар.

Күңелләрне күтәрә

Йөрәкләргә көч бирә

Укучы — Беренче ярышта команда- гаилә катнашачак.

Командалар әзерләнә торганда сыйныф укучыларына сүз бирәбез.

Р.Валиева шигыре «Ясыйк бергә физзарядка»

Укытучы: -Катнашучы гаиләләрне уенга чакырабыз. Беренче уеныбыз » Гаиләләр эстафетасы» дип атала, һәр команда мондый тәртиптә тезелә: әти, әни, бала, әти, әни, бала.

Уенның шартлары белән таныштырып китәм: Беренче кеше тупны аяк арасына куеп, кыршау янына кадәр сикереп бара- кыршау эченә тупны куя, ә кыршау эчендәге скакалканы алып билгеләнгән урынга кадәр сикереп бара, кире үз урынына скакалканы кулына тотып чабып кайта һәм скакалканы алдагы уенчыга тапшыра. Икенче кеше скакалка белән сикереп кыршауга кадәр бара, скакалканы кыршау эченә куя да, тупны ала. Тупны аяк арасына куеп, билгеләнгән урынга кадәр сикереп бара. Ә кайтканда тупны кулына тотып чабып кайта һәм тупны алдагы уенчыга тапшыра. Шул рәвешле калган катнашучылар дәвам итә. Эстафетаны башлыйбыз!

Укучы: Командаларга ял итәргә вакыт бирәбез.

Сезнең каршыда сыйныф укучылары чыгыш ясый!

Р.Валиева «Сикергеч», ритмик бию.

Укытучы: Менә сезгә авыр туплар

Алар белән уйнар өчен

Көчле куллар кирәк.

Кулдан кулга тупны бирер өчен

Җитезлек һәм уяулык кирәк.

Алдагы ярышыбыз «Кулдан кулга» дип атала. Бу уенда командадагы барлык уенчылар да катнаша

-Сигнал белән ярышучылар берсе артыннан берсе йөгереп скамейкага утыралар. Мондый тәртиптә: әти, әни, бала…. Беренче катнашучы тупны куллар белән артка таба бирә, калганнар дәвам итә. Ахырдагы уенчы тупны тотып алга килеп утыра һәм тупны шулай ук артка таба җибәрә. Шул рәвешле скамейкада уен башында беренче утырган уенчы алга килеп җиткәнче уен дәвам итә. Тупны кулга алып өскә беренче кем күтәрсә -шул җиңүче була.

Укучы: Алдагы уеныбыз «Сазлык» дип атала. Бу уенда әниләр генә катнаша.

Әниләребез ял итеп хәл җыйган арада сүзне

сыйныф укучыларына бирәбез.

Р.Валиева «Туп һәм без», акробатика элементлары белән бию.

Укытучы:

Сазлы юллар кичү авыр

Егылып батмаска кирәк

Бу ярышта җиңәр өчен

Төгәллек һәм сизгерлек кирәк

Бу ярышта һәр командадан әниләр катнаша. Алар сазлык аша үтәргә тиеш булалар, һәр командага да 4 шәр такта бирелә. Сазлыкның озынлыгы 6 метр. Әни кеше 2 тактага аяклары белән баса, ә калган икесен алга таба,билгеле бер озынлыкта(атларга җайлы булсын) итеп куя. Алга атлаган саен, арттагы тактаны алга куя бара. Кире кайту юлы да шул рәвешле дәвам итә.

Укучы: Киләсе ярышта балалар гына катнаша. Алар әзерләнә торганда сезнең каршыда сыйныф укучылары чыгыш ясый. Р.Валиева «Мин -спортчы».

Тәнәфес (зал белән физминутка ясау)

Хәзер бераз ял итик,

Тәнебезгә көч кертик.

Бер урында таптаныйк,

Сикергәләп тә алыйк

Уңга, сулга күз салыйк,

Муеннарны боргалыйк,

Ишкәкләрне нык тотыйк,

Беләкләрне ныгытыйк

Кулларны алга сузыйк.

Үткен кайчылар булыйк.

Бер чүгәлик, бер басыйк,

Кул тегермәне ясыйк.

Тиз армаска тырышыйк,

Арганнарга булышыйк!

Укучы: — Туп, туп бит ул түгәрәк

Төрле якка тәгәри

Әгәр боҗра эченә салсаң

Салмак кына үрмәли.

Укытучы: Бу уеныбыз «Тәгәри тубым » дип атала.

-Һәр катнашучы тупны обруч эченә алып, идәндә тәгәрәтеп бара. Шул ук тәртиптә икенче, өченче, дүртенче катнашучы дәвам итә.

Укучы: Алдагы ярышыбызда әтиләр генә катнаша. Алар әзерләнгәндә сезнең каршыгызда сыйныф укучылары чыгыш ясый.

Укытучы: Оча,оча очып китә

Шар бит ул бик җиңел

Сабырлыгың булса әгәр

Йөгәнләрсең бик җиңел.

Укучы: Хәзер үткәреләсе ярышыбыз «Тыңлаусыз шар» дип атала.

— Әти кеше шарны таяк белән тотып идәнгә төшермичә билгеләнгән урынга алып барырга тиеш. Шарны боҗра эчендә калдырып таякны тотып чабып кайта. Ул таякны икенче катнашучы әтигә тапшыра. Икенче номерлы әти кеше таякны тотып билгеләнгән урынга кадәр чабып бара. һәм таяк белән төртеп шарны идәнгә төшермичә алып кайта. 3, 4 нче катнашучылар да шулай ук хәрәкәт итәләр.

Укытучы: Алдагы ярышыбызда 2 гаилә катнашачак. Командалар ял итеп алсын. Хәзер сезнең каршыгызда сыйныфы укучылары чыгыш ясый.

Р.Валисва «Ура, физкультура», җыр

Укучы: Бу ярыш «Өй җыештыру» дип атала.

1) Әни кеше теннис тупларын бер-берсеннән 3 адым ара калдырып билгеләнгән урынга кадәр бер рәткә тезә дә кире йөгереп әйләнеп кайта.

2)Бала себеркегә атланып туплар арасыннан йөгереп барып, кире шулай ук арадан йөгереп кайта.

3) Әти кеше себерке белән чиләккә тупларны җыя бара һәм йөгереп кайта.

-Биремне төгәл үтәгән команда җиңүче була.

Укытучы: Бәйрәм ярышыбызның ахыргы эстафетасында командаларның барлык катнашучылары да ярыша.
Командаларыбыз ахыргы эстафетага көч туплаганда сезнең каршыгызда сыйныф укучылары чыгыш ясар.

Р.Миннуллин «Спортның яңа төре» . жыр, бию.

Укучы: «Энә күзе эченнән» дип аталган эстафетаның тәртибе белән таныштырам.

-Уенчы сигнал буенча боҗра янына йөгереп бара, боҗра эченә керә һәм боҗраны гәүдә буенча
күтәреп кырыйга алып куя, уч төпләренә савытларны куеп төшермичә билгеләнгән урынга
кадәр чаба һәм кире шул ук рәвешле боҗра янына кадәр чабып бара. Савытларны калдырып үз командасы янына кире чабып кайта. Эстафетаны алдагы уенчыга тапшыра. Уен шул ук тәртиптә дәвам итә.

Йомгаклау: жюрига сүз

Укучы: Хәрәкәттә-бәрәкәт,

Тәнгә керә көч һәм дәрт.

Тәнгә- сихәт, җанга- рәхәт

Хәрәкәткә мең рәхмәт!

Укытучы: Сезнең барчагызга да тазалык-саулык, бәхет, шатлык, укуыгызда, эшегездә зур уңышлар, матур хыяллар, якты киләчәк, рухи байлык телибез!

Әти, әни , мин – спорт сөюче гаилә» — эстафета – кичә

Кереш.      Саулык – иң зур байлык диләр. Чөнки аннан башка кеше бик күп нәрсәләрдән мәхрүм булыр иде. Сәламәтлек – кеше бәхетенең нигезе, исәнлек булганда гына кеше үзенең теләк — омтылышларына ирешә, тирә-юньне танып белә, җәмгыять тормышында актив катнаша, хезмәттән, уеннардан, күңел ачулардан, физик  күнегүләрдән канәгатьлек ала.

      Һәрбер кешенең сәламәтлегенә балачактан нигез салына. Ә инде баланың сәламәтлеге әти — әнинең тазалыгы ни дәрәҗәдә булуга, яшәү рәвешенә, мохитнең торышына бәйле. Баланың һәрьяклы үсеше өчен гаилә белән бакчаның  үзара аңлашып, ярдәмләшеп эшләве кирәк. Бигрәк тә сәламәт яшәү рәвеше белән тәрбия мәсьәләсендә.        

       Сәламәт яшәү рәвеше — тормыштан ямь һәм тәм табып яшәүнең нигезе. Яраткан шөгылең булу, физик һәм акыл хезмәте, организмны чыныктыру, төрле мавыгулар кешегә рәхәтлек бирә, шатлык өсти. Сәламәтлек һәм бәхет булган очракта «сәламәт тәндә — сәламәт акыл» хакимлек итә. Балаларны кече яшьтән сәламәтлеген сакларга , аның кадерен белергә өйрәтү –безнең бурыч.

Максат:

— Җитезлек, тизлек, ихтияр көче үстерү;

— Балаларда һәм әти – әниләрдә бердәм көч сынашу ярышларда уңай хисләр тәрбияләү.

Эстафета — кичә барышы.

      Тәрбияче: Хәерле кич кадерле балалар, хөрмәтле әти-әниләр. Бүген без сезнең белән күңел ачу кичәсенә, икенче төрле итеп әтсәк, «Гаилә бәйрәме»нә җыелдык. Гаилә ул — җылы учак. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шул-кадәр көчле була.  Без бәйрәмебезнең түренә учак җылысы бөркелеп торган гаиләләрне чакырдык. Әгәр бүген сезнең йөзләрегез балкый һәм кәефегез яхшыра икән, иртәгә эшләрегез дә җиңелрәк барыр. Бу кичәдә кабынган елмаю йортларыгызда да балкысын. Шулай итеп, кичәне башлыйбыз.

 1бала. Безнең гаиләләр җыелган

 Көч сынашырга бүген.

 Сүзләрнең иң матурларын

Әйтмичә мөмкин түгел.

2бала. Бәйрәмсез бик күңелсез бит,

Күңелсездер  сезгә дә.

Бәйрәмнәр кирәк безгә дә,

Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә,

Кирәк һәммәбезгә дә.

3бала. Күңелләр шатлыктан тулганга,

Җыелдык без бүген мәйданга

Чабарга, мәтәлчек атарга

Һәм бергәләп күңел ачарга.

      Тәрбияче: Әйдәгез бүгенге кичәдә катнашучы гаиләләр белән танышып үтик. Аларны көч биреп, кул чабып каршы алыйк. Менә алар: Горшковалар, Кабировалар,   Басировалар гаиләсе.  Ягез, уенны башлыйк.  Беренче сынау- командалар сәламәтлеккә карата исем һәм девиз уйлыйлар. Аларга 3 минут вакыт бирелә, ә мин ул арада тамашачыларга сәламәтлек турында мәкальләр әйтәм. Мин башлыйм, ә сез хөрмәтле кунаклар мәкальне дәвам итегез.

Саулык — … (иң зур байлык)

Байлык бер айлык -… (саулык гомерлек)

Сәламәт тәндә -… (сәламәт акыл)

Сәламәтлек ул -… ( кул астындагы хәзинә)

Саф һава -… (тәнгә дәва)

      Тәрбияче: афәрин, бик яхшы җавап бирдегез. Ә хәзер командаларга бирелгән эшнең үтәлешен карыйк. Аңа кадәр безгә жюри сайлап куярга кирәк булыр. Аларны тамашачылар арасыннан билгелик. (3 кешедән торган жюри билгеләнә, алар һәр уенга үз очколарын куеп баралар, иң күп бал-3.  Командалар бирелгән эшне үти)

      Тәрбияче: Ә хәзер инде сезнең йөгерү, сикерү сәләтләрегезне дә тикшереп карыйк.

 1 уен.  Команданың һәр уенчысына туп бирелә. Алар аны бер кул белән сикертеп алып бара, билгеләнгән урыннан кәрзингә ата һәм кире кайтып эстафетаны команданың икенче уенчысына тапшыра.

2 уен. Уң аякта сикереп барып, урындыктагы шакмакны алабыз һәм сул аякта сикереп кайтабыз.

3 уен. «Ташбака» Аркасына әйләнгән ташбака кебек арт белән кул-аякларга таянып басабыз, эчкә туп куела. Билгеләнгән урынга кадәр шулай барабыз һәм кире йөгереп кайтабыз.

4 уен. «Паровоз». Әти йөгереп бара, урындыктагы сыбызгыны алып сызгырта, әйләнеп кайтып әнине «тага» һәм тагын барып сыбызгы сызгырталар, кайтып баланы үзләре белән алып барып сыбызгы сызгырталар, һәм кире урыннарына кайталар. Бер-берләреннән аерылмаска тиешләр.

Музыкаль тәнәфес-«Татар биюе».

5 уен. Билгеләнгән урынга кадәр  йөгереп барып мәтәлчек атабыз һәм кире йөгереп кайтабыз.

6 уен. Әти кешеләр тупны аяк араларына кыстырып, бер круг әйләнеп киләләр. Әтиләр һәм әниләр гәүдәләре арасына шар кыстырып йөгереп киләләр ( тупны төшермәскә тиеш ). Балалар тупны кәрҗингә кадәр тәгәрәтеп киләләр һәм

тупны кәрҗингә салып урыннарына йөгереп кайталар.

7 уен. Обруч белән йөгереп барып, билгеләнгән урынны әйләнеп үтәргә, кире кайтып,  команданың башка кешеләрен дә алып барып кайтырга.

8 уен. Һәр командага спортка кагылышлы сораулар бирелә. Сорауга 5-10 секундта дөрес җавап әйтергә.

Сораулар

1.Цирк аренасы икенче төрле ничек атала? ( Манеж )

2. Ярышларда җиңүчеләргә нәрсә тапшыралар? ( Медаль, кубок )

3.Тимераякта шуу мәйданчыгы ничек атала? ( Шугалак )

4.Спорт ярышлары һәм бәйрәмнәре үткәрелгән мәйдан? ( Стадион )

5.Ат узышлары үткәрелгән урын? ( Ипподром )

6.Хоккейны нәрсәдән башка уйнап булмый? ( Алка )

9 уен. «Туплы хоккей». Таяк белән тупны тәгәрәтеп алып барып,  капкага кертү.

10 уен. Әти белән әни куллары белән урындык ясыйлар, шунда баланы утыртып, билгеләнгән урыннан әйләнеп киләләр.

      Тәрбияче: Афәрин! Һәр команда да бик җитез, өлгер, сәләтле икәнен исбатлап күрсәтте. Алар һәр уенны кагыйдәсенә туры китереп үтәделәр. Бик зур рәхмәт аларга. Ә хәзер сүзне хөрмәтле жюри әгъзаларына бирик, алар уеннарның нәтиҗәләре белән таныштырып үтсеннәр.( Очколар саналып,  урыннар билгеләнә һәм һәр команда истәлекле бүләкләр белән бүләкләнә).

      Тәрбияче:  Кадерле балалар, хөрмәтле әти — әниләр, сезгә тагын бер кат шушы гаилә бәйрәменә килүегез һәм анда катнашуыгыз өчен рәхмәт әйтәбез. Һәрвакыт шушы кичәдәге кебек көләч йөзле, сау-сәламәт булып калыгыз. Гаиләләрдә балаларның шат авазы тынмасын, әти — әниләр аларга карап шатлансын. Тагын да шушындый кичәләрдә бергә — бергә күңел ачарга насыйп итсен.

      Гомер юлларыгыз озын булсын,                    

     Тигез тормыш аны бизәсен!                            

      Яшәү дәвере якты көннәр бирсен,

     Авырлыклар мәңге килмәсен.

Кулланма әдәбиятләр:

1.Асташина М.П.

2.Соломенникова Н.М..

3. Подольская.

4.Филиппова С.О.

Физическое воспитание и развитие дошкольников.

“Әти,әни һәм мин-спорт яратучы гаилә”

Максат: 1. Укучыларга физик тәрбия бирү, әти-әниләрнең кадерле кеше булуларын аңлату, аларга ихтирам, хөрмәт, ярату хисләре тәрбияләү.

3. Җитезлекне, зирәклекне, көчлелекне сынау.

Бурычлар:

-гаиләнең белем бирүдә һәм тәрбия эшчәнлегендә катнашуына этәргеч бирү;

— гаиләнең сәламәт һәм актив ялын оештыру;

— гаиләнең физик активлык дәрәҗәсен үстерү.

Ярышны үткәрү кагыйдәләре.

Һәр гаилә аерым команда була. Ярышларны алып баручы оештыра. Аңа ике судья ярдәм итә. Өч кешедән торган жюри сайлана.

Анда өстәл, урындык, өстәл өстенә кәгазь, ручка, карандашлар куела.

Алып баручы. (кыз) Хәерле дип эш башлаган халкым

Зур юлларга сәфәр чыкканда

Кызу урак өсте башланганда

Мәйданнарда бәйге тотканда

Хәерле көн сезгә, хәерле кич

Хәерле эш, хәерле гамәл

Гомерегез хәерлегә үтсен

Илтсен ахыр көннәргә кадәр.

Рифат

Бәхет кояшы һәркемгәТөрлечә бирә нурын.Миңа дип биргәненеңАчамын сезгә серен.Бәхетле мин бу дөньядаӘти-әни булганга.Туган җирем күкләренеңКүге аяз булганга.Алып баручы. Хөрмәтле укучылар, ата-аналар, кунаклар. Бүгенге бәйгеләрдә катнашучыларга җитезлек һәм тапкырлык, тамашачыларга яхшы кәеф теләп калам. Ә хәзер тантаналы шартларда ярышларның беренче төрен игълан итәм

1нче бирем

2.Хәзер тутырылган шарлар бирәм. Бу шарлар – сыерлар. Бу шарларны урындык астына таяк белән куып кертергә кирәк. Әгәр дә шарны кертә алсагыз, сез сыерыгызны көтүгә куа алдыгыз.

Алып баручы.

Җыр белән күңел ачыла

Җыр белән күтәрелә,

Җыр белән кире кайтасыә,

Мәктәбең елларына.

Җыр:Сөмбел, Айгөл башкаруында

2.“Җитез егет” конкурсы. Бер тартмага төрле кием-салым тутырыла: хатын-кыз итәкләре, яулыклар, шәлләр. Кем тизрәк киенеп бетә?

Тапкырлар командасына сораулар.

1.Кайса ай календарьда юк? (күктәге)

2.Борынгы заман сәгате (әтәч)

3.Сыйныфтагы өстәлләр (парталар)

4.Агачның җир астындагы өлеше (тамыр)

5.Нинди кошлар хат ташучы булалар? (күгәрчен)

6.Сөйләшү органы (тел)

7.Алтын таракның төшеп калган урыны (басма)

8.Сәгатьтә өч цифрына каршы нинди цифр тора (9)

9.Почтальон Печкин нинди транспортта йөри? (велосипед)

10.Алтын ачкычлы агач малай (буратина)

4.

Зирәкләр командасына сораулар.

Балаңның туган көнен әйтеп чыгарга.Кемнең сакалын да кырырлык акчасы юк? (Кәҗәнең)Ашлыкны ни өчен чәчәләр? (утыртып булмаганга)Татарстан Республикасының башкаласы (Казан)Татарстан гербында нинди җәнлек сурәтләнгән? (ак барс)Шифалы эчемлек, көндә кулланабыз (чәй)Самоварда бар, кешедә бар (борын)Футбол командасында ничә уенчы? (11)Куянның өйдәге туганы ничек атала? (кролик)Нинди сорауга әйе дип җавап биреп булмый? (Син йоклыйсыәмы)

Илмир шигыр

Яшәсен әтиләр-әниләр

Сәламәт һәм шат булып

Кызларының, улларының

Кадерлеләре булып.

Тапкырлар бәйгесенә.

1.Габдулла Тукай (шагыйрь)

2.Чия (җимеш)

3.Агыйдел (елга)

4.Нарат (агач)

5.Камаз (машина)

6.Чаллы (шәһәр)

7.Бишле (билге)

8.Сыер (хайван)

9.Айсылу (кыз)

10.Зөлфия Минһаҗева (җырчы)

Зирәкләр бәйгесенә

1.Əлмәт (шәһәр)

2.Карга (кош)

3.Унөч (сан)

4.Дүртле (билге)

5.Гүзәлия (кыз)

6.Чөгендер(яшелчә)

7.Муса Җәлил (шагыйрь)

8.Яңа ел (бәйрәм)

9. Салават Фәтхетдинов (җырчы)

10.Яр Чаллы (шәһәр)

Алып баручы.

Җыр бит ул хисләр дулкыны,

Җыр бит ул истә кала.

Укучы мәктәп елларын

Җыр белән искә ала.

Җыр

Тапкырлар командасына

1.Агачны яфрак, кешене…(хезмәт бизи)

2.Иң элек уйла,.. (аннан сөйлә)

3.Карама беләккә,кара.. (йөрәккә)

Зирәкләр командасына

1.Егет сүзе…(бер булыр)

2.Бүгенге эшне..(иртәгәгә калдырма)

3..Язның бер көне…(ел туйдыра

Рузил шигыре.

Бәхет кайда? Минем өчен

Ул бары янда гына

Әтиле-әниле булу

Зур бәхет була миңа.

Гаиләдәгеләребезгә (сүзләр җыю)

Рәис

Рәхмәт минем әтигә —

Бар исеме, бар даны!

“Кешелекле кеше” — дип

Мактыйлар бар да аны.

Җыр.Рифат

Дөге белән карабодайны аеру.

Хәзер сезгә дөге белән карабодай бирәм. Кайсы команда тизрәк аера?

Бию.Чунга-чанго

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Эти эни мин спорт союче гаилэ сценарий
  • Эти музыканты были обязательными участниками календарных праздников на руси свадеб ярмарок коронаций
  • Эти забавные животные сценарий мероприятия
  • Этапы физкультурного праздника
  • Этапы сценария кульминация