Этилэр бэйрэменэ сценарий татарча балалар бакчасы

Сценарий "Ватанны саклаучылар көне, Әтиләр бәйрәме"

Сценарий: «Ватанны саклаучылар көне. Әтиләр бәйрәме» 

                         5-7 яшьлек балалар белән үткәрелгән бәйрәм сценарие

Максат:

1. Балаларда кыю, батыр солдат булу теләге уяту; әтиләре, абыйлары белән горурлану, патриотик хисләр тәрбияләү.

2. Ватанны саклаучылар турындагы күзаллауларын киңәйтү, аларның мөhимлеген аңлату.

3. Әти белән бала арасындагы элемтәне ныгыту, эмоциональ мөнәсәбәт формалаштыру, балаларның иҗади мөмкинлекләрен үстерү.

Әзерлек эше:

-шигырьләр, җырлар, биюләр өйрәнү.

– слайдлар карау (хәрбиләрнең  киемнәре, эблемалары…танышу)

– төсле кәгазьдән hәм картоннан әтиләргә бүләкләр ясау.

– залны тутыргычлар, чәчәкләр белән  бизәү.

– “Минем әтием” темасына рәсем ясау.

– “Әтиемнең кул эше” күргәзмә оештыру.

Балалар бүлмә буйлап маршировкалыйлар (Советлар Армиясе маршы Салих  Сәйдәшев музыкасы).

А.б. Хәерле көн, хөрмәтле балалар, әтиләр, килгән кунаклар! Сезне барыгызны да Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәбез, исәнлек-саулык, озын гомер, җан тынычлыгы, гаилә бәхете, эшегездә уңышлар телибез.

Шигырьләр  сөйләү.

“Батыр hөнәр” (Вәсимә Хәйруллина)

 Батыр hөнәр бар җирдә –

Җирне, илне саклаучы.

Сине, мине – hәркемне

Дошманнардан яклаучы.

 Генералмы, майормы,

Капитанмы йә сержант –

Барсының да исеме

Дөнья бер ул – солдат.

Ватанны саклаучылар

Аямыйлар үз-үзен:

Беләкле, йөрәклеләр,

Ихтыярлы hәм түзем.

Саклап Ватанны, безне

Хәтәр сугыш утыннан,

Батыр hөнәр иясе

Китә туган йортыннан.

“Әти дә көлеп торсын” (Зәкия Туфайлова шигыренә үзгәртүләр кертеп).

-Бәйрәм бүген,бәйрәм! – диеп,

Бар дөнья балкып торсын.

Әти бәйрәме икәнне

Әни дә белеп торсын,

Әни дә көлеп торсын.

Бүген бәйрәм көнендә

Әтиләрне котлыйбыз.

Шатлык, бәхет, сәламәтлек

Һәммәгезгә телибез.

Алып.баручы: Ә хәзер, балалар, әйдәгез, без сезнең җитезлегегезне, кыюлыгыгызны сынап карыйбыз. Уйнарга әтиләребезне дә чакырабыз.

1. “Сазлык аша чыгу”. Аяк табаны зурлыгындагы картон бирелә. Шул картонга баса-баса билгеләнгән урынга барып җитәргә hәм кире йөгереп килеп, иптәшеңә бирергә кирәк. Ул уенны дәвам итә.

2. “Асылмалы сумка”. Әтиләр баласын  җилкәсенә утыртып билгеләнгән урынга кадәр чабып баралар, баланы җилкәдән төшерәләр, уенны  шулай дәвам итәләр.

3. “Адымнар”. Бала әтисенә карап, аяклары белән аның аякларына баса, әти кеше баланың кулыннан тотып билгеләнгән аралыкны үтәргә тиешләр.

4. “Кем җитезрәк?”. Тутыргычларны кем беренче hәм зурырак тутыра.

5. “Кем күбрәк ясый?” (Отжимание ясау).

6. “Кем беренче танкка барып җитә?” Уен өчен ике кыска таяк кирәк. Таякка 8-10 метр озынлыктагы бау бәйләнә. Бауның уртасына уенчык танк эленә. Ике уенчы таякларны алып, бауны тарттырып кара-каршы басалар. Уйнаучылар сигнал буенча, тиз-тиз таякны әйләндереп, бауны чорныйлар hәм әкрен генә бер-берсенә каршы баралар. Бауны уртага кадәр беренче булып чорнаган уенчы җиңүче була.

Алып баручы: Кызлар башкаруында җыр: “Әтиемә” (Рәмзия Вәлиуллина сүзләре, Әлфия Һәдиева музыкасы).

Алып баручы: Ә хәзер сезнең каршыгызда Хабибуллин Радэль hәм Хабибуллин Рузаль Җәүдәт Дәрзаманның “Солдат булдым” шигырен сөйлиләр (Сәхнәләштерү).

Каеш будым билемә,

Тасма тактым җиңемә,

Йолдызлы бүрек кидем:

-Мин солдат булдым! – дидем.

Иңемә мылтык астым,

Әти каршына бастым:

-Килдем, иптәш командир,

Әйдә, берәр (фәрман) приказ бир.

-Смирно! (Алып баручы) – ди әти дә,-

Печән ашат бәтигә.

Бераз утын ярырсың.

Аннан…суга барырсың!

-Була! – дидем фырт кына.

Шуннан китте, и китте…

Мине чын солдат итте.

Бетте ялкау гадәтем,

Санаулы hәр сәгатем,

Иртүк торам, юынам,

Сөлге белән уынам,

Ялт иттерәм тешләрне,

Аннан эшлим эшләрне.

Бүлмәдә тәртип хәзер.

Ни кирәксә шул әзер.

Солдат булу шулай ул,

Өйрәнгәч бик уңай ул.

Җыр: «Без матрешкалар» (Рус халык җыры, Ф.Хәзрәтова тәрҗемәсе; кызлар  башкаралар).

 Бию “Без хәзер, солдатлар” (Малайлар).

Алып баручы: безнең илебез матур, чикләре бик зур. Халкыбыз тыныч яшәсен өчен, аның чикләрен  җирдән дә, судан да, hавадан да сакларга кирәк. Хәрбиләрнең җирне, күкне, диңгезне  саклаучы төрләре була. Аларны без нинди билгеләреннән чыгып аера алабыз? (Погоннарыннан, эмблемаларыннан, киемнәреннән hәм корал төрләренә карап). Аларның барысының нинди уртак сыйфатлары бар? (Алар барысы да кыюлар, батырлар, җаваплылар, түземлеләр….)

“Әйе-юк” уены.

Самолетны кем йөртә, матросмы?

– Самолетны кем йөртә, очучымы?

-Корабльне кем йөртә, очучымы?

-Корабльне кем йөртә, матросмы?

-Танкны кем кем йөртә, матросмы?

Җыр: “Солдатта булган диләр” (Шамил Маннапов сүзләре, Гариф Нигъмәтҗанов музыкасы) Малайлар башкаралар.

Бабайларның, әтиләрнең

Дан юлыннан атлыйбыз

Өлкән буын батырлыгын

Йөрәкләрдә саклыйбыз.

Ил чигендә сакта торыр,

Диңгез кичәр буын без.

Хезмәтебездә Ватанга

Тугрыклы булырбыз.

Солдатка китә егетләр

Үз илен саклар өчен

Ватан терәге – ир, дигән

Исемне аклар өчен.

Илгә биргән изге антын үтәп

Кайтыр алар исән булсалар.

Илләр имин булып, афәт килми

Тыныч кына булсын дөньялар!

Балалар үзләренең кул эшләрен әтиләренә бүләк итәләр.

Алып баручы: Ә хәзер, Әхсанова Нәргизәнең әтисе сезгә, балалар,  җыр бүләк итә.

Кумәк бию: балалар әтиләрен татар биюенә чакыралар.

Алып баручы: Һәр туган таң җирдә тыныч булсын,

Имин булсын иде дөньялар.

Аяз күгебез болыт капламасын,

Елмайсыннар җирдә сабыйлар.

Казан
шәһәре Авиатөзелеш районы

МБОУ «5 гимназия»

Ибраһимова
Фәридә Фәрит кызы

Әтиләр
бәйрәме

Максат: Әтиләрне ихтирам итү,
хөрмәтләү; мәктәп белән гаилә арасында тыгыз элемтә булдыру, ата һәм бала
мөнәсәбәтләрен ныгыту.

Җиһазлау: балалар язган иншалар, гаилә
турындагы рәсемнәр күргәзмәсе, чәчәкләр, кояш, күгәрченнәр, цифрлар язылган
табличкалар, магнитофон, ярышлар өчен кирәкле әйберләр.

Бәйрәмнең барышы.

Укытучы.  Бер бәйрәм бар февральдә

Кадерле ул
һәркемгә

Аны иң зур бәйрәм
дип

Мөмкин хәтта
әйтергә.

Ул-тынычлык
бәйрәме

Аны һәр кеше
белә-

Ватанны
саклаучылар

Бәйрәме дип
йөртелә.

Ул — солдатлар
бәйрәме —

Без котлыйбыз
аларны!

Әтиләрне,абыйларны

Һәм бөтен
солдатларны!

Бүген без иң якын
кешеләребезне – әтиләрне кунакка чакырдык. Без Сезне Ватанны саклаучылар көне
белән тәбрик итәбез! Сезгә саулык-сәламәтлек, тыныч-аяз күк йөзе, ак бәхетләр
теләп калабыз һәм бәйрәмебезне башлыйбыз!

Җыр “Три
танкиста”

1 а.б. Син яраткан иң якын сүз-

          Нинда
сүз, әйт, бәбкәем?

2 а.б. Иң назлы сүз, иң якын сүз

          Ул
матур сүз – әнкәем!

1 а.б. Бар тагын бер иң матур сүз,-

          Һәрвакыт
син әйткәнең.

          Ансы
нәрсә?

2 а.б. Ул матур сүз, ул якын сүз –
әткәем!

1 а.б. Бүген без кичәбезне “Ягез
әле, егетләр!” дип атадык.

2 а.б. Катнашучы әтиле-уллы парларны
бирегә дәшәбез. Безнең жюри әгъзалары: ….

1 а.б. Әйдәгез, якынрак танышып
китик. Сезгә 4 сорау:

1)     Исем-фамилиягез

2)    Кайда эшлисез (әтигә)

3)    Хобби – буш вакытта нишлисез,
нәрсәләр белән кызыксынасыз? (икесенә дә – әтисе, улы)

4)    Хыялыгыз яки теләк (һәрберсе
сөйләп чыга)

2 а.б. Рәхмәт, таныштык. Ә хәзер 1
нче бирем. Сезне тапкырлыкта тикшерәбез. Җавапны табу белән кычкырып әйтмибез.
Әтиләрнең иңбашына кызыл кнопка (төсле кәгазьдән кисеп) беркетәбез. Һәр
кнопканың үз тавышы:

1)        
кнопка —
“бибик!”

2)        
кнопка —
“вжн-вжн” (машинада газ биргәндәге тавыш)

3)        
кнопка —
“иу-иу-иу” (сигнализация тавышы)

4)        
кнопка —
“свисток регулировщика” (сызгыра)

Кем беренче
кнопка тавышын чыгара, шул җавап бирә.

Табышмаклар

1) Бер иҗеге –
йорт хайваны,

Икенчесе — аны
куа.

Ә икесен бергә кушсаң,

Һәр җиде көн саен
туа. (ат-на)

2)Бер иҗеге
никтер пешмәгән,

Икенчесе куша
тегәргә.

Кушылсалар әгәр
икесе,

Кем яратмый аны
кияргә? (чи-тек)

3) Күлнең
уртасында нәрсә бар? (Ү хәрефе)

4) Каз судан
чыккач, нишли? (Җиргә баса)

5) Ак ашъяулык
таптым, җир өстенә яптым (кар яву)

6)        
Күктән
килде – җиргә китте (яңгыр)

7)        
Агач үгез
– өч мөгез (сәнәк)

8)         
Диңгез
төбендә нинди ташлар юк? (коры)

9)        
Яшел кеше
күргәч нишләргә? (Юл аркылы чыгарга)

10)     Җир астында җиз бүкән (кишер)

11)     Атна көннәре исемнәрен
әйтмичә генә 5 көнне рәттән санап чыгарга (өченче көн, кичә, бүген, иртәгә,
берсекөнгә)

1 а.б.  Ә хәзер “Солдат булдым”
шигырен тыңлып үтик. (укучылар сөйли)

2 а.б. Икенче биремебез мондый:
әтиләр улларына матур итеп, сүтелми торган итеп портянка чорнарга тиеш (яки
бәдрәф кәгазеннән костюм ясау)

Музыкаль номер
“Катюша”

1 а.б.  Егет кешегә 70 төрле һөнәр дә
аз диләр.

“Бала төрү”
конкурсы

“Төймә тагу”
конкурсы

2 а.б. Ә хәзер без сезнең белемнәрне
тикшереп карыйбыз. Тактада (яки кәгазь битендә) атаклы кешеләрнең
исем-фамилияләре язылган. Шулар арасыннан полководецларны сайлап алыгыз:

Христофор
Колумб, Александр Невский, Дмитрий Донской, Юрий Гагарин, Павел
Корчагин, Кузьма Минин, Дмитрий Пожарский, Иван Грозный, Федор Шаляпин, Василий
Чапаев, Михаил Фрунзе
, Михаил Глинка, Александр Суворов, Георгий Жуков,
Владимир Ленин, Михаил Кутузов.

Шигырь “Әни –
егет”

“Бәрәңге әрчү”
конкурсы

Малайлар өчен
бирем: скакалкада кем күбрәк сикерә?

Бию конкурсы:
төрле халык көйләренә барысы бергә бииләр (Кавказ, матросский, ламбада,
татарча)

Әтиләргә
багышлап шигырь сөйләү.

1 а.б. Чираттагы бирем — хәрби
дәрәҗәләрне үсү тәртибендә урнаштырыгыз:

Рядовой –
ефрейтор – млад.сержант – сержант – стар.сержант – старшина – прапорщик –
старш.прапорщик – млад.лейтенант – лейтенант – старш.лейтенант – капитан –
майор – подполковник – полковник – генерал-майор – генерал-лейтенант –
генерал-полковник – генерал армии – маршал РФ

2 а.б. Малалайлар арасында иң
көчлесен билгеләр өчен отжимание конкурсы үткәреп алабыз.

1 а.б. Шуның белән безнеярышыбыз
тәмам. Жюри әгъзалары нәтиҗәләр ясаган арада, укучыларның әтиләре турында язган
иншаларын тыңлап үтик.

2 а.б. Кызлар сыйныфташларына
шигырьләр әзерләделәр, аларны сәхнәгә чакырабыз.

Ярышта
катнашканнар әтиләрне һәм егетләрне бүләкләү. Балалар үзләре әзерләгән
открыткалар бүләк итә ала.

Приложение

Песня “Три танкиста”

На
границе тучи ходят хмуро,

Край
суровый тишиной объят.

У
высоких берегов амура

Часовые
родины стоят.

     
Там
врагу заслон поставлен прочный,

      
Там стоит, отважен и силен,
      
У границ земли дальневосточной
      
Броневой ударный батальон.
Там
живут — и песня в том порука —

Нерушимой,
крепкою семьей

Три
танкиста — три веселых друга —

Экипаж
машины боевой.

    
На
траву легла роса густая,

    
Полегли
туманы, широки.

    
В
эту ночь решили самураи

    
Перейти
границу у реки.

Но
разведка доложила точно:

И
пошел, командою взметен,

По
родной земле дальневосточной

Броневой
ударный батальон.

   
Мчались
танки, ветер подымая,

   
Наступала
грозная броня.

   
И
летели наземь самураи,

   
Под
напором стали и огня.

И
добили — песня в том порука —

Всех
врагов в атаке огневой

Три
танкиста — три веселых друга —

Экипаж
машины боевой!         (Слова Б. Ааскина)

Җ.Дәрзаман
шигыре “Солдат булдым”

Каеш будым билемә,

Мылтык астым иңемә

Йолдызлы бүрек кидем

– Мин солдат булдым! – дидем.

      Иңемә мылтык астым,

      Әти каршына бастым.

      – Килдем, иптәш командир,

      Әйдә, берәр фәрман бир.

– Смирно! – ди әти дә,

Печән ашат бәтигә

Бераз утын ярырсың,

Аннан суга барырсың.

      – Була!- дидем фырт кына

      Һәм борылдым кырт кына

       Шуннан китте и китте

       Мине чын солдат итте.

Бетте ялкау гадәтем,

Санаулы һәр сәгетем,

Иртүк торам, юынам,

Сөлге белән уынам.

      Ялт иттерәм тешләрне

      Аннан эшлим эшләрне.

      Бүлмәдә тәртип хәзер,

      Ни кирәксә, шул әзер

      Солдат булу, шулай ул

      Өйрәнгәч, бик уңай ул.

Әни – егет (К. Булатова)

Әти дә эштән кайтты,

Әни дә эштәк кайтты.

Әти диванга ятты,

Әни кухняга чапты

Әти әйтә: “Мин ач”, — ди,

“Кайчан була ул аш?” — ди.

Әни әйтә: “Үзең дә

Булыш, алай булгач”, — ди.

Әти әйтә: “Мин ир”, — ди,

“Аш пешерә белмим”, — ди.

“Мин хатын-кыз түгел”, — ди,

“Мин кухняда
йормим”, — ди.

Юкса, җитмеш
төрле һөнәр аз, —

Диләр, егет
кешегә.

Безнең өйдә әти
түгел,

әни – егет! Әни
белә

Чөнки бөтен эшне
дә.

Р.
Миңнуллин шигыре “Әти төсле”

Әти бик тә кыюсыз,

Бик бәләкәй һәм чандыр

Малай булган кайчандыр

Соңга дә калгалаган

Шелтә дә алгалаган.

Бик яраткан уйнарга,

Кайда гына йөрмәгән,

Өйгә кайтып кермәгән

Бик соң торган, йокыдан,

Чөнки төннәр буена,

Качып китап укыган

Бервакытны тарихтан

Алган ул хәтта “3”ле

Мин дә нәкъ әти төсле.

Рәхәт минем әтигә-

Бар исеме, бар даны!

“Кешелекле кеше!” дип

Мактыйлар бар да аны.

Минем әти мактаулы

Үзенең эшендә дә-

Өр-яңа орден балкый

Әтинең түшендә дә.

Гел әйбәт сүзләр йөри

Әтиемә карата

Аны бар да хөрмәтли,

Аны бар да ярата.

Ул-Сабантуй батыры!

Ул-гайрәтле! Ул көчле!

Мин дә нәкъ әти төсле!

* * * * *

Ул мине соңга калып

Кайтканга тиргәсә дә,

Иртәннән кичкә кадәр

Уйнарга бирмәсә дә,

Ул Җирдә иң шәп кеше!

Шәп кеше! Гаҗәп
кеше!

Минем әле бер кат
та

Колакны бормаса
да,

Сабантуйларда әле

Җиңгәне булмаса
да,

Ул – иң-иң көчле
кеше!

Баһадир

“Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының “Ямаширмә “Йолдыз” балалар бакчасы” мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе

23 февраль –Ватанны саклаучылар көне.

(Уртанчылар төркеме белән күңел ачу кичәсе)

Төзеде: Хадиева Гөлназ Искәндәр кызы.

2018 ел

Алып баручы: Исәнмесез, кадерле кунакларыбыз! Хәерле көн, дуслар! Бүген бәйрәм – Ватанны саклаучылар көне. Кадерле әтиләр, абыйлар, бабайлар һәм аларга алмашка үсүче малайларыбыз, ихлас күңелдән сезне бәйрәмегез белән котлыйбыз! Һәркайсыгызга сәламәтлек, бәхет, гаилә учакларыгызны сүндермичә, муллыкта яшәвегезне телибез. Бәйрәмебезне ачык дип игълан итү өчен сүзне балаларга бирәбез.

БАЛАЛАР СОВЕТ МАРШЫ КӨЕНӘ АТЛАП КЕРӘЛӘР. ТӨЗЕЛЕП БАСАЛАР.

Алып баручы: Әтиләр – безнең яклаучыларыбыз да, саклаучыларыбыз да, таянычыбыз да. Әйдәгез, балалар, бүгенге бәйрәмебездә Әтиләрне, абыйларны, бабайларны зурлыйк.

БАЛАЛАР ШИГЫРЬ СӨЙЛИЛӘР.

Чудесный праздник в феврале
Страна моя встречает.
Она защитников своих
Сердечно поздравляет! (Риназ)

Наша армия родная,
Стережет покой страны.
Чтоб росли мы, бед не зная,
Чтобы не было войны. (Амина)

Пограничник на границе,
Нашу землю стережёт.
Чтоб работать и учиться
Мог спокойно весь народ. (Раниль)

Бүген безнең бакчабызда

Шундый рәхәт,күңелле,

Чөнки кунак булып безгә

Әтиләребез килде. (Искәндәр)

Әтиләр илнең терәге,

Гаиләнең йөрәге.

Авырлыкларга бирешми

Әтиләрнең беләге. (Г.Ислам)

Бүген бәйрәм көнендә

Әтиләрне котлыйбыз.

Шатлык, бәхет, сәламәтлек

Һәммәгезгә телибез. (Лиана)

Дуслар бүген нинди көн?

Сез беләсездер, бәлкем?

Белмәсәгез үзем әйтәм,

Бүген бездә бәйрәм көн. (Алина)

ЗУРЛАР ТӨРКЕМЕ УТЫРА. УРТАНЧЫЛАР ТӨРКЕМЕ “ӘТИЕМӘ” ҖЫРЫН ҖЫРЛЫЙ.

Алып баручы: Дуслар, бүген бездә КВН – бик гаҗәп кызыклы уен. Ә кичәбезнең темасы: “Юл йөрү кагыйдәләре” дип атала. Уен-ярышта 3 команда катнашачак. Командаларга бүленү өчен әтиләребезне бирегә чакырабыз һәм түгәрәкләр алырга тәкъдим итәбез.

ӘТИЛӘР КЫЗЫЛ, САРЫ, ЯШЕЛ ТҮГӘРӘКЛӘР АЛАЛАР.

1 нче конкурс “Табышмак әйтәм – җавабын тап”

  1. Очмый, жуылдамый да,

Улу рам буйлап чаба.

Аның ике күзендә дә,

Яктырып утлар яна. (Машина)

  1. Сайрамый, оя да кормый,

Кешеләр һәм йөк ташый.

Кем миңа әйтер икән,

Ә бу нинди кош икән? (Самолет)

  1. Уф-уф сулар,

Уфтанса да алып китәр

Барыр җиренә җитәр. (Поезд)

  1. Ике көпчәкле арба

Утсыз да алга чаба. (Велосипед)

  1. Нинди гаҗәп бер өй бу.

Һәр ягы тәрәзәле.

Аяклары резина.

Бар ашаганы бензин. (Автобус)

  1. Авызы юк, борыны юк

Тик бар аның өч күзе.

Урамдагы хәрәкәтне

Көйләп торадыр үзе. (Светофор)

Тәнәфес: “Светофор” биюе башкаралар.

ЙӨГЕРЕП УБЫРЛЫ КЕРӘ, КУЛЫНДА СУМКА.

Алып баручы: Әбекәй, нигә безнең бәйрәмне бозып йөрисең?

Убырлы. Мин нинди әбекәй булыйм, мин данлыклы Убырлы бит.

Алып баручы: Убырлы, сумкада нәрсәләр ул?

Убырлы. Нәрсә булсын, юл кырыенда ниндидер рәсемнәр тора иде, үзләре матур, машиналарга да комачауламасыннар дип җыеп алган идем бит. Кисеп тә бетердем (Күрсәтә)

А.б. Убырлы, син нык ялгышлык эшләгәнсең бит, ул рәсемнәр юл билгеләре дип атала, машина йөртүчеләргә һәм җәяүлеләргә кирәк. Син бу билгеләрнең нәрсә аңлатканнарын беләсеңме соң?

Убырлы. Юк, белмим.

Алып баручы: Менә сиңа хәзер балалар сиңа ул билгеләрне җыеп нәрсә аңлатканын әйтеп бирерләр.

2 нче конкурс. “Юл билгеләрен җый” (Командалар җыя һәм аңлата)

Убырлы. Ай, балалар, сез бик уңган-булган икәнсез. Сез әйбәт җәяүлеләр. Ә менә карыйк әле, сездән нинди шофер чыгар икән?

УЕН: “ПАПАВОЗ” дип атала. Һәр командадан 1 шәр әти чакырыла. 3әр команданың балалары чакырыла. (беренче басып торган әти кеглялар арасыннан руль белән йөреп килә, артына бер баланы ала, аның белән әйләнә, һәм уен балалар беткәнче шулай дәвам итә).

ҖЫРЛЫ-БИЮЛЕ УЕН: “ЕДИМ-ЕДИМ”

Убырлы: : Ай-яй, оста шоферлар икән үзегез. Балалар, ә миңа китергә вакыт, киләсе очрашуларга кадәр.

Алып баручы: Хөрмәтле әтиләр, бүген сез безнең бәйрәмебезнең иң кадерле, иң хөрмәтле кунаклары. Җир йөзендә һәрбер бала әти дип әйтсен, әти канаты астында үссен иде. Һәр бала әтинең җылы, ягымлы карашын тоеп, таләпчән, ныклы сүзен ишетеп, дус, тату гаиләнең терәге әти икәнен сизеп яшәсен иде.

Әтиләрне котлау өчен сүзне уртанчылар төркем балаларына бирәбез.

УРТАНЧЫ ТӨРКЕМ БАЛАЛАРЫ ШИГЫРЬ СӨЙЛИ ҺӘМ “МИН ШОФЕР” ҖЫРЫН БАШКАРА.

Юлдагы кызык хәлләр” (Шаян сораулар)

Яшел” командага.

Ишегалдында Азат үзенең дусты Ришатны очрата. Ришат Азаттан: “Яңа зебра күрәсең киләме?” дип сорый һәм аны кулыннан тотып машиналар, автобуслар йөри торган юл кырыена алып килә. Син ничек уйлыйсың, малайлар ни өчен “зебра” карарга зоопаркка түгел,ә юл янына килгәннәр?Аңлат.

Җавап: Чөнки асфальтта ясалган буй-буй ак төстәге сызыклар “зебра” дип атала. “Зебра” аркылы җәяүлеләр юлны аркылы чыга.

 “Сары”командага.

Булат беркөнне үзенең дусты Руслан янына баргач, үзе белән булган хәлне сөйли. Ул юлны аркылы чыгарга җыенган һәм светофор аңа сары “күзен” кыскан. Ә дусты моңа ышанмый. Сез ничек уйлыйсыз? Бу хәл булырга мөмкинме?

Җавап: мөмкин. Әгәр светофор сары “күзен” кысса, юл аркылы чыкканда бик тә игътибарлы булырга кирәк.

Кызыл” командага.

Равил беркөнне урамда “Йөгерүче кыз белән малай” билгесе күрә һәм юл аркылы йөгереп чыга. Аны инспектор күреп туктата һәм кисәтү ясый. Сез ничек уйлыйсыз, инспектор ни өчен Равилне орышкан?

Җавап: Равил күргән билге машина йөртүчеләр өчен. Бу билгене балалар бакчалары, мәктәпләр янына куялар.

ЗУРЛАР КАТНАШ ТӨРКЕМЕ “ОБУЧАЮ.СЯ “СВЕТОФОР” ҖЫРЫН ҖЫРЛЫЙ. ШИГЫРЬ СӨЙЛИЛӘР.

Әле ярый сез бар җирдә,

Безнең иң ныклы терәк.

Бәхетебез тулы булсын,

Сез безгә шундый кирәк. (Ф.Ильяс)

Әниләр белән бергәләп

Озын-озак яшәгез.

Шатлык килсен өебезгә,

Кайгы-хәсрәт күрмәгез. (Ильвина)

Күргәнегез бармы сезнең

Минем әтине рульдә.

Җырлап йөри машинасы

Ватылмаса , әлбәттә. (Рузиль)

Әти мине ярата

Бик кадерләп үстерә.

Мин йөткерсәм, йөткерә.

Мин төчкерсәм, төчкерә. (Зәринә)

Горурланам әти белән,

Аны бар да ярата.

Мактау сүзләре әйтәләр

Әтиемә карата. (Булат)

Эшләмәсә эшләмәсен,

Газетын укып торсын

Телевизор карап ятсын,

Әтием генә булсын. (Эмиль)

Я рядом шагаю,

За руку держусь!

Тебе подражаю,

Тобою горжусь.

Папа-ты друг самый лучший,

Всегда защитишь,

Где надо-научишь,

За шалость простишь. (Амир)

Менә нинди куаныч,

Менә нинди зур шатлык.

Әтиләр булса янда,

Безнең өчен горурлык. (Әнвәр)

Минем әти эш сөючән

Бик көчле, киң күңелле.

Тагын әле шаян да ул,

Күтәрә белә күңелне. (Рүзинә)

Дарят девочки с улыбкой,

Всем мальчишкам по открытке.

Просим гас не обижать

А беречь и уважать. (Дарина)

Алып баручы: Конкурсыбызны дәвам итәбез. “Юл математикасы” (Юл хәлләрен чишү) 

1нче бирем. “Яшел” төсле командага .

Җиде бала юлда туп белән уйнаганнар. Икесе өйләренә киткән. Калган балалар уйный калганнар.

Сорау: Ничә бала дөрес эшләгән?

Җавап: Берсе дә дөрес эшләмәгән. Чөнки юлда уйнарга ярамый.

 2нче бирем. “Сары” төсле командага.

Ике малай һәм өч кыз мәктәптән чыктылар һәм юлны аркылы чыгу өчен “зебра” янына килеп бастылар. Бу вакытта светофорның яшел уты җемелди башлаган иде инде. Малайлар тиз генә юлны йөгереп чыктылар, ә кызлар чираттагы яшел утны көтеп калдылар.

Сорау: Ничә бала юлны дөрес чыккан?

Җавап: Өч кыз. Чөнки яшел ут җемелди башласа, чыгарга ярамый.  Юлдан йөгереп чыгу да бик куркыныч!

 3нче бирем. “Кызыл” төсле командага.

Дүрт малай урам буйлап велосипедта йөрергә чыгалар. Бер малайга 13, ә калганнарына 15 яшь.

Сорау: Ничә малай “Юл йөрү кагыйдәләрен” бозмаган?

Җавап: Өчесе. Чөнки 14 яшьтән велосипедта йөрергә ярый.

УЕН: “БАНТИК БӘЙЛӘ” (УРЫНДЫККА БАУ БӘЙЛӘНГӘН, ШУЛ БАУГА ӘТИЛӘР БАНТИК БӘЙЛИЛӘР.)

УРТАНЧЫЛАР ТӨРКЕМЕ ЯУЛЫКЛАР БЕЛӘН БИЮ БАШКАРА.

“Дөрес әйт”уены. (3 командадан да 1 шәр әти чыга һәм балалар. Әтиләрнең күзләре бәйләнә, алар балалар арасыннан үз баласын танып алырга тиешләр)

Могҗизалар кыры” (3 командадан берешәр бала чакырыла, өстәлдәге барабанны әйләндерәләр, ук туктаган төснең конвертын алып, нинди юл билгесе чыккан, шуңа аңлатма бирәләр).

Алып баручы: Жюри карар чыгарган арада. Балалалар флешмоб бии.

(23 февраль)

Ватанны саклаучылар коненэ багышланган кичэ

«Этилэр илнен терэге»

А.Б.Бәйрәм итә ир-егетләр,
Аларның зур бәйрәме.
Ирләр — безнен көчле терәк,
Гаиләбезнең бар яме.
Бәйрәм белән ир-егетләр,
Тик изге бүләкләрем!
Чын күңелдән сезгә булсын
Миннән саф теләкләрем.
Бәхет булсын йортыгызда!
Тыныч булсын күгебез!
Исәнлектә һәм саулыкта,
Үтсен һәрбер көнегез

А.б. Гаилэнен, терэге – ир-ат, эти кеше. Безнен татар халкында борынгыдан эти кеше –гаилэ башлыгы итеп, ана зур ихтирам, олы хормэт белэн караганнар, бу бугенгесекондэ лэ шулай кала бирэ. Ни эйтсэн,дэ гаилэнен, ботенлеге, барлыгы анын жилкэсендэ. Этилэр ил терэге, гаилэ таянычы да.

Без бу кадерле кешелэребезне 23февраль – Ватанны саклаучылар коне белэн тэбрик итэбез! Сезгэ, хормэтлелэребез,ныклы сэламэтлек, балаларыбызга урнэк булуыгызны, гомерлэрегез озын булып,тыныч кук йозе астында яшэргэ насыйп итсен!

Энилэрне ин кадерле дибез

Этилэрсез яшэп буламы?!

Таба алмам алыштырыр кеше-

Эйлэнсэм дэ ботен доньяны.

«Балам» диеп бер дэшуе дэ бит

Жылы сала жанга, кунелгэ.

Кайгыртуын очен рэхмэт, эти,

Шулай булсын иде гомергэ!

Се безнен кунелдэ мэнгелек ышаныч.

Сез кочле, сез – батыр, сез – безнен куаныч!

Сез – алтын багана, гаилэдэ – сез терэк.

Тынычлык, иминлек сагында – сез кирэк!!!

Хормэтле этилэребез! Э хэзер сезне котлап, сезгэ диеп эзерлэнгэн бэйрэмебезгэ кечкенэ артистларыбызны – балаларны чакырабыз!

«Бравые солдаты» жыры астына балалар залга керэ.

Шигырьлэр сойлилэр:

1.Буген бэйрэм конендэ

Этилэрне котлыйбыз.

Шатлык, бэхет, сэламэтлек

Хэммэгезгэ телибез.

2.Минем эти – йорт тозуче,

Ул сала биек йортлар.

Ул салган яна йортларда

Балкып торалар утлар.

3. Минем эти – алтын куллы

Эшлэмэмгэн эше юк!

Саумы, Фэнил абый, диеп

Баш имэгэн кеше юк!

4.Яшэсен безнен этилэр,

Сэламэт хэм шат булып.

Кызларынын, эниебезнен

Кадерлелэре булып!

5.Эти гел булэклэр ала, Энигэ дэ мина да.

Анын да бэйрэме житте, кыш аенда – февральда,

Ил сакчылары коне ул, эти очен зур бэйрэм.

Этиемэ атна буе эзерлэдем мин булэк!

А.б. Хормэтле этилэребез, э хэзер сезгэ балаларыбыздан булэккэ «Этиебез» жыры янгырый.

Жыр «Этиебез»

Шигырьлэребезне дэвам итэбез.

6.Хэрвакытта ил сакчысы

хэрчак уяу, хэрчак сак.

Ул узенен эте белэн

тора илнен сагында

биек таунын башында,

Агачлар арасында

кузэтэ барысында.

Узенен бинокленнэн

карый дингез ярларын,

курэ тау араларын.

7.Эте анын зур дусты.

Кулында автоматы

Кинжалы бар билендэ

Ватаныбыз чигендэ

Хэрвакытта ил сакчысы

хэрчак уяу, хэрчак сак.

Ул курсэ дэ хэр ягын,

узен курмилэр анын.

8.Ул саклый илебезне,

Безнен хэрберебезне.

Тыныч яшэсеннэр ди.

Бэхетле уссеннэр, ди.

Менэ усеп житермен,

Ил сакларга китермен!

9. Этиебез бик гадел,

Юмарт, шаян хэм кочле,

Безнен очен ул зур терэк,

Эти безгэ бик кирэк!

Эти безнен горурлык,

Телибез ана саулык,

Язсын иде гомергэ

«Эти» диеп яшэргэ!

10.Зимний солнечный денек

Весело скрипит снежок,

Лыжи, санки мы берем,

С папою гулять идем!

Мне завидуют вокруг –

папа самый лучший друг!

А.б. Э хэзер бию карап алыйк эле!

Балаларыбыз бэйрэм шигырьлэрен дэвам итэлэр.

11. Чтобы мирно всем жилось,

Чтобы мирно всем спалось,

Каждый день и каждый час,

Зорко охраняет нас

Армия наша! Благодарны люди ей,

Славной Армии своей,

В честь нее гремит салют,

В песнях славу ей поют!

Армия наша: самая могучая!!!

Армия наша: самая лучшая!!!

12. Этиебез бик куп эшли

Безгэ булэклэр ала!

Хэерле юлларны телэп,

Энием котеп кала.

Юлларда йоргэн чакта,

Унышлар юлдаш булсын!

Барыбыз белэн бергэ

Озак яшэргэ язсын!

13.Эти булса ойдэ ешрак,

Оебез балкып тора,

Энинен дэ йозе якты,

Елмаеп кына тора.

Эти белэн урамда,

Йорулэре, эй! Эйбэт!

Эти, эйдэ чык урамга,

Уйныйк эле бергэлэп!

14. Бабайнын да улы мин!

Эбинен дэ улы мин!

Этинен дэ улы мин!

Энинен дэ улы мин!

Аларнын ун кулы мин!!!

Бабай кебек булырмын!

Эби кебек булырмын!

Эти кебек булырмын!

Эни кебек булырмын!

Бернигэ дэ карамый,

Шулай булмый ярамый!

Сон бит инде олы мин,

Туган илнен улы мин!

А.Б. Э хэзер яраткан бабаларыбызга багышланган жырны тынлап алыйк

15. Каеш будым билемэ,

Тасма тактым жинемэ,

Йолдызлы бурек кидем.

Мин солдат булдым дидем!

Эни каршына бастым,

Килдем иптэш командир,

Эйдэ берэр фэрман бир!

Смирно! Ди эни дэ,

Печэн ашат бэтигэ,

Бераз утын ярырсын,

Аннан суга барырсын!

-Була!-дидем фырт кына

Хэм борылдым кырт кына,

Шуннан китте и китте,

Мине чын солдат итте,

Бетте ялкау гадэтем,

Санаулы хэр сэгатем.

16.Мин дэ этием шикелле,

Шофер булырга уйлыйм,

Шунын очен хэрвакыт,

Машинам белэн уйныйм.

Тизрэк усеп шофер булсам,

Нишлэргэ белер идем,

Урамдагы бар баланы,

Утыртып йорер идем!

17. Хэммэсе дэ эзер,

Чэй кайнаган куптэн,

Мичтэ бэлеш пешкэн,

Тик этинен кайтып

Житэсе бар эштэн.

Сагынып, зарыгып,

Барыбыздан да битэр,

Этине мин котэм.

Ул кайтудан да зур

Шатлык бармы икэн

Бу доньяда бутэн?!

18.Этием белэн икэу,

Без гел бергэ йорибез,

Бергэ утын китэбез,

Бергэ карлар корибез,

Язлар житкэч балыкка,

Тан аткач ук барабыз,

Тота алсак энигэ дип

Сатып кына алабыз.

Бергэ ишкэк ишэбез,

Бергэ кэрзин урэбез,

Бик кунелле шибез,

Менэ шуна курэ без!

А.Б. Балалар, эйдэгез эле этилэребезгэ тагын бер бию булэк итэбез.

«Разноцветная игра» биюе.

А.б. Балалар, этилэребез утырып торып арып киттелэр ахрысы, бэйрэмнэре конендэ эйдэгез аларны да бераз уйнатып алыйк эле.

Кичэбезнен икенче олешенэ кучэбез.

Безнен белэн ярышырга

Житез этилэр кирэк.

Кемнэр ярышырга эзер,

Чыгып басыгыз тизрэк!!!

1 нче уен. «Дорес эйт» дип атала

(берничэ этинен кузлэре бэйлэнэ, хэм хэр эти узенен кызын, яки улын табарга тиеш)

2 нче уен «Кем тизрэк» дип атала. Кайсыларыбыз булган солдатлар монда,

кайсыларыбыз булачак солдатлар. Барлык солдатлар га 1 шарт бар, алар тиз киенэ

белергэ тиешлэр, малайларыбыз элегэ армиядэ булмадылар, шуна курэ аларга этилре

булыша хэзер. Кем беренчнрэк баласын киендерер икэн?

3нче уен «Кулдан кулга бир» дип атала. Солдатлар торле шартлаткыч, бомбаларны

кутэреп сазлыкка, болотага килеп житэлэр, бер ярдан икенче ярга чыгарып куярга

кирэк.

(балалар 1 рэткэ, этилэр икенче рэткэ тозелешеп басалар да тупны остэн жибэрэлэр,

астан кире китерэлэр, кайсы команданын тубы беренче кешегэ алдан килеп житэ,шул

жинуче була).

4нче уен « Ин тоз атучы» снайперлар уены

(корзинага бомбаларны ташлап, обезвредить итэргэ кирэк)

5 нче уен – эстафета. «Сазлык аша чыгу». Аяк табаны зурлыгындагы картон бирелэ.

Шул картонга баса – баса, билгелэнгэн урынга барып житэргэ хэм, кире йогереп килеп,иптэшенэ бирергэ кирэк. Ул уенны дэвам итэ. Ин беренче тэмамлаган команда –жинуче.

6нчы уен «Разведчиклар» уены

Балалар, дошманнын кайда, ничек урнашуын ин элек кем билгели, эйтэ аласызмы?Дорес, разведчиклар. Дошман тылына барып алар дошманнын ничек урнашуын рацияаша узебезнекелэргэ тапшыралар, лэкин бу мэгълуматны телэсэ кем укый алмый.Эйдэгез карыйк эле этилэребез узлэренен осталыкларын югалтмадылармы икэн.

Этилэребез барыбыз да хат эзлилэр.

Хатны укыйлар. «Эле ярый сез бар жирдэ,

Безнен ныклы терэк.

Бэхетебез тулы булсын,

Сез безгэ шундый кирэк!

Хэр бала да бу доньяда

Булсын иде этиле!»

А.Б. Жир йозендэ яшэуче хэр кешенен ин зур телэге – тынычлыктыр! Без хэзер

этилэребезгэ жир йозендэге сонгы бомбаларыбызны тапшырабыз хэм алар:

Булмасын ул, булмасын

Кирэкми безгэ сугыш!

Булмасын бер куркыныч,

Булсын ботен ил тыныч!!!Дип бомаларны шартлатсыннар — хэр бомба эчендэ телэклэр! (эрелгэн шарлар эчендэ телэклэр язылган)

Телэклэрне этилэр укыйлар:

1. Бомбалар шартламасын!

2. Балалар еламасын!

3. Пулялар сызгырмасын!

4. Кан коелмасын!

5. Яшь тугелмэсен!

6. Ботен жирдэ балалрнын колгэн тавышлары гына янгырап торсын!

7. Кояш гел елмаеп торсын!

8. Кугебез гел аяз булсын!

9. Барыбыз да дус яшик!

10. Гаилэлэребез тигез, тыныч булсын!

11. Этилэребез яныбызда булсын!

12. Сугышлар булмасын!

19. Шаулый урман, горли болын,

Яфрак яра тал-тирэк!

Матур тормыш тозу очен,

Безгэ тынычлык кирэк!

Бэхетле матур балачак-

Безнен беренче телэк!

Эти янда булсын очен –

Безгэ тынычлык кирэк!

Безгэ тынычлык кирэк!

А.Б Шушы шигырь юллары белэн бэйрэмебезне тэмамлыйбыз. Барыгызнын да гаилэлэрендэ тынычлык, иминлек булсын! Кадерле кунаклар! Без сезгә-илебез сакчыларына рәхмәт белдерәбез. Сезгә олы хөрмәт йөзеннән балаларның үзләре ясаган бүләкләрен кабул итеп алыгыз!Әкрен генә көй яңгырый, балалар әтиләренә, бабайларына бүләкләрен тапшыралар.

Жыр “Солдатлар” башкарыла.

Ватанны саклаучылар көненә багышланган кичә

А. б. Исәнмесез, кадерле кунакларыбыз! Хәерле көн, дуслар!
Бүген бәйрәм – Ватанны саклаучылар көне.

Кадерле Әтиләр
һәм аларга алмашка үсүче малайларыбыз, ихлас
күңелдән сезне Ватанны саклаучылар бәйрәме
белән котлыйбыз! Һәркайсыгызга сәләмәтлек,
бәхет, гаилә учакларыгызны сүндермичә, муллыкта
яшәүегезне телибез.

Әтиләр – безнең яклаучыбыз да, саклаучыбыз да,
таянычыбыз да. Әйдәгез бүгенге бәйрәмебездә
Әтиләрне зурлыйк.

1. Бүген
безнең бакчада           

Шундый рәхәт, күңелле.

Чөнки кунак булып безгә

Әтиләребез килде.

2. Иң акыллы,
иң уңганнар        

Бар эшкә дә булганнар

Менә шундый әтиләр.

Бергә: Менә
шундый әтиләр.

3. Әтиләр
илнең терәге                 

Гаиләнең йөрәге.

Авырлыкларга бирешми

Әтиләрнең беләге.

4. Әле ярый сез бар
җирдә             

Безнең иң ныклы терәк

Бәхетебез тулы булсын

Сез безгә шундый кирәк.

5. Әниләр
белән бергә                 

Озын-озак яшәгез.

Шатлык килсен өебезгә

Кайгы-хәсрәт күрмәгез.

6. Сезнең
йөргән юлларыгыз        

Яшел утлардан торсын.

Сугыш, кан кою булмасын

Әтиләр исән булсын.

7. Бүген
бәйрәм көнендэ         

Әтиләрне котлыйбыз.

Шатлык, бәхет, сәламәтлек

Һәммәгезгә телибез

Җыр:  “Песнка про папу”

А.б.         Каеш будым билемә,

       
 
Тасма тактым җиңемә,

       
 
Йолдызлы бурек кидем:

                «Мин солдат булдым!» — дидем.

Кадерле балалар, кемнәр икән  ул — 
солдатлар,нинди хәрбиләрне сез беләсез, тикшереп карыйк
әле.

Уен:  «Зарядка для ума» (балалар белән)

«Танком управляет» – танкист

«Из пушки стреляет» – артиллерист

«За штурвалом самолёта сидит» – лётчик

«Из пулемёта строчит» – пулемётчик.

«В разведку ходит» – разведчик.

«Границу охраняет» – пограничник.

«С парашютом прыгает» – десантник.

«На кораблях служат» – моряки

8.Мой папа
находчивый,      

Умный и смелый.

Ему по плечу

Даже сложное дело.

Ещё он — шалун,

Озорник и проказник.

С ним каждый мой день

Превращается в праздник.

 9.Зимний солнечный денек    

Весело скрипит снежок,

Лыжи, санки мы берем,

С папою гулять идем!

Мне завидуют вокруг –

папа самый лучший друг

10.Әтиебез бик гадел,                     

Юмарт, шаян һәм көчле,

Безнең өчен ул зур терәк,

Әти безгэ бик кирәк!

Әти безнең горурлык,

Телибез аңа саулык,

Язсын иде гомергә

«Әти» диеп яшәргә!

!

А.бКадерле
балалар! Менә бит бәйрәмгә әтиләр
килгәч нинди күңелле, әйеме. Кайчандыр сезнең
әтиләр дә сезнең кебек булганнар, бакчага да
йөргәннәр, сезнең кебек шаярганнар,
көлгәннәр, рәхәтләнеп уйнаганнар.
Бәлки кайберләре үткән балачакны онытканнардыр да инде.
Ә шулай да без аларга балачакның бәхетле мизгелләрен
искә төшерергә булышыйк әле.
Сез ризамы, әтиләр?

Уен: Машина бн кубиклар ташу һәм
өеп бару.

Җыр:
______________________

А.б. Шигырьләрне дәвам итик.

11.Әтиемнең алтын куллары      

Көрәп куя карлы юлларны

Ул булганда җылы өебез,

Ул булганда җырлап йөрибез!

Әтиемнең алтын куллары

Җәйләрендә чаба
печәнен.

Ул булганда, безнең табыннар

Көтеп тора сыйлар пешкәнен.

Әтиемнең алтын куллары-

Имин булсын йөрер юллары.

“Әти!” диеп әйтү бер
ләззәт,

Син булганда, әти, бар рәхәт!

12.Ул
тынычлык бәйрәме

Аны һәр кеше белә –

Ватанны саклаучылар

Бәйрәме дип йөртелә.

 Ул солдатлар бәйрәме.

Без котлыйбыз аларны,

Әтиләрне, абыйларны

Һәм бөтен солдатларны

13.Чтобы мирно всем жилось,    

Чтобы мирно всем спалось,

Каждый день и каждый час,

Зорко охраняет нас

Армия наша!

 14.Благодарны
люди ей,
                

Славной Армии своей,

В честь нее гремит салют,

В песнях славу ей поют!

Армия наша: самая могучая!!!

Армия наша: самая лучшая!!!

Җыр: “Бравые солдаты”

А.б. Бигрәк күңелле икән

Дуслар җыелган
җирдә.

Бәйрәм итәбез
буген

Әтиләр белән бергә.      

   Уен:                             

1. С 23 Февраля                            

Папу поздравляю.
Мы — ведь лучшие друзья.
Лучше не бывает.
Будь здоровым ты всегда,
Папочка любимый.
Пусть не гаснет никогда
Солнце в небе мирном!

3. Наши
летчик-герои                  

Небо зорко стерегут,

Наши летчики-герои

Охраняют мирный труд.

Наша армия родная

Стережет покой
страны,

Чтоб росли мы, бед не
зная,

Чтобы не было войны.

2. Наша
армия родная

Пограничник
на границе      

Нашу
эемлю стережет,

Чтоб
работать и учиться

Мог
спокойно весь народ.

Охраняет
наше море

Славный
доблестный моряк.

Гордо
реет на линкоре

Наш родной российский флаг.

 А.б. Безнен белэн ярышырга

Житез этилэр кирэк.

Кемнэр ярышырга эзер,

Чыгып
басыгыз тизрэк!!!

Уен: _____________________________

А.б.   Безгә
бүген кунакка бабаларыбыз да килде. Алар да бит солдат булганнар,
армиядә хезмәт иткәннәр.Аларны да зурлап китик
әле.      

                    Кадерле бабакайлар!

                 Яшәгез сез, мәңге яшь булып

                 Туган йортыгызда ямь булып.

                 Сез булсагыз таза-сәламәт

                 Оныкларга булыр бик рәхәт.

Бабай янымда булганда       

Бернәрсәдән
курыкмыйм мин.

Аның сүзе миңа
закон,

Бабамны тыңлыйм мин.

Яшәсен безнең бабайлар

Сәламәт һәм
шат булып.

Балаларга, оныкларга

Зур яхшы үрнәк булып.

Когда лежит на речках лед    

И вьюга мчится вдаль,

Чудесный праздник нам несет

Задумчивый февраль.

Наступит праздник всех солдат,

Защитников, бойцов.

Поздравить будет каждый рад

И дедов, и отцов!

Бабайга                

Бабабыз — акыл иясе,

Бабабыз — уңган кеше.

Нәрсәгә тотынса да,

Һәрвакыт гөрли эше.

Барыбыз да сине, бабай,

Чын күңелдән котлыйбыз.

Бәхет, шатлык, сөенеч тулы

Озын гомер телибез.

Җыр:_____________________

Уен :______________________

А.б. Әтиләребезнең зирәклеген
дә тикшереп карыйк әле.

·                    
Как называется здание, где живут
солдаты? (казарма)

·                    
Повар в армии —      это
кок?

·                    
Майор — старше по званию,        чем капитан?

·                    
Боец, который владеет искусством
меткой стрельбы?( снайпер)

·                    
Руль в самолете и на корабле
называется
       штурвал?

·                    
Какие головны уборы носят
солдаты?(фуражка, каска, папаха)

·                    
Какой танк считался самым лучшим в
период второй мировой войны?(Т 34)

·                    
Как прозвали в народе гвардейский
миномет БМ – 13 в годы войны?Катюша)

·                    
Больница для военных —     это госпиталь  

·                    
Кто изобрел знаменитый автомат?  (М.Т.Калашников)

·                    
Имена великих полководцев и
военначальников Великой Отечественной войны вы знаете?(Г.К.Жуков, Р.Я
Малиновский, И.С.Конев, А.М.Василевский)

·                    
Плох тот солдат,
который не мечтает…стать
генералом
.

·                    
Один в поле – не…воин.

·                    
Смелость города…берет

  Батыр һөнәр
бар җирдә

Җирне, илне саклаучы.

Сине, мине – һәркемне

Дошманнардан яклаучы.

Генералмы, майормы,

Капитанмы йә сержант-

Барысының исеме

Дөньяда
бер ул-солдат!

Мы сегодня отмечаем          
Этот праздник в феврале,
Мира, радости желаем
Всем ребятам на земле.

Пусть никто не знает горя,
В мире все мы жить должны,
Не решайте силой споры,
Дети — не хотят войны!

Поделитесь с коллегами:

1 нче алып баручы. 23 февраль… Бу бәйрәмгә инде 95 елдан артык. 95 елдан артык инде кешелекнең иң көчле яртысы көч,түземлелек, патриотизм һәм мәрхәмәтлелек бәйрәмен билгеләп үтә. Нарва һәм Псков янында немец басып алучыларын җиңү хөрмәтенә 1918 елның 23 февралендә Кызыл Армия көне бәйрәмен билгеләп үтү турында декрет чыгарыла. Соңыннан бу бәйрәм Совет Армиясе һәм хәрби диңгез Флоты көне итеп үзгәртелә. Ә хәзер берничә ел инде Ватанны саклаучылар көне буларак билгеләп үтелә. Россиядә элек -электән үк Ватанны саклаучы иң хөрмәтле һәм изге профессия булып саналган. Ватанга хезмәт итү ул — ул халыкның тыныч тормышын саклау, үз иленең намусын саклау.

2 нче алып баручы.»Армия «сүзе латинчадан «коралландырылган » диеп тәрҗемә ителә. Ләкин армия коралы белән генә түгел, ә үзенең кыю, батыр солдатлары белән көчле. Ә тыныч вакытта безнең армия Россиянең унар меңләгән километр коры җир, су һәм һава чикләрен саклый.

3 нче алып баручы.»Хәерле кич хөрмәтле авылдашлар, әтиләр-абыйлар, әниләр-апалар, сеңелләр-энеләр, әбиләр-бабайлар. Хәерле кичләр безнең иң кадерле тамашачыларыбыз. Без бүген бирегә барлык эшләребезне читкә куеп, тормыш ваклыкларын онытып торып күңелле ял итәргә җыйналдык. Кыш бураннары сезгә эшегездә, тормышыгызда бәхет-куанычлар, саулык-сәламәтлек, бәхетле-шатлыклы көннәр алып килсен!

4 а.б. Кар бөртекләре белән күңелегездә матурлык, изгелек, сафлык чәчәк атсын!

1 а.б. Туар таңнар сезне уңышларга рухландырсын!

2 а.б. Батырлар, сизгерләр, уңганнар, булганнар, көчлеләр, рәхимлеләр дигән сүзләр сезгә күбрәк әйтелсен!

3а.б. Эшләрегез уң булсын, якты хыяллар тормышка ашсын!

Бергә Илебез имин, күгебез аяз, тормышлар мул булсын!

4 а.б.Ир-ат булса, хәвеф-хәтәр юк,

Бәлаләрдән калкан кебек каплыйсыз сез.

Балаларның-тынычлыгын, әниләрнең

Саф ягымлы елмаюын саклыйсыз сез.

Үлем явын куып,туган илебездән,

Тугрылыкны раслый алган гаскәр бит сез.

1 а.б. Тел төбеннән аңлагансыздыр. Бүгенге чыгышыбыз, сәхнәдә яңгыраган җырларыбыз, күңелләрне җилкендергән биюләребез, сезнең бәйрәмегез хөрмәтенә бүләк булып барып ирешсен.

2 а.б. Хөрмәтле абыйлар, егетләр!

Сез безнең күңелгә мәңгелек ышаныч!

Сез көчле,сез батыр,сез-безнең куаныч!

Сез-алтын багана, гаиләдә сез -терәк !

Тынычлык-иминлек сагында сез кирәк !

— Сезне бәйрәм белән котлап сәхнәдә

_______________________________________________________

1 а.б. Ирләр булыйк һәрвакыт

һәм һәр адымда.

Малай чакта —

уйнаганда,

Күккә карап төрле уйлар уйлаганда.

Кыйналганда…

Ирләрбулыйк — ир булгач та,

картайгач та.

Ирләр булыйк!

Һичюгында,

Күк гөмбәзен

Бары беркөниңебездәтотыпторыйк!

Ирләрбулыйк!Бәйрәм белән сезне!

2а.б. Сезне чын күңелебездән бәйрәмегез белән котлыйбыз. Илебезгә иминлек, һәрберегезгә тыныч тормыш, сәламәтлек, бәхет теләп,

сәхнәбез түренә __________________________________________ чакырабыз.

3 а.б. Сабый бала йоклый бишектә ,

Уяна ул тавыш ишетсә.

Тыныч булсын өчен йокысы,

Матур булсын өчен тормышы

Сакта тора сизгерегетләр,

Барда аларлачынкебекләр.

4 а.б. Армия хезмәтен үткән хөрмәтле ир-егетләр хәзер башкарылачак җыр сезнең хөрмәткә яңгырый.

____________________________________________________________

1 а.б. Элегрәк, 10-15 элек егетләр армиягә китү белән сөйгән ярларына хатлар яудыра башлый иделәр. Беркөн шулай кызга егетеннән хат килеп төшә.

Сәлам, сәлам ерактан,
Сәлам сиңа солдаттан.
Сәлам илнең чигеннән,
Сәлам любимчигыңнан
Менә мин дә солдат булдым,
Кирзовый итек кидем.
Өстемдә — гимнастерка,
Билемә каеш будым.
Кая инде атлап йөрү —
Айт — двага басабыз.
Аркага биштәрле капчык,
Авыр мылтык асабыз.
Старшина бигрәк зәhәр,
Безнең каннарны эчә.
Чираттан тыш нарядта
Булдым әле мин кичә.
Кухняда почти бер центнер
әрчедем вак бәрәңге.
И ходаем, нигә болай
Җәфалыйсың бәндәңне.
Иртән — ботка, кичтән — ботка,
Шулар солдат ашлары.

Эшләр болай барса, җаным,
Кытаклый да башлармын.
Йоклап китеп, тәмлегенә
Төшләр күргән чагымда
«Тревога!» дип куркытып
Уяталар барын да.
Вәтшундабашланамәhшәр!
Мәжкиләбезкүчкебек.
Гимнастерканы — аякка,
Чалбарны башка киеп.
Синең артыңнан чапканчы,
Стадионда чапсам,
Бу кадәр интекмәс идем,
Мылтыктан да төз атсам.
Бу кадәр интекмәс идем,
Турник белән дус булсам,
Гер күтәрсәм, суда йөзсәм,
Кышын чаңгыда шусам.
Шулай, җаный, служба бара,
Зарлана дип уйлама.
Кешегә әйтсәң, «слабак!» диеп
Я көләрләр — сөйләмә!
Үзең анда ни хәлләрдә?
Бик онытып бетермә.
Көтү бик авыр булса да,
Тырыш инде көтәргә.
Ике елга клуб ягына
Карама, онытып тор.
Күп тә үтмәс, сөйгән ярың
Баhадир булып кайтыр.
Вакыт үткәрәм диеп,
Карама чит — ятларга.
Егетләрнең асыллары
Китә илне сакларга.
Анда калган малай — шалай
Күз сала — нитә калса,
Мин аныүзем айт — двага
Бастырам, алла бирса!
Ярый, җаный, сау булл инде,
Көяләнмә, тыныч тор.
Илне hәм сине саклаучы
Булачак генерал — абзаң!

4 а.б.Җирне, илне саклаучы .

Сине, мине — һәркемне

Дошманнардан яклаучы.

Генералмы, мойормы,

Капитанмы йә сержант.

Барысының да исеме

Дөньяда бер-ул солдат.

Җыр: «Солдатта булган диләр».

1 а.б.Бер бәйрәм бар февральдә

Кадерле ул һәркемгә.

Аны иң зур бәйрәм диеп

Мөмкин хәтта әйтергә.

Ул тынычлык бәйрәме

Аны һәр кеше белә.

Ватанны саклаучылар.

Бәйрәме дип йөртелә.

Улсолдатларбәйрәме,

Без котлыйбызаларны.

Әтиләрне,абыйларны

Һәмбөтенсолдатларны.

_____________________________

. Сез саклыйсыз безне җил-давылдан

2 а.б. Сез барында күңел дә тыныч.

Илен сакларга да баса ир-ат,

Килеп туа калса куркыныч.

Бәйрәме дип йөртелә.

Улсолдатлар бәйрәме,

Без котлыйбыз аларны.

Әтиләрне, абыйларны

Һәм бөтен солдатларны.

3 а.б.Бик еракта минем Туган авылым

Якын диеп аны хис итәм

Намус белән сиңа хезмәт итәм

Намусыма таплар төшермәм.

-Китүемә күпме вакыт үтте

Ә шулай да һаман исемдә

Мин еракта синнән туган авылым

Син исемдә, һаман исемдә.

4а.б.Бүгенге көндә Ватанны саклаучылар арасында туган җиреннән бик еракта хезмәт итеп ятучы безнең авылыбыз егете Батров Эльмир да бар.

1 а.б.Туган авыл,үскән нигез

Яшел болын кочагында

Тәрәзә ачып,тыныч йокла

Улларың сакта чагында

-Күңел тынычлыгын алып
Дәртле җыр сибелә як-якка

Ярсуларын җырга салып

Егетләр китә солдатка.

2 а.б.Эльмирга хезмәтендә зур уңышлар, ныклы сәламәтлек, исән-имин туган якларга әйләнеп кайтуын телибез һәм аңа багышлап музыкаль сәлам юллыйбыз._______________________________

3 а.б.Ерак араларны җыр якынайта,

Ерак күңелләрне җыр кавыштыра.

Җырлыйк, дуслар, шундый бер көч белән

Һәрберебезне таный алсыннар.

Йөз мең телле моңнар арасында

Безне тыңлап хәйран калсыннар.

_______________________________________________________________________

4 а.б.-Газиз әткәй!

көткән сабыеңны

учларыңда күккә чөйдең син.

Шул мизгелдән

Әти хисе белән

Бар дөньяны янып сөйдең син!

1 а.б.-«Балакаем канатлана»- диеп,

Бөркет кебек очып йөрдең син

Сабыйларга кирәк кадәр җылы,

Кирәк кадәр акыл бирдең син!

Тормыш бураннарын, давылларын

Ераклардан күрә килдең Син.

Гомер буе безгә һәм әнкәйгә

Зур бәйрәмнәр бирә белдең Син!

____________________________________________________

3 а.б.Сиңа хатлар язып саламын да,

Җавапларын көтеп каламын.

Изге теләкләрне җиткерсен дип,

Күңелемдә туа яңа моң.

Әй, солдатым, шуңа ышанам мин,

Туган илем тыныч син барда.

4 а.б.Синең күңелең дә тыныч булсын,

Көтеп торучыларың барда.

Аралар да ерак — түзә йөрәк,

Очрашу бар алда — түзәсең.

Шул минутлар күз алдына килә,

Хыял дәрьясында йөзәсең.

_________________________________________________________

1 а.б. Узган буын мирас биргән кебек,

Йөрәкләрдә мәңге калырлык,

Без яшибез эшебез булсын диеп,

Килер буын искә алырлык.

2 а.б.Хөрмәтле тамашачылар, хөрмәтле ир-егетләр! Сезнең хөрмәткә әзерләнгән бәйрәм кичебезнең беренче өлеше ахырына якынлаша.

3а.б.Барыр юлларыгыз якты,

Киләчәгегез өметле,

Туар таңнарыгыз матур булсын.

Күз яшьләре булмасын,

Игеннәр күкрәп уңсын.

Табыннарыгыз мул булсын,

Гаиләләрегез бөтен булсын!

4 а.б.Тазалык, саулык, байлык теләп саубуллашабыз.Киләсе очрашуларга кадәр исән-имин яшәгез.

Бәйрәмнең II булеге.

Бишәр кешедән ике команда билгеләнә. 3кешедән торган жюри сайлана. Калган кызлар-җанатарлар. Алар бәйрәм барышында үзләренә жетоннар яулыйлар һәм яраткан командаларына бүләк итәчәкләр.

1 нче уен — Визит карточкасы: команданың исеме, девизы, җыры. Командалар бер — берсен сәламлиләр.

2нче уен эстафета. «Тупны ике тез арасына куеп йөгерү».

3 нче уен — эстафета. «Капчык киеп йөгерү».

4 нче уен — Принимайте активное участие, смелее отвечайте на поставленные вопросы.

1. Геракл совершил их 12. (Подвиги)

2. Любит Родину. (Патриот.)

3. Красная ткань. (Кумач.)

5. Песня, которую слушают стоя. (Гимн.)

6. Торжественное движение войск и военных. (Парад.)

7. Военная должность В. В. Путина. (Главнокомандующий.)

8. В неё призывают и от неё косят. (Армия.)

9. Эта революция несмотря на название произошла в марте. (Февральская революция.)

10. И орденоносец, и ухажёр. (Кавалер.)

11. Аспирант в погонах. (Кадет.)

12. Утренняя команда. (Подъём.)

15. Головной убор настоящего генерала. (Папаха.)

16. Главный казак. (Атаман.)

17. На плечах военного. (Погоны.)

18. Солдатский дом. (Казарма.)

19. Три взвода. (Рота.)

20. Дверь танка. (Люк.)

21. Главный на корабле. (Капитан.)

22. Морской повар. (Кок.)

23. Гараж для самолёта. (Ангар.)

24. Самолётная лестница. (Трап.)

25. «Банзай» по-русски. (Ура.)

26. Петькина подружка. (Анька.)

27. Как называют бойца, владеющего искусством меткой стрельбы? (Снайпер).

5 нче уен — эстафета. «Кеглялар аудару». (Туп тәгэрәтеп).

6 нчы уен — эстафета. «Бант бәйләү». Ике таякка алтышар лента эленә. Һәр кеше бер бант ясый. Кайсы команда матур һәм җитез бәйли, шуңа очко бирелә.

7нче уен — «Өйгә хат».

Укытучы: Солдат кеше әнисенә,апасына,дусларына ничек хат язмасын инде?

Команда членнары хат язалар.Бу вакытта җанатарлар «Исеменбел»биремен үтиләр.

*Корабльнең идәне. (Палуба.)

*Корабль тәрәзәсе.(Иллюминатор.)

*Корабль баскычы.(Трап.)

*Матросларның яшәү урыны.(Кубрик.)

*Винтовканың агач өлеше.(Приклад.)

*Солдатның кышкы өс киеме.(Шинель.)

*Диңгездә көчле давыл.(Шторм.)

*Флот генералы.(Адмирал.)

*Офицер коралын кайда йөртә?(Кобурада.)

Командалар язган хатларын укыйлар.

8нче уен Хатыңны самолёт итеп җибәр»

Малайлар кәгазь битеннән самолёт ясап җибәрәләр. Кайсы команданың самолёты ераграк оча,шул җиңүче була.

9нче уен — эстафета «Марш бросок». Аяк табаны зурлыгындагы картон бирелә. Шул картонга баса — баса, билгеләнгән урынга барып житәргә һәм, кире йөгереп килеп, иптәшенә бирергә кирәк. Ул уенны дәвам итә. Ин беренче тәмамлаган команда — жиңүче.

10 нчы уен Бу портретта кем сурәтләнгән?

11нче уен Какие воинские звания существуют в современной армии?

(Рядовой, ефрейтор, младший сержант, сержант, прапорщик, старший прапорщик, младший лейтенант, лейтенант, старший лейтенант, капитан, майор, подполковник, полковник, генерал, генерал-майор, генерал-лейтенант, генерал-полковник, генерал армии, маршал).

Уеннар тәмамланганнан сон, жюри жиңүчеләрне билгели, аларга бүләкләр тапшырыла.

Ягез әле әтиләр

Сәхнә түрендә өстәлләр тезелгән. Катнашучылар санынча урындыклар куелган. Каршыга «Ягез әле, әтиләр!» дип язылган плакат эленгән.

Конкурста биш яки алты ир-егет катнашырга мөмкин. Кичәне ике кеше (егет һәм кыз) алып бара.

Егет. Хәерле кич, хөрмәтле тамашачылар!

Кыз. Бәйрәм белән сезне, кадерле дуслар!

Егет. Бәйрәм белән сезне, кадерле дуслар! Ватанны саклаучылар көне уңаеннан оештырылган бәйрәм кичәсен башлыйбыз.

Кыз. Бүгенге бәйрәмдә без сезгә «Иң акыллы һәм сөйкемле ир» дип исемләнгән «Ягез әле, әтиләр!» бәйге-кичәсен хәзерләдек.

Егет. Кичәне башлап җибәргәнче, анда катнашкан ир-егетләр белән таныштырганчы, жюри сайларга кирәк. Без жюри составына дүрт кеше тәкъдим итәбез. Хәзер сезне алар белән таныштырып үтәбез.

Кыз (жюри әгъзалары белән таныштырып үтә).
Хөрмәтле җюри әгъзалары, рәхим итеп билгеләнгән урыннарыгызга утырыгыз.

Егет. Хәзер, хөрмәтле дуслар, сәхнәгә бәйгедә катнашучы ир-егетләрне чакырабыз. Беренче номер белән бүгенге бәйгедә катнаша — ….

Кыз…. булып эшли. Тормыш иптәше … белән … егет һәм … кыз үстерәләр. … Бәйрәмдә катнашучы һәрбер ир-егет белән шушы тәртиптә таныштырып үтә.)

Егет. Хөрмәтле ир-егетләр, хөрмәтле әтиләр, хәзер бәйгене башлыйбыз.

Кыз. Бәйгенең беренче туры «Курорттан хат» дип атала.

Егет. Бәйгенең шарты белән таныштырып үтәбез. Ир-егетләр үзләрен курортта дип хис итәләр һәм шуннан хатыннарына хат язалар. Бәйгенең шарты буенча, егетләребез бу хатларны өйдә язып килделәр. Хәзер сәлам хатларын тыңлыйк. Рәхим итегез, хөрмәтле әтиләр, кайсыгыз кыюрак?
(Хатларның шаян булуы шарт.)

Кыз. Рәхмәт сезгә. Бүгенге кичәгә әтиләребезнең яклаучылары да килгән. Хәзер шуларның берсен сәхнәгә чакырабыз. Сүзне аңа бирәбез. Ул … сыйныфта укучы … булыр.

Яклаучы. Мин бүгенге бәйгедә … абыйның беренче урынны алуын телим. Хәзер аны яклап … җырын башкарам. (Җырлый.)

Егет. Рәхмәт, … . Бәйге барганда, яклаучыларның чыгышларын дәвам итәрбез.

(Тагын хатлар укыла.)

К ы з. Хәзер бәйгебезнең икенче турына күчәбез. Бу тур — үзешчән сәнгать туры. Ир-егетләрнең нинди һөнәрләргә оста булуларын белик әле.

Егет. Сезнең каршыгызда хәзер «беренче номер» үз һөнәрен күрсәтә. (Концерт номеры. Катнашучыларның һәрберсе үз һөнәрен күрсәтә.)

Кыз яклаучыларга сүз бирә.

Егет. Егетләрне яклап чыгыш ясаучыларга да жюри тарафыннан бәя куела, аларга карап егетләргә өстәмә очко бирелә.

Конкурсыбызны дәвам итәбез. Без бу турда әтиләребезнең тормышта очрый торган төрле ситуацияләрдән чыга алу осталыкларын тикшерербез. Хөрмәтле ир-егетләр, сезгә 8 минут вакыт бирелә.

Ситуацияләр:

1. Сез хатыныгыз белән су аркылы күпердән чыгып барасыз. Көтмәгәндә, хатыныгызның сумкасы кулыннан ычкынып суга төште. Сез йөзә дә белмисез, ди. Бу ситуациядә нишләр идегез?

2. Сез командировкадан кайттыгыз. Керсәгез, өйдә хатыныгыз белән сезгә таныш түгел ир кеше сөйләшеп утыра. Сез аның кайдан килгәнлеген әлегә белмисез. Бу ситуациядә нишләр идегез?

3. Сез хатыныгыз белән туйда яки берәр мәҗлестә. Бию көе яңгырый. Сезнең хатыныгызны таныш булмаган ир-ат биюгә чакырды. Бу бию бетеп, икенче төрле бию башлангач та әлеге ир тагын хатыныгыз белән биергә теләк белдерде. Сез нишләргә булдыгыз?

4. Сез хатыныгыз белән икегез генә тукталышта автобус көтеп торасыз. Бер салмышрак егет килеп чыгып, хатыныгызга бәйләнә башлады. Бу ситуациядә нишләр идегез? (Ситуацияләр һәрбер ир-егеткә аерым-аерым
кәгазьләргә язып бирелә.)

Кыз. Шушы вакыт эчендә без сәхнәгә җырчыбыз …ны чакырабыз. (Концерт номеры.)

Егет. Егетләр, уйлар өчен бирелгән вакыт үтте, рәхим итегез, хәзер сүзне сезгә бирәбез. (Ситуацияләр һәм аларга җаваплар укыла.)

Кыз яклаучыларга сүз бирә.

Егет. Хөрмәтле әтиләр, сәхнәгә рәхим итегез. Конкурсыбызны дәвам итәбез. Хөрмәтле тамашачылар, без ир-егетләребезгә: «Әгәр син депутат яисә президент булсаң, ирләр өчен нинди льготалар бирер идең?» дигән сорау куйдык һәм аларга өйләрендә җавап язып килергә куштык. Әйдәгез, аларның чыгышларын тыңлыйк. (Чыгышлар.)

Кыз яклаучыларга сүз бирә.

Егет. Конкурсыбызның алтынчы туры — … ел модалары. Хөрмәтле хатын-кызлар, бик игътибар белән карап утырыгыз, быелгы … елында нинди киемнәр тәкъдим итәләр икән?

Кыз. Сәхнәдә беренче төр мода. (Ир-егетләр хатын-кыз киемнәреннән сәхнәгә чыгалар һәм үзләре сайлаган модаларны мактыйлар.)

Егет. Хөрмәтле тамашачылар, ир-егетләребезгә ял бирәбез. Хәзер сезгә … җыр башкара. (Концерт номеры.)

Кыз. Хөрмәтле тамашачылар, конкурсыбызның соңгы, җиденче туры. Ир-егетләргә гаилә тормышына багышланган мәзәкләр, такмаклар, көлкеле хикәяләр сөйләргә хәзерләнеп килергә бирелгән иде.

Егет. Сүзне сезгә бирәбез, хөрмәтле әтиләр, рәхим итегез. (Чыгышлар.)

Кыз. Хөрмәтле тамашачылар, бәлки, сезнең арагызда да гаилә тормышына бәйле кызыклы мәзәкләр белүчеләр бардыр, сәхнәгә рәхим итегез.

Егет. Хөрмәтле тамашачылар, бүгенге «Иң акыллы һәм сөйкемле ир» конкурсының җиңүчесен билгелик. Сүзне жюри комиссиясенә бирәбез. Рәхим итегез. {Жюри нәтиҗәләр белән таныштырып, җиңүчене билгеләгәч. Мәдәният йортының халык вокаль ансамбле кызлары ир-егетләргэ бүләкләр тапшыра һәм аларга багышлап җырлар башкарыла.)

Кыз. Хөрмәтле тамашачылар, «Ягез әле, әтиләр!» конкурс-кичәсе тәмам. Игътибарыгыз өчен рәхмәт.

Татарстан Республикасы Арча районы

Носы төп мәктәбе

Ягез әле, егетләр!

Ватанны саклаучылар көненә багышланган уен-ярыш

Әзерләде: Яруллина В.Х.

6 класс җитәкчесе

21 февраль, 2014 ел

Әссәләмәгаләйкүм” җыры (күмәк)

Алия: Хәерле көн, хөрмәтле әтиләр, абыйлар, укытучы абыйлар, укучы егетләр!

Бүген без гаилә башлыгы, гаилә терәге булучы, Ватанны саклаучы ир егетләребез — әтиләр бәйрәменә җыелдык.

Чулпан:Бүген бәйрәм конендә

Әтиләрне котлыйбыз

Шатлык, бәхет, сәламәтлек

Һәммәгезгә телибез.

Бәйрәмегез котлы булсын.

Әти – гаилә төзүче һәм аның намусын яклаучы, гаиләне туйдыручы, җил — яңгырдан саклаучы, мал – мөлкәт табучы, акыл иясе, җилкәсе белән таулар күчерергә әзер кеше ул.

Алия: Җир йөзендә һәрбер бала әти дип әйтсен, әти канаты астында үссен иде. Һәр бала әтинең җылы,ягымлы карашын тоеп, таләпчән ныклы сүзен ишетеп, дус,тату гаиләнең терәге әти икәнен сизеп яшәсен иде.

Чулпан: Кадерле әтиләребез, абыйларыбыз, укытучы абыйлар, егетләр! Без сезне бәйрәмегез белән котлыйбыз. сезгә алдагы тормышыгызда зур уңышлар, корычтай нык сәламәтлек, озын гомер телибез.

Алия: Бер бәйрәм бар февральдә

Кадерле ул һәркемгә

Аны иң зур бәйрәм дип

Мөмкин хәтта әйтергә

Ул – тынычлык бәйрәме

Аны һәр кеше белә

Ватанны саклаучылар

Бәйрәме дип йөртелә.

6 класс егетләре башкаруында җыр: “Солдатта булган диләр.”

Чулпан:Бүгенге бәйрәмдә без яшь солдатлар конкурсы да оештырабыз. Аның өчен без класслардан егетләрне сайлап алдык. Хәзер егетләребезне кул чабып каршы алыйк. Без бүген аларның җитезлекләрен, кыюлыкларын, өлгерлекләрен тикшереп, бәяләп китәрбез. Аның өчен безгә жюри сайларга кирәк. Жюрига Файзрахманова Ландыш апаны һәм Садыкова Резеда апаны тәкъдим итәбез. ( Жюри үз урыны алды)

Беренче уен : “Минутка киенү.”

Ике малай чыгып солдат киемнәрен киенәләр. Кем беренче киенеп бетә.

2 уен: Солдат кеше бик тә игьтибарлы булырга тиеш ,тикшереп карыйк әле. Һәр командадан бер уенчы алга баса, каршы команда уенчылары аның янына килеп басалар, бер минут ул аларны баштан аяк күзәтә һәм борылып баса. Ә уенчылар аяк киемнәрен салалар, укытучы аларны буташтыра. Уенчы борылып һәрбер кешенең аяк киемен танырга тиеш.

Бәйрәмебезне Латыйпова Чулпан башкаруында җыр белән дәвам итәбез. “Сәяхәтче” җыры

Әтиләрәбез бәйрәме

Безнең дә көткән бәйрәм

Җырлап-биеп күңел ачыйк

Бүген әтиләр белән.

3 нче уеныбызны дәвам итеп, алдагы сынауны тыңлап карыйк.

Ашханәгә наряд” дип атала.

Көн буе чабып, син инде ардың,

Кухняда дежур – синең хыялың

Бәрәңге әрчеп, инде син ял ит

Тик кара аны, эшеңне ялт ит!

Команданың һәр кешесе өстәл янына килеп, бәрәңге әрчи. Кайсы команда тизрәк һәм остарак кабыгын юкарак итеп әрчер икән? Карап карыйк.

Музыка куела

4 уен: Ә менә бу бәйге сезнең җитезлекне дә,сабырлыкны да таләп итәчәк.Һәр командадан бер кешене чакырабыз.

Менә шушы дөге бөртекләреннән сез Ватан сүзен язарга тиеш буласыз.

Кем тизрәк язып бетерә.

Биючеләр биегәндә,

Идәннәре бөгелә.

Ярышларда җиңеп чыга

Бии белгәннәр генә.

Татар халык биюе. Башкаралар 6 класс егетләре һәм кызлары.

Каршы алыгыз.

5 уен: “Армия өйрәнүләре”

Чираттагы җәфа бит көтә:

Башланды бездә хәрби өйрәнүләр.

Ут ачты дошман, ул алга бара.

Син безгә кагылып кара!

Без дә төшеп калганнан түгел:

Бер гөрселдәтсәк – дошманга үлем!

Командаларга дошман яшерелгән урынны күрсәтеп язылган хат тапшырыла. Ләкин килеп җиткәнче ул бик таушалган. Хатны җыеп укырга һәм “дошманны” табарга кирәк.

6 нчы уен. Уеннарны дәвам итәбез алдагы уен шулай ук җитезлеккә булыр. Ул “Корал җыю” дип атала. Һәр командадан 1 укучы чыгып мясорубканы сүтә, икенчесе кора. Уенчылар беткәнче шулай дәвам итә. Эшне төгәл һәм җитез башкарырга кирәк.

6 класс кызлары башкаруында бию. Каршы алыгыз.

Солдат тормышының тагын бер күңелле мизгелен сынап карыйк әле.

Мин сораулар бирәм ә сез бер сүз белән генә аның нәрсә икәнен әйтергә тиеш буласыз. Беренче командадан башлыйбыз . җюрига игтибарлы булырга кирәк .

Кем? Нәрсә?”

1нче командага:

1.Габдулла Тукай(шагыйрь)

2.Чия (җимеш)

3.Агыйдел(елга)

4.Нарат(агач)

5.Камаз(машина)

6.Чаллы(шәһәр)

7.Бишле(билге)

8.Сыер(хайван)

9.Айсылу(кыз)

10.Зөлфия Минһаҗева(җырчы)

2нче командага:

1.Əлмәт(шәһәр)

2.Карга(кош)

3.Унөч(сан)

4.Дүртле(билге)

5.Гүзәлия(кыз)

6.Чөгендер(яшелчә)

7.Муса Җәлил(шагыйрь)

8.Яңа ел(бәйрәм)

9. Салават Фәтхетдинов (җырчы)

10.Яр Чаллы(шәһәр)

Алып баручы : Кадерле ир-егетләребез, кунаклар ! Безнең бүгенге кичәбез ахырына якынлашты . Уеннар буенча жюри нәтиҗәләр чыгарсын.

Алия:

Хушлашырга вакыт җитте

Тәмамланды бәйгебез.

Мондый ярышлар еш булыр

Сез бик теләп килсәгез.

Чулпан:

Бүгенгенең гүзәл бер мизгеле

Күңелләрдә калсын уелып

Соңгы кабат булмас, яуган булса,

Гөрләшербез кабат җыелып.

6 класс укучылары башкаруында җыр: “Бәхеттә-шатлыкта”

Сүзне жюрига бирәбез. Бүләкләүләр.

АЛЫП БАРУЧЫ: Хөрмәтле әтиләр, абыйлар, егетләр! Менә безнең бәйрәмебез ахырына якынлашты. Сезне Ватанны саклаучылар көне белән тагын бер тапкыр котлыйбыз. Без сезгә ышанабыз, без сезне яратабыз, без сезнең белән горурланабыз. Сез безне һәм туган илебезне күз карасыдай якларга һәм сакларга һәрвакыт әзер. Ләкин безгә афәтләр күрергә язмасын иде, ә балалар белән гаиләдә куанышып яшәргә язсын. Һәрвакыт сәламәт булыгыз! Балаларыгыз белән бүгенге кебек дус, тату, күңелле, бер-берегезне аңлап гомер итегез.

А.б. Гаиләнең, терәге – ир-ат, әти кеше. Безнең татар халкында борыңгыдан әти кеше – гаилә башлыгы итеп, аңа зур ихтирам, олы хөрмэт белән караганнар, бу бүгенге көндә дә шулай кала бирә. Ни әйтсәңдә гаиләнең бөтенлеге, барлыгы аның җилкәсендә. Әтиләр ил терәге, гаилә таянычы да. Безнең әтиләребез, картатайларыбыз, без тыныч яшәсеннәр, матур уйнасыннар, тамакларыбыз тук булсын, илебез имин булсын өчен Ватаныбызны саклаганнар. Без бу кадерле кешелэребезне 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәбез! Сезгә, хөрмәтлеләребез, ныклы сәламәтлек, балаларыбызга урнәк булуыгызны, гомерләрегез озын булып, тыныч күк йөзе астында яшәргә насыйп итсен!
…Әниләрне иң кадерле дибез,
Әтиләрсез яшәп буламы?!
Таба алмам алыштырыр кеше-
Әйлэнсәм дә бөтен дөньяны.
«Балам» диеп бер дәшүе дә бит
Җылы сала җанга, күңелгә.
Кайгыртувың өчен рәхмәт, әти,
Шулай булсын иде гомергә!
Сез безнең күңелдә мәңгелек ышаныч.
Сез көчле, сез – батыр, сез – безнең куаныч!
Сез – алтын багана, гаиләдә – сез терәк.
Тынычлык, иминлек сагында – сез кирэк!!!
1. Бүген безнең мәктәптә
Шундый рәхәт, күңелле.
Чөнки кунак булып безгә
Әтиләребез килде.
2. Иң акыллы, иң уңганнар
Бар эшкә дә булганнар
Менә шундый әтиләр.
Бергә: Менә шундый әтиләр.
3. Әтиләр илнең терәге
Гаиләнең йөрәге.
Авырлыкларга бирешми
Әтиләрнең беләге.
4. Әле ярый сез бар җирдә
Безнең иң ныклы терәк
Бәхетебез тулы булсын
Сез безгә шундый кирәк.
5. Әниләр белән бергә
Озын-озак яшәгез.
Шатлык килсен өебезгә
Кайгы-хәсрәт күрмәгез.
6. Сезнең йөргән юлларыгыз
Яшел утлардан торсын.
Сугыш, кан кою булмасын
Әтиләр исән булсын.
7. Бүген бәйрәм көнендэ
Әтиләрне котлыйбыз.
Шатлык, бәхет, сәламәтлек
Һәммәгезгә телибез.

8. Мой папа находчивый,        
Умный и смелый.
Ему по плечу
Даже сложное дело.
Ещё он — шалун,
Озорник и проказник.
С ним каждый мой день
Превращается в праздник.
9. Әтиебез бик гадел,
Юмарт, шаян һәм көчле,
Безнең өчен ул зур терәк,
Әти безгэ бик кирәк!
Әти безнең горурлык,
Телибез аңа саулык,
Язсын иде гомергә
«Әти» диеп яшәргә!
10. Зимний солнечный денек
Весело скрипит снежок,
Лыжи, санки мы берем,
С папою гулять идем!
Мне завидуют вокруг –
папа самый лучший друг!
11. Горурланам әти белән
Аны бар да ярата.
Мактау сүзләре әйтәләр
Әтиемә карата.
12. Чтобы мирно всем жилось,
Чтобы мирно всем спалось,
Каждый день и каждый час,
Зорко охраняет нас
Армия наша! Благодарны люди ей,
Славной Армии своей,
В честь нее гремит салют,
В песнях славу ей поют!
Армия наша: самая могучая!!!
Армия наша: самая лучшая!!!
13.Минем әтине эшендә
“Универсаль” ул, диләр.
Аның кулыннан килмәгән
Юктыр бер эш тә, диләр.
14.Әтием кебек эшкуар
Булырмын әле үскәч.
Бәлки минем офисымда
Кайберәүләрегез эшләр.
15.Күргәнегез бармы сезнең
Минем әтине рульдә
Җырлап йөри машинасы
Ватылмаса, әлбәттә.
16.Каеш будым билемә,
Тасма тактым җиңемә,
Йолдызлы бүрек кидем:
-Мин солдат булдым! – дидем.

  17.Иңемә мылтык астым,
Әти каршына бастым:
-Килдем, иптәш командир,
Әйдә, берәр приказ бир.
18.-Смирно!– ди әти —
Печән ашат бәтигә.
Бераз утын ярырсың.
Аннан…суга барырсың!

  19.-Була! – дидем фырт кына.
Шуннан китте, и китте…
Мине чын солдат итте.
Бетте ялкау гадәтем,
20.Санаулы hәр сәгатем,
Иртүк торам, юынам,
Сөлге белән уынам,
Ялт иттерәм тешләрне,
Аннан эшлим эшләрне.

  21.Бүлмәдә тәртип хәзер.
Ни кирәксә шул әзер.
Солдат булу шулай ул,
Өйрәнгәч бик уңай ул.
22. Өйдә булмаса әтитем
Шундый күңелсез миңа.
Кайчан кайтыр микән дип
Кич буе уйлыйм менә.
23. Әти өйгә кайтып кергәч
Өйләр яктырып китә.
Бар эшләрдә җиңеләя
Ару-талулар бетә.
24. Эшләмәсә эшләмәсен
Газетасын укып торсын.
Телевизор карап ятсын
Әтием генә булсын.
А.Б. Җир йөзендэ яшәүче һәр кешенең иң зур теләге – тынычлыктыр! Без хәзер әтиләребезгә җир йөзендәге соңгы бомбаларыбызны тапшырабыз һәм алар:
Булмасын ул, булмасын
Кирәкми безгә сугыш!
Булмасын бер куркыныч,
Булсын бөтен ил тыныч!!!
Дип бомбаларны шартлатсыннар — һәр бомба эчендэ теләкләр! (өрелгэн шарлар эчендә теләкләр язылган)
Теләкләрне әтиләр укыйлар:
1. Бомбалар шартламасын!
2. Балалар еламасын!
3. Пулялар сызгырмасын!
4. Пусть всегда будет мир на земле!
5. Яшь тугелмэсен!
6. Кугебез гел аяз булсын!
7. Барыбыз да дус яшик!
8. Гаилэлэребез тигез, тыныч булсын!
9. Сугышлар булмасын!
А.б. Балалар, этилэребез утырып торып арып киттелэр ахрысы, бэйрэмнэре конендэ эйдэгез аларны да бераз уйнатып алыйк эле.е Кичэбезнен икенче олешенэ кучэбез.
Безнен белэн ярышыргаЖитез этилэр кирэк.
Кемнэр ярышырга эзер,
Чыгып басыгыз тизрэк!!!
Первый цвет «ИНТЕЛЛЕКТУАЛЬНЫЙ». Каждый воин должен быть внимательным и смекалистым. ВОПРОСЫ ДЛЯ ДЕТЕЙ.
На вопросы отвечаем «ДА» или «НЕТ».Я проверю, какие Вы внимательные!
Наша армия сильна? (Да!)
Защищает мир она? (Да!)
Мальчишки в армию пойдут? (Да!)
Девочек с собой возьмут? (нет!)
Стоит летчик на границе? (нет!)
Он летает выше птицы? (Да!)
Мы скоро праздник отмечаем? (Да!)
Мам, девчонок поздравляем? (Нет!)?
Мир важней всего на свете? (Да!)
Знают это даже дети? (Да!)
ВОПРОСЫ ДЛЯ ПАП НА СМЕКАЛКУ
Ветеран — это старый, опытный воин? (Да)
Повар в армии — это кок? (Нет)
Майор — старше по званию, чем капитан? (Да)
Всякий пистолет — это револьвер? (Нет)
Руль в самолете и на корабле называется штурвал? (Да)
Компас — это прибор для измерения расстояния? (Нет)
Быть на посту — значит, находиться в дозоре? (Да)
Внеочередной парад — это повышение по службе? (Нет)
Госпиталь — это больница для военных? (Да)
«Катюша» — автомобиль, назван в честь всех девушек по имени Катя? (Нет)
В мирное время солдат служит в армии раз в год (Да)
«Папаха» — это головной убор всех пап? (Нет)
1 нче уен. «Дорес эйт» дип атала(берничэ этинен кузлэре бэйлэнэ, хэм хэр эти узенен кызын, яки улын табарга тиеш)
ГОНКИ
Игрушечные машины привязать к карандашу верёвочками одинаковой длины. Кто скорее накрутит веревку на карандаш, то есть «приедет» к финишу, тот победил.
4нче уен « Ин тоз атучы» снайперлар уены
(корзинага бомбаларны ташлап, обезвредить итэргэ кирэк)
1 конкурс: «Связисты». На кубах – ориентирах стоят игрушечные телефоны. По сигналу папа и ребёнок, держась за концы веревки (шнур), бегут «змейкой» к своему телефону, обегают ориентир, папа поднимает трубку, говорит: «Первый, первый – я второй…» и бегут обратно, передают верёвку (шнур) следующей паре.
ПРИНЕСИ ПОГОНЫУчастникам кладутся спичечные коробки на плечи. Они должны их пронести, не уронив, и передать следующему участнику эстафеты.
Конкурс «Добрые слова о папе»
Дети называют слово и вставляют спичку в яблоко. В конце каждая команда представляет своего «ежика».
А.Б Шушы шигырь юллары белэн бэйрэмебезне тэмамлыйбыз. Барыгызнын да гаилэлэрендэ тынычлык, иминлек булсын! Кадерле кунаклар! Без сезгә-илебез сакчыларына рәхмәт белдерәбез. Сезгә олы хөрмәт йөзеннән балаларның үзләре ясаган бүләкләрен кабул итеп алыгыз!
Әкрен генә көй яңгырый, балалар әтиләренә, бабайларына бүләкләрен тапшыралар.

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Этикет шоу сценарий
  • Этикет сквозь века сценарий мероприятия
  • Этикет сервировка стола идея восторг праздник
  • Этикет приглашение на праздник
  • Этикет дошкольникам сценарий