Фольклор балалар бакчасында сценарий

“Фольклор бәйрәме” (бәйрәм сценарие)Максат: милли уеннар, татар фольклоры, халкыбызның гасырлар буена тупланып килгән хәзинәсе икәнен төшендерү, сөйләм культурасын баету.Тәрбия бурычы: бал

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы башкарма

комитетының “Мәктәпкәчә мәгариф идарәсе” муниципаль учреждениесы

27 нче балалар бакчасы

“Фольклор бәйрәме”

Тәрбиячеләр:  Иванова Г. Р.

Валишина И.И.

ТР

Түбән Кама шәhәре

2019

“Фольклор бәйрәме” (бәйрәм сценарие)

Максат: милли уеннар, татар фольклоры, халкыбызның гасырлар буена тупланып килгән хәзинәсе икәнен төшендерү, сөйләм культурасын баету.

Тәрбия бурычы: балаларда татар әдәбиятына мәхәббәт, үз халкы белән горурлану, гореф гадәтләренә кызыксынучанлык тәрбияләү.

Үстерү бурычы: күзаллау (табышмак), фикерләү, акыл сәләтен, сөйләм телен үстерү.

Белем бирү бурычы: сүзлек запасын, сөйләм культурасын  баету.

Төп белем бирү өлкәсе: сөйләм теле, танып белү.

Интеграль белем бирү өлкәләре: аралашу, музыка, матур әдәбият, иҗади сәнгать, сәламәтлек, физик тәрбия.

Методик алымнар hәм чаралар: уен, әңгәмә, табышмаклар, такмазалар, сораулар, нәфис сүз, музыка тыңлау, бию-җырлар.

Сүзлек өстендә эш: алъяпкыч, түбәтәй.

Алдан үткәрелгән эш: шигырьләр уку, әңгәмәләр, слайдлар карау, мәкаль, табышмаклар, тизәйткечләр, уеннар, җыр-биюләр өйрәнү.

Бәйрәм барышы:

Алып баручы. Хәерле иртә, хөрмәтле әти-әниләр, кадерле балалар! Сезнең игътибарыгызга “Уйныйбыз да, җырлыйбыз да” дигән фольклор бәйрәмен тәкъдим итәбез. Без бүген төрле уеннар, шаян такмаклар, матур җырлар, биюләр күрсәтербез.

Алып баручы. Балалар, карагыз әле, бүген көн нинди матур! Нигәдер генә кояш кына күренми. Ягез, бергәләп кояшны чакырыйк.

“Кояшны чакыру” уены.    Кояш, чык, чык, чык,

                                                   Майлы ботка бирербез.

   Майлы ботка казанда,

 Тәти  кашык базарда.

       Тәти какшык саф алтын,

      Кирәкми безгә салкын.

Алып баручы. Менә кояш та чыкты. Ә хэзер бүлмәбез тагы да матурланды, яктырып китте. Шушы матур минутларда бер-беребезгә шат елмаюлар бүләк итик әле. Кояш турында шигырь юллары сөйләп китик.

 Тәрәзәдән кояш карый,

   Җылы нурларын сибеп.

         Шатланып кул чәбәклибез,

 Уйныйбыз матур итеп.

Алып баручы. “Мәликә” уенын уйнап алырбыз. Санамыш әйтеп Мәликәне сайлыйбыз.

Әлчи-бәлчи.

          Әни күлмәк үлчи.

        Син кал, бу чык!

Алып баручы. Мәликәне сайладык, аның күзләрен бәйлибез, ул тавыштан танып алдында торган кешене әйтергә тиеш.

“Мәликә” уены.                     Утыр, утыр, Мәликә,

 Алмагачның төбенә.

         Кем торганын каршында

   Әйтеп бирче тиз генә.

(Ишек шакыган тавыш ишетелә, бүлмәгә әби керә.)

Әби. Исәнмесез, кадерле балалар! Исәнмесез, мөхтәрәм кунаклар! (магнитофон язмасында “Мине чыгып алыгыз, мин сезне көтәм”,- дигән тавыш ишетелә.) Тавышны ишеттегезме, балалар? Мин карыйм әле, кем икән анда?

Сандык табалар. Тәрбияче балаларга сандыкны ачып карарга тәкъдим итә, ләкин сандык ачылмый.

Әби. Сандык турында матур сүзләр әйтсәк, бәлки ачылыр. (Матур, серле, тылсымлы, бизәкле, агачтан эшләнгән). Балалар, мин сезгә сандык алып килдем. Карыйк әле, анда нәрсәләр бар икән? (Әби алъяпкычны, түбәтәйне күрсәтә, алар турында сөйли hәм уен тәкъдим итә.)

Алып баручы. Балалар, әйдәгез  бергәләп “Түбәтәй” уенын уйнап алабыз.

“Түбәтәй” уены уйнатыла.   Түп-түп, түбәтәй,

 Түбәтәен укалы,

              Чиккән, матур түбәтәен

           Менә кемдә тукталды.

(Түбәтәй туктап калган балага җәза итеп такмак сөйләргә кушыла)

1 бала.  Исәнмесез-саумысыз…

               Нигә кәҗә саумыйсыз?

               Әтәчегез күкәй салган,

               Нигә чыгып алмыйсыз?

2 бала.  Безнең дә бар мәчебез,

               Сезнең дә бар мәчегез.

               Безнең мәче сезгә килсә,

               Зинhар өчен ишек ачыгыз!

3 бала. Сары, сары, сап-сары

              Сары пәке саплары.

              Сараларга барган идем,

              Җырлый икән атлары.

4 бала. Йорт кошларын ашатырга

              Иртүк чыгам сарайга.

              Тавыкларга тоз ялатам,

              Печән салам казларга.

5 бала. Кәҗә керә бакчага,

              Кәбестәне ашарга.

              Таяк тотып чыксалар,

              Хәзер тора качарга.

6 бала. Иртән торып тышка чыксам,

              Тараканнар кар көри.

              Чикерткәләр туфли киеп ,

              Урамда биеп йөри.

7 бала. Иртән торып тышка чыксам,

              Кырмыска утын кисә.

              Кара сарык биеп йөри,

              Сыер чәбәкәй итә.

8 бала. Әтәч менгән читәнгә,

              “Кикрикүк” итәргә.

              Әтәчкә дә хәбәр килгән

              Армиягә китәргә.

              Әтәч әйтә: “Бармыйм”,- ди,

              Тавык әйтә: “Калмыйм”,- ди —

              “Син армиягә китсәң,

              Бер күкәй дә салмыйм”,- ди.

              Әтәч китте армиягә

              Чабатага утырып.

              Тавык мескен карап калды,

              Ике күзен тутырып.

Алып баручы. Балалар, әйдәгез бергәләп  “Без, без, без идек…” уенын уйнап алабыз (җәза өчен бармак уеннарын кабатлау).

1 бала. Бу бармак — бабай,

              Бу бармак — әби,

              Бу бармак — әти,

              Бу бармак — әни,

              Бу бармак — бәби,

              Исеме аның — чәнти!

2 бала. Бабай алды барабан,

              Әби алды бөтерчек,

              Әти алды машина,

              Әни алды сикергеч.

              Ә мин алдым бер зур туп,

              Уйныйм аны сикертеп.

3 бала. Баш бармак,

              Имән бармак,

              Урта бармак,

              Атсыз бармак,

              Чәнти бармак.

4 бала.  Баш бармак башлык кигән.

               Имән бармак итек кигән.

               Урта бармак зур тун кигән.

               Атсыз барак чалбар кигән.

               Чәнти бармак киенмәгән,

               Әллә киенә белмәгән.

5 бала.  Бу бармак — кыяр,

               Бусы — кәбестә,

               Бу бармак — кишер,

               Бусы — помидор,

               Бусы сарымсак булды —

               Менә кәрзинем тулды.

6 бала.  Баш бармагы — бүредер,

               Имән бармагым — төлке,

               Урта бармагым — керпе,

               Атсыз бармагым — аю,

               Чәнти бармагым — куян,

               Куянны кая куям?!

7 бала. Бу бармак — чыпчык,

              Бусы — сыерчык,

              Бусы — карлыгач,

              Бусы — сандугач,

              Ә бу бик кечкенә,

              Тимәгез нәниемә,

              Нәниемә — чәнтиемә!

Алып баручы. Балалар, бәйрәмебез тагын да күңеллерәк булсын өчен бер биеп алыйк әле.

“Күмәк бию” башкарыла. (“Әпипә” көенә)

Алып баручы.  Балалар, әйдәгез әле бер уен да уйнап алыйк. Уен “Песи hәм тычканнар” дип атала (тәрбияче уен барышын аңлата).

Мияу, мияу, мышнаган,

Мич башында кышлаган.

Бүген тычкан тотмаган.

Тотар иде, йоклаган.

Алып баручы. Ә хәзер өйрәнелгән җырыбызны җырлап китәрбез.

“Матур уен” җырлы уены башкарыла.

Сез уртада, без кырыйда

Әйләнәбез түгәрәк.

Уеныбыз булсын матур

Күңел ачыйк бергәләп.

Таянабыз билләргә,

Тотынабыз биергә.

Тыпыр-тыпыр тыпырдатып

Әйләнәбез без бергә.

Әби. Ягез әле, кызлар, бераз курчаклар белән уйнап алыйк (“Бишек” җыры ишетелә).

  1. “Курчакны йоклатабыз” уены (арбага салып куялар hәм селкетәләр)
  2. “Курчакны йокыдан уятабыз” уены

Алтын, алтын, алтыным,

Минем йөрәк ялкыным.

 Уян, бәбкәм, күз нурым,

Кояш булып балкырмын.

  1. “Курчакны үчти-үчти сикертү” уены.

Үчти-үчти, үчтеки,

 Үсмәгәнгә кечтеки.

Үсә-үсә зур булыр,

 Таза  hәм матур булыр,

Акыллы, зирәк булыр,

 hәркемгә кирәк булыр.

  1. “Курчакларны тәпи йөрергә өйрәтәбез” уены

 Әттәти, әттәти,

Минем кызым бик тәти.

Минем кызым бик тәти дә,

 Йөреп китәр ул тәпи.

  1. “Курчакларны биеткәндә” уены

Бас, бас эзенә,

Күз тимәсен үзенә.

Яшел чирәм үсеп бара,

Аяк баскан эзенә.

Курчаклар белән бию.

Әби. Балалар, хәзер мин сезгә табышмаклар әйтәм, игътибар белән тыңлагыз:

  1. Урманда яши,

Тавыклар урлый,

Көлтә койрыклы,

Хәйләкәр (төлке).

  1. Урманда яши,

Бу озын колак,

Кишер ярата,

Үзе бик куркак (куян).

  1. Иртән иртүк тора,

“Кикрикүк” дип кычкыра.

Бу нәрсә икән? (әтәч)

Алып баручы. Ә хәзер безнең балалар “Төлке, Куян hәм Әтәч” әкиятен уйнап күрсәтерләр.

(Әкият сәхнәләштереп уйнала)

Алып баручы. Балалар, тормышта әкияттәге эт, үгез, аю кебек куркак булмагыз, ә әтәч кебек кыю, батыр, курку белмәс булыгыз. Әнә ул кечкенә генә булса да төлкедән куркып тормаган, төлкене куян өенән куып чыгара алган. Димәк, балалар, кеше хәленә керә белергә, бер-беренә карата кайгыртучан, игътибарлы, ярдәмчел булырга, дус-тату яшәргә кирәк.

Бәйрәм балаларга таныш “Куш кулым” җырлы уены белән тәмамлана.

  1. Урман буйларына менәм,

Урман буе ямьлегә.

Бир кулыңны, мин дә бирәм

Дус булырга мәңгегә.

Менә сиңа уң кулым,

Менә сиңа сул кулым.

Менә сиңа, якын дустым,

Менә сиңа куш кулым.

  1. Алма бакчасына кереп,

Алма ашыйсым килә.

Син — алмасы, мин — чәчәге

Булып яшисе килә.

Менә сиңа уң кулым,

Менә сиңа сул кулым.

Менә сиңа, якын дустым,

Менә сиңа куш кулым.

Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль  районы Яңа
Әлем муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү учреждениесе

                       Сценарий: “Әбиемнең күңел сандыгы”

                (балалар
өчен фольклор күңел ачу кичәсе)

                                                                                                        
Тәрбияче:Әгъләмова Р.Х.

Максат:

1.Балаларның милли
киемнәр турында алган белемнәрен гомумиләштерү.

2. Әдәплелек турында
белемнәрен тирәнәйтү.

3. Татар халкына
хас булган кунакчыллык тәрбияләү.

Эшчәнлекнең барышы: 

Әбиемнең күңел
сандыгы

Кызыктыра инде
күптәннән.

Ач, әбием, безгә
күңелеңне,

Яшь буынга мирас
булып калсын,

Бер хәзинә калсын
үткәннән.

Әбиемнең күңел
сандыгын

Бер ачасы иде,
ачасы…

Әби-бабам белгән
йолаларны,

Халкыбызның күңел
җәүhәрләрен

Бер ачасы иде,
ачасы.

Әбиемнең күңел
сандыгын

Кызыктыра инде
күптәннән.

Ач, әбием, безгә
күңелеңне,

Яшь буынга мирас
булып калсын,

Бер хәзинә калсын
үткәннән.

(Шигырьне укыганнан
соң  балаларны һәм тәрбиячене чакыра)

-Дусларым,апалар
керегез әле.
Керегез әле.

Тәрбияче: Зилә
,нәрсә булды?

Зилә:

-Нинди сандык бу?

Шулвакытта әби
килеп керә. Әби :

-И-и-и,балакайлар,нинди
тәүфыйклылар,кунаклар бар икән.

Зилә:

-Әбекәй,бу нинди
сандык?

Әби:

-И,балалар,минем яшь чактагы сандык ул.

Бала: Әбекәй, әбием
дим, әйдә ачыйк инде шул сандыгыңны, карыйк әле.

Әби:  Шулай
дисезме, ягез, ачыйк алай булгач. Тезелешеп утырыгыз яныма.(салмак кына көй
яңгырый, әби сандыкны ача-ача сөйли, әйберләрен күрсәтә)

Әби:

Менә монысы
алъяпкыч. Татар кызларының алъяпкычлары канатлы булырга тиеш. Чиккән
алъяпкычлар зифа буйлы кызларга бигрәк тә килешеп торган. Киләчәктә сез дә
шулай милли алъяпкычлар ябып йөрерсез әле.

(Бер бала алъяпкычны бәйләп ала да шигырьне сөли башлый)

Алъяпкычымның
бизәге

Әллә кайдан күренә.

Аллы-гөлле чәчәк
төшкән,

Килешәдер үземә.

 Әби. Бала итәкле күлмәк тә татар кызларының милли киеме. Итәкләре
никадәр күп булса, шулкадәр матуррак санала, кызларның балтырларын чит-ят
күзләрдән каплый.

әби. Ә менә монысы түбәтәй була.Түбәтәй чигә hәм тегә белгән кеше
алтын куллы оста санала иде. Кара бәрхеткә ука яисә сәйлән чигелгән
түбәтәйләрне бәйрәмнәрдә кешелеккә генә кияләр. Ә көн дә кияр өчен сырып
тегелгән, менә шундый кара бәрхет түбәтәйләр була. (Бер малайның башына
кидерә). Карагыз әле, ничек килешә.

Тәрбияче: Ә кызлар
нәрсә кия башларына?

Әби: Ә кызларга —
калфак. Калфак чигү hәм тегү бигрәк тә зур осталык таләп итә. Менә бу чуклы
калфакны үзем чигеп кидем. Ак сәйлән белән күпертеп эшләнә ул. Элегрәк мондый
калфакларны бай хатыннары гына кия иде, ә кыз балалар түбәтәй рәвешендә
эшләнгән, чигүле кәттәҗине киеп йөрделәр. Яле, Гөлнара, шушы кәттәҗине киеп
җибәр әле. Күрегез әле, ничек чибәрләнеп китте. Теләсәгез, сезне дә кәттәҗи
чигәргә, калфак тегәргә өйрәтермен. Минем кызларым үзләре чиккән кәттиҗәләрне
киеп йөриләр.

Әби:

-Менә бу читекләрне
киеп,бик матур итеп бии идек.

(Икенче бала 
кулына ала һәм шигыр
ьне сөйли)

 Бизәк төшкән
итекләрне

Читекләр дип
йөргәннәр.

Аларны татар
кызлары

Бәйрәмнәрдә
кигәннәр.

Бала: Әбием, әбием
дим, әнә шул төенчегеңдә нәрсә бар соң (сандык эченә үрелеп караган кыяфәттә
сорый)

 Әби: Әлеге
янчыкны әйтәсезме? Ягез карыйк әле (ачып карыйлар). Анда минем чулпыларым
сакланган.

Тәрбияче: Әбекәй,
чулпыларың турында да сөйлә әле балаларга.

Балалар: Сөйлә
әбекәй, сөйлә ( хор белән әйтәләр).

Әби: Чулпылар
кызларның чәчләренә тагылып, аларны матурлый торганнар иде. (куеп күрсәтә – бер
кызның чәченә, тәрбияче булыша, әби сөйли тора). Аларны без бәйрәмнәрдә, аулак
өйләрдә генә тага торган идек.

Бала: Ә аулак өй
дигәннәрегез ничегрәк була иде соң ул әбием?

Әби: И, ул аулак өйләр.(әкрен генә көлә)
(музыка үзгәртелә). Егеләре дә шунда булыр иде., Егетләр гармун уйнап, җырлап
урам әйләнерләр иде, кызлар өйләрдә кешегә сиздермичә генә егетләрне көтеп
утыралар иде.  Әби уйланып басып тора. Шулвакыт егетләр килеп керә, кулларында
гармун, такмак җырлыйлар (кызлар белән кара-каршы). Җыр беткәч:

Бер кыз:  -Кызлар! кызлар! Егетләр килә
түгелме? Кертәбезме?

Икенче кыз: -Кертик, кызлар! Әзрәк утырырлар
да кайтып китәрләр
.

Егетләр:
исәнмесез, кызлар-йолдызлар!

Кызлар: исәнмесез!
Егет сезгә кем кирәк?

Егетләр:  Кара
кашлы кыз кирәк! Кызлар ачыгыз инде ишегегезне!

Кызлар: Ишек бавы
бер алтын

                Безнең кызлар мең алтын!

Егетләр: Кызлар
кертегез инде.

Кызлар: Ярый инде
керсеннәр! (егетләр керәләр)

Бер егет: әйдәгез такмак җырлыйбыз:

Бер кыз: Бигрәк матур җырлыйсыз икән, әйдәгез
“Түбәтәй” уенын уйнап алыйк.

Бер кыз:  ишек  ягына карап: Кызлар,егетләр!
Әниләр кунактан кайта! (Балалар чыгып китәләр)

Әби. Аулак өйләрдә өйләрне матур бизәкле мендәрләр белән бизи идек.
(күрсәтә). Мендәр тышларын да бик тырышып чигә идек. Карагыз әле, никадәр
хезмәт, күңел җылысы салынган бу бизәкләргә.

Әби. (Сандыктан алып күрсәтә бара). Менә
монысы – түрләмә, өй түренә, тәрәзә өсләренә эләр өчен. Караватка куяр өчен
кашагасы чигелеп, читенә кулдан бәйләнгән челтәр ялгана. Ашъяулыкны чигеп,
кырыен бала итәкле итеп әзерлиләр. Аякчу, тастымал, намазлык, суккан паласлар –
барысы да бирнәгә дип әзерләнгән. (Сандык тармасыннан чиккән кулъяулыкка
терелгән йөзек ала). Бу йөзек – әбиемнән калган истәлек. Мин аны бик кадерләп
саклыйм. Аулак өйгә җыелгач, шушы йөзек белән “йөзек салыш” уйный торган идек.

әби. Әйдәгез, барыгыз да тезелешеп утырыгыз, учларыгызны тотыгыз. Мин
сезгә йөзек салам. Йөзек кемдә икәнне сизсәгез, аңа берәр “җәза” бирәбез (Йөзек
сала). Йөзек кемдә, сикереп чык

Уеннан соң әби
балаларны мактый.

Әби:

-Без.яшь чакта
капкалы уенын уйный идек.Әйдәгез бергәләп уйнап алабыз.

-1 балага нинди
җәза бирәбез?(Әби турында шигырь сөйләсен)

Минем әбием бик
әйбәт –

Гел көлеп кенә
тора.

Балакаем, дип
әйтеп,

Сөеп, иркәләп тора.

-2 бала өчен

-Нинди җәза
бирәбез?(Әтәч булып кычкырсын)

Әби:

-Бигрәк зирәк
икәнсез.

Тәрбияче: Әбекәй
рәхмәт сиңа. Күңел сандыгын бигрәк бай икән, безнк дә күп нәрсәләргә өйрәтте. Безнең 
бу җырыбыз кадерле әбиебезгә  рәхмәт сүзе булып яңгырасын.

Җыр “Әбием,
әбекәем” Р. Бакиров сүз, Р. Сәрвәров көе

Әби:

Күңелемне күрдегез

Зирәк икән үзегез

Акыллы һәм матур
булсын

Сезнең һәрбер
сүзегез

Хәзер бергәләп
күмәк биеп тә алыйк.

Кунакларны балалар
биергә чакыра.

Әби: Минем дары
тәбикмәгемнән дә авыз итегез. Сезгә атап пешергән идем лә, онытып китә
язганмын. Рәхим итегез. Балалар сез дә сыйланыгыз.

Тәрбияче:  Әбиләребез
сезне нәни оныкларын  тәрбияләргә күпме көч куялар.Аларны яратырга һәм
хөрмәтләргә кирәк.

автор: Маннанова Венера Талгатовна

Воспитатель МБДОУ “Детский сад общеразвивающего вида №59 “Солнечная страна” города Альметьевска

Сценарий фольклорного мероприятия на татарском языке “Бәби ашы”

Сценарий: “Бәби ашы”

Максат:

Балалар фольклоры, халык авыз иҗаты аша балаларны туган телебезне яратырга өйрәтү, фольклор элементлары белән таныштыруны дәвам итү, зиһеннәрен, тапкырлыкларын арттыру, сөйләм телен баету, эстетик зәвык тәрбияләү.

Әзерлек эшләре:

Уеннар, җырлар, мәкальләр, шигырьләр, биюләр өйрәнү.

Татарча җиһазланган өй эче күренеше. Салмак кына музыка яңгырый. Әни бишектә җырлый-җырлый бәби тирбәтә. Бала елаган тавыш ишетелә. Әнисе тынычландыра. 

Әни: “Әлли- бәлли бәү итә,

           Кызым йокыгы китә!”

Әби чыга. Бишеккә карый.

Әби: Йоклыймы бәләкәчебез?

Әни: Әйе! Хәзер кунаклар да килеп җитер инде,  Айсылуны күрергә.

Ишек шакыйлар. Әни барып ача.

Әни: Исәнмесез! Кунаклар килгән безгә! Керегез!

Бүләкләр тотып кунаклар керәләр. Шул арада көй уйный. Бала тавышы ишетелә.

Әби: Кызым, кара әле, синең яныңа апалар, абыйлар килгәннәр.

1 кунак: Без бәби ашына дип килдек, бүләкләр белән.

2 кунак: Менә тәмле бавырсак! Әнигә бирә. Ул өстәлгә куя

3 кунак: Бездән каз! Шулай ук әнигә бирә

4 кунак: Аяклары җылыда булсын! Бишеккә куя

1 кунак: Мин дә күчтәнәч белән! Бәби тәпиен карыйм әле! Бишеккә куя, бәби тәпиен карый.

Әби: Айсылу йоклый. Уятырга кирәк аны.

2 кунак: Минем әбием безне уятканда менә  мондый сүзләр әйтә:

             Алтын, алтын, алтыным

              Минем йөрәк ялкыным.

              Уян, бәбкәм, күз нурым,

              Кояш булып балкырмын. 

3 кунак: Ә  мин “үс-үс” иттерү сүзләрен беләм. Аны миңа әнием өйрәтте

Үс, үс, улым, үс әйдә,

Дөнья бик киң, сыярсың.

Аягың җиргә терәрсең.

Башың күккә сузарсың.

Бу җирләргә сыймасаң,

Галәмнәргә чыгарсың.

Күчтәнәчләр алып кайтып

Әнкәеңне сыйларсың.

Зу – у – у – у – р    ү – с – с – с.

Әби: Бигрәк матур!

4 кунак: Ә мин чәбәк-чәбәк уенын беләм.

                Чәп-чәп, чәбәкәй,

                 Безнен Айсылу бәләкәй.

                 Ул – акыллы, ул – тәтәй,

                 Килмә монда кәҗәкәй! Бармаклар белән күрсәтә

1 кунак : Айсылу уянган. Әйдәгез әле биеп тә алыйк. 

Татар Биюе

Әби: Бигрәк матур, бигрәк күңелле булды. Кул чаба

Бала елый башлый.

Әни: Йә-йә кызым. Бишек тирбәтә.

1 кунак:  Гөлнур апа, бала елаганда бишек җыры җырлап йоклатыйк. 

Бишек җыры

Әлли-бәлли итәр бу,

Йокыларга китәр бу,

Бәү-бәү итеп күз йомып

Изрәп кенә китәр бу.

Алма кебек тәгәрәп

Үсеп буйга җитәр бу.

Әлли итәр бу бала.

Бәлли итәр бу бала.

Әтисе кайтып җиткәнче

Йоклап китәр бу бала.

Әби: И-и, бигрәкләр дә уңган балалар икән сез. Җырлыйсыз да, төрле уеннар да беләсез. Ә хәзер, әйдәгез, бәби йоклаганда чәй эчеп алыйк.

Әни: Бавырсаклар, кош теле, чәк-чәк белән. Чәйгә рәхим итегез! 

“Үчти-үчти дигәндә” Җыры яңгырый. Барысы да баш ияләр.

Балага исем уйлау.

Бишек уртада тора (2-3 кыз бала чыгалар).

Сеңлем, энекәшкә исем кушабыз бүген әле без исем дә сайламдык.Бик матур исем кирәк энебезгә…Әйе апам, әле мичкә күмәч тә тыкмадык, әлбә дә пешмәгән, тиз бул тиз -бул хәзер кунаклар килеп җитә бит.Ник кычкырып сөйләшәсез, бәбәй уянды бит.( баланы тирбәтәләр, бишек җыры җырлыйлар)

Бәү – бәү итә энекәш, Вакыт җиткән йокларга. Абыйларга, апаларга Кечкенә балаларга. Көн үтте, ә кояшны Кара карга урлаган. Нәни энекәшебез  Әле йоклап туймаган.

Энебез дәү-дәү үсә.Ай бишектә төн үтә. Шул төн үткән вакытта Дәү егет бәү-бәү итә.

(Кунаклар килә)

Малай: -Әссәләмәгәләйкем,

Исәнмесез, саумысез,

Нигә саумыйсыз кәҗә.

Каршылагыз хөрмәт белән

Күчтәнәч тулы әрҗә.

Кыз:

Килдегезме, кунаклар,

Түрдән узыгыз әйдә!

Мичтә күмәч, җамаякта

Изелеп пешкән әлбә.

Малай:

Күчтәнәчнееееее җәлләмәдек

Алып килдек мул итеп.

Бәбине күрсәтсеннәр, дип

Апаларына –читеееек.

Кыз:

Күз тимәскә шомырт куйдык

Салдык олы имезлек.

Бүген мунча юындыргач

Көчек күлмәк кигездек.

Нинди күлмәәәәк?Баланың беренче күлмәген көчек күлмәге дигәннәр борыннгылар.ӘӘӘӘ, Әйтегез соң, исеме ничек сабыйның?Исемне бергәләп уйларбыз инде.Әйдәгез, бездән калмаган, исемнәр беләбез без, уйлашыйк. Әллә бармак уены белән башлыйкмы?Әйдәгез,алайса, башлыйк.Бергәләп җырлыйлар берәү санаү рәвеше китерә: ( түгәрәкләнеп)

Бармак уены чыккан ,диләр

Оталсам ярар иде.

Иң матур затлы исемне

Мин тапсам ярар иде.( Берәүне чыгара. Тегесе кисәк кенә):

Минсара ! Шат күңелле, ачык , дигән сүз!Кит моннан, сабыебыз ир бала бит!(җыр, тагын берәүне чыгаралар)

-Мөхәммәтгариф! Укымышлы дигән сүз!

— Авылыбызда 12 Гариф бир, шул җитеп торыр мәллә?….

-Ярар, алайса . (җырлыйлар, тагын берәү кала)

Байтуган! Байтуган булсын!(бергәләп)

Булсын, булсын, бик күркәм,

Туры килсен үзенә.

Бай күңелле егет булып

Үссен безнең кечкенә.

Аллага шөкер, исем уйлап таптык бит! Әйдәгез , Мулла бабай килгәнче җырлы уен уйнап алыйк, Байтуган да ишетсен!

Балалар, кулга-кул тотынышып, түгәрәк ясыйлар. Бер бала, чигүле кечкенә мендәр тотып, уртага чыгып баса. Балалар түгәрәк буенча җырлап әйләнәләр:

Юл читендә зәңгәр чәчәк

Якты нурлар тарата.

Безнең кызлар һәм малайлар

Йомшак мендәр ярата.

(Тукап биеп торалар, ә уртадагы бала, мендәр тотып, түгәрәк буенча биеп йөри):

Якын дуслар арасыннан

Берсен сайлап ал әле.

Тезләреңә ипле булыр —

Мендәреңне сал әле.

Мендәр тоткан бала мендәрен бер бала алдына куя һәм, тезләнеп, аңа кулын бирә. Ул бала аның тирәли әйләнә, башкалар кул чабып торалар.

Түгәрәкле уйнаганда

Әйләнеп җырлаганда.

Күңелле дә булмас иде

Сез дуслар булмаганда.

Алсу чәчәкнең таҗына

Кунган зәңгәр күбәләк

Яшәү рәхәт, көн күңелле,

Дуслар белән бергәләп!

Баланы алып,яратып кереп китәләр.

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение

«мамлейская основная школа»

Методическая разработка классного часа

«Фольклор-душа народная»

Выполнила:

классный руководитель 1,3 класса

Костюшова С.Ю

Мамлейка

2022

Пояснительная записка:

Данная методическая разработка направлена на воспитание и развитие духовно-нравственных ценностей младших школьников.

Одним из главных средств духовно-нравственного развития личности ребенка является ознакомление с традициями русского народа, с его культурой и фольклором. Фольклор выполняет эстетическую, воспитательную, познавательную функцию. Для детей важно личное участие в мероприятиях. Фольклорные праздники — это и есть та ниточка, которая связывает наше прошлое с настоящим и будущим.

Целевая аудитория: обучающиеся 1,3 класса

Форма проведения: классный час

Цель: Приобщение детей к основам русской народной культуры и быта, через фольклор.

Задачи:

Образовательные задачи:

— расширить кругозор обучащихся о малых жанрах русского фольклора

— показать самобытность народа, которая проявляется в устном народном творчестве: песнях, сказках, потешках, загадках, пословицах, поговорках

— обогатить речь учащихся с помощью различных жанров фольклора

-учить анализировать, сравнивать, высказывать свои умозаключения

— учить выразительно читать произведения, передавая основную эмоциональную тональность произведений устного народного творчества.

Развивающие задачи:

— развивать познавательный интерес к традициям русского народа

— развивать выразительную речь, внимание, память, положительные эмоции

— обогащать словарный запас детей образными выражениями малых форм русского фольклора

— развивать эмоциональную сферу детей, образное мышление, творческое воображение

Воспитательные задачи:

-прививать детям любовь к фольклору

-приобщать к народным традициям русского народа

— воспитывать чувство уважения к традициям наших предков, чувство патриотизма

— воспитывать доброжелательные, партнерские отношения в классном коллективе

Педагогические технологии:

— коллективное творческое дело

— игровая технология

-проблемное обучение

-коммуникативное обучение

-здоровьесберегающие

— личностно-ориентированная технология

Методы и приёмы:

— чтение и анализ притч, русских народных сказок, басен, небылиц, русских народных пословиц и поговорок

— отгадывание загадок

— разучивание подвижных сюжетно — ролевых игр

— этические беседы

— наблюдение

— экскурсии

— элементы театрализации

— поисковый метод

Этапы подготовки и проведения мероприятия:

Подготовительный этап

— Определение цели, задач и значимости классного часа

— Определение формы, методов и приёмов классного часа

-Изучение, анализ и подбор необходимого материала.

— Разработка сценария классного часа

— Разучивание русских колыбельных песен, русской народной песни «Как за нашим за двором»

-Повторение с детьми загадок, пословиц, поговорок, разученных ранее

потешек, закличек, небылиц.

-Чтение русских народных сказок.

— Сбор предметов старины для классного часа

— Оформление уголка «Предметов старины»

— Оформление классной комнаты к мероприятию

— Оформление выставки «Мир русского фольклора»

Оборудование:

  • запись песен к празднику

  • русские народные костюмы

  • мультимедийное оборудование

  • компьютер

  • конверты с заданиями

  • корзиночка.

Ход классного часа:

ВСТУПЛЕНИЕ (2 мин)

Звучит минус песни «Россия»» (1куплет)

Россия, Россия, края дорогие,

Здесь издавна русские люди живут.

Они прославляют просторы родные,

Раздольные русские песни поют.

Кл. руководитель: Есть у русского народа «живой цветок», ко­торый сказки сказывает, потешает, поёт, развле­кает, веселит и учит.

Приглашаю вас, ребята, в путешествие. В пути вы будете находить лепестки этого волшебного цветка.

Большую корзину с собой мы возьмем,

В нее мы положим песенок связку,

Потешки, былины, загадки, стихи,

Всего понемногу, что знаете вы.

Подарим друг другу частичку добра,

Радости, счастья,

В дорогу, друзья!

Кл. руководитель: А кто из вас догадался, что это за чудесный цветок?

Дети: устное народное творчество.

Кл. руководитель: Правильно. А как ещё можно назвать УНТ?

Дети: фольклор.

Кл. руководитель: Какая же тема нашего классного часа?

Кл. руководитель: Тема нашего классного часа «Фольклор — душа

народная».

Кл. руководитель: Какая цель классного часа?

Дети: Сегодня мы вспомним произведения фольклора.

Кл. руководитель: Ребята! Сегодня мы собрались, чтобы поговорить о событиях старины, о жизни наших предков, вспомнить обычаи, традиции и культуру русского народа. Помогут нам в этом жанры устного народного творчества.

Кл. руководитель: Почему мы называем фольклор устным народным творчеством?

Дети: Он создавался народом, передавался из уст в уста, от одного поколения к другому.

Кл. руководитель: Произведения фольклора есть у каждого народа. Это его живая память, передаваемая из поколения в поколение.

Первый лепесток. Песни. (5 мин)

Кл. руководитель: Чтобы открыть первый лепесток волшебного цветка, вам надо отгадать слово. (Ученики из букв выкладывают слово — Песни)

Много у каждого народа колыбельных, хо­роводных, свадебных и других песен. Эти песни живут в народе мно­го-много лет. В старину люди не расставались с песней – и в горе, и в радости; в работе, и в веселье исполняли они различные песни, отчего на душе становилось светлей.

Самыми добрыми и ласковыми были колыбельные песни.

(слушают куплет песни «Баю-баюшки баю, не ложися на краю»

Это песни, которыми убаюкивают ребенка, слова в них ласковые, певучие. В них сохранились элементы оберега-заговора, защищавшего малыша от таинственных злых сил. Наши предки верили, что если малышу приснится что-то плохое, то в реальной жизни это событие никогда уже не повторится.

Кл. руководитель: А какие колыбельные песни знаете вы?

1.Баю-бай, баю-бай,

Поди, Бука, за сарай,

Маше спать не мешай!

2. А баю, баю, баю,

Лежит Ваня на краю.

Прибежал волчок,

Схватил Ваню за бочок,

Утащил его в лесок,

Под малиновый кусток.

А малинка упадёт

Прямо Ванечке в роток.

3. Киса, кисонька, коток,

Киса — серенький хвосток.

Приди, киса, ночевать.

Приди Васеньку качать.

Уж как я тебе, коту,

За работу заплачу —

Дам кусок пирога

И кувшин молока.

Кл. руководитель: Русский народ славится своими народными песнями. Это песни, которые все поют, но никто не знает автора. Ребята, давайте и мы споем народную песню

«Как за нашим за двором»».

1. Как за нашим за двором,

Как за нашим за двором,

За двором, за двором,

За двором, за двором.

2. Растёт травка шелкова,

Зелёная мурава,

Мурава, мурава.

Мурава, мурава.

3. По той травке Маша шла,

По той травке Маша шла,

Маша шла, Маша шла.

Маша шла, Маша шла.

4. А за нее Ваня шёл,

А за нею Ваня шел
Ваня шёл, Ваня шёл.

Ваня шел, Ваня шел

5. Кричит: “Маша, ты моя!

Кричит: “Маша, ты моя!

Ты моя, ты моя!”

Ты моя, ты моя!”

6. “Нет я, Ваня, не твоя!

Нет я, Ваня, не твоя!

Не твоя, не твоя!

Не твоя, не твоя!

7. Родимого батюшки!

Родной своей матушки,

Матушки, матушки
Матушки, матушки!”

8. За двором, за двором.
За двором, за двором (2 раза)

Кл. руководитель: Вот и первый лепесток появился у нашего цветка.

Второй лепесток. Потешки.

Кл. руководитель: Чтобы отгадать следующий лепесток, надо из слогов КА ТЕШ ПО сложить слово. (Ученики из набора слогов выкладывает слово – ПОТЕШКА)

Кл. руководитель: Что такое потешка?

Дети: Потешка (прибаутка) — маленькое весё­лое произведение фольклора. Потешками потешали, забавляли детей.

Кл. руководитель: Самые первые игры для детей-потешки. Это песенка-приговорка, сопутствующая игре пальцами, ручками, ножками малыша. Давайте обыграем одну потешку.

— Ладушки, ладушки!

— Где были?

— У бабушки.

— Что ели?

— Кашку.

— Пили простоквашку.

Попили, поели,

Домой полетели —

На головку сели,

Ладушки запели.

Кл. руководитель: Вспомните, какие потешки знаете вы.

Шла лисичка по мосту,

Несла вязанку хворосту.

Вытопила баньку.

Выкупала Ваньку

Посадила в уголок.

Дала сладкий пирожок.

Кл. руководитель: В старину собирались люди на посиделки позабавиться да потешиться.

Дети инсценируют потешки:

1. — Фома, что из леса не идешь?

— Да медведя поймал!

— Так веди его сюда!

— Да он не идет!

— Так сам иди!

— Да он не пускает!

2. — Федул, что губы надул?

— Кафтан прожёг.

— Можно зашить?

— Иглы нет.

— А велика ли дыра?

— Да один ворот остался.

3. -Сынок, сходи за водицей на реку.

-Брюхо болит.

— Сынок, иди кашу есть.

-Ну, раз мать велит, надо идти.

Кл. руководитель: Родители в разговоре с маленькими детьми используют присказки, потешки. Я вам даю карточку с присказками, вам нужно определить к какой ситуации она подходит

Кл. руководитель: Выберите присказку к ситуации:

1. такая ситуация – у ребенка заболел пальчик.

2. ситуация – ребенок без разрешения ушел куда-либо, его нужно поругать.

3. ситуация – мама или папа любуются своей дочкой, приговаривая такие слова

1.У лисы боли,

У медведя боли,

А Петенькины боли

Уходите за горы.

2.Не ходи за селом,

Там Яга с помелом.

Не ходи вопотьмах –

Ходит страх во кустах.

3.Ах, ты, моя девочка,

Золотая белочка,

Сладкая конфеточка,

Сиреневая веточка

Кл. руководитель: От потешек дети становились послушными. Второй лепесток появляется у нашего цветка.

Третий лепесток. Заклички.

Кл. руководитель: Для того, чтобы определить название следующего жанра, выберите из родственных слов имя существительное.

КЛИКАТЬ, ЗАКЛИКАЛИ, ЗАКЛИЧКА, ПЕРЕКЛИКАЕТСЯ

Кл. руководитель: Каждая закличка содержит просьбу, это попытка с помощью песенки воздействовать на силы природы.

Кл. руководитель: К кому были обращены заклички?

Дети: Заклички — песенные обращения к силам природы: солнцу, дождю, радуге.

Кл. руководитель: У наших предков была сильная связь с природой. В непростые времена люди за помощью обращались к силам природы.

Например, в засушливое лето наши предки призывали дождик.

Дождик, лей, лей, лей,

Никого не жалей —

Ни берез, ни тополей!

Дождик, дождик, посильней,

Чтобы травка зеленей!

Вырастут цветочки

И зеленые листочки!

Сейчас на улице весна. Давайте и мы произнесем весеннюю закличку.

Повторяйте за мной каждую строчку.

Идет матушка-весна,

Отворяй-ка ворота.

Первый март пришел,

Белый снег сошел.

А за ним пришел апрель

Отворил окно и дверь.

А уж как пришел май,

Солнце в терем приглашай!

Кл. руководитель: А на цветке появляется третий лепесток.

Четвертый лепесток. Приговорки.

Кл. руководитель: — К закличкам примыкают приговорки — короткие стихотворные обращения к животным, птицам, растениям.

Кл. руководитель: Какие вы знаете приговорки?

1.Божья коровка,

Улети на небо,

Там твои детки

Кушают конфетки,

Всем по одной,

А тебе ни одной.

2.Улитка, улитка, покажи рога –

Дам тебе за это кусок пирога.

Кл. руководитель: И приговорки оказались на цветке.

Пятый лепесток. Считалки.

Кл. руководитель: Кто угадает, какое произведение из фольклора я прочитаю?

Шла бабка с заморья,

Несла кузовок.

В том кузовочке

Лежали грибочки,

Кому — гриб,

Кому — два,

А тебе, дитятко,

Весь кузовок.

Кл. руководитель: Правильно, это считалка.

Дети: Считалка (счёт, пересчёт) — это маленькое рифмованное стихотворение для игры.

Кл. руководитель: Для чего сочиняли считалки?

Дети: Счетом решали, кому водить.

Кл. руководитель: Кто знает считалки?

Лиса по лесу ходила,

Лиса голосом вопила.

Лиса лычки драла,

Лиса лапти плела.

Кто лапти найдет,

Тот водить пойдет.

Кл. руководитель: Давайте встанем в круг и посчитаемся, выберем водящего для игры)

Аты-баты, шли солдаты,

Аты-баты, на базар.

Аты-баты, что купили?

Аты-баты, самовар.

Аты-баты, сколько стоит?

Аты-баты, три рубля

Аты-баты, кто выходит?

Аты-баты, это я!

Кл. руководитель: Собирайся детвора, ждет вас русская игра!

Ведущий: Вы ж, детишки, не зевайте, все за мною повторяйте.

Ритмическая игра «Маланья»

У Маланьи у старушки,

Жили в маленькой избушке (Поднимают руки над головой, соединяют кончики пальцев – «домик».)

Семь сыновей, (Разводят руки в стороны.)

Все без бровей. (Пожимают плечами.)

С такими ушами, (Приставляют растопыренные ладони к ушам – «уши».)

С такими глазами, (Соединяют большие и указательные пальцы рук, приставляют к глазам –«глаза».)

С такой головой, (Поднимают руки над головой, соединяют кончики пальцев – «голова».)

Эх! (Машут рукой.)

Ничего они не ели, (Складывают руки перед грудью.)

Друг на друга все глядели, (Кладут подбородок на кулаки.)

Делали вот так, (Машут правой рукой.)

Эдак и вот так. (Машут левой рукой.)

Давайте этот лепесток добавим к цветку.

Шестой лепесток. Пословицы.

Кл. руководитель: Повеселились, но …. Делу — время, потехе — …

Дети: час

Кл. руководитель: говорит русская (что?)

Дети: пословица.

Кл. руководитель: Что такое пословица?

Дети: Пословица — произведение фольклора, в котором коротко выражена народная мудрость.

Кл. руководитель: Люди с уважением относятся к пословицам, часто употребляют их в своей речи. В народе говорят: “Речь без пословицы –

всё равно, что еда без соли”, «Без углов дом не строится, без пословицы речь не молвится».

А сейчас поиграем в игру — «Доскажи пословицу».

Я начну, а вы кончайте, хором дружно отвечайте:

«Без труда не вынешь……»

«Человек без друзей, что….»

«Сам погибай, а……..»

«Нет друга ищи, а………»

«Семь раз отмерь …»

«Поспешишь …»

«Ум хорошо …»

«Дело мастера …»

«Друзья познаются …»

Кл. руководитель: Молодцы! Заработали лепесток.

Седьмой лепесток. Загадки.

Кл. руководитель: Ребята, отгадайте следующий лепесток.

Опишу я вам предмет,

Угадайте, дав ответ.

Я сама же жду разгадки,

Потому что я…(загадка)

Загадки — любимый жанр фольклора у детей и взрослых. В старину люди часто не называли предмет, а описывали его. Так родилась загадка. Это одна из особенностей русской речи. Загадка развлекает, учит сообразительности, испытывает ум.

Кл. руководитель: Сяду рядышком на лавку

Вместе с вами посижу,

Загадаю вам загадки,

Кто смышленый погляжу

Отгадаешь, приз получишь, а не отгадаешь – штраф плати.

Дети отгадывают загадки

Штраф

1.В другой раз лучше кумекай, а сейчас кукарекай…

2.Не сказал отгадку, теперь пляши вприсядку.

3.Отгадку скажешь потом, а сейчас помяукай котом.

4.А ты, дорогой, нам что-нибудь спой.

5.В другой раз загадку отгадай, а сейчас собачкою полай.

6.Не печалься, что загадку забыл, мы хотим, чтобы ты зайкой был.

7.Чтоб в другой раз глазами не хлопал, нужно громко потопать.

1. Вырос в поле колоском,

На столе лежу куском. (Хлеб).

2. В печь несут – жидко,

Из печи несут – твёрдо! (Каша).

3. В белом сарафане стала на поляне.

Летели синицы, сели на косицы. (Береза)

4. Сама не ест, а всех кормит (ложка)

5. То толстеет, то худеет, громко, громко голосит (гармонь).

6. Кто приходит, кто уходит, все ее за ручку водят (дверь).

7. Рядом разные подружки.

Не похожи друг на дружку.

Все они сидят друг в дружке,

А всего одна игрушка. (Матрёшка)

Матрешка -это символ материнства и семьи. В этом году матрешке исполняется 100 лет.

Кл. руководитель: Молодцы! Добавляем еще лепесток.

Восьмой лепесток. Сказки.

Кл. руководитель: А у меня еще одна загадка для вас:

Что такое «ложь с намёком»

и для всех людей «с уроком»?

Кл. руководитель: Конечно, это сказки!

— А. С. Пушкин заметил:

«Сказка – ложь, да в ней намек!

Добрым молодцам урок»

Кл. руководитель: Ребята, кто знает какие бывают сказки?

Дети: Волшебные, бытовые, о животных.

Кл. руководитель: Назовите о какой сказке идет речь?

1. В сказке небо синее,

В сказке птицы страшные.

Яблонька, укрой меня!

Реченька, спаси меня! («Гуси-лебеди»)

2. А дорога – далека,

А корзинка – нелегка,

Сесть бы на пенек,

Съесть бы пирожок («Маша и медведь»)

3. Нет ни речки, ни пруда –

Где воды напиться.

Очень вкусная вода –

В ямке от копытца («Сестрица Алёнушка…»)

4. По тропе, шагая бодро,

Сами воду тащат ведра! («По щучьему велению»)

5.Возле леса на опушке
Трое их живёт в избушке.
Там три стула и три кружки,

Три кровати, три подушки,

Угадайте без подсказки –

Кто герои этой сказки? («Три медведя»)

6.Вор пшеницу воровал,

А Иван его поймал.

Вор волшебным оказался,

И Иван на нем катался («Сивка-бурка»)

Кл. руководитель: Молодцы, ребята, это был последний лепесток.

Заключение (5 мин)

Классный руководитель: Давайте вспомним, какие лепестки волшебного цветка мы с вами нашли сегодня?

Как называются одним словом все эти произведения? (фольклор)

Игра «Знаю-не знаю»

Классный руководитель: Проверим, как вы разбираетесь в жанрах УНТ.

(Учитель зачитывает отрывок, ученики называют жанр фольклора)

Радуга-дуга,

Не давай дождя,

Давай солнышко,

Красно вёдрышко.

закличка

Погоревал царь Берендей и скоро утешился. А Иван-царевич женился на Елене Прекрасной, и стали они жить-поживать да горя не знать.

сказка

Семь раз отмерь, один отрежь.

пословица

Во поле берёзка стояла,

Во поле кудрявая стояла.
Ой, люли, стояла,
Ой, люли, стояла!

песня

Золотое коромысло
Над рекою повисло.

загадка

Стучит, бренчит по улице,

Фома едет на курице,

Тимошка-на кошке,

По кривой дорожке.

потешка

Катилось яблоко
Мимо сада, мимо сада,

Мимо града.
Кто поднимет,

Тот и выйдет.

считалка

Пчелка, пчелка, дай нам меда,

Чтоб полна была колода!

Будем мы медок едать, приговаривать:

«Ах, какая наша пчелка работящая!»

приговорка

Кл. руководитель: Сегодня мы побывали в удивительном мире народной мудрости – мире фольклора. Нам еще многое предстоит узнать о фольклоре, рамки классного часа не позволили нам поговорить о былинах, небылицах, дразнилках, скороговорках.

Фольклор создается народом, поэтому можно смело сказать, что фольклор – это душа народа! Мы должны помнить и чтить традиции наши и передавать будущим поколениям!

Изучайте русский фольклор, ваша речь станет богаче, фольклор учит человека мудрости, пронесите любовь к устному народному творчеству через всю свою жизнь.

Звучит минус песни «Россия»» (1куплет)

Я так люблю великую Россию,

И то, что по наследству перешло.

Мы славимся не только русской силой,

Но и традицией народа своего…

Забавы русские, они и нынче в моде

Фольклор, частушка и конечно хоровод,

Пока живёт традиция в народе,

Тогда и РУСЬ ВЕЛИКАЯ живёт!

Музыкальный экспромт (с ложками)

Наше путешествие подходит к концу. А вот какое у вас настроение, после нашего классного часа, я сейчас сама узнаю!

Букет «Настроения»

— Если у вас весёлое настроение прикрепите на доску красный цветок, если грустное – жёлтый цветок. (Звучит минус русской народной песни)

Спасибо, ребята за вашу активность, за ваши улыбки и отличное настроение. За хорошую работу, подарю вам леденец на палочке. Вот такие петушки можно было встретить в старину на ярмарках.

Благодарю всех. До новых встреч!

Чараның темасы: Татар фольклоры.

Максат:

  1. Укучыларны халкыбызның милли гореф-гадәтләре, йолалары белән таныштыру
    эшен дәвам итү; халкыбызның милли тарихи үткәненә кызыксыну һәм хөрмәт
    тәрбияләү.
  2. Укучыларның сөйләм телен, фикерләү сәләтен үстерүдә фольклор әсәрләренең
    әһәмиятен күрсәтү, милли матурлыкка омтылыш тәрбияләү.
  3. Укучылар арасында үзара дуслык, бердәмлек сыйфатлары булуны ныгыту.


Материал:

  1. С.Әхмәтов. Уйныйбыз да,җырлыйбыз да…,Чаллы, 1991
  2. Р.Ягъфәров. Кәҗә-мәкәрҗә; Казан»Мәгариф», 1994.
  3. Гөлбакча.
  4. Нигъмәтжанов М.Н. Татар халык җырлары. -Казан, 197б.
  5. Халык уеннары. — Казан, 1990.

Жиһазлау: тубәтәй, кул эшләреннән кургәзмә, телевизор, DVD-караоке,
магнитофон, кулъяулык, курчак, милли татарча чәй табыны.

Дәрес барышы:

— Исәнмесез, укучылар!

— Исәнмесез, саумысез!

— Хәерле көн, балалар!

— Имин үтсен көнегез!

— Кәефләрегез ничек соң?

— Кояшлы иртә кебек.

— Укучылар, без буген сезнең белән халкыбызньң милли гореф-гадәтләре турында
сөйләшербез. (Слайд 1). Алар кешене тәрбиялерәк итәргә булышалар. Татар
гаиләсендә балаларга тәрбия биру милли йола-гадәтләргә нигезләнеп алып барыла.
Халыкның матурлыкны сөюе, рухи байлыгына хәзинә итеп каравы, аны саклавы,
үстерүе, буыннан-буынга тапшыра баруы һәркемдә милли горурлык хисе уята. Безнең
халык кунакчыл, сабыр, хезмәт сеючән, ярдәмчел, күңел ачучан халык.

Без бүгенге дәресебездә татар халык җырларына, биюләренә, мәкаль һәм
әйтемнәренә, табышмакларга, уеннарга тукталырбыз.

— Иң элек татар халык җырларын башкарып китик. Укучылар, сез җырлар
яратасызмы? (…) Әйе, безнең халкыбыз да җырларны бик яраткан һәм җырлар иҗат
иткән. Ул җырларны бәйрәмнәрдә, кичке уенлыкларда, аулак өйләрдә җырлап күңел
ачкан. Укучылар, сез татар халкының нинди җырларын беләсез? (…)

— Халкыбыз кешене киеменә карап каршы алган, акылына карап озаткан. Өс-баш
матурлыгы, пөхтәлеге, чисталыгы безнең халык өчен әһәмиятле. Осталар чиккән
калфаклар, кәләпүшләр, тубәтәй-ләр, нәфис муенсалар, чигүле алъяпкычлар, бәби
итәкле кулмәкләр, камзуллар искиткеч матур. Әби-бабаларыбыз кием-салымга тәнне
каплау, тәнне жылыту чарасы итеп кенә карамаганнар, анъң килешле, уңайлы булуына
да игътибар иткәннәр. Бүгенге күргәзмәбездә дә сез татар халкыньң чигелгән
кием-салымнарын күрәсез. (күргәзмә карау).

Костюмнар (слайд 2-3)

— Ә сезнең әти-әниләрегез нишли, нинди кул эшләре белән шөгыльләнәләр?
(сөйлиләр)

— Татар халкы мәкальләр иҗат иткән һәм кулланган. Без сезнең белән мәкальләр
өйрәнгән идек. Ә хәзер ул мәкальләрнең сезнең исегездә калу-калмавын тикшереп
карыйк. “Мәкаль әйтеш” уены.

Мәкальләр (слайд 4)

Туган илең – (туган анаң).

Кем әшләми – (шул ашамый).

Сабыр төбе – (сары алтын).

Җиде кат үлчә — (бер кат кис).

Әткәй – шикәр, (әнкәй – бал).

Уку – (энә белән кое казу).

Эш беткәч, (уйнарга ярый).

Гыйлем – нур, (наданлык – хур).

Эшнең (ояты юк).

Саф һава – (тәнгә дәва).

— Бишек жырлары – кеше күңеленең иң нечкә кыллары. Шуңа да аларны һәркайсыбыз
сабый чакның якты истәлеге итеп, гомер буе күңел түрендә саклый. Бишек җырлары
ана белән бала икәүдән – икәү генә калган вакытта башкарыла.

— С какой целью исполняются колыбельные песни?

— Как они поются?

“Народ-поэт”, “народ-мудрец” на протяжении веков создавал лирику материнства.

Через песню мама передавала ребёнку свою ласку, любовь, нежность.

Бишек җыры (слайд 5)

— Считалось, что с шестинедельного возраста ребёнок понимает обращённые к
нему слова, реагирует улыбкой на слова взрослых. Сон, как живое существо,
приглашают в дом, к колыбели, просят усыпить ребёнка. В песнях выражают
пожелания счастья ребёнку во взрослой жизни.

— Когда ребёнок подрастал, начинал говорить, он учился у взрослых. Это
детский фольклор.

Заклички. Эндәшләр (слайд 6)

— Что вы знаете о закличках. (Ответы детей)

— Люди верили в волшебную силу слова, верили, что произнесённые
слова-заклинания может повлиять на силу природы. Ребёнок знакомится с природой,
играет с ней на равных.

— Какие вы знаете заклички?

 Загадки. Табышмаклар (слайд 7)

Табышмакка җавап табу өчен, ут кебек зиһен йөгереклелеге кирәк. Ул үзе
кечкенә булса да, эче төш кенә. Аның шул төшен табу кызыклы. Тик моның өчен
хыялың бай һәм җитез булсын да зиһенең йөгерек булсын.

— Әйдәгез табышмаклар әйтешеп алыйк:

Считалки. Санамышлар (слайд 8)

Самый распространённый жанр детского фольклора.

— Для чего нужны считалки? Какие вы знает считалки? 

Дразнилки. Үртәвечләр

— Что высмеивалось в дразнилке?

 Скороговорки. Такмаклар (слайд 9)

Прослушивание детей.

Изучать нужно, чтобы не забывать устное народное творчество нашего края,
передавать его из поколения в поколение.

— Детский фольклор – явление вечное, ибо вечно детство, которое дано
человеку, что бы играя, творить жизнь.

— Татар халкы күңел ачучан халык, дидек. Ул хезмәт итү белән беррәттән ял
да итә белгән. Бәйрәмнәрдә, кичәләрдә төрле уеннар уйнаганнар. Әйдәгез без
дә татар халкыньң «Йөзек салыш» уенын уйнап алыйк.

Укытучы:

— Аулак өйләрдә, кичке уеннарда егетләрнең тапкырлыгы, кызларның
матурлыгы макталган, шаян биюләр, уен – такмаклар яңгырап торган.
(Cлайд 10)

(Җырлы – биюле уен “Челтәр элдем читәнгә”)

Әпипә (слайд 11)

Бию (слайд 12)

Йомгаклау.

— Бүген без халкыбызның матур гореф-гадәтләренә, фольклор әсәрләренә тукталып
үттек. Без үзебенең милләтебезне онытмыйча, милли гореф-гадәтләрне дәвам итәргә,
фольклор әсәрләрен сөйләмебездә кулланырга тиешбез.

— Халык иҗатын өйрәнү – безнең зиһенебезне баета, дөньяга карашыбызны
киңәйтә, тел байлыгыбызны, белемебезне үстерә, тарихыбызны аңларга ярдәм итә.

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Фольклорный праздник здравствуй матрешка
  • Фольклор байрамы сценарий на башкирском языке
  • Фольклорный праздник завалинка
  • Фоллаут 4 сценарий серебряного плаща
  • Фокусы от деда мороза сценарий