Халык биюлэре сценарий мероприятия

Халыклар фестивале үткәрү өчен  эшкәртмә.

Халыклар фестивале

Максат:толерантлык хисләре тәрбияләү, укучыларның сәләтләрен үстерү.

1нче укучы              Без яшибез бер үк жирдә,

Без күршеләр,

Без, әйдәгез, дуслар булыйк,

Без – кешеләр

2нче укучы              Үскәчтен дә дошман булмыйк

Беребез дә

«Дуслык» сүзе булсын безнең

телебездә.

3нче укучы  Әйшә мәктәбендә бик кvп милләт вәкилләре укый. Алар арасында татарлар,руслар, марилар,чувашлар,азербәйджаннар,әрмәннәр,мордвалар hәм башка бик кvп милләт вакыйләре бар. Алар бер – берсе белән дус – тату яшиләр. Чөнки, шулай булганда гына, яңа vрләр алып була.

4нче укучы     Наша Айша притягивает к себе разные народы и национальности. В  школе бок обок учатся русские, татары, чуваши, марийцы, азербайджанцы, армяне, мордва и другие национальности.  Их связывает крепкая дружба и взаимоуважение. Вот об этом мы сегодня расскажем всему миру.

3нче укучы  Һәр халыкның милли мирасы яшь буынга бирелгәндә генә, тел сакланып кала.

4нче укучы Как известно, культура народа сохраняется тогда, когда она передается молодежи –  будущему поколению.

3нче укучы  Бу фикер Лена Шагыйрьҗанның «Туган телгә мәдхия» шигырендә ачык кvренә

Укый Мөхәммәтшина Альбина.

            Туган телгә мәдхия

Әй син, телем, туган телем

тамыр телем.

Җир астыннан тарих серен

табыр телем…

Әй син, телем, рәхәт телем,

авыр телем.

Телне тешләп канатырлык

сабыр телем…

Синең белән рәхмәт укыйм,

теләк телим.

Җырга салып сине, милли

көйләр көйлим.

Табындагы икмәгем күк

телем – телем,

Табынам  сина,

синсез бер тәм

тоймас телем…

Әй син, телем, айлы төнем,

якты көнем.

Әремнәрдән эче, балдан

татлы телем.

Сине саклап калыр өчен

күпме белем

кирәклеген аңладым мин,

белдем бүген…

Әткәм – әнкәм мирасы син

миңа күчкән.

Чишмә үзе сусаганда,

сине эчкән…

Алдым сине,

Күчтең төбем – тамырыма,

күчтең күзәнәкләремә,

карыныма.

Кердең аңга, яттың җанга,

сеңдең канга.

Һәр гөл белә үз исемен

син кушканга.

Жиhандагы hәрбер җисем,

hәрбер матдә,

Исемем бар, дип, гүя сиңа

рәхмәт әйтә.

Әй син телем, батыр телем,

горур телем.

Халкым теле, хак телем син,

йөрәк телем.

Киләчәгем өчен мәңге

кирәк телем!

Укытучы    Әйе, hәр халыкның vз теле бар. Һәм hәр тел  vзенчәлекле, vзенэ бер төрле                        ахәңле. Әйдәгез, төрле телләрдә «хәерле көн, кадерле дуслар»дигән сvзләрне тыңлап карыйк.

           Каждый язык уникален и своеобразен. Давайте послушаем  приветствии  на разных языках.

      Русча – по русски.

Чувашча – по чувашски.

Әрмәнчә – по армянски.

Әзербәйджанча – по азербайджански.

Чегәнчә – по цыгански .

Төрекчә – по турецки.

Башкыртча – по башкирски.

Грузинча – по грузински.

Марича – по марийски.

Vзбәкчә – по узбекски.

Мордвача – по мордовски.

                  Татарча – по татарски.

            Һәр халык бер зур таҗдагы асылташлар кебек. Әгәр берсе югалса, бөтен «таҗның» яме китә, чөнки һәр халыкның кояш астында vз урыны бар. Шуның өчен ,безнең  hәрберебез vз милләтебезне  яратырга , сакларга, аның белән горурланырга  тиешбез. Әйдәгез , кулларны кулларга тотышып, дуслыгыбызны ныгытыйк әле. Давайте, друзья, возьмемся за руки и докажем, что мы уважаем и любим друг друга, что будем дружить и помогать друг другу.

А мы, дорогие друзья, своими аплодисментами подтвердим это.

1нче укучы    Һәр халык мәдәниятенең үз үзенчәлекләре бар. Рус халкының киң күңеллелеге, иркенлек яратуы аның җырларында чагыла.

(1)Рус халык җыры “Калинка”. Шишкина Юля җырлый. Русская народная песня “Калинка”. Исполняет Шишкина Юля.

 1нче укучы            Чирәменә ятсам – чирем китә,

Кычытканы чакса – көч алам.

Басуларың буйлап тиз – тиз атлап,

Иркен сулыш алып ,мин барам.

Их, шушында кайтсам, хисләр ташый,

               Баштанаяк били таныш моң.

               Сагышлар да тизрәк жырга кvчә,

                              Ачылгандай була тавышым.

 (2)Татар жыры «Гармун алыйк әле, дуслар». Башкаралар 4н сыйныфы укучылары.

Татарская песня.Исполняют ученики 4а класса.

2нче укучы. Әйшә авылының килеп чыгуы турында төрле риваятьләр йөри. Шуларның берсендә татар кызы белән мари егетенең беренче тапкыр Сумка елгасы буена килеп чыгулары турында сvз бара. Бу җирләрнең матурлыгына исе киткән кыз «ай» дип куя, мари егете«ша»дип өсти. Шулай итеп, алар туктаган урыннарына  «Әйша» дигән исем кушалар.Хәзерге вакытта да мәктәптә мари милләтеннән булган балалар белем ала.

(3)Мари биюе.Марийский танец. 

1нче укучы.                         Безне сезгә алып килде

                                             Дуслык дигән якын юллар.

                                             Бу юлларны кvп гасырлар

                                             Төзегәннәр көчле куллар.

(4.)Әзербәйджан егете Морадов Самир туган телендә «Минем Әзербәйджаным”  дигән шигырь укый. Мурадов Самир читает стихотворение «Мой Азербайджан».

2нче укучы           (5)  Грузин халык көе “Сулико”.  Башкара скрипкачылар ансамбле.Грузинская народная песня “Сулико”. Исполняет ансамбль скрипачей. Руководитель Петрова Ю.П.

2нче укучы    (6)  Шул ук башкаруда еврей халык көе. Еврейская милодия . В том же исполнении.  

2нче укучы                      Чыксам әгәр яңа сәфәргә,

Озаккамы яки тизгәме,

Җырларыма кушылып җырларлык

Җанга якын дуслар эзләдем.

(7)Үзбәк җыры “Дустың булыйм”.Гыйззәтуллина Исламия Шакирҗановна җырлый. Баянда Әскарова Рүзилә Таҗетдиновна. Аларга Мөхәммәтшин Руслан булыша.

     Узбекская песня. Исполняет Гизатуллина Исламия Шакирзяновна. Акомпонируют  Аскарова Рузиля Тазетдиновна и Мухаметшин Руслан.

1нче укучы    (8)   Рус биюе. Русский танец.     

1нче укучы     (9)        Ә хәзер әрмән кызы Парсян Марине үз телендә шигырьләр укып күрсәтер. Выступает Парсян Марине.

2нче укучы  (10)  Төрек кызы Севги җырлый. Поет турецкая девочка -Севги.

1нче укучы   (11) Татар биюе. Татарский танец.

2нче укучы    Чегәннәрнең жырлары үзләренең иркенлек яратуы, хөр күңеллелеге белән аерылып тора.

(12)Чегән егете Мартынов Артур жырлый.  Поет Мартынов Артур.

1нче укучы  (13)Татар халык җыры “Озата барма”. Башкара Сәлимова Миләүшә.

Поет Салимова Миляуша.

2нче укучы   Ннеобыкновенная красота природы с нескончаемыми степями, высокими горами и глубокими реками отражается в  танцах         башкирского народа.

(14)Башкирский танец. Исполняет Шамгунова Айгуль. Башкорт биюе. Шәмгунова Айгөл бии.

2нче укучы              Кешеләрне, халыкларны

Ерагайта алмый ара –

Ныгый бара дуслык,

Ныгый бара,

Ныгый бара!

(15) Әзербәйдҗан җыры “Чебиләрем”. Җырлый Мусина Миләүшә. Аңарга 3нче,4нче сыйныф укучылары булыша.

  Азербайджанская песня “Цеплятки мои”. Исполняет Мусина Миляуша и ученики 3-х ,4-х классов.

1нче укучы  (16)Татар халык җыры “Әпипә”. Башкара Насыйбуллин Илназ. Татарская народная песня “Әпипә”. Исполняет Насыйбуллин Ильназ.

1нче укучы          Һәркемнең үз теле, үз йөзе, үз төсе…

                              Бер җыр – аз, бер моң – аз, бер тел – аз

                               Йөз телдә сөйләшеп үс кеше!    

                                             “Дуслык җыры”

ЭЧТӘЛЕК

Кереш 3

I – бүлек Татар халкының бәйрәмнәре 6

II –бүлек Татар халкының дини бәйрәмнәре 13

III- бүлек Христиан динен тотучыларның бәйрәмнәре 16

IV бүлек Минем тикшерүләрем 18

Йомгаклау 19

7. Әдәбият исемлеге 20

8. Кушымталар 21

Кереш

Дөрес юлны табу өчен, безгә үзебезнең үткәнебезне, халыкның гүзәл йолаларын, гореф- гадәтләрен өйрәнергә кирәк. Фәкать алар гына безгә дөрес юлны табарга, халкыбызга нахак бәла ягуларга дөрес җавап бирергә ярдәм итәчәк”.     Г. Бәширов.

Үз халкыңның улы яки кызы булу өчен аның гореф-гадәтләрен йолаларын, җыр-моңнарын, күп гасырлы тарихын, әхлак, тәрбия тәртипләрен ана сөте белән сеңдереп үсү кирәк. Татар халкында: Ана сөте белән кермәгән, тана сөте белән кермәс, — дигән гыйбарә яши.

Халык бәйрәмнәре – шул халыкны милләт итеп берләштерә торган

чараларның берсе. Һәр милләтнең үзенә генә хас бәйрәмнәре була. Алар халыкның милли горурлык, милли хисләр культурасын тәрбияләргә ярдәм итеп кенә калмыйлар, ә шул хисләрне кичергән кешеләрдә рухи канәгатьләнү дә тудыралар. Әгәр дә халык бәйрәмнәре югала, юкка чыга икән, бу инде аның рухи байлыклары саега баруын чагылдыра. Халык бәйрәмнәре һәр кешенең йөрәк түрендә саклана, чөнки җыр, бию, яңа көйләр башкару, очрашу – танышулар шушы көннәрдә була. Алар аны кайда гына булса да, үз авылына, төбәгенә тартып тора.

Кешелекнең иң зур байлыгын милләтләр тәшкил итә. Һәр милләт үз теле, мәдәнияте белән яшәешне бизи, баета һәм үзе дә башка халыклар белән аралашып үсә, алга китә.

Әлки районы — күпмилләтле төбәк. Монда татарлар, руслар, чуашлар, таджиклар, керәшен татарлары элек–электән дус, тату яшәп килгәннәр. Бу үзенчәлекне истә тотып, безнең район мәктәпләрендә төрле милләт балалары арасында толерантлык саклау — бик зур бурычларның берсе. Укучыларда милләтара дуслык, хөрмәт, түземлелек тәрбияләүгә дәресләрдә генә ирешеп булмый, әлбәттә. Аларны күмәкләштереп, күңелләрен күтәреп, төрле бәйрәмнәрдә катнаштырырга кирәк. Шул чакта гына аларның чын сәләтләре, эстетик байлыклары тулысынча ачылачак. Укучы сәнгатькә, матурлыкка, рухи байлыкка һәрдаим омтылырга тиеш.

Мин үзем татар телен, халкымның йолаларын, гореф-гадәтләрен, бәйрәмнәрен хөрмәт итәм. Мәктәптә, районыбызда үткәрелә торган бәйге-кичәләр миннән башка үтми диярлек.

Хәзерге вакытта нинди генә бәйрәмнәр үткәрмәсеннәр, ничек кенә күңел ачмасыннар — борынгы әби-бабаларыбыздан килгән йолаларыбыз, гореф-гадәтләребезнең күбесе югала бара. Минем уйлавымча, күптәннән килгән бәйрәм ,йолаларны саклау һәм кабат торгызу эшендә эзлеклелек җитми һәм бу борынгы йолаларыбызны начар белүебездән дә килә. Иң аянычлысы — халыкның гореф – гадәт, йола һәм бәйрәмнәр мирасын буыннан – буынга тапшыру механизмы югалуда, Җәмгыятьтә үз – үзеңне тотарга һәм, гомумән, яшәргә өйрәтә торган, гасырлар буена сыналган үрнәкләрнең югалуында, бозылуында. Шушы уйлар миңа, өлкән буын хәтерендә сакланып калган, кайбер йола, бәйрәмнәрне язып алырга этәргеч ясады. Мин үз эшемдә Әлки төбәгендә кайбер йола һәм бәйрәмнәрнең ничек уздырылуын күрсәтергә теләдем.

Әби-бабаларыбыздан килгән йолаларыбыз, гореф-гадәтләребезнең югала баруы нәтиҗәсендә халкыбыз мәдәни, рухи яктан саега бара, шуңа күрә халыкны милләт буларак рухи яктан баету бүгенге көндә бик актуаль дип саныйм. Минем уйлавымча, әлеге тема игътибар үзәгендә булырга тиеш.

Бу фәнни – тикшеренү эше гасырлар аша безнең хозурга килеп ирешкән гореф-гадәтләребезне, бәйрәм-йолаларыбызны түкми-чәчми киләчәк буынга тапшыруга юнәлдереп язылды. Без, 21 нче гасыр буыны, боларның барысын да киләчәк буыннарга илтеп җиткерергә тиешбез. Шул вакытта гына татар халкы милләт буларак яшәр, рухи яктан тагын да баер. Темасы – “Әлки районы мисалында халкыбызның бәйрәм, йолалары”.

Тикшеренүнең объекты – Әлки төбәгендә яшәүче халыкның гореф-гадәтләре, бәйрәм,йолалары.

Тикшеренү эшенең максаты:

Әлки төбәгендә яшәүче халыкларның бәйрәмнәрен барлау һәм онытылып баручы йолалар өстендә эшләү алымнарын билгеләү.

Эшнең максатыннан чыгып, бурычлар куелды:

— халыкның рухи мирасын яктырткан бәйрәмнәр турында әби-бабаларыбыздан сорашу;

— хәзерге көндә онытылып баручы йолаларны барлау;

— халыкның рухи мирасын баетуга юнәлдерелгән эш төрләрен өйрәнү.

Фәнни – тикшеренү эше керештән, 4 бүлектән һәм йомгаклау өлешеннән тора.

I бүлек

Татар халкының милли бәйрәмнәре

Һәр халыкның үз бәйрәмнәре, үз гореф-гадәтләре, үз йолалары бар.

Аларны ел фасылларына бәйле «Сабантуй”, «Нәүрүз”, «Сөмбелә”, «Яңа

ел,” , «Карга боткасы”бәйрәмнәренә, ислам диненә бәйле «Корбан гаете”һәм «Рамазан” бәйрәмнәренә һәм каз өмәсе, балага исем кушу, яңгыр теләү, орлык чыгару кебек йолаларга бүлеп йөртәләр. Букүркәм традицияләр бик борынгы заманнардан ук , буыннан- буынга күчеп, безнең чорга килеп җиткәннәр.Алар- барысы да безнең әби-бабаларыбызның күңел сандыгын күрсәтә торган дәлилләр.Нәрсә генә эшләсәләр дә, алар бер-берсенә таянганнар, эшне күмәкләшеп башкарганнар. Шул ук вакытта үз күңелләрен үзләре күргәннәр. Уен-көлке, җыр-бию белән авыр эш тә җиңелрәк тоелган.

Халык бәйрәмнәре һәр кешенең йөрәк түрендә саклана, чөнки җыр, бию, яңа көйләр башкару, очрашу – танышулар шушы көннәрдә була.

Татар халкының күп кенә милли бәйрәмнәре бар. Тәрбияви әһәмияте ягыннан зур булган бәйрәмне әйтеп китүне дөрес дип саныйм: ул – Сабантуй бәйрәме. Халкыбызның бәйрәмнәре диюгә, иң беренче чиратта Сабантуй бәйрәме күз алдына килеп баса.

Бу борынгы бәйрәмнең мең елдан артык тарихы бар. Сабантуй бәйрәме Идел буе Болгары дәүләтендә уздырылган булган. Борынгы Идел буе Болгары сүзе — сабан һәм бөек Идел буе Болгары дәүләтенең гореф-гадәтләре, мәдәнияте, фәне Казан ханлыгы мирасчы булып дәвам иттергән.

Идел буе Болгары Ислам динен кабул иткәнче Мәҗүсилек чорында Сабан туеның максаты, мөгаен, уңыш рухларын юмалау белән, хәтта яңа елда яхшы уңыш булсын өчен булган, ләкин хәзер ул халыкның күңелен ачу максатынан гына бәйрәм ителә.

Сабантуй бәйрәме хәзерге вакытта язгы кыр эшләре беткәч, хезмәт бәйрәме буларак үткәрелә. Бу милли бәйрәмебез Татарстан белән генә чикләнмичә, Россиябезнең татарлар яшәгән башка төбәкләрендә , хәтта Литва, Төркия, Алмания кебек чит илләрдә дә уздырыла. Сабантуйга әзерлек, бик борынгы чорлардагы кебек, берничә ай буе бара. Ул һәр елда төгәл бер вакытта, язгы чәчү эшләре тәмамләнгач кына уздырыла. Аны әзерләүчеләр һәм традицион күренешләрне (Сабан туен ачып җибәрү, ат бәйгесе, милли көрәш һ.б.) оештыручылар шулай ук алдан билгеләнә. Бик борынгы заманнарда уздырылган йола бәйрәмнәре кебек, Сабантуй ифрат та тантаналы рәвештә башланып китә һәм көн буе дәвам итә. Хәзергә Сабантуйлар сәнгатьнең барлык төрләре югары үсеш дәрәҗәсенә ирешкән бер чорда уздырыла. Тик биредә без игътибарны мәсьәләнең башка ягына — борынгы йола бәйрәмнәренең Сабантуйда сакланып калган үзенчәлекләренә юнәлтергә омтылабыз. Алар түбәндәгеләрдән гыйбарәт: йолада  төрле сәнгать төрләре үзара аралашып килә: анда драматик күренешләр, халык уеннары, җыр, музыка, биюләрнең барысы да була.

Сабантуй бәйрәменең әби-бабаларыбыз заманында ничек үткәрелүен белү теләге белән мин үзебезнең район үзәгендә яшәүче Шарапова Әлфия апа янында булып кайттым. Ул үзенең яшь вакытында Сабантуй бәйрәменең ничек күңелле узуы турында сөйләп бирде:

Сабантуй җитәргә 1-2 көн кала яшь егетләр һәр өйдән бүләк җыеп йөргәннәр. Өй саен кереп, бүләк җыюны сөрәнгә чыгу дип атаганнар. Ә сөрәнче – сабан туена бүләк җыючы булган. Безнең якларда яшь киленнәр сөрәнгә бик матур чигелгән сөлге, ә яшь кызлар күз явын алырдай итеп чигелгән кулъяулык биргәннәр. Яшь киленнәрдән алган сөлге иң кыйммәтлесе булып саналган. Килен аны шушы йоланы истә тотып, үзенең бирнәсендәге иң матур бизәкле сөлгедән әзерләгән. Һәр хуҗабикә өйдәге сабыйлар санынча йомырка биргән, ә карчыклар тавыклары исән-имин торсын дип күбрәк тә биргәннәр.

Сабантуй бәйрәмендә ат чабышлары иң абруйлы ярыш булып санала. Иң матур сөлгеләрнең берсе ат чабышындаҗиңүчегә бирелә. Иң ахырдан килгән атка махсус атап бирелгән сөлгене тагаиделәр. Татарча көрәш, ат чабышы, йөгерү, сикерү кебек уеннар бикборынгыдан килгән. Соңрак капчык киеп йөгерү, капчык сугышы, чүлмәквату, колгага менү уеннары гадәткә керде. Көрәшчеләр һәм җайдакларүзләренең гайрәтен, осталыгын, батырлыгын күрсәтә торган булсалар,җырчылыр һәм музыкантлар бу бәйрәмдә үзләренең талантларын күрсәтеп,халыктан мактау, хуплау сүзе ишетү өчен көтеп алалар иде. Сабантуйда яңаҗыр, яңа көйләр отып калабыз, аларны басу – кырда эш вакытында яки өйдәкышкы озын кичләрдә җырлый идек. Халык күп булуга, ярыш вакытындагыыгы – зыгыларга карамастан, бу бәйрәмдә тәртип бозулар булмады. Ярышлартөгәлләнгәч, халык шат күңел белән өйләренә таралыша иде”.

Сорашып йөрүләр барышында күрше Ташбилге авылында Сабантуй

бәйрәменең башка авыллардан үзенчәлеклерәк уздырылуы билгеле булды. Бу

авылда халкым йолалары әле хәзер дә саклана. Ташбилге авылында яшәүче

Талия апа безгә түбәндәгеләрне сөйләде: «Кичен авыл яшьләре болынга,

ягъни сабан туе буласы урынга кичке уенга җыела. Егетләр — кызлар татар

халкының җырлы-биюле уеннарын, «Назалы», «Биш парлы», «Балыкчы»,

«Капкалы», “Биеп алышлы» «Каешлы» һ.б. уйныйлар. Сөрән җыючы егетләр

башларына түбәтәй, аякларына киез итек, ак күлмәк, кара чалбар киеп,

билләренә чиккән сөлгеләр бәйләп кичке мәҗлестән кичке уенлыкка киләләр.

Төнге сәгать 1-2 ләрдә сөрән җыю башлана. Ул кичтә авыл халкы йокламый, хәзинәсендә булганча, ишек алдына табын әзерли. Табынга эчемлекләр, буялган йомырка, камыр ризыклары, кабымлык куела. Хуҗаның үсмер ягъни 8-9 класста укыган һәм кияүгә чыкканчы булган кызлары һәр елны чиккән

кулъяулык бүләк итә. Аңа да рәхмәт әйтелә. Чиккән кулъяулыклар

гармунчыга бәйләнә, җыеп барыла һәм сөрән тәмамлангач егетләр үзара бүлешәләр. Яшь киленнәр егетләргә чиккән сөлге бүләк итәләр. Сөлгеләрне

атап та бирәләр. Яшь кияү урам уртасына алып чыгып чөелә .

Егетләр урамда » Алмагачлары» көенә җырлап йөриләр.

Алмагачым чәчәк ата

Майның 15 ләрендә.

Шул алмагач чәчәге күк

Минем дус-ишләрем дә.

Сусар баласын өйрәтә

Суга каршы йөзәргә.

Бик күп сабырлыклар кирәк

Аерылганда түзәргә.

Икенче көнне сөрәнче егетләр Сабантуй күрке булып йөриләр. Татар

халык җырларын җырлап әйләнү, күмәк биюләр оештыру, кыр батырларын,

яшь кияүләрне кабат мәйдан уртасында чөю әлеге егетләрнең вазифасына

керә. Сөрәнче егетләрнең аякларына киез итек, ак күлмәк, кара чалбар киеп,

билләренә чиккән сөлгеләр бәйләп, башларына түбәтәй киеп мәйданда матур

итеп җырлап йөрүләре күңелләрне әллә кайларга алып китә, йөрәкләрне

җилкетә.»

Һәрбер укучы сабантуйда катнашып, үз сәләтен күрсәтергә тырыша. Мәсәлән, безнең гимназиядә бию түгәрәге эшләп килә. Без шушы түгәрәккә йөреп, күп төрле биюләр өйрәнәбез һәм районыбызда үткәрелә торган бәйрәмнәрдә чыгыш ясыйбыз. Әлбәттә, мондый чаралар зур әзерлек һәм көч таләп итә, әмма әлеге бәйрәмнәрдән алган шатлык-куанычлар безнең күңелләрдә мәңге калачак (1,2 нче кушымталар)

Әлфия апа сөйләгәннәрдән шуны аңладым: Сабантуй бәйрәменең күп кенә йолалары безнең буыннарга кадәр килеп җитмәгән. Безгә, яшь буынга шуларны торгызу өстендә эшләргә дә, эшләргә әле.

Татар халкының тагын бер күркәм бәйрәме- Нәүрүз бәйрәме бар.Бу бәйрәмне безнең райондагы Әлморза авылында бик күңелле үткәрәләр.Шул авылда яшәүче Сафина Рокыя ападан бәйрәм турында сорашып утырдым:

Нәүрүз сүзенең мәгънәсе фарсыча “яңа көн” дигәнне аңлата. Нәүрүз көн белән тән тигезләшкән чорга – 21-22 мартка туры килгән.

Бу бәйрәмне безгә борынгы бабаларыбыз биреп калдырган. Нәүрүз

җиткәч, авылның иң чибәр, иң уңган кызын сайлап “ Нәүрүзбикә” дип игълан итәләр. Укучы балалар өйдән — өйгә кереп нәүрүз әйтеп йөриләр иде. Алар такмакны әйтеп, хуҗаларга бәхет, уңышлар теләп йөриләр.

Ач ишегең, керәбез,

Нәүрүз әйтә киләбез,

Хәер – дога кылабыз,

Аш – сый көтеп торабыз,

Нәүрүз мөбәрәкбад.

Таң ату белән учак кабызганнар. Шул учакта итле аш пешереп, кешеләр бер – берсен сыйлаганнар Ә учак әйләнәсендә кызлар, егетләр

әйләнгәннәр. Бу көнне Нәүрүзбикә хөрмәтенә төрле ярышлар үткәрелгән(5 нче кушымта).

Татар халкының борын- борыннан безнең чорларга кадәр килеп җиткән дини бәйрәмнәрнең берсе- Ураза гаете. Шул хакта күбрәк белү өчен мәчеттә дин сабакларына укытучы Кәфия апаянына киттем: .

Мөселманнар бер ай дәвамында сәхәргә тордылар, «Бисмилла” әйтеп, сәхәр ашын ашадылар, кулларын, аякларын, телләрен, күзләрен һәм колакларын да динебездә хәрәм булган нәрсәләрдән тыйдылар. Аяклар начар юлда йөрмәде, куллар җәбер-золым кылмады, күзләр әшәкелекне, нәҗеслекне күрмәде, колаклар әхлаксыз сүзләрне тыңламады, телләр гайбәт сөйләмәде… Ахшам азаны ишетелү белән дога кылдылар, авыз ачтылар, рухый ләззәтнең югары нокталарына ирештеләр. Ифтар табыннарында мохтаҗларны, ятимнәрне туендырдылар… Тәравихка бардылар, җәмәгать эчендә саф-саф булып тезелделәр, Аллаһының хозурында рөкугъка иелеп сәҗдәгә бардылар. Калебләреннән кинә, ачу, хирыслык, дошманлыкны чыгарып аттылар, шул рәвешчә, тыйнак һәм самими бәндә, эчкерсез кол булдылар ( 6нчы бит).

Инде менә бәйрәмдә бу тырышлыкның, бу иҗтиһадның җимешләрен татыйбыз. Рамазан гаетендә кардәшлек-туганлык хисләре иң югары ноктага җитә. Туган-тумача бер-берсенә кунакка йөрешә, балалар ата-аналар янына барып, хәлләрен белешә, хөрмәт күрсәтә… Бәйрәм бер-берсенә үпкә тоткан кешеләрне татулаштыру көченә ия. Мөэминнәр Рамазан гаетендә бигрәк тә мохтаҗларның, ятим вә үксезләрнең күңелен күрергә тырышырга тиешләр. Моның савабы бик зур..

Гает – сөенеч, шатлык һәм күңел ачу көнедер. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм бәйрәм көннәрендә кылычлы-калканлы уеннарны карарга рөхсәт иткән. Рамазан бәйрәме көнне, мөмкин булса, һәр мөселман иртүк йокыдан торырга тиеш. Әйбәтләп юынырга, чиста киемнәр кияргә кирәк. Мәчеткә барганда ашыгып атламаска, салмак кына, вәкарь белән бару мәслихәт. Юлда Аллаһыны зикер итеп, тәкбир әйтеп бару тиешле.

Ураза гаетеннән соң 70 көн узгач татар халкының иң зур бәйрәме — Корбан ае башлана.Корбан бәйрәме Мәккәгә хаҗ кылу тәмамланган көнне башлана һәм 3-4 көн дәвам итә. Бәйрәмнең беренче көнендә хаҗ кылучылар корбан чалалар. Корбан чалуның да үз тарихы булган. Риваятьләргә караганда, Ибраһим пәйгамбәр Аллаһы Тәгаләгә чиксез бирелгәнлек билгесе итеп үзенең улы Исмәгыйльне корбан итеп чалмакчы булган. Әмма Аллаһы Тәгалә, Ибраһимны кызганып, аңа сарык бәрәне җибәрә һәм аның улын коткарып кала. Шуннан соң һәр мөселман кеше шушы вакыйга истәлегенә корбан чалырга тиеш була… Әлеге бәйрәм көннәрендә, догалар кылып, корбаннар чалу дәвам итә. Бәйрәм табыннарына дин әһелләре һәм башка кунаклар чыкырыла. Коръән укыла, изгелеккә өндәп вәгазьләр сөйләнә”.

Барлык ислам дөньясындагы кебек, татарларда да соңгы елларда мөселманлык күзгә күренеп ныгыды.Аның күптөрле чагылышлары бар. Мәсәлән, элегрәк корбан чалдыручы кешеләр сирәк иде, ә хәзер бу күренеш күпкә үзгәрде: кайбер гаиләләрдән икешәр корбан чалдыручылар да бар. Без үзебез дә ел саен Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен корбан чалдырабыз.

Шушы электән килгән гореф-гадәтләр арасында безнең халкыбызда изге урыннарга йөрү, ул урыннарны яңарту да уңай якка үзгәрә башлады. Шуңа бер мисал: безнең районыбыздан ерак кына түгел Биләр шәһәрлеге җирлегендә “изгеләр чишмәсе” дигән урын бар. Бу изге урынга безнең район халкы гына түгел, Яр Чаллы, Түбән Кама, Ульяновск кебек ерак шәһәрләрдән дә киләләр. Монда тавык яки сарык суеп ашлар пешерәләр, мулладан укытып, вәгазь тыңлыйлар. Аннары биек тау башына — изгеләр истәлегенә куелган таш янына менәләр.

II-БҮЛЕК

Татар халкының йолалары

Халык йолаларын фәндә икегә бүлеп өйрәнү кабул ителгән: гаилә йолалары һәм ел фасылларына караган йолалар. Гаилә йолаларына: туй, бала туу, үлгән кешене күмү, искә алу йолалары керә, ә язгы чәчү, сабан йолалары,нардуган, раштуа, кызыл йомырка бәйрәме, аулак өйләр, кич утырулар, өмәләр, яңгыр сорау,түгәрәк уеннар һ.б.ел фасылларына караган йолаларга керәләр.

Татар халкының буыннан- буынга күчеп килгән тагын бер милли йоласы—“Каз өмәсе” турында язып үтмәкче булам.

Һәр кеше яшәү өчен нинди дә булса хезмәт башкарырга тиеш. Кешедә хезмәт уңай тойгылар уята икән, ул тойгылар хезмәт сөючәнлек сыйфатын формалаштыруга этәргеч була. Алда язылып китәсе бәйрәмебез – “Каз өмәсе” шундый хезмәт бәйрәмнәренең берсе.

Каз өмәсе” бәйрәме турында тулырак мәгълүмат алу нияте белән, мин татарлар яши торган Салман авылына юл алдым. Безнең анда тормышның барлык авырлыкларын үз җилкәсендә татыган, эшчән, батыр туганыбыз—Хәйруллина Мәүлия апабыз яши. Алар хәзерге көндә дә күп казлар үстереп, Каз өмәләре үткәреп, матур гомер итәләр (3, 4 нче кушымталар)

Мин аның сөйләгәннәрен язып алдым:

Бу бәйрәм һәр елны көз ахырында яисә кыш башында үткәрелә. Ул, бүтән өмәләрдән аермалы буларак, башыннан азагына кадәр кызлар өмәсе. Башка өмәләр кебек, каз өмәсен оештыру һәм уздыруның үзенә генә хас тәртибе бар. Казлары күп кешеләр, иртәгә өмә уздырасы көнне үк, туган-тумача, күрше кызларын дәшәләр. Гадәттә, өмәгә чакыруны балалар­га кушалар.
Әйтелгән көнгә кызлар өмәгә иртүк килеп җитә. Башта бер бала казны эшкәртәләр, зур канатларын йолкып, сыдыралар. Иң оста чистартылган казның бер генә шырпысы да калмый һәм бер җирдә дә тиресе ертылмый.
Казлар йолкынып, эчләре алынып, аяк-башлары чистартылып бетә. Эре канатлары сыдырыла. Өмәнең иң күңелле вакыты— чистартылган казларны, көянтә башларына элеп, кызларның су буена юарга баруы. Алар белән, сыдырылган канатларны алып, яшүсмер кызлар да бара. Алар канатларны су юлына бара торган сукмак буйлап тарата баралар. Монысы киләсе елда хуҗабикәнең казлары сукмакны тутырып йөрсен дигән теләк белән эшләнә. Кызларның кайберләре өй җыештырырга кала.
Су буеннан кайтуга, кызларны «каз коймагы» көтеп тора. Каз коймагына күршедәге ятим карчыклар да чакырылырга мөмкин.
Ашаганнан соң кызларның бер өлеше, «каз боткасы» пешерү өчен, көйледә ярма күзләргә китә. Кичке ка­раңгылык төшәр алдыннан өмәдә катнашкан кызларның әниләре ашка чакырыла. Аларга каз шулпасында токмачлы аш, каз калҗасы белән бәрәңге, каз ите белән бәлеш пешерелә”.

Безнең гимназиябездә дә ноябрь ахыры—декабрьбашларында“Каз өмәсе” бәйрәме үткәрелә. Залга укучылар җыела. Без, “Курчак театры” түгәрәгенә йөрүче укучылар ясалма казларны көянтә башларына элеп, Каз канаты җырын җырлап зал буйлап йөреп чыгабыз. Каз йолкыганда кызлар белән төрле такмаклар әйтешеп, уйнап-көлеп утырабыз.Соңыннан хуҗабикә безне каз коймагы белән сыйлый.

Каз өмәсе” укучыларда эш нәтиҗәсе белән горурлану һәм канәгатьләнү хисе тәрбияли. Хезмәттән алган шатлык–сөенеч укучыларның күңелләренә бик тирәнтен кереп кала. Мондый бәйрәмнәр укучылар өчен тәрбияви чара да булып тора.

Хезмәткә карата хөрмәт тәрбияләүдә “Сөмбелә” йоласының эчтәлеген аңлатып китү дә әһәмиятле. Иген бабайның: “Киләчәктә табыннар гел шулай мул булсын, җиребездә игеннәр күкрәп уңсын. Мәңге бергә шулай насыйп булсын, дуслар белән бергә гомер итәргә,” — дигән сүзләреннән соң укучыларның күз алларына туган як басу–кырлары, ашлык белән тулы амбарлары, тырыш авыл хезмәтчәннәре килеп баса. Кешеләрнең уңышлы хезмәт эшчәнлеге аларда үз халкы белән горурлык хисе тәрбияли.

Тагын бер онытылып баручы йолабыз – “Карга боткасы”. Бу бәйрәм турында авылыбыздагы аксакал Каюм бабайдан сораштым.

Карга боткасы”,” Карга туе” — XIX гасырда бу бәйрәм балалар бәйрәме генә булып саналды.  Аны иртә язда, кара җир күренә башлагач, аксакаллар әйткән аерым бер көнне үткәрделәр. Бала-чага, авыл буенча өйдән-өйгә йөреп, ярма, сөт, май, йомырка җыеп йөриләр иде. Шулай җыйган ризыклардан болында, тауда, басуда, бер-ике өлкән яшьтәге хатын-кыз җитәкчелегендә, зур казанда ботка пешерәләр иде. Сыйланырга бөтен авыл баласы җыела. Һәркайсы савыт, кашык алып килә, шунда төрле уеннар уйныйлар иде”.

Исем кушу йоласы.

Бу бәйрәмгә мулла чакырыла. Ул баланың колагына аның булачак исемен һәм әтисенең исемен өч тапкыр әйтә. Баланың битен ябып, мендәргә салып, мулла янына китерәләр. Киездә баланың әти-әнисе, мулла, авыл картлары утыра. Мулла баланы алып утыра да, аның уң һәм сул колагына баланың исемен әйтә.

Бала авырса, яки миң чыкса, баланың исемен алыштыралар.

III-БҮЛЕК

Христиан динен тотучы халыкларның бәйрәмнәре

Әлки районы — күпмилләтле төбәк. Монда татарлар, руслар, чуашлар, керәшен татарлары элек–электән дус, тату яшәп килгәннәр. Төрле милләт халыклары арасында милләтара дуслык, хөрмәт, түземлелек кебек сыйфатлар хөкем сөрә. Аларның шулай ук үз бәйрәмнәре, йолалары бар. Безнең районда христиан динен тотып яшәүче халыклар Пасха, Раштуа,Язны озату (Масленица), Качману бәйрәмнәрен зурлап үткәрәләр.

Ерак кына түгел чуаш халкы яши торган Иске Матак авылы бар. Мин шул авылга барып Демидова Таисия апа белән әңгәмә кордым:

Пасха” – христиан динен тотучы кешеләр өчен зур бәйрәм. Бу көн—Христосның яңадан туган көне. Пасха бәйрәме ел саен бер үк көнгә туры килми—ул үзгәреп тора. Менә 2014 нче елда бу бәйрәм 20 нче апрельгә туры киләчәк. Пасха датасына карап башка христиан бәйрәмнәренең дә үткәрелү вакыты үзгәрә.

Пасха бәйрәмен төрле төскә буяган йомыркалар һәм бизәлгән күмәчләрдән башка күз алдына да китереп булмый. Без бәйрәм җиткәнче өйдә барлык эшләрне бетереп куябыз. Ә Пасха көнне кулга чүпрәк тотып бер җирне дә сөртергә дә, җыештырырга да ярамый, йомыркаларны да алдагы көнне буяп куябыз. Шимбә көнне чиркәүгә барып, дога кылып кайтабыз, ә Пасха көнне балалар, туган—тумачалар белән бергәләп бәйрәм итәбез. Ул көнне күбебез зиярәткә барып, үлгән мәетләребезнең каберләрен чистартып, аларга дога кылып кайтабыз.

Бу олы вакыйганың асылында дин тотучыларны иң югары гомумкешелек идеаллары нигезендә яшәргә чакыру ята. Пасха, безнең күңелләребездә тынычлык, иминлек һәм гаделлекнең тантана итәчәгенә өмет-ышаныч тудырып, якыннарыбызга, бер-беребезгә карата ярату һәм ихтирам тойгыларын гәүдәләндерә. Ул бездә намус белән яшәү, игелекле булу, мохтаҗларга ярдәм итү кебек изге теләкләр уята”

Шунысы куанычлы, диннәр һәм милләтләр арасында татулыкны ныгытуга актив ярдәм итеп, бүген дин җәмгыятьне рухи яңартуда көннән-көн зуррак роль уйный. Бу күркәм эшкә руханиларның тырышлыгы һәм гыйбадәтханәләрне торгызу, шул исәптән Изге Ананың Казан иконасы табылган урында гыйбадәт кылу үзәген торгызу, зур этәргеч бирә.

Рус, чуаш халкының тагын зур бәйрәмнәренең берсе-Раштуа бәйрәме. Раштуа көне-Алланың христиан динен тотучылар өчен җиргә җибәрелгән пәйгамбәре Гайсә Коткаручы туган көн. Бу бәйрәм чиркәү

яктылыгы һәм исе торакны һәм күңелне чистарта, дип ышаналар.

Праваслау динендәгеләрнең кышкы салкында үтә торган тагын бер изге бәйрәмнәре-Качману(Крещение) бәйрәме бар. Качману — бөек бәйрәм, яңа календарь буенча 19 гыйнварда бәйрәм ителә.

Уразаны тәмамлап, керәшеннәр, православие динентотучылар7 гыйнварга каршы төндә, изге Раштуа бәйрәмен каршылый.

Праваслаудинендәгеләр6 гыйнвар көнне төнлә чиркәүләрдә иртәнгә кадәр келәү итеп — гыйбадәт кылып, исәннәр һәм бакыйлыкка күчкән туганнары өчен шәмнәр яндырып, язык — гөнаһларны кичерүне сорап бу бәйрәмне каршы алалар.

Раштуа көнне һәр православие христианына чиркәүгә бару мәҗбүри. Бу көнне йортларда кабызган шәмнәрнең көннәре була. Качману көнен икенче төрле Белем бирү көне һәм Яктылык көне дип тә йөртәләр — аның алдыннан борынгыдан ук калган буенча суга чумылдыру йоласы үтәлә.

Безнең районыбызда да Качману көнендә суга чуму йоласы бар. Аның өчен Шәпкә сулыгында махсус урын әзерләнгән. Суга чуму вакытын безнең хәбәрчеләребез төшереп кайтканнар ( 7 нче кушымта).

Безнең гимназиябездә дә төрле милләт балалары белем ала. Без бер-беребез белән үзара дус- тату яшибез, бер-беребезнең динен хөрмә итәбез.

IV-БҮЛЕК

Минемкүзәтү нәтиҗәләре

Авыл исеме

Авылда яшәүче милләт кешеләре

Шушы халыклар катнаша торган бәйрәмнәр, йолалар

Базарлы Матак(район үзәге)

Татарлар, руслар, чуашлар,керәшеннәр,таджиклар,

әрмәннәр

Ураза гаете, Корбан гаете, Сабантуй,Мөстәкыйльлек бәйрәме, Раштуа,Качману

Салман авылы

Татарлар

Ураза гаете, Корбан гаете, Сабантуй,Мөстәкыйльлек бәйрәме, Каз өмәсе,Исем кушу йоласы

Чаллы авылы

Татарлар

Ураза гаете, Корбан гаете, Сабантуй,Мөстәкыйльлек бәйрәме, Каз өмәсе,Исем кушу йоласы

Ташбилге авылы

Татарлар

Ураза гаете, Корбан гаете, Сабантуй,Мөстәкыйльлек бәйрәме, Каз өмәсе,Исем кушу йоласы

Иске Матак авылы

Руслар, чуашлар

Раштуа,Качману, Пасха, Боз озату, Мөстәкыйльлек бәйрәме

ЙОМГАКЛАУ

Шулай итеп, мин куйган максатыма ирештем, билгеләнгән бурычлар үтәлде: Әлки төбәгендә яшәүчеләрнең бәйрәмнәре, гореф- гадәтләре, йолалары турында күп мәгълүмат тупладым, таблицага яза бардым. Халыкларның бәйрәм, йолаларына юнәлтеп язылган хезмәтләр белән таныштым, тел һәм әдәбият дәресләрендә безнең мәктәп укытучылары тарафыннан кулланыла торган татар фольклоры җыетыгыннан кирәкле мәгълүматлар алдым.

Хәзерге вакытта бик күп бәйрәмнәр үткәрелә, ләкин борынгы әби-бабаларыбыздан килгән йолаларыбыз, гореф-гадәтләребезнең кайберләре югала бара. Минем уйлавымча, күптәннән килгән бәйрәм ,йолаларны саклау һәм кабат торгызу эшендә эзлеклелек җитми һәм бу борынгы йолаларыбызны начар белүебездән дә килә. Иң аянычлысы—халыкның гореф – гадәт, йола һәм бәйрәмнәр мирасын буыннан – буынга тапшыру механизмы югалуда, Җәмгыятьтә үз – үзеңне тотарга һәм, гомумән, яшәргә өйрәтә торган, гасырлар буена сыналган үрнәкләрнең югалуында, бозылуында. Шушы уйлар миңа, өлкән буын хәтерендә сакланып калган, кайбер йола, бәйрәмнәрне язып алырга этәргеч ясады. Мин үз эшемдә Әлки төбәгендә кайбер йола һәм бәйрәмнәрнең ничек уздырылуын күрсәтергә теләдем. Минем бәхеткә авылларыбызда борынгы йолаларны искә төшереп,матур итеп сөйләп бирә белгән өлкәннәребез сирәк булса да очрады. Алар исән чагында, белгәннәрен язып алып каласы, саклыйсы иде.

Халыкны тәрбия итүдә бәйрәмнәр, йолалар һәм төрле тәртип

кагыйдәләре (ритуаллар) бик зур урын алып тора. Аларда тупланган тирән кешелекле идеяләр, халыкның яшәү рәвеше белән тыгыз бәйләнгәнлек кешенең рухи баюына ярдәм итә, аның рухын һәм хезмәткә дәртен күтәрә.

Һәр халыкның да рухи мәдәниятендә туган тел төп урынны алып тора.Халыкның милли йөзе,гореф-гадәтләре йолалары,туган тел,үз ана теле саклаган очракта гына саклана.

Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/31441-tatar-halyk-folklory

Автор: Хайрова Айгуль Равилевна
Должность: преподаватель татарского языка и литературы

Учебное заведение: ГАПОУ ЕПК
Населённый пункт: город Елабуга, Республика Татарстан
Наименование материала: методическая разработка
Тема: «Разработка внеклассного мероприятия Татар халык ашлары»

Раздел: среднее профессиональное

Рассмотрено
на заседании ЦМК
________________________
Голованова О.Н.
«_____» _______________
2015г.

.
Согласовано
зав.методкабинетом
_____________________
Хатипова Е.Х.
«_____» _____________
2015г.
Утверждено
замдиректора по УПР
_____________________
_
Тихомирова Н.В.
«_____» ________2015г .

МЕТОДИЧЕСКАЯ РАЗРАБОТКА

внеклассного мероприятия

«Татар халык ашлары»

Подготовили:
преподаватели татарского языка
и литературы
Хайрова А.Р.
Зиганшина Э.М.
Елабуга 2015 г.

В данной методической разработке представлена методика организации
и проведения внеклассного мероприятия по теме «Татар халык ашлары».
Министерство образования и науки Республики Татарстан
Государственное автономное образовательное учреждение
среднего профессионального образования
«ЕЛАБУЖСКИЙ ПОЛИТЕХНИЧЕСКИЙ КОЛЛЕДЖ»

Методическая разработка внеклассного

мероприятия

Лист: 2 из 10

Редакция: 1-2015
Целью методической разработки является развитие у студентов чувства
любви и уважения к традициям и музыке татарского народа, узнавание новой
информации
об
истории
татарской
национальной
кухни,
ознакомление
с
образцами татарской национальной кухни.

Разработка
предназначена
для
использования
преподавателями
на
классных часах.

Пояснительная записка

Реализация личностно-ориентированной технологии обучения является
одной из основных задач современного образования. Педагогический процесс
при
личностно-ориентированной
педагогике
направлен
на
развитие
уникальной
целостной
личности,
развитие
ее
задатков
и
творческого
потенциала. При этом необходимо учитывать возможности и особенности
каждого студента.
Внеклассные мероприятия, проводимые в свободной игровой форме,
способствуют
решению
вышеозначенной
задачи,
поскольку
создают
комфортность общения, поддерживают интерес к учебе и непрерывный рост
каждого студента, участвующего в проведении и подготовке мероприятия.
Каждый студент может найти себе дело по душе: участие в оформлении или
организация
команды,
подготовка
материалов
к
турниру
или
участие
в
выступлении.
Практика свидетельствует: чем разнообразнее по форме и богаче по
содержанию
жизнь
студентов
в
колледже,
тем
успешнее
развиваются
их
творческие способности, раскрываются сильные стороны личности молодых
людей, растёт их интерес к знаниям, тем самым плодотворнее протекает
процесс обучения и воспитания.

Данное внеклассное мероприятие посвящено популяризации татарского
языка и литературы.
Методическая разработка адресована преподавателям образовательных
учреждений среднего профессионального образования.

Оглавление

Методическая разработка внеклассного

мероприятия

Лист: 3 из 10

Редакция: 1-2015
1.Введение
2.Подготовительный этап
3.План мероприятия
4.Методика проведения
5.Сценарий проведения
6.Заключение
7.Список литературы

ВВЕДЕНИЕ

Методическая разработка внеклассного

мероприятия

Лист: 4 из 10

Редакция: 1-2015

Кулинарное
искусство
татарского
народа
богато
своими
традициями.
Сложилось
оно
в
результате
многовекового
развития,
тесно
связанного
с
окружающей средой, как природной, так и этнической. Глубинные же корни
ведут в тюркский мир – к традициям народов Волжской Булгарии, Золотой Орды,
Казанского ханства. Основу татарской кухни составляли продукты крестьянского
хозяйства. Это различные зерновые и бобовые в виде муки и крупы. Любимым
мясом
поволжских
татар
считается
баранина,
хотя
широко
используется
и
говядина. Лошадей так же разводили не только для хозяйственных нужд: конина
шла
в
пищу
как
в
вареном,
так
и
в
соленом,
валеном
виде,
в
виде
колбасы.Значительным подспорьем являлось птицеводство (куры, гуси, утки),
пчеловодство.
Молоко использовалось, главным образом, в переработанном виде –
творог, сметана, сливки, катык, айран и другие.
Помимо этих продуктов татары издавна широко использовали привозной
рис,
пряности,
южные
сухофрукты
(изюм,
урюк,
чернослив),
чай.
Из
всего
многообразия блюд наиболее характерными для традиционной татарской кухни
являются, во- первых, супы и бульоны, мясные, постные ( вегетарианские),
молочные, названия которых определялись по названию заправленных в них
продуктов – круп, овощей, мучных изделий. Именно разнообразие последних
( токмач, умач, салма и др.) является приметноой чертой татрской кухни. А суп –
лапша на мясном бульоне до сих пор остается обязательным блюдом и во время
приема гостей. В бульоне подовались и пельмени, которые готовились так же и к
званым обедам.Тесту татары всегда придавали большое значение и хорошо умели
его
готовить.
Во-
вторых,
обилие
мучных
изделий,
используемых
как
в
повседневной
пище,
так
и
по
случаю
званых
обедов.
Тесту
татары
всегда
придавали большое значение и хорошо умели его готовить, причем одинаково
искусно выпекают пироги из кислого ( дрожжевого) и пресного, простого и
сдобного, крутого и жидкого теста, с начинкой и без начинки, хотя именно
изделия с начинкой придают своеобразие татарской кухни.
Татарская кухня очень богата изделиями из сдобного и сладкого теста,
которые подовались к чаю: чельпек, катлама, кош теле, паштет и.т.д.. Кстати,
многие из них по содержанию, способу приготовления типичны для тюркских
народов в целом. “Чайный стол – душа семьи”, говорят татары, подчеркивая тем
самым не только свою любовь к чаю, как к напитку, но и значимость его в
застольном ритуале. Это третья характерная особенность татарской кухни. Пьют
чай
крепким,
горячим,
нередко
разбавляя
молоком,
сливками.
Без
чая,
по
существу,
не
обходится
ни
один
прием
пищи.
Чай
с
печеными
изделиями
(коймак, кабартма) порой заменяют завтрак, обед или ужин. Чай – непременный
атрибут встречи гостя, причем любого – званого и незваного.
Кстати, угощение начинается с раздачи каждому участнику специальной
салфетки, которую растилают на колени. В прошлом нередко для этих целей
использовали одно длинное – метров 15- 20 полотенце.
Появление
на
званом
обеде
нежданного
гостя,
особенно
если
это
человек
приезжий, считается хорошим предзнаменованием. Украшением же застолья и

Методическая разработка внеклассного

мероприятия

Лист: 5 из 10

Редакция: 1-2015
сейчас остается хорошая беседа: “Ашның тәме тоз белән – мәҗлес яме сүз
белән”, — считают в народе.

ПОДГОТОВИТЕЛЬНЫЙ ЭТАП
Современная молодежь должна уметь формировать представление о кухне
в
целом
и
о
татарской
кухне
в
частности,
знать
историю
татарской
национальной
кухни,
научиться
готовить
татарские
национальные
блюда,
определять ее особенности.
Преподавателем был найден материал:
— высказывание великих людей;
— игры;
— презентации;
— информативный материал;
— видеоматериал
При проведении мероприятия были использованы образцы татарской
национальной кухни: губадия, треугольники, сметанник, хворост.

ПЛАН МЕРОПРИЯТИЯ

Тема
: «Татарская национальная кухня»

Цели
:
— развитие творческой деятельности и способностей студентов, ознакомление
студентов
с
татарской
национальной
кухней,
развитие
речевых
навыков
студентов.
-воспитание у студентов чувства любви и уважения к татарской нации, кухне,
гордости
(детям-татарам)
за
свою
нацию,
сплочения
студенческого
коллектива;


формирования
у
студента
представления
о
татарской
кухне,
ее
особенностях,
традициях
татарского
народа,
о
современных
технологиях
приготовления различных блюд, формирования у студентов умений вжиться в
роль.

Вид мероприятия
: урок – экскурсия в ресторан «Татар халык ашлары»

Сфера:
общественное питание

Социальная роль
: нравственная

Место проведения:
аудитория учебная

Время проведения:
1.30 минут.

Оформление :
плакаты , интерактивная доска, проектор, оформление
«ресторанного стола с угощениями татарской национальной кухни» (стол,
угощения, самовар).

Участники:
студенты группы 521.

Методическая разработка внеклассного

мероприятия

Лист: 6 из 10

Редакция: 1-2015

МЕТОДИКА ПРОВЕДЕНИЯ


В аудитории собираются студенты группы 521, приглашенные гости.
Участники мероприятия занимают рабочее место.
Ведущий (преподаватель) открывает ресторан, представляет присутствующих
гостей – участников посетителей ресторана и жюри.
Преподаватель, используя презентацию:
— сообщает тему и цели мероприятия;
— представляет участников мероприятия, жюри.
Ведущая (студентка 521 группы) читает стихотворения, предоставляет
информативный материал.
Ведущий (студент) читает стихотворение.

Ведущий
(преподаватель)
представляет
презентации,
информативный
материал
на
компьютере
на
тему:
«Татар
халык
ашлары».
Презентации,
информативный материал подобраны согласно целям и задачам мероприятия.
Мероприятие
начинается
с
музыкального
оформления

татарской
танцевальной музыки. Проводится игра «Правильное название блюда» (нужно
сложить
все
буквы
в
правильное
название
блюда).Выигравший
получает
звездочку.
Ведется беседа о татарской и русской национальных блюдах. Студенты
рассказывают
про
татарскую
кухню.
Далее
проходит
игра
«Угадай
не
национальное блюдо» (студенты из выбранных картинок на доске убирают те
картины,
которые
не
входят
в
татарскую
кухню).
Выигравший
получает
звездочку.

Ведущий (студент) дает информативный материал о традициях
татарского народа, относящихся к кухне. После этого он поет татарскую
песню.
Ведущий (преподаватель) развивая тематику татарских традиций, показывает
участникам словарь татарских фразеологизмов, далее ведущий рассказывает о
10 фразеологизмах, касаемо татарской кухни, еды, продуктов. Происходит
обсуждение этих высказываний с участниками.

Ведущий
(преподаватель)
показывает
видеоролик
технологии
приготовления
татарского
национального
блюда
«чак-чак».
Обсуждение
с
участниками данного видеоролика.
Ведущий (студент) дает информацию о культуре чаепития. Далее ведется
обсуждение со студентами о различных традициях разных народов культуры
чаепития.
Ведущий (преподаватель) подводит итоги внеклассного мероприятия,
связывая его с получаемой студентами 521 группы профессией «Технология
продукции общественного питания».

Методическая разработка внеклассного

мероприятия

Лист: 7 из 10

Редакция: 1-2015

Ведущий
(преподаватель)
дает
слово
студенту,
который
читает
стихотворения, зазывающий к чаепитию. Преподаватель награждает активных
студентов. Чаепитие с гостями и студентами.
На экране высвечивается и проигрывается гимн Татарстана.

СЦЕНАРИЙ МЕРОПРИЯТИЯ

«Татар халык ашлары»

Ход мероприятия

Ведущий:
Хәерле көн кунаклар һәм укучылар! Без бүген сезнең белән татар
халкына гына хас булган милли ашлары турында сөйләшербез.
Д
әресебезнең
темасы “Татар халкының мили ашларын өйрәнү һәм әзерләү”

дип атала.

Дәресебезнең

төп

максаты
Татар халкының гореф- гадәтләрен хөрмәтләү,
татар
халкының
милли
ризыкларына
кызыксыну
уяту, толерант
шәхес
тәрбияләү.

Ведущая (студентка)
: Ишек ачыла, ишек ябыла
Ишек ачык түрдән үтегез
Кайчан булмасын , рәхим итегез.
Кем килсә дә чыгармабыз борып ,
Ачарбыз күңел, әңгәмә корып.
Туклану — кешенең яшәве өчен төп шартларның берсе. Кешенең сәламәтлеге
дә, аның эшкә сәләтлелеге дә һәм хәтта озак яшәве дә туклануны дөрес
оештыруга бәйләнгән. «Раннур» нәшриятында басылып чыккан «Татар халык
ашлары» китабы да нәкъ менә туклану мәсьәләләрен яктырта.
Татар
ашларын
әзерләү-пешерүнең
төгәл
рецептларын
булдыру,
аларны
халыкка
җиткерү
буенча
бик
күп
еллар
дәвамында
зур
эш
башкарган
күренекле
аш-су
остасы
Юныс
Әхмәтҗановның барлык мирасы да бергә
туплап
чыгарылды.
Китапта
төрле
ашларны
ничек
әзерләргә
өйрәткән
киңәшләр
бирелә.
Анда
яшелчә
һәм
ит,
диңгез
һәм
елга
балыгы,
камыр
ашлары, үләннәр, җиләк-җимеш, гөмбә, сөт ашлары, кыргый җәнлек һәм кош
итләреннән ашамлыклар, чәй турында һәм башка бик күптөрле мәгълүматлар
бар. Азыкны ничек эшкәртү, чистарту, саклау турындагы һ. б. киңәшләр
китапта зур урын алып тора. Китап 14 бүлектән тора. Һәр бүлек ахырында
файдалы киңәшләр бирелеп барыла. Иң соңыннан табын әзерләү, табында
утыруның милли традицияләре хакында да мәгълүматлар бирелә. Әлеге китап
төсле фоторәсемнәр белән дә бизәлгән.

Ведущий (студент)
: Ямьле матур көн иде,
Чакырдык без кунаклар.
Кунакларны сыйларга,
Салдык майлы коймаклар.
Чыж-чыж итеп коймаклар
Җәелде, әй, җәелде.
Менә тагын кечкенә

Методическая разработка внеклассного

мероприятия

Лист: 8 из 10

Редакция: 1-2015
Булып калды, җыелды
Җыелды, әй, җыелды.
Аннан ары кабарды
Кабарды,әй, кабарды.
Шиңде, юп-юка калды
Пеште инде коймаклар.
Сыйландылар кунаклар,
Тордылар, баш иделәр
Таралдылар, әй, шатлар.

Ведущий
: Ә хәзер мин сезнең белән уен уйнап алам. Сезгә бирелгән хәрефләр
җыелмасы, шулардан татар халык ашын танып алырга кирэк.

Ведущий
: Ә хэзер без сезнең белән татар халык традицияләре һәм ашлары
турында аралашып алыйк әле дуслар.

Студент
: Татар халкының милли традицияләргә бай ашлар әзерләү осталыгы
бик күптәннән килә. Ул күп гасырларга сузылган табигый, шулай ук этник
әйләнә-
тирә
мохит
белән
тыгыз
бәйләнгән
үсеш
нәтиҗәсе.
Тирәндәге
тамырлар исә төркиләр дөньясына – Болгар йортына, Алтын Урдага, Казан
ханлыгына барып тоташа.

Студент
:
Татар халык ашларының нигезен крестьян хуҗалыгы продуктлары
тәшкил иткән. Болар – бөртекле ашлык һәм кузаклылардан әзерләнгән оннар
һәм ярмалар.

Студент
: Идел буе татарлары аеруча сарык итен яратып ашаган, сыер итен дә
шактый күп кулланганнар. Атларны хуҗалык ихтыяҗлары өчен генә түгел,
бәлки ите өчен дә үрчеткәннәр, ат итен пешереп ашаганнар, тозлаганнар,
каклаганнар,
казылык
ясаганнар.
Кошлар
(тавык,
каз,
үрдәк)
үрчетү,
умартачылык белән шөгыльләнү хуҗалык өчен зур ярдәм булган.

Студент
: Сөтне, башлыча, эшкәртеп – эремчек, каймак, сөт өсте, катык, әйрән
һ. б. рәвешендә кулланганнар. Бу продуктлардан тыш, татарлар читтән
китерелгән дөге, аш тәмләткечләр, кипкән җиләк – җимешне (йөзем, өрек,
кара җимеш), чәйне бик күптәннән кулланганнар.

Студент
:
Гаять
күптөрле
ашамлыклардан
татар
халкына,
беренчедән,
традицион ашлар һәм шулпалар хас: итле, сөтле, кысыр ашлар; аларның
исемнәре ашка нәрсә салуга – ярма, яшелчә, камыр салынуга карап билгеләнә.
Ашка сала торган камыр эшләнмәләренең төрлелеге (токмач, умач, чумар,
салма һ.б.) татар табынының үзенчәлекле ягы. Ә ит шулпасында пешерелгән
токмач
белән
әле
хәзер
дә
кунак
сыйлыйлар.
Пилмәнне
дә
шулпа
белән
биргәннәр, аны да кунак чакырганда әзерләгәннәр. Икенчедән, татарларда
камырлы ашлар гомүмән күп кулланыла, аларны көндәлек ашамлык буларак
та,
кунак
чакырганда
да
әзерлиләр.
Камырны
татар
халкы
һәрвакыт
бик
тырышып һәм җиренә җиткереп әзерләгән. Шунысы да бар, ашамлыкларны
әче (чүпрү салган) һәм төче, гадәти һәм татлы, каты һәм сыек камырдан да,
эченә берәр нәрсә салып һәм салмыйча да оста пешергәннәр. Тик шулай да
нәкъ менә эчле камыр ашлары табынның тагын бер үзенчәлеге булып тора.

Методическая разработка внеклассного

мероприятия

Лист: 9 из 10

Редакция: 1-2015

Ведущий
: Рәхмәт сезгә укучылар. Бик кызык итеп сөйләдегез. Ә хэзер без
сезнең белэн тагы бер уенны уйнап алабыз. Сезнең максатыгыз татар халык
ашларына керми торган ашамлыкны табарага.

Ведущий
:
Дөрестән
дә
,Һәр
бер
милләтнең
тормыш-көнкүреш
тәртибе
үзенчәлекле
күп

йолалар
,
гореф-гадәтләр

белән
бәйләнгән.
Йола
дип
милләтнең
яшәешенә
борынгы
заманнарда
ук
кереп
урнашкан
тормыш-
көнкүреш, дин кануннарын үтәү белән бәйле тәртип һәм гадәтне атыйлар.
Мәсәлән,
исәнләшү-сәламләшү
тәртибе,
зур
эш
башкарыр
алдыннан
олылардан фатиха алу тәртибе, юлга чыгар алдыннан дога уку h.6.
Гореф — гадәт — халыкка хас, нык урнашкан үзенчәлек, һәркем үтәргә тиешле
кагыйдә, канун. Мәсәлән, кунакны каршы алганда татар халкы чәкчәк белән
каршы ала. Ә урыс халкы?
Соңгы
елларда
халкыбызның
туган
җиренә,
туган
теленә,
үткәненә,
мәдәниятенә игътибары арта башлаганы сизелә. Бу үзгәреш йола, гореф-гадәт
һәм бәйрәмнәрне үткәрүгә, онытылганнарын торгызуга һәм яңартуга китерә.
Татар халкының борынгыдан килгән ел фасылларына бәйле Сабантуйлары,
Нәүрүз,
Питрау,
Нардуган,
бәйрәмнәре;
ислам
диненә
бәйле
Рамазан
һәм
Корбан бәйрәмнәре; йолаларга бәйле каз өмәсе, исем кую, туй мәҗлесләрен
уздыру, аш-су әзерләү бүгенге көндә дә сакланган.
Гасырлар дәвамында халыкның күңеленә сеңгән йола Һәм бәйрәмнәрнең рухы
безнең әдәбиятыбызда чагылыш тапкан.

Ведущий
:
Рәхмәт
сезгә
укучылар.
Ә
хэзер
мин
сезгә
татар
фразеология
сүзлеген күрсәтәм. Һәм аннан мин сезгә 10 фразеологизмны укып китәсем
килә.(Работа со студентами над переводом и пониманием фразеологизмов)

Ведущий
: Рәхмәт сезгә укучылар, булдырдыгыз. Хәзер без сезнең белән “Чәк-
чәк” ясалышы технологиясенә карата видеоролик карап узарбыз.(Просмотр
видеоролика с технологией приготовления чак-чака “Чак-чак”)

Ведущий
:
Укучылар,
чәк-чәк
ясауның
технологиясен
сөйләп
бирегез
әле.
(Студент рассказывает технологию приготовления чак-чака)

Ведущий:
Укучылар чәк-чәкне чәй белән эчәләр
.
Чәйне яраткан эчемлек
буларак кына түгел, бәлки гореф- гадәт буларак та әһәмиятенә басым ясап,
“Чәй яны – гаилә җаны», ди, халык. Бу – татар халык ашларының өченче
үзенчәлеге. Чәйне куе итеп, кайнар килеш, еш кына сөт, сөт өсте белән эчәләр.
Чәйсез
бер
генә
табын
да
үтми
диярлек.
Кайагында
камыр
азыклары

кабартма, коймак белән чәй иртәнге, төшке яисә кичке ашны алыштыра.
Чакырган кунакны да, чакырылмаганын да чәй белән сыйламый калмыйлар.
Сүз уңаенда әйтеп үтик, башта һәр кешегә тастыамал бирәләр, аны тез өстенә
ябалар. Элегрәк бөтен кеше өчен 15- 20 метрлы бер генә сөлге кулланганнар.
Чакырылган кунаклар мәҗлесенә көтелмәгән кунак, бигрәк тә чит кеше килеп
керсә, моны яхшылыкка юраганнар. Табын янындагы күңелле әңгәмә хәзер дә

Методическая разработка внеклассного

мероприятия

Лист: 10 из 10

Редакция: 1-2015
мәҗлес күрке булып тора. “Ашның тәме тоз белән, мәҗлес яме сүз белән”, ди
халык .

ЗАКЛЮЧЕНИЕ

Ведущий:
Рәхмәт укучылар сезгә бүгенге ачык чараны ямьләндергән өчен,
рәхмәт
сезгә
кунаклар
килгән
өчен.
Сезнең
профессиягез
туклану
белән
бәйләнгән,
сез безнең көллияттә төрле ашлар пешерергә өйрәнәсез, татар
халык ашларын да үз өегездә туганнар белән яратып пешерерсез дип уйлап
калам. Ә хэзер сүземне Динарга бирәсем килә.Рәхим итеп тыңлагыз, өстә
янына рәхим итегез.

Студент
:
Энҗе Мөэминова “Чакыру.”
Безнең халык кунакчыл:

Якты чырай—такта чәй”, — дип,
Каршы ала кунакны.
Ата- баба гадәтләрен
Без дә дәвам итәбез
Безгә кунакка килегез –
Көтәбез!
Һәр кемгә чыгар өлеш:
Бар кыстыбый һәм бәлеш!
Җитешегез, кунаклар,
Кыстатмагыз, кунаклар!
Өйгә кайтып китәргә
Ашыкмагыз, кунаклар!

5-6нчы сыйныфлар өчен класстан тыш чара.

Укытучы: Вәлиәхмәтова Гөлназ Мәҗит кызы.

Тема: Татар халык авыз иҗаты.

Максат: Халык авыз иҗатының бай тарихы белән таныштыруны дәвам итү. Укучыларның рухи дөньясын баету, аларга әхлакый һәм эстетик тәрбия бирү.

Җиһазлау: мультимедиа, тактада язылган язу (татар халык авыз иҗаты), магнитофон, битләр, каләмнәр.

Дәрес барышы:

Оештыру моменты: Исәнмесез, укучылар! Исәнмесез кадерле кунаклар!

Безнең бүген гадәти булмаган дәрес узачак. Безнең дәресебез уен формасында узачак.

(1нче слайд).

Экранга карап алыйк әле. Нәрсә турында без бүген сөйләшербез микән? (Халык авыз иҗаты турында)

Халык авыз иҗаты турында без күп сөйләштек. Бүген ныгытабыз гына. Татар халык иҗатына халык иҗат иткән әсәрләр керә. Алар язу булганчы ук барлыкка килгән. Аларның авторлары билгеле түгел. Бу әсәрләр телдән-телгә күчеп, бүгенге көнгә кадәр килеп җиткәннәр. Без бүген дә аларны яратып укыйбыз. Тикмәгә генә халык авыз иҗаты турында хикмәт энҗеләре, алтын бөртекләр дип әйтмиләр. Бу әсәрләрне шушы көнгә кадәр бөртекләп җыеп туплаганнар.

(2нче слайд)

Үзенең гомерен, бөтен эшчәнлеген, халык җәүһәрләрен өйрәнүгә һәм таратуга багышланган олуг әдибебез Нәкый Исәнбәт болай дип язган: “ Мин, мәсәлән, халык иҗаты әсәрләрен кечкенә Нәкый булганда җыя башлаган идем. Нәкый абзый булгач та туктамадым, инде менә Нәкый бабай булгач та авыз иҗатының әле һаман да ишеткән берсен җыям”- дигән. Татар халкы әкиятләр укырга, табышмаклар, мәкальләр әйтергә бик яраткан.

(3нче слайд)

Ә сез халык авыз иҗатының нинди жанрларын беләсез?

(әкият, мәзәк, табышмак һ.б.)

Бик дөрес, рәхмәт.

Дәресебез күңелле үтсен өчен, яраткан уеныбызны уйнап алыйк. “Безнең уен” дип атала. Алдан без сезнең белән ике командага бүлендек. Жюри әгъзаларыбыз да бар. Командаларның исемнәрен дә язып куйдык. 1нче команда “Йолдызлар”, икенче команда “Кояш”. Һәр команданың уйнаучысы номерланган. Уеныбызны башлыйбыз. Жюри барысын да язып, санап барыгыз. Уенның тәртибе белән таныштырам. Сул яктан жанрлар язылган, ун яктан баллары. Дөрес җавап бирсәгез, биремне үтәсәгез баллар күп җыярсыз. Ахырдан жюри санап, нәтиҗәләрне әйтәчәк.

Мәкальнең башы язылган, дәвамын әйтәсез.

Табышмакның җавабын белергә кирәк.

Әкиятнең өзеге буенча, әкият исемен әйтергә кирәк.

Җырларның көйләре буенча, җырның исемен әйтәбез.

Йолаларны белергә кирәк.

Иң кызыгы “Серле сандык”. Анда бирелгән биремнәр.

Башлыйбыз, укучылар.

Мәкальләр

Батыр бер үләр, куркак мең үләр.

Дөя дә бүләк, төймә дә бүләк.

Эш кешене төзәтә, ялкаулык боза.

Кош канаты белән, кеше дуслык белән көчле.

Ана күңеле- балада,

Бала күңеле- далада.

Табышмаклар.

Лампа түгел – яктырта,

Мич түгел – җылыта.

(Лампа)

Ипи түгел, су түгел,

Авыр түгел, аз түгел,

Ансыз яшәү мөмкин түгел.

(һава)

Исе юк, төсе юк,

Аннан башка тормыш юк.

(су)

Ак кием кигән,

Яшел чугын элгән.

Тауга менә таяксыз,

Таудан төшә аяксыз.

р(е

(елан)

Әкиятләр.

Борын –борын заманда, кәҗә команда, әби-бабай тумас борын, әти белән икәү генә торган чагында, бар иде, ди, бер карт белән карчык.Аларның балалары юк иде,шуңар кайгылары бик зур иде, ди..” (Камыр Батыр)

Борын-борын заманда булган, ди, бер хатын.Аның булган , ди, өч кызы. Бу хатын, кызларымның өсләре бөтен,тамаклары тук булсын ди-ди ,көне-төне эшләгән,ди.” (Өч кыз)

Борын-борын заманнарда бер авылда яшәгән икән,ди, бер бабай. Бу бабайның бер кызы бер кәҗәсеннән башка бернәрсәсе дә булмаган, ди. Бик ярлы булган бу.Көннәрдән бер көнне үзенең кызын болынга кәҗәсен көтәргә җибәргән.Кыз кәҗәне көн буена болында көтеп йөргән, ди.” (Батыр әтәч)

Борын заманда яшәгән бер бабай.. Аның бер малае булган. Аталы – уллы яшиләр болар бер начар гына өйдә. Үләр алдыннан бабай малаена әйтә:

— Балам,ди, минем сиңа калдырырлык бер нәрсәм дә юк инде, тик бер башмагым гына бар. Кая барсаң да шуны калдырма, ул сиңа кирәк булыр,-ди.” (Башмак)

5. ”Төннәрдән бер төнне убырлы карчык, ниндидер явызлык эшләргә чыгып киткәндә, ишеккә йозак салырга оныткан, ди. Көлгә салган күмәчләрен дә калдырып киткән, ди. Аның чыгып китүе булган,ишекнең ачык калуын белгәч тә, Гөлчәчәк әниләренә китәргә җыена башлаган, ди.”

(Гөлчәчәк)

Җырларның көйләрен аудиоязмада тыңлыйлар.

Йолалар

Татар халкында кышкы чорда башкарылган иң характерлы йола. Ул кояш календаре буенча иске елның тәмамлануы, яңа елның башлануы чорына туры килгән. (Нардуган)

Яз көнендә иң башлап үткәрелгән элекке иң олы йола –бәйрәм. Фарсы-таҗикча «яңа көн» дигәнне аңлата. (Нәүрүз)

Муллык һәм елның җиңел килүен теләп корбан ашы пешерү, бөтен авыл белән җыелып үткәрү. (карга боткасы)

Татарларның традицион көнкүрешендә язгы кыр эшләре башланыр алдыннан үткәрелеп килгән иң зур һәм иң күңелле милли бәйрәм. (Сабантуй)

Басулардан барлык уңыш җыелып беткәннән соң үткәрелә торган бәйрәм. (Сөмбелә).

Сабыйны котлап каршы алуга, аны явыз көчләрдән саклауга, сау-сәламәт үсүен һәм киләчәге бәхетле булуын теләүгә юнәлдерелгән. (Бәби ашы)

Көзләрен һәм кыш айларында авыл кызлары хуҗалары кунакка киткән өйгә җыела торган булганнар. (Аулак өй)

Көз көне кызлар җыелышып, казларны йолкыганнар, төрле уеннар уйнаганнар. (Каз өмәсе)

Кеше тормышының иң җаваплы һәм иң күркәм чоры, кешенең, гаилә корып, мөстәкыйль тормышка аяк баскан вакыты. (Никахлашу-өйләнешү.)

Серле сандыкта төрле иҗади биремнәр бирергә мөмкин.

Уенны уйнап бетергәч. Жюри балларны санап, нәтиҗә чыгара. Бүләкләр бирелә

 Рефлексия.

Балалар, дәрес барышында нәрсәләр белән таныштык? Үз алдыбызга куйган максатка ирешә алдыкмы:

— Татар халык иҗаты нинди төрләргә бүленә?

Бәяләү.

 Халыкның сүнмәс таланты белән иҗат ителгән фольклор әсәрләрен без бүген дә яратып укыйбыз. Язучылар, шагыйрләр, композиторлар һәм рәссамнар өчен исә халык авыз иҗаты әсәрләре бетмәс-төкәнмәс илһам чишмәсе булып тора.

Йомгаклау: Бүгенге дәрестә катнашуыгыз өчен барыгызга да бик зур рәхмәт. Татар халкының җыр чишмәсе чал гасырлар түреннән агып килә, юлында карурманнар, биек тау кыялар очраса да туктамаган ул чишмә, үзенең сихерле моңнары, тылсымлы авазлары белән кешеләргә куаныч, юаныч, дәрт биреп, һаман челтерәп ага, һаман җырлана торсын иде дигән теләктә калам.

Тема: Милли йола һәм бәйрәмнәр

(“Могҗизалар кыры” уены)

Максат: укучыларны милли рухта тәрбияләү, үткәннәрне

онытмаска, ихтирам итәргә өйрәтү, уйлау,

фикерләү сәләтләрен үстерү, милли бәйрәм һәм

йолаларны белүләренә ирешү.

Җиһаз: “Ачык сандык” альбомы, Р.Уразманованың

“Милли йола һәм бәйрәмнәр”, Ә.Кәримуллинның

“Татарлар: исемебез һәм җисемебез” китаплары.

Уен телевизион тапшыруга охшатып алып барыла.

I тур

XIX гасырда Урта Идел буенда татарлар яшәгән авылларда үткәрелгән бәйрәм. Бу сүзнең мәгънәсе “яңа көн” дигәнне аҗлата. Урта Азиядә, Иранда, Әфганстанда Яңа елны каршылау бәйрәме итеп үткәрелә.

(Нәүрүз)

II тур

Үзенә генә хас булган йола, атрибутларын һәм күңел ачу төрләрен үз эченә алган Казан татарлары бәйрәме.

(Сабантуй)

III тур

25 декабрьдән алып 5 январьга кадәрге чорда үткәрелгән бәйрәм. Бәйрәмнең төп мизгелләре түбәндәгеләр: кеше танымаслык итеп киенеп, йорттан йортка керү, йөзек салып багу, кызларның язмышы турында, кияү булачак кеше турында төрлечә багулар.

(Нардуган)

Тамашачылар туры

Татар халык авыз иҗаты әсәрләрен санагыз.

(Әкият, табышмак, санамыш, уеннар, мәкаль, бәет, мөнәҗәт, алдавыч, җыр, үчекләү, бишек җырлары, сынамыш)

IV тур

Чистай өязе Татар Баганасы авылында әрәпә, Казан өязе Яңа Кишет, Кече Әтнә авылларында ат аягы кыздыру дип атаганнар. Бу йола бездә ничек атала? (Бирнә җыю)

Супер уен

XIX йөз ахыры XX йөз башында татарлар ясый торган йола. Аны башлап йөрүчеләр ирләр һәәм хатыннар да, картлар һәм карчыклар да, балалар һәм яшүсмерләр дә булырга мөмкин. Бу йола корылык куркынычы булганда бик еш үткәрелгән.

(Яңгыр боткасы)

Тема: Татар халык авыз иҗаты.

Максат: Татар халык авыз иҗаты әсәрләрен кабатлау. Алар ярдәмендә укучыларда, әдәплелек, әхлаклылык, ярдәмчел булу һәм башка уңай сыйфатларны тәрбияләү. Балаларда мирасыбызга карата мәхәббәт уяту.

Җиһазлау: мультимедиа, магнитофон, рәсемнәр.

Дәрес барышы

l. Кереш әңгәмә.

— Г.Тукай : “…халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул”, — дигән. Бу чынлап та шулай. Чөнки халкыбыз иҗаты – бик кыйммәтле хәзинә. Без бүген татар халык авыз иҗаты турында сөйләшербез. Укучылар, нәрсә соң ул халык авыз иҗаты?

(Укучыларный җавабы тыңлана)

— Әйе, укучылар, татар халкының авыз иҗаты бик күп төрле. Бер дәрестә генә аларның барысы турында да сөйләшеп бетереп булмый. Шуңа күрә без иң киң таралган төрләренә генә тукталып китәрбез. (3 нче слайд)

ll.Әкиятләр.

— Әйдәгез, әкиятләрдән башлап җибәрик. Хыял илендә яшим дисәң – яңа әкиятләр укы.

— Әкиятләрне сез бик яратасыз. Әйтегез әле, нинди әкиятләр була? Алар нинди төркемнәргә бүленәләр. (Тормыш-көнкүреш, хайваннар турында һәм тылсымлы)

— Әйе, дөрес. Мин сезгә әкиятләр укырга кушкан идем. Хәзер без аларны тыңлап китәрбез. Сыйныфташларыгыз сөйләгән вакытта игътибар белән тыңлап торыгыз. Сез әкиятнең исемен һәм аның кайсы төргә кергәнен әйтергә тиешсез.

“Өч кыз” – тылсымлы әкият

“Әтәч белән төлке” – хайваннар турында

“Ялкай малай” – тормыш – кәнкүреш әкияте

— Укучылар, бу әкият нәрсәгә өйрәтә?

(Укучыларның җавабы тыңлана)

lll.Бәет.

— Нәрсә ул бәет?

(Укучыларның җавабы тыңлана)

— Әйе, элек булып үткән берәр фаҗигале хәлне тирән кичереш белән көйгә салып бәет әйтәләр. Без хәзер “Сак-Сок” бәетен тыңлап китәрбез. Игътибар белән тыңлап торыгыз.

(“Сак-Сок” бәетен тыңлау)

  • Бәет нәрсә турында?

  • Ул нинди булырга өйрәтә?

lV.Табышмак.

— Зиһенем үссен дисәң, сиңа табышмак ярдәм итәр. Кем генә табышмаклар яратмый икән? Ә нәрсә соң ул табышмак? Гадәттә берничә кеше арасында зиһен-хыял үткенлеген сынашып күңел ачулар була. Табышмак әйтешәләр. Табышмаклар бик күп төрле булалар. Алар табигать күренешләренә, аерым әйберләргә карата чыгарылалар.

— Мин сезгә рәсемнәр ясап килергә кушкан идем. Алар мин тәкъдим итәсе табышмакларның җаваплары. Хәзер экраннан табышмакларны укыйбыз һәм сез җавапларны күрсәтерсез.

1) Койрыгы җиргә тимәс,

Сырты көнгә көймәс. (Балык)

2) Көн йөри, төн йөри,

Бер атлам җир китә алмый. (Сәгать)

3) Бәләкәй генә олан,

Биленә каеш буган. (Себерке)

4) Аяксыз – кулсыз, күлмәк кия. (Мендәр)

5) Үзе атка атланган,

Аякларын арт якка салган. (Күзлек)

6) Җанлы җансызны кыйный,

Җансыз кычкырып елый. (Барабан)

— Укучылар табышмаклар ни өчен кирәк? (Алар зиһенне үстерә, белемнәребезне арттыра)

V.Җырлы-бию уеннар. (Физкультминутка)

Мондый төр уеннар күп гасырлар буена Сабантуй, җыен кебек бәйрәмнәрдә уйналып килгән. Безнең борынгы әби бабаларыбыз көйләп, җырлап, такмаклар әйтешеп бии торган булганнар. Әйдәгез, без дә ял итеп биеп алыйк.

(Әпипә көенә бию күнегүләрен кабатлау)

Vl.Мәкальләр.

— Әгәр дә сүздә акыл, хикмәт, тапкырлык ишетергә теләсәгез, мәкаль кыстырып сөйләргә яратучыны тыңлагыз. Мәкальләр – тирән мәгънәле җөмләләр. Аларның күбесендә кеше тормышта үз көченә, үз хезмәтенә таянырга тиеш дигән фикер әйтелә.

— Экранда бирелгән мәкальләрнең дәвамын әйтеп бетерегез:

Әнкәм йорты (алтын бишек)

Сөйли белсәң, (тыңлый да бел)

Ашаганың белән мактанма, (эшең белән мактан)

Калган эшкә (кар ява)

Сабыр төбе – (сары алтын)

Күп укыган (күп белер)

Кеше сөйләгәнне сөйләмә, (үзең күреп сөйлә)

— Мәкальләр нәрсәгә өйрәтә? (Эшне вакытында эшләргә, мактанмаска, әти-әнине хөрмәт итәргә, белемгә омтылырга, сабыр булырга һ.б.)

Vll. Мәзәкләр.

— Чәчмә формадагы сатирик һәм юмористик эчтәлекле, көтелмәгәнчә тапкыр тәмамлана торган җыйнак хикәяләүләрне мәзәк дип атыйлар. Аларда халкыбызның тапкырлыгы, шат күңелле, оста булуы күренә. Әйдәгез өй эшенә бирелгән мәзәкләрне сәхнәләштереп карыйк.

1 нче мәзәк.

Укытучы укучыдан сорый:

— Фаил, Кырым сугышы турында ни беләсең? Ул ничәнче елларда булган? Шул хакта сөйлә әле.

— Мин ул чорда тумаган идем, берни дә әйтә алмыйм, — ди малай.

2 нче мәзәк.

Укытучы Мараттан сорый:

— Марат, “ф” хәрефе белән башланган берәр сүз әйт әле.

— Фил.

— Дөрес. Ә син ни әйтерсең, Айдар?

— Тагын бер фил.

3 нче мәзәк.

Татар теле дәресендә укытучы сорый:

— Мин чабам, син чабасың, ул чаба. Бу кайсы заман була?

— Әлбәттә, тәнәфес вакыты.

4 нче мәзәк.

Укытучы сорый:

— Ләйсән, син нигә җөмлә ахырында берничә тыныш билгесе куйдың?

— Берсе дөрес булмаса, икенчесе туры килер дигән идем.

5 нче мәзәк.

— Укучылар, бер хикәя җөмлә уйлагыз.

Айгөл:

— Ат арба тарта.

— Дөрес. Хәзер шуны өндәү җөмләгә әйләндерегез.

Гадел:

  • На-а-а!

6 нчы мәзәк.

— Рәсим, ни өчен син мәктәпкә соңга калып киләсең?

— Укырга беркайчан да соң түгел, диләр ич.

7 нче мәзәк.

— Яле, Илшат, өй эшеңне күрсәт әле?

— Әни портфельгә салырга оныткан.

— Ә ни өчен үзең салмадың?

— Бездә шундый тәртип, һәр кеше эш урынын үзеннән соң җыештырып калдырырга тиеш.

— Укучылар, мәзәкләр нәрсә өчен кирәк? (Укучыларның җаваплары тыңлана)

Vlll. Җыр.

— Җыр – кешенең юлдашы диләр. Ни өчен?

— Халык җырлары берничә Төркемгә бүленә: озын җырлар, кыска җырлар, уен-бию җырлары һәм такмаклар.

— Озын җырлар кешенең эчке дөньясын, рухи кичерешләрен гәүдәләндерәләр.

— Кыска җырлар 4 кенә юлдан торалар. Аларның тематикасы төрле-төрле.

— Уен-бию җырлары һәм такмаклар күптәннән барлыкка килгәннәр. Алар төрле бәйрәмнәрнең бизәге булып торалар.

— Хәзер курайчыларыбыз башкаруында “Өммегөлсем”, “Суда-суда”, “Әпипә” кебек татар халык көйләрен тыңлап китәрбез.

lХ. Йомгаклау.

— Укучылар, без бүген халык авыз иҗатының берничә төренә тукталып киттек. Әйтегез әле, гомүмән алганда, алар безне нәрсәгә өйрәтә?

Балага исем уйлау.

Бишек уртада тора (2-3 кыз бала чыгалар).

Сеңлем, энекәшкә исем кушабыз бүген әле без исем дә сайламдык.Бик матур исем кирәк энебезгә…Әйе апам, әле мичкә күмәч тә тыкмадык, әлбә дә пешмәгән, тиз бул тиз -бул хәзер кунаклар килеп җитә бит.Ник кычкырып сөйләшәсез, бәбәй уянды бит.( баланы тирбәтәләр, бишек җыры җырлыйлар)

Бәү – бәү итә энекәш, Вакыт җиткән йокларга. Абыйларга, апаларга Кечкенә балаларга. Көн үтте, ә кояшны Кара карга урлаган. Нәни энекәшебез  Әле йоклап туймаган.

Энебез дәү-дәү үсә.Ай бишектә төн үтә. Шул төн үткән вакытта Дәү егет бәү-бәү итә.

(Кунаклар килә)

Малай: -Әссәләмәгәләйкем,

Исәнмесез, саумысез,

Нигә саумыйсыз кәҗә.

Каршылагыз хөрмәт белән

Күчтәнәч тулы әрҗә.

Кыз:

Килдегезме, кунаклар,

Түрдән узыгыз әйдә!

Мичтә күмәч, җамаякта

Изелеп пешкән әлбә.

Малай:

Күчтәнәчнееееее җәлләмәдек

Алып килдек мул итеп.

Бәбине күрсәтсеннәр, дип

Апаларына –читеееек.

Кыз:

Күз тимәскә шомырт куйдык

Салдык олы имезлек.

Бүген мунча юындыргач

Көчек күлмәк кигездек.

Нинди күлмәәәәк?Баланың беренче күлмәген көчек күлмәге дигәннәр борыннгылар.ӘӘӘӘ, Әйтегез соң, исеме ничек сабыйның?Исемне бергәләп уйларбыз инде.Әйдәгез, бездән калмаган, исемнәр беләбез без, уйлашыйк. Әллә бармак уены белән башлыйкмы?Әйдәгез,алайса, башлыйк.Бергәләп җырлыйлар берәү санаү рәвеше китерә: ( түгәрәкләнеп)

Бармак уены чыккан ,диләр

Оталсам ярар иде.

Иң матур затлы исемне

Мин тапсам ярар иде.( Берәүне чыгара. Тегесе кисәк кенә):

Минсара ! Шат күңелле, ачык , дигән сүз!Кит моннан, сабыебыз ир бала бит!(җыр, тагын берәүне чыгаралар)

-Мөхәммәтгариф! Укымышлы дигән сүз!

— Авылыбызда 12 Гариф бир, шул җитеп торыр мәллә?….

-Ярар, алайса . (җырлыйлар, тагын берәү кала)

Байтуган! Байтуган булсын!(бергәләп)

Булсын, булсын, бик күркәм,

Туры килсен үзенә.

Бай күңелле егет булып

Үссен безнең кечкенә.

Аллага шөкер, исем уйлап таптык бит! Әйдәгез , Мулла бабай килгәнче җырлы уен уйнап алыйк, Байтуган да ишетсен!

Балалар, кулга-кул тотынышып, түгәрәк ясыйлар. Бер бала, чигүле кечкенә мендәр тотып, уртага чыгып баса. Балалар түгәрәк буенча җырлап әйләнәләр:

Юл читендә зәңгәр чәчәк

Якты нурлар тарата.

Безнең кызлар һәм малайлар

Йомшак мендәр ярата.

(Тукап биеп торалар, ә уртадагы бала, мендәр тотып, түгәрәк буенча биеп йөри):

Якын дуслар арасыннан

Берсен сайлап ал әле.

Тезләреңә ипле булыр —

Мендәреңне сал әле.

Мендәр тоткан бала мендәрен бер бала алдына куя һәм, тезләнеп, аңа кулын бирә. Ул бала аның тирәли әйләнә, башкалар кул чабып торалар.

Түгәрәкле уйнаганда

Әйләнеп җырлаганда.

Күңелле дә булмас иде

Сез дуслар булмаганда.

Алсу чәчәкнең таҗына

Кунган зәңгәр күбәләк

Яшәү рәхәт, көн күңелле,

Дуслар белән бергәләп!

Баланы алып,яратып кереп китәләр.

  • татарские народные праздники и развлечения

    Зравствуйте, уважаемые музыкальные руководители! Вношу свою скромную лепту. Сценарий на 8 марта для подготовительной группы на татарском языке. Может, кому-то пригодится в работе. Я первый раз выкладываю материал, заранее извините, если что не так.
    Әниемә бер җыр бүләк булсын…

    (Мәктәпкә әзерлек төркемендә 8 Мартка багышланган ШТК)
    Балалар музыка астында залга керәләр, ярымтүгәрәк булып урындыклар янына тезеләләр.
    Алып баручы. Кырлар әле кардан ачылмаган,
    Тик яз инде якын, бик якын.
    Бу ак пәрдә кинәт ачылыр да,
    Язлар җитәр җәеп канатын.
    1 бала. Язның беренче бәйрәме
    Сезгә бүләк, әниләр.
    Чөнки тормышның яме
    Сез ул,
    Балалар.(бергә) Сез ул , әниләр!
    Алып баручы. Хөрмәтле, әниләр, әбиләр, дәү әниләр, кадерле балалар! Сезне барыгызны да 8 Март халыкара хатын-кызлар бәйрәме белән котлыйбыз. Сәламәтлек, ак бәхетләр юлдаш булсын сезгә! Балаларыгызның матур җырлары, күңелле биюләре, шаян шигырьләре сезгә бәйрәм бүләге булсын.
    2 бала. Килеп җитте 8нче Март!
    Әниләр, бу сезнең көнегез.
    Сез үстергән балалардан бүген
    Кайнар котлау кабул итегез.
    3 бала. Чәчәк бәйләме сузсак,
    Үрелеп ала алмассыз.
    Җыр бәйләме бүләк итсәк,
    Кабул итми калмассыз.

    “Яраткан әниебез” җыры
    (Ф. Рәхимголова сүзләре, Л.Батыр-Болгари көе) башкарыла

    4 бала. Ак яулыклы, көләч йөзле,
    Шат күңелле, әйбәт тә.
    Кем ул, диеп сорыйсызмы?-
    Дәү әнием, әлбәттә.
    Алып баручы. Алмаз ярата әбисен,
    “Әби”,- дип яна-көя.
    Бәйрәмгә килгәч, аңа дип
    Бер шигырь сөйләп бирә.

    Алмаз “Әбием килгән” Ф.Зыятдинова
    Алып баручы. Әбиләр, дәү әниләр, сез бит әле дә әниләр. Сезгә багышлап
    “Кояш гомере” җыры
    (Г.Зәйнәшева сүзләре, Ф.Әхмәдиев көе) башкарыла.
    5 бала. Күрәсезме, бүген әти
    Ничек назлы елмая,
    Чәчәк бәйләмнәре белән
    Әнине көтеп ала.
    6 бала. Сезгә бүләк ясадык,
    Иренмәдек, тырыштык.
    Үзең хезмәт куйган әйбер –
    Зур бүләк дип уйлаштык.

    (Балалар әниләренә, әбиләренә, кунакларга бүләкләр тапшыралар).

    Алып баручы. Бүген без әниләр бәйрәме көнендә
    “ШАЯННАР һәм ТАПКЫРЛАР КЛУБЫ” ачабыз.
    Балалар һәм әниләр бу ярышларда үзләренең җитезлекләрен, зирәклекләрен, иң мөһиме күңелле итеп шаяра белүләрен күрсәтсеннәр.
    Балалар командасы “Умырзаялар”.
    Команданың капитаны __________________________________
    Команданың сәләмләвен тыңлыйбыз.
    “Умырзаялар” капитаны:
    Әниләр бәйрәмендә без
    Шаярырбыз, көләрбез,
    Җырларбыз да, биербез,
    Һәм хөрмәтле әниләр:
    Балалар (хор белән) Сезгә без тиз генә бирешмәбез.
    Алып баручы. Хәзер әниләр командасы белән таныштырам. Аларның исеме “Нәркисләр”.
    Команданың капитаны________________________________
    Команданың сәләмләвен тыңлыйбыз.
    “Нәркисләрнең” капитаны:
    “Умырзаялар” сезгә
    Ялкынлы кайнар сәлам.
    Дөрес җавап һәм уңышлар
    Теләп калабыз сездән.
    Алып баручы. Уенчыларны дәрәҗәле жюри бәяләр.(Алар белән таныштыру). Сүз сезгә жюри әгъзалары.

    Уенчыларның күңелләрен күтәрергә үзенең җыры белән Гәлләмова Энҗе ярдәм итәр.

    1 муз.номер: “Гармун уйныйм”

    1 конкурс: “Уеңны уйдырып сал”.
    Алып баручы. Башларны эшләтеп, әзрәк уйлап алыйк. Халыкның бик күп мәкаль, әйтемнәре бар. Бу уен “башы бар, ахырын тап” диеп атала.
    1. Әткәй шикәр, ….(әнкәй бал.)
    2. Анаң кебек кешегә…(тел озайтма.)
    3. Дөньяда иң йомшак нәрсә…(әниемнең куллары.)
    4. Әни суккан… (авыртмый.)
    5. Кунак сые: якты йөз, тәмле сүз
    Аннан кала…(ипи,тоз.)
    Ә хәзер сорауларга җавап эзлибез.
    6. Атнада ничә көн? (7 көн)
    7. Бер кулда ничә бармак? (5)
    8. Иң кыска ай? (февраль)
    9. Кечкенә сыер – ул бозау,
    ә кечкенә эт — (көчек)
    10. Ни өчен машиналарның тормозлары бар?
    11. Мәскәү, Казан, Түбән Кама – нәрсәләр?

    2 муз. номер. Татар халык биюе “Әнисә”
    Аяклар тими идәнгә
    Дәртләнеп биегәндә.
    Йөрәкләр җырлый берләшеп,
    Парлашып биик әйдә.
    2 конкурс. “Уңган хуҗабикәләр”.

    3 музыкаль номер. Җыр “Раз — ладошка”
    Алып баручы. Сүз жюрига бирелә.
    Алып баручы. Алда капитаннар ярышы.

    3 конкурс. “Җитез куллар — олы йөрәкләр”
    Әнисенә яки баласына бүләк итәр өчен кем тизрәк йөрәк кисәр.
    Алып баручы. Ә Фәнис безгә үзенең шигырен сөйләр.

    “Кирәк” шигыре.

    4 музыкаль номер. “Чәчәкләр белән бию”

    4 конкурс. “Назлы сүзләр — җанга дәва”
    Алып баручы. Безнең капитаннар кискән йөрәкләрне бүләк итешер өчен һәр командадан берәр кеше чакырыла. Алар бер-берләренә назлы сүзләр әйтә-әйтә каршы атлыйлар. Кем беренче әнисенә яки баласына килеп җитә, шул җиңүче була.

    5 музыкаль номер: җыр “Курчакка күлмәк тектем”
    (Р.Вәлиева сүзләре)
    Алып баручы. Ә хәзер сүз жюрига бирелә.

    5 конкурс: “Кабарткыч – шарларны кем тизрәк уч төпләрендә күчерер” (һәр командадан 4-5 кеше катнаша)

    Алып баручы. Котлау өчен сүзне малайларга бирәбез.
    Азат “Әниемнең кызы юк бит”
    Ислам шигырен рус телендә сөйләр.
    6 музыкаль номер: җыр “Мы шагаем как солдаты”.

    6 конкурс. Татар халык уены “Капкалы”
    Динар шигырь сөйли “Почмакта торам”

    7 конкурс: “Мин матур, мин чибәр, миңа карап туймаслык”
    (һәр командадан 2-3 кеше кәрҗиннән киемнәр алып киенәләр, көзгегә карап үз-үзләрен мактыйлар.)

    Алып баручы .Cүз жюрига бирелә.( Бүген бездә ана һәм бала мәхәббәте җиңде).
    Танец с мамами. Приглашение на чаепитие.

  • татарские народные праздники и развлече&

    Нәүрүз бәйрәме.
    Бакча буенча күңел ачу чарасы

    Зал бәйрәмчә бизәлгән.
    Залга Айгөл керә.
    Айгөл. Тиздән Нәүрүз бәйрәме җитә, ләкин үзе һаман килми. Урманга барып, эзләп кайтыйм әле. Бәлки ул урманда йөридер.
    Көшлар тавышы ишетелә.
    Айгөл җырлый. Ай- һай, бигрәк күңелле урманда, кошлар сайрый. Умырзаялар да чәчәк аткан икән. нинди матурлар! Чәчәкләр җыйыйм әле. Нәүрүзгә бүләк итәрмен, бәйрәм белән котлармын. Эх-эх!(колачларын жәеп әйләнә, җырлый)
    Урман хуҗасы килеп чыга.

    Урман хуҗасы. Кем бар анда, минем язгы урманымда кем тавыш чыгарып йөри?
    Айгөл. Бу мин- Айгөл.
    Урман хуҗасы. Ни эшләп йөрисең син, кызыкай?
    Айгөл. Тиздән Нәүрүз бәйрәме җитә, ә Нәүрүз үзе юк та юк. Анны
    эзләргә дип килгән идем, адаштым. (Елый)
    Урман хуҗасы. Иә, елама, менә мин сиңа тылсымлы чәчәк бүләк итәм (чәчәк бирә), ул сиңа Нәүрүзне табарга ярдәм итәр.
    Айгөл. Ай, минем елыйсым килми башлады, күңелем күтәрелег ките, җырлыйсы, биисе килә. әйдә бер биеп алыйк!
    «Татар халык биюе»н башкара. Урман хуҗасы кушыла

    Урман хуҗасы. Ярый, Айгөл, хәерле юл сиңа, мин дә китим, чөнки
    урманда эшем бик күп, яз бит.
    Айгөл. Рәхмәт сиңа, Урман хуҗасы, сау бул.
    Айгөл, кулын болгап, Урман хуҗасын озатып кала, упман буйлап
    китә, чәчәк җыя, сөйләшә, кинәт аның каршына бүре килеп чыга.
    Бүре. У-у-у, ашарга ит тә булды…. Ашыйбыз.
    Айгөл. Тукта, Бүре дус! Исәнмесез!
    Бүре. Карале, нинди ягымлы кыз! Кем син, исемең ничек?
    Айгөл. Минем исемем — Айгөл, карагыз әле, нинди матур чәчәк, исе тәмле, иснәгез.
    Бүре. Нинди хуш ис бу! Явызлыгым тәмам бете. Җырлыйсы килә башлады. Яз бит, шул турыда бер җырлап алыйк булмаса.
    «Яз җыры» башкарыла.
    Айгөл. Рәхмәт сезгә, Бүре дуслар!
    Шулвакыт куаклар арасында куян күренә, алар калтырап утыралар.

    Айгөл. Куяннар, килегез бирегә.
    Куяннар, (калтырап). Ю-ук, без бүредән куркабыз.
    Айгөл. Курыкмагыз, ьилегез бирегә.(чәчәк иснәтә)
    Куяннар. Нинди хуш исле гүзәл чәчәк, берәүләрдән дә курыкмый
    башладык. Безнең уйныйсы килә.
    ( Куяннар уен уйныйлар)
    Айгөл. Рәхмәт сезгә, бик матур итеп уйнадыгыз. Куянкайлар, тыңлагыз! Мин Яз кызы- Нәүрүзне эзләп йөри идем. сез белмисезме, ул кайда икән? Куяннар. Беләбез, беләбез, әйдә безнең арттан.
    Нәүрүз яшәгән өй янына киләләр, звонок бирәләр.
    Нәүрүз. Кем бар анда?
    Айгөл. Бу мин- Айгөл.
    Нәүрүз. Исәнме, Айгөл, син бу вакытта урманда нишләп йөрисен? Айгөл. Тиздән Нәүрүз бәйрәме бит, сине бәйрәмгә алырга килгән идем.
    Нәүрүз. Ай рәхмәт, Айгөл, бәйрәм җиткәнен онытып торам икән бит. Хәзер барабыз.
    Айгөл. Мин килгәндә урманда бик күп төрле җәнлекләр очраттым, барысы да шундый әйбәтләр, аларны да бәйрәмгә алып барасым килә.
    Нәүрүз. Ярый Айгөл, барсыннар. Иптәш кызларыңны, дусларыңны да чакырырга онытма.
    Айгөл. Дусларым, малайлар, кызлар! Әйдәгез, Нәүрүз бәйрәменә барабыз. Соңга калмагыз! Ашыгыгыз! Ашыгыгыз!
    Балалар залга керәләр.
    «Нәүрүз җыры»н җырлап, авылга юнәләләр.
    Нәүрүз. Дуслар, әйдәгез, бәйрәмгә сый җыйыйк, барлык кешеләрне бәйрәмгә чакырыйк.
    Шигырьләр.
    1 нче бала. Нәүрүз килде, яз булды,
    Яңгыр яуды, аз булды.
    Яз булса да саз булды, Нәүрүз мөбарәкбад!
    2 нче бала.Әгәр булмаса акчагыз,
    Йөзегез кызартмагыз,
    Ни булса да бирегез, Нәүрүз мөбарәкбад!
    3 нче бала. Әгәр булса көнегез,
    Бардыр сезнең оныгыз.
    Савап булып, бирегез,
    Нәүрүз мөбарәкбад!

    4 нче бала. Бардыр сезнең маегыз,
    Яки бардыр балыгыз. Барын бергә куегыз, Нәүрүз мөбарәкбад!
    5 нче бала. Ач ишегең, керәбез,
    Нәүрүз әйтә киләбез.
    Нәүрүз котлы булсын!
    Нәүрүз мөбарәкбад!
    Түтәй. Кем бар анда? Әй, исәнмесез, балалар.
    Гөрләп тора ишегалдым.
    Җырлап тора матур көйгә.
    Нәүрүз килә. Нәүрүз килә,
    Теләк теләп матур көйгә.
    Балалар. Хуш киләсең, Нәүрүз, түрдән уз!
    Түтәй. Хуш киләсең, Нәүрүз!
    Бирим әле сезгә күкәй,
    Май бирим, күмәч, калач.
    Бәйрәм көнендә шатланып.
    Рәхәтләнеп күңел ач.
    Балалар. Рәхмәт, түтәй, әйдә безнең белән бәйрәмгә.
    Балалар, шулай итеп, берничә «йорттан» күкәй җыялар.
    Нәүрүз. Балалар, күрегез, никадәрле сый җыелды! Бергәләп ашап алабызмы, әллә бераз күңел ачабызмы?
    Балалар. Күңел ачабыз, күңел ачабыз!
    Түтәй. Әйдәгез, бер матур итеп җырлап күрсәтегез әле.
    «Сыерчык» җыры.
    Ишектә телеграмма тоткан Сыерчык күренә.
    Сыерчык. Телеграмма, телеграмма!
    Түтәй, күрегез, сыерчык килгән, безгә телеграмма китергән. Кемнән булыр ул телеграмма? Укып карыйк әле.( Укый) Кадерле балалар. Тиздән сезгә килеп җитәчәкмен.
    Кыш бабай.
    Кызык, Кыш бабай яңадан киләм дигән, аның вакыты үтте бит инде.
    Музыка уйный. Ишектә Кыш бабай күренә.
    Кыш бабай. Миннән башка гына нинди бәйрәм уздырасыз, балалар?
    Түтәй. Яз кызы — Нәүрүз килде, Кыш бабай, анны каршылап. Нәүрүз бәйрәме үткәрәбез.
    Кыш бабай. Ничек алай? Мин бит әле китмәгән, китәргә дә җыенмыйм. Нәүрүз белән ярышып карыйк. Әгәр ул җиңсә, яз киллер, мин җиңсәм, яңадан кыш булыр.
    Кыш бабай ( беренче ярыш). Менә минем чанам. Икебез ике якка йөгерәбез. Кем алдан чанага килеп утыра, шул җиңүче булла.
    Кыш бабай җиңелә.
    Кыш бабай. Бу ярышта мин җиңелдем. Безнең бит әле икенче ярыш та бар.
    Капчык киеп йөгерү.
    Кыш бабай җиңелә.
    Кыш бабай. Булмады бу. Инде, Нәүрүз, синең белән Бию ярышы игълан итәм.
    Нәүрүз. Мин риза, Кыш бабай.
    Бииләр.
    Кыш бабай егыла.
    Кыш бабай. Уф, арыдым, эрим, агам, ярдәм итегез! Балалар бабайга булышалар, җилләндерәләр. Кызым, Нәүрүз, бик булдыклы, зирәк, уңган икәнсең. Инде мин тыныч күңел белән сиңа үземнең тәхетемне калдырып китәм, имин яшәгез, бәхетле булыгыз, балалар! Сау булыгыз. Чыгып китә.
    Нәүрүз. Бәйрәмне дәвам итәбез. Инде бер биеп алыйк.
    «Парлаштык» биюе Шүрәле килеп чыга.
    Шүрәле. Туктагыз әле, туктагыз, нишләп мине Нәүрүз бәйрәменә чакырмадыгыз?
    Түтәй. Нәрсә бар, Шүрәле, нишләп болай ямьсез тавыш белән кычкырасың?
    Шүрәле. Мин берүзем урманда калганмын, барлык урман җәнлекләре Нәүрүз бәйрәменә киткәннәр. Нәүрүз минем турында бөтенләй оныткан. (шүрәле үпкәләп, әйләнеп баса)
    Нәүрүз. Ярый, Шүрәле, гафу ит мине. Әйдә әле, үпкәләп торма, син бит бик матур итеп бии беләсең, бер бие әле.
    «Шүрәле биюе»
    Түтәй. Әй, булдырдың да инде, Шүрәле.
    Шүрәле. Карале, онытып торам икән, минем әбием- өлкән Шүрале — бүген сезнең балалар бакчасында Нәүрүз бәйрәме икәнен әйтте Шушы серле гөмбәне балаларга илтеп бирергә кушты. Яз бәйрәме белән котлыйм сезне, балалар. Менә сезгә күчтәнәч (гөмбәне бирә)
    Түтәй. Ай, рәхмәт сиңа, Шүрәле. Өлкән Шүрәлегә дә бик зур рәхмәтебезне тапшырырсың.
    Нәүрүз. Ә хәзер безгә китәргә вакыт. Безне башка балалар бакчаларында да көтә торганнардыр Киттек, Шүрәле. Сау булыгыз.(чыгып китәләр)
    Түтәй, балалар әйдәгез әле, бу серле гөмбәне ачып карыйк. Нәрсә бар икән аның эчендә? (карыйлар) Менә нинди тәмле конфетлар икән.
    (конфет тараталар)
    Айгөл. Язлар, җәйләр имин килсен,
    Күк йөзе аяз булсын.
    Барчабызга сәламәтлек,
    Бәхетләр алып килсен!

  • развлечение

    Каз өмәсе.
    Милли йолаларга бәйле мәктәпкә хәзерлек төркеме өчен күңел ачу чарасы

    Залда авыл күренеше : түрдә мич, ипи көрәге, сәке, сәке өстендә чигелгән мендәрләр, өстәл, чынаяклар, самовар. Стенада шулай ук чигелгән сөлгеләр, «Аятел көрси» эленгән, почмакта сандык тора.

    Әби тыштан утын ҺӘМ комган күтәреп керә. Комганын мич алдына куя,утынын мичкә туга да җеп эрләргә утыра. Ерактан «Уйна тальян гармуныңны» җыры ишетелә (әкрен генә яңгырый).
    Әби: Их,бар иде бит ул безнең яш чаклар! Егетләр урам тутырып җырлап әйләнәләр иде, ә кызлар өмәләрдә, аулак өйләрдә сер бирмичә генә егетләрне көтеп утыралар иде. Эй, егетләр килгәч , китәр иде уен-көлке,җыр-бию, такмак әйтәшү. Хәзер искә төшереп утырасы гына калды инде!
    | Бер кыз йөгереп килеп чыга).
    Кыз: Исәнме,әбекәй, ни хәлләрдә яшәп ятасың, авырмыйсыңмы? Аяк-кулларың сызламыймы?
    Әби: И-и-и, балакаем, аллага шөкер, исән-сау гына торам әле. Рәхмәт яхшы сүзеңә. Әйдә, кер балакаем, чәем дә әзер, чәй эчеп алабыз.
    Кыз: Юк-юк, әби, чәйләр эчеп тормыйм, бер йомыш белән кергән идем. Әбекәем, утыр әле, утырып тыңла. Әбекәем, матуркаем, сандугачым-былбылым,бүген сездә җыелып,кызлар белән кич утырып гына алыйк әле.
    Әби: И-и, балалкаем,әле бая гына теге егетләр җырлап урам әйләнгәч, яш чакларымны искә төшереп утыра идем. Ярар-ярар, кич утырсагыз утырыгыз, гик батакаем,бик тәртипле генә була күрегез.
    Кыз: Әбекәем, без бик тыныч, бик тәртипле генә,җырлап кына утырырбыз.
    Әби: Ярый,ярый,кызым.
    Кыз: И-и, әбекәй.бигрәкләр дә әйбәтсең инде үзең! Рәхмәт.әбекәй, сүз тыңлаганың өчен. Мин хәзер кызларны гына чакырып киләм.
    ( кул эшләре тотып, кызлар керә).
    Әби: Мин Хупҗамал әбиеңнәргә генә кереп чыгыйм әле, йомышым бар иде , карагыз аны, тәртилле генә утырыгыз.
    (Әби чыгып китә).
    Кызлар: Сөлге чигәм асыл җепләр белән,
    Гөл җепләрен кушып алына,
    Насыйп булса иде бу бүләгем,
    Мәйданнарда җиңгән батырга!
    Алмагачлары» көе ишетелә. Егетләр килеп ишек шакыйлар. Кызлар — «егетләр килде» диеп хщ луша башлыйлар.)
    Егетләр: Кызлар, аулак өйгә кертегез әле!
    Кызлар:Кертәбезме? Кертәбез!
    Кыз: Бусага ялын түләп керсеннәр.
    Егетләр 4 кулъяулык күрсәтәләр, ишектән кызлар тартып алмакчы була, кулъяулыклар юйләнгән булып чыга, шарга ияреҗегетләр дә керә.)
    Җырлы-биюле уен «Челтәр элдем читәнгә.» ‘(парлашып биеп китәләр).
    Кызлар: Егетләр, әйдәгез, » Кулъяуклы» уенын уйнап алабыз!
    «Кулъяулык » уены.
    (Кемдә кулъяулык кала, шуңа җәза бирелә.)
    Шул вакытта әби керә ҺӘМ әкрен генә карап тора.
    Егет: Әби кайткан!
    (Бөтенесе оялып китәләр).
    Әби: И-и, баланкайларым, курыкмагыз миннән., мин сезгә карап сокланып алам. Үзезмнең яшь чакларымны искә алам.
    Кыз: Әбекәй,сөйлә әле безгә үзеңнең яшь чакларыңны, нинди өмәләргә җыелыша идегез.
    Әби: Әгэгр дә сезгә кызык булса, мин сезгә өмәләрнең ин зурысы турында-«Каз өмәсе» турында сөйләр идем.
    Бергә: Сөйлә, әби, сөйлә.
    (Балалар утырышалар.)
    Әби: Безнең авылда ел саен каз өмәсе үткәрелә иде. Каз өмәсе чоры- яшьләр өчен иң күңелле чак иде. Минем өчен бигрәк тә күңелле иде- чөнки мин ул өмәләрдән кайтып та керми идем,хәттә күрше авылларга да чакыралар иде. Уен- көлке белән башлыйсың да бик тә яратып эшлисең: башта казның йонын, аннан мамыгын йолкыйсың. Ә кич җиткәч, әниләр күрше-тирәгә чыгып китәләр һәм өйгә башта кызлар, аннары егетләр киләләр иде. Шаярын, уйнап, көлеп- вакыт узганын сизми дә идек.
    Каурый сибәм су юлына
    Ишле булсын казыгыз,
    Өмәләрдә эш күрсәтеп,
    Ярлар табып калыгыз.
    Бии-уйный сылу кызлар,
    Чыңлый чулпы төймәсе,
    Борыңгыдан килгән гадәт-
    Татарның каз өмәсе!
    Кыз: Әбекәй, ә сез анда нинди уеннар уйный идегез соң?
    Әби: Уеннары бик күп иде инде аның, балалкайларым.
    Кыз: Әбекәй, зинһар өчен, андагы уйнаган уеннардан безгә дә берничәсен өйрәтеп китәле!
    Әби: Өйрәтәм, бәбкәләрем, бик теләп өйрәтәм. Әйдәгез әле, «Йөзек салыш» уенын уйнап алабыз.
    «Йөзек салыш «уены уйнала. (Җщелечүгә җәза бирелә).
    Әби: Ә хәзер мин сезнең тапкырлыгыгызны тикшереп алам. Әйдәгез әле,кызлар һәм
    егетләр, табышмак әйтүдә ярышып алыгыз.
    Кызлар:Ач дисәң- ачыла,
    Яп дисәң- ябыла. Ул нәрсә?
    Егетләр:Авыз.
    Егетләр:Бертуктаусыз йөри,
    Урыныннан кузгалмый.
    Кызлар: Беләбез, беләбез, ул- сәгать.
    Кызлар:Ишектән керер,
    Түргә менеп утырыр. Беләсезме җавабын?
    Егетләр: Моныда белмәскә- суык ич бу!
    Егетләр:Кышын ята таштай,
    Язын чаба атгай. Нәрсә ул?
    Кызлар:Ул- боз.
    Әби: Булдырдыгыз,молодцы. Бигерәк үткен һәм тапкырлар икән үзегез.
    Тагын бик күңелле уен беләм әле мин- «Ачык авыз» дигәнен. Кая әле, түгәрәккә басыгыз
    әле!
    «Ачык авыз » уены.
    Әби: Уф, арыдым, әзрәк утырып торыйм әле!
    Кыз: Әбекәй,син ял итеп ал, ә без сиңа җыр җырларбыз.
    Җыр «Кояшлы ил».
    Әби: Бигерәк матур җырлыйсйз икән, ә татарча матур иттереп бии беләсезме соң?
    Егетләр: Ничек кенә! Әйдәгез әле, кызлар, бергәләшеп биеп алыйк!
    «Татарча бию «.
    Кыз: Ярар, әбекәй, ардырдык бугай без сине, китик инде без.
    Әби: Күңелемне ачтыгыз.,балакайларым: үзегезнең дә осталыкларыгызны күрсәттегез, мине дә яшь чакларыма кайтардыгыз- бик зур рәхмхт инде сезгә!
    Ә без- татарларда, кунакларны сыйламыйча , чәй эчертмичә җибәрми торган гадәт бар. Рәхим итегез ,дуслар,өстәлгә, самовар чәен эчәргә!

  • праздник культуры речи, народных традици

    Матурлыкка бай ул безнең халык
    Уртанчылар төркемендә йолаларга бәйле бәйрәм кичәсе
    ТЕМА: «Матурлыкка бай ул безнең халык» МАКСАТ:
    1. Балаларны татар халык иҗаты белән таныштыру, сәнгать үрнәкләреннән эстетик ләззәт алу белү, матурлыкны күрү сәләтен үстерү.
    2. Халык әсәрләре аша балаларда кешелеклелек, ягымлылык кебек әхлакый сыйфатлар тәрбияләү, сөйләмдә ягымлы сүзләр, изге теләкләр куллануны активлаштыру.
    3. Балаларга татар халкы йолалары аша әхлакый тәрбия бирүдә музыка җитәкчесе һәм тәрбияченең уртак эшчәнлеген дәвам итү.

    Хәзерлек эше
    1. Җырлар, шигырьләр, уеннар, изге теләкләр, әйтемнәр, үртәвечләр өйрәнү.
    2. Залны бизәү. Ябыштыру шйгылендә кулъяулыклар әзерләү.
    3. Әти-әниләр, әбиләр белән элемтәгә керү һәм гаиләләрдә булган халык иҗаты үрнәкләре (чиккән сөлгеләр, кулъяулыклар һ.б.) ярдәмендә.

    Сүзлек өстендә эш
    1. Балаларны сузык һәм җиңел сүзләрне ачык әйтеп жырларга өйрәтү.
    2. Сүзләрдәге аерым авазларга басым ясатып, аларны ачык һәм дөрес әйтү.
    Кичәдә катнашучы балалар милли киемнәр киеп керәләр.
    Зал бәйрәмчә бизәлгән. Стенада биеп торучы кыз — малай рәсемнәре.
    Почмакта авыл өе сурәтләнгән.
    Сандык, өстәл, скамейка, тәрәзәдә пәрдәләр, бишек тора.

    “Тәфтиләү” көе астында алып баручы кичәне ачып җибәрә.
    Ал.б.: — Карагыз балалар безгә кунаклар килгән, алар белән исәнләшик
    әле.
    Балалар: — Исәнмесез!
    Кунаклар: — Исәнмесез!
    Ал.б.: — Ә хәзер бер беребезгә карап елмаейк әле, менә нинди матур булдыгыз. Ә хәзер кунакларыбызга да шулай матур итеп елмаейк. Менә хәзер * тагын да матуррак былдыгыз.
    Тәрбияче: Без күңелле уен, ял кичәсенә җыелдык. Туган җирең — Идел буе,
    Һәр телнең бар туган иле
    Туган җирең кебек назлы,
    Җырдай моңлы татар теле!

    1 нче бала:
    Туган телемдә сөйләшеп
    Яшим мин туган илдә
    «Туган ил» дигән сүзне дә
    Әйтәм мин туган телдә.
    2нче бала:
    Без бәхетле шат балалар
    Без кайгыны белмибез
    Эх, ямьле соң, күңелле соң
    Безнең туган илебез. Җыр: «Туган телдә җырлыйбыз» (Ишек шакыган тавыш ишетелә)
    Тәрбияче: Балалар, әллә инде безгә тагын кунаклар килгән, ишекне ачабызмы?
    Балалар: Ачабыз.
    (Залга милли киемнәр кигән әби керә, тәрбияче белән исәнләшә).
    Тәрбияче: — Балалар, әйдәгез әле — әбекәй белән исәнләшик.
    Балалар: Исәнмесез, әбекәй! , Әбекәй: И-и-и, балалар исәнмесез! Менә урамнан узып барганда » матур татарча җыр ишеттем. Тукта әле, мин әйтәм кереп карыйм әле бу йортка.
    (Гаҗәпләнеп, залны карап йөри).
    — Балалар бакчасы икән бу. Ә сез, сабыйларым, бакчагызның исемен беләсезме соң?
    Балалар: — Беләбез — «Алтынчәч»
    Әбекәй: — И-и-и, рәхмәт төшкере, үзегез шикелле исеме дә матур икән бакчагызның. Балалар, сез матур итеп татарча сөйләшәсез икән, әллә сон : . телен белмисезме?
    Балалар: — Беләбез.
    Тәрбияче: Әбекәй, безнең бакчада балалар татарча да, рус сөйләшә. Алар ике телне дә өйрәнәләр. Безнең бакчада башка милләт балалары да бик теләп йөриләр. Без барыбыз бергә дус-тату, бер-беребезне хөрмәт итеп яшибез. Милли ашларны, уеннарны өйрәнәбез

    Знче бала:
    Уеннар бит, бездә,
    Витамин кебек алар
    Күңелләрне үстерә
    Йөрәкләргә көч бирә.
    Тәрбияче: Ә хәзер балалар, әйдәгез әле «Утыр әле Мәликә- уенын уйнап күрсәтик әбекәйгә.
    (Уен «Утыр әле Мәликә»)

    Әбекәй: Балалар, телисезме, мин сезгә бер уен өйрәтәм? Без яшь вакытта аны бик яратып уйный идек. Ягез әле уйнап алыйк.

    («Күрсәт әле үскәнем»)
    Әбекәй: И-и-и, рәхмәт төшкерләре, бигрәк тәртипле, акыллы булып чыктыгыз әле.
    Тәрбияче: — Әйе, безнең балалар барысын да булдыра. Матур итеп шигырьләр сөйли алар, җырлыйлар, бииләр дә. Хәзер аларны тыңлыйк.

    4нчс бала:

    Татарча да яхшы бел Русчада яхшы бел
    Икесе дә безнең өчен
    Иң кирәкле затлы тел.
    5нче бала:

    Татарчасы туган тел
    Безгә газиз булган тел
    Әти-әни, әби-бабай
    Безне сөя торган тел
    Әби: — Сез шигырь сөйләп, җыр җырлап кына калмыйсыз икән, төрле уеннар да уйныйсыз. Әйдәгез әле минем белән тагынбер уен уйнап алыйк әле, балалар.
    (уен «Талым, талым талчыбык»)
    Талым, талым талчыбык
    Уртасында бал чыбык
    Ал яулыкъ гөл яулык,
    Давай миңа бер яулык,
    (шигырь, үртәвеч, җыр).
    Тәрбияче: — Әйе, безнең балалар барсын да булдыра. Ә хәзер әбекәй сиңа бер җыр бүләк итәбез.
    (Җыр. «Бергәләшеп биик»).

    бнчы бала:
    Бик матур көй уйнар өчен
    Бер гармунчы табыгыз
    Бер гармунчы тап мае агыз
    Бергәләп кул чабыгыз.
    (Татарча бию)
    Тәрбияче: — Халкыбызның күркәм гадәтләреннән берсе — чиккән кулъяулык бүләк итү булган. Без дә балаларыбыз белән әбекәйгә һәм килгән кунакларга кулъяулыклар әзерләдек.
    Әйдәгез әле балалар үзебезнең изге теләкләребезне теләп килгән кунакларыбызга кулъяулыклар бүләк итик.
    (Теләкләр телиләр).
    Тәрбияче: Исәнлек саулык, тазалык, байлык телим.
    Балалар әйтә:
    Ай рәхмәт төшкере,
    Кулларыңа гөлләр үскере
    Аяк-кулың сызлаусыз булсын, күңелең сырхаусыз булсын,
    Бай, бәхетле бул
    Бер урынына ун булсын, эшләрең гел уң булсын.
    Йөз яшә, йөзем аша.
    (Кулъяулыклар бирелә).
    Әби: И-и-и нинди матур ял кичәсе булды. Әйе , татар халкы гомег-гомергә бәйрәмнәргә тәмледән тәмле ризыклар әзерләгән. Балалар, ә сез нинди татар халык ризыклары беләсез.
    (Балаларның җаваплары)
    Очпочмак, бәлеш, кыстыбый, коймак.
    Әби: Белмәгәнегез юк икән. Менә рәхмәт төшкерләре. Мин дә сезгә бүгенге бәйрәмгә күчтәнәчкә коймак пешереп алып килдем. Әйдәгез бергәләп чәй эчәргә.
    (Әби белән чыгып китәләр)
    Бәйрәм тәмам.

  • развлечение

    «Май аеның ни икәнен белми торгансыздыр әле..».
    Уртанчылар һәм зурлар төркеме өчен күңел ачу иртәсе

    Бина эче милли рухта бизәлгән, һәр төркемдә чиккән сөлгеләр, кулъяулыклар, тәрәзә пәрдәләре һ.б. бар. Сабыйларга халкыбызның гореф-гадәтләре, милли бәйрәмнәре һәм йолалары өйрәтүгә зур әһәмият бирәбез.

    Май аеның ни икәнен
    Белми торгансыз эле.
    Безнең якта май ае
    -Күкәй җыю бәйрәме.
    һәрбер йортта иртә таңнан
    Төсле күкәйләр пешә.
    Иң матуры, иң өлгере
    -Кем беренче җитешә?

    Өйдән-өйгә йореп шулай
    Күкәй җыя һәр бала.
    Менә шушы күркәм йола
    Күкәй бәйрәме була.

    Алып баручы. Безнең бабаларыбызның онытыла барган бәйрәмнәре, аларның гореф-гадәтләре, ниһаять, яңадан әйләнеп кайта башлады. Татар авылларында яз айлары истә кала торган мизгелләрнең берсе булган. Язның бер көнендә балалар, өйдән-өйгә кереп, йомырка җыйганнар. Бу көн турында халыкка алдан ук белгерткәннәр, шуңа күрә хуҗабикәләр кичтән йомырка кызартып, күчтәнәчләр әзерләп куя торган булганнар. Иртән сабыйлар, «Аягым җиңел булсын» дип тели-тели, авыл буйлап өй саен кереп йөргәннәр. Бер ук вакытта алар күршеләре, туганнары, авылдашлары белән дә танышканнар. Өлкәннәр да сабыйларны сынаганнар: кем баласы исәнләшә һәм рәхмәт әйтә белә, кыюмы, зирәкме, аның үз-үзен тотышы ничек һ.б. турында белгәннәр.
    Җыелган йомырканы кырга алып чыгып, балалар төрле уеннар уйнаганнар. Сыйланганнан калган йомыркаларны җир өстенә сибеп киткәннәр. Шулай иткәндә игеннәр мул булла, ел җиңел килә, дип ышанганнар. Татар халкының гореф-гадәтләре, милли йолалары күңелебездән чыкмаган әле. Алар белән кызыксыну арта гына бара. Без, тәрбиячеләр, ата-бабаларыбыздан калган мирас белән нәниләрне дә дәими таныштырабыз.
    Әби. Кызларым, бүген яшьләрне, балаларны йомырка җыярга чыгалар дип әйткәннәр иде. Күчтәнәчләремне әзерлим әле. (Балаларның җыр тавышы ишетелә).
    Кызлар. Килеп җиттеләр, ахрысы.
    Балалар ишек шакыйлар.
    2 иче бала. Кыт-кытыйк, кыт-кытыйк, Әби-бабай өйдәме?
    Әби. өйдә, өйдә, әйдәгез, түрдән узыгыз. Сезне килерләр дип көттек.
    3 иче бала. Әссәламегаләйкем, йорт хуҗалары!
    Балалар (барысы бергә). Исәнмессез!
    4 нче бала.Әби-эби, әбекәй,
    Җәтрәк бир безгә күкәй,
    Безгә би эсәң өч күкәй,
    Тавыгыг салыр йөз күкәй.
    Әби. Мәгез, мәгез, сезгә дип әзерләп куйдым.
    5нче бала. Табакка каймак кирәк,
    Май, күкәй, коймак кирәк
    Күмәчен дә кызганма,
    Озак яшә, сызланма.
    (Әби күчтәнәчләр бирә).
    Алып баручы. Балалр, сый-хөрмәт күп җыелдымы? Күрсәтегез әле.
    Балалар (күрсәтәләр). Менә, менә, күпме җыйдык.
    Бала. Безне бик зурладылар, сый-хөрмәт күп җыелды. Еллар тыныч, уңышлар мул булсын. Тазалык, саулык белән яшәргә язсын.
    Бала. Әбекәй, безгә сезнең өйдә күңел ачарга, җырлап-биергә рөхсәт итмәссезме икән?
    Әби. Рөхсәт, балалар, рөхсәт. Бергә-бергә куңелле булыр.
    Бала: Рәхмәт, әбекәй. Әйдәгез, күңел ачабыз.
    «Эх, күңел ачабыз» дигән татар халык җыры башкарыла.
    Әби кызлар белән бии.
    Бала: Йорт хуҗалары бик матур биеделәр.
    Менә сезгә күчтәнәчләр (йомырка бирә).
    10 нчы бала.
    Кашык кабып йөгерәм дип,
    Мактанырга ашыкма.
    Син менә йөгереп кара,
    Күкәй салып кашыкка.
    Кашыкка йөмырка салып (йөмырка урынына теннис шары алына) узышу уздырыла, ярышта ике пар катнаша.
    Алып баручы. Әйдә, дуслар, килегез,
    Күңел ачу көнебез,
    Татарча матур итеп,
    Биибез дә җырлыйбыз.
    Түгәрәктә яшьләр уены оештырыла.
    1.Җырлыйк әле, җырлыйк әле,
    Җырлап ачыла күңел.
    Җырлап ачылмаса күңел,
    Мәңге ачылачак түгел.
    2.Җырлыйк әле, җырлыйк әле,
    Җырлыйк әле берәрне
    Җырлап искә төшерербез
    Бергә булган көннәрне.
    Әби. Балалар, сез бик матур итеп җырлыйсыз да, биисез дә икән. Минем яшь чакларым исемә төшеп китте.
    бала. Әйдәгез, хәзер «Назалы» уенын уйныйк.
    Балалар. Уйныйк, уйныйк.
    Ишек шакыйлар.
    Балалар. Кемдер бап, ахрысы.
    Булмәгә Гөлчәчәк керә.
    Гөлчәчәк. Исәнмесез, балалар!
    Балалар. Исәнмесез!
    Гөлчәчәк. Бәйрәмгә соңга калам дип торам. Матур җырларыгыз, шат тавышыгыз урманга ишетелеп тора.
    Алып баручы. Гөлчәчәк, бәйрәмегезгә килүегез өчен рәхмәт. Безнең кунагыбыз булырсың. Әйдә, түрдән уз. Бергә-бергә күңел ачарбыз.
    Балалар. Әйдәгез, «Капкалы» уйныйбыз.
    Гөлчәчәк. Әйдәгез.
    (Уртада калган парга җәза бирелә. Мәсәлән, 1 нче пар җырлый, 2 нчесе -Бии, 3 нчесе, әйтик, шигырҗ сөйли һ.б.)
    бала. Гөлчәчәк, син бик матур кәрзин алып килгән идең. Аның
    эчендә нәрсәләр бар соң?
    Гөлчәчәк. И-и-и, балалар, онытып та торам икән. Мин бит сезгә бик матур уеннар алып килдем. Менә кулъяулыкла та чиктем. Хәзер «Кулъяулык тапшыру» дигән уенны уйныйк әле. Ул болай оештырыла.
    Нәниләр түгәрәк ясап басалар. Бер бала кулъяулыкны ике почмагыннан тотып тора. Көй ишетелгәч, ул анны тиз генә янындагы иптәшенә бирә, шулай итеп кулъяулык кулдан-кулга күчә. Музыка тукталганда кулъяулык кемдә калса, шул уеннан чыга. Уен бары берәү — җиңүче калганчы дәвам итә.
    бала. Ә хәзер «Яшьләр уены» уйныйбыз.
    (Кызлар һәм малайлар кара-каршы тезелеп басалар. Бер-берсенә «Челтәр элдем читәнгә» дигән татар халык җырының куплетларын җырлыйлар.)
    Алып баручы. Җырларыбыз юлдаш булсын,
    Юлдаш булсын, яңгырап торсын.
    Эшләрегез уңган булсын,
    Илебезне бизәп торсын.
    «Матур булсын» дигән татар халык җыры башкарыла.
    Әби. Кадерле балалар! Минем сезгә зур үтенечем бар: табигатьне саклагыз, елгаларның суы саекмасын, болыннарыбыздан киек казлар китмәсен.
    Гөлчәчәк. Әби-бабайларга, яклаучысы булмаганнарга ярдәм итегез. Дөньялар тыныч булсын, зәңгәр күкне кара болыт капламасын. Үләннәр һәрчак яшел торсын. Игеиңәр һәрчак мул уңыш бирсен.
    Алып баручы. Дусларым, бик дөрес әйттегез. Сезгә кушылып шуны өстим: барлык изге теләкләрегез кабул булсын.
    Балалар. Амин, шулай булсын.
    бала. Без уйнадык, җырладык,биедек, күңел ачтык.
    Алып баручы. Ә хәзер барыбыз да бергәләп су буена төшәбез, шунда җыелган күчтәнәчләр белән сыйланырбыз. (Чыгып китәләр).

  • выпускной на русском и татарском языках

    Выпускной на русско-татарском языке (для татарский дс)
    А.Б.:Исәнмесез, кадерле әти-әниләр, килгән кунаклар! Шатлыклы пәм моңсу булган бәйрәм көнебез килеп җитте: балаларыбыз мәктәп яшенә кадәр үстеләр. Бакча ишегеннән беренче тапкыр килеп кергән вакытта сөйләшә дә белмәгән, әле генә тәпи йөреп киткән нәниләребез зур булып үсеп җиттеләр. Безгә күпме күңелле мизгелләр бүләк иткән, бәйрәмдә дә, эштә дә безнең ярдәмчеләребез булган балалар бүген бакчабызда соңгы тапкыр бәйрәмгә җыелдылар. Алар һәрберсе үсә-үсә үзенчә якты йолдызга әверелде, рәхим итеп аларны каршы алыгыз!
    — Җитез һәм спорт сөючән егетебез — Дамир
    — Иң талантлы, музыкаль кызыбыз — Эльвина
    — Иң акыллы, тырыш егетебез — Фаил
    — Иң тыйнак, сабыр кызыбыз — Алина
    — Иң сөйкемле, ярдәмчел егетебез — Айдар
    — Иң мөлаем, саф күңелле кызыбыз — Азалия
    — Иң оста биюче, җырга-моңга гашыйк егетебез — Руслан
    — Хезмәт сөючән, уңган кызыбыз — Аида
    — Әз сүзле, әмма елмаючан, булдыклы егетебез — Нияз
    — Иң зирәк һәм яхшы күңелле егетебез — Данил
    — Иң нечкә күңелле, гүзәл кызыбыз — Наташа
    — Иң актив, күп белүчән егетебез — Алмаз
    — Иң көчле, физик яктан нык егетебез — К.Максим
    — Иң игътибарлы, җаваплы кызыбыз — Настя
    — Иң шаян һәм үзсүзле егетебез — М.Максим
    — Иң әдәпле һәм мәрхәмәтле егетебез — Андрей
    — Иң сылу һәм таләпчән кызыбыз — Эмилия
    — Иң тыңлаучан һәм яңалыклар яратучы егетебез — Эмиль
    — Иң шук һәм җитди кызыбыз — Айсылу
    — Иң кызыксынучан һәм чибәр егетебез — Салават Руслан Юлы бәйрәм бүген бездә,
    Зурлар инде хәзер без.
    Бакча белән хушлашабыз
    Бүген соңгы көнебез. Эмиль:»Алтынчәч» диеп атала
    Безнең гүзәл бакчабыз.
    Истәлекле көн бүген
    Сезнең белән хушлашабыз. Алина:Из года в год 5 лет подряд
    Мы приходили
    Весёлые, довольные
    Но миновали те деньки Сегодня мы вынускники!
    Фаил:Ничә көннәр, ничә айлар, Кышын һәм җәен дә
    Сагынып сиңа килә идек,
    Бакчабыз, һәммәбез дә. Дамир:Туган йорттай син кадерле, Син якын күңелләргә
    Ничек кенә хушлашасы,
    Китәсе килми бер дә.
    Андрей:Наш сад сегодня приуныл
    И мы грустим, совсем немного
    Вот день прощанья наступил,
    И ждёт нас дальняя дорога.
    Настя:Да, мы грустим совсем немного
    И время не вернуть назад.
    И нам пора, пора в дорогу
    Вместе: Прощай, любимый д /сад!

    Песня «Д / сад любили «
    (балалар утыралар)
    А.Б.: Кадерле балалар, әти-әниләр! Без сезнең белән 5 ел бергә булдык. Шатлыкларыбыз да, борчуларыбыз да уртак булды. Бергә көлдек, бергә еладык, уйнадык, шаярдык. Инде менә аерылышу көннәре килеп җитте. Балалар, сезне чын күңелдән мәктәпкә китүегез белән котлыйбыз. Мәктәптә тырышып укыгыз, тәртипле булыгыз. Без сезне бик сагынырбыз.
    А.Б.: Ә шулай да бүген безнең күңелләребез шат, чөнки балалар барысы да матурлар, таза-саулар! Эш дигәндә мин диеп, ял иткәндә җырлыйм, биим дип тыпырдап торган, күзләре күп беләсе килү теләгеннән янып торган балаларны без ныклы белем алырга, укырга, язарга өйрәнергә бик сөенеп укытучы апаларына тапшырабыз. (Белмәмеш керә.)
    А.Б.Балалар, карагыз әле, Кем бу? Сез бу кешене таныйсызмы?
    Балалар:Әйе, таныдык, бу бит Белмәмеш.
    Бел-ш: Мен ә- менә! Сез дә мине «белмәмеш» дип үртисез! Барысы да мине үрти — белмәмеш, белмәмеш имеш. Мәктәптә дә гел «2» леләр генә куялар. Бармыйм мин бүтән мәктәпкә — укыйсым килми, өйләнәсем килә минем!
    А.Б.Ничек инде укыйсың килми? Сиңа соң нигә «2»леләр куялар — әллә тырышып укымыйсыңмы, дәресләреңне өйрәнмисеңме?
    Бел-ш:Ничек инде тырышмыйм ди! Менә сез бүген төнлә
    йокладыгызмы? Ә мин йокламадым, дәрес әзерләп утырдым.
    А.Б.Ә нигә соң син альрны төнлә өйрәнәсең?
    Бел-ш:Әй, көндез урар, да уйныйм бит мин, дәрес әзерләп утырырга вакытым юк!
    А.Б.Төнлә ничек дәрес өйрәнәсең инде, йоклыйсы килә бит.
    Бел-ш:Мин дә шулай уйладым да, яттым да йокладым.
    А.Б.Дәресең әзер булмагач, укытучы нәрсә эшләтте соң үзеңне?
    Бел-ш.Нишләтсен инде, «2»ле куйды.
    А.Б.Әйе, хәлләрең шәптән түгел икән шул синең! Кайгырма, Белмәмеш, мин сиңа ярдәм итәргә тырышырмын. «2»леләреңне төзәтер өчен, сиңа «Белем иле»н табарга кирәк. Аны табу бик җиңел эш түгел — күп сынаулар аша үтәргә туры килер. Түзәрсең микән?
    Бел-ш:Мин әзер!(пышылдап) Шулай да куркыта бит үзем генә барырга. А.Б.Кайгырма, Белмәмеш, кирәк чакта без сиңа ярдәм итәргә тырышырбыз.
    Бел-ш:Хәерле юл теләгез миңа, дуслар! (Белмәмеш «Вместе весело шагать» көенә зал буенча атлый. «Уенчыклар иле» күрсәткече янында туктый. )
    Бел-ш:Кая эләктем икән мин? (як-ягына карана) Бу «Белем иле» түгелме? (курчакларны күреп шакката) Монда күпме уенчык! Ләкин алар нигәдер барысы да бик моңсу, нәрсә булды икән аларга?
    «Песня игрушек»
    Уенчык(бала):Ничек инде безгә моңаймаска, кайгырмаска, безнең белән уйнап үскән балалар бүген мәктәпкә китәләр һәм безне калдыралар (елый). Аю:Уенчыкларга бүген Бигрәкләр инде моңсу Яраткан балаларыбыз китә, Бигрәкләр дә ямансу.
    Куян:Без сезнең белән бергә Биш ел бергә яшәдек. Шаян-моңсу мизгелләрне Бергәләшеп кичердек.
    Кукла:И вздыхают очень тяжко Куклы, Мишки, Неваляшки Вы о нас не забывайте В д/сад к нам забегайте!
    Бел-ш:(күңелсез) Ничек ярдәм итәргә икән бу уенчыкларга? Бигрәк күңелсез аларга, ямансулап утыралар .
    Салават:Моңаймагыз, уенчыклар,
    Моңаймагыз, елмаегыз.
    Без дә сезне онытмабыз
    Хәтердән чыгармабыз.
    А.Б.Кайгырмагыз, матурларым, акыллыларым. Тиздән бакчабызга яңа балалар килер, без сезне аларга бирербез, шул кечкенәләр белән сез озак аерылмассыз. Менә бу шарлар сезгә безнең балалардан бүләк, рәхим итеп алыгыз(шарлар бирә, балалар уенчыклар белән хушлашалар).
    Бел-ш: Бу ил «Белем иле» булмады, юлымны дәвам итим инде. (Музыка астында алга таба китә, яңа күрсәткеч янында туктый)
    «Тридевятое царство» (читает)
    Бел-ш: Может, «Страна знаний» находится здесь?(отходит в сторону)
    (на сцене появляется король и принцесса)
    Песня Короля и принцессы.
    Король: Что же делать, как мне быть?(радостно)
    Ну, конечно, нужно Звездочёта пригласить!
    — Эй, стража! Звездочёта ко мне!
    Стража: Слушаемся, ваше величество! Звездочёта к Королю!
    Звездочёт: Слышу я! Сейчас иду! ( выходит под восточную музыку, кланяется Королю и Принцессе)
    — Что желает знать Король?
    Король:Посмотри на мою Принцессу . Похудела она, побледнела и не хочет ничего… Что мне делать, подскажи, в гороскоп Принцессы погляди.
    (Звездочёт смотрит в гороскоп)
    Танец Звездочек.
    Звездочёт: Так смотрел И так глядел
    И увидел я одно-
    Ждёт Принцесса Принца своего.
    (кланяется по восточному и уходит)
    Король:(немного подумав)
    Охрана! (охрана подбегает)
    Слушай мой приказ. Пропускать в царство всех, кто пожелает быть мужем Принцессы, кто сможет развеселить её, тот и будет её мужем и получит полцарства в придачу!
    Охрана: Слушаемся, ваше величество!
    (выходит Незнайка, оглядывается)
    Нез-ка: Интересно, куда я попал? ( видит Короля, испуганно)
    Ой, здравствуйте, ваше величество! Это случайно не «Страна знаний», которую я ищу?
    Король: Какая ещё «Страна знаний», это «Тридевятое царство»! А вот сидит моя дочь, которую нужно развеселить. Раз ужты здесь, давай, весели нас: если получится — женю тебя на моей ненаглядной Принцессе.
    Нез-ка: Вот ещё, смеши их! Я вам клоун что ли? И вообще, жениться мне ещё рановато, ^ем более на этой… (презрительно обварачивается, Пр 1нцесса начинает громко плакать)
    Король:Ах, так! Стража ко мне! (стража подбегает) Схватить этого негодника и отрубить ему голоау!
    Стража: Слушаемся, ваше величество!
    Нез-ка: Караул! Убивают! Ребята, на помощь!
    Вед: Ребята, Незнайка попал в беду, нужно срочно его выручать!
    ЦИРКАЧ И.
    ( Принцесса смеётся, хлопает в ладоши) Принцесса: Соловьи поют в садочке с утра до вечера!
    Что мне делать царской дочке, если делать нечего?
    Ах, солнышко скрывается в густые облака
    От скуки мне зевается, замучала тоска! (грустно вздыхает)
    Вед: Не горюй, Принцесса! Чтобы тебе не было скучно , приходи учится в школу.
    Принцесса: Эка, невидаль такая, что за школа такая. Чему меня учить — не знаю, я и так сама всё знаю!
    Вед: Объясните ей получше, чему учат в школе.
    ПЕСНЯ » Учат в школе «
    Принцесса: Ребята, я обязательно пойду учится . Ах, как здорово: там научат и писать, и рисовать, и читать, и считать.
    Нез-ка: А мне здесь больше делать нечего. До свидания, Принцесса. До свидания, Ваше величество.
    (Нез-ка идёт дальше, останавливается возле нового указателя. «Лунное царство» , ежится от холода, оглядывается)
    Бел-ш: Бигрәк салкын икән монда! Әй, берәр исән кеше бармы биредә? (артыннан Робот килеп төртә, Белмәмеш куркып китә) Ой, мин синнән куркам! Син миңа тимисеңме?
    Робот: Ку-рык-ма, мин си-ңа тн-мим.
    Бел-ш: Мин «Белем иле»н эзли идем, дөрес килдемме?
    Робот: Бу «Бе-лем и-ле» тү-гел, бу «Мар-си-ан-нар и-ле».
    Бел-ш: Кая мондагы кешеләр, нишләп син үзең генә йөрисең?
    Робот: (кнопкага баса) При-ем! При-ем! Мар-си-ан-нар чы-гы-гыз, без¬гә ку-нак кил-гән, кү-ре-гез! (балалар Робот янына киләләр)
    «РОБОТ» җыры (балалар утыралар)
    Бел-ш:Бигрәк кызык икән болар! Сикерештеләр-сикерештеләр дә, каядыр качып беттеләр. Үзләре кунак дигән булалар. Бер әйбер белән дә сыйламадылар! Әй, ярар, бу да «Белем иле» булмады бит әле. Юлымны дәвам итим.
    (Шагает дальше, останавливается около нового указателя)
    «Страна невыучанных уроков»
    Нез-ка:А это что ецё за страна такая? Что-то я всё время не туда попадаю. Сй, кто-то идёт, спрячусь и посмотрю , что будет дальше? (прячется).
    (Выходят Азбука, Математика, Скрипичный ключ, Карандаш.
    В руке у Азбуки дневник.)
    Азбука: Вот дневник этого двоечника — Незнайки.
    Полюбуйтесь, чтение — 2.
    Матем: И математика — 2.
    Скрип.ключ: И по музыке — 2.
    Карандаш: И по рисованию — 2.
    Матеем: А вы слышали, что он где-то здесь, в «Стране невыученных уроков». (все ищут его)
    Скрип.ключ:А вот и он!
    Карандаш: А ну-ка, двоечник, иди сюда!(Нез-ка подходит, опустив голову)
    Скрип.ключ:Ты так и не научился
    Ни петь, ни танцевать,
    Поэтому, по танцам
    Прошу экзамен сдать.
    Нез-ка:(шёпотом) Я танцевать не умею! Ребята, выручите, научите танцевать.
    ТАТАРСКИЙ ТАНЕЦ.
    Азбука: А буквы знаешь, ты Незнайка? Сейчас по чтению проверю всё.
    Ты загадки отгадай
    И быстро слова составляй.
    (подает Нез-ке буквы)
    ИГРА С БУКВАМИ.
    Азбука: Кто шагает с сумкой, книг
    Утром в школу (ученик)
    В коридоре топот ног
    Кто зовет нас всех (звонок)
    Очень скоро встретит нас
    Школа и просторный (класс)
    Если всё ты будешь знать,
    То получишь в школе (пять).
    Карандаш: (Нез-ке)
    Почему на рисованье
    Ты приходишь без желанья?
    Надо двойки исправлять,
    Прошу пейзаж нарисовать.
    Нез-ка: О, горе мне! Пейзаж! А что такое пейзаж? Помогите мне, ребята, его нарисовать. (карандаши выходят)
    Карандаши: Мы братишки дружные,человечки нужные.
    Мы- карандаши! меж собой похожие,
    Только разнокожие, все мы хороши!
    Мы братишки дружные с острыми носами.
    Человечки нужные- убедитесь сами!
    Синий кар-ш:Вы любите, синего человечка?
    Где я появлюсь, будет синяя речка.
    Синее небо над головой
    Синий цветок — василёк полевой,
    Синие ленты у девочек в косах,
    Воротники у костюмов матросов!
    Жёлтый кар-ш: Я- жёлтый человечек
    Раскрасить я могу кувшинку,
    Одуванчик и лютик на лугу.
    Пушистые цыплята и выводок утят
    И бабочка и солнце
    Со мной дружить хотят.
    Зелёный кар-ш: Я раскрашу ёлочку и листья у осинки.
    Надену я всем девочкам зелёные косинки
    Работает старательно зелёный человек,
    Похвалит обязательно меня в траве кузнечик.
    Красный кар-ш:А красив ли красный цвет?
    Да — вы скажите в ответ.
    Цветом своим я горжусь.
    я для цветов и ягод пригожусь.
    Нарисую я зарю, грудку птичке- снегирю.
    Подарю тебе, дружок, яркий праздничный флажок.
    Коричневый кар-ш:Братишки- медвежата под деревом лежат.
    Я- карандаш коричневый, раскрасил медвежат. –
    Вы и меня раскрасте!- попросит боровик,
    Коричневую шляпу грибок носить привык.
    Кар-ши:(вместе) Мы- братишки дружные,человечки нужные.
    Мы карандаши меж собой похожие,
    Только разнокожие, все мы хороши!
    «ПЕСЕНКА БРАТЬЕВ»
    (ставится мальберт с пейзажом)
    Матем-ка:(Нез-ке)Математику не знаешь, только двойки получаешь
    Я сейчас хочу узнать, как умеешь ты считать.
    1 .К серой цапле на урок прилетели 7 сорок,
    Из них лишь 3 сороки приготовили уроки.
    Сколько сорок не выучило урок?
    (Нез-ка не знает, ему помогают дети)
    2.Вяжет бабушка- лисица 3 внучатам рукавицы.
    Подарю вам скоро, внуки, рукавицы по 2 штуки.
    Берегите, не теряйте. Сколько их, пересчитайте.
    (Нез-ке помогают дети)
    Матем-ка:Да, плохи твои дела! А сколько будет дважды два?
    Нез-ка:(чешет голову) Дважды два…
    Матем-ка:Дважды два четыре, это знают во всём мире!
    ТАНЕЦ «ПОЛЬКА «
    А.Б. Бел-ш, син балалар ярдәме белән барлык сынауларны да уңышлы үтәп чыктың, «2»леләреңне төзәттең. Шуның өчен мин сиңа «Белем иле»нең ачкычын тапшырам, ә «Белем иле»нең ишекләрен сиңа мәктәп ачар.Ләкин сиңа анда тырышырга туры килер.
    Бел-ш:Рәхмәт сезгә!(ачкычны ала) Моннан соң мин бик тәртипле булырмын, укытучы апаларны да тыңлармын, тырышып укырмын. Балалар, ә сез укырга барырга ныклап әзерләндегезме?Барлык кирәкле әйберләрне алдыгызмы?
    Бал-р: Юк!
    Бел-ш:Юк? Җитмәгән әйберләрне базардан алыйк, сумкалар тутырыйк.
    УЕН: «МӘКТӘП БАЗАРЫ»
    Бел-ш: Ярар, балалар, миңа китәргә вакыт. Әле минем дә мәктәпкә кирәкле әйберләр аласым бар. Мәктәптә очрашырбыз, сау булыгыз!
    А.Б., бал-р: сау бул, Белмәмеш!
    (Балалар чәчәкләр белән ярымтүгәрәк ясап басалар) Азалия:Друг наш близкий и родной д/с наш дорогой.
    Посидим перед дорогой и немножко помолчим(пауза).
    Мы сегодня слов так много тебе сказать хотим,
    Был ты нам любимым домом, согревал своим добром.
    И не раз ещё мы вспомним о тебе с большим теплом.
    Нияз:Бик зур рәхмәт барыгызга
    Яшегезгә, олыгызга.
    Безнең турыда гел кайгыртып
    Янып, көеп торучыга.
    М.Максим:Өстәлебездә һәрвакыт тәмле ашлар тулы иде,
    Рәхмәт повар апаларга, тамагыбыз гел тук иде.
    К.Максим:Спасибо нашей медсестре, не страшна простуда мне.
    Посмотрите вы на нас, как мы выросли сейчас!
    Эльвина:Гөлүсә апабыз лаек мактауның зурысына.
    Җитезлеге, уңганлыгы үрнәк булыр барсына. Айдар:Ничек кенә мактасаң да, әз кебек сүзләребез.
    Ләйсән, Гөлназ апаларыбыз, сездән башка ни эшләрбез? Фаил:Лариса апа булганда, ничек соң яратмыйсың спортны?
    Туплар белән дә уйнадык, баулардан да сикердек. Руслан:Бакчадагы аг аларны хәтердән чыгармабыз.
    Җыр һәм би1 )гә өйрәтте безне Лилия апабыз. Эмилия:Бакча мөдиребезгә дә уңыш теләп калабыз.
    Әни кебек бит ул безгә, хөрмәт белән карагыз. Аида:Сегодня в зале с нами те, кто нас учил
    Жить в коллективе дружно.
    Кто нас жалел, кто нас любил
    Ведь это нам так было нужно.
    Алина:Кто петь и рисовать учил
    Кто нам стирал, кто нас лечил
    И тем, кто вкусно нас кормил
    Все: Мы все спасибо говорим! (дарят цветы)
    Данил:Вальс прощальный, чуть печальный.
    Нелегко кружится в нём!
    Вальс прощальный, провожальный
    В лёгком платье выпускном
    ВАЛЬС.
    Андрей:До свидания, сад любимый
    Растаемся мы с тобой
    До свидания, до свидания
    Садик милый, дорогой!
    Все:3а то, о чём мечтали здесь
    Мы столько лет подряд.
    За то, что было, будет, есть –
    Спасибо, д/ сад!
    П Е С Н Я » Мы скоро пойдём первый раз в первый класс».

  • татарские народные игры

    Татар халык уеннары
    Чума үрдәк, чума каз.

    Уйнаучылар кара- каршы ике рәт булып тезеләләр, парлашып кулга — кул тотыналар. Рәт башында бер ялгыз уенчы басып тора. Балалар барысы бергә җырлыйлар:
    Чума үрдәк, чума каз,
    Тирән күлне ярата ул, ярата.
    Әлфия үзенә иптәш эзли,
    Белмим, кемне ярата шул, ярата.
    Илназны ул ярата шул, ярата.

    Уйнаучылар, җыр ритмына туры китереп, хәрәкәтләнеп торалар. Ялгыз бала (Әлфия), рәт арасыннан узып, үзенә бер иптәш сайлый ҺӘМ аны (Илназны) җитәкләп ахырга барып баса. Үз парыннан аерылган уйнаучы рәт башына китә.
    Уен шулай дәвам итә.

    Кунаклар.

    Балалар, кулга — кул тотынышып, түгәрәкләнеп басалар. Уртага бер бала чыга. Кырыйдагы балалар түгәрәк буенча әйләнеп җырлыйлар:

    Ямьле бәйрәм көн килде,
    Чакырдык без кунаклар;
    Кунакларны сыйларга,
    Салдык майлы коймаклар.
    Чыж — пыж итеп коймаклар
    Җәелде, әй, җәелде.
    Менә тагын кечкенә
    Булып калды, җыелды.
    Җыелды, әй, җыелды.
    Аннан ары кабарды,
    Кабарды, әй, кабарды.
    Шиңде, юп — юка калды.
    Пеште инде коймаклар,
    Сыйландылар кунаклар,
    Сыйландылар кунаклар.
    Тордылар, баш иделәр,
    Таралдылар, әй, шатлар,
    Бииләр, ай — яй, шатлар.

    Түбәтәй.

    Балалр түгәрәкләнеп басалар. Түбәндәге җырны җырлый-җырлый, түбәтәйне бар-берсенә бирәләр:
    Түбәтәеңне кигәнсең,
    Бик ераклардан килгәнсең,
    Төскә матурлыгың белән
    Шаккатырыйм, дигәнсең.

    Кушымта: Түп – түп-түбәтәй,
    Түбәтәең укалы.
    Чиккән матур түбәтәең
    Менә кемдә тукталды.

    Җыр ахырында түбәтәй кемдә калса, шуңа җәза бирелә (бии, җырлый, әтәч булып кычкыра н. б.). Уен шулай дәвам итә.

    Зәңгәр чәчәк.

    Балалар, кулга-кул тотынышып, түгәрәк ясыйлар. Бер бала, чигүле кечкенә мендәр тотып, уртага чыгып баса. Балалар түгәрәк буенча җырлап әйләнәләр:
    Юл читендә зәңгәр чәчәк
    Якты нурлар тарата.
    Безнең кызлар һәм малайлар
    Зәңгәр чәчәк ярата.

    Тукап биеп торалар, ә уртадагы бала, мендәр тотып, түгәрәк буенча биеп йори:
    Якын дуслар арасыннан
    Берсен сайлап ал әле.
    Тезләреңә ипле булыр —
    Мендәреңне сал әле.

    Мендәр тоткан бала мендәрен бер бала алдына куя ҺӘМ, тезләнеп, аңа кулын бирә. Ул бала аның тирәли әйләнә, башкалар кул чабып торалар.

    Утыр, утыр, Мәликә.

    Балалар түгәрәккә басалар. Берәү, күзен бәйләп, түгәрәк уртасына утыра. Балалар, кулга-кул тотыгнышып, түгәрәктә җырлап әйләнәләр:

    Утыр, утыр, Мәликә, алмагачның төбенә,
    Кем утырган каршыңа, әйтеп бирче тиз генә.

    Берәү аның янына килп утыра. Уртадагы бала аны капшап танып исемен әйтергә тиеш. Әгәр белмәсә, аңа җәза бирелә. Уен шул рәвешчә дәвам итә.

    Ак калач.

    Балалар, кулга-кул тотынышып, түгәрәккә басалар. Берсе уртага чыгып баса. Түгәрәктәге балалар, җырлый-җырлый, калачның ничек пешүен, җәелү-кысылулуарын кул хәрәкәтләре белән күрсәтәләр:

    Булатның туган көненә
    Без пешердек ак калач;
    Менә шулай ул биек,
    Менә шулай тәбәнәк,
    Менә шуның киңлеге,
    Менә шуның тарлыгы.
    Ак калач, ак калач,
    Теләгәнеңне сайлап кач!

    Бала үз урынына берәүне сайлап чыгара да түгәрәктәгеләргә кушыла. Уен-җыр шулай дәвам итә.

    Түбәтәйле.

    Уртада 5-6 урындык тора, урындыкларга түбәтәйләр куела. Балалар урындыклар тирәли басалар ҺӘМ, көй башлануга, җиңелчә йөгерә башлыйлар. Көй туктауга, түбәтәйләрен кияләр, шул арада урындыкларга утырып өлгерергә тиешләр. Кем урынсыз кала, шул уеннан чыга. Икенче мәртәбә уйнаганда. Уртада өч урындык кала, уйнаучылар саны артыграк була. Соңга таба бер урындык калдыралар. Шулай итеп, иң игътибарлы, җитез бала билгеләнә.

    Агыйдел.

    Балалар, парлашып, бер бер артлы басалар. Бер бала парсыз кала, ул алга чыга. Кушымтаны җыр таганда, бачачар кулларын бер-берсенә тотынган килеш өскә күтәрәләр (күпер ясыйлар). Шул вакытта парсыз бала күпер аркылы чыга ҺӘМ үзенә ошаган баланы сайлый. Уен дәвам итә.
    Агыйделнең суларында
    Ак чиләгем күмелде.
    Әйдә, дустым, безнең якка,
    Безнең яклар күңелле.
    Кушымта:
    Зәңгәр чәчәк жыя-җыя,
    Зэңгэрләттем кулымны.
    Бергә-бергә уйныйк әле,
    Бир дускаем, кулыңны.

    Әйт, күгәрчен.

    Балалар түгәрәккә басалар. Ике бала уртага чыгып баса. Алар уенны алып баручылар ҺӘМ җыр башлаучылар булалар. Балалар салмак көйгә түгәрәк буйлап җырлап әйләнеп йөриләр. Җыр эчтәлегендә нәрсә турында сүз барса, шул хәрәкәтне бергәләп башкаралар:

    Әйт, күгәрчен, син генә,
    Яшь кызлар ничек йөри?
    Ул шулай да, ул болай,
    Яшь кызлар йөри шулай.
    Балалар яулык очларын тотып йөриләр.
    Әйт, күгәрчен, син генә,
    Куяннар ничек йөри?
    Ул болай да, ул шулай,
    Куяннар шулай йөри.
    Куян кебек сикереп йөриләр.
    Әйт, күгәрчен, син генә,
    Үрдәкләр ничек йөри?
    Ул болай да, ул шулай,
    Үрдәкләр шулай йөри.
    як-якка янтаеп, алпан-тилпән йөриләр.

    Миңлебай.
    Балалар түгәрәк уртасына бер бала сайлап чыгаралар. Үзләре кулга-кул тотынышып, түгәрәк байлап жырлап йөриләр:
    Без йөрибез әйләнеп,
    Син уртада, Миңлебай,
    Син нишләсәң, ни кылансаң,
    Без кыланырбыз шулай.
    Кырыйдагы бачачар туктап калалар, уртадагы бала, җырлый-җырлый, нинди дә булса, хәрәкәт күрсәтә:
    Бер болай, бер болай,
    Иә, кылыныгыз шулай.
    Балалар аның җырын, ул ясаган хәрәкәтләрне кабатлыйлар:
    Бер болай, бер болай,
    Моны эшләү бик уңай.
    Уртадагы бала түгәрәктән берәүне уртага чыгара да, бергә әйләнеп, үзе аның урынына баса.
    Уртага кыз бала чыгарылса,түбәндәгечә әйтәләр:
    Без йөрибез әйләнеп,
    Син уртада, матуркай.
    Син нишләсәң, ни кылансаң,
    Без кыланырбыз шулай.
    Уен шулай дәвам итә.

    Яулык алыш.
    Бу уен күбесенчә кыз балалар тарафыннан уйнала. Кызлар бер урынга түгәрәкчәнеп басалар ҺӘМ бер кеше яулык җыючы итеп сайлап куялар. Ул уртага чыгып баса да:
    Талым, талым, талчыбык,
    Уртасында бал чыбык,
    Ал яулык, гөл яулык,
    Бир син миңа бер яулык, —
    дип, такмаклый-такмаклый, барлык кызлардан да яулык җыеп чыга. Җыеп бетергәч, яулык хуҗаларына берәм-берәм җәза бирелә. Җәзадан соң уен тагын яңадан башлана.

    Кәрия-Зәкәрия.
    Балалар, кулга-кул тотынышып, түгәрәкләнеп басалар. Уртага бер бала чыга. Түгәрәктәгеләр бер якка хәрәркәт итеп җырлыйлар. Җырларда уртадагы баланың укуда, хезмәттә, җыр-биюдә булган сәләте, уңганлыгы мактала:
    Бу бик яхшы биюче,
    Бу бик яхшы биюче,
    Аның биюе матур,
    Аннан үрнәк алыгыз.
    Җырдан соң түгәрәктәгеләр туктап калалар, кул чабып, такмак әйтәләр:
    Кәрия-Зәкәрия, коммая
    , Кәрия-Зәкәрия, коммая,
    Кәри комма, Зәкәр комма,
    Зәкәрия коммая
    Бу вакытта уртадагы бала бер иптәшен алып әйләнеп тора. Әйләнеп туктагач, чакырган иптәшен калдырып, түгәрәккә баса. Тагын җыр башлана:
    Бу бик яхшы җырлаучы,
    Бу бик яхшы җырлаучы.
    Аның җырлавы матур,
    Аннан үрнәк алыгыз.
    Шулай йөзүче, укучы, буяучы һ.б. дип төрлечә әйтеп, җырлап-биепуенны дәвам итәләр.

    Яшерәм яулык.
    Балалар түгәрәк ясап басалар. Кулларын артка куялар. Санамыш ярдәмендә яулык салучы билгеләнә. Аның кулында кулъяулык. Ул, түгәрәктән чыгып, шушы сүзләрне җырлап йөри:
    Кулъяулыгым яшел, яшел,
    Яшел чирәм астында.
    Сиздермичә ташлап китәм
    Бер иптәшем артына.
    Сүзләрне әйткәндә, бер баланың уч төбенә кулъяулыкны калдырып китә. үзе түгәрәк эченә кереп баса. Кулъяулыклы бала, тиз генә артка чыгып, сүзләрне әйтә-әйтә, уенны дәвам итәргә тиеш. Әгәр ул тоткарланып торса яки кулъяулык салганны сизмәсә, аңа җәза бирелә.

    Куянкай.
    Балалар, кулга-кул тотынышып, түгәрәккә басалар. Түгәрәк уртасына кереп, бер бала чүгәли Ул — «куян «. Куян, бер кулын иягенә куеп, моңаеп утыра. Түгәрәктәгеләр җырлый-җырлый әйләнәләр:
    Ак куянга ни булган,
    Әллә инде авырган?
    Иптәшен дә табалмый,
    Урыныннан да торалмый,
    Куян, куян, син сикер,
    Иптәшең табып китер!
    Куян биленә таянып сикерә башлый. Аннан бер иптәшен уртага алып әгаәнәләр дә, чакырылган бала куян булып кала. Уен шулай дәвам итә.

    Болында.
    Балалар кулга-кул тотынышып, түгәрәкләнеп баесалар. Бер бала (Халидә) уртада кала. Түгәрәктәгеләр, әйләнә буенча бер якка хәрәкәт итеп, җыр җырлыйлар:
    Чәчәкләр үскән болында
    Җырлыйбыз әйлән-бәйлән
    Халидә, Халидә,
    Әйләнәсең кем белән?
    Халидә бер иптәшен уртага ала (Әминә). Җыр тагын кабатлана:
    Әминә, Әминә,
    Әйләнәсен кем белән?
    Шул рәвешчә уртага 5-6 бала җыелгач, уртадагылар түгәрәкләнеп басалар да, кырыйдагыларга капма-каршы юнәлештә хәрәкәт итеп, барысы бергә җырлыйлар:
    Гөлнара, Гөлнара,
    Син каласың уртада.
    Хәрәкәт туктала. Уртадагылыр күмәк рәвештә бер яраткан җырларын башкаралар. Аннан соң, Гөлнарадан башкалары кырый түгәрәккә басалар, ҺӘМ уен яңадан башлана.

    Без-без, без идек.
    Без-без, без идек,
    Без унике кыз идек;
    Базга төштек бал каптык,
    Келәткә кердек май каптык;
    Кап та коп,кара, Якуб,
    Тимер туп,
    Авызыңны ач та йом!
    М-м-м
    Балалар уен сүзләрен көйләп әйтәләр, аннары, берьюлы авызларын йомып, җиңелчә, күңелле көйгә төрле шаян хәрәкәтләр ясыйлар. Кем көлеп җибәрә, шул уеннан чыга ҺӘМ җәза үтәргә тиеш була (җырлый, бии, сорауларга җавап бирә н.б.).

    Башмакчы.
    Балалар түгәрәк ясап басалар. Өлкәннәрдән берәү уенны оештыручы була. Ул, кулына бер башмак алып (башмак уйнаучы балаларның аяк размерыннан зуррак булырга тиеш), уртага баса. Җырлый:
    Төрле һөнәр беләбез,
    Матур итеп тегәбез;
    Асыл төсле җепләр белән
    Башмак башын чигәбез.
    Балалар аңа каршы, түгәрәк буйлап йөреп, җыр җырлыйлар:
    Әй, башмакчы, башмакчы,
    Үзең оста такмакчы.
    Син җырлама такмагын,
    Бир кияргә башмагын.
    Балалар җырлап бетергәч, алып баручы башмакны ике бала арасыны куя ҺӘМ аларның иңнәренә кагыла. Ике бала ике якка түгәрәк буйлап йөгереп китәләр. Кем беренче килеп җитә, шул башмакны кия. Ул башмакчы була.
    Уен яңадан башлана.

    Урманга бару.
    Балалар, бер-бер артлы тезелеп басачар. Марш астында атлап баралар. Урманга килеп кергәч. . лирик көй тыңлана. Балалар, таралышып, салмак хәрәкәтләр ясап, җиләк җыялар, җырлыйлар:
    Тиз-тиз итеп савытыма
    Эре җиләкләр җыям.
    Аларны йә киптерәм,
    Иэ татлы каклар коям.
    Монда җиләк күп икән,
    Аю-бүре юк микән?
    Соңгы юлны әйтүгә, «аю» белән «бүре» килеп чыга да балаларны куа башлый.

    Ачык авыз.
    Балалар, аллы-артлы парлашып, түгәрәк ясап басалар. Бер бала парсыз кала. Ул уртада басып тора. Бию көе уйнала. Шул вакытта эчке якта торган балалар түгәрәк ясап җитекләшәләр ҺӘМ бию көенә әйләнәләр. Шулай бераз әйләнгәннән соң. көй кинәт кенә туктала ҺӘМ эчке яктагылар тышкы якта басып калган балалар белән парлашалар. Бер бала тагын парсыз кала. Ул, уртага чыгып: «Мин кем? » — дип кычкыра. Иптәшләре аңа: «Ачык авыз син!» — дип җавап бирәләр. Аннан соң «ачык авыз «ның бер әйбере алына. Уен шулай кабат-кабат уйнала, ҺӘМ «ачык авыз «лар биш-алтыга җиткәч, аларга җәза бирелә.

    Әйдә, танышабыз.
    Уйнаучылар, ике түгәрәк булып, кулга-кул тотынышып басалар. Уен башлангач, алар әкрен генә җырлап әйләнә башлыйлар. Эчтәгеләр сәгат теле уңаена, ә тыштагы түгәрәк аңа каршы хәрәкәт итә. Җырның бер куплеты беткәч, барысы да туктап калалар. Ике түгәрәктәге уенчылар да бер-берсенә йөз белән борылып басалар, кулларын кысышалар: бер-берсе белән танышалар. Уйнаучылар танышып беткәнче, уен шулай дәвам итә.

    Күрсәт әле, үскәнем.
    Балалр түгәрәк ясап басалар ҺӘМ бер баланы уртага чыгаралар. Күмәк җырлап әйләнеп, уртсдагы балага төрле эшләр кушалар. Уртадагы бала кушылган эшне башкара. Кырыйдагылар да: «Менә шулай, менә шулай»,-дип, ул эшләгән эшне кабатлыйлар. Эш кушу өчен түбәндәге җыр-такмаклар файдаланыла:
    — Күрсәт әле, үскәнем,
    Ничек кошлар очалар?
    — Менә шулай, менә шулай,
    Шулай кошлар очалар.
    — Күрсәт әле, үскәнем,
    Ничек йөри аюлар?
    — Менә шулай, менә шулай,
    Шулай йөри аюлар.
    — Күрсәт әле, үскәнем,
    Ничек чаба поездлар?
    — Менә шулай, менә шулай,
    Шулай чаба поездлар.
    — Күрсәт әле, әскәнем,
    Ничек сикерә куяннар?
    — Менә шулай, менә шулай,
    Шулай сикерә куяннар.

    Гөлбаһар.
    Балалар, кулга-кул тотынышып, бер сафка басалар. Берсе «бакча каравылчысы итеп билгеләнә. Ул балалар алдында басып тора. Каршы яктан бер бала «көтүче » булып килә. Җырлый:
    — Әй, әбекәй, Гөлбаһар,
    Синең артта ниләр бар?
    — Шалкан белән торма бар.
    — Берсен миңа бирсәнә!
    — Көчен җитсә тартып ал!
    Көтүче балаларның берсен тотып үз ягына тарта башлый, ә «әби » аның юлына каршы чыгып йолкытмаска тырыша.
    «Шалкан-тормалар » берсенә берсе нык тотынышканнар, ычкынмаска, иптәшен дә ычкындырмаска тырышалар. Шулай берәм-берәм йолкып алып бетергәнче уен дәвам итә.

    Такыя үрәм.
    Балалр түгәрәк ясап бас тар. Тәрбияче алып баручы була. Берничә балага «чәчәк» исеме кушыла, ҺӘМ аларга шул чәчәктән ясалган башлык бирелә:
    Без йөрибез болында,
    Чәчәкләр бик күп монда.
    Матур чәчәк җыябыз,
    Такыялар үрәбез.
    Алып баручы:
    Ал кирәк, гөл кирәк,
    Безгә нәфис гөл кирәк.
    Энҗе чәчәк, кил әле,
    Бер елмаеп көл әле.
    Энҗе чәчәк:
    Энҗедәй чәчәк атам мин
    Яз көнендә урманда.
    Миңа берни дә кирәкми
    Күләгәләк булганда.
    Балалар:
    Энҗе чәчәк, күр әле!
    Такыя итеп үр әле!
    Энҗе чәчәк чүгәләп утыра. Уен башка чәчәкләр исемен кушып дәвам итә. Исеме аталган нәр чәчәк уртага чыгып утыра. Шулай итеп, такыя үрелә.
    Ромашка:
    Күкчәчәк:
    Кечкенә көнбагыш кебек
    Чәчәк булам мин үзем.
    Таҗларымны санап кара,
    Әгәр булсаң бик түзем.
    Арыш арасында үсәм,
    Зәп-зәңгәр чәчәк атам.
    Зәңгәр күкле, чат кояшлы
    Аяз көнне яратам.
    Такыя үрелеп беткәч, такыя бер якка, түгәрәктәге балалар икенче якка әйләнеп җырлыйлар:
    Без йөрибез болында,
    Чәчәкләр бик күп монда.
    Матур чәчәк җыйдый без,
    Такыялар үрдек без.

    Наза.
    Балалар парлашып, бер-б р артлы тезеләләр. Бер бала парсыз, ул уенчылыр каршысына чыгып баса. Балалар, җырлый-җырлый, баскан җирдә аякларын-кулларын хәрәкәтләндерәләр:
    Наза дигән кыз баланың
    Бөрлегәне түгелгән;
    «Наза» дигән уенны без Уйныйбыз чын күңелдән.
    Кушымта:
    Наза, наза,
    Наза матур кыз бала.
    Наза тырыш, уңган бала,
    Зирәк, акыллы бала.
    Кушымтаны җырлаганда, парсыз бала каршыдагы уенчылар арасыннан биеп үтә, үзенә пар сайлый, ҺӘМ алар икенче башка барып басалар. Парсыз калган бала уенны дәвам итә.

    Нардуган.
    Бер бала уртага чыга. Башка балалр аның тирәсендә бер түгәрәк ясап, кулга-кул тотынышып, нардуган җырын җырлап әйләнәләр:
    Син уртада, без кырыйда,
    Әйләнәбез, нардуган,
    Син нишләсең, ни кылансаң,
    Мин дә шуны булдырам!
    Җыр беткәндә, уртадагы бала нинди дә булса бер хәрәкәт ясый, түгәрәктәге балалар шул хәрәкәтне кабатларга тиешләр. Кем шуны булдыра алмый, уртадагы бала үз урынына аны чыгара да, уен баштагыча дәвам итә.

    Бу дустың белән күреш.
    Балалар, кулга-кул тс пынышып, түгәрәккә басалар ҺӘМ, җырның эчтәлегенә әйтелгән ? әрәкәтләрне ясап, «‘Сандугач-күгәрчен » көенә җырлап әйләнәләр:
    Аякларың тыпырдат,
    Куларыңны чәбәклә,
    Бер монда, бер монда,
    Кыен эш түгел бер дә.
    Башың аска иеп ал,
    Кул бармагың янап ал,
    Бер монда, бер монда,
    Кыен эш түгел бер дә.
    Бу дустың белән күреш,
    Бу дустың белән күреш,
    Йә иптәш, йә, әйлән,
    Бик кыен түгел буэш.
    Жырга туры килгэн хэрэкэтлэр эшлилэр.

    Түгәрәк алан.
    Балалар, кулга-кул тотынышып, түгәрәктә йөриләр ҺӘМ такмак әйтәләр:
    Бу аланда чәчәкләр күп, Кыймыйм ләкин өзәргә. Әминә, Гөлфия,
    Әйдә әле биергә.
    Бу аланда чәчәкләр күп
    Без аларга тимибез,
    Лилия, Гөлия,
    Әйдә бергә биибез.
    Исеме әйтелгән балалар, уртага чыгып, бергәләп әйләнәләр ҺӘМ икесе дә кырыйдагы балалар арасыннан берәр балалның каршына килеп башларын ияләр. Уен әлеге балалрның исемен әйтеп дәвам итә.

    Бүген кемнең туган көне?
    Балалар, кулга-кул тотынышып Түгәрәк ясыйлар. Бер бала (туган көне булган бала) уртага чыга. Уйнаучылар, җырлый-җырлый, бер якка таба әйләнәләр, ә уртадагы бала түгәрәк эчендә каршы якка йөри. Тәрбияче балалар белән бергә җырлый:
    — Бүген кемнең туган көне?
    Нигә кояш елмая?
    — Белдек, белдек, Гөлсинәгә
    Бүген алты (3, 4, 5) яшь тула.
    Гөлсинәгә карагыз:
    Ничек матур киенгән!
    Сәламәтлек, бәхет, шатлык
    Телибез чын күңелдән.
    Икенче куплетны җырлаганда, балалар туктап, кул чабып торалар, Гөлсинә бии.

    Яулык бирәм.
    Уйнаучылар көй астында — зур түгәрәктә, ә уенны алып баручы түгәрәк уртасында бию хәрәкәтләре ясап әйләнәләр. Көй туктауга, уенны алып баручы бер бала янына килә дә: «Яулыгымны ал, кесәңә сал»,- ди. Балалар:
    «Бер, ике,өч, дүрт, биш, тотарга тырыш!»,-диюгә, бала уенны алып баручыны тотарга ҺӘМ яулыкны аннан атырга тырыша.

  • “Зәем, син ямьле төбәгем!”
    (Балалар бакчасы өчен Шәһәр көненә багышланган күңел ачу чарасы)

    (Залда көй яңгырый, балалар көй астында урындыкларга кереп утыралар.)
    А.б:: Туган ил, туган тел, туган җир! Кемгә дә газиз, якын һәм кадерле ул! Ә туган якның һәр җире, почмагы әллә никадәр истәлекләр саклый.
    Яшь вакытта ярлы булган Зәем,
    Хәзер аны муллык балкыта.
    Үз халкымның гүзәл төзелешләре
    Тирә- юнебездә дан тота. (Михаил Денисов)
    Җыр “Кояшлы ил” Луиза Батыр-Болгари муз.
    А.б: Кадерле балалар, без бүген сезнең белән “Зәем- ямьле төбәгем” дигән кичәгә җыелдык.
    — Балалар, әйтегез әле, без нинди республикада яшибез?
    — Татарстан Республикасында.
    — Ә безнең республика башкаласы ничек дип атала?
    — Казан шәһәре.
    — Без сезнең белән төзек, матур, чиста шәһәрдә яшибез. Шәһәребезнең исемен кем белә?
    — Зәй шәһәре.
    — Зәй шәһәренең матурлыгы җырларда җырлана, шигъри юлларга салына.
    1 бала: Зәем! Ямьле синең уйчан табигатең,
    Шифалы бит синең суларың.
    Ярышларда алдынгылык яулый,
    “Сер” бирмәүче батыр улларың. (Михаил Денисов)

    2 бала: Ямьле Зәйнең су буйлары,
    Диңгездәй киң сулары.
    Җәйләр җиткәч, гөрләп уза,
    Синдә Сабантуйлары.

    3 бала: Зәем, Зәем- Зәй ягым,
    Көн дә матурланасың.
    Синдәй сөйкемле калада,
    Яшәүгә шатланасың. (Мәслах Кашапов)
    А.б: Рәхмәт, сезгә, балалар. Сезнең туган төбәгебез турында күп шигырьләр белүегез шатландыра.

    Тирә-якка каранып, шарлар тотып, аптырап Белмәмеш керә.

    Белмәмеш: Нинди җир бу? Мин кая килеп эләктем?
    А.б: Белмәмеш, синме соң бу? Нишләп йөрисең?
    Б-ш: Урам йөрергә чыккан идем, адаштым.
    А.б: Белмәмеш, бүген без балалар белән Зәй шәһәре турында сөйләшәбез һәм алар белән сәяхәткә чыкмакчы булабыз. Теләсәң ияртербез.
    Б-ш: Бик теләп барырмын. Минем дә Зәйнең истәлекле урыннарын күрәсем килә.
    А.б: Балалар, Белмәмеш, ә сәяхәткә нәрсә белән чыгыйк икән?
    Б-ш: Менә минем шарларым бар. Әйдәгез, шулар белән очабыз.
    А.б: Балалар, сез ризамы?
    Балалар: Әйе.
    ( Уен “ Шарлар”. Балалар түгәрәкләнеп утыралар, алып баручы көй астында төрле биремнәр әйтә. Мәсәлән: “көчле җил исә”, “җил акрынайды”, “каршыга самолет килә”, “кошлар очалар” һәм башкалар.)
    А.б: Менә балалар, без сәяхәтебезнең беренче тукталышына килеп җиттек.

    1 нче тукталыш. “Энергетик” мәдәният йорты. (рәсем күрсәтелә)
    А.б: Бу мәдәният йорты. Анда төрле зур бәйрәмнәр, очрашулар, концертлар үткәрелә. Монда төрле бию, җыр түгәрәкләре оешкан. Аларны үз эшләренең осталары җитәкли.Мәсәлән: Лидия Нестягина, Марина Петленко, Владислав Тыткин.
    Б-ш: Ә сезнең нинди сәләтләрегез бар?
    А.б: Безнең балаларыбыз җырга-биюгә бик оста, алар шәһәребезнең булачак йолдызлары.
    Татарча бию “Карауҗа авылы көе”
    Б-ш: Балалар, миңа торган саен күңеллерәк була бара. Тагын кая барабыз?
    А.б: Ашыкма, Белмәмеш. Безнең барасы урыннарыбыз бик күп. Хәзер җәяүләп кенә Җиңү паркына юл тотарбыз. Балалар, искә төшерик әле, юл аркылы ничек чыгабыз?
    Балалар: Зебра аша.

    2 нче тукталыш. Җиңү паркы. (рәсем күрсәтелә)
    А.б: Менә бу Җиңү паркы дип атала. Монда без ел саен Бөек Җиңү көнен билгеләп үтәбез. Билгесез солдат һәйкәле янында мәңгелек ут яна.
    Б-ш: Ә сезнең ветеран бабайларыгыз булганмы?
    А.б: Әйе, безнең ата-бабаларыбыз Бөек Ватан сугышында илебез азатлыгын яклап сугышкан, күбесе фашист корбаннары булып яу кырында ятып калганнар.
    (балалар кыскача гына ветеран бабалары турында сөйләп китәләр).
    А.б: Рәхмәт, балалар. Безнең аларны онытырга хакыбыз юк.
    Б-ш: Мин дә бабаларыбызны һәрвакыт искә алырмын.

    3 нче тукталыш. “Космос” яшьләр үзәге. (рәсем күрсәтелә)
    А.б: Балалар, Белмәмеш, без хәзер “Космос” яшьләр үзәгендә.Монда кино, мультфильмнар күрсәтәләр, төрле спорт, гаилә бәйрәмнәре үткәрәләр.
    Б-ш: Ә мин уйнарга, ярышырга бик тә яратам. Әйдәгез, җырлап-уйнап алабыз.
    “Түбәтәйле” татар халык уены
    “Кәрия-Зәкәрия” татар халык җырлы-биюле уены
    “Миңлебай” татар халкының җырлы-биюле уены.
    А.б: Без уйнап, ял итеп алдык. Ә хәзер без сезнең белән шәһәребезнең тагын бер бик күренекле урыны- китапханәгә барырбыз.

    4 нче тукталыш. Китапханә.
    А.б: Балалар, без китапханә эченә үтәбез. Үзегезне тәртипле, тыныч тотыгыз. Бу китапханә якташыбыз, язучы Сөббух Рәфыйков исемен йөртә (портреты күрсәтелә). Аның исеме шулай ук Зәй шәһәренең бер урамына бирелгән. Китапханәдә бик күп китаплар, журналлар бар.
    Б-ш: Ә сез үзегезнең шәһәрдә үсеп чыккан нинди күренекле шәһесләрне беләсез?
    Балалар: Аяз Гыйләҗев, Рабит Батулла, җирле язучылар-Флүн Разов, Госман Мухамов, Анатолий Цыганов.
    А.б: Әйдәгез, алар иҗат иткән шигырьләрне искә төшерик.
    4 бала: Зәйдә үскән сәнгать кешеләре,
    Олы юлдан алга киттеләр.
    Аяз Гыйләҗев һәм Мөдәррисләр
    Үз якларын данлы иттеләр.
    5 бала: Сәхнәләрдә Наил Дунай уйный,
    “Гөргери кияүләрен”.
    Ә Батулла исбат итә
    Милләтнең үткәннәрен.( Михаил Денисов)

    5 нче тукталыш. “Карамалы” ял паркы.
    А.б: Шәһәребезнең тагын бер гүзәл урыны- Ринат Шәех улы Фәрдиев исемендәге “Карамалы” ял паркы. Ринат Шәех улы Фәрдиев — район һәм шәһәр тарихына матур гамәлләре, күркәм эшләре белән кереп калган шәһес. Зәйлеләрнең яраткан ял итү урынына әверелгән бу парк та ул җитәкчелек иткән чорда төзелә башлады. Аның якты истәлеге булып паркта стелла урнаштырылды. Җирле язучы Сания Әхтәмова аның турында болай дип язды:
    Бу тормыш — атылган йолдызның
    Җиһанны нурлаган балкышы.
    Иң матур җирендә өзелгән
    Илаһи моңлы җыр тавышы.
    Тик ул җыр онтылмас, ул яшәр,
    Искәртеп олуг зат кадерен.
    Бу исем мәңгегә яктыртыр,
    Җылытыр зәйлеләр хәтерен.
    “Карамалы” паркы – ул зәйлелзрнең горурлыгы. Без аны һәрвакыт чиста, матур итеп тотарга тырышабыз. Паркта гүзәл чәчәкләр, фонтаннар, аллеялар бар. Сәхнәдә атна саен төрледән-төрле чаралар үткәрелә.
    Б-ш: Әйдәгез, без дә күңелле итеп ял итеп алыйк.
    Җырлы-биюле уен “Бу дустың белән күреш”
    А.б: Менә, балалар, бүгенгә сәяхәтебез тәмам. Әйдәгез, шарларга утырып, бакчага кайтыйк.
    (Шарларда очалар)
    А.б: Сәяхәтебез сезгә ошадымы?
    -Әйе.
    Б-ш: Миңа да бик ошады. Минем сезгә күчтәнәчләрем бар. (конфетлар тарата)
    А.б: Син кечкенә бер шәһәрсең,
    Гади, тыйнак халкың бар.
    Республикамның бер кисәге-
    Мактанырга хакым бар.( Госман Мухамов)
    Җыр “Туган ягым –татарстан” Яриева көе, Вәлиева сүзләре.
    Бәйрәм тәмам.

  • Перспектив план.
    СЕНТЯБРЬ

    ТӨРЛӘР

    РЕПЕРТУАР
    ПРОГРАММА ТӘЛӘПЛӘРЕ
    Тыңлау “Туган илем” Якубов
    “Һәр вакыт булсын кояш” Островский
    “Детская полька” Глинка Муз. белемнәрен киңәйтү. Әсәрләрнең аермаларын әйтү, таный белергә өйрәтү.
    Күнегү “Баскыч” Бакиева
    “Песи-нечкәбил” Фразаларны чиста итеп, ахырына кадәр сузып, йомшак итеп җырлау.
    Җырлау “Туган илем” Мозаффаров
    “Күгәрчен гөрлидер” Тат. халык җыры
    “Көз” Исмәгыйлев
    “Күңелле балачак” Көйне дөрес итеп җырларга, җырны бердәм башлап, бердәм бетерергә, сүзләрне ачык әйтеп бырларга өйрәнү.
    Музыка ритмына хәрәкәтләр “Әтәчем”
    “Түгәрәк буйлап йөгерү” Музыканын характерына туры килә торган ритмик хәрәкәтләр башкарырга өйрәтү.
    Биюләр “Кул чабып бию” Биюләрдә үзенчәлекле итеп мөстәкыйл рәвештә хәрәкәт итәргә йөрәтү.
    Уеннар “Көз киләсен беләбез” Мөстәкыйл рәвештә хәрәкәт итәргә өйрәтү.
    Дидак. уеннар “Ике аваздан җырны тап” Таныш җырлардан уенны тезәргә.
    Иҗади эш “Дулкыннар һәм аккошлар”

    ОКТЯБРЬ

    ТӨРЛӘР

    РЕПЕРТУАР
    ПРОГРАММА ТӘЛӘПЛӘРЕ
    Тыңлау “Кечкенә аккошлар биюе” П. И. Чайковский Муз. белемнәрен киңәйтү. Бөек рус композиторы белән танышу.
    Күнегү “Вальс” Халитов
    “Әтәчем” Тат.халык җыры
    “Әнисә” –тыпрдаулы йөреш.
    “Кадак кагу” Төрле хәрәкәт итә күнегүләрен камилләштерү, сәнгатле итеп башкару.
    Җырлау “Алфавит” Л. Батыр-Болгари
    “Күңелле балачак”
    “Көз” Исмәгыйлев
    “Туган җир” Җырны мөстәкыйл рәвештә башлау, сәнгатле итеп, фразалар арасында сулыш алып башкару.
    Музыка ритмына хәрәкәтләр “Җырла исемеңне”
    “Баскыч” Сүзләрне ачык итеп җырларга өйрәнү.
    Биюләр “Әпипә”
    “Көзге яфраклар белән бию” Ике-өч кисәктән торган әсәрнен характерын тоеп, хәрәкәтләнеп мөстәкыйл рәвештә төрләндерергә өйрәтү.
    Уеннар “Көз һәм балалар”
    “Ал яулык” Җырлы уеннарны сәхнәләштерегә, сәнгатле итеп өйрәтү.
    Дидак. уеннар “Музыкаль кораллар” Музыка кораллары белән таныштыру.

    НОЯБРЬ

    ТӨРЛӘР

    РЕПЕРТУАР
    ПРОГРАММА ТӘЛӘПЛӘРЕ
    Тыңлау “Детская полька” Глинка Төрле җанрдагы әсәрләр белән танышу. Муз. белемнәрен киңәйтү.
    Күнегү “Кояш” Халитов
    “Чыпчык” Андреянова Сәнгатьле итеп до 1- ре 2 диапозонында тавыш көчен акрынайтып, тезләтеп җырларга.
    Җырлау “Көзге ямь” Гатауллин
    “Җирдә миңа ни кирәк” Гыймадиева
    “Чыршы” А. Вафина Җырны мөстәкыйл рәвештә башлау һәм тәмамлау, ялгыз һәм күмәк җырларга өйрәтү.
    Музыка ритмына хәрәкәтләр
    Вальс “Вальс” Р.Халитов
    “Алмагачларым”- баш, үкчә Кулга уенчыклар тотып төрле хәрәкәтләр ясый белергә өйрәтү.
    Биюләр “Әнисә” Тат. халык көе
    “Күмәк бию” Гади халык биюләре белән таныштыру. Музыка ритмына кереш өлештән соң хәрәкәтләрне мөстәкыйл рәвештә башлап китү.
    Җырлы уеннар “Күз бәйләш”
    Җырлы уеннарны сәхнәләштерегә өйрәтү.
    Дидак. уеннар “Күңелле ямансу” Мөстәкыйл рәвештә башкаруга омтылыш булдыру.
    Иҗади эш “Көчле җил”

    ДЕКАБРЬ

    ТӨРЛӘР

    РЕПЕРТУАР
    ПРОГРАММА ТӘЛӘПЛӘРЕ
    Тыңлау “Вальс” С.Сәйдәшев
    “Матур булсын” Җ.Бакиров эшкәртүендә Балаларны авазларның югарылыгын (квинта-терция) аера белергә өйрәтү. Бию төрләрен, җыр, марш аера, әсәрнең өлешләрен ишетә һәм аера белергә өйрәтү.
    Күнегү “Тыпыр-тыпыр” Тат. халык җыры
    “Дуслар” И. Җиһаншина Музыкаль белемнәрен киңәйтү.
    Җырлау “Яңа ел” Л.Батыр-Болгари
    “Син усал түгелсең”Р.Гыймадиева
    “Кыш көне” А. Вафина Җырны мөстәкыйл рәвештә башлау һәм тәмамлау.Сулышны дөрес алырга өйрәтү.
    Музыка ритмына хәрәкәтләр
    “Аерым бию” – җиңелчә бию
    “Бодай чәчтем” – бер аяк белән тыпырдау
    “Ай, дубыр, дубая” – өчле тыпырдау Музыкага карап хәрәкәтләрне үзгәртә белергә күнектерү. Аякларны чиратлашып тыпырдату, җиңел итеп аяк очларында йөгерү.
    Биюләр
    Уеннар “Лирик бию” Тат. халык көе
    “Шалтыравыклар белән уен”
    “Төсле яулыклар”
    “Кар бөртекләре биюе” Музыка ритмына кереш өлештән соң хәрәкәтләрне мөстәкыйл рәвештә башлап китү.
    Дидак. уеннар “Урман буйлап кем килә” (аю, куян)
    “Шалтыравык белән барабан”
    “Акрын көчле”

    ЯНВАРЬ
    ТӨРЛӘР

    РЕПЕРТУАР
    ПРОГРАММА ТӘЛӘПЛӘРЕ
    Тыңлау “Аю” Р.Ахиярова
    “Йокла курчак” М.Мозаффаров
    “Клоун биюе” Ю.Виноградов Балаларны музыкаль әсәрне ахырга кадәр тыңларга күнектерү. Музыканың характерын аера белергә өйрәтү.
    Күнегү “Тук тук тукыран”
    “Өч дус” Бер нотаны тотып торырга өйрәтү.
    Җырлау “Кыш җыры” А.Вафина
    “Беренче кар” Батыршин
    “Әтәчле сәгать”Р.Курмашин
    “Курчакка күлмәк тегәм” Л.Батыр-Болгари Җырларны җырның үз характерында җырларга өйрәтү.
    Муз. ритмына хәрәкәтләр
    “Казан кызы” З.Хәбибуллин – аяк очында һәм үкчәдә йөрү
    “Матур булсын” Җ.Фәйзи – тасмалар белән йөгерү
    “Полька” –кырын сикереш Ритмны тоеп көйгә туры китереп хәрәкәтләр ясау.
    Биюләр “Бишле бию” Тат. халык көе
    “Клоуннар биюе” Р. Халитов
    “Куяннар биюе” М.Шәймарданов
    “Кар бөртекләре биюе”
    Яңа бию хәрәкәтләрен өйрәтү. Музыка ритмына кереш өлештән соң хәрәкәтләрне мөстәкыйл рәвештә башлап китү.
    Җырлы уеннар, Биюле уеннар “Яулык алыш” М.Вәлиуллин
    “Бүре һәм куяннар” М.Шәймарданов
    “Кыш бабайны биетү”
    Уендагы төрле образларны дөрес итеп күрсәтергә өйрәтү.
    Дидак. уеннар “Кышкы көн” Кышны аерырга өйрәтү.

    ФЕВРАЛЬ

    ТӨРЛӘР

    РЕПЕРТУАР
    ПРОГРАММА ТӘЛӘПЛӘРЕ
    Тыңлау “Тәккәбер әтәч” Р.Еникеев
    “Ак күгәрчен”Вәлиуллин
    “Бишек җыры” Хәбибуллин Музакль әсәрнең жанрын аера белергә тырышу.
    Күнегү “Тыпыр-тыпыр” Тат. халык җыры
    “Дуслар” И. Җиһаншина Музыкаль белемнәрен киңәйтү.
    Җырлау “Әниләр бәйрәме” Л.Батыр-Болгари
    “Кар яугач” Батыршин
    “Мамин праздник” Гомонова Сәнгатьле итеп, кычкырмыйча җырларга өйрәтү.
    Музыка ритмына хәрәкәтләр
    “Колын” Бакиров (голоп) кабатлау
    “Татар халык биюе” – култыклашып әйләнү
    “Вальс” – куллар өчен күнегү Бер аякны алга куеп турыга сикерү. Музыкаль фразага характер туры китерү.
    Биюле, җырлы
    уеннар “Читекләр” Тат. халык көе
    “Аю кунакка йөри”
    “Кулъяулык йөртәм”
    “Күмәк бию” Музыканы ритмга туры китереп тырышып биеп карарга.
    Дидактик уеннар “Кемнең өе” (аю, куян)
    “Баскыч” Музыкада аваз югарылыгын ишетергә өйрәтү. Динамик төчмерләрне үстерү.

    МАРТ
    ТӨРЛӘР

    РЕПЕРТУАР
    ПРОГРАММА ТӘЛӘПЛӘРЕ
    Тыңлау “Яз” М.Мозаффаров
    “Безнең дәү әни”Вәлиуллин
    “Кем уяткан Ләйләне” Хәбибуллин Тыңлаган әсәрләрне танып белергә өйрәтү.
    Күнегү “Тук тук тукыран”
    “Өч дус” Бер нотаны тотып торырга өйрәтү.
    Җырлау “Яз, яз җитә” Л.Батыр-Болгари
    “Әтәчем, әтәчем ник иртә торасың” Л.Батыр-Болгари
    “Күңелле балачак” Шәмсетдинов Дәртле, күңелле, шаян итеп җырларга өйрәтү.
    Музыка ритмына хәрәкәтләр “Баскычтан баскычка”) кабатлау
    “Татар халык биюе” – култыклашып әйләнү Алга сикереп бару, туктап бер урында тыпырдау.
    Биюле, җырлы
    уеннар “Зәкәрия” Тат. халык көе
    “Дуслаштык”
    Музыка характерына карап хәрәктләрне үзгәртә белергә өйрәтү.
    Дидактик уеннар “Кошлар белән кошчыклар” (аю, куян)
    “Тыпыр-тыпыр”
    “Әнисә” Ритмларны сизмеләргә өйрәтү. Музыкада аваз югарылыгын ишетергә өйрәтү.

  • Здравствуйте! хотела выложить татарские плюсы и минусы которые поет моя дочь, но не знаю как это сделать.

  • праздник «Нардуган». Проводится зимой 22-14 января, когда день равняется с ночью.
    Алып баручы: Исәнмесез, балалар, килгән кунаклар! Без бүген сезнең белән татар халык бәйрәме — Нардуганны билгеләп үтәргә җыелдык. Татар халкы яши торган кайбер төбәкләрдә борын заманнарда үк Яңа ел көннәрен Нардуган вакыты дип атаганнар. Ә нигә әле безгә дә Яңа ел көннәрендә үткәрелә торган “Чыршы бәйрәмен” “Нардуган” дип атамаска да, борынгылардан калган котлауларны, татар халык уеннарын, биюләрен кире кайтармаска?
    Нардуган бәйрәмендә яшьләр җыелып, ят киемнәргә киенеп, үзләрен танытмый гына йорттан-йортка кереп, уйнап-шаярып йөргәннәр. Нардуган бәйрәме – ул күрәзәлек, багу, тылсымлы йолаларга ышануны чагылдырган бәйрәмнәрнең берсе. Нардуган бәйрәмендә иң кызыгы – танытмый торган итеп киенеп, өйдән-өйгә йөрү, бер-береңә матур теләкләр теләү. Ә хәзер без сүзебезне бәйрәмебезгә матур, шаян итеп киенеп-бизәнеп килгән кунакларыбызка бирик.
    — Нардуган, Нардуган,
    Нардуган, хуҗалар.
    Котлы, мөбарәк булсын,
    Тормыш түгәрәк булсын.

    — Нардуганыбыз нар булсын,
    Әче-тышы нур булсын.
    Нардуган башы кемгә тияр,
    Ул бик бәхетле булсын.

    — Нардуганым нар булсын,
    Эче-тышы нур булсын,
    Нардуган башы кемгә тияр,
    Ул бик бәхетле булсын!

    -Хуш киләсең, нардуган!
    Май бирәм, күмәч, калач.
    Бәйрәм көнендә шатланышык,
    Рәхәтләнеп күңел ач!
    Алып баручы: Балалар, әйдәгез әле, Нардуган бәйрәмен хөрмәтләп, бер күңелле уен уйнап алыйк!
    Татар халык уены “Күрсәт әле, үскәнем”
    Алып баручы: Бәйрәмгә чакырылган кунаклар килеп бетте, инде уйнадык, күңел ачтык, ә Нардуган атасы һаман күренми. Әллә адашып, безне таба алмый йөриме? Балалар, әйдәгез бергәләп Нардуган атасын чакырыйк, бәлки, ул безне ишетер.
    Нардуган атасы керә.
    Нардуган атасы: Исәнмесез, балалар, килгән кунаклар! Мин килеп җиттем, сезгә яңа елалып килдем!
    — Нардуганым нур булсын,
    Ризыклары мул булсын!
    Нардуган ашы кемгә тия,
    Шул бик бәхетле булсын!
    Алып баручы: Рәхим ит бәйрәмебезгә, Нардуган атасы! Без сине бик сагынып көттек.
    Нардуган атасы: Балалар, ә сез кышны яратасызмы?
    Алып баручы: Әй, ул йомшак ап-аккарлы кышны кем генә яратмый микән? Менә без дә, сине сәләмләп, яңа елга атлап кергәнебезгә сөенеп, балаларыбыз белән сиңа диеп өйрәнгән шигырьләребезне, җырларыбызны башкарасыбыз килә. Рәхим итеп тыңла!
    Балалар шигырьләр сөйлиләр.
    Җыр “Чыршыкай”
    Алып баручы: Инде хәзер биеп алсак та була. Түгәрәктә “Татар биюе”нә рәхим итегез.
    Татарча бию.
    Нардуган атасы: Рәхмәт, балалар. Шигырьләрегез һәм биюегез бик яхшы, матур булды.
    Ә кыш аена чыдамлылыгыз ничек икән? Ягез әле, сезне сынап карыйк әле, күңелле ярышлар үткәрик! Ике командага бүленеп, уен-эстафетелар үздырыйк!
    Уеннар: 1. Туп тәгәрәтеп, кеглялар аудару.
    2. Чаңгыда ярышу.
    3. Машина белән кар йомарлары ташу.
    4. Кар йомарларын чиләккә ату.
    5. Чанада узышу.
    Нардуган атасы: Бәйрәмебез бик күңелле узды, ләкин миңа китәр вакыт та җитте. Мин сезгә күчтәнәчләр алып килдем, рәхим итеп алыгыз! (күчтәнәчләр тарата).
    Алып баручы: Бик зур рәхмәт сиңа, Нардуган атасы! Икенче елга да кил, бик күңелле булды!
    Нардуган атасы: Саубулыгыз, киләсе очрашуларга кадәр!
    Бәйрәм тәмам.

  • Это мой авторский сценарий к 125-летию со дня рождения Г. Тукая. Сценарий на 2 языках (русский и татарский).
    Әкрен генә “Тәфтиләү” көе яңгырый, балалар залга керәләр.
    Алып баручы: Исәнмесез, кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар! Татар халкының бөек шагыйре, әдәбиятебезнең йөзек кашы Г. Тукайга багышланган әдәби- музыкаль кичәне башлыйбыз.
    Ведущая: Здравствуйте дети, дорогие гости! Мы очень рады видеть вас всех на празднике, посвященном 125-летию со дня рождения нашего любимого поэта и сказочника_ Габдуллы Тукая.
    Бала: Тормышыңда бәйрәмнәр аз булган,
    Сагыш белән тулган көннәрең
    Шуңа, ахры, искә алынмыйча,
    Үткән синең туган көннәрең.
    Бәйрәмнәрең алда икән әле –
    Кара, шагыйрь бүген текәлеп,
    Халкың килде сиңа мәхәббәтен
    Ал чәчәчкләр итеп күтәреп.
    “Туган тел” җыры.
    Ведущая: Ребята, Габдулла тоже когда-то был ребенком, но в отличие от всех вас, его детство было трудным и безрадостным.
    Алып баручы: Габдуллага 5 ай булганда аның әтисе вафат була.
    Ведущая: Когда отца Габдуллы не стало, его маму сосватали в соседнюю деревню за бедняка, у которых было своих пятеро детей. Габдулле пришлось остаться в своей деревне, у соседки-старухи, потому что в семье бедняка для него не было места- не на чем было спать, нечего есть, нечего одеть-обуть.
    Сәхнәгә кечкенә Габдулла чыга.
    Габдулла: Сасна авылана киткәндә, әни мине вакытлыча Шәрифә исемле карчыкта калдыра. Шәрифә карчык мине тәрбияләмәде. Хәтта ачык йөз дә күрсәтмәде. Кышкы салкыннарда ул мине яланаяк урамга чыгарып бастыра иде, өйгә кертми иде, ә минем аякларым бозга ябышып бетә иде. (елый).
    Ведущая: Материнское сердце не выдержало разлуки, и мама забрала его к себе, в семью бедняка. Но счастье длилось недолго- вскоре мама Габдуллы тоже умирает, и малыш в 4 года остается круглым сиротой. В семье бедняка Габдулла стал считаться лишним ртом, нахлебником. Отчим решил избавиться от Габдуллы, а как он это сделал, мы сейчас увидим.
    Ике бала чыга.
    Бала (ямщик): Мин бүген Казанга, печән базарына китәм.
    Үги әти (Әпүшне алып чыга): Менә бу баланы да үзең белән алып кит әле…
    Ямщик: Ә мин аны Казанда кая куярмын?
    Үги әтисе: Әй, син аны базарда берәрсенә биреп җибәр.
    Ямщик берет Габдуллу за руку, они уходят.
    — Выходят ямщик с Габдуллой.
    Ямщик: Эй, честной народ! Подходи, подбегай! Кому нужен мальчик-подмастерье, даром забирай!
    Выходит Сагди.
    Сагди: Меня зовут Сагди. Я родом из деревни Кырлай. Этого мальчика я заберу с собой, обещаю не обижать, любить его и уважать.
    Ямщик и Сагди хлопают друг друга по рукам, Сагди уводит мальчика с собой.
    Алып баручы: Оядан-ояга күчеп, җылылык эзләп йөргән бу сабыйның алдагы тормышы Кырлай авылы белән бәйле.
    Ведущая: Сагди оказался очень хорошим человеком, поэтому о деревне Кырлай в душе Тукая остались только самые теплые воспоминания. В деревне жило много мальчишек и девчонок, с которыми Тукай очень быстро сдружился.
    Бер бала чыга
    Бала: Малайлар, кызлар, әйдәгез уйнарга!
    Балалар: Әйдәгез, әйдәгез!
    Башмакчы уенын уйныйлар.
    Бала: Биеп тә алыйк инде?
    Татарча бию.
    Алып баручы: Шулай итеп Габдулла авыл малайлары белән бергә су буенда балыкта, печән вакыты җитсә — ул да печәндә, урагы җитсә ул да уракта була.
    Влетает сорока.
    Сорока: Спасите, спасите, помогите! В лесу чрезвычайное происшествие! Шурале попал в беду, ему нужна ваша помощь! Помогите, помогите, ему на помощь поспешите! (улетает).
    Ведущая: Ничего не понимаю. Шурале попал в беду? Интересно, что с ним могло случиться? Ребята, чтобы все выяснить, нам нужно немедленно отправляться в лес.
    Песня «Прогулка в лесу»
    Ведущая: Как красиво в лесу! Птицы поют, цветы растут…. Ой, ребята, я слышу какой-то странный шум. Что бы это могло быть?
    Күбәләк очып керә. Аның артыннан кулына кәрзин токан кыз керә, кәбәләкне куа.
    Кыз: Нинди матур күбәләк, сөйләшикче бергәләп.
    “Бала белән күбәләк” җыры.
    Алып баручы: Чибәр кыз, нишләп йөрисең берүзең урманда?
    Кыз: Җиләк җыям, как коям Дәү әнигә бүләккә
    Монда җиләк күп икән, аю, бүре юк икән.
    “Бүләк” Җыры.
    Алып баручы: Юлыбызны дәвам итик, Шүрәлене эзләп табыйк.
    Идут под музыку, навстречу им выбегает собачка и мальчик.
    “Кызыклы шәкерт” шигыре.
    Ведущая: Как много интересного в лесу! Но нам нужно продолжить наше путешествие.
    Идут, и встречают козу и барана (они плачут).
    Ведущая: Что с вами приключилось? Почему вы так горько плачете?
    Коза: Дедушке с бабушкой стало нечем нас кормить, и они отправили нас в лес, чтобы мы сами себе искали еду.
    Баран: А мы боимся идти в лес, ведь там полно злых, голодных волков. Вот сидим здесь и плачем.
    Ведущая: Не плачьте, друзья, пойдемте с нами. Когда нас много, нам не страшен никакой, даже самый злой волк! Как раз и травки в лесу покушаете, и домой мы вас потом проводим. Согласны?
    Коза и баран кивают головой.
    Ведущая: Ребята, прежде чем снова отправиться в путь, давайте немного отдохнем, поиграем.
    Татарча уен, стихи.
    Дети идут дальше.
    Ачы итеп кычкырган тавыш ишетелә. Шүрәле үкереп керә, кулы бүрәнәге кысылган.
    Шүрәле: Коткарыгыз! Кысты, кысты, Былтыр кулымны кысты!
    Алып баручы: И, Шүрәле, Шүрәле! Һаман шулай кети-кети уйнап йөрисеңме? Күпме әйткәнебез бар инде сиңа, бәйләнмә кешеләргә, яхшы бул, әйбәт бул! (кулын ычкындыра)
    Шүрәле: Мин бит булышырга теләгән идем. Ә Былтыр миңа ышанмады, кулымны кысты. Минем бит кешеләр белән дуслашасым килә, ә алар миңа ышанмыйлар! (елый).
    Алып баручы: Елама Шүрәле, без сиңа ышанабыз, сине яратабыз. Әнә, син бәләгә эләккәч, тизрәк сине коткарырга йөгердек. Ә балалар сиңа диеп бер матур җыр да өйрәнеп килделәр. Я, тыңла әле.
    “Шүрәле” җыры.
    Алып баручы: Шүрәле, ә син беләсенме, бүген бит без яраткан шагыйребезнең – Тукайның туган көне.

    Шүрәле: Кем соң ул Тукай?
    Алып баручы: Сине таныткан, һәм сине дөняга чыгарган шагыйребез. Ул бик күп шигырьләр, хикияләр язган. Балаларыбыз шуларны бик яратып укыйлар, яттан өйрәнәләр.
    Шүрәле: Балалар, мина да өйрәнгән шигырьләрегезне сөйләп утегезче әле, мин бик яратам шигырь тыңларга.
    Шигырьләр.
    Алып баручы: Балалар, Шүрәле, ә сез беләсезме, Тукайның иң яраткан уены нинди булган? Дөрес, “Ачык авыз”. Әйдәгез, бергәләшеп шуны уйнап алыйк.
    “Ачык авыз” уены.
    Алып баручы: Ярар, Шүрәле, без бик кызыклы сәфәрдә булдык, сине дә коткардык, ләкин безгә кире яраткан бакчабызга кайтырга кирәк.
    Шүрәле: Рәхмәт сезгә, яхшылыкларыгызны онытмам, һәм сезгә урман күчтәнәчләре биреп кайтарам.
    Күчтәнәчләр тарата, саубуллашалар.
    Алып баручы: Менә, балалар, кайтып та җиттек. Ошадымы сезгә бәйрәм? Кемгә багышланган иде бүгенге бәйрәмебез? Әйдәгез, язга багышлап – чөнки ул безгә Тукайны бирде, бер матур җыр башкарыйк.
    “Яз килә!” җыры

  • Лилия, а нельзя игры на русском языке и какие-нибудь сценарии для детского сада, но праздники татарские ( тоже на русском языке). Я из Челябинской области и наш сад начал работу по программе «Наш дом-Южный Урал», мы учим русские, татарские и башкирские игры. Вот планируем провести сабантуй, конечно же применимо к нашим деткам. В общем буду благодарна за ответ и помощь. Если что мой емайл nmasaylo@yandex.ru

  • Күңелле Сабан туйлары
    (Урта яшьтәге балалар һәм зурлар төркемнәре өчен)
    Сабантуй буласы мәйданчык бәйрәмчә бизәлә. Озын колгага чигүле сөлгеләр, кулъяулыклар, төрле төстәге шарлар эленә. Уеннар оештырыла торган урыннар тиешенчә җиһазландырыла. Балалар милли киемнәрдән. Уртага ике бала чыга.
    1 нче бала. Шатлыклар күңелебездә,
    Ак кояш күгебездә.
    Килегез, дуслар, кунакка:
    Сабантуй бүген бездә.
    2 нче бала. Җилферди чиккән сөлгеләр,
    Бүләкләр күбебезгә.
    Көрәшик тә, узышыйк та —
    Сабантуй бүген бездә.
    Балалар бергәләп «Сабантуй» җырын (М. Садри сүзләре, татар халык көе) башкаралар.
    Сабан туе — хезмәт туе, Шау-гөр килә киң болыннар,
    Шатлык һәм бәхет туе, Кырлар һәм су буйлары,
    Уйнап-биеп, җырлап-көлеп Котлы булсын, гөрләп торсын
    Бәйрәм итик көн буе. Ямьле Сабан туйлары!
    Алып баручы. Кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар, хәерле көн! Без бүген татар халкының олы бәйрәме — Сабан туена җыелдык. Сабантуй — ул хезмәт, дуслык бәйрәме, һәркемнең көтеп алган изге бәйрәме. Барыгызны да шушы бәйрәм белән котлыйм. Балалар бакчасында эшләүче барлык тәрбиячеләр, апаларыгыз исеменнән сезгә бәхетле балачак, ныклы сәламәтлек телим. Алдагы көннәрегез дә бүгенге кебек ямьле, күңелле булсын! Өстәлләребездә ризыклар мул булсын!
    «Сабан туе» җыры (Г. Зәйнашева сүзләре, Л. Батыр-Болгари көе) башкарыла.
    Күңелле Сабан туйлары,
    Бүген бәйрәм, зур бәйрәм.
    Матур җырлар җырлый-җырлый
    Уйныйбыз әйлән-бәйлән.
    Кушымта:
    Без җырлыйбыз Сабантуйда,
    Иң матур җырлар сайлап.
    Безнең җырга зәңгәр күктән
    Кошлар кушыла сайрап.
    Күбәләкләр безнең белән
    Уйныйлар әйлән-бәйлән.
    Сабантуй — күбәләкләр һәм
    Кошлар өчен дә бәйрәм.
    Кушымта.
    Әти-әниләребезгә
    Җыйдык чәчәк бәйләме.
    Матур булсын, ямьле булсын
    Сабан туе бәйрәме.
    Кушымта.
    Кызлар вокаль-ансамбле «Һаман бию кызык шул» җырын (Д. Гарифуллин сүзләре, Л. Батыр-Болгари көе) башкара.
    Бик матур көй уйнар өчен,
    Бер гармунчы табыгыз.
    Бер гармунчы тапмасагыз,
    Бергәләп кул чабыгыз.
    Кушымта:
    Әйе шул, шулай шул,
    Менә шулай кызык ул.
    Такмак әйтеп кул чапканга
    Һаман бию кызык шул.
    Бүләк читеккә күңеле
    Күтәрелгән кызларның.
    Хәзер инде тыпыр-тыпыр
    Биисе бар аларның.
    Кушымта.
    Алып баручы. Ә хәзер Сабантуй уеннарын башлыйбыз.
    1. Чүлмәк ватам, чүлмәк ватам,
    Ватып булырмы икән?
    Бүләккә бер чиккән яулык
    Алып булырмы икән?
    «Чүлмәк вату» уены.
    2. Икегезгә ике капчык,
    Ягез әле, тотыгыз.
    Сабан туенда ярышып,
    Сез дә бүләк алыгыз.
    «Капчык белән сугышу» уены.
    3. Менә сиңа сулы чиләк,
    Көянтә эл иңеңә.
    Йөгер тизрәк, иң алдан кил,
    Егыла гына күрмә!
    «Су ташу» уены.
    Мәйданга Камырша белән Батырша керәләр:
    — Исәнмесез, балалар! Исәнмесез, кунаклар! Камырша. Таныш булыйк. Бу минем туганым Батырша була.
    Б а т ы р ш а. Ә бу — минем җан дустым Камырша.
    Алып баручы. Безнең бәйрәмгә килүегезгә зур рәхмәт, кунаклар. Әйдәгез, бергәләп күңел ачыйк. Уеннар уйныйк. Менә сезгә бау. «Аркан тартыш» уены уйныйбыз.
    Камырша белән Б а т ы р ш а (бергә). Була ул!
    Икесе аркан тартышалар.
    Алып баручы. Балалар, әллә сез дә булышасызмы? Барысы бергә, ике якка бүленеп, бау тартышалар.
    Алып баручы. Сабантуй елга бер килә,
    Күңелле, олы бәйрәм!
    Нур өстенә нурлар иңсен,
    Биеп алыйк, ичмасам!
    Татар халкының күмәк биюе башкарыла. Бию ахырында, шаулаша-шаулаша, шамакайлар керә.
    Шамакайлар бергә.
    Исәнмесез, балалар!
    Котлы булсын Сабан туйлары.
    Алып баручы. Рәхмәт! Балалар, безнең бәйрәмгә шамакайлар килгәннәр. Әйдәгез әле, аларны да үзебезнең уеннарга катнаштырыйк.
    Капчык белән йөгерү. Башта шамакайлар, аннары балалар ярышалар.
    Шамакайлар. Бик күңелле икән сездә! Балалар, сезнең тагын нинди һөнәрләрегез бар?
    Алып баручы. Җыр-биюсез бер бәйрәм дә
    Узмый, шуны белегез.
    Балаларыбыз бик булган,
    Концерт карап китегез.

    Балалар җырлар, биюләр башкаралар, шигырьләр сөйлиләр.

    Алып баручы. Дуслар, көтеп алган Сабан туйлары ахырына якынлашты. Барыгызга да саулык-сәламәтлек телим. Киләсе елга да Сабан туйларында очрашырга язсын. Сау булыгыз!

  • Утренник «Минем ин якын кешем»

    Музыка астында балалар ззалга йогереп керэлэр дэ,
    парлашык торле жиргэ басалар.

    Жыр башкарыла:

    1 бала: Тып-тып тама тамчылар,
    Жырлап бэйрэм коенэ.
    Бэйрэм буген, диеп, хэттэ
    Тамчылар да соенэ.

    2 бала: Коннэр якты, булсык очен
    Балалар: Эни кирэк!

    3 бала: Йокы татлы булсык очен
    Балалар: Эни кирэк!

    4 бала: Ашлар тэмле булсын очен.
    Балалар: Эни кирэк!

    5 бала: Жил- янгырдан саклар очен,
    Усаллардан яклар очен,
    Бэхет – шатлык артсын очен
    Бергэ: Эни кирэк! Эни кирэк !

    6 бала: Ин кадэрле кеше жирдэ
    Эни димэк!

    7 бала: Энием, кадерлем !
    Син энже бортегем !
    Син хормэ жимешем,
    Син йорек тибешем.

    8 бала: Мин сине яратып
    Иркэлэп торырмын
    Мин сина тормышта
    Тояныч булырмын.

    Жыр башкарыла:

    Балалар урындыкларына утыралар.

    1) Русча шигырлэр (2-3 шт.)
    2) Жыр башкалыра (солистлар)
    3) «Такмаклар» — 9 гр.
    3 бала чыгып шигыр сойлилэр чиратлап:

    1 бала: Язын кояш нурында
    Эри кар бортеклэре
    Буген бездэ зур бэйрэм
    Энилэрнен бейрэме.

    2 бала: Булэккэ энилэргэ
    Умырзая бирергэ
    Урманга барыйк, дуслар,
    Жыек матур чэчэклэр

    3 бала: Авыр булыр барырга
    Кар урман буйлап ята.
    Ботен юллар чуала
    Жил- бураннар тузгыта.

    Милэушэ чыга, кулында кэрзин
    Кара урманга барыйм
    Умырзаялар жыйем
    (Музыкага, зал буйлап, куян каршысына килэ)

    Куян: Аякларым бик туна,
    Нишлэргэ сон чара юк.
    Аякларны жылытырга
    Эй, кызыкай, ярдэм ит !

    Милэушэ: Сикер, сикер, куянкай, кунелле итеп.
    Тэпилэренне селкет тизерэк итеп.

    Милэушэ: Безнен белэн бас эле,
    Буген эни бэйрэме!
    Кумэклэтеп без дэ, дуслар,
    Жырлап алыйк, эйдэле,
    Котлы булсын, горлэп торсын,
    Энилэрнен бэйрэме.

    «Куяннар биюе»

    Куян: Эй, туктагыз, тынлагыз
    Ботак шытырдый енэ
    Эллэ хэйлэкер толке
    Монда ашыга мэллэ.

    (Куяннар качалар. Толке йогереп керэ)
    Толке: Калакларым бик туна,
    Нишлэргэ сон чара юк ?
    Колакларны жылытырна
    Эй, кызыкай, ярдэм ит.

    Милэушэ: Менэ сина кулъяулык,
    Бэйлэп куй тизрэк.
    Колакларына синен
    Булыр жылырак.

    Толке: Мин сина бер сер ачам,
    Кулъяулыкны бэйлэгэч,
    Монда зур бэйрэм була
    Яз hэм кыш очрашкач.
    (Толке китэ)

    «Кар бортеклэре» музыкасы янгырый
    «Кар бортэклэре биюе»

    Милэушэ: Тирэ-як бар да ап-ак,
    Кар кортлэре оеле
    Эйлэн – бэйлэннэр белэн
    Бирегэ бит кыш килэ.
    Исэнмесез ап-ак кыш hэм кар бортеклэре !

    Кыш: Исэнме, матур кыз,
    Исеменне эйт син тиз.

    Милэушэ: Милэушэ !
    (Куян hем толке чыга)

    Куян: Милэушэ безгэ
    Ярдэм курсэтте
    Аякларны ул,
    Безнен жылытты.

    Толке: Милэушэ мина
    Ярдэм курсэтте
    Колакларымны.
    Минем жылытты.

    Кыш: Рэхмэт сина Милэушэ,
    Яхшы эшлэрен очен
    Эйт инде хэзер безгэ
    Урманга килдэн нигэ ?
    Милэушэ: Умырзая жыярга дип
    Килгэн идем урманга,
    Лэкин таба алмыйм шул мин,
    Бу чыршылар тобендэ.

    Кыш: Язын умырзаялар,
    Матур чечек аталар
    Буген манда зур бэйрэм
    Очрашам мин яз белэн
    Хушламам барсы белэн.

    Музыка астында «Яз — бии- бии- керэ»

    Кыш: Яз- сенелкэш, исэнме !
    Алыштыр инде мине.

    Яз: Кыш — сенелкэш, исэнме !
    Ял чорын килде инде.

    Март аенда, кар остендэ
    Кояш нурлар уйната Яз килэ, каршы алыгыз
    Дигэн хэбэр тарата.

    Сез белэсезме, жылы язнын
    Ин беренче бэйрэме ?

    Балалар: Энилэр, эби – апалар,
    Хатын – кыззлар бэйрэме.

    Кыш: Эй, сенелкэш, бераз гына
    Кунеллэр ачыйк инде.
    (Кыш Яз белэн hэм барлык балалар да «Парлы бию» башкарыла)

    Кыш: Я, балалар, хушыгыз
    Бэйрэмне минэн башка
    Бэргэлэп каршылагыз
    Мине дэ онытмагыз
    Мин бит кунелле вакыт.
    Хэзергэ сау булыгыз.
    (Кыш хушлашып чыгып китэ)

    Яз: Кояшлы коннэре белэн
    Ямьле яз килеп житте
    Бу чэчэклэрне безгэ бэйрэмгэ
    Матур яз булэк итте
    Унда чечек, сулда чечек,
    Алдымда да чечеклэр,
    Мина монсу Милэушэлэр
    Изге юл курсэтэлэр.

    «Чэчэклэр биюе»

    Яз: Умырзаяларны ал да
    Йогер тизрэк оене
    Бу матур Гузэл чечеклэр
    Булэк булыр узенэ.

    Милэушэ: Сылу – яз, рэхмэт сина
    Чэчэклэр ошый мина.

    (Милэушэ чэчэклэрне кэрзингэ жыя, кызлар урыннарына утыралар)

    Яз: Дуслар, инде мин китим
    Язнын анын куп эше,
    Табигатьне уятыйм,
    Сезнен белэн хушлашыйм
    Каршылагызз бергэлэп,
    Бэйрэмне миннэн башка
    Очрашырбыз тагын да,
    Яз килде инде тышта.
    (Яз китэ…)

    Алып баручы: Милэушэбез бакчабызга
    Чэчэклэр алып килгэн
    Энилэргэ булэккэ дип,
    Умырзаялар жыйган.

    (Балалар Милэушэдэн чэчэклэр алалар…)

    1 бала: Кадерле энилэребез
    Борчылмагыз беркайчан
    Матур булып, Гузэл булып
    Яшь калыгыз hэркайчан.

    2 бала: Йозлэрегез hэрвакытта.
    Балкып торсын энилэр
    Булэк булсын бездэн сеззгэ
    Елмаю, жыр чэчэклэр

    3 бала: Жырларыбыз янгырасын
    Кадерле энилэргэ,
    Барсы очен, барсы очен
    Эйтэбез:

    Бергэ: Рэхмэт сезгэ!

    Алып баручы: Язгы чэчэклэр биреп,
    Котлыйк без энилэрне.
    Бэйрэмне ямьлэндереп,
    Соендерик аларны.

    (Чэчэклэрне булэк итэлэр)

  • Сценарии праздника «Науруз» Утренник «Котлы булсын нэуруз!»

    Музыка астында балалар залга керэлэр дэ, парлашып басалар.

    1 бала: Тып-тып тама тамчылар
    Жырлап бэйрэм коенэ
    Бэйрэм буген, диеп, хэттэ
    Тамчылар да, соенэ.

    2 бала: С первым солнечным лучом
    Постучался праздник в дом
    И от радости сосульки
    Зазвенели под окном.

    3 бала: Кызкайлар, дускайлар
    Житте ич Нэуруз айлар
    Эшегезне ташлагыз
    Бэйрэмгэ ашыгыгыз

    4 бала: Яз бэйрэме мобарэк булсын
    Кунеллэргэ шатлык тулсын.

    Жыр: «Яз килэ»

    5 бала: Яз килэ, яз килэ
    Балалар белэн колэ
    Тэрэзэлэр ачтырып
    Ойлэргэ кадэр керэ.

    6 бала: Март аенда, кар остендэ
    Кояш нурлар уйната
    Яз килэ, каршы алыгыз
    Дигэн хэбэр тарата.

    Вед. Балалар нэрсэ сон ул Нэуруз ?
    Нэуруз ул – Яна ел, яна кон дигэн суз.
    Бу бэйрэм – борынгыдан килгэн бэйрэм
    Нэуруз –кон белэн тон тигезлэшкэн
    Чакка — 21-22 мартка туры килгэн
    Шулай ук бу бэйрэм безнен тэбэклэрдэ
    Язны коршылап, язгы чэчу
    Эшлэре алдыннан уткэрелэ торган
    Халык бэйрэме булып санала
    ( загадывает загадку)

    Вед: Боз hэм кар эреде, сулар йогерде
    Елап елгалар, яшьлэр тугелде.
    Коннэр озая, тоннэр кыскара
    Бу кайсы вакыт ? Йэ, эйтеп кара!

    Балалар: Яз!

    Музыка янгырый Нэуруз керэ
    Нэуруз: Исэнмэсез, нэни дуслам! Сез мине таныдыгызма ?

    Балалар: Эйе ! Син Нэурузбикэ.

    Нэурузбикэ: Эйе, мин Яз Кызы – Нэурузбикэ.
    Сеэзгэ яз шатлыгы алып килдем ! Барыгызны
    да бэйрэм белэн котлыйм

    Алып баручы: Исэнме, Нэурузбикэ.
    Хуш килден, эйдэ!
    Сине – куптэн без
    Сыгынып котэбез.

    Нэурузбикэ: Кояш сибэ жылы нурын
    Болын, кырларга
    Без жыйналдык, язны мактап,
    Биеп жырларга.

    Балалар тугэреккэ басалар.

    «Яз килэ»
    дигэн жыр бышкарыла

    ( урындыкларына утыралар)

    Нэурузбикэ: Кояшлы коннэре белэн
    Ямьле яз килеп житте
    Бу чэчэклэрне безгэ бэйрэмгэ
    Матур яз алып килде
    Унда чэчэк, сулда чэчэк
    Алдымда да чэчэклэр
    Мина монсу Милэушэлэр
    Изге юл курсетэлэр.

    «Чечеклер биюе»
    Башкарыла.

    Музыка янгырый. Карга «Очып» керэ.

    Карга: Кар-карр! Кар-карр!
    Язлар житте, балалар!
    Матур бэйрэм конендэ,
    Сезгэ телеграмма барр!

    Алып баручы: Курегез, карга килгэн,
    Безгэ телеграмма китергэн.
    Кемнэн булыр ул телеграмма ?
    Укып карыйк эле. (Укый)

    « Кадерле, балалар, тиздэн сезгэ килеп житэчекмен !»

    Алып баручы: Кыш бабай янадан килэм дигэн.
    Анын вакыты утте бит инде.
    Ул килеп житкэнче, эйдэгез биеп алыйк эле.

    Парлашу биюе

    Музыка янгырый . Ишектэ Кыш бабай куренэ, чанасын тыртып керэ.
    Кыш бабай: Бу нинди тавыш монда? Кем эле минем билэмэлэрэмэ
    хужа булмакчы ?

    Алып баручы: Кыш бабай, юкка ачуланма.
    Билэмэлэренне язга – Нэурузбикэгэ
    Тапшырыр вакыт житте бит инде.
    Куз сал тэрэзэгэ,тышта шаулап – горлэп яз килэ.

    Кыш бабай: Туктагыз эле, туктагыз! Коч сынаймыйча,
    тартышмыйча Язга — Нэурузбикэгэ урынымны
    биру-юк !

    Нэурузбикэ.: Ботен шартларына да кунэрмен.
    Кыш бабай, э бу нэрсэ ?

    Кыш бабай: Э-э ! Бу сезгэ миннэн кучтэнэч !
    Йэ-ле ! Булыш эле мина, Нэурузбикэ.

    ( Капчыктан булэклэр чыгара, алар бер бауга бэйлэнеп куйган.
    Бер бала чыга да, бэйлэнгэн кузлэре белэн, качы алып кисеп ала)

    Уеннар.

    Кыш бабай: Булнады бу. Индэ Нэуруз, синен белэн бию ярышы
    Игълан итэм.

    Нэурузбикэ: Мин риза, Кыш бабай.
    (биилэр, Кыш бабай егыла)

    Кыш бабай: Уф, арыдым, эрим, агам, ярдэм итегез!
    (Балалар бабайга торырга булышалар)

    Кыш бабай: Кызым, Нэурузбикэ, бик булдыклы, зирэк, унган
    икэнсэн. Инде мин тыныч кунел белэн сина уземнен
    тэхетемне калдырып китэм. Имин яшэгез, бэхетле
    булыгыз, балалар! Сау булыгыз!

    (чыгып китэ)

    Нэурузбикэ: Бэйрэмне дэвам итэбез. Инде бер биеп алыйк.

    «Парлаштык» биюе.

    Бию тэмамланганнан сон, урман языннан кулына зур гомбэ тоткан Шурэле килеп керэ.

    Шурэле: Туктагыз эле,нишлеп мине Нэуруз бэйременэ
    чакырмадыгыз.

    Алып баручы: Нэрсэ бар,Шурале,нишлэп болай ямьсез тавыш
    белэн кычкырасын?
    Шурале: Мин бер узем урманда калганмын, барлык урман
    жэнлеклэре Нэуруз бэйрэменэ киткэннэр.
    Нэуруз минем турында ботенлэй оныткан
    (Упкэлэн, эйлэнеп баса).

    Нэуруз: (Шурэлене сыйпап) Ярый, Шурэле, гафу ит мине. Эйдэ
    эле упкэлэп торма, син бит бик матур итеп бии белэсен,
    безнен белэн бие эле.

    «Шурэле» дигэн жыр.

    Алып баручы: Эй, буллдырдын да инде, Шурэле,

    Шурэле: Карале, онытып торам икэн, минем эбием-олкэн
    Шурэле, буген сезнен балалар бакчасында Нэуруз
    бэйрэме икэнен эйтте. Шушы, серле гомбэне балаларга
    илтеп бирергэ кушты.

    Шурэле: Яз бэйрэме белэн котлыйм сезне, балалар. Менэ сезгэ
    кучтэнэч. ( гомбэне бирэ)
    Алып баругы: Ай, рэхмэт сина, Шурэле.

    Нэурузбикэ: Э хэзер безгэ китэргэ вакыт.
    Безне башка балалар бакчаларында да котэ
    торганнардыр. Киттек, Шурэле, Сау булыгыз.
    (чыгып китэлэр).

    Алып баручы: Балалар, эйдэгез эле, без серле гомбэне ачып
    карыйк. Нэрсэ бар икэн анын эчендэ ?
    Менэ нинди тэмле конфетлар киэн.
    Язлар, жэйлэр имин килсен,
    Кук йозе аяз булсын
    Барчабызга сэлэмэтлек
    Бэхетлэр алып килсен !

    Балалар группаларына китэлэр.

  • Утренник
    Науруз

    Под музыку дети входят в зал.

    1 ребенок: Март аенда, кар остендэ
    Кояш нурлар уйната
    Яз килэ, каршы алыгыз
    Дигэн хэбэр тарата
    2 ребенок: С первым солнечным лучом
    Постучался праздник в дом
    И от радости сосульки
    Зазвенели под окном
    3 ребенок: Кызкайлар, дускалар
    Житте ич Нэуруз айлар
    Эшегезне ташлагыз
    Бэйрэмгэ ашыгыгыз.
    4 Бала: Яз бэйрэме мобарак булсын
    кунеллэргэ шатлык тулсын

    Песня «Яз житте».
    Дети садятся.

    Ведущий: Нэуруз — фарсыча «яна кон» дигэнне анлата. Ул бик борынгыдан килгэн бэйрэм — Яна елны каршылау бэйрэме булган. Нэуруз кон белэн тон тигезлэшкэн чорга — 21 — 22 мартка туры килгэн. Шулай ук бу бэйрэм безнен тэбэклэрдэ, язны каршылып, язгы чэчу эшлэре алдыннан уткэрелэ торган халык бэйрэме булып санала.

    Приглашает детей в гости к бабушке за гостинцами. Дети идут в гости, один с гармошкой, второй — с кураем в руках, у девочек корзинки для яиц, выпечка, конфеты.

    1 ребенок: Ойдэме, тутэй? Жэтрэк бир кукэй.
    Бирсэн безге 3 кукэй, тавыгын салыр 100 кукэй.
    2 ребенок: Таббакка кабак кирэк, май, кукэй, калач кирэк
    Кумэчен дэ кызганма, озак яшэ, сызланма.
    Бабушка: Карагыз эле, балалар, кумпе сый — хормэт жыйдык. Эйдэгез аларны илтэп куйык.
    Танец мальчиков со скатертью.
    Дети ставят угощение на стол. Садятся на места.
    Бабушка: Уйныбыз да, жырлыйбыз да
    Гармун кулларыбызда
    Алсу голлэр чэчэк атсын
    Иоргэн юлларыбызда
    Эйдэгэз бабалар «Су агышын» уйнап алабыз.
    Игра «Ручеек».

    Выходят мальчик и девочка.
    Мальчик: Тынлагыз, тынлагыз, табигат патшасынын фэрманы бар!
    Девочка: Тынлагыз, тынлагыз, табигат патшасынын фэрманы бар!

    Все дети: Нэуруз котлы булсын!
    Ребенок: Борын уткэн заманнан, болгар белэн Казаннан
    Жаек белэн Иделдэн, бу бэйрэм безгэ килгэн
    Все вместе: Науруз мобэрэк булсын!

    Бабушка: Науруз килэ, нэуруз килэ, нэурузне зурлыйк эле
    Горлэвеклэр челтрэвенэ кушылып жирлыйк эле

    Входит Нэуруз.

    Нэруз: Агымсулар кичтем, мин сезгэ килеп життем мин
    Нэуруз эйтеп уттем мин. Нэуруз! Мобарак бул син!
    Бабушка:
    Газиз балаларым, кызларым, улларым! Кон белэн тон тоташкан, тигезлэшкан конне, кешелэргэ бэхет телегэз, бер — берегезгэ ягымлы булыгыз кешелер белэн ике кулыгызны биреп курешигез.
    Нэуруз: Ай — хай матур кызлар куп, кунеллэре мэржэн кук юш килсен телегегез, пар булсын сойгэнегез.

    Татар биюе.

    Ведущий: Нэуруз бэйрэме уткэргэндэ торле — торле уеннар уткэргэннэр, кунел ачканнар.

    Бездэ буген уеннар уйнарбыз.

    1-че уен:

    2-че уен:

    Кыш бабай керэ: Бу нинди товыш монда? Кем эле минем билэмэлэремэ хужа булмакчы?

    Ведущий: Кыш бабай, юкка ачуланма. Билэмэлэренне язга — Нэурузбикэгэ тапшырыр вакыт житте бит инде. Куз сал тэрэзэгэ, тышта шаулап — горлэп яз килэ.

    Кыш бабай: Туктагыз эле, туктагыз! Коч сынашмыйча, тартышмыйча, язга — нэурузбикэгэ урынымны биру юк.

    Нэурузбикэ: Ботен шартларына да кунэрмен.
    Кыш бабай: 1-че Шартым
    Менэ кашык, мэнэ кукэй, тот кулына чибэркэй
    Синдэ йогер, мин дэ калмам
    1
    2

    Кыш бабай: 2-че шартым
    Бие, бие, чибэркэй, мине узалмассын син
    син яшь, мин карт булсам да
    Биюдэ калышмам мин.
    Кыш бабай Hэм Нэуруз белэн биюе.

    Ведущий: Эйттек бит инде кыш бабай Нэурузбике белэн узышма дип?
    Менэ сина тундырма — боегып утырма.
    Килэсе елга да килергэ онытма.

    Кыш бабай китэ.

    Аби: Салкын кышны яз жиндэ — моны барчагыз курде.
    Куллар кулга татынып без бэйрэм итик инде.

    «Каз канаты» биюе.

    Ведущий: Нэуруз бэйрэменен тагын бер узенчэлекле ягы бар. Ул олыларны хормэт иту. Аларга булышу. Берген кунакка дэу энилэр килгэннэр. Сузне аларга бирэбез.

    Эбилэр чыгыш ясылар.

    Ведущий: Шунгын белэен бэйрэмебез тэмам,
    Сезгэ зур унышлар, бик куп исэнлек — саулык, яз кук
    Йозе телибез.
    Нэуруз: Дуслар, эшегез ун булсын
    Телэгегез юш булсын,
    Кунелегез хуш булсын
    Нэуруз мобарэк булсын

    Жыр «Яз килэ».

    Дети под музыку идут в группу.

  • Цитата:


    Лилия, а нельзя игры на русском языке и какие-нибудь сценарии для детского сада, но праздники татарские ( тоже на русском языке). Я из Челябинской области и наш сад начал работу по программе «Наш дом-Южный Урал», мы учим русские, татарские и башкирские игры. Вот планируем провести сабантуй, конечно же применимо к нашим деткам. В общем буду благодарна за ответ и помощь. Если что мой емайл nmasaylo@yandex.ru


    Присоединяюсь к этой просьбе. У нас требуют учитывать региональный фактор (живут русские, татары, чуваши, мордва)

  • Девочки, извините, пожалуйста, что долго не отвечала, мы переехали в новую квартиру, занимаемся ремонтом, в инете сидеть времени вообще не хватает. Но сейчас начался учебный год, буду бывать здесь почаще. Я посмотрю на работе, что у меня есть, но татарских игр, переведенных на русский язык, я что-то не припомню. Давайте сделаем так: когда будете готовить очередной праздник, пишите сюда или в личку, а я постараюсь подобрать для вас соответствующую сужету игру или песню. Возможно, мы вместе сделаем перевод. Также могу помочь в написании сценариев.

  • Здравствуйте уважаемые форумчане! У меня такая просьба, в нашем саду открыли новую татарскую группу. И в честь этого нужно провести фольклорное развлечение на тему «Новоселье» (Ой туе) может у кого что есть , может идеи какие?????Любой подсказке буду очень рада!

  • Цитата:


    Сообщение от Лилия Разаковна
    Посмотреть сообщение

    Девочки, извините, пожалуйста, что долго не отвечала, мы переехали в новую квартиру, занимаемся ремонтом, в инете сидеть времени вообще не хватает. Но сейчас начался учебный год, буду бывать здесь почаще. Я посмотрю на работе, что у меня есть, но татарских игр, переведенных на русский язык, я что-то не припомню. Давайте сделаем так: когда будете готовить очередной праздник, пишите сюда или в личку, а я постараюсь подобрать для вас соответствующую сужету игру или песню. Возможно, мы вместе сделаем перевод. Также могу помочь в написании сценариев.


    Лилия, мы играем например в «Тимербай» говорим на русском- пять джетей у Тимербая и так далее. Затем напррмер «Продай горшок» или Липкие пеньки. И другие игры. Меня интересуют праздники татарские и башкирские ( тот же сабантуй) как можно провести его на русском языке в детском саду. вот как я проводила сабантуй в нашем саду на русском языке:
    Вед. Добрый день, дорогие гости! Сегодня у нас большой праздник. Сабантуй-это праздник древний и новый. Раньше праздновали его в честь начала весенних полевых работ, теперь же в честь их окончания. Сабантуй издревне интернационален, в праздновании принимают участие все народности
    . Сабантуй раз в год
    Народ весело встречает,
    Веселится и поёт
    И ничуть не унывает.
    (Заходят дедушка и бабушка)
    Дед. Ой, ой, мы опоздали на праздник,это ты , бабуля, долго наряжаешься.
    Бабушка. Ну как же, Сабантуй ведь раз в году. Без красивого платья не пойдешь. Вот купила специально на праздник красивый платок, платье, фартук.
    Дед. Дети, смотрите, что бабушка мне купила на праздник: тюбетейку, жилет, штаны.
    Вед. Мы вам очень рады, проходите, с праздником Вас!
    Баб. Мы на праздник не с пустыми руками пришли. Мы вам подарки принесли.
    Вед. Ребята, давайте мы сейчас поиграем в игру «Срежь подарок». Дедушка и бабушка, вы тоже хотите с нами поиграть.
    Игра «Срежь подарок»
    (На веревку навешиваются мелкие игрушки, конфеты, чупа-чупсы, а дети с завязанными глазами должны разрезать себе подарок)
    Дед. Я сегодня собрал яйца в курятнике, хочу проверить, как вы подготовились к празднику.
    Вед. Ну, дедушка, покажи, пожалуйста, как дети будут соревноваться.
    Игра «Не урони яйцо»
    (Дети выстраиваются в две команды по пять человек, на вытянутой руке в деревянной ложке должны пронести яйцо.)
    Баб. Устала я играть, хочу с вами поплясать.
    Танец ( татарский хоровод )
    Бабушка. Ой, дед, совсем я стара стала, надо домой бежать, у нас корова не кормлена.
    (Бабушка и дедушка уходят)
    Вбегает Мальчик.
    Мальчик. Как я торопился на праздник. Очень уж хотел, чтоб к вам на праздник пришли герои из сказок. Вы любите сказки?
    Дети. Да.
    Мальчик. А вы знаете сказки Габдуллы Тукая?
    Дети. Да.
    Мальчик. Тогда смотрите внимательно, из сказки Габдуллы Тукая Водяная идёт.
    Водяная. Здравствуйте. Что это за праздник у вас? Куда я попала?
    Дети. У нас праздник Сабантуй.
    Водяная. Что это за праздник? Первый раз о таком слышу. Что же там делают?
    Дети. Играют, поют, веселятся.
    Водяная. Играют? Вот я вам принесла воду из своей речки, давайте с вами будем соревноваться.
    1.Игра”Донеси и не пролей”
    (Дети выстраиваются в две команды по пять человек, чья команда быстрее наполнит ведро водой с помощью ложек.)
    2.Игра “Разбей горшок”
    (С завязанными глазами ребенок должен разбить глиняный горшок)
    Вед. Водяная, спасибо тебе за интересные игры.
    Водяная. Спасибо, вам, дети. Мне очень понравилось у вас на празднике, но пора возвращаться в водяное царство. До свидания, ребята.
    Вед. Сабантуй продолжается. Что это за шум? Что случилось?
    (идет Шурале- дух леса, убивал людей щекоткой)
    Шурале. Аха , решили Сабантуй провести, а меня не пригласили? Сейчас всех вас перещекочу.
    (Шурале начинает всех щекотить.)
    Вед. Шурале, не щекоти наших детей, лучше с ними поиграй.
    Шур. Ну ладно, так и быть, ведь сегодня праздник. Я у Батыра взял лошадь, чтобы с вами поиграть.
    Игра “Скачки на конях”
    (Дети выстраиваются в две команды по пять человек, изображая скачки на конях бегают)
    Шур. В моём мешке ещё что-то есть, Вы знаете что это?(канат) Давайте силами померимся, кто сильнее.
    Игра “Перетяни канат”
    (Детей распределяют на две команды, чья команда претянет канат на свою сторону.)
    Шур. Спасибо, ребята, мне очень понравилось. Я больше не буду вас обижать, но на прощание я хочу с вами поиграть в мою любимую игру.
    Игра
    Шур. Ребята, мне пора с вами прощаться, не забудьте меня пригласить на следующий год.
    (Влетает Баба-Яга)
    Вед. Что это ты Баба-Яга подушками обвязалась?
    Баба-Яга. Ой, я болею, радикулит меня замучил, летела я к Лешему, обещал поясницу полечить.
    Вед. Мы тебя мигом вылечим, полетишь обратно здоровенькой.
    Баба-Яга. Да, да полечите меня, я в долгу не останусь, отблагодарю вас.
    Вед. Давай, Ягуся, развязывай свои подушки, поиграем с детьми.
    Игра «Кто кого собъет»
    Баба-Яга. Какая интересная игра, а у меня еще мешки есть, давайте и с ними поиграем.
    Игра «Бег в мешках»
    (Дети бегают по очереди, одев мешки на ноги)
    Баба-Яга. Ой, а ведь спина-то у меня перестала болеть. Вот милому несла угощение, раз вы меня вылечили, вас угощу. Где же мой узелок? Вот нашла, угощайтесь, мои хорошие.
    Всех поздравляю с праздником! Мне пора, до свидания, детки.
    (Баба-Яга улетает)
    Вед. Вот и закончился наш долгожданный праздник. Желаю всем здоровья и долголетия. До встречи на Сабантуе на следующий год.

  • Девочки, может кому пригодится…праздник «Карга боткасы»

    Алып баручы:Хөрмәтле кунаклар,без бүген традиция буенча карга боткасы бәйрәмен үткәрергә җыелдык.белгәнегезчә бәйрәм көнне авыл балалары,кулларын карга канатын каккан шикелле җилпеп,урам буйлап чабып,халыкны бәйрәмгә чакырып йөргәннәр.
    Бер бала йөгереп залны әйләнеп килә:
    Карга әйтә кар-кар,Туем җитте бар,бар.
    Ярма күкәй алып бар,Сөт маеңны алып бар,
    Ипи-итең алып бар,Карр,карр,карр!
    Шуннан соң барлык балалар,азык-төлекләр алып,су буйларына яки тау битләренә җыелганнар.Анда казан асып,ботка пешергәннәр,уеннар уйнаганнар,җырлаганнар,төрле биюләр биегәннәр.Бәйрәм бергәләшеп ботка ашау белән тәмамланган.Ләкин балалар ботканы үзләре генә ашамаганнар,өйләренә кайтып киткәндә: “Рәхмәт,кошкайлар,безгә язны алып килдегез “ дип,каргаларга да калдырып киткәннәр.Хөрмәтле кунаклар һәм балалар!Хәзер без сезгә менә шушы борынгы бәйрәмне-яз бәйрәме булган”Карга боткасы”н икенче төрле “Карга туен”уйнап күрсәтербез. Балалар,безнең бәйрәмебезгә тиздән кунаклар килер,Кара каргалар да очып килерләр,ә безнең әле бер нәрәсәбездә әзер түгел.Әйдәгеә бәйрәм өчен ннәрсәләр кирәклеген искә төшерик.
    Балалар:Ярма,сөт,күкәй,ит,май
    Алып баручы:Әйе,дөрес балалар,әйдәгез өйдән өйгә йөреп сый җыйык.
    Балалар бәйрәмгә азык-төлек җыen йөрилар. Балалар бер өй янына киләләр, кулларында төрле азык. Алар матур итеп такмак әйтәләр:
    -өйдәме түтәй?Бир,зинхар күкәй.
    Бирсәң безгә өч күкәй,Тавыгың салыр йөз күкәй.

    Балалар:Оның булса, он чыгар, Пешерербез без чумар.
    Шикәр кирәк, тоз кирәк, Чыгар, түтәй, тизерәк!
    Синең кебек уңган түтәй бу дөньяда бик сирәк

    Түтәй: Мәгез, мә, үскәннәрем, рәхим итегез, каргалар безнең сыйдан да авыз итсеннәр.

    Б а л а л а р. Рәхмәт сезгә, мең рәхмәт, матур түтәй! Кар¬га туе! Карга боткасы, Карга боткасы! Бәйрәмгә рәхим итегез, әйдәгез, әйдегез, тизрәк килеп җитегез! Бергәләп, язны чакы¬рыйк, ул тизрак килсен!
    Балалар парлашып залны әйләнеп чыгалар.

    Кыш бик озак кунак булды, Китсен ул, китсен.
    Сулар аксын, кошлар кайтсын, Тизрәк яз җитсен! Тизрәк яз җитсен!
    Балалар күңелле көйгә залны әйләнеп үтәләр,ярым түгәрәк ясап басалар.
    Алып баручы: карагыз әле балалар,нинди матур аланга килеп чыктык.
    Бала: Ачылды ак калын юрган, Исте апрель җилләре.
    Кошлар кайта- сагындырган, Туган үскән илләре.
    Бала:Көннәрен юлда үткәреп,Куанышып очалар.
    Канатларына күтәреп,Яз китерә ич алар.
    Бала:Ямьле, бик ямьле Туган илебез
    Килегез кошлар, Безгә килегез.
    Җыр: “Яз килә”

    Бала:Кояш,кояш, кыздыр ныгырак Салкыннар китсен.
    Кар эреп бетсен,кар эреп бетсен!
    Бала: Яз килсен тизрәк,яз килсен, Кояш син елмай.
    Бу безгә язны китергән Иң күңелле ай, Иң күңелле ай.
    Ашыгып кына бабай белән әби керә.Бабайның кулында утыннар,әбинең кулында казан.
    Бабай: Әй балакайларым артыгыздан көчкә җитештек бит,карга туена соңга кала язганбыз дип торам.
    Әби:Әйе шул,шул арада әллә-кайларга барып җиткәнсез, карга боткасын пешерергә нинди матур алан тапкансыз икән, әйдә бабай,менә шул тирәгәрәк казанны асарбыз,син учак тергезә торырсың,ә балалар,сез матур итеп уйнагыз,җырлагыз,йоласы шул бит.
    Алып баручы:Ярар,әби,менә биредә балалар күп кенә сый җыйдылар,алыгыз әле,ә без бәйрәмебезне дәвам итәбез.
    Җыр: «Весенний хоровод”

    әби: менә шулай,балалар,матур итеп җырладыгыз.
    Бабай: (КАзанны аскач канәгатьләнеп елмаеп тора).
    Менә шәп булды бу,ә?Сезнеңчә ничек,егетләр,казанны котлаучы булырмы икән соң?
    Алып баручы:Булыр,булыр.Ник булмасын!Әйдәле ……………шигыреңне сөйләп күрсәт әле.

    Карга әйтә: карр! КАрр! Карурманда кар бар.
    Эреп бетсен тизрәк, Учак ягарга кирәк.
    Карга әйтә: карр! КАрр! Утлы учак бар,бар.
    Ботка куярга кирәк, Ит тә турарга кирәк.
    Бабай: Менэ булдырдың,әйдә инде әбисе,ит салып ботканы куярга да вакыт җиткәндер.
    әби:Хәзер,хәзер,ит тә салабыз,ботка да пешерзбез,ә сез балалар,уйный торыгыз.

    Җырлы биюле уен : “Кэрия -Зэкэрия”.

    әби: Менә рәхмәт,булдырдыгыз,балалар!
    Бабай: Кунакларны чакырыр вакыт та җитә инде,әбекәй,ничек анда,ботка пешәме инде?
    әби:пеште инде,пеште.Аллага шөкер,кая барыгыз,кунакларны чакырып килегез.
    Балалар:Хәзер,хәзер,чакырып киләбез.(Балалар,капка ясап басалар,ата-аналар шул капкадан үтәләр)
    Әйдә кунаклар килегез,Капкалардан үтегез.
    Капкалардан үтегез,Кунак булып китегез,
    Кунак булып китегез,Гөрләп бәйрәм итегез.
    Бабай:Менә ничаклы кунаклар килгән икән,әйдәгез,әйдә,табын тирәли утырышыгыз.
    Ата-аналар,балалар табын тирәли утырышалар.
    Әби:Сез балалар,кояшны,җылыны гына чакырмагыз әле,җир өчен яңгыр да бик кирәк,яңгырны да чакырырга онытмагыз,ягез әле балалар!
    Җыр: “Тамчылар бии”
    Әби:Әй аллам,онытылып та киткәнбез икән.боткабыз пешкәндер инде.Кая әле,авыз итеп карыйк.(Ботканы кабып карый)Әй булган бугай бу.Бик тә тәмле булган инде менә,телеңне йотарсың.
    Ботка ашау.
    Бабай:Карап-карап торам да әйтмичә булдыра алмыйм.Әллә,мәйтәм,шушындый да тәмле ботканы мактаучы да юк инде?
    Алып баручы: бар,бар,бабакай.хәзер безнең кунаклар бик матур итеп мактап күрсәтерләр.
    Ата-аналар берәм-берәм ботканы мактап чыгалар.
    Бабай: балалар,уйнадык та,җырладык та инде бәйрәмебезне түгәрәкләргә дә вакыт җиткәндер.Әйдәгез әле,барыбыз бергә җыр белән озатыйк бу күңелле бәйрәмебезне.
    Күмәк җыр: “Яз җитә”.(Ж.Файзи)
    Алып баручы:Хөрмәтле кунаклар,шуның белән безнең бәйрәмебез ахырына якынлашты.Ә шулай да халкыбызның борынгы гореф-гадәтләрен онтмыйча,әби-бабаларыбыздан калган бәйрәмнәрне югалтмыйча,үзебезнең балаларыбызда туган телгә карата мәхаббәт хисләрен уятуны дәвам итсәк иде.

  • Җырдай моңлы татар теле.
    развлечение для 2 младшей группы
    Зал бәйрәмчә бизәлгән.
    Алып баручы. Туган җирең – идел буе, хәр телнең бар туган иле.
    Туган җирең кебек назлы, җырдай моңлы татар теле.
    Бала. Ямьле илдә без – иң матур гөлләр,
    Гөрләп үсәбез – без бәхетлеләр.
    2 бала. Дөньяда иң матур ил — Ул – минем туган илем.
    Дөньяда-иң матур тел ул минем туган телем
    3 бала.Әтиләр, әниләр, бабайлар, әбиләр,
    Бакчага килегез, килегез карагыз –
    Нәрсәгә өйрәнә бакчада балагыз,
    Кадерле балагыз, бәхетле балагыз.
    4 балаНынче день у нас хороший, веселятся все кругом
    Пляшут, хлопают в ладоши, ну и мы не отстаем.
    Җыр башкарыла “Безгә бәйрәм килде”
    Ишек шакыган тавыш ишетелә.
    Алып баручы. Балалар, кемдер ишекне шакый бугай, ишекне ачабызмы?
    Балалар. Ачабыз.
    Залга милли киемнәр кигән әби керә.
    Алып баручы. Балалар, әйдәгез әле әбекәй белән матур итеп исәнләшийк. Исәнмесез.
    Балалар. Исәнмесез.
    Әбекәй. И-и-и-и, балалар, исәнмесез! Менә урамнан узып барганда бик матур татарча җыр ишеттем. Тукта әле, мин әйтәм, кереп карыйм әле бу йортка. (Гаҗәпләнеп залны карап йөри.) Балалар бакчасы икән бу. Ә сез, сабыйларым, бакчагызның исемен беләсезме соң?
    Балалар. Беләбез. “Алтынчәч”.
    Әби. И-и-и-и, рәхмәт төшкере, үзегез шикелле исемедә матур икән бакчагызның.
    Балалар, сез матур итеп татарча сөйләшәсез икән. Әллә соң урыс телен белмисезме.
    Балалар. Беләбез.
    Алып баручы. Әбекәй, безнең бакчада балалар татарча да, русча да сөйләшә. Алар ике телне дә өйрәнәләр.
    Әби. Бигрәк уңган балалар булып чыктыгыз әле сез.
    Алып баручы. Әйе, безнең балалар барысын да булдыра. Хәзер аларны тыңлыйк.
    Бала. Татарча да яхшы бел, урысча да яхшы бел
    Икесе дә безнең өчен иң кирәкле, затлы тел.
    Алып баручы: Әбекәй, без балалар бакчасында шигерҗ сөйләп, җыр җырлап кына калмыйбыз, төрле уеннар да уйныйбыз. Әйдәгез балалар уеннарыбызны уйнап күрсәтийк.
    “Күрсәт әле үскәнем”
    “Килде әби кунакка”.
    Әби. Балалар, ә сез әкиятләр беләсезме?
    Алып баручы: Әйе әбекәй, без бакчада бик күп төрле әкиятәр укыйбыз, хәтта аларны сәхнәләштерәбез дә. Телисеңме сиңа да уйнап күрсәтәбез.
    “Теремок” әкияте.
    Алып баручы: Тугн оясыннан аерылган кош канатына мәңге юл тапмый.
    Туган телне яратмаган кеше, башкаларның телен яратмый.
    Бала. Без бәхетле, шат балалар, без кайгыны белмибез.
    Эх, ямье соң, күңелле соң безнең туган илебез
    Песня “К нам гости пришли”
    Алып баручы: Татар халкының бик күркәм бер гадәтләренең берсе – килгән кунакны хөрмәт итү, сыйлап чәйләр эчертү. Менә әбекәй без балалар белән уйнадык, биедек, җырладык, ә хәзер бергәләшеп төркемебездә тәмләп чәй эчик.

  • Икмәк булса табында.
    развлечения для подготовителҗной группы
    Тәрбияче: Исәнмесез, балалар!
    Балалар: Исәнмесез, саумысыз!
    Тәрбияче: Хәерле көн дисәм,
    Балалар: Хәерле көн дибез.
    Тәрбияче: Кәефләрегез ничек дисәм,
    Балалар: Кояшлы көн кебек,
    Тукай телен анам телен өйрәнергә диеп килдек.
    Тәрбияче: Балалар, тыңлагыз әле мине, мин сезгә бер табышмак әйтәм:
    Үзе түгәрәк, урыны түрдәрәк, эче тулы күзәнәк.
    Әчкелтем дә төчкелтем, бар нәрсәдән кадерлерәк.
    Я, кем әйтә, бу нәрсә?
    Балалар: Икмәк.
    Тәрбияче: Әйе, дөрес, балалар, бу ипи. Менә бүген без сезнең белән ипи турында сөйләшербез. Ипи кешегә яшәү өчен кирәк булган иң кирәкле ризык. Без ипине кадерләп, төрлечә атыйбыз: ипи, икмәк, ипекәй, күмәч, калач. Ипине без барыбызда бик яратабыз, һәр көн кулланабыз, аннан бер дә туймыйбыз.
    Бала: Икмәк миңа бик кадерле, әткәй — әнкәй кебек ул.
    Ансыз яшәве җайсыз, икмәксез дөня җайсыз.
    Бала: Һәркемгә ипи кирәк, һәр көн дә ипи кирәк.
    Ипи космонавтка да, очучыга да кирәк.
    Ипи сатучыга да, ипи сезгә дә кирәк.
    Ипи безгә дә кирәк, ипи һәммәбезгә дә кирәк.
    Тәрбияче: Балалар, әйдәгез әле без сезнең белән үзебез икмәк пешереп карыйбыз. Сез ризамы? Ләкин баллы икмәгебез тәмле булсын өчен төрле-төрле биремнәр үтәргә туры киләчәк. Беренче бирем — ипинең камыры нәрсәдән ясала?
    (балалар җавап бирәләр, тәрбияче өстәлдәге продукталарны күрсәтә).
    Ә хәзер эшкә керешик, һәм биремне үтәгән саен ипи камырына кирәкле эйберләрне салып барырбыз. Әйдәгез әле бергәләп “Мин башлыйм – син дәвам ит” дигән уен уйнап алабыз.
    1. Ипи, тоз – якты йөз.
    2. Ипи – иң зур байлык.
    3. Икмәк – ил байлыгы.
    4. Икмәк тәмен ач белә.
    5. Ипидән зур нәрсә юк.
    Сез бу биремне уңышлы башкарып чыктыгыз, ипи камырына беренче булып нәрсә салабыз? Әйдәгез, бергәләп аны салыйк.
    — Балалар, безнең татар халкы оннан бик күп төрле камыр ашлары эзерли. Әйтегез әле миңа, бәйрәмнәрдә, ял көннәрендә әниләрегез сезне нинди камыр ашлары белән сыйлый? (җаваплар). Сез бик дөрес әйттегез, ипи камырына тоз салыйк.
    Ә менә монысы нәрсә икән?
    Балалар: Коймаклар.
    Тәрбияче: Әйдәгез әле, бергәләп коймаклар уенын уйнап алыйк.
    Уен “Коймаклар”
    (камырга чүпрә салына).
    Тәрбияче: Балалар, без сезнең белән алдагы шөгылләрдә икмәкнең нинди юллар үтеп өстәлгә килүе турында сөйләшкән идек. Әйдәгез әле Ленаны тыңлап үтик.
    Лена шигырь сөйли, ипигә май сала.
    Бала: Ипи басуда үсә, аннан амбарга күчә,
    Аннары мичтә пешә, кызарып мичтән төшә.
    Шуннан килә өстәлгә, безгә күәт өстәргә.
    Ипи булса табында булдырам мин барын да.
    Тәрбияче: Камырга бөтен әйбер салынды, ләкин ипи булып пешсен өчен, иң кирәкле – он калды. Бергәләшеп онны салып болгатыйк, һәм ипине пешерергә куик.
    (Балалар он салалар, тәрбияче әзер камырны күрсәтә,ипине пешерергә чыгарып куялар).
    — Ипи пешкән арада биеп – җырлап алыйк.
    “Башмакчы”
    “Ачык авыз”
    Җыр я бию башкарыла.
    Тәрбияче ипи күтәреп керә
    Тәрбияче: Карагыз әле, балалар, икмәгебез нинди талы, тәмлә итеп пешеп чыккан!
    Тәмле исле кайнар икмәк, күмәк хезмәт бүләге.
    Икмәк белән бәхет яулап тибә халык йөрәге.
    Икмәк – тормыш көче, икмәк – табын түрендә.
    Икмәк булса көчең арта, икмәк булса үсәсең.
    — Үзебез пешергән ипине авыз итик, тәмләп чәй эчеп алыйк!

  • Карга боткасы.
    Алып баручы: Хәерле көн балалар, кадерле кунаклар! Татар календарендә иң популяр, иң күңелле язгы бәйрәмнәрнең берсе – һичшиксез, карга боткасы. Борын – борын заманда кшеләр нилектән яз булганын белмәгәннәр, ди. Алар ямле язны җылы яктан кара каргалар алып килә, дип уйлаганнар. Шуның өчен карлар эреп, сулар ага башлагач, гөрләвекләргә таба, яңаруга – яшәрүгә йөз боргач, каргалар килү хөрмәтенә бәйрәм ясый торган булганнар. Ана “Карга боткасы” — дип атаганнар.
    1-нче бала: Ачылды ак калын юрган,
    Исте апрел җилләре,
    Кошлар кайта, сагындыра
    Туган – үскән җирләре.
    2-нче бала: Көннәрен юлга үткәреп куанышып очалар.
    Канатларын күтәреп яз китерә ич алар.
    (“Кар-р, кар-р”, дип ике карга очып керә)
    1-нче карга: Канат очларыма тагып,
    Яхшы хәбәр килдем алып.
    Яз башлана, яз башлана!
    2-нче карга: КАр, кар, туем җитте бар, бар!
    Матур язлар алып килдек,
    Күңелле бәйрәм китердек.
    Алып баручы: Менә, балалар, каргалар да килде. Аларга да күңелле булсын, бер уйнап – җырлап алыйк әле.
    “Яз килә!” җыры башкарыла.
    Алып баручы: Әйдәгез, хәзер инде өйләргә керәбез, сый – хөрмәт җыябыз.
    (Янчыклар өләшелә. Балалар җырлап өй янына килеп туктыйлар).
    1-нче бала: ӨЙдәме түтәй? Тизрәк бир күкәй!
    Бирсәң безгә өч күкәй, тавыгың салыр йөз күкәй.
    Әби чыга.
    Әби: Балакайларым килгән икән бит. Каргалар да килеп җиткәннәр (сый бирә).
    Балалар: Рәхмәт, әби.
    Бабай чыга: Кһым, кһым, һәй кунаклар бар икән. И, балалакайларым, Аллага шөкер, барысы да бар, ботка да пешерербез, чәен дә куярбыз.
    Әби: Бар, бабай, учагыңны ягырга эзерлән, балалар белән бергәләшеп ботка пешереп ашарбыз.
    Алып баручы: Ә без ботка пешкәнче балалар белән уйнап – биеп алырбыз, күңел ачарбыз.
    Балалар утыралар
    Уртанчылар төркеме “Дустым бар”
    Зурлар төркеме “Чума үрдәк, чума каз”
    Зурлар төркеме “Башмакчы”, “Кәрия-Зәкәрия”
    Бабай: Сезгә карап, үзебезнең яшь вакытлар искә төште, без дә бәйрәмнәрне бик күңелле итеп үткәрә идек.
    Әби: Карт, без яшь чакта нинди уеннар уйный торган идек әле?
    Бабай: “Ачык авыз” уены бик күңелле була торган иде. Бергәләп уйнап алыйк әле шуны.
    “Ачык авыз” уены.
    Әби: Балалар, бигрәк матур җырлыйсыз, биисез икән, сезгә карап күңелләр соклана. Ә шигырьләр беләсезме соң?
    Алып баручы: Әлбәттә, әбекәй. Чулпан әбиләр турында бик матур шигырь белә, рәхим итеп тыңлап үтик аны.
    Чулпан, Наркиз, Җәмилә шигырь сөйлиләр.
    Бабай ботканы карап килә: Ботка тиздән пешеп җитә, аны көткән арада җырлап алыйк.
    Җыр “Бергәләшеп биик”
    Әби: Ботка пеште, ботка пеште! Ал да итәрбез әле, гөл дә итәрбез әле.
    Бергәләшеп тәмле итеп ботка ашарбыз әле!
    Бергәләшеп ботка ашыйлар.

  • Сабантуй.

    Иң элек сабантуй үткәрү өчен мәйдан әзерләнә. Бөтен кирәк – ярак алдан чыгарып куела. Бер төркем балалалр һәм тәрбияче участоктан участокка йөреп, балаларны “Әйдәгез сабантуйга”, “Сезне сабантуй көтә” дигән сүзләр белән мәйданга чакырып йөриләр. Бер малайның кулында бүләкләр эленгән калга. Икенчесендә — матур капчык һәм төркем балалары әзерләгән бүләкләр шул капчыкка куялар. Балалалр мәйданга җыелалар.
    Алып баручы: Кадерле балалар! Хөрмәтле кунаклар! Хәерле көн! Без бүген татар халкының олы бәйрәме – Сабан туйга җыелдык. Сабантуй – ул хезмәт бәйрәме! Сабантуй – ул дуслык бәйрәме!
    Сабантуй – ул һәркемнең көтеп алган изге бәйрәм! Котлы булсын Сабан туйлары! Кадерле балалар, балалар бакчасында эшләүче барлык тәрбиячеләр – Сабан туе бәйрәме белән котлыйм сезне! Һәр көнегез бүгенге кебек ямьле, күңелле булсын!
    1 бала: Шатлыклар күңелебездә, ал кояш күгебездә,
    Килегез, дуслар, кунакка, Сабантуй бүген бездә!
    2 бала: Җилфердәп чиккән сөлгеләр, бүләкләр күбебездә.
    Көрәшик тә, уйнашыйк та, Сабантуй бүген бездә!
    3 бала: Күңелле Сабан туйлары, бүген бәйрәм, зур бәйрәм!
    Матур җырлар җырлый-җырлый, уйныйбыз әйлән – бәйлән!
    4 бала: Урам тулы җыр йөри, көндезен, кичен, иртән,
    Нигә бу сабантуйлары көн саен булмый икән?
    5 бала: Без уйныйбыз, уйныйбыз, якты көннән туймыйбыз,
    Сабан туе гөрләп торсын – биибез дә, җырлыйбыз!
    “Сабан туе” җыры.
    Бабай керә.
    Бабай: Ник шаулашасыз, ни бар?
    Алып баручы: Сабан туе бит бүген, бабакай!
    Бабай (ишетми): Ә, нәрсә дисең, кызым?
    Алып баручы тагын кабатлый, ләкин бабай ишетми, балалар хор белән әйтәләр.
    Балалар (хор белән): Сабан туе!
    Алып баручы: Бәйрәмгә рәхим ит, бабакай!
    Бабай: И-и, Сабан туе мени? Мин бик яратам бу бәйрәмне!
    Алып баручы: Бабакай, син бит олы кеше, сабантуйларын күп күргәнсеңдер! Сөйлә әле безгә, ничек үтә иде бүтән сабантуйлар?
    Бабай: Сабантуйлармы? Сабан туенда без уйный, җырлый, бии идек. Кая әле, биеп күрсәтим әле сезгә дә. (такмак әйтеп бии): Бие, бие, хайрулла, биегән кеше бай була.
    Биегән кеше бай булмаса, кесә ягы сай була.
    Әби керә.
    Әби: Бабай, бабай, дим! Нишләвең бу, и-и-и, Ходаем! Күпме кеше алдында оялмыйча биеп торасың тагы!
    Бабай: Сабан туе бит бүген, карчык! Ничек биимисең ди! Менә миннән сорадылар, ничек үтә иде сабантуйлары, ә мин күрсәттем. Бик күңелле итә иде шул!
    Алып баручы: Әбекәй, менә бабай биеп күрсәтте, ә тагын нәрсәләр эшли идегез сабантуйда?
    Әби: Их, яшьегетләр, җитез малайлар атлар чабыштырыр иде!
    Алып баручы: Була ул! Атлар чабышына әзерләнәбез!
    “Ат чабышы” уены
    Бабай: Ә хәзер, җиннәрне сызганып көрәшеп тә алыйк әле!
    Алып баручы: Булдырабыз аны! Көрәшчеләр, уртага чыгыгыз!
    “Көрәшү”
    Әби: Тагы әле капчык киеп йөгерә идек.
    Алып баручы: Башта әйдәгез, үзегез йөгереп күрсәтегез, яшь чакларыгызны искә төшерерсез.

    Әби: Ай, булдыра алырбыз микән?
    (әби белән бабай йөгерешәләр).
    “Капчык киеп йөгерү”
    Әби: Бабай! Исеңдәме, Сабан туйларында чүлмәкне ничек тиз вата торган идек!
    Алып баручы: Бабай, күрсәтәле һөнәреңне!
    Бабай: Мактана диеп уйламагыз, мин бит белеп мактанам.
    Чөнки мин менә бу чүлмәкне күрмичә дә вата алам!
    (вата алмыйча йөри)
    — Уф, булмады, картайганмын. Ягез, балалар, сез яшьләр, күрсәтегез, ничек кирәк ватарга.
    “Чүлмәк вату” уены
    Бабай: Карчык, исеңдәме, кашыкка йомырка салып йөгергәндә, син гел беренче килә идең. Әйдәле, бүген дә йөгереп кара!
    Әби: Әй, булмас ла!
    Алып баручы: Әби! Әйдә бергә йөгерәбез! Ләкин мин синнән алдан киләм – мин бит шәп йөгерәм!
    “Кашыкка йомырка салып йөгерү”
    (әби беренче килә, алып баручы аны мактый, аннан алар белән бергә балалар уйныйлар).
    Алып баручы: Сабантуй елга бер килә, күңелле, олы бәйрәм.
    Нур өстенә нурлар иңгәнче, биеп алыйк, ичмасам!
    “Татарча бию”
    Алып баручы: Менә, дуслар, көтеп алган сабантуйлары да тәмам. Тагын бер елга сау бул, Сабантуй!
    Әби, бабай: Без дә рәхәтләнеп ял иттек, бөтен уеннарыгызда да катнаштык. Безгә бик тә ошады. Ә хәзер бездән балаларга күчтәнәчләребезне таратырга рөхсәт итегез!
    (күчтәнәчләр тараталар).
    Бабай: Барыгызга саулык – сәламәтлек телим, киләсе елга да сабан туйларында очрашырга язсын! Саубулыгыз, дуслар! (чыгып китәләр)
    Бәйрәм тәмам.

  • Лилия Разаковна, а нет ли у вас татарских сценариев на 8 марта для младшей и средней групп?

  • сценарий осенний( из интернета)автора не знаю

    Көзсылу бүләкләре
    (Зурлар төркеме балалары өчен көз бәйрәме сценариясе)

    Катнашалар:

    Зурлар: Алып баручы
    Көзсылу
    Уңыш бабай
    Яңгыр

    Балалар: Җәнлекләр (Куян, Аю, Керпе, Тычкан)
    Яшелчәләр (берничә малай)
    Яңгыр тамчылары (берничә кыз)
    Матрёшкалар (берничә кыз)

    Салмак көй яңгырый.
    Залга балалар керәләр һәм ярымтүгәрәк ясап басалар.
    Алып баручы котлау сүзләре әйтә.

    Алып баручы: Хәерле көн, балалар! Хәерле көн килгән кунаклар! Без бүген сезнең белән ел да үтә торган зур бәйрәмгә җыелдык. Бу иң матур бәйрәмнәребезнең берсе – көзге бәйрәм, уңыш бәйрәме. Табигатьтә барлык үсемлекләр әйтерсең лә берсеннән-берсе матуррак күлмәк кигән: агачларда сары-кызыл яфраклар. Бәйрәмгә тиздән Көзсылу үзе дә килеп җитәр. Без аңа шигырьләребезне сөйләрбез, җыр-биюләребезне бүләк итәрбез. Әйдәгез, бәйрәм иртәбезне башлап җибәрик.

    Балалар көз турында шигырьләр сөйлиләр.

    1 бала: Ни арада җәй үтте,
    Матур көз килеп җитте.
    Шатлык тулы бу бәйрәмне
    Балалар күптән көтте.

    2 бала: Яшел куаклар буялды
    Ал, кызыл, сары төскә.
    Көз көне яңгыр белән
    Яфраклар ява өскә.

    3 бала: Көзге җил сукмакларга
    Яфраклар сибеп йөри.
    Шаяртып, уйнап-көлеп
    Битләрдән үбеп йөри.

    4 бала: Одарила гостья Осень,
    Урожаями плодов.
    Моросящими дождями,
    Кузовком лесных грибов.

    5 бала: Так давайте славить Осень
    Песней, пляской и игрой!
    Будут радостными встречи,
    Осень, это праздник твой!

    Балалар көз турында җыр башкаралар
    («Осень наступила»).

    Алып баручы: Сары, сары, сап-сары
    Агачның яфраклары.
    Җил исә, ява яфрак –
    Көзнең матур чаклары.
    Оча яфрак, уйный яфрак,
    Һаваларда әйләнеп.
    Бүген, бүген, бүген, бүген
    Яфракларның бәйрәме!
    Рәхим итегез, дусларым,
    Көзге бәйрәмгә.
    Яфраклар тотып
    Бер биик әйдә.

    Балаларның кулларына яфраклар тоттыралар.
    Алар «Яфраклар белән бию» башкаралар.
    Биюдән соң урыннарына барып утыралар.
    Алып баручы яфракларны җыеп ала.

    Алып баручы: Ай, балалар, ниһаять бәйрәмебезгә Көзсылу дә килә бугай! Рәхим ит, хөрмәтле Көзсылу!

    Бераздан салмак көй астында залга Көзсылу керә.
    Кулында кәрзине. Көзсылу балалар белән исәнләшә.

    Көзсылу: Исәнмесез, балалар! Күрәм, бүген сездә бәйрәм. Менә мин дә сезнең янга буш кул белән килмәдем. Мине зарыгып көткән өчен зур рәхмәт сезгә, дусларым! Минем көзге патшалыгыма рәхим итегез!

    Моңлы, гүзәл, матур, аяз көннәр,
    Мул игеннәр – минем бүләгем.
    Сокландыргыч минем табигатем,
    Бигрәк матур, ай-һай, күлмәгем!

    Көзсылу: Билгеле, һәрбер кеше көзне үзенчә каршылый. Ә менә урман җәнлекләре көз бәйрәмен ничек каршылыйлар икән? Салкын кышка ничек әзерләнәләр икән? Әйдәгез әле, алардан сорап карыйк.

    Күңелле көй яңгырый.
    Зал уртасына җәнлекләр маскасы кигән берничә бала чыгып баса.

    Куян: Мин Куян булам. Соры тунымны акка алыштырырга вакыт җитте. Чөнки озакламый кыш җитәчәк бит.

    Аю: Мин – Аю. Көз көне үземә өн казып куйдым. Тиздән анда кереп ятам һәм кыш буе йоклыйм. Яз җиткәч кенә уяначакмын.

    Керпе: Ә мин – Керпе. Салкыннардан бик куркам. (Сыртындагы яфракларга күрсәтеп әйтә): Күрәсезме, мин көз көне күп итеп яфраклар җыям. Кыш җиткәч, алар белән ябынып йоклыйм. Җәй көне бик күп эшләр эшләдем: гөмбәләр җыйдым, аларны тозладым. Хәзер бик арыдым, миңа ял итәргә кирәк.

    Тычкан: Ә мин – бәләкәй тычкан. Җәй буе үземә бодай җыйдым. Шуңа күрә мин көздән дә, салкын кыштан да курыкмыйм.

    Көзсылу (җәнлекләргә): Күрәм, сез бик тырыш һәм уңган икән, урман җәнлекләре! Салкын кышка сез әзер. Мин бик шат! Бәйрәмебезгә рәхим итегез, дусларым!

    Урман җәнлекләре урындыкларга барып утыралар.

    Көзсылу (балаларга мөрәҗәгать итә): Бүгенге бәйрәмнең кунагы буларак, мин сезне барыгызны да биергә чакырам. Басыгыз әле түгәрәккә!

    Балалар парлашып басалар һәм «Күмәк бию» башкаралар.
    Биеп бетергәч, бер-бер артлы урындыкларына барып утыралар.

    Көзсылу: Мин Көзсылу – иң бай ел фасылы. Чөнки җиләк-җимеш, яшелчәләр бүләк итәм. Минем бер якын дустым бар, ул минем уң кулым. Аның исеме Уңыш бабай. Ул бик эшчән, минем көзге байлыгымны саклый. Әйдәгез әле, аны бергәләп кунакка чакырыйк.

    Барысы бергә: Уңыш бабай! Уңыш бабай!

    Бергәләп чакыралар, тик Уңыш бабай килми.

    Көзсылу: Балалар, Уңыш бабай гади генә кунак түгел ахрысы. Ул килсен өчен безгә бик нык тырышырга кирәк.

    Алып баручы: Хөрмәтле Көзсылу! Безнең балалар хезмәтне бик яраталар, эштән курыкмыйлар. Шулаймы, балалар?

    Балалар: Әйе.

    Идәнгә яшелчә, җиләк-җимеш макетлары таратыла.

    Көзсылу: Дусларым, миңа бакчадан яшелчә, җиләк-җимешне җыеп алырга ярдәм итегез әле.

    Уен үткәрелә: «Яшелчә, җиләк-җимешне җый».

    Уенның барышы: Уенда берничә бала катнаша. Алар ике төркемгә бүленә. Күңелле көй астында бер төркем балалар кәрзингә яшелчәләрне, ә икенче төркем – җиләк-җимешне тутыра. Уен берничә тапкыр кабатланып уйнала.
    Уеннан соң залга Уңыш бабай керә.

    Уңыш бабай: Исәнмесез, балалар! Исәнме, Көзсылу! Тырышып эшләгәнегезне күрдем дә, кунакка килдем. Булдырдыгыз! Беләм-беләм, сез мине болай гына чакырмагансыз. Шулаймы?

    Көзсылу: Бик дөрес, хөрмәтле Уңыш бабай. Син бик тапкыр һәм шаян.

    Уңыш бабай: Әйе, шулай.

    Көзсылу: Алайса безнең балаларны шатландыр, сөендер.

    Уңыш бабай: Бик рәхәтләнеп. Мин сезгә табышмаклар әзерләп килдем. Карап карыйм әле, җавапларын белә алырсыз микән?

    Уңыш бабай балаларга табышмаклар әйтә.
    Табышмакларга җавабын тапкач, Алып баручы залда утырган берничә малайга яшелчә, җиләк-җимеш маскасын кигертә.

    1. Озын, яшел – түтәлдә,
    Сары, тозлы – кисмәктә.

    Балалар: Кыяр (Малайга кыяр маскасы кигертәләр).

    2. Үсеп утыра бер чүлмәк,
    Өстенә кигән йөз күлмәк.

    Балалар: Кәбестә (Малайга кәбестә маскасы кигертәләр).

    3. Түтәлдә яткан чагында
    Тула ай кебек.
    Бәлешкә ярып куйганда
    Эче сары бал кебек.

    Балалар: Кабак (Кабак маскасы кигертелә).

    4. Ул җир астына төшкән,
    Кып-кызыл булып пешкән.
    Ашка тәм һәм төс бирер,
    Кем әйтер соң, кем белер?

    Балалар: Чөгендер (Чөгендер маскасы кигертелә).

    5. Җир астында җирән ат,
    Аның тиресе җиде кат.
    Кисәрсең дә тунарсың,
    Тунаганда еларсың.

    Балалар: Суган (Суган маскасы кигертелә).

    6. Үзе булыр җир эчендә,
    Чәчләре – җир өстендә.

    Балалар: Кишер (Кишер маскасы кигертелә).

    7. Чәчәге агачында, алмасы – тамырында.

    Балалар: Бәрәңге (Бәрәңге маскасы кигертелә).

    8. Итләч, йомры, яшелен,
    Өзеп алдым, яшердем.
    Гаҗәпләндем бераздан –
    Кояшсыз да кызарган.

    Балалар: Помидор (Помидор маскасы кигертелә).

    9. Алма дисәң дә, алалар –
    Нәрсә соң ул, балалар?

    Балалар: Алма (Алма маскасы кигертелә).

    Алып баручы: Күрдеңме, Уңыш бабай! Балалар табышмакларыңа җавапны бик тиз әйтеп бирделәр.

    Уңыш бабай: Булдырдыгыз, балалар! Мин бик шат! Сез бик тапкыр икәнсез. Балалар, сез Көзсылуны яратасыз, мин килгәнгә дә сөенәсез. Бәлки сез безгә үзегезнең һөнәрләрегезне күрсәтерсез һәм безне шаккаттырырсыз, ә?
    Алып баручы: Булдырабыз аны. Хөрмәтле Көзсылу, Уңыш бабай! Балалар кызыклы җырлы-биюле уен әзерләгәннәр. (Уңыш бабайга мөрәҗәгать итә): Уңыш бабай, түгәрәккә син дә бас, безнең балалар белән бергә уйна.

    Уңыш бабай (яшелчәләр булып киенгән балаларга мөрәҗәгать итә): Кайда әле минем яшелчәләрем? Дусларым, бирегә чыгыгыз әле.

    Түгәрәктә «Уңыш бабай белән балалар» җырлы-биюле уены башкарыла.
    Яшелчәләр булып киенгән балалар җыр барышында
    түгәрәк эчендә бииләр. Җырлы-бию Уңыш бабай һәм балалар тарафыннан башкарыла.

    Җырлы-биюле уенның барышы: Балалар түгәрәккә басалар, Уңыш бабай уртада. Яшелчәләр бер-бер артлы чыгып (җыр сүзләре буенча), түгәрәк эчендә бииләр (проигрыш вакытында). Калган балалар кул чабып тора.

    1. Уңыш бабай, әйт әле,
    Кәрзинеңдә ниләр бар? Түгәрәк буенча йөриләр.
    — Кәрзинемдә кыярлар,
    Помидор һәм алмалар.

    Проигрыш: Уртага Кыяр, Помидор, Алма маскасын кигән малайлар чыгып, бию башкаралар. Калган балалар кул чабып тора.

    2. Уңыш бабай, әйт әле,
    Кәрзинеңдә ниләр бар? Түгәрәк буенча йөриләр.
    — Кәрзинемдә чөгендер,
    Бәрәңге һәм кәбестә.

    Проигрыш: Уртага Чөгендер, Бәрәңге, Кәбестә маскасын кигән малайлар чыгып, бию башкаралар. Калган балалар кул чабып тора.

    3. Уңыш бабай, әйт әле,
    Кәрзинеңдә ниләр бар? Түгәрәк буенча йөриләр.
    — Кәрзинемдә кабаклар,
    Кишерләр һәм суганнар.

    Проигрыш: Уртага Кабак, Кишер, Суган маскасын кигән малайлар чыгып, бию башкаралар. Калган балалар кул чабып тора.

    Җырлы-бию ахырында бергәләп
    бии-бии урындыкларга барып утыралар.

    Уңыш бабай: Күңелле җыр-биюегез өчен бик зур рәхмәт сезгә, нәни дусларым! Миңа инде китәргә вакыт. Мине бакчалар, басу-кырлар көтә. Аларны күзләп-барлап чыгарга кирәк, бәлки кайда да булса уңышларым җыелмагандыр. Ашыгыйм, ә сез сау-сәламәт һәм бәхетле булып үсегез. Сау булыгыз, балалар!
    Уңыш бабай саубуллашып чыгып китә.

    Алып баручы: Хөрмәтле, Көзсылу! Син моңсу, сагышлы ел фасылы булсаң да, үзеңчә матур, үзеңчә сөйкемле. Әмма без бүген бәйрәмне күтәренке кәеф белән дәвам итик. Көзсылу, балаларыбызның сиңа дип әзерләгән шигырьләрен тыңла.

    Индивидуаль шигырьләр сөйләнә.

    1 бала: Көзсылу килгән ерактан,
    Нәрсә генә алмаган.
    Нинди бүләк кирәклеген
    Әйтмәсәң дә, аңлаган.

    2 бала: Каеннарга сары яулык,
    Миләшкә муенсалар.
    Чиягә көрән алкалар –
    Бик килешеп торалар.

    3 бала: Если дождик бьёт в лицо,
    Ветер треплет деревца.
    Тучи по небу плывут –
    Это Осенью зовут.

    4 бала: Көз ашыга агачларга
    Үз бизәген салырга.
    Урманнарны болыннарны
    Буяп китә сарыга.

    5 бала: Осень! По утрам морозы,
    В рощах жёлтый листопад!
    Листья около берёзы
    Золотым ковром лежат.

    Алып баручы: Балалар, Көзсылуга багышлап үзебезнең матур җырыбызны бүләк итик. Ул аны ишетер дә, бик шатланыр.

    Балалар җыр башкаралар
    («Көзсылу кунакка килгән»).

    Көзсылу: Минем турында шундый матур шигырьләр сөйләүегез һәм җырлар җырлавыгыз өчен сезгә бик рәхмәтлемен, нәни дусларым!

    Кинәт аудиоязмадан яңгыр яуган көй яңгырый.

    Көзсылу: Нинди тавыш бу? Күрәсең, бу минем дусларым – яңгыр тамчыларыдыр. (Яңгыр тамчыларына күрсәтә): Менә ич алар! Аларның шаян биюе дә бик матур! Карагыз әле!

    Зал уртасына Яңгыр тамчылары булып киенгән
    берничә кыз-бала чыгып баса.
    Алар «Яңгыр тамчылары биюен» башкаралар.

    Бию ахырында кулына султанчик тотып, залга Яңгыр керә.
    Ул Яңгыр тамчылары янына килеп баса.
    Тегеләр аны урап алалар.

    Яңгыр: Исәнмесез, балалар! Мин шаян Яңгыр булам, уйнарга бик яратам. Сез мине көттегезме? Телисезме, мин сезне чылатып бетерәм?

    Күңелле көй яңгырый.
    Яңгыр султанчигы белән балалар яныннан үтә, аларны сиптереп йөри.
    Яңгыр тамчылары урындыкларга барып утыралар.

    Алып баручы: Без сиңа бик шат түгел шул, Яңгыр. Син яуган вакытта, без урамга чыга алмыйбыз. Чыланып салкын тигермәс өчен өйдә утырырга туры килә.

    Яңгыр: Бик кызганыч, мине берсе дә яратмый. Берсе дә минем белән уйнарга теләми. Киресенчә, качалар гына.

    Алып баручы: Беләбез, Яңгыр һәм сине аңлыйбыз. Бездә бүген көз бәйрәме бит. (Көзсылуга таба күрсәтеп әйтә): Күрәсеңме, Көзсылу да кунакка килгән. Шуңа күрә яңгыр яуын теләми идек, бәйрәмнең яме китә бит.

    Яңгыр: Алай булгач мин бүген берегезне дә чылатмыйм. Курыкмагыз. Мин бер кызыклы уен беләм. Балалар, минем белән уйнарга телисезме?

    Балалар: Әйе.

    Уен үткәрелә: «Кулыңа зонтик тотып йөгер».

    Уенның барышы: Уенда барлык балалар катнаша. Алар 2 командага бүленә. Һәр командага берәр зонтик бирелә. Күңелле көй яңгырый. Уенчылар чират буенча, кулларына зонтик тотып, аякларына галуш киеп, билгеләнгән урынга кадәр йөгерәләр һәм кире әйләнеп кайталар. Эстафетаны киләсе балага бирәләр. Эстафета ахыргы уенчыга кадәр дәвам итә.

    Уен өчен кирәкле атрибутлар: Зонтик, галуш, обручлар.

    Яңгыр: Балалар, сезгә минем уеным ошадымы? Мин дә әйбәт була алам, һәм сезгә ошарга бик телим. Хәзер инде без чын дуслар, шулаймы?

    Балалар: Әйе.

    Яңгыр: Ә хәзер миңа китәргә кирәк. Әле эшлисе эшләрем бик күп: басу-кырларга, бакчаларга салкын кышлар җиткәнче су сибеп калырга кирәк. Сау булыгыз балалар, икенче елга сезнең янга кунакка тагын килермен. Киләсе очрашуларга кадәр!

    Барысы бергә: Сау бул, Яңгыр!

    Күңелле көй астында Яңгыр чыгып китә.

    Көзсылу: Бәйрәмебез тагын да күңеллерәк булсын өчен, без яңадан кунаклар чакырыйк.
    Күңелле көй яңгырый.
    Зал уртасына, кулларына кулъяулыгы тотып,
    Матрёшкалар булып киенгән берничә кыз йөгереп чыга.
    Алар бии-бии «Матрёшкалар җырын» башкаралар.
    Җыр ахырында бер рәткә тезелеп басалар.

    Матрёшка (бер кыз): Исәнмесез! Без түгәрәк битле, кызыл иренле матрёшкалар. Нәни курчаклар, җыр-бию яратабыз. Һәм балалар бакчасында яшибез.

    Көзсылу: Ай-яй-яй, бигрәкләр дә матур биедегез инде, нәни Матрёшкалар. Рәхим итегез безнең көзге бәйрәмгә!

    Матрёшкалар бии-бии урыннарына барып утыралар.

    Көзсылу (кәрзинен күрсәтә): Балалар, карагыз әле. Минем кулымда кәрзин. Анда минем көзге уңышым, сезнең өчен бәйрәм күчтәнәчләре. Матур җырларыгыз, дәртле биюләрегез өчен сезгә рәхмәт әйтәм һәм кызарып пешкән алмалар белән барыгызны да сыйлыйм. Кабул итеп алыгыз, нәни дусларым! Төркемгә кайткач, тәмләп ашарсыз, яме? Ә мин сезгә саулык-сәламәтлек теләп, саубуллашам. Тиздән салкын кыш килер, миңа аңа юл бирергә кирәк.

    Көзсылу кәрзин белән алмаларны Алып баручыга тоттыра.
    Барысы бергә рәхмәт әйтәләр.

    Көзсылу: Түгәрәккә җыйналып
    Басыйк, дуслар тизерәк.
    Саубуллашыр алдыннан
    Уйныйк-җырлыйк бергәләп.

    Балаларның кулларына яфраклар тоттыралар.
    Балалар Көзсылу белән түгәрәктә җырлы-биюле уен башкаралар
    («Осень по садочку ходила»).
    Җырлы-биюле уеннан соң, яфракларын идәнгә куеп,
    ярымтүгәрәк ясап басалар.

    Җырлап бетергәч, салмак көй астында
    Көзсылу саубуллашып чыгып китә.
    Балалар аның белән саубуллашалар.

    Көзсылу: Сау булыгыз, балалар!

    Барысы бергә: Сау бул, Көзсылу!

    Алып баручы: Менә, балалар, көз бәйрәмебез үтеп тә китте. Без сезнең белән рәхәтләнеп күңел ачтык, матур итеп ял иттек. Бәйрәм ошадымы сезгә?

    Балалар: Әйе.

    Алып баручы: Ә хәзер төркемебезгә кайтып, Көзсылу бүләк иткән алмалардан авыз итик.

    Күңелле көй астында бергәләп залдан чыгып китәләр.
    Бәйрәм тәмамлана.

  • 8 марта средняя группа(из интернета)

    8 март бэйрэме. Средняя группа
    А.Б. Хәерле көн, безнең иң кадерле кунакларыбыз – әниләребез, әбиләребез. Сезнең шушындый матур көнне “САНДУГАЧ” садиктагы күрүебездә без бик шатбыз. Сезне 8 март Халыкара хатын-кызлар көне белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Сезгә бәхетле картлык, тыныч тормыш, сәләмәтллек телибез. Шундый матур бәйрәмдә балалар әзерләгән концертыбыз сезнең күңелләрдә бик матур, җылы вакыйга булып озак еллар саклансын иде дигән теләктә клабыз. Ләкин без сезнең белән шартлы рәвештә генә икегә бүленеп, уеннар да уйнап алырбыз, ә балалрның чыгышлары аларны тагында тулыландырып җибәрер.

    Тел ачылгач,үз телендә әйтә алсаң «Әни!», — дип,
    Тел ачылгач,үз телендә әйтә алсаң «Әти!»,-дип,
    Күзләреңә яшьләр тыгылмас,
    Туган телең әле ул булмас.
    Соң минутта әйтә алсаң “Әни!”,-дип,
    Соң минутта әйтә алсаң “Әти!”,-дип,
    Күзләреңә яшьләр тыгылыр
    Туган телең әнә шул булыр.
    Әйе, туган телебездә «Әни!»,-диеп әйтү — нинди бәхет!

    Якты дөньяга аваз салган көннән башлап, безнең янда иң якын кешеләребез-әниләребез була. Алар безгә җан җылысы, ана мәхәббәте бирә. Без аларга гомер буе рәхмәтлебез.

    Җылы наз ул, әнием — синдә генә,
    Иркә сүзләр синең телдә генә…
    Матур хисләр, уйлар йөрәгеңдә,
    Изге синең әнием, теләгең дә.

    Адерле әниләребез,
    Чал чәчле әбиләребез.
    Бәйрәм белән котлый бүген
    Сезне ул һәм балаларыгыз.

    Җыр “Бәйрәм бүген”

    1.Күтәренке күңелле
    Бар да көләч шат бүген
    Күктә кояш елмая
    Яшералмый шатлыгын.
    Кушымта: Тып-тып тама тамчылар
    Җырлап бәйрәм көенә
    Бәйрәм бүген, бәйрәм дип
    Тамчылыр да сөенә.
    2.Җырлыйсы килеп кенә
    Тора бүген безнең дә
    Көтеп алган бәйрәме
    Бүген һәммәбезнең дә.
    3. Күтәренке күңелле
    Бар да көләч шат бүген
    Бүген әни бәйрәме
    8-нче март бүген.

    1 бала: Һәммәсенә әни кирәк.
    Ә әнигә кем кирәк?
    Әниләргә без кирәк
    Якты, аяз көн кирәк.

    2 бала: Әнием минем матур,
    Күзләре якты, көләч.
    Шундый күңелле була
    Ул өйгә кайтып кергәч.

    3бала: Мин әнигә булышам,
    Идәннәрне юышам.
    Әнием күк эш остасы
    Булу өчен тырышам.

    Җыр “Мин әнигә булышам”

    4 бала:
    Син, әнием, минем өчен
    Бу дөньяда бер генә.
    Елмайганда йөзләреңнән
    Бар өйгә нур бөрке
    5 бала:
    Язның беренче бәйрәмен
    8 март диләр.
    Бәйрәмегез котлы булсын,
    Әниләр, әбиләр!

    Җыр “Торле тестәге яулыклар”
    6 малай:
    Мин кыз булсам әлбәттә
    Булышыр идем әниемә
    Киендереп сеңелемне
    Йөяртер идем урамда.

    Проводится игра “кто быстрее завяжет платочки”.
    (мамы и дети делятся на две команды, мамы сидят на стульях, дети подбегают с платочками и завязывают на голову)
    7 малай
    Мин кыз булсам әлбәттә
    Коне буе өйдә
    Рәсемнәр ясар идем
    Әни белән бергә.
    КОНКУРС “РИСУЕМ С МАМОЙ ВЕСНУ”
    (Әниләр ясыйлар рәсәм бәләгән күзләре белән)

    8 бала: Мин әни булсам әгәр
    Картайсам оныгымны
    Ыршмас идем бер дә
    Яратыр идем аны.
    Бүләкләрне һәр көндә
    Бирер идем анарга
    Әлбзттә охшар идем
    Үземнең әбиемә.

    ҖЫР: “ӘБИЕМ”

    1.Әбиемнең чәчләренә
    Әйтерсең лә кар яуган
    Ә йөзләре, ә йөзләре
    Җыерчыкланып калган.
    Кушымта:
    Картайса да, әбиемнең
    Күзләре тора келеп
    Кунакка баргач иркәли
    Назлый аркамнан сөеп.
    2.Мин дә аны бик яратам
    Эшләрендә булышам
    Аны сөендерер өчен
    Тыңнарга бик торышам.

    9 бала: Мин әни булсам иде әгәр
    Әнинең урында
    Көне буе кызым белән
    Биер идем бергәләп.

    ПАР БИЮЕ.
    Килеп керә убырлы карчык. Кулында таз белән керләр, һәм каптыргычлар.
    Убырлы: Бик кызык, кызык, әниләрне, әбиләрне бәйрәм белән котладыгыз, ә минем турында матурымны, чибәркәйне, оныттыгызмы?
    А.б. Әбикәй, син бит бәйрәмнәрне бозып кына йөрисен!
    Убырлы: Мин ник шулай эшлим, характерым шундый!
    А.б. Бозып йөрмәсәң, бәйрәмгә сине чакырыр идек!
    Убырлы: булды инде, хәзер мин үзгәрдем.
    А.б. Ярар алайса, кал инде бәйрәмебездә, күрсәт нәрсә кулыңда алып килдең?
    Убырлы: керләр юдым әле, элергә булышучы юк. Сезнең әниләрнең—әбиләрнең менә күпме булышучы, ә миңа беркем дә булышмый!
    А.б. Кайгырма әбикәй балалар сиңа булышылар! Әйдәгез, балалар булышыйк әле әбикәйгә.
    Конкурс “Развесь белье» (шапочки, платочки, маечки)
    Мамы держат веревку, дети делятся на две команды, по одному берут из одного тазика белье, из другого тазика прищепку и бегут к веревке. Вешают белье и прищепкой закрепляют и бегут обратно, затем бежит следующий.
    А.б. Әбикәй, синең керләреңне элдек, кара әле ничек кызлыр керләне юа беләләр.
    ТАНЕЦ «СТИРКА»
    Убырлы: Ай, яхшы юалар, сез биегәндә минем керләрем кипте дә киредән тазга җыеп куегыз әле!
    Конкурс «Сними белье»
    Убырлы: Ай, рахмәт! Киңәндердегез, мин дә сезгә бүләк итермен, булышкан өчен. Әй, казларым! Мин яраткан җырымны җырлап бирегез әле, балаларга!!!
    Сюрпризный момент.
    Ярый, сай булыгыз, киттем Кощейга пирог пешерергә бар әле, аны кунака яштем, бәйрәмгә! (керләрне ала да, өенә кереп китә)
    Күмәклшеп без дә дуслар
    Җырлап алыйк, әйдәле.
    Котлы булсын, гөрләп торсын
    Әниләрнең бәйрәме!
    Җыр – Музыканты веселей.
    Мы в саду своем любимом, научились петь, плясать.
    А еще как музыканты мы хотим для вас сыграть!
    Оркестр.
    Бәйрәм бүләксез булмый ул. Барыгыз да беләсез.
    Безнең ничек тырышканны Хәзер менә күрерсез!

    Нәни кулларым белән мин Тик сиңа диеп кенә.
    Әзерләдем бүләгемне Бик зур кйч куеп менә.
    (Әниләргә бүләк бирү)
    А.б.
    Гөлләр дә елмаеп баш ия. Яшәгез, кадерле әниләр, әбиләр.
    Сез булган урында Мәңгелек язларның яме бар.
    Балалар әниләре белән группага чыгып китәләр.

  • средняя группа осень

    Көзге урманга сәяхәт
    (Уртанчылар төркеме өчен көз бәйрәме сценариясе)

    Катнашалар:

    Зурлар: Алып баручы
    Көзбикә
    Гном

    Балалар: Куян
    Керпе
    Аю
    Гөмбәләр

    Зал бәйрәмчә бизәлгән. Идәндә алтын-сары, кызгылт яфраклар ята.
    Зал читендә зонтиклар тезелгән. Музыка яңгырый, залга бәйрәмчә киенгән балалар кереп, ярымтүгәрәк ясап басалар.

    Алып баручы: Балалар, карагыз әле, залыбыз ничек матур итеп бизәлгән. Тирә-ягыбызда алтын сары яфраклар ята. Бәйрәмебезне башлап җибәрергә вакыт җитте. Ә Көзбикәбез әле һаман да килеп җитмәгән. Бәлки ул безнең шигырьләребезне, җыр-биюләребезне ишетеп, килеп тә җитәр.

    Зал уртасына балалар чыгып, көз турында шигырьләрен сөйлиләр.

    1 бала: Исәнме, Көз, Алтын Көз!
    Безне сагынып килдеңме?
    Агачларга, куакларга
    Сары чуклар элдеңме?

    2 бала: Прошло, пролетело веселое лето
    И солнышко мало приносит тепла.
    Осень пришла, листва пожелтела,
    И с летом прощаться настала пора.

    3 бала: Көннәр суынды,
    Чишмәләр тынды.
    Безне калдырып
    Кошлар да китте.

    4 бала: Кошлар шикелле
    Бергә гөр килеп
    Ямьле үткәрик
    Бүген бәйрәмне.

    5 бала: Мы праздник сегодня устроим
    И Осень к себе позовем.
    Попляшем мы с ней, поиграем,
    Осенние песни споем.
    Балалар көз турында җыр башкаралар («Көзге моң»).
    Җырдан соң шигырь сөйләүләрен дәвам итәләр.

    6 бала: Болын өстендәге ак чәчәкләр
    Башкайларын түбән игәннәр.
    Инде менә көз дә килеп җитте,
    Саргаерга вакыт дигәннәр.

    7 бала: Кояшы да җылы нурлар чәчми,
    Кошлары да никтер тын калган.
    Әйтерсең лә, җирдә тереклек юк,
    Бар яшәеш гүя тукталган.

    8 бала: Как осень бывает красива!
    Запомним ее листопад.
    Осенние гроздья рябины
    Огнем ярко-красным горят!

    9 бала: Көз көннәре бик күңелле,
    Бик күп җиләкләр пешә.
    Помидор, карбыз өлгерә,
    Алмалар өзелеп төшә.

    10 бала: Һәр көз үзенчә килә ул,
    Һәр көз үзенчә матур.
    Яфракларны алып, бер биесәк,
    Көзне ярату булыр.

    Алып баручы: Балалар, тирә-ягыбызда яткан яфракларны кулларыбызга алып, бер биик әле.

    Балалар «Яфраклар белән бию» башкаралар.
    Биеп бетергәч, урыннарына барып утыралар.
    Бераздан залга, кулына кәрзин тотып, Көзбикә керә.

    Көзбикә: Исәнмесез, дусларым! Бәйрәмегезгә соңарып килгән өчен, зинһар гафу итегез мине. Көзге эшләрем бик күп минем, аларны һич тә калдырырга ярамый. Әле генә кошлар җылы якларга китеп барды, язын кайтырбыз дип вәгъдә иттеләр. Мин аларны озатып калдым. Сезнең янга урманнар аша ашыга-ашыга килдем. Тик менә болыт чыкты да, яңгыр ява башлады. Мин яңгырга эләктем һәм бераз чыландым.

    Алып баручы: Исәнме, Көзбикә! Рәхим ит безнең көзге бәйрәмгә! Ә болтытны без куып җибәрербез. Безнең кызларыбыз сиңа ярдәм итәр.

    Зал уртасына кызлар чыгып, «Зонтиклар белән» җыр-бию башкаралар.
    Биюдән соң урыннарына барып утыралар.
    Көзбикә балаларны мактый.

    Көзбикә: Менә, ниһаять, яңгыр да үтеп китте. Балаларыгыз бик яхшы бии һәм җырлый икән. Рәхмәт сезгә, нәни дусларым!

    Алып баручы: Инде бәйрәмебезне дәвам итсәк тә була. Көзбикә, син юлда арыгансыңдыр. Утыр әйдә, ял ит! Балаларыбызның өйрәнеп килгән шигырьләрен тыңла.

    Зал уртасына балалар чыгып, көз турында шигырьләрен сөйлиләр.

    11 бала: Сарыларга сарган ак каенга
    Шыбыр-шыбыр килеп кем дәшә?
    Уттай янган кызыл миләш белән
    Пышылдашып кем ул сөйләшә?

    12 бала: Здравствуй, Осень золотая,
    Голубого неба высь!
    Листья желтые, слетая
    На дорожку улеглись.

    13 бала: Алтын яфраклар очалар,
    Безнең башларга тиеп.
    Саубуллаша кыр казлары
    Язын кайтырбыз диеп.

    14 бала: Что грустить теперь о лете,
    Осень в гости к нам пришла.
    В позолоченной карете
    Всем подарки принесла.

    15 бала: Көз айларын яратам мин
    Җил-яңгырлары өчен.
    Алтын төсле Көз чибәрдән
    Бүләкләр алган өчен.

    Алып баручы: Хөрмәтле Көзбикә, ә хәзер балаларыбызның җыр-бүләген кабул итеп ал!

    Көз турынада җыр җырлана («Листик желтый»).
    Җырдан соң урыннарына утыралар.

    Көзбикә: Дусларым, мин барыгызны да уйнап алырга чакырам!

    Уен үткәрелә: «Кулыңа зонтик тотып йөгер».

    Уенның барышы: Балалар 2 командага бүленә. Һәр командага берәр зонтик бирелә. Уенчылар чират буенча, кулларына зонтик тотып, аякларына галуш киеп, билгеләнгән урынга кадәр йөгерәләр һәм кире әйләнеп кайталар. Эстафета ахыргы уенчыга кадәр дәвам итә.

    Көзбикә: Ниһаять, күңелле итеп уйнап та алдык. Балалар, хәзер мин сезгә табышмак әйтәм, җавабын игътибар белән уйлагыз әле.

    Көзбикә табышмак әйтә. Балалар уйлыйлар.

    Көзбикә: Утыра алар урманда
    Ап-ак эшләпә киеп.
    Киптерә дә, кыздыра да
    Кешеләр аны җыеп.
    (Гөмбә)

    Көзбикә (залдагы балаларга мөрәҗәгать итә): Гөмбәләр, чыгыгыз әле бирегә. Үзегез турында сөйләп күрсәтегез.

    Күңелле көй яңгырый. Зал уртасына гөмбә маскасы кигән балалар
    чыгып баса. Алар үзләре турында сөйлиләр.

    Ак гөмбә: Без ак гөмбә,
    Без батыр гөмбә.
    Курыкмыйбыз беркемнән дә,
    Менә шундый кыю гөмбә.

    Каен гөмбәсе: Без тауда да үсәбез
    Һәм тау астында да,
    Каеннар һәм чыршы төбендә дә.
    Үләннәр арасына да качабыз,
    Тапсагыз безне, бик сөенәбез.

    Усак гөмбә: Үсәм усак агачлары төбендә,
    Шунлыктан аталам да
    Усак гөмбәсе диеп.

    Гөреҗдә гөмбә: Без гөреҗдә гөмбәләре,
    Бер төсле бөтенебез.
    Безне табу кыен түгел –
    Урман юлыннан эзләсәгез.

    Баллы гөмбә: Мин – баллы гөмбә,
    Үсәм көндез һәм төнлә.

    Балалар «Гөмбәләр биюен» башкаралар. Аннары урыннарына барып утыралар. Бу вакытта почмакка Гном утыра. Көзбикә аны күреп ала.

    Көзбикә: Ой, нинди зур гөмбә утыра монда. Үзе йоклый да бугай. (Гөмбәгә карап): Әй, Гөмбәкәй, уян йокыңнан. Монда бик күп балалар җыелган, үзеңне күрсәт әле.

    Гном уяна башлый, киерелә, сузыла.

    Гном: Кем ул анда мине гөмбә дип атый. Мин урман Гномы булам. Шаярырга, күңел ачарга бик яратам. Иртән торып, урманга чыксам, тирә-юнь тып-тын калган. Белмим, нәрсә булган? Урман дусларым кайда югалды икән? Мине никтер берсе дә уйнарга чакырмый. Хәзер менә бу бүкәнгә утырам да, барысын да ачыклыйм. (Янәшәдәге бүкәнгә утыра). Пышылдап сүзләр әйтәм, үз тирәмдә берничә тапкыр әйләнәм…

    Гном үз тирәсендә бөтерелеп йөри, әйләнә, сихерләгән кебек нәрсәдер пышылдаша башлый. Шулвакыт кулына кишер тотып Куян килеп чыга.

    Куян: Исәнме, Гном! Көз җитте, бакчада эшләр башланды. Менә мин дә тик тормадым, кышка дип күп итеп кишер җыйдым. Мә, Гном, син дә сыйлан. Ә мин ашыгам, сау булыгыз!

    Куян Гномга кишер тоттырып, саубуллашып чыгып китә
    (урындыкка барып утыра).

    Гном: Дөрес әйтә, Куянкай. Илебезгә көз килде, тирә-ягыбыз алтын-сары төскә күмелде. Бакчаларда көзге эшләр башланды. Минем башка урман дусларым нәрсә эшләп яталар микән? Тикшереп карыйм әле.

    Гном яңадан сихерли башлый, пышылдаша. Кулына чикләвек тутырылган кәрзин тотып, Керпе килеп чыга.

    Керпе: Исәнме, Гном! Исәнмесез, кунаклар! Буш кул белән килмәдем, сезгә көз байлыгы – кәрзин тулы чикләвекләр алып килдем! Ә хәзергә ашыгам, кышка әзерләнергә кирәк. Бәйрәмегез котлы булсын, саубулыгыз!

    Керпе кәрзинне Гномга тапшыра һәм саубуллашып чыгып китә (урындыкка барып утыра).

    Гном: Тагын сихерләп карыйм әле. Бәлки тагын кем дә булса кунакка килер.
    Гном сихерли, пышылдаша. Әйләнә-тирә бөтерелә.
    Кулына бер тәпән бал тотып, аю килеп керә.

    Гном: Исәнме, аю дус! Кер әйдә, рәхим ит бәйрәмебезгә. Күрәм син дә буш кул белән килмәгәнсең?

    Аю: Исәнмесез, дусларым! Исәнме, Гном! Бәйрәмдә кала алмыйм, тиздән кыш җитә бит. Миңа йокларга әзерләнергә кирәк. Миннән сезгә бүләгем – бик тәмле бал (Гномга тапшыра). Хушыгыз, исән-имин яшәгез!

    Саубуллашып чыгып китә (урындыкка барып утыра).

    Гном: Урман дусларымның эше бик күп. Нишлисең бит, алтын көз килеп җитте. Аларның барысына да салкын кышка әзерләнергә кирәк. Ә без, дусларым, бәйрәм итик. Көзне күңелле җырлар, биюләр белән каршы алыйк.

    Түгәрәккә басып, барысы бергә җыр башкаралар.
    Көз уртада балалар белән җырлый («Көз белән балалар җыры»).

    Гном: Җырыгыз күңелемә бик хуш килде. Рәхмәт сезгә, нәни дусларым! Ә миңа инде кайтырга вакыт җиткән. Урманга кайтып, ял итеп алыйм әле. Саубулыгыз!
    Гном саубуллашып чыгып китә.

    Көзбикә: Дуслар, бәйрәмебез тагын да күңеллерәк булсын өчен бергәләп биеп алыйк әле.
    Балалар «Парлы бию» башкаралар.

    Көзбикә: Сезнең белән хушлашасы килмәсә дә, миңа китәргә вакыт җитте, дусларым. Тиздән кышны каршыларсыз, ә мин сезнең янга икенче елга килермен. Сезгә күчтәнәч итеп, шушы кәрзинне калдырам. Анда тәмле алмалар. Рәхмәт бәйрәмегезгә, саубулыгыз! (Кәрзин белән алмаларны Алып баручыга бирә).

    Балалар Көзбикәгә рәхмәт әйтеп, саубуллашалар.
    Көй астында Көзбикә чыгып китә.

    Алып баручы: Балалар, бүгенге көзге бәйрәм иртәбез үтеп тә китте. Ә хәзер без группага кайтып, Көзбикә бүләк иткән тәмле алмалар белән сыйланырбыз. Әлеге бәйрәм безнең күңелләребездә озак сакланыр дип уйлыйм.
    Көй яңгырый.
    Алып баручы балалар белән залдан чыгып китә.

  • стихи на 8 марта( на башкирском)
    Тып-тып тама тамсылар
    Йырлап байрам көйөнә
    Байрам бөгөн тейеп хатта
    Тамсыларза һөйөнә

    Мин һине яратып
    Иркәләп торормын
    Мин һиңә тормошта
    Таяныс булырмын

    Яҙын ҡояш нурында
    Ирей ҡар бөртөктәре
    Бөгөн беҙҙә ҙур байрам
    әсәйҙәрҙең байрамы.

    Бүләккә әсәйҙәргә
    Сәскәләр бирергә
    Урманға барайыҡ дуҫтар
    Йыяйыҡ матур сәскәләр!

    Һигеҙенсе март килде тип
    Ҡоштар һайрай тирәктә
    Ҡоштар моңо,ҡояш-нуры
    әсәйҙәргә бүләккә.

    әсәй,әсәй,ҡәҙерлем
    мәңге йәшә донъяла
    бүләк иттең һин мине
    тылсымлы был донъяға

    әсәкәйем,гүзәлем
    күҙ нурым һин гөлкәйем.
    Нурланып сыҡҡан ҡояштай
    Яҡты һинең йөҙкәйең

    әсәнән дә бөйөгөрәк
    бармы ҡәҙерле исем?!
    шуға әсәйҙәр байрамы
    байрам бөтәбеҙ өсөн!

    иң тәүге нәфис сәскәләр
    әсәйҙәр өсөн үҫкән.
    яҙғы моңдар таңғы нурҙар
    шул сәскәләргә күскән.

    мин яратам әсәйемдең
    сәсен тарап үргәнен
    тағын уның ихлас итеп
    өй балкытып көлгәнен

    әсәкәйем берҙән-берем
    изге һинең уйҙарың
    яҙғы гөлдәр кеүек
    наҙлы йомшаҡ ҡулдарың.

  • “Өч кыз” әкияте ( из интернета взята)
    Татар халык әкияте буенча балалар өчен спектакль

    Төзеделәр: Балтач 3 нче номерлы балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Фазылҗанова Ф.Я., музыка җитәкчесе Федорова Е.М.

    Өй эче күренеше. Әни кеше бишек тирбәтә.
    Алып баручы: Борын-борын заманда яшәгән ди бер хатын. Аның булган ди өч кызы. Әниләре кызларын бик яраткан, аларны бишек җырлары җырлап йоклаткан.
    Әлли-бәлли итәр бу,
    Йокыларга китәр бу,
    Алма кебек тәгәрәп,
    Үсеп буйга җитәр бу.
    Йокла, кызым, йом күзең,
    Йокла, кызым, күз нурым.
    Үсеп матур кыз булганнан соң
    Кияү табарсың үзең.
    Әлли-бәлли бишеге,
    Кызыма килер йөз кеше.
    Шул йөзәүнең арасыннан
    Кияү булыр берсесе.

    Алып баручы: “Кызларымның тамаклары тук, өсләре бөтен булсын”, – дип, көне-төне эшләгән ди әниләре. Ананың теләкләре кабул булган. Аның кызлары бик сылу, бик уңган булып үсеп җиткәннәр, бер-бер артлы кияүгә дә киткәннәр.
    Бер ел үткән, ике ел үткән, өч ел үткән. Шулай яхшы гына яшәгәндә, әниләре авырып киткән.
    Авылдан ерак түгел генә урман булган. Ул урманда әбинең дусты Тиенкәй – Акбикә яшәгән. (Урман күренеше).
    Тиен җырлый:

    1.Ашыкмыйча, һәрбер таңда
    Чикләвек ватам оямда.
    Чарт-чорт-чорт,
    Чарт-чорт-чорт.

    Кушымта:
    Шатланамын да уйныймын,
    Күңелсез булса, җырлыймын:
    Лә-лә-лә! Лә-лә-лә!

    2.Күз генә миңа йөгерә,
    Ябалдаш буйлап йөгерәм.
    Трэм, трэм, трэм,
    Трэм, трэм, трэм.
    Кушымта.
    3. Ап-ак кар кебек киенәм,
    Яшел нараттан җилдерәм.
    Рэм-рэм-рэм!
    Рэм-рэм-рэм!
    Кушымта.

    Тиен: Минем киемем ак булганга, авылда яшәүче дус әбием миңа Акбикә дип эндәшә. Акбикә – минем исемем. Ошыймы ул сезгә? Һай, чикләвекләр җыеп, онытып та җибәргәнмен. Әбекәйнең хәлен белеп кайтыйм әле, ничек яшәп ята икән.
    Җырлый-җырлый бара, әбинең өенә килеп җитә.
    Тиен: Кая соң бу әбекәй, ишек алдында да күренми? Әллә авырып киткән инде. (Әбинең ыңгырашкан тавышы ишетелә).
    Тиен: Әби, исәнме? Мин бүген бераз соңладым. Менә, сиңа урманнан күчтәнәчләр алып килдем.
    Әби: Рәхмәт, Акбикә. Үзем дә сине көтеп ята идем. Тиен дустым килми калмас, хәлемне белми калмас, диеп. Сиңа үтенечем бар иде, тиенкәем, менә авырып киттем бит әле. Зинһар өчен, кызларыма барып әйтсәнә, хәлемне белергә килсеннәрче.
    Тиен: Ярар, ярар, әбекәем. Җилдән җитез булырмын, хәзер барып әйтермен. (Тиен чыгып йөгерә).
    Өй күренеше.Олы кызы җырлый-җырлый ләгәннәр чистарта.
    Тиен: Исәнме, Миңсылу! Мин сиңа әниеңнән хәбәр китердем. Әниең авырый, бар, хәлен белеп кайт.
    Олы кызы: Һай, бик барыр идем дә, ләгәннәрне читартып бетерәсем бар шул.
    Тиен: Шулаймыни? Сине карап үстергән әниеңнән шушы ләгәннәр кадерлерәкмени? Алайса, син шушы ләгәннәреңнән гомереңә дә аерылма.
    Кыз гөберле бакага әверелә, аның суга чумган тавышы ишетелә.
    Тиен: Әй, тәүфыйксыз бала, ана кадерен белмәсәң, шулай була ул. Кая, Гөлсылу янына барып карыйм инде.
    Гөлсылу җеп эрләп утыра, җырлый.
    Тиен (ишек шакый): Гөлсылу, бу мин, әниеңнең дусты, тиенкәй, сиңа хәбәр алып килдем. Әниең авырып урын өстендә ята, аңа чәй эчерүче, аш пешерүче дә юк. Барсана, хәлләрен белеп кайтсана.
    Гөлсылу: Һай, бик барыр идем дә, базарга кадәр җеп эрләп бетерәсем бар шул.
    Тиен: Игелексез бала икәнсең. Анасының кадерен белмәгән, үзе дә рәхәт көн күрмәс. Алайса, син шул җепләреңнән беркайчан да аерылма. Бөтен гомерең җеп эрләп үтсен!
    Уртанчы кыз үрмәкүчкә әверелә. Тиен ачуланып чыгып китә.
    Өченче кыз Айсылу җырлый- җырлый камыр баса. Тиен тәрәзә шакый.
    Айсылу (йөгереп чыга): Тиенкәем, син икәнсең. Исәнме, әйдә, түрдән уз. Сагынып беттем үзеңне. Нигә син бик күңелсез? Әллә әниебезгә берәр хәл булдымы, авырыймы әллә?
    Тиен: Әйе шул, әниегез авырып китте.
    Айсылу: Әйдә, ашыгыйк, тиенкәй, тизрәк барып җитик.
    Тиен: И, сөекле бала, гомерең буе игелек күр, кешеләрне бәхетле ит. Кешеләр дә сине сөярләр, яхшылыгыңны онытмаслар.
    Әниләре янына килеп җитәләр.
    Кыз: Исәнме, әнием! Кай җирең авырта? Хәзер чәй куеп җибәрәм. Мәтрүшкәләп, баллап чәй эчкәч, хәл кереп китәр.
    Әни: Рәхмәт, балакаем. Тиенкәем Акбикә, олы кызларым ник күренмиләр, син аларны чакырмадыңмы әллә?
    Тиен: Чакырдым, әбекәй, тик алар ана кадерен белмиләр. Мин аларны каргадым, олы кыз Миңсылу – бакага, уртанчы кыз Гөлсылу үрмәкүчкә әверелде.
    Әни: Һай, алай итәсең калмаган, тиенкәй, менә кулда ун бармак, аларның кайсын гына тешләсәң дә, авырта. Балалар да шулай газиз, аларның берсен дә җәберлисе килми.
    Айсылу: Менә, чәй дә кайнап чыкты. Әйдә, әни, син менә монда утыр. Тиен, син дә кил.
    Шулвакыт “гафу ит” дигән тавыш ишетелә. Бака күренә.
     Әни, гафу ит.
    Әни: Һай, балакаем! Менә бит, үз гаебен таңлаган. Гафу итәм, балам!
    Бака кызга әйләнә, әнисен кочаклап ала.
     Әнием, бәгырем, гафу ит мине. Мин беркайчан да сиңа каты күңелле булмам. Һәрчак сиңа булышырмын, кадерләп кенә торырмын.
    Тагын “гафу ит” дигән тавыш ишетелә. Үрмәкүч күренә.
    Ана: Гафу итәм, балакаем, сине дә гафу итәм.
    Үрмәкүч кызга әверелә, әнисен кочаклап ала.
    Айсылу: Әйдәгез, апалар, чәй янына утырыгыз.
    Әни: Кинәт кенә хәлем яхшырып китте, балалар, сезне сагынудан булган икән авыруым. Сезне күрүгә, кәефем күтәрелде. Рәхмәт сезгә, балакайларым. Һәрвакыт тәүфыйклы булыгыз.
    Алып баручы: Әниләрне беркайчан да рәнҗетмәгез. Ана хакы бик олы. Никадәр генә яхшылык эшләсәгез дә, аналарга бурычыгызны түләп бетерә алмассыз. Тәүфыйклы булыгыз, игелекле булыгыз, әниләрегезнең кадерен белегез!

    Ана турында җыр: “Әниемә”, Г. Гәрәева музыкасы, Л. Юнысова сүзләре.
    1. Әнием, кадерлем!
    Син – энҗе бөртегем.
    Син  хөрмә җимешем,
    Син – йөрәк тибешем.
    Кушымта: Әнием, әнием,
    Иң кадерлем син минем!
    2. Мин сиңа багышлап
    Җырлыйм бу җырымны.
    Мин сиңа бу җырда
    Ачам бар җанымны.
    Кушымта.
    3. Мин сине яратып,
    Иркәләп торырмын.
    Мин сиңа тормышта
    Таяныч булырмын!
    Кушымта.

  • Хоттабыч маҗаралары

    Мәктәпкә хәзерлек төркемендә чыгарылыш кичәсе программасы

    Төзеделәр: Балтач 3 нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячеләре Гомәрова Ф.Ж., Шәрәфиева Г.Н., Рәхимҗанова З.Н., музыка җитәкчесе Федорова Е.М.

    Балалар музыка астында бәйрәмчә бизәлгән залга керәләр.
    Ярымтүгәрәк ясап басалар.
    Алып баручы: Хөрмәтле балалар, хөрмәтле кунаклар! Бүген бездә мәктәпкә чыгарылыш бәйрәме. Безнең балаларны яңа һәм кызыклы мәктәп тормышы көтә. Без аларга сәламәтлек, укуларында уңышлар телибез.

    1.Ничә ел инде менә
    Майның шушы көнендә,
    Безнең матур бакчага
    Мәктәптән хәбәр килә.

    2. Безнең бакча балаларын
    Укытучы апалар,
    Беренче сыйныфка дип,
    Укырга чакыралар.

    3.Бүген менә аларны,
    Бергә-бергә, әлбәттә,
    Тантаналы рәвештә
    Озатабыз мәктәпкә.
    Ә хәзер сүзне чыгарылыш төркеме балаларына бирәбез.

    Гөлшат “Карлыгач” дип атала
    Безнең гүзәл бакчабыз.
    Истәлекле көн бүген.
    Бакча белән хушлашабыз.
    Туган йорттай син кадерле
    Һәм якын күңелләргә.
    Ничек кенә хушлашасы,
    Китәсе килми бер дә.

    Динар: День за днем, 5 лет подряд
    Мы ходили в детский сад.
    Миновали те деньки,
    Мы теперь – выпускники.
    Открыла школа двери,
    Нас ждет просторный класс.
    Уходим мы, но верьте:
    Мы не забудем вас!

    Раян: Бакча белән хушлашабыз,
    7 яшь тулды безгә.
    Мәктәпкә белем алырга
    Барабыз быел көзгә.

    Зур-зур булып үстек инде,
    Килгән идек бирегә.
    Өйрәнеп кенә килгәндә
    Яңа тәпи йөрергә.

    Җыр. “Хушлашабыз бакча белән”.

    Алып баручы: (Як-ягына карана, өстәлдә торган тузанлы кувшинга игътибар итә).
    – Бу нәрсә икән? (якынрак килә, савытны ала).
    – Тәк, кичә бу савыт монда юк иде. Каян килеп чыкты икән ул монда (алып чыгып карый).
    – Бигрәк пычрак савыт икән бу, моның эчендә микроблар, бактерияләр дә күптер, берәр чир эләктерербез тагын., ташлыйм әле мин моны. (ширма артына ыргыта).
    Каты тавыш яңгырый. Ширма артыннан Хоттабыч килеп чыга.
    Аның кулында савыт ватыклары.
    Хоттабыч: О, Балтачның иң гүзәл тәрбиячеләре! Мин сезгә үземне коткаруыгыз өчен рәхмәтләр укыйм. Бик озак еллар мин бу савытта бикләнеп яттым. (савыт ватыкларын ширма артына ташлый).
    – Сезгә рәхмәт әйтеп кулыгызны үбәргә рөхсәт итегезче!
    Алып баручы: Ә сез кем буласыз соң?
    Хоттабыч: О, кадерле ханым, уйлавымча, балалар мине таныганнардыр инде.
    Балалар: Син Хоттабыч бабай! Ә без синең турында җыр да беләбез.
    Җыр. “Хоттабыч карт”.
    Хоттабыч: О, сөекле балалар! Сез бик матур җырлыйсыз. Бик күңелләрем булды әле. Минем дә сезгә шуның өчен бер яхшылык эшлисем килеп китте. Телисезме, мин сезгә капчык-капчык тәм-томнар бүләк итәм.
    Алып баручы: Юк-юк, кирәкми, тәм-томнарны бакчабызда да бик күп ашаталар.
    Хоттабыч: Ярый алайса, гүзәл солтаным, мин сезгә матур кызлары белән дөя кәрваны бүләк итәм.
    Алып баручы: О, Хоттабыч, без көнчыгыш көйләрен бик яратабыз. Көнчыгыш кызларының биюләре, киемнәре дә бик матур була бит.
    Хоттабыч: Шулаймыни, алайса, сезнеңчә булсын. (Сакалыннан 1-2 чәч йолкып ала да тылсымлы сүзләр әйтә):
    Трах-тиби-дох,
    Трах-тиби-дох.
    Бию. “Шәрыкъ кызлары биюе”.
    Хот-ч: Кадерле вә мәрхәмәтле балалар. Минем сезне келәм-самолетта да очыртасым килә.
    А.Б.: Ә бу куркыныч түгелме соң?
    Хот-ч: Юк, юк, сакалым белән ант итәм, куркыныч түгел. (Хоттабыч сихерле сүзләр әйтә).
    Көнчыгыш көе яңгырый, 4 шәрыкъ кызы келәм-самолетны алып керәләр, келәмне җәяләр.
    Хот-ч: Әйдәгез, рәхим итегез минем келәм-самолетыма. Кая барырга телисез? (утыралар, күзләрен йомалар, очу тавышы чыгарып музыка уйный).
    А.Б.: Карагыз аны, Хоттабыч, сез миңа балалар өчен башыгыз белән җавап бирәсез.
    Хот-ч: Барысы да яхшы булыр, о, йөрәк җимешем.
    Очканда радиодан тавыш килә:
    – Игътибар, игътибар, без диңгез өсте тигезлегеннән 2 мең метр биеклектә, очу тизлеге сәгатенә 540 км. Бар системалар да яхшы эшли.
    Хот-ч: Бар да мин теләгәнчә, без әкияткә якынлаштык, төшү өчен түбәнәябез.
    Балалар очканда кар патшалыгы декорациясе куела.
    Боз патшабикәсе: Ах, ничек туйдым мин барысыннан да: карлардан да, бозлардан да, бураннан да! Кая карама, бар җирдә дә кар һәм боз. Һәм гомер буе шулай. Минем боз сараемда беркем дә яшәргә теләми. Бар иде дә бер Кай исемле малай. Ләкин аны да тотып кала алмадым. Герда исемле кыю кыз миннән дә көчлерәк булып чыкты. Уйлап карагыз әле, миннән, Боз патшабикәсеннән! Ләкин мин моны болай гына калдырмаячакмын. (Кулына глобус алып, әйләндереп утыра). Менә инде җәй дә җитә: чәчәкләр ата. Ә менә мин хәзер өрәм дә, суык җилләр чакырам да, карлар яудырам. Дания, Швеция һәм Финляндиягә суыклар җибәрдем инде. Туктале, бәлки миңа Италиягә дә кар яудырыргадыр? Менә алар рәхәтләнеп су коенып, кызынып ятканда, мин аларга боз, яңгыр, кар яудырам. Германиягә су ташу! Ә Грециягә… минус 3. (Глобуска өрә). Ха-ха-ха! Күз алдына китердем! Тәк, монда безнең Россия. Ул зур икән, аны капларга карым җитмәс. Ярар, бер өлешен булса да карга күмәм. Менә, мәсәлән, Татарстанның Балтач районын… Хәзер мин аларга кар җибәрәм!
    А.Б.: Бөек галиҗәнәп, зинһар өчен, кирәк түгел! Бездә болай да кышлар карлы, суык! Әзрәк ял итәсе килә суыклардан.
    Боз п-се: Ә сез монда ничек барлыкка килдегез, кем сез? Сез кемнән сорап минем матур ак биләмәләремә кердегез?
    Хот-ч: О, бөекләрнең бөеклесе! О, карлыларның карлысы, ачуланма! Бу мин, синең сараеңа балаларны алып килдем, һәм моның өчен бик үкенәм! Мин шулкадәр туңдым! (тешләрен шакылдата).
    Боз п-се: Ой, нинди кызык бабакай! Ха-ха-ха! Ә сакалын карагыз! Ә туфлиләрен! Ой! Көлүгә чыдап булмый. Ой, көлдердегез әле сез мине. Ярар алайса, әгәр минем табышмакларыма җавап бирсәгез һәм минем теләкләремне үтәсәгез, мин сезне җибәрермен. Булдырмыйсыз икән, мәңгелеккә катырып калдырам!
    Хот-ч (сакалыннан чәчләрен йолкый-йолкый): Хәзер күрсәтәм мин сиңа, кем көчле икәнен күрерсең, җебетәм мин сине хәзер. Трах-тибидох! О, кайгы миңа, сакалым бозланган. Нишлим соң, бу явыз тылсымчыны бернәрсә дә эшләтә алмыйм.
    Боз п-се: Шуңа күрә, бабакай, табышмакларга җавап бирсәң, әйбәтрәк булыр.
    Хот-ч: Туры килер инде.
    Боз п-се: 1) Нәрсә җиңелрәк: 1 кг кармы, әллә 1 кг тимерме? (бертөсле).
    2) Нәрсә башы белән аска карап үсә? (Боз сөңгесе).
    3) Әгәр яулыкны кара диңгезгә төшерсәң, яулык нишли? (чылана).
    4) Ул барганда, аннан сикереп чыгып була, әмма сикереп кереп булмый. (самолет).
    Боз п-се: Ярый, булдырдың, бабакай, мин сезне җибәрер идем. Әмма ләкин сезнең белән шундый кызык. Мин сезне монда калдырырга булдым әле.
    А.Б.: Бөек галиҗәнәп, без сезнең сараегызда берничек тә кала алмыйбыз. Бүген балаларның мәктәпкә чыгарылыш бәйрәме. Аларның мәктәпкә барасы бар.
    Боз п-се: Ә мәктәп нәрсә ул? (Балалар җавап бирәләр). Нәрсәгә кирәк соң ул? Менә мин королева, бернинди мәктәптә дә укымадым.
    А.Б.: Хәзер без сезгә мәктәп турында сөйләп күрсәтербез.

    Витя: Сегодня день весенний, светлый,
    Такой волнующий для нас!
    Промчится лето незаметно,
    Нас встретит школа, первый класс!

    Адель: Телибез хәреф танырга,
    Алфавитны ятларга.
    Хәрефкә хәрефне ялгап,
    Сүзләр тезеп язарга.

    Бик күп китаплар укырбыз,
    Күп нәрсәләр белербез.
    Үскәч кирәк һөнәрләрнең
    Серенә төшенербез.

    Илназ: Санарга да өйрәнербез,
    Тапкырларга, бүләргә.
    Исәпне белер өчен бит
    Кирәк саный белергә.
    Ә хәзергә без боларны
    Белмибез шул, әлбәттә.
    Боларның бөтенесенә
    Өйрәтәләр мәктәптә.

    Боз п-се: Үзегезнең матур шигырьләрегез белән сез минем йөрәгемне җебеттегез. Ярар алайса, җибәрәм мин сезне. Ә кыш җиткәч җилләрем, суыкларым, карларым белән сезгә кунакка килермен.
    А.Б. Балалар, рәхим итегез. Сау булыгыз.
    Хот-ч: Ниһаять, сакалым җебеде. Әйдәгез, тизрәк утырыгыз келәмгә, йомыгыз күзләрегезне. Трах-трах-тибидох…
    Радиодан тавыш ишетелә: Тирә-юньдәге температура – 51 ºС. Очу тизлеге – сәгатенә 358 км. Очу шартлары яхшы.
    А.Б. Ә бәлки, безгә урыс әкиятенә кереп чыгаргадыр?
    Хот-ч: Синең теләгең минем өчен закон, о, җан сихәтем! Төшү өчен түбәнәябез.
    Музыка тына. Йорт декорацияләре куела. Кәҗә костюмнары кигән балалар өй җыештыралар. Тузан сөртәләр, идән себерәләр, табак-савыт юалар.
    А.Б.: Балалар, без нинди әкияткә эләктек?
    Балалар: “Бүре һәм 7 кәҗә бәтие” әкиятенә.
    А.Б. Дөрес. Әйдәгез, әкиятне бераз читтән карап торыйк.

    1-нче кәҗә бәтие: Менә, әниебез кайтышка өебез чип-чиста булачак!
    2-нче к.б. Идән себерелгән.
    3-нче к.б. Табак-савыт юылган.
    4-нче к.б. Төшке аш та әзер.
    5-нче к.б. Керләр үтүкләнгән.
    6-нчы к.б. Дәресләр әзерләнгән.
    7-нче к.б. Әни генә тоткарлана.
    Бүре килеп чыга. Ул кәҗә булып киенгән. Өй ишеген шакый.
    Бүре: Кәҗәләрем, бәтиләрем,
    Ачыгыз ишекне.
    Сөт тутырып әниегез кайтты,
    Кертегез тизрәк мине!
    Кәҗә бәтие: Әнием, ни өчен синең тавышың шундый калын? Карлыккан да әллә?
    Бүре: Әй, улым, суык тидергәнмен, чишмәдән салкын су эчтем, шуңадыр. (йөткерә). Әй, күп сөйләшеп тормагыз инде, ачыгыз тизрәк ишекне! (ишекне ачмакчы була).
    А.Б. Балалар, кәҗә бәтиләренә тиз генә булышырга кирәк! Бергәләп бүрене җиңә алырбыз. Хоттабыч, безгә бер таза бау кирәк.
    Хот-ч: Мәгез, алыгыз! (бау суза).
    А.Б. Балалар, Хоттабыч белән без аны хәзер бәйләп ташлыйбыз. (Бүрене бәйлиләр).
    Бүре: Нишлисез сез? Каравыл, үтерәләр! Мескен бүрене рәнҗетәләр.
    Кәҗә (кайтып керә): Кая, монда кемне рәнҗетәләр? Күпме халык җыелган монда? Абау, бу бүре түгелме соң?
    Бүре: Сәлам, түти!
    Кәҗә: Сәлам сиңа да. Ә син маскарадка бармыйсыңдыр ич, киенгәнсең, ясангансың. Ә, син монда килеп, минем балаларымны ашамакчы булгансыңдыр әле? Явыз бүре. Хәзер, хәзер, бераз хәл алыйм да (яткан бүре өстенә утыра), ә аннары … мөгезләрем белән чәнчим, тәпиләрем белән таптыйм мин сине.

    Кәҗә әкрен генә тора, җиңнәрен сызгана.
    Бүре: Кәҗә матурым, кыйнама мине, мин бүтән алай эшләмәм, ант итәм. (кәҗә киемен салып ташлый). Мин инде күптән кәҗә ите ашамыйм. Ит ашарга тешләрем дә калмады. Кәҗә бәтиләре, балакайлар! Гафу итегез мине!
    Кәҗә: Ярый алайса, гафу итәбез бүрене, шулаймы, бәтиләрем?
    Бүре: Әйдәле, матурым, дуслашабыз!
    Кәҗә: Әйдә, сорыкай.
    Бүре: Мадам, безнең дуслык хөрмәтенә Сезне танго биюенә чакырырга рөхсәт итегез!
    Кәҗә белән бүре танго бииләр. ( чыгып китәләр.)
    А.Б. Менә барысы да әйбәт тәмамланды.
    Хот-ч: Әйе, кадерлем, юлга чыгыйк! Бу җирдә озак токарландык инде. (Балалар келәмгә утыралар). Трах-тибидох! (Келәмгә утыру белән, музыка яңгырый).
    А.Б. Балалар, очканда ничек рәхәт, нинди йомшак җил битләрне иркәли, нинди йомшак болытлар, кояш җылыта.
    Хот-ч: Балалар, мин аста ниндидер караңгылык күрәм. Минем уйлавымча, без бик куркыныч әкияткә тап булганбыз.
    А.Б. Ишетәсезме, кемдер килә! Хәзер беләбез, бу әкияттә кем яшәгәнен.
    Биеп, Атаманша һәм разбойниклар керә.
    Биеп бетергәч, балаларны күреп алалар.
    Атаманша: Егетләр, карагыз, безнең кулыбызга һавадан нинди табыш төшкән.
    1-нче юлбасар: Ой, нинди матур балалар!
    2-нче юлб. Әле алар байдадыр.
    3-нче юлб. Аларны сатып, акча эшләрбез.
    Атаманша: Ә киемнәре нинди затлы! Булмады инде. Әйдә, алмашыныйк әле. Сез миңа берәрегез матур күлмәгегезне, ә мин сезгә үземнең супермодный юбкамны бирәм. Әле ул өр-яңа диярлек, 1 генә тишеге бар. (юбкасындагы тишекне күрсәтә). Мин учак янында утырганда, йоклап киткәнмен дә, бераз янып киткәнмен. Я, ничек, алмашынабызмы?
    А.Б. Юк, Атаманша, без сиңа беребез дә матур киемнәребезне бирә алмыйбыз, бездә бүген чыгарылыш кичәсе, матур киемнәребез үзебезгә кирәк.
    Атаманша: Ә, сез шулаймы әле, сез матур күлмәкләр киеп йөргәндә, мин ертык юбка белән йөрерменме? Юк, хәзер күрсәтәм мин сезгә күрмәгәнегезне. (пистолет тери, пычак чыгара).
    Хот-ч: Трах-тибидох….. Ай-яй-яй, бу явыз хатынны. Бу минуттан яхшы күңелле, ягымлы булсын!
    Атаманша (үзендәге үзгәрешләрне сизеп): Ой, ой! Ничек рәхәт! Мин нинди әйбәт! (Юлбасарларга мөрәҗәгать итә). Дусларым, мин моннан соң сезне дә гел яхшылыкка гына өйрәтермен. Тик шулай да бүген аларга бары яхшылык кына эшлисе килә. Телисезме, мин сезне багып карыйм. Киләсе елга ниләр буласын әйтәм? Ярыймы? Әйдәгез, берәмләп килегез яныма.
    Атаманша балаларга теләкләр әйтә:
    – Син 5 леләргә генә укырсың.
    – Син мәктәптә иң акыллы бала булырсың.
    – Син көн саен мәктәпкә килеп, анда сине кире алуларын сорарсың.
    – Ә син мәктәпнең иң матур кызы белән бер партада утырырсың.
    – ….
    А.Б. Рәхмәт сиңа, хөрмәтле Атаманша! Безгә инде балалар бакчасына кайтырга вакыт. Анда безне әти-әниләр, апалар көтеп, арып беткәннәрдер.
    Атаманша: Туктагыз әле, мин үземнең юлбасарларым белән сезгә биеп күрсәтәсем килә.
    Атаманша + юлбасарлар биюе.
    Чыгып китәләр.
    А.Б. Ну, Хоттабыч, бүгенгә маҗаралар җитеп торсын. Безне кире алып кайтыгыз инде. (Хоттабыч тылсымлы сүзләр әйтә). (Келәмгә утыралар).
    А.Б. Балалар, очуы нинди рәхәт. Әнә, горизонтта Мәмлиевның чаңгы таулары, Каракүл, Сабантуй мәйданы күренә.
    Хот-ч: Трах-тибидох, келәм җиргә төшсен.
    Музыка тына, балалар җиргә төшә, урыннарына утыралар.
    А.Б. Рәхмәт, Хоттабыч, бу бик гаҗәеп сәяхәт булды.
    Хот-ч: Мин сезгә файдалы булуыма бик шатмын. Ә хәзер миңа кире үз әкиятемә кайтырга вакыт.
    Балалар Хоттабыч белән саубуллашалар, рәхмәт әйтәләр.
    Хоттабыч тылсымлы сүзләр әйтә, 4 кыз келәмне алып кереп китәләр.

    А.Б. Менә безнең әкиятләр иленә сәяхәтебез тәмам булды. Сез, әле мәктәптә укый башлагач, бик күп әкиятләрне үзегез укырсыз. Сезгә мәктәптә 4 ле, 5 ле билгеләренә генә укуыгызны телибез. Таза, матур булып үсегез. Мәктәптә безнең горурлыгыбыз булырсыз, дип ышанабыз.

  • “Күңел ачыйк бергәләп”

    Мәктәпкә хәзерлек төркемендә стандарт булмаган атрибутлар
    кулланып үткәрелгән физкультурадан күңел ачу кичәсенең программасы

    Төзеде: Балтач 3 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Федорова С.А.

    Максат: — стандарт булмаган җиһазлар белән уен аша балаларның хәрәкәт эшчәнлеген активлаштыру;
    — балаларның күз белән карап үлчәү, тигезлек саклау күнекмәләрен, тизлеген, җитезлеген үстерү;
    — балаларда ярдәмчеллек сыйфатлары тәрбияләү, күңел күтәренкелеге булдыру.
    Җиһазлау: кеглилар, кыршаулар, геометрик фигуралар, гимнастик таяклар, “жираф”, “үрдәк”, планшетлар.

    Кичә барышы.

    Балалар музыка астында залга керәләр. 3 рәткә тезелеп басалар, кыршаулар белән күнегүләр.
    Тәрбияче: Кадерле балалар, без бүген сезнең белән җитезлектә, көчлелектә, тизлектә сынашырга килдек. Без шулай ук ярышырбыз, узышырбыз, көтелмәгән хәлләр һәм сюрпризлар да булачак.
    Хәрәкәттә – бәрәкәт
    Икәнен онытмагыз.
    Бер урында тик торудан
    Күгәреп тутыкмагыз.
    Безнең бәйрәмне карарга
    Дусларыбыз килгәннәр.
    Бергәләп күңел ачыйк,
    Уйнап алыйк дигәннәр.
    Сез әзерме безнең белән
    Арыганчы уйнарга?
    Күңелле уен башладык,
    Әйдә, рәхим итегез!

    Ишеккә шакыйлар. Ишек ачыла, 2 клоун йөгереп керә.

    1 клоун (Кызыл борын): Исәнмесез, балалар! Сез мине таныдыгызмы? Мин Кызыл борын булам (алдан керә).

    2 клоун (Сары борын): Мин Сары Борын булам. Без цирк белән үтеп барышлый сезне күрдек тә, яныгызга керәсе булдык. Без – цирк клоуннары. (Мактана.)

    1 клоун: Сары борын, син иң башта балалар белән исәнләш, аннары мактана башларсың.

    2 клоун: Әй, оныттым. Хәзер исәнләшәм. (һәрбер бала янына килеп, кулын бирә башлый.)

    1 клоун: Болай бик озак булыр, монда балалар бик күп бит.
    (Сары борын аякларыннан тотып исәнләшә).

    1 клоун: Сары борын, син балалар белән исәнләшә белмисең икән. “Исәнмесез, балалар!” дип әйт. (Сары борын исәнләшә).

    2 клоун: Балалар, без сезгә бик күп уеннар алып килдек.
    (Клоуннар балаларга фокуслар күрсәтәләр).

    Тәрбияче: Кемнәр уйнарга ярата,
    Кемнәр өлгер һәм җитез?
    Безнең белән ярышырга
    Кемнәр тели, әйтегез?
    Безнең белән ярышырга
    Җитез балалар кирәк.
    Кемнәр ярышырга әзер,
    Чыгып басыйк тизрәк!
    Командалар бер-берсен сәламлиләр.

    1 уен. “Тоннельдә йөрү”.
    (Бу ярышта балалар рәттән берничә кыршау эченә керергә тиеш. Чүгәләп, башны иеп.)

    2 уен. “Көнгерә”.
    (Тупны ике тез арсына куеп, кеглилар арасыннан сикереп бару; тупны тапшырып, артка барып басу).

    Клоуннар: Сез бик җитез икәнсез. Без сезгә табышмаклар әйтәбез.

    Кызыл борын:

    1) Сикерә белә, йөгерә белми. (туп).

    2) Ике аягы үгез,
    Маңгаенда куш мөгез. (велосипед.)
    3) Ияремә менәләр,
    Өзәнгемә тибәләр;
    Үкертеп йөгертәләр,
    Китәк җиргә китәләр. (мотоцикл)

    Сары борын:

    1) Шома табанлы чана,
    Атсыз да алга чаба.
    Җитез булса аяклар,
    Кулда була таяклар. (чаңгы)
    2) Кышын таудан шуабыз,
    Җәеп җыеп алабыз. (чана).
    3) Түп-түгәрәк яссы мин,
    Кышкы уен ясыймын.
    Этәләр дә төртәләр –
    Җәтмәләргә кертәләр. (шайба)

    3 уен. “Бормалы юл”
    (Бу уенда һәр команданың малайлары колоннага тезелә. Кызларның кулларында кыршаулар һәм гимнастик таяклар, алар шеренгада басып торалар).

    Тәрбияче: Ике клоун алга йөгереп, иң башта кыршау эченә керәләр, аннары гимнастик таяк астыннан шуышып чыгалар һәм шулай дәвам итәләр. Аннан, йөгереп кайтып, кулларындагы флажокларын беренче кешегә бирәләр. (Башны кыршауга тидермәскә, гимнастик таяк астыннан дөрес итеп шуышып барырга.)

    4 уен. “Төз ату”.
    “Жирафның” һәм “үрдәкнең” муенына боҗралар киертү (басып, гәүдәне аз гына алга иеп).
    Велосипедны аркасына куеп, Убырлы йөгереп килә.

    Убырлы: Ой, ой, мин кайда килеп җиттем, Ой, туктый алмыйм, нишләргә миңа?
    Тәрбияче: Тукта әле, нәрсә булды сиңа, Убырлы, сикермә әле.

    Убырлы: Мин туктый алмыйм, туктатыгыз мине. Мин бик ардым. Хәзер егылам… . Бу велосипед мине шулай сикертә. Мин аны бер малайдан урлап качкан идем.

    Тәрбияче (велосипедны аркасыннан алып куя, Убырлы егыла): Син, Убырлы, нигә кеше әйберенә тиясең? Карак булырга ярамый.

    Убырлы: Минем сезнең ярышыгызга өлгерәсем килде. Себеркем сынгач, бу велосипедны алган идем бер малайдан… әйтмичә.

    5 уен. Кеглилар арасыннан себеркегә атланып йөгерү.

    Убырлы: Балалар, сез бик җитез, өлгер, акыллы икән. Ярый, мин хәл алдым, велосипедны хуҗасына илтеп бирим. (Аркасына салып, йөгереп китә). Кайдан алдым, шунда илтәм.

    6 уен. “Кыршауга кер”. (Һәр команданың кызлары кыршау эченә керергә тиеш. Кайсы команда тизрәк эшли.)

    7 уен. Эстафета “Физкультура атрибутлары”. (Селкенеп торучы күпердән атрибутларны яр буена чыгарасы.)

    8 уен. “Кем тизрәк чәчәк җыя”. Геометрик фигуралардан төзү.

    Тәрбияче: Шушының белән безнең уеннар тәмам.

    Клоуннар медальләр тапшыралар һәм саубуллашып китәләр.

  • ТЕМА: “БЕЗ КУЯНГА БУЛЫШТЫК”

    Беренче кечкенәләр төркемендә сөйләм үстерү һәм рәсем буенча
    интеграль шөгыль конспекты
    Конспектны төзеде: Балтач 3 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Закирова С. Т.

    Максат: Татар халык авыз иҗатын кулланып, сөйләм телен үстерү, сүзлек запасын баету, хәрәкәт активлыгын үстерү, кыргый хайваннар турында балаларның белемнәрен арттыру, кул чукларының физик үсешен ныгыту, фикерләү сәләтен арттыру.

    Занятие барышы.
    Тәрбияче группада балаларны эзләү хәрәкәте ясый, эндәшә. Балалар бер түгәрәк эчендә “йоклыйлар”.
    Тәрбияче: – Кая минем нәниләрем, алтыннарым, матурларым, батырларым? әллә инде йоклаганнар? Нәниләрем, торыгыз, инде күп йокладыгыз.
    Балалар уяналар.
    – Әйдәгез, уяныгыз, кояшны уятыгыз, күңелле, җылы булсынга аны да чакырыгыз.
    Балалар кояшны чакыралар:
    Кояш, чык, чык, чык,
    Майлы ботка бирермен,
    Тәти кашык бирермен,
    Майлы ботка казанда,
    Тәти кашык базарда.
    Кояш чык, болыт кач,
    Без уйнарбыз җылыткач.
    Тәрбияче: Балалар, карагыз әле, кояш та чыкты, ул йокыдан уянды, безгә дә җылы, рәхәт, күңелле булды. Әйдәгез, кояшка елмаеп карыйк. Кояшка сузылыйк. (сузылалар, аяк очларына күтәрелеп, кулларын сузалар).
    Тәрбияче: Балалар, бүген урамда нинди һава?
    Балалар: Суык, кояшлы, рәхәт һ.б.
    Тәрбияче: Әйе, суык, ә менә сез суыкта бакчага килгәндә туңмадыгызмы?
    Бал-р: Юк. (Әйе).
    Тәрбияче: Әйдәгез, бүген урманга барабыз. Анда нәрсәләр яши әле?
    Бал-р: Аю, бүре, куян һ.б.
    Тәрбияче: Ә сез аю-бүредән курыкмыйсызмы? (Юк).
    Тәрбияче: Әйдәгез, алайса урманга барабыз. (атлап китәләр). Карагыз әле, монда эзләр бар. Нәрсә эзләре икән алар, шул эзләрдән атлыйк әле.
    – Туңмадыгызмы? Карагыз әле, балалар, шулкадәр күп кар яуган. Әйдәгез, урманга үзебезнең шигырьне сөйлик әле:
    Кар яуган, яуган,
    Мамык кебек кар.
    Ап-ак булганнар
    Урманнар, кырлар.
    Тәрбияче: Балалар, миңа суык булып китте, туңдым, сез дә туңмадыгызмы?
    Бал-р: Туңдык. (Юк).
    Тәрбияче: Бармаклар да туңды, әйдәгез, аларны җылытабыз.
    “Бармак” уены уйнау:
    Бу бармак – бабай бармак,
    Бу бармак — әби бармак,
    Бу бармак — әти бармак,
    Бу бармак — әни бармак,
    Бу бармак – бәби,
    Аның исеме – чәнти.
    Баш бармак бау ишә, (бау ишү хәрәкәте)
    Имән бармак имән кисә, (имән кисү хәрәкәте)
    Урта бармак ут кабыза, (ут кабызу хәрәкәте)
    Атсыз бармак ат җигә,
    Чәнти бармак чәй эчә. (чәй эчү хәрәкәте)
    Нәрсәнеңдер елаган тавышы ишетелә, балалар аны эзлиләр. Бу куян булып чыга, ул туңган, курыккан, иптәшләрен югалткан, аның тамагы ачкан.
    Тәрбияче: Әйдәгез, балалар, куян белән җылынып, уйнап алыйк:
    Ак куянкай утырган, (утыралар)
    Колакларын селкетә. (кулларын куеп селкетәләр)
    Менә шулай, менә шулай
    Колакларын селкетә.
    Куян туңа башлагач,
    Аякларын җылыта. (кулларын сузып, як-якка җибәрәләр)
    Куян һаман да туңа,
    Сикергәләп тә куя,
    Менә шулай, менә шулай
    Сикергәләп тә куя. (сикерәләр)
    Кемдер аны өркетте,
    Ул урманга элдертте.
    Тәрбияче: Карагыз әле, безнең уйнаганны күреп, куянның дуслары да килгән. (зур һәм кечкенә куяннар).
    Тәрбияче: Әйдәгез, аларга күңелле булсын өчен, тәмле әйбер бирик. Куян нәрсә ярата әле ул?
    Балалар: Кишер, кәбестә һ.б.
    Балалар зур куянга зур кишер, кечкенә куянга кечкенә кишер бирәләр.
    (Куян тәрбиячегә нәрсәдер әйтә).
    Тәрбияче: Балалар, куян бүредән бик куркам, ди. Әйдәгез, куянны яшерәбез. (Зур ватманга сюжетлы рәсем ясау). Балалар, җиңнәрне сызганып, йодрыкларны буяуга манчып алыйк та, кар яудырыйк. Бүре куянның эзләрен таба алмасын.
    Ап-ак карлар яудырдык,
    Без куянны качырдык.
    Бүре таба алмасын,
    Куянны куркытмасын.
    Тәрбияче: Ә хәзер кулларны юындырыйк. (Табак белән су алып килә). Балалар, карагыз әле, табакта нәрсә бар?
    Бал-р: Су.
    Тәрбияче: Су нинди?
    Бал-р: Чиста, йомшак, җылы һ.б.
    Тәрбияче: Әйдәгез, балалар, кулларны юыйк:
    Су-су-су,
    Чиста су, йомшак су,
    Кулларны чиста ю-ю-ю.
    Һәр бала үз сөлгесенә кулын сөртә.

  • Әниләр көненә багышланган сценарий.
    Төзеде: Сабирова Т.И.

    «Илгә — матурлык, җиргә — батырлыкны сез бирәсез, газиз әниләр!»
    «Солнышко, радость, счастье моё – мая мама!»

    Кичә Римма Ибраhимова башкаруында композитор Р.Абдуллиннын, Т.Миннуллин сузлэренэ язылган жыры янгырый. «Бишек жыры».
    Сәхнәгә ике алып баручы чыга.
    1.А-б. Ана назы — жирдэ ул мэнгелек,
    Мэнгелек жыр — бишек жырыгыз.
    Без узасы юлда маяк булып
    Гомер буе балкып торыгыз.
    Тормышларыгыз матур, йөзләрегез көләч, булсын, сәламәтлек һәрдаим юлдашыгыз булсын. Кадерле әниләр! Сезне бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Сезгә озын гомер, бәхет,сәламәтлек телибез.
    2 а.б. На свете добрых слов немало,
    Но всех добрее и важней одно:
    Из двух слогов простое слово: «мама»
    И нету слов дороже, чем оно.

    — Дорогие мамы!
    Поздравляем вас с Днем Матери.
    Без сна ночей прошло немало,
    Забот, тревог не перечесть.
    Земной поклон вам все родные мамы
    За то , что вы на свете есть !
    1.а.б. Елмайса йозеннэн анлыйм
    Энкэемнен телэген.
    Донья кинлегенэ тинлим
    Энкэемнен йорэген,
    Энкэй, сина булэк итэм
    Ботен донья голлэрен.
    Юллар кебек озын булсын,
    Энкэем, гомерлэрен.
    Ай нурыннан да нурлырак
    Энкэемнен йозлэре.
    Монлы койдэй кунелемдэ
    Энкэемнен сузлэре.

    Айдан, кояштан кадерле — син ул, әнием.
    Иң ягымлы ,иң сөйкемле — син ул, әнием
    Безнен бугенге бэйрэм кичэбез кадерлелэребез сезгэ, газиз энилэребезгэ багышлана
    2.а.б. Слова «Мама, мать-одни из самых древних на Земле». Все люди уважают и любят матерей. Словом «Мать» называют и свою Родину, чтобы подчеркнуть , что она по- матерински относится к своим детям.
    Во многих странах отмечается «День Матери». Люди поздравляют своих матерей и приезжают к ним в гости, дарят подарки, устраивают для них праздник. И мы сегодня собрались здесь чтобы поздравить своих мам.
    1 а.б. Мәхәббәте һичбер киртәләрне белми торган, күкрәк сөте белән хәят биргән… ананы олылыйк! Дөньяның бөтен матурлыгы анада. Анадан башка шагыйрь дә, анадан башка батыр да булмый. Дан аналарга!
    Мэрхэмэтле безнен энилэр.
    Жиргэ матурлыкны, илгэ батырлыкны
    Сез бирэсез, гузэл энилэр.
    Сездэ яши сурелмэслек хислэр,
    Йөзегездэ шәфкать нурлары.
    Сезнен жырлар аша кучә безгә
    Туган халкыбызнын моннары
    Бүген әйтеләсе теләкләребез, җырларыбыз, биюләребез – барысы да чын йөрәктән, күңелнең иң-иң түреннән — сезнең өчен. Кабул итеп алыгыз, рәхәтләнеп тыңлагыз, ял итегез.
    Концерт номеры.________________________________________________________________
    Лирик көй яңгырый. алып баручылар чыга.
    1.а.б. Энием! Энкэем! Газиз Анам! Синнэн дэ якынрак, кадерлерэк кем бар сон доньяда?! Кукрэк сотен имезеп, конен-тонгэ, тонен-конгэ ялгап, куз карасыдай устерэсен бит син балаларынны.
    2.а.б. Мама! Мамочка! Сколько тепла таит это магическое слово. Материнская любовь греет нас до старости. Мама учит нас быть мудрыми, дает советы, заботиться о нас, передает свои песни, оберегает нас.
    Младенец старательно складывает по слогам «Ма-ма » и почувствовав удачу, смеется счастливый. Мама! Вслушивайтесь, как гордо звучит этот слово! В народе живет много добрых слов о матери. Например:

    При солнышке- тепло , при матери –добро.

    1.а.б. Ана өчен баладан газиз нәрсә булмас.

    2. а.б. Нет лучшего дружка, чем родная матушка.

    1 а.б. Баланың бармагы авыртыр, ананың йөрәге авыртыр.

    2.а.б. Без отца полсироты, а без матери и вся сирота.

    1.а.б. Улы данга чыкса, анасы яшәрер.
    1 а.б. Әйе, Ана – бөек исем,
    Нәрсә җитә ана булуга!
    Шуңа күрә
    Зур горурлык белән
    Без сөйлибез АНА турында.
    Концерт номеры.________________________________________________________________
    Лирик көй яңгырый. алып баручылар әкрен генә чыга.
    1 А. б. Бар хэстэрем, бар хэсрэтем
    Бала очен.
    Хормэтем да, хезмэтем дэ
    Бала очен.
    Укенулэр, утенулэр
    Бала очен.
    Тынгысыз кон,
    йокысыз тон
    Бала очен.
    2 А.б. Утка, суга укталуым
    Бала очен.
    Чыгар юлдан тукталуым
    Бала очен.
    Таннан эувэл кайнар аш та
    Бала очен.
    Тэгэрэгэн кайнар яшъ тэ
    Бала очен.
    1 А.б. Иртэн — кичен йорэк хисем
    Бала очен.
    Барлык эшем, барлык кочем
    Бала очен
    Янам — тузэм ,кеям — кунэм
    Бала очен.
    Горур башны тубэн иям
    Бала очен.
    Тонен якты таннар котэм
    Бала очен.
    Кунелемдэ жырлар йортэм
    Бала очен.
    Бала очен…
    Концерт номеры________________________________________________________________
    !.А.б. Ана күңеле кебек җылы, нурлы
    Күк йөзендә кояш, йолдыз юк.
    Ана сөюе кебек чиксез тирән
    Җир йөзендә һичбер диңгез юк.
    Синең өчен кайгыртучы әниең булуы нинди зур бәхет ул. Аны ярату гына җитми, аның кадерләрен белергә,сүзен тыңларга, яхшы укуың, үзеңне үрнәк тотуың, әшкә өйрәнеп үсүең белән анны шатландырырга кирәк.

    1А.б. Ак чэчлэрен жем-жем килэ,
    Энкэй, ул шатлыктандыр.
    Гомереннен бакчасында
    Былбыллар озмэсен жыр.
    Кадерлелэребез! Бу жырыбыз сезгэ багышлана.
    Концерт номеры________________________________________________________________
    2 а.б. Люблю тебя мама, за что не знаю.
    Наверно за то , что дышу и мечтаю.
    И радуюсь солнцу и светлому дню,
    За это тебя, я родная люблю.
    За небо, за ветер, за воздух вокруг.
    Люблю тебя мама , ты лучший мой друг!
    Алексей Максимович Горький писал: «Без солнца не цветут цветы, без любви нет счастья, без женщины нет любви, без матери нет ни поэта, ни героя. Вся радость мира- от матерей!.»
    Если вы хотите сделать маму самым счастливым человеком, поступайте так, чтобы она радовалась и с гордостью могла сказать : «Знаете, какие у меня хорошие дети!»

    1.а.б. Есть мама у жеребенка,
    Есть мама у львенка,
    Есть мама у самого маленького котенка
    И у ребенка есть мама
    Любимая, славная, самая!

    «Песня мамонтенка».__________________________________________________________________

    Лирик җыр яңгырый
    1А.б. Аналар ботен йорэк жылыларын биреп устергэн балалар, усеп буйга житу белэн, очар кошлар кебек, тирэ-якка таралалар. Нишлисен бит, ананын боеклеге дэ энэ шунда — ул илебез-нен, hэр почмагында, намус белэн хезмэт итэ алырлык, белемле, тырыш сэлэтле, илhамлы балаларын устереп Ватаныбыз кулына тапшыра.

    2 А.б. Э аннан сон?!
    Аннан сон, кош теледэй генэ бер хат котэ, изге хэбэр котэ ана.
    Хат ташучы килми микэн, диеп. ,
    Борылып карый барган юлыннан.
    Конгэ чыкса, кузе тэрэзэдэ,
    Иртэ — кичен сунми уты да.
    Хатлары юк, узе кайтыр, диеп,
    Бик сон гына китэ йокыга.
    Ана котэ,
    Ана омет итэ…

    1 А.Б.Менэ шулай, усеп буйга житкэн, инде узлэре эти hэм эни булган, туган ояларыннан еракта яшэуче балалар, соекле энилэренэ хат яздылар.
    Лирик җыр яңгырый. Балалар урындыкларга утыралар, дәфтәр, ручка алалар.
    1 бала.
    «Кил син безгэ, эни, ботенлэйгэ
    Бер кайгысыз, рэхэт торырсын,
    Оебезнен. курке булырсын».
    2 бала.
    «Син безгэ кил, эни!
    Без доньянын, ожмахында гомер итэбез.
    Килэм дисэн, шушы сэгатьтэ ук
    Алыр очен кайтып житэбез»
    3 бала.
    «И шатланыр идек, эни эгэр,
    Килер ризалыгын белдерсэн.
    Туп-тугэрэк бэхетебез безнен
    Тулып ташыр иде, син килсэн».
    4 бала.
    «Кайчан курешербез, бик сагындык…»
    5 бала.
    «Кон туды исэ сине котэбез».
    6 бала.
    «Ник килмисен инде, эни, ник килмисен?»

    А. б.: Алты бала шундый хат язды
    Озелеп-озелеп, сагынып ананы.
    Шушы сузлэр булды ананын
    Алты хатка язган жавабы.
    (Прожектор Ана образын яктырта). (кой янгырый)
    (Ана балаларына язган хатын укый)
    «Бара алмыйм сезгэ, балаларым.
    Сагынсагыз, кайтып курегез,
    Кайта алмас жирдэ тугелсез.
    Ана кунеле ераклыкны белми,
    Тоеп яшим сезнен, хэллэрне,
    Кирэклекне сизсэм, узем барырмын мин,
    Котеп тормам сезнен хэбэрне.
    Китэ алмыйм буген, .
    Эгэр китсэм, мэрхум эткэегез кайтып керер сыман,
    Мине таба алмый бер ялгызы
    Боегып йорер сыман.
    Чит нигездэ сагыну авырлыгы
    Ныграк сизелер сыман,
    Туган нигез белэн бэйлэп торган
    Жеплэр озелер сыман.
    Яудан каитмый калган зур улым да
    Кайтып житэр сыман.
    Туган нигез хэтерлэтэ мина,
    Сезнен бергэ чакны,
    Туган нигез сезнен hэp адымын
    истэлеген саклый.
    Нигез ташлап киту авыр мина,
    Кем белми сон аны, кайсыгыз?!
    Сез узегез жыелып кайтыгыз!
    Мин сорамыйм сездэн артыгын,
    Сез тоярсыз кайту шатлыгын».

    А.б. Ана, ана!
    Син куш йорэкледер,
    Кэусэр сенгэн синен кунелгэ.
    Баштан сыйпап бер елмайдын исэ,
    Ботен донья ямьгэ кумелэ.
    Ана булу-изгелекнен тажы,
    Доньяда ин олы дэрэжэ.
    Ана хеше hэрбер баласынын
    Бэхетенэ ача тэрэзэ.
    Ана сина гел яхшылык тели,
    Гаеплэрен булса — кичерэ…,
    Турылыклы калыйк гомер буе
    Ана дигэн куркэм кешегэ.
    Әниләр турында җыр башкарыла.
    2 а.б. Мама! Самое понятное слово на земле. Оно звучит на всех языках мира одинакого нежно. У мамы самые ласковые и нежные руки, они все умеют. У мамы самое доброе и чуткое сердце. Оно ни к чему не остается равнодушным. И сколько бы ни было человеку лет 5 или 50, ему всегда нужна мама…
    Руки мамы качали детей в колыбели, когда они были маленькими. Это мама согревала их своим дыханием и убаюкивала своей песней.
    1.Солнца ярче для меня- мама!

    2. Мир и счастье для меня-мама!

    1.Шум ветвей, цветы полей-мама!

    2.Зов летящих журавлей- мама!

    1. В роднике чиста вода-мама!

    2. В небе яркая звезда-мама!

    1. Пусть звенят повсюду песни
    Про любимых наших мам.
    Мы за все, за все родные
    Говорим «Спасибо Вам!»
    Песня «Милая мама»_____________________________________________________________
    А.б. Татар хатыннары. Безнен, жан сойгэннэр, аналар…
    Аналарны хормэтлэп жирдэ шигырьлэр языла,
    аналарны хормэтлэп жирдэ сурэтлэр ясала,
    аналарны хормэтлэп жирдэ hэйкэллэр куела,
    Э аналар тапкан балаларнын жаннары кыела.
    Жирдэ hаман эле тынмаган сугышларда кыела.
    Аналарны кадерлилэр, аналарны соялэр,
    аналарнын алдында башларны иялэр,
    э аналар йокысыз тондэ бишек жырлары жырлыйлар,
    сугышларда жаннары кыелган уллары очен елыйлар.
    Безнен тобэктэн дэ никадэр ана Боек Ватан сугышына газиз баласын озатты, шунын күпмесе яу кырында ятып калды, хэбэрсез югалды. Ачы хэсрэттэн чэчлэренэ чал тошкэн, вакытсыз картайган энкэйлэрнен дэ инде кубесе вафат, урыннары ожмахтадыр, арсландай батыр уллар устергэн, фэрештэлэрнен.
    Купме солдат, Ватан алдындагы сугышчан антын утэп, Эфган сугышында, Чечня сугышында hэлак булды.
    А.б. Хормэтле энилэр!
    Без сезнен алда баш иябез. Мен-мен рэхмэт сезгэ!

    Питрау флольклор ансамбле чыгышы. «Солдат озату» күренеше.
    1 А.б. Газиз Энкэй!
    Йомшактыр кулларын,
    Татлыдыр сузлэрен,,
    Жылыдыр карашын,
    Тансыктыр табынын.
    Сабыйлык языннан
    Бугенге конгэчэ
    Безлэргэ зур бэйрэм
    Тибеше жаныннын!
    И, Ходай, кабул ит
    Безлэрдэн зур гозер
    Энкэйгэ бир саулык!
    Энкэйгэ бир Гомер!
    2 А.Б. Пусть день твой будет
    Солнечным, прекрасным.
    И розами твой будет устлан путь.
    И каждый вечер – звездным,
    Чистым, ясным.
    О, мама!
    Всегда счастливой будь!

    А. б. Газиз Энкэй!
    Ин сойкемле сузлэр-синеке!
    Йомшак, жылы куллар-синеке!
    Ин-ин татлы сузлэр-синеке!
    Жан изрэткеч жырлар-синеке!
    Синсез донья курмэс идек,
    Синсез берни белмэс идек,
    Синсез берни кылмас идек,
    Синсез кеше булмас идек!
    2 А.Б. Пусть этот день станет своеобразным днем благодарения нашим дорогим и любимым мамочкам, за их неоценимый труд, за их всемогущую любовь.

    1.А. Б. Чәчәк букетлары бүләк итсәк,
    Чәчәк букетлары корыр ул.
    Йөрәк җылыбызны бүләк иттек,
    Югалтмассыз, мәңге торыр ул.
    Ходай Сезгэ жан тынычлыгы, тэн сихэтлеге, озын гомер насыйп итсен. Мен-мен рэхмэт Сезгэ, энкэйлэр!
    2 А.Б. На этом наш праздник заканчивается. И мы еще раз поздравляем Вас, милые мамы! И пусть не покидает вас терпение, которое так необходимо сейчас вам всем. И пусть все восхищаются вашей красотой. Ведь вы — самое прекрасное, что есть. Вы – самый красивый, нежный и благоуханный цветок в мире. До свидания!
    1. А.Б. Хушыгыз!
    Барлык катнашучылар сәхнәгә чыга.
    «Бәхеттә-шатлыкта» җыр яңгырый ____________________________________________

  • Әниләргә багышланган кичә

    Кыз. Хәерле кич, безнең иң кадерле кунакларыбыз — әниләребез, хөрмәтле укытучылар! Сезне барыгызны да Әниләр бәйрәме белән тәбрик итәбез. Бүген без бәйрәмебезне “Иң-иң” дип атадык. Ни өченме?
    Малай. Чөнки бүген иң-иң ямьле, затлы бәйрәмнәрнең берсе. Бүген бездә кунакта иң-иң кадерлеләребез — Әниләр.
    Кыз. Ә без, аларның иң-иң яраткан балалары, иң-иң матур чыгышларыбызны аларга бүләк итәбез.
    Малай. Балаларның әниләргә әйтәсе җылы сүзләре шулкадәр күп җыелган, кайсыннан гына башлыйк икән, Алсу?
    Кыз. Әйдә, иң-иң кечкенәләрдән башлыйк әле.
    (1, 2 класслар чыгышы)
    Кыз. Кадерле әниләр!
    Бәйрәмегез сезгә бәхет,
    Сәламәтлек китерсен,
    Көнегез гел шат булсын.
    Елның һәрбер көне Сезгә
    Әниләр көне булсын!

    Малай. Алсу, бүген безнең бәйрәмебез “Иң-иң” дип атала. Залга кара әле,
    иң-иң матур әни кемнеке икән?
    Кыз. Әлбәттә, минеке!

    Малай. Балалар, ә сезнеңчә ничек, иң-иң матур әни кемнеке?
    Балалар. Ми-не-ке!
    “Иң матур әни”, Гөлинә, шигырь.
    “Иң иртә”, Индира, шигырь.
    Кыз.Әни!
    Безнең барыбызның да теле әнә шундый ягымлы сүз белән әннә дип ачылган. Әле бишектә яткан чакта ук әниебезнең якты, нурлы йөзен күреп елмайганбыз, әниебезнең бишек җырын тыңлый-тыңлый татлы йокыга киткәнбез. Аның йомшак кулларына тотынып, тәпи йөрергә өйрәнгәнбез.

    Малай. Әни! Кеше үз гомерендә шушы изге, кадерле сүзне ничәмә-ничә тапкыр гына кабатламый икән?! Әйткән саен ул сүз яңадан-яңа мәгънә алып килә.
    Кыз. Ә безнең балалар “әни” дигән сүзне нинди телләрдә әйтә алалар, үз туган телебездә нинди төсмерләрдә куллана беләләр икән, тикшереп карыйк әле.
    Балалар. Әнкәй, әсәй, әнием, Нәнәй, Инәй, Инәкәй, Мама, Мамаң,
    Анне, Муттер…

    Малай. Әни!
    Әнә шулай дип бер генә тапкыр эндәшүеңнән генә дә ана синең шатлыгыңны да, кайгыңны да, уйларыңны да тоеп ала. Йөрәктән чыккан сүз генә йөрәккә үтеп керә. Әни, дип әйттеңме, син инде көчле дә, син инде бәхетле дә, син инде горур да.

    Кыз. Әни!.. Әниләр! Алар яныбызда булса, без – көчлеләр, без – батырлар. Әниләр янәшәбездә торганда ата каздан да курыкмыйбыз, усал этләр дә куркыныч түгел.

    Малай. Безнең балаларга әниләр ни өчен кирәк икән, тыңлап карыйк әле.
    — Көннәр якты булсын өчен,
    — Йокы татлы булсын өчен,
    — Җил-яңгырдан саклар өчен,
    — Усаллардан яклар өчен,
    — Ашлар тәмле булсын өчен,
    — Дөнья ямьле булсын өчен,
    — Гөлләр чәчәк атсын өчен,
    — Бәхет-шатлык артсын өчен
    Бергә: — Әни кирәк!

    Кыз. Әйе, әниләрдән безгә бик күп кирәк. Ә әниләргә бездән күп кирәкме? Алар бу хакта әйтмиләр. Әмма әйткән сүзләрен, йомышларын тыңласак, алар чиксез шатлык хисе кичерәләр.

    Малай. Балалар, сез ничек уйлыйсыз, әниләргә бездән нәрсә кирәк?
    — Безнең көннәр якты булу кирәк аңа!
    — Безнең йокы татлы булу кирәк аңа!
    — Җил-яңгырдан безне саклау кирәк аңа!
    — Усаллардан безне яклау кирәк аңа!
    — Безнең ашлар тәмле булу кирәк аңа!
    — Бөтен дөнья ямьле булу кирәк аңа!
    Бергә: — Шуңа күрә ул бит ана!

    “Әниемә ял кирәк” — Рамилә, 1 класс
    Кыз. Әни!
    Бердәнбер иң кадерле, иң хөрмәтле, иң якын кешебез ул безнең. Авырып, сырхаулап китсәк тә әни кочагына килеп сыенабыз. Тамагыбыз ачыкса да әни каршына йөгереп киләбез. Әни – безнең яклаучыбыз да, саклаучыбыз да. Барыр юлларыбызны яктыртып торучы мәңге сүрелмәс кояшыбыз ул!

    Зөһрә, шигырь.

    Малай. Әниләр безгә бары тик бәхет телиләр. Безнең һәрбер сулышыбызны да сизеп торалар. Без шатлансак – алар да шатлана, без елмайсак – алар да елмая, без еласак – аларның да күзләрендә яшь тамчылары ялтырый. Әниләр шундый алар.

    “Күзләремнән күргән” , Данил, 3 класс.
    “Әниемнең кызы юк бит”, Фәннур, 4 класс,
    “Шунысы начар”, Әдилә, 4 класс.
    Кыз. Әни! Әниемнең җырлары… Бәләкәй чагымнан ук тоеп, сизеп, күреп,
    аңлап үстем. Әгәр өйдә әни әкрен генә көйләп-җырлап йөрсә, дөньям түгәрәк булды. Димәк, өйдә тынычлык, иминлек, бөтенлек.

    Нәдилә, 5 класс. Шигырь.
    “Бишек җыры” Ләйлә, 1 класс.

    Малай. “Ата-ана хакы – тәңре хакы” дигән борынгылар. Татар халкының
    әти-әниләр турындагы мәкальләре, әйтемнәре хәзерге заман балаларына
    барып җитә алдымы икән, тикшереп карыйк әле.

    Балалар мәкальләр әйтәләр.

    Кыз. Ә хәзер сүзне мәктәбебезнең иң актив, сәнгатьне үз иткән, спортта көчле алдынгы укучыларына бирәбез.
    9 класс.

    Кыз. Бүген — Әниләр көне. Шуңа микән, аларга иң-иң матур сүзләр генә әйтәсе килеп тора.

    Малай. Тик шулай да балаларның өлкәннәргә бераз гына үпкә сүзләре дә бар.

    “Кем гаепле?” Илшат, 3 класс.
    “Булган әйбәт заманнар” 3 класс.

    Кыз. Әле ярый җирдә чишмәләр бар!
    Җырлар өчен илһам кайдан килер иде?
    Малай. Әле ярый җирдә болыннар бар!
    Гүзәллекне ничек таный белер идек?
    Кыз. Әле ярый җирдә әниләр бар!
    Безгә кемнәр хисле күңел бирер иде?
    Бергә. Әле ярый җирдә чишмәләр бар,
    болыннар бар,
    әниләр бар!

    Кыз. Әниләр!.. Балаларыгыз турында гел яхшы сүзләр генә ишетеп яшәргә язсын иде сезгә! Без бит беләбез: әниләр өчен моңардан да зуррак бәхет юк!

    Малай. Иң-иң якыннарыбызга йөрәкләребездән чыккан иң-иң матур сүзләрне әйтәсе килә.

    “Рәхмәт әйтәсе килә” Илсаф, Азалия, 4 класс.

    Кыз. Бүген бәйрәм — Әниләр көне. Бу бәйрәм кыш башына туры килгән. Күбәләктәй ак кар бөртекләре җирне акларга, сафларга, пакъларга теләп
    җир өстенә куналар. Әйтерсең, алар да безнең белән бергәләп әниләребезне котларга телиләр.

    Малай. Матур булсын, котлы булсын бәйрәмегез, кадерле әниләребез!

  • “Көлсылу”
    Әкияттә – кунакта
    ( “Социальләштерү”, “Аралашу”, “Сәламәтлек”, “Музыка”
    белем бирү өлкәләрен интеграцияләү)

    Мөхәмәтҗанова Зөһрә Мансур кызы
    Әтнә районы Олы Әтнә “Кояшкай”
    балалар бакчасы музыка җитәкчесе

    Максат.
    Балалар эшчәнлегенең төрле төрләрен берләштереп, балаларның фонтазияләрен, матурлыкны күзәллауларын киңәйтү.
    Бурычлар.
    1. Кешеләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләрдә дуслыкның, яхшылыкның иң мөһим сыйфатлар булуына ышаныч булдыру.
    2. Җырлау тавышы формалашуын һәм музыка астында хәрәкәт итү күнекмәләрен үстерү.
    3. Театральләштерелгән күренешләрдә, биюләрдә, җырларда төрле образларны сәнгатьле итеп башкарырга өйрәтү.
    Җиһазлау.
    Көлсылулар өе, патша сарае панорамасы, өй өчен кирәк булган барлык атрибутлар.

    Катнашалар:
    Әкиятче (олы кеше)
    Фея (олы кеше)
    Көлсылу
    Үги әни
    1 кыз
    2 кыз
    Принц
    Патша
    Министр
    Кучер
    Ат (1 бала)
    Кунаклар: 1 кыз, 3 малай.

    Әкиятче.
    Борын-борын заманда булган бу хәл. Патша сараенда бал оештыра. Тирә якта яшәүче барлык кызларны, егетләрне бу балга чакыра.
    Бу патшалыкта урманчы гаиләсе яши. Хуҗабикә авырып, кечкенә кызын калдырып үлеп китә. Бу кайгыдан урманчы бик борчыла, кызын бик кызгана.
    Еллар уза. Урманчы 2 кызы булган хатынга өйләнә. Үги әни бик усал, көнче булып чыга. Үги кызны бердә яратмый, өйдәге барлык эшне дә аңа йөкли һәм аны Көлсылу дип атап йөртә башлый. Көлсылу үз өендә хезмәтче була.
    Шулайда матур, бәхетле көннәрнең килеренә ышана.

    1 пәрдә.

    Көлсылулар өенең бер бүлмәсе (кухня). Көлсылу мич янында нидер эшли. Үги әнисе керә.
    Үги әни.
    Көлсылу, син нигә бернәрсәдә эшләмисең? Идәннәр себерелмәгән, учак ягылмаган, киемнәр үтүкләнмәгән.
    Пижамадан бүлмәгә Көлсылуның апалары керә. Киереләләр, авыз ачалар.
    Үги әни.
    Тордыгызмы, алма бөртекләрем? Ничек йокладыгыз?
    1 кыз.
    Әйбәт
    2 кыз.
    (Эчен уып). Ашарга булмадымы әле?
    Өстәл янына килеп утыралар.
    Үги әни.
    Хәзер, хәзер, балаларым бирәм, мәгез ашагыз.
    Көлсылу поднос белән йөгереп килеп җитә.
    Кызлар зур итеп кабып, чапылдатып ашый башлыйлар.
    Фанфар тавышы. Урамнан.
    Игътибар! Игътибар!Патша фәрманын тыңлагыз. Патша сараенда бал оештыра. Барлык кызлар, егетләр балга килергә тиеш. Барысы да.
    Үги әни.
    Менә бәхет! Менә шатлык! Көлсылу! Кемнәребезне әзерлә, өчәү балга барабыз.
    Кызларын кочаклый. Көлсылу чыгып китә.
    2нче кыз көзге каршына утыра, матурлана.
    1 кыз.
    Бир әле, мәрҗәнне. Әнинеке бит ул.
    2 кыз.
    Бәйләнмәле, минем эшләремә кысылма.
    1 кыз.
    Яхшылык белән сорыйм. Үтенәм сине, миңа бир. Ачуландырма мине.

    Бер берсенә каршы киләләр, сугышмакчы булалар.
    Үги әни.
    Кызларым кычкырышмагыз!
    Көлсылу, ашыга төш. Вакытыбыз әз калды.
    1 кыз.
    Минем күлмәгем кайда?
    2 кыз.
    Ленталарым әзерме?
    1кыз.
    Я, ник сузасың, чәчемне тара инде тизрәк.

    Көлсылу 2 туганы арасында, кушканнарын үтәп, бөтерелә.
    Туганнары киенергә кереп китәләр.
    Көлсылу.
    Эх, мин балга барсаммы….
    Себеркесен тотып бии.
    Бию беткәч үги әни белән туганнары чыга.
    Көлсылу.
    Барысы да әзер. Сез бик матур. Эх, минем дә бит балга барасым килә.
    1 кыз.
    Син анда барсаң патша аптырар иде.
    2 кыз.
    Ул шапшакларны балга чакырмаган шул.
    Туганнары Көлсылуны үчеклиләр, һава үпиләре җибәрәләр. 3 бергә чыгып китәләр.
    Көлсылу күңелсезләнеп, аптырап кала, елый башлый. Шул чак Фея керә.
    Көлсылу.
    Исәнме Фея. Мин бик шат, син бик вакытлы килдең.
    Фея.
    Борчылма Көлсылу, мин барысында беләм, балга барасы килгәнеңне дә принц белән биисең килгәннедә. Синең яхшылыкларың үзеңә яхшылык белән кайталар.
    Көлсылу.
    Фея син барысын да беләсең ?
    Фея.
    Беләм шул. Әле мин бик күпне булдыра да алам.

    Фея Көлсылу тирәли әйләнеп йөри. Көй барышында тагын 2 фея чыгалар, Көлсылу кереп китә. Феялар бииләр. Көлсылу матур күлмәкләрдән чыга. 2 Фея кереп китә.
    Фея.
    Менә сиңа матур туфлилар, күлмәгеңә дә бик килешә. Мондый матуры башка бер җирдә дә юк.
    Көлсылу.
    Фея, мин бик бәхетле. Рәхмәт сиңа.(Йөгереп китмәкче була).
    Фея.
    Тукта, тукта. Иң мөхиме, исеңдә калдыр. Төңге 12 суга башлау белән өйгә кайт. Минем сихер көчем шунда бетә.
    Көлсылу.
    Рәхмәт, рәхмәт мин барысында аңладым. 12 не суга башлау белән мин балдан китәчәкмен.
    Фея.
    Алайса алга, сине карета көтә.
    Ишектән чыгып китәләр. Аларны ат җигелгән карета көтеп тора. Көлсылу залдан каретага утырып чыгып китә. Фея кул болгап кала, чыгып китә.
    Музыка астында декорацияалыштырыла.

    2 пәрдә.
    Кунаклар парлап парлап керәләр. Беренче булып патша, аның артыннан принц һәм министр. Патша,принц белән министр як-ягына утыралар.
    Патша
    Улым, кара мондагы кызларны. Дөньяның бөтен җиреннән килгәннәр.
    Министр.
    Күрше патшалыктан чакырылганнары да бар.
    Патша.
    Синең үзеңә тиң дус булырын сайлап алуыңны телим.
    Министр.
    Принц, рөхсәт итегез мин сезне көньяк чибәре белән таныштырам. Аның биюе… аккош йөзгән кебек.
    Патша.
    Үтенәм улым, күзләреңне кыскалап, авызыңны ачып торма инде.
    Төрек биюе.
    Принц башын иеп утыра.
    Министр.
    Хәзер, хәзер бу кызлар сиңа хичшиксез ошаячак. Сайлап, карап утыр.
    Үги әни кызлары атлап чыгалар.
    Принц.
    Нәкъ солдатлар кебек атлыйлар. (Башын читкә бора).
    Патша.
    Ашыкмале, улым.

    Бию.
    Принц кулын гына селки.
    Фанфар тавышы.
    Патша.
    Нәрсә булды?
    Аңлатыгыз.
    Тагын кунаклар килде?.
    Министр.
    Таныш түгел принцесса.
    Кем? Каян килгән? Менә хәлләр.

    Көлсылу трон янына килә, баш ия. Принц Көлсылу янына килә.
    Принц.
    Безнең балга килүегезгә мин бик шат. Рөхсәт итегез сезне биергә чакырырга.
    Министр.
    Ә хәзер балның төп биюе- Вальс.

    Малайлар кызларны чакыра һәм алар парлашып бию урыннарына басалар.
    Вальс биюе.
    Биегәннән соң Көлсылу белән принцны уртада калдырып бөтен кунаклар да таралыша.

    Принц.
    Кем сез, билгесез сылу?
    Көлсылу.
    Минем сезгә бер җыр бүләк итәсем килә.
    Җыр. “ Бәхетле буласың килсә”.
    Люция Зиннурова сүзләре, Гөлнара Якупова көе.
    Бәхетле буласың килсә,
    Син бер яратып кара.
    Якынайган кебек булыр,
    Күк белән синең ара.

    Аңламассың бәхетеңнән
    Синме күкләргә аштың
    Әллә күкнең җисемнәре
    Акыллырыннан шашты.

    Бар хыялың чынга ашар,
    Гел җырлап торыр йөрәк.
    Гомереңдә бер булса да
    Яратып калу кирәк.

    Принц.
    Сезнең бу сарайда гомерлеккә калуыгызны телим.
    Көлсылу.
    Мин бу балны гомеремдә дә онытмам, әмма мин сезне калдырып китәргә тиеш.

    Сәгат 12 не суга башлый.
    Көлсылу.
    Принц сау булыгыз.! Бик кызганыч. Миңа ашыгырга кирәк.
    Принц.
    Тагын азга гына калыгызчы.
    Көлсылу.
    Юк, гафу итегез, миңа ярамый.

    Көлсылу залдан чыгып китә, принц аның артыннан йөгерә, әмма ишеккә җиткәч туктап кала. Аның янына Патша һәм министр килеп җитәләр.
    Патша.
    Принцесса кайда?
    Принц. (Күңелсез генә)
    Качты.
    Минстр залдан чыгып китә.
    Патша.
    Барыгызда минем янга! Куып тотарга!
    Ул сиңа нәрсә диде? Ни исемле ул, аны кайдан эзләргә?
    Министр әйләнеп керә кулында 1 сыңар туфли.
    Министр.
    Ах, Патша, ул юкка чыккан. Менә туфлиен гына таптым.
    Патша.
    Бөтен патшалыкны эзләп чыгарга. Җир астыннан булса да табарга.

    Музыка астында барысыда залдан чыгалар.
    3 пәрдә.
    Әкиятче.
    Патша ярдәмчеләре көн- төн дими серле принцессаны эзлиләр. Кайларда гына булмый алар. Иң башта туфлины патша кызларына, аннан вәзир кызларына киертеп карыйлар, әмма берсенәдә ярата алмыйлар. Инде бар булган ышанычларын җуеп урманчы өенә барырга чыгалар.
    Шул арада декорация үзгәртелә.
    Көлсылулар өе. Көлсылу бүлмәгә керә, учак каршына утырып туфлиен карый. Үги әни кызлары белән кайтып керәләр. Көлсылу куркып туфлиен кесәсенә яшерә.
    1 кыз.
    Мин сине бик кызганам. Шундый яхшы бал булды.
    2 кыз.
    Күрсән иде принц принцесса белән биеде.
    1 кыз.
    Алар шундый чибәр!
    Үги әни.
    Аның киемнәре күз явын алырлык.
    2 кыз.
    Берсүзсез, принц аңа гашыйк булды.
    1 кыз.
    Сарайда барысыда алар турында гына сөйләшәләр.
    Үги әни.
    Нәкъ төн уртасында качып китте, беркемдә куып тота алмады.
    2 кыз.
    Бер сыңар туфлиен гына төшереп калдырган.
    Үги әни.
    “Патшалыкның барлык кызларына да туфлины киертеп карарга”- дип патша указ чыгарган.
    1 кыз.
    Кемдә кемгә яраса, шул принцның якын дусты булачак.
    Ишек шакыган тавыш.
    2 кыз.
    Кемдер ишек шакый бугай.
    Фанфар тавышы астында министр хезмәтче белән керәләр.
    Кулларында мендәргә куелган туфли.
    Министр.
    Сезнең өегездә туташлар бармы?
    Үги әни.
    Бар әлбәттә, бар! Әйдә бир тизрәк киертеп карыйм.
    ( 1 кызга киертеп карый.)
    Тиз утыр киеп кара. Катырак тарт инде. Юк булмады бу.
    (2 кызга киертеп карый.)
    Ә хәзер син кызым!
    Бармакларыңны бөкләберәк ки. Тагын бер тартып кара әле.
    Министр. Көлсылуны күреп.
    Бу нинди туташ читтә генә утыра. Нинди гүзәл, әмма бик моңсу күренә.
    Үги әни.
    Ул шапшак,Көлсылу. (Көлсылуга) Күз алдыннан югал тизрәк.
    Көлсылу китә башлый, Министр туктата.
    Министр.
    Көлсылу? (аптырап сорый). Мин сезнең калуыгызны сорыйм.
    Указны үтәргә кирәк.
    Көлсылу туфлины киеп карый.
    Министр.
    Я Алла. Ул аңа тап таман.
    Үги әни.
    Юкны сөйләмә, булмастыр.
    Министр.Минем белән сүз керәштермәгез.
    (читкә, кулларын уып). Болай булса, мин орден алам.
    Көлсылу кесәсеннән икенче сыңар туфлины алып киеп куя.
    Министр.
    Патшага хәбәр салыгыз, принцка сөенче әйтегез. Аларны монда тиз алып килегез, ә мин монда калып торырмын.
    Үги әни белән кызлары аптырашта, нишләргә дә белмиләр.
    Музыка астында Фея кереп Көлсылуның иске киемнәрен салдыра.
    Көлсылу матур күлмәктән кала.
    Фанфар тавышлары, залга Патша белән Принц керәләр.
    Принц.
    Әтием, нинди бәхет!
    (Көлсылуга, кулын биреп).
    Мин сезнең белән дус булырга телим.
    Көлсылу ризалашып кулын бирә.
    Әкиятче.
    Көлсылу хыялланып көткән матур, бәхетле көн килеп җитте. Үги әнисе, апалары гаепләрен аңлап Көлсылудан үзләрен гафу итүләрен үтенделәр. Көлсылу аларны берсүзсез гафу итте. Шушы көннән ике гаилә дус булып аралашып яши башлады.
    Музыка яңгырый. Җыр “Бергә- гомергә”.
    Нур Әхмәдиев, Наилә Шәрифуллина сүз.Гөлназ Зарипова көе.
    Янсын йөрәк, әверелсен
    Кара күмергә.
    Дуслар булыйк бергәләп без
    Бергә – гомергә.
    Дуслык ул – ныклы терәк
    Менгәндә дә үргә.
    Җырлап, көлеп яшик, дуслар,
    Бергә – гомергә.
    Син янымда булсаң, дустым,
    Арымам бер дә.
    Шатлык, кайгы уртак булсын
    Бергә – гомергә!

    Катнашучылар барысы бергә баш ияләр.

  • Көз-тылсымчы
    (Мәктәпкә хәзерлек төркеме өчен көз бәйрәме)

    Зал төсле яфраклар белән бәйрәмчә бизәлгән. Күңелле көй астында алып баручы белән балалар залга керәләр.
    Алып баручы. Балалар, карагыз әле. Бүген безнең залыбызда ничек якты һәм матур. Тирә-юньдә төсле матур яфраклар янып тора. Бүген безгә бәйрәм килгән.
    Әйе, бүген Көз бәйрәме!
    Яфракларны күр әле:
    Алтын төскә кергәннәр,
    Бар дөньяны күмгәннәр!
    Җил чыкканда шаулашалар,
    Оча-оча уйнашалар,
    Һавада әйләнәләр
    Һәм җиргә сибеләләр…
    “Яфрак ява” җыры башкарыла (И.Саитова көе, Л.Лерон сүзләре).
    Җыр барышында “Яфраклар” биюе башкарыла.
    Алып баручы. Нинди матурлык! Көз – табигатьнең иң гүзәл мизгеледер бу! Балалар, күрегез әле! Безнең тәрәзә каршындагы миләш агачы кызгылт “күлмәген” кигән, ә аның янәшәсендәге каен алтын-сары төскә кергән.
    1 нче бала. Оча яфрак, уйный яфрак
    Һаваларда әйләнеп.
    Бүген, бүген, бүген, бүген
    Көзнең матур бәйрәме.
    2 нче бала. Көз җиттеме, бар агачлар
    Алтынга манган сыман.
    Кызыл яфраклы чаганнар
    Утларда янган сыман.
    3 нче бала. Көз җиттеме, җир өстенә
    Алтын яфрак җәелә.
    Карап туеп булмый һич тә
    Бу фасылның яменә.
    “Көз” җыры башкарыла (М.Әндерҗанова сүзләре һәм көе).
    Аудиоязмада салмак кына яңгыр яуган тавыш ишетелә.
    Алып баручы. Кемдер бу якка килә. Тавышы ишетелә…
    Яңгыр яуган тавыш катырак ишетелә. Залга Болыт йөгереп керә. Кулында
    яңа ел ялтыравыгы белән бизәлгән таякчыклар.
    Болыт. Мин көзге болыт булам!
    Җиргә яңгыр яудырам.
    Телим икән, сезне дә мин
    Яңгыр белән чылатам!
    Күңелле көй уйный. Болыт балалар янында йөгереп йөри, таякчыклары белән
    хәрәкәтләр ясый: “яңгыр яудыра”.
    Алып баручы. Болыт, Болыт, тукта әле,
    Син алай шаярма әле.
    Без бик матур җыр беләбез,
    Сиңа аны бүләк итәбез.
    “Яңгыр” татар халык уен җыры башкарыла.
    Болыт. Нинди матур җыр! Нәкъ менә минем өчен. Рәхмәт сезгә, балалар, күңелемне күтәрдегез.
    Яңгыр ява иләкләп,
    Яңгыр ява чиләкләп.
    Тып та тып, тып та тып,
    Тәрәзә шакылдытып.
    Шаян, нәни тамчылыр
    Уйнарга чакыралар:
    “Чыланам дип курыкма,
    Зонтик ал син кулыңа”.
    “Зонтиклар” эстафетасы уздырыла. Балалар 2 командага бүленә. Һәр командага берәр зонтик бирелә. Уенчылар чират буенча, кулларына зонтик тотып, аякларына галуш киеп, билгеләнгән урынга кадәр йөгерәләр һәм кире әйләнеп кайталар. Эстафета ахыргы уенчыга кадәр дәвам итә.
    Болыт. Сез бик җитез икәнсез. Булдырдыгыз. Молодцы! Яңгырдан куркып тормадыгыз.
    Алып баручы. Юк, без яңгырдан курыкмыйбыз. Яңгыр безгә бик кирәк. Яңгыр җиләк-җимеш, яшелчәләрне үстерә, һаваларны сафландыра. Ләкин хәзергә яңгыр туктап торсын, кояш чыксын иде.
    1 нче бала. Кояш, чык!
    Болыт, кач!
    Без уйнарбыз җылыткач!
    2 нче бала. Кояш, чык, чык, чык!
    Майлы ботка бирермен.
    Майлы ботка казанда,
    Тәти кашык базарда.
    Барысы бергә. Кояш, чык!
    Болыт, кач!
    Без уйнарбыз җылыткач!
    Матур көй астында залга Кояш керә.
    Кояш. Исәнмесез, мин килдем,
    Чакыруыгызны ишеттем.
    Мин Кояш – алтын Кояш!
    Мин Кояш – матур Кояш!
    Бар дөньяны яктыртам,
    Бар дөньяны җылытам!
    Болыт. Әйе, Кояш, син якты да, син җылы да. Ә менә миңа кара әле. Мин су белән тулы. Ә сусыз яшәп тә булмый. Димәк, мин дә кирәк бу җирдә.
    Кояш белән Болыт кем мөһимрәк, кирәгрәк булуы турында бәхәсләшә башлыйлар.
    Алып баручы. Сез безгә икегез дә бик кирәк. Зинһар өчен, тынычланыгыз. Тату булырга кирәк.
    Әйдәгезче, дуслашыйк,
    Бергәләп биеп алыйк!
    “Дуслаштык” биюе башкарыла. (Р.Бойко көе).
    Кояш. Без бүтән талашмыйбыз.
    Болыт. Без дуслаштык инде.
    Алып баручы. Бик яхшы. Ә без бәйрәмебезне дәвам итик.
    Кигән ап-ак эшләпә,
    Төшереп кашына ук.
    Эшләпәсен салдырсаң,
    Каш түгел, башы да юк.
    Бу нәрсә?
    Балалар. Гөмбә!
    1 нче бала. Кәрзиннәрне алабыз,
    Урманга без барабыз.
    Барабыз, барабыз,
    Гөмбә күреп алабыз.
    Иеләбез, алабыз
    Һәм кәрзингә салабыз.
    “Гөмбә җыябыз” эстафетасы уздырыла. Идәнгә төрле гөмбә муляжлары (яисә гөмбә рәсеме ясалган карточкалар) куела. Балалар 2 төркемгә бүленәләр. Һәр төркемдә әйдәүче билгеләнә, аларга кәрзиннәр бирелә. Тәрбияче сигналы буенча һәр ике төркемдәге балалар гөмбә җыя башлыйлар. Алар кәрзингә ашарга яраклы гөмбәләрне генә салырга тиешләр. Ахырдан һәр ике төркемнең кәрзине тикшерелә. Гөмбәләрне тиз һәм иң күп җыйган төркем җиңүче була.
    Кояш. Бигрәк күңелле итеп уйнадык. Сезнең янда кызык, ләкин безгә китәргә вакыт. Әйдә, Болыт дустым. Сау булыгыз, балалар!
    Болыт. Сау булыгыз!
    Кояш белән Болыт күңелле көй астында бии-бии чыгып китәләр.
    Алып баручы. Бу якка кемдер килә…
    Үзе дер-дер-дер килә.
    Кем булыр икән ул шаян?..
    Куян сикереп керә.
    Алып баручы. Ай, бу бит куркак Куян!
    Куян. Бар көчемә мин чаптым,
    Бүредән көчкә качтым!
    Куркуымнан дерелдим,
    Кая качарга белмим!
    Алып баручы. Курыкма син, Куянкай,
    Тынычлан син, Шаянкай.
    Без сине шатландырыйк,
    Бик матур бер җыр җырлыйк.
    “Уңыш җыябыз” җыры башкарыла. (Т.Волгина сүзләре, А.Филиппенко көе, Г.Гәрәева тәрҗемәсе).
    Җырдан соң көзге уңышка кагылышлы үсемлекләр битлеген кигән балалар
    үзләре турында сөйлиләр.
    Арыш. Кар астында кыш үткәрәм,
    Яшел тунымны киеп,
    Көздән чәчеп калдырганга
    Өлгерәм мин иң элек.
    Башта буынга сикерәм,
    Аннан серкә очырам.
    Мин буламдыр арыш,
    Буем була ун карыш.
    (арыш салынган капчыкны кәрзингә сала)
    Бодай. Буем озынлыгы белән
    Аз калышам арыштан.
    Мин аңардан күп уздырам
    Уңыш өчен ярышта.
    Эшкәртсәләр бөртегем
    Бөтен шартын китереп,
    Бодайдан күмәч пешә,
    Күбек кебек күпереп.
    (бодай салынган капчыкны кәрзингә сала)
    Солы. Мин бигрәк сусыл солы,
    Бөртекләрем сулы-сулы.
    Балаларны тиз үстерәм,
    Атларга көч-куәт бирәм.
    Солыны күбрәк чәчегез,
    Файдасы күп, белегез.
    (солы салынган капчыкны кәрзингә сала)
    Тары. Солыныкы шикелле үк
    Чукларым бар.
    Меңәрләгән бөртегем бар.
    Мин бит тары булам,
    Сөттә җидегә ярылам.
    Алтын сары бөртекләрдән
    Бик тәмле ботка булам.
    (тары салынган капчыкны кәрзингә сала)
    Карабодай. Бал кортлары үбә,
    Карабодай керфекләрем.
    Тары кебек бик вак түгел
    Минем бөртекләрем.
    Соң чәчеләм, иртә кайтам
    Басу, кырдан.
    Табыннарда мин бик затлы
    Ризык булам.
    (карабодай салынган капчыкны кәрзингә сала)
    Борчак. Сабакларым җиргә ятып
    Үсә минем.
    Чәчәкләрем ал-шәмәхә
    Төстә минем.
    Балаларга ошый минем
    Яшел чагым.
    Карабодай белән һич юк
    Охшаш ягым.
    (кәрзингә борчаклар сала)
    Кукуруз. Озын-озын егетләр без,
    Кукуруз исемле без.
    Кәүсәләребез биекләр,
    Башыбызда бүрекләр,
    Чәчләребез сары хәтфә,
    Орлыгыбыз алтын гәрәбә.
    (кәрзингә кукуруз чәкәне сала)
    Көнбагыш. Сары эшләпә киябез,
    Җем-җем итә күзебез.
    Гел кояшка караганга
    Кояш төсле үзебез.
    Көн багабыз, төн йоклыйбыз,
    Без булабыз – көнбагыш.
    (кәрзингә көнбагыш сала)
    Суган. Тышым сары, эчем ак,
    Исемем дә бит суган.
    Ай-һай, бигрәк яратам,
    Ерактан торып елатам.
    (кәрзингә суган сала)
    Кишер. Таң нурларын, кичке шәфәкъ төсен
    Җәй буена үзем җыйдым да,
    Алтын казык булып, татлы булып,
    Үстем менә җир куенында.
    (кәрзингә кишер сала)
    Шалкан. Түгәрәк мин, ай түгел,
    Сары, тик кояш түгел.
    Тәмле, тик алма түгел.
    Койрыклы, тычкан түгел.
    (кәрзингә шалкан сала)
    Чөгендер. Берсеннән аның заводлар
    Тәмле шикәр алалар.
    Исенчесен вак-вак итеп
    Турап ашка салалар.
    Без икебез бертуган –
    Беребез кызыл, беребез ак,
    Чөгендер без, күреп бак.
    (кәрзингә чөгендер сала)
    Кабак. Үзем бер бөртек,
    Эчемдә мең бөртек.
    Башым җирдә,
    Койрыгым комда.
    (кәрзингә кабак сала)
    Кәбестә. Кәбестәләр үсеп утырды,
    Тәгәрәп китәрдәй булып,
    Витамин күп кәбестәдә,
    Уңды быел күп булып.
    (кәрзингә кәбестә сала)
    Бәрәңге. Яшелчәнең иң туклыклысы мин,
    Аларның аксакалы.
    Эшем күп, ашым тәмле,
    Иренмичә генә эшлә, яме!
    (кәрзингә бәрәңге сала)
    Куян. Ай, яратам да инде мин кәбестә белән кишер ашарга.
    Алып баручы. Без, Куянкай, сиңа кәбестә белән кишерне бүләк итәрбез. Ләкин син башта аларны эзләп табарга тиеш. Әгәр балалар каты итеп кул чапса, димәк, син кирәкле урынга якынайгансың, ә инде балалар кулларын әкрен генә чапса, димәк, син яшелчәләр яшерелгән җирдән ерак киткәнсең. Аңладыңмы, Куянкай?
    Куян. Әйе! Әйдәгез, уйныйбыз!
    “Яшелчәләрне тап” уены уздырыла. Куян яшерелгән кишер белән кәбестәне таба.
    Алып баручы. Менә булдырдың, Куянкай. Бу сусыл кәбестә белән баллы кишер сиңа бүләк булсын!
    Куян. Рәхмәт сезгә күчтәнәчләрегез өчен!
    Күчтәнәчләрне алып, куана-куана Куян чыгып китә.
    Алып баручы. Менә безгә кунаккка яңгырлы Болыт та, якты Кояш та, куркак Куян да килеп киттеләр. Ә безнең бәйрәмебезнең төп кунагы – Алтын Көз күренми нигәдер. Әйдәгез, бергәләп аны чакырып карыйк.
    Көз, көз, алтын Көз,
    Без сине бик көтәбез.
    Бик моңсу безгә синсез,
    Килче тизрәк безгә, Көз!
    Матур көй яңгырый. Залга Алтын Көз керә.
    Алтын Көз. Исәнмесез, дусларым,
    Балаларым, матурларым.
    Чакырдыгыз, ишеттем,
    Ашыгып килеп җиттем.
    Алып баручы. Рәхим ит, әйдә, Алтын Көз,
    Тансык кунак син безгә.
    Уйна, бие, күңел ач,
    Ямь бир бәйрәмебезгә.
    “Алтын көз” җыры башкарыла (З.Нури сүзләре, А.Батыршин көе).
    Күңелле көй яңгырый. Залга Тычкан йөгереп керә.
    Тычкан. Исәнмесез, балалар,
    Матур кызлар, малайлар!
    Сез шат күңелле булганга
    Килергә булдым монда.
    Сезгә уеным да бар,
    Кем минем белән уйнар?
    “Шалкан” уены уздырыла. Балалар түгәрәк ясап басалар, уртада – “шалкан”; түгәрәкнең тышкы ягында – “тычкан”. Балалар, кулга-кул тотынышып, түгәрәк буенча җырлап баралар:

    Бакча җирен йомшарттык,
    Язын шалкан утырттык.
    Шалкан, үс нык булып,
    Зур булып, тәмле булып!
    Шалканны тычкан күрде,
    “Шалкан минеке!”– диде.
    Шалкан, кач! Тычкан, ку!
    Чынлап түгел, уен бу!
    Җыр дәвамында “шалкан” “үсә”, ә “тычкан” түгәрәкнең тышкы ягы буенча йөри. Җыр бетүгә балалар кулларын өскә күтәрә. “Шалкан” качмакчы була, ә “тычкан” аны тотарга тырыша. “Шалкан” тотылгач, икесе бергә түгәрәк уртасына кереп бииләр.
    Алтын Көз. Күзләрегезне йомыгыз. Тыныч кына торыгыз…
    Бу вакытта залга эченә алмалар тутырылган, папье-машедан ясалган зур шалкан кертелә.
    Алтын Көз. Бер, ике, бер, ике,
    Күзләрне ачтык инде.
    Тычкан (шалкан тирәли әйләнә-әйләнә карый, гаҗәпләнеп):
    Мондый шалканнар сирәк,
    Нинди матур, түгәрәк!
    Мин шалканны яратам…
    Ярыймы ашап карасам?
    Алтын Көз. Син ашыкма әле, Тычкан.
    Гади түгел бу шалкан.
    Аның серен без табыйк,
    Җирдән тартып чыгарыйк.
    Алтын Көз шалканга тотына, аның артыннан бер-бер артлы балалар басалар. Тычкан булышырга теләмичә читтә тора.
    Алтын Көз һәм балалар (тарта-тарта):
    Тартабыз, тартабыз,
    Тартып чыгара алмыйбыз.
    Алтын Көз. Һай, тартып чыгарып кына булмый бит. (Читтә торган Тычканны күреп ала). Тычкан, дустым, син безгә булышчы.
    Тычкан арттан килеп баса һәм шалканны тартырга булыша.
    Бергә. Тартабыз, тартабыз,
    Тартабыз, тартабыз,
    Һәм тартып та чыгардык шалканны!
    Алтын Көз. Менә булдырдык та! Без бит бердәм булдык! Бердәмлектә – көч!
    Күңелле көй яңгырый. Тычкан “шалкан” эченнән берничә алма ала.
    Тычкан (гаҗәпләнеп):
    Карагыз әле монда:
    Шалкан эчендә алма!
    Алтын Көз. Шалканның серен ачтык,
    Тәмле алмалар таптык.
    Алтын Көз белән Тычкан, “шалкан” эченнән алмаларны алып, балаларга тараталар.
    Тычкан. Монда шундый күңелле булды. Уйнадык та, биедек тә.
    Алтын Көз. Менә, Тычкан дус, сиңа да бар минем күчтәнәчем. (Кәрзиннән алып Тычканга чын шалкан бирә).
    Тычкан. Рәхмәт, Алтын Көз. Мин чыннан да бик яратам шалканны.
    Алтын Көз. Миңа инде китәргә вакыт.
    Алып баручы. Рәхмәт сиңа, Алтын Көз. Икенче елга безнең бәйрәмебезгә тагын кил.
    Алтын Көз белән Тычкан. Сау булыгыз!
    Чыгып китәләр.
    Алып баручы. Шатлыклар – күңелебездә,
    Ал кояш – күгебездә!
    Рәхәтләнеп бәйрәм иттек –
    Алтын Көз килде безгә!
    “Әйлән-бәйлән уйныйбыз” җырлы-биюле уены оештырыла
    (Л.Батыр-Болгари көе, Р.Батулла сүзләре).

  • Яңа ел бәйрәменә
    (Яңа елны каршылау кичәсе)

    Искәрмә: Бу программа «Кар кызы бәйрәмгә чакыра» дип аталган тамаша күренешләре арасындагы чыгышлар рәвешендә төзелгән. Тамаша үрнәге «Кар кызы бәйрәмгә чакыра» дигән файлда бирелде.

    Беренче чыгыш
    Музыка яңгырап тора. Олы пәрдә алдында ике алып баручы.
    Беренче алып баручы. Хәерле кич, хөрмәтле тамашачылар!
    Икенче алып баручы. Яңа ел белән сезне! Якынлашып килүче Яңа ел белән!
    Беренче алып баручы. Нигә якынлашып килүче генә булсын? Килеп җиткән ич инде… Яңа ел белән сезне!
    Икенче алып баручы. Ә ничегрәк булыр икән киләсе Яңа ел? Ул ниләр алып килер икән?
    Беренче алып баручы. Яңа елмы?
    Яңа ел ул – үргә баскыч,
    Бәхетеңә тәрәзә.
    Яңа шатлык, яңа ачыш,
    Яңа абруй, дәрәҗә.
    Икенче алып баручы.
    Яңа ел ул – күк гөмбәзендә
    Ил йөген иңдә йөртүче
    Җемелдәүче энҗеләр.
    Ару белмәс кешеләр.
    Беренче алып баручы.
    Яңа ел ул – Кар кызлары,
    Күңел бәйсезлеген хуплап
    Җирдә очкан аккошлар.
    Бердәм купкан алкышлар.
    Икенче алып баручы.
    Яңа ел ул – чыршыларның
    Киләчәктән бер илче ул
    Ямь сибүе залларга.
    Без яшәгән заманга.
    Яңа ел турында җыр башкарыла.
    Беренче алып баручы. Менә шулай җыр белән кичәбезне башлап җибәрдек. Бүгенге кичәдә җырларга да, биергә дә, төрле кызыклы хәлләр сөйләргә дә мөмкин булачак. Әзер булып торыгыз!
    Икенче алып баручы. Хәзер маскарад костюмнары парады.
    Беренче алып баручы. Маскарад костюмнары киеп килгәннәрне сәхнәгә чакырабыз.
    Марш яңгырый. Костюмнар белән килүчеләр сәхнә буйлап йөриләр һәм бер рәткә тезеләләр. Алар костюмның исемен, максатын әйтергә тиеш. Җыр-бию башкарырга, кызыклы мәзәк сөйләргә мөмкин.
    Беренче алып баручы. Бүгенге программада сез «Кар кызы бәйрәмгә чакыра» дигән тамаша карарсыз. Күренешләр арасында без сезнең белән җыр-бию ярышы үткәрербез, уеннар оештырырбыз. Уенда без ромашка чәчәген файдаланырга булдык.
    Икенче алып баручы. Менә ул. Нинди матур! Шулай да аны өзгәләргә туры килә инде. Хәзер мин залга төшеп сезгә ромашка чәчәгенең таҗларын өзәргә тәкъдим итәм. Аның арткы ягына бирем язылган.
    Беренче алып баручы. Тәртип номеры да бар. Шул тәртип буенча без сезне чакырырбыз. Хәзерләнү өчен, сәхнә артына керергә мөмкин. Музыкантлар сезгә рәхәтләнеп булышыр. Залга төшеп, ромашка чәчәгенең таҗларын өздереп йөриләр.
    Беренче алып баручы. Хөрмәтле тамашачылар! Хәзергә без югалып торабыз. Сәхнәне әкият геройларына бирәбез.
    Икенче алып баручы. Аларны матур итеп кул чабып каршылыйк!
    Кул чабалар. Үзләре кереп китәләр. Пәрдә ачыла. «Кар кызы бәйрәмгә чакыра» тамашасы башлана һәм ул беренче күренеш тәмамланганчы дәвам итә.
    Икенче чыгыш
    Беренче алып баручы. Менә күрдегезме, нинди кызык!
    Икенче алып баручы. Хәзер без алардан да кызыграк ясыйбыз.
    Беренче алып баручы. Ничек итеп?
    Икенче алып баручы. Ничек итепме? Хәзер күрерсез.
    Сәхнәгә озын кеше – марсиан чыга. Ул төрле хәрәкәтләр ясап, бер көлдереп ала. Исәнләшә. Кая килеп төшкәнен сораша, кайда икәнлегенә төшенгәч, бик тә күңеле төшә.
    Марсиан. Ниүжәли … га егылып төштем инде мин? Ничекләр китәрмен? Тәлинкәм ватылды, автобуска билет булмас. Туктале, начальство берәр машинасын биреп тормасмы? Аларны бик юмарт дип ишеткән идем. Монда телефон да бар икән, шылтыратып алыйм булмаса. (Шылтырата.) Алло! Миңа хакимият башлыгы кирәк. Кайда? Клубка китте, дисеңме? Хе. Мин клубның нәрсә икәнен каян белим? Ашый торган нәрсәме соң ул? Ә-ә-ә… Анда нишлиләр соң? Дурак саталар? Дурак кем соң ул? Әй, нәрсә дигәнем, нәрсә белән ашыйлар? Ашамыйча соң… Мин ач, ашханә дисеңме? Анысы нәрсә тагын? Кафемы?.. Кафетерийдыр инде. Эшләми ич ул. Анда булдым инде мин. Ул бит кино куя торган җирдә дигәннәр иде. Заманында ул бик шәпләп ачылган ди үзе, сатарга коктейль дә булмагач, нинди кафетерий була инде ул? Менә безнең Марс планетасында перәме боздан ясыйлар, туңдырма көтеп ятмыйлар. Кушасың инде, кушасың, анда бит апельсиннар гына үсә, шуны кушасың. Бик тиз әзер була ул! Я, ярый, аңлатканыгыз өчен сезгә зур рәхмәт, хушыгыз. Яңа ел белән сезне! (Трубканы куя. Залга.) Яңа ел белән сезне, Җир кешеләре! Яңа елда яңа уңышлар сезгә, космоста очрашканга кадәр! (Чыгып китә.)
    Беренче алып баручы. Ә хәзер ромашка таҗларын өзгән тамашачыларны сәхнәгә чакырабыз!
    Икенче алып баручы. Димәк, «ромашка» уены башлана.
    Беренче алып баручы. Әйе, башлана. Рәхим итегез – сәхнәдә ромашканың беренче таҗын өзгән… (Исеме әйтелә) чакырыла.
    Ул кеше ромашка таҗына язылган биремне үти.
    Икенче алып баручы. Бу башкаручыга Кыш бабайның алдан ук җибәргән Яңа ел бүләген тапшырабыз. Рәхмәт сезгә. Хәзер әкиятнең дәвамын карагыз.
    Тамаша дәвам итә.
    Өченче чыгыш
    Концерт номерлары. Аннан соң тамаша тагын дәвам итә.
    Дүртенче чыгыш
    Ассистент. Исәнмесез, хәерле кич! Яңа ел белән! Мөмкин булса, без хәзер тамашачылар белән уеннар үткәреп алабыз. Уеннарның шартын аңлатам. Беренче уен –Яңа ел календаре. Хәзер без аны өләшеп чыгабыз. Шуның үзегезгә ошамаган өч аен сызып, исем-фамилиягезне язып безгә тапшырыгыз. Хәзер, сезгә булышу өчен, кичәне алып баручыларны чакырам. Рәхим итегез, кызлар (егетләр)! Кыш бабайга да календарь бирелде, әгәр ул сызган айларга сезнең сызган айлар туры килсә, бүләк алачаксыз. Әйдә, башладык, уйнап җибәр, (Фәлән) абый, баянда күңелле көйләрне!
    Уен үткәрелә.
    Ассистент. Иптәшләр, икенче уенны башлап җибәрсәк тә ярый. Бу уенны үткәрү өчен ике егет кирәк булачак. Рәхим итегез! (Залдан ике егет чакырыла.) Яле, кара-каршы килеп басыгыз. Кул бирешегез, танышыгыз. Шушы минуттан сез мәңгелек дуслар булып калырсыз. Хәзер мин сезнең аркагызга плакатлар беркетәм, анда ясалган рәсемгә карап, сез аның исемен атарга тырышыгыз. Тик бер шартым бар – сез бер-берегездән алданрак әйтеп бирергә тырышырга тиеш. Кайсыгыз алдан әйтә – приз шуңа була. Әмма сез язуны үз аркагыздан түгел, дустыгыз аркасыннан укыгыз, шул ук вакытта үз аркагызга язылганны күрсәтмәскә тырышыгыз. Бер-берегезгә кул белән кагылу тыела. Я, башладыкмы?
    Уенчыларга көч биреп тора. Тамашачылар булышмаска тиеш. Берсенә кишер, икенчесенә чөгендер рәсеме ясарга һәм шул рәсемнәргә ярашлы сүзләр язарга мөмкин.
    Ассистент. Ә хәзер тамашаның дәвамын карагыз!
    Тамаша дәвам итә.
    Бишенче чыгыш
    Беренче алып баручы. Әкият тәмам. Ләкин тамашачы кайтырга ашыкмасын, әле безнең кичәбез бетмәде. Хәзер сезнең каршыга чыгучылар – безнең күптәнге дусларыбыз.
    Икенче алып баручы. Туктале, алдан әйтеп куйгач, кызыгы бетә, кемнәр икәнен әйтми торыйк!
    Беренче алып баручы. Сәхнәдә маскарадчылар!
    Музыка уйный. Бер төркем маскарадчылар сәхнәгә биеп чыгалар. Костюмнар төрле һәм һәрберсенең үз программасы булырга тиеш. Яки маскарадчыларның гел бертөрле киенеп, бер программа нигезендә чыгыш ясавы мөмкин. Моны фольклор коллективы белән әзерләргә кирәк. Кул чабулардан соң, алып баручылар чыга. Маскарад киемнәреннән, чыгучыларга бүләкләр тапшырыла.
    Беренче алып баручы. Инде кичәбез тәмамлана дип әйтсәк тә була. Кадерле дуслар! Сезнең барлык өметләрегез дә аклансын! Яңа елда яңа уңышлар телибез!
    Зур өметләр белән каршылыйбыз
    … ның ел башын.
    Игелек һәм миһербанлык кына
    Булсын иде синең юлдашың!
    Икенче алып баручы.
    Яңа елда исән-мул тормышка
    Аяк бассак иде, йа Рабби!
    Кил, Яңа ел, изгелегең белән,
    Явызлыкны беркем яратмый.
    Беренче алып баручы.
    Күкләр аяз, дөнья имин булсын,
    Авырлыклар ишек какмасын.
    Шәфкатьле бул, беркем бу тормышта
    Шатлык чәчеп кайгы тапмасын!
    Икенче алып баручы.
    Иңнәренә тормыш авырлыгын
    Күтәрмәсен ялгыз аналар.
    Ата-ана тигезлеге белән
    Пар канатлы үссен балалар!
    Икесе бергә.
    Яңа ел мөбарәк булсын,
    Табыннар түгәрәк булсын!
    Беренче алып баручы. Бүгенге бәйрәм дәвам итә. Хәзер фойеда яшьләр өчен милли биюләр һәм дискотека башлана. Яңа елның беренче сәгатьләрендә бию залына рәхим итегез!

    Бәйрәмнәр, туйлар өчен. Тамаша үрнәкләре. Сәмига Сәүбанова туплавында. Казан, «Раннур» нәшрияты, 1999.

  • муз.занятия на башкирском языке
    Дәрес маҡсаты: Ритмик хәрәкәттәрҙе көй менән бергә башларға һәм
    көйҙөң аҙағына бөтөрөргә, көйҙөң характерына
    ҡарап хәрәкәтләнергә өйрәтеү.
    Йырҙа ҡабатланған музыкаль фразаларҙы
    тәрбиәсегә ҡушылып йырлап.

    Дәрес барышы
    Музыка етәксеһе: Һаумыһығыҙ балалар! Бөгөн беҙҙе ҡунаҡҡа ҡуян саҡырып ките. Әйҙәгеҙ урманға ҡарай атлап барайыҡ әле. Марш көйөнә һалдаттар булып атланыҡ. Кәүҙәләрҙе төҙ тотабыҙ, аҫҡа ҡарамайбыҙ. ( марш). Көй үҙгәреүгә уларға йүгереп барыуҙы аңлатыу.
    Ҡыҙҙар күлдәктәрен тотоп, малайҙар ҡулдарын бөйөргә ҡуйып йүгерҙек.( Шәп көй).
    Йүгереп барып ҡуяндың өйөн үтеп киткәнбеҙ, әйҙәгеҙ атлап киттек. («Атлайбыҙ, йүгерәбеҙ»).
    Ҡуян һаумы, бына балалар ҡунаҡҡа килде һиңә. Әйҙәгеҙ, күмәкләп һаулыҡ һорашайыҡ! Атлап, йүгереп килеп арыныҡ, әйҙәгеҙ ултырғыстарға ултырайыҡ.
    Ҡуян ҡара әле, беҙ үҙебеҙ менән бесәй балаһы алып килдек. Үҙе кескәй генә булыуына ҡарамаҫтан ҡаршылашып һөт эсмәйем ти. Әйҙәгеҙ балалар шуның турала йыр тыңлап алайыҡ, бәлки эсеп ҡуйыр һөтөн. Барыбыҙҙа төҙ итеп ултырҙыҡ, һәм тыныс ҡына йыр тыңлайбыҙ. ( Тыңлау «Бесәйем» Р. Сәлмәнов).
    Афарин балалар! Бигерәк матур ултырҙығыҙ. Нимә тураһында булды был йыр? Күңеллеме, яймы? ( яуап ) дөрөҫ, яй булды!
    Ә хәҙер ҡуянға үҙебеҙҙең яңы өйрәнә башлаған йырыбыҙҙы йырлап ишеттерәйек! ( Йыр өлөшө: «Бесәй»).
    Афарин балалар, йырҙы бик шәп башҡарҙығыҙ! Ә ҡуянға үҙе тураһында йырҙы йырлап ишеттермәһәк үпкәләр ул, Әйҙәгеҙ йырлап үтәйек! ( Йыр «Ҡуян» ).
    Бигерәк шәп булды! Ҡуян ҡыуанып китеп беҙгә бер бүләк бирҙе. Әйҙагеҙ әле йәшникте ҡарайыҡ әле, эсендә нимәләр бар икән. Бына уның эсендә төҫлө ҡулъяулыҡтар бит, ниндәй матур үҙҙәре. Әйҙә ҡулъяулыҡтар менән бейеп алайыҡ. ( Бейеү өлөшө: «Ҡулъяулыҡтар» )
    Афарин! Матур бейенегеҙ, йырланығыҙ! Әйҙәгеҙ ҡуянға рәхмәт әйтеп хушлашайыҡ һәм төркөмгә ҡайтайыҡ! Һау булығыҙ балалар!

  • сценарий осень средняя группа

    Вальс көйөнә бейеп балалар килеп инә, һәм ярым туңәрәк яһап торалар.

    Алып барыусы: һаумыһығыҙ балалар!Бөгөн беҙ һеҙҙең менән байрамға йыйылдыҡ.Ә ниндәй байрам икән,кем белә?дөрөҫ,көҙ байрамы,мул уңыш,йәшелсә байрамы.

    Моңһоуланды урмандар,
    Һарғайҙы ҡырҙар өҫтө.
    Йылға-күлдәр топ-тоноҡ,
    Көҙ килде бит,көҙ килде.

    Йыр “йәй үтте
    (Көҙ,япраҡтар тураһында шиғырҙар)
    Алып барыусы: Әйҙәгеҙ әле ҡыҙҙар,шул матур япраҡтар менән бейеп күрҙәтегеҙ әле!

    “Япраҡтар бейеүе”
    (Бейеү бөткәс һепереүсе һеперткеһен тотоп инә)

    Һепереүсе: Һеперткемде алам да мин ҡулыма,
    Сығам ишек алдына.
    Был япраҡтар сәскә кеүек,
    Һары ғына, ал ғына.
    Мин һеперәм-һеперәм япраҡты өйөп ҡуям!
    (Ҡыҙҙар япраҡтар бер ергә өйөлөп барып ултыралар)
    Арып киттем бигерәк ,ял итеп алыр кәрәк.
    ( Һепереүсе ултырып йоҡлап китә.Ел килеп инә)

    Ел: Мин көҙгө әсе ел,
    Осам төрлө яҡтарға,
    Ағастағы япраҡтар
    Бер өрөүҙә юҡ була!
    (Ел балаларға өрөп ебәрә,улар урындарына барып ултыралар.Һепереүсе уяна)

    Һепереүсе: Мин һепереп үткән ерҙе
    Килеп күрһәм ҡабаттан.
    Өйөп ҡуйған япраҡтарҙы
    Ел килгән дә таратҡан.
    Мин һеперәм-һеперәм япраҡты өйөп ҡуям.Арып киттем бигерәк, ял итеп алыр кәрәк.
    (Һепереүсе йоҡлап китә, Ел килеп инә)

    Ел: Мин көҙгө әсе ел,
    Осам төрлө яҡтарға,
    Ағастағы япраҡтар
    Бер өрөүҙә юҡ була!
    (Ел балаларға өрөп ебәрә,улар урындарына барып ултыралар.Һепереүсе уяна)

    Һепереүсе: Ел тырыша –ботаҡтарҙа
    Япраҡтар ҡалмаһын тип.
    Ергә төшөрмәҫ борон тотоп алырға кәрәк.
    ( Һепереусе япраҡтарҙы баҫтыра, улар ултырғысҡа барып ултыралар.)
    Һепереүсе: Арыным мин йүгереп.Шаян япраҡтарҙы баҫтырып.Юлдарҙа күләүектәр генә ята,башҡа һепереүсе кәрәкмәй.Китәм мин был яҡтарҙан.Һау булығыҙ!
    Алып барыусы: Балалар!Тағы кемдер беҙгә килә тугелме?
    ( Вальс көйөнә көҙһылыу килеп инә)
    Көҙһылыу:Һаумыһығыҙ балалар! Бигерәк эшем күп булды шул, шуга
    Ла әҙерәк һуңланым.Урмандағы,баҡсаларҙағы япраҡтар
    Ҙы үләндәрҙе һары,ҡыҙыл төҫкә буяным.Бөтә ҡоштарҙы
    Йылы яҡҡа оҙаттым да һеҙҙең янга килеп еттем.Бары-
    Ғыҙҙа бик матур кейенгәнһегеҙ!Ә шуны әйтегеҙ әле
    Балалар!Бейей беләһегеҙме һеҙ?
    Балалар: Әйе!

    “Күмәк бейеү”
    Алып барыусы: әйҙәгеҙ көҙһылыу,түрҙән үтегеҙ,байрамда бергә-
    ләп күңел асайыҡ.

    Беренсе бала: Вот и осень наступила
    Все вокруг позолотила,
    Подрумянила калину,
    Разукрасила рябину.
    Икенсе бала: Рыжий клен,березки,ивы
    Удивительно красивы.
    Но рябинка краше всех
    В алых бусах для потех.
    Алып барыусы: Ә хәҙер Әмилә,Вилена,Лера беҙгә Миләшкәйҙәр
    Тураһында йыр йырлайҙар.

    Йыр-бейеү “Миләшкәйҙәр”
    Көҙһылыу:Афарин балалар!Бигерәк матур йырланығыҙ,бейенегеҙ!
    Бөгөн һеҙҙең баҡсағыҙҙа
    Йәшелсәләр йыйылган
    Шуга күрә һөйләшәйек
    Тик ошо хаҡта гына!
    ( Һуған,кишер,помидор,сөгөлдөр сыгып шигыр ятлайҙар)
    Күмәкләп: Витаминдарға беҙ бай!
    Көҙһылыу: Ә хәҙер түңәрәккә тороғоҙ,йәшелсәләр менән күмәк йыр
    Башҡарығыҙ!

    Йыр”Йәшелсәләр “
    Көҙһылыу: Афарин балалар!Урындарығыҙға ултырығыҙ!
    ( Талғын ғына ямғыр тауышы ишетелеп ҡала)
    Алып барыусы:Балалар Ишетәһегеҙме?Был нимә тауышы ул?
    Әллә тышта ямғыр яуа инде.
    Ямғыр:Һаумыһығыҙ балалар,көҙһылыу. Бына миңәлә сират етте
    Балалар янына килергә.куптән көттөм инде ошо көҙ көнөн.
    Көҙһылыу:Ямғыр туҡта.шундай кире булып сыҡтыңда инде.
    Кем һине байрамға саҡырҙы?бар кит байрам кәйефен
    Боҙма.
    Ямғыр:Минең дә бәләкәстәрҙең бейеп, йырлағанын тыңлағым килгәйне.Ә һеҙ мине ҡыуаһығыҙ(илай).
    Алып барыусы:Балалар ямғырҙы ҡалдырайыҡмы байрамда?
    Балалар:-әйе.
    Алып барыусы:Беҙ ямғыр һинең турала шиғырҙар,йырҙар
    өйрәндек.Шигырҙы тыңла әле!
    (Ямғыр тураһында шиғырҙар)

    Милана Яркеева йыр” Капелька”.
    Ямғыр:Бигерәк күңелле икән һеҙҙең менән!

    Көҙһылыу:Һин ямғыр балаларҙы һыуыҡ ямғырҙарың менән
    ҡурҡытам тип уйлама.Улар һинән ҡурҡмайҙар,
    сөнки уларҙың ҡулсатырҙары бар.
    Ҡыҙҙар һиңә бейеү әҙерләгәндәр.

    Бейеу” “Зонтиктар
    Ямғыр:афарин ҡыҙҙар!Матур бейейһегеҙ,йырлайһыгыҙ!Ярай мин ҡайтайым байрамығыҙҙы боҙмайым.Һау булығыҙ!
    (Музыка аҫтында ҡуян инә)
    Ҡуян: Урман буйлап һикереп,
    Йөрөргә мин яратам.
    Көҙгө уңган бәшмәкте
    Йыйырға мин яратам.
    Ә ҡайҙа ул бәшмәктәр?Ҡайҙа йәшенгәндәр улар?яңы гына ямғыр яуып китте.
    (музыка аҫтында йөрөй,эйелеп бәшмәк эҙләй.Ҡапыл көҙһылыуҙы куркп ҡала ул)
    Көҙһылыу:Һаумы ҡуянҡай!
    Ҡуян:уй!һаумыһығыҙ балалар!көҙгө уңган бәшмәкте йыйырға тип сыҡҡайным.Бәшмәктәр бигерәк шаян булып сыҡты,һары япраҡтар аҫтына йәшенеп боткәндәр.ҡайҙан табырга инде?
    Көҙһылыу:Ҡайгырма һин ҡуян.Хәҙер мин тылсымлы һүҙҙәремде
    әйтһәм ошо залда уҡ бәшмәктәр үҫеп сыҡыр.
    (Эстән тылсымлы һүҙҙәр әйтә.Бәшмәктәр үҫеп сыга).

    “Бәшмәктәр бейеүе”
    Көҙһылыу:Ҡуян күрәһеңме?Бәшмәктәр үҫеп сыҡты.
    Ҡуян: ООО.Хәҙер йыйып алам үҙҙәрен.(бәшмәктәр алып барыусы
    Артына йәшенәләр)
    Көҙһылыу:Бер,ике,өс баҫтырып тотоп ҡара!

    Уйын “Бәшмәкте тот”
    Көҙһылыу:Күрәһеңме ниндәй етеҙ бәшмәктәр.берәүһендә тота
    Алманың.хәҙер балалар менән уйнап алайыҡ.

    Уйын “бәшмәк йыйыу”
    Көҙһылыу: Бына һиңә балалар күпме бәшмәк йыйып бирҙеләр.
    Ҡыш буйына етер үҙеңә.
    Ҡуян:Рәхмәт һеҙгә балалар!миңә ҡайтырга кәрәк.Һеҙҙең менән күңелле булды.Һау булығыҙ осрашҡанға
    Көҙһылыу:Хәҙер япраҡтарҙы тылсымлы һүҙҙәр менән тәмлекәстәргә
    әйләндерәм.Барығыҙҙа күҙегеҙҙе йомоғоҙ,ҡарамағыҙ
    был яҡҡа.
    ( кәрзиндәрҙе алыштыра)
    Имән,саған япраҡтары
    әйләнегеҙ тәмлекәскә!
    Яулыҡты алып ҡарайыҡ әле.
    Алып барыусы:Балалар ҡарағыҙ әле!Япраҡтар ысынлапта тәмле-
    Кәстәргә әйләнгән.
    Көҙһылыу: миңә хушлашырға ла ваҡыт етте.Һау булығыҙ,киләһе йыл осрашҡанға тиклем!
    Алып барыусы:ошоноң менән байрам тамам.төркөмгә ҡайтайыҡ!

  • Татарская песня.rar
    Песня «Уз жырыбыз» на татарском языке. Здесь плюс и минус. Слова чуть поменяла (школу на садик).

    Уз жырыбыз

    1. Жырлар бик куп тэ тугел, безгэ дигэннэре аз
    Эйдегез без языйк эле алып тэ калэм, кагаз.
    Уз жырыбыз булсын эле, жырларга бэйрэмнэрдэ,
    Жырдан башка торалмыйбыз бакчада да ойдэдэ.

    2. Тапкырлагач сузлэрне, узгэртэбез жырларны,
    Чонки безгэ иртэрэк шул мэхэббэт дип жырларга.
    Уз жырыбыз булсын эле, жырларга бэйрэмнэрдэ,
    Жырдан башка торалмыйбыз бакчада да ойдэдэ.

    3. Бик охшаса жырыбыз, энилэрдэ кушылсын.
    Ор яня жыр ойрэнэбез бер екм читтэ калмасын.
    Уз жырыбыз булсын эле, жырларга бэйрэмнэрдэ,
    Жырдан башка торалмыйбыз бакчада да ойдэдэ.

    Уз жырыбыз булсын эле, жырларга бэйрэмнэрдэ,
    Жырдан башка торалмыйбыз бакчада да ойдэдэ.
    Уз жырыбыз булсын эле, жырларга бэйрэмнэрдэ,
    Жырдан башка торалмыйбыз бакчада да ойдэдэ.

    Жырдан башка торалмыйбыз бакчада да ойдэдэ.
    ….. бакчада да ойдэдэ.

  • Иделя, матур сөенарийларыгыз белан соендерганага — зур рэхмэт сезгэ!!!

  • Иделя, спасибо большое за выложенные сценарии! Очень ценный материал!!!

  • https://yadi.sk/d/CvAfbR1fqEyLG Сценарий Навруз для подготовительной группы (русской). Откуда то скачан, переделан под своих детей.

  • Девочки,хочу поделиться. Вот такой праздник мы провели со своими детьми. Может,что-то и вам понравится.

    https://www.youtube.com/watch?v=FOtRrLAAmZQ&feature=youtu.be

  • fashka, Приветствую, Майя! Пишет тебе Альфия из Казани. Я тебя помню очень хорошо. Ты меня тоже знаешь, так как я постоянно показываюсь на Республиканских курсах. Так мне понравились твои ребятки со сказкой про Шурале и Су анасы и про …. Очень захотелось поставить у себя в саду. С видео не всё понятно, если списывать текст… Пожалуйста, вышли мне на электронку a-k-gib@yandex.ru Заранее благодарю. Альфия. 8-927-241-6411

  • Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Фраза день рождения грустный праздник
  • Халык бердэмлеге коненэ сценарий
  • Футаж начало осенний праздник
  • Хантыйский праздник медведя
  • Фрагмент сценария урока