Хэтер хэм кайгы коне сценарий

Бүген - Бөек Ватан сугышы башланган көн.Ил тарихына иң кайгылы көннәрнең берсе булып кереп калган, кара хәрефләр белән язылган 22 июньне Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтәбез. Нәкъ шул көнне, дөресрәге 1941 елның 22 июнь таңында, фашист Герман...

Яңалыклар

Бүген — Бөек Ватан сугышы башланган көн.

Ил тарихына иң кайгылы көннәрнең берсе булып кереп калган, кара хәрефләр белән язылган 22 июньне Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтәбез. Нәкъ шул көнне, дөресрәге 1941 елның 22 июнь таңында, фашист Германиясе илебезгә бәреп кергән. 1418 көн һәм төн дәвам иткән канкойгыч…

22 июнь – Хәтер һәм кайгы көне

Бүген — Бөек Ватан сугышы башланган көн.


Ил тарихына иң кайгылы көннәрнең берсе булып кереп калган, кара хәрефләр белән язылган 22 июньне Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтәбез. Нәкъ шул көнне, дөресрәге 1941 елның 22 июнь таңында, фашист Германиясе илебезгә бәреп кергән. 1418 көн һәм төн дәвам иткән канкойгыч сугышта СССР 27 миллионлап кешесен югалткан.

Хәтер һәм кайгы көнендә күп кенә илләрдә дәүләт флаглары төшерелә, сугыш корбаны булучылар искә алына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции


К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Әлмәт шәhәре муниципаль белем бирү учреждениясе

Риза Фәхреддин исемендәге 1нче гимназия

                                                                          Сибгатуллина Гөлшат Индусовна,

                                                                          беренче квалификацион категорияле

                                                                          башлангыч сыйныф укытучысы

Хәтер көне.

2-5 сыйныф укучылары өчен әдәби-музыкаль кичә.

   Максаты:

   Укучыларның Казан каласы тарихы белән кызыксынуын үстерү, алар күңелендә башкалабызны ихтирам итү, сөекле халкың белән горурлану хисләрен тәрбияләү;

    Казан тарихын чагылдырган төрле риваятьләр, туган калабызга багышлап язылган шигырь, жырлар, шәhәребезнең тарихи hәйкәлләре, истәлекле урыннары белән таныштыру;

    Күп гасырлык тарихы булган Казан шәhәре – татар халкының үткәнен бүгенгесе белән тоташтыручы күпер булуын төшендерү.

     Сәхнә бизәлеше.

     Зал бәйрәмчә бизәлгән, стенага «15 октябрь – Хәтер көне» дигән язма беркетелгән. Сөембикә манарасы hәм Сөембикә ханбикә рәсеме эленгән. Сәхнә түрендә плакат:

Хәреләүдән курыкма син!

                                               Уткәнеңне онытма син!

                                               Бел син ерак бабайларның

                                               Ничек итеп көн иткәнен,

                                               Нинди уйлар, нинди моңнар

                                               Безгә калдырып киткәнен.

                                                                                                                Р. Фәйзуллин.

Салмак кына көй ишетелә.

Сәхнәгә милли киемнәр кигән кыз hәм малай чыга.

1 укучы                     Елатырлык, уйлатырлык

                                    Шундый көн бу – Хәтер көне.

2 укучы                     Без Хәтерле! Без – исән! – дип

                                    Барчабызның әйтер көне.

3 укучы            Менә ничә ел рәттән 15 октябрьдә жөмhүриятебездә Хәтер көне уздырыла. Әйе, 15 октябрь – 1552 елда Явыз  Иван гаскәре явыннан Казанны сакланганда hәлак булган бабаларыбызны искә алу көне, аяусыз сугышта шәhит киткәннәрнең якты рухлары алдында баш ию көне.

4 укучы          Бүген без тарих пәрдәсенең бер читен күтәреп, үткәннәргә күз салабыз. Ә тарихыбыз халык телендә – риваятьләрдә, бәет – мөнәҗәтләрдә сакланган.

Моңлы көй ишетелә.

(Курайда «Тәфтиләү» дигән татар халык көе башкарыла)

5 укучы      Элек – электән Болгар дәүләтенә төрле яулар hөҗүм итеп торганнар. Зур корәшләр, сугышлар булган. Бу сугышларның күбесендә болгарлар җиңеп чыкканнар. Әмма көннәрдән бер көнне бик зур яу килеп, Болгар шәhәрен яндырган. Риваятьләргә караганда, исән калган кешеләр яңа шәhәр урыны эзләп, Идел буйлап өскә таба менеп киткәннәр hәм хәзерге Казан урынын яхшы дип тапканнар.

6 укучы         Ләкин ул урында елланнар күп була. Шуннан, кыш көне саламнар ташып, язын еланнарны ут төртеп яндыралар  hәм кала урыны чистарып кала. Яңа каланы, ягъни Казан шәhәрен бик матур итеп төзиләр. Тиздән Казан сәүдә hәм мәдәни үзәккә әверелә.

7 укучы         Басып торам изге җир өстендә

                        Үткәннәргә илтә уйларым.

                        Ишетәм күк Болгар көйләренә

                        Бии төсле Болгар кызлары.

Чәчләренә чулпылар таккан кызлар «Болгар кызлары» биюен башкаралар.

8 укучы          Ерак гасырлардан безнең көнгә

                        Килеп җиткән исемен, Казаным,

                        Риваятьләр сөйли, риваятьләр…

                        Казан ханлыгының ханнарын.

9 укучы         Мөхәммәт хан булган беренчесе,

                        Мәхмүт хан hәм Хәлил хан соңрак.

                        Ибраhим хан белән Илhам (Гали),

                        Мөхәммәт Әмин килгән ди соңлап.

10 укучы        Габдел Латыйф, Сәхиб Гәрәй ханнар,

                        Сафа Гәрәй белән Җан Гали.

                        Унынчы хан булып тәхетеннән

                        Урын алган җүнсез Шаh Гали.

11 укучы          Зур өметең булып киләчәккә,

                           Сөембикәң килгән тәхеткә.

                           Кансыз бәндәләргә азык булдың,

                           Ирешә алмадың, Казан бәхеткә.

12 укучы          Язмыш җиле бәлкем кире искән,

                           Җиңә алмаган яхшы яманны.

                           Ханбикәңне дошман әсир иткән,

                           Ятим итеп моңлы Казанны.

Интерактив тактада:

1 нче слайд.

— Иске Казан

— Казан каласы

— Кала тарихы

— Манаралар, корылмалар

2 нче слайд.

— Казан урамнары

— Казан каласына 1000 яшь

13 укучы       Соңгы ханбикәләрнең берсе Казан ханлыгында Сөембикә була. Кем соң ул Сөембикә? Сөембикә – татар халкының сөекле ханбикәсе, гузәл кызы, каhарман яклаучысы булып тарихка кереп калган. Бу асыл зат нурлы йөзле hәм беркадәр дымсу кара күзле булган. Иреннәре пешеп җиткән hәм таң чыгына чыланган чия кебек җемелдәп торалар. Чем-кара кашлары очып китәргә җилпенгән карлыгачның пар канатын хәтерләтә. Болын кебек күпереп торган кара чәчләре, дулкынланып төшкән. Ерак Мисыр, Бохара якларыннан китерелгән ефәктән тегелгән күлмәк төз hәм сылу гәүдәгә килешле генә ятып тора. Аның ясалган калфагы да, күлмәк – камзулы да, төрле илләрдән килгән алтын – көмеш, энҗе – мәрҗән hәм башка бихисап күп асылташлар белән гажәеп зәвыклы итеп бизәлгән. Сөембикә Казан ханы Җангалигә кияүгә бирелә hәм ике елдан тол кала. Сөембикәне яңа хан Сафәгәрәйгә димлиләр. Алар 14 ел матур гына яшиләр. Ләкин 1549 елны Сафагәрәй кинәт үлеп китә. Сөембикә 2 яшьлек улы Үтәмешгәрәй белән кала. Үтәмешне хан итеп куялар, ә дәуләт белән Сөембикә идарә итә.

14 укучы       Сөембикә башка Казан ханнары кебек дәүләтнең бәйсезлеге, матур тыныч тормыш ягында була. Ләкин бу Мәскәү патшасы Иван Грозный hәм аның кешеләренә ошамый. Рус патшасы Казан ханбикәсе Сөембикәне әсирлеккә сорый. Ханбикә ил иминлеге хакына тоткынлыкка китәргә риза була. Сөембикәне улы белән 1551 елның августында әсирлеккә Мәскәүгә алып китәләр. Сөембикәнең китүе турындагы бәетне тыңлап китик.

Сөембикә бәете. (Бер укучы «Сөембикә» бәетен көйли):

Дүрт йөз ел буе ким – хурлыкта

                                          Торсаң да син, әй Казан!

                                          Сөембикә манараңда

                                          Әйтелә бу көн азан.

                                          Идел ага яр кагып,

                                          Уңга – сулга чайкалып;

                                          Ут көймәсе китеп бара

                                          Сөембикәне алып.

                                           Сөембикә ак яулыгын

                                           Тоткан учлап кулына.

                                            «Хуш, Казаным, каласың», — дип,

                                            Күзләреннән яшь ага.

                                            Ия башын, тугә яшен,

                                            Казанга таба карап:

                                            «Миннән башка ничек итеп

                                            Көн итәрсез» — дип аяп.

15 укучы               Сөембикә Мәскәүгә китәр алдыннан үзе төзеткән манарага Сафагәрәй каберенә килә hәм шунда елый – елый ире hәм сөйгән халкы белән бәхилләшә.

Моңлы көй ишетелә.

16 укучы                             Ник диеп, елыйсыз әбиләр?

                                              Абыйлар, кайгыгыз ни икән?

                                              Батырлар, ник бөек сез болай?

                                              Тик бер сүз җавапка:

                                              — Сөембикә…

                                              Рәхимле, шәфкатьле, сөекле

                                              Сөембикә бар иде ул илдә.

                                              Моңайган шикелле Идел дә.

17 укучы               Сөембикәнең улын чукындырып Александр дип атыйлар, ә үзен көчләп Шаhгалигә кияүгә бирәләр. Сөембикәнең шуннан соңгы язмышы билгесез hәм кабере бүгенге көнгә кадәр табылмаган.

18 укучы               Сөембикә ханбикә хакында әле бүген дә халык арасында бәетләр, җырлар, риваятьләр йөри. Шул риваятьләрнең берсендә ул әсирлеккә төшмәс өчен үзе төзеткән манарадан аска ташланып үлә. Халык азатлыгының милли символы булган манараның Сөембикә исеме белән йөртелүе шул риваятькә нигезләнә.

1 укучы                 1552 нче елга Казан Идел буеның иң гүзәл hәм зур шәhәреннән саналган. Горур кыяфәт белән тау башында басып торган зиннәтле сарайларны, биек манаралы матур мәчетләрне, бизәлеп эшләнгән биналарны читтән килгән hәр кеше исе китеп, сокланып караган.

2 укучы                 Казан шәhәре бик тиз үскән, ныгыган, бай булган, Әмма бераздан соң көндәше Мәскәу аңа комсыз күзен кыздыра башлый. Мөселман дәүләтен күрә алмаган урыс руханилары, Идел буе халыгын христианлаштыру (ягъни көчләп чукындыру), чиркәү җирләрен киңәйтү турында хыялланалар.

3 укучы               Казанны яулап алган очракта сәүдәгәрләргә шәрыкъ базарына юл ачыла. Шушы максатларны күздә тотып Иван Грозный 1552 елның 15 октябрендә Казанга бәреп керә. Җиде атна Казанны бирмәс өчен канлы көрәш бара. Бик күп кан коела. Аңарчы Казан ханлыгы азат, мөстәкыйль дәүләт була. Әмма караңгы октябрь көннәрендә Казан дәүләте үзенең бәйсезлеген югалта.

4 укучы               Иван Грозный кушуы буенча шәһәрдәге мәчетләр, зиратлар, бай китапханәләр җимертелә. Зиннәтле хан сараен урыс гаскәрләре пычратып бетерә, аны корал складына әйләндерәләр.

5 укучы               Татарларны көчләп чукындыру башлана, буйсынмаганнарын туган җирләреннән куалар. Мәчетләрне җимереп, алар урынына чиркәүләр салып куялар.

Шомлы музыка яңгырый.

6 укучы                Карамагыз үткәннәргә таба,

                               Үткәннәрдә кара таң ата.

                               Әйтерсен лә, имгәтелгән хәтер

                               Хан төрбәсе, кара пулат та.

7 укучы                Кара пулат кара булмаган ул,

                               Кайгы – хәсрәт белән каралган.

                               Яулар килгән монда, дошман җингән

                               Җир елаган ачы ярадан!

8 укучы                Матурлыгы өчен бу көннәрең,

                               Кемнәр генә корбан булмаган.

                               Исемнәрен тарих безгә узе,

                               Саклап килә ерак илләрдән.

9 укучы           Без – Татарстанның яшь гражданнары, киләчәккә өметләребез зур, хыялларыбыз якты. Лаеклы варислар булу, дөрес юлны сайлау өчен безгә халкыбызның үткәнен бик яхшы белергә кирәк.

10 укучы               Хәтерләүдән курыкма син!

                                Үткәнеңне онытма син!

                                Бел син ерак бабаларның

                                Ничек итеп көн иткәнен,

                                Нинди уйлар, нинди моңнар

                                Безгә калдырып киткәнен.

11 укучы               Исендә тот аларның син

                                Сугышларда кан түккәнен,

                                Туган җирнең иреге өчен

                                Зинданнарда интеккәнен…

12 укучы               Һәр карыш җир сугарылган

                               Шәhит җаннар каннарында.

                               Үткән яулар шәүләсе бар

                               Туган якның таңнарында.

13 укучы               Һәр нигезнең, hәр авылның,

                                Һәр каланың үткәне бар…

                                Гыйбрәт алырлык мирасның

                                Калганы бар, киткәне бар.

14 укучы               Горур сүз әйт, сорасалар.

                                Ни кавемнән? Нинди җирдән?

                                Киләчәккә аек карар

                                Үз тарихын анык белгән.

Барысы бергә:

                                 Хәтерләүдән курыкма син!

                                 Ил үткәнен онытма син!

«Татарлар килә» җыры. Зөлфәт Хәким көе hәм сүзләре.  

(22 июнь, 2015 ел) Бу көн сугышларда үлгән, фашист коллыгында газапланган, тылда ачлык һәм мохтаҗлыктан вафат булган барча кешене искә төшерә.

22 июнь – Россия тарихындагы иң кайгылы көннәрнең берсе — Бөек Ватан сугышы башланган көн.

1941 елның 22 июнь таңында фашист Германиясе, сугыш игълан итмичә, Советлар Союзына һөҗүм итте, хәрби һәм стратегик объектларны һәм бик күп шәһәрләрне утка тотты, басып алды. 1418 көн һәм төн дәвам иткән, СССР 27 млн-га якын кешесен югалткан, әмма җиңеп чыга алган Бөек Ватан сугышы әнә шулай башлана. Авыр канкойгыч сугышта совет халкы Европа халыкларын фашист коллыгыныннан азат итү һәм Гитлер гаскәрләрен тар-мар итүдә хәлиткеч өлеш кертте.

Бу көнне күп кенә илләрдә дәүләт флагларын төшерелә һәм әлеге сугышны, анда һәлак булучылар искә алына. Бу көнне шәмнәр яндырып, һәйкәл һәм мемориалларга чәчәкләр салып, төрле искә алу чаралары уздырыла, диелә Calend.ru сайтында.

Җиңү бик күп көч сарыф итеп зур югалтулар аша килде. «Татар-информ» элек биргән мәгълүмат буенча, 8 684 400 кеше үтерелгән, яралардан һәм коллыкта үлгән. Санитар югалтулар 18 миллион кеше тәшкил иткән. Сугыш 27 миллион ватандашның гомерен өзгән. Йөзләгән шәһәрләр, меңләгән авыллар, күп кенә предприятиеләр, завод-фабрикалар җир белән тигезләнгән. Күп санлы матди кыйммәтләр юкка чыгарылган. Авыл хуҗалыгына зур зыян китерелгән. Сугыш алып килгән хәсрәтне бәяләү мөмкин түгел.

Ленинградны блокадага алу көннәрендә балалар өлкәннәр белән беррәттән ачлык һәм салкын кичергән. Алар флотта да хезмәт куйган, партизан отрядларында разведчик, фашист концлагерьларында тоткын да булган. Сугыш аларның туганнарын һәм якыннарын, йортларын алган һәм балачакларыннан мәхрүм иткән.

Завод-фабрикаларда, колхоз-совхозларда совет сугышчыларына тыл хезмәтчәннәре ярдәм иткән, алар арасында сугышка киткән ирләрне-угылларны алыштырган картлар, хатын-кызлар, яшүсмерләр булган. Татарстан халкы уртак җиңүгә зур өлеш керткән. 1941-1945 елларда Татарстан Республикасы сәнәгате фронт кирәк-яраклары өчен 500 төрдән артык продукция чыгарган, шул исәптә хәрби самолетлар да.

Бөек Ватан сугышы елларында Татарстаннан фронтка 700 меңнән артык кеше чакырылган, 350 меңнән артык кеше кире әйләнеп кайтмаган. 226 татарстанлыга батырлык күрсәткән өчен Советлар Союзы Герое исеме бирелгән, 48 кеше өч дәрәҗәдәге Дан ордены белән бүләкләнгән, 100 меңнән артык кешегә орденнар һәм медальләр тапшырылган.

 Ватаныбыз иреге һәм мөстәкыйльлеге өчен сугышта һәлак булучыларга мәңгелек дан!

«Татар-Информ»

Җәмгыять

22 июнь — тарихыбызның иң фаҗигале даталарының берсе.

22 июнь - хәтер һәм кайгы көне

1941 елның 22 июне кешелек тарихында иң дәһшәтле сугыш – Бөек Ватан сугышы башланган көн. Быел фашистлар Германиясен тар-мар итүнең 76 еллыгы билгеләп үтелде. Дүрт ел дәвам иткән сугыш Җиңү белән тәмамланса да, сугыш башланган көн илебездә Хәтер һәм кайгы көне буларак ел саен билгеләп үтелә. 1418 көнгә сузылган, бик күп кешеләрнең гомерен өзгән, йөзләгән шәһәр-авылларны җимергән, бәһасез матди зыян салган сугыш халкыбызның туган илгә тугрылыгын, фидакарьлеген бөтен дөньяга күрсәтте.

22 июнь — тарихыбызның иң фаҗигале даталарының берсе. Ул дәһшәтле еллар турындагы хәтер безнең ватандашларыбыз күңелендә мәңгегә сакланыр. Безнең корбаннар саннар белән генә үлчәнми. Сугыш дәһшәтенә карамастан, җиңү яулаган әби-бабаларыбызның батырлыгы, киләчәк буыннарга үрнәк булып тора.

Бу көнне без фашист лагерьларында ятып калган һәм тылда вафат булган сугышчыларны искә алабыз. Үз гомерләре бәрабәренә изге бурыч башкаручыларга, Ватаныбызны саклаучыларга, ирекле киләчәкне тәэмин итүчеләргә, олуг хөрмәткә лаек ветераннарыбыз алдында баш иябез һәм аларның батырлыгы, ныклыгы һәм каһарманлыгы өчен рәхмәт белдерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Оставляйте реакции


К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Көн темасы

Әтнәдә — «Хәтер һәм кайгы көне» (фоторепортаж)

Мөнәсәбәт
Ул көн хәтердән мәңге җуелмас

22 июнь илебез тарихында иң кайгылы көннәрнең берсе. 1941 елның 22 июнендә Бөек Ватан сугышы башланып китә.
Бу көн безгә сугыш кырларында һәлак булганнарны, фашист концлагерьларында газап чиккәннәрне, тылда ачлыктан һәм чарасызлыктан вафат булганнарны искә төшереп тора. 1992 елга кадәр сугыш башланган көн рәсми…

Мөнәсәбәт

Ул көн хәтердән мәңге җуелмас

22 июнь илебез тарихында иң кайгылы көннәрнең берсе. 1941 елның 22 июнендә Бөек Ватан сугышы башланып китә.

Бу көн безгә сугыш кырларында һәлак булганнарны, фашист концлагерьларында газап чиккәннәрне, тылда ачлыктан һәм чарасызлыктан вафат булганнарны искә төшереп тора. 1992 елга кадәр сугыш башланган көн рәсми рәвештә искә алынмады. 1992 елның 13 июлендә Россия федерациясе югары советының карары нигезендә, бу көн Ватан сакчыларын искә алу көне итеп игълан ителде. Ә 1996 елның 8 июнендә кабул ителгән Россия президенты указы нигезендә Хәтер һәм кайгы көне итеп үзгәртелде. Бу көнне илебездә дәүләт флаглары төшерелә, телевидение каналларына һәм радиостанцияләргә программаларына күңел ачу чараларын кертү тыела.

1941 елның 22 июне көнне иртәнге сәгать дүрттә гермен гаскәрләре СССР чикләрен бәреп керә, 5 тулып 30 минутта исә Адольф Гитлер Өченче Рейхның Советлар Союзына каршы сугыш башлавы турында игълан итә. 1418 көн һәм төн дәвам иткән Бөек Ватан сугышы әннә шулай башлана. Совет халкының әлеге сугышка китергән корбаннары кешелек тарихында мәңгегә онытылмаска тиеш. Россия Кораллы көчләр генштабының 1998 елгы статистикасына караганда, сугышта барлыгы 11944100 кеше корбан булган , шул исәптән,6885000 кеше һәлак булган, 4559000 кеше хәбәрсез югалган, пленга төшкән. Советлар Союзы барлыгы 26600000 кешесен югалткан. 13, 7 миллион гади халыкның 7,4 миллионы аңлы рәвештә оккупантлар тарафыннан юк ителгән, 2,2 миллионы Германиядә эш урыннарында вафат булган, 4,1 миллионы оккупациядә ачлыктан үлгән. Сугыш елларында 1710 шәһәр, 70 мең авыл,32 мең завод- фабрика җимерелгән, 98 мең колхоз таланган.

«Хәтер һәм кайгы көне» районыбызда да билгеләп үтелде. Яшьләр эше һәм спорт бүлеге «Хәтер шәме» акциясе кысаларында спорт мәктәбе һәм техникум укучылары белән берлектә техникум янында урнашкан һәйкәлгә чәчәкләр салдылар, шәмнәр яндырып куйдылар. Чарага Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре дә кушылды. Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан игълан ителгән «Завтра была война» акциясе кысаларында бүлек җитәкчесе Ленар Минһаҗев, полиция ветераннары советы рәисе Эдуард Гарипов чыгыш ясап, халкыбызның батырлыгы һәм сугышта күрсәткән героизмы хәтерләрдә мәңге сакланачагын әйттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции


К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

80 ел элек, 1941 елның 22 июнендә Германия гаскәрләре Советлар Союзына басып керә һәм Бөек Ватан сугышы башлана.

Сигез дистә ел вакыт узса да, бу көн халкыбыз хәтерендә мәңге онытылмас хатирә булып яши һәм киләчәктә дә яшәр. 1418 көн һәм төн барган сугыш тулы бер буынның тормышын җимерде – балачагын урлады, үсмер чагын ачлык һәм михнәткә батырды, күтәрә алмаслык авыр хезмәттә газаплады. Миллионнарча гаиләләргә кара кайгы өстәп, аналарны –газиз балаларсыз, хатыннарны –тол, сабыйларны – ятим, илне асыл улларсыз, каһарман кызларсыз калдырды. 22 июнь – илебез тарихын бөтенләй икенче юнәлешкә борган, халыкны ачы күз яшьләренә манчыган көн…

1941 елның 22 июне турында тарихта күп язылган, дистәләрчә кинофильмнар төшерелгән һәм әле дә төшерелә. Әмма бик күп еллар үтсә дә, бәхәсләр, эзләнүләр, архив документларын өйрәнүләр туктап тормый. Тарихчылар һаман да “Сугыш башланган көн алдан билгеле булганмы?”. “Сталин бу хакта белгәнме?” дигән сорауларга җавап эзлиләр. Бу аңлашыла да, тарих битләрендә “ак таплар” җитәрлек әле. Бу юнәлештә журналистларга да, тарихчыларга да эшләргә дә эшләргә.

Башкорт дәүләт университеты доценты Эдуард Шиләев Бөек Җиңү һәм Бөек Ватан сугышына бүгенге көнге билгеләмәсен бирә:

– Сугыш башлануга 80 ел тулды. Канкойгыч һәм аяусыз сугыш 26,6 миллион кешенең гомерен алып китте. РСФСР югалтулары СССРдагы барлык югалтуларның 48 процентын тәшкил итте. Шуларның 13,6 миллионы – басып алынган җирләребездә тыныч халыкны югалту. Алар карательләр, полицайлар кулыннан, шулай ук ачлыктан, суыктан, җәзалардан һәлак була. 2,1 миллион ватандашыбыз чит илгә мәҗбүри эшләргә алып кителеп, сөргендә башларын салды. Бик зур, коточкыч саннар! Шуңа күрә сугыш башланган көнне дә билгеләү Җиңү бәйрәме кебек үк актуаль. Без аларны беркайчан да онытмаска тиешбез. Күпме генә газаплар, кайгылар, югалтулар кичерсә дә, халкыбыз кеше булып кала белде. Бу югалту һәм кайгылардан соң без бер генә немецны да исән калдырмаска мөмкин идек. Әмма без сугышта, яуда көчле һәм куркыныч булсак та, җиңгәннән соң шәфкатьле булып калабыз, хәтта ярдәм итәбез. 2021 елда Бөек Җиңүнең 76 еллыгын билгеләп үттек. Шушы еллар дәвамында берничә буын үсеп җитте. Бүгенге яшьләр ил тормышындагы шул фаҗигале чор турында бернәрсә дә белми дип әйтү дөрес түгелдер. Мин ышаныч белән әйтә алам – ирекле һәм максатчан, лаеклы буын үсә. Алар сугыш тарихын да яхшы беләләр, кемнәрдер күбрәк, кайсылары азрак дәрәҗәдә, әлбәттә. Тарих дәреслекләре сай һәм сыйфатсыз языла диючеләр күбәйде. Әмма дөньяга караш дәреслек аша гына түгел, ә социаль мохит – гаилә, дуслар, милли һәм конфессия үзенчәлекләре, массакүләм мәдәният, гәзит, китаплар, хәтта заманча мәгълүмат технологияләре тәэсирендә дә формалаша бит. Социаль челтәрләрдә Иосиф Сталин һәм Григорий Жуков ролен бәяләгән язмалар да капма-каршылыклы. Элеккеге СССР республикалары, БДБ илләренең мәктәп дәреслекләрендә дә сугыш вакыйгаларының төрле аңлатмалары искә алына. 20 ел элек тә әле Германияне җиңү СССРның барлык халыклары казанышы итеп күрсәтелә иде. Бүген инде бөтенләй икенче картина күрәбез. БДБ илләре үзләренең милли үзенчәлекләрен раслау өчен сугыш тарихын кулланалар. Мисал өчен Рейхстаг өстенә Җиңү байрагын кем күтәргәне хакында бәхәс тынмый. Русия дәреслеләрендә болар – Михаил Егоров һәм Мелитон Кантария, Казахстан дәреслекләрендә – Рәхимҗон Кашкарбаев һәм Григорий Булатов, Әзербайҗанда – лейтенант Алекпер Меджидов төркеме. Балтыйк буе илләре һәм Грузия тагын да уздырдылар һәм нацизмны җиңүдә СССРның хәлиткеч ролен тулысынча кире кагалар. Алар, Кызыл армиянең 1944 елдан соң яулаган хәрби җиңүләрен агрессия, басып алу дип саныйлар. Әгәр дә сугыш вакытында ватандашлар булып, иңгә-иң яу яланында көрәшкән күршеләребез шундый фикер йөртә икән, Көнбатыш илләре турында әйтеп торасы да юк –ди билгеле тарихчы Эдуард Шиләев.

Тарихны яңадан язып, киләсе буын бу җиңүне кем алып килгәнен белмәсен өчен тырышалар. Бу очракта ярый әле тарихи чыганаклар, документаль фильмнар, архив материаллары һәм шушы сугышта катнашкан батыр ветераннарыбызның хатирәләре бар дип куанырга кала. Күптән түгел Дәүләт архивы немец нацистларының сугыш елларындагы вәхшилеген фаш иткән моңа кадәр киң җәмәгатьчелеккә күрсәтелмәгән документларын һәм фотоларын күрсәтте. Бүген аларны теләгән һәр кешенең, ачык чыганаклардан карау мөмкинлеге бар. Әмма җәзалауларны тасвирлаган фотосурәтләрне психикасы бик тотрыклы кеше генә карап чыга аладыр. Архив материалларын тәкъдим иткәндә Русиянең тышкы разведка хезмәте директоры Сергей Нарышкин түбәндәгеләрне бәян итте:

– Бүген фашист ярдәмчеләре булып йөрүчеләрне герой итеп күрсәтү башка сыймаслык хәл. Мондый караш һәм тарихны бозып күрсәтергә тырышуның фашизмның яңадан баш күтәрүенә китерәчәген бөтенләй аңламыйлар кебек. Кызганычка каршы, алар, фашизм баш күтәрсә, аны туктатуы авыр булачагын да истән чыгаралар. Хәтта кайвакыт Кызыл армиянең Көнчыгыш Европа илләрен азат итәргә килүен Гитлер гаскәрләренең басып керүе белән тиңлиләр. Әмма бу тарихны белмәү, томаналык һәм үзгәртеп күрсәтергә теләү генә түгел, ә ачыктан-ачык алдашу, көчләп ялган фикер тарату булып тора. Архив материаллары дөрес тарихны ачып сала. Мәсәлән, Германия вермахтының 1941 елның 6 июлендә дөнья күргән приказында мондый юллар бар: “Большевизм белән көрәшкәндә бернинди халыкара кануннарга игътибар итмәскә, гуманизм дигән төшенчәне онытырга”, – дип язылган. Ә Советлар Союзы Башкомандующиеның 1945 елның 19 гыйнварындагы приказында “Германия гражданнарына карата бернинди көч кулланмаска, гади халыкны җәберләүчеләр үлем җәзасына тарттырылачак”, – дигән сүзләр бар. Ә безнең гади халыкны җәзалап, җәберләп, үтереп йөргән фашист солдатлары герой дәрәҗәсенә күтәрелде. Шулай булгач, фашист солдаты белән Совет армиясе хәрбиен чагыштырып буламы соң? Шушы ике документтан да кемнең золым һәм кайгы, ә кемнең азатлык алып килгәнлеге ачык күренеп тора. Шушы кадәр документлар, меңләгән фотолар була торып та, Европа илләре тарихи чыганакларны күрмәмешкә салыша. Көнчыгыш һәм Көнбатыш Европа илләре сәясәтенең елдан-ел безгә каршы була баруына да күнегеп барабыз шикелле. Ә менә бердәм Совет халкы булып Бөек Ватан сугышында кешелек дөньясының иң явыз дошманы – Гитлерчы Германияне җиңүчеләр беркайчан да онытылмас кебек иде. Үзгәртеп кору башлангач, иңгә-иң көрәшкән союздаш республикаларда да кайберәүләр Бөек Җиңүнең дәрәҗәсенә шик тудырырга маташтылар, аның тарихи әһәмиятен йомып калдырырга, һич югында бозып күрсәтергә теләделәр. Кайбер тугандаш дип йөрткән республикалар җирендә, бигрәк тә Балтыйк буе илләрендә, СССРга гына түгел, бик күп Европа илләренә азатлык алып килгән батыр Совет солдатларына яла ягарга тырыштылар.

Бу йогышлы чир соңгы елларда Украина дәүләте сәясәтендә дә зур урын ала. Фашист ялчылары булып йөргән полицайлар бүген килеп Украина дәүләтенең милли геройларына әйләнеп бетеп бара. Польша җитәкчелегенең безнең илне фашист Германииясенә тиңләп, илбасарлар дип атавы бөтенләй аптырата. Соң, икенче бөтендөнья сугышы 1939 елның 1 сентябрендә Германиянең Польшага басып керүеннән башланган бит. Моны белмәгән кеше сирәктер. Янәсе Совет солдаты аларны азат итмәгән, киресенчә, оккупацияләгән. Аптырарсың, Польша дәүләте һәм гади халкы үзе дә фашизм афәтеннән шулай ук зур зыян күргән бит. Безнең солдатлар белән бергә фашизмга каршы көрәшкән өлкән яшьтәге поляк солдатларының да кайберләре исән бит әле. Ил җитәкчелегенә килгән яшь чиновниклар арасында аларның туганнары да бар. Русиягә начарлык эшләр өчен генә тарихны үзгәртергә кирәкмәс иде. Совет гаскәрләре Польшаны азат иткәндә 600 мең! солдатын югалта. Моны ничек онытырга, яки күрмәмешкә салышырга була? Поляк сәясәтчеләре, АКШ ярдәм итмәсә, СССР җиңелгән булыр иде дип кабатларга ярата. Әйе, ул чорда Америкадан ярдәм килә. 1941 елның 22 июненнән башлап АКШ СССРны ленд-лиз программасына кертә, ягъни кораллар, азык-төлек, чималлар, техника һәм башка кирәк-ярак бурычка бирелә. Гомумән алганда, ленд-лиз нигезендә СССРга 11 миллиард долларлык ярдәм күрсәтелә. Ярдәмнең бушлай булмавын гына онытып җибәрәләр бу сәясәтечеләр. Безнең ил барлык ярдәм өчен кәгазь акчалар белән түгел, ә чиста алтын белән хисаплаша. Үткән 80 ел эчендә бу алтынның дистә тапкырлар кыйммәтләнгәнен дә онытмасыннар иде алар. Алай гына да түгел, халкыбыз төзәлмәслек йөрәк яралары, сугыш урлаган балачак, яшьләрнең тормышка ашмый калган хыяллары, ачлык, ялангачлык һәм ачы күз яшьләре белән түләде.

Боларны онытып буламы соң? Бөек Ватан сугышы башланган көн тагын бер мәртәбә тынычлык һәм иминлек кадерен белергә тиешлегебез турында искәртеп тора. Имин булсын, дөньялар!

Бүген 22 июнь – Хәтер һәм кайгы көне. 1941 елда элек кешелек тарихында иң дәһшәтле сугыш – Бөек Ватан сугышы башланган көн. Тагын ике көннән – 24 нче июньдә Мәскәүдә Җиңү парады була. Ә башкалыбызның Ирек мәйданында Казан гарнизоны гаскәрләре, шулай ук тарихи һәм заманча хәрби техника йөреше узачак. Дүрт ел дәвам иткән сугыш Җиңү белән тәмамланса да, сугыш башланган көн илебездә Хәтер һәм кайгы көне буларак ел саен билгеләп үтелә.  1418 көнгә сузылган, бик күп кешеләрнең гомерен өзгән, йөзләгән шәһәр-авылларны җимергән, бәһасез матди зыян салган сугыш халкыбызның туган илгә тугрылыгын, фидакарьлеген бөтен дөньяга күрсәтте. Бер илнең дә шул кадәр зур сынауларга дучар ителгәне юк иде.

Татарстаннан Бөек Ватан сугышында 700 мең, ягьни һәр дүртенче кеше фронтка китә. 350 мең кеше яу кырларында мәңгелеккә башын сала. Безнең 200 якташыбыз каһарманлыклары өчен Бөек Ватан сугышы Герое исеменә лаек була. Советлар Союзы Геройлары Муса Җәлил, Петр Гаврилов, Михаил Девятаев, Мәгубә Сыртланова, Газинур Гафиятуллин, Гани Сафиуллин кебек атаклы каһарманнар – безнең горурлыгыбыз. Бүгенге көндә Татарстанда Советлар Союзы Герое исемен йөртүче бер Борис Кузнецов кына исән.

Сугыш елларында Татарстанга башка төбәкләрдән 70ләп зур сәнәгать предприятиесе күчерелә, безнең җирлектә 600 төрле хәрби кирәк-яраклар җитештерелә, ул вакытта чыккан һәр алтынчы очкыч Казанда ясалган.

Хәтер һәм кайгы көнендә илебезгә азатлык, имин, тыныч тормыш яулап биргән каһарманнар истәлегенә һәйкәлләргә чәчәкләр салына. Батырлар данына багышланган күптөрле онлайн чаралар да узачак.

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Центральный образ сценария
  • Хэллоуин это американский праздник или российский
  • Хэтер коне сценарий татарча
  • Цвет праздника психология
  • Центральная азия геополитика безопасность сценарии развития