Кэжэ белэн сарык экияте сценарий

"Кәҗә белән Сарык " әкияте

Тукай әкиятләрен сәхнәдә уйныйбыз: Кәҗә белән Сарык әкияте

Катнашалар: әби, бабай, Кәҗә, Сарык, Бала, Күбәләкләр(3 — 5), Өлкән Бүре, Яшь Бүре, Бала Бүре.

1 нче күренеш.

Бик кәефсез генә әби белән бабай керә. Әби елый, бабай йөренә.

Бабай (әби янына килеп):

  • Хатын, киреләнмә. Еллар бик авыр тора. Бер шырпы салам калмады. Арпа-бодайны әйтәсе дә юк…

Кара монда, хатын!

Үзең яхшы беләсең бит печән хакын.

Китсен бездән Кәҗә белән Сарык,

Ашап ята бушка гына алар азык.

Әби (еламсырап): 

  • Ничек кызганмый чыгарып җибәрәсең аларны?! Тормышыбызны түгәрәкләп, көннәребезне яктыртып торалар бит алар. Үзләрен чыгарып җибәрсәк, яшәүнең бер кызыгы да калмый.

Бабай:

  • И хатын, хатын… Кара үзеңә, әзрәк булса да ял итәрсең. Шулар артыннан йөреп, аяктан каласың бит.

Әби:

  • Кит, карт җүләр, карт җүләр! Хәрәкәттә – бәрәкәт. Шул Кәҗә белән Сарык кына йөртә мине. Алар булмаса, тик ятып, аяксыз калам мин.

Әкрен генә, башларын иеп, Кәҗә белән Сарык керә.

Кәҗә (әби янына килеп):

  • Микикики, микикики…Әби…Бабай…Ашыйсым килә… Бер уч печән генә… Салам да ярый… Өч бөртек кенә арпа… Үләм, үләм… (сузылып ята)

Сарык:

  • Башым әйләнә, ашыйсым килә, әби, ба-ба-а-а-й…(егыла)

Әби (нишләргә дә белмичә, әле берсен, әле икенчесен килеп торгызмакчы була. Икесенең уртасына утыра, бабайга пышылдап) : 

  • Карткаем, әзрәк булса да ашыйсы килүләрен онытып торырлар. Ачлык читкәрәк китәр. Бир әле яраткан әкиятләрен (Бабай Г.Тукайның “Шүрәле”әкиятен бирә). Хәзер… Хәзер әзрәк йоклап алырсыз (Көйләп кенә укый башлый).

Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл – Кырлай диләр;

Җырлаганда көй өчен “тавыклары җырлай” диләр.

Гәрчә анда тугъмасам да, мин бераз торган идем,

Җирне әз-мәз тырмалап чәчкән идем, урган идем.

Ул авылның, — һич онытмыйм, — һәр ягы урман иде,

Ул болын, яшел үләннәр хәтфәдән юрган иде.

Кәҗә (елап җибәрә):

  • Э-э-э-э, яшел үлән ашыйсым килә. Яшел үлә-ә-ә-н.

Сарык:

  • Минем дә… Башым әйләнә…

Бабай:

  • И, таптың укыр җирен. Кирәк бит! Үртәгән кебек, ямь-яшел үлән турында укып утырасың!

Әби:

  • Карткаем, ярар, ярар! Кәҗә белән Сарыкны болай ач тотып булмас. Чыгарып җибәрик булмаса (сарык белән кәҗәне кочаклап). Барыгыз сез Кырлай урманына. Бик хозур анда! Рәт-рәт тора гаскәр кеби чыршы, нарат! Ылыс, күркә җыеп ашарсыз.

Бабай:

  • Карагыз, сак булыгыз! Бу кап-кара урманда һәр ерткыч та бар;

Юк түгел аю, бүре, төлке-җиһан корткыч та бар.

Әби:

  • Бик куе булганга, монда җен-пәриләр бар диләр;

Төрле албасты, убырлар, шүрәлеләр бар диләр.

Әби Кәҗәгә төенчек бирә. Бабай Сарыкка капчык тоттыра. Елашып саубуллашалар.

2 нче күренеш

Урман күренеше. Кошлар сайрый. Кәҗә белән Сарык юл буйлап баралар.

Сарык:

-Ардым мин Кәҗә дус.

Кәҗә:

-Мин дә ардым. Кая барганыбызда белмибез, барабыз да барабыз.

Сарык:

-Чү!  Ниндидер  тавыш ишетелә?

Күбәләк җыры яңгырый. Күбәләкләр очып чыгалар. Бииләр. Кыз чыга, күбәләкләрнең биегәнен  карап тора.

“Бала белән күбәләк” шигыре.

Бала: Әйт әле, күбәләк,

Сөйләшик бергәләп:

Бу кадәр күп очып,

Армыйсың син ничек?

Ничек соң тормышың?

Ничек көн күрмешең?

Сөйләп бирче тезеп,

Табаламсың ризык?

 Күбәләк: Мин торам кырларда,

Болында, урманда.

Уйныймын, очамын,

Якты көн булганда.

Иркәли һәм сөя

Кояшның яктысы;

Аш буладыр миңа

Чәчәкләр хуш исе.

Тик гомрем бик кыска:

Бары бер көн генә,-

Бул яхшы, рәнҗетмә

Һәм тимә син миңа.

Кыз: Юк, юк тимим мин сезгә.

 “Күбәләкләр” очып кереп китәләр.

 Җил улый. Кәҗә белән Сарык керә. Сөйләшә-сөйләшә баралар.

Кәҗә:

-И-и-и, рәхәт тә сон күбәләкләргә!

Сарык:

-Нишләп без дә күбәләк булмаган икән!?

Юлда бүре башы ята.

Сарык (бүре башын күреп, Кәҗә артына кача): 

  • Сакалбай, нәрсә ул?! Җенме? Пәриме? Әби белән бабай әйткән иде аны… Куркам. Әнә, әнә безгә туп-туры карап тора. Селкенә дә… Әллә килә инде!

Кәҗә:

  • И аңгыра Сарык, аңгыра Сарык! Баш бит ул! Баш гәүдәсез ничек хәрәкәтләнсен?! Аягы да юк ич аның!

Сарык:

Анысы шулай (уйланып). Ә әби укый торган китапта Кисекбаш тәгәри дә, сөйләшә дә, елый да…

Кәҗә (баш янына әкрен генә килә, курка-курка гына баш тирәли йөри, шатлыгыннан кычкырып җибәрә):

  • Баш бит бу! Бүре башы! Гәүдәсе дә, аягы да юк! Үлгән бу, үлгән! (шулай да курка)

Сарык абзый, син көчлерәк

Син тот башны, син сал капчыкка.

Сарык:

  • Син, Сакалбай, гайрәтлерәк

Сал башны капчыкка тизрәк.

Кәҗә:

  • Әйдә, болай итик: син-бер колагыннан, мин бер колагыннан тотыйк та салыйк капчыкка. Бер..Ике…Өч! (бүре башын капчыкка салып бәйләп куялар)

Сарык:

  • Инде кич тә җитә. Бу баш та куркыныч. Кай якларга юл тотарга, кайда ятып йокларга?

Кәҗә:

  • И Сарык абзый, ничек йоклыйсың?! Ашыйсы килә. Бу башны да ашап булмый, нигә без ит ашамыйбыз икән? (тирә-ягына карана) Сарык абзый, кара, кара, урман буенда ут күренә түгелме соң?! Барыйк шунда, учак янында җылыныйк, ашарга берәр нәрсә табылмасмы?

Сарык (бик риза булмыйча) :

  • Әйдә, иптәш, ярар, барсак барыйк инде. Ут янында булсак, Бүреләр дә килмәс (капчыкны өстерәп алып чыгып китәләр).

3 нче күренеш

Учак каршына ике Бүре утырган, берсе казан тирәсендә кайнаша. Кәҗә белән Сарык керә. Бүреләрне күргәч, курыкканнарын сиздермәскә тырышалар.

Кәҗә:

  • Исәнмесез, дуслар, Бүре әфәнделәр!

Сарык:

  • Туганнар, дуслар, исәнмесез!

Бүреләр, куанышып, Сарык белән Кәҗәне әйләндереп алалар

Өлкән Бүре:

  • Менә шәп! Боткабыз бөтенләй итсез иде, болай булгач, итле дә булдык! Үз аяклары белән казанга керәләр бит! Китерегез миңа иң үткен пычагымны!

Яшь бүре (Сарыкны әйләнеп чыгып) :

  • Ай-яй, туны да туны! Үзе йомшак, үзе бөдрә! Моннан миңа менә дигән тун чыга!

Бала Бүре (Кәҗәнең мөгезенә килеп тотына):

  • Мөгезе! Әти, мин аның мөгезләрен үземнең самокатка куячакмын! Тизрәк алып бирегез миңа мөгезләрен! Тизрәк!

Өлкән бүре:

  • Без аларны хәзер! (Кәҗәгә килеп ябыша)

Кәҗә:

  • Туктагыз! Ашыкмагыз! Безне ашарга өлгерерсез. Кайгырмагыз, бездә ит күп:

Ул ит берлән һәркайсыбыз булырбыз тук!

Ни карыйсыз? Тиз бул әле, тиз бул, Сарык!

Капчыктагы Бүре башын китер алып!

Сарык тиз генә капчыктагы Бүре башын алып килә. Моны күреп, Өлкән Бүре читкә тайпыла.

Кәҗә:

  • Микикики! Микикики!

Капчыктагы Бүре башы бит уники!

Ах, уңмаган, җүләр Сарык, надан Сарык,

Моннан зуррак Бүре башын китер табып!

Сарык капчыктан “икенче” башны Өлкән Бүре каршына китереп куя

Өлкән Бүре (курка калып):

  • Туктагыз, мин тиз генә су китерим, суы бик аз, безнең ботка пешәр коры (чыгып чаба).

Яшь Бүре:

  • Тукта, тукта, мин дә барам. Таудан менә алмассың, үзем генә китерим суны! (артыннан чыгып чаба)

Бала Бүре:

  • Ә мин?! Сөзеп үтерәләр бит мине болар! Көтегез! (кача) 

Кәҗә (шатланып):

  • Менә, Сарык абзый, тапкырлык белән хәйлә Бүреләрне дә  куркыта икән. Болай булгач, бу Бүре башын үзебездән калдырмыйк инде.

Сарык:

  • Сакалбай, мөгезең дә шәп! Акылың да бар! Синең белән юлга чыксаң да була икән!

Кәҗә:

  • Сарык абзый, син үзең дә бик тиз эләктереп алдың. Капчыкта Бүре башы уникеме? (көлә) Әйдә, рәхәтләнеп ашап алыйк. Ял итәрбез. Хәзер Бүреләр бу якка борылып та карамыйлар инде.

Сарык (читтә яткан капчыкны ачып):

  • Сакалбай! Сакалбай! Бер капчык ярма! Менә байлык! (сикергәли)

Кәҗә (исе китеп):

  • Менә табыш! Әллә әби белән бабай янына кайтабызмы? Ботканы да алсак, безгә күпмегә җитә ул. Аннан, җәйгә дә күп калмый.

Сарык:

  • И Сакалбай, мин аларны сагынып та өлгергән идем инде. Әйдә, сөендерик үзләрен, таң атканчы кайтып та җитәрбез. Хәзер, нигәдер, караңгысы да, урманы да куркыныч түгел. Кайтыйк, ботканы да бергәләп, өйдә ашарбыз.

Кәҗә:

  • Кузгалыйк. И, сөенер инде әби. Бигрәк елап калды бит. Капчыкларны өстерәп, казанны күтәреп чыгып китәләр.

Габдулла Тукай

Кәҗә
белән Сарык» хикәясен сәхнәләштерү

   Автор:

Борын заман бер Ир белән Хатын торган,
Тормышлары шактый гына фәкыйрь булган;

Автор:

Асраганнар бер Кәҗә берлә бер Сарык, —
Болар булган берсеннән дә берсе арык.

Бабай:

 «Әй, карчык! —
Син бик яхшы беләсең бит печән хакын, —
Китсен бездән чыгып Кәҗә белән Сарык,
Ашап ята бушка гына алар азык».

Әби:

 « Ярар, бабай, ярар, ярар, ярар, ярар,
Кәҗә белән Сарык хәзер китсен бездән,
Аларны соң асрап торып ни файда бар?»

Автор:

Нишли инде мескин Кәҗә белән Сарык?
Булмый хуҗа кушканына каршы барып.

Автор:

Икесенә бер зур гына капчык тегеп,
Китте болар кырга таба сәфәр чыгып.

Автор:

Китте болар. Бара, һаман бара, бара, —
Күренмидер күзләренә ак һәм кара.

Автор:


Бара болар. Күпме баргач, Алла белә,
Юл өстендә үлгән Бүре башын таба.

Автор:

Курка башны кузгатырга Кәҗә-куркак,
Күптән инде куркаклыкка Сарык уртак, —

Сарык:
«Син тот, мин тот!»

Кәҗә:

«Син тот, мин тот!»

Кәҗә:

«Сарык абзый, син көчлерәк».


Сарык :

«Син, сакалбай, гайрәтлерәк».

Кәҗә:

Башны икәү тотып ике колагыннан,

Салыйк , әйдә сарык, тот бу ягыннан.

Автор:

Бара болар. Тукталмастан һаман бара.

Автор:

Күрә болар: ерак түгел бер ут яна.

Сарык:

«Әйдә, Кәҗә, куныйк бүген шунда барып.

Ут янына бүреләр дә килалмаслар,

Кәҗә :
«Әйдә, иптәш, ярар, барсак барыйк инде».

Ут янына бүреләр дә килалмаслар,

Автор:

Кәҗә, Сарык ут янына якын барса,
Мескиннәрнең күз алдында менә нәрсә:

Автор:

Өч-дүрт Бүре утырганнар каршы утка,
Тыршып-тыршып пешермәктә алар ботка.

Кәҗә:

«Исәнмесез, дустлар,

Сарык:

Бүре әфәнделәр!»

Бүре:
«Ашыйбыз, бу икәвен тотабыз да,

Бүре:
Менә ничек ит таптык без боткабызга!»

Кәҗә :

«Кайгырмагыз, бездә ит күп;
Ул ит берлән һәркайсыбыз булырбыз тук!
Ни карыйсың? Тиз бул әле, тиз бул, Сарык!
Капчыктагы Бүре башын китер алып!»

(Сарык шунда капчыктагы башны ала)

Кәҗә :

«Микикики! микикики!
Капчыктагы Бүре башы бит уники!
Ах, уңмаган, җүләр Сарык, надан Сарык,
Моннан зуррак Бүре башын китер табып!»

Сарык та тиз аңлап ала бу алдашны,
Капчыктан ул алып килә шул ук башны.

Өч-дүрт Бүре чынлап инде куркыштылар,
Бер-берсенә күзләрене йөртештеләр.

Түгел хәзер Бүреләргә ашау кайгы,
Тиз-тиз генә бу урынны ташлау кайгы.

Бүре:

Ничек качыйк? Ничек табыйк качу юлын?

Өлкән Бүре:(торып әйтә)

«Туктагыз,  мин тиз генә су китерим,
Суы бик аз, безнең ботка пешәр коры».

Шулай итеп, Өлкән Бүре суга китә.

Бүре:

«Туктагыз, мин эзләп кайтыйм ул бүрене»

Автор:

Мәгълүм инде, бу Бүре дә кача шулай,
Хәйлә берлән качарга юл ача шулай.

Автор:


Кайтмый бу да, әллә ничә сәгать үтә,
Мәҗлес халкы көтә һаман, көтә, көтә.

Автор:

Өч-дүрт Бүре берсе соңра кача берсе,
Өченчесе, аннан соңра дүртенчесе.

Автор:

Болар качкач, Кәҗә белән безнең Сарык
Китә инде рәхәтләнеп, ирек алып.

Автор:

Утыралар аяк бөкләп каршы утка,
Болар инде тәмләп кенә ашый ботка.

Автор:

Ашап туеп, рәхәт кенә, тыныч кына
Кәҗә, Сарык бу төннәрен шунда куна.

Автор:

Иртә берлән иртүк торып, таң аткач ук, —
Кулларында Бүре башы салган капчык, —

Автор:

Тагын болар урман буйлап сәфәр итте.

Автор:

Нәрсә языйм?.. Хикәям дә шунда бетте. 

Этнэ районы Кушэр балалар бакчасы.

Тема: « Кэжэ белэн Сарыкнын мажаралы сэяхэте»

(Курчак театры белэн театральлэштерелгэн тамаша)

Тозеде: I кв категорияле

тэрбияче Сафарова Р.Ф.

2012, март.

Максат: 1. Балаларнын Г.Тукай эсэрлэре белэн кызыксынуларын арттыру.

  1.     2. Сэнгатьле сойлэм кунекмэлэрен, ижади сэлэтлэрен устеру.
  2.      3. Кешелеклелек, ярдэмчелек, булышучанлык сыйфатлары тэрбиялэу.

Жихаз: Кулдан эзерлэнгэн курчаклар, персонажларга киемнэр; су буе, урман куренеше, авыл куренеше  очен жихаз;

Компьютерда табигать  хэм хайван тавышлары;  

Жырлар очен койлэр.  (Авыл куренеше: ойлэр, чишмэ. Ширма артында эби, бабай, кэжэ, сарык курчаклары).

Алып баручы: Борын заман бер ир белэн хатын торган.

Тормышлары шактый гына фэкыйрь булган.

Асраганнар бер Кэжэ берлэ бер Сарык,

Болар булган берсеннэн – берсе арык.

Эйтэ беркон ире:

Кара монда, хатын!

Узен яхшы белэсен бит печэн хакын.

Китсен бездэн чыгып Кэжэ белэн Сарык

Ашап ята бушка гына алар азык.

А.б: Хатын кунде, диде:

Ирем, ярар, ярар

Бу икене кумаклыкка булсын карар,

Кэжэ белэн Сарык хэзер китсен бездэн

Аларны сон асрап торып ни файда бар?

(Кэжэ сарык тавышлары)

А.б: Нишли инде мескен Кэжэ белэн Сарык

Булмый хужа кушканына каршы барып

Икесенэ бер зур гына капчык тегеп

Ките болар кырга таба сэфэр чыгып.

(Ширма артыннан Кэжэ белэнСарык булып балалар чыга.

Кэжэ: Хуш инде, туган авыл!

Сарык: Сау булл, туган йорт!

(Кэжэ белэн Сарык  «Туган авыл» Г. Тукай сузлэре жырын башкаралар)

К: Инде кая барабыз, Сарык?

С: Эйдэ, Кэжэ, менэ шушы сукмак буйлап алга атлыйк.

(Су тавышы. Су буе куренеше)

А.б: Кэжэ, Сарык сукмак буйлап сэфэр итте.

Китте болар (2) китте, ките.

Бара торгач бер кон утте, бер тон утте-

Менэ болар су буена килеп житте.

С: Эйдэ, Кэжэ, су буенда тукталыйк

Бераз гына яшел улэн капкалыйк. (Кэжэ Сарык улэн ашаган рэвеш китереп утыралар).

Ширмада елга куренеше.Тарак тоткан  малай курчак куренэ.

Малай:  (Г. Тукайнын « Су анасы» шигыреннэн озек  сойли)

Ник алдым инде бу алтын таракны?

Эй шушында ташлап калдырыйм эле. (Таракны ташлый. Тарак Кэжэ каршына килеп тошэ)

К: Тукта, Сарык, монда нидер ялтырый.

Тотыйм дисэм, хэттэ  кулым калтырый.

Тарак бит бу алтын тарак.

Нинди матур, туеп булмый ана карап.

С: Эйе, тарагы бик шэп куренэ. Кем югалтты икэн сон аны?

Капчыгыбызга салып торыйк, бер кирэге чыгар.

(Таракны капчыкка салалар)

 К: Чу,Сарык, кемдер елый тугелме? (Елаган тавыш ишетелэ) 

(Кэжэ Сарык ширма артын кереп китэлэр. Ширмада су анасы, кэжэ сарык курчаклары.

Су анасы: Качма! Качма! Тукта! Тукта, и карак!

Ник аласын син анны, ул бит минем алтын тарак.

Инде мин чэчемне нэрсэ белэн тарармын сон?

Алтын тарагым булмагач ефэк кебек чэчлэрем чуалып бетте бит.

К: Су анасы, ни булды?

С: Ник елыйсын?

Су анасы: Ничек инде еламаска?

Бер юньсез малай тарагымны урлап качты бит.

С: Бу синен тарагын тугелме? Без аны су буеннан таптык.

Су анасы: Эйе, менэ бит ул минем алтын тарагым. Рэхмэт сезгэ. Э сез нишлэп йорисез?

К: Без узебезгэ торырга урын эзлэп йорибез.

Су анасы: Калыгыз миндэ. Минем су тобендэ бер дигэн оем бар.

К: Юк, без су тобендэ яши алмабыз шул. Китик инде без. Сау бул, Су анасы.

Су анасы: Сау булыгыз. Хэерле юл сезгэ!

(Кэжэ Сарык булып киенгэн балалар ширма артыннан чыга. Алда урман куренеше. Агач шаулаган, кош сайраган тавышлар ишетелэ).

А.б: Китте болар. Баралар Кырлайга таба.

Бара торгач житте болар карурманга.

Шунда Сарык кулэгэгэ кереп ава

хэм  шэп кенэ бер балта ул табып ала.

С: Монда кемдер узенен балтасын ташлап калдырган, алыйк эле.

К: Нигэ безгэ балта

Каян тапсан, шунда ташла.

С: Юк, Кэжэ, ташламыйк.

Капчыгыбызга салыйк. (Балтаны капчыкка салалар)

К: Кырлай ягынын табигате бигрэк матур.

Урманында кып-кызыл кура жилэк тэ, жир жилэк,

Куз ачып йомганчы, hичшиксез, жыярсын бер чилэк.

(Куркыныч тавышлар ишетелэ)

С: Тукта, чу! Ямьсез тавышлы

Эллэ нэрсэ кычкыра…

Нэрсэ бу? Качкынмы? Женме?

Я орэкме? Нэрсэ бу?

(Шурэлене куреп Кэжэ Сарык куркып кочаклашалар)

К.С: Шурэле?!  (Ширма артына кереп китэлэр).

(Ширмада шурэле, Кэжэ, Сарык курчаклары)

Шурэле: Син бераз кызган мине, коткарчы, и адэм генэм.

Моннан ары узенэ, углынга, нэселенэ тимэм.

Башкалардан да тидертмэм, ул минем дустым диеп;

Анар урманда йорергэ мин узем куштым, диеп.

Бик авырта кулларым, дустым, жибэр, зинхар жибэр.

Шурэлене рэнжетудэн нэрсэ бар сина ни бар?

Кысты харап итте  явыз Былтыр мине

Ах, улэм бит, бу бэладэн кем килеп йолкыр мине?

А.б: Кэжэ белэн Сарык

Тиз анладылар хэлне

Ярыкка бармакларын

Кыстырган бит Шурэле

Шурэле: Курыкмагыз сез миннэн

Усал тугел лэ мин.

 Кытыклыйсым килсэ дэ

Тузэм бугенгэ мин.

К: Сарык, китер тизрэк теге балтаны

Коткарыйк Шурэленен бармагын. ( Бармакны ярыктан чыгаралар)

Шурэле: Рэхмэт сезгэ, Кэжэ белэн Сарык.

Мина бик тэ ярдэм иттегез.

Урманымда кунак булып китегез

Жилэк-жимешлэрдэн авыз итегез!

Ярдэмем кирэк булса, рэхим итегез!

С: Бераз ял итеп алу комачауламас иде.

(Урман аланы куренеше К бн С булып киенгэн балалар аланда ял итэлэр. Кубэлэк булып киенгэн бала йогереп чыга, анын артыннан малай куа. )

Кубэлэк: Коткарыгыз!  Коткарыгыз!

К: Ник син кубэлэкне рэнжетэсен?

Алар болай да бик аз яшилэр.

Ышанмасан, узеннэн сора.

«Бала белэн Кубэлэк» жыры башкарыла. Г. Тукай сузлэре. Малай белэн Кубэлэк булып киенгэн бала жырлый.

Малай:Эйдэ, Кубэлэк, дуслашыйк. Мин сезгэ башка тимэм. Башкалардан да тидертмэм.

Кубэлэк: Эйдэ дуслашабыз.

Рэхмэт сезгэ Кэжэ белэн Сарык. ( Малай белэн Кубэлэк чыгып китэ.)

C: Кемгэдер ярдэм итэ алу ничек рэхэт, эйеме Кэжэ?

К: Элбэттэ шулай, Сарык. Без синен белэн алай ук кирэксез тугел икэнбез эле.

С: Эйдэ юлыбызны дэвам итик. Бэлки, тагын берэрсенэ ярдэмебез тияр.

(Ширма артыны кереп еитэлэр, ширмада Куян, Кэжэ Сарык  курчаклары).

А.б: Шулай бара – барганда 

Юлыкты алар Куянга.

Куян мескен елый иде

Узе нидер  уйлый иде.

К.С: Эй, Куян, куркак Куян, йомшак Куян

Монланасын нинди хэсрэт , кайгыдан?

Куян: «Бичара куян» шигырен сойли.

К: Куян, без сина берэр ничек ярдэм итэ алабызмы?

Куян: Мин уземнен дусларымны очратсам да бик бэхетле булыр идем

Чонки мин япа-ялгыз.

С: Нишлибез, Кэжэ. Эллэ ярдэмгэ Шурэлене чакырабызмы?

К.С: Шурэле!Шурэле!

(Шурэле курчагы  чыга)

Шурэле: Ни булды, дусларым?

С: Шурэле, син бу бичара куянга дусларын табарга ярдэм итмэссен микэн? Чонки ул ялгыз калган.

Шурэле: Бик телэп, минем урманымда куяннар бик куп. Эйдэ, куян, мин сине алар янына алып барам.

Куян: Сезнен барыгызга да рэхмэт. Киттек, Шурэле.

К.С: Сау булыгыз дуслар. (Эт оргэн, Сыер могрэгэн тавышлар ишетелэ.)

К: Эт оргэн, Сыер могрэгэн тавышлар ишетелэ.

Берэр авылга якынлашабыз ахыры.

С: Эйе шул.

А.б: Бара болар, бар , бара, хаман бара

Инде Кырлай урманы да артта кала

 Килеп чыга Кэжэ, Сарык бер авылга

Урам буйлап болар атлый алга таба

(Ширма артыннан чыгалар. Авыл куренеше. Капка тобендэ Гали белэн Акбай. Алар «Кызклы шэкерт» шигырен сойлилэр)

К.С: Исэнмесез?

Гали: Исэнмесез, Кэжэ, Сарык. Таныш булыйк, мин Гали булам, э бу минем дустым  Акбай.

Э сез нишлэп йорисез?

С: Без бик ераклардан килдек.

Бик куп жирлэр курдек.

К: Йори-йори арып бетте аяклар да,

 Тузып бетте инде  безнен тояклар да.

С: Безнен торыр урыныбыз юк, бэлки сездэ безгэ урын табылыр.

Гали: Мин хайваннарны бик яратам.

Рэхим итегез, бездэ яшэгез.

К.С: Рэхмэт сина, Гали. (Кэжэ ой тэрэзэсеннэн карап тора, Гали аларга печэн ашата) 

Акбай «Гали белэн Кэжэ» шигырен сойли.

А.б: Яши калды Кэжэ Сарык Галилэрдэ.

Тату гына гомер итте  алар бергэ.

Курмэделэр мохтажлыкны алар бер дэ.

Гали кондэ печэн белэн кунак итте 

Нэрсэ сойлим, экиятем дэ шунда бетте.

.



Внеклассное мероприятие «Кәҗә белән Сарыкның маҗаралы сәяхәте»

Әстерхән өлкәсе Идел буе районы Кызан авылы

МБОУ “ Татаробашмаковская СОШ ” ( балалар бакчасы )

татар теле укытучысы:

Шәфигуллина Софья Рафиковна

Тема: « Кәҗә белән Сарыкның маҗаралы сәяхәте»

Максат: 1. Балаларның Г.Тукай әсәрләре белән кызыксынуларын арттыру.

2. Сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен, иҗади сәләтләрен үстерү.

3. Кешелеклелек, ярдәмчелек, булышучанлык сыйфатлары

тәрбияләү.

Җиһаз: Су буе, урман күренеше, авыл күренеше

Компьютерда табигать һәм хайван тавышлары;

Җырлар өчен көйләр.

Алып баручы: Борын заман бер ир белән хатын торган.

Тормышлары шактый гына фәкыйрь булган.

Асраганнар бер Кәҗә белән бер Сарык,

Болар булган берсеннән берсе арык.

Әйтә бер көн ире:

“Кара монда, хатын!

Үзең яхшы беләсең бит печән хакын.

Китсен бездән чыгып Кәжә белән Сарык

Ашап ята бушка гына алар азык”.

А.б: Хатын күнде, диде:

“Ирем, ярар, ярар

Бу икене кумаклыкка булсын карар,

Кәжә белән Сарык хәзер китсен бездән

Аларны соң асрап торып ни файда бар?”

әжә сарык тавышлары)

А.б: Нишли инде мескен Кәҗә белән Сарык

Булмый хужа кушканына каршы барып.

Икесенә бер зур гына капчык тегеп

Китте болар кырга таба сәфәр чыгып.

( Кәҗә белән Сарык булып балалар чыга.)

Кәҗә: Хуш инде, туган авыл!

Сарык: Сау бул, туган йорт!

әҗә белән Сарык «Туган авыл» Г. Тукай сүзләре җырын башкаралар)

К: Инде кая барабыз, Сарык?

С: Әйдә, Кәҗә, менә шушы сукмак буйлап алга атлыйк.

у тавышы. Су буе күренеше)

А.б: Кәҗә, Сарык сукмак буйлап сәфәр итте.

Китте болар , китте, китте.

Бара торгач бер көн утте, бер төн үтте

Менә болар су буена килеп җитте.

С: Әйдә, Кәҗә, су буенда тукталыйк

Бераз гына яшел үлән капкылыйк. әҗэ Сарык үлән ашаган рәвеш китереп

утыралар).

Ширмада елга күренеше.Тарак тоткан малай күренә.

Малай: (Г. Тукайның « Су анасы» шигыреннән өзек сөйли)

Ник алдым инде бу алтын таракны?

Әй шушында ташлап калдырыйм әле. (Таракны ташлый. Тарак Кәҗә

каршына килеп төшә)

К: Тукта, Сарык, монда нидер ялтырый.

Тотыйм дисәм, хәттә кулым калтырый.

Тарак бит бу алтын тарак.

Нинди матур, туеп булмый аңа карап.

С: Әйе, тарагы бик шәп күренә. Кем югалтты икән соң аны?

Капчыгыбызга салып торыйк, бер кирәге чыгар.

(Таракны капчыкка салалар)

К: Чу,Сарык, кемдер елый түгелме? (Елаган тавыш ишетелә)

(Су анасы чыга)

Су анасы: Качма! Качма! Тукта! Тукта, и карак!

Ник аласың син анны, ул бит минем алтын тарак.

Инде мин чәчемне нәрсә белән тарармын?

К: Су анасы, ни булды?

С: Ник елыйсың?

Су анасы: Ничек инде еламаска?

Бер малай тарагымны урлап качты бит.

С: Бу синең тарагын тугелме? Без аны таптык.

Су анасы: Әйе, менә бит ул минем алтын тарагым. Рәхмәт сезгә. Ә сез

нишләп йөрисез?

К: Без үзебезгә торырга урын эзләп йөрибез.

Су анасы: Калыгыз миндә. Минем су төбендә бер дигән өем бар.

К: Юк, без су төбендә яши алмыйбыз . Китик инде без. Сау бул, Су анасы.

Су анасы: Сау булыгыз. Хәерле юл сезгә!

(Алда урман куренеше. Агач шаулаган, кош сайраган тавышлар ишетелә).

А.б: Китте болар. Баралар Кырлайга таба.

Бара торгач җитте болар карурманга.

Шунда Сарык күләгәгә кереп ава

Һәм шәп кенә бер балта ул табып ала.

С:Балта таптым, алыйк .

К: Нигә безгә балта?

Каян таптың, шунда ташла.

С: Юк, Кәжә, ташламыйк.

Капчыкка салыйк. (Балтаны капчыкка салалар)

К: Кырлай ягынын табигате бигрәк матур.

Урманында кыпкызыл кура җиләк тә, җир җиләк,

Күз ачып йомганчы, hичшиксез, жыярсын бер чиләк.

(Куркыныч тавышлар ишетелә)

С: Тукта, чу! Ямьсез тавышлы

Әллә нәрсә кычкыра…

Нәрсә бу? Качкынмы? Җенме?

Нәрсә бу?

үрәлене күреп Кәҗә Сарык куркып кочаклашалар)

К.С: Шүрәле?!

Шүрәле: Син бераз кызган мине, коткарчы, и әдәм генәм.

Моннан ары үзеңә, нәселеңә тимәм.

Башкалардан да тидертмәм, ул минем дустым диеп;

Аңар урманда йөрергә мин үзем куштым, диеп.

Бик авырта кулларым, дустым, җибәр, зинһар җибәр.

Шүрәлене рәнҗетүдән нәрсә бар сиңа ни бар?

Кысты һарап итте явыз Былтыр мине.

Ах, үләм бит, бу бәләдән кем килеп йолкыр мине?

А.б: Кәҗә белән Сарык

Тиз аңладылар хәлне

Ярыкка бармакларын

Кыстырган бит Шүрәле

Шүрәле: Курыкмагыз сез миннән

Усал түгел лә мин.

Кытыклыйсым килсә дә

Түзәм бүгенгә мин.

К: Сарык, китер тизрәк теге балтаны

Коткарыйк Шүрәленең бармагын. ( Бармакны ярыктан чыгаралар)

Шүрәле: Рәхмәт сезгә, Кәҗә белән Сарык.

Миңа бик тә ярдәм иттегез.

Урманымда кунак булып китегез

Җиләкҗимешләрдән авыз итегез!

Ярдәмем кирәк булса, рәхим итегез!

(Җыр “ Шүрүле”)

(Урман аланы күренеше К бн С булып киенгән балалар аланда ял итәләр.

Күбәләк булып киенгән бала йөгереп чыга, аның артыннан малай куа. )

Күбәләк: Коткарыгыз! Коткарыгыз!

К: Ник син күбәләкне рәнҗетәсең?

Алар болай да бик аз яшиләр.

Ышанмасан, үзеннән сора.

«Бала белән Күбәләк» жыры башкарыла. Г. Тукай сүзләре. Малай белән

Күбәләк булып киенгән бала җырлый.

Малай:Әйдә, Күбәләк , дуслашыйк. Мин сезгә башка тимәм. Башкалардан да

тидертмәм.

Күбәләк: Әйдә дуслашабыз.

Рәхмәт сезгә Кәҗә белән Сарык. ( Малай белән Күбәләк чыгып китә.)

C: Кемгәдер ярдәм итә алу ничек рәхәт, әйеме Кәҗә?

К: Әлбәттә шулай, Сарык. Без синен белән алай ук кирәксез түгел икәнбез

әле.

С: Әйдә юлыбызны дәвам итик. Бәлки, тагын берәрсенә ярдәмебез тияр.

(Кәҗә белән Сарыкның алдына Куян чыга).

А.б: Шулай бара – барганда

Юлыкты алар Куянга.

Куян мескен елый иде

Үзе нидер уйлый иде.

К.С: Әй, Куян, куркак Куян, йомшак Куян

Монланасын нинди хәсрәт , кайгыдан?

Куян: «Бичара куян» шигырен сөйли.

К: Куян, без сиңа берәр ничек ярдәм итә алабызмы?

Куян: Мин үземнең дусларымны очратсам да бик бәхетле булыр идем

Чөнки мин япаялгыз.

С: Нишлибез, Кәҗә. Әллә ярдәмгә Шүрәлене чакырабызмы?

К.С: Шүрәле!Шүрәле!

үрәле чыга)

Шүрәле: Ни булды, дусларым?

С: Шүрәле, син бу бичара куянга дусларын табарга ярдәм итмәссең микән?

Чөнки ул ялгыз калган.

Шүрәле: Бик теләп, минем урманымда куяннар бик куп. Әйдә, куян, мин

сине алар янына алып барам.

Куян: Сезнең барыгызга да рәхмәт. Киттек, Шүрәле.

К.С: Сау булыгыз дуслар. (Эт өргән, сыер мөгрәгән тавышлар ишетелә.)

К: Эт өргән, сыер мөгрәгән тавышлар ишетелә.

Берәр авылга якынлашабыз ахыры.

С: Әйе шул.

А.б: Бара болар, бар , бара, һаман бара

Инде Кырлай урманы да артта кала

Килеп чыга Кәҗә, Сарык бер авылга

Урам буйлап болар атлый алга таба

( Авыл күренеше. Капка төбендә Гали белән Акбай. Алар «Кызыклы шәкерт»

шигырен сөйлиләр)

К.С: Исәнмесез?

Гали: Исәнмесез, Кәҗә, Сарык. Таныш булыйк, мин Гали булам, ә бу минем

дустым Акбай.

Ә сез нишләп йөрисез?

С: Без бик ераклардан килдек.

Бик күп җирләр күрдек.

К: Йөрийөри арып бетте аяклар да,

Тузып бетте инде безнең таяклар да.

С: Безнең торыр урыныбыз юк, бәлки сездә безгә урын табылыр.

Гали: Мин хайваннарны бик яратам.

Рәхим итегез, бездә яшәгез.

К.С: Рәхмәт сиңа, Гали. (Кәжә өй тәрәзәсеннән карап тора, Гали аларга печән

ашата)

Акбай «Гали белән Кәҗә» шигырен сөйли.

А.б: Яши калды Кәҗә Сарык Галиләрдә.

Тату гына гомер итте алар бергә.

Күрмәделәр мохтаҗлыкны алар бер дә.

Гали көндә печән белән кунак итте

Нәрсә сөйлим, әкиятем дә шунда бетте.

Кәҗә белән Сарык

Арча муниципаль районы муниципаль бюджет белем учреждениесе  Шушмабаш урта гомуми белем бирү мәктәбенең югары категорияле география-биология укытучысы Хадиева Рузилә Рәфикъ кызы. Яңа ел бәйрәмендә  Кәҗә белән Сарык елын каршы алу күренеше.( Класс җитәкчесе эш тәҗрибәсеннән)

Сценарий сайтка яңартып куелды.14.05.2019.

Г.Тукайның “Кәҗә белән Сарык” әкиятенә нигезләнеп әзерләнгән сценарий.

Радиодан игълан әйтелә: Игътибар, игътибар! Көз башында ук башланган дөньякүләм финанс кризисы Россиягә якынлашты. Ул илебез халкының акча мәсьәләсенә зур зыян салырга уйлап тора.  Халыкның хезмәт хакы үзгәрешсез, ә кибеттә бәяләр нык күтәрелә. (Әби белән бабай  борчылып тыңлыйлар)

1) Әби-бабай күренеше  :

Тыңлап утыралар .

Әби:  Ай бабай, бабай ничек яшәп бетерербез икән?

Бабай:  Кара әле монда, хатын!-

Үзең үк ишетәсең бит печән хакын, –

Ирек алсын Кәҗә белән Сарык,

Ашап ята бушка гына алар азык.»

Әби:  Ярар, ярар, бабай.

Килешми булмый синең белән, малай.

2)Кәҗә белән Сарык чыга (Илсөя Бәдертдинованың “Кара урман” җырына)

Кәҗә:  Нишлик соң  инде Сарык?

Сарык:  Булмый, бит хуҗа кушканга каршы барып.

3)Сау булыгыз ак каеннаржыры белэн саубуллашып чыгып китәләр.

4) Машина килә (Наилә шофер, пассажирлар: Самигуллин Р, Инсаф, Исхаков Р, Нургалиева А.)

Кәҗә белән Сарык  та утыра бер остановкада  (курка-курка басып баралар)

«Маршрутка»,  «Досвидание» җырлары  өзекләре куела

5) И.Бәдертдинова (Кара урман җырыннан өзек)  Кәҗә белән Сарык урман буйлап йөриләр. Йөзләрендә шактый зур курку. Әмма Кәҗә Сарыкны да тынычландырырга тырыша.

А.Галимов – “Жанымнын яртысы” жырлары

6) Юлларында  Бүре башы табыла – куркыныч музыка !!!

7) Кәҗә – Сарык әңгәмә:

Сарык:    Әйткән идем бит, мин сиңа –элегрәк

Әйдә, китик моннан тизрәк…

Кэжэ:    Юк!   Тынычлан!

Алып салыйк без аны  капчыгыбызга

Кирәге чыгар бәлки, алдагы юлыбызда.

(Бүре башын капчыкка салдылар. Китәләр. Музыкага)

8)Бүре көтүе:     Гөлназ, Нурзилә, Таңсу,  Илназ.

Музыка (бию, гитара)

Кәҗә белән Сарык керә:

Бүреләр:

Тансу:  ОО-оо-оо-о…

Илназ:     Ашыйбыз бу икәүне тотабыз да

Гөлназ:     Менә ничек ит таптык бит боткабызга. (Көләләр)

 Кәҗә:   « Кайгырмагыз, бездә ит күп.

Ул ит белән һәрберебез булырбыз тук.

Ни карыйсын ? Тиз бул  әле, тиз, бул, Сарык

Капчыктагы бүре башын китер алып»

(Сарык бүре башын алып килә)

« Ах,булмаган, юләр Сарык, надан Сарык,

Моннан зуррак бүре башын китер табып!»

1нче бүре:  « Туктагыз, мин тиз генә су китерим,

Суы бик аз, безнең  ботка пешәр коры»

2нче бүре:      « Туктагыз, мин эзләп кайтыйм.»

Бүреләр куркып таралыша

                                         Ашап-туеп-рәхәт кенә тыныч кына

                                       Кәҗә – Сарык бу төннәрен шунда куна.(Йоклап китәләр)

«Волшебная музыка»

Тылсымчы кыз  – Таңсу тылсымлы таягы белән, әйтерсең,  бөтен җиһанны үзгәртә. Төп геройлар уянуга бизәлгән  чыршы, күчтәнәчләр барлыкка килә.

Кәҗә белән Сарык уяналар һәм шаккаталар, куанышалар.

9)Сарык: Кәҗә дустым !Ни булган соң  бу дөньяга?

Кәҗә: И-и Сарык, шулкадәр ук куркып онытылма инде. Бүген бит, Яна ел төне. Бүген бит   барлык хыяллар да чынга аша торган үзенчәлекле төн.

Сарык: Әйдә дустым, кайтыйк кире туган йортыбызга,

Куандырыйк әби белән бабайны да.

Әби – бабай  каршы ала, шатланалар, барысы бергә җыйналалар

 Бергэ: Бергә булыйк! Бердәм булыйк.

 Кәҗә, Сарык елында… Бирешмик сынауларга.

Бергәләп “Яңа ел килә” җырын башкаралар.  

Кэжэ белэн сарык

«Кәҗә белән Сарык» татар халык әкияте | «Коза и Баран» татарская народная сказка. Балалар өчен татар әкиятләре татарча.Татарские сказки для детей и малышей на татарском языке.

Булган, ди, бер әби белән бабай. Аларның бер дә маллары булмаган, тик ике мең тәңкә акчалары гына бар икән, ди. Әби бабайга әйткән: «Бу акчага мал алыйк», — дип. Аннары бабай акчаны алып бер авылга киткән. Анда барып бер тәрәзәдән сораган:

Сездә сатлык мал юкмы? — дип.

Бар, — дигәннәр аңар.

Нинди мал? — дигән.

Кәҗә тәкәсе, — дигәннәр.

Бабай бер мең тәңкәгә кәҗә тәкәсе алган. Аннары икенче өйгә барып сораган:

Сатлык мал юкмы? — дип.

Бар, — дигәннәр.

Нинди мал? — дигән.

Сарык тәкәсе, — дигәннәр.

Бабай тагын бер мең тәңкәгә бер сарык тәкәсе алгач, кайтып киткән.

Әби, алар кайтканчы бер капчык тегеп, солы тутырып куйган, ди. Бабай кайткач, әби әйткән, ди: «Без малларны языклы булып асрамыйк, чыгарып җибәрик, үзләре шунда йөрер», — дигән, ди.

Кәҗә тәкәсе белән сарык тәкәсен чыгарып җибәргәннәр, ди, болар. Әзрәк баргач, кәҗә тәкәсе әйткән, ди: «Әби безгә капчык теккән ие, бар алып кил», — дип. Сарык тәкәсе алып килгән, ди.

Юлда барганда бер бүре башы табып капчыкка салганнар. Бара торгач, болар ут күргәннәр. Ул ут катында җиде бүре утыра, ди. Берсе думбыра уйный, ди, бүтәннәре бии, ди. Бүреләр, боларны күргәч, бигрәк тә биешә башлаганнар, ди: «Ит килде, ит килде», — дип кычкырып. Кәҗә тәкәсе сарык тәкәсенә әйткән, ди: «Бар, капчыктан бүре башын алып кил, яшен алып килмә, картын алып кил, яшен утсыз җирдә дә ашарбыз», — дигән, ди. Сарык тәкәсе бүре башын алып килгән, ди. Кәҗә әйткән: «Менә бу җиде бүрене дә ашарбыз», — дип. Бүреләр, бу сүзләрне ишеткәч, биюләреннән туктаганнар да калтырашып торалар, ди.

Кәҗә бүреләргә: «Бер җиргә дә китмәгез», — дип әйткән, ди. Бер бүре килеп кәҗәгә әйтә, ди: «Мине утын җыеп килергә генә җибәрче», — дип. Кәҗә җибәргән. Бүреләр шулай кайсы утынга, кайсы суга барыйм дип, качып беткәннәр, ди. Кәҗә тәкәсе белән сарык тәкәсе дә киткәннәр, ди.

Бүреләр бер җиргә барып җитеп торалар икән, яннарына бер аю килгән, ди.

Нишләп торасыз? — дигән аю.

Бүреләр:

Без бик куркып торабыз, безне кәҗә тәкәсе белән сарык тәкәсе ашый яздылар, — дигәннәр.

Аю:

Әйдәгез барыйк, кайда алар? — дигән.

Бүреләр:

Без бармыйбыз, куркабыз, — дигәннәр.

Аю бүреләрне алып киткән. Болар кәҗә белән сарыкның эзенә барып төшкәннәр. Кәҗә белән сарык, боларны күргәч, агач башына менеп киткәннәр. Аю белән бүреләр болар менгән агач төбенә барып җиткәч, эзне җуйганнар.

Аю бүреләргә әйткән: «Сез утырыгыз, мин ногыт карыйм»,— дигән. Бүреләр тезелешеп утырганнар, аю урталарына кереп утырган да ногыт карый башлаган.

Сарык тәкәсе кәҗәгә әйтә икән: «Кәҗә дус! Мин егылып тешәм», — дип. Шул арада тәкә егылып та төшкән. Кәҗә агач башыннан кычкыра, ди: «Ногыт караучысын тот, ногыт караучысын тот», — дип. Аю сикерә-сикерә чаба, ди, кәҗә һаман кычкыра, ди, тот дип.

Кәҗә белән сарык әкияте(Габдулла Тукай)

Борын заман бер ир белән хатын торган.

Тормышлары шактый гына фәкыйрь булган.

Асраганнар бер Кәҗә берлә бер Сарык,

Болар булган берсеннән дә берсе арык.

Әйтә бер көн ире: «Кара монда, хатын!

Үзең яхшы беләсең бит печән хакын.

Китсен бездән чыгып Кәҗә белән Сарык,

Ашап ята бушка гына алар азык.»

Хатын күнде, диде: «Ирем, ярар, ярар,

Бу икене кумаклыкка булсын карар;

Кәҗә белән Сарык хәзер китсен бездән

Аларны соң асрап торып ни файда бар?»

Нишли инде мескен Кәҗә белән Сарык?

Булмый хуҗа кушканына каршы барып;

Икесенә бер зур гына капчык тегеп,

Китте болар кырга таба сәфәр чыгып.

Китте болар. Бара, һаман бара, бара,

Күренмидер күзләренә ак һәм кара,

Бара болар. Күпме баргач, алла белә,

Юл өстендә үлгән бүре башын таба.

Курка башны кузгатырга Кәҗә куркак,

Күптән инде куркаклыкка Сарык уртак,

Баш янында болар икәү тора куркып,

Әйтешәләр бер-берсенә: «Син тот, мин тот».

Кәҗә әйтә: «Сарык абзый, син көчлерәк».

Сарык әйтә: «Син, сакалбай, гайрәтлерәк».

Бүре башын кулга тотып кузгатырга

Юлдашларның берсенең дә җитми йөрәк.

Озак торгач шунда Кәҗә белән Сарык,

Бүре башын тоталмыйча куллар, барып,

Башны икәү тотып ике колагыннан

Юнәлделәр, капчыклары эченә салып.

Бара болар. Тукталмастан һаман бара,

Күрә болар: ерак түгел бер ут яна.

Утны күргәч, иптәшенә әйтә Сарык:

«Әйдә, Кәҗә, куныйк бүген шунда барып.

Ут янына бүреләр дә киләлмәсләр,

Безнең анда кунганлыкны беләлмәсләр».

Сарыкның бу киңәшенә Кәҗә күнде:

«Әйдә, иптәш, ярар, барсак барыйк инде».

Кәҗә, Сарык ут янына якын барса,

Мескеннәрнең күз алдында менә нәрсә:

Өч-дүрт бүре утырганнар каршы утка,

Тырышып-тырышып пешермәктә алар бутка.

Кәҗә, Сарык күргәч ошбу тамашаны,

Калды куркып һәрберсенең ярты җаны:

«Исәнмесез, дуслар, бүре әфәнделәр!» –

Диләр болар, күрсәтмичә курку хәле.

Куаналар өч-дүрт бүре моны күргәч,

Аларына Сарык белән Кәҗә килгәч:

«Ашыйбыз, дип, бу икәвен тотабыз да,

Менә ничек ит таптык, дип, буткабызга».

Кәҗә әйтә: «Кайгырмагыз, бездә ит күп,

Ул ит белән һәркайсыбыз булырбыз тук!

Ни карыйсың? Тиз бул әле, тиз бул, Сарык!

Капчыктагы бүре башын китер алып».

Сарык шунда капчыктагы башны ала,

Барча бүре куркуыннан шашып кала,

Өч-дүрт бүре хайран калып торган чакта,

Кәҗә һаман гайрәт чәчә, ачулана.

Кәҗә әйтә: «Микикики! микикики!

Капчыктагы бүре башы бар уники!

Ах, уңмаган, юләр Сарык, надан Сарык,

Моннан зуррак бүре башын китер табып!»

Сарык та тиз аңлап ала бу алдашны,

Капчыктан ул алып килә шул ук башны.

Өч-дүрт бүре чынлап инде куркыштылар,

Бер-берсенә күзләренә йөрештеләр.

Түгел хәзер бүреләргә ашау кайгы,

Тиз-тиз генә бу урынны ташлау кайгы;

«Ничек качыйк? Ничек табыйк качу юлын?» –

Һәрбер бүре шуңар салган бөтен уен.

Торып әйтә шул арада өлкән бүре,

Картайган һәм күп эшләрне үткән бүре:

«Туктагыз, ди, мин тиз генә су китерим,

Суы бик аз, безнең бутка пешәр коры».

Шулай итеп, өлкән бүре суга китә,

Кайтмый ләкин, озак кына заман үтә,

Кайтмый бүре, эзе дә юк, исе дә юк,

Мәҗлес халкы арып бетә көтә-көтә.

Бүреләрне тагын каты курку басты,

Чөнки хәзер башлыклары китеп качты.

Тагы берсе суга таба китте торып:

«Туктагыз, мин эзләп кайтыйм», — дигән булып.

Мәгълүм инде, бу бүре дә кача шулай,

Хәйлә белән качарга юл ача шулай.

Кайтмый бу да, әллә ничә сәгать үтә;

Мәҗлес халкы көтә, һаман көтә, көтә.

Өч-дүрт бүре берсе соңра кача берсе,

Өченчесе, аннан соңра дүртенчесе, –

Болар качкач, Кәҗә белән безнең Сарык

Китә инде рәхәтләнеп, ирек алып.

Утыралар аяк бөкләп каршы утка,

Болар инде тәмләп кенә ашый бутка.

Ашап туеп, рәхәт кенә, тыныч кына

Кәҗә, Сарык бу төннәрен шунда куна.

Иртә белән иртүк торып, таң аткач ук,

Кулларында бүре башы салган капчык,

Тагын болар урман буйлап сәфәр китте,

Нәрсә языйм? Хикәям дә шунда бетте.

***
Коза и Баран

«Коза и Баран» татарская народная сказка на русском языке | «Кәҗә белән Сарык» татар халык әкияте.Балалар өчен татар әкиятләре татарча.Татарские сказки для детей и малышей на татарском и русском языке.

Жили-были старик со старухой. Скотины у них не было никакой, а только две тысячи рублей хранилось деньгами. Однажды старуха говорит старику:

Давай на эти деньги купим кого-нибудь.

Пошёл старик в соседнюю деревню. Постучался в один дом и спрашивает:

—Есть у вас скот на продажу?

—Есть,— отвечают.

—Какой? — спрашивает старик.

—Козёл.

Купил старик за одну тысячу Козла. Постучался в другой дом и опять спрашивает:

—Есть у вас скот на продажу?

—Есть,— отвечают.

—Какой? —спрашивает старик.

—Баран.

Купил старик ещё за тысячу Барана и отправился домой.

Старуха к их возвращению сшила торбу, наполнила её овсом и говорит старику:

—Не будем животину держать на привязи, пускай пасутся на воле.

И отпустили старики Козла и Барана на все четыре стороны. Немного пройдя, остановился Козёл и сказал:

—Сходи-ка за торбой, что бабка нам сшила.

Баран сходил за торбой, и они продолжили путь. Шли они, шли, наткнулись на волчью голову. Козёл взял у Барана торбу и положил туда находку.

Вот идут они дальше и видят: костёр горит. А вокруг костра семеро волков. Один на домбре играет, остальные пляшут. Заметили волки Козла с Бараном и пуще запрыгали.

—Мясо пришло, мясо пришло,— кричат.

Козёл тут говорит Барану:«Достань-ка из торбы волчью голову, да не молодую, а старую. Молодую мы и без огня съедим». Достал Баран волчью голову. Козёл и говорит:

—Потом и за этих семерых возьмёмся…

Услыхали волки эти слова, перестали плясать, задрожали от страха. Козёл говорит им:

—Никуда не уходите.

Один из волков подходит к Козлу и умоляет:

—Можно, я отлучусь по нужде?

Козёл отпустил его. Другие тоже стали отпрашиваться — кто за дровами, кто за водой. Так и разбежались все. Ушли и Козёл с Бараном.

Волки тем временем встретили Медведя. Медведь спрашивает:

—Что случилось?

Волки отвечают:

—Нас Козёл с Бараном чуть не съели.

Медведь говорит:

—Где они? Идёмте!

А волки трясутся:

— Боимся мы, не пойдём.

Уговорил-таки их Медведь. Напали они на след. Козёл и Баран увидали зверей, забрались на дерево, и след потерялся. Медведь говорит волкам:

—Вы садитесь, а я на бобах погадаю.

Волки уселись в кружок, Медведь сел в середину и стал гадать. Баран шепчет Козлу:

—Я упаду сейчас!..

И свалился на землю. Козёл сверху как закричит:

—Держи того, кто на бобах гадает!

Медведь так и кинулся бежать. А Козёл всё кричит вслед:

—Держи его, держи!

Коза и Баран татарская сказка(Габдулла Тукай).

Жила-была семья в давнишние года.
И мужа, и жену замучила нужда.
Была Коза, Баран у бедных тех людей,
Коза была худа, Баран — еще худей.

Сказал однажды муж: — Послушай-ка, жена,
На сено с каждым днем теперь растет цена,
Давай прогоним прочь Барана и Козу
И на базар тогда я сено отвезу.

Жена ему в ответ: — И вправду, муженек,
Не вижу я, какой от них нам будет прок.
В обузу нам Баран, и в тягость нам Коза —
Пускай пойдут они куда глядят глаза.

Барану и Козе как поступить сейчас?
Исполнить надо им хозяина приказ.
Вот, взяв с собой суму, они пустились в путь
В надежде, что ночлег отыщут где-нибудь.

Пошли. Идут, идут дорогой полевой.
Навстречу — ни души, ни мертвой, ни живой.
Идут, не ведая, далеко ли идти.
Вдруг волчью голову находят на пути.

Но боязно Козе поднять ужасный груз.
Робеет и Баран: ведь он известный трус!
Стоят они, дрожат, раскрыта их сума.
Коза твердит: — Возьми! — Баран: — Возьми сама!

Коза: — Ты, дядюшка, поднимешь без труда!
Баран: — А ты смелей гораздо, борода!
Застряли на пути, ни взад и ни вперед.
Находку в руки взять — обоих страх берет.

Стояли бы до ночи, вздыхая тяжело,
Но спутникам на ум решение пришло.
Схватили за уши ту голову вдвоем,
Упрятали в суму, пошли своим путем.

Пошли своим путем в тревоге и тоске
И вдруг заметили костер невдалеке.
Баран сказал Козе: — У этого костра
Спокойно мы поспим до самого утра.

Пойдем! Боясь огня, к нам волки не придут,
Не догадаются, что близко наш приют,
Пришелся по душе Козе такой совет.
Ответила она: — Согласна я, сосед.

Вот подошли к огню, увидели очаг.
Но почему же свет померк у них в очах?
Сидели волки вкруг веселого огня,
Варили кашу все, молчание храня.

В смятении Коза, оторопел Баран.
И каждый задрожал, испугом обуян.
Но крикнули волкам: — Привет вам, господа! —
Как будто робости в них не было следа.

Волков обрадовал нежданный их приход:
«Отменным кушаньем наполнится живот!
Мы всласть насытимся закускою мясной:
Приправим кашу мы Бараном и Козой!»

Тут молвила Коза: — Вниманье, господа!
У нас имеется обильная еда!
Что ты стоишь, Баран? Живее, ротозей!
Нам волчью голову достань-ка поскорей!

Волками овладел смертельный страх, едва
Предстала мертвая пред ними голова.
Застыли, выпучив багровые глаза.
Стучит копытами сердитая Коза.

Стучит, шумит, кричит: — Ме-ме! Ме-ме! Ме-ме!
Четырнадцать голов лежит у нас в суме.
Ах, до чего, Баран, ты глуп и бестолков!
Тащи-ка самую большую из голов!

В чем замысел Козы, Баран смекнул тотчас
И хитрой спутницы исполнил он приказ,
И ту же голову он притащил опять.
И волки начали тогда дрожмя-дрожать.

Испуганным волкам теперь не до еды.
У них одна печаль: как выйти из беды?
У них теперь одна-единственная цель,
Забота лишь одна: как убежать отсель?

Тут самый старший волк, их опытный вожак,
Отодвигается и говорит им так:
— Недостает воды. Найду ручей в лесу
И мигом обернусь и воду принесу,

Чтоб каша не была невкусной и сухой. —
Ушел он. Волки ждут. Проходит час, другой.
Ждут волки вожака, насторожили слух.
Но след его простыл и затерялся дух.

Противен ужин им, не нужен им очаг,
Сомненья больше нет: сбежал, сбежал вожак!
Поднялся волк второй. — Я по воду пойду, —
Сказал он, — и его найду и приведу.

Понятно, что и он решил улепетнуть
И показал другим к спасенью верный путь,
А волки ждут и ждут. Но из лесу с водой
Не возвращаются ни первый, ни второй.

Из ожидания выходит редко толк.
Поднялся третий волк, за ним четвертый волк
И побежали прочь от страшного врага.
Остались лишь Баран с Козой у очага.

И оба, поварам оказывая честь,
Придвинулись к огню и стали кашу есть.
Потом, довольные, у теплого костра
Заснули сладким сном до самого утра.

Но вот уже рассвет прогнал ночную тьму
И волчья голова упрятана в суму.
Друзья пустились в путь с тяжелою сумой…
Что вам еще сказать? Рассказ окончен мой.

Перевод С.Липкина

Габулла Тукайның” Кәҗә белән Сарык”әкияте.
Максат: Укучыларның иҗади сәләтен үстерү;  
              әдәби әсәр геойларының сыйфат һәм гамәлләрен анализлау  
             күнекмәләрен камилләштерү;
             тормышта кыенлыкларны җиңү юлларын табарлык мөстәкыйль         
              фикергә килү күнекмәләре булдыру..
Материал : А. Яхин “Әдәбият. 4 класс”дәреслеге, компьютер, проектор, 
Г.Тукай “Кәҗә белән Сарык “ әкияте.
Дәрес барышы:
I.
Ориентлашу, мотивлаштыру этабы.
1.Оештыру, уңай  психологик халәт тудыру.
2. Өй эшен тикшерү.
      ­ Узган дәрестә без Габулла Тукайның” Кәҗә белән Сарык”әкияте белән
таныштык.
       ­ Нинди өй эше бирелгән иде? ( Тулысынча эчтәлеген сөйләргә)
       ­Әйдәгез , кайсыгыз башлый?  (Тулысынча эчтәлек 
сөйлиләр.1,2,3,4,5,6,7)
        Слайд буенча эчтәлек сөйләнә.
   
  II.   Уку мәсьәләсен кую.
      ­Бу әсәр нинди жанрда язылган? ( Әкият жанрында.)  
     ­ Ни өчен шулай дип уйлыйсыз?( Чөнки хайваннар сөйләшә.)
     ­ Балалар , кәҗә белән сарык тормышта нинди хайваннар?Сезнең авылда 
әби­ бабайларыгызда сарыклар да, кәҗәләр дә бардыр.Алар нинди? Алар  
куккак, акылсыз.
     ­Тормышта  сарык белән кәҗә бик куркак, ә әкият ахырында алар 
җиңүче    булып чыгалар. Менә шушыны белү өчен без әкияткә анализ 
ясарбыз.
 Бүгенге дәресебезнең  максаты  : әкияткә анализ ясап авторның әйтәсе 
теләген ачыкларбыз.
III .Актуальләштерү.
­ Әсәргә анализ бирү тәртибен искә төшерәбез.
 8 нчы слайдта алгоритм.
     Авторның теләген белү өчен әкиятне өлешләргә, вакыйгаларга  
бүлергә кирәк.  (Тактада бер бала тәртипләп  яза бара.)
­ Һәр кисәкнең иң  мөһим урынын табып  укыгыз.
1 (4  юллап кына 1әр  куплет укырга мөмкин.)
1­Ир белән хатын һәм аларның Кәҗә белән Сарыгы.Слайд 9. 
2. Кәҗә белән Сарыкның урманга китүе.Слайд 10.
               ­ Ни өчен урманга чыгып китәләр?(Хуҗалары җибәрә.)
               ­Ни өчен чыгарып җибәрәләр?( Үзләренә дә ашарга булмый.)
3.Бүре башы табу. Слайд 11.
4.Бүреләрне очрату. Слайд 12.
5.Бәладән котылу юлын эзләп табу яки җиңү. Слайд 13.
 IV.  Уку  мәсьәләсен  чишү.
1)­ Катнашучыларны санап китегез.
     ­Төп геройлар кемнәр?
 Кәҗә белән Сарык ,  Бүреләр.
2) Аларның гамәлләре аша сыйфатларын билгелибез.(Тактада язып 
барырга.)
­ Алар нинди ? Әкияттән табып   хис белән укып күрсәтегез.
Кәҗә белән Сарык
куркак,
мескен,
акылсыз,
көчсез,һ.б..
Бүреләр 
көчлеләр,
явызлар, 
усаллар,һ.б..
3)  Охшаш өлешләрен берләштереп әсәрнең планын  ике өлешкә генә 
калдырырга  мөмкин.
1­Ир белән хатын һәм аларның Кәҗә белән Сарыгы.
2. Кәҗә белән Сарыкның урманга китүе..
3.Бүре башы табу.
4.Бүреләрне очрату.
5.Батыраю, җиңү.
I­ Курку (1,2,3,4)
II­Батыраю,җиңү(5)
4) Ике өлеш арасында бәйләнешне ачыклау.
  ­Ни өчен алар куркалар?Сәбәбе нәрсәдә? Куркалар, чөнки Сарык белән 
кәҗәнең боткага ит буласылары килми. Котылу юлын уйлап табарга  кирәк.
­Кем акыллырак булып чыкты? Сарык.
­Ул нәрсә уйлап таба? Хәйлә .
2 ­Нинди хәйлә? Табып укыгыз.
­Сарык арттыру алымын куллана. Табып укыгыз.
 ­Димәк , нәтиҗәдә  алар бүреләрне алдап ,хәйләләп җиңәләр.
Монда сәбәп – нәтиҗә бәйләнеше.  Слайд.
I ­Курку (1,2,3,4)
II­Батыраю, җиңү(5)
 Сәбәбе ­­­­­­­Бүреләр
Сәбәбе­­­­­­ Яшисе килү  теләге.
 Нәтиҗәсе­­­­Хәйлә корып җиңү теләге.
Нәтиҗәсе­­­­Бүреләр куркып
                                              качалар.
Кәҗә белән сарыкның көчләре юк, димәк башны эшләтергә кирәк.Яшисе 
килә. Шуңа күрә хәйлә коралар.
5)Бу бәйләнеш аша авторның әйтергә теләгән теләген   табу.
­ Автор нәрсә әйтергә теләгән?
Автор теләге: Тормыш юлында кешеләргә авырлыклар, үтә алмаслык 
булып тоелган , каршылыклар, киртәләр, сынаулар күп очрый. Бу 
авырлыклар каршында куркып калмаска өйрәтә.
Куркуны җиңәр өчен акыл көче кирәк. Сарык белән Кәҗә дә акылларын 
җигеп башта куркуларын, аннан бүреләрне җиңгәннәр.
V.Рефлексия ­ бәяләү этабы.
  ­  Нәрсә белергә теләгән идек? (Авторның теләген , безгә әйтәсе сүзен.)
­  Әсәрнең эчтәлеген сөйләдек;
­ Өлешләргә бүлдек;
­ Бәйләнешләрне таптык;
­ Нәтиҗә ясадык.
Нәтиҗә: Тормыш юлында  авырлыклар, үтә алмаслык булып тоелган, 
каршылыклар, киртәләр, сынаулар каршында куркып калмаска, акыл 
белән эш итәргә кирәк.
Үзбәя.
Өй эше.89 биттәге рәсем буенча хикәя язып килергә. Язарга керешкәнче, 
ике өлештән торган план төзегез. Сәбәп­ нәтиҗә бәйләнешен ачыклагыз.
3

Автор: Абдуллина Мунира Гаптрауфовна
Должность: преподаватель литературы

Учебное заведение: ГАПОУ «Арский педколледж» им. Г.Тукая
Населённый пункт: Татарстан, г.Арск
Наименование материала: статья
Тема: «Кәҗә,сарык һәм башкалар….»

Раздел: среднее профессиональное

АБДУЛЛИНА МӨНИРӘ ГАПТЕРӘҮФОВНА . Габдулла
Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятенең югары
категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы (курчак
театры түгәрәге җитәкчесе)

КӘҖӘ САРЫК ҺӘМ БАШКАЛАР…


(Сәхнә ачылганда әби белән бабай сөйләшеп утыралар.)

Әби
: И ии картым,кара инде бу үткән гомерләрне,улларыбыз үсеп тә бетте
бит инде.

Бабай
:Галиебез өйдәге вак-төяк эшләрдә булыша, ә Былтыр улыбыз зур
эшләрне эшләргә ярый башлады. Менә әле генә урманнан утын алып
кайтты,югыйсә, кыш көне нишләгән булыр идек. Менә печәнебез дә бетеп
килә бит әле. Кәҗә белән сарыгыбызны нәрсә белән ашатырбыз икән?
(уйнаша- уйнаша Былтыр белән Акбай керәләр)
”Кызыклы шәкерт” шигырен сәхнәләштерү.

БЫЛТЫР
: Әйдәле,Акбай,өйрән син.
Арт аягын белән тор. Аума, аума,туп-туры тор,
Төз утыр,яхшы утыр.

Акбай
: Ник газаплыйсың болай син Мин әле бик кечкенә
Мин туганга тик ике айлап булыр,я өч кенә.
Юк,кирәкми,мин өйрәнмим, Минем уйныйсым килә.
Шул болыннарда ятасым,Шунда ауныйсым килә.

Былтыр
: Ах,җүләр маэмай Тырыш яшьләй, зурайгач җайсыз ул
Картаеп каткач буыннар Эш белү уңайсыз ул.
Ялкауланырга ярамый,тырыш,көчле булырга кирәк. Шулай ук хәйләли дә
белергә кирәк. Әгәр хәйлә белмәгән булсам, әле генә урманга баргач, мин
урман сарыгы — Шүрәлене ничек җиңгән булыр идем?(Шулчак Гали керә)

Гали
: Абый, абый,сөйлә әле, шүрәле күрдеңмени? Аны ничек җиңдең?

Былтыр
:Ярар, энем, Гали, кич белән иркенләп сөйләрмен, ә хәзер минем
эшләрем күп. Әнә сиңа иптәшкә күрше кызы кереп килә, аның белән
уйнагыз. (Күбәләк куа- куа бер кыз керә. Җырлый.)

Бала
:Әйт әле, күбәләк, сөйләшик бергәләп.
Бу кадәр күп очып армыйсың син ничек?
Ничек соң тормышың? Ничек көн күрмешең?
Сөйләп бирче, тезеп табаламсың ризык?

Күбәләк
: Мин торам кырларда, Болында, урманда.
Уйныймын, очамын. Якты көн булганда.
Тик гомерем бик кыска бары бер көн генә
Бул яхшы, рәнҗетмә, Һәм тимә син миңа.
(күбәләк очып чыгып китә)

Кыз
:Кая киттең әле, күбәләк…Мин бит әле синең белән уйнап туймадым.

Гали
:Ярар китсен инде, без синең белән икәү уйнарбыз.
(Шулвакыт кәҗә кычкырганы ишетелә)

Гали
:Ой, мин бүген сарык белән кәҗәмне ашатмадым бит әле.
Кая, печән салып килик әле. Әйдә, киттек.
(Өйдән әби-бабай чыгып карап торалар)

“ Гали белән кәҗә”
шигырен сәхнәләштерү.

ӘБИ
: Безнең Гали бигрәк тату кәҗә белән
Әнә кәҗә карап тора тәрәзәдән
Гали аны чирәм белән кунак итә
Кәҗә рәхмәт әйтә,сакалын селкетә.

“Кәҗә белән сарык”
әкияте сәхнәләштерелә.

Бабай
:Кара монда, хатын. Үзең яхшы беләсең бит печән хакын.

Китсен бездән чыгып кәҗә белән сарык
Ашап ята бушка гына алар азык…………….

Әби:
Ирем, ярар, ярар,
Бу икене кумаклыкка булсын карар;
Кәҗә белән сарык хәзер китсен бездән,
Аларны соң асрап торып ни файда бар?
Әйдә алайса, үзләрен чакырып, сөйләшеп алыйк инде.

Икесе бергә:

Малкайлар, кереп чыгыгыз әле безнең янга.

Кәҗә, сарык:
Нәрсә бар, хуҗа? Ни булды?

Бабай:
Безнең тормышыбыз бик фәкыйрьгә китте әле, малкайлар. Сезгә
бүгенге көннән башлап, үз көнегезне үзегезгә күрергә туры киләчәк. Урманга
барып карасагыз, ашарыгызга тапмый калмассыз. Безгә рәнҗемәгез инде
яме.

Кәҗә:
Ярар, хуҗабыз. Моңарчы ашатып ятканыгыз өчен дә бик зур рәхмәт
инде сезгэ. (чыгып китәләр)

Кәҗә:
Нишлик инде, дустым сарык?
Булмый хуҗа кушканына каршы барып.
Икебезгә бер зур гына капчык тегеп,
Китик әйдә, кырга таба сәфәр чыгып.

Автор:
Китте болар. Бара, һаман бара, бара
Күренмидер күзләренә ак һәм кара.
Бара болар, күпме баргач, алла белә,
Юл өстендә үлгән бүре башы таба.

Кәҗә:
Сарык абзый, син көчлерәк, син тот.

Сарык:
Син, сакалбай, гайрәтлерәк, син тот.

Кәҗә:
Әйдә, икәү бергә салабыз да, юлны дәвам итәбез.

Автор:
Бара болар. Тукталмастан һаман бора.
Күрә болар: ерак түгел бер ут яна.

Сарык:
Әнә, кара дустым, ут күренә.
Әйдә, кәҗә, куныйк бүген шунда барып.
Ут янына бүреләр дә килә алмаслар,
Безнең анда кунганлыкны белә алмаслар.

Кәҗә:
Әйдә иптәш, ярар, барсак барыйк инде.

Автор:
Кәҗә, сарык ут янына якын барса,
Мескеннәрнең күз алдында менә нәрсә.
Өч-дүрт бүре утырганнар каршы утка,
Тырышып-тырышып пешермәктә алар ботка.
Кәҗә, сарык, күргәч ошбу тамашаны
Калды куркып һәрберсенең ярты җаны.

Кәҗә:
Исәәәәәнмесез, дуслар, бүре әфәнделәр!

Бүре:
Яхшы, яхшы, хуш килдегез.(дусларына карап)
Эх, ашыйбыз, бу икәвен тотабыз да,
Менә ничек ит таптык бит боткабызга.

Кәҗә:
Кайгырмагыз, дуслар, бездә ит күп.
Ул ит белән һәркайсыбыз булырбыз тук.(сарыкка)
Ни карыйсың? Тиз бул әле, тиз бул, сарык!
Капчыктагы бүре башын китер алып (башны алып керә)

Кәҗә:
Микикики! Микикики!
Капчыктагы бүре башы бит уники!

Ах, уңмаган, җүләр сарык, надан сарык,
Моннан зуррак бүре башын китер табып!

Автор:
Сарык бик тиз аңлап алды бу алдашны,
Капчыктан ул алып килә шул ук башны
Өч-дүрт бүре чынлап инде куркыштылар,
Бер-берсенә күзләрене йөртештеләр.
Түгел хәзер бүреләргә ашау кайгы,
Тиз-тиз генә бу урынны ташлау кайгы.

Олы бүре:
Ничек качыйк? Ничек табыйк качу юлын?(пауза)
Туктагыз, мин тиз генә су китерим.
Суы бик аз, безнең ботка пешәр коры. (китә)

Автор:
Бүреләрне хәзер каты курку басты,
Чөнки хәзер башлыклары китеп качты.

Уртанчы бүре:
Туктагыз, мин эзләп кайтыйм эле..биииик озак булды инде
башлыгыбыз киткәнгә. (китә)

Автор:
Өч-дүрт бүре, берсе соңра кача берсе,
Өченчесе, аннан соңра дүртенчесе.
Болар качкач, кәҗә белән безнең сарык
Китә инде рәхәтләнеп, ирек алып.

Кәҗә:
Әйдә, дустым, утырыйк та аяк бөкләп каршы утка,
Хәзер инде тәмләп кенә ашыйк ботка.
Ашап туйгач, рәхәт кенә, тыныч кына
Бу төнне без куныйк монда.

Автор:
Иртә белән иртүк торып, таң аткач ук,
Кулларында бүре башы салган капчык.

(кайтырга чыгалар, юлда елап утырган шүрәлене күрәләр.)

Шүрәле
кычкыра:
Кыстыыыы, харап итте, явыз Былтыр мине
Ах, үләм бит, бу бәладән кем килеп йолкыр мине.

Кәҗә
: Нәрсә булды, шүрәле? Ник кычкырасың?
Син җүләрсең, син котырган, син тилергәнсең! Кычкырма син, тиз яхшылык
белән тыел! И җүләр! Кысканга былтыр, кычкыралармы быел!??

Шүрәле:
Юк ла, күрше авылның былтыр исемле егет бармагымны кыстырып
качты.

Сарык:
Безнең авыл егете ул, бик көчле һәм бик һәйләкәр ул.
Әйдә,безнең белән авылга кайтабыз.

Шүрәле:
Нәрсәгә???? Ююююкккк, мин куркаммм…

Кәҗә:
Бармагыңны коткарырга,Шүрәле. Былтыр безне белэ,булышыр. Ул
яхшы кешеләргә тими бит. Димәк, син узең аңа нинди дэ булса начарлык
эшләгәнсең …

Сарык
: Әйт әле, нинди начарлыгың тиде безнең Былтырга???.

Шүрәле:
Мммм….мин аның белән бераз кети-кети генэ уйнамакчы идем..

Кәҗә:
Әһәәә…менә-менә, әйттем бит…уйнамакчы булган ул, кара син аны.
Аннары кытыклап үтергән дә булыр идең әле….Ярар, әйдә кайтабыз авылга.
(кайта башлагач аларга елый-елый су анасы очрый)

Кәҗә:
Нәрсә булды? Нигә елыйсың ? Син кем???

Су анасы:
Су анасы мин,авыл башындагы күлдә яшим.

Сарык:
Күлдә яшәгәч монда нишләп йөрисең??

Су анасы:
Минем күлдә яшәрлегемне калдырмадылар. Күлемне шакшы
сулар агызып, ватык шешәләр ташлап,пычратып бетерделәр,җитмәсә иртә
белән чәчемне тарагач, тарагымны яр буенда онытып калдырган идем,бер
малай аны урлап качты. Мин хәзер тараксыз нишлим инде? Менә бит минем
чәчләрем нинди озын.

Сарык:
Ярар, елама,әйдә безнең белән авылга кайтабыз,тарагыңны да
табарга булышырбыз.

Су анасы:
Ярар алайса,әйдәгез,кайтыйк.(кайтырга чыгалар)
(Өй күренә,алар барып тәрәзә шакыйлар.)

“Су анасы”
әкияте.

Әни:
Ни кирәк? Кем бу? Кара төндә вакытсыз кем йөри? Нәрсә бар соң төнлә
белән, и пычагым кергери!

Су анасы:
Су анасы мин, китер, кайда минем алтын тарак? Бир! Бая көндез
алып качты синең углың, карак!(Ана таракны табып, су анасына ыргыта.)

Малай:
Су анасыннан котылгачтын, тынычлангач, әни
И орышты, и орышты, и орышты соң мине!
Мин дә шуннан бирле андый эшкә кыймый башладым,
“Йә, иясе юк!” – дип, әйберләргә тими башладым.
Балалар, сезнең арада кеше әйберсенә тия торган малайлар-кызлар юкмы?
Аңладыгызмы инде, кеше әйберсенә тияргә ярамаганны?
Ә хәзер, әйдәгез, барыбыз бергә “Туган тел” җырын башкарыйк.
(Иң ахырдан барлык курчаклар бергә чыгып “Туган тел” җырын
башкаралар.Залдагы балаларны да кушылырга чакыралар.)

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Кышлаучы кошлар турында сценарий
  • Кышкы сабантуй сценарий
  • Кышкы моннар концерт сценарий
  • Кыркынан шыгару сценарий
  • Кыргызстан праздники выходные