Коррупция сценарий татарча

Классный час  о глобальной проблеме - коррупции. Причины этого негативного явления, как бороться  с коррупцией - ученики сами приходят к выводу.  

Тәрбия сәгате

Укытучы: Хабибуллина Сөмбел Габдулла кызы, Актаныш районы Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбе

Тема:Ришвәтсез, коррупциясез тормыш булырмы?

Максат:  “Ришвәт”, “коррупция” сүзләренең мәгънәсен ачу; тискәре нәтиҗәләрен күрсәтү; укучыларда коррупциягә кире мөнәсәбәт тәрбияләү.

Материал: К.Ф.Әмиров, Д.К.Әмирова “Коррупциягә каршы һәм хокукый тәрбия”, Р.Р.Җамалетдинова, Е.М.Ибраһимова, Д.К.Әмирова “Укучыларда коррупциягә каршы культура тәрбияләү”

Дәрес барышы

  1. Оештыру.

Укытучы: — Исәнмесез, укучылар!  Һәрберебезгә яхшы кәефләр теләп, ачыктан-ачык сөйләшүгә чакырам. Бүгенге дәресебезнең темасына күз салыйк. Ул ”Ришвәтсез,коррупциясез тормыш булырмы?” дип атала. Максатыбыз-нәрсә улришвәт,коррупция,ул тормышыбызга кайчан үтеп кергән, безгә нинди зыянкитерә, аның белән ничек көрәшергә- шушы сорауларга җавап бирү.

  1. Төп өлеш.

Укытучы.  Нәрсә ул ришвәт һәм коррупция?

Укучы чыгышы. – Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә “Ришвәт- билгеле бер максатларга ирешү өчен урындагы кешене сатып алу нияте белән бирелә торган акча яки әйбер” дип язылган. Юридик сүзлектә түбәндәгечә бирелә: “Россиянең җинаять турындагы законнарында бу төшенчә дәүләт хакимиятенә, дәүләт хезмәте һәм җирле үзидарә органнарында хезмәт итү мәнфәгатьләренә каршы өч төрле җинаятьне үз эченә ала: ришвәт алу, ришвәт бирү, ришвәттә арадашлык итү”.

2 укучы чыгышы. Коррупция – югары хезмәт урынында эшләүче кешеләрнең җәмәгать эшлеклеләренең акчага сатылучанлыгы; хезмәт урыны хокукларын шәхси байлык туплау максатлары өчен файдаланудан гыйбарәт җинаять. Коррупция- (латинча – сатып алу)  икътисад  өлкәсендә җинаятьчел дөнья структурасы белән дәүләт структураларының кушылуы,  шулай ук сәясәт һәм җәмәгать эшлеклеләренең,  дәүләт чиновникларының сатылуы һәм сатып алынуы.  

Укытучы. Укучылар, ришвәтчелек һәм коррупция сүзләре төрлечә яңгыраса да, аларның мәгънәсе бер- максатка ирешү өчен кемнедер сатып алу. Юкка гына әйтмиләр: “Бирүче булса, алучы табыла”.  Ә ни өчен бирәләр соң?  Бүген генә барлыкка килгән күренешме  бу, әллә аның тамырлары тирәндәме? Әйдәгез, сүзне  Алсуга бирик. Ул коррупциянең тарихы турында кыскача гына мәгълүмат бирер.

Укучы. Русь белән князьләр идарә иткәндә үк барлыкка килгән коррупция күренеше белән көрәшү 1497 елгы Судебникта чагылыш тапкан. Иван Грозный ришвәт алучыларга үлем җәзасы керткән, ләкин нәтиҗәсе зур булмаган. Петр I, Екатерина II дә көрәшеп караган. Монархия бәреп төшерелгәч тә коррупция белән көрәш дәвам иткән. РСФСР ның 1926 елгы Җинаять кодексында, 1960 елгы ҖКда, Россия Федерациясенең 1996 елгы ҖКда чагылыш тапкан. 2008 елның 19 декабрендә РФ Дәүләт Думасы “Коррупциягә каршы тору турында” закон кабул итте, 25 декабрьдә кул куелды.

Укытучы. Закон кабул ителгәнгә берничә ел вакыт үткән. Коррупция кимегәнме, әллә көчәя генәме?

Укучылар үзләре караган  телетапшырулар , вакытлы матбугат материаллары буенча фикерләрен җиткерәләр.

Укытучы. Татарстанның баш прокуроры Кафил Әмиров китергән саннар уйландыра.

Бер елга  ришвәтчелекнең 4мең 746 очрагы ачыкланган.2072 түрәгә кисәтү ясалган. 2372се дисциплинар җаваплылыкка тартылган. Прокурорлар уздырган тикшерүләр нәтиҗәсендә 84 җинаять эше кузгатылган.

(“ВатанымТатарстан” газетасы, 2012 ел)

  Ничек уйлыйсыз, коррупциянең сәбәпләре нәрсәдә?

Укучылар үз фикерләрен әйтәләр, җаваплар тактага языла ( хокукый культураның түбән булуы,әхлаксызлык, чиновникларның комсызлыгы, түбән зарплата һ.б.).

Укытучы. Коррупция, бу күренешнең сәбәпләре белән ничек көрәшергә тәкъдим итәр идегез?

Фикерләшү. Җаваплар шулай ук тактага языла. Нәтиҗә чыгарыла: коррупция белән көрәш аның сәбәпләреннән килеп чыга ( законнарны камилләштерү, хезмәт хакын күтәрү( зарури хезмәткәрләргә), ГМЧның ачыклыгы, ришвәт бирмәү, җәзаны көчәйтү һ.б.)

Укытучы.  Коррупция белән көрәш – дөньякүләм әһәмиятле эш. БМО инициативасы буенча, 9 декабрь Халыкара коррупция көрәш көне буларак билгеләп үтелә.

Тормышыбызга үтеп кергән бу ямьсез күренешкәкарата мөнәсәбәтен татар халкы  мәкальләрендә чагылдыра. Әйдәгез, бергәләп барлыйк.  Мин мәкальнең беренче өлешен әйтәм, сез дәвам итегез. Асылында яткан фикерне дә аңлатып үтәрбез.

  1. Акча белән шайтанны да … ( мәчеткә кертеп була).
  2. Акчага сат, …(акчага сатылма).
  3. Акча күрсә, (фәрештә дә аза).
  4. Алтын белән алдыйлар,сары май белән майлыйлар, …(шулай итеп эшне җайлыйлар).
  5. Кайсысына көй кирәк, …(кайсысына чөй кирәк).

Укытучы. Үз-үзеңне тикшерү өчен мәсьәләләр чишик.

  1. Гражданин  Ф. операциягә  мохтаҗ була. Операция ясыйлар. Авыру рәхмәт йөзеннән, хирургка 5  мең сумлык азык-төлек бүләк итә. Бу коррупция саналамы?
  2. РФ Президентын сайлау вакытында  кандидат сайлаучыларга азык-төлек җыелмасы  өләшә. Кандидатның гамәлендә коррупция чагылышы бармы?
  3. Ришвәт акчалары озынайгач, конвертлар да зурайды. Бу җөмләне ничек аңлыйсыз?
  4. Н. Районы хакимияте башлыгы Х.ны 5 млн.сум ришвәт алган өчен суд 300 млн. сум түләргә карар чыгара. Сезнең фикерегез.  
  1. Йомгаклау.

Укытучы. Бүгенге сөйләшүебездән нинди нәтиҗә ясарга мөмкин? ( коррупция – негатив күренеш. Җәмгыять үсешенә киртә булып тора, дәүләт органнарына ышанычны киметә, әхлаклылыкны җимерә һ.б.)

Укытучы.  Тормышта акча берәүгә дә җитми. Булган саен булдырасы килә. Халык “Нәфес – шайтан, туймас ул”, ди. Ләкин “Намус акчадан кыйммәт”, “Намус базарда сатылмый” дип,  намуслылыкны байлыктан  өстен куярга чакыра. Сездән, кадерле балалар, киләчәк нәкъ шуны көтә. Без сезгә ышанабыз.

Актаныш муниципаль районы Иске Айман төп гомуми
белем бирү мәктәбе

Ч.М.Сарварова, I квалификацион категорияле

башлангыч сыйныфлар укытучысы

Тема: Коррупция турында мин ниләр беләм

2016 ел

Актаныш муниципаль районы Иске Айман төп гомуми
белем бирү мәктәбе

Ч.М.Сарварова, I квалификацион категорияле

башлангыч сыйныфлар укытучысы

Тема: Коррупция турында мин ниләр беләм

Максат: коррупция турында төшенчә бирү, аның
билгеләре белән таныштыру; укучыларда коррупциягә каршы дөньяви
тискәре карашны пропагандалау һәм формалаштыру; коррупцияне тормыш
шартларында таный һәм ул китергән зыянга үз фикереңне белдерә белү,
намуслылык, тәртиплелек күнекмәләре тәрбияләү.

Җиһазлау, материал : 2 төрле тартма, компьютер,
проектр, төрле ситуацияләр язылган карточкалар, презентация, ак,
кара кәгазьләр.

Тәрбия сәгате барышы

-Исәнмесез, кадерле укучылар. Мин сезне бүген
җитди сөйләшүгә чакырам. Сез әзерме?

— Хәзер мин сезгә карточкалар таратам. Анда
язылганны укып менә шушы тартмаларга салырга кирәк. Әгәр яхшы дип
уйласагыз, килешсәгез «ак тартмага», начар дип уйласагыз яки
килешмәсәгез «кара тартмага» салырсыз (карточкаларны тарата,
укучылар берәм- берәм тактага язуларны ике төркемгә бүлеп куялар.

Карточкаларда түбәндәгеләр язылырга мөмкин:

  1. Мин әниемә һәркөнне булышам, чөнки ул минем
    өчен иң кадерле кеше.

  2. Беркөнне күрше әбигә кибеттән сумкасын
    күтәрешеп кайттым. Алып кайткан өчен акча сорадым. Ул миңа бер
    сүз дә әйтмичә бирде.

  3. Булышкан өчен нәрсә дә булса сорау гаеп
    түгел.

  4. Мәктәптә синең урынга такта сөртсеннәр өчен
    икенче берәүгә конфет бирү җитә.

  5. Мин әти-әнигә һәрвакыт дөресен сөйлим.

  6. Ярышта беренчелекне алу өчен күп тырышырга
    кирәк.

  7. Ярышта беренчелекне алу өчен алдан ук жюрига
    акча бирү дә җитә.

  1. Көндәлектәге начар билгене әти-әни күрмәсен
    өчен төзәтеп була.

  2. Алдашырга ярый.

  3. Әнием хастаханәдә табибка чиратсыз керү өчен
    медсестрага шоколад бирде.

  4. Алсу апа эшендәге җитәкчесенә кыйммәтле
    телефон бүләк итте һәм аңа 1 атна ял бирделәр.

  5. Имтиханны тырышып укып, әзерләнеп биреп
    була.

  6. Алдашырга ярамый. Һ.б

  • Әйдәгез хәзер тикшереп карыйк. Кайсы
    «тартмада» нәрсәләр бар икән.

Укучылар түбәндәгечә бүләргә тиеш

Ак тартма (4 слайд)

  1. Мин әниемә һәркөнне булышам, чөнки ул минем
    өчен иң кадерле кеше.

  2. Мин әти-әнигә һәрвакыт дөресен сөйлим.

  3. Ярышта беренчелекне алу өчен күп тырышырга
    кирәк.

  4. Алдашырга ярамый.

  5. Имтиханны тырышып укып, әзерләнеп биреп була

Внеклассное мероприятие на тему Коррупция турында мин ниләр беләм?

Кара тартма (5 слайд)

1. Беркөнне күрше әбигә кибеттән сумкасын
күтәрешеп кайттым. Алып кайткан өчен акча сорадым. Ул миңа бер сүз
дә әйтмичә бирде.

2. Булышкан өчен нәрсә дә булса сорау гаеп
түгел.

3. Мәктәптә синең урынга такта сөртсеннәр өчен
икенче берәүгә конфет бирү җитә.

4. Ярышта беренчелекне алу өчен алдан ук жюрига
акча бирү дә җитә.

5. Көндәлектәге начар билгене әти-әни күрмәсен
өчен төзәтеп була.

  1. Әнием хастаханәдә табибка чиратсыз керү өчен
    медсестрага шоколад бирде.

  2. Алдашырга ярый.

  3. Алсу апа эшендәге җитәкчесенә кыйммәтле
    телефон бүләк итте һәм аңа 1 атна ял бирделәр.

Внеклассное мероприятие на тему Коррупция турында мин ниләр беләм?

— Балалар, ә нигә сез (тартмаларга күрсәтеп)
нәкъ мнә шулай бүлдегез. Әйдәгез, хәзер җавапларыгызны исбатлап
күрсәтегез. ( укучылар белән һәр карточка тикшерелә)

-Укучылар «Кара тартмадагы » сүзләр турында
нәрсә әйтә аласыз? Башкача нәрсә дип әйтеп була? ( укучылар
коррупция дип җавап әйткәнче укытучы өстәмә сораулар бирә)

Димәк бүген, коррупция турында сөйләшәбез.

-Нәрсә соң ул коррупция? Кем ничек аңлый
коррупция дигән сүзне? (җаваплар) (6 слайд)

Внеклассное мероприятие на тему Коррупция турында мин ниләр беләм?

-Элекке вакытларда коррупция сүзе бозыклыкны,
әхлакый түбәнлекне аңлаткан. Ә хәзер, коррупция сүзе шәхси файда
алу өчен иҗтимагый хакимияттән явыз нияттә файдалану буларак
тасвирлана. (Сүзлек эше коррупция — ришвәт дигәнне аңлата)

  • Укучылар, ничек уйлыйсыз, коррупциянең
    сәбәбе нидә ? (җаваплар)

  • Әйе, коррупциянең төп сәбәбе кешенең
    комсызлыгына бәйле. Кайсыбер кешеләр бик тиз генә акча эшләүгә
    кызыга. Үзләренең проблемаларын җайлы хәл итмәкчеләр. Коррупция
    җәмгыять тормышының барлык өлкәләренә икътисадка, сәясәткә,
    социаль өлкәгә җимергеч йогынты ясый. Бу күренеш аркасында
    барлыкка килгән тискәре нәтиҗәләр җәмгыяткә генә түгел, ә илнең
    милли иминлек мәнфәгатьләренә дә зыян китерәләр.

  • Коррупциянең зыяны турында кем нәрсә әйтә
    ала? (җаваплар )

— Укучылар барыбызда экранга карыйбыз. (7 слайд)

Внеклассное мероприятие на тему Коррупция турында мин ниләр беләм?

Коррупция сәбәпләре

— Дәүләт хезмәткәрләренең түбән хезмәт хакы

-Законнарны белмәү

-Җиңел юл белән керем алу теләге

-Вазифаи затларның еш алмашынуы ( вазифаи сүзлек
эше)

-Илдәге тотрыксызлык ( тотрыксызлык сүзлек эше)

-Коррупциянең гадәткә әверелүе

-Халыкның яшәү дәрәҗәсенең түбән булуы

-Эшсезлек

(Укытучы һәрберсен кычкырып укый, укучылардан
ничек аңлауларын сорый. Тулы итеп аңлатып нәтиҗә ясала, рәсемнәр
күрсәтелә) (8 слайд)

Внеклассное мероприятие на тему Коррупция турында мин ниләр беләм?

  • Ничек уйлыйсыз, коррупцияне бетереп буламы?
    (җаваплар)

  • Укучылар, дәүләтебез коррупциягә каршы төрле
    законнар кабул итә. Бу законнар белән үсә төшкәч ныклап
    танышырсыз. (Укытучы 9 слайдта күрсәтә)

Внеклассное мероприятие на тему Коррупция турында мин ниләр беләм?

РФ нең коррупциягә каршы законы:

2008 ел — «Коррупциягә каршы тору» турындагы
федераль закон

Татарстан Республикасы сы буенча:

2005ел 8 апрель — ТРсы Президенты Указы белән
коррупциягә каршы сәясәт стратегиясе

2006 ел 4 май — «ТР сында коррупциягә каршы тору
турында»

2006 ел 18 август — » Коррупциягә каршы сәясәтне
гамәлгә ашыру буенча совет»

— Шулай итеп укучылар, коррупция гаҗәеп зур зыян
китерә, кешеләрне дәүләтне эчтән җимерә. Коррупциягә каршы бөтен
кеше бергә көрәшергә тиеш. Илебездә закон бозучыларга кырыс
законнар кабул ителсә, коррупциянең нигезе җимереләчәк. Илебез
киләчәге — Сезнең кулларда кадерле балалар! Ф.Яруллин түбәндәге
шигырь юлларын язган:

Җан җылысы — назлы яз җылысын

Өләшәсе иде күбрәк.

Алтын — көмешләрсез яшәп була,

Җан җылысы кирәк кешегә. (10 слайд)

Внеклассное мероприятие на тему Коррупция турында мин ниләр беләм?

— Менә бу АК, Кара кәгазьләргә бүгенге сөйләшүебезгә кагылышлы
сүзләр язып тактага куегыз. ( Укучылар яза, беркетә)

— Укучылар, бүгенге сөйләшүебезне «Коррупция
белән көрәшне үз-үзеңнән башларга кирәк һәм шуны ук башкалардан да
таләп итәргә» сүзләр белән тәмамлыйбыз.

Кеше һәм закон

Коррупция афәтеннән безне кем аралар?

Шантаж, бюрократия, ришвәт, рэкэт. Коррупция белән аваздаш бу хәлләр һәр заманага хас күренеш. Бүгенге тормышыбыз да аннан азат түгел. Ләкин аны булдырмау, коррупциягә каршы көрәшү юлларын мәктәп яшеннән өйрәткәндә, бәлки, чынлап та әлеге зәхмәттән арына алырбыз.
Статистика саннары сөйли
Быелның 9 аенда республикада коррупциягә бәйле 835 җинаять теркәлгән. Шуның 551е…

Коррупция афәтеннән безне кем аралар?

Шантаж, бюрократия, ришвәт, рэкэт. Коррупция белән аваздаш бу хәлләр һәр заманага хас күренеш. Бүгенге тормышыбыз да аннан азат түгел. Ләкин аны булдырмау, коррупциягә каршы көрәшү юлларын мәктәп яшеннән өйрәткәндә, бәлки, чынлап та әлеге зәхмәттән арына алырбыз.

Статистика саннары сөйли

Быелның 9 аенда республикада коррупциягә бәйле 835 җинаять теркәлгән. Шуның 551е — дәүләт хакимиятенә һәм хезмәтләр мәнфәгатьләренә каршы җинаять.

Үз вәкаләтләреннән узып китү буенча 213 факт теркәлгән. Актанышта да 1 вазифаи вәкаләтләрдән арттыру очрагы теркәлгән. Бу җинаять эше буенча суд утырышы көтелә.

Статистика мәгълүматларын икътисадның төрле өлкәләре буенча бүлгәләп карасак, түбәндәге саннар күзәтелә: дәүләтнең күчемсез мөлкәтеннән файдалану — 205, мәгариф буенча — 71, хәрби-чакырылыш компаниясе — 65, сәламәтлек саклау һәс социаль тәэмин ителеш — 16, төзелешкә кагылышлы 7 җинаять кылу коррупцион юнәлештә булган.

Былтыргыга караганда быел ришвәт бирү фактлары 22,8 процентка кимегән. Әмма аның күләме арту ачыкланган. Рәсми чыганакларда теркәлгән мәгълүматлар буенча республикада быелның 9 аенда 15 млн. сум ришвәт бирелгән. Уртача күләме ничә сум тәшкил иткән соң? Быел теркәлгән очраклар буенча исәпләп караганнар: бирелгән ришвәтләрнең уртача күләме 92 мең сум тәшкил иткән.

Татарстанда социаль-икътисадый мониторинг буенча комитет халыкның фикерен өйрәнә. Актанышта сораштырылган халыкның 8 проценты коррупция артты дигән фикер белдергән. 40 проценты җирле үзидарә органнарның эшчәнлегеннән канәгать, димәк 60 проценты канәгать түгел, дигән сүз. 38 проценты медицина хезмәте күрсәтүдән канәгать сезлек белдергән. Безнең районда коррупцион күренешләр белән очрашучылар аз — 4,4 процент, бу — республикада яхшы күрсәткеч.

9 декабрь — Коррупциягә каршы көрәш көне

Шушы дата уңаеннан районның мәгариф учреждениеләрендә мөһим чаралар үткәрелә. Татар Суыксу һәм Мари Суыксу мәктәпләрендә дә уздырылды ул. Анда район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Булат Атнагулов та катнашты. Ул укучылар каршында чыгыш ясар алдыннан безгә ул болай диде:

— Кызганыч, тормыштагы начар күренешләр белән безнең барыбызга да очрашырга туры килә. Җәмгыятебезнең барлык тармагына да үтеп кергән ул. Шуңа күрә аны бер көндә генә җиңеп чыгу мөмкин түгел, моңа тулысынча чик куяр өчен әле тагын 30-40 ел вакыт узар, дип исәпләгән белгечләр. Әлбәттә, моңа ирешү өчен бүген нык кына көрәшергә кирәк. Безнең бурыч — коррупциянең начар күренеш икәнен балаларга мәктәп яшеннән үк аңлату.

Камил Әмиров, район мәгариф бүлеге инспекторы:

— Мәктәпләрдә тәрбия сәгатьләрен җәмгыятебездә яшәп килгән яман күренешләр турында җентекләп аңлатуга, мәктәп укчыларында аларга карата тискәре мөнәсәбәт уятуга багышлап үткәрү эзсез калмас.

Татар Суыксу мәктәбендә тугызынчылар белән үткәрелгән сыйныф сәгатен сыйныф җитәкчесе Рәмилә Гыйльфанова бик күп мәгълүматлар, кызыклы уеннар, сорау-җаваплар белән алып барды. Укучыларның актив катнашуы бу теманың алар өчен ят булмавын, җәмгыятьтәге шушы тискәре күренешкә каршы көрәшү кирәклеген мәктәптә һәрвакыт аңлатып торуларын күрсәтте.

Рәмилә Гыйльфанова, укытучы:

— Илебездә коррупция чәчәк атып килә, шуңа күрә без балаларыбызны мәктәп яшеннән үк аңың мәгънәсенә, начар гадәтләргә илтүен һәм коррупция эшләре белән шөгылҗләнгән кешеләрнең гомерләре рәшәткә артында үтәчәген төшендерәбез. Сыйныф сәгатьләре, инша-рәсем конкурслары оештырабыз. Безнең укучыларыбызз арасында коррупция очраклары күзәтелмәс, алар аңа каршы көрәштә үзләре дә катнашырлар дип ышанам.

Булат Гыйльманов, Татар Суыксуы мәктәбенең 9 сыйныф укучысы:

— Коррупциягә каршы көрәш буенча районда уздырылган иншалар бәйгесендә мин беренче урынны алдым. Бу темага байтак кына чараларда катнаштык. Без, әлбәттә, коррупциягә каршы. Минем фикеремчә, кечкенә яшьтән үк аңа каршы көрәшеп үссәк, бәлки без үсеп җиткәч, коррупция дә бетәр. Мин моңа чын күңелдән ышанам, башкаларны да шушы көрәшкә чакырам.

Сәрия Шәйхразыева, Татар Суыксуы мәктәбенең 9 сыйныф укучысы:

— Безнең мәктәптә шушы темага бик күп сыйныф сәгатьләре үткәрелә. Укытучыларыбыз коррупциянең зыяны турында аңлатырга тырышалар. Безнең белем учагында коррупциягә урын юк, чөнки без аны булдырмау өчен барыбыз да бергәләп көрәшәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции


К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

К 100- летию Татарстана

Путеводитель по интернет- ресурсам сценарных материалов

Сценарии к праздникам

Тематические сценарии

Персональные сценарии

К  100-летию Татарстана 
Стихи о Татарстане
   Татарстаным
Песни о Татарстане
   С днем рождения, Татарстан!
   Каршы ал, туган калам !
Сценарии о Татарстане
   Мин яратам сине, Татарстан!
   Сценарий, посвященный 100-летию ТАССР 
   Сценарий концерта, посвященного 100-летию образования ТАССР и 30-летию Республики Татарстан «Татарстан — наш общий дом»
Другие мероприятия и сценарии к 100-летию ТАССР
   Классный час «100 лет ТАССР»

Путеводитель по интернет-ресурсам  сценарных материалов
        Сценарные материалы для школ
        Сценарные материалы   библиотек
        Сценарные материалы  для праздников и корпоративов

  • Республиканский центр развития традиционной культуры Республики Татарстан
  • Сценарии — http://www.tatfolk.ru/test/index.php?content=scenarii

    «Культура – против терроризма и экстремизма»

    Творчество против террора

    Творчество преображает мир

    Каравону 20 лет

    Творчество преображает мир

Сценарии к праздникам   (В связи с законодательством об авторском праве РФ тексты  сценарных материалов можно просмотреть только в помещении библиотеки). Или обратиться  в отдел межбиблиотечного абонемента и электронной доставки документов НБ РТ  — http://kitaphane.tatarstan.ru/rus/structure_.htm?department_id=33944

Профессиональные праздники
Тематические сценарии
Литературно-музыкальные композиции
Персональные сценарии

Сценарии к праздникам:

Сценарий к празднику «Новый год» (Корбан Р. ХУШ КИЛЭСЕН, ЯНА ЕЛ!: Яна ел бэйрэмен уткэру очен сценарий // Хуш килэсен, Яна ел!: (Бэйрэм тамашалары). — Казан: Печатный двор, 2002. -Б.50-60 — (Новый год).

Сценарий к празднику «8 марта»(Хэсэнова Ф.К. «Илгэ — матурлыкны, Жиргэ батырлыкны Сез бирэсез газиз энилэр!»: Энилэргэ багышланган бэйрэм кичэсен уткэру очен сценарий// Бэйрэм белэн сине, кыз туганым! — Ты жизнь сама дарующая счастье. Жырлар, шигырьлэр,сценарийлар:Бэйрэмне уткэручегэ методик кулланма / Тоз.Хэсэнова Ф.К. — Казан: «Мастер Лайн», 1999.- Б.4-13.- (Сценарий к празднику 8 Марта). 

Сценарий к празднику «Науруз» (Нэуруз (Язны каршылау бэйрэме) // Шакиржанова Э.Б. Мэктэптэ халкыбызнын йола- бэйрэмнэре: Методик кулланма. -Казан: РИЦ «Школа», 2004. -Б.15-24 — (Науруз. Праздник встречи Весны).

Великой победе посвящается
Не стареют душой ветераны (Нурлы май, җырлы май – дошманны җиңгән ай : сценарийлар, җырлар / ТР ММ; Халык иҗаты һ.мәдәни агарту эшләре буенча Республика фәнни-методик үзәге; төз. Ф.К.Хәсәнова.- Казан, 40 б.
Җиңү көне — бу дөньяның яңадан туган көне  // Сәүбанова, С. Бүген бәйрәм, бүген туй / С. Сәүбанова.- Казан : Раннур, 2005.- 608 б.
Җырым белән җиңдем дошманны / ТР МК; төз. Н.Ә Асылкаева; җав. мөх-р Р.И. Вәлиев.- Казан, 1996.- 46 б.- (Республика китапханәләрендә : эш тәҗрибәсеннән. 1996.- 2 чыгарылыш). 
Мәхәббәт, җиңү җырчысы //Мәгариф.- 2009.- № 12.- Б.11-12.
Онытырга мөмкин түгел (Сәүбанова, С. Бүген бәйрәм, бүген туй / С. Сәүбанова.- Казан : Раннур, 2005.- 608 б.)
Япь-яшь җиңү бәйрәме (Хәйруллина, В. Бәйрәмгә рәхим итегез : методик кулланма . — Яр Чаллы, 2005.- 47 б.
Сценарий к Дню Победы (9 мая) (тат) (Вафин Ф. Онытырга момкин тугел: Боек Жинунен 60 еллыгына багышланган чараларда файдалану очен эдэби-музыкаль композиция // Мэгърифэт.- 2005.- 26 март.- Б.6. — (К 60-летию Победы).

Отечественная  война 1812 г.- 200 лет
Женские образы 1812 года
Источник: Читаем, учимся, играем.- 2012.- № 1
Климова О. И верно служили Отчизне
Нуштаева А. Герои былых времен
Судьба женщины- воина
Источник:   Фән һәм мәктәп.- 2010.- № 7-8.
Покрыты славою чудесного похода

Сценарии к празднику «Сабантуй»
Cценарий к празднику «Сабантуй»(тат) ( Сабан туе -Сабантуй
Иртэгэ — Сабан туе  (Фольклор — хореографик композиция) // Шакиржанова Э.Б. Мэктэптэ халкыбызнын йола-бэйрэмнэре: Методик кулланма. — Казан: РИЦ «Школа», 2004. — Б.26-30 — (Сабантуй).
Күңелле Сабан туйлары
Татар халкының милли бәйрәме
Стихи к празднику «Сабантуй»
Сабантуй — народный праздник: материалы к проведению праздника «Сабантуй»

Общероссийский день библиотек-27 мая
«А библиотекарем лучше!»
«Хранители мудрости»
Сөй, хөрмәт ит,ярат китапны»
Сценарий к Общероссийскому Дню библиотек «Большие интеллектуальные игры»- https://serpantinidey.ru/post/909/scenariy-k-obscherossiyskomu-dnyu-bibliotek-bolshie-intellektualnie-igri

Сценарии к Дню работника культуры
Сценарии к Дню работника культуры
(рус.) (тат.) 
Творческая жизнь: визитная карточка работника культуры
Гордимся мы профессией своей:конкурс профессионального мастерства среди работников культуры
Культработники нового тысячелетия: агитпредставление, посвященное Дню работников культуры
Культработнику: песни стихи, клятва
Материалы к Дню работника культуры
Кто скучать нам не дает? Кричалка ко Дню культработника
Час триумфа.Церемония награждения работников культуры

Сценарий к Дню матери

Сценарий к Дню музеев

Тематические сценарии:

Сценарий библиоквеста «Хикмәтле дә, бизәкле дә Туган тел»

«Молодежь и спорт против наркотиков» Җир ана ярасы: әдәби музыкаль композиция// Сәламәтлек һәм театр : методик ярдәмлек.- Казан : РИЦ “Школа”, 2002.- 156 б.

Профилактика наркозависимости среди молодежи: тематический дайжест сетевых информационно — методических материалов-  http://kitaphane.tatarstan.ru/rus/antinarc.htm

Сценарий спортивного праздника «Джунгли зовут!» под девизом «Спорт против наркотиков»

Спорт белән көчле без
Скажем «нет» наркотикам
Сценарий «Против наркотиков»(тат)
Җир ана ярасы: әдәби музыкаль композиция
В XXI век — без наркотиков

Сценарии к Году учителя
День учителя
Муза
Мөгаллимнәр көч сынаша
Елның иң яхшы класс җитәкчесе

К году спорта и здорового образа жизни
Гаилә. Яшүсмер. Наркотиклар
Дусларны рәнҗетмәгез!
ЗОЖ планетасында
Озак яшәү серләре
Театр здоровья
Родители — на старт!
Растем здоровыми

К году семьи
Папа, мама, я — музыкальная семья: сценарий конкурсной программы
Семья в куче — не страшна и туча: сценарий праздничного вечера
Семья года: примерный сценарий праздника
Этикет и мы: сценарий семейной викторины

Литературно-музыкальные композиции
Традиции народов Татарстана
К 1000-летию г. Казани

Персональные сценарии

Сценарии посвященные Л.Н. Толстому
Л.Н. Толстой Литературная викторина
Л.Н. Толстой Счастливая невозвратимая пора

Сценарии посвященные  Н. Гоголю
«Бранное, трудное время»:игра по повести Н. В. Гоголя «Tapac Бульба»
(из опыта работы российских коллег) 
Великий талант

Сценарии посвященные Г. Ибрагимову
  kitaphane.tatarstan.ru/ibr_7.htm

Сценарии, посвященные С. Садыковой
  kitaphane.tatarstan.ru/sad_7.htm

Сценарии , посвященные Г. Тукаю
  kitaphane.tatarstan.ru/tuk_10.htm

Сценарии, посвященные М. Джалилю
  kitaphane.tatarstan.ru/jal_8.htm

Сценарии, посвященные К. Тинчурину
http://kitaphane.tatarstan.ru/tat/tinch/scen1.htm
http://kitaphane.tatarstan.ru/tat/tinch/scen2.htm

Сценарии, посвященные Г. Камалу
http://kitaphane.tatarstan.ru/kamal.htm

Сценарии, посвященные Х. Туфану
http://kitaphane.tatarstan.ru/tat/tufan.htm

Сценарии, посвященные С. Сайдашеву
http://kitaphane.tatarstan.ru/tat/saidashev/tat_stories.htm

Сценарии, посвященные Н. Жиганову
http://kitaphane.tatarstan.ru/rus/zhiganov.htm

Сценарии, посвященные Х. Такташу
http://kitaphane.tatarstan.ru/tat/taktash.htm

Сценарии, посвященные Р. Яхину
http://kitaphane.tatarstan.ru/rus/yakhin.htm

Сценарий, посвященный Фанису Яруллину

Презентация,посвященная Фанису Яруллину

Последнее обновление: 29 декабря 2022 г., 13:45

Җәмгыять

Коррупция нәрсә ул, без аның турыда беләбезме?

  Коррупция нәрсә ул, без аның турыда беләбезме? Берәүләр аны ришвәт бирү, ришвәт алу, вәкаләтләрдән явызларча файдалану, дип аңлатса, икенчеләр коммерцияле сатып алу, яисә физик затның иҗтимагый һәм дәүләт мәнфәгатьләренә каршы килеп акчалата, матди байлык алу, дип күзаллый.

Коррупция нәрсә ул, без аның турыда беләбезме?

Ә коррупцияне җиңәргә мөмкинме? Уңай җаваплар көтәргә буламы? Районда аңа карата нинди чаралар алып барыла соң? Шундый сораулар биреп район халкы белән аралашып алдык.

Иманың нык булсын!

–Иң беренче чиратта кешенең иманы нык булырга тиеш. Андыйлар ришвәтчелек йогынтысына бирешмиләр. Югыйсә, һәркем эшләгән өчен тиешле хезмәт хакын ала. Берәү дә берни сорамый. Рәхмәт йөзеннән нидер “биреп” кеше үзе үк аларны ришвәтчелек корбаны итә. Хастаханә юлын таптамаганнар сирәктер хәзер. Үзем дә еш йөрим. Күптән түгел генә Казан хастаханәсендә булып кайттым. Яхшы мөгамәлә, ачык, ягымлы караш… барысы да бар. Авыруны аякка бастыру өчен барын да эшлиләр. Чын күңелемнән рәхмәтемне әйттем, алар да изге теләкләре белән озатып калдылар. Менә бит бернинди ришвәтчелек тә юк,–ди Балык Бистәсеннән Рамилә Әхмәтсафина.

Әйе, динебез куәтләнгән көннәргә җиттек. Рамилә апа әйткәнчә иманыбыз ныгый, Аллага шөкер. Кемнедер “көйләү” хәзер башка еллар белән чагыштырганда кимрәк, дип саный күпләр.

–Ришвәтчелекне укып аңласам да, күңелем, җаным белән кабул итә алмыйм. Үземнең дә андый хәлдә калганым, очрашканым юк,-ди Тәб. Чаллы авылыннан өч бала әнисе Дильшат Вафина. –Быел олы кызым Ләйсән 11 нче сыйныфны, игезәкләребез Илназ белән Гөлназ 9 сыйныфны тәмамладылар. Өчесе дә Казан шәһәрендәге уку йортларына документларын тапшырдылар. Яхшы укыдылар. Котлы Бөкәш мәктәбендә көчле укытучылар эшләвен, укучыларга тирән, төпле белем бирүләрен дә әйтәсем килә. Шуңа күрә балаларымның кайда гына укысалар да үз көчләре белән тырышачакларын белеп торам. Интернет аша рейтинг нәтиҗәсен карап торабыз. Яхшы укыйсың икән, югары уку йортларына кергәндә “сул яктан” табылган таныш-белешләр кирәкми. Ришвәтчелеккә дә юл ябык,–ди ул.

 Чаралар оештырабыз

Коррупция, беренче чиратта, кешенең җансыз, җәмгыятьнең әхлаксыз булуын аңлата. Икенче чиратта, кешенең акылын, намусын, оятын юкка чыгара. Акчасы күп булганнар нәрсә эшләгәнен белми, үзенең рәхәт тормышын һәм шәхси мәнфәгатьләрен генә кайгыртып яши. Әлеге темага багышланган чараларны китапханәдә укучылар белән еш оештырабыз. Балаларга ришвәтчелек төшенчәсен аңлатып, сәбәпләрен ачыклыйбыз. “Игътибарлылык” исемле уеннар оештырам, -диде Яңа Арыш авылы китапханәчесе Рәзилә Мөхәммәтрәхимова.

    -Бакчада әлеге темага карата өлкән төркем белән рәсем бәйгеләре үткәрәбез. Сабыйлар бик теләп катнашалар, рәсемнәре дә төрле-төрле, мәгънәле. Моннан тыш балаларга аңлаешлы телдә коррупция төшенчәсенең ни икәнен дәресләр үткәреп аңлатабыз. Ул темага фильмнар да күрсәтәбез, — диде “Йолдыз” балалар бакчасы методисты Гөлшат Кәримуллина.

— Миңа ришвәт темасына багышланган конкурсларда катнашу бик ошый.  “Рәсем” номинациясе күңелгә якын. Үземнең коррупциягә карата булган фикерләрне рәсемгә төшереп аңлату миңа җиңел бирелә. “Надо жить честно” бәйгесенең республика этабында өченче урынны алдым, бүләкләү тантанасына чакырылдым.  Бу уку елында да әлеге конкурсларда катнашырга  уйлыйм. Җиңү генә түгел, катнашу да күңелле бит, — диде беренче номерлы гимназия укучысы Регина Вәлиева.

Райондашларыбыздан алынган сораштырулардан әнә шулар мәгълүм булды. Ришвәтчелек дигән афәтне арабызга үткәрмисе иде. Берничә елдан коррупция дигән колакка ят сүз дә ерак үткәндә, сүзлекләрдә генә калыр әле. Шулай булсачы!

Фәрвәз КАЮМОВА.

Гөлназ ЗАРИПОВА.

фото архив.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции


К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нәрсә  ул Коррупция?

Соңгы елларда коррупция проблемасы иҗтимагый мөнәсәбәтләрнең төрле дәрәҗәләрендә: халыкара, милли, территориаль, тармак, шәхесара даирәдә алгы планга чыга. Ул борынгы заманнарда ук туган  катлау социаль күренеш буларак яшәвен дәвам итә. Коррупциянең  тарихи тамырлары, мөгаен, кемгәдер ялагайлану өчен бүләк бирү гадәтенә  барып тоташадыр. Кыйммәтлерәк бүләк тапшыручыларның гозере тизрәк үтәлгән. Шуңа күрә борынгы кабиләләрдә каһиннәргә бүләкләтә түләү норма  саналган.

Гади тел белән әйткәндә, коррупция – шәхси максатларда ачык  мөмкинлекләрдән файдалану дигән  сүз  ул.  Ә законнарда аңа беренче тапкыр билгеләмә 2008 елда кабул ителгән “Коррупциягә каршы тору турында”гы Федераль законда бирелә. Әлеге законда әйтелгәнчә,  коррупция – ул хезмәт урыныннан вәкаләтләрдән явызларча  файдаланып, ришвәт бирү, ришвәт  алу, коммерцияле  сатып  алу, яки    вазифаи хәлдән  җәмгыять һәм дәүләтнең законлы  мәнфәгатьләренә  каршы килеп, акча, кыйммәтле  әйбер, башка  төрле  мөлкәт рәвешендә файда алу максатында файдалану, яки   санап  кителгән   хәрәкәтләрне  юридик зат исеменнән яисә аның  мәнфәгатьләрендә  файдалану дигән  сүз.

Коррупциягә үзенеке булмаган  ресурслар белән хакимлек итү, бүлү тапшырылган теләсә кем  (түрә, депутат, судья, хокук  саклау органы  хезмәткәре,   администратор,  имтихан  алучы, табиб һ.б.) тартылырга  мөмкин. Моның  төп этәргечне  шушы  вәкаләтләрдән  файдаланып  икътисадый  файда алу омтылышы бирә, ә  тыеп торучы фактор булып фаш ителү һәм җәзага тартылучы ихтималы тора. 

Шартлы рәвештә коррупцияне  өч  төргә  бүләргә  мөмкин.

1. Гади гражданнар һәм түрәләрнең үзара бәйләнеше көнкүреш   коррупциясен тудыра.  Моңа вазифаи затларга гражданнардан  бирелгән  төрле  бүләкләр,  хезмәт  күрсәтүләр керә. 

2. Хезмәт  коррупциясе  хакимият белән  бизнесның  үзара  бәйләнеше вакытында  барлыкка  килә. Мисал итеп,  хуҗалык  бәхәсләре  вакытында яклар мәсьәләне үз файдаларына  хәл итү турында  карар  чыгарту өчен судьялар яклавына ирешүне  китерергә  мөмкин.

3. Югары хакимият коррупциясе исә сәяси җитәкчелеккә, демократик системадагы югары  судларга кагыла.

Коррупциянең иң куркыныч формалары җинаять буларак квалификацияләнә. Моңа, барыннан элек,  акчаны  законсыз тоту (урлау), ришвәт  керә. Акчаны законсыз тоту гадәти урлашудан вазифаи затның ресурслар белән легаль рәвештә эш итү хокукы  алуы белән  аерыла.  Әгәр  физик яисә  юридик  зат ниндидер  хезмәт  күрсәткән өчен   вазифаи затка  акча бирү очрагы  коррупциянең ришвәт дип аталган  төренә керә.  Күпчелек очракларда, әгәр ришвәткә  вазифаи затның моңа  ачыктан-ачык исәп тотуы этәрми икән,  мондый алыш-бирештән  төп  файданы ришвәт бирүче күрә. Уголовный  җинаятьләргә  сайлаучыларның тавышын сатып  алу  керә. 

Коррупцияне йөгәнләү максатында дәүләт хакимияте, җирле  үзидарә  органнары, шулай  ук  хокук  саклау органнары республикада актив эш  алып  барыла. Соңгы  вакытта ришвәтчелектә фаш ителүче хезмәт урынындагы  вазифаи затларга карата  җинаять эшләре кузгатылуы  моның  ачык  мисалы.

Р.Сәлахов,
район прокуроры.

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Корпорация праздников чаплин
  • Корпорация монстров сценарий праздника
  • Корпоративы праздники мероприятия
  • Корпоративы агентство праздников
  • Корпоративный юбилей компании сценарий