Кошлар безнен дусларыбыз сценарий

Сценарий праздника "Кошлар безнең дусларыбыз"


Кошлар безнең дусларыбыз

Максат: Балаларның кышлаучы кошлар турындагы белемнәрен тирәнәйтү; аларны танырга өйрәтү. Бәйләнешле сөйләм телен үстерү. Кошларга карата сакчыл караш тәрбияләү.

                                                      Кичә барышы

Исәнмесез, балалар, хәерле көн!  Хәлләрегез ничек?

Балалар, без сезнең белән бүген туган ягыбызда кышлаучы кошлар турында сөйләшербез.

                                           Музыка (кошлар сайравы)

Кошлар җир йөзендә иң киң таралган тереклек ияләре. Кошлар —  табигатьнең күрке, яме, урман табиблары. Хәзер аларның 9 меңгә якын төре бар. Татарстанда исә җәй көннәрендә — 200дән,ә кышын 40 төрдән артык кош очратырга мөмкин.

 Сез инде кошларны беләсез, без аларны ике зур төркемгә бүлеп йөртәбез. Нинди төркемнәр әле алар. (күчмә кошлар һәм кышлаучы кошлар).

Күчмә кошлар турында нәрсә әйтә аласыз? (көз көне җылы якка очып китәләр).

Ә кышлаучы кошлар нишлиләр? (урманнардан кешеләр янына очып киләләр).

Әйдәгез кышлаучы кошларны санап китик әле. (чыпчык, кызылтүш, песнәк, саескан, күгәрчен, тукран, ала карга).

Исемнәрен бик яхшы беләсез, ә үзләрен таный алырсыз микән?

                   Уен “Кышлаучы кошларны тап” (Рәсемнәр)

Кошлар безнең дусларыбыз дибез, ә алар кешеләргә нинди файда китерәләр соң? (җәй көне зарарлы бөҗәкләрне чүплиләр, шулай итеп урман, болыннарны кибүдән саклыйлар; матур итеп сайрыйлар, үзләренең матурлыклары белән тирә –юньне балкытып торалар).

Балалар, хәзер безнең кайсы ел фасылы? (кыш). 

Урамнарга, бакчаларга

Урман, кырлар өстенә

Ак мамыктай күбәләк кар

Төшә дә төшә генә.

Һава саф – рәхәт суларга,

Яп-якты бөтен урын.

Көндезләрен кояш көлә,

Җир киде йомшак тунын.

Кыш айларын санап китик әле. (декабрь, январь, февраль).

Балалар, кыш көне туган ягыбызда нинди үзгәрешләр була? (җир кар белән каплана, урманнар, кырлар кар астында кала, сулыклар боз белән каплана, көннәр салкын була)

Кошлар шушындый салкын көннәрдә нишлиләр икән? Нәрсә белән тукланалар? (кешеләр янына очып киләләр, калган җиләк – җимешләрне ашап бетерәләр, Кешеләрдән калган азык- төлек калдыкларын чүплиләр, кешеләр җимлекләр эләләр). 

Ә җимлекләргә нәрсәләр салырга була? (симәнке, ипи бөртекләре, май, шикәр,ярма).

                                              Уен « Очты-очты»  

Кош очып керә.

Ачты бик карыным,

Өшимен, туңамын,

Кешеләр ярдәмгә килегез,

Суыктан бит харап булабыз!

Кыш җитте, бөтен җир

Капланды кар белән.

Салкында кошларга

Бик авыр, мин беләм.

И кечкенә кошчыгыбыз! Бик ачыккансың, туңгансың икән. Әйдә без сине ашатабыз, җылынырсың, рәхәтләнеп очарсың!

Бала җимлек чыгара, балалар җим салалар.

Мин ярма салам!

Мин симәнке салам!

Мин шикәр салам!

Мин ипи салам!

Әйдәгез, балалар, кошчыкның дусларын да чакырыйк әле, бергә бергә күңелле булыр.

Килегез, кил кошкайлар,

Сез бит безнең дускайлар.

Бакчабызга куныгыз,

Көндә кунак  булыгыз.

Песнәк, песнәк, кил тизрәк

Җим сибәм сиңа әзрәк.  

Бигрәк суык кышларын,

Белмим ничек кышлармын?

Азык табу бик кыен,

Җаным асрау бар уем.

Чыпчык, чыкчык-чык-чырык,  

Җим сиптем, кил тиз очып!

Салкын дими, буран дими,

Чыркылдаучы әле без.

Башкаларны гына сыйлап

Мине оныта күрмәгез.

Кызылтүшем оялма,

Җим сибәмен бер оя.

Балан белән миләшне

Күптән ашап бетердек.

Безгә азык кирәк дип

Сезгә хәбәр китердек.

Күгәрченем гөр-гөр-гөр,  

Җим сиптем менә күр-күр.

Күгәрчен тыныч көн күрә

Кешеләр белән бергә.

Гөлдер-гү, гөлдер-гү,

Бигрәк җитез өлгер ул.

Саескан ала канат,

Җим сибәм кабат – кабат.

Саескан гына димәгез,

Мин дә бик кирәкле кош.

Миңа да салкын куркыныч,

Бик авыр була бит кыш.

Әйдәгез кошларны сыйлап алыйк әле!

    Ашагыз, кошкайлар,

    Сез бит безнең дускайлар!

Кош

Рәхмәт инде , балалар,

Мине ачлыктан коткардыгыз

Тәрәзәгезгә килеп сезне

Һәр бәйрәмдә котлармын.

Башкаларга да әйтермен: 46 нчы номерлы балалар бакчасында бик кайгыртучан балалар яшиләр, сез шунда барыгыз диярмен.

    Ә без, үз чиратыбызда, агачларга җимлекләр эләрбез һәм сезнең килүегезне түземсезлек белән көтәрбез! Сау бул!

                                        Хәрәкәтле уен ”Кошлар ояда”

Әйдәгез, балалар, кошлар турында табышмаклар әйтешик әле. “Кем зирәк – әйт тизрәк!” уенын уйныйбыз.

Кырау булсын,

Кырпак булсын,

Китмәс дустым.

Җәен-кышын

Салмый сары

Алъяпкычын. (песнәк)

                                                 Шигырь  

Элек-электән килгән шундый гыйбәрә бар: песнәкләрне үтерергә ярамый. Әгәр дә песнәкне үтерсәң, башка хайваннарны үрчетеп булмый. Шуңа күрә җимлекләрне бик аска куярга ярамый, песиләр тотарга мөмкин.

Ап-ак карда кып-кызыл алмалар. (кызылтүш).

Кызылтүшләр бик матур кошлар. Ап-ак карда кызылтүшләре алмаларны хәтерләтә.

Бер кошка кызыгамын-

Тәпие кызыл аның.

Атлаган саен баш ия-

Гадәте кызык аның.  (күгәрчен).  

Күгәрченнәрнең нинди генә төрләре юк. Алар кулга бик тиз ияләшәләр.

Циркта күгәрченнәр төрле-төрле катлаулы күнегүләр башкаралар.

Коерыгын алса- башы ябыша,

Башын алса-коерыгы ябыша.  (саескан).   

Саескан ялтыравыклы әйберләр ярата. Ул нинди ялтыравыклы әйбер күрсә, шуны оясына ташый. Кайвакытта саескан оясында алтын әйберләр дә тапканнар.Аны шуңа күрә русча сорока – воровка,

Ягъни саескан карак дип тә атыйлар.

Урмый-чәчми,

Ил өстендә көн итә.  (чыпчык).

                                                       Шигырь  

Чыпчыклар бик әрсез кошлар. Әгәр дә чыпчыклар бик каты чыркылдаша башласа, җылы буласын көт тә тор.

Җәй шакылдый бу чүкеч,

Кыш шакылдый бу чүкеч,

Ничек чыдый бу чүкеч?  (тукран)

Тукран бөтен агачны

Тук-тук-тук сугыпкарый,

Көчле һәм очлы борыны

Шундый зур эшкә ярый.

Агач кимергән кортларны

Эзләп, чукып бетерә.

Урман докторы булып ул

Бик күп файда китерә.

Балалар кошларны ничек итеп сакларга кирәк инде?  (җимлекләр ясап элергә, ясап куйгач, алар турында онытмаска, карларын себереп төшереп, җимне салып торырга; Җимлекләрне аска куймаска, кошларны песиләрдән сакларга.

Ә хәзер әйдәгез, сез ясап алып килгән җимлекләргә нәтиҗә ясыйк.

Җыр “Минем нәни дусларым”



Конспект занятия «Кошлар — безнең дусларыбыз»

”Кошларбезнең дусларыбыз.”

( Кышын кошларга ярдәм итүгә карата башлангыч сыйныф

укучылары өчен класстан тыш чара эшкәртмәсе. )

Максат. Укучыларның кошлар турындагы белемнәрен тирәнәйтү, безнең якларда кышлаучы

кошларны танып белергә өйрәтү, аларның авыл хуҗалыгы корткычларын бетерүдәге әһәмиятен

аңлату, канатлы дусларыбызга сак караш һәм мәхәббәт хисе тәрбияләү.

Җиһазлау. Кошлар киеменнән укучылар,кошлар рәсемнәре карточкалары,кошлар тавышы

язмасы,җимлекләр.

Алдан башкарылган эшләр. Балаларны кыш, кошлар турындагы шигырьләр, татар халык авыз

иҗаты белән таныштыру, кошлар рәсемнәре ясау,җимлекләр ясау.

I.Кереш өлеш

1. Укытучы . Укучылар, сезнең кышкы аяз көндә урманда булганыгыз бармы? Бигрәк тәкояш

нурлары ялтыраган вакытта карга төренгән агачлары белән матур ул! Һәм менә шул апактан

киенгән агачларда без гадәти булмаган “чәчәкләр” күрәбез. Болар – кышкы урман кошлары.

Әлбәттә сез боларның күбесен беләсез һәм таныйсыз. Нинди кошлар көзен безнең якларда кыш

үткәрергә кала икән соң? (Балалар белгәннәрен саный: чыпчык, ала карга, песнәк, саескан,

карабүрек, тукран, үрмәләч, сызгырак чыпчык, миләшчыпчыгы.)Кыш җитү белән кошлар өчен авыр

вакытлар башлана

Максуд Сөндекленең “Кошларга тимәгез” шигырен сөйли.

Яратам кошларның

Җырларын, моңнарын

Кошчыклар булмаса.

Ни яме дөньяның?

Кыш үткәч, җир кипкәч.

Ни кызык сабанда,

Бүз тургай дәрт биреп

Тормаса яланда?

Нинди яз була ди.

Кәккүкләр булмаса,

Тугайда сандугач

Чутылдап тормаса?..

Сөегез, балалар,

Тимәгез кошларга,

Карлыгач баласын

Бирмәгез усалга.

Кыш килсә, ачыга,

Боега күгәрчен,

Песнәк тә җилкенеп

Җим эзли, күрәсең!

Яратам кошларның

Җырларын, моңнарын,

Алар бит канатлы

Бизәге дөньяның.

Укучылар,бүген без Сезнең белән канатлы дусларыбызкошлар турында сөйләшербез.Менә

инде бер гасыр буена орнитологлар 1нче апрельдәХалыкара кошлар көнен билгеләп үтәләр.Бу

көн 1906 нчы елда кошларны саклау турындагы Халыкара конвенциягә кул куелган елдан

башлап билгеләп үтелә башлады.Россиядә бу көн Яшь натуралистлар тырышлыгы белән 1926

елда барлыкка килгән.

Күп кенә кошлар корткыч бөҗәкләрне юк итеп безгә ярдәм итәләр.Хәзер без Сезнең белән

урман аланыннан репортаж тыңларбыз.(Язмада кошлар тавыш тыңланыла)

Тыңлыйк әле,алар безгә нәрсә эйтергә тели икән.

I алып баручы:Мин интервью алган беренче кош агач кәүсәсендә утыра идеУл бик

матур.Каурыйлары кара,ак кызыл,сары төстә.Томшыгы көчле,очлы,төз.

(Балалар каршына матур тукран костюмы кигән малай чыга)

II алып баручы: Сез кем?

Тукран:

Тукый,тукый нарат чукый.

Тамак туйгач, тукып туктый.

Сиздерә бит инде сусын,

Ничек җайлар икән бусын?

Юк,җиргә дә төшмәде ул,

Кар суын да эчмәде ул.

Тукыйчукый каен тиште

һәм ширбәтле суын эчте.

Каян белгән, каян күргән,

Өйрәнгән ул аны кемнән?

I алып баручы: Укучылар таныдыгызмы? Нәрсә икән ул?

Укучылар: Бутукран.

I алып баручы: Дөрес,укучылар!Мин интервью алган коштукран.

II алып баручы:Каурыйларыгыз төсенә караганда Сеззур чуар тукран.Сезне зурлап «Тукран

урман докторы”диләр.Тукраннар турында табышмаклар да җитәрлек.

Тукран:Әйе. Мин агачтагы корткыч бөҗәкләрне юк итәм, агачның гомерен саклыйм. Шуңа күрә

мине урман докторы” дип йөртәләр. Мин, каты койрыгымны агач кәүсәсенә терәтеп, аңа көчле

тырнакларым белән ябышам. Аннары, томшыгым белән агачны туктук чукып, бөҗәкләрне эзләп

табам һәм телем белән эләктереп алып ашыйм.Минем телем бик нәзек,аны 1012 см га суза алам.

Шулай итеп үзем дә тукланам, урманга да файда китерәм.

I алып баручы: Кошлар җир йөзендә иң күп таралган тереклек ияләре. Җирдә барлыгы 100

миллиард чамасы кош яши. Татарстанда җәй көннәрендә 200ләп, кышын 40 төрдән артык кош

очратырга мөмкин. Кошлар һавада очарга җайлашкан. Шуңа да аларны кырыс антарктида да,

биек тау кыяларында да, диңгез өсләрендә дә очратырга мөмкин. Кошларның иң кечкенәсе

колибри, ул берничә грамм авырлыкта гына. Ә иң зурысы тәвә кошы, авырлгы 90 кг га җитә.

Кошлар табигатьнең күрке. Нәфис гәүдәле, ялтыравклы матур каурыйлы кошларның

рәссамнарыбыз картиналарында чагылдырган. Күңелгә ятыш җырмоңнарын, сайрауларын

тыңлап, күренекле композиторларыбыз музыкаль әсәрләрен иҗат иткән.

II алып баручы:Ике туа,бер үлә .Ул нәрсә?(Кош)Әйдәгез бергәләп кошлар турында

“Экологик лото”

уенын уйнап алыйк.Кичәдә катнашучыларга кошлар рәсемнәре җыелмасы таратыла.Алып

баручы табышмак әйтә яки кошны тасвирлый.Укучылар кошның исемен әйтергә һәм кошның

рәсеме төшкән рәсемне күрсәтергә тиешләр.

1 Гөлдер, гөлдер, гөлдер бу

Кызыл тәпи кемдер бу. ( Күгәрчен)

2. Агач башында йорты,

Эчендә яши кошы. (Сыерчык)

3. Җәй шакылдый бу чүкеч,

Кыш шакылдый бу чүкеч,

Ничек чыдый бу чүкеч. (Тукран)

4. Кечкенә генә берәү,

артында озын терәү. (Саескан)

5. Ханның кызын алыр идем,

Кашым кызыл булмаса. ( Көртлек)

6. Чуар киемле урам малае

Борчак җыя, кырда куна. ( Чыпчык)

7. Ука, ука таш кына,

Су коена инештә,

Очалса да җирдә йөри

Ите яхшы бәлешкә. (Үрдәк)

8. Бер кошым бар тынмый

Агачка оя кормый

Өе җирдә, җыры күктә. (Тургай)

9. Тап,тап табагач

Табагачта бер калач.

Койрыгы бер колач. (Саескан)

10 Бар нәрсә йокыга талгач

Бакчалар тынып калгач

Куактан куакка кунып

Сайрый сары…. (Сандугач)

11. Арыш кыры белән бу кош

Аерылмас дус бугай

Сайрап җибәрсә. (Тургай)

12 Кайсы кош бик тиз йөгерә? (страус)

13. Кайсы кошның өе кар астында? (Көртлек)

14. Кайсы кош ауга төнлә чыга? (ябалак)

15. Җәй буена ике тапкыр бала чыгаручы кош. (песнәк)

16. Нинди кошны барабанчы диләр? (тукран)

17. Кайсы кошлар гомерлеккә парлаша? (аккошлар)

18. Иң зур томшыклы кош.(пеликан)

I алып баручы: Молодцы!Сез кошлар турында бик күп беләсез икән.

II алып баручы:Мин интервью алган кошларның берсе песнәк

(песнәк костюмы кигән укучы малай чыга)

ПеснәкБезне авылда да, шәһәрдәдә очратырга мөмкин. Көз һәм кыш көннәрендә җимлекләргә

бик еш киләбез. Җәй көннәре бөтенләй диярлек күренмибез. Бу чорда балаларыбызга ризык

эзләү белән мәшгуль булабыз.

Кыш көне безне ашатырга, җимлекләр ясарга, оялар элеп куярга кирәк. Салкын вакытта без

орлык белән тукланабыз, сөяктә калган итне дә бик яратып чукыйбыз, терлек маен ашыйбыз.

Безнең токым бик зур: зур песнәк, зәңгәр песнәк, озын койрыклы песнәк, ак песнәк көрән башлы

песнәк, бүрекле песнәк. Зур песнәк башка песнәкләрдән яшькелтсары аркасы һәм ачык сары

төстәге түше белән аерылып тора. Түшенең уртасында – кара юл, башында кара түбәтәй була.

Зәңгәр песнәкнең түше генә сары, аркасы, канатлары койрыгы күк кебек зәңгәр төстә була. Озын

койрыклы песнәк – тыныч, шыпырт кош. Зур түгел, үзе апак, аркасы гына кара. Койрыгы чуар,

озын саплы, кашыкка охшаган. Ак песнәкнең бүреге, аркасы, койрыгы, канатлары – кук, башка

җире ак төстә. Кара песнәкне нечкә ботакларда акробатик күнегәләр ясый торган кош дип

әйтергә мөмкин. Ул ризыкны ботакка баштүбән эленеп эзли. Аның өске ягы һәм тамак асты кап –

кара, яңаклары һәм түше ак. Муен астенда ак табы бар. Көрән башлы песнәк кара песнәктән муен

өстендә ак табы булмау белән генә аерылып тора. Ул усак һәм каен орлыкларын ярата. Бүрекле

песнәкнең башында кикрик сыман каурые була.

Бигрәк сыук кышларын,

Белмим ничек кышлармын?

Азык табу бик кыен,

Җан асрау – бар уем”,

Укучы кыз:

Яныма очып килде,

Бер песнәк шулай диде.

Ачыга икән бит песнәк,

Тик утырыйк без нишләп?!

Өйдәгеге бер тартмадан

Эти җимлек ясады.

Тары, көнбагыш салдык,

Песнәк тәмләп ашады.

Сыйлансын әйдә песнәк,

Арыгандыр җәй эшләп.

Күп кортларны юк итте,

Җимлектә безнең рәхмәт

I алып баручы: Ә хәзер укучылар ясаган җимлекләр конкурсының нәтиҗәләре белән

таныштырып китәм.(1,2,3 урын алган укучылар белән таныштыру.Аларны бүләкләү)

(Карабүрек костюмы кигән укучы керә)

II алып баручы: Бүреген кыңгыр салган да

Эй сызгыра,сызгыра

Нечкә итеп сызгыруда

Малайлардан уздыра. Нәрсә бу?(Карабүрек)

Карабүрек:Укучылар сез мине матур түшемә карап бик тиз таныгансыздыр дип беләм.Мин сезгә

бик салкын яклардан кыш кышларга очып киләм.Минем томшыгыма игътибар итегез әле.Ул

нинди көчле,ныклы.Мин томшыгым белән шомырт,миләш чүплим.Җиләк,җимешләрнең

йомшагын калдырып орлыкларын ашарга яратам.Шулай ук каен һәм башка агачларның

бөреләрен чүплим.

I алып баручы: Карабүрекләр бик чибәр кошлар. Ана кош ата коштан да матуррак. Аның

түше ут янып тора. Карабүрекләр 710 лап булып төркемләнәләр. Салкын никадәрле көчле булса,

кошлар төркеме дә шуның хәтле тыныч утыра, аз хәрәкәтләнә. Караңгы төшә башлауга алар

агачкуаклар астына качалар һәм шунда төн үткәрәләр.

.Хәзер әйдәгез бергәләп

“Очты ,очты кошлар очты..”

уенын уйнап алыйк.

(Уен ахырында җиңүчеләр билгеләнелә.)

II алып баручы: Укучылар !Кош ояларын туздырмагыз.Оялар янына якын барырга да

ярамый.Сезнең эзләр белән килеп ул кош ояларын ерткыч җәнлекләр күрергә мөмкин.Әгәр дә

инде оя янына ялгыш якын килгәнсез икән,кулыгыз белән кошның йомыркаларына,кош

балаларына кагыла күрмәгез.Чәнки, әтиәни кошлар ояны бөтенләй ташлап китәргә мөмкиннәр.

I алып баручы: Бостон шәһәрендә кайсы кошка һәйкәл куелган?(чыпчык)

(Чыпчык костюмы кигән укучы керә.)

Чыпчык:Безчыпчыкларның бик күп төре бар.Авырлыгыбыз 2038 грамм.Елга 3 тапкыр бала

чыгарабыз.Без бик күп.Шуңа күрә без чүпләгән кортбөҗәкләр санап бетергесез.Ләкин үзебез дә

кешеләргә файдалы булган ерткыч кошлар өчен азык булып торабыз. Авылларда кешеләр яшәгән

урыннарда ,кыекларга,түбә асларына оя корабыз.Сыерчык ояларын да яратабыз.Ләкин яз көне

сыерчыклар кайткач безгә ояны бушатырга туры килә.Шәһәрдә парк һәм бакчаларның

сакчылары булып торабыз.

II алып баручы: Бу кечкенә кошчык бик хәрәкәтчән, башы йомры, муены кыска, гәүдәсе

йомырка формасында, канатлары кыска, томшыгы каты һәм очлы. Каты салкыннарда бу кошлар

берберсенә елышып утыралар, шулай итеп, өшеп үлүдән сакланалар.

Кыш бабайның суыгына

Ничек кенә чыдарга

Дип торганда ул кошыбыз

Хәтта бала чыгара. Нинди кош икән ул? (чукыр)

(Чукыр костюмы кигән укучы чыга)

Чукыр:Әлбәттә без балаларны яз көне дә чыгарабыз.Ә кышын ылыслы урманда чыршы һәм

нарат күркәләре бик күп булган елларны бала чыгарабыз.Томшыкларыбыз нарат һәм чыршы

күркәләрен эшкәртү өчен җайланган.Яшь чукырларның томшыклары гадирәк.Оядан чыгып

китеп 3 ай үткәч кенә чукырларның томшыклары кәкерәя,ныгый.

I алып баручы: Матур урман аланында мин интервью алган кошлар үзләре турында менә

шушындый кызыклы әйберләр сөйләделәр.Кошларның сезгә әйтер сүзләре бар.

Тукран: Безнең турында кыш көне онытмагыз!Безнең өчен “ кошлар ашхәнәсе” булдырыгыз.

Песнәк:Безгә кышның салкын,җилбуранлы көннәрен кышларга ярдәм итегез!

II алып баручы:Кошлар безнең дусларыбыз! Алар корткыч бөҗәкләрне юк итәләр, табигатьне

матурлыйлар, сайраулары белән кеше тормышын бизиләр, күңелгә рәхәтлек, рухи байлык

өстиләр. Әйдәгез, без дә аларга мәрхәмәтле булыйк!Кошларны рәнҗетмик, аларга җимлекләр

элик, табигатьебезне саклыйк!

Кичә ахырында класс җитәкчесе белән берлектә укучылар җимлекләрен мәктәп бакчасына

элделәр.Аларга җим салдылар.

Кулланылган әдәбият:

1.”Мир вокруг нас:птицы России”М:”Оникс 21 век”2002

2.”Птицы в городе»Михайлов К.Е.//Биология .№2 2000.

Максат.: кошлар турындагы белемнәрен ныгыту.

Белем бирү бурычы:балаларның күчмә кошлар һәм кышлаучы кошлар турындагы белемнәрен системалаштыру
һәм активлаштыру; кошларның төрлелеге турындагы күзаллауларын формалаштыру.

Үстерү бурычы: балаларның сөйләм телен үстерү; логик фикерләүләрен, аралашу һәм танып – белү
эшчәнлеген үстерү; рәсемләү эшчәнлеге аша балаларның иҗади активлыкларын үстерү.

Тәрбия бурычы:кошларга сак караш һәм кайгыртучанлык хисе тәрбияләү.

Төп белем бирү өлкәсе: Сөйләм үстерү.

Интеграль белем бирү өлкәсе: социаль аралашу, иҗади сәнгать, музыка, физик үсеш.

Методик алымнар һәм чаралар:уен,сорауларга җаваплар бирү, нәфис сүз, табышмак әйтү, күргәзмә
материаллар куллану, мактау, практик эш, техник чаралар куллану, сюрприз. сөенеч мизгеле, фонограмма, бәяләү.

Җиһазлау:  проектор, экран,  ноутбук,
кошлар турында слайдлар, төрле төстәге геометрик фигуралар формасындагы конвертлар,  кышлаучы, күчмә кошлар рәсемнәре, кош тавышлары.

Сүзлек өстендә эш: Сырт, туена, ерткыч, зирәк, кәеф.

Алдан үткәрелгән эш:кошлар турында әңгәмә, кышлаучы, күчмә кошларны өйрәнү, кошларны, агачларны
күзәтү, уеннар, табышмаклар өйрәтү.

1.Балалар, сезнең кошлар турындагы белемнәрегезне
тикшереп карыйм әле. 

— Кошлар хайваннардан нәрсәләре белән аерылалар?(Кошларның
канатлары, каурыйлары, томшыгы, тәпиләре икәү. Кошлар җиңел, очалар.)

-Кайсы кош җылы яктан иң беренче булып кайта?(Кара
карга)

-Кайсы кошны оялар ясап көтеп торабыз.

-Нинди кошлар хат ташучы була алалар?

-Урман докторы дип кайсы кошны атыйлар?

-Нинди кош үз йомыркасын чит ояга сала?

-Булдырдыгыз, балалар, мин сезнең белән килешәм, дөрес
җавап бирдегез.

2.Балалар “Күчмә кошларны кышлаучы кошлардан аер” дигән уен уйнап
алабыз.

Кояш рәсемен тактаның сул ягына, аска куябыз. Җимлекне тактаның
уң ягына аска куябыз. Кояш рәсеме астына күчмә кошларны куябыз. Ә җимлек астына кышлаучы кошларны куябыз.

Булдырдыгыз, балалар.

3. Менә хәзер игътибарлылгыгызны тикшерик әле. “Кошлар
кайтты” уенын уйныйбыз.
( Күчмә кошларны
ишеткәч кул чабу, кышлаучы кошларга тик торабыз
.)

Мондый кошлар кайттылар:

Күке, казлар, аккошлар,

Сандугачлар, песнәкләр,

Ябалаклар, ләкләкләр,

Кара карга, тургайлар,

Сыерчыклар, чыпчыклар,

Карлыгачлар, торналар.

Барыгыз да булганнар,

Барыгыз да уңганнар.

4.Балалар, сез нинди тавышлар ишетәсез?

Әйдәгез, кошларның тавышларын әйтеп карыйк әле,
танырсызмы?

-Кара карга

-Тукран

-Күке

-Сыерчык

-Сандугач

-Ябалак

-Торна

-Чыпчык

5.Балалар, кошлар нәрсәләр белән туена карап китик
әле.

Песнәк- бөҗәк ашаучы кош.

Карабүрек –орлык белән туенучы кош.

Карчыга-ерткыч кош.

Аккош —суүсемнәр белән тукланучы кош..

6.Балалар, сез кошлар турында табышмаклар өйрәндегез,
әйдәгез, әйтеп китегез әле.

Бер кошым бар: тынмый,

Агачта оя кормый.

Өе – җирдә.

Җыры күктә. (Тургай)

Күктә оча, суда йөзә,

Муены озын, горур кош.

Кара да була ул, ак та

Исеме аның ( Аккош.)

Агач башында йорты,

Эчендә яши – җырчы. (Сыерчык)

Ары да чут-чут,

Бире дә чут-чут.

Төскә матур булмаса да.

Сайравына тиңнәр юк. (Сандугач.)

Кулы юк-балчык ташый.

Балтасы юк-оя ясый. (Карлыгач.)

7.Театрлаштырылган уен.
“Кошлар белән уйныйбыз.”

( Кошлар берәм- берәм сайрыйлар. Калган
балалар кошларны таныйлар.)

Балалар: Кошлар- безнең
дусларыбыз,

Сайрасалар танырбыз.

Кошлар: Ярар, ярар сайрарбыз,

Танырсызмы, карарбыз.

Күгәрчен: Гөлдерү- гөлдерү,
гөлдерү

Күк күгелҗем, миндер бу!

Балалар: Әйе, әйе, таныдык,

Күк күгәрчен, син бит бу.

Тукран: Тук- тук, тук итәм,

Агачтагы кортларны, юк итәм.

Балалар: Тукран бит бу.

Урман докторын, әнә

Бар агачлар да дус итә.

Чыпчык: Чык- чырык, чык- чырык,

Ник көләсең шырык- шырык?

Балалар: Көлмичә, түзим ничек

Таныдык, син бит чыпчык.

Ярканат: З- ррр, з- ррр, …

Балалар: Менә шулай көйләп оча,

Төнлә ул ауга чыга.

Исеме була ярканат,

Каравылчы каравылдан азат. (Уен шулай
дәвам итә.

8.Балалар, кошлар безнең өчен бик
кадерлеләр. Алар гүзәл табигатебезнең бер өлеше. Күңелле, моңлы тавышлары яшәртә, күңелләребезгә дәрт һәм шатлык өсти, зарарлы бөҗәкләрне бетерү өстендә кошлар кешеләрнең ышанычлы иң беренче
ярдәмчеләре, шуңа күрә аларны саклыйк, яратыйк, ярдәм итик.

Әйтемнәр.

— Кош оясын туздырма, башың
авыртыр.

— Кошларга таш атма, күзең
сукыраер.

— Сыерчыкларга оя яса –эшең
уңар.

— Кош йомыркаларын ватма, күз
яшеңне түгәрсең.

Практик эш:

 Балалар, кошлар нәрсәгә кунып
сайрыйлар?(Агачка)

Балалар, кошларга кунып сайрар өчен
агачларыбызны бизик әле. Һәрберегез яфраклар  ясыйсыз.

Йомгаклау.

Балалар, без бүген шөгыльдә нәрсәләр
эшләдек? Сезгә нәрсәләр ошады? Авыр сораулар булмадымы? Өйгә кайткач, әти – әниләрегезгә нәрсәләр сөйләрсез? Балалар, миңа да шөгыль бик ошады, мин дә сездән бик канәгать. Белмәмешкә без видеохат
җибәрербез.Безнең видеобызны карап, ул кошлар турында өйрәнер.

Кошлар
безне
ң дусларыбыз

Максат: Балаларда
кошларга карата экологик белемле мөнәсәбәт формалаштыру,

кышлаучы кошлар турындагы белемнәрен тирәнәйтү; аларны танырга өйрәтү.

Төп белем бирү өлкәсе:
танып –белү

Интеграль белем бирү
өлкәләре: социальләштерү, танып-белү, аралашу, матур әдәбият уку,ижат,
физкультура.

Ысуллар һәм алымнар:
уен, практик, сүзле, күрсәтмә ысуллар,

Алымнар:
әңгәмә,сораулар,биремнәр, өстәмә аңлатмалар,нәфис сүз, балалар сөйләмен бәяләү.

Тәрбия бурычы: кошларга
карата сак караш, шәфкатьлелек, миһербанлык хисләре тудыру.

Үстерү бурычы: логик
фикер йөртү, гади нәтижәләр ясау сәләтләрен үстерү.

Белем бирү бурычы:
кошларның файдасын искә төшерү, ни өчен “Кызыл китап”ка эләгүләре турында
уйлану.

Чаралар: интерактив такта,
кышлаучы һәм күчмә кошлар, Татарстанның “Кызыл китабы”на теркәлгән кайбер кош
төрләренең рәсемнәре: гади фламинго, зур ак челән, соры торна, нәфис аккош;
дидактик уен “Кайсы кошныкы”, “Кошлар” маскасы, кош мамыклары һәм каурыйлары.

Сүзлек өстендә эш: томшык,
тәпи, фламинго, байгыш, каурый, канат,карчыга.

Алдан эшләнгән эш:
рәсемнәр карау, әңгәмәләр үткәрү, матур әдәбият уку.

Эшчәнлек төзелеше:

1.Эмоциональ халәт
тудыру, кереш мизгелею

2.Табышмак әйтү, кошлар
турында әңгәмә үткәрү.

3.Дидактик уен “Үз урыныңны
тап”

4.Күчмә кошлар турында
әңгәмә.

5.Татарстанның “Кызыл
китабы”на кергән кошлар турында слайдлар карау,әңгәмә үткәрү.

6.Кош каурыйлары белән
тәжрибәләр.

7.Йомгаклау.

 Эшчәнлек барышы

Исәнмесез,хәерле көн,
балалар!  Балалар, сез табышмаклар яратасызмы? Табышмак әйтәм, жавабын
табыгыз:

Югары менә чылбырсыз,

Түбән төшә баскычсыз,

Өйләр сла балтасыз
(кош)

Дөрес, балалар, без
сезнең белән бүген  кошлар турында сөйләшербез.

     
                     
               Музыка (кошлар сайравы)

Кошлар җир йөзендә иң
киң таралган тереклек ияләре.
Кошлар —  табигатьнең
күрке, яме, урман табиблары. Хәзер аларның 9 меңгә якын төре бар. Татарстанда
исә җәй көннәрендә — 200дән,ә кышын 40 төрдән артык кош очратырга мөмкин.

 Сез инде кошларны
беләсез, без аларны ике зур төркемгә бүлеп йөртәбез. Нинди төркемнәр әле алар.
(күчмә кошлар һәм кышлаучы кошлар).

Күчмә кошлар турында
нәрсә әйтә аласыз? (көз көне җылы якка очып китәләр).

Ә кышлаучы кошлар
нишлиләр? (урманнардан кешеләр янына очып киләләр).

Әйдәгез кышлаучы
кошларны санап китик әле. (чыпчык, кызылтүш, песнәк, саескан, күгәрчен,
тукран, ала карга).

Исемнәрен бик яхшы
беләсез, ә үзләрен таный алырсыз микән?

     
             Уен 
Үз
урыныңны тап
” (Слайдлар)

Кошлар безнең дусларыбыз
дибез, ә алар кешеләргә нинди файда китерәләр соң? (җәй көне зарарлы
бөҗәкләрне чүплиләр, шулай итеп урман, болыннарны кибүдән саклыйлар; матур итеп
сайрыйлар, үзләренең матурлыклары белән тирә –юньне балкытып торалар
).

Балалар, хәзер безнең
кайсы ел фасылы? (кыш). 

Урамнарга,
бакчаларга

Урман,
кырлар өстенә

Ак
мамыктай күбәләк кар

Төшә
дә төшә генә.

Һава
саф – рәхәт суларга,

Яп-якты
бөтен урын.

Көндезләрен
кояш көлә,

Җир
киде йомшак тунын.

Кыш айларын санап китик
әле. (декабрь, январь, февраль).

Балалар, кыш көне туган
ягыбызда нинди үзгәрешләр була? (җир кар белән каплана, урманнар, кырлар кар
астында кала, сулыклар боз белән каплана, көннәр салкын була)

Кошлар шушындый салкын
көннәрдә нишлиләр икән? Нәрсә белән тукланалар? (кешеләр янына очып киләләр,
калган җиләк – җимешләрне ашап бетерәләр, Кешеләрдән калган азык- төлек
калдыкларын чүплиләр, кешеләр җимлекләр эләләр). 

Ә җимлекләргә нәрсәләр
салырга була? (симәнке, ипи бөртекләре, май, шикәр,ярма).

“ Кошлар - безнең дуслар”  темасына проект

Кошлар — безнең дуслар” темасына проект

Проектта катнашучылар: уртанчылар төркеме балалары, аларның әти-әниләре, уртанчылар төркеме тәрбиячеләре. Проектның төре: информацион-практик, иҗади юнәлешле. Проектның дәвамлыгы: кыска вакытлы (бер атна).

Проектта катнашучылар: уртанчылар төркеме балалары, аларның әти-әниләре, уртанчылар төркеме тәрбиячеләре.

Проектның төре: информацион-практик, иҗади юнәлешле.

Проектның дәвамлыгы: кыска вакытлы (бер атна).

Проектның актуальлеге:    Кошлар - безнең дусларыбыз, ярдәмчеләребез. Алар үсемлекләрне һәм агачларны төрле корткычлардан саклыйлар. Кошлар - табигать сакчылары. Алар бик матур сайрыйлар, кешеләрнең кәефен күтәрәләр. Ләкин кошлар безнең ярдәмгә дә мохтаҗ. Аларга кыш көне азык табуы авыр, кайберәүләр аларның ояларын туздыралар, йомыркаларын ваталар һ.б. Шуның өчен без балаларны кошларга карата сакчыл, мәрхәмәтле булырга өйрәтергә тиешбез.  Балалар кошларның безнең тормышыбызда зур роль уйнаулары турында үзләренең тикшеренүләре вакытында күбрәк мәгълүмат туплаячаклар; алар кошларны якларга һәм сакларга өйрәнәчәкләр.

Проектның актуальлеге:

Кошлар — безнең дусларыбыз, ярдәмчеләребез. Алар үсемлекләрне һәм агачларны төрле корткычлардан саклыйлар. Кошлар — табигать сакчылары. Алар бик матур сайрыйлар, кешеләрнең кәефен күтәрәләр. Ләкин кошлар безнең ярдәмгә дә мохтаҗ. Аларга кыш көне азык табуы авыр, кайберәүләр аларның ояларын туздыралар, йомыркаларын ваталар һ.б. Шуның өчен без балаларны кошларга карата сакчыл, мәрхәмәтле булырга өйрәтергә тиешбез.

Балалар кошларның безнең тормышыбызда зур роль уйнаулары турында үзләренең тикшеренүләре вакытында күбрәк мәгълүмат туплаячаклар; алар кошларны якларга һәм сакларга өйрәнәчәкләр.

 Максат: Балаларга кошлар турында экологик белем бирү. Кошларга карата сакчыл караш тәрбияләү.  Бурычлар:  Балаларның кошлар, аларның үзенчәлекле яклары турындагы белемнәрен камилләштерү.  Балаларның күзәтүчәнлекләрен, кызыксынучанлыкларын, чагыштыра белү күнекмәләрен үстерү.  Балаларда кошларга карата сакчыл караш, мәрхәмәтлек сыйфатлары тәрбияләү.

Максат: Балаларга кошлар турында экологик белем бирү. Кошларга карата сакчыл караш тәрбияләү.

Бурычлар:

Балаларның кошлар, аларның үзенчәлекле яклары турындагы белемнәрен камилләштерү.

Балаларның күзәтүчәнлекләрен, кызыксынучанлыкларын, чагыштыра белү күнекмәләрен үстерү.

Балаларда кошларга карата сакчыл караш, мәрхәмәтлек сыйфатлары тәрбияләү.

Проектның этаплары:   1. Әзерлек этабы:  - проектның темасын, бурычларын билгеләү;  - проект турында әти-әниләр, балалар белән фикер алышу;  - проектны тормышка ашыру өчен тиешле шартлар тудыру;  - тема буенча кирәкле әдәби материал, атрибутлар туплау.

Проектның этаплары:

1. Әзерлек этабы:

— проектның темасын, бурычларын билгеләү;

— проект турында әти-әниләр, балалар белән фикер алышу;

— проектны тормышка ашыру өчен тиешле шартлар тудыру;

— тема буенча кирәкле әдәби материал, атрибутлар туплау.

2. Төп этап (практик):  - “Кошлар - безнең дуслар” темасы буенча барлык белем һәм тәрбия бирү процессы эчтәлеген эшкәртү;  - балалар, педагоглар, әти-әниләр белән иҗади эзләнү һәм практик эшчәнлекне оештыру;   - балалар белән урамда кошларны күзәтү.

2. Төп этап (практик):

— “Кошлар — безнең дуслар” темасы буенча барлык белем һәм тәрбия бирү процессы эчтәлеген эшкәртү;

— балалар, педагоглар, әти-әниләр белән иҗади эзләнү һәм практик эшчәнлекне оештыру;

— балалар белән урамда кошларны күзәтү.

3. Йомгаклау этабы:  - проектны презентацияләү;      - әти-әниләр белән эш :     конкурс “Иң яхшы сыерчык оясы” ;    “ Кошлар – безнең дусларыбыз!” консультация ;  “ Кошлар”темасына стенд ясау;   - балалар белән эш:      викторина “Кем кошлар турында күбрәк белә?” ;   уен кичәсе оештыру;    балалар рәсемнәреннән күргәзмә “Төрле-төрле кошлар”.   

3. Йомгаклау этабы:

— проектны презентацияләү;

әти-әниләр белән эш :

  • конкурс “Иң яхшы сыерчык оясы” ;
  • “ Кошлар – безнең дусларыбыз!” консультация ;
  • “ Кошлар”темасына стенд ясау;

балалар белән эш:

  • викторина “Кем кошлар турында күбрәк белә?” ;
  • уен кичәсе оештыру;
  • балалар рәсемнәреннән күргәзмә “Төрле-төрле кошлар”.

    Белем  бирү эшчәнлеге:               Оригами        «Кара карга »      «Сыерчык оясы»  ябыштыру

Белем бирү эшчәнлеге: Оригами «Кара карга »

«Сыерчык оясы»

ябыштыру

Дидактик уен “Кошның өлешләрен ата”

Дидактик уен “Кошның өлешләрен ата”

Хәрәкәтле уен “ Үз ояңны тап ”  Дидактик уен «Кош төзү  »  “ Кошлар-безнең дусларыбыз “ дигән уен кичәсе    Кошлар турындагы китаплар белән танышу

Хәрәкәтле уен Үз ояңны тап

Дидактик уен «Кош төзү »

Кошлар-безнең дусларыбыз “ дигән уен кичәсе

Кошлар турындагы китаплар белән танышу

 Әти-әниләр белән эш: “ Төрле-төрле кошлар”темасына рәсем күргәзмәсе

Әти-әниләр белән эш:

“ Төрле-төрле кошлар”темасына рәсем күргәзмәсе

Кошлар турында күчмә папка әзерләү

Кошлар турында күчмә папка әзерләү

Подробности

Автор: Нина Семёнова

Опубликовано 30 Ноябрь -0001

Просмотров: 5562

Рейтинг:   / 2

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение
«Детский сад комбинированного вида №15 г. Лениногорска»
муниципального образования «Лениногорский муниципальный район»
Республики Татарстан

КОНСПЕКТ ЗАНЯТИЯ
«Кошлар – безнең дусларыбыз»
/для детей 5-7 лет/

Из опыта работы воспитателя
по обучению детей татарскому
языку СЕМЁНОВОЙ Н.Н.

2013

Кошлар – безнең дусларыбыз

МАКСАТ:
-Балаларның кышлаучы кошлар турында белемнәрен киңәйтү;
-фикер йөртү сәләтен үстерү;
-сөйләмдэ (-ә, — ү, — җ, -h) авазлар әйтелешенә игътибар итү;
-кошларга карата мәрхәмәтле, кайгыртучан караш тәрбияләү.

ЦЕЛЬ:
-Уточнить и закрепить знания детей о зимующих птиц;
-развивать речь, логическое мышление;
-обратить внимание на звукопроизношение (-ә, — ү, — җ, -h);
-воспитывать желание заботиться, беречь и защищать птиц.
МЕТОДИК АЛЫМНАР: Әңгәмә; уеннар: «Син кошларны таныйсыңмы?», «Синдә нәрсә?», «Кошлар сыйлыйм», «Килегез, кошкайлар»; санамыш; шигырьләр; мәкаль hәм сынамышлар; хикәя уку, кошлар тавышы тыңлау.
ӘЗЕРЛЕК ЭШЕ: дәресләр: «Кыш көне кошлар», «Кошлар файдасы», «Кечкенә дусларыбызга – җимлекләр»; тозлы камыр эшләрендә кош исемнәрен ныгыту; кошлар тавышы тыңлау; кошларның яшәү рәвешләрен, санамыш, шигырьләр, табышмаклар, уеннар өйрәнү.

СҮЗЛЕК ӨСТЕНДӘ ЭШ: җим, җимлек.

ЯҢА СҮЗЛӘР: күргәзмә.

ҖИҺАЗЛАУ: кош рәсемнәре; «бәс» белән капланган, җимешләр белән бизәлгән кечкенә чыршы агачы; җимлектәге кошлар; «Кошлар тавышы» — аудиоязма; мольберт; магнитофон.

ДӘРЕС БАРЫШЫ:
Балаларны дәрескә оештыру (исәнләшү, туплау).
– Исәнмесез! Хәерле көн! Кәефләрегез ничек?
– Әйбәт, яхшы.
– Бик дөрес, әле яңа гына бер-беребезгә теләгән «исәнмесез», «хәерле көн» кебек ягымлы, җылы, йомшак сүзләрдән безнең кәефләребез күтәрелә, шатлыгыбыз арта, hәрчак шулай әдәпле булыгыз, дус яшәгез!
– Балалар, сезгә балалар бакчасында ошыймы?
– Әйе.
– Ә ни өчен? А, почему?
Биредә уйныйбыз, укыйбыз, җырлыйбыз, рәсем ясыйбыз, гөлләргә су сибәбез, курчак театры, мультфильмнар карыйбыз.
– Әйе, безнең бакчага мультфильмнар, курчак театрлары кунакка килә. Ә бүген кунакта – кошлар күргәзмәсе. (А сегодня, в нашем детском саду в гостях – выставка птиц).
– Нәрсә соң ул, «күргәзмә» (выставка)? Как вы понимаете это слово?
(Ответы детей)
Выставка – место собранных предметов, расположенных для обозрения.
Күргәзмә – бөтен кешегә күрсәту, таныштыру өчен оештырылган нинди дә булса әйберләрнең тупланган урыны.
Күргәзмә сүзен аерым hәм күмәк рәвештә кабатлау.
Әйдәгез бергәләп карыйк, бүгенге күргәзмә кызыклы микән?
– Биредә нәрсәләр күрәсез?
– Рәсемнәр (картины).
– Бу нәрсә рәсеме? Вспомним, что в татарском языке к названиям птиц ставятся вопрос бу нәрсә? (Что?) Кош – кошлар.
Балаларга кош рәсемнәре күрсәтү, бергәләп кошларның исемнәрен искә төшерү, шигырьләр сөйләү. «Син кошларны таныйсыңмы?» уены. Каких птиц вы видите?
Чыпчык – воробей, күгәрчен – голубь, ала карга – ворона, саескан – сорока, тукран – дятел, карабүрек – снегирь, чукыр – клёст, песнәк – синица, урман чыпчыгы (сызгырак) – свиристель, миләш чыпчыгы – дрозд, үрмәләч – поползень, ябалак – сова, купшыл – щегол.

Песнәк
Шәүкәт Галиев
Бер песнәк килеп
Кунды куакка
Ничек эндәшим
Икән кунакка?
Күмәч салдым да!
— Песнәк, песнәк! – дим,
Курыкма бер дә,
Җиргә төш, төш! – дим.

Ала карга
Фәнис Яруллин
Ала карга нигә ала,
Белә моны кайсыгыз?
Белмәсәгез, үзем әйтәм,
Авыртмасын башыгыз.
Бик-бик элек, кош-кортларга
Кием өләшкән чакта,
Ала карга бар кошлардан
Килгән, ди, иң-иң артта.

Чыпчык
Фәнис Яруллин
Тәрәз каршына
Килгән бер чыпчык.
Миңа кычкыра:
– Чык әле, — ди, — чык.
Алдый ул, беләм,
Гел шулай итә.
Йөгереп чыксам,
Оча да китә. (Күмәкләп әйтү).

Күгәрчен
Гөрли-гөрли җырлый ул,
Кызыл читек кия ул.
Күлмәкләре күгелҗем,
Татулыкны сөя ул.

Эндәш
Тук, тук, тукран,
Тукылдатып утырам.
Агачтагы кортларның
Барсын чүпләп бетерәм.(Күмәкләп әйтү).

— ү авазы кергән нинди кош исемнәре беләсез?
— ә авазы кергән нинди кош рәсемнәре беләсез?
– Назовите птиц, в названии которых есть звук -ү.
(Ответы детей)
– Какие из них живут у нас круглый год?
– Какие прилетают на зиму? (Ответы детей).
– А что вы знаете о птицах, их повадках, местах обитания? Какие бывают птицы?
– Птицы бывают перелётные и зимующие. (Күчмә hәм кышлаучы кошлар).
– Птицы умеют летать. (Кошлар оча).
– Птицы питаются насекомыми, семенами растений, червяками.
– Птицы бывают хищными и нехищными.
– Птицы селятся в лесах, парках, садах.
– Птицы гнёзда вьют на траве, кустарниках, деревьях, в норках береговых откосов.
– Птицы поют. (Кошлар сайрый).
– У птиц тело покрыто перьями. (Гади җөмләләр төзү).
– Биредә нинди кошлар?
– Биредә кышлаучы кошлар. (Зимующие птицы).
– Почему птицы улетают в тёплые края? (Ответы детей).

Не все птицы улетают на зиму в тёплые края. В родных местах остаются те, которые могут и зимой находить себе пищу. Улетают птицы не из-за холодов, а из-за нехватки пищи, так как осенью исчезают насекомые, становится меньше ягод и семян растений. Поэтому птицы зимой в поисках корма перебираются ближе к жилью человека.
– Как мы можем помочь птицам пережить зиму? (Ответы детей)
Корм – җим
Кормушка – җимлек
(Сүзләрне аерым hәм күмәк рәвештә кабатлау).
Надо заботится о птицах, беречь их, помогать им, помнить, что они часть природы. Мы должны устроить для птиц столовые, делать кормушки, сыпать корм.

Кошлар туйдырам
Әнәс Кари
Җимлек ясап бирде миңа
Абыем Сәлим.
Шунда хәзер кошлар өчен
Җимнәр сибәм мин.
Бире килә күк күгәрчен,
Песнәк hәм чыпчык.
Җыелалар бер-бер артлы
Пыр-пыр очынып.

Балалар ярдәм итә
Гасыйм Лотфи
Кышын бездә яшиләр:
Песнәкләр hәм чыпчыклар,
Күгәрченнәр, чәүкәләр,
Тагын башка кошчыклар.
Кыен була аларга
Кышын салкыннар җиткәч,
Ачыгалар, туңалар,
Ашарга җимнәр беткәч,
Шундый салкын кышларда
Бу сөекле кошларга
Балалар ярдәм итә
Рәхәт, тыныч кышларга
Җим сибәләр аларга,
Оя ясый балалар,
Шатланышып, кошкайлар
Канатларын кагалар.
Чыпчыгым
Әнәс Кари
Бар минем кошчыгым –
Кечкенә чыпчыгым.
Бер көнне салкыннан
Жиргә ул егылган.
Ә анны мин күрдем,
Бүлмәгә китердем.
Терелткәч, җылыткач,
Очыртып җибәрдем.

«Ә синдә нәрсә»? уены.
Кошлар турында мәкальләр әйтеш.
Миндә сынамыш: «Кошлар кар өстенә төшсә, көн җылыта», ә синдә нәрсә?
Карга-чәүкә түбәннән очса, кар ява.
Чыпчыклар чыркылдашса, көн җылыта.
Чыпчыклар агачның очына кунсалар – көн салкын була.
Чыпчыклар агачның түбән ботакларына кунсалар – җил чыга.
Кош канаты белән көчле.
Кош сайравыннан билгеле.
Һәр кош үз оясына карап оча.
Кошның да туган оясы бар.
Карабүрек тәрәзә төбендә җырласа – көн җылытыр.
Күгәрченнәр гөрләшсә, hава начарланыр.

Уен – «Кошлар сыйлыйм».
Санамыш.
Гөр-гөр гөлдергү,
Гөрләр күгәрчендер бу,
Карык-карык каргалар,
Шыгырдаган арбалар,
Чырыйк-чырыйк чуар чыпчык,
Тәрәзәдән очып чык!

Кошлар сыйлыйм.
Бу җимлеккә җим сибәм,
Кошкайларны сыйларга.
Җитешегез, кошкайлар
Сез бит безнең дускайлар.
Кошларга нәрсә бирдең?
Кошларга ипи бирдем.
Кошларга ярма бирдем.

Урманда бәйрәм
Таня белән Ваня чыршы уенчыклары әзерләделәр.
– Чыршыны урманда бизәсәк, нинди әйбәт булыр иде – диде Таня.
– Кошларга уенчыклар кирәкми, кыш коне аларга җим эзләргә кирәк , — диде әбиләре.
– Бик дөрес, — дип сүзгә кушылды әтиләре. Без кошларга чыршы бәйрәме әзерли алабыз. Тик аны уенчыклар белән бизәмибез.
Алар өйдән ерак түгел кечкенә чыршы агачына миләш җимешләре элделәр, җимлеккә ипи валчыгы сиптеләр.
Ваня икенче көне бик иртә уянды. Тәрәзәгә караса , чыршы агачына бер төркем матур кошлар кунган.
– Бу нинди кошлар? …
– Карабүрекләр, ә менә болары песнәкләр очып килде – диде әниләре.
Кичен шатланышып Яңа ел каршы алдылар.

Ёлка в лесу.
Таня и Ваня готовили ёлочные игрушки.
– Хорошо бы ёлку прямо в лесу нарядить – сказала Таня.
– Не нужны птицам ваши игрушки. Им зимой корм искать надо, а не играть, -сказала бабушка.
– Мы можем устроить и птицам новогоднюю ёлку, — сказал папа. Только мы украсим её не игрушками.
Недалеко от дома росла молодая ель. На верхние ветки привязали ягодки и кормушки; в кормушки насыпали крошки хлеба, зёрнышки.
На другой день Ваня проснулся рано, посмотрел в окно, а на ёлочке стайка красивых птичек. Они клевали ягоды.
– Что за птицы? …
– Это снегири, а вот и синички прилетели, — сказала мама.
Вечером все радостно встречали Новый год.
По Г. Скребицкому и В. Чаплиной.

Чем украсили ёлку?
Ёлку украсили кормушками.
Кому было весело в новогоднюю ночь?
(В Новогоднюю ночь было весело и детям, и взрослым, и птичкам).

– Дети, а вы хотите увидеть, как же они нарядили ёлку. (ответы)
– Как мы должны вести себя, чтобы не напугать птиц?
Балалар тэрбияче белэн тубэндэге кагыйдэлэрне искэ тошерэлэр.

1.Кош оялары янында кычкырма, шаулама.
2.Кошларны рәнҗетмә, куркытма.
3.Кош оясын туздырма. Андагы йомыркаларны, кошчыкларны кулыңа алып карама.
4.Кошлар өчен җимлекләр hәм оялар эл.
Җимешләр белән бизәлгән чыршы агачын, җимлектәге кошларны карау. Кошлар тавышы тыңлау.
– Как вы думаете, ещё другие птицы прилетят сюда?
– Интересно, а какие птицы прилетят? (Ответы детей).

Әйдәгез, «Килегез, кошкайлар» уенын уйнап алыйк.
Бирелгән карточка-рәсемнәрдән (кышлаучы, күчмә) кышлаучы кош рәсемнәрен сайлап җимлеккә элеп куярга.
Җимлеккә нинди кош килгән?
Җимлеккә песнәк килгән.

Г.Сәгыйровның «Килегез, кил, кошкайлар» шигырен күмәкләп әйтү.

Чыпчык, чыпчык – чык-чырык!
Җим сиптем, кил тиз очып!
Песнәк, песнәк, кил тизрәк! –
Җим сибәм сиңа әзрәк!
Чәүкә, чәүкә, кил, чәүкә –
Җим бирәм бер тәлинкә.
Күгәрченем гөр-гөр-гөр –
Җим сиптем, менә күр-күр!
Килегез, кил кошкайлар
Сез бит безнең дускайлар.
Бакчабызга куныгыз,
Көн дә кунак булыгыз!

Бездә күп төрле кошлар яши. Кошлар – безнең дусларыбыз. Алар табигать сакчылары, кешеләргә файда китерәләр – агачларны корткыч бөҗәкләрдән чистарталар. Кошларга ярдәм итик, оялар элик, кошларны саклыйк. Шул вакытта кошлар табигатькә ямь өстәп, сайраулары, соклангыч очышлары белән кешеләрне сөендерерләр.

У нас живут много разных птиц. Птицы – наши друзья. Они уничтожают вредных насекомых: гусениц, жуков. Птицы охраняют наши леса, сады, огороды и поля.
Наша страна очень серьёзно относится к проблемам охраны птиц. Давайте же стараться жить так, чтобы земля вокруг нас оставалась щедрой и прекрасной, чтобы журчали на ней ручьи, цвели цветы и птицы пели песни.
Вспомним слова Михаила Пришвина: «Рыбе – вода, зверю – лес, птице воздух. А человеку нужна Родина. И охранять природу – значит охранять Родину».

ФАЙДАЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ

1. Борhанова Р.А., Юсупов Ф.Ю. Балалар бакчасында татар теле өйрәтү программасы. – Казан, Школа, 2004.
2. Борhанова Р.А. Туган як табигате белән таныштыру. – Казан, 2002.
3. Юсупов Ф.Ю., Камалова З.Ф., Борhанова Р.А. Гөлбакча. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1990.
4. Татар халык иҗаты. Төзүчесе: Ягъфаров Р.Ф. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1993.
5. Иң матур суз. Төзүчесе: Закирова К.В. – Казан, 2000.
6. Жиренко О.Е., Лапина Е.В., Киселёва Т.В. Я – гражданин России! – М., Вако, 2008.
7. Зиннурова Ф.М. Уйнап укый сабыйлар. – Казан, «Мәгариф» нәшрияты, 2007.
8. Хәкимова А. «Кышлаучы кошлар иле»нә сәяхәт. – Мәгариф, №1-2004.

У вас нет прав для создания комментариев.

Автор: Сәлимова Г.Ф

ана теле тәрбиячесе

Тема «Кошлар безнең дусларыбыз»

Максат: балаларга кошларның файдасы турында аңлату, кошларга сакчыл караш, мәрхәмәтлелек сыйфатларын тәрбияләү, аларны рәнҗетмәскә кирәклеген төшендерү.

Тәрбия бурычы: кошларга карата сак караш, кайгыртучанлык тәрбиялэү.

Үстерү бурычы: балаларның диалогик сөйләмен, логик фикерләү сәләтен үстерү.

Белем бирү бурычы: балаларның кошлар турындагы белемнәрен ныгыту.

Төп белем бирү өлкәсе. танып белү.

Интеграль белем бирү өлкәләре: социальләштерү, сәламәтлек, аралашу, матур әдәбият уку, музыка.

Ысуллар һәм алымнар: бармак уены, хәрәкәтле уен, сорауларга жавап бирү, табышмак әйту, күргәзмә материаллар,әңгәмә, биремнэр, балалар сөйләмен бәялэү, мактау, аудиоязма тыңлау

Җиһазлар: кош рәсемнәре,аудиоязмада кошлар тавышы,магнитофон, “Сыерчык” җырына фонограмма

Сүзлек өстендэ эш: зәһәр, зирәклек.

Алдан эшләнелгэн эш: кошлар темасына караган рәсемнәр карау, табышмаклар өйрәнү, шигырьләр уку, “Сыерчык” җырын өйрәнү, кошларга сакчыл караш кагыйдәләрен өйрәнү

Кулланылган әдәбият: Балалар бакчасында әдәп-әхлак тәрбиясе: методик кулланма / К. В. Закирова;

Балалар бакчасында бердәм белем бирү эшчәнлеге:балалар бакчасы тәрбиячеләре өчен методик кулланма / З. М. Зарипова;

Туган телдә сөйләшәбез: 5-7 яшьлек балаларны туган телдә сөйләшергә өйрәтү буенча методик ярдәмлек / Төз.: З. М. Зарипова;

Балачак-уйнап-көлеп үсәр чак:балалар бакчасында уеннар: балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм физкультура инструкторлары өчен методик кулланма / К. В. Закирова, Л. М. Мортазина.

Эшчәнлек төзелеше.

1.Эмоциональ халәт тудыру, кереш оештыру мизгеле.

2 Бармак уены «Кошларны сыйлау»

3. Н. Арслановнын «Кугәрчен»шигырен уку.

4.Аудиоязма тыңлау.

5. Табышмакта кунакта.

6. Ял минуты “Кошлар”

7. Дидактик уен «Сорау-жавап»

8. Хәрәкәтле уен «Очты-очты»

9.Үстерешле диалог.

10. Җыр “Сыерчык”

11. Әңгәмә “Кошларны яратыйк”

12. Йомгаклау.

Эшчәнлек барышы:

Тәрбияче: Балалар, исәнмесез ! Хәерле көн сина,хәерле көн мина,хәерле көн барыбызга!(Балалар тәрбияче яныны килеп басалар.)

-Балалар ,әйдәгез бармак уены уйнап алыйк әле

Бармак уены “Кошларны сыйлау”

Кошлар, кошлар килегез! Бармаклар белән чакыру хәрәкәте

Без сезгә май бирербез. куллар белән кисү хәрәкэте

Сезгә җим әзерләрбез бармаклар белэн җим сибү

Кар өстенә сибәрбез. хәрэкәте,

Бу өлеш-кугәрченгә, ун кул белән күрсәтү,

Бу өлеш-чыпчыкларга сул кул белән күрсәтү,

Каргаларга-токмачлар куллар белән әвәләу хәрәкәте

Тук булыгыз,кошкайлар кулларны як-якка жәю хәрәкәте

Шигырь уку Нури Арсланов “Күгәрчен”

Күгәрчен

Бер кошка кызыгамын.

Тәпие кызыл анын,

Атлаган саен баш ия

Гадәте кызык аның.

Ак та була кугәрчен,

Күк тә була күгәрчен.

Уйный кояш нурларында-

Күктә була күгәрчен.

Гөлдер-гү, гөлдер-гү.

Бигрәк чибәр, кемдер бу?

Тәрбияче: Балалар шигырьдэ нинди чибәр кош турында сүз бара? (Күгәрчен турында.) Ә тагын нинди матур кошларны беләбез? (Карлыгач, тургай, сандугач,тукран һ.б.-слайдлар)

Аудиоязма тынлау. Кошлар тавышы”

Балаларга төрле кошлар тавышы тыңлатыла.

Табышмакта кунакта.

Җәй шакылдый бу чүкеч

Кыш шакылдый бу чүкеч.

Ничек чыдый бу чүкеч? (Тукран)

Чырык-чырык чыркылдый,

Бер жиргә дә ул китми.

Безнен белән дус яши,

Әйтегезче, ул ни? (Чыпчык)

Ала чапан киенгән,

Мал суйганга сөенгән,

Шунда төшеп йөгергән. (Саескан)

Кырау булсын,

Кырпак булсын,

Китмәс дустым.

Җәен-кышын,

Салмый сары

Алъяпкычын. (Песнәк)

Ял минуты “Кошлар”

Кошлар булып очабыз, (Балалар кулларын як-якка җәеп

Аннан җиргә кунабыз, “очалар”, чүгәлиләр,

Бераз ял итәбез дә

Тагын очып китәбез. кулларын як-якка куеп “очалар”.)

Дидактик уен. «Сорау-жавап»

Тәрбияче: Ә хәзер балалар мин сезгә сораулар бирәм, сез мина жавап бирерсез.

—Көз көне жылы якларга китеп, кыш көне кайтучы кошлар ничек атала?

—Иң беренче нинди кошлар кайта?

Нинди кош баласын башка кошлар тәрбияли?

—Сыерчык оясы булмаса, сыерчыклар кая оялый?

—Ни өчен каргалар , сыерчыклар жир сукалаучы трактор артыннан бара?

Хәрәкәтле уен “Очты-очты”

«Очты-очты» уены уйнала.(Балалар,. кошлар исеме әйтелгэндэ,кулларын селкергә тиешләр)

Үстерешле диалог.» Кошларга ярдәм итик»

-Урамда кайсы вакыт?

-Һава торышы нинди?

-Кышлаучы кошларга нинди кошлар керә?

-Алар кышның зәһәр суыкларына ничек жайлашалар?

-Нинди кош кыш көне бала чыгара?

-Кышын кошларга нинди азык бирергә була?

-Кошларга ничек ярдәм итәргә мөмкин?

-Кешеләр ярдәм итмәсә,кошлар кышын нишләрләр иде?

Җыр “Сыерчык”

(Г. Лотфи сүзләре, И. Шәмсетдинов музыкасы)

Өй түрендә бакчада,

Талчыбык куначада

Сыерчык канат кага-

Яз килүгә шатлана.

Җилпенә ул, талпына,

Шатланып сайрап куя:

Ак каенның башында

Бик матур оя тора.

Кем ясаган ояны-

Сыерчык белә аны.

Чут –чут итеп сайравы-

Аның оя сайлавы.

Кошларны яратыйк!

Тәрбияче: Кошлар- яшеллек дуслары алар. Шуңа күрә аларны яратыйк,саклыйк, ярдәм итик.

Балалар,тәрбияче белән бергәләп, түбәндәге кагыйдәләрне искә төшерэләр:

Кошлар өчен җимлекләр һәм оялар эл.

.Кошларны куркытма, рәнҗетмә.

Кош оялары янында кычкырма, шаулама.

Кош оясын туздыма

Андагы йомыркаларны, кошчыкларны кулыңа алып карама

Тәрбияче:Балалар, сезнен белән бүген кошлар турында сөйлэштек,төрле биремнәр үтәдек, кошлар турында күп нәрсәләр белдегез.

Булдырдыгыз, балалар,буген сез аеруча тырыштыгыз!!!

Кошлар- безнең дусларыбыз. Аларга ярдәм итик, саклыйк, язмышларына сизгер булыйк!!

Дәрес темасы                                Кошлар — безнең дусларыбыз.

Дәреслек                                        Хәйдәрова Р.З. Татар теле: Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен өйрәнүче укучылар өчен). Дәреслек Е.И.Пассовның коммуникатив технология концепциясенә нигезләнә. Ике кисәктә. 1 нче кисәк / Казан: “Татармультфильм” нәшрияты, 2014. – 55 нче бит.

1) Белем бирү максаты:  лексик-грамматик күнекмәләрне кабатлау аша укучыларда татар телен өйрәнүгә ихтыяҗ тудыру, тормышта рус телле балаларның татарча сөйләшә белүенә ирешү, кошлар турында алдагы дәресләрдә алган  лексиканы кабатлау һәм белемнәрне тирәнәйтү;

2)Үстерү максаты:тема буенча бәйләнешле сөйләм һәм язма телне, мөстәкыйльлекне, иҗади активлыкны үстерү; кызыксынучанлык, коллективта эшли белүне арттыру; мавыктыргыч материаллар ярдәмендә татар телен өйрәнүгә кызыксынучанлыкны үстерү.

3) тәрбияви максат: кошларга карата кайгыртучанлык, мәрхәмәтлелек, сакчыл караш тәрбияләү.

II.  Укытуның планлаштырылган нәтиҗәләре:

Шәхси УУГ: -шәхесара һәм мәдәниара аралашуда татар телен куллануга уңай караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләген формалаштыру;

Ярдәмчеллек, башка кешеләргә карата кайгыртучан булу.

парларда эшли белү.

Танып-белү УУГ: укытучының авыр булмаган сорауларына җавап бирә, тиешле мәгълуматны дәреслектән таба белү.

III. Укыту алымнары: Сорау – җавап

IV. Дәрес тибы: Лексик-грамматик күнекмәләрне камилләштерү, ныгыту, сүзлек запасын арттыру

V. Дәреснең төре: катнаш.

VI. Җиһазлау: компьютер, карточкалар, дәреслек,, презентация, кош рәсемнәре.

Дәрес планы.

1. Оештыру этабы.

2. Өй эше тикшерү. Куелган бурычларны  иҗади чишү өчен кирәкле  белем һәм күнекмәләрне  яңадан барлау һәм төзәтмәләр кертү. Бирелгән сорауларга җавап табу, кошлар исемнәрен искә төшерү.

3. Дәрескә максат һәм бурычлар кую. Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру. Карлыгач һәм песнәк турында материал б.н танышу

Бездә кышлаучы кошларны,  җылы якка очып китүче кошлардан аера белү.

5. Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру.(параларда эшләү – биремне чишү,ситутив күнегү – соаруларга җавап табу)

6. Үзләштерү дәрәҗәсен ачыклау. Җибәрелгән хаталар буенча фикер алышу һәм төзәтмәләр кертү. (кошларга сакчыл караш, кошлар турында шигырьләр б.н дәресне тулыландыру)

7. Белемнәрне системалаштыру һәм ныгыту. Тест эшләү

8. Дәресне йомгаклау. Рефлексия (дәрескә йомгак ясау). Өй эше турында мәгълүмат, аны үтәү буенча күрсәтмә бирү.

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

Универсаль укыту гамәлләре

I. Оештыру моменты (уку эшчәнлегенә мотивация)

Максат: эмоциональ һаләт тудырып, укучыларны уку эшчәнлегенә

мотивлаштыру.

 

а) — Исәнмесез, хәерле көн, балалар!

— Кәефләрегез ничек соң?

— Рәхмәт, укучылар. Барыгызга да хәерле көн теләп дәресебезне башлыйбыз.

— Бүген ничәнче число?

— Бүген атнаның нинди көне?

Хәзер елның кайсы фасылы?

— Көз көне табигатьтә нинди үзгәрешнәр була?

— Бүген көн нинди?

— Ә бүген якынча температура күпме?

— Урамда кар явамы?

-Рәхмәт, укучылар.

— Укучылар, әйтегез әле,көз көне нәрсәләр җыялар?

— Мин сезгә хәзер гөмбәләр таратам, анда дәрескә теләкләр язылган.

— Исәнмесез.

— Кояшлы иртә кебек.

Тукай телен, татар телен

Өйрәнергә дип килдек.

-Бүген 9 нчы ноябрь.

— Бүген чәршәмбе.

Көз

— Көз көне салкын җил исә, агачлардан яфраклар коела, кошлар җылы якка оча…

— Бүген көн салкын, болытлы, яңгыр ява

— Иртә белән температура – 5 градус салкын булды.

— Әйе, урамда кар ява.

-Уңышлар телим!Желаю успехов!

-Игътибарлы булырга онытма!Будь внимательнее!

-Бүгенге дәрестә кыюрак бул!На сегоднешнем уроке, будь смелее!

-Белемеңне күрсәтүдән курыкма!Не бойся показать свои знания!

-Башкаларга булышырга әзер бул!Будь готов помогать другим!

Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү (РегулятивУУГ)

Белем алуга уңай мотив тудыру, уку теләге булдыру (Шәхси УУГ)

II. Актуальләштерү һәм проблема тудыру.

Максат: дәрес темасын һәм максатын ачыклау.

 

— Укучылар, хәзер нәрсә турында сөйләшкәнебезне белер өчен аудио язманы тыңлагыз  әле.

— Сез нәрсә ишетәсез? Кошлар ничек сайрый? Сезгә ошыймы?

— Кайсыгыз әйтә ала, нигә мин бүгенге дәресемне кошлар тавышыннан башладым?

 — Дөрес укучылар, чөнки үткән дәрестә без сезнең белән кошларны өйрәнә башлаган идек.

— Без Сезнең б.н кайсы кошлар белән таныштык?

Хәзер игътибар белән рәсемнәргә карагыз әле . Сез монда нинди кошларны күрәсез ? Кайсылары җылы якка китә, ә кайсылары бездә кала?

Укучылар рәсемдә карлыгач һәм песнәк бирелгән.

Ни өчен рәсемдә бу ике кош аерым бирелгән

Ә бүген без сезнең б.н песнәк һәм карлыгач турында сөйләшербез.

— Бик дөрес укучылар.

— Карагыз әле, песнәк һәм карлыгачның тышкы кыяфәтләренә карап характеристика бирик.

Песнәк нинди?

Карлыгач нинди кош?

Алар бездә кышлыйлармы?

Әлеге кошларны күбрәк белү өчен, китапларыбызның 55 нче битен ачып, 2 нче күнегү б.н танышыйк.

-Без кош тавышларын ишеттек. Алар бик матур сайрыйлар.

-Без бүген кошлар турында сөйләшербез

(Песнәк , карлыгач , чыпчык , күгәрчен , тукран , күке, торна, аккош)

Бездә кышлаучы кошлар: карга, күке, тукран,күгәрчен, чыпчык

Җылы якка китүче кошлар: сыерчык, торна, сандугач, аккош.

— Без бүген карлыгач һәм песнәк турында сөйлиячәкбез

Песнәк – җитез, матур, түше сары төстә, үзе йомшак.

Карлыгач песнәктән караганда озынрак, канатлары озын, түше ак төстә

Уку эшчәнлеген планлаштыру (Коммуникатив УУГ)

Үз эшчәнлегеңне бәяли белү (Регулятив УУГ)

Аралашу-сөйләм эшчәнлеген формалаштыра белү; тирә-яктагылар (укытучы, укучылар) белән аралашу ысулларын үзләштерү (Коммуникатив УУГ)

III. Белем һәм осталыкларны яңа ситуациядә куллану.

Максат: үткән материалны кабатлау

 

А) Китап белән эш

Димәк, песнәк нинди кош?

  • Ул нәрсә ашый?

    Җылы якка китәме?

    Аңа кыш көне нәрсә бирәләр?

2 нче өлешне тәрҗемә итәбез.

Ә карлыгач нинди кош икән?

Карлыгач нәрсә б.н туклана?

— Әлеге кошларның аермалыгы нәрсәдә? (У них отличие в чем?

Б) физминутка (Очты – очты )

В) Дәфтәрдә эш

З нче күнегүне язма рәвештә дәфтәрләребездә эшлибез.

— Тикшерәбез.

— Молодцы, укучылар.Дәресне дәвам итәбез.

(тәрҗемә итү эше) Синица – очень подвижная, ловкая птица. Она очень старательная. В сутки кушает насекомых до своего веса. Не улетает в теплые края, остается у нас. Зимой дает ей корм.

— Песнән – бик җитез һәм хәрәкәтчән кош.

— Ул бөҗәк ашый.

— Ул җылы якка китми, бездә кала.

Аңа кешеләр җим бирә.

Ласточка питается мухами и комаром.Они в сентябре уходят в теплые края.

— Карлыгач чебен – черки б.н туклана

Карлыгач җылы якка китә, ә песнәк бездә кала.

Кул хәрәкәтләре ярдәмендә физ- ка

Тугызынчы ноябрь.Сыйныф эше.3 нче күнегү

(укучыларның дәфтәрләренә күзәтү.)

Сорау кую һәм аларга җавап бирү (Коммуникатив УУГ)

Максат кую (Танып белү УУГ)

Укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү (Регулятив УУГ)

IV. Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру.

Максат: яңа белем үзләштерү өчен кирәк булган, үткән материалны кабатлау, һәр укучының индивидуаль эшчәнлегендәге авырлыкларын ачыклау.

 

А) Парларда эшләү

Балалар! Мин сезгә хәзер конвертлар өләшәм, анда кош исемнэре язылган, сез аларны җыеп, кош исемнәрен атарга тиеш.

Б) Ситуатив күнегүләр.

(Балаларга конвертлар бирелә, алар кош исемнэрен җыялар һәм әйтәләр.” Буталган хәрефләрдән кош исеме табу” уены).

Карга, күгәрчен, торна, акчарлак, сандугач, чыпчык, тургай, тукран, сыерчык, карлыгач, аккош, күке, песнәк…

Сандугач с д н а г ч а у

Сыерчык с р ы к е ч ы

Күгәрчен ч е н к ү г ә р

Песнәк п ә с н е к

Карлыгач г а ч р а к л ы

Спроси у друга :

1 нче төркем

Син кошларны яратасыңмы?

Сиңа кайсы кош күбрәк ошый?

2 нче төркм

Син кошларны ашатасыңмы?

Сез мәктәптә сыерчык оясы (своречник) ясыйсызмы?

Иптәшләрең белән хезмәттәшлек итү, күршеңне тыңлый белү (Коммуникатив УУГ)

Укытучы куйган уку мәсьәләсен аңлау һәм үтәү. Үз эшчәнлегеңне планлаштыру; үз фикереңне башкаларга җиткерү (Регулятив УУГ)

Тиешле мәгълүматны таба белү (Танып белү УУГ)

IV. Үзләштерү дәрәҗәсен ачыклау. Җибәрелгән хаталар буенча фикер алышу һәм төзәтмәләр кертү.

 

Ә) Тәрбияви момент.

Укучылар сез барыгызда кошларны яратасызмы?

Укучылар, ни өчен кошлар безгә кирәк?

Б) Кошлар турында укучылардан шигырь

Тәрҗемә итү

Исеңдә тот! Кошларга таш атма,

Баласын елатма,

Таш атма кошларга, атма син.

Кошлар бит – дусларың

Буранлы кышларда

Ярдәм ит, аларны сакла син.

Ф. Яруллин

Тәрәзә каршына

Килгән бер чыпчык

Миңа кычкыра

чык әле, — ди, — чык,

Алдый ул, беләм,

Гел шулай итә,

Йөгереп чыксам,

Оча да китә.

Г.Афзал

Сандугачлар, карлыгачлар

Очып китте еракка

Торналар да ялга китте

Җылы якка, көньякка.

Тиешле мәгълүматны табу, билгеләү, бирелгән шигырне сәнгатьле итеп сөйли белүУУГ)

V. Белемнәрне системалаштыру һәм ныгыту.

Максат: алган белемнәрне практикада куллана белү

 

Мин сезгә бүгенге дәрестән чыгу билеты бирәм. Кем тестны эшли ала шул гына дәрестән чыга ала.

Слайд №10

А)    Тест.
    1.Кайсы кош бездә кышлый? Какая птица зимует у нас?
        а) сыерчык            б) торна
        в) песнәк            г) карлыгач
     2. Кайсы кош җылы якка китә? Какая птица улетает в тёплые края?
        а)карга              б)карлыгач
         в)әтәч                      г)чыпчык
 

  3. Кош тәрҗемәләрен билгелә. Отметь перевод названия птиц.

Карга воробей

Песнәк ворона

Карлыгач синица

Чыпчык ласточка

Фикерләрне логик чылбырга салу (Танып-белү УУГ)

VI. Дәресне йомгаклау. Рефлексия.

Максат: теманы үзләштерүеңне аңлау, үз эшчәнлегеңә үзбәя һәм сыйныф эшчәнлегенә бәя бирү.

 

-Балалар дәрестә нәрсә турында сөйләштек

-О чем мы говорили сегодня на уроке?

-Нинди кошларны искә төшердек?

Сезгә дәрес ошадымы?

— Без бүген дәрестә нишләдек?

— Дәреснең темасы нинди иде?

— Кемгә дәрестә җиңел булды?

— Кемгә авыр булды? Ни өчен?

( Кто встретил трудности? В чем? Почему?)

ӨЙ ЭШЕ Кошлар турында диалог төзергә;

Бәяләү

— Сау булыгыз. Дәрес өчен рәхмәт.

— Кошлар турында сөйләштек.

Дәрестә үз эшчәнлекләренә бәя бирәләр.

Бүген мин….белдем. Миңа…ошады. Мин…эшләдем. Мин….өйрәндем.

Өй эшен көндәлеккә язалар.

Укытучы бәяләвен уңай кабул итү, үзэшчәнлекне планлаштыру, уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү (Регулятив УУГ)

Укытучы бәяләвен уңай кабул итү, үзэшчәнлекне планлаштыру, уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү (Регулятив УУГ)

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Кошкин дом читать сценарий
  • Кошкин дом сценарий кукольного спектакля
  • Кошкин дом современная версия сценарий
  • Коты воители праздники
  • Костюмированное поздравление санитарная обработка на празднике поздравление санитарная празднике