Коз бэйрэменэ сценарий балалар бакчасы ?чен

Сценарий коз бэйрэме

Дети, под музыку, входят в зал и встают полукругом .

Алып баручы: Долго трудились яркие краски,

Природа вышла красивой, как в сказке.

Вся разноцветная – вот красота!

Вы, посмотрите, какие цвета.

Что за художник, ответить вас, просим,

Это пришла разноцветная….

Дети (все вместе): Осень!

Алып баручы: Хәерле көн кадерле әти-әниләр, килгән кунаклар, балалар. Без бүген сезнең белән ел да үтә торган көзге бәйрәмгә җыелдык.

Ни арада җәй үтте,

Матур көз килеп җитте.

Шатлык тулы бу бәйрәмне

Балалар күптән көтте.

1 Бала: Бүген бездә матур бәйрәм

Бүген бездә көзге бал.

Бүген көзге байлык белән

Бизәлгән безнең зал.

2 Бала:Осень на опушке

Краски разводила.

По листве тихонько

Кистью проводила.

3 Бала: Җиргә яфрак коелган,

Сап-сары келәм булган.

Яфракларны без җыярбыз,

Букет ясап куярбыз.

Җыр

4 Бала: Көз көннәре килеп җитте,

Хушлашабыз җәй белән.

Бөтен җиргә яфраклардан

Алтын келәм җәелгән.

5 Бала:Вдруг всё желтым стало вокруг

Сад и роща, речка и луг.

Старый дом и плетень,

Солнышко тоже стало желтей.

6 Бала: Җылы якларга кошлар да китә.

Көз агачларны сап-сары итә.

Алар коела җил искән саен.

Җилферди җилдә сап-сары каен.

7 Бала:Так давайте славить Осень,

Песней, пляской и игрой.

Будут радостными встречи,

Осень это праздник твой!

Җыр

Күмәк бию

Балалар урындыкларга утыралар

Алып баручы:  Көз, безне үзенең мул уңышы белән сөендерә.  Балалар, әйтегез әле, сез нинди яшелчәләр, җиләк – җимешләр беләсез?  (Балалар җаваплары). Уңыш дибез, яшелчә, җиләк – җимешләр дибез, ә кая сон ул үзе — Сөмбелә? Бәйрәмебезгә һичшиксез киләм, дигән иде бит хатында.

Алып баручы хат укый

“Кадерле нәни дусларым!

Тәбриклим бәйрәм белән.

Озакламый мин дә сезнең

Бәйрәмегезгә киләм.

Бу хатны ачып укуга,

Кул чабыгыз гөр килеп.

Ишетеп шуны, бәйрәмгә

Җитәрмен мин дә килеп”

— Әйдәгез, балалар,гөрләтеп кул чабыйк әле. Бәлки, чынлап та Сөмбелә, ишетеп, килеп җитәр.

Музыкага кәрҗин тотып Сөмбелә керә

Сөмбелә: Сез мине чакырдыгызмы?

Сез мине көттегезме?

Менә килдем. Исәнмесез!

Мин дә сагындым сезне.

Исемем минем Сөмбелә. Мин көз көне , октябрь аенда, уңыш җыелгач киләм. Элек Сөмбелә бәйрәмен көн белән төн тигезләшкән вакытта үткәргәннәр. Сөмбелә – ул башак дигән сүз.

8 бала: Ашлык булып җирдә үсә

Уңыш бит ул, Сөмбелә!

Бөтен җирне нурга күмә

Кояш кебек Сөмбелә!

Алып баручы: Исәнмесез, Сөмбелә. Без сиңа көзге байлыклар өчен рәхмәтебезне белдерәбез.

Сөмбелә:Рәхәтләнеп ашагыз!

Алып баручы: Балалар, көзге муллыкның ни икәнен сез беләсездер инде. Уңыш — басулардан җыеп алынган иген, бакчалардан җыелган яшелчә, жиләк — җимеш ул. Ә аларның безнең өчен файдасы бик зур.

Сөмбелә,  яшелчәләр буенча син бит зур белгеч.

СөмбеләӘйе, мин яшелчәләр турында бик күп беләм.Ә сез, балалар,  яшелчәләрнең файдасы турында беләсезме?

Алып баручы: Әлбәттә беләбез! Безнең бәйрәмгә яшелчәләр үзләре дә килде. Әйдәгез хәзер аларны  тыңлыйк.

(Яшелчәләр уртага чыгалар.)

Кишер: Көчле, җитез булыйм дисәң,

Кишер ашап кара син.

Кишер-саулык чыганагы,

Кишердә күп  каратин.

Суган: Ә мин-суган. Әрчегәндә

Килсә дә яшь күзегезгә.

Мине ашасагыз әгәр.

Суык тимәс үзегезгә.

Чөгендер: Мин —  чөгендер.

Мин дә кирәк.

Кешеләргә ашар өчен.

Борщ пешерер өчен һәм

Винегрет ясар өчен.

Кыяр: Кыярны һәркем таный.

Кыяр салатка ярый.

Әгәр дә куйсаң тозлап,

Кыяр саклана озак.

Кәбестә: Ә мин булам кәбестә.

Мин бик тәмле бәлештә.

Миннән щи пешерәләр

Йә голубцы төрәләр.

Помидор: Ә мин булам помидор.

Төп яшелчә салатта.

Тәмле генә түгел әле,

Витамин күп томатта.

Сөмбелә: Ай, булдырдыгыз, балалар! Бик күп беләсез икән. Әйдәгез инде, яшелчәләр белән уен уйнап алыйк.

Уен

Күк күкрәгән тавыш ишетелә

9 бала: Яшен яшьнәп куйды кинәт

Тамчы тамды йөзгә сирәкләп.

Килеп җитте болыт, шуннан соң

Коеп яуды яңгыр чиләкләп.

10 бала: Не страшен дождик проливной.

Ведь зонтик есть у нас с тобой.

Мы будем весело гулять

По лужам шлепать и скакать.

11 бала: Если дожлик проливной

Зонтик я беру с собой.

Очень яркий и большой

Желтый, красный, голубой.

Раз, два, три, четыре, пять

Будем с зонтиком играть.

Зонтиклар белән бию

12 бала:Күңелләргә якты нур өләшеп

             Шатлык өстәп hәрбер йөрәккә

             Үз муллыгы белән көзләр килә

              Йомгак ясап җәйге хезмәткә.

13 бала: Бакча-кырларда

                Зур эшләр барды.

                Хезмәтне сөйгән

                Мул уңыш алды.

Алып баручы: Балалар, хезмәт куйсаң гына мул уңыш алып була. Хезмәт турындагы мәкальләрне искә төшерик әле. Әти-әниләр, килгән кунакларны сынап карыйк әле.

Уен “Мин башлыйм, сез дәвам итәрсез”

  1. Җәй эшләсәң – (кыш ашарсың).
  2. Эшләгәндә йөрәгең җилкенсен,

(Ашаганда колагың селкенсен).

  1. Тирләп эшләсәң, (тәмләп ашарсың).

Алып баручы: Мул уңышны үстерүдә кемнәр көч куйган соң?

Кояш: Мин сиптем җылы нур

Яктылык булдырдым.

Тырыштым, күрегез

Уңышны уңдырдым.

Күк йөзе: Мин аяз hәм ачык

Зәңгәрсу төстә гел.

Нәкъ шуңә күрә дә

Мул уңыш булды, бел.

Җил: Мин истем кирәктә

hаваны күчердем.

Җилләттем мин сезне

hәм яңгыр китердем.

Яңгыр: Мин килеп яуганга

Алар зур үстеләр.

Сибәли торгач гел

Җәйләрдә үстеләр.

Сөмбелә: Рәхмәтлемен сезгә,

Булыйк гел бергә.

Вакыт шул тиз үтте.

Алтын көз дә җитте.

Җыр

Уен

14 бала: Солнышко лишь выглянет, спрячется опять.

Долго лето красное, будем вспоминать.

Дождик капает опять — мокрые дорожки,

Звонко капельки звенят на моей ладошке.

Җыр

15 бала: Әткәм кебек тырыш көз,

Әнкәм кебек юмарт көз.

Көзләр юмарт булганга

Бик бәхетле, бик шат без.

Сөмбелә: Безгә бик күңелле булды, балалар. Сау булыгыз.

Сөмбелә — көз бәйрәме.

(зурлар төркемендә күңел ачу өчен)

Максат: Туган җиребезгә, туган телебезгә мәхәббәт, игенче хезмәтенә,
икмәккә хөрмәт, халкыбызның милли йолаларына ихтирам тәрбияләү, белемнәрне
шигырьләр, җырлар, табышмаклар, мәкальләр аша ныгыту.
Балаларда күңел күтәренкелеге булдыру.

Җиһазлау: Зал бәйрәмчә бизәлгән, көзге уңыштан,
табигый материаллардан күргәзмә, балалар (сөмбелә, уңыш бабай, кояш, яңгыр, күк
йозе, кәбестә, суган, кабак, кишер, чөгендер, помидор, кыяр).

— Балалар, бүген без нинди бәйрәм хөрмәтенә җыелдык бу
зур залга?

— Әйе. Сөмбелә бәйрәменә.

Сөмбелә керә.

— Исәнмесез, балалар! Мин — Сөмбелә. Мин көз көне,
сентябрь аенда, уңыш җыелгач киләм. Элек Сөмбелә бәйрәмен көн белән төн
тигезләшкән вакытта үткәргәннәр. Сөмбелә — башак дигән сүз. Ә көн белән төн 22
сентябрьдә тигезләшә.

1бала.

 Шатлыклар –куңелебездә

Ал кояш-кугебездә!

Рәхәтләнеп бәйрәм итик-

Алтын Көз килде безгә!

2 бала

Ашлык булып җирдә үсә

Уңыш бит ул, Сөмбелә!

Бөтен җирне нурга күмә

Кояш кебек Сөмбелә.

3бала

Көз көннәре килеп җитте

Хушлашабыз җәй белән

Бөтен җиргә яфраклардан

Алтын келәм җәелгән.

4бала

Җилдә назланып оча

Алтын,сары яфраклар.

Сокланмый мәмкин тугел,

Бигрәк матур шул чаклар.

5бала

Кояш та сурән генә

Күзәтә көзге ямьне.

Тезелеп кошлар китә,

Ә шулай да көз ямьле.

6бала

Көз һаман рәсем ясый

Төрле төсләр белән.

Сөендерә,куандыра

Мул уңышлары белән.

7 бала

Сагынып көткән, зарыгып көткән

Сөмбелә килеп җитте,

Чәчәкле, җиләкле җәйләр

Инде үтте дә китте.

8бала

Бәйрәм итеп көтеп алдык без

Җимеш ае, муллык ае ул

Келәтләргә тула саргылт төс

Безнең шатлык, безнең баю бу.

9бала

Күңелләргә якты нур өләшеп

Шатлык өстәп һәрбер йөрәккә

Үз муллыгы белән көзләр килә

Йомгак ясап җәйге хезмәткә.

10бала

      Бакча-кырларда

Зур эшләр барды

Хезмәтне сөйгән

Мул уңыш алды

Җыр “Яфраклар бәйрәме”

А.Б.: Балалар, хезмәт куйсаң гына мул уңыш алып була. Хезмәт турындагы
мәкльләрне искә төшерик.

Уен «мин башлыйм, сез дәвам итәсез».

1.      
Җәй эшләсәң – (кыш
алырсың).

2.      
Эшләгәндә йөрәгең
(җилкенсен)

Ашаганда колагың (селкенсен).

3.      
Тирләп эшләсәң (тәмләп
ашарсың).

А.Б.: Мул уңышны үстерүдә кемнәр көч куйган соң?

11Кояш:

Мин сиптем җылы нур

Яктылык булдырдым

Тырыштым, күрегез

Уңышны уңдырдым.

12Күк йөзе:

Мин аяз һәм ачык

Зәңгәрсу төстә гел

Нәкъ шуңа күрә дә

Мул уңыш булды, бел.

13Җил:

Мин истем кирәктә

Һаваны күчердем

Җилләттем мин сезне

Һәм яңгыр китердем.

14Яңгыр:

Мин килеп яуганга

Алар зур үстеләр

Сибәли торгач гел

Җәйләрдә үстеләр.

 Сөмбелә:

Рәхмәтлемен сезгә

Булыйк без гел бергә

Вакыт шул тиз үтте

Алтын көз дә җитте.

”Зонтиклар биюе”

     Көшел-көшел
бодай, арыш җыеп

Саламнардан зур эскертләр куеп

Тракторлар белән гөрләп-шаулап

Кырлар буйлап уңган көз йөри.

15бала

      Киң кырларда көрәш барды

Алтын бөртекләр өчен

Хезмәткә без дан җырлыйбыз

Игенче синең өчен.

Игенченең кулыннан

Гөлдәй тамып төшкәнгә

Мин тәмле, татлы булам

Табында балкып торам.

16бала

      Ипи
басуда үсә

Аннан амбарга күчә

Аннары мичтә пешә

Кызарып мичтән төшә.

Шуннан килә өстәлгә

Безгә куәт өстәргә.

Ипи булса табында

Булдырам мин барында.

Һәркемгә ипи кирәк

Һәркөнне ипи кирәк.

Шуна күрә игенчене

Хөрмәт итәргә кирәк.

 17бала

Көз җиттеме, бар агачлар

Алтынга манган сыман.

Кызыл яфраклы баланнар

Утларда янган сыман.

18бала

Көз җиттеме җир өстенә

Алтын яфрак җәелә

Карап туеп булмый һич тә

Бу фасылның яменә.

А.Б.: Ипи өстәлгә килгәнче никадәр юл үтә, күпме
хезмәт сорый. Ипи иң зур байлык. Ипидән башка яшәп булмас иде. Ипинең бөртеген
дә югалтырга ярамый.

       А.Б.: Ипи
турындагы мәкальләрне искә төшерик.

Ипи-тоз – якты йөз.

Ипидән зур нәрсә юк.

Икмәк – игенченең җан җылысы.

А.Б.: Балалар, безнең икмәктән кала икенче икмәгебез — бәрәңге.
Басуларда бәрәңге уңышы да күп булды.

Ә хәзер уеннар уйнап алырбыз.

        Уен «Кем тизрәк
бәрәңге җыя».

        Уен «Кемдә күпме бәрәңге?» (балалар күзләрен бәйләп бәрәңгене
саныйлар).

“Гөмбәләр җыры”

Табышмаклар:

1.      
Йөз кат кием, барысы да
төймәсез.

2.      
Озын яшел түтәлдә,

Соры тозлы кисмәктә.

3.      
Өсте яшел, асты кызыл.

Җирдә үсә, ул ни булыр?

Сөмбелә сузе: (яшелчәләр
турында сүз әйтелә)

     19Кәбестә:

Мин булам — кәбестә

Үзем гел яшькелт төстә.

Күлмәгем күп катлы,

Үзем мин бик татлы.

Ашларга да төшәм мин,

Бәлештә дә пешәм мин,

Чөнки мине балалар

Көн дә көтеп алалар.

Сөмбелә:

Мин сезне алырмын

Кәрзинемә салырмын.

       20Суган:

Минем исемем – суган

Мин Һиндстанда туган.

Мине бик тә мактыйлар

Шифалы дип атыйлар.

Салатка да турыйлар,

Тураганда елыйлар.

       21Кабак:

Мин булам – кабак

Әйтмим кабат-кабат.

Бик файдалы зат мин

Тик мин җәяү кайтмам.

Сөмбелә:

Борчылма, кабак, мин сине

Күтәреп алып кайтырмын.

 22Кишер:

Минем исемем — кишер

Теләсәң – болай пешер,

Теләсәң – ашка тура.

Мине яраткан бала

Озын гомерле була.

Сөмбелә:

Шулай мени, бик яхшы, алам сине
дә.

        23Чөгендер:

Чөгендер булам мин менә

Мине бар халык белә

Төсем матур, үзем тәмле

Ашым була бик ямьле.

Сөмбелә:

Алам, алам дусларым.

                 24
Помидор:

Җәй буена яшел булам

Көз җиткәч тә кызарам.

Хәтта чибәрерәк булам

Иннек сөрткән кызлардан.

          25Кыяр:

Тәмле салат булсын өчен

Син безне генә тура

Бәлки безне дә алырсың

Кәрзинеңә салырсың.

                Сөмбелә:

Кайгырмагыз, салырмын

Рәхәтләнеп алырмын.

«Дождик» җыр

        А.Б. Әйе, балалар менә без мул уңышны җыеп алдык. Хәзер уен уйнап алырбыз.

        Уен «Кисәкләрдән
төзе».

        Уен «Тәменнән
бел» (алдан тәлинкәгә төрле яшелчә, җиләк-җимешләр кисәкләргә кисеп, әзерләп
куела, балаларның күзләрен йомып, авызларына каптырыла).

26бала

      .Көннәр
инде салкынайды
,

Уңышлар бераз якынайды.

Тирә-юнь гел сары төстә

Әллә соң бу алтын аймы.

27 бала

       Көзге җил исә,

Кыраулар төшә.

Кар белән яңгыр

Бергә тартыша

28бала

      Көннәр суынды,

Чишмәләр тынды.

Безне калдырып

Кошлар да китте.

29бала

Курмичә дә калдык җәйне,

Үтеп киткән кай ара?

Баш өстеннән җылы якка

Торналар очып бара.

30бала

Бөтен җирдә яфраклар

Алтынланып яналар

Тирә якка хуш исләрен

Тараталар алмалар.

“Яфраклар биюе” бию

«Листики» җыр

Рольләрдә:

Алып баручы

Көз

Сазлык иясе

Гөмбә

Болыт 

Атрибутлар:

Банкетка, оформленная осенними листьями (чтобы осень сундучок поставила) Для осени: Платье Венок Букет из осенних листьев Сундучок 3 золотых листочка (кленовый, дубовый, осиновый) Для Лешего: Одежда Зеркало Очки Кленовый лист

Для Тучки: Платье Тазик Пульверизатор

Для детей: Зонтики

Репертуар:

2 песни на тат. языке Стихи на 2-х языках Оркестр 2 танца

Ход мероприятия: 

Зал бәйрәмчә бизәлә. Өстәлләрдә уңыш: җиләк-җимеш, яшелчәләр, башаклар куела. Салмак кына музыка астына балалар залга керәләр.

Муз. җитэкчесе:

Һәрбер чорның үз матурлыгы бар. Кыш үзенең әче бураннары, яз – тезелешем кайткан кыр казлары белән матур. Җәйнең йөзен аллы-гөлле чәчәкләре бизи. Ә көз? Алтын көз! Исеме дә әнә нинди матур яңгырый. Шушы матур көз бәйрәменә Сезне дә чакырдык. Рәхим итеп карагыз.

Музыка астына балалар залга керәләр һәм ярымтүгәрәк ясыйлар.

1 бала. Бүген бездә матур бәйрәм

Бүген бездә көзге бал.

Бүген көзге байлык белән

Бизәлгән безнең бу зал.

2 бала. Җиргә  яфрак коелган

Сап-сары келәм булган.

Яфракларны без җыярбыз

Дәфтәр эченә куярбыз.

3 бала. The sunflower children

Nod to the sun.

Summer is over,

Fall has begun!  

4 бала. Көзге урман тып-тын булган,

Агач башы- ялангач .

Соңгы яфрак төшә калтырап,

Әз генә җил шаяргач.

5 бала. Күрмичә дә калдык җәйне

Үтеп киткән ни ара.

Баш өстеннән җылы якка

Торналар очып бара.

Балалар ярымтүгәрәктә басып торган килеш  “Көз килә” дип исемләнгән җыр башкаралар.

Шаяра әле күбәләк

Үтсәләр дә җәйләре.

Ә урамга килеп керде,

Килде яфрак бәйрәме.

Кушымта:

Нинди генә төсләре юк,

Күреп исең китәрлек.

Яфрак ява, яфрак ява

Юлыбызга түшәлеп.

Өлгереп җиткән миләшләр

Утлар шикелле яна.

Ә яфраклар бөтерелеп

Ява да ява, ява.

Кушымта шул ук.

Югалмаган икән әле

Төсләрнең яшеле дә.

Ясап яфрак бәйрәмнәре

Килә көз әкрен генә.

Кушымта шул ук.

Җыр тәмамланганнан соң, залга музыка астына кулына кечкенә сындык тотып Көз керә)

Көз. Исǝнмесез, дусларым,

Килдем мин сезгǝ тагын.

Мин кɵз кызы-Сɵмбелǝ

Кɵзге байлык кулымда.

Муллык – сǝламǝтлек телим

Кем очраса юлымда.

Бǝйрǝм итик бергǝ-бергǝ,

Мул уңыш хɵрмǝтенǝ.

Чакырам мин һǝммǝгезне

Матур көз бǝйрǝменǝ.

(Көз сандыгын банкетка өстенә куя).

А.б.  Серле сондыгыңны безгә ачып күрсәт инде .

Көз (моңсу гына) Минем сандыгымны 3 алтын яфракта язылган тылсымлы шигырьләр генә ача ала. Ләкин ул яфракларны җил бөтен урманга тараткан. Балалар! Сез миңа аларны табарга ярдәм итәсезме?

Балалар. Әйе!

А.б.  Бер дә борчылма, Көз! Безнең балалар һишчиксез ярдәм итәчәкләр. Әйдәгез, урманда тын булганда, юлга чыгарга ашыгыйк. Җил булмаганда безгә яфракларны табарга җиңелерәк булыр.

Көз. Әйдәгез, кулларны-кулга тотышыйк һәм бергәләп урманга юл тотыйк.

Көй астында балалар хәрәкәтләнәләр һәм урындыкларына барып утыралар.

Көз. Менә, балалр, без көзге урманга да килеп җиттек. Күпме монда матур яфраклар! Безгә аларны ничек табарга?! Бәлки, безгә урман ияләре ярдәмгә килерләр?! Ишетәсезме? Кемдер килә.

Шул вакыт Сазлык иясе килеп керǝ.

Сазлык иясе (көзгегә карана-карана җырлый): Ля-ля-ля-ля-ля!

Мин – урманның чибәркәе! 

Тьфу, кемнәр сез, кем минем сазлык патшалыгыма килергә җөрьәт иткән? (Күзләрен кысып карый, күзлеген алып кия). Ииииих, бу бит кечкенә-кечкенә балакайлар икән бит, ләбаса! Фу, нинди чиста, нинди матур алар. Фу-фу-фу!  Нигә монда мине борчып йорисез? Сезгә ни кирәк?

Көз: Исәнмесез, хөрмәтле, Сазлык иясе. Без тылсымлы сүзләр язылган  алтын яфраклар эзли идек. Алар  бу урманда булырга тиеш, сез аларны очраклы рәвештә  күрмәдегезме?

Сазлык иясе:  Яфраклар? Мда… нәрсәдер искә төшә шикелле. Кичә каты җил исте һәм минем сазыма бер бик тә кызыклы яфрак алып килде. Менә-менә шушы тирәдә күргән шикелле идеи. Кызлар! Булышыгыз әле миңа, минем яныма килегез. (Кулын маңаена куеп әти-әниләр ягына карый):

Кызларга ярдәмгә 3 әтине дә чакырабыз. (3 әти чыга).

Ярыша-ярыша шушы яфракларны кызлар әтиләре ягына, ә әтиләр кызлар ягына ыргытып карыйк. Бәлки, тылсымлы яфрак килеп тә чыгыр.

(Әтиләр һәм кызлар ярышалар, шул арада, малайлар сәхнә артына биюгә әзерләнергә китәләр)

(Ярыш тәмамланганнан соң):

Сазлык иясе:  Табылдымы яфрак?

Кызлар: Юююююк.

Сазлык иясе: Шулай җайлы гына табылыр дип уйладыгызмы? Юк инде! Менә минем биремнәремне үтәсәгез – бирермен!

Көз: Әйт тизрәк, нәрсә телисең?

Сазлык иясе:   Миңа монда сазда   салкын  булып китте. Бер биеп алабызмы соң?

Көз: Бер дә борчылма, хәзер, балалар белән бер биеп алсаң, бик тиз җылынырсың.

Бала.  Һǝр кɵз үзенчǝ килǝ ул,

Һǝр кɵз үзенчǝ матур.

Елмаешып бер биесǝк

Кɵзне ярату булыр.

(Бию).

Сазлык иясе: Шǝп биедегез,балалар,җил кебек җилдердегез генǝ.Менǝ болай:у-у-у…(йɵгереп йɵри).

Сазлык иясе:   Рәхмәт сезгә, балалар, мине бик шатландырдыгыз! Мин дә үз вәгъдәмне үтим – сезгә алтын яфракны тапшырам,  ә калганнарын үзегез табырсыз! (Яфракны көзгә бирә) Сау булыгыз. (Китә)

Көз: Әфәрин, балалар! Бер яфрак бездә! Тагын ике яфрак кына табасы калды. Ой, балалар, тагын кемдер килә…

Көй астына Гөмбә керә.

Гөмбә: Ой, исәнмесез! Сез кем буласыз? Урманда нишләп йорисез? Көз үзе дә биредә икән.

Көз: Әйе, мин дә биредә. Балалар! Таныгансыздыр инде. Бу – Гөмбә. (Гөмбәгә карап) Гөмбәкәй! Без тылсымлы сүзләр язылган  алтын яфраклар эзли идек. Син аларны кайдан эзлисен белмисеңме?

Гөмбә: Сорыйсыз тагын! Мин бу урманда бар әйберне дә беләм. Сезнең яфракларыгызны да күрдем. Берсен хәтта, кирәге чыгар дип, яшереп тә куйган идем.

Көз: Гөмбә әфәнде! Мин Сезне күптән беләм. Сез бик яхшы, игелекле. Бәлки, сез аны безгә бүләк итәрсез?! Ул безгә бик кирәк.

Гөмбә:  Ярар,  бирермен мин аны сезгә, ә  сез китеп барырсыз һәм мин тагын үзем генә калырмын, ә миңа ни эшләргә? Бер кем белән дә күңел ачып булмый, хәтта  кош-кортлар да очып киттеләр. (Гаепле кеше кебек басып тора). Ююююююк, бирмим.

Көз: Гөмбә әфәнде, ә без сезнең күңелне бик теләп күтәрербез, сез безгә ни теләвегезне генә әйтегез.

Гөмбә: Менә берәр матур көй яңгыратсагыз, шәп булыр иде!

А.б: Гөмбә дус! Рэхим итеп тыңлагыз!

Балалар уен коралларында уйныйлар.

Гөмбә: Рәхмәт-рәхмәт, балакайлар. Күптән минем болай күңел ачканым булмады. Әфәрин, балалар! Ярый, мин сезгә яфракны бирәм, чөнки сез миңа бик ошадыгыз! (Яфракны Көзгә бирә һәм хушлашып чыгып китә).

А.б: Менә, балалар! Икенче яфрак та бездә! Бер генә яфракны эзләп табасыбыз калды! Аны тапканнан соң, без тылсымлы сандыгыбызны ача алырбыз! Кызык, безгә кем булышыр икән?

 Көй астында Болыт керә.

А.б: Исәнмесез! Ә сез кем буласыз?

Болыт: Мин көз артыннан ияреп йөрим. Көз яфракларны алтынга күмә, ә мин аларны юешлим. Мин су белән беркайчан да аерылмыйм, менә хәзер юынам, коенам. (Пуливизатордан үзенә су сиптерә). ә безне карап утыручы кунакларга мин пычырак су әзерләдем. Хәзер-хәзер, кайда әле ул?! Сезнең өчен бер нәрсә дә кызганыч түгел. (Ләгән алып килә һәм әти-әниләр өстенә сибә).

А.б: Балалар! Без чып-чын көзге болыт белән очраштык, ахрысы…

Болыт: Әйе, мин болыт. (Балаларга һәм әти-әниләргә карап) Ә сез мин яңгыр яудырганда урамда ничек йөрисез?

Балалар: Кулчатыр белән.

Болыт: Миңа ничек икәнне күрсәтеп алыгыз әле. (Кулын маңаена куеп, балалар ягына карап). Малайлар! Минем яныма чыгуыгызны сорыйм. (Әти-әниләр ягына карый) Хөрмәтле әниләр! Балаларга ярдәм итик , балалрыгыз белән парлашып басыгыз әле. 2 төртемгә бүленеп, кайсы төркем беренче килүен ачыкларбыз.

Музыка астына ярыш оештырыла. Шул арада кызлар биюгә әзерлзнер өчен сәхнә артына китәләр.

Болыт: Ииииих, сезнең белән шундый да күңелле.

 А.б: Болыт! Без тылсымлы сүзләр язылган яфраклар эзлибез. Бер генә яфрак табылмыйча калды. Ярдәм ит әле безгә, зинһар өчен.

Болыт: Тылсымлы яфраклар? Әйе, әйе, ишеткән идем мин алар турында. Әйдәгез, бергәләп биеп алыйк, бәлки, тылсымлы яфраклар шул арада табылыр.

Кулчатырлар белән бию.

(Бию азагында Болыт яфракны табып ала).

Болыт: Менә ул тылсымлы яфрак! ә миңа хушлашырга вакыт. Минем эшем күп әле, яңгырлар яудырасым бар. Сау булыгыз, балалар. (Сау булыгыз).

А.б: Рәхмәт сиңа, болыт.

Балалар! Без барлык яфракларны да табып бетердек. Кадерле Көзбикә! Кил монда тизерәк. Синең сандыгыңны ачарга вакыт җитте.

Көзбикә яфракларны ала һәм тылсымлы сүзләр әйтә.

Көзбикә: Яфрак, яфрак, ярдәм ит,

Минем сандык ачылсын,

Балалар бик шатлансын. (Сандыкны ача. Сандыкта балаларга бүләкләр).

А.б: Рәхмәт сиңа кадерле Көзбикә! Ә безнең күңелле бәйрәмебез ахырына якынлашты, безгә көзге урианнан төркемебезгә кайтырга вакыт. Әйдәгез әле, балалар, Көзбикәне матур җыр белән озатыйк.

Җыр башкарыла. 

сценарий «Осенний бал», «Көзге бәйрәм»

26 октября 2016

Көзге бәйрәм.
(өлкәннәр hәм мәктәпкә әзерлек төркеме өчен сценарий).
Зал бәйрәмчә бизәлгән: көзге яфраклар,гөмбә рәсемнәре белән. Музыка астында балалар залга керәләр.
Алып баручы: Хөрмәтле балалар, кунаклар,әниләр барыгызгада хәерле көннәр.
Китте җәй безнең яклардан
Диңгез,таулар артына.
Көз алтын күлмәк кидерде
Агачларның барсына.
Җылытмый инде кояш та.
Көннәр кыскара бара.
Әбиләр чуагы белән
Көз алдый безне бары.
Сибәли салкын яңгырлар,
Кургаш болытлар йөзә.
Җирне,хакимлек итәргә,
Тапшырган ходай көзгә.

А.Б:          Мы собрались сегодня в зале,
         Чтобы шутить, смеяться и плясать.
         Мы дорогих гостей позвали
        Осенний праздник отмечать.
Бүлмәгә Карачкы керә. (Аның йөзендә борчу, нәрсәсендер югалту, аны эзләү чагыла. Муенында “эш эзлим” дигән язуы да бар.).
А.Б. Балалар, карагыз әле, безгә кемдер кунакка килә?
Карачкы. Ә-ә, гафу итегез! Күрмичә торам. Исәнмесез! Кадерле кунаклар, әниләр, апалар. Мин – Карачкы, булам. Бу минем исемем, ә фамилиям- Бакчаева. Гади генә әйтсәгез дә ярый –Карачкы. Мин, алай бик күтәренке дә, горур да түгелмен ( боргаланып).
А. Б. Сиңа, нәрсә булды соң? Син, бик борчулы, нәрсәңне дә булса югалттыңмы әллә?
Карачкы. Барысы да югалды! Юк булды!
А.Б. Нәрсәң, юк булды?
Карачкы. Югалды , юк булды , кайттылар да төяп киттеләр! Бераз калсын әле димәделәр, хәтта сорамыйларда бит! Бетте, барсында алып киттеләр! (арлы –бирле йөреп,башын тотып ,борчулы сөйли)
А,Б. Төгәл генә әйт әле, кемнәр, нәрсәңне алып киттеләр?
Карачкы..Э-э-э!(башын кашып). Нәрсә соң әле? Оныттым бит! Э-Э-э! Әй салам баш булгач, барысыда онытыла. Менә табышмаклары истә, ә җавапларын, ничек аталганнарын белмим? Әллә, картайдым инде?
А.Б. Борчылма, Карачкы, без –балалар белән сиңа ярдәм итәрбез.Әйе, бит балалар?
Балалар. Әйе.
А.Б. Әйдә табышмакларыңны укы,без игътибар белән тыңлыйбыз.
Карачкы. табышмаклар укый.
1. Кат-кат тунлы,
Карыш буйлы. (Кәбестә)
2. Ашка салсаң — тәм кертә,
Борынга салсаң — төчкертә.(Борыч)
3 Любопытный красный нос
     По макушку в землю врос.
     Лишь торчат на грядке
    Зелененькие пятки. (МОРКОВЬ)

       4.Он никогда и никого
                Не обижал на свете.
                Чего же плачут от него
                И взрослые и дети?                 (ЛУК)

5. Тәрәзәсе юк, ишеге юк, эче тулы халык. (Кыяр)

Менә хәзер, исемә төште кыярлар,суганнар,кәбестәләр,кишерләр…ләкин бер сүз белән ничек аталалар соң алар?(бераз пауза ясап) Ә-ә?(башын кашып).
Балалар. Яшелчәләр.
Карачкы. Әйе, балалар, бик дөрес. Афәрин!Рәхмәт, исемә төште инде хәзер.
-Менә, яшелчәләремне төяп алып киттеләр дә инде, шуңа күрә кәефсезләнеп, бераз ачуланып торам әле. Мин каргаларны куган чакта, бер сүз әйтми алдыларда киттеләр. Хәзер, менә эшсез.
— Бәлки сезгә ярдәм итәрмен?
Балалар. Юк.
Карачкы. Ә,сез,яшелчәләрне утырта,җыеп ала беләсезме соң?
Балалар. Әйе.
Карачкы. Әйдәгез, бергәләп уйныйбыз.
1.Уен “Бәрәңге утырту” . Ике командага бүленәбез. Чиләк эченнән бер-бер бәрәңге алып боҗра эченә чәчәбез. Кем беренче чәчеп бетерә. Шул команда җиңүче була.
Көз җитте . Бәрәңгеләребез дә өлгерде, уңышны җыеп алырга вакыт.
2.Уен “Уңыш җыю” Ә хәзер бәрәңгеләребезне бер- бер чиләкләребезгә җыябыз.
Ай –яй бик тә арытты,ашыйсы килә башлады. Уңыш җыелды,әйдәгез учакта бәрәңге пешерәбез.
Карачкы учак әзерли, кызыл боҗра эченә бәрәңгеләрне сала,пешерә.
3.Уен “Кайнар бәрәңге”. Боҗра эченнән бәрәңгеләрне кашык белән,( кул белән тотарга ярамый, пешерә) тәлинкәгә куярга кирәк.
Рәхмәт! Балалар, сез, миңа бик тә ярдәм иттегез, борчуларым да бераз онытылды. Миңа китәргә вакыт. Эш тә эзлисем ,көзгә дә хәзерләнәсем бар. Сау булыгыз!
Балалар. Сау булыгыз!
А.Б Әйдәгез,балалар, бәйрәмебезне дәвам итик.
Лето прошло, пробежало, умчалось.
        Хмурится небо, и дождь моросит.
        Теплых деньков очень мало осталось.
        Может, об этом природа грустит?
      Я грустить не разрешаю,
        Всех на танец приглашаю,
        Разве можно, не танцуя,
        Слушать музыку такую?
Барлык балалар да түгәрәккә басып шаян “Мы бежим” биюен башкаралар.
А.Б. Бәйрәмебезгә ямь өстәп көз турындагы матур шигырьләребезне сөйлик.
С.Эльвина Дождь по улице идёт,
Мокрая дорога,
Много капель на стекле,
А тепла немного.
Т.Илсинә. Көз килде. Үләннәр
Саргайды, шиңде.
Сап-сары яфраклар
Җиргә сибелде.
К.Алия. Как осенние грибы,
Зонтики мы носим,
Потому что на дворе
Наступила осень.
М.Энҗе. Моңлы,гүзәл,
Матур, аяз көннәр,
Мул игеннәр-
Синең бүләгең.
Сокландыргыч синең табигатең,
Бигрәк матур,ай-hай,күлмәгең!
Г.Адилә. Наступила осень,
Пожелтел наш сад.
Листья на берёзе 
Золотом горят.
Н.Илназ. Көз җиттеме,җир өстенә
Алтын яфрак җәелә.
Карап туеп булмый hич тә
Бу фасылның яменә.

Х.Илсаф. Не слыхать весёлых
Песен соловья.
Улетели птицы 
В дальние края.
В.Рәсил. Көз!Көз!Көз!
Көзсез күңелсез
Алтын- сары яфраклар да
Коелмый синсез.
З.Айзилә. Падают, падают листья
В нашем саду листопад.
Желтые, красные листья
По ветру вьются, летят.
Б.Алинә. Көз көннәре килеп җитте,
Хушлашабыз җәй белән.
Бөтен җиргә яфраклардан
Алтын келәм җәелгән.
Х.Адилә. Яратам мин
Сары төсне.
Бөтен дөнья
Алтын төсле
С.Айбулат. Көз!Көз!Көз!
Сине көтек без.
Алма, кавын hәм карбызлар
Өлгерми синсез!
Б.Зилә. Нинди салкын көз,
Тышта күңелсез!
Ничек яшәрбез
Чәчәксез,гөлсез?
Х.Рәсим. Китте җәй безнең яклардан
Диңгез,таулар артына.
Көз алтын күлмәк кидерде
Агачларның барсына.
С.Алинә. Көз-моңсу чак,ямансу чак,
Көн дә ява яңгырлар.
Тик безнең бакчада һаман
Яңгырый дәртле җырлар!
Җыр: Айдар Минhаҗев сүзләре, Рөстәм Сәрвәров музыкасы “Көз килә”
А.Б. Хорошо стихи читали,
        Но давно не танцевали.
        В круг скорее, детвора,
        Танцевать пришла пора!
Х. Дилә. Рәхим итегез,
Көзге бәйрәмгә
Яфрак тотып,
Бер биик, әйдә.
Бию “Көзге яфраклар” барлык балалар белән.
А.Б. Әти- әниләр белән уеннар.
Эстафета.“көз көненә, мин әзер” . (4 әни катнаша) Кулга кулчатыр , аякка зур үлчәмле галошлар, муенга шарф, баш киемнәре киеп , билгеләнгән урынга кадәр чабып килергә hәм кире салып, башка әни киенеп чаба тиеш.
“Көлсу”(Золушка). (4 кеше катнаша). Төрле ярмаларны аерырга.
“Кем беренче”( 4 әни катнаша). Суган , бәрәңге әрчергә.
-Татар халык уен җыры –“Куш кулым”.
-Татар халкының “Төлке белән каз” әкиятен сәхнәләштерү.
-Җыр Л. Лерон сүзләре, Р Еникеева музыкасы“Яфрак бәйрәме”.
А.Б.. Кызганычка каршы безнең бәйрәмебез да төгәлләнә. Сезгә теләкләрем шул:
Күңел күгегез һәрчак аяз булсын,
Килмәсеннәр сагыш-борчулар,
Ныклы сәламәтлек юлдаш булсын,
Аннан кадерлерәк нәрсә бар!
— Сау булыгыз, кадерле кунаклар, әниләр. Киләсе очрашуларга кадәр.

Раздел Дошкольное образование
Класс
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата 13.09.2015
Формат doc
Изображения Нет

Поделитесь с коллегами:

Сөмбелә — көз бәйрәме.

(зурлар төркемендә күңел ачу өчен)

Максат: Туган җиребезгә, туган телебезгә мәхәббәт, игенче хезмәтенә, икмәккә хөрмәт, халкыбызның милли йолаларына ихтирам тәрбияләү, белемнәрне шигырьләр, җырлар, табышмаклар, мәкальләр аша ныгыту. Балаларда күңел күтәренкелеге булдыру.

Җиһазлау: Зал бәйрәмчә бизәлгән, көзге уңыштан, табигый материаллардан күргәзмә, балалар (сөмбелә, уңыш бабай, кояш, яңгыр, күк йозе, кәбестә, суган, кабак, кишер, чөгендер, помидор, кыяр).

— Балалар, бүген без нинди бәйрәм хөрмәтенә җыелдык бу зур залга?

— Әйе. Сөмбелә бәйрәменә.

Сөмбелә керә.

— Исәнмесез, балалар! Мин — Сөмбелә. Мин көз көне, сентябрь аенда, уңыш җыелгач киләм. Элек Сөмбелә бәйрәмен көн белән төн тигезләшкән вакытта үткәргәннәр. Сөмбелә — башак дигән сүз. Ә көн белән төн 22 сентябрьдә тигезләшә.

1бала.

Шатлыклар -куңелебездә

Ал кояш-кугебездә!

Рәхәтләнеп бәйрәм итик-

Алтын Көз килде безгә!

2 бала

Ашлык булып җирдә үсә

Уңыш бит ул, Сөмбелә!

Бөтен җирне нурга күмә

Кояш кебек Сөмбелә.

3бала

Көз көннәре килеп җитте

Хушлашабыз җәй белән

Бөтен җиргә яфраклардан

Алтын келәм җәелгән.

4бала

Җилдә назланып оча

Алтын,сары яфраклар.

Сокланмый мәмкин тугел,

Бигрәк матур шул чаклар.

5бала

Кояш та сурән генә

Күзәтә көзге ямьне.

Тезелеп кошлар китә,

Ә шулай да көз ямьле.

6бала

Көз һаман рәсем ясый

Төрле төсләр белән.

Сөендерә,куандыра

Мул уңышлары белән.

7 бала

Сагынып көткән, зарыгып көткән

Сөмбелә килеп җитте,

Чәчәкле, җиләкле җәйләр

Инде үтте дә китте.

8бала

Бәйрәм итеп көтеп алдык без

Җимеш ае, муллык ае ул

Келәтләргә тула саргылт төс

Безнең шатлык, безнең баю бу.

9бала

Күңелләргә якты нур өләшеп

Шатлык өстәп һәрбер йөрәккә

Үз муллыгы белән көзләр килә

Йомгак ясап җәйге хезмәткә.

10бала

Бакча-кырларда

Зур эшләр барды

Хезмәтне сөйгән

Мул уңыш алды

Җыр «Яфраклар бәйрәме»

А.Б.: Балалар, хезмәт куйсаң гына мул уңыш алып була. Хезмәт турындагы мәкльләрне искә төшерик.

Уен «мин башлыйм, сез дәвам итәсез».

  1. Җәй эшләсәң — (кыш алырсың).

  2. Эшләгәндә йөрәгең (җилкенсен)

Ашаганда колагың (селкенсен).

  1. Тирләп эшләсәң (тәмләп ашарсың).

А.Б.: Мул уңышны үстерүдә кемнәр көч куйган соң?

11Кояш:

Мин сиптем җылы нур

Яктылык булдырдым

Тырыштым, күрегез

Уңышны уңдырдым.

12Күк йөзе:

Мин аяз һәм ачык

Зәңгәрсу төстә гел

Нәкъ шуңа күрә дә

Мул уңыш булды, бел.

13Җил:

Мин истем кирәктә

Һаваны күчердем

Җилләттем мин сезне

Һәм яңгыр китердем.

14Яңгыр:

Мин килеп яуганга

Алар зур үстеләр

Сибәли торгач гел

Җәйләрдә үстеләр.

Сөмбелә:

Рәхмәтлемен сезгә

Булыйк без гел бергә

Вакыт шул тиз үтте

Алтын көз дә җитте.

«Зонтиклар биюе»

Көшел-көшел бодай, арыш җыеп

Саламнардан зур эскертләр куеп

Тракторлар белән гөрләп-шаулап

Кырлар буйлап уңган көз йөри.

15бала

Киң кырларда көрәш барды

Алтын бөртекләр өчен

Хезмәткә без дан җырлыйбыз

Игенче синең өчен.

Игенченең кулыннан

Гөлдәй тамып төшкәнгә

Мин тәмле, татлы булам

Табында балкып торам.

16бала

Ипи басуда үсә

Аннан амбарга күчә

Аннары мичтә пешә

Кызарып мичтән төшә.

Шуннан килә өстәлгә

Безгә куәт өстәргә.

Ипи булса табында

Булдырам мин барында.

Һәркемгә ипи кирәк

Һәркөнне ипи кирәк.

Шуна күрә игенчене

Хөрмәт итәргә кирәк.

17бала

Көз җиттеме, бар агачлар

Алтынга манган сыман.

Кызыл яфраклы баланнар

Утларда янган сыман.

18бала

Көз җиттеме җир өстенә

Алтын яфрак җәелә

Карап туеп булмый һич тә

Бу фасылның яменә.

А.Б.: Ипи өстәлгә килгәнче никадәр юл үтә, күпме хезмәт сорый. Ипи иң зур байлык. Ипидән башка яшәп булмас иде. Ипинең бөртеген дә югалтырга ярамый.

А.Б.: Ипи турындагы мәкальләрне искә төшерик.

Ипи-тоз — якты йөз.

Ипидән зур нәрсә юк.

Икмәк — игенченең җан җылысы.

А.Б.: Балалар, безнең икмәктән кала икенче икмәгебез — бәрәңге. Басуларда бәрәңге уңышы да күп булды.

Ә хәзер уеннар уйнап алырбыз.

Уен «Кем тизрәк бәрәңге җыя».

Уен «Кемдә күпме бәрәңге?» (балалар күзләрен бәйләп бәрәңгене саныйлар).

«Гөмбәләр җыры»

Табышмаклар:

  1. Йөз кат кием, барысы да төймәсез.

  2. Озын яшел түтәлдә,

Соры тозлы кисмәктә.

  1. Өсте яшел, асты кызыл.

Җирдә үсә, ул ни булыр?

Сөмбелә сузе: (яшелчәләр турында сүз әйтелә)

19Кәбестә:

Мин булам — кәбестә

Үзем гел яшькелт төстә.

Күлмәгем күп катлы,

Үзем мин бик татлы.

Ашларга да төшәм мин,

Бәлештә дә пешәм мин,

Чөнки мине балалар

Көн дә көтеп алалар.

Сөмбелә:

Мин сезне алырмын

Кәрзинемә салырмын.

20Суган:

Минем исемем — суган

Мин Һиндстанда туган.

Мине бик тә мактыйлар

Шифалы дип атыйлар.

Салатка да турыйлар,

Тураганда елыйлар.

21Кабак:

Мин булам — кабак

Әйтмим кабат-кабат.

Бик файдалы зат мин

Тик мин җәяү кайтмам.

Сөмбелә:

Борчылма, кабак, мин сине

Күтәреп алып кайтырмын.

22Кишер:

Минем исемем — кишер

Теләсәң — болай пешер,

Теләсәң — ашка тура.

Мине яраткан бала

Озын гомерле була.

Сөмбелә:

Шулай мени, бик яхшы, алам сине дә.

23Чөгендер:

Чөгендер булам мин менә

Мине бар халык белә

Төсем матур, үзем тәмле

Ашым була бик ямьле.

Сөмбелә:

Алам, алам дусларым.

24 Помидор:

Җәй буена яшел булам

Көз җиткәч тә кызарам.

Хәтта чибәрерәк булам

Иннек сөрткән кызлардан.

25Кыяр:

Тәмле салат булсын өчен

Син безне генә тура

Бәлки безне дә алырсың

Кәрзинеңә салырсың.

Сөмбелә:

Кайгырмагыз, салырмын

Рәхәтләнеп алырмын.

«Дождик» җыр

А.Б. Әйе, балалар менә без мул уңышны җыеп алдык. Хәзер уен уйнап алырбыз.

Уен «Кисәкләрдән төзе».

Уен «Тәменнән бел» (алдан тәлинкәгә төрле яшелчә, җиләк-җимешләр кисәкләргә кисеп, әзерләп куела, балаларның күзләрен йомып, авызларына каптырыла).

26бала

.Көннәр инде салкынайды,

Уңышлар бераз якынайды.

Тирә-юнь гел сары төстә

Әллә соң бу алтын аймы.

27 бала

Көзге җил исә,

Кыраулар төшә.

Кар белән яңгыр

Бергә тартыша

28бала

Көннәр суынды,

Чишмәләр тынды.

Безне калдырып

Кошлар да китте.

29бала

Курмичә дә калдык җәйне,

Үтеп киткән кай ара?

Баш өстеннән җылы якка

Торналар очып бара.

30бала

Бөтен җирдә яфраклар

Алтынланып яналар

Тирә якка хуш исләрен

Тараталар алмалар.

«Яфраклар биюе» бию

«Листики» җыр

“Ямаширмә “Йолдыз” балалар бакчасы” мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе.

Икенче кечкенәләр төркемендә

Көз” бәйрәме.

Тәрбиячеләр: Асылгәрәева А.А.

Муз. җитәкчесе: Сафиуллина Л.А.

2016 ел октябрь

Максат:

1. Балаларга табигатьтәге көзге үзгәрешләр, көзге уңыш турында мәгълүмат бирү, яшелчәләр (кыяр, помидор, кишер) турындагы белемнәрен ныгыту.

2. Шигъри әсәрнең эчтәлеген аңларга, аны истә калдырырга һәм сәньгатьле итеп сөйләргә өйрәтүне дәвам итү;

3. Балаларның аңга алуларын, хәтерен, игътибарларын үстерү; көзге матурлыкка соклану хисе, күзәтүчәнлек тәрбияләү.

4. Балаларда бәйрәмдә катнашу, җырлау, бию теләге уяту.

Бәйрәм барышы.

Бер кыз, бер малай залга кереп баса.

Раиль: Ни арада җәй үтте,

Матур көз килеп җитте.

Шатлык тулы бу бәйрәмне

Балалар күптән көтте.

Ризәлә: Урман кырларга

Килде матур көз.

Җәй үтте диеп

Кайгырмыйбыз без.

Яфраклар белән бию: “Яфрак бәйрәме”

А.Б. Көз, балалар, безгә үзе белән байлык, муллык алып килә. Көз җиткәч без бакчаларыбыздан бик күп яшелчә, җиләк-җимеш җыеп алабыз. Искә төшерик әле, без нинди яшелчәләр җыябыз.

– Помидор, кыяр, кәбестә, бәрәңге, кишер……

 (Шул арада бабай килеп керә, арып-талып, маңгаен сөртә-сөртә.)

 Бабай: Ой, арыдым, бигрәк арыдым. Абау, кая килеп эләктем соң мин?

А.Б. Бабай, без монда көз бәйрәменә җыелдык. Әйдә, утыр әле, безнең белән бергә синдә ял итәрсең.

Бабай: Әй, мин балаларны бик яратам. Үз оныкларым белән мин гел табышмак әйтешле уйныйм. Әллә сезнең белән дә уйнап алабызмы?

А.Б.: Әйдә, бабай, безнең балалар табышмакны отарга яраталар.

Бабай табышмаклар әйтә. (Яшелчәләр турында).

  1. Турыйсың да турыйсың,  тураганда елыйсың. (Суган).

  2. Тәрәзәсе юк, ишеге юк, эче тулы халык. (Кыяр).

  3. Утыра бер чүлмәк өстенә кигән йөз күлмәк. (Кәбестә).

  4. Җир астында җиз бүкән. (Бәрәңге).

  5. Өсте яшел, асты кызыл, җирдә үсә. (Чөгендер).

Бабай: Булдырдыгыз, балалар, табышмакларны бик тиз оттыгыз.

А.Б. Бабай, без сиңа шигырьләр сөйләп күрсәтик әле.

Бабай: Рәхәтләнеп тыңлыйм.

Кәрим: Көз килде. Үләннәр

Саргайды, шиңде.

Сап – сары яфраклар

Җиргә сибелде.

 Нәргизә: Сары, сары сап-сары

Агачның яфраклары.

Җил исә, ява яфрак,

Көзнең матур чаклары.

 Зилә: Яңгыр ява шып та шып,

Тамчы тама тып та тып.

Яңгыр диеп тормыйбыз

Зонтик белән йөрибез.

Альмир: Көз көннәре бик күңелле,

Бик күп җимешләр пешә.

Помидор карбыз өлгерә,

Алмалар өзелеп төшә.  

Руфинә: Кәрзин тулы алмалар,

Помидор һәм кыярлар.

Кәбестә, кишер, суган,

Безнең чиләкләр тулган. .

 Иделия: Ә бәрәңге, бәрәңге,

Бәрәңгене күр әле.

Сап-сары бәрәңге белән

Безнең базыбыз тулды.

Җыр: “Безнең бакча”

 Бабай: Әй, балакайларым, мин бит монда онытылып утырам икән. Сез бәрәңге турында шигырь сөйләгәч, исемә төште. Мин бит бакчадан бәрәңге алып кайта идем. Әй, картайгач һич кенә хәтер юк инде. Кая, бәрәңгемне мондарак алып куйым әле. Сез дә булышыгыз әле миңа, балалар.

(1-2 бала булышып капчыкны алып килеп җиткәндә бәрәңге таралып китә).

 Бабай: Әй, Аллам, капчыгым тузган булган икән. Ничек кенә җыеп бетерергә инде.

А.б.: Бер дә кайгырма, бабай. Балалар, бик тиз җыеп бирерләр. Башта синең бәрәңгеләр белән бер уен уйнап алыйк әле.

 Уен: “Кем күбрәк бәрәңге җыя”

Бабай: Әйдә, мин дә карап торыйм.

Бабай: Бигрәк җитезләр, уңганнар.

Әби килеп керә. Әй, Раббым, монда нишләп йөрисең инде. Мин бит сине бәрәңге алып кайта диеп көтеп утырам.

А.б.: Әби, тукта әле. Ачуланма әле бабайны. Әйдә, син дә безнең янда ял итеп ал. Әле менә бабайга биеп күрсәтик дип тора идек. Син дә кара әле, әби.

  Күмәк бию

Әби: Әй, бигрәк матур биедегез. Хәтереңдәме, бабасы, яшь чагында без ничек җырлап-биеп күңел ача идек. Әй, кызык та яши идек. Әллә сезгә дә өйрәтикме, балалар?

Балалар: Бик теләп өйрәнербез.

  Уен: “Түгәрәк”

Бабай: Әй, балакайларым, бигрәк акыллылар инде үзегез. Сезнең белән бик күңелле дә, менә миңа сезнең ярдәмегез кирәк бит әле. Яз көне шалкан чәчкән идем балакайларым. Шалканым бик зур булып үскән. Бакчага баргач тарттым, тарттым һич тартып чыгара алмадым шалканны. Кемнәр ярдәм итәр икән миңа?

( Балаларга маскалар киертелә: кыз, эт, мәче, тычкан)

Шалкан әкияте.

Тычкан ( Руфинә) : Мин – тычкан, чи-чи-чи! (Йөгереп кереп кача)

Песи (Ризәлә): Ә мин песи булам. Исемем – Мияубикә.Мияуууу! (Йомшак келәмгә барып ята)

Эт (Раиль): Мин эт булам. Исемем Акбай, һау- һау-һау! (Оясы янына ята)

Кыз (Ралия): Ә мин – кыз. Исемем минем Ралия. ( Өйгә кереп китә)

Әби: Мин әби булам. (Өйгә кереп китә)

Бабай: Ә мин бабай булам. ( кулын каш өстенә куеп шалкан тирәсендә йөри)

Ай Аллам, вай Аллам!

Каян үскән бу шалкан!?

Кайсы ягыннан тартыйм,

Ничек кенә чыгарыйм? ( башын кашып тора)

Тукта әбине чакырыйм әле! Әбисе, әбисе, дим, чык әле монда! (Яулыгын төзәткәләп чыга)

Әби: Ятып кына торыйм, дисәм,

Тагын нигә чакыра?

Нәрсә булган бу бабайга,

Шалканга карап тора?

Бабай: (шалканга күрсәтеп)

Күр, әбисе нинди шалкан

Үскән безнең бакчада!

Бергәләп тартып чыгарыйк,

Тотын минем аркага!

Алып баручы: Әби бабайга, бабай шалканга тотынган, тарталар-тарталар, тартып чыгара алмыйлар икән.

Әби: (маңгаеннан тирен сөртеп алып)

Булмый, бабай, туктале,

Кызны чакырыйк әле.

Кызым, кызым, Ралия!

Кил эле син бирегә!(Кыз чыга)

Әби: Кара, кызым, күрәмсең:

Шалкан ничек үскәнен!

Бергәләп тартып карыйк,

Бу шалканны чыгарыйк!( Кыз әбигә килеп тотына)

Алып баручы: Кыз әбигә, әби бабайга, бабай шалканга тотынган, тарталар-тарталар, тартып чыгара алмыйлар икән.

Бабай: Булмый, булмый, туктагыз

Акбайны чакырыйк, әле.

Акбай, Акбай! Кайда син?

Ник бирегә килмисен?

Акбай: Һау-һау-һау! Нәрсә булды?

Әби: Акбай, тотын безнең артка

Әйдә, шалкан тартырга!

(Акбай кызның артына тотына)

Алып баручы: Акбай кызга, кыз әбигә, әби бабайга, бабай шалканга тотынган, тарталар-тарталар, тартып чыгара алмыйлар икән.

Бабай: Абау, булмый болай!

Шалкан бигрәк зур булган.

Кая син, Мияубикә?

Ярдәмгә килеп җит лә.

( Мияубикә келәмнән торып чыга)

Песи: Ник уяттыгыз мине йокыдан?

Әби: Бабай шалкан үстергән.

Шалкан гаҗәп зур булган.

Тартып-тартып карыййбыз –

Һич чыгара алмыйбыз.

Булыш әле, Мияубикә!

Алып баручы: Песи эткә, эт кызга, кыз әбигә, әби бабайга, бабай шалканга тотынган, тарталар-тарталар, тартып чыгара алмыйлар икән.

Бабай: Юк, шул шалкан чыкмый һаман!

Ярдәм сорыйк тычканнан.

Тычкан, тычкан чи-чи-чи.

Син кайларда йөрисең?

Тычкан: Нәрсә булды бабакай?

Әби: Бабай үстергән шалкан.

Шалканы бик зур булган!

Тычкан, ярдәмең кирәк,

Тартып чыгарыйк тизрәк!

Алып баручы: Тычкан песигә, песи эткә, эт кызга, кыз әбигә, әби бабайга, бабай шалканга тотынган, тарталар-тарталар, тарталар-тарталар икән. Ниһаять тартып чыгарганнар Бабай: Бик зур рәхмәт сезгә, балалар. Шалканны тартып чыгарырга ярдәм иттегез.

Әби: Бабай,әйдә, шуның өчен балаларга үзебезнен күчтәнәчләребезне бирик тә өйгә кайтыйк. Бигрәк озак тордык.

(Шалкан эченнән балаларга күчтәнәчләрен алып бирәләр)

А.б. Рәхмәт сезгә әби, бабай! Күчтәнечегезгә, сезнең белән безгә дә бик күңелле булды. Безнең балалар янына тагын килегез. Сау булыгыз.

А.б. Шуның белән балалар көзге бәйрәмебез тәмамланды. Күчтәнәчләрне бергәләп авыз итәрбез.

  Казан шәһәре Совет районының татар телендә белем һәм тәрбия бирүче 290нчы балалар бакчасы” муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем учреждениясы.

Сценарий “Көзге бәйрәм икенче  кечкенәләр №2 төркеме өчен. Мифтахова Л.Р. 2018 ел

Музыка җитәкчесе:

Мифтахова Ләйлә Рамилевна

                Алып баручы:    Гараева Алсинә Азатовна

                                          Мингазова Миләүшә Хамитовна

                               Көз:   Гарифуллина Фирүзә Фаязовна

                            Төлке:  Задиханова Люция Шамилевна

                             Куян:  Залялеева Римма Раисовна        

Бәйрәм башы.

   “Көз килә” җырына  балалар бер-бер артлы керәләр төзелешеп кулларында яфраклар.

Алып баручы: Ни арада җәй үтте

                            Матур көз килеп җитте.

                             Шатлык тулы бу бәйрәмне

                             Балалар күптән көтте.

 Балалар әйдәгез әле без сезнең белән шушы матур яфраклар белән биеп алабыз.

» Яфраклар бәйрәме под музыку. (утырабыз)

      Алып баручы: Балалар безгә кемдер килә бугай.

Көз керә.

Көз:  Көзге байлык кулымда.

          Муллык белән  байлык телим

          Кем очраса юлымда.

           Исәнмесез балалар, Исәнмесез нәни дусларым?

Балалар тәрбияче белән бергә:  Исәнмесез!

 Алып баручы: Исәнме көз! Әйдә көз рәхим ит безнең бәйрәмгә.

Алып баручы: Көз килде. Үләннәр шиңде.

                            Сары яфраклар. Җиргә сибелде.

Көз:  Балалар әйдәгез, шушы матур яфраклар белән биибезме.

                                     “Листики дубовые” бию.

Көз: Бик матур биедегез.

Алып баручы: Көзге җилләр төрле якка яфракларны очырта. Яле кем тизрәк аларны кәрзингә тутыра. 

Көз: Ай-яй күпме яфраклар монда. Нинди генә төсләре юк, ягез әле шушы яфракларны җыик  әле минем кәрзинемә.

“Яфраклар җыю” уены. (Утырабыз)

Көз: Рәхмәт балалар.

                                              Шигырьләр.

Көз: Бакчада нәрсәләр бар микән, шуны әйдә биегәч белербез.

                                     “Бар матур бакча” җырлы бию.

                                               Шигырьләр.

Көз: Чү, балалар, монда безгә кемдер ашыга.

Музыка астында куян керә.

              Куян:  Кыш көне ап-ак булам

                           Җитез итеп сикерәм,

                           Кишерләр дә кимерәм,

                           Мин инде куян булам

                           Исәнмесез балалар.

       Балалар: Исәнмесез.

              Куян: Минем сезнең белән биисе килә.

                                         “Ягодки-рябинки” биюе.

Кызлар урындыкларына барып утыралар.

Яшен тавышы килә.

Көз: Карагыз әле, яңгыр яварга җыена ахрысы.

Куян: Мин яшеннән куркам, өйгә кайтыйм инде. Саубулыгыз балалар.

Балалар: Саубулыгыз.

Куян чыгып китә.

Алып баручы: Әйдәгез уйнап алабыз. (аңлату)

                                      Уен «Кояш һәм яңгыр” (3 тапкыр кабатлана  уен)

                          “Кояшкай”дигән җыр башлангач балалар йөриләр

                            Яңгыр ява башлагач кулчатыр астына керәләр.

Уен бетте.

Алып баручы: Балалар тыңлагыз, безгә тагын кемдер килә.

                            Яфраклар шыштырдыйлар.

                            Әнә, әнә, күрегез,

                            Кемдер ашыгып килә.

Төлке:  Мин  төлке булам, сездә бәйрәм икәнен белдем дә кунакка килдем.  Исәнмесез балалар?

Балалар: Исәнмесез!

Төлке: Мин сезгә балалар бию алып килдем.

Көз:  Карагыз әле яңгырдан соң гөмбәләр дә үскән икән.

Гөмбәнең башлыкларын кидертәләр малайларга.

Алып баручы:  Әйдәгез әле бездә гөмбәләр булып уйнап алыйк әле.

 Көз:  Карагыз әле яңгырдан соң гөмбәләр дә үскән икән.

 Гөмбәнең башлыкларын кидертәләр.

Алып баручы: Әйдәгез әле бездә гөмбәләр булып уйнап алыйк әле.

Гөмбәләр биюе”

Төлке: Балалар минем кәрзинемдә нәрсәдер шалтырый.  Карыйбызмы нәрсә микән анда?

                                            Шалтыравык чыгара.

Көз: Әйдәгез балалар шушы шалтыравык белән уйнап алабыз.

“Шалтыравык” җырлы-бию.

Төлке: Рәхмәт сезгә,балалар. Бик матур уйнадыгыз. Тик миңа китәргә кирәк.

                   Минем дусларым көтә. Саубулыгыз!

Алып баручы: Саубулыгыз!

   Көз: Көзге урман каршы алды

            Бик зур шатлык алып килде.

            Аяк асты кызыл, сары

            Яфракка күмелде.

                                           Күмәк биюе. “Дождик»

Көз: Биедегез, җырладыгыз, уйнадыгыз. Мин сезгә буш кул белән килмәдем, күчтәнәчләрем дә бар сезгә дигән.

                                        Көз күчтәнәчләр өләшә.

 Көз: Балалар миңа ашыгырга кирәк. Мин китим инде. Саубулыгыз!

 Балалар: Саубулыгыз!

                                                        Көз чыгып китә.

 Алып баручы: Әйдәгез әле көз  биргән күчтәнәчләрне авыз итәргә төркемгә                             рәхим итәбез. 

Бәйрәм тәмам.

Балалар тезелешеп бер-бер артлы төркемгә баралар.

Күңел ачу конспектызурлар төркеме өчен 
Тема: Көз патшабикәсе бәйрәменә сәяхәт
Максат:Туган җиребезгә мәхәббәт,игенче хезмәтенә хөрмәт,халкыбызның милли йолаларына ихтирам 
тәрбияләү;балаларда җыр – биюләр аша көзге табигатькә карата ярату хисләре тәрбияләү; балаларның 
иҗади сәләтләрен, сөйләм телләрен үстерү.
Зал бәйрәмчә бизәлә.Чәчәкләрдән,көзге яфраклардан герляндалар ясап эленә,чәчәк букетлары 
куела.Урталыкка Көз патшабикәсенә кресло куела.Стенага көзне тасвирлаган картиналар эленә.Бер 
почмакта көзге уңыштан өстәл әзерләнә. Күңелле музыка яңгырый.Залга балалар керәләр.Бәйрәм башлана.
А.б:Әкият,әкият башлана!
Олысыда кечеседә әкияткә ышана.
Бары әкияттә генә була
Тылсымлы могҗизалар.
Хәзер менә шул турыда
 Сөйлим сезгә, балалар!
Дуслар!Без бүген сезнең белән гаҗәеп бер матур әкият иленә – көз патшабикәсе бәйрәменә сәяхәткә 
китәрбез.Ә юлга үзебез белән бик күп итеп көлке,шатлык,җырлар,уеннар,биюләр алырбыз.Чөнки алардан 
башка безне ул бәйрәмгә кертмәячәкләр.
Бала.Ә без анда нәрсәгә утырып барачакбыз соң,машинагамы, поездгамы?
А.б:Юк,балалар! Без күзләребезне генә йомачакбыз һәм тылсымлы сүзләр әйтәчәкбез.Ә хәзер минем 
арттан кабатлагыз: «Бер, ике,өч! Әкият ишегеңне ач!»Балалар кабатлыйлар. Музыка яңгырый.(Кирәкле 
атрибутлар куела).
А.б: Ә хәзер күзләрегезне ачыгыз, берегез дә калмадымы?
Бу вакытта залга өч малай чыгалар.(Аларның өсләрендә желетлар, каурыйлар тагылган беретлар, 
кулларында төрелгән кәгазьләр)
1 малай.( кәгазьне сүтеп укый): Игътибар! Игътибар!Бүген көз патшабикәсе барлык кешеләрне бәйрәмгә 
чакырды!!
2 малай. ( кәгазьне сүтеп укый):Барлык кунакларга да биергә, җырларга кушылды!!
3 малай: Әнә Көз патшабикәсе үзе дә килә,каршы алыгыз!!Музыка яңгырый.
Залга көз патшабикәсе керә. Аның кулында чәчәкләр, көзге яфраклар белән үрелгән таяк.Ул килен 
тәхетенә утыра.Аның янына өч малай (аның хезмәтчеләре) килеп басалар.
1малай:Утырып алтын атына
Көз килде бар дөньяга.
Урманнар ,кырлар буйлап Йөри алтынга буяп.
2 малай:Бакчада балан өлгерде
Көннәрдә салкынайта.
Кошлар тавышы күңелдә
Моңсу хисләр уята.
3 малай: Җилләр белән уйнаклап 
Яфраклар коелалар.
Тезелешеп кошлар да
Җылы якка очалар.
Җыр:» Яфрак бәйрәме» (УМК)
Шулвакыт ишектән кемнеңдер: «Җибәрегез мине, минем дә бәйрәм күрәсем килә!»дигән сүзләре ишетелә.
Көз патшабикәсе: (хезмәтчеләренә):Бу нинди эш? Кемнең безнең бәйрәмнең ямен җибәрәсе килгән анда?
Шулчак залга Карачкы килеп керә.Ул йөгереп килеп Көз патшабикәсенең аягына егыла.
Карачкы: Көз патшабикәсе! Мине берәү дә бәйрәмгә кертми, зинһар өчен керт мине үзеңнең бәйрәмеңә!
Көз патшабикәсе: (гаҗәпләнеп): Син кем? Бу кыяфәтеңдә ни эшләп йөрисең минем бәйрәмемдә?
Карачкы: (кесәсеннән әрекмән яфрагы алып күз яшләрен сөртә).
Көз патшабикәсе:Менә инде балалар бәйрәмендә елап торырга! Йә әйт әйдә нәрсәгә елыйсың?
Карачкы:Патшабикәм! Мин ниндидер бер ялкау я эшлексез түгел. Мин бик эшчән бакча Карачкысы! Җәй
буе бакчада басып торам, йокламыйм да, ашамыйм да яшелчәләрне саклап үстерәм. Минем әле 
яклаучыларым да бар.Кош булып киенгән балаларга карап: Кошлар мин сезне бакчадан куаммы?
Кошлар: (бергә): Куасың, куасың!
Карачкы: Минем тагын яклаучыларым бар!(Яшелчәләр булып киенгән балаларга карап) Яшелчә, җиләк – 
җимешләр,мин сезне кошлардан әйбәт саклыйммы?
Яшелчәләр: (хор белән)Саклыйсың, саклыйсың! Рәхмәт сиңа Карачкы!Синнән башка без бетәр идек!
Карачкы: Көз патшабикәсе, менә күрдегезме инде, ә мине бәйрәмгә кертмиләр, киемең матур түгел 
диләр. Матур киенсәм миннән кем курыксын инде?
Көз патшабикәсе: Ачуланма инде, Карачкы дус.Әйдә түрдән уз, кунак булырсың!(Карачкы башын югары 
чөеп, себеркесен мылтык кебек тотып кошлар яныннан «Көш, көш»дип әйтеп үтә, бер кошны куып 
җибәреп урынына баса).
Көз патшабикәсе:(кулындагы таягын идәнгә өч тапкыр сугып )Көзне бик күңелсез фасыл диләр, әйдәгез 
уйныйк көлик ,шатланыйк.Дусларым ,Гөмдәләр әйдзгез, чыгыгыз уртага! (гөмбә башлыгы кигән балалар 
бию башкаралар) Бию: «Гөмбәләр биюе»
Көз патшабикәсе: Сез, гөмбәләр, бик уңганнар!
Бүген безнең бәйрәмгә бик күп балалар килделәр,әйдәгез сүзне аларга бирик әле.
А.б: Бүген безнең бәйрәмгә бик күп балалар килделәр,әйдәгез сүзне аларга бирик әле.
4б. Көз көннәре килеп җитте,
Хушлашабыз җәй белән.
Бөтен җиргә яфраклардан
Алтын келәм җәелгән.
5б. Курайларда көз көйләрен уйнап,
Агачларны сары төскә буяп,
Куакларга җиләк­җимеш элеп,
Агач төпләренә гөмбә тезеп,
Урман буйлап алтын көз йөри.
 6б. Көшел­көшел бодай, арыш җыеп,
Саламнардан зур эскертләр куеп,
Кара җирне уҗым белән каплап,
Тракторлар белән гөрләп­шаулап.
Кырлар буйлап уңган көз йөри.
7б. Җил агачка хәбәр салды
Яфракларын коярга.
Инде җәйләр артта калды,
Көз, син килеп ояла.
 
8б. Көз ашыга агачларга
Үз бизәген салырга.
Урманнарны, болыннарны
Буяп китә сарыга.
 
9б. Кошлар көньякка төбәлеп,
И очалар, очалар.
Әйләнеп кайтырбыз диеп,
Һаваларны кочалар.
 
10б. Сары, кызыл төсләр белән,
Карлы яңгыры белән
Безнең бакчага көз килде
Мул уңышлары белән.
 
11б .Бу бакчада ни үсәме?
Бу – яшелчә бакчасы.
Бар табынга куеласы
Яшелчәнең барчасы.
Карачкы: 
Мин саклаган яшелчәләр
Бик күп булып үстеләр.
Бергәләшеп, җитәкләшеп, 
Бәйрәмгә дә килделәр.(Карачкы белән бергәләшеп түгәрәк уены уйнатыла) Җырлы уен: «Яшелчәләр хороводы» (УМК)
А.б: Булдырдың, Карачкы,бик матур уйнадыгыз!
12б.Кәбестә: Мин булам кәбестә,
Үзем яшькелт төстә.
Ашларга да төшәм мин,
Бәлештә дә пешәм мин.
Чөнки мине балалар
Көн дә көтеп алалар.
 
13б.Кабак: Карагыз әле бер генә
Менә миңа – кабакка,
Турап куйсагыз, мин сыймыйм
Хәтта тугыз табакка.
 
14б.Кишер: Минем исемем – кишер,
Теләсәң, болай пешер,
Теләсәң, ашка тура.
Мине яраткан бала
Озын гомерле була.
 
15б.Суган: Минем исемем – суган,
Мин Һиндстанда туган.
Мине бик тә мактыйлар,
Салатка да турыйлар,
Тураганда елыйлар.
 
16б.Кыяр: Карагыз сез миңа
Үзем эре, шома, сөйкемле.
Су сипкәнгә шулай үстем мин,
Нәфис, зифа кызлар шикелле.
 
17б.Помидор: Җылы якта тусам да мин,
Сездә дә уңыш бирәм.
Кып­кызыл булып пешәмен,
Тәмләткечләргә керәм.
18б.Чөгендер: Җир астында җыйнак кына
Кызарып үсеп ятам.
Чөгендерле аш та тәмле,
Венегретка да батам.
 
19б.Алма: Кем генә яратмый мине:
Ашый сабый бала да,
Зурларын әйтеп тә тормыйм,
Алма дисәң дә ала.
20б.Карлыган: Беләсезме, иң күп өлеш
С витамины кемдә?
Лимонда, билгеле, бик күп,
Ә аннан кала миндә.
 21б. Сәламәтлекнең серләре –
Яшелчә белән дуслык. Яшелчә, һәркем белгәнчә,
Витаминга бай ризык.
 
22б. Яшелчә, җиләк­җимешләр,
Әйдәгез, түргә, дуслар!
Сезсез өстәлнең яме юк,
Сез – безнең якын дуслар.
 
Җыр – “Уңыш җыябыз”(мәктәпкә әзерлек һәм зурлар төркеме)
23б.Бәрәңге: Әгәр мине җиргә күмеп куеп,
Кешеләр карамасалар,
Бу кадәрле уңыш булмас иде,
Күммәсәләр, утамасалар.
 
 24б. Әй бәрәңге, дөрес әйтәсең син,
Көч түкмичә бер ни уңалмый.
Бәрәңгесез яшәү мөмкин түгел,
Бәрәңгесез аш та булалмый.
 
Карачкы:  Чынлап та, дуслар, бәрәңге быел бик уңган, хәтта чүпләп бетерә дә алмаганнар. Хәзер без шул 
бәрәңгене  чүпләп ярышырбыз.
1.Уен: “Кем тизрәк чүпләр?” 
2.Уен: «Тәменнән таны» (күз бәйләп яшелчә, җиләк – җимешләрне тәменнән тану)
Балалар, мин сезгә бик күп яфраклар алып килдем. Ә хәзер, әйдәгез, “Яфрак тану” уены уйныйк. Сез мин 
күрсәткән яфракларның кайсы агачтан  коелганын әйтерсез.
3.“Яфрак таны” уены.
Көз патшабикәсе
 :    Бик булдырасыз икән, барыгызга да зур рәхмәт! Һәрвакыт шундый белемле, зирәк, 
 
тырыш, уңган булыгыз. Уңыш бәйрәме белән котлыйм сезне! Без бүген бик күңелле бәйрәм иттек!Көз 
шулай инде ул балалар, әлә моңсу һәм шатлыклы, кояшлы – яңгырлы була.Ләкин мин бик шат, сез мине 
матур алтын төсләрем, мул табыннарым, яшелчә, җиләк – җимешләрем өчен яратасыз. Бүген минем 
бәйрәмдә катнашкан өчен сезгә зур рәхмәт, балалар! Мин сезгә үземнең күчтәнәчләремне калдырам,ә хәзер
сау булыгыз!
Бәйрәм тәмам.

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Коз бэйрэме балалар бакчасында сценарий мэктэпкэ эзерлек торкеме
  • Кожаные легинсы на праздник
  • Кожаная свадьба что подарить супругам на годовщину
  • Кожаная вечеринка сценарий
  • Кое сегодня праздник