Талантка чикләр юк. Элек-электән һәр милләт үзенең кул эшләренә оста, киң кырлы иҗат кешеләре белән горурланган. Ә эш тәҗрибәсе белән үзара уртаклашу кешеләрне бер-берсенә якынайту, дуслаштыру, татулыкка өндәүнең мөһим бер чарасы булып тора. Юкка гына төрле юнәлешләрдә фестивальләр оештырылмый. Алар матурлыкны пропагандалау, моңа мөмкин кадәр күбрәк кешене җәлеп итеп, начар…
Талантка чикләр юк. Элек-электән һәр милләт үзенең кул эшләренә оста, киң кырлы иҗат кешеләре белән горурланган. Ә эш тәҗрибәсе белән үзара уртаклашу кешеләрне бер-берсенә якынайту, дуслаштыру, татулыкка өндәүнең мөһим бер чарасы булып тора. Юкка гына төрле юнәлешләрдә фестивальләр оештырылмый. Алар матурлыкны пропагандалау, моңа мөмкин кадәр күбрәк кешене җәлеп итеп, начар ниятләргә урын калдырмауны күз уңында тота. Әлбәттә, яңа, үзенчәлекле талантларны ачу, аларны халыкка таныту да игътибар үзәгендә. Без Зәйдә шундый үзенчәлекле талант ияләренең күп булуы белән горурланабыз. Бу көннәрдә шәһәрдә яшәүче төрле милләт хатын-кызларының кул эшләре форумы кысаларында «Кул эшләре формуласы» күргәзмәсе әлеге хисләрне тагын да ныгытты.
Районыбызда оештырылган милли мәдәни үзәк менә шундый оста кулларны бергә туплап, аерым клубка җыйды.
— Һәр атнаның якшәмбесендә кул эшләренә осталар «Энергия» стадионындагы әлеге клубка бик теләп киләләр. Бүген аларның саны 60ка якынлашты. Осталар үз эшләренә башкаларны өйрәтүгә дә теләп алына. Менә шушы талантларны халыкка күрсәтү, моңа күрше-тирә шәһәрләрдән дә сәләтлеләрне җәлеп итү максатында милли мәдәни үзәк тарафыннан гүзәл затларыбыз катнашында беренче күргәзмә-сатуны оештырдык. Ә апрель аенда ир-егетләребезнең кул эшләре тупланган икенче күргәзмәне оештыру планлаштырыла. Максатыбыз — иҗат үрнәкләре аша милләтара дуслык, татулыкны ныгыту, — ди үзәк җитәкчесе Роза Гатауллина.
«Энергетик» Мәдәният сараенда үткән күргәзмәдә 35 хатын-кыз үз эшләре белән катнашты. Чигү, бәйләү, тегү, ябыштыру, башка алымнар кулланып башкарылган эшләрдән күзләр камашты. Кайсы оста белән генә аралашсаң да, һәрберсе очкынланып, канатланып сөйли үз иҗат үрнәкләре турында. Мәсәлән, Светлана Шестернина ыргак белән бәйләнгән эшләрен алып килгән. Озак еллар тегүче булып хезмәт куйган ханым кечкенәдән әбисе өйрәткән челтәрле салфеткалар бәйләү шөгылен физик мөмкинлеге чикләнгәч, аеруча үз иткән. Хәзер ул бәйләгән әйберләрнең санына да чыгарлык түгел икән. Күлмәк, кофта, төрле сувенирларны заказ белән эшләтүчеләр дә бар, ди оста. Светлана үзенчәлекле һөнәрен 4 баласына да өйрәткән. Аларның өчесе малай булса да, улларымның кулындагы ыргак йөрешенә күз иярми, дип горурлана ул. Ә Наталья Хаджаевага бәләкәйдән таныш булган бәйләү эше «Урман әкияте» балалар бакчасында тәрбияче булып эшли башлагач аеруча кирәк булып чыга. Бакчада ул балалар белән бармак курчак театры юнәлешендә җитди эшли. Наталья төрле әкият персонажларын балалар бармакларына ярашлы итеп бәйли.
— Төрле милләт халыклары турында балаларга төшендерү максатында бармакка киелүче курчакларны милли киемнәр аша чагылдырабыз. Минем үземә аеруча рус һәм белорус милли орнаментлары яхшы таныш. Чөнки әбием (әти ягыннан) — рус, әнием белорус милләтеннән. Ә башка милли орнаментларны китаплардан, интернеттан карап эшләргә тырышам, — ди Наталья.
Күргәзмәне караучыларны аеруча үзенчәлекле эше белән Альбина Смирнова җәлеп иткәндер мөгаен. Ул «Конфетлардан букет» кул эше белән таң калдырды. Декрет ялында чагында буш вакытын файдалы үткәрү максатында, интернет аша конфетларны кәгазьләрдән, башка материаллардан ясалган чәчәкләргә күмеп, үзен-чәлекле бүләкләр ясау белән шөгыльләнә башлый. Ул әнисенең якын дустына туган көн бүләге итеп нәрсә бирергә аптыравын күреп, аңа үзенчәлекле эше белән ярдәмгә килә. Хәзер инде ике ел моның белән мавыгып, үз җанатарлары барлыкка килгән. Альбинага туй, истәлекле даталар, туган көн уңаеннан заказлар явып кына тора икән. Мондый күргәзмәдә яшь әнинең беренче мәртәбә катнашуы. Ул шампан шәрабен чәчәкләргә төреп, аны чәчәк-конфетлар белән бизәп, күләмле генә кораб ясаган. Шулай ук кәрзингә салынган виноград тәлгәшен хәтерләткән бүләк тә, конфет-чәчәкләрдән ясалган беседкада басып торучы яшь парлар да сокланып туймаслык. Каенанасының бу кул эшләрен ясарга ярдәм итүен ассызыклый оста. Альбина күргәзмәдә катнашучыларга мастер-класс та күрсәтте. Серле кул эшенә өйрәнергә теләүчеләр бик күп җыелды.
Алия Горшунова да бала белән өйдә утырганда хуш исле сабыннар ясау белән мавыга башлый. Төрле уенчыклар, медузалар, җиләк-җимеш, конфетларны хәтерләткән сабыннарны ирексездән тешләп карыйсы килә. Алия дә бик теләп мастер-класс күрсәтте. Моның өчен махсус ингредиентларны алдан ук әзерләп алып килгән ул.
«Салам» бабай исемен алган 93 яшьлек Гамил абый күргәзмәдә оныгы Гөлнара Насыйрованың остазы буларак катнашты.
— Җаным ятып башкара торган эшемне оныгым дәвам итүгә сөенеп туя алмыйм. Саламнан үрү остасы нәселе дәвам итә дигән сүзләр генә дә ни тора?! Күз генә тимәсен кызыма, — дип соклана Гамил абый оныгы Гөлнарага.
Чыннан да, аның кул эшләренә күз салгач, як-ягыңа төкереп куясың. Бар бит талантлы кешеләр! Кечкенәдән бабасы янәшәсендә салам чистартып, аны үтүкләп мәш килгән Гөлнара тора-бара бу һөнәрне үзенеке итә. Нечкә салам бөртегеннән үреп ясалган ваза, чәчәк, төрле шкатулкалар, сувенирларның катырылып, лаклап куелган булуы кул эшләренә затлылык өсти. «Салам» бабайны тагын да куандырып, Гөлнараның өч баласы да саламнан үрү серләрен белә икән. Үсмер кызлар Алинә белән Ангелина күргәзмәдә әниләренә сувенирларны матур итеп урнаштыруда төп ярдәмчеләр булды.
Күргәзмәдә шактый зур урынны алган 4нче мәктәпнең технология укытучысы Татьяна Прохоренкодан балалар эшләрен дә алып килдегезме әллә, дип кызыксындым. Ә ул барысы да үз эшләрем, ди. Араларында бисердан ясалган сувенирлар да, теккән, бәйләнгән эшләр дә җитәрлек. Педагог кул эшләрен иң элек үзе башкара, аннан шулар үрнәгендә укучыларын өйрәтә икән. Район Советының оештыру бүлеге башлыгы Наталья Шакированың, көндәлек мәшәкатьләрдән арынып, тапкырлап чигү ысулы белән картиналар эшләве зур кызыксыну тудырды.
— Әбием — украин милләтеннән. Ул киемнәренә милли бизәкләр төшереп, чигеп кияргә ярата иде. Күрәсең, аның мавыгуы миңа да күчкән. Эштән арып кайткач, онытылып ял итү өчен кулыма чигү кирәк-яраклары алам. Шактый вак эш булса да, тиз арада нәтиҗәсен күрү теләге күп кенә картиналар барлыкка килүгә китерде. «Авыл өе» дип аталган эшем белән интернет бәйгедә дә катнашырга җөрьәт иттем. Ә эшләремне якын кешеләремә үзенчәлекле бүләк буларак тапшырырга яратам, -ди Наталья Леонидовна.
Тапкырлап чигү үрнәкләрен кулланып ясалган картиналар белән күргәзмәдә катнашучылар шактый иде. Людмила Макарушкина, Екатерина Ялтанская, Мария Феофанова һәм башка бик күпләр менә шундый эшләре аша рәсем сәнгатен үзенчәлекле кул эшләрендә чагылдырганнар. Мария ханым исә аны ничек эшләвен, нинди җепләр сайлавын, энәне ничек йөртүен бик тәфсилләп сөйләде.
Чаллыдан килгән Оксана Еремеева лента, тасмалардан букетлар ясау серләре белән уртаклашты. Әлеге күргәзмәгә чакыруларына сөенүен белдерде ул.
— Бу күргәзмә-сату кул эшләре осталарының тәҗрибә уртаклашу урынына, матурлык тудырырга омтылучыларның уртак бәйрәменә әверелде. Сез үзегезнең күркәм күңел ха-ләтегезне күргәзмәне карарга килүчеләргә дә күчердегез, дуслыкны тагын да ныгыттыгыз. Алга таба сезне май аенда уздырылачак «Осталар шәһәрчеге» традицион күргәзмәсендә көтәбез. Районыбызда яшәүче күпмилләтле халык менә шулай дус-тату, шөгыльләрен алмашып яшәсен, — диде башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Светлана Иванова, осталарга мөрәҗәгать итеп.
Күргәзмә барышында жюри алдан ук игълан ителгән «Кул эшләре формуласы» бәйгесенә йомгак ясады. Анда катнашучылар төрле номинацияләрдә бүләкләнде.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Кул эшләрендә — күңел җылысы
Шәһәрдәшебез Мөнәвәрә Әнвәр кызы Салихова кул эшләре белән күптән мавыга. Аның нурлы, якты фатирында кая күз салсаң да, хуҗабикәнең иҗат җимешләренә төртеләсең. Тасмалар белән чигелгән искиткеч картиналар, бәйләгән салфетка, шәл, оекбаш, башмаклар, үзе теккән матур-матур киемнәр… Һәр әйбердә останың күз нуры, кул җылысы, күңел матурлыгы саклана.
Кулдан эшләнгән әйберләр гомер-гомергә затлылык билгесе булып саналган. Татар халкы элек-электән үзенең үзенчәлекле кул эшләре, гореф-гадәтләре белән аерылып торган. Бер карасаң, хәзерге заманда кул эшләре белән шөгыльләнү бөтенләй дә кирәксез кебек, кибетләрдә бөтен нәрсә дә бар. Әмма шуңа карамастан, кул эшләре белән кызыксыну көннән-көн арта бара. Табигый материалдан ясалган көндәлек куллану әйберләре, кием-салым югары бәяләнә.
Шәһәрдәшебез Мөнәвәрә Әнвәр кызы Салихова кул эшләре белән күптән мавыга. Аның нурлы, якты фатирында кая күз салсаң да, хуҗабикәнең иҗат җимешләренә төртеләсең. Тасмалар белән чигелгән искиткеч картиналар, бәйләгән салфетка, шәл, оекбаш, башмаклар, үзе теккән матур-матур киемнәр… Һәр әйбердә останың күз нуры, кул җылысы, күңел матурлыгы саклана.
Мөнәвәрә апа тумышы белән Бүздәк районы Урзайбаш авылыннан. Кул эшләренә сәләте нәселдән килә аның. Әтисе Әнвәр, дәү әнисе Мәрьям тегү эшенә маһир булган, ә карт әнисе Сания тирә-якта билгеле булган тегү артеленә идарә иткән.
— Әтиебез сугыштан ике аяксыз кайтты. Шуңа карамастан, өйдә кул кушырып утырмады. Бүздәктәге Хаҗи исемле тегү остасыннан эш нечкәлекләрен өйрәнеп кайтып, өйдә тегә башлады. Өстәвенә, әнкәй белән бал кортлары, ат, сыер, хәтта куян да асрадылар. Куянның тиресеннән әткәй матур итеп бүрекләр тегә иде. Гомумән, аның текмәгән әйбере калмагандыр. Осталыгы турында ишетеп, тирә-як районнардан гына түгел, күрше төбәкләрдән дә килүчеләр булды. Ул берсенең дә үтенечен кире какмый иде. Кешеләр әтинең эшеннән канәгать калып, арытаба күчтәнәчләр белән хәлен белергә киләләр иде, — дип искә ала Мөнәвәрә апа.
Әңгәмәдәшем 9нчы сыйныфны тәмамлаганда, Белоруссиядән кунакка әтисенең сеңлесе кайта. Үзе белән Витебскийга Мөнәвәрәне дә алып китә. Биредә ул җитештерү-белем бирү мастеры белгечлеге буенча укый. Кулына диплом алгач, яшь белгеч туган якларына кайта. Эшкә урнашу нияте белән Октябрьскийга юллана. Хезмәт юлын 1971 елны «Новинка» ательесында башлый ул.
Эшен укучылары, балалары дәвам итә
Берникадәр тәҗрибә туплагач, Мөнәвәрә Уфадагы техникумда белемен камилләштерә. Шушы чорда кияүгә дә чыга ул. Гаиләне ямьләп, кызлары, аннары уллары дөньяга килә. Тормыш иптәше эш үзенчәлеге буенча еш командировкаларда була. Ике бәләкәй баланы карау, өйдәге хуҗалыкны алып бару күпчелек яшь ана иңенә төшә. Хезмәтен яратып башкарса да, ательедагы ике сменалы эшне ташларга туры килә аңа. Арытаба «Автоприбор» заводына урнаша һәм анда сигез ел эшли. Әмма тормыш барыбер үзенекен итә. Мөнәвәрә Әнвәр кызына 22нче училищеда һөнәре буенча эш тәкъдим итәләр. Озак уйламый, ризалаша ул — кайчандыр үзе яратып сайлаган һөнәре бит. Училищеда үсмер кызларны бәйләм машинасында эшләргә, кием-салым бәйләргә өйрәтә. Ел буе теккән киемнәр, костюмнар белән арытаба мода күрсәтүләр дә оештыралар. Барысы да бик яратып кабул итә бу тамашаны, матур, зәвык белән тегелгән үзенчәлекле киемнәр һәркем күңеленә хуш килә. Моннан тыш, төрле материаллардан иҗади эшләнмәләр ясый алар. Укучыларының эшләре күргәзмә-бәйгеләрдә һәрвакыт югары бәһа ала, бүләкле урыннар яулый.
Арытаба Мөнәвәрә Салихова Балалар һәм үсмерләр иҗаты сараенда эшли, түгәрәккә йөрүче балаларны кул эшләре серләренә төшендерә. Биредә лаеклы ялга чыкканчы хезмәт сала. «22 ел балалар белән эшләдем, башта училищеда, аннары иҗат сараенда. Укучыларым арасында минем эшне дәвам итүчеләр бар. Мәгариф, өстәмә белем бирү оешмаларында һәм башка учреждениеләрдә кул эшләре түгәрәкләре, берләшмәләр алып баралар. Мине дә игътибарларыннан калдырмыйлар. Бәйрәмнәрдә килеп котлыйлар, хәлемне белешеп торалар. Бергә эшләгән иптәшләр белән дә элемтәне өзмибез, аралашып торабыз. Иҗат сараен җитәкләгән, инде мәрхүмә Людмила Александровна Семюкка рәхмәтлемен. Эшемне күрә белде, кулыннан килгәнчә ярдәмләште. Шулай ук училищедагы хезмәттәшем, остазым Галина Васильевна Кислякова эшнең нечкәлекләренә төшенергә ярдәм итте», — ди әңгәмәдәшем.
Гомерен тегү-чигү эшенә багышлаган Мөнәвәрә апа лаеклы ялда да кул эшләре белән шөгыльләнүен дәвам итә. Кулыннан энәсе, ыргагы төшкән дә юк, тегү, бәйләм машиналары да эшсез ятмый. Аның теккән киемнәренең, бәйләгән әйберләренең чуты юк. Барысына да күңелен биреп, матур булсын, дип тырыша ул. «Хәзерге заманда кибетләрдә барысы бар. Әмма үз кулларың белән бәйләгән кием матур да, зәвыклы да була, иң мөһиме — башкаларныкына охшамый, аерылып тора, — ди остабикә. — Кул эшләрем белән якын кешеләремне, дусларымны сөендерергә яратам». «Шулкадәр илһам каян килә?» — Һәр нәрсәгә иҗади якын килү — минем өчен яшәү рәвеше кебек. Нәрсәгә күзем төшсә дә, аннан ни ясап буласын күз алдына китерергә тырышам, — дип җаваплый ул.
Әйткәндәй, Мөнәвәрә апаның сәләтләре кул эшләре белән генә чикләнми. Ул матур итеп җырлый да, шигырьләр дә яза. Талантлы кеше — бөтен нәрсәдә сәләтле, дип юкка гына әйтмиләр бит. «Талларым» ансамбле составында шәһәрдә узучы мәдәни чараларның уртасында кайный, «Нур» клубында үткән концертларда катнаша ул. Ансамбльдә катнашучылар өчен матур калфаклар, билбаулар да теккән иренмәс җан. Кыскасы, лаеклы ялдамын, дип, үз эченә бикләнеп утыручылардан түгел ул, киресенчә «һәр яшьнең үз матурлыгы, үз өстенлеге бар. Дөнья бит шундый матур, аның гүзәллеген күрә белергә генә кирәк. Кешеләрдә дә яхшы якларын күрү мөһим», дигән тормыш шигаре белән яши мәкаләм каһарманы.
Әнисе үрнәгендә кызы, хәзер инде оныгы да кул эшләре белән шөгыльләнә. Улы һөнәре буенча нефть өлкәсендә хезмәт сала. Аның да кулыннан килмәгәне юк, өйдәге ремонт-төзекләндерү эшләрен үз көче белән башкара. Мөнәвәрә апа эшенең дәвамчылары булуына сөенеп бетә алмый. «Баланың ниндидер мавыгуы булырга тиеш. Яраткан шөгыль начар уйлардан, яман гадәтләрдән саклый. Бу җәһәттән кул эше — бик кирәкле һәм файдалы шөгыль, ул түземлек, игътибарлылык сыйфатларын тәрбияли, матурлыкны күрергә өйрәтә. Без хезмәттә чыныгып үстек. Яхшы тәрбия биргән, эшне яратырга өйрәткән әти-әниемә бик рәхмәтлемен», — ди ул.
«Куллары белән матурлык тудыручы апа киләчәккә нинди уй-хыяллар белән яши икән?». Баксаң, тынгысыз җан инглиз телен үзләштерергә хыяллана икән. Сәяхәт итәргә ярата ул, ә чит илгә барсаң, тел белү зарури. «Киләчәктә дә шулай сабыр, балаларга терәк-таяныч булып, тынычлыкта, иминлектә, яшәргә язсын», — дип тели әңгәмәдәшем.
Мөнәвәрә Әнвәр кызының фикер куәсенең тирәнлегенә, фантазиясенең байлыгына, вакытның минутын да әрәм итмичә яраткан эшенә багышлавына сокланмый мөмкин түгел. Менә шундый алдынгы карашлы, ниндидер яңалык үзләштерергә, белем тупларга, аралашырга яратучы затлар яши безнең шәһәрдә. Андый кешеләр белән очрашканнан соң үзеңдә ниндидер канатлар үскәнен тоясың. Алга бару өчен этәргеч булып тора аларның һәрбер әйткән сүзләре, киңәшләре.
08.03.2016 Җәмгыять
Кул эшләрендә күңел җылысы
Кул эшләре гомер-гомергә затлы иҗат булып санала. Европа илләрендә дә табигый материалдан ясалган көндәлек куллану әйберләре, кием-салым бик кыйммәт тора. Соңгы вакытларда безнең төбәктә дә кул эшләре белән шөгыльләнүчеләр күбәеп китте. Арада яшьләр дә, олылар да байтак.
Уйлап карасаң, югары технологияләр зур үсеш алган заманда кул эшләре белән шөгыльләнү бөтенләй дә кирәксез, өс киемнәрен үз кулың белән тегүнең, сөлгеләр чигүнең, оекбаш-бияләйләр бәйләп мәшәкатьләнүнең мәгънәсе юк кебек. Ә шулай да кул эшләре белән кызыксыну көннән-көн арта бара.
Камышлы авылында яшәүче Рәхбәрия Минетдин кызы Юнысова кул эшләре белән күптән мавыга. Кайчандыр бу эш аңа тормыш алып барырга да ярдәм иткән. Рәхбәрия апа белән аның җылы, якты өендә сөйләшеп утырабыз. Кая күз салсаң да, аның иҗат җимешенә төртеләсең. Искиткеч матур бизәкләр төшерелгән паласлар, чиккән сөлгеләр, бәйләгән оекбашлар, тәпечмәкләр. Һәр әйбердә останың күз нуры, кул җылысы, күңел матурлыгы сак¬лана. Рәхбәрия апаның тормышы озын һәм авыр булса да, шундый ук бизәкле һәм матур.
— Мин шушы төбәктә, матур табигатьле, уңган халыклы Дәүләткол авылында туганмын. Камышлыда 1911 елда зур янгын чыгып, бик күп кешенең йорт-җире янып көл була. Бер төркем зыян күрүчеләр Камышлыдан читтәге уйсулыкта читәннән өйләр салып яши башлыйлар. Тора-бара анда агач өйләр дә калкып чыга. Шуларның берсе — безнеке булган, — дип искә ала Рәхбәрия апа.
Мәдрәсә тәмамлаган укымышлы, уңган, моңлы әнисе Гыйззинурның гомере кыска була. …Хатыны вафат булгач, Минетдин абый яшь хатын алып кайта. Рәхбәрия, җитеп килә торган кыз, вербовка белән Куйбышевка китеп бара. Җиде ел заводта эшләп, ул шәһәр тормышына күнә. Ләкин туган авылында аны Мохтар исемле егет көтә. Ике яшь йөрәк кушылып, матур гына тормыш корып җибәрәләр. Бер-бер артлы балалары Фәрит белән Фәридә дөньяга килә. Балалары үсә төшкәч, ана сабыйларын кайнанасына калдырып, Камышлы промкомбинатының тегү цехына урнашып эшли башлый.
Шулай үз җаена яшәп ятканда, гаилә башлыгы авырып китә һәм гаилә тормышын алып бара алмый. Хатын, кайнанасы белән киңәшә дә, кабат шәһәргә барып, эшкә урнаша. Бер елдан соң аңа фатир бирәләр һәм хатын балаларын үз янына ала.
Ул елларда ялгыз бала үстергән хатыннарның ни күргәннәрен сөйләп бетерерлек түгел инде. Алар үскән саен бер хезмәт хакы гына җитми башлый. Рәхбәрия апа балаларына кием-салым, оекбаш-бияләй, шарф-башлыклар бәйли. Ул заманнарда йон да юк иде бит әле. Ул базарга чыгып, йон эзләп йөргәндә бер бабайның матур гына паласлар, чиккән әйберләр сатып торуын күрә. Хатын бу әйберләрне ничек эшләве турында сораша. Бабай: “Кил, өйрәтермен”, — дип адресын бирә. Рәхбәрия шушы адрес буенча барып караса, әби белән бабай икәүләшеп чигеп утыралар, Әйберләренең матурлыгыннан күзләр камаша. Алардан берничә дәрес алганнан соң, Рәхбәрия дә остарып китә.
Палас рәсемнәрен ул үзе ясап, эштән бушаган арада да, төнлә дә чигә, ә ял көннәрендә базарда сата. Шулай тормышы җайланып китә, балалары үсеп үз тормышлары белән яши башлый. Гөрләтеп туйлар үткәрәләр. Ә үзе заводта эшләвен дәвам итә, шуннан лаеклы ялга да чыга.
1995 елда ул ире йортына кайта. Бу вакытта кайнанасы да, ире дә вафат булган була инде. Үз авылында, үз өе белән яшәгән хатынның тәрәзәсенә кайгы-хәсрәт кага — улы Фәрит тә бакыйлыкка күчә. Шул вакытта ана моңлы итеп Коръән сүрәләре укырга өйрәнә, ә кулларыннан һаман инәсе төшми. Шулай дога һәм эш белән баласын югалту хәсрәте бераз басыла.
Соңрак ул мәчеткә дә йөри башлый, гарәпчә укырга да өйрәнә. Тора-бара аны Коръән табыннарына чакырып, укуын соралалар. Картайган көнендә бәхет елмайган кебек тә булып ала — үзе кебек үк тол Мөхәммәт хәзрәт белән никах укытып, бергә яши башлыйлар. Тик аның да гомере кыска булып, ул да бакыйлыкка күчә.
— Аллаһыга шөкер, изге гамәлләр кылырга, намаз укырга көчем җитә әле. Ил өстендә абруем да бар, авылдашларымны дин тотарга өйрәтәм. Балаларымнан, бигрәк тә киявем Равилдән игелек күреп яшим. Мең шөкер.
Ә кул эшләренә килгәндә, “аңа вакыт җитми” дип әйтүчеләр күп. Әмма үзеңә илһам, юаныч, канәгатьлек бирә торган кул эшенә вакыт табып була, — дип сөйләгәндә дә аның инәсе тик тормады, берсеннән-берсе матуррак чәчәкләр чикте дә чикте.
Әйе, Рәхбәрия апаның кул эшләрен кешегә күрсәтергә оят түгел. Мин аны югары дәрәҗәле профессионал, дип атар идем. Шуңа да өлкә, район күргәзмәләрендә алар гел алгы планда. Киләчәктә дә аңа кешеләрне куандырып яшәү өчен исәнлек, иҗади уңышлар телисе килә.
Автор фотосурәте.
Фәния КӘРИМОВА
Бердәмлек
№ — | 08.03.2016
Җәмгыять
Әтнәдә кул эшләре күргәзмәсе
Күптән түгел Түбән Көек авыл китапханәсендә шушы исемдәге күргәзмә оештырылды. Күргәзмәне китапханә мөдире Әхмәдуллина Эльмира әзерләде. Әлеге күргәзмәдә авылда яшәп гомер итүче гүзәл, эшлекле ханымнарның кул эшләре урын алды. Катнашучыларның иҗат җимешләреннән оештырылган күргәзмәдә нәрсә генә юк : чигелгән картиналар, диван-урындыкларга япмалар, вазадагы чәчәкләр — җәй көне өй түрләрендә үсеп…
Күптән түгел Түбән Көек авыл китапханәсендә шушы исемдәге күргәзмә оештырылды. Күргәзмәне китапханә мөдире Әхмәдуллина Эльмира әзерләде. Әлеге күргәзмәдә авылда яшәп гомер итүче гүзәл, эшлекле ханымнарның кул эшләре урын алды. Катнашучыларның иҗат җимешләреннән оештырылган күргәзмәдә нәрсә генә юк : чигелгән картиналар, диван-урындыкларга япмалар, вазадагы чәчәкләр — җәй көне өй түрләрендә үсеп утырган чәчәкләрне хәтерләтә иде, кофта, свитер һәм итәкләрдә, косынка, тапочка, оекбаш һәм бияләйләрдә бер бизәк тә кабатланмаган, һәр кеше үз фантазиясеннән чыгып искиткеч бәйләм өлгеләре иҗат иткән. Барысы да үзенчә игътибарга һәм мактауга лаек. Фантазияне эшкә җигеп, бөтен булган осталыкны кулланып, зәвык белән башкарылганнар. Һәрберсен озаклап сокланып карап торырлык.
Хәйруллина Нурдидә, Шигапова Нурсия, Фазылҗанова Әлфинур апалар, Юсупова Эльмира, Мухаметгалиева Ләйсән, Зарипова Рүзия, Розалия һәм Илзирә Заһидуллиналарның алып килгән кул эшләренә осталарның күз нурлары, күңел җылысы кушылган. Кешенең мөмкинлекләренең, табигать тарафыннан бирелгән сәләтләренең иге-чиге юк. Кул эшләренең төрлелеге, матурлыгы, зәвык белән эшләнеше сокландырды. Гади куллар белән шулкадәр камил әйберләр ясап була дип гаҗәпләнәсең хәтта. Күргәзмәне карагач, андагы матурлыкны күреп, җаныбызга рухи азык алдык.
Соңыннан кул эшләренең авторлары китапханәгә кунакка чакырылды. Кунакка да буш кул белән килмәгән авылым уңганнары. Алар әзерләгән ризыклар авызда эреп тора иде. Менә шулай безнең хатын-кызларыбыз — кунакчыл, тырыш, эшчән, кайчак шук, шаян, кирәк чакта өлгер, булдыклы алар. Үзләре пешереп алып килгән ризыклар белән чәй өстәле янында бәйләү серләре буенча үзләренең фикерләрен әйттеләр, ул арада үзләренең алып килгән тәмле ризыкларының рецептлары белән алыштылар. Китапханәдә булган фотоларны карап, яшьлекләрен искә төшерделәр. Яшь вакытларында аулак өйләрдә ничек итеп бәйләү ярышлары оештырулары һәм уйнаган уеннары турында кызык итеп сөйләделәр.
Бәйрәм кичәсенә килүчеләр бер-беребезнең эшләре белән сокланып, киләчәктә дә мондый чараларны еш уздырырга кирәк һәм киләсе очрашуда авылыбызның данлыклы өлкән буын артистларыбызны да чакырырга кирәк дигән фикергә килдек. Ул вакытка тагын да сыйфатлырак эшләребезне алып килергә, камилләшү өстендә эшләргә сүз биреп таралыштык. Китапханә мөдире Әхмәдуллина Эльмирага шундый эчтәлекле, кызыклы ял оештырганы өчен зур рәхмәтебезне белдердек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Сценарий Дня татарской культуры.
Халкыбызның күркәм гадәтләре
В.1. Здравствуйте, дорогие друзья!
Мы приветствуем гостей нашего
Праздничного мероприятия –
Дня татарской культуры.
Пусть этот праздник станет ещё
Одним вкладом в дело согласия, единения.
Мира людей разных национальностей, живущих
На нашей Сенгилеевской земле.
2. “Исәнмесез диеп башлыйк әле”
Танышу бит шулай башлана.
Сезнең белән очрашуга, дуслар
Күңелебез шундый шатлана.
- Хөрмәтле кунаклар! Бүген Красный Гуляй бистәсе җирендә без сезне каршы алуыбызга бик шатбыз һәм сезгә татар халкының милли ризыклары, халкыбызның күркәм гадәтләренең берсе булган кунакчыллык турында сөйләрбез. Кунакчыллык сыйфаты ул барыннан да элек, кешенең киң күңеллелеге, юмартлыгы турында да сөйли.
- Безнең язучыларыбыз иҗатында да кунакчыллык, кунакка ачык чырай, сый-хөрмәт күрсәтү, халкыбызның гореф-гадәтләре зур урын алган.
- Татар халкының мәкаль һәм әйтемнәрендә, табын сый муллыгыннан да бигрәк, хуҗаның мөлаем, эчкерсез, игътибарлы булырга тиешлеге ачык чагыла..
Бүген безгә кунакка район урынбасарлары һәм шәһәребез кунаклары килгән. Укучылар, әйдәгез кунакларны җылы сүзләр белән каршы алабыз.
Приветствуем мы от души вас,
Как друзей встречаем.
Хлебом – солью угощаем.
Борынгыдан килгән гадәт,
Ата бабай йоласы.
Ипи һәм тоз, баллы чәк- чәк белән,
Кунакларны каршы аласы.
Әйдәгез, түрдән узыгыз,
Бездә кунак булыгыз.
Изгелекле мәрхәмәтле
Булсын йөргән юлыгыз.
В.1. На нашем сегодняшнем торжестве присутствуют представители татарской областной автономии.
Слово предоставляется _______________________________________________________
__________________________________________________________________________________________________________________________________________________________
В.1. В то время, когда политики ищут источники
Национальной идее, которая могла бы сплотить Россию,
Нам кажется, что в основе этой идеи должно быть
Осознание каждой нацией себя, как части материка,
Который именуется Человечеством.
Кичәбез котлы булсын,
Табыннар да мул булсын!
Күңел шатлык белән тулсын,
Ял кичәбез гөрләп узсын!
2. Кемнәр генә сиңа сокланмаган һәм мактау җырламаган?! Кемнәр генә синең ярдәмеңдә дөньяны танып белмәгән һәм үзенең уй-хисләрен башкаларга сөйләмәгән?!
“Туган тел” –
Иң әйбәт шигырь!
“Туган тел” –
Иң әйбәт җыр!
“Туган тел” –
Иң әйбәт китап!
“Туган тел” –
Иң әйбәт тел!
Туган тел әйбәт булганга,
Шигыре дә, җыры да
Иң әйбәттер.
(“Туган тел” җыры)
В.1. Мы все разноязыкие с рождения,
Твоя, Россия, родины сыны…
Так дай нам силы для объединения
Не допускай вражды, огня войны.
Россия – мать нас всех объединила,
Судьбы своей не мыслим без неё,
Дай нам, Земля, на единенье силы,
Пошли благословение своё.
И минем җандай кадерлем,
И җылы, тере телем!
Кайгылар теле түгел син,
Шатлыгым теле бүген.
Тик синең ярдәмең белән мин,
Тик синең сүзләр белән
Уйларын йөрәккәемнең
Дөньга әйтә беләм.
В.1. Татарский танец в исполнении ансамбля песни и танца “Звонкие голоса”.
2. Слово предоставляется начальнику отдела образования МО “Сенгилеевский район” Евдокимовой Татьяне Александровне.
Без бит татар балалары
Әйдә җыелыйк әле.
Кунакларга, дус-ишләргә
Җырлап күрсәтик әле.
Кызлар, малайлар бер читтә
Юкка келешеп тора
Башымдагы түбәтәем
Бигрәк килешеп тора.
Нәни генә кояш кебек
Башыңны нурлый бит ул.
Астында акыл да булса,
Түбәтәй җырлый бит ул.
Түбәтәй кигән малайны
Кызлар күрми узармы.
Хәзер эзлим үземә тиң
Калфак кигән кызларны.
Эх! Безнең татар кызлары!
Калфаклар киюләре,
Калфак кигән чибәрләрнең
Ягымлы көлүләре.
Ак калфаклар, кәләпүшләр
Бик килешә йөзләргә,
Җырлап-биеп, уйнап-көлеп
Күңел ачыйк без бергә.
Ал да булыр чагыбыз,
Гөл дә булыр чагыбыз,
Без җырламый кем җырласын?
Безнең җырлар чагыбыз!
Без биеми кем биесен?
Безнең биер чагыбыз!
(Җырлы биюле уен “Кәрия-Зәкәрия”, кашыклар белән)
В.1. Слово предоставляется начальнику отдела культуры и организации досуга Максимовой Галине Фёдоровне.
Бәйрәмсез бик күңелсез бит,
Күңелсездер сезгә дә.
Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә,
Бәйрәмнәр кирәк безгә дә,
Кирәк һәммәбезгә дә.
Бәйрәмне кем китерә?
Чәчәкләр, гөлләр микән?
Бураннар, җилләр микән?
Әллә соң дуслар микән?
Бәйрәм кирәк әтигә,
Бәйрәм кирәк әнигә,
Бабай белән әбигә.
Безнең халык кунакчыл:
Якты чырай, такта чәй дип
Каршы ала кунакны.
В.1. Вы, татары, издавна здесь живёте,
Предков дух вам выпало беречь
Пусть живёт в веках татарская культура,
Пусть не забывают дети песни, сказки, речь.
В.1. Для вас исполнят песню на татарском языке вокальная группа Сенгилеевского педагогического колледжа.___________________________________________________
2. Хөрмәтле кунакларыбыз! Гаилә — тормышыбыз нигезе. Гаилә нык, тату икән, дәүләт тә нык, тату дигән сүз. Һәр кеше бәхетле гаилә корырга омтыла. Бәхетле гаилә төшенчәсен без ничек аңлыйбыз соң? Минемчә, ул борынгы гореф-гадәтләрне саклый, яңаларын булдыра белүдә. Һәр гаиләнең үзенә генә хас йолалары, тәрбия алымнары бар. Белемле, тәрбияле балалар үстерүче, күп сыйфатлары белән үрнәк булып торучы гаиләләр безнең арабызда да аз түгел. Һәм менә шундый гаиләләрнең берничәсе безнең арабызда.
(Гаиләләр өчен мәкальләр)
- Агачны яфрак бизәсә, кешене … (хезмәт бизи).
- Һөнәрле үлмәс, … (һөнәрсез көн күрмәс).
- Ул ояты – атага, … (кыз ояты — анага).
- Ата-ананы тыңлаган – адәм булган, … (тыңламаган әрәм булган).
- Оясында ни күрсә, … (очканда шул булыр).
- Эшләгәнең кеше өчен булса, … (өйрәнүең үзең өчен).
- Белем алу … (энә белән кое казу).
- Кем эшләми, … (шул ашамый).
- Калган эшкә, … (кар ява).
- Тәмле тел таш яра, тәмсез тел … (баш яра).
- Үткен — тел бәхет, … (озын тел – бәла).
- Тырышкан табар, … (ташка кадак кагар).
- Эш беткәч, … (уйнарга ярый).
- Кечегә шәфкать итеп юл бир, олыга … (хөрмәт итеп кул бир).
- Кунак сые: якты йөз, тәмле сүз, аннан кала — … (ипи-тоз).
- Сүзең кыска булсын, … (кулың оста булсын)
Сорау бирер нәниләр, ни диярләр әниләр. (табышмаклар)
- – Ул бөтен өйдә дә бар.
- Аны әниләр ясый.
- Зур да, кечкенә дә, уртача да була.
- Усал малайлар аның белән сугыша.
- Күбрәк ашаганнан соң, әтиләр шуңа таяна, кайчагында, аңа чумып, гырлап та китә.
- Әниләр аның белән уйнамаска куша.
- Авылда ул һәрвакыт түрдә була, ә шәһәрдә аңа игътибар аз.
- Ул йомшак та, бик йомшак та була.
- Ялгыз кешеләр аны кочаклап ятарга ярата. (м е н д ә р)
2. – Ул үзе бик кирәкле әйбер.
— Ике колагы, бер борыны бар.
— Ул бик күп төрле була.
— Бик матур итеп бизәлгәннәре дә бар.
— Аны бигрәк тә әбиләр, бабайлар ярата.
— Ул — өстәлнең бизәге.
— Аңа күмер дә салалар, кайсыларын электр утына да тоташтыралар.
— Ул булса, чәй эчүләре дә күңелле.
(с а м о в а р)
3. – Ул һәммә кешедә дә бар.
— Картларда сүлпәнрәк, яшьләрдә көчлерәк. Кем белә бәлки киресенчәдер.
— Ул шатландыра да, көендерә дә.
— Бер караштан туа, озак еллар яши.
— Аннан башка яшәп булмый.
— Венера Ганиева да шулай дип җырлый.
(м ә х ә б б ә т)
4. – Аны камыр белән иттән ясыйлар.
— Башта зур камыр, аннары кечкенә камыр ясыйлар.
— Аны ясау бер кешегә генә озакка китә.
— Мин аны саный беләм, бигрәк тә санарга яратам.
— Аңа яраткан кеше борыч та сала.
(п и л м ә н)
5. – Ул татар халкының милли ашамлыгы.
— Кунаклар килгәндә пешерелә.
— Түгәрәк була.
— Өстенә тәмле әйберләр сибәләр.
— Эчендә дә тәмле әйберләр күп: дөге, йомырка, йөзем, корт.
— Ул катлы-катлы була.
(г ө б ә д и я)
В.1. Счастья и процветания желает вам своим танцем народный коллектив ансамбля “Сонет” пос. Силикатный.
Татар моңы…
Татар җыры…
Йөрәгеңә үтеп керер дә,
Нурландырыр керсез күңелеңне,
Усаллыкның калмас кере дә.
Тыңла әле син бер татар көен,
Тыңла әле күзең ачылсын.
Күңелеңдә булган сагыш, моңнар
Татар җыры белән басылсын.
(Җырлый ………………………………………………………………………)
Татар халкы элек-электән иң кадерле кунагын чәй белән сыйлаган. Табында күршеләр белән бергәләп чәй эчү кешеләрне бер-берсенә якынайта, эч серләрен уртаклашырга тел ачкычы бирә.
— Безнең татар халкы кунакны нинди генә ризыклар белән сыйламый.
— Сез нинди милли ризыкларны беләсез һәм кунакларны нинди ризыклар белән сыйлар идегез? (Эчпочмак, бәлеш, гөбәдия, кош теле, кыстыбый)
Безнең халык кунакчыл
Якты чырай, тәмле сүз белән
Каршы ала кунакны
Сыйлап, зурлап, хөрмәтләп
Озатып кала аларны.
Дуслык җебе өзелмәс ул,
Моңлы халык бар җирдә.
Безнең шушы очрашу
Истә калыр гомергә.
В. 1. Для вас поёт _______________________________________________с Шиловка.
В.1. У татарского народа праздник –
В песнях, танцах льётся свет.
Ветер с Волги, как проказник,
Края милого привет.
Мира и добра вам желает своей песней Гелфария Латыпова
В.1. Весь наш край, как музыкальный инструмент,
Все поют, а не поющих просто нет,
Льётся музыка, смеётся, говорит
В ней душа татарская горит.
-2. Халкыбызның кунакчыллык, бер-береңә ихтирам, авыр чакта иптәшеңә ярдәм кулы сузу кебек күркәм гореф-гадәтләре һәрвакыт сезгә юлдаш булсын. Нинди генә авыр вакыйгалар булса да, чын кеше булып кала белергә кирәк. Йөзләрегез һәрчак якты, телләрегез татлы, табыннарыгыз мул булсын.
В.1. У нас в гостях замечательные артисты Областного центра национальных культур. Передаём им эстафету праздника.
Мөселман ир – атларының баш киеме – Т ү Б ә Т ә Й.
Т ү Б ә Т ә Й чәчне, баш түбәсен каплый, начар күз-ләрдән, явыз ниятле, хөсет кешеләрнең начар уйларыннан саклый.
Хатын – кызларның иң үзен-чәлекле баш киеме — К А Л Ф А К
К А Л Ф А К – татар хатын-кызын гүзәллек алиһәсе дәрәҗәсенә күтәрүче нурлы таҗ! Кыз балаларның йөзенә
иман нуры иңдерүче кием.
“Казан сөлгесе”.
Кунак каршылау өчен.
Сабантуй сөлгеләре лә –
Кояштай өлгеләре…
Чигүчесе кем икән соң?
Кемнәрнең сеңелләре?
Болгар чоры сәнгате…
Алка, чулпылар, йөзек – беләзекләр, брошкалар, муенсалар, асма бизәкләр – күз явын алырлык кыйммәтле бизәнү әйберләре.
Беләзегем, йөзегем,
Киярмен әле үзем…
Җ ә й м ә, диван мендәрләре,
ч и т е к л ә р.
Читекләр матурлылыгы, бизәкләренең күптөрлелеге белән, фигуралап киселгән күн кисәк-ләре орнаментлы композициягә салынып, күн мозаикасын тәшкил итүе белән аерылып тора.
Итек киюләреңә,
Читек киюләреңә…
Сезнең хатлар
“Бәйләм – иң борынгы кул эше”
Кышкы озын кичләрдә татар хатын-кызлары бер-берсенә кул эшләрен кыстырып кич утырырга йөргәннәр.Өйдә бер үзең генә кул эше эшләп утыру күңелсез.Ә болай эшең дә үрчемле була,дөнья яңалыклары белән дә танышасың,төрле бәйләү үрнәкләре өйрәнәсең.
Татар халкы — бик борынгы халык. Ул элек-электән терлек асраган, җир сөргән, иген иккән. Безнең халык — искиткеч тырыш, эшчән. Бу — татарның борынгыдан килгән гүзәл сыйфаты. Ирләр элек-электән тормыш-көнкүреш өчен кирәк-яраклар ясау белән шөгыльләнгәннәр: итек басканнар, кәрзин, бишек үргәннәр, бау ишкәннәр, чабата ясаганнар. Ә уңган кызларыбыз һәм киленнәребезнең кулларыннан нинди генә эшләр килмәгән?!Татар хатын-кызлары бәйләргә дә бик оста. Бәйләм – иң борынгы кул эше шөгеле. Килеп чыгышы тарихның башлангычына барып тоташа. Аны 2000 ел элек барлыкка килгән дип исәплиләр. Бәйләмне ит-атлар уйлап тапканнар. Иң оста бәйләүчеләр – гарәпләр булган. Ә XII гасырда испаннар һәм итальяннар өйрәнгәннәр. XIII гасырда французлар, шотланлылар, англичаннар дәвам иткән. Ул вакытта бәйләнгән кием аз булган. Аны аристократлар гына кия алган. Бу елларда оек, оекбаш, бияләй, перчаткалар гына булса, соңарак XIV-XV гасырда башлыклар , шарфлар да бәйли башлаганнар. Европага ул –XVI гасырда килеп керә. Күп еллар ит- ат бу хезмәтне хатын-кызга ышанып тапшырмаган. Еллар үтү белән хатын-кыз да бу эшнең остасына әйләнгән.
Иске Кишет авыл китапханәсе “Ак калфак” клубы белән берлектә үсеп килүче буынны татар халкының гүзәл сыйфатлары, тормыш-көнкүреше, кул эшләре белән таныштыру максатыннан кич утыру оештырды.Китапханәбезгә авылыбызның иң оста бәйләүчеләре җыйналды.Алар үзләре белән бәйләгән әйберләрен һәм кул эшләрен алып килделәр.Матур-матур бәйләнгән әйберләрдән күргәзмә төзеп укучыларыбызны һәм инста дусларыбызны таныштырдык.Шулай ук китапханәдә шушы уңайдан китапханә мөдире Гөлфия Габитова “Бәйләм – иң борынгы кул эше” дигән баш астында китап күргәзмәсе дә төзеп куйган иде.Кичәгә җыйналган укучыларыбызны шул күргәзмә белән таныштырып үтте.Кичә дәвамында оста бәйләүчеләр Резеда Галимҗанова,Сания Гобәйдуллина,Рәфилә Гайфуллина,Гөлфия Гыйниятуллина,Гөлзадә Вәлитова үзләренең кул эшләре турында сөйләп,мастер-класс та күрсәттеләр.Кичәдә катнашучылар бәйләүнең килеп чыгу тарихы,файдалы яклары турында мәгълүматлар белән таныштылар.Кул эшләреннән туктап торган арада йөзек салышлы да уйнап алдык.Соңыннан хуҗабикәләребезнең өйдә пешереп алып килгән милли ризыклары белән сыйланып,кызыклы хәлләр турында сөйләшеп тәмләп чәй эчтек.Бу язманы язганда мин шунысына да игътибар иттем,безнең оста бәйләүчеләребез чын мәгънәсендә китап укырга да бик яраталар.Китапханәгә кайткан һәр яңа китапны һәм газета-журналларны берсен дә калдырмыйча укып баралар.Шундый уңганнар барсына да өлгерәләр.
Китапханә мөдире Гөлфия Габитова.
Реклама
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Галерея
Оставляйте реакции
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
ХАЛКЫБЫЗНЫҢ КҮҢЕЛ БИЗӘКЛӘРЕ
Кул эшләрендә дә күренә,
Кулъяулыклар, сөлгеләрен чигеп
Элә халкым өе түренә.
Кул эшләренә бай минем халкым,
Һәр бизәктә шатлык, мәдхия,
Һәр бизәкнең үз матурлыгы бар,
Шуңа халкым башларын ия, —
ДИП БАШЛАП ҖИБӘРГӘН ҮЗЕНЕҢ УРМАНАСТЫ ШУНТАЛЫСЫНДА ЧИГҮ СӘНГАТЕНӘ БАГЫШЛАНГАН БӘЙРӘМ ТУРЫНДАГЫ МӘКАЛӘСЕН «АК КАЛФАК» ҖӘМГЫЯТЕНЕҢ АЛЕКСЕЕВСКИДАГЫ ҖИРЛЕ…
— НИНДИ ГЕНӘ КУЛ ЭШЛӘРЕ ЮК ТАТАР ХАЛКЫНДА. ШУНЫҢ ИҢ КҮРКӘМЕ — ЧИГҮ. ЧИГҮНЕҢ БИК КҮП ТӨРЕ БАР. КУЛЪЯУЛЫК ЧИГҮ, СӨЛГЕ, ЯПМАЛАР ЧИГҮ. БИГРӘК ТӘ СӨЛГЕ ЧИГҮ ПОПУЛЯР
ХАЛКЫБЫЗДА. НИНДИЛӘРЕН ГЕНӘ СУКМАГАННАР ДА СӨЛГЕЛӘРНЕҢ, НИНДИЛӘРЕН ГЕНӘ ЧИКМӘГӘННӘР ОСТА ӘБИЛӘРЕБЕЗ. ЧҮПЛӘМЛЕ СӨЛГЕ, ЧУПТАРЛЫ СӨЛГЕ, КЫЗЫЛ БАШЛЫ СӨЛГЕ… ЗАМАНЫНДА ҺӘР АВЫЛНЫҢ ҮЗ ЧИГҮ ОСТАЛАРЫ БУЛГАН.
Чигүне татар кызлары аеруча яраткан. Бигрәк тә сөлгеләр, кулъяулыклар, алъяпкыч итәкләрен, тәрәзә пәрдәләрен, карават кырларын, мендәр тышларын чиккәннәр. Егетләргә чиккән кулъяулык бирү иң зур бүләкләрдән саналган. Мондый кул эшләре күбрәк аулак өйләрдә башкарылган.
Кыз бала кечкенәдән үк үзенә бирнәгә сөлгеләр әзерли башлаган. Алар өйне бизәү, бүләк итү, төрле йола өчен әзерләнгәннәр. Гади генә, буй-буй сугылган тастымалларны бит, кул, савыт-саба сөртү өчен кулланганнар.
Сабантуйларда колга башына эленгән, җиңүче батырларның җилкәсенә салынган, өйләрне ямьләндереп торган сөлгеләр… Безнең татар хатын-кызларының сурәт-гербы ул сөлге. Шигырьләр, нәфис сүзләр белән дә данлана ул, тамаша җыр-моңнар, дәртле биюләр белән ямьләнә. «Аклы татар сөлгесе — керсез җанның көзгесе», «Сөлгедә халыкның күңел җылысы, милли йөзе» дигән гыйбарәләр юкка гына әйтелми шул.
Татар халкының чигеше бизәктән башлана. Бизәк(орнамент) латин теленнән килеп чыккан.Татар халкының декоратив сәнгатендә чәчәкле үсемлек орнаменты урын алып тора.Иң еш сурәтләнә торганы лалә чәчәге.Башка элементлар: яфраклар, кыңгырау чәчәк, роза чәчәге, дулкынлы, бормалы бизәкләр.
Татар халкы элек- электән бик тырыш, чиста, пөхтә халык буларак билгеле. Элек (минем әни, әниләребезнең әниләре) кич утырып, аулак өйләрдә кул эшләре эшләгәннәр. Тормышка чыкканда үзләренә кирәкле әйберләрне, урындык киезләрен, сөлге башларын, тәрәзә пәрдәләрен һ.б. барысын да үз куллары белән эшләгәннәр.
Хәзер дә татарлар яшәгән авылларны карасак, ялт итеп торалар, йортлар төзек, бай, кешеләр мул тормышта яшиләр, тәрәзә төпләрендә ясалма чәчәкләр түгел, ә гөлләр үсеп утыра. Болар барысы да кешенең тырышлыгы белән генә булдырыла.
Татар хатын-кызларының борынгы күлмәгенә төрле бизәкләр чигелгән булган. Итәк һәм җиң очлары берничә рәт бала итәк белән дә тегелгән. Күлмәкне бик матур итеп теккәннәр.
Хатын-кызларның баш киеме — калфакны борынгы заманда ук йон тукымадан эшләгәннәр һәм ул чигелгән дә, ә соңрак калфакларны бәрхет, ефәк тукымалардан теккәннәр, затлы җепләр белән чигеп яки сәйләннәр белән бизәп эшләгәннәр. Калфакны күпчелек шәһәр аксөякләре кешелеккә кия торган булганнар. Хәзерге вакытта калфак баш киеме буларак кулланышка керә башлады, сәнгать өлкәсендә дә абруе зур.
Түбәтәй — төрки халыкларның бик киң таралган һәм бүгенге көнгә кадәр абруен югалтмаган баш киеме. Түбәтәйне бәрхеттән тегәләр, ефәк җепләр белән чигеп яки сәйләннәр белән бик матур итеп бизәп куялар. Түбәтәй орнаментлары күпчелек лалә чәчәге, ромашка, дәлия, пион, кыңгырау, канәфер, тукранбаш чәчәкләрен һәм яфракларын хәтерләтә.
Татар хатын-кызы канатлы алъяпкычы белән дә аерылып торган. Ул төрле чорларда, татар хатын-кызлар киеме буларак, аерым урын алган. Аның күкрәк һәм итәк өлешләрен чәчәкләр белән чигеп эшләгәннәр.
Менә шушы чигү сәнгатенә багышланган бәйрәм 17 нче сенябрьдә «Ак калфак»лы ханымнар катнашында районыбызның уңган- булган халкы яшәгән, урманнар аша бормалы юллар белән бара торган Урманасты Шунталысы авылында булып үтте. Шушы авылга бару юлы да әллә ничек серле булып күренде. Көзнең аяз, матур әбиләр чуагы үзе үк безне әлеге бәйрәмгә фатихалаган сыман тоелды.
Авылга барып кергәндә көн үзәге иде. Авыл урамнарында берән-сәрән генә кешеләр күренгәли. Килгән кунакларны ягымлы гына сәламлиләр… Мәдәният йорты янында гармунчы җырчылары белән җырлап утыра. Ә мәдәният йортына керсәк, ул шаулап тора. Төзек бина. Бик матур итеп чигеш күргәзмәләре белән бизәлгән. Өстәлләргә мул итеп тәм-томнар әзерләп куелган. Халык бәйрәм башланганны аерым бер дулкынлану белән көтә… Нидер әзерли, әзерләнә… Күрше авыллардан да шактый гына кунаклар җыелган. Барысының да йөзләре шат, көләч, нурлы…
Бәйрәмне Бөтендөнья татар конгрессы кысаларында эшләп килгән районыбызның «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе буларак, мин башлап җибәрдем. Әлеге бәйрәмгә җыелу максатларын санап уздым һәм районыбызның һәр татар авылыннан килгән «Ак калфак» әгъзаларына сүзне бирә бардым.
Район үзәгеннән, Зур Тигәнәле, Урта Тигәнәле (һәр бәйрәмебезнең бизәге — «Ак калфак» фольклор төркеме), Кыр Шунталысы, Кр. Баран, Югары Татар Майнасы авылларыннан килгән аккалфаклылар тарафыннан татар халкының җырлы-биюле композицияләре, җырлар, шигырьләр яңгырады, күмәк биюләр биелде, башка районнардан өйрәнеп кайткан уеннар өйрәнелде. Кыр Шунталысыннан килгән гармунчы Әлим әфәндегә ияреп, һәр өстәл җырлар җырлады.
Төп тема «Чигү» булганлыктан, авылның иң оста куллы ханымнары сәхнәгә чакырылды. Болар Рабига, Галия, Альбина апалар иде. Рабига апа үзенең яраткан хезмәтен бик тәфсилләп сөйләде. Аның күргәзмәсендә нәрсә генә юк. Ул күрсәтмә альбом итеп ясалган чиккән кулъяулыклар коллекциясе, дисеңме, шакмаклап чигелгән Кол Шәриф мәчете, Россия, Татарстан, Алексеевск герблары чигелгән япмалармы, тастымал, сөлгеләр, дисеңме — нәрсә генә юк иде бу коллекциядә…
Күпме күз нурлары да, күпме күңел җылысы салынган бу чигешләргә… Галия апа белән Альбина апа кул эшләре турында кыскача гына сөйләп киттеләр. Галия апа күргәзмәсендә алъяпкычлар, мендәр тышлары зур урын алып тора икән… Бу ханымнарның әлеге йөрәк хисен салып чиккән бизәкләре халыкны таң калдырырлык.
Чиккән кеше озын гомерле була, авырмый, хәтере дә әйбәт була, диләр. Галимнәр фикеренчә, кул бармаклары белән эшләнгән мондый вак эшләр кешенең сәламәтлегенә һәм психикасына уңай йогынты ясый икән.
Үз чиратымда мин дә сайлап алган темабыз буенча мастер-класс күрсәттем. Сабада булган күчмә утырышларның берсендә танылган мәдәният хезмәткәре, күп кенә татар орнаментлары китапларының авторы Нурзидә Сергеевадан өйрәнеп кайткан, бары тик татарларда гына очрый торган «колаклы» чигү техникасы белән калфак чигү серләрен халыкка тапшырдым.
Әлеге күркәм бәйрәмне Урманасты Шунталысының мәдәният йорты мөдире, уңган-булган, чибәр, җырга-моңга бай, талантлы ханым, шушы авылның «Ак калфак» җитәкчесе Земфира ханым Вәлиева оештырып уздырды. Әлбәттә, берүзе генә түгел. Пар канаты, тормыш иптәше Рамил да, улы, нәселләре дәвамчысы Ранил да, авылның мәдәният хезмәткәре Айгөл дә, аның тормыш иптәше дә шактый гына матди һәм рухи өлеш керткәннәр бәйрәмгә.
Өстәлдәге ризыкларны авылның күп кенә уңган хатын-кызлары әзерләгән. Биләрнең урман хуҗалыгы җитәкчесе Галим әфәнде дә өлешен керткән. Барысына да рәхмәтебез зур. Ходай аларга исәнлекнең ныгын, гомернең озынын, бәхетнең олысын, зурдан-зур уңышлар насыйп итсен!
Менә шундый уй-кичерешләр, күмәк эшләр белән янып-көеп эшләгәндә генә һәр эш алга бара. Шушы бәйрәмнәр белән телебезне, мәдәниятебезне саклап калуга да өлешебезне кертәбез, дияргә була.
Әлеге җыеннан шушындый бәйрәмнәрне һәр авылда уздырырга, дигән теләктә кайттык. Халыкка бәйрәм, гомумән, бик ошады. Тагын кайчан, кайда, нинди темага җыелабыз? дигән сораулар да бирелде.
Бәйрәм күтәренке рухта «Ак калфак» гимны белән тәмамланды. Районыбызның сөлгеләр хуҗабикәсе, күп еллардан бирле республикабызда бердәнбер нәфис әйберләр туку фабрикасы җитәкчесе, «Ак калфак»ның иң актив әгъзасы Фирая ханым Сергеева кичәне йомгаклау сүзен сөлгеләргә бәйләп сөйләде.
Сүз ахырында барыгызга да ныклы исәнлек, бәхетле озын гомер, уңышлар телибез!
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза
Мы работаем над улучшением нашего сервиса