Кунелле балачак бэйрэме сценарий

составитель - Мударисова Р.Р., 2013 г.

                                                          БАЛАЧАК   БӘЙРӘМЕ

                               Сценарий посвященной ко дню защиты детей

                                                                                    Дата проведения: 01.06.2013

                                                                                    Место проведения: площадь  Сабантуя  

                                                                                    Время проведения: 9.00

Ведущие: Ахметова А.А., учитель музыки МБОУ « Стародрожжановская сош №1»

                  Валеев Марат, уч. 9 кл.

                  Бахитова Г.

1. Выступление хореографической группы  , рук. Замалдинова Л.

Вед. Взрослый  Хәерле көн , хөрмәтле кунаклар. әти-әниләр, кадерле балалар!

         Бүген бәйрәм,

         Бүген тантана

         Күңелләр көр, йөрәк шатлана

         Хәерле көн, укучылар

         Бәйгеләрдә җинүчеләр,

         Сабантуйга килүчеләр  

  Сезнең барыгызны да бүгенге балачак бәйрәме белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез. Балалар! Бүген сезнең  бәйрәм — сезнең көнегез. Сез –безнең киләчәгебез, таянычыбыз.

Ведущий (Марат) Здравствуйте, дорогие друзья! У нас сегодня необычный день — праздничный. Будем Лето встречать, в гости привечать! Мы будем сегодня веселиться, радоваться.

Вед. Взрослый Дөньядага барлык могҗизаларның  могҗигасы — сабый баладыр. Бала – кешелекнең бүгенгесе, киләчәге һәм дәвамы да. “ Ил тынычлыгы ирдә булса, жан тынычлыгы- хатында, ил киләчәге – балада!” – диелә бит татар халык әйтемендә.. Әйе, кешелекнең   киләчәге бүгенге  газиз сабыйлар кулында.. Аларның сау–сәламәт  һәм  бәхетле булып үсүен без — өлкәннәр кайгыртырга тиешбез. Әлеге Сабантуй бәйрәме сезнең хөрмәткә оештырылды ,  кадерле балалар.

   Бахитова .    Кешелекнең үзе шикелле үк

                       Борынгыдан килә бәйрәмнәр

                      Шатлыкларын бәйрәм итә кеше

                      Бәйрәмнәрдә олы ямьнәр бар

        Тар күңелдә була алмый бәйрәм…

        Бәйрәмнәргә кирәк мәйданнар

         Борынгылар җаннар матурлыгын

        мәйданнарга,

        Гасырларга җәеп салганнар.

                                            ГИМН   РФ, РТ

Вед.(Марат) Право поднятия Государственных флагов Российской Федерации и Республики Татарстан и флаг Дрожжановского муниципального района Республики Татарстан  предоставляется Хамидуллиной Гузель, победителю Всероссийской олимпиады по немецкому языку, ученице 10 класса Старошаймурзинской средней школы,  Ермалаеву Павлу,ученику 9 класса, спортсмену Матакской  средней общеобразовательной школы  и Андреевой Кристине, победителю Региональной олимпиады по чувашскому языку, ученице 10 класса Старошаймурзинской средней  школы .

       Вед.Бахитова Җырлары  һәм гармуннары белән

                                 Сабантуйлар килде әйләнеп

                                  Тамаша кыл, күңел ач син бүген

                                  Биеп җибәр әйдә булмаса

      Марат    Җәй башлары. Җиһан шау чәчәктә —

          Табигатьнең гүзәл мизгеле

          Җир сафланган ләйсән яңгырлардан:

          Әйтерсең лә, сабый күңеле..

 вед. Взр.Аяз зәңгәр күкле туган илдә

          Үтсен балачакның һәр көне.

           Сабый язмышына кул салмасын

           Гасырларның ачы хөкеме.

2.  “ Чүпрәле”, җырлый Алиев Ранис, Иске Кәкерле урта мәктәбе укучысы.

3. Хореографическая группа  Шланговской сош

(вед. Взр.  Слово для приветствия детей предоставляется  главе Дрожжановского муниципального района Шадрикову Валерию Александровичу.

Вед. Спасибо, Валерий Александрович.

4. Хореографическая группа Старокакерлинской сош

           Взрослый.  Сегодня на свете, на целой планете хозяева – ДЕТИ!

                    Давайте за руки друг друга возьмём,

                   Споём и попляшем на шаре земном.

                   Да так, чтоб земля под ногами гудела,

                   А песня до самой Луны долетела.

Вед. Марат В рамках декады , посвященный Дню Защиты детей  в образовательных учреждениях  района проводились различные мероприятия, игры, конкурсы, концертные программы.  Вот уже который год традиционно в районе проводятся  Малый Детский Сабантуй.  В рамках Малого Сабантуя  проводится  туристко- краеведческий  слет  учащиеся  . Учащиеся общеобразовательных учреждений   соревнуются  по следующим этапам: узлы,  укладка рюкзака, змейка, метание гранаты в круг,  преодоление болота, установка палатки на время, змейка, конкурс газет,  виды костров,  топографические знаки, метание гранаты в круг  Будут организованы различные  конкурсы, соревнования., как национальная борьба, показные выступления полета моделей « Авиошоу»,  ,  национальные игры бег с ложками, бой с мешками, бой кувшина. и др. Просим всех детей активно участвовать в этих играх и соревнованиях.

Вед. Взр. Хөрмәтле балалар!  Безнең бүгенге бәйрәмебез уен-ярышларга бай булачак. Җитезләр –капчык киеп, өлгерләр- кашыкка йомырка салып йөгерер, сизгерләр чүлмәк ватар, җепкә эленгән уенчыкны кисәр, җырлар да җырларбыз, биербез дә. Берничә минуттан зур көрәш башланачак. Көрәшчеләрне мәйданга чакырабыз. Рәхим итегез.

Вед. Марат А теперь всех участников туристического слета просим занять свои места . а участников  концерта « Юная звезда» приглашаем на сцену.

Концерт номерлары арасында  алып баручыларның сүзләре.

Хөрмәтле тамашачылар! Мәйданда көрәш башланды. Көрәш карарга рәхим итегез! Көрәш – Сабантуй тамашасының иң төп бәйгесе. Ул үз тирәсенә олыны да, көчене дя җыя.  Көчле — куәтле кешегә элек — электән хөрмәт зур булган. Сабантуй батыры исә авылда иң абруйлы кеше саналган. Аңа  кунакта урынны түрдән биргәннәр, исемен  һәрчак зурлап телгә алганнар.

Көрәш кыза  мәйдән уртасында,

Дулкынлана халык: кем җиңәр?

Көрәшчеләр әле сер бирмиләр,

 Чыдасыннар гына сөлгеләр

            Вед.   Здравствуйте, каникулы, весёлая пора!

    Каникулы, каникулы, встречает детвора!

  1. А в каникулы у нас новые порядки,

Отдыхает ранец мой и мои тетрадки.

  1. У меня такие планы, каждый день иду гулять,

То в кино, а то в театр,  то к друзьям бегу опять.

  1. Вы ребята отдыхайте, но и труд не забывайте,

    Чуточку вы отдохните и за книжкой посидите,

    Вот и всё хотим сказать, будем праздник начинать.

             Сегодня на свете, на целой планете хозяева – ДЕТИ!

 Давайте за руки друг друга возьмём,

 Споём и попляшем на шаре земном.

 Да так, чтоб земля под ногами гудела,

 А песня до самой Луны долетела.

Вед. Сабантуйлар шау-гөр килә

Чүпрәле төбәгендә.

Шатлык-сөенеч, дәртле җырлар

Һәркемнең йөрәгендә.

Берсеннән-берсе күңелле,

Көлке, кызык тамаша.

Рәхим итеп кер уенга –

Теләсә кем катнаша.

Капчык киеп йөгерешү,

Күз бәйләп чүлмәк вату,

Аркан тартыша егетләр,

Бар да сөлек кебекләр.

Уңга-сулга чайкала торгач,

Егылалар көчсезләр.

Көлешәләр, үртәшәләр

“Ялгыш кына” ауганнар.

Янәсе, белсәң, аларда

Пәһлеван көчләре бар!

Авызыңа кашык кабып

Йөгерәләр балалар.

Төшеп ватылмаска тиеш

Кашыкка куйган күкәй.

Үрмәләп төз баганага

Менеп китә бер малай.

Джунгли урманыннан

Маугли диярсең, агай!

Капчыклар белән “күпер”дә

Егетләр дөмбәсләшә.

Шап- шап бәрешә-бәрешә

Җиңелгән тәгәрәп төшә.

Чөеп җибәрә югары

Авыр герләрне Барый.

“Бер…егерме…утыз…кырык…” –

Судья исәпне саный.

Рәхәт бит бәйрәм итүе

Тыныч булганда илләр.

Мәйдан көтә, ике батыр

Көчләрен сынашалар.

Чиккән сөлгеләр салышып,

Алар бил алышалар.

Ай-һай, бу егет

Батыр икән чын-чынлап!

Күтәреп алды, егып салды!

Кул чабалар алкышлап.

Вәт, ичмаса, сабан туе!

Бәйрәмнең дә бәйрәме!

Чынбарлыкны чагылдырган

Яшәешебез яме.

…Сабан туен бәйрәм иткән

Мәйданга җилләр белән

Чүпрәленең  кырларыннан

Игеннәр тәме килә.

Вед. Сабантуйның барлык бәйгесе дә кызыклы. “ Кәҗәгә” атланып капчык сугышуны гына карагыз әле! Борынгы бабайлар аны, мөгаен, атлы гаскәрләр өчен бер күнегү буларак уйлап чыгарганнардыр. Янәсе, дошман  һөҗүм иткәндә әлеге ир-егет ат өстендә нык утырамы?  Бер сугудан җиргә егылып төшмәсме?

              Вед. 1. А знаете ли вы , что такое счастье?

  2.  Детство – это село Краснощёково,

 Несмышлёново, Всеизлазово,

 Скок – поскоково, чуть жестоково,

 Но Беззлоблино, Чистоглазово.

  1. Есть на свете чудная страна,

Детством называется она.

Сказка в ней живёт и столько радости,

Бесконечно царствует игра.

  1. Снятся ночью здесь цветные сны,

Волшебством наполнены они.

А под утро солнце улыбается

И проходят беззаботно дни.

  1. Много фантазёров в той стране.

Наяву, а может быть во сне.

Их мечты заветные сбываются,

В розовой взмывая вышине.

  1. Жить здесь интересно с каждым днём:

Тайны открываются кругом;

Всюду наслаждения и радости.

Лучше той страны мы не найдём.

    Вед.-дети.

   “ Чүлмәк ватарга! Чүлмәк ватарга! – менә шуннан китә инде ярыш! Күзне сөлге белән бәйләп , кулга озын таяк алып , мескен чүлмәкне   һәрберсе  ватарга- үзенең осталыгын күрсәтергү омтыла.

     Чүлмәк тирәсендәге үлән кискәләнеп бетә, кечерәк түмгәкләр тигезләнә.. Әмма чүлмәк  хаман исән-сау кала бирә. Ә менә Россия Федерациясе  Президенты Борис Николаевич Ельцин 1996 елда Арчада узган Сабантуйда бер сугуда чүлмәкнең башына җиткән иде бит!  

Вед.1.Сколько всего детей на свете?

Если бы дети на целой планете

Все засмеяться сразу могли,

Вся бы земля задрожала от смеха!

2. А смеху бы вторило гулкое эхо,

Как будто бы рухнула разом гора

Звонкого золото и серебра,

Будто обрушился бурный каскад: Золотопад, Серепад.

3. Долго бы смеха катилась лавина

И там, где теперь сверкают льдины,

Росли бы фиги апельсины

И эхом разносился смех, дарил бы всем, всем, всем Успех!

  1. Какая чудесная страна – страна нашего Детства!

5.Она порою шаловлива, причудна, удивительно смешна! Но всё же очень хороша.

6.Так пусть же долго длится детство

    И не уходит никогда,

    Пусть счастьем светится планета,

    Живёт всегда, всегда, всегда

Вед. Авыш колгага менү, бу бәйге кемне генә үзенә тартмый.Аз гына авырлыкта да чайкалып торган колгага, билгеле, һркем менәргә атлыгып тормый. Монда канатта йөрүчеләр кебек тигезлекне саклый белергә дә , мәче кебек җитез булырга да кирәк. Билгеле, агач ботагына үрмәләп үскән малайларга бу берни тормый. Кайчакта кызлар , апалар арасыннан да кыюлар табыла.

Вед.-дети:

  1. Сегодня нам всё можно, сегодня наш день!

        Большое солнце светит, цветут кругом цветы,

Нас любят, поздравляют и радости желают,

В счастливый детский день!

  1. Давайте будем дружить друг с другом,

Как птица с небом, как травы с лугом,

Как ветер с морем, поля с дождями,

Как дружит солнце со всеми нами!

  1. Давайте будем к тому стремиться,

Чтоб нас любили и зверь и птица,

И доверяли повсюду нам,

Как самым верным своим друзьям.

  1. Давайте будем беречь планету –

Во всей Вселенной похожей нету,

Во всей Вселенной совсем одна.

Что будет делать без нас она?

Сабантуйлар җитте, сабантуйлар

Туган җирем нурга күмелде

Сабан туе-шатлык туе бит ул!

Милләтемнең ачык кхңеле.

Көч-гайрәт тә, уңган булганлык та

Сабантуйда гына сынала

Бәйрәм рухы биләп ала җанны-

Кайгы-хәсрәт китә-югала…

…Мәйдан гөрли. Биек колгаларда

Ак солгеләр, ап-ак өметләр

Бил алыша батыр калу өчен

әзмәвердзй безнең егетләр.

Су ташыйлар, чүлмәк вата кызлар

Бәйге бара. Мәйдан түрендә

Сабантуйда алган яшәү дәрте-

Ел буена сүнмә, сүрелмә

Сабантуйлар гөрли, сабантуйлар

Колач җәя татар бәйрәме!

Безнең көчтән, уен , җыр-биюдән

Тетрәп торсын дөнҗя мәйданы

Вед. Для подведения итогов и награждения участников туристического слета слово предоставляется начальнику отдела образования Исполнительного комитета Халиуллову Марсу Эмировичу.

вед.             Бүген монда Сабантуй гөрләде,

Җыйды, күрештерде, бу мәйдан.

Бабайларның кайнарлыгы кайтты,

Кунакчыллык күчте еллардан

1   Нам в 21 веке жить! И всё, о чем, мечтаем,

С тобою можем совершить, мы это твёрдо знаем.

    У нас с тобой всё впереди: и песня новая в груди,

     И молодость, и сила, и родина – Россия!

2.. Мы дорожим своей мечтой,  

    Своим путём, своей землёй,

    И самой трудной ношей,

    И песнею хорошей.

Вед.Кадерле әти-әниләр!  Без баларарыбызны бу якты дөняга тудырганбыз икән, алар өчен үзебезнең әрчак җаваплы икәнебезне онытмыйк. Балаларны тормыш чәчәкләренә тиңлиләр. Үзебезгә лаеклы алмаш тәрбияләүдә үрнәк була алсак иде.  Алар безнең кылган гамәлләребездән бары тик яхшы сыйфатлар гына алып, сау-сәламәт , игелекле булып үссеннәр. Илләр имин, дөньялар тыныч булсын. _әркайда балаларыбызның шат авазлары гына яңгырап торсын!.

 Вед.-взрослый : Какие замечательные пожелания! Оставайтесь всегда такими добрыми, отзывчивыми и внимательными. Сотворите себе и другим праздник, и вы получите массу удовольствий.

Уважаемые участники Детского Сабантуя.  Просим  Вас принимать участие в акции по очистке территории Сабантуя. Спасибо всем  заранее  

Әлмәт шәһәрендә урнашкан «Диңгезкәй» балалар бакчасы “Балачак — бәхет иле” исемле әдәби-музыкаль кичә уздырган. Бу бәйрәм шагыйрә Сәрия Бикмөхәммәтова иҗатына багышланган. Кичәне әзерләүче һәм алып баручы — әлеге балалар бакчасы тәрбиячесе Вәлиева Гөлназ Дамир кызы. Ул үзенең сценарие белән «Сабантуй» журналын укучы башка коллегаларын таныштырып үтә. 


Муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Әлмәт шәһәре 29нчы «Диңгезкәй» гомумүстерешле балалар бакчасы

“Балачак — бәхет иле”

Шагыйрә Сәрия Бикмөхәммәтова иҗатына

багышланган әдәби-музыкаль кичә.

(зурлар һәм мәктәпкәчә әзерлек төркеме балалары белән)

Әзерләделәр һәм алып бардылар:
Әлмәт шәһәренең “ Диңгезкәй” 29нчы балалар бакчасы тәрбиячесе
Вәлиева Гөлназ Дамир кызы,
музыка җитәкчесе — Артемьева Ольга Геннадий кызы

Әлмәт, 2017 ел.

Максат:

1. Балаларны Сәрия Бикмөххәмәтова иҗаты белән таныштыру.

2. Әлмәт шәһәрендә яшәүче якташ мөгаллимәшагыйрә иҗатынакызыксынучанлык тәрбияләү.

3. Иҗади сәләтне үстерү өчен мәйдан ачуэтәргеч бирү.

Җиһазлау:

Сәрия Бикмөххәмәтова китапларыннан күргәзмә, шигырьләре буенча салган рәсемнәрпрезентация.

Кичә барышы:

Лирик көйгә тәрбияче һәм балалар залга керәләр, шагыйрә Сәрия Бикмөхәммәтованың “Тирбәлә бишек,тирбәлә” шигырь юлларына бию.

Музыка җитәкчесе:

Тирбәлә бишек, тирбәлә

Татлы йокыда бала.

Бала йоклагач мизгелне

Әнисе көйгә сала.

Тирбәлгән бишек шыгырдый

Төрә сагышы белән.

Тыныч кына йоклый бала

Бишек тавышы белән.

Тигез сулап бала йоклый,

Тирбәтеп куя бишек.

Фәрештәләр тыныч кына

Тирбәтеп куя ничек.

“Бишек “биюе.

Исәнмесез, диеп башлыйк әле,

Очрашулар шулай башлана.

Сезнең белән бүген очрашуга

Күңелебез шундый шатлана.

Алып баручы:

Исәнмесез, хәерле көн кунаклар! Бүген бездә зур бәйрәм, шигърият бәйрәме. Ә шигърият шәхестән башлана. Ул шәхеснең иҗат җимеше. Иҗат – хыял, үз хыялыңны үзең куып җитәргә омтылу.

Ә шагыйрәләр күңеле бигрәк тә хыялга, хискә бай була. Әлмәт шәһәрендә яшәп иҗат итүче шагыйрә Сәрия Галиәхмәт кызы Бикмөхәммәтова иҗатына багышланган “Балачак — бәхет иле” дигән кичәгә җыелдык.

Шагыйрәләр, дисез, нинди була?

Алар эч серләрен җырга салалар,

Эчкерсез саф булып калалар.

Йолдызларга җырлар өләшәләр,

Җилләр белән калып серләшәләр,

Уйланып шигырь язалар.

Хөрмәтле Сәрия ханым! Һәм дә кунаклар! Ә хәзер сезнең алкышлар белән безнең өчен иң кадерле, иң газиз балаларыбызны сәхнә түренә чакырабыз.

(Күңелле музыка уйный балалар залга керәләркунаклар белән исәнләшәләр)

Алып баручы:

Исәнмесез балалар, хәлләрегез ничек? (балаларның җавабы)

Балалар бүген бездә зур бәйрәм! Нинди бәйрәм дисезме? Бүген шигырь бәйрәме,җыр бәйрәме, уен-көлке бәйрәме, балачак бәйрәме. Балалар әйдәгез кунакларыбызны бәйрәм бн котлап, матур теләкләребезне теләп “хәерле көн” җырын бүләк итәбез!

(җыр: “Хәерле көн”)

Алып баручы:

Балалар зинһар өчен әйтегез әле “Балачак” дигән сүзне сез ничек дип аңлыйсыз?

1 бала. “Балачак” дигәч минем йөргән балалар бакчасы, безгә күп белем биргән апаларым искә төшә.

2 бала. “Балачак” дигәч минем дусларым искә төшә.

3 бала. “Балачак” дигән сүз бн, минем күз алдыма туган як һәм аның матурлыгы килеп баса.

Алып баручы:

Балачак бит ул гаҗәеп киң төшенчә, ә балалар әдәбияты – балачакның көзгесе. Ул көзгегә карасаң, анда балалар дөньясы, малайларыбызның, кызларыбызның, ихлас тормышы, балачакның якты да, татлы да, шул ук вакытта тылсымлы да сәхифәләре ап-ачык булып күренеп тора. Балачак ул- чыннан да, үзе бер кабатланмас олы дөнья.

Балалар Сәрия апа бик тә талантлы шагыйрь. Ул Минзәлә районында туа. Ә балачагы Мөслим районының Түреш авылында уза. Балачагы бик авыр елларга туры килгән. Ул авырлыкларга бер дә бирешмәгән, һәрвакыт уңган тырыш булган. шигырьләр дә язган. Менә нинди оста апа икән!

Шигырләре балаларны шатландыра, җырлата, биетә ала.

(Слайд Сәрия апаның иҗаты буенча)

Татар халык биюе.

Алып баручы:

Балалар әйдәгез әле Сәрия апабызның матур кызыклы шигырләрен сөйләп китик.

1 бала.

2 бала. “Өч дус”

3 бала.

4 бала. “Ринальгә 1 яшь”

Балалар әйдәгез ял итеп музыка коралларында уйнап алабыз.

(Слайд “Әпипә” + оркестр) 

Балалар шагыйрәнең шигырләрен бик яратып өйрәнделәр әйдәгезтыңлап үтик.

1 бала. “Денис эшкә өйрәнә”

2 бала.

3 бала. “Фоторәсем”

4 бала.

(Уен “Куш кулым”)

Музыка җитәкчесе:

Хөрмәтле Сәрия апа һәм кунаклар! Сезгә безнең бакчада эшләүче тәрбиячеләр тарафыннан “Шаян бию” бүләк итәбез. Бу бию аша үзегезнең яшьлегезне искә төшерергә ярдәм итәр дип, өметләнеп калабыз.

(Бию + Слайд + тәрбиячеләр)

Алып баручы:

Сәрия ханым иҗатында табигатьне саклау зур урын алып тораУл хайваннар дөньясын, балаларны да җанытәне белән ярата.

1 бала. “Уенчык”

2 бала. “Рәхәт тамаша”

3 бала.

4 бала. “Алсу үскән кыз”

Алып баручы:

Сәрия ханымның күңел серләре сыйган шигырьләрен безнең тәрбиячеләр дә үз иттеләр.

(Азнакай шәһәре балалар бакчасы татар теле тәрбиячесе Хазиева Гөлнара Зөфәр кызының чыгышы)

Алып баручы:

Кадерле балалар һәм хөрмәтле кунаклар!

Балачак бит ул гаҗәеп киң төшенчә, ә балалар әдәбияты – балачакның көзгесе. Ул көзгегә карасаң, анда балалар дөньясы, малайларыбызның, кызларыбызның, ихлас тормышы, балачакның якты да, татлы да, шул ук вакытта тылсымлы да сәхифәләре ап-ачык булып күренеп тора. Балачак ул- чыннан да, үзе бер кабатланмас олы дөнья булып калачак! Һәрвакыт күңелегез бала йөрәге кебек саф, матур була язсын!

Сезгә бездән “Балачак биюен” бүләк итеп кабул итеп алыгыз.

Бию ”Балачак биюе”.

Балалар сезгә бүгенге очрашу ошадымы? Сезнең өчен матур шигырләрен язучы кунагыбыз Сәрия ханым язган. Менә безнең залыбызда нинди матур апалар килгәннәр, шулар арасыннан кайсысы Сәрия апа икән? (балалар күрсәтәләр)

Ягез әле үзен түргә чакырыйк.

Сәрия ханымга сүз бирелә.

Балалар сораулар бирәләр:

1 бала. Сәрия апа сез ничә яшьтә яза башладыгыз?

2 бала. Сез мәктәптә ничәлегә генә укыдыгыз?

3 бала. Кайсы шигырегезне яратасыз?

4 бала. Ә сез безнең бакчага тагын киләсезме? (җаваплар)

Алып баручы:

Балалар, Сәрия апа безгә вакыт табып килгән, әйдәгез аңарга чын күңелдән рәхмәт әйтик. Рәхмәт. Хөрмәтле кунаклар бүгенге очрашуыбыз ахырына да якынлашты, сезгә барыгызга да зур рәхмәт!

Сәрия апа сезнең иҗат чишмәгез бер дә саекмасын, каләмегез кулыгыздан төшмәсен! Сезгә исәнлекиминлекиҗади уңышлартелибез. Киләчәктә дә безне яңа китапларыгыз белән сөендерегез.

Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт. Киләсе очрашуларга кадәр, сау булыгыз!

(тәмам)

«Балачак байраме» «Праздник детства» — сценарий развлечения в подготовительной группе

Максат
1. Кундалек харакатлану эшчанлегена ихтыяҗ формалаштырып, балаларның ялын активлаштыру.
2. Балаларны куандыру һам уңай хислар булдыру.

Бурычлар
— балаларны ел фасылы җай белан таныштыруны давам иту
— харакатлану кунекмаларен, туземлек, җитезлек, тира-якта ориентлашуны устеру, ныгыту
— игътибарлылык, максатчанлык, ярдамчеллек хисларе формалаштыруны һам тарбиялауне давам иту.

Посмотреть публикацию
Скачать свидетельство о публикации

(справка о публикации находится на 2 листе в файле со свидетельством)

Ваши документы готовы. Если у вас не получается скачать их, открыть или вы допустили ошибку, просьба написать нам на электронную почту konkurs@edu-time.ru (обязательно укажите номер публикации в письме)

“Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы ш.т.б. Байлар Сабасы гомуми үсеш бирүче төрдәге Саба №2 “Әллүки” балалар бакчасы” мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениесе

«Балачак бәйрәме»

/мәктәпкә хәзерлек төркемендә күңел ачу чарасы/

Максат:
1. Көндәлек хәрәкәтләнү эшчәнлегенә ихтыяҗ формалаштырып, балаларның ялын активлаштыру.
2. Балаларны куандыру һәм уңай хисләр булдыру.

Бурычлар:
— балаларны ел фасылы (җәй) белән таныштыруны дәвам итү;
— хәрәкәтләнү күнекмәләрен, түземлек, җитезлек, тирә-якта ориентлашуны үстерү, ныгыту;

— игътибарлылык, максатчанлык, ярдәмчеллек хисләре формалаштыруны һәм тәрбияләүне дәвам итү.

Ярдәмлек: 2 төстә жетоннар, магнитофон, аудиоязмада “Балачак” җыры (Г.Сафин башкаруында), “Кояшлы ил” җыры, 2 туп, шакмаклар, кеглилар, 2 кыршау, гимнастик таяклар, төсле акбур.

Күңел ачу барышы:

Г.Сафин башкаруында “Балачак” җыры яңгырый.

А.б.: — Хәерле көн, балалар! Барыгызны да матур, кояшлы җәй җитүе белән котлыйбыз! Җәйнең беренче бәйрәме нинди бәйрәм? Балаларны яклау көне.

— Әйе, 1 июнь – Балаларны яклау көне.

Бүген бездә зур бәйрәм,

Бик күңелле көн безнең.

Иртәдән үк кояш көлә,

Бизәп зәңгәр күк йөзен.

Бала: Весело сегодня, радостно у нас!

Это детский праздник,

Поздравляем вас!

Пусть звенит, звенит повсюду,

Наш весёлый, звонкий смех!

Җыр: “Кояшлы ил” (Луиза Батыр-Болгари көе).

А.б.: — Ә хәзер безнең күңелле уеннар башлана. Безнең 2 төстә жетоннар әзерләнде. Һәрберегез бер жетон ала һәм төсләргә карап ике команда булачак.
(күңелле музыка астында балалар командаларга бүленәләр)

А.б.: — Һәр команда үзенә исем уйлый. Һәр команда үз исеме белән таныштыра.
— Бүген сезгә төрле кызыклы уеннарда катнашырга туры киләчәк. Игътибар, башлыйбыз!

Беренче уен — «Кенгуру» дигән эстафета уены. Кагыйдәләр: тупны ике тез арасына кыстырырга һәм билгеләнгән урынга кадәр сикереп килергә, аннары кире кайтырга һәм тупны иптәшеңә тапшырырга.
А.б.: — Алдагы уеныбыз “Тупны өстән тапшыр” («Передай мяч поверху») дип атала.

Командалар 2 колоннага тезелә, аяклар аерылган, куллар өстә. Сигнал бирелгәч, алдагы бала тупны өстән артында торучы балага җибәрә. Туп иң соңгы балага барып җиткәч, кирегә астан кулдан-кулга җибәрелә.

Хәрәкәтле уен: “Сазлыктан сикереп чык” («Перепрыгни через болото»).
(уйнаучылар предметлар аша сикерәләр, кирегә йөгереп киләләр).

А.б.: — Ә хәзер мин сезгә әкиятләр турында табышмаклар әйтәм. Җавапларын белерсезме икән?

Табышмаклар:

1.Очлы агач борыны белән

Бөтен җиргә ул тыгыла,

Картинага тишекне дә

Борыны белән тишкән.

Ул кем була? Буратино

2.Һәр туган көн саен

Ул Гена белән килә.

Аның кем икәнен

Әлбәттә һәр бала белә. Чебурашка

3.Әбисенә кәрзин белән

Күчтәнәчләр ул илтә.

Урман буйлап бер кыз бара,

Йә, әйтегез, ул кем икән? Кызыл Калфак

А.б.: — Булдырдыгыз!

Бигрәк эссе. Җәйге кояш каты кыздыра. Хәзер без дә үз кояшыбызны ясарбыз: берне генә түгел, икене!

Ярыш: “Кояш ясау”.

(һәр төркем янына гимнастика таяклары куела – кояшның нурлары; мәйданның икенче башында ике кыршау ята; балалар чиратлап гимнастика таягын кулга тотып, кыршау янына йөгерә һәм кыршау тирәли “кояш нурларын” тезеп чыгалар)

А.б.: — Хәзер тагын бер уен уйнап алабыз. Уен “Киресен әйт” (“Скажи наоборот”) дип атала.
җәйге -….. кышкы
җылы -…..салкын
җиңел -…..авыр
калын -…..юка
пычрак -…..чиста
күңелле -……моңсу
көчле -…..көчсез
ак -…..кара һ.б.

Җырлы-хәрәкәтле уен: “Чума үрдәк, чума каз” (ЭРС)

Уйнаучылар кара-каршы ике рәт булып тезеләләр,

парлашып кулга — кул тотыналар. Рәт башында

бер ялгыз уенчы басып тора. Балалар барысы бергә

Чума үрдәк, чума каз,

Тирән күлне ярата ул, ярата.

Әсма үзенә иптәш эзли,

Белмим, кемне ярата шул, ярата. Илназны ярата шул, ярата.

Уйнаучылар, җыр ритмына туры китереп,

хәрәкәтләнеп торалар. Ялгыз бала (Әсма), рәт арасыннан узып, үзенә бер иптәш сайлый һәм аны

(Илназны) җитәкләп ахырга барып баса. Үз парыннан аерылган уйнаучы рәт башына китә.

Уен шулай дәвам итә.

— Булдырдыгыз, балалар! Һәрвакыт шундый күңелле, җитез, уңган, өлгер булыгыз! Миңа да сезнең белән бик күңелле булды. Мин сезгә төсле акбурлар тәкъдим итәм. Бәйрәмебезне тәмамлап, шушы төсле акбурлар белән әйдәгез асфальтка рәсем ясыйбыз!

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Высокогорский детский сад «Петушок» Высокогорского муниципального района Республики Татарстан»

——— • ———

«Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының «Биектау «Петушок» балалар бакчасы» ы́ часа он ррр при 66 им мир мракмәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе.

Сценарий “Бишек туе” (“Празднование рождения ребенка”)

на татарском языке для детей подготовительной группы.

Автор: Галявиева Гульнара Викторовна

воспитатель

с. Высокая Гора

«Бишек туе» күңел ачу чарасы.

Максат:

Татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары белән танышу, аларга кызыксыну уяту.

Бурычлар:

-Балаларның монологик һәм диалогик сөйләм телен үстерү.

-Татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары белән танышуны дәвам итү.

Горурлану, хөрмәт итү хисен тәрбияләү.

-Бишек җырларын өйрәнү.

-Ата- аналар белән тыгыз элемтәдэ булу, аларның сценарий куюда ярдәм итү.

Җиһазлау:

Бишек

Самавыр

Чиккән сөлгеләр

Татар халкының милли киемнәре ( балаларга)

Савыт-саба

Милли ризыклар (чәк-чәк, өчпочмак)

Курчак

Магнитофон

Пианино

сандык

Алдан эшләнгән эш:

“Бишек туе” темасына әңгәмә үткәрү.

Татар халкының башка төрле йолалары, гореф-гадәтләре белән таныштыру.

Халык авыз иҗатының “үчти-үчти” сикерткәндә, теләкләр, бала йоклатканда әйтелә торган шигырьләр өйрәнү.

Дәрдмәнднең “Бәллү” шигырен өйрәнү.

Татар халкының милли биюен өйрәнү.

Катнашучылар:

Әби

Бабай

2 кыз, 2 малай

Әти

Әни

Чараның барышы.

Авыл өе. Өстәл янында бабай, әби һәм дүрт оныкчыклары. Әби чәй әзерли.

Әби: -Балалар, әйдәгез әле чәй эчеп алыйк.

Барысы да өстәл артына утыралар.Чәй эчәләр. Ишек шакыйлар.

Әти белән әни керә.

Әти:- Сөенче,сөенче

Безнең гаиләдә сөенче!

Дөньяга аваз салып

Бишенче бала туды!

Әби, бабай: — Зур шатлык белән килгәнсен, улым! Әйдәгез, әйдәгез узыгыз, балалар.

Әни баласын гаиләдәге бөтен кешегә күрсәтеп чыга. Һәрберсе теләк теләп чыга.

Әни:

Минем кызым дәү кебек,

Бакчадагы гөл кебек.

Ике күзе янып тора,

Кара бөрлегән кебек.

1нче кызы:

Әлли-бәлли бәү итә,

Сеңлем йокыга китә.

Сеңлем йокыга киткәч,

Әнисе кайтып җитә.

Малай:

Әлли бәлли итәр бу,

Йокыларга китәр бу,

Йокыларга киткәчтен.

Бик дәү булып үсәр бу.

Әти :

Әттә, әттә, әттәти,

Минем кызым бик тәти.

Минем кызым бик тәти дә,

Йөреп китәр ул тәпи.

Бабай:

Үсә-үсә бәбкәем,

Үсә-үсә зур була.

Кояш кебек сөйкемле,

Үзе сүзгә җор була.

Балалар:- Әти-әни без сезгә бүләк әзерләдек.

Бииләр.

Бала елый башлый.

Әни бишекне тибрәтә башлый. Бала һаман елый.

Әби: — И-и балалар, сабыйга ана назы, йөрәк җылысы кергән бишек җыры кирәк ул. Әби-бабаларыбыз элек-электән әйтеп килгәннәр, бишек җыры тыңлап үскән баланың теле иртә ачыла, сәләтле, акыллы бала булып үсә.Ул аны тынычландыра , йоклата.Сиңа да кызым нәни чагында бишек җырларын җырлый идем.

Әни: -Әни, чынлап та искә төште җырлаганнарың. Әйдә әле җырлап җибәрик.

Кыйгач кашым,

Асыл ташым!

Йоклаек икәү!

Йокла, иркә,

Йокла, бәбкә,

Бәүкәй, бәллү бәү!

Хублар хубы,

Алма тубы,

Пешкән,тулгансын,

Бу чагында

Син тагын да

Чибәр булгансын!

Алмакаем,

Аппакаем,

Йоклаек икәү!

Йокла,иркә,

йокла бәбкә,

Бәүкәй, бәллү бәү.

Дәрдмәнднең “Бәллү” шигыре, Р.Әхъярова көе

Әби:- Ана назы –җирдә ул мәңгелек

Бабай:- Мәңгелек җыр- бишек җырыбыз.

Автор: воспитатель 1 квалификационной категории Нургалиевна Альфия Ягфарова.

МБДОУ «Детский сад» общеразвивающего вида «Гөлбакча» Альметьевский район, с. Кульшарипово .

Сценарий праздника к 8 марта «Кунакка ямьле язга»

Файл:Сценарий праздника

Файл:Сценарий праздника на русском языке

«Кунакка ямьле язга»

8 нче март

Тәрбияче: Ягфарова Ә.Н.
Музыка җитәкчесе: Газизова Ә.Ә

Музыкага балалар залга үтә, чәчелеп басалар.

Ал.б: Исәнмесез балалар! Исәнмесез кадерле кунаклар! Сезне барыгызны да яз бәйрәме 8 Март белән котлыйбыз. Һәрвакыт шат, сәләмәт, бәхетле булыгыз. Бүген әниләрнең һәм әбиләрнең бәйрәме генә түгел кыздарның да бәйрәме. Кызлар матур итеп киенгәннәр, аларның башларында зур бантиклар: күзләре ялтырый. Битләренлә елмаю. Әйдәгез кадерле хатын-кызларыбызны котлап шигырьләр бүләк итик.

1 бала:
Бәйрәм бүген,бәйрәм буген.
Балалар бакчасына.
Әниләрне,әбиләрне,
Бакчадагы апаларны,
Чакырдык барчасын да.

2 бала:
Сез бәйрәмнең иң түрендә-
Сөекле хатын-кызлар.
Бары тик сезнең хөрмәткә
Яңгырый безнең җырлар

3 бала:
Әниемә бәйрәмгә,
Нәрсә бүләк итәргә?

4 бала:
Ул кушканны үтәргә,
Шатлык бүләк итәргә
Зур үскән кызым, дисен,
Минем өчен сөенсен

5 бала:
Гөлләргә су сибәрмен
Ял ит, әни диярмен
Бүлмәләрне җыярмын
Тәртип ясап куярмын

6 бала:
Син бергенә, диярмен
Бит очыннан үбәрмен
Син минем иң кадерлем
Озак яшә, диярмен.
7 бала:
Барысы өчен
Рәхмәт сезгә әниләр
Исәнлек саулык телиләр
Сезгә барлык нәниләр

А.б.:
Балалар минем сезгә бер табышмак әйтәсем килә.
Кем китаплар укый сезгә,
Бакчага илтә иртән.
Кем тәмле коймак пешерә,
Яраткан оныкларына
Ягымлы, назлы, шундый.
Бергә: ул безнең әби, яраткан әбекәй.

8 бала:
Дөняда иң җылы әби,
Безнең әби беләбез.
Шуңа күрә сеңлем белән,
Куенына керәбез.

9 бала:
Дәү әнинең кочагында,
Китәбез эреп кенә.
Яшәрбез әле, үскәчтә
Кадерен белеп кенә.

10 бала:
С праздником веселым,
С празднком весны.
Всех на свете бабушек,
Поздравляем мы!

11 бала:
Есть много разных песенок,
На свете обо всем,
А мы сейчас о милой
Бабушке споем.

Җыр: “Әбием”

Ал.б: Сез ишетәсезме, көй яңгырый. Әкият башлана. Экияттә булыр өчен поездга утырырга һәм әкият станциясенә барып җитәргә кирәк. Сез әзерме? Алайса алга таба!

Муз. Р. Ахиярова “Паравоз” көенә урындыкларда утырып, паравоз барган сыман селкенәләр, аяк белән тыпырдыйлар. Тукталыш сигналы яңгырый.

Ал.б: Ә безнең станциясенең исеме ничек? Менә, язмасы да бар. Монда язылган “Яз”станциясы. Ул нәрсә аңлата?

Музыка астында Яз керә.

Яз: Исәнмесез балалар! Сез мине танадыгызмы? Мин Яз – кызы. Җиргә җылылык, матурлык китерәм, җиргә – үлән, агачларга яфраклар. Кошларым һәрчак минем белән. Ишетәсезме?

Кошлар тавышы ишетелә
Ә менә минем шаян гөрләвегем.
Зәңгәр су озынча яулык күрсәтә, аны дулкынлата
Ул шаулап ага һәм уйный. Анын белән биергә телисезме?

Балалар: Әйе

Бию: “Зәңгәр су тасмалар белән бию” “Искәвел чишмәсе” җырына муз Л. Б-Болгари

Яз: Минем язгы гөрләвек гел үзе җырларга ярата. Әйдәгез анын белән бергәләшеп җырлыйк

Җыр: “Кайт карлыгач”

Яз:Ничек матур җырладыгыз, рәхмәт сезгә! Ә мин үзем белән матур шаян дусларымн, агач курчак матрешкаларны алып килдем.

Ал.б: Яз сылу синең дусларың безгә үзләренең һөнәрләрен күрсәтеп, килгән кунакларны котлап биеп китсеннәр инде.

Яз: Әлбәттә, ягез әле матрешкалар чыгыгыз мактур итеп биегез.

Бию: “Матрешкалар”

Яз: Рәхмәт сезгә дусларым. Бик яхшы биедегез, барсына да ошады. Хәзер инде кызлар өчен чәчәкләр болында атсын, ләкин бу язгы могҗиза килеп чыксын өчен, миңа ярдәмчеләр кирәк.

Ал.б: Яз кызы. Безнең малайлар сиңа булышырга әзер.

Уен: “Чәчәк җыю”

3 малай сайлап алына, алар бер рәткә тезелеп баса. Һәр бер малайның алдына чәчәкнең уртасы калын картоннан ясалган куела. Бар чәчәкнең төрле төстә. Яз музыка астында залның уртасына чәчәкнең калган өлешләрен тарата- алтышар бер төстә урталык белән. Аннары балалар өчкә кадәр саныйлар һәм кулларны чабалар. Кул чапкач малайлар төсен төскә туры китереп урталыкка чәчәкләре җыя башлыйлар.

Ал.б: Менә ничек матур булды!

Яз: Кызлар, әниләр, әбиләр хөрмәтенә матур чәчәкләр атты. Аларга карасаң елмаясы килә.
Ирекле шигырьләр.

12 бала:
Нынче праздник, нынче праздник,
Праздник бабушек и мам!
Это самый лучший праздник!
Он весной приходит к нам.

13 бала:
Солнце льет свои свет прекрасный,
Птицам песни пьет не лень.
Тает снег и небо ясно,
Вот и праздник женский день.

14 бала:
Пригласили в гости к нам,
Мы и бабушек и мам.
Обещаем, обещаем,
Здесь не будет скучно вам.

15 бала:
Мы сегодня нарядились,
Все готовы выступать.
День сегодня необычный
Мы вас будем поздравлять

16 бала:
Кояш көлә, мин елмаям,
Сигезенче март бүген.
Бүген әниләр бәйрәме,
Шуңа күңелем шат минем.

17 бала:
Кайсын юам, кайсын җыям,
Чиста булсын, ак булсын.
Әниләрнең күңеледәй
Бөтен нәрсә пакъ булсын.

18 бала:
Бәйрәм бүген, бәйрәм! – диеп,
Бар дөнья көлеп торсын.
Әни бәйрәме икәнен,
Әти дә белеп торсын.
Әти дә көлеп торсын.

19 бала:
Тутырдык без тартмага,
Өрек, йөзем, алманы.
Салдык чәй дә конфет та,
Буш урыннар калмады.
Әй сөенер дәү әни,
Килеп төшкәч күчтәнәч
Кызык булыр ул аңа,
Алдан белеп көтмәгәч.

20 бала:
Мы на празднике на нашем
Всем гостям сейчас покажем,
Как мы пляшем и поем,
Как мы весело живем.

21 бала:
Мы улыбками встречаем,
Дорогих своих гостей.
Праздник наш, мы продолжаем,
Звонкой песенкой своей

Җыр: “Мама солнышко моё” ж. “Музыкальный руководитель” 01.2012

Кызганыч мияулаган песи тавышы килә.

Ал.б: Тирә якты шундый матурлык булганда кем шулай моңсуланып утыра?

Песи чыга, тәпиләре бауга чуалган

Ал.б:Нәрсә булды, нигә җылыйсың, песи?

Песи: Мяу! Мина бик оят инде

Яз: Ярый, елама, нәрсә булды сөйлә?

Песи: Әгәр сөйләсәм, сез мине кумассызмы?

Ал.б: Балалар, песине кумыйсызмы?

Балалар: Юк!

Песи Ачулаймыйсыздамы мине?

Ал.б: Балалар, ачулаймыйбызмы бу песине?

Балалар: Юк!

Ал.б: Юк ачуланмыйбыз сөйлә инде, нәрсә булды?

Песи: Минем Камиль исемле хуҗам әнисенә бүләк эзерләгән иде. Аның өчен үзе печенье пешерде. Һәр печенье арасына крем сөртте. Ах кремы бигрәк тәмле иде! (ялана) һәр печеньеларны пакетка салып куйды да пакетын матур тасма белән бәйләп куйды. Ә аңардан шундый тәмле ис аңкып торды (ялана). Башта мин иснәрмен дип кенә уйладым , ә соңыннан бер тапкыр ялап карыйсым килде (печенье ялаган кебек итә). Шул матур тасманы тарткан идем минем тәпиләрен тасмага чуалды (кызганыч итеп мияулый)

Ал.б: Әйе, булдыргансың син.

Песи: Сез бит мине гафу итәбез дип ышандырдыгыз.

Яз: Бәйрәм көн булганга без сине гафу итәбез.

Ал.б: Гафу итәрбез һәм сыйларбыз. Балалар, песи нәрсә ярата әле? (балалар җавп бирә) Әйдәгез аңа сөт бирик һәм җырлап алыйк

Җыр: “Песи җыры” муз. Ф Абубакеров, сл Н Исанбет

Песи: Сөтегез бик тәмле икән, рәхмәт сезгә балалар. шул хәттә күп эчтем, хәттәсе шатлыгымнан биисем килә башлады. Сез минем белән биисезме?

Балалар: Әйе!

Бию: “У меня у тебя” парлы бию

Ал.б.: балалар, әниләр утырып арып беткәндер инде. Әйдәгез әле аларны да уйнатып алыйк.

Уен:

Ал.б: Ничек күңелле итеп уйнадык. Балалар, сезгә әниләр белән уйнавы ошадымы?

Балалар: Әйе!

Песи: (алып баручыга) Ә сезнең балалар минем Камиль хуҗам кебек әниләрелә бүләкләр әзерләгәннәрме соң?

Ал.б: Әлбәттә. Әниләргә, апаларга, әбиләргә!

Алмадык сатып бүләкләр,
Без үзебез ясадык.
Үзебез көч куйган бүләкне,
Зур бүләк итеп уйладык.

Яз: (балаларга) Мин бер, ике, өч диюгә бүләкләрне әниләргә тапшырырсыз.

Ал.б.: Шуның белән безнең әзерләгән күчел ачу иртәбез тәмам. Барыгызга да рәхмәт! Сау булыгыз!

Внеурочная деятельность (конкурсные работы)

Дошкольное образование

Внимание! Администрация сайта rosuchebnik.ru не несет ответственности за содержание методических разработок, а также за соответствие разработки ФГОС.

Кечкенәләр төркемендә әниләр бәйрәме сценариясе.

Максат: балаларда әниләргә карата игътибарлылык, мәрхәмәтлелек, ярату тәрбияләү; бию, җырлау күнекмәләрен ныгыту; балаларда зәвык, иҗади сәләт үстерү.

Алдан ясалган эш: әниләргә бүләкләр.

Алдан әзерлек: шигырьләр, җырлар, биюләр өйрәнү.

Зал бәйрәмчә бизәлгән. Бәйрәмгә әниләр чакырыла. Ишектән кергәндә тылсымлы тартмадан фигуралар алалар. Кызыл төстәгеләр бер якка, яшел төстәгеләр икенче якка утыра бара. Өстәл өстенә гөлләр, чәчәкләр куела, шарлар эленә. Музыка уйный. Бәйрәмдә катнашучы балалар чәчәкләр тотып кереп, ярым-түгәрәк ясап бииләр. Биеп бетергәч чәчәкләрне кәрзингә җыялар.

Бәйрәм барышы:

Күмәк чәчәкләр биюе

Алып баручы.

Һәр ел саен килә бу бәйрәм
һәр көн туган кояш шикелле.
Еллар саен данлый бу бәйрәм,
Гүзәл кеше — әни кешене!

Алып баручы. Кадерле әниләр! Сезне чын күңелдән бәйрәмегез белән котлыйбыз. Сезгә сәламәтлек, шатлык, озын гомер телибез.

Балалар белән бергә сөйләү:

Әни — ул һава! (кулларны өскә күтәрү)

Әни — ул яктылык! (кулларны өскә күтәреп фонариклар ясау)

Әни — ул бәхет! (кулларны күкрәккә кую)

Әни — ул әкият! («Во!»дип баш бармакны күрсәтү)

Әни — ул елмаю! (елмаеп күрсәтү, көлү)

Әни — ул ярату! (әниләргә “воздушный поцелуй” җибәрү )

Җыр “Җырлыйм әнием турында”

Алып баручы: әниләр, бүгенге көн сезгә багышлана. Бүгенге күңел ачу чарасы сезнең барлык мәшакатьләрне оныттырып, яхшы кәеф алып килсен иде.

Әниләргә бүген безнең Иң
кадерле сүзебез.
Шат биюләр, матур җырлар, уеннарны
Сезгә дип әзерләдек.
Бүләк итеп үзебез.

Алып баручы: бүгенге бәйрәм гади генә булмас, бүген без әниләребезне дә уеннарда катнашырга чакырабыз. Кергәндә төрле төстәге фигуралар алып, икегә бүленеп утыру юкка гына булмады. Уеннар булгач бәяләүче жюри да булырга тиеш. Жюри составында булачак. Балаларыбыз сезнең өчен җан атып үзләренең һөнәрләрен күрсәтерләр. Уеннарда актив катнашып бергәләп күңел ачып ял итик.

Әниләр белән уеннар

Беренче бирем: һәр команданың үзенә исем кирәк. Әйдәгез озакка сузмыйча бер исем уйлыйбыз.

Икенче бирем: ә хәзер сезгә 3 минут вакыт бирелә. Шул вакытта сезгә

“Ниса” белән беткән татар хатын-кызлар исемнәрен уйларга кирәк. Кайсы команда күбрәк исем табар?

Алып баручы: сез исемнәр уйлаган арада Асель белән Нәргизә

башкаруында “Мин әнигә булышам” җырын тыңлап китик.

Вакыт чыкты, әйдәгез әниләребезгә сүз бирик.

Өченче бирем: уеннарны дәвам итәбез, хөрмәтле әниләрбез. Өченче бирем төсле кәгазьдән бер матуркатлаулы булмаган открытка ясарга. Вакыт чикле. Ә без ул арада кызларыбыз Диана, Алия, Дәлия башкаруында “Дәү әнигә бүләккә” җырын тыңлыйк.

Дүртенче бирем: уен өчен һәр командадан берәр әни кирәк. Җырлый- җырлый мисаллар чишәсе була.

Клоун керә. Бишенче биремне уйната.

Бишенче бирем: чираттагы уенны уйнау өчен шулай ук һәр командадан берәр әни кирәк була. Гәзитне күчерә-күчерә барып билгеле бер аралыкны узасы.

Алтынчы бирем: чираттагы уеныбыз “әниеңне киендер” дип атала. Командадан берәр әни белән баласы бирегә чакырыла. Бала бирелгән муенсалар, ленталар, браслетлар белән әнисен киендерә.

Җиденче бирем: “Сүзсез сәхнә” дип атала. Жирәбә буенча бирелгән ромашка таҗларын алып сүзсез генә шунда язылганны аңлатасы.

  •  Газда кулың пеште.
  •  Балаңа дәрес каратасың.
  •  Сөйгәнеңне эштән каршы алу.
  •  Кунакка әзерләнәсең.
  •  Елаган баланы юату.
  •  Эшкә соңга калу

Сез әзерләнгән арада малайлар башкаруында “Гөмбәләр биюе”н карыйбыз.

Сигезенче бирем: бу уенны уйнау өчен әниләр акчаларны саный-саный, сорауларга җавап бирергә һәм хисапта ялгышмаска тиеш булалар.

  • Балагызның исеме ничек?  
  • Балагызның фамилиясе ничек? 
  • Балагызга ничә яшь?
  • Балагызның әтисе ни исемле?
  • Балагызның аяк киеме размеры нинди?
  • Балагызның туган көне кайчан?
  • Балагызның күз төсе нинди?
  • Балагыз нинди группага йөри?
  • Балагыз ничәгә кадәр саный белә?

Кызларыбыз башкаруында “Яулыклар юабыз ” биюе.

Уеннар беткәч балалар “Подари улыбку миру ” җырына шарлар тотып кереп, әниләренә үзләре ясаган бүләкләрне бирәләр.

Алып баручы.

Бәйрәм бүләксез булмый ул,
Барыгыз да беләсез.
Безнең ничек тырышканны,
Хәзер менә күрерсез.

(Балалар ясаган бүләкләрен әниләргә бирәләр)

Бергә:

Көннәр һәрчак аяз булсын,
Кояш гел көлеп торсын.
Әниләр дә кояш кебек
Озын гомерле булсын.

Ведущий:

Күмәкләшеп барыбыз бергә
Биеп алыйк, әйдә әле.
Котлы булсын, гөрләп торсын
Әниләрнең бәйрәме!

Жюри әниләрнең уенына нәтиҗә чыгара.

Интеллектуаль сораулар:

  •  Шалканны чәчәләрме? (юк, орлыкны)
  •  Бер мичкәдә ике төрле сыеклык? (йомырка)
  •  Нинди сорауга “әйе” дип җавап биреп булмый (йоклыйсынмы?)
  •  Табышмак сүзен ничек укырга? (сулдан уңга)
  •  Җансыз җанлыны уята (будильник)
  •  Иң кирәктән — иң кирәк (саулык)

Алып баручы: Әйе, тормышта иң кирәге әллә нинди байлыкларга да сатып алып булмый торган — саулык. Кадерле әниләребез, сезгә ныклы сәламәтлек, тигез канатлы гаиләләребездә һәрчак балаларыбызның менә

шундый бәхетле, шат, сәламәт, иманлы, миһербанлы булуларына сөенеп кенә яшәргә насыйп булсын.

Жюри нәтиҗә чыгара

Алып баручы: Кадерле әниләребез, сезгә бүгенге бәйрәмдә катнашуыгыз өчен зур рәхмәт, тагын бер кат барыгызны да бәйрәм белән котлыйбыз.

Шуның белән безнең бәйрәмебез тәмам.

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Курбан айт какой праздник
  • Кунгурская пещера расписание экскурсий на новогодние праздники
  • Кунг фу панда праздник кунг фу панды
  • Кунг фу панда зимний праздник
  • Кунакларны каршылау сценарий