Курше хакы тэнре хакы сценарий

Сыйныф сәгате "Күрше хакы - тәңре хакы". Классному руководителю, Классные часы, 9 класс, Сыйныф сәгате "Күрше хакы - тәңре хакы"

Тема: Күрше хакы – тәңре хакы (слайд 1)

Максат: 1. Күршеләр белән тату яшәргә кирәклекне төшендерү.

2. Аларга карата шәфкатьлелек , мәрхәмәтлелек, изгелек күрсәтү сыйфатлары тәрбияләү.

Җиһазлау: аудиоязма; “Күршеләр” җыры, Р.Фәхреддинның портреты; слайдлар, татар халык мәкальәре.

Дәрес барышы:

  1. Оештыру өлеше.

  1. Уңай психологик халәт тудыру.

— Исәнмесез.

— Саумысыз.

— Хәлләрегез ничек?

— Яхшы.

2.”Күршеләр” җыры тыңлана.

Күршеләр, күршеләр бик якын кешеләр,

Дөньяны бергәләп үтәбез.

Тозыбыз бетсә дә,

Утыбыз сүнсә дә,

Күршегә без кереп китәбез.

3.Кереш әңгәмә.

-Укучылар җырда кемнәр турында сүз бара?

— Димәк, без нинди тема турында сөйләшәбез?

— Күршеләр турында.

— Сезнеңчә ,бу теманы өйрәнү кирәкме?

— Минемчә , бу теманы өйрәнү кирәк , чөнки ул бүгенгә бик актуаль.

II. Төп өлеш.

— Күрше дип кемне атыйлар?

(Кем белән дә булса якында гына яки янәшәдә, каршыда яшәүче кеше. Бер-берсенә чиктәш булган административ хуҗалык берәмлекләре – күрше авыл, күрше район)

(слайд 2)

— Безнең халыкта иң якын күршене “ут күрше” дип атап йөртү бар. Бу кайдан килеп чыккан икән?

(Борын заманнарда, әле шырпы булмаган вакытларда, кешеләр бер кабызган утны сүндермичә тотканнар. Ниндидер сәбәп белән ут сүнсә, ут алырга иң якын кешеләргә кергәннәр. Андый изгелекле кешене “ут күрше ” дип татаганнар.)

— Сезнең шундый иң кадерле нәрсәсен дә бирергә кызганмаган күршеләрегез бармы? Сез аларга нинди сораулар, үтенечләр белән мөрәҗәгать итәсез?

(Күршеләр турында сөйләү.)

(слайд 3)

— Күренекле фикер иясе, мәгърифәтче, галим, язучы, журналист, дин әһеле Ризаэтдин Фәхретдин күршеләр турында менә нинди фикер әйткән: “Кардәшләрегездән соң сезгә иң якын кешеләр — күршеләрегез. Шуңа күрә күршеләрегез белән дус һәм тату торыгыз. Шатлык һәм кайгыларын уртаклашып, авыру вакытларында хәлләрен белешеп торыгыз, хезмәтләре булса башкарыгыз. Алар өчен һәрвакыт хәер-догада булыгыз.”

— Бер кешенең ничә күршесе була соң? Ничә өйгә хәтле күрше санала?…

-…….

(слайд 4)— Бер акыл иясе: “1 кешенең һәр яктан да 40 өйгә хәтле яшәгән кешеләре күрше санала”, — дип әйтеп калдырган. Бер өй икенчесе белән күрше, икенче өй өченчесе белән,… Шулай итеп, бер авыл эчендә барысы да бер-берсе белән күрше булып чыгалар икән.

Хәзер мин сезгә ике җөмлә укыйм. Игътибар белән тыңлагыз әле.

Алар бер-берсен белмиләр. Гадәттә, алар якын күршеләре белән генә аралашалар, бер-берсенә карата игътибарсыз, тупас була алалар.

Сезнеңчә, бу кайда яшәүче күршеләр турында сүз бара?

— Шәһәрдә яшәүче күршеләр турында

— Ни өчен?

— Чөнки шәһәрдә кешеләр күп, шуңа күрә кешеләр якын күршеләре белән генә аралашалар. Шәһәрдә тормыш ыгы-зыгылы, шуңа күрә аралашу аз.

— Авыл җирендә кешеләр күрше-күләннәр белән бик нык аралашып, ярдәмләшеп яшиләр. Шәһәр җирендә исә кайвакытта бер күрше икенчесенең кем икәнен дә белми, ят кешеләр шикелле яшиләр. Күрше белән күршене шәһәр җирендә таш стеналар аерып тора.

(слайд 5) Берәр күршең тормышыннан бизгән,

Өметен өзгән, бәлки, кем белгән…

Иң-иң якындагы кешең синнән

Таш диварлар белән бүленгән. (И. Юзеев.)

Бер күрше икенчесен белмичә, аның белән кызыксынмыйча, кирәк чагында киңәшләрен бирмичә яшәгәнгә күрә дә, шәһәр җирендә тәртипсезлекләр авыл җиренә караганда күбрәк була. Авыл җирендә берәр кешенең кайгысы булса, күрше-күлән генә түгел, хәтта бөтен авыл аның хәлен белә, кайгысын уртаклаша.

(слайд 6 ) Хәлең ничек?

Сөенеч – шатлыкларың

Котлы булсын! Әйдә күрешик!

Хәсрәт – бәлаләрең газапласа,

Уртаклашыйк, бергә бүлешик! (И. Юзеев.)

Авыл кешесе, еракларга китсә дә күршеләрен онытмый, хатларында: “Күрше-күлән ни хәлдә?” “Күрше-күләннәргә күп сәлам” дип яза, читтән кайтканда, аларга да күчтәнәчләр алып кайта.

Ләкин күрше белән күрше арасында төрле хәлләр дә булырга мөмкин. Күңелсезлекләрнең һич уйламаганда, көтмәгәндә килеп чыгуы ихтимал. Ф. Хөснинең “Кабак” хикәясендә бер-берсенә орынып торган 2 күрше арасы бер бакчадан икенче бакчага кереп үскән кабак аркасында ямьсезләнә.

(слайд 7)Автор.

Маһи белән Мәлихә,ике карчык, нигез күршеләр, тату гына гомер кичерәләр иде.Узган җәйне аларның аралары бозылды. Бөтенләй юк нәрсәдән,бер баш кабактан бозылышып киттеләр алар.Әле җитмәсә,үзләре”ахирәт дуслары” иделәр. Шундый дуслар иделәр,бер кабасы ризыкны икегә бүлеп, икәү кабалар иде. Һәр көнне алар 1,2 очрашып, койма аша гына булса да хәлләрен белешәләр, дөнья яңалыкларын җиткерәләр. Мич ризыклары пешергән көннәрне берсен-берсе чакырып,бер-берсен кысташып чәй эчәләр. Әле җитмәсә, Маһи әбинең кызы Ниса, Мәлихә әбинең улы Зиннур белән яратышып йөриләр. Шулай итеп,алар көн узганын, көн артыннан гомер узганын сизмәделәр дә.

Бервакыт шулай, кызы Нисаны кырга, колхоз эшенә озатканнан соң,Маһи әби, кабакларын карап керергә дип, бакчага чыга. Мәлихәнең тавыклары белән газап чигә ул. Мәлихәләрнең тавыклары бик юньсезләр, кереп кабакларны чукыйлар. Кара,мондагы тавыкларны,исәбе юк. Мәлихә үзе дә баш саннарын белми. Шуңа күрә ул көн дә читән араларындагы ачыклыкларны чыбык-чабыклар тутыра.

Маһи.

Абау,кай арада болай чорналган, читән өстенә үрмәләгән болар? Менә бәхет дисәң дә бәхет, өреп кабарткан диярсең. Үсегез, бәгырьләрем, үсегез. (Мәлихә бакчасына карап, кинәт куркып китә) Чү, күзем ялгыш күрәме әллә? Мәлихә ягында сыра чүлмәге кадәр кабагым җәйрәп ята ләбаса! Кай арада Мәлихәләр ягына төшкән ул?.Монысына инде авыз йомып торып булмас,ахирәт.

(Мәлихә чыга)

Маһи.

Берәр ырымың бардыр синең, ахирәт, тикмәгә генә мондый хәл булмас. Бер кабагым синең якка чыгып үскән.

Мәлихә

Колагыннан сөйрәп чыгармадым бит, күрше. Минем туфракны яраткан. Минем бакчамда үскән. Синеке булса,синең бакчаңда булыр иде, ә бу күрмисеңмени, минем бакчада ич. Ашыйсы ризык булса, тешне сындырып керә дигәннәре дөрес икән. Югыйсә, син каруннан болай артасы юк иде.

Маһи.

Анысы мин бер кабакка калган кеше түгел,минем кабакларым болай да аллага шөкер, шулай да, ахирәт, сукыр түгел кешегә күренеп тора, минем бакчадан үрмәләп чыккан ич.

Мәлихә.

Чыкса соң. Мин өстерәп чыгармадым ич аны,үзе чыккан. Безгә ризык булганга чыккандыр. Ходай шулай үрмәләргә кушкан аңа. Әллә син ходай биргәнне кешенең авызыннан тартып алыр идеңме. Хәер,алсаң тагын,бик исем китеп тормый, мин дә синең бер кабакка калмаган.

Маһи.

Авыздан тартып алырга җыенганым юк ич әле,ахирәт,бигрәк тагын син,кәкрене кыекка сапларга торасың.Әле тик сүз иярә сүз чыкканнан гына әйткән сүз.

Мәлихә.

Алам дисәм, алам инде дә,ничә әйтсәң дә бер сүз,үзенең мәне җитмәгәч,кеше белән сугышып торып булмый. (Маһи кереп китәргә борыла) Ул карунның яхшылык белән әйткәнне аңлыйсы юк,күп лыгырдап торса,кабагын өзеп алып башына атып бәрермен әле. (Маһига кычкыра) Ник алып чыкмыйсың,алып чык синең кабак ич.

(Ниса эштән кайта)

Маһи. И, оятсыз соң бу Мәлихә, күзен дә йоммый кабак янында кеткелдәп тора.

Ниса. (тыныч тавыш белән) Ә нишләргә иде соң, әни, аңа еларгамыни?

Маһи (үпкәләп).

Син, кызым, көлкегә алма. Күпме хезмәт кергән бит аңа. Чир китә, гадәт китми, диләр, дөрес икән, аның ата-бабасы да туры куллы кеше булмаган. Юк, юк, кабагымны анда калдырмам.

Ниса.

Әни, нигә зурга күтәрәсең. Бер кабак өчен гомерлек күрше белән судлашып булмас инде.

Маһи. Судны үзем ясыйм, нәсел-нәсәбендә актарырымын менә.

Ниса.

Әни, нәселен тикшермә, иске заман үзе кык булган ул. Үзеңне дә борчыма. Ә мин озакламам. (әнисен кочаклап ала да чыгып китә)

Маһи. (слайд 8)

Бал мичкәсе хәтле кабак Мәлихә бакчасында ятканда ничек йокламак кирәк. Тукта әле барып карыйм әле, урынында тора микән минем кабагым. Тора икән әле, тора.

— Рәхмәт, укучылар. Менә шулай итеп, 2 күршенең дус-тату көннәре бетә.Сез ничек уйлыйсыз укучылар, алга таба 2 күрше ни рәвешле аңлашырлар икән? Алар урынында булсагыз, сез ничек сөйләшер идегез?

-……..

— Мин сезгә берничә вариант китерәм. Сез үзегезгә ошаганын сайлап алырсыз: (слайд 9)

1. “Кара әле, Мәлихә күрше, минем кабак сезне бик ярата икән, минем бакчадан чыгып, сезнең бакчада үскән бит, рәхмәт яугыры. Әйдә, сезнеке булсын, мине кабак бәлешеннән калдырмассың әле.”(юмарт, шат күңелле кеше)

2. “Бу-минем кабак, үзем утырттым, үз кулларым белән. Сезнең бакчага гына кереп үскән ул. Алып кереп ашыйсы булмагыз, карагыз аны!”(саран кеше)

3. “Хәзер бу кабак икебезнеке дә булды инде. 1 кабакны урталай бүлеп алып керербез, үзегез генә алып кереп китә күрмәгез тагын.(вакчыл кеше)

4. “Безнең бакчада кабаклар бик күп. Монысы сезгә булсын инде.”(киң күңелле кеше)

5. “Бу кабак безнең араны бозарга йөри икән. Әйдә, хәзер үк алып кереп, бәлеш пешереп ашыйк әле үзеннән.”(шаяртырга ярата торган дус)

6. “Үсә торгач кабагыбыз кире үзебезгә кайтмасмы икән? Карап карыйк әле. Кире кайтмаса, сезгә насыйп кабак була инде.”(бераз хәйләкәр, ләкин юмарт кеше)

7. “Тавыкларым да сезнең якка кереп күкәй сала, кабагым да сезнең якка кереп үсә. Судка бирәм мин сезне. Хәзер милиция чакырам!”(акылсыз, саран,кеше белән талашып йөрергә ярата торган мәгънәсез кеше)

Инде кайсы вариантны сайлаганга карап, үзегезнең нинди кеше икәнегезне беләсегез киләме? (слайд 10)

1 нчесен сайлаган – юмарт һәм шат күңелле кеше.

2 — саран кеше.

3 — вакчыл кеше.

4 — киң күңелле кеше

5 — шаяртырга ярата торган дус.

6 — бераз хәйләкәр, ләкин юмарт кеше.

7 -акылсыз, саран, кеше белән талашып йөрергә ярата торган мәгънәсез кеше.

  • Татар халкының тормыш тәҗрибәсеннән чыгып әйтелгән, буыннан-буынга күчеп килгән мәкальләре бар. Күршеләр турында нинди мәкальләр беләсез? (слайд 11)

  • Күрше хакы – тәңре хакы.

  • Ерак кардәштән тату күрше яхшы.

  • Келәм сатсаң, күршеңә сат – бер читендә үзең утырырсың.

  • Күршеңә якты чырай, такта чәеңне кызганма.

  • Көлмә күршеңнән – үтәр башыңнан.

  • Күршеңә бәла килү сиңа җиңеллек түгел.

  • Күршеләре яхшы булса, аксак кыз да кияү табар.

  • Күршеләре белән тату яшәмәгән кешене берәү дә хөрмәтләми.

  • Яхшы күрше—ярты дуслык.

  • Үзеңнең кем икәнеңне беләсең килсә, күршеңнән сора.

  • Күрше күршедән иртә торырга өйрәнә.

  • Күршесе яхшы кеше бәла-казадан курыкмый.

(слайд 12) Россия Федерациясенең административ хокук бозулар турындагы кодексының 20.1 нче маддәсендә күршеләр турында менә нәрсәләр әйтелә.

  • Укучылар, күршеләр белән ничек яшәргә кирәк икән? (….)

  • Әйдәгез, сез әйткәннәрдән чыгып, “Күршеләр белән дус яшәү кодексы”н чыгарыйк әле. (слайд 13)

Күршеләр белән дус яшәү кодексы”

Күршеләр белән танышып, мөмкин кадәр күбрәк аралашып, дуслашып, беркайчан да дошманлашмыйча, ачуланышмыйча, бер- береңнең хәлен белешеп, ярдәм итешеп яшәргә кирәк.

III . Йомгаклау.

Дәресебезне йомгаклап, тагын бер мисал китерим әле. Бер кеше ике йорт сата икән. Берсе бер урамда, ә икенчесе бүтән урамда һәм бәяләре төрле. Сатып ала торган кешеләр ике йортны да тикшереп карап чыгалар вә аптырашта калалар. Ике өй дә бертигез, бернинди дә аермасы юк, бер-берсенә тиң, ләкин бәяләре аерыла. Сата торган хуҗадан: «Нигә йортларыңны төрле бәягә сатасың? Аларның аермасы юк бит, бер-берсенә тиң», дип сорыйлар. Хуҗа әйтә: «Кыйммәткә сата торган өйнең күршесе бик яхшы, шуның өчен бәясе дә зур».

Күрше күршегә гел кирәк. Бер-береңә ярдәм итмичә, дус булмыйча яшәп булмый. Борынгы китапта болай язылган: “Әгәр берәр кеше күршесеннән шикләнсә, ул дөрес яшәүчеләрдән булып саналмый”. Тагын шундый хәдис бар: “Күршесе ач булганда үзе тук кеше – безнең өчен ят кеше.

Фатих Хөснинең “Кабак” хикәясеннән өзек

Сыйныф сәгатеннән күренеш

                                   (Ачык тәрбия сәгате)

   МАКСАТ:

“Күрше хакы – тәңре хакы” атамасының асылын аңлату, бер – береңә хөрмәт, игътибар, ихтирамлылык хисләре тәрбияләү, матди байлык өчен түгел, рухи байлык өчен яшәүнең мәгънәсе тирәнрәк булуын аңлату.

                                       ПРОГРАММА:

  1. Кунаклар чакыру.
  2. Залны  бизәү.
  3. Укучыларга рольләрне бирү.
  4. Концерт номерлары әзерләү.

Маһи.

  1. Кара әле, бер кабагым Мәлихалар ягына таба чыгып бара түгелме? Кай арада болай чорналган, кай арада читән өстенә үрмәләгән, кай арада үсеп өлгергән, сыра чүлмәге чаклы булган бит бу. Монысына инде авыз йомып калып булмас, ахирәт, берәр ырымың бардыр синең, тавыкларым синнән кайтып керми, юньләп күкәй күрмим, инде хәзер әнә кабакны кара, минеке түгел диген, я?

Мәлиха.

  1. Синеке булса, синең бакчада булыр иде, ә бу, күрмисең мени, минем бакчада ич.
  2. Анысы мин бер кабакка калган кеше түгел. Минем кабакларым болай да җитәрлек. Шулай да, ахирәт, күзләре сукыр түгел кешегә күренеп тора, минем бакчадан үрмәләп чыгып үскән ич.
  3. Чыкса соң? Мин өстерәп чыгармадым ич аны, үзе чыккан. Ходай шулай үрмәләргә кушкан аңа. Әллә син ходай биргәнне кешенең авызыннан тартып алыр идеңме? Хәер, алсаң тагы, бик исем китеп тормый, мин дә синең бер кабагыңа калмаган.
  4. Авыздан тартып алырга җыенганым юк ич әле, ахирәт. Бигрәк тагын син, кәкрене кыекка сапларга гына торасың. Әле тик сүз иярә сүз чыкканнан  гына әйткән сүз. (акрын гына,халыкка карап) Алам дисәм, алам инде.Үзенең мәне җитмәгәч, кеше белән сугышып йөреп буламени.
  5. (шулай ук халыкка карап) Ул карунның яхшылык белән әйткәнне аңлыйсы юк. Күп лыгырдап торса, кабагын алып, башына атып бәрермен әле.
  6. Ник алып чыкмыйсың, алып чык. Синең кабак ич. (чыгып китәләр)

(Маһи кабакларны карап йөри)

Мәлиха.

  1. Кабакларымны саклап йөрим диген, ахирәт.
  2. Йөрим шул, көч түгеп үстергәч, кешегә ашатасым килеп тормый (чыгып китәләр)

(Ниса кереп кабакны алып чыгып китә)

Мәлиха.

  1. Теге карун тәки эләктереп киткән икән.
  2. Мәлиха шайтан җәй буе нәфесен сузып йөргән иде, тәки алган икән.

Ниса.

  1. Әни, Сезне җәй буе талаштырган теге кабак менә шушы бәлеш эчендә инде. Күрәсез, ул хәзер синеке дә түгел, әни, шулай ук Мәлиха әбинеке дә түгел. Ул безнең барыбызныкы да булып чыкты. Шулай булгач бүгеннән башлап, ахирәтләр, сугышып йөрүегезне ташлагыз.
  2. Сугышып дигәч тә, сугышканыбыз юк ич, безнең, әйеме, ахирәт.
  3. Мин дә шулай уйлыйм, ахирәт. Әйдә ашыйк әле, бигрәк тәмле булган икән. Рәхмәт инде ,кызым.

Хөрмәтле кунаклар, укытучылар, укучылар, сүз барышыннан инде аңлагансыздыр, бүгенге темабыз “Күршеләр” турында. Кичәбезнең максаты бүгенге тормышыбызның кимчелекле якларын табып, аларны булдырмау, бер – беребезгә, күрше – тирәләргә хөрмәт, ихтирам, игътибар хисләре тәрбияләү.

Күрше хакы – Тәңре хакы!

Әбиемнең алтын сүзе.

Әбием дә хәзер гүрдә

Бик үзгәрде заман үзе.

Кеше хәлен кеше белми,

 Күршеләргә күрше керми.

Һәркем биек койма кора,

Койма аша җил дә йөрми.

Берәүгә дә хаҗәт түгел

Күршеләрнең моңы, зары.

Элек дөнья ярлы иде,

Хәзер исә күңел ярлы.

Үзгәрешләр заманасы…

Ник үзебез үзгәрмибез?

Күрше – күлән җыелышып

Ник “реформа” үткәрмибез?

Бүген бездә кунакта                      

  1. Тату яшәүнең сере нәрсәдә?
  2. Элек ут күршеләр булган, хәзер ни өчен “Биек коймалар эченә” яшеренәбез соң?

Шул турыда бер җыр тыңлап үтик әле. “Күршеләр”

М.Җәлилнең “Күршеләр” шигырен тыңлап үтик тә, шул турыда бераз сөйләшеп алырбыз.

Җыр: “Күрше хакы – тәңре хакы”

Кичәгә нәтиҗә ясау, кунакларга бүләкләр тапшыру.

Кешелек дөньясында гаилә мөнәсәбәтләре иң алда торса, кардәш-туганнардан соң бер-берсенә иң якын булучылар ул — күршеләрдер. Исламият күрше хакын югары дәрәҗәгә куя. Аллаһ күршеләргә җаннарын, малларын, намус һәм даннарын үзара саклашуны бер вазифа итеп йөкләгән. Күршеләргә ярдәм итешү, күңелләрен күрү, кайгыртучанлык, кайгы һәм шатлыкларын уртаклашу, юк-бар нәрсәләр белән бер-берсен борчымаска…

Кайвакыт кечкенә генә сәбәп аркасында килеп чыккан аңлашылмаучанлык (мәсәлән, бакчасына күршесенең тавыгы кергән) күршеләр арасында зур тавыш чыгарып, көннән-көн артып, хәтта суд эскәмиясенә кадәр җитүләр; айлар, еллар буе бер-берсенә дәшмичә, олы дошманнарга әйләнгән очраклар бар бит.
Берәүнең чит кешегә бурычы булып, аны тиз генә кайтарырга кирәк икән. Ни эшләргә? Бер- каян да акча керер чыганак юк, ирексез, йортны сатарга туры килә. Һәм күршесенә өен тәкъдим итә бу. Күршесе: «Ник әле өеңне сатарга булдың?» — дип сорый. «Менә бурычым бар, шуны түләргә кирәк», — дип җавап бирә әлеге кеше. Бәясе хакында сөйләшәләр, бурыч күләмендәге суммага килешәләр болар. Икенче көнне күршесе: «Мин кичә синең бурычыңны түләдем, беркая да китмә, үзеңнең йортыңда яшә», — ди. «Нигә болай эшләдең инде? Зур чыгым күргәнсең бит!» — дип аптыравына ул: «Менә синең кебек яхшы күршем китсә, югалтуым тагын да зуррак булыр иде», — дип җавап бирә.
Гарәп телендә «күрше» сүзенең асыл мәгънәсе золымга очраган, авырлыкка калган бер кешегә ярдәм итүче зат дигәнне аңлата. Хәзрәте Гали (р.г.) кычкырганда тавышы ишетеләчәк кадәр арада яшәгәннәрне күрше итеп кабул итә торган булган. Хәзрәте Гайшә (р.г.) тирә-ягында яшәгән 40 кешене күрше итеп санаган. Күршелек өйләрнең янәшә терәлеп торуыннан гына гыйбарәт түгел, шулай ук поездда, автобуста, транспортта, эштә, хәтта яныңда утырган классташың да күрше булып санала. Күршеңә изге мөнәсәбәттә булу иман билгесе икәнлеккә дәлил булып тора. Чөнки без күршеләр белән һәр көн очрашабыз һәм бергә булабыз. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): «Күршегә хезмәт итү анага хөрмәт итү кебек тиешледер», дигән боерыгы белән күрше булганнарга үзара кадер-хөрмәт күрсәтешеп гомер кичерүне нәсыйхәт итә. Бер хәдистә: «Җәбраил күрше турында миңа шул кадәр күп нәсыйхәт бирде, мин хәтта аны варисларымның берсе итәр дип уйладым» (ягъни ул озак итеп күршенең хакларын аңлатты да, мин күрше варислар исәбенә керә дип уйладым), диелә. Шулай итеп күршеләр белән туганнар бер дәрәҗәдә диярлек.
Өч төрле күршелек хакы бар:
— безнең диндә булмаган күршенең бер хакы — күршелек хакы;
— мөселман булган күршенең ике хакы — ислам, күршелек;
— кардәш-туган булган күршенең өч хакы — ислам, күршелек, нәсел хакы бар.
Күршелек хакының иң мөһимнәре: очрашканда сәлам бирешү, баш иеп китү; чакырганда бармый калмау; чирләп китсә, барып хәлен белү; казанышларында-бәйрәмнәрендә тәбрик итү; хыялларын уртаклашу; хаталы эшләрен гафу итү; үткән заманда булган җитешсезлекләрен искә төшермәү; онытып калдырган әйберләрен кертеп бирү; йортындагы хатын-кызларына, хезмәтчеләренә күз ташламау; өйдә юк чакта йортларына күз-колак булып тору; юлларына, йөргән сукмагына чүп ташламау; бурычка сораса, бирү чарасын күрү; бала-чагаларын тәрбия итү, белмәгәннәрен өйрәтү; килеп хәлеңне белмәсә, үзең барып хәлен белү; бүләк китермәсә, үзең барып бүләк бирү.
Расүлүллаһ (с.г.в.) янына берәү килеп: «Йә Расүлүллаһ, мин яхшы кешеме, яман кешеме икәнемне ничек белим?» — дип сорагач, ул: «Үзең аңларсың: күршеләрең начар кеше дисәләр, син начар бер адәмсең!» — дигән.
Бер хәдистә: «Ирнең күрше хатыны белән зина кылуының гөнаһысы чит ун хатын белән зина кылудан артыграк. Һәм күршесенең әйберен урлавы башка ун өйдән урлаганнан да артыграктыр», — диелә.
Әхлакый мөселман күршесенә сабыр була һәм аның җәберләвен кичерә. Мәккә шәһәрендәге бер карчык Мөхәммәд Пәйгамбәрне (с.г.в.) бер дә яратмаган, һәр иртәдә, Пәйгамбәр аның йорты яныннан үткәндә, өстенә чүп-чар ыргыткан. Ул түзгән, зарланмаган, ачуын да күрсәтмәгән. Бервакыт карчык авырып киткән. Карчык өе яныннан үткәндә, Мөхәммәд (с.г.в.), өстенә чүп-чар очмаганга аптырап, карчыкның өенә кергән, хәлен белешкән. Ә карчык: «Бу минем белән талашырга кергәндер инде», — дип куркып калган. Мөхәммәд (с.г.в.) хәлен сораша башлагач, карчык елап ук җибәргән.
— Нинди игелекле җан син! Начарлыкка яхшылык белән җавап кайтарасың, үз динеңә өйрәт мине! Үзең яшәгәнчә яшәргә өйрәт! — дигән ул.
«Күршеңә яхшылык ит, сәламәт булырсың. Күршеңнең этен кыерсытсаң, күршеңә начарлык эшләгән булырсың». Безгә Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) шундый әмере дә билгеле.
Меңьеллык тарихыбызда бүгенгә кадәр тузмаган, таушалмаган милли гореф-гадәтләребезнең берсе — яхшы күршелек мөнәсәбәтләрен сакласак һәм камилләштерсәк иде.

 
«Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Илнар ЗИННӘТУЛЛИН

Күрше хакы – алла хакы дип әйтү бар. Бу хак, чынлап та, шулай зурмы?
– Күршеләргә яхшы мөнәсәбәттә булырга кирәклеген Аллаһы Тәгалә безгә Коръәни Кәримдә әйтә. Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылыгыз, аңа тиңне күрмәгез, әти-әниләрегезгә, туганнарыгызга, ятимнәргә, фәкыйрьләргә, шулай ук якын яки ерак булган күршеләрегезгә, мосафирларга, әсирләргә яхшы мөнәсәбәттә булыгыз ди ул. Алар арасында, күргәнегезчә, якын һәм ерак күршеләребез дә бар.  Пәйгамбәребез дә: «Әгәр дә күршеләрегез акча сорап керсә, бурычка акча бирегез. Әгәр дә тормышларында авырлыклар килеп чыкса, аларны кичерергә ярдәм итегез», – ди. Башка хәдисләрдә дә күршеләр белән куаныч-шатлыкны уртаклашырга кушыла. «Өйдә ризык пешерелсә, аны күршеләргә дә кертергә кирәк», – диелә. Пәйгамбәребез дә: «Ашарга пешерсәгез, ризыгыгызны күбрәк салыгыз, чөнки кунак алдына куярга яки күршеләргә дә кертергә туры килүе бар», – ди.  «Балаларыгызга берәр нәрсә сатып алсагыз һәм күрше балаларында ул әйбер булмаганын белсәгез, аларга да алыгыз», дигән хәдис бар: бу үз чиратында, күршеләр арасында булган көнчелекне бетерергә ярдәм итә. Күрше риза булмаса, ике арага нидер төзү, гомумән, аңа комачау итә торган әйберләрне эшләү катгый рәвештә тыела. Кое казыган вакытта, күршеңнең коесының суы сиңа күчә торган була икән, шулай ук бу эштән тыелырга кирәк – аңа зыян салырга ярамый. Әгәр күршең авырып китсә, хәлен белергә керергә кирәк. Әгәр мәрхүм булса, синең бурычың – аны зиратка озату, күмәргә булышу.  «Аллаһы Тәгалә каршында яхшы күрше булам дисәң, үзеңнең күршеңә яхшы мөнәсәбәттә бул», – ди Пәйгамбәребез. Икенче бер хәдисендә: «Күршеңне ихтирам итү – әниеңне ихтирам итү белән бер», –  ди. Димәк, аларга да әти-әнигә караган кебек карарга тиешбез. Болар барысы да күрше хакын хаклауга керә торган әйберләр.  Күршебезнең нинди диндә булуы мөһим түгел: күрше хакы барысына да тарала – мөселманга да, христианга да, башкаларга да. Әлбәттә, ул христиан булса, син аның диненә катнашмыйсың, ләкин, күрше буларак, хакын хакларга тиешсең.  

Ничә өйгә кадәр күрше дип санала?
– Гадәттә, динебездә һәм халкыбызда: «Кырык йортка кадәр – күрше», – дип әйтелә. Уң һәм сул яктан, арттан һәм алдан. Әйтик, шәһәр җирендә, күп катлы йортта торасың икән, анда яшәүчеләр бөтенесе дә күрше булып санала. Хәтта күрше йорттагылар да. Авыл җирендә исә бер урамда гомер итүчеләргә күршеләр диләр. Әлбәттә, кырык йорт бер караганда бик күп булып тоела. Әмма икенче яктан, синең тормышың барыбер шушы кешеләр белән бәйле: алар белән бик еш күрешәсең, бер урамнан йөрисең, бер ишектән чыгып китәсең, кайтып керәсең. Шуңа күрә, кырык йорт дигән сүздә гаделлек һәм логика бар. 

Аңа карата син рәхим-шәфкатьле булып та, күршең яхшылыгыңны аңламаса? 
– Күршегә яхшы мөнәсәбәттә булырга кирәк дип әйттек инде. Әмма ул сиңа яхшы мөнәсәбәттә булса, яхшылык кылса гына, син дә аңа яхшылык кыл дигән сүз түгел бу. Күршең сиңа бер яхшылык эшләмәсә дә, син аңа эшләргә тиешсең. Ул сиңа гомердә сәлам бирмәсә дә, син аңа бирергә тиеш. Ул сиңа ярдәм белән кермәсә дә, син аңа ярдәмеңне тәкъдим итеп керергә тиешсең… Күршеңнең беренче адым ясавы шарт түгел. Башлап яхшылыкны син кылырга тиеш, чөнки син Аллаһы Тәгаләнең әмерен-сүзен үтисең. Шуның өчен динебездә, хәтта начарлык кылган күршеләргә дә яхшылык кылу дигән нәрсә бар. Пәйгамбәребезнең бер яһүд күршесе аның ишек төбенә гел чүп ташлый торган була: аның һәр иртәсе шул чүпне җыештырудан башлана. Бер көнне чүпне күрмәгәч, пәйгамбәребез күршесенә керә: «Ни булды, әллә авырып киттеңме?» – ди. Күршесе, чыннан да, урын өстендә авырып ята икән. Үзенең чүп ташлаганын, зыян китергәнен яһүд кешесе, әлбәттә, белә – Пәйгамбәрнең тавыш куптарганын көтә. Ә ул аның хәлен белергә кергәнен аңлагач, күзенә яшьләр тула. Хәтта улына да ислам дине кабул итәргә әйтеп калдыра… Яхшылык – бары тик яхшылык кына тудыра. Әгәр син битараф булсаң яки начарлык эшләсәң, ул начарлыкка гына китерәчәк. Мәсәлән, бер кеше Пәйгамбәребез янына килеп:  «Күршем бик начар, мин дә җавап итеп аңа начарлык эшләсәм ярыймы?» – дип сорый. Пәйгамбәребез: «Юк, ярамый, түз, – ди. – Икегезнең берегез үлгәнче сабыр ит: ул алданрак үлсә, башка начарлык эшләмәячәк, син бакыйлыкка күчсәң, аның начарлыгы инде зыян китермәячәк».  Әгәр җавап итеп начарлык кылсаң, син дә начарга әйләнәсең. Бу исә гомерлек дошманлыкка китерергә мөмкин. Ахырда ул күршенең: «Мин бит аңа гел  начарлык кына эшләдем, ә аның беркайчан бу адымга барганы булмады», – дип акылга килүе ихтимал. Һичьюгы – аның балаларының. Шуңа күрә күршегә начарлык кылу рөхсәт ителми. Хәтта алар тавышлы кешеләр булсалар, эчеп йөрсәләр дә, сабыр итү хәерлерәк. Әлбәттә, җинаятькә күчмәгән очракта. 

Кеше олыгая башласа, яшәп үткән елларын сагынып, искә ала, артта калган гомеренә борылып карый башлый. Ә кайсыберәүләр: дөньялар үзгәрде, хәзер күршесе ян күршесенең ничек яшәгәнен дә белми, дип әйтергә дә мөмкиннәр. Ә бит гомер-гомергә әби-бабаларыбыз бер-берсе турында: “ул минем ут күршем”, дип горурланып, сөйләргә яратканнар, күрше хакы — Тәңре хакы, дип иртән-иртүк хәлләрен белергә ашыкканнар.

Тик хәзер дөнья үзгәрде, дип әйткән сүзгә мин, юк ул үзгәрмәде, дияр идем. Кояш элеккеге кебек көндә үз вакытында чыгып, билгеләнгән вакытында байый, табигатебезгә күз салсак, үз кануннарына буйсынып, салкын кышлар артыннан ямьле язлар килә, аннан соң чәчәкле, җиләкле җәйләр, тагын бераздан алтынсу көз тәрәзә кага, дип әйтер идем….

Бәлки, без, кешеләр, үзебез үзгәргәнбездер?! Ә моңа җа-вапны күпләр Похвистнево районының Иске Мәчәләй авылы җирлеге башлыгы Сафиулла Насыйбулла улы МӘКЪСУТОВ сөйләгән сүзләрдән табарлар, дип уйлыйм.

— Без үскән чакта авыл халкы бертугандай, үзара берләшеп, дус булып, ярдәмләшеп яши иде. Ә бүгенге көндә болай, әйтү бик үк дөрес булмастыр кебек, — дип сүзен башлады Сафиулла Насыйбулла улы. — Чөнки элек авылда үткәрелгән бәйрәм-мәҗлесләрдә, бигрәк тә туйларда, сул ягыңда сул күршең, ә уң ягыңда уң күршең утырмаса, болар бер гаиләдәй, тату яшәмиләр дигәнне аңлата, ә бу зур оят, хурлык санала иде. Әгәр дә ут-янгын фәлән чыкса, күрше-күлән чиләген, башкасын тотып, ярдәмгә йөгерә торган иде.

Урамыбызны “Цедулка” дип атаганнар. Биредә кайчандыр шундый фамилияле хохол-украин кешесе яшәгән булган. Ә соңрак аңа “Кызыл күлмәклеләр” дигән исем дә тагылган.

Авылдашыбыз Хәдичә апа Әхмәтова, элеккечәләп әйткәндә, Куйбышев (хәзерге Самара) шәһәренә еш барып, авыл халкын ситса һәм башка чүпрәк-чапрак белән тәэмин итеп тора иде. Бер елны хатын-кызларыбызга күпләп күлмәккә кызыл ситса алып кайтып бирде ул. Безнең очтагылар, инкубатордан чыккан чебиләрдәй тезелешеп, шул кызыл күлмәкләренә киенеп, Сабан туена барганнар. Ә авыл кешесе юктан да ямь табып, көләргә яраткан бит. Шунда бер шаяны безнең очка, Кызыл күлмәклеләр урамы, дип исем кушып калдырган да инде.

Кемдер кинәт авырып китсә яисә хатын-кызның бәби “алып кайтырга” тулгагы башланса, тиз арада танылган, ихтирамга лаеклы табибә Рәхимә әбекәйне өйләренә алып киләләр иде. Рәхмәт аңа, ул күп сабыйларның “кендек әбисе” булып, озак еллар шушы изге эшне башкарды.

Хөрмәтле авылдашларым арасында уңган, булган ир-егетләрләр дә күп иде. Мәсәлән, Галимҗан Мәкъсутов — терлек суярга оста. Ул әгузе бисмилласын укып суйган ит бик тәмле була. Шуңа барысы да малларын аңардан чалдырырга тырыша. Шакир бабай Иманголов тәҗрибәле пыяла кисүче буларак билгеле. Ул пыяла кисә торган алмазын Бөек Ватан сугышы тәмамлангач, Германиядән алып кайткан булган. Ә данлыклы балта остасы Мөхтәсим Хәбибуллинның, тегүчебез Сәгыйдә Булатова-ның, аш-су остасы Галия Хәбибуллиналарның һөнәр-ләрен онытып була димени?! Гомерлек, тырыш механизаторыбыз Хәбибулла Әпкәлимов, машина йөртүчебез Шакир Усяев бәрәңге бакчаларын сукаларга, урманнан һәм башка җирдән йөк алып кайтырга гел ашкынып тордылар. Авылда бик тә абруйлы, кануннарны белүче, мөхтәрәм аксакалыбыз Габидулла бабай Мәкъсутовка авылдашларыбыз гел киңәш сорап киләләр, кайсыбер гаиләдә тавыш-гауга купса да, аңа мөрәҗәгать итәләр иде.

Авылыбызда өлкән яшьтәге әби-бабайлар бик тә зур хөрмәткә лаеклы булдылар, ә ялгыз яшәүчеләр бигрәк тә. Әнкәй коймак пешерсә: «Барыгыз, балакайларым, күрше Ситдыйха әбиегезгә кертеп чыгыгыз, аннан соң үзегез утырып ашарсыз», — дип безне олылырны ихтирам итәргә өйрәтеп үстерде. Мин мәктәптә тырышып укый башлап, хәреф танырга, язарга өйрәнгәч, картлар миннән читтә яшәүче балаларына хатлар яздыра иде. Ул вакытта телевизор фәлән юк иде бит. Безгә җыелышып кич утырырга килгән авылдашларыма мин татар телендә басылган китапларны укыйм. Бик кызганыч хәлләр турында язылган булса, арада елап утыручылары да табыла иде.

Заманалар яхшыра башлагач, без авылда иң беренчеләрдән булып, өебезгә радио керттердек. Ял көннәрендә татарча тапшырулар, концертлар тыңларга әлеге дә баягы тирә- күршеләребез җыелыша. Халык үзара дус, тату яшәгәч, ишекләр йозакка бикләнми, хуҗа кеше анда-монда китсә, үзенең өйдә юклыгын белгертеп таяк терәтеп куя торган иде. Ә күршебез Ситдыйха әбинең акчасы гел утыргыч өстендәге япма астында торды. Моны күпләр белсә дә, әбиебезне беркем дә талап чыкмады.

Әлеге вакытта тормышыбыз көннән-көн яхшыра бара кебек. Тик шунысы уйландыра, нигә бу кадәр үзгәрдек соң?! Бездә бер-беребезне аңлау, үзара ярдәмләшү әзәя бара кебек. Ә көнчелек, хөсетлек, гайбәт сөйләү, аракы эчү артканнан — арта. Хәтта кайберәүләребез туганнары белән дә аралашмый хәзер. Ә күрше хакы — Тәңре хакы дип, хәл белешеп йөрергә тиешле ак әби-бабайларыбыз да шул шайтан тартмасыннан сабынлы сериаллар карап, өйләрендә бикләнеп утыра башладылар. Менә шундый аянычлы хәлләр күзәтелә хәзер бездә. Боларны ничек тә үзгәртәсе иде бит.

Содержание

  1. Пошаговый рецепт приготовления перемячей с фото
  2. Рецепт жареных татарских перемячей с мясом
  3. Ингредиенты
  4. Советы по выбору ингредиентов
  5. Готовим тесто
  6. Готовим фарш
  7. Формируем и жарим перемячи с фаршем
  8. Видеорецепт приготовления жареных перемячей
  9. Рекомендации по приготовлению
  10. Рецепт печеных перемячей
  11. Ингредиенты
  12. Готовим тесто
  13. Готовим фарш
  14. Формируем и выпекаем перемячи
  15. Видеорецепт приготовления перемячей в духовке
  16. Другие варианты приготовления
  17. Готовим «перемяч» с мясом, делюсь рецептом татарского национального блюда
  18. Соус для перемячей рецепт
  19. Поделиться рецептом в соцсетях:
  20. Для теста на 10 штук
  21. Для мясной начинки на 10 штук
  22. Для жарки
  23. Для подачи
  24. Перемячи – татарская выпечка с мясом
  25. Если хочется очень сочного: шулпалы перемяч

Пошаговый рецепт приготовления перемячей с фото

Перемячи – это очень вкусные татарские пирожки, чем-то похожие на наши беляши, но немного другой формы. Отличительной особенностью этих изделий служит отверстие посредине, куда в процессе или после приготовления можно влить немного бульона (при выпекании в духовке) или масла (при жарке во фритюре).

Пирожки получаются необычайно сочными, вкусными, сытными, и при этом на одном остановиться просто нереально! Предлагаю и вам приготовить ароматные перемячи с мясом – жареные на сковороде или печеные в духовке – по моему пошаговому рецепту с фото.

Рецепт жареных татарских перемячей с мясом

Ингредиенты

Молоко 0,5 л
Масло сливочное 82% 100 г
Сухие дрожжи 1 ч. л.
Яйцо крупное 1 шт.
Соль по вкусу
Мука высшего сорта 1 кг
Сахар-песок 2 ст. л.
Говядина 500 г
Лук репчатый 1-3 шт.
Перец по вкусу
Растительное масло для жарки 200-300 мл

Советы по выбору ингредиентов

  • Для фарша я использую говядину. Также отлично подойдет и баранина. Мясо выбирайте свежее (охлажденное, а не замороженное), упругой консистенции. Поверхность его не должна быть засохшей или обветренной. Запах должен быть характерный данному виду мяса, без признаков порчи.
  • Для теста я использую сухие быстрорастворимые дрожжи. Во время покупки обязательно смотрите на срок годности – если дрожжи будут просроченные, тесто может не подняться. Сухие дрожжи должны быть полностью рассыпчатыми, без комочков.

Готовим тесто

  1. В металлическую миску или в кастрюлю наливаем пол-литра молока.
  2. Всыпаем 2 столовые ложки сахара. Ставим миску (кастрюлю) на огонь и нагреваем молоко до температуры 30-40 градусов, размешивая сахар с помощью венчика.
  3. Добавляем чайную ложку сухих дрожжей.
  4. Ждем 15-20 минут, чтобы дрожжи «заработали».
  5. Растапливаем 100 грамм сливочного масла. Добавляем его в тесто.

Готовим фарш

  1. Полкилограмма говядины промываем, обсушиваем и нарезаем небольшими кусочками.
  2. Измельчаем мясо с помощью мясорубки.
  3. Лук (1-3 головки, по желанию) очищаем, промываем и мелко нарезаем. Можно измельчить его с помощью измельчителя.
  4. Перекладываем лук к мясу.
  5. Добавляем в фарш по вкусу соль и перец. Тщательно перемешиваем все ингредиенты.

Формируем и жарим перемячи с фаршем

  1. Слегка присыпаем стол мукой. Отрываем небольшие кусочки теста, размером с маленькое яблоко.
  2. Выкладываем их на стол, формируя шарик.
  3. Каждый шарик раскатываем скалкой в круглую заготовку диаметром 10-12 сантиметров.
  4. По центру каждой заготовки кладем по полной столовой ложке начинки.
  5. Защипываем тесто, присобирая его края, при этом оставляя в центре отверстие диаметром 1-2 сантиметра.
  6. Оставляем изделия для расстойки на 10-15 минут.
  7. В глубокой сковородке разогреваем 200-300 мл растительного масла без запаха. Также для жарки перемячей можно использовать фритюрницу.
  8. Кладем по одному сформированные изделия в хорошо разогретое масло, отверстием вниз.
  9. Когда пирожки подрумянятся с одной стороны, с помощью двух лопаток переворачиваем их на другую сторону.
  10. Вливаем в отверстие каждого пирожка немного масла.
  11. Когда и вторая сторона подрумянится, выкладываем жареные перемячи с мясом на салфетки или на решетку, чтобы убрать остатки масла.
  12. Готовые пирожки складываем в кастрюлю или в глубокую миску. Накрываем их сверху полотенцем и ненадолго оставляем в таком виде, чтобы они остыли и стали мягкими.

Теплые перемячи подаем к супам, бульонам, их можно кушать с салатами из свежих овощей и всевозможными овощными консервациями. Такие пирожки – это очень вкусный, сытный перекус на работе и в дороге. Они отлично сочетаются с кисломолочными напитками, томатным соком, овощным фрешем и даже чаем.

Видеорецепт приготовления жареных перемячей

Для того, чтобы легко справиться с приготовлением татарских перемячей, советую посмотреть данное видео. Особое внимание обратите на замес теста и на формирование изделий.

Рекомендации по приготовлению

  • Чтобы фарш был еще сочнее, добавьте в него 2-3 столовые ложки холодной воды или молока.
  • В фарш можно добавить немного чеснока или измельченной зелени, а также любимые приправы и пряности – хмели-сунели, молотый кориандр, чили, и даже сухую аджику.
  • Если хотите, чтобы тесто быстрее подошло, поставьте его для брожения в нагретую до температуры 40-45 градусов духовку. Также в этой ситуации поможет добавление в тесто при замесе еще половины порции дрожжей.
  • Жарьте перемячи на среднем огне, при этом они должны быть полностью погружены в масло.

Рецепт печеных перемячей

Ингредиенты

Молоко 1 л
Масло сливочное 82% 300 г
Дрожжи свежие прессованные 50 г
Яйца крупные 2 шт.
Соль по вкусу
Мука высшего сорта 1,5-1,7 кг
Сахар-песок 2 ст. л.
Мясо (конина, говядина или баранина) 1 кг 100 г
Лук репчатый 2-3 шт.
Перец по вкусу
Растительное масло 3-4 ст. л.
Теплая вода 100 мл

Готовим тесто

  1. Соединяем в миске 50 грамм дрожжей, 2 столовые ложки сахара и 100 мл теплой воды. Оставляем эту массу на 10-15 минут, чтобы она начала подниматься.
  2. Вливаем в глубокую миску литр теплого молока. Так как тесто в процессе брожения сильно увеличивается в объеме, миску для него выбирайте достаточно большого размера.
  3. Вбиваем 2 яйца. Добавляем несколько щепоток соли (по вкусу).

Готовим фарш

  1. Перекрученное через мясорубку мясо (1 килограмм 100 грамм) кладем в миску.
  2. Добавляем 2-3 мелко нарезанные луковицы, перемешиваем.
  3. Посыпаем фарш по вкусу перцем и солью.
  4. Еще раз тщательно вымешиваем. Фарш готов!

Формируем и выпекаем перемячи

  1. Отрезаем треть поднявшегося теста и выкладываем его на стол, слегка присыпанный мукой. Делим его на порции, размером с небольшое яблоко, и скатываем каждую часть теста в шарик.
  2. Каждый шарик раскатываем в лепешку.
  3. Кладем по центру тестовой заготовки фарш и слегка разравниваем его по лепешке, не доходя немного до ее краев. Защипываем перемячи, собирая тесто к центру, при этом в самом центре оставляем отверстие диаметром 1-2 сантиметра.
  4. Сформированные изделия выкладываем на слегка смазанный маслом противень.
  5. Даем им немного подняться и выпекаем 35-40 минут при 190-200 градусах.
  6. Вынимаем перемячи из духовки и сразу же смазываем каждый пирожок сливочным маслом. Можно немного масла для сочности положить и внутрь пирожка. Также для сочности можно влить немного бульона.

Видеорецепт приготовления перемячей в духовке

Из этого видео вы узнаете, как быстро и просто сделать очень вкусные и сочные перемячи с фаршем в духовке. После просмотра у вас с легкостью получится их приготовить!

Другие варианты приготовления

Если вы любите выпечку с мясом (а кто ее не любит!), советую приготовить и другие ее виды. Например, осетинский пирог с мясом, или очень сытный пирог с мясом и картошкой. На праздник приготовьте курник по классическому рецепту или курник из блинов. А если вам захочется изысканной выпечки, то таким вариантом станет киш с курицей и грибами. Хрустящее песочное тесто и сочная ароматная начинка никого не оставят равнодушными!

Источник

Готовим «перемяч» с мясом, делюсь рецептом татарского национального блюда

Всем привет, пробовали ли вы настоящие татарские перемячи?

Прожив долгое время в Татарстане, могу с гордостью сказать, что я пробовала самые вкусные перемячи в моей жизни. Друзья, они нереально вкусные. Я не только пробовала перемячи, но и научилась их готовить. Самое интересное что у этого блюда есть два названия «перемяч» и «беляш», мне привычнее называть эти пирожки «перемячами». Также есть два способа приготовления, один — это с дырочкой посередине и второй — это полностью закрытыми, я готовлю вторым способом, так перемячи получаются более сочными.

Готовить это блюдо совсем не сложно, самое главное — это мясо и хорошее тесто. Вот и весь залог успеха приготовления перемячей. Традиционно перемячи готовят из говядины, я немного внесла корректив и мешаю фарш 50/50 (свинина и говядина).

Давайте уже готовить!

масло растительное для жарки 300-400 мл.

Для начала займемся тестом. В глубокую миску наливаем теплое молоко, засыпаем сахар, соль, дрожжи и масло. Добавляем немного муки, перемешиваем, тесто должно напоминать по консистенции сметану. Накрываем миску пищевой пленкой и оставляем подняться.

Когда тесто поднимется, добавляем еще муки и вымешиваем тесто. Муки добавляем порционно, пока не перестанет тесто липнуть к рукам. Тесто должно получится мягким и эластичным. Получившееся тесто перекладываем в миску, смазанную маслом, накрываем и даем отдохнуть. Тесто должно хорошо подняться.

Пока тесто поднимается, займемся фаршем.

Лук очистить и мелко нарезать (можно даже пропустить через блендер). В отдельной миске смешиваем фарш, лук, соль, перец и воду. Всё тщательно перемешиваем, если вам кажется что фарш суховат, добавьте еще немного воды.

Из теста формируем небольшие шарики (можно их накрыть, чтобы тесто не заветрилось). Раскатываем шарики толщиной примерно 0,5 см. В центр кладем фарш и аккуратно разравниваем по всей поверхности. Далее скрепляем всё по кругу, чтобы получился ровненький, кругленький перемяч. Перемячи выкладываем на присыпанную мукой поверхность и даем немного подняться (час-полтора).

Когда перемячи немного поднимутся, обжариваем их в большом количестве масла на разогретой сковороде. Сначала обжариваем швом вниз до золотистого цвета, а затем и с другой стороны.

Лучше всего жарить на небольшом огне, так перемячи хорошо прожарятся.

Готовые перемячи выкладываем на бумажные полотенца.

Наше блюдо татарской национальной кухни готово.

Понравился рецепт? Не забывайте ставить лайки, комментировать и подписывайтесь на мой канал . Также очень рекомендую почитать другие мои рецепты:

Источник

Соус для перемячей рецепт

Поделиться рецептом в соцсетях:

500 г Мука пшеничная вместе с работой 200 г Молоко 1 ч. л. без горки Дрожжи сухие 1 шт Яйцо крупное 5 г Соль 25 г Сахар 25 г Жир 300 г Мясо 150 г Лук репчатый 0,3 ч. л. Перец черный молотый 100 мл Вода можно использовать молоко или бульон Соль по вкусу

Пышные нежные жареные открытые татарские пирожки с сочной мясной начинкой. Угощайтесь!

Для теста на 10 штук

Для мясной начинки на 10 штук

Для жарки

Для подачи

Перед вами вкуснейшие перемячи – татарская выпечка с мясом (Meat Tatar Pies). Национальное блюдо татары и башкиры готовят с мясом, с картошкой или творогом. Тесто используется в выпечке и дрожжевое, и пресное. Перемячи жарятся в полуфритюре (масло или жир покрывает половину изделия). Многие хозяйки пекут вкуснейшие пирожки и в духовке.

Откуда взялся перемяч? Кто придумал форму? Кто догадался жарить сырой фарш в тесте, делая маленькую дырочку?

Мне нравится версия о том, что у древних перемяч ассоциировался с небом и солнышком. Посмотрите на него сверху! Изделие формуется таким образом, что складки теста равномерно расходятся от центра, символизируя солнечные лучи.

Почитая соседей, мы почитаем и бога. Курше хакы – тэнре хакы

Тенгри – верховное божество у народов монгольской и тюркской группы. Тенгри имеют свои прозвища и наделяются волшебной силой. Тенгри защищают от разбойников, воров и злых духов, берегут от смертей и болезней, хранят мир и благополучие. У башкирского народа тенгри означает главного бога на небесах.

Перемячи – татарская выпечка с мясом

Перемячи можно сделать с мясом, с картофелем, с творогом. Для перемячей берется дрожжевое и пресное тесто. Они обжариваются в полуфритюре или выпекаются в печи и духовке. Подают на стол перемячи с бульоном, катыком, соусом, айраном (катык, разведенный холодной водой).

Для перемячей с мясом изумительно подходит дрожжевое тесто, пышное, нежное. В какой пропорции брить тесто и мясо? На одно изделие берём около 50 граммов теста. Во время лепки оставляем отверстие диаметром до 1,5 сантиметра. Перед выпечкой во фритюре изделия необходимо поставить на расстойку.

На 50 граммов теста берётся в среднем около 35-40 граммов мясного фарша. Фарш для перемячей делается только из сырого мяса. Татарские пирожки можно приготовить с говядиной, бараниной, кониной, гусем или экспериментировать, соединяя разное мясо. Не забудьте о луке, которого добавляется в фарш не менее третьей части от веса мяса. Для сочности обязательно доливать во время вымешивания бульон, молоко или чистую воду.

Если хочется очень сочного: шулпалы перемяч

Открытые перемячи с бульоном называют шулпалы перемяч. Для этого вида выпечки подходит пресное тесто, упругое и крутое, чтобы держало форму и бульон. Но это совсем другая история! А пока посмотрите как испечь большой татарский пирог зур белеш.

Перемячи подаются к столу с горячим бульоном, катыком или айраном как у меня.

Источник

Группой крупнейших российских правообладателей авторских и смежных прав, а именно: ООО «НЦА», ООО «ЛенГрад», ООО «Креатив Медиа», ООО «Новый мир», ООО «Медиалайн», ООО «Диджитал Прожект» и другими, в рамках заключенных с ООО «АдвМьюзик» лицензионных соглашений, вэб-сайту https://lightaudio.ru предоставлены разрешения на использование музыкального контента, принадлежащего данным Правообладателям, способом доведения до всеобщего сведения в цифровой форме через Интернет.
Вместе с тем, ООО «АдвМьюзик» не является владельцем, администратором или хостинг-провайдером сайта, не размещает, и не влияет на размещение на сайте любых авторских произведений и фонограмм.
По вопросам, связанным с использованием контента заявленных выше Правообладателей, просьба обращаться на support@advmusic.com.
По вопросам, связанным с использованием контента Правообладателей, не имеющих Лицензионных Договоров с ООО «АдвМьюзик», а также по всем остальным вопросам, просьба обращаться в службу технической поддержки сайта на mail@lightaudio.ru

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Курбан байрам праздник мусульман описание
  • Курсяйт казахский праздник
  • Курбан байрам праздник жертвы
  • Кульминация праздника ивана купала
  • Курсы устроитель праздников