Кошлар безнең дусларыбыз
Максат: Балаларның кышлаучы кошлар турындагы белемнәрен тирәнәйтү; аларны танырга өйрәтү. Бәйләнешле сөйләм телен үстерү. Кошларга карата сакчыл караш тәрбияләү.
Кичә барышы
Исәнмесез, балалар, хәерле көн! Хәлләрегез ничек?
Балалар, без сезнең белән бүген туган ягыбызда кышлаучы кошлар турында сөйләшербез.
Музыка (кошлар сайравы)
Кошлар җир йөзендә иң киң таралган тереклек ияләре. Кошлар — табигатьнең күрке, яме, урман табиблары. Хәзер аларның 9 меңгә якын төре бар. Татарстанда исә җәй көннәрендә — 200дән,ә кышын 40 төрдән артык кош очратырга мөмкин.
Сез инде кошларны беләсез, без аларны ике зур төркемгә бүлеп йөртәбез. Нинди төркемнәр әле алар. (күчмә кошлар һәм кышлаучы кошлар).
Күчмә кошлар турында нәрсә әйтә аласыз? (көз көне җылы якка очып китәләр).
Ә кышлаучы кошлар нишлиләр? (урманнардан кешеләр янына очып киләләр).
Әйдәгез кышлаучы кошларны санап китик әле. (чыпчык, кызылтүш, песнәк, саескан, күгәрчен, тукран, ала карга).
Исемнәрен бик яхшы беләсез, ә үзләрен таный алырсыз микән?
Уен “Кышлаучы кошларны тап” (Рәсемнәр)
Кошлар безнең дусларыбыз дибез, ә алар кешеләргә нинди файда китерәләр соң? (җәй көне зарарлы бөҗәкләрне чүплиләр, шулай итеп урман, болыннарны кибүдән саклыйлар; матур итеп сайрыйлар, үзләренең матурлыклары белән тирә –юньне балкытып торалар).
Балалар, хәзер безнең кайсы ел фасылы? (кыш).
Урамнарга, бакчаларга
Урман, кырлар өстенә
Ак мамыктай күбәләк кар
Төшә дә төшә генә.
Һава саф – рәхәт суларга,
Яп-якты бөтен урын.
Көндезләрен кояш көлә,
Җир киде йомшак тунын.
Кыш айларын санап китик әле. (декабрь, январь, февраль).
Балалар, кыш көне туган ягыбызда нинди үзгәрешләр була? (җир кар белән каплана, урманнар, кырлар кар астында кала, сулыклар боз белән каплана, көннәр салкын була)
Кошлар шушындый салкын көннәрдә нишлиләр икән? Нәрсә белән тукланалар? (кешеләр янына очып киләләр, калган җиләк – җимешләрне ашап бетерәләр, Кешеләрдән калган азык- төлек калдыкларын чүплиләр, кешеләр җимлекләр эләләр).
Ә җимлекләргә нәрсәләр салырга була? (симәнке, ипи бөртекләре, май, шикәр,ярма).
Уен « Очты-очты»
Кош очып керә.
Ачты бик карыным,
Өшимен, туңамын,
Кешеләр ярдәмгә килегез,
Суыктан бит харап булабыз!
Кыш җитте, бөтен җир
Капланды кар белән.
Салкында кошларга
Бик авыр, мин беләм.
И кечкенә кошчыгыбыз! Бик ачыккансың, туңгансың икән. Әйдә без сине ашатабыз, җылынырсың, рәхәтләнеп очарсың!
Бала җимлек чыгара, балалар җим салалар.
Мин ярма салам!
Мин симәнке салам!
Мин шикәр салам!
Мин ипи салам!
Әйдәгез, балалар, кошчыкның дусларын да чакырыйк әле, бергә бергә күңелле булыр.
Килегез, кил кошкайлар,
Сез бит безнең дускайлар.
Бакчабызга куныгыз,
Көндә кунак булыгыз.
Песнәк, песнәк, кил тизрәк
Җим сибәм сиңа әзрәк.
Бигрәк суык кышларын,
Белмим ничек кышлармын?
Азык табу бик кыен,
Җаным асрау бар уем.
Чыпчык, чыкчык-чык-чырык,
Җим сиптем, кил тиз очып!
Салкын дими, буран дими,
Чыркылдаучы әле без.
Башкаларны гына сыйлап
Мине оныта күрмәгез.
Кызылтүшем оялма,
Җим сибәмен бер оя.
Балан белән миләшне
Күптән ашап бетердек.
Безгә азык кирәк дип
Сезгә хәбәр китердек.
Күгәрченем гөр-гөр-гөр,
Җим сиптем менә күр-күр.
Күгәрчен тыныч көн күрә
Кешеләр белән бергә.
Гөлдер-гү, гөлдер-гү,
Бигрәк җитез өлгер ул.
Саескан ала канат,
Җим сибәм кабат – кабат.
Саескан гына димәгез,
Мин дә бик кирәкле кош.
Миңа да салкын куркыныч,
Бик авыр була бит кыш.
Әйдәгез кошларны сыйлап алыйк әле!
Ашагыз, кошкайлар,
Сез бит безнең дускайлар!
Кош
Рәхмәт инде , балалар,
Мине ачлыктан коткардыгыз
Тәрәзәгезгә килеп сезне
Һәр бәйрәмдә котлармын.
Башкаларга да әйтермен: 46 нчы номерлы балалар бакчасында бик кайгыртучан балалар яшиләр, сез шунда барыгыз диярмен.
Ә без, үз чиратыбызда, агачларга җимлекләр эләрбез һәм сезнең килүегезне түземсезлек белән көтәрбез! Сау бул!
Хәрәкәтле уен ”Кошлар ояда”
Әйдәгез, балалар, кошлар турында табышмаклар әйтешик әле. “Кем зирәк – әйт тизрәк!” уенын уйныйбыз.
Кырау булсын,
Кырпак булсын,
Китмәс дустым.
Җәен-кышын
Салмый сары
Алъяпкычын. (песнәк)
Шигырь
Элек-электән килгән шундый гыйбәрә бар: песнәкләрне үтерергә ярамый. Әгәр дә песнәкне үтерсәң, башка хайваннарны үрчетеп булмый. Шуңа күрә җимлекләрне бик аска куярга ярамый, песиләр тотарга мөмкин.
Ап-ак карда кып-кызыл алмалар. (кызылтүш).
Кызылтүшләр бик матур кошлар. Ап-ак карда кызылтүшләре алмаларны хәтерләтә.
Бер кошка кызыгамын-
Тәпие кызыл аның.
Атлаган саен баш ия-
Гадәте кызык аның. (күгәрчен).
Күгәрченнәрнең нинди генә төрләре юк. Алар кулга бик тиз ияләшәләр.
Циркта күгәрченнәр төрле-төрле катлаулы күнегүләр башкаралар.
Коерыгын алса- башы ябыша,
Башын алса-коерыгы ябыша. (саескан).
Саескан ялтыравыклы әйберләр ярата. Ул нинди ялтыравыклы әйбер күрсә, шуны оясына ташый. Кайвакытта саескан оясында алтын әйберләр дә тапканнар.Аны шуңа күрә русча сорока – воровка,
Ягъни саескан карак дип тә атыйлар.
Урмый-чәчми,
Ил өстендә көн итә. (чыпчык).
Шигырь
Чыпчыклар бик әрсез кошлар. Әгәр дә чыпчыклар бик каты чыркылдаша башласа, җылы буласын көт тә тор.
Җәй шакылдый бу чүкеч,
Кыш шакылдый бу чүкеч,
Ничек чыдый бу чүкеч? (тукран)
Тукран бөтен агачны
Тук-тук-тук сугыпкарый,
Көчле һәм очлы борыны
Шундый зур эшкә ярый.
Агач кимергән кортларны
Эзләп, чукып бетерә.
Урман докторы булып ул
Бик күп файда китерә.
Балалар кошларны ничек итеп сакларга кирәк инде? (җимлекләр ясап элергә, ясап куйгач, алар турында онытмаска, карларын себереп төшереп, җимне салып торырга; Җимлекләрне аска куймаска, кошларны песиләрдән сакларга.
Ә хәзер әйдәгез, сез ясап алып килгән җимлекләргә нәтиҗә ясыйк.
Җыр “Минем нәни дусларым”
Башлангыч класста
тәрбия сәгате:
“ Бездә кышлаучы кошлар “
Тәрбия
дәресенең максатлары:
Кошлар
турында булган белемнәрне арттыру; бездә кышлаучы һәм күчмә кошларны танырга
өйрәнү; кошларга
карата сакчыл караш тәрбияләү һәм ярдәм итү хисе уяту; бәйләнешле һәм язма сөйләмне үстерү; иҗади активлыкны
арттыру; кызыксынучанлык тәрбияләү; коллективта эшләү өчен укучыга уңай мөхит тудыру;
Җиһазлау: төрле кошларның рәсемнәре ,
презентация
Тәрбия дәресенең барышы.
I. Актуальләштерү.
Бүген көн шактый салкын. Барыбыз да җылы итеп киенеп
мәктәпкә кызу-кызу килдек. Миңа юлымда кошлар да очрады. Ә сез укучылар
кошларны күрдегезме? Алар нишлиләр иде? ( Җаваплар тыңлана)
II. Төп өлеш.
Кошлар турында.
Җир шарында 9600 төрле кош яши. Татарстанда 200 төрдән, кыш
айларында 40 лап төр кош очратырга була. Кошлар һавада очарга җайлашканнар.
Шуңа күрә алар кеше аягы басмаган урыннарда да яшиләр. Бер илдән икенче илгә,
таулар, урманнар һәм диңгезләр аша күчеп китү кошлар өчен авыр түгел. Кошлар
бик тиз очалар: Яр карлыгачы (керәшә) 1 сәгатьтә – 150 км. Карлыгач – 90 км.
Сыерчык – 80 км. Карга – 50 км. Чыпчык – 30 км.
-Укучылар, ә кошларның файдасы бармы соң?( Җаваплар тыңлана)
Кошлар зарарлы бөҗәкләрне чүпләп авыл хуҗалыгына зур
файда китерәләр. Миллионлаган төп ашлыкны бөҗәкләрдән саклап калалар.
Кошларның күзләре, колаклары сизгер. Күпчелек кошлар
бер урында гына яшәмиләр. Елның вакытына һәм табигый шартларның үзгәрүенә
карап, алар бер урыннан икенче урынга күчеп йөриләр. Бала чыгару өчен җылы
яклардан безнең якларга очып киләләр.
Утрак кошлар турында сөләшү.
— Нинди
кошлар көзен безнең якларда кыш үткәрергә кала соң? ( Җаваплар тыңлана. Чыпчык
рәсеме күрсәтелә. Алга таба һәр кошның рәсеме демонстрацияләнә бара.)
Хәзер мин сезгә аларның кайберләре турында сөйләрмен. Аларның
атамаларын исегездә калдырырга тырышыгыз.
Ала каргалар зур кошлар. Алар авылда да,
урманда да яшиләр. Каргалар бик тапкыр кошлар. Азыкны алу өчен төрле хәйләгә дә
баралар.Ала каргалар үзләренең калган ризыкларын төрле җирләргә яшерә дә
беләләр.Алар кечкенә кошларга да һөҗүм итәләр.
Чыпчыклар салкынны тыныч кына кичерә. Алар бер аякларын
үзләренең йомшак каурыйларына яшерәләр дә икенче аякларында гына басып торалар.
Күбрәк бер-берсенә елышып утыралар. Кыш көне карда коенырга яраталар
Тукран –урманнарыбызның гүзәллеге
ул. Тукран – тырыш, хезмәт сөючән кош. Алар агачлардан төрле корткыч бөҗәкләрне
чүплиләр. Шулай итеп, агачларга гомер өстиләр.
Карабүрекләр – бик чибәр кошлар. Ана кош
ата коштан да матуррак. Аның түше ут янып тора. Карабүрекләр 7-10 лап булып
төркемләнәләр. Салкын никадәрле көчле булса, кошлар төркеме дә шуның хәтле
тыныч утыра, аз хәрәкәтләнә. Караңгы төшә башлауга алар агач-куаклар астына
качалар һәм шунда төн үткәрәләр.
Саескан – бик шома, хәрәкәтчән,
кайгыртучан кош. Шуңа күрә кышкы салкыннарда алар кешеләр яши торган җирләргә
якынлашалар.
Песнәкләр – бик хәрәкәтчән кошлар.
Алар бер агач ботагыннан икенчесенә сикереп уйныйлар, башаркан торырга
яраталар, ботакта атыналар, хәтта иң нечкәсендә дә асылынып кала алалар. Бу очракта
аларга озын һәм очлы тырнаклары ярдәмгә килә.
Күгәрченнәр кышын кеше яши торган урыннарда, мал абзарлары
тирәсендә калган ризык калдыклары белән тукланалар. Көтү-көтү булып йөриләр.
Алар һәрвакыт парлап яшиләр һәм үз парлары белән 20 еллап бергә гомер итәләр.
Шуның өчен аларны тынычлык кошлары дип атыйлар.
Физминут.
Түгәрәккә тезелеп басалар. Бер укучы һәртөрле оча һәм очмый торган
нәрсәләрнең исемнәре белән:”Очты, очты..” дип, кулларын күтәреп җилпенә.
Балалар оча торган нәрсәләргә генә аның хәрәкәтен кабатларга тиешләр. Ялгышучы
бала уеннан чыга.
Очты,
очты — каргалар очты.
Очты,
очты – песнәкләр очты.
Очты,
очты — аюлар очты.
Очты,
очты — самолетлар очты.
Очты,
очты — куяннар очты. Һ.б.
Кышын кошлар.
Кышын кошларга бик кыен. Кыска көннәрдә,
азык табып, тамакларын туйдырырга да өлгермиләр, инде кич килеп җитә. Бозлавык
вакытларда аларга агач кәүсәсе буйлап ризык эзләве тагын да кыенлаша. Шулай
итеп, бик суык көннәрдә күп кенә кошлар катып үләләр. Мәсәлән, мондый чакларда
10 песнәктән бары 1 генә песнәк исән кала икән. Менә шуңа күрә без кошларга
кышын ярдәм итәргә тиешбез.
Җимлекләр турында сөйләшү.
— Кышлаучы кошларга кеше
ничек ярдәм итә ала? (Балаларның җаваплары тыңлана.)
— Җимлекләрне ничек
ясарга һәм кошларны ничек ашатырга була соң? (Балаларның җаваплары тыңлана.)
Җимлекләр һәм аларны ясау
турында сөйләшү.
— Җимлекләрне кая урнаштырырга кирәк?
— Җимлеккә нинди ризыклар салырга
кирәк?
— Сез мондый җимлекләр күргәнегез
бармы? (Рәсемнәре күрсәтелә)
Җимлекләрнең төрләре белән танышу.
Аларны ясау ысулларын аңлату. Җимлекләр ясаганда куркынычсызлык кагыйдәләре
искә төшерелә.
Җимлекләрне агачка элгән вакытта
ботакларны сындырырга ярамаганлыгы, нинди ризык салырга кирәклеге, кошлар
ашханәсен гел чистартып, кардан арындырып тору кирәклеген искәртү.
Уен.
Хәзер өйрәнгәннәргә таянып,
биремнәрне эшләгез.
1нче команда — бирелгән рәсемнәрдән
бездә кышлаучы кошларны таба.
2 нче команда — бирелгән рәсемнәрдән
җылы якта кышлаучы кошларны таба
3 нче команда — җимлеккә ниләр
салырга кирәклеген әйтә.
IV. Йомгаклау.
Тәрбия сәгатенә укучылар шигырьләр
өйрәнгәннәр. Әйдәгез аларны тыңлыйк.
Нәни дусларым (Л.Әмирханова)
Чырык-чырык килеп янда
Чыпчыклар серләшәләр.
Җим сипсәнә, диеп миңа
Әйтерсең эндәшәләр.
Кулымдагы икмәгемне
Бүлешәм алар белән.
Канатларын җилпи-җилпи
Рәхмәт әйтәләр,беләм
Карга (Р.Харис)
Кар-р-р,кар-р-р,
Оябызда кар бар.
Йоклап булмый карда-
Мин бит бала карга-
Бирегезче көрәк,
Кар көрәргә кирәк!
Каркылдама ,карга,
Канатыңны барда.
Без бит синнән аста,
Көрәк сабы кыска.
Канатларың-көрәк,
Кар көрәргә өйрәт.
Тәрәзәне кем чиртә (Р. Вәлиева)
— Тәрәзәне кем чиртә:
Чык-чык! Чык-чык!
— Мин килдем шулай иртә,
— Чыпчык, чыпчык.
Бик тә ашыйсым килә.
Чик-чик! Чик-чик!
Йөгереп янына килдем,
Яраткан җимен бирдем.
— Үпкәләмә, дускаем,
Гафу ит, яме! — дидем.
—Укучылар, бүген кемнәрдә кошларга
ярдәм итү теләге туды?
— Ә кемнәр үзләре җимлек эләргә тели?
( Җаваплар тыңлана)
Кошлар – безнең якын дусларыбыз. Кышын аларга ярдәм
кулы сузыйк!
Конспект занятия «Кошлар — безнең дусларыбыз»
”Кошлар—безнең дусларыбыз.”
( Кышын кошларга ярдәм итүгә карата башлангыч сыйныф
укучылары өчен класстан тыш чара эшкәртмәсе. )
Максат. Укучыларның кошлар турындагы белемнәрен тирәнәйтү, безнең якларда кышлаучы
кошларны танып белергә өйрәтү, аларның авыл хуҗалыгы корткычларын бетерүдәге әһәмиятен
аңлату, канатлы дусларыбызга сак караш һәм мәхәббәт хисе тәрбияләү.
Җиһазлау. Кошлар киеменнән укучылар,кошлар рәсемнәре карточкалары,кошлар тавышы
язмасы,җимлекләр.
Алдан башкарылган эшләр. Балаларны кыш, кошлар турындагы шигырьләр, татар халык авыз
иҗаты белән таныштыру, кошлар рәсемнәре ясау,җимлекләр ясау.
I.Кереш өлеш
1. Укытучы . Укучылар, сезнең кышкы аяз көндә урманда булганыгыз бармы? Бигрәк тәкояш
нурлары ялтыраган вакытта карга төренгән агачлары белән матур ул! Һәм менә шул ап—актан
киенгән агачларда без гадәти булмаган “чәчәкләр” күрәбез. Болар – кышкы урман кошлары.
Әлбәттә сез боларның күбесен беләсез һәм таныйсыз. Нинди кошлар көзен безнең якларда кыш
үткәрергә кала икән соң? (Балалар белгәннәрен саный: чыпчык, ала карга, песнәк, саескан,
карабүрек, тукран, үрмәләч, сызгырак чыпчык, миләшчыпчыгы.)Кыш җитү белән кошлар өчен авыр
вакытлар башлана
Максуд Сөндекленең “Кошларга тимәгез” шигырен сөйли.
Яратам кошларның
Җырларын, моңнарын
Кошчыклар булмаса.
Ни яме дөньяның?
Кыш үткәч, җир кипкәч.
Ни кызык сабанда,
Бүз тургай дәрт биреп
Тормаса яланда?
Нинди яз була ди.
Кәккүкләр булмаса,
Тугайда сандугач
Чутылдап тормаса?..
Сөегез, балалар,
Тимәгез кошларга,
Карлыгач баласын
Бирмәгез усалга.
Кыш килсә, ачыга,
Боега күгәрчен,
Песнәк тә җилкенеп
Җим эзли, күрәсең!
Яратам кошларның
Җырларын, моңнарын,
Алар бит канатлы
Бизәге дөньяның.
—Укучылар,бүген без Сезнең белән канатлы дусларыбыз—кошлар турында сөйләшербез.Менә
инде бер гасыр буена орнитологлар 1нче апрельдә—Халыкара кошлар көнен билгеләп үтәләр.Бу
көн 1906 нчы елда кошларны саклау турындагы Халыкара конвенциягә кул куелган елдан
башлап билгеләп үтелә башлады.Россиядә бу көн Яшь натуралистлар тырышлыгы белән 1926
елда барлыкка килгән.
— Күп кенә кошлар корткыч бөҗәкләрне юк итеп безгә ярдәм итәләр.Хәзер без Сезнең белән
урман аланыннан репортаж тыңларбыз.(Язмада кошлар тавыш тыңланыла)
—Тыңлыйк әле,алар безгә нәрсә эйтергә тели икән.
I алып баручы:Мин интервью алган беренче кош агач кәүсәсендә утыра идеУл бик
матур.Каурыйлары кара,ак кызыл,сары төстә.Томшыгы көчле,очлы,төз.
(Балалар каршына матур тукран костюмы кигән малай чыга)
II алып баручы: Сез кем?
Тукран:
Тукый,тукый – нарат чукый.
Тамак туйгач, тукып туктый.
Сиздерә бит инде сусын,
Ничек җайлар икән бусын?
Юк,җиргә дә төшмәде ул,
Кар суын да эчмәде ул.
Тукый—чукый каен тиште
һәм ширбәтле суын эчте.
Каян белгән, каян күргән,
Өйрәнгән ул аны кемнән?
I алып баручы: Укучылар таныдыгызмы? Нәрсә икән ул?
Укучылар: Бу—тукран.
I алып баручы: Дөрес,укучылар!Мин интервью алган кош— тукран.
II алып баручы:Каурыйларыгыз төсенә караганда Сез—зур чуар тукран.Сезне зурлап «Тукран—
урман докторы”диләр.Тукраннар турында табышмаклар да җитәрлек.
Тукран:Әйе. Мин агачтагы корткыч бөҗәкләрне юк итәм, агачның гомерен саклыйм. Шуңа күрә
мине “урман докторы” дип йөртәләр. Мин, каты койрыгымны агач кәүсәсенә терәтеп, аңа көчле
тырнакларым белән ябышам. Аннары, томшыгым белән агачны тук—тук чукып, бөҗәкләрне эзләп
табам һәм телем белән эләктереп алып ашыйм.Минем телем бик нәзек,аны 10—12 см га суза алам.
Шулай итеп үзем дә тукланам, урманга да файда китерәм.
I алып баручы: Кошлар җир йөзендә иң күп таралган тереклек ияләре. Җирдә барлыгы 100
миллиард чамасы кош яши. Татарстанда җәй көннәрендә 200ләп, кышын 40 төрдән артык кош
очратырга мөмкин. Кошлар һавада очарга җайлашкан. Шуңа да аларны кырыс антарктида да,
биек тау кыяларында да, диңгез өсләрендә дә очратырга мөмкин. Кошларның иң кечкенәсе
колибри, ул берничә грамм авырлыкта гына. Ә иң зурысы тәвә кошы, авырлгы 90 кг га җитә.
Кошлар табигатьнең күрке. Нәфис гәүдәле, ялтыравклы матур каурыйлы кошларның
рәссамнарыбыз картиналарында чагылдырган. Күңелгә ятыш җыр—моңнарын, сайрауларын
тыңлап, күренекле композиторларыбыз музыкаль әсәрләрен иҗат иткән.
II алып баручы:Ике туа,бер үлә .Ул нәрсә?(Кош)Әйдәгез бергәләп кошлар турында
“Экологик лото”
уенын уйнап алыйк.Кичәдә катнашучыларга кошлар рәсемнәре җыелмасы таратыла.Алып
баручы табышмак әйтә яки кошны тасвирлый.Укучылар кошның исемен әйтергә һәм кошның
рәсеме төшкән рәсемне күрсәтергә тиешләр.
1 Гөлдер, гөлдер, гөлдер бу
Кызыл тәпи кемдер бу. ( Күгәрчен)
2. Агач башында йорты,
Эчендә яши кошы. (Сыерчык)
3. Җәй шакылдый бу чүкеч,
Кыш шакылдый бу чүкеч,
Ничек чыдый бу чүкеч. (Тукран)
4. Кечкенә генә берәү,
артында озын терәү. (Саескан)
5. Ханның кызын алыр идем,
Кашым кызыл булмаса. ( Көртлек)
6. Чуар киемле урам малае
Борчак җыя, кырда куна. ( Чыпчык)
7. Ука, ука таш кына,
Су коена инештә,
Очалса да җирдә йөри
Ите яхшы бәлешкә. (Үрдәк)
8. Бер кошым бар тынмый
Агачка оя кормый
Өе җирдә, җыры күктә. (Тургай)
9. Тап,тап табагач
Табагачта бер калач.
Койрыгы бер колач. (Саескан)
10 Бар нәрсә йокыга талгач
Бакчалар тынып калгач
Куактан куакка кунып
Сайрый сары…. (Сандугач)
11. Арыш кыры белән бу кош
Аерылмас дус бугай—
Сайрап җибәрсә. (Тургай)
12 Кайсы кош бик тиз йөгерә? (страус)
13. Кайсы кошның өе кар астында? (Көртлек)
14. Кайсы кош ауга төнлә чыга? (ябалак)
15. Җәй буена ике тапкыр бала чыгаручы кош. (песнәк)
16. Нинди кошны барабанчы диләр? (тукран)
17. Кайсы кошлар гомерлеккә парлаша? (аккошлар)
18. Иң зур томшыклы кош.(пеликан)
I алып баручы: Молодцы!Сез кошлар турында бик күп беләсез икән.
II алып баручы:Мин интервью алган кошларның берсе песнәк
(песнәк костюмы кигән укучы малай чыга)
Песнәк— Безне авылда да, шәһәрдәдә очратырга мөмкин. Көз һәм кыш көннәрендә җимлекләргә
бик еш киләбез. Җәй көннәре бөтенләй диярлек күренмибез. Бу чорда балаларыбызга ризык
эзләү белән мәшгуль булабыз.
Кыш көне безне ашатырга, җимлекләр ясарга, оялар элеп куярга кирәк. Салкын вакытта без
орлык белән тукланабыз, сөяктә калган итне дә бик яратып чукыйбыз, терлек маен ашыйбыз.
Безнең токым бик зур: зур песнәк, зәңгәр песнәк, озын койрыклы песнәк, ак песнәк көрән башлы
песнәк, бүрекле песнәк. Зур песнәк башка песнәкләрдән яшькелт—сары аркасы һәм ачык сары
төстәге түше белән аерылып тора. Түшенең уртасында – кара юл, башында кара түбәтәй була.
Зәңгәр песнәкнең түше генә сары, аркасы, канатлары койрыгы күк кебек зәңгәр төстә була. Озын
койрыклы песнәк – тыныч, шыпырт кош. Зур түгел, үзе ап—ак, аркасы гына кара. Койрыгы чуар,
озын саплы, кашыкка охшаган. Ак песнәкнең бүреге, аркасы, койрыгы, канатлары – кук, башка
җире ак төстә. Кара песнәкне нечкә ботакларда акробатик күнегәләр ясый торган кош дип
әйтергә мөмкин. Ул ризыкны ботакка баштүбән эленеп эзли. Аның өске ягы һәм тамак асты кап –
кара, яңаклары һәм түше ак. Муен астенда ак табы бар. Көрән башлы песнәк кара песнәктән муен
өстендә ак табы булмау белән генә аерылып тора. Ул усак һәм каен орлыкларын ярата. Бүрекле
песнәкнең башында кикрик сыман каурые була.
Бигрәк сыук кышларын,
Белмим ничек кышлармын?
Азык табу бик кыен,
Җан асрау – бар уем”, —
Укучы кыз:
Яныма очып килде,
Бер песнәк шулай диде.
Ачыга икән бит песнәк,
Тик утырыйк без нишләп?!
Өйдәгеге бер тартмадан
Эти җимлек ясады.
Тары, көнбагыш салдык,
Песнәк тәмләп ашады.
Сыйлансын әйдә песнәк,
Арыгандыр җәй эшләп.
Күп кортларны юк итте,
Җимлектә безнең рәхмәт
I алып баручы: Ә хәзер укучылар ясаган җимлекләр конкурсының нәтиҗәләре белән
таныштырып китәм.(1,2,3 урын алган укучылар белән таныштыру.Аларны бүләкләү)
(Карабүрек костюмы кигән укучы керә)
II алып баручы: Бүреген кыңгыр салган да
Эй сызгыра,сызгыра
Нечкә итеп сызгыруда
Малайлардан уздыра. Нәрсә бу?(Карабүрек)
Карабүрек:Укучылар сез мине матур түшемә карап бик тиз таныгансыздыр дип беләм.Мин сезгә
бик салкын яклардан кыш кышларга очып киләм.Минем томшыгыма игътибар итегез әле.Ул
нинди көчле,ныклы.Мин томшыгым белән шомырт,миләш чүплим.Җиләк,җимешләрнең
йомшагын калдырып орлыкларын ашарга яратам.Шулай ук каен һәм башка агачларның
бөреләрен чүплим.
I алып баручы: Карабүрекләр – бик чибәр кошлар. Ана кош ата коштан да матуррак. Аның
түше ут янып тора. Карабүрекләр 7—10 лап булып төркемләнәләр. Салкын никадәрле көчле булса,
кошлар төркеме дә шуның хәтле тыныч утыра, аз хәрәкәтләнә. Караңгы төшә башлауга алар
агач—куаклар астына качалар һәм шунда төн үткәрәләр.
.Хәзер әйдәгез бергәләп
“Очты ,очты кошлар очты..”
уенын уйнап алыйк.
(Уен ахырында җиңүчеләр билгеләнелә.)
II алып баручы: Укучылар !Кош ояларын туздырмагыз.Оялар янына якын барырга да
ярамый.Сезнең эзләр белән килеп ул кош ояларын ерткыч җәнлекләр күрергә мөмкин.Әгәр дә
инде оя янына ялгыш якын килгәнсез икән,кулыгыз белән кошның йомыркаларына,кош
балаларына кагыла күрмәгез.Чәнки, әти—әни кошлар ояны бөтенләй ташлап китәргә мөмкиннәр.
I алып баручы: Бостон шәһәрендә кайсы кошка һәйкәл куелган?(чыпчык)
(Чыпчык костюмы кигән укучы керә.)
Чыпчык:Без— чыпчыкларның бик күп төре бар.Авырлыгыбыз 20—38 грамм.Елга 3 тапкыр бала
чыгарабыз.Без бик күп.Шуңа күрә без чүпләгән корт—бөҗәкләр санап бетергесез.Ләкин үзебез дә
кешеләргә файдалы булган ерткыч кошлар өчен азык булып торабыз. Авылларда кешеләр яшәгән
урыннарда ,кыекларга,түбә асларына оя корабыз.Сыерчык ояларын да яратабыз.Ләкин яз көне
сыерчыклар кайткач безгә ояны бушатырга туры килә.Шәһәрдә парк һәм бакчаларның
сакчылары булып торабыз.
II алып баручы: Бу кечкенә кошчык бик хәрәкәтчән, башы йомры, муены кыска, гәүдәсе
йомырка формасында, канатлары кыска, томшыгы каты һәм очлы. Каты салкыннарда бу кошлар
бер—берсенә елышып утыралар, шулай итеп, өшеп үлүдән сакланалар.
Кыш бабайның суыгына
Ничек кенә чыдарга
Дип торганда ул кошыбыз
Хәтта бала чыгара. Нинди кош икән ул? (чукыр)
(Чукыр костюмы кигән укучы чыга)
Чукыр:Әлбәттә без балаларны яз көне дә чыгарабыз.Ә кышын ылыслы урманда чыршы һәм
нарат күркәләре бик күп булган елларны бала чыгарабыз.Томшыкларыбыз нарат һәм чыршы
күркәләрен эшкәртү өчен җайланган.Яшь чукырларның томшыклары гадирәк.Оядан чыгып
китеп 3 ай үткәч кенә чукырларның томшыклары кәкерәя,ныгый.
I алып баручы: Матур урман аланында мин интервью алган кошлар үзләре турында менә
шушындый кызыклы әйберләр сөйләделәр.Кошларның сезгә әйтер сүзләре бар.
Тукран: Безнең турында кыш көне онытмагыз!Безнең өчен “ кошлар ашхәнәсе” булдырыгыз.
Песнәк:Безгә кышның салкын,җил—буранлы көннәрен кышларга ярдәм итегез!
II алып баручы:Кошлар безнең дусларыбыз! Алар корткыч бөҗәкләрне юк итәләр, табигатьне
матурлыйлар, сайраулары белән кеше тормышын бизиләр, күңелгә рәхәтлек, рухи байлык
өстиләр. Әйдәгез, без дә аларга мәрхәмәтле булыйк!Кошларны рәнҗетмик, аларга җимлекләр
элик, табигатьебезне саклыйк!
Кичә ахырында класс җитәкчесе белән берлектә укучылар җимлекләрен мәктәп бакчасына
элделәр.Аларга җим салдылар.
Кулланылган әдәбият:
1.”Мир вокруг нас:птицы России”М:”Оникс 21 век”2002
2.”Птицы в городе»Михайлов К.Е.//Биология .№2 2000.
25.07.2014
Конспект занятия по развитию речи для старшего возраста «Бездә кышлаучы кошлар»
воспитатель логопедической группы
Занятие для старшего возраста на татарском языке. Цель занятия: углублять знания детей о зимующих птицах: о внешнем виде, о повадках, чем питаются. Активизировать словарь. Воспитывать бережное отношение и желание помочь зимующим птицам.
Оценить
1357
Содержимое разработки
ЗУРЛАР ТӨРКЕМЕ ӨЧЕН СӨЙЛӘМ ҮСТЕРҮ ШӨГЫЛЕ
КОНСПЕКТЫ
Тема:БЕЗДӘ КЫШЛАУЧЫ КОШЛАР
Максат:
— балаларның кышлаучы кошлар турында белемнәрен ныгыту
тирәнәйтү;
— сөйләм телен үстерү, сүзлек запасын баету;
— жөмләдәге һәр сүзне үз урынына куеп, кушымчаларны дөрес ялгап сөйли
белүләрен булдыру;
— куелган авазларның дөрес әйтелешенә ирешү;
— балаларда кошларга, табигатькә карата кайгыртучанлык, ярдәм итү теләге тәрбияләү.
Сүзлек: кошчык, каурый, томшык, канат, җәнлек, чукый, гөрли, чыркылдый, тиктормас, җитез, тәпи.
Җиһазлау: кышлаучы кош рәсемнәре, хат алып килүче саескан рәсеме, җимлек, җим, мольберт, наб. полотно, һәр балада геометрик фигуралар салынган кечкенә тәлинкәләр (кош гәүдәләре төзү өчен).
Шөгыль барышы:
Балалар кереп, өстәлләргә житәрәк тукталып калалар.
— Балалар, безнең бүген сөйләм телен үстерү шөгыле.
(Шулчак тәрәзә аркылы томшыгына хат эләктергән саесканны күреп, балаларның игътибарын шуңа юнәлтә).
карагыз әле, тәрәзә артына бер кошчык килеп кунган,томшыгында нидер бар.Әйдәгез, ачып кертик әле үзен.Тәрәзәне ачып, саесканны кулына ала. Бу нинди кош?
— Саескан
— Әйе, саескан. Ул хәбәр белән килгәндер. әйдәгез, хатны ачып укыйк (ача, укый).
“Хөрмәтле, балалар! Урамда көннәр бик салкын, без, кышлаучы кошлар, үзебезгә ашарга таба алмыйбыз. зинһар, безгә ярдәм итегез!”
— Ай-яй, безнең канатлы дусларыбыз бик авыр хәлдә калганнар икән бит. Аларга ярдәм итәргә кирәк. Булышабызмы аларга, балалар?
— Әйе, әйе!
— Тик безгә башта кайсы кошларның бездә кышлавы, аларның тышкы кыяфәтләре, нәрсә ашарга яратулары турында искә төшерергә кирәк. Өстәлләр артына утырыйк әле (балалар утыра).
Сезнең- өстәлләрдә кышлаучы кошларның рәсемнәре бар. Хәзер мин сезгә шул кошлар турында табышмаклар әйтәм, сез җавапларны рәсемнәрдән танып, җыю тасмасына куеп, кыскача гына шул кош турында сөйләрсез.
Бер кошка кызыгамын:
Тәпие кызыл аның,
Атлаган саен баш ия
Гадәте кызык аның (күгәрчен)
Күгәрчен рәсемен бер бала чыгарып элә, сөйли.
Күгәрчен — ак һәм зәңгәрсу төстә, тәпие кызыл, кешеләрдән курыкмый, гөр-гөр дип гөрли.
Куй син аңа майлы калҗа,
Куйма ярма һәм икмәк
Килер дә кунар тартмаңа,
Аның исеме… (песнәк)
Песнәкнең— түше сары, тырнаклары үткен, агачтан-агачка жиңел сикерә, тиктормас. Синь, синь дип тавыш бирә.
Башын алса — койрыгы ябыша,
Койрыгын алса — башы ябыша (саескан)
Саесканны карак дип үртиләр. Ян-яктан мамыклары ак, башы, тырнаклары, койрыгы яшкелт кара төстә. Ча, ча дип тавыш бирә.
Я, су белән юына, я, тузанда коена.
Гомер буе безнең белән,
Яшәргә дип җыена (чыпчык)
Чыпчык — кечкенә, тиктормас, коңгырт- чуар төстә. Ул чик-чирик дип чыркылдый.
Җепшек бураны да бар,
Тәмле боткасы да бар,
Аның карасы да бар,
Аның аласы да бар (ала карга)
Карга — эре кош, хәйләкәр,җитез, теләсә нәрсә ашый. Кар-кар дип кычкыра.
Түше кызыл булса да,
Исеме кара аның.
Башына кигән бүреге
Җисеменә тиң аның (карабүрек)
Карабүрекнең— түше кызыл, койрыгы, канаты кара. Рум, рум дип тавыш бирә.
— Бу нинди кошлар булды инде?
— Кышлаучы кошлар.
— Ә ни өчен без аларны кышлаучы дип атыйбыз?
— Алар салкыннан курыкмый, шуңа бездә калалар.
— Бу кошлар бер-берсене охшаганнармы?
— Юк, алар төрле.
— Чагыштырып карыйкәле: саескан, чыпчык.
— Саесканныңкойрыгы озын, чыпчыкныкы кечкенә.
— Ала карганың томшыгы озын, карабүрекнеке кыска.
— Күгәрчен — зур, песнәк — кечкенә.
— Дөрес. Шулай да, аларнын охшаш яклары да бар. Кем әйтә нидә икән ул охшашлык?
— Гәүдәләре мамык белән капланган.
— Дөрес,ә кошларның канаты, мамыгы нигә кирәк?
— Алар аны бәрелүдән, салкыннан саклый.
— Хәзер,әйдәгез, ял итеп алыйк.
Ял минуты.
Тәрәзә каршына — аяк очына басу
Килгән бер чыпчык — күрсәтү
Миңа кычкыра — үзеңә күрсәтү
Чык әле, ди, чык — кул изәү
Алдый ул, беләм — кул селкү
Гел шулай итә — аптырау
Йөгереп чыксам — йөгерү хәрәкәте
Оча да китә — очу хәрәкәте.
— Кошларны без яратып, аларга ничек дип эндәшәбез?
— Кошчыгым, йомшагым, нәнием, бәләкәчем, тиктормасым, җитезем…
— Хәзерөстәлдәге кисәкләрне алып, кош гәүдәсен жыегыз әле.
— Рәмис,кошның— гәүдә өлешләрен ата әле.
— Башы, гәүдәсе, канаты, койрыгы, томшыгы, тәпие.
— Румия, томшыгын күрсәтәле.
— Виталик, бу кайсыөлеше?
— Балалар, кошлар нинди азыкны яратып ашыйлар?
— Ипи валчыгы, сыр, майлы ит, көнбагыш, төрле орлыклар, ярмалар, карбыз төшләре…
— Дөрес. Инде без саесканның үтенеченүтәргә әзер. Саескан димәктән, ул нигәдер бер сүз дә эндәшми утыра. Саескан, хәлләрең ничек? Жылындыңмы инде?
Саескан: Ай-яй, сездә шундый җылы, рәхәт, йоклап китүемне сизми дә калганмын, хәттә сезнең нәрсә турында сөйләшкәнне дә ишетмәгәнмен.
Тәрбияче: Балалар, без нәрсәләр турында сөйләштек?
Балалар: Кышлаучы кошлар, аларның нәрсә ашаулары, гәүдә өлешләре турында.
Саескан: Харап булдым, минем бит томшыгымда хат бар иде.
Тәрбияче: Кайгырма, саескан, ул хатны без укыдык һәм кошларга бик теләп ярдәм итәчәкбез.
Саескан: Ничек итеп инде?
Тәрбияче: Җимлек элеп, җим салып.
Саескан: Әйе, алар җимлеккә килгәч, сез аларга таш атмассызмы, рәнҗетмәссезме соң?
Балалар: Юк, юк.
Тәрбияче: Балалар кошларга тимәс, рәнҗетмәс, саескан.
Саескан: Алар сез җим салганны каян белер соң?
Балалар: Без аларны чакырырбыз.
Тәрбияче: Саескан, азык эзләп киткән кошларны эзләп тап инде һәм җимлек янына чакыр.
Саескан: Алайса, мине урамга очырыгыз.
Тәрбияче: Оч, саескан, эзләп тап дусларыңны. Ә без сезнең белән җимлеккә җим салыйк (идән уртасына кечкенә өстәл куя, өстәлдә жимлек, савытларда төрле җимнәр). Беренче булып кайсы кошны чакырабыз?
Рәмис: Песнәк, песнәк, кил тизрәк, җим сибәм сиңа әзрәк (җим сала).
Дамир: Чыпчык, чыпчык, чык чырык, җим салыйм, кил тиз очып.
Алена: Күгәрченем, гөр-гөр-гөр, җим сибәм сиңа күр, күр!
Айдар: Чәүкә, чәүкә, кил, чәүкә, җим бирәм бер тәлинкә
Румия: Саескан ала канат, җим сибәм кабат-кабат.
Илмир: Карга, карга, син кара кабып кал азык барда.
Булат: Карабүрек, кил тизрәк син дә җим кап әзерәк.
Тәрбияче: Инде җим салынды, җимлекне урамга алып чыгып, агач башына эләсе генә калды. Нинди җимнәр салдык инде җимлеккә?
— Ипи валчыгы, көнбагыш, сыр, карбыз төшләре, тары, карабодай ярмалары.
Тәрбияче: Без кошларны канатлы дусларыбыз дибез. Чөнки алар кешеләргә, табигатькә зур файда китерәләр: агачлардан, басулардан зарарлы бөҗәкләрне, корткычларны чүплиләр. Җәй көннәрендә җырчы кошлар үзләренең күңелле тавышлары белән тирә-юньне ямьгә күмәләр. Кошларны куркытырга, рәнҗетергә ярамый.
Ә хәзер безгә җимлекне алып, урамга чыгарга әзерләнергә кирәк. Балалар чыгалар.
Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/56017-konspekt-zanjatija-po-razvitiju-rechi-dlja-st
«Свидетельство участника экспертной комиссии»
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ
БЕСПЛАТНО!
“Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының “Ямаширмә “Йолдыз” балалар бакчасы” мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
“Кошлар – безнең дусларыбыз”.
(күңел ачу кичәсе)
Тәрбиячеләр: Хадиева Гөлназ Искәндәр кызы.
Мифтахова Алсу Әдхәм кызы
30.03.2018
Тема: “Кошлар безнең дусларыбыз”.
Максат: укучыларның кошларның файдасы, төрле ел фасылларында кошларга карата сакчыллык турындагы белемнәрне ныгыту; кошлар тормышыннан кызыклы мәгълүмат белән укучыларның белемнәрен арттыру; табигатькә һәм кошларга карата мәхәббәт һәм җаваплылык тәрбияләү.
Алып баручы 1.: Исәнмесез, кадерле дуслар, кунаклар! Бүгенге кичәбез кошлар көненә багышлана. Кошлар җир йөзендә иң күп таралган тереклек ияләре. Җирдә барлыгы 100 миллиард чамасы ош яши. Татарстанда җәй көннәрендә 200ләп, кышын 40 төрдән артык кош очратырга мөмкин. Кошлар һавада очарга җайлашкан. Шуңа да аларны кырыс антарктида да, биек тау кыяларында да, диңгез өсләрендә дә очратырга мөмкин.
А. Б. 2. Кошларның иң кечкенәсе колибри, ул берничә грамм авырлыкта гына. Ә иң зурысы тәвә кошы, авырлгы 90 кг га җитә. Кошлар табигатьнең күрке. Алардан башка табигать җансыз.Алар бик күп зарарлы бөҗәкләрне юк итәләр, сайраулары белән тормышыбызга ямь өстиләр. Шуңа күрә без кошларга ярдәм итәргә, аларны сакларга тиеш.
Бүгенге кичәбез дә кошлар көненә багышлана. Бәйрәмне үткәрер өчен бирегә ике команда кирәк булачак “Чыпчыклыр” ягъни кышлаучы кошлар һәм “Сыерчыклар” – күчмә кошлар.
Табышмаклар әйтү.
Төнлә очарга ярата,
Көндез очмый, йокыга ята. (Ярканат)
Ука – ука тыш кына,
Су коена инештә,
Оча алса да, җирдә йөри,
Ите яхшы бәлешкә.(Үрдәк)
Кулы юк, балчык ташый,
Балтасы юк, оя ясый. (Карлыгач)
Чырык-чырык чыркылдый,
Бер җиргә дә ул китми.
Безнең белән дус яши,
Әйтегезче, ул ни? (Чыпчык)
Кырау булсын,
Кырпак булсын,
Китмәс дустым.
Җәен-кышын
Салмый сары
Алъяпкычын. (Песнәк)
Ала чапан киенгән,
Мал суйганга сөенгән,
Шунда төшеп йөгергән. (Саескан)
Ерактан килгән кунак булса да, тәрәзә артында тора. (КАРЛЫГАЧ)
Гөлдер, гөлдер, гөлдер бу,
Кызыл тәпи кемдер бу? (КҮГӘРЧЕН)
Чуар киемле урам малае
Борчак җыя. Кырда куна. (ЧЫПЧЫК)
Колга башында йорты
Эчендә тора җырчы. (СЫЕРЧЫК)
Үзе озын, чабуы кыска. (ТОРНА)
Бер кошым бар: тынмый.
Агачка оя кормый;
Өе — җирдә,
Җыры — күктә. (ТУРГАЙ)
Җәй шакылдый бу чүкеч,
Кыш шакылдый бу чүкеч,
Ничек чыдый бу чүкеч. (ТУКРАН)
Йомры, йомгак сары йомгак
Йөгереп йөри чирәмдә. (ЧЕБИ)
Соскы борын – бакылдык,
Күп сөйләшә — такылдык. (ҮРДӘК)
Башы тарак,
Койрыгы урак.
Кычкырта быргысын,
Уята барысын. (ӘТӘЧ)
Суда юынып алды,
Өсте коры калды. (КАЗ)
Койрыгын алса – башы ябыша,
Башын алса – койрыгы ябыша. (САЕСКАН)
Үзе йомырка басмый,
Баласын да бакмый. (КҮКЕ)
Канаты бар, аягы бар,
Үзе йөзә алмый. (ТАВЫК)
Алып баручы: Елгада бозлар кузгалды…
Елмая, көлә кояш.
Урамнар буйлап атлады
Ямьле һәм күңелле яз.
Әйдәгез әле, балалар, бергәләшеп “Яз җитә” җырын җырлап алыйк.
5. Хәрәкәтле уен «Оясыз кош».
Балалар парлашып түгәрәккә басалар. Алар кошлар булалар.
Кошлар түгәрәк буйлап очып йөриләр.
Тәрбияче: Очып баручы кошлар
Тукталдылар аланда.
Балалар парлашып басалар, парсыз калган бала – оясыз кош
була. Ул бала уеннан чыгарыла.
Тәрбияче: Утырып ял иттеләр,
Кире очып киттеләр. Уен шулай дәвам итә.
Игътибарлылык уены «Кошлар кайтты».
Тәрбияче шигырьне укый, балалар, күчмә кошларның
исемнәрен ишеткәч, кул чабалар:
Мондый кошлар кайттылар:
Күке, казлар, аккошлар,
Сандугачлар, песнәкләр,
Ябалаклар, ләкләкләр,
Кара карга, тургайлар,
Сыерчыклар, чыпчыклар,
Карлыгачлар, торналар.
Барыгыз да булганнар,
Барыгыз да уңганнар.
Алып баручы: Әйдәгез әле, балалар, яз турындагы җырларны искә төшереп китик.
Җыр: “Весенняя полька”
Эрудит сораулар.
— Кошлар хайваннардан нәрсә белән аерылалар?
— Ак сыртлы кошның исеме ничек?
— Кызыл күкрәкле кошны атагыз.
— Оча торган барабанчыны кем белә?
— Нинди кошлар хат ташучы була алалар?
— Нинди кош, сәгате булмаса да, вакытны әйтә?
— Көз көне җылы якларга китеп, язын кире кайткан кошлар
ничек дип аталалар?
— Нинди кош көндез йоклый, төнлә оча, кешеләрне куркыта?
— Дөньяда иң зур кош нәрсә ул?
— Нинди кош судан коры чыга?
— Урман докторы дип кайсы кошны атыйлар?
— Нинди кош үз йомыркасын чит ояга сала?
Алып баручы: Балалар ә хәзер без кошларның ничек кычкырганнарын тыңлап, нинди кош икәнен әйтеп бирергә тиеш.
Уен: “Кайсы кош тавышы”
Әйтемнәр:
а) Кош оясын туздырма, башың авыртыр.
б) Кошларга таш атма, күзең сукыраер.
в) Сыерчыкларга оя яса, эшең уңар.
г) Кош йомыркаларын ватма, күз яшеңне түгәрсең.
“Очты-очты” уены .
Алып баручы: Булдырдыгыз, балалар. Кошлар турында бик күп беләсез икән. Алга таба да кошларны яратып, аларны кайгыртып, аларга һәрвакытта да ярдәм итеп торыгыз.
Кошлар табигатьнең күрке. Алардан башка табигать тә җансыз.Алар бик күп зарарлы бөҗәкләрне юк итәләр, сайраулары белән тормышыбызга ямь өстиләр. Әйе, яз җитү белән кошлар кайта, күктә, агач башларында яңадан тормыш башлана. Гаҗәеп матур бу тормыш. Кошларга ярдәм итик, аларсыз бит дөньяның бер чите китек. Шуңа күрә без кошларга ярдәм итәргә, аларны сакларга тиеш.
- Подробности
-
Автор: Альбина Мухамедрахимова -
Опубликовано 30 Ноябрь -0001
-
Просмотров: 6408
Рейтинг: / 20
Татарстан Республикасы Әтнә районы мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе “Олы Әтнә балалар бакчасы”
Экология шөгыле
Тема: “Бездә кышлаучы кошлар”
(зурлар төркеме)
Төзеде: 1 категорияле тәрбияче Гараева А.Ф.
2012 ел
Максат. Балаларны безнең якларда кышлаучы кошлар белән таныштыру; кошлар турында алган белемнәрен тирәнәйтү;сөйләмдә ясалма һәм кушма сүзләр куллану күнекмәләре бирү,эзлекле һәм мөстәкыйль фикерләүне, күзәтүчәнлекне үстерү; кечкенә дусларыбызга карата кызыксыну, кайгыртучанлык тәрбияләү.
Ярдәмлек. Кош рәсемнәре,уенчыклары, “Кошлар” китабы (авторы Т.Р.Шакирова), табышмаклар китабы.
Эшчәнлек барышы.
Тәрбияче. — Исәнмесез, балалар! Экология шөгылен башлыйбыз.
Балалар. — Исәнмесез!
Тәрбияче. — Балалар, сез бүгенге шөгыльнең нәрсә турында барачагын менә бу табышмакның җавабы аша үзегез белергә тиешсез.
● Җәй шакылдый бу чүкеч,
Кыш шакылдый бу чүкеч,
Ничек чыдый бу чүкеч? (Тукран).
Тәрбияче. — Балалар, нинди кош икән бу?
Балалар. — Бу-тукран.
Тәрбияче. — Әйе, балалар, дөрес әйттегез, бу-тукран. Әйтегез әле балалар: тукран кышлаучы кошмы әллә күчмәме? (Кышлаучы).
Балалар. – Кышлаучы.
Тәрбияче. — Әйе, кышлаучы кош. Без бүген сезнең белән кышлаучы кошлар турында сөйләшербез.
Тукран- урман кошы. Ул һәрвакыт хәрәкәттә. Тукран үзенең көчле томшыгы белән агачлардан бөҗәкләр эзли. Очлы тырнаклары ярдәмендә агачта нык утырып тора ала. Ә койрыгы аңа терәк булып тора. Тукранны балалар, “урман докторы” дип тә атыйлар. Ни өчен шулай диләр?(…)
Балалар. — Ул- агачлардагы бөҗәкләрне, кортларны ашый.
Тәрбияче. — Әйе, бик дөрес балалар. Тукран агачтагы корткыч бөҗәкләрне юк итә, агачның гомерен саклый. Шулай итеп үзе дә туклана, урманга да файда китерә.
— Хәзер мин сезгә, Мәрзия апа Фәйзуллинаның “Урман докторы” дип аталган шигырен укып китәм.
Тукран һәр агачны
Тук-тук-тук сугып карый,
Көчле һәм очлы борыны
Шундый зур эшкә ярый.
Агач кимергән кортларны
Эзләп, чукып бетерә.
Урман докторы булып, ул
Бик күп файда китерә.
Тукраннарның берничә төре яши: кара тукран, яшел тукран, кечкенә, уртача зурлыктагы чуар тукран.
Тәрбияче. — Хәзер мин сезгә тагын бер табышмак әйтәм.
● Кыш һәм җәй буе
Кызыл читек кигәне,
Күк ефәктән күлмәге,
Ул һәркемнең сөйгәне. (Күгәрчен).
Тәрбияче. — Балалар, бу нинди кош икән?
Балалар. — Бу- күгәрчен.
Тәрбияче. — Әйе, дөрес балалар, бу күгәрчен. Күгәрченне кайда очратырга мөмкин соң?
Балалар. — Урамда.
Тәрбияче. — Әйе балалар, урамда, күбесе кеше яши торган урыннарда яшиләр. Күгәрченнәр кайвакыт ояларын да өй кыекларында ясыйлар. Табышмакта аның турында “күк ефәктән күлмәге” дип әйтелгән. Чөнки күгәрченнәрнең канатлары күксел төстә һәм аның каурыйлары ялтырап тора. Муены белән күкрәгендә әле яшел төс, әле ал төс чагылып китә. Тәпиләре кып-кызыл.
Күгәрченнәрнең төрләре бик күп. Әйтик, декоратив күгәрчен, почта, йорт күгәрченнәре.
Тәрбияче. — Игътибар белән тагын бер табышмакны тыңлагыз.
●Түшләрендә кояш төсе
Аркасында яз төсе.
Кышын тәрәзәмә килеп:
“Таныйсыңмы?” ди төсле. (Песнәк).
Тәрбияче. — Балалар, бу табышмак нинди кош турында булды икән соң?
Балалар. — Песнәк турында.
Тәрбияче. — Бик дөрес балалар, бу табышмак безнең песнәк турында булды.
Песнәкләр – бик хәрәкәтчән, кечкенә кошлар. Аның томшыгы көчле. Томшыгы ярдәмендә ул агач кайрысыннан бөҗәкләр чүпли. Песнәк үлән орлыгы, төрле җиләкләр белән туклана. Песнәкләргә кыш көне азык табу кыенлаша, шуңа күрә алар кеше яши торган урыннарга якынаялар. Песнәкләрнең дә төрләре бик күп. Мәсәлән, зур песнәк, зәңгәр песнәк, озын койрыклы, бүрекле песнәкләр була.
Тәрбияче. — Балалар, сез тагын бездә кышлаучы нинди кошларны беләсез?
Балалар. — Чыпчык, ала карга, кызылтүш.
Тәрбияче. — Бик дөрес балалар.
Тәрбияче. — Балалар, әйдәгез әле, сезнең белән бер уен уйнап алыйк әле. (Х.Гарданов “Килегез, кил, кошкайлар” шигыре буенча). Уен барышында сез бик игътибарлы булырга, кошларны таный белергә тиеш.
Хәзер мин кошларны чакырам. Җимлеккә нинди кош килер икән?
Килегез, кил, кошкайлар,
Сез бит безнең дускайлар.
Бакчабызга куныгыз,
Көн дә кунак булыгыз.
1) Чыпчык, чыпчык-чык-чырык,
Җим сиптем, кил тиз очып! (Бер бала чыпчык рәсемен сайлап ала да җимлеккә куя. Балалар эндәшне кабатлыйлар. Уен шулай дәвам итә).
2) Карга, карга, син кара,
Кабып кал азык барда!
3) Саескан-ала канат,
Җим сибәм кабат-кабат.
Тәрбияче. — Балалар, көннәр җылы вакытта кошларга җим табуы җиңел, ә менә кыш көне җир өсте кар белән каплангач, кошларга азык табу кыенлаша. Шуңа күрә, кошларны ашатырга, җимлекләр ясарга, оялар элеп куярга кирәк.
Тәрбияче. — Ә җимлекләргә нәрсәләр салырга мөмкин соң?
Балалар. — Ипи валчыклары, көнбагыш.
Тәрбияче. — Әйе, ипи валчыклары, ярмалар, көнбагышлар салырга кирәк.
Шуңа күрә, безгә кошларга һәрвакыт ярдәм итәргә, алар турында кайгыртырга тиешбез.
Тәрбияче. — Балалар, шуның белән шөгылебезне тәмамлыйбыз.
Сау булыгыз!
У вас нет прав для создания комментариев.
Тема: “Кышлаучы кошлар”
Икенче кечкенәләр төркеме.
Танып белү – тирә-юнь белән таныштыру
Максат:Балаларның белемнәрен системага салу, сөйләм телләрен үстерү.
Бурычлар:
Тәрбияви: кошларга карата сак караш, алар турында кайгыртучанлык, кышын аларны тукландыру теләге тәрбияләү.
Белем бирү: балаларның кышкы табигатьнең характерлы үзенчәлекләрен, кышлаучы кошлар турындагы белемнәрен камилләштерү, сорауларга тулы җавап бирергә өйрәтү, каләм белән ярма бөртекләре ясауны ныгыту.
Үстерешле: Сүзлек запасын баету, игътибарлыкларын, күзәтүчәнлекне үстерү.
Җиһазлар: “Җимлек янында” рәсеме, сары буяулар, пумалалар, кәгазьдән ясалган тәлинкәләр, җимлекләр, интерактив такта.
Әзерлек эше:
-
Саф һавада йөргәндә балалар бакчасы тирәсендәге җимлекләрне, кошларны күзәтү;
-
Җимлеккә очып килгән кошларны күзәтү;
-
Дидактик уеннар уйнау;
-
Кыш турында шигырьләр уку, әңгәмә үткәрү;
-
Ата-аналар белән җимлек ясау.
СӨЭ: җимлек, күгәрчен, песнәк, чыпчыклар.
Индивидуаль эш: авырсынган балалар белән яңа сүзләрне кабатлау (Азиз, Риналь).
Эшчәнлек барышы:
-
Психогимнастика
Кулларга без тотындык,
Бер-беребезгә елмайдык.
Җылы китте кулларга,
Рәхәт булды дусларга.
-
Тәрбияче:Балалар, тыңлагыз әле, безгә кемдер килә. Нәрсә тавышы бу, балалар?
Акбай керә.
Акбай: Исәнмесез, балалар.
Балалар: Исәнмесез.
Акбай: Сез мине таныдыгызмы?
Балалар: Әйе, син Акбай.
Акбай: Балалар, сезнең кәефләр ничек?
Балалар: Минем кәефем әйбәт.
-
Минем кәефем яхшы.
-
Минем кәефем күңелле.
-
Минем кәефем күтәренке.
Тәрбияче: Акбай, ә синең кәефең ничек?
Акбай:Минем кәефем бик әйбәт. Балалар, ә минем бик уйныйсым килә. Мияүбикә белән уйный башлаган идем, ләкин ул миннән качты. Ә сез минем белән уйныйсызмы?
Балалар: Әйе.
Акбай: Уенның исеме “Киресен әйт”
Ак-кара
Менә-төшә
Зур-кечкенә
Озын-кыска
Көн-төн
Эссе-салкын
Тәрбияче: Акбай, ә безнең балалар табышмакта беләләр, игътибар белән тыңла әле, җавабын белерсең микән?
Һәр җир карланган,
Сулар бозланган,
Уйный җил, буран,
Бу кайчан була?
Акбай: Бу кыш.
Тәрбияче: балалар, ә хәзер нинди ел фасылы:
Балалар: кыш.
Тәрбияче: Ә кыш җиткәч сез нинди үзгәрешләр була?
Балалар: Кыш көне салкын
-
Җирне кар каплый.
-
Җил, буран уйный.
-
Кешеләр җылы итеп киенә.
-
Кошлар кешеләр янына очып килә.
Тәрбияче: Әйе, балалар, дөрес әйтәсез. Кошлар безнең янга очып киләләр. Ә без алаларга кышын булышабыз. Аларны ашатабыз, карыйбыз. Менә карагыз әле, без әти-әниләребез белән җимлек ясадык.
Тәрбияче: Әйдәгез әле, бергә әйтәбез Җимлек. Азиз – кабатла әле, Җимлек. Риналь, кабатла әле – Җимлек. Әйдәгез әле хәзер ял итеп алабыз. Басабыз, балалар.
Без җимлек ясадык,
Кошларны карадык,
Башта карадык өскә,
Аннан карадык аска,
Уңга, сулга карадык,
Кошлар кебек очтык,
Урыннарга утырдык.
Тәрбияче: Балалар, ә нинди кошлар җимлеккә килгән, кем аларны таныды? Бу нинди кош очып килгән?
Балалар: Күгәрчен очып килгән.
— Песнәк очып килгән.
— Чыпчыклар очып килгәннәр.
Тәрбияче:Әйдәгез, балалар, бергәләшеп әйтәбез: күгәрчен, песнәк, чыпчыклар.
Риналь, Азиз кабатлагыз әле, күгәрчен, песнәк, чыпчыклар.
Тәрбияче:Акбай, син беләсеңме, Җимлеккә нәрсә салырга ярый? Кошлар нәрсә ашыйлар?
Акбай: беләм, аш, ит, сөякашыйлар.
Тәрбияче: Тукта әле, Акбай. Балалар, Акбай дөрес әйттеме?
Балалар: Юк.
Тәрбияче: Балалар, әйдәгез әле, искә төшерәбез, җимлеккә без сезнең белән нәрсә сибәбез?
Балалар: Көнбагыш сибәбез
-
Ярмалар сибәбез.
-
Ипи сибәбез.
Тәрбияче: Балалар, карагыз , кошлар җимлеккә очып килгәннәр,ачыкканнар, әйдәгез әле, аларга ярдәм итик, ярма бөртекләре ясыйк.
Тәрбияче пумала очы белән нокталар ясап күрсәтә. Балалар Сары буяу белән ярма бөртекләре ясыйлар. Кыш турында музыка яңгарай.
Тәрбияче: Хәзер, әйдәгез, кошларга ярмаларны менә бу җимлеккә куябыз, урамга чыккач, кошларны сыйларбыз.
Акбай: Балалар, миңа сездә бик ошады. Минем сезгә бүләгем бар. Мин сезгә конбагыш бүләк итәм. Урамга чыккач җимлеккә сибәрсез.Мин хәзер Мияубикәне табамда, сезнең нинди уңган икәнегез турында сөйлим. Саубулыгыз, балалар.
Балалар: Саубул, Акбай.
Тәрбияче: Балалар: Ә сезгә бүген нәрсә ошады:
Балалар: Без ярмалар ясадык.
Кошларга булыштык.
Миңа да сезнең белән бүген ошады. Әйдәгез әле үзебезгә кул чабабыз.