Перейти к содержанию
Кыз сорау тәртибе
На чтение 2 мин Опубликовано 05.08.2014
Элегрәк кызның янына иң алдан махсус димче җибәргәннәр, анын ата-анасынын һәм узенең ризалыгын да кубрәк шунын аша белү йоласы яшәп килгән булса, хәзерге вакытта бу гореф шактый үзгәрде. Ник дигәндә, кызның өйләнергә җыенган егеткә чыгарга риза булуы яки булмавы алдан ук инде билгеле була, шуңа курэ дә аның ягын яучы ярдәмендә яулауның да, димләп ризалаштырунын да кирәге юк. Әмма кыз сорарга бару егет ягы өчен, барыбер кирәкле матур гадәт. Әлбәттә, кәләше кияүгә чыгарга риза булган тәкъдирдә дә. Бу асылда баласын кадерләп үстергән ата-анага чын егетләрчә хөрмәт күрсәтү, аларның да ризалыгын һәм алдан ук фатыйхаларын алу дигән сүз.
Хәзерге вакытта кыз сорарга күбрәк егетнең әти-әнисе, я булмаса якын агасы яки берничә туганы бара. Һәм еш кына аларга егет тә иярә. Шулай ук кәләшенең кулын сорарга егет кешенең үзе генә бару очраклары да күп бүген. Баручылар (асылда алар, өлешчә булса да, кода вазыйфасын башкаралар) үзләре белән элеккечә ипи-тоз алып кына түгел, бал, май, чәкчәк яки бавырсак кебек күчтәнәчләр белән баралар.
Хәл ителәсе мәсьәләне уртага салып сөйләшкәч һәм ризалык алынгач, шушы ук очрашу вакытында еш кына кайчанрак никах укыту һәм кайда, ни рәвешле туй үздыру, туй чыгымнарын бергәләп күтәрешү турында да сүз кузгатыла. Әгәр туй җирле гадәт буенча ике якта да уздырылса, чыгымнарны бүлешү турында сөйләшү булмый. Әмма күп мәсьәләләр җентекләбрәк бераз соңрак, туйга әзерлек вакытында ачыкланып бетә.
Төрлесе
КАЙСЫ ЯКТА КЫЗНЫ НИЧЕК СОРЫЙЛАР?
«Ватсап» дигән элемтә чарасына минем башта бер дә исем китмәде. Вакытны ашый торган кирәксез бер өстәмә эшкә санадым. Яшь барганныкы да булгандыр инде. Яшьләргә, бала-чагага хас шөгыль кебек кабул иттем аны. Үткән кыш мин дә ватсаплы булдым бит. Балаларыбыз туганнардан торган «туган-тумачалар» дип исемләнгән бер төркем дә булдырып куйдылар. Кайсыбыз…
Моңарчы, Арча педагогия училищесында бергә укыган төркемдәшләр белән кәрәзле телефон аша сөйләшкәләп тордык. Беребезнең яңалыкны бер-беребезгә җиткергән булабыз. «Ватык телефон» уенындагы кебегрәк инде. Ә быел март аенда тоттык та, ватсапта үзебезнең төркемне булдырдык. Рәхәтләнәбез хәзер. Беребезнең хәлне икенчебезгә сөйләп, сүз күчереп йөртәсе юк. Бөтенебез бергә әңгәмә корабыз. Кайсы көннәрдә нәкъ очрашып сойләшкән кебек булып китә.
Июль, август айларында аеруча җанландык. Ураза бетүгә, кайсыбызның кызы кияүгә чыкты, кайсыбызның улы өйләнде. Бер группадашыбызның улын бергәләп армиягә «озаттык». Кыз бирү, килен төшерү йолалары белән шау иттек. Кайда ничек — һәркем үзенекен исбатлый. Группадашлар арасында Буа, Әлки, Спас, Балык Бистәсе, Балтач, Апас, Әтнә, Арча, Питрәч, Кайбыч, Кама Тамагы, Казан, Түбән Камада яшәүчеләр бар. Кыскасы, бөтен Татарстанга таралганбыз дияргә була.
Бу җәйдә кайсы якта кызны ничек сорыйлар, кыз сорарга барганда ниләр алып баралар, сүзне ничегрәк башлыйлар, кызны ничек озаталар, нинди мендәргә бастырып каршы алалар, авызга бал-майны нинди сүзләр белән каптыралар, никахка егет ягы ничә каз, нинди ипи, никадәр чәкчәк алып бара — бөтенесен белеп бетердек. Бер группадашыбыз кыз сорарга баргач, сүзне ничек башлау турында гәп куертып җибәрде, чөнки кыз сорарга барырга әзерләнәләр. Төрле киңәшләр бирделәр. Минем кыз сорарга барасым булмаса да (улларым юк, миндә кызлар), киңәшне бирдем әле, кешене өйрәтергә җиңел бит.
Болай дип яздым ватсаптагы төркемдә: «Сез бу турыда сөйләшә башлагач, үземне сорарга килгән вакыт искә төште. Егерме өч ел элек август аенда сорарга килгәннәр иде. Булачак кайнатам сүзне болай башлады: «Безнең нинди ният белән килгәнне беләсездер инде». Менә шулай башлагыз», — дидем. Минем күңел булсын өчен генә әйткәндерме, бер группадаш кызыбыз «сүзне нәкъ шулай башладык» дип язды. Сөендем инде. Әле беркөнне үзләренә: «Кыз сорау, килен төшерү, кыз озату йолалары буенча бер фәнни эш якларлык булды инде, кызлар», — дип яздым. Чөнки әллә никадәр мәгълүмат тупладык бу җәйдә.
Бер Татарстанда яшибез, ә йолаларда хәйран аермалар бар. Бу темаларга сөйләшү рәхәт тә, кызыклы да, бәхәсе дә күңелле генә килеп чыга. Авырып китмик, үлем-китем килмәсен, гаиләләребез бөтен булсын. Менә алары хакында сөйләшүләр, кайгы уртаклашулар бик авыр. Шөкер, бу арада группа белән күңелле хәлләр, кышка төрле кабымлыклар ясау хакында фикер алышып мәш киләбез. Бакчада үстергән җиләк-җимешләребез, матур чәчәкләребез белән мактанышабыз. Уку елы яңалыклары белән танышабыз, эш программалары, дәреслекләр хакында гәп куертабыз, бер-беребезгә киңәшләр бирәбез. Кыскасы, шәп. Бакчадагы уңышларны, йөргән җирләребезне фотога төшереп, төркемгә атабыз. Безнең группа укыганда да иң дус, иң тату, иң күңелле группа булды. Әле дә күңелле яшибез.
Төркемне төзегәч тә, кирәкмәгән мәгънәсез фотолар, видеолар җибәрмәскә, төнге унбердән соң нык кирәк булмаганда язышмаска дип, килешү төзедек.
Исән-имин булыйк та, аралашып, бер-беребезнең шатлыкларына сөенеп, зур борчулар күрмичә, балаларга һәм оныкларга куанып яшәргә язсын, төркемдәшләрем. Группадашлар арасыннан ватсапка кемнәр кереп бетмәгән — хәбәрләрегезне бирегез. Без Хөсәен Фатыйхович җитәкчелегендәге группа Арча педагогия училищесын 1990 елда тәмамлаган идек. Ватсаптагы «АПУ-«В» төркеме сезне көтә.
Лилия НӘКЫЙПОВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Оставляйте реакции
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Теги:
250
Үткәннәргә әйләнеп карасак, кыз алу, кыз бирү, өйләнешүләр күпчелек очракта димче килү, димләү, кыз килешү, аклашу, ярәшү белән башланып китә торган булган. Билгеле, качып, ябышып чыгу, кыз урлаулар да булган, ләкин, аерым очракларны исәпкә алмаганда, халык аларны нигездә хупламаган, «кызкарак» дигән кушаматлар тагылып калган андый егетләргә.
Димче, яучы, башкода сүзләренең мәгънәсен яшь буын хәзер китаплардан укып һәм өлкән кешеләр сөйләве буенча гына белә.
Ничек булган соң ул кыз димләү, яучы булып килү? Димче, яучы итеп авылда дәрәҗәле, ышанычлы, сүзгә оста, үтемле итеп сөйли, сер саклый белә торган олы кешене җибәргәннәр. Татар-мишәрләрдә ул башкода дип атала. Кыз сорарга егетнең атасы белән анасы яки җор сүзле, зирәк берәр туганы да бара ала. Кыз димләүнең, ике гаилә арасындагы сөйләшү-килешүләрнең үзенчә бер тәртибе формалашкан: әдәп, бер-берсенә ихтирам саклау, хәтер калдырмау, араларны якынайтырга омтылуны чагылдырган төрле серле, тылсымлы йола гадәтләре булган, үткен, җор сүзләр кулланылган. Менә шулар турында халык үзе ни әйтә:
* Димче, яучы, башкодалар кыз димләргә килгәнче, башта кызның, аның гаиләсенең, нәсел-нәсәбенең тәртибен сорашалар, ике якның бер-берсенә туры килү-килмәвенә бик җаваплы карыйлар.
Йөгереп үк төштем инеш дип,
Боҗралар таптым көмеш дип –
Эзли генә йөргәч, табыштык,
Нәселегез асыл, имеш, дип.
* Яучы – ул «мендәрле» кунак, аңа мендәрләр салып утырталар. «И-и, мендәрле кунакмыни әле син, әйдә, түрдән уз», – дип каршы алалар.
* Яучы булып килүче әбиләр олы чәчәкле шәлен бөркәнеп, бер ыштан балагын чыгарып килә, күренеп тора аның нинди зур эш белән йөргәнлеге.
* Өч кызлы кешегә яучы килә. Алар олы кызны калдырып, уртанчы кызны сорыйлар. Әниләре әйтә: «Юк, кибәнне уртадан башламыйлар, мин алай кыз бирмим.
Илдә егетләр – илле,
Берсеннән-берсе җилле», – ди.
Яучылар киңәшергә китәләр, икенче көнне килеп, олы кызны вәгъдәләшәләр.
* Яучы килә, егетне мактый, байлыгы шәп, ди. Әниләре әйтә:
«Байлыгы кирәкми.
Ире ир булсын, идәне җир булсын», – ди.
* Димче әйтә: Кыз белән егет үзләре берсен-берсе беләләр, мәхәббәтләре соклангыч, бик ипле, тәртиплеләр, ди. Ата-ана ризалыгы ничек? Ата-ана әйтә: «Агым суны туктата алмыйбыз. Әйдә булыйк кода белән кодагый. Уллы-кызлы, икмәк-тозлы булсыннар», – ди.
* Димче булып килгән кеше егетнең бар ягын әйтә: ат бәйләрлекме, дөнья көтәрлекме, йорт-җире нинди һ. б.
* Димче ишектән керә, хәл-әхвәл сораша. Дога кылалар. Сүз башлый: – Мин мендәрле кунак булып килдем сезгә.
Ефәк баулы былбыл кош
Бардыр синең илеңдә.
Каеш баулы лачын кош
Бардыр минем илемдә.
Каеш баулы лачыным бар,
Былбылыңа килгән мин.
Тимер булсаң, мин – күмер,
Эретергә килгән мин.
Татар-мишәрләрдә башкода булып килү, аның вазифаларына караган йолалар бигрәк тә күп һәм, әйтергә кирәк, әле бүгенге көндә дә авылларда башкода җибәреп кыз сорату ят эш дип саналмый, киресенчә, дәрәҗәле кызларга килә башкодалар. Тагын авылларда ишеткәннәргә мөрәҗәгать итик:
* Уңган, булган кызларга кышына унар башкода килә.
* Башкода булып килгән кеше кызлы өйне бик сынап карый, өе тәртиплеме, сөлгеләре акмы, ишегаллары чистамы, себерке урынына куелганмы һ. б..
* Башкода кулына ашъяулыкка төргән бөтен икмәк тотып килә, өйдә пешкән булса бигрәк яхшы, өй хуҗасы да аңа бөтен икмәк биреп җибәрә. Ягъни ике гаилә арасында икмәк алмашу үзара якынаюга, араларны ныгытырга ярдәм итәчәк.
* Башкода өйгә килеп керә дә өйнең матчасы турысына утырырга тырыша, ягъни, шулай итсә, сүзе үтә, өскә чыга, буш кайтмый, имеш.
* Башкода килгәч, кыз кеше аңа күренми, кача. Башкода кызның әти-әнисе белән сөйләшә. «Ярый, кызыма әйтермен, кызым яратырмы?» – диләр.
* Башкода ишектән кергәндә түбәндәгечә әйтеп керә:
Алгы ишегегезне ача килдем,
Арткы ишегегезне яба килдем,
Кызыгызга башкода булып килдем,
Ягъни артка юл юк, алга юл ачык булсын.
* Башкода булып килүчеләр, гадәттә, кыз өенә баш көн, ягъни дүшәмбе көн, шулай ук кичатна көн, ягъни пәнҗешәмбе көн килгәннәр, уңышсыз көн дип буш көн, ягъни сишәмбе көн исәпләнгән.
– Башкода буш көнне килмәсен. Буш көнне туй да ясамыйлар, буш була, – диләр.
* Башкода кеше туйда иң олы, дәрәҗәле кеше, урыны түрдә була, аңа багышлап җырлар җырлыйлар:
Башкоданың башмагы
Бер түгел, ике кием.
Башкодабыз алып килгән
Тулган ай кебек килен.
Шунысын әйтергә кирәк, кыз димләргә килүчегә яучы яки башкодаларга, гәрчә ул бер дә теләмәгән кешедән килсә дә, дорфа, тупас җавап бирмәгәннәр, хәтерләрен калдырмаганнар. Үзләре көткән, тиң булырдай кешедән килгәндә дә беренче тапкыр килү белән, беренче сөйләшүдә үк кызны бирергә риза икәнлекләрен әйтеп бетермәгәннәр, әдәп, әхлак ягыннан шулай тиеш саналган. «Кызыбыз яшь әле, туганнарыбыз, нәсел-нәсеп белән киңәш итәрбез», дип кайтарып җибәрәләр, «сүзгә салабыз», сөйләшербез, диләр. Кыз ягында шул арада «киңәш» дигән йола үткәрелә, барлык туганнары, олылар катнашында «киңәшле эш таркалмас» дип, киңәш мәҗлесенә җыелалар, анда кызны бирү-бирмәү мәсьәләсе хәл ителә, туй турында, бирнә һ. б. турында сөйләшү була. Башкода «сүз алырга» берничә тапкыр килеп йөри, бераз ялындыргач, «аякларына егылдыргач» кына кыз ягы үзенең соңгы сүзен әйтә. Башкодалар кыз өенә соңгы тапкыр сүз алырга кояшлы матур көндә, бәйрәмчә киенеп китәләр, егет өендә бик дулкынланып хәбәр көтеп калалар. Уңай җавапны, кызны бирергә ризалык бирүне халыкта «яхшы сүз бирү» дип әйтәләр. Башкодалар, үзләре кайтып әйткәнче үк, егет өенә хәбәргә, тигез ата-ана белән, бәхетле генә үсеп килә торган бер баланы сөенче алырга йөгертәләр. Шулай иткәндә, имеш, яшьләрнең дә тормышы уңышлы була.
…Кыз бала дөньяга килә. Ата-ананың иң бәхетле көннәре. Алар кызларының сылу, зифа, зирәк һәм игелекле булып үсеп, үз вакытында матур итеп кияүгә чыгып, пар канатлы булып, балалар үстереп яшәвен күрергә теләп хыялланалар.
Пар канатлы булу. Хәзерге вакытта кыз бала үзенә парны үзе сайлап ала. Бу сүз җиңел генә әйтелсә дә, кыз балага үзенә насыйп парны табу җиңелме? Кемгә ничек туры килә бит. Өйләнешүләр, туйлар көн саен булып торган кебек, аерылышулар, гарип балалар туу, бәхетсез гаиләләрнең таркалу күренешләре дә еш очрый тора. Кияүгә чыкмыйча олыгаеп калган акыллы һәм уңган кызларыбыз күпме? Нидән бу? Сәбәрләре төрлечәдер, әлбәттә. Сер түгел ич, соңгы вакытларда хатын-кызга хас горурлыгын, тыйнаклыгын югалткан тотнаксыз кызлар да, ир-егет исемен күтәреп тә тормышыбызның терәге, таянычы булырга яраксыз егетләр дә күбәеп китте.
Алдагы тормышларда ныклы, тату гаиләләр күп балалар үстереп, кеше иткәннәр, кыз балаларның да, ир балаларның да язмышын ата-ана сүзе, аның фикере хәл иткән, алар үзләрен шул эш өчен җаваплы санаганнар. Кыз балаларга ир хакы, бала хакы, ата-ана хакы дигән сүзләрнең мәгънәсе, ир балаларга ата булу, гаилә башлыгы булу дигән сүзләрнең мәгънәсе төшендерелгән. Ата-ана ризалыгын, аларның хәер-фатихасын алып тормыш башлап җибәрү ил каршында мактаулы эш саналган.
Димче, яучыларга килгәндә, билгеле, алар арасында кәсеп өчен, акча һәм бүләк өчен йөрүчеләр дә булган. «Димче диңгез кичерер, суга төртеп төшерер» дигән мәкаль дә шуңа ишарәли. Бу турыда матур әдәбият әсәрләре, китапларда да мисаллар җитәрлек. Ләкин «Галиябану»дагы кебек намуслы, халыкчан димчеләребез күбрәк булган, алар, һичшиксез, җәмгыятьтә бик кирәкле, изге вазифаны башкарганнар.
Хәзерге чорда без үзебезнең онытылып бара торган гореф-гадәтләребезне барлыйбыз, тикшерәбез, кире әйләнеп кайтарырга тырышабыз. Аларны яңартып җибәрү эше безнең үзебездән тора, бу яңарыш исә элеккедән калган мирасның иң файдалы, иң матур якларын үзенә алган, шул ук вакытта хәзерге заман таләпләренә дә туры килерлек булырга тиеш.
Хөрмәтле газиз әниләр! Ни өчен соң әле без әби-бабайлар йоласын онытып, энҗе бөртегедәй кадерләп, күз карасыдай саклап үстергән кызларыбызны язмыш кочагына ташлыйбыз, алар тормыш иптәше сайлаганда битараф калабыз. Кызларыбызны безнең кулдан, өебезгә килеп яучылап, сорап алсыннар иде. Бу – яшьләргә иң зур ярдәм булачак!
Хөрмәтле әбиләр, апалар! Ягез әле, кем алына шушы борынгыдан килгән изге эшкә, яшьләргә үз тиңен, үз парын табарга яpдәм итү эшенә. Бу эшне әле авылларда яңартып җибәрергә мөмкин. Авыл ул үзе – шәһәрнең анасы.
Ягез, уңганлыкны сынап карыйк.
Мин яучы, мин димче,
Авылда мин беренче.
Хөрмәтле сылу һәм зирәк кызларыбыз! Билгеле, хәзерге вакытта кыз бала яучы килгәнне көтеп өйдә генә утырмый, укый, эшли, үзе егетләр белән дуслаша, таныша. Ләкин горур булыгыз, ошаткан егетегез булса да, җиңел генә ризалык биреп куеп, дәрәҗәгезне төшермәгез. Сезне зурлап, саклап, хөрмәт итеп һәм кадерләп, әти-әниегездән сорап, яучылап алып китсеннәр.
Хөрмәтле уңган һәм тыйнак егетләребез! Үзегез күз төшкән, сөйгән кызларыгызга яучы җибәреп, ил йоласын җиренә җиткереп, матур итеп тормыш корыгыз.
Ак бәхетләр сезгә!
Егет белән кыз үзара сөйләшеп, өйләнешергә килешкәч, егетнең әти-әнисе һәм тагын өч кеше (1 хатын-кыз, 2 ир-ат – егет ягыннан туган булырга тиешле кешеләр) кыз өенә бара.
Алар: «Без даулап та, яулап та түгел, килешеп-сөйләшергә, егет белән кызны бер гаилә итәр өчен килдек», – дигән белдерү ясый.
«Очраштыгыз, уйнаштыгыз, уйлаштыгыз, инде тормыш корыгыз», – ди арадан берсе. Җырлап та әйтәләр:
«Карт имәннең каерысын
Каерырга килдек без.
Әткәсеннән-әнкәсеннән
Аерырга килдек без».
Кызны сорарга барганда бербөтен ипине, тозны ашъяулыкка төреп алып баралар. Кыз алышырга килгән хатын:
«Әйдә, кодагый, күлмәк тегик,
Икебез пар яшелдән.
Киленебезне теләп алабыз
Үзебез белгән нәселдән», –
дип җыр башлый. Кара-каршы җырлашу китә. Бераз өстәл артында утырганнан соң, егет ягы, кызны алып, өенә кайтып китә. Егет өенә кайткач, аның әти-әнисе киленне каршы чыгып ала. Киленнең аяк астына тун җәяләр һәм яңа бөтен ипине башлап, аның кибән башына май ягып, егет белән кызга бүлеп каптыралар. Егетнең әнисе киленгә шундый сүзләр әйтә: «Төкле аягың, йолдызың, армас йөрәгең, талмас беләгең, тәмле-татлы телең белән кил».
Егетнең ата-анасы туйга хәтле кыз йортына кода көйләргә бара, ягъни туйны үткәрү чаралары турында үзара киңәшеп сөйләшәләр (туй кайчан була, ничә пар кунак чакырырга, ашлымы-ашсызмы, бүләклеме-бүләксезме һ.б.). Туй башлыгын билгелиләр. Туй башлыгы аргыш дип атала, ә кияү егете туй йөртүче була. Туйның аргышы һәм кияү егете ике яктан да билгеләнергә тиеш.
Менә туй көне килеп җитә. Егет белән кыз бу көнне язылыша. Кияү һәм кәләш белән аларның дуслары, туганнары бара. Кайткач, өстәл артына утыралар. Яшьләр өстәл артында өлкәннәр килгәнче генә утырырга тиеш, аннан соң алар таралыша.
Туй алырга аргышның кияве һәм кияү егете юл тота. Авылда булса, атка кыңгырау тагып, килен чиккән сөлгене элеп, җырлап баралар. Кыз өендә аның ягыннан туйга барасы барлык кунаклар да җыйналышып көтеп тора. Шуннан соң атларга яки машиналарга төялешеп, туй буласы йортка китәләр.
Туй йортына барып җиткәч, егет ягы туй кунакларын җырлап каршылый:
«Алтыннардан басмалар, әй, салганчы,
Көмешләрдән күпер салабыз,
Сезнең киләселәрне белеп,
Каршылар чыгып алабыз».
Кыз ягы:
«Каршы бакчаларда – куш умарта,
Куш умарта эчендә – кортлары.
Алтыннан – багана, көмештән – капка,
Шушы микән кодалар йортлары.
Кара урманнарга барып керсәм,
Урман каравылчысы йорты икән.
Боярлар йорты, дип торам,
Кодалар йорты икән.
Су буенда була микән ак мунчалар,
Ат бәйләргә булыр микән култыксалар.
Бер-ике кич кунар идек,
Безне монда кундырсалар.
Агыйделләргә басма салдым
Су астыннан чыккан таш белән.
Безне кодалар көтеп торган
Пешкән аш һәм олыгайган баш белән».
Шуннан соң түшәк сатулашу башлана:
«Сатулашу, тартышулар –
Сатучының хәйләсе.
Сорочида, билгеле инде,
Мең сум тора бәясе.
Әфлисун, әфлисун,
Әфлисун тәмле лә соң;
Әфлисуннар тәмле дә соң,
Түшәкнең бәясе төп-төгәл биш йөз сум».
Бу күренеш беткәч, аргыш түшәкне кияүгә бирә һәм матур сүзләр әйтә: «Икәү ятыгыз, өчәү торыгыз, башыгыз авыртмасын, саныгыз сызламасын, тигез гомер итегез, матур яшәгез, санлашып торыгыз».
Моннан соң, өстәл янына утырту башлана. Кыз ягыннан килгән кунакларны аргыш үзе утырта. Егет ягындагылар сыйлый башлый. Сөйләшү, көлешү… Әйтәсе сүзләр әйтелә, тост тотыла. Егет ягындагылар җыр башлый:
«Ничектәй килдегез сез безгә,
Батмыенча Кара диңгезгә;
Кадерле кодалар сез безгә,
Ни сый-хөрмәт бирим мин сезгә.
Күк күгәрченнәр мин очырдым,
Ындыр табакайларына төшердем.
Инде, шөкер, берләр Ходайга –
Сез кодаларны кулга төшердем.
Өстәл өсләрендә, әй, ашъяулык,
Ашъяулык өстендә ашамлык;
Ашагыз-эчегез, кодаларым,
Сезнең өчен пешергән ашамлык.
Кара урманнарның уртасында
Карамалар булды бөккәнем.
Иртәдән алып кичкә кадәр
Сез булдыгыз минем көткәнем».
Кыз ягы җырлый:
«Айлар килдек без, айлар килдек без,
Агыйделләр кичеп килдек без.
Агыйдел кичеп, суын эчеп,
Бер күрешер өчен килдек без.
Сезләргә килдек без кунакка
Ак самавыр белән чәй эчтек.
Инде, шөкер, берләр Ходайга –
Сез кодалар белән күрештек.
Кырларга чыксам,
мылтыккайлар алам,
Урман киекләре атарга.
Өстәл тулы тәмле ризык,
Белмибез, кодагый, кайсын ашарга».
(Кара-каршы җырлау дәвам итә.)
Шуннан соң, табынга аш чыга башлый. Аны җырлап чыгаралар:
«Салкын чишмәләрнең төпләреннән
Җыеп кына алдым вак таш,
Сез кодалар килеп кергәч,
Пешереп үк алдым кайнар аш.
Күкти сыерларның сөтен саудым,
Казаннарда калач басарга,
Безгә Ходай шулай язсын –
Бергә-бергә ризык ашарга.
Ике лә басу бергә булса,
Атарбыз киеккәйләр бар булса;
Гомергә шушылай бергә йөрешербез,
Аллакай безгә әгәр боерса».
Килгән кунаклар аш бирүчеләргә җырлап чәркә бирә:
«Болан бияләйгә караганда,
Күн ди бияләйләр катырак;
Бу чәркәләрне сез эчәсез,
Аш ияләре белән булса татлырак.
Чын ди чынаяклар мин алдырдым
Яңа гына Кытай йортыннан,
Атлы килеп, җәяү китмә,
Эчеп җибәрерсең бер тыннан.
Юл ди буйлары ай имәнлек,
Имәнлекәйләрдә уңа игенлек.
Алдагы көннәрне Алла белсен,
Бүгенге көннәребез иминлек».
Әгәр туй ашлы булса, кыз ягыннан килгән ашны да җырлап чыгаралар:
«Безнең өстәлләргә шул килешә,
Челтәрләп үк суккан ашъяулык.
Кем ашы, дип, сез сорасагыз?
Әтекәй белән әнекәйдән
калган ди ашамлык.
Сары атларыңны садка җибәр,
Бар бит сезнең сәйфан садыгыз.
Ара ерак, юл пычырак,
Авыр тартып килде атыбыз».
Җырны кодалар дәвам итә. Егет ягы җырлый:
«Бер ди кулларында, әй, ал ди яулык,
Бер ди кулларында гөл яулык.
Бик зур дәүләтләр белән кодалар килә,
Каршы алыйк, аякка басып».
Кыз ягы җырлый:
«Биеккәй тауның башларында
Бодайлар коеладыр бер җиткәч,
Кыз балалар бик жәл дә бит,
Тотып кына булмый бер җиткәч».
Бергәләп җырлыйлар:
«Урманнарга барсам, күкеләр атам,
Урман күкеләренең күклесен.
Безнең теләгәннәр безгә булды,
Безне теләгәннәр үкенсен».
Бәлеш чыгарганда да кара-каршы җырлаулар дәвам итә:
«Бәлешләр ясадым миннәр чүгәләп,
Әй, бәлешләрем лә булган, әй, тәбәнәк;
Әй, бәлешләрем лә булган, әй, тәбәнәк,
Ә ясаучылары аның, әй, ябалак.
Биек тауның башларында
Солы кибәннәре кем куйган,
Ашыйк-эчик без, кодалар,
Ашау-эчүләрдән кем туйган?!»
Бәлешләрне урнаштырып бетергәч, кыз ягы тиз генә барысына да чәркә тоттыра һәм җырлый:
«Агыйделдән пароход килә,
Алдагысында дөге лә ярмасы;
Алдагысында дөге лә ярмасы,
Пешерүчеләре шәһәр алмасы.
Төнге тынлык эчләрендә,
Шыгырдыйдыр байларның капкасы.
Килгән кодачаларның ашыйсы килгән,
Ачасызмы бәлешнең капкачын?
Пелис чалбар без кимибез,
Без киябез атласын;
Йөз сум булсын, мең сум булсын,
Сез ачасыз бәлешнең капкачын».
Аргышка, кияү егетенең чәркәләренә бүләккә яулык ябалар, бәлешләрне ачкач, ашларын мактап җыр җырлыйлар:
«Өсләрегездәге киемегез
Буй-буй киткән яшеле,
Кашыгыз кара, буегыз зифа,
Сез кайсы пәйгамбәрләрнең нәселе».
Сыйлашу-җырлашу шулай дәвам итә.
Каз чыгару булса, мондый җырлар:
«Кода кеше бик зур кеше,
Зур эшләрне башкара.
Кода, тешләрең бармы соң
Казның башын ашарга?
Кодагыйның яшь чагында,
Җылы булган куены.
Башны муен йөртә, диләр,
Кодагыйга муены.
Син бит минем туган түгел,
Син – кода кеше генә.
Кода, сиңа кисеп бирәм,
Казымның түшен генә.
Йөгерә-йөгерә уйнап йөри,
Кара сарык бәтие.
Йөгерә-йөгерә эшләр өчен,
Киленемә тәпие.
Тәлинкәгә турамыймын
Казымның бөтен санын,
Ике боты кияү белән
Кызга тиеш бит аның.
Биек тауның башларыннан
Төшеп килә буш арба,
Ә канаты кыз балага
Бу йортлардан очарга.
Бөтен казны өлешләргә
Син бераз үзең чамала,
Инде хәзер тигез итеп
Тура кодачаларга».
Җырлашып, кара-каршы сыйлашкач, бераз биеп, ял итеп алына. Кунаклар яңадан өстәл артына утыра. Тау итү (сый өчен хөрмәтләү) башлана:
«Туп-туп баскан туры атның
Тояк эзгенәен ком баса.
Бу илләргә ничек килер идек,
Сез кодаларыбыз булмаса?
Биеккәй тауларның, әй, башында,
Ширбәт сиптем очкан кошларга.
Ашадык та без, эчтек тә, хөрмәт күрдек,
Дәүләт яусын шушы йортларга.
Алтыннардан бура бураттым,
Эчләрендә ашлык бетмәскә.
Без, кодалар, сезгә шуны телибез –
Башыгыздан дәүләт китмәскә.
Мич башыннан егылуның
Бар бит аның чарасы.
Кайту өчен курыкма син,
Үзебездә чамасы.
Сафьян итекләр алдырдым,
Аякларыма сыймагач.
Сезгә күңелләребез булды инде,
Ихлас күңел белән сыйлагач.
Ак мунча алачыгында
Яшь килен талкан талкый,
Кодалар, гаеп итмәгез.
Җиккән атыбыз заркый».
Шуннан кунакларны озата чыгалар, киенү, җырлашу һәм озату башлана:
«Башыңа кигән сүрәкәңне
Сары укалар белән йөзләрбез.
Сездә күргән сый-хөрмәтне
Сагынып-сагынып сөйләрбез».
Шулай итеп кунаклар таралыша. Туй тәмамлана.
Бу туй йоласы Питрәч районының Кибәч авылында үткәрелгән туйлардан тупланган. Мәкалә 40 елдан артык татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләгән һәм бик күп туйларда аргыш булып йөргән әнием Пелагея Борисовна Курицына сөйләгәннәрдән һәм үзем күргәннәрдән чыгып язылды.
Мәкаләгә фоторәсемнәр Р.Г.Мөхәммәдованың «Керәшен татарлары киеме» дигән китабыннан (Казан: «Сүз», 2015) алынды.
Галина Золина, Казандагы 15 нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Выкуп невесты сценарий на татарском языке
Кыз алу сценарие
ЗАГСка барыр алдыннан кияү кәләшне алырга бара. Ә анда аны төрле сынаулар көтә. Гадәттә, сынауларны кәләш ягыннан шаһит һәм иптәш дус кызлары үткәрә. Һәр ишек саен кияүгә берәр сынау.
Шаян кызлар: Исәнмесез-саумысыз! Нишләп йөрисез безнең якларда? Кияү: Мин үземнең сөйгәнем янына килдем… Алып баручы: Шулай мени?! Алай булгач, сөйгәнең янына керергә ашыга торгансыңдыр… Ләкин әле монда сине төрле сынаулар көтә. (капка янына алып килә)
“Ишек бавы бер тәңкә, Безнең апа мең тәңкә. Ашыкмый тор, кияу абый, Балалар кулы чыңлап торсын! Туйларыгыз шаулап барсын”
(Кияү егет ишек алдындагы балаларга чыңлаучы тәңкәләр ата.)
1 сынау:
Бу дөньда телләр бик күп, Белмибез кайсысын гына. Ә син кияү балакай, Хисләреңне 4 телдә әйтеп кара.
(Кияү кычкырып “Мин сине яратам” дип 4 төрле телдә әйтергә тиеш)
2 сынау:
Менә ничек ярата икән үзенең мәхәббәтен… Афәрин!!! Ә хәзер кәләшнең исемендәге һәр хәреф саен кияү җырларга тиеш! (Ишеккә зур итеп кәләшнең исеме язылган. Һәр хәрефкә берәр җыр җырларга кирәк. Ә җырның сүзләре шул хәрефтән башланырга тиеш).
3 сынау:
Ишеккә төрле саннар язылган йөрәкләр беркетелә. Һәр йөрәк саен берәр сан-дата. Ләкин алар гади генә саннар түгел. Егет аларны белергә тиеш. Мәсәлән: 14 – никахлашкан көн; 2 – кәләшнең туган көне; 37 – кәләшнең аяк киеме размеры һ.б.
4 сынау:
Кызлар бик күп бу дөньяда, Кадерлесе бер генә. Кайсы ирен аныкы дип, Кияү баш ватсын, менә!
(ишеккә беркетеләгән ватманда помада белән үпкән иреннәр. Ләкин шулар арасында кәләшнең дә иреннәре бар. Кияү шулар арасыннан сөйгәненең иреннәрен табырга тиеш. Әгәр хата ясаса – штраф түләнә).
5 сынау:
Бу алма гади түгел,
Буш шырпы саен бер сүз. Кияүнең 15 шәп сыйфатын, Шаһиты әйтергә әзер.
(Кияүнең шаһитына шырпылар кадалган алма бирәләр. Һәр шырпыны тартып чыгарган саен, кияүнең яхшы сыйфатларын әйтергә тиеш).
6 сынау:
Ишек бавы бер алтын Безнең апа мең алтын.
(кызлар кияүгә һәм аның дусларына катык тутырылган өч стакан бирә. Алар шуның кайсысында йортның ачкычы барлыгын әйтергә тиешләр. Шуннан соң сайлап алган стакандагы катыкны эчеп, ачкычны алырга тиеш булалар)
7 сынау:
Өзмәскә, кисмәскә Теләсә ничек керергә.
(Ишеккә үрмәкүч пәрәвезедәй җепләр үрелгән. Кияү аны өзмәскә дә, кисмәскә дә тиеш. Ә керер өчен яндырырга гына кирәк. Әгәр кияү белсә кәләш янына керә. Ә инде белмәсә штраф түли).
Алып баручы: Кияү балакай! Бик уңган-булган икәнсең. Сынауларны узып чыктың. Инде иң зур бүләкне тапшырырга да без әзер.
Котлы булсын туегыз, Якты булсын уегыз. Тазалык-бәхет телибез, Кыз өенә рәхим итегез!
Тәмам!!!
Кешенең үз гомерендә иң олуг һәм күркәм бәйрәмнәрнең берсе — туй. Бу бәйрәмне матур, зәвыкь, кызык һәм башкалар кызыгырлык күңелле итеп үткәрү өчен бик күп көч түгәргә кирәк. Кияү белән кәләшнең бәйрәме булганга, моның барысы да алар өстенә төшә. Нәрсә алырга, ничек каршыларга, ни сөйләргә, йоласы ничек? Бу сорауларның барысына да алдан ук җавап табып, әзерләнеп куелса, туйлар гөрләп үтә. Шушы кечкенә мәкаләбез сезгә бу көнне онытылмаслык итеп үткәрергә ярдәм итәр дип ышынып калабыз.
8. Йомгак.
0 көн
Һәрбер өлешен бәйнә-бәйнә тасвирлауга кереп киткәнче, 0 көн турында әйтеп узасы килә. Бу көнне, гадәттә, ерак кунаклар, яшьләр кайталар һәм кызлар-егетләр аерым-аерым бүленеп «мальчишник», «девичник» оештырыла.
1 көн
1. Кыз алу
Иртән иртүк торып, киенеп, ясанып, бизәнеп, кияү дуслары белән Кыз алырга баралар. Кәләшнең туган-тумачалары кияүне каршы алырга төрле уеннар, җәзәлар, киртәләр әзерлиләр. Мисал өчен, иң киң таралган киртәләр:
— капка төбенә килеп җиткәч, сөйгәнең кем, чакырып чыгар дип, бар җиһанны яңгыратып егетны акырту, җырлату, биету
— «нихәтле яратасың микән» дип сөлгене бер төенгә бәйләтү, аннары «өйдәге бәхәсләрне ничек тиз чишәсең микән» дип чиштерү. (Сөлгене бөтереп төен бәйләсәң, чишүе җайлырак. Егет бәйләгәннән соң башкасы ныграк кысып куймасын өчен «үзем генә яратам, башкалар катышмасын» дип бирмәскә мөмкин)
— «күпме хөрмәт итәсең микән» дип бер телем ипигә тоз сиптерү, аннары «ничаклы сөясең, шулхәтле кап» дип ашату. (Егет тозны бөтен килеш сибеп, ипине әйләндереп тозын коеп капсын) Бу киртәне егетнең авызын йомып, дуслары катнашкан киртә алдыннан башкару хәерлерләк. Бер биш минуттан соң егетне кызганып су чыгарып бирсәгез бик яхшы була
— шырпылар тыгып чыгылган алма. шырпына ала-ала егет кызның бер яхшы сыйфатын әйтә (яки дуслары — егетнекен).
— «Мин һәрвакыт…», «Гаиләбез гел…», «Мин беркайчан да…» кебек сүзләр язылган кәгазьләр, егет тартып чыгара да, җөмләне дәвам итә.
— баскычларга аяк эзләре ябыштырылган. егет һәрберсен куптарып алып, икенче ягына язылган санны кызга бәйләп юрый. Мәсәлән: 165 — буе, 56 — әнисенең яше, һ.б.
— төрле сүзләр язылган кәгазьләр. Егет шул сүзләрне кыстырып кызга мәхәббәтен аңлата. Мәсәлән: үтүк кебек кайнар булыр сөюем, басу кебек мул булыр өстәлебез, алма кебек алсу йөзле, һ.б.
— дусларын сынау. Биеккәрәк кызның фотосы беркетелгән. егеткә куллары белән тимичә генә кызның сүрәтен үбәргә кушалар.
— ишек яки капка ефәк бау белән бәйләнгән. Атлап чыксаң басачаксың, иелеп чыксаң — басылачаксың. (Егеткә: яндырып яки кисеп чыгарга кирәк. Кызының дуслары кайчыны матырга да мөмкиннәр)
— зур ватман кәгазе. Анда бик күп ирен эзләре. Тик берсе генә — сөйгән ярыныкы. Һәрбер хаталы җавапка — җәза.
— шарлар эленгән. Һәрберсе эчендә кәгазь, хата өчен — җәза. Ачкыч, кайчы, я кызның берәр сыйфаты яки исемен табарга тиеш.
— өй ишеге бикле. Аны кызның туганнары (сеңлесе, энесе) сатып тора.
— өйгә кергәч кызны эзләү: кайсы бүлмәдә икәнен белергә. Һәрбер бүлмә не карау аерым бәягә.
Егет сынауларга әзер булырга тиеш:
— мәхәббәт, сөю турында берничә җыр җырлый белергә
— бии белергә
— 1дән алып 100 гә хәтле санның нәрсә аңлатканын белергә: кызның әти-әнисенең, башка тумачасының туган көннәре, яшьләре, кызның буе, авырлыгы, үлчәме, һ.б.
Аңа менә нәрсәләр ярдәм итәргә мөмкин:
— бер ярты аракы/шәраб
— бер кочак тиеннәр/тимер акчалар
— төрле купюрадагы акча
— канфит ише вак-төяк тәм-томнар
— яндыргыч, шырпы, кайчы.
Кызның дуслары төрледән-төрле җәзалар әзерләргә, каршы алу җирен плакатлар, рәсемнәр, шарлар белән бизәргә тиеш, кунакларны сыйларга җиңелчә генә өстәл.
Барлык киртәләрне үтеп кияү белән кәләш очрашкач никах була. Барлык кунаклар да сыймаса, никахка олыларны калдырып, яшьләр башка берәр алдан ук әзерләнгән җирдә күңел ачалар (әйтик урамда). Никахның рәсми өлеше тәмам булгач яшьләр бергә утыралар. Кичкә кияү белән кәләш өйдә икесе генә зәфаф киченә калдырыла, ә кунаклар һәм туганнар барысы да күңел ачырга чыгып китәләр (табигатькә, сауна, дискотека, клуб, бильярд, боулинг һ.б.)
2. Никах.
Никахка кәләш өчен өсте ябык кием һәм яулык кирәк булыр. Ир-атларга — түбәтәй.
Мулланы сөйләшеп куярга кирәк. Никахның шарты туры килсен өчен ике шаһит булырга тиеш (ике ир-ат, яисә дүрт хатын-кыз: 1 хатын-кыз=0,5 шаһит). Егет алдан ук кыздан сорап, кызга никах бүләге — мәхәр — алып куярга тиеш. Никах вакытында мулла кыздан «мәхәргә ни сорыйсың» дисә. Кызның җавабы, ә егетнең мәхәре әзер буларга тиеш. Догалар укылганнан соң сәдака бирелә. Гадәттә егетнең әти-әниләре, олы туганнары өләшеп чыга.
Никах гадәттә әзерләнгән өстәл янында уздырыла. Өстәлдә хәләл ризыклар гына булырга тиеш һәм алкоголь эчемлекләр катгый тыела. Догалар укылганнан соң, сәдака өләшенгәч ашау-эчү башланып китә. Мулла үз вакыты белән чыгып киткәч рәсм өлеше тәмам булганы аңлашыла инде.
Никахны өйдә түгел, ә, мәсәлән кафе-рестораннарда яки Кол Шәриф мәчетендә үткәрергә дә мөмкин.
2 көн
3. Кияү мунчасы
Зәфаф төненнән соң иртән туган-тумачалар кайталар һәм иртәнге табын әзерлиләр. Ул арада кияү белән кәләш мунчага китә. Ләкин аларга анда озак утырырга ирек бирмиләр. Тәм-томнар тотып (чәк-чәк, ширбәтле су һ.б.) алар янына «кунаклар» керә. Башта мунча өйалдына әтәч белән тавык кертеп җибәрәләр. Кияү белән кыз аларны куып чыгара: беренче әтәч чыкса, беренча бала малай, тавык чыкса — кыз була. Аннары җырлап биеп «кунаклар» керәләр һәм бераз җырлап утыргач яшьләрне алып чыгып китәләр.
Өйгә кереп бал һәм коймак белән чәй эчәләр.
4. Кыз озату
Кияү мунчасыннан соң алдагы көнне таралышкан кунаклар җыелышып өстәл янында утыралар да, вакытны чамалап юлга кузгалалар. Кыз ата-анасы белән саубуллашып чыгып китә. Йола буенча туйдан кыз бер атна өйгә кайтмакса тиеш бугай. Бирнәләр, бүләкләр — барысы да шул вакытны әзерләнеп алып кителә.
5. Никахны канунлаштыру (загс)
Бер ай алдан гариза язып, вакытын белеп, сөйләшеп куйган булсагыз, хәзер инде елмаеп басып кына торасы. Котлаганда еламаска, күңелне тутырмаска. Әгәр дә мөмкин икән, тантана беткәч, залда бераз биеп, вальста әйләнеп алсаң бик күңелле була.
Никахны канунлаштырып киткәндә бокаллар вату, букет ташлау кебек йолалар бар.
Шушы рәсми өлештән соң яшьләр һәм кунаклар туй булган төбәкнең күренекле җирләрен әйләнеп китәләр: Җиңү паркын, чишмә буен, мәсәлән Арчада — Тукай музеен.
6. Килен төшү
Барча җирне әйләнеп чыккач, егет өенә килен төшә.
Кияү белән кәләш машина белән ишек янына ук килеп туктыйлар. Егет чыга да кызны күтәреп алып баскыч янына, әнисе җиргә ташлаган ак мендәргә бастыра.
Егетнең әти-әнисе егет белән кызга берәр кашык бал һәм май каптыралар:
— Бал кебек татлы, май кебек йомшак бул, — диләр.
Шуннан соң кыз әти-әнигә бүләкләрен тапшыра: егетнең әнисенә яулык (ак шәл), әтисенә түбәтәй.
Егет кызны күтәрә дә (кыз мендәрне аяк астыннан тартып алып үзе алып керә) өйгә кереп китә.
Бу вакытта кызның туганнары егетнең туганнарына кызның бирнәсен саталар.
Бирнә кергәч кыч бүләкләр өләшә:
— бер чиләк токмач, бер чиләк печенье, конфет, тәм-томнар,
— әти-әнигә бүләк,
— өйдәге өстәл әзерләшкән хатын-кызларга бүләк (сөлгеләр)
Өстәл артына утырып бераз капкалап алгач, кәләшкә су юлы күрсәтәләр.
Яшьләр җырлап-биеп су алып кайталар. Бер көянтә су.
Суга барып җиткәндә су сатырга яки су юлын бүлү дә була. Суны җырга, биюгә табышмакка сатып җибәрәләр.
7. Кичке туй мәҗлесе.
Килен төшкәннән соң кич, билгеләнгән вакытта кичке туй мәҗлесе башлана. Мәҗлес урынын бизәү — плакталар, рәсемнәр (теләкләр язар өчен берәр буш ватман кәгазе һәм маркерлар куярга була), шарлар — берәр кешегә алдан ук йөкләнеп, әзерләү, җыештыру оештырылган, тамада чакырылган булса, кияү белән кәләш ял итеп күңел ачып утырсалар да була инде.
Егеткә кызын урлатмаска сак булып йөрергә кирәк.
Мәҗлес тәмам булгач, кияү белән кәләш әти-әниегезне, туганнарыгызны, кунакларыгызны, табын әзерләүчеләрне котлап сүз әйтергә онытмагыз!
3 көн
8. Йомгак.
Гөрләп узган туйны матур итеп йомгаклап кую да шарттыр. Ерактан кайткан кунакларны озатып, калганнары белән табигатькә, су буена чыгып күңел ачып, шашлык кыздырып төгәллиләр.
Менә шул. Кияү белән кәләш күзлегеннән караганда туй шушылай уза. Туй уеннары, туйга нәрсәләр алырга, әзерләргә кирәк икәне мәкаләдән бераз ачыклангандыр. Бәлки киләчәктә тулыландырып, җентекләбрәк язырмын. Мөрәҗәгать итегез!
Мәрҗани мәчетендә Рәҗәп аенда Рәгаиб кичәсе, ягъни Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) әнисе белән әтисенең никахлашкан көннәре уңаеннан «Безнең никах» исемле мәҗлес уздырдылар. Түгәрәк түгел, озынча формадагы өстәлне тутырып яшь кызлар утыра. Табын янында шулай ук мөселман бәйрәмнәрен алып баручылар, егетләр дә бар иде.
Кызлар да, егетләр дә, абыйлар да үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Дин әһелләре һәм алып баручылар аларга җавап бирде. Менә шундый матур мәҗлес. Кирәкме? Әлбәттә, әйе. Чөнки никах укыту хәзер бик популярлашып китте. Дөньяви туй ясамаса ясамыйлар, никахны туйдан да зуррак итеп үткәрәләр бит хәзер.
«Сорагыз, кызлар!»
«Сорагыз, кызлар!» Бу сүзне мәҗлес дәвамында күп ишеттем. Яшь кызлар бу сүзләрдән бераз кыенсынып куйды. Әлбәттә, ир-аттан нәрсәне дә булса сорар өчен шундый тәрбия алу да кирәк. Сүз әлеге дә баягы мәһәр турында бара, җәмәгать. «Заманасы шундый, кызлар бернәрсәдән дә оялмый хәзер», — дип фикерләүчеләр бар. Минемчә, татарлык безнең канга сенгән. Нинди генә дөньяви кеше булсаң да, гореф-гадәт дигән нәрсә кайчан да булса калкып чыгачак. Монда да шул ук хәл, татар кызы барыбер дә тыйнак була ул.
Мәрҗани мәчетенең имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдинов: «Мәһәр сорау — хатын-кыз сатулаша ала торган бердәнбер мөмкинлек», — дип әйтте.
— Ислам динендә никах сөннәт гамәлгә керә. Никахны кыз кеше мәһәргә разый булгач укыйлар. Никах укытуның шартлары бар: 18 яше тулган булсын, акылга зәгыйфь булмасын, иманлы булсын, мәһәр булсын, шаһитлар булсын. Шул вакытта гына никах укыла.
Мәһәр сораганда сез сатулаша аласыз. Бу кызлар өчен бердәнбер мөмкинлек. Чөнки өйләнәсе килсә, барыбер өйләнә ул сиңа.
Алка гына сорап калмагыз, зуррак әйбер сорагыз. Аннары хәзрәт котыртты дип әйтмәгез тагын.
Алка гына сорап калмагыз, зуррак әйбер сорагыз. Аннары хәзрәт котыртты дип әйтмәгез тагын. Шәригать тә шулай куша, ул да хатын-кызларны олылый. Сез: «Миңа мәһәргә шуны-шуны бирмәсәң, мин сиңа кияүгә чыкмыйм», — дия аласыз. Тик артыгын кыланып ташламагыз. «Ярар, бүтәнгә барырмын», — диючеләр дә бар бит, Алла Сакласын. Әгәр аерылыша калсагыз, уртак байлык бүленә, ә мәһәр бүленми икәнен дә истә тотыгыз.
Төркиядә өйләнмәгән егетләрдән: «Нигә өйләнмисез?» — дип сорый идем. Алар: «Хәзрәт, өйләнер өчен өч ачкыч кирәк. Берсе — фатирдан, икенчесе — машинадан, өченчесе — банктагы сейфтан», — диделәр. Өч ачкычың булса, димәк, син лаеклы кияү, — дип аңлатып үтте Мансур хәзрәт.
Мәһәр турында хәләл мәҗлесләр алып баручы Марсель Әхмәдуллин да үз фикерен белдерде. Ул үз хатынына йөзек алып биргән, тик аның бәясе мәһәрнең минималь бәясеннән артык булган. Ул минималь бәядән арзанрак булган мәһәр бирүче егетләрне 180 градуска борып җибәрергә кушты. Хәзер мәһәрнең минималь бәясе — биш мең сум.
— Иң матур мәһәр дип хаҗга юллама сорауларын әйтер идем. Шәригатьтә андый мөмкинлек бар. Бер төре — ниндидер бер вакыт аралыгында үтәләчәк шартлы мәһәр, ягъни ул аны Хаҗга алып барырга тиеш була. Икенчесе — матди, хәзер үк бирә ала торган мәһәр.
Кызлар, Хаҗ булмаса да, зуррак мәһәрләр сорагыз. Зуррак әйбер кадерлерәк була. Мисырда мәһәрнең күләме 180 мең. Ә уртача хезмәт хакы — 10 мең. Бөтен туганнары җыелып, аңа мәһәр туплый. Шуннан соң егет аерылып кына карасын! Туганнары бәреп үтерә аны, — дип көлде ул.
«Асыл товарның бәясе зуррак була»
Җырчы, хәләл мәҗлесләр алып баручы Динә Латыйпова да: «Үз бәягезне белегез, кызлар!» — дип, кыз балалар үстергән әни буларак, киңәшләрен бирде.
— Мин ике кызның әнисе, өч ир баланың әбисе буларак, шуны әйтәм: сорагыз! Әмма бәягезне белегез. Асыл товарның һәрвакытта да бәясе зуррак була. Кыйммәт товарны ничек кенә булса да алырга тырышачаклар. Сорап була ул, әгәр син сораган бәяңә тормасаң, сине алучының күңеле кайтырга мөмкин.
Оялмагыз, кызлар! Хәзер ирләр аз, үзләре оялчан. Хатын-кыз үз бәхетенә юлны үзе яра. Безне беркайчан да сорарга өйрәтмәделәр, тыйнак булыгыз, диделәр. Шуңа күрә без үз бәябезне дә белмәдек.
Дөресен әйтәм, мин мәһәргә бернәрсә дә сорамадым. Чөнки безнең өчен иң мөһиме мәхәббәт иде. «Яратам» дигәнгә ышандым. Мине сорарга ике килограмм «Ласточка» дигән конфет алып килгәннәр иде. Хәзерге акылым булса да, Төркиядәге кебек өч ачкыч сорамас идем, тыйнаклыгым барыбер үзенекен итәр иде. Әмма үз бәямне белер идем, — диде ул.
Мансур хәзрәт Җәләлетдинов: «Хатын-кыз помидор кебек»
Никах укуның үз тәртипләре була. Шул исәптән мулла да яшьләргә күпмедер мәгълүмат бирергә тиеш. Мансур хәзрәт тә яшьләргә никахның җыелып дога уку гына түгел икәнлеген аңлатырга тырышты.
— Мәчеттә никах укылмый иде. Бер заман миннән: «Хәзрәт, никах кына укып җибәрегез әле, мәҗлес җыймыйча гына», — дип сорадылар. Ярар, укыдык. Аннары кабат килделәр: «Хәзрәт, никах укыгач, чәй эчеп булса да алыйк инде», — диделәр. Ярар, чәй әзерләдек. Аннары: «Хәзрәт, мәҗлес тә оештырыйк инде», — дип әйттеләр. Ярар, шулай иттек. Һәм бу гадәткә кереп китте. Хәзер мәчетләребездә никах үткәрү өчен аерым бүлмәләр, заллар ясалды, никах студияләре ачып җибәрделәр. Барысы да кеше килсен дип эшләнелде.
Чөнки никах — ул бик мөһим нәрсә. Мулла килеп, бер дога укыды да бетте түгел. Минем күргән бар андый никах мәҗлесләрен. Мулла: «Тәк, җыелыштык, ыхы. Исемнәрегез ничек, ыхы? Улым, син хатыныңның әти-әнисенә ничек эндәшәчәксең? Кызым, син? Әһә, аңлашылды. Ярар, булды, Аллаһы Әкбәр», — диде дә, никах укып та куйды. Бернәрсә дә аңлатмады, сөйләмәде. Ә ул вакытта яшьләр имамның нәрсә әйткәнен йотлыгып тыңлап утыра.
Иң беренче чиратта, ир хакын, хатын хакын аңлатырга кирәк. Ир кеше: «Өйдә кем хуҗа?» — дип, өстәл төеп торырга гына тиеш түгел. Ирнең чын ир икәнлеген күрсәтүче әйбер ул түгел. Ир кеше хатынын, гаиләсен торак, азык-төлек, кием һәм башкалар белән тәэмин итәргә тиеш. Ягъни, бөтен матди як ир өстендә булырга тиеш. Әгәр дә ул тәэмин итә ала икән, менә ул чын «мужик»! Әгәр юк икән, нинди ир булсын соң ул?! Никахтан соң бу шартларны үтәмәсә, ир-атка оят булырга тиеш.
Хатын-кыз помидор кебек бит ул. Яз көне помидорны башта тәрәзә төбендә үстерәләр. Аннары гына тышка чыгарып утырталар. Тышка чыгаргач, ул шундый хәлсезләнә. Аңа су сибәләр, ашлама кертәләр, җилдән ышыклыйлар, кояштан саклыйлар. Шуннан ул ныгып үсеп китә, помидорлана башлый.
Ир заты да хатын-кызны шулай карарга тиеш. Кыз бала ул башта өйдә, җылыда үскән үсенте кебек. Әти-әниләре аларны «өф-өф» итеп, «кызым» дип кенә тора да, кияүгә бирә. Кыз кеше икенче дөньяга чыга, моңсуланып кала. Әгәр дә ире аңа кирәк булган бар нәрсәне дә бирсә, кыз «чәчәк атачак», җимешләр дә китерәчәк. Менә бу гаилә! Менә бу чын ир!» — дип аңлатты Мансур хәзрәт.
Икенче хатынны каян эзләргә?
Күпхатынлылык темасына да кагылмый булмады. Урта яшьләрдәге бер абый, бәлки шаяртып, бәлки чынлап: «Хәзрәт, әгәр дә икенче хатын аласым килсә, кызларны каян табыйм икән?» — дип сорады. Яшь кызларның күңеленә бу сүзләр ук булып кадалгандыр инде, шәхсән миңа, әйе. Дини карашларга каршы киләсем килми, тик 18 яшьлек кызлар кырында бу сүзләр ямьсез, русча әйткәндә, «пошло» яңгырады.
Мансур хәзрәт Җәләлетдинов аңа: «Монда ирләр генә булса, шунда ук җавап бирер идем», — диде.
— Әхмәт Зәки хәзрәт бу сорауга төгәл итеп җавап бирә иде: «Аллаһы Тәгалә сиңа рөхсәт биргән бит инде. Коръән Кәримдә «Нисра» сүрәсендә язылган бит! Өйләнегез! Икегә, өчкә, дүрткә». Әгәр дә барысына да тигез итеп карасагыз, гадел булсагыз, өйләнегез. Әгәр дә син гадел түгел икән, сиңа берәү дә җитә. Хатыннарыңа син бөтен нәрсәне дә бертөрле алырга тиеш: яулыгын да, шампунен дә, сабынын да! Ир кеше үзенең ир икәнлеген матди яктан гына түгел, физик яктан да исбат итәргә тиеш.
Әгәр дә бөтен хатыннарыгызга да тигез итеп карасагыз, гадел булсагыз, берничә тапкыр өйләнегез. Әгәр дә син гадел түгел икән, сиңа берәү дә җитә. Хатыннарыңа син бөтен нәрсәне дә бертөрле алырга тиеш: яулыгын да, шампунен дә, сабынын да! Ир кеше үзенең ир икәнлеген матди яктан гына түгел, физик яктан да исбат итәргә тиеш.
Төрле хәлләр була. Менә дүрт хатыны бар, ди. Тик дүртесе дә, нишләптер, «не то». Пәйгәмбәр бу турыда: «Шул чакта сәбәпне үзеңнән эзлә», — дигән. Дүрт хатынның берсе дә ярамасын инде…
Соңгы арада минем янга күп егетләр, ир-атлар килә. Болары инде үзләренә икенче хатын эзлиләр. Өченче хатын эзләүчеләр күп түгел. Шулай ук икенче хатын булып барырга әзер кызлар да күп. Ирләре үлеп, итәк тулы бала белән калучылар да бар. Тегендә дә бара алмый, монда да, балага да бит әти кирәк. Нәрсә эшләсен соң ул хатын?
Мөслимнең имам-мөхтәсибе юл һәлакәтенә очрап, һәлак булды. Аның хатыны алты малай белән тол калды. Бер хатынга алты малайны каравы ничек авыр! Андый кешеләр икенче генә түгел, өченче булып барырга да әзер. Аллаһы Тәгалә язмасын инде, — диде ул.
Мансур хәзрәткә кызларның берсе: «Икенче хатын алганда, беренче хатынның риза булу-булмавы мөһимме?» — дип сорады. Хәзрәт аңа:
— Никах — ул вәгъдәләшү. Әгәр дә никах алдыннан егет: «Мәңгегә синең белән, синнән башка хатын алмыйм, син генә миңа кирәк», — дип вәгъдә бирә икән, икенче хатын аласы килсә, ул аннан: «Икенче хатын аласы килә, рөхсәт бирәсеңме?» — дип сорарга тиеш. Вәгъдә — иман, вәгъдәңнән кайту — иманыңны югалту. Вәгъдә бирми икән, ул аңа «Коръәндә ярый дип язылган» дип әйтә ала, — дип җавап бирде.
Ансар хәзрәт Мифтяхов: «Мәчеттә чишенеп фотога төшәргә теләүчеләр бар»
Мәрҗани мәчетенең имамы Ансар хәзрәт Мифтяхов хәләл һәм хәрәм туй алып баручы тамадалар, мәчеттә фотога төшү тәртибе турында сөйләде.
— Хәзер хәләл туйлар популяр. Хәләл дигәнгә өстәлдәге ризыклар гына керми. Әйтик, мәҗлестә уйнатылган уеннар дингә хилафлык китерергә тиеш түгел. Мисал өчен, кеше каршысында иреннәрне тидерергә кушалар.
Аннары аукцион уйнаталар. Яшьләргә ярдәм булыр дип, кечкенә бер әйберне кыйммәт бәягә саталар. Моны шәригать рөхсәт итми, чөнки һәр әйбернең үз бәясе бар. Димәк, җыелган акча да хәләл юл белән кермәгән.
Башта хәләл, аннары хәрәм туй алып баручы тамадалар күп. Аларга эшләмә дип әйтеп булмый. Ул һәр кешенең үзеннән тора. Тик бу әйбер шәригать буенча килешә торган гамәл түгел. Хәләл туйда ул: «Әйдәгез, бисмилладан башлыйк», — дисә, хәрәм туйда: «Әйдәгез, яшьләр хөрмәтенә берне тотып куйыйк», — дип әйтә. Аннары бер көнне төренеп бетеп, никах туен алып бара да, икенче көнне ярымшәрә килеш хәрәм туйга күчә. Халык моны күрә бит. Бу дингә генә түгел, милләткә килешә торган гамәл түгел.
— Мәчет эчендә шау-гөр килеп, туй оештыру дөрес гамәлме?
— Башка мәчетләр турында әйтә алмыйм. Безнең Мәрҗани мәчете эчендәге залларда никахлар музыкасыз гына алып барыла. Бернинди җыр да, микрофон да юк. Каты музыка тавышы башка залларда намазга комачау итәргә мөмкин. Шуңа күрә микрофон белән сөйләп, җырлап булсын өчен, мәчетнең каршысында аерым зал оештырдык.
Безнең берничә билгеләнгән алып баручыбыз бар. Аларны яшьләргә тәкъдим итәбез. Әгәр дә яшьләр башка алып баручы булуын тели икән, ул алып баручы белән мин сөйләшәм. Ул миңа программасын күрсәтә. Әгәр дә ул шәригатькә туры килә икән, ул безнең мәчеткә килеп эшли ала. Әгәр дә туры килми икән, аны мәчеткә кертә алмыйм.
— Мәчеттә фотога төшү тәртипләрен әйтеп үтегез әле.
— Үзебезнең фотографларыбыз да бар. Алар дини яктан нәрсә яравын, нәрсә ярамавын беләләр. Ә башка фотографлар кереп, мендәр өстенә бастырып, яткырып, кочаклаштырып, үбештереп, яулыкларын салдырып, Коръән китаплары тоттырып төшерергә мөмкиннәр. Андыйларны күргәнем булды. Коръән китабын тәһарәтсез тотарга да ярамый. Шуңа күрә ул фотографларга без әйтәбез: әгәр дә шәригать буенча төшермисез икән, безнең фотографлар гына төшерәчәк. Безнең фотографлар яшьләрнең чишенәсе килсә дә чишендермәячәк, — диде Ансар хәзрәт.
Тамада мәктәбе, димчеләр һәм яшьләр җыены
Әлеге мәҗлестә берничә яңа фикер дә яңгырады. Беренчесен җырчы, хәләл мәҗлесләр алып баручы Ильяс Халиков тәкъдим итте. Ул — хәләл туйлар алып баручы тамадалар өчен курслар ачу. Курсны тәмамлаган кеше хәләл мәҗлесләрне алып барырга ризалык биргән сертификат ала.
Икенче идея — димчелек институты. Монысын Марсель Әхмәдуллин тәкъдим итте. Аныңча: «Бездә яучылар институты җитми. Элек яучылар бөтен кешене дә белгән. Моның социаль статусы мондый, ә аныкы тегенди, моның дөньяга карашы шундый, моныкы да шундый. Димәк, болар туры килә дип, алар яшьләрне кавыштырып куйган. Безгә хәзер шул җитми».
Мансур хәзрәт Җәләлетдинов исә яшьләргә җыелып, чаралар үткәрергә тәкъдим итте. «Рәсми рәвештә әйтәм: моның өчен Мәрҗани мәчетендә бөтен шартлар да тудырылачак. Кирәк булса, кухнясын да табам, җыелыгыз гына. Җаныгыз нәрсә тели, шуны эшләгез. Мин яшьләрнең берләшүен, аралашуын телим», — диде ул.
Минемчә, «Безнең никах» мәҗлесе яшьләргә бик тә файдалы мәйданчык булды. Мансур хәзрәт әйткәнчә, барлык кешеләргә дә үз парларын табып, бәхетле никахта озын-озак яшәргә Аллаһы Тәгалә насыйп итсен иде.
Сценарий свадьбы на татарском языке — Котлы булсын туегыз!
Туй узасы залда “Туйга рәхим итегез!”, “Туй көне – тормыш башы” дигән язмалар эленә. Салмак кына көй уйный. Шулчак алып баручы сәхнәгә, халык янына чыга. Кунаклар табында утыралар.
Тамада:
Тормыш итү – диңгез кичү, диләр,
Ә тормышлар тормый дулкынсыз.
Тормыш дулкыннарын басар өчен,
Яшәп булмый сөю, ялкынсыз.
Хәерле көн, хәерле кич хөрмәтле туганнар! Кода-кодачалар! Дуслар-иптәшләр! Без бүген сезнең белән безнең өчен иң кадерле булган якыннарыбыз (фәлән) белән (фәләннең) туй мәҗлесенә җыелдык. Аларның кавышуы – олы куаныч, зур шатлык, бәхет. Ә хәзер әйдәгез, бу очрашуның сәбәпчеләре кәләш белән кияүне көчле алкышлар белән каршы алыйк! Рәхим итегез!
Ай икегез, икегез,
Тигез гомер итегез.
Икегез дә пар килгәнсез,
Тигез гомер итегез!
Котлы булсын туегыз,
Безгә үрнәк булыгыз.
Мәңге-мәңге бергә булсын
Тормыштагы юлыгыз.
Кадерле кияү белән кәләш! Сезнең бүген иң бәхетле, иң шатлыклы көнегез! Галәмдә тагын бер матур гаилә туды. Сезнең кебек гаиләләр безнең тормышыбызның бизәге. Гаиләгез һәрчак нык булсын. Хөрмәтле кияү һәм кәләш, мәҗлесебез кунаклары! Ә хәзер гаилә учагы кабызырга тәгъдим итәм.
кияү белән кәләшкә шәм һәм шырпы бирәләр. Алар гаилә учагын кабызырга тиеш булалар. Бу вакытта залда утлар сүнә, талгын гына музыка уйный. Парлар ут кабызган вакытта алып баручы түбәндәге сүзләрне җиткерә
Кайчандыр, бик борынгы вакытларда Ут кешегә җылылык, яктылык бирүче булган. Ут – тормыш терәге, тормыш символы. Сез дә яшьләр үзегезнең гаилә учагын кабызып җибәрегез. Шушы учакның ялкыны гомерлекә сезне озатып барсын, күңелегезне җылытып, бер-берегезгә булган мәхәббәтне арттырып торсын. Юлыгыз һәрчак шушы учак кебек якты булсын, балкып торсын. Тормыш утыгыз мәңге сүнмәсен. Якты учакның ялкыны белән дөньяны яктыртып, күпләрне сокландырып озак-озак яратышып яшәгез! Бәхетле булыгыз!
Сезнең бәхет капкасын
Бәла-каза какмасын!
Кайгы-хәсрәт дигән нәрсә
Сезнең өйне тапмасын.
Ягылмасын ялалар.
Кагылмасын бәлаләр.
Өйгә-илгә ямь биреп,
Гөрләп торсын балалар.
Кулыгыз кулга тотынып,
Бәхетегез мул булсын.
Ахыр суларга кадәр
Адресыгыз бер булсын!
И гүзәл пар! Сезне
Яңа тормыш башлавыгыз белән котлыйбыз!
Бәхетле озын гомер телибез!
Хөрмәтле кунаклар рөхсәт итегез бүгенге туй мәҗлесен башлап җибәрергә! Җырлап, биеп, күңел ачып бүгенге көнне онытылмаслык итеп уздырыйк әле. Кызыл туйлар котлы булсын!
Алып баручы кунакларга табындагы ризыклардан авыз итәргә кыстый. Кунаклар саларталр ашап, сулар эчкән вакытта “Пар балдаклар” җыры башкарыла
Тамада: Кешенең чын бәхете – гаилә иминлегендә. Тормыш юлы шома гына бармый. Төрле каршылыклар, киртәләр дә очрый. Моның шулай икәнлегенә сезнең әти-әниләрегез шаһит. Беркайчан да җиңел юллар эзләмәгез. Олыларны-олы итеп, хөрмәт итеп яшәргә насыйп булсын сезгә. Ә хәзер сүзне кияүнең әти-әнисенә бирик әле. Алар менә шундый тырыш, эшчән, акыллы ул тәрбияләп үстергәннәр. Аларның да уллары белән киленнәренә әйтер сүзләре бардыр. Рәхим итегез. Иң элек үзегез белән таныштырып китсәгез иде.
Кияүнең әти-әнисенә сүз бирелә
Тамада: Кияүгә шундый аккош кебек гүзәл, матур, чибәр, уңган-булган кыз тәрбияләгәннәре өчен кәләшнең әти-әнисенә мең рәхмәт. Аларның да балаларына үгент-нәсыйхәтләре, әйтер сүзләре бардыр мөгаен. Рәхим итегез! үзегез белән дә таныштырып җибәрергә онытмагыз
кәләшнең әти-әнисенә сүз бирелә
Тамада: Әйдәгез әле, хөрмәтле кунаклар бокалларыбызны тутырып, әти-әниләр өчен күтәреп куек. Һәм әниләр хөрмәтенә җыр тыңлап алыйк. (җыр башкарылган вакытта беренче кайнар аш китерелә).
Тамада: Түр башында, кияү-кәләш, әти-әниләрдән тыш тагын бер егет белән бер кыз утыра. Алар шаһитлар. Әйдәгез әле алар белән дә танышып китик булмаса. Үпкәләп калулары да бар бит! (Шаһитлар үзләре белән таныштыралар).
Тамада: Шундый зур хезмәткә
Алынган шаһитлар!
Туйның күркәмлелеген
Алар тикшереп торалар.
Яшь парларның туе
Гөрләп узсын әйдә.
Ә бу бокалларны
Күтәрик шаһитлар хөрмәтенә.
Тамада: Кунаклар кыбырсына башлады,
Аяклар ойи башлады.
Булмый болай утырып,
Киттек җаным, әйдә биергә.
Хөрмәтле кунаклар әйдәгез бию залына. Рәхәтләнеп күңел ачып, биеп, уеннар уйныйк. Ә иң беренче биюне безгә кияү белән кәләш башкарыр. Ә инде аларга сез дә кушылырсыз. Рәхим итегез, беренче гаилә биюненә. (бию вакытларында төрледән-төрле уеннар да үткәрергә була).
Тамада: Хөрмәтле кунаклар әйдәгез табыннарга утырышыйк. Менә монда, кияү белән кәләш адрысына меңләгән хат, посылка килеп иреште. Әйдәгез әле аларның кайберләрен укып алыйк.
икенче аш китерелә
Сезнең кавышуыгыз белән котлыйбыз. Тормышыгыз ширбәт ае кебек узссын. Хөрмәт белән: умартачылар оешмасы.
Котлыйбыз һәм сезгә искәртеп үтәбез. Якын арада һәм 50 ел эчендә аерылышу турында гаризалар кабул ителмәячәк. Халыкара суд комиттыннан.
Бураннар да, салкыннар да, җилләр дә сезнең капкагызны шакымасын. Бары тик йортыгызда мәхәббәт, сөю атмосферасы гына хөкем сөрсен. Гидроменцентр.
Сезнең өчен палатада махсус урын әзерләнгән. Түземсезлек белән яшь әнине көтәбез. Балалар табу йортыннан бер көтү шәфкать туташлары.
Кияүгә махсус хат: Сезне балалар коляскасын йөртүгә өйрәтү курсларында көтеп калабыз. ГИБДД дан.
Тамада. Хөрмәтле кияү һәм кәләш! Кода-кодагыйлар, кодачалар! Шушы көнгә кадәр сез кайберләрегез әле бер-берегезне белми ә йөргәнсез. Ә бүгенге шатлыклы вакыйга сезне туганлаштырды да куйды. Сез бер-берегезне әле белеп тә бетерми торгансыздыр. Шуңа күрә кунаклар белән таныштырып китү бик кирәклк күренеш булыр. Таныштыру өчен микрафонны ике як кодагыйга тапшырам. Алар үз туганнары белән таныштырып җибәрсеннәр әле.
Ике кодагый үз ягыннан килгән туганнары белән таныштыра, исемнәрен әйтеп үтә
Хөрмәтле кунаклар! Табындагы ризыклардан авыз итегез. Оялып утырмагыз. Сез ашап-эчеп алган арада сезнең хөрмәткә җыр башкарыла. (туй турында берәр җыр. Туй турындагы җырларны сайттан карарга була).
Хөрмәтле дуслар! Әйдәгез әле бер уен уйнап алыйк. Сәхнәгә ике кеше чакырыла. Алар башта бер, аннары ике, аннары өч, аннары дүрт һ.б. чупа-чупс конфетын авызларына кабып, шигырь яисә җыр җырларга тиеш булалар. Кемнең авызына күбрәк конфет сыя шул җиңүче була.
Хөрмәтле туганнар, дуслар! Сезнең кияү белән кәләшкә теләкләрегез күптер. Махсус теләкләр өчен альбом тәгъдим итәбез. Сез анда үзегезнең теләкләрегезне, киңәшләрегезне язы аласыз. Туй ахырында ул истәлек яшь гаиләгә тапшырыла. Туй бетеп өйгә кайтып киткәч рәхәтләнеп төне буе теләкләрне укып ятсыннар.
Хөрмәтле кунаклар туебызның иң мөһим өлеше – килгән кунаклар теләкләр әйтә башласын. Гаилә бюджетына киләсе акчаларны менә шушы матур бер сандыкка салып барыйк.
Теләкләр әйткән вакытта төрле уеннар да уйнарга мөмкин
Шушында яңгыраган барлык теләкләр хөрмәтенә бокалларыбызны күтәрик. Һәм барыгызны да бию залына чакырам. Анда безне кызыклы гына шоу көтә. (бию залында төрле уеннар уйнатып, биетергә мөмкин.
Кәләш туй букетын кияүгә чыкмаган кызларга “ата”.
Кияү белән кәләш! Килгән кунаклар табынга рәхим итеп килеп ягы әзерләгән күчтәнәч: каклаган каз белән чәк-чәктән авыз итик.
Чәк-чәк һәм каклаган каз алып чыгу презентациясе төрле туйда төрлечә үткәрелә. Ул бары тик фантазиядән генә тора
Әйдәгез тагын бер уен уйнап алыйк. Сәхнәгә 3 пар чакырыла. Уенның тәртибе буенча ирләрнең күзләрен яулык белән бәйләргә тиеш булабыз. Ә хатын-кызларга причепкалар эләктерәбез. Ирләр аны тиз арада йомык күз белән эзләп табырга тиеш булалар. Башладыкмы!? Бер! Ике! Өч!
Туй мәҗлесебезнең иң югары ноктасына килеп җитәбез. Туй тортын алып чыгарга вакыт килеп җитте. Көчле алкышлар белән каршы алыйк!!!.
тортны кискән вакытта шигырь укыла
Бүген сезнең иң бәхетеле,
Иң бәхетле көнегез.
Матур булсын күңелегез,
Тәмле булсын телегез!
Гөрләтеп әйдә, туйлагыз,
Туйның кимен куймагыз!
Тик башыгызны җуймагыз,
Яратышып туймагыз!
Яратып кына яшәгез
Берегезне берегез –
Ходай биргән мәхәббәтнең
Кадерләрен белегез.
Арабыз да сокланырлык
Матур оя корыгыз!
Матур, җылы оягызда
Тату гына торыгыз.
Туйганчы биеп калыгыз,
Туйганчы җырлашыгыз!
Бәхетле картлыкка илтсен
Бүгенге юл башыгыз.
Яшь чакларның узганын да
Сизми калырсыз әле.
Туегызны сагыныплар
Искә алырсыз әле!
Хөрмәтле кунаклар! Безнең бүгенге туй мәҗлесебез ахырына якынлаша. Монда булган монда калсын. Үпкәләштән булмасын. Ничек кенә күңелле булса да таралышыр вакыт. Исән-имин булыйк. Бәб туенда очрашканга кадәр саубулыгыз!!!
Тәмам.