Мамык юрганнарга төренеп,
Килен төшә бүген авылга.
Борынгыдан калган гадәт ул –
Авыл чыккан каршы алырга.
Яшь кәләшне күреп калырга.
Р. МИҢНУЛЛИН.
Әйе, хөрмәтле шагыйребез бик матур итеп әйткән, килен төшерү көне борын-борыннан бер гаилә өчен генә түгел, ө бөтен авыл халкы өчен зур бәйрәм, тантаналы көнгә әйләнгән. «Бүген килен каршыларга барабыз дип, алдан әзерләнеп, көтеп тора идек», – дип сөйли Дөбьяз районы Сая авылыннан Маһруйбикә апа Хәйретдинова.
Туйларның иң матур күренеше – килен төшерү булган. Элекке туйларда кызны өсте ябулы «туй көймәсе»нә утыртып алып киткәннәр, аны кайбер төбәкләрдә кибитка, мәдәк, вәдәк дип тә әйтәләр. Борынгыдан калган гадәт буенча чит авылга китәсе кызны башта үзенең иптәш кызлары белән бергәләп туй атларында утыртып, авылның урамнары, елга; чишмә буйлары, тугайлары, кырларыннан йөртеп, туган яклары белән саубуллаштырып кайтарганнар. Бу күңелле йоланы Актаныш якларында әле соңгы елларда да күрергә була иде.
Күз алдына китерик: бер-бер артлы тезелгән атлар белән бөтен авылны шаулатып килен төшерәләр, туй килә. Туй атларын кияү егетләре бик тырышып, алдан ук бизәп, киендереп куялар. Атларны бары туйлар өчен генә тотыла торган затлы дирбияләр белән җигәләр, кыңгыраулар, сөлгеләр эләләр. Чүпләмле, алмалы, асалы итеп суккан яки чигелгән сөлгеләрнең матурлыгына карап яшь киленнең уңганлыгын, булганлыгын бәялиләр. Туй атларына һәрвакыт юл биреп узалар.
Кыңгыраулар шаң кага,
Урамнарда чаң кала.
Ике яшьнең бәхетенә
Бөтен авыл таң кала.
Атларыбыз, атларыбыз,
Канатлы чаптарыбыз,
Безнең дә бер булыр икән
Киленле чакларыбыз,
– дип куанышканнар килен төшкәндә.
Кызганычка каршы, атлар җигеп бөтен авылны гөр китереп килен төшерүләр хәзерге вакытта җырларда сагынып җырларга гына калды шул. Яңартасы иде шушы борынгы матур йолаларны!
Кыз кешенең кияүгә чыгып, үзенең туган-үскән йорты, ата-анасы яныннан китеп икенче гаиләгә күчүе – ул яңа тормышка аяк басу. Алдагы тормыш әле серле, шул ук вакытта бераз куркыныч та. Менә шуңа күрә киләчәкне бәхетле итәргә теләү йөзеннән башкарыла торган бик күп тылсымлы йолалар белән үрелеп барган элекке
килен төшерүләр. Нинди серләр һәм тылсымнарны белгәннәр безнең әбиләребез!
Яшь киленнең «сүзе өстен» булсын өчен менә ниләр эшләргә кирәк икән:
- — кияү өенә барганда, кияү өенең түбәсенә карап бар, сүзең өстен булыр;
- — кияү кызны алырга килгәндә, кызны чормага яки мич башына менгерәләр, биек урында торса, тормыш иткәндә дә сүзе өстен чыга, имеш;
- — келәткә кертәләр кызны. Келәткә кияү кергәч, кыз кеше иң алдан эндәшсә «нихәл» дип, сүзе өстен була, имеш;
- — кияү кыз яныңа кергәндә кыз аңа тиз генә үзенең баш киемен кигезеп ала, сүзем өстен булыр дип;
- — кияү кергәч, кыз аның пинжәген салдыра да, пинжәкнең өстенә утырып ала, сүзем өстен булсын, дип.
Туй атларына карата да тылсымлы йолалар бар:
- — Туй атларын кияү капкасына җиткәндә көнчыгыш яктан, кояш чыгышы ягыннан әйләндереп алып керәләр.
- — Атның башын кыйблага таба каратып кертәләр кияү капкасыннан.
- — Яшь килен алашасын ут өстеннән уздыралар, ут өстендә биетәләр алашаны (Пенза өлкәсе.)
- — Кыз утырган «көймә» капка алдына җиткәч, ут ягып, атны ут өстеннән уздыралар. (Себер татарлары.)
- — Егетнең капкасын ачып куеп, капка алдына камыштан ут яга, ут алдыннан керә торган иде атлар, – ди Әстерхан татарлары да.
Киленне кияү өендә каршы алу:
- — Ат килеп туктый, килен сикереп төшә, мендәр салалар, мендәргә баса. Уң яктан төшеп, ат алдыннан әйләнеп керә. (Башкортстанның Бәләбәй районы.)
- — Килен төшә тарантастан, мендәрне ташладым аяк астына. Килен мендәргә басты да шунда ук мендәрен колагыннан тотып алып кереп китте. Мәгънәле килен булды. (Казан арты, Дөбьяз районы.)
- — Бүзгә чиккән ал күпчек иде, шуны салдылар аяк астына, мин басып кердем. (Апас районы.)
- — Мендәргә куш аягы белән сикереп төшеп баса да егет артыннан калмый. Арасына кеше кертмичә бергәләп кереп утыралар өйгә. (Казан арты, Балтач.)
- — Төкле аягы белән килсен дип тун җәеп бастыралар киленне. (Казан арты – Лаеш.)
- — Килен кергәндә ак яулык җәйдек бусага төбенә. Ак яулыкка уң аягы белән басып, кулымны үбеп керде киленем. «Ак юллы булсын», – дип ак яулыкка бастырдык. (Әстерхан татарлары.)
- — Килен басып кергән ак яулыкны барлык туй кунакларына тоттырып чыгалар:
синең малаеңа да юш булсын,
синең кызыңа да юш булсын,
синең оныгыңа да юш булсын, – диләр.
Кыз әнисендә туй булса – кыз кардәшләре, егет әнисендә туй булса – егет кардәшләре йөртә ак яулыкны.
Ак яулыксыз туй башланмый, ул туйның башы була (Әстерхан татарлары).
Гаиләгә бәхет, байлык китерү теләге белән үтәлә торган тылсымлы йолалар:
- — Гомер буе ашлык белән булсын, башлары ашлыктан чыкмасын, туклык булсын дип, табак белән ашлык алып чыгып, яшь киленнең өстенә сибәләр. Кызның эрләге (бөркәнчеге) була, шуңа бәрәләр (Сергач төбәгендә).
- — Кайнана алъяпкычка салып әзерләп тора. Миңа конфет та, тары да сиптеләр: «Ризыклы булыгыз», – дип. (Рязань өлкәсе, Бастан авылы.)
- — Чигелдәк (вак бавырсаклар) сибеп җибәрә, оланнар узыша-узыша җыялар (Саратов өлкәсе).
- — Җимеш сибәләр. «Татлы гына, тату гына торыгыз», – дип. (Касыйм татарлары.)
- — Колмак сибә, бодай сибә (керәшеннәрдә).
- — Килен капкадан кергәндә кешенең күзе киленгә төшмәсен, әйбергә төшсен дип, күз тимәсен дип бавырсак чәчеп җибәрәләр. Капка бавырсагы була ул. Капка төбендәге шул әйберләрне җыеп киленгә күзләре төшми дә кала.
- — Килен кергәндә җитен яулык белән җилпиләр:
- — Берлә булсын, ботаклы булсын,
- — Таштай батсын, комдай сеңсен, – дип әйтәләр (Себер татарлары).
Егет йортына төшкәч, яшь киленгә беренче мәртәбә азык, бал-май каптыру-авызландыру йоласы башкарыла.
- — Киленне авызландыралар, кайнанасы киленгә бал-май каптыра, авыз ачтыра. «Май кебек йомшак булсын, Бал кебек татлы булсын теле», – ди. (Башкортстан, Иглин районы.)
- — Килен авызландырырга кайнанасы керә. Чәйнектә ширбәт, баллы су. «Йортлы-җирле, ризыклы, тәмле теллә бул», – дип өч мәртәбә каптыра. «Сезгә дә йоксын, сез дә бәхетле булыгыз», – дип иптәш кызларына да, кияү егетләренә дә авыз иттерәләр. (Нократ татарлары – Удмуртия.)
Әстерхан татарлары кыз авызландырганда ак яулыкка бастырып сөт эчертәләр.
Ак юллы, ак күңелле бул,
Авызың белән аш килсен.
Аягың белән ырыскал (бәхет) килсен,
Бәхетле булыгыз, – дип авызландыра егет анасы.
Менә шундый борылмалары, серләре һәм бизәкләре булган борынгы туйларның. Туй – кешенең хыялы, гасырлар тирәнлегеннөн килгән иҗатының чагылышы. Ул гомергә истә калырлык мизгелләре белән кадерле.
Кешенең үз гомерендә иң олуг һәм күркәм бәйрәмнәрнең берсе — туй. Бу бәйрәмне матур, зәвыкь, кызык һәм башкалар кызыгырлык күңелле итеп үткәрү өчен бик күп көч түгәргә кирәк. Кияү белән кәләшнең бәйрәме булганга, моның барысы да алар өстенә төшә. Нәрсә алырга, ничек каршыларга, ни сөйләргә, йоласы ничек? Бу сорауларның барысына да алдан ук җавап табып, әзерләнеп куелса, туйлар гөрләп үтә. Шушы кечкенә мәкаләбез сезгә бу көнне онытылмаслык итеп үткәрергә ярдәм итәр дип ышынып калабыз.
8. Йомгак.
0 көн
Һәрбер өлешен бәйнә-бәйнә тасвирлауга кереп киткәнче, 0 көн турында әйтеп узасы килә. Бу көнне, гадәттә, ерак кунаклар, яшьләр кайталар һәм кызлар-егетләр аерым-аерым бүленеп «мальчишник», «девичник» оештырыла.
1 көн
1. Кыз алу
Иртән иртүк торып, киенеп, ясанып, бизәнеп, кияү дуслары белән Кыз алырга баралар. Кәләшнең туган-тумачалары кияүне каршы алырга төрле уеннар, җәзәлар, киртәләр әзерлиләр. Мисал өчен, иң киң таралган киртәләр:
— капка төбенә килеп җиткәч, сөйгәнең кем, чакырып чыгар дип, бар җиһанны яңгыратып егетны акырту, җырлату, биету
— «нихәтле яратасың микән» дип сөлгене бер төенгә бәйләтү, аннары «өйдәге бәхәсләрне ничек тиз чишәсең микән» дип чиштерү. (Сөлгене бөтереп төен бәйләсәң, чишүе җайлырак. Егет бәйләгәннән соң башкасы ныграк кысып куймасын өчен «үзем генә яратам, башкалар катышмасын» дип бирмәскә мөмкин)
— «күпме хөрмәт итәсең микән» дип бер телем ипигә тоз сиптерү, аннары «ничаклы сөясең, шулхәтле кап» дип ашату. (Егет тозны бөтен килеш сибеп, ипине әйләндереп тозын коеп капсын) Бу киртәне егетнең авызын йомып, дуслары катнашкан киртә алдыннан башкару хәерлерләк. Бер биш минуттан соң егетне кызганып су чыгарып бирсәгез бик яхшы була
— шырпылар тыгып чыгылган алма. шырпына ала-ала егет кызның бер яхшы сыйфатын әйтә (яки дуслары — егетнекен).
— «Мин һәрвакыт…», «Гаиләбез гел…», «Мин беркайчан да…» кебек сүзләр язылган кәгазьләр, егет тартып чыгара да, җөмләне дәвам итә.
— баскычларга аяк эзләре ябыштырылган. егет һәрберсен куптарып алып, икенче ягына язылган санны кызга бәйләп юрый. Мәсәлән: 165 — буе, 56 — әнисенең яше, һ.б.
— төрле сүзләр язылган кәгазьләр. Егет шул сүзләрне кыстырып кызга мәхәббәтен аңлата. Мәсәлән: үтүк кебек кайнар булыр сөюем, басу кебек мул булыр өстәлебез, алма кебек алсу йөзле, һ.б.
— дусларын сынау. Биеккәрәк кызның фотосы беркетелгән. егеткә куллары белән тимичә генә кызның сүрәтен үбәргә кушалар.
— ишек яки капка ефәк бау белән бәйләнгән. Атлап чыксаң басачаксың, иелеп чыксаң — басылачаксың. (Егеткә: яндырып яки кисеп чыгарга кирәк. Кызының дуслары кайчыны матырга да мөмкиннәр)
— зур ватман кәгазе. Анда бик күп ирен эзләре. Тик берсе генә — сөйгән ярыныкы. Һәрбер хаталы җавапка — җәза.
— шарлар эленгән. Һәрберсе эчендә кәгазь, хата өчен — җәза. Ачкыч, кайчы, я кызның берәр сыйфаты яки исемен табарга тиеш.
— өй ишеге бикле. Аны кызның туганнары (сеңлесе, энесе) сатып тора.
— өйгә кергәч кызны эзләү: кайсы бүлмәдә икәнен белергә. Һәрбер бүлмә не карау аерым бәягә.
Егет сынауларга әзер булырга тиеш:
— мәхәббәт, сөю турында берничә җыр җырлый белергә
— бии белергә
— 1дән алып 100 гә хәтле санның нәрсә аңлатканын белергә: кызның әти-әнисенең, башка тумачасының туган көннәре, яшьләре, кызның буе, авырлыгы, үлчәме, һ.б.
Аңа менә нәрсәләр ярдәм итәргә мөмкин:
— бер ярты аракы/шәраб
— бер кочак тиеннәр/тимер акчалар
— төрле купюрадагы акча
— канфит ише вак-төяк тәм-томнар
— яндыргыч, шырпы, кайчы.
Кызның дуслары төрледән-төрле җәзалар әзерләргә, каршы алу җирен плакатлар, рәсемнәр, шарлар белән бизәргә тиеш, кунакларны сыйларга җиңелчә генә өстәл.
Барлык киртәләрне үтеп кияү белән кәләш очрашкач никах була. Барлык кунаклар да сыймаса, никахка олыларны калдырып, яшьләр башка берәр алдан ук әзерләнгән җирдә күңел ачалар (әйтик урамда). Никахның рәсми өлеше тәмам булгач яшьләр бергә утыралар. Кичкә кияү белән кәләш өйдә икесе генә зәфаф киченә калдырыла, ә кунаклар һәм туганнар барысы да күңел ачырга чыгып китәләр (табигатькә, сауна, дискотека, клуб, бильярд, боулинг һ.б.)
2. Никах.
Никахка кәләш өчен өсте ябык кием һәм яулык кирәк булыр. Ир-атларга — түбәтәй.
Мулланы сөйләшеп куярга кирәк. Никахның шарты туры килсен өчен ике шаһит булырга тиеш (ике ир-ат, яисә дүрт хатын-кыз: 1 хатын-кыз=0,5 шаһит). Егет алдан ук кыздан сорап, кызга никах бүләге — мәхәр — алып куярга тиеш. Никах вакытында мулла кыздан «мәхәргә ни сорыйсың» дисә. Кызның җавабы, ә егетнең мәхәре әзер буларга тиеш. Догалар укылганнан соң сәдака бирелә. Гадәттә егетнең әти-әниләре, олы туганнары өләшеп чыга.
Никах гадәттә әзерләнгән өстәл янында уздырыла. Өстәлдә хәләл ризыклар гына булырга тиеш һәм алкоголь эчемлекләр катгый тыела. Догалар укылганнан соң, сәдака өләшенгәч ашау-эчү башланып китә. Мулла үз вакыты белән чыгып киткәч рәсм өлеше тәмам булганы аңлашыла инде.
Никахны өйдә түгел, ә, мәсәлән кафе-рестораннарда яки Кол Шәриф мәчетендә үткәрергә дә мөмкин.
2 көн
3. Кияү мунчасы
Зәфаф төненнән соң иртән туган-тумачалар кайталар һәм иртәнге табын әзерлиләр. Ул арада кияү белән кәләш мунчага китә. Ләкин аларга анда озак утырырга ирек бирмиләр. Тәм-томнар тотып (чәк-чәк, ширбәтле су һ.б.) алар янына «кунаклар» керә. Башта мунча өйалдына әтәч белән тавык кертеп җибәрәләр. Кияү белән кыз аларны куып чыгара: беренче әтәч чыкса, беренча бала малай, тавык чыкса — кыз була. Аннары җырлап биеп «кунаклар» керәләр һәм бераз җырлап утыргач яшьләрне алып чыгып китәләр.
Өйгә кереп бал һәм коймак белән чәй эчәләр.
4. Кыз озату
Кияү мунчасыннан соң алдагы көнне таралышкан кунаклар җыелышып өстәл янында утыралар да, вакытны чамалап юлга кузгалалар. Кыз ата-анасы белән саубуллашып чыгып китә. Йола буенча туйдан кыз бер атна өйгә кайтмакса тиеш бугай. Бирнәләр, бүләкләр — барысы да шул вакытны әзерләнеп алып кителә.
5. Никахны канунлаштыру (загс)
Бер ай алдан гариза язып, вакытын белеп, сөйләшеп куйган булсагыз, хәзер инде елмаеп басып кына торасы. Котлаганда еламаска, күңелне тутырмаска. Әгәр дә мөмкин икән, тантана беткәч, залда бераз биеп, вальста әйләнеп алсаң бик күңелле була.
Никахны канунлаштырып киткәндә бокаллар вату, букет ташлау кебек йолалар бар.
Шушы рәсми өлештән соң яшьләр һәм кунаклар туй булган төбәкнең күренекле җирләрен әйләнеп китәләр: Җиңү паркын, чишмә буен, мәсәлән Арчада — Тукай музеен.
6. Килен төшү
Барча җирне әйләнеп чыккач, егет өенә килен төшә.
Кияү белән кәләш машина белән ишек янына ук килеп туктыйлар. Егет чыга да кызны күтәреп алып баскыч янына, әнисе җиргә ташлаган ак мендәргә бастыра.
Егетнең әти-әнисе егет белән кызга берәр кашык бал һәм май каптыралар:
— Бал кебек татлы, май кебек йомшак бул, — диләр.
Шуннан соң кыз әти-әнигә бүләкләрен тапшыра: егетнең әнисенә яулык (ак шәл), әтисенә түбәтәй.
Егет кызны күтәрә дә (кыз мендәрне аяк астыннан тартып алып үзе алып керә) өйгә кереп китә.
Бу вакытта кызның туганнары егетнең туганнарына кызның бирнәсен саталар.
Бирнә кергәч кыч бүләкләр өләшә:
— бер чиләк токмач, бер чиләк печенье, конфет, тәм-томнар,
— әти-әнигә бүләк,
— өйдәге өстәл әзерләшкән хатын-кызларга бүләк (сөлгеләр)
Өстәл артына утырып бераз капкалап алгач, кәләшкә су юлы күрсәтәләр.
Яшьләр җырлап-биеп су алып кайталар. Бер көянтә су.
Суга барып җиткәндә су сатырга яки су юлын бүлү дә була. Суны җырга, биюгә табышмакка сатып җибәрәләр.
7. Кичке туй мәҗлесе.
Килен төшкәннән соң кич, билгеләнгән вакытта кичке туй мәҗлесе башлана. Мәҗлес урынын бизәү — плакталар, рәсемнәр (теләкләр язар өчен берәр буш ватман кәгазе һәм маркерлар куярга була), шарлар — берәр кешегә алдан ук йөкләнеп, әзерләү, җыештыру оештырылган, тамада чакырылган булса, кияү белән кәләш ял итеп күңел ачып утырсалар да була инде.
Егеткә кызын урлатмаска сак булып йөрергә кирәк.
Мәҗлес тәмам булгач, кияү белән кәләш әти-әниегезне, туганнарыгызны, кунакларыгызны, табын әзерләүчеләрне котлап сүз әйтергә онытмагыз!
3 көн
8. Йомгак.
Гөрләп узган туйны матур итеп йомгаклап кую да шарттыр. Ерактан кайткан кунакларны озатып, калганнары белән табигатькә, су буена чыгып күңел ачып, шашлык кыздырып төгәллиләр.
Менә шул. Кияү белән кәләш күзлегеннән караганда туй шушылай уза. Туй уеннары, туйга нәрсәләр алырга, әзерләргә кирәк икәне мәкаләдән бераз ачыклангандыр. Бәлки киләчәктә тулыландырып, җентекләбрәк язырмын. Мөрәҗәгать итегез!
Туй. 1980 ел
Л.Ш.Дәүләтшинаның шәхси архивыннан
ХХ йөз башына кадәр татар халкына яучылап-димләп өйләнешү хас булган. Егетнең туганнары кызны кияүгә сорап аның әти-әнисенә яучы җибәрә. Яучы кызны кияүгә бирергә күндерә, өйләнешү шартларын (калым күләмен, туй вакытын һ.б.) ачыклый.
Шуннан кыз ярәшү һәм килешү йолалары башланып китә. Әлеге йолалардан соң ике якның бүләкләр алмашуы һәм туганнар белән аралашу мәҗлесе (аклашу) үткәрелә.
Кыз ярәшү, килешү һәм туй арасы төрлечә була, ләкин бик озак түгел. Бу вакытта бер як – калым, икенчесе бирнә, булачак туганнар өчен бүләкләр әзерли.
Казан татарларында аерым йолалар, кунак итү, кунакка йөрешүләр гадәттә үткәрелми. Мишәрләрдә, Пермь һәм Чыпца татарларында бу вакыт аралыгында төрле йолалар бик күп була.
Чыпца татарларында кызашка, ягъни кәләш һәм кызлар өчен мәҗлес табыны җыела, ул туганнар йортында үткәрелә; туй алдыннан мунча ягыла (кәбен мунчасы).
Мишәрләр һәм Пермь татарлары яши торган аерым районнарда кыз ярәшелгәннән соң кияү кәләш янына килеп йөри башлый.
Өйләнешү. 1980 ел
Л.Ш.Дәүләтшинаның шәхси архивыннан
Төп туй йолалары калымның бер өлеше түләнгәч, кыз йортында уздырыла: шәригать кушканча никах укыла һәм никах мәҗлесе үткәрелә.
Казан артында туйның беренче көнендә ирләр генә чакырыла (мәҗлестә кияү белән кәләш катнашмый, аларның әтиләре генә була). Туй берничә көн дәвам итә, кәләшнең туганнары кияүнең туганнарын чиратлашып кунак итәләр.
Казан татарларында ир-атлар мәҗлесе – аерым, хатын-кызлар мәҗлесе аерым уздырыла.
Мәҗлес көннәрендә туганнарны килен белән таныштыру – кыз күрсәтү, кыз сөю, килен котлау йоласы үткәрелә. Кәләшне һәм аның ике дус кызын бер шәл белән каплыйлар, каенана һ.б. туганнар аны «танырга» тиеш булалар: соңыннан бүләкләр алмашалар һәм килен һәммәсен дә чәй табынына чакыра.
Никах һәм туй мәҗлесе тәмамлангач кына, кияү беренче тапкыр кыз янына килә (Казан артында – каенатай атларында), каенатайга сандык белән бүләкләр алып килә (кияү бүләге).
Кәләш туганы ат йөртүчедән гайре кияүне беркем дә озата бармый. Кәләш йортына кияү төнлә килә һәм йолым түләгәннән соң гына кыз янына керә ала. Кәләшнең ахирәтләре кияү егетен яхшылап күздән кичерәләр, шаян сынаулар үткәрәләр, аннары кияү келәтенә озатып куялар.
Кыз йортында кияү 4 көн кунак була, кәләшнең туганнарына бүләк өләшә (никах түшәге, яшь килен мунчасы һ.б. өчен йолым түли). Иң кыйммәтле бүләкне хатынына тапшыра.
Кияү бүләкләренә каршы яшь килен үзе тукыган-чиккән бүләкләрне бирә. Шул рәвешле «кияүләп йөрү» башланып китә: кияү атнага 1 тапкыр (һәр пәнҗешәмбе) кәләше янына килеп йөри, әлеге йөрүләр калым түләнеп беткәнче дәвам итә. Гадәттә аны өлешләп түлиләр, кайвакыт ул шактый озакка сузылырга мөмкин.
Ярлы крәстиян гаиләләрендә, кагыйдә буларак, әлеге йола үтәлми. Гадәттә өйләндерүне әти-әниләр, яңа эшче куллар алу өчен, җәйге авыл хуҗалыгы эшләре башланган көннәргә туры китерәләр; кәләшне шунда ук каената йортына алалар.
Зур туй яшь киленнең кияү йортына төшүе һәм кияү туганнарында туй мәҗлесләре уздыру белән тәмамлана.
Яшь киленне ире йортында каршы алу. 1980 ел
Л.Ш.Дәүләтшинаның шәхси архивы
Кияү йортына килен төшерү Казан татарлары яшәгән авылларның күбесендә язгы-җәйге чорда үткәрелә торган халык бәйрәме Җыенга туры китерелә. Ул җирле үзенчәлекләргә ия күп йолалар белән оештырыла. Аларның кайберләре кәләш йортында, кайберләре ул төшәчәк йортта уздырыла.
Беренчесенә кәләшнең туган йорты һәм туганнары белән саубуллашу йолалары керә. Мишәрләргә, керәшен татарлар, Касыйм, Пермь татарларына саубуллашканда такмаклап елау хас. Татарларның әлеге төркемнәре һәм Чыпца татарлары арасында кәләш киендерү, урын-җир әйберләре, бирнә җыю һ.б. кебек башка йолалар да киң тарала.
Кияү йортында яшьләрне каршы алу да йола буенча башкарыла: киленнең аяк астына мендәр яки эче тышка әйләндерелгән тун салалар (яңа йортка керү җиңел булсын өчен), кулларын онга батыралар (өйдә яхшы аш-су әзерләүче булсын өчен), бал-май каптыралар (теле татлы булсын өчен), нинди дә булса терлек бүләк итәләр, су юлы күрсәтәләр.
Килен багу йоласына киленнең үзе чиккән, тукыган әйберләре белән өйне бизәү – өй киендерү дә кергән. Керәшен татарларның туй йолаларындагы кайбер аерымлыклар (мәсәлән, чиркәүдә никахлашу) христиан дине кануннары белән бәйле.
Татар халкында ябышып чыгу яисә кыз урлау сирәк хәл булган. Җәмәгатьчелек андый юл белән өйләнешүне хупламаган.
Хәзерге чорда туй йолалары төзелеше һәм эчтәлеге ягыннан нык үзгәрә, никах гадәттә ЗАГС органнарында теркәлә, ләкин 1990 еллар ахырыннан, күпчелек очракта, шәригать кушканча, башта никах укыла.
Туй. 2016 ел
Л.Ш.Дәүләтшинаның шәхси архивы
Татары Среднего Поволжья и Приуралья. М., 1967.
Уразманова Р.К. Современные обряды татарского народа: историко-этнограф. исслед. Казань, 1984.
Уразманова Р.К. Свадебные обряды // Татары. М., 2001.
Автор – Р.Р. Батыршин
26 августа, 2012
Татарский свадебный обряд «Су юлы» («Путь к роднику»)
Описание:
Вода – источник жизни, хозяйка-хранительница очага. Молодой невесте показывали путь к роднику (к источнику воды). Это сопровождалось обрядовыми песнями, шутками. Обряд проводился для того, чтобы день свадьбы был незабываемым.
Место бытования ОНН: Российская Федерация, Оренбургская область, Шарлыкский р-н, с. Новомусино.
Формы жанровых направлений ОНН: Празднично-обрядовая культура , обряды, исполнительное искусство, песенное искусство.
ОНН зарегистрирован: ГБУК «ОМЦНТ», номер: ORN016
Полное название: Оренбургское областное государственное бюджетное учреждение культуры «Областной методический центр народного творчества».
Адрес: 460000 г. Оренбург, ул. Пролетарская, д.24.
Информация об ответственности относительно ОНН.
Лица, имеющие отношение к ОНН.
ФИО: Улумбекова Гульюзум Гайсовна.
Дата рождения — 27ноября 1949года.
Тип ответственности: Исследователь.
Место работы: Областной методический центр народного творчества.
Сведения об особенностях ОНН.
Принадлежность:
Этнокультурная принадлежность: татарская.
Ключевые слова: Свадебный обряд «Су юлы»; Оренбургская область, Шарлыкский р-н, с. Новомусино.
Техники исполнения ОНН:
Наименование: Исполнение свадебного обряда в сопровождении обрядовых песен.
Предметы, связанные с ОНН:
Костюм:
Наименование: наряд невесты: белый вышитый фартук, коромысло, украшенные ведра, вышитые белые носовые платочки.
Сведения об особенностях распространения и использования ОНН:
Средства выражения традиций:
Обрядовые действия, песни, пляски и другие элементы свадьбы жителей села Новомусино.
Описание свадебного обряда «Су юлы» («Путь к роднику»)
Наиболее распространенным видом свадьбы являлось бракосочетание по сватовству.
Первый период – предсвадебный (сватовство) – кыз сорату. Почетную миссию играл сват (яучы), эту роль выполняли старики или старушки, родственники или знакомые, люди, пользующиеся уважением. При согласии родителей невесты со стороны свата велись переговоры о выкупе и о порядке проведения свадьбы.
Если дело пойдет на лад, то сват должен получить знак согласия. Этим служили вышитое полотенце, белый вышитый платочек, для жениха пуховый шарф и вязаные пуховые перчатки. Второй период – бракосочетание (никах укыту). Это проводилось в доме невесты по мусульманскому обряду до свадьбы. Третий период — свадьба.
Жених со своими дружками увозил невесту на повозке, запряженной тройкой лошадей. Во время переезда невесты, дружки распевали специальные на этот случай песни «Килен каршылау».
Прежде чем зайти в дом мужа, невеста вставала на подушку, которую обычно клали ей под ноги. Порог дома невеста переступала правой ногой. Перед входом в дом жениха молодых угощают медом и маслом (бал-май). Это кушанье обязательно должен был отведать каждый из участников праздника. Этот обычай проводился с той целью, чтобы жизнь молодых была сладкой как мед и благополучной. После застолья на другой день молодой невесте показывали путь к воде (су юлы), к роднику или к колодцу. Она хранительница очага, а вода источник жизни. На другой день молодая хозяйка должна была и готовить и убирать. Дорогу ей показывали маленькие дети со стороны жениха. Она их должна была одаривать памятными подарками. Ими являлись вышитые белые платочки. У татар вышитые платочки это не только аккуратность, опрятность, но и символ любви, преданности.
Если молодая девушка подарила молодому человеку вышитый платочек, это говорит о том, что она призналась ему в любви.
Об этом очень хорошо написал М.Джалиль в стихотворении «Платочек».
Невесту до родника провожали песней, гармошкой. В песне поется о том, какая она красивая, трудолюбивая. В песне прославляется их брак.
Оборудование: белый вышитый фартук для невесты, коромысло и два
ведра, платочки. Этот обряд проводился везде, где жили татары. Особенно в деревнях. В селе Новомусино Шарлыкского р-на, Оренбургской области этот обряд проводится очень интересно и красочно. Все жители села выходят смотреть на молодую невесту. Желают молодым любви, благополучия. Именно здесь невеста как бы проходит первое испытание. Как она шагает с полными ведрами? Не расплескалась ли вода? Все это проходит в сопровождении музыки и обрядовых песен. В городе этот обряд мы проводим в комплексе «Национальная деревня» в Татарском подворье с целью сохранить обычаи, передавать их молодым, укреплять духовную связь поколений и эпох, показать культурную самобытность татарского народа. Для этого созданы все условия.
Су юлы күрсәтү
Килен булып төшкән көнне туй мәҗелесенә кадәр, я булмаса икенче көнне кыз көянтә-чиләк белән су алып кайтырга тиеш. Су – яшәү чыганагы. Яшҗ килен – учак хуҗабикәсе. Килен башка авылдан төшсә дә, үз авылыннан булса да, беренче мәртәбә суга үзен генә җибәрмәгәннәр. Йола буенча аны егетнең кыз туганнары озаткан. Килен аларга үзенең бүләкләрен – чиккән кулъяулыклар өләшкән. Бу йола татарлар яшәгән hәр төбәктә дә үткәрелгән.
Ак алъяпкыч таккан килен көянтәгә чиләкләр асып, яшь кияү белән парлап баралар. Аларны туйда катнашучылар гармуннар, җырлар белән озата баралар.
Яшь киленгә су юлын
Күрсәтү изге бурыч,
Туры, дөрес юлдан гына,
Килен, йөрергә тырыш.
hәр көн саен таң яктысы
Сирпеп битеңне үбәр,
Син барасы су юлына
Зөhрә йолдыз нур сибәр.
Ай бизәкле чиләкләрең
Таң суында йөзсеннәр,
Сандугачлар, сайрый-сайрый,
“Уңган килен!”- дисеннәр.
Мөлдерәмә тулы булса
hәрвакытта чиләгең,
Зур бәхеткә ирешерсең,
Кабул булыр теләгең.
Килен чишмә суын чиләкләренә тутырып алганнан соң, чишмәгә көмеш (ак төстәге) акча ташлый.
Шулай ук суга баручылар “Сания апа” җырын да җырлыйлар, киленнең исемен кушып.
Сания апа суга бара
Җем-җем итә чиләге,
Чиләгенә караганда
Үзе кура җиләге.
Сания апа, чиләгеңнең
Сулары түгелмәсен.
Кеше сүзләренә карап,
Күңелең сүрелмәсен.
Суны өйгә алып кайтып җиткергәч, суны беренче булып кияүнең әти-әниләре татып карый, аннан кияү үзе hәм калган кунаклар. Кайбер очракларда суны сатырга да була. Су эчкән кеше яшьләргә үзенең теләкләрен тели. Шул ук вакытта туй мәҗелесенә, килен төшерүгә багышланган йола җырлары да башкарыла.
Атларыбыз, атларыбыз,
Канатлы чакларыбыз,
Безнең дә бер булыр икән
Киленле чакларыбыз.
Китмәскә килерең булсын,
Йөзең гел көләч булсын,
Табыныңда hәрвакытта
Бал да май, күмәч булсын.
Әй, ай батсын, ай батсын,
Кызарып таңнар атсын,
Тулган айдай киленне
Туганнарыгыз яратсын.
Килен төшүгә бәйләнешле әлеге йола, әлбәттә, яшьләрнең никахларын ныгыту, киләчәк тормышларын бәхетле итү, туй көнен онытылмаслык ясау өчен үткәрелә.
Татарский свадебный обряд «Су юлы» («Путь к роднику»)
Выкуп невесты сценарий на татарском языке
Туй өчен кыз алу сценарие
Кереш сүз
Кадерле кунак көтәбез
Егет килә елмаеп
Ике йөрәк бергә тибә
Гомергә ялкынланып.
– Кияу, нигә килдең?
– Кәләш алырга
– Килүен килгәнсең… Ә менә мин әзерләгән сынаулар аша үтә алырсың микән? Әйдә карап карыйк эле!!!…
1 сынау. «Лента»
Капка (яки ишек) лента белән бәйләп куелган. Кияүгә капка аша үтәр өчен шул лентаны өзәргә кирәк. Алып баручы төрле шартлар куярга мөмкин. Мәсәлән, өзмичә, кисмичә үтәргә (яндырып). Яки лентаны кисү өчен кайчыны бию-җыр кебек җәзага сату.
Йөгереп кереп китәр өчен
Безнең ишегебез тар.
Хәзинәләрдән дә кыйбат
Безнен кәләшебез бар!
– Әйдә әле, кияу, тимичә, кисмичә, кагылмыйча, өзмичә үт әле ишек бавын!
Кияү лентаны яндырып өзеп үтә
2 сынау. Ромашка
Кияү каршына кәгазьдән беркетелеп ясалган ромашка чәчәген чыгаралар. Һәрбер таҗында бер бирем. Кияү шул таҗларны җыртып алып биремнәрне үтәргә тиеш. Үтәлмәгән биремнәр җәзалана.
Безнең килен бик уңган!
Ә кияу уңган микән?!
– Хәзерге бирем шундый: кыскартуларны озынайтып бир, белик әле, хужалыкта кәләшкә ничек булышырсын микән? Шуны онытма: hәр дөрес җавап сине сөйгәнеңә якынайта!
- С.-с. ю. савыт-саба юарга
- К. ю. кер юарга
- Ч. т. чүп түгәргә
- К. б. кибеткә барырга
- Б.т. бала тәрбияләргә
- А. э. акча эшләргә
- Уҗ. җ. урын-җирне җыярга
3 сынау. Адымнар.
Җиргә адымнар ясалган. Һәрбер адым эзе саен кияү я биергә, я җырларга, я шигырь сөйләргә тиеш. Шулай ук адымнар кәгазьдән ясалып, аларның һәрберсенә саннар (яки башка биремнәр) язылган булырга мөмкин. Кияү һәрбер санның нәрсә аңлатканын белергә тиеш (туган көн, аяк үлчәве һ.б.)
– Ярый, булдырдың! Афәрин!!! Ә менә кәләшеңнең кәефен күтәрә беләсең микән? Бу адымнар җырлы-биюле адымнар. Алардан җырлап яки биеп кенә атларга кирәк.
Кияү дус егетләре белән бергәләп һәр адым саен җырлап-биеп үтә.
4 сынау. Кадерле табак.
Сынау-шаярту. Кияү каршына табак китереп куялар. Кияү табакка кәләш өчен иң кадерле әйберне салырга тиеш. Кияү башта ук табакка үзе кереп басмаса, кәләшнең ниләр яратканы ачыклана да инде. Кияүнең башын бутар өчен табакка басып була икән дигән уй тууга каршылык күрсәтергә кирәк. Мәсәлән, зәвыклы табакны бер-ике кыз күтәреп торырга мөмкин.
– Кияү! Син бу табакка кәләш өчен иң кадерле әйберне салырга тиешсең.
Кияү табакка үзе кереп баса.
5 сынау. Тылсымлы ишек.
Ишек аша үтү. Ишек «тылсымлы», «бикле», «сакчылы» һ.б. булырга мөмкин. Тылсымлы ишекне тылсымлы сүз белән, бикле ишекне ачкычын табып, сакчылы ишекне сакчыларның биремнәрен үтәп керергә кирәк. Сакчылар ролендә, гадәттә, кәләшнең бертуганнары тора.
– Тылсымлы ишекне ачыр өчен нәрсә эшләргә кирәк әле кияү? Тылсымлы сүзләр әйтергә кирәк?
Кияү «Мин сине яратам!» дип кычкыра.
6 сынау. Кәләшеңне таны
Кияү бу биремдә башкалары арасыннан үз кәләшен танырга тиеш.Биремнәр төрле булырга мөмкин. Мәсәлән, бер ватман битендә берничә ирен эзе, балачак фотолары, аяк киемнәре һ.б.
Болай гына булмый әле!
Тагын бер сынау бирик-
Бу рәсемнәр арасыннан
Кәләшне эзләп табыйк!
Кияү кечкенә бала фотолары арасыннан дөресен эзләп таба.
7 сынау. Сатып алу.
Берничә тартмада аяк киемнәр. Кияү, кәләшенең аяк киемен тапканчы, тартмаларны сатып ала.
– Кара әле, кәләшнең нәрсәседер юк бит! Менә тартмалар арасыннан табып ал әле шуны. Тик тартмалар бушлай ачылмый…
Кияү аяк киеме сатып ала.
8 сынау. Кәләшне эзләү
Кияү өйгә кергәч, кәләшнең кайсы бүлмәдә икәнен әйтергә тиеш. Дөрес әйтсә, барып коча, җәзалар шуның белән тәмамлана. Ялгышса, җәза бирелә һәм эзләү дәвам итә.
9 сынау. Кәләшеңне үп
Кәләш урындыкта басып тора. Кияү аяк киемен идәннән аермыйча кәләшен үбеп алырга тиеш. Кәләш урынына өй ишеге өстенә эленгән фотосүрәтне дә кулланырга мөмкин – шартлары шул ук. Кияү аяк киемнәрен салып кәләшне (яки фотосүрәтне) үбеп ала. Буе җитмәгән очракта дус егетләре күтәреп тора.
– Төрле киртәләрне жиңә алдың! Ә хәзер соңгы сынау – аяк киемеңне идәннән аермыйча, сөйгәнеңне үбеп ал!!!
Кияү аяк киемен салып кәләшне үбеп ала.
Молодец, кияу, булдырдың!
Хәзер кәләш синеке!
Күз карасы кебек сакла
Безнен кәләшебезне!!!
Сценарий свадьбы на татарском языке Хөрмәтле туганнар
Тамада:
Хөрмәтле туганнар! Кодалар-кодачалар, дуслар-иптәшләр! Бүген без барыбызгада якын булган Дамир белән Гөлсинәнең яшьлек туен үткәрергә җыелдык. Алар өчен сөйгән ярлары белән кавышу – олы куаныч, зур шатлык дип уйлыйбыз.Без моны ЗАГСта күреп ышандык. Алар бер-берсенә тугрылыклы ир белән хатын булырга вәгъдә биреп, газиз имзаларын куйдылар. Хәзер без аларны законлы ир һәм хатын дип танырга мәҗбүр һәм барыбыз исеменнән дә яңа тормышка аяк басулары белән чын күңелдән котлыйбыз, аларга бәхетле озын гомер, саулык-сәләмәтлек, игелекле балалар үстереүләрен телибез.
Озатабыз сезне озын юлга,
Олы юлга, тормыш юлына.
Кулны кулга, уйны уйга бәйләп,
Йөрәк белән бергә булырга.
ЗАГС биргән язу – кәгазь бит ул,
Саргая ул сандык төбендә.
Саргаймасын сезнең чын мәхәббәт,
Чәчәк атсын күңел түрендә.
Карамагыз дошман сүзләренә,
Гайбәтләрдән өстен булыгыз.
«Тел» алырга килгән дусларны сез
Бусагадан ерак куегыз.
Васыять бездән сезнең киләчәккә:
Кайгыларны уртак бүлегез.
Шатлыкларны матур бала итеп,
Бишекләрдә алып килегез.
Онытмагыз! Сәгать санап тора
Бу елларның узып барганын.
Югалтмагыз соңгы көңгә кадәр
Мәхәббәтнең алтын балдагын!
Тамада:
Әйдәгез, һәрбер өстәлгә хуҗалар сайлап китик, ягъни алдагы рюмкаларны зәм-зәм сулары белән даими тутырып торучылар.
Ә хәзер, шампан шәрапларын ачып, аягүрә басып, яшләр өчен беренчен тостны күтәрик һәм алдагы сый-хөрмәтләрдән ауыз итик…
Тамада:
Кунаклар, сез ашый торыгыз, ә мин туй тәртибен укып ишеттерәм, игътибар белән тыңлап утырыгыз.
1. Килен белән кияүне кыерсытмаска.
2. Бер тостка 2 рюмка, 2 тостка 1 рюмка эчү тыела!
3. Килен белән кияүнең һәм свидетельләрнең урынын алмаска. Штраф 500 сум.
4. Тарелкага башны куеп йокламаска, рюмканы кимермәскә, кашык-чәнечкене чәйнәмәскә, барлык савыт-сабаны урынында калдырырга.
5. Аяклар йөремәслек булганчы биергә, Айга ишетерлек итеп җырларга, бүләкләр беткәнче уйнарга.
6. Өйгә кайтканда игътибар булыгыз. Ботинкагызны яки хатыныгызны онытып калдырмагыз.
7. Әгәр инде алыштарсагыз – түфлине яңаракка, хатыныгызны яшьрәккә алыштырырга тырышың.
8. Туй тәртибе үтәлсен өчен, аның астына кул куярга кирәк. Ягъни рюмкалар белән тавыш бирүегезне сорыйбыз.
Тамада:
Кадерле килен һәм кияү! Сезнең бүгенге зур шатлыгыгыз ул — әти-әниләрегезнең дә зур шатлыгы. Хөрмәтле әти-әниләр! Газиз балаларыгызның уртак гаилә төзү куанычы белән чын күңелдән котлыйм, сезгә озын гомер телим.
Кадерле ___ кодагый! Кияүэгез ___ гайләгез өчен иң кадерле беренче кияү булсын! Кияү кеше ул, гөмүмән, бик кадерле кеше. Бүгенге табында кияүне мактыйк, ә иртәгә кәйнә йортында киленне мактарбыз. Ә хәзер яшьләрне котлаур өчен сүзне әниләре ___ бирәбез.
Тамада:
Рәхмәт, изге, матур теләкләрегез өчен. Әйдәгез әле, кодагыйның сүзләрен хуплап, рюмкаларны күтәрик!
Ә һәзер яшьләрне котлап, җырлап алырга да мөмкиндер, белгәннәрегез кушылып җырлагыз.
Җыр:
Яшәгез сез пар булып,
Икегез бер җан булып.
Күршеләргә үрнәк гаилә,
Дуслар өчен дан булып.
Котлы булсын туегыз,
Безгә үрнәк булыгыз.
Мәңге-мәңге бергә булсын
Тормыштагы юлыгыз.
Айдан якты безнең уй,
Балдан татлы безнең уй.
Ай көттерде, ел көттерде,
Ай, икегез, икегез,
Тигез гомер итегез.
Яшлек дәртен, мәхәббәтен
Картлыккача илтегез!
Ай, икегез, икегез!
Икегезнең битегез,
Икегез дә пар килгәнсез,
Тигез гомер итегез.
Алты малай, җиде кызны
Илгә бүләк итегез!
һай көттерде сезнең туй!
Тамада:
Яшь парларның касәсенә
Тутырып салыйк Катык.
Кызык булсын тормышлары,
Шушы катык искә төшеп,
Көлсеннәр эче катып…
Ак булсын ап-ак касәдәй
Тормыш юлыгыз башы.
Туган көн гомер башы ла,
Туй көне тормыш ташы.
Подноска куеп ике рюмка белән катык чыгаралар. Кияү белән кәләш аягүрә басып эчәләр. Калганнар кул чабып торалар.
Тамада:
Безгә катык юк инде, әйдәгез әле без алга куелган рюмкаларны гына күтәрик.
Хөрмәтле кунаклар! Кыйммәтле нинди дә булса әйбер сатып алганда, магазиннан гарантиялы паспорт бирелә. ____ белән ____ дә техник паспортлары бар. ____! Рәхим итеп ______ паспортын ал һәм безгә дә укып ишеттер.
Хөрмәтле кунаклар! Сизеп торам, сез барлык кунакларны да белеп бетермисездер әле? Шулай булгач сүзне кодагыйга бирер вакыт җиткәндер дип уйлыйм.
Таныша барыйк, котлауларны да дәвам итик.
Һөйөп үҫтергән балаһы
Тапҡан ғүмерлек йәрен.
Атай-әсәйгә шунан да
Ҙур шатлыҡ бармы тағын!
Борондан ҡалған йола был,
Ниәт иттек изге уй:
Йәш ғаиләнең аҡ юл башы
Фатихалы ошо туй, –
тип, инде бик күптәргә таныш “Гөлмәрфүғә” исемле йылы, көләс усаҡтың хужалары – Хәйбулла районының Әбеш ауылында йәшәгән Миләүшә менән Әнәс Ҡыҙрасовтар ошо көндәрҙә улдары Ниязға килен алып ҡыуанды.
Йола үтәү –изге ғәмәл
Ауыл туйы… Ниндәйен дә ихлас, матур байрам ул!
Күрше генә Вәзәм (Бәләкәй Арыҫланғол) ауылынан үҙ яртыһын тапҡан Нияз менән Гөлиәнең дә ғаилә байрамы тик изге ниәттәргә, матур төҫтәргә мансылып башланып китте. Һау мөхитле ғаиләлә матди байлыҡҡа ҡарағанда эске рухтың ҡиммәтерәк икәнен һеңдереп үҫкән егет тә, сағыу таланты менән бала саҡтан кеше иғтибарынан арыған, иманлы, дини ғаиләлә тәрбиәләнгән ҡыҙ ҙа шау-шыулы туй үткәреүҙән ҡырҡа баш тартты. Аш-һыу тәләфләп, артығын түгеп, ҙур залдар тултырғансы ҡунаҡ йыйыу ғәҙәти хәлгә әйләнеп киткән заманда улай килешерме, тип икеләнгән атай-әсәйҙәр баҫымына ҡаршы ла ныҡ торҙо улар. Йәш ғаиләнең аҡ юл башы айыҡ ауыл тип иғлан ителгән Әбештә бер тамсы эскелекһеҙ ҙә күркәм байрам эшләргә мөмкин икәненә ныҡлы дәлил булды.
Туй – ике йәш йөрәктең мөнәсәбәттәре шәриғәт менән нығытылғандан һуң ойошторолған оло мәжлес, байрам, ғаиләлә ҡыуаныслы, шатлыҡлы ваҡиға уңайынан үткәрелгән тантана төрө. Халҡыбыҙ элек-электән туйға ҙур иғтибар бүлгән. Ул нисек үтһә, йәш парҙың киләсәге лә шулай була тигән фекер йәшәй. Һәр ырыуҙың үҙ йолалары булған, улар теүәл үтәлгән. Был туйҙа ла “Гөлмәрфүғә”ле йортҡа килен төшөрөүҙең бик күп матур йолалары башҡарылды.
Кейәү егет киленде алып ҡайтырға күрше ауылға юлланды. Нәҫел-ырыуы егәрле, йүнсел, оҫта ҡуллы булыуы менән дан тотҡан Суриндарҙың атай нигеҙендә төпләнеп, үҙ ҡулдары менән сынъяһау ағас йорт һалған Рәүф Тәлғәт улының ихатаһы ҡыҙ оҙатыуҙың күңелле лә, һағышлы ла мәшәҡәттәренән мәж килә. Күрше-күлән, туған-тыумаса йыйылған. Тәмле аш-һыуҙары, йомшаҡ теле менән хөрмәт ҡаҙанған йорт хужабикәһе, биш бала әсәһе Әлфиә ханым йорт алдына, һый тултырып, өҫтәл ултыртҡан. Гөлиә менән Ниязға изге теләктәрен теләп, кейәү йортона оҙаталар.
Һылыу ҡыҙҙы тиҙ генә ысҡындырып ебәрмәй әле вәзәмдәр, тимер аттың “ат башын” тотоп, йолаһын ҡылып, кейәү егеткә ҡаршылыҡ күрһәтәләр. Бүләктәр менән ҡыуандырғас ҡына, оҙатыусылар ҡул болғап, бәхетле ғүмер теләп, тороп ҡалды.
Ҡыҙ биргән өйҙөң ҡото китмәһен өсөн, кейәү ҡапҡанан сыҡҡанда, тәңкә, кәнфит һәм ваҡ әйберҙәр һибеп ҡалдырҙы. Бала-сағаның һәр туйҙа ла иң көткән өлөшө ошо йолалыр ул. Кинәнеп юл буйынан Әбеш менән Вәзәм араһынан сик булып ағып ятҡан Һаҡмар күперенә тиклем аҡса, тәмле һый сүпләп сыр-сыулашты улар.
Һандыҡ-һандыҡ бирнә, күстәнәс, йыуаса тейәлгән машиналар ҡыҙ йортонан ҡуҙғалды. “Бик матур ҡыҙҙы эләктерҙе Нияз, бәхеттә, шатлыҡта ғына йәшәһендәр”, “Матур урынға килен булып төшә Гөлиәбеҙ, шәп егетте ҡаратҡан, бик мәслихәт!” – тип, күрше-тирә йәштәргә хәйерле юл теләп, сөкөрләшә-сөкөрләшә сәйле табын янында ҡалды.
Килен ҡаршылау
Әбештәр иһә мәж килеп килен ҡаршыларға әҙерләнә. Йәштәр ауылда төпләнмәгән был заманда йортҡа килен төшөрөү – һағынып көтөлгән шатлыҡ ул. Бәхете күҙҙәренән түгелеп торған бейем (ҡәйнәне был яҡта шулай тиҙәр – авт.) – Миләүшә апай килененең аяҡ аҫтына аҡ мендәр түшәп, ҡосаҡ йәйеп ҡаршы алды.
Килдеңме имен генә,
Киленем, киленгенәм!
Уҙ йортомдоң түренә
Төклө аяғың менән!
Аҡ мендәргә баҫҡандай,
Аҡ бәхеттәр юлыңа!
Аҡ һөт имгән бала бул,
Тоғро йәр бул улыма.
Ҡурҡҡандарың буш булһын,
Юрағаның юш килһен,
Аҡланһын бар өмөттәрең,
Әйҙә, түрҙән уҙ, килен! –
тип алғышланы киленен шиғри күңелле хужабикә.
Мотлаҡ үтәлергә тейеш матур йола – бал-май ҡаптырыу ҙа – килендең балдай татлы, майҙай йомшаҡ һүҙле, көләс йөҙлө булырына ишара:
Балдай татлы телле бул,
Бал ҡортондай эшсән бул,
Балда, майҙа йөҙөп йәшә,
Бал ҡортондай күсле бул.
Эшең, көнөң уң булһын,
Ашың, һыуың мул булһын,
Һүҙең балдай, йөҙөң айҙай,
Күңелең майҙай булһын! –
тип теләктәрен дә, өгөт- нәсихәтен дә теҙҙе бейем кеше. Еңгәйҙе көтә-көтә көтөк булып бөткән бикәстәре билен сисеп, бүләк алды. Был матур күренеш килен кешене тотҡарлап торған бәйҙәрҙе сисеп, үҙ араларына алыуҙы аңлата.
Килендең үҙе кеүек үк матур бирнә һандығы ла бар. Шул һандыҡтың эсенә, әйтерһең, донъяның бөтә матурлығы һыйған. Ул шундай йәмле, ҡәҙерле булып, йортҡа инергә рөхсәт көтөп ултыра. Әммә килендең еңгәйҙәре тиҙ генә был хазинаны тоттороп ебәрмәй әле. Кейәүҙән бүләк өмөт итеп, һатыулашып-һатыулашалар. Кейәүҙең туғандары был ҡоҙасаларҙың күңелен күреп йырлап та, бейеп тә ҡарай.
Һандыҡҡа хужа булып торған мыҡты еңгәйҙе ризалатып, мул ғына бүләк биреп, һатып алынғас, һандыҡ та килен артынан өй түренә менеп ҡунаҡланы. Байрамға йыйылған ололар: “Һандыҡтың эсе тулы ниғмәт булһын, хужабикәһенә һәр ерҙә хөрмәт булһын”, – тип теләктәр әйтеп торҙо.
Йорт хужаһы Әнәс ағай алыҫтан килгән ҡоҙа-ҡоҙаларҙы өҫтәл янына саҡырҙы. Хәләл ризыҡтар, милли эсемлектәр менән тулған табында һәүетемсә һөйләшеп, танышыуҙы Әбеш менән Вәзәм ауылы йәштәренең иң хөрмәт иткән инәйҙәре, һәр парҙың, һәр йәш йөрәктең серҙәше, кәңәшсеһе, оҙаҡ йылдар ауыл мәҙәниәт йорто директоры булып эшләгән Нәсимә апай Ибраһимова башҡарҙы. Үҙе Вәзәм ҡыҙы булып, Әбеш ауылына килен булып төшөп, бөтә ғүмерен кешеләрҙең йәнен, тәнен дауалауға (табип булмаһа ла) бағышлаған изге күңелле был кешенең әйткән нәсихәттәренә, табындағы һәр кеше тураһында матур һүҙҙәренә ҡоҙасалар ғына түгел, ҡоҙалар ҙа йөрәкһеп, күҙҙәренә йәш алып тыңланы.
Матур-матур шиғыр юлдарына үрелеп барған теләктәр үә кәңәштәр йәштәр йөрәгенә һеңмәй ҡалмаҫ, иншалла (тамада тигән һүҙ оҡшамай, әммә тамада ролен алып барған кеше нәҡ ошондай булырға тейештер, тигән уй яралды күңелдә).
Көс-дәрт ташып торған Рифат менән Йыһангир ҡоҙалар: “Көрәгә килә, көрәгә!” – тип һамаҡлап, ҡымыҙ, буҙа алып инделәр. Шифалы милли эсемлектәр эсеп, уйын-көлкө менән аралашып, табын дауам итте. Ауылдың оҫтабикәләре – фермер Рәзилә Илембәтова эшләгән ҡымыҙ, башҡорт теле уҡытыусыһы Әлфиә Бохарбаева эшләгән буҙа эсеп туйғыһыҙ тәмле шул! Ҡамыр аштары оҫтабикәһе Әлфиә Әбделмәнованың төрләп-төрләп бешергән бәлештәре бигерәк тәмле ине. Бар ҡунаҡтар исеменән ҙур рәхмәт уларға.
Кейәү егеттең ҡәрсәһе (атаһының әсәһе – авт.), мөнәжәтсе Вәлимә инәй Ҡыҙрасова, оло йәштә булыуға ҡарамаҫтан, халыҡ йырҙарын оҫта башҡарып, мәжлескә йәм өҫтәне. Килендең ҡәрсәһе Люциә инәй Сурина менән улар табындың мәртәбәле ҡунаҡтары булды. Ейән-ейәнсәрҙәреңдең байрамында хөрмәтле булып ултырыуҙар – ниндәй бәхет!
Табын – табын менән, әммә йома намаҙы ваҡытын белдереп, аҙан тауышы ишетелгәс тә, туйҙағы ҡоҙаларҙың – мәсеткә, ҡоҙағыйҙарҙың намаҙлыҡтар артына йүнәлгәне лә бер мәртәбә булды. Ысынында, бында ғәжәп итерлек бер нәмә лә юҡ – иманлы кеше өсөн ғәҙәти, фарыз ғәмәл булып, барса туйҙарҙа ла күҙәтелһә ине ошо хәлдәр, тиергә генә ҡала.
Һыу юлы
Йома намаҙынан һуң, хәйерле сәғәттә бикәстәр киленгә һыу юлы күрһәтеү йолаһын атҡарҙы. Ололар ҙа ҡарап ҡына ситтә тороп ҡалманы. Кәләш алған ғәййәрле саҡтарын һағынған ҡоҙалар ҙа, килен булып төшөп, һыу башлаған нескә талдай саҡтарын хәтерләп моңһоуланған ҡоҙағыйҙар ҙа был күркәм йолала ҡатнашып, гармунға ҡушылып йырлап, көйәнтәле ҡыҙ артынан эйәрҙе.
Килен балаҡай иңдәренә ятҡан көйәнтә лә бик үҙенсәлекле: 30 йыл элек Миләүшә апай үҙе лә нәҡ ошо көйәнтәне иңдәренә элеп, ошо урамға килен булып төшкән. Ауылдың хөрмәтле кешеләре булып, тормош иптәше Әнәс ағай менән бергәләп өс балаға ғүмер биреп, тәрбиәләп үҫтергәндәр.
Ауылда иң оҙаҡ бергә матур йәшәгән парҙарҙың береһе булған Әнисә менән Сәлимйән Әминевтәрҙең ҡоҙоғона һыу алырға килгән йәш парҙы хужалар ихлас ҡаршыланы. Әнисә апай баҡса емештәрен теҙеп, тәмле бәлештәрен бешереп, өҫтәл дә әҙерләп ебәргән. Ә Сәлимйән ағай ҡоҙоҡ тирәһен матурлап, сәскәләр менән биҙәп тә ҡуйған.
Йорт хужаһы – ғүмер буйы киномеханик булып эшләп, үҙ образында “Еңмеш” фильмында төшкән хөрмәтле аҡһаҡал. Алты балаға ғүмер биреп, ҡартайған көндә матур итеп йорт төҙөп сығып, бөтә ейәндәренә йыл да ҡолон инселәп, ейәнсәрҙәренә бирнә һандығы теүәлләп ҡуйып, ауылға бер йәм булып йәшәй улар.
Йәш килен, йола шартына тура килгәнсә, хужаларға, һыу башлаған бикәсенә бүләк биреп, һыу эйәһенең ризалығын алып, ҡоҙоҡ эргәһенә тәңкәләр һибеп ҡалдырҙы. Уның һыу алып ҡайтҡанын ҡапҡа төбөнә йыйылған бала-саға, күрше-күлән түҙемһеҙләнеп көтә ине инде. Ошондай ҙа матур ихлас теләктәрҙән генә ҡойоноп тулған, алмалы көйәнтәлә бәүелеп ҡайтҡан күнәктәрҙәге һыу нисек тәмле булғанын белһәгеҙ икән!
Килен алып ҡайтҡан һыу менән самауыр тултырып, тәмле сәй ҡайнатып эскәс, дәртле таҡмаҡтарға бейеү ҙә, ысын-ысындан ҡыҙыҡлы уйындар ҙа гөрләне. Был тәңгәлдә инде оҙаҡ йылдар мәктәптә балалар менән эшләп, тәжрибә лә, оҫталыҡ та туплаған Нурсилә Ибраһимованың ойоштороу һәләтенә һоҡланырға ғына ҡала.
Әҙәпле, күңелле уйындарҙа йәше-ҡарты рәхәтләнеп уйнаны. Иман юлындағы ҡоҙалар ҙа күңел асып уйнарлыҡ, бер яҙығы булмаған уйындар ойоштороп, туй мөхитен йәнләндереп ебәрҙе шулай Нурсилә апай.
Ҡоҙа-ҡоҙалар уйнап-бейеп күңел асҡан арала ике-өс төрлө йылы ашын өлгөртөп, “Гөлмәрфүғә” эргәһендә зыр әйләнгән Рәзилә Илембәтова апайҙың ғәмәлдәре тағы бер һоҡландырҙы. Йорт хужабикәһе Миләүшә апайҙың айырылмаҫ дуҫы, ауыр саҡтарҙа йыуанысы, ошондай мәшәҡәтле мәлдәрендә таянысы булған йән әхирәте иртә таңдан инде ҡаҙан эргәһендә ҡайнай. Шуныһы ҡыуаныслы: хужалар үтенес менән мөрәжәғәт иткән бер кем дә, – үҙ туғанымы, сит кешеме, – “ҡуй” тип әйтмәй, ысын күңелдән ярҙам итә. Ауыл халҡының ихласлығы – уның күркәмлеге лә ул.
“Хуш тояғы”
Ҡоҙалар килтергән бүләктәрҙе табындағы бар ҡунаҡтарға таратҡас, “хуш тояғы”на ваҡыт етте. Ҡоҙалар матур табын, һый-хөрмәт өсөн рәхмәт әйтеп, ҡайтырға рөхсәт һораны. Йорт хужаһы булған ҡоҙалар матур килен үҫтереп биргән өсөн уларға алғыш әйтте. Ә йәштәр, тулҡынланып, ата-әсәйҙәренә йөрәк түренән сыҡҡан рәхмәт һүҙҙәрен әйтеп, изге кәңәштәренә, нәсихәттәргә ҡолаҡ һалып йәшәргә вәғәҙә бирҙе. Күңелдең иң нескә ҡылдарын сыңлатҡан матур байрам өсөн башҡа төрлө шау-шыулы тамашалар ҙа, бер-береңдән уҙҙырып әҙерләнгән һый-хөрмәт тә артыҡ шикелле.
Туй тип аталған күп мәжлестәрҙең ҙур залдарҙа саҡырылған йырсыларҙы тыңлап, ҡоҙа-ҡоҙағыйҙарыңдың кем икәнен дә йүнләп белә, таный алмай, официанттар килтергән төрлө ризыҡ янында самауыр сәйенә зарығып уҙғандары ла бихисап хәҙер.
Быуаттар буйы тапшырыла килгән йолаларҙы үтәгән өсөн дә бик матур һәм нигеҙле булған заманса башҡорт туйының шаһиты ла, ҡунағы ла булыу ғүмергә юйылмаҫ йылы тәьҫораттар ҡалдырҙы.
Тарихи нигеҙҙә барлыҡҡа килеп, быуындан-быуынға тапшырылған эшмәкәрлек һәм ғөрөф-ғәҙәт, рухи байлыҡ, күҙаллауҙар булған милли йолаларҙы сәхнәләштермәй генә, ғәҙәти көнкүрештә, ошондай ғаилә байрамдарында һәм башҡа сараларҙа ҡулланыу – үҫеп килгән быуынға әхлаҡи тәрбиә биреүҙең мөһим шарты. Йәштәр ҙә, балалар ҙа бындай байрамдарҙа күргән, башҡарған матур күренештәрҙең йола ғына түгелен йәшәй килә аңлар, иманым камил.
Тыуған тупраҡтан көс алып, нығынып, эргәһендә ҡарағайҙай һөйгән йәре, сылтырап аҡҡан көмөш һыуы, хәләл ризыҡ йүнләр усағы булған йәш киленгә киләсәктә нәҫел дауам итер балалар үҫтереп, милләтебеҙ бәрәкәтен арттырып, тыныс зәңгәр күк аҫтында “Гөлмәрфүғә”не дөрләтеп йәшәргә яҙһын.
-Ҡарлуғас ИШЕМҒОЛОВА.
Хәйбулла районы.