Кыз урлау йоласы сценарий

Сценарий выкупа невесты на татарском языке

Сценарий выкупа невесты на татарсокм языке Кыз алу йоласы

Халкыбызда кыз алырга килү йоласы бик тә популяр. Елдан-ел кияү өчен сынауларның төрләре артканнан-арта бара. Сынауларны кәләш ягыннан шаһит һәм иптәш дус кызлары үткәрә. Һәр ишек саен кияүгә берәр сынау.

Шаһит: Уң аягың белән атла,

Тормышың да уң булсын.

Кыз алырга килгәнсең икән,

Кесәңдә акча чыңлап торсын.

Йөгереп кереп китәр өчен

Безнең ишегебез тар.

Хәзинәләрдән дә кыйбат,

Җиләктәй апабыз бар!

1 сынау:

Капкага кәләшнең исемеязылган,

Бу очраклы гына түгел.

Һәр хәреф башланган җырны

Җырларга кияү балакай әзер.

Кияү дуслары белән җырлар башкара

2 сынау:

Яратам дигән сүзне

Һәр кеше әйтергә әзер.

Ә син җизнәкәй, хисләреңне,

Япон, төрек телендә әйтеп кара!

Кияү кычкырып “Мин сине яратам” дип япон, төрек теледә әйтергә тиеш

3 сынау:

Бу эзләр кияүне үзенең яраткан (кәләшнең исеме) мәсәлән, Гөлнарасына тагын берничә адымга якынайтыр.

Җиргә аяк эзләре төшерелгән. Кияү һәр адым саен сөйгәненә ишетелерлек итеп матур сүзләр әйтергә тиеш

4 сынау:

Умарта өчен иң кадерле

Табигатьтә татлы бал.

Кәләш өчен иң якын,

Кадерле әйбереңне сал.

Ишек янында ләгән куелган. Ул сулы. Кияү кеше кәләше өчен кадерле әйберен салырга тиеш. Кайберәүләр “акча сал” дип киңәш бирә. Ә дөреслектә кияү табак-ләгәнгә үзе кереп басырга тиеш. Әгәр ул моны белми икән, кияүгә җаза бирелә

5 сынау:

Менә сиңа юеш сөлге. Син аны хәзер сөйгәнеңне никадәр яратсаң, шулай нык итеп бәйлә. Ә хәзер өеңдә тавыш купмас өчен никадәр күп көч куячаксың, шуның хәтле сөлгене сүт.

6 сынау:

Ишек түрендә бер савыт,

Ул гади генә түгел.

Анда салынган ачы катык,

Кияү шуннан ачкыч эзләргә әзер.

Катык салынган тәлинкәдән, бүлмәнең ачкычын эзләргә тиеш

Шаян кызлар: Без инде риза юмарт кияүгә

Апабызны бирергә.

Пар кошлар кебек сайрашып,

Гомер итегез бергә!

Кияү кәләшне алып чыккач алып баручы:

Мин озатам сезне ерак юлга,

Озын юлга – гомер юлына;

Кулны-кулга, уйны-уйга кушып,

Мәңгелеккә бергә булырга.

Тәмам!!!

Выкуп невесты  сценарий на татарском языке

Кыз алу сценарие

ЗАГСка барыр алдыннан кияү кәләшне алырга бара. Ә анда аны төрле сынаулар көтә. Гадәттә, сынауларны кәләш ягыннан шаһит һәм иптәш дус кызлары үткәрә. Һәр ишек саен кияүгә берәр сынау.

Шаян кызлар: Исәнмесез-саумысыз! Нишләп йөрисез безнең якларда? Кияү: Мин үземнең сөйгәнем янына килдем… Алып баручы: Шулай мени?! Алай булгач, сөйгәнең янына керергә ашыга торгансыңдыр… Ләкин әле монда сине төрле сынаулар көтә. (капка янына алып килә)

“Ишек бавы бер тәңкә, Безнең апа мең тәңкә. Ашыкмый тор, кияу абый, Балалар кулы чыңлап торсын! Туйларыгыз шаулап барсын”

(Кияү егет ишек алдындагы балаларга чыңлаучы тәңкәләр ата.)

1 сынау:

Бу дөньда телләр бик күп, Белмибез кайсысын гына. Ә син кияү балакай, Хисләреңне 4 телдә әйтеп кара.

(Кияү кычкырып “Мин сине яратам” дип 4 төрле телдә әйтергә тиеш)

2 сынау:

Менә ничек ярата икән үзенең мәхәббәтен… Афәрин!!! Ә хәзер кәләшнең исемендәге һәр хәреф саен кияү җырларга тиеш! (Ишеккә зур итеп кәләшнең исеме язылган. Һәр хәрефкә берәр җыр җырларга кирәк. Ә җырның сүзләре шул хәрефтән башланырга тиеш).

3 сынау:

Ишеккә төрле саннар язылган йөрәкләр беркетелә. Һәр йөрәк саен берәр сан-дата. Ләкин алар гади генә саннар түгел. Егет аларны белергә тиеш. Мәсәлән: 14 – никахлашкан көн; 2 – кәләшнең туган көне; 37 – кәләшнең аяк киеме размеры һ.б.

4 сынау:

Кызлар бик күп бу дөньяда, Кадерлесе бер генә. Кайсы ирен аныкы дип, Кияү баш ватсын, менә!

(ишеккә беркетеләгән ватманда помада белән үпкән иреннәр. Ләкин шулар арасында кәләшнең дә иреннәре бар. Кияү шулар арасыннан сөйгәненең иреннәрен табырга тиеш. Әгәр хата ясаса – штраф түләнә).

5 сынау:

Бу алма гади түгел,

Буш шырпы саен бер сүз. Кияүнең 15 шәп сыйфатын, Шаһиты әйтергә әзер.

(Кияүнең шаһитына шырпылар кадалган алма бирәләр. Һәр шырпыны тартып чыгарган саен, кияүнең яхшы сыйфатларын әйтергә тиеш).

6 сынау:

Ишек бавы бер алтын Безнең апа мең алтын.

(кызлар кияүгә һәм аның дусларына катык тутырылган өч стакан бирә. Алар шуның кайсысында йортның ачкычы барлыгын әйтергә тиешләр. Шуннан соң сайлап алган стакандагы катыкны эчеп, ачкычны алырга тиеш булалар)

7 сынау:

Өзмәскә, кисмәскә Теләсә ничек керергә.

(Ишеккә үрмәкүч пәрәвезедәй җепләр үрелгән. Кияү аны өзмәскә дә, кисмәскә дә тиеш. Ә керер өчен яндырырга гына кирәк. Әгәр кияү белсә кәләш янына керә. Ә инде белмәсә штраф түли).

Алып баручы: Кияү балакай! Бик уңган-булган икәнсең. Сынауларны узып чыктың. Инде иң зур бүләкне тапшырырга да без әзер.

Котлы булсын туегыз, Якты булсын уегыз. Тазалык-бәхет телибез, Кыз өенә рәхим итегез!

Тәмам!!!

Кыз урлау йоласы

Кыз урлау гадәте диимме, йоласымы, элек-электән килгән, безнең татарда, бигрәк тә авыл җирләрендә әледән-әле булып торган. Үзем белгән, ишеткән очракны бәян итим әле.

Монысы әле колхозлашу елларына кадәр булган. Баласы белән хатынын аерган (әллә хатыны үзе киткәнме) ир, ат белән ерак сәфәрдән кайтканда, атын ял иттерү, үзе дә хәл алу өчен бер авылда туктала. Уртача гына йортлы-ихаталы берәүләрнең ишеген кага. Хуҗа чыгып хәлне аңлагач, юлчыны өйгә чакыра. Ат алдына түбәдән печән төшереп, дилбегәне олы капкага эләктереп, өйгә керәләр. Хәзинәдә барын куеп табын әзерлиләр, юлчы үзе дә күчтәнәчкә перәннек алып керә. Кече яктан җиткән кыз өстәлгә самавыр алып чыгып куя. Кызыйның түшендә калын, озын ике толым. Төскә-биткә дә ярыйсы гына. Ир кызны игътибар белән күздән кичереп, үзенең аерган хатыны белән чагыштыра. Кыз күпкә яхшырак. Ирнең күзләвеннән кыенсынып, кызарып, кыз өстенә элеп чыгып китмәкче була. Әнисе: «Кая барасың, кич маллар карар вакыт җитә, сыер да савасың бар», – диюгә, кыз: «Күршеләргә кереп чыгам», – дип чыгып китә. Йортта тагын ике малай да бар икән, алары олылар янына өстәл артына утырмыйлар. Чәйләр эчеп бераз сөйләшкәч, ир юлга кузгала. Тик теге кыз һич исеннән чыкмый. Ике-өч атнадан хәлне әтисенә генә аңлатып, бер иптәш егете белән кызны урларга уйлыйлар. Теге авылга килгәч, кызлы йортка бер ихата аша гына ялгызы яшәүче әбигә тукталалар, аңа серне тишәләр. Әби кызны да, гаиләне дә бик мактый, тик кызның йөргән егете бар, усал нәселдән ди. Болар атны әбинең капка төбендә калдырып, кызлы йортка юнәләләр. Ир ипләп кенә ишегалларына кереп, капка янында яшеренә. Өйдән йомыш белән ике малай чыгып керәләр, бераздан комган күтәреп, әти-әниләре чыгып керә. Шактый көткәч, ишектә кыз күренә. Шул мәлне егет иптәшенә ишарә ясый да, кызны кочагына ала. «Кәләш» бер генә тапкыр кычкырып өлгерә, толып эченә салып, алып чабалар. Ир кызны өенә алып керүгә, гаиләдәгеләр барысы да аякка баса. Кыз башта елый, чәбәләнә. Тик ирнең өен, әти-әнисен, туганнарын күздән кичергәч, тынычлана. Барыбер кире кайту мөмкин түгел – ямьсез исем тагылачак, язмышым шулдыр дип, торып кала.

Леонид Гайдайның «Кавказская пленница» фильмында «кунаклар»ның Шурик белән бергә ничек итеп кәләш урлауларын күргәннән соң, эче катканчы көлми түзә алган кеше юктыр ул, мөгаен. Гәрчә аларның бу гамәлләре ул чорда шактый зур җинаять саналса да.

Белгәнебезчә, революциягә кадәр дә һәм әле революциядән соң да безнең илдә закон кәләш урлауга каршы чыга. Мәсәлән, СССРның «Җинаять кодексы»нда «Җирле йолаларга бәйле җинаятьләр турында» аерым бүлек тә була хәтта. Анда, кәләш урлаудан тыш, нәселдән-нәселгә күчә торган үч алу, калым түләү, күпхатынлылык һәм башка шундый йолалар да җинаятьләр төренә кертелә.
Ләкин Россия Федерациясенең 1996 елда кабул ителгән Җинаять кодексында кыз, ягъни кәләш урлаган өчен җәза калмаган. Дөрес, әлеге документның 126 нчы маддәсе кеше урлаучыларны ирекләреннән мәхрүм итүне күздә тота анысы. Тик андагы искәрмәдә, әгәр дә азат итә икән, бу очракта ул инде җавапка тартылмый, дип тә әйтелә. Нәкъ менә шуңа күрә дә 90 нчы еллар азагында Кавказда һәм Үзәк Россиядә кыз урлау очраклары киң колач ала да инде. Психологлар фикеренчә, моның нигезендә ятучы төп сәбәпләрнең берсе — егетнең кызны үзенә карата алмавы. Кем әйтмешли, егетнең өйләнәсе килә, тәкате тотмый, ә кыз аңа кияүгә чыгарга теләми. Димәк, бердәнбер юл — аны урлау.
Күп халыкларда бу борынгыдан килгән милли йола булып санала. Мәсәлән, хатын-кызны урлап өйләнү турында хәтта Библиядә дә искә алына. Мондый гамәлләр Борынгы Римда һәм Грециядә дә еш күзәтелгән.
Шулай да бүгенге көндә кыз урлау йоласы иң киң таралган төбәкләр булып Кавказ республикалары, Кыргызстан һәм Эфиопия тора. Әлбәттә, төрки халыкларда, шул исәптән татарлар арасында да ул чит-ят нәрсә түгел. Мәсәлән, Кыргызстанда 16-25 яшьлек хатын-кызларның 63 проценты әле бүген дә кияүгә кәләш урлау йоласыннан соң гына чыга икән. Ә авылларда бу күрсәткеч тагын да югарырак — никахларның 80 проценты нәкъ менә урланган кәләшләр белән теркәлә. БМО үткәргән тикшерүләр ачыклаганча, Кыргызстанда ел саен шул рәвешле 12 меңнән артык хатын-кыз урлана. Әлбәттә, моны зур мәсхәрә санап, үз-үзләренә кул салучы кызлар да аз түгел.
Шунысы кызык: әлеге республикада хәтта сыер урлаган өчен дә кешене 11 елга төрмәгә утырталар, ә яшүсмер кызны урлап үзенә көч белән өйләндерүчегә берни дә юк. Аңа, иң күп дигәндә, 3 елга иректән мәхрүм ителү яный. Анысы да әле бүтән җинаять билгеләре табылган очракта гына.
Кыргызстанда уздырылган тикшеренүләр буенча, бу илдә борынгы «кыз ала качу» йоласы, элеккегечә үк, кызларның әти-әниләре аркасында киң таралган. Чөнки шул рәвешле алар «мондый никах финанс һәм социаль иминлек алып килә, гаиләгә төшкән йөкне киметә» дип ышана. Әмма кызлар үзләре урлаучының хатыны булырга һәрчак та риза түгелләр. Соңгы өч елда хокук саклау органнарына хатын-кызлардан аларның теләкләренә каршы килеп кавышырга мәҗбүр итү турында 268 гариза килгән. Судка 71 җинаять эше юлланган. Шуңа күрә дә хәзер Кыргызстанда кыз урлаган өчен җәза буларак 10 елга иректән мәхрүм ителү кертелә. Әлбәттә, бик күпләр моңа риза түгел. Алар фикеренчә, бу милли гореф-гадәтләргә каршы килә.
Казахстан парламентында да кыз урлау йоласына каршы көрәш игълан иткәннәр. Анда бу төр җинаять өчен кешене ирегеннән 15 елга мәхрүм итү каралган.
Россиядә исә бүген мондый йола аеруча Чечня белән Ингушетиядә күп күзәтелә. Чечня Президенты Рамзан Кадыйров, мәсәлән, кыз урлауда катнашучыларның һәркайсын 1әр миллион сум штрафка тарту яклы.
2008 елның 2 апрелендә Ингушетия Республикасы парламенты Россия Дәүләт Думасына Җинаятьләр кодексына төзәтмә кертү тәкъдиме белән чыккан иде, ягъни кыз урлаучылар, ким дигәндә, ирекләреннән өч елга мәхрүм ителергә тиешләр. Ләкин ул чакта Дума депутатлары, гаилә кору өчен кыз урлау җинаять була алмый, дип, Ингушетия тәкъдимен кире какты. Нәтиҗәдә, Кавказ республикаларында кыз урлау очракларының кимүе түгел, ә көннән-көн киңрәк колач алуы күзәтелә.
Мондый йола, Кавказдагы кебек үк булмаса да, татар халкына да хас нәрсә. Бу турыда танылган тарихчы-этнограф Гайнетдин Әхмәров үзенең «Казан татарларының туй йолалары» дигән хезмәтендә тәфсилләп яза. Ул аны чуваш, мордва, чирмеш һәм вотяк халыкларындагы йолалар белән чагыштырып өйрәнә. Г.Әхмәров әйтүенчә, татарларда гаилә кору гадәттә өч төрле йолага нигезләнеп башкарыла. Аларның иң борынгысы — кызны урлау. Икенчесе — кызның кияүгә үз теләге белән чыгуы. Өченче йола — яучы җибәрү, ягъни кыз кияүгә әти-әнисенең теләге белән бара.
Әйе, кыз урлау — борынгы йола. Ул әти-әнинең рөхсәт-фатихасы булмаган очракта башкарыла. Урланган кыз егет өендә кунса, ул инде мәсхәрәләнгән булып санала һәм гадәттә аңа бүтән ир-егетләр инде карамый. Нәтиҗәдә, кыз, тешен кысып булса да, үзен урлаучыга кияүгә чыгарга мәҗбүр.
Шунысын да әйтергә кирәк: татарларда ирсез тол хатын-кызларны алар нинди генә чибәр булуга карамастан, беркайчан да урламаганнар. Шулай ук таныш түгел хатын-кызга да тимәгәннәр. Урлау йоласы бары тик таныш кызларга карата гына башкарылган. Әгәр дә кызны эләктереп качканда арттан куа чыксалар, кызны гадәттә юлда ташлап качканнар. Ул очракта аның намусына хилафлык килми.
Кыз урлау безнең якта аеруча мишәрләр, чирмешләр һәм керәшеннәрдә киң таралган булган. Еш кына ул туй чыгымнарын киметү өчен әти-әниләренең теләге белән махсус та үткәрелә. Чөнки кыз урланган очракта, туйны инде шау-шусыз, артык күп кунак чакырмый гына уздырганнар.
Бүген инде бездә кызны урлап өйләнү очраклары юк дип әйтерлек. Шулай да 2011 елда Яшел Үзән шәһәрендә яшәүче Дзюба дигән кешенең Киров өлкәсеннән үзенә кәләш урлап кайтуы шактый гауга чыгарды. Ул Киров шәһәрендә яшәүче 35 яшьлек бер хатынга гашыйк була. Ләкин тегесе аңа кияүгә чыгарга теләми. Нәтиҗәдә, Дзюба, аны үзенең өч танышы белән урлап, Яшел Үзәнгә алып кача. Кәләш 10 көн тоткынлыкта яши. Дзюба аңа пистолет белән янап, куркытып, көч белән тота.
Нәтиҗә шул: Киров өлкәсе суды Дзюбаны, хатын-кыз урлауда гаепләп, 5 елга каты режимлы колониягә озата. Ә «ярдәмчеләрнең» һәркайсы өчәр ел колония шулпасын чөмерергә хөкем ителәләр.
Без исә хәзер кәләш урлауны гадәттә туй вакытларында гына күрәбез. Туй мәҗлесе кыза төшкәч, чаярак кунаклар кәләшне урлап кая да булса яшерәләр һәм кияүдән акча таләп итәләр. Хәзер моны Казанда махсус шоу-программа итеп үзенә күрә кәсепкә әйләндерүчеләр дә бар хәтта.
Хәер, кызны чынлап торып урлап төрмәгә утырганчы, аны туйда юри генә урлаган булып акча эшләвең мең артык.

guzelechka22 мәкаләсенә таянып язылды.

Кереш сүз

Кадерле кунак көтәбез

Егет килә елмаеп

Ике йөрәк бергә тибә

Гомергә ялкынланып.

– Кияу, нигә килдең?

– Кәләш алырга

– Килүен килгәнсең… Ә менә мин әзерләгән сынаулар аша үтә алырсың микән? Әйдә карап карыйк эле!!!…

1 сынау. «Лента»

Капка (яки ишек) лента белән бәйләп куелган. Кияүгә капка аша үтәр өчен шул лентаны өзәргә кирәк. Алып баручы төрле шартлар куярга мөмкин. Мәсәлән, өзмичә, кисмичә үтәргә (яндырып). Яки лентаны кисү өчен кайчыны бию-җыр кебек җәзага сату.

Йөгереп кереп китәр өчен

Безнең ишегебез тар.

Хәзинәләрдән дә кыйбат

Безнен кәләшебез бар!

– Әйдә әле, кияу, тимичә, кисмичә, кагылмыйча, өзмичә үт әле ишек бавын!

Кияү лентаны яндырып өзеп үтә

2 сынау. Ромашка

Кияү каршына кәгазьдән беркетелеп ясалган ромашка чәчәген чыгаралар. Һәрбер таҗында бер бирем. Кияү шул таҗларны җыртып алып биремнәрне үтәргә тиеш. Үтәлмәгән биремнәр җәзалана.

Безнең килен бик уңган!

Ә кияу уңган микән?!

– Хәзерге бирем шундый: кыскартуларны озынайтып бир, белик әле, хужалыкта  кәләшкә ничек булышырсын микән? Шуны онытма: hәр дөрес җавап сине сөйгәнеңә якынайта!

1.    С.-с. ю.         савыт-саба юарга

2.    К. ю.             кер юарга

3.    Ч. т.              чүп түгәргә

4.    К. б.              кибеткә барырга

5.    Б.т.                бала тәрбияләргә

6.    А. э.              акча эшләргә

7.    Уҗ. җ.           урын-җирне җыярга

3 сынау. Адымнар.

Җиргә адымнар ясалган. Һәрбер адым эзе саен кияү я биергә, я җырларга, я шигырь сөйләргә тиеш. Шулай ук адымнар кәгазьдән ясалып, аларның һәрберсенә саннар (яки башка биремнәр) язылган булырга мөмкин. Кияү һәрбер санның нәрсә аңлатканын белергә тиеш (туган көн, аяк үлчәве һ.б.)

– Ярый, булдырдың! Афәрин!!! Ә менә кәләшеңнең кәефен күтәрә беләсең микән? Бу адымнар  җырлы-биюле адымнар. Алардан җырлап яки биеп кенә атларга кирәк.

Кияү дус егетләре белән бергәләп һәр адым саен җырлап-биеп үтә.

4 сынау. Кадерле табак.

Сынау-шаярту. Кияү каршына табак китереп куялар. Кияү табакка кәләш өчен иң кадерле әйберне салырга тиеш. Кияү башта ук табакка үзе кереп басмаса, кәләшнең ниләр яратканы ачыклана да инде. Кияүнең башын бутар өчен табакка басып була икән дигән уй тууга каршылык күрсәтергә кирәк. Мәсәлән, зәвыклы табакны бер-ике кыз күтәреп торырга мөмкин.

– Кияү! Син бу табакка кәләш өчен иң кадерле әйберне салырга тиешсең.

Кияү табакка үзе кереп баса.

5 сынау. Тылсымлы ишек.

Ишек аша үтү. Ишек «тылсымлы», «бикле», «сакчылы» һ.б. булырга мөмкин. Тылсымлы ишекне тылсымлы сүз белән, бикле ишекне ачкычын табып, сакчылы ишекне сакчыларның биремнәрен үтәп керергә кирәк. Сакчылар ролендә, гадәттә, кәләшнең бертуганнары тора.

– Тылсымлы ишекне ачыр өчен нәрсә эшләргә кирәк әле кияү? Тылсымлы сүзләр әйтергә кирәк?

Кияү «Мин сине яратам!» дип кычкыра.

6 сынау. Кәләшеңне таны

Кияү бу биремдә башкалары арасыннан үз кәләшен танырга тиеш. Биремнәр төрле булырга мөмкин. Мәсәлән, бер ватман битендә берничә ирен эзе, балачак фотолары, аяк киемнәре һ.б.

Болай гына булмый әле!

Тагын бер сынау бирик-

Бу рәсемнәр арасыннан

Кәләшне эзләп табыйк!

Кияү кечкенә бала фотолары арасыннан дөресен эзләп таба.

7 сынау. Сатып алу.

Берничә тартмада аяк киемнәр. Кияү, кәләшенең аяк киемен тапканчы, тартмаларны сатып ала.

– Кара әле, кәләшнең нәрсәседер юк бит! Менә тартмалар арасыннан табып ал әле шуны. Тик тартмалар бушлай ачылмый…

Кияү аяк киеме сатып ала.

8 сынау. Кәләшне эзләү

Кияү өйгә кергәч, кәләшнең кайсы бүлмәдә икәнен әйтергә тиеш. Дөрес әйтсә, барып коча, җәзалар шуның белән тәмамлана. Ялгышса, җәза бирелә һәм эзләү дәвам итә.

9 сынау. Кәләшеңне үп

Кәләш урындыкта басып тора. Кияү аяк киемен идәннән аермыйча кәләшен үбеп алырга тиеш. Кәләш урынына өй ишеге өстенә эленгән фотосүрәтне дә кулланырга мөмкин – шартлары шул ук. Кияү аяк киемнәрен салып кәләшне (яки фотосүрәтне) үбеп ала. Буе җитмәгән очракта дус егетләре күтәреп тора.

– Төрле киртәләрне жиңә алдың!  Ә хәзер соңгы сынау – аяк киемеңне идәннән аермыйча, сөйгәнеңне үбеп ал!!!

Кияү аяк киемен салып кәләшне үбеп ала.

Молодец, кияу, булдырдың!

Хәзер кәләш синеке!

Күз карасы кебек сакла

Безнен кәләшебезне!!!

    Мы готовы сшить вам свадебное платье, платье для никаха.

 

Туй йолалары һәм аларга бәйләнешле
поэтик әсәрләр

Гаилә-көнкүреш йола
иҗаты, исеменнән аңлашылганча, халыкның се­мьяда
яшәешенә, көндәлек тормышына бәйләнешле
төрле горефләрне һәм текстларны бергә
берләштерә. Бәбәй туе, балага исем кушу, баланы
сөннәт­кә утырту, өйләнешү (никах) туе,
җеназа уздыру, үлгәнне искә алу йолалары һәм
шуларга караган текстлар әнә шундыйлардан.

Гаилә-көнкүреш йола
иҗатында өйләнешү-никах туена бәйләнешле йолалар
һәм поэтик әсәрләр үзәк урынны алып
тора. Чөнки өйләнешү, кияүгә чыгу — кеше
тормышының иң җаваплы һәм иң
күркәм чоры, кеше­нең мөстәкыйль тормышка аяк
баскан вакыты. Традицион туйның төп мәгънәсе —
яңа гаилә союзын рәсмиләштерү, бер йорттан икенче
йортка кыз (кәләш) тапшыру һәм аны кияү йортына
озату. Шул ук вакытта, революциягә кадәрге крестьян семьясы
өчен туй-хуҗалыкка яңа эшче кабул итү һәм
нәселне дәвам итү юлына аяк басу акты да. Аның ике якка
да кагыла торган мәһәр-калымы,
бирнә-бүләге, керем-чыгымы була. Димәк, никахлашу туе
кешенең гаилә кору ихтыяҗын да, хуҗалык хаҗәтен
дә бергә берләштергән, ягъни икътисади
исәп-хисапны да үз эченә алган.

Октябрь инкыйлабына кадәр Идел
һәм Урал буе татарларында өй­ләнешү—
кияүгә чыгуның өч төре, өч тибы формалашкан
булган: 1) кыз урлап өйләнешү төрләре: а) кыз
ризалыгыннан башка, б) кызның үз ризалы­гы белән. Соңгы
төр чагыштырмача соңрак барлыкка килгән; 2) кызының булачак
кияве йортына үзе китүе («ябышып», яки «качып чыгу»); 3) алдан килешеп,
ягъни («ярәшеп-яучылап» өйләнү. Бу
өйләнешү — кияүгә чыгу төрләренең
соңгысы иң төп һәм иң таралган традицион
форма буларак характерлана һәм хәзер дә ул шулай булып
кала. Әмма шул ук вакытта баштагы ике төр дә теге яки бу
рәвештә яшәвен дәвам итә.

Ярәшүгә корылган традицион туйның төрле йола-гадәтләре
һәм төрле характердагы сүз-текстлары формалашкан. «Урынына-ягына,
авылына-тирәлегенә карап, туйлар төрле җирдә төрлечәрәк
үткән. Казан тирәсендә яшәүче татарларның
туйлары белән Мордовия яисә Горький өлкәсендәге
мишәрләрнең туйлары, ислам дине, шәригать кануннары
катнашкан туйлар белән керәшен татарларының туйлары арасында
күп кенә аерымлыклар, үзгәлекләр табарга була.
Бу —тарих һәм көнкүреш, җирле шартлар һәм
тирә-юньдәге элемтә-йогынтылар белән бәйләнгән
табигый бер хәл»1.

Ләкин шул ук вакытта татар туй
йолаларында һәм туй поэзиясендә барлык этник
төркемнәр һәм төбәкләр өчен
уртак булган катламнар да бар. Бу катламнар туй йоласының һәм
иҗатының борынгыдан килгән тотрыклы табигатен һәм
гомуми милли йөзен билгелиләр. Теге яки бу
төбәктә генә
сакланган
үзенчәлекләрнең берише исә башка якларда инде
югалган яки кулланыштан чыккан гореф-текстларны торгызырга һәм
күзалларга мөм­кинлек бирәләр.
(Мәсәлән, кыз елату һәм яр-яр җырлары.) Шул
ук вакытта мондый үзенчәлекләрнең кайберләре
аерым бер этник төркемнең яки җир­лекнең саф үз
йөзе, үзенең характерлы йоласы һәм иҗаты
гына булып та торалар.

Менә шундый характерлы
үзенчәлекләргә мисал итеп ике мөһим аеры­млыкны
күрсәтергә була. Сүз беренче никах төненең
(«кыз яки кияү куйнына  керүнең») кайсы якта
үтүе һәм шуңа бәйле рәвештә
дини һәм рәсми рәвештә никахлашуның
һәм төп туй йолаларының кем ягында башкарылуы турында
бара. Бу яктан татар туй-никах йолалары, башка Урта Азия һәм Кавказда
яшәүче аерым халыклардагы кебек үк, ике төргә
аерыла: 1) ук-сорилокаль (латинча ихоr—хатын-кыз, locabis — урын, җирлек, төбәк) ни­ках йолаларына
һәм 2) виролокаль (латинча vir—ир-ат) никах йолаларына. Аталышыннан
аңлашылганча, беренче очракта никах төне («Кыз куйнына керү»)
һәм туйның төп йолалары (никах һәм беренче
туй мәҗлесләре, кияү мунчасы, элгәре чор
өчен хас булган кияүләп йөрү йоласы һ. б.)
кәләш йортында үтә. Икенче очракта исә
«кияү куйнына керү» һәм башка төп йолалар егет
ягында була.

Борынгы күчмә тормыш
һәм терлекчелек белән шөгыльләнү традици­яләреннән
үк башлангыч алучы уксорилокаль (өлешчә синонимы—матрилокаль)
 никах йолалары, аерым алганда, Казан,
Пермь, Оренбург, Себер, Башкортстан татарлары, Чистай, Сергач, Саранск,
Кузнецк, Ләмбрә, Хвалын  һәм өлешчә Буа,
Чүпрәле мишәрләре өчен хас. Утрак тормыш
һәм игенчелек традицияләре өстенлек алган виролокаль
(патрилокаль) никах йолалары исә Ульяновск, Рязань, Пенза,
Әстерхан, Оренбург, өлкәләренең һәм
Мордовия республикасының аерым районнарында, шулай ук керәшен татарлары
арасында таралган.

Табигый инде, әлеге
туй-никахлашу йолаларының һәр ике төре эчендә аерым
үзенчәлекләр дә бар. Әмма алары туйның
характерын, төрен билгелә­үче төп йолалар булып
исәпләнмиләр, ә туй-никах йолаларының ваграк җирле
— «диалекталь» үзенчәлекләренә карыйлар.
Мәсәлән, Пермь өлкәсенең Тол буе
районнарында кияүнең кыз ягында ничә төн кунарга тиешле
түшәк­нең ничә кат итеп җәелүе
белән белдерелә, кода-кодагыйларның ничә көн кунак
булырга тиешлеге исә гөбәдиянең ничә кат итеп
пешерелүенә карап билгеләнә. Яки икенче бер мисал.
Казан татарларында элек, егет кыз куйнына кергәндә,
кодаларның атларын саклау гадәте булганы мәгълүм.
Ә менә Себер һәм Әстерхан татарларында
берме-икеме җиңги («тән сакчылары»), күрше бүлмәгә
урнашып, төн кунучы яшьләрнең хәтта үзләрен
дә саклый торган булганнар. Шулай ук кызны кияү ягына алып
китү һәм кияү йортына алып кайту йолалары да
төрле якта төрлечә. Әйтик, Әстерхан, Себер,
Кузнецк һәм башка төбәкләрдә кызны
өсте каплаулы арбада — «көймә»дә алып китү
һәм, егет йортына җиткәндә, атларны утлы учак
өстеннән уздыру гадәте яшәп килгән.
Мәләкәс һәм Сергач мишәрләрендә
исә кияү йортына төшкән килен­не, аш-суны оста
әзерләсен, гаилә учагын үз итсен өчен, мич
каршында бастырып тотканнар яки мичкә тотындырганнар. Ә инде Казан
арты авыл­ларында, кияү йортына килеп керү белән үк,
киленнең уң кулын, ашлы-сулы булсын дип, онга яки камырга тыктырганнар.
Туй йолаларына бәйләнешле мондый җирле аерымлыкларны,
төбәгенә һәм этник-диалектик
төркеменә карап, башка төрле мисаллар
үрнәгендә дә шактый күп күрсәтеп
булыр иде.

Ахыр килеп, никах төненең
кыз ягындамы, я булмаса кияү ягындамы үтүенә
бәйләнешле ике төрле туй-никах йолалары арасында тагын бер мөһим
аерма булуын басым ясап күрсәтергә кирәк. Сүз
беренче очракта, ягъни кияү бабасы йортында кыз куйнына
кергәндә, кияү белән кызның элек туй
мәҗлесендә бөтенләй катнашмавы һәм ят
күзләрдән «яшеренергә» мәҗбүр
булулары турында бара. Икенче очракта, кияү киленне башта ук үз йортына
алып килгәндә исә, алар элек-электән үк төп
туй йолаларында да, шулай ук туй мәҗлесендә дә актив
катнаша торган булганнар.

Фольклористикада һәм
этнографиядә татар халкының төп традицион туй йолаларын
өч циклга, өч төркемгә бүлеп
йөртәләр: 1) туй алды йолала­рына, 2) туйның
үзенә бәйләнешле йолаларга һәм 3) туй арты
йолаларына. Туй алды йолаларына яучылау, ярәшү-килешү,
аклашу-колак сөенчесе алы­шу, киңәш кебек горефләр керә.
Туйның үзенә караучы һәм туй арты йолаларына
килгәндә исә, аларның төрләре
һәм характерлы туй-никах йолаларының төренә,
ягъни беренче никах төненең («кыз яки кияү куйнына керү»нең)
кайсы якта үтүенә бәйләнгән.

Никах төне кыз ягында
үткәндә, әлбәттә, туйның
үзенә бәйләнешле төп йолалар кыз ягында башкарыла
һәм алар түбәндәгеләрдән тора: кыз
елату, никах укыту һәм никах мәҗлесе
үткәрү, кияү каршылау, туй мәҗлесе уздыру,
кыз куйнына керү, архаик йолалардан янә кияүләп
йөрү һәм, ахыр килеп, кыз озату.

Кияү кыз ягында берничә
төн кунганнан соң, туй кияү йортына күчә, ягъни
туйның үзенә бәйләнешле йолаларның бер
өлеше кияү ягында баш­карыла. (Элекке чорда исә бу йолалар
егетнең кыз йортына барып, кияүләп йөрүе
тәмамлангач һәм кәләшен үз йортына алып
киткәч үткәрелгән.) Андыйларга килен
төшерү, өй бизәү, «кайтарма туй»
мәҗлесе үткәрү, су юлы күрсәтү
һәм янә элек кулланылган горефләрдән
бөркәнчек яки бит ачу йолалары керә.

Никах төне кияү ягында
үткәндә исә, табигый инде, туйга бәйләнешле
төп йолалар да кияү ягында, егет йортында үтә.
Ләкин күпчелек төбәкләрдә никах
гадәттә кыз ягында укыла, ә инде керәшен татарларында
никахлашу поп чакыртып кияү йортында яки чиркәүдә
үтә. Шулай ук элекке чор өчен хас булган йолалардан кыз елату
җырлары-сыктаулар да кыз ягында баш­карыла. Сүз уңаенда Совет
власте елларында кулланышка кергән рәсми рәвештә
никахлашу-язылышу йоласын да һичшиксез телгә алып
китәргә кирәк. Анысы инде, никах төне һәм
төп йолалар кайсы якта үтүенә карама­стан, ЗАГСта яки
авыл Советында уза.

Кияү ягында үткәрелүче
конкрет йолаларга килгәндә, аларның бер өлеше
кияү, кыз ягында йоклап, яшь хатынын үз йортына алып кайтканнан соң
башкарыла торган йолаларга ошаган. Аерым алганда, килен каршылау яки килен
төшерү, өй киендерү, туй мәҗлесе
үткәрү, су юлы күрсәтү һәм элек
кулланылган бит ачу йоласы шундыйлардан. Ләкин әлеге йолалар кайсыдыр
яклары белән бер-берсеннән аерылалар да. Мәсәлән,
башлап егет ягында үткәрелә торган туй («зур туй», «алыр
туй») мәҗлесендә, алда әйтелгәнчә, егет
белән кыз да катнашкан һәм хәзер дә бу шулай. Шул
ук вакытта әлеге йолаларга уксорилокаль (ягъни кыз ягындагы) никахтан җитди
аерыла торган йола-никах төненең егет ягында үтүе
(ягъни «егет куйнына керү» гадәте) дә килеп кушыла.

Янә шуны өстәп
әйтергә кирәк: кыз урлап өйләнгәндә
һәм кыз «ябы­шып» чыкканда да никах төне, виролокаль
(матрилокаль) никахтагы кебек, егет ягында үтә, димәк, монда,
өлешчә булса да, егет ягында кавышуга бәйләнешле
туй-никах йолалары да катнаша. Ләкин бу төр
өйләнү-кияүгә чыгу йолаларын, виролокаль никах
кебек үк, утрак тормыш һәм игенчелек традицияләреннән
башлангыч ала дип карау дөрес булмас иде. Асылда бу төр йолалар
өйләнешүнең—кияүгә чыгуның
канунлаштырылмаган һәм халык тарафыннан хупланмаган
төренә карыйлар. Әмма шул ук вакытта урлап
өйләнү һәм ябышып чыгу йоласында демократик
элементлар булуын инкарь итү дә дөрес булмас иде. Чөнки
мондый никах ярдәмендә элек ярлы кияү
(әлбәттә, урлап сөйгән кызына
өйләнгәндә) көче җитмәслек калым түләүдән
баш тарта алган, ябышып чыгучы кыз исә, егетен калым
түләүдән коткару белән бергә, яратмаган
кешегә көчләп бирүләреннән, я булмаса гаиләсендә
кияүгә үз чираты җитүен көтеп торудан
котылган. Һәм, әйтергә кирәк, әлеге
рәвештә гаилә коруның махсус үз йолалары да
барлыкка килгән. Мәсәлән, урланган яки ябышып чыга
торган кыз егет өендә кунгач, икенче көн иртән егет
әнисенең яки апасының кыз өенә
«хәбәргә бару»ы, ягъни «кызыгыз бездә» дип
хәбәр итәргә һәм туй турында
сөйләшергә яки

туйга чакырырга килүе
әнә шундый йолалардан. Кыз урлау йоласы яшәгән төбәкләрдә
(мәсәлән, Татарстанның Питрәч, Әлки,
Әтнә, Саба, Балык Бистәсе, Лаеш районнарында, Башкортстан,
Чувашия һәм Пермь өлкәсенең аерым урыннарында) бу
йола хәзер дә саклана.

Инде килеп, туй арты йолалары турында
бер-ике сүз. Алар, башлыча, туйның үзенә
бәйләнешле йолалар тәмамлангач, кызның
әти-әнисе чакыруы буенча кыз-килен йортына барып кайту йолаларыннан
тора. Казан артында бу йола «казан кайтару», Темников һәм Кузнецк
мишәрләрендә «паклунга бару», Себер татарларында
«түркенәйгә чакыру» («туркен»—кызлар ягы) дип атала
һәм, анда баргач, кыз белән кияү, шулай ук
егетнең әти-әнисе һәм берничә якын туганы
килен ягында ике яки дүрт көн торып кайталар. Кайбер
төбәкләрдә кыз үзенең ире белән бер
атна, хәтта бер айга кадәр кунак була. Шушыннан соң инде
яшьләр кызның әти-әнисе йортына теләгән вакытларында
барып йөрергә хокук алалар.

Шунысы характерлы: никах туе
үзенең табигате, структурасы-төзелеше белән
синкретик-катнаш характерда. Аерым алганда, өч циклга
бүленүче туй-никах йолаларының бер өлеше
һичшиксез туй фольклоры, ягъни туй позициясе белән дә
бергә үрелеп килә. Шул ук вакытта туй поэзиясе музыка, хореография,
драма элементлары белән дә бергә кушып башкарыла.

Соңгы элементның, ягъни
драматик башлангычның роле туй йола иҗатында аеруча зур. Халыкта
хәтта «туй уйнау» дигән гыйбарә бар. Чөнки туй
күп төрле драматик уен-хәрәкәтләрне
үз эченә ала, тамашага — уйнауга исәп ителгән шартлы
таләпләргә буйсына. Анда һәркемнең:
«яучының да, башкоданың да, кәләшнең дә,
кияү егетләренең дә, никах укучының да үз традицион
роле бар. Алар, димәк, телиме-теләмиме, шул рольләрне баш­карырга
тиеш. Бу традиционлык исә һич тә импровизацияне инкарь итми,
ә урынына һәм шартына-ситуациясенә карап, төрле
вариантлар сайлауга яки тудыруга да мөмкинлек бирә, ягъни
индивидуаль иҗат ирегенә дә юл калдыра.

1. Г. Ахуновның «Идел кызы»
романында, мәсәлән, димче-яучының кыз сорарга
килгәч үз-үзен тотуы, сөйләшүе менә
болай бирелә:

«Тавис коштай бизәнеп
килгән карчыкларның яучы икәнлеген хуҗалар шундук
төшенеп алдылар…

Шәмсениса абыстай сабыр гына
елмайды: — Яле, кадерле кунаклар, килегез әле, менә монда киезле
урындыкка утырыгыз, юкса, сарыгыбызны җонсыз итәрсез.

Барысы да сабырлык саклап, ашыкмыйча
гына утырышкач, әйтте: — Я, бисмилләһир-рахмәнир-рәхим,
җитешегез.

…Баш яучы балны бал калагының
очы тияр-тимәс кенә алырга, чәйне дә уртлап кына куярга
тиеш. Нәкъ шулай эшләде Сафура-димче.

— Бәрәкалла, бигрәкләр дә татлы икән балыгыз,
аны каян алдыгыз? Нинди умартадан җыйдыгыз, сакларга дип нинди келәтләргә
куйдыгыз? Кемнәр бәхетенә шундый татлы булган ул? Әллә
буй җиткән кызыгыз бармы? «Кызы барның капка төбендә
җигүле җитмеш ат торыр», ди. Җитмеш атның беренчесе
үк булмасак та, җиденчесе бездер дип беләбез. Сездә
буй җиткән кыз, бездә буй җиткән егет бар. Егетебез
шөһрәтле, мал-мөлкәтле… Таш пулаттан өе
бар, өе тулы сые бар, янып торган йөзе бар, шомырт-кара күзе
бар…»2

Монда яучының үз
өлешенә төшкән рольне җиренә җиткереп
баш­каруы, ата-бабадан калган шартлы тел белән сөйләве,
хәтта, белептерме-белмичәдерме, яшерен телгә
мөрәҗәгать итүе сизелеп тора. Һәм бу
таби­гый да. Белгечләрнең тикшерүенчә, традицион туй
йолаларында магик ышанулар да урын алган, чөнки ата-бабаларыбыз яшерен
тел, кинаяле сөйләү ярдәмендә явыз
рухларның зарар кылуыннан сакланып була дип ышанганнар.

Туй фольклорының —
поэзиясенең үзенә генә хас жанрлары, поэтик әсәрләре
бар. Алардан яучы такмаклары дип йөртелгәне туй алды йолала­рына
карый, калган жанрлар исә туйның үзенә
бәйләнешле йолалар белән

керешеп киләләр. Иң
характерлы традицион жанрлар түбәндәгеләр: кыз елату
җырлары — сыктаулар, «яр-яр» җырлары, «Ишек бавы» җырлары, кияү
егетләре җырлары, туй табыны (мәҗлесе) җырлары,
кода җырлары, тау итү җырлары, авызландыру алкышлары,
арбаулар, өй бизәгәндә баш­карыла торган җырлар,
бүләк багу җырлары, бөркәнчек-бит ачу
җырлары. Бу жанрларның һәркайсының үз
иҗтимагый-эстетик функцияләре, гомуми үзенчәлекләре
бар. Хәзер аерым-аерым шуларны карарга күчик.

Туй алды йола поэзиясенә
керүче яучы такмаклары кыз ягына егет ягының ният-тәкъдимен
үзенчәлекле һәм тәэсирле итеп җиткерү
формасы булып тора. Шул ук вакытта алар икенче якны сүз «кодрәте»
һәм кинаяле тел белән ризалатуга, килешүгә
ирешүгә хезмәт итә. Йола таләп
иткәнчә, жанр борынгы магик ышанулардан һәм яшерен
телдән үк килүче читләтеп әйтү алымына,
күчерелмә мәгънәле образларга корыла. Менә
шуңа күрә дә яучы такмакларында кыз сорау да, ягъни баш
яучының һәм егет ягының тәкъдиме дә
турыдан-туры ярып түгел, ә кинаяле юл белән
әйтелә.

    Ефәк баулы балбыл кош
    Бардыр
    синең илеңдә,
    Каеш баулы лачын кош
    Бардыр минем илемдә.

    Бохарадан ияр алган мин,      
    Юлым сиңа ярган мин,
    Каеш баулы
    лачыным бар,
    Былбылыңа килгән мин;
    Тимер булсаң,
    мин—күмер,
    Эретергә килгән мин.

Беренче җыр текстыннан
күренүенчә, яучының теләге, килү максаты
гына түгел, ә аның сүзендә нык торачагы, үз
теләгенә ирешкәнче тырышачагы да кинаяле
гыйбарәләр белән әйтеп бирелгән: «тимер
булсаң, мин күмер, эретергә килгән мин». Менә
шулай ил, халык йоласы кушканча эш итеп, яучы ахыр чиктә үз
теләгенә ирешә торган булган.

Туйның үзенә
караучы йола поэзиясен ачып җибәрә торган жанр—кыз елату
җырлары — сыктаулар. Кыз елату йоласы төрле
төбәкләрдә төрлечә аталган («кыз
чеңләтү», «яслату», «таң кучат», «әтеки
әйттерү») һәм күп кенә якларда ул кыз
ярәшелгәч, яисә кыз кияү йортына күчеп
китәр алдын­нан үткәрелгән. Үзләренең
вазифасы-функциясе белән кыз елату җырлары әлеге йола аша
егет белән кызның беренче чиратта, әлбәттә,
кызның киләчәк язмышына-тормышына тәэсир
итәргә омтылуга кайтып кала.

Галимнәрнең раславынча,
кыз елату йоласының һәм җырларының тарихи-социаль
нигезләре бик борынгы заманнарга барып тоташа. Алар мифологик
һәм магик ышанулардан үсеп чыкканнар. Йоланың
нигезендә әле дә сүз һәм
гореф-хәрәкәтләр кодрәтенә ышану, шулар
ярдәмендә кызның киләчәк язмышын
кайгы-хәсрәтсез итәргә омтылу сизелеп тора. Борынгы
кеше табигать дөньясын һәм тормышын мифологик
күзаллаган, үзен төрле яшерен көчләр чолгап алган
дип хис иткән. Татарларда да өй-кура, абзар ияләренә
ышанганнар. Кыз елату йоласының да иң беренче максаты-вазифасы
өй ияләренең күңелен күрүгә,
аларны ризалатып китүгә кайтып калган булса кирәк. Яшерен
көчләрнең ачуын китермәс өчен, кыз өйдән
киткәндә, уңай эмоцияләрен
күрсәтмәскә, ә киресенчә
кайгырып-хәсрәтләнеп китәргә тиеш булган.
Югыйсә, бу ия-рухларның киләчәктә кызга яки
аның туганнарына бәхетсезлек китерүе, фаҗига-бәла
тудыру мөмкин дип ышанылган.

Кыз елату җырларында без
үзенчәлекле магия-ырым эзләре белән, ягъни халәт
яки хәлнең киресенчә ышану белән очрашабыз. «Елап
барсаң, җырлап яшәрсең», яки «Елап барсаң,
гомерең көлеп узар, көлеп барсаң, гомерең елап
узар»,—ди халык кияүгә чыгасы кыз турында. Фольклорда шулай ук
«Еламасаң ата йортында, кан койдырыр кайнана», я булмаса «Үз атаң
йортында елап бетермәсәң, биатаң йортында кан-яшь
түгәрсең», дигән мәкаль-гыйбарәләр
дә бар. Димәк, туй вакытында сыктаулар, елап җырла­улар
алдагы тормышта боларның бөтенләй киресе булсын,
«җырлап яши»

торган бәхетле тормыш
тәэмин ителсен өчен эшләнгән.

Менә шуңа
күрә дә туган-үскән өйдән,
әти-әнидән җылап аерылу, ата-бабадан килгән изге
йола һәм мәҗбүри шарт булып
исәпләнгән. Кыз, хәтта үз теләге
белән яраткан кешесенә чыккан тәкъдирдә дә,
әлеге йоланы башкарырга тиеш булган. Моны традицион гореф-гадәт
таләп иткән.

Ләкин кыз елату
җырларының эчтәлегенә, кайгылы моңлы-зарлы булу­ына
һичшиксез социаль сәбәпләр һәм элекке
тормыш шартлары да нык йогынты ясаган. Чөнки элек хатын-кызның
гаиләдәге хәле гаять авыр булган, аны килен булып
төшкән йортында еш кына какканнар, сукканнар, кол урынына
эшләткәннәр. Атасы алдында да, ире һәм кайнанасы,
кай­натасы алдында да аның бернинди дә хокуклары булмаган.
Менә шуңа күрә дә кыз елату җырларында ят,
ерак җирләргә җибәрүләренә
һәм яратмаган кешегә кияүгә
бирүләренә үпкә һәм ризасызлык
белдерелүе бер дә гаҗәп түгел.

    Базарлардан алган кара шәлне
    Кайгылы
    көнемдә бәйләдем;
    Рәнҗүем күп,
    әтекәем, сиңа,
    Сөймәгән кешегә
    бәйләдең.

    Чуен да чүлмәк бирдегез,
    Тик
    кайнасын дидегез;
    Көндәш өстенә бирдегез,
    Көн
    күрмәсен дидегез.           

Аерым җырларда патриархаль
гаилә тәртипләренә, социаль гаделсезлеккә карата
ризасызлык, хәтта гаепләү-протест төсен дә ала.
Ләкин бу протест аерым кешеләрне гаепләүдән,
ата-ана адресына кискен сүзләр әйтүдән узмый.

    Егет байлыгына алдандыгыз,
    Туган кызыгызны саттыгыз,
    Калымына күпме мал алдыгыз,
    Авия тәмугына аттыгыз.

    Шалтыр гына шалтыр итте лә,
    Капка
    төп кенәмә җитте лә;
    Егълама,
    нәйләем, тиңдәшләрем,
    Җиңги баш
    кынама җитте лә.

    Ата ла кәккүк баласын
    Атма
    ла, әти, алам дип;
    Әтекәем үзең ятка
    саттың,
    Әйтмә лә инде, балам, дип.

Кыз елату җырлары элек
мишәрләр яшәгән урыннарда,
керәшеннәрдә һәм Себер татарлары арасында аеруча
киң таралган була. Борынгырак чорда бу йола шулай ук Казан татарларында
да кулланылган. Ләкин әлеге төбәктә ул,
белгечләрнең раславынча, ислам диненең кысрыклавы
һәм шәригатьчә никахның таралуы аркасында
акрынлап онытылган һәм бөтен­ләй юкка чыккан.

Кыз елату җырларын
башкаруның берничә төрле формасы бар: 1) ки­лен булып
китүче кыз үзе башкара; 2) иптәш кызлары башкара; 3) махсус җырчы-сыктаучы
хатын башкара; 4) кәләш һәм кызлар хоры башкара; 5)
җырчы хатын һәм иптәш кызлары бергәләп
башкаралар.

Татарларда елату җырларын
башкаручы махсус, профессиональ җыр­чылар булуы турында М. Акчурина язып
калдырган. Ул җырчы-сыктаучының  елату йоласын ничек үткәрүе
турында мондый мәгълүматлар бирә.

«…Кыз елату гадәтен яхшы
белүче һәм кыз озату җырларын баш­каручы хатын-кыз,
кияүгә китүче кыз өенә килеп кергәч,
исәнлек-саулык сорашканнан соң, эшкә керешә.
Кызның әнисен түрдәге урындыкка, абый­сын тар
урындыкка, ахирәт кызларын скамьяларга утырта һәм,
Солтан-бикәнең башына яулык бөркәп, аны идән
уртасына бастыра. Шуннан соң җырчы хатын, идән уртасына
басып, кияүгә китәсе кыз исеменнән бик моңлы
һәм кызганыч тавыш белән:

    Әгузе белән башладым,
    Әлхәм
    укып ташладым;

    Кече яшьтән җыйган яшемне
    Әле генә түгә башладым.—

дип җырлый. Аннары елатучы кыз исеменнән шундый ук моңлы-зарлы
җырлар белән аның әнисенә, абыйсына һәм
дус кызларына бер-бер артлы мөрәҗәгать итә. Кыз
үксеп-үксеп елый»3.

Шунысы характерлы; кыз үзе
башкарганда да, шулай ук махсус сыкта­учы тарафыннан
үтәлгәндә дә елау-сыктау йоласы лирик
һәм драматик характерда булган. Чөнки анда, беренчедән,
традицион һәм шартлы планда булса да, кияүгә
китүче кызның хис-тойгылары бирелгән, киләчәк
авыр язмышына бәйләнешле уйлары
гәүдәләнгән. Шул ук вакытта уен-драма, билгеле
бер рольне башкару рәвешен дә алган.

Менә шуңа
күрә дә кайбер төбәкләрдә
(мәсәлән, Башкортстанның Ык буе районнарында
һәм Курган татарларында) кызлар үз туйларында баш­кару
өчен үсмер чактан ук сыктарга өйрәнгәннәр,
ә ярәшелгәннән соң махсус рәвештә
оста кыз елатучылар янына сабакка йөргәннәр. Кияү каршылаганда
яки кызны кияү йортына озатырга әзерләнгәндә
исә, кызның киемнәрен хатыннар кия яки бәйли торган
киемнәргә алмаштырганнар: башына тәңкәле яки
укалы сүрәкә яки мөгезле калфак
кидергәннәр, я булмаса, ягына карап, түгәрәк
яулык яки тастар бәйләткәннәр, шәльяулык яки
бөркәнчек ябындырганнар. Кайбер якларда кыз елату җырлары
нәкъ менә шушы кием алмаштыру йоласына туры китереп башкарылган.

Туй йола поэзиясенең тагын бер
жанры — «Яр-яр» җырлары. Борын­гыдан ук килә торган бу
жанрның, бездән тыш, төрки халыклардан үзбәк­ләрдә,
төрекмәннәрдә, казакъларда, нугайларда, каракалпакларда
һәм баш­кортларда булганлыгы мәгълүм. Мондый йола
җырлары элек Себер татар­лары арасында киң таралган була. Шулай ук
аларның аерым үрнәкләрен Татарстанда һәм
Башкортстанның Ык буе районнарында да сакланган.

Борынгы язма ядкарьләргә
(мәсәлән, Әлишер Нәваиның «Мезанул авзан»
әсәрендәге һәм Курмашиның «Бүз егет»
дастанындагы текстларга) караганда, «Яр-яр» җырлары элек егет белән
кызны мактау рәвешендә һәм кияү егетләре
белән кызның ахирәт дуслары арасында җырлана торган әйтеш
характерында булган. Соңыннан алар кайбер якларда кызның
чәчен ике толымга аерып үрү йоласы вакытында, я булмаса, кыз
елату җырлары кебек үк, кыз кияү йортына күчеп
китәр алдыннан җырлана башлаган. (Себер татарларында кызлар
чәчләрен бер толымга, киленнәр исә шундый йола буенча
ике толымга үрә торган булганнар.)

«Яр-яр» әйтүнең
төп функциясе гаилә юлына аяк басучы яшьләрне данлауга, матур
теләкләр белдерүгә һәм киленлек чорына
кызның күңелен күтәреп озатуга кайтып кала.  Менә «Яр-яр» җырларының
характерлы

үрнәге:

    Берең энҗе, берең
    мәрҗән,
    Тезелепсез, яр-яр,
    Берең тутый, берең
    былбыл,
    Кушылыпсыз, яр-яр.
    Заман ахры булганчы
    Аерылмагыз, яр-яр.

Кызны кияү йортына озатыр
алдыннан башкарылган «Яр-яр» җыр­ларына исә вакыт-вакыт
моң-зар мотивы да үтеп керә. Чөнки кыз
туган-үскән йортыннан аерыла, аны билгесез киләчәк
көтә. Шушыңа бәйләнешле моң-зарын
гадәттә кыз үзе сиздерә, «Яр-яр» әйтүче
ахирәт дусларына һәм җиңгәләренә
җавап итеп җырлый:

    Әткәемнең
    өендә
    Агач бикләү, яр-яр
    Ят кешенең
    өендә
    Тимер бикләү, яр-яр.
    Кара чәчем толымын
    Сүтәм
    инде, яр-яр.
    Сыналмаган ят җиргә
    Китәм инде, яр-яр.

Туй йолаларына бәйләнешле
жанрларга янә «Ишек бавы» җырлары керә. Никах укылганнан
соң, шул ук көндә, яисә күпмедер вакыт
үткәннән соң, кичен кояш баегач, кияү
үзенең дуслары (кияү егетләре) белән пар атта яки
тройкада кыз янына килә торган булган. Кыз янына келәткә яки
ак өйгә үтү өчен, кияүдән ишек хакын
түләве таләп ителгән. «Ишек бавы» җырлары әнә
шундый чакта, кыз янына керер алдыннан башкарылганнар. Шул ук вакытта
керәшен һәм мишәр татарлары арасында әлеге
йоланың, егет кызны үз йортына алып китәргә
килгәч, көндезен һәм урам капкасы төбен­дә
башкарылуы да мәгълүм. Димәк, «Ишек бавы» җырлары
алыш-биреш мотивына, ягъни кыз куйнына керергә, я булмаса кызны алып
китәргә килгәч, кияүдән бүләккә
акча сорауга корылганнар. Себер татарлары ара­сында язып алынган шундый
җыр үрнәгендә дә шаян рухта сатулашу гәүдәләнә.

    Ишек бавы бер алтын,
    Безнең
    туган мең алтын;
    Ашыкма, кияү, керерсең,
    Җырлашып алыйк
    бер тын.

    Пар ат белән чабар идек,
    Сезнең
    урамыгыз тар;
    Акча кызганмагыз, кияү,
    Безнең хур кызыбыз бар.

    Бирсәң бир син, күп
    безгә,
    Без риза түгел азга;
    Илле сум да әрәм
    түгел
    Син ала торган кызга.

Ак келәт яки ак өй
белән бәйләнгән тагын бер үзенчәлекле жанр
бар. Ансы кияүне кыз янына озатканда, я булмаса кыз янына
керткәннән соң башкарылган җырларны үз
эченә ала. Төрле төбәктә алар һәм
аларга бәйләнешле йолалар төрле исемнәрдә
йөртелгәннәр: «Кияү типсәү», «Уҗи­керәм»,
«Шәмчырак» һ. б. Кияү егетләре тарафыннан
башкарылганлыктан, без мондый җырларны «кияү егетләре
җырлары» дигән гомуми исем астын­да берләштереп алабыз.
Менә кияү типсәләреннән аерым
үрнәкләр:

    Уҗикерәм,
    буҗикерәм,
    Болыт тамырланадыр;
    Кыз куйнына кергән чакта,
    Егет шадырланадыр4.

    Аргы яктан бирге якка,
    Урамнары,
    юллары;
    Ак келәттә кемнәр икән?—
    Тышка чыккан нурлары.

Туй табыны (мәҗлесе)
җырлары, исеменнән аңлашылганча, тантаналы мәҗлес
вакытында яңгыраганнар. Аларны туйга җыелган кодалар,
туган-тумачалар, дус-ишләр күмәк рәвештә
башкарганнар, һәм хәзер дә бу шулай. Туй табыны
җырларының тематикасы, эчтәлеге шактый киң. Иң характерлы,
иң таралган җырлар, билгеле, кодаларның яңа тормышка
аяк басучы яшьләрне, ике якның да нәсел-нисбәсен
һәм бер-берләрен мак­ташуга корылганнар. Шуңа
күрә дә мондый җырларны «кода җырлары» дип
йөртү дә бар.

    Агыйдел буйлары иңсәле,
    Иңсәле
    җирләре култыклы;
    Казаннарда түгел, юк
    Мәскәүдә
    Безнең кызыбыздай булдыклы.

    Түгәрәк куак, башы
    бик вак,
    Мәк чәчкәсенә охшаулы;
    Йөзгә
    берәү, меңгә икәү булыр
    Безнең
    киявебезгә охшаулы.

    Урамнарга ямьнәр кертеп тора,
    Кодагыем,
    сезнең йортыгыз;
    Кызыбызны сезгә без бирәбез,
    Кадерен белеп
    кенә тотыгыз.

    Канат очына кер тиермәм,
    Канат
    очым алсуга күрә;
    Без кызыбызны сезгә бирдек,
    Нәселегез
    асылга күрә.

    Алтыннардан иде егетебез,
    Көмешләрдән
    икән кызыгыз;      
     Алтыннардай
    булса, уалмас,
    Көмешләрдәй булса, җуелмас.

Алда әйтелгәнчә,
кияү кызны баштан ук үз йортына алып кайткан чакта (виролокаль
никах), ягъни аерым төбәкләрдә яшәүче
мишәрләрдә, мөселман һәм керәшен
татарларында элек-электән үк туй мәҗлесендә
кияү белән кыз да катнашканнар. Андый очракта мактау
һәм теләк җырларын турыдан-туры аларның
үзләренә адреслап та җырлаганнар. Хәзерге заман­да
кияү белән кызның туй мәҗлесендә катнашуы
гадәти күренешкә әверел­гәнлектән, мондый
җырлар туйларда еш яңгырыйлар.

    Җилфер, җилфер,
    җилфер чук,
    Ник җилферди икән, җил дә юк;
    Сезнең
    кебек пар килгәннәр
    Авылда гына түгел, илдә юк,

    Бал салмаган
    кисмәкләргә
    Балавызлар каян ябышкан;
    Берегез нәфис,
    берегез купец,
    Сез кайлардан болай табышкан.

    Алма бакчасында берәү
    йөри
    Ике куллап гөл учлап;
    Берегез алтын булса, берегез
    көмеш,
    Яшәгез гел бергә тынычлап.

Алыш-бирештән,
бүләктән һәм сый-хөрмәттән риза
булып бетмәгән очракларда кодалар арасында
үпкәләшү һәм хәтер калулар да булган.
Мондый вакытларда кайчакта, бер-берсенә атап, төртмәле
һәм хушлашу җырлары да башкарылган. Ләкин
күпчелек туйлар тату һәм матур, чын-чыннан үзара
туганлашу шартларында үткән, һәм хәзер дә
бу шулай.

Туй табыны җырларының
берише, мәҗлес ахырында җырлана торган­нары, тау итү
җырлары дип атала. Тау итү кыпчаклардан килгән борынгы гыйбарә,
рәхмәт белдерү мәгънәсендә. Мондый
җырлар мишәрләр һәм керәшен татарлары
арасында күбрәк сакланган.

    Тәрәзәләр
    ачып җимнәр сиптем
    Тау буенда йөргән
    үрдәккәй.
    Ашадык та эчтек, кунак булдык,
    Тау итәбез
    лә биргән хөрмәткәй.

    Ишек алдым түгәрәк,
    Яңгыр ява сибәләп,
    Ашадык-эчтек, хөрмәт
    күрдек,
    Тау итиек чибәрләп.

Кызның кияү йортына
күчеп килүенә, килен төшерүгә
бәйләнешле туй йола поэзиясе әсәрләре, табигый
инде, кияү ягында башкарыла торган жанрларга карый. Алар кияү
кызны, бабасы йортында кунып яки кияүләп йөреп, үз
ягына алып кайткач, я булмаса кызны беренче көннән үк
үз йортына килен итеп китергәннән соң башкарылганнар.
Мондый жанрлар­дан иң киң таралганы — авызландыру алкышлары.
Борынгы төрки телдән үк килүче «алкыш» сүзе
уңай теләк дигән мәгънәне белдерә.
Авызландыру алкышлары яшь киленне, кияү йортына килеп төшкәч,
ак җәймәгә яки мендәргә бастырып,
яисә чаршау эченә кертеп бал-май каптырганда әйтелә.

    Атаң-анаң йоласы,
    Пигамбәрлөр
    догасы,
    Май кебек йомшак бул,
    Бал кебек татлы бул,
    Тату торыгыз.
    Ак юллы бул,
    Ак
    күңелле бул,
    Бәхетле бул,

    Сөттәй татлы булыгыз,
    Авызың
    белән аш килсен,
    Аягың белән ырыс (бәхет) килсен.

Килен төшерүгә
карый торган икенче жанр — арбаулар. Арбау—шу­лай ук борынгы төрки
сүз, ырымлау, ырым догасы мәгънәсендә. Димәк, кыз
елату җырлары кебек үк, арбаулар да магик
мәгънәгә ия булганнар. Киленнең кияү
һәм кайнана йортындагы тормышын сүз-йола кодрәте
белән ипле һәм мул итү максатына
юнәлдерелгәннәр. Билгеле, вакытлар үтү белән
аларның магик вазифасы кимегән, эчтәлекләре
халыкның гаилә тор­мышына һәм килен кешенең
вазйфа-бурычларына бәйләнешле теләкләрен гәүдәләндерә
башлаган. Шулай да формалары ягыннан арбаулар аерым ырым текстларына,
келәүләргә якынлыкларын саклап калганнар. Алар гадәттә
бу йоланы яхшы белгән өлкән яшьтәге хатыннар тарафыннан
да башкарылганнар.

    Казаның өреле булсын,
    Китмәскә
    килерең булсын,
    Чүмергәнең май булсын,
    Ашаганын бал
    булсын;
    Гаиләң ишле, бай булсын;
    Күңелең
    кенә тотмасын,
    Авызың серкә йотмасын,
    Сыер-танаң
    меңгердәп,      
    Кош-йортларың көңгердәп,
    Күз ачтырсын, киленем,
    Көн ачтырсын, киленем; Өлгерем бул, киленем,
    — Арбавым шушы минем.

Өй бизәү,
бүләк багу вакытында җырлана торган җырлар да бар, дидек.
Алары инде кияү өендә кызның чаршау-тастымалларын,
тәрәзә пәрдәләрен элгәндә
һәм җәймә-ашъяулыкларын, паласларын
җәйгәндә ба­шкарылганнар.

    Бадъян да салдым акмаска,
    Канәферләр
    салдым батмаска;
    Бу әйберләрне без эләбез —
    Берсесе дә
    кире кайтмаска.

    Атлар җибәрдек без
    чабышка,
    Чабыш аткайлары узсын дип,
    Бу сөлгеләрне без эләбез,
    Шушы йорткайларда тузсын дип.

    Бу дә әйберләрне
    эләр идем
    Килешер лә микән чигеше?
    Килешмәслек
    түгел, айлар, чигеше,
    Туганкаебызның үз эше.

    Өй артында үсә ике
    сад,
    Аның берсе безнең садыбыз,
    Шушы кадәр затлы
    әйберләрне
    Ничек тартып килде атыгыз.

Килен төшүгә
бәйләнешле йола җырларының иң соңгысы, туй
йолала­рын һәм туй поэзиясен йомгаклап куя торганы бит ачу яки
бөркәнчек ачу җырлары дип атала (синонимы — «шәл
салдыру җырлары»). Мондый җыр­лар башка төрки халыкларда да
булган һәм аерым жанр тәшкил иткән. Казакъларда
һәм каракалпакларда аларны «бит ашар» дип, башкортларда «бит
асулар» дип йөрткәннәр.

Татарларда бит ачу, ягъни яшь
киленнең бөркәнчеген ачып йөзен башкаларга
күрсәтү йоласы туйда да, шулай ук махсус мәҗлес
вакытында да башкарылган. Шуңарчы яшь килен кияү йортында шәл
яки бөркәнчек ябынып йөргән һәм әлеге
йола башкарылганнан соң гына йөзен башкаларга күрсәтә
алган. Бит ачу җырлары, башлыча, шул мәҗлес вакытында
һәм киленнең җиңгәсе яки килендәше
тарафыннан җырланганнар. Аларның вазифасы киленне, үз итеп,
төшкән йортына тәмам беркетүгә, гаиләнең
«тулы хокуклы» әгъзасына әверелдерүгә кайтып кала.
Җыр текстларындагы

киленне гаилә членнары
белән аерым-аерым һәм якыннан таныштыруга багышланган
сүзләр әнә шуны күрсәтеп тора.

    Монау булыр каенатаң,—
    Инде
    хәзер үз атаң.
    Каты куллы булганда,
    Кансыз, димә,
    кайнатам,
    Кайнатаңа бир сәлам!

    Кайнанаң уңган
    битәр,
    Какмас-сукмас, үз итәр;
    Какканда да сүз
    күтәр,
    — Кайнанаңа бир сәлам!

    Әнә тора кайнагаң,
    Мәшәкатьтә
    кайнаган;
    Килен килеп төшкәндә,
    Ни бирим дип уйлаган.
    Кайнагаңа
    бир сәлам!

Шулай итеп, туй поэзиясе, туй алды
йолалары һәм туйның үзенә бәйләнешле
йолалар белән үрелеп килә һәм төрле
жанрларны үз эченә ала. Тормыштагы һәм
гаилә-никахка мөнәсәбәтле
үзгәрешләргә бәйле рәвештә, әлеге
жанрлар төрле үзгәрешләргә дә дучар
булганнар: кайсыларының магик сыйфатлары кимегән, кайсылары
яңа эчтәлек белән баеган яки акрынлап бөтенләй
төшеп калган. Соңгыларга мисал итеп кыз елату җыр­ларын,
арбауларны, бит ачу җырларын күрсәтеп булыр иде. Моннан тыш, хәзерге
вакытта онытылган яки аңлы рәвештә төшереп калдырылган
йола­лар да юк түгел. Мәсәлән, кызның кавышырга
килгән кияүне чишендерүе; кыз алданып килгән булса,
никах төненнән соң кияүнең, ягына карап,
кияү коймагын тишеп чыгаруы, ишек алдында чүлмәк ватуы яки
күлмәгенең тискәре ягын киеп чыгуы; килен булып
төшкән кызның таянчык малга таянуы һәм
бөркәнчек ябынып, тел яшереп йөрүе әнә
шундыйлардан. Әмма татар туйларының йөзен, милли
үзенчәлекләрен билгели торган төп йола­лар
һәм жанрлар хәзер дә яшәүләрен
дәвам итәләр һәм заманга яраш­тырып кулланылалар.

Туй-йола поэзиясенең поэтикасы

Мәгълүм булуынча, поэтика эчтәлекне сәнгатьчә
гәүдәләндерү чарала­рын һәм формаларын
үз эченә ала, икенче төрле әйткәндә, ул
жанрның яки аерым әсәрнең структурасын һәм
андагы поэтик компонентлар, бәйләнеш­ләр системасын гәүдәләндерә.
Димәк, поэтика ул «әсәрнең билгеле бер идея-тематик
бурычлары һәм жанр табигате белән билгеләнүче
художество чаралары (образлар структурасы) берлеге, аларның бер бөтен
системасы»5 дигән сүз.

Туй йола поэзиясенең поэтикасы,
киң планда алганда, әлеге поэзия составында жанрларның
һәм текстларның лиро-драматик табигате белән билгеләнә.
Драмага бәйле рәвештә алар хәрәкәт-уен
белән керешәләр һәм еш кына диалогка корылалар.
Гомумән, туй поэзиясендәге җыр-текстларның,  алда әйтелгәнчә, махсус
уйнауга-башкаруга, төрле «рольләргә» исәп ителүе
аларның мөһим поэтик үзенчәлеге булып тора.

Традицион туй поэзиясенең
гомуми поэтик үзенчәлекләрен билгеләгән­дә,
һичшиксез, аның эчтәлек спецификасына бәйләнешле
ягына да игътибар итәргә кирәк. Бу яктан караганда, туй
поэзиясе ике яшьнең никахлашуын-кавышуын һәм ике якның
туганлашуын гәүдәләндерүче, ике арадагы союз­ны
һәм киләчәк гаилә тормышын ныгытырга хезмәт
итүче иҗат буларак характерлана. Поэтик образлар һәм
чаралар системасы, аларның функциясе-максаты һәм
мәгънәсе-асылы — барысы да шушы эчтәлеккә, аның
үзен­чәлегенә һәм эчке хасиятенә буйсына.

Инде туй-йола поэзиясенең
үзенчәлекләрен түбәнрәк
дәрәҗәдә—ае­рым жанрлар һәм текстлар
яссылыгында анализлауга күчик.

Туй алды йолаларына
бәйләнешле иң беренче поэтик жанр итеп без

яучы такмакларын
күрсәткән идек. Туй поэзиясен ачып җибәрүче
бу жанр, алда әйтелгәнчә, һичшиксез кинаяле
телгә, символик образларга корыла. Егет гадәттә лачын кош,
шоңкар яки карчыга кебек тотрыклы символлар белән белдерелә,
кыз исә былбыл, сандугач образлары аша гәүдәләнә.
Аерым текстларда шулай ук яшьләрне «куй», «кузы» дип атау очраклары да
бар. Шулай итеп, яучы такмаклары үзенчәлекле метафоралар­га,
символик образларга корылган поэтик текст буларак характерлана һәм бу
символик образларның бер өлеше борынгы яшерен телдән
(«табу»дан) килә.

    Синдә дә бар аклы куй,
    Миндә
    дә бар аклы куй,
    Куйны куйга кушаек,
    Сезнең якка җушаек.

Туйның үзенә
бәйләнешле кыз елату җырларының, сыктау җырлары­ның
эчтәлеген билгели торган төп сыйфат — трагизм, фаҗигалелек.
Магик ышанулар белән керешеп килсә дә, фаҗигале
эчтәлек аларда кыз бала өлешенә туры килә торган
котылгысыз кайгы, җиңеп була алмаслык кар­шылык
рәвешендә гәүдәләнә.

    Куштым кара шәлләр
    алырга,
    Кайгыдан башыма ябарга,
    Мине яшьләй ят кулына биреп,
    Тереләй
    куясыз кабергә.

    Күк үләнкәй
    нигә үсә икән,
    Янып-көеп китәр кау
    өчен;
    Кыз балакай нигә үсә икән
    Сатылып та
    китәр мал өчен.

Елату җырларының
сурәтләү объекты—гаилә
мөнәсәбәтләре, кияүгә китүче
кызның никахка, киләчәк язмышына бәйләнешле
аһ-зары. Уңай эмоцияләр, мәхәббәт, шатлык
тойгылары монда яктыртылмый.

Бер өлеш җырларда
кызның хис-тойгылары монолог рәвешендә бире­лә, ягъни
лирик сурәтләү кыз исеменнән һәм аның
рухи халәтен ачу рәвешендә алып барыла. Кызның монологы
еш кына эндәш-мөрәҗәгать итү алымы
белән аралашып килә: ул әтисенә, әнисенә,
туганнарына эн­дәшеп җырлый.

    Чыбылдыгымны кордыгыз,
    Чәчәге
    саен тордыгыз;
    Ни гаебемне тойдыгыз?
    — Яшьли муенымны бордыгыз.
    Ах,
    кәбәм, анакай,
    Яшьли муенымны бордыгыз.

Икенче бер җырлар исә
диалог, капма-каршы җырлау төсен ала. Бу очракта махсус сыктаучы,
кыз, аның әнисе яки иптәшләре бер-берләренә
мөрәҗә­гать итеп җырлыйлар. Кызлар:

    Ак шарф та
    бәйләдең,
    Күк шарф та бәйләдең;
    Әткәң-әнкәң
    кулларында
    Актык җәйләр җәйләдең.

Китәсе кыз:

    Агач башы күк тиен,
    Атып алуы
    кыен;
    Ятка бару берни түгел,
    Ятка яравы кыен.

Йола таләбенә карап, кыз
елату җырлары традицион туй поэзиясендә шактый зур катлам
тәшкил иткәнлектән, монда аларда кулланылган троп­ларга да
аерым тукталып китәргә кирәк. Чөнки махсус
сурәтләү чаралары безгә эчтәлекнең ничек
һәм нинди чаралар аша гәүдәләнүен
тагын да ачыграк күз алдына бастырырга ярдәм итәчәк.

Аерым алганда, кыз елату җырларында троплардан антитеза,
капма-

каршы кую алымы зур урын тота.
Гадәттә аларда кыз йортында, кыз ягына капма-каршы фонда кара
буяулар белән кияү йорты
гәүдәләндерелә. Ата-ана йортындагы бәхетле
тормышка кияү, каенана йортындагы газаплы тормыш каршы куела; кайгысыз
балачак һәм кызлык чоры белән киленлек чоры чагыштырып
җырлана.

    Әтекәй, йортың
    саламдыр,
    Салам булса да сарайдыр;
    Кайнишем йорты кабыктыр,
    Эченә
    керсәм тәмугтыр.

    Биек тау башына менгән чакта
    Куәт-кодрәт
    кирәк атларга;
    Маңгаеңнан тирләр агылса да,
    Яраулары
    кыен ятларга.

Геройның уй-хисләрен,
авыр кичерешләрен бирергә хезмәт итә торган икенче
характерлы троп — арттыру, гипербола алымы. Мәсәлән, каенана образы
һәркайда да елан телле итеп, киң куе буяулар белән
сурәтләнә:

    Биананың теле бик үткен
    Еланнар
    чаккан шикелле…
    Елан төсле ерткыч кайнанаң
    Ашар инде синең
    башыңны…

Кыз елату җырлары арасында
хикмәтле сүз, афоризм булып яңгыраган юллар да бар. Алар
кызның фаҗигале язмышын гаҗәп образлы һәм
калку итеп гәүдәләндерәләр.

    Тайларның кадрени ат
    белмәс,
    Кызларның кадрени ят белмәс.

    Усал кияүгә
    биргәнче,
    Таш бәйләп суга салганчы.

    Сандугачлар кебек сайраштык,
    Былбыл
    кошлар кебек адаштык.

    Бу дөньяның
    эчләренә
    Ир бала сыя, кыз сыймый.

Келәү характерындагы
«Яр-яр» җырларында исә, киресенчә, кәләшкә һәм
гомумән, яшьләргә адресланган теләкләр, данлау
сүзләре зур урын алып тора. Мактау сүзләре
һәм теләкләр турыдан-туры, ягъни автологик образлар
ярдәмендә дә, шулай ук символик-метафорик образлар аша да әйтелә.

    Берегез егет; берегез туташ,
    Кушылдыгыз,
    яр-яр!
    Берегез ефәк, берегез ука,
    Ишелдегез, яр-яр!

    Берегез кияү, берегез килен,
    Берләштегез,
    яр-яр!
    Берегез былбыл, берегез ал гөл,
    Гөрләштегез, яр-яр!

Туй поэзиясендә янә
кияү кыз янына кергәндә башкарылган «Ишек бавы җырлары»
дип йөртелгән җырлар да бар, дидек. Аларның
стиле-композициясе, гадәттә, кызның бәясенә ишек
хакын капма-каршы куюга, кызның матурлыгын,
дәрәҗәсен мактаучы юлларның бер-бер артлы тезе­леп,
традицияләнеп килүенә нигезләнгән.

    Ишек бавы бер алтын,
    Безнең
    апай мең алтын.
    Безнең апай нәүһәрдер,
    Тәннәре
    чын мәрмәрдер;
    Ләгыль, якут,
    гәүһәрдер,
    Аузы балдыр, кәүсәрдер.

Кияү егетләре
җырлары-типсәүләр, «Ишек бавы» җырлары кебек
үк, кияү белән кызны кавыштырган вакытта башкарылганнар.
Себер якларын­да алар кияүне кыз янына озата барганда, Пенза
һәм Әстерхан төбәкләрен­дә исә
кыз белән егет ак келәттә чагында җырланганнар.
Шуңа бәйле

рәвештә
эчтәлекләрендә дә азмы-күпме аерма
күзәтелә: я кияүнең килүенә бәйләнешле
йола-горефләр телгә алына, теләкләр дә,
гадәттә, кияү юлда чакта әйтелә, я
келәттәге яшьләргә төбәп җырланучы
шаян куплетлар килә.

    Кияү егетләре
    өйдә
    Мылтыкларын аттырсын;
    Ходай сезнең
    мәхәббәтне
    Көннән-көнгә арттырсын.

Яки:

    Келәтеңнең баш кынасын     
    Такта белән
    япканнар;

    Ни гаебеңне тапканнар,
    Кыз
    янына япканнар?

Туй табыны җырлары,
фольклорчыларның күзәтүенчә, гомумән
мәҗ­лес җырлары белән керешеп-үрелеп
киләләр, ягъни теләсә кайсы мәҗлестә яңгырый
торган җырлар белән бергә кушылалар. Ләкин әлеге
җырлар арасында турыдан-туры туй табынына, кавышучы яшьләргә
һәм кодаларга багышланган махсус җырлар катламы булуы
бәхәссез. Электән килүче традициягә
һәм импровизациягә нигезләнүче бу җырларда
үзара макташу һәм туганлашу, яшьләргә теләк
теләү мотивлары төп урынны алып тора.

    Ач тәрәзәң,
    җиләк бирәм
    Бөрлегәннәре белән;          

    Без утырабыз туганнарның
    Бер
    дигәннәре белән.
    Ямьле булып болыт киләдер,
    Яусын иде
    болын буенча;
    Яхшы адәмнәргә без катнаштык,
    Йөрешсәк
    иде гомер буенча.

Кодалар бер-берсен гадәти
сүзләр белән генә мактамыйлар, ә моның өчен
төрле үзенчәлекле образлар һәм хис-тойгыларын,
үзара мөнәсәбәт­ләрен калку гәүдәләндерә
торган гыйбарәләр кулланалар. Икенче төрле әйткәндә,
үзләренең рухи халәтләрен алар сәнгатьчә
зурайтып, үткер һәм киеренке итеп чагылдыралар.

    Ак та мәчетләргә, ай,
    кердек без,
    Текер генә текер йөрдек без;
    Сез дә кодаларыбыз килеп
    кергәч,
    Сары майлар кебек эрдек без.

    Урдалы урамы озын урам,
    Йөгерсәң
    сусарлар тотарсың;
    Урдалы буеның кодачаларын
    Сусыз кашык белән
    йотарсың.

Туй табыны поэзиясендә дә
символик охшатулар, чагыштырулар күп. Кызга атап җырлана торган җырларда,
мәсәлән, кыз зифа камышка, нәфис гөлгә, алтын
алмага, асыл кошка һәм фәрештәгә тиңләнә.
Егет, кияү кеше исә болан, арыслан, лачын кебек образлар аша бәяләнә.

Арбауларга килгәндә, эчтәлекләре
белән алар келәүләргә якын тора­лар, ягъни гаилә
тормышына һәм килен кешенең тормыш көтүенә бәй­ләнешле
традицион теләкләргә корылалар. Теләкләр бер-берләренә,
гадәт­тә, сарын кебек үреләләр һәм дулкын-дулкын
булып килүче берүк төрле гыйбарәләр тезмәсе
хасил итәләр.

    Юраганың юш булсын,
    Курыкканың
    буш булсын;
    Яңгышагың юл булсын,
    Эшең, көнең уң
    булсын,
    Ашың, суың мул булсын;
    Йөзең айдай, сүзең
    балдай,
    Күңелең майдай булсын.

Күренүенчә, текст гадәти
һәм даими дүрть юллык строфаларга нигез­ләнми, ә юллар
саны төрлечә килә ала торган тезем-тирада формасына корыла. Борынгы
дастаннарда, чичәннәр иҗатында еш кулланылган бу

форма арбауларының да төзелеш
үзенчәлеге булып тора.

Ә менә бүләк багу
җырларына борынгы ышанулардан килүче үзен­чәлекле параллелизм
хас. Бүләкләр дә, кыз да кире әйләнеп кайтмасын,
кыз күңеле бүләкләре кебек пакь булсын, үзе
дә, бүләкләре дә өйгә ямь, нур өстәсен
— менә шундый образлы-мәгънәви янәшәлекләр гәүдәләнә.

    Аклы гына сөлгеләрдән
    Хуш ис кенә аңкысын;
    Безнең туганкайның йөзләре
    Нурлар кебек балкысын.

Инде килеп, туй поэзиясенең соңгы
жанры — бит яки бөркәнчек салу җырлары. Аларның поэтикасы
жанрның вазифасына — киленне яңа йортка тәмам кабул итү,
беркетү функциясенә туры килеп тора. Аерым алганда, мондый җырларда,
гаиләнең һәр әгъзасы берәм-берәм үз
итеп таныштырылу  белән бергә,
килен үзе дә үз кеше итеп тәкъдим ителә, якын кеше
итеп таныштырыла.

    Әй, җәмәгать,
    күрегез,
    Киленчәк бу, белегез,
    Котлап бүләк бирегез,
    Сезгә
    сәлам сүзебез.

Шулай итеп, туй йола поэзиясенең
поэтикасы әлеге иҗатның эчтәлеге­нә, ягъни ике яшьнең
кавышуын — гаилә коруын һәм ике якның кавышуын, туганлашуын
ныгыту функциясенә нык бәйле икән. Шул ук вакытта аларда халык
драмасына һәм халык лирикасына хас булган төрле сәнгатьчә
алым­нар, сурәтләү чаралары чагылыш таба.

ИСКӘРМӘ ҺӘМ ЧЫГАНАКЛАР

1  Татар халык иҗаты. Йола һәм
уен җырлары, 11 б.
2  Ахунов Г. Идел кызы.— К.: Таткитнәшр., 1978, 201 б.
3  Акчурина М. Кыз елату.//«Шура»,— К.; 1911, 20 сан.
4  Шадырлану—шатлану.
5  Словарь литературоведческих терминов,— М., 1974, С. 288.

МАРСЕЛЬ БАКИРОВ,
филология фәннәре кандидаты, КДУ доценты.

Текст «Мирас» журналыннан алынды 4/1998

«Татар кызы» бәйгесе

Зигангирова Р.М. беренче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

1 нче алып баручы.

Дәверләрнең горурлыгы,

Хыялдагы татар кызы.

Кайт хыялдан чынбарлыкка,

Бу милләттәшеңнең йолдызы.

 2 нче алып баручы.

Әйе, татар кызы мин,

Тарих биргән олы исем ул.

Минем буем, сыным, күз карашым,

Миндә генә булган төсем ул.

 1 нче алып баручы.

— Исәнмесез, кадерле укучылар, хөрмәтле укытучылар һәм килгән кунаклар! Бүгенге “Татар кызы -2016” бәйгесенә багышланган кичәнең үзәгендә мәктәбебезнең иң булган, иң уңган, иң чибәр урта сыйныф кызлары. Әйдәгез, көчле алкышлар белән аларны сәхнәгә чакырыйк.

1 а.б. Бәйрәм белән сезне, кадерле кызларыбыз. Бүгенге бәйрәмебез “Татар кызы” дигән исем аша кызларыбызның уңган, булганлыкларын сынарбыз.

2 а.б. Хөрмәтле хөкемдарлар белән таныштырырга рөхсәт итегез:

2 а.б. Ә шулай да, жюрига кызларыбызның кайсы якларына игътибар итәргә кирәк булыр соң?

1 а.б. Беренче – киемнәренә.

2 а.б. Икенче – үз-үзләренең тотышларына, ягъни тыйнаклыкларына.

1 а.б. Зирәклегенә, тапкырлыгына.

2 а.б. Уңганлыгына.

1 а.б. Җыр-биюгә осталыгына.

2 а.б. Җитәр, бәйгенең ямен җибәрмик, тамашачыга карарга калсын.

 Кызларны озатабыз

1 а.б. “Татар кызы” бәйгесе күңел ачу өчен генә түгел, ә шушы тамаша аша, татар халкының йөзек кашы, намусы, киләчәге булган хатын- кызларыбызның милли йөзен саклап калу, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны кире кайтару, телебезгә ихтирамлы мөнәсәбәт булдыру, балаларыбызны иманлы итеп тәрбияләү, гаиләләрдә халкыбызның асыл сыйфатларын күрсәтү максаты белән үткәрелә.

Шулай итеп, бәйгенең беренче бүлеген башлыйбыз.

Ул “Таныш булыйк” дип атала.

Иман нуры балкый аның

Ай кебек йөзләрендә

Зыялылык, инсафлылык

Гап- гади сүзләрендә

Үкчәләрең җырын тыңлап,

Хыялларга бирелеп китәм.

Әй, син, горур татар  кызы,

Кем бар тагын синдәй бүтән?

(Визитка)

II. Интеллектуаль тур 

1 а.б. Тапкыр сүз, җор теллелек, зирәклек хас безнең халыкка. Менә бүгенге кичәдә дә бирелгән сораулар алдында югалып калмыйча, кызлар үзләренең белемнәрен, тапкырлыкларын күрсәтерләр дип ышанып калабыз.

Ә кызларга сораулар бирергә сәхнәгә чакырабыз.

Алып баручы. «Башын әйтәм, ахырын тап!» уенын уйнап алыйк.

• Тырышкан – табар, … (ташка кадак кагар).

• Җиде кат үлчә, … (бер кат кис).

• Үзеңне үзең зурлама, … (кеше сине зурласын).

• Китап – … (белем чишмәсе).

• Ни чәчсәң, … (шуны урырсың).

• Берлек кайда – … (көч шунда).

  • Иң таталы тел- туган тел, ( анам сөйләп торган тел)
  • Сабыр төбе- (сары алтын)

Киләсе биремдә кызларыбызның зирәклеген тикшерик. Сезнең игътибарыгызга – «Сорау бирәм, җавабын тап!» уены.

• Арчада нәрсә тегәләр?

• Галиәсгар Камал кем ул?

• Нәүрүз бәйрәме нинди бәйрәм ?

• Кем ул Р Фәхретдин

• Заманында Чистай шәһәре нәрсәсе белән данлыклы иде?

• Казанда хатын-кыз исеме белән аталган нинди архитектура корылмасы бар?

  • Һәр кешенең яшәү урыны?
  • “Кешенең бөтен нәрсәсе дә гүзәл булырга тиеш” бу сүзләрне кем әйткән?

Алып баручы. Кызларның белемнәрен тикшерүне дәвам иттерәбез, Алдагы бирем – «Халкыбызның күренекле кешеләрен ата!» уены.

Татар артистлары: …

Татар шагыйрьләре: …

Татар композиторлары: …

Татар язучылары: …

2 а.б. Хөкемдарлар кызларның җавабын бәяләгәндә, үзенең моңлы җырларын кызларга Юриков Артур бүләк итә.

III тур. Татар милли киемнәрен тәкъдир итү.

1 а.б. Кеше һәрчак омтылып яши. Җиңүгә, яшәргә омтыла һәм үзенең яшәве белән кешеләргә шатлык, сөенечләр, матурлык тудырырга омтыла. Бүген без, кадерле кунаклар, сезне үзебезнең татар халкының ерак үткәнендә булган һәм хәзерге көндә инде онытылып бара торган эстетик яктан үзенчәлекле, сәнгать иҗаты дәрәҗәсендәге бизәкләр белән чигелгән киемнәр белән танышып үтәрбез.

2 а.б. Көнчыгыш мөселман илләренең, Европаның төрек телле халыкларының һәм инде һичшиксез Алтын Урда халкының көчле тәэсиренә карамастан, татар халкы үзенең көнкүреш, тел, кием һ.б. үзенчәлекләрен саклап кала алган.

1 а.б. Идел буе болгарлары йомшак күннән затлы киемнәр тегүнең, күнне сәнгатьчә эшкәртүнең чын осталары булганнар.

Халкыбызның бизәкләп чигелгән сафьян читекләре, башмаклары үткән гасырда үк дөнья базарында дан тоткан.

2 а.б. Халкыбызның рухи камиллеге, шигъри җаны, күңел байлыгы, табигатьне яратуы төрле бизәкләр белән кием-салымнарга төшкән. Менә бүгенге кичәдә без аларның кайбер үрнәкләрен күреп үтәрбез.

1 а.б. Татар хатын-кызлары кунакчыл, тырыш, эшчән, кайчак шук, шаян, кирәк чакта җитез, булдыклы бит алар…

7 клас  егетләре җырлый

2 а.б. Бәйгебезнең бу өлешен “Ак алъяпкыч билләрдә” дип атадык.

1 а.б. Гомер буенча ашлы-сулы яшәүнең сере изге йолаларыбызның үтәлүеннән түгелме соң?

Туй, бәби ашлары – токмачлы аш, авыл мичендә пешкән икмәк, чәкчәк, гөбәдия, кош теле, коймак…

2 а.б. Менә бүгенге кичәгә дә кызларыбыз тантаналы бәйрәмнәрдә генә түгел, көндәлек тормышта да яратып ашала торган ризыклар белән килгәннәр.

Бу осталыкка алар әниләреннән, әбиләреннән өйрәнгәннәр.

Кызлар, сүз – сезгә.

IV.Татар милли ашларын тәкъдим итү.

(музыкаль пауза)
бию төркеме чыгышын карап үтик. Турал Рузил

1 а.б. Тышта ямьле яз ае. Сабантуйга да ерак әле. Аңа кадәр бүләккә әллә ничә сөлге, ашъяулык, кулъяулык чигеп бетерерлек вакыт бар әле.

2 а.б. Өем түрләренә эләр идем,

Килешер лә микән чигешем

Килешмәслек түгел, һай чигеше,

Болар – кызларыбызның кул эше.

Я, кызлар, күз нурыбызны, күңел жылыгызны кушып үзегез бәйләгән, бизәгән, чиккән хәзинәләрегез белән таныштырыгыз әле.

V. “Алтын куллар” Минем яраткан шөгылем.

1 а.б. Кадерле дуслар! Бүген сезне каршыга чыккан кызларыбыз, танылган җырчылар, атаклы нәфис сүз осталары да, табаннарыннан ут чыгара торган филармония артистлары да түгел. Алар гап-гади кызлар! Әмма аларның рухлары нык, күңелләре бай.

Хәзер алар безгә үзләренең сәхнә осталыкларын күрсәтерләр.

VI. Музыкаль номерлар.

1 а.б. Кичәбез ахырына да якынлашты. Хөрмәтле хөкемдарларыбыз, сүзне сезгә бирәбез.

VII.Әбием сандыгы

1 нче алып баручы.

— Монда сүз иң кадерле әйберләр турында барыр. Ул әйберләр сезнең гаилә өчен ничек кадерле? (Кызлар үзләре алып килгән әйберләр белән таныштыралар, сөйлиләр).

2 нче алып баручы.

Татар дисәм, мине бөтен дөнья белә,

Ул исем бит ташка сырланган.

Шушы исем белән халык гомер иткән,

Шатланган да, янган, сызланган!

Татар кызы, татар уллары без,

Саклыйк, яклыйк туган илебезне.

Без көч биреп, яшәтергә тиеш

Җандай газиз туган телебезне.

— Хөрмәтле тамашачылар! Шуның белән безнең бәйгебез тәмам . Барыгызга да исәнлек-саулык, бәхет һәм шатлык теләп саубуллашабыз. Көннәрегез имин, дөньяларыгыз тыныч булсын. Сау булыгыз!

Хөрмәтле дуслар! Менә бәйгебез ахырына якынлашты. Йомгаклау өчен сүзне хөкемдарларга бирәбез

Исемең
матур кемнәр куйган?

Бәбигә
исем кушу йоласы.

Кыз бала исеме йолдыз балкышына охшасын,

назлы гөлчәчәктәй нәфис булсын.

Ир-ат исеме кылычлар чыңлавын хәтерләтсен,

аның мәгънәсендә гакыл гәүдәләнсен.                                                
                                             Рәсүл Гамзатов.

Бурычлар:

Белем бирү: Татар
халкының борынгыдан килгән йоласы – “Бәби туе” турында сөйләшү. Исемнәрнең
мәгънәләре  турында аңлату. 

Үстерү: Балаларның
саф татар телендә, чиста, аңлаешлы, дөрес сөйләшү күнекмәләрен үстерү, ныгыту.
Милли йолалар турында белемнәрен киңәйтү.

Тәрбияви:
Балаларда татар милләтенең йолалары, традицияләренә карата кызыксыну уяту.
Бер-берсенең исеменә хөрмәт тәрбияләү. Исемнәрне бозмаска, үзгәртмәскә өйрәтү.

Җиһаз һәм кулланмалар:  
Сәхнә
авыл өе күренеше итеп,
милли татар чигүләре белән бизәлгән.
Уртада өстәл, уң якта бала бишеге эленеп тора. Йортта зур бәйрәмгә әзерлек
бара.

Алып баручы.

Хәерле көн, хөрмәтле  кунаклар, кадерле
укытучылар һәм укучылар.
Без бүген сезнең игътибарыгызга бәбигә
исем кушу йоласын сәхнәләштереп күрсәтербез.

Бала туды. Дөньяга яңа
кеше килде. 
Аңа кушу өчен
исем кирәк. Матур исем, мәгънәле исем, зәвыклы исем – кыскасы әйбәт исем. Татар халкының дистәләрдән артык гасырларны
эченә алган тоташ буыннар чылбарыннан гыйбарәт милли исемнәр тезм
әсен алга таба дәвам итәрлек
исем, халык рухын саклый торган милли исем кирәк.

 Дагстан халык шагыйре Гамзат Цадаца әйткән:


Яхшы исем кыйммәт барсыннан да, 
Аннан тугры дусны күрмисең; 
Безнең хакта мәңге ядкарь саклап
Картаймыйча яши һәр исем.


«Исеме онытылмаган кеше—иң бәхетле кеше».

Бөек үзбәк шагыйре Алишер
Нәваи

 «Искә алырлар, исемеңне
уртага салып» .

Габдерәхим Утыз Имәни
әл-Болгари.

Татар халкы элек-электән яңа туган
сабыйга исем кушуга зур җаваплылык белән караган. Исеме җисеменә туры килә
торган матур эчтәлекле, аһәңле, җиңел һәм анык әйтелешле исемнәр бирергә
тырышкан. Яңа туган сабыйга кушу өчен исем эзләгәндә, ул исемнең җыйнак, җиңел
әйтелешле, яхшы мәгънәле һәм аһәңле булырга тиешлеген истә тоту зарур булган.
Күркәм исемнәребез күп булганга, һәрбер ата-ана шулар арасыннан үзенә ошаганын,
зәвыгына туры, күңеленә хуш килгәнен, әлбәттә, заман таләпләренә җавап бирә
торганын сайлый алган.

 Балага исем кушу- җиңел эш түгел.
Бала тугач, өйгә, гаиләгә яңа ямь, юаныч, куаныч, бәхет өстәлә. Шуның белән
бергә яңа туган сабый ата-анасына өстәмә мәшәкатьләр дә китерә. Аларның иң
беренчесе— исем кушу. Балага нинди исем бирергә? Бу сорау һәрбер ата-ананы,
баланың өлкән туганнарын, кардәш-тумачаларын уйландыра, борчый. Чөнки исем
кешегә бер генә мәртәбә бирелә һәм ул аның гомерлек юлдашына әверелә. Һәр кеше
үз исеменә шулкадәр күнегә ки, ул аның туган теленең иң якын, иң газиз, иң
кадерле сүзе булып тоела.  Ә хәзер әйдәгез бергәләп бәбигә исем кушу йоласын
карап үтик.

Бәбигә
исем кушу йоласы.

Сәхнә авыл өе күренеше
итеп, милли татар чигүләре белән бизәлгән. Уртада өстәл, уң якта бала бишеге
эленеп тора. Йортта зур бәйрәмгә әзерлек бара.

1 нче дәү әни: И
гомернең үтүләре… Әле кайчан гына бу   бишектә улыбыз тирбәлә иде. Инде үзе
әти булды. Син эшләгән шушы бишектә бүген оныгыбыз йоклый. 

1 нче дәү әти: Оныгыбыз 
туганга да атна була бит инде, исем кушарга вакыт, әнисе. Ни атлы булыр икән
безнең онык?

1 нче дәү әни:
Исемне ни аны, әткәсе, баланың әти-әнисе куша инде.

 1 нче дәү әти:
шулаен шулай да… Алар яш
ь
бит әле,  барысын да белеп тә бетермиләрдер диюем.

1 нче дәү әни:

Онык туды җиргә
аваз салып,

 Кеп-кечкенә,
ләкин ул – кеше!

 Шул кешегә матур
исем кирәк,

 Аның булсын тирән
мәгънәсе.

 Шушы исем аңа
гомерлеккә,

 Истә тотсын
әткә-әнкәсе!

Исем мөһим кеше
язмышында.

1 нче дәү әти:
Бик дөрес сүзләр. Яшьләргә  дөрес киңәш бирү – безнең бурыч, әнкәсе.  Исем
туена теге сарыкны да корбанга чалыйк. Оныгыбызга бер начарлык та, авыру да
иярмәсен.

1 нче дәү әни:
Әйдә, балалар белән сөйләшик әле, үзләре нәрсә уйлый икән. Исем туе алдыннан
өйне чистарту кирәк булыр. Шуңа күршеләрне чакырган идем, озакламый алар да
кереп җитәр. Улым, килен, керегез әле, киңәшеп алыйк.

 Баланың
әти-әнисе керә.

Балага исем
сайладыгызмы?  Кем була инде аты?

Әти:
Кем дип исем кушарлар, дип,

Барысы да баш
вата.

Олы дөнья
каршысында

Исемсез бала ята.

Әни:
Көлемсерәп ята бишегендә,

Күзе белән генә
сөйләшә.

Тавышлары оҗмах
кошыныкы кебек,

Еласа да шатлык
өләшә.

1 нче дәү әти:
Ә хәзергә…   исем кирәк,

Бирегез аңа исем.

Матурын сайлап
кушыгыз, —

Исеме кадерен
белсен.

Әти:
Әле аңа исем кирәк,

 Кем дип исем
кушарга?

Әни:
Теләр микән шушы  җисем

Исеменә охшарга?

1 нче дәү әти:
Борынгыдан калган гадәт, балага исемне әти-әнисе сайлый.  Үзегезгә ошаган,
күңелегезгә яткан исемне сайлагансыздыр инде.    Тагын бер кат сөйләшегез,
уйлагыз, балалар. Кунаклар килер вакыт та җитә.

Әти-әни чыгалар.

 Күршеләр  керә.

1 нче апа:
Исәнмесез! Оныгыгыз туу шатлыгын уртаклашабыз!

2 нче апа:
Пар канатлы, сәламәт булып үссен.

1 нче дәү әни:
И туганкайлар, амин шулай булсын!   Сезне чакыруымның сәбәбен беләсез инде.  
Бәбигә исем кушу – зур эш, изге эш. Яңа туган оныгыбызга исем кушу алдыннан, 
йола буенча, өйне чистартып алыйк. Б у эшне сезгә тапшырам, күршеләр.

3 нче апа:
Без риза.

4 нче апа:
Бу борынгыдан калган  ырым.

1 нче апа:
Ярый, туганнар, сезнең рөхсәт белән мин башта борынгыдан килгән чир куу ырымын
үтим инде.

(Төенчектән
мәтрүшкә, ислегөл, бөтнек үләннәрен чыгара. Аларның хуш исен тарата. Яндыра)

Бас, басалла, басыгралла,

Баз өстендә
басыгралла,

Басма түшәкләр
өстендә

Шайтан белән
кысыгралла.

Озын койрык
саесканның

Койрык очын чыбыгралла,

Качып киткән
шайтаннарны

Юкә күлдән табыгралла.

Җирән атым
җимералла,

Җилеп тауга
меншералла.

Әлеге шайтан
килшералла,

Яулык тулы
илшералла.

Бу инде төрле
чирләр уратып узсын өчен кирәк. Амин!

2 нче апа:
Шайтаннар, төрле албасты, зәхмәтләр дә бу өйне уратып үтсен (әремнән эшләнгән
себерке белән ишек-тәрәзәләрне чистарта):

Җир атасы – җирән
сакал,

Су атасы – суган
сакал,

Җир анасы – сынлы
бикә;

Җир кендеге – бер,

Җирдән килсәң –
җиргә кит;

Минем кулым түгел,

Имчеләр, картлар,
карыйлар кулы,

Гайшә-Фатыйма
кулы,

Тфү, тфү! Амин!
Шушы әрем себеркесен ишек төбенә сакка куям, баланың 40гы тулганчы торсын.

3 нче апа:
Аллаһы Тәгалә бу өйне, тирә-юньне уттан, судан, төрле гарәсәтләрдән сакласын.

Ут атасы күк була,

Ут анасы сары
була.

Утның кызы кызыл
була,

Кызына калгач,
кызу була.

Ут, уйнама,
уйнама,

Уйнамыек, көлмиек,

Бергә гомер итиек.
Менә сиңа кара сыер сөте, яндыра алсаң, аны яндыр.

4 нче апа:

Су анасы – сылу
сакал,

Җир анасы – җирән
сакал,

Күк анасы – көрән
сакал.

Мине ашама, мине
эчмә,

Шушыны аша, шушыны
эч,

Миннән көткәнең
шул булсын,

Име-томы шушы
икән,

Табылмыйча тора
икән.  Менә сиңа тавык күкәе, шуны эч. Амин!

5 нче апа:
Шушы өйдәге барча кешеләр, баланың ата-анасы, әби-бабасы сау-сәламәт булсын,
яңа туган бала белән өйгә, илгә тынычлык, бәхет-шатлыклар килсен, кот кунсын:

Кил, коты, кил,
коты!

Күгәрчен күк
гөрләп кил!

Кыр казы күк
тезелеп кил!

Ак җилен күк
савылып кил!

Кил, коты, кил,
коты!

1 нче дәү әни:
Амин! Бөтен теләгән теләкләрегез кабул булсын. Изге эшләрегез, хезмәтегез өчен
зур рәхмәт барыгызга да. Өебез чистарды, инде табын әзерләсәк тә була.

Апалар өстәлгә
эскәтер җәяләр, икмәк-тоз, нигъмәтләр куялар.

1 нче дәү әти:
Сөбханалла! Әнә тагын кунаклар килгән. Әйдәгез, әйдәгез, рәхим итегез!

Гармунчы егет, кода-кодагыйлар,
тагын берничә кунак керә.

1 нче дәү әни:
Рәхим итегез!  И… менә кода-кодагыйларыбыз да килеп җитте. Без бик шатбыз.
Түргә үтегез.  Дога кылып алыйк.

Утыралар, дога
кылалар.

2 нче дәү әни:
Бәби туды җиргә аваз салып,

 Яшим, диеп, үрләр
яулыйм, диеп.

 3 нче дәү әти:
Әти-әни үстерсеннәр аны,

 Бик яратып,
кадерләп һәм сөеп.

  Дәү  әни:
Иң беренче туе бу баланың,

 Бәби туе бүген
үтәчәк.

Мулла дога укып колагына

 Серле итеп исем
әйтәчәк.

2 нче дәү әти:
Бәби туе – бик җаваплы йола,

Яңа кеше үзенә
исем ала.

Исеменә туры
килсен җисме,

Бик бәхетле булсын
бу бала.

1 нче дәү әни:
Амин! Амин! Шулай булсын! Әлегә бәбиебез йоклый, Сабирҗан хәзрәт  белән
сөйләшенгән, хәзер килеп җитәр.

1 нче дәү әти:
Син, әнисе, ашны өлгерт, ә кунаклар бераз күңел ачып алсыннар. Әйдә, әнисе.

 Чыгалар.

Кунак егет:
Мин, бәбине котлап, бер җыр алып килдем. Ул “Талбишек” дип атала. Җырлап
күрсәтимме?

Апалар, кунаклар:
Әйдә, әйдә, сорап торасың тагын! Бәйрәм бит! Нинди бәйрәм җыр-биюсез уза инде.

 “Тал бишек” җыры.

1 нче апа:
Бигрәк матур, моңлы җыр!

2нче апа:
Баланың дөнья белән, табигать белән танышуы туган тел аша, бишек җырлары аша
башлана бит. Әйдәгез, әбиләребез, әниләребез яратып җырлаган бер бишек җырын
искә төшерик әле.

 Апалар “Бишек
җыры”н җырлыйлар.

3нче апа
 Әйе, нинди генә бишек җырын алып  карасак та, халыкныкымы ул, яки авторлар
тарафыннан иҗат ителгәнме, аларның һәркайсында әйтергә теләгән бер фикер ята:
бу баланың киләчәгенә якты   өметләр баглау, аны авырлыклардан саклау теләге,
сабый өчен җылы һәм уңайлы мохит тудыру, аны шул тирәлектә иркәләп, назлап
үстерү теләге. 

4 нче апа:
Яшьләр, сезгә әйтәм, балаларыгызга бишек җырлары җырлагыз.  Бу моң һәр өйнең
ишеген кагардай булсын; бишекләрдән бишекләргә күчеп, өй түрендә урын алырдай
булсын.

5 нче апа:
Онытылмасын бишек җырлары, җырлансыннар иде. Әгәр бишек җырлары онытылмаса,
үзебезнең туган телебез дә онытылмас, туган телебез дә яшәр.

Барысы да:
Әйе, әйе, бишек җырлары бик кирәк. Аларны онытырга ярамый.

Кунак:
Бәйрәм булгач, бәйрәм булсын! Әйдәгез, бер биеп тә алыйк инде.

Бииләр.

2 нче дәү әни:
Сезнең җыр-биюләрегезне карап утыра торгач, яш чаклар искә төште.  Безнең
заманда да бәби туйлары бик күңелле үтә торган иде.    Кадерле кунаклар
арасында иң ихтирамлысы —  кендек әбисе булыр иде. Яңа туган баланың кендеген
кисеп,  иң беренче аны кулларына алучы да,    бәби мунчасындагы йолаларны
үтәүче дә  кендек әбисе бит. Шуңа күрә дә аңа ихтирам зур була иде.

1 нче дәү әни белән
1 нче дәү әти керәләр.

1 нче дәү әни:
И, монда бик күңелле икән. Сезнең шау-шуга бала да уянды, тамагын да туйдырды.
Хәзер     аны бирегә алып чыгалар.

Әтисе-әнисе баланы
кунаклар янына алып чыгалар.  Алар белән кендек әбисе һәм балалар керә.

Дәү әниләр, дәү
әтиләр һәм кунаклар
: Сөбханалла, сөбханалла!  Рәхим
итегез! Түргә узыгыз!

4 нче апа:
И кодагый, син сөйләгән кендек әбисе менә инде ул.

Кендек әбисе:
Сөбханалла! Туганнар

Бәйрәмгә дип
килгәннәр.

Күз карашы бик мәгънәле,

Дүрт саны төгәл
булган

Малай килде дөньяга.

Яшь балалы бу
өйнең

Һичбер яме
китмәсен.

Тирбәткәндә ныклы
булсын

Бишегенең
сиртмәсе.

Төтәс-төтәс
хатыннан,

Кыздан, кара
күздән,

Зәңгәр күздән,
яшел күздән,

Коңгырт күздән,
усал күздән,

Картлардан, яшьләрдән,

Ятлардан,
дуслардан…

Тфү, тфү,
бетсен-китсен,

Җитмеш агач
башына,

Азганга, тузганга,

Тигәнәккә,
туфракка,

Җилгә очкан
яфракка…

Тфү, тфү,
үтсен-китсен,

Күз тиюдән саклау
булып,

Маңгаена кызыл
төртке төшсен.

Баланың маңгаена
кызыл төртке төшерелә.

 Балалар, килегез,
энекәшегез белән танышыгыз.

Бәбинең тәпиен
күрсәтәләр.

1 нче бала:
И, бигрәк бәләкәй тәпиләре. Алар зур булып үсәрләр микән?

ө нче бала:
Безнең дә аякларыбыз шулай нәни генә булды микән?

һ нче бала:
Мин бәләкәй чакта әнием миңа менә бу җырны җырлый иде:

Әлли-бәлли бәбкәсе,

Кая киткән әнкәсе?

Каенлыкка җиләккә,

Элинага бүләккә.

1 нче бала:
Мин дә бәбине котлап, бер шигырь сөйлим:

Әлли-бәлли итә бу,

Йокыларга китә бу,

Йоклап торгач, зур
үсеп,

Укуларга китә бу.

2 нче бала:
Ә мин бу шигырьнең икенче төрлесен беләм:

Әлли-бәлли итә ул,

Йоклап кына китә
ул,

Үсеп буйга
җиткәчтен,

Армиягә китә ул.

1 нче дәү әни:
Оланнар, бик зурладыгыз энекәшегезне, рәхмәт. Таза-исән, бәхетле-тәүфыйклы
булып үсегез.

1 нче дәү әти:
Рәхмәт, балалар! Энекәшегезне яратыгыз, ярыймы. Ул да сезне абыйларым, апаларым
дип кенә торыр.

Кендек әбисе:
Бу баланы ким-хур итмәгез, аны яратыгыз. Хәзер, рәхим итеп, дәү әниләр, дәү
әтиләр, кунаклар, бәби белән танышыгыз инде.

2 нче дәү әти:
Якты дөньяларга килгән сабыйларның

Иң-иң бәхетлесе
булырсың.

1 нче дәү әти:Туган
җирдә, туган төягеңдә

Пар канатың мәңге
талмасын.

 Бәби янына
килеп, бүләкләр салалар. Башка кунаклар да, теләкләр әйтеп, бүләкләр бирәләр.

1 нче дәү әни:
Безгә шундый матур онык бүләк иткән өчен, килен, сиңа зур рәхмәт. Шушы бүләкне
кабул итеп ал.

2 нче дәү әни:
Рәхмәт яусын кияүгә дә. Син дә безнең бүләкне кабул итеп ал.          

Әти:
Сөбханалла! Нәсел җебем булып,

Улым туды.

Рәхмәт инде сиңа,
әнкәсе.

Үзем исән чакта

Ятим-ялгыз,

Ач-ялангач итмәм
мин сезне.

Әни:
Күз карасы кебек үстерербез

Нарасыйны, газиз
улыбызны.

Әти:
Өсте бөтен, тамагы тук булыр,

ышан миңа, ышан,
әнкәсе.

1 нче дәү әти:
Сөбханалла, Сабирҗан хәзрәт кереп килә бит, каршылыйк әле.

           Хәзрәт
керә, аны зурлап түргә утырталар. Баланы аның янындагы мендәргә салалар. Башта
барысы да дога кылалар. Аннан соң исем кушу йоласы үтәлә. Әти хәер тарата.

1 нче дәү әти:
Синең матур исемең “Камилҗан” дип,

Хәзер шәҗәрәгә языла.

Энеләрең,
сеңелләрең тусын,

Дәвам итеп нәсел
агачын.

Шәҗәрәгә баланың
исемен яза.

Барысы да:
Амин! Амин! Шулай булсын! Илләр имин-тыныч булсын!  Амин!                    

Алып баручы:


Бала язмышы әти – әни кулында. Һәр бала үз милләтенең вәкиле булып үсә. Бездә
дә күбрәк дини тәрбиягә өстенлек бирелә башлады. Бу балага дини эчтәлекле гарәп
исемнәре кушуда чагыла. Үзебезнең милли исемнәребез юкка чыкмасыннар . Аларны
кире кайтарабыз, гарәп теленнән дә матур мәгьнәле исемнәр сайлыйбыз. Шунда гына
-Тәрбиябез милли дә, дини дә була.

Татар шагырьләре һәм язучыларыбыз
мәкаләләрдә, шигыйрьләрендә, милли мәгарифнең, татар халкының әдәбиятыбызда,
мәдәниятебездә, тәнкыйт- тәрбиябезнең сыйфаты мәсьәләләрен күтәрәләр, бөтен
җаннары – тәннәре белән татар милләтен саклап калу өчен тырышалар.

Вакыт бара,чаба….Яңадан-яңа буыннар
җиргә килә тора.Буыннарны онытмыйк,һәрчак истә тотык.Узебезнен фольклор кичәсен
шундый сузләр белән тәмамлыйсым килә:”Исем –ул синең тормышың,юлыңнан күтәреп
барган үз байрагың”. Бу сүзләрне беркайчан да онытмагыз!Үз исемегезне горур
йөртегез, аңа тап төшермәгез!

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Кыз узату той сценарий
  • Кыз узату сценарий на русском языке
  • Курсовая работа на тему народные праздники
  • Курсовая работа на тему детские праздники
  • Курсовая корпоративные праздники